Кешеләр һәм язмышлар
Пар сукмактан — алтын туйга
Алтын туй — еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул. Ярты гасыр гомер бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк.
Бистәбездә яшәүче Дамирә Харис кызы белән Ринат Галимулла улы СӨНИЕВЛАР — матур гомер кичергән парларның берсе. Бер-берсенең язмышларын уртак бәйләгән көннән соң да инде 50 ел гомер үтеп киткән.
Сез бер-берегезгә таяныч, тормышка гашыйк булып, шатланып гомер итә беләсез, үрнәк булырдай балалар тәрбияләгәнсез. Тормышның нинди генә авырлыклары булмасын, бирешмәдегез, сынмадыгыз-сыгылмадыгыз, намуслы хезмәт юлы үттегез. Алдагысы да шатлыклардан, якты, аяз көннәрдән генә торсын, исәнлек һәм күңел тынычлыгы телибез сезгә!
Бер-берегезгә булган җылы хисләрегез олыгайган көннәрегездә дә югалмасын, иңне-иңгә куеп, ярты гасыр тату гомер кичергән кебек алга таба да пар канатларыгыз каерылмасын, балалар игелеген күреп озак еллар гомер кичерсәгез иде.
Җирдә яшәү — сынау бит ул, диләр,
Авырлыкны бергә җиңдегез,
Тормыш сукмагыннан бергә атлап,
Алтын туегызга җиттегез!
Ходай биргән олы бүләк бит ул
Тигезлектә гомер итүләр.
Язмыш салган урау юллардан
Иңне-иңгә терәп үтүләр.
Тормыш йөген бергәләшеп тарту
Ямьләндерә яшәү мәгънәсен.
Шатлыклар да, әрнепелаулар да
Бергә кичерелгән һәммәсе…
Кем сокланмас сезгә карап бүген,
Сөбханаллаһ, күзләр тимәсен!
Ходай сезгә үзе ярдәм иткән
Сайлаганда тормыш иптәшен.
Тагын бик күп еллар тигезлектә
Матур парлар булып яшәгез.
Сәламәтлек ныклы юлдаш булсын,
Балкып торсын тормыш чәчкәгез!
Алтын туй…
(Шигъри тәлгәшләр)
Алтын булып җем-җем итә
Сезнең тугры мәхәббәт.
Алтын туегыз белән!
Котлау Сезне — Үзе бер рәхәт.
Ярты гасыр бергә атлыйсыз,
Булган димәк, мәхәббәт.
Юл күрсәтүче йолдыздай
Һаман алга әйдәгән…
Язмыш биргән сынауларны,
Үтә алгансыз лаеклы.
Киләчәктә дә тормышлар
Булсын көйле һәм җайлы!
Сезнең янәшәгездә
Тормыш җимешләрегез
Һәрвакыт ярылып ятсын
Калдырган эзләрегез…
Алтын туй Олы мәртәбә,
Җан җылысы, ул илтифат,
Ул бергә үткән еллар һәм
Бер -береңә игътибар.
Көчле ир булганда, өйдә
Һәм уңган хуҗабикә.
Тормышны бергә тарткансыз
Иңнәрне куеп иңгә..
Сез түземле бу тормышта,
Санап бетергесез һич.
Шуның өчен дә мактау
Сүзләре явадыр ич…
Ярты гасыр куллар кулда,
Атлыйсыз тормыш буйлап…
Бәхет-шатлык алып килсен,
Алда үтәсе юллар.
Бриллиант, тимеренә дә,
Килеп җитәрсез, Иншаллаһ!
Минем шушы теләкләргә,
Бар туганнар кушыла…
Б.Шәйхетдин.
31 август, 2019 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Туй сценарийлары
Сценарий молодёжной свадьбы на татарском языке
«Яшьләр мәҗелесе” Туй сценарие
Алдагы сценарийны без яшьләр дә, шулай ук урта яшьтәгеләр һәм өлешчә өлкәннәр дә катнаша торган туй мәҗлесләренә исәпләп төзегән булсак (хәзер шундый катнаш туйлар күбрәк үткәрелә), монысын яшьләр мәҗлесенә багышлыйбыз. Ике яктан да гаилә коручыларның әти-әниләре, туган-тумачалары һәм дәрәҗәле танышлары катнашканлыктан, беренче очракта мәҗлесләрнең, артык иркенәеп китмичә һәм юморга хилафлык китермичә, билгеле бер кысаларда үтүе характерлы. Яшьләр мәҗлесендә исә берничә тәнәфес ясау исәбенә уеннарны да, җыр-биюләр һәм танцыларны да бермә-бер диярлек арттырып була. Шулай ук озын-озын шигъри текстларны да мондый компания җиңелрәк кабул итә. Менә шушы үзенчәлекләр яшьләр мәҗлесенең йөзен билгели дә инде. Читать далее →
Сценарий на свадьбу на татарском языке
Котлы булсын туегыз! Туй сценарие
Туй узасы залда “Туйга рәхим итегез!”, “Туй көне – тормыш башы” дигән язмалар эленә. Салмак кына көй уйный. Шулчак алып баручы сәхнәгә, халык янына чыга. Кунаклар табында утыралар.
Тамада:
Тормыш итү – диңгез кичү, диләр,
Ә тормышлар тормый дулкынсыз.
Тормыш дулкыннарын басар өчен,
Яшәп булмый сөю, ялкынсыз. Читать далее →
Сценарий Свадьбы на татарском языке
Туй сценарие
Беренче өлеш.
Тамада:
Хөрмәтле туганнар! Кодалар-кодачалар, дуслар-иптәшләр! Бүген без барыбызгада якын булган Дамир белән Гөлсинәнең яшьлек туен үткәрергә җыелдык. Алар өчен сөйгән ярлары белән кавышу – олы куаныч, зур шатлык дип уйлыйбыз.Без моны ЗАГСта күреп ышандык. Алар бер-берсенә тугрылыклы ир белән хатын булырга вәгъдә биреп, газиз имзаларын куйдылар. Хәзер без аларны законлы ир һәм хатын дип танырга мәҗбүр һәм барыбыз исеменнән дә яңа тормышка аяк басулары белән чын күңелдән котлыйбыз, аларга бәхетле озын гомер, саулык-сәләмәтлек, игелекле балалар үстереүләрен телибез. Читать далее →
Туй мәҗлесе “Мәхәббәт корабында”
Сценарий свадьбы на татарском языке
Туйга сценарий “Мәхәббәт корабында”
Беренче табын. Закускалардан авыз итү.
Тамада:
Тормыш итү – диңгез кичү, диләр. Ә тормышлар дулкыннарсыз булмый инде ул. Гаиләне шушы дулкыннардан саклап калса, бары тик чын МӘХӘББӘТ, СӨЮ генә саклап кала ала. Кадерле кунаклар, дуслар һәм туганнар, без бүген “Мәхәббәт корабында” олы юлга, _________________(фәләновларны) тормыш дигән сәяхәткә озатырга дип җыелдык. Ай-һай авыр да, катлаулы да, шул ук вакыт та мавыктыргыч та, ләззәтле дә бу сәяхәт. Тормыш итүне сәяхәт итү димичә ни диясең тагын. Әйдәгез әле, бүгенге көнне онытылмаслык итеп, кызыклы үткәрик. Мәхәббәт корабына, аның хуҗаларын, кияү белән кәләшне көчле алкышлар белән каршы алыйк. Рәхим итегез!
(Кунакларның алкышлары астында залга кәләш белән кияү керә).
Хөрмәтле _________________________________________________! Читать далее →
Сценарий свадьбы на татарском языке — Котлы булсын туегыз!
Туй узасы залда “Туйга рәхим итегез!”, “Туй көне – тормыш башы” дигән язмалар эленә. Салмак кына көй уйный. Шулчак алып баручы сәхнәгә, халык янына чыга. Кунаклар табында утыралар.
Тамада:
Тормыш итү – диңгез кичү, диләр,
Ә тормышлар тормый дулкынсыз.
Тормыш дулкыннарын басар өчен,
Яшәп булмый сөю, ялкынсыз.
Хәерле көн, хәерле кич хөрмәтле туганнар! Кода-кодачалар! Дуслар-иптәшләр! Без бүген сезнең белән безнең өчен иң кадерле булган якыннарыбыз (фәлән) белән (фәләннең) туй мәҗлесенә җыелдык. Аларның кавышуы – олы куаныч, зур шатлык, бәхет. Ә хәзер әйдәгез, бу очрашуның сәбәпчеләре кәләш белән кияүне көчле алкышлар белән каршы алыйк! Рәхим итегез!
Ай икегез, икегез,
Тигез гомер итегез.
Икегез дә пар килгәнсез,
Тигез гомер итегез!
Котлы булсын туегыз,
Безгә үрнәк булыгыз.
Мәңге-мәңге бергә булсын
Тормыштагы юлыгыз.
Кадерле кияү белән кәләш! Сезнең бүген иң бәхетле, иң шатлыклы көнегез! Галәмдә тагын бер матур гаилә туды. Сезнең кебек гаиләләр безнең тормышыбызның бизәге. Гаиләгез һәрчак нык булсын. Хөрмәтле кияү һәм кәләш, мәҗлесебез кунаклары! Ә хәзер гаилә учагы кабызырга тәгъдим итәм.
кияү белән кәләшкә шәм һәм шырпы бирәләр. Алар гаилә учагын кабызырга тиеш булалар. Бу вакытта залда утлар сүнә, талгын гына музыка уйный. Парлар ут кабызган вакытта алып баручы түбәндәге сүзләрне җиткерә
Кайчандыр, бик борынгы вакытларда Ут кешегә җылылык, яктылык бирүче булган. Ут – тормыш терәге, тормыш символы. Сез дә яшьләр үзегезнең гаилә учагын кабызып җибәрегез. Шушы учакның ялкыны гомерлекә сезне озатып барсын, күңелегезне җылытып, бер-берегезгә булган мәхәббәтне арттырып торсын. Юлыгыз һәрчак шушы учак кебек якты булсын, балкып торсын. Тормыш утыгыз мәңге сүнмәсен. Якты учакның ялкыны белән дөньяны яктыртып, күпләрне сокландырып озак-озак яратышып яшәгез! Бәхетле булыгыз!
Сезнең бәхет капкасын
Бәла-каза какмасын!
Кайгы-хәсрәт дигән нәрсә
Сезнең өйне тапмасын.
Ягылмасын ялалар.
Кагылмасын бәлаләр.
Өйгә-илгә ямь биреп,
Гөрләп торсын балалар.
Кулыгыз кулга тотынып,
Бәхетегез мул булсын.
Ахыр суларга кадәр
Адресыгыз бер булсын!
И гүзәл пар! Сезне
Яңа тормыш башлавыгыз белән котлыйбыз!
Бәхетле озын гомер телибез!
Хөрмәтле кунаклар рөхсәт итегез бүгенге туй мәҗлесен башлап җибәрергә! Җырлап, биеп, күңел ачып бүгенге көнне онытылмаслык итеп уздырыйк әле. Кызыл туйлар котлы булсын!
Алып баручы кунакларга табындагы ризыклардан авыз итәргә кыстый. Кунаклар саларталр ашап, сулар эчкән вакытта “Пар балдаклар” җыры башкарыла
Тамада: Кешенең чын бәхете – гаилә иминлегендә. Тормыш юлы шома гына бармый. Төрле каршылыклар, киртәләр дә очрый. Моның шулай икәнлегенә сезнең әти-әниләрегез шаһит. Беркайчан да җиңел юллар эзләмәгез. Олыларны-олы итеп, хөрмәт итеп яшәргә насыйп булсын сезгә. Ә хәзер сүзне кияүнең әти-әнисенә бирик әле. Алар менә шундый тырыш, эшчән, акыллы ул тәрбияләп үстергәннәр. Аларның да уллары белән киленнәренә әйтер сүзләре бардыр. Рәхим итегез. Иң элек үзегез белән таныштырып китсәгез иде.
Кияүнең әти-әнисенә сүз бирелә
Тамада: Кияүгә шундый аккош кебек гүзәл, матур, чибәр, уңган-булган кыз тәрбияләгәннәре өчен кәләшнең әти-әнисенә мең рәхмәт. Аларның да балаларына үгент-нәсыйхәтләре, әйтер сүзләре бардыр мөгаен. Рәхим итегез! үзегез белән дә таныштырып җибәрергә онытмагыз
кәләшнең әти-әнисенә сүз бирелә
Тамада: Әйдәгез әле, хөрмәтле кунаклар бокалларыбызны тутырып, әти-әниләр өчен күтәреп куек. Һәм әниләр хөрмәтенә җыр тыңлап алыйк. (җыр башкарылган вакытта беренче кайнар аш китерелә).
Тамада: Түр башында, кияү-кәләш, әти-әниләрдән тыш тагын бер егет белән бер кыз утыра. Алар шаһитлар. Әйдәгез әле алар белән дә танышып китик булмаса. Үпкәләп калулары да бар бит! (Шаһитлар үзләре белән таныштыралар).
Тамада: Шундый зур хезмәткә
Алынган шаһитлар!
Туйның күркәмлелеген
Алар тикшереп торалар.
Яшь парларның туе
Гөрләп узсын әйдә.
Ә бу бокалларны
Күтәрик шаһитлар хөрмәтенә.
Тамада: Кунаклар кыбырсына башлады,
Аяклар ойи башлады.
Булмый болай утырып,
Киттек җаным, әйдә биергә.
Хөрмәтле кунаклар әйдәгез бию залына. Рәхәтләнеп күңел ачып, биеп, уеннар уйныйк. Ә иң беренче биюне безгә кияү белән кәләш башкарыр. Ә инде аларга сез дә кушылырсыз. Рәхим итегез, беренче гаилә биюненә. (бию вакытларында төрледән-төрле уеннар да үткәрергә була).
Тамада: Хөрмәтле кунаклар әйдәгез табыннарга утырышыйк. Менә монда, кияү белән кәләш адрысына меңләгән хат, посылка килеп иреште. Әйдәгез әле аларның кайберләрен укып алыйк.
икенче аш китерелә
Сезнең кавышуыгыз белән котлыйбыз. Тормышыгыз ширбәт ае кебек узссын. Хөрмәт белән: умартачылар оешмасы.
Котлыйбыз һәм сезгә искәртеп үтәбез. Якын арада һәм 50 ел эчендә аерылышу турында гаризалар кабул ителмәячәк. Халыкара суд комиттыннан.
Бураннар да, салкыннар да, җилләр дә сезнең капкагызны шакымасын. Бары тик йортыгызда мәхәббәт, сөю атмосферасы гына хөкем сөрсен. Гидроменцентр.
Сезнең өчен палатада махсус урын әзерләнгән. Түземсезлек белән яшь әнине көтәбез. Балалар табу йортыннан бер көтү шәфкать туташлары.
Кияүгә махсус хат: Сезне балалар коляскасын йөртүгә өйрәтү курсларында көтеп калабыз. ГИБДД дан.
Тамада. Хөрмәтле кияү һәм кәләш! Кода-кодагыйлар, кодачалар! Шушы көнгә кадәр сез кайберләрегез әле бер-берегезне белми ә йөргәнсез. Ә бүгенге шатлыклы вакыйга сезне туганлаштырды да куйды. Сез бер-берегезне әле белеп тә бетерми торгансыздыр. Шуңа күрә кунаклар белән таныштырып китү бик кирәклк күренеш булыр. Таныштыру өчен микрафонны ике як кодагыйга тапшырам. Алар үз туганнары белән таныштырып җибәрсеннәр әле.
Ике кодагый үз ягыннан килгән туганнары белән таныштыра, исемнәрен әйтеп үтә
Хөрмәтле кунаклар! Табындагы ризыклардан авыз итегез. Оялып утырмагыз. Сез ашап-эчеп алган арада сезнең хөрмәткә җыр башкарыла. (туй турында берәр җыр. Туй турындагы җырларны сайттан карарга була).
Хөрмәтле дуслар! Әйдәгез әле бер уен уйнап алыйк. Сәхнәгә ике кеше чакырыла. Алар башта бер, аннары ике, аннары өч, аннары дүрт һ.б. чупа-чупс конфетын авызларына кабып, шигырь яисә җыр җырларга тиеш булалар. Кемнең авызына күбрәк конфет сыя шул җиңүче була.
Хөрмәтле туганнар, дуслар! Сезнең кияү белән кәләшкә теләкләрегез күптер. Махсус теләкләр өчен альбом тәгъдим итәбез. Сез анда үзегезнең теләкләрегезне, киңәшләрегезне язы аласыз. Туй ахырында ул истәлек яшь гаиләгә тапшырыла. Туй бетеп өйгә кайтып киткәч рәхәтләнеп төне буе теләкләрне укып ятсыннар.
Хөрмәтле кунаклар туебызның иң мөһим өлеше – килгән кунаклар теләкләр әйтә башласын. Гаилә бюджетына киләсе акчаларны менә шушы матур бер сандыкка салып барыйк.
Теләкләр әйткән вакытта төрле уеннар да уйнарга мөмкин
Шушында яңгыраган барлык теләкләр хөрмәтенә бокалларыбызны күтәрик. Һәм барыгызны да бию залына чакырам. Анда безне кызыклы гына шоу көтә. (бию залында төрле уеннар уйнатып, биетергә мөмкин.
Кәләш туй букетын кияүгә чыкмаган кызларга “ата”.
Кияү белән кәләш! Килгән кунаклар табынга рәхим итеп килеп ягы әзерләгән күчтәнәч: каклаган каз белән чәк-чәктән авыз итик.
Чәк-чәк һәм каклаган каз алып чыгу презентациясе төрле туйда төрлечә үткәрелә. Ул бары тик фантазиядән генә тора
Әйдәгез тагын бер уен уйнап алыйк. Сәхнәгә 3 пар чакырыла. Уенның тәртибе буенча ирләрнең күзләрен яулык белән бәйләргә тиеш булабыз. Ә хатын-кызларга причепкалар эләктерәбез. Ирләр аны тиз арада йомык күз белән эзләп табырга тиеш булалар. Башладыкмы!? Бер! Ике! Өч!
Туй мәҗлесебезнең иң югары ноктасына килеп җитәбез. Туй тортын алып чыгарга вакыт килеп җитте. Көчле алкышлар белән каршы алыйк!!!.
тортны кискән вакытта шигырь укыла
Бүген сезнең иң бәхетеле,
Иң бәхетле көнегез.
Матур булсын күңелегез,
Тәмле булсын телегез!
Гөрләтеп әйдә, туйлагыз,
Туйның кимен куймагыз!
Тик башыгызны җуймагыз,
Яратышып туймагыз!
Яратып кына яшәгез
Берегезне берегез –
Ходай биргән мәхәббәтнең
Кадерләрен белегез.
Арабыз да сокланырлык
Матур оя корыгыз!
Матур, җылы оягызда
Тату гына торыгыз.
Туйганчы биеп калыгыз,
Туйганчы җырлашыгыз!
Бәхетле картлыкка илтсен
Бүгенге юл башыгыз.
Яшь чакларның узганын да
Сизми калырсыз әле.
Туегызны сагыныплар
Искә алырсыз әле!
Хөрмәтле кунаклар! Безнең бүгенге туй мәҗлесебез ахырына якынлаша. Монда булган монда калсын. Үпкәләштән булмасын. Ничек кенә күңелле булса да таралышыр вакыт. Исән-имин булыйк. Бәб туенда очрашканга кадәр саубулыгыз!!!
Тәмам.
Поздравления
Пар сукмактан — алтын туйга
Тату гаиләнең нигезе — ихласлык, мәхәббәт, ышаныч һәм тугрылыкта. Бер-береңне аңлап яшәгән чакта гына алтын туйга җитәргә мөмкиндер ул. Әйе, канатлар парлы булганда гына яшәү үз матурлыгы белән ачыла. Җиһанны аклыкка, сафлыкка төргән кыш аеның 31 гыйнвар көнендә әтиебез Хади, әниебез Вәсиха Сөнгатуллиннарның гаилә корып, бер сукмактан атлый башлауларына 50 ел була. Мәхәббәттән, сабырлык, ихтирам белән чорналган бәхет йомгагы әти-әниебезне алтын туйга кадәр алып килде. Гомер буе яшьлектә кабызган гаилә учагын сүндерми-сүрелдерми саклый белгәннәр: сөлектәй ике ул, сылу кыз үстергәннәр.Хәзер инде дүрт оныкларын тәрбияләргә ярдәм итәләр. Тормыш итү — диңгез кичүгә тиң, ә киң дәрьяда җил-давыллар булмый калмый инде ул. Әмма шул давылларда аумас өчен гаиләбездә җилкән булырдай әтиебез, аның янәшәсендә төпле акыл һәм илаһи сабырлык белән эш йөрткән олы йөрәкле әниебез булу үзе олы бер бәхет. Әти-әниебез өчен инде күптән диңгез җилләре-давыллары артта калды. Аларның иңгә-иң куеп үтелгән юллары, без — балалары, кияү-киленнәре, оныклары өчен бүген матур үрнәк. Бер-беренә төбәлгән карашларда ярату, тугрылыкка рәхмәт хисләре беркайчан да сүрелмәсен иде дигән теләктә калабыз.
Кадерлеләребез! Сез безгә бар яктан да яшәү өлгесе, яшәү үрнәге булып торасыз. Менә инде ярты гасыр дәвамында бер җан, бер тән булып, шатлык-куанычларны бүлешеп, борчу-көенечләрне уртаклашып тату гомер кичерәсез. Алдагы көннәрегездә дә тазалыкта, саулыкта, пар канатлар булып яшәвегезне Аллаһ насыйп итсә иде.
Кулга-кул тотынып ярты гасыр
Сандугачтай гомер итәсез.
Бер-берегезгә һәрчак терәк булып
Тормыш йомгакларын сүтәсез.
Һәркем сезгә карап сокланадыр
Ихтирамлы сезгә карата.
Йөрәгегездә булган сөю хисе
Кояш төсле нурлар тарата.
Иң зур бәхет бит ул, чәчкә чал төшсә дә,
Парлап атлау гомер үренә.
Сезнең үрнәк булган тормыш җыры
Гөлләр булып җанга үрелә.
Сезне яратып: балаларыгыз Илсур-Гөлназ, Ильяс-Гүзәлия, Фәрит-Илсия, оныкларыгыз Азалия, Адилә, Зилә, Регина.
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Мәхәббәт — кеше хисләренең, мөгаен, иң серлеседер. Нишләп әле кинәт кенә икенче кешегә бик нык тартыла башлыйсың? Ни өчен әле нәкъ менә шул кешене күрәсең килә, күрмичә түзә алмыйсың. Никадәр кеше арасыннан бары тик берәү сине магнит кебек үзенә тартып тора һәм, бөтене белән сине урап алып, хис дөньясына дәшә….
Мәхәббәт — кеше хисләренең, мөгаен, иң серлеседер. Нишләп әле кинәт кенә икенче кешегә бик нык тартыла башлыйсың? Ни өчен әле нәкъ менә шул кешене күрәсең килә, күрмичә түзә алмыйсың. Никадәр кеше арасыннан бары тик берәү сине магнит кебек үзенә тартып тора һәм, бөтене белән сине урап алып, хис дөньясына дәшә. Бу ләззәтле, сихри хисләрне кем генә кичермәгән дә, кем генә бу хисләр белән янмаган….
Олы Карагуҗа авылында узган кичә әнә шул мәхәббәткә, яшьлектәге мәхәббәтләренә тугры калып, 50 ел бергә гомер иткән авылдашларыбызга багышланган иде.
Без аларны бу олы юбилейлары белән котлар өчен, барлык балалары, оныклары, туганнары белән кунакка чакырдык.
Иң беренче парлар булып авылда үз дәрәҗәсен белеп, хезмәттән тәм, ямь табып, тормышның матурлыгын күреп яшәүче гаилә — Габдрахмановлар сәхнәгә күтәрелде.
Мәхәббәт нәрсәдән
башлана икән?
Утлы карашлы
күзләрдән микән?
Әйтергә теләп,
йөрәк түрендә
Әйтелми калган
сүзләрдән микән?
Госман абыйның Рәйсә апага карата булган хисләре, мөгаен, шулайрак башлангандыр.
Атаклы Насыйр нәселеннән булган Госман, армиядән ялга кайткач, әле 16 яше дә тулмаган озын толымлы, алма кебек тулып пешкән, бик тә чибәр кызны күреп китә, гәрчә йөргән кызлары булса да. Һәм күңеленә салып куя: «Бу зәңгәр күз минеке булырга тиеш!» Санаулы көннәр шул зәңгәр күзле кызны уйлап, очрашу минутларын күзаллап үтеп китә. Армиядән кайткач, матур очрашулар, вәгъдәләр һәм хисләрнең чынлыгына инангач, бер елдан, татарча, матур итеп туйлар ясап, алар кавыша.
17 яше дә тулмаган Рәйсә олы нәселгә килен булып төшә. Күп балалы, җитеш гаиләдә эшләп үскән уңган-булган, җитез кызны бу гаилә бик тиз үз итә. Рәйсә апа да әнисенең мираска тиң киңәшен истән чыгармый: кәефең ниндигә карама, өең җыелган, ашың пешкән булсын, сырхауласаң да, көндез урынга ятма! Кояштан оялырга өйрән! Хатын-кыз өлгер булырга тиеш.
Ә Госман абыйның кулы эш белә, үз куллары белән йорт җиткезеп чыгалар, үз хезмәтләре белән көн күрә алар. Госман абыйның булганлыгы улларына да күчкән, «нәрсә тотсалар, шуны булдыралар», — ди ата кеше горурланып.
Ә менә икенче юбилярларыбыз Йосыповларның кавышу тарихы болайрак була.
Разия апа бу авылга апасы Мөнәвәрә янына кунакка килеп йөри һәм, авылларында эш булмау сәбәпле, савымчы булып эшкә урнаша. Комсомол тормышы кайнап торган чак, яшьләр клубта төрле кичәләр, театрлар әзерләп халыкка хезмәт күрсәтәләр.Телгә оста, үткен, чибәр, җитез Разия апа да шул тормышның эчендә кайный. Сәхнәдә дә үзен күрсәтергә өлгергән бу чибәргә, күз атучылар күп булгандыр, әлбәттә. Тик Рәшит барысыннан да өлгер булып чыга. Озак уйлап йөрмәстән, кызны урлап үзенеке итәргә җаен таба!
Тормыш бик барлык белән башланмый, һәммәсен табып, үз кулың белән, хезмәтеңне куеп яшәргә, көн итәргә тиеш була бу пар. Тормыш шулай дәвам итә, берсе артыннан берсе 3 малай дөньяга килә. Бер кечкенә генә Разияга — 4 ир-ат, хөкүмәт эше, өйдәге хезмәт. Шулай үзенең вак-төяк мәшәкатьләре белән гомер әкренләп узган, күпме еллар, ә еллар арасында шатлыгы, куанычы, бер рәттән борчу-хәсрәтләре дә аз булмагандыр. Олы малаен шатланып-куанып армия сафларына озаталар, тик аларның бәгырь җимеше, ул елларның афәте — Әфган җиренә эләгә. Ике ел эчендәге кичерешләрен, малаеннан хат-хәбәр көтеп, ут йотып яшәүне, моны кичергән кеше генә аңлар. Ходайга шөкер, уллары исән-сау әйләнеп кайта.
Рәшит абыйның тормыш юлы гади хезмәт белән бәйләнгән, кирәк икән — мич чыгаручы, кирәк икән — балта остасы, ә иң яраткан хезмәте — бакчачылык. Бу гаиләнең тагын бер шөгыле — алар атсыз тора алмый. Хезмәт өчен генә түгел, ә ихлас яратып асрыйлар атны.
Гаилә бәхете ул — бер-береңә терәк, таяныч булып, бер түбә астында мөмкин кадәр озак килешеп яши алудыр. 50 ел бергә бер һаваны сулап, бер хыяллар белән яшәгәннәр икән, димәк, монда нидер бар. Бу нидер — бер-береңне аңлау, бер-береңнең кадерен белеп яшәүдер, мөгаен. Фәтрахмановлар турында шулай әйтеп буладыр.
Нәкъ 50 ел элек, Живидур урамы кызы Мәгъфирә апа авылның дәрәҗәле гаиләсенә килен булып төшә. Тәртипле гаиләдә эшләп үскән кыз, туган авылы чишмәсеннән көянтә белән су китерү, токмач кисү кебек гамәлләрне оста башкарып, килен сынавын җиңел үтә. Кияү дә сыната торганнардан түгел. Кияүнең учында балта сабы ипле ятуын искәртә Мәгъфирәнең әтисе.
«Табигате белән үтә тыныч, йомшак күңелле Мәгъфирә каенанасы белән килешеп тора алыр микән»,- дигән уй да урап узгандыр, бәлки, авыл халкын. Тик бу гаиләнең тавыш-гаугасы чыкмый, татулыкта, барлыкта-көрлектә, бер-берсен аңлап, бер-берсен хөрмәт итеп, татар гаиләләренә генә хас булганча, динебезне, йолаларыбызны хөрмәт итеп, саклап яши белә алар. Бу ике кеше тарафыннан төзелгән кечкенә генә, әмма мөстәкыйль дәүләттә үз кануннары, тәртипләре, дипломатиясе, «хәрби» серләре бар.
Равил абый — авылның мөхтәрәм аксакалы, мәчет карты. Аның турында сөйләгәндә, чын ир затына хас булган барлык сыйфатлар тупланган дип әйтеп була: ул — атаклы балта остасы, ул — умартачы, ул — гаиләдә үз урынын, үз сүзен ныклап әйтә белүче дә, кирәк чакта кырыс та, гадел дә кеше.
Ә Мәгъфирә апаны без, шушындый сыйфатларга ия булган ир-атны бәяләп тора белүче, чын татар хатыны итеп беләбез. 35 елдан артык каенана белән яшәп, берничә ел каенанасының әнисен тәрбияләп, икесенең дә хәер-догасын алып калды ул.
Татар халкы элек-электән кунак чакырырга, кунакка йөрергә яраткан.Һәм инде чит авылга кунакка килгән егет, күп вакытта үзенең насыйбын да очрата. Менә Габделхәй абый белән дә нәкъ шулай була. Бишнә авылына кунак егет булып баргач, күршедәге Кәүсәрияне күзләп кайта.Төпле фикерле, акыллы, тыйнак Габделхәй, барысын да бизмәнгә сала: киленне бит әле 3 каенана янына төшерәсе бар. Ул уңган да, булган да, чая-җитез дә һәм, әлбәттә, акыллы да булырга тиеш. Ә Кәүсәриядә бу сыйфатларның һәммәсе дә тупланган, авыл халкы, күрше-күлән дә Кәүсәрия хакында шундый фикердә. Озак уйлап тормыйча, элеккеге матур гадәт буенча, Габделхәй Бишнәгә яучы җибәрә һәм бу дөрес адым була. Менә алар 50 ел бергә. Аларның тату-матур, аңлашып, киңәшеп яшәве бөтен Карагуҗа халкының күз алдында.
Гомер узганы сизелмәгән дә. Өйләнү кызыклы, гыйбрәтле хатирәләр булып кына истә калган… Хәтта аның турында бик сөйләп тә булмый. Шәхси хисләрне изге санагангадыр, мөгаен. Шуңа да бу парлар артыгын ачылып китми генә, татарга хас тыйнаклык белән гаилә чыбылдыгын чүт кенә ачып карарга рөхсәт иттеләр. Шунысы өчен дә аларга зур рәхмәт. Тормышларыгыз мул, балаларыгыз тигез, оныкларыгыз тәртипле-инсафлы, үзегез бәхетле тормышта парлашып әле озак еллар саулык белән гомер кичерегез, кадерле авылдашларым! Билгеле, мәхәббәт тә мизгел генә булып калырга тиеш түгел. Гомеребезнең «меңнән-мең бәхил» дигән сүзләр белән төгәлләнәсе бар. Үзеннән-үзе шушы шигъри юллар искә төшә:
Мәхәббәтнең гомере чикләнмәгән,
Ул хас түгел бары яшьләргә.
Ул — яраткан кешең йөрәгендә
Гомер буе янып яшәүдә.
Дания Җиһаншина.
Карагуҗа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Алтын туй
Сез булганда без бәхетле,
Нигезебез нурлы, сөйкемле.
Адашканда hәрчак юл күрсәтеп,
Яктыртучы йолдыз шикелле.
Авырлыклар туса бу тормышта
Киңәш сорап сезгә киләбез,
Сездән күргән изгелекләр өчен
Рәхмәт әйтеп башны иябез.
*****
Ярты гасыр иңне-иңгә куеп
Гомер иттегез.
Үтеп алтын вакытларны,
Алтын туйга җиттегез.
Сезне искә төшерәбез, тигез парлар дигәндә
Тәбриклибез, әнкәй, сине
70 яшең белән дә.
*****
50 ел кулга-кул тотынып
Пар былбылдай тормыш итәсез.
Авыр чакта аумас терәк булып,
Гомер йомгакларын сүтәсез.
Ә без сезгә карап сокланабыз
Ихтирамлы сезгә карата.
Лаек парларның сез иң гүзәле.
Сезне күңел шуңа ярата.
Нинди бәхет, чәчкә чал керсә дә
Эти-эни — диеп дәшәбез.
Безгә терәк, оныкларга шатлык,
Озак-озак тигез яшәгез!
*****
Безнең өчен пар йолдызлар булып,
Күңел күгебездә яныгыз.
Кайгы-сагышларны hич күрмәсен
Мәрхәмәтле олы җаныгыз
Авырлыклар аша бергә кичеп,
Шатлыкларны икәү бүлеп кенә.
Пар сандугач кебек көн итегез,
Бер-берегезнең кадерен белеп кенә.
*****
Әти-әниебез!
Сезнең матур, күркәм бәйрәмегез безнең өчен дә куанычлы
вакыйга. Сез безгә изгелек, татулык, тырышлык hәм хезмәт сөю
үрнәге булдыгыз. Киләчәктә дә бар якыннарыгызның күңел
җылысын тоеп, исәнлек белән тиң-тигез гомер итүегезне телибез.
*****
Прочитано 20075 раз. Спасибо и Вам!
Алтын туегыз белән / Золотая свадьба
На чтение 4 мин Опубликовано 28.08.2015
Илле ел кулга кул тотынып
Пар былбылдай гомер итәсез
Бер-берегезгә аумас терәк булып
Гомер йомгакларын сүтәсез
Бүген сезгә карап сокланабыз
Сезгә ихтирамыбыз арта
Сез лаеклы парларның иң гүзәле
Шуңа күңел сезне ярата.
Безнең өчен пар йолдызлар булып,
Күңел күгебездә яныгыз.
Кайгы-сагышларны һич күрмәсен.
Мәрхәмәтле олы җаныгыз
* * *
Бәйрәмегез белән котлап,
Әткәй, әнкәй, сезгә дәшәбез.
Һәрчак шулай безгә үрнәк булып,
Пар канатлар булып яшәгез.
Безне кеше итү өчен
Китте бөтен көчегез.
Шуңа да сез безнең өчен
Алтынга тиң кеше сез.
Сезгә язмыш бүләк иткән икән
Бергә-бергә гомер итәргә.
Сикәлтәле тормыш сукмакларын
Җитәкләшеп бергә үтәргә.
* * *
…бабай! … әби!
Йөрәкләрдә яз шатлыгы,
Күңелләрдә якты уй!
И әбекәй, и бабакай!
Бүген сезнең Алтын туй!
Ыгы-зыгы килде атлар.
Ватылды арбаларИлле ел кулга кул тотынып
Пар былбылдай гомер итәсез
Бер-берегезгә аумас терәк булып
Гомер йомгакларын сүтәсез.
Бүген сезгә карап сокланабыз
Сезгә ихтирамыбыз арта
Сез лаеклы парларның иң гүзәле
Шуңа күңел сезне ярата.
Безнең өчен пар йолдызлар булып,
Күңел күгебездә яныгыз.
Кайгы-сагышларны һич күрмәсен.
Мәрхәмәтле олы җаныгыз
* * *
Бәйрәмегез белән котлап,
Әткәй, әнкәй, сезгә дәшәбез.
Һәрчак шулай безгә үрнәк булып,
Пар канатлар булып яшәгез.
Безне кеше итү өчен
Китте бөтен көчегез.
Шуңа да сез безнең өчен
Алтынга тиң кеше сез.
Сезгә язмыш бүләк иткән икән
Бергә-бергә гомер итәргә.
Сикәлтәле тормыш сукмакларын
Җитәкләшеп бергә үтәргә.
* * *
…бабай! … әби!
Йөрәкләрдә яз шатлыгы,
Күңелләрдә якты уй!
И әбекәй, и бабакай!
Бүген сезнең Алтын туй!
Ыгы-зыгы килде атлар.
Ватылды арбалары.
Бик тә җитез элдертте шул
Гомеркәй аргамагы.
Тукталып, арба төзәтеп
Йөргән чаклар да булды.
Кайгысын да, шатлыгын да
Күргән чаклар да булды.
Кояш чыкты: кар эреде,
Таралдылар болытлар.
Ходай бирде бала-чага,
Дөнья күрде оныклар.
Алмалары җете кызыл —
Ашыйм дисәң, тартып өз.
Яфраклары аллы-гөлле,
Мөлаем чак — алтын көз!
Алтын көздә — яз шатлыгы,
Күңел тулы — якты уй!
И әбекәй, и бабакай!
Котлы булсын Алтын туй!ы.
Бик тә җитез элдертте шул
Гомеркәй аргамагы.
Тукталып, арба төзәтеп
Йөргән чаклар да булды.
Кайгысын да, шатлыгын да
Күргән чаклар да булды.
Кояш чыкты: кар эреде,
Таралдылар болытлар.
Ходай бирде бала-чага,
Дөнья күрде оныклар.
Алмалары җете кызыл —
Ашыйм дисәң, тартып өз.
Яфраклары аллы-гөлле,
Мөлаем чак — алтын көз!
Алтын көздә — яз шатлыгы,
Күңел тулы — якты уй!
И әбекәй, и бабакай!
Котлы булсын Алтын туй!
Котлаулар
АЛТЫН ТУЕГЫЗ БЕЛӘН!
Алтын туй — еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул. Ярты гасыр гомер бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк.
Девәтернә авылыннан Айсылу-Фаяз Нәҗметдиновлар — матур гомер кичергән парларның берсе. Бер-берсенең язмышларын уртак бәйләгән көннән соң да инде 50 ел гомер үтеп киткән.
Кадерлеләребез! Күпме юллар үттегез дә, күпме сулар кичтегез. Тормышны да бер мактадыгыз, бер сүктегез. Авыр мизгелләрдә дә бер-берегезгә терәк, бер-берегезгә кирәк булып ярты гасыр яшисез.
Сез бер-берегезгә таяныч, тормышка гашыйк булып, шатланып гомер итә беләсез, үрнәк булырдай балалар тәрбияләгәнсез. Тормышның нинди генә авырлыклары булмасын, бирешмәдегез, сынмадыгыз-сыгылмадыгыз, намуслы хезмәт юлы үттегез. Алдагысы да шатлыклардан, якты, аяз көннәрдән генә торсын, исәнлек һәм күңел тынычлыгы телибез сезгә, әти-әни!
Сезгә булган рәхмәтләребезне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел. Безнең өчен һәрчак үрнәк сез, кешеләргә ихтирамлы булдыгыз. Сезгә сәләмәтлек, озын гомер, шатлык-куанычлар, гаилә бәхете телибез!
Бер-берегезгә булган җылы хисләрегез олыгайган көннәрегездә дә югалмасын, иңне-иңгә куеп, ярты гасыр тату гомер кичергән кебек алга таба да пар канатларыгыз каерылмасын, балалар игелеген күреп озак еллар гомер кичерсәгез иде.
Җирдә яшәү — сынау бит ул, диләр,
Авырлыкны бергә җиңдегез,
Тормыш сукмагыннан бергә атлап,
Алтын туегызга җиттегез!
Ходай биргән олы бүләк бит ул
Тигезлектә гомер итүләр.
Язмыш салган урау юллардан
Иңне-иңгә терәп үтүләр.
Тормыш йөген бергәләшеп тарту
Ямьләндерә яшәү мәгънәсен.
Шатлыклар да, әрнеп елаулар да
Бергә кичерелгән һәммәсе…
Кем сокланмас сезгә карап бүген,
Сөбханаллаһ, күзләр тимәсен!
Ходай сезгә үзе ярдәм иткән
Сайлаганда тормыш иптәшен.
Тагын бик күп еллар тигезлектә
Матур парлар булып яшәгез.
Сәламәтлек ныклы юлдаш булсын,
Балкып торсын тормыш чәчкәгез!
Насыйп булсын бала, оныкларның
Игелеген сезгә күрергә.
Һәм безгә дә Ходай язса иде
Бриллиант туегызга килергә!
Иң изге теләкләр белән балаларыгыз, оныкларыгыз.
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса