Чыршы бәйрәме
Зал бәйрәмчә бизәлгән,уртада чыршы урнаштырылган.Яңа ел турында матур көй яңгырый,балалар тотынышып залга үтәләр.Чыршы тирәли тезелеп басалар.
Тәрбияче:- Кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар! Бүген без, шушы матур залга Яңа ел бәйрәменә җыелдык. Сезнең барыгызны да Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, шатлык, гаилә бәхете телибез. Бергә – бергә күңелле итеп бәйрәм итик. Кәеф күтәренкелеге бөтен бәйрәм буена сезгә юлдаш булсын!
1.К.Сәет
Без бүген чыршы янында
Әйлән- бәйлән уйнарбыз.
Кыш бабайны каршыларбыз,
Яңа җырлар җырларбыз.
2.Илсинә
Нинди матур безнең чыршы,
Җем- җем килеп яна ул.
Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,
Котлы булсын яңа ел!
Бергә: Котлы булсын Яңа ел!
3. Г.Сәид
Исәнме, чыршы, исәнме
Яңа ел килеп җитте.
Күңелле чыршы бәйрәмен
Балалар күптән көтте.
4. Нәзилә
Үсте чыршы урманда,
Шаулап торды ул анда.
Җәен дә, кышын да зифа,
Яшел тора һаман да.
6.Ранил
Яшел чыршы тезелешеп,
Әйләнәбез тирәңдә
Куанабыз Яңа елга,
Син кунакка килгәнгә.
7.Зәринә
Син килдең бүген киенеп
Бизәнеп, матурланып.
Безгә, нәни дусларыңа
Күңелле җырлар алып.
Җыр._“Чыршыкай- купшыкай” №16-17(диск”Туган телдә сөйләшәбез” 4-5 яшь)
Урман кызы Чыршыкайны
Көтеп ала барсы да,
Яңа елны дәшә бит ул,
Өй түренә баса да.
Кушымта:
Яңа елда кунак булып
Кил син безгә,Чыршыкай!
Яңа елда кунак булып
Кил син безгә, Купшыкай!
Ашыгабыз Яңа елга
Урман кызын бизәргә.
Әткәй-әнкәй ярдәм итә
Уенчыкларга эләргә
Кушымта.
Урман кызы Чыршыкайның
Күлмәкләре яшелдән.
Кыш бабай да бүләкләрен
Чыршыкайга яшергән.
7. Раил
Ап-ак мамык карлар ява,
Акка төреп дөньны.
Бүген безне үз янына
Яшел чыршы җыйнады
8.Илшат
Ян яктырак, чыршыкай,
Балкысын утларың.
Бүген синең яныңа
Җыйналган дусларың.
9. Рәсүл
Каршылыйк, дуслар бергәләп,
Яңа ел килә безгә.
Әнә күпме кунак килгән
Әйләнә – тирәбезгә
җыр. “Чыршы янында” №16-17 (диск”Туган телдә сөйләшәбез” 2 -3 яшь)
Ямь-яшел ылыслары,
Балкып тора утлары.
Чыршыкай,чыршыкай,
Бигрәк матур чыршыкай.
Сиңа килгән кунаклар-
Аюлар һәм куяннар.
Чыршыкай,чыршыкай,
Бигрәк матур чыршыкай.
Әйлән-бәйлән уйныйбыз,
Биибез дә җырлыйбыз.
Чыршыкай,чыршыкай,
Бигрәк матур чыршыкай.
10. Г.Ранил
Салкын, саф һава,
Йомшак кар ява,
Урамга чыксаң
Битләр кызара.
11.Асилә
Яңа елны каршылыйбыз
Шатлыклы җырлар белән.
Матур булып балкып торган
Якты йолдызлар белән.
12.Раян
Ап-ак тун киеп кыш килде,
Яфрак-яфрак кар ява.
Без дә кидек җылы туннар,
Куркытмый салкын һава.
13.Алмаз
Уянып бүген иртән
Карасам тәрәзәгә.
Ак сакаллы кыш бабай
Кар алып килгән безгә.
14.Таңсылу
Суык бабай кил безгә
Яңа ел бәйрәменә
Чыршы әйләнәсендә
Җыр җырлап әйләнергә.
Бүлмәгә әкият геройлары керә, музыка.
А.б. — Балалар,күрегез әле кемнәр килеп җиттеләр безнең бәйрәмебезгә,чакырылган кунакларыбыз килделәр бит.Әйдәгез бергә аларны каршылыйк.Шүрәле: -Исәнмесез балалар!
Кети-кети уйныйм дисәң,
Карурманга кер әле.
Мине белмәгән бар микән.
Исемем минем-?
Балалар: — Шүрәле!
— Шүрәле
Бу Яңа елга кергәндә,
Тагын шул Былтыр мине,
Хур итмәк булган иде дә
Бетте шул соңгы коне.
Нәни дусларым коткарды,
Дусларым – туганнарым,
Көлдереп алырмын сезне
Авыртса да бармагым.
Кети –кети уйныйм әле,
Әйләнеп биеп кенә,
Яңа елны каршылыйк
Елмаеп көлеп кенә.
А.б. — Уйнарбыз,Шурәле,әйдә түрдән узыгыз,кадерле кунагыбыз булырсыз.
Күрегез, дуслар күрегез,Кем безнең кашыбызда.
Ул чәчләре тезгәчә,
Кулында алтын тарак,
Тирә -якка нур чәчә.
Кем соң ул балалар?
Балалар: — Су анасы!
Су анасы:
Туды көн җитте вакыт,
Яңа елга ашыгам.
Тарадым озын чәчемне,
Алтын тарагым белән.
Чыкмакчы булам дөньяга,
Бөкене боз каплаган,
Боз астында әле анда,
Әле монда ташланам.
Ни хәл итим,шакыйм, кагам
Башкаем бәреп, тиле!
Бәкене чабып, дусларым,
Чыгарды менә мине.
А.б. –Әйдә Су анасы,синдә түрдән уз, кадерле кунагыбыз булырсың.
Су анасы: Рәхмәт.
Яңа бәхет, яңа шатлык,
Алып килсен Яңа ел,
Телим тыныч тормышлар ,
Котлы булсын Яңа ел!
А.б. –Рәхмәт, Су анасы.
Әйдәгез, килегез тизрәк,
Ясыйк матур тугәрәк.
Безгәкунаклар килгән,
Уйнык-җырлыйк бергәләп.
Җыр
Торле-торле утлар яна,
Без уйныйбыз эйлэнеп
Бигрэк матур, бигрэк ямьле
Безнен чыршы бэйрэме.
Жырлый-жырлый эйлэнебез,
Чыршы тора уртада
Кунак булып ак сакалы
Бабай килгэн елкага
Чыршыдагы жем-жем утлар
Сунэлэр дэ яналар
Без жырлыйбыз, шатланабыз
Без сойкемле балалар.
Музыка астында киенгән ясанган Убырлы керә.
Убырлы: -Әкият геройларын Яңа ел бәйрәменә чакыралар дип ишеткәч бизәнеп, матур итеп киенеп,мине дә чакырырлар дип көттем.Юк!А.б .- Гафу итегез, мин сезне танып җиткермәдем,сез кем соң?Убырлы: Танымадыгыз? Балалар, ә сез таныйсызмы?Балалар: -Син убырлы бит.А.б.–Убырлы, нинди убырлы? Мондый Убырлы буламы?
Убырлы: Ничек кенә була әле!(көлә)Җир паемны саттым да пластик операция ясаттым.Заграничный себеркемә утырып, кичә генә Париждан кайтып төштем.Шүрәле (убырлыны әйләндереп-әйләндереп карый.) Ну ты даешь. Убыр! Кая югалды бу дигән идем аны? Әнә ниләр майтарып йөргән икән!А.б. — Син, әбекәй, гафу итә күр инде.Башка елларда Кыш бабайга тозак коргач, сиңа чакыру җибәрмәгән идек шул.Тукта,тукта әле, Убырлы,быел даКыш бабай юкка чыккан бит.Синең эшеңдер әле бу.Әйт әле , кая иттең Кыш бабайны!Убырлы: — Син нәрсә, матуркаем. Мине гел начар итеп күрәсез. Былтыр мин шухыр-мухырлар эшләмәм дип тәүбә иттем бит.Мин яхшы бабушка да була алам бит. Чакырылмаган кунак булып килгәнем өчен гафу итегез инде.Сезнең белән чыршы тирәсендә йөрисем, җырлыйсым,биисем бии-ик килде.
А.б. — Әйдә. Убырлы алайса.бәйрәмебезгә рәхим ит . Балалар .әйдәгез әбекәй белән бер биеп алыйк
.
Музыка куям
БиюУбырлы : Шәп булды бу! Тик Кыш бабай булмагач,Яңа ел бәйрәменең яме юк икән аның.
Минем турында матур шигырьләр сөйләсәгез, Кыш бабайны китерәм.
Зәринә
Убырлы-убырлы бөтен бите пудырлы.
Әй, бизәнгән, ясанган. Караучысы булырмы?
Аяклары кәкре, Аркалары бөкере.
Үзе шундый кылтая, Мин чибәр дип масая .
Убырлы. Сез мине үпкәләтәсез!
Алып баручы. Убырлы, без бит шаярдык кына.
Убырлы. Ярар, ярар, Мин дә шаярырга яратам.
Убырлы: Туктагыз әле , минем бит всемогущий себеркем бар.(себеркесен ала).Әйдә әле, матуркаем,эзләп тап әле Кыш бабайны.
Әфсен-төфсен,җилфер-җилфер
Юкка чыкан Кыш бабайны
Бирегә китер!
(Ерактан Кыш бабайның җыры ишетелә)
Кыш бабай белән Кар кызы керә. Исәнмесез балалар!Исәнмесез,әниләр!
Исәнмесез,әбиләр!
Тирән карларны ерып
Бар җиргә суык өреп,
Озын юллар үттем мин
Сезгә килеп җиттем мин.
Бәхетле һәм сау булыгыз
Котлы булсын Яңа ел!
Кар кызы: -Исәнмесез, барчагыз!
Кунак булып карлы урманнан,
Бәйрәмгә дип сезгә килдек без.
Чәчләремне ап-ак йолдызлар,
Көмеш чулпы белән үрдем мин.
Яңа ел белән котлыйм, балалар,
Яңа ел котлы булсын!
Бәхетләр елы булсын!
Шатлыклар елы булсын!
Кырларда иген уңсын!
Амбарлар тулып торсын!
Күкләр гел аяз булсын!
Балалар бәхетле булсын!
А.б. – Рәхмәт Кар кызы ,Кыш бабай әйдә бәйрәмебезгә рәхим итегез.
Сәид
Рәхмәт сиңа, Кыш бабай
Чыршы китергән өчен.
Яңа елда һәммәбезне,
Сөендергәнең өчен.
Илсинә
Ак таягың кулыңда.
Кып-кызыл тун кигәнсең,
Бөтен төшең бәсләнгән,
Күп җир гизгән икәнсең.
Ранил
Әй Кыш бабай, Кыш бабай,
Хуш киләсең. уз бире,
Шатланышып җыр белән
Каршылыйбыз без сине.
Җыр “Ямьле Кыш бабай»
Көн салкын тышта
Уйный кар буран
Ак төскә керде
Бизәлде урам
Ямьле Кыш бабай
Килдең син безгә.
Кунак булырсың,
Кер өебезгә.
Тагын ямьлерәк
Итәргә илне
Иске ел үтеп
Яңа ел килде
Ямьле Кыш бабай
Килдең син безгә.
Кунак булырсың,
Кер өебезгә.
Кыш бабай,мине
Бүген син макта.
Бер яшькә үстем
Син килгән чакта
кушымта
Нәзилә
Бәйрәмебез син килгәч,
Матурланды тагын да,
Бик күңелле уйнавы,
Яшел чыршы янында.
Г.Сәид
Хуш киләсең, кыш бабай
Әйдә,түргә рәхим ит.
Яңа елда безнең белән
Бәйрәм итеп кит.
Рәсүл
Уянып бүген иртән
Карасам тәрәзәгә.
Ак сакаллы кыш бабай
Кар алып килгән безгә
.
Раил
Кар яуган ,яуган
Мамык кебек кар.
Ап-ак булганнар
Урамнар,кырлар.
Илшат
Рәхмәт сиңа, кыш бабай
Чыршы китергән өчен
Яңа елда барыбызны
Сөендергәнең өчен
Алмаз
Кыш бабай,кыш бабай
Безне бик ярата.
Ул безгә яңа ел
Бүләге тарата.
Асилә
Кыш бабай,суык бабай
Балаларны ярата.
Яңа ел белән котлап
Бүләкләр дә тарата.
Раян
Кыш бабай,мине
Бүген син макта.
Бер яшькә үстем
Син килгән чакта
Г.Ранил
Ямьле Кыш бабай
Килдең син безгә.
Кунак булырсың,
Кер өебезгә.
Җыр “Кыш бабай” №7-8
(диск 3 “Җырлап-биеп уйныйбыз”)
Яшел чыршы тирәсендә
Җыелып бертугандай,
Әйлән-бәйлән уйный идек,
Килеп керде Кыш бабай.
Ары баса Кыш бабай.
Бире баса Кыш бабай.
Шушы бию көйләренә
Өзеп баса Кыш бабай.
Бәйрәмебез син килгәч,
Матурланды тагын да.
Бик күңелле уйнавы
Яшел чыршы янында.
Кыш бабай.
Әй, матур җырладыгыз. Сезнең кебек балалар белән уйнарга яратам инде мин.
Уеннар
Кыш бабай белән уен. (музыка Лимпо-по)
Кыш бабай. Түгәрәктә каласыз,
Бер-бер артлы барасыз.
Кыланыгыз минемчә,
Тырышыгыз ничек тә.
Кыш бабай төрле хәрәкәтләр күрсәтә. Балалар аны кабатлыйлар. Ни эшләгәнне әйтеп бирәләр.
(Чаңгыда йөрү, конькида шуу, кар ату, кар чистарту һ.б.)
Ә хәзер тагын бер уен уйнарбыз. Музыка уйнаганда барыбыз да биибез. Ул туктауга кем нинди кыяфәттә кала, шул килеш селкенми торырга тиеш. Кем селкенә, шул бала уеннан чыга. Мин аны урынына утыртам.
(Бию көе куела .Музыка берничә кабат уйнала һәм туктый. Һәр уен саен Кыш бабай селкенгән балаларны берәмләп-берәмләп утырта тора. Уен ахырына бер җиңүче калырга тиеш. Кыш бабай җиңүчегә приз бирә яки балалар кул чабып алкышлыйлар.)
Кыш бабай
Ярый,хәзер мин аларның җитезлеген сынап карыйм..Кем чанада оста йөри икән ,хәзер шуны беләбез.(Ледянкага шар куеп ташу)
Туңдырып алыйм әле үзегезне.
Уен «Туңдыру». (Татар көе)(балалар түгәрәктә,Кыш бабай уртада,балалар –алга кулларын сузалар ,Кыш баб. Таягы белән сукмакчы була,ә балалар кулларын яшерәләр)
Кыш бабай. Берегезне дә туңдыра алмадым, җитмәсә бик арыдым, утырып торыйм әле.
Кар кызы
Мин сезгә табышмаклар алып килдем әле. Әгез әле тыңлагыз.
-Җир өстендә ак мамык. (Кар)
-Ишегалдында таш була,
Өйгә керсә су була. (Боз)
-Ишектән керер, түргә менеп утырыр. (Суык)
-Йолдыз-йолдыз вак кына,
Ак мамык сымак кына.
Өс киемеңә куна,
Тәнгә тисә су була. (Кар бөртеге)
Кыш бабай: Булдырдыгыз, балалар. Бик зирәк икәнсез.
А б. Кыш бабай, Кар кызы, сөйләп бирегезче безгә, буш вакытыгызда нәрсә белән шөгылләнәсез?
Кыш б. Кайда кар- буран, мин шунда булам.
Карга әверелеп, чыршыга кунам.
Суны туңдырам, сезне туңдырам,
Туңган кешенең колагын борам.
Кар к. Ә мин, балалар, кардан йолдызлар ясап, җир өстенә яудырам, ява- ява тау була. Кызлар, кар бөртекләре, чыгыгыз биергә.
Кар бөртекләре биюе.
Зәринә
Кыш бабай, кадерлем,
Озак көттек без сине.
Сагындырдың килмичә,
Китмисең биимичә.
Башта безне карап тор
Аннан үзең әзер бул.
Кыш бабай
Биим, биим шатланып,
Шатланып, канатланып.
Чыршы бәйрәменә килеп,
Булмас биеми калып
Кыш бабай биюе. Утыра. (Татар көе).
Кыш бабай.
Уф,арыдым, җылындым. Кайда минем суыгым. Яусыннар ап-ак карлар. Минем дусларым алар.
Кыш бабай. Менә хәзер ял итим, Шигырьләр тыңлап китим.
Шигырьләр , җырлар
К.Сәид
КЫШ БАБАЙ КИЛӘ
Котлап бөтен кешеләрне
Яңа ел белән,
Җилдереп кенә пар атта,
Кыш бабай килә.
Зур капчык салган чанага,
Ә анда бүләк:
Уенчык төлке, аюлар,
Бизәкле чиләк.
Машина, мылтык, самолет
Керпе һәм туплар…
Җаныңа ни кирәк,анда
Бөтенесе бар.
Кыш бабай килә җилдереп,
Капчык кулында.
Кар бураннар тузып кала
Аның юлында.
Илшат
“Кыш бабай”
Җилкәсенә капчык асып
Кыш бабай килеп керде.
Төрле кызык сүзләр әйтеп.
Бүләк өләшеп йөрде.
Аннан Кыш бабай тыпырдап
Бик шәп бии башлады.
Биемәскә аягында
Безнең апа башмагы.
Илсинә
АК БӘХЕТЛӘР АЛЫП КИЛСЕН
Көн артыннан көннәр үтә,
Гүя еллар йомгак сүтә.
Иске елның матур киче
Саубуллашу кичен көтә.
Бөтерелә ак өермә
Кара, кара, карасана!
Кыш бабай килә түгелме,
Ак бизәкле чанасында?
Көтәбез без әйдә килсен,
Ак бәхетләр алып килсен!
Шул бәхетне барыбызга,
Тигез итеп бүлеп бирсен.
Җыр Зәринә“Чыршы” №19- 20 )
(диск”Туган телдә сөйләшәбез” 4-5 яшь)
Килче ,Яңа ел,
Уйныйбыз бергә,
Чәчкәле-гөлле,
Рәхәт киң илдә.
Их,безнең чыршы,
Ул нинди купшы!
Янында күмәк
Уйнавы яхшы.
Әйдә ,Ак бабай,
Сине көттек без.
Сикереп уйнарга
Сагынып беттек без.
Килче,Кыш бабай,
Җырлыйбыз бергә.
Яңгырасын шат җыр
Бәхетле илдә!
Г.Сәид
КАР ЯУГАН
Тәрәзәгә күз салдым
Тордым да бүген иртән.
Күргәч аптырап калдым:
Җирне кем ап-ак иткән?
Урамда нишләгәннәр:
Әллә он сипкәннәрме,
Әллә зур мичкәләрдән
Бик күп сөт түккәннәрме?
Бөтен җирдә ак юрган…
Белдем-белдем — кар яуган!
Әй шәп булган, шәп булган —
Без шуарбыз таулардан.
Ранил
Ерактан суык яклардан
Боз чанага утырып
Бәйрәмгә килде кыш бабай.
Күчтәнәчләр тутырып.
Кулларында боз таягы
Сакалы җиргә тигән.
Ә янында сылу бер кыз,
Энҗе кардан киенгән.
Балаларга, Яңа елда
Күчтәнәчләр тарата.
Биеп, жырлап. көлдерә дә.
Куандырып калдыра.
Җыр Илсинә-Нәзилә
“Исәнме ,чыршыкай “ №11-12
(диск”Туган телдә сөйләшәбез” 3-4 яшь)
Исәнме ,чыршыкай,
Сагынып килдеңме?
Дусларың зарыгып
Көткәнне белдеңме?
Без сине матурлап
Бизибез,зурлыйбыз
Биибез тирәңдә,
Шатланып җырлыйбыз
“Куяннар”,”бүреләр”
Бергә гөр киләбез,
Кыш бабай биесә,
Шаулашып көләбез.
Елмаеп , Кыш бабай
Бүләкләр өләшә.
Тәрәзәдән карый да,
Шаян ай көнләшә.
Әй, рәхәт,күңелле,
Биеп тик йөрибез.
— Яшәсен Туган ил
Һәм Яңа ел! –дибез.
Раил
РӘХМӘТ СИҢА КЫШ БАБАЙ
Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,
Безнең белән дус бабай,
Сагынып килеп җиттең,
Яңа ел бүләк иттең.
Берәр яшькә үстердең,
Һәммәбезгә көч бирдең,
Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,
Безнең белән дус бабай!
Бию малайлар “Кар бабайлар”
Рәсүл
“Кыш бабай”
Кыш бабай, Кыш бабай,
Безгә бик таныш бабай.
Сакал-мыек ап-актан,
Килгән безгә ерактан.
Бүләкләр алып килгән.
Бүреген кыңгыр кигән.
Әйлән-бәйлән уйната
Биетә һәм җырлата.
Нәзилә
Матур бәйрәм җырыбыз
Яңгырагач еракка,
Кыш бабабыз ишетеп
Килде безгә кунакка.
Елмаеп, ул эндәшә:
«Исәнмесез, дусларым!
Ямьле бәйрәм кичендә
Яусын сезгә котлавым.
Нинди әйбәт уйныйсыз
Яшел чыршы янында.
Бүләк биреп, мин сезне
Шатландырыйм тагын да.»
Җыр башкарыла: “ Яңа ел” (Сәидләр,Рәсүл,Ранил)
Җем-җем көмеш тун кигән,
Яңа-яңа ел килгән.
Яшел чыршылар белән,
Яңа җырчылар белән.
Яңа ел, Яңа ел
Безгә күп кунак килгән.
Кыш бабай һәм Кар кызы
Күп бүләкләр китергән.
Дуслар белән җыелдык,
Бергә шундый күп булдык.
Әйлән-бәйлән уйнарга .
Кулны-кулга тотындык.
Зәринә
Кар бабай” (Г. Зәйнашева)
Тәгәрәтеп ак карны,
Ясадык кар бабайны.
Куйдык кишердән борын,
Ясадык ике кулын.
Күзләре – кара күмер.
Дидек: “Син урам себер!”
Зур себерке тоттырдык,
Көлешеп карап тордык.
,,Кыш бабай” җыры (М.Яриева көе,Г.Шәйдуллина сүзләре) башкарыла.
1.Агачларга бәсләр элеп,
Сурәтләрен тәрәзәгә
Ясап куйган Кыш бабай , Кыш бабай,
Ясап куйган Кыш бабай.
2.Рәсемнәре бигрәк матур,
Сокланып карап туймаслык.
Оста икән Кыш бабай, Кыш бабай,
Оста икән Кыш бабай.
3.Өреп китсә сулар ката,
Елгаларга бозлар ята.
Тылсымлы да Кыш бабай, Кыш бабай.
Тылсымлы да Кыш бабай.
Тылсымлы да Кыш бабай,
Куәтле дә Кыш бабай,
Оста икән Кыш бабай.
Кыш б. Ай-һай,бигрәк тырыш балалар
Кыш бабай: Әнә сәгатем дә суга,
Кирәк миңа китәргә.
Каршылагыз Яңа елны,
Күп калмады көтәргә.
Теләкләрнең иң изгесе,
Иң яхшылары сезгә.
Зур уңышлар алып килсен
Яңа ел үзегезгә.
Имин килсен дөньялар
Сау булсыннар балалар.
Кар кызы: Яңа елга алып керик
Тынычлыкны, шатлыкны,
Хезмәтне һәм хөрмәтне.
Бәхетне, тырышлыкны,
Татулыкны, дуслыкны.
.
Кыш бабай Балаларым! Бәйрәмегез өчен рәхмәт. Бәйрәмегез бик тә ошады. Безгә китәргә дә вакыт.
Балалар: Кыш бабай, Кыш бабай, безгә дигән бүләкләрең кая?
Кыш бабай: И, балалар, онытып торам икән, менә минем бүләкләрем. Ә миңа китәргә вакыт. Сау булыгыз, балалар! Ә сез күңелле ял итегез. (Кыш бабай белән Кар кызы чыгып китәләр).
Алып баручы. Исэнмесез, хэерле көн хөрмэтле кунаклары. Менэ тиздэн, бик тиздэн үзенең өр-яңа шатлыклары, мэшэкатьлэре, матур бэйрэмнэре белэн 2018 нче Яңа ел туган җиребезгэ аяк басачак. Нинди булыр ул? эле тузан да кунмаган ак кэгазьдэй яңа елның тарих битлэренэ нилэр язылыр? Һэркемнең алдан белэсе килэдер, мөгаен. Бер уйласаң иске һэм яңа елны бары бер мизгел аерып тора. Һэм менэ шул мизгел эйтеп бетергесез өметлэр белэн тулачак. Хөрмэтле кунаклар! Сезнең дэ якты өметлэрегез, татлы хыялларыгыз чынга ашсын. Яңа ел бэйрэме котлы булсын!
эйдэ, килегез балалар
Ясыйк матур түгэрэк.
Безгэ кунаклар килгэн,
Уйныйк-җырлыйк бергэлэп.
(Чыршы астында конверт .Анда язу. «Кадерле балалар,мин сезнең хатыгызны һәм ясаган рәсемнәрегезне алдым. Чакыруыгыз өчен зур рәхмәт. тиздэн сезнең Яңа ел бэйрэменэ килеп җитэм. Күчтэнэчлэр, бүлэклэр алып килэм. Көтегез. Кыш бабагыз.»
Балалар әйдәгез кунакларыбыз килеп җиткәнче үзебезнең шигырләребезне сөйли торабыз.
Балаларның шигырьлэре
Регина
Без бүген чыршы янында
әйлән- бәйлән уйнарбыз.
Кыш бабайны каршыларбыз,
яңа җырлар җырларбыз.
Нинди матур безнең чыршы,
Җем- җем килеп яна ул.
Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,
Котлы булсын яңа ел!
Азамат
. Исәнме, чыршы, исәнме.
Яңа ел килеп җитте.
Күңелле чыршы бәйрәмен
Балалар күптән көтте.
Ильвина
Син килдең бүген сөенеп,
Бизәнеп, матурланып.
Безгә, нәни дусларыңа
Күңелле җырлар алып.
Руфиль
Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,
Туган якны сагынып кыш килде.
Ак мамыктай йомшак кары белән,
Җирне биләүләп төрде.
Кыш ул йөрми ялгыз гына,
Җитәкләгән күркәм бәйрәмне
Нинди бәйрәм?- диеп сорасагыз,
Бүген бездә (бергә) Чыршы бәйрәме
Илдар
Урманнан безгә бәйрәмгә
Ямь-яшел чыршы килгән.
Яңа елны каршыларга
Матур күлмәген кигән.
Әмир
Менә килер Кыш бабай,
Безгә бүләкләр алып.
Сокланып торыр карап,
Чыршыбызга таң калып.
Илдан
Күрегез бу чыршыны.
Чыршының да чып-чыны.
Нинди төз, матур, биек
Тора түшәмгә тиеп.
Азамат
Күмәкләшеп дуслар белән
Чыршыга шарлар элдек.
Көмеш тасмалар белән
Айлар, йолдызлар элдек,
Җыр “”Чыршы чыршы без сине”
Җыр тэмамлангач, фонограммада кыңгырау чыңы, тояк дөпелдэве, җил сызгырган тавышлар ишетелэ.
Алып баручы: Балалар ишетэсезме? Нинди тавышлар? эйдэгез бергэлэп Кыш бабай белэн Кар кызын чакырыйк!
Балалар: Кыш бабай! Кар кызы!(3 тапкыр)
Алып баручы.Ишетэсезме, дуслар, кар-бураннар туздырып, кыңгыраулы пар атларда үзенең мэңге яшь Кар кызы белэн Кыш бабай килэ.
Музыка астында Кыш бабай белэн Кар кызы килеп керэ.
КЫШ БАБАЙ: А – а – у –у. Мин монда. Сезнең бакчаны бик озак эзләдем, сезнең тавышны ишетеп килдем.
Исәнмесез, балалар
Исәнмесез әниләр
Исәнмесез әбиләр
Бишектәге бәбиләр.
Тирән карларны ерып,
Борынымны өшетеп
Озын юллар үттем мин,
Сезгә килеп җиттем мин.
һай чыршыгыз бигерәк матур
Елык — елык яна ул,
Бәхетле һәм сау булыгыз
Котлы булсын яңа ел.
Яңа ел бэйрэмегез мөбарэк булсын, сый тулы өстэллэрегез түгэрэк булсын. Менэ без дэ Кар кызы белэн тайгалар, тундралар кичеп, басуларны кар бөртеклэре белэн бизэп, урманнарны ак кар юрганга төреп, сезнең бэйрэмгэ килеп җиттек. э сезнең бэйрэмегез экияттэгедэй матур икэн. Нинди мэһабэт чыршыгыз, бизэклэре күзнең явын алырлык!
Кар кызы.
Исәнмесез, балалар
Исәнмесез кунаклар.
Яңа ел белән сезне
Яңа бәхетләр белән.
Яңа елда зур үсегез
Көн дә артсын көчегез
Ел үсәсен ай үсегез.
Илгә хезмәт итегез
Яңа елда уңышлар
Телим сезгә мин , дуслар.
Алып баручы: Хуш киләсең, Кыш бабай,
Әйдә тизрәк уз, бабай.
Балалар сезне көтте,
Тагын бер яшькә үсте.
КЫШ БАБАЙ: Кызым Карчәчәк кара әле, балалар ничек матур итеп киенгәннәр, ничек дәү үскәннәр
Кар кызы . Әйе шул бабакай без килүгә алар бик күп һөнәрләр дә өйрәнгәннәрдер әле, шулаймы балалар.
Җыр:”Килеп керде кыш бабай”
Кар кызы: Бабакай, кара әле, балалар чыршыны ничек матур итеп бизәгәннәр!
Кыш бабай: Әйе шул, мин аларга урмандагы иң матур чыршыны җибәрдем. Балалар, чыршы сезгә ошадымы?
Ал.бар. Бүлмәдә чыршы агачы,
Ул яшелдән киенгән.
Чыршы да урманнан безгә,
Бәйрәм итәргә килгән.
Нидер җитми бит, чыршыга
Карагызчы, балалар!
Белдем, белдем, утлар янмый,
Нигә янмый соң алар?
Бәйрәмебез гади түгел,
Зур шатлыклар бәйрәме.
Чыршы балкып торыр иде,
Ничек кабызыйк аны?
Кыш.баб. Хәзер мин үземнең тылсымлы таягымнан сорыйм. Әйе-әйе. Ә-ә, тылсымлы сүзләрне әйтергә онытылган икән бит. Әйдәгез, бергәләп әйтик.
— Чыршы, чыршы кабын син!
Утларыңны балкыт син!
Кыш.б. Кабынмый бит! Тагын тылсымлы таяктан сорарга туры килә. Ә-ә, кемдер дәшми калган икән бит. Әйдәгез әле, тагын кабат әйтеп карыйк! (Ут кабына.)
Ал.бар. Бигрәк күңелле булып китте.
Әйдәгез балалар матур чыршы тирәли җыр җырлап алыйк.
Җыр:” Төрле-төрле утлар яна”
Ал.бар. Тыпыр-тыпыр биергә
Паркет идәннәр кирәк
Паркет идәннәргә басып
Шарт-шорт тибәргә кирәк.
Суык бабай, алтыным,
Биткәйләрең кызарган.
Әйдәле, бер биеп алыйк,
Уздырып кызлардан.Кыш бабай, әллә яшь чакларыңны искә төшереп бер биеп аласыңмы соң?“Кыш бабайны биетү”
Ал. бар.Булдырдың бабакай, арыгансыңдыр. Эзрэк ял итеп ал.Кар кызы: Миңа да эссе була башлады. Кар да яумый. Минем дусларым, нәни кар бөртекләрем сез кайда, ау!
“Кар бөртекләре” биюе.
Алып баручы Сезгә дип алар матур җырлар, шигырьләр өйрәнделәр. Ягез, балалар, хәзер инде һөнәрләрегезне күрсәтегез..
Әмир
Яңа елга бүләк алып
Кыш бабай килде.
Бакчадагы һәр балага
Бүләкләр бирде.
Уйнап — биеп яңа елны
Каршы алабыз.
Яңа елда матур теләк
Теләп калабыз.
Регина
Уянып бүген иртән
Карасам тәрәзәгә.
Ак сакаллы Кыш бабай
Кар алып килгән безгә.
Әйдәгез, тауга барыйк,
Чанада шуып калыйк.
Бер тузан юк, саф һава
Җиргә ап-ак кар ява.
Илдар
Җыелып җепшек кардан
Кар бабай ясап куйдык.
Матурлап аның күзләрен
Авызын хәтта уйдык.
Нинди эш кушыйк аңа, дип.
Кичен уйлап тордык та.
Каравылга дип калдырдык
Бер таяк тоттырдык та.
Руфиль
Кыш бабай килгән, ап-ак тун кигән.
Әллә сагынып көткәнне белгән.
Алып килгән ул зур шугалаклар,
Өеп тә куйган бөтен җиргә кар.
Тәрәзәләргә ясаган атлар,
Ул биек таулар, чыршы, наратлар
Шуларга карап гаҗәпкә калам,
Ничек ясый? — дип сокланам аңа.
Ильдан
Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,
Безнең белән дус бабай,
Сагынып килеп җиттең,
Яңа ел бүләк иттең.
Берәр яшькә үстердең,
Һәммәбезгә көч бирдең,
Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,
Безнең белән дус бабай!
Азамат
Кыш бабай, кыш бабай,
Безгә бик таныш бабай.
Сакал-мыек ап-актан
Килгән безгә ерактан.
Конфет, шоколад өләшә.
Бүләк бирә һәркемгә.
Яңа ел, чыршы бәйрәме
Булсын иде һәр көн дә.
Малайлар башкаруында “Джентельменнар” биюе
Җыр “Вот такая ёлочка”
Кар кызы . Балалар, минем кулымда серле сандык. Ә сандыгым буш түгел. (Сандыкны ачып кар бөртекләре алып сибә.) Карагыз әле, нинди матур кар бөртекләре! Күзләрне камаштырып җемелдиләр. Ә бит алар гади генә түгел, серле кар бөртекләре. Һәрберсендә табышмаклар яшеренгән. Тыңлагыз игътибар белән. (Кар бөртекләренә язылган табышмакларны укый.)
1. Ак ашъяулык таптым,
Җир өстенә яптым. (кар)
2.Кемнең кигән киемнәре –
Энҗе кар бөртекләре,
Кемнең көмештәй сакалы,
Чәчләре, керфекләре? (Кыш бабай.)
3.Тылсымлы көмеш бөртекләр,
Гамәлне төшкәч гизеп,
Минем учымда эриләр,
Йөрәк җылысын сизеп!
Алар йрмшак, алар назлы –
Җиргә мамыктай тула.
Язны сагынган көннәрдә
Уҗымга юрган була. ( Кар )
4.Тирә – юньдә ак бию:
Күзгә күренми урам.
Ак падишаһ туй итә,
Чөнки башланган….. ( Буран )
5.Тәңкә карлар сипкән,
Җирне ап – ак иткән.
Чыршы , каен, имән
Кардан чикмән кигән.
Бу кайчан икән? ( Кыш )
6.Акыра да бакыра,
Бөтен җирне тутыра. ( Буран )
7.Кулсыз, күзсез, буяусыз
Ясый ул төрле бизәк.
Беркем аны өйрәтми,
Ул үзе шундый зирәк. ( Суык )
Кар кызы . Булдырдыгыз балалар сынатмадыгыз.
Ягез тагын бер уен уйнап алыйк. Уен “Ачык авыз “ дип атала.
К.б. Көтеп алган очрашулар
Тиз генә үтеп китте
Инде хәзер саубуллашып
Китәр вакытлар җитте.
Күңел тынычлыгы телим,
Яңа елда һәркемгә
Бәхет, шатлык, сәламәтлек
Юлдаш булсын гомергә!
Кар кызы. Бәйрәм үтте, ә Яңа ел
Һәрбер өйгә киләчәк
Яхшы булсын, имин булсын
Матур булсын киләчәк.
А.Б. Кыш бабай, балалар сиңа бөтен һөнәрләрен күрсәттеләр, ә син!
-Кыш бабагыз биедеме?
— Кыш бабагыз җырладымы?
— Кыш бабагыз уйнадымы?
— Нәрсә онытты соң Кыш бабай? (Күчтәнәчләр!)
Кыш бабай:- Ай, картлык галәмәте инде бу, балалар! Кайда минем бүләкләрем. Бүләкләр тапшыру
— Сау бул, Кыш бабай! Сау бул Кар кызы!
Барысы да. Хуш Кыш бабай,сау бул Кар кызы,юлларыгыз уңышлы булсын.
Алып баручы.
Рәхмәт әйтик чыршыбызга,
Матур бәйрәме өчен.
Рәхмәт әйтик кунакларга
Килеп караган өчен.
Яңа елга яңа юлдан,
Нык басып бердәм керик.
Иң изге ,саф теләкләрне
Бер-беребезгә телик.
Яңа бәхет, зур уңышлар
Алып килсен Яңа ел.
Шатлык белән үтсен һәр көне,
Котлы булсын, Яңа ел!
Кадерле кунак көткән кебек
Яңа елны көтте йөрәкләр.
Беләкләрдә яңа хезмәт дәрте,
Күңелләрдә-иң саф теләкләр.
Илләр имин, еллар тыныч булсын,
Иген уңсын илдә ишелеп.
Ак кар кебек саф теләкләр белән,
Яңа елга атлый кешелек. Барыгызны да бәйрәм белән!
Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы
«Тат. Ямалы балалар бакчасы”
Бүген бездә- Чыршы бәйрәме
Төзеде: Хасаншина Д.Б
29 декабрь 2017 ел
Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының
Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасы
мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Уртанчылар катнаш төркемендә чыршы бәйрәме
Тәрбиячеләр: Яруллина А.Р.
Хадиева Г.И.
Музыка җитәкчесе: Сафиуллина Л.А.
2019-2020
Музыка астында балалар залга үтәләр, чыршы янында калалар.
Ал. бар. Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар. Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлыйм! Сезгә иң изге теләкләребезне юллап чыршы бәйрәмен башлап җибәрәбез.
Ислам Урманнан безгә бәйрәмгә
Ямь-яшел чыршы килгән
Яңа елны каршыларга
Матур күлмәген кигән.
Рәсинә Үзебез дә матур итеп,
Бүген киенеп килдек,
Яшел чыршы, таныдыңмы,
Без дә бер яшькә үстек
Ясминә Яңа ел Яңа шул
Иске ел булмас әле
Шатлыгын да бәхетен дә
Кызганып тормас әле
Дияр Исәнме, чыршы, исәнме.
Яңа ел килеп җитте.
Күңелле чыршы бәйрәмен
Балалар күптән көтте.
Айнур Наша ёлка велика,
Наша ёлка высока,
Выше папы, выше мамы,
Достаёт до потолка,
.
җыр “Чыршы янында”
Нәзирә Җырлар җырлап әйләнәбез,
Бүген синең тирәңдә,
Үзең чибәр, үзең күркәм,
Кадамый бер энәң дә.
Рүзәл Звонко песню запеваем,
Всех на праздник приглашаем.
Громче, музыка, звени,
Ёлка, ёлочка, гори!
Алинә Кунак булып яшел чыршы
Урманнан безгә килгән.
Ел да безне шаккатыра,
Ничек матур киенгән
А.Самира Как блестит её наряд,
Как фонарик горят.
Наша ёлка с Новым годом,
Поздравляет всех ребят
Инсаф Нинди матур безнең чыршы!
Җем-җем килеп яна ул.
Башлыйбыз Чыршы бәйрәмен,
Котлы булсын Яңа ел!
Камил Раз, два, три, четыре, пять
Будем все мы танцевать.
Ведь сегодня Новый Год,
Дедушка Мороз придёт
Бию “Вальс”
А.Б: балалар чыршыга карагыз әле. Ул тылсымлы бугай. Утлары да янмый, әйдәгез тылсымлы сүзләр әйтеп карыйк әле, утлары янмас микән?
Бергә: Әй, чыршы, чыршы, чыршы!
Утларыңны кабызчы. (3 тапкыр)
Чыршының утлары яна.
А.Б:Рәхмәт сиңаЧыршыкай, чыршыбыз тагын да ямьләнеп китте. Анда төрле утлар нурларын сипте. Әйдәгез балалар чыршыга багышлап матур җыр җырлыйбыз.
Песня “Под елочкой”
Балалар, сез җайлашып утырыгыз, мин сезгә, бер әкият сөйлим. (музыка).
Борын-борын заманда яшәгән, ди апалы-сеңелле ике тавык.
Тавыклар (чыгып баш ияләр). Кыт-кыт-кыт-кытак, кыт-кыт…
Ал.бар. аларның булган ди бер энеләре, Әтәчкәй—Кызыл кикриккәй.
Әтәч (чыга, баш ия). Ки-кри-күк!
Ал.бар. Тавыклар Әтәчкәй знеләрен бик яратканнар, саклап кына йөрткәннәр, гел бергә уйнаганнар.
Тавыклар Әтәчкәй белән уйнап алалар
1 тавык. Җырла, әтәчкәй, җырла. Тик өй яныннан гына китмә.
Әтәч. Кикрикүк, кикрикүк,
Мин торам иртүк.
Апаларымны яратам,
Иртән җырлап уятам.
2 тавык. Әйдә, әтәчкәй, әйдә, караңгы төште бит инде. Йокларга вакыт. (Өйгә кереп китәләр).
Ал.бар. Әтәчкәйнең һич кенә дә йоклыйсы килми икән. Тавыклар йоклап киткәч, әкрен генә чыккан да урманга чапкан.
Әтәч качып кына өйдән чыга, чыршыны урап килә. Башта тыныч, аннан шомлырак музыка.
Әтәч. Кикрикүк, кикрикүк,
Шундый рәхәт урманда,
Тып-тыныч, һәм саф һава,
Җырлыйм әле, беркем юк,
Кикрикүк, кикрикүк!
Бу вакытта Төлке яшеренеп кенә чыршы артыннан күзәтә.
Төлке. Ай, бәхетем бар икән,
Матур да җырлый икән,
Өйгә алып кайтырмын,
Музыкасын тыңлармын.
Аннан тотып ашармын.
Бу сүзләрне сөйли башлагач , әтәчкәйне килеп эләктерә, җитәкләп үзе белән алып китә. Чыршыны урап чыгып. Чыршы алдына утыра.
Әтәч Урлады, урлады, мине Төлке урлады.
Коткарыгыз апалар,
Мин Төлкедән бик куркам.
Төлке. Әтәчкәй, син тавышланма, сине барыбер ишетмиләр, ә мин бераз йоклап алам.
Төлке Әтәчне кулыннан тотып чыршы алдында йоклый.
Ал.бар. (Тавыклар өе янына килә, шакый). Тавыккайлар торыгыз, әтәчне коткарыгыз, урлады аны Төлке, урманга алып китте.
Тавыклар (чыгалар, елыйлар). Кыт-кытак, кыт-кытак, Әтәчебез югалган. Аны саклый алмадык, тити башлар. Йокладык.
Төлке (йокы аралаш). Кем бар анда?
Алып бар. Тавыккайлар, сабыр итегез, Төлке йоклап китсен, аннары сак кына барыгыз, әтәчне коткарыгыз.
Тавыклар аяк очында гына барып, Әтәчне алып китәләр.
Төлке тора, киерелә, як-ягына карый.
Төлке. Кая киткән бу Әтәч? (Ал.бар.дан сорый). Сез әтәчне күрмәдегезме?
Ал.бар. Юк, күрмәдем, Ә менә син тыңла әле, Кем җырлый анда? (Әтәч тавышы “Кикрикүк”).
Төлке. Бу бит Әтәч тавышы.
Төлке өйгә йөгерә. Тавыклар эчтән тыпырдыйлар, кычкыралар. Төлке кача. Әтәч, тавыклар өй алдына чыгалар.
Әтәч. Рәхмәт сезгә апаларым. Сез миңа булыштыгыз. Шуның өчен мин сезне “Йолдыз балалар бакчасына Чыршы бәйрәменә алып барам. Әйдәгез.
Җитәкләшеп чыршы әйләнеп киләләр.
Ал.бар. Исәнмесез, менә барлык кунакларым да килеп җитте. Кыш бабай гына юк, Балалар, әйдәгез әле, Кыш бабайны чакырып карыйк.
Балалар. Кыш бабай! Кыш бабай!
Кыш бабай (ишек артыннан). Ишетәм, ишетәм, тиз генә килә алмам. Буран юлга кар салды.
Ал бар (Кыш бабайга). Борчылма Кыш бабай, без хәзер юлны чистартабыз. Кая әле безнең гномиклар? Чыгыгыз тизрәк, юлны кардан чистартыгыз.
Гномиклар бию
Ал.бар. Ай, рәхмәт сезгә, гномиклар. Кыш бабай килгәнче бер уен уйнап алыйк
Уен: “Әйе, юк”
А.Б Әйдәгез балалар бәйрәмебезне дәвам итик. Ләкин нинди бәйрәм и нде ул, Кыш бабайсыз? Әйдәгез әле бергәләп, Кыш бабай белән кар Кызын тагын чакырып карык.
Балалар. Кыш бабай, Кар кызы ! Кыш бабай, Кар кызы!
Кыш бабай. Ишетәм, ишетәм, Тик бик караңгы, юлны начар күрәм.
Ал.бар. Борчылма Кыш бабай, без хәзер музыка уен кораллары ярдәмендә үзебезнең кайда икәнлегебезне бик тиз ирештерербез.
Музыка уен кораллары белән күренеш
КЫШ БАБАЙ (КАПЧЫК КҮТӘРЕП ) ҺӘМ КАР КЫЗЫ КЕРӘ.
Кыш бабай. Исәнмесез, балаларым,
Минем алсу алмаларым!
Зур кызларым, зур улларым,
Минем газиз күз нурларым!
Рәхмәт сезгә булыштыгыз,
Юлларны яктырттыгыз.
Тиз арада сукмагымны
Карлардан чистарттыгыз.
Узган ел сез бик кечкенә,
Хәтта елак идегез.
Быел күрәм, зур үскәнсез,
Һәм елмая йөзегез.
Чыршыгыз да балкып тора,
Кабат-кабат сокланам.
Ямьле чыршы тирәсендә
Җырлап алыйк, ичмасам.
Кар кызы:Исәнмесез балалар, килгән кунаклар!
Балалар:Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар. Барыгызны да Яңа ел белән тәбриклим, Яңа елда яңа шатлыклар, нык сәламәтлек, бәхет телим. Бәйрәмегезгә шулхатле ашыктык, соңга калмаска тырыштык. Соңга калмаганбыздыр бит?
А.Б. Юк бабакай, сез бик вакытлы килеп җиттегез.
Кар кызы: миндә бабакаемның сүзләренә кушылам. Балалар . әти-әниләр , барчагызны да бәйрәм белән котлыйм, кадерле балалар, бәхетле, төйфиклы, сау-сәламәәт булып үсегез. Яңа еллар котлы булсын!
А.Б. бабакай, кара әле безнең чыршыны, ничек матур итеп бизәдек
Кыш бабай. Әйе шул , мин сезгә урмандагы иң матур чыршыны җибәрдем. Балалар сезгә чыршы ошадымы?
А.Б. Рәхмәт сиңа Кыш бабай безне сөендеергәнең өчен,бездә сиңа үзебезнең матур шигырләребезне, җырларыбызны бүләк итәбез.
Җыр “Ары баса Кыш бабай…
Кар кызы: ә хәзер әйдәгез уен уйнап алыйк
Уен “Снежок”
Кыш бабай. Сез шаян балалар икәнсез, әйдәгез, барыбыз да бергәләп җырлыйбыз. Әле монда Мәскәүдән бик зур оркестр да килгән дип ишеткән идем, карап китик әле
Уен “Оркестр”
Кыш бабай. Менэ хэзер ял итим,
Шигырьлэр тыңлап китим.
Әй, Кыш бабай, Кыш бабай
Безгә якын дус бабай!
Көтеп алдык без сине,
Күңелләргә хуш бабай.
13 бала Ах, какой хороший
Добрый Дед мороз.
Из лесу нам елку
К празднику принес
14 бала Кыш бабай син дә,
Нәни булдыңмы?
Безнең шикелле
Чанада шудыңмы?
Кар тәгәрәтеп
Шар ясадыңмы
Сиздерми генә
Кар ашадыңмы?
15 бала Җылы икән, бик җылы
Кыш бабайның куллары.
Шуңа күрә гел актыр,
Аның йөргән юллары
17 бала
Таудан шуганда
Әй кызык, рәхәт.
Кар тавың өчен
Кыш бабай, рәхмәт
Кыш бабай, Кыш бабай
Безгә бик таныш бабай.
Сакал, мыек ап-актан,
Килгән безгә ерактан.
19 бала
Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,
Безнең белән дус бабай,
Сагынып килеп җиттең,
Яңа ел бүләк иттең.
Песня “Маленькой ёлочке”
А.Б Кыш бабай син үзең нәрсәләр өйрәнеп килдең безнең яңга?
Кыш бабай: бию өйрәнеп килдем
Кыш бабай бию
Кыш бабай. Уф, арыдым, әллә эрим инде.
Кар кызы Кар бөртекләре , чыгыгыз тизрәк, Кыш бабайны суытырга кирәк.
КАР БӨРТЕКЛӘРЕ БИЮЕ.
Кыш бабай. Менә рәхәт булып китте, рәхмәт сезгә, кар бөртекләрем.
Дед Мороз! Дед Мороз!
Ты нам сладости принес?
Ты в секрете не держи,
Что в мешке там, покажи?
21 бала Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,
Капчыгыңны чиш, бабай.
Кыш бабай. Чишәм, чишәм, карагыз,
Нәрсә алып килгән икән,
Сезгә шаян бабагыз.
Капчыгымда нидер кыштырдый . Нәрсә бар икән анда? Тычкан бит бу, нишләп утырасоң анда?
Тычкан:исемем минем яңа ел
Мин бәхет таратучы
Җир йөзендә бар нәрсәне
Өзелеп яратучы
Бәхет, шатлык, сәламәтлек
Телимен барчагызга
Үз телемдә, үз илемдә
Бәйрәм белән котлыймын!
Кыш бабай:..
Кадерле балалар! Менә минем кечкенә улым –яңа 2020 нче ел да илеп җитте. Мин сиңа үземнең ты лсымлы таягымны калдырам .Яңа еллар имин, бәрәкәтле, уңышлы булсын. Ә безгә кызым белән китәргә вакыт
Кыш бабай. Менә капчыгым да бушады. Миңа китәргә вакыт җитте.
Ал.бар. Кыш бабай. Син бит оныттың, ел да балаларга күчтәнәчләр алып килә идең….
Кыш бабай (Маңгаена сугып). Әй, карт җүләр, карт җүләр. Ничек баштан чыгып киткән? Хәзер. (Өч тапкыр таягы белән идәнгә суга). Бер, ике, өч!
ПЫЧКЫ ТОТЫП, ҖЫРЛАП БЫЛТЫР КЕРӘ. (“Иртә буран”)
Былтыр. Иртә буран, кич тә буран,
Урман юлыннан мин барам,
Урман юлыннан барам.
Җәй дә димим, кыш та димим,
Мичемә утын ягам. ЭХ!…
Кыш бабай. Нихәл, Былтыр дус!
Былтыр. Ярыйсы, Кыш бабай.
Кыш бабай. Кая юл тоттың?
Былтыр. Урманга утынга барам, ә син шундый буран чыгардың (буран тавышы), кем миңа булышыр икән?
Ике Тычкан чыга.
Тычканнар. Былтыр без сиңа булышабыз.
Былтыр тычканнар белән чыршы тирәли китә. Үзе җырлый.
Былтыр. Әйдә, дуслар, барабыз ла,
Утын алып кайтабыз, шул,
Утын алып кайтабыз.
Җәй дә кирәк, кыш та кирәк,
Без бит утын ягабыз.
(Чыршы артында тычканнарның җилкәсенә бүрәнә салып, үзе җырлап чыга). Җәй дә кирәк, кыш та кирәк,
Без бит утын ягабыз.
Кыш бабай. Былтыр, карале, әйдә бу утынны син балаларга калдыр. Хәзер бит газ заманы. Мин синең өеңә газны үзем кертәм. Синең өең һәрчак җылы булыр. Килештекме?
Былтыр (кулларын уып). Килештек! Нәрсә тычканкайлар, туңдыгызмы әллә?. Бу утын хәзер миңа кирәк түгел. Җылынасыгыз килсә, тотыгыз пычкыны, кисегез утынны. Хәзер учак ягып җибәрәбез.
Былтыр үзе утынны тота. Тычканнар “кисәләр”. Утын эченнән бүләкләр килеп чыга.
Былтыр. Вәт, Кыш бабай, Кыш бабай, бүләкләрне бир давай. Хәйләкәр дә инде, син үзең.
Кыш бабай. Хәйләкәр булмаса, Кыш бабай булмый бит инде ул.
Былтыр. Мине газлы иттең, балаларны бүләкле иттең. Бу сөенечтән бер биимичә булмый инде. Әйдәгез. балалар, бер заманча биеп Кыш бабайның һушын алыйк әле.
ЗАМАНЧА БИЮ “Микки маус”
Кыш бабай. Ну, биеп тә күрсәттегез, молодцы! Менә хәзер рәхәтләнеп бүләкләрне кабул итеп алыгыз.
Б Ү Л Ә К Л Ә Р Ө Л Ә Ш Ү. Балалар “Рәхмәт” әйтәләр. Кыш бабай белән Былтыр котлау сүзләре әйтеп, саубуллашып китәләр.
Кыш бабай. Көтеп алган очрашулар
Тиз генә үтеп китте
Инде хәзер саубуллашып
Китәр вакытлар җитте.
Күңел тынычлыгы телим,
Яңа елда һәркемгә
Бәхет, шатлык, сәламәтлек
Юлдаш булсын гомергә!
Кар кызы. Бәйрәм үтте, ә Яңа ел
Һәрбер өйгә киләчәк.
Яхшы булсын, имин булсын
Матур булсын киләчәк.
“Яңа ел килә”
( Чыршы бәйрәме сценарие)
Зал уртасында бизәлгән чыршы. Стенаны төрле сыйныф укучылары чыгарган газеталар, тәбрикләүләр бизи.
«Ашкынам мин урманнарга» җыры белән залга маскарад киемнәреннән үзләренең укытучылары белән укучылар керә. Чыршы тирәли басалар.
Алып баручы. Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле укытучыларыбыз, килгән кунакларыбыз! Яңа ел белән сезне!
1. Яңа ел! Бу сүзләрне ишетүгә безнең күз алдыбызга хуш исле зифа чыршы, ап-ак кар бөртекләре, җемелдәвек сихри утлар килеп баса.
2. Яңа ел диюгә – уен-көлке, җыр-бию, Кыш бабай, Кар кызы күз алдына килә.
3.Өр-яңа ел килә, өр-яңа.
Чынлап яңа булсын ул.
Кояш кебек, һәммә кешегә дә
Тигез көлеп торсын ул.
4. Күз яшьләре онытылып торсын,
Артка чиксен кайгы-борчулар.
Элеккечә утлар янып торсын,
Балкып торсын шулай чыршылар
Алып баручы. Шундый матур чыршыбызга берәр җыр җырламыйча булмас.
(Зур капчык сөйрәп, Убырлы керә)
Убырлы: Мин беләм, мин беләм чыршы турында җыр!
Алып баручы. Исәнмесез, сез кем?
Убырлы. Мин- Убырлы. Мине Кыш бабай бүләкләрне өләшә тор, дип җибәрде.
Алып баручы. Кыш бабайның үзеннән башка өләшергә ярамас бит,Убырлы. Ул килгәнче без җыр башкарабыз.
Убырлы. Җырлый беләсезме соң сез, ә? Миңа менә бу җыр бик ошый (җырлый):
Урманда яшәгән ди бер кечкенә чыршы,
Аның янында гел булган куркак куян җырчы…
Алып баручы.Туктале, туктале Убырлы! Син бит бу җырның көен генә дөрес җырлыйсың, ә сүзләре аның бөтенләй икенче төрле бит. Шулаймы, балалар?
Алып баручы. Әйдәгез, балалар, җырлап күрсәтик әле Убырлыга аның яраткан җырын. Чыршыбызга да күңелле булып китәр.
(“В родилась ёлочка” җыры башкарыла)
(Ишек шакыйлар)
Печкин. Тук- тук!
Алып баручы. Кем бар анда?
Печкин. Бу- мин, почтальон Печкин. Сезгә котлау китердем.
Алып баручы. Рәхим итегез!
Убырлы. Печкин иптәш, китер котлауларыңны. Үзем тапшырырмын.
Печкин. Ә сез кем буласыз? Паспортыгыз бармы? Монда мәктәп директорына тапшырырга диелгән. Кул куеп алырга кирәк.
Алып баручы. Алайса, Вәсим Хәмитовичны чакырырга кирәк.
Печкин. Директор иптәш, бу котлауларны үзегез тапшырырсыз. Менә монда кулыгызны куегыз.
Вәсим Хәмитович: Рәхмәт, Печкин әфәнде, бик теләп тапшырырмын. Монда 4 һәм 5 билгеләренә генә укыган балаларның әти-әниләрен кул кысып котларга, дип язган Кыш бабай.
Печкин. Болар бик күп бит, директор иптәш. 4,5лене киләсе елга азрак куегыз, миңа да җиңелрәк булыр.
Вәсим Хәмитович: Печкин әфәнде, хәзерге заманда бик белемле кешеләр кирәк бит, ә сез ничек уйлыйсыз?
Печкин. Әйтмәгез дә инде, директор иптәш, почта эшенең дә мәшәкатьләре бик күбәйде. Чутлап та бетереп булмый. Пенсиягә киткәнче тырышып карыйм инде.
Алып баручы. Әйдәгез безнең белән бәйрәмгә калыгыз.
Печкин. Юк-юк , иптәшләр. Бәйрәм котлауларын Кыш бабай ничек җибәреп җитешәдер. Әле ярый Матроскин белән дядя Фёдор да булышалар.
Алып баручы. Рәхмәт инде сезгә. Печкин әфәнде! Сау булыгыз!
(Вәсим Хәмитович чыгышы)
Җыр:
Алып баручы. Балалар, мин ниндидер тавыш ишетәм. Сез дә ишетәсезме?
(Ике куян килеп керә һаман бәхәсләшүләрен дәвам итәләр):
1 нче куян. Мин бирәм, мин бирәм. Минем бирәсем килә!
2 нче куян. Юк, үзем, үзем тапшырам!
Алып баручы. Исәнмесез, куянкайлар?! Нишләп тавышланышасыз? Ни булды?
1 нче куян. Без сезгә хат китердек. Хатны балаларга үзем бирәсем килә.
2 нче куян. Минем дә бирәсем килә.
Алып баручы. Туктагыз әле, дуслар, тынычланыгыз. Кайсыгыз җитез, шул тапшырыр хатны. Ә моны белү өчен мин сезгә бер уен тәкъдим итәм. Тыңлагыз. Менә бу ике урындыкны күрәсезме? Берегез монысына, ә икенчегез монысына утырырсыз. Сигнал булуга каршы яктагы урындыкка йөгереп барып урындык астыннан сузылган бауны тартып алырга тырышыгыз. Кем беренче булып тартып ала, шул безгә хатны тапшырыр. Аңладыгызмы? Килешәсезме?
1 куян. Мин беренче утырам. Мин хатны тапшырам.
2 куян. Юк, син түгел, мин, мин беренче утырам.
Алып баручы. Менә хәзер кем беренче икәнен күрербез. Башладык.
(Уен «Кем беренче?» Музыка.)
Алып баручы. Ай, нинди җитез икәнсез. Афәрин! Шулай да менә бу дускай урындыкка беренче булып утырды. Я тапшыр инде хатыңны тизрәк.
Хатны алып баручыга бирәләр.
Алып баручы. (Конвертны ача. Укый. Анда кыш бабайга телеграмма язырга кирәк диелгән).
Кыш бабайга телеграмма
Текст: “Симез, кызыл борынлы Кыш бабай! Бер ай инде балалар синең килгәнне көтәләр. Безнең уку турында сөйләшәсебез дә килми. Тизрәк килеп, үзеңнең зур капчыгыңны ач та, безгә бүләкләреңне тапшыр. Малайлар һәм кызлар!”
Алып баручы. Куянкайлар, сез нәрсә эшләдегез соң? Мондый телеграмманы Кыш бабайга җибәрәләрме инде? Кыш бабай безгә бөтенләй килмәс бит, безне көлкегә калдырырга уйладыгызмы?
Куян (иптәшенә): Әй, синең белән бәхәсләшеп, бүтән кәгазьне биргәнмен икән.
Менә бу кәгазьне Кыш бабай бирде (икенчене бирә)
Алып баручы. Мин инде ачарга да куркам. (Укый. )
«Кадерле балалар, тиздән сезнең Яңа ел бәйрәменә килеп җитәм. Күчтәнәчләр, бүләкләр алып киләм. Көтегез. Кыш бабагыз.»
Алып баручы. Рәхмәт сезгә, куянкайлар. Рәхмәт яхшы хәбәрегезгә, безне сөендерүегезгә! Кыш бабай белән Кар кызыннан башка гына бәйрәм итәбез дип уйлый башлаган идем инде. Безнең бәйрәмебезгә рәхим итегез. Кунак булырсыз. (Куяннар шатланышалар, сикергәләп алалар.) Әйдәгез алар килгәнче җырлап, биеп алыйк.
Җыр “Ашыга күр инде”
Җыр тәмамлангач, фонограммада кыңгырау чыңы, тояк дөпелдәве, җил сызгырган тавышлар ишетелә.
Алып баручы. Ишетәсезме, дуслар, кар-бураннар туздырып, кыңгыраулы пар атларда үзенең мәңге яшь Кар кызы белән Кыш бабай килә.
Музыка астында Кыш бабай белән Кар кызы килеп керә.
Кыш бабай. Исәнмесез, балалар!
Исәнмесез, әниләр!
Исәнмесез, әбиләр!
Исәнмесез, бәбиләр!
Яңа ел бәйрәмегез мөбарәк булсын, сый тулы өстәлләрегез түгәрәк булсын. Менә без дә Кар кызы белән тайгалар, тундралар кичеп, басуларны кар бөртекләре белән бизәп, урманнарны ак кар юрганга төреп, сезнең бәйрәмгә килеп җиттек. Ә сезнең бәйрәмегез әкияттәгедәй матур икән. Нинди мәһабәт чыршыгыз, бизәкләре күзнең явын алырлык!
Кар кызы. Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, кунаклар! Без сезгә ерак- ераклардан сәлам алып килдек.
Балалар. Исәнме, Кыш бабай һәм Кар кызы!
Кар кызы. Балалар, ә сез кем белән килдегез соң бүгенге бәйрәмгә?
Убырлы. Минем белән, минем белән. Мин алып килдем аларны. Алар бит бер нәрсә дә белмиләр, чыршының кайда икәнлеген дә белмиләр иде. Укучы булып йөриләр тагын шунда.
Алып баручы. Туктале, Убырлы. Син ник дип безнең балаларны шулай хурлыйсың?.
Убырлы. Кара ничек итеп киенеп килгәннәр, үзләре ялтыр-елтыр киләләр, күзләре янып тора, ә үзләре бер генә дә әйбер эшли белмиләр. Белмиләр шул, менә терә вәйт!
Алып баручы. Әйдәгез әле, балалар, бер биеп-җырлап алыйк әле, шигырьләребезне сөйләп күрсәтик әле Кыш бабайга.
Алып баручы. Кыш бабай, син утыр ял ит. (Урындык бирә)
Укучылар чыгышы
Алып баручы. Безнең балалар бик матур итеп шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Кыш бабай, сезгә безнең чыгышыбыз ошадымы?
Кыш бабай. Ошады, бик ошады. Бик зур рәхмәт сезгә!
Кыш бабай. Бик күп һөнәрләр беләсез икән, нәни дусларым. Минем оныгым да һөнәрсез түгел бит. Кызым, Карчәчәк, әйдә, кар бөртекләреңне ияртеп бер биеп тә күрсәт инде.
Кар кызы
Шундый матур бәйрәмне,
Бушка уздырмыйк әле.
Сез, балалар, кул чабыгыз,
Без биеп алыйк әле!
(“Кар кызы җыры” башкарыла, Карчәчәк һәм кар бөртекләре бии.)
Кыш бабай. Һай, кызым Карчәчәк,
Вәт биисез, ичмасам,
Синең баскан эзләреңә,
Мин дә китереп басам.
(Кыш бабай да татарча көйгә биеп китә.)
Кыш бабай. Уф, ардым! (Егыла. Карчәчәк белән алып баручы күтәреп утырталар.)
Кар кызы. Мин бии дип, сиңа да хәлдән тайганчы биергә димәгәндер бит инде, бабакай.
Алып баручы. Булдырдың бит, Кыш бабай! Ә уйнарга яратасыңмы соң?
Кыш бабай. Яратам. Бик яратам. Хәзер уйныйбыз, балакайларым. (Урыныннан тора. Эзләнә.) Бияләемне салып торган идем, кая китте соң? Хәзер, хәзер, сабыр итегез, бияләемне генә эзләп табыйм.
Алып баручы. Тырышыбрак эзлә, бабай, бияләеңне. Менә шулай. Менә шулай уйнарга яратабыз без.
Уен: «Бияләеңне тап».
(Көйгә балалар бияләйне бер-берсенә бирәләр. Кыш бабай тотмакчы була)
Кыш бабай. Арыдым, балалар.
Көлми торган кыз. (кычкырып елый)
Кыш бабай белән Кар кызы: — Нәрсә булды сиңа? Ник елыйсын?
Көлми торган кыз.: — Бөтен кеше күңел ача, бии, җырлый, көлә. Ә минем гел елыйсым килә. Берәр дару юк микән минем бу чиремнән?
Убырлы. Хи-и, нишләп булмасын ди.Хәзер менә себерке белән менеп төшәм дә арт җиреңә, сразы елаудан туктарсың.
Алып баручы. Чү,чү, туктале, Убырлы! Ник инде кызларны шулай куркытасын? Ул болай да бит елак. Аны минемчә көлдерергә кирәк. Ә моның өчен кызык уен уйнарга кирәк.
Убырлы. Хи-и-и, уен ди. Кем белсен ди ул кызык уенны? Болар бит (балаларга күрсәтә) сикерә, йөгерә, җырлый, бии генә беләләр. Ә менә кызык уенны алар белми. Әйдә спорим!
Алып баручы. Юк-юк, бәхәсләшеп тә тормыйм, чөнки безнең балалар барын да булдыралар. Кара әле, барысы да уйныйбыз дип торалар. Шулаймы, балалар? Уйныйбызмы кызык уенны? Яле, Кыш бабай, аңлат әле уенны.
Кыш бабай. Хәзер мин сезгә кар-бураннарымны җибәрәм, кулларыгызны өшетәм. Саклап кала алырсыз микән кулларыгызны суыктан. Яле, кулларыгызны сузыгыз әле, ә мин килгәндә, яшерегез! Ыыз-ыыз итәм.
(Уен: «Өшетәм»)
( Балалар түгәрәккә басалар да кулларын алга сузалар. Кыш бабай таягы белән аларның кулларына тимәкче була, ә балалар кулларын артка качыралар. Кемгә тия, шул кеше уеннан чыга)
Кыш бабай. Тагын уйныйбызмы, балалар?
Убырлы: И, карт җүләр! Карт башыннан уйнап ята бит, әй!(җиңеннән тарта) Шаштыңмы әллә? Күрше мәктәптә көтәләр бит үзеңне. ( Балаларга карап) Исләре киткән ди, анда инде күптән Дед Мороз биеп ята.
Кыш бабай. Кызым, бу хәсрәт капчыгын сез чакырдыгызмы соң?
Алып баручы: Юк, бабакай, юк. Нишләп без аны чакырыйк.
Кыш бабай. Алай булгач, җилләр иссен әле бу Убырлыдан.(Таягы белән “дөп”итеп идәнгә суга)
Әфсен-төфсен,
Җилләр иссен, давыл чыксын,
Һәм убырлы, безнең яннан
Юк булсын!
(Убырлы себеркесенә атланып чыгып китә)
Алып баручы. Ай-һай, гайрәтле соң үзең, бабакай. Күз ачып йомганчы юк булды бит Убырлы. Тик менә капчыгын гына монда калдырган. Әллә капчыгын да озатасыңмы, бабакай?
Кыш бабай. Ашыкма әле, кызым. Башта карыйк әле, хикмәте юк микән капчыкның?
(Капчыкны ачалар, эченнән Яңа ел килеп чыга)
Кыш бабай. Бәрәкалла, нәрсә булды соң әле бу? Кем килеп чыкты бу сихерле капчыктан?
Балалар. Яңа ел бит бу, Кыш бабай.
Кыш бабай. И картлык…! Танымый да торам, ләбаса. Исән- сау гына килеп җиттеңме, балам? Түрдән уз! Шатлык, муллык, тынычлык белән кил! Төкле аягың белән! Түрдән уз! (Кулыннан тотып,чыршы тирәли йөртә)Таныш бул, бу безнең мәктәпнең уңган балалары.
Балалар. Яңа ел! Түрдән уз, Яңа ел!
Яңа ел.
Дөнья әйләнеп, Картлары да шат,
Мин килдем менә. Җитсә дә йөзгә,
Урман, кырларга, Яңа бәхетләр
Чиксез бай җиргә. Китердем сезгә!
Монда – матурлык! Тик ул бәхетләр –
Монда — батырлык! Капчыкта түгел,
Зур төзелешләр Өләшеп бирергә
Шаклар катырлык! Ул кәнфит түгел!
Һәркем бәхетен
Табар эш белән
Тау ярып була
Күмәк көч белән!
Кар кызы. Тагын бер ел артта калды
Борчуы, шатлыклары.
Ак бәхетләр, уңыш теләп
Ява Яңа ел кары.
Кар кызы. Нигәдер чыршыбыз күңелсезләнеп утыра. Әйдәгез, бер җыр җырлап әйләник.
Җыр:
Алып баручы. Ни булды тагын, Кыш бабай?
Кыш бабай. Менә, 1нче сыйныф укучыларын капчыкка салып урманга алып китсәм ничек булыр икән?
Алып баручы. Барырга теләүчеләр булса бик тә әйбәт инде. Барасызмы, балалар?
Балалар. Барабыз, барабыз!
(Кыш бабай 3—4 баланы киң итеп тегелгән төпсез капчыкка кертеп, капчыкны, бәйли һәм күтәреп китмәкче була. Капчык төпсез булганлыктан, буш капчыкны күтәреп китеп бара.)
Кыш бабай.
Бәйрәм үтте, сәгать сукты –
Яңа ел килә безгә.
Яңа бәхетләр китерсен
Сезнең һәрберегезгә.
Килермен киләсе елга,
Ә сез белем туплагыз,
Белем кирәк һәр кешегә,
Ялкауланып тормагыз.
Нәкъ шунда, шушы сәгатьтә,
Йөгерә-атлый килермен,
Кемнең мине тыңлаганын,
Шул чагында белермен.
Кар кызы.
Күңелле булды бәйрәм,
Уйнадык әйлән-бәйлән.
Матур җырлар җырладык,
Кунак булып туймадык.
Тик китәр вакыт җитте.
Көтә безне янә юл.
Рәхмәт сезгә, балакайлар,
Котлы булсын Яңа ел!
Сау булыгыз, дуслар! Киләсе елга кадәр, дуслар!
Балалар. Хуш, бабай! Хуш Кар кызы! Сагынырбыз бер елдан соң, тагын килегез! (Кыш бабай, Кар кызы китә)
Алып баручы. Бәйрәмебез ахырга якынлашты .
Без телибез балаларга шатлыклы җәйләр,
Газиз әткәй-әнкәйләргә — озын гомерләр!
Без телибез илебезгә иминлек, байлык!
Без телибез hәммәбезгә исәнлек-саулык!
Алып баручы: Бәйрәм үтте, ә Яңа ел
Һәрбер өйгә киләчәк
Яхшы булсын, имин булсын
Матур булсын киләчәк.
Рәхмәт әйтик чыршыбызга,
Матур бәйрәме өчен.
Рәхмәт әйтик кунакларга
Килеп караган өчен.
Яңа елга яңа юлдан,
Нык басып бердәм керик.
Иң изге, саф теләкләрне
Бер-беребезгә телик.
Алып баручы: Яңа бәхет, зур уңышлар
Алып килсен Яңа ел.
Шатлык белән үтсен һәр көне,
Котлы булсын, Яңа ел!
Җыр
Сценарий «Хуш киласең, Яңа ел»
Балаларда яңа ел байрамена карата кызыксыну уяту,куңел кутаренкелеген арттыру.Шигырьларне,җырларны сангатьле итеп суйларга уйрату. Иҗади салатларен устеру.
Посмотреть публикацию
Скачать свидетельство о публикации
(справка о публикации находится на 2 листе в файле со свидетельством)
Ваши документы готовы. Если у вас не получается скачать их, открыть или вы допустили ошибку, просьба написать нам на электронную почту konkurs@edu-time.ru (обязательно укажите номер публикации в письме)
Балалар музыка астында залга керәләр.Чыршы янында басып калалар.
Алып баручы:Хәерле көн дуслар!Исәнмесез!Туган җиребезгә Яңа ел килә.
Менә үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән тагын бер ел үтеп китте. Аның урынына тагын да күбрәк бәхет-шатлыклар, күңелле мәшәкатьләр алып Яңа ел аяк баса. Яңа ел безгә бары яхшы хәбәрләр, муллык, тазалык, гаиләләребезгә иминлек, тынычлык алып килсен иде.
Без бүген чыршы янында
Әйлән-бәйлән уйнарбыз.
Кыш бабайны каршыларбыз
Матур җырлар җырларбыз.
Нинди матур безнең чыршы,
Җем-җем килеп яна ул.
Башлыйбыз чыршы бәйрәмен
Котлы булсын Яңа ел!
Күрегез бу чыршыны,
Матурланган, киенгән.
Безгә калын урманнан
Ул кунак булып килгән.
Әй, чыршыкай-чыршыкай
Үзең бигрәк купшыкай.
Яшел күлмәк кигәнсең
Күп бизәкләр элгәнсең.
Алып баручы: Дусларым карагыз әле, бүген безнең бәйрәмебезгә нинди матур итеп киенеп, ясанып, бизәнеп ямь-яшел мәһабәт чыршы килгән. Без яңа ел бәйрәмен яратабыз һәм чыршының безгә кунакка килүенә бик сөенәбез.
Нишләптер чыршының утлары кабынмаган, әйдәгез без аңа ярдәм итик.
(Балалар чыршыга карап өрәләр, чыршыда утлар кабына.)
Алып баручы: Менә ничек күңелле булып китте.
Чыршы килгән бүлмәбезгә
Тәмле исләр аңкытып
Тора залның уртасында
Нурлы йөзен балкытып
Яшел күлмәге укалы
Сәйлән белән чигелгән
Ә өстенә әйтерсеңлә
Энҗе карлар сибелгән
Безнең чыршы бик биек
Тора түшәмгә тиеп
Әтидән дә ул биек,
Әнидән дә ул биек
Тора түшәмгә тиеп.
А.б: ә хәзер әйдәгез чыршыбызга матур җыр җырлап алыйк.
Җыр “Чыршыкай”
Балалар, бәйрәмебез башланды, ләкин нишләптер безгә күңелсез. Әйдәгез әле, бергәләп Кыш бабайны чакырыйк.
-Кыш бабай, кил безгә. Яңа ел бәйрәменә. (кабатлана р, күренми бит әле ул. Юлда берәр бәлагә тарыдымы икән?
(Куян йөгереп керә) Куян. Исәнмесез балалар, исәнмесез кунаклар. Нишләп болай моңаеп торасыз әле.
А.б , Кыш бабай да күренми. Куянкай, син күрмәдеңме соң аны? Куян. Юк шул , балалар, күрмәдем, үземнең дә башыма бәла төште бит әле. Бер капчык кишер җыеп алган идем быел бакчадан . Шул кишерләремне югалттым бит, кемдер минем белән шаярып кишерләремне алып киткән. Балалар, миңа кишерләремне табарга ярдәм итмәссез микән, аннан мин дә сезгә ярдәм итәрмен, Кыш бабайны эзләп килермен.
А.б. Балалар, әйдәгез Куянны бәладән коткарыйк, кишерләрен таба алмаса , ул кышны ничек чыгар, ул бит ачка үләр. Ярдәм итәбезме Куянга, балалар?
Балалар. Ярдәм итәрбез.
«Серле капчык» уены.
А.б. Балалар, менә монда чыршы төбендә бер капчык тора, ниләр бар икән анда, карыйм әле. (а.б. капчыкны ачып карый, ләкин балаларга күрсәтми) Кайсыдыр наяны Куянның кишерләрен уенчыклар янына тутырып куйган бит монда. Ягез әле, балалар, сез шул әйберләр арасыннан карамыйча гына, кул белән тотып карап кына кишерләрне аерып алырга тиешсез. Куянга булышып алыйк. (балалар, капшап карап, кишерләрне чиләккә аерып тутыралар.)
Куян. Бик зур рәхмәт инде сезгә, балалар. Мине кышкы салкыннарда ач йөрүдән коткардыгыз. Инде мин дә сүземдә торырмын, Кыш бабайны эзләргә булышырмын.Сез күңелсезләнмәгез әйдәгез әле куянкайлар дусларым биеп алыйк.
“Куяннар биюе”
Куян: Дусларым, борчылмагыз. Сезгә ярдәм итәрмен, Аякларым бик җитез, Хәзер килеп җитәрмен. Сезнең матур җырларыгызны ишетеп Кыш бабай да килеп җитәр. Мин хәзер, озакламам. ( чыгып китә)
Залга бүре керә
Бүре. (иснәнеп) Куян исе килә, кая качты икән бу озын колак, бик тә ашыйсым килә бит. Агач төбендә утырмыймы икән? (чыршы төбендә иснәнеп йөри, балаларны күреп ала.) Сез кемнәр, нишләп йөрисез монда. Сез куянны күрмәдегезме?
А.б. Туктале Бүре. Бүген бит бәйрәм, син нишләп бәйрәмдә болай усалланып йөрисең . Тимә син Куянга, кал безнең янда . Бергә уйнарбыз, күңел ачарбыз. Бу бәйрәм безгә елга бер генә килә бит. Балалар, әйдәгез әле Бүрене дә биетеп, җырлатып алыйк, күңелсезләнеп тормасын, бәлки аңынчы Кыш бабай да килеп җитәр.
Бүре. Балалар, сезнең янда бик күңелле булды әле. . Минем дә сезгә ярдәм итәсем килеп китте бит әле. Буран булгач, юлларга бик күп кар яуган, Кыш бабай бәлки адашып йөри торгандыр, мин юлларны чистартып алыйм әле. Сез күңелсезләнмәгез, мин хәзер. Бүре карларны себергәләп чыгып китә.
А.Б. Әйдәгез эле балалар кыш бабабыз килгәнче шигырләр сөйләп җырлар җырлап алыйк.
Тышта нурлы күңелле
Җиргә ап-ак кар ятты
Җырлап ,биеп каршылыйбыз
Яңа ел таңы атты!
Уянып бүген иртән
Карасам тәрәзәгә
Ак сакаллы кыш бабай
Кар алып килгән безгә
Әйдәгез тауга барыйк
Чанада шуып алыйк
Шундый рәхәт саф һава
Тышта ап-ак кар ява.
Җыр “Кыш”
Алып баручы : Бәйрәм кичәсен күптән башласакта ,нигәдер Кыш Бабай
белән Кар кызы күренми.Кайда тоткарландылар микән?Әйдәгез бергәләп чакырыйк әле.
Балалар:Кыш Бабай кил тизрәк Яңа ел бәйрәменә,чыршы әйләнәсендә
җыр җырлап әйләнергә.
Кыш Бабай:Исәнмесез,балалар!
Исәнмесез кунаклар!
Яңа ел котлы булсын,
Бәхетләр алып килсен.
Кар кызы :Исәнмесез,балалар!
Балалар:Исәнме,Кыш бабай.
Кыш Бабай: Кар –бураннар туздырып, барыгызны туңдырып,
Ерак юллар үттем мин.сезгә килеп җиттем мин.
Сез дә мине көткәнсез,чыршы бизәп куйгансыз.
Җем-җем яна утлары,яктыртсын ул юлларны.
Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар. Барыгызны да Яңа ел белән тәбриклим, Яңа елда яңа шатлыклар, нык сәламәтлек, бәхет телим.
Кар кызы. Мин дә бабакаемның сүзләренә кушылам. Балалар, әти-әниләр, барчагызны да бәйрәм белән котлыйм, бәхетле, тәйфыйклы, сау-сәламәт булып үсегез. Яңа еллар мөбарәк булсын
.А.б. Бабакай, кара әле без чыршыны ничек матур итеп бизәдек.
Кыш бабай. Әйе шул , мин сезгә урмандагы иң матур чыршыны җибәрдем, Балалар, чыршы сезгә охшадымы?
Балалар. Әйе, бабакай, рәхмәт.
.
А.б. Рәхмәт сиңа , Кыш бабай, безне сөендергән өчен. Без дә сиңа үзебезнең матур шигырьләребезне, җырларыбызны бүләк итәбез. Әйдәгез , балалар, чыршы тирәсенәрәк, Кыш бабай янынарак килик тә бәйрәмебезне дәвам итик.
«Кыш бабай» җыры башкарыла.
Яшел чыршы тирәсендә
Җыелып бертугандай,
Әйлән-бәйлән уйный идек,
Килеп керде Кыш бабай.
Әй Кыш бабай, Кыш бабай,
Хуш киләсең, уз бире!
Шатланышып җыр белән
Каршылыйбыз без сине.
Җырлый-җырлый әйләнәбез,
Чыршы тора уртада,
Кунак булып ак сакаллы
Бабай килгән чыршыга
Бәйрәмебез син килгәч
Матурланды тагын да.
Бик күңелле уйнавы
Яшел чыршы янында.
Кыш бабай, мине
Бүген син макта
Бер яшькә үстем
Син килгән чакта.
“Кар бөртекләре”бию.
Кыш бабайның куллары
Салкын диеп уйладым.
Башымнан сөйгән иде,
Чак-чак “эреп” куймадым.
Җылы икән, бик җылы
Кыш бабайның куллары.
Шуңа күрә гел актыр,
Аның йөргән юллары.
Кыш бабай,кыш бабай
Гел безнең янда бул
Син булгач тагын да
Күңелле Яңа ел!
Әй Кыш бабай, Кыш бабай
Күптән таныш инде син.
Тик ни өчен Кыш әбине
Бер дә алып килмисең?
Ул да биеп йөрер иде
Безнең чыршы янында.
Кыш әбине дә калдырма
Тагын килгән чагында.
Ах какой хороший
Добрый Дед мороз !
Из лесу нам елку
К празднику принес.
А.б. Бабакай, без сиңа һөнәрләребезне күрсәттек, ә хәзер син дә безгә бер биеп күрсәт инде. (Кыш бабай һәм балалар күмәк татар биюен бииләр) Кыш бабай. Уф, ардым.
Кыш бабай. Менә балалар, безнең бәйрәм узып та бара. Миңа да сезнең белән саубуллашырга вакыт. Киләсе елга кадәр тагын да зур үсегез, авырмагыз, әйбәт булыгыз, олыларны ихтирам итегез, аларның сүзен тыңлагыз, дус, тату яшәгез.
Кыш бабай. Мин Кыш бабай, Суык бабай
Балаларны яратам.
Яңа ел белән котлап,
Бүләкләр дә таратам.
Кыш бабай саубуллашып чыгып китә.
Алып баручы:
Яңа бәхет, зур уңышлар
Алып килсен Яңа ел.
Шатлык белән үтсен һәр көн,
Котлы булсын, Яңа ел!
Бәйрәм тәмам.
.
Содержание
- Хуш килэсен, яна ел!
- “Чыршы белэн булган хэл”.
- Яңа елга сөенарий мәктәп өчен
Хуш килэсен, яна ел!
Зал бэйрэмчэ итеп бизэлэ, зал уртасында – яшел чыршы тора, яна ел плакатлары, укучылар ясаган рэсемнэр куела. Бэйрэм жыры янгырап тора.
Чыршы янына алып баручылар чыга. (1кыз, 1 егет )
1нче алып баручы: Хэерле кич, хормэтле дуслар, укытучылар, укучылар, килгэн кунаклар!
2нче алып баручы: Яна ел белэн сезне! Якынлашып килуче яна ел белэн!
1нче ал.б.: Җиһанның барлык почмакларында, бар доньяда иске елга йомгак ясалып, яна елга планнар корыла. Чонки ботен донья буйлап Яна ……. нче ел атлый.
2нче ал.б. Тиздэн мэнге тынгы белмэс сэгать теллэре, бар жиһанга ор-яна ел килуен хэбэр итеп, 12 не сугачак! Яна ел сэгате! Ул безне чиксез килэчэк белэн тоташтыручы бер мизгел. Бер уйласан, Иске ел киченнэн Яна ел таңына бер адым хэм менэ шул бер адымда- эйтеп бетергесез ометлэр белэн тулы килэчэк.
1нче ал.б.: Шушы матур бэйрэм белэн котлау очен, суз мэктэп директоры- ……нэ бирелэ.
Котлаулар, укучыларга рэхмэт хатлары тапшырыла.
2нче ал.б.: Матур телэклэргэ кушылып, __________________ башкарачак жыр сезгэ яна ел котлавы булып ирешсен.
1нче ал.б.: Башлана йорэкне жилкетеп Яна ел,
эйтерсен, жинугэ онди ул яна жыр
Ямь – яшел чыршылар — Яна ел байрагы,
Ак бэхет олэшэ Яна ел бэйрэме.
2нче ал.б.: Исэнме яна ел! Исэнме яна кон!
Рэхим ит илемнен туренэ.
хэркемнен йозендэ, кузендэ
ор-яна елмаю куренэ.
жырлый _____________________
жыр тэмамлану белэн чыршы артыннан себеркегэ атланып Убырлы килеп керэ. Себеркесен тыялмыйча интегэ, берничэ тапкыр чыршыны урап чыга.
Убырлы: Тр-р-р.Нинди жир бу? (иснэнеп) эдэм исе килэ тугелме? Бу бизэлгэн чыршы нэрсэ эшлэп тора монда? Утыным беткэн иде, себеркемэ тагып алып китим эле. (колэ, шатлана).
Шул вакытта чыршы артыннан Шурэле килеп керэ.
Шурэле: Ни эшлэп йорисен син монда урман эбие?
Убырлы: Сэлам. эйдэ булыш ичмасам, курыкма мин Былтыр тугел, бармагынны кыстырмам., себеркегэ тагыш эле менэ бу чыршыны.
Шурэле: эле яна гына лесник та утеп китте. Ялгышмасам, фэлэн авыл мэктэбе укучылары да нарат куркэсе жыярга килгэннэр иде бугай.
Убырлы: Ай Алла! Кайдан алам инде хэзер утынны?
Юлбарыс килеп керэ.
Юлбарыс: Нинди жыелыш бу?
Шурэле: Менэ урман эбие узенен тракторы белэн утын эзлэп чыккан. Чыршыны тагып алып китмэкче була.
Маймыл: Ничек?! Бу бит гади генэ чыршы тугел, Яна ел чыршысы!
Толке килеп керэ
Толке: Нэрсэ булды? Ни бар монда? эллэ берэр нэрсэ тараталармы? Мин списокка кердем микэн?
Убырлы: (себеркесе белэн тортеп) Син нэрсэ хэйлэкэр толке, яна елга бер-бер план корып йорисендер эле хэйлэкэр.
Шурэле: Куян елы килгэнгэ соенэдер инде.
Толке: Куян елы? Эх-х-х, куян-куянкайлар….
Шулвакыт шурэленен кесэсендэ телефон шалтырый.
Шурэле: Алло-алло, тавышланмагыз. Нэрсэ?, Кыш бабай белэн кар кызы, яна ел юлга чыкканнар дисенме? Дуслар! Кыш бабай белэн кар кызын, яна елны каршы алырга эзерлэнергэ кирэк.
Убырлы: Кая эле мин тиз генэ карап килим, күрү белэн сезгэ хэбэр итэрмен.
(Себеркесен кабындырып карый, кабынмый) Нигэдер “Мерседес” кабынмый эле, этегез эле арттан, нэрсэ карап торасыз?
Барысы бергэлэшеп этэлэр, Убырлынын машинасы кабына, юлбарыс та ана утырып китэ.
Толке: эйдэгез эле дуслар, без алар килгэнче укучылар чыгышын карый торыйк.
11класслар башкаруында ____________
10класс _________________
9кл _____________________
8 кл_____________________
Убырлы килеп керэ, юлбарысны утыртып, музыка куела “Нас не догонят”
Убырлы: Каршы алыгыз дусларым Кыш бабай, кар кызы, Яна ел килеп житте!
Барысы бергэ керэлэр. Каршы алалар, шатланалар.
Кыш бабай: Исэнмесез дусларым! Яна ел белэн барчагызны!
Кар кызы: Исэнмесез кадерле дуслар! Бэйрэм белэн!
Толке: Саумы , Кыш бабай! Син алып килгэн Яна ел белэн! эйдэ турдэн уз! Хэерле сэгатьтэ.
Яна ел: Исэнмесез! Мин — яна ел, сезне бэйрэм белэн тэбрик итэм!
Яна йортнын ишеген ачкан кебек
Сезнен янга мин дэ килеп кердем,
Нигезлэрем минем ныклы булсын,
Котлы булсын бу ел, котлы булсын!
Белэм, миннэн хэркем нидер котэ,
Шатлык, бэхет, сою омет итэ.
жирдэ бэхет, хэрчак ныклы булсын,
Котлы булсын бу ел, котлы булсын!
Бергэлэп чыршы эйлэнеп жыр башкару “В лесу родилась ёлочка”,
Яна елны котлап кул чабалар. Шурэле кар кызына карап торганнан сон,
Шурэле: Ай-яй матур икэн безнен кар кызы. Шундый матурлыгын белэн син матур жырлар да жырлыйсындыр.
Кар кызы: эйе дусларым. Сезне бэйрэм белэн котлап жыр башкарасым килэ.
Кар кызы жырлый.
Юлбарыс: Кыш бабай! Бергэлэп уйнап алыйк. _________________________
Кыш бабай: Укучылар, дусларым! Сезнен барыгызнын да унган, булган икэнлегегез куренеп тора. Мин шушы матур яна ел кичендэ гел “4”, “5” ле билгелэренэ генэ укыган укучыларны котлап китэсем килэ. (котлау открыткалары таратыла, телэклэр эйтелэ)
Кыш бабай: Кадерле дусларым, сезне тагын бер кат Яна ел белэн котлыйм. Сезгэ бэхет, шатлык, укуыгызда, эшегездэ зур унышлар телим, бэхетле булыгыз. Бик кызганыч, лэкин безгэ китэргэ вакыт житте. Безне эле башка мэктэплэрдэ дэ котэлэр.
Убырлы: Кыш бабай сез киткэнче эйдэгез эле бергэлэп, чыршы тирэли биеп алыйк.
Татарча кумэк бию башкарыла, биюдэн сон кыш бабай, кар кызы,хэм башкалар барысы да бергэ чыгып китэлэр
Кыш бабай: Хушыгыз дусларым , килэсе елга кадэр.
Кар кызы: Хушыгыз дусларым, хушыгыз. Сезгэ иминлек, матурлык, татулык телим.
Яна ел: хушыгыз, барыгызны да бэйрэм белэн.
1нче ал.б.: Яна еллар килсен бэхет алып,
Яна еллар килсен елмаеп.
Кунеллэрдэ мэнге шатлык булсын,
Яшэмэгез, дуслар монаеп.
2нче ал.б.: Зур ометлэр белэн каршылыйбыз
2018нче ел башын,
Игелек хэм михербанлык кына
Булсын иде синен юлдашын.
1нче ал.б.: Кадерле бер кунак коткэн кебек
Яна елны котте йорэклэр,
Белэклэрдэ яна хезмэт дэрте,
Кунеллэрдэ яна телэклэр.
2нче ал.б.: эй дустым, каршыла
Яна ел юллары ун булсын.
Елларнын коне куп, шуларнын барсы да
Куанып яшисе кон булсын.
1нче ал.б.: эй дуслар, эле дэ бэйрэмнэр бар. Бугенге коннэрдэн ничек атлар иден? омет белэн тулы хислэренне доньяга ничек белдерер иден?
2нче ал.б.: Шулай дустым! Кара тирэ-ягына , янында туганнарын, дусларын якташларын бар. Бэхет телэ син аларга. хэр елмаюлы карашны шундый ук жылы караш белэн каршыласын. Бер-беренэ изгелектэн боек эшлэр башлана. Яна елга беренче адым изгелек булсын.
1нче ал.б.: э хэзер (уеннар) ____________________________
________________________
1нче ал.б.: Чэчэк кебек ап-ак карлар яуды
Туган ягын сагынып кыш килде.
Ак буздэй йомшак кар белэн
жирне билэулэп торде.
Кыш ул узе йорми ялгыз гына
житэклэгэн куркэм бэйрэмне,
Нинди бэйрэм? диеп сорамагыз,
Буген бездэ …………………………..
(уеннар)__________________________________
__________________________________
1нче ал.б.: Язмышлардан узмыш булмаса да,
Тотып бэхет дигэн ачкычны
Яна елнын яна капкаларын
Топкэ кадэр каерып ач, дустым.
2нче ал.б.: Ач син, шыгырдатып бу капканы
Яшик эле жырлы коннэрдэ
Уй-фикерлэр эшкэ ашсын быел,
Хыял-тошлэр кучсен оннэргэ.
1нче ал.б.: Куклэр аяз, донья имин булсын,
Хэерчелек ишек какмасын.
Шэфкатьле бул, беркем бу тормышта
Шатлык чэчеп, кайгы тапмасын.
2нче ал.б.: Яна ел программасынын беренче олеше тэмам. Барыгызны да яна еллар белэн!
“Чыршы белэн булган хэл”.
Катнашалар:
Убырлы.
Шурэле.
Тылсымчы.
1 нче клоун.
2 нче клоун.
Чыршы.
(Себеркегэ атланып Убырлы керэ. Себеркесен туктата алмый) .
У.Тыр-тыр-тыр… Тыр ,- дим ! Йэ алла, тыр, -дим.
(Убырлы себеркесен кочкэ туктатып кырыйга куя. Кулы белэн битен жиллэтеп йори башлый , йогереп кергэн Шурэлене курми , бэрелешэлэр. Шурэле кул-аякларын жэеп егыла. Убырлы аны карап эйлэнеп чыга, кул-аякларын кутэреп карый. Алар шап итеп идэнгэ килеп тошэлэр. Убыр кулларын угалый.)
У. улгэн ахры … Хи-хи-хи..
Ш. (Сикереп тора) Кем улгэн?
(Убырлы куркып кырыйга сикерэ, дер-дер калтырый. Шурэлеаны танымагандай ике ягына да чыгып карый).
Ш. (Танып) эй, Убыр, син тугелме соң бу?
У. ( Соенеп) И-хи –хи , эйе шул. Котымны алдың. Нишлэп йорисең?(Кылана).
Ш. э-э, минме? Мин балаларның бэйрэмнэрен бозарга дип килгэн идем.
У. (Шатланып.) Мин дэ шуңа йорим ич, ихи-хи-хи –хи.
Ш. эйдэ, хихылдап торма эле монда. Эш турында уйларга кирэк.
У. Ничава , мин барында курыкма син.
Ш.(Серле итеп пышылдый). Белэсеңме ?
У. Белэм!
Ш. Нэрсэ белэсең соң син , чупрэк баш ! эйбэтлэп тыңлап бетер!
У. (Кыланып колагын куеп тыңлый). Ярар , ярар.
Ш. (Як-якка каранып ала) Балаларның чыршыларын урларга кирэк.
У. эйе шул, чыршылары булмагач, бэйрэмнэре дэ бозылыр.
Ш. Кемдер килэ, эйдэ качып торыйк.
(Ике клоун керэ).
1к. Син нишлэп соңга калдың? Без бит бэйрэмне башларга тиеш. энэ купме халык жыелган.
2к. э чыршы кайда соң?
1к. эйдэ алып килэбез.,итэклэшеп чыгып китэлэр.
(Качкан жирдэн Шурэле белэн Убырлы чыга).
Ш. эхэ, тегелэр чыршыга киттелэр.
У. Безгэ ничек тэ бу балаларны алдалап чыршыны урларга кирэк.
Ш. энэ, чыршыны алып та килэлэр .
У. эйдэ , тагын качып торыйк.( Качалар).
(Чыршы булып киенгэн баланыны житэклэп клоуннар керэ).
1к. Менэ чыршы да булды.
2 к. э хэзер балаларны алып килергэ кирэк.
1к. Чыршыны калдырып китэбезме?
2к. Без бик тиз килеп житэбез бит.
1к. Чыршы , син безне котеп тор , без тиз генэ балаларны чакырып килэбез. (Китэлэр).
Ч. ( Елап жибэрэ.) уземне генэ калдырып киттелэр.
(Арттан Шурэле белэн Убырлы якынлаша. Шурэле бер ягыннан килеп куркыта да, Чыршы икенче якта торган Убырлы кулына ава).
Ш. эхэ, менэ чыршы безнеке.
У. Бизэргэ кирэк моны.
Ш. Чуртым белэн бизикме аны?!
У. (Уйлап тора.) Таптым! ( Бер капчык тартып чыгара , аннан рогатка ала. ) Менэ монсын узган жэйдэ бер малайдан колагын борып алдым. Кырлай урманында кошларга атып йори иде. (Чыршыга элеп куя.
» 1”ле, «2” ле билгелэрен ала. ) э боларын юлдан таптым.
Мэктэптэн кайтучы балаларның сумкасыннан тошеп калганын курдем дэ, туктале мин эйтэм, кирэге чыгар, дип тыгып куйган идем.
Ш. (Убырлының кулыннан алып эйлэндереп-эйлэндереп карый.) Кара эле эй, бигрэк матурлар.
У. (Шурэленең кулыннан тартып ала. ) эйдэ, тизрэк элеп куярга кирэк.
Бик кызыксаң, минем чормада ике капчык бар эле ул. (Элэ).
Ш. хи-и-и, бигрэк матур булды инде.
(Икесе бергэ жырлап биилэр, Чыршыны да кулыннан тотып мэжбури биетэлэр, эйлэндерэлэр).
У. хэм Ш. Чыршы яшел тунын киеп,
Чыгып басты уртага.
Киендердек, бизэндердек,
эзерлэндек Ёлкага.
жырлыйбыз да, биибез дэ,
Без чыршы тирэсендэ.
Чыршысыз калды балалар
очиле мэктэбендэ.
У. эйдэ, бау бир , бэйлибез.
Ш. (Бау тартып чыгара.) хи- и, бар ул андый нэрсэ, мэ.
(Шурэле бау алып килэ. Чыршыны остэн аска кадэр бау белэн эйлэндереп бэйлилэр).
Ш. хи –и-и, бэйрэмнэрен тэки бозабыз бит, эй. эйдэ , кутэрдек.
(Убырлы кабаланып эле себерке янына йогереп килэ, эле чыршы янына, кайсын тотарга белми. Шулай ике арада бераз йогереп йоргэч, кочкэ себеркене бер кулына тотып, бер кулы белэн Шурэлегэ Чыршыны кутэрергэ булышып , чыгып китэлэр. Клоуннар йогереп керэ).
1к. э чыршы кайда соң?
2к. Юк… Кая китте икэн ?
1к. Нишлибез инде хэзер. Балалар да килеп житэр.
2к. Аларга нэрсэ дип эйтербез?
1к. Без узебез гаепле. Чыршыны кунакка чакырдык, э узебез узен генэ калдырып киттек.
2к. Их, табылса бутэн алай эшлэмэс идек
1к. Табылмас шул инде. Шушы Яңа ел бэйрэмендэ берэр могжиза булса гына инде. Яңа ел бэйрэмендэ ботен телэклэр дэ утэлэ, дилэр бит.
2к. Их, хэзер бер тылсым иясе килеп чыксын иде.
(Тылсымчы керэ).
Т. Я кайсыгыз мине чакырды?
1к. Сез кем буласыз?
Т. Танымыйсызмыни?
К-р икесе бергэ. Тануын таныйбыз да…
2к. Тылсымчылар экиятлэрдэ генэ була дип уйлый идек.
Т. эйе, Яңа ел бэйрэмендэ барлык экият геройлары да экиятлэрдэн чыгып, мэктэплэргэ, балалар янына килэлэр. Явызраклары торле начарлыклар эшлэргэ момкин. э дус , бердэм балаларга алар берни дэ эшли алмыйлар. Менэ буген сезнең мэктэпкэ Шурэле белэн Убырлы килделэр , Чыршыны шулар урладылар.
1к. Ах, Чыршыны калдырып китмэгэн булсак…
2к. Хормэтле Тылсым иясе, зинхар безгэ Чыршыны коткарырга ярдэм итегез.
Т. Ярдэм итэрмен. Лэкин сезгэ дэ тырышырга туры килер. Убырлы Чыршыны 2 табышмак белэн сихерлэп биклэп куйды. Чыршы мэктэптэ укымагач. Ул табышмакларның жавабын белми икэн.
К-р. Тизрэк эйтегез ул табышмакларны. Без табышмак чишэргэ яратабыз.
Т. (1к.-га ) Беренче табышмакны син тыңла.
Чылт-чылт кузле,
Адэм тосле йозле,
учеклэшер узе.
Ходайның бойрыгы —
Бардыр койрыгы.
1к. Таптым! Маймыл – бу табышмакның жавабы.
Т. (2к. га) э хэзер син тыңла.
Укталы да , чукталы,
Муены яшел нукталы,
Тубэсендэ тарагы,
Койрыгында урагы,
Тэпиендэ сэнэге,
Шул ни булыр, я эле?
2к.Белдем! этэч!
Т. Булдырдыгыз, акыллы балалар икэнсез. Тагын бер соравым бар эле. эйтегез эле, ни очен бу табышмаклар маймыл хэм этэч турында булды икэн ?
1к. Узган ел – маймыл елы иде.
2к. э Яңа ел этэч елы булачак.
Т. Булдырдыгыз. Хэзер Убырлы белэн Шурэле Чыршыны монда алып килерлэр. (Тылсымлы таягын болгап жибэрэ).
(Чыршыны житэклэп Шурэле белэн Убырлы керэлэр).
Ш. Балалар безне гафу итегез инде , без ялгышканбыз.
У. Без бутэн алай эшлэмэбез.
Т. Гафу итэбезме аларны?
1к. эйдэгез , гафу итик, бэйрэмне бозмыйк.
2к. энэ балалар да килэ.
2. Балалар 2,3,4 –нче сыйныф укучылары, “Новый год, елки, шарики, хлопушки” жырына кумэк бию биеп чыгалар.
3. Шигырьлэр
1. Укучы:
Бар табигать ап-ак кардан
Калын юрган ябына.
э без килдек бергэлэшеп,
Яшел чыршы янына.
Исэнме, чыршы, исэнме!
Тагын бер ел утте.
Куңелле чыршы бэйрэмен
Балалар куптэн котте.
2.Укучы:
Ян яктырак, чыршыкай,
Балкысын утларың.
Буген синең тирэңэ
жыелган дусларың.
Курегез безнең чыршыны,
Ничек матур киенгэн.
Безгэ бэйрэм ясар очен,
Урманнан безгэ килгэн.
3.Укучы:
Нинди генэ уенчыклар,
Муенсалар юк анда.
Серле шар хэм алмалар
Борелэр дэ бар анда.
Гажэп куркэм безнең чыршы
жем-жем килеп яна ул.
Башлыйбыз чыршы бэйрэмен
Котлы булсын Яңа ел!
Бергэ: Котлы булсын Яңа ел!
Алып баручы:
Хэерле кон дуслар! Исэнмесез –олыгыз да, кечегез дэ, яшегез дэ, картыгыз да. Туган жиребезгэ Яңа ел килэ. Без дэ буген Яңа елны каршы алу бэйрэменэ жыелдык. Барыбыз бергэ куңелле итеп бэйрэм итик эле.
(Ишек шакыйлар)
4. Сценка “Почтальон Печкин”
Печкин. Тук- тук!
Алып баручы.Кем бар анда?
Печкин. Бу- мин, хат ташучы Печкин. Сезгэ котлау китердем.
Алып баручы. Рэхим итегез!
Печкин иптэш, китерегез котлауларыгызны. узем тапшырырмын.
Печкин. э сез кем буласыз? Паспортыгыз бармы? Монда мэктэп завучына тапшырырга диелгэн. Кул куеп алырга кирэк.
Алып баручы. Алайса, Дилэ апаны чакырырга кирэк. Дилэ Аглязетдиновна.Сезгэ почта килде.
(Директор тургэ уза)
Печкин. Завуч иптэш! бу котлауларны узегез тапшырырсыз. Менэ монда кулыгызны куегыз.
Директор: Рэхмэт, Печкин эфэнде, бик телэп тапшырырмын. Монда 4 хэм 5 билгелэренэ генэ укыган балаларны котларга, дип язган Кыш бабай.
Печкин. Болар бик куп бит, завуч иптэш. 4,5лене килэсе елга азрак куегыз, миңа да жиңелрэк булыр.
Директор: Печкин эфэнде, хэзерге заманда бик белемле кешелэр кирэк бит, э сез ничек уйлыйсыз?
Печкин. эйтмэгез дэ инде, завуч иптэш, почта эшенең дэ мэшэкатьлэре бик кубэйде. Чутлап та бетереп булмый. Пенсиягэ киткэнче тырышып карыйм инде.
Алып баручы. эйдэгез безнең белэн бэйрэмгэ калыгыз.
Печкин. Юк-юк , иптэшлэр. Бэйрэм котлауларын Кыш бабай ничек жибэреп
житешэдер. эле ярый Матроскин белэн дядя Фёдор да булышалар.
Алып баручы. Рэхмэт инде сезгэ. Печкин эфэнде! Сау булыгыз!
5. Котлау очен суз директорга бирелэ.
6. 3-нче сыйныф укучылары шигырьлэр сойли
1 УКУЧЫ:
Буген бездэ зур бэйрэм
Буген яңа ел килэ
Буген куңеллэр жырга
хэм биергэ жилкенэ
Бераз гына моңсу да
Ник икэнен мин белэм
Хушлашабыз,чонки без
Буген иске ел белэн
Тик кайгырмыйк эле без
Шаярыйк колик кенэ
Чонки безгэ ор-яңа
Башланмаган ел килэ
2 УКУЧЫ.
Карлар ябалак-ябалак,
Коннэр-тоннэр яңа, ак!
Бу Яңа ел – иң яңа ел,
Барсыннан да яңарак!
Тылсымлы икэн Яңа ел –
Капкасыннан кергэч тэ,
Кинэт кенэ усеп життек,
усеп киттек бер яшькэ!
3 УКУЧЫ.
Тик Яңа ел бер ук елда
Булсын иде берничэ.
Яңа елның берсенэ дэ
Калмас идек кермичэ!
Яңа ел еш булса, куптэн
Дэу кеше булыр идек,
Кубрэк «бишле» алыр идек,
Бик кочле булыр идек!
4 УКУЧЫ.
Хэер, жэй коне диңгезгэ
Ялга киткэн арада,
эбилэргэ, бабайларга
Ярдэм иткэн арада,
жэйлэр уткэн арада,
Кышлар коткэн арада,
Сизми дэ калырбыз эле –
Яңа елга житэрбез,
Тагын бер яшькэ усэрбез,
Тагын бэйрэм итэрбез!
5 УКУЧЫ.
Алдагы ел белэн тагын
Якыная арабыз.
Тиз килсен дип, Яңа елга
Без узебез барабыз!
Телэсэгез, эйдэгез,
Без сезне дэ алабыз!
(Р. Миңнуллин. «Яңа ел».)
Алып баручы:
Инде сезгэ серем бар
Сойлэп бирим шаяннар
Урмандагы жанварлар да
Буран диеп тормыйлар
Буген бэйрэм ясыйлар.
Курэм сезгэ бик сэер
жанварларның бэйрэме
Яңа ел бит аларның да
Котеп алган бэйрэме
7. Сценка “Кыш бабайда сер бар”
(беренче олеше куела)
Дэвамы:
— Бу кыш бабай бик сэер эле.
— Туктале, Кыш бабай, син чынлап Кыш бабаймы соң?
Буре (Кыш бабай) – Кыш бабай юри-мурый булмый инде ул. Менэ сакалым. Менэ чапаным, менэ таягым, бурегем, итегем.
— эгэр дэ син Кыш бабай икэнсең , Яңа ел турында берэр жыр жырлап курсэт.
Буре – Нигэ жырламаска? Кыш бабай булыйм да, шуны белмим ,ди.
— жырла. Алайса.
Буре-
Кайдадыр бер елгада сары керпе утырган.
— Елгада?
Буре : Юк, юк, урманда. эйе… Кададыр бер урманда…
— Сары керпе буламени?
Буре: яшел керпе….
— Яшел керпе?
Буре: Чыршы! эйе,эйе, исемэ тоште, Чыршы! Чыршы яшел була бит эле.
— Шуннан.
Буре: Хэзер аңа туфлилэр дэ, таяклар да эленгэн.
— Нэрсэлэр эленгэн?
Буре: Урындыклар, остэллэр…
-Алай тугел… Белмисең икэн… Сиңа тагын бер сынау утэргэ кирэк. Шуны утсэң генэ чын Кыш бабай икэнеңэ ышаначакбыз. Безгэ чыршының утларын да яндырып бир эле.
Буре: — Ай, улэм. Чепуха! Шуңа аптырап утырасызмы? Сездэ шырпы бармы?
— Нинди шырпы?
Буре: Сез нэрсэ? Кем дип уйлыйсыз мине?Ни белэн яндырырга тиеш соң мин аны?
— Тылсымлы сузлэр белэн.
Буре: э, эйе, шулай бит эле.
Мин буре, буре,
Мине чыршы кур эле.
Утларыңны балкыт син
Кунакларны улат син.У-У-У
— Менэ нихаять, узеңне таныттың.Син-буре!
-Кит, буре, урманыңа!
Буре: эйе, шул. Мин-буре! Хэзер тамагымны туйдырам , барыгызны да ашап бетерэм.
— Син безне куркытма буре. Без синнэн курыкмыйбыз! Син бер узең, э без –кубэу.
Кэжэ белэн Сарык (башларын иеп, могезлэре белэн бурене созеп) : Кит буре урманыңа, китмэсэң- узеңне созэбез хэм тоякларыбыз белэн таптыйбыз!
(Буре артка чигенэ-чигенэ чыгып китэ)
Тиен:Чын Кыш бабайны табарга хэм аңа барысын да сойлэргэ кирэк. эйдэгез аны эзлэргэ китик.
Толке:Аны кайда таба алырбыз икэн соң?
(ишеккэ шакыйлар)
— Кем анда? Керегез!
Печкин: — Мин хат ташучы Печкин. Куянга телеграмма! Кул куеп, алыгыз!
Куян: (телеграмманы укый) : Хормэтле Куян эфэнде! Сезне 26 нчы декабрь конне сэгать 9.00 га барлык кунакларыгыз белэн Керкэле мэктэбендэ утэчэк чыршы бэйрэменэ чакырабыз! Рэхим итегез! Кар кызы.
Барысы да : Ура-а!
— эйдэгез киттек!
(жэнлеклэр чыршыны ике мэртэбэ эйлэнеп мэктэпкэ килэлэр)
Алып баручы: Исэнмесез кадерле кунаклар! Без сезне коттек. эйдэгез тургэ узыгыз, безнең белэн куңел ачыгыз!
Дуслар жыелган инде
Чыгыгыз тугэрэккэ
жырлар жырлыйк матур итеп
Чыршыбызга булэккэ.
8. Хоровод “ В лесу родилась елочка”
9. Шигырь «Суык бабай кил безгэ”
Суык бабай кил безгэ”
Яңа ел бэйрэменэ,
Чыршы эйлэнэсендэ,
жыр жырлап эйлэнергэ.
Уенчыклар, булэклэр
Безгэ тагын алып кил.
Соңга калма, бабакай,
Атлап тугел, чабып кил.
Алып баручы: эйе, бэйрэмебезгэ кемдер житми …балалар, эйтегез эле кем юк безнең бэйрэмдэ?
Балалар: Кыш бабай, Кар кызы.
Алып баручы: эйдэгез бергэлэп чакырыйк эле аларны.
Балалар бергэ: Кыш бабай, кар кызы.
(беркем дэ керми)
Алып баручы: Куренмилэр.
Тук-тук-тук
Алып баручы: Кем бар анда?
Почтальон Печкин: Бу мин, Почтальон Печкин. Сезгэ телеграмма. Кул куеп алыгыз!
Алып баручы: Бик зур рэхмэт Сезгэ!
(укый) «Кадерле балалар, тиздэн сезнең Яңа ел бэйрэменэ килеп житэм. Кучтэнэчлэр, булэклэр алып килэм. Котегез. Кыш бабагыз.»
Рэхмэт хат ташучы Печкинга. Яхшы хэбэренэ, безне соендеруенэ! Кыш бабай белэн Кар кызыннан башка гына бэйрэм итэбез дип уйлый башлаган идем инде. эйдэгез алар килгэнче жырлап, биеп алыйк.
Игра “Вперед четыре шага”
( эгэр дэ эзер булмасалар “Танец маленьких утят»)
( Кыш бабай телефоннан шалтыраткач кына)
Алып баручы: Балалар. ослэрегезгэ туннарыгызны хэм шапкаларыгызны киеп, Кыш бабай белэн Кар кызын каршы алыр очен спортзалдан тышка чыгабыз.
(Кыш бабай белэн Кар кызы керэлэр.).
Кыш бабай:
Исэнмесез, балалар,
Исэнмесез, кунаклар.
Яңа ел котлы булсын,
Бэхетлэр алып килсен. (баш ия)
Балалар кул чабалар.
Кар кызы:
Кар- буранда тудым мин, кар билэудэ устем мин.
Кар билэулэрдэ устем мин, кар сулары эчтем мин.
Карлы –бозлы кулмэгем, капрон челтэр итэгем.
Ап- ак, ап-ак кар чэчэклэр сезгэ булэк итэрмен.
Мин уйныймын, биимен буран уйнап торганда
Биеп аргач, ял итэмен чыршы ускэн урманда.
Мин салкыннан курыкмыйм, мин кар – буран яратам
Бизэп йэрим бар дэньяны, кар бэртеге таратам.
Кыш кэне мин кар чэчэк, язга чыккач ал чэчэк.
Сезне чын – чын кунелдэн котлыйм Яна ел белэн!
Ак сакаллы, ак куңелле
Бабам белэн без
жир остенэ аклык — пакьлек
Алып килэбез.
Яңа ел белэн сезне,
Яңа бэхетлэр белэн!
Кыш бабай:
Кар бураннар туздырып,
Барыгызны туңдырып,
Ерак юллар уттем мин,
Сезгэ килеп життем мин.
Алып баручы:
Хуш килэсең, Кыш бабай,
эйдэ тизрэк уз, бабай.
Балалар сезне котте,
Тагын бер яшькэ усте.
Кар кызы: Бабакай, кара эле, балалар чыршыны ничек матур итеп бизэгэннэр!
Кыш бабай: эйе шул, мин аларга урмандагы иң матур чыршыны жибэрдем. Балалар, чыршы сезгэ ошадымы?
Алып баручы:
Нидер житми бит, чыршыга
Карагызчы, балалар!
Белдем, белдем, утлар янмый,
Нигэ янмый соң алар?
Бэйрэмебез гади тугел,
Зур шатлыклар бэйрэме.
Чыршы балкып торыр иде,
Ничек кабызыйк аны?
Кыш бабай: Хэзер мин уземнең тылсымлы таягымнан сорыйм. эйе-эйе. э-э, тылсымлы сузлэрне эйтергэ онытылган икэн бит. эйдэгез, бергэлэп эйтик.
— Чыршы, чыршы кабын син!
Утларыңны балкыт син!
Кыш.б. Кабынмый бит! Тагын тылсымлы таяктан сорарга туры килэ. э-э, кемдер дэшми калган икэн бит. эйдэгез эле, тагын кабат эйтеп карыйк! (Ут кабына.)
Кыш бабай: Басыгыз чыршы тирэли
Бер жырлап алыйк эле,
Бер биеп алыйк эле.
Яшел чыршы тирэсендэ
жилкенеп калыйк эле.
“Паровоз” уены
Хоровод “Кыш бабай”
Хоровод “____________________________”
Уен “Кыш бабай синең менэ шундый сакалың”
Кыш бабай хэм балалар жыры:
Кыш бабай синең
Менэ шундый бурегең
Кыш бабай синең
Менэ шундый бурегең
Бурегемне батырып кисэм
Буран чыгар курерсез
Кыш бабай синең
Менэ шундый сакалың
Кыш бабай синең
Менэ шундый сакалың
Сакалымны сыпырып
Карлар яудырам тагын
Кыш бабай синең
Менэ шундый таягың
Кыш бабай синең
Менэ шундый таягың
Таягымны шакылдатсам
Биеп китэр аягым
Кыш бабай: Уф, ардым. Мин утырып торым эле, э сез балалар миңа узегезнең эзерлэп килгэн хонэрлэрегезне курсэтегез.
Алып баручы.
Конфетлар да конфетлар,
Ниндие генэ юк икэн?!
Шул кадэр тэм-том алырга
Акчасы ничек житкэн?
Булган безнең балалар.
Шигырьлэр куп белэлэр.
Хэзер сезгэ эйбэт итеп
Шушы сойлэп бирерлэр.
(1 сыйныф укучылары, килгэн кунаклар шигырьлэр сойлилэр)
Тук-тук-тук
Алып баручы: Кем бар анда?
Почтальон Печкин: Бу мин, хат ташучы Печкин. Керкэле мэктэбенэ посылка килде. Кул куеп алыгыз.
( Почтальон Печкин чанада тартып посылка (зур коробка) алып керэ)
Алып баручы посылканы ача. Аннан Яңа ел чыга.
Яңа ел
Мине каршы алыгыз хэм танышып калыгыз!
Исемем минем –Яңа ел, мин бэхет таратучы,
жир йозендэ бар нэрсэне озелеп яратучы.
Сезне озелеп сагынганга, килдем мин яныгызга.
Бэхет, шатлык, сэламэтлек телимен барчагызга.
уз телемдэ уз жиремдэ бэйрэм белэн котлыйм сезне.
Яңа елның имин булсын хэрбер коне.
Алып баручы:
Хуш килэсең, Яңа ел!
Табыныбыз мул булсын,
Якыннарым, дус-ишьлэрем,
Табын турендэ торсын!
Яңа ел барыбызга
Китерсен бэхет, шатлык.
Сэламэтлек юлдаш булсын!
Кирэкми башка затлык.
Эшьлэребез уң булсын,
Тик шатлыклы минутлардан
Безнең гомерлэр торсын!
Яңа ел котлы булсын!
Кыш бабай:
Бик куңелле утте бэйрэм,
Безгэ китэргэ кирэк.
Телим сезгэ Яңа елда
Тагын да зур усэргэ.
Кар кызы:
Дус булыгыз хезмэт белэн,
Шатлык китерсен хэр кон.
Яңа елда мэрхэмэтле,
Бэхетле булсын хэркем.
Сау булыгыз!
Килэсе елга да очрашырга язсын!
Балалар бергэ: Сау бул Кыш бабай, сау бул Кар кызы!
Алып баручы:
Хуш , сау бул, Кыш бабай
Уңсын юлыгыз!
Килэсе елга да
Без котеп калабыз!
( Кыш бабай белэн Кар кызы чыгып китэлэр)
Алып баручы:
Куңеллэрдэ шатлык та бар
Бераз моңсу да никтер.
Лэкин, дуслар моңаймык
Бэйрэмне дэвам итик!
жырларга да оста без,
Уйнарга да оста без
Тыпыр-тыпыр китереп
Биергэ дэ оста без!
Дуслар, эйдэгез бергэлэп биеп алабыз.
Флеш –моб “Та-ка –та”
Алып баручы:
Безгэ шатлыклар калдырып,
Иске ел утеп китте.
Ак кар бураннары белэн
Яңа ел килеп житте!
Менэ саубуллашыр вакытлар да килеп житте. Барыгызны да Яңа ел белэн котлыйбыз хэм барлык хыялларыгыз, телэклэрегез тормышка ашар дип ышанып калабыз. Килэсе очрашуларга кадэр, сау булыгыз!
Яңа елга сөенарий мәктәп өчен
1 алып баручы Ишетэсезме, дуслар? Сизэсезме, дуслар?
2 алып баручы Сизэбез, ……..бик яхшы сизэбез.
1 алып баручы Нэрсэ сизелэ,…….?
2 алып баручы Яна ел чыршысын эйтэм инде. Быел ул бигрэклэр хуш исле. Аны сизми калу момкинме сон?
1 алып баручы Тагын нилэр сизелэ, дустым?
2 алып баручы Тэмле мандарин исе килэ…
1 алып баручы Тагын?
2 алып баручы Тагын нэрсэ сизелэме? Буген кешелэр ягымлырак, кузлэреннэн нур ташып тора…
1 алып баручы Нигэ шулай икэн сон ул?
2 алып баручы Ничек шулай булмасын? Буген бит бездэ Яна ел бэйрэме.
1 алып баручы Баштук шулай дилэр аны.
2 алып баручы эйдэ,……… соравынны янадан кабатла.
1 алып баручы Ишетэсезме, дуслар?
2 алып баручы Сизэсезме, дуслар?
Бергэ: Яна ел килэ! Яна ел килэ!
2 алып баручы бергэ (тамашачыга карап):
Исэнмесез, кадерле дуслар! Яна ел белэн сезне! Ул сезгэ нык сэламэтлек, бэхет, шатлык алып килсен!
(Шау-гор килеп”Здравствуй,ёлка!” жыры коенэ биеп, бэйрэмчэ киенгэн балалар керэ)
1 укучы:
Исэнме, чыршы, исэнме!
Тагын да бер ел утте
Кунелле чыршы бэйрэмен
Балалар куптэн котте.
Ян яктырак, чыршыкай
Балкысын утларын
Буген синен тирэнэ
жыелган дусларын.
2 укучы:
Курегез безнен чыршыны
Ничек матур киенгэн
Безгэ бэйрэм ясар очен
Урманнан безгэ килгэн.
Нинди генэ уенчыклар
Муенсалар юк анда
Серле шар хэм алмалар
Борелэр дэ бар анда
3 укучы:
Гажэп куркэм безнен чыршы
жем-жем килеп яна ул
Башлыйбыз чыршы бэйрэмен
Котлы булсын Яна ел!
Бергэ: Котлы булсын Яна ел!
4 укучы:
Кыш килде акка торенеп
жир остен соеп кенэ
Тау битлэрен сыйпап утте
Ак кортлэр оеп кенэ.
жем-жем иткэн йолдыз белэн
Тулган тонге саф хава
э кондез ап-ак чэчэктэй
Ябалак карлар ява.
5 укучы:
Чэчэк кебек ап-ак карлар ява,
Туган якны сагынып кыш килде
Ак буздэй йомшак кар белэн
жирне билэулэп торде.
Кыш ул узе йорми ялгыз гына,
житэклэгэн куркэм бэйрэмне.
Нинди бэйрэм? –диеп сорасагыз-
Буген бездэ чыршы бэйрэме!
6 укучы:
усте чыршыбыз урманда,
Шаулап торды анда.
жэен дэ, кышын да зифа
Яшел тора хаман да.
7 укучы:
Хэзер чыршыбыз бизэлгэн,
Муенсалар да элгэн,
Безгэ шундый матур бэйрэм,
Зур шатлык алып килгэн.
8 укучы:
Яна елнын хэрбер коне
Бэхетлэр алып килсен.
хэр ишектэн шатлык тулы
Яна ел жыры керсен.
эйдэгез эле,безнен матур залыбызда да Яна ел жыры янгырасын эле.
”Чыршы янында жыры”
1 алып баручы(залга карап) Балалар! Димэк, без буген нинди бэйрэмгэ жыелдык?
Балалар: Яна ел бэйрэменэ, чыршы бэйрэменэ!
2 алып баручы: Дорес эйтэсез. э сез белэсезме бу бэйрэмдэ ин зур кунак кем?
Балалар: Кыш бабай!
1 алып баручы: Кыш бабайны чакырыйкмы бирегэ?
Балалар: Чакырыйк!
2 алып баручы: Алайса болай эшлик: Мин сезгэ сораулар бирэм, сез дорес итеп жавап бирергэ тырышыгыз, жавабыгызны “эйе” яки “юк” сузе белэн генэ эйтегез.
Сораулар:
-Кыш бабайны ботен кеше белэ, эйеме?
-Ул нэкъ 7дэ килэ, эйеме?
-Кыш бабай — эйбэт бабай, эйеме?
-Ул эшлэпэ хэм галош кия, эйеме?
-Тиздэн кыш бабай килер, эйеме?
-Ул булэклэр алып килэ, эйеме?
-Чыршыбыз бик матур, эйеме?
-Аны мылтыктан атып алып кайтканнар, эйеме?
-Чыршыда куркэлэр усэ, эйеме?
-Помидорлар да усэ, эйеме?
-Чыршынын энэлэре кызыл, эйеме?
-Кыш бабай суыктан курка, эйеме?
-Ул Кар кызы белэн дус, эйеме?
1 алып баручы: Сез жавапларны дорес бирдегез. Хэзер Кыш бабайны хэм кунакларны чакырырга да була. Алар ни очендер куренми бит эле, нэрсэ булды икэн? эйдэгез эле,кычкырып карыйк.Бэлки безнен тавышны ишетеп килеп житэр.
Бергэ:Кыш бабай!Кыш бабай!Кил безгэ!
(Сыбызгы сызгыртып 2 Юни керэ)
Аб. -Бу нинди тавыш?Кем безнен бэйрэмне бозарга тели?
Юни Бу бит без.эллэ сез безне танымыйсызмы,балалар?Бездэн
башка гына бэйрэм уткэрмэкче буласызмы?Юк,бу эшегез барып
чыкмас!
А.б. Ярар Юни,без сезне таныдык та ди.Сез безне аптырашта
калдырдыгыз бит эле.Урамда кыш уртасы.Зэмхэрир суык кыш
конендэ сез нишлэп кеше колдереп,сыбызгы сызгыртып, туп уйнап
йорисез сон?
1нче юни.Балалар ,килэсе 2013 нче ел бит -Универсиада елы.э анда
катнашыр очен кочле,житез,чыдам булырга кирэк. Кыш коне аю
шикелле йокы симертеп ятсагыз,июль аендагы универсиада
уеннарында ничек кыймылдап йормэкче буласыздыр сез?Мин
берничек тэ анлый алмыйм.
2 нче юни.Анда бит 27 торле спорт уены кертелгэн.Хэзердэн ук
эзерлэнмэсэгез,жэй хэзер килеп житэ ул.Башта кар эреп бетсен
дип,аннары пычрак бетсен дип,аннары чирэм чыксын дип котеп
торсагыз,тагын медальлэр саны аз була бит безнен команданын.
1 нче юни.Мэктэптэ укып йоргэн булалар бит эле тагын.Шуна да
башыгыз житмимени сон сезнен?Хэзердэн ук эзерлэнэ
башлагыз.Калган эшкэ кар ява,дилэр бит.
2 нче юни Менэ без дустым юни белэн кон дэ физик кунегулэр
ясыйбыз.Конгэ 3 эр,4 эр сэгать спорт белэн шогыльлэнэбез.Бездэн
урнэк алырга кирэк!(Туп белэн уйнап курсэтэлэр,Торле кызык
кунегулэр ясыйлар,балалардан да ясаталар).
1 нче юни Ягез эле,ягез,берэрегез сальто ясый белэме?э шпагатка
тошэ белэсезме?Ягез,ягез кыюрак!
2 нче юни эйдэгез эле балалар ,без сезнен житезлегегезне сынап
карыйк эле.Сезнен арада бик тэ олгер,житез балалар бармы
икэн?Андый балаларны без узебез белэн алып китэбез.Казандагы
тренерларыбыз шундый балаларны барлап алып кайтырга
кушканнар иде.Истэлек очен видеога да тошереп алып китэбез.
“Танцующий зоопарк» уены.
1 нче юни Балалар,без китик эле.Сезнен янда безгэ бик кунелле
булды.(сэгатькэ карыйлар)Безнен тренировка вакыты житэ.1 генэ
минутны да эрэм итэргэ ярамый безгэ.
2 нче юни э сезгэ бэйрэм булэге итеп житезлегегез очен менэ бу
шкафны калдырабыз.Лэкин бу булэк –шкафны без китмичэ
ачмагыз.
Икесе бергэ:Сау булыгыз,балалар!Универсиадада очрашканга
кадэр!
(Шкафны ачалар,анын эченнэн Сихерче чыга.)
А.б.Абау,син кем?КЕмне калдырып киткэннэр сон безгэ Юнилар?
Сихерче:Мин –сихерче,куз буучы.Сезнен телдэ фокусник та дилэр
мине.Исемем эл-абдурахман-афсун –туфсун-тфу-тфу-рахад-лукум.
А.б.Алай икэн.Алайса син бик оста тылсымчы булсан,безнен
эйткэннэрне эшлэп курсэт.
Сихерче:Баш осте,баш осте .Ни боерасыз?
А.б.Бездэ буген яна ел бэйрэме.Лэкин кыш бабабыз белэн кар
кызыбыз нишлэптер хаман да куренмилэр .Бэйрэмебездэ кыш
бабай белэн кар кызын тизрэк курэсебез килэ
Сихерче:Була ул,хэзер,хэзер.(Сихерли,тылсымлый)эфсен-тофсен.
эфсен-тофсен.Бэйрэмнен ин олы,ин затлы,ин кирэкле кунаклары
бирдэ булсын!
(Кыш бабай киемендэ куян керэ.Анын артыннан кар кызы киемендэ буре керэ.)
жырлыйлар “С Новым годом!”жыры.
А.б.Балалар бу кыш бабай белэн кар кызы бик шикле куренэлэр
бит,эйдэгез эле сынап карыйк эле.Мин сезгэ табышмаклар
эйтэм,эгэр шул табышмакларга жавап тапсагыз бэлки ышанырбыз.
1.Елга ул тик бер килэ.
Ул килсэ,жир гор килэ.
Яшел чыршы эйлэнэ
Якты заллар куренэ.
2.Яши дилэр урманда,
Кемнен дэ юк кургэне.
Былтыр гына кургэн ди.
Анын исеме-….
3.Бер карчык яши, кара урманда
Ничек курыкмый,яши ул анда?
Анын узеннэн,курсэн куркырлык.
Куркыныч карчык була-….
4.Килэ бары кыш житкэч,
Иске ел утеп киткэч.
узе белэн хэрвакыт
Яна ел алып килэ.
Булэк тулы капчыгын
Иненэ салып килэ
5.Кыш бабайнын юлдашы,
Анын белэн гел бергэ.
Шуна аны жэй коне
Момкин тугел курергэ.
жэй коне ул ботенлэй
Момкин хэтта эрергэ,
Суга эверелергэ.
А.б :Табышмакларга жавап таба алмадыгыз бу сынауда жинелдегез.
Тагын бер генэ тапкыр сынап карыйбыз да,жинелсэгез бэйрэмебездэн китэсез.Чыршыбызнын утлары хаман да янмаган килеш,ул кунелсезлэнеп утыра.Кодрэтегездэн килсэ,аны кабызыгыз.(Тырышып карыйлар тик яндыра алмыйлар)
-Сез чын кыш бабай белэн кар кызы тугел.Сез жинелдегез!Димэк бэйрэмнэн китэсез.Безгэ мондый алдакчылар кирэк тугел.Шулай бит балалар!
(Куян киемнэрен сала.)
-Мин киемнэремне калдырам.Гафу итегез мине, зинхар очен хэм мина ярдэм итегез.Мин бит буредэн куркам.Мин китеп эз югалтканчы бурене тоткарлап торыгыз.
Куян китэ.Бурене балалар тугэрэктэ тоткарлап торалар.
Алып баручы:Тылсымчы,синен тылсым кочен барып чыкмады.эгэр шушы киемнэрне алып барып биреп Кыш бабай белэн Кар кызын бирегэ жибэрсэн,без бик рэхмэтле булыр идек.
Сихерче:Ярар,мин тырышып карармын!(сихерче киемнэрне алып китэ)
Алып баручы:Балалар,эйдэгез эле чыршы тирэли бер жырлап
алыйк эле.Бэлки безнен тавышны ишетеп Кыш бабабыз да килеп
житэр.
“В лесу родилась ёлочка» жыры.
“Танец вправо»уены.
Кыш бабай хэм Кар кызы керэлэр
Кыш бабайИсэнмесез,кадерле дусларым!
Кар кызы Исэнмесез,кадерле балалар!
Кыш бабай Дусларым!Менэ мин янадан сезнен янда.Буген сезнен
белэн очрашканга тогэл 1 ел.Сезнен кайбер шаяннарыгыз миннэн
колэргэ дэ момкин .Янэсе,Кыш бабай –эрэмтамак.Ул елга 1 генэ
кон эшли.Чынлыкта исэ куренеп йормэсэм дэ ,мин ел буе сезнен
белэн.Чонки мин Яна елнын хужасы.Мин бу ел очен
жаваплы.Шунын очен дэ яна елда ирешелгэннэр турында
сойлэгэндэ,мин дэ сезнен белэн горурланам.Кимчелеклэр турында
суз чыкса,сакалымнын бортеклэренэ кадэр кызара.
Алып баручы:Кыш бабай,безнен балалар йозгэ кызыллык
китермилэр.Алар укуда да ,сэнгатьтэ дэ,спортта да бик актив
катнашалар.
Музыка, (татар халык кое «Ай, дубыр-дубая»)
Кыш бабай белэн балалар жырлый.
К.б. Ай-хай шаян икэнсез,
Мине жинэм дигэнсез. Кыш бабагыз карт булса да, Хэйлэкэр ул,
белэмсез.
Балалар (шаяртып). Ай, дубыр-дубая, Ай, дубыр-дубая. Кыш
бабай биегэндэ Бер аяк артка кала.
К.б. Капчыгымда кучтэнэчлэр
Алып килдем мин сезгэ. эгэр шулай шаяртсагыз Бирмэм эле берсен дэ.
Балалар. Ай, дубыр-дубая, Ай, дубыр-дубая. Кыш бабайнын
биегэндэ Капчыгы тошеп кала.
А.б. Кыш бабай, бик арыдын бугай, утырып ял ит. Безнен балалар
узлэренен хонэрлэрен курсэтсеннэр.
К.б. эй, балалар белэлэр шул, Кыш бабаларынын шигырь-жыр
яратканын. эйдэгез,эйдэ!Бик рэхэтлэнеп тынлыйм.
А.б.Кыш бабай безнен быел гына 1 нче сыйныфка кергэн 3
укучыбыз бар.Алар бик тэ тырышып укырга,язарга ойрэнделэр,Син
килешкэ матур шигырьлэр эзерлэп куйдылар.Яле тынлап кара эле.
Кыш бабайга концерт номерлары башкарыла
К.б. Балалар, бик соендем, минем оныгым да сезнен арада икэн.Бик
матур хонэрлэрегез бар икэн.Тукта эле тукта эле, мин бит эле сезгэ
зур капчык белэн кучтэнэчлэр дэ эзерлэдем. оч тапкыр таягы белэн
идэнгэ бэрэ. Капчык керэ. Чишэлэр. Анда куян! К.б.(аптырап).
Туктале. Син каян монда килеп чыктын?
Куян.Тс-с, тс-с-с. Мин качтым.
К.б. Кемнэн?
Куян. Кемнэн булсын,буредэн.
К.б. Курыкма. Озын колак. Менэ безнен балалар белэн таныш.
Бэйрэмдэ катнаш.
Куян (куяннарны куреп). Ой, монда минем дусларым куп икэн.
Чыгыгыз эле, бергэлэп уйныйк. Белэм, сез кишерлэр яратасыз. Кем
кубрэк кишер жыяр икэн?
Уен » Кем кубрэк кишер жыя «.
Алып баручы нэтижэ ясый. Балалар уйнаганда буре кереп, бинокльдэн карап тора.
Буре. Ха-ха-ха. Нихэтле куян
Берэрсен тотам.(Эре-эре атлап куяннар артыннан йогерэ, алар
качалар. Олы куян Кыш бабай артына кача, колакларын селкетеп,
сикерэ-сикерэ учеклэп тора).
Буре. Ну, кылый, погоди! Хэзер мин сине…
К.б.Туктагыз эле, бэйрэм конне дэ болай ачуланышып йормэгез,
дуслашыгыз.
Уен «Кем беренче урындыкка утыра «. Башта балалар уйныйлар.
Сонгысында буре белэн куян уйныйлар. Буре килеп утыра да, куян
анын алдына килеп утыра.
Буре. Ай-ай жаным, йорэклэрем эллэ нэрсэ эшли. Волноваться
итэ(жырлый) Син кайларда йорисен икэн Куянкаем, жанкаем,
иркэм. Кон саен, сэгать саен, котэм Мин сине сагынып
котэм,котэм.
Куян. Оялтма син мине бу кадэр Кызартма син мине
бу кадэр. Нишлим, кибэм, сулам, ябыгам, Буре, бэгърем, мин
синнэн куркам.
Буре. Менэ сина, жаным, ун кулым.
Куян. Менэ сина бэгърем сул кулым.
Буре. Биик бергэ, чыршы янында.
Куян. Ботен кеше монда чагында. Куян, Буре танго биилэр.
К.б. Бу хэтле матур биегэч, сезгэ берэр булэк бирмичэ булмас
инде.(Капчыгыннан икесенэ дэ шар алып бирэ.узе сойлэнэ)
Бар да шундый кунелле булды. Тик капчык белэн булэклэр генэ юк.
Бу вакытта Куян белэн Буре шар кабарталар. Шарлары шартлый.
Берсеннэн язу килеп чыга.
Куян. Кыш бабай, кара. Монда хат бар.
Буре. Каян килеп хат булсын, кэгазь кисэге.
К.б. (алып баручыга) Кызым, кузлэрем начар курэ. Укып бир эле. А.б. (укый) Булэклэр кирэкме? Залда бер бау сузылган булыр. Шунын очын табып, бау буйлап барсагыз,булэклэрне табарсыз
Бар да бау очын эзлилэр, табалар, тарталар. (Бау озынрак булса, кызыграк була) Бауны тартып,булэклэрне кертэлэр.
К.б. Менэ ич минем булэклэрем (курсэтэ). Бу кучтэнэчлэр барысы
да сезгэ, дусларым. Соныннан апагыз олэшеп бирер.э менэ куян
белэн Бурегэ узем бирим эле. Булэклэр бирэ. Куян белэн Буре
рэхмэт эйтэ.
Куян. Кыш бабай мин алдан китим эле. Бурене сойлэштереп тор эле.
Буре (колэ). Пошли, дорогой. Буген мин сина тимим. Буген
ашарыма кучтэнэчлэр бар.
Кочаклашып чыгып китэлэр.
К.б Балалар, инде мина да китэргэ вакыт. Телэклэрнен ин изгесе,
Ин яхшылары сезгэ. Зур унышлар алып килсен Яна ел узегезгэ.
Имин килсен доньялар, Сау булсыннар балалар. Хушыгыз,
дусларым, Килэсе елга да очрашырга да язсын.
Кыш бабай чыгып китэ.
Яна ел. Исэнмесез, кадерле дуслар!
Минем кебек яна гына туган яшь
иптэшлэр хэм купне кургэн олкэннэр.
Сезгэ яна бэхетлэр, яна шатлыклар алып килдем.
Ышанычларыгызны аклармын. Барлык эшлэрне дэ тап тошерми башкарырмын.
А.б. эй, Яна ел, бер дэ тартынмыйм;..»
Хужа булып эйдэ тургэ уз.
Юлларына синен ак чэчэклэр
Кулларына бездэн ипи-тоз.
Кунеллэрдэ шатлык та бар.
Бераз монсу да никтер.
Алып баручы Яна елга ипи-тоз бирэ.
А.б. Син, Яна ел, инде безгэ
Матурлык кына китер.
Ныгысын дуслык, татулык
Иман бир балаларга.
Саулык-сэламэтлек китер
Озак-озак елларга.
Хасанова Р
Сценарий «Яӊа ел бәйрәме»
Яна ел бэйрэме
1-алып баручы:
Менэ тагын бэйрэм килде
Балалар бакчасына
Сокланып карап туймассын
Яна ел чыршысына.
Чын кунелдэн котлыйм сезне
Яна ел белэн дуслар
Буген монда янгырасын
Шат авазлар шат жырлар.
1. Ап-ак мамык карлар ява
Акка төреп доньяны.
Буген безне уз янына
Яшел чыршы жыйнады.
2. Бәйрәм иртәсендә иртүк
Чыршы кунакка килгэн .
Энәле ботакларына
Ап-ак бэслэрен элгән.
3. Яшел чыршы тезелешеп
Эйлэнэбез тирэндэ
Куанабыз яна елда
Син кунакка килгэнгэ
4. Ботак саен утлар яна
Йолдыз балкый очында
Матур чыршы горур басып
Тора зал уртасында.
5. Ак чэчэк кебек кар ява
Урамнарга кырларга
Тынычлык белэн Яна ел
Килсен ботен доньяга
6. Яна ел, Яна ел!
Буген шундый яна ул.
Яшел чыршы очында
Йолдыз булып яна ул.
7. Тугэрэккэ жыйналып
Басыйк дуслар тизерэк.
Эй , Яна ел, ор- яна ел.
Кил синбезгэжитезрэк.
8. Яна бэхет, янашатлык
Алыпкил синяна ел.
Яна жинулэребелэн
Котлы булсын Яна ел !
9. Без жыйналдык буген монда
Яна ел бэйрэменэ.
Яшел чыршы тирэсендэ
Жыр жырлап эйлэнергэ.
Жыр татарча « « (Агачларга бэслэр элеп)
10. Эй,чыршыкай- чыршыкай
Узен бигрэк купшыкай.
Яшел кулмэк кигэнсен
Куп бизэклэр олгэнсен.
Монда жылы кыш тугел,
Жилле салкын кыш тугел.
Бик куп икэн дусларын,
Бер урын да буш тугел.
11. Нидер җитми бит, чыршыга
Карагызчы, дусларым!
Белдем, белдем, утлар янмый,
Нигә янмый соң алар?
12. Бәйрәмебез гади түгел,
Зур шатлыклар бәйрәме.
Чыршы балкып торыр иде.
Ничек кабызыйк аны?
Бергэ: Тылсымлы сузлэр белэн!
Бергэ: Тышта буран
Тышта салкын
Э безгэ жылы кирэк
Кабыз Чыршыкай утларны.
Бэйрэмне ямьлэп , бизэп.
2 раза повторяют и елка загорается
13. Наша елка так красиво
Ты огни свои зажгла.
Сколько ты детей счастливых
В праздник, в гости собрала.
В нашем зале шум и смех
Не смолкает пение.
Наша елка лучше всех!
В этом нет сомнения.
14. Будут на празднике нашем конфеты
Игрушки , шары золотистого цвета.
Подарки , мерцанье цветных огоньков,
Звезды, снежинки, гирлянды флажков.
15. Ярче, ярче пусть сверкает
Елка золотом огней.
С Новым годом, с Новым годом
Поздравляем всех гостей.
16. Мы много споем тебе песенок.
Твой праздник отпразднуем весело.
Пусть в памяти нашей останется
Нарядная елка- красавица!
17. Скорей в хоровод! Пусть каждый поет!
Всех елка чудесная ждет!
Чем больше гостей, чем больше друзей,
Тем будет у нас веселей.
Песня “Наша елка”
18. Яна яуган ап-ак кар остеннэн
Экият булып Яна ел килэ.
Матур тамашалар булэк итэ,
Э балалар шатлана колэ.
19. Бар жихан акка торенгэн
Жем-жем килеп кар колэ
Торле могжизалар алып
Кышкы экият килэ.
Жыр (дети садятся. Яна елны хэм Кар Кызын алып калырга)
Экиятче:
Ерак тугел якында
Шушы чыршы артында
Серле урман бар икэн
Моннан куренми микэн?
Эйдэгез шунда барыйк
Кышкы тамаша карыйк.
Шурэлелэр, женнэр белэн
Экият уйнап алыйк.
Э-Э-э-э-эллэ курыктыгызмы?
Тамашаны башлыйбыз.
1-2-3-4-5
Могжиза син безгэ куч!
Гаснет свет. Вдалеке раздаются шум и крики. В зал вбегает чертик, падает, на него падают лыжи. Лежит несколько секунд, потом медленно поднимает одну ногу, другую, потирает бока, садится.
Жен:
Нэрсэ сон бу?
Бу ни эш?
Болай булмаска тиеш!
Таудан тэгэрэп тоштем
Мангаемны кугэрттем.
Мин ин шэп жен малае
Убырлы ярдэмчесе
Э исемем «ялганчы»
Тукта, кем монда шундый
Куп карлар оеп калдырган
Ботен сукмакларны кумеп
Кар кортлэре салдырган.
Белдем-белдем,
Кыш бабай! Безгэ бик таныш бабай,
Убырлы эбиенэ эйтэм-
Кирэгенне бирдертэм.
(тавыш ишетэлэ.Кынгырау тавышы)
Ай-ай-ай!
Бу нинди тавыш икэн?
Кынгыраулар шалтыратып
Кем монда килэ икэн?
Чыршы артына качыйм,
Мыштым гына кузэтим.
(Кой янгырый .Кар кызы белэн Яна ел керэлэр.)
Кар кызы:
Ашыкма син Яна ел
Безнен эшлэр куп эле.
Бераз гына ял итеп
Коч-хэл жыеп ал эле.
Яна ел:
Юк ашыгам, вакыт тар.
Мине котэ балалар!
Кочне жыйдым житэрлек
(мускулларын курсэтэ)
Телэсэ кемне жинэрлек.
Кар кызы:
Кочтэ тугел шул хикмэт
Монда зирэклек кирэк.
12 ай ашыкмыйча
Уйлап эшлэргэ кирэк.
Яна ел:
Аптыратма эле мине,
Мин болай да акыллы!
Кар кызы:
Алай- булса тап жавап
Менэ сина табышмак:
«Тэнкэ карлар сипкэн
Жирне ап-ак иткэн
Чыршы,каен, имэн
Кардан чикмэн кигэн.
Кулсыз, кузсез, буяусыз
Ясаган торле бизэк»
Яна ел: (башын кашый)
Э-э, Кар Кызы,
Бу гади табышмак тугел.
Кар Кызы:
Син уйлап тор, Яна ел,
Э мин аланга барыйм
Кыш бабайнын эшлэре куп
Ана булышып кайтыйм:
Булэклэр сайлашырга
Капчыкка салышырга ( тояшергэ)
Сина кунелсез булмаска
Дусларымны чакырам
Кар бикэлэр килегез.
Рэхэтлэнеп биегез.
Яна елнын кунелен курегез.!
(Яна ел пенекка утыра.Кар кызы бии.)
Шарфлар белэн бию
(Новый Год сидит задумавшись, с другой стороны из-за елки, высовывается Черт.)
Жен:
Эх, нинди начарлык эшлэргэ икэн э?
Э_-э-э ,уйлап таптым!!!
Менэ нэрсэ эшлэп була.
Мин хэзер Яна Елны урлыйм да,
Аны Убырлы Карчыкка илтеп бирэм.
Убырлы Карчык эбекэй генэм мине мактар,
Эле орден да бирер.
Э Кыш бабай узенен Кар кызы белэн
Яна елны рэхэтлэнеп эзлэсен!
Балалар бакчасына бэйрэмгэ дэ килэ алмаслар.
Э балалар булэксез калачаклар.
Шэп була бу!
(Чыршы артыннан карап тора.)
Яна ел:
Ай ! Кем бар монда?
(Эле бер, эле икенче яктан качып йорилэр, Чыршы алдында бер- берсенэ бэрелеп мэтэлэп тошэлэр.)
Яна ел:
Уф! Мэтэлеп тоштем!
Кем син?
Жен:
Нэрсэээ?
Мине танымадынмы?
Бу бит мин
соры куянкай, бэлэкэй койрыккай!
(Яна ел Женне эйлэнеп карап чыга.)
Яна ел:
Юк ! Син Куянкай тугел!
Кая сон синен ак койрыгын.
Бу бит бик озын
Ямьсез йонлы койрык.
Җен:
Э-э-э! Эйе шул оныттым
Мин бит тылсымчы!
Точно! Тылсымчы ышанмыйсынмы?
Менэ хэзер курсэтэм!
Яна ел:
Шулай мени? Вот шэп!
Берэр тылсым курсэт эле!
Җен:
Да, запросто!
Хэзер банка белән су алабыз,
Остен ябабыз,
Болгатабыз һәм тылсымлы сүзләр әйтәбез:
“Йомшак су, йогерек су
Файдалы су, тэмле су
Яшел төскә кер!
(яулыкны күтәрү, су- яшел.)
Яңа ел:
Менә сиңа мә-э-э!
Вәт шәп !
Чыннан да тылсымчы ( шатлана)
Жен:
И-и- бу гына нэрсэ?
Дальше кара.
(Икенче банканы кызыл тоскэ кертэ.)
Ну, нэрсэ ошадымы?
Яна ел:
Вот булдырасын син, шэп!
Син чын тылсымчы, ышандым, ышандым!
Э син менэ Кар Кызынын табышмагына жавап таба алмассынмы?
«Тэнкэ карлар сипкэн
Жирне ап-ак иткэн
Чыршы,каен, имэн
Кардан чикмэн кигэн.
Кулсыз, кузсез, буяусыз
Ясаган торле бизэк»
Жен:
И-и-и кэнишне булышам!
Эйдэ мина кайтабыз,
Рэхэтлэнеп чэй эчэрбез,
Синен табышмагынны да чишэрбез!
(Уводит Нов.Год, оглядывается в зал, хихикает.)
Ут сунэ. Кой янгырый. Убырлы Карчык керэ, бии, арып утыра. Чыршы артыннан Яна ел белэн Жен чыгалар. Убырлы Карчык исни.)
Убырлы:
Сизэм, сизэм, Яна ел исе килэ.
Каян килэ икэн э-э-э? (Яна ел белэн Женне курэ.)
Э менэ кемнэр икэн монда!
Узлэре генэ. Сакчылары да юк.
Эйдэгез, эйдэ, рэхим итегез!
Яна ел:
Исэнме эбекэй!
Мин Яна ел булам, э бу минем дустым тылсымчы.
Убырлы:
Кем, кем дисен? Тылсымчы? ( Эчен тотып колэ)
Уф, улэм, улэм!
Эчем катты колудэн!
(Жен Убырлыга кузлэрен кыса, торткэли, белдертмэскэ ишэрэ итэ.)
Убырлы:
Э-э, ярый, анладым!
Мэле,улым, сина чупа-чупс, колагына плеер, музыка тынла.
(Яна елнын колагына наушниклар, авызына чупа-чупс тыгып куя.)
Жен: Тынла эле Убырлы эбекэчкэем,
Эйдэ без Яна елны берэржиргэ яшерэбез.
Теге Кыш бабай белэн анын оныгы ( чыраен сыта)
Эзлэсеннэр туйганчы озак-озак итеп.
Хэм бэйрэмгэ сонга калачаклар, ботен
Булэклэр безнеке булачак.
Убырлы:
Вэт, маладис!
Вэт, шэп уйлап тапкансын.
Настоящий жен малае икэнсен,
Менэ сина эшэкелек
Уйлап тапкан очен орден!
Э мин уземнен кечкенэ дусларымны чакырып
Ботен сукмакларны, юлларны кар белэн кумэм, бутап бетерэм.
Кыш бабай белэн Кар Кызын адаштырам!
(Колдует себеркесе белэн.)
— Ызз-ызз итегез
Ап-ак карны тетегез
Очыртыгыз туздырып
Ботен жирне тутырып.
Убырлылар биюе
(Биюдэн сон жен белэн Убырлы карчык сиздерми генэ Яна елны тотып алып чыгып китэлэр.)
Экиятче:
Балалар! Убырлы Карчык белэн Жен Яна елны урлап киттелэр.Нэрсэ эшлэргэ? Яна елга ничек тэ булышырга кирэк. Кыш бабай белэн Кар Кызынын ярдэме кирэк булыр. Эйдэгез тугэрэккэ басыйк Кыш бабай белэн Кар Кызын бирегэ чакырыйк.
Бергэ:
Кыш бабай, Кар Кызы , а-у!
Кыш Бабай:
Ишетэм, ишетэм, килэм!
(Музыка. Кыш. Бабай белэн Кар Кызы керэлэр. Чыршы тирэли эйлэнеп чыгалар.)
Кыш бабай:
Һай, рэхмэт, дусларым
Ачкан очен юлларым.
Ямьле бэйрэм кичендэ
Яусын сезгэ котлавым!
Кар Кызы:
Яна бэхет, яна шатлык
Алып килсен Яна Ел!
Кыш. Бабай:
Телибез тыныч тормышлар
Котлы булсын Яна ел!
Кыш бабай:
Менэ кая икэн минем чыршыкаем,
Яшел дускаем!
Салкыннан монда килгэн,
Матур итеп киенгэн.
Басыгыз чыршы тирэли
Бер жырлап алыйк эле,
Бер биеп алыйк эле
Яшел чыршы тирэсендэ
Жилкенеп калыйк эле.
Жыр «Кыш бабай»
Кыш бабай:
Кызым –йолдызым, э кая сон безнен Яна ел?
Кар кызы: (аптырап) Белмим, бабакай!
Ул менэ шушында гына топтэ утырып калган иде. Кая китте икэн? Бэлки балалардан сорап карарбыз?
Экиятче:
Яна елны харап иттелэр: Убырлы белэн Жен урлап киттелэр!
Кыш бабай: (ачулана)
Ай-яй, начар эшлэгэннэр! Менэ мин аларны кызык итэм хэзер: икесендэ бозга эйлэндерэм!
«Эфсен, тофсен! Жиллэр иссен!
Буран чыксын. Давыл купсын,
Убырлы белэн Жен малае
Боз булып катсын!»
(Дер- дер калтырап Убырлы белэн Жен эйлэнэ-эйлэнэ, сикерэ- сикерэ чыршы артыннан чыгалар.)
Убырлы белэн Жен:
Ой,ой, ой! Тукта, житте!
Салкын узэккэ утте.
Хэзер алып килэбез.
Лэкин юлны кар кумгэн
Без бит утэ алмыйбыз.
Бэлки ярдэм итэрсез?
Кыш бабай:
Ягез эле, якын дусларым, кечкенэ ярдэмчелэрем, булышыгыз!
Бу женнэргэ юлны чистартыгыз!
(убырлы карчык.Жен балалар артыннан басалар)
«Дед морозлар бию»
(бию вакытындаУбырлы хэм Жен чыгып китэлэр . бию беткэч Яна елны ияртеп керэлэр)
Убырлы Карчык:
Ой. Бабакай, менэ урман буйлап бара идем- таптым синен Яна Елынны.
Жен:
Ялганлама Убырлы мин таптым аны!.
( Торткэлэшэлэр, бер- берсен егалар)
Кыш бабай:
Тавыш! Тиз булыгыз, туктагыз!. Тундырам алайса!
Уб. Кар.:
Булды, булды, бетте, житте!
Шушы жен генэ бутады!
Гафу ит йоз яшьлек эбекэйне.
Бутэн бер начарлык та эшлэмэм.
Жен: Мине дэ, мине дэ гафу ит!
Кар кызы:
Буген бит бэйрэм, бабакай!
Эллэ жибэрикме узлэрен
К. Б.: Я. Балалар, ышанабызмы бу икэунен сузенэ?
Бал-р: Эйе!
К. Б.: Ярый, алайса барыгыз дорес юлдан гына йори торган булыгыз
Алай- болай берэр начар хэбэр ишетсэм- карагыз аны!
(Фанфары.)
Экиятче:
Менэ шулай, дуслар!
Тормышта да , экияттэ дэ
Яхшылык начарлыкны жинэ.
Яна ел:
К. б.:
Эйдэгез рэхэтлэнеп кунел ачыйк,
эйлэн- бэйлэн уйнарга тугэрэккэ басыйк.
Песня «Веселись, детвора»
К. б: Эйлэн- бэйлэн уйнадык
Биедек тэ жырладык
Инде хэзер балалар
Шигырь сойлэп карарлар.
Чтение стихов
К. Б.: Вэт, булдырдыгыз! Шэп сойлэдегез!
Э уйнарга яратасызмы сон?
Уеннар
К. Б. Ой, бик шэп уйнадыгыз
Бигрэк нык остардыгыз
Бэйрэмебез кунелле утте!
Хэзер мина балалар китэр вакытта житте.
А. Б. :К. Б. ,Балалар, сина узлэренен ботен хонэрлэрен курсэттелэр. Э син?
К.Б.: Нэрсэ мин?
К. Б. биедеме?
Б-р: Биеде?
К. Б. : Уйнадымы?
Б-р: Уйнады.
К.Б.: Шаярдымы?
Б-р: Шаярды.
К. Б. : Э нэрсэ онытты сон К.Б.?
Б-Р: Кучтэнэчлэр!
К.Б.:
Э-_э, шул-шул! Кучтэнэчлэремне бик тырышып эзерлэгэн идем. Тик менэ капчыгымны кая куйдым ,оныттым!
(як- ягына карана)
Унда да юк, сулда да юк.
Чыршыга элмэгэнменме?
Чыршы астында да юкмы?
Тэрэзэ тобендэ тугелме?
Урындык астында ятмыймы?
Эти энилэр арасына куелмаганмы?
Нишлэргэ инде хэзер?
Туктагыз, минем бит тылсымлы таягым бар! Бэлки ул ярдэм итэр.
— Китерегез эле мина олы казан
Куегыз остэлгэ.
Эз генэ тоз. Шикэр. Су салабыз
(чумеч белэн болгата кабып карый)
Эз генэ кар остэп жибэрим:
«Ботка- пеш, авызга тош»
Эллэ-лэ,эллэ-лэ
Тэмле ислэре килэ!
Кабып карыйсыгыз килэме?
(бал-га.Кар кызына тэкъдим итэ)
Кар Кызы:
Бабакай, ботка тэмле, тэмлесен.
Э бала-га бит кучтэнэчлэр, кэнфитлэр кирэк.
К.Б.:
Алайса мина берэр чилэк кар китерегез!
Боткага остэп жибэрим эле!
Капкачын эйбэтлэп ябыйм.
Э хэзер тылсымлы сузлэрне бергэлэп эйтеп карыйк эле:
«Эфсен, тофсен
Карлар кипсен, бозлар эресен
Казандагы кар туплары кучтэнэчкэ эверелсен!»
Кар Кызы: (Кэструл капкачын ача анда кучтэнэчлэр.)
Бабакаем курче. Тамаша!
К.Б.:
Кая, кая. Чынна да безнен телэклэр тормышка аша.
Булэклэр олэшу.
К.Б. белэн Кар Кызы саубуллашып китэ.
Атрибуты: большой котел, ведро снежков, половник, 3 белых полотна, колпак с чалмой, 3 банки с водой.
Мәктәпләрдә укучы балалар сөенә-сөенә Яңа ел кичәсенә әзерләнә. Ә һәрбер бала әлеге бәйрәмнең кабатланмас, үзенчәлекле үтүен тели. Сезгә бәйрәмне оештыруда ярдәм итү максатыннан, тәҗрибәле укытучылардан килгән кызыклы бәйрәм сценарийларын туплап бирәбез.
Яңа ел маҗаралары.
(Өлкән сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәменә сценарий)
Ләлә ХӘСӘНОВА,
Арча районы Курса Почмак урта мәктәбе укытучысы, сыйныф җитәкчесе
Катнашалар: Кыш бабай, Кар кызы, Ковид, Иске ел (Күсе), Яңа ел, алып баручы кыз һәм ике егет.
Кичә барышы
(Яңа ел турында җыр көе астында егет белән кыз бергә көлешэ-көлешә чыршы бизиләр.)
Чулпан. Инсаф, без өлгерәбезме соң? Озакламый Нәркис тә килеп җитәргә тиеш инде. Чыршыны бизәп бетердек. Бик матур булды, шулаймы? (Чыршы тирәли әйләнеп карап чыга.)
Илсаф. Чулпан, син никтер сәеррәк бүген, ни булды?
Чулпан. Кичтән әллә нигә хәлем китте, температурам да бар иде азрак. Иртән үземне яхшы хис иттем үзе. Шулай да күңелдә сәер тойгы калды.
Илсаф. Курыкмаа, бар да яхшы булыр. Бәйрәмне башлар вакыт җитә, мин киенеп кенә чыгыйм инде. (Кереп китә. Звонок шалтырый. Кыз, йөгереп барып, ишекне ача. Ишектән кара киемнәр кигән бер тип килеп керә. Кыз артына чигенә-чигенә бара. Йөзендә курку. Шөбһәле музыка.)
Чулпан. Сез кем? Сезгә монда ни кирәк?
(Тип чыршы янына ук килә, карап йөри, залдагы балаларга карый. Башын чайкый. Шөбһәле музыка.)
Тип. Мин – КОВИД-19. Нәрсә? Танымадыңмы? Тәәк, сез монда ни эшләргә җыендыгыз?
Чулпан. Ничек инде? Яңа елны каршы алырга җыенабыз. Ел ахыры бит! (Илсаф килеп керә. Аптырап,Чулпаннан сорый.)
Илсаф. Кем бу? Нәркис дисән, охшамаган…. Никтер соңга кала бүген ул?
Ковид (ачу белән). Нинди бал-маскарад? Нинди бәйрәм? Сез ни эшләгәнегезне үзегез аңлыйсызмы? Илдә, дөньяда пандемия!!! Куркынычсызлык чараларын оныттыгызмы әллә? Бер-берегезгә якын килмәгез, дистанция саклагыз! Кара син боларны!!! Куркуны бөтенләй онытканнар!!! Маскаларыгызны киегез!!! (Илсаф һәм Чулпан ашыга-ашыга маскаларын кияләр. Аптырау, куркулары йөзләренә чыга.)
Чулпан (башын тотып). Илсааф, минем температурам күтәрелә бугай… (Салмак музыка.)
Илсаф (төчкереп). Кичә хәлем китте дигән идең, булды болай булгач… Миңа да йоктырдын чиреңне. (Чулпаннан читкә китеп урындыкка утыра. Башын тоткан. Үз-үзе белән сөйләшә.) Шулай була ул! Алдынны-артынны карап йөр, дип күпме әйтә миңа эни. Булды бу… Шул гына җитмәгән иде… ииииии. (Башын тоткан, як-якка башын чайкый. Ковид горур кыяфәт белән йөри.)
Ковид. Тәәк, булды бу! (Кулларын ышкый.) Менә шулай матур гына итеп утырыгыз. Өйләрегездә генә утырырга кирәк, дип күпме әйтелде! Менә хәзер ун көнгә марш караватка! Бал-маскарад та юк, бернинди бәйрәм дә юк! Яна елны каршыламакчылар, кара син боларны… Күрсәтермен мин сезгә Яңа ел!!!
(Җигелгән ат тавышлары, кыңгырау шалтыравы булган музыка. Бикләнмәгән ишектән шау-гөр килеп, Кыш бабай килеп керә.)
Кыш бабай. Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм! (Аптырап тирә-якка карый.) Шатлык… ээээ, бәхет алып…
Ковид. Нәрсә кычкырасын? Күрмисенме әллә, монда мин – короновирус белән килдем!!!
Кыш бабай ( каушап калып). К-коро-на-вируус?..
Ковид. Әйе. Менә син, Кыш бабай галиҗәнәпләре, кулыңны юдынмы? Юк?! Ә монда иркенләп килеп кердең… җыен вирусларны җыеп килдең, димәк? Вәт молодец!!! Капчыгыңда ниләр инде синең?
Кыш бабай (каушаганы бетмәгән). Конфетлар, тәм-томнар… Әәә, хәзер төзәтәм ялгышымны. (Кул чаба, таягы белән өч тапкыр идәнгә бәрә.) Менә, булды… (Капчыктан антисептик, маскалар, перчаткалар ала башлый. КОВИД каушап кала, читкәрәк китә. Шулай да бирешми.)
Ковид. Соңга калдын шул инде! Монда мин хуҗа хәзер. Әнә кара! ( Кулы белән Илсаф һәм Чулпанга таба күрсәтә.) Үзең дә сизми миңа булыштын да әле! Минем вирусларымны ияртеп килден. Ха-хаха!
Кыш бабай (куркып кала, урындыкка барып утыра). Ой, ой, ни эшләптер минем дә хәлем китте әле… (Башын тота, күзләрен уа.)
Ковид (җиңүче кыяфәтендә йөри). Менә бит ничек яхшы-ы.ы. (Кулларын уа. Кыш бабай янына килеп). Сиңа ничә яшь әле?
Кыш бабай. Үзем дә хәтерләмим инде. Бик күп, бик күп…
Ковид. Оооо, менә булды бу!!! Синең кебекләрне мин иң беренче бәреп егам, беләсеңме син шуны? Иммунитет начар чөнки. Өендә генә утырасы урынга йөрисен монда бөтен дөньяга хуҗа булып!!! Синең вакытын үтте! Мин хуҗа бар дөньяга!!! (Кулларын өскә күтәрә.) Ха-ха-ха!!!
(Шау-гөр килеп Нәркис килеп керә.)
Нәркис. Мин соңга калмадыммы? Кайда музыка, җыр? (Чулпан, Илсаф, Кыш бабай, куркып, аңа карыйлар.)
Илсаф. Нәркис, кит тизрәк! Кермә монда!
Чулпан. Безгә Ковид килде! Кит, кит, тизрәк!
Нәркис. (Курткасы чишелгән, кулында пакет белән мандарин. Иптәшләре әйткәнне ишетми.) Әй, сез ни эшләп шундый күңелсез? Ни булды? (Барысы да Ковидка төртеп күрсәтә.)
Хор белән. Әнә, кара!!! (Нәркис янына Ковид килә һәм аны астан өскә, өстән аска тикшерә.)
Ковид. Тәәк, син кем? Нәрсә бик батыр булып кыланасың монда? Мине танымыйсың, күрмисеңме әллә? Мин коронавирус булырмын! (Танышырга дигән булып кулын суза.)
Нәркис (аны бәреп диярлек чыршы янына үтә). Хы, чынлап әйтәсеңме син? Ә мин сине Яңа ел дип торам. Фуу, шундый ямьсез! Үзеңне читтән күргәнең бармы синең? Кем инде шундый кием белән йөри бәйрәм вакытында?! (Илсаф, Чулпан, Кыш бабайга, залга карап.) Дуслар, ә мин сезгә витаминнар алып килдем. Минем әбием бәйрәм күчтәнәче итеп сезгә тапшырырга кушты. Хоп, эләктерегез. (Мандаринны берәм берәм өскә чөя. Тегеләре алалар һәм чистартып ашый башлыйлар.) Әби иртәгә сезне үзенә кунакка көтеп калды.
Чулпан. Чынлапмы?
Нәркис. (Чулпанга.) Син нәрсә балтаң суга төшкән кыяфәт белән утырасың? Авырмыйсың син! Кара, йөзләрең алсуланып тора! Кеше көлдереп утырма монда! (Илсафка.) Илсаф, син дә шулай ук!
Ковид. Егет кеше, сез чын хәлне аңлап бетермисез бугай?..
Нәркис. Әй, аптыратма әле! Туйдырдын инде! 2020 ел башыннан бирле үзәккә үттең! (Башындагы колпакны ковид башына чәпәп куя.) Менә, булды. Әзрәк рәвешләнеп киттең. Йөрисен монда эч пошырып. (Кыш бабайга аптырап карый.) Бабай, ә сиңа ни булды? Әллә сине дә алдадымы бу хәерсез? (Ковидка төртеп күрсәтә.) Ухх, сине!!! (Йодрык күрсәтә.)
Кыш бабай, мин сиңа кечкенәдән ышандым. Ха, ха, чынлыкта әле хәзер дә ышанам. Син бит тылсымчы! Синдә бөтен кешенең ышанычы! Син бит барысын да булдырасың! Күпме кешеләрне бәхетле итәсең!
Кыш бабай. Чынлап та! Кара әле… чын тырышып мине ышандырды, хәерсез! (Ковидка йодрык күрсәтә. Күңелле, шатлыклы музыка.) Мин бит бервакытта да авырмыйм! Әй…. (Торып баса.) Кит хәзер үк моннан чыгып! Йөрмә балаларның бәйрәмен бозып! Юкса… (Таягын күтәрә, Ковид, куркып, ишеккә таба атлый, йодрыкларын йомарлаган. Шулай да чыгып китә. Барысының да күңелләре күтәренке, мандарин ашыйлар, көлешәләр.)
Чулпан. Ха-ха-ха, чыгып качты теге хәерсез! Бөтен бәйрәмнең ямен ала язды, әй.
Илсаф. Әйдәгез, бәйрәмне башлыйк, дуслар! Күрәсезме, күпме кеше көтеп утыра. (Залга күрсәтә. Нәркис әкрен генә чыгып китә. Тантаналы музыка.)
Чулпан.
Сихри дөнья күгеннән
Ап-ак карлар коела,
Әйтерсең лә күбәләкләр
Нур диңгездә коена.
Могҗизалы бу күренеш
Куандыра күңелне
Яңа елның йомшак атлап
Килүе шул түгелме?
Илсаф.
Кил, яңа ел, якты йөзең белән,
Йолдызларың белән яктырып.
Көмеш аең белән чаңнар кагып,
Бөтен дөнья торсын яңгырап.
Кыш бабай. Кар кызым кайда калды соң?.. (Як-ягына карана.) Һай, мине бүләкләр белән урамда көтә бит ул! Хәзер, хәзер алып керәм мин аны. (Чыгып китә. Чана белән бүләкләрне өстерәп, Кар кызы белән бергә керәләр. Аларга төрле җәнлекләр дә ияргән. Тантаналы музыка.)
Кар кызы.
Ашыктык сезгә килергә.
Яңа ел каршыларга.
Купшы чыршы тирәли
Бергә күңел ачарга.
Илсаф. Бездә кунак кадерле, әйдә, түрдән узыгыз.
Кыш бабай.
Исәнмесез, балалар!
Тирән карларны ерып,
Борынымны өшетеп,
Озын юллар үттем мин,
Сезгә килеп җиттем мин.
Һай чыршыгыз бигрәк матур:
Елык -елык яна ул,
Бәхетле һәм сау булыгыз,
Котлы булсын Яңа ел!
Алып килдем бүләкләр,
Сезгә изге теләкләр.
Алыгыз сөенешеп,
Ял итегез көлешеп. (Балаларга бүләкләрне өләшә, Кар кызы аңа ярдәм итә.)
Илсаф. Кыш бабай, Кар кызы, әйдәгез, бергә-бергә балачакны искә төшереп, чыршы тирәли җыр җырлап әйләник әле.
Кыш бабай. Тукта, тукта, чыршыдагы утларны кабызырга онытканбыз бит! Бер, ике, өч! Чыршыдагы утлар кабынсын! (Таягын чыршыга таба селки, утлар кабына.) Менә булды. (Балалар чыршы тирәли җыр җырлап әйләнәләр.)
Чулпан. Бабакай, ни өчендер Яңа ел белән Иске ел күренми.
Кыш бабай. Шалтыратып алыйм әле. Күрәсең, алыш-бирешләре озакка сузылгандыр.
Алло, Яңа ел, озак тордыгыз. Иске елның китәр сәгатьләре якынлаша. Әәә, тоттыгызмы соң? Яхшы, әйдәгез, капкалар ачык, абзар әзерләнгән, ашарына салынган! (Музыка. Үгез тавышы. Тирләп пешеп Иске ел (күсе) белән Яңа ел керәләр.)
Яңа ел.
Исәнмесез, якын дуслар!
Мине каршы алыгыз
Һәм танышып калыгыз!
Исемем минем – Яңа ел,
Мин – бәхет таратучы,
Җир йөзендә бар нәрсәне
Өзелеп яратучы.
Сезне өзелеп сагынганга
Килдем мин яныгызга.
Бәхет, шатлык, сәламәтлек
Телимен барчагызга.
Үз телемдә, үз җиремдә
Бәйрәм белән котлыйм сезне,
2021 елның имин булсын һәрбер көне.
Гафу итегез, киребеткән үгез аркасында соңга калдык. Юк менә, аркылы килгән, чыкмый гына ишектән. Сезнең ул коронавируслы дөньягызга кердем юк, ди! Әле ярый Иске ел мощныйрак, шул өстерәп чыгарды, капкадан өстерәп кертте. Бу ел аңа зыянга булмаган!
Кыш бабай. Молодец, егетләр! Мондый егетләр булганда барлык авырлыкларны да җиңеп була, авырулары да бетәр алла бирса, илебездә тынычлык та урнашыр. Яңа ел, ничек хәлләр?
Яңа ел. Рәхмәт, Кыш бабай! Зарланырлык түгел. Куркыта инде, ел буе хакимлек итәсе бит әле, ел нинди нәтиҗәләр китерер? Ярый да яхшы, уңышлы ел булса, ә булмаса, мине гаепләячәкләр.
Чулпан. Курыкма син, Яңа ел , бергә булганда барлык авырлыкларны да җиңәрбез.
Кыш бабай. Тик кара аны,бу гәүдәң белән әллә кая барып булмый, күбрәк аша, мин килгәндә тәгәрәтеп йөрерлек булсын. Вәгъдәме?
Яңа ел. Вәгъдә, Кыш бабай.Эшләрбез дә ашарбыз да.
Кыш бабай. Әйдә, Иске ел, әйт әйтәсе сүзләреңне, китәбез. Минем сине әле тарих битләренә дә кертеп куясым бар.
Күсе
Сезнең белән саубуллашып
Тагын бер елга китәм.
Исән-имин булыгыз,
Тагы да зур үсегез.
Киләсе елга бәйрәмгә
Барыгыз да килегез.
Яңа ел котлы булсын,
Яңа ел нурлы булсын!
Сәламәтлек, шатлыклар,
Телим бары уңышлар!
Кыш бабай. Сау булыгыз, дуслар! Яңа еллар котлы булсын!
Балалар. Сау бул, Кыш бабай! Сау бул, Кар кызы!
(Кыш бабай белән Кар кызы китәләр. Музыка – җигелгән атлар киткән тавышлар яңгырый.)
Илсаф. Әйдәгез, кызлар, егетләр, уеннарны башлап җибәрик. (Күңелле музыка. Аерым классларның чыгышлары: скетч, җыр, биюләр чиратлашып бара.)
Илсаф. (Классларның чыгышлары беткәч.) Инде бәйрәмебез тәмамлана дип әйтсәк тә була. Кадерле дуслар! Сезнең барлык өметләрегез дә аклансын! Яңа елда яңа уңышлар телибез! Конкурсларга нәтиҗә ясау өчен жюрига сүз бирәбез.
Чулпан.
Яңа ел белән, туганнар,
Яңа ел белән, дуслар,
Яңа ел белән, күршеләр,
Яңа ел белән!
Илсаф.
Зур өметләр белән каршылыйбыз
2021нең ел башын.
Игелек һәм миһербанлык кына
Булсын иде синең юлдашың!
Чулпан.
Бәйрәм үтте, ә Яңа ел
Һәрбер өйгә киләчәк.
Яхшы булсын, имин булсын,
Матур булсын киләчәк.
Яңа елга яңа юлдан,
Нык басып бердәм керик.
Иң изге, саф теләкләрне
Бер-беребезгә телик.
Хыялларыгыз тормышка ашсын, дуслар!
(Кечкенәләр төркемендә Яңа ел бәйрәме)
Кар кызы:
Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, әти-әниләр! Менә үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән тагын бер ел үтеп китте. Сезнең барыгызны да Яна ел белән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, шатлык, гаилә бәхете, тынычлык, ак кар кебек ак көннәр телибез. Дөньялар имин булсын!Карагыз әле, минем шаян куяннарым шушы чыршы янында очрашырбыз дигәннәр иде, нигәдер күренмиләр, әллә адашканнар инде, эзләп килим әле.
(Көй астында кар кызы җитәкләп куяннарны алып керә.)
Кар кызы:
Нидән шулай кәефегез китте? Карагыз әле чыршыбызга, ул ничек матур бизәлгән. Уенчыклары нинди матур! Шаяннарым, карагыз әле, безнең монда бик куп дусларыбыз да килгән: песи, акбай, аларны әтәч уяткан. Я әйтегез әле миңа, песи ничек сөйләшә? (Кар кызы һәркайсын балалардан сорап чыга)
Кар кызы:
Без бүген чыршы янында
Әйлән-бәйлән уйнарбыз.
Кыш бабайны каршыларбыз,
Матур жырлар жырларбыз.
Әйдәгез, куянкайларым, шушы матур чыршыга матур жырыбызны жырлап күрсәтик әле.
Жыр:”Чыршы янында”
Ямь –яшел ылыслары
Балкып тора утлары,
Чыршыкай, чыршыкай,
Бигрәк матур чыршыкай.
Сиңа килгән кунаклар
Аюлар һәм куяннар,
Чыршыкай, чыршыкай,
Бигрәк матур чыршыкай.
Әйлән-бәйлән уйныйбыз,
Җырлыйбыз да биибез.
Чыршыкай, чыршыкай,
Бигрәк матур чыршыкай.
Кар кызы:
Куянкайлар, ә сезнең әниегез кая соң? Ул нигәдер күренми, әллә сез аңа әйтми генә киттегезме?
( Елап әни куян килеп керә.)
Кар кызы:
Әни куян, сина ни булды, нигә елыйсың? Бүген бит шундый матур, күңелле бәйрәм – Яңа ел бәйрәме!
Әни куян:
Ничек инде еламаска, минем шундый матур, шаян, наян куянкайларым, йомшаккайларым, озын колакларым бар иде, тик мин аларны югалттым. Кая икән ул минем улларым, кызларым, балакайларым, куянчыкларым, эзләп арып беттем инде. (Әни куян елый.)
Кар кызы:
Тукта әле,куянкай, елама. Менә шушы түгелме синең югалган озын колакларың? (Әни куян балаларын кочаклый.)
Әни куян: Менә бит алар, минем куянчыкларым. Табылдылар нәниләрем. Менә Раян куяным, менә Әдилә куяным. Рәхмәт сиңа, Кар кызы.
Мин бик шатмын, бик тә
Балаларымны таптым
Әйдәгез бергәләшеп
Тыпырдап биеп алыйк.
Җырлы бию “Нәниләр”
Кар кызы: Куянкайлар, чыршыбыз бик матур бизәлгән, уенчыклары нинди матур, ә нишләп соң утлары янмый? Әйдәгез, бергәләп кул чабыйк, чыршыдагы утлар кабынсын.
(Кул чабалар, чыршыдагы утлар кабына)
Ә хәзер әзрәк шаяртып алыйк, утларын сүндерик. Өреп карыйк әле чыршыга (балалар өрәлә, ут сүнә, кул чабалар кабына).
Әни куян: Балакайларым, чыршыбыз шулай балкып торсын, әйдәгез, Кар кызына матур шигырьләребезне сөйләп күрсәтик.
Рәйхан: Бүлмәдә чыршы агачы:
Ул яшелдән киенгән.
Чыршы да урманнан безгә
Бәйрәм итәргә килгән.
Регина: Айда кар яумый икән,
Җилләр дә исми икән.
Безнең яшел дустыбыз
Чыршы да үсми икән.
Раян:Егет булып үсеп җиткәч
Айга очып китәрмен.
Бүләк итеп айга да
Яшел чыршы илтермен.
Динә:Айга юл ачык хәзер
Сез дә очып барырсыз.
Киләчәктә яңа елны
Айда каршы алырсыз.
Әйдәгез, куянкайларым, “Кар ява” дигән җырыбызны да җырлап алыйк!
Ә хәзер, әйдәгез, шигырьләрне дәвам итәбез.
Әдилә: Яратам мин ап-ак төсне,
Бөтен дөнья ап-ак төсле.
Куяннар да ак тун кигән,
Каеннар да ак туннан.
Ильяс:Менә нинди кар яуды:
Ап-ак булды җир өсте.
Чаналарга, чаңгыларга
Җиткереп булмый эшне.
Зәринә:Бөтерелә ак өермә
Кара, кара, карасана!
Кыш бабай килә түгелме,
Ак бизәкле чанасында?
Искәндәр:Көтәбез без Яңа елны,
Ак бәхетләр алып килсен!
Шул бәхетне барыбызга,
Тигез итеп бүлеп бирсен.
Кар кызы: Әйе шул, кыш көне урамда салкын. Кар да еш ява. Әйдәгез әле, куянкайларым, кар бөртекләре белән җырлап-биеп алыйк.
Җыр“Кар бөртеге”
Рәмилә:Кыш бабай килгән, ап-ак тун кигән.
Әллә сагынып көткәнне белгән.
Алып килгән ул зур шугалаклар,
Өеп тә куйган бөтен җиргә кар.
Әмир:Салкын кыш килде,
Тышта бик суык.
Кошлар җим эзли
Агачка кунып.
Йосыф: Кыш килде, салкын урамда,
Ә без куркып тормыйбыз,
Чана-чаңгыларны алып,
Таудан шуып-уйныйбыз.
Гомәр:Уйнап-биеп яңа елны
Каршы алабыз.
Яңа елда матур теләк
Теләп калабыз.
Кар кызы: Рәхмәт сезгә, балакайларым, бигрәк матур сөйләдегез. Менә мин сезгә нәрсә алып килдем (кәрҗиненнән шалтыравыклар ала).
Җыр: “Шалтыравык”
Кыш бабайнын тавышы ишетелә.
Әни куян: Балакайларым, әйдәгез Кыш бабай белән шаярып алыйк әле, аннан качыйк.
Кар кызы: Килегез, минем ак җәймәм астына яшереник (качалар).
Кыш бабай керә.
Кыш бабай: Исәнмесез, улларым, кызларым, кунаклар! Яңа ел алып килдем. Сезгә чиксез шатлыклар, уңышлар, сәламәтлек телим. Маймыл елы бары яхшылыклар гына алып килсен. Дусларым, әле генә монда нәни куяннарның җырлары, тавышлары ишетелә иде, кая киткәннәр… Әллә монда инде? (Балалар песи булып мияулыйлар, эт булып өрәләр, әтәч булып кычкыралар.)
Кар кызы: Юк, юк , бабакай без монда.
Әни куян: Исәнмесез, Кыш бабай, минем нәни куяннарым сезне сагынып беттеләр.
Кыш бабай: Исәнмесез, оланнарым, минем нәни йомшакларым, сез тагын да зур үскәнсез. Чыршыгыз да бик матур бизәлгән. Ягез әле, нәниләрем, бер җылынып биеп алыйк.
Җырлы уен “ Куяннар белән төлке уены”
Бию “Дуслаштык”
Әни куян: Кыш бабай, минем балаларым сезне сагынып көттеләр, сезгә матур шигырьләр өйрәнделәр.
Булат: Яңа елга бүләк алып
Кыш бабай килде.
Бакчадагы һәр балага
Бүләкләр бирде.
Дилия: Кар кызы да яңа елга
Кунакка килгән.
Кыш бабай бездә икәнен
Ул каян белгән.
Камилә: Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,
Безнең белән дус бабай,
Сагынып килеп җиттең,
Яңа ел бүләк иттең.
Ислам: Берәр яшькә үстердең,
Һәммәбезгә көч бирдең,
Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,
Безнең белән дус бабай!
Ильяс: Җилкәсенә капчык асып,
Кыш бабай килеп керде.
Төрле кызык сүзләр әйтеп,
Бүләк өләшеп йөрде.
Агния: Котлап бөтен кешеләрне
Яңа ел белән,
Җилдереп кенә пар атта,
Кыш бабай килә.
Нариман: Кыш бабай килә җилдереп,
Капчык кулында.
Кар-бураннар тузып кала
Аның юлында.
Кар кызы: Нинди матур шигырьләр өйрәнгәннәр, әле җырлый да беләләрдер
Жыр:”Кыш бабай белән күмәк җыр”
Кыш бабай, Кыш бабай
Кунакка килгән.
Килмәс иде – безнең белән
Биисе килгән.
Кыш бабай белән бергә
Кызы да килгән.
Ялтыравык ак кар төсле
Күлмәген кигән.
Кыш бабай: Рәхмәт балакайларым! Сезнең өчен бик сөендем, зур үскәнсез, матур җырлар, шигырьләр өйрәнгәнсез.
Кар кызы: Бабакаем, куянкайларга әзерләгән күчтәнәчләребез кая? Онытмадыңмы?
Кыш бабай: Картайдыммы, онытып җибәргәнмен, күчтәнәчләр бар. Куянкайлар, сез кишер яратасызмы? (Кыш бабай кечкенә кишер күрсәтә) Менә кишер алып килдем, сезнең яратканны белдем.
Кар кызы: Кыш бабай бу кечкенә бит, ә куяннар күп, барысы да бүләк көтә.
Кыш бабай: Хәзер сихерләп зурайтам мин аны (чыршы тирәли әйләнеп йөри дә, чыршы төбеннән зуркишер тартып чыгара). Менә монысы барысына да җитә.
Кар кызы: И, бабакаем, нәрсә булды инде, һаман шул ук кишер, бүләгең дә юк.
Кыш бабай: Юк-юк, бу серле кишер. Әфсен-төфсен, күчтәнәчләр чәчелсен (кишердән бер күчтәнәч алып күрсәтә).Әйдәгез, оланнар, калганнарын ишек төбендә калдырдым , бергәләшеп чыгып алыйк.
Балалар кыш бабай белән чыгып китәләр.