Т. Миңнуллинның “Авыл эте Акбай” пьесасын өйрәнү.
(Дәрес — презентация)
Максат.
- өйрәнелгән лексик-грамматик материалны сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү;
- әсәрне уку- өйрәнү барышында укучыларның фикерләү сәләтен үстерү, эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү күнекмәләрен үстерү;
- укучыларны дуслык, иптәшлек төшенчәләре белән таныштыру, укучыларда хайваннарга карата мәхәббәт хисе тәрбияләүне дәвам итү;
Җиһазлау. 7нче сыйныф өчен “Татарча да яхшы бел” (Р.Р. Нигъматуллина) дәреслеге, язучының портреты, язучы иҗатына багышланган текстлар, аудиоязма, мультимедия, презентация.
Метод һәм алымнар. Әңгәмә, сәнгатьле уку, сорау-җавап, анализ, сүзлек эше.
Дәрес тибы. Катнаш дәрес.
Дәрес барышы.
- Оештыру өлеше.
- Исәнмесез, кадерле укучылар. Барчагызга да хәерле көннәр күтәренке кәефләр теләп дәресне башлап җибәрәм.
- Кәефләрегез ничек?
- Бүген сыйныфта кемнәр юк? Ни сәбәпле?
- Ничәнче число? Һава торышы ничек?
- Укытучы. Укучылар, әйдәгез без сезнең белән уйнап алыйк әле. Тактага карыйбыз, бергәләшеп кроссвордны чишәбез.( 1 нче слайд)
- Мин сезгә төрле сораулар бирермен, ә сез сорауларга җавап әйтерсез.
( интерактив такта ярдәмендә кроссворд чишелә).
1. Мой друг татарча ничек була?
- Сез нинди кышлаучы кошларны беләсез? (Җаваплар тыңлана.)
2. Кышлаучы кош (зимующая птица).
3. Яшелчә. Ул бакчада үсә. Грипптан саклый.
4. Чыршы һәрвакыт бер төстә. Ул нинди төс?
- Мин сезгә җөмлә укыйм, сез тиешле сүзне әйтергә тиешсез.
5. Без 7 нче … укучылары.
6. Хәзер елның кайсы фасылы?
д |
у |
с |
т |
ы |
м |
|||
т |
у |
к |
р |
а |
н |
|||
с |
а |
р |
ы |
м |
с |
а |
к |
|
я |
ш |
е |
л |
|||||
с |
ы |
й |
н |
ы |
ф |
|||
к |
ө |
з |
— Нинди сүз килеп чыкты?
— Дуслык сүзе.
Дәреснең эпиграфы белән таныштыру.
— Хәзер игътибарыгызны экранга юнәлтегез әле. (2 нче слайд: Эпиграф. )
— Игътибар белән укыгыз әле!
Үстергән дә безне чын дуслык,
Көч биргән дә безгә чын дуслык.
Дуслык булса, яшәр гомергә
Бөтен җир шарында тынычлык.
Дуслык турында җыр.
( Ә.Ерикәй сүзләре. С.Сәйдәшев музыкасы.)
- Шигырь нәрсә турында? (Чын дуслык турында. )
- Сезнеңчә, дус кем ул? (Фикерләр тыңланыла.)
- Ә дуслар ни өчен кирәк?(Фикерләр тыңланыла. Кешегә дуслар шатлыклы һәм кайгылы вакытларда таяныр өчен кирәк.)
Димәк, шигырь дуслык турында. Чын дуслык – безнең өчен зур байлык. Дуслык безгә көч бирә. Дус — тормышма зур таяныч. Дуслык булган җирдә тынычлык. Илләр дус яшәсә, дөньялар имин була. Яныңда якын дустың булса, дөньялар ямьлерәк, ашлар тәмлерәк тыела.
II. Актуальләштерү.
Укытучы. Без үткән дәрестә Туфан Миңнуллинның тормыш юлына һәм иҗатына тукталдык. Хәзер кабатлап китәбез. ( 3 нче слайд: Портретлары)
Берничә сорауга җавап бирик:
- Туфан Миңнуллин кем ул? (Татарстанның халык язучысы, драматург, җәмәгать эшлеклесе,депутат.)
- ТуфанМиңнулинның нинди әсәрләрен беләсез?
- Иҗатында төп темаларының берсе нинди? (Ул тормыш-көнкүреш, темаларын чагылдыра, заман проблемаларына туктала.)
Т. Миңнуллин иҗатын кабатлау өчен тактага бер укучы чакырыла. Үткән дәрестәге материалны ничек үзләштергәнне тикшерү өчен Сашаны тактага чакырам.
(4 нче слайд:)Бирем. Т. Миңнуллин иҗатына бәйле даталарны вакыт тасмасына (лента времени) төзү.
Мәсәлән:
— Т. Миңнуллин кайчан туган?
— Кайчан беренче пессалары сәхнәгә куелган?
— Кайчан вафат булган? һ.б.
(Бирем интерактив тактада башкарыла, шунда ук җаваплар тикшерелә.)
III. Төп өлеш. Яңа теманы аңлату.
Укучылар алдына максат кую.
— Укучылар, без бүген дәрестә Т. Миңнуллин иҗатын өйрәнүне дәвам итәбез; “Авыл эте Акбай” әсәренә тукталырбыз; дуслык, иптәшлек турында сөйләшербез. Алга таба яңа текст белән танышырбыз, текст өстендә эшләрбез, сорауларга җавап бирербез.
1. Туфан Миңнуллинның “Авыл эте Акбай” әсәре белән эш.
Укытучы. Күптән түгел Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә “Авыл эте Акбай” спектакле янәдән тәкъдим ителде. (5, 6 нчы слайд: укучыларга спектакльнең фотосурәтләрен күрсәтү.)
1. Сүзлек эше. (Сүзләр тактада алдан язылып куела). (Укучылар белән бергә тәрҗемә итәбез.) (7 нче слайд: Сүзлек эше.)
Иркәли — ласкает
Күрешә — здоровается
Күсе — крыса
Мәгънәсез — бестолковый
Ышана — верит
Харап — страшно, жутко
Берүзе – один
Тотасым килми- не хочется ловить
Аның эшлисе килми- ему не хочется работать
Күргән — видел
Күргәне бар — приходилоcь видет
Күргәне юк — не приходилоcь видеть
(Укучылар тактадагы яңа сүзләрне сүзлекләренә күчереп язалар. Яңа сүзләр белән сүзтезмәләр төзү, җөмләләр төзү.)
(8 нче слайд: )
Укытучы. Ул нишләгән? һәм Аның нишләгәне бар? Аның нишләгәне юк? формалары мәгънә һәм кулланыш ягыннан охшаш.
Мисаллар ярдәмендә аңлатыла.
Мәсәлән: Русчага тәрҗемә итсәк:
Ул нишләгән? Что он/она сделал(а)?
Аның нишләгәне бар? Что ему/ей приходилоcь делать?
Аның нишләгәне юк? Что ему/ей не приходилоcь делать?
Песинең шәһәр турында ишеткәне бар. – Кошке приходилось слышать про город/ Кошка слышала про город.
Этнең шәһәр турында ишеткәне юк. – Собаке не приходилось слышать про город/ Собака не слышала про город.
Фонетик зарядка- “тел чарлау”
(9 нчы слайд: )
— Укучылар, ә хәзер татар теленең үзенчәлекле [ җ] авазының дөрес әйтелешен кабатлыйбыз, һәм бергә җырлап алырбыз. Экрандагы рәсемнәргә карап, кәефләрегез тагын да күтәрелеп китсен.
(Хор белән һәм шәхси кабатлау)
Җырлый-җырлый Наҗия
Урманда җиләк җыя.
Сызганган ул җиңнәрен
Җыя кура җиләген.
2. “Авыл эте Акбай” пьесасын укуга керешәбез.
Бирем. Тыңлагыз һәм сорауларга җавап бирергә әзерләнегез.
а) пьесаның аудиоязмасын тыңлау; ( 10 нче слайд)
ә) пьесаны рольләргә бүлеп уку. (дәреслек белән эш.)
— Нәрсә турында сүз бара?
— Пьесасын төп геройлары ? (Җаваплар тыңлана.)
- “Авыл эте Акбай” әсәре өстендә эш. ( 11 нчы слайд.)
Бирем. Сүзтезмәләрне, җөмләләрне татарчага тәрҗемә итегез.(Укучылар интерактив тактада эшлиләр.)
Мәсәлән: Не ласкают. – Иркәләмиләр дә.
Бесхитрое существо – хәйләсез җан иясе.
Почему голову опустил? – Нигә башыңны идең?
(Русча, татарча вариантлар буталып бирелә, укучыларның бурычы аларны туры китерү.)
Укытучы. Хәзер, кешегә хас уңай һәм тискәре сыйфатлар турында сөйләшеп алыйк. Сүзлек эше. Тискәре яклар — отрицательные качества. Уңай яклар – положительные качества.
- Сез нинди тискәре һәм уңай сыйфатларны беләсез?
Укучыларга уңай һәм тискәре сыйфатларны белдерүче сүзләрне (слова, выражающие положительные и отрицательные качества) аңлату.
Мәсәлән: Тискәре яклар: усал, ямьсез, надан, томана, битараф, саран, оятсыз, елак, начар, кырыс, хәйләкәр.
Уңай яклар: ышанычлы, ярдәмчел, яхшы, сөйкемле, матур, тәрбияле, җаваплы, юммарт, гадел, намус, батыр, тыйнак, дус, тату.
Укытучы. Хәзер без сезнең белән ике командага бүленәбез. Беренче команда уңай сыйфатларны яза, икенче команда тискәре сыйфатларны яза.
Бирем: Тискәре һәм уңай сыйфатлы ике төркемгә аерыгыз. ( 12 нче слайд)
( Интерактив тактада сүзләр буталып бирелә, аларны ике төркемгә аеру.)
Укучылар, пьесаның төп геройлар белән таныштык, әйдәгез геройларга телдән характеристика бирәбез. ( 13 нче слайд)
Мәсәлән: Тәмлетамак — авыл песие. (Ялкау, хәйләкәр, битараф, тычкан тотарга яратмый, иркәләнәсе килә…)
Икенче укучы: (Акбай — әйбәт, чын дус, яхшы күңелле, хәйләсез, әдәпле, кайгыртучан, акыллы, ышанычлы, кыю… )
4. “Авыл эте Акбай” әсәре буенча сорауларга җавап бирү. ( 14 нче слайд)
- Тәмлетамакка ни өчен авылда күңелсез?
- Аның кайда яшисе килә?
- Акбайның кәефе ни өчен юк?
- Ул кем турында уйлый?
- Тәмлетамак хуҗаларын ни өчен яратмый?
- Акбай кешеләргә яшанамы?
- Ул ни өчен хуҗаларына яхшы кешеләр ди?
(Җаваплар тыңлана.)
4. Чөнки теркәгечле кушма җөмләләрне тезү, сөйләмдә актив кулланышка кертү. ( 15 нче слайд)
Укытучы.
Бәйләүче чара чөнки теркәгече кулланып җөмләләрне дәвам итегез.
Ни сәбәпле? Ни өчен?
Үрнәк: Мәче берничә тапкыр балык сорарга килгән, чөнки ул ачыккан.
Бирем. 8 нче күнегүдәге җөмләләрне чөнки теркәгечен кулланып дәвам итегез.
Үрнәк: (Шәһәр песиләре рәхәт яши, чөнки аларны кулда гына күтәреп йөриләр, иркәлиләр). (Укучылар биремне үтиләр.)
IV. Ныгыту.
Укытучы өчен максат: теманы үзләштерүдә активлыкка һәм мөстәкыльлеккә юнәлтү.
Укучы өчен максат: үзләштерелгән белемнәрне мөстәкыль рәвештә сөйләмдә куллана белергә өйрәнү.
— Аның нишләгәне бар/ юк? грамматик структурасын активлаштыру.
Бирем. 10 нчы күнегүдәге җөмләләрдә фигыльләрне табып, нинди сорауга җавап бирүен ачыкларга. Русча әйтергә. ( 16 нче слайд)
Үрнәк: Тәмлетамакның шәһәрдә булганы юк, аны телевизордан гына күргәне бар, ләкин бик күрәсе килә.
Үрнәк:
Фигыльләр: булганы юк, күргәне бар, күрәсе килә.
Сорау бирәбез: Аның нишләгәне юк/Аның нишләгәне бар? Нишлисе килә?
Русча әйтәбез: Не приходилось бывать/не была, приходилось видеть/видела, хочет увидеть.)
(Бер укучы биремне интерактив тактада эшли, калганнар урыннарда үтиләр. )
V.Йомгаклау.
Мәкальләр уку.
- Мәкаль русча ничек була?(Пословицы)
- Мәкаль нәрсә ул? (Народная мудрость)
( 17 нче слайд)
Чын дуслык – зур байлык.
Дустың үзеңнән яхшырак булсын.
Дустың булмаса тап, тапсаң сакла.
Укучылар, бу мәкальләрне ничек аңлыйсыз? Үз сүзләрегез белән аңлатып карагыз әле?
- Дус нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
- Дус нинди булырга тиеш?
(Укучыларның фикерләрен тыңлау).
- Драматургның нинди әсәре белән таныштыгыз?
- Әсәр нәрсә турында? Әсәр сезгә ошадымы?
- Эт исемнәренә салынган мәгънә турында уйланыйк.
(Укучыларның фикерләрен, уйлануларын тыңлау).
- -Автор безгә нәрсә әйтергә теләгән?
- Дәреснең эпиграфын тагын бер кат искә төшерү. ( 19 нче слайд)
Үстергән дә безне чын дуслык,
Көч биргән дә безгә чын дуслык.
Дуслык булса, яшәр гомергә
Бөтен җир шарында тынычлык.
Дуслык турында җыр.
( Ә.Ерикәй сүзләре. С.Сәйдәшев музыкасы.)
Дуслык – безнең өчен иң зур байлык. Без исә дуслыкны сакларга, ныгытырга тиешбез. Бер-беребезне кайгыртып, ярдәмләшеп яшәргә тиешбез! Дуслар шатлыклы һәм авыр минутларда бик кирәк. Дөньядагы һәр җан иясе дус эзли, һәм үзә дә дус була белергә тиеш. Укучылар, мин чын дус булыгызны телим.
- Өйгә эш бирелә, билгеләр куела. ( 20 нче слайд.)
“Минем яраткан хайваным” темасына хикәя языгыз. ( Көндәлекләрен ачып өй эшен язалар. )
АВЫЛ ЭТЕ АКБАЙ / ДЕРЕВЕНСКИЙ ПЁС АКБАЙ
Автор: Туфан Миннуллин
0+
Сказка для детей.
Продолжительность 1 час 20 минут
Премьера состоялась 19 октября 2013 года.
В репертуаре театра: 2013-2017.
Акбай живет в деревне и очень доволен этим. Ведь здесь есть все, что нужно псу для счастья: хозяин, который всегда вкусно тебе покормит, чистый воздух и широкие просторы, где можно вдоволь порезвиться, и теплый дом, который Акбай охраняет. А вот кошечка Тамлетамак, которая живет с Акбаем в одном доме, совсем так не думает. Однажды Тамлетамак увидела по телевизору красивое, заманчивое место, которое называется «город». Теперь она мечтает туда попасть! Но путь из деревни в город лежит через опасный лес, где можно встретить кого угодно — даже волков и медведей. Хитрая кошечка Тамлетамак понимает, что на этом пути более надежного и верного товарища, чем Акбай, ей не найти. Тогда Тамлетамак решает уговорить деревенского пса отправиться с ней в Город. Конечно, Акбай не может отпустить Тамлетамак одну в такой опасный путь и соглашается пойти с ней, но только на один день… Какие приключения ждут Акбая и Тамлетамак в Городе, кого они встретят по пути и вернутся ли друзья в свой родной дом?.. Все это маленькие зрители смогут узнать на увлекательном музыкальном спектакле «Деревенский пес Акбай».
Тема: “Авыл эте Акбай” Т. Миңнуллиннан.
Дәрес тибы: ЛГКК
Максат: “Авыл эте Акбай” әкияте белән таныштыру. Текст белән эшләү. Кирәкле мәгълүматны сайлап алырга өйрәтү. Фикерләү сәләтләрен үстерү. Хайваннарга карата мәхәббәт хисе тәрбияләүне дәвам итү.
Җиһазлау: дәреслек: 161-162нче битләр(Р.З.Хәйдәрова, З.Р.Нәҗипова)
Этләр һәм песиләр рәсемнәре; ситуатив күнегүләр язылган карточкалар; компьютер (тест биремнәре).
Дәрес барышы.
1. Оештыру.
Дежур укучы белән әңгәмә.
2. Ситуатив күнегү.
— Скажите друг другу комплименты.
3. Актуальләштерү.
1. Сүзләрнең тәрҗемәсен искә төшерү (компьютер куллану)
Иркәли- ласкает
Тычкан- мышка
Күсе-крыса
Бәдрәф- туалет
Мәгънәсез-бестолковый
Ышана-верит
Харап-страшно, жутко
Берүзе-один
Язасым килми- не хочется писать
Аның укыйсы килә- ему хочется читать
Аның эшлисе килми- ему не хочется работать
Ашыйсым килә- хочется есть.
2. Ситуатив күнегү( карточкаларда)
-Как скажешь о том, что:
-У Айрата большая, красивая собака, а у Ромы собака маленькая
-У меня есть кошка и она очень красивая
-Кошка в саду ловит мышей.
-Я люблю кошек, но у нас кошки нет.
— Моя собака виляет хвостом, дает лапу, мчится, выполняет команды.
3. Рәсем буенча эт турында сөйләү.
Тактада схемасы бирелә: Эт исеме, токымы, кыяфәте, гадәте.
4. Төп өлеш.
1. Текст белән эшләү ( бер кат эчтән уку)
2. Чылбырлап уку. Тәрҗемә итү.
3. – Найдите в тексте предложения, где говорится о том, что:
-ты про наших хозяев плохо не говори;
-на руках носят;
-не все люди такие;
-не хочу ловить мышей;
— в городе хорошо жить кошкам;
-сын хозяина бестолковый
4. 2нче күнегү (162нче бит)
-Өзектән бирелгән эчтәлектәге җөмләләрне табып укыгыз.
5. 3нче күнегү (162нче бит)
6. 5нче күнегү (162нче бит)
7. Әсәрдән ошаган өлешне табып укыту.
5. Ныгыту.
Диалог төзү.(беседа о собаках)
6. Йомгаклау.
—Дәрестә сез нинди әкият белән таныштыгыз?
-Әкият нәрсә турында?
-Әкият сезгә ошадымы?
Билгеләр кую.
Өйгә эш: әкиятне сәнгатьле укырга өйрәнегез.
«Әкият» татар дәүләт курчак театрында премьера: татар труппасы Туфан Миңнуллинның «Авыл эте Акбай» спектаклен чыгарды. Хәбәрчебез спектакльне премьера алдыннан күреп кайтты.
Артистлар, «Авыл эте Акбай» спектакле театрны «ашатачак» спектакльләрнең берсе булачак, дип фаразлый. Спектакльне театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев куйды. Композитор – Марат Әхмәтшин. Куючы рәссам – Екатерина Спиридонова.
«Әкият» курчак театрының Илгиз Зәйниев килгәннән бирле Туфан Миңнуллинга икенче мәртәбә мөрәҗәгать итүе. Бирегә килгәч тә, ул өлкәннәр өчен «Әлдермештән Әлмәндәр» моңсу комедиясен куйган иде. Тамашачы курчак Әлмәндәр белән курчак Әҗәлетдинне тамаша кылды. Димәк, чиратта – Акбай. Нәрсә генә эшләп караса да, татар театры Туфан абыйга әйләнеп кайта.
ххх
Илгиз спектакль өчен ширмалы курчак театры төрен сайлаган. Мин «Әкият» курчак театрында соңгы ширмалы спектакль кайчан куелганын да хәтерләмим. Сәхнәдә битлек кигән, еш кына киеп тә тормаган артистларның йөрүенә күнегеп беткән идек. Театр «Авыл эте Акбай» спектакле аша өлкән буын өчен чын ностальгия тәкъдим итсә, балалар өчен дә курчаклар сөйләшкән могҗиза күрсәтә.
Биредә беренче урында катлаулы техникалы курчакларның күз/борын/авыз/аяк/кул хәрәкәте түгел, алгы планга артистларның тавышы, эмоцияләре, татарча камил текстны камил итеп татарча җиткерүләре, әлбәттә, бөтен драматургия законнарына туры килгән матур әкият һәм гаҗәеп матур музыка чыга.
Марат Әхмәтшин яхшы кәеф тудыра һәм барысы да әйбәт булачагына өмет уята торган, беренче карашка гади генә булып тоелган музыка язган. Ул – кырландырылмаган-сырландырылмаган, шулкадәр татарча музыка. Җәмәгать, театр җитәкчеләре, композитор Марат Әхмәтшин – татарның әрәм яткан хәзинәсе, кулланыгыз инде аны активрак итеп.
Сценография дә беренче карашка бик тә гади кебек. Бала, әлеге әкиятне карагач, «мондый ширманы, таулар, юллар, авыллар һәм шәһәрләр төшерелгән мондый декорацияне мин дә ясый алам» дип, аны иҗатка этәрә торган сценография. Эт-мәчеләр дә гади, бала, ышанып, «мин дә ясый алам» дип тотынырлык.
Биредә хәтта күләгәле спектакль элементлары да гаҗәеп матур кертелгән. Эт белән мәченең йөгереп баруын үзенчәлекле «телевизор»дан тамаша кылабыз кебек.
Спектакльнең бар матурлыгы, көче шушы камил гадилектә. Шушы гадилекне тудыруның никадәр катлаулы икәнен Илгиз Зәйниев туплаган иҗади команда үзе генә беләдер.
ххх
«Авыл эте Акбай» – Туфан Миңнуллинның авылда һәм шәһәрдә яшәүче этләр һәм мәчеләр тормышыннан пьесалар циклы. Төп герой – авыл эте Акбай.
Акбай авылда яши һәм ул үз тормышыннан канәгать. Ә шул ук йортта яшәүче Тәмлетамак исемле мәче тормыштан риза түгел. Телевизордан шәһәр мәчеләрен күргән ул – алар диванда иркәләнеп яталар, кешеләр анда этләрне дә, мәчеләрне дә кулларында күтәреп йөри икән. «Ничек тә шәһәргә эләгергә» дип уйлый мәче. Мәчет китә, мәче артыннан, аны жәлләп, эт китә. Спектакль эт һәм мәченең шәһәр маҗаралары белән дәвам итә.
Өстә яткан теманы алып, «авылда бар да яхшы, биредә гел яхшы кешеләр яши, шәһәр – бозыклык оясы» дип тә нәтиҗә ясарга буладыр. Теманы актуальләштереп, «ни булса да – ил белән» дип яшәүчеләр һәм яхшырак тормыш эзләп чыгып китүчеләр темасына да борып була. Әмма бу очракта монысы да «колактан тартып сөйрәп чыгарган» тема булыр иде. Сүз 3+ яшь чикләре билгеләнгән матур бер әкият турында бара. Бала өчен спектакльнең төп асылын режиссер үзе аңлатты.
«Акбайны, үз принципларына тугры калуы өчен, барысы да – юлда очраган бүре дә, урам этләре дә хөрмәт итә. Урманга эләксә дә, шәһәргә эләксә дә, дөньяга үз карашы бар – ул принципларыннан тайпылмый», – диде Илгиз Зәйниев.
Ххх
Акбай роле театрның яшь артисты Нияз Садыйковка тапшырылган. Сүз уңаеннан, ул – татар труппасының бердәнбер яшь егете. Башка ир-ат артистлар – Юрий Чуктиев, Ришат Гыйздәтуллин, Марс Гайфуллин – шактый җитлеккән яшьтә.
Акбай маҗаралары – татар өчен таныш әсәр. Аны заманында 2 тапкыр Камал театры куйды, Кариев театрында барганын да хәтерлим. Бәлки, башка театрлар да куйгандыр, мәгълүматым юк. Камал театрында Акбайны күренекле артистыбыз Әсхәт Хисмәт үзе уйнады. Акбай – аның театр тарихында калган легендар рольләренең берсе. Икенче тапкыр спектакльне Лилия Әхмәтова яшь буын артистлары белән куйды. Акбай Илнур Закиров иде. Әсхәт абый да, Илнур да – татарча чиста итеп, «авылча» сөйләшә ала торган татар артистлары, һәм алар, Акбайны уйнап та тормыйча, сәхнәдә үзләре ничек бар – шулай йөриләр кебек иде. Шулай хәтердә калган.
Нияз авыл тормышыннан ераграк торган егет булса кирәк. «Татар сүзләрен тутырып әйт инде» дип өйрәтеп тордык инде без аны», – диләр артистлар.
Икенче төп герой – Тәмлетамак. Матур тормыш турында хыялланган ялкау, алдакчы мәче. «Тәмлетамак, минемчә, татарча сөйләшергә оялган татарларга да охшап тора: шәһәргә барып, шәһәрчә булып кылана. Ләкин аннары авылга кайтып егыла. Ул чыгышыннан, гореф-гадәтеннән оялган кешене хәтерләтә», – диде аның турында театр актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Фәнзилә Сабирова.
Спектакльне бөтен татар труппасы уйный. Туфан Миңнуллин персонажларны бөтен татар труппасына җитәрлек итеп, мулдан керткән. Татар труппасы гастрольләргә күп йөри. Бу спектакль белән дә алар Татарстанның һәр районына барып җитәрләр, мөгаен.
Акбай авылда яши һәм монда аңа бик ошый. Саф һавада, киң сахраларда йөгереп уйнарга да, тамак туйганчы рәхәтләнеп ашарга да була. Тик аның белән бер йортта яшәүче песи Тәмлетамакның гына күңеле тыныч түгел. Беркөнне телевизордан күргән, шәһәр дигән бик матур җиргә китәсе килә аның. Ничек кенә шунда эләгергә? Юлда бит куркыныч, урман аша чыкканда аю-бүреләр очравы бар. Шуннан хәйләкәр Тәмлетамак шәһәргә үзе генә кача. Акбай аның өчен кайгырып, шулчак артыннан ярдәмгә ашыга. Акбай белән Тәмлетамакны шәһәрдә нинди маҗаралар көтә һәм дуслар үз туган йортларына кайтырлармы?.. Ә әкиятнең дәвамын белер өчен, Сезне «Авыл эте Акбай» музыкаль спектакленә көтеп калабыз. Акбай живет в деревне и очень доволен этим. Ведь здесь есть все, что нужно псу для счастья: хозяин, который всегда вкусно тебя покормит, чистый воздух и широкие просторы, где можно вдоволь порезвиться, и теплый дом, который Акбай охраняет. А вот кошечка Тамлетамак, которая живет с Акбаем в одном доме, совсем так не думает. Однажды Тамлетамак увидела по телевизору красивое, заманчивое место, которое называется «город». Теперь она мечтает туда попасть! Но путь из деревни в город лежит через опасный лес, где можно встретить кого угодно – даже волков и медведей. И тогда хитрая кошечка Тамлетамак сбегает одна в город, сразу вслед за ней на помощь спешит Акбай. Какие приключения ждут Акбая и Тамлетамак в городе, кого они встретят по пути и вернутся ли друзья в свой родной дом?.. Все это маленькие зрители смогут узнать на увлекательном музыкальном спектакле «Деревенский пес Акбай».