Авыл клубында концерт сценарий

Авыл клубында уткэру очен сценарий ян ел кичэсе 2020 ел

Яңа ел кичәсе – 2020 ел.

Жыр «Яна ел вальсы» , «Лэйсэн» хатын кызлар вокал ансамбле жырлый.

1.Якты өмет сыман, Тузгый ап-ак буран.

Шатлык белән тулы йөрәкләр.

Өр яңа ел килә бәхет керсен илгә .

Телик әле изге теләкләр

2.Ил гел тыныч булсын, Сабыйлар күп тусын.

Кавышсыннар өзлеп сөйгәннәр.

Яшәсеннәр бергә Һәркемдә бит җиргә

Рәхәт яшәр өчен туганнар. ак карлар ява бурап — бурап

1.Хәерле кич, хөрмәтле дуслар, туган нигезләрен сагынып кайтучы кунаклар! Яңа ел белән сезне!

2.Бусагадан атлап керергә әзер торган  2020 нче ел котлы булсын. Зур сөенечләр, иминлек, беркайчан да бетмәс бәхетләр алып килсен!!! 

1.Күңелләргә нур өстәп, иң матур көннәре, игелекле, бәрәкәтле эшләре белән 2019 нче ел илебездән китә. Яңа елга кергәндә без гадәт буенча иске елда узган юлга әйләнеп карыйбыз…

2.Ә хәзер кыскача гына башкарган эшләргә йомгак ясау һәм бәйрәм белән котлау өчен сүзне Кодаш авыл советы биллэмэсе башлыгы Габсалямов Азат Финарат улына бирәбез. Рәхим итегез!.. 

1.Кар болытын җилләр сүтеп бара,

Ел арты ел шулай үтеп бара.

Уралса да уйлар ак хыялга,

Уза гомер, уза, атлый алга.

2.Ярдан дулкын каккан көймә кебек,

Бер ел чикте дисбе төймә кебек.

Чигәләргә сылап карның агын,

Бер ел шулай узып китте тагын… 

Концерт номеры……(1.жыр Алсу Каримова. 2 бию Илюза Хисматова.)

(Уен или Жыр)

1.Петр 1 фәрманы белән Яңа ел 1700 нче елда 1 гыйнварда үткәрелә башлый. Яшебез ничә дә булса да, 8 яшьтәме, 18 дәме, 50 дәме, 70 тәме, мөһим түгел. Яңа елга зур өметләр баглый. Кышның салкын айларында үтүенә карамастан бу бәйрәмне чиксез яратабыз, котеп алабыз.

2.Димәк, бәйрәм җыр – биюсез, әлбәттә инде, уеннарсыз булмый…

Хәзер сәхнәгә кызыклы уенга чакырам. Чама белән 5 кешене.

ничек 
Уен: Кайберәүләрнең перчатка белән капчыкка… кар тутырганнары бар, ә менә шырпы кабына шырпы тутырганнары бар микән? 

Перчатка белән шырпы тутыру уены. 

1.Ап — ак карлар ява бурап — бурап,

Уй — гамьнәрем кайта урап — урап,

Урап кайта б ә х е т көткәннәргә,

Китеп бара ерак үткәннәргә. 
Бурап — бурап ап — ак карлар ява,

Аклыклары күңелләргә дәва.

имин юллар гына

Концерт номеры ….(1.Жыр Флорида Хузина,2.Бию Кошки.)

Кадерле дуслар эйдэгез эле бездэ узебезчэ татарча берне оздереп биеп алыйк.

татар биюе  башкарыла, биюгә тамашачылар да чакырыла.

1.Дуслар, үзенең Кар кызын ияртеп, яраткан җәнлекләрен, н и к т ер, 

үзе белән алмыйча

, мәңге яшь Кыш бабабыз да килеп җиткән. Әйдәгез аларны кул чабып каршы алыйк…

Рәхим итегез, Кыш бабай. Кар кызы,Яна ел!

Кыш бабай. Исәнмесез, улларым, кызларым! Исәнмесез, килгән кунаклар! Котлы булсын Яңа еллар! Яңа ел сезнең барыгызга да бәхет, шатлык, сәламәтлек алып килсен. Күңелләрегез мәңге яшь булып калсын! Юлда килгәндә бик арыдым.

Мин бераз утырып ял итеп алыйм, ә кызым син сөйли тор. Кар кызы. 

Дуслар җыелды кичәгә, 

Балкый бәйрәм утлары! 

Дөнья якты! Бу галәмнең 

Җырлаган минутлары! 

Сөен, күңел! Уйна да көл, 

Килде бәйрәм сәгатең 

Куансыннар картлар, яшьләр, 

Белеп шатлык сәгатен!.. 

1.Йә, рәхим ит, Яңа ел, төкле аягың белән. 

Яңа ел. Исемем минем — Яңа ел 

Мин бәхет таратучы. 

Җир йөзендә һәр нәрсәне 

Өзелеп яратучы. 

Сезне өзелеп сагынганга 

Килдем мин яныгызга. 

Бәхет, шатлык, 

сәламәтлек 

Телим мин барчагызга. 

Үз илемдә, үз телемдә 

Бәйрәм белән котлыйм Сезне. 

2020 нче елның 

Имин булсын һәрбер көне 

2.Рэхмэт амин шулай булсын,эйдэ эле яна ел оздереп берне биептэ курсэт.

(яна ел биюе)


2.Кыш бабай, син ял ит, без сиңа үзебезнең чыгышыбызны күрсәтеп китик әле. 


Кон.номер.1. Жыр Фларида Хузина. «Сандугач», 2.Сказка.

2.Уенга рэхим итегез дуслар.Кыш бабай белән берлектә “Фикер йөртү” уены 5-6 кешене чакырабыз. Әйдәгез, Кыш бабай киткәнче аның белән уйнап калыгыз.  

Кыш бабай, уен синнән башлана. Үз гомереңдә күп җирләрдә йөрдең, янәшәңдә һәрчак г ү з ә л зат — Кар кызы булды. Син үзең яратып дәшкән иң матур хатын – кыз исемен әйт әле. (Кыш бабай яраткан хатын кыз исемен әйтә. Калганнар чират буенча соңгы хәрефтән башланган хатын-кыз исемен әйтәләр. Кем әтә алмый –шул уеннан чыга бара.Азаккы кеше җиңүче була.) 

……М ә с ә л ә н, 

1.Хупҗамал – Ландыш – Шаһидә – Әнисә – Әдип – Петр – Раил – Ленар – Рәис – Сәлим- Мостафа –Айрат – Таһир –Рәфис-Сәйдәр – Рифкат – Тәкый – Йолдыз – Зариф – Фаил – Ләбиб – Булат – Таҗи – Ирек- Камил –

ягыннан килдем мин

-Маскалар керә. (киенеп килучелэр булса)

1. Менә Кыш бабай адаштырып калдырган җәнлекләрең дә килеп җитте.

— Әйдәгез, хәзер Кыш бабай белән Кар кызын үзенең якыннары белән биетеп алыйк.


Бию көе куела. 

2.Кыш бабай, еллар гасырларга тупланса да, дәртең, яшьлегең һаман арта гына бара. Күңелгә чиксез өметләр, ышаныч, җирдә яшәргә көч бирәсең. Рәхмәт сиңа. Киләсе елларда да сине шулай көтеп алсыннар.


Бию мышки


Кыш бабай. Улларым, кызларым! Сезнең белән бәйрәм бик күңелле булды. Безнең китәр вакытыбыз да җитте. Мин сезнең янда үземнең оныгымны — Яңа елны калдырам. 2020 нче елда барыгыз да аның белән дус булырга тырышыгыз. Яңа ел илебездәге тынычлыкны сакласын, барыбызга да сәламәтлек алып килсен. Оныгым, син кайда кил бирегэ сүз хәзер сиңа.

Кыш бабай белән Кар кызы чыгалар.  1.Әйдәгез, безгә өр яңа ел калдырган, күңелле бәйрәм мизгелләре бүләк иткән Кыш бабай белән Кар кызын алкышлап озатыйк. Сау булыгыз.сәламәтлек 


Сказка «Три девицы»

2.Чираттагы уенны тәкъдим итәбез.  (жебегэн )

1.Яңа елда исән — мул тормышка

Аяк бассак иде, йа Рабби!

Кил, Яңа ел, изгелегең белән

Явызлыкны беркем яратмый. 


2.Күкләр аяз, 
дөнья имин булсын,

Авырлыклар ишек какмасын.

Шәфкатьле бул, беркем бу тормышта

Шатлык чәчеп, кайгы тапмасын.


1.Иңнәренә тормыш авырлыгын

Күтәрмәсен ялгыз аналар.

Ата — ана тигезлеге белән

Пар канатлы үссен балалар.


Э хэзер барыгызныда яна ел валсына чакырабыз.


Жыр «Лэйсан» хатын кызлар вокал ансамбле.


2.Дөнья матур, илләр имин булсын,

Тыныч булсын туган җиребез.

Сәламәтлек, бәхет, шатлык белән

Узса икән һәрбер көнебез. 

1.Хөрмәтле дуслар , кунаклар, бүгенге бәйрәм кичәсендә актив катнашканнар!.. Якынлашып килүче 2020 нче елда барыгыз да сау – сәламәт булыгыз. Кышкы аклыкка. Язгы сафлыкка, җәйге җылылыкка, 

көзге муллыкка сөенеп, тормыштан тәм табып, өмет белән яшәгез. Кайгы — хәсрәтләр, борчу — мәшәкатьләр сезне ерактан урап узсын. Яңа елда гына түгел, ә ел буе кәефләрегез һәрвакыт күтәренке булсын.  Сау булыгыз!

«Туган авылым – горурлыгым»

темасына класстан тыш чара

Төзеде: башлангыч сыйныф

укытычысы Нуриева С. В.

2015 ел.

Максат: авылыбызның тарихи үткәне, аның табигате, чишмә-таулары,аларның атамаларының килеп чыгышы, тарихы турында тулырак мәгълүмат бирү;табигатьне сакларга, аңа мәрхәмәтле , игътибарлы булырга   өйрәтү, туган  төбәгебезне ярату, аның белән горурлана белү хисе тәрбияләү.

  Шушы максаттан чыгып бурычлар:

  1.   Әхмәт авылының барлыкка килү тарихын өйрәнү;
  2.  Әхмәт авылының билгеле кешеләре белән танышу;
  3.  Бөек Ватан сугышы  ветераннарның тормыш юлы белән танышу.

Җиһазлау : плакат ,авыл картасы, фотографиялар.

Чараның  барышы.

 Җыр “ Башкортостан – Родина моя”

Ризван: Кадерледән дә кадерле

              Туган үскән ил генә.

              Чит – ят җирләр күп булса да,

              Туган җирем бер генә.

Айгиз: Син тәүге кат баскан җирем,

             Кояшлы таңым минем.

             Иң шат булып  җирем,

             Авылым – даным минем.

Чулпан: Авылым матурлыгына

               Таң калам, сокланам мин.

               Чөнки аның туфрагына

               Тәпи баскан бала мин.

Фирзәт: Туган якта сулар, һава гел саф,

              Җилләре дә йомшак сирпелә.

              Кендек каны тамган, тәпи баскан

              Туган ягы кирәк кешегә.

Айдар: Бәхет елмаеп, шатлык килсә,

             Ашлык ойсәң бөек көшелгә,

             Шатлыкларны уртаклашыр өчен

             Туган ягы кирәк кешегә.

Алина: Кайгы-хәсрәт төшсә иңнәреңә,

             Эшләрең гел китсә кирегә.

             Авыр чакта кайтып сыенырга

             Туган ягы кирә кешегә.

Урал: Читтә йөргән чакта сагындырып,

           Керер өчен төнлә төшенә

           Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле

           Туган ягы кирәк кешегә.

Аделина: Сагыш-сагынудан туган хисләр

                 Уятсалар кереп төшеңә,

                 Дәрман алып, бер рухланыр өчен

                 Туган ягы кирәк кешегә.

Миләүшә: Яшәсен урман-кырлар,

                  Күктә тургай сайрасын.

                  Гөлчәчәкләргә күмелсен,

                  Гел яшәсен Ватаным!

         Туган авыл…Туган җир …

         Йөрәккә нинди якын һәм кадерле бу сүзләр . Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты,нигезе урнашкан кадерле туган авылы бар . Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас,истә кала торган урыннары күп

        Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп ага торган йөгерек чишмә буйлары,җикән камыш белән капланган сазлыклар ,балыклы күлләр, куе әрәмәләр белән уратылган елга үзәннәре ,туган ягыбызның кырлары, басулары, шаулап торган урманнары күңелләргә рәхәтлек биреп туган туфракка мәхәббәт  тәрбияли. Кая гына барсак та,туган төбәгебезнең гүзәллеген берни дә алмаштыра алмый . Туган ягыбызның  һәр сукмагы,һәр агачы ,һәр үләне,аның барча кешеләре күңелгә ифрат та якын. Тәпиләп киткән, беренче тапкыр әттә-әннә дип әйтергә өйрәнгән вакыттан ук күңел түренә туган телебез аша кереп утырган ул кадерле урыннар.

          Һәр авылның тирә-юнь табигатен су чыганаклары бизи . Халыкның тормышы су белән бәйле. Әхмәт авылы бик уңайлы җиргә урнашкан.      Авылның менә дигән көтүлекләре,печәнле болыннары,урманнары бар.

     Укытучы:  Исәнмесез,укучылар, кунаклар! Без бүген авылыбыз,аның салкын, саф сулы чишмәләре, балыклы күлләре,үзенчәлекле таулары  буйлап   сәяхәткә чыгабыз.Аларның исемнәренең килеп чыгышы белән танышырбыз. Чөнки  исем, атамаларда безнең тарих тамырларыбыз. Ләкин аларның күбесен яшь буын инде белми,алар  онытыла, юкка чыга баралар. Күп кенә атамалар һәйкәл кебек бик күп серләрне узләрендә саклыйлар. Аларны барлау һәм ачыклау безнең изге бурычыбыз.

Җыр “ Туган авыл”

        Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар якын безнең авылга ул…

Г.Тукайның бу юлларын укыгач, минем күз алдыма үз авылым килеп баса.  Чөнки Әхмәт тә тау итәгендә.Якында гына чишмәләре.Әйдәгез шушы гүзәл табигатьле авылыбыз буйлап сәяхәтебезне башлыйк. Иң беренче тукталышыбыз “Тарих”.

  1. Самигуллина Гөлназ “ Рафик һәм Яңа Мәскәү” авыллары чыгышы.
  2.  Зарипова Миләүшә “ Әхмәт” авылының килеп чыгышы

Ләлә апа йомгак ясый

Укытучы: Рәхмәт, юлыбызны дәвам итик.

 2 нче тукталышыбызның исемен белү өчен табышмакның җавабын белергә кирәк.

       Бертуктаусыз көн-төн ага ,

       Бөтен кеше рәхмәт әйтә аңа.     (чишмә)

 Газетдинова Әлфия җыр “Туган авылым”

                                          Авылым -тау куенында,

                                          Борма инеш буенда .

                                          Кайларга барсам да,

                                          Һаман минем уемда.

              Хәтфә таулар ,зифа таллар,

 Җиләкле үзәннәрең,

        Синдә генә сихри моңы

           Тылсымлы чишмәләрнең.

 Яр астында чишмә ага,

Челтер-челтер тавышы.

 Җил искәндә иелеп кала

Читенә үскән камышы.

                                                                      Челтер-челтер чишмәбез,

                                                                      Ярдан балчык ишмәгез.

                                                                      Суны шуннан эчегез,

                                                                      Башка җирдән эчмәгез.

      “Чишмә”тукталышы

Чишмәләр турында мәгълүмат бирү.Слайдта авыл чишмәләре күрсәтелә.

    Елга-күлләр, чишмәләр атамалары безнең борынгы тарихыбызны, данлы үткәнебезне көзгедәге кебек чагылдыралар. Бер атама да юкка гына бирелмәгән. Аларның нигезендә берәр сәбәп ята.Әйе,һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз агымы, үз юлы бар. Бер ише шарлап ага, тавышы еракларга ишетелә, икенчеләре исә әкрен генә үзенә юл ала. Өченчеләре, җир куеныннан кайнап, ургылып чыга.

Җир куеныннан көмеш балдаклар чыгарып ургылучы чишмәләр кемгә генә кадерле түгел икән? Яшел чирәмле чишмә юлы безгә  тормышка юл күрсәтә. Чишмәләр кайнап чыгуын без һәрвакыт үзебезнең йөрәк тибеше аша тоябыз.

Салих коесы. Урдалы тау астында бик күркәм акланда челтрәп чишмә ага. Аны Салих коесы дип йөртәләр.Чөнки аңа Салих дигән бабай нигез салган. Шушы кое бик күп еллар буена халыкка файда китерә.

Фәрит: Безнең чишмә борыла-борыла

                    Зур инешкә коела        

                    Чишмәлекул шундый бик күп

                    Чишмәләрдән  җыела.

 Айгиз: Сусавымны басар кебек

             Туган як чишмәләре.

             Җилләрнең дә иң назлысы

             Шул яктан искәннәре.

Урал:Туган ягым,туган авылым,

           Мин-синең газиз балаң.

           Саф сулы чишмәләреңнән

          Җаныма сихәт алам

Укытучы: Балалар,  без сәяхәтебезне дәвам итәбез. Мин сезгә табышмак әйтәм. Җавабын белсәгез, тукталышның исемен дә белә аласыз.

Үзем кызу җәйдә торам,

Башым белән кышка җитәм. (Тау)

      Укытучы: 5 нче тукталышыбыз  “ Таулар» .(слайдтан карау ) Сез шулай ук тау атамаларының килеп чыгышын да өйрәндегез, әйдәгез тыңлап үтик.

  Әхмәт авылы тауларга бай: Готлунд, Кылыч тау, Урдалы  тавы, Таштау, Нәскәй тавы, Бурлы тавы,  Кызыл тау.

  1. Рудин “ Готлунд” тавы
  2. Фәрит “  Урдалы тавы ”

  “Киндер туку” биюе.

Сәяхәтебезне дәвам итәбез  юлыбыз ерак , юлга кузгалыйк.

Укытучы :Алдагы тукталышыбыз “ Мәктәп” тарихы.

  Зөхрә: Кеше гомере мәктәп юлы аша

              Моңлы бер җыр булып сузыла.

             Сукмакларын яра-яра

             Киләчәккә юлы сызыла.

             Тормыш дигән олы юллар буйлап,

             Адаштырмый бару өчен әйдәп,

             Барысын туплап бирә мәктәп.

 Азалия: Кешеләргә шәфкать, көч өләшеп,

Еллар узган, күпме таң аткан.

Туганда ук, табигать үк Сезне,

Ахры, укытучы итеп яраткан!..

 Әйе, бу сүзләр турыдан туры бөтен гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган,   Әхмәт авылында бик озак еллар  укытучы булып эшләгән Хабибуллина Фина Фоат кызы турында.Ул әтисе Касимов  Фоат хәзрәтнең  эшен  дәвам  иткән. Үзегезнең истәлекләрегез белән безнең белән дә уртаклашсагыз иде. Рәхим итегез.

Касимова Фина Фоат кызына сүз бирелә.

Рәхмәт Фина апа. Алдагы тукталышыбыз “Күренекле кешеләр”

Вилнар  Ни белән үлчәнә гомер?

              Эзләре белән…

              Кеше күңеленә орлык итеп

              Салган сүзләре белән.

Һәр төбәк үзенең данлыклы уллары, кызлары белән горурлана. Төбәккә бәяне дә шуннан чыккан күренекле кешеләрнең дәрәҗәсенә карап бирәләр. Авылыбызның данлыклы тарихы, күренекле,бөек, мактаулы исемнәр алган мөхтәрәм кешеләре бихисап. Аларның һәрберсе – зур тарихлы  Әхмәт мәктәбен тәмамлаган шәхесләр. Бүгенге бәйрәмдә аларның барысын да атап китеп булмаса да, кайберләрен  искә алып үтми мөмкин түгел.

 Рудин:   Кеше җирдә йорт – җир, нигез кора,
                Тимәс диеп җилләр, салкыннар.
                Зур илемнең рухи хәзинәсе,
                Чал тарихы булган халкы бар.
                Хәтерләүдән курыкма син!
                Үткәннәрне онытма син!
                Бел син ерак бабайларның
                Ничек итеп көн иткәнен,
                Ни иккәнен, ни чәчкәнен,
                Нинди уйлар, нинди моңнар
                Безгә калдырып киткәнен.

 Гөлназ: Нур Гайсин “Безнең туган як ”

Әлфия: Нур Гайсинның тормыш юлы.

 Әлфия, Рудин: Туган ягым – Базы буе.

 Билгеле Башкортостанның мәдәният хезмәткәре  Марис Назыйф улы Нәзировның да тамырлары  Әхмәт авылына килеп тоташа.

 Фәрит:М. Назиров  “Нигез”.

Рудин: җыр “ Туган авыл”

 Искиткеч матур тәбигатьле  үстем мин.  авылда нибары ике урам.  Шул урамнарны “ Базы” дип исем кушылган елга аерып тора. Елга мул сулы, балыклы.  Яулык белән, кабык белән балык тота идек.  Трактор тәгәрмәченә дә ияреп чыга иде балык.  Безнең як халкын  ачлык-ялангачлыктан Базы елгасы алып калган дип сөйлиләр. Бу сүзләрдә хаклык бик зур. Гомумән, Ходай Тәгалә, безнең як халкына бай табигать  бүләк иткән. Авыл белән янәшәдә генә – Кызыл тау. Кызыл тауның хикмәте бар: шул таулыкта чия урманнары, җимеш өлгергәч тау чыннан да кып-кызыл була, ул матурлыкны, андагы муллыкны язып кына, сөйләп кенә бетерерлек түгел.  Бөтен матурлык шунда туплангандыр кебек – дип әйтә Җәвит Шакиров.

 “Үги әни” (Җ. Шакиров) (26 җыр)

Гөлназ Җ.Шакиров турында сөйли.

Бәйрәмебезне дәвам итеп, хәзерге көндә доцент  Сабиров Рабис Назыйф улы турында әйтеп үтәсе килә.

 Аделина Сабиров Р.Н. — тормыш юлы.

 Энҗе:        Безнең өчен бит бу изге туфрак,
                    Тамырыбыз моннан таралган.
                    Милләтебез монда яралган,
                    Һәрбер нәсел үзенә җан алган.

 Сәяхәтебезне дәвам итәбез. Әхмәт авылыннан 2 дистәдән артык медицина хезмәткәрләре чыккан. Шуларның күбесе Исхаковлар династиясыннан .

Республикабызның иң абруйлы хирургларының берсе Шәрипов Мөхәммәтгариф Мөхәммәтгали улы турында да сөйләп үтәсе килә..

 Гөлназ: “ Күрәсем килә”

Алдагы тукталыш “Ветераннар”

Әхмәт авылына Бөек Ватан сугышына 142 кеше китә.  46 исән-сау әйләнеп кайта, ә 96-сы вафат була. Ә көндә безнең авлда 2 ветеран яши.

Сүзне исхаков Фәһим Сахибҗамал улына бирәбез.

 Шафиков Әкрәм _______________ улына бирәбез.

Үзенең карт картәтәсе Касимов Васил Харис улы турында Азалия сөйли.

Вилнар – Касимов Фоат Нурлыгаян турында сөйли.

Бию: “ Танго”

Дөньяда  төрле авыллар бар. Бер авыл – үзенең таулары, икенчесе – сулары, өченчесе – урманнары белән дан тота.  Ә минем авылым шуларның барсы белән дә мәшһүр.

Туган ягым, туган авылым, Әхмәтем!

 Аның туфрагында йөзләгән, меңләгән кешеләрнең эзе калган һәм  аларның  өчен дә ул туган авыл, туган як, туган төяк.  Шул кешеләрнең кул көче, акылы белән авылым көннән-көн баеган, матурланган.  Мин Сәлих  коесы чишмәсенең сафлыгына, ялан-кырлардагы чәчкәләрнең гүзәллегенә, Таштау өстендәге һәм Нәзкәй таудагы чыршылырның яшелеллегенә һәм каеннарның төзлегенә сокланам.  Авылым табигате белән генә түгел, кешеләре белән дә матур. Ул миндә горурлык тойгысы уята.  Безнең авылдан күренекле язучылар, җырчылар, хәрби кешеләр врачлар укутучылар чыккан.

 Киләчәктә ул тагын да гүзәлрәк булыр.  Чөнки аның киләчәге – без- бу мәктәп укучылары.

 Соклангыч матур җирләр күп булса да, туган җиргә җитми.  Табигатьнең матурлыгы әти-әниләрнең тормыш итә торган йорты һәм нәкъ  менә туган туфрагым булган өчен дә шулай якын ул.

 Мин авылымны яратам, горурланам.

 Әлфия: Чәчәкләрдән матур илең булу,
       Анда яшәү нинди күңелле!
       Ерак үткәндәге йөз елга да
       Бирмәс идем бер көнемне.
       Бәхетле булып тудык без
       Бу якты илдә.
       Хуҗалар булып калырбыз
       Мәңге бу җирдә!
Җыр “ Кояшлы ил”

1. /Сценарии новогодних праздников/Ап-ак карлы Яна ел.doc
2. /Сценарии новогодних праздников/Ашык безг? Яна ел.doc
3. /Сценарии новогодних праздников/Батыр куяннар.doc
4. /Сценарии новогодних праздников/Елмай бэхет.doc
5. /Сценарии новогодних праздников/Зарыгып коттек ел буе.doc
6. /Сценарии новогодних праздников/Кар кызы бэйрэмгэ чакыра.doc
7. /Сценарии новогодних праздников/Кыш бабайда сер бар.doc
8. /Сценарии новогодних праздников/Р?хим ит, Яна ел.doc
9. /Сценарии новогодних праздников/Саумы, Яна ел.doc
10. /Сценарии новогодних праздников/Серле алан.doc
11. /Сценарии новогодних праздников/Хуш килэсен Яна ел 2.doc
12. /Сценарии новогодних праздников/Хуш килэсен Яна ел.doc
13. /Сценарии новогодних праздников/Хуш килэсен, Кыш бабай.doc
14. /Сценарии новогодних праздников/Чишмэ, ак син, челтер-челтер.doc
15. /Сценарии новогодних праздников/Чыршы бэйрэме 1.doc
16. /Сценарии новогодних праздников/Чыршы бэйрэме.doc
17. /Сценарии новогодних праздников/Яна ел бэйрэменэ.doc
18. /Сценарии новогодних праздников/Яна ел йолдызнамэсе.doc
19. /Сценарии новогодних праздников/Яна ел кичэсе.doc
20. /Сценарии новогодних праздников/Яна ел.doc
21. /Сценарии новогодних праздников/Яна елны каршылаганда.doc
Ап-ак карлы Яңа ел
Ашык безгә, Яңа ел! (1–4 сыйныфлар өчен сценарий)
Батыр куяннар Уртанчылар төркеме өчен Яңа ел тамашасы
Кыш бабай. Яңа еллар килсен бәхет алып, Яңа еллар килсен елмаеп. Күңелләрдә мәңге шатлык булсын, Яшәмәгез, дуслар, моңаеп. Кар кызы
Зарыгып көттек ел буе (бакча балалары һәм башлангыч класс укучылары белән үткәрү өчен төзелгән Яңа ел сценарие)
Кар кызы бәйрәмгә чакыра
Кыш бабайда сер бар (3 күренештән торган әкият-тамаша) Катнашалар
Рәхим ит, Яңа ел! (Мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары белән Чыршы бәйрәме үткәрү өчен үрнәк) Катнашалар
Саумы, Яңа ел! (Әдәби-музыкаль кичә)
Серле алан Нурания Җамалиева Катнашалар
ХушкиләСЕҢ, ЯҢа ел! Урта сыйныфлар өчен Яңа ел тамашасы
Хуш киләсең, Яңа ел! (Яңа ел кичәсе өчен әдәби-музыкаль композиция) Катнашалар
Хуш киләСЕҢ, кыш бабай!
Мәктәпләрдә, балалар бакчаларының мәктәпкә хәзерлек группаларында Яңа ел кичәсе үткәрү өчен Катнашалар
Чыршы бәйрәме Җиңел генә көй яңгырый. Балалар, аяк очларында йөгереп кереп, чыршы тирәли тезеләләр. Балалар
Чыршы бәЙРӘме (башлангыч сыйныф укучылары өчен)
Программа «Кар кызы бәйрәмгә чакыра» дип аталган тамаша күренешләре арасындагы чыгышлар рәвешендә төзелгән. Тамаша үрнәге «Кар кызы бәйрәмгә чакыра» дигән файлда бирелде
Яңа ел йолдызнамэсе (5-8 нче сыйнфлар өчен сценарие) Катнашалар
ЯҢа ел кичәсе (V ix сыйныф укучылары өчен)
Хуш киләсең, Яңа ел!
Яңа елны каршылаганда (Сәламәтлек театры үткәрү өчен сценарий) катнашалар

Саумы, Яңа ел!

(Әдәби-музыкаль кичә)

Мәдәният сараенда яисә авыл клубында Яңа ел алдыннан үткәрелә. Бинаның эче матур итеп төрле төстәге гирляндалар, уенчыклар белән бизәлгән. Зал уртасында купшы яшел чыршы күзнең явын алып утыра. Өстәлләр артында – кунаклар. Кичәне Егет белән Кыз, Кыш бабай белән Карсылу алып бара. Дәртле музыка яңгырый. Кичәдә катнашучылар вальс бии. Бераздан музыка тына.

Егет. Хәерле кич, хөрмәтле дуслар! Бүген Туган илебез, республикабыз Яңа елны каршылый. Бүген һәр төбәктә, һәр урында Иске елга йомгак ясала. Уңганнарның күңеле көр, йөзе якты. Утларын балкытып, иркен залларына чакырып торган Мәдәният йортларында шатлык тулы, һәр йортта тантаналы минутлар!.. Тиздән мәңге тынгы белмәс сәгать телләре, планетага өр-яңа ел килүен хәбәр итеп, 12 не сугачак. Җитеп килгән бәйрәм белән сезне, дуслар! Туып килгән бәхет белән!

Музыка. Дәртле көй яңгырый.

Кыз.

Әй, Мәңгелек, юмарт аксакал син,

Булсам да мин сиңа ятырак.

Бакчаңдагы гомер агачыннан

Өзеп бирдең тагы яфрак.

Кар-буранлы чанасына салып,

Алып килә аны бүз атың.

Ә искесен – истәлеккә булсын –

Шул чанага төяп озатам.

Сырларына кара – көннәренә,

Көмеш ука белән каелган.

Көмеш ука каян алдың, димә,

Күңелемнең нуры салынган.

Юмартлыгың өчен түләү хакы

Һаман-һаман тора өстәлеп.

Хәйләкәр син, беләм, көтәсендер

Һәр берәүдән алтын истәлек!

Өч йөз алтмыш кичә сырлы яфрак

Алларыма төште бәвелеп.

Ничек аны бизи башлар бу дип,

Күзәтәдер кебек Мәңгелек.

Яфрак – елым, сине нәкышьләүдер

Барлык уем, хисем-тойганым.

Шуңа да бит ука итеп сүтәм

Йөрәгемнең алтын йомгагын.

Ишек шакыган тавыш ишетелә. Озын таяк тоткан Кыш бабай килеп керә.

Кыш бабай. Мөмкинме, оланнар, сезгә рәхмәтем зур. Яңа ел кичәсен ничек башларга дип баш ватып килә идем. Хәлемә кердегез, коткардыгыз! Рәхмәт сезгә!

Егет. Саумы, Кыш бабай! Син алып килгән Яңа ел белән! Әйдә, түрдән уз! Хәерле сәгатьтә бергәләп бәйрәмне башлап җибәрик.

Кыш бабай. Мин әзер, улым. Карсылу кызым керсен дә башларбыз. Карсылу дим, Карсылу!..

Карсылу керә.

Карсылу. Мин монда, Кыш бабакай. Хәерле кич, дуслар! Туып килгән Яңа ел белән сезне!

Егет.

Сылу да гына сылу Көнсылу, Иллә мәгәр

Көнсылудан сылу Айсылу!.. Бар сылудан сылу –

Айсылу да сылу, Карсылу!

Кыш бабай. Һай, афәрин, егет икәнсең, дустым. Тел ачкычың яныңда булгач, «ә» дигәнче минем кызыма менә дигән Яңа ел теләге әйтеп бирдең. Тик артык мактап, башын әйләндереп куя күрмә. Бәйрәм кичәсен үткәрә алмый, оятка калырбыз. (Көлешәләр.)

Кыз.

Дуслар җыелды кичәгә.

Балкый бәйрәм утлары!

Дөнья якты!

Бу галәмнең

Җырлаган минутлары!

Сөен, күңел! Уйна да көл,

Килде бәйрәм сәгатең.

Куансыннар картлар, яшьләр,

Белеп шатлык сәгатен!..

Музыка кайда! Музыка!..

Дәртле вальс яңгырый. Барысы да бии.

Кыш бабай. Әйе, … елның соңгы сәгатьләре сугарга санаулы гына минутлар калып бара. Күңелләрдә – бәйрәм шатлыгы. Иске ел белән хушлашабыз! Өр-яңа елга аяк басабыз. Бу мәлдә агай-эне белән күрешеп, эшләгән эшләргә йомгак ясыйсы, үткән гомер, туар бәхет хакында рәхәтләнеп бер сөйләшәсе, сайрашасы килә… Әйдәгез, минем әкиятләрдә генә очрый торган алтын койрык, көмеш ел тулпарыма утырабыз да күз күреме җитмәс җирләрдә, ерак-ерак авыллардан йөреп кайтабыз. Дустым, мә тот әле Урал батырдан (яисә башка дастан батырының исеме әйтелә) калган шушы көмеш йөгәнне.

Егет. Йә, Кыш бабай, тоттым йөгәнне, шуннан?

Кыш бабай. Әнә, күрәсеңме, ак дала уртасында елкы көтүе йөри. Шул көтү арасында:

Башы йөгән күрмәгән,

Сыртына ияр тимәгән,

Колагын бездәй кадаган,

Ялын кыздай тараган,

Карчыга түш, тар бөер,

Җиңел, текә тояклы,

Муеннары бер колач,

Кыйгач камыш колаклы

Җитез бүре күзедәй,

Күз бәбәген чылатыр,

Җилсә, коштай җилпенеп,

Кар бураны уйнатыр

Бер тулпар булыр.

Шуны күргәч, кулыңдагы йөгәнне шылтырат. Башын күтәреп караса, чанага тотып җигәрбез. Йә?..

Егет. Хәзер, Кыш бабай. (Йөгәнне шылтырата. Ат кешнәгән тавыш ишетелә.)

Кыш бабай. Дугасын җиз кыңгыраулар, матур тасмалар белән бизәп, купшы чанага җигәрбез! Булдымы? Ә хәзер юлга! Уңганнар, батырлар белән очрашырга!

«Җиз кыңгырау моңнары» җыры яңгырый. (В. Хәбисламов көе, Ә. Атнабаев сүзләре.)

Кыш бабай (паузадан соң). Чү! Туктап торыйк әле, дуслар! Әнә күрәсезме, ниндидер пәһлеван корыч тулпарда, ак кар дөньясын ярып, көмеш тасмалар суза түгелме? Кем булыр икән, ә? Дустым, яхшылабрак кара әле, син таныган кеше түгелме?..

Егет. Җир тетрәтеп кышкы басуны айкаган корыч тулпар хуҗасы – пәһлеваннарның пәһлеваны, безнең хуҗалыкның алдынгы игенчесе. Ал-ял белми киләчәк уңыш хакында хәстәрлек күргән алтын куллы кеше ул.

Күмәкләп сәхнәдән залга, кичәдә катнашучылар янына төшәләр.

Кыш бабай. Саумы, хезмәт батыры! Яңа ел белән сине, яңа хезмәт уңышлары белән! Йә, әйт әле: нәрсә белән кадерле сиңа үтеп барган ел?

Механизатор үзенең хезмәт уңышлары, киләчәккә эш планнары хакында сөйли.

Кыш бабай. Һай, уңганның да уңганы икәнсең, игенче дустым. Сиңа иң ак теләкләр телим. Яңа елда бурап-бурап карлар яусын, күкрәп игеннәр үссен, синең хәстәрлегең белән илебез буралары алтынга бәрабәр гәрәбәдәй ашлык белән тулсын. Зур хезмәт уңышлары сиңа! Карсылу кызым, Яңа ел күчтәнәчләреңне барла әле. Игенче дустыма нинди бүләгебез бар безнең?

Карсылу. Яңа ел белән котлап, игенчегә җыр бүләк итәбез! (Җырны һәм җырчыны игълан итә.)

Кыш бабай. Әйе, үтеп барган ел республика, район тормышында истәлекле вакыйгаларга бай булды. Игенчеләр Туган илне менә дигән … икмәге белән куандырдылар. Дәүләткә … мең тонна ашлык тапшырылды. Малчыларның да хезмәт бүләге күз алдында: … ит, … сөт, … йомырка сатылды. Әйдә, егет кеше, атларыңны куала, әнә алда ферма утлары күренде, малчылар янына кереп чыгыйк.

Тагын «Җиз кыңгырау моңнары» җырыннан өзек яңгырый. Кыш бабай, егет, Карсылу сәхнәне әйләнеп, тагын залга төшәләр.

Егет. Безнең районда, хуҗалыкта сөт сату, мал симертү осталары күп. Аларның уңган эшенә, хезмәт уңышларына күпләр соклана.

Менә (Фәлән) апаны алыйк. Ничә тапкыр инде ул Яңа елны зур уңышлар белән каршылый. Куллары алтын аның, йөрәге ялкын. Дәртләнеп эшләп, уңышлы эше белән авылдашларын куандыра. Хәзер безнең Карсылу алдынгы савучы белән әңгәмә корачак.

Карсылу (залда утырган савучы янына килә). Апа, сезнең югары хезмәт күрсәткечләрегез хакында ишеткән кешеләр еш кына: «Мондый зур уңышның сере нәрсәдә? Әллә (Фәлән) апа без белми торган берәр тылсымга ияме?» – дип гаҗәпләнәләр. Менә шушы сорауларга сез ничек җавап бирер идегез?

Савучы. Һәр эшнең дә үзенә генә хас сере бар, әлбәттә. Шуның иң зурысы – эшеңне тырышып, аннан ямь табып эшләү. Фермада уңайлы эш һәм ял шартлары оештырылган икән, кинәнеп эшләргә генә кала. Мул сөт савуның сере иң элек тырышлыкта булса, ярышып, бер-берең белән тәҗрибә уртаклашып эшләү – иң зур таяныч. (Хезмәттәге уңышлары, казанышлары, хезмәттәшләре хакында сөйли.)

Карсылу. Рәхмәт, апа! Чынлап та, җиң сызганып эшләгәндәй, бер кинәнеп күңел ачарга да мөмкин.

Биючеләр басыгыз,

Әйләнмәсен башыгыз,

Басыгыз, басыгыз,

Әйләнмәсен башыгыз.

Биючеләр биегез

Матур безнең көебез.

Биегез, биегез,

Матур безнең көебез.

Биючеләр биегәндә

Идәннәре бөгелә.

Ярышларда җиңеп чыктык,

Безнең биисе килә.

Тыпыр-тыпыр, тыпыр-тыпыр,

Тыпыр-тыпыр биергә,

Эшлибез дә, җырлыйбыз да,

Вакыт та бар биергә.

Тыпыр-тыпыр тыпырдатып,

Бергә каты басыйк без.

Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,

Күмәк күңел ачыйк без.

Ягез әле, кызлар, егетләр, бер дәртләнеп биик. Идәннәре бөгелсен, яшь күңелләр җилкенсен!

Үзешчән артистлар катнашлыгында күмәк бию башкарыла.

Бию туктагач, тынлык. Магнитофонда сәгать тавышы: «Тук-тук-тук-тук»…

Кыз. Кыш бабай, әллә Яңа ел җитәме? Сәгать текелди түгелме соң?

Кыш бабай (җитди тавыш белән). Юк, кызым, 12 тулырга иртә әле. Йөрәк тибешен хәтерләткән бу тавыш Туган ил азатлыгы өчен яу кырларында һәлак булган каһарманнарның истәлеген бүгенге тыныч тормышта яшәүчеләрнең хәтеренә төшерүче кайгы сәгате ул. Тук-тук, тук-тук… Республикабызның һәр авылыннан, һәр шәһәреннән 1941 елның 22 июнь таңында явыз дошманга каршы меңнәрчә асыл ир-азаматлар яуга күтәрелде. Миллионнарча кеше Ватан өчен башын салды. Шулар арасында безнең авылдан да … кеше бар. Мәңгелек дан батырларга! (Бер минут тынлык.)

Кыз. Быел халкыбыз фашистик Германияне җиңүнең … еллыгын бәйрәм итәчәк. Шушы олы шатлыкны Туган илгә яулап алып кайткан данлы яугирләр арасында безнең авылдашыбыз (Фәлән) агай да бар. Ветеранның күкрәген батырлык билгесе булган орденнар, медальләр бизи. Ул әле дә кул кушырып түр башында утырмый, хәленнән килгәнчә колхозга ярдәм итә, яшьләр арасында патриотик тәрбия эше алып бара. Бүген ул безнең кунагыбыз. Дөнья болганып торган көннәрдә ветеранның сүзе безгә, яшьләргә, таяныч та, куәт тә.

Ветеран үзенең ничек сугышта катнашуын, бу афәтнең халкыбызга бетмәс-төкәнмәс бәла-каза китерүе, әмма совет кешеләренең тиңсез алышта аяусыз дошманны җиңеп чыгуы, бүгенге көндә тырыш хезмәтләре белән тынычлыкны ныгытулары хакында сөйли.

Егет.

Без солдатбыз. Кем соң солдат түгел!

Солдат – хәтта һәр тау, гөл, диңгез.

Барсы – туза, уза… солдат – тере,

Солдат кына җирдә үлемсез…

Кояш йөри орбитасын урап,

Күзен йоммый җәй дә, кыш та ул –

Мәңгелеккә тормыш сагында ул,

Мәңгелеккә, әйе, постта ул.

Кыш бабай. Әйе, без барыбыз да солдат, оланнар! Менә әле мин дә, Яңа елга аяк басар алдыннан, Җир-Анабызны иңләп, тарафлар буйлап йөреп чыктым. Көнчыгыштан – илебез чигеннән башладым юлны. Мактанып әйтмим, безнең егетләр сакта нык тора, кораллары – кулларында, йөрәкләре урынында. Менә минем арттан сезгә кош теледәй хат та биреп җибәрделәр. Йә, Карсылу, бие әле, биесәң, хат үзеңә була. (Хатны чыгарып югары күтәрә. Карсылу үрелеп алмакчы була, ләкин буе җитми.) Йә, кызым, бие. Егетләр хаты болай гына тәтеми ул.

Егет. Әйдә, Карсылу, уртага төш, идәннәре бөгелсен. (Җырлый.)

Их, дускаем, буең зифа,

Тал кебек бөгеләсең.

Таллар кебек бөгеләсең,

Кем өчен өзеләсең?

Кушымта (күмәкләп):

Үзләренең коесы бар,

Безгә килеп су ала;

Чиләген тутырып ала да

Көлә-көлә югала.

Су буенда кыяк үлән,

Кыеп аласы иде;

Мәңге сагынмаслык итеп

Карап каласы иде.

Кушымта.

Уен көенә күмәкләп биешәләр. Карсылу Кыш бабай каршына килеп туктый.

Карсылу. Йә, Кыш бабай, куйган шартыңны үтәдем, сәлам хатын бир инде…

Кыш бабай. Рәхим ит, кызым, рәхим ит.

Карсылу хатны алып ача, тиз генә күз йөгертеп чыга.

Карсылу. Бу – солдат хаты. Ул үзенең ата-анасын, туганнарын, бөтен авылдашларын Яңа ел белән котлап, күп сәламнәр җибәргән. Хезмәтем әйбәт бара, исән-саумын, Туган ил сагында нык торам, дигән. Сезнең барыгызга да бәйрәм кичендә күңелле җыр бүләк итәм, исемен үзегез сайлагыз, дигән.

Кыш бабай. Нинди итагатьле, җор күңелле егет икән. Маладис! Мондый батырлар барда, хәвеф-хәтәр булмас. Менә мин, картлач булсам да, аның хатын укыгач, дәрманым артып, яшь чакларым исемә килеп төште. Йә, булмаса, батыр солдат хөрмәтенә үзем дә бер җир селкетеп биим әле.

Үзешчән артистлар гармунда, курайда салмак көй уйныйлар. Кыш бабай акрын гына, әмма дәртле итеп бии.

Егет. Күрегез әле, күрегез, бизәкләре нинди матур, ә?! Ай-һай-һай… Койган да куйган. Кыш бабайның тунындагы кар бөртекләре кебек, күзнең явын алып тора. Мөгаен, бу (Фәлән) җиңгәмнең миңа дип әзерләгән бүләгедер әле.

Залда утыручылар чигү яки тегү остасына борылып карыйлар. Алып баручы аның яңа бәйләгән шәлен, чиккән кулъяулык-тастымал кебек әйберләрен алып башкаларга күрсәтә.

Егет. Дуслар, бүген мин сезне авылыбызның (районыбызның) иң уңган кул остасы белән таныштырам. Ул безгә үзе эшләгән әйберләрдән үрнәкләр алып килгән. (Күргәзмәгә куелган әйберләр белән таныштыра.) Әйе, (Фәлән) апаның (агайның) куллары алтын икән. Үз эшендә тырышып эшләү, балалар тәрбияләү белән беррәттән, ул кичләрен күз нурларын түгеп, чигү чигә, иҗат итә, тормышыбызны матурларга тырыша. Ул чын мәгънәсендә рәссам кеше. Кешеләргә матурлык өләшә, үзенең күңелен иҗаты белән матурлый. Йә әле, Карсылу, иңеңә салып кара, сиңа килешәме? (Карсылуның иңбашына шәлне китереп сала.)

Кыш бабай. Ай-һай, Карсылу кызым, хур кызы булдың да куйдың түгелме соң? (Көлә.)

Карсылу. Ким түгел шул! (Шәлен иңенә салган килеш алып баручы кызга баса. Икәүләп бииләр.)

Шәл бәйләдем, шәл бәйләдем,

Шәл бәйләдем, шәл бәйләдем,

Шәлем түгәрәк түгел лә

Шәлем түгәрәк түгел.

Кушымта:

Эннә-гидер, геннә-гидер генәем лә

Эннә-гидер, эннә-гидер генәем.

Очып барып күрер идем,

Очып барып күрер идем,

Җаным күбәләк түгел лә

Җаным күбәләк түгел.

Кушымта.

Кара бәрән тиресе лә,

Кара бәрән тиресе лә

Кама булыр дисеңме лә,

Кама булыр дисеңме?

Кушымта.

Сикереп төшеп биегәннән,

Сикереп төшеп биегәннән,

Язык булыр дисеңме лә

Язык булыр дисеңме?

Кушымта.

Бию туктагач, ишектән атылып берәү керә. Кулындагы пакетта берничә әчмуха чәй, кәнфит, ак күмәч… Ул, залга кергәч, сүзен әйтә алмыйча, гаҗәпләнеп карап тора.

Кыш бабай. Саумы, дустым! Ашыгып кая китеп барасың? Әллә Яңа ел кичәсенәме?

Чит кеше. Ә-ә, Кыш бабай, син мени? Нинди көрәк сакаллы карачкы дип торам. Исәнме, Кыш бабай, исән генә йөрисеңме?

Кыш бабай. Таза гына. Тик кем дип эндәшергә дә белмим бит әле, дустым, сиңа.

Чит кеше. Минем исемем – Мыжыкбай. Менә киләм әле.

Кыш бабай. Туып килгән Яңа ел белән сине, кем, Мыжыкбай дустым! Яңа бәхет, яңа шатлык белән!

Мыжыкбай. Рәхмәт, агай-эне. Әйе! Үзегез бәхетле, шатлыклы булыгыз. Ә безгә кайда инде ул бәхет, кайда ул шатлык! Кунакка барган идем, кире кайтып киләм.

Кыш бабай. Бәй, дустым, ни булды?.. Яңа ел башлана дип торганда, кеше кунак ташлап китә димени?

Мыжыкбай. Килен белән малай янына барган идем…

Кыш бабай. Я, шуннан?

Мыжыкбай. Киленнән уңмадык. Кыш бабай, килен пүчтәк булып чыкты. Бердәнбер малайны кызганам, капты малай. Йомшаклыгыннан файдаланып, килен малайның җилкәсенә менеп атланды, тезгенне нык каера. Йә, шул ирләр эшеме инде?! Иртүк, таң тишегеннән сикереп тора да ашарга әзерләргә тотына. Ә килен кеше йокы симертә, үзе дә симерә. Малай иртәнге ашны өлгерткәч кенә уяна теге килен галәмәте. «Тор, алтыным, сәгать сигез тула», имеш. Шул ир эшеме инде, йә?

Кыш бабай. Я, шуннан?

Мыжыкбай. Шуннан ни, иртәнгене ашагач, килен көзге алдында сыланырга-сыйпанырга тотына, ә малай кызын юындыра, ашата, киендерә, балалар бакчасына озата китә. Килен дигән бәндә киенеп-ясанып ала да, сумкасын кулбашына асып, туп-туры эшкә атлый. Юк, уңмадык киленнән, булмады, капты малай! Бердәнбер малай булмаса, бәлки, ул чаклы жәлләмәс тә идем. Кичен бала артыннан бакчага килен керә дип уйлыйсыңмы?

Кыш бабай. Килен балакай, әлбәттә!

Мыжыкбай. Юк шул, әлеге минем малай, бахырың. Ә идән яки кер юа башласалар, кемнең юа, кемнең ярдәм итә икәнен аңламассың. Таякның юан башы әпәт малай җилкәсенә төшә. Уңмадык киленнән, уңмадык. Барган саен йөрәккә кан саудырып кайтам. Киленгә әйбәт, ә малайның эшләре хөрт: сер бирмәгән була, бахыр, ләкин мин күрәм, җаным белән тоям, мин карт төлкене алдый алмассың.

Мәхәббәтнең нәрсә икәнен беләбез. Хатын ирнең авызына гына карап тора, әнә минем хатын кебек. Менә ничек була ул мәхәббәт.

Кыш бабай. Ә киявең?

Мыжыкбай. Кияү шәп минем, алтын егет. Кызыбызны шундый ярата, өрмәгән җиргә утыртмый. Кызыбыз бал да май эчендә генә йөзә. Кияү балаларын үзе юындыра, үзе ашата, үзе йоклата, үзе киендерә, үзе яслегә илтә, өйдә бөтен эшне үзе эшли. Кызым кичләрен я китап укый, я телевизор карый, ә кияү килеп, аның баш түбәсеннән генә үбеп, алдына я чәй, я кофе китереп куя. Кияү шәп минем, дустым, кияү шәп, кияү алтын. Барсам – кайтасым килми. Әлбәттә, бер кимчелеге бар барын, зәм-зәм суы белән дус түгел. Шуның аркасында миңа да эләкми. Ләкин анысына гына түзеп була. Мәхәббәтнең нәрсә икәнен беләбез, җиңгәң белән юкка гына утыз дүрт ел да утыз тугыз көн дөнья көтмәдек. Кияү шәп минем, алтын! Ә килен пүчтәк. Капты малай…

Йә, ярый, сау булыгыз. Сезнең белән ләчтит сатып, Яңа елга соңга калуым бар. Кияүгә киттем, кияүгә! Хушыгыз!

Кыш бабай. Сау бул, Мыжыкбай. Киявеңә бездән сәлам әйт! (Халыкка.) Бу бәлачел бәндә белән мавыгып, бәйрәмне оныта язганмын. Йә, дуслар, нигә тынып калдыгыз?

Кыз. Бәйрәм дәвам итә. Туган илебезгә, яшәгән төбәгебезгә ямь өстәп, өмет, шатлык тулы Яңа ел килә. Бу бәйрәм кичендә ничаклы уңганнар, батырлар, матурлар белән таныштык. Инде сүз авыл Советы рәисенә. (Яисә: авыл администрациясе башлыгына.)

Авыл Советы рәисе (администрация башлыгы). Әйе, дуслар, үтеп барган ел безнең өчен бик юмарт булды. Җиң сызганып эшләү белән беррәттән, күңелле ял итеп, матур-матур йолалар үткәрдек, бәйрәмнәр кордык. Шушы үтеп барган елда авылыбызның иң хөрмәтле, иң данлы-абруйлы кешесе (Фәлән) агайга (апайга) … яшь тулды. Аның тормыш юлы илебез тарихыннан һич аерылгысыз. Шушы шатлыклы бәйрәм кичендә, аны туган көне белән котлап, сезнең исемнән кечкенә генә бүләк бирергә рөхсәт итегез. (Бүләк тапшыра.) Моннан берничә көн (атна, ай) элек кенә авылыбызның уңган игенчеләре (малчылары һ. б.) гаиләсендә бер куанычлы вакыйга булды, аларның уллары (кызлары) туды. Яшь гаиләгә, яңа туган сабыйга Яңа елда яңа яуган кардай ак бәхетләр теләп, хуҗалык идарәсе кушуы буенча кечкенә бүләк тапшырам. (Тапшыра.)

Бүгенге авыр тормышыбызда сирәк бәйрәмнәрнең берсе – өй туйлары. Яшьләр өйләнә, яңа тормыш кора. Хуҗалыгыбызда эшсөярләр арта. Әле үтеп барган … елда … кеше өй туе үткәрде. Шуларның соңгы икесе шушы көннәрдә генә булды. Яшьләргә Яңа елда яңа йортларында бәхетле, тигез яшәүләрен теләп, шушы кечкенә истәлекләрне тапшырырга телим. (Бүләкләрне тапшыра.)

Егет.

Тагы туа, балкып туа Бетмәс-төкәнмәс туплаган

Туган якның ал таңнары. Алтын китап тотып кулга,

Энҗе ява – җирне яба Туган илем, кыю атлап,

Яңа елның ак карлары. Чыкты әле якты юлга.

Күңел тоя җир җылысын, Ап-ак гөлләр белән бизәп

Илнең тулы амбарлары. Туган якның ал таңнарын,

Ява игенче шатлыгы – Җыр-моң булып җиргә ява

Яңа елның саф карлары. Яңа елның ак карлары.

Карсылу. Яңа ел белән, дуслар!

Күкрәгенә «…» ел дигән ал тасма таккан Яңа ел керә.

Кыш бабай. Төкле аягың белән, япь-яшь, өр-яңа ел!

Яңа ел. Саумысез-исәнмесез, дуслар!

Кыш бабай. Имин тормыш, бәхет белән!

Егет. Хезмәттә уңышларыгыз зур булсын, үзегезгә шатлык, бәхет юлдаш булсын.

Кыш бабай, Егет, Карсылу (берьюлы). Яңа ел белән!

Күңелле вальс яңгырый. Барысы да биергә төшә.

Бәйрәмнәр, туйлар өчен.Сәмига Сәүбанова туплавында. Казан, «Раннур» нәшрияты, 1999

Яңа ел кичәсе — 2014 (Иске Җияш авылында)

А.б.

Ап — ак карлар ява бурап — бурап, Ак бөртекләр оча урап — урап, Әллә томан шунда, әллә буран -Оеп уйга калган кышкы буран.

Нинди хисләр соң бу, нинди халәт –

Керфекләргә куна ак күбәләк.

Бөтен хәят чумган сихри акка,

Яңа елга кереп барган чакта.

Пакьлек сирпеп тора бар агачлар, Ак күбеккә баткан алмагачлар. Әйтерсең лә алар чәчәк аткан,

А т м а г а н ы, гүя, ак шәл япкан.


  • Хәерле кич, хөрмәтле авылдашлар, дуслар, туган нигезләрен сагынып кайтучы кунаклар! Яңа ел белән сезне! Бусагадан атлап керергә әзер торган 2014 нче ел — Ат елы котлы булсын. Зур сөенечләр, иминлек, беркайчан да бетмәс бәхетләр алып килсен!!! Бәйрәм белән!!!

(бәйрәм белән тәбрикләп:)

Концерт номеры…..Илгинә җырлый…………………………………………………………

А.б.

Күңелләргә нур өстәп, иң матур көннәре, игелекле, бәрәкәтле теләкләре, җиргә иминлек теләгән эшләре белән 2013 нче ел илебездән китә. Яңа елга кергәндә без гадәт буенча иске елда узган юлга әйләнеп карыйбыз…

Иске Җияш авылы тормышында да бер ел эчендә нинди яңалыклар булган? Терлекчелек. игенчелек тармаклары нинди уңышлар яулаган? Халыкның яшәеше ничек? Эчәр суы бармы? Җәен –кышын авылдан чыгар, керер юллары булганмы?..


  • Ә хәзер кыскача гына башкарган эшләргә йомгак ясау һәм бәйрәм белән котлау өчен сүзне авыл җирлеге башлыгы Миңнеханов Рәдис Фәрих улына бирәбез. Рәхим итегез!..

(Рәдис абый сөйли)

А.б.

Бар тарафта аклык, пакьлек кенә,

Күңелләрдә керсез шатлык кына.

Куеннарга салкын җил керсә дә,

Бу мизгеле җанның шундый садә!

Кар болытын җилләр сүтеп бара,

Ел арты ел шулай үтеп бара. Уралса да уйлар ак хыялга,

Уза гомер, уза, атлый алга.

Ярдан дулкын каккан көймә кебек,

Бер ел чикте дисбе төймә кебек. Чигәләргә сылап карның агын,

Бер ел шулай узып китте тагын…

Концерт номеры…….р у с биюе (Фәндүс, Инзилә)

А.б.

Петр 1 фәрманы белән Яңа ел 1700 нче елда 1 гыйнварда үткәрелә башлый. Яшебез ничә дә булса да, 8 яшьтәме, 18 дәме, 50 дәме, 70 тәме, мөһим түгел. Бөтен халыкларда да үтә торган әлеге бәйрәмне барыбыз да көтә. Яңа елга зур өметләр баглый. Кышның салкын айларында үтүенә карамастан бу бәйрәмне чиксез яратабыз.

Димәк, бәйрәм

җыр – биюсез, әлбәттә инде, уеннарсыз булмый…

Хәзер сәхнәгә кызыклы уенга чакырам. Чама белән 5 кешене.

Гусеница уены.

Тәртибе: биш кеше бер-берсенә тотынып, чүгәләп утыралар һәм кушылган команданы үтиләр.

1) Бу гусеница бик итагатьле, күрегез әле, сезне бәйрәм белән сәламли. (залга баш ия)

2) А.б. кулында алма. Ул хәзер алма исен сизде һәм аны ашарга килә.

3) Гусеницабызның тамагы туйды, ул гимнастика ясый.

4) Кошларның да ашыйсы килгән. Гусеницага куркыныч яный. Ул ничек качып котылыр икән?

5) Тамак тук , баш исән булгач йоклап алсаң да ярый.

УЕН ТӘМАМ, БҮЛӘКЛӘҮ. Рәхмәт.

Уен: Кайберәүләрнең перчатка белән капчыкка… кар тутырганнары бар, ә менә шырпы кабына шырпы тутырганнары бар микән?

Перчатка белән шырпы тутыру уены.

А.б.

Ап — ак карлар ява бурап — бурап,

Уй — гамьнәрем кайта урап — урап,

Урап кайта б ә х е т көткәннәргә,

Китеп бара ерак үткәннәргә.

Бурап — бурап ап — ак карлар ява,

Аклыклары күңелләргә дәва.

Пакьлекләре шифа йөрәкләргә,

Ак нур иңә изге йөрәкләргә.

Имин булсын килер еллар гына,

Язсын тигез, имин юллар гына,

Ходай бездән бәхет кызганмасын,

Көнчелектән дошман сызланмасын.

Концерт номеры Гараева Резеда…………………………..



Концерт номеры………татар биюе (Инзилә, Рушания) башкарыла, биюгә тамашачылар да чакырыла. Шул чак Кыш бабай белән Кар кызы керә. Биюгә алар да кушылып китә.

А.б. Дуслар, үзенең Кар кызын ияртеп, яраткан җәнлекләрен, н и к т е р,

үзе белән алмыйча

, мәңге яшь Кыш бабабыз да килеп җиткән. Әйдәгез аларны кул чабып каршы алыйк…

Рәхим итегез, Кыш бабай. Кар кызы!

Кыш бабай. Исәнмесез, улларым, кызларым! Исәнмесез, килгән кунаклар! Котлы булсын Яңа еллар! Яңа ел сезнең барыгызга да бәхет, шатлык, сәламәтлек алып килсен. Күңелләрегез мәңге яшь булып калсын! Юлда килгәндә бик арыдым, балалар. Мин бераз утырып ял итеп алыйм, ә кызым син сөйли тор.

Кар кызы.

Дуслар җыелды кичәгә,

Балкый бәйрәм утлары!

Дөнья якты! Бу галәмнең

Җырлаган минутлары!

Сөен, күңел! Уйна да көл,

Килде бәйрәм сәгатең

Куансыннар картлар, яшьләр,

Белеп шатлык сәгатен!..

А.б. Кыш бабай, син ял ит, без сиңа үзебезнең чыгышыбызны күрсәтеп китик әле.

— Ш а л к а н әкиятен сәхнәләштерү.

— Кыш бабай призы.( Кешеләргә календарь таратыла.Өч ай исемен сызарга. Әгәр Кыш бабайныкы белән туры килсә җиңүче була. Әгәр 2шәр ай гына берничә кешенеке туры килсә Кыш бабай тагын бер айны сызарга куша)

— Кыш бабай белән берлектә “Фикер йөртү” уенына 5-6 кешене чакырабыз. Әйдәгез, Кыш бабай киткәнче аның белән уйнап калыгыз. Аның энергиясе сезгә бер буена җитәр.

Кыш бабай, уен синнән башлана. Үз гомереңдә күп җирләрдә йөрдең, янәшәңдә һәрчак г ү з ә л зат — Кар кызы булды. Син үзең яратып дәшкән иң матур хатын – кыз исемен әйт әле. (Кыш бабай яраткан хатын кыз исемен әйтә. Калганнар чират буенча соңгы хәрефтән башланган хатын-кыз исемен әйтәләр. Кем әтә алмый –шул уеннан чыга бара.Азаккы кеше җиңүче була.)

……М ә с ә л ә н,

1.Хупҗамал – Ландыш – Шаһидә – Әнисә – Әдип – Петр – Раил – Ленар – Рәис – Сәлим— Мостафа –Айрат – Таһир –Рәфис-Сәйдәр – Рифкат – Тәкый – Йолдыз – Зариф – Фаил – Ләбиб – Булат – Таҗи – Ирек— Камил –

2. Фәрсия – Язилә — Әминә – Әдибә – Әкълимә – Әдилә –

3. Дилара – Алсу – Уралия – Язилә –

-А.б.

Кыш бабай, син килүгә бик матур итеп урамнарны бизәүче – сыннар ясаучы балалар бар. Кайсысын мактарсың икән? Сүзне сезгә бирәбез.

Кыш бабай:

Балтач ягыннан килдем мин, урамнарны карап чыктым. Иң тырышкан бала – Могътабаров Наил оныгы дип уйлыйм. Аңа махсус бүләгем бар. Кил әле бире…

-Маскалар керә.

А.б. Менә Кыш бабай адаштырып калдырган җәнлекләрең дә килеп җитте.

— Әйдәгез, хәзер Кыш бабай белән Кар кызын үзенең якыннары белән биетеп алыйк.

Бию көе куела.

А.б.

Кыш бабай, еллар гасырларга тупланса да, дәртең, яшьлегең һаман арта гына бара. Күңелгә чиксез өметләр, ышаныч, җирдә яшәргә көч бирәсең. Рәхмәт сиңа. Киләсе елларда да сине шулай көтеп алсыннар.

Кыш бабай. Улларым, кызларым! Сезнең белән бәйрәм бик күңелле булды. Безнең китәр вакытыбыз да җитте. Безне әле Теләкәйдә дә, Шәриптә дә көтәләр. Мин сезнең янда үземнең оныгымны — Яңа елны калдырам. 2014 нче елда барыгыз да аның белән дус булырга тырышыгыз. Яңа ел илебездәге тынычлыкны сакласын, барыбызга да сәламәтлек алып килсен. Оныгым, сүз хәзер сиңа. Сау булыгыз!

Кыш бабай белән Кар кызы чыгалар.

А.б. Әйдәгез, безгә өр яңа ел – А т елы калдырган, күңелле бәйрәм мизгелләре бүләк иткән Кыш бабай белән Кар кызын алкышлап озатыйк. Сау булыгыз…

Йә, рәхим ит, Яңа ел, төкле аягың белән.

Яңа ел. Исемем минем — Яңа ел

Мин бәхет таратучы.

Җир йөзендә һәр нәрсәне

Өзелеп яратучы.

Сезне өзелеп сагынганга

Килдем мин яныгызга.

Бәхет, шатлык, сәламәтлек

Телим мин барчагызга.

Үз илемдә, үз телемдә

Бәйрәм белән котлыйм Сезне.

2014 нче елның

Имин булсын һәрбер көне

Концерт номеры……….Бию. Общий. Микс.

Концерт номеры Илгинә җырлый……

(Уен. “Балык тоту”)

А.б.

Замана муллык чорында булуына карамастан, каяндыр төшеп калганны көтеп утыручыларда юк түгел. Менә сезгә кечкенә генә хикәят сөйлим. Бер хәерченең соранып утыруын күреп, б а л ы к чы үзенең тоткан балыгын аңа бирә. Рәхмәт. Бүген бу кеше ач булмады…

Иртәгесен ул тагын шул урынга соранып утырырга чыкты.

Аның янына икенче балыкчы килде, әмма кичәге балыкчы кебек эшләмәде, хәерчегә бер генә балык та бирмәде. Ул аңа балык тоту серен өйрәтте.

Хәзер бездә икенче балыкчы кебек эшләп карыйбыз. Сәхнәгә балыкчыларны чакырабыз.

Тизлеккә карап эш бәяләнә.

……………………………………..

А.б. Чираттагы уенны тәкъдим итәбез.

4 зур кешене

чакырабыз.

Тормышта без пар булуны телибез. Пар кешеләр бер – берсен даими тулыландырып яши. Ходай тәгалә безнең күп кенә органнарны да пар итеп яраткан. Без пар, симметрик органнарның кирәклеген ни мәгънәдә аңлыйбыз икән. 4 кешене мин дә 2 пар итеп куям һәм аларга берәр кыз бала бирәм. Шушу кыз балага бик матур итеп б а н т и к бәйләп күрсәтегез әле.

Уен. “Бантик бәйләү.”….. …………

А.б. Уенда катнашучылар залга карап, үз фикерегезне әйтегез әле: “К и р ә к ме парлылык?”

А.б.

Яңа елда исән — мул тормышка

Аяк бассак иде, йа Рабби!

Кил, Яңа ел, изгелегең белән

Явызлыкны беркем яратмый.

Күкләр аяз, дөнья имин булсын,

Авырлыклар ишек какмасын.

Шәфкатьле бул, беркем бу тормышта

Шатлык чәчеп, кайгы тапмасын.

Иңнәренә тормыш авырлыгын

Күтәрмәсен ялгыз аналар.

Ата — ана тигезлеге белән

Пар канатлы үссен балалар.

Безнең авыл халкы җор телле, мәзәк сөючән халык. Сәхнә түренә м ә з ә к ч е л ә р н е чакырам.

Концерт номеры………Мәзәкчеләр чыгышы.

Уен. “Кием кию”

2 пар чыга (Күз бәйләнгән килеш егет пакеттагы киемнәрне кызга кигерә. Бу уен тизлеккә башкарыла.)

Уен.

Бала карау” Хатын – кызлар хәзер бер генә дә буш түгел . Йә ул дәүләт эшендә,йә кунакта, йә руль артында, йә тагын әллә кайда. Бала карауны әтиләр кулына тапшырабыз… (Әтиләр балаларына памперс кигезә, шешә белән сок имезә…)

А.б.

Дөнья матур, илләр имин булсын,

Тыныч булсын туган җиребез.

Сәламәтлек, бәхет, шатлык белән

Узсын икән һәрбер көнебез.

Бию. (Рушания, Инзилә.)

Хөрмәтле авылдашлар, кунаклар, бүгенге бәйрәм кичәсенә актив катнашканнар!.. Якынлашып килүче 2014 нче елда барыгыз да сау – сәламәт булыгыз. Кышкы аклыкка. Язгы сафлыкка, җәйге җылылыкка, көзге муллыкка сөенеп, тормыштан тәм табып, өмет белән яшәгез. Кайгы — хәсрәтләр, борчу — мәшәкатьләр сезне ерактан урап узсын. Яңа елда гына түгел, ә ел буе кәефләрегез һәрвакыт күтәренке булсын.

Ә хәзер бәйрәмебезнең икенче өлешенә күчәбез. Лотерея уеннарын башлыйбыз.

Музыка кую өчен


  1. Концерт номеры…..Илгинә җырлый………………………………

  2. Концерт номеры…….р у с биюе (Фәндүс, Инзилә)

  3. Концерт номеры Гараева Резеда.

  4. Концерт номеры………татар биюе (Инзилә, Рушания)

  5. Концерт номеры……….Бию. Общий. Микс.

  6. Концерт номеры Илгинә җырлый……

  7. Бию. (Рушания, Инзилә.)

Достарыңызбен бөлісу:

Әниләр көненә багышланган
сценарий.             

«Илгә — матурлык, җиргә — батырлыкны
сез бирәсез, газиз әниләр!»

«Солнышко, радость, счастье моё – мая мама!»

Кичә Римма Ибраhимова
башкаруында композитор Р.Абдуллиннын, Т.Миннуллин сузлэренэ язылган жыры
янгырый. «Бишек жыры».

Сәхнәгә
ике алып баручы чыга.

1.А-б. Ана назы — жирдэ ул мэнгелек,
         Мэнгелек жыр — бишек жырыгыз.
         Без узасы юлда маяк булып
         Гомер буе балкып торыгыз.

    Тормышларыгыз матур,
йөзләрегез көләч, булсын, сәламәтлек
һәрдаим юлдашыгыз булсын. Кадерле әниләр! Сезне
бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә озын
гомер, бәхет,сәламәтлек телибез.

2 а.б.       На свете добрых слов немало,

               
Но всех добрее и важней одно:

               
Из двух слогов простое слово: «мама»

               
И нету слов дороже, чем оно.


Дорогие мамы!

Поздравляем
вас с Днем Матери.

Без
сна ночей прошло немало,

Забот,
тревог не перечесть.

Земной
поклон вам все родные мамы

За
то , что вы на свете есть !

1.а.бЕлмайса
йозеннэн анлыйм
        Энкэемнен телэген.
        Донья кинлегенэ тинлим
        Энкэемнен йорэген,
        Энкэй, сина булэк итэм
        Ботен донья голлэрен.
        Юллар кебек озын булсын,
        Энкэем, гомерлэрен.
        Ай нурыннан да нурлырак
        Энкэемнен йозлэре.
        Монлы койдэй кунелемдэ
        Энкэемнен сузлэре.

            Айдан,
кояштан кадерле — син ул, әнием.

           
Иң ягымлы ,иң сөйкемле — син ул, әнием

 Безнен бугенге бэйрэм кичэбез
кадерлелэребез сезгэ, газиз энилэребезгэ багышлана

2.а.б.    Слова «Мама, мать-одни из самых
древних на Земле». Все люди уважают и любят матерей. Словом «Мать» называют и
свою Родину, чтобы подчеркнуть , что она по- матерински относится к своим
детям.

  Во многих
странах отмечается «День Матери». Люди поздравляют своих матерей и приезжают к
ним в гости, дарят подарки, устраивают для них праздник. И мы сегодня собрались
здесь чтобы поздравить своих мам.

1 а.б. Мәхәббәте
һичбер киртәләрне белми торган, күкрәк сөте
белән хәят биргән… ананы олылыйк! Дөньяның
бөтен матурлыгы анада. Анадан башка шагыйрь дә, анадан башка батыр
да булмый. Дан аналарга!

Мэрхэмэтле безнен энилэр.
Жиргэ матурлыкны, илгэ батырлыкны
Сез бирэсез, гузэл энилэр.
Сездэ яши сурелмэслек хислэр,
Йөзегездэ шәфкать нурлары.
Сезнен жырлар аша кучә безгә
Туган халкыбызнын моннары

Бүген
әйтеләсе теләкләребез, җырларыбыз,
биюләребез – барысы да чын йөрәктән,
күңелнең иң-иң түреннән —
сезнең өчен. Кабул итеп алыгыз, рәхәтләнеп
тыңлагыз, ял итегез.

Концерт
номеры.________________________________________________________________

Лирик көй
яңгырый. алып баручылар чыга.

1.а.б. Энием! Энкэем! Газиз Анам! Синнэн дэ
якынрак, кадерлерэк кем бар сон доньяда?! Кукрэк сотен имезеп, конен-тонгэ,
тонен-конгэ ялгап, куз карасыдай устерэсен бит син балаларынны.

2.а.б. Мама! Мамочка! Сколько тепла таит это
магическое слово. Материнская   любовь греет нас до старости. Мама учит
нас быть мудрыми, дает советы,  заботиться о нас, передает свои песни,
оберегает нас.

Младенец
старательно складывает по слогам  «Ма-ма » и почувствовав удачу,  смеется
счастливый. Мама! Вслушивайтесь, как гордо звучит этот слово! В
 народе живет много добрых слов о матери.
Например:

          
При солнышке- тепло , при матери –добро.

1.а.б.  Ана өчен баладан газиз
нәрсә булмас.

2.
а.б.
Нет лучшего
дружка, чем родная матушка.

1
а.б.
  Баланың
бармагы авыртыр, ананың йөрәге авыртыр.

2.а.б.   Без отца полсироты, а без матери и
вся сирота.

1.а.б.  Улы данга чыкса, анасы яшәрер.

1 а.б. Әйе, Ана – бөек исем,

Нәрсә
җитә ана булуга!

Шуңа күрә

Зур горурлык белән

Без сөйлибез АНА турында.

Концерт
номеры.________________________________________________________________

Лирик көй
яңгырый. алып баручылар әкрен генә чыга.

1 А. б. Бар хэстэрем, бар хэсрэтем
Бала очен.
Хормэтем да, хезмэтем дэ
Бала очен.
Укенулэр, утенулэр
Бала очен.
Тынгысыз кон,
йокысыз тон
Бала очен.

2 А.б. Утка, суга укталуым
Бала очен.
Чыгар юлдан тукталуым
Бала очен.
Таннан эувэл кайнар аш та
Бала очен.
Тэгэрэгэн кайнар яшъ тэ
Бала очен.

1 А.б. Иртэн — кичен йорэк хисем
Бала очен.
Барлык эшем, барлык кочем
Бала очен
Янам — тузэм ,кеям — кунэм
Бала очен.
Горур башны тубэн иям
Бала очен.
Тонен якты таннар котэм
Бала очен.
Кунелемдэ жырлар йортэм
Бала очен.
Бала очен…

Концерт
номеры________________________________________________________________

!.А.б. Ана күңеле кебек җылы, нурлы

Күк йөзендә
кояш, йолдыз юк.

Ана сөюе кебек чиксез
тирән

Җир йөзендә
һичбер диңгез юк.

 Синең өчен
кайгыртучы әниең булуы нинди зур бәхет ул. Аны ярату гына
җитми, аның кадерләрен белергә,сүзен тыңларга,
яхшы укуың, үзеңне үрнәк тотуың,
әшкә өйрәнеп үсүең белән анны
шатландырырга кирәк.

1А.б. Ак чэчлэрен жем-жем килэ,
Энкэй, ул шатлыктандыр.
Гомереннен бакчасында
Былбыллар озмэсен жыр.
Кадерлелэребез! Бу жырыбыз сезгэ багышлана.

Концерт номеры________________________________________________________________

2
а.б.
         Люблю тебя
мама, за что не знаю.

                   
Наверно за то , что дышу и мечтаю.

                   
И радуюсь солнцу и светлому дню,

                   
За это тебя, я родная люблю.

                   
За небо, за ветер, за воздух вокруг.

                  
Люблю тебя мама , ты лучший мой друг!

Алексей
Максимович Горький писал: «Без солнца не цветут цветы, без любви нет счастья,
без женщины нет любви, без матери нет ни поэта, ни героя. Вся радость мира- от
матерей!.»

        Если вы
хотите сделать маму самым счастливым человеком, поступайте так, чтобы она
радовалась и с гордостью могла сказать : «Знаете, какие у меня хорошие дети!»

1.а.б.   Есть мама у жеребенка,

Есть
мама у львенка,

Есть
мама у самого маленького котенка

 И
у ребенка есть мама

Любимая,
славная, самая!

«Песня
мамонтенка».__________________________________________________________________

Лирик
җыр яңгырый

1А.б. Аналар ботен йорэк жылыларын биреп
устергэн балалар, усеп буйга житу белэн, очар кошлар кебек, тирэ-якка
таралалар. Нишлисен бит, ананын боеклеге дэ энэ шунда — ул илебез-нен, hэр
почмагында, намус белэн хезмэт итэ алырлык, белемле, тырыш сэлэтле, илhамлы
балаларын устереп Ватаныбыз кулына тапшыра.


2 А.б. Э аннан сон?!
Аннан сон, кош теледэй генэ бер хат котэ, изге хэбэр котэ ана.
Хат ташучы килми микэн, диеп. ,
Борылып карый барган юлыннан.
Конгэ чыкса, кузе тэрэзэдэ,
Иртэ — кичен сунми уты да.
Хатлары юк, узе кайтыр, диеп,
Бик сон гына китэ йокыга.
Ана котэ,
Ана омет итэ…


1 А.Б.Менэ шулай, усеп буйга житкэн, инде узлэре эти hэм эни булган,
туган ояларыннан еракта яшэуче балалар, соекле энилэренэ хат яздылар.

Лирик җыр
яңгырый. Балалар урындыкларга утыралар, дәфтәр, ручка алалар.

1 бала.
«Кил син безгэ, эни, ботенлэйгэ
Бер кайгысыз, рэхэт торырсын,
Оебезнен. курке булырсын».
2 бала.
«Син безгэ кил, эни!
Без доньянын, ожмахында гомер итэбез.
Килэм дисэн, шушы сэгатьтэ ук
Алыр очен кайтып житэбез»
3 бала.
«И шатланыр идек, эни эгэр,
Килер ризалыгын белдерсэн.
Туп-тугэрэк бэхетебез безнен
Тулып ташыр иде, син килсэн».
4 бала.
«Кайчан курешербез, бик сагындык…»
5 бала.
«Кон туды исэ сине котэбез».
6 бала.
«Ник килмисен инде, эни, ник килмисен?»


А. б.: Алты бала шундый хат язды
Озелеп-озелеп, сагынып ананы.
Шушы сузлэр булды ананын
Алты хатка язган жавабы.

(Прожектор Ана образын
яктырта). (кой янгырый)
(Ана балаларына язган хатын укый)

«Бара алмыйм сезгэ,
балаларым.
Сагынсагыз, кайтып курегез,
Кайта алмас жирдэ тугелсез.
Ана кунеле ераклыкны белми,
Тоеп яшим сезнен, хэллэрне,
Кирэклекне сизсэм, узем барырмын мин,
Котеп тормам сезнен хэбэрне.
Китэ алмыйм буген, .
Эгэр китсэм, мэрхум эткэегез кайтып керер сыман,
Мине таба алмый бер ялгызы
Боегып йорер сыман.
Чит нигездэ сагыну авырлыгы
Ныграк сизелер сыман,
Туган нигез белэн бэйлэп торган
Жеплэр озелер сыман.
Яудан каитмый калган зур улым да
Кайтып житэр сыман.
Туган нигез хэтерлэтэ мина,
Сезнен бергэ чакны,
Туган нигез сезнен hэp адымын
истэлеген саклый.
Нигез ташлап киту авыр мина,
Кем белми сон аны, кайсыгыз?!
Сез узегез жыелып кайтыгыз!
Мин сорамыйм сездэн артыгын,
Сез тоярсыз кайту шатлыгын».


А.б. Ана, ана!
Син куш йорэкледер,
Кэусэр сенгэн синен кунелгэ.
Баштан сыйпап бер елмайдын исэ,
Ботен донья ямьгэ кумелэ.
Ана булу-изгелекнен тажы,
Доньяда ин олы дэрэжэ.
Ана хеше hэрбер баласынын
Бэхетенэ ача тэрэзэ.
Ана сина гел яхшылык тели,
Гаеплэрен булса — кичерэ…,
Турылыклы калыйк гомер буе
Ана дигэн куркэм кешегэ.

Әниләр
турында  җыр башкарыла.

2 а.б.  Мама! Самое понятное слово на земле.
Оно звучит на всех языках мира одинакого нежно. У мамы самые ласковые и нежные
руки, они все умеют. У мамы самое доброе и чуткое сердце. Оно ни к чему не
остается равнодушным. И сколько бы ни было человеку лет 5 или 50, ему всегда
нужна мама…

Руки
мамы качали детей в колыбели, когда они были маленькими. Это мама согревала их
своим дыханием и убаюкивала своей песней.

1.Солнца ярче
для меня- мама!

2. Мир и
счастье для меня-мама!

1.Шум ветвей,
цветы полей-мама!

2.Зов летящих
журавлей- мама!

1. В роднике
чиста вода-мама!

2. В небе яркая
звезда-мама!

1. Пусть звенят
повсюду песни

    Про любимых
наших мам.

    Мы за все,
за все родные

    Говорим
«Спасибо Вам!»

Песня
«Милая мама»_____________________________________________________________

А.б. Татар хатыннары. Безнен,
жан сойгэннэр, аналар…
Аналарны хормэтлэп жирдэ шигырьлэр языла,
аналарны хормэтлэп жирдэ сурэтлэр ясала,
аналарны хормэтлэп жирдэ hэйкэллэр куела,
Э аналар тапкан балаларнын жаннары кыела.
Жирдэ hаман эле тынмаган сугышларда кыела.
Аналарны кадерлилэр, аналарны соялэр,
аналарнын алдында башларны иялэр,
э аналар йокысыз тондэ бишек жырлары жырлыйлар,
сугышларда жаннары кыелган уллары очен елыйлар.

    Безнен тобэктэн дэ никадэр
ана Боек Ватан сугышына газиз баласын озатты, шунын күпмесе  яу кырында
ятып калды, хэбэрсез югалды. Ачы хэсрэттэн чэчлэренэ чал тошкэн, вакытсыз
картайган энкэйлэрнен дэ инде кубесе вафат, урыннары ожмахтадыр, арсландай
батыр уллар устергэн, фэрештэлэрнен.
Купме солдат, Ватан алдындагы сугышчан антын утэп, Эфган сугышында, Чечня
сугышында hэлак булды.

А.б. Хормэтле энилэр!
Без сезнен алда баш иябез. Мен-мен рэхмэт сезгэ!

Питрау флольклор
ансамбле чыгышы. «Солдат озату» күренеше.

1 А.б. Газиз Энкэй!
Йомшактыр кулларын,
Татлыдыр сузлэрен,,
Жылыдыр карашын,
Тансыктыр табынын.
Сабыйлык языннан
Бугенге конгэчэ
Безлэргэ зур бэйрэм
Тибеше жаныннын!
И, Ходай, кабул ит
Безлэрдэн зур гозер
Энкэйгэ бир саулык!
Энкэйгэ бир Гомер!

2 А.Б. Пусть день твой будет
Солнечным, прекрасным.
И розами твой будет устлан путь.
И каждый вечер – звездным,
Чистым, ясным.
О, мама!
Всегда счастливой будь!


А. б. Газиз Энкэй!
Ин сойкемле сузлэр-синеке!
Йомшак, жылы куллар-синеке!
Ин-ин татлы сузлэр-синеке!
Жан изрэткеч жырлар-синеке!
Синсез донья курмэс идек,
Синсез берни белмэс идек,
Синсез берни кылмас идек,
Синсез кеше булмас идек!

2
А.Б. Пусть этот день станет своеобразным днем благодарения нашим дорогим и
любимым мамочкам, за их неоценимый труд, за их всемогущую любовь.


1.А. Б. Чәчәк букетлары бүләк итсәк,

Чәчәк
букетлары корыр ул.

Йөрәк
җылыбызны бүләк иттек,

Югалтмассыз,
мәңге торыр ул.

Ходай
Сезгэ жан тынычлыгы, тэн сихэтлеге, озын гомер насыйп итсен. Мен-мен рэхмэт
Сезгэ, энкэйлэр!

2
А.Б. На этом наш праздник заканчивается. И мы еще раз поздравляем Вас, милые
мамы! И пусть не покидает вас терпение, которое так необходимо сейчас вам всем.
И пусть все восхищаются вашей красотой. Ведь вы — самое прекрасное, что есть.
Вы – самый красивый, нежный и благоуханный цветок в мире. До свидания!

1.
А.Б. Хушыгыз!

Барлык
катнашучылар сәхнәгә чыга.

«Бәхеттә-шатлыкта»
җыр яңгырый ____________________________________________

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Авторы сценария фильма матрица
  • Авторы сценария фильма дмб
  • Авторы сценария фильма веселые ребята
  • Авторы сценария фильма батя
  • Авторы сценария сериала след

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии