Балалар бакчасында гаилэ бэйрэменэ сценарий татарча

Бала белән ата-ана арасында мәхәббәт, әти-әниләргә карата ихтирам хисләре тәрбияләүгә багышланган кичә сценарие

Гаилә бәйрәме

Максат: Бала белән ата-ана арасында мәхәббәт, әти-әниләргә карата ихтирам хисләре тәрбияләү.

Балалар бакчасы белән гаилә хезмәттәшлеген ныгыту.

1.Алып баручы

Шатлык- күңелебездә,

Ал кояш – күгебездә.

Килегез, дуслар, кунакка,

Гаилә бәйрәме бездә!

2.Алып баручы

Кошлар сайраса, урман ямьләнә.

Гаилә нык булса, тормыш ямьләнә.

1.Алып баручы

Исәнмесез, әти- әниләр!

Исәнмесез килгән кунаклар!

Хәерле кич, бакчабызның барлык хезмәткәрләре һәм балалар

Безнең гаиләләр җыелган

Ял итәр өчен бүген.

Сүзебезнең иң матурын

Әйтмичә мөмкин түгел.

2.Алып баручы

Бәйрәмсез бик күңелсез шул,

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә

Кирәк һәммәбезгә дә.

Ә хәзер сүзне бакчабызның мөдире Гүзәл Хәмитовнага бирәбез

Җыр:

Кечкенәләр төркеме маршка атлап керәләр, куларында  шалтыравыклар, тезелеп басалар.

1.Алып баручы

Бүген без “Гаилә бәйрәме”нә, әтиләрне 23 февраль  бәйрәме белән, әниләрне 8 март хатын-кызлар  көне белән котларга җыелдык

2.Алып баручы

Бәйрәмебезне балаларның әтиләргә, әниләргә, гаиләгә багышланган шигырьләре, җырлары  белән дәвам итәргә рөхсәт итегез.

1.Алып баручы

Бер утыру үзе бер гомер дип

Бабайлар бит юкка әйтмәгән.

Бер утырып серләр бүлешү

Бу гадәтләр әле бетмәгән.

2.Алып баручы

Хөрмәтле, әти-әниләр!

Хәзер сезгә кечкенәләр төкеменең бәйрәм котлавын тәкъдим итәбез.

“Шалтыравыклар” җырлы-биюе (шалтыравыклар белән)

Шалтыравык, шалтыравык
Шалтырый калтырап.
Шылтыр-шылтыр, шылтыр-шылтыр
Үзе тора калтырап.

Шалтыравык яшерелде
Шауламыйбыз,тынабыз.
Шылтыр-шылтыр итмәс микән
Тыныч кына торабыз.

Шуны эзләп карыйбыз.

Менә, менә шалтыравык
Ягез биеп алабыз.

Бүген бәйрәм көнендә
Әтиләрне котлыйбыз.
Шатлык, бәхет, сәламәтлек
Һәммәгезгә телибез.

Дилбәр

Бер бәйрәм бар февральдә
Кадерле ул һәркемгә.
Аны иң зур бәйрәм дип
Мөмкин хәттә әйтергә.

Азалия

Солдатка китә егетләр
Үз илен саклар өчен.

Ватан терәге – ир, дигән
Исемне аклар өчен.

Талия

Кадерле әтиләребез!
Дөньядагы һәрбер яхшылыктан
Өлеш чыксын Сезгә мул гына.
Без телибез сезгә ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл гына.

Бию бергә “Рассердись”

Дилбәр

Бүген бездә зур бәйрәм,
Һәр кеше дә сөенгән.

Чөнки безгә кунакка

Безнең әниләр килгән.

Данияр

Әниләрне барыбыз да

Кадерлибез, зурлыйбыз.

Чын күңелдән һәммәгезне

Бәйрәм белән котлыйбыз!

Азалия

Әни сүзе – иң матур сүз,

Юк аңа һичбер алмаш.
Иң-иң әйбәт кешеләр дә

Әни кебек булалмас.

Талия

Бик күңелле, бик рәхәт

Безнең әниләр булгач.

Әниләргә булышырбыз
Үсеп зур кеше булгач.

Җыр: “Әниләр бәйрәме”

Кояш көлә, мин елмаям,
8 нче март бүген.

Бүген әниләр бәйрәме,

Шуңа күңелем шат минем.

        Бәйрәм бүген, бәйрәм диеп

        Бар дөнья көлеп торсын.

        Әни бәйрәме икәнен

        Әти дә белеп торсын,

        Әти дә көлеп торсын.

Кайсын юам, кайсын җыям,

Чиста булсын ак булсын.

Әниләрнең күңеледәй

Бөтен нәрсә пакъ булсын.

1.Алып баручы

Сезгә бүләк ясадык без,

Иренмәдек, тырыштык.

Үзең хезмәт куйган әйбер-

Зур бүләк дип уйладык.

Балалар бүләкләрен тапшыралар, чыгып китәләр.

2.Алып баручы

Хөрмәтле, әти-әниләр!

Хәзер сезгә зурлар төкеменең бәйрәм котлавын тәкъдим итәбез.

Фәргать

Мам своих мы поздравляем

И от всей души желаем

Быть здоровыми, счастливыми

И весёлыми, красивыми.

Сәминә :

Дөньяда иң яхшы кеше,

Беләсезме кемнеке.

Белмәсәгез үзем әйтәм

Ул әни бит минеке.

Аделина: 

Кадерле әтиләребез!

Дөньядагы барлык яхшылыкны

Килә сезгә бүләк итәсе

Бәйрәмнәрдә генә түгел һәрвакытта

Килә сезне һөрмәт итәсе.

Ф.Ралина:

 Рәхмәт минем әтигә —

Бар исеме, бар даны!

“Кешелекле кеше” — дип

Мактыйлар бар да аны.

Дилә: 

Минем әткәй иң көчле кеше

Баһадир төсле кеше

Ул зирәк тә, шаян да,

Акыллы да, әйбәт тә.

С.Әдилә:

 Бүген бәйрәм көнендә

Әтиләрне котлыйбыз.

Шатлык, бәхет, сәламәтлек

Һәммәгезгә телибез.

Әминә:

 Әти минем акыллы,

Эшчән, тырыш, миңа үрнәк.

Минеке кебек әти

Һәр балага да кирәк.

Зәлинә:

 Әтиләрне сакларга кирәк,

Аларны Ходай биргән,

Үз әтием өчен мин,

Аңа зур рәхмәт әйтәм.

Җыр “Солдатта булган диләр”

Бию “Каблучок”

Фәргать

Мам своих мы поздравляем

И от всей души желаем

Быть здоровыми, счастливыми

И весёлыми, красивыми.

Сәминә :

Дөньяда иң яхшы кеше,

Беләсезме кемнеке.

Белмәсәгез үзем әйтәм

Ул әни бит минеке.

Рамир: 

Син әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

Ислам:

 Әнием, кадерлем!

Син – энҗе бөртегем,

Син — хөрмә җимешем

Син – йөрәк тибешем.

Замира:

 «Мама»- какое красивое слово,

 Лучше его в мире нет!

Скажешь «мама» в душе засияет,

 Ласковый, нежный свет!

Алим:

 Лучше друга не найти,

 Обойди весь свет.

Лучше мамочки моей,

 В целом мире нет.

Ильдан: 

За доброту, за нежность к нам,

 Благодарим мы наших мам.

 И от души вся детвора

 Желает сил вам и добра.

Лейсан: 

Маму крепко поцелую,

Мама — солнышко мое!

Обниму ее родную,

Очень я люблю ее!

Дәринә:

Әниемнең җылы назын,

Һәрвакытта тоябыз.

Гел шулай булсын иде дип,

Бәхет теләп калабыз.

Зәринә: 

Йөрәгемнең иң түрендә,

Иң кадерле — әнием.

Яхшылыкка, матурлыкка

Үрнәк минем әнием.

Ф.Әдилә:

Әнием сиңа бүләк итәм,

Бөтен дөнья гөлләрен.

Юллар кебек озын булсын

Үтәсе гомерләрең.

Г.Ралина: 

Миндә котлыйм, әнием сине,

Теләгем бар минем дә.

Мәңге шулай кояш кебек

Балкы күңел күгемдә.

Динә:

 Бу дөньяда әтиләр күп

Минем әти бер генә.

Үзе уңган, үзе тырыш

Бар эшкәдә өлгерә.

Дамир: 

Борчыйсым килми әнине

Елмаеп, көлеп торсын.

Иң матур әни икәнен

Бөтен дусларым белсен.

Бию “Слоники”

1.Алып баручы

Бүген без сезнең белән Гаилә бәйрәменә җыелдык.

Гаилә- ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер- берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши. Гаилә нык, тату икән, димәк дәүләт тә җәмгыять тә нык, тату дигән сүз. Әти-әни- гаиләнең тоткасы булса, балалар- гаиләнең көзгесе.

2.Алып баручы

Әти-әниләр гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре. Чөнки алар бала турында уйлап, борчылып яшиләр. Һәр ата-ана үз баласы турында минем балам игелекле,

шәфкатьле булып, таянычым булыр дип өметләнә.

Бүгенге кичәбездәге якты теләкләребез тормышка ашсын, балаларыбыз безгә карата рәхимле булсыннар иде. Әгәр дә бүген сезнең йөзләрегез балкый һәм кәефегез яхшыра икән, иртәгәге эшләрегез уңышлырак булыр.

1.Алып баручы

Гаиләнең терәге- ир-ат, әти кеше. Безнең татар халкында борынгыдан әти кеше- гаилә башлыгы.Ни әйтсәң дә гаилә аның җилкәсендә тора. Әтиләр ил терәге , гаиләнең төп таянычы да.Безнең әтиләребез без тыныч яшәсен, матур уйнасын, тамакларыбыз тук булсын, илебез имин булсын өчен Ватаныбызны саклаганнар. 

2.Алып баручы

Шуның өчен безгә якын кешеләребезне, әтиләрне 23 нче февраль- Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз!

Сезгә, әтиләр, ныклы сәламәтлек, балаларга үрнәк әти булуыгызны, кирәк вакытта файдалы киңәшләрегезне биреп, тормыш юлына аяк басканчыга кадәр таяныч булып яшәвегезне телибез!

Җыр: Бер матур җыр бүдзк итәм”

1.Алып баручы

Әни — ул һәркем өчен кадерле һәм изге зат. Тормышыбызга ямь бирүче, шәфкатьле, иң мәрхәмәтле газиз кешебез. Әни баласына тормыш бүләк итә, күкрәк сөте белән туендыра, сулышы белән җылыта, назы белән иркәли, гомере буе газиз баласы өчен борчыла. Балалары чын кеше булып үссә, чиксез горурлана.

2.Алып баручы

Баланың иң якын киңәшчесе дә, хәленә керүче дә, кайгысын һәм шатлыгын да үз йөрәге аша үткәрүче кеше — ана.

Әни -җир йөзендәге иң якын, иң изге сүз. Әниләребез һәрвакыт шат, сәламәт, бәхетле булсыннар!

Сөекле әниләребез! Бүгенге бәйрәм тәнегезгә җиңеллек, җаныгызга ял, күңелләрегезгә шатлык, өегезгә иминлек алып килсен!

Җыр: “Әни булганда өйләр ямьлерәк”

Бию “Держи”

1.Алып баручы

Яшәсен әти-әниләр

Сәламәт һәм шат булып.

Кызларының, улларының

Кадерлеләре булып!

2.Алып баручы

Алмадык сатып бүләкләр.

Без үзебез ясадык.

Үзең хезмәт куйган әйбер

Зур бүләк дип санадык.

(Бүләкләр тапшыру)

Балалар чыгып китә

2.Алып баручы

Бәйрәмебезнең икенче өлешенә күчәбез.Сәламәтлек_ кешенең иң зур байлыгы. Көчле, җитез, түземле, эшкә сәләтле булу өчен даими рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Хәзер үткәреләчәк бәйге дә”Әти-әни һәм мин –сәламәт гаилә” дип атала. Бу бәйгедә әти-әниләр командасы белән балалар командасы ярыша.

2.Алып баручы

Бүгенге бәйрәм кичәсе ахырына якынлашты.Бәйрәмдә катнашучы барлык әти- әниләргә һәм балаларга рәхмәтемне белдерәм.

Иң матур көн- бүгенге көн!

Иң матур җир- син яшәгән төбәк!

Иң яхшы ял –рухи канәгатьлек биргән ял!

Иң зур байлык – сәламәтлек!

Сәламәт булыгыз, эшегезгә, гаиләгезгә зур уңышлар! Балаларыгыз сәламәт,эшчән,

намуслы, зирәк,әдәпле, кыю булып үссеннәр! Алар сезгә бүгенгедәй бары шатлык китерсеннәр!

1.Алып баручы

Шуның белән бәйрәмебез тәмам! Тигез-тату яшәгез! Сау булыгыз! Киләсе очрашуларга кадәр.

Бәйге барышын дәрәҗәле жюри күзәтеп барачак

.

1. ”Сазлык аша барабыз”.

2. Шарны алга таба аяк белән этеп бару.

3. Балык тоту.

4. Иншалар уку. “Минем гаиләм”(Кемнәр гаиләсе турында язылган?)

5. Шарлар җыю.(Кем кочагына күбрәк шарлар сыйдыра?)

6. ”Оста укчы”.(Кәрзингә нарат күркәләрен ыргыту)

7.Сорауларга җавап.(Спорт өлкәсенә караган сораулар)

-Футбол кырының уртасында нинди геометрик фигура бар?

-Малайларның яратып уйнаган кышкы уены.

-Кышкы спорт мәйданчыгы ничек атала?

-Спорт мәйданындагы җитәкче кеше.

8.”Көнгерә.”( Туп белән сикерү)

Укытучы: Сүзне жюри әгъзаларына бирәбез.(Алар бәйгегә нәтиҗә ясыйлар.Ике командага да бүләкләр тапшыралар).

Укытучы: Бәйрәмне дәвам итәбез.(Әти-әниләр турында җырлар, шигырьләр, биюләр).

1.Шигырьләр: “Әтием белән бергә”,”Әнием”, “Әтием кайтыр эштән”, “Әнигә генә”

2.Татар халык биюе.

3.Җыр ”Гөлләрем”

Укытучы: Бүгенге бәйрәм кичәсе ахырына якынлашты.Бәйрәмдә катнашучы барлык әти- әниләргә һәм балаларга рәхмәтемне белдерәм.

Иң матур көн- бүгенге көн!

Иң матур җир- син яшәгән төбәк!

Иң яхшы ял –рухи канәгатьлек биргән ял!

Иң зур байлык – сәламәтлек!

Сәламәт булыгыз, эшегезгә, гаиләгезгә зур уңышлар! Балаларыгыз сәламәт,эшчән,

намуслы, зирәк,әдәпле, кыю булып үссеннәр! Алар сезгә бүгенгедәй бары шатлык китерсеннәр!

Кадерле балалар,әти-әниләребезгә карата игътибарлы булыйк!Аларга һәрвакыт

булышыйк, аларны олылыйк!Үрнәк тәртибегез, тырышып укуыгыз,ягымлы сүзләрегез

белән аларны һәрвакыт шатландырып яшәгез!

Җыр яңгырый: “Матур булсын !”

УЕННАР

Уен “Ягымлы, тәмле сүзләр”

Гаилэ бэйрэме  мэктэпкэ эзерлек торкеменэ йоруче балалар хэм  аларның  ата-аналары  катнашында  уткэрелэ.

Зал бәйрәмчә бизәлә. Түрдәге стенага “Безнең гаилә – тату гаилә ” дип язылган плакат эленә. Катнашучы гаиләләр санынча өстәлләр куела, ә өстәлләрдә – гаиләләрнең эмблемасы һәм исем – фамилияләре язылган табличкалар. Балалар һәм кунаклар залга кергәндә “Тәфтиләү” көе яңгырап тора.

Алып баручы. Хәерле кич, кадерле балалар, хөрмәтле әти – әниләр һәм бәйрәмгә килгән барлык кунаклар! Бүген без сезнең белән гаилә бәйрәменә җыелдык.

Гаилә – тормышыбызның нигезе, дәүләтнең киләчәге. Матур гаилә корып, бер – береңне хөрмәтләп, бер – береңә ярдәмләшеп яшәү- һәрберебезнең изге бурычы. Безнең бүгенге бәйрәмебез дә юкка гына “Безнең гаилә – тату гаилә” дип аталмый. Тату гаиләләрдә генә тырыш, уңган, тәүфыйклы, акыллы балалар үсә. Менә шундый күркәм сыйфатлары булган гаиләләр бүген бездә кунакта. Хәзербәйрәмебез түренә аларны чакырабыз. Рәхим итегез, хөрмәтле әти – әниләр!

(Алып баручы аларның һәрберсе белән таныштырып чыга.)

1 нче бала.

Бакчабызда – ыгы – зыгы,

Күп кунаклар килгәннәр.

Бездә бәйрәм буласын

Әллә кайдан белгәннәр.

2 нче бала.

Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә.

Нигә кояш көлеп карый –

Беләбез һәммәбез дә.

3 нче бала.

Бүген — гаилә бәйрәме,

Бүген бездә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

4 нче бала.

Без бәйрәмнәр яратабыз,

Бәйрәм көннәр еш булсын.

Әти – әни һәм кунаклар

Безгә гел килеп торсын.

Барысы бергә.

Бәйрәмнәр булып торсын!

Бәйрәмнәр гөрләп торсын!

“Балачак бәйрәмнәре” дигән җырның язмасы (Р. Миңнеллин сүзләре, Р. Курамшин көе)яңгырый.

Алып баручы. Бәйрәмнәр бик күп. Ә гаилә бәйрәменең иң тәүгесе кайсы икән? (Туй көне.) Әйе, бер – берсен яраткан яшь егет белән кыз никахлашып, гаиләкорып җибәрә. Гаилә нык, имин булсын өчен аның үз законнары, кануннары барлыкка килә. Алар үзләре дә сизмәстән шушы кануннар нигезендә яши башлый. Ул кануннарны без гаиләнең девизы дип атадык. Кайсы гаилә нинди девиз нигезендә яши икән?

I конкурс.  “Гаилә девизы”

Һәр гаилә үз девизын әйтә, мәсәлән:

1.“Иңне – иңнәргә терәп,

Әби – бабага кирәк

Балаларга без терәк

Булып яшәргә кирәк.”

2.“Картайганчы, тигезлектә

Бергә тормыш көтәргә.

Кайгыны да, шатлыкны да

Һәрчак уртак итәргә!”

3.“Алдашмаска, адашмаска,

Авырлыкта – ташлашмаска!” һ. б.

— Әйе, шундый девизларга таянып яшәгән гаиләләр чынлап та күркәм була. Ә инде дөньяга  уртак бала тугач, бу гаилә тагын да матурланып, тулыланып китә. Сабый дөньяга аваз салганчы ук, әти – әнисе аңа исем сайлый. Һәр исем нинди дә булса бер мәгьнәгә ия. Безнең гаиләләр балаларының исемнәре нәрсә аңлатканын белә микән?

IIконкурс. “Балагызның исеме нәрсәне аңлата?” (Һәр гаилә үз баласы исеменең мәгънәсен аңлата, мәсәлән: Булат – корыч кебек нык, таза, Камил – тулы, бөтен. Һ.б.)

-Бала тугач та гаиләнең иң кадерле кешесенә әйләнә, ул гаиләне тагын да ныгыта, дуслаштыра. Әти кеше, ир – ат буларак, бала тугач бөтен авырлыкны үз өстенә алырга тырыша. Кайсы әти күбрәк булышты икән? Сынап карыйк әле!

III конкурс. “Кайсы әти баланы тизрәк биләүләп әнисенә тапшыра”.

( Әтиләргә курчаклар һәм биләүлекләр бирелә. Алар курчакны тиз генә төреп әниләргә тапшыра.)

-Ә  хәзер чират әниләргә җитте. Бар йөрәкнең җылысын, назын алар бишек җырларына салган. Әниләребез балаларына нинди бишек җырларын җырлады икән?

IV конкурс.  “ Бишек җырлары”. ( Һәр ана баласына җырлаган бишек җырын башкара.)

-Бала үсеп, тәүге адымнарын ясаганда, беренче сүзләрен әйткәндә, алар белән бик кызык хәлләр булгалый. Һәр гаиләнең күңел түрендә нинди дә булса кызыклы хәл саклангандыр. Шуларны искә төшерик әле.

V конкурс.  “ Бала белән булган кызыклы хәл” .

(Һәр гаилә баласы белән булган нинди дә булса кызыклы вакыйганы искә төшереп сөйли.)

-Гаиләнең ныклыгы, татулыгы күп нәрсәләргә бәйле. Хәзер мин сезгә шуның берсе турында әйтәм:

Кайвакыт ул мамык төсле йомшак,

Кайвакытта корычтай ул каты.

Кайчагында була баллы, татлы,

Ә кайчагында әремнән дә әче.

Бу нәрсә?

-Әйе, тел. Тел – ананың балага биргән иң кадерле бүләге. Ә сез гаиләдә матур итеп сөйләшә, бер – берегезгә тәмле сүзләр әйтә беләсезме икән, сынапкарыйк әле!

VI конкурс. “ Кайсы гаилә күбрәк матур сүзләр белә?” (Һәр гаилә чиратлап матур сүзләр әйтә, мәсәлән: 1 нче гаилә: “Матурым” , — ди. 2 нчесе – “Акыллым”. 3 нчесе “Йомшагым”, ди. Ахыргы гаилә матур сүз әйткәннән соң, 1 нче гаилә һәм башка гаиләләр уенны дәвам итәләр. Сүз таба алмыйча туктап калган гаилә уеннан “төшеп кала”.)

-Гаилә – үзенә күрә кечкенә генә бер дәүләт. Ул дәүләтнең президенты да, финанс министры да бар. Балалардан сорыйк әле: Сезнең гаиләдә кем баш? Ни өчен шулай уйлыйсың? Гаиләдә акчаны кем саный? Кем күбрәк  “туздыра”?

VII конкурс. “Кайсы гаилә күбрәк акча эшли?” (Идәнгә вак акчалар сибелә. Әтиләр – җыя, балалары – ташып тора, әниләре – саный.)

-Барыбыз да беләбез, бала үскәндә акчаның күпмедер өлеше уенчыклар алуга тотыла. Әти – әниләр балаларына нинди уенчык кирәк икәнен беләме?

VIII конкурс.  “ Күз бәйләп кем тизрәк уенчык сайлый?” ( Һәр әни, күзләрен бәйләп, “Уенчыклар кибете”ннән баласы әйткән уенчыкны капшап таба һәм аңа тапшыра.)

-Уенчыклар белән уйнап бала үсә, бакчага йөри, ә кичләрен гаилә әгъзалары бергәләп ял итәләр, күңел ачалар. Кайсы гаилә ничек ял итә соң?

IX конкурс. “ Гаиләләрнең концерт номерлары” ( Һәр гаилә үз талантын күрсәтә.)

-Ә хәзер, хөкемдарлар бәйгеләргә нәтиҗә ясаган арада, сүзне балаларга бирик.

5 нче бала.

Безнең төркем балалары –

Әйтерсең бер гаилә.

Дус, тату, бердәм яшибез,

Күреп торасыз менә.

6 нчы бала.

Күп белергә омтылабыз,

Матур җырлар җырлыйбыз.

Бию көе яңгыраса,

Ялындырып тормыйбыз.

(“Без биибез” дигән көйгә ( Р. Гатауллин музыкасы) җырлы бию башкарыла.)

Шомлы музыка ишетелә. Елап Бичура керә. ( Муенына кер кыстыргычлары аскан, кулына ачкыч бәйләмнәре тоткан.)

Алып баручы. (гаҗәпләнеп). Абау, әллә кунак бар инде? Син кем буласың?

Бичура. (елап). Мин – Бичура. Һәрбер йортның бит үз Бичурасы була.

Алып баручы. Нишләп син бик күңелсез?

Нигә елап торасың?

Бичура.

Бигрәкләр дә харап булдым.

Кыш уртасы – йортсыз калдым.

Иске диеп сүттеләр. Хуҗаларым киттеләр.

Мәрхәмәтсез иделәр. Мине бит – онытты – ла – а – р… (елый). 

Менә торак – коммуналь хуҗалыгы идарәсенә барган идем әле. Үземне кызгандылар, бер төргәк ачкыч бирделәр, “ Теләсә кайсы фатирга барып кер!” диләр. Бер дә белмәгән гаиләгә барып керәсем килми. Менә үземә берәр тату, әйбәт гаилә эзләп йөрим әле. Сезнең балалар бакчасында “ Гаилә бәйрәме” үткәрелүен ишеттем дә килдем. Берәрсе мине алмас микән? ( Гаиләләр янына килеп  еламсырап ялына) Бәлки сез мине алырсыз? Телисезме — мин сезнең Бичурагыз булам. ( “Алырбыз, алырбыз” дигән җаваплар ишетелә.)

И – и, бигрәкләр дә кунакчыл гаиләләр җыелган икән монда. Бөтенесе дә алам дип тора. Нишләргә соң? Кайсысына барырга? ( Уйланып тора.) Әһә,менә бу йозакларга кайсы әни ачкычны тизрәк таба, мин шуларга барам.

X конкурс. “ Кем ачкычны тизрәк таба?” ( Әниләргә йозаклар һәм ачкыч бәйләмнәре бирелә. Кайсы әни йозакка тиешле ачкычны тизрәк таба, шул җиңүче була.)

Бичура. Иң җитез хуҗабикәне инде белдем. Әле бит хуҗамның да булдыклы, ярдәмчел булуы кирәк. Аларны да сыныйм әле. Мин төннәрен тыңламаган балаларны менә болай итеп чеметеп китергә яратам. ( Балаларның киемнәренә кер каптыргычлары кыстырып чыга.) Караңгыда кайсы әти аларны тизрәк табар икән?

XI конкурс. “ Күз бәйләп кер каптыргычларын эзләү”.

Бичура. Бу гаиләдә – җитез әни, монысында – булдыклы әти. Кайсысын сайларга икән? Мин бит әле тәмле ашарга да яратам. Кайсы хуҗабикә тәмле пешерә икән?

Алып баручы. Әйдә, сынап карыйк!

XII конкурс. “Милли ашларны яхшы беләсезме?”(Сорауларга җаваплар бирү.)

-Геометрик фигураны эченә алган милли ризык? (Өчпочмак.)

-Катлы – катлы татлы бәлеш? (Гөбәдия.)

-Туй табынының иң түрендә? (Чәк – чәк.)

-Ике сүздән торган милли ризык? (Кош теле.)

-Камырдан пешерелгән аш? (Токмачлы аш.)

-Эченә бәрәңге боламыгы салып пешерелгән ризык? (Кыстыбый.)

-Көн саен кирәкле ризык.Аннан башка аш үтми, аңа халык дан җырлый.(Икмәк.)

Бичура. Булса – булсын, хуҗаларның иң акыллысын телим. Кайсы акыллы, зирәк, әйтсен җавабын тизрәк!

XIII конкурс. “Мәкальнең ахырын әйт!”

-Кем эшләми… (шул ашамый.)

-Беләге юан берне егар … (белеме булган меңне егар.)

-Һөнәрле үлмәс … ( һөнәрсез көн күрмәс.)

-Казаныңа ни салсаң … (кашыгыңа шул чыгар.)

-Ана күңеле балада … (бала күңеле далада.)

-Ата – ананы тыңлаган адәм булган … (тыңламаган әрәм булган.)

-Атасына карап … (баласын коч.)

-Оясында ни күрсә …(очканда шул булыр.)

-Ата – анасына игелек күрсәтмәгән, олыгайгач үзе дә … (игелек күрмәс.)

-Үзеңне үзең мактама … (кеше сине мактасын.)

-Игелекле бала үстерсәң … (картлыгың бәхетле булыр.)

Бичура. (Иң күп дөрес җавап биргән  гаиләне сайлап ала, алар янына килеп)

-Менә, хуҗалы да булдым, инде китсәм дә ярый.

Мин кайта торыйм әле. Сезне өйдә көтәрмен.

Балагызны үстерергә һәрчак ярдәм итәрмен. (Китә.)

Алып баручы. Бәйрәмебез ахырына якынлаша. Безнең әти – әниләргә, әби – бабайларга әйтер сүзебез бар. Бу нәниләр – безнең киләчәгебез. Аларны яратыгыз, мәрхәмәтле, тәүфыйклы итеп үстерергә тырышыгыз! “Тәүфыйклы бала – бәхетле бала” дип, борынгылар юкка әйтмәгән. Әбалаларыбызга бәхетле булу өчен тагын нәрсә кирәк икән?

Алып  баручы (балалардан сорый)            Балалар(барсы бергә):

-Җирдә сезгә ни кирәк?                     — Әти һәм әни кирәк.

-Җирдә сезгә ни кирәк?                     — Без яшәрдәй өй кирәк.

-Җирдә сездә ни кирәк?                       — Туган үскән ил кирәк.

-Җирдә сезгә ни кирәк?                                — Туган телебез кирәк.

Алып баручы. Әйе, хөрмәтле әти – әниләр, балаларыбыз дөрес әйтә. Туган теле булган халыкның гына киләчәге бар. Шуны онытмасак иде. Хөкемдарлар нәтиҗә ясаган арада туган телебезгә мәдхия җырлап алсак, бәйрәмебез тагын да ямьләнеп китәр.

Барысы  бергә  басып “ Туган тел” җырын башкарганнан һәм

нәтиҗәләрясалганнан соң, гаиләләргә “Иң зыялы гаилә”, “Иң  күркәм  гаилә”,

“Иң  тырыш..”һ.б.шундый номинацияләр бирелә, бүләкләр тапшырыла.

Бәйрәм ахырында бәлеш күтәреп, ашыгып – кабаланып Бичура килеп керә.

Бичура. Туктагыз әле, туктагыз! Таралыша күрмәгез!  Тиз генә хуҗаларымның өен табып, бәлеш пешереп килдем.Хуҗаларым ачуланмас дип уйлыйм. Бу күркәм гаиләләрне, кунакларны, баларның һәркайсын сыйлыйсым килде. Рәхим итеп алыгыз, тәмләп чәйләр эчегез! Ә хәзергә хушыгыз! (Китә.)

Бәйрәм чәй эчү мәҗелесе белән тәмамлана.

< Предыдущая   Следующая >

Сәхнә бизәлеше: “ Безнең гаилә” темасына язылган иншалар, рәсем-плакатлар, ата-ана турында халык мәкальләре.

Кичә башланыр алдыннан Фәкиһә килеп керә. Янган-пешкән, “уф” дип утыра.

Фәкиһә: Бу дөнья мәшәкатьләре тагын да ишәйде: хезмәт хакы түбән, әле анысын да вакытында ала алмыйсың. Ә шулай да түләүләр көннән-көн арта, ашау-эчү дә кыйммәтләнә. Ярый әле балаларыбыз укый торган Келәнче мәктәбе кебек күңелгә җылылык бирә торган урыннар бар. Ай саен диярлек төрле кичәләр үткәреп, кунакка чакырып торалар. әле бүген дә гаилә бәйрәменә чакырдылар. Иремне алып бара алсам ярый инде, тукта әле аны хәзерлим әле. Хәбибрахман! Хәбибрахман!

( Кулына газет тоткан, күзлек кигән Хәбибрахман килеп керә)

Х. Куркыттың бит, нигә шулай каты итеп кычкырасың. Телевизор ватылмагандыр бит.

Ф. Юк ла инде, гел сиңа шул газета да, телевизор гына булсын. Юньле әйберләр күрсәтеп, яхшы хәбәрләр язсалар, бер хәл иде. Безне бүген мәктәпкә чакыралар.

Х. Теге малай тагы “2” ле алганмы?

Ф. Юк ла.

Х. Иптәшләрен кыйнаганмыни?

Ф. Юк ла инде.

Х. Алайса үзен дөмбәсләгәннәрдер инде.

Ф. Китчәле, булмаганны!

Х. Укытучылары аны-моны әйтмәгәндер бит?

Ф. Юк-барны юрама, әтисе! Безнең улыбыз һәр яктан да үрнәк бит. Иптәшләре белән дә дус яши, укытучылары да гел мактап тора үзен. Мәктәпкә аяк басмаган булгач, бернәрсә дә белмисең шул син! Малаең турында матур сүзләр ишетәсең килсә. Мәктәпкә баргаларга кирәк. Безне бүген “Гаилә бәйрәме”нә чакыралар. Әйдә җыен!

Х. Ничә ел берүзең йөрдең, бүген дә әллә нәрсә булмас. Үзең генә бар да кайт. Юк, бармыйм. Бүген телевизордан хоккей да була.

Ф. Нинди бармаган ди. Гаилә бәйрәме әтиләрсез үтә димени? Өс-башыңны алыштыр. Мин хәзер чыгам.

Х. Белмим шул, ничек булыр икән? Минем үземнең дә бик барасым, бик күрәсем килә килүен. Яңа мәктәпне, диреторын да бик мактыйлар. Малайга да бик ошый анда. Яңа мәктәпнең ишегененең дә кайсы якка ачылганын да белмим бит әле. Шундый матур мәктәпне барып күрим микән соң? Малай да көтәдер . барыйк, булмаса. ( Көзгедән карый. Күзлеген сала, кычкырып җырлап җибәрә)

Траттатам, траттатам!

Бүген мәктәпкә барам.

Траттатам, траттатам!

Директорларын күрәм,

Укытучыларын күрәм.

Траттатам, траттатам!

Ф. Чү-чү, җаным! Бу нишләвең?

Х. (хатынын култыклый.) Киттек, әнисе, мәктәпкә-бәйрәмгә!

(Зилэ, Инзилэ –кунелле куренеш)

Исэнмесез диеп Суз башлыйм әле

Танышулар шулай башлана.

Исәнмесез диеп Суз башласам,

Бэхетем арта, кунел шатлана.

Яшэгез сез гел муллыкта.

Гел тыныч булсын галэм.

Соекле әти — әниләребезгә

Ялкынлы…

Балалар(бергэ).Кайнар сэлам!

УК: Хәерле кич кадерле, укучылар,укытучылар, әти-әниләр һәм килгән кунаклар!Барыбыз өчен дә бу кич хәерле булсын, безнең күңелебезгә шатлык, куанычлар гына алып килсен.

Кеше өчен гаиләдән дә кадерлерәк, гаиләдән дә әһәмиятлерәк нәрсә юк. Чөнки без гаиләдә аңлашу, күңел җылысын тоябыз. Гаиләдә безнең иң кадерле кешеләребез — әти-әниләребез бар.Бергә булганда гына без теләсә нинди кыенлыкларны җиңеп чыга алабыз. Әйдәгез әле, безнең өчен кадерле булган әти-әниләребезне хөрмәт итеп, аларга багышлап, бәйрәмебезне шигырь, җыр белән башлап җибәрик. Әйдәгез бергәләшеп уйныйк-көлик, җырлыйк-биик, бәйрәмебезне чын ял кичәсенә әйләндерик. Бәйрәмебез күңелле үтсен! Ә хәзер суз балаларга бирелә!

Ук:1. Мәктәп бүген гөрләп тора,

Шаулап тора күрегез

Без бит бәйрәмгә җыелдык

Әллә шуны белмисез?

2.Шатлыклар кунелебездэ,

Ал кояш кугебездэ.

Рәхәтләнеп бәйрәм итик-

Гаилэ бэйрэме бездэ.

3. Бу кичэбез горлэп утсен,

Истэ калсын гомергэ.

Бэйрэмнэрсез яшэп булмый

Жирнен якты йозендэ…

4.Кадерле әтиләребез,

Сөекле әниләребез

Бәйрәм белән котлый бүген

Сезне ул һәм кызларыгыз.

5.Иң кадерле кешеләребез сез

Әтием һәм әнием.

Сез булганга, без бәхетле

Тыныч, рәхәт яшибез

6.Гөлләр елмаеп баш ия:

Яшәгез кадерле әти-әниләр.

Сез булган урыннарда

Мәңгелек яз яме бар.

7.Авырсаң да янда торалар

Төне буе керфек какмый.

Үз саулыгын да кызганмый

Алар бит безне саклый.

8. Кая барсаң-шунда әткәй йөзе,

Кая барсам-әнкәй күңелдә

Алар гына шулай безнең өчен

Җанын биреп яши гомергә.

9.Әти-әни, сездән башка тагын

Кем бар шундый бала бәгырьле,

Кояш сыман, әнием якын булса,

Әтием дә шундый кадерле.

10Рәхмәт сезгә, әти-әниләр

Тыныч булсын иде күгебез

Озын-озак шулай бергә-бергә

Үтсен иде безнең гомеребез

11.Рэхмэт яусын әти-энилэргэ,

Аларгадыр бөтен авырлык.

Әти-әниләргә якты йолдызлардан,

Йә кояштан һәйкәл салырлык.

12.Күмәкләшеп без дә дуслар,

Җырлап алыйк, әйдәле.

Котлы булсын, гөрләп торсын

Бүген гаилә бәйрәме. (Җыр) “ Бәйрәм бүген”

Гаилә бәйрәмебез дәвам итә. Узган ел без 5 сыйныфта гына идек. Менә инде бер ел үтеп тә китте. Шушы бер ел эчендә без дуслашып, туганлашып өлгердек.Укытучылар, укучылар, ата-аналар бер гаилә булып яши башладык. Бүгенге гаилә бәйрәме безне тагын да дуслаштырыр, дип өметләнәбез.

Нәрсә соң ул гаилә? Гаилә ул- бергә яшәүче ир һәм хатын, балалар, якын туганнардан торган кешеләр төркеме. Гаилә ул- берлек, никахка нигезләнә, бергә яшәү, бер-береңә ярдәм итү, сөю,сөелү, нәсел дәвам итү.

Еш кына гаиләне учак белән тиңлиләр.Чөнки учак янында җылынырга җыелган кебек, гаиләдәге һәр кеше үз гаиләсенә сыена: шатлыгын бүлешә, кайгысын уртаклаша. Эйдэгез, сезнең белэн гаилдэге кунелле вакыйгаларны карыйк әле. Суз балаларга бирелә.

Куренеш Уральские пельмени

Гаиләнең терәге- ир-ат, әти кеше. Ә ана кеше үзенең бөтен булган күңел байлыгын, матурлыгын үз балаларына бирә. Ә түбәтәйле бабаларыбыз, ак яулыклы әбиләребез шул учакны сүндермичә саклап торалар. Шулай ук күрше-тирәләребез белән дә дус — тату яшибез. Курше хэллэренә күз салыйк эле.

Кунелле куренеш Ике курше

Авыл,бакча,читәннең икенче ягына чыгып үскән кабак тәгәрәп ята.

Алып баручы: Маһи белән Мәлихә,ике карчык, тату гына гомер кичерәләр иде. Узган җәйне аларның аралары бозылды. Бөтенләй юк нәрсәдән – бер баш кабактан. Үзләре ахирәт дус иделәр.

Беркөнне шулай Маһи әби кабакларын карарга бакчага чыкты. Кабаклар бик зур, чүлмәк кадәр булып үскәннәр. Бакчадан чыгып барганда караса, бер кабак үзе Мәлихәләр ягына чыгып үскән. Алай итте, болай итте Маһи әби , ләкин кабак барыбер теге якта. (Мәлихә керә)

АХЫРДАН

Алып баручы: Алар берсен-берсе кыстый –кыстый тәмләп чәй эчтеләр, дошманлыкка шулай чик куелды.

А.Б. Хөрмәтле гаиләләребез!

Сезгә булган хөрмәтебез, урын алсын йөрәк түрендә.

Шатлык һәм куаныч, зур бәхетләр

Юлдаш булсын сезгә гомергә.

Гомер юлларыгыз озын булсын

Тигез тормыш аны бизәсен.

Яшәү дәвере якты көннәр булсын,

Авырлыклар мәңге килмәсен!

Яшәсен әти-әниләр

Сәламәт һәм шат булып.

Кызларының һәм улларының

Кадерлеләре булып.

Хормэтле эти-энилэр! Кичке вакыт ул бик кунелле вакыт, гаилэнен ойдэ бергэ жыелган вакыты.Кемнэрдер кумэклэшеп, кинэшеп балалары белэн ойгэ бирелгэн эшлэрне башкаралар , кемнэр бергэлэп кызыклы кинолар, фильмнар карыйлар, кроссвордлар чишэлэр, күңелле китаплар укыйлар. Үзебезне өйдәге кебек хис итик әле. Эйдэгез эле ,бу бэйрэмебездэ табышмаклар чишеп алыйк..

Мин сезгә табышмак әйтәм , сез ңавабын эйтерсез

. Өнсез, җансыз – иң яхшы дус,

Теле юк – үзе аңлата ( китап)

Киттем дип китэ, кире килэ

(Ишек)

. Бер байлык бар – янмый,

Карак та урлый алмый,

Төшеп тә югалмый ( белем)

. Нәрсәне сатып алып булмый? ( гомер, акыл )

. Дөньяда ни кирәк, иң кирәктән ни кирәк? ( саулык, сәламәтлек)

. Үлчәүдә үлчәнми

Базарларда табылмый

Үзеңнеке булмаса,

Кешедән сатып алынмый.( бәхет)

Ә хәзер 2 өлеш уеннарга кучәбез

Уеннар. 1.Безнең гаиләдә әтиләр акча эшләп таба. Ә менә акчаны саный белә микән? Моның өчен минем сорауга җавап бирәбез һәм ялгышмыйча акча саныйбыз.

  • Сораулар: Балагыз ничәнче класста укый?

  • -Аңа ничә яшь?

  • -Туган көне кайчан?

  • -Технология фәненнән кем укыта

  • -Бүген ничәсе?

  • -Басмада чәчен тараган хатын-кызның исеме?

  • -Тубы суга төшкәч, кем елаган?

Ромашка таҗында сораулар:

— Гаиләгезнең иң бәхетле көне?

  • Гаиләдә савыт-саба шалтыраганда нишлисез?

  • Кечкенә чакта балагызны йоклаткан “ Бишек җыры” н искә төшерегез әле.

  • Сүзне Абдрахманова Гөлнарага бирәм,аның җырлавын тыңлыйсыбыз килә.

  • Бүгенге бәйрәм уңаеннан нинди әйтер теләкләрең бар?

  • Узең белән булган күнелле вакыйга турында сөйлә.

  • Иң истә калган көн.

  • Абдуллина Гөлфизәнең җырлавын тыңлыйсым килә

  • Матур итеп шигырь сөйләр идем

  • Эх, бер биисем килә.

Э хэзер «Уйлап тап уены» Энилэр бирелгэн жомлэлэрнен мэгънэсе буенча сузнен ни турында булуын эйтергэ тиешлэр.

1 нче бирем.

-Ул барлык кешедэ дэ бар.

-Бер караудан туа, озак еллар яши.

-Ул шатландыра да, коендерэ дэ, елата да, соендерэ дэ.

-Аннан башка яшэп булмый олыгайган коннэрдэ дэ.

-Венера Ганиева да шулай дип жырлый.( Жавап: ярату, мэхэббэт)

2 нче бирем.

-Ул бик кирэкле эйбер.

-Ике колагы, бер борыны бар

-Аны бигрэк тэ эбилэр, бабайлар ярата.

-Ана кумер салалар яки электрга тоташтыралар.

-ул- остэлнен бизэге.( Жавап: самавыр).

3 нче бирем.

-Аны барлык кеше ярата

-Ул бер дэ искерми, гел янара.

-Ул елата да, монландыра да, кунелне дэ кутэрэ.

-Арган чакта ял иттерэ

-Нэни балаларны йоклатканда кирэк.(Җыр)

Алып баручы.

Менэ нинди зирэк, тапкыр безнен әти-энилэр. Алар безнен горурлыгыбыз.

Музыкаль пауза Инзилэ –Алсу жыр

  1. Балалар үсәләр, сөйләшә башлыйлар, аларның акыллы уйлары, киңәшләре барлыкка килә. Әти-әниләрнең дә телләре шомара. Рифмаларга карап шигырь язарга.

Шатлык – картлык

Малай – бабай

Скамья – семья

Берүзем – тәрәзәм

Балалар – баталар

Булышу – яклашу

Бакча – акча

Шатлык – картлык

әти – әни

Сәнәк – көч кирәк

Әйдәгез әле, үзебезнең иң бәхетле балачагыбызга кайтып килик әле.Бу уен өчен 2 әти кирәк

Сезгә бүген 3 яшь тулды. Әти-әниегез сезгә машина бүләк итте. Әй, уйнадыгыз да инде! Безгә дә уйнап күрсәтегез әле.

-Кечкенә вакыттагы иң беренче җырыгызны яки шигырегезне шул вакыттагыча сөйләп яки җырлап күрсәтегез әле.

-Мәктәп елларын да искә алыйк әле. Әз генә мин сезгә зачет-дәрес үткәреп алам.Әти-әниләр сезнең мәктәптәге язылмаган законнарны белү-белмәвегезне сынап карыйк әле.

— Кыңгырауны шалтыратканны түземсезлек белән көтеп утыручылар(балалар)

— урыны ишек төбеннән узмаган уку әсбабы (сумка)

— химик шикәр ( акбур)

— укытучы урындыгына кую өчен хезмәт иткән корал ( кнопка)

Зачетны уңышлы тапшырдыгыз.

Алдагы уеныбыз БАЛА ТӨРҮ

. Чираттагы бәйгебез “Әдәп төбе – матур гадәт” дип атала. Татар халкы — әдәпле, дөрес сүзле, пакъ халык. Ул элек-электән балаларны тәрбияләүгә зур игътибар биргән дидек. Мин төгәлләнеп бетмәгән текстлар укырмын, ә сез аларны халык педагогикасына таянып тәмамларга тиеш буласыз.

  1. Сезнең улыгыз урамнан елап кергән. Сез хәлне аңларга теләп:

  • Улым, нәрсә булды?- дип сорыйсыз.

  • Шамил кыйнады.

Ә менә алга таба сүз сезгә, ни әйтерсез? (Тик торган агачка берәү дә килеп орынмый һ.б.)

  1. Роза мәктәптән кайтты да, сиздермичә генә бүлмәгә үтте. Сумкасын бер почмакка куйды. Әбисе:

  • Кызым, ашарга чык,- дип табын янына чакырды.

Роза өстәл кырына чыгып утырды, әкрен генә ашый башлады.

  • Балам, бүген нинди билгеләр алдың?- дип сорады әбисе.

  • … (Роза эндәшмәде).

  • Әллә бер фәннән дә синнән сорамадылармы?

Роза елап җибәрде. Ул, тапкырлау таблицасын белмәү сәбәпле, “2” ле билгесе алганын әйтте.

Әби бу очракта нәрсә әйткән икән? (Тырышкан табар, ташка кадак кагар. Тырышлык кирәк, балам, тырыш та, өйрәнеп “2”леңне “5”кә төзәтеп кайт һ.б.)

3) 1 нче сыйныф укучысы Камилгэ әнисе фатир ачкычын бирде дә:

— Улым, мәктәптән кайткач, хәзер ишекне үзеңә ачып керергә туры киләчәк. Менә сиңа ачкыч,- диде.

Камил шундый зур үскән малай икәнен раслау өчен:

  • Бауны үзем тагам,- диде дә шкафтан бау төргәген алды, аны кисте, ачкычны бауга беркетте һәм муенына киеп карамакчы булды. Ләкин бау баш аркылы үтмәде. Бу хәлләрне күзәтеп торган әнисе нәрсә дияр?

(Җиде кат үлчә, бер кат кис,- дип юкка гына әйтмиләр шул.)

4) Наилә табын артында утыра. Әбисе пешергән пәрәмәчләр шундый тәмле, ул үзе дә сизмәстән, аякларын селкетеп, гәүдәсен тирбәтә-тирбәтә ашый башлады. Әбисе моны күреп алгач нәрсә әйтер?

— ….

(Кызым, нигә шайтаннар чакырып утырасың?)

5) Балагыз мәктәпкә дәрескә еш соңга кала, дәрестә йокымсырап утыра. Сез нишләр идегез?

( Һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Йокың туймаса, вакыт белән ятып йокларга кирәк.

Чиратагы уеныбызны тәкъдим итәм

Ә хәзер үзебезнең балаларыбызның зирәклеген дә сынап карыйк.Сорау — табышмаклар.

Балалар өчен табышмак

— Ул һәркемгә аерым бәйрәм, елга бер тапкыр гына килә.( туган көн)

— Үзе кечкенә, үзе елак, ул кем?( бәби)

— Ул һәркемгә бер генә, иң кадерле, иң ягымлы кешебез.( әни)

— Ул гаиләнең алтын баганасы( әти)

— Ул миңа балам, ди, Әти-әни аңа әти, дип эндәшә.Ул миңа кем?(Дәү әти)

Инде хәзер балалар сезне ял иттереп концерт номерлары башкарырлар.

УК: Уйныйк әле, җырлыйк әле,

Биик әле күп итеп.

Безнең бәйрәм кичәбезне

Сагынып сөйләрлек итеп. ( Бию башкарыла.)

Алдагы уеныбыз

Уенда катнашу өчен 6 кеше кирәк

(5 урындык куела

Йомгаклау. УК: Кадерле укучылар! Әти- әниләргә игътибарлы булыгыз, үрнәк тәртибегез, тырышып укуыгыз, кылган яхшы гамәлләрегез, ягымлы сүзләрегез белән аларны һәрвакыт шатландырып яшәгез.. Әти-әни алдында без мәңге бурычлы.

Балалар! Мин сезне әти-әниләрегез, укытучыларыгыз, туганнарыгыз горурланырлык шәхесләр булырсыз дип ышанып калам. “Үз ата-анасын зурлаган- кеше анасын хурламас” диелә халык мәкалендә. Шуның өчен аларга һәрвакыт итагатьле булыгыз, эштә һәм сүздә каршы килмәгез. Шул вакытта аларның күңеллре дә һәм үзегезнең күңелләрегез дә рәхәт табар, тормышыгыз гүзәл булыр.

Тәнегезгә көч кергәч, кулыгыздан килгән эшләрдә әти – әниләрегезгә ярдәм итегез.

( өзек “ Әниләр рухы” укыла Камилә укый)

Озын- озак, нәрсә озын?-

Озын-озын бәхет юлы.

Кайвакытта гомер буе.

Олы-олы — нәрсә олы?

Ата-ана хакы олы

Онытмасын иде кеше

Үлгәнчегә кадәр шуны.

Авыр, авыр, нәрсә авыр?

Бу каргышны алганнарны

Көтә Сак-Соклар язмышы.

Ерак-ерак , нәрсә ерак?

Үткәннәргә юллар ерак.

Әти — әни фатихасын

Калыйк вакытында сорап.

Хөрмәтле, әти-әниләр! Кичәбез ахырына якынлашты. Без гаилә- җылы учак дидек. Гаилә никадәр нык икән, аннан килгән җылылык та шул кадәр көчле була. Сезнең гаиләләрегездә дә гаилә учагы беркайчан да сүнмәсен. Балаларыгыз әтиләренең көчле кулларын, әниләрнең назлы күз карашларын тоеп, бәхетле бала булып үсәргә насыйп булсын.Барыбызны да гаилә бәхетеннән, саулык-сәламәтлектән, тыныч, имин тормыштан һәм өметтән аермасын, ходаем. Кадерле әти-әниләр бер –берегезгә терәк һәм кирәк булып, бер-берегезнең кадерләрен белеп яшәсәгез иде.

Киләчәктә дә уңышлар сезгә. Пар канатлар булып озак яшәгез. Бәйрәмебезне җыр белән тәмамлыйбыз( “Әткәй-әнкәй”)

1 өстәл – “Балалар – өйнең бизәге”

2 өстәл – “Балага иң куәтле кеше- ата”

3 өстәл – “Гаилә – бәхет ачкычы”

4 өстәл – “Тату гаиләгә кайгы керми”

5 өстәл – “Ир асылы эштә беленә”

6 өстәл – “Уңган хатын кар өстендә казан кайната”

7 өстәл – “Яхшы тәрбия – иң яхшы мирас”

11

Цель: способствовать формированию у детей чувства единства и сплоченности семьи.

Задачи:

  • Воспитательные: создавать условия для рефлексии опыта сплочения семьи на нравственных, гуманистических началах, на основе вовлечения родителей в совместную с детьми деятельность.
  • Развивающие: развивать творческие способности детей.
  • Образовательные: ознакомить взрослых и детей с национальными традициями татарского и русского народов, содействовать формированию уважительного отношения детей к своим родителям и родителей к своим детям, дать представление о семье, как о людях, которые любят друг друга, заботятся друг о друге.

Оборудование и материалы:

  • Технические средства: музыкальный центр, диски СД, микрофон;
  • Дидактический материал: платочки, наглядно-иллюстрированный материал, цветы, мячи.

Оформление зала: Зал украшен шарами. На центральной стене название праздника на двух языках. Развешаны плакаты с надписями: «Как здорово, что все мы здесь сегодня собрались», «Когда семья вместе, так и душа на месте». Справа от сцены стоят ширмы с выставками паспортов семьи «Папа, мама, я – дружная семья», рисунков детей и родителей «Моя семья». Слева от сцены расположен стол с фотоальбомом «Моя любимая семья. Взгляд сквозь объектив». И накрыты столы с национальными блюдами семей.

Предварительная работа с детьми организуется за две недели до праздника. За это время проводится:

  • разучивание песен, танцев, стихов;
  • конкурс для родителей и детей «Умелые руки не знают скуки»;
  • сбор рисунков детей и родителей «Моя семья»;
  • изготовление родителями паспортов семей;
  • оформление пригласительных билетов для родителей и гостей, медали для награждения родителей («Моя мама самая умная», «Моя мама самая обаятельная», «Мой папа самый трудолюбивый»)

Подготовка воспитателя и музыкального работника:

  • подготовка сценария;
  • приглашение гостей;
  • оформление плакатов для сцены;
  • оформление фотоальбома, организация фотовыставки;
  • подготовка технических средств, СД дисков, костюмов для персонажей.

Ход занятия

 (З. Минһаҗева сүз., М. Минһаҗев көе “Дуслык җыры” җырына балалар керәләр һәм тезелеп басалар)

Вед.1

Исәнмесез барыгыз да,
Яшегез дә, картыгыз да,
Олыгыз да, кечегез дә,
Гаилә бәйрәме белән сезне.

Вед. 2

Дорогие дедушки, дорогие папы!
Дорогие бабушки и родные мамы!
Уважаемые дамы и господа,
Сегодня дети позвали вас сюда!
Этот праздник Дню семьи посвящаем,
И концерт весёлый сейчас мы начинаем!
Семья –это свято, Семья – это счастье!
Если мир и дружба в семье,-
Вам смогут позавидовать все!

Вед. 1. Хөрмәтле кунакларыбыз! Бүген без балаларыбызның әти-әниләре, әби–бабалары белән ял кичәсенә җыелдык. Кәефләрегез күтәренке, кичәләрегез күңелле үтсен!

Песня «Собрались сегодня мы» сл.и муз. Н.Л. Бондаренко

Карина

Как много собралось в этом зале
И родителей и гостей!
Целый год ребята ждали
Таких важных, почётных гостей!

Аэлита

Безнең гаиләләр җыелган
Ял итәр өчен бүген,
Сүзләремнең иң матурын
Әйтмичә мөмкин түгел.

Луиза

Так хочется, чтобы чаще
Были вместе родители и дети.
Тогда будет лучше всем,
Жить на белом свете!

Алия

Бәйрәмсез бик күңелсез бит,
Күңелсездер сезгә дә.
Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,
Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,
Кирәк һәммәбезгә дә.
Бәйрәмнәр кирәк әтигә,
Бәйрәмнәр кирәк әнигә,
Бабай белән әбигә.

Артур

Хоть и не слушаемся вас иногда,
Дорогие родители, мы вас любим всегда!
И хотим всегда, без сомнения,
Видеть вас в хорошем настроении.

Вед. 2

Пусть взрослых тепло и доброта
Согревают доверчивые ребячьи сердца,
На эту любовь непременно тогда,
Откликнется нежная детская душа!

И. Шамсетдинова көе, Г. Латыйпов сүз. “Күңелле балачак” җырына

Бию башкарыла

(“Үз җырыбыз булсын әле”- Яр Чаллы)

Вед. 1. Һәр гаиләнең үз традицияләре, әби-бабалардан калган, буыннын буынга күчеп килгән милли бәйрәмнәре бар. Аларны һәркем үзенчә үткәрә. Бәби туйлары, баланың беренче мәртәбә “әннә”, “әттә” дип эндәшүе, балалар бакчасына китүе, соңыннан мәктәпкә йөри башлавы һәр гаилә өчен бетмәс-төкәлмәс шатлык китерә.Туган көннәр билгеләп үтү дә матур бер традициягә әверелде. Гаиләнең ныклыгы, татулыгы бик күп нәрсәләргә бәйле. Хәзер шуларның берсе турында әниләр белән бергә җырлап күрсәтербез.

җыр “Туган тел” Г.Тукай сүз., халык көе.. (утырып җырлыйлар)

Вед. 1.Гаиләнең ныклыгы, аның гүзәллеге, әти-әнинең җылы мөнәсәбәте, әлбәттә, бала белән бәйләнгән. Гаиләдә ни кадәр бала күп булса, шулкадәр гаилә тотырыклы, ә балалар тәрбияле булып үсәләр.

Ә инде без бүген чын-чынлап, “әннә”, “әттә”дип телләре ачылган балаларга, аларның әти-әниләренә мәдхия укыйбыз. (түбәндәге укылачак сүзләр, ата- аналар эшләгән гаилә паспортларыннан алынды)

  •  (Петрова Диляра гаиләсе) “Безнең гаиләдә ике кызыбыз, ике йолдызыбыз, Диляра белән Лиана. Кояш булсам – мин әни, аебыз безнең – әти. Тормыш юлыбызны яктыртучы, безгә җылылык, матурлык, киләчәккә өмет бирүче” – дип яза Ләйлә ханым.
  •  (Кашапова Алина гаиләсе) “Гаиләбезнең шатлыгы, нуры, татлылардан – татлы, баллылардан – баллы, йорәк пәрабыз”- диләр Алиныбыз турында әти-әнисе. Аның бәхетле, кешеләргә карата мәрхамәтле, саф, затлы кеше булып үсүен телибез”
  •  (Тукбаева Аэлита гаиләсе) “Без кызыбыз тугач, аңа Аэлита диеп, дөньяда иң гүзәл исем куштык. Чөнки ул безнең кадерлебез, мәхәббәт җимешебез. Төрле эшләргә рухландыручы, тырыш һәм сөеклебез безнең”-, дип язган төркемебезнең иң яшь һәм чибәр әнисе Альбина ханым.
  •  (Миршарипов Раиль гаиләсе) “Гаиләбезнең кояшы, ямь өстенә ямь өстәүче Раилебез, тормышыбызга нур сибеп безне сөендерә, шатландырып тора. Кешеләр белән тиз аралашучан, дусларына, безгә карата ихтирамлы, көченнән килгән кадәр ярдәм итәргә әзер булган улыбыз, барыбызга бетмәс–текәлмәс бәхет, шатлык китерә”.
  •  (Муратова Алия гаиләсе) Җилдән җиллерәк, уттан утлырак безнең Алия турында менә ниләр әйтә әти-әнисе. “Гаиләбәзнең көмеш кыңгыравы Алиябезне барыбыз да бик яратабыз. Аның күп кырлы сәләткә ия булуы, кызыксынучанлыгы, фикер йортүе безне сөендерә, кайвакытта шаккаттыра. Шаян, саф күңелле кызыбыз өебезнең яме, тормышыбызның тәме ул”, — диләр.

Менә хәзер шушы гаиләләргә багышлап кызларыбыз бию башкаралар.

“Чәчәкләр белән бию” муз. Ю. Чичкова

“Ритмическая мозаика”, С. Петербург – 2000.(утыралар)

Вед. 1. Балалар! Элек–электән, әбиләр-бабайлар бергәләп бәйрәм оештырганнар. Җырлап, биеп, уйнап күңел ачканнар. Әйдәгез әле безгә кунакка килгән әбиебезне каршы алыйк.

Әби: Исәнмесез балалар, исәнмесез кунаклар! Сездә бәйрәм икәнен ишеткәч, матур күлмәгемне кидем дә, бәйрәмгә ашыктым. Бүләк тә алып килдем, бәлки әниләр белән бергәләп уйнап алырбыз (әниләрне чакыра). Уенның исеме “Яшел яулык“ (җырлы, биюле татар халык уены) дип атала. Кем яулыкны тотып кала, шул бии.

(Уеннан соң барысы да урыннарына утыралар, әби кәрзинен алганда төшереп җибәрә, аннан кечкенә яулыклар коела)

Вед. 1. Әби яулыкларны кая алып барасың?

Әби: Юарга, пычранганнар бит.

Вед. 1. Әби тукта әле, балалар хәзер сиңа юып бирерләр.

җыр “Яулыклар юабыз” С.Сабирова сүз. Һәм көе. “Җырлыйк, уйныйк нәниләр”, Яр Чаллы – 1994. (балалар утыралар, әби саубуллашып чыгып китәргә җыена)

Вед. 1. Әби, син безнең белән ял итеп ал, ә без сиңа һәм кунакларга шигырьләр сөйләрбез.

Шигырьләр 1, 2

Вед. 2. Мы сегодня много будем говорить о семье. Хотелось бы узнать, а что же для вас значит это слово – семья? (Ведущий с микрофоном подходит к родителям)

Вед. 2. Я узнала от пап и мам, что семья это понятное всем, как “хлеб” и “вода”. Оно с первых мгновений жизни рядом с каждым из нас. Семья – это дом, папа, мама, близкие люди. Это общие заботы, радости и дела. Это любовь и счастье. Мы узнали о семье от взрослых. А что же нам скажут ребята?

песня “Что такое семья?” сл. и муз. Е. Гомоновой.

“Весёлые песенки для малышей круглый год”, Ярославль -2000.

Вед. 2. Я продолжу вас знакомить с семьями наших детей (на фоне спокойной музыки).

  • (Семья Васильева Артура) «Долгожданного нашего малыша назвали в честь сильного и благородного короля Артура – пишут родители. Растёт Артур любознательным и общительным. Очень любит своего братика, во всём ему помогает. Семья наша творческая, любим создавать всё своими руками. Эту любовь мы передаем своим детям. Хотим, чтобы наши дети выросли здоровыми, умными и трудолюбивыми. Для этого мы создаём все условия».
  • (Семья Бадреева Эмиля) «Эмилечка у нас самый красивый, умный и добрый мальчишка на земле – пишет мама. Он воспитывается в большой, дружной семье. Хотя иногда и капризничает, но никогда и никого не оставит без внимания и ласки. Мы хотим, чтобы Эмилечка вырос воспитанным, целеустремлённым человеком».
  • (Семья Чирковой Насти) «У нашей Настеньки тоже большая, дружная семья. Любит она заниматься лепкой, рисованием, как мама. Любит играть с детьми, собирает сложные пазлы, легко запоминает стихи и сказки. Она окружена любовью и лаской. Всё свободное время проводим с Настенькой. Очень хочется, чтобы она выросла здоровой и счастливой».
  • (Семья Николаева Димы) «Стимул нашей жизни – наше солнышко Дима, которое светится и дарит нам радость и тепло. Маленьким был капризным, начал посещать детский сад, стал самостоятельным и любознательным. Он нежный и ласковый. Мы его очень любим».
  • (Семья Абубакировой Карины) «С первых дней Карине очень нравилось ходить в садик. Особенно нравились музыкальные занятия. По утрам она тяжело встаёт, не хочет одеваться, но придя в садик сразу становиться весёлой и жизнерадостной. Она общительна, ко всем поручениям относится серьёзно и ответственно. В семье окружена вниманием и любовью».
  • (Семья Тазетдиновой Аделины) «Семья наша переехала из Башкирии. Мы с детьми, Аделиночкой и Артуром часто выезжаем на природу, гуляем по парку, ездили в цирк, дельфинарии. Хотим, чтобы у детей остались только хорошие впечатления о детстве. Мы уважаем мнение и желание своих детей и всячески их поддерживаем».

Но семья бывает не только у людей, но и у животных, и у птиц. И сейчас для вас выступят большая и дружная семья цыплят.

танец «Цыплята» сл. муз. Л. Раздобариной.

“Детские деревенские” СД диск.(садятся на стульчики)

Вед.2. На праздник пришли наши мамы, папы и самые близкие нам люди. А может ещё кто – то спешит. Давайте позовём: «Гости, гости, мы вас ждём».

(Входит Карлсон.)

Карлсон:

Привет вам всем! А вот и я!
Должны по книжке знать меня.
Я Карлсончик, я — игрун,
И лучший в мире я болтун.
На день семьи я к вам спешил
И ничего не позабыл.
Взял варенья, взял печенья
Чтоб в доме вашем
Всегда было угощенье.
Взял с собой весёлый смех
Чтоб хорошее настроение было у всех.
И ребятишек я не позабыл
Принёс мячи я разные –
Жёлтые и красные
Поскорее их берите
Да с мячами попляшите.

Танец «Весёлый мяч» муз. М. Минкова. “Детские деревенские” СД диск.

(Дети садятся на стульчики.)

Вед.2. Карлсон отдохни и послушай, какие замечательные семьи есть в нашей группе.

  • (Семья Гимбатовой Луизы)
    «В весенний тёплый день, когда была капель,
    Луиза появилась и всё переменилось.
    Росла малышка в ласке, гуляла лишь в коляске
    А время пролетело, немного повзрослела.
    Теперь она «большая», малышка озорная.
    Танцует и рисует, животных она любит.
    И маме помогает, её не огорчает!
    А мамочка ей дарит заботу, доброту,
    Желанья воплощает и детскую мечту!»
  • (Семья Слюсаревой стелы) «Стеллочка- наше солнышко! Умненькая, славная, золотая девочка. С появлением доченьки в наш дом пришла радость, появилась надежда на новые светлые, счастливые времена. В темноте она – наш огонёк, в хмурый день – лучик солнца. Она наша надежда и опора».
  • (Семья Шайхулловой Розалины) «Родилась доченька, как цветочек, и назвали её Розалина. Красоты неписаной, доброты немереной, ласки безграничной. С восходом встаёт, всем радость раздаёт».
  • (Семья Ефимовой Риты) «Маргарита прекрасна, как сам цветок, лучиста, как искорка огня.
    Рукавом поведёт – как лебёдушка плывёт,
    А речь заговорит, словно реченька журчит.
    Любит есть печенье и вкусное варенье.
    С ребятами дружна, и с ней не скучно никогда».
  • (Семья Каримова Данила) “Кто же утром встав с постели, доброе утро скажет всем:
    Папе, маме и Диане и конечно же бабаю,
    Про абику не забудет, всех обнимет, поцелует,
    Ну конечно же Данил, всем нам счастье подарил.
    Он с машинками играет, любит петь и танцевать,
    И картинки рисовать, когда в садик он идёт
    Бабая за руку сам ведёт».
  • (Семья Ахмедовой Регины) «Наша семья знакома с Алсу Тимуровной и детским садом уже пятый год. Не думали мы, не гадали, опять в этот сад к Алсу Тимуровне мы попали.
    Наша крошка здесь растёт не по дням, а по часам,
    Умница, красавица,
    Нам здесь очень нравиться.
    Тут её лелеют, тут её жалеют,
    Тут её благотворят,
    Что за чудо говорят.
    Ну, а лет через пять,
    Может быть, придём опять».
  • «Просыпаемся спокойно, одеваемся всерьёз,
    В садик мы идём все вместе, чтобы не было горьких слёз.
    Неразлучные друзья, мы на целом мире.
    Папа, мама, братья и я,
    Очень дружная, спортивная семья! (семья Башкирова Владика)

Вед.2. А для этих семей и для Карлсона наши мальчики исполнят песню

«Моя семья» сл. и муз. Е. Гомоновой.

“Весёлые песенки для малышей круглый год”, Ярославль -2000.

Карлсон: Какие замечательные семьи на прзднике собрались. Я рад был познакомиться. Поиграли, порезвились и чуть-чуть повеселились. Нужно праздник продолжать, нужно будет выступать. Дружно за руки беритесь, и в кружочек становитесь. Вижу улыбаетесь, все вокруг стараетесь.

Танец “Все вокруг стараются”

сл. О. Высотская,муз. В.Викторов.

“Здравствуй лето”, Москва – 2002. (подвижные игры и развлечения)

(Карлсон прощается и уходит.)

Вед.2. Счастье, спокойствие, благополучие, мир в семье зависит всегда от хранительницы домашнего очага – от матери.

С мамой тепло, с мамой светло, с мамой уютно и легко. И следующую песню исполним для милых, родных, любимых мам и бабушек.

Индивидуальная песня «Я рисую солнышко»

Журнал «Музыкальная палитра» №1, С.-Петербург, 2004.

(Садятся.)

Вед. 1. Хөрмәтле кунакларыбыз! Татар халкы бик борынгыдан ук аш – суга оста булган, тәмле ашлар пешергән. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган. Безнең әниләребез дә бик тәмле ризыклар пешереп килгәннәр. Әйдәгез аларны чакырыйк.

(әниләр кулларына матур тәлинкәләргә салынган ризыкларны тотып, зал уртасына чыгып басалар)

Эмильның әнисе:

Мин КОШ ТЕЛЕ, тәмле ризык, бәйрәмгә килдем әле.
Туган тумачалар белән, бергәләп биик әле.

Алинаның әнисе:

Иң зурсын түгәрәген, БӘЛЕШ диеп йортәләр.
Татарлар мине табынга, аш ашагач кертәләр.

Диляраның әнисе:

Бәлеш пешә бәйрәм көне, көндә бәлеш пешмидер.
Ә ӨЧПОЧМАК татарларның, өстәленнән төшмидер.

Розалиның әнисе:

(Шәнге турында сөйли)

Тукта, тукта мактанмагыз, ит булмаса сез дә юк.
Майлап мине ашасагыз һәрберегез булыр тук.

Диманың әнисе:

Татар халык ашларының, иң җиңеле КЫСТЫБЫЙ.
Ул аш булса өстәлләрдә, табын тулы нигъмәт – сый.

Регинаның әбисе:

Һәр өстәлнең бизәге мин,
Исемем минем ЧӘК-ЧӘК.
Баллы да мин, татлы да мин,
Кабып карагыз чак-чак.
Мине туйга пешерәләр, дияләр өстәл күрке.
Бар бер энем, балсыз пешә,
Баурсак диләр түлке.

Вед.1.

Әллә ниләр кирәк түгел,
Вакыт юк, дип зарланмыйк.
Тиз-тиз генә җырлыйк та без,
Кунакларны чакырыйк.

Җыр Кунаклар” С.Сабирова көе, Ш. Галеев сүз.

“Җырлыйк, уйныйк нәниләр”, Яр Чаллы – 1994.

Вед. 2. Дорогие наши мама, папы, бабушки, дедушки, гости! Сегодня вы были на празднике в большой, дружной семье, которая живёт в этом детском саду.

Здесь девчонки и мальчишки-
Озорники и шалунишки.
Очень сильные папы и заботливые мамы.
Хоть все мы совсем здесь разные —
Озорные и смешные, маленькие и большие,
Мамы, папы, дети, я – мы одна, одна семья!
Пусть семья несёт лишь счастье,
Ни капли грусти, ни одной слезы.
Душевного богатства и здоровья
Желаем всем мы от всей души!

Вед. 1.

Бәйрәмебез котлы булсын, елмаеп көлеп торсын,
Язгы кояш нурларыдай, зур эшләргә рухландырсын.
Сәламәтлек юлдашыгыз, тату матур тормышыгыз,
Күңел сөйгән хезмәтегез,барысы да мулдан булсын!

Хөрмәтле кунаклар! Сезнең һәрбарчагызга да зур рәхмәт әйтеп, бәйрәмебезне тәмамлыйбыз һәм әниләребез пешергән ризыклар белән чәй эчәргә чакырабыз.

(Балалар әти-әниләрен кулларыннан тотып, залдан чыгалар.)

Вед.2 Дорогие гости! На этом праздник не заканчивается. Приглашаем вас на чаепитие с вкусными семейными блюдами.

Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №1
«Родничок» общеразвивающего вида г.Нурлат РТ   
                                                                                                                                                   
ГАИЛӘ  БӘЙРӘМЕ
Материал: татар биюе көйләре, заманча бию көйләре, «Ромашка” уены өчен ромашка 
чәчәге таҗлары, визит карточкалары, мәкальләр, уен өчен туп һәм өстәлләр
1нче алып баручы:Исәнмесез,хөрмәтле кунаклар, әтиләр, әниләр. балалар, апалар һәм 
абыйлар.
2нче алып баручы:Хәерле кич,бәйге сөюче дуслар.
1нче алып баручы:Хөрмәтле дуслар,без бүген ясле бакчабызда әниләр көне унаеннан 
оештырылган Гаилә бәйрәмен башлыйбыз.
2нче алып баручы:Сезне бугенге бәйге­кичәдә исәп­хисап эшен алып барачак жюри 
әгъзалары белән таныштырабыз. 
Хөрмэтле жюри эгъзалары билгелэнгэн урыннарыгызны алыгыз(3 кеше)
1нче алып баручы:Буген бездә әнә шундый пар канатлы.бер­берсеннэн башка яши 
алмаучы.бер­берсен кайгыртып,яратып,шатлыкларын да, кайгыларын да бергә уртаклашып 
яшәүче ин матур гаиләләр кунакта.Ә хәзер инде сезне катнашучы гаиләләребез белән 
таныштырабыз.
1.Газизулиннар гаиләсе
2.Насриевлар гаиләсе
3.Мусиннар гаиләсе
4.Фасхутдиновалар гаиләсе
5.Фатхуллиннар гаиләсе.
Бу куркәм гаиләләр хөрмәтенә жыр бүләк итәбез.
Жыр:” Мин әнигә булышам”
2нче алып баручы:Сүзне гаиләләребезгэ бирэбез.Алар алдан әзерләнгэн визит 
карточкалары ярдәмендә, безне үзлэренең гаиләләре белэн якыннанрак таныштырырлар. 
Визит карточкалары яклау.
1нче алып баручы:Балалар,безнен гүзэл килэчәгебез.Без хәркайсыбыз да балаларыбызнын
инсафлы,әдәпле,сау­сәламәт,әти­әниле булып үсүен телибез.Әнә шундый һәр яктан камил 
балалар тәрбияләү безнен коллективнын да әти­әниләребезнен дә теләге.
2 нче алып баручы: гаилә җимеше ул­балалар, сезнең нәниләрегез, сезнең, һәм безнең 
уртак шатлыкларыбыз. Сүзне аларга бирик әле , алар әти­ әниләрен зурлап, котлап үз 
фикерләрен җиткерерләр
Ильдар  Яшәсен әти­әниләр, сәламәт һәм шат булып,
                 Кызларының улларының кадерлеләре булып.
Азалия :     Әле ярый сез бар җирдә­безнең иң ныклы терәк.
                       Бәхетебез тулып торсын, сез безгә шундый кирәк.
          Ринат:Бүген безнең бакчабызда шундый рәхәт, күңелле,
            Чөнки кунак булып безгә, әтиләребез килде
                                Вилада:Әниләр белән бергәләп озак­ озак яшәгез,
                          Нурислам: әтиләр –илнең терәге, гаиләнең йөрәге, Илүзә: Зур бәхетләр юлдаш булсын Сезгә.
            Авырлыкларга бирешми, әтиләрнең беләге.
Кадерле  әти­әнилэр,
1нче алып баручы:Уен ”Кичке аш” Әтиләр һәм балалар  әниләр кайтуга аш әзерли ! 
­1 команда аш
­ 2 нчесе компот әзерли 
(1 кәстрүлгә су, тоз, ит, токмач, бәрәңге, кәбестә һәм башка  ризыклар, 2 нчесенә 
алма, груша, персик, апельсин, лимон, песок, су, )
Ильнара  Әти дә эштән кайтты, әни дә эштэн кайтты,
                  Әти диванга ятты,әни кухняга чапты .
                  Әти әйтә: Мин ач, ди кайчан була ул аш ди.
                  Әни әйтә узен дэ булыш, алай булгач, ди.
                  Әти әйтә, мин ир, ди, аш пешерә белмим ди,
                  Мин хатын –кыз түгел ди, мин кухняда йөрмим, ­ди
                  Юкса 70 һөнәр аз диләр егет кешегә,
Хабир:Рухын төшсә .куңелеңә Канат куючы кирәк
Уй­хисеңне карашыннан аңлап торучы кирәк.
Жаның назга сусаганда назлап союче кирәк,
«Ашың бүген бигрәк тәмле пешкән”­диюче кирәк.
Айгуль:Киңәшерлек,гөрләшерлек
Синең кешең булсын ул.
Канатны канатка куеп
Яшәр кешең булсын ул.
Бар яктан да килеп беткән 
Булыр фәрештә генә
Бу тормышны аңлап яши. 
Кем гафу итә белә.
1нче алып баручы: Бу заманда һәр кешегә кайтып егылырлык җылы учак, сыенырлык 
урын.тыныч почмак кирәк. Гаилә – ул иң олы таянычыбыз,иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. 
Ил­йорттагы яшәү кыенлашканнан саен.2 җан иясе юаныч һәм яклау эзләп бер­берсенә 
көчлерәк тартыла.Һәр жэмгытьнен нигезен гаилэ тэшкил итэ.Гаилэлэр татау хэм нык 
булса,жэмгыятебез дэ нык булыр. Гаилэ тормышы – хэрберебез очен очсыз­кырыйсыз 
хезмэт хэм сикэлтэле гомер юлы.Шул юлдан гомер буе матур итеп бергэ атлаучылар 
бугенге кичэбезнен ин хормэтле гаилэлэре
 2нче алып баручы:Бу галэмдэ хэтта кар бортеклэре дэ бер­берсенэ , охшамаган.Кеше 
язмышлары турында сойлисе дэ юк.Хэркайсыбызнын уз юлы.уз сукмагы бар.Тик шунысы 
уртак­жир йозенэ без барыбыз да яратырга,бэхетебезне табарга 
килгэнбез.Яратырга,яратылырга,оя корырга очарга…”Мэхэббэт дигэн очар кош 
бардыр,канатлары пардыр…”­ борынгылар энэ шулай жырлаган.
1нче алып баручы: Бала чакта кем генэ артистларга карап сокланмаган да кем генэ алар 
булып кыланмаган.Э хэзер исэ тормыш ­ узе сэхнэ,э без­ артистлар. Концерт номерларын 
яклау.
 2нче алып баручы.Э хэзер балалар очен уен тэкьдим итэбез:энилэр итэгеннэн кер 
каптырмаларын жыю.
1нче алып баручы: Гаилә бәхетен ир белән хатын бергә тудыра. Хатын­кыз гаиләдә 
зирәклеге, нәфислеге, назлылыгы белән аерылып торса, әти кеше көче, гаиләне җил­
яңгырлардан, җәбер­золымнан саклавы, авырлыкны үз өстенә алуы белән аерылып тора. номерыбыз әтиләргә багышлана Алар улларының биюләренә карап 
Киләсе концерт
 
үзләренең малай чакларын искә төшерсеннәр әле
 
 2 нче  алып баручы: Халкыбызның иң әһәмиятле беренчел педагогик әсәре, һичшиксез, 
бишек җырлары. Аларда аналарның теләкләре, ышанычлары, баласын рухи һәм физик 
яктан матур, булдыклы, игелекле, мәрхәмәтле, тәүфыйклы, гадел итеп күрергә теләү 
өметләре чагыла. Аналарның йөрәк түреннән чыккан ягымлы сүзләре һәм моңнары белән 
сугарылган бишек җырлары тәрбия эшендә нәтиҗәле чара булып тора. Әйдәгез. Хәзер 
гаилә хуҗабикәләре башкаруында бишек җырлары тыңлап алыйк.
    «Моряклар биюе »
Ришат: Әтиемә карыйм да , әти кебек батыр буласым килә,
Әниемә карыйм да , әни кебек матур буласым килә.
 Мин бабама карыйм да бабам кебек бабай буласым килә.
 Һәм көзгегә карыйм да үзем кебек малай буласым килә.
 Ә малайларның кем буласы килә микән тыңлыйк әле,
 Дамир :Мин үскәч абый булам, аннары бабай булам.
Разиль :Ә мин бабай булгач та гел әйбәт малай булам.
Нурислам:Мин үзем әти булам,
 Хабир: Ә мин дәү әти булам
 Ринат: үскәч кем буласымны мин әле әйтми торам.
Ришат:Ә мин космонавт булам.
Ильдар: Әмин хоккеист булам, капкада сакта торам.
1нче алып баручы:Бала чакта артист кына тугел,ак халат киеп,курчаклар дэвалаган 
чаклар да була.Кем генэ шофер булып,машиналарда ничек кенэ жилдермэгэн.Янадан бер 
мэртэбэ бала чактагы хыялларыбызга кайтыйк эле:»Ромашка” уены.
Биремнэр. 1) Сез – Алмаз Хэмзин.Зал сезне котэ,Алмаз.Сэхнэгэ рэхим итегез.
2) Сезгэ буген 3 яшь тулды.Эти­эниегез сезне котлап яна уенчык машина булэк итте.Эй 
уйнадыгыз да инде.Безгэ дэ уйнап курсэтегез эле.
3) Иртэ белэн балагызны бакчага озату куренешен курсэтегез.
4) Кечкенэ чакта ойрэнгэн ин беренче шигырь.
5) Эни ойдэ юк.Бишектэге бэби елапмы­елый.Хич туктамый.Эти кеше,берэр жаен 
тап.зинхар очен.
6) Сез – Жэвит Шакиров .Зал сезне котэ,Жэвит Сэхнэгэ рэхим итегез.
7) Кечкенэ чакта ойрэнгэн ин беренче жырыгыз.
8)  Буген бездэ Хэмдунэ Тимергалиева кунакта.
9) Куян. Этэч хэм толке булып курсэтергэ.
10) «Эминэ елый укереп» ­ шигырень сэхнэлэштерергэ.
Музыкаль пауза.
1нче алып баручы:Шулай итеп,без буген хыял канатларында балачакка,яшьлеккэ 
очтык.Тормыш дэвам итэ,куп нэрсэлэр алда эле.Эмма барыбызны да гаилэ 
бэхетеннэн,тыныч.имин тормыштан хэм ометтэн аермасын Ходаем. Бирелгэн библиотека 
сузеннэн яна сузлэр уйлау
2 нче алып баручы:Ил шаулатыр бэйрэмнэрен булсын Бэйрэме бар халык­бай халык. 
Буген бездэ бэйрэм.Я эйтегез эле, бэйрэм нэрсэсез булмый? Табынсыз Э табыныбыз милли 
ризыклардан башка була да алмый.Чонки ин тэмле, ин мактаулы, ин бэрэкэтле ризык ул 
бездэ генэ­татар халкында.Шулаймы? Я, кайсыгыз килешми?Ягез, эшкэ 
кучик.Гаилэлэребез узлэренен яраткан ризыкларын тэкъдим итэлэр.
Музыкаль пауза. ”­ жомлэсен язуларын утенэбез. Зал белэн уку.
1 нче алып баручы:Башына тошсэ, башмакчы буласын,­дигэн бит борынгылар.Гаилэ 
тормышында кем генэ булмыйбыз:итекче дэ, читекче дэ, министр хэм КГБда.Уены –чыны 
бергэ без хэзер гаилэлэребезнен житезлеген, тогэллеген сыныйбыз. Бирелгэн хэрефлэрдэн 
бергэлэшеп »  Гаилэгез нык булсын
2 нче алып баручы: Хэр гаилэнен уз казаны.Ул шунда кайный, уз шатлыгы, уз кайгысы 
хэм элбэттэ инде, узе генэ белгэн, узенэ истэлекле, э бэлки кызыклы да вакыйгасы да 
була.Ныклабрак сорасак, бэлки ул серне безгэ дэ чишэрлэр. Сэхнэлэштеру, яки сойлэу.
 1 нче алып баручы:Татар халкы –эдэпле, дорес сузле, пакъ халык.Эйтем­сузнен бизэге, 
мэкаль­сузнен жилэге.Бу бэйге мэкальлэргэ бэйле.Хормэтле эти­энилэр, мин мэкальнен 
башын эйтэм, ахырын сез эйтеп бирерсез
 Мэкаль башлыйм, син тогэллэ
Эгэр тапсан сузлэрен. 
 Эй, сез, дуслар, кемнэр тапкыр
 Курсэтсеннэр узлэрен.
Шунысын дэ искэртеп утэргэ кирэк
Мэкальнен ахырын кызыгырак итеп эйтуче дэ исэпкэ алына.
 ­Оста барда кулын тый, (белгэн барда телен тый).
­Казанга ни салсан…(чумечкэ шул чыга)
­Эшлегэнгэ кон житми…(эшсезгэ кон утми)
­Яхшы гадэт адэм итэр…(яман гадэт эрэм итэр)
­Агачны яфрак бизәсә, кешене (хезмәт бизи)
­Аз сөйлә, күп (эшлә)
­ Ашаганың белән мактанма, эшләгәнең белән (мактан)
­Һөнәрле үлмас, һөнәрсез (көн күрмәс)
­ Ул ояты – атага, кыз ояты – (анага)
­Атасы барның – (бәхете бар)
­Атасы кем – (углы шул)
­Ата ­ ананы тыңлаган адәм булган, тыңламаган (әрәм булган)
­Оясында ни күрсә, (очканында шул булыр)
­Баладан бәхетең булмаса, иртә яшьтән (карт итәр).
 1 нче алып баручы:Кеше китэ. Жыры кала.Без –кешелэр, бу жиргэ соер­соелер очен 
гаилэ корып, балалар устерер очен туабыз. Кешелек шулай дэвам итэ.Эле бездэн сон да, 
буыннан­буынга матур жырларыбыз, куркэм гадэт­эшлэребез кучеп барыр.Кеше исемен 
йортуче затнын бу тормышта якты эзе, матур жыры калырга тиеш.
2 нче алып баручы:Кон артыннан кон туа. Кеше гомере аккан су кебек, искэн жиллэр 
кебек тиз генэ утеп тэ китэ. Бу доньяда без яшибез икэн, узебездэн сон калган буыннарга 
да эти­энине олылау, туган жиребезне, туган телебезне, динебезне хормэт иту, табигатьне 
саклау кебек куркэм сыйфатларны, гореф­гадэтлэрне яшь буынга тукми­чэчми 
тапшырырга мирас итеп калдырырга 
1нче алып баручы. 
Ата­ана хакы дигән Кануннар яшәп калсын.
Гаиләләр һичкайчан да Кыйбласын югалтмасын.
Ата­анадан башка Бар нәрсә дә табыла,
 Һәр бала ата­анага Изге итеп табына.
Бәйрәм киче бетеп килә. Кунакларга әйтик шуны.
Сәламәтлек, бәхет телик, белмәсеннәр борчуны 
 2 нче алып баручы :
 Бәйрәмнәр гел дә кабатлана,
 Ләкин кабатланмый үткәне. Бәхет, шатлык һәм тазалык белән
Килеп торсын иде көткәне.
 Дөньядагы һәрбер яхшылыктан
 Өлеш чыксын Сезгә шул гына. 
Без телибез Сезгә ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл гына.
Жыр:
1нче алып баручы. 
Сезгә булган безнең хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә.
 Шатлык­куаныч, зур бәхетләр
Юлдаш булсын гомер­гомергә 
Гомер юлларыгыз озын булсын,
 Тигез тормыш аны бизәсен
 Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,
Авырлыклар мәңге килмәсен.
 2 нче алып баручы. 
Җир йөзенең бөтен матурлыгын,
Килә Сезгә бүләк итәсе.
 Дөньядагы матур сүзләрнең дә
 Иң җылысын Сезгә әйтәсе.
1 нче  алып баручы.
 Зур бәхетләр юлдаш булсын Сезгә,
Көнегезне шатлык бизәсен.
 Сәламәтлек­ярты бәхет, диләр,
 Шушы бәхет читләп үтмәсен.
2 нче алып баручы: Гаилә бәхете – ул уртак бәхет. Кошлар да бит ояларын парлап 
ясыйлар. Гомер юлыгызны парлап, тигезлектә үтегез. Бер – берегезне саклап­яклап, авыр 
сүзләр белән рәнҗетмичә тату яшәгез! Барыгызга да исәнлек­ ­ саулык, эшегездә зур 
уңышлар, балаларыгызның эшчән, намуслы, кыю, зирәк булып үсүләрен, аларның сезгә 
шатлыклар гына китерүен телибез. Гаилә учагыгыз сүнмәсен һәм сүрелмәсен!

Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы
“ТР Биектау муниципаль районы Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе”

Гаилә бәйрәме

Язды: Сафиуллина Венера Рафаил кызы, “ТР Биектау муниципаль районы Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе”нең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы

2013
Гаилә бәйрәме

1нче а.б.: Безнең гаиләләр җыелган
Ял итәр өчен бүген.
Сүзләремнең иң матурын
Әйтмичә мөмкин түгел.
2нче а.б.: Бәйрәмсез бик күңелсез шул,
Күңелсездер сезгә дә.
Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,
Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә
Кирәк һәммәбезгә дә.
1нче а.б.: Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, әтиләр, әниләр, балалар, апалар һәм абыйлар. Бүген без сезнең белән Гаилә бәйрәменә җыелдык. Гаилә — ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Гаилә тормыш нигезе. Ул нык, тату икән, димәк дәүләт тә, җәмгыять тә нык дигән сүз. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне саклап, рәнҗетмичә, хөрмәтләп яшәргә кирәк.
2нче а.б.: Бүгенге кичәбездәге якты теләкләребез тормышка ашсын, балалар сезгә карата рәхимле булсыннар иде. Әгәр дә бүген сезнең йөзләрегез балкый һәм кәефегез яхшыра икән, иртәгәге эшләрегез уңышлырак булыр.
Укытучы: Яраткан улларыгыз һәм кызларыгыз сезне бәйрәм белән котлап, җыр, шигырьләр, бүләк итәргә телиләр.
Рәхим итегез, балалар! (шигырьләр, иншалар)

1нче а.б.: Гаиләнең терәге- ир-ат, әти кеше. Безнең татар халкында борынгыдан әти кеше — гаилә башлыгы. Ни әйтсәң дә гаилә аның җилкәсендә тора. Әтиләр ил терәге , гаиләнең төп таянычы да. Безнең әтиләребез без тыныч яшәсен, матур уйнасын, тамакларыбыз тук булсын, илебез имин булсын өчен Ватаныбызны саклаганнар. Шуның өчен безгә якын кешеләребезне, әтиләрне 23 нче февраль — Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз!
Сезгә, әтиләр, ныклы сәламәтлек, балаларга үрнәк әти булуыгызны, кирәк вакытта файдалы киңәшләрегезне биреп, тормыш юлына аяк басканчыга кадәр таяныч булып яшәвегезне телибез!
2нче а.б.: Әни — ул һәркем өчен кадерле һәм изге зат. Тормышыбызга ямь бирүче, шәфкатьле, иң мәрхәмәтле газиз кешебез. Әни баласына тормыш бүләк итә, күкрәк сөте белән туендыра, сулышы белән җылыта, назы белән иркәли, гомере буе газиз баласы өчен борчыла. Балалары чын кеше булып үссә, чиксез горурлана. Баланың иң якын киңәшчесе дә, хәленә керүче дә, кайгысын һәм шатлыгын да үз йөрәге аша үткәрүче кеше — ана. Әни -җир йөзендәге иң якын, иң изге сүз. Әниләребез һәрвакыт шат, сәламәт, бәхетле булсыннар!
Сезнең хөрмәткә Шарафиева Гөлназ башкаруында җыр. “Рәхмәтлемен Ходаема”
1нче а.б.: Бу галәмдә хәтта кар бөртекләре дә бер-берсенә охшамаган. Кеше язмышлары турында сөйлисе дә юк. Һәркайсыбызның үз юлы, үз сукмагы бар. Тик шунысы уртак-җир йөзенә без барыбыз да яратырга, бәхетебезне табарга килгәнбез. Яратырга, яратылырга, оя корырга, очарга…”Мәхәббәт дигән очар кош бардыр, канатлары пардыр…”- борынгылар әнә шулай җырлаган.
2нче а.б.: Бүген бездә әнә шундый пар канатлы, бер-берсеннән башка яши алмаучы, бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да бергә уртаклашып яшәүче иң матур гаиләләр кунакта. Ә хәзер бу күркәм гаиләләр хөрмәтенә
Сабиров Рәнис һәм Хисамиев Илфар татар халык биюе башкара.
1нче а.б.: Яшәсен әти-әниләр
Сәламәт һәм шат булып.
Кызларының, улларының
Кадерлеләре булып!
2нче а.б.: Әйе, дөньяда иң кадерле кешеләребез- әти белән әни. Халкыбыз юкка гына “Ата-ана — алтын канат”, димәгән шул. “Җәннәт аналарның аяк астында,” – диелә хәдистә. Коръән буенча, хатын-кызның, ананың хакы олы. Аналар үпкәсе күп булса да, язгы кар суы кебек тиз эрер, диләр. Әниләребез белән беррәттән, безне тормыш сукмагына алып чыгучы, безгә җан өрүче газиз әтиләребез дә бар бит әле безнең. Каршы алыгыз,
Ихсанов Әлфис һәм Мостафин Рифат башкаруында җыр.
1нче а.б.: Рухың төшсә,
Күңеленә канат куючы кирәк.
Уй-хисеңне карашыңнан
Аңлап торучы кирәк.
Жаның назга сусаганда
Назлап сөюче кирәк,
«Ашың бүген бигрәк тәмле
Пешкән”-диюче кирәк.
2нче а.б.: Әти… Нинди матур, ягымлы сүз. Бу сүз көнгә ничәмә-ничә тапкыр нинди телләрдә генә яңгырамый! Әйе, дөрестән дә, әти – ул гаиләдә иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр кешебез. Гаиләдә бер- берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши. Алар – әти белән әни бит! Әти-әниләр гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре. Чөнки алар бала турында уйлап, борчылып яшиләр.Һәр ата-ана үз баласы турында минем балам игелекле, шәфкатьле булып, таянычым булыр дип өметләнә.
Сезнең игътибарыгызга скетч тәкъдим итәбез.
1нче а.б.: Киңәшерлек, гөрләшерлек
Синен кешен булсын ул.
Канатны канатка куеп,
Яшәр кешең булсын ул.
Бар яктан да килеп беткән
Булыр фәрештә генә
Бу тормышны аңлап яши.
Кем гафу итә белә.
2нче а.б.: Безнең әти-әниләр нинди шәфкатьле, мәрхәмәтле, ярдәмчел, гел матур, гүзәл сыйфатлар гына тәрбиялиләр алар бездә. Тәрбияне алар үзләренең шәхси хезмәтләре белән дә дәлилләп күрсәтәләр, чөнки әти белән әни – бала өчен беренче укытучы. Аларны үз эшләренә, әйткән сүзләренә, бурычларына мөнәсәбәте бала өчен үрнәк.
Хөрмәтле әти – әниләребез, сезне “Гаилә бәйрәме” белән котлап, татар эстрадасының атказанган җырчысы килде. Алкышлап каршы алыгыз, Ринат Рахматуллин.

1нче а.б.: Һәр гаиләнең үз традицияләре, үз бәйрәмнәре бар, аларны һәркем үзенчә үткәрә. Бәби туйлары, баланың беренче мәртәбә “әннә”, “әттә” дип эндәшүе, тәпи басып китүе, балалар бакчасына, мәктәпкә йөри башлавы һәр гаиләгә бетмәс – төкәнмәс бәхет китерә.
2нче а.б.: Туган көннәр билгеләп үтү дә матур бер традициягә әверелде. Гаиләнең ныклыгы, татулыгы бик күп нәрсәләргә бәйле. Бүгенге кичәбез дә шундый бер күркәм традицияләрнең берсенә әверелсен иде.
Ә хәзер Фатыйхова Алия һәм Ахметшина Рәмзинә башкаруында җыр.
1нче а.б.: Гаиләм — өметле иртә,
Гаиләм – сихри кичем.
Гаиләм – җилкәнле җилем,
Гаиләм – хыял хисем.
Гаиләм – гомер юлым ул,
Сиңа сузылган кулым.
2нче а.б.: Гаиләм – мал-мөлкәтем,
Гаиләм –моңлы җырым ул.
Мин гаиләмдә бәхетле,
Мин гаиләмдә хисле.
Мин гаиләмдә кадерле,
Гаиләм белән көчле!
Сезнең игътибарыгызга, Зайнуллина Диләрә, Мотыйгуллина Алинә һәм Шарафиева Гөлназ башкаруында бию.
1нче а.б.: Ата – ана мәхәббәте баланы киң күңелле, ягымлы, ачык йөзле итә. Шушы мәхәббәт җылысы балада намуслылык, йомшак күңеллелек тәрбияли. Баланың төп таянычы – аның әтисе белән әнисе! Исән чакта кадерләрен белик без аларның!
2нче а.б.: Бәйрәм көннәре гел дә кабатлана,
Ләкин кабатланмый үткәне.
Бәхет, шатлык һәм тазалык белән
Килеп торсын иде көткәне.
Гомер юлларыгыз озын булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомер юлы якты көннәр бирсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Сәламәтлек- ярты бәхет, диләр,
Сезне уңыш читләп үтмәсен.
Ак бәхетләр юлдаш булсын сезгә,
Көнегезне шатлык бизәсен.
Ахметшина Рәмзинә, Мотыйгуллина Алинә һәм Шарафиева Гөлназ башкаруында чунга-чанга биюе.
1нче а.б.: Әткәй, әткәй, синнән башка тагын
Кем бар шундый бала бәгырьле?
Кояш сыман әнкәй берәү булса,
Син дә безгә шулай кадерле.
2нче а.б.: Сезгә булган олы хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә.
Шатлык, куаныч, зур бәхетләр
Юлдаш булсын сезгә гомергә!
Хисамиев Илфар, Сабиров Рәнис, Гиззатуллин Илназ башкаруында җыр.
1нче а.б.: Хөрмәтле әти-әниләр, абый-апалар һәм килгән кунаклар! Бүген бәйрәмгә килүегез өчен зур рәхмәт сезгә! Киләчәктә безгә менә шулай тагын очрашырга язсын иде. Гел шулай якты йөзле, тәмле сүзле булып калыгыз. Балаларыгызны, оныкларыгызны сөендереп, исән-сау булып, тыныч, мул тормышта яшәгез.
2нче а.б.: Күңелле булды кичә,
Мичтә бәлешләр пешә.
Хәзер инде ял итик,
Бергәләп чәйләр эчик!

Уеннар:

1. Сораулар.
Тапкырлыкка сораулар.
— Нинди савыттан эчеп булмый? Буш савыттан
— Кайчан шылт иткән тавыш та ишетелми? Тып-тын вакытта
— Календарьда кайсы ай юк? Күктәге
— Нәрсәне урыныннан күчереп булмый? Җирне
— Кеше кайсы елны күбрәк ашый? Кәбисә елны (Чөнки бер көне артык)
— Нәрсәне сатып алып булмый? Узган гомерне.
— Юләр кайчан акыллы була? Тик торганда

— Кеше төш күрә: бер ягында юлбарыс, икенче ягында текә кыя, өченче ягында дәрья, дүртенче ягында кара урман. Ул моннан ничек котыла? Уянып
— Бала җиде яше тулу белән нишли? Сигезгә чыга
— Үзе шар. Ә беркем тәгәрәтә алмый. Җир шары
— Куян артына әйләнеп карый-карый чаба. Нигә? Чөнки артта күзе юк.
— Ат нигә улак янына килә? Улак аның янына килмәгәнгә.
— Сыер судан чыккач нишли? Коры җиргә баса.

2. Алъяпкыч бәйләп, шакмак ташу уены.

3. Дуслык җебе.( Кем озынрак җеп ялгый)

4. Открытка уены.

5. Шарлар җыю.(Кем кочагына күбрәк шарлар сыйдыра?)

6. “Оста укчы”.(Кәрзингә нарат күркәләрен ыргыту)

7. “Көнгерә.”( Туп белән сикерү)

8. Күз бәйләп, үз балаңны тану.

АНКЕТА.
1. Әтиеңнең туган көне, елы, туган җире.
2. Әтиең кайда эшли? Кем булып? Эшен яратамы?
3. Армиядә хезмәт иткәнме? Кайда? Кем булып?
4. Әтиең балачакта кем булырга хыялланган?
5. Аның балачакта яраткан ашамлыгы, конфеты?
6. Мәктәптә укыганда нинди фәннәрне яратмаган?
7. Ә нинди фәннәрне яратып укыган?
10. Өйдә син кем белән күбрәк аралашасың? Ни өчен?
11. Әтиең белән киңәшләшәсеңме?
12. Ул сиңа нинди киңәшләр бирә?
13. Ул сине нәрсәгә өйрәтә?
14. Буш вакытларында әтиеңнең яраткан шөгыле —
15. Әтиеңнең нинди сыйфатлары сиңа охшый?
16. Әтиең сиңа дәрес әзерләшергә булышамы?
17. Аның белән бергә китап, газеталар укыйсызмы, кроссворд, сканвордлар чишәсезме?
18. Әтиең синең дусларыңны беләме?
19. Әтиеңә эч серләреңне сөйлисеңме?
20. Әтиең белән әниең ничә ел бергә гомер кичерәләр?
21. Әтиең турында син нәрсәләр уйлыйсың?
22. Син әтиеңне яратасыңмы? Ни өчен?

«Укытучы – укучы – ата-ана». Менә шушы бәйләнешне истә тотып, Яңа Нәдер урта мәктәбе укытучылары бик күп кенә нәтиҗәле эшләр алып бара. Гаилә тәрбиясенең әһәмияте елдан ел арта бара. Ул балага гаять зур йогынты ясый. Ә мәктәп үз чиратында аның уңай йогынтысын педагогик яктан баетырга, максатчанрак итәргә һәм көчәйтергә тырыша. Болай эшләү һичшиксез гаиләне мәктәпкә якынайта. Мәктәбебездә укыту-тәрбия эшләре әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә алып барыла. Авыл мәктәбендә эшләүче сыйныф җитәкчесе һәр укучының ата-анасы, гаиләсенең яшәү шартлары белән яхшы таныш. Укытучы һәр гаиләнең иҗади мөмкинлеген белә, шуннан чыгып бәйрәм, кичә, экскурсияләр оештырганда, һәрбер ата-ананың нәрсә белән кызыксынуын, нинди эшкә оста булуын искә алып, төрле чараларга җәлеп итәргә тырыша.

Гаилә ныклыгын, өлкән буын белән мөнәсәбәтләрне чагылдыручы гаилә бәйрәмнәре традициягә кереп китте. “Әти-әни һәм мин — спорт сөюче гаилә”, “Әти – гаиләнең горурлыгы”, “Үрнәк гаилә”, “Әнием-кадерлем”, “Без бердәм, тату гаилә” кичәләре шундыйлардан. 2008 нче ел Татарстанда президентыбыз тарафыннан “Гаилә елы” дип игълан ителгәннән соң, мәктәбебез укытучылары үз алларына гаилә белән мәктәп арасында урнашкан элемтәне тагын да ныгыту бурычы куйды. Сыйныф җитәкчеләренең ата-аналар белән үзара нәтиҗәле хезмәттәшлеге укучының дөньяга карашын, шәхси сыйфатларын, ихтыяҗ–зәвыкларын формалаштыруда уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирер дип уйлыйбыз.

Сезнең игътибарга күптән түгел мәктәптә үткәрелгән “Тату гаилә — бәхетле гаилә” дигән өч буын очрашуы формасындагы бәйрәм үрнәген тәкъдим итәбез.

1

Гаилә бәйрәме

1

ниләргә багышланган җыр яңгырый)

1 алып баручы: Хәерле кич укучылар,укытучылар,хөрмәтле кунаклар!1998нче елдан

бирле ноябрьнең соңгы якшәмбесе аналар көне буларак үткәрелә. Илебезнең һәр

почмагында әлеге бәйрәм хөрмәт белән билгеләп үтелә. Бүген без дә сезнең белән әлеге

бәйрәм уңаеннан җыелдык.Кадерле әниләр,хөрмәтле әбиләр! Сезне үтеп киткән бәйрәм

белән ихлас күңелдән тәбрик итәргә рөхсәт итегез!

2 алып баручы: Ана кеше гаиләдә иң изге,хөрмәтле кеше. Бүгенге бәйрәмебезне без

гаилә бәйрәме дип атыйк.Бәйрәмебез күңелле үтсен! Гаилә улҗылы учак. Гаилә никадәр

нык икән, аннан җылылык та шулкадәр көчле була. Без бәйрәмебезнең түренә учак

җылысы бөркелеп торган гаиләләрне чакырдык. Залдагы кунакларыбыз да кичәдә актив

катнашырлар дип өметләнәбез.

1 алып баручы: Әгәр бүгенгә сезнең йөзләрегез балкый һәм кәефләрегез яхшыра икән,

иртәгә эшегез дә җиңелрәк барыр.Бу залда кабынган елмаю йортларыгызда да дәвам

итсен.

2 алып баручы: Безнең гаиләләр җыелган,

Ял итәр өчен бүген.

Сүзләремнең иң матурын.

Әйтмичә мөмкин түгел

1 алып баручы: Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә.

2 алып баручы: Күңелләр шатлыклы булганга,

Без җыелдык бүген бу залга.

Дуслар,карагыз

Ничек без бергәләп күңел ачабыз.

1 алып баручы: Бәйрәмне кем китерә?

Чәчәкләр,гөлләр микән?

Бураннар,җилләр микән?

Әллә соң дуслар микән?

2 алып баручы: Хөрмәтле дуслар,без бүген 121 нче лицейда “ГАИЛӘ БӘЙРӘМЕ”

өчен әзерләнгән бәйгене башлыйбыз.

1 алып баручы: Сезне бүгенге бәйге–кичәдә исәп–хисап эшен алып барачак жюри

әгъзалары белән таныштырып үтәбез (жюри әгъзалары белән таныштырып чыгу)

2 алып баручы:Ә хәзер гаиләләр белән таныштырып китәбез:

Билаловлар гаиләсе

2

Гайнулловлар гаиләсе

Галеевлар гаиләсе

Исхаковлар гаиләсе

Пузыревлар гаиләсе

Хисмәтуллиннар гаиләсе

Хуҗиәхмәтовлар гаиләсе

Рәхмәт ,менә безгә нинди күркәм һәм матур гаиләләр килгән икән.

1 алып баручы: Сез үз көчләрегезне 8 бәйгедә сынарсыз. Алар түбәндәгеләр:

1. Гаиләләр презентациясе конкурсы

2. “Уңган әни” конкурсы

3. “Зирәкләр һәм тапкырлар” конкурсы

4. “ Иң оста биюче” конкурсы

5. “ Оста пешекче (әниләр өчен) һәм “Яңа ел белән иң оста котлаучы” конкурсы

(балалар өчен). (Бу вакытта әкрен генә музыка уйный).

6. “ Тормыш ваклыклары” конкурсы

7. “ Алга, алга”( Блиц турнир) конкурсы

8. Иҗади номер конкурсы

2А.Б. Хөрмәтле гаиләләр, бәйгенең беренче турын башлыйбыз!

I. Гаиләләр презентациясе.

Һәр гаилә үзенең гаиләсе белән таныштыра.Сез никадәр тулы, төгәл таныштырсагыз

шулкадәр балл куела.

II. “Уңган әни” конкурсы

1 алып баручы: Әниләргә берәр бәрәңге бирелә. Кабыгын өзмичә бәрәңгене әрчергә

кирәк. Кемнең кабыгы озынрак һәм нечкәрәк килеп чыга?

III. Зирәкләр һәм тапкырлар

2А.Б. Бәйгенең 3 нче туры “Зирәкләр һәм тапкырлар” дип атала.

Тапкырларга, зирәкләргә,

Бездә урын турдән.

Кайда?Нәрсә?Кайчан була?

Әйтсен шуны белгән.

Бәйгенең шарты: һәрбер гаиләгә берәр мәкаль һәм табышмак бирелә. Мәкальләрдә төшеп

калган сүзләрне куегыз,ә табышмакларның җавапларын табыгыз. Ул гаилә җавап бирә

алмаса икенче гаилә дәвам итәргә мөмкин.

1.Мәкальнең азагын әйт (кушымта №1)

1.Яктылыккояш янында

Яхшылык … .

2.Өйнең яме … .

3.Егет кешегә … .

4.Агач җимеше белән … .

5.Иле барның … .

6.Дөрес сүзгә … .

3

7.Сөйли белсәң … .

2.Тапкырларга табышмак.

1)Беркемгә дә күренми,

Сөйләмәсәң беленми.

2)Күренүгә ишектә,

Ишеткәнен биш итә.

3)”Мә” дип әйтә белмәс ул,

Кышын кар да бирмәс ул.

4) Кулданкулга йөри ул,

Бөтен телдә сөйли ул,

Белмәгәне юк аның,

Көзгесе ул дөньяның.

5)Ялкауга баш имәс ул,

“Ашарга бир!”димәс ул,

Булсаң әгәр түземле,

Туендырыр үзеңне.

6) Диңгезе бар балыгы юк,

Каласы бар халкы юк,

Урманы бар – агачы юк.

7) Син туктасаң – туктый,

Син барсаң бара,

Ул нәрсә? – Уйлап кара.

(Музыкаль номер)

IY. Иң оста биюче

1 А.Б. Сезнең нинди зирәк, нинди тапкыр икәнлегегезне күрдек. Бәйрәм биюсез була

алмый ул. Бәйгенең 4 нче туры “ Иң оста биюче” дип атала. Хәзер биюгә осталыгыгызны

тикшереп карыйк әле.Һәрбер гаиләдән берәр кеше катнаша.

(төрле халыкларның бию көйләре яңгырый)

2А.Б. Әйдә, әйдә, катырак бас,

Бу кем бии, дисеннәр.

Баскан җирдә ут чыгара.

Безнең дуслар, дисеннәр.

1 А.Б. Имән микән бу сайгак?

Нарат микән бу сайгак?

Сикереп төшеп биегәндә

Чыдар микән бу сайгак.

Y. Оста пешекче һәм бәйрәм белән оста котлаучы

2А.Б. Ә хәзер бәйгенең бишенче туры ОСТА ПЕШЕКЧЕ” конкурсында әниләрне

сынап карыйк.Алар үзләре пешереп килгән ризыкның пешерү тәртибе турында

сөйләрләр.Балалар бу вакытта тиздән булачак “Яңа ел” бәйрәме белән үзләренең әти

әниләренә тәбрикләү сүзләрен язарлар.Рәхим итегез!

YI. Тормыш ваклыклары

1 А.Б. Бәйгенең 6 нчы туры “ Тормыш ваклыклары” дип атала.

4

Сезнең артислык сәләтләрен күздә тотып алынган бәйге.Һәрбер гаиләгә берәр педагогик

ситуация бирелә. Шул җавапны уйнап күрсәтергә.ушымта №2)

Педагогик ситуацияләр.

1 А.Б.1.Өч көн балагызның мәктәптә укуларда булмавы ачыклана. Сез бу проблеманы

ничек чишәсез?

2А.Б.2.Бары тик яхшы билгеләргә генә укыган hәм мәктәп эшендә актив катнашкан

балагыз ни сәбәпледер түбән билгеләр ала башлады hәм мәктәпкә бару теләге сүрелде. Сез

бу проблеманы ничек чишәсез?

1 А.Б. 3.Атна ахырында балагызның көндәлеген ачу белән күзегезгә сыйныф

җитәкчесенең шелтәсе игътибарыгызны җәлеп итә. Сыйныф җитәкчесе кызыгызның яки

улыгызның тәртибеннән зарланып шалтырата. Сез бу проблеманы ничек чишәсез?

2 А.Б.4.Көннәрдән бер көнне танышыгыз сезгә улыгызның яки кызыгызның начар

гадәтләргә (тәмәке тарту) тартылуын сизеп сезгә хәбәр итә. Сез нинди сөйләшү үткәрер

идегез?

1 А.Б.5.Кич белән балагыз урамнан билгеләнгән сәгатьтә кайтмыйча, соңга калып кайтса,

нишләр идегез?

2 А.Б.6.Балагыз урамнан елап керде. Аны иптәшләре кыерсыткан икән.Бу очракта сез

нишләр идегез?

1 А.Б.7.Балагыз базарда сез сайлаган киемне алдыртмыйча,кыйммәтлесен сорый. Сез

нишләрсез?

(Музыкаль номер)

YII. Алга, алга

2 А.Б. Бәйгенең 7 нче туры “ Алга, алга” Блиц турнир.

.

Сезнең нинди зирәк, тапкыр икәнлелегезне дә күрдек, бию, артислык сәләтегезне дә

тикшердек.Ә хәзер төрле яклап белемләрегезне тикшереп карыйк әле.Хәзер һәр гаиләгә

сораулар бирелә.Сорауларга бер сүз белән, 1 минут эчендә тиз тиз генә җавап

бирергә.(кушымта №4).

YIII. Иҗади номер

1 А.Б. Бәйгенең 8 нче туры Иҗади номер

дип атала.

Һәр гаилә үзе әзерләп килгән номерны күрсәтеп китә.

Җырсыз җирнең яме юк.

Җырсыз тормыш тәме юк

Җыр сулар һава кебек

Җыр яшиҗыр мәңгелек!

2 А.Б. Хөрмәтле тамашачылар, дуслар!Хөрмәтле тату гаиләләр!Бүгенге бәйгенең

җиңүчеләрен билгеләр вакыт килеп җитте.Сүзне жюри әгъзаларына бирәбез.Рәхим итегез

(жюри бәйгегә йомгак ясый).

1 А.Б. Сезгә булган безнең хөрмәтебез,

Урын алсын йөрәк түрендә!

Шатлык, куаныч һәм зур бәхетләр,

Юлдаш булсын Сезгә гомергә!

5

2 А.Б. Гомер юлларыгыз озын булсын,

Тигез тормыш аны бизәсен!

Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,

Авырлыклар мәңге килмәсен!

Бу дөньяда ничек яшәсәгез дә,

Агыйдел суыдай вакыт тиз үтә!

Уфтанмаслык булсын гомер юлыгыз,

Татулыкка җирдә ни җитә!

1 А.Б. Хөрмәтле кунаклар! Бәйрәмебез ахырына якынлашты.Без сезнең белән

саубуллашабыз.Сезгә тыныч, матур гаилә тормышы теләп калабыз!Бер баладан

сораганнар икән: “Сиңа 2 кул ни өчен кирәк?” дип. “Берсе әтиемә,берсе әниемә тотыныр

өчен” дип җавап биргән бала. Балага 2 кул белән тотынырга терәк булганда, дөнья

авырлыкларын җиңәргә күпкә җиңелрәк булачак. Гаиләләрегез бербөтен

булсын.Өйләрегез якты, җылы, табыннарыгыз мул булсын,кайгыхәсрәт сезне урап

узсын. Балаларыгызны тигезлектә үстерегез.Сәламәт булыгыз,хөрмәтле әниләр!

2 А.Б. Йөзләрегездән беркайчан да елмаю китмәсен! Еллар имин, илләр тыныч булсын!

Күкләр гел аяз булсын.Һәрвакыт кояш балкып торсын!Әйдәгез, хәзер бергәләп “Һәрвакыт

булсын кояш!” җырын җырлап алыйк.

Бәйрәмебез шуның белән тәмам.Вакыт табып бәйрәмгә килүегез өчен бик зур рәхмәт! Ә

хәзер бәйрәм чәенә рәхим итегез!

Кушымта №1

Мәкальләр

1.Яктылыккояш янында,

Яхшылык АНА янында.

2.Өйнең яме АНА белән.

3.Егет кешегә ҖИТМЕШ торле һөнәр дә аз.

4.Агач җимеше белән адәм ЭШЕ белән.

5.Иле барның ТЕЛЕ бар.

6.Дөрес сүзгә ҖАВАП юк.

7.Сөйли белсәң ТЫҢЛЫЙ да бел.

2.Тапкырларга табышмак.

1)Беркемгә дә күренми,

Сөйләмәсәң беленми.

2)Күренүгә ишектә,

Ишеткәнен биш итә.

3)”Мә” дип әйтә белмәс ул,

Кышын кар да бирмәс ул.

4) Кулданкулга йөри ул,

Бөтен телдә сөйли ул,

6

Белмәгәне юк аның,

Көзгесе ул дөньяның.

5)Ялкауга баш имәс ул,

“Ашарга бир!”димәс ул,

Булсаң әгәр түземле,

Туендырыр үзеңне.

6) Диңгезе бар балыгы юк,

Каласы бар халкы юк,

Урманы бар – агачы юк.

7) Син туктасаң – туктый,

Син барсаң бара,

Ул нәрсә? – Уйлап кара.

Кушымта №2

Педагогик ситуацияләр.

1.Өч көн балагызның мәктәптә укуларда булмавы ачыклана. Сез бу проблеманы ничек

чишәсез?

2.Бары тик яхшы билгеләргә генә укыган hәм мәктәп эшендә актив катнашкан балагыз ни

сәбәпледер түбән билгеләр ала башлады hәм мәктәпкә бару теләге сүрелде. Сез бу

проблеманы ничек чишәсез?

3.Атна ахырында балагызның көндәлеген ачу белән күзегезгә сыйныф җитәкчесенең

шелтәсе игътибарыгызны җәлеп итә. Сыйныф җитәкчесе кызыгызның яки улыгызның

тәртибеннән зарланып шалтырата. Сез бу проблеманы ничек чишәсез?

4.Көннәрдән бер көнне танышыгыз сезгә улыгызның яки кызыгызның начар гадәтләргә

(тәмәке тарту) тартылуын сизеп сезгә хәбәр итә. Сез нинди сөйләшү үткэрер идегез?

5.Кич белән балагыз урамнан билгеләнгән сәгатьтә кайтмыйча, соңга калып кайтса,

нишләр идегез?

6.Балагыз урамнан елап керде. Аны иптәшләре кыерсыткан икән.Бу очракта сез нишләр

идегез?

7.Балагыз базарда сез сайлаган киемне алдыртмыйча,кыйммәтлесен сорый. Сез

нишләрсез?

Кушымта №3

Алга,алга.Блиц турнир.(сораулар)

1.Татарстанның флагында нинди төсләр бар?

Татарстан дәүләт гербында төшерелгән җәнлек?(Ак барс)

Төрки халыкларда Яңа ел?(Нәүрүз)

Ул кыш көне ява?(Кар)

Бал яратучы хайван?(Аю)

Кышның соңгы ае?(Февраль)

Кофеның туган җире? (Бразилия)

2.Страус кошмы?(Кош)

“Шурале”әкиятенең авторы?(Г.Тукай)

Анда җиләкҗимеш,яшелчәләр үсә?(Бакча)

Кышкы баш киеме?(Бүрек)

7

Хоккей командасында ничә уенчы?(18)

Гыйнварда ничә көн?(31)

Чәйнең туган иле?(Кытай)

3.Без яшәгән республика?(Татарстан)

Татарстан флагының төсләре?(Яшел,ак,кызыл)

Татарстан гимнының авторы?(Р.Яхин)

Сөйләшү органы?(Тел)

Озын колаклы җәнлек?(Куян)

Шайба яки туп белән уйнала торган спорт уены?(Хоккей,футбол)

Урманда үсә эшләпәле?(Гөмбә)

4.Россиянең башкаласы?(Мәскәү)

Күннән чигеп эшләнгән татар милли аяк киеме?(Читек)

Тельняжка кигән ат?(Зебра)

Татарстанда балык исемен йортүче шәһәр?(Алабуга)

“Туган тел”шигыренең авторы?(Г.Тукай)

Койрыклы йолдыз?(Комета)

Салих Сәйдашев кем ул?(Композитор)

5.Татар егетенең милли баш киеме?(Түбәтәй)

Нәүрүз бәйрәме кайчан була?(21 мартта)

Алтын ачкычлы агач малай?(Буратино)

Кыш көне дә,җәй көне дә яшел төстә?(Чыршы)

Перчаткалар киеп сугыша торган спорт төре?(Бокс)

Ачы,сары җимеш?(Лимон)

Колумб ниниди материкны ачкан?(Америка)

6.Почтальон Печкин нинди транспорта йоргән?(Велосипед)

Кибеттә эшли?(Сатучы)

Әнинең әнисе?(Әби)

Шахматта төп фигура?(Король)

Язның беренче ае?(Март)

Нинди хайваннар күзләрен ачып йоклый?(Балыклар,еланнар)

“Шүрәле”әкиятенең авторы кем?(Г.Тукай)

7. КамАЗ машиналары чыгарыла торган шәһәр?(Яр Чаллы)

Дөньяда иң зур океан?(Тын океан)

Футбол командасанда ничә уенчы?(11)

Иң озын муенлы җәнлек?(Жираф)

Язның беренче ае?(Март)

Кайсы ике нота бакчада үсә?(Фасоль)

Россия флагының төсләре?(Зәңгәр,ак,кызыл)

Сценарий для детей 3 -6 лет на татарском языке

Сценарий: “Гаилә бәхете”

3-6 яшьлек балалар өчен

1 а.б. Хәерле көн, хөрмәтле әтиләр!

2 а.б. Хәерле көн, балалар, мөхтәрәм кунаклар! Рөхсәт итегез бүгенге “Гаилә бәхете” бәйрәмен ачып җибәрергә.

1 а.б. Гаилә ул – ил терәге! Гаилә ул – гомер чишмәсе!

Бу дөньяда ничек яшәсәгез дә

Агымсудай вакыт тиз үтә.

Уфтанмаслык булсын гомер юлыгыз,

Татулыкка җирдә ни җитә?!

2 а.б. Бу заманда һәр кешегә кайтып сыенырлык җылы учак, тыныч почмак булуы кирәк. Гаилә ул – иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз.

1 а.б. Галәмдә хәтта кар бөртекләре дә бер-берсенә охшамаган. Кеше язмышлары турында сөйлисе дә юк. Һәркайсыбызның үз юлы, үз сукмагы бар. Шул юллардан гомер буе аңлашып, шатлык-кайгыларны уртаклашып, гомер юлын бергә атлаучы гаиләләрдә безнең балалар да сәламәт, бәхетле, шат күңелле булып үсәләр.

2 а.б. Бәйрәмебезнең беренче өлеше “Әтием – горурлыгым” дип атала.

Ил терәге – ир-егетләр, гаилә терәге – әтиләр. Гаиләдә әти төп таяныч, терәк булып тора. Хөрмәтле әтиләр, балаларыгызга һәрвакыт үрнәк әти булып, кирәк вакытта файдалы киңәшләрегезне биреп, тормыш юлына аяк басканчыга кадәр таяныч булып яшәсәгез иде.

Хөрмәтле әтиләр! Сезнең хөрмәткә балалар башкаруында “Солдатлар” җыры.

Балаларның шигырьләрен тыңлап китегез.

Элиза

Бабаем да, әтием дә,

Абый да солдат булган.

Мин да алардан калышмам –

Җебеп, сытылып тормам.

Алия

Йөгерүне, сикерүне

Хәзердән үк үз итәм:

Күнегүләр ясыйм көн дә

Чын солдат кебек иртән.

Аделя

Корыч кебек чыныгырмын,

Ел артыннан ел үтәр.

Әтиләргә, бабайларга

Бер дигән алмаш үсәр!

Искандер, Тимур, Самат башкаруында “Гениальные сыщики” биюен тәкъдим итәбез.

Самат

Байрак элдек без

Бүген урамга.

Безнең армия

Көне булганга.

Әйдә, зур бәйрәм,

Шатлык белән кил.

Сине каршылый

Бөтен Туган ил.

Ватаныбызның

Чикләрен саклап,

Батыр солдатлар

Торалар сафта.

Карина

Бабай да солдат булган,

Әти дә солдат булган,

Зур абый да солдат булып

Ил чикләрендә торган.

Дина

Капитан минем абый –

Йөзә ерак диңгездә

Бик сагындык абыйны

Өйдә бөтенебез дә.

Искандер

Әти бәйрәме көнне

Без пешердек пилмән.

Шундый тәмле булган,

Бөтен җире килгән.

1 а.б. Гаилә бәхете язгы ташу түгел,

Үзе килми, юллар ярмыйча.

Аның өчен бергә җиң сызганып

Көрәшергә кирәк армыйча.

Хөрмәтле әтиләр! Сезгә багышлап балалар “Мин – шофер” җырын башкаралар.

2 а.б. Бәйрәмебезнең икенче өлеше “Әнием – кадерлем” дип атала.

Гаиләдә әни иң изге, хөрмәтле кеше. “Ана хакын уч төбендә тәбә кыздырып ашатсаң да кайтара алмассың”, – ди халык.

Әнкәй! Нинди якты һәм зур мәгънәгә ия сүз бу. Сабый бала якты дөньяга килгәч тә иң беренче сүзне “әннә” дип әйтә. Ул гомере буе үзенә тормыш бүләк иткән шушы олы затка бурычлы булып яши.

1 а.б. Әниләрне, әбиләрне

Кадерлибез, зурлыйбыз.

Чын күңелдән һәммәгезне

Бәйрәм белән котлыйбыз.

Җыр “Әни бәйрәме”

Малайлар башкаруында “Богатырская сила” биюен карагыз.

Ә хәзер балалар сезгә шигырьләрен бүләк итәрләр.

Дина

Бәйрәм бүген, бәйрәм, диеп

Бар дөнья көлеп торсын.

Әни бәйрәме икәнне

Әти дә белеп торсын,

Әти дә көлеп торсын.

Элиза

Айдан, кояштан кадерле

Син ул, әнием.

Иң ягымлы, иң сөекле

Син ул, әнием.

Ышан, әнием, минем сүземә,

Тап төшермәм синең йөзеңә.

Лейсан

Кояш көлә, мин елмаям,

8 нче Март бүген.

Бүген әниләр бәйрәме –

Шуңа күңелем шат минем.

Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

А.Б Кадерле әниләр, әбиләр, апалар, кызлар! Бәйрәм белән котлап сезгә кызларыбыз “Биш февраль розасы” биюен бүләк итәләр.

Хөрмәтле кунаклар! Сенең тапкырлыгыгызны да сынап карыйк әле.

  1. Аны әниләр ясый. Ул бөтен өйдә дә бар. Зур да, уртача да, кечкенә дә була.

Әниләр аның белән уйнамаска куша. Шаян балалар аның белән сугыша. (Мендәр)

  1. Ул кеше гәүдәсенең матурлыгын билгели. Ул кайберәүләрдә бар, кайберәүләрдә юк. Ул булмаса апалар борчыла. Аны булдыру өчен спорт белән шөгыльләнергә кирәк. (Фигура)
  2. Ул элек чит илләрдә генә иде. Аны гәҗиттә басалар, телевизордан да күрсәтәләр, радиодан да әйтеп торалар. Кинофильм карый башласаң, шуны күрсәтеп аптыратып бетерәләр. (Реклама)
  3. Аны һәр бала да ярата. Әти-әнисеннән алдырта. Аның “мөгезе” бар. Зур да, кечкенә дә була. Тәгәрмәчләре ике, өч һәм бер генә дә булырга мөмкин. (Велосипед)

Ә хәзеркызларыбыз башкаруында “Маша һәм аю” биюен карагыз.

Тапкырлыгыгызны сынауны дәвам итәбез.

  1. Ул татар халкының милли ашамлыгы. Түгәрәк, катлы-катлы була, эченә төрле җимешләр дә салалар. (Гөбәдия)
  2. Ул төрле зурлыкта була: зур, уртача һәм кечкенә. Хуҗалыкта көн дә кирәкле. Ул бигрәк тә тегүчеләргә, чәч кисүчеләргә кирәк. Әле ул сарыкныкы да, тимерченеке дә була. (Кайчы)
  3. Бу экспонат футбол тубын алыштыра ала. (Иске консерв банкасы)

Күмәк җырлы бию тәкъдим итәбез “У тебя, у меня”

  1. Борынгы заман сәгате (Әтәч)
  2. Фотоларны тиз ясый торган автомат (Көзге)
  3. Тапларны юкка чыгара торган препарат (Сабын)
  4. Кайсы ике нота бакчада үсә? (Фа-соль)
  5. Балалар өчен язылган әдәби жанр (Әкият)
  6. Нинди хайваннар күзләрен ачып йоклыйлар? (Балык, елан)
  7. Атнаның иң авыр көне (Дүшәмбе)

Әниләрне түгәрәккә чакырабыз.

Күмәк бию “Ты, мама, меня прости”

Бәйрәмебез тамам.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Балага исем кушу йоласы фольклор сценарий
  • Балага исем кушу йоласы сценарий татарча
  • Балаба?шаны? ашылу салтанатына сценарий
  • Балаба?шамен ?оштасу сценарий балаба?шада 4 5 жас
  • Балаба?шамен ?оштасу сценарий 2021

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии