Авылым тарихы сценарий

Литературно-музыкальный вечер.

Тема: Авылым тарихы, халкым тарихы

(әдәби-музыкаль кичә)

Максат: Туган илгә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, бер-берсе арасында дуслык, чит милләт кешеләренә хөрмәт, игьтибарлылык, ихтирамлык тәрбияләү. Бабаларыбызның онытыла барган гореф-гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау, ул чорның матурлыгын күрсәтү.

Җиһазлау: Зал бәйрәмчә бизәлгән, шарлар, плакатлар эленгән.

Тел – күңелнең көзгесе дә, ачкычы да.

***

Үстергән дә безне – чын дуслык,

Көч биргән да безгә — чын дуслык.

Дуслык булса, яшәр гомергә

Бөтен җир йөзендә тынычлык.

***

Телне телләр хушсынмаса,

Артылмаслык тау булыр.

Булмаса дуслык – дау булыр,

Дау артыннан яу булыр.

(Борынгы бер көй яңгырый. )

Укытучы:  Нәрсә ул тарих?

Ул туган илебезнең, халкыбызның борынгы һәм күптән түгел узган тормышы. Үткәнне белмичә, хәзерге тормышны аңлап булмый. Бүгенге тормыш меңнәрчә елларның җимеше, нәтиҗәсе ул.    Тарихын оныткан халык юкка чыга.

Шуңа күрә без дә авылыбызның тарихын белергә тиеш.

Гумеров Радмир башкаруында  «Әссәламәгаләйкем» җыры яңгырый. Шул җыр башкарылганда балалар милли киемнәрдән, куллары белән сәламләп, залга узалар һәм түгәрәкләнеп басалар.

Артур:                        Авылдашың, дустың танышыңны,

 Баш.телендә            «Исәнмесез!» — диеп каршыла.

                                     Шушы сүздән кәеф күтәрелә,

                                     Шушы сүздән ният яхшыра.

Оксана:                       Здравствуйте – пожелание здоровья,

Рус.телендә                Здравствуйте —  пожелание добра.

Айдар:                       «Исәнмесез!» диеп сәламлә, син,

 Тат.телендә                Түбәнәйтмәс сине илтифат.

                                     Шушы сүздә — йөзләр яктыруы,

                                     Шушы сүздә — ният яктыруы,

                                     Шушы сүздә — җанга мең шифа.

(Балалар кереп китәләр.)

Ринна:    Без – борынгы бер халкының  балалары,

                Бик күп булган ул халкының  далалары.

                 Ул киңлекләр, җир-сулары һәм дә даны

                Биләр дигән, Сувар, Болгар калалары.

                 Бу халыкның иле булган, теле булган,

                 Рухы бөек, горурлыгы, ихтияры.

                  «Азатлык!» — дип көрәшүче батырлары,

                  Йосыф илә Зөләйхадай матурлары.

                 Бу халыкның калган безгә рухы, хисе,

                 Шаны калган, даны калган һәм моңнары.

                 Моңнар аша, иман аша милләт туган.

                 Җырлар аша, иман аша милләт туган.

зек башлана. Мөгаллимгә укучылар кунака бабаларының рухына дога кылырга дип киләләр)

Шәкерт: Мөгаллим абзый!

                Сезгә кемнәрдер килгән.

Мөгаллим:  Күзләрем начар күрә.

                      Якынрак килегез.

Балалар:   Әссәламәгаләйкем!

 Мөгаллим:   Вәгаләйкемәссәлам оланнар!

                       Сез кемнәр?

                        Кай яклардан  килдегез?

Ринна: Без Җиргән урта мәктәбе укучылары.

Мөгаллим: Ни йомыш белән килдегез?

Ринна: Борынгы бабаларыбызның рухына дога кылырга дип килгән  идек.

Мөгаллим ( дога кыла): Нинди эшләр белән шөгыльләнәсез?

Артур: Без  үз телебезне, гореф-гадәтебезне, тарихыбызны    өйрәнәбез.

Үзенең кем икәнен белмәгән кеше

Ничаклы хиссез булса,

Үз милләтенең тарихын белмәгән кеше дә

Шул дәрәҗәдә хиссез.

                                                     Һ.Атлашый.

Эльвина: Үз халкының киләчәген, үткәнен, бүгенгесен.

                 Кайгысының,   шатлыгының  

                 Зурлыгын белер өчен,

                  Еракка китеп кара!

                                           Мөдәрис Әгьләмов. 

Мөгаллим: Әйе, иң тирән тамырлар кәбер ташларында,

                   Алар мәңгелеккә җитеп тоташкан.

                                                           Фәид Зөлкарнәй

Ринна: Гомер уза.

             Йөрим гомер турында уйлап.

             Гомер узмый.

             Без узабыз шул гомер буйлап, ди Роберт Миңнуллин.

   Мөгаллим: Сез килгән якларда халыклар дус, тату яшиме?

Ринна: Аллага шөкер, дус, тату яшиләр.

            Атам-анам йорты өчен

            Булса мең җаным фида,

            Туган-үскән җирем өчен

             Соң тамчы каным фида.    Дәрдмәнд.

Эльвина:  Халыкны халык иткән,

                   Халыкны җыеп тоткан иң көчле корал – тел.

Туган тел – туган моң белән бергә үрелеп, уйлата, туган җирне, туган нигезне оныттырмый, бөек эшләргә, батырлыкка, безне урап алган киң дөньяга юл ача, ачкыч бирә.

Мөгаллим: Сезнең җавапларыгыз минем йөрәгемә сары май булып  ятты. Димәк, безнең нәселебез корымаган, ул һаман яши,  чәчәк ата.

 Һәр эштә, татулык, бердәмлек кирәк, менә сезгә тәҗрибә үткәреп алыйм әле.

( себеркене сындырырга куша Артурга. Себерке сынмый. Шуннан берсен ала да сындырып күрсәтә. Себерке сына.)

Менә күрдегезме, бердәм булсагыз гына, бер дошман да арагызга керә алмас. Сезне юк итә алмас.

Ринна: Без буш кул белән килмәдек.

           Ерак яклардан, сезгә багышлап, бию алып килдек

Ринна авылның тарихын сөйли.

Авылның исеме нәрсә белән бәйләнгән икән? 1734 елның июнь аенда Санкт-Петербургтан Уфа якларына  Кириллов экспедициясе чыга. Кириллов отряды  Ырымбур крепостен төзергә җибәрелә. Бу экспедиция башкорт җирләрен үткәндә халыкларны талап, үтереп, йортларны яндырып йөри дигән хәбәр халык арасында тарала. Бу хәбәр Килмәк-батыр авылына да килеп җитә. Килмәк-батыр зур булмаган гаскәр җыеп Кирилловка каршы чыга һәм бәрелеш хәзерге Җиргән авылы урынында 1735 елның июль аенда була. Бик каты сугыш нәтиҗәсендә җир канга манчыла. Бәлки шушы каты бәрелешләрдән соң, Җиргән авылының исемен «җир-кан» дип атаганнардыр тарихчылар.

. Географлар Җиргән авылының исемен елга белән бәйле дип уйлыйлар Зирган (золотоносная). Елгада бик күп алтын булган дип исәпләганнәр

Җиргән авылы гәҗәеп ямьле урында урнашкан. Сул якта болытларга үрелеп Җиргән тау ята. Тоташ урман белән капланган, авыл каршында мөсәббәт булып, күкселләнеп тора, кайбер көннәрдә аның түбәсен ак болытлар каплый. Җиргән-тауның озынлыгы 8 км  сузыла, ә иң биек урыны 365метрга җитә.

Кызыл-яр астында «рәсемдәге төсле матур, әкияттәге төсле серле, җырдагы төсле моңлы Агыйдел челтерәп ага».

Авылыбызның озынлыгы 6 км баса. 8 урам исәпләнә. Алардан башка тагы аркылы урамнар, тыкырыклар бар.

Музейдагы үзәк архивтан килгән документка таянып шуны әйтә алабыз. 1771 елның 21 сентябрендә ясаклы татарлар белән башкортлар 30 елга договор төзиләр. Бу договор буенча башкорт старшиналары татар һәм башкорт халыкларына башкорт җирләрендә яшәргә рөхсәт итәләр.

 Быел безнең авылга 236 ел.  

1794 елда ревизия вакытында Җиргән авылында 50 татар, 24 чуваш, 57 мордва гаиләсе теркәлә. Бу якларга Пенза, Тамбов, Казан, Ырымбур губерналарыннан күпләп татарлар күченеп килә.

19 йөз башында авылдагы халык 10лап тимерлек, кирпич заводы, тегермән, май чыгару, агач әзерләү һәм эшкәртү белән шөгыльләнәләр. Күп итеп мал үрчетәләр, иген үстерәләр. Атна саен тирә яктан Җиргән авылының  базарына киләләр.

1877 елда авылыбызда Башкортстанның көньяк өлешендә беренчеләрдән булып 2 еллык авылда уку йорты — училища эшли башлый.

1887 елда хатын-кызлар өчен уку йорты ачыла.

1932 елда машина-трактор станциясы ачыла. Бүгенге көнне МТС биек, зур күәтле оешма.

Бөек Ватан сугышы елларында 2000 кеше фронтка китә. 700 солдат азатлык өчен көрәшта вафат була.  Аларның исеме мемореаль һәйкәлдә язылып куелган. 9 Май көнне ботен авыл халкы һәйкәл янына җыела. Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбыз алдында баш иябез, мең рәхмәтләр әйтәбез.Сугыштан соң елларда Җиргән авылында бик зур үзгәрешләр, вакыйгалар булды. Ишимбай-Кумертау  тимер юлы төзелә башлый. Җиргәнчеләр бу төзелештә дәррәү катнаша. Шуннан 1950 елда авылыбыздан ерак түгел нефть бәреп чыга.

Бүгенге көнне Җиргән авылы Мәләвез районында күп милләтле авыллары булып санала. Әйе, Җиргән  муллык иле генә түгел, ә дуслык төяге дә. Бөтенесе 4 меңнән артык халык яши. Татар, башкорт, рус, чуваш, мари, украин, мукшы һ.б. милләт кешеләре (35 милләт ) дус, тату, бер гаилә булып яшиләр.

Авылда 2 авыл хуҗалыгы:  берсе «Трудовик»,  икенчесе «Салават».

1877 елда Җиргән урта мәктәбе барлыкка килә. Шулай ук сәнгать мәктәбе бар. Анда балалар төрле музыкаль коралларда уйнарга, җырларга, биергә  өйрәнәләр.

Соңгы елларда Җиргән авылы танымаслык итеп үзгәрде, берсеннән-берсе матур урамнар, яңа өйләр үсеп чыкты.2004 елда заманча эшләнгән физкультура-савыктыру комплексы эшли башлады. Комплексның мәйданы 900кв.м. авылны бизәп Михайло-Архангельский храм калкып чыкты. 15 июньдә 2005 елда яңа мәчет ачылуы котеп алган куаныч вакыйга булды. Авылыбыз үсешенә зур йогынты ясаучы якташыбыз Вахитов Ш.Х. әнисе хөрмәтена мәчеткә «Кадрия» исеме бирелде. Башкортстанның үз ирке белән Русиягә кушылуына 450 еллыгына арнап Җиргән авылында шатлыклы вакыйга булды. Куптән көтеп алган мәдәният йорты эшли башлады. Президентыбыз Рахимов Мортаза Гобәйдулла улына, Вахитов Шамил Хоснулла улына зур рәхмәтлебез.

Авылыбызның байлыгы – авылдашлар.

 Җиргән аылы талантларга бай: генерал-майор Щербин И.И., генерал Сорбир,

академик Баязитов, юрист Венедиктов, атказанган опера җырчысы Г.Пищаев. Бөек татар классигы Дәрдмәнд(Закир Рәмиев), күренекле прозаик, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе Мирсәй   Әмир( Мирсәяф Мәсәлим улы Әмиров). Бүгенге көндә Җиргәндә күп кенә шагыйрьләр яши, алар төрле милләт кешеләре. Мәсәлән: М.Степанов, Роза Сиротина, А.Лебедева, Рябова В.П., Нәзирә Ишкулова.

ТУГАН ИЛ

Китми күңелемнән минем һич

Шул сөекле илкәем;

Анда сөйгән ярлы халкым,

Анда сөйгән әнкәем.

Анда таңнар җәйге диңгез

Балкуыннан нурлырак;

Анда җырлар сандугачның

Сайравыннан моңлырак.

Кайларга барсаң да, имеш, ди,

Бер кояш бар җиргә баш;

Юк, туган җирдә бүтән ул,

Анда тик чын, үз кояш!

Анда күк тә бик якын шул,

Җирдә үк йолдызлары.—

Күзләрен күрсәң, танырсың,

Нәкъ үз авылың кызлары.

Анда һәр кич киң басудан

Тәмле хуш ис аңкуы;

Анда айның җанга иркә

Һәм ягымлы балкуы.

Анда, сайрар кош шикелле,

Көй суза гармуннары,

Сызыла иркен тын һавада

Анда ил зар-моңнары.

Анда җырлый җирдә һәр таш,

Кул изи һәрбер агач.

Анда кайтсам, мин дә башка:

Анда мин дә сандугач!

        1917 Нәкый Исәнбәт

 (татар бию башкарыла 10 сыйныф кызлары)

Абдульманова Розалия 10а

Җиргәнем.

Күңелемдә зур ихтирам йөретәм,

Яшлек чагым үткән Җиргәнем.

Дәртле күңел  белән урап кайтам

Уңдырышлы иген җирләрен.

Таулары да, урманнары да бар,

Сокланырлык гүзәллегенә.

Һәр агачы, һәрбер куагы да

Ямь бирә Җиргән җиренә.

Илләр гизеп кайтсам, каршы ала

Ерактан ук бөек Җиргән-тау.

Мәшәкәтләр белән дөнья күреп

Кайттыңмы, дип, илгә исән-сау.

Илгә даны киткән улларың бар,

Эшчән, уңган бу җирдә кызлар.

Алсу таңда ямьле Агыйделгә

Төшеп су коена йолдызлар.

Ачык йөзле, шаян сүзле кызлар,

Сая теле, йөзгә чибәрләр.

Хезмәттә да сынатмыйлар алар,

Егәрлеләр безнең җиргәннәр.

Юкка түгел кешеләрең белән

Агай-эне булып йөрегәнем.

Сокландыра күрше тирә-якны

Дуслык җире, авылым — Җиргәнем.

( Нәзирә Ишкуловага сүз бирелә һәм аның  башкаруында  «Җиргән авылының урамнары кызыл миләш» җыры яңгырый.

Ямаева Нәфисә 9а

Туган җирең – Идел буе,

Һәр телнең бар туган иле.

Туган җирнең кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.

Халкың кебек уңган да син,

Хезмәттә син көне-төне.

Ир-егетләрендәй дәртле,

Гайрәтле син, татар теле.

Ак альяпкыч бәйләсәләр,

Өзелеп тора кызлар биле.

Кызлар кебек шат чырайлы,

Ачык йөзле татар теле.

Кабатланмас үткәннәрең –

Гасырларның яман чире.

Кабатлар сине гасырлар,

Татар теле, дуслык теле.

Наҗар Нәҗми.

Усманов Ринат 9а

Гүзәл җирем!

1) Гүзәл җирем,

Туган илем,

Нинди генә төс юк анда:

Аланында – алсу гөлләр,

Алтын кояш – кырларында.

2) Гүзәл җирем,

Туган илем,

Нинди генә моң юк анда:

Әрәмәдә — сандугачлар,

Кәккүк тавышы – урманында.

3) Гүзәл җирем,

Туган илем,

Нинди генә ямь юк анда:

Кичләрендә — серле тынлык,

Сихри нурлар – таңнарында.

Р.Вәлиева.

Ринна: сезне үзебезнең гөлбакчалы дуслык иленә — гүзәл   Башкортстаныбызга  кунакка чакырабыз.

(Гумеров Радмир башкаруында «Җырлыйк бергә» дигән йомгаклау җыры яңгырый.

  1. Килдек, дуслар, диңгез-сулар кичеп

Сезне сагынып, канатланып очып.

Кош канатлары түгел иңемдә

Җыр канатлары минем күңлемдә.

Әйдәгез, дуслар җырлыйк бергә

Иң матур җырларны сайлап кына.

Иң матур җырларны сайлап кына,

Яшик бу дөньяда сайрап кына.

  1. Бүләк итеп чәчәкләр өзмәдем

Иң матур җырны мин эзләдем.

Эзләдем, таптым, тургай телендә

Көй оттым тургай теленнән.

Мамадыш
муниципаль районы мәдәният
бүлеге

Норма
авылы клубы

                  “Иң
яхшы с
ценарий”
район конкурсына

Номинация:
“Халык бәйрәмнәре”

                                                 
Тема: “Туган ягым- гомер бишегем”                                                                           

                  (Үткәрелү
формасы: авылдашлар очрашуы-әдәби-музыкал
ь
кичә)

                              
Сценарийны төзеде:

                                                   
Норма авылы клубы мөдире

                                           
Гыйздәтуллина Гөлчәчәк Зада кызы

Кичәне үткәрүнең максат һәм бурычлары:
туган яктан читтә яшәүче авылдашлар белән очрашу,аларның барысының талантларын
бер сәхнәдә күрсәтү, авыл проблемаларын уртага салып сөйләшү, проблемаларны хәл
итү юлларын барлау, туган якка мәхәббәт хисләре тәрбияләү; кайда яшәүләренә
карамастан, бердәмлек тойгысы булдыру, рухи тәрбия бирү.

Кичәне
үткәрүгә әзерлек эшләренең барышы:

авыл кешеләре белән очрашып, читтә яшәүче авылдашлар турында мәгълүмат туплау,
элемтәгә керү юлларын барлау: социаль челтәрләр , телефон аша һәм очрашып кичә-
очрашу турында сөйләшү, сәхнәдә күрсәтеләчәк номерларны тәгаенләү; клубның
фойесында авылга багышланган стендлар  урнаштыру, чәй табыны әзерләү, музейдагы
экспонатларны тулыландыру,кичәнең программасын төзү,клуб алдында
очрашу-әдәби-музыкаль кичә үткәреләчәге турында белдерү урнаштыру, кичә
барышында күрсәтү өчен презентация әзерләү.

Кичәне алып бару
өчен авылыбызның әдәбиятка гашыйк сәләтле яшьләре Фирүзә Гыйздәтуллина һәм
Илнар Фатыйховлар махсус язган шигырьләрне туплау.

Бизәлеш:
сәхнә түрендә “Туган ягым- гомер бишегем” дигән язу
урнаштырыла, экран һәм проектор кичә барышында авылыбызга һәм авылда
яшәүчеләргә багышланган мәгълүматны җиткереп барачак.

Кичә-
очрашуның барышы:
беренче өлеш фойеда
түгәрәк өстәл формасында үткәрелә. Биредә авылдашлар бер-берсе белән аралаша,
күрешә, истәлекләр белән уртаклаша, авылның үткәне  һәм бүгенгесе турында 
сөйләшә- эңгәмә коралар, музей экспонатлары белән танышалар,авылга багышланган
стендларны карыйлар. Шунда ук чәй табыны әзерләнә  һәм кайнар коймак тәкъдим
ителә.

Кичәнең икенче
өлеше клубның тамаша залында дәвам итә.

                                                   
Пәрдә күтәрелә. “Норма” көе башлана.

                                                               
  Композиция ( «Норма»)

Алып
баручы чыга, талгын гына музыка яңгырый.

Хәерле
көн телим таңнар саен,

Аяз
күкләр телим җиремә!

Кояшлы
көн телим барыгызга.

Һәм
иминлек телим илемә.

Хәерле кич, хөрмәтле тамашачылар.  Авылдашлар
очрашуы дәвам итә.Үзебезнең җыр-моңга бай Нормалылар тарафыннан әзерләнгән
концертыбызны башлыйбыз. Сез бүгенге концерттан барлык кайгыларыгызны,
мәшәкатьләрегезне онытып, безнең белән бергә күңел ачып, яңа җырлар белән
танышып, шулай ук элеккеләрен дә искә төшереп, рухи ял алырсыз.

Безнең бүгенге концертыбыз  туган 
җиргә, туган җир туфрагына, туган җирдән китүчеләргә, кире әйләнеп кайтучыларга,
чит җир туфрагында башларын салганнарга, аларның туган җир туфрагында
бөреләнгән изге хисләренә, якты өмет-теләкләренә багышлана.  Туган җир дигәч,
кайберәүләр бөтен киңлекләре белән безнең туган илебезне күз алдына китерә. Ә
кайберәүләргә туган җир ул – туган авыллары, туган шәһәрләре, туган туфрак ул.    

Тигез
булмаса да, озын булсын

Өзелмәсен
барыр юлыбыз.

Изге
теләк,бәхет, ләззәт биреп,

Яңгырасын
безнең  җырыбыз.

Җыр  “Сәламләү” .  Илфир, Гөлчәчәк
Гыйздәтуллиннар.

Алып
баручы
.

Нәрсә
җитә безнең туган якка:
Җәен — яңгыр, кышын — кар исен
Күкрәгеңә сулап, биек таудан 
Ил киңлеген сөенеп карыйсың!

Бик
күңелле тәңкә кар яуганда
Кунып эри битләр очында…
Кулга тотсаң, энҗе бөртекләрен,
Көмеш тамчы кала учыңда.

Җитәмени
безнең туган якка —
Язлар килсә — гөлләр калкалар;
Шомырт, чия ап-ак шәл бөркәнә,
Миләшләре тага алкалар…

Кирәк
түгел туя куакларың,
Киң кыяклы пальма агачың…
Зифа буйлы сылу ак каеным,
Син йөрәктә яфрак ярасың.

Зиннатуллина
Зөлфия башкаруында җыр. “Туган авылым урамы”.

Күргәнегез бармы сылу кызлар

Кия торган татар камзулын?

Бизәгенә гүя сыйдырган ул

Бар тарихын илнең, бар моңын.

Буыннардан-буыннарга күчә,

Халкымның ул асыл киеме.

Билдәмәсен эләктереп куйсаң,

Бигрәк нечкә итә билеңне.

Ландыш Мингазова. Татар  халык биюе.

Уйна, дустым, гармуныңны уйна,

Сокландыр син туган халкыңны.

Сокландырып туган халкыңны

Йөрәгенә сал син ялкынны.

Уйна, дустым, гармуныңны уйна

Чәчеп җибәр халкым моңнарын.

Дәртләндер син туган халкыбызның

Батыр кызларын һәм улларын.

Уйна, дустым, гармуныңны уйна

Бөтен кеше сине яратсын.

Сине – безнең моңлы халкыбызның

Игелекле моңлы баласын.

Рөстәм Галиев. Гармунда авыл көйләренә
тезмә.

Җыр.”Олы юлның тузаны”

Туган ил, туган җир, туган тел. Кешене кеше, халыкны милләт
иткән иң изге төшенчәләр шулар бит. Адәм баласы бәхет эзләп, рәхәт тормышка
өметләнеп, читкә чыгып китә. Нигъмәт, ләззәт тулы, мул ризыклы ил-җирләрдә яши,
бәхетемне таптым, дип ышана, әмма кайсыдыр бер мизгелдә җанындагы бар
күзәнәкләрне тетрәндереп еракларда калган газиз әнкәсе, әткәсе, туган нигезе,
челтерәп аккан чишмә сулары сагындыра. Шулчак күңелләргә  мөлдерәп яшь тула.
Эх, туган нигезгә тагын бер генә аяк басарга иде дип йөрәк сыкрап куя. Туган
нигезен кайтып күрү насыйп түгел икән, ичмасам, туган җирнең бер уч балчыгын
булса да алып кайтып салыгыз дип, балаларына васыять әйтә.

Фатихова Фирдәүсә. Шигырь.”Туган нигездәге
ялгыз ана”.

Авылыма очып
кайтыр идем 

Авылдашлар печән чапканда,
Җиләкләрнең иң тәмлесе була
Чапкан үләннәрдән капканда…
Моңын тик бер тапкыр тыңлар идем
Күрше егет гармун тартканда,
Авыл тынлыгына чумар идем
Кошлар тынып таңнар атканда…
Юеш сукмакларын таптар идем
Кушлып кайтып сары көзләргә,
Дусларыма сәлам салыр идем
Сагнуларым язып җилләргә… 
Ташкын елга белән кайтыр идем
Гөрләвекләр юлы ятканда,
Балачагым күргән карт алмагач
Сафлык сибеп чәчәк атканда…
Тирән көртен ерып йөрер идем
Сукмакларын карлар япканда,
Ак бураннар җырын тыңлар идем
Авылыма кышлар ятканда…
Кайда гына йөресә дә аяк,
Йөрәк кала туган якларда,
Авылыма бик еш кайтып йөрим —
Каршы килмим күңел тартканда…

Җыр.
Гиздатуллина Фирүзә.”Әйдә, гармун, уйна”

Торган җир көмеш, туган җир – алтын, диләр. Чынлап та,
нинди җирләр, илләр гизеп, кайда гына йорсәң дә, кем генә булсаң да, туган як
күңелгә иң якыны һәм кадерлесе. Безнең туган җиребез – ямьле Норма авылы.
Тылсымлы – сихри табигате, урман-кырлары, таулары-болыннары, йөзләгән челтер
чишмәләре генә түгел, кешеләре дә матур аның. Авылыбызда эшчән, тырыш, уңган,
талантлы халык яши.

Моңнар кайтсын әле авылыма,

Тургай җыры белән үрелеп,

Киң урамнар гөрләп торсын әле

Гармун тавышына күмелеп.

Күңелләргә җырлар иңсен әле,

Гамьсезләре бераз уйлансын,

Йөрәкләре моңга сусаганнар

Безнең белән кушылып җырласын.

Урамнардан җырлап узыйк әле,

Яңгыратып барлык җиһанны,

Яз кошлары күктә сайрасыннар

Отып алып безнең моңнарны.

Моңнар кайтсын әле авылыма,

Күзгә күренеп авыл яшәрсен,

Гөлләр сыман бу гомерне халкым

Җырлар белән үреп яшәсен. (Г. Фирүзә)

“Норма бизәкләре” ансамбле. “Шәл бәйләдем”.

Чит җирләрдә күпме йөрелсә дә,
Йөрәк һаман кайтыр көнне көтә.
Урау-урау юллар, еллар үткәч
Бар сукмаклар туган якка илтә.

Көмеш сулы чишмә челтерәгәне
Күңелләргә керә, җанга үтә.
Шул сулардан сафлык иңсен өчен
Барлык юллар туган якка илтә.

Җәйге җилдә ак каеннар шаулый,
Вакыт әкрен генә йомгак сүтә.
Сагыналардыр, кайтмый калмаслар, дип,
Туган авыл һаман безне көтә. (Г. Фирүзә)

Вилданова Рәзинә. Җыр.”Сагыну”.

Офык
читләреннән әкрен генә,

Матур булып синдә таң ата.
Урамнардан узган көтүләрең
Хезмәт көнен синдә уята.
Иртүк торып, әгәр кырга чыксаң,
Ишетәсең тургай моңнарын.
Ишетәсең бодай, арышларның
Иртәнге саф җилдә шаулавын.
Әнә кара! Барлык игеннәр дә
Елмаялар кояш ягына.
Кем сокланмас шушы матурлыкка
Ия булган туган ягыма!

 Җыр.Шарифуллина Румия. “Тузганак”.

Парлы татар биюе. Н.Ганиева, Н.Зиннатуллин.

Саратский яшел гармун, 
Көмеш кыңгыраулары, 
Бу көмеш кыңгырауларның 
Кичке яңгыраулары

Әллә нишләтә күңелне, 
Үксеп елыйсы килә… 
Елау егет эшемени?! — 
Эх, бер җырлыйсы килә!..

Рифат Шарифуллин. Гармунда татар халык
көйләренә тезмә.  Җыр. “Бик сагынсаң”.

Рәмзия Гимазова(Шарифуллина). Шигырь  Сәяф
Шәйхи. “Әткәй гармуны”.

Үсә авыл, үтә караңгылык,
Яңа сулыш гүя өрделәр.
Яңартылды яңа сулыш белән
Хәтта тәрәздәге өлгеләр.
Сагындырып үткән балачакны,
Чакыра ул киткән улларын.
Гаҗиз булып көтеп ала авыл
Читкә чыгып киткән кызларын.
Су буенда таллар шаулавында
Туган авыл сөюе сизелә.
Инеш аша чыгыйм әгәр дисәң,
Басма булып ташлар тезелә.
Йөрәгемә хәтта якын төсле
Бакчадагы кыек ызаны.
Татар өчен авыл- яшәүяме,
Минем Нормам – минем язмышым.(Ф. Ильнар)

Газизов Айнур. Шигырь. ”Туган авыл”

Туган җирем!
Сине алыштырмас

Җылы якның ямьле җирләре.
Тулы күкрәк белән сулыш алам,
Искән чакта суык җилләрең.
Җәйге челлә, кояш күктә әгәр
Яндырырдай булып җылытса,
Әзермен мин көнне үткәрергә
Тәнне хәтта минем корытса.
Ак буранда йөреп адашсам да,
Туган җирем, үпкәм сиңа юк.
Кирәк түгел алма-хөрмәләре,
Кара ипи белән синдә тук.
Яшел болын чыкка тулган чакта
Яланаяк чыгып йөгерәм.
Көне буе эшләп арылса да,
Кояш батканына өлгерәм.
Туган җирем! Мин әле дә бала,
Синең табигатең – бишегем.
Миңа калса, синдә туу белән
Бәхет төшкән миңа ишелеп.(Ф. Ильнар)

Газизова
Наилә. Җыр. “Балан”.

Алтын таулар
вәгъдә итсәләр дә, 

Алыштырмас идем туган якка.
Беренче кат тәпи баскан җирем,
Анда гына һәрчак күңел тарта.
Анда
гына ак
каеннар шавы
Тәнгә сихәт, җанга рәхәт бирә.
Көмеш сулы чишмә челтерәве
Моңнар булып күңелемә керә.
Анда гына сандугачлар сайрый,
Шундый моңлы, үзәкләрне өзеп.
Анда гына моңланадыр гармун,
Кушылып җырламыйча булмый түзеп.
Бары газиз туган якта гына
Шунд
ый матур сызылып ал таң ата.
Торган җирләр гүзәл булсалар да,
Күңел һаман туган җиргә тарта.
(Г. Фирүзә)

Җыр. “Ашхабад”.
Егетләр хоры.

Авылыбызның
иң калку урынында кешеләргә  иман, нур сибүче көмеш манаралы мәчет
салынган.Һәр көнне моңлы азан яңгырый, авылыбызның яше-карты мәчеттә намаз
укый, вәгазь тыңлый. Халкыбыз төрле авырлыкларны  күрсә дә динен сатмаган,
югалтмаган. Мәдәниятле, белемле, шәригать кушканча яшәү канына сеңгән авыл халкы
кешелексезлеккә каршы тора алган,дини йолаларны, ата-бабаларыннан килгән
гореф-гадәтләрне Коръән кушканча үтәп килгән.

Хазиева
Ал
ьфира  .Мөнәҗәт .

Авыл авыл инде: кайтыр юлы
«Саумы,балам», — диеп каршылый.
Каты таш та, аяк асларында,
Көзге яфрак кебек кыштырдый…
Авыл авыл инде: җәннәт җимешләре
Кырларында үсә, болынында.
Авылыңнан читтә торган чакта
Ул җаныңда яши, уеңда.
Авыл авыл инде: чишмәләре
Кабатлый күк изге доганы
.
«Суларымны авыз иткән өчен,
Сакла,Раббым, шушы баланы!»
Авыл авыл инде: йөрәгемә
Алтын җептән исеме чигелгән.
Зинһар,Раббым, аермачы мине,
Тәүге аяк баскан җиремнән!

Илфат, Рифат,
Фирая Шарифуллиннар. Җыр. “Кайтам әле туган ягыма”.

Биюченең
итәге

Бии,
бии кыскара,

Биючегә
сүз әйтмәгез,

Бии,
бии остара.

Бие
әйдә, бие әйдә

Биегәнне
күрсеннәр

Баскан
җирдә ут чыгара,

Безнең
кызлар дисеннәр.

Мингазова
Ландыш. Чегән биюе.

Балакаем,
кайтып йөрмә инде,

Туңарсың бит, тышта буран, ди.
Көтә үзе әнкәй, әйткән була,
Әйбәт кенә әле торам, ди.
Балакаем, кайтып йөрмә инде,
Интегерсең, юллар өзек, ди.
Көтә үзе әнкәй, әйткән була,
Ятам әле, балам, түзеп, ди.
Әнкәй җаным , киртәме соң безгә
Узып булмас буран-пычраклар?
Балакаең аңлый, бәхет бит ул,
Сиңа кайта алган бу чаклар.

Җыр.
Ганиева Наилә.”Су буенда учак яна”.

Талга кунып
сандугачлар сайрый,

Су буйларын сарган куе томан.
Челтер-челтер көмеш чишмә ага,
Чишмә моңы — бишек җыры сыман.
Гасырларны узып аккан чишмә
Үз эченә күпме хәтер җыйган.
Күпме шатлык, сагыш иңгән аңа.
Чишмә моңы — кеше күңеле сыман.
Ничә буын сабыйларның үсеп,
Читкә китүенә шаһит булган.
Җылылыгын, назын югалтмаган,
Чишмә моңы — кояш нуры сыман.
Тирә ягын матур җырга күмеп,
Авылымның ямен саклап торган,
Хәтерләрдән мәңге югалмаслык,
Чишмә моңы — әнкәй җыры сыман.(
Г. Фирүзә)

Җыр.
Гөлия Сафина (Хасбатуллина)”Сибелә чәчем”.

Рәзифә
Шарифуллина. Шигырь.”Авылкаем”.

Гармуныңны тартып уйна,

Иркен булсын җырларга.

Безнең моңнар таралсыннар

Урманнарга, кырларга.

Яңгыра, моң, еракларга,

Урамга, тирәкләргә,

Арган чакта ял булып син

Кабатлан йөрәкләрдә.

Уйнат әйдә, гармуныңны,

Телләре лә батмасын,

Уят, үзәкләрне өздер,

Кызлар йоклап ятмасын.

Фарил Дөлмиев уен коралларында  уйный.

Ерак юлга чыккан чакта
Авыл әйтеп кала кебек:
«Онытмачы берүк мине,
Кайткала син монда, егет!»
Юллар кул болгап озата,
Озаткан күк мең ел элек.
Киткәнче үк сагындырып,
Инеш карап кала көлеп.
Йомшак җилләр исеп кала
Минем арттан җирне өреп.
Олы атлап җәе килә,
Авылымны ямьгә төреп.
Ерак юлга чыккан чакта
Йөрәгемне кала телеп.
Авыл, синдә әниемнең
Кочагындагыдай, китәм эреп! (Ф.Илнар)

Фатихов
Илшат. Җыр.” Керфекләрең синең нигә кара”

Ландыш
Дахрутдинова. Җыр. “Авылкаем”.

Авыл. Тынлык.
Төнге йокы иле

Басып алган гүя дөньяны.
Кар бөртеге җыеп уч төбемә,
Әкрен генә кайтам уйланып.
Матур төне! Күктү йолдызлары,
Тулган ае юлны яктырта.
Ә юл исә, мин атлаган чакта
Туры ята, мине кайгырта.
Уңга карыйм, офыккача ак кар,
Сул якта да мамык юрганы.
Эх, минәйтәм, бер чаптырсаң иде
Шушы кардан, җигеп юрганы.
Туган ягым, кышың гына түгел,
Һәр фасылың синең иң гүзәл.
Яшә генә, көзге ачы җилгә,
Җәйге эссегә дә мин түзәм.
Норма. Тынлык. Шул тынлыкны бозып,
Шыгырдатып атлыйм ак карны.
Сөя сине, авылым, бишек нарасые,
Сөя сине бабай сакаллы.(Ф. Ильнар)

Җыр.
Фирүзә һәм Гөлчәчәк Гиздатуллиналар. “Гармун”.

Мари
биюе, Н.Ганиева, Н.Зиннатуллин.

Фәнил
Насибуллин  Җыр “Әткәем юкәләре”.

Ямьле авыл! Барча табигатең 
Яралгандыр изге затларга. 
Киссә кисәр кылыч мескен башны, 
Ирек бирмәм сине таптарга. 
Бөек авыл! Куреп күпме нужа, 
Исән калдың,тезең чүкмэдең. 
Атла горур, күкрәк киереп атла,
Синең көннәр әле үтмәде! 
Сихри авыл! Кичке су буйларың, 
Шифа сулы Габдул чишмәсе,
Томан баскан Яхуд таллыклары ,
Әсир итэ! Кеше нишләсен? 
Нурлы авыл! Азан тавышына 
Жәя кеше жиргә намазлык.
Авыл күрке — биек манарадан 
Килгән аваз җанга тамарлык.. 
Моңлы авыл! Гармун тавышлары 
Килә кичен һәрбер урамда. 
Күрше белән күрше кочаклашып, 
Моңланалар ачы буранда. 
Минем авыл! Минем талбишегем! 
Таҗы бит син шушы дөньяның. 
Мәңге яшэ газиз халкың өчен! 
Күтәрә алмас бөек хакың өчен! 
Мин бит сине сөеп туймадым! (Ф. Илнар)

Кичә вокаль трио башкаруында “Кошлар
кебек” дигән җыр белән тәмамлана.

Алып баручы.

Сау булыгыз, дуслар, без китәбез.

Атларыбыз инде җигелгән.

Сагынуыбыз сезгә килеп торсын

Иртән искән назлы җил белән.

Бер- беребезне күреп туялмадык,

Сөйләшәсе сүзләр күп калды.

Сезнең белән ,күзне күзгә текәп,

Аттырасы иде таңнарны.

Таулар белән таулар очрашмыйлар,

Кеше белән кеше очраша.

Бер- беребезне күреп очрашмасак,

Очрашырбыз әле җыр аша.

Бер-беребез белән очрашып, күрешеп, хәлләр
белешеп яшик. Туган авылыбызны, туган нигезебезне онытмыйча, бәхетле булып, мул
тормышта яшик. Киләсе очрашуларга кадәр сау булыгыз!

Фото

Кушымта

Кереш.

Туган җир… Туган авыл…

Йөрәккә нинди якын һәм кадерле бу сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезебез урнашкан туган авылы бар.Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас,истә кала торган урыннары күп.Сокланып туймаслык тугайлар,челтерәп ага торган йөгерек чишмә буйлары,җикән камыш белән капланган сазлыклар,балыклы күлләр,куе әрәмәләр белән уратылган елга үзәннәре ,туган ягыбызның кырлары,басулары,шаулап торган урманнары күңелләргә рәхәтлек биреп ,туган туфракка мәхәббәт тәрбияли.Кая гына барсак та,нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та,туган төбәгебезнең күңеллелеген берни дә алыштыра алмый.

Туган төбәгең турында уйлаганда аның тарихи үткәненә һәм байлыгына сокланасың. Фаҗигаләрен дә күңелдән кичереп борчыласың. Якташларның бүгенге игелекле эшләренә сөенәсең. Билгеле инде кайбер хәлләрдән көенәсең.Һәм күзаллау, тискәре вакыйгаларны алмаштырырга уңайларын тагын да шул гүзәллекләрне хәтер чиратына бастыра. Туган якның һичкайчан да онытылмаячагына нәкъ менә яманлыкны яхшылык алыштырган чакта инанасың. Нәкъ шул күчештәге күркәмлекне күз алдына калку булып басуы гел белергә өйрәтә. Һәм син бу хәзинәне барларга, аны ишәйтергә мәҗбүрсең.Моны исә гадәти сораудан башларга да мөмкин икән:

-Нинди ул минем туган төбәгем-Сәрдә яклары?

Бүгенге көндә татар тарихы архив һәм музейларда, борынгы кулъязмаларда һәм китапларда, милләт тарафыннан гасырлар буе кулланылган әйберләр дә саклана.

Татар тарихын ,милләтнең үткәнен шулай ук борынгы каберлекләрдә һәм курганнарда,җир-су атамаларында, авыл, кеше, нәсел атамаларында да очратырга мөмкин.

Борынгы тарихның күзгә бик үк ташланмаган истәлекләре Саба районы Сәрдә авылында шулхәтле мул сибелгән. Бу якларның бик тирән, борынгы, хикмәтле зур тарихы бар.

Мин бүгенге фәнни чыгышымда инде рәсми чыганакларга, китапларга кертелгән тарихи истәлек-авылым тарихын яктыртасым килә.Минем максатым- әби-бабаларымның, нәселемнең, милләтемнең үткәннәрен барлау, кешелекнең чәчәкле болыннарыннан, туган якның шомлы кара урманнарыннан хакыйкатьне эзләү, буыннан-буынга ,бабадан-атага, атадан-балага күчеп бара торган хәтер-истәлек-Сәрдә тарихы истәлеген җиткерү.Максатыма ирешү өчен мин төрле китаплардан, фәнни чыганаклардан файдаланып, үз җаным аша уздырып, авыл халкының буыннан-буынга сөйләнгән истәлекләреннән файдаланып һәм бабам Мансур Исхаков, авылыбыз аксакалы Сираҗетдин бабай Сәләхиев, авылдашым Җәүһәрия Хәбирова сөйләве буенча шушы сорауларга җавап бирергә тырыштым.

Төп өлеш.

Һәр кешенең биографиясе булган кебек һәр авылның үз биографиясе, тарихы була. Ул авылда яшәгән кеше үз авылы, аның табигате, ил табынына авылы керткән өлеше белән горурлана. “Сәрдә”. Нигә безнең авыл шулай аталган, ул кайчан барлыкка килгән?Безнең бабаларыбыз нәрсә белән шөгыльләнгәннәр?Ил халкы белән бергә сәрдәлелеәр бүгенге матур тормышыбыз өчен көрәштә ничек катнашканнар?Бу сораулар һәркемдә кызыксыну уята.

Сәрдә авылы атамасының килеп чыгышы турында анык кына белүче юк. “Авылыбызга урман бик якын булган, Сәрдек печәне күп үскән. Шуннан чыгып, авыл “Сәрдә” дип аталган,”- дип сөйлиләр. Авыл Эзмә авылыннан аерылып күчеп утырган булырга тиеш. Элек авылда чирмешләр яшәгән. Алар, ниндидер сәбәпләр аркасында, бу авылдан күчеп китәләр. 1902 елгы Сираҗетдин бабай сөйләвенчә, ул хәтерләгән бала вакытта, авыл башында бер тәре баганасы була. Чирмешләрнең авылга ерак түгел, Шекше елгасы дип йөргән елгадан чыккач, уң якта зиратлары да булган. Элекке бабаларыбыз, терлекләре чирләсә, терлекләрен шул зират яныннан әйләндереп алып кайта торган булганнар. Сәрдә авылы элек Елга буе Сәрдәсе дип йөртелгән. Безнең авылга XIV гасыр урталарында ук нигез салынган дип уйлыйлар. Чөнки зиратта бабаларыбыз 1400 елгы кабер ташы булганлыгын хәтерлиләр.

Авыл биек тау итәгенә урнашкан. Авыл әкренләп зурайган. Бабаларыбыз игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр. Авылда байлар, урта хәлле крестьяннар һәм ярлылар катлавы булган. Ашлык уңмаган елларда ярлылар ачтан үлү хәленә җиткәннәр. Татар кешесенең киеме кулдан эшләнгән киндер күлмәк, алача ыштан, мескен бүрек, чикмән, тула оек, киез итек, чабата, башмак булган. Авылда бик оста тегүчеләр, итекчеләр, чабатачылар, кул белән агач(такта) яручылар булган. Көзен, уңыш җыелгач, ир-атлар уллары белән күрше өязләргә таралганнар. Эш тапкан урыннарга тукталып эшләгәннәр. Шуннан яз башына гына кайтып налог түләрлек орлык алып кайта торган булганнар.

XVIII – XIX гасырларда озак сроклы хәрби хезмәт – рекрут хезмәте дә халыкны бик интектергән. Россия патшасы Пётр I хәрби хезмәткә алынуның “рекрутишна” тәртибен урнаштыра. 1699 елдан 1793 елга кадәр гомерлеккә, аннан соң 25 елга, 1834 елдан башлап хезмәт срогы 20 елга кала.

1724 нче елга кадәр 20 йорттан 1 рекрут, соңрак елына карап 1000 ир-егетнең 10 сы, ә 1853 – 1856 елларда (Кырым сугышы чоры) 1000 ир-егетнең 50-70 е хәрби хезмәткә алынган. Рекрут бирү шобага салу белән хәл ителгән.Алдан биш ел элек солдат булган гаиләләр шобага исемлегеннән төшереп калдырылган. Бай балаларын солдат хезмәтенә җибәрмәс өчен, рекрутны сатып алып, акчага икенче кеше яллап җибәрү очраклары да булган. Патша армиясендә безнең авылдан 25 ел хезмәт итеп кайткан солдат Садыйк бабайны хәтерлиләр. Аны, хезмәт срогын тутырып кайткач, авылда танымыйлар,чөнки ул татарча сөйләшүне оныта язган була.Әтисенең өенә кайтып,түргә менеп утыра. Бу вакытта әтисе өйдә булмый.Эштән кайтканда әтисенә:”Сезгә кунак кайтты,”- дип авыл кешеләре хәбәр итә.Ул :”Минем солдат хезмәтендә улым бар иде,шул кайткандыр,” дип танып ала.Садыйк солдат үзе белән авылга самовар алып кайткан була.

Безнең авыл эченнән олы юл – “Әби патша” юлы узган. Бу киң һәм чирәмле юл. Ул Мәскәүдән Екатеринбург шәһәренә кадәр дәвам иткән. Бу юлдан рәттән 6 ат йөге төялгән арба янәшә барырлык булган. Юлның ике кырыена каен агачлары утыртылган. Кызганычка каршы берсе генә бүгенге көндә исән.

Әби патша бу юлны Мәскәүдән Екатеринбургка заводлар карарга бару өчен салдыра. Элек бу агачларны кисү, сындыру катгый рәвештә тыелган булган. Бу юл буенча өзлексез юлчылар узып торганнар. Юлда атлар яратып ашый торган печән үскән.Юлчылар атларын туарып,үзләре ял итә торган булганнар. Дугаларына кыңгырау таккан унар олаулы Казан сәүдәгәрләре шушы юл буенча Уфа, Екатеринбург, Оренбург базарларына, Эрбет ярминкәсенә үткәннәр. Урал сәүдәгәрләре исә эрбет чикләвеге, кыйммәтле ташлар, хрустальдән эшләнгән әйберләр, мүк җиләге төяп, Казан ягына агылганнар. Ел буена бу юл буш тормаган.Юлдан кантон, волость түрәләре өзлексез йөреп торганнар. Бу юл буенча Әби патша үзе дә, 3 ат рәттән җигелгән, ике катлы арбасына утырып, берничә тапкыр узып киткән, имеш, дип сөйлиләр.

Кантон, волость урядниклары бу юлның күперләрен төзекләндереп, тикшереп торганнар. Юлны өлешләп төзәтергә төрле авылларга бүлеп биргәннәр. Безнең авыл тирәләрендәге өлешен Чүриле авылыннан килеп төзәткәннәр. Сәрдә кешеләре юлның Тарлау дигән авыл тирәсеннән узган җирен төзәткәннәр.

Безнең авылның да һөнәр осталары, үзләренең эшләгән әйберләрен төяп, шушы юлдан сатуга китә торган булганнар. Кайтканда үзләренә кирәкле товарларын сатып алып кайтканнар. Сәләхи исемле абзый Ырымбурдан авыл кешеләренә ак бодай оны алып кайтып сата торган булган. Колхозлашу чорына хәтле авылда крестьяннар үстергән бодай начар үскән, гөмбәле, оча торган була.

Авылдан Явлаштауга китә торган юлны (элек Явлаштау дамбасы дип йөрткәннәр) 1910 елны Патша хөкүмәте эшләтә. Тау бик текә була. Анда кыш буе эшлиләр. Шул тауны кискәндә, авылның Тимергали исемле кешесе, тау ишелеп, балчык астында басылып үлә. Аны казып алгач, тиз генә күмәргә куркалар. Авыл уртасына алып кайтып, староста – Мәҗит Садыйгы кешеләргә берничә көн сакларга куша. Югарыдан түрәләр килеп тикшергәч кенә җирлиләр Тагын авылдан тауга менә торган кыек юл бар. Анысы “Базар юлы” дип аталган. Аннан авыл сәүдәгәрләре Шекше базарына йөргәннәр.

Авылда Минһаҗ, Шәмсетдин, Сәләхетдин исемле байлар кибет ачканнар.

Бабаларыбыз якындагы урманнарны кисеп, чистартып, чәчү мәйданнарын киңәйтәләр, авыл зурая бара. Авылда 150 хуҗалык була. Анда 700 гә якын кеше яшәгән.

Авылда мәчет булган. Мәчетнең кайчан салынганын хәтерләмиләр, бик борынгы, тузган була. 1916 елда аңа ремонт үткәрәләр, түбәсен яңадан ябалар. Сираҗетдин бабай: ”Мәчетне ремонтлау өчен агач кисәргә әтиләр белән мин дә Тенеки урманына бардым”-дип сөйли. Тенеки урманы алпавытныкы була. Бер Казан бае, шул алпавыт урманыннан агач кистереп, мәчетне ремонтлата.

Авылда Һади һәм Исхак муллалар булуын хәтерлиләр. Малайлар бәләкәй генә бер өй-мәдрәсәдә, кызлар Һади мулла өенә аның хатыны белән әнисе янына укырга йөри.

Революциядән соң муллаларны куа, җәберли башлыйлар. Һади мулланы Архангельскига сөргенгә озаталар. Ул шуннан кайта алмый. Исхак мулланы да Кукмара төрмәсенә алып барып ябып 3 ай тоталар, Казан төрмәсендә 5 ай тоталар. Судтан соң гаебен тапмыйча кире кайтаралар.

Безнең як авыллары крестьяннары да азатлык өчен ил халкы алып барган көрәштән читтә калмаганнар. Үз хокукларын яклап патша власте органнарына протест хатлары язганнар, авыл эчендә ялчылар тотучыларга протест йөзеннән байлардан көлеп мәзәкләр, чәнечкеле җырлар чыгарганнар.

1917 елда патша төшкәч, Казаннан отряд килеп, кешеләрнең кибәндәге ашлыкларын суктырып, Казанга ташыталар. Патша төшерелгәч, гражданнар сугышы башлана. Авылдан бик күп ир-атлар сугышка китеп, кире әйләнеп кайта алмыйлар. Сугышта тиф авыруы белән дә кеше бик күп кырыла. 1918 елда Колчак армиясе Казанга хәтле килеп җитә. Безнең авыл башындагы тауга да сугыштан саклану өчен, окоп казыталар. Окопны авыл советы председателе Зәйнетдинов Фәсхи армиягә китәсе призывникларны, авылдагы яшьрәк ир-атларны җыеп казыта. Сираҗетдин бабай да бу окопны казуда катнаша. Тау башында окоп чокырлары хәзерге көндә дә саклана.

1921 елда авылда бик көчле янгын чыга, ике урам — 60 капка янып бетә. 1921 елда җәй бик коры була, икмәк булмый, ачлык башлана. Кешеләргә дәүләт тарафыннан бернинди ярдәм булмый. 1921 елда ачлыктан да күп кеше кырыла. Кайбер кешеләр бәхет эзләп, Казахстан якларына да чыгып китәләр. 1922-23 нче елларда читкә киткән кешеләрнең кайберләре авылга кире әйләнеп кайталар.

1927-28 нче елларда балаларны иске мәдрәсәдә гарәпчә беренче колхоз председателе булган Заһидуллин Сәйфулла хатыны Бибинур укыта. 1929 елда мәчеттә Һәдия исемле укытучы балаларга латин әлифбасы укыта башлый. Балалар ике төрле укуга йөриләр. Төшкә хәтле хәзрәткә, абыстайга гарәпчә укырга барсалар, төштән соң латин әлифбасы укыйлар.

1927 елда колхоз оештыра башлыйлар. Аның беренче председателе Заһидуллин Сәйфулла була. Бу вакытта колхозга 18 генә хуҗалык керә. Колхозга авыл башыннан җир алмакчы булалар. Авыл халкы каршы чыга, чуалышлар була. 30 кешене, районнан килеп, Кукмара төрмәсенә алып барып ябалар. Кайбер кешеләрне шул киткәннән 1 ел буе кайтармыйча яткыралар. Колхоз оешканда авылда 140 хуҗалык була. 1930 елда колхоз ныклап оеша. Аңа “Ирек” дип исем бирәләр, рәисе Хәеретдинов Сафа була. Колхозны өч бригадага бүләләр.

1929 елда мәчет бинасын клуб итәләр. Ә 1930 елда яңадан кире кайтарыла, 1940 нчы елга кадәр мәчет булып эшли, дини йолаларны үти.Ә аның манарасын бары тик 1957 елда гына кисәләр.

Байларның йортлары, маллары тартып алына. Авылдан Шәйхулла, Әгъләмҗан, Шакир исемле кешеләрне кулак итеп куалар. Колхоз оешканнан соң, Шәйхулла бай өе контора ителә. Шәмсетдин исемле абзый өен ясле итеп салалар. Һадиулла, Шәйхулла, Шакир бай өйләрен берләштереп, өч яклы башлангыч мәктәп төзиләр.

Яңа мәктәпкә читтән килгән Габделбәр, керәшен егете Учып, Шәйхи, Гыйльми, Җәүһәр, Билал, Бибинур, башкорт егете Нурулла, Сәет исемле укытучылар 4 еллык белем бирәләр.

1936 елдан 1941 елга кадәр Васильев Петр, Вәли, Шәмсенурлар, сугыш елларында Кашапова Сәлимә, үзебезнең авыл кызы Ибәтуллина Гөлчирәләр укыта.

1931 елда авылдан 40 хуҗалык Ерак Көнчыгышка бәхет эзләп чыгып китәләр. Бу елны корылык була. Җәй көне, яңгыр яумагач, кайбер кешеләр тагын ачлык булыр дип куркалар. Алар китү белән, яңгыр ява. “Бакчаларда бәрәңге булды, ачлык булмады”,-дип сөйлиләр өлкәннәр. Киткән хуҗалыклар 1933 елда кире әйләнеп кайталар.

Колхоз акрынлап үсә. Җир эшкәртергә тракторлар кайтарыла. 1931 елда авылга Азин МТСыннан, колюсный тракторлаы килеп, җир эшкәртәләр. Безнең авылдан беренче тракторист Сибгатуллин Нигъмәтҗан була. Иген уңышы күтәрелә башлый. Колхозда сарык, сыер фермалары, байлардан җыйган умарталардан умартачылык оештырыла. Мәрданов Сәли дигән председатель бик зур, җайлы итеп амбар төзетә. Бу амбарга тирә-күрше авыллардан да ашлыкларын сакларга китереп салалар. 1933 елда колхозчыларга күп итеп ашлык бирәләр. 23 нче сентябрьгә, оркестр чакыртып, авылда уңыш бәйрәме ясыйлар. “Аннан соң ашлыкны кире җыйдылар”,-дип сөйли 1920 нчы елда туган минем Мансур бабам Исхаков.

Бөек Ватан сугышы башлангач, авылдан 100дән артык ир-ат, кулларына корал алып, сугышка китә. Ватаныбыз азатлыгы, Европаның һәм Азиянең күп кенә дәүләтләрен империя коллыгыннан азат итү өчен барган сугыштан 50 дән артык кешегә туган авылыбызга кабат әйләнеп кайту насыйп булмый. Колхозда карт-коры, хатын-кыз, бала-чага, яшүсмерләр генә кала. Колхозның бөтен эше, бар авырлык алар җилкәсенә төшә. Сугыш чорында колхозда председатель булып, Хәсәнов Зиннәт, Әхмәтов Сәли, Мөхәмәтҗанов Салих дигән кешеләр эшли. Колхозда бу вакытта 4 бригада була. Бригадирлар булып Шәйхуллина Һаҗәр, Латыйпова Тәкълимә, Закирова Зәкирә, Шиһабиева Саҗидәләр эшли. Хатын-кызлардан Шәйдуллина Һаҗәр, Газизуллина Нәсимә, Исхакова Фәрхинур, Вәлиева Фәгыйлә, Гандәлиф апалар тракторларда, комбайннарда эшләгәннәр. Авырлыклар күп булган, ләкин тылдагы кешеләр армый-талмый эшләгәннәр. Хатын-кызлар кул арбасы белән тартып симәнә, ягулык ташыганнар, вагон төяргә, урман кисәргә, окоплар казырга барганнар. Шулай үзләреннән җиңү көнен якынайтырга зур өлеш керткәннәр.

Сугыш 1945 елны тәмамлана. Сугыштан исән-сау кайткан ир-атлар, авылда калган хатын-кызлар, үсеп килүче яшьләр авылны торгызу эшенә керешәләр. Тормыш әкренләп рәтләнә. Авылга яңа техникалар, машиналар кайта башлый. Колюсный У-2, шакмак тракторларында Сәмигуллин Динислам, Закиров Минсалих, Сәләхиев Гыйльметдин, Сираҗиев Вәлиәхмәт, Галиев Галиәхмәт, Мөбәрәков Гарифҗан, Мортазин Әхмәдиша, Дәүләтшин Мәрданша, Закиров Шәйхелгали һәм бик күп башка механизаторлар кырларда иген уңышы күтәрүдә хезмәт итәләр.

Сугыштан соңгы елларда колхоз председателе булып Исмәгыйлев Касыйм, Мәрдәнов Шәрифҗан, Гали, Мөхәмәтшин Нургаяннар эшли. 1952 елда безнең колхозга урман почмагында урнашкан кечкенә генә “Шмид” дигән авылны кушалар, соңыннан ул авыл таркала. 1956 елда Сәрдә, Шекше, Алан-Елга авылларын берләштереп, бер колхоз итеп төзиләр. Аңа “Ирек” дип исем бирәләр. Сәрдәдәге фермаларны, амбарларны, тегермәннәрне бетерәләр. Бөтен корылмаларны, келәтләрне сүтеп, Шекшегә ташыйлар. Авылда сарык фермасы гына калдырыла. Авыл перспетивасыз авыллар рәтенә кертелә, әкренләп кечерәя башлый. Кешеләрнең бер өлеше авылны ташлап китәләр. Авыл башында утыртылган алма бакчасы һәм су буендагы яшелчә бакчасы юкка чыга. Авыл кешеләре Шекшегә йөреп эшли башлый. Колхоз экономикасын күтәрүдә тырышып эшлиләр.

Авылда мәктәп бинасының бер классында китапханә ачыла. 1957 елда мәчет клуб итеп үзгәртелә, соңрак ул икенче урынга күчереп салына. Анда Шәвәлиева Саимә апа клуб мөдире булып эшли башлый. Шул ук вакытта ул авылда партоешма секретаре да була. Ул вакытта бу оешмада 7-8 коммунист исәпләнә. 1958 елда партоешма Шекше белән берләшә. Партоешма секретарьлары булып Яхин Әхмәт, Димидов Рәүф, Гибадуллин Фоатлар эшли. Шәвәлиева Саимә апа клуб мөдире булып 1976 елга кадәр, лаеклы ялга чыкканчы эшли. 1976 елдан 2006 елга кадәр клубта Хәбирова Җәүһәрия, ә аннан соң Садыйкова Гөлзидә эшли. 1982 елда яңа клуб салына.

Бай йортыннан салынган иске башлангыч мәктәп 1972 нче елга кадәр эшли. Анда озак еллар Сара Хәбибуллина, Рәүф Демидов, Галимова Суфиялар укыта. Бу мәктәптә Галимова Суфия читтән килгән яшь укытучылар белән 1994 нче елга кадәр эшләп, гомеренең 30 елын яшь буынга белем бирүгә багышлый.

1982 нче елда колхозда председатель булып Шиһабиев Раиф Сәмигуллович эшли башлый. Ул эшләгән чорда “Ирек” колхозының III бригадасы булып саналган Сәрдә авылын перспективасыз авыллар рәтеннән чыгару өчен бик күп эш башкарыла.

Авылыбыз төзекләнә, яңара башлый. Шекше белән Сәрдә авыллары арасына юл күтәртелә. Бүгенге көндә(2008) асфальт юл салынды. Ике яңа сыерлар торагы төзеделәр.

1997 нче елда яңа медпункт бинасы төзелеп файдалануга тапшырыла. Авыл халкына Фәсхетдинова Гөлчирә апа хезмәт күрсәтә.

1997 елда авыл эчендәге электр баганалары, чыбыклары алмаштырылды. Авылның барлык йортларына дип әйтерлек газ кертелде.

Авыл халкына бер кибет сәүдә хезмәте күрсәтә.Авылыбыз үсә, матурлана. Авылыбызда эшчән, тырыш кешеләр яши. Яшьләр авылда кала, семья коралар, үз куллары белән заманча итеп матур – матур йортлар салалар.

Сәрдә авылы игенчеләре белән 1996 елга кадәр 23 ел дәвамында Сабирҗанов Раиль җитәкчелек итте. Хәзерге вакытта хуҗалыкның техникалар паркында мөдир булып эшли. Бүгенге көндә бригадир булып 1959 нчы елда туган Вәлиев Җәмил эшли. Ул бик тырыш, тынгысыз кеше. Бригадада эшне оста оештыручы буларак танылды.

Ирек” күмәк хуҗалыгы 1997 нче елда бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 34 ц. уңыш җыйнап алды. Бу уңышта Сәрдә бригадасы игенче механизаторларының да өлеше зур. Авылда 30 ел тракторда эшләп, лаеклы ялга чыккан механизатор Мортазин Ахмәдиша, комбайнда пенсия яшенә хәтле эшләп, “Атказанган колхозчы” исеменә лаек булган, уңган комбайнер Вәисов Римнәрне хәзер яшь аламаш алмаштырды. Хәзер 20 елдан артык тракторда эшләгән тәҗрибәле механизаторлар Хабиров Тәлгать, Аглиуллин Камилләр белән беррәттән яшь механизаторлар Сибгатуллин Васил, Ваисов Газинур, Мәҗитов Радик, Шарифуллин Фәйзулла, Сәгыйтов Айнур; комбайнерлар Галиев Илһам, Хөсәенов Рифкать, Аглиуллин Шамил, Сәгыйтов Илсур; шоферлар – Галимов Азат, Галимов Әнәс, Шәрифуллин Минтаһир, Исхаков Әгъзәмнәрнең хезмәте мактауга лаек. Алар авылда төп көч булып торалар. Игенчеләрнең хезмәттә ирешкән уңышларына күмәк идарәсендә, районда югары бәя бирелә.

Тау башына менеп карасаң, авыл һәм аның тирә — ягы әкияттәге кебек матур булып күренеп тора. Авылга урман бик якын. Урманнан авыл башына “Зиреклек” һәм “Бынау” елгалары килеп кушыла. “Зиреклек” елгасында элек печәнлек, болын булган. Хәзер бу елгада хуҗалык һәм ферма көтүләре йөри. Тау итәгеннән чыккан чишмәләрдән авылга хәтле кечкенә генә инеш агып төшә.

Бынау елгасы авыл башыннан уң якта урнашкан. Бу елгада да элек печәнлек, болын булган. 1982 нче елда бу елгада зур буа төзеделәр, буага балык җибәрелде. Җәй көне буага тирә — як авыллардан да су коенырга, балык тотарга киләләр.

Авылның нәкъ урталагыннан тау астыннан шаулап чишмә ага. Чишмә юлыннан яшь киленнәр, кызлар өзелеп тормый.

Авылыбызның кешеләре тырышып эшли, күңелле итеп ял итә беләләр.Клубта алар өчен күңелле кичәләр еш оештырыла.

Йомгаклау.

Минем туган авылым табигатьнең бик матур җиренә, биек тау итәгенә урнашкан. Тау кырыенда артыш агачлары, тау өстендә чыршы, нарат, миләш, шомырт, каен һәм башка күп төрле агачлар үсә. Җәен тау итәгеннән үк бу тауда җир җиләге пешә.

Авылда йортлар матур һәм чиста, халыкның тормышы нык. Яшьләр авылда калу ягын кайгырта һәм алар ялгыз яши торган карт-карчыкларга һәрдаим ярдәм итеп торалар.Авыл халкы әби-бабай ята торган зиратны да карап, тәрбияләп тора. Биредә эшчән һәм булдыклы халык яши.Авыл таралуга таба түгел, үсүгә йөз тота.

Авыл аксакалларына караганда, авыл шактый борынгы.Моны тарихи мәгълүматлар да раслый.Авыл халкы электән килгән барлык йолаларны, кануннарны һәм гореф-гадәтләрне изге итеп саный. Сабан туе, каз өмәсе, өй туе, никах укыту, бәби туе бәйрәмнәре гөрләп үтә. Соңгы елларда авылыбызда якташлар очрашуы үткәрү традициягә керде.

Авылның нәкъ уртасыннан, тау астыннан шаулап чишмә ага. Чишмә юлыннан яшь киленнәр, кызлар өзелми. Сәрдәнең гүзәллеге турында авылдашыбыз Җ. Хәбирова бик матур шигырь иҗат иткән.

Безне чолгап алган мохит –безнең хәзергебез һәм уткән тарихыбыз ул.Һәм бу мохиттәге һәр атама шул тарих сәхифәләренә алтын хәрефләр белән язылган.
Менә шундый бай тарихы бар безнең авылыбызның! Шундый талантлы шәхесләр, батыр хезмәт кешеләре биргән безнең туган ягыбыз. Безгә аларның тырыш хезмәтләрен күреп сокланырга һәм аларның эшләрен дәвам итәргә генә кала!

Кулланылган әдәбият.

1. Бәйрәмова Ф.Ә. Таралып яткан татар иле – Фәнни-популяр язмалар, Казан: “Аяз” нәшрияты, 2003 ел.

2. Гарипова Ф.Г. Авылларны сөям җаным – тәнем белән: Фәнни – популяр очереклар.-Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1994 ел.

3. Гарипова Ф.Г. Авыллар һәм калалар тарихыннан.I, II том, Казан: “Матбугат йорты” нәшрияты, 2001 ел.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/39907-avylym-tarihy

IV Открытая научно­исследовательская конференция учащихся 
имени Наби Даули
Секция  «Юные исследователи»
ТУГАН АВЫЛЫМ ТАРИХЫ
                                                                                                        Автор:
                                                                                   Закирова Илсина,
                                                                                   ученица 1 класса 
                                                                                   МБОУ “Татарско­ Бурнаевская ООШ”
                                                                                     Алькеевского МР РТ
                                                                                                   
                                                                                                        Научный руководитель:
                                                                                      Кашапова Рузия Ильдусовна,
                                                                                      учитель начальных классов
                                                                                   МБОУ “Татарско­ Бурнаевская ООШ”
                                                                                           Алькеевского МР РТ
Базарные Матаки
2017 год ЭЧТӘЛЕК
I. Кереш 
    1.Тема сайлау.
    2.Эзләнү­тикшеренү эшенең максаты һәм бурычлары.
    3. Эзләнү­тикшеренү юллары.
II. Төп өлеш ­ Эзләнү­ тикшеренү бүлеге
1.Тарихтан бер сәхифә.
2. Авылга  нигез  салыну  тарихы.
3. Элеккерәк заманда халыкның  тормышы,  көнкүреше.
4. Авыл  халкының  гореф­гадәтләре.
5. Шагыйрьләр  иҗатында  авыл.
III. Йомгаклау
IV. Кулланылган әдәбият һәм чыганаклар
V. Кушымта Кереш
                                                                                Туган өен белмәгән,
                                                                                Туган илен белерме?
                           (татар халык мәкале)
 Туган авылын белерме?
         Туган авылын белмәгән,
       Әйе, хак һәм матур сүзләр. Минем дә туган авылымның килеп чыгышы,
үткәне турында беләсем килде. Бу турыда укытучыма әйткән идем дә, ә ул:
“Мин сиңа юнәлеш бирермен, син үзең эзләнерсең, сорашырсың һәм барысын
да белерсең. Аннан соң сыйныфташларыңа да сөйләрсең, аларга да кызыклы
булыр”­ диде. Шуннан соң мин алдыма түбәндәге сорауларны куйдым:
1. Авылга  кайчан нигез  салынган,  исеме кайдан  килеп чыккан? 
2. Элеккерәк   заманда   халыкның     тормыш­көнкүреше   нинди   булган,   ни
белән шөгыльләнгән?
3. Авыл  халкының  гореф­гадәтләре ничек булган? 
       Эзләнә, тикшеренә, сораша торгач,әлеге сорауларга җавап буларак, 
“Туган авылым тарихы” исемле эзләнү эше барлыкка килде.
       Минем уйлавымча, һәр халыкның үзенә генә хас тарихы бар.Тарих ул ­
хәтер. Хәтер югалса, яшәешнең бөтен мәгънәсе югала. Үз халкыңның тарихын
өйрәнмичә,   аның   үткәнен   белмичә,   хәзерге   тормышны   аңлап,   яңаны   төзеп
булмый. Тарихын белмәгән халык юкка чыгачак. Безнең тарихыбызны күпме
генә   оныттырырга,   юк   итәргә   тырышмасыннар,   татар   халкы   барыбер   үзен
саклап кала алган. 
        Туган ягыбызның тарихын өйрәнеп мин хәзерге һәм киләчәк буын өчен
мәгълүмат туплау,  истәлек  калдыру  максатын  куйдым. Менә  шуның  өчен
эзләнү ­ тикшеренү эшемә югарыда әйтелгән теманы сайладым да инде. Шулай   итеп,   эзләнү­тикшеренү   эшемнең  бурычы  –   Татар   Борнае
авылының   тарихын   өйрәнү,   сыйныфташларымда   туган   төбәгебезгә   карата
кызыксыну уяту. 
      
Эзләнү эшенең актуальлеге:
­ Үткәнебез гыйбрәтле, ә киләчәгебез өметле!
Эзләнү алымнары:
­теоретик, эзләнүле, чагыштыру һәм нәтиҗә ясау.
     Эш барышында мин түбәндәге эзләнү­тикшеренү алымнарын кулландым:
музейда,   китапханәдә   эшләргә   өйрәнү;   авылыбызның   өлкән   кешеләреннән
атамалар тарихын сөйләтү, язмаларны редакцияләү; географик объектларны
фотога төшерү. 
     Куелган максат һәм бурычлардан чыгып, эшемне шундый планда төзедем.
Ул   кереш,   төп   һәм   йомгаклау   өлешләреннән,   кулланылган   әдәбият
исемлегеннән, кушымтадан тора. Төп өлешне түбәндәге бүлекләр тәшкил итә:
1. Авылга  нигез  салыну  тарихы.
2. Элеккерәк заманда халыкның  тормышы,  көнкүреше.
3. Авыл  халкының  гореф­гадәтләре.
4. Шагыйрьләр  иҗатында  авыл.
Төп өлеш
Эзләнү­ тикшеренү бүлеге
1.Тарихтан бер сәхифә.
Бел син ерак бабайларның
Ничек итеп көн иткәнен,
Ни иккәнен, ни чиккәнен,
Нинди уйлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен. 
(Р.Фәйзуллин). Татар  Борнае  бай   тарихлы –  12  йөзнең башларына  барып  тоташа.  Элек
Болгар   илендә     200 ләп   шәһәр   була, шуларның берсе – Татар   Борнае
шәһәрлеге.     Ул   хәзерге   авылдан     400   м     көньяк­көнбатышта     урнашкан.
Түгәрәк   формасындагы   алканың     мәйданы   ике   гектар.   Ике   ягында   да
капка   булган.   Тирә­яклап   су   тутырылган   чокырлар     белән   әйләндереп
алынган   бик   яхшы     ныгытылган   крепость   була.   Крепость   стеналары
күбесенчә       имән     һәм     нарат     агачларыннан     эшләнә.     Татар     Борнае
шәһәрлеген   икенче  төрле  Алка  дип  тә  йөртәләр.
     Элек  Алканың  көньягында   авыл  була.  Халык  күбесенчә  игенчелек,
терлекчелек  һәм  һөнәрчелек  белән  шөгыльләнгән. Бу  урында  монголлар
чорына     кадәр     булган     керамика     табыла.     Алар     бизәкләп     эшләнгән,
кайберләренә   язулар   да   язылган.   Шәһәрлек     1965нче   елда   Татарстан
Археология   экспедициясе     тарафыннан     тикшерелә.   Археолог   галимнәр
Фәхретдинов  Р.  һәм  Шпилевский С.М. да үз  хезмәтләрендә  бу  шәһәрлекне
искә  алалар.
2. Авылга  нигез  салыну  тарихы.
     Борнай  авылы  бу  тирәләргә  беренче  булып  килеп  урнашкан  Борнай
бабай   исеме   белән   бәйле.   Борнай   сүзе   караңгы   чырайлы,   төксе   кеше
дигән   мәгънәне     аңлата. 1361   елда   Алтын   Урта   ханы   Аксак   Тимер
Болгар     дәүләтенә     җәза     походы     оештыра.   Әле     1236     елда     монгол
яуларыннан  котылып  калган  шәһәрлек  нәкъ    шул  елларда җимерелгән,
дип  фараз  ителә.  Авыл  аксакаллары  сөйләвенә  караганда,  Аксак  Тимер
гаскәрләренә     каршы     көрәштә     һәлак     булган     сугышчылар     гомуми
каберлеккә   күмелә, өстенә   таш   куела.   Бу   таш   хәзерге   көнгә   кадәр
саклана.  Ташның  буе  57  см, ә  иңе  47  см.  Аңа  куфи  язуы  белән  уеп   2
юллык  текст  язылган.  Авыл  халкы  Изгеләр  өстен  тимер  чардуган  белән
әйләндереп   алган.   Шәһәрлек     җимерелгәннән   соң   авыл хәзерге   урынга күчә.  Ул  вакытта  бөтен  тирә­як  урман  белән  капланган, елгасы  да  мул
сулы  була.
3.Элеккерәк заманда халыкның  тормышы,  көнкүреше.
        Элек­электән  үк  безнең  авыл   тирәсендә  терлекчелек   һәм  игенчелек
белән  шөгыльләнгәннәр. Хуҗалыгы  үз  чоры  өчен  зур  үсеш  дәрәҗәсенә
ирешә.  Кара  туфраклы  уңдырышлы  басуларда  күкрәп  иген  үскән.  Бодай,
арпа, тары   һәм   башка   культуралар   игәләр.   Һәр   өйдә   кул   тегермәне
булган.  Ашлык  бик  уңган.  Ул  сату  өчен  дә  җиткән.
         Мал­туарны  да  күп  асраганнар.  Терлекчелек  һөнәрчеләр  өчен  чимал
биргән. Осталар  хайван  сөякләреннән  нәрсә  генә  эшләмәгәннәр: тараклар,
каләмнәр,   сәдәф­төймәләр,     каптыргычлар,     йөзекләр,   эш,     ау,   сугыш
кораллары  ясаганнар . 
         Авылның  тирә­ягы  урман  һәм  күлләргә  бай  булган.  Бу  аучылык,
балыкчылык,  умартачылык  өчен  зур  мөмкинлекләр  тудырган.  Тимерчелек
әһәмиятле роль уйнаган. 
4.Авыл  халкының  гореф­гадәтләре.
         Борнай  халкы  элек­электән гореф­гадәтләргә,  милли  традицияләргә
бай булган.   Нардуган, Нәүрүз, Сабантуй   һәм   башка   бәйрәмнәр   ел   саен
кабатланып  торган. Борынгыдан килеп,  революциядән  соң   бераз  онытылып
торган   каз   өмәсе, кич    утыру,   аулак   өй, милли   традицияләргә   туры
китереп  үткәрелә  торган  туйлар  соңгы  вакытта  яңадан  әйләнеп  кайтты .
5. Шагыйрьләр  иҗатында  авыл.
      Авылыбыз  тарихы  борынгы  заман  тарихы  белән  бәйләнгән.  Без  моны
Кандалый  иҗатында  “Сәхипҗамал”  поэмасында  күрәбез . 
                       Берәү  карышты  Борнайга
                       Тиз  үк  кайтты  да  тормайда.
                        Елыйдыр, дахи  ерлай да,
                        Булып  мәгълүм, булып  мәхзүн… Сөяген  тоз  кеби  уып
                        Ки  борынын  кан  илә  юып,
                        Йибәрде  ахры  куып, ­
                       Ки  Борнайга  турук  кына…
    Казандагы   Борнаев  мәчете  дә  безнең  авыл  тарихы  белән  бәйләнгән.
Аны  төзеткән  кеше – Борнай нәселеннән.
     Закир Рәмиев Орск   сәүдәгәре    Борнаевның   Мәхүбә   исемле    кызына
өйләнгән .  
Йомгаклау
            Кеше     үзенең     үткәнен,     тарихын,     мәдәниятен     белергә     тиеш.
Тарихыбызның  бай  рухи  мәдәниятен  белү,  ул  чорның  җәүһәрләре  белән
танышу     безнең   өчен,   милләтебезнең   тормышы   хәл   ителгән   чор   өчен
аеруча     кирәк.     Бабаларыбызның     гасырлар     буе     тупланган     тормыш
тәҗрибәсен     искә     алу,     авыр     язмышларыннан       гыйбрәт     алу     гына
милләтебезне  саклап  калырга  булыша.  
        Эш барышында алдыма куйган максат һәм барлык бурычлар да чишелде.
Мин фәнни ­ тикшеренү эшем буенча төрле әдәбият кулландым, өлкән буын
кешеләреннән   сорашып   мәгълүмат   тупладым,   мәктәп   музеена   мөрәҗәгать
иттем, массакүләм информация чараларын файдаландым, фотоматериаллар
җыйдым.
      Киләчәктә дә авылыбыз тарихын язу дәвам итсен, авылларның матурлыгы,
кешеләрнең уңган булуы башка буыннарга барып җитсен иде. Чөнки үткәнен
белмәгәннең киләчәге дә юк.
Кулланылган әдәбият һәм чыганаклар
1. Гарипова Ф. Авыллар тарихыннан. – Казан, 1997.
2. Казаков Е.П. Археологические памятники Татарской АССР.­Казань, 
1987.
3. Шпилевский С.М. Древние города и другие булгаро­татарские 
памятники в Казанской губернии. Казань, 1887. 4. “Туган якны өйрәнү” музее материаллары.
Бай тарихлы авылым
Кушымта
Борнай шәһәрлеге Изге урыннар. Алка.
Заявка  участника IV Открытой  научно­исследовательской 
конференции учащихся имени Наби Даули.
1. Фамилия, имя, отчество :Закирова Илсина Фанисовна
2. Дата рождения (число, месяц, год): 09.10.2009
3. Домашний почтовый адрес с индексом : 422879 Алькеевский район, село 
Татарское Бурнаево, улица Молодежная, дом 32
4. Телефоны (контактные): 89377708976
5. E­mail: 0609000054@edu.tatar.ru
6. Школа: МБОУ «Татарско­Бурнаевская ООШ» Алькеевского МР ТР
7. Почтовый адрес школы с индексом: 422879 Алькеевский район, село 
Татарское Бурнаево, улица Школьная, дом 19 
8. Телефон школы :78214 9. E­mail: 0609000054@edu.tatar.ru 
10. Секция: «Юные исследователи»
11. Фамилия, имя, отчество научного руководителя, его ученая степень и 
звание, должность, место работы (полностью, без сокращений): Кашапова 
Рузия Ильдусовна, учитель начальных классов МБОУ «Татарско­Бурнаевская
ООШ» Алькеевского МР ТР
Телефоны: 89377708976
12. Необходимые технические средства для демонстрации дополнительного 
материала во время доклада на предметной секции конференции: нет
Далее заполняется Оргкомитетом:
Принял работу ___________________________ Дата ________________

Балтач районы Түнтәр урта мәктәбе

Авылым тарихы

(викторина)

Зәйнетдинова Эльмира

Робертовна

3 – 4 класслар

Тема: Авылым тарихы.

Занятиянең формасы: Авыл тарихы буенча әдәби викторина.

Методлары: Телдән сорау, беседа, иллюстрацияләр методы, күргәзмә методы (наглядный).

Максат: Балаларның авыл тарихы буенча белемнәрен тикшерү.

Бурычлар:

1. Туган авыл, туган җирнең тарихын белү, үзеннең нәсел җепләрең, шәҗәрәңә карата кызыксыну уяту.

2. Сөйләм телен баету, балаларың уйлау – фикерләү, хәтер, коммуникатив күнекмәләрен үстерү, коллективта эшләү күнекмәләре булдыру.

3.Туган авылга, туган җиргә, аның кешеләренә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау:

— проектор

— ноутбук

— презентация “Авылым тарихы”

— “Тирән тамырлы Түнтәрем”китабы

— жетоннар, сигнал бирү өчен кыңгыраулар

Әдәбият :

1. Р. Зарипов “Тирән тамырлы Түнтәрем”.

2. Матбугатта авылыбыз тарихына багышланган язмалар.

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

а) укучыларны сәламләү. Дәреснең темасын һәм максатын әйтү

б) кереш беседа

— Исәнмесез, укучылар. Без бүген дәрестә авылыбыз тарихына багышланган викторина уздырачакбыз. Без моңарчы сыйныф җитәкчеләре уздырган тәрбия сәгатьләрендә, озынайтылган көн төркемендә уздырган клуб сәгатьләре вакытында, башлангыч сыйныфлар атналыкларында, шулай ук әби – бабаларыбыз тарихы буенча күп сөйләштек, тыңладык. Бүген мин сезнең белән авылыбыз тарихы буенча викторина үткәрергә булдым.

Булган белемнәребезне барлыйк, искә төшерик эле, онытылган яки белеп бетермәгән әйберләребез булса белемнәребезне тагы да баетырбыз.

Шәҗәрәсен, үз Туган җиренең тарихын, белмәгән кешенең киләчәге була алмый. Без шушы җирлектә без туганчы булган вакыйгалар, аның кешеләре турында хәбәрдар булырга тиеш.

II. Төп өлеш.

Балаларның авыл тарихы буенча белемнәрен тикшерү, тагы да баету, үзара дус тату уйнауларына ирешү.

Ә хәзер викторинабызны башлыйбыз. Викторинада 2 команда катнаша.

Кайсы команда җавапны алдан белә, аңа жетоннар бирелә. Җаваплар тулы булмаганда икенче команда тулыландырып үзенә өстәмә баллар эшли ала.

Балалар, Викторинабызны башланганчы барыбыз бергә галәмнән җир планетасын эзлик әле. (Слайд № 2)

  • Җирдән үзебез яшәгән материкны табабыз. (Слайд №3)

  • Ә хәзер Россия дәүләтен, аннан Татарстаныбызны табыйк. (Слайд № 4 – 5)

  • Татарстан картасыннан Балтач районы һәм Түнтәребезне табабыз. Ә болары безгә таныш Түнтәр мәчете болыннары,үзәннәре (Слайд № 6 – 11)

Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәнеңне онытма син!

Бел син ерак бабайларның

ничек итеп көн иткәнен,

ни икәнен, ни чиккәнен,

нинди уйлар, нинди моңнар

безгә калдырып киткәнен. (Слайд № 12 – 14)

1 – сорау,җавап. (Слайд № 15 – 16)

Түнтәр авылына ничә яшь?

  • 400 – 450 еллар тирәсе.

2 – сорау, җавап. (Слайд № 17 – 21)

Түнтәр авылына кемнәр һәм кайчан нигез салган? Алар кайдан килеп урнашканнар?

  • Түнтәр авылына моннан 400 ел элек Яңгул авылыннан күчеп утырган 6 бертуган нигез салган. Янгол бабайның 6 улы: Яңгырчы, Кушай, Кушанбай, Күркә, Үкәче, Үтәй.

3 – сорау, җавап. (Слайд № 22).

Түнтәр исеменең килеп чыгышы турында нинди риваятьләр бар?

  • Авылның Түнтәр дип исемләнүендә төрле риваятьләр бар. Ул заманнарда бу тирәдә электән урнашкан ар авыллары татарларның үз араларына килүләрен теләмәгәнгә, куып җибәрергә уйлап, сукалган җирләрен кирегә аударып боларга янәдән уңайга түнтәргәндә бер – берсенә “түнтәрегез, түнтәрешегез” диеп әйтешеп, шуннан Түнтәр исеме булып калган дип сөйлиләр.

4 – сорау, җавап. (Слайд № 23 – 36).

Элек авылыбыз ни өчен данлыклы булган?

  • Түнтәр авылында “Ислам дөньясында Идел-Урал төбәгендә “Нәкышбәнди” (Мәрхәмәтлелек) орденына лаек булган өч ишанның берсе – данлыклы Гали ишан, аның шәкерте Ишмөхәммәт хәзрәт Түнтәр мәдрәсәсен җитәклиләр. Түнтәр мәдрәсәсенә бик ерак җирләрдән дә килеп укыганнар. XVIII-XIX гасырларда Бохарада Сарайбҗа китапханәсендә китап күчерүче (хаттатлар) булып Түнтәрдән тулы бер династиянең иҗат итүе тарихта теркәлгән.

5 –сорау, җавап. (Слайд 37 – 39).

Түнтәрдә ничә мәчет булган? Алар кайда урнашкан булганнар?

  • Ике мәчет булган. Берсе Тау асты урамында почтальон Әлфинур апаның бакча башы урынында, икенчесе иске мәктәп урынында булган.

6 – сорау, җавап. (Слайд 40 – 42).

Хәзерге мәчет бинасы ничәнче елда ачылды Һәм ул кем исемен йөртә?

  • 2001 елда ачылды, Ишмөхәммәт хәзрәт исемен йөртә.

7 – сорау, җавап. (Слайд 43 – 52).

Авылыбызда борынгыдан калган нинди биналар бар?Алар элек ни өчен төзелгән?

  • Мәдрәсә бинасы, йөз ел элек мәдрәсә ашханәсе булып торган бина, Хәкимовлар кибете булып торган таш бина, иске мәчет бинасы бар.

8 – сорау, җавап. (Слайд 53 – 55).

Бөек Ватан сугышына Түнтәрдән якынча ничә кеше китә? Аларның күпмесе сугыш кырларында ятып кала?

  • Бөек Ватан сугышына Түнтәрдән 309 кеше китә, 162 кеше яу кырында ятып кала, 147 кеше әйләнеп кайта.

9 – сорау ,җавап. (Слайд 56 – 57).

Хәзерге вакытта авылыбызда сугышта катнашкан ничә ветеран яши?Кемнәр алар?

  • Хәзерге вакытта авылыбызда сугышта катнашкан бер ветеран гына яши. Ул Газизов Вагиз бабай. Чыгышы Түнтәрнеке булган Сафиуллин Таһир абый Балтачта яши.

10 – сорау, җавап. (Слайд 58 – 60).

Кем ул Җәүдәт Айдаров? Түнтәр белән бәйләнеше нинди?

  • Җәүдәт Айдаров Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1960) һәм ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1985). 7 сугышчан медальгә ия. 2001 елда вафат. Түнтәр зиратында җирләнгән. Тукай бүләге иясе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Җәүдәт Айдаров — Ишмөхәммәт хәзрәт оныгы.

11 – сорау, җавап. (Слайд 61 – 64).

Түнтәрдән чыккан атаклы кешеләрдән тагын кемнәрне беләсез?

  • Балалар язучысы, мәгърифәтче, журналист Габделхәй Динмөхәммәтов. Гыйлаҗетдин Закиров — полковник дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән совет офицеры. Фарук Нәкыйпов – Ишми хәзрзтнең оныгы. Рүзилә Кашапова – СССРның Верховный Советы депутаты. Захид Мәхмүди – язучы.

12 – сорау, җавап. (Слайд 65 – 66).

Кайсы елларда Түнтәр авылы район үзәге булып тора?

  • 1930- 1931 нче елларда Түнтәр авылы район үзәге булып тора.

13 – сорау, җавап. (Слайд 67 – 70).

Авылыбыз тирәсендә нинди елгалар,урманнар,үзәнлекләр һ.б. бар ?

  • Авылыбыз тирәсендә Көек елгасы, Көек плотинасы, Шүрәле тавы, Шүрәле чишмәсе, Садри елгасы, Садри плотинасы, Рафикъ елгасы, Мәзин елгасы, Яшь урман, Изгеләр чишмәсе, Зур авыл чишмәсе, Корт бакчасы, Дегет базы елгасы, Аю аланы, Әҗмән елгасы, Латыйфа түмгәге, Баязит үзәне, Ташлы елга, Кичү башы, Зур сазлык, Кечкенә саз, Ак тау тармагы чишмәсе, Газыйм елгасы, Исхак бай ындыры, Каенлык чокыры, Әсма ындыры, Өч тал бар.

14 – сорау, җавап. (Слайд 71 – 74).

Нәсел шәҗәрәсе нинди формаларда була? Син үзеңнең шәҗәрәңне беләсеңме?

  • Җиде бабаңны белү һәркем өчен дә фарыз гамәл булып тора. Укучылар үзләренең нәсел-шәҗәрәләре белән таныштыралар.

Алдагы слайдларда (слайд 75 – 94) Түнтәр музее экспонатлары, архив документлары һәм авылыбыз зиратындагы борынгы кабер ташлары белән таныша аласыз.

Йомгаклау:

а) Викторинага нәтиҗә ясау. Жюри сүзе.

б) Укучыларны котлау, мактау. Командаларны бүләкләү. Аеруча актив катнашкан балаларны мактау, бүләкләү.

Балалар, менә викторинабыз тәмам булды. Ул сезгә авылыбыз тарихы турында белемнәрегезне барларга ярдәм иткәндер. Авылыбызның тарихы бик бай булган,даны бик еракларга таралган. Киләчәктә сез дә авылыбызны саклаучы,яхшы, тәртипле туган җиребезгә файда китерүче кешеләр булырга тырышырсыз дип ышанам.

Материал на тему:
Сценарий праздника «Туган авылым — горурлыгым»

Предварительный просмотр документа:

Название файла:
tugan_avylym_gorurlygym.doc.

Краткое описание:
Материал на тему:
Сценарий праздника «Туган авылым — горурлыгым»

Нравиться файл? Нажми лайк!

Комментарии пользователей к документу:

Случайные документы:

  1. Классный час (3 класс) на тему: Сценарий праздника по теме «Духовно- нравственное воспитание»- «Преподобный Сергий Радонежский – игумен земли русской».
  2. Учебно-методический материал по окружающему миру (3 класс) по теме: Технологическая карта по окружающему миру 3 класс
  3. Методическая разработка (3 класс) на тему: Анализ урока «Merry Christmas», 3 класс
  4. Материал по русскому языку (4 класс) на тему: Текущая контрольная работа по русскому языку «Словосочетание, слово, предложение».
  5. Материал по чтению (1,2,3,4 класс) по теме: Ведомость проверки техники чтения (шаблон)
  6. План-конспект урока по русскому языку (4 класс) по теме: Урок письма в 4 классе школы VIII вида по теме «Ударные и безударные гласные»
  7. Тест по русскому языку (2 класс) по теме: Контрольная работа по русскому языку.
  8. План-конспект урока по окружающему миру (1 класс) по теме: Надомное обучение для Дорофеевой Анастасии.
  9. Методическая разработка по чтению (1 класс) по теме: Упражнения и методологические приемы для развития мотивации на уроках литературного чтения.
  10. Проект по ЗОЖ на тему: Проект «Юный турист»

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ЯШЕЛ ҮЗӘН МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ 

АЧАСЫР ГОМУМИ ТӨП БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ

«Туган авылым чишмәләре»

(тикшеренү-эзләнү эше)

7 нче класс укучысы:

Шиһабетдинова Ләйлә Альберт кызы

Югары категорияле башлангыч класс укытучысы:

Замалиева Фәридә Гаптелбари кызы

2017 нче ел

ЭЧТӘЛЕК

  1.                 Кереш. Тикшеренү-эзләнү эшенең максаты.                           
  2.              Төп өлеш.                                                                                    
    1.     Үзем турында.
    2.     Чишмәләр турында гомуми мәгълүмат.                              
    3.     Туган авылым чишмәләре.                                           
  3.           Эшкә нәтиҗә ясау.
  4.           Йомгаклау өлеше.
  5.              Кулланылган әдәбият.

I.  КЕРЕШ.

Тикшерү эшенең темасы:  Олы Ачасыр авылы чишмәләренең аталу тарихы.

Теманың актуальлеге:  атамаларны өйрәнеп, алынган нәтиҗәләрне авылның тарихын торгызуда файдалану.

Эшнең максаты:  төрле чыганаклар аша Олы Ачасыр авылы чишмәләренең аталу тарихларын тикшерү, материаллар җыю, өйрәнү һәм нәтиҗә чыгару.

Тикшерү объекты:  авылыбыздагы чишмәләр, ясалма күл.

Тикшеренү методлары:  эзләнү,  тикшерү, нәтиҗә чыгару.

Тикшеренү вакыты: 2013-2016 нчы еллар.

II.  ТӨП ӨЛЕШ.

 1)   Мин, Шиһабетдинова Ләйлә Альберт кызы, Яшел Үзән районының матур табигатьле, чишмәләргә бай Олы Ачасыр авылында туганмын. Хәзерге вакытта Ачасыр гомуми төп белем бирү мәктәбенең 7 нче классында белем алам. Беренче укытучым – Замалиева Фәридә Гаптелбари кызы. Ул безне Туган илебезне, җиребезне, авылыбызны яратырга өйрәтте. Авылыбыз, чишмәләребезнең тарихы белән таныштырды. Без укытучыбыз белән бергәләп чишмәләр буйлап сәяхәт иттек, чишмә яннарын чистарттык, саф, шифалы суын эчеп хәл алдык.

        Минем өем яныннан “Бәйрәш” чишмәсенә юл үтә. Чишмәнең борынгы исеме Бәйрәш бабай белән бәйле. Соңыннан бу чишмәне безнең Нигъмәтҗан бабай карап торган. Ул чишмә янына тал утырткан.. Әбием, бу талга инде 160 яшь, ди.  Мин әнием белән шул чишмәдән су алып кайтам. Чишмә суы белән  әби-бабайларны да сыйлыйм. Алар бит элек-электән шул чишмә суларын эчеп яшәгәннәр. Чишмәнең шифалы сулары алар өчен бик кирәк дип уйлыйм.

        Мин чишмәләребез турында материал җыйдым.  Сезгә дә эшемне тәкъдим итәм.

2)

Тау башына салынгандыр безнең авыл

 Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән.

Габдулла Тукай.

     Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның бу шигъри юллары нәкъ безнең авыл турында язылган кебек.

     Челтер-челтер аккан чишмәләр кемнәрне генә сокландырмый да, кемнәрне генә сихерләми икән?! Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз юлы бар. Бер ишесе шаулап ага, тавышы еракларга ишетелә. Икенчеләренең челтерәве яннарына килгәч кенә ишетелә. Өченчеләре җир куеныннан ургылып чыга да, яшел үзәннәргә җәелә. Дүртенчеләре җир күкрәгеннән бәреп чыгалар да. Коеларны тутырып торалар.

    Борын-борыннан бабаларыбыз авылларны елга, күл, чишмә буйларына салганнар.Чөнки су булган урында тереклек җанлана, тормыш кайнап тора.

    Чишмәләр – чисталык, сафлык, пакълек билгесе дә.

    Чишмәне халык изге урын дип исәпли. Чит җирләрдә яшәүче авылдашларыбыз, туган якларына кайткач, иң беренче чишмә янына баралар. Чөнки Туган ил, туган нигез, туган авыл нәкъ менә шул чишмә буйларыннан, кое тирәләреннән башлана да инде. Алар чишмәнең челтер-челтер итеп аккан тавышын ишетеп, балачак көннәрен сагынып куялар.

    Чишмә сулары белән безнең әби-бабаларыбыз авыру кешеләрне дәвалаганнар, дарулар урынына кулланганнар, кешене соңгы юлга да саф чишмә суы алып, юып озаталар бит.

    Һәр якның, һәр авылның тәмле, шифалы сулы чишмәләре була. Авыл үзенең чишмәләре белән матур да, бай да инде ул. Минем туган авылым – Олы Ачасыр да табигатьнең бик матур җиренә урнашкан. Аның әйләнә-тирәсендә иксез-чиксез киң басулар, көтүлекләр җәелеп ята. Ә инде чишмәләрен әйтеп тә торасы юк! Авылымның кайсы ягына чыгып бассаң да, чишмәләр моңы ишетелә.

    Мин дә туган авылымның чишмә суларын эчеп үсәм. Шуңа да ул миңа газиз һәм кадерле.

    Вак чишмәләрдән зур елгалар барлыкка килә, кечкенә авыллар толы тарихыбыз – Туган илебез тарихы туа. Кем булуыңны белү өчен туган ягыңны тарихи яктан гына өйрәнү җитми, ә географик яктан өйрәнү дә зур әһәмияткә ия. Шул максатны истә тотып, мин үз авылым тирәсендәге чишмә, күлләрнең аталу тарихларын бик кызыксынып өйрәнәм.

 3) Безнең авыл табигате чишмәләргә бик бай: барлыгы 6 чишмә һәр иртәдә үзенең моңлы җырын суза. Әби-бабаларыбыз чишмәләргә элек-электән бик матур исемнәр биргәннәр: “Бәйрәш чишмәсе”(“Олы инеш”), “Тимер улак”(“Ат улагы”), “Гафәр чишмәсе”, “Әнүкә чишмәсе”, “Күҗәмкә чишмәсе”, “Исемсез чишмә”(“Күл чишмәсе”).

     Кайбер кешенең күңелендә мондый сорау туарга мөмкин: хәзерге вакытта, урамда су колонкалары булганда, авылдагы күп өйләргә чишмә суы торбалар аша агып килгәндә, ул чишмәнең нинди исем белән аталуын белү безгә ни өчен кирәк соң? “Үткәнен белмәгәннең – киләчәге юк”, — ди халык. Димәк, без авылның үткән тарихы белән кызыксынабыз икән, киләчәгебез дә мәгънәле булыр дип уйлыйм мин.

    Һәр чишмә турында аз гына сөйләп үтәм.

Чишмәләр иле син, Туган як!

Еракка китмәгез су сорап.

Бу җирдә таулардан көй алып,

Чишмәләр яшиләр  чылтырап…  

 (Ә.Исхаков)

    “Тимер улак”(“Ат улагы”) Бу чишмә авылымның төньягыннан агып чыга. Чишмә ике улак буйлап ага, берсе тимердән ясалган, шуңа аны “Тимер улак” дип йөртәләр. Ә икенче исеме электән килгән. Әлеге чишмә янында туктап, атларны эчергәннәр. Шуңа күрә ул “Ат улагы” дип  атала да. Бу чишмәнең исеме җисеменә туры килә дип әйтеп була. Матур җәй айларында авылымның бер төркем ирләре бу чишмәгә бура ясап куйдылар. Хәзер чишмә яны тагын да матураеп китте.

Дөньяда бар төрле чишмә ,

Шуның берсе – «Бәйрәш чишмә».

Суы тирән — төпсез аның,

Юлы ерак — чиксез аның. (Ш. Ләйлә)

 “Бәйрәш чишмәсе”(“Олы инеш”). Бу мул сулы инеш “Тимер улактан” ерак түгел. Әлеге чишмә Бәйрәш исемле бабай белән бәйле. Ул элек вакытта инешне карап, яннарын чистартып торган. Соңыннан бу чишмәне безнең Нигъмәтҗан бабай карап торган. Ул чишмә янына тал утырткан. Әбием, бу талга инде 160 яшь, ди.  Чишмәне әле “Олы инеш” дип тә йөртәләр. Әби-бабайлар әйтүенчә, бу чишмә – иң олысы, иң күп сулысы. Хәзерге вакытта бу чишмәне авылыбызның мөхтәрәм кешесе Әнвәр абый Миңнуллин ярдәме белән карап, яннарын төзәтеп торалар. Ул чишмәне өйле һәм күперле итте.

“Гафәр чишмәсе”. Ә инде бу чишмә авылымның төньяк-көнбатыш ягында урнашкан. Аның турында сөйләгәндә. Элеккегеләр Гафәр бабайны искә төшерәләр. Исеме ни өчен шулай аталган икән соң? Әлбәттә, чишмәнең тирә-юнен карап торучы шул Гафәр бабай булган. Чишмә аларның бакча артындагы чокыр буеннан бәреп чыккан икән.

  “Әнүкә чишмәсе”. Бу чишмәнең исеме дә, үзе дә бик серле. Әлегә мин аның нигә шулай аталганын төгәл белә алмадым. Әмма бу чишмәнең суы әле аз гына чыга, әле югала икәнен ишеттем. Бәлки бу чишмә шундый кушаматлы кеше белән бәйледер?….

Туган якның изге чишмәләре,

Туган якның татлы сулары,

Тәнгә сихәт, җанга дәва бирә-

Татып кына кара, нибары!

( Гөлназ Гарипова)

«Күҗәмкә чишмәсе”. Әлеге инеш авылымның көньягыннан чыгып ага. Исеме авылның Күҗәмкә дигән ягыннан астагы чокырдан бәреп чыкканга күрә шулай аталган. Элегрәк бу чишмәгә төшүче аз булган. Ә хәзер кеше бер дә  өзелми. Күҗәмкәдә туып-үскән Гыймрановларның балалары чишмәне уратып алдылар, бик матур өй ясап куйдылар. Чишмәгә юл басмалар буйлап төшә. Хәзерге вакытта чишмә янын Күҗәмкәнең уңган кешеләре карап торалар.

“Исемсез чишмә”(“Күл чишмәсе”). Бу чишмәнең исеме юк. Ул авылның төньяк-көнчыгышындагы чокырдан бәреп чыккан. “күл чишмәсе” дип йөртелә, чөнки аның сулары янәшәдә ясалган күлне тулыландырып тора.

“Корттишек күле”(“Балык күле”, “Бассейн”). Безнең авылда күлләр юк. 10-15 еллар элек авылның төньягында зур трактор белән Габбас абый (“Корттишек”) күл казый. Аны башта “Корттишек күле” диләр. Балалар күлдә су коена башлагач, “Бассейн” дип исемлиләр. Тора-бара анда балыклар җибәрәләр. Шуннан ул “Балык күле” дип аталып йөри. Хәзерге вакытта да күл буенда балык тотучыларны күреп була.

  “Балык күле” – безнең иң яраткан урыныбыз. Һәр ел саен, укулар беткәч, без аның янына экскурсиягә киләбез. Ул – авылыбыз күрке.

   2017 нче ел Россиядә һәм Татарстанда Экология елы дип игълан ителде. Шул уңайдан безнең күл буен матур ял итү урыны итеп ясарга дип уйлап тора авылым халкы. Шулай ук чишмәләребезне чистарту өстендә дә эшләр күздә тотыла.

    Авылымның һәр чишмәсе кыйблага таба ага, мондый чишмәләрне изге чишмәләр дип атыйлар. Бу чишмәләрнең сулары  бергә кушылып, көнбатыштан агып килүче кечкенә елганы дәвам  итәләр. Ул елгачык башта Буа елгасына, аннары Зөя елгасына һәм, ниһаять, Идел елгасына барып тоташа.

   III. Нәтиҗә ясау.

    Тикшеренүләрдән күренгәнчә, чишмә исемнәренең барлыкка килүләре – җәмгыятьнең һәр чорына хас күренеш. Аларның чыганаклары бик еракка, борынгы тарихка барып тоташа. Гасырлар үтү белән кайбер атамаларның баштагы исемнәре онытылган. Авыл халкы аларга яңа исемнәр кушкан, ә күбесе исә борынгы атамалары белән аталып йөри.

    Йомгаклап шуны әйтәсе килә, без, яшь буын — туган ягыбызның киләчәге өчен җаваплы кешеләр. Туган җиребезнең тарихын өйрәнеп, эш-гамәлләребезне аның табигатенә зыян китермәслек итеп оештырырга тиешбез. Шулай булганда гына без сәламәт һәм бәхетле кешеләр булырбыз, бездән соң килгән буынга бай табигый мирас калдырырбыз.

 IV.Йомгаклау сүзе.

    Бер-бер артлы заманалар алышынып тора, табигать фасыллары үзгәрә, буыннар яңара, ләкин чишмәләр үзгәрми. Алар һаман элеккечә челтер-челтер агалар. Ләкин аларга игътибар, ярдәм һәм тәрбия кирәк. Кызганычка каршы, юкка чыккан чишмәләр, ташландык коелар бик күп. Бу күренешләргә минем йөрәгем әрни. Сусыз бер генә көн дә яши алмыйбыз бит.  Чишмәләр безгә рәнҗемәсен иде, аларның матурлыгы югалмасын иде. Инешләребез безнең ярдәмгә мохтаҗ. Ә кеше куллары барысын да булдыра. Бары тик битарафлыктан арыныйк та, табигатькә, аның байлыкларына мәрхәмәтле булыйк!

     Чыгышымны  шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә.

Җырла, чишмәм, гасырларга җитсен

Челтерәүләреңнең аһәңе.

Яшь буын да белсен тәмен суның,

һәрбер кеше белсен бәһәңне!

Сакласыннар күз карасы кебек,

Телмәсеннәр җирнең бәгырен.

Саклыйк җирне, саклыйк табигатьне !

Белик, дуслар, чишмә кадерен!

(Гөлназ Гарипова).

V. Кулланылган әдәбият.

1. Гарипова Ф. Авылларны сөям җаным-тәнем белән. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1994

2. Саттаров Г.Ф. Атамалар дөньясына сәяхәт. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1992.

3. Әнәс Исхаков “чишмәләр иле син, Туган як!”. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2001.

.4. Шагыйрьләрнең шигырьләре.

5. Саттаров Г.Ф. Татар топонимиясе. – Казан, 1998.

Балык Бистәсе муниципаль районы

Урахча төп гомуми белем мәктәбенең

Беренче категорияле татар телеһәм әдәбияты

укытучысы Гарипова Зөлфирә Зөлфәт кызы

ФӘННИ ТИКШЕРЕНҮ ЭШЕ

ТЕМАСЫ: Күңелем түрендә авылым тарихы

Урахча 2017

Эчтәлек

1. Кереш ………………………………………………………………………………… 3

2. Төп өлеш ……………………………………………………………………………4

1) Авылга исем кую ………………………………………………………….4

2) Күгәрчен авылы белән бәйле риваятьләр…………………6

3) Күгәрченнең беренче януы. 1830 ел ………………………..8

4) Күгәрченнең икенче януы. ……………………………………………..9

5) Күгәрчен авылы белән бәйле зыялы шәхесләр.

Уку- укыту эшчәнлеге ……………………………………………………9

Әбүбәкер Биккенә углы Зәетов…………………………………………..9

Мөхәммәтҗан Биккенә улы Зәетов…………………………….11

Каюм Насыйри………………………………………………………..11

Миргазиз Укмасый…………………………………………………………….12

Мөхәммәтҗан улы Зәетов………………………………………….12

6) Күгәрчен мәчетләре…………………………………………………13

7) Авылым – Күгәрченем………………………………………………………..16

Гомәр Әгъзәмов сүзләре,

Владимир Мироваев музыкасы

3. Йомгаклау……………………………………………………………………………………17

4. Кушымта………………………………………………………………………………………18

5. Кулланылган әдәбият………………………………………………………………….20

Кереш

Туган ил кайдан башлана? Бәлки, ул бала аңлый башлагач, әнисенең сөйкемле күзләреннәндер? Бәлки, сабый беренче күргән авыл өстендәге зәңгәр күктәндер? Бәлки, Туган ил турындагы беренче хисләр, уйланулар туган йортта, үзең белем алган мәктәптәндер….

Ләкин ничек кенә булмасын, Туган ил ул, минемчә, туган авылыңнан башлана. Кая китсәң дә авылга тизрәк кайтасы килә, аны юксынасың. Кыскасы, туган авыл һәркем өчен дә бик кадерле ул.

Безгә, мәктәптә укыганда, илебез тарихын, башка илләр тарихын өйрәттеләр. Ләкин уку программаларында туган авылның тарихын өйрәнү каралмаган иде. Минемчә, үзен мәдәниятле, зыялы санаган хәзерге заман кешесе үз авылы тарихын белергә, аның белән кызыксынырга тиеш. “Үткәнен белмәгән кешенең киләчәге юк” диләр бит.Шуны истә тотып, Күгәрчен авылы тарихын өйрәнүне мин үземнең бурычым дип санадым. Чөнки, мин шушы бай тарихлы авылда туганмын.

Хезмәтнең максаты: Күгәрчен авылы тарихына кагылышлы кайбер тарихи документларга, шәҗәрәләргә, халыктан язып алынган мәгълүмәтләргә таянып, Күгәрчен авылы тарихын яктырту;

Авыл тарихына кагылышлы мәгълүмәтләрне күбрәк туплап, укучылар белән эзләнүләр алып барып, авылым тарихын өйрәнү.

Югала барган тарихи мәгълүмәтләрне яңарту.

Тарихи яктан бәяләгәндә, күгәрчен авылы бәхерле авыл. Аның бәхете – элек-электән тарихын барлап, киләчәк буыннарга тапшырырга омтылучылары булуында. Бу эшкә беренчеләрдән булып, авылның үз баласы Гомәр ага Әгъзамов алынган.

Кызыксынып, Гомәр абый тарафыннан Күгәрчен авылы тарихына багышлап эшләнгән кулъязма альбомы белән таныштым. Хезмәтем авылыбызның үткәне белән кызыксынучыларга.

Төп өлеш

Тарихчы галим һәм язучы Равил Фәхретдинов җитәкчелеген­дәге археологик экспедиция 1968 елның җәендә Күгәрчен авы­лы халкы телендә «Изгеләр зираты» дип йөртелгән каберлектә казу-тикшеренү эшләре үткәрә. Авылдан көньяк-көнчыгышта урнашкан калкулыктан неолит-бронза чорына (б.э.к. IV һәм II меньеллыклар) караган пычакка охшаш чакматаш пластина табыла (ТАЭ хисабы, 1968 ел: АК, 1981, №683).

Р.Фәхретдинов авыл аксакаллары белән дә очраша. Әгъзәм ага Гыйниятуллин галимгә авылдагы бер нәселнең язма шә­җәрәсе булуы, аны үзенең берничә кат укыганлыгы хакында әйтә. «Бу шәҗәрә 1367 елга барып тоташканлыгын хәтерлим», — дип сөйли ул.

1926 елда авылнын Хәбибулла атлы кешесе: «Яшь чагымда бабайлардан мирас булып калган кулъязма китабым бар иде. Бик иске булу сәбәпле, тузып юкка чыкты. Менә шуның бер битенә: «1367 ел. Агамкол баба белән углы Хуҗамкол һәм тагы да ике гаилә юлдашлары белән килеп Күгәрченгә нигез салганнар», — дип язылган иде», — ди. Шулар «Изгеләр зираты»н авылның беренче каберлеге дип уйларга, Күгәрчен авылы 1367 елда нигезләнгән дип фаразларга нигез бирә. 1998 елда Илгиз Гыймадиевлар яшәгән нигездән табылган ике яклы мәрмәр мөһер бу фаразлауларны тагын да ныгыта. Мөһергә иске гарәп имлясында: «Болгар дәүләте. Мулла Мөхәммәд. 1382. Сибгатулла Котдус мулла» дигән сүзләр чокып язылган.

Авылга исем кую

Халыкта авыл атамасына кагылышлы мондый риваять яши. Каяндыр күченеп килүче берничә кеше Суша елгасы буен­дагы чишмә янына ял итәргә туктаган­нар, ди. Шулчак чишмә янына түшләре кояш нурларында җемелдәп торган кү­гәрченнәр төшеп кунган, имеш. Шуннан соң булачак авылга Күгәрчен исеме куш­каннар, ди. Авылыбыз , төзелгән вакытыннан башлап-1750 елларга чаклы, бары 30 йортка җиткән. Тагын 100 елдан 50 йорт була. Ә инде 1830 нчы елда, Күгәрчен 60 йортка җиткән. Авылыбызның болай әкрен үсүенә, гасырлар буе хрестиан дине халыкларының җәберләп торулары сәбәп була. 1830 елдан тагын 100 ел үткәннән соң Күгәрчен 400 йортка җитә. Шулай итеп Күгәрчен 20 нче гасырда зур тизлек белән алга китә. Шунысы кызык: Татарстанның башка районнарында Күгәрчен исемле авыл­лар очрамый, ә менә Башкортостан билә­мәсендә атамаларында «күгәрчен» сүзе катнашкан авыллар бишәү икән.

«Мәдәни җомга» газетасының 1999 елгы 6 нчы санында телче галим Гомәр ага Саттаров болай дип яза: «…Казан губернасының Лаеш өязе Күгәрчен авы­лыннан 1560 елларда Явыз Иванның чукындыруыннан качып киткән татар гаиләләре Башкортостанның хәзерге Күгәрчен районындагы Күгәрчен авылы­на нигез салганнар һәм туган авыллары хөрмәтенә бу авылны да шулай атаган­нар. Башкортостандагы Күгәрчен — та­нылган татар язучысы Мәҗит Рафыйковның (1925-1986) туган авылы».

1964 елда М.Рафыйков ерак бабала­рының кече Ватанына үзе дә «кайта».

Мәктәптә укучылар белән очраша, авыл зиратында була, ташлардагы гарәпчә язуларны укый. Шушы сәфәрдә тупла­ган мәгълүматларны файдаланып, «Йо­мышчы Әбүбәкер» хикәясен яза.

Башкортостандагы Җидеболак Күгәр­чене, Калтасы районындагы Күгәрчен, Шаран районындагы Күгәрчен-Бүләк авыллары исемнәренә бәйле риваятьләр дә бер-берсенә бик охшаш, диләр.

Балык Бистәсе районындагы Күгәр­чен авылы тарихына кайтыйк.

Бәхеткә, архивларда Күгәрчен авылы тарихына кагылышлы документлар шак­тый сакланган. «XVIII гасыр ахырында Казан губернасы Лаеш өязендә җирләр­не үлчәү, чикләрне билгеләү турында икътисадый искәрмәләр» дигән доку­менттан алынган юлларга күз салыйк:

«1795 ел. Авылда 70 йортта 228 ир-ат һәм 255 хатын-кыз яши. Күгәрчен авы­лында өченче тегермән авылдан түбәндәрәк, Суша елгасында урнашкан. Авыл үзе Суша елгасының сул ягында. Тегер­мән ике ташлы һәм тулчияле. Ул язгы ташулар чорында гына туктап тора. Ка­зандагы хөкүмәт палатасы тарафыннан дүрт елга, аерым кешеләргә билгеле бер сумма түләү шарты белән, файдалануга тапшырыла. Тегермән тарткан кеше ясак түли. Елганың тирәнлеге җәй көннә­рендә ике аршын, киңлеге дүрт сажень. Елгада чуртан, чабак, ташбаш, кызылка­нат үрчи. Басуларының туфрагы кара һәм кызгылт. Арыш, солы, бодай үстерү өчен яраклы. Башка төр ашлык һәм пе­чән өчен уңдырышлыгы уртача. Урма­нында төзелешкә яраклы имән, усак, элмә, карама үсә. Каенлыклары 7-10 вершок, биеклеге 7-10 сажень. Урман­нарның бер өлешен кораб төзелешендә файдаланырга мөмкин. Утын итеп чик­ләвек куагын, юкә, өрәңге, өянке, каен агачларын әзерләргә була.

Чукындырылган һәм чукындырылма­ган татарлар игенчелек һәм терлекчелек белән көн күрә. Яшәү шартлары уртача. Хатын-кызлар, кыр эшләреннән тыш, җитен сүсе эшкәртү, йон эрләү, тула басу һәм тукучылык белән мәшгуль, үзләре өчен һәм сатарга дип сукно әзерлиләр».

Күгәрчен волосте дип аталган. 1850 ел­ларда авыл халкы ат сбруе ясау белән шөгыльләнгән. Авылда 247 йорт булып, 932 ир-ат, 867 хатын-кыз яшәгән. Авыл­ның 2395 дисәтинә җире булган, һәр ел­ны кырыклап кеше шактый озак срокка читкә китеп эшләгән. Халык игенчелек белән шөгыльләнә».

Күгәрчен авылы белән бәйле риваятьләр.

Мачан хатыны елгасы” турында.

Туган авылым Күгәрчен табигатьнең иң матур почмагына урнашкан. Авыл уртасыннан Суша, авыл читеннән Сула елгалары ага. Кайчандыр Сула елгасы катнаш агачлы урманнар эченнән агып утырган. Вакыт узу белән урман авылдан ерагаеп, Олы Көл авылы тирәсенә таба чигенгән. Хәзер бу урманны “ Көл урманы” дип атыйлар.Аларга элек алпавытлар, байгуралар хуҗа булган. Гади халыкка урманнардан чыбык алырга да рөхсәт ителмәгән. Безнең яктагы урманнарның , җирләрнең хуҗасы, бик мәрхәмәтсез, явыз- Безобразов дигән алпавыт булган. Шул алпавытка бәйле булган бик аянычлы фаҗигане, Күгәрчен халкы , әле бүгенге көндә дә ачынып сөйли.

Әхмәтҗан бабай игенчелек белән шөгыльләнгән, буш вакытларында аучылык белән дә мавыккан. Аңа иптәшләре, бала вакытта ук, “Мачан” дигән кушамат такканнар. Шуннан бирле, әле хәзер дә, Әхмәтҗан бабай нәселен “Мачаннар” дип йөртәләр. Әхмәтҗан бабай бик оста мәргән була, теләсә җәнлекнең тиресен бозмас өчен, күзенә атып, аны аулап ала торган булган, имеш диләр.

Олы Көл авылына “Кыек юл” дигән җирдән барганда, юлның уң ягына “Бәке каенлыгы” урнашкан. Элек монда алпавыт урманы булган, шунда умарталыгы да урнашкан. Билгеле инде, умарталыкны алпавытның бозау кадәрле эте белән каравылчысы саклаган. Урманга җиләк-җимешкә, чикләвек, утын өчен куакка килгән халыкны, бала чаганы шул эт белән талатканнар. Көннәрдән бер көнне, ауга чыккан җиреннән, бу этне Әхмәтҗан атып ала. Алпавыт аңа: “Туры китерермен әле,” — дип, янап кала.

Чыннан да, бик усал иттереп, явызларча үч ала ул Әхмәтҗаннан. Хатыны Хөснури ипи пешермәкче була. Утыны җитмәгәч, бау алып, якындагы алпавыт урманына куак җыярга китә. Өйдән чыгуга, бишектәге баласының елаганын ишетеп кире керә. Булачак фаҗигане күңеле сизгәндәй, баланы озак иттереп имезә.

Урманга барып керүгә, Хөснурыйга алпавыт очрый, билгеле ялгызы гына түгел, һәм ул дүрт бала анасыннан, ире өчен ерткычларча үч ала. Аны башта мәсхәрәли, аннары кара мунча төтененә карлыктырып үтерә. Гәүдәсен дә Хоснурыйның үз бавы белән, ерак булмаган тирән ерганак сусыз елгада үсеп утыручы ялгыз агачка асып куя. Билгеле өйдә аны көтәләр, авыл халкы аны эзләргә чыга… Һәм әлеге елгада үле гәүдәсенең асылынып торганын күреп, “ах” итә, нәфрәтләнә. Шул заманнардан бирле бу елганы Күгәрчен авылы халкы Мачан хатыны елгасы” дип атый башлый. Бу фаҗига булганда Әхмәтҗан белән Хөснурыйга әле 25-30 яшьләр генә була. Әнисез калган бишектәге бала да, берничә көннән дөнья куя.

Зәйтүн елгасы ”

1921 елда, Урта Идел төбәгендә көчле корылык була. Игеннәр юкка чыга. Шул сәбәпле, халык ачтан үлмәс өчен, юа (болын үләне) элмә агачы кайрысы, черек бәрәңге, алабута, кычыткан, юкә кайрысы кебек әйберләрне тегермәндә тарттырып, аларга булдыра алганча он кушып, ашарга мәҗбүр була. Көннәрдән бер көнне Зәйтүнә дә энесе белән бергә урманга элмә кайрысына барырга була. Алар, ни сәбәпледер, өйдә чакта ук энесе белән ачуланышалар. Юлда барганда энесе апасын үтереп, елгадагы кар астына күмеп куя. Бу хәл март аенда булу сәбәпле, тиз арада карлар эри башлый һәм Зәйтүнәнең гәүдәсе табыла. Башта Зәйтүнәне адашкандыр дип уйлыйлар. Гәүдәсе табылгач, аның үтерелгәнлеге ачыклана. Зәйтүнә бик матур, 19-20 яшьләрдәге кыз була. Шул еллардан бирле бу елганы” Зәйтүн елгасы” дип атый башлыйлар Бу елга авылдан чыгып, әрәмәлектән барганда уң якта кала.

Күгәрченнең беренче януы. 1830 ел

Күгәрчен бу вакытта бер генә урамлы (Олы урам) булган. Түбәноя, Аръяк, Югары һәм Түбән урамнар әле булмаган. Авылның бер очы югары очта Саттар бабайлар, ә икенче башы Озын Хәйруллалар белән чикләнгән. Ул урын, хәзерге Чуашлар тыкырыгыннан бер-ике йорт калдырып, бирерәк була. Ут кемнән чыккандыр, анысы мәгълүм түгел. Бу янгын җәй була. Ул заман Күгәрчен 60 йортка җиткән зур авыл булган инде. Авылда бик әз генә йорт калган».Ул заманда, урман авылга орынып тору сәбәпле, Күгәрчен халкы бик тиз арада гына йорт-каралтылар төзеп керергә ирешкән. Шул янгыннан соң кайберәүләр инешнең көньягына — аръякка чыгып утырган. Анда иң беренче күченүче Искәндер бабай булган.Бу сүзләр Бикмөхәммәт углы “бәйттә” Хәбибулла агайдан алып язылды. Ә Хәбибулла агай “тешсез” Гобәйдулла бабайдан ишетеп калган. Искәндәр бабай беренче булып утырган ул урын хәзерге таш мәчет — клуб каршында, яки урам чатындагы таш кибет белән янәшә булган.

Күгәрченнең икенче януы.

1859 елның август аенда Күгәрчен икенче тапкыр яна. Бу янгын

тавык” Шәрифнең атасы Насыйр бабайлардан чыга. Насыйр бабай
ишек алды җыештырган вакытта коры тиресләрне өеп куя һәм аны кырга чыгарырга иренеп, ут төртә. Ул асат кына яндырып, чүптән

котылмакчы була. Әмма эш ул уйлаганча барып чыкмый. Көтмәгәндә күәтле җил чыгып, утны каралтыларга кертә. Шулай итеп бу “эш” көтмәгәндә зур янгынга әверелә.

Ут Насыйр бабайлардан югары як белән янып менеп, Бикчәнтәй бабайлар (Бөйттәләр) тыкрыганда туктап кала. Әмма ут югары яктан, хәзерге Гариф мәзиннәр урынындагы йортка сикереп, түбән як белән авыл башына чаклы барып җитә. Урамның югары ягы, Бикчәнтәй бабайлардан югары очка чаклы, янмый кала. Ул янгыннарнын һәр икесендә дә авылның мәчет-мәдрәсәләре дә янып юкка чыккан.

Күгәрчен авылы белән бәйле зыялы шәхесләр.

Уку- укыту эшчәнлеге.

Империя изүе астында яшәүче кайсы гына халыкны алма, барысының да баш­калар бәхете өчен җир даулап, ана те­лендә гыйлем бирү мөмкинлеге даулап, үз гомерен аямыйча көрәшүче гаярь ул­лары булганын күрәбез. Күгәрчендә дә авыл халкы хәтеренә мәңгегә уелып кал­ган андый гаярь һәм зыялы Зәетовлар нәселе гомер иткән.

Зәетовлар шәҗәрәсе Зәет бабадан баш­лана. Аның улы Биккенә мулла 110 яшькә җитеп вафат була. Биккенә хәзрәт уллары Әбүбәкер һәм Мөхәммәтҗан муллалар­ның язмышларына аерым тукталыйк.

Әбүбәкер Биккенә углы Зәетов XIX гасыр башында дөньяга килә. Егерме биш ел патша армиясендә хезмәт итү дәверендә русча сөйләшергә өйрәнеп кайта. Тәвәккәл, көчле, белемле булуы белән аерылып тора ул. Муллалыкка указ алганнан соң, авылның беренче мәхәлләсен җитәкли.

Көннәрдән бер көнне Кама аръягында­гы Җүкәтау шәһәрлеге тирәсендә урнаш­кан Савин-городок (татарлар аны Гурутка дип йөрткәннәр) исемле урыс авылы алпавыты Стрекалов Күгәрчен, Югары һәм Түбән Тегермәнлек, Балтач, Күки, Ямаш авылларының Чулман елгасы буенда урнашкан үзәнлекләрендәге болыннарын тартып ала. Алты авыл җәмәгатьчелеге өязгә һәм губерна үзә­генә болыннарны кире кайтаруны сорап шикаять язып караса да, бернинди нәти­җәгә ирешә алмый. Кем әйтмешли, кар­га күзен карга чукымый… Җыйналып киңәшкәннән соң, авыл аксакаллары Санкт-Петербургтагы Сенат комиссиясе­нә Әбүбәкер Зәетовны җибәрергә була. Сәфәр чыгучыга юллык акча җыялар да, йомышчыга зур өметләр баглап, авыл­ларына таралышалар.

Әбүбәкернең юлы уңмый… «Болын­нарга Стрекалов хуҗа» дигән язу сузган калын гәүдәле писернең яңагына ялты­раткан өчен, аны төрмәгә утырталар. Әй, беркатлы да икән инде үзе: Сенат комиссиясендә утыручыларга ришвәт бирмичә генә болынны кайтару мөмкин түгеллекне башына да китермәгән бит! Мосафир үзен дә битәрли, үзен озаткан җәмәгать вәкилләренә дә өлеш чыгара: «Ай, надан халык… Юллык сумма җыеп бирә белгәннәр, императорский Сенатка җыя белмәгәннәр…»

Срогын тутырып чыккач, Әбүбәкер бер байда ат караучы булып эшләп, бераз өс-башын бөтәйткәч, энесе Мө­хәммәтҗан ахунга: «Нигә ни кирәк, ни булса, ни була», — дип, «серле» хат язып сала. Авылда йомышчының ни әйтергә теләгәнен яхшы аңлыйлар: болын өчен акча кирәк, акча булса, җир була икән! Вәкилләр акча җыярга керешә. Инде хәзер җыелган акчаны ничек итеп Әбү­бәкергә җибәрү турында баш ваталар. Озакламый әмәле дә табыла. Иң берен­че эш итеп, күршедәге Уракчы урысла­рына барып, гимерче-калайчы остадан икс төсле комган ясаталар. Акчаны көмешкә өйләндереп шунда салып тома­лыйлар да Санкт-Петербургка посылка итеп җибәрәләр. Ә комган, һәр мөсел­ман кешесенә тәһарәт алу өчен зарур булганлыктан, цензурада шик-шөбһә тудырмый. Шулай итеп, йомышчы Әбү­бәкер, Сенатта утырган чиновникка «калай комган» бүләк итеп, «болыннар авыл кешеләренеке» дигән мөһерле кә­газь яздыруга ирешә. Авыл картлары: «Туган авылына әйләнеп кайтканда, Әбүбәкернең чәченә чал төшкән иде», — дип сөйлиләр.

Күп михнәтләр аша яулап алынган бу болыннардан авыл халкы XX гасырның илленче елларына кадәр файдаланган. Күгәрчен авылы Чулман үзәнлекләрендәге болыннарның 454 гектар мәйданын биләгән.

Менә нинди шәхес ул Әбүбәкер Зәетов! Авыл картлары, бо­лынга печәнгә төшкәндә, шундый олы бәхәскә нокта куйган мөхтәрәм затлары рухына өчәр мәртәбә дога кыла торган булганнар.

Мөхәммәтҗан Биккенә улы Зәетов (1814-1884). Мөхәммәтҗан ахун бик укымышлы шәхес була, туган төбәгенең тарихы белән ныклап кызыксына. 1880 елдан Казан университеты каршындагы «Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте»ндә әгъза-хезмәткәр булып исәпләнә һәм шушы җәмгыятькә үзе­нең Чаллы шәһәрлегендә алып барган казу-тикшеренү нәтиҗәләрен җибәреп тора. Аның 1880-1882 елга караган мәгълүматлары «Җәмгыять хәбәрләре»ндә (1882 ел) басылган. Бу хисапның күчермәсе авыл музеенда саклана.

Ул 1884 елда вафат була. Указлы мулла Мөхәммәтҗан Зәетов авылда дөньяви фәннәр укытыла тор­ган мәктәп — инородческое училище ачу өчен дә зур тырышлык куйган. Мөхәммәтҗан мулла күренекле галим, мәгърифәтче һәм әдип Каюм Насыйри (1825-1902) белән якыннан таныш була.

Күгәрчендә яңа юнәлештәге уку йорты ачуда, мөгаен, Каюм Насыйриның да яр­дәме һәм йогынтысы булгандыр. Чөнки ул үзе дә заманында мәктәп ачып, анда татар балаларына рус теле укыткан.

Насыйрины Мөхәммәтҗанның кызы Шәмселбәнатка гашыйк булып, аны үзе­нә хатынлыкка сораткан, дип сөйлиләр. Ләкин әти кеше, Габделкаюмны якын­нан белгәнгә күрә, аны «тормыш итү өчен күңелсез»гә санап, кызының язмы­шын аның белән бәйләүгә каршы килә һәм Шәмселбәнатны Габделкаюм (Шәһиәхмәт углы) атлы икенче бер егеткә — Кече Укмас авылы мулласына кияүгә бирә. Шушы гаиләдә 1884 елда (бабасы Мөхәммәтҗан вафат булган елны) була­чак шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Миргазиз Укмасый (Миргазиз Г абделка­юм улы Зәбиров) дөньяга килә.

Шәмселбәнат абыстайны бик тә укымышлы һәм шигъри җанлы кеше булган, диләр.

Миргазиз Укмасый (1884-1948) әнә шундый укымышлы гаиләдә туып үс­кән. Башлангыч белемне ул әнкәсеннән ала, соңрак Иләбәр һәм Сатыш мәдрәсә­ләрендә укый. Аннары атасы аны Казан­ның атаклы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә урнаштыра. Җәйләрен Миргазиз дә, күп­челек татар шәкертләре кебек, укуын дәвам иттерү өчен, акча юнәтү ягын карый. Казан пристанендә йөк бушата, Акчуриннар фабрикасында постау юа, Казан сабын заводында эшли, казакълар арасына чыгып китаплар сата, мөгаллим­лек итә. Беренче шигъри тезмәләре дә нәкъ менә 1904 елда казакъ җәйләвендә яшәгәндә языла (китабы 1906 елда чык­кан). Укмасый 1905-1906 еллардагы ин­кыйлабтан да читтә калмый. Ул, яшерен җыелышларда катнашып, Хөсәен Ямашев белән таныша, русча дәресләр ала, прокламацияләр ябышты­ра, шәкертләр хәрәкәтендә катнаша, мә­каләләр һәм шигырьләр язып бастыра. 1907 еллардан башлап М.Укмасый төп көчен мөгаллимлек эшенә багышлый. Шул рәвешле, татар җәмәгатьчелегендә зур танылу алган М.Укмасыйның нәсел шәҗәрәсе дә Күгәрчен авылына барып тоташа икән.

Россия Үзәк Дәүләт архивында сак­ланган 229 нчы номерлы документ XIX гасырда Күгәрчен авылында мәгариф эшенең торышын күзалларга ярдәм итә. Документтан (анкеталар формасында тө­зелгән ул язуларның берсе 1894, икенче­се 1896 елда тутырылган) Халык мәгари­фе министрлыгы карамагында 1885 елда ачылган «Кугарчинское инородческое училище»дагы уку-укыту эшенең кайбер яклары ачыклана:

«Күгәрчен авылы Казан губернасы Лаеш өязе Урахча волостена керә. 1896 елда авылда 1090 ир-ат, 1050 хатын- кыз, барлыгы 2140 кеше яши. Авылда ике мәчет, 3 мәдрәсә бар. Бу елларда 10 кеше кибет («лавочки»)тоткан.

Күгәрчен училищесы 1885 елда эшли башлаган. Анда Ризаэддин Мөхәммәтҗан улы Зәетов мөгаллимлек итә. Ул Казан татар укытучылар мәктәбен тәмамлаган; чыгышы крестьяннардан, дине буенча мөселман; яше утызда; укыту стажы ун ел; гаиләсендә ха­тыны, өч баласы бар; хезмәт хакы — закон өйрәткән өчен елына 50 сум, укыту өчен елына 300 сум.

Училище укытучының үз йортында урнашкан; йорт­ның буе — тугыз аршын, иңе — тугыз аршын, биеклеге дүрт аршын; алты тәрәзәле, такта түбәле.

1895 елның 17 гыйнварын­да бу бер класслы мәктәп- училищеда утыз укучы исәп­тә торуы һәм бу көнне 28 баланың дәрескә килгәнлеге мәгълүм. Ике бала фәкыйрь­лек аркасында, киярлек кием­нәре булмау сәбәпле, дәрескә килмәгәннәр. Шул ук сәбәп аркасында балалар көчле салкыннарда һәм бураннар вакытында өйләрендә ятарга мәҗбүр.

Училищеда 1894 елда 24 бала укыган, уку көннәре саны 127».

* * *

Күгәрчен мәчетләре.

1742 елгы бер чыганакта Күгәрчен авы­лы мәчетенең XVII гасыр урталарында төзелүе турында әйтелә. Күгәрчен хал­кы Аксак Каратун йогынтысында Аллаһ йортлары юк ителгән дәверләрдә дә үз мәчетләрен саклап кала алган.

Үри авылы чиркәвендә сакланган «Клеровый ведомость»та 1862 елда Күгәрчен авылында чукындырылган өч ир-ат һәм ике хатын-кыз теркәлгән. Шул ук документтан Ямаш авылында җитмеш җиде, Зәңгәркүлдә утыз өч ке­ше чукындырылганлыгы күренә. Ләкин бу кешеләр барысы да 1866 елда янәдән үз диннәренә кайтканнар (А.И.Износков. Лаеш өязендә халык яши торган урын­нар исемлеге. — Казан, 1891 ел).

1872 елда Күгәрчен ике мәхәлләдән торган. Авылда Мөхәммәтҗан Биккинин- Зәетов, Сибгатулла Бикмөхәммәтов, Мөхәммәтфатыйх Мөхәммәтҗанов-Зәетов (Мөхәммәтҗан ахунның улы), Мирзанәҗип Сибгатуллиннарның имамлык итүләре, Шәрәфетдин Сәйфетдинов һәм Гарифулла Шәрәфетдиновларның азанчы булулары билгеле.

Югары оч мәчете (беренче мәхәллә) ике катлы була. 1836 елда Күгәрчендә бик зур янгын чыгып, 93 йорт һәм мәчет янып бетә. Яңа мәчет 1863 елда салына. 1894 елда беренче мәхәлләдә 245 йорт, шуларда 661 ир-ат, 672 хатын-кыз, мәдрәсәдә укучы 50 бала яшәгән.

Югары оч мәчетенең манарасын 1934 елда кисәләр. Мәчет бинасының бер каты кибет һәм склад, ә икенче каты башлангыч мәктәп итеп файдаланыла. 1990-1991 елларда бу бинаның аскы нир­гәләрен алыштырып һәм сипләп, янәдән мәчет итеп салалар. Ул элеккеге уры­ныннан бераз гына көнчыгышкарак ур­нашкан. Мәчетне нигезләгәндә кыйбла юнәлешен Госман ага Хәсәновның Бөек Ватан сугышыннан алып кайткан компа­сы ярдәмендә тәгаенләгәннәр.

Икенче мәхәлләне берләштергән Түбән оч мәчете 1883 елда төзелгән. Аны үз акчасына Гыйлемхан атлы ке­ше салдырган. 1894 елда мәхәлләдә 130 йорт, шуларда 384 ир-ат, 366 хатын-кыз, мәдрәсәдә укучы 47 бала исәпләнгән. Мәхәллә мулласы Кыяметдин Шәрәфет- динов, 1917 елгы революциядән соң, үз Вазыйфасыннан ваз кичә. Ул бу адымга сөйгән кызы Зәйтүнә куйган шарт арка­сында бара. Өйләнешкәннән соң алар, алдан бирешкән вәгъдәләре буенча, 1917 елда өяз үзәге Лаешка барып, укы­тучылыкка имтихан тапшыралар. Алар бик авыр, киеренке шартларда эшлиләр, төрле янау һәм куркытуларга дучар ите­ләләр. Соңрак Кыям Шәрәфетдинов башлангыч мәктәп мөдире вазыйфасын башкара. 1925 елда вафат була.

Кыям Шәрәфетдиновтан соң килгән Вәлиәхмәт мулла үз Вазыйфасыннан читләштерелүен авыр кабул итә һәм, акылдан язып, үз-үзенә кул сала.

Аръяк мәчете (өченче мәхәллә) мулласы — Әхмәтсафа хаҗи Бакиров Кадер кичендә авылның һәрбер кешесенә сәдака тарата. Авылда иң шәп хуҗалык та аныкы була. Йорты сарыга буялган өч өйдән тора. Алма бакчасы, умарталыгы, подвалы, келәт һәм амбарлары, кирпечтән салынган кибете була. Кибеттә улы Габделгазиз чәй-шикәр, сабын, шырпы, керосин ише әйберләр белән сату итә. Әтисе вафатыннан соң мәхәллә мулласы булып калган Габделгазиз революциядән соң муллалыктан чыгарыла. Габделгазиз мулланың дүрт улы һәм өч кызы була. Олы улы Шәрифҗан революциядән соң авылдан чыгып кача. Аның хакында «фа­милиясен алыштырган икән» дигән сүз­ләр ишетелә. Калган балаларын аталары белән бергә авылдан сөрәләр. Таш мәчетнең манарасын 1933 елда кисәләр. 1933-1934 елларда аның өстенә агачтан икенче кат төзиләр һәм анда авыл советы белән китапханә урна­ша. Бина 1980 елга кадәр халык йорты, клуб, мәдәният йорты итеп файдаланы­ла. Аннары, 1992 елга кадәр, Казанның 1 нче номерлы тегү фабрикасы филиалы булып тора. Бераз вакыт үзенә колхоз идарәсен дә сыендыра.

Бөек Ватан сугышында Күгәрчен авылының 700 ир-егете катнашкан. Шуларның 455 е яу кырларында ятып калган. Сугыштан әйләнеп кайтканнары да инде, кызганычка каршы, безнең арадан китеп барды.

(Күгәрчен авылыннан Берлинны алуда барлыгы егерме кеше катнашкан!).

1965 елда яңадан Балык Бистәсе районы торгызылгач, Күгәрчен аның составына кай­тарыла.

1966-1971 елларда колхозның 4100 гектар сөрү, 250 гектар печәнлек, 1250 гектар көтүлек җире, 10 тракторы, 8 автомашинасы, 7 комбайны була. Дәү­ләткә 4000 центнер икмәк, 2700 цент­нер сөт, 530 центнер ит җитештереп тапшырыла.

Хезмәткә яраклы 1200 колхозчы бу­лып, аларга елына 160000 сум хезмәт хакы түләнә.

Колхоз иң югары күрсәткечләргә 1982 елда ирешә. Бөртеклеләрдән 36000 центнер уңыш жыйнап алына. Бу чорда «Россия» колхозында 1300 баш тирәсе мөгезле эре терлек (шуларның 426 сы — савым сыеры), 1200 баш дуңгыз, 1000 баш чамасы сарык үрчетелә.

Үзгәртеп кору чорында колхоз артка тәгәри. 1992 елдан хуҗалыкны «Күгәр­чен колхозы» дип атый башлыйлар. 2000 елларда ул авыл хуҗалыгы кооперативы итеп үзгәртелә. Әмма исем үзгәрүдән генә җисем үзгәрми, 2006 елның нояб­рендә кооператив банкрот дип

игълан ителә. Хәзер җирләр, нигездә, «Кулон» һәм «Кызыл шәрык» инвесторлары ку­лында.Күгәрчен авылында барлыгы 400 хуҗалыкта 1100 чамасы кеше гомер итә.

Авылда мәдәният йорты, китапханә, элемтә бүлекчәсе, медпункт, балалар бакчасы, җиде кибет һәм ике Аллаһ йорты бар. Урта мәктәптә исә 129 бала белем ала. Бүгенге көндә Күгәрчен авылында барлыгы 400 хуҗалыкта 1100 чамасы кеше гомер итә.

 

Авылым — Күгәрченем

Гомәр Әгъзәмов сүзләре,

Владимир Мироваев .музыкасы

Күп улларың ятып калды Изге яу кырларында.

Синең исемең яңгырасын Халкымның җырларында.
 

Куш. Шат тормышта, зур муллыкта Яши авылым минем.

Пар күгәрченнәрдәй гөрлә, Авылым — Күгәрченем.

Бер күрүдә яратырсыз Авылым карашларын.

Җыр белән хезмәтне бәйләп Яши авылдашларым.

Куш. Шат тормышта, зур муллыкта Яши авылым минем.

Пар күгәрченнәрдәй гөрлә, Авылым — Күгәрченем.
 

Бүгенге көнең бик якты, Шатлыклы киләчәгең.

Әгәр китсәм чит-җирләргә.Сине сагынып яшәрмен.
 

Куш. Шат тормышта, зур муллыкта Яши авылым минем.

Пар күгәрченнәрдәй гөрлә. Авылым — Күгәрченем.

Әлеге фотода Әгъзәмов Гомәр Әгъзәм улы (1923-1989).

Йомгаклау

Гогмәр ага Әгъзамов әлеге җырын язып , яшь буынга туган ягын ярату хисләрен үстерергә ярдәм итә. Ул үзенең туган авылына мәхәббәт белән сугарылган бу җырында авылдашларын канатландырып, яңа үрләргә өнди, матур теләкләр тели.

Шушындый үзечәлекле һәм ямьле авылда туганыма мин бик сөенәм. Һәр яңа көн тугач, Күгәрченнең тагын да гүзәлрәк күренешләрен күреп сокланам, үземә яңалык итеп алам. Бүгенге матурлыгын күрә алу – бер бәхет, ә инде аның үткән хатирәләрен белү – мең бәхет. Шуңадырмы, мин шушы эшкә зур теләк һәм кызыксыну белән алындым. Авылымның тарихын өйрәнү өчен барлык мөмкинлекләрдән дә файдаландым. Әби-бабайлардан сораштыру, музейдагы тарихи документларга мөрәҗәгать итү, иптәшләрем белән берлектә нигез тарихын өйрәнү – болар барысы да минем хезмәтемдә чагыла. Киләчәктә дә тарихлар язылу дәвам итсен, авылларның матурлыгы, кешеләрнең уңган булуы башка буыннарга барып җитсен иде. Чөнки үткәнен белмәгәннең, киләчәге дә юк.

Йомгаклап, шуны әйтәсе килә, без, яшь буын, туган ягыбызның киләчәге өчен җаваплы кешеләр. Туган төбәгебезенең тарихын җентекләп өйрәнеп, эш-гамәлләребезне аның табигатенә зыян китермәслек итеп оештырырга тиешбез.

 

Кушымта

Күгәрчен мәктәбе Күгәрчен мәктәбе

60 нчы елларда 80 нче елларда

Хәзерге мәктәп

Хәзерге Күгәрчен мәчетләре

Суша елгасы Сула елгасы

Авылга исем куелган урын. Авыл мәдәният йорты

АВЫЛ КҮРЕНЕШЕ

 

Кулланылган әдәбият

  1. Әгъзамов Г.Ә. Күгәрчен авылы тарихы- Казан, ТФА.Тарих институты басмаханәсе, 2014.- 220б
  2. Гариф Н. Борынгы Чаллы төбәге: документлар телендә сөйләшәбез.- Казан,2004
  3. Гариф Н. Тарих серләре ачылганда.-Казан, 2008
  4. Мәйдан журналы” 6 2009
  5. Мингарипов Г. Авылымның шәрәфле затлары.- Күгәрчен, 2008.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Автомобильные праздники 2022
  • Автомат это праздник
  • Автоледи праздник открытки
  • Автомобильные войска россии праздник какого числа
  • Автографы победы сценарий

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии