Балага исем кушу йоласы.
Талгын гына көй яңгырый. Кушымта өлеше җырланганда ана бишек янына чыгып утыра. Арттан алып баручы сөйли:
А.Б.
Бала туды бүген җиргә,
Фәрештәләр аңа юл ачты.
Күкләр иле садә җаннан булган
Бер баласын җиргә озатты.
Гаиләгә шатлык булып, өмет һәм куанычлар өстәп дөньяга олы зат туды . Дөньяга яңа кеше туды!Ул үзенә бәхет даулап тәүге авазын салды.Ана назлы күзләрен мөлдерәтеп сабыена елмайды..Сабый үзен дөньяга китергән әнисенең күкрәгенә сыенды Ана сабыена иң татлы,иркә сүзләр әйтеп яшәү көченә ия булган күкрәк сөтен бирде,ак биләүгә биләп,тал бишеккә салып җырын сузды.
Татар халкында борынгыдан килгән тал бишек.Элек-электән аны әтиләр үз куллары белән үреп,үзләренең йөрәк җылыларын биреп ясаганнар.Ә матур чыбылдыкларны әниләр әниләр теккән. Ул чыбылдык сабыйны явыз көчләрдән,күзләрдән,салыкыннардан саклаган.
Сездә ничек,бездә бишек талдан,
Җырдан үрелә.
Җырлы бишек,җылы бишек
Эленә өй түренә.
(Җыр тәмамлангач өйгә яшь ананың каенанасы, абыйсы белән килендәше керә.)
1 КЫЗ (КИЛЕНДЭШ): Исәнме, килендәшем. Исән-сау кайттыгызмы?
КАЕНАНА: Күрим әле оныгымны,
Карап туймаслык бала.
Улым, килен котлыйм Сезне
Күз тимәсен Сөбеханалла.
АНА : Әйдәгез, кадерле кунаклар, рэхим итегез, түрдэн узыгыз.
ЭТИСЕ:
Буген бездэ бэйрэм булыр
Исем кушарбыз уйлап.
Яхшы исем, матур исем
Мэгънэсе булыр чынлап.
(Кунаклар керә, кунаклар арасындагы бер малай исәнләшә)
КУНАК 1 : Әссәләмәгәләйкүүүүүүм!
Исэнмесез –саумысез
Бәби күрергә килдек без,
Нигә каршы алмыйсыз?
АНА: Хуш киләсез, кунаклар
Рәхим итегез, әйдә.
Күңел ачып сыйланыгыз,
Сыйларыбыз өстәлдә.
КУНАК 2: Күчтәнәчләр алып килдек,
Барыгызга күп итеп.
Баллысын да, татлысын да
Озын юлларны үтеп.
(Анага күчтәнәч тапшыра)
КУНАК 3: Куз тимәскә миләш тегеп,
Күлмәк бүләк итәрбез.
Сау –сәламәт бала булып,
Үскәнен дә көтәрбез.
(Анага күчтәнәч тапшыра)
КУНАК 4 : Күчтәнәчне е е е е е е җәлләмәдек,
Алып килдек мул итеп.
Бәбине күрсәтсеннәр дип,
Аналарына – чите е е е к.
(Анага күчтәнәч тапшыра)
МАЛАЙ (АБЫЙСЫ): Сеңелем, энекешкә исем кушабыз бүген. Ләкин әлегә исем сайламадык, бик матур исем кирәк булыр инде безнең энекәшкә.
(балалар түгәрәкләп басалар)
ӘТИСЕ БАЛАНЫҢ: (санамыш әйтә)
Карга, чыпчык,
Син кал да,
Ә син чык!
Уртага бер баланы чыгара, бала уйланып тора да:
Айсылу! Шат күңелле,ачык дигән сүз!
Балалар: Кит әле, безнең бәби бит малай!
ӘТИСЕ: тагын саный:
Карга, чыпчык,
Син кал да,
Ә син чык!
2нче бала: Мин таптым, мин таптым. АЛМАЗ булсын!
Бергәләшеп: Булсын, булсын, бик күркәм,
Туры килсен үзенә.
Бай күңелле малай булып,
Үссен безнең кечкенә!
КИЛЕНДЭШ: Мулла абзый килгәнче,
Бала уянып җиткәнче
Кызык итик тик тормыйк,
Җырлы уеннар уйныйк.
(Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәк ясыйлар. Бер бала, чигүле кечкенә мендәр тотып, уртага чыгып баса. Балалар түгәрәк буенча җырлап әйләнәлә)
Юл читендә зәңгәр чәчәк
Якты нурлар тарата.
Безнең кызлар һәм малайлар
Йомшак мендәр ярата.
(Тукап биеп торалар, ә уртадагы бала, мендәр тотып, түгәрәк буенча биеп йөри):
Якын дуслар арасыннан
Берсен сайлап ал әле.
Тезләреңә ипле булыр —
Мендәреңне сал әле.
(Мендәр тоткан бала мендәрен бер бала алдына куя һәм, тезләнеп, аңа кулын бирә. Ул бала аның тирәли әйләнә, башкалар кул чабып торалар.)
АБЫЙСЫ: Исем таптык бик матурны
Уянды балабыз да.
Мулла абзый да килә әнә
Төренеп чыпанына.
(Балалар тезелеп утыралар)
МУЛЛА: (исәнләшә)
Әссәләмәгәләйкүм!
Хәерле кө сезләргә.
Исем кушу йоласын
Башлап җибәрик, әйдә.
ӘТИСЕ: әйдә, рәхим итегез.
(Хәзрәт балага исем куша.)
А.Б (экрен генэ сойли )Үз милләте көен ишетеп үссә
Халык хәтерен саклар буыннар.
Тарихлардан килгән гореф-гадәт,
Туган телен көйли бу җырлар.
(Балага бишек җыры җырлана)
АНА: Ә хәзер барыгызны да, кунаклар, тәркем бүлмәсенә бәби ашына чакырам. Әйдәгез, рәхим итегез.
А.Б. Саклыйк буыннарга рухи хәзинәне,
Бишек җыры-күңел көзгесе.
Киләчәктә шәхес булыр өчен
Тәүге адым,яшәү өлгесе.
А.Б. Бишек җырлары-безнең киләчәгебезгә нигез сала.Балаларны шул могҗизалы җырлардан мәхрүм итмәсәк иде!Җырларыбыз учагы сүнмәсен,алга таба дәвам итсен!
Балага исем уйлау.
Бишек уртада тора (2-3 кыз бала чыгалар).
Сеңлем, энекәшкә исем кушабыз бүген әле без исем дә сайламдык.Бик матур исем кирәк энебезгә…Әйе апам, әле мичкә күмәч тә тыкмадык, әлбә дә пешмәгән, тиз бул тиз -бул хәзер кунаклар килеп җитә бит.Ник кычкырып сөйләшәсез, бәбәй уянды бит.( баланы тирбәтәләр, бишек җыры җырлыйлар)
Бәү – бәү итә энекәш, Вакыт җиткән йокларга. Абыйларга, апаларга Кечкенә балаларга. Көн үтте, ә кояшны Кара карга урлаган. Нәни энекәшебез Әле йоклап туймаган.
Энебез дәү-дәү үсә.Ай бишектә төн үтә. Шул төн үткән вакытта Дәү егет бәү-бәү итә.
(Кунаклар килә)
Малай: -Әссәләмәгәләйкем,
Исәнмесез, саумысез,
Нигә саумыйсыз кәҗә.
Каршылагыз хөрмәт белән
Күчтәнәч тулы әрҗә.
Кыз:
Килдегезме, кунаклар,
Түрдән узыгыз әйдә!
Мичтә күмәч, җамаякта
Изелеп пешкән әлбә.
Малай:
Күчтәнәчнееееее җәлләмәдек
Алып килдек мул итеп.
Бәбине күрсәтсеннәр, дип
Апаларына –читеееек.
Кыз:
Күз тимәскә шомырт куйдык
Салдык олы имезлек.
Бүген мунча юындыргач
Көчек күлмәк кигездек.
Нинди күлмәәәәк?Баланың беренче күлмәген көчек күлмәге дигәннәр борыннгылар.ӘӘӘӘ, Әйтегез соң, исеме ничек сабыйның?Исемне бергәләп уйларбыз инде.Әйдәгез, бездән калмаган, исемнәр беләбез без, уйлашыйк. Әллә бармак уены белән башлыйкмы?Әйдәгез,алайса, башлыйк.Бергәләп җырлыйлар берәү санаү рәвеше китерә: ( түгәрәкләнеп)
Бармак уены чыккан ,диләр
Оталсам ярар иде.
Иң матур затлы исемне
Мин тапсам ярар иде.( Берәүне чыгара. Тегесе кисәк кенә):
Минсара ! Шат күңелле, ачык , дигән сүз!Кит моннан, сабыебыз ир бала бит!(җыр, тагын берәүне чыгаралар)
-Мөхәммәтгариф! Укымышлы дигән сүз!
— Авылыбызда 12 Гариф бир, шул җитеп торыр мәллә?….
-Ярар, алайса . (җырлыйлар, тагын берәү кала)
Байтуган! Байтуган булсын!(бергәләп)
Булсын, булсын, бик күркәм,
Туры килсен үзенә.
Бай күңелле егет булып
Үссен безнең кечкенә.
Аллага шөкер, исем уйлап таптык бит! Әйдәгез , Мулла бабай килгәнче җырлы уен уйнап алыйк, Байтуган да ишетсен!
Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәк ясыйлар. Бер бала, чигүле кечкенә мендәр тотып, уртага чыгып баса. Балалар түгәрәк буенча җырлап әйләнәләр:
Юл читендә зәңгәр чәчәк
Якты нурлар тарата.
Безнең кызлар һәм малайлар
Йомшак мендәр ярата.
(Тукап биеп торалар, ә уртадагы бала, мендәр тотып, түгәрәк буенча биеп йөри):
Якын дуслар арасыннан
Берсен сайлап ал әле.
Тезләреңә ипле булыр —
Мендәреңне сал әле.
Мендәр тоткан бала мендәрен бер бала алдына куя һәм, тезләнеп, аңа кулын бирә. Ул бала аның тирәли әйләнә, башкалар кул чабып торалар.
Түгәрәкле уйнаганда
Әйләнеп җырлаганда.
Күңелле дә булмас иде
Сез дуслар булмаганда.
Алсу чәчәкнең таҗына
Кунган зәңгәр күбәләк
Яшәү рәхәт, көн күңелле,
Дуслар белән бергәләп!
Баланы алып,яратып кереп китәләр.
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение
«Бардымская средняя общеобразовательная школа №2»
структурное подразделение « 1 Красноярский детский сад»
Конспект открытого занятия
по татарскому национальному фольклору
на тему: “ Исем күңел көзгесе”.
(“Имя- зеркало души”)
Для детей старшего дошкольного возраста.
Составила:
музыкальный руководитель
Юнусова Айгуль Мидхатовна.
1 Краснояр
2019 г.
Исем күңел көзгесе.
Максатлар:
-
Сәнгәть әсәрләренең төп кыйммәтен, әһәмиятен һәм мәгънәсен аңлауга, кабул итүгә алшартлар(предпосылки) булдыру:
-
Балада үз халкының гореф – гадәтләрен(традиция), йолаларын(обряд) һәм мәдәниятенә карата уңай хисләр, мөнәсәбәтләр формалаштыру.
Цели:
-
Сохранение традиционных ценностей, важности и смысла традиции и обрядов своего народа;
-
Формирование отношенийи добрых чувствребенка к своим корням, традициям, обрядам, культуре.
Бурычлар:
-
Балаларны исем кушу йоласы белән таныштыру.
-
Балада татар халкының гореф- гәдәтләренә кызыксыну уяту.
-
Милләт(национальности) тойгысы(чувства) һәм милли горурлык(гордость) хисе тәрбияләү.
-
Буыннар бәйләнеше, исемнәр, аларның килеп чыгышы, мәгънәсе турында күзаллауларын тирәнәйтү;
-
Гаиләң белән горурлану хисләре, өлкәннәргә ихтирам, хөрмәт тәрбияләү;
Задачи:
-
Знакомить детей с обрядом имя наречениями новорожденных детей.
-
Проявить устойчивый интерес ребенка к своим традициям.
— Воспитывать национальное самосознание у дошкольников, уважение к своему народу.
— Закрепить представление детей о семье, семейных традициях.
— Развивать у детей чувство причастности к традициям и культуре татарского народа.
Җиһазлау: компьютер, экран, өй күренешенә атрибутлар, бишек, мендәр, бал һәм май салынган савытлар, күчтәнәчләр.
Оборудование: компьютер, атрибуты домашней утвари – для оформления, колыбель, коляска, подушка, подарки и гостинцы.
Репертуар: Разучивание: “Татарский национальный танец», «Бишек жыры».
Алдан башкарылган эш: татар халык уеннары уйнау, татар халык әкиятләрен тыңлау һәм карау, әңгәмәләр оештыру, мәкәль һәм әйтемнәр өйрәнү, татар исемнәрнең мәгънәсен ачыклау.
Предварительная работа:провести беседу, играть в татарские народные игры, слушание и просмотр татарских народных сказок, ознакомление детей значениями пословиц и поговорок, научить понимать значение татарских имен.
Дәрес барышы.
(Зал татар милли ылулында бизәлгән. Акрын гына татар милли моңы яңгырый.Балалар милли киемнәрдә урындыкларда утыра).
А.б:.У-у-у-у-у безгә бүген кунаклар да килгән икән. Әйдәгез балалр исәнләшик кунаклар белән!
Балалар: Исәнмесез, кәдерле кунаклар!
А.б.:Балаларбезгә буген зур кунаклар килә, алар Кристина белән Ренатның әнисе белән энесе.
Әйдәгез аларны көткән арада, мин сезгә хәзер бик кирәкле нәрсә сөйлим, ә сез игьтибар белән тыңлагыз.
— Бала яңа тугач, күңелле мәшәкәтьләр башлана. Аның беренчесе- исем кушу. Аңа нинди исем бирергә? Бу сорау ата- ананы, туганнарны борчый, чөнкиисем кешегә бер генә тапкыр бирелә. Һәр кешегә үз исеме туган тел кебек якын, газиз, кадерле. Әти – әни өчен бик җаваплы вакыйга (событие). Күркәм (матур, красивый) исем белән дәшү балага дога кебек уңай (положительно) тәэсир (впечетляет) итә. Шуңа да балага яхшы, мәгьнәле (смысл) исем кушарга кирәк. Мәсәлән, мина әтием белән әнием Айгөл исемен биргәннәр. Ай кебек яктыһәм гөл (чәчәкләр) кебек матур булсын дигәннәр.
Менә сезнең барчагызның да исемнәрегез бик матур, ә сез беләсезме сезнең исемнәрегез нәрсәне аңлата?
— Ренат, сиң әйтә аласыңмы?
Ренат:Әйе, минем исемем яңартылган, яңадан туган дигәнне аңлата.
А.б: Айсылу, ә син балакаем беләсеңме?
Айсылу:Әйе, ай кебек матур кызларны шулай дип әйткәннәр.
А.б:Динара, ә сиң?
Динара:Беләм, минем исемем алтын таш дигәнне аңлата.
Руслан: Ә минем исемем арыслан кебек көчле булуын аңлата.
А.б:Дөрес балалар, барлык исемнәрнең аңлатмасы бар. Мәсәлән Султанның исеме хәкимлек итуче (властный правитель)- дигәнне аңлата.
Азалия: чәчәк исеме.
Аделина: гәдел, намуслы (честная, порядочная).
Диана: илаһи(божественная).
А.б:Шулай итеп һәрбер исемнең үзе аңлатмасы бар.
Шушы уңайдан, әйдәгез балалар “Исемең кем?” дигән уенын уйнап алыйк әле…
Ул уенда 2 уенчы катнаша. Уенның эчтәлеген тыңлап үтегез:
-Балалар сезнең аркаларыгызга кеше исеменэ аңлатма – рәсемнәрберкетелә. Бер- берегезгә рәсемнәрне күрсәтмәскә тырышырга тиешсез. Биеп йөри- йөри тизрәк рәсемне күреп күршесенең исемен әйтә (кем тизрәк укый, кулын күтәрә).
А.б: Бик шәп әйбәт уйнадыгыз! (балалар урыннарына утырылар).
Менә хәзер тагын бер йолабелән танышып үтәрбез. Ул бишек туе.”Бишек туе” бала туу хөрмәтенә уздырыла торган мәҗлес. Сез бишек туйларына барганыгыз яки аның турында ишеткәнегез бармы? Мәҗлестә нәрсәләр эшлиләр? (Әңгәмә)
Бала:Мәҗлестә ата- ананың туганнары, күршеләре киләләр. Бишеккә баланы салып, иң олы кешедән такмак әйттергәннәр.
Бәхетле бала туды, батыр булып үс, матур булып үс, дигәннәр.
А.б: Һәм шулай ук баланың бишегенә менә шушындый тәнкәләрдә салганнар.(Тәнкә курсәтелә).
Бала туу белән бәйле тагын бер йола бар, ул исем кушу. Сез сеңелләрегезгә, энелерегезгә исем кушканнарын күргәнегез бармы? (Әңгәмә).
Бала:Исем кушарга мулла чакыралар.
А.б.:Ә кем соң мулла? Ул балалар олы яшьтәге һәм догалар укучы бабай.
А.б: Әйдәгез, мулланың балага исем кушканда укыла торган догасын тыңлап үтик әле. (язмада мулла дога укыган тавыш бирелә).
А.б.: Ул балага исем кушканда нәрсә эшли соң?
Баланы ястык өстенә сала һәм дога укый, азан әйтә, колагына өч тапкыр исемен әйтә, шулай итеп, балага исем кушалар.
(Бала елаган тавыш ишетелә һәм бирегә баланы юата — юата, колясканы тирбәтә- тирбәтә ана килеп керә).
Ана: Исәнмесез балалар! (әниләрен күреп калгач каршыларынаДинара белән Ринат йогереп баралар, һәм әнисен кочаклап алалар). Ә-ә-ә-ә-ә, минем балакайларым, сез монда икән, ә мин сезне югалтым, иптәшләрегез янындадыр дип уйлаган идем, шуңа килдем инде.Ярар инде балам,елама(баланы кулына ала, тирбәтә).
А.б: Нәрсә булган соң, балага? (бала янына килә)
Ана: Менә бит, юаталмыйм. Сез миңа баланы юатырга булышмасызмы? Бәлки йоклап китәр?
А.б.: Булышабыз, нигә булышмаска? Әйдәгез балалар, бала өчен бишек җырын җырлыйк, аннан тынычлап йоклап та китәр, аллага бирсә.
Балалар “Бишек җырын” башкаралар.
Бәү-бәү итә энекәш,
Вакыт җиткән йокларга.
Абыйларга, апаларга
Кечкенә балаларга.
Көн үтте,ә кояшны
Кара карга урлаган.
Нәни энекәшебез
Әле йоклап туймаган.
Энебез дәү- дәү үсә
Ай бишектә төн үтә.
Шул төн үткән вакытта
Дәү егет бәү-бәү итә.
Ана: Рәхмат балалар, йоклап китте минем балакаем.
А.б.: Ләйсән ханум, әйтегез әле сабыйның исеме ничек соң?
Ана: Әй…, уйладым, уйладым башыма бер юнле исем дә килмәде. Бәлки сез миңа балага исем уйларга булышырсыз.
А.б.: Әйдәгез, бездән калмасын, исемнәр беләбез без, уйлашыйк.
(Балалар һәр бересеүз фикерләрен әйтеп чыгалар)
1 бала: Мәсәлән миңа бик тә Тимур исеме охшый, ул тимер кебек көчле дигәнне аңлата.
Кристина: Ә миңа Арслан исеме бик охшый, ул исемен балага бирсәк, арыслан (лев) кебек көчле барынанда баш булыр иде.
3 бала: Марат исеме дә бик әйбәт, ул бик якын дигәнне аңлата.
Ана: Йә балалар, рәхмат сезгә, миңа минем кызымның фикере охшады, Арслан дигән исеме.
Динара белән Ринат:
Арслан! Арслан! Арслан!
Булсын, булсын, бик күркәм,
Туры килсен үзенә.
Бай күңелле егет булып
Үссен безнең кечкенә.
А.б:. Аллага шөкер, исем уйлап таптык!
Ә без балага бүләкләр дә әзерләгән идек бит…
Әйдәгез, мулла бабай килгәнче Арыслан балага үзебезнең кечкенәгенә бүләкләрне тапшырыйк балалар.
(Балалар, бер- бер артлы теләкләр теләп бүләкләрен тапшыралар)
Руслан: Бәхетле, таза бала булсын.
(чигелгән кул яулыгын бирә).
Алмир:Җан җимешегез шәфкәтьле, тауфыйклы булып үссен.
(түбәтәй бүләк итә)
Сильвия:Кайгы- хәсрәт күрмичә,үтсен аның гомере.
(тастымал буләккә бирә)
Азалия: Озын гомерле, бала булсын.
(мендәр тышын буләк итә)
А.б.: Шушы шатлыклы вакыйгага багышлап, әйдәгез балалар күңелле итеп биеп алыйк әле!
(Балалар, татар халык биюен башкаралар).
Ана: Бик зур итеп рәхмәт сезгә балалар, Айгөл ханум сезгәдә!
Сезгә чын күңелдән тазалык һәм бәхетле тормыш теләп, үземнең исемемнән кечкенәгенә күчтәнәчемне бирәсем килә, бала туе хөрмәтенә чәкчәк пешергән идем. Кая минем кәрзинем? Менә монда чәкчәк сез аларны алыгыз һәм иптәшләрегез белән чәй эчәрсез.
А.б, балалар белән:. Бик зур рэхмәт!!!
(балаларга кәрзинне куеп, ана чыгып китә).
Дәрес нәтиҗәсе:
А.б.:Балалар, без бүгенге дәрестә сезнең белән нинди йола белән таныштык?
Бала: исем кушу йоласы белән
А.б.:Ә ул йола турында сез нәрсә аңладыгыз?
Бала:Буыннар бәйләнеше, исемнәр, аларның килеп чыгышы, мәгънәсе турында белем алдык.
А.б.: Бик тә дөрес җавып бирдегез, игътибарлы булып утырганыгызга бүгенге дәрестә мин бик шатмын.
Бүгенге дәрес шушының белән тәмам, сау сәламәт булыгыз.
13.06.2017
“Исем- күңел көзгесе”
Максатлар: сәнгать әсәрләренең төп кыйммәтен,әһәмиятен һәм мәгънәсен аңлауга, кабул итүгә алшартлар булдыру;
балада үз халкына, гореф-гадәтләренә, йолаларына һәм мәдәниятенә карата уңай хисләр, мөнәсәбәтләр формалаштыру.
Бурычлар:
• Балаларны исем кушу йоласы белән таныштыру.
• Балада татар халкының гореф- гадәтләренә кызыксыну уяту.
• Милләт тойгысы һәм милли горурлык хисе тәрбияләү.
• Буыннар бәйләнеше,исемнәр, аларның килеп чыгышы, мәгънәсе турында күзаллауларын тирәнәйтү;
• Гаиләң белән горурлану хисләре, өлкәннәргә ихтирам, хөрмәт тәрбияләү;
Җиһазлау: компьютер,экран, өй күренешенә атрибутлар,бишек, мендәр, бала төрү өчен күлмәк, бал һәм май салынган савытлар, күчтәнәчләр.
Алдан башкарылган эш: татар халык уеннары уйнау, татар халык әкиятләре тыңлау һәм карау, әңгәмәләр оештыру, мәкаль һәм әйтемнәр өйрәнү, татар исемнәренең мәгънәсен ачыклау.
Оценить
1103
Содержимое разработки
ТР Актаныш муниципаль районы “Актаныш башлангыч мәктәп- балалар бакчасы”
БАЛАЛАР БАКЧАЛАРЫ ТӘРБИЯЧЕЛӘРЕ ӨЧЕН СЦЕНАРИЙ
“ИСЕМ- КҮҢЕЛ КӨЗГЕСЕ”
(Татар халкының гореф- гадәтләрен саклауга багышланган күңел ачу кичәсе.)
“Актаныш башлангыч мәктәп-
балалар бакчасы” тәрбиячесе
Гөлнар Наил кызы Закиева
Актаныш, 2016
“Исем- күңел көзгесе”
Максатлар: сәнгать әсәрләренең төп кыйммәтен,әһәмиятен һәм мәгънәсен аңлауга, кабул итүгә алшартлар булдыру;
балада үз халкына, гореф-гадәтләренә, йолаларына һәм мәдәниятенә карата уңай хисләр, мөнәсәбәтләр формалаштыру.
Бурычлар:
Балаларны исем кушу йоласы белән таныштыру.
Балада татар халкының гореф- гадәтләренә кызыксыну уяту.
Милләт тойгысы һәм милли горурлык хисе тәрбияләү.
Буыннар бәйләнеше,исемнәр, аларның килеп чыгышы, мәгънәсе турында күзаллауларын тирәнәйтү;
Гаиләң белән горурлану хисләре, өлкәннәргә ихтирам, хөрмәт тәрбияләү;
Җиһазлау: компьютер,экран, өй күренешенә атрибутлар,бишек, мендәр, бала төрү өчен күлмәк, бал һәм май салынган савытлар, күчтәнәчләр.
Алдан башкарылган эш: татар халык уеннары уйнау, татар халык әкиятләре тыңлау һәм карау, әңгәмәләр оештыру, мәкаль һәм әйтемнәр өйрәнү, татар исемнәренең мәгънәсен ачыклау.
Бәйрәм барышы:
Борынгы татар өе күренеше. Уртада бишек эленеп тора. Салмак кына музыка уйный.
Алып баручы:
Исәнмесез!- диеп башлыйм әле,
Танышу бит шулай башлана.
Сезнең белән очрашканга, дуслар,
Күңелкәем шундый шатлана!
Исәнмесез хөрмәтле ата- аналар, килгән кунаклар! Бүген без сезгә татар гаиләсендә уза торган йолаларның берсе — Исем кушу йоласын күрсәтербез.
“Кыз бала исеме йолдыз балкышына охшасын, назлы гөлчәчәктәй нәфис булсын. Ир-ат исеме кылычлар чыңлавын хәтерләтсен, аның мәгънәсендә гакыл гәүдәләнсен»,- дип язганРәсүл Гамзатов.
Яхшы исем кыйммәт барсыннан да,
Аннан тугры дусны күрмисең;
Безнең хакта мәңге ядкарь саклап,
Картаймыйча яши һәр исем. (Гамзат Цадаца)
Сәхнәгә Ак әби чыга. Бишек янына килеп бишек җыры җырлый.
Ак әби: Бүген бездә зур шатлык. Дөньяга сабый туды. Өйдә гаиләгә яңа ямь, юаныч, бәхет өстәлде. Бәхетле булып, алтын канатлы булып үссен сабыебыз. Котлы булсын, бәби ашы, котлы булсын!
— Бүген без кунаклар җыябыз. Кая соң әле үзләре, күренмиләр (Тәрәзәдән карый). Киләләр икән киләләр.
Кулларына бүләкләр алып балалар чыга.
Балалар: Без, без, без идек
Без унике кыз идек.
Базга төштек бал ашадык,
Келәткә кердек май ашадык.
Балы да тәмле булды,
Мае да тәмле булды,
Әмирханга да калды.
Балалар кулларын биреп Ак әби һәм кунаклар белән күрешәләр. Бүләкләрен өстәлгә куялар.
Ак әби: Рәхмәт балакайларым. Бик зурлап килгәнсез. Түрдән узыгыз, әйдә.
Балалар ике якка капма- каршы тезелеп басалар.
1нче бала: Ә кая соң бәби? Безнеңбәбине бик күрәсебез килә.
Балалар: Әйе, әйе. Күрәсебез килә.
Ак әби: Бала бәбәй мунчасында шул әле. Яшь баланы көн саен мунчада коендыру файдалы.
2 нче бала: Ә без баланы юындырганда әйтә торган юаткыч беләбез. Сөйлибезме?
Балалар:Сөйлибез!
Балалар “Йомшак су, йөгерек су” шигырен сөйлиләр. Сүзләргә туры килгән хәрәкәтләр ясыйлар.
Йомшак су, йөгерек су (Җ.Тәрҗеманов)
Йомшак су, йөгерек су!
Син мине чиста ю!
Бер тап та калмасын.
Битләремаллансын,
Кулларым агарсын.
Тешләрем тазарсын..
Авызым елмайсын,
Колгым тыңласын,
Йомшак су, йөгерек су!
Һәммәсен чиста ю!
Ак әби: Рәхмәт балакайлар. Менә булдырасыз.
Кунак әбиләр килә. Кулларында мич ашлары (бәлеш, өчпочмак, кыстыбый, чәк- чәк һ.б. )
Ак әби: Әйдәгез, әйдәгез, рәхим итегез кадерле кунаклар. Күптән сезне көтәбез.
Алып баручы: Әбиләребез күчтәнәчләр белән килгәннәр.
1 нче әби: Яшь бала туган гаиләгә мич ашлары пешереп алып килү – күркәм гадәт. Менә шундый тәмле ризыклар кебек әнисенең дә, әтисенең дә телләре татлы булсын.
Алып баручы: Болар бит татар халкынын милли ризыклары. Без аларны беләбез. Балалар,әйдәгез, аларның исемнәренәйтик.
2 нче әби: Йомырка белән онны
Бутап камыр басканнар.
Бәрәңге, ит, тоз салып,
Почмаклар ясаганнар.
Балалар: Өчпочмак.
3 нче әби:Утырсам да мин менә
Тыйнак кына, тик кенә.
Эчем тулы ит кенә,
Май белән, дөге белән.
Балалар: Бәлеш.
1 нче әби:Вак-вак кына итеп кисеп,
Өяләр аны таудай!
Чак-чак кына алып, өзеп
Аша, дустым, син шулай.
Балалар:Чәк-чәк.
2 нче әби:Чыж иттереп саласың,
Бик тиз генә аласың.
Балга манып кабасың.
Ул нәрсә?
Балалар: Коймак.
Әбиләр күчтәнәчләрен өстәлләргә куялар һәм урындыкларга барып утыралар.
3 нче бала: Без дә коймаклар пешерергә яратабыз. Сезгә дип җырлы- биюле уен да әзерләп килдек.
Балаларга уртага чыгып басып «Коймаклар» дигән җырлы- биюле уенны уйныйлар. Сүзләргә туры килгән хәрәкәтләр ясыйлар.
Җырлы- биюле уен «Коймаклар»
Әмирханның туган көнендә
Без чакырдык кунаклар.
Кунакларның килүенә
Без пешердек коймаклар.
Коймакларга карасаң,
Менә шулай күпергән,
Менә шулай җәелгән.
Менә шулай кысылган.
Коймагыңны майлап ал,
Теләгәнеңне сайлап ал!
Җырлы- биюле уен берничә тапкыр уйнала. Балалар урындыкларга барып утыралар.Бала күтәргән Ана чыга. Ул бишек җырын җырлый.
Бишек җыры. (Г. Тукай шигыре, татар халык көе)
Әлли-бәлли итәр бу,
Мәдрәсәгә китәр бу,
Тырышып сабак укыгач,
Галим булып җитәр бу.
Йокла, углым, йом күзең,
Йом, йом күзең, йолдызым,
Кичтән йокың кала да,
Еглап үтә көндезең.
Ана: Бу безнең улыбыз . Бүген аның бәйрәме- Бәби ашы. Караәле улым, күпме кунак сине котларгакилгән.
1нче әби:Бала тугач, күңелле мәшәкатьләр башлана. Аның беренчесе – исем кушу. Аңа нинди исем бирергә. Бу сорау ата-ананы, туганнарны борчый, чөнки исем кешегә бер генә тапкыр бирелә.
2 нчеәби:Һәр кешегә исеме туган тел кебек якын, газиз, кадерле. Балага исем кушу – бик җаваплы вакыйга . Күркәм исем белән дәшү балага дога кебек уңай тәэсир итә. Шуңа да балага яхшы мәгънәле исем кушарга кирәк.
3 нчеәби: Элек исемнәрне уйлап кушканнар. Кызларга күбрәк чәчәк исемнәре кушканнар, чәчәк кебек матур булсын дигәннәр.
4 нче бала: Әбекәй, ә малайларга элек нинди исемнәр кушканнар соң?
3 нче әби: Ә малайларга тимер кебек нык булсын өчен Тимерхан, Биктимер исемнәрен кушканнар. Бай булсын дип, Байбикә, Алтынбикә, Байбулат дип кушканнар.
5 нче бала: Ә без бу нәниебезгә нинди исем бирербез соң?
Ана: Без балабызга Әмирхан исеме кушарбыз.Әмирхан – өметле, ышанычлы, дигәнне аңлата.Әмирхан исемен йөртүче кеше — төгәл кеше. Ул кайда һәм ничек эшләргә кирәк икәнлегенһәрвакыт яхшы белә.
Ана баланы бишеккә сала. Кечкенә бала елаган тавыш ишетелә. Экранда мулланың балага исем кушуы күрсәтелә.
Алып баручы: Бәйрәмебез кунаклары, әйдәгез бергәләп җырлы- биюле уен уйнап алыйк. Әмирханыбыз да ишетеп ятсын әле.
Җырлы- биюле уен “Зәңгәр чәчәк.”
Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәк ясыйлар. Бер бала, чигүле кечкенә мендәр тотып, уртага чыгып баса. Балалар түгәрәк буенча җырлап әйләнәләр:
Юл читендә зәңгәр чәчәк
Якты нурлар тарата.
Безнең кызлар һәм малайлар,
Зәңгәр чәчәк ярата.
Туктап биеп-җырлап торалар, ә уртадагы бала, мендәр тотып, түгәрәк буенча биеп йөри:
Якын дуслар арасыннан
Берсен сайлап ал әле.
Тезләреңә ипле булыр
Мендәреңне сал әле.
Мендәр тоткан бала мендәрен бер бала алдына куя һәм, тезләнеп, аңа кулын бирә. Ул бала аның тирәли әйләнә, башкалар кул чабып торалар.уен берничә тапкыр уйнала.
Алып баручы: Балалар, ә хәзер кечкенә Әмирханга матур теләкләр әйтеп бүләкләребезне бирик.
Балалар: Бәхетле бул!
– Әти- әниеңне тыңла!
– Батыр, көчле булып үсеп җит!
– Сау — сәламәт бул!
– Матур бул!
– Таза- сау бул!
Тигез канатлы бул!
Тәүфыйкълы бул!
Алып баручы:(Анага карап) Улыгызга бик матур, мәгънәле исем куштыгыз. Безнең балаларның да исемнәре бик матур. Алар да үз исемнәренең нәрсә аңлатканын беләләр.
Балаларүз исемнәре турында сөйлиләр.
Алып баручы: Әйдәгез әле, балалар кунак әбиләребез белән дә уйнап алыйк.
Җырлы – биюле уен «Кунаклар»
Уенның сүзләре балалар белән алдан өйрәнелә. Балалар тәгәрәкләнеп басып торалар. Бер бала, кулларын чәбәкли-чәбәкли, җырның беренче куплетын җырлый. Калган балалар аңа җавап кайтаралар – җырның калган өлешен җырлыйлар. Уен барышында төрле хәрәкәтләр ясала. Мәсәлән, өйләре бик тә ямьле» дигәндә, балалар кулларын өскә күтәрәләр, «очтылар, киттеләр» дигәндә, кулларын, як-якка җәеп, очкан кебек итәләр, «башыма килеп кунды» дигәндә, кулларын башларына куялар.
Әбиләр:Чәбәк, чәбәк, чәптеки –
Чәмәк авылы Әптеки.
Сез кайларга бардыгыз?
Ничек кунак булдыгыз?
Балалар:Әбиебезгә бардык без,
Кунак булдык, кундык без,
Ашатты безгә ашлар,
Эчертте ул әйрәннәр.
Өйләре бик тә ямьле,
Ашлары бик тә тәмле,
Әйрәннәре бик татлы,
Ә кошлары канатлы –
Очтылар, киттеләр,
Башыма килеп кундылар!
Очтылар, киттеләр,
Башыма килеп кундылар!
Кунаклар, балалар үз урыннарына барып утыралар.
Акәби:Безнең улыбыз арыгандыр инде. Кая әле, күз тимәсенөчен, телетатлы булсын өчен май белән бал буяп куям.
Такмаклый.
Үс-үс, үс-үс итә,
Баламүсеп түҗитә,
Казлар канат бирсен,
Торналар аяк бирсен
Бүдәнәләр май бирсен,
Ябалаклар йон бирсен.
Үс-үс, үс-үс.
Әйт иткән, тәйт иткән-
Кәҗәбез кая киткән?
Кәҗәбез суга киткән,
Минем бәби зур үскән,
Үс-үс, үс-үс.
-Әтисенең күлмәгенә төрик. Улыбыз әтисе белән бер сүздә булсын. Гаилә нигезен саклаучы булсын. (Баланы ир-ат күлмәгенә төрә)
Алып баручы: Әмирхан бераз ял итсен.Сау-сәламәт, акыллы булып үссен.
Ана:Рәхмәт.Сез дә тәрбияле, бәхетле һәм сау- сәламәт булыгыз.
Ана баласын алып чыгып китә.
Алып баручы: Бәйрәмебез ахырына да якынлаша. Килгән кунаклар өчен бүләгебез дә бар. Сезгә кадерле кунаклар бездән музыкаль сәлам.
Балалар “Әйлән-бәйлән” (Ф. Әбүбәкеров музыкасы, РМиңнуллин сүзләре, Р.Еникеева эшкәртүендә) җырын башкаралар.
Алып баручы: Хөрмәтле кунаклар, “Исем- күңел көзгесе” дип аталган бәйрәмебез ахырына да якынлашты.Кытай халык мәкалендә хаклы рәвештә: «Начар исем начар язмыштан да яманрак», дип әйтелә. Балаларыбызга дөрес һәм мәгънәле исемнәр бирик. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/261017-isemkel-kzgese-5-6-jashlek-balalar-chen-
«Свидетельство участника экспертной комиссии»
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
Тема :НАЦИОНАЛЬНЫЙ ОБРЯД «ИСЕМ кушу»( «Наречение именем»)
Цель:
Продолжить ознакомление детей с культурой, традициями и обычаями татарского народа;
Расширить знания по орнаменту, их значении и употреблении. Развивать интерес к изучению истории народа, прививать уважение к прошлому и настоящему;
Воспитывать уважительное и бережное отношение к членам своей семьи, семейным и нравственным ценностям, желание познавать культуру татарского народа с помощью игр, стихов и песен.
Накапливать и обогащать двигательный опыт детей;
Создавать условия для проявления активности, самостоятельности и творчества детей в разных видах игр.
Воспитывать интерес к языку и осознанное отношение детей к языковым явлениям.
Ход мероприятия
Звучит аудиозапись. Входят под музыку дети (2 класс)
Ведущая: Здравствуйте ,дети!
Дети: Здравствуйте!
В: Как я рада сегодня вас приветствовать, проходите, присаживайтесь
(В): В старину рождался на свет человечек, брал его отец на руки, заворачивал в свою рубаху и выносил во двор, нужно было малыша показать небу, солнцу, месяцу, представить матушке земле, нужно и в воду младенца окунуть. Родился на свет новый человек – нужно было назвать ребенка – имя было тайное, его чужим нельзя было говорить – это имя называлось пеленочное имя (юргак исеме)
(В): Ребята, у кого-нибудь есть тайное имя?
Ответы детей.- Да есть
(В): Сейчас мы поиграем в игру «клубочек имен» и узнаем, как вас зовут. У меня клубочек в руке, передавая его друг другу, будем называть свое имя.
ИГРА «КЛУБОЧЕК ИМЕН».(Музыка)
Меня зовут…(Амина, Амелия, Рузалия, Ильдар, Самат, Тимур)
(В): Вот мы и представились!
(В): Кто ответит, почему родители вас так назвали?
—Ильдар: Ильдар – хозяин своей страны,
—Самат :-Мою маму зовут Айгюль – а это имя переводится как лунный цветок, а Самат : Одни ученые считают его арабским «Самат» (صمت) – «молчание», «молчаливый». Другие ученые считают, что имя Самат –переводится как «вождь», «верховный правитель»
—Амина :Арабское имя Амина происходит от имени матери Пророка Мухаммада и переводится как «верная», «надежная», «честная»
— Тимур:-Тимур-это имя означает стойкого, прочного человека
—Рузалия: –Рузалия переводится как «светлая», «лучистая», то есть «день»
—Амелия: -Амелия– переводится «трудолюбивая»
(В): Вот вы ответили, почему родители вас так назвали.
(В): Раньше у татар существовал обычай наречения имени – (Исем биру) бəйрəме. И до сих пор продолжается этот обычай. Вот мы сегодня узнаем о нем и проведем его. Я попросила узнать у ваших мам, бабушек, какие были обычаи, приметы, поверья, связанные с рождением ребенка.
Дети:
1 ребенок— А мы знаем, у татар есть такие обычаи – как люльку пустой не качали, волосы до года не стригли.
2 ребенок — Спящим никому не показывали, до 40 дней одного не оставлять в доме.
3 ребенок — А вот еще примета такая была раньше: люди верили, что ребенка без имени могли украсть или поменять злые духи.
Слышится, плачь ребенка. (запись)
Амелия-Ура ,сойенче у меня родился братик, минем энекэшем туды.
(В)Давайте мы выбирем имя братику Амелии. Игра называется «Тубэтэй»,тут ,в тюбетейке на бумаге имена написаны, а вы будете выбирать имя.
Игра «Тубэтэй» дети достают жребий и читают имя.(Музыка)
В.У большинства детей имя «Камил» Вот и придумали и мы имя братику Амелии .
Заходят ПАПА и МАМА,бежит Амелия к родителям и говорит.
Амелия: Әти,Камил дип кушыйк энемэ
Әти: Кем дип исем кушарлар, дип,
Барысы да баш вата.
Олы дөнья каршысында
Исемсез бала ята.
Әни: Көлемсерәп ята бишегендә,
Күзе белән генә сөйләшә.
Тавышлары оҗмах кошыныкы кебек,
Еласа да шатлык өләшә.
-Кунаклар килер вакыт та җитә.Эййй, на кунаклар да килэ.
1 нче апа: Исәнмесез! Улыгыз туу шатлыгын уртаклашабыз!
2 нче апа: Пар канатлы, сәламәт булып үссен.
3 нче абый: Әти-әни үстерсеннәр аны,
Бик яратып, кадерләп һәм сөеп.
Əни: Иң беренче туе бу баланың,
Бәби туе бүген үтәчәк.
Мулла дога укып колагына
Серле итеп исем әйтәчәк.
Əти: Бәби туе – бик җаваплы йола,
Яңа кеше үзенә исем ала.
Исеменә туры килсен җисме,
Бик бәхетле булсын бу бала.
Əни: Амин! Амин! Шулай булсын! Әлегә бәбиебез йоклый, Ильяс хәзрәт белән сөйләшенгән, хәзер килеп җитәр.
Əти: Син, әнисе, ашны өлгерт, ә кунаклар бераз күңел ачып алсыннар. Әйдә, әнисе.
Балалар, килегез, энекәшегез белән танышыгыз.
Бәбинең тәпиен күрсәтәләр.
1 нче бала: И, бигрәк бәләкәй тәпиләре. Алар зур булып үсәрләр микән?
2 нче бала: Безнең дә аякларыбыз шулай нәни генә булды микән?
3 нче бала: Мин бәләкәй чакта әнием миңа менә бу җырны җырлый иде:
Әлли-бәлли бәбкәсе,
Кая киткән әнкәсе?
Каенлыкка җиләккә,
Амелияга бүләккә.
1 нче бала: Мин дә бәбине котлап, бер шигырь сөйлим:
Әлли-бәлли итә бу,
Йокыларга китә бу,
Йоклап торгач, зур үсеп,
Укуларга китә бу.
2 нче бала: Ә мин бу шигырьнең икенче төрлесен беләм:
Әлли-бәлли итә ул,
Йоклап кына китә ул,
Үсеп буйга җиткәчтен,
Армиягә китә ул.
Əни: Оланнар, бик зурладыгыз энекәшегезне, рәхмәт. Таза-исән, бәхетле-тәүфыйклы булып үсегез.
Əти: Рәхмәт, балалар! Энекәшегезне яратыгыз, ярыймы. Ул да сезне абыйларым, апаларым дип кенә торыр.
ƏНИ: Бу баланы ким-хур итмәгез, аны яратыгыз. Хәзер, рәхим итеп, дәү әниләр, дәү әтиләр, кунаклар, бәби белән танышыгыз инде.
1-нче апа: Якты дөньяларга килгән сабыйларның
Иң-иң бәхетлесе булырсың.
2 нче апа :Туган җирдә, туган төягеңдә
Пар канатың мәңге талмасын.
Бәби янына килеп, бүләкләр салалар. Башка кунаклар да, теләкләр әйтеп, бүләкләр бирәләр
Әти: Сөбханалла! Нәсел җебем булып,
Улым туды.
Рәхмәт инде сиңа, әнкәсе.
Үзем исән чакта
Ятим-ялгыз,
Ач-ялангач итмәм мин сезне.
Аделя:-А я тоже хочу маме говорю спасибо и спою песню.(Аделя поет)
Әни: Рэхмэт.
Күз карасы кебек үстерербез
Нарасыйны, газиз улыбызны.
Әти: Өсте бөтен, тамагы тук булыр,
Ышан миңа, ышан, әнкәсе.
Əти: Сөбханалла, Ильяс хәзрәт кереп килә бит, каршылыйк әле.
Ильяс хэзрэт;-Исэнмесез,кем дип исем кушабыз?(Сойли)
Əти –Камилжан
Мулла рассказывает (что обознает рассказывает)
Əти: Синең матур исемең “Камилҗан” дип,
Хәзер шәҗәрәгә языла.
Энеләрең, сеңелләрең тусын,
Дәвам итеп нәсел агачын.
Шәҗәрәгә баланың исемен яза.
Кунакларга булэк таратыла.
Барысы да: Амин! Амин! Шулай булсын! Илләр имин-тыныч булсын! Амин!
Дога укыла.
Әни: -Эйдэгез, кунаклар, табынга рэхим итегез.Дорогие гости ,добро пожаловать на праздничный стол.(приглашаются на чаепитие)
Бала берничә көнлек булгач, аңа исем куелыр. Исем кушу тәртибе түбәндәгечә.
ЭЧТӘЛЕК
- Балага исем кушу тэртибе
- Бала туу хөрмәтенә дога кылу
- Исем кушу (шигырь)
Балага исем кушу тэртибе
Бала аягы белән кыйбла ягына каратып мендәргә яткырыла. Исем кушучы кыйблага каршы баланың баш ягында була.
Әгәр утырып тора алучы зур бала яки исемен алыштырырга теләүче олы кешегә исем кушыла икән, алар кыйбла ягына карап урындыкка утыралар. Исем кушучы кыйблага каршы аларның артында басып исем куша.
Тәһарәтле килеш, уң колагына әкрен тавыш белән азан әйтелә. Азан сузыбрак укыла.
АЗАН СҮЗЛӘРЕ
Аллаһу әкбәр,
Аллаһу әкбәр,
Аллаһу әкбәр,
Аллаһу әкбәрӘшһәдү әл ләә иләәһә иллә-лааһ
Әшһәдү әл ләә иләәһә иллә-лааһӘшһәдү әннә Мүхәммәдәр-расүүлүл-лааһ
Әшһәдү әннә Мүхәммәдәр-расүүлүл-лааһХәй’йә гәләс-саләәһ
Хәй’йә гәләс-саләәһХәй’йә гәләл-фәләәх
Хәй’йә гәләл-фәләәхАллаһу әкбәр
Аллаһу әкбәрЛәә иләәһә иллә-лааһ
Аннан сул колагына камәт әйтелер. Камәтне сузмыйча, сүзләрен тиз-тиз әйтеп укыйлар
КАМӘТ СҮЗЛӘРЕ
Аллаһу әкбәр,
Аллаһу әкбәр,
Аллаһу әкбәр,
Аллаһу әкбәрӘшһәдү әл ләә иләәһә иллә-лааһ
Әшһәдү әл ләә иләәһә иллә-лааһӘшһәдү әннә Мүхәммәдәр-расүүлүл-лааһ
Әшһәдү әннә Мүхәммәдәр-расүүлүл-лааһХәй’йә гәләс-саләәһ
Хәй’йә гәләс-саләәһХәй’йә гәләл-фәләәх
Хәй’йә гәләл-фәләәхКадө каамәтис-саләәһ
Кадө каамәтис-саләәһАллаһу әкбәр
Аллаһу әкбәрЛәә иләәһә иллә-лааһ
Аннан соң баланың колагына исеме әйтелә. Мәсәлән: «Синең исемең фәлән фәлән улы (яки кызы)».
Куелачак исемнең мәгънәсенә игътибар ителер. Матур һәм яхшы мәгънәле исем куелыр.
Аннан соң, Коръәни Кәримнән бер-ике сүрә укылып, баланың иленә, милләт һәм диненә файдалы кеше булып җитешүе өчен дога кылыныр.
Бала туу хөрмәтенә дога кылу
Йә, Раббым! Ошбу балага хәерле гомер, хәерле сәламәтлек, хәерле гыйлем, хәерле һөнәр, хәерле кәсеп биреп, динебезгә, илебезгә, милләтебезгә файдалы, әти-әнисенә миһербанлы, шәфкатьле бала булып үсеп җитүен насыйп ит.
Ошбу баланы Ислам динен күәтләүче һәм Пәйгамбәребезнең өммәте кыл.
Әти-әнисенә бу баланы шатлык-сөенеч, тигезлек белән үстереп, шатлык-сөенечләрен генә күрергә насыйп кыл.
Үсеп җиткәч, хәерле бәндәләреңне насыйп итеп, матур гаилә коруларын да насыйп кыл. Әмин.
Әти-әнисе тәбрик ителер.
Исем кушу (шигырь)
Тын бүлмәдә — татлы тавыш,
Бауларда — юган керләр
Улыма исем кушарга
Җыелган картлар, ирләр
Урамнан үтүчеләр дә
Тәрәзгә карап уза.
Улыма исем кушабыз,
Мулла догасын суза.
Улыма исем кушабыз!
Бөтен дөнья тын калган.
Бала — гаилә җимеше,
Яратудан тәм алган.
Ата-баба теләк тели:
Булмасын ялгышлары.
Татлы җимеш кенә булсын
Сабыйның язмышлары.
Мондый чакта, ирексездән,
Теләк теләп йөрисең:
Нәселгә кер кундырмасын
Улыма биргән исем…
(Наил Төхвәтуллов)