Балалар бакчасында ?нил?р б?йр?мен? сценарий

Мероприятие проводится на татарском языке в русскоязычной группе. Праздник, посвященный дню матери традиционно проводится в конце ноября. На мероприятие приглаш

ӘНИЛӘР КӨНЕ БӘЙРӘМЕ!

ПРАЗДНИК ДЕНЬ МАТЕРИ!

1 нче алып баручы:

Мәктәп бүген гөрләп тора

Шаулап тора, күрегез.

Без бит бәйрәмгә җыелдык,

Әллә шуны белмисез?

Кадерле кунаклар, апалар, укытучылар. Бүген без матур бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көнен билгеләп үтәргә җыелдык. Әйдәгез кунак булып килгән апаларны, укытучыларыбызны бәйрәм белән котлыйк.

Барысы бергә: Котлыйбыз!

2 нче алып баручы:

Дорогие гости, учителя! Мы сегодня собрались отпраздновать один из красивых праздников – День матери. Давайте поздравим наших гостей и учителей с праздником.

Все вместе: Поздравляем!

1 нче алып баручы: Без шушы бәйрәмгә дип Роберт Миңнуллинның “Әни кирәк” шигырен өйрәнеп килдек.

1 нче укучы: Көннәр якты булсын өчен,

Йокы татлы булсын өчен

Әни кирәк!

2 нче укучы: Җил-яңгырдан саклар өчен,

Усаллардан яклар өчен

Әни кирәк!

3 нче укучы: Ашлар тәмле булсын өчен,

Дөнья ямьле булсын өчен

Әни кирәк!

4 нче укучы: Гөлләр чәчәк атсын өчен

Бәхет-шатлык артсын өчен

Әни кирәк!

Иң кадерле кеше җирдә

Әни, димәк.

2 нче алып баручы: Мы также вам приготовили стихи на русском языке.

(Ученики рассказывают стихи на русском языке)

Стихотворение «Мама»

МАМА- первое слово ребёнка.
МАМА- первые в жизни шаги.
МАМА- самое в мире святое.
МАМУ, МАМУ свою — береги!!! 

Мама — это значит нежность, 
Это ласка, доброта, 
Мама — это безмятежность, 
Это радость, красота! .

1 нче алып баручы: Ә хәзер кадерле кунаклар “Кояш гомере” дигән җырны җырлап үтәбез. (Җыр “Кояш гомере”)

Бер кыз бала жыр чыгарган 
Багышлап энисенэ. 
Икэу бергэ жырлыйк, диеп. 
Ойрэткэн энесенэ.

Кушымта:
Кояш, кояш 
Мэнге балкый, 
Мэнге нур сибэ; 
Кояш гомере телим мин, 
Энием, сина.

Жырны чишмэлэр ишеткэн. 
Кошлар отып алганнар. 
Сандугачлар hэм тургайлар 
Матур койгэ салганнар.

Кушымта.

Кушыл син дэ, жырлыйк бергэ, 
Яна матур жыр тусын. 
Жирдэ энилэр кояштай 
Озын гомерле булсын.

Кушымта.

1 нче алып баручы: Әни! Күпме наз, күпме җылылык бар бу сүздә.

5 нче укучы: Җир йөзендә иң матур сүз – әни. Ул – һәр кеше әйтә торган сүз. Әни сүзе дөньядагы барлык телләрдә дә ягымлы яңгырый.

6 нчы укучы: На земле самое красивое слово – мама. Это слово каждый человек должен говороить. Слово мама во всех языках мира звучит ласково.

5 нче укучы: Әни куллары – иң мәрхәмәтле һәм назлы куллар; алар барын да эшли ала. Әни йөрәге – иң тугрылыклы һәм сизгер йөрәк. Аңарда мәхәббәт беркайчан да сүнми, ул бернәрсәгә дә ваемсыз булмый.

6 нчы укучы: Руки матери — самые милосердные и ласковые руки; они все умеют. Сердце матери – самое преданное и чувствительное. В сердце матери любовь никогда не угосает, оно ни к чему равнодушным не бывает.

5 нче укучы: Биш яшьме, илле яшьме – күпме генә булмасын, сиңа һәрвакыт әни, аның иркәләве, ягымлы карашы кирәк. Әниеңә синең мәхәббәтең никадәр зур булса, тормышың да шулкадәр шатлыклы һәм якты була.

6 нчы укучы: Сколько бы тебе не было лет, тебе всегда нужна мамина ласка, её ласковый взгляд.

Стихотворение о Маме.

Какое самое первое слово?
Какое самое светлое слово?
Какое самое главное слово?
Его никогда не напишут с ошибкой. …

Это – МАМА, МАМА НАША!!!

Красивые мамы – на свете вас много,
В глаза вы глядите открыто и прямо
В какую бы даль ни звала нас дорога
Нас всех провожают красивые мамы.

1 нче алып баручы: Безнең әниләребез, апаларыбыз тырыш хезмәтләре белән илебезне ныгытуга лаеклы өлеш кертәләр. Кайларда гына эшләмиләр алар: колхоз һәм совхоз кырларында, завод-фабрикаларда, мәктәпләрдә һәм башка бик күп урыннар да эшләп дан казаналар. Хезмәттә алар өлгер, җитез, төгәл, көчле, ару-талуны белмәс осталар.

2 нче алып баручы: Наши матери, сестры своим трудом вносят вклад в укреплении нашей страны. Где бы они не работали: на полях колхозов и совхозов, на заводах и фабриках, в школах и в других местах они славятся. Трудятся они смело, ловко, без устали мастерски.

7 нче укучы: Өстемдәге күлмәгемне

Күпләр карый сокланып

Кем текте?” – дип, кайберәүләр

Сорап куя, тукталып.

8 нче укучы: “Әнием” – дим, — әнием минем

Фабрикада тегүче”

Бер мин генә түгел әле

Ул теккәне киюче.

9 нчы укучы: Самолетка утыра да

Әнкәй оча һавага

Канат җәйгән ак кар кебек,

Җиргә төшә яңадан.

10 нчы укучы: Көлемсерәп өйгә кайта,

Күн бүреге кулында,

Кич утырып сөйләп бирә

Күктә очу турында.

11 нче укучы: Без дә тиздән үсәрбез

Зәңгәр күктә йөзәрбез

Өйгә кайтып әнкәбезгә

Кызык итеп сөйләрбез.

1 нче алып баручы:Без бүген барыбыз өчен дә иң кадерле булган кеше – әниебез турында күп кенә шигырьләр тыңладык. Ә әниебезнең әнисе кем була? Әйе, ул дәү әни, әби була. Әбиләр дә безнең иң кадерле кешеләребез. Алар киң күңелле, тәмле телле, йомшак куллы, олы җанлы!

2 нче алып баручы: Мы сегодня говорили о самом дорогом человеке для нас – о маме. Для нас еще дорогой человек есть – это наша бабушка. Они ласковые, добродушные, отзывчивые, милосердные.

1 нче алып баручы: Әйе, Безнең әбиләребез олы җанлы, киң күңелле, йомшак куллы. Аларның чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң, иң матур, ягымлы сүзләр белән юатасы, мең-мең рәхмәтләр әйтәсе килә.

2 нче алып баручы: Да наши бабушки добродушные, милосердные, ласковые. Есть желание погладить их по седым волосам, сказать им самые красивые, ласковые слова, поблагодарить их за все.

12 нче укучы: Әбием күзлек кия,

Чәчләренә ак кунган.

Бер көн дә соңга калмый

Иртүк тора йокыдан.

13 нче укучы: Әбекәй, алтыным,

Минем иң якыным.

Яратам, яратам

Мин аны!

14 нче укучы: Минем әби энемне

Бәй-бәй итә, пәп итә,

Ул йокыдан торганда

Мәмие пешеп җитә.

1 нче алып баручы: Кадерле укытучылар, апалар, кунаклар! Тагын бер тапкыр сезне чын күңелдән бәйрәм беләм котлап, Сезгә сәламәтлек, озын гомер телибез. Аяз күк йөзе, һәр эшегездә уңышлар, чиксез шатлы-куанычлар теләп калабыз. Аналарның күңелен кайгы-сагыш басмасын, сабыйларның киләчәге якты булсын!

2 нче алып баручы: Дорогие учителя и гости. Еще раз от всей души поздравляем с днем Матери. Желаем Вам крепкого здоровья, долгих лет жизни, чистого небо, успехов в работе, бесконечной радости. Пусть сердца матерей не печалится и пусть наше будущее будет светлым. А сейчас все всеемте споем песню Мамина песенка»

1.
Если в небе туча хмурится, 
Если снег летит в саду, 
Я в окно смотрю на улицу 
И с работы маму жду. 

Припев: 
Пускай узнают ветер, 
И звезды, и моря, 
Что лучше всех на свете 
Мамочка моя! 

2
Не страшна мне даже молния, 
Дождик льется — ну и пусть! 
Лишь улыбку мамы вспомню я — 
И ни капли не боюсь! 

Припев. 

3
Обниму я в марте радостно 
Маму милую свою, 
Дам я ей подарок праздничный 
И тихонечко спою: 

Припев.

ФГАОУ ВПО Казанский (Приволжский) федеральный университет

Приволжский межрегиональный центр повышения квалификации и профессиональной переподготовки работников образования

Проект практического пособия по использованию национального искусства как средства художественно-эстетического развития детей дошкольного возраста

Выполнила: Петрова Ирина Руслановна

Музыкальный руководитель МАДОУ «Детский сад № 161 комбинированного вида» Приволжского района г. Казани

Казань 2014

«Балаларга бүләк»

 Уртанчылар төркеме өчен бәйрәм

Зал матур бизәнгән, күңелле музыка яңгырый. Балалар залга керәләр.

Алып баручы: Исәнмесез, исәнмесез барыгызга да, олыгыз, яшегез, картыгыз!

Балалар һәм кунаклар: Исәнмесез!

Алып баручы: Туган җиребезнең олы шәхесенә, нәниләр шагыйресенә, балалар дусына Роберт Миңнуллинга тиздән 66 яшь тула. Бүген без дә Роберт абыйга багышланган бәйрәменә җыелдык!

Әйдәгез, балалар, матур җыр җырлап, күңел ачып, бәйрәмебезне башлыйк!

«Әйлән-бәйлән» җыры Р. Миңнуллин сүз. Ф. Әбүбәкеров муз.

1.

Сез дә безгә кушылыгыз –

Без шатлык таратабыз,

Тирә-якны яңгыратып

Җырларга яратабыз.

Кушымта:

Әйлән-бәйлән, әйлән-бәйлән,

Безнең белән, безнең белән әйлән!

Җыр ул – канат, җыр ул – бәйрәм.

2.

Без биибез тыпыр, тыпыр,

Без биибез тып та тып.

Бер башласак, бик тиз генә

Булмый безне туктатып.

Кушымта.

3.

Ягез, сез дә кушылыгыз,

Утырмагыз, торыгыз!

Җырлый, җырлый, биик әле,

Сез кул чабып торыгыз.

Кушымта.

Балалар урындыкларга утыралар.

Залга Акбай керә (мәктәпкә әзерлек төркеме баласы)

Акбай: Исәнмесез, балалар, исәнмесез, олылар!

Балалар: Исәнмесез!

Алып баручы: Исәнме, эткәй. Син нигә безгә кунакка килдең?

Акбай: Бәйрәмегез турында шәһәрдә бик күп сүз бара! Менә миңа Роберт Миңнуллинның бүләген сезгә китерергә куштылар. Күңелле музыка яңгыруны ишеттем дә, монда бәйрәм үткәрүен сиздем, кунака кердем!

Алып баручы: Рәхим ит, эткәй! Без кунакларга бик шат! Шагыйрьнең бүләге кая соң? Күрсәт безгә, балаларны шатландыр!

Акбай: (гаҗәпсенеп) Әх! Мин бит аны югалттым!

Алып баручы: Ай-Һай, эткәй…Ничек инде без хәзер бүләксез? Балалар күптән бу бәйрәмне әзерләгәннәр. Бик тырышып, бик матур җырлап, шигырләрен ятлап…

Акбай: (елый) Кичерегез, зинһар! Юри түгел!

Алып баручы: Елама син, Акбай. Безнең балалар усал түгел, алар сине, бүләксез дә, иң көткән кунакка саныйлар.

Нишлисең, үзебез югалткан бүләкне табарбыз. Дөрес ме, балалар?

Балалар: Дөрес!

Алып баручы: Ә син, Акбай, безнең белән сәяхәткә барырсың, юл күрсәтерсең.  Балалар, сәяхәткә барыр өчен, нәрсәгә утырырга мөмкин?

Балалар җавап бирәләр.

Алып баручы: Әйдәгез тылсымлы келәмгә утырып очабыз!

Күңелле музыка яңгырый. Балалар залның уртасына йөгереп чыгалар. «Тылсымлы келәмдә очу» интерактив уен башлана.

Балалар «очып» җитәләр. Залда кошлар тавышы ишетелә.

Алып баручы: Менә килеп тә җиттек! Балалар, карагыз, нинди матур алан! Тыңлагыз, ничек матур кошлар сайрый! Урманга килеп җиттек! Әз генә сандугач тавышын тынлап утырыйк әле.

Балалар эт белән идәнгә утыралар, кошлар тавышларын тыңлыйлар.

Алып баручы: Балалар, Роберт Миңнуллинның урман турында шигырен кем сөйләр?

Бер бала чыга

«Урманда» Р. Миңнуллин

Биредә кошлар, җәнлекләр

Читлеккә ябылмаган.

Урманы да койма белән

Уратып алынмаган.

Ул куяннар, ул пошилар,

Ул керпеләр тилгәннәр

Казандагы зоопарктан,

Ахры, качып килгәннәр!

Алар безне күргәчтен,

Без урманга кергәчтен,

Тизрәк качып китәләр,

Тизрәк очып китәләр!

Алып баручы: Рәхмәт, акыллым.

Күңелле музыка яңгырый, залга песи керә. Эт песигә өрә башлый.

Алып баручы: Тынычлан, эткәй, тынычлан!

Песи: (көйләп) Исәнмесез, балалар, исәнмесез, олылар!

Балалар: Исәнме, песи!

Алып баручы: Балалар, карагыз, песи урманда нишли? Чыннан да ул кыргый хайванга әйләнде? Песидән сорап алыйк әле!

Балалар: Песи, син урманда нишлисең?

Песи: Мин, сезнең бүләк эзләргә китүегез турында ишеткәч, артыгыздан бардым. Сезгә минем ярдәм кирәк була дип уйладым.

Алып баручы: Нинди ярдәм, песикәй? Безнең балалар акыллы, игътибарлы. Алар авырлыкларны уйнап үтәләр! Ә сиңа өйдә торып, тәмле каймак ашап, җылыда йоклап калырга иде.

Песи: Акыллы дисеңме? Менә хәзер карарбыз! Мин сезгә кыргый һәм йорт хайваннар белән рәсемнәр бирермен, ә сез аларны ике өстәлгә куеп бүләрсез: уңга – кыргый хайваннарны, сулга – йорт хайваннарны. Кем беләдер, кыргый хайваннарны белмәсәгез, сәяхәт юлында берәр усал крокодил сезне ашап та бетерер!

Алып баручы: Дулкынланма, песи. Ә сез, балалар, песигә белүегезне күрсәтәгез!

«Йорт һәм кыргый хайваннар» уены башлана.

Балалар ике төркемгә бүленә. Алар, ике өстәлгә куеп, рәсемнәрне бүләләр. Уен тагын 2-3 тапкыр уткәрелә.

Песи: Тынычландым мин, алайса! Бик яхшы хайваннарны беләсез!

Алып баручы: Беләләр, беләләр, песикәй. Крокодилны безнең якларда очрап булмый, беркем безне ашап бетермәс! Син өйгә кайт, ә без сиңе, матур җыр җырлап, озатырбыз!

«Мияу!» Р.Миңнуллин сүз. С. Минаҗева муз.

1.

Песи, песи, пескәем,

Соры синең төскәең,

Йомшак синең йоннарың,

Җылы синең туңнарың.

2.

«Мияу, мияу!» бар сүзең,

Ялкау да әле үзең!

Белмим инде, ни өчен

Бернигә китми исең.

3.

Кызыксындырмый ни ау,

Кызыктырмый ни уйнау.

Мияулау – бөтен эшең,

Мин сине «мияу» дисең!

Сөйләү белән:

Нигә инде күз буяу –

Үзем дә сине мияу!

Алып баручы: Рәхәт урманда! Ә безгә китәргә вакыт җитте! Тылсымлы келәмгә утырып, тагын очарга вакыт җитте!

«Тылсымлы келәмдә очу» интерактив уен кабаталана.

Алып баручы: Бүләгебез һаман табылмый. Ләкин без ямасуламыйбыз. Без уйныйбыз, җырлыйбыз, биибез! Парлы бию башкарыйк, балалар!

«Парлы бию» т.х.м. Л. Шиһабетдинова эшкәртүендә. Балалар бииләр, аннары урындыкларга утыралар.

Акбай: (елап) Миңа бигрәк күңелсез! Минем өйгә кайтасым килә, песи белән уйныйсым килә.

Алып баручы: Ямансулама, эткәй, тиздән без бүләгебезне табарбыз, бергә өйгә, бакчага кайтырбыз.

Балалар, сезгә ямансу булганда, әниләрегез, атиләрегез әкият сөйлиләр ме?

Балалар: Әйе, сөйлиләр!

Алып баручы: Этне шатландырыр өчен, сез дә аңа әкият сөйләгез. Тик гади генә әкият түгел, тавышлы музыка коралларын кулланып, сөйләгез!

Берничә бала, тавышлы музыка коралларын алып, «Куркак куян» тавышлы

әкиятен сөйлиләр.

Торган ди бер урманда куркак куян. Куян бервакыт өйдән чыккан. Кинәт куаклыкта керпе кыштырдый башлаган!

Целофанны уйнатырга

Куян,  куркып, йөгереп киткән ди!

Трещотканы, яки кашыкларны тиз уйнатырга

Чапты куян, чапты, тынычланып, чүгәләде. Ял итәргә утырды. Ә нарат башында тукран утыра иде. Кинәт, тукран наратта шакылдата башлады.

Музыкаль тартмачык

Куян, куркып, тагын да тизрәк йөгереп китте!

Трещотка, яки кашык

Иң чытырманга йөгереп килде безнең куян. Ә анда… Ябалак канатлары белән болгый!

Тукыма

Тагын куркып китте мескен куян! Әй, чаба да инде, әй чаба!

Трещотка, яки кашык

Инеш янына йөгереп килде куян. Инеш янында бакалар утыралар икән.

Тон-блок

Бакалар, куянны күргәч, суга сикереп, баттылар.

Металлофон

Куян шунарга шатланды:

«Ерткычлар миннән, куяннан да, куркалар икән!» – дип әйтте, батырланды һәм кире урманга чапты.

Бармаклар белән барабан кагарга.

Алып баручы: Менә нинди кызык әкият булды сиңа, эткәй! Ямансулама! Балалар сиңа тагын Роберт Миңнуллинның кыргый һәм йорт хайваннар турында шигырьләрен сөйли алалар!

«Шар»

Шарик каян шар тапкан?

Шаян Шарик шар капкан

Шарик шарны шартлаткан

Шарик шарга шаккаткан –

Шардай күзен шартлаткан!

«Аю»

Аю килгән Казанга,

Кереп чыккан базарга.

Килгән аю бал өчен –

Сизгән булган бал исен.

Тик юлы уңмаган, ди –

Акчасы булмаган ди.

«Үрдәк»

Бака кебек бак та бак,

Бак та бак килә үрдәк.

Менә шулай була ул,

Бакадан алсаң үрнәк.

«Ташбака»

Таш урамда таш ята.

Таш түгел лә, ташбака.

Бар бакага баш бака.

«Нигә соң мин ташбака?» —

Дип ташбака баш вата.

Ә кешеләр шакката –

Берәүләре ашата,

Берәүләре таш ата.

«Ярый әле таш бака булганмын!»,

Ди ташбака.

«Каз бәбкәләре»

Барыбызга да елмаеп

Карауга яз кояшы,

Каз бәбкәсе белән тулды

Олы бер каз оясы!

Көз җитүгә бәбкә белән

Бер ишегалды тулган –

Бер оя каз бәбкәләре

Бер ишегалды булган!

«Нәни поши»

Хәзер поши бездә яши –

Нәни генә поши ул.

Шундый әйбәт, шундый йомшак,

Акбайга да ошый ул.

Ул поши баласын әти

Карурманнан тапкан бит.

Әнисен усал абыйлар –

Браконьер аткан бит.

Мин теләмим бу турында

Пошиемның белүен.

Шуңа әйтми йөрим әле

Әнисенең үлүен.

Еламасын, кайгырмасын

Кайгырмасын – кирәкми…

Ә теге усал абыйлар

Калмас әле эләкми.

Алып баручы: Менә тагын да, бүләк эзләр өчен, китәргә вакыт җитте. Балалар, әйдәгез, автобуска утырып, барабыз! Автобус, машина йөртер өчен, безгә кем кирәк?

Балалар: Шофер кирәк, машина йөртүче кирәк.

Алып баручы: Дөрес, балалар. Безнең малайлар, үсеп җиткәч, машина йөртергә әлбәттә өйрәнерләр. Ә хәзер без «Машина йөртучеләр» биюен карыйк. Малайлар, чыгыгыз биергә!

«Машина йөртүчеләр» биюе.

Алып баручы: Ә хәзер, балалар, бер табышмак сөйлим сезгә:

Авызы юк, борыны юк,

Тик бар аның өч күзе:

Урамдагы хәрәкәтне

Көйләп торадыр үзе.

Балалар: Светофор!

Алып баручы: Дөрес! Юлда йөрер өчен, безгә светофор кирәк ме, балалар?

Балалар: Кирәк!

Алып баручы: Шулай булса, безгә дә светофорсыз юлга чыгарга ярамый!

Әйдәгез, балалар, үзебез светофор ясыйбыз! Минем өч түгәрәгем һәм «күзсез» светофор бар. Матур гына, дөрес тәртиптә тугәрәкләрне светофорга ябыштырыгыз!

Күңелле музыка яңгырый, балалар бирем үтәләр.

Алып баручы: Светофор турында җырыбыз да бар! Автобуска утырып, башкарыйк күңелле җырыбызны!

Балалар урындыкларны алалар, икешәр-икешәр, «автобус» ясап бастыралар. Автобусның башына «йөртүче» утыра, руль әйләндерә. Балалар, утырып, җырлыйлар.

«Светофор» Р. Миңнуллин сүз. Р. Вәлиев муз.

1.

Светофор арабызда.

Чү, дускай, тукта, тукта.

Кузгалырга бермемгә

Ярамый кызыл утка.

Кушымта:

Онытма син, беркайда син

Юл йөрү кагыйдасен /2 тапкыр

Лә-лә-лә…

2.

Көтик без сабыр гына,

Ашыкмыйк бер дә юкка.

Я, нинди эш инде бу –

Юл бирми сары ут та.

Кушымта.

3.

Яшел ут дәшә безне,

Кузгалыйк, әйдә, тизрәк!

Әй, яшел ут, яшел дус,

Син  әйбәт икән бигрәк

Кушымта.

Алып баручы: Менә килеп тә җиттек, балалар.  Карагыз, әле, бүләгебез монда күренә ме?

Балалар бүләк эзлиләр. Ясалма куак артында зур, матур бизәнгән тартма табалар.

Алып баручы: Таптык, таптык, балалар! Менә бит ул, Роберт Миңнуллиннын бүләге!

Алып баручы тартманы ача, аннан шагыйрьнең китапларын чыгара, балаларга тарата, Акбайга да китапны бүләк итә.

Алып баручы: Менә нинди кызык сәяхәт булды, балалар! Сезгә ошады мы?

Балалар: Ошады!

Алып баручы: Моның белән бәйрәмебезне тәмамлыйбыз, балалар! Акыллы, тәүфикле булып үсегез, укырга яратыгыз! Ә хәзер татар ирекле бию башкарабыз!

Балалар бииләр, бию тәмамлагач, залдан чыгалар.

Литература

  1. Балачак аланы: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия. — Казан: РИЦ, 2011. — 560 б.
  2. Сайра, сандугачым: Балалар өчен җырлар. – Казан: Мәгәриф, 2002. – 115 б.: нот б-н.
  3. Шаехова Р. К. Региональная программа дошкольного образования.

Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы. – РИЦ, 2012. – 208 с.

Ресурсы сети Интернет

  1. http://belem.ru/node/3575
  2. http://kitap.net.ru/minnullin.php
  3. http://tazbash.ru/index.php/home/157-balalar-34
  4. http://balachak-ilenda.ru/news/robert_mi_nullin/1-0-14
  5. http://tazbash.ru/index.php/home/158-balalar-56
  6. http://sabyem.ru/
  7. http://www.tatknigafund.ru/

Материал (средняя группа) на тему:
Әниләр бәйрәменә сценарий.

Предварительный просмотр документа:

Название файла:
nilr_byrmen_shalkanyomry_ikmk_kiyate.docx.

Краткое описание:
Материал (средняя группа) на тему:
Әниләр бәйрәменә сценарий.

Нравиться файл? Нажми лайк!

Комментарии пользователей к документу:

Случайные документы:

  1. Материал (средняя группа) на тему: Праздник «Мамин день»
  2. Материал (средняя группа) на тему: Сценарий спортивного праздника «День матери»
  3. Методическая разработка (подготовительная группа) на тему: «ДИСКОТЕКА БАБЫ ЯГИ» Новогодний сценарий праздника.
  4. Материал (старшая группа) на тему: СЦЕНАРИЙ ПРАЗДНИКА ДЕНЬ ВСЕМИРНОГО РЕБЕНКА «СОЛНЕЧНЫЕ УЛЫБКИ»
  5. План-конспект занятия (старшая группа) на тему: Праздник – развлечение по правилам дорожного движения «Знай правила дорожного движения как таблицу умножения»
  6. Методическая разработка (подготовительная группа) на тему: Папа, мама, я -знаем правила дорожного движения
  7. Занимательные факты (младшая группа) на тему: Праздник осени во второй младшей группе
  8. Проект (старшая группа) на тему: Мамин день
  9. Календарно-тематическое планирование (подготовительная группа) на тему: Музыкально-литературная композиция по мотивам оперы-сказки Н. А. Римского-Корсакова и одноименной сказки А. С. Пушкина « Сказка о царе Салтане».

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Балага исем кушу йоласы фольклор сценарий
  • Балага исем кушу йоласы сценарий татарча
  • Балаба?шаны? ашылу салтанатына сценарий
  • Балаба?шамен ?оштасу сценарий балаба?шада 4 5 жас
  • Балаба?шамен ?оштасу сценарий 2021

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии