Башлангыч сыйныфта чыгарылыш кич?се сценарий

4 сыйныфны озату кичәсенә шигырьләр, җырлар

Укытучы: Исәнмесез хөрмәтле әти- әниләр,килгән кунаклар,балалар! Бүген без балаларыбызның күңелләрендә иң якты,иң матур хәтирә булып сакланып калачак чыгарылыш-башлангыч сыйныф белән саубуллашу кичәсенә җыелдык.Әйе,алар бүген сабый чакның бер баскычыннан югарыга күтәреләләр.Кадерле укучыларым!Сезне бу зур җиңүегез белән котлыйм.Әле кайчан гына нәни шаянчыклар булып мәктәпкә җыендыгыз.Алган яңа киемнәрегезне әллә ничә кат киеп-салып,меңләгән сорауларыгыз белән әти-әниләрегезне йөдәтеп бетердегез.Инде 4 ел артта калды:сихри балачак мизгелләре,беренче хәрефләр,килеп чыкмаган мәсьәләләр,буталчык кагыйдәләр иленнән ышанычлы адымнар белән чыгып киләсез.Бүгеннән  сез горурланып”Без инде зур үстек,бишенчегә дә күчтек” дип әйтә аласыз.Киләчәктә дә нәкъ шундый җитез,максатчан,акыллы,үрнәк балалар булып калыгыз!!!

Ә бүгенге кичәдә без сезгә үзебезнең һөнәрләребезне күрсәтербез,җырларбыз,биербез,кыскасы,күңел ачарбыз.Сүз сезгә укучыларым.

Бәйрәм “Әйлән- бәйлән” җыры белән башлана.

1 укучы.    Бәйрәм бүген безнең мәктәптә,

Хис ташкыны дулый күкрәктә.

Укытучының моңсу карашы

Озату сүзен яза йөрәккә.

Уй-хыялларыбыз канатлы,

Кулыбызда чәчәк бәйләме.

Еларгамы?Көләргәме бүген?

Күңелләрнең иләс бер мәле.

2 укучы. Узып китте 4 уку елы,

Ямансу да бүген,читен дә.

Шатлыгыбыз безнең әллә ничек,

Ватылган да төсле,бөтен дә.

Дулкынланып карап торам  әле,

Юксындырырсың шул сыйныфым.

Синдә үтте матур көннәрем дә,

Синдә туды изге уйларым.

3 укучы.Синдә күрергә өйрәндем

Матурлыгын дөньяның.

Тәүге кат синдә башкардым

Балачагым җырларын.

4 укучы.Исемдә алтын сукмакка

Тәүге кат баскан көнем.

Тәүге башлап мәктәп ишеген

Үрелеп ачкан көнем.

Укытучым шундый назлап

Карадың күзләремә.

Сүнмәслек зур дәртләр салдың,

Бәләкәй йөрәгемә.

5 укучы.Син җитәкләп мендең мине

Тауларның биегенә.

Алып киттең далаларга,

Диңгезләр киңлегенә

6 укучы.Истә әле,каләм тоткан кулым,

Бармый иде дәфтәр юлыннан.

Өйрәттегез безне язарга сез,

Тотып башта нәни кулымнан.

Өйрәтте безне апабыз,

Хәреф танып саннар тезәргә.

Кечеләрне берүк яратырга,

Ә зурларны хөрмәт итәргә.

7 укучы.Исемдә  алтын сукмакка

Тәүге кат баскан көнем.

Һәм тормышым китабының

Тәүге битен ачкан көнем.

Җыр:”Укытучыма”.

Укытучы.Бәйрәмебездә моннан 4 ел элек булган иң беренче тукталышка кайтып карыйк әле,ниләр бар икән анда? Кем әйтер икән,тукталышыбызның исеме ничек булыр?(балаларның җавапларын тыңлау). Димәк, беренче тукталыш “ӘЛИФБА”.Әйе,без  “Белем иле”нә сәяхәтне нәкъ  тә Әлифбадан башлаган идек.Якын дустыбыз һәрвакыт безнең белән булды.Шундый да якын,шундый да мавыктыргыч Әлифба битләренә күз салдым да сезгә берничә соравым туды бит әле укучыларым.

-”Ю” хәрефе битендәге аю нинди эш куша икән баласына?(Битне,кулны ю,ю,ю!).

-Әлифбада өйрәнгән иң беренче хәрефне әйтегез әле?(А).

-”Ы”хәрефен ачыкларга нинди рәсем ярдәм итә?(Ылыс).

-Матур җәй җиткәч,

Көннәр җылыткач,

Кырга чыгарбыз,

………..җыярбыз. Бу юллар әлифбаның кайсы хәрефендә “яши”?.Хәтерегез шәп икән кадерле укучыларым.Беренче китап биргән белемнәрне бервакытта да истән чыгармагыз!

1 укучы.Әлифба син барлык фәннең,

Тәүге баскычы.

Син кадерле  туган телнең

Алтын ачкычы.

2 укучы. Әлифба-белем чишмәсе ул,

Изге аның исеме.

Караңгыдан тартып ала

Нурландыра кешене.

Укытучы.Икенче тукталышны ничек атарбыз дусларым,монысын табышмакның җавабыннан белерсез.

Җиз алачык эчендә,җизни аты кешнидер( Кыңгырау). Әйе,бик дөрес сезне 4 ел дәверендә дәрескә чакырып чыңлаган кыңгырауны каршы алыйк.Тукталышбызның исеме дә  “Кыңгырау” дип аталыр.

(Залга кыңгырау булып киенгән бала керә)

Кыңгырау.Кадерле дуслар!Сезне иң беренче дәрескә чакырдым,күңелле тәнәфесләргә озаттым.Тәүге сентябрь иртәсендә минем тавышымны гаҗәпләнеп тыңладыгыз.Аннары укытучы апагыз белән якты сыйныфка юл алдыгыз.Дөрес утырырга,китап-дәфтәрләрне сак тотарга,укучы кагыйдәләренә буйсынырга,төгәллеккә,вакыт кадеренә дә минем белән бергә төшендегез.

Җыр:”Өйрәтәләр мәктәпләрдә”.

Кыңгырау.Дәресләрдә булган  матур вакыйгаларны бергәләп искә төшерик әле кадерле дусларым.

3 укучы.Менә беренче сыйныфта

Әлифба  дәресе бара.

-Кем укып күрсәтә?-ди

Укытучы Гөлнар апа.

Алгы партада утырган

Рәзилә никтер оялды,-

Бөтен сыйныфта берүзе

Кул күтәрмичә калды.

4 укучы.Юк,юк укырга бик теләп

Ул үзе риза иде.

Оялуы комачау итте,

Шунысы  булмаса иде…

Гөлнар апа бик хәйләкәр,

Кай ара сизеп алды?

Бергәләшеп укыдык та,

“Оялу” да  югалды.

5 укучы.Эчемдә, ахры,әби әйтмешли-

Шайтан утыргандыр-

Үзем дә көтмәгәндә

Торып-торып шул котырадыр…

Ни хикмәттер менә тиктомалга

Шаярасы килә.

Бәйдән ычкынасы килә:

Тып-тын классны яңгыратып

Әтәч булып кычкырасы килә!

6 укучы. Алда утырган шып-шыпырт Адиләнең

Чәченнән тартасы килә.

Алия,Эльвинаны шаккаттырып

Берәр әкәмәт эшләп атасы килә!

Кинәт кенә куенымнан алып карга очырасы иде.

Чырылдаган бу  кызларның

Котын очырасы иде.

Юк шул.Тыеп үземне,

Йөгәнләп әби әйткән “шайтанны”

Йодрыкка туплап бар түземне

Дәрестә шып-шыпырт утырам.

Китапка текәп күземне….

Утырам инде,утырам,

Тәртип ягы да ярыйсы.

Ә шулай да тып-тын  дәрестә

Әче итеп сызгырыплар  бер карыйсы!!!

Кыңгырау.Шулай дусларым,киләчәктә дә мәзәк хәлләр,кызыклы вакыйгалар,эчкерсез шаярулар гына очрасын юлыгызда!Мин сезне 5 сыйныфта көтеп калам,сау булыгыз!

Укытучы:Киләсе тукталышыбызга да килеп җиттек.Монысы  фәкать үзегезгә багышлана,шуңа да исемен гади генә “Без,без без идек…” дип атыйк.

1 укучы.Әгәр ничәү дисәгез,

Сыйныфта без җидәүбез.

Шаярышып,үртәләшеп,

Дуслашып,үпкәләшеп,

Ярдәмләшеп,киңәшләшеп,

Матур итеп яшибез.

2 укучы.Безнең сыйныф яхшы укый,

Оешкан,бик шәп класс.

Һәрберебезгә аерым туктап,

Мактап үтмичә булмас…

Адиләбез уку алдынгысы,

Ипләп кенә тотына һәр эшкә.

Сабыр гына булып торган иде

Чаярды да куйды “фәрештә”.

Китап-дәфтәрләре пөхтә аның,

Килешле һәр кигән киеме.

Йөзенә нур биреп тора,

Адилә дигән исеме.

3 укучы.Кечкенә дә төш кенә,

Бер классташым бар минем.

Аның белән шаярып-көлеп,

Үтә минем һәр көнем.

Риназ дустым бик акыллы,

Хәйләкәр,күндәм,елгыр.

Сөйләп тә торасы түгел

Нәкъ әкияттәге  Былтыр!

4 укучы.Рәзиләбез бигрәк җитез,

Кай арада өлгерә?

Апа әйтеп тә өлгерми

Мисал чишеп бетерә.

Нечкә күңелледер үзе,

Хискә дә бирелеп ала.

Инсафлы,гади,ягымлы

Менә дигән кыз бала!

5 укучы.Рамилне генә кара син,

Симпатичный,акыллы.

Тик математикага гына

Бераз күңеле тартылмый.

Ә шигырьне оста сөйли,

Тыңлап кына торырсың.

Рәсемнәренә карасаң…

Үзең дә хәйран калырсың.

6 укучы.Эльвина үтә дә пөхтә,

Һәрнәрсәсе тәртиптә.

Хәрефләре тезелеп тора,

Дәфтәрдәге һәр биттә.

Эчтәлекне дә сөйли ул,

Китереп очын-очка.

Артыгын мин әйтеп  тормыйм

Эльвина-супер девочка!

7 укучы.Илфат безнең нәкъ Шәвәли,

Шаян малай,ут малай.

Өй эшләре,дәрес эшләп,

Ваклашып тормый алай.

Кызлардан шундый шәп күчерә,

4  тә укый димәссең.

Болай күңелле егет ул,

Күзләр генә тимәсен!

1 укучы.Татар кызлары күк сабыр гына,

Керешәдер Алия һәр эшкә.

Җайлап кына,салмак кына

Җавап бирә  дустым дәрестә

Моңлы итеп җырлый Йолдызлыкта,

Шундый итеп уйный баянда.

Алия сыман оста җырчыны сез,

Табалмассыз кайдан да!

   Бергә:Өйрәттегез”Дус һәм тату булып

Яшәгез!”-дип шулай гел бергә.

Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер кешегә.

Җыр:”Дуслык турында җыр”.

Укытучы.Инде тукталышлар тәмам,башлангычларны утыртып йөргән поездыбыз җәйге ялга туктый.Киләчәккә нинди уйлар соң сездә,кем булырга җыенасыз?

           —  Мин үскәч абый булам,

              Аннары бабай булам.

  • Ә мин бабай булгач та

Гел әйбәт малай булам!

  • Үскәч кем буласымны

Мин әле әйтми торам!

  • Мин әти төсле булам,

Көн дә йөрим сунарга:

  • Ә мин белмим,әнидән
  • Онытканмын сорарга.
  • Ә мин телим Америкада

Космонавтка укырга.

-Ә миңа әни,үскәч

Куша “кеше” булырга!

Укытучы: Фикерләрегез матур укучыларым,юлларыгыздан тайпылмыйча чын кеше булып алга атлагыз!!!!

1 укучы.Сез гади бер укытучы булып

Хезмәт итәсез бүген тормышта.

Һәр укучыгыз-язылмаган роман,

Һәр дәресегез-маяк тормышта.

2 укучы.Сезнең белән хушлашырга

Матур сүзләр эзлибез.

Тормышыгыз гүзәл булсын,

Ак бәхетләр телибез!

3 укучы.Кайгылардан юатучы,

Безнең өчен ут йотучы,

Гаделлеккә өйрәтүче,

Рәхмәт сиңа,Укытучы!

4 укучы.Дөнья безне алга дәшә,

Ә Сез безгә гел янәшә;

Тәүге хәреф танытучы,

Рәхмәт сиңа,Укытучы!

Бергә.Барысы өчен рәхмәт, мәктәп!

Рәхмәт сиңа,кара такта!

Рәхмәт сезгә.әти-әни!

Рәхмәт,укытучы апа!

Җыр:”Иң гүзәл кеше икәнсез”

Башлангыч классларда чыгарылыш кичәсе

ценарий)

Гайфуллина
М. С.,33 нче урта
мәктәбе башлангыч класс укытучысы,

Түбән
Кама шәһәре

“Әссәламегаләйкем”
җыры астында укучылар сәхнәгә кереп  тезелә.

1. Нинди ямьле
бүген көн!

    Йөгереп урамга
чыктык,

    Күңелле уйлар
белән

    Мәктәпкә без
ашыктык.

2. Мәктәпкә килдек
сөенеп,

    Тотып чәчәк
бәйләмен.

    Чыңлар кыңгырау
моңнары,

    Котлап белем
бәйрәмен.

3. Олы бәйрәм бүген
бездә,

    Зурлар инде
үзебез.

    Башлангыч
мәктәп белән

    Хушлашабыз
бүген без.

4. Бу бәйрәмне
котлап яңгырасын,

    Ашкынулы шатлык
җырлары.

    Күңелләрдә
онытылмаслык булсын

    Гөрләп үткән
мәктәп еллары.

               
Җыр “Укытучыма” (Кыңгырау шалтырый)

5. Бөтенесен искә
төшерде күк

    Кыңгырауның
моңлы тавышы.

    Шушы мәктәп, шушы
класс безгә

    Күпме якын
дуслар табышты.

Укытучы: “Сезне
котларга беренче класс укучылары килде. Аларга сүз бирик.”

6. Миннән дә
бәләкәй булгансыз,

    Сез мәктәпкә
килгәндә.

    Кара ничек зур
үскәнсез

    Бишенчегә барып
җиткәндә.

7. Бишенчегә күчкәч
тә сез

    Бик тырышып
укыгыз,

    Укытучыгыз
йөзенә

    Китермәгез
кызыллык.

8. Рәхмәт сезгә,
нәни дуслар,

    Һәр сүзегез
ягымлы,

    Теләкләрегез
изге.

    Килгәләп без
йөрербез

    Шефка алырбыз
сезне.

      (Дүртенче
класс укучылары үзләре әзерләгән бүләкләрне тапшыралар.)

9. Узып китте
башлангычта дүрт ел,

    Ямансу да
бүген, читен дә.

    Шатлыгыбыз
безнең әллә ничек

    Ватылган да
төсле, бөтен дә.

10. Без бит үстек,
безгә белем биргән

     Укытучы сезнең
кочакта,

     Авырттырып
сезнең йөрәкне без

     Икелеләр алдык
кайчакта.

11. Истә әле каләм
тоткан кулым

     Бармый иде
дәфтәр юлыннан.

     Өйрәттегез
безне язарга сез,

     Тотып башта
нәни куллардан.

12. Каршы ала мине
анам кебек

     Укытучым,
сузып кулларын.

     Искә төшә иң
беренче тапкыр

     Шигырь сөйләп
басып торганым.

13. Җылы караш,
назлы сүзләреңнән

     Тойдым синең
йөрәк җылыңны

     Укытучым, иң
кадерле кешем,

     Бүләк итеп ал
бу син бу җырны.

      
(“Ак ал
ъяпкычларда ак канат…” көенә)

      
Рәхмәт сезгә, укытучыбыз,

      
Дүрт ел буе бергә булдыгыз.

      
Яратып, үз күреп,

      
Таләпчән сез булып,

      
Безгә бик күп белем бирдегез.

      
Сизелмичә дүрт ел да үтте,

      
Саубуллашу көне дә җитте.

      
Сүз бирәбез сезгә,

      
Онытмаска бер дә,

      
Сезнең янга килеп йөрергә.

Сәхнәгә Кирлемән
белән Ата Ялкау килеп керәләр.

Кирлемән.(ялкауны
тарта-тарта)”Әйдә, әйдә инде, син ялкау аркасында дуслар таба алмыйбыз. Ничәнче
мәктәп бит инде бу?!”

Ялкау. ”Ардым мин,
йокым килә, ник өстерисең мине?” (сузылып ята)

Кирлемән.
“Исәнмесез, минем якын дусларым!”

Укытучы. “Син кем
соң?”

Кирлемән. “Әллә
белмисезме мине? Юри генә кыланасыз, сезнең арада минем дуслар бик күп булырга
тиеш. Әни мине йокыдан уята, ә мин тормыйм, киен ди, киенмим. Әни ачулана, ә
мин тыпырчына-тыпырчына елыйм… Әни әйбәтләп кенә сумкама китап-дәфтәрләр сала,
ә мин әни күрмәгәндә генә үземә кирәк-яракларны тутырам (күрсәтә). Таныдыгызмы
инде? Әллә тагын дәвам итимме? Әни сөт ди, ә мин су дим. Әни аш бирә, ә мин
ботка сорыйм.”

Укытучы. “Балалар,
бу бит Кирлемән.”

Кирлемән. “Мин
дусларым янына килдем. Берәү бар иде дә минем (ялкауга күрсәтә). Күбрәк
йокларга ярата, шуңа күрә ата да белми, вата да белми. Әмма ашарга ярата. Минем
сезнең белән уйныйсым килә. Сезнең арада минем дуслар юк дисезме. Бар-бар,
хәзер табам.” (Аерым балаларны алып килеп, кирелеккә өйрәтә, шырпы, рогатка,
сагыз бирә.)

Укытучы. “Син
балаларны нәрсәләргә өйрәтәсең? Күп нәрсәләргә өйрәтә алам дисең. Яле, тикшереп
карыйк. Син мәкальләр беләсеңме?”

Кирлемән. “Минем
яраткан мәкальләрем бар. ”Кем эшли, шул ашамый. Үзеңне үзең мактамасаң, кеше
сине нишләп мактасын.”

 Укытучы. “Балалар,
әйдәгез дөресләп әйтик әле. Ә хәзер мин башын әйтәм, син азагын әйт. ”Калган
эшкә…”

Кирлемән. “Ни
булсын инде, кем тисен,тора да, тора инде.”

Укытучы. “Тырышлык
бәхет китерер, ялкаулык…”

Кирлемән. “Йокы
китерер билгеле.”

Укытучы. “Бүгенге
эшне…”

Кирлемән. “Иртәгә
дә эшләп була.” (Балалар дөресләп әйтәләр.)

Укытучы. “Тыңла
әле, нәрсәләргә өйрәтәләр икән мәктәптә.”

             Җыр.
“Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.”

(Укытучы бүләкләр
тапшыра, Кирлемән белән Ялкауның да бүләк аласы килә. Ялкау белән укучылар
такмаклар җырлыйлар.)

           Син дә
бит әйбәт укыйсы, шушы муен булмаса.

           Дәфтәрдәге
күзләреңне тәрәзәгә бормаса.

                 
Белми дисеңме әллә, күрми дисеңме әллә.

                 
Начар билгеләр алгач та, тырышмый дисеңме әллә?

            Син дә
бит әйбәт укыйсы, аякларың тик торса.

            Кояш
елмаеп карауга, өйдән чыгып чапмаса.

                   Белми
дисеңме әллә, күрми дисеңме әллә.

                 
Шундый матур көннәрдә дә, чыкмый түзәрсеңме әллә?

            Син дә
бит әйбәт укыйсы, кулыңда китап булса.

            Өегездә
телевизор, озак ватылып торса.

                  
Белми дисеңме әллә, күрми дисеңме әллә.

                  
Кызык-кызык киноларны син карамыйсыңмы әллә?

            
Белмичә булмас инде, күрмичә булмас инде.

            
Бишенчегә барам дисәң, тырышмый булмас инде.

                   
Белми дисеңме әллә, күрми дисеңме әллә.

                   
Башкалар шикелле мин дә, булдыра алмаммы әллә?

                   
Минем ничек укыганны күрерсез әле менә.

                   
Мин дә бит бүләк алырмын, белерсез әле менә.

(Кирлемән белән
Ялкау төзәлергә сүз биреп чыгып китәләр.)

14. Ил карты да,
сиңа баш иеп,

     Мөгаллим дип
зурлап эндәшә.

     Яшьләр синнән
матур үрнәк алып,

     Күркәмлектә
сиңа тиңләшә.

15. Яшьләре дә,
хәтта өлкәннәр дә

     Килә сезгә,
килә киңәшкә.

     Артист та сез,
оста педагог та,

     Гадел дус та,
тугры иптәш тә.

16. Кайгы килгәндә
дә егет бул, дип,

      Шул остазлар
безне өйрәткән.

     “Укытучы”
белән “әңкәй” сүзе

      Бергә саркып
чыга йөрәктән.

17. Мәктәп кырын
атлап керүгә,

     Укытучы баса
каршыңа.

     Ул, ямь өстәп
һәрбер көнеңә,

     Яктылыкка илтә,
яхшыга.

18. Марат
Тәлгатович лаек

     Мактауның
зурысына.

     Сабырлыгы,
уңганлыгы

     Үрнәк булыр барысына.

19. Беренчеләрдән
булып киләсез сез,

     Иң азактан
кайтып китәсез.

     Барыбыз
турында да кайгыртуы

     Җиңел түгелдер
ул, беләбез.

           (Мәктәп
директорына сүз бирелә.)

20.Кирәк чакта
ярдәм итте,

     Хәлебезне
белеште.

     Акыллы
фикерләр белән

     Киңәшләрен
биреште.

21. Әни күк
кайгыртып йөрде

     Энҗе
Әнвәровна.

     Көләч йөзле,
күркәм үзе,

     Рәхмәт әйтәбез
аңа.

            (Милли
мәсьәләләр буенча директор урынбасары Энҗе Әнвәровнага сүз бирелә. Яхшы
укучыларга мактау кәгазьләре тапшырыла.)

22. Физкультурадан
безне

     Земфира апа
укытты.

     Күнегүләр дә
эшләтте,

     Сикертте һәм
йөгертте.

23. Чаңгыда да
шудык без,

     Баудан да без
сикердек,

     Туп белән дә
уйнадык  –

     Барысына да
җитештек.

24. Лариса
Геннадьевна белән

     Без күңелле
яшәдек.

     Рус, татар
җырларын җырлап,

     Төрле көйләр
тыңладык.

            (Югарыда
әйтелгәннәр өчен җыр яңгырый “ Иң гүзәл кеше икәнсез”)

25. Кайчан кермә, ачык
йөзле

     Китапханәче
апалар

     Кызыксындырган
сорауга

     Җавап табалар
алар.

26. Әлфия апа!

     Уколлар
кадасагыз да,

     Сез безгә
шундый якын.

     Олы класска
күчкәч тә,

     Килербез сезгә
тагын.

27. Ашханәбездә
эшлиләр

     Бик ягымлы,
уңган апалар.

     Тәмле итеп
пешкән ашлар белән

     Көн дә безне
сыйлый бит алар.

28.Мәктәбебез, классыбыз
чиста булсын өчен,

     Бик күп апалар
көч түгәләр.

     Йөзләрендә
аларның һәрчак шатлык булсын,

     Бәхет алып
килсен иртәләр.

          (Татар
халык биюе башкарыла.)

29. Бик зур рәхмәт
барыгызга!

     Яшегезгә,
олыгызга.

     Безнең турыда
кайгыртып,

     Янып-көеп
торучыга.

30. Мәктәбебезнең
барлык эшчеләре,

     Тыңлагыз
балалар тавышын.

     Шушы җырыбыз аша
җиткерәбез

     Сезгә
рәхмәтләрнең олысын.

              Җыр.
“Хәерле көн телим” ( Мәгариф, 1998 ел, №5 )

31. Ихлас 
рәхмәтемне әйтер өчен,

     Ничек кенә
табыйм сүзләрен.

     Менә бүген
чәчәк бәйләменең

     Бирәм сезгә
иң-иң гүзәлен.

32. Алыгыз сез
бүген бүләк итеп,

     Чәчәкләрнең
шушы бәйләмен.

     Каршылагыз
тагын бик күп еллар

     Бүгенгедәй
белем бәйрәмен.

             (Чәчәк
бәйләмнәре бирәләр.)

33. Менә тәмам
кичәбез дә,

     Хушлашу
минутлары.

     Вальс биек әле, дуслар.

     Вальс ул саубуллашу.

              
(Вальс биил
әр. Саубуллашып чыгып китәләр.)

Әлмәт муниципаль районы.Муниципаль бюджет белем бирү учреждениясе

“ Яңа Нәдер урта белем бирү мәктәбе.Кама-Исмәгыйль филиалы”

Сау бул , башлангыч!

(башлангыч сыйныф укучылары өчен чыгарылыш кичәсе)

Нәбиева Гөлназ Мөнир кызы

I квалификацион категория

2014 ел

Бәйрәм үткәреләчәк зал плакатлар , шарлар , чәчәкләр белән бизәлә. Укучыларның кул эшләреннән , үрнәк дәфтәрләрдән күргәзмә оештырыла.

Хәерле көн,хөрмәтле әти-әниләр,укытучылар,укучылар,килгән кунаклар!Бүген без сезнең белән башлангыч мәктәп белән хушлашу бәйрәменә җыелдык.Дүрт ел буе шатлыкларыбыз да, борчылуларыбыз да уртак булды. Без бер гаилә кебек яшәдек.

Бүген безгә күңелле дә, бераз моңсу да. Күңелле,чөнки башлангыч мәктәпне уңышлы тәмамлау көнен бәйрәм итәбез. Моңсу,чөнки туган мәктәбебездән аерылабыз, сабый чагыбыз белән саубуллашабыз. Сүзне аларга бирик.

Уйларымда мәктәп еллары” көенә балалар шар тотып исемнәрен атап берәм-берәм керәләр. Кул чабулар.

4 ел үтеп тә китте. Инде без зур үстек, бишенчегә үк күчтек дип сөенеп әйтә аласыз. Сезне бу зур уңышыгыз белән чын күңелдән котлыйм. Киләчәктә сезгә тагын да зур уңышлар телим. Үзегезне һәр җирдә үрнәк тотыгыз.

Ә хәзер әйдәгез , бергәләп 4 еллык мәктәп тормышын күз алдыннан үткәрик.

Беренче бит “Беренче тапкыр мәктәпкә” дип атала.

1 укучы : Әле кайчан гына без мәктәпкә барырга әзерләнеп йөри идек . Күлмәк һәм алъяпкычларыбызны , костюмнарыбызны әллә

Ничә тапкыр киеп карадык. “ 1нче сентябрь кайчан җитә дип ? “- дип әти — әниләребезне аптыратып бетердек . Мәктәптә безне укытучы апабыз каршы алды , җитәкләп “Белем иле”нә алып керде. 2 укучы: Әйе, хәтердә ул көн . 2009 нчы елның 1 нче сентябре әти — әниләребезнең , якыннарыбызның күңелендә мәңге онытылмаслык көн булып кереп калды . Шул көннән башлап бу бина безнең икенче туган йортыбызга әйләнде, менә 4 ел инде без анда теләп , яратып белем серләренә төшенәбез .

Бергә: Рәхмәт сиңа , яраткан мәктәбебез , зур рәхмәт !

Елларымда мәктәп еллары “җыры

1 кучы: Бүгенгедәй күз алдымда тора

Очар коштай йөргән чакларым ,

Сумка тотып белем алырга дип ,

Борма сукмак буйлап атлавым .

2 укучы: Исемдә алтын сукмакка

Тәүге аяк баскан көнем.

Тәүге башлап мәктәп ишеген

Үрелеп ачкан көнем.

  1. укучы: Истә әле каләм тоткан кулым

Бармый иде дәфтәр юлыннан

Өйрәттегез безне язарга сез

Тотып башта нәни куллардан

4 укучы: Беренчегә килгән чагым истә

Бөтерчектәй нәни бер кызны

Каршы алды серле белем йорты ,

Дулкынланып түргә уздырды….

5 укучы: Дәфтәрләр, китаплар барлыйсың ,

Яңа көч , яңа дәрт йөрәктә

Син инде уйнарга бармыйсың ,

Кыңгырау чакыра мәктәпкә….

Залга кыңгырау тоткан укчы керә. Ул кыңгырау чылтыратып әйләнеп чыга.

Укучы: Кадерле,дуслар. Кыңгырау сезне иң беренче дәрескә дәште. Ә кем соң сезне каршы алды?

  1. сыйныфлар: Укытучы апабыз, Зөлфия Мөбәрәкҗан кызы.

Сүз 1 укытучыга бирелә.

Укучы .Дөрес. Аннары укытучы апагызга ияреп чиста, якты сыйныфка кердегез. Дөрес утырырга, китап-дәфтәрләрне ничек куярга өйрәндегез. Исегездәме?

4 сыйныф. Без, 7 укучы идек

Килдек беренчегә.

Тиктормаслар,шуклар идек

Сикердек тә,уйнадык та

Кайсы чакта еладык та

Яраткан Зөлфия апабыз,

2 нче сыйныфта Гүзәлия апабыз,

3,4 сыйныфларда Гөлназ апабыз

Түздегез хәтта шул чакта.

4 сыйныф. Шул көннәрдән башлап укытучым

Безгә ярдәм кулы суздың син

Авыр минутларда киңәш бирдең

Белем дөньясына илттең син.

4 сыйныф. Сездән алдык без күп яктылык

Сез өйрәттегез безне яхшыга.

Укытучым! Ышанычыгызны

Тырышырбыз һәрчак акларга.

4 сыйныф. Яза белми аптырашып ,

Танауны тартып мыш- мыш.

Телне тешләп аркылыга

Утырыр идек бик еш.

Укытучым” җыр

4 сыйныф.

. Безнең класс яхшы укый,

Оешкан тату класс

Һәркайсына аерым туктап

Мактап китмичә булмас.

Ходай бөтен сәләтне дә

Элинага өеп биргән

Җырчы да син, биюче дә

Инде булырсың дигән.

Заринабыз чын артистка

Любой рольгә керә ул

Әбине дә,бәбине дә

Бик тә килештерә ул.

Дианабыз бигрәк җитез

Йөгерә дә,йөгерә.

Үзе чигә,үзе тегә

Барысын да булдыра.

Ангелина бик күп яза

Журналист булыр әле.

“Чулпан” премиясен алса

Елдан-ел баер әле.

Спорт өлкәсендә Айдар

Берсен дә уздырмый ул.

Хоккеен да, футболын да

Берсен дә калдырмый ул.

Укытучы : Әйе укучылар , беренче кыңгырау , беренче дәрес , аннан икенчесе , өченчесе һәм бик күп дәресләр . Дәресләр белән беррәттән тәрбия сәгатьләре , очрашулар , бәйрәм кичәләргә әзерләнү мәшәкатьләре дисеңме , ачык дәресләр үткәрү , төрле бәйгеләр , атналыклар , һич кенә санап бетерерлек түгел . Кыскасы , 4 ел гомеребез заяга узмаган . Кадерле укучыларым ! Башлангыч классларда алган белемнәрегез,без башкарган эшләр алдагы елларда сезгә ныклы нигез , гүзәл башлангычлар булса иде дигән теләктә калам . Ә хәзер әйтегез әле укучылар , 4 ел буе сез аеруча кайсы фәннәрне үз иттегез?

2 бит ачыла. Фәннәр парады

1 укучы: Рус телендә аралашу

Миңа җиңел бирелә ,

Ана телен дә яратам

Ул бит безгә бер генә .

2 укучы: Математика фәне

Безгә белемнәр бирә.

Тик тырышкан балалар

Мәсьәлә чишә белә.

3 укучы : Табигатьнең серләрен

Аяз,җылы көннәрен,

Яңгырларын,карларын

Урманнарын,кырларын

Җәнлекләрен,кошларын

Елгаларын,күлләрен-

Барысын да белдерде
“Табигать” дәресләре.

4 укучы : Матур-матур кулъяулыклар чиктек

Әниләргә бүләккә.

Уенчыклар да ясадык

Яраткан дәрес-хезмәттә.

5 укчы: Нәфис чәчәкләр ясадык

Төрле буяулар белән.

Рәсем күңелле үтә шул

Әгәр төшерә белсәң.

Туган якның гүзәллеген

Тойсаң һәм якын күрсәң.

3 бит. “Тәнәфес”

1 укучы:Килеп җитте тәнәфес,

Көтеп алган тәнәфес

Уйнап калыйк, җырлап калыйк
Биеп калыйк, әйдәгез.

Укучылар башкаруында татар халык биюе .

  1. бит. Әти-әниләр.

1 укучы Әти белән әнинең

Без кадерле баласы

Туганнарым белән мин

Күзләренең карасы.

2 укучы Әллә каян белә әни

Өй эшен онытканны

Кайту белән сумкамны да

Почмакка ыргытканны .

3 укучы Әллә каян белә әни :

— Син бит надан түгел ,- ди,

Әйдә әле дәресеңне

Әзерлә син бүген ,- ди.

4 укучы Әллә каян белә әни

“5 “ алган көнемне.

Ул көн минем үземә дә ,

Әнигә дә күңелле.

5 укчы: Рәхмәт әни , сиңа барсы өчен

Сабырлыгың белән үрнәк син.

Шатлык белән тулы, куанычлы,

Озын гомер сиңа телим мин.

1 укучы: Әти безнең терәгебез,

Әти безнең яклаучы.

Авырлыклар китермичә

Давыллардан саклаучы.

2 укучы:Минем әткәй көндә эшкә китә.

Арып кайта аннан кичләрен.

Елмаюы итеп алып кайта

Шәфкатьләрнең алсу төсләрен.

3 укучы: Әткәй,әткәй, синнән башка тагын

Кем бар шундый бала бәгырьле?

Кояш сыман әнкәй берәү булса,

Син дә безгә шулай кадерле.

4 укучы: Яшәсен әти-әниләр

Сәламәт һәм шат булып.

Кызларының, улларының

Кадерлеләре булып!

Җыр.”Әнием”

5 укучы: Алмадык сатып бүләкләр.

Без үзебез ясадык.

Үзең хезмәт куйган әйбер

Зур бүләк дип санадык.(бүләкләр)

Ә хәзер сүзне укучыларны котлау өчен әти- әниләргә бирик .

  1. бит.Иң истәлекле чаклар.Сез монда балаларның үзләре иҗат иткән иң истәлекле чакларын тыңлап үтәрсез.(Сүз бирү).

  2. бит. 4 еллык нәтиҗәләр (дипломнар бирү)

  3. бит. Сау бул,башлангыч мәктәп.

Укытучы : Чыннан да үзенең мәшәкатьләре , шатлык куанычлары белән 4 ел вакыт сизелми дә үтеп киткән. Шушы еллар эчендә бу укучылар минем өчен иң матурлары , иң уңганнары , иң кадерлеләре булды . Алар белән мин үземне бик бәхетле итеп тойдым.

Миңа сорау бирсәләр:

— Сөенечең ни ? – дисәләр ,

Сөенечем – таңнан торып ,

Эшкә килгән иртәләр.

Миңа сорау бирсәләр:

Шатлыгың ни ? – дисәләр ,

Шушы мәктәп сукмаклары

Шатлыгыма илтәләр .

Миңа сорау бирсәләр :

-Бәхет ни ул ?-дисәләр ,

Бәхет – шушы укучылар

Кеше булып үссәләр.

1укучы : Мәктәбемә озын гомер телим ,

Чылтырасын мәңге кыңгырау

Шул тавышка кушылсын тик бары

Шат тавышлар , серле яңгырау .

(Кыңгырау тавышы)

2укучы : Инде менә 4 ел вакыт узган

Бусагаңны синең атлауга.

Хәзер инде без бурычлы сине

Күз карасы кебек сакларга .

3 укучы. Кадерле беренче сыйныф укучылары. Сезгә үзебезнең истәлекле бүләкләребезне тапшырасыбыз килә. Тырышып укыгыз,

бәхетле булыгыз. (бүләкләр тапшыру)

Укытучы: Әйе , без мәктәбебезгә , белем биргән укытучыларыбызга рәхмәтле булырга тиеш . Алдагы уку елларында да мин сезне мәктәбебезнең горурлыгы булырдай укучылар булырсыз дип ышанып калам . Ә уңышларга ирешкәндә иң беренче чиратта иптәшләрең арасында дуслык , татулык булырга кирәклеген сез үзегез дә беләсез .

Дуслык турында җыр”

3 сыйныфлар. Кадерле 4 сыйныф укучылары. Сезне бүгенге иң истәлекле көнегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә сәламәтлек, бәхет, шатлык, укыгызда зур уңышлар телибез. Укытучы. Укучылар сезнең барыр юлларыгыз таң нурыдай якты, салават күпередәй нурлы, керсез күңелегез эчкерсез, хыялларыгыз татлы булсын. Хәерле юл сезгә укучылар,бәхетле,сәламәт булыгыз.

1 укучы: Сүз бирәбез укытучым

Укырбыз “4” кә, “ 5 “ кә

Җиң сызганып өйрәнербез

Өйрәткән һәрбер эшкә.

2 укучы. Без үсәрбез укытучым

Белемнәрне нык туплап

Әйтерсең” уңганнарым”,- дип

Һәрберебезне хуплап.

Иң гүзәл кеше икәнсез” җыры

Укытучыларга чәчәк бәйләмнәре тапшыру.

Вальс бию.

Тәмам . Соңыннан алып килгән күчтәнәчләр белән чәй эчү оештырыла .

Чыгарылыш кичәсе.

Укытучы: Исәнмесез кадерле кунаклар! Бүген без сезнең белән 4 б сыйныфының башлангыч мәктәпне тәмамлауга багышланган кичәгә җыелдык.

Тормышыбыз ямьле булсын,

Ямьле булсын, гөрләп торсын,

Сәлам сезгә, сәлам,

Эшләреге зурдан булсын

Илебезне бизәп торсын,

Сәлам сезгә, сәлам!

Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә.

Укучы: Һәр көн диярлек күрешәбез без,

Һәрбер шатлыкны бүлешәбез без.

Мәңгегә шулай дуслык, татулык

Торсын яктырып диешәбез без.

Укучы: Галәмнең серләрен белергә,

Укырга, эшләргә, төзергә.

Дус булып яшик без гомергә,

Атлыйк гел бергә, гел бергә.

Укытучы: Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың. Нәрсә бу?

Укучылар: Мәктәп.

Укытучы: 4 ел эчендә мәктәп укучылар өчен чын-чынлап туган йортка әйләнде.

Укучы: Школа! Чудесный наш дом!

Ты всегда, как горячий родник.

О тебе, как о матери помнит

С благодарностью твой ученик.

Укучы: Иртән торып мәктәбемә китәм

Син, әнием, озатып каласың.

Башкалар да, әни, синең кебек

Озатадыр үзенең баласын.

Укучы: Ишекләрен иркен ачып куеп,

Каршы ала мәктәбем.

Истә һәрчак, сукмакларың туры

Юлга илтсен, диеп әйткәнең.

Укытучы: Мәктәпкә килгәндә алар әле сабыйлар иде, ә хәзер алар инде зурлар.

Укучы: Уйныйлар биттә нурлар:

Китаплар алды куллар!

Мәктәпкә илтә юллар,

Без инде хәзер зурлар.

Укучы: Сүзләр ясый беләбез,

Хәреф кушып хәрефкә.

Тапкырлыйбыз, бүләбез

Төрле санны дәрестә.

Укучы: Ак кәгазь буйлап үтәр

Безнең тәүге юлыбыз.

Оста эшчеләр итәр

Безне оста кулыбыз.

Укучы: Өйрәнербез тормышта

Бик күп төрле һөнәр без.

Бер дә куркып тормыйча,

Айга хәтле менәрбез.

Укучы: Да, друзья, четыре года

Незаметно пронеслись:

Были мы лишь первоклашки,

А теперь вот подросли.

Повзрослели, поумнели,

Словно розы, расцвели,

Знаний, навыков , умений

Много мы приобрели.

Укытучы: Карак та урлый алмый, төшеп тә югалмый. Нәрсә бу?

Укучылар: Белем.

Укытучы: Нәрсәгә өйрәтә икән аларны мәктәп?

“Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры.

Каләм тотып кулларга,

Хәрефләрне төзәргә,

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Тапкырларга, бүләргә,

Нәниләрне сөяргә,

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Бишкә бишне кушарга,

Иҗектән сүз ясарга,

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Белер өчен бик күпне,

Яратырга китапны,

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Таңнар ничек атканын,

Кояш ничек батканын,

Аңлаталар мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Табарга утрауларны,

Биек-биек тауларны,

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Өтер белән ноктаны,

Кайчан кайда куйганны,

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Дуслык кадерен белергә,

Дус булсын дип гомергә,

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Укучы: Укыйбыз без гөрләп мәктәпләрдә

Үзләштереп фәннәр нигезен.

“5”кә генә фәкать кичәрбез без

Энҗедәй саф гыйлем диңгезен.

Укучы: Кулдан тотып әти-әни

Мәктәпләргә илтә туры.

Аллы- гөлле чәчкә белән

Башлангандыр мәктәп юлы.

Алга илткән, янга киткән

Юллар белән дөнья тулы.

Кадерен белсәң, кадерле итәр

Чәчәкле юл – белем юлы.

Укытучы: Эшчән кеше булу бик зур бәхет,

Эш ул – бу тормышның үзәге.

Укый-яза белү – шул тормышның

Гәүһәр төсле матур бизәге.

Укый-яза белү – тормышыңны

Ачып күрсәтүче көзге ул.

Аң-белемгә таба ишек ачып,

Яктылыкка барган туры юл.

Эш һәм белем бергә җыелсалар

Гына тормыш матур була ала,

Уку-язу белән коралланган

Кеше аңлы тормыш кора ала.

Чынлап та белемсез кешегә бу дөньяда бик читен була. Шуңа күрә мәктәптә үткән елларны бушка уздырмаска, тырышып укырга, белем алырга кирәк.

Мәктәптә күңелле вакыйгалар да булгалый.

Сценка.

Вакыйга сыйныф бүлмәсендә, тәнәфес вакытында була.

Укучы 1. Сез ишеттегезме? Укытучы журналга кара табы куйган. Иң кирәкле биткә. Мин үзем күрдем.

Укучы 2. Минем берлегә булса ярар иде.

Укучы 3. Минем берлегә булса ярар иде.

Укучы 4. Һай, минем өчлегә генә булмасын!

Укытучы керә һәм яңа укучыга мөрәҗәгать итә.

Укытучы: Дәрестә сөйләшәсәңме?

Укучы 2. Юк.

Укытучы: Күчерәсеңме?

Укучы 2. Сез нәрсә? Юк, әлбәттә.

Укытучы: Сугышасыңмы?

Укучы 2. Беркайчан да.

Укытучы: Синең нинди булса да начар якларын бармы соң?

Укучы 2. Әйе, күп алдыйм.

Кыңгырау шалтырый. Дәрес башлана.

Укытучы: …, синең эт турындагы иншан сүзгә сүз абыеңнын иншасына охшаган.

Укучы 5. Әлбәттә, безнең икебезгә бер эт бит!

Укытучы: …, син …га әйтеп утырасың. Мин сиңа 2ле куям!

Укучы 3. Мин …га да әйткән идем, бәлки миңа 4ле куярсыз?!

Кыңгырау шалтырый. Укучылар тәнәфескә чыгалар.

Укучы 1. … минем туган көнемә кил. Ишеккә аягын белән шакысан да була.

Укучы 4. Ни өчен аяк белән?

Укучы 3. Соң син буш кул белән килмисең ич!

Укытучы: Агач түгел – яфраклы, тун түгел – тегелгән. Нәрсә ул?

Укучылар: Китап.

Укытучы: Юкка гына халыкта “Китап – белем чишмәсе” дип әйтмәгәннәр. Белем китаптан башлана. Ә мәктәпкә килгәч иң беренче булып кулга алган , иң беренче сүзне укыткан нинди китап иде?

Укучылар: Әлифба.

Укучы: И Әлифбам, син – тәүге фәннәрнең

Тәүге баскычы.

Син кадерле, син – туган телемнең

Алтын ачкычы.

И Әлифбам, син кулымда балкыйсың

Нәкъ зур булып,

Һәр баланы зур бәхеткә илтүче.

Ак юл булып.

Укытучы: Ә бу китаптан укырга, хәреф танырга, язарга кем өйрәтә укучыларны?

Укучылар: Укытучы.

Укучы:Хәтеремдә курка-курка гына

Сыйныфыма килеп кергәнем.

Хәтеремдә шулчак, беренче кат,

Якты йөзен аның күргәнем.

Укучы: Ул өйрәтте, хәрефләрне теркәп,

Иҗекләрдән сүзләр язарга.

Күзәтте ул һаман гомерем юлын,

Ялгышларым булса, төзәтте.

Хезмәт яратырга, туган җиргә

Тугрылыкка мине өйрәтте.

Укучы: Барыбызга бер генә

Белмим, ничек өлгерә?

Үзе шундый сөйкемле,

Нәкъ әнием шикелле.

Шат йөзле укытучым.

Укучы: Шатлыгыма сөенә,

Кайгым булса – көенә.

Көн дә белем өләшеп

Илтә белем иленә

Кадерле укытучым.

Укучы: Кырда иген иксәм дә,

Галим булып китсәм дә

Ул булыр гел уемда,

Маяк булыр юлымда,

Сөекле укытучым.

“Иң гүзәл кеше икәнсез” җыры.

Килгән чакта башка авырлык,

Җитми калса көч йә сабырлык,

Сиздермичә ярдәм иткәнсез –

Сез иң күркәм кеше икәнсез.

Балаларның теле – кыңгырау,

Гел чыңгылдый, ява мең сорау.

Барсына да җавап биргәнсез –

Сез иң сабыр кеше икәнсез.

Мактагансыз тиеш урында,

Яклагансыз тиеш урында.

Безнең өчен сез тир түккәнсез –

Сез иң гүзәл кеше икәнсез.

Котлау открыткалары, рәхмәт хатлары бирү. Йомгаклау сүзе.

“Круто ты попал в пятый класс!” җыры.

Мы – четвероклассники,

Переходим в пятый класс,

Гордым словом “пятиклассник”

Называть все будут нас.

До свидания, класс четвертый,

Мы прощаемся с тобой,

Со своей любимой партой,

И с окошком, и с доской.

Припев:

Круто ты попал в пятый класс!

Ты – звезда, ты – звезда,

Давай же, в пятый иди!

Круто ты попал в пятый класс!

Ты звезда, ты – звезда,

Вперед смелее гляди!

В пятый класс! Ты – звезда!

Подружились мы друг с другом,

Дружба крепкая у нас,

Вместе с нами наша дружба

Переходит в пятый класс.

А учительница наша

Снова в первый класс пойдет.

Нам она сказала: “Круто!

Пятиклашки, вам везет!”

Припев.

БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФТА ЧЫГАРЫЛЫШ
КИЧӘСЕ
Төзеде: Афзалова Венера Фаварис кызы – I категорияле
башлангыч класслар укытучысы 2018 ел
I.А.Б. Хәерле көн, хөрмәтле әти­ әниләр, кунаклар, укучылар! Һәберебезнең тормышы 
зур ташкын булып, үзенең төрле ­ төрле күренешләре белән агып бара. Бер көнне икенче 
көн алыштыра, еллар артыннан икенчесе килә…  Шундый гадәти булган көннәр арасында,
хәтеребездә сакланып калган,матур бәйрәм көннәр дә бар. Бүген дә шундый матур 
көннәрнең берсе дип уйлыйм мин.
Җыр:
Укытучы. Исәнмесез,хөрмәтле кунаклар! Без бирегә шатлыклы да , моңсу да кичәгә 
җыйналдык. 4 ел буе үз канатыбыз астында тоткан укучыларыбызны 5 сыйныфка 
озатабыз. Сыйныфтагы 5 укучы да, укуларын уңышлы тәмамлап, 5 сыйныфка күчерелә. 
Классыбызда иң шаян, иң уңган,тырыш кызлар ­ егетләр белем алды.
­Бик тә сөйкемле, тыйнак  һәм тырыш кызыбыз ­  Гөлшат
­Иң тиз фикер йөртүче, һәрчак җитез, һич тә үпкәли белмәүче егетебез ­ Руслан
­Иң тыйнак, нечкә күңелле егетебез ­ Данияр
­Иң пөхтә, һәрчак актив, алга омтылучы кызыбыз – Айгөл
­Иң шаян, теләге булса бик тырыш укучыбыз – Ильяс
4 сыйныф укучысы мин – Руслан,
Бар эшкә дә  теләп катнашам
Матур сөйләмне үз итәм, 
Тукай телен яратам.
Сыйныфта бердәнбер тыйнак егет
Мин Данияр  буламын.
Кушылган һәрбер эшне дә
Беренче булып башкарам
 Ә мин – Айгөл, бервакытта да “куркам”,
“Белмим”,”юк” дияргә яратмыйм.
Сөйкемле күзләрем белән
Сыйныфка нур таратам.
Мин ­ Гөлшат, узем тыйнак,
Җитез, сабыр, матур  да.
Киләчәктә тырышам, үз җаема
Юлны ярып алга барырга.
Мин ­ Ильяс исемле  малай,
Шаян, шук һәм  җитез дә.
Кирәк чакта җитди, усал,
Сабыр була да  беләм
Укытучы
Каршыгызда тора 5 укучы
Алар минем нәни дусларым. 4 ел үтте, сизмичә дә калдым,
Очалар ич бүген кошларым
1 А.б.: Бәйрәмгә диеп җыелдык,
Һәркем көлсен, уйнасын.
Ямьсезләрен читкә куеп,
Матур уйлар уйласын.
2 А.б.: Борынгылар дөрес әйтә
“Тавык та җырлый” диләр.
Беребез дә гаеп итмәс,
Буталып куйса көйләр.
1 А.б.: Теләгәннәр шигырь укыр,
Кайберәүләр җырласын.
Биергә чакырганнар да
Ялындырып тормасын.
2 А.б.: Үз күңелебезне үзебез күрик.
Көн саен килмәс бәйрәм.
Бергәләшеп җыелганбыз
Вакыт үтмәсен әрәм.
Укытучы: Әле кайчан гына сез мәктәпкә барырга әзерләнеп йөри идегез. Шул 
көннәрнең ничек узуын хәтергә төшерик әле.
Укучы.Кайчан гына нәни килеш
Мәктәпләргә бергә килгәнбез.
Белем үрләренә менә­менә,
Бишенчегә инде җиткәнбез.
Укучы.Укытучым, ничә сынасам да,
Гел елмаеп карый күзләрең.
Җыелыштык синең янәшәңә
Әйтергә дип рәхмәт сүзләрен.
Укучы.Кайчан тудык,кайчан үстек,
Бу гомер бик тиз үтә.
Хуш,башлангыч, аерылабыз,
Безне киләчәк көтә.
Укучы.Кайгырганда юатучы,
Безнең өчен ут йотучы,
Гаделлеккә өйрәтүче, Рәхмәт сиңа,Укытучы!
Укучы.Хөрмәтле беренче укытучыбыз! Хәтерләсәгез, 4 ел элек ничәмә ­ ничә өмет тулы 
күзләр сезгә төбәлделәр. Сез, бар сабырлыгыгызны җыеп, һәрберебезнең күңелен тоеп, 
безнең зиһеннәребезгә гыйлем орлыклары салдыгыз.Кадерле укытучыбыз! Менә бүген иң 
олы рәхмәт хисләребез дә сезгә.
Укучы.Ул өйрәтте каләм тотарга һәм
Тәүге сызыкларны сызарга.
Ул өйрәтте, хәрефләрне теркәп,
Иҗекләрдән сүзләр ясарга.
Укучы.Күзәтте ул һаман гомерем юлын,
Ялгышларым булса төзәтте.
Хезмәт яратырга, туган җиргә
Тугрылыкка мине өйрәтте.
Укучы.Кыенлыклар килсә, әле дә ул
“Бирешмә!”­дип гүя эндәшә.
Күңелемдә шулай гомерем буе
Укытучым килә янәшә.
Укучы: Беренче укытучыбыз! Зур мәктәпкә юл салганда сезнең теләкләрне дә ишетәсе 
килә. Рәхим итеп сүз сезгә.
Укучы.Биредә безнең өчен иң газиз, иң якын кешеләребез дә бар әле.Алар­әти­
әниләребез.Алар безгә җил­яңгыр тидермичә үстерүчеләр, тырышып уку өчен барлык 
шартларны да тудыручылар.
Укучы.Т ик син генә, әнкәй, тик син генә
Сабый чакта мине баккансың.
Төн йокыңны бүлеп уянгансың.
Юрганымны килеп япкансың.
Укучы.Син әйткәнсең, әни, күз нурым дип,
Хәтеремдә калыр бу сүзең.
Гомер буе якты маяк булып,
Нур сибәрмен сиңа мин үзем.
Укучы.Әткәй­әнкәй­ минем пар канатым.
Сез булганга, дөньям түгәрәк.
Иңне­иңгә, җанны­җанга куеп
Яшик әле , яшик бергәләп. Укучы.Акыллы сүзең, алтын киңәш белән
Авыр чакта ярдәм итәсез.
Адашканда, ак юл күрсәтүче
Күңел күзе­ ул сез икәнсез.
Укучы.Сезгә саулык телим һәр адымда,
Тигез бәхет телим һәрвакыт.
Мең рәхмәтләр әйтеп чын йөрәктән
Карыйм сезгә сөеп, яратып.
Җыр: 
Алып баручы.Инде сүзне әти­әниләргә бирик.
(Әниләр балаларын тәбрик итәләр)
Укучы. Хуш, башлангыч, сагынып сиңа килгәч,
Безнең күңел янә сафланыр.
Һәр бүлмәңдә, бер истәлек булып,
Эзләребез мәңге сакланыр.
Укучы.Хуш, башлангыч! Бәлки әле, безне
Онытмыйча искә алырсың.
Ә син безнең йөрәк түребездә
Гүзәл мизгел булып калырсың.
(Җыр “Хуш,балачагым”)
Алып баручы.Хөрмәтле әти­әниләребез! Өйрәнгән һөнәрләребезне бүген сезгә 
күрсәтәбез.
(Ошрашу чәй өстәле янында дәвам итә)

Биедек тә, җырладык та,
Шигырьләр дә сөйләдек.
Бәйрәм итеп уйнап алдык
Матур көйләр көйләдек.
Бәйрәм киче бетеп килә.
Кунакларга әйтик шуны.
Сәламәтлек, бәхет телик,
Һич белмәгез борчуны.

Хуш, башлангыч мәктәбем!

(4 нче сыйныф укучыларының башлангыч мәктәп белән саубуллашу кичәсе.)

Абдуллина Рәмзия Рөстәмовна

Арча районы Шекә башлангыч мәктәбе

Максат:Ата-аналарга балаларының сәләтләрен күрсәтү; дуслыкны , бердәмлекне ныгыту; гаиләдә ата-аналар тәрбиясен көчәйтү;укучыларның тормышка үз мөнәсәбәтләрен булдыру.

Җиһазлау:Бию һәм җыр көйләре язылган дисклар, плакатлар, шарлар.

Башлангыч мәктәп, беренче укытучы белән саубуллашу кичәсенә алдан әзерлек алып барыла.Укучыларның китап-дәфтәрләреннән , иҗади эшләреннән , хезмәт дәресендә ясаган әйберләреннән күргәзмә оештырыла. Зал матур итеп бизәлә. Фотостенд, газета, “Без инде зур үстек- бишенчегә үк күчтек” дигән плакат эленә. Бәйрәмгә ата- аналар, укытучылар чакырыла.

И.Хисамовның Э.Мөэминова сүзләренә язган “Укытучыма” җыры магнитофон язмасында яңгырый. Сәхнәгә алып баручы чыга.

Алып баручы. Исәнмесез,хөрмәтле кунаклар! Без бирегә шатлыклы да , моңсу да кичәгә җыйналдык. 4 ел буе үз канатыбыз астында тоткан укучыларыбызны 5 сыйныфка озатабыз.

Бәйрәм бүген безнең йөрәктә,

Хис ташкыны дулый күкрәктә.

Укучымның моңсу карашы

Озату сүзен яза йөрәккә.

(Сәхнәгә чыгарылыш сыйныф укучылары вальс биеп чыгалар)

Алып баручы.Сыйныфтагы 8 укучы да, укуларын уңышлы тәмамлап, 5 сыйныфка күчерелә. Классыбызда иң шаян, иң уңган,тырыш кызлар-егетләр белем алды.

-Иң тиз фикер йөртүче кызыбыз-Гөлназ.

-Иң пөхтә, һәрчак актив-Нәзир.

-Бик тә сөйкемле, тыйнак- Әлфия.

-Иң тыйнак егетебез-Шамил.

-Иң пөхтә, һәрчак җитез-Зөлфия.

-Иң шаян укучыбыз-Рәсүл.

-Һәрчак алга омтылучы кызыбыз-Зөһрә.

-Һич тә үпкәли белмәүче егетебез-Динис.

Әле кайчан гына сез мәктәпкә барырга әзерләнеп йөри идегез. “1 сентябрь кайчан җитә?”- дип, әти-әниләрегезне аптыратып бетердегез.Мәктәптә сезне укытучы апагыз елмаеп каршы алды, җитәкләп Белем иленә алып керде.Шул көннәрнең ничек узуын хәтергә төшерик әле.

Укучы.Чәчәкләр тотып кулга,

Без чыктык озын юлга.

Һәркем белә, әлбәттә,

Без барабыз мәктәпкә!

Безне котлый әтиләр:

-Бик дәү үстегез,-диләр.

Өйрәтәләр әниләр:

-Әйбәт булыгыз,-диләр.

Дәү әти, дәү әниләр:

-Хәерле юл, хуш!-диләр.

Укучы.Бүгенгедәй күз алдымда тора

Очар коштай йөргән чакларым,

Сумка тотып, белем алырга дип,

Борма сукмак буйлап атлавым.

Укучы.Дәфтәрләр, китаплар барлыйсың.

Яңа көч, яңа дәрт йөрәктә.

Син инде уйнарга бармыйсың,-

Кыңгырау чакыра мәктәпкә.

(Сәхнәгә кыңгырау булып киенгән укучы чыга)

Кыңгырау.Кадерле дуслар! Мин сезне иң беренче дәрескә дәштем.Ул матур иртәдә минем тавышымны тыңладыгыз.Аннары, укытучы апагызга ияреп, чиста, якты класска кердегез.Дөрес утырырга,китап-дәфтәрләрне ничек куярга өйрәндегез.Белем иленә сәяхәт Әлифбадан башланды.

(Әлифба булып киенгән укучы керә)

Әлифба. 4 ел элек сез мине кадерләп кулыгызга алдыгыз. Башта хәрефләр танырга, иҗекләп укырга, аннары җөмләләр төзергә өйрәндегез.

Укучы.Әлифба, син барлык фәннең

Тәүге баскычы.

Син кадерле туган телнең

Алтын ачкычы.

(Җыр “Әлифбам”)

Бер укучы Җ.Тәрҗемановның “Язу дәресендә” дигән шигырен сөйли.

Бүген беренче класста

Язу дәресе бара.

-Кем язып күрсәтә?-ди

Укытучы апа Сара.

Алгы партада утырган

Рушан никтер оялды,-

Бөтен класста берүзе

Кул күтәрмичә калды.

Юк, юк…Язарга бик теләп,

Ул эчтән яна иде.

Сара апа сизеп алды:

-Кил, акыллым,яз,-диде.

Яңа тактага зур итеп

Язды ул акбур белән.

Шул чак балалар тордылар,

Туган тел !-дип укыдылар

Бертавыштан, хор белән.

(“Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры)

Укучы.Кайчан гына нәни килеш

Мәктәпләргә бергә килгәнбез.

Белем үрләренә менә-менә,

Бишенчегә инде җиткәнбез.

Укучы.Укытучым, ничә сынасам да,

Гел елмаеп карый күзләрең.

Җыелыштык синең янәшәңә

Әйтергә дип рәхмәт сүзләрен.

Укучы.Кайчан тудык,кайчан үстек,

Бу гомер бик тиз үтә.

Хуш,башлангыч, аерылабыз,

Безне киләчәк көтә.

Укучы.Кайгырганда юатучы,

Безнең өчен ут йотучы,

Гаделлеккә өйрәтүче,

Рәхмәт сиңа,Укытучы!

Укучы.Хөрмәтле беренче укытучыбыз!Хәтерләсәгез, 4 ел элек ничәмә-ничә өмет тулы күзләр сезгә төбәлделәр.Сез, бар сабырлыгыгызны җыеп, һәрберебезнең күңелен тоеп, безнең зиһеннәребезгә гыйлем орлыклары салдыгыз.Кадерле укытучыбыз! Менә бүген иң олы рәхмәт хисләребез дә сезгә.

Укучы.Ул өйрәтте каләм тотарга һәм

Тәүге сызыкларны сызарга.

Ул өйрәтте, хәрефләрне теркәп,

Иҗекләрдән сүзләр ясарга.

Укучы.Күзәтте ул һаман гомерем юлын,

Ялгышларым булса төзәтте.

Хезмәт яратырга, туган җиргә

Тугрылыкка мине өйрәтте.

Укучы.Кыенлыклар килсә, әле дә ул

“Бирешмә!”-дип гүя эндәшә.

Күңелемдә шулай гомерем буе

Укытучым килә янәшә.

Укучы.Беренче укытучыбыз! Зур мәктәпкә юл салганда сезнең теләкләрне дә ишетәсе килә.Рәхим итеп сүз сезгә.

(Беренче укытучы сөйли)

(“Иң гүзәл кеше икәнсез” җыры)

Укучы.Биредә безнең өчен иң газиз, иң якын кешеләребез дә бар әле.Алар-әти-әниләребез.Алар безгә җил-яңгыр тидермичә үстерүчеләр, тырышып уку өчен барлык шартларны да тудыручылар.

Укучы.Т ик син генә, әнкәй, тик син генә

Сабый чакта мине баккансың.

Төн йокыңны бүлеп уянгансың.

Юрганымны килеп япкансың.

Укучы.Син әйткәнсең, әни, күз нурым дип,

Хәтеремдә калыр бу сүзең.

Гомер буе якты маяк булып,

Нур сибәрмен сиңа мин үзем.

Укучы.Әткәй-әнкәй- минем пар канатым.

Сез булганга, дөньям түгәрәк.

Иңне-иңгә, җанны-җанга куеп

Яшик әле , яшик бергәләп.

Укучы.Акыллы сүзең, алтын киңәш белән

Авыр чакта ярдәм итәсез.

Адашканда, ак юл күрсәтүче

Күңел күзе- ул сез икәнсез.

Укучы.Сезгә саулык телим һәр адымда,

Тигез бәхет телим һәрвакыт.

Мең рәхмәтләр әйтеп чын йөрәктән

Карыйм сезгә сөеп, яратып.

(Җыр “Күгәрченнәр гөрләшәләр”)

Алып баручы.Инде сүзне әти-әниләргә бирик.

(Әти-әниләр балаларын тәбрик итәләр)

Укучы. Хуш, башлангыч, сагынып сиңа килгәч,

Безнең күңел янә сафланыр.

Һәр бүлмәңдә, бер истәлек булып,

Эзләребез мәңге сакланыр.

Укучы.Хуш, башлангыч! Бәлки әле, безне

Онытмыйча искә алырсың.

Ә син безнең йөрәк түребездә

Гүзәл мизгел булып калырсың.

(Җыр “Хуш,балачагым”)

Алып баручы.Хөрмәтле әти-әниләребез! Өйрәнгән һөнәрләребезне бүген сезгә күрсәтәбез.

(Ошрашу чәй өстәле янында дәвам итә)

Кулланылган әдәбият.Татар шагыйрьләренең шигырь ләр җыентыгы.

«Хуш,башлангыч мәктәп!»- музыкаль кичә.

Зал бәйрәмчә бизәлә. Күңелле көй
яңгырый.Чыгарылыш сыйныф укучылары тезелеп басалар.

Камилә

Чәчәкләр тотып кулга,

Без чыктык матур юлга.

Һәркем белә әлбәттә,

Без барабыз мәктәпкә.

Энҗе

Хәтереңдәме, дустым,

Алтын яфрак яуган

Кояшлы көзге иртә.

Әниләр кулына тотынып

Мәктәпкә килдек икәү.

Ислам

Хәтеремдә курка-курка

Классыма килеп кергәнем.

Хәтеремдә шулчак укытучымның

Якты йөзен тәүге күргәнем.

Булат:

Шулкадәр ягымлы,

Тансык бу нинди тавыш?

Яле, яле әйтеп кара

Уйлап тап инде тырыш.

Белмисезме ?Көмеш тавыш — Ул кыңгырау тавышы.

Утырып тәмам туйгач

Шуннан яхшы тавыш бармы соң?

Владик

Дәрес беткәнен белдереп,

Чыңлавын кыңгырауның

Тиз ишетеп алабыз,

Шундук чыгып чабабыз.

Тик дәрескә керергә дип

Чакырганда кыңгырау,

Бик ишетеп бетермибез,

Шуңа күрә еш кына

Соңга калып керәбез.

Җыр : «Өйрәтәләр мәктәпләрдә».

В. Шаинский муз. , сүзләре — тәрҗемә.

Каләм тотып кулларга

Хәрефләрне язарга

Өйрәтәләр мәктәпләрдә.(2)

Тапкырларга, бүләргә

Нәниләрне сөяргә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә.(2)

5 кә 5 не кушарга

Хәрефтән сүз язарга

Өйрәтәләр мәктәпләрдә.(2)

Белер өчен бик күпне

Яратырга китапны

Өйрәтәләр мәктәпләрдә (2).

Таңнар ничек атканын

Кояш ничек батканын

Өйрәтәләр мәктәпләрдә (2).

Табарга утрауларны

Биек — биек тауларны

Өйрәтәләр мәктәпләрдә. (2)

Өтер белән ноктаны

Кайчан, кайда куйганны

Өйрәтәләр мәктәпләрдә (2)

Дуслык кадерен белергә

Сузылсын дип гомергә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә .(2 )

Энҗе:

Башлангыч мәктәптә без укырга , язарга, мәсьәләләр чишәргә
өйрәнеп кенә калмадык, ә төрле бәйрәмнәр үткәрдек. Кызыклы
экс-курсияләр, төрле темаларга ярышлар, бәйгеләр мәңге онытылмаслык
якты нур булып хәтердә сакланыр.

Камилә:

Ничек ошап туганбыз,

Әйтерсең бер туган без.

Барыбыз да уңган без,

Җырларга да оста без.

Төрле бәйгеләрдә

Катнашырга оста без.

Ислам:

Алтын яфрак очкан иртәдә җитәкләп Белем иленә алып кергән.,
аналарча җылы сүзе белән иркәләгән хөрмәтле укытучыбызга рәхмәтебез
зур.

Булат:

Укытучым , шундый назлап

Карадың күзләремә.

Сүнмәслдек зур дәртләр салдың

Кечкенә йөрәгемә.

Энҗе:

Хөрмәтле, Гөләндәм апа!

Рәхмәтләрнең иң-иң зуры сезгә.

Укытучылар бар да яхшы,

Сез — барыннан да яхшырак.

Сездән дә якын кешене

Таба алмабыз без кабат.

Җыр: «Сез иң гүзәл кеше икәнсез»

Әхмәт Хәйретдинов муз. Ф. Яруллин сүз.

  1. Килгән чакта башка авырлык,

Җитми калса, көч я сабырлык.

Сиздермичә ярдәм иткәнсез

Сез иң сабыр кеше икәнсез.

  1. Балаларның теле — кыңгырау

Гел чыңгылдый, ява мең сорау

Барысына да җавап биргәнсез.

Сез иң галим кеше икәнсез.

  1. Мактагансыз тиеш урында

Яклагансыз тиеш урында

Күңелебезгә ак нур сипкәнсез ,

Сез иң гадел кеше икәнсез. ( 3)

Сез иң сабыр кеше икәнсез

Сез иң галим кеше икәнсез.

Укытучы: Кадерле укучылар! Сезне бүген әти-әниләр дә тәбрик итә.
Әгәр дә алар сезгә укуда булышмаган булсалар,сез бүгенге
уңышларыгызга ирешә алмаган булыр идегез. Хәзер сүзне аларга
бирәбез.

Әти-әниләр сүзе.

Ислам: Безгә ныклы белем һәм тәрбия биргән укытучыбыз! Бүген без
Сезнең белән саубуллашабыз.Сез хезмәт сөючән, сабыр, тугры, тырыш
кеше булып безнең күңелләрдә мәңге сакланырсыз, барыр юлларыбызда
якты маяк булып торырсыз.

Владик: Кайгырганда юатучы,

Безнең өчен ут йотучы,

Гаделлеккә өйрәтүче,

Рәхмәт сиңа, укытучым.

Камилә:Инде зурлар булабыз дип

Күңел гел куанса да,

Укытучыма карагач,

Күңелем моңсулана.

Энҗе:Безгә ныклы белем биргән,

Үз балаларыдай күргән,

Якты йөзле укытучым

Безгә дәрес бирми бүтән

Без укыган бу сыйныфка

Башка балалар килер.

Минем яраткан укытучым

Аларга белем бирер.

Булат: Башлангыч сыйныфларда

Дуслар булып яшәдек,

Бик күп нәрсәләр белдек,

Бик күпҗырлар өйрәндек.

Ислам: Инде менә үсеп җиттек,

Сау бул, башлангыч, — дибез.

Китап — дәфтәрләрне җыеп ,

Ял итәргә китәбез.

Владик: Бүгенгә күңелсезләнмик,

Бергәләп бәйрәм итик.

Укытучы апабызга

Рәхмәтебезне әйтик.

Әти-әниләргә дә

Баш иеп «рәхмәт» диик.

Аларга да сәламәтлек,

Зур сабырлыклар телик.

Җырәниләргә.

Энҗе: Чәчәк тотып әле бүген генә

Килгән кебек сиңа мәктәбем.

Инде менә сиңа, укытучым

Сау булыгыз, — диеп әйтәмен.

Ислам:Моңайма әле , укытучым,

Сагынып сезгә килербез.

Онытмыйча Сезне һаман

Сезнең хәлегезне белербез.

Владик:Моңаймагыз,әле,апа,

Сезнең белән кала икенчеләр.

Алар янына килер беренчеләр,

Алар белән янә килер

Мәшәкать белән тулы көннәр.

2 сыйныф укучыларына эйтер сузлэр

Җыр. Дуслык,»Хәтерлим мин»

1.Хәтерлим мин әле бүгенгедәй

Сентябрьнең бере җиткәнен.

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй

Көтә-көтә арып беткәнем.(2)

2. Иң беренче булып килим диеп,

Өскә матур яңа күлмәк киеп.

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй

Ашыга-ашыга чыгып киткәнем.(2)

3.Ләкин миннән бик күп алда килеп

«Хуш киләсең, әйдә-әйдә » , — диеп.

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй

Укытучы апам көткәнен

(Чәй эчү,уеннар.)

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Башкорт халык экияте сценарий
  • Белем бэйрэме сценарий татарча башлангыч
  • Башкорт халык уйындары балаларга сценарий
  • Белград на новогодние праздники
  • Башкорт халык йолалары сценарий

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии