1 сентябрь
– Белем
бәйрәме!
Мәликә
башкаруында җыр “ Мәктәп”
1.
Һава салкыная бара,
Аяк басабыз көзгә.
Сары төстә яфраклар да
Чалына инде күзгә.
Хушлаштык ямьле җәй белән,
Үтте дә каникуллар.
Бүген бәйрәм – белем көне,
Мәктәпкә илтә юллар.
2.
Гөжләгәндәй бал кортлары
Гөр килә мәктәп алды.
Шат тавышлар: кемнәр, кайда,
Ничек үткәргән ялны?
Кыңгырау да сагынгандыр,
Моң сарылган теленә,
Парта артына чакыра,
Әйдәп белем иленә.
3.Белем
бәйрәмен алып килә
Кыңгыраулы сентябрь.
Кулларымда тере чәчәк,
Шатлыгымны син дә күр.
Ашкынамын мәктәбемә
Әйтерсең, туган йортым.
Мәктәбемә илтер сукмак
Гел шулай нурлы булсын.
4.Мәктәпкәем
каршы ала,
Барыбызны иркәләп.
Кочагына кыса кебек
Килгән өчен иртәрәк.
А.Б. Хөрмәтле укытучылар
һәм укучылар!
Барыгызны да Белем көне белән котлыйбыз! Шушы минутта
меңәрләгән укучылар безнең кебек үк мәктәпкә килде. Йөзләр балкый, күзләрдә
нур, йөрәкләрдә дәрт. Без туган мәктәбебезгә белем алу теләге белән аяк басабыз
һәм һәр уку көнебез шулай якты, матур булсын иде дип телибез.
А.Б.1 сентябрь — Белем көне генә түгел ул, ә
туган көн дә. Чөнки бу көнне яңа өметләр, яңа планнар, яңа омтылышлар туа. Бу
өметләрнең аклануы, омтылышларга ия булуыбыз тик үзебездән генә тора.
Республикабызның, илебезнең киләчәге — безнең кулда.
А.Б.
Бәйрәм белән котлау өчен сүз мәктәп директоры Арсланов Альберт Тәлгать улына
бирелә.
Котлау
өчен сүз район мәгариф бүлеге вәкиле бирелә.
Сүз
Сабай авыл хакимияте башлыгы Ихсанов Данил Фәнил улына бирелә.
Сүз
“Тормыш” крестьян хуҗалыклары берләшмәсе рәисе Корбангалиев Фәнүз Фәиз улына
бирелә.
5.
Укытучы, мәктәп – бу ике сүз
Күнелемдә яши янәшә,
Мәктәбем, дип әйткән чакта
Укытучым, дип, йөрәк эндәшә.
6.
Укытучым! Түземлегең
синең кыя сыман,
Күнелең
изге, алда нур гына.
Гадисең дә, бөексең дә үзен,
Сиңа тиң мактау-җыр гына.
7.
Укытучы, якты кояш
кебек,
Күңелемне
назлап жылыта.
Авыр чакта ярдәм кулы суза,
Сабыр сүзе белән
юата.
8.
Кайгы килгәндә дә «Егет бул”, — дип,
Шул остазлар безне өйрәткән.
«Укытучы” белән «Әнкәй” сүзе
Бергә саркып чыга йөрәктән.
9.
Чәчкә тотып чыктым бүген
Укытучым, синең каршыңа.
Чын күңелдән сине тәбрик итәм
Яңа уку елы башында.
10.
Белем тауларының үрләренә
Житәкләшеп тагын менәрбез.
Сезне матур чәчәкләргә тиңләп,
Гөлләмәләр бүләк итәбез.
11.
Хөрмәтле укытучылар!
Сезгә булган хөрмәтебез
Яши безнең йөрәктә.
Чәчәкләрнең хуш ислесе
Чын күңелдән — бүләккә !
А.Б. Безнең
бәйрәмебез түрендә бүген чал чәчле хөрмәтле ветераннарыбыз. Аларны исән-сау
килеш бәйрәмебез түрендә күрергә без бик шатбыз. Алар өчен дә мәктәпкә килү
яшьлекләрен искә төшерүче күңелле вакыйгадыр дип уйлыйбыз.
Хөрмәтле
укытучылар! Бүләк итеп шушы чәчәкләрне кабул итегез.
( чәчәкләр бирү)
Жыр «Укытучым”
12. Беренчеләр гел алар
Иң беренче булалар
Быел мәктәбебездә
Беренчеләр – балалар!
А.Б.Бәйрәмдә 1 сентябрь көнен зур түземсезлек
белән көтеп алган нәни дусларыбыз – 1нче сыйныфка укырга керүче балалар да
катнаша. Әйдәгез, беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүчеләрне алкышлап
бирегә чакырыйк.
13. Беренчеләрнең чыгышлары
1.Әти
дә шулай әйтә
Әни дә шулай әйтә
Әби әйтә: — дөрес бу-ди,-
Китап шулай өйрәтә.
2.Мәктәпкә
озаткан чакта
Әбием кочып сөйде
Алдынгы булырга тырыш
Бәбкәчем берүк диде.
3.Чәчәкләр
тотып кулга
Без чыктык озын юлга
Һәркем белә әлбәттә
Без барабыз мәктәпкә.
4.Кичә әни белән бергә
Әзерләдек сумканы.
Пеналыма тезеп куйдым
Карандаш һәм ручканы.
5.
Әтием дә , әнием дә,
Бу көнне бик көттеләр.
Балалардай дулкынланып
Мине озата килделәр.
6.Өлкән
дуслар шаярталар,
Ә без ачуланмыйбыз.
-Чәчәкләр артыннан , — диләр
Күренми бит буегыз.
7.Бүген
йөзләр көләч безнең
Күңел сөенә
Атлыйбыз тәүге адымнар
Белем иленә.
А.Б.
Мәктәп еллары – кеше гомеренең кабатланмас бер мизгеле. Шуңа күрә баланың
мәктәпкә килү көне – ул зур бәйрәм Мәктәптә уку дәверендә, укытучы белән янәшә
һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торучы якын кешеләр — әти-әниләр дә катнаша.
Сүзне аларга бирәбез.
(Ата-аналар котлавы)
А.Б. Бүген сез мавыктыргыч, маҗаралы, ә
кайчакта бик кыен да булган сәяхәткә чыгасыз. Бу сәяхәт – Белем
иленә илтә.
Ләкин бу илне карталарга карап табып булмый. Белем илен һәркем үзе ача, һәм
сезгә бу ачышта ярдәмчегез,сезгә юл күрсәтүчегез,
беренче укытучыгыз — Насыйбуллина Әнүзә Идрис кызы
булыр.
А.Б.
Әйе, бала мәктәптә матурлыкка омтыла, якты киләчәгенә кул сузып бара. Алдында
биек үрләр, шул үрләрне яулый алса гына ул бәхетле булачак. Аңа шушы үрләрне
яулауда, белем алуда укытучы ярдәмгә килә.
Укытучы! Изге бер сүз ул. Һәр кеше бу сүзнең мәгънәсенә
төшенә. Укытучы, бөтен көчен биреп, барлык яхшылыкларны укучыларның күңеленә
сеңдерергә тырыша: җирне,тормышны аңларга, аны яратырга өйрәтә.
(1 класс укытучысы котлавы)
А.Б.Бүген башлап басасың син
Олы белем юлына.
Белем дөньясына ачкыч-
«Әлифба” ал кулыңа.
«Әлифба”гыз
– алтын ачкыч,
Аны ихлас укыгыз.
Белем белән коралланып,
Галәмнәрне байкагыз!
(Әлифбалар
таратыла)
Беренчеләрнең
әлифба турында шигыре.
А.Б.Иренмичә, ялкаулашмый
Укыгыз фән илендә.
Китапларны
ачыр өчен
Ачкыч бирәбез сезгә.
(Ачкыч
Насыйбуллина
Әнүзә Идрис
кызына тапшырыла)
А.Б. Хәерле юл, мәктәп иленә !
Төкле аяк белән керегез.
Алда сезне күп могҗиза көтә,
Сау – сәламәт укып
бетегез.
13.
Бу якты йорт сезнең бәхет өчен,
Бу китаплар сезгә нур чәчсен!
Эчләрендә булган әйбәт сүзләр
Иптәш булып сезгә эндәшсен.
Жыр
«Мәктәп”
14.
Кояшның да бүген йомшак нуры
Сезне бирегә сөеп
китерде.
Алыгыз сез гыйлем хазинәсен
Һәм үсегез гөлләр шикелле!
15.Бездән
сезгә шул теләк:
Белегез укуның кадерен,
Ертмагыз дәфтәр битләрен,
Саклагыз китапны кадерләп.
Пөхтә булсын киемегез,
Таза булсын кул һәм битегез!
16.Курыкмагыз
һич бер эштән – кыю булыгыз!
Изгелекле булыгыз,
Кешелекле булыгыз!
Олыларны хөрмәтләп,
Гел рәхмәтле булыгыз!
А.Б. Уку елы сезгә һәрчак
Бары уңыш китерсен,
Диктантлар «биш”кә язылсын,
Мәсьәләләр чишелсен
Мәктәптә күңелле булсын,
Дәресләр җиңел үтсен.
Һәм сезнең өчен ачылсын
Бар могҗизасы җирнең.
А.Б. Барыгызны
да яңа уку елы башлану белән котлыйбыз. Белем бәйрәмен дәвам итергә классларга
чакырабыз. Уңышлар сезгә!
Чакыра, тагын чакыра
Кыңгырау классларга.
Бүгеннән – Белем көненнән
Уку елы башлана!
А.Б.
Менә бәйрәмебез ахырына да якынлашты.
Хушлашмыйк без,
бары саубуллашыйк,
Очрашырбыз җае
килгәндә.
Бер-беребезгә
сәлам биреп китик,
Очрашканда яки
күргәндә.
А.Б Хөрмәтле
укытучылар, укучылар, килгән кунаклар! Көннәрегез имин үтсен, кайгы хәсрәт күрмәгез!
Киләсе очрашуларга кадәр сау-сәламәт торыгыз!
Яңа Чишмә муниципаль районы
Зирекле лицее.
Оештыручы: Вагизова Ф.Г.
11нче сыйныф җитәкчесе
1нче сентябрь, 2017 уку елы
Микрофонда тантаналы призыв-музыка. Музыкадан соң:
Тыңлагыз! Тыңлагыз! Ишетми калмагыз! Табигать патшасы фәрман бирә!
Очар кошлар җылы якка юл алганда,
Көн кыскарып төннәр озынайган мәлдә,
Җиләк-җимеш, ашлык-бөртек өлгергәндә
Җәй кызы да сезгә сүзен әйтә менә….
“Җиләкле җәй” музыкасы астында биеп Җәй кызы керә:
ҖК: Дуслар сезгә бүләк иттем ал чәчәкләр бәйләмен
Алып килдем җырга салып тургайларның сәламен
Озата килгән җилләремне сезгә бүләк итәмен
Юлыгызга чәчәк сибәм сау булыгыз, китәмен….
ҖК бии-бии чәчәкләр сибеп чыга. Укучылар керә:
- Дуслар, бүген нинди көн?
Сез беләсездер бәлкем?
Белмәсәгез, үзем әйтәм
Бүген безнең бәйрәм көн!
- 1.Бу –иң кадерле бәйрәм!
Бу –иң хәтерле бәйрәм!
Бу-иң тылсымлы бәйрәм
Бу-иң кызыклы бәйрәм!
- Олы бәйрәм бүген бездә
Ул — беренче сентябрь.
Шатлык балкый йөзләрендә,
Бүген син дә, мин дә бер.
- Беренче сентябрь атлый гөлгә бизәп нурларын
Кояш та:”Бәйрәм бит!” – дип
Тау чишмәсе суларында юып куйган нурларын.
- Беренче сентябрь минем
Бәхет – шатлыклы көнем
Сагынып белем учагын
Без кабат сиңа килдек.
- Исәнме мәктәп, исәнме
Без сине сагынып беттек
Сентябрь ае җиткәнен
Түземсезләнеп көттек.
А,Б, Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укытучылар, кадерле укучылар, әти-әниләр! Белем бәйрәме кеше тормышындагы иң зур бәйрәмнәрнең берсе, һәм ул аны гомере буе матур хәтирә булып озата бара. Бәйрәм уңаеннан әзерләнгән “Беренче кыңгырау” тантанасын ачык дип белдерәм.
ГИМН яңгырый.
Бер бала җәйге киемнәрдән, йөгереп керә: Туктагыз әле, туктагыз…. Исәнмесез… Миңа Җәй кызы очрады –“Китәм инде” – ди. Ник бик тиз үтте соң әле бу җәй? Миңа әнием, 92 көн ял итәсең…. арып бетәрсең әле ял итә-итә диде…. Әле мин арымадым да бит… Минем әле тагын елгада коенасым, кояшта кызынасым, урман болыннарда уйныйсым килә…. Әле минем мәктәпкә дигән портфелем дә әзер түгел …
А,Б. Исәнме,….. исәнме. Вакыт сизелми дә үтә шул ул… Ләкин һәр нәрсәнең үз вакыты – каникуллар да башлана һәм бетә, җәй артыннан көз, көз артыннан кыш чиратлап килә…. Менә бүгеннән уку вакыты – мәктәпләрдә яңадан белем алу вакыты да килеп җитте. Димәк инде сиңа да җәй буе ныгып, яңа көчләр туплаганнан соң мәктәпкә килергә кирәк була. Бар, кайт та тиз генә зәзерләнеп иң матур, иң күңелле бәйрәмгә җыенып кил.
М. Ярар, мин хәзер… (чыга).
А.Б. Чыннан да вакыт дигәнең бик тиз уза шул ул. Кем өчендер каникуллар бик тиз узып китсә, ә быел 11 сыйныфка укырга килүче укучыларыбыз өчен мәктәптә узган 10 ел вакыт та сизелми калгандыр дип уйлыйм. Әйдәгез әле бергәләп, 11 сыйныф укучыларын, алар өчен соңгы тапкыр лицейда узачак “Белем бәйрәменә” чакырыйк әле.
11ләрне һәрберсен атап залга чакыру.!!ләрнең кулларында чәчәк бәйләмнәре.
1. Кеше гомере мәктәп юлы аша,
Моңлы бер җыр кебек сузыла.
Белем сукмакларын яра-яра
Киләчәккә таба юл ала
2. Олы юлга сукмак башы,
Зур тормыш баскычы син.
Серле белем дөньясының
Бердәнбер ачкычы син.
3. Мәктәбебез – туган йортыбыз,
Каршы ала безне таңнарда.
Максатыбыз – ныклы белем алып
Үз урныңны табу тормышта.
4.Бүген, мәктәп, сиңа кайттык, сагынып, сөеп,
“Бар фәннәрдән “биш”кә генә укыйк”, — диеп,
Шаулап торган җәйнең ямьле кочагыннан
Яшь тәннәргә яңа куәт – көчләр җыеп.
5. Өйрәндек шушы мәктәптә,
Хәреф танып саннар язарга.
Кешеләрне һәрчак яратырга,
Ә зурларны хөрмәт итәргә
6.Хәзер белем һәм аң эше,
Эшкуарлар заманы.
Атлыйбыз тормыш юлыннан
Өйрәнәбез һәр фәнне.
7.Һәр көн диярлек очрашырбыз
Һәрбер шатлыкны бүлешәбез
Мәңгегә шулай дуслык-татулык
Торсын яктырып диешәбез
8. Әй, мәктәбем, хәерле юл теләп,
Белем ишекләрен ачтың син.
Юлыбызны гүзәл итәр өчен
Якты маяк булып балкыйсың.
Җыр — Мәктәп турында
1. Укытучым, безнең йөрәктә
Син тормышка сөю уяттың;
Күңелемдә тулы яктылык
Әйтерсең лә яңа таң атты.
2.Якты яздай матур бу бәйрәмдә,
Кабат Сезне күргән чагында,
Күңелемне сабый бала иткән
Хисләр кабатланды тагын да.
3. Күпме йөрәк, күпме сабый җаннар
Ялкын алган Сезнең күңелдән.
Бер-бер артлы якты йолдыз булып
Кабына алар илем күгендә…
4. Укытучым!
Табибтагы салкын акыл,
Кайнар йөрәк – Ул синеке.
Галимдәге тирән белем –
Фәнгә нигез – Ул синеке.
5. Укытучым!
Шагыйрь хисе – Сиңа һәйкәл.
Изге сүзе хезмәтеңә Бик тә тәңгәл.
Галәмдәге һәр йолдызда Синең өлеш.
Тик нигәдер чәчләреңә Куна көмеш.
6. Гүзәлләрдән гүзәл сезнең йөрәк.
Игелек бирәсез һәркемгә,
Ашыгасыз бәхет өләшергә,
Һәр иртәдә безгә, һәр көндә.
7. Күрәсезме, кояш нурлары
Теләк тели бүген сезгә:
Сүнмәс дәрт һәм исәнлек
Йөз еллларга җитәрлек.
8. Хезмәтнең данлыларын,
Таңнарның гел алларын,
Мәрхәмәтле җаннарыбыз,
Яраткан укытучыларыбыз!
11ләр кулларындагы букетларны укытучыларга, ветераннарнга бирәләр дә алдан әзерләнгән урыннарына барып утыралар.
Килгән кунакларга сүз бирү.
А.Б.. Бүген мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана. Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы һәркемгә шатлык-сөенечләр, бары “4”ле һәм “5”леләр генә алып килсен. Бәйрәм белән сезне, дуслар!
1 а.б. Бәйрәмебезнең иң кадерле кешеләре күренми ич әле. Алардан башка нинди бәйрәм инде ул?
2 а.б. Әйе шул. Алар бит бүген тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәләр. Бу вакыйга алар тормышында иң дулкындаргынгыч мизгел булып калыр дип ышанасыбыз килә. Әйдәгез, хөрмәтле беренчеләрне һәм аларның беренче укытучыларын , түребезгә чакырыйк. Рәхим итегез.
1ләргә сүз бирелә. Алар чыгыш ясап бетергәндә Малай килеп керә. Мәктәп киемнәреннән. Кулында зур, авыр сумка.
Б. Исәнмесез. Соңга калмадыммы? Мин мәктәпкә килергә әзер.
А.Б.Өлгерүен өлгердең дә, сумкаң бик зур һәм авыр күренә? Нәрсәләр тутырдың сумкаңа?
Б.(Сумкасыннан әйберләрне чыгара бара)
— Мәктәптә ул минемчә,
Иң кирәге-пистолет.
- Аннан килеп зур конфет
- Бер тәлинкә винегрет.
- Рогатка чебен атарга,
- Зур таш чикләвек ватарга.
- Телефон-булмый синсез
Мобильниксыз-күңелсез.
- Бик матур ачкыч таптым
- Тәмле жевачка тыктым
- Баш авыртса, дип әле
Салдым матур мендәрне.
А.Б. Ай-һай …. син кирәкле нәрсәләр тутыргансыңмы икән сумкаңа… Ягез дусларым (беренчеләргә мөрәҗәгать итеп), минем табышмакларыма җавап биреп мәктәптә нәрсә кирәген искә төшереп үтик әле.
Табышмаклар әйтү.
А.Б.Менә, без мәктәптә нәрсәләр кирәклеген искә дә төшереп үттек.. Тик син сумкаңа бер бик кирәкле нәрсәне салгансың. Укучылар әйтегез әле нәрсәне дөрес салган …..? (Ачкыч) Әйе, ачкыч –белем ачкычы, сезгә туры юлны күрсәтүче, белем иленә алып керүче, тылсымлы ачкыч. Ләкин сезгә дигән ачкыч әле 11 сыйныфлар кулында. Әйдә сүзне аларга бирик әле.
1ләр утыра. Берәмләп сүзләрен әйтә-әйтә 11ләр чыга
- И-и-и, берләр…
- Бигрәк кечкенәләр…
- Эх, тагын шулар кебек буласы иде…
- Юк, кирәкми..
- Мәктәп турында сөйләве түгел шул җиңелләрдән…
- Башлангычта ярыйсы ул…, бик авыр 11ләргә.
- Карагыз әле, без 1-дә укыган чакта рәхәт иде шул чаклы….
- Уй-хыялда…
- Өндә-төштә…
- Күрә идек мәктәпне…
- Төнлә төшкә матур итеп керә иде портфеле…
- Зур китаплар…
- Карандашлар…
- Пеналы…
- Аквареле…
- Ә хәзер менә ниләр дә булырга мөмкин….
Сценка: “Менә ниләр дә булырга мөмкин…”
Укучы: “Ах, минем нерв системам”
I атна: Вжик
II атна: Вжик-вжик
Мәхәббәт, уен: Уку иң әһәмиятлесе түгел”
Сыйныф җитәкчесе: “ЕГЭ, ЕГЭ көтә сине”
Сыйныф командиры:”Акылсызланма инде”
Ата-аналар: “Чарасын күрербез”
Намус,вөҗдан: “Ата-анаң турында уйла”
Беренче уку атнасы үтеп китә………… икенче уку атнасы үтеп китә……….. Укучы ……….. Һәм ул үзенә мәхәббәт якынлашканын сизә(мәхәббәт………….) Классташы аңа………………. Укучы…………. мәхәббәттән(…………. )исереп өй эшләрен эшләүдән туктады, һәрвакыт хыялланып йөри башлады. Сыйныф җитәкчесе моны күреп ……………….ди. Ә укучы ………… Чөнки мәхәббәт…… аның башын әйләндерде.
Беренче уку атнасы үтеп китте………… икенче уку атнасы үтеп китте……….. Укучының ……..эшләре түбән тәгәрәгәннән тәгәри башлады. Ә мәхәбәт торган саен көчәя барды,,,,,,,,,,,,,,,, Сыныфташы да аны яклады…………….. Ә сыйныф җитәкчесе хаман-хаман бәйләнүеннән туктамады…………….. Җитмәсә сыйныф командиры да активлык күрсәтә башлады……………… Ә мәхәббәт бик җаваплы кыз, үз позицияләрен бирергә теләми……………….. Шуннан сыйныф командиры герой намусын уята башлады. Намус……………….. Ә укучы аның бугазыннан алып ………. Сыйныф җитәкчесе ата-аналарны чакырды Ата-аналар……………… Ничек кенә аңлатырга тырышсалар да, ничек кенә үгетләсәләр дә барысы да үз фикерендә калдылар…..(һәрберсе үз сәзен әйтеп чыга)
Беренче уку атнасы үтеп китте………… икенче уку атнасы үтеп китте……….. Укучы икелеләргә чумды……………. Мәхәбәт көннән-көн көчәя бара…………….. Намус көч-хәл белән һаман уз сүзен кабатлый………….. Сыйныф җитәкчесе көн дә көндәлеккә яза………………… Сыйныф командиры погугай кебек гел бер сүзләрне кабатлый………………… Ата-аналар каеш күрсәтеп ……………… Ә укучы һаман үз фикерендә…..
Беренче уку атнасы үтеп китте………… икенче уку атнасы үтеп китте……….. Сыйныф җитәкчесе соңгы чарага кереште Иманыңны укытам………………… Һәммммммммм шул вакытта укучы…………. аңына китеп сыйныф җитәкчесенең……….., әти-әниләренең………. Намусның…… сүзләрен ишетте.
Укучы………… Сезгә дә киңәшем: файдалы шөгылләр белән кызыклы шөгелләрне берләштереп яшәргә тырышыгыз.
- Ә без сезгә телибез
- Зур уңышлар…
- Үҗәтлек…
- Тырышлыкның иң олысын
- Ел буена җитәрлек…
- Лицеебыз
- Бик матур
- Укучылары
- Тату
- Укытучылар
- Иң шәп
- Шуңа укыйбыз теләп…
- Туган телнең моңын, бар тылсымын
- Җир йөзендз ниләр барлыгын
- Ни өчен кояш батуын,
- Якты йолдызларның балкуын
- Диңгез, океаннарны, күлләрне
- Иксез-чиксез галәм серләрен,
- Агач, үсемлекләр, гөлләрне
- Африканың кайнар чүлләрен,
- Җырчы чишмәләрне, җилләрне
- Сандугачлы җылы җәйләрне
- Тагын бик күп әллә ниләрне,
- Без мәктәптә өйрәндек!
- Дусларым, лицеебыз турында күп сөйләдек, әйдәгез беренче сыйныф укучыларын экскурсиягә алып барабыз. Лицеебыз белән якыннанрак таныштырабыз….
Вертуаль экскурсия.
Мәктәп гыйлем чишмәсе. Изге аның исеме
Караңгыдан тартып алып Нурландыра кешене.
Менә бу математика кабинеты….
-Математика шулай ул мәсьәлә д, мисал ди
-Кемнәр укырга яратмый шуларга мин усал ди…
Татар теле кабинеты да сезне көтә…
-Туган тел – иң әйбәт шигырь
Туган тел – иң әйбәт җыр
Туган тел әйбәт булганга
Шигыре дә, җырлары да
Иң-иң-иң әйбәт тел.
Добро пожаловать в кабинет русского языка.
Коль языйк ты знаешь русский
Всяк тебя поймет при встрече
Хоть объезди весь союз
Всем понятной русской речью
Будут говорить стобою
И грузин, и украинец
И узбек, и белорус
Ә менә монысы биология кабинеты булыр..
Терек табигать серләрен
Аңларга син теләсәң
Ярат, өйрән син дустым
Биология дәресен
Тарих кабинеты..
Тарихны бит белү кирәк
төшеп төбенә
Өйрәнерсез үткән заманнарны
Булмаган бит анда ни генә.
Физика кабинетына да күз салып үтик…
Кораблар йөртергә Һавада очарга
Бик күп белергә кирәк
Шуның өчендә дуслар
Физика фәне сезгә бик тә, бик тә, бик кирәк.
Исән-имин үсим дисәң. Ярат физкультураны
Саулык чишмәсе булганга һәркем үз итсен аны.
Физкультура, спорт белән ныклап шөгыллән дустым
Туплар, матлар, сикергечләр Якын дусларың булсын.
Менә күрдегезме дуслар мәктәптә сезне нинди кызыклы, мавыктыргыч дөнья көтә.
Шушуы мавыктыргыч дөнья ачкычын бүген без сезнең кулларга тапшырабыз. (малайлар кулына тапшырыла)
Шулай ук мәктәп тормышында безне тагың моңлы кыңгырау чыңы да озата йөри . Кыңгырау дәрескә чакыра, дәрестән чыгара…. (ике кыңгырауны ике кыз тота)
Ә бүген бу кыңгырау сезнең өчен беренче тапкыр яңгырый…
Сезне иң беренче дәресегезгә озата.
Хәерле сәгатьтә…
(ике егет ике кызны күтәрә, барысы бергә залны әйләнеп чыгып китәләр)
Мәктәпләрдә кыңгыра
Хәбәр итәр бүген һәркемгә
Яңа уку елы башлануын
Гүзәл Татарстан җирендә.
Кадерле дуслар! Барыгызны тагын бер кат Белем бәйрәме белән тәбрик итәбез.
Көннәрегез ямьле булсын
Елмаеп,көлеп торсын.
Язгы кояш нурларыдай
Зур эшләргә рухландырсын.
Сәламәтлек юлдашыгыз,
Тату,матур тормышыгыз,
Күңел сөйгән хезмәтегез
Һәр барчасы мулдан булсын!
1 нче сентябрь – Белем көне!
А.б. Бүген бездә зур бәйрәм. Белем бәйрәме – беренче кыңгырау бәйрәме.
Кадерле укучылар, зур ихтирамга лаек булган укытучылар, әти-әниләр һәм килгән кунаклар! Сезне бәйрәм белән котлыйбыз. Сезгә җан тынычлыгы, күңел көрлеге, тән сихәтлеге, эшегездә, укуыгызда, шәхси тормышыгызда зур уңышлар теләп калабыз. Бәйрәм тэбриклэулэрен җиткерү һәм бәйрәмебезне ачып җибәрү өчен сүз мәктәбебез директоры Анатолии Николаевичка бирелә.
Татарстан гимны
1 укучы.
Һава салкыная бара,
Аяк басабыз көзгә.
Сары төстә яфраклар да
Чалына инде күзгә.
Хушлаштык ямьле җәй белән,
Үтте дә каникуллар.
Бүген бәйрәм – белем көне,
Мәктәпкә илтә юллар.
2укучы.
Гөжләгәндәй бал кортлары
Гөр килә мәктәп алды.
Шат тавышлар: кемнәр, кайда,
Ничек үткәргән ялны?
Кыңгырау да сагынгандыр,
Моң сарылган теленә,
Парта артына чакыра,
Әйдәп белем иленә.3 укучы.
Белем конен алып килә
Кыңгыраулы сентябрь.
Кулларымда тере чәчәк,
Шатлыгымны син дә күр.
Ашкынамын мәктәбемә
Әйтерсең, туган йортым.
Мәктәбемә илтәр сукмак
Гел шулай нурлы булсын.4 укучы.
Мәктәпкәем каршы ала,
Барыбызны иркәләп.
Кочагына кыса кебек
Килгән өчен иртәрәк.
Җыр: “Бәйрәм бүген”
5 укучы.
Шушы минутта меңәрләгән укучылар безнең кебек үк мәктәпкә килде. Йөзләр балкый, күзләрдә нур, йөрәкләрдә дәрт. Без туган мәктәбебезгә белем алу теләге белән аяк басабыз һәм һәр уку көнебез шулай якты, матур булсын иде дип телибез.
А.Б. Тәүге тапкыр белем иленә килүче дусларыбызны каршы алыйк әле.Әле кайчан гына алар балалар бакчасында иң олкәннәр иделәр,бүген исә эстафетаны мәктәп кабул итеп ала.Әйдәгез,аларга белем иленә юл күрсәтүче сыйныф җитәкчеләре белән бергә беренче сыйныф укучыларын бирегә чакырыйк әле.
(музыка)
1нче сыйныф укучылары чыга
1укучы
Мәктәпкә барам, мәктәпкә!-
Кем анда бармый калган?
Әти-әни дә яшь чакта
Мәктәптә белем алган!
2 укучы.
Кичә әни белән бергә
Әзерләдек сумканы.
Пеналыма тезеп куйдым
Карандаш һәм ручкамны.
3укучы.
Укытучы булып уйнадык
Тәмамланды уеннар
Безгә кызыгып карыйлар
Бакчадагы балалар
4 укучы.
Әтием дә , әнием дә,
Бу көнне бик көттеләр.
Балалардай дулкынланып
Мине озата килделәр.
5 укучы.
Мәктәп сукмагына бастым бүген
Киләчәккә кемнәр әйдәде?
Дәште мине ин шатлыклы бәйрәм,
Олы бәйрәм, белем бәйрәме.
Җыр: Өйрәтәләр мәктәпләрдә
А.б 1 нче сыйныф укучыларын тэбриклэп китү өчен сүзне мэктэбебез директоры Анатолий Николаевичка тапшырабыз.
Хөрмәтле кунагыбыз- Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы генераль директоры Хусаинов Нәфыйкъ Факил улының да укучыларыбызга әйтер сүзләре бардыр дип уйлыйм.Рэхим итегез,сүз Сезгә бирелә! Село – Чура авыл җирлеге башлыгы Афанасьев Андрей Николаевич үз сүзен әйтеп китсэ без бик шат булыр идек!
6 укучы
Мәктәп безне каршы алды
Ишекләрен киң ачып
Укытучы апалар да
“Хуш киләсез!” дип дәшеп
7 укучы.
Көзге урамнар буйлап
Килдек без горур атлап,
Сокланып калды күргәннәр
Көнчел бер караш ташлап.
8 укучы
Укырга барасы конне
Мин бик зарыгып коттем
Шуңа курә мәктәпкә дә
Беренче килеп җиттем
9 укучы
Без әле беренче тапкыр
Дәресләргә барабыз
Дәфтәр – китапны барлап
Сумкаларга салабыз
10 укучы
Хәрефләр дә өйрәнербез
Сүзләр төзеп укырбыз
Сагынып көткән мәктәптә без
Бик күп дуслар табарбыз
11 укучы
Сезнең алда сүз бирәбез
Бик тырышып укырга
Бирегез тик безгә ачкыч
Белемнәр сараена.
7 ук.11 нче сыйныф укучысы.Нәни дусларым!Белем иле үтә дә серле һәм катлаулы. Аның ишекләрен ачып керү өчен дә сезгә серле ачкыч кирәк булачак. Кайчандыр без дә Белем йортының ишеген шушы серле ачкыч ярдәмендә ачып зур сихри дөньяга аяк баскан идек. Ә бүген инде зур тормыш капкасы алдында торабыз. Әлеге серле ачкычны сезгә үзебездән мирас итеп калдырабыз.Без 11 ел буе әлеге ачкычны үз юлдашыбыз итеп саклап килдек. Бүген безнең өчен соңгы белем бәйрәме. Беркадәр вакыттан соң без кулларга зур тормышка ачкыч алачакбыз. Ә бүген без Белем иленә ачкычны үзебездән истәлек һәм мирас итеп сезгә тапшырабыз.
Ачкыч тапшыру
8 укучы
Авыр вакытларыгызда
Ачкыч ярдәмгә килер
Гаҗәеп белем иленә,
Ул Сезне алып керер.
Беренче укытучы чыгышы. Әлифба тарату.
Кадерле укучыларым. Сезне бүгенге зур бәйрәм , белем бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм. Бүгеннән без белем иленең ишекләрен бергәләп ачарбыз. Әлеге юлдан бергәләп атларбыз. Һәрбер мәктәпкә килгән көнегез бәйрәмгә тиң булсын. Сезнең барыгызга да тазалык саулык, уңышлар, тәртипле, уңган,тырыш укучылар булып үсеп җитүегезне телим.
Җир йөзендә төрле- төрле Никадәрле китап бар Бик калын да, бик олы да Кечкенә дә китаплар. Әмма барлык китапларның Иң беренче баскычы, Күңелләргә иң тәү башлап Белемгә юл ачучы, |
Тирән серләр сараена Тәүге ачкыч бирүче Беренче кат шул сарайга Безне алып керүче Тик бер китап. Аңа тиңдәш Нинди китап бар тагы? Беләмсез, ул нинди китап? Ул әлифба китабы!(бергә) |
Рөхсәт итегез сезгә, белем иленә сәяхәтне башлаучы беренче китапны, әлифба китабын тапшырырга.
Әлифба тарату.
Җыр: “Китап”
А.Б.Бүгенге нәни дусларыбыздан бигрәк ,аларның әти – әниләре дулкынлангандыр, мөгаен. Ни өчен дисәң,балаларын мәктәпкә озату алар өчен дә зур сынау.Аларның һәрберсе балам тәртипле булсын, яхшы укысын дигән теләк белән яна. Бүген мәктәпкә дә нәни дусларыбыз үзләренең әти – әниләре белән җитәкләшеп килделәр. Йөрәк түрләрендә саклап йөрткән иң изге теләкләрне бүгенге бәйрәмдә аларның да балаларына җиткерәсе киләдер. Әйдәгез,1 нче сыйныф укучыларының әти- әниләрен бирегә чакырыйк әле.
Әти-әниләр чыгышы
13 укучы
Бүген башлап басасың син
Олы белем юлына.
Белем дөньясына ачкыч-
«Әлифба” алдың кулыңа.
«Әлифба”гыз – алтын ачкыч,
Аны ихлас укыгыз.
Белем белән коралланып,
Галәмнәрне айкагыз!
14 укучы
Бу якты йорт сезнең бәхет өчен,
Бу китаплар сезгә нур чәчсен!
Эчләрендә булган әйбәт сүзләр
Иптәш булып сезгә эндәшсен.
15 укучы
Кояшның да бүген йомшак нуры
Сезне бире сөеп китерде.
Алыгыз сез гыйлем хазинәсен
Һәм үсегез гөлләр шикелле!
16 укучы
Уку елы сезгә һәрчак
Бары уңыш китерсен,
Диктантлар «биш”кә язылсын,
Мәсьәләләр чишелсен
Мәктәптә күңелле булсын,
Җиңел үтсен дәресләр
Тик сезнең өчен ачылсын
Бик серле могҗизалар.
9 укучы (11)
Безнең юлда олы сынау тора
Без торабыз юллар чатында
Безнең алда төрле юллар ята,
Төрле якка юллар чакыра.
Без укыган шушы мәктәпләрдән
Укып чыккан күпме белгечләр?
Алар саны артыр безнең белән,
Безне көтә алда күп эшләр.
10 укучы (11)
Кайсы гына юлны сайласан да,
Туры юлдан,дустым,туры бар
Мәктәбеңдә калган остазларың,
Адымыңны күзләп торырлар.
11 укучы
Хөрмәтле укытучылар, әти – әниләр һәм безнең нәни дусларыбыз!Без барыгызны да бүгенге гүзәл бәйрәм белән тәбриклибез. Балачакның бик матур мизгелләре нәкъ менә бүгенге бәйрәм белән бәйле. Бигрәк тә нәни дусларыбыз – алмашчыларыбыз өчен бүген кешенең гомерендә бер генә була торган мизгелләрне кичерәләр алар. Белем иленә беренче адымнарын ясыйлар, киләчәккә юл яралар!Карагыз,нинди матур алар бүген!Бер кулларында – портфель, икенче кулларында – чәчәк бәйләме, күнелендә – бәйрәм. Безнең дусларыбыз бүгеннән укучылар булачак.
12 укучы.Эзләнегез, эзегез калсын җирдә
Кечкенәме,зурмы,барыбер
Тар булса да,яңа сукмак яса,
Аны зурайтучы табылыр.
13 укучы
Укыгыз сез гөрләп мәктәпләрдә,
Нур балкысын сезнең йөзләрдә,
Сез бәхетле һәм иң сөеклеләр
Безнең Татарстан җирендә.
17 укучы
Укытучым, безнең йөрәктә
Син тормышка сөю уяттың,
Күңелемдә тулы яктылык
Әйтерсең лә яңа таң атты.
18 укучы
Әйе, мәктәп бусагасын атлап керү белән. Безне кулыбыздан тотып,белем иленә алып керүче һәм үсеп, буйга җитеп олы тормыш юлына озатып калучы изге җанлы, керсез күңелле укытучыларыбыз.Купме язмышлар, купме киләчәк буын сезнең куллар аша үтә?!Аның һәрберсенә йөрәк җылыгызны биреп, күңелегездәге бар яхшылыкны аларга бүләк итеп, балаларыгыз язмышы өчен борчылып йокысыз төннәр үткәреп, аларның һәрберсен үз балагыздай күреп олы тормыш юлына озатып каласыз.Бүгенге бәйрәм – сезнең өчен яңа ел. Чөнки сезнең Яңа Елыгыз сентябрьдә башлана.Сез мәңге яшәячәксез,чөнки үзегез тәрбияәгән һәрбер балада сезнең гомернең дә балкышы бар.
19 укучы
Укытучым! Туземлегең синең кыя сыман,
Кунелең изге, алда нур гына.
Гадисең дә, бөексең дә узен,
Сиңа тиң мактау-жыр гына.
Җыр: ” Укытучым”
20 укучы
Укытучым!
Табибтагы салкын акыл,
Кайнар йөрәк –
Ул синеке.
Галәмдәге тирән белем –
Фәнгә нигез
Ул синеке!
21 укучы.
Укытучым!
Шагыйрь хисе –
Сиңа һәйкәл.
Изге сүзе хезмәтеңә
Бик тә тәңгәл.
Галәмдәге һәр йолдызда
Синең өлеш.
Тик нигәдер чәчләреңә
Куна көмеш.
22 укучы.
Сабыр да Сез, гади, кешелекле,
Кылган эшегез – бары изгелек
Шатлыкларда утсен сезнең көннәр,
Бәхетегез булсын гомерлек.
23 укучы.
Сез бер гади укытучы булып,
Хезмәт итәсез бүген тормышта.
Һәр укучыгыз – язылмаган роман,
Һәр дәресегез – маяк тормышка.
24 укучы.
Эш коралың гади – акбур гына,
Бик катлаулы, ләкин, тирәлек.
Утыз бала – димәк, утыз пар күз
Җавап көтә Сезгә төбәлеп.
25 укучы.
Укытучы эше – иң изге һәм
Игелекле, олы дәрәҗә
Белем кояшының нурын сибеп,
Уйдыгыз Сез күпме тәрәзә,
Алгы көнегездә мул тормышта
Саулык белән язсын яшәргә
Бер-беребез белән аралашып
Һәм яратып Сезгә дәшәргә!
26 укучы
Чәчкә тотып чыктым бүген,
Укытучым, синең каршыңа.
Чын күңелдән сине тәбрик итәм
Яңа уку елы башында.
27 укучы
Белем тауларының үрләренә
Житәкләшеп тагын менәрбез.
Сезне матур чәчәкләргә тиңләп,
Сезгә гөлләр бүләк итәбез.
28 укучы.
Хөрмәтле укытучылар!
Сезгә булган хөрмәтебез
Яши безнең йөрәктә.
Чәчәкләрнең хуш ислесе
Чын күңелдән — бүләккә !
Укытучыларга, килгән кунакларга чәчәкләр тапшыру.
29 укучы.
Ак кәгаздәй сабый күңелендә
Үстердең изгелек гөлләрен,
Чын кеше булуның серләрен.
Син генә өйрәттең мәктәбем.
30 укучы.
Кеше өчен иң изге сүзләр – әти – әни, туган як, мәктәп. Туган җиребезне сагынсак, туган йортыбыз, мәктәбебез күз алдына килеп баса. Мәктәпне уйласак, туган җирне сагынабыз. Әлеге төшенчәләр кешенең йөрәк түрендә һәрчак янәшә булачак. Кая гына барып, кемнәр генә булсак та, без әти – әниебез, туган ягыбыз, туган мәктәбебез үстергән бала булып калачакбыз.
31 укучы.
Кыңгырау,кыңгырау
Шалтыра, шат җырла.
Уку елы да
Синнән бит башлана.
32 укучы.
Көмеш авазлы кыңгырау,
Дустымдай күрәм сине
Мәктәбемә тәүге тапкыр
Син бит чакырдың мине.
33 укучы.
Әйдә, дустым, бергә хәбәр итик
Башлануын уку елының,
Күреп соклансыннар сихри көчен,
Җиз кыңгырау чыңының.
34 укучы.
Яңгырый бүген һәр төбәктә,
Көмеш кыңгырау чыңы
Мәктәпләргә рәхим ит.
Бергә: Әйдә!Яңа уку елы!
А .Б. Барыгызны да яңа уку елы башлану белән котлыйбыз. Белем бәйрәмен дәвам итергә классларга чакырабыз. Уңышлар сезгә!
Рөхсәт итегез сезгә, белем иленә сәяхәтне башлаучы беренче китапны, әлифба
китабын тапшырырга.
Әлифба тарату.
Җыр: “Китап”
13 укучы
Бүген башлап басасың син
Олы белем юлына.
Белем дөньясына ачкыч—
«Әлифба” алдың кулыңа.
14 укучы
Бу якты йорт сезнең бәхет өчен,
Бу китаплар сезгә нур чәчсен!
Эчләрендә булган әйбәт сүзләр
Иптәш булып сезгә эндәшсен.
15 укучы
Кояшның да бүген йомшак нуры
Сезне бире сөеп китерде.
Алыгыз сез гыйлем хазинәсен
Һәм үсегез гөлләр шикелле!
18 укучы
Әйе, мәктәп бусагасын атлап керү белән. Безне кулыбыздан тотып,белем иленә
алып керүче һәм үсеп, буйга җитеп олы тормыш юлына озатып калучы изге җанлы,
керсез күңелле укытучыларыбыз.Купме язмышлар, купме киләчәк буын сезнең
куллар аша үтә?!Аның һәрберсенә йөрәк җылыгызны биреп, күңелегездәге бар
яхшылыкны аларга бүләк итеп, балаларыгыз язмышы өчен борчылып йокысыз
төннәр үткәреп, аларның һәрберсен үз балагыздай күреп олы тормыш юлына
озатып каласыз. Бүгенге бәйрәм – сезнең өчен яңа ел. Чөнки сезнең Яңа Елыгыз
сентябрьдә башлана.Сез мәңге яшәячәксез,чөнки үзегез тәрбияәгән һәрбер балада
сезнең гомернең дә балкышы бар.
19 укучы
Укытучым! Туземлегең синең кыя сыман,
Кунелең изге, алда нур гына.
Гадисең дә, бөексең дә узен,
Сиңа тиң мактау—жыр гына.
Җыр: ” Укытучым”
БЕЛЕМ БӘЙРӘМЕ
Урман аланында өй, агач төбе, агачлар, тылсымлы китап һәм магнитофон.
Сөмбел —Бәләкәй тылсымчы (тәрәзәдән карый, чакыра). Эй, Зирәк Ябалак, хәерле иртә!
Мугинов-Зирәк Ябалак (агачка кунып). Хәерле иртә, Бәләкәй тылсымчы!
Бәләкәй тылсымчы ( киерелеп-сузылып өйдән чыга). Бераз язылып алырга кирәк. Нигә әле син кашларыңны җыерып, йөзеңне чытып утырасың, Зирәк Ябалак?
Зирәк Ябалак (канәгатьсезләнеп кенә). Тагын шул биюләр, ә тылсымга кайчан өйрәнергә уйлыйсың?
Бәләкәй тылсымчы (магнитофон кабазып бии). Борчыма әле мине, теңкәмә тидең инде! Кайчан да кайчан? 1 татар биюе (биюдән туктап) Менә булды, хәзер сихерчелек белән шөгыльләнергә дә була. Зирәк Ябалак, юкка ачуланма инде яме, дорфалыгым өчен гафу ит.
Зирәк Ябалак. Ярар, эшеңә кереш. Тылсым ул – бик гади һәм җиңел генә бирелә торган нәрсә түгел, бу эштә ялкауланырга һич тә ярамый.
Бәләкәй тылсымчы. Мин үземне тагын яфрак яңгыры яудыруда сынап карыйм әле!
Зирәк Ябалак. Син яфрак яңгыры яудырырга тиеш, ә син нәрсә эшлисең? Беренче тапкырында әллә нинди кортлар, бөҗәкләр коелды, икенчесендә – үрмәкүчләр. Кызык, хәзер нәрсә коелыр икән?
Бәләкәй тылсымчы (бик җитди тылсымчы кыяфәте ясап). Мин бөтен агачларга һәм яфракларга боерам! Яфраклар, бөтерелеп җиргә коелыгыз!
Агачлардан нарат күркәләре коела.
Зирәк Ябалак. Нарат күркәләре! Син нәрсә, акылдан яздыңмы әллә. Тагын нәрсәләр китереп чыгарырсың икән?
Бәләкәй тылсымчы (бик кәефсезләнеп агач төбенә утыра, кулына тылсымлы китапны ала, актара башлый). Нәрсә эшләргә соң инде миңа, ни эшләргә? Бу тылсымлы китапны шулай яттан өйрәнергә туры килер микәнни? Ләкин мин бит укый белмим.
Зирәк Ябалак. Ә мин нәрсә әйттем?! Тылсымлы китапны укый белмәгәч нинди тылсымчы инде син?
Бәләкәй тылсымчы елый. Бәйрәмчә киенгән малай белән кыз чыга. Кулларында сумкалары. Бәләкәй тылсымчыны күреп туктап калалар, аннан акрын гына сөйләшә-сөйләшә, аның янына киләләр.
Им. Данил —Малай. Кара, кем елый анда?
Эльмира -Кыз. Бу бик сәер бер малайга охшаган.
Малай белән кыз (бергә). Исәнмасез!
Бәләкәй тылсымчы (шаккатып балаларга карый, аларны әйләнеп чыга). Исәнмесез!
Кыз. Ә син нигә елыйсың?
Бәләкәй тылсымчы. Мин укый да, яза да, саный да белмим. Шулай булгач, мин
беркайчан да чын тылсымчы була алмаячакмын. Яфрак яңгыры гына да яудыра белмим бит. Ә сез кемнәр? Шундый матур итеп киенгәнсез!
Кыз. Без – укучылар, мәктәпкә барабыз.
Малай. Бүген гади генә көн түгел, бүген – 1 нче сентябрь. Каникуллар тәмамланды. Яңа уку елы башлана.
Бәләкәй тылсымчы. Димәк, миңа да укырга барырга ярый? (Ябалакка карап) Зирәк Ябалак, минем балалар белән укырга барасым килә. Барыйммы?
Зирәк Ябалак башын селки. Барысы да 2 “Если б не было школ” (сл. Ю.Энтина, муз. В.Шаинского из кинофильма “Утро без отметок”) сәхнәдән чыгып китәләр.
Нәргизә —А.Б. Исәнмесез, хөрмәтле укытучылар, укучылар, әти-әниләр һәм бәйрәмебез кунаклары! Менә кояшлы 1 нче сентябрь таңы безне кабат бергә җыйды. Бүген мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган, кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана. Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Бүгенге тантанада иң нык дулкынланучылар, мөгаен, 9 нчы сыйныфка килүчеләрдер, чөнки алар өчен бу соңгы уку елы һәм беренче кыңгырау да соңгы тапкыр яңгырый. Алар тормышында җаваплы этап башлана.
“”
А.Б. Ә хәзер тәбрикләү өчен сүз мәктәп директоры Резидә Имаметдин кызына бирелә. Рәхим итегез.
Бүген, мәктәп, сиңа кайттык, сагынып, сөеп,
“Бар фәннәрдән “биш”кә генә укыйк”, — диеп,
Шаулап торган җәйнең ямьле кочагыннан
Яшь тәннәргә яңа куәт – көчләр җыеп.
И кояшлы, якты, көләч иртә!
Кыңгыраулы, җырлы сентябрь!
Өметләре көннең синдәдер лә,
Өметләрем минем синдәдер.
Мәктәп бакчасында, рәшәткәдә —
Балачакның хыял рәшәсе.
И мәктәбем!
Шул хыяллар белән,
Кыңгыраулар белән дәшәсең.
Мең кат сагынып,
Мең кат сагындырып,
Каршы ала безне бу мәктәп –
Укытучының елмаюы белән,
Уку елы белән бүләкләп.
Сентябрь һәр елгы сабыйга
Сөенеч-шатлыклар китерә
Мәктәпнең ишеген ачканда
Ләззәтле хыяллар кичерә.
Беренче сентябрь – минем
Бәхет – шатлыклы көнем
Сагынып белем учагын
Соңгы кат сиңа килдем.
Кеше гомере мәктәп юлы аша,
Моңлы бер җыр кебек сузыла.
Белем сукмакларын яра-яра
Киләчәккә юлы сызыла.
Олы юлга сукмак башы,
Зур тормыш баскычы син.
Серле белем дөньясының
Бердәнбер ачкычы син.
Әй, мәктәбем, хәерле юл теләп,
Белем ишекләрен ачтың син.
Юлыбызны гүзәл итәр өчен
Якты маяк булып балкыйсың.
Нәргизә —А.Б. Әйе, без, белем ишекләрен киң ачып, сагынып һәм сагындырып каршы алган мәктәбебезгә бик тә рәхмәтле. Чөнки бала мәктәптә яңа дуслар таба, матурлыкка, яңалыкка омтыла, якты киләчәгенә кул суза. Алда — биек үрләр. Шул үрләрне яулау өчен белем кирәк, ышанычлы терәк, таяныч кирәк. Яхшылыкларны укучыларның күңеленә сеңдерүче, җирне, тормышны аңларга, яратырга өйрәтүче УКЫТУЧЫЛАР кирәк. Бүген алар өчен дә зур бәйрәм.
Гөлфинә А.б. Хөрмәтле укытучылар, Сезне 1 сентябрь–Белем көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Яңа уку елы яңадан-яңа шатлык-казанышлар, уңышлар белән килсен. Һәр укучының күңеленә белем орлыклары тиешенчә салынсын, алар шытып, үсеп, җимешләрен татырга язсын. Барыгызга да сәламәтлек, түземлелек, имин тормыш, куанычлы көннәр телим.
4 Җыр “Укытучылар көне”
Укытучым, безнең йөрәктә
Син тормышка сөю уяттың;
Күңелемдә тулы яктылык
Әйтерсең лә яңа таң атты.
Укытучым минем, сүнмәс назым,
Якты язым – балачакларым,
Мин гомергә, әнкәм белән бергә,
Күңелемдә Сезне саклармын.
Якты яздай матур бу бәйрәмдә,
Кабат Сезне күргән чагында,
Күңелемне сабый бала иткән
Хисләр кабатланды тагын да.
Күпме йөрәк, күпме сабый җаннар
Ялкын алган Сезнең күңелдән.
Бер-бер артлы якты йолдыз булып
Кабына алар илем күгендә…
Укытучым!
Табибтагы салкын акыл,
Кайнар йөрәк –
Ул синеке.
Галимдәге тирән белем –
Фәнгә нигез –
Ул синеке.
Укытучым!
Шагыйрь хисе –
Сиңа һәйкәл.
Изге сүзе хезмәтеңә
Бик тә тәңгәл.
Галәмдәге һәр йолдызда
Синең өлеш.
Тик нигәдер чәчләреңә
Куна көмеш.
Гүзәлләрдән гүзәл сезнең йөрәк.
Игелек бирәсез һәркемгә,
Ашыгасыз бәхет өләшергә,
Һәр иртәдә безгә, һәр көндә.
Күрәсезме, кояш нурлары
Теләк тели бүген сезгә:
Сүнмәс дәрт һәм исәнлек
Йөз елларга җитәрлек.
Хезмәтнең данлыларын,
Таңнарның гел алларын,
Мәрхәмәтле җаннарыбыз,
Яраткан укытучыларыбыз!
6 Җыр “Укытучыма”
Укытучыларга чәчәк бәйләмнәре тапшырыла. (музыка)
Нәргизә —А.Б. Бәйрәмебезнең иң нәниләре һәм иң кадерлеләре — 1 нче сыйныфка килүчеләребез . Матур итеп киенгән, бер кулына портфель, ә икенчесенә чәчәкләр тоткан 1 нче сыйныф укучыларын күреп күңел сөенә. Мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән бу балаларның исемнәре аның тарихына бары тик якты сәхифәләр белән генә кереп калсын, дип телик.
Ә хәзер сүзне аларга бирик. Зөлфия Әбүзаровна, рәхим итегез. (“Первоклашки” көе астында
1 нче сыйныфлар сәхнәгә чыга.)
1 НЧЕ СЫЙНЫФЛАР ЧЫГЫШЫ.
Чәчәкләрен укытучыларына тапшыралар.
А.Б. Ә хәзер нәни дусларыбызны тәбрикләү өчен сүз әти-әниләргә, килгән кунакларга бирелә Рәхим итегез!
.
А.Б. Чәчләреңә кунган ак күбәләк,
Шатлык очкыннары йөзеңдә.
Ак алъяпкыч, ак чәчәкләр белән
Күбәләккә охшаш үзең дә.
Ашкына да, талпына да бүген
Леп-леп типкән нәни йөрәгең.
А.Б.Озатасың, изгеләрдән изге
Сабыйлыкның соңгы көннәрен.
Җуелмаслык хәтирәләр калыр
Мәктәптәге тәүге көнеңнән.
Иң башыңа күрә йөгең дә бар –
Син җаваплы кеше бүгеннән.
7 Җыр “Беренче сентябрь”
Мәктәпләрдә кыңгыраулар чыңы
Хәбәр итәр бүген һәркемгә.
Яңа уку елы башлануын
Гүзәл Татарстан җирендә.
Әйдә, дустым, бергә хәбәр итик,
Башлануын уку елының.
Күреп соклансыннар сихри көчен
Җиз кыңгырау чыңының.
Яңырый бүген һәр төбәктә,
Көмеш кыңгырау чыңы.
Мәктәпләргә рәхим ит, әйдә,
Өр — яңа уку елы.
(XI һәм I сыйныф укучылары бергә кыңгырау шалтыраталар.)
А.Б.
Ашыгабыз, һаман ашыгабыз,
Ни көткәнен белми һичкем дә
Сезнең юллар вакыт кулында гел
Сезнең юллар язмыш иркендә.
Хәерле юл!
Хәерле юл, сезгә, укучылар!
Максатларга барып җитегез
Ашкынганнан гомер юлларыннан
Язмышны да узып китегез!
Хәерле юл сезгә, хәерле юл!
Белем бәйрәме
Татар биюе – парлы бию.
I А.Б. Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген! Нәрсәдән бу?
II А.Б. Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
I А.Б. Туган җирнең һәрбер почмагында
Каршылыйлар белем бәйрәмен
Яңгырый сабыйларның шат авазы,
Кулларында чәчәк бәйләме!
II А.Б. Әй, сентябрь!
Бу беренче көнең
Бигрәк матур!
Зәңгәр күк гөмбәзең
Гүя ефәк чатыр!
1А.Б. Исәнмесез, хөрмәтле укучылар, укытучылар, әти-әниләр һәм бәйрәмебез кунаклары! Менә кояшлы 1 нче сентябрь таңы безне кабат бергә җыйды. Бүген илебезнең бөтен мәктәпләрендә дә һәр бала көтеп алган, кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана.
II АБ. Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы һәркемгә шатлык-сөенечләр, бары тик “4”, “5” леләр генә алып килсен! Гимназиябез яңа уку елына 20 нче тапкыр аяк баса. Бәйрәм белән сезне, дуслар!
1А.Б. Бәйрәм тантанасын ачу һәм котлау өчен сүз гимназиябез директоры Нурмөхәммәт әфәнде Хөсәеновка бирелә.
1А.Б. Халкыбызның бөтен хәерле эшләре өлкәннәрнең изге догасыннан, хәзрәтләрнең хәер-фатихасыннан башлана. Сүз _________________________________________________________________ бирелә.
Рәхмәт, ____________________________________, изге догаларыгыз кабул булсын!
2 А.Б.
Күңелләр тулы шатлык белән.
Барлык кунак котлый безне.
Бәйрәм белән, дуслар, бәйрәм белән!
Шатлыкларыбызны уртаклашу максаты белән безгә кунаклар да килде:
1АБ.
Белем бәйрәме белән котлау өчен сүз мөхтәрәм ________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________
2А.Б.
Котлау өчен сүз укыту тәрбия бүлеге мөдире _______________ бирелә. Рәхим итегез!
Музыка. Белем алиһәсе ике фәрештәсе белән килеп керәләр. Алар серле сандык тотканнар.
Белем алиһәсе Исәнмесез, кадерле дуслар! Шундый мәгънәле сүзләр бар: “Якты яныйм дисәң, яныңда тагын да яктырак йолдызлар кабыз!” Бүген гимназиядә кечкенә якты йолдызлар кабына. Аларны бәйрәм түренә чакырыйк!
(Музыка “Первоклассник”)
Беренче класс укучылары керәләр.
Сыйныф җитәкчесе.
Балалар, без белем капкасы янына килеп җиттек. Ә сарай капкасы бик зур йозак белән бикләнгән. Аны ачу өчен серле ачкыч кирәк. Әйдәгез, белем иле хакименнән сорыйк.
1нче сыйн укучысы Белем алиһәсе каршысына килеп:
Сезнең алда сүз бирәбез
Бик тырышып укырга.
Бирегезче безгә ачкыч,
Белем сараена.
Белем алиһәсе:
Нәни дусларым! Белем иленә, һичшиксез, кабул итәрбез. Ләкин серле ачкыч әлегә өлкән дусларыгыз кулында. Моннан нәкъ10 ел элек алар да кулларында шул серле ачкычны тотып, белем иленә тәүге адымнарын ясаган иде. Озакламый шушы абый-апаларыгыз зур тормышка аяк басачак. Ә бүген алар Белем иленә ачкычны мирас итеп сезгә тапшырырлар.
11 нче сыйныф укучылары:
1. И килә яңа кешеләр,
Юлларны гөлгә күмеп,
Иң кечеләр – беренчеләр,
Үзләре гөлләр кебек.
2. Киләсез бүген укырга,
Юлларга гөлләр түгеп.
Иң кечеләр – беренчеләр,
Үзләре гөлләр кебек.
3. Чәчләреңә кунган ак күбәләк,
Шатлык очкыннары йөзеңдә.
Ак алъяпкыч, ак чәчәкләр белән
Күбәләккә охшаш үзең дә.
4. Ашкына да, талпына да
Леп-леп типкән нәни йөрәгең.
Озатасың изгеләрдән изге
Сабыйлыкның рәхәт көннәрен.
5.Җуелмаслык хәтирәләр калыр
Мәктәптәге тәүге көнеңнән.
Иң башыңа күрә йөгең дә бар-
Син җаваплы кеше бүгеннән.
6. Бездән сезгә бүләк булсын
Шушы матур бүләкләр
Мәктәп сукмагы буенча
Алар озата барырлар.
11нче сыйныфлар 1нче сыйныф укучыларына бүләкләр, ачкыч тапшыралар.
Белем алиһәсе: Кадерле балалар! Мин сезгә серле сандык алып килдем. Аның эчендә белем нигезе-серле китап. Ә сандыкны ачуы бик җиңел түгел. Моның өчен сез минем өч шартымны үтәргә тиешсез. Беренче шартым шул: җыр җырлагыз.
Җыр. 1нче сыйныф.
Белем алиһәсе:
Икенче шартым: шигырьләр сөйләгез!
Шигырьләр сөйлиләр. 1нче сыйныф.
Белем алиһәсе:
Өченче шартым: табышмак әйтәм – җавап көтәм.
(фәрештәләр шигырьсөйлиләр)
Беренче фәрештә
Җир йөзендә төрле телдә
Никадәрле китап бар!
Безнең өчен һәрберсе
бик кадерле бит алар.
Икенче фәрештә
Әмма барлык китапларның
Иң беренче баскычы,
Күңелләргә тәүге булып
Белемгә юл ачучы,
Тирән серләр сараена
Тәүге ачкыч бирүче,
Беренче кат шул сарайга
Безне алып керүче
Тик бер китап. Аңа тиңдәш
Нинди китап бар тагын?
Беренче класс хор белән: Әлифба!
Белем алиһәсе серле сандыкны ача. Анда “Әлифба” китабы. Ала, беренче сыйныф укучысына бирә һәм сөйли:
Бүген башлап басасыз сез
Олы белем юлына.
Белем дөньясына ачкыч –
“Әлифба” ал кулыңа.
“Әлифба” гыз – алтын ачкыч,
Аны ихлас укыгыз.
Белем белән коралланып,
Галәмнәрне байкагыз.
Уңышлар сезгә, дуслар!
Чыгып китәләр.
А.Б. Әти-әниләр бүген нәни дусларыбыздан ныграк дулкынланалардыр, мөгаен.Чөнки балаларын гимназиягә озату – алар өчен иң зур сынау. Йөрәк түрләрендә саклап йөрткән иң изге теләкләрен алар да балаларына әйтергә тели.
Сүз ____________________________________________________________ бирелә.
1АБ.
Әти-әниләр сүз бирде,
Сезгә ярдәм итәргә.
Хәрефләрне өйрәтергә,
Мисалларны чишәргә.
2 АБ.
Шулай булгач сезгә кирәк
Тик тырышып укырга.
Артык шаярмыйча, дуслар,
Зирәк, тапкыр булырга.
Хореографик композиция. Кыңгыраулар белән.
1 А.Б. Кеше өчен иң изге сүзләр әти-әни, туган як, мәктәп. Туган җиребезне сагынсак, туган йортыбыз, мәктәбебез кү алдына килеп баса. Мәктәпне уйласак туган җирне сагынабыз.
2 А.Б. Әлеге төшенчәләр кешенең йөрәк түрендә һәрчак янәшә булачак. Кая гына барып, кемнәр генә булсак та без әти-әниебез, туган ягыбыз, туган гимназиябез үстергән бала булып калачакбыз.
1. Нинди матур минем туган җирем!
Җир шарында тиңнәр юк аңа.
Киң кырларда үсә мул игеннәр,
Шаулап ага озын елгалар.
2. Туган җирем – Бәләбәем!
Хз иркеңдә мәңге шат яшә.
Кошларың да снең гөлем диеп,
Саф татарса миңа ңндәшә.
3. Туган җирнең һәрбер почмагында
Каршылыйлар Белем бәйрәмен.
Яңгырыйлар сабыйларның шат авазы,
Кулларында чәчәк бәйләме.
4. Минем күңлемдә сезгә дигән
Меңәрләгән чәчәк бәйләме.
Әгәр аны алдыгызга куйсам,
Булыр иде зур тау кадәрле.
5. Чәчәкләрем бәлки аңлатырлар,
Хисләремнең иң-иң изгесен.
Әниемдәй якын укытучым,
Тормышымның якты көзгесе.
6.
Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен
Ничек кенә табыйм сүзләрен?
Менә бүген чәчәк бәйләменең
Бирәм сезгә иң-иң гүзәлен.
1 А.Б. Гимназия бусагасын атлап керү белән, безне кулыбыздан тотып, Белем иленә җитәкләп баручы изге җанлы керсез күңелле укытучылар!
2 А.Б. Сез безгә йөрәк җылыгызны биреп, күңелегездәге бар яхшылыкны бүләк итеп, язмышыбыз өчен борчылып йокысыз төннәр үткәрәсз. Һәрберебезне үз балагыздай күреп, олы тормыш юлына озатып каласыз.
1 А.Б. Зур рәхмәт сезгә! Матур чәчәк бәйләмнәре сезнең өчен!
“Сез иң гүзәл кешесез” җырының көе яңгырый. Фон.
Укучылар укытучыларга чәчәк бәйләмнәре бүләк итә.
Вальс. 11нче сыйныф укучылары башкара.
1А.Б. _______ нче уку елы ачык дип игълан ителә һәм гимназия байрагын күтәрү хокукы уку алдынгылары __________________________________ һәм __________________________ бирелә.
“И туган тел” җыры башкарыла. Вокал төркеме җырлый.
2А.Б.
Чың итеп алыр ул
Кыңгырау — җиз батыр.
Ныграк кагылсаң,
Гимназияне кузгатыр.
11 нче сыйныф укучысы 1 нче сыйныф укучысы янына килә, сөйли:
Әйдә, дустым, хәбәр итик,
Башлануын уку елының.
Күреп соклансыннар сихри көчен
Җиз кыңгырау чыңының.
Күтәреп ала һәм кыңгырау бирәләр.
1А.Б.
Кадерле дуслар! Сезне кыңгырау чакыра, әйдәгез, гимназиягә рәхим итегез.
Гимназиягә, якты сыйныф бүлмәләренә керергә вакыт җитте. Беренче иминлек дәресләренә рәхим итегез!
11 нче сыйныфлар 1 нчеләрне җитәкләп алып кереп китәләр.
2АБ
Туган җирнең һәрбер почмагында
Каршылыйлар Белем бәйрәмен.
Яңгырыйлар сабыйларның шат авазы,
Кулларында чәчәк бәйләме.
1АБ.
Яңгырый бүген һәр төбәктә,
Көмеш кыңгырау чыңы.
Гимназиягә рәхим ит, әйдә,
Яңа уку елы!
Белем бәйрәменә багышланган тантаналы линейкабыз тәмам!
РТ Биектау муниципаль районы
Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе
Сыйныфтан тыш чара
“Белем бәйрәме”
Билалова Ирина Владимировна
Инглиз теле укытучысы.
2013 ел
Белем бәйрәме
А.Б.Исәнмесез хөрмәтле укытучылар , укучылар , кунаклар һәм әти — әниләр.Бүген – 1 нче сентябрь. Бу айга аяк басу белән шатлыклы да бераз мәшәкатле дә көннәр башлана. Бүген мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган , кызыклы вакыйга ларга бай булган , яңа уку елы башлана.Күңелләрдә сөенеч , йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы һәркемгә шатлык сөенечләр , бары тик 4 һәм 5 билгеләре генә алып килсен.
Гимн яңгырый.
11 сыйныф укучысы: Нинди ямьле безнең көн
Йөгереп урамга чыгам.
Күңелле уйлар белән
Мәктәбемә ашыгам.
11 сыйныф укучысы: Кояш нуры иркәли
Шат йөзле һәркем , кара
Кайсы эшкә , хезмәткә
Кайсы укырга бара.
11 сыйныф укучысы: Бар кунеллелек ботен доньяда
Бар бер ямь буген.
Нэрсэдэн бу?
11 сыйныф укучысы: Мин белэм !
Бергэ; Бәйрэм буген, бәйрэм буген!
11 сыйныф укучысы: Сентябрьдэ көннэр моңсу була ,
Нидер була хәтер кылыма
яшьлек чагым , китап тотып
Чыгып киттем мәктэп юлына
Көзнен әле башы гына иде
Алмагачтан алма коела,
Сентябрь ул безнен кунелләрдә
Якты бәйрэм булып уела .
11 сыйныф укучысы: 1Сентябрьдэ көннэр жылы була
Кырау кагылмаган гөлләргә
Сентябрьдэ сузыла безнен сукмак
Тормыш дигэн шушы көннэргә .
-Яна уку елы һәркемгә шатлыклар –сөенечләр,
-«4»лелэр, «5»лелэр
— зур уңышлар гына алып килсен!
Бергэ: Бәйрэм белән сезне, дуслар!!!
Котлау өчын сүзне мәктәп директоры Ибатуллин И М га бирәбез
( Директор чыгышы .)
11 сыйныф укучысы: Безнен йөрәкләрне нурлап,
Мәктәп каршы ала жырлап (мәктәпкә борылып:)
— Әй мәктәбем, син безне сагындынмы
Узеңнең балаларынны таныдыңмы?
11 сыйныф укучысы: Тарихыңа нилэр яздын
Узган уку елында?
Унберләрең кайда йөри,
Кайсы уку йортында?
Тарихбикә : ( мәктәптән зур тарих китабы тотып чыга)
Мин тарихбикэ, дусларым,
Барысында курәмен.
Һәр баламнын кайдалыгын
Мин куптәннән беләмен.
Хәтер битләремэ алтын
Хәреф белэн теркәп барам.
Тарихымнын бар битен мин
Горурланып ачып алам. (китабын ача башлый, )
(1 бит)Бу бит сезнен экзаменнар
Турында гына сөйли. ( уйланып:)
Унышлы… димэк берәү дэ
Укымый гына йорми.
(2 бит).ЕГЭ нәтижәләрен, башкалардан да
Бик унышлы биргәнсез.
(3 бит)Район конкурсларында да
Бик еш кына йөргәнсез
(4 бит)Сәнгать өлкәсендэ дә сезнен
Сөенечләр нихәтле
(5 бит)Спорт буенча да егетлэр
Таныттылар мәктәпне.
(6 бит)Тукай елы унаеннан
Күп эшләнде, ал-л-айда
Тукай бәйрәмнәре үтте
һәр сыйныфта, һәр айда.
Күпме газета, журналлар
Чыгардыгыз багышлап.
(7 бит) фән атналыгын да көттек
бик яратып алкышлап
(8 бит). Алтын хәрефләрдән яздым.
һәйкәлгә барган көнен
мәктәпне дә, авылны да
нурлап тора ул бүген.
Мирас итеп калдырырдай тарих байлыкларын саклагыз, югалтмагыз.туган ягыгызны яратып, милли жаннар булып үсегез. Шушы матур мэктэбебезнен кадерен белеп, саклап буыннардан буыннарга күчерегез.
11 сыйныф укучысы: Яңа уку елына нинди
Яңалыклар алып киләсен
Яңа балалар килдеме,
Син аларны беләмсен?
Тарихбикэ:
Беренчегэ килделәр__________________,
_________________ Рамильләр
Еллар утэр,бу малайлар, кызлар
Әллә кемнәр булыр, галимнәр.
Җыр: “Хәтерлим мин әле бүгенгедәй”
11 сыйныф укучысы:Дөнья булгач жиңел генә булмас,
Авырлыклар очрар , киртәләр,
Сез аларнын барын жинә алырсыз,
Тыныч кына тусын иртәләр.
Белем булса барын эшләп була
Һәр укучы моны дөресләр.
Котлы булсын Яна уку елы,
Котлы булсын тәүге дэреслэр!
11 сыйныф укучысы: Җиде ел буена инде
Бакчада йөреп туйдым
Иртәгә укырга барам
Китап та алып куйдым-
Диләр бу уку елында 1 сыйныфка керүче укучылар. Каршы алыгыз сезнен каршыда 1 класс укучылары.
Исәнмесез минем якын дуслар,
Хуш килдегез ,рәхим итегез:
Кулга тотып белем ачкычларын
Я әйдәгез түрдән үтегез!
(Музыка янгырый, кулларына чәчәкләр тоткан балалар чыгалар)
11 сыйныф укучысы: Сөенеп ,шатланып,зур өметләр баглап быел 1 класска 8 укучы керә . Аларга һәрвакыт ярдәмче, киңәшче ,таяныч булып Әкълимә Госмановна булыр. Ул үзе тырыш,тәлапчән булганга күрә ул укыткан балалар да тырыш,актив булып үсәләр. Без аңа сәламәтлек,сабырлык, әти-әниләр терәге булып ,эшендэ зур уңышларга ирешүен телибез!
11 сыйныф укучысы: Нәни укучыларыбызны тәбрикләү өчен сүзне “Правда “ күмәк хуҗалыгы рәисе Фиркэт Җәүдәт улына бирэбеэ. Рәхим итегез!
Сүзне Авыл советы рэисе Фәрит Габделхәй улына бирәбез! Рәхим итегез! Сүзне районнан килгән кунагыбызга тапшырабыз. Рәхим итегез!
Сүзне тәрбияче апаларга биреп китик эле. Рәхим итегез!
Ә хәзер инде 1 нче сыйныф укучыларының үзләрен тынлап китик. Рәхим итегез!
1укучы: Чәчәк тотып кулларга
Без чыктык олы юлга.
Һәркем белэ элбәттә
Без барабыз мәктәпкә.
Кичә әни белән бергә
Әзерләдек сумкамны.
Пеналыма тезеп куйдым
Карандаш һәм ручкамны.
2 укучы: Өлкән дуслар шаярталар
Ә без ачуланмыйбыз.
Чәчәкләр артыннан- диләр
Күренми бит буегыз.
3 укучы: Бүген йөзлэр көләч безнең,
Күңел сөенә.
Атлыйбыз тәүге адымнар
Белем иленә.
Куанып бергә утәбез
Якты түрләргә.
Без шуннан менеп китәбез
Биек үрләргә.
Җыр,,Өйрәтәләр мәктәпләрдә,,
4 укучы: Ручка,дәфтәрләр алдым
Карандашлар да салдым
Санау таякчыкларымны да
Онытып калдырмадым.
Без әле беренче тапкыр
Дәресләргә барабыз
Дәфтәр-китапны барлап
Сумкаларга салабыз.
Беренчеләр һәрчак шулай
Иң беренче була алар
Чөнки алар бик тә тырыш
Бик тә өлгер балалар.
5 укучы: Сентябрь килде гөрләп
Урамнар ямьләнделәр
Сумка тотып балалар
Мәктәпкә юнәлделәр.
6 укучы: Әтәч бүген кичектең бит
Уятырга йокыдан
Мин шул бүген үзем тордым
Соңарам дип куркудан.
Мәктәпкә барамын бит мин
Беренче тапкыр бүген
Бу бит минем иң шатлыклы
Ничә ел көткән конем.
Әти-әни соңармый бит
Бер генә дә эшен
Соңга калу килешмәс шул
Мин –укучы кешегә
Әйдә әтәч,килешәбез
Көн дә сәгать җидедә
Мин бүгеннән үзем торам
Уятырмын сине дә.
Җыр ,,Иң шатлыклы көнем,,
7 укучы: Без шунда бөтен галәмнен
серен ачарбыз
Мәктәпкә кайнар сәламне
Бирик барчабыз.
Әтием дә ,әнием дә
Бу көнне бик көттеләр.
Балалардай дулкынланып
Мине озата килделәр.
11 сыйныф укучысы: Әйе, чынан да, ата-аналар бүген нәни дусларыбыздан ныграк дулкынланадыр, мөгаен.
Чөнки балаларын мәктәпкә озату- алар өчен иң зур сынау. Йөрәк түрләрендә саклап йөрткән иң изге теләкләрен алар да баларына җиткерергә тели.
(Сүз 1 сыйныф укучыларының әти-әниләренә бирелә)
11 сыйныф укучысы: Әти- әниләр сүз бирде
Сезгә ярдәм итәргә.
Хәрефләрне өйрәтергә,
Мисалларны чишәргә.
Шулай булгач, сезгә кирәк
Тик тырышып укырга.
Артык шаярмыйча, дуслар,
Зирәк, тапкыр булырга.
Горурланып, Һәрбер әни:
-Бу минем балам!-дияр.
Чын күңелдән алар сезгә
Хәерле юл телиләр.
11 сыйныф укучысы: Кеше гомере мәктэп юлы аша,
Моңлы бер жыр кебек сузыла
Белем сукмакларын яра-яра
Киләчәккә юлы сызыла
11 сыйныф укучысы: Әй мәктәбем,хәерле юл теләп,
Белем ишеклэрен ачтын син
Юлыбызны гүзәл итәр өчен
Якты маяк булып балкыйсын
11 сыйныф укучысы: Карагыз, кара тәүге кыңгырау килә,
Дәрескә чакырып , елмаеп көлә.
сезне ел саен класстан-класска күчерер,
Ә безнен өчен сонгы тапкыр күренер
Кыңгырау :
Инде мин кыңгырау
Борынгы, куптәнге
Ничэмэ елларны
Мәктәптә уткәрдем
Беренчеләрне, сезне мин
Каршы алам сөенеп
Аннан зу-ур юлга озатам
Сап-сарыдан киенеп
Дәфтәрләрне, көндәлекне
Билге белэн бизәрсез
(«2»,ле «5»лечыгалар)
«2»,ле «5»ле йөри арттан
Белмим ничек түзәрсез.
“5” сөйли:
-нэни дуслар! Исемем — «5» ле
«5» ле- тел ачкычы.
Белем дигэн олы юлнын
Иң беренче баскычы
«2»сөйли:
Ой, ой, ой нилэр сөйли,
Мактанып үзе турында,
Имеш ул беле-е-е-ем ачкычын
Тоткан икән кулына.
Тыңламагыз сез аны
Гел «2»гэ укыгыз.
Сумкагызда уенчыклар,
Рогаткалар тотыгыз.(1 сыйныф укучысына таба барып, йолкый башлый)
Әйдэ дуслар мин сезне уйнарга алып китәм
Туп тибеп, сикертеп,
Урамда гына йөртәм
(Бер баланы өстерэп алып киэтә башлаганда дусты коткарып кала)
«5»ле аңа булыша
1нче сыйныф укучысы «2»не ачулана
Нигә дип икеле син
Алдыйсын безне
Шундый түземсезлек белән
Көттек бит көзне
2 бала «2»ле! Кит син безнен яннан
Синнэн башка уйнарбыз
Тырыш,эшчэн бишледэн беэ
Беркайчанда туймабыз!
( «2»ле елап чыгып китэ, «5» шатлыгыннан сикерэ)
3 бала . сезнен алда сүз бирәбез
бик тырышып укырга
бирче «5» ле безгэ ачкыч
белемнэр сараена.
“5” ле билгесе: Бик бирер идем дә, белем ачкычы 11 сыйныфта укучы апа-абыйларыгыз кулында!
11 сыйныф укучысы: Кадерле 1 сыйныф укучылары !
Сез бүген тәүге тапкыр мәктәпкә килдегез . Тырышып укыгыз , уз-ара дус яшәгез . Мәктәп елларын гомергә хәтердә калырлык итеп үткәрегез . Менә бу ачкыч сезгә белемгэ Юл күрсәтүче , киңәш бирүче булсын.
( 1 класс укучыларына символик белем ачкычы тапшыра . )
11 сыйныф укучысы: Ә безнен өчен бу уку елы аеруча жаваплы . Алда – дәүләт имтиханнары хөрмәтле укытучыларыбыз , әти – әниләребез !
Без , имтиханнарны уңышлы тапшыру өчен , вакытнын кадерен белеп , хезмэтнен ямен тоеп , тырышып укырбыз, һәм эшләрбез. Ә сез кадерле 1 нче класс укучылары, безнен эшләрне уңышлы дәвам итәрсез. Бу бүләкләрне мәктәпкә килү истәлеге итеп сакларсыз.
11 сыйныф укучысы: Жир йөзендэ төрле телдэ
Никадәр китап бар !
Безнен өчен һәрберсе ,
Бик кадерле бит алар .
Әмма барлык китапларнын
Иң беренче баскычы ,
Күңелләрдә тәүге булып
Белемгэ юл ачучы ,
Тирән серлэр сараена
Тәүге ачкыч бирүче,
Беренче кат шул сарайга
Безне алып керүче
Тик бер китап , аңа тиндэш
Нинди китап бар тагын ?
Беләсезме , ул нинди китап ?
Балалар . Ул – Әлифба китабы
1 нче сыйныф :
Без бит беренче тапкыр
Дәреслекләр алабыз
Дәфтәр-каләмне барлап
Сумкаларга салабыз.
2нче бала
Мәктәпкә озаткан чакта
Әбием кочып сөйде
-алдынгы булырга тырыш
Бәбекәчем, берүк ,-диде.
3 нчы бала
Әти-әниләргә сүз бирдек
Һәрчак ярдэм итәргә.
Хәрефләрне өйрәнергә,
Мисалларны чишәргә.
4 нчы бала
Шулай булгач безгэ кирәк
Бик тырышып укырга.
Артык шаяртмыйча дуслар
Зирәк, тапкыр булырга.
5 нчы бала
Горурланып һәрбер әни:
-Бу минем балам!- дияр,
Чын кунелдэн алар безгә
Хәерле юл телиләр
:
11 сыйныф укучысы: Кулларыңда синен гөлләр
шатлык очкыннары йөзендә.
чәчләренә кунган ак чәчәкләр,
күбәләккә охшаш үзең дэ
Ашкына да, талпына да бүген
Леп-леп типкән нәни йөрәгең
Озатасын изгеләрдән-изге
Сабыйлыкнын соңгы көннәрен.
Жуелмаслык хәтирәләр калыр
Мәктәптәге тәүге көненнэн
Иңбашына күрә йөгең дә бар-
Син жаваплы кеше бүгеннән.
11 сыйныф укучысы: Туган телнен монын , бар тылсымын,
Жир йөзендэ нилэр барлыгын,
Ни өчен кояш батуын,
Якты йолдызларнын балкуын,
Дингез-океаннарны, күлләрне,
Иксез-чиксез галәм серләрен,
Агач, үсемлекләр, гөлләрне,
Африканын кайнар чүлләрен,
Җырчы чишмәләрне,жилләрне,
Сандугачлы жылы жәйләрне,
Тагын бик күп әллә ниләрне,
Укытучым, сездэн өйрәндек.
11 сыйныф укучысы: Ил карты да сезгэ башын иеп,
Мөгаллим дип, зурлап эндэшэ.
Яшьлэр сездэн матур үрнәк алып
Күркәмлектә сезгэ тиңләшә.
11 сыйныф укучысы: Мәктәп бусагасын атлап керү белән ,безне кулыбыздан тотып,Белем иленә җитәкләп баручы изге җанлы,керсез куңелле Укытучылар! Сез безгә йөрәк җылыгызны биреп ,куңелегездәге бар яхшылыкны бүләк итеп ,язмышыбыз әчен борчылыполы тормыш юлына озатып каласыз!Хөрмәтле мәктәп директорыбыз Ирек Мидхатович, директор урынбасарлары – Ләйсән Илҗясовна, Гөлнур Муллануровна,
кадерле укытучыларыбыз- Кәүсәрия Хидиятуловвна,Фирая Муллахметовна, Алия Заитовна,
Нурания Кадыйровна,Венера Рафаилевна, Ирина Владимировна, Рушан Анварович,
Рәис Газизович, Әкълимә Гусмановна, Ләлә Илҗясовна, Рузалия Суфяновна
Зөмәрә Кадыйровна, Фәридә Нургалиевна, Фәрхәт Габдулхаевич, Фәрит Габдулхакович,
Наилә Абдулхаевна, Миләушә Ханнановна
Сезне бүгенге белм бәйрәме белән чын күнелдән котлыйбыз!
Сезгә кояштай озын гомер
Корычтай нык сәламәтлек,
Авыр эшегездә зурдан –зур унышларга ирешүегезне теләп калабыз!
11 сыйныф укучысы: Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен
Ничек кенэ табыйм сүзләрен.
Менә бүген чәчәк бәйләмен
Бирәм сезг иң-иң гүзәлен.
11 сыйныф укучысы: Аллы-гөлле букет кулларымда
Остазыма бүләк итәргә.
Ә ул мина мәңге шинми торган
Гөл орлыгын бирер чәчәргә.
11 сыйныф укучысы: Алыгыз сез бүген бүләк итеп ,
Чәчәкләрнен шушы бәйләмен.
Каршылагыз тагын бик күп еллар
Бүгенгедәй хезмәт бәйрәмен!
Чәчәк тапшыру Музыка. «Хәтерлим мин әле бүгенгедәй»
11 сыйныф укучысы: Тиздэн чынлар
Дәрескә чыкырып кыңгырау,
һәр бала сокланып тынлар,
Тукталыр уеннар һәм җырлар
11 сыйныф укучысы: Кыңгырау тавышы белдерә
Чәчәкле ямьле жәй үткәнен.
Озатып көньяка кошларын
Сап – сары алтын коз житкәнен.
11 сыйныф укучысы: Чакыра, тагын чакыра
Кыңгырау классларга.
Бүгеннэн – белем көненнән
Уку елын башларга.
Тырышып укырга чакырып,
Звонок янгырасын.
Нәни дуслар өчен хәзер
Дәрес башлансын.
11 сыйныф укучысы: Бәйрәмебезнен иң тантаналы өлеше- — беренче кыңгырау вакыты җитте.
Әйдә дустым,бергә хәбәр итик,
башлануын уку елынын.
Күреп соклансыннар сихри көчен
Җиз кыңгырау чыңының
11 сыйныф укучысы: Янгырыйдыр һәр төбәктә,
Көмеш кынгырау чыңы.
Мәктәпләргә рәхим ит ,син,
Өр- яңа укуелы.
Мә дустым чылтырат
Беренче дәрескә.
Бүгеннән укырга
Хәерле сәгатьтә.
(11 нче һәм 1 класс укучылары бергә кыңгырау шалтырата.)
30.08.2019
1 сентябрь – Белем бәйрәме!
Музыка фон “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”
1. Һава салкыная бара,
Аяк басабыз көзгә.
Сары төстә яфраклар да
Чалына инде күзгә.
2. Хушлаштык ямьле җәй белән,
Үтте дә каникуллар.
Бүген бәйрәм – белем көне,
Мәктәпкә илтә юллар.
3. Гөжләгәндәй бал кортлары
Гөр килә мәктәп алды.
Шат тавышлар: кемнәр, кайда,
Ничек үткәргән ялны?
4. Кыңгырау да сагынгандыр,
Моң сарылган теленә,
Парта артына чакыра,
Әйдәп белем иленә.
5.Белем бәйрәмен алып килә
Кыңгыраулы сентябрь.
Кулларымда тере чәчәк,
Шатлыгымны син дә күр.
А.Б. Хөрмәтле укытучылар һәм укучылар! Барыгызны да Белем көне белән котлыйбыз! Шушы минутта меңәрләгән укучылар безнең кебек үк мәктәпкә килде. Йөзләр балкый, күзләрдә нур, йөрәкләрдә дәрт. Без туган мәктәбебезгә белем алу теләге белән аяк басабыз һәм һәр уку көнебез шулай якты, матур булсын иде дип телибез.
А.Б.1 сентябрь — Белем көне генә түгел ул, ә туган көн дә. Чөнки бу көнне яңа өметләр, яңа планнар, яңа омтылышлар туа. Бу өметләрнең аклануы, омтылышларга ия булуыбыз тик үзебездән генә тора. Республикабызның, илебезнең киләчәге — безнең кулда.
А.Б. Бәйрәм белән котлау өчен сүз мәктәп директоры Гыйззәтуллин Булат Нәфик улына бирелә.
(Директор котлавы)
6. Укытучы, мәктәп – бу ике сүз
Күнелемдә яши янәшә,
Мәктәбем, дип әйткән чакта
Укытучым, дип, йөрәк эндәшә.
7. Укытучы, якты кояш кебек,
Күңелемне назлап жылыта.
Авыр чакта ярдәм кулы суза,
Сабыр сүзе белән юата.
8. Белем тауларының үрләренә
Житәкләшеп тагын менәрбез.
Сезне матур чәчәкләргә тиңләп,
Гөлләмәләр бүләк итәбез.
Музыка астында укытучыларга чәчәкләр тапшыру.
А.Б. Безнең бәйрәмебез түрендә бүген чал чәчле хөрмәтле ветераннарыбыз. Аларны исән-сау килеш бәйрәмебез түрендә күрергә без бик шатбыз. Алар өчен дә мәктәпкә килү яшьлекләрен искә төшерүче күңелле вакыйгадыр дип уйлыйбыз. Хәзер аларның үзләренә дә сүз бирик. (Ветеран укытучылар сүз әйтә)
Җыр (укытучыларга багышланган)____________________________________
Җыр
1)Язгы кояш нурын сипкэн кебек
Яктыртасын барыр юлымны
Акыл кочен остэп хислэренэ
Олэшэсен йорэк жылынны.
КУШУкытучым, белем биреп
Хэр чак алга эйдисен
Кунеллэрне кунеллэргэ
Жеплэр бн бэйлисен.
2)Гел дореслек синен кузлэрендэ
Гел ихласлык синен жанында
Кояш тирэсендэ эйлэнгэндэй
Укучылар хэр чак янында.
3)Гадел саф йорэкле укытуым
Зур хормэткэ лаек кеше син
Паклык остэп бала кунеленэ
Безгэ урнэк булып яшисен.
А.Б.Бәйрәмебездә 1 сентябрь көнен зур түземсезлек белән көтеп алган нәни дусларыбыз – 1нче сыйныфка укырга керүче балалар да катнаша. Әйдәгез, беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүчеләрне алкышлап бирегә чакырыйк.
Беренчеләрнең чыгышлары
1. Чәчәкләр тотып кулга
Без чыктык озын юлга
Һәркем белә әлбәттә
Без барабыз мәктәпкә.
2. Мәктәпкә озаткан чакта
Әбием кочып сөйде
Алдынгы булырга тырыш
Б
Оценить
2451
Содержимое разработки
1 сентябрь – Белем бәйрәме!
Музыка фон “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”
Һава салкыная бара,
Аяк басабыз көзгә.
Сары төстә яфраклар да
Чалына инде күзгә.
Хушлаштык ямьле җәй белән,
Үтте дә каникуллар.
Бүген бәйрәм – белем көне,
Мәктәпкә илтә юллар.
Гөжләгәндәй бал кортлары
Гөр килә мәктәп алды.
Шат тавышлар: кемнәр, кайда,
Ничек үткәргән ялны?
Кыңгырау да сагынгандыр,
Моң сарылган теленә,
Парта артына чакыра,
Әйдәп белем иленә.
5.Белем бәйрәмен алып килә
Кыңгыраулы сентябрь.
Кулларымда тере чәчәк,
Шатлыгымны син дә күр.
А.Б. Хөрмәтле укытучылар һәм укучылар!Барыгызны да Белем көне белән котлыйбыз! Шушы минутта меңәрләгән укучылар безнең кебек үк мәктәпкә килде. Йөзләр балкый, күзләрдә нур, йөрәкләрдә дәрт. Без туган мәктәбебезгә белем алу теләге белән аяк басабыз һәм һәр уку көнебез шулай якты, матур булсын иде дип телибез.
А.Б.1 сентябрь — Белем көне генә түгел ул, ә туган көн дә. Чөнки бу көнне яңа өметләр, яңа планнар, яңа омтылышлар туа. Бу өметләрнең аклануы, омтылышларга ия булуыбыз тик үзебездән генә тора. Республикабызның, илебезнең киләчәге — безнең кулда.
А.Б. Бәйрәм белән котлау өчен сүз мәктәп директоры Гыйззәтуллин Булат Нәфик улына бирелә.
(Директор котлавы)
6. Укытучы, мәктәп – бу ике сүз
Күнелемдә яши янәшә,
Мәктәбем, дип әйткән чакта
Укытучым, дип, йөрәк эндәшә.
7. Укытучы, якт
ы кояш кебек,
Күңелемне назлап жылыта.
Авыр чакта ярдәм кулы суза,
Сабыр сүзе белән юата.
8. Белем тауларының үрләренә
Житәкләшеп тагын менәрбез.
Сезне матур чәчәкләргә тиңләп,
Гөлләмәләр бүләк итәбез.
Музыка астында укытучыларга чәчәкләр тапшыру.
А.Б. Безнең бәйрәмебез түрендә бүген чал чәчле хөрмәтле ветераннарыбыз. Аларны исән-сау килеш бәйрәмебез түрендә күрергә без бик шатбыз. Алар өчен дә мәктәпкә килү яшьлекләрен искә төшерүче күңелле вакыйгадыр дип уйлыйбыз. Хәзер аларның үзләренә дә сүз бирик. (Ветеран укытучылар сүз әйтә)
Җыр (укытучыларга багышланган)____________________________________
Җыр
1)Язгы кояш нурын сипкэн кебек
Яктыртасын барыр юлымны
Акыл кочен остэп хислэренэ
Олэшэсен йорэк жылынны.КУШУкытучым, белем биреп
Хэр чак алга эйдисен
Кунеллэрне кунеллэргэ
Жеплэр бн бэйлисен.2)Гел дореслек синен кузлэрендэ
Гел ихласлык синен жанында
Кояш тирэсендэ эйлэнгэндэй
Укучылар хэр чак янында.3)Гадел саф йорэкле укытуым
Зур хормэткэ лаек кеше син
Паклык остэп бала кунеленэ
Безгэ урнэк булып яшисен.
А.Б.Бәйрәмебездә 1 сентябрь көнен зур түземсезлек белән көтеп алган нәни дусларыбыз – 1нче сыйныфка укырга керүче балалар да катнаша. Әйдәгез, беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүчеләрне алкышлап бирегә чакырыйк.
Беренчеләрнең чыгышлары
1. Чәчәкләр тотып кулга
Без чыктык озын юлга
Һәркем белә әлбәттә
Без барабыз мәктәпкә.
2. Мәктәпкә озаткан чакта
Әбием кочып сөйде
Алдынгы булырга тырыш
Бәбкәчем берүк диде.
3.Кичә әни белән бергә
Әзерләдек сумканы.
Пеналыма тезеп куйдым
Карандаш һәм ручканы.
4. Әтием дә , әнием дә,
Бу көнне бик көттеләр.
Балалардай дулкынланып
Мине озата килделәр.
5.Өлкән дуслар шаярталар,
Ә без ачуланмыйбыз.
-Чәчәкләр артыннан , — диләр
Күренми бит буегыз.
6.Исәнме, мәктәп, исәнме!
Без сине сагынып беттек.
Сентябрь ае җиткәнен
Түземсезләнеп көттек.
Җыр ( 1 сыйныфлар) _______________________________________
А.Б. Мәктәп еллары – кеше гомеренең кабатланмас бер мизгеле. Шуңа күрә баланың мәктәпкә килү көне – ул зур бәйрәм Мәктәптә уку дәверендә, укытучы белән янәшә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торучы якын кешеләр — әти-әниләр дә катнаша. Сүзне аларга бирәбез.
(Ата-аналар котлавы)
9.Бүген башлап басасың син
Олы белем юлына.
Белем дөньясына ачкыч-
«Әлифба” ал кулыңа.
«Әлифба”гыз – алтын ачкыч,
Аны ихлас укыгыз.
Белем белән коралланып,
Галәмнәрне байкагыз!
(Әлифбалар таратыла)
Беренчеләрнең әлифба турында шигыре.
1.Хәрефләр дә өйрәнербез,
Сүзләр төзеп укырбыз.
Сагынып көткән мәктәптә без
Бик күп дуслар табарбыз.
2.Без әле беренче тапкыр
Дәресләргә барабыз.
Дәфтәр-китапны барлап,
Сумкаларга салабыз.
3.Язарга без өйрәнербез
Ручка тотып кулларга.
Хәрефләрне тезәрбез без
Бик тырышып юлларга.
4.Дус, тату, матур яшәүнең
Серенә төшенербез
Бик тырышып укыганда
Уңышка ирешербез.
5.Без мәктәпкә барабыз
Хәерле сәгатьләрдә.
И мәктәбем, өйрәт безне
Иң матур гадәтләргә.
6.Ант бирәбез әниләргә
Һәрвакыт сүз тыңларга
Мәктәптә дә, тормышта да
Яхшы кеше булырга.
Чыгарылыш класс укучысы
10 .Иренмичә, ялкауланмый
Укыгыз фән илендә.
Китапларны ачыр өчен
Ачкыч бирәбез сезгә. (Ачкыч һәм бүләк тапшырыла)
11. Хәерле юл, мәктәп иленә !
Төкле аяк белән керегез.
Алда сезне күп могҗиза көтә,
Сау – сәламәт укып бетегез.
12. Бу якты йорт сезнең бәхет өчен,
Бу китаплар сезгә нур чәчсен!
Эчләрендә булган әйбәт сүзләр
Иптәш булып сезгә эндәшсен.
Жыр (Мәктәп турында ___________________________________
Иң яраткан бер бина ул
Һәрберебез куңлендә.
Белем чишмэ безнең башы
Гомеребез турендә.
Мәктәп, мәктәп
Сина бу җыр мәдхия булсын инде.
Мәктәп, мәктәп сине кочар
Кочагым моң җыр иле.
Тормыш бездән кемнәр ясар
Без әлегә өлгеләр.
Алда кемнең кем булуын
Безгә мәктәп билгеләр
Язмыш дилэр үзе белә
Безнең ниләр күрәсен.
Ә мин хаман сиңа укыйм
Изге теләк сүрәсен.
13. Кояшның да бүген йомшак нуры
Сезне бирегә сөеп китерде.
Алыгыз сез гыйлем хазинәсен
Һәм үсегез гөлләр шикелле!
14.Бездән сезгә шул теләк:
Белегез укуның кадерен,
Ертмагыз дәфтәр битләрен,
Саклагыз китапны кадерләп.
Пөхтә булсын киемегез,
Таза булсын кул һәм битегез!
15.Курыкмагыз һич бер эштән – кыю булыгыз!
Изгелекле булыгыз,
Кешелекле булыгыз!
Олыларны хөрмәтләп,
Гел рәхмәтле булыгыз!
16 . Чакыра, тагын чакыра
Кыңгырау классларга.
Бүгеннән – Белем көненнән
Уку елы башлана!
(1нче сыйныф укучысы түгәрәк буйлап әйләнеп кыңгырау чыңлата.)
Музыка куела.
Укытучы
Менә бәйрәмебез ахырына да якынлашты.
Хушлашмыйк без, бары саубуллашыйк,
Очрашырбыз җае килгәндә.
Бер-беребезгә сәлам биреп китик,
Очрашканда яки күргәндә.
Хөрмәтле укытучылар, укучылар, килгән кунаклар! Көннәрегез имин үтсен, кайгы хәсрәт күрмәгез! Киләсе очрашуларга кадәр сау-сәламәт торыгыз!
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/369838-scenarij-k-1-sentjabrja
«Свидетельство участника экспертной комиссии»
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
Сентябрь 2018 ел
( Җыр “ Белем бэйрэме ”)
Сөмбел
Көмеш кыңгыраулы сентябрем,
Ачып җибәр серләр дөньясын.
Без бәхетле: йөрәк җырын,
Яшьлек җырын дөнья тыңласын.
Хәерле көн!
1алып баручы:
Исәнмесез, кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр hәм мөхтәрәм кунаклар!
2алып баручы:
Бездә бәйрәм бүген – беренче сентябрь! Ул – белем бәйрәме, ул – тынычлык бәйрәме, ул – беренче кыңгырау бәйрәме!
Алып баручылар бергә:
Бәйрәмнәр котлы булсын!
“Мәктәп вальсы” яңгырап тора.
2а.б. Барыгызны да шушы бәйрәм белән котлыйбыз! Яңа уку елында барыбызга сәламәтлек; укучыларга яңадан-яңа уңышлар; укытучыларга сабырлык; әти-әниләребезгә шатлык-куанычлар гына телибез!
1а.б. Тукта-тукта әле_____________барыбызга дип әйтәсең дә, монда 9 нчыләр күренми түгелме соң?! Кая киткән болар, әллә беренче сентябрь икәнен онытканнармы?
2.а.б. Кара, чынлап та, арабызда 9 нче сыйныф укучылары юк икән бит. Әллә җәй буе бик тырышып эшләп, арып-талчыгып, йоклап калганнармы?
1а.б. Юктыр, йоклап калмаслар. Беләсеңме нәрсә???… Алар ОГЭдан куркып качканнар! Әйе, әйе! Аларның бит быел ОГЭ бирәсе еллары килеп җитте!
2.а.б. Алай дисәң, бик курка торганнарга ошамаганнар иде бит, узган ел бик гайрәтле булып күренгәннәр иде.
1а.б.Һе, алай димә, ОГЭ дан бөтен кеше дә курка: әти-әниләр дә, хәтта укытучылар да!
2а.б. Минем әби курыккан эш хәерле була, ди. Куркып торсыннар, курыккач, ныгытып укырлар. Ә чынлап торып укыган кеше бирә дә бирә инде ул ОГЭ дигәннәрен!
9 сыйныфлар чыга.
1 укучы
Кем әйтте безне куркалар, дип? Бәйрәмгә матуррак киенеп килик дип, озаклап әзерләнеп яттык, шуңа гына соңгарак калдык без. Ни генә дисәгез дә, быел без мәктәпнең йөзек кашлары бит!
2 укучы.
Ә ОГЭга килгәндә, бирәбез без аны, менә әйткәннәр иде диярсез, укыйбыз да, бирәбез дә, алла бирса!
1а.б. Амин, шулай булсын!
“ ” җыры )
1алып баручы:
Балалар килә мәктәпкә
Хушлашып җәйләр белән.
Көз башы гөлдә, чәчәктә —
Тәбрикли бәйрәм белән.
1алып баручы:
Әйдәгез, әле безнең мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керүче нәни дусларыбызны hәм аларның класс җитәкчесе Хисамова Зөлфия Минзөфәр кызын зур алкышлар белән каршы алыйк.
(1нче сыйныф укучылары керә)
2алып баручы:
Менә алар: Ашуров Азиз, Даутов Сәмир, Нуруллин Нәргизләр.
-Исәнмесез, кадерле дусларым! Хуш киләсез. Сез бүген “Белем иленә” сәяхәткә китәрсез. Сер итеп кенә әйтәм – ул тылсымлы ил. Анда сез хәрефләр, саннар, сүзләр белән танышырсыз.
2алып баручы:
Иң матур, иң гүзәл “Әни”, “Туган ил”, “Тынычлык” дигән сүзләр шул илдә яшиләр. Сез укырга, язарга өйрәнерсез, ерак илләргә сәяхәт итәрсез.
Ә 9 нчылар быел соңгы елларын укып, мәктәп белән саубуллашалар.
2 нче алып баручы: – Хәзер 1 нчеләр өчен кыңгырау шалтыратабыз да, аларны 9 нчылар үз классларына озаталар. Каяле кыңгырау (эзли).
1 нче алып баручы: – Туктале, тукта, ашыкма, сабыр ит! Без 1 нчеләрне сынап карамадык бит әле!
2 нче алып баручы: – Әйе, алай булгач иң башта 9 нчыларны сынарга кирәк!
1 нче алып баручы: – Ярар, әйдә, синеңчә булсын!
1 нче алып баручы: – Әйдәгез, тикшереп карыйбыз. Без сезгә сораулар бирәбез, сез җавап бирерсез, башладык!
2 нче алып баручы: – 1. Безне кем бертуктаусыз: «Нигә? Ни өчен?» – дип яңгыраган сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап табарга өйрәтте? (Укытучы)
1 нче алып баручы: – 2. Кем үзенең тавышьи җәлләмичә еллар буе да башка сыймаган әйберне бер тәнәфес эчендә башка сеңдерергә тырыша? (Укытучы)
2 нче алып баручы: – 3. Кем безне урам һәм телевизор йогынтысыннан коткару өчен 7-8 сәгатьлек өй эше уйлап таба? (Укытучы)
1 нче алып баручы: – 4. Кем әти-әниләргә безнең уңышлар турында сөйләмичә бер генә көн дә яши алмый? (Укытучы)
2 нче алып баручы: – 5. Кемгә БЕР ЭШ КӨНЕНДӘ тәрбияче, җәмәгать эшлеклесе, рәссам, психолог, космонавт, артист, диктор, режиссер, психотерапевт булырга туры килә? (Укытучы)
1 нче алып баручы: – Әлбәттә, безнең хөрмәтле укытучыларыбыз!
Жыр “ “
2 нче алып баручы: –
Әй, мәктәбем, хәерле юл теләп,
Белем ишекләрен ачтың син.
Юлыбызны гүзәл итәр өчен
Якты маяк булып балкыйсың.
1 нче алып баручы: –
Көмеш кыңгыраулы сентябрем,
Ачып җибәр серләр дөньясын.
Без бәхетле йөрәк җырың,
Яшьлек җырын дөнья тыңласын.
2 нче алып баручы: –
Чәчәкләрдән җем-җем итеп,
Якты нурлар бөркелә.
Бүген һәрбер укытучыга
Рәхмәт әйтәсе килә:
1 нче алып баручы:
— Безгә белем биргән өчен,
— Кадерләп үстергән өчен,
— Назлы карашыгыз өчен,
— Дөрес тәрбиягез өчен,
— Барсы, барсы, барсы өчен
Бергә: Рәхмәт Сезгә, укытучы!
2 нче алып баручы:
Укытучым, йөрәк җылыгыз
Безне мәңге җылытачак.
Юлыгызга келәм итеп
Чәчәк җыйдык кочак-кочак.
2 нче алып баручы:
Алыгыз Сез бүген, бүләк итеп,
Чәчәкләрнең шушы бәйләмен.
Каршылагыз тагын бик күп еллар
Бүгенгедәй Белем бәйрәмен!
1алып баручы:Хәзер сүзне бүген беренче кат мәктәпкә аяк баскан нәни дусларыбызга бирәбез.
Бию “Матрос”
Без җилдә чыныгып,
Кояшта янганбыз.
Дәү булып үскәнне
Сизми дә калганбыз.
Исәнме, и мәктәп!
Сагынып беттеңме?
Укырга килгәнне
Зарыгып көттеңме?
Җәй көне үзеңә
Күңелсез булгандыр,
Ялгызың калганга
Күңелең тулгандыр.
Без килгәч, бүгеннән
Күңелле булачак.
Класслар моннан соң
Гел гөрләп торачак.
Туйганчы уйнар идем дә,
Минем шул вакытым тар:
Иртәгә “5”ле алырга
Мәктәпкә барасым бар.
– Дусларым, Сезгә әле күп нәрсәләр таныш түгел, ләкин БЕЛЕМ ИЛЕНӘ керү өчен — СЕРЛЕ АЧКЫЧ бар. Ул ачкычны кулга төшерү өчен Сезне сынаулар көтә. Ягез, сез әзерме? Иң башта МӘКТӘПКӘ НИЛӘР АЛЫП БАРЫРГА КИРӘК ИКӘН?—шуны ачыклап китик. Мин сорыйм, сез җавап бирерсез, килештекме? Сез миңа булышырсыз. Кирәген алырбыз, кирәк түгелен ташлап калдырырбыз. «Яхшылык»ны үзебез белән алабызмы?
“Начарлык”ны алабызмы?
-Җыр — биюләрне алабызмы?
-Күңелле уеннарны алабызмы?
-«Тәртипсезлек»не алабызмы?
-2 ле белән 1 лене алабызмы?
-«Тылсымлы сүзләр»не алабызмы?
Нинди ТЫЛСЫМЛЫ СҮЗЛӘР беләсез икән, я әйтеп карагыз әле! Әйдәгез, үзем башлыйм: ~ Сәлам, дуслар! – дисәм, Сез ничек исәнләшерсез? –ИСӘНМЕСЕЗ!
-
Ә кайтып киткәндә: -САУ БУЛЫГЫЗ! – дибез, әйеме?!
– Килгән кунакларны каршы алганда: — ХУШ КИЛӘСЕЗ, РӘХИМ ИТЕГЕЗ! –дибез.
–Иртән торгач әти-әниеңә, якыннарыңа ни дибез икән? – ХӘЕРЛЕ ИРТӘ!,
Ә кич йокларга ятканда: -ТЫНЫЧ ЙОКЫ, ТӘМЛЕ ТӨШ! –дибез.
–Сезгә яхшылык эшләгән кешегә ни дибез? – РӘХМӘТ! – Бик яхшы! Булдырдыгыз. Менә сезгә дуслар Белем ачкычы. Мин аны апагызга тапшырам, ул сезне белем иленә озатыр.
1алып баручы:
Ә хәзер сәхнәбез түренә – директорыбыз Хабибуллина Рузалия Наил кызын чакырабыз.
(Директорның котлау сүзе).
2алып баручы:
Рәхмәт сезгә, кунаклар!Ә хәзер кыңгырауны чылтыратабыз да дәресләрне башлыйбыз.шулаймы _______________, .
1алып баручы:
Балалар, туктагыз әле, hич тә көтелмәгән хәл килеп чыкты. Икелия фәннәрне әсир итеп алган,кыңгырауны урлап киткән.
2алып баручы:
Фәннәр дә,кыңгырау да булмагач, без яңа уку елын башлый алмыйбыз бит. Әлифбасыз без укырга да өйрәнә алмабыз инде. Әнә Икелия фәннәр белән үзе дә монда килә.
Икелия:
Тизрәк атлагыз, хәзер сез миңа буйсынасыз!
Математика (богауланган хәлдә):
Ай-ай! Богаулардан кулларым бик тә авырта.
Әлифба:
Икеленең кара көче күзләремне күрмәс итте (күзе бәйләнгән).
Физкультура (таякка таянгач):
Билемне тәмам имгәтте бу явыз Икелия.
Икелия:
Минем көчемә тәмам ышандыгызмы инде?
Укучылар, бүгеннән укулар булмаячак, сезгә үзегез теләгән кадәр каникуллар бирәм. Минем патшалыгымда балалар еш дәрес калдыралар, дәрескә соңга калалар, бары тик начар билгеләр генә алалар, мәктәптә hәрвакыт чабып йөриләр.
Бик җиңел hәм күңелле яшәргә теләсәгез, “2”ле патшалыгына рәхим итегез!
Укучы:
Юк, Икелия, сиңа безең арада урын юк. Фәннәрне тизрәк азат ит, үзең безнең арадан чыгып кит!
Икелия:
Балалар, биргән сорауларга җавап бирә алмасагыз, hәммәгезне фәннәрегез, кыңгыравыгыз белән бергә Белемсезлек патшалыгына алып китәм.
Беренче табышмак:
Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың.Нәрсә бу?
Укучылар:
Мәктәп.
Икелия:
Дөрес. Әйдәгез әле мин сезгә икенче табышмак әйтәм.
Кәкре-бөкре сызылган,
Хәрефләре сыгылган,
Асты бар, өсте бар,
Тырма кебек теше бар.
Укучылар:
Язу.
Икелия:
Ай-ай! Бу табышмакның да җавабын дөрес әйттегез. Ярар, өченче табышмакны әйтәм, игътибар белән тыңлагыз:
Агач түгел – тегелгән.
Тун түгел — тегелгән.
Укучылар:
Китап.
Икелия:
Җиңелдем, җиңелдем! Минем кара сихерем юкка чыкты. Фәннәрне үз арагызга алыгыз, мәгез кыңгыравыгызны, сез миңа иш түгел. Миңа начар балаларны башка мәктәптән эзләргә туры килер инде.
(Мәйданнан туп-туры капкага юнәлә).
1алып баручы:
Сау бул, Икелия. Ә без бәйрәмне дәвам итәбез.
Жыр « «
1алып баручы:
Хәерле сәгатьтә, нәни дусларыбыз!
Сабыйларның тәүге адымнары
Зур тормышка тәүге юл башы.
Котлы булсын тәүге адымың, сабый,
Зур бәхетләр булсын юлдашың!
1алып баручы:
Чакыра, тагын чакыра
Кыңгырау классларга
Бүгеннән Белем көненнән
Уку елын башларга.
2алып баручы:
Сабыйларны тәбрик итеп бүген
Мәктәпләрдә чыңлый кыңгырау
Туган илнең зәңгәр күген иңли
Алтын көздә көмеш кыңгырау.
(Кыңгырау шалтырый).
1алып баручы:
Белем бәйрәменә багышланган тантананы ябык дип игълан итәм.Ә хәзер классларыгызга рәхим итегез!
Предложите, как улучшить StudyLib
(Для жалоб на нарушения авторских прав, используйте
другую форму
)
Ваш е-мэйл
Заполните, если хотите получить ответ
Оцените наш проект
1
2
3
4
5