Балалар бакчасы ачылуга сценарий

         Бәйрәм бүген, бәйрәм!-диеп,           Бар дөнья көлеп торсын.         &

Березняк авылында балалар бакчасы ачу тантанасы.

                                                                                     Кунакларны каршы алу.

  1  Кыз Ипи-тоз, якты йөз белән

                 Кунак каршына чыктык.

                Сезгә зур ихтирам белән

                Тәмле нигъмәтләр тоттык.

   2 Кыз   Сездәй кадерле дусларны

                   Зурлыйбыз чын күңелдән.

                    Ипи-тоздан авыз итеп,

                    Әйдә, узыгыз түрдән!

Икесе бергә :  Рәхим итегез!

( Кунаклар ипи-тоз һәм чәк-чәктән авыз итәләр, бакча бинасына кадәр үтәләр.)

1 алып баручы. Хәерле көн,  хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар,  әти-әниләр!

2 алып баручы.           Бүген бездә зур бәйрәм,
                                 Бик күңелле көн безнең.!
                                 Иртәдән үк кояш көлә,
                                 Бизәп зәңгәр күк йөзен          

      1 алып баручы           Бәйрәм бүген, бәйрәм!-диеп,

                                             Бар дөнья көлеп торсын.

                                           Бакча бәйрәме икәнен

                                           Бар кеше белеп торсын.

 Бүген бездә зур тантана .Балалар бакчасы ишекләрен  киң ачып,яңа бинада нәни дусларын каршылый.

1 алып баручы.  Авылыбызда мәктәпкәчә яшьтәге балалар саны үсә. Алар — районыбызның, авылыбызның киләчәге.

2 алып баручы. Бүген ачылычак  балалар бакчасында 20 бала   тәрбияләнәчәк.

1алып баручы  Хөрмәтле кунаклар,әти-әниләр! Сезне балалар бакчасына йөрүче сабыйлар сәламли:

1 бала. Матур итеп киендек,

            Бүген бәйрәмгә килдек.

            Сезне күргәч, кунаклар,

            Шатландык та сөендек.

2 бала    Бакчага йөгереп килсәм                                                                                                                   Бүлмәләргә нур иңгән                                                                                                                                                   Ерак җирне якын итеп ,                                                                                                                    Абый – апалар килгән

3 бала.  Рәхмәт абый-апаларга,

             Күркәм бакча төзегәнсез,

              Нәни малай һәм кызларга

               Матур булсын дигәнсез.

4 бала. .  Безнең күк нәни булгансыз

                Сез бакчага йөргәндә.

                Кара ничек зур үскәнсез-

                Кызыгабыз күргәндә.

5 бала     Тиздән без дә сезнең кебек

                Үсеп җитәрбез әле.

                 Матур кыз, батыр егетләр

                 Булып китәрбез әле.

6 бала   Әни йокыдан уятты                                                                                                         “Тизрәк кызым тор”-диеп                                                                                                         Йөгерә-йөгерә килдем монда                                                                                                                        Ап-ак күлмәгем киеп.

7 бала             Бакча безне каршы алды

                  Ишекләрен киң ачып

                  Тәрбияче апалар да

                  “Хуш киләсез!”- дип әйтеп

8 бала             Безнең бакча шундый җирдә-

                          Тирә-ягы гөл генә,

                          Гөлдәй балалар бакчасы

                          Березнякта  бер генә.

   Барысы бергә : Рәхмәт сезгә,абый- апалар!        

                               Балалар шар очырта.

    2 алып баручы : Бәйрәм дәрте бүген һәрбер өйдә

                                   Куанычлар балкый йөзебездә.

                                   Бәйрәмебез ямен уртаклаша

                                    Зур кунаклар бүген түребездә.

 1 алып баручы. Сүз Кукмара муниципаль районы башлыгы Рахматуллин Рауиль Шәйдәүләт улына бирелә.

                                                           Чыгыш

2 алып баручы        Бәйрәмебез гөрләп үтсен,

                                   Истә калсын гомергә

                                    Шатлыкларны уртаклашып,

                                    Кунаклар килгән безгә.

      1 алып баручы  Березняк авыл җирлеге башлыгы Сабирҗанов Нурсил Наил  улына бирелә.

                                                          Чыгыш

2 алып баручы: Һәр җирдә бер хикмәт көтә

                            Бүген гади көн түгел.

                             Бүген- бакчабыз бәйрәме,

                             Шуңа шатлана күңел.

Әти- әниләр исеменнән сүз Зайнагиева Фәнзилә Ахмадулла кызына бирелә

Чыгыш:(Хөрмәтле районыбыз җитәкчеләре, килгән кунаклар! Безнең сабыйларыбыз бүгеннән башлап  искиткеч матур, җылы,иркен бакчага йөри башлыйлар.Шатлыгыбызның чиге юк.  Безнең балаларыбызга шундый зур бүләк ясавыгыз өчен рәхмәт Сезгә, Рауиль Шәйдәүләтович!Рәхмәт республикабыз житәкчеләренә, төзүчеләргә көнне төнгә ялгап эшләгәннәре өчен. Рәхмәт җирле үзидарә җитәкчеләренә,бакча коллективына, әти-әниләргә.Сезгә баргызга да зур сәламәтлек, эшегездә  уңышлар телим.)

1 алып баручы.      Тәрбияче!

Сездәдер ул йөрәкләрнең иң олысы

Сездәдер ул күңелләрнең иң җылысы

Һәр көн сезгэ ничә сабый карап тора

Алар сезне  әниседәй якын күрә

          Сүз балалар бакчасы мөдире Сибгатуллина Илһамия Мансур кызына бирелә:(Хөрмәтле   кунаклар, балалар һәм әти-әниләр! Бүген зур   дулкынлану  белән шатлык,сөенеч хисләрен кичерәбез.  төзелгән  бакчабыз  балалар кабул итәргә әзер. Һәр бүлмәдә өр-яңа җиһазлар, уенчыклар,савыт-саба…Монда балаларны мәктәпкә әзерләү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Хөрмәтле Рауиль Шәйдәүләтович ,төзүчеләр, килгән кунаклар,әти- әниләр Сезгә хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Сабыйларыбыз монда  яратып йөрсен, сау – сәламәт булсын, тиешле белем һәм тәрбия алсын  өчен көчтән килгәннең барысын да эшләрбез. Барыгызны бәйрәм белән котлыйм.Эшегездә уңышлар телим.

2 алып баручы: Кадерле дуслар! Бәйрәмебезнең дулкынландыргыч мизгелләре килеп җитте .        

                              Нинди бакча , дип тормагыз

                                Бу бакчаны күрегез.

                                Ал тасмаларны кисеп

                                 Әйдә,түрдән   үтегез!

 1 алып баручы. Тасманы кисү өчен Кукмара муниципаль районы башлыгы Рахматуллин Рауил Шәйдәуләт улы, балалар бакчасы мөдире,авыл җирлеге башлыгы, жаваплылыгы чикләнгән  Промкомбинат ширкате житәкчесе Шакиров Расих Нафик улы………….

                                                Тасманы кисү (эчкә үтәләр)

1 алып баручы: Хөрмәтле кунаклар, әти-әниләр, балалар! Күркәм бакчага рәхим итегез!

2 алып баручы:

Хәерле юл сезгә нарасыйлар

Матур булсын сезнең уйларда

Тормыш юлыгызның дәвамы да

Ошасын иде шушы көннәргә!

Сау бул, яраткан бакчабыз!

Мәктәпкә әзерлек төркеме.

Тәрбиячеләр:

Гайфуллина Л.Ф.,

Шарипова Э.Г.

Музыка җитәкчесе:

Садирова Л.В.

2017-2018 уку елы

Тәрбиячеләр ян-якка кереп басалар. Шарлар белән балалар биюе. Ике тәрбияче уртага чыгалар.

Алып баручы: (Энҗе)

Бүген безнең бакчабызда

Ничә ел инде менә

Шатлык күккә җиткән көн.

Майның шушы көнендә

Балалар бакчасыннан

Мәктәпләргә киткән көн.

Алып баручы: (Лилия)

В просторном и нарядном зале

Сюда пришли мы вместе с вами

И хотим поздравить наших деток

С этим замечательным праздником.

Алып баручы: (Энҗе)

Аерылышу көне, тик шатлыклы көн бу

Сабыйларыбыз үсеп җиткән көн

Үсеп, ныгып, белем дөньясына карап

Канатларын кага икән бит.

Алып баручы: (Лилия)

Большое плаванье от нас

Они уходят в первый класс

От всей души давайте

Скажем в добрый час.

Алып баручы: (Энҗе)

2018 нче елның чыгарылыш балаларын алкышлар белән каршы алыгыз. Хәерле сәгатьтә.

С. Даниил:

Рөхсәт итегез сезне иң бәхетле балалар белән таныштырып китәргә.

С.Ралинә:

Ни өчен?

Бөтенесе бергә:

Чөнки без “Гөләчәчәк” балалар бакчасыннан.

Рүзәл:

Без беләбез, безнең бакчабыз иң яхшысы, иң матуры, иң күңеллесе.

Алып баручы: (Лилия)

Дөрес әйттегез, менә 6 ел инде балалар бакчасында безнең балаларыбыз яши, җырлый һәм бии.

Алып баручы: (Энҗе)

Кемнәр соң алар? 10 ялкынлы, җитез һәм матур малайларыбыз.

Алып баручы: (Лилия)

Һәм 8 бик уңган, тыйнак һәм сөйкемле кызларыбыз.

Зөлфия:

Нинди матур иртә бүген,

Кояш чыккан яктырып.

Кошлар сайрый ян бакчада,

Берсен-берсе уздырып

А. Данил:

Бакчабыз бик матур,

Ямь генә тирә –юнь.

Шуңа да бакчага,

Ашкына йөрәгем.

А. Әдилә:

Шушы иркен бакчада,

Чәчәкләр арасында,

Барчабызга күңелле,

Шушы бәхет түгелме?

Ислам:

Яраттык бакчабызны

Җырлап уйнадык, көлдек

Чыныгып, тәнгә көч җыеп

Мәктәпкә әзерләндек

Раиль:

Күп нәрсәне тәүге тапкыр

Без төшендек бакчада

Ни өчен яз ел да килә

Карлар явып торса да.

С. Ралинә:

Бездә бәйрәм!Бездә бәйрәм!

Менә шуңа күрә без.

Шатланабыз, сөенәбез,

Елмаябыз, көләбез.

(Җыр “Безнең бакча”)

Бакчабыз – нәкъ гөлбакча

Матур гөлләр һәр якта.

Каршы алалар безне

Гөлчәчәк” бакчасында.

Вот какой у нас хороший

И красивый детский сад.

Широко открыты двери

В нем для маленьких ребят.

Бакчабыз – нәкъ гөлбакча

Бик тә якын күрәбез.

Шуңа анда матур-матур

Чәчәкләр үстерәбез.

Камилла:

С нежной грустью “До свиданья»

Скажем группе мы родной

Мы ведь с ней не расставались

Разве только выходной.

Х. Аяз:

В сентябре другие дети

В группу добрую придут

Ну а мы, закроем двери

Нас дела большие ждут.

Аделина:

Улетаем мы сегодня

Словно птицы из гнезда

Жаль приходиться прощаться

С детским садом навсегда.

Алмаз:

Сагындырыр, сагындырыр

Бакчабызның һәр көне

Туган йорттан, якын булган

Һәр бүлмәсе, һәр төше.

Регина:

Бу сөекле бакчабызны

Беркайчан онытмабыз

Ә шулай да якын дуслар

Без бүген хушлашабыз.

(Җыр “Сау бул, балалар бакчасы”)

Балалар бакчасы белән

Без бүген хушлашабыз.

Тәрбияче апалардан

Хәзер аерылышабыз.

Куш-та:

Сау бул балалар бакчасы

Сау бул, сау бул, хуш инде.

Безнең урынга тагын да

Нәниләр килер инде.

Сөйләшә дә белми идек

Сезгә без килгән чакта.

Хәзер моңаеп җырлыйбыз

Уйланып сезнең хакта.

Куш-та:

Укырга да вакыт җитте

Гомер тиз үтә икән.

Сезнең белән аерылышу

Бик авыр, авыр икән.

Куш-та:

Алып баручы: (Энҗе)

Балалар, бүген бакчада соңгы көнегез. Сезгә карап уенчыкларыгыз моңая. Кулларыгызга уенчыкларыгызны алып соңгы тапкыр уйнап алыгыз әле.

(Балалар уенчыклар белән уйнап алалар.)

Алып баручы: (Лилия)

Балалар, уенчыклар белән хушлашу вакыты җитте. Ишетәсезме, сезне кыңгыраулы мәктәп көтә.

(Уенчыклар белән бию. Соңыннан балалар урыннарына утыралар.)

Алып баручы: (Лилия)

Гөлчәчәк” балалар бакчасында “Балачак дөньясында” дигән кыскаметражлы интервью алу тәмамланды. 6 ел буе без моны көттек. Хәзер игътибарыгызга шушы кызыклы интервьюны тәкъдим итәбез. Сез аны үз күзләрегез белән күреп китәрсез.

( Сүз Биектау Fm га )

1 алып баручы:(Энҗе). Хәерле көн , хөрмәтле тынлаучыларыбыз , тамашачыларыбыз, килгэн мохтәрәм кунаклар . Балалар бакчасы телерадиокомпаниясе « Гөлчәчәк Фм» шушы тарихи минутларда үз эшчәнлеген башлап жибәрэ. Турыдан- туры эфирда барлык микрофоннар һәм камералар безнең яраткан бакчабыз мәйданчыгына төбәлгән. Бик тиздэн, Сез тарихи мизгел шахитлары булачаксыз.

2 алып баручы: (Лилия). Әйе!Бүген без бакчабыздагы акыллы, тәртипле кызларны, малайларны мәктәпкә белем алырга озатабыз. Балаларыбыз да мәктәп яшенә кадәр үсеп буй життелэр. Шуклыклары белән безне сагайткан, шат авазлары белән безне сөендергән, бәйрәмнәрдә, эштә безнең зур ярдәмчеләребез булган балалар бүген балалар бакчасына соңгы тапкыр бәйрәмгә җыелдылар! Ә шулай да бүген күңелләребез шат, чөнки балалар барысы да нинди матурлар, таза-саулар!

1алып баручы:(Энҗе).Ә без исә,ди-джей Лилия Фердинатовнаһәм ди-джей Энҗе Госмановна кич дәвамында сезнең белән бергә булырбыз. Һәркемнең күңелендәге матур теләкләр белән уртаклашырга, аларны матур жыр –биюгә төрергә тырышыбыз. «Мең кат сөйләгәнче , бер кат күрүең яхшы»ди бит халык та. Бәйрәмне башларга Сез әзерме?

(КунакларӘзеееер дип кычкыра)

2алып баручы: (Лилия). Димәк, хәерле сәгатьтә булсын! Эфирыбыз киңлекләрендә 2018 елның чыгарылыш балалары кичәсе башланып китә. Балалар, бүген сезне котларга иң нәни дусларыгыз килде. Әйдәгез аларга сүз бирик.

(Номер «Балачак Аланы»)

Кечкенәләр чыгышы.

1.бала.

Безгә карагач

Сезгә бик кызыктыр

Без нинди кечкенә

Ә сез нинди зур.

2.бала.

Бик күңелле бакчабыз

Тик сез генә китәсез

Үзебезнең күчтәнәчне

Җырлар бүләк итәбез

Җыр “Үсәсем килә”

1 алып баручы:(Лилия). Энҗе Госмановна, йөрәк түрендә җуелмас эз калдырган иң якты хәтирәләр кеше тормышының кайсы чорында күбрәк очрый икән?

2 алып баручы: (Энҗе). Мөгаен, чыклы үләннәрдә яланаяк йөргән, әти-әни белән җитәкләшеп бакчага килгән гамьсез, кайгы борчуларсыз балачактыр.

1 алып баручы: (Лилия). Әйе , мин дә синең белән килешәм!!! Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Ул сине тудырган, көйләп бишектә тирбәткән, синең беренче елмаюыңны, беренче әйткән сүзләреңне ишетеп сөенгән,тәпи атлап китүеңне күреп шатланган.Ул безне  туган телебезне   яратырга өйрәткән. Без үзебезнең тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар – безнең дөньябызның яме, шатлыгы.

2алып баручы: (Энҗе).«Гөлчәчәк Фм»ныңда иң яраткан тапшыруларынын берсе нәкъ менә кадерле әниләребезгә багышланган «Синнән миңа Сәлам»тапшыруы кысаларында бүген дә иң матур теләкләребез –Сезгә,Әниләр!!!

(Номер «Сиңа миннән сәлам».Әниләргә рәхмәт сүзләрен әйтәләр .)

Зөлфия:Мине үстергән өчен

Дилия: Тыныч көнем һәм төнем өчен

Алмаз: Яхшы киңәшләрең өчен

Эмиль: Җылы сүзләрең өчен

Рүзәл: Иркә назларың өчен

Алмаз: Бәхетле балачагым өчен

М.Әдилә: Бакчага йөрткән өчен

Ралинә: Тәмле ашларың өчен

Барысы бергә: Рәхмәт сиңа әнием.

(Җыр: “Рәхмәт сезгә”)

Кайсыгызга карарга да

Белмибез гел, белмибез гел.

Сез үзегез болындагы

Иң матур гөл, иң матур гөл.

Куш-та:

Рәхмәт сезгә,

Рәхмәт матур булган өчен.

Йөзегезгә

Таң нурлары җыйган өчен.

Гөлләр шиңми, гөлләр сулмый

Һичбер вакыт, һичбер вакыт.

Бер-береңә караганда

Гел яратып, гел яратып.

Куш-та:

1 алып баручы: (Лилия). Кабаттан барчагызга да иң хәерле , иң матур кичләрнең дәвамын теләп калабыз. Без ди-джей Лилия Фердинатовна һәм ди-джей Энҗе Госмановна. « Гөлчәчәк Фм» киңлекләрендә истәлекле кичә алга таба дәвам итә, бездән аерылмагыз.

2 алып баручы: (Энҗе). Лилия Фердинатовна, безнең балалар иң тапкырлар, иң акыллылар, иң тәртиплеләр. Килешәсенме??

1 алып баручы: (Лилия). Дөрес сүзгэ, жавап юк, диләр. Тулысынча килешәм, синең фикерен белән. Шуңа өстәп безнекеләр иң талантлылар дип тә өстисе килә. Биегендә һәр сабыебыз аккошка тиң, моңнары исә беркемне дә битараф калдырмый.

1 алып баручы: (Энҗе). Кичэбезне иң матур бию һәм жырларыбыз белән дәвам итәбез! Эфирда «Музыкаль тәнәфес»

(Номер «Татар халык биюе, Инглизчә җыр. Түгәрәккә йөрүче балаларыбызның чыгышлары. )

1 алып баручы: (Энҗе). Ә хәзер балаларыбыз ничек киенүләре турында инглизча җырлап күрсәтерләр.

1 алып баручы: (Лилия). Сезне балаларыгыз реаль тормыштан алынган вакыйга белән таныштырып китәрләр.

(Инсценировка“Опять двойка” .)

Действующие лица:

Режиссер.

Кинооператор.

Ассистент режиссера.

Мама.

Папа.

Сын.

Звучим музыка «Фильм, фильм, фильм»

Режиссер.Я хочу снять фильм? Великий фильм? О чем же он будет? А! Точно! О школе! А фильм-то называться будет «Опять двойка

Ассистент реж. Кадр первый, дубль первый!

(На сцену выходят: кинооператор, сын с портфелем, мама с тазом, папа с газетой. Мама стирает, папа читает газету.)

Сын (грустно). Мама! Я получил двойку.

Мама. Отец, наш сын получил двойку.

Папа. Как? Наш сын получил двойку? Где мой ремень?

Режиссер. Стоп! Стоп! Стоп! Что-то здесь не то (задумывается) Точно! Надо что-то повеселее!

Ассистент реж. Кадр первый, дубль второй!

(Звучит рок-н-ролл, сын пританцовывая сообщает:)

Сын (весело). Мама! Я получил двойку!.

Мама. Отец! Наш сын получил двойку(радостно размахивает бельем).

Папа. Как? (весело танцует) Наш сын получил двойку? Где мой ремень? (смеется)

Режиссер. Стоп! Стоп! Стоп! (утирает лоб) Что-то здесь не то (задумывается)Точно! Надо что-то спортивное!

Ассистент реж. Кадр первый, дубль третий!

(Звучит спортивный марш, сын делает зарядку.)

Сын (четко). Ма-ма! Я по-лу-чил дво-йку!.

Мама. О-тец! Наш сын по-лу-чил дво-йку! (ритмично стирая).

Папа. Как? (показывая мышцы) Наш сын по-лу-чил дво-йку? Где мой ре-мень? (шагает)

Режиссер. Стоп! Стоп! Стоп! (размахивает руками) Опять не то… (задумывается)Точно! Надо что-то потрагичнее!

Ассистент реж. Кадр первый, дубль четвертый!

(Звучит трагическая музыка)

Сын (трагично). МАМА! (Прикладывает руку ко лбу) Я получил ДВОЙКУ!

Мама. ОТЕЦ! (Прикладывает руку ко лбу) Наш сын получил ДВОЙКУ!

Папа. КАК? (размахивая руками) Наш сын получил ДВОЙКУ? Где мой. ВАЛИДОЛ?

(Папа падает на пол. Следом падают все персонажи.

Персонажи встают, кланяются).

1алып баручы:(Лилия). Сезнең алдыгызда «Реаль сабыйлар»иде. Тагын бер кат кайнар алкышларга күмикүзләрен.

Алып баручы: (Лилия).

Ходай биргән олы бүләк – бала,

Уттан алып, суларга ул сала.

Өздерсә дә, көйдерсә дә, бала

Җанга иң якыны булып кала.

Даладай юл бирүче балага

Тугры юлдаш барыр – ата-ана.

Шатлыклардан җырлаткан да – бала,

Борчулардан елаткан да – бала.

1 алып баручы : (Энҗе).

Балам диеп бирдең назың,
Җылы җиле бу дөньяның.
Синең кызың – киек казың –
“Әтием” дип җырлар җырлый. Еллар килә. Гомер уза.
Җир искерә. Күкләр туза.
Һәрчак тиң бул, әти, язга,
Шатлыклардан мәхрүм итмә. (Номер: Лирик тапшырулар. Кызлар белән әтиләр Бию башкаралар )

1 алып баручылар : (Лилия). Озак еллар шулай әти иңенә сыенып, аның ныклы куллары жылысын , ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын һәр сабыебызга. Алар әле язмыш сукмагынын яңа борылышында гына, юл матур, якты булсын өчен янәшәдә әти белән әни кирәк.

2 алып баручылар:(Энҗе). Сөеп үстергән ул-кызларыбыз үзегезгә игелекле булсыннар. Ә без исегезгә төшерәбез, Гөлчәчәк балалар бакчасында бүген бәйрәм. Әлбәттә, бер генә бәйрәм дә күчтәнәчсез узмый.

1 алып баручы:(Лилия). Димәк сабыйларыбыз яраткан тапшыруны башлап җибәрергә вакыт җиткәндер. Хөрмәтле дуслар! Балаларыбызны котлар өчен безгә Әкият иленнән зууур кунаклар да килде. Каршы алыйк.

(Номер :Кучтэнэч тапшыруы «Маша һәм Аю «.)

Сюрприз моменты » Маша һәм аю кунакта «

(Аю керә һәм балалар һәм тамашачылар белән исәнләшә, музыка астында аның артыннан велосипедта Маша керә. Аннары Маша кулына балалайка ала һәм анда уйный, ә аю шул көйгә бии һәм аннары кунаклар артына кача, ә Маша аны табып: «Тук-тук, Аю, ди һәм үзе дә балаларартына кача — аю аны таба, шулай ук шакылдатып зал уртасына чыга.)

Аю: Бу нинди тамаша?

Ни өчен күңел ачалар?

Ни өчен монда килгәннәр – барысы да матур итеп киенгән?

Бала: Бәйрәмебез гади генә түгел бездә,

Ул була бер генә тапкыр.

Һәм бүген балалар бакчасына

Кунаклар безгә юкка гына ашыкмый.

Бу бәйрәм безнең күңелле,

Чөнки тиздән мәктәпкә.

Бары тик кызганыч, саубуллашырга кирәк

Яраткан балалар бакчасы белән.

Маша:Ура! Мин дә мәктәпкә барырга телим! Әйдә укырга! Әйдә укырга!( портфель ала)

Аю:Син бит белмисең, үзең белән мәктәпкә нәрсәләр алырга икәнен. Балалар, Машаны портфелен җыярга өйрәтегез әле.

Уен «Портфель җый»

Маша портфелен кия: Ух, мин нинди хәрби! Ярар, мин мәктәпкә киттем! Бара һәм җырлый «Менә, без дә бер елга үстек! Менә, без дә бер елга үстек!

Ой, нинди картинкалар ята монда.

Аю: Бу бит хәрефләр. Алардан сүзләр төзиләр.

Маша: Маша сүзен дә төзеп буламы?

Аю: Әлбәттә!
Маша: Һәм Аю сүзендәме?

Аю: Әйе!

Маша: Ә син төзи аласыңмы?

Аю: Әйе, ә миңа балалар ярдәм итәр.

Маша:Ю-ю-ю-к! Син әнә нинди зур, алар (зурларга күрсәтә) сиңа булышсыннар, ә миңа – балалар.

Уен «Сүзләр төзе» МАША һәм АЮ
Маша:Ә хәзер биремне катлауландырабыз.

Уен «Сүзләр төзе» ӘЛИФБА һәм КЫҢГЫРАУ

Маша: Аю, ничек яхшы укырга, ә мине мәктәпкә алалармы?

Аю:Әйдә, балалардан сорыйбыз, алар ничек әйтәләр, шулай булыр. Машаны мәктәпкә укырга бирәбезме?

Балалар: ӘЙЕ!
Маша: Ура! Менә шәп! Мин сине дә , Аю, үзем белән мәктәпкә алып барам.

Аю кармакны ала һәм билгеләр куелган кыршау янына утыра.

Маша:-Ә син нишлисең?

Аю:Тс-с-с. Үз бер кармакны Машага бирә.

Маша:Аю, минем чиертәме? Ә синдә чиертәме? Ничек чиертә? Кем чиертә?

Аюачуланып карый һәм кычкыра. (рычит).

Маша: Кычкырма миңа! Мишка, минем чиертәме? Ә синдә чиертәме? Ничекчиертә? Кем чиертә?

Аюачуланып,кычкыра һәм кармагынташлый.

Маша:Миша. бүген яхшы кәеф булсын өчен әйдә җырлыйбыз, ә балалар безгә булышсыннар

(Җыр: “А в школе”)

1. Звенит звонок веселый — зовет с собой ребят,
И каждый первоклассник его услышать рад,
А в новеньком портфеле дневник мой и тетрадь:
Все ждут, когда пятерки в них будут выставлять.

Припев:
А в школе, а в школе много интересного,
А в школе. а в школе праздники чудесные.
А в школе, а в школе дружат целым классом.
Школа, школа, школа, школа — это прекрасно.

2. Нас в школу приглашает чтение в счет,
«Со мною подружитесь», — грамматика зовет.
Уроки физкультуры и пения грустят:
Звонка на перемену услышать не хотят.

Маша:Без балалар белән дуслаштык та, дөресме, Мишка?

Миша: Әлбәттә! Ә мин саубуллашканда булачак мәктәп укучыларына үземнең берничә киңәшемнебирергә телим:

Иртән иртә торыгыз,

Яхшылапюыныгыз,

Мәктәптә йокламагыз,

Борын белән » партанычукымагыз”!
Маша:үчекләмәскә,борын күтәрмәскә,

Мәктәптә һәркемгә ярдәм итәргә тырышыгыз.

Юккайөз җыерма, бул кыю,

Һәм үзенә дуслар табылыр!

Аю: Менә, балалар, барлык киңәшләр,

Алар да акыллысы һәм җиңелеюк,

Син, дустым, аларны онытма

Хуш, сау бул! Хәерле юл сезгә!

Китәләр.

1алып баручы: (Энҗе.)

Өч төс балкый безнең байракта:

Ак төс — безнең намус төсебез,

Яшел төсе — безнең яшәү төсе,

Кызылында чагыла көчебез.

2 алып баручы:( Лилия).

Җилфер-җилфер итә безнең байрак,

Элеп куйдык аны биеккә.

Дөнья безнең шушы байрак аша

Омтылышны күрсен иреккә.

(Номер Татарстан синең балаларын . Җыр малайлар башкаруында «Кәләпүшем». Һәм Бию кәләпүш белән)

Җыр : Кәләпүшем, кәләпүш

Йөзләремә килешәсен

Кайлардан гына белгән,

Туган көнгә дәү әтием

Кәләпүш алып килгән.

Кәләпүшемне кидем мин,

Көзге каршына килдем.

— Менә шушындый була ул —

Татар малае!— дидем.

Куш-та:

Кәләпүшем, кәләпүш,

Энҗе-мәрҗәннәр чиккән .

Чиккә н кәләпүш үземә

Бигрәк килешә икән.

Әнием дә бик сөенде,

Кочаклап алып сөйде.

Котлы булсын кәләпүшең,

Бигрәк килешә, диде!

Кәләпүшем, кәләпүш,

Укалыдыр читләре.

Шундый матур кәләпүшле

Малай булдым бит әле!

Куш-та:

1 алып баручы: (Энҗе.) Соңгы елларда табигатьне саклау,балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларның берсе булып тора. Чөнки сулаган hавабыз, эчкән суыбыз пычранып бетә, үстергән җиләк-җимешләребез төрле авырулар китереп чыгара башлады. Табигать, бөтен тереклек зур куркыныч астында калды. Тирән сулы елгалар, яшел болыннар кая китте? Бу сораулар hәркемне уйландыра, шуңа күрә бөтен көчебезне табигатьне саклауга, экологик хәлне яхшыртуга юнәлтергә тиеш без. Табигатьнең бөтенлеге,киләчәге балаларыбыз кулында.

2 алып баручы:( Лилия). Безнең балаларыбыз да тәрбияче апалары белән табигать байлыклары хакында күп өйрәнделшр. Шулаймы балалар? Алар табигатьне яратып кына калмыйча, шул мәхәббәтне җырга да салдылар.

(Номер Жыр «Я нарисую «)

1.Возьму листок бумаги и нарисую Землю,(Камилла)

Красивую такую, планету голубую,

Возьму листок бумаги и Землю нарисую.

2.Возьму листок бумаги и нарисую солнце,(С.Даниил)

И пусть оно смеется, и пусть оно смеется,

Возьму листок бумаги и солнце нарисую.

3.Возьму листок бумаги и нарисую ветер,(М.Адиля)

Чтоб улыбались дети на всем на белом свете.

Возьму листок бумаги и ветер нарисую.

4.Пусть летят далеко расписные листы(Вмести)

И украсят собой планету всю большую,

И все дети Земли пусть рисуют цветы

Для себя и для всех всегда пускай рисуют.

5.Возьму листок бумаги и нарисую Землю,

Красивую такую, планету голубую,

Возьму листок бумаги и Землю нарисую,

И Землю нарисую.

2 алып баручы:( Лилия). Ә хәзер булышлык уүрсәткән ярдәмчеләребезгә, безнең бакча хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен әйтик.

(Балалар чыгышы. Шигырьләр.)

Ралинә:

Җитте хушлашу сәгате

Хуш сөекле бакчабыз

Һәм мондагы бик кадерле

Барлык апаларыбыз.

Зөлфия:

Бакчабызның мөдиренә

Рәхмәтләрнең иң зуры

Аның күңеленә сыйган

Игелекнең бар нуры.

Артур:

Рәхмәт сезгә тәрбияче апам

Ничә еллар буе үстердең

Барлык көчләреңне кызганмыйча

Күпме гомереңне уздырдың.

А.Данил:

Тәртипсез чаклар булгандыр

Шаян чакта булгандыр

Барсы өчен, барсы өчен

Апалар гафу итсен.

Алардагы булган сабырлык

Гомер буена җитсен.

В.Аяз:

Ләйсән апабыз лаек

Мактауның зурысына

Җитезлеге, уңганлыгы

Үрнәк булыр барсына.

Дилия:

Музыка залында

Җыр-биюгә өйрәтүче

Лариса Владимировнаны

Без бик яратабыз.

Эмиль:

Дөрес аваз әйтергә

Өйрәттегез сез безгә

Эльвира апабызга

Рәхмәтебез зур безнең.

А.Әдилә:

Уколлар кадасагыз да

Сез безгә шундый якын.

Рәйхана апага

Рәхмәт әйтәбез тагын.

Рүзәл:

Йокы бүлмәсендә урын-җирне

Матур, пөхтә итеп куябыз.

Аларны ак итеп, пакъ итеп

Кем юа? Әлбәттә Миләүшә апабыз.

А.Әдилә:

Өстәлебез һәрвакытта

Тәмле аштан мул иде

Рәхмәт уңган апаларга

Тамагыбыз тук иде.

С.Даниил:

Борчылмагыз бердә безнең өчен

Сынатмабыз белем илендә

Зур кешеләр булып, матур киләчәкне

Без төзербез туган илебездә.

(Җыр “Сау бул, бакча”)

Алда көтә мәктәп бусагасы

Аерыласыз бездән апалар.

Зур тормышка безне озатасыз

Алда борма юллар яталар.

Куш-та:

Сау бул, бала чагым

Сау бул, гамьсез чагым.

Сау бул “Гөлчәчәгем”

Җылы кочагым.

Каршылыклар булыр зур киртәләр

Авыр булыр безгә кайчакта

Бакчабызны, дуслар, апаларны.

Сагынырбыз әле шул чакта.

Куш-та:

Китәләрдә кире кайтмыйлар дип

Еламсырап тора апалар.

Киек казлар гына язлар җиткәч

Каңгылдашып кире кайталар.

Куш-та:

1 алып баручы: (Энҗе.) Сезнең хөрмәтегезгә Шакирова Гөлнур иҗат иткән “Безнең бакча” дигән шигырен тәкъдим итәбез.

Безнең бакча”

Рүзәл:

Нинди гүзәл безнең бакча!

Исемнәре “Гөлчәчәк”

Тау башында урнашкан ул

Тирә-ягы гөл, бакча.

Бакчабызның җитәкчесе

Була-Шамилә апа.

Уңган, булган, ярдәмчел ул

Һәркемнең җаен таба.

Дилия:

Ә безнең тәрбиячеләр

Иң-иң әйбәтләре!

Тырыш, белемле алар

Мактаулы һәр эшләре.

Алар безне яраталар

Безгә белем бирәләр.

Сүзләрен тыңламасак

Кайвакытта сүгәләр.

С.Даниил:

Тәмле итеп ашаталар

Бергәләшеп уйныйбыз.

Матур үтә бәйрәмнәр дә

Биибез дә, җырлыйбыз.

Күпме сабырлык һәм көч

Кирәк булды бит сезгә

Иң хөрмәтле, иң яраткан

Апалар бит сез безгә.

М.Әдилә:

Сагынырбыз бакчабызны

Мәктәпләргә без киткәч.

Килербез әле кунакка

Зур булып үсеп җиткәч.

Рәхмәт сезгә, Апалар!

Безнең өчен эшлисез.

Барлык изге теләкләрне

Бары сезгә юллыйбыз.

1 алып баручы:(Лилия.)Менә шулай җырлый-җырлый, бии-бии матур кичәбез үз азагына якынлашты.

Еллар үтә торыр бер-бер артлы,

Ерагая барыр аралар.

Кая китеп, кемнәр булсагыз да,

Бәхетле булыгыз, балалар!

1 алып баручы : (Энҗе).

Менә тәмам кичәбездә,

Хушлашу минутлары.

Вальс биик әле, дуслар

Вальс –ул саубуллашу.

Вальс.

2алып баручы: (Лилия). Хөрмәтле балалар! Без Сезгә иң изге теләкләребезне юллыйбыз! Мәктәпне дә, бакчаны яраткан кебек яратыгыз, тырышып укыгыз. Сау-сәламәт, озын гомерле, белемле, акыллы булыгыз! Ак юллар, Сезгә!

Балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе өчен сценарий.

Тәрбияче: Кадерле әти-әниләр, балалар, килгән кунаклар! Ел да була торган дулкынландыргыч та, шатлыклы да, моңсу да бәйрәм көне килеп җитте. Бүген без бакчабыздагы иң акыллы, иң тәртипле балаларыбызны мәктәпкә белем алырга озатабыз.

Кадерле балалар! Менә мәктәп яшенә кадәр үсеп җиттегез. Бакчага килгән беренче көнегезне хәтерегезгә төшерегез әле. Сөйләшә дә белмәгән, әле яңа тәпи киткән балалар инде мәктәп яшенә җиткәннәр. Әлеге бакчада шатлыкларыбыз да, борчуларыбыз да уртак булды. Бергә көлдек, бергә уйнадык, шаярдык. Бүген безгә бик моңсу. Шуклыклары белән безне сагайткан, уңышлары, шат авазлары белән сөендергән нәни дусларыбыз бездән китә. Алар безгә күпме күңелле мизгелләр бүләк иттеләр, зур ярдәмчеләребез булдылар. Ләкин барыбер күңелебез сөенә. Карагыз, алар барысы да нинди матурлар, исән-саулар, эш дигәндә мин-мин, дип, ял иткәндә җырлыйм-биим дип торалар, күзләре кызыксынудан янып тора. Балалар! Киләсе тормышыгызда да матур истәлекле вакыйгалар күп булсын. Бүгенге бәйрәм көне дә күңелегездә мәңге саклансын иде. Мәктәптә дә тырыш, тәртипле булыгыз. Ак юллар сезгә!

1 бала: “Аккош ” диеп атала,

Безнең гүзәл бакчабыз.

Истәлекле көн бүген,

Бакча белән хушлашабыз.

2 бала: Нинди матур иртә бүген,

Кояш чыккан яктырып.

Кошлар сайрый ян бакчада,

Берсен-берсе уздырып.

3бала: Бездә бәйрәм! Бездә бәйрәм!

Менә шуңа күрә без

Шатланабыз, сөенәбез,

Елмаябыз, көләбез.

Гади бәйрәм түгел бүген,

Ул гомергә бер килә.

Бүген менә бакчабызга,

Дуслар, туганнар килә.

4 бала: Олы бәйрәм бүген бездә,

Зурлар инде күбебез.

Бакча белән хушлашабыз,

Бүген соңгы көнебез..

5 бала: Бакча белән саубуллашу көне –

Ул гаҗәеп моңсу, сагышлы.

Шундый көн бу – олы бәйрәм үзе,

Үзгәртә дә куя кәефне.

6 бала: Көн саен иртән, бакчага киләм.

Соң гына кайтам, кич белән өйгә.

Яратам үзем, көн үткәрергә

Иптәшләр белән бакчада бергә.

7 бала: Төрле уенчык, курчаклар монда.

Кайтасым килми бит минем шуңа.

Әнием, – димен, – ашыгып йөрмә,

Мине алырга бик иртә килмә.

8 бала: Баш өстендә ак болытлар,

Талгын гына җил исә.

Бакчада узган көннәрем,

Күңелемнән китмәс һич тә.

ҖЫР: “Бакчабыз – нәкъ гөлбакча”

Тәрбияче: Әниләр – җир йөзендә иң кадерле кешеләребез. Аларга әйтер сүз һәрчак табыла. Безнең балаларның да 6 ел буе әниләренә әйтер сүзләре җыелган.

Бергә: Мине үстергән өчен,

Тыныч көнем һәм төнем өчен,

Яхшы киңәшләрең өчен,

Җылы сүзләрең өчен,

Иркә-назларың өчен,

Бәхетле балачагым өчен,

Тәмле ашларың өчен,

Дуслар табарга ярдәм иткәнең өчен,

Барысы бергә: РӘХМӘТ СИҢА, ӘНИЕМ!

9 бала: Яшәвебез монда булды,

Ашавыбыз да монда.

Көннәр буе без мәш килдек,

Балалар бакчасында.

10 бала: Күңелле дә, күңелсез дә.

Хәлемне белмиләр шул.

Китмәс идем, олы кызлар

Бакчага йөрмиләр шул.

11 бала: Бакчада без өйрәндек

Бик күп төрле һөнәргә.

Матур рәсемнәр ясарга,

Җырларга һәм биергә.

12бала: Бакчада без иң зурлар,

Их, шатланып туймыйбыз.

Яраткан җырларыбызны

Яңгыратып җырлыйбыз.

Җыр : “Балалар бакчасында”

(Көйгә Буратино керә)

Хәерле көн, балалар, кунаклар. Сездә бәйрәм кичәсе икәнен ишетеп ашыгып бәйрәмгә килдем. Менә минем кулда “Белем ачкычлары”. Кем минем сорауларыма дөрес җавап бирә шуңа белем ачкычлары. Бармакларыгызны бөкләп барыгыз:

1. Кулларда ничә бармак?

2. Ничә ел фасылы беләсең?

3. Нинди дару үләннәре беләсең?

4. Урманда учак ягарга ярыймы?

5. Алма сүзендә ничә сузык аваз?

6. 20дән артка таба кем саный белә?

7. 12дән 3не алгач күпме була?

8. Хәзер көй куям кем шуңа бии белә?

Бию “Гуми-гуми”

(Буратино мактый, һәрберсенә берәр бал куя. )

9. 2 сыерда ничә мөгез?

10. 8 ле алдыннан ничәле саны килә?

11. Кара-каршы очраганда кешеләр бер-берсенә нәрсә дип эндәшәләр?

12. Сез мәктәпкә барырга әзерме? Мәктәп балаларын кем дип атыйлар?

13. “Су анасын” кем язган?

(Буратино әти-әниләрдән, тәрбияче апалардан сорый) Буратино: Балалар мәктәпкә әзерме, аларны укырга җибәрәбезме?

Җыр “Наш любимый, детский садик”

Буратино. Сез минем сорауларыма дөрес җавап бирдегез, шуңа күрә сезгә белем ачкычлары алып килдем, аны апагызга бирәм. Сау булыгыз.

13 бала: Туган йорттай ул кадерле

Һәм якын күңелләргә.

Ничек кенә хушлашасы?

Китәсе килми бер дә.

14 бала: Нишлисең бит, яшең тулгач,

Тормыш бит шулай куша.

Балачакның бер баскычы

Мәктәп белән тоташа.

15 бала: Хушлашабыз бакча белән –

Сау булыгыз, апалар.

Кала курчакларыбыз,

Безне көтә парталар.

ҖЫР: “Без инде хәзер зурлар”

(Җыр бетүгә Белмәмеш килеп керә, елый. )

Белмәмеш: Минем клубка концертка керәсем килгән иде, андагы апа кертмәде. “Укый белми торган балалар концертка кертелмиләр. Менә шушы кроссвордларны чишсәң, килерсең”, – диде. (Кычкырып елый)

Тәрбияче: Тукта, тукта, Белмәмеш безнең балалар сиңа ярдәм итә алырлар дип уйлыйм, алар быел мәктәпкә баралар.

Белмәмеш: И-и-и, алар да минем кебек бәләкәйләр, каян эшли алсыннар инде? (Кул селти, урындыкка барып утыра)

Тәрбияче: Балалар, Белмәмешкә булышабызмы?

(Мәктәпкә баручы балаларга кроссворд таратыла. Белмәмеш алар кырыенда йөри. )

Тәрбияче: Безгә кунакка бәләкәйләр дә килделәр, алар да бүләк әзерләгәннәр хәзер шуны күрсәтеп китәрләр.

1 бала: Анда да сез сынатмассыз,

Менә күрербез әле,

Болар безнең бакчаныкы,

Диеп йөрербез әле.

2 бала: Уенчыкларыгызга да

Булыр инде бик моңсу.

Сез киткәндә безгә дә бит

Бигрәкләр дә ямансу.

3 бала: Мин дә мәктәпкә барыр идем,

Бернигә дә карамый,

Тәрбияче апа әйтә:

“Әле сиңа ярамый”.

4 бала: Мәктәпкә баргач та, дуслар,

Бик тырышып укыгыз.

Яңа дуслар табыгыз.

Яманнан сак булыгыз.

5 бала: Бик күңелле бакчабыз,

Тик сез генә китәсез.

Үзебезнең күчтәнәчне

Җырлап бүләк итәбез.

Җыр “Мин үсәм”

Тәрбияче: Бәләкәчләребезгә бик зур рәхмәт. Мәктәпкә баручылар “укучы” исемен акларлык булдылар микән, әйдәгез тикшерик. Балалар кроссвордларны чиштеләр, менә нәрсә анда язылган.(Хуш бакча. ) Балалар мәктәпкә әзерме

Белмәмеш: Рәхмәт, укучы балалар, мин дә әнигә әйтәм дә иртәгәдән сезнең балалар бакчасына йөри башлыйм. Мин китим инде, ә хәзергә сау булыгыз.

Тәрбияче:Әниләр эштә вакытта, үз әниләрен алыштырган,аларны тәмле итеп ашаткан, тыныч итеп йоклаткан, чиста, пөхтә йөрткән, биеткән-җырлаткан, аларга чын йөрәге белән назын, җылысын биргән бакчадагы апаларга да әйтер сүзләре бар балаларыбызның.

1 бала: Барыгызга да зур рәхмәт,

Бакчада яшәүчеләр,

Безне шат һәм бәхетле

Үссен дип йөрүчеләр.

2 бала: Рәхмәт сезгә, бик зур рәхмәт,

Тәрбияче апалар.

Бездән соң да гөрләп торсын,

Шаулап торсын бакчалар.

3 бала: Тик сез берүк без китә дип

Ямансулап калмагыз.

Без бит хәзер зурлар булдык,

Без мәктәпкә барабыз.

4 бала: Өйрәттегез безне бакчаларда,

Хәреф танып, саннар язарга.

Кечеләрне һәрчак яратырга,

Ә зурларны хөрмәт итәргә.

5 бала: Рәхмәт сүзебез күп безнең –

Бурычлыбыз сезгә гомергә.

Өйрәттегез дус һәм тату булып,

Яшәгез дип шулай гел бергә.

6 бала: Күңелләрдән һич тә китмәс,

Биргән сабакларыгыз.

Һәркөн саен ныгый барыр

Очар канатларыбыз.

Яулыклар белән парлы бию

7 бала: Көйсезләнсәк, еласак та,

Сез гел сабыр булдыгыз.

Безнең баштан сыйпап торды

Сезнең йомшак кулыгыз.

8 бала: Бу сөекле бакчабызны

Беркайчан онытмабыз.

Барлык дусларыбыз белән

Без бүген хушлашабыз.

Бергә: Кайгыларны сыйпап аласыз,

Хәерле юл теләп каласыз,

Сез бит шундый сабыр, чыдам сез.

Сезне уйлап юлга чыгабыз.

Күзләрегез көлеп торсын гел,

Юлыгызга яусын алсу гөл

Җырыбыз сезгә булсын бүләк,

Бергә: Апалар, сезгә бик зур рәхмәт!

Җыр: “До свидание, детский сад”

– Хәзер булачак укучыларны алга чакырыйк әле. Белем иленә юл җиңел түгел, күп сынаулар аша үтәргә туры килә. Сез әзерме? Белем ачкычы тапшырабыз. Әйдәгез, аларны кул чабып озатыйк.

Гөлчәчәк Сәмигуллина, Кукмара районы Кәркәүч авылы балалар бакчасы тәрбиячесе.


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Уйнаучылар:

Алып баручы,                                                                                                               убырлы карчык,                                                                                                   урман кешесе (зурлар),                                                                                                     балалар.

Балалар залга керәләр, урындыкка утыралар.

Алып баручы:Балалар, буген безга балалар бакчасына хат килде .Әйдәгез карыйк әле, хат каян килгән икән? Адресы урманнан дип язылган. Балалар укыйбызмы?

         ”Акыллы балалар, без сездән юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүгезне сорыйбыз. Иртән сездә булабыз. Убырлы карчык, урман кешесе”                             -дип язып куйганнар.

             (Алып баручы сәгатенә карый).

         Нишләптер безнең кунаклар соңга калалар. Берәр                                                   нәрсә булмадымы икән? Үзләре иртән иртүк килүләрен дә әйтеп язганнар. Әллә юл кагыйдәләрен белмичә, адашып йөриләр микән?

Җыр көенә убырлы карчык белән урман кешесе керә.                                                     Урман кешесе убырлы карчыкны кулыннан тоткан.

Убырлы карчык: (зарлана). Әздән генә таптамадылар чибәр карчыкны. Барам, беркемгә дә тимим, ә алар каядыр чабалар, уйлап та тормыйлар.

Алып баручы: Нәрсә булды сезнең белән?

Урман кешесе: Юл аркылы чыга идек, әздән генә таптамадылар минем әбекәйне, чибәркәйне.

Алып баручы: Сез ничек юл аркылы чыктыгыз соң?

Убырлы карчык: Матур, зур йортларга карап бара идем, себеркемне югалттым. Эзләргә дип, иелүем булды, шул вакыт машина эләктереп алып китте.

Алып баручы: (Убырлы карчыктан сорый)Машиналар йөри торган юлдан йөрергә, анда туктап торырга ярамый! Җәяүлеләр чыга торган юлдан йөрергә кирәк!

Урман кешесе, убырлы карчык (икесе бергә) Ярый. Нишләп ярамасын?

Алып баручы: Юл аркылы чыкканда, билгеле бер урыннан гына чыгарга кирәк. Балалар әйтегез але, ничек атала бу урын?

Балалар бөтенесе: Зебра- җәяүлеләр йөри торган урын.

Убырлы карчык :Ә, теге атмы ул?   Буй, буй буялган. Сез аны “Зебра” дисезме?

Алып баручы: Без сезгә тагын бер кагыйдәне әйтәбез- юлны светофор куелган җирдән чыгарга ярый!

Убырлы карчык: Каян? Светофор,светофор.Теге агачмы? Басып торучы.(кулы белән курсәтә).

Урман кешесе : Юк, убырлы. Ул шундый утлы багана. Анда шундый матур утлар яна. Без синең белән әллә ничәне узып киттек. Курмәдең мени?               Шундый матур яналар.

Алып баручы: Әйе, матур. Ләкин светофорны матурлык өчен куймыйлар. Әле сез кагыйдә бозып йөрдегез мени? Юл кагыйдәләре белмәү фаҗигага китерергә мөмкин!

Урман кешесе: (балалардан сорый ).Ә нәрсә өчен?

Алып баручы: Балалар сөйләгәнне тыңлап карагыз әле.

1 бала:       Урамны аркылы чыкканда,                                                                                   һәрвакыт башта сулга, аннан уңга кара!

2 бала:       Әгәр кызыл төс янса,

                  Ашыкма бераз түз!-ди.

3 бала:       Сары төс –

                  Әзер бул кузгалырга! –ди.

4. бала:     Ә яшел төс,

                    Җәяүлеләргә юл ачык! — ди.

Урман кешесе: Менә сиңа мә! Ничек бөтенесен аңлап, хәтерләп бетерегә кирәк боларның?! Балалар сез бик белемлеләр.

Алып баручы: Сезгә аңлап, хәтердә калдыру өчен, безнең дусларыбыз- төрле төстәге утларыбыз ярдәмгә килер.

                 (Җыр көенә кызлар чыга.Утлар биюен биләр).

Әйдәгез, убырлы карчык, урман кешесе, бергәләп уйныйбыз. Утларыбыз да сезнең белән уйнарлар.

                                   Уен “Светофор”.

Кызлар кызыл, яшел, сары түгәрәкләрне күтәрәләр,балалар тиешле хәрәкәт ясыйлар. Кызылда тыныч кына басып торалар.сарыда –сикерәләр,яшелдә- бер урында атлыйлар.

Алып баручы: ( убырлы карчыкка, урман кешесенә дәшә).Аңладыгызмы?

Урман кеше,убырлы карчык: Ярамаганны аңладык инде.(Үпкәләп).

Урман кешесе: Карале убырлы ,минем тәртипсезләнәсе килә бит. Бөтен кагыйдәне тыңлап, үтәп торсаң?! Әйдә минем домино бар. Юлга чыгабыз да, утырып уйныйбыз. Болай гына алмадым мин аны, уйнар өчен алдым. Урманнан кадәр күтәреп килдем бит.

Убырлы карчык: Чыннан да, әйдә уйныйбыз. Машиналар бәрелешеп бетсен. Шоферлары талашсын, кычкырсыннар. Ха- ха- ха кызык булачак.

Алып баручы: Бер дә кызык булмас шул, тәртипсезлегез аркасында хастахәнәгә алып китәргә мөмкиннәр .

Урман кешесе: Юк,юк. Хастаханәгә барырга теләмим.

Алып баручы: Менә сезгә тагын бер кагыйдә.

  1. Кайда машина һәм юл,                                                                                   аннан ерак йөрергә тырыш!

Убырлы карчык: Минем дә сезнең белән уйныйсым килә. (Балалар белән уен).

Уен “Бу мин”-дип атала.(Убырлы карчык уенны ничек уйнарга аңлата).

Кем беренче зебрадан чыгучы?

— Кем автобуста карт әбигә урын бирүче?

— Кем светофорныда күрмичә алдан чабучы?

— Кем светофорның кызыл утына чыкмый?

— Кем светофор төсләрен белә?

— Кем борылышта юл кагыйдәләрен үтәми?

— Кем юл асты юлыннан чыкмый ?

Убырлы карчык: (Урман кешесенә дәшә) Карале, болар юл йөрү кагыйдәләрен беләләр икән. Мин җиңеп чыгармын, дип уйлаган идем.

Урман кешесе: Карале, убырлы, безне урманда югалтканнардыр инде. Әйдә, кайтыйк. Урман патшалыгын тикшереп чыгасы бар.

Убырлы карчык : Бик күңелле булды сезнең белән. Рәхмәт сезгә, күп кагыйдәләр өйрәттегез. Сау булыгыз, балалар.

Алып баручы ,балалар: Сау булыгыз. Юл йөрү кагыйдәләрен бозмагыз! Менә сезгә бездән бүләк.

Казан шәһәре Совет районы 8 нче номерлы катнаш төрдәге «Балачак» балалар бакчасы тәрбиячеләре: : Хайбуллина Әлфия Габдрафиковна, Мурзина Лилия Миннахматовна 

13.06.2017

закиева

“Исем- күңел көзгесе”
Максатлар: сәнгать әсәрләренең төп кыйммәтен,әһәмиятен һәм мәгънәсен аңлауга, кабул итүгә алшартлар булдыру;
балада үз халкына, гореф-гадәтләренә, йолаларына һәм мәдәниятенә карата уңай хисләр, мөнәсәбәтләр формалаштыру.
Бурычлар:
• Балаларны исем кушу йоласы белән таныштыру.
• Балада татар халкының гореф- гадәтләренә кызыксыну уяту.
• Милләт тойгысы һәм милли горурлык хисе тәрбияләү.
• Буыннар бәйләнеше,исемнәр, аларның килеп чыгышы, мәгънәсе турында күзаллауларын тирәнәйтү;
• Гаиләң белән горурлану хисләре, өлкәннәргә ихтирам, хөрмәт тәрбияләү;
Җиһазлау: компьютер,экран, өй күренешенә атрибутлар,бишек, мендәр, бала төрү өчен күлмәк, бал һәм май салынган савытлар, күчтәнәчләр.
Алдан башкарылган эш: татар халык уеннары уйнау, татар халык әкиятләре тыңлау һәм карау, әңгәмәләр оештыру, мәкаль һәм әйтемнәр өйрәнү, татар исемнәренең мәгънәсен ачыклау.

Оценить




1105

Содержимое разработки

ТР Актаныш муниципаль районы “Актаныш башлангыч мәктәп- балалар бакчасы”

БАЛАЛАР БАКЧАЛАРЫ ТӘРБИЯЧЕЛӘРЕ ӨЧЕН СЦЕНАРИЙ

ИСЕМ- КҮҢЕЛ КӨЗГЕСЕ”

(Татар халкының гореф- гадәтләрен саклауга багышланган күңел ачу кичәсе.)

Актаныш башлангыч мәктәп-

балалар бакчасы” тәрбиячесе

Гөлнар Наил кызы Закиева

Актаныш, 2016

Исем- күңел көзгесе”

Максатлар: сәнгать әсәрләренең төп кыйммәтен,әһәмиятен һәм мәгънәсен аңлауга, кабул итүгә алшартлар булдыру;

балада үз халкына, гореф-гадәтләренә, йолаларына һәм мәдәниятенә карата уңай хисләр, мөнәсәбәтләр формалаштыру.

Бурычлар:

Балаларны исем кушу йоласы белән таныштыру.

Балада татар халкының гореф- гадәтләренә кызыксыну уяту.

Милләт тойгысы һәм милли горурлык хисе тәрбияләү.

Буыннар бәйләнеше,исемнәр, аларның килеп чыгышы, мәгънәсе турында күзаллауларын тирәнәйтү;

Гаиләң белән горурлану хисләре, өлкәннәргә ихтирам, хөрмәт тәрбияләү;

Җиһазлау: компьютер,экран, өй күренешенә атрибутлар,бишек, мендәр, бала төрү өчен күлмәк, бал һәм май салынган савытлар, күчтәнәчләр.

Алдан башкарылган эш: татар халык уеннары уйнау, татар халык әкиятләре тыңлау һәм карау, әңгәмәләр оештыру, мәкаль һәм әйтемнәр өйрәнү, татар исемнәренең мәгънәсен ачыклау.

Бәйрәм барышы:

Борынгы татар өе күренеше. Уртада бишек эленеп тора. Салмак кына музыка уйный.

Алып баручы:

Исәнмесез!- диеп башлыйм әле,

Танышу бит шулай башлана.

Сезнең белән очрашканга, дуслар,

Күңелкәем шундый шатлана!

Исәнмесез хөрмәтле ата- аналар, килгән кунаклар! Бүген без сезгә татар гаиләсендә уза торган йолаларның берсе — Исем кушу йоласын күрсәтербез.

Кыз бала исеме йолдыз балкышына охшасын, назлы гөлчәчәктәй нәфис булсын. Ир-ат исеме кылычлар чыңлавын хәтерләтсен, аның мәгънәсендә гакыл гәүдәләнсен»,- дип язганРәсүл Гамзатов.

Яхшы исем кыйммәт барсыннан да,

Аннан тугры дусны күрмисең;

Безнең хакта мәңге ядкарь саклап,

Картаймыйча яши һәр исем. (Гамзат Цадаца)

Сәхнәгә Ак әби чыга. Бишек янына килеп бишек җыры җырлый.

Ак әби: Бүген бездә зур шатлык. Дөньяга сабый туды. Өйдә гаиләгә яңа ямь, юаныч, бәхет өстәлде. Бәхетле булып, алтын канатлы булып үссен сабыебыз. Котлы булсын, бәби ашы, котлы булсын!

— Бүген без кунаклар җыябыз. Кая соң әле үзләре, күренмиләр (Тәрәзәдән карый). Киләләр икән киләләр.

Кулларына бүләкләр алып балалар чыга.

Балалар: Без, без, без идек

Без унике кыз идек.

Базга төштек бал ашадык,

Келәткә кердек май ашадык.

Балы да тәмле булды,

Мае да тәмле булды,

Әмирханга да калды.

Балалар кулларын биреп Ак әби һәм кунаклар белән күрешәләр. Бүләкләрен өстәлгә куялар.

Ак әби: Рәхмәт балакайларым. Бик зурлап килгәнсез. Түрдән узыгыз, әйдә.

Балалар ике якка капма- каршы тезелеп басалар.

1нче бала: Ә кая соң бәби? Безнеңбәбине бик күрәсебез килә.

Балалар: Әйе, әйе. Күрәсебез килә.

Ак әби: Бала бәбәй мунчасында шул әле. Яшь баланы көн саен мунчада коендыру файдалы.

2 нче бала: Ә без баланы юындырганда әйтә торган юаткыч беләбез. Сөйлибезме?

Балалар:Сөйлибез!

Балалар “Йомшак су, йөгерек су” шигырен сөйлиләр. Сүзләргә туры килгән хәрәкәтләр ясыйлар.

Йомшак су, йөгерек су (Җ.Тәрҗеманов)

Йомшак су, йөгерек су!

Син мине чиста ю!

Бер тап та калмасын.

Битләремаллансын,

Кулларым агарсын.

Тешләрем тазарсын..

Авызым елмайсын,

Колгым тыңласын,

Йомшак су, йөгерек су!

Һәммәсен чиста ю!

Ак әби: Рәхмәт балакайлар. Менә булдырасыз.

Кунак әбиләр килә. Кулларында мич ашлары (бәлеш, өчпочмак, кыстыбый, чәк- чәк һ.б. )

Ак әби: Әйдәгез, әйдәгез, рәхим итегез кадерле кунаклар. Күптән сезне көтәбез.

Алып баручы: Әбиләребез күчтәнәчләр белән килгәннәр.

1 нче әби: Яшь бала туган гаиләгә мич ашлары пешереп алып килү – күркәм гадәт. Менә шундый тәмле ризыклар кебек әнисенең дә, әтисенең дә телләре татлы булсын.

Алып баручы: Болар бит татар халкынын милли ризыклары. Без аларны беләбез. Балалар,әйдәгез, аларның исемнәренәйтик.

2 нче әби: Йомырка белән онны

Бутап камыр басканнар.

Бәрәңге, ит, тоз салып,

Почмаклар ясаганнар. 

Балалар: Өчпочмак.

3 нче әби:Утырсам да мин менә

Тыйнак кына, тик кенә.

Эчем тулы ит кенә,

Май белән, дөге белән.

Балалар: Бәлеш.

1 нче әби:Вак-вак кына итеп кисеп,

Өяләр аны таудай!

Чак-чак кына алып, өзеп

Аша, дустым, син шулай.

Балалар:Чәк-чәк.

2 нче әби:Чыж иттереп саласың,

Бик тиз генә аласың.

Балга манып кабасың.

Ул нәрсә?   

Балалар: Коймак.

Әбиләр күчтәнәчләрен өстәлләргә куялар һәм урындыкларга барып утыралар.

3 нче бала: Без дә коймаклар пешерергә яратабыз. Сезгә дип җырлы- биюле уен да әзерләп килдек.

Балаларга уртага чыгып басып «Коймаклар» дигән җырлы- биюле уенны уйныйлар. Сүзләргә туры килгән хәрәкәтләр ясыйлар.

Җырлы- биюле уен «Коймаклар»

Әмирханның туган көнендә

Без чакырдык кунаклар.

Кунакларның килүенә

Без пешердек коймаклар.

Коймакларга карасаң,

Менә шулай күпергән,

Менә шулай җәелгән.

Менә шулай кысылган.

Коймагыңны майлап ал,

Теләгәнеңне сайлап ал!

Җырлы- биюле уен берничә тапкыр уйнала. Балалар урындыкларга барып утыралар.Бала күтәргән Ана чыга. Ул бишек җырын җырлый.

Бишек җыры. (Г. Тукай шигыре, татар халык көе)

Әлли-бәлли итәр бу,

Мәдрәсәгә китәр бу,

Тырышып сабак укыгач,

Галим булып җитәр бу.

Йокла, углым, йом күзең,

Йом, йом күзең, йолдызым,

Кичтән йокың кала да,

Еглап үтә көндезең.

Ана: Бу безнең улыбыз . Бүген аның бәйрәме- Бәби ашы. Караәле улым, күпме кунак сине котларгакилгән.

1нче әби:Бала тугач, күңелле мәшәкатьләр башлана. Аның беренчесе – исем кушу. Аңа нинди исем бирергә. Бу сорау ата-ананы, туганнарны борчый, чөнки исем кешегә бер генә тапкыр бирелә.

2 нчеәби:Һәр кешегә исеме туган тел кебек якын, газиз, кадерле. Балага исем кушу – бик җаваплы вакыйга . Күркәм исем белән дәшү балага дога кебек уңай тәэсир итә. Шуңа да балага яхшы мәгънәле исем кушарга кирәк.

3 нчеәби: Элек исемнәрне уйлап кушканнар. Кызларга күбрәк чәчәк исемнәре кушканнар, чәчәк кебек матур булсын дигәннәр.

4 нче бала: Әбекәй, ә малайларга элек нинди исемнәр кушканнар соң?

3 нче әби: Ә малайларга тимер кебек нык булсын өчен Тимерхан, Биктимер исемнәрен кушканнар. Бай булсын дип, Байбикә, Алтынбикә, Байбулат дип кушканнар.

5 нче бала: Ә без бу нәниебезгә нинди исем бирербез соң?

Ана: Без балабызга Әмирхан исеме кушарбыз.Әмирхан – өметле, ышанычлы, дигәнне аңлата.Әмирхан исемен йөртүче кешетөгәл кеше. Ул кайда һәм ничек эшләргә кирәк икәнлегенһәрвакыт яхшы белә.

Ана баланы бишеккә сала. Кечкенә бала елаган тавыш ишетелә. Экранда мулланың балага исем кушуы күрсәтелә.

Алып баручы: Бәйрәмебез кунаклары, әйдәгез бергәләп җырлы- биюле уен уйнап алыйк. Әмирханыбыз да ишетеп ятсын әле.

Җырлы- биюле уен “Зәңгәр чәчәк.”

Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәк ясыйлар. Бер бала, чигүле кечкенә мендәр тотып, уртага чыгып баса. Балалар түгәрәк буенча җырлап әйләнәләр:

Юл читендә зәңгәр чәчәк

Якты нурлар тарата.

Безнең кызлар һәм малайлар,

Зәңгәр чәчәк ярата.

Туктап биеп-җырлап торалар, ә уртадагы бала, мендәр тотып, түгәрәк буенча биеп йөри:

Якын дуслар арасыннан

Берсен сайлап ал әле.

Тезләреңә ипле булыр

Мендәреңне сал әле.

Мендәр тоткан бала мендәрен бер бала алдына куя һәм, тезләнеп, аңа кулын бирә. Ул бала аның тирәли әйләнә, башкалар кул чабып торалар.уен берничә тапкыр уйнала.

Алып баручы: Балалар, ә хәзер кечкенә Әмирханга матур теләкләр әйтеп бүләкләребезне бирик.

Балалар: Бәхетле бул!

Әти- әниеңне тыңла!

Батыр, көчле булып үсеп җит!

Сау — сәламәт бул!

Матур бул!

Таза- сау бул!

Тигез канатлы бул!

Тәүфыйкълы бул!

Алып баручы:(Анага карап) Улыгызга бик матур, мәгънәле исем куштыгыз. Безнең балаларның да исемнәре бик матур. Алар да үз исемнәренең нәрсә аңлатканын беләләр.

Балаларүз исемнәре турында сөйлиләр.

Алып баручы: Әйдәгез әле, балалар кунак әбиләребез белән дә уйнап алыйк.

Җырлы – биюле  уен «Кунаклар»

Уенның сүзләре балалар белән алдан өйрәнелә. Балалар тәгәрәкләнеп басып торалар. Бер бала, кулларын чәбәкли-чәбәкли, җырның беренче куплетын җырлый. Калган балалар аңа җавап кайтаралар – җырның калган өлешен җырлыйлар. Уен барышында төрле хәрәкәтләр ясала. Мәсәлән, өйләре бик тә ямьле» дигәндә, балалар кулларын өскә күтәрәләр, «очтылар, киттеләр» дигәндә, кулларын, як-якка җәеп, очкан кебек итәләр, «башыма килеп кунды» дигәндә, кулларын башларына куялар.

Әбиләр:Чәбәк, чәбәк, чәптеки –

Чәмәк авылы Әптеки.

Сез кайларга бардыгыз?

Ничек кунак булдыгыз?

Балалар:Әбиебезгә бардык без,

Кунак булдык, кундык без,

Ашатты безгә ашлар,

Эчертте ул әйрәннәр.

Өйләре бик тә ямьле,

Ашлары бик тә тәмле,

Әйрәннәре бик татлы,

Ә кошлары канатлы –

Очтылар, киттеләр,

Башыма килеп кундылар!

Очтылар, киттеләр,

Башыма килеп кундылар!

Кунаклар, балалар үз урыннарына барып утыралар.

Акәби:Безнең улыбыз арыгандыр инде. Кая әле, күз тимәсенөчен, телетатлы булсын өчен май белән бал буяп куям.

Такмаклый.

Үс-үс, үс-үс итә,

Баламүсеп түҗитә,

Казлар канат бирсен,

Торналар аяк бирсен

Бүдәнәләр май бирсен,

Ябалаклар йон бирсен.

Үс-үс, үс-үс.

Әйт иткән, тәйт иткән-

Кәҗәбез кая киткән?

Кәҗәбез суга киткән,

Минем бәби зур үскән,

Үс-үс, үс-үс.

тисенең күлмәгенә төрик. Улыбыз әтисе белән бер сүздә булсын. Гаилә нигезен саклаучы булсын. (Баланы ир-ат күлмәгенә төрә)

Алып баручы: Әмирхан бераз ял итсен.Сау-сәламәт, акыллы булып үссен.

Ана:Рәхмәт.Сез дә тәрбияле, бәхетле һәм сау- сәламәт булыгыз.

Ана баласын алып чыгып китә.

Алып баручы: Бәйрәмебез ахырына да якынлаша. Килгән кунаклар өчен бүләгебез дә бар. Сезгә кадерле кунаклар бездән музыкаль сәлам.

Балалар “Әйлән-бәйлән” (Ф. Әбүбәкеров музыкасы, РМиңнуллин сүзләре, Р.Еникеева эшкәртүендә) җырын башкаралар.

Алып баручы: Хөрмәтле кунаклар, “Исем- күңел көзгесе” дип аталган бәйрәмебез ахырына да якынлашты.Кытай халык мәкалендә хаклы рәвештә: «Начар исем начар язмыштан да яманрак», дип әйтелә. Балаларыбызга дөрес һәм мәгънәле исемнәр бирик. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/261017-isemkel-kzgese-5-6-jashlek-balalar-chen-

Свидетельство участника экспертной комиссии

«Свидетельство участника экспертной комиссии»

Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!

Балалар бакчасының зурлар төркеме өчен Сабантуй бәйрәме сценарие
«Хуш киләсең, Сабантуй!»
                                                                            
                                                                                Әзерләде:
                                                                    Мөслимдәге “Кояшкай”
                                                                           балалар бакчасы тәрбиячесе
                                                                              Ногманова Динара Фәнилевна
Мөслим районы, 2018 ел Бурычлар:
1. Балаларда халык бәйрәмнәренә кызыксыну уяту. Татар халкының милли
бәйрәме Сабантуй, аны үткәрү тәртибе, борынгыдан килгән йолалары, 
уеннары, үзенчәлекләре белән таныштыру.
2. Бәйрәм турында күзаллауларын киңәйтү, анда катнашырга теләк 
тудыру.
3. Сабантуй бәйрәмнәре аша балаларга кечкенәдән милли тәрбия бирү, 
төрле милләт вәкилләре арасында үзара дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.
4. Бәйрәмдә, анда үткәрелгән уеннарда һәр баланың актив катнашуына 
ирешү, шул рәвешле аларда күңел күтәренкелеге, шатлык хисләре 
булдыру
Сабантуй үткәрү өчен бакча биләмәсендә яки якында табигать кочагында 
мәйдан әзерләнә. Бүлмәдә уткәргән очракта Сабантуй бәйрәменә багышланган махсус презентация күрсәтергә мөмкин. Мәйданчык бәйрәмчә бизәлә, бауга 
эленгән флажоклар белән аның чикләре билгеләнә Чигүле сөлгеләр, төрле 
төстәге шарлар, “Хуш киләсең, Сабантуй! ”дип язылган плакат эленә.
Бәйрәмдә узачак уеннар өчен кирәкле атрибутлар: аркан, чүлмәк (пластмас 
савыт та ярый), чүлмәк вату өчен таяк, капчык, чиккән сөлгеләр, уенчык 
атлар, аркан тартышыу өчен бау, кашыклар, пешкән йомырка, чиләк белән су, 
стаканнар, көрәшү өчен келәм (мата), балаларга бүләкләр.
Балалар Сабантуйга күпкә алдан әзерләнә: дәртле җырлар, биюләр, 
шигырьләр өйрәнәләр. Бәйрәмгә берничә көн кала, татар халык киемнәрен 
кигән балалар, төркемнәргә кереп, бүләк (кайбер төбәкләрдә аны “Бирнә 
җыю” дип тә йөртәләр) җыялар, балаларны бәйрәмгә чакыралар. Башка 
бакчалардан да кунакка балалар чакырсаң, тагын да күркәмрәк булыр. Чөнки 
Сабантуй – дуслар, туганнар һәм кунакларның очрашу урыны да. Бәйрәмдә 
балалар милли киемнәрдән булса, кызлар – калфак, малайлар түбәтәй кисә, 
нур өстенә нур булачак. Бәйрәм барышы:
Тантаналы көй яңгырый. Мәйдан уртасына милли киемнән бәйрәмне алып 
баручы тәрбияче чыга.
Тәрбияче:
– Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар!Бүген – бездә зур бәйрәм. 
Татар халкының ерак гасырлардан килүче милли бәйрәме – Сабан туена 
җыелдык. Сабантуй бәйрәме элек­электән язгы чәчүләр тәмамланганнан соң 
үткәрелгән. Бәйрәмдә хезмәт батырлары хөрмәтләнгән, игенчеләргә дан 
җырланган. Сабантуй – ул һәркемнең көтеп алган бәйрәме! Балалар, сез дә 
көттегезме Сабан туен?
Балалар (бердәм булып):
– Әйййе, көттек!!!
Тәрбияче:
– Бәйрәм елның кайсы вакытында үткәрелә?
– Ул ни өчен Сабан туе дип атала?
(Балалар сорауларга җавап бирәләр)
Тәрбияче:
– Котлы булсын Сабан туе!
Хезмәт һәм шатлык туе!
Без аны бик озак көттек –
Бәйрәм итик көн буе! (Музыка куела, мәйданга чиккән сөлгеләр белән чәкчәк һәм күпереп 
пешкән икмәк тоткан ике бала чыга)
Бала:
– Басуларда күкрәп иген уңсын,
Табыныбыз күрке икмәк булсын!
“Икмәк булса, җыр да була”, диләр,
Бәйрәмебез шаулап­гөрләп узсын!
Бала:
– Аннан башка бәйрәм – бәйрәм түгел:
Авыз ит син элек чәкчәктән.
Күңелләрең күтәрелсен әйдә,
Уйнап­биеп, җырлап рәхәтлән!
(Балаларга, кунакларга ипи һәм чәкчәк авыз иттерәләр. Бу вакытта 
Сабантуй турында җыр яңгырый).
Җыр “ Сабантуй ”
Тәрбияче:
– Бәйрәмебезне башлыйбыз! Мәйдан уртасына Сабантуйның төп символы 
булган чигүле сөлгеләр мәйданга керә!
(Сөлгеләр тоткан балалар мәйданны урыйлар)
Тәрбияче: – Ә хәзер бәйрәм белән котлау өчен бакчабыз мөдирен чакырабыз. Рәхим 
итегез!
Мөдирнең котлау сүләреннән соң, “Күңелле безнең Сабантуй!” (Г. 
Зәйнәшева сүзләре, Л. Батыр­Болгари муз.) җыры яңгырый.
Тәрбияче:
– Балалар, сез  Сабантуйда нинди уеннар булачагын беләсезме?
(Балалар үзләре белгән уен төрләрен саныйлар).
Тәрбияче:
– Шулай итеп, Сабантуйда нинди ярышлар, уеннар булуын барладык. Аларны 
хәтердә ныклап калдырыйк әле: татарча көрәш, чүлмәк вату, кашыкка 
йомырка салып йөгерү, күз бәйләп уенчык кисү, капчык киеп йөгерү, көянтә­
чиләк (яки кашык) белән су ташу, ат чабышы, аркан тартышу һ.б. Балалар, 
әйдәгез, уеннарда актив катнашыгыз! Җиңүчеләрне бүләкләр көтә! 
(Балалар, уртага чыгып, уеннарның башлануын хәбәр итә).
1 нче бала:
– Сабантуенда уеннар
Кызыклы һәм күп була.
Милли уеннардан башка
Сабантуй моңсу була.
2 нче бала:
– Көчлеләр һәм кыюлар
Кулына сөлге алсын. Күз ачып йомган арада 
Көндәшен егып салсын!
(Мәйдан уртасына җәелгән келәмдә малайлар өчен милли көрәш башлана. 
Алып баручы тәрбияче, аларны дәртләндереп, көч биреп тора).
Җиңүче Сабантуй батыры дип игълан ителә, аңа сарык рәсеме ясалган медаль 
һәм бүләкләр бирелә.
3 нче бала:
– Болай кем дә йөгерә ул,
Аяклар бәйсез булса.
Әйдә әле ярышыйк,
Капчык киеп узышыйк.
(Мәйданда теләгән балалар капчык киеп йөгерүдә катнаша,уенда 
катнашучыларның һәрберсенә бүләк бирелә.)
4 нче бала:
– Күзне бәйләп чүлмәк вату
Ай­һай җиңел түгелдер.
Алыйк кулга озын таяк, 
Кемнәр оста, кем өлгер?
(Уртага чүлмәк ватылып зыян салмый торган башка предмет та ярый) 
куела. Баланың күзен яулык белән бәйләп, кулына таяк тоттыралар. Ул, чүлмәккә туры китереп, аңа таяк белән сугарга тиеш. Төз сугучыларга 
бүләк бирелә.)
Тәрбияче: Сабан туе уеннары кызганнан­кыза бара. Чү! Тояк тавышлары 
ишетелә түгелме? Әйе, әйе, әнә атлар килә! Чабыш атларына юл бирегез!
5 нче бала:
– Борынгылар белеп әйткән:
Ир канаты ат була.
Мәйданнарда җиңгән атка
Мактау һәм хөрмәт була.
Ат чабышы уены
(Мәйдан уртасына агач атларга атланган малайлар йөгереп керә. 
Кулларындагы чыбыркы, чыбык белән атларын “куалыйлар”. Җайдакларның 
һәрберсенә бүләк бирелә.)
6 нчы бала:
Капчык киеп йөгердек, 
Инде кашык та алыйк.
Шуңа йомырканы салып,
Җитезлектә сынашыйк.
Йомырка салынган кашык кабып йөгерү уены.
(Балалар, авызларына агач кашыклар кабып, аңа йомырка салалар. 
Йомырканы кашыктан төшермичә, беренче килеп җитүче җиңүче була. )
7 нче бала: – Көянтә­чиләк асып, 
Су ташымыйлар хәзер.
Без кашыклап ташыйк аны, 
Я, әйдәгез, кем әзер?! 
Кашык белән су ташу уены. 
(Балалар парлашып яки ике командага бүленеп, бер савыттан икенче савытка 
кашык белән су ташый , кайсы команданың савыты тизрәк тула, шул – 
җиңүче.)
8 нче бала:
– Аркан тарту бик җиңел ул, 
Көчең булса беләктә.
“Бердәмлектә – көч”, диләр бит, 
Тартыйк бауны күмәкләп.
Аркан тартышу уены.
(Балалар, ике командага бүленеп, аркан тартышалар. Кайсы команда 
билгеләнгән сызык аркылы тартып чыгара, шул җиңүче дип билгеләнә).
9 нчы бала
Сабантуй елга бер килә,
Күңелле, олы бәйрәм.
Нур өстендә нурлар иңсен, Биеп алыйк ичмасам. 
Тәрбияче: Әйдәгез, әле балалар, татар көенә бер биеп алыйк әле! Күмәк 
бию.
(Татарча бию  “ Әпипә” көе яңгырый, балалар, килгән кунаклар бөтенесе 
мәйдан уртасында биеп, күңел ачалар)
Тәрбияче: 
Котлы булсын Сабан туйлары! Кадерле балалар, балалар бакчасында эшләүче 
барлык тәрбиячеләр исеменнән сезгә бәхетле балачак, ныклы сәламәтлек 
телим. Алдагы көннәрегез дә бүгенге кебек ямьле, күңелле булсын! 
Өстәлләребездә ризыклар мул булсын!
  җыры
 “Сабантуй”
 
Балалар башкаруында 
 
 
 .
Күңелле Сабан туйлары,
Бүген бәйрәм, зур бәйрәм.
Матур җырлар җырлый­җырлый,
Уйныйбыз әйлән­бәйлән.
Кушымта: 
Без җырлыйбыз Сабантуйда,
Иң матур җырлар сайлап.
Безнең җырга зәңгәр күктә
Кошлар кушыла сайрап.
Әти­әниләребезгә Җыйдык чәчәк бәйләме.
Матур булсын, ямьле булсын
Сабан туе бәйрәме.
Тәрбияче: Балалар, көтеп алынган Сабан туйлары ахырына якынлашты. Сау 
булыгыз!

Автор: Юсупова Уралия Закиулловна
Должность: музыкальный руководитель

Учебное заведение: МБДОУ «Балтасинский детский сад №5 комбинированного вида»
Населённый пункт: пгт. Балтаси
Наименование материала: методическая разработка
Тема: Сценарий :»Хуш сөекле бакчам»

Раздел: дошкольное образование

Музыка җитәкчесе:

Юсупова У.З.

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Матур көй яңгырый.

Алып-баручы:
Бакча белән саубуллашу көне
Ул гаҗәеп моңсу, сагышлы.
Шундый көн бу, -олы бәйрәм үзе,
Үзгәртә дә куя тормышны.


Кадерле әти-әниләр, килгән кунаклар. Ел да була торган дул-
кынландыргыч та, шатлыклы һәм моңсу да бәйрәм көнебез
килеп җитте. Бүген без бакчабыздагы иң акыллы, иң тәртипле
балаларны мәктәпкә белем алырга озатабыз. Йөрәк түрендә
җүелмас эз калдырган иң якты хатирәләр кеше тормышының
кайсы чорында күбрәк очрый икән? Мөгаен, чыклы үләннәрдә
яланаяк йөргән, әти-әни белән җитәкләшеп бакчага килгән

гамьсез, кайгы-борчуларсыз балачактыр. Кем генә үзенең
балачагын сагынмый икән? Безнең балаларның сабый чаклары
бик матур, истәлекле. Бакчада үткәргән көннәре, шулай үк бү-
генге бәйрәм көне дә аларның хэтерләрендә мәңге саклансын.
«Яблочко»
көе
астында
балалар
залга
керәләр.
Алда

штурвал.
Боцман
бинокльдан карый.

1-бала:
Боцман сез нәрсә күрәсез?

Боцман:
Причалда халык төркеме күрэм. Алар безне озата килгәннәр, кул
болгыйлар.

1-бала:
Ә капитан күренмиме?

Боцман:(
бинольдан карый)Юк! Ә, тукта, тукта, капитан килә түгелме?

Җыр: «Капитаны»
З.Ротт музыкасы һәм көе.

Боцман:
(Музыка ).Команда, Капитан килә. Матрослар
тигезләнергә. Смирно! (малайлар честь бирэ. Капитан керэ.)

Боцман:
Иптэш Капитан! «Балачак» корабльенең экипажы сәяхәткә
чыгарга әзер.

Капитан:
Команда вольно! Тиздән безнең корабль мәктәп дигән утрауга
юлга кузгалачак.

Балалар:
Кая?

Боцман:
Бер сорау бирергә мөмкинме , иптәш Капитан!

Капитан:
Рөхсәт!

Боцман:
Мәктәп дигән утрау кайда урнашкан?

Капитан:
Глобуста да, картада да,ул утрау юк. Безгә ул утрауны ачарга
кирәк.

Балалар:
Димәк без, беренче утрау ачучылар булачакбыз!

Капитан:
Әлбәттә!

Балалар:
Ура!

Капитан:
Команда, сәяхәткә китергә әзерлзнергә, флагны күтәрергә (бер
бала флаг күтәрә, барабан кагыла.)

Капитан:
Поссажирларлар балубага менуегез сорала.

Бию: «Вальс»
Кинәт уйламаганда бию бетү белән бабай керә.

Бабай:
Туктагыз дим, туктагыз!

Капитан:
Сез кая, бабай? Сез дә мәктәп утравына мәллә?

Бабай:
Шунда, улым, шунда.

Капитан:
Гафу итегез, сезгә ничә яшь соң?

Бабай:
Туксан.

Капитан:
Бабай мәктәптә 11 ел укырга кирәк. Ә сез беләсезме 11 елдан сон
сезнең белән нәрсә булачак?

Бабай:
Әлбәттә беләм. Миңа 101 яшь тулачак.

Капитан:
Ләкин, бабакай, һәр эшнең үз вакыты бар. Син ачуланма инде,
без сине корабльдан төшереп калдырабыз.

Бабай:
Ярар инде, алайса соң булгач, әбием янына кайтып тәмле чәйләр
эчеп, йомышак урыныма ятыйм. Минә мин сезгә белеем иленең
ачкычын бирәм. Тиешле урыга барып җиткәч, аны тапшырырсыз.(ачкычны
бирә) Исән- сау йөрегез, хәерле юл сезгә! (чыгып китә)

Капитан:
Штурман. штурвал артына басарга.

Штурман:
Әзер иптәш капитан!

Капитан:
Димәк хушлашырга вакыт. Куз-гал-дык!

1-бала:
Дусларым, бүген безнең
Олы бәйрәм көнебез,
Бүген инде бу бакчага
Соңгы кабат килдек без.

2-бала:
Бу бакчада үткәрдек
Кышны, язны, җәйләрне,
Бүген безнең бакча белән
Саубуллашу бәйрәме.

3-бала:
Озату көне килеп җитте
Дулкынлана күңелләр,
Алда көтә зур сынаулар
Ачылмаган белемнәр.

4-бала:
Бик кечкенә нәни булып
Килгән идек без монда,
Калмыйм диеп елый идек
Әниләребез кулыңнан.

5-бала:
Бераз гына монсу да
Шатлыклы да көнебез,
Балачакның ин кадерле
Баскычын бит үтәбез.

6-бала:
Җәйләр үтеп, көзләр җиткәч
Без барырбыз мәктәпкә,
Ә буген без бакчабызга
Җыелыштык бәйрәмгә.

7-бала:
Балачакның бу мизгеле
Истә калырлык булсын.
Агылсын моң, яңграсын җыр,
Күңелләргә моң тулсын.

Җыр: «Саубул балалар бакчасы»

Капитан:
«Балачак» корабле мәктәп утрауларына йөзүен дәвам итә. Боцман,
сез нәрсә күрүсез?

Боцман:
Тынлык иптәш капитан.

Капитан:
Штурман, тизлекне арттырырга!

Штурман:
Яхшы иптәш капитан!

Капитан:
Боцман сез берни дә ишетмисезме?

Боцман:
Мин акчарлаклар тавышы ишетэм. Димэк якында яр булырга
тиеш.

Бию:»Чайки».


(Чайки над морской волной)

Капитан:
Боцман, утраулар күренмиме?

Боцман:
Кемдер кул болгый, ләкин ул мәктәп утравында түгел.

Капитан:
Әйдә палубага менсен. (Шәвәли керә).

Шәвәли:
Сәләм бирдек, салют привет!

Капитан:
Сез кем буласыз, иптәш?

Шәвәли:
Мин шәвәли шук малай. үткен малай, ут малай!

Боцман:
Шәвәли, ә синең кесәләреннән нәрсәләр асылынып тора анда?

Шәвәли:
Әй, икелеләр, миндә алар бик күп.

Балалар:
Нинди икелеләр?

Шәвәли:
Гадәти, көндәлек! Миңа алар сөлек кебек ябышканнар инде,
җибәрмиләр дә.

Капитан:
Күптән икелеләргә чумдынмы инде син?

Шәвәли:
Күптән түгел! Башта мин бишлегә генә укыдым, ә анңары. Эх!…

Капитан:
Боцман, син бернидә сизмисенме? (тревога музыкасы).

Боцман:
Сизәм иптәш капитан, безнең карабль бата башлады бугай. Нәрсә
булды, һич аңламыйм?

Капитан:
Икелеләрне тизрәк борт артына ташлагыз, югыйсә алар безне
батырачаклар (берничә бала шәвәлинең икелеләрен ташлыйлар.)

Капитан:
Менә хәзер тәртип. Ә синең белән дустым нишләргә соң?

Шәвәли:
Белдем, миңа бик тырышырга кирәк, анңары мин тауларны да
күчерә алам.

Капитан:
Алайса яхшы укырга сүз бирәсенме?

Шәвәли:
Әйе, бирәм. Ә хәзергә хушыгыз, мәктәптә очрашырбыз.

Капитан:
Штурман штурвалны ныграк тотарга. Без ачык идингезгә
чыгабыз.

Боцман:
(бинокльдан карый) Иптәш капитан, мин кара флаглы бер
корабль күрәм. Алар бирелергә дигән билге күрсәтәләр. Пиратлар
бит болар!

Капитан:
Штурман нишлибез?

Штурман:
Кирегә борылабыз.

Боцман:
Соң инде! Алар якында гына. (бинокльдан карый).

Капитан:
Ничек тиеш,шулай каршы алырбыз.
(көй астында ике пират керә).

1-пират:
Урыннарда калырга!

2-пират:
Капитан, байлыкларыгызны чыгарыгыз!

Капитан:
Байлыклар сезнен алда, болар безнең матрослар.

1-пират:
Шаярмагыз иптәш капитан, безнең белән шаярырга ярамый.

2-пират:
Тизрәк байлыкларыгызны бирегез.

Капитан:
Безнең байлык ул безнең дуслык!

1-пират:
Дуслык? Нәрсә соң ул?

Капитан:
Дуслыктан башка бер көн дә яшәп булмый. Сезнең беркайчан да
дус булган балаларны күргәнегез юкмени?

2-пират:
юк.

Капитан:
Менә алар сезнең алда. Дуслыкның нәрсә икәнең алар җыр белән
аңлатырлар.

Җыр: “Дуслык “
(Настоящий верный друг)

1-пират:
О-о сез бик оста җырчылар икәнсез. Әллә безнең янда гына
Каласызмы?

Капитан:
Безнең белем иленә барасы бар сез безне җибәрегез инде.

2-пират:
Дуслык, тык –дуслык. Җибәрәбез. хәерле юл сезгә!

1-пират:
Сезнең кебек дус яшәргә сүз бирәбез бездә. Киттекме дустым.
Хәерле юл сезгә! (чыгып китәләр.)

Капитан:
Матрослар, усал ерткычлардан котылгач, әйдәгез корабльне
тәртипкә китерик. Палубаны себерергә Һәм юарга.

Бию: “На палубе Карабля.”
(Боцман уртага чыгып бармагын куеп карый.)

Боцман:
Җил көчәя.

Штурман:
Яшен яшенни түгелме?

Боцман:
Шторм башлана бугай.

Капитан:
Матрослар безгә штормга каршы торырга кирәк.

Боцман:
sos- сигналы ишетәм. Мин ачык дингездә кеше күрәм.

Капитан:
Штурман, тизлекне киметергә, коткару түгәрәген ыргытырга. (ишек
артына аталар, тартып чыгаралар.)

Художник:
Ой, спасибо, дорогие мои мотросы. Я очень люблю рисовать.
Сегодня рано утром я вышел на берег. Начал рисовать. Вдруг
подул сильный ветер и волны унесли меня в море. И все мои
рисунки стали какими-то причудливыми. Я даже незнаю что
делать.

Капитан:
Матросы прошу помощь художнику.

1-бала:
А, это же буквы. Мы эти буквы проходили. И мы знаем очень
красивую песенку про них.

Песня: “Алфавит.”

Художник:
Матросы, вы так много знаете. Вам наверное пора уже в школу. А я
вернусь на свой берег, чтобы закончить свой пейзаж. До свиданья,
мои дорогие. Спасибо вам!

Капитан:
Боцман, утраулар күренмиме?

Боцман:
Ниндидер яңа әкият утравы күрәм.

Капитан:
Штурман тизлекне киметергә.
(Белоснежка керә.)

Белоснежка:
Исәнмесез! Сез кая болай юл тотасыз?

Капитан:
Без мәктәп утравына йөзәбез.

Белоснежка:
Бик күңелле җиргә барасыз икән, мәктәптә бик рәхәт дип әйтәләр.
Анда ниндидер телләр дә өйрәнәләр ди (телен чыгарып карый).
Балалар телләрегезне күрсәтегез әле…. Нәрсәсен өйрәнәләр икән
инде аның бер кызык нәрсәсе дә юк.

1-бала:
Юк, Белоснежка безнең телләр бик матур Һәм бик күп нәрсәләр сөйли
алалар, ә тагын әле алар төрле чит ил телләрендә дә сөйли алалар.

Капитан:
Әйе, белоснежка син аларнын җырларын тыңлап карале. Алар анны
английсча башкарырлар.

Җыр: «If

you

happe.»

Белоснежка:
Чыннан да бик күңелле икән. (гномнар көе ишетелә). Ой минем
гномнарым эштән кайталар ахрысы. Минем аларга аш-су
әзерлисем бар . Саубулыгыз балалар! Рәхмәт сезгә!

Капитан:
Боцман, сез нәрсә күрәсез.

Боцман:
(бинольан карый) Мин җир күрәм! Горизонтта мәктәп утравы.

Капитан:
Килеп җитәбез! Якорьларны ташларга! (музыка)
Команда без мәктәп утравына
килеп җиттек.
(көй , королева керә.)

Королева:
Здравствуйте, ребята! Я — королева Знаний!

Капитан:
Здравствуйте, ваше Величество! Вот ваш ключ!

Королева
: Я очень рада, что вы преодолели все трудности и принесли ключ от
страны Знаний! В моейстране вы узнаете много нового и
интересного, станете умными и образованными людьми. Здесь вас
ждут радости и открытия, встречи с новыми друзьями. Желаю вам
успехов в учебе и отличных оценок! Добро пожаловать в страну
Знаний!

Дети парами проходят под торжественную музыку в арку «Страна

Знаний» за Королевой и расходятся в разные стороны парами, образуя

полукруг.

Королева:
В Дошкольной Стране вы играли и пели.
Но время настало проститься друзьям.
Вы стали большими, вы все повзрослели.
Плывёт ваш кораблик к другим берегам…
До встречи! (уходит)

Капитан:
Ә безнен посажирларны озатырга бүген кадерле әтиләребез дә
килгәннәр . Рәхим итегез! Танец папа и дочка.

Бию:» Папа и дочка»

Капитан:
Бик зур ! Ә хәзер бәйрәмебезнеән икенче өлешенә күчәбез рәхим

итегез! ( Яблояко көе астында балалар чыгып китәләр.)

2-бүлек

1-бала:
Безнең яраткан бакчабыз
Гел матур булсын диеп
Безнең икенче йөебез
Гел якты булсын диеп
Безгә һәрчак рәхәт, җылы
Күңелле булсын диеп
Без сәләмәт, таза матур
Акыллы булсын диеп
Безнең барыбыз турында
Әнә шулай кайгырткан
Ул бит Лилия апабыз
Шуңа аңа шатланып
Бүген рәхмәт әйтәбез.

2-бала:
Беезгә матур рәсемнәр,
Укыр өчен китаплар,
Рисәлә апа туплап тора.
Булганны барлап тора
Тәрбияче эше буенча.
Җаваплы бит ул аңа
Безнең белемебез өчен
Кайгыртучы ул аңа

Лилия Гаднановна,

Рисәлә Масхутовна
сезнең хөрмәткә
Мальчики

хулиганчики
_биюе башкарабыз.

3-бала:
Әти-әни серләшәләр
Үз ара русча гына
Ул телдәге сүзләрне
Белми идем барын да
Лилия апа өйрәтте
Безне рус теленә
Хәзер мин дә энем белән
Аңлашабыз шул телдә.

4-бала:
Кечкенә иҗекләрдән
Сүзләр төзеп күрсәтте
“Ыш”ламаска, “ыс”ламаска
Дөрес сүзләр әйтергә
Өйрәтте Алия апа.

5-бала:
Кичләрен без бакчада
Инглизчада өйрәндек
Һәр авазны дөрес итеп
Сөйләргә тырыштык
Ул телдәге сүзләрне
Матур сөйләшер өчен
Күп көч куйды Динә апабыз
Аңа рәхмәт әйтәбез.

Лилия Фидаилевна, Алия…, Динә…
сезнең хөрмәткә
Семечки
биюен
башкарырбыз.

6-бала:
Күңелле музыка тавышы
Яңгырый еракларга
Шул тавышны ишетеп
Керәбез без дә залга
Матур көйләргә, җырларга
Биергә өйрәтә Уралия һәм Ләйсирә апа
Бүген барыбыз бергә аларга рәхмәт әйтәбез

7-бала:
Кадерия апабызны да
Ничек соң яратмыйсын
Әллә нинди эшләр таба
Залда бер дә тик ятмыйсын
Баскычтан да үрмәләдек
Баулардан да сикердек
Туплар белән дә уйнадык
Барысына да җитештек.

8 -бала:
Бармак киселсә дә
Башым авыртса да
Яратам мин керергә
Алсу апа янына
Кайчагында төшәр өчен
Җаен тапмый тилмерәм
Безне чыныктырган өчен
Авырта алмый интегәм
Алсу апамны бик яратам
Бик яратам мин аны
Төшкән чакта онытмады
Бирергә витаминны.

Уралия

Закиулловна,

Ләйсирә

Ингелевна,

Кадерия

Фандазовна,

Алсу

Маратовна
сезнең хөрмәткә

китайский
биюе башкарабыз.

9 -бала:
Әй, тәмледер боткалары
Тел йотарлык ашлары
Сезнең камыр ризыкларын
Сагынырбыз һәрчакны.
Пешекче апаларыбыз
Сезгә бездән зур рәхмәт.

10-бала:
Сәлге, урын – җирләрне
Чиста итеп юучы
Юып утуклап куючы
Рәмзия һәм Сәри апаларыбыз
Тазалык, озын гөмер
Сезгә теләп калабыз.

Кадерле повар
апаларыбыз,
Рәмзия
һәм
Сәрия
апаларыбыз сезнен хөрмәткә

Не детское время
биюен башкарырбыз.

11-бала:
Безнең Фирдания апа
Һәрчак шат күңелле
Ярата чәчәкләрне
Тәртипне, матурлыкны.
Кәүсәрия апаны да ничек искә алмыйсын
Чәчәкле чокырларны
Яшелчә, җимешләрне
Алып кайтып тора ул
Безне сыйлап тора ул

12-бала:
Миләүшә апайга рәхмәт,
Карны гел көрәп торды.
Детсадка тимәсеннәр дип,
Төнлә дә сакта торды.
Рафил абыйны яраттык
Бер генә бит ул безгә!
Ут бетсә дә рәтләп куя,
Урындык та тәртиптә.

Фирдания,

Каусәрия
һәм
Миляушә

апларыбыз,
Рафиль абыебыз
сезнең
хөрмәткә
Восточный
биюен башкарырбыз.

13-бала:
Моңда килгән тәүге көнне
Әле дә истә тотабыз
Һәрбер көн, һәр сәгать өчен
Сезгә рәхмәт әйтәбез
Тәрбияче апаларым
Сезнен изге теләкләрне

Сезнен биргән кинәшләрне
Бөтен гөмеребез буе
Истә тотарбыз барын.

14-бала:
Сания апа рәхмәт сезгә
Бүлмәбез чиста булсын дип
Күп тырыштыгыз Сез дә
Сезнең уңганлыкны күреп
Пөхтәлеккә өйрәндек без дә.
Рәхмәт Гүзәл апайга
Һәм Лилия апайга
Безнең чисталыкны саклап
Әниләр күк караганга.

Ильсияр Васыловна, Райля Рифовна Сания
апа,
Лилия
һәм
Гүзәл
апалар.
сезнен өчен егетләребез
«Наши воспитатели»
җырын башкаралар.

15-бала:
Туган йөрттай син кадерле
Син якын күңелләргә
Ничек кенә хушлашасы
Китәсе килми бер дә
Тик нишлисен яшен тулгач
Тормыш бит шулай куша.
Балачакның бер баскычы
Мәктәп белән тоташа.

16-бала:
Саубуллашу бигрәк моңсу икән
Бүгенгечә аны белмәдек
Шат яшәдек хөрмәтле апалар
Кырыс йөзегезне күрмәдек
Нәни курчак, йөмшак уенчыклар
Без китәбез инде каласыз
Нинди якын дуслар булдылар дип
Безне дә бер искә алырсыз.

Бию: “Прощание с игрушками”

17-бала:
Җитте хушлашу сәгате
И күңелле бакчабыз
Һәм андагы бик кадерле
Барлык апаларыбыз
И сөекле бакчабыз
Беркайчан да онытмабыз
Ә шулай да якын дуслар

Без бүген хушлашабыз!

18-бала:
Рәхмәт сезгә, бик зур рәхмәт,
Тәрбияче апалар.
Бездән соң да шаулап торсын,
Гөрләп торсын бакчалар.
Тик сез берүк, без китә дип,
Ямансулап калмагыз.
Без бит хәзер зурлар булдык,
Без мәктәпкә барабыз.

19-бала:
Өйрәттегез безне бакчаларда
Хәреф танып, саннар язарга.
Кечеләрне һәрчак яратырга,
Ә зурларны хөрмәт итәргә.
Баш иябез бүген сезнең алда,
Бурычлыбыз сезгә гомергә.
Өйрәттегез: “Дус һәм тату булып
Яшәгез, — дип, — шулай, гел бергә”.

20-бала:
Любой из нас сегодня очень рад,
Мы все поем, а вместе с нами птицы,
Последний раз пришли мы в детский сад,
Пришли, чтоб навсегда с тобой проститься.
Не забыть твой добрый взгляд,
Ласку и вниманье,
До свиданья, детский сад,
До свиданья!

Җыр: «До свиданья детский сад».
Миләүшә апайга рәхмәт,
Карны гел көрәп торды.
Детсадка тимәсеннәр дип,
Төнлә дә сакта торды.

Рәхмәт кер юучыларга,
Чиста урында йокларга-
Безгә бик рәхәт булды.
Рафил абыйны яраттык
Бер генә бит ул безгә!
Ут бетсә дә рәтләп куя,
Урындык та тәртиптә.
Любой из нас сегодня очень рад,
Мы все поем, а вместе с нами птицы,
Последний раз пришли мы в детский сад,
Пришли, чтоб навсегда с тобой проститься.
Ребенок: Не забыть твой добрый взгляд,
Ласку и вниманье,
До свиданья, детский сад,
До свиданья!

2-бүлек

1-бала:
Дусларым, бүген безнең
Олы бәйрәм көнебез,
Бүген инде бу бакчага
Соңгы кабат килдек без.

2-бала:
Бу бакчада үткәрдек
Кышны, язны, җәйләрне,
Бүген безнең бакча белән
Саубуллашу бәйрәме.

3-бала:
Озату көне килеп җитте
Дулкынлана күңелләр,
Алда көтә зур сынаулар

Ачылмаган белемнәр.

4-бала:
Бик кечкенә нәни булып
Килгән идек без монда,
Калмыйм диеп елый идек
Әниләребез кулыңнан.

5-бала:
Бераз гына монсу да
Шатлыклы да көнебез,
Балачакның ин кадерле
Баскычын бит үтәбез.

6-бала:
Җәйләр үтеп, көзләр җиткәч
Без барырбыз мәктәпкә,
Ә буген без бакчабызга
Җыелыштык бәйрәмгә.

7-бала:
Балачакның бу мизгеле
Истә калырлык булсын.
Агылсын моң, яңграсын җыр,
Күңелләргә моң тулсын.

1-бала:
Безнең яраткан бакчабыз
Гел матур булсын диеп
Безнең икенче йөебез
Гел якты булсын диеп
Безгә һәрчак рәхәт, җылы
Күңелле булсын диеп
Без сәләмәт, таза матур
Акыллы булсын диеп
Безнең барыбыз турында
Әнә шулай кайгырткан
Ул бит Лилия апабыз
Шуңа аңа шатланып
Бүген рәхмәт әйтәбез.

2-бала:
Беезгә матур рәсемнәр,
Укыр өчен китаплар,
Рисәлә апа туплап тора.
Булганны барлап тора
Тәрбияче эше буенча.
Җаваплы бит ул аңа
Безнең белемебез өчен
Кайгыртучы ул аңа

3-бала:
Моңда килгән тәүге көнне
Әле дә истә тотабыз

Һәрбер көн, һәр сәгать өчен
Сезгә рәхмәт әйтәбез
Тәрбияче апаларым
Сезнен изге теләкләрне
Сезнен биргән кинәшләрне
Бөтен гөмеребез буе
Истә тотарбыз барын.

4-бала:
Сания апа рәхмәт сезгә
Бүлмәбез чиста булсын дип
Күп тырыштыгыз Сез дә
Сезнең уңганлыкны күреп
Пөхтәлеккә өйрәндек без дә.
Рәхмәт Гүзәл апайга
Һәм Лилия апайга
Безнең чисталыкны саклап
Әниләр күк караганга.

5-бала:
Күңелле музыка тавышы
Яңгырый еракларга
Шул тавышны ишетеп
Керәбез без дә залга
Матур көйләргә, җырларга
Биергә өйрәтә Уралия һәм Ләйсирә апа
Бүген барыбыз бергә аларга рәхмәт әйтәбез

6-бала:
Кадерия апабызны да
Ничек соң яратмыйсын
Әллә нинди эшләр таба
Залда бер дә тик ятмыйсын
Баскычтан да үрмәләдек
Баулардан да сикердек
Туплар белән дә уйнадык
Барысына да җитештек.

7-бала:
Әти-әни серләшәләр
Үз ара русча гына
Ул телдәге сүзләрне
Белми идем барын да
Лилия апа өйрәтте
Безне рус теленә
Хәзер мин дә энем белән
Аңлашабыз шул телдә.

8-бала:
Сәлге, урын – җирләрне

Чиста итеп юучы
Юып утуклап куючы
Рәмзия һәм …апабыз
Тазалык, озын гөмер
Сезгә теләп калабыз.

9-бала:
Миләүшә апайга рәхмәт,
Карны гел көрәп торды.
Детсадка тимәсеннәр дип,
Төнлә дә сакта торды.
Рафил абыйны яраттык
Бер генә бит ул безгә!
Ут бетсә дә рәтләп куя,
Урындык та тәртиптә.

10-бала:
Әй, тәмледер боткалары
Тел йотарлык ашлары
Сезнең камыр ризыкларын
Сагынырбыз һәрчакны.
Пешекче апаларыбыз
Сезгә бездән зур рәхмәт.

11-бала:
Бармак киселсә дә
Башым авыртса да
Яратам мин керергә
Алсу апа янына
Кайчагында төшәр өчен
Җаен тапмый тилмерәм
Безне чыныктырган өчен
Авырта алмый интегәм
Алсу апамны бик яратам
Бик яратам мин аны
Төшкән чакта онытмады
Бирергә витаминны.

12-бала:
Кечкенә иҗекләрдән
Сүзләр төзеп күрсәтте
“Ыш”ламаска, “ыс”ламаска
Дөрес сүзләр әйтергә
Өйрәтте Алия апа.

13-бала:
Кичләрен без бакчада
Инглизчада өйрәндек
Һәр авазны дөрес итеп
Сөйләргә тырыштык

Ул телдәге сүзләрне
Матур сөйләшер өчен
Күп көч куйды Динә апабыз
Аңа рәхмәт әйтәбез.

14-бала:
Безнең Фирдания апа
Һәрчак шат күңелле
Ярата чәчәкләрне
Тәртипне, матурлыкны.
Кәүсәрия апаны да ничек искә алмыйсын
Чәчәкле чокырларны
Яшелчә, җимешләрне
Алып кайтып тора ул
Безне сыйлап тора ул

15-бала:
Туган йөрттай син кадерле
Син якын күңелләргә
Ничек кенә хушлашасы
Китәсе килми бер дә
Тик нишлисен яшен тулгач
Тормыш бит шулай куша.
Балачакның бер баскычы
Мәктәп белән тоташа.

16-бала:
Саубуллашу бигрәк моңсу икән
Бүгенгечә аны белмәдек
Шат яшәдек хөрмәтле апалар
Кырыс йөзегезне күрмәдек
Нәни курчак, йөмшак уенчыклар
Без китәбез инде каласыз
Нинди якын дуслар булдылар дип
Безне дә бер искә алырсыз.

17-бала:
Җитте хушлашу сәгате
И күңелле бакчабыз
Һәм андагы бик кадерле
Барлык апаларыбыз
И сөекле бакчабыз
Беркайчан да онытмабыз
Ә шулай да якын дуслар
Без бүген хушлашабыз!

18-бала:
Рәхмәт сезгә, бик зур рәхмәт,
Тәрбияче апалар.

Бездән соң да шаулап торсын,
Гөрләп торсын бакчалар.
Тик сез берүк, без китә дип,
Ямансулап калмагыз.
Без бит хәзер зурлар булдык,
Без мәктәпкә барабыз.

19-бала:
Өйрәттегез безне бакчаларда
Хәреф танып, саннар язарга.
Кечеләрне һәрчак яратырга,
Ә зурларны хөрмәт итәргә.
Баш иябез бүген сезнең алда,
Бурычлыбыз сезгә гомергә.
Өйрәттегез: “Дус һәм тату булып
Яшәгез, — дип, — шулай, гел бергә”.

20-бала:
Любой из нас сегодня очень рад,
Мы все поем, а вместе с нами птицы,
Последний раз пришли мы в детский сад,
Пришли, чтоб навсегда с тобой проститься.
Не забыть твой добрый взгляд,
Ласку и вниманье,
До свиданья, детский сад,
До свиданья!

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Балага исем кушу йоласы фольклор сценарий
  • Балага исем кушу йоласы сценарий татарча
  • Балаба?шаны? ашылу салтанатына сценарий
  • Балаба?шамен ?оштасу сценарий балаба?шада 4 5 жас
  • Балаба?шамен ?оштасу сценарий 2021

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии