Авыл хуҗалыгы
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар! Һөнәри бәйрәмегез – Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне белән сезне ихластан котлыйбыз.
Җиргә карата хуҗаларча мөнәсәбәтегез, җаваплы булуыгыз белән сез авыл хуҗалыгы үсеше өчен уңай шартлар тудырасыз.
Кыенлыклар белән исәпләшмичә көнне төнгә ялгап эшләүче, табыннарыбызны мул итү өчен тырышкан тәҗрибәле игенчеләребез, механизаторларыбыз, терлекчеләребез белән, чын мәгънәсендә, горурланабыз һәм сезгә сокланабыз.
Бәйрәм көнендә тырыш хезмәтегез өчен олы рәхмәтләребезне кабул итеп алыгыз. Сезгә һәм гаиләләрегезгә, олы хөрмәткә лаек ветераннарга нык сәламәтлек, бәхет, күтәренке рух, яңа хезмәт җиңүләре телибез.
Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Авыл хуҗалыгы
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан котлау
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне — барыбыз өчен дә әһәмиятле вакыйга. Авыл кешесе хезмәтенә кадер-хөрмәт күрсәтә белүебез бу һөнәри бәйрәмне дәрәҗәле итә.
Көз җиткәч, басу-кырлардагы, терлекчелек фермаларындагы эшләргә йомгак ясау, авыл хуҗалыгы алдынгыларына олы рәхмәтебезне белдерү — иң күркәм традицияләребезнең берсе. Быел һава шартлары игенчеләрне зур сынаулар алдына куйды. Шуңа да карамастан, тармак хезмәтчәннәре сынатмадылар, үз бурычларын намус белән үтәделәр һәм үтиләр, хезмәттә фидакарьлек үрнәге күрсәтеп, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр һәм республикада тулаем җыем буенча алдынгы урыннарны яулап, авыл хуҗалыгында үзебезнең күркәм традицияләрне саклап калуга ирештек.
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре! Мөхтәрәм аграр тармак ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйм.
Кыенлыклар белән исәпләшмичә, үз эшен намус белән башкарган, табыннарыбызда азык-төлек муллыгын тәэмин итү өчен тырышкан тәҗрибәле игенчеләребез, механизаторларыбыз, терлекчеләребез, гомумән, күпкырлы авыл хуҗалыгының фидакарь хезмәтчәннәре белән чын мәгънәсендә горурланабыз. Кадерле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре! Тырыш хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне кабул итеп алыгыз. Сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә, туганнарыгызга, якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, күтәренке рух һәм яңа хезмәт җиңүләре телим.
Олы хөрмәт белән район башлыгы Рамил Нотфуллин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Теги:
250
«Туган авылым – горурлыгым»
темасына класстан тыш чара
Төзеде: башлангыч сыйныф
укытычысы Нуриева С. В.
2015 ел.
Максат: авылыбызның тарихи үткәне, аның табигате, чишмә-таулары,аларның атамаларының килеп чыгышы, тарихы турында тулырак мәгълүмат бирү;табигатьне сакларга, аңа мәрхәмәтле , игътибарлы булырга өйрәтү, туган төбәгебезне ярату, аның белән горурлана белү хисе тәрбияләү.
Шушы максаттан чыгып бурычлар:
- Әхмәт авылының барлыкка килү тарихын өйрәнү;
- Әхмәт авылының билгеле кешеләре белән танышу;
- Бөек Ватан сугышы ветераннарның тормыш юлы белән танышу.
Җиһазлау : плакат ,авыл картасы, фотографиялар.
Чараның барышы.
Җыр “ Башкортостан – Родина моя”
Ризван: Кадерледән дә кадерле
Туган үскән ил генә.
Чит – ят җирләр күп булса да,
Туган җирем бер генә.
Айгиз: Син тәүге кат баскан җирем,
Кояшлы таңым минем.
Иң шат булып җирем,
Авылым – даным минем.
Чулпан: Авылым матурлыгына
Таң калам, сокланам мин.
Чөнки аның туфрагына
Тәпи баскан бала мин.
Фирзәт: Туган якта сулар, һава гел саф,
Җилләре дә йомшак сирпелә.
Кендек каны тамган, тәпи баскан
Туган ягы кирәк кешегә.
Айдар: Бәхет елмаеп, шатлык килсә,
Ашлык ойсәң бөек көшелгә,
Шатлыкларны уртаклашыр өчен
Туган ягы кирәк кешегә.
Алина: Кайгы-хәсрәт төшсә иңнәреңә,
Эшләрең гел китсә кирегә.
Авыр чакта кайтып сыенырга
Туган ягы кирә кешегә.
Урал: Читтә йөргән чакта сагындырып,
Керер өчен төнлә төшенә
Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле
Туган ягы кирәк кешегә.
Аделина: Сагыш-сагынудан туган хисләр
Уятсалар кереп төшеңә,
Дәрман алып, бер рухланыр өчен
Туган ягы кирәк кешегә.
Миләүшә: Яшәсен урман-кырлар,
Күктә тургай сайрасын.
Гөлчәчәкләргә күмелсен,
Гел яшәсен Ватаным!
Туган авыл…Туган җир …
Йөрәккә нинди якын һәм кадерле бу сүзләр . Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты,нигезе урнашкан кадерле туган авылы бар . Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас,истә кала торган урыннары күп
Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп ага торган йөгерек чишмә буйлары,җикән камыш белән капланган сазлыклар ,балыклы күлләр, куе әрәмәләр белән уратылган елга үзәннәре ,туган ягыбызның кырлары, басулары, шаулап торган урманнары күңелләргә рәхәтлек биреп туган туфракка мәхәббәт тәрбияли. Кая гына барсак та,туган төбәгебезнең гүзәллеген берни дә алмаштыра алмый . Туган ягыбызның һәр сукмагы,һәр агачы ,һәр үләне,аның барча кешеләре күңелгә ифрат та якын. Тәпиләп киткән, беренче тапкыр әттә-әннә дип әйтергә өйрәнгән вакыттан ук күңел түренә туган телебез аша кереп утырган ул кадерле урыннар.
Һәр авылның тирә-юнь табигатен су чыганаклары бизи . Халыкның тормышы су белән бәйле. Әхмәт авылы бик уңайлы җиргә урнашкан. Авылның менә дигән көтүлекләре,печәнле болыннары,урманнары бар.
Укытучы: Исәнмесез,укучылар, кунаклар! Без бүген авылыбыз,аның салкын, саф сулы чишмәләре, балыклы күлләре,үзенчәлекле таулары буйлап сәяхәткә чыгабыз.Аларның исемнәренең килеп чыгышы белән танышырбыз. Чөнки исем, атамаларда безнең тарих тамырларыбыз. Ләкин аларның күбесен яшь буын инде белми,алар онытыла, юкка чыга баралар. Күп кенә атамалар һәйкәл кебек бик күп серләрне узләрендә саклыйлар. Аларны барлау һәм ачыклау безнең изге бурычыбыз.
Җыр “ Туган авыл”
Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар якын безнең авылга ул…
Г.Тукайның бу юлларын укыгач, минем күз алдыма үз авылым килеп баса. Чөнки Әхмәт тә тау итәгендә.Якында гына чишмәләре.Әйдәгез шушы гүзәл табигатьле авылыбыз буйлап сәяхәтебезне башлыйк. Иң беренче тукталышыбыз “Тарих”.
- Самигуллина Гөлназ “ Рафик һәм Яңа Мәскәү” авыллары чыгышы.
- Зарипова Миләүшә “ Әхмәт” авылының килеп чыгышы
Ләлә апа йомгак ясый
Укытучы: Рәхмәт, юлыбызны дәвам итик.
2 нче тукталышыбызның исемен белү өчен табышмакның җавабын белергә кирәк.
Бертуктаусыз көн-төн ага ,
Бөтен кеше рәхмәт әйтә аңа. (чишмә)
Газетдинова Әлфия җыр “Туган авылым”
Авылым -тау куенында,
Борма инеш буенда .
Кайларга барсам да,
Һаман минем уемда.
Хәтфә таулар ,зифа таллар,
Җиләкле үзәннәрең,
Синдә генә сихри моңы
Тылсымлы чишмәләрнең.
Яр астында чишмә ага,
Челтер-челтер тавышы.
Җил искәндә иелеп кала
Читенә үскән камышы.
Челтер-челтер чишмәбез,
Ярдан балчык ишмәгез.
Суны шуннан эчегез,
Башка җирдән эчмәгез.
“Чишмә”тукталышы
Чишмәләр турында мәгълүмат бирү.Слайдта авыл чишмәләре күрсәтелә.
Елга-күлләр, чишмәләр атамалары безнең борынгы тарихыбызны, данлы үткәнебезне көзгедәге кебек чагылдыралар. Бер атама да юкка гына бирелмәгән. Аларның нигезендә берәр сәбәп ята.Әйе,һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз агымы, үз юлы бар. Бер ише шарлап ага, тавышы еракларга ишетелә, икенчеләре исә әкрен генә үзенә юл ала. Өченчеләре, җир куеныннан кайнап, ургылып чыга.
Җир куеныннан көмеш балдаклар чыгарып ургылучы чишмәләр кемгә генә кадерле түгел икән? Яшел чирәмле чишмә юлы безгә тормышка юл күрсәтә. Чишмәләр кайнап чыгуын без һәрвакыт үзебезнең йөрәк тибеше аша тоябыз.
Салих коесы. Урдалы тау астында бик күркәм акланда челтрәп чишмә ага. Аны Салих коесы дип йөртәләр.Чөнки аңа Салих дигән бабай нигез салган. Шушы кое бик күп еллар буена халыкка файда китерә.
Фәрит: Безнең чишмә борыла-борыла
Зур инешкә коела
Чишмәлекул шундый бик күп
Чишмәләрдән җыела.
Айгиз: Сусавымны басар кебек
Туган як чишмәләре.
Җилләрнең дә иң назлысы
Шул яктан искәннәре.
Урал:Туган ягым,туган авылым,
Мин-синең газиз балаң.
Саф сулы чишмәләреңнән
Җаныма сихәт алам
Укытучы: Балалар, без сәяхәтебезне дәвам итәбез. Мин сезгә табышмак әйтәм. Җавабын белсәгез, тукталышның исемен дә белә аласыз.
Үзем кызу җәйдә торам,
Башым белән кышка җитәм. (Тау)
Укытучы: 5 нче тукталышыбыз “ Таулар» .(слайдтан карау ) Сез шулай ук тау атамаларының килеп чыгышын да өйрәндегез, әйдәгез тыңлап үтик.
Әхмәт авылы тауларга бай: Готлунд, Кылыч тау, Урдалы тавы, Таштау, Нәскәй тавы, Бурлы тавы, Кызыл тау.
- Рудин “ Готлунд” тавы
- Фәрит “ Урдалы тавы ”
“Киндер туку” биюе.
Сәяхәтебезне дәвам итәбез юлыбыз ерак , юлга кузгалыйк.
Укытучы :Алдагы тукталышыбыз “ Мәктәп” тарихы.
Зөхрә: Кеше гомере мәктәп юлы аша
Моңлы бер җыр булып сузыла.
Сукмакларын яра-яра
Киләчәккә юлы сызыла.
Тормыш дигән олы юллар буйлап,
Адаштырмый бару өчен әйдәп,
Барысын туплап бирә мәктәп.
Азалия: Кешеләргә шәфкать, көч өләшеп,
Еллар узган, күпме таң аткан.
Туганда ук, табигать үк Сезне,
Ахры, укытучы итеп яраткан!..
Әйе, бу сүзләр турыдан туры бөтен гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, Әхмәт авылында бик озак еллар укытучы булып эшләгән Хабибуллина Фина Фоат кызы турында.Ул әтисе Касимов Фоат хәзрәтнең эшен дәвам иткән. Үзегезнең истәлекләрегез белән безнең белән дә уртаклашсагыз иде. Рәхим итегез.
Касимова Фина Фоат кызына сүз бирелә.
Рәхмәт Фина апа. Алдагы тукталышыбыз “Күренекле кешеләр”
Вилнар Ни белән үлчәнә гомер?
Эзләре белән…
Кеше күңеленә орлык итеп
Салган сүзләре белән.
Һәр төбәк үзенең данлыклы уллары, кызлары белән горурлана. Төбәккә бәяне дә шуннан чыккан күренекле кешеләрнең дәрәҗәсенә карап бирәләр. Авылыбызның данлыклы тарихы, күренекле,бөек, мактаулы исемнәр алган мөхтәрәм кешеләре бихисап. Аларның һәрберсе – зур тарихлы Әхмәт мәктәбен тәмамлаган шәхесләр. Бүгенге бәйрәмдә аларның барысын да атап китеп булмаса да, кайберләрен искә алып үтми мөмкин түгел.
Рудин: Кеше җирдә йорт – җир, нигез кора,
Тимәс диеп җилләр, салкыннар.
Зур илемнең рухи хәзинәсе,
Чал тарихы булган халкы бар.
Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәннәрне онытма син!
Бел син ерак бабайларның
Ничек итеп көн иткәнен,
Ни иккәнен, ни чәчкәнен,
Нинди уйлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен.
Гөлназ: Нур Гайсин “Безнең туган як ”
Әлфия: Нур Гайсинның тормыш юлы.
Әлфия, Рудин: Туган ягым – Базы буе.
Билгеле Башкортостанның мәдәният хезмәткәре Марис Назыйф улы Нәзировның да тамырлары Әхмәт авылына килеп тоташа.
Фәрит:М. Назиров “Нигез”.
Рудин: җыр “ Туган авыл”
Искиткеч матур тәбигатьле үстем мин. авылда нибары ике урам. Шул урамнарны “ Базы” дип исем кушылган елга аерып тора. Елга мул сулы, балыклы. Яулык белән, кабык белән балык тота идек. Трактор тәгәрмәченә дә ияреп чыга иде балык. Безнең як халкын ачлык-ялангачлыктан Базы елгасы алып калган дип сөйлиләр. Бу сүзләрдә хаклык бик зур. Гомумән, Ходай Тәгалә, безнең як халкына бай табигать бүләк иткән. Авыл белән янәшәдә генә – Кызыл тау. Кызыл тауның хикмәте бар: шул таулыкта чия урманнары, җимеш өлгергәч тау чыннан да кып-кызыл була, ул матурлыкны, андагы муллыкны язып кына, сөйләп кенә бетерерлек түгел. Бөтен матурлык шунда туплангандыр кебек – дип әйтә Җәвит Шакиров.
“Үги әни” (Җ. Шакиров) (26 җыр)
Гөлназ Җ.Шакиров турында сөйли.
Бәйрәмебезне дәвам итеп, хәзерге көндә доцент Сабиров Рабис Назыйф улы турында әйтеп үтәсе килә.
Аделина Сабиров Р.Н. — тормыш юлы.
Энҗе: Безнең өчен бит бу изге туфрак,
Тамырыбыз моннан таралган.
Милләтебез монда яралган,
Һәрбер нәсел үзенә җан алган.
Сәяхәтебезне дәвам итәбез. Әхмәт авылыннан 2 дистәдән артык медицина хезмәткәрләре чыккан. Шуларның күбесе Исхаковлар династиясыннан .
Республикабызның иң абруйлы хирургларының берсе Шәрипов Мөхәммәтгариф Мөхәммәтгали улы турында да сөйләп үтәсе килә..
Гөлназ: “ Күрәсем килә”
Алдагы тукталыш “Ветераннар”
Әхмәт авылына Бөек Ватан сугышына 142 кеше китә. 46 исән-сау әйләнеп кайта, ә 96-сы вафат була. Ә көндә безнең авлда 2 ветеран яши.
Сүзне исхаков Фәһим Сахибҗамал улына бирәбез.
Шафиков Әкрәм _______________ улына бирәбез.
Үзенең карт картәтәсе Касимов Васил Харис улы турында Азалия сөйли.
Вилнар – Касимов Фоат Нурлыгаян турында сөйли.
Бию: “ Танго”
Дөньяда төрле авыллар бар. Бер авыл – үзенең таулары, икенчесе – сулары, өченчесе – урманнары белән дан тота. Ә минем авылым шуларның барсы белән дә мәшһүр.
Туган ягым, туган авылым, Әхмәтем!
Аның туфрагында йөзләгән, меңләгән кешеләрнең эзе калган һәм аларның өчен дә ул туган авыл, туган як, туган төяк. Шул кешеләрнең кул көче, акылы белән авылым көннән-көн баеган, матурланган. Мин Сәлих коесы чишмәсенең сафлыгына, ялан-кырлардагы чәчкәләрнең гүзәллегенә, Таштау өстендәге һәм Нәзкәй таудагы чыршылырның яшелеллегенә һәм каеннарның төзлегенә сокланам. Авылым табигате белән генә түгел, кешеләре белән дә матур. Ул миндә горурлык тойгысы уята. Безнең авылдан күренекле язучылар, җырчылар, хәрби кешеләр врачлар укутучылар чыккан.
Киләчәктә ул тагын да гүзәлрәк булыр. Чөнки аның киләчәге – без- бу мәктәп укучылары.
Соклангыч матур җирләр күп булса да, туган җиргә җитми. Табигатьнең матурлыгы әти-әниләрнең тормыш итә торган йорты һәм нәкъ менә туган туфрагым булган өчен дә шулай якын ул.
Мин авылымны яратам, горурланам.
Әлфия: Чәчәкләрдән матур илең булу,
Анда яшәү нинди күңелле!
Ерак үткәндәге йөз елга да
Бирмәс идем бер көнемне.
Бәхетле булып тудык без
Бу якты илдә.
Хуҗалар булып калырбыз
Мәңге бу җирдә!
Җыр “ Кояшлы ил”
Көн темасы Газета
Авылның төп байлыгы — хезмәт сөючән кешеләре
Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең хезмәте һәрвакыт авыр булды. Бу кешеләр түземле, максатчан, үҗәт булулары һәм туган авылларын, үз эшләрен яратулары белән аерылып торалар. Без район терлекчеләре һәм игенчеләре турында мөмкин кадәр ешрак язарга тырышабыз, бигрәк тә Уңыш көне алдыннан, бу тармакның иң яхшы вәкилләрен аерып күрсәтәсебез килә. Бүген безнең геройлар — «Агролак» ҖЧҖдән механизатор Евгений Федотов һәм бозау караучы Александра Битюкова, шулай ук «Ак Барс» кошчылык комплексы» цехы башлыгы Александр Астраханцев.
ЯШЬ БУЛУЫНА ДА КАРАМАСТАН, ТӘҖРИБӘЛЕ
Механизатор Евгений Федотовка нибары 29 яшь. Яшь булуына да карамастан, ул инде районның алдынгы комбайнчылары рәтендә.
Евгений хезмәт юлын балачакта ук башлаган. Һәрбер авыл малае кебек үк техниканы яраткан. Әтисе Анатолий Михайлович совхозда механизатор, комбайнчы булып эшләгән. Ул улын еш кына үзе белән эшкә ала торган була. Малай әтисен кызыксынып күзәткән, тәҗрибә туплаган.
— Мин ул вакытта ук тормышымны авылдан, авыл хуҗалыгы техникасыннан башка күз алдыма да китерә алмый идем, — дип сөйли Евгений, — шуңа күрә 2008 елда ПЛ-93нең Колай филиалына укырга кердем. Шул ук елны өлкән комбайнчы булдым, СК-5 «Нива» комбайны штурвалы артына утырдым, ул вакытта ярдәмчем булып Артем Вәлиев эшләде, хәзер ул районның алдынгы шоферларының берсе. Хәзерге ярдәмчемнең дә исеме Артем — ул минем улым. Әйтергә кирәк, безнең нәсел механизаторларга бай.
Бер елдан соң миңа яңа «Полесье-821» комбайны бирделәр. Менә ун сезон инде шул кыр корабында уңыш җыям. Техника әйбәт, сынатмый.
— Евгений — менә дигән егет һәм яхшы хезмәткәр, — диде хуҗалыкның баш агрономы Йосыф Идиятов, — һәрвакыт ярдәмчел, үз эшен вакытында һәм сыйфатлы башкара. Ул инде иртәнге биштә гаражда, кышкы чорда тракторда эшли, сыерларны ашатырга фермага бара. Моннан тыш, башка вазифалары да күп, ул барысына да өлгерә. Евгенийга һәрчак таянырга була, шуңа да аны коллективта хөрмәт итәләр.
Евгений Федотов быел да районның алдынгы комбайнчылары арасында, мондый маркалы комбайннар арасында лидер.
БОЗАУЛАРНЫ КЕЧКЕНӘ БАЛАЛАРДАЙ КАРЫЙ
Надежда Александровна Битюкова инде утыз биш ел гомерен яраткан эшенә, терлекчелеккә багышлый.
Балачакта ук сеңлесе Татьяна белән фермага әнисе Вера Константиновна Макаровага ярдәм итәргә бара торган була, ул да күп еллар туган хуҗалыгында сыер савучы булып эшләгән. Ул чакта кызлар еш кына анасын һәм башка сыер савучыларны алмаштырган. Шулай итеп тәҗрибә туплана, әлбәттә, өлкән коллегалар һәрвакыт булышып, өйрәтеп торган.
Хәзер Надежда Александровна үзе тәҗрибәле терлекче, аның киңәшләренә яшь коллегалары колак сала.
Бер ел бозау караучы булып эшли, аны монда уңыш озак көттерми. Надежда Битюкова үз һөнәре буенча район алдынгылары рәтендә.
— Үзеңә ышанып тапшырган эшкә җаваплы карасаң, эшеңдә югары нәтиҗәләргә, уңышка ирешү кыен түгел, — дип билгеләп үтә ул. — Минем карамакта 60 бозау бар. Без аларны беренче көннән үк кечкенә балаларыбыздай карыйбыз, тәрбиялибез. Аларның да үз көйсезлекләре була. Азык рационы бездә яхшы, үзебезнең карамактагы бозауларны өч айга кадәр үстерәбез һәм башка бозау караучыларга тапшырабыз.
Ирем Владимир Васильевич һәм улым Сергей терлекче булып эшлиләр. Без бөтен гаиләбез белән терлекчелектә.
Ә уңышлы эшләү өчен бары тик теләк һәм яхшы хезмәт шартлары гына кирәк. Безнең белгечләр үз вазыйфаларын яхшы белә. Без эшебезне бөтен көчебезне, күңелебезне биреп башкарабыз, — диде Надежда.
ГАИЛӘНЕҢ ХЕЗМӘТ ДИНАСТИЯСЕ ЮЛЫН ДӘВАМ ИТӘ
Барлык кечкенә балалар кебек үк, Александр Астраханцев та урамда, спорт мәйданчыкларында тыныч кына уйнаган, әлбәттә инде, малайларга хас булганча шук чаклары да булмый калмаган, әмма ул һәрчак яхшы һәм тыңлаучан малай булырга тырышкан. Ул Ленино-Кокушкино авылында туып-үсә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, 2005 елда Александр Казан финанс-икътисад институтына укырга керә һәм шунда ук кошчылык фабрикасына йөк төяүче булып урнаша. Бу вазыйфада ул дүрт ел буе эшли, шул ук вакытта институтта да белем ала. Тырышлыгы, максатчанлыгы аркасында егетне
• күпмедер вакыттан соң цех механигы итеп билгелиләр.
— Аннан мине «Hartmann» немец җиһазларын җыю өчен яңа фабрикага күчерделәр. Бер елдан соң, бу конструкцияләрне монтажлауны төгәлләп, мин кире кайттым һәм үз эшемне цех механигы буларак дәвам иттем.
Вакытлар узу белән иске фабрикада корпуслар искерә башлый, җиһазларны тагын да сыйфатлырак, Европа җиһазларына алыштырырга дигән карар кабул ителә. Александр механик булганга күрә, аңа барлык детальләрне дә җентекләп өйрәнергә кирәк була. Ул Голландиягә бер ай стажировка үтәргә китә.
— Халыкара тәҗрибә алу мөмкинлеге өчен Илһам Кашаповка зур рәхмәт. Башта җиңел булмады. Тел бик авыр бирелсә дә, мин булдырдым. Бу бик шәп булды дип әйтә алам. Тәрҗемәче ярдәмендә без теоретик курслар тыңлый алдык һәм барлык белемнәрне шунда ук, практикада кулландык. Без инкубаторга йомырка кую, кош-корт өчен корылмалар җыю машиналары эшен һәм башка җитештерү процессларын өйрәндек.
Фабрикага кайткач, егет Белоруссия вәкилләре һәм Голландиядән шеф-куратор белән бергә китерелгән җиһазларны урнаштыруда һәм монтажлауда катнаша. Уртак тырышлык белән алар ике ел эчендә кошлар өчен тулысынча җиһазландырылган дүрт веранда ачалар.
Александр үзенең һөнәри үсешен туктатмый һәм яңа күнекмәләр үзләштерүен дәвам итә. Күптән түгел ул терлекчелек буенча квалификация күтәрү курсларында өстәмә профильле белем ала. Хәзер Александр цех башлыгы булып эшли, әлеге вазыйфаны механик эше белән бергә алып бара. Авырлыклар сирәк була, әмма фабрикадагы барлык җиһазлар Голландиянеке һәм механикалаштырылган булганлыктан, системаны — йомырка җыюдан, кош-кортны ашатудан алып, кирәкле температура режимын саклауга кадәр даими контрольдә тотарга туры килә.
— Урамда эссе һәм температура 25 градустан югары булганда, верандаларда даими оптималь температура саклана. Кышкы вакытта, рекуператорлар ярдәмендә, без җылылык өчен газ чыгымын экономиялибез һәм верандаларны, барлык корпусларны җылы һава белән тәэмин итәбез.
Александр Астраханцевның бөтен гаиләсе “Ак Барс” кошчылык комплексында эшли. Шуңа күрә ул кая эшләргә барачагын озак уйлап та тормаган. Аның әнисе үзенең карьера юлын шушы фабрикада бригадир буларак башлаган. Улы һәрвакыт аның юлын дәвам итәргә хыялланган. Хәзер исә ул шул ук цехта директор урынбасары позициясендә эшли. Ә әтисе фабрикада гомере буе хезмәт кенәгәсендә – «эшкә алынган» язмасы астында хезмәт куйган, ә күп еллардан «пенсия яшенә бәйле рәвештә эштән киткән». Егетнең апасы шулай ук фабрикада икътисадчы булып эшли.
Александр әлегә өйләнмәгән, тик инде яхшы карьера төзеп, гаилә кору турында җитди уйлана.
Ә буш вакытларын яраткан шөгыленә сарыф итә: кышын – чаңгыда йөри, ә җәйге чорда — балык тота.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Яңалыклар
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре хөрмәтләнде (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Мөслим — чиста авыл хуҗалыгы районы. Борынгыдан ук җиребездә иген иккәннәр, терлек тотканнар, кош-корт үстергәннәр. Еллар үткән саен авыл хуҗалыгы тармагында хуҗалык итүнең төрле формалары барлыкка килде. Бүген җирлегебездә тармакны агрофирмалар белән бергә ике дистәгә якын крестьян-фермер хуҗалыгы, гаилә фермалары, кошчы фермерлар тота. Еллар үткән саен, кул көче кими барып,…
Тантанада катнашучыларны иң элек район башлыгы Рамил Муллин да тәбрикләде. «Кайсы гына тармакны алып карасак та, бөтен эшебез, тормышыбыз җир белән бәйле. Җирне хезмәт кешесе тәрбияли, җир исә үзен тәрбияләүченең хезмәтен данлы, мактаулы итә. Бүгенге бәйрәмдә катнашучы һәм бәйрәмгә килә алмаган барлык авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен бәйрәм белән тәбрик итәм. Куйган хезмәтегезнең нәтиҗәсен күреп, сәламәт яшәгез» — дип, үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерде ул.
«Хезмәте авыр булса да, ризыгы тәмле», ди халык. Күпереп пешкән икмәк табыннарыбызда урын алганга кадәр күпме хезмәт куела, күпме маңгай тире тама?! Син яңгыр көткәндә кояш кыздыра, син кояш көткәндә көннәр буе яңгыр ява. Басу-кырларда хезмәт куючы механизатор, комбайнчылар, орлыкны җир куенына салып, уңышны җыеп алуга кадәр күпме йокысыз төннәр, борчулы көннәр үткәрә. Бәйрәм тантанасында сәхнә түренә нәкъ менә игенчеләрнең беренче булып күтәрелүе юкка түгел. Аларга район башлыгы Рамил Муллин һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе начальнигы Альберт Хуҗин район башлыгының Рәхмәт хатын һәм кыйммәтле пакетлар тапшырды.
Иген уңышы югары булсын өчен — җирнең яхшылап эшкәртелүе, үстерелгән уңышны амбарларга урнаштыруда оста шоферлар кирәк. Бәйрәм сәхнәсендә җир эшкәртүдә югары күрсәткечләргә ирешкән механизаторлар, ашлык ташуда өлгерлек күрсәткән алдынгы шоферлар район башлыгы кулыннан бүләк алдылар.
Мөслим данын еракларга таратуда, чит өлкәләргә танытуда «Агромастер» җитештерү компаниясенең өлеше бәяләп бетергесез. Биредә җитештерелгән агрегатларны ерак төбәкләрдән үк килеп алалар. Компаниянең энергия саклауга корылган тракторлар да җитештерә башлавы аларның ни дәрәҗәдә алга китүләрен дәлилли. Биредә җитештерелгән һәр агрегат иң элек «Исламов» хуҗалыгы кырларында сынау уза. Ике тармакның да җитәкләүче Илгиз Исламов: «Безнең бөтен байлыгыбыз — җир һәм бу залда утыручы халык. Әллә нинди куәтле техникалар чыгарып та, аларда сезнең кебек тырышып, яратып эшләүче эшче куллар булмаса, бернинди дә уңышка ирешә алмас идек», — дип, алдынгыларга рәхмәтләрен җиткерде.
Авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагы да, һәр көнне тынгысыз хезмәтне таләп итә. Тармакта эшләүчеләр өчен бәйрәм көне дә, ял көне дә юк. Тантана барышында, терлек азыгы әзерләүдә югары күрсәткечләргә ирешкән механизаторлар, сыер савучылар, бозау караучылар да район башлыгының бүләген кабул итте.
Әлбәттә, авыл хуҗалыгының һәр тармагында да эшне профессиональ дәрәҗәдә оста оештыручы җитәкчеләр, белгечләр һәм хезмәткәрләр бар. Бәйрәм тантанасында, бертөркем шундый райондашларыбызга, Россия Федерациясенең, Татарстан Республикасының дәрәҗәле бүләкләре, мактаулы исемнәре бирелде, муниципаль район башлыгының Мактау кәгазьләре тапшырылды.
Район мәдәният йортының «Ык буйлары» җыр һәм бию ансамбле, «Мөслим» тугайлары» фольклор ансамбле һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучы егет-кызлары хезмәт алдынгыларына үзләренең җыр-моңнарын, дәртле биюләрен бүләк иттеләр.
БҮЛӘКЛӘНҮЧЕЛӘР:
Агропромышленность комплексында күпьеллык намуслы хезмәте өчен Шәрипов Рөстәм Мирзагали улына «Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре»дигән мактаулы исем бирелде.
«Туган як» агрофирмасының «Мәллә» бүлекчәсе бухгалтеры Хатыйпова Әлфинә Әзһәр кызы; район дәүләт ветеринария берләшмәсенең ветврач-серологы Габдуллина Рәмилә Зәкәрия кызы; район дәүләт ветеринария берләшмәсенең ветврач-ветсанэксперты Фазлыева Рәзилә Гали кызы; ветеран җитәкче Талыйпов Илфак Әмир улы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәте белән бүләкләнделәр.
«Исламов» фермер хуҗалыгының директор урынбасары Вагыйзов Фәндүс Хәмзә улына «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
«Туган як» агрофирмасы җәмгыяте осеминаторы Хатыйпова Клара Миңнеәхтәм кызы; «Органик Групп Ык» җәмгыятенең «Дуслык» бүлекчәсе инженеры Зарипов Илнур Нәҗип улы; «Шиһапов» фермер хуҗалыгы җитәкчесе Шиһапов Илсур Гайнетдин улы; «Органик Групп Урожай» җәмгыятенең баш бухгалтеры Шәймәрданова Флүсә Хөснетдин кызы; «Органик Групп Урожай» җәмгыятенең «Мәгариф» бүлекчәсе сыер савучысы Миргалиева Суфия Фәнис кызы; «Әюпов» фермер хуҗалыгы җитәкчесе Әюпов Рамил Миргалим улы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Авыл өчен янып яшәүчеләребез бар.
Туган авылы өчен җан атып яши
Илебездә барган сәяси үзгәрешләр, социаль хәлнең чуарлыгы, шәһәр белән авыл арасындагы аерманың көннән-көн арта баруы, колхоз-совхозларның таркалуы авыл халкының яшәешенә нык тәэсир итте. Авыл җирендә эш урыннары булмау, булган очракта да хезмәт хакының түбән булуы, социаль обьектларның ябыла башлавы аның психологиясенә тискәре йогынты ясады.
Шунысы куанычлы, илебездә барган мондый тискәре үзгәрешләр безнең авылыбызны читләтеп үтте, дисәк тә дөрес булыр. “Ак Барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчелегенең тырышлыгы һәм авыр вакытларда югалып калмавы нәтиҗәсендә авылыбызда бер генә терлекчелек тармагы да ябылмады, машина-трактор паркы гөрләп эшләп тора. Бүгенге көндә авылыбызда урта мәктәп, медпункт, культура йорты, китапханә, кибет һәм мәчет эшли.
Авыл йөзен кешеләр билгели. Авылның төп байлыгы — аның тырыш, уңган, эчкерсез кешеләре. Безнең Курса-Почмак авылы халкы борынгыдан эш сөючән һәм һөнәрле булулары белән аерылып торган. Заманында ул үзенең балта осталары, итек басучылары, тегүчеләре, шәл бәйләүчеләре белән дан тоткан. Тирә-як авылларда: “Курса Почмакта шакы-шокы, ә бездә татлы йокы ”, — дип әйтә торган булганнар.
Авыл яшәсен өчен, ниндидер яңалык булдыру өчен янып йөрүчеләребез бүген дә шактый безнең авылда. Мотыйгуллина Вәсилә Илгиз кызы — шундый шәхесләрнең берсе. Авылны саклап калу, аның элеккеге данын югалтмау өчен җан атып йөри ул. Әти-әнисе Илгиз абый белән Фирая апа да шушы авылда туып үскәннәр, гомер буе шунда яшәп, шунда хезмәт иткәннәр. Алар 5 балага гомер бүләк иткән мөхтәрәм кешеләр. Балаларын да кешелекле, хезмәт сөючән итеп үстергәннәр. Шуларның берсе, алда әйткәнебезчә, үз җиренең чын патриоты Вәсилә ханым. Ул кечкенәдән фермада әнисенә булышып үсә, бер генә авыр эштән дә курыкмый. Авыл баласы булгач, гаиләсе белән бергә колхозда кара көзгә кадәр бәрәңге алырга, чөгендер эшкәртергә, ындыр табагында эшләргә, печән хәзерләргә дә туры килә аңа.
Урта мәктәпне тәмамлап үсеп буйга җиткәч, үзенең авылдашы белән матур гына итеп тормыш корып җибәрәләр. “Эшләгәнгә эш язган ” дигәндәй, төп нигездә калу мөмкинлеге булса да, йорт җитештереп чыгалар. Яшь кенә булсалар да үз көчләре белән буш җирдә йорт һәм каралты-кура төзиләр. Йорт төзегәндә нинди генә эшләр башкарырга туры килми аларга. Эшләмәгән эшләре юк, көлдән төймә генә төймиләр инде, диләр алар турында авылдашлары. Шул ук вакытта ике бала тәрбияләп үстерәләр.
Ләкин тормыш шома гына бармый. Вәсилә ханымга да төрле сынаулар аша үтәргә туры килә. Үзенең тәвәккәллеге, тырышлыгы, максатчан булуы аркасында төшенкелеккә бирелми, югалып калмый ул. Тормышта юл ярып баруын дәвам итә.
Максатчан, белемгә омтылуы яшьлек хыялын да тормышка ашырырга мөмкинлек бирә аңа. Вәсилә читтән торып Казан мәдәният институтын тәмамлый. Ун елдан артык инде үзенең туган авылында китапханәче булып эшли. Үз эшен яратып, намус белән башкара. Төп эшеннән бушаган арада авыл җирендә генә була торган, бетмәс-төкәнмәс хезмәтне башкарырга да өлгерә. Бүгене көндә дә абзар тутырып мал, кош-корт асрый ул.
Сүз башыбыз шүрәле иде бит әле дигәндәй, Вәсилә Илгиз кызы авылыбызның йөзен саклау калу, анда яшәүчеләрнең тормышын тагын да файдалырак һәм кызыклырак итү өчен башлап йөрүчеләрнең берсе. Ул бер генә чарадан да читтә калмый. Замана белән бергә атларга тырыша, һәр нәрсәдән хәбәрдар, туган авылының киләчәге өчен борчыла, аның уңай эшләренә сөенә, җитешсезлекләренә ихластан көенә ул. Авыл җирлеге үткәргән җыеннарда авыл өчен мөһим мәсьәләрне дә күтәрә белә. Үзенең туры сүзле, киләчәккә карап фикер йөртә, халык белән уртак тел таба белүе нәтиҗәсендә ихтирамга лаек кеше ул .
Мәдәният йорты җитәкчесе Сәрия Фасхиева белән берлектә үзләренең төп эшләреннән тыш бик күп чаралар үткәрәләр алар. Мәсәлән, җәй көне үткәрелгән Авыл көне өчен дә авылдашларыбыз бик рәхмәтле аларга. Никадәр туганнарны, сабакташларны, яшьлек дусларын, әби-бабайларны очраштырды һәм серләштерде бит алар. Бу бәйрәмне киләсе елга да үткәрергә, аңарчы авыл эчендәге юлларны рәтләргә, капка төпләрен матурларга кирәк, дип таралышты авылдашлар. Бу фикер үзе үк инде халыкның авыл язмышы, аның йөзе турында борчыла башлавын күрсәтә.
Реклама
Гомумән, Вәсилә Мотыйгуллина кешеләрне ышандыра белә, һәркем белән уртак тел таба. Ул балалар белән дә ихлас күңелдән сөйләшә, аларны игътибар белән тыңлый, аларның хәлләрен сораштыра. Күрше-тирә балаларын җыеп, авыл тирәли сәяхәтләр оештыра, авылыбызның матур табигате белән таныштыра, аларга милли уеннарыбызны өйрәтә. Уен барышында аларга тәрбияви киңәшләрен бирә. Шулай итеп, Туган җиребезгә мәхәббәт тәрбияли. Кич җитүгә безнең оныкларыбыз: “Бүген Вәсилә апа янына уйнарга керәбез”, — дип ашкынып торалар. Соңгы вакытта авылда балалар өчен ял итү мәйданчыгы төзү идеясы белән янып йөрүчеләрнең дә берсе ул.
Вәсилә ханым барлык күршеләре белән яхшы дустанә мөнәсәбәттә яши, һәрвакытта да көченнән килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Берәр аңлашылмаучылык килеп чыкса, аны тиз генә үпкәләшмичә хәл итү юлын таба.
Дөньяда рәхимсезлек көчәйде, кешенең чит кешедә эше юк, дип сөйләнәбез. Ләкин бар кешегә бер төрле мөһер сугарга ярамый. Әнә, Вәсилә ялгызы гына көн күрүче әбекәйне үз яннарына алды. Кайбер кешеләр үз әниләрен дә карамаган вакытта бөтенләй чит-ят кешене тәрбияләү һәркемнең дә көченнән килми. Шундый шәфкатьле, миһербанлы кешеләр сирәк очрый, әмма бар алар.
Тынгысыз җанлы, туганнарының, туган җиренең, авылдашларының кадерен белеп яшәүче Вәсилә Илгиз кызына ныклы сәламәтлек, эшендә тагын да зуррак уңышлар, гаилә бәхете, җан тынычлыгы телибез. Кешеләргә эшләгән игелегенең әҗер-савапларына ирешергә язсын.
Минҗан Галимҗанов.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Язмалар
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне белән котлау
Хөрмәтле агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәре, авыл хуҗалыгы тармагы ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез — авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне белән ихлас котлыйм.
Авыл хуҗалыгы тармагы Түбән Кама муниципаль районы икътисадында һәрчак үзенә бер урын биләде. Бүгенге көндә ул аеруча зур үзгәрешләр кичерә: җитештерү һәм эшкәртү тармагында алдынгы технологияләр куллану, оешмаларны…
Хөрмәтле агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәре, авыл хуҗалыгы тармагы ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез — авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне белән ихлас котлыйм.
Авыл хуҗалыгы тармагы Түбән Кама муниципаль районы икътисадында һәрчак үзенә бер урын биләде. Бүгенге көндә ул аеруча зур үзгәрешләр кичерә: җитештерү һәм эшкәртү тармагында алдынгы технологияләр куллану, оешмаларны модернизацияләү, яңа хуҗалыклар, шул исәптән фермерлык хуҗалыклары оешу — моның ачык мисалы. Ләкин нинди генә яңа технологияләр уйлап табылмасын, без һәрчак сезнең тәҗрибәгезгә һәм хезмәтегезгә таянабыз. Җиргә карата хуҗаларча мөнәсәбәтегез, җаваплы булуыгыз белән сез агросәнәгать комплексы үсеше өчен уңай шартлар тудырасыз. Сез -республикабыз һәм илебезнең өмете, йөз аклыгы.
Зур тырышлык һәм көч таләп итүче хезмәтегезгә чын ихластан бирелгән булуыгыз, сабырлыгыгыз, эш сөючәнлегегез күңелләрдә ихтирам хисе уята. Киләчәктә дә куелган максатларга ирешерсез һәм районның икътисади үсешендә тотрыклылыкны тәэмин итәрсез дип ышанып калам.
Бөтен гомерегезне туган җиргә багышлавыгыз, иңнәрегезгә алган авыр һәм җаваплы һөнәрегезне намус белән башкаруыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Үзегезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, йортларыгызга бәрәкәт телим. Тормышыгыз шатлык-сөенечләр белән тулып торсын, табыннарыгыз һәрчак мул булсын!
Реклама
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса