Бөек
Җиңүнең 75 еллыгын каршылап
(класстан
тыш чара)
Сугыш
урлаган балачак
Низамутдинова
Лилия Габракиповна,
татар
теле hәм әдәбияты укытучысы.
“Сугыш урлаган
балачак”
У. Хәерле
көн, кадерле кунаклар, хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, хәерле көн,
милләтебезнең киләчәге булган укучылар! Бүгенге очрашуыбызны нәкъ менә шул
рәвешле — хәерле көн теләп башлыйсыбыз килә. Хәерле, димәк, игелекле; хәерле,
димәк, изге; хәерле көн дигәндә, көннәребезнең исән-имин үтүен телибез, хәерле
төн, дигәндә, төннәребезнең тыныч, хәвефсез булуын телибез. Тарихи
сәхифәләребез мондый көннәрнең, мондый төннәрнең кадерен белергә гыйбрәтле
сабаклар биреп өйрәтә. Афәтле еллар хатирәсе күкләр аязлыгын, балалар елмаюын
җитдирәк бәяләргә кирәклегенә төшендерә.
Г. Җитмеш биш ел элек элек илебезнең тыныч тормышына фашистларның явыз
кулы сузыла. 1418 көн буена халкыбызның батыр улллары һәм кызлары Бөек Җиңүне
якынайту өчен фидакарь хезмәт куялар, сәламәтлекләрен, гомерләрен кызганмыйлар.
Халык батырлыгы турындагы хәтер — безнең өчен рух тәҗрибәсе, яңа буынның бөек
казанышларга ихтирам күрсәтүе.Бөек Җиңүнең 75 еллыгы якынлаша. Безнең бүгенге
очрашуыбыз Бөек Ватан сугышы ветераннары алдында баш июебез булып ирешсен иде.
У.
Без сезгә — гомумән барыбызга да якты кояшлы көннәр hәм уңыш телибез. Бүген
безнең сыйныфтан тыш чарабыз сугыш чоры балаларына багышлана. Вакыт яраларны
төзәтә, диләр.Ә аларның яралары нигәдер төзәлми….
Әлеге чараны үзе дә сугыш чоры баласы
булган Рәшит Гәрәй шигыре белән башлап җибәрәсем килә.
Сугыш чыккан көнне хәтерлим мин,
Бүгенгедәй ачык хәтерлим.
Күзе яшьле, hаман көлеп торган
Йөзе кырыс иде әтинең.
Кайсыбызны кочып йокласын ул,
Ничек дүрткә бүлсен бер төнне?!
Әй, син,тормыш, нигә гел-гел шулай
Аямыйсың икән беркемне?
Төшендәме күреп уянды ул
Олаучылар атлар җиккәнне:
«Балаларым»- диде, бүтән бер сүз
Әйтер өчен көче җитмәде.
Кабатлады микән аерылганда:
«Балаларым, боек булмагыз…»
Ә калганын авыл башындагы
Ялгыз каеннардан сорагыз.
Р.Гәрәй
Музыкаль
номер “Каеннар шаулый” (Гульсина Н.)
Сез күрәсез укучылар безгә кунаклар да
килгән. Алар белән таныштырып үтәм.
1. Озак еллар шушы җирлектә җитәкче органнарда эшләгән, бүгенге көндә Ветераннар советы рәисе Минегулов Р.Б.,; музей җитәкчесе Габбасов Р., Галяутдинова Б., Габбасова З.
1941 нче ел.
Июнь… Илебез, Европада кызып барган сугыш ялкынының безнең илебезгә кагылмасына
ышанып, тыныч тормыш белән яши иде.
(За сценой)Левитан
тавышы яңгырый, радио аша сугыш игълан ителә.
Сугыш
башлану хәбәрен Бузат авылы халкы юл төзелешендэ
ишетәләр..
Бу хәбәрне авыл советы председателе
Асадуллин Каюм житкерә. Хәбәр авыл халкына шундый авыр
тәэсир итә ки, сугышның чыннан да куркыныч булуы шушы хәбәрдән соң гына
гәүдәләнә. Җыйналган авыл халкы акрынлап өйләренә тарала һәм сугышка
китүчеләрне озатырга әзерләнә башлый.Шушы көнне үк авылыбызның 7 ир-атын сугышка
озаталар. Хатыннары, туганнары Тәнү үренә кадәр
озата бара.
Сугышка
озату күренеше (Ралиф абый)
Сугыш! Күпме михнәт, күпме кайгы китерде ул кешеләргә. Күпме бала
әтисез, күпме хатын ирсез, күпме ата-ана балаларсыз калды! Күпме яшь түгелде?!
Күпме авыллар, шәһәрләр җимерелде? Күпме кешенең йөрәге әлегә кадәр әрни, чөнки
алар үз балаларының, туганнарының хәтта кайда күмелүләрен белми. Илебездә тол
калган хатыннарның , әтисез калган балаларның санын санап бетергесез. Әти назын
күрмичә үскән, “әтием” дип әйтергә кешесе булмаган балаларның йөрәге гомер буе
әрнегән. Аның өстенә ачлык… Ничек түзгәннәр дә, ничек җиңеп чыкканнар?! Алар
көчле рухлы булганнар.
Без сугыш турында китаплардан, кинолардан гына беләбез. Кайберләребез
әби-бабаларыбыз сөйләвеннән белә. Бүген без кичәбезгә тыл эшчәннәрен, сугыш
чоры балаларын очрашуга чакырдык. Алар сугышның нәрсә икәнен, нинди газаплар
китергәнен бик яхшы беләләр. Ә без игътибар белән тыңлыйк һәм үзебезне борчыган
сорауларыбызны әзерлик. Хәзер сүзне аларга бирәбез. (Килгән апалар чыгыш ясый)
Эх, апалар, сугыш елларында
Теңкәгезә тиде авырлык.
Заман авырлыгын күтәрергә,
Зур кайгылар баштан уткәрергә,
Кайдан тылсымлы көч
таптыгыз да
Кайдан алдыгыз сез сабырлык?!
Сезнең сабырлыкка, батырлыкка
Мәңге-мәңге хәйран калырлык.
Хөрмәтле
ветераннар, тирән эчтәлекле чыгышларыгыз өчен бик зур рәхмәт. Сезгә исәнлек-саулык,
озын, бәхетле, шатлыклы гомер телибез!
“Әти”
сүзен әйтеп үсмәдек без,
Белмим
аннан авыр ни барын?!
Боекканда
җыелып укый идек
Әткәбездән
килгән хатларны
Бәхетлеләр
күреп күзебез янса-
Әни
безгә андый чакларны
Укый
иде йөзләр яктырганчы
Әткәбездән
килгән хатларны.
Суык
булса безгә, әни тагын
Шул
ук сандык төбен актарды:
Җаннар
җылынганчы укыдык без
Әткәбездән
килгән хатларны.
Озата
барды безне гомер буе
Әткәбезнең
фронт хатлары.
Алар
безне түбән төшүләрдән,
Хурлык
эчүләрдән саклады.
Фронт хатларын әгәр бергә җыйсаң,
Торыр иде мең-мең томнардан.
Булыр иде бәлки хаталары,
Булмас иде әмма бер ялган.
Ул хатларда егет хыяллары,
Тере сүзе, тере сөйләше,
Әниләрнең көне-төне укып,
Өмет булып тамган күз яше.
Солдат хатын әгәр бергә җыйсаң,
Туар иде моңа кадәре
Һич булмаган,Һәм булмаячак
Җан тетрәткеч йөрәк әсәре…
(Риф Мифтахов)
Солдат хатлары… Күз алдыгызгы китерегез: кыска гына ял
вакытында солдат окопта яки блиндажда, кәгазен калай төбенә яки тез башына
куеп, хат яза. Дошманга булган ачы нәфрәте дә, Туган илгә булган көчле
мәхәббәте дә, сугыш авырлыгы, яраларының сызлавы, иптәшләренең һәлак булу
кайгысы- барысы да шушы хатка сыеп беткән. Бу кечкенә генә кәгазьдә дошманны
чигендереп алган шәһәрләр һәм авыллар турында сөйләнә. Солдат язып беткән хатын
бик пөхтәләп, өчпочмакка төрә, адресын яза һәм кыр почтасына илтеп сала. Шулай
ул, иң изге теләкләрен әйтеп, гаиләсенә сәлам хаты җибәрә.
Хатлар
укыла. (Музейдан алынган)
Ана.
Улым!.Газизем, бердәнберем! “Мин бик тиз кайтырмын, әни” дип елмая-елмая чыгып
киттең дә- югалдың. Кайтмадың шул. Әтиең белән бик еракта калдыгыз. 75 ел сезне
көтәм.75 ел, 75 көн генә тугел бит ул. Балам, күз нурым, кышкы озын төннәрдә
сугыштан язган бердәнбер хатыңны укып юанам.
Һәйкәл
тавышы.
Исеңдәме, әнкәй,
мине озатып,
Авыл күмелгәнче
бардың да,
Хәлсез кулларыңны
салмак кына
Болгый-болгый
карап калдың да,
Әрнетмәскә теләп
мине, шунда
Елавыңнан үзең тын
булдың,
Тик шулай да,
күзең сөртер өчен,
Яулык почмагына
тотындың.
Ана.
Син яраткан
җырларымны җырлап,
Күңелемне әзрәк
юатам.
Син дә кушылып
минем белән
Җырлашасың кебек ерактан.
Музыкаль
номер “Бер кайтмасам, әнкәй бер кайтырмын”
Сугыш беткәнгә дә 75 ел
тула, әмма аның дәhшәте – көл булган шәhәр авыллар өстендә, яу кырыннан кайтмый
калган ир- егетләр , әти- бабалар каберлегендә. Аның сары сагышы әтисезләр
йөзендә. Алар сугыш дигән ачы хәсрәтнең фаҗигасен туганнан ук тоеп, үз күзләре
белән күреп, ачлык- ялангачлыкның ни икәнен татып үскән. Алар утлы елларда
туган балалар. Шуңа күрә сабыр, нык алар.
Сынаган
аларны бу дөнья ! Утларына салып яндырса да, бозларына салып туңдырса да ,
сындырмаган, шөкер бу дөнья! Туйдырмаган ләкин бу дөнья!
Ә
бит сындырырдай итеп сынаган…
hәр
өченче малай hәм кыз баланың әтисе , Ватанны фашизм коллыгыннан саклап, яу
кырында ятып калган. Әлбәттә, бүген моны- ач калган hәм дә ятим балаларның ул
чактагы хәлен – халәтен аңлавы кыен.
Шулай
сугыштан соң да аталы балалар ата- ананың тигез канаты астында җылыга
коенганда, алар сыңар канат астында «әти» дип әйтергә тилмергән. Япь- яшь
килеш канатлары каерылган чибәр хатыннар солдат ирләренә булган мәхәббәтне
гаҗәеп тугрылыкны соңгы сулышларынача саклаганнар. Аларны сагынып яшәгәннәр.
Шул хисләрне балаларына да күчергәннәр. Сугыш чоры әниләре hәм сугыш чоры
балалары – алар бүтән. Тормыш кыйммәтләрен алар башкача аңлый. Алар hаман көтеп
яши. Рәхмәт сезгә килгән кунаклар. Сезгә тыныч картлык, hәм тәүфыйклы оныклар
телисебез килә.
Бию “Аист на крыше”
Йомгаклау.
Әйе,
бу сугыш илебезгә күпме кайгы-хәсрәт, күпме күз яше китереп, күпме сабыйны ятим
калдырды, бәхеттән мәхрүм итте. Шулай булуга карамастан, Ватанга булган
мәхәббәт, тыныч, бәхетле киләчәккә ышаныч барысыннан да көчле булып, Бөек
Җиңүгә китерде.
Без
бәхетле чорда яшибез, якты мәктәпләрдә укыйбыз, белем алабыз, үзебез яраткан эш
белән шөгыльләнәбез. Җир йөзендә сугышлар кабатланмасын, алга таба да тыныч,
мул, матур тормышта яшәргә язсын иде безгә!
Тема: Җиңү көттек
Максат: Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан укучыларга патриотик тәрбия бирү;
сугыш чоры кешеләренең җиңүгә булган ышанычын, батырлыгын, рухи ныклыгын аңлату, фронтовик язучы – шагыйрьләр, авылдашларның Бөек Ватан сугышы елларындакүрсәткән батырлыклары, тырыш хезмәтләре белән таныштыру;
сугыш һәм тыл ветераннарына олы хөрмәт уяту, кешеләрне хөрмәт итү хисе тәрбияләү.
Материал һәм җиһаз: “Мәгариф” журналы, “Ачык дәрес”газетасы, хатлар,“Бөек Җиңүгә 75 ел”, 9 май плакатлары, “Алар илгә җиңү алып кайтты”, “Хәтер” китабы һәм башка сугыш турында язылган әдәби китаплардан күргәзмә, интерактив такта, проектор, компьютер.
Укытучының кереш сүзе.
(Әкрен генә музыка уйнап тора)
1941 нче елның 22 нче июнь таңы туып килә. Иртәнге сәгать 4. Якшәмбе көн. Бөтен халык тирән йокыда. Шушы тыныч иртәне бозып, илебезнең көнбатыш чикләренә фашист танклары үрмәләде, болыт төсле ябырылып очкан самолетлар шәһәр һәм авылларыбыз өстенә бомбалар яудыра башлады. Сугыш башланды!
(экранда видеофильмнан өзек күрсәтелә)
Укучы. Сугыш…Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган!
Укучы. Сугыш…Меңәрләгән шәһәрләр жимерелгән,жир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан,шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән.
Укучы. Яндырылганның, җимерелгәннең, таланганның исәбе юк. Немец лардан соң бер исән авыл, бер исән шәһәр калмый. Меңләгән шәһәр һәм поселоклар хәрабә хәленә китерелә. 700 меңнән артык авыл көлгә әйләндерелә. Ә халкы бөтен ачысын-төчесен татыды. Бик күп кешене Германиягә куалар.
“Солдатлар” җыры башкарыла
Экранда сугыш вакытыннан күренешләр күрсәтелә.
Укучы. Сугыш 1418 көнгә сузыла һәм анда 27 миллионнан артык совет кешесе һәлак була. Бу көн саен 19 мең кеше дигән сүз.
Укучы. Татарстаннан 560 меңнән артык кеше катнашты, аларның 250 меңнән артыгы кире әйләнеп кайта алмады, сугыш кырларында ятып калды. Дошманга каршы сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен 378 дән күбрәк якташыбызга иң югары мактаулы исем – Советлар Союзы Герое исеме бирелде, 29 сугышчы Дан орденының тулы кавалеры булды.
Укучы. Безнең Әлки районы Татар Борнае авылыннан 360 ир-егетебез сугышка китә һәм нәкъ яртысы- 180 ир-егет киое әйлнеп кайта алмый.
Аларны 1 минутлык тынлык белән искә алыйк эле ( 1 минут тынлык).
Ф.Кәрим “Партизан хатыны” шигырен 1 укучы башкара
Алып баручы . Әйе, сугыш кырындагы хәбәрләрне солдат хатлары аша белдгәннәр. Кош теледәй солдат хатлары! Күпме кеше тилмереп көткән аларны! Һәр гаиләгә килгән кайгыны да, шатлыкны да бергә кичергән халкыбыз. Кара пичәтле кош теледәй шушы кәгазь кисәге, бәгырьләрне өзеп, күпме авылдашлардан канлы яшь түктерә.
Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан
Китсәләр дә, алар кайтмады.
Алар өчен бары җилләр генә
Ачып-ябып йөри капканы.
Сугыш дигән авыр сүзне
Ишетәсем килми бер дә.
Сугышлар кирәк түгел безгә
Озак яшик әле бергә.
Тарих битләренә сызылып калган
Сөйли алмаслык вәхшилек.
Мәңге төзелмәс ул яралар
Алар бит гомерлек.
Кошлар сайравына кушылып
Шартладылар бомбалар
Ач-ялангач, ятим калды
Бер терәксез балалар.
Сабый гына идек ул елларда,
Җирләр сөреп, иген икмәдек.
Әткәйләрне сагнып елый-елый
Чүп утадык, башак чүпләдек.
Торып “кояш белән” көянтәләп
Су ташыдык тракторларга.
Йотып ачлык хисен, юандык без,
Тургай моңын тыңлап кырларда.
Тулпар атлар киткәч яу кырына
Үгез-тана керде тәртәгә.
Күпме малай үгез “дулавыннан”
Үксегәндер язгы иртәдә?!
Әниләр, әбиләр, без- үсмерләр
Урак урдык, бергә ярышып.
Истәлеккә кәкре урак эзе
Бармакларда калды ябышып.
Урган учмалардан көлтә бәйләп,
Сосланнарны бик күп тездек без.
Көнне төнгә ялгап, кырда эшләп,
Якынайттык җиңү көнен без.
“Һаман көтәм” җыры башкарыла
Укытучы сүзе: ир-атлар сугыш кырларында батырларча көрәшкәндә, тылда калган карт-коры, хатын-кызлар, үсмер балалар җиңүгә үз өлешен кертте: көнне төнгә ялгап, завод- фабрикаларда эшләде, үзе ач килеш фронт өчен икмәк үстерде, төн йокламый оекбаш- бияләйләр бәйләде, терлек үстерде, кием текте… Алар да фронтның алгы сызыгында булды. “Бар нәрсә фронт өчен, барысы да җиңү өчен” – тыл батырларының девизы менә шулай иде.
Күзләремә тирән эзен салган
Сугыш елларының шәүләсе.
Мәңгелеккә шаһит булып калды
Ятимлекнең кара пәрдәсе…
Йөзләремә сарылып, сеңеп калган
Үткән авыр еллар сулышы.
Төшләремә кереп эзәрлекли
Аерылуның ачы сагышы.
Йөрәгемне авыр яралады
Язмыш сынаулары ул чакта
Сагыш- моңнар, кайгы- хәсрәтләрем
Юлдаш булды миңа һәрчакта…
Күңелемдә яши төер булып
Сугыш йоткан авыр балачак.
Күзләремә кунган моңсу караш
Гомерем буе озата барачак.
Укытучы сүзе: Сугыш чоры балалары… Вакыт аяусыз. Җиңү көнен якынайткан ветераннарыбыз әкрен-әкрен арабыздан китеп баралар. Саклыйсы, кадерлисе иде аларны!
Укучы. Яз. Кар эри, табигать уяна. Кардан арчылган тау битләре күптән ямь-яшел инде. Зифа каен да сылу күлмәген киеп куйды. Алмагач чәчәк атарга җыена. Шомырт та шатлыгын эченә яшереп кала алмаган, кар шикелле ап-ак чәчәкләрен тизрәк безгә күрсәтергә ашыккан. Нинди матурлык, нинди гүзәллек!
Укытучы сүзе: Шундый көннәрнең берендә сугыш бетүен хәбәр итәләр. Халык ышанырга да, ышанмаска да белми. Сугыш инде беркайчан да бетмәс кебек тоела аларга. Шатлык, шатлык, шатлык…
Искә ала бүген Ватаныбыз
Шаулап үткән көрәш елларын.
Данлый, зурлый һәм хөрмәтли
Курку белмәс батыр улларын.
Җиңү көне, күктән күзем алмыйм,
Күгәрченнәр уйный очынып,
Зәңгәр күктә ап-ак канатлары
Көмеш кебек китә чагылып.
“Һәрвакыт булсын кояш” җыры башкарыла.
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 75 ЕЛЛЫГЫНА БАГЫШЛАНГАН “СУГЫШ ЧОРЫ БАЛАЛАРЫ” СПЕКТАКЛЕ
(141 нче гиназиянең 5 нче А сыйныфы укучылары катнаша.)
Айсылу ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА, Казандагы 141 нче гимназиянең югары квалификация категорияле мәктәптән тыш эшләр җитәкчесе.
Ильмира САЛИХҖАНОВА, Казандагы 141 нче гимназиянең югары квалификация категорияле туган тел һәм әдәбият укытучысы.
(Вакыйга Бөек ватан сугышы вакытында тылдага балалар йортында бара.)
Максат: Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан укучыларга патриотик тәрбия бирү; сугыш чоры балаларының җиңүгә булган ышанычын, батырлыгын, рухи ныклыгын аңлату, сугыш һәм тыл ветераннарына олы хөрмәт тәрбияләү.
Бурычлар:
белем бирүдә: укучыларга сугыш китергән кайгы – хәсрәт, бәхетсезлекләр турында аңлату; сугыш вакытында әти – әниләреннән, якыннарыннан аерылган балаларының ятимнәр йортындагы авыр тормышы белән таныштыру;
үстерелешле: балаларда кызыксынучанлыкны үстерү, сөйләм телләрен баету;
тәрбияви: әти – әниләргә карата кадер – хөрмәт, туган җиргә горурлык хисләре тәрбияләү.
Катнашалар: 10-12 яшьлек әти-әниләре, якыннары сугышка киткән балалар.
(Сугыш хәбәре, музыка, балалар чыгалар.)
Алсу. Әнкәй, әнием бәгърем!… Сез әниемне күрмәдегезме? Әнием… матурым….
(Вакыйга балалар йортында бара. Йөткергән тавышлар ишетелә. Сәхнәдә балалар, йөзләре белән тамашачыга карап, тәбәнәк урындыкларда утыралар.)
(Вова быргысын чистартып утыра. Йөткерә.)
Тәрбияче. Мә эчеп җибәр, җиңеләеп китәрсең. А ты опять свою трубу чистишь, пойдем со мной.
Вова. Эту трубу подарил мне папа. Она мне напоминает свою папу.
Ләйлә. Инде 3 ел вакыт үтеп тә китте… Әле кичә генә кебек бары да… Кәрим — минем абыем, ул шулкадәрле йомшак итеп кулымны кысты. Ә Мәдинә, ул минем апам. Апам матур итеп көлә иде. Ул — шәфкать туташы, аны госпитальгә шәфкать туташы итеп алдылар. Ул вакытта апама бары 15 яшь кенә иде. Госпиталгә эләгү аның хыялы булды, хыялы тормышка ашты. Абыемның җылы куллары.. Апамның матур итеп елмаюы…
Фирүзә. Ә минем апам — Гөлчирә. Ул да шәфкать туташы. Безнең әти — әниебез юк, кыскасы, мин хәтерләмим. Без аның белән икәүдән — икәү генә идек. Ул мине карый иде. Әле дә исемдә, апам матур итеп минем чәчләремне үрде, кысып кочаклады, ә мин аркама портфелемне асып, горур башымны югары күтәреп, мәктәпкә киттем.
Карина. (Урындыкка менеп басып) Ә мин, мин — генерал кызы! Моны сезгә беренче кабат кына сөйләвем түгел. Минем бар нәрсәм дә бар иде. Уенчыклар, китаплар, матур күлмәкләр. Нишләп, нигә бу сугыш? Кем аны уйлап чыгарган? Әтием янына барырга телим, аңлыйсызмы, әтием янына. Ул генерал!
Камилла. Генерал,генерал, а у меня ученый! Что ему там на войне делать? Нет он стал уже почти заслуженным. Я помню каҗдый, день каҗдую встречу с папой. Мы любили часами сидеть и пить чай со сладкими ватрушками. Мама всегда их стряпала к приезду папы из научной конференции. (Тәрбияче Вова белән сәхнәгә керә. “Рио – Рита” җыры музыкасы яңгырый.)
Камилла. Песня! “Рио Рита”! Ее пел папа! Анна Каримовна, спойте, пожалуйста, эту песню!
(Тәрбияче шул көйгә “Рио — Рита” җырын җырлый, балалар вальс бииләр. Самолёт очкан тавыш. Балалар куркалар, кычыралар, елыйлар.)
Тәрбияче. Ребята, вы впорядке?
Балалар. Да
Лера. Сколько можно уже?
Әдилә. Ә сез беләсезме, мин үземнең абыены бик ярата идем. Юк, мин аны хәзер дә яратам. Без аның белән вокзалда хушлашканда, ул миңа бик матур күлмәк алып кайтам диде. Менә мондый… путалы, бантиклы. Ләкин бу кайчан булыр, белмим.
Алсу. Ә мин, мин әнием белән әтиемә гел сокланып карый идем. Алар икесе дә шундый… искиткеч! Ә миңа: “Син — бердәнбер кызыбыз безнең, без сине бик яратабыз, үзеңне сакла, яхшы укы!”- диделәр. Ни өчен, ни өчен генә әтием фронтка китте? Әнием аңа: “Син уңган, батыр, син булдырырсың, җиңеп кайтырсың!” — диде. Ә син, син ник дәшмисең, син гел дәшмисең, синең әйтер сүзең юкмы?
Зәлия. Ә минем әнием кайда? Мин бөтенләй белмим. Шушы китабыма карыйм да, аны исемә төшерәм. Без аның белән кич буе китаплар укый идек.
Әсгать. Ә безнең бөтенләй башка тарих. Сугыш башланырга бер көн кала безнең әниләрне каядыр алып киттеләр.
Габдулла. (Әсгатьнең энесе.) Әни безгә: “Балакайларым, күрше апагыз белән калып торыгыз, барсы да яхшы булыр, без тиздән кайтырбыз”, — диде. Бу тиз кайчан булыр икән инде?
Лера. Каждый день одно и тоже…
Полина. А что не так? Мы с тобой с рождения в этом интернате, а у них есть история есть что вспоминать. А нам? Утро, завтрак, подъем, полдник, ужин, сон. Они мечтают, верят, что все будет хорошо.
Лера. Злая ты, я тоже мечтаю! Когда я вырасту куплю всем детям много, много еды, самые вкусные!
Полина. Девочки, мальчики, а давайте играть, вашу .. как она? Каз и уточку!
Балалар шатланышып: Чума үрдәк, чума каз!
(Чума үрдәк,чума каз уены.)
(Кыш. Балалар кышкы киемнәрдән, үзләренең урындыкларында утыралыр. Музыка.)
Камилла. Холодно.
Таһир. Ашыйсым килә
Тәрбияче. Син авырыйсыңмы? Хәзер мин сиңа кайнар су алып киләм.
Камилла. Смотрите! Красивое перешко! Если бы у меня было чернило, я бы, обязательно, написала пиьсмо.
(Талгын музыка. Балалар бер – бер артлы, каз канатын алып, һавада каурый белән хат язган хәрәкәт ясап, сөйлиләр. Сөйләгән берсе арткы планга китә бара.)
Карина. Исәнме, товарищ генерал, әткәем! Сиңа кызың Зөбәйдә хат яза . Сез сугышка киткәч, безне малайларны кызларны, балалар йортына җибәрделәр. “Сиңа ошыймы?” – дип сорасаң, “Әйе миңа ошый! Мин бик тәртипле, үземне гел яхшы тотам. Мин бит — генерал кызы!
Таһир. Әни һәм әти! Без сезне бик сагындык! Габдулланы карыйм, җылы киенәбез. Болай үзе бар да яхшы, безнең өчен кайгырмагыз!
Зәлия. Ә мин, әнием, синең белән укый башлаган китапны күптән укып бетердем инде.
Амалия. Әтием, әнием, абыем, апам мин сезне бик сагынам! Әнием, төшләремдә синең ягымлы тавышыңны ишетәм, йомшак кулларыңны тоям… Әтием, көчле иңнәреңне… Абыем, ягымлы карашыңны! Апам, елмаюыңны… Каделеләрем, минем сезне тизрәк күрәсем килә. Мин сезне бик көтәм, күрешкәнгә кадәр.
Ләйлә. Әнием, мин сиңа үземнең кулларымны кәгазьгә төшереп җибәрәм. Син аларны битләреңә тидер, минем җылымны, яратуымны, сагынуымны тоярсың! Мин сине бик сагындым! Мин сине бик яратам!
Лиана. Исәнме кадерле әнием! Минем барысы да әйбәт. Минем өчен кайгырма. Бүген иртүк тәмле ботка бирделәр, күмәче дә йомшак җылы иде. Синең бәйләгән бияләйләрең өчен бик тә рәхмәт, кыш бик салкын. Алар минем кулларымны җылыта.
Лера. Что вы делаете! Тәмле каша? Булочка тоже вкусная, да? Откуда вы всё это взяли? Не хочешь написать все правду? Как нам холодно, пить, есть хочется плакать хочется! Но мы уже не плачем… слез нет!
Камилла. Каждый день нас все меньше и меньше, раз и нет человека, раз и нет человека!
Карина. Вот без шуңа күрә дә “Бар да яхшы!”- дип язабыз. Сугыштагылар безнең өчен тыныч йөрсеннәр! (Чыгып китәләр.)
Камилла. А знаете, а я на секунду даже и поверила, что каша и булочка тёплая и вкусная, что пирожки горячие…
(Искә төшерү. Музыка. Сәхнәнең бер ягында бала, икенче ягында тәрбияче. Тәрбияче төрле рольләргә керә: әни, абый, апа.)
Алсу. Парам, парам, парам! Нинди тәмле ис! Әнием, син нәрсә пешерәсең?
Тәрбияче. Чыж иттереп саласың,
Бик тиз генә аласың.
Балга манып кабасың. Ул нәрсә?
Алсу. Белдем, белдем! Ул – коймак!
Тәрбияче: Мә, балам, аша!
Алсу. Рәхмәт, әнием!
Тәрбияче. Кабаланма! Пешә күрмә!
(Музыка.)
Амалия. Абыем, кайттыңмы? Мә, ал!
Тәрбияче. Нәрсә бу, сеңелем, күмәчләрме? Үзең пешердеңме? Минем өчен пешердеңме?
Амалия. Үзем шул, тагын кем булсын инде? И абыем! Сиңа яхшылап тукланырга кирәк, алда имтиханнарың.
Тәрбияче. И сеңелкәем минем, бәләкәчем! Синнән башка нишләгән булган булыр идем? Ярый, күмәчләрне алдым да, йөгердем! Син дә соңга калма яме!
(Музыка.)
Тәрбияче. Аня, Анюта! Пора просыпаться!
Камилла. Доброе утро, мамочка! Доброе утро, папочка!
Тәрбияче. С праздником доченька!
Камилла Это мне? Пироги с яблоками? Мои любимые! Спасибо вам большое! Пироги вкусные! Пирожки горячие!
(Музыка.)
Лиана. Апам, әйдә инде алыйк!
Тәрбияче. Юк, безнен акчабыз калмады, син үзең бит парктагы бер касусельне дә калдырмадың.
Лиана. Анда бик кызык иде шул… Ә хәзер ашыйсы килә.
Сәхнә артыннан тавыш: Ну что пироги брать будем?
Лиана. Вот этих денег вам хватит?
Сәхнә артыннан тавыш: Хватит.
(Музыка.)
(Барлык балалар да, кышкы киемнәрдән.)
(Тәрбияче утын күтәреп керә.)
Тәрбияче. (Шатланып, буржуйка миченә күрсәтә.) Смотрите, ребята, что я сегодня нашла. Будем топить.
Балалар: Спасибо!
Әдилә. Минем рәсем ясыйсым килә, ләкин бик караңгы.
Карина. Бар әнә буржуйка янына бар да яса, анда якты!
Әдилә. Менә барам!
Карина. Бар!
Әдилә. Менә хәзер барам да ясыйм.
Фирүзә. Ә нишләп бу мичне буржуйка дип атаганнар икән? Буржуйлар уйлап тапканнар микән?
Камилла. Нет, потому что дров жрет много, а толку от неё мало.
Амалия. Сания,син нәрсәләрдән куркасың бакаларданмы әллә күселәрдәнме?
Фирүзү. Мин күселәрдән куркам, алар шундый күбәйделәр.
Карина. Нинди күсе, нинди бака? Без бит аларны бер генә ашамадык инде. Менә минем иң куркканым ипи карточкасы. Әгәр югалтсак – без бер ай ач. Һәммәбезгә дә капут!
Балалар. Әйе! Даа!
(Габдулла йөткерә, авырый.)
Тәрбияче. (Габдуллага.) Мә, балакаем, син кайнар су эчеп җибәр әле!
Таһир. Их, сөт булса иде ул!
Карина. Ә мин элек сөтне яратмый идем.
Алсу. Ә мин ярата идем! Хәзер менә кәстрүле белән эчәр идем!
Карина. Кәстрүле белән? Син бит шартлыйсың!
Алсу. Юк!
Карина. Шартлыйсың!
Алсу. Юк!
Карина. Шартлыйсың! (Тавыш…, чәч тартышалар.)
Лера. Девочки! (Кызларны аера.)
Лиана. (Уйнап.) Кызлар, чәй эчәргә килегез!
(Балалар уенны күтәреп алалар.)
Алсу: Ах, нинди кайнар чәй!
Әдилә. Ә сездә хуш исле яңа пешкән ипи булмасмы?
Ләйлә. Ә мае, авызда эреп китә, ммм!
Камилла. Два кусочка сахара случайно, прислучайно не будет?
Балалар. Миңа да кирәк, миңа кирәк!
(Балалар йөгершә башлыйлар, кабаланалар, тавыш…)
Лера. Девочки, мальчики хватет, успокойтесь силы надо беречь!
(Балалар чыгып китәләр, сәхнәдә Әсгать белән Габдулла гына кала.)
Тәрбияче: Вы мальчики почему, без моего разрешения, во двор гулять ходили? Опять молчите?
Әсгать. Без, без бомбоубежище карарга бардык.
Таһир. Анна Каримовна, ә сездә ипи булмасмы?
Тәрбияче. Ипи? Кичә генә сиңа үземнең паёгымны бирдем бит.
Таһир. Сами бит әйттегез, безнең организмны растущий дип.
Тәрбияче. Растущий.. может вам… Растущий шул, балалар, растущий!
(Тәрбияче малайларны кочаклый. Сәхнәдән чыгып китәләр.)
(Җәй. Барысы да җәйге киемнәрдән.Балалар уйныйлар.)
Зәлия.Тоталмыйсың! Тоталмыйсың!
Лера. А я в домике.
Фирүзә. Кызлар, карагыз минем нәрсәм бар (Курчагын күрсәтә.) Менә чәчләре нинди.
Карина. Бир әле миңа! Бир дим!
Камилла. А ну тихо, отдай!
Фирүзә. Ул бит минем курчак, миңа аны әтием бүләк итте.
Камилла. Сама отдашь или помочь?
Фирүзә. Сез нишлисез?
(Тавыш чыга.)
Балалар. Бир инде! Бир!
Камилла. Смотри какое у меня платье! Я тебе дам, если отдашь куклу.
(Карина Фирүзәдән курчакны тартып ала да, башкаларга ыргыта. Курчакны, Фирүзәгә бирмәс өчен, бер – берсенә ыргытышалар.)
Фирүзә. Кызлар, сез нишлисез? (Фирүзә елап сәхнәдән чыгып китә.)
(Кыш. Барысы да җылы итеп киенгәннәр. Балалар сәхнәдә үз урындыкларында утыралар.)
Карина. Булмый.. түзә алмыйм бүтән!
Тәрбияче. Түзегез инде, балакайлар, күп калмады. Без барыбер җиңәчәкбез!
Карина. Юк түзә алмыйм! Ишетәсезме? Әтием, әнием бик сагындым сезне бәгырләрем!
Камилла. (Утырган җиреннән сикереп торып.) Папа, родненький! Самолеты летают, папа! Самолеты летают. Папа! Папа! (Саташа.)
(“День победы» җыры ишетелә.)
(Сугыш беткән. Балалар сәхнәдә. Басканнар. Күзәтәләр, әти–әниләрен, якыннарын көтәләр.)
Алсу. Кызлар, карагыз әле! Әнә минем әнием килә! Әнием! Бәгырем! (Үзәк өзгеч тавыш белән.) Мин монда.
Зәлия. Кызлар, күрегез әле! Минем әтием кайтып килә! Әтием! Ишетәсезме, минем әтием кайтты!
Амалия. Минем абыем кайтты!
(Кемнеңдер әнисе, кемнеңдер әтисе, кемнеңдер абыйсы кайтып балаларны алып китәләр.Сәхнәгә тәрбияче керә. Калган балалар аны кочаклап алалар.)
Ләйлә. Кайтмады бит! Кайтмады!
Карина. Юк! Минем генерал әтием кайтмады.
Тәрбияче. Мылтык тотып, дошманга каршы атакага күтәрелмәделәр, ут эчендә үлем белән күзгә-күз очрашмадылар алар, фронтка китәргә яшләре җитмәде. Сугыш башланганда балалар гына иде бит әле алар! Кәһар суккан сугыш аларның язмышларына да килеп керде, өмет – хыялларын чәл-пәрәмә китерде, балалык бәхетеннән мәхрүм итте. Ут эченә кермәсәләр дә, сугыш михнәтен ай – һай нык татыдылар алар! Ятимлек ачысын да белделәр, көч җитмәслек авыр хезмәттә ватылдылар, ач үлем белән күзгә – күз очраштылар!
Ләйлә: Әтием, әнием! Мин сезне мәңге онытмам!
Карина: Бу көннәр безнең йөрәкләребездә мәңге уелып калыр!
Актаныш районы Актаныш авылы
Ветераннар белән очрашу кичәсе
Актаныш, 2019
А.Б. Хәерле көн , кадерле балалар ! Әйтегез әле, тиздән нинди бәйрәмнәр көтелә? Әйе, май бәйрәмнәре. Ә иң дулкынландырганы – Җиңү бәйрәме , шулай бит, дусларым? Җиңү бәйрәме кысаларында барлык урыннарда да ветераннар белән очрашулар уза, төрле чаралар үткәрелә. Без сезнең белән бүген бик тә тәэсирле очрашуга җыйналдык. Бөек Ватан сугышы кырларында немецларга каршы көрәшкән батырыбыз- авылдашыбыз Тимер Фардиевич Фәрдиев, сугыш чорында Җиңүне якынайтуда үзеннән бик күп өлеш керткән- ягъни тылда дошманга каршы көрәшкән тыл батыры Мәзһәр Газетдиндинович Шәмтиев бүген безнең балалар бакчасына кунак булып чакырылдылар. Без бүген алар белән аралашырбыз, аларның сугыш вакытындагы авыр тәэсирләре белән уртаклашырбыз, аларга үзебезнең тирән хөрмәтебезне белдереп, матур концерт номерларыбызны күрсәтербез.
Руслан:Бүген бар да башкачарак Бүген бар да назлырак
Нинди көн соң бүген диеп, Калдыгызмы аптырап.
-Бүген бездә зур тамаша “Җиңүле сәгать” бездә
Һөнәрләрне күрсәтербез Тик тормас беребез дә.
— Бу бик чибәр егетнең исемнәре кем дисезме, Руслан Тимурович ул, дускайларым, шуны да белмисезме? Үзе җырлый, үзе бии, шигырьләр дә ярата, җырлап җибәрсә-ә-ә-ә, барыгызны авызына карата. Әнә ич, барыгыз да, Русланга карап авызларыгызны ачып калгансыз.
-Ай никадәр ярату, никадәр зурлау синең бу сүзләреңдә, кадерле дустым. Ә беләсеңме, Ильяр, хәзер бит зур тамаша башлана.
— Җыр, бию, такмак әйтүдер инде. Ялкытты инде болар (кул изи , арты белән баса).
— Син тирәнтен ялгышасың, дустым! Җыр бию белән үрелеп барса да, бу гади тамаша булмаячак.
— А вот на этом месте поподробнее…
— Махсус синең өчен, һәм хөрмәтле тамашачылар Сезнең өчен яхшылап аңлатам. Бүгенге кичә шунысы белән игътибарга лаек. Бүген бу сәхнәдә нәниләр планетасының йолдызчыклары Бөек Җиңүгә багышланган искиткеч эчтәлекле чыгышлар ясаячаклар.
— Искиткеч, шәп бит бу ә! Я ярый озакка сузылды бу әңгәмәбез. Сәхнә түренә “Алтынчәч”
планетасының 7 яшьлек йолдызчыгы Әминә Галиуллинаны чакырыйк.
Әминә башкаруында “Җиңү килде” җырын тыңлап узыйк әле.
А.Б.Утлы еллар үтте, Җиңү килде. Күпләр әйләнеп безгә кайтмады.
Исән-саулар Берлингача җитеп, Туган авылларына атлады.
Югалтулар алып килде сугыш, Күпме дуслар кайтмый калдылар.
Шул дусларның йокыларын саклап, Ак каеннар моңсу шаулыйлар.
Сагынабыз да, горурланабыз да , Онытылмыйлар корбан булганнар.
Бар бит менә безнең арабызда Җиңеп кайткан, исән калганнар.
Сугыштан җиңеп кайткан батырыбыз, ветеран бабабыз Тимер Фәрдиевичка сүзне бирик әле.Нинди юллар узылды сугыш елларында Тимер абый?
Ветеран чыгышы.
А.б.Тимер Фәрдиевич, рөхсәт итсәгез, безнең егетләребезнең сезгә сораулары бар иде.
Ильдар: Тимер абый, сезнең немецларны атканыгыз булдымы?
Артур: Тимер бабай, танкка утырдыгызмы сез?3б: Туган җирләрдән еракта башларын салган авылдашларыбызның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр. Алар хөрмәтенә салынган һәйкәл моның ачык мисалы.
4 б.Авылыбызның иң-иң уртасында,
Иң матур һәм калку урында.
һәйкәл булып солдат тора,
Винтовкасын кысып кулында.
Бер малай, бер кыз чәчәк тотып уртадагы һәйкәл янына килә.
Кыз: Без киләбез сиңа буранлы кышларда,
Киләбез сиңа тынычлыкны саклап.
Син- безнең абый, Син – безнең әти,
Син – безнең бабай, Билгесез Солдат!
Малай: Без киләбез сиңа кояшлы җәйләрдә,
Бөек нәселнең дәвамын раслап.
Син- безнең абый, Син- безнең әти,
Син- безнең бабай, Билгесез Солдат! (Һәйкәлгә чәчәк салалар).
Таякка таянган, кулына чәчәк тоткан ана боек кына һәйкәл янына килә:
Исәнме, улым, менә мин яңадан синең янында, салкын түгелме, балакаем?
Улы: (магнитофоннан акрын гына егет тавышы ишетелә) Юк , әнкәем, салкынның ни икәнен белмим мин. Миңа беркайчан да салкын булганы юк.
Ана: Нигә үзеңне сакламадын улым? Хәтерлисенме, җиңәрбез дә, кайтырбыз дигән идең, улым?
У
лы: Әйткән сүзләрем хәрвакыт йөрәк түрендә, әнкәем. Мин генә тугел, меңнәр, милионнар бу көрәштә башларын салды. Картлык көнендә ничек яшисен, әнкәй?
Ана: Бар да җитеш, улым. Менә әби инде мин. Бәлки бик тиз генә танымагансыңдыр?
Улы: Таныдым, әнкәем, әллә кайлардан таныдым, күз нурым. Әгәр мөмкин булса ,мин сине кочагыма алыр идем. Әмма минем кулларым да, инде үзем дә кузлы тимердән. Мәңгелек мин ,әнкәем!
Ана чәчәк сала, яшен сөртә, акрын гына атлап чыгып китә.
А.Б: Узган авыр юлларны Онытырга тырыш ана
Яраларың да төзәлер, Инде тынычлансана.
Вокаль ансамбль чыгышы.
1 бала: Бөек җиңү көне бүген.
75 яшь җиңүгә.
Миллионнарча кеше киткән,
Фашистларны җиңүгә
2 бала: Кырык бишнең якты таңында
Кояш булып Җиңү балкыган.
Ул 75 ел җирне сөендереп
Нурын сибә донья халкына.
3 бала: Бәйрәм бүген -Бөек җиңү көне,
Бәйрәм итә барысы – яше, карты.
75 ел элек нәкъ бу көнне,
4 ел буе зарыгып көткән
Якты булып җиңү таңы атты.
А.Б: Әйе, 45не бик күпләр көтте,
күпләр көтеп ала алмады.
Кырык бишнең маен күпләр көтте,
Күпләр көтеп ала алмады.
Канга баткан фашист этләре
Бу көн җиңелергә уйлады.
4 бала: Җиңү килде илне сөендереп,
Балкып атты матур Җиңү таңы.
Исән булсын әле ,Ветераннар!
Яшәсеннәр әле тагы, тагы!!!
СЫЛУ : Туган ягым Актанышым
Бик күп батыр үстергән.
Алар безгә тыныч тормыш
Якты көн бүләк иткән.
Беләсез бит , дусларым, тынычлык турында бик күп матур шигырьләр язылган, җырлар җырлана.Минем дустым Зилә Әһлетдинова да тынычлык турында үз сүзен әйтергә тели…
ЗИЛӘ: Үз сүзем үк булмаса да, дәү әтием Мәгыйз Әһлетдиновның “Очыгыз күгәрченнәр” шигырен укып күрсәтәм.
Күгәрченнәр тынычлык кошлары
Һаваларда уйный җилпенеп.
Җирдә балаларның шат авазы
Күгәрченнәр гөрләве кебек.
Очыгыз, сез,очыгыз кошкайлар.
Иңләгез сез зәңгәр күкләрне.
Күгәрченнәр кебек илгә рухы кайтсын,
Яу кырында калган күпләрнең.
Сугышларсыз үткән һәрбер елга ,
Җитмеш елга – җитмеш күгәрчен.
Һаваларда очкан һәр күгәрчен
Илгә имин тормыш теләсен.
Музыкаль композиция «Кызыл ромашка”
-Руслан, кая китүең әле бу? Кулыңда нинди китаааап ?
-Хәтерлисеңме, тәрбияче апабыз бакчабызда китапханәләр бәйгесе игълан ителде, диде. Менә шунда гаиләдәге иң истәлекле китапларны алып килергә кушты.
-Бу бит “Хәтер китабы” . Анда гел язулаааар. Бернинди рәсем дә ююююк.Кызыклы булырмы соң ул дусларыбызга күрсәтергә, Руслан!?
-Ильяр, менә шул язулары белән кызыклы да инде ул. Беләсең ич инде, анда Бөк Ватан сугышы кырларында ятып калган бабаларыбызның исемнәре язылган.
-Әйе шул, без әле 100гә кадәр генә саный беләбез., ә ул 100ләр монда әллә никадәр.
-Ә беләсеңме, Ильяр, “Хәтер китабында” минем дә Сәрдәр бабамның исемнәре мәңгеләштерелгән.
-Минем дә бабаларымның исемнәре урын алган. Әйдә аларга зур хөрмәт булып ирешерлек бер җыр тыңлыйк әле.
-Рөхсәт итсәгез, мин үзем алар хөрмәтенә “Нәни димәгез миңа” дигән җырын башкарыйм .
-
Тамашачым да, мин дә бик рәхәтләнеп тыңларбыз.Рәхим ит, Руслан!
А.Б. Хөрмәтле ветераннарыбыз хөрмәтенә Руслан Имамов башкаруында җыр тыңлыйк
А.Б. Сугыш… Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә өйләнгән. Коточкыч сугышка безнең авыл җирлегеннән меңләгән якташыбыз киткән һәм аларның бары тик яртысына гына туган якка әйләнеп кайтырга насыйп булган. Сугышка бармаса да, тылда бик нык көрәшергә туры килә Мазһар Газетдиновичка. Мазһар абый, балаларга сөйләп узыгыз әле, нинди кыенлыклар аша узарга туры килде Сезгә.
Ветеран чыгышы.
А.б. Мазһар абый, егетләребез сезгә дә сорау әзерләп куйды инде, рәхим итеп җавап бирегез әле.
Артур: Мазһар бабай, кечкенә вакытта атта эшләдек , дидегез, ә атны үзегез җиктегезме?
Ильдар: Мазһар абый, хәзерге вакытта кычыткан ашы ашаганыгыз бармы?
З илә: Без сугышны белмибез.Әтиләребез дә белми. Дәү әтиләребез үзләренең әтиләре күргәнне безгә сөйлиләр. Без сугышны кинолардан күреп тә аның никадәр куркыныч , начар икәнлеген аңлыйбыз. Анда кешеләр үлә, йортлар җимерелә, икмәк басулары яна, балалар елый.
Сугыш беткәнгә инде 75 ел вакыт үткән . Аның бөтен авырлыгын күргән бабайларыбыз да инде бик аз калган. Барыбер без аны оныта алмыйбыз, һәр ел саен хәтерләрдә яңартып торабыз.
Без сугышны белмибез.Белмәсәк тә иде. Безгә сугыш кирәкми. Без тынычлык телибез!
Безнең тыныч тормышта яшисебез, күңел ачасыбыз –уйныйсы, биисе килә. Әнә минем дусларым да сәхнәдә биергә үз чиратларын көтәләр. Рәхим итегез, дусларым!
“ Смуглянка” көенә бию.
2 . Җиңү көне җиңел бирелмәде,
Җыр җырланмый шөһрәт-дан өчен.
Йөрәк җылый һәрбер солдат өчен,
Егермеләп миллион җан өчен.
Яңгыра җыр, тыйнак илем өчен,
Рәхмәт, Ватан, җиңдең, талпындың Яңгыра, җыр, горурлыгы булып халкымның.
Ильяр зур солдат киеме киеп чыга: Бабай да солдат булган, әти дә солдат булган.
Зур абый да солдат булып, ил чикләрендә торган. Кече абый солдат булып, китте әле яз гына.( Көзге каршына килә, зырылдап әйләнә, ал- артын карый, ижсщсендщге тузанны коя)
-Я, ничек килешәме? (Маршка атлап тагын җырлап китә).
Мин үзем дә солдат булам, үсим генә аз гына. Һи, солдат булырга хыялланучылар әллә мин генә дип уйлыйсызмы. Күрсәтимме үзләрен, егетләр! Ягез әле бирегә килегез!
Вокал мәктәпкә әзерлек группасы
— “Будем в армии служить»В.Малков сүзләре, Ю.Чичков музыкасы.
А.Б.Үлгәннәрне онытмыйк, һәрберебезнең күңелендә алар мәңге саклансын! Ә хәзер, чит-ят җирләрдә мәңгелеккә ятып калганнарның якты истәлегенә бер минутлык тынлык игълан итәбез
(1 минутлык тынлык)
Балалар, ветераннарга үзегезне кызыксындырган сорауларны бирә аласыз.
А.Б.Безнең район зур түгел,
Илем картасында бер төртке.
Шул төрткедән Ватан сагына
Күпме егет, күпме ир китте.
75 ел,75 ел инде,
Сагынып көтә авылым, кайда сез?
Күпләрегез хыялларда гына
Төштә генә кире кайтасыз,Кайда соң, сез?
А.б Бөек Җиңүгә 75! Илебез азатлыгы өчен көрәшкән солдатларны онытмыйк.
Исәннәрнең кадерен белик Үлгәннәрнең каберен белик!
Бөек Җиңүгә 75 ел дип Шатлык белән тибә йөрәкләр.
Тормышыгыз матур, күңелегез тыныч Гомерегез озын булсын,
Безнең, сезгә шундый теләкләр.
Җиңү көненә сценарий
Сәхнә чәчәкләр һәм тасмалар белән бизәлгән. Сәхнә түренә «Сезнең тормыш — үзе батырлык» дип язылган. Сәхнәнең бер почмагына «Хезмәттәге батырлык өчен» медаленең макеты эшләнгән. Кунаклар өчен өстәлләр, урындыклар куелган, өстәлләрдә чәчәкләр.
Сәхнә ябык. Лирик көй ишетелә. Сәхнә ачыла. Көй акрыная. Ике алып баручы чыга.
Беренче алып баручы. Исәнмесез, кунаклар, тыл батырлары!
Икенче алып баручы. Исәнмесез, авыл уңганнары! Исәнмесез, апалар-абыйлар, әтиләр-әниләр, әбиләр һәм бабайлар!
Беренче алып баручы. Бүген без, сезнең батырлыкларга яңадан бер кабат сокланыр өчен, сезгә дан һәм мәдхия җырлар өчен һәм сезнең түземлегегез, сабырлыгыгыз алдында баш ияр өчен бу залга җыелдык.
Икенче алып баручы. Безнең бүгенге бәйрәмдә район җитәкчеләре катнаша. Сүзне (Фәлән)гә бирәбез. (Чыгыш.)
Беренче алып баручы. Хөрмәтле ветераннар, (Фәлән) башкаруында халкыбызның Нәкый Исәнбәт сүзләренә иҗат ителгән «Илкәем» җыры сезгә музыкаль сәламебез булып яңгырасын. (Җыр.)
Икенче алып баручы. Сезнең язмыш сугыш уты белән бергә үрелгән.
(«Изге сугыш» («Священная оойна» ) көе ишетелә.
Көй яңгыравы астында шигырь укыла.)
Ул елларны ничек онытасың, —
Ил язмышы кылыч йөзендә.
Ир-егетләр китте яу кырына,
Алып көче тоеп үзендә.
Ирләр китте, кызлар елап калды,
Шаулап калды иген, өлгереп.
Басу капкасына чаклы озата барды
Яше, карты, барысы өзелеп.
Ирләр китте, кызлар елап калды,
Елап калды күпме хатыннар.
Туйда кигән күлмәкләре калды,
Күпме бала калды, ятимнәр.
(Музыка бетә.)
Беренче алып баручы. Әйе, авылда картлар, хатын-кызлар һәм балалар гына калды. Ә тормышны алып барырга кирәк иде — игенен дә игәргә, балаларны да ач-ялан- гач итмәскә, сугышка төрле җылы киемнәр дә әзерләп җибәрергә, гомер буе бетмәс төсле тоелган налогын да илтеп түләргә кирәк иде. Ләкин сез сынмадыгыз, сыгылмадыгыз.
Хәзер шул чорда сезнең яратып җырлана торган җырларыгызның берсен — «Уракчы кыз» җырын ишетерсез. Нәкый Исәнбәт сүзләре, халык көе. Аны … авылының сугыш һәм хезмәт ветераны (Фәлән) ага (Фәләнов) башкара. (Җыр.)
Хәзер шул еллар турында әйтеп китү өчен сүзне … авылы ветераннары исеменнән пенсионер-укытучы (Фәлән) апага бирәбез. (Фәлән) апа сөйли.)
Икенче алып баручы. Күпләрегез, корыч айгырны иярләп, тракторларга утырдыгыз. Ул тракторлар еш ватыла, әле бер урыны туктап кала, әле башкасы коелып төшә. Ә сабан артында — әле яңа гына сабыйлыктан чыгып килә торган япь-яшь кызлар. Ә хәзер … авылы ветераннары исеменнән, сугыш вакытында механизатор булып эшләгән (Фәлән) апага сүз бирәбез. (Фәлән) апа сөйли.)
Беренче алып баручы. Хөрмәтле механизатор булып эшләгән хатын-кызлар! Сезнең сөеклеләрегез, әтиләрегез, абыйларыгыз танкларга каршы атакага күтәрелсә, машиналар белән азык-төлек, корал ташыса, сез тимер айгырларыгыз белән җир сөрдегез, чәчтегез, сукаладыгыз. Һәм тылда икмәк җитештереп, сугышка озатыштыгыз. Сез бу батырлыгыгыз белән Җиңү көнен якынайттыгыз. Рәхмәт сезгә!
Икенче алып баручы. Сезнең өчен (Фәлән) җырлый. (Җыр яңгырый.)
Беренче алып баручы.
Чабатадан, тездән суга батып,
Язгы чәчү җитәр алдыннан
Чыгып киткән икән симәнәгә
Хатын-кызлар безнең авылдан.
Сыерлары юлда ятып калган,
Җилкәләргә күчкән симәнә.
Бу турыда бүген сөйләгәндә
Әнкәй һаман елап җибәрә.
Кырык, илле чакрым язгы суда —
Кайталмасаң, илең ач кала.
Хатыннарда тик бер генә хәсрәт —
Һәр йорт саен көтә ач бала.
Әтиләрнең сугышып йөргән чагы,
Безнең яңа туган ел булган.
Капчык аскан егермеләп хатын
Басуларга кайтып егылган.
Орлык кайткан безгә гомер булып,
Без ни бирдек икән кайтарып?
…Әниләрнең әле яшәр чагы,
Китәләр шул иртә картаеп.
Бер шырпысыз түзгән, керосинсыз,
Чәй-шикәрсез түзгән авыл ул.
Сыер боты кадәр малайлары
Ил туйдыра — шундый авыл ул.
Тәпи йөрер-йөрмәс бала-чага,
Буразнадан билчән утаган.
Илгә — икмәк, авыл үзе өчен
Көлчә салган алабутадан.
Бер бәләкәй көлтә ега алган
Ул чорларның нужа хуҗасын.
Олылар күк күтәргән бит шулар
Ил хәсрәтен, Ватан нужасын.
Икенче алып баручы. Ә хәзер сезнең каршыгызга (Фәлән) әбине чакырабыз. (Чыгыш.)
Беренче алып баручы. Балачагын, яшьлекләрен сугыш урлаган, шулай да эштән арып кайткан килеш, ач-ялан- гач килеш, су буйларында, кичке уеннарда, аулак өйләрдә күңел ачарга үзләрендә көч-дәрт тапкан сугыш чоры яшьләре өчен (Фәлән) җырлый. «Әйләнеп кайтыгыз». Р. Хәсәнов көе, М. Шиһапов сүзләре. (Җыр.)
Икенче алып баручы. Хөрмәтле тыл фидакарьләре! Авылда нинди эш булса, шуларның барысы да сезнең кулдан үткән. Ил язмышы да сезнең язмышыгыз иде. Шул чорларны искә алу өчен сүзне … авылы ветераннары исеменнән … булып эшләгән (Фәлән)гә бирәбез. (Чыгыш.)
Беренче алып баручы. Бөтен булган физик авырлыкларга түзәр идең әле, авылларга кара пичәтле кәгазьләр агыла. Алма кебек хатыннар балаларын кочаклап ирсез, сабыйлар — әтисез, җиләк кебек кызлар ярсыз калалар. Ләкин, хөрмәтле хезмәт ветераннары, сез сынып та, сыгылып та төшмәдегез. Тизрәк Җиңү килсен дигән теләк сезне тагын да тырышыбрак эшләргә өндәде. Бик зур рәхмәт сезгә!
(Концерт номеры.)
Икенче алып баручы. Сүзне … ветераннары исеменнән пенсионер (Фәлән) апага бирәбез. (Чыгыш.)
Беренче алып баручы. Сугыш ятим иткән яшьләр, исән калган әтиләр кайтканда, сезнең йөрәкләр сыкрады, күзләргә яшь килде, башкаларның әтиләрен күргәндә: «Их, минем дә әтием исән булса иде», — дип авыр суладыгыз, башкалар «минем әти» дип сөйләгәндә сезнең «әти» дип авыз тутырып әйтер көнегезне каһәр суккан сугыш мәңгелеккә алып калган иде. Үз тырышлыклары белән сугыш бетүен якынайткан үсмерләр гомергә ятим булып калдылар.
Сезнең өчен (Фәлән) А. Имаеваның Р. Миңнуллин сүзләренә язылган «Әткәм моңы» җырын башкара.
Икенче алып баручы. Сугыш беткәч тә, сез, тыл каһарманнары төнне көнгә, көнне төнгә ялгап эшләвегезне дәвам иттегез. Чөнки сугышка киткән ир-атларның яртысыннан күбесе һәлак булган, ә илдәге сугыш китергән хәрабәләрне торгызырга кирәк иде. Сез тагын ил язмышына кушылып, хезмәткә җигелдегез. Сезнең арада әле хәзерге көнгә кадәр намус белән үз хезмәтләрен башкаручылар байтак. Күпләрегез гаиләдә олы ихтирамлы кешеләр, балаларыгызның таянычы, оныкларыгызның юанычы. Сез әле дә олы йөрәкле, нык бәдәнле, саф күңелле әүлия затлар, сугыш чоры кешеләре. Тагын бер кат рәхмәт сезгә.
Халкыбызның «Сибелә чәчем» җырын (Фәлән) башкара. (Җыр.)
Беренче алып баручы.
Картаймагыз әле, ветераннар,
Картаймагыз, әй, тынгысыз җаннар!
Сезгә тиеш әле бик күп язлар,
Сезгә тиеш әле бик күп назлар.
К 100- летию Татарстана
Путеводитель по интернет- ресурсам сценарных материалов
Сценарии к праздникам
Тематические сценарии
Персональные сценарии
К 100-летию Татарстана
Стихи о Татарстане
Татарстаным
Песни о Татарстане
С днем рождения, Татарстан!
Каршы ал, туган калам !
Сценарии о Татарстане
Мин яратам сине, Татарстан!
Сценарий, посвященный 100-летию ТАССР
Сценарий концерта, посвященного 100-летию образования ТАССР и 30-летию Республики Татарстан «Татарстан — наш общий дом»
Другие мероприятия и сценарии к 100-летию ТАССР
Классный час «100 лет ТАССР»
Путеводитель по интернет-ресурсам сценарных материалов
Сценарные материалы для школ
Сценарные материалы библиотек
Сценарные материалы для праздников и корпоративов
- Республиканский центр развития традиционной культуры Республики Татарстан
-
Сценарии — http://www.tatfolk.ru/test/index.php?content=scenarii
«Культура – против терроризма и экстремизма»
Творчество против террора
Творчество преображает мир
Каравону 20 лет
Творчество преображает мир
Сценарии к праздникам (В связи с законодательством об авторском праве РФ тексты сценарных материалов можно просмотреть только в помещении библиотеки). Или обратиться в отдел межбиблиотечного абонемента и электронной доставки документов НБ РТ — http://kitaphane.tatarstan.ru/rus/structure_.htm?department_id=33944
Профессиональные праздники
Тематические сценарии
Литературно-музыкальные композиции
Персональные сценарии
Сценарии к праздникам:
Сценарий к празднику «Новый год» (Корбан Р. ХУШ КИЛЭСЕН, ЯНА ЕЛ!: Яна ел бэйрэмен уткэру очен сценарий // Хуш килэсен, Яна ел!: (Бэйрэм тамашалары). — Казан: Печатный двор, 2002. -Б.50-60 — (Новый год).
Сценарий к празднику «8 марта»(Хэсэнова Ф.К. «Илгэ — матурлыкны, Жиргэ батырлыкны Сез бирэсез газиз энилэр!»: Энилэргэ багышланган бэйрэм кичэсен уткэру очен сценарий// Бэйрэм белэн сине, кыз туганым! — Ты жизнь сама дарующая счастье. Жырлар, шигырьлэр,сценарийлар:Бэйрэмне уткэручегэ методик кулланма / Тоз.Хэсэнова Ф.К. — Казан: «Мастер Лайн», 1999.- Б.4-13.- (Сценарий к празднику 8 Марта).
Сценарий к празднику «Науруз» (Нэуруз (Язны каршылау бэйрэме) // Шакиржанова Э.Б. Мэктэптэ халкыбызнын йола- бэйрэмнэре: Методик кулланма. -Казан: РИЦ «Школа», 2004. -Б.15-24 — (Науруз. Праздник встречи Весны).
Великой победе посвящается
Не стареют душой ветераны (Нурлы май, җырлы май – дошманны җиңгән ай : сценарийлар, җырлар / ТР ММ; Халык иҗаты һ.мәдәни агарту эшләре буенча Республика фәнни-методик үзәге; төз. Ф.К.Хәсәнова.- Казан, 40 б.
Җиңү көне — бу дөньяның яңадан туган көне // Сәүбанова, С. Бүген бәйрәм, бүген туй / С. Сәүбанова.- Казан : Раннур, 2005.- 608 б.
Җырым белән җиңдем дошманны / ТР МК; төз. Н.Ә Асылкаева; җав. мөх-р Р.И. Вәлиев.- Казан, 1996.- 46 б.- (Республика китапханәләрендә : эш тәҗрибәсеннән. 1996.- 2 чыгарылыш).
Мәхәббәт, җиңү җырчысы //Мәгариф.- 2009.- № 12.- Б.11-12.
Онытырга мөмкин түгел (Сәүбанова, С. Бүген бәйрәм, бүген туй / С. Сәүбанова.- Казан : Раннур, 2005.- 608 б.)
Япь-яшь җиңү бәйрәме (Хәйруллина, В. Бәйрәмгә рәхим итегез : методик кулланма . — Яр Чаллы, 2005.- 47 б.
Сценарий к Дню Победы (9 мая) (тат) (Вафин Ф. Онытырга момкин тугел: Боек Жинунен 60 еллыгына багышланган чараларда файдалану очен эдэби-музыкаль композиция // Мэгърифэт.- 2005.- 26 март.- Б.6. — (К 60-летию Победы).
Отечественная война 1812 г.- 200 лет
Женские образы 1812 года
Источник: Читаем, учимся, играем.- 2012.- № 1
Климова О. И верно служили Отчизне
Нуштаева А. Герои былых времен
Судьба женщины- воина
Источник: Фән һәм мәктәп.- 2010.- № 7-8.
Покрыты славою чудесного похода
Сценарии к празднику «Сабантуй»
Cценарий к празднику «Сабантуй»(тат) ( Сабан туе -Сабантуй
Иртэгэ — Сабан туе (Фольклор — хореографик композиция) // Шакиржанова Э.Б. Мэктэптэ халкыбызнын йола-бэйрэмнэре: Методик кулланма. — Казан: РИЦ «Школа», 2004. — Б.26-30 — (Сабантуй).
Күңелле Сабан туйлары
Татар халкының милли бәйрәме
Стихи к празднику «Сабантуй»
Сабантуй — народный праздник: материалы к проведению праздника «Сабантуй»
Общероссийский день библиотек-27 мая
«А библиотекарем лучше!»
«Хранители мудрости»
Сөй, хөрмәт ит,ярат китапны»
Сценарий к Общероссийскому Дню библиотек «Большие интеллектуальные игры»- https://serpantinidey.ru/post/909/scenariy-k-obscherossiyskomu-dnyu-bibliotek-bolshie-intellektualnie-igri
Сценарии к Дню работника культуры
Сценарии к Дню работника культуры
(рус.) (тат.)
Творческая жизнь: визитная карточка работника культуры
Гордимся мы профессией своей:конкурс профессионального мастерства среди работников культуры
Культработники нового тысячелетия: агитпредставление, посвященное Дню работников культуры
Культработнику: песни стихи, клятва
Материалы к Дню работника культуры
Кто скучать нам не дает? Кричалка ко Дню культработника
Час триумфа.Церемония награждения работников культуры
Сценарий к Дню матери
Сценарий к Дню музеев
Тематические сценарии:
Сценарий библиоквеста «Хикмәтле дә, бизәкле дә Туган тел»
«Молодежь и спорт против наркотиков» Җир ана ярасы: әдәби музыкаль композиция// Сәламәтлек һәм театр : методик ярдәмлек.- Казан : РИЦ “Школа”, 2002.- 156 б.
Профилактика наркозависимости среди молодежи: тематический дайжест сетевых информационно — методических материалов- http://kitaphane.tatarstan.ru/rus/antinarc.htm
Сценарий спортивного праздника «Джунгли зовут!» под девизом «Спорт против наркотиков»
Спорт белән көчле без
Скажем «нет» наркотикам
Сценарий «Против наркотиков»(тат)
Җир ана ярасы: әдәби музыкаль композиция
В XXI век — без наркотиков
Сценарии к Году учителя
День учителя
Муза
Мөгаллимнәр көч сынаша
Елның иң яхшы класс җитәкчесе
К году спорта и здорового образа жизни
Гаилә. Яшүсмер. Наркотиклар
Дусларны рәнҗетмәгез!
ЗОЖ планетасында
Озак яшәү серләре
Театр здоровья
Родители — на старт!
Растем здоровыми
К году семьи
Папа, мама, я — музыкальная семья: сценарий конкурсной программы
Семья в куче — не страшна и туча: сценарий праздничного вечера
Семья года: примерный сценарий праздника
Этикет и мы: сценарий семейной викторины
Литературно-музыкальные композиции
Традиции народов Татарстана
К 1000-летию г. Казани
Персональные сценарии
Сценарии посвященные Л.Н. Толстому
Л.Н. Толстой Литературная викторина
Л.Н. Толстой Счастливая невозвратимая пора
Сценарии посвященные Н. Гоголю
«Бранное, трудное время»:игра по повести Н. В. Гоголя «Tapac Бульба»
(из опыта работы российских коллег)
Великий талант
Сценарии посвященные Г. Ибрагимову
kitaphane.tatarstan.ru/ibr_7.htm
Сценарии, посвященные С. Садыковой
kitaphane.tatarstan.ru/sad_7.htm
Сценарии , посвященные Г. Тукаю
kitaphane.tatarstan.ru/tuk_10.htm
Сценарии, посвященные М. Джалилю
kitaphane.tatarstan.ru/jal_8.htm
Сценарии, посвященные К. Тинчурину
http://kitaphane.tatarstan.ru/tat/tinch/scen1.htm
http://kitaphane.tatarstan.ru/tat/tinch/scen2.htm
Сценарии, посвященные Г. Камалу
http://kitaphane.tatarstan.ru/kamal.htm
Сценарии, посвященные Х. Туфану
http://kitaphane.tatarstan.ru/tat/tufan.htm
Сценарии, посвященные С. Сайдашеву
http://kitaphane.tatarstan.ru/tat/saidashev/tat_stories.htm
Сценарии, посвященные Н. Жиганову
http://kitaphane.tatarstan.ru/rus/zhiganov.htm
Сценарии, посвященные Х. Такташу
http://kitaphane.tatarstan.ru/tat/taktash.htm
Сценарии, посвященные Р. Яхину
http://kitaphane.tatarstan.ru/rus/yakhin.htm
Сценарий, посвященный Фанису Яруллину
Презентация,посвященная Фанису Яруллину
Последнее обновление: 29 декабря 2022 г., 13:45
Батыр үлә, үлмәс ат алып,
Батырлыклар белән макталып,
Исемең калсын, үзең үлсәң дә
Тарихларда укып ятарлык.
Солдатлар батыр булмаса,
Җиңү дә булмас иде.
Аларга атап мәйданда
Һәйкәл дә тормас иде.
2 укучы
Бүген Бөек Җиңү көне —
Моңсу, сагышлы бәйрәм.
Батырларны искә алып
Гөл куйыйк бәйләм-бәйләм.
Безнең республикадан Бөек Ватан сугышына туган
илебезне явыз дошманнардан саклар өчен 700000 кеше китә, 350000 нән
яртысы үлеп кала. Республикабызның 200 батыр кызы һәм улына
Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
3 укучы
Ватан өчен, халкы өчен
Ир-егетләр яуга киткән.
Яшүсмерләр, хатын-кызлар
Иген иккән, корал биргән.
Безнең теләк бер — еллар тыныч, ил, көннәр имин
булсын!
1 укучы
Сугыш бит ул бик куркыныч нәрсә —
Мин теләмим аның булуын.
Бер дә юкка гүзәл сабыйларның
Күзләренә яшьләр тулуын.
2 укучы
Вата, җимерә, зарар китерә ул,
Хәсрәт алып килә дөньяга.
Дәһшәтле канкойгыч сугышлар —
Яңадан булмасын дөньяда!
: Узган авыр юлларыңны
Онытырга тырыш,ветеран.
Яраларың да төзелсен,
Әйдә инде тынычлан!
Укучы: Картаймагыз әле, ветераннар,
Картаймагыз, әй,тынгысыз җаннар!
Сезгә тиеш әле бик күп язлар,
Сезгә тиеш әле бик күп назлар!
-
Хөрмәтле кунаклар, сугыш һәм тыл
ветераннары! Якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен
гомер биргән авылдашларыбызны олы ихтирам белән искә алыйк. Бер
минут тынлык.
Укучы: Бомба күптән тынды,
Төзәлделәр җирнең яралары,
бабайларның окопларын сөреп
Иген чәчә хәзер онылары.
Укучы: Җиңү килде җирне нурга күмеп,
Шатлык белән күзне чылатып,
Килде ул көн горур күкрәкләрдә
Орден, медальләрне чыңлатып.
-
Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тула.
70 ел… җиңү бәйрәме… Күп корбаннар хакына, зур югалтулар
бәрабәренә яуланган Җиңү ул! -
Данлы көннәр,вакыйгалар һаман артта кала
бара. Килер бер көн, бу сугыш тарих битләрендә генә калыр ләкин
онытырга аларны ярамый. -
Илебезнең күкләре тыныч булсын, сугыш утлары
кабынмасын
Илебезнең күге гел аяз булсын.
Күкрәкләребез мәңге аяз булсын,
«УФ» дип алмыйк әле сулышны.
Көннәребез тыныч үтсен берүк,
Беркайчан да күрмик сугышны.
«Һәрвакыт булсын кояш»
-Хәтердән уела күп нәрсә,
Онытыла иң гүзәл яз һәм кышлар.
Онытылмый үзенең иңендә
Ил данын күтәргән язмышлар.
Вакытлар үтүгә сүрелеп,
Сүнәләр иң якты балкышлар.
Сүнмиләр, яктылык сибәләр
Көрәштә кабынган язмышлар.
-Җиңү килде җирне нурга күмеп,
Шатлык белән күзне чылатып.
Килде ул көн горур күкрәкләрдә
Орден-медальләрне чыңлатып.
-Һәйкәл булып баса җиңүчеләр,
Һәйкәл булып баса батырлар.
Ә батырлар ике тапкыр үлми
Җирдә алар мәңге балкырлар.
-70 ел инде һәр көн саен
Кайтмый калганннарны көтәбез.
Авыл уртасында һәйкәлләргә
Башыбызны иеп китәбез.
-Таш һәйкәлләр булып балкый тыныч кына,
өйрәнгәннәр алар тынлыкка.
Һәйкәлләргә килик, гөлләр куйыйк
Һәйкәлләрне тыңлык тын гына.
Картаймагыз әле ветераннар,
Картаймагыз, әй, сез тынмас җаннар.
Сезгә тиеш әле бик күп назлар,
Сезгә тиеш әле бик күп язлар.
-Табигатьнең күпме куате бар,
Шулкадәрле җылы назы бар.
Сугыш күрми, михнәт күрми генә
Яшәсеннәр иде халыклар.
-
Туган илебезнең азатлыгы өчен үз-үзләрен аямыйча дошманга
каршы 1418 көн сугышты безнең батыр солдатларыбыз.Берәүләр
канлы сугышта башларын салдылар. Кадерле аналары янына, туган
якларына әйләнеп кайта алмадылар. Берәүләр дошман оясына чаклы
сугыш юлын үтеп, илебезгә азатлык алып килделәр.
-Ерак иде ул көн озак көттек,
Бер кайгы да урап узмады.
Мең ярым көн буе сугыш барды,
Мең ярым көн көттек без аны.
-Ул көннәрне ничек онытасың,
Ил язмышы кылыч өстендә
Ир-егетләр китте яу кырына
Алып көче тоеп үзендә.
— Сугыш бетте, илем солдатлары.
Кабат кайтты туган җиренә.
Яшьлекләре чәчәк аткан илнең
Кырларында иген игәргә.
-Ләкин…ләкин сугыш калдырган яралар, ул ясаган җәрәхәтләр
һаман да йөрәкне телгәли, күңелне әрнетә.
-Сугыш еллары әкренләп артта калды.Ләкин без гомер үткән саен
шул елларның батырлыгына әйләнеп кайтабыз.Тарих битләрендә ул мәңге
онытылмас легенда булып кала бирә…
-Без бәхетле буын.Чөнки азат илдә яшибез.Без сугыш батырлары
алдында баш иябез(1 минутлык тынлык)
-Әгәр сез матур гөлләрне чәчәк атуын күрәсез икән, шул иртәдә өй
каршындагы тирәкләрдә кошлар сайравын ишетәсез икән — белегез — бу
иртәнге шатлыкта сугышта үлеп калганнарның, фашизм тоткынлыгында
һәлак булганнарның якты өлеше бар!
— Әгәр алар җыерчыклы куллары белән башыгыздан сыйпый икән,
моңлы күзләре белән сезнең күзләргә карый икән, белегез — ул
күзләрдә сугыштан кайтмаганнарның истәлеге турында тирән сагыш бар.
-Әгәр сез тормышта яшисез икән, иркен мәктәпләрә укыйсыз икән,
белегез — бу җирдә сезнең матур яшәвегез өчен меңләгән солдатларның
каны түгелгән.Бу яшәүләрнең кадерен белсәк иде!
Хөрмәтле ветераннар!
Кылдан нечкә һәм кылычтан үткен
Сират күперен кичкән буын сез.
Үзе үлсә дә, илне исән килеш
Безгә бүләк иткән буын сез.
Безгә сезнең буынның
Һәр бөртеге — бер дөнья.
Илебезнең тарихының
Данлы бите сез монда.
Картаясызмыни инде сез дә
Европаны азат иткән ирләр?
Сагыналар сезне күпме юллар,
Сагыналар сезне күпме җирләр.
Картаймагыз, әй сез, тынмас җаннар,
Сезгә тиеш әле бик күп назлар,
Сезгә тиеш әле бик күп язлар,
Картаймагыз әле, ветераннар!
Ведущий.
Добрый день дорогие друзья! Добрый день уважаемые коллеги и гости! По старой доброй традиции собрались мы сегодня в этом зале, чтобы в торжественной, праздничной обстановке отметить юбилей нашего коллеги, прекрасной женщины…! юбилей сценарий
Все приветствуют виновницу торжества, которая сидит во главе стола.
Ведущий:
Юбилей – какое это слово!
Это праздник, это торжество!
И в доме радость и тепло!
Друзья и сотрудники, слов не жалея,
Поздравить хотят вас, в сей день юбилея!
Вы света и радости, счастья полны,
Советы нам ваши важны и нужны.
Любит и ценит вас ваша семья,
Надежды, верные ваши друзья.
Мы все вам желаем здоровья и силы;
Чтоб молодость, счастье, удачу, успех
Судьба вам дарила всегда без помех!
Подруги юбиляра подходят к ней, поют поздравление на мотив песни “Снегопад”.
Подруги поют.
Ты ещё не успела испить свою осень,
А уже юбилей твой подкрался и ждёт.
Он седин и морщинок немного подбросил,
Ещё разных сюрпризов тебе принесёт!
Припев.
Юбилей, юбилей, это вовсе не старость,
Это зрелой красы благодарный рассвет!
Так нальём же бокалы и выпьем на радость.
И веселья часы пролетят, как момент!
Пожеланья сегодня пусть льются рекою.
Будь любимой женой и любима детьми.
Для друзей и знакомых приготовь-ка застолье.
Все на праздник придут, не забудь – пригласи!
Припев.
И ещё мы желаем, тебе дорогая,
Долгих лет и удачи большой – пребольшой.
Чтобы в доме твоём были радость и счастье,
А беда бы его обошла стороной!
Припев.
Ведущий.
Это было давно: … лет тому назад.
Нет-нет, я не сказку начинаю вам рассказывать. Я вам хочу вам поведать о нашем юбиляре! Так вот, … лет тому назад порог нашего учреждения переступила молодая, очень скромная, очень симпатичная девушка, выпускница … института. Вот это и был наш уважаемый юбиляр.
Правда, звали её тогда просто …. Принимали на должность …. Это было … года. И вот с тех пор приросла сердцем и душой … к любимому делу. Сколько же любви к своей профессии нужно иметь, что же это за сердце такое, чтобы на протяжении … лет нести эту очень не лёгкую, трудную ношу ни разу не изменив её и себе.
Ведущий:
Уважаемая …!
Примите же во цвете лет
Наш жаркий, радушный привет,
И, не скрывая чувство наши,
Мы за тебя поднимем чаши!
Ведущий.
Дорогая …! К нам на огонёк зашел Чебурашка и, узнав, что здесь юбилей, захотел вас поздравить.
Молодой человек с картонными ушами, как у Чебурашки, поёт песню на мотив “Песенки крокодила Гены”.
Мы пришли не напрасно –
Это каждому ясно –
И уселись за этим столом.
Юбиляра поздравить
И на память оставить
Эту песню, что мы пропоём!
Припев.
Пусть не старят тебя годы,
В жизни будь ты на виду,
К сожаленью, день рожденья,
Только раз в году!
Юбиляр, наш дружочек,
Выходи в наш кружочек
И вина нам покрепче налей!
Ведь не часто же здесь мы
Собираемся вместе
На торжественный твой юбилей!
Припев.
Мы тебя поздравляем
И, конечно, желаем
Оставаться такой же, как есть:
Скромной, доброй и милой,
Терпеливой, красивой …
Всех достоинств твоих нам не счесть.
Припев.
Чебурашка.
Твоя жизнь пусть протекает
И без горестей, и без бед!
Крепким будет пусть здоровье
На полсотню лет!
Ведущий.
Сегодня здесь столько гостей! Все пришли поздравить юбиляра. И первому мы предоставим слово директору, нашему уважаемому ….
Директор зачитывает и вручает приветственный адрес и подарок.
Ведущий.
Дорогая …!
В юбилей мы желаем вам расцвета.
И здоровья на многие лета.
В юбилей мы желаем удачи
И огромного счастья в придачу.
Чтоб солнце всегда нам светило,
Чтоб сердце достойных любило,
Чтоб горе, невзгоды и беды
Обернулись желанной победой.
Ведущий.
Есть прекрасные стихи, посвящённые женщине, и эти стихи я посвящаю вам.
Держит голову, как королева,
Излучает загадочный свет,
Эта женщина – вечная Ева,
Затерялась в развалинах лет.
На исходе судьбы хорошея,
Словно носит астральный зарок.
Эти ребусы – бусы на шее,
Эти тайны перстней и серёг!
Этот запах с оттенком корицы,
Этих платьев немыслимый цвет,
И во взгляде бывалой тигрицы
Хищный отблеск далёких побед.
Дышит время легко и беспечно,
Каплет с майских садов молоко.
Эта женщина – вечное нечто,
И искусство её велико!
Насылает тоску и напасти,
И зовёт, и деньгами сорит.
Первородное зарево страсти
Под её биополем горит.
Только губы сжимаются горше
Над прощальной полоской земли.
Что ей возраст, раз нет его больше?
Что ей годы, коль годы прошли?
Ведущий
Коллектив нашего учрежденья всегда отличался стабильностью в кадровых вопросах, это был и остаётся всегда единый, спаянный организм, дружный и работоспособный. И сегодня они поздравляют ….
Коллектив поёт поздравление на мотив песни “Стою на полустаночке”, дарит подарки.
Сидят друзья и близкие,
Течёт вино игристое,
А позади остался долгий путь.
Звучат слова приветные.
Где, годы вы заветные?
Что пройдено, того уж не вернуть.
В знак нашего внимания
Примите пожелания,
На радость всем живите много лет.
Пусть годы, как метелица,
Всё сединою стелятся,
И молодости согревает свет!
Вам счастья неприметного,
Успеха неизменного,
Удач больших желаем много раз.
Здоровья вам отличного, надежд и счастья личного,
Пусть молодость не покидает вас!
Невзгоды пусть забудутся,
А все желанья сбудутся.
И горя пусть не будет никогда.
Любите, если любится.
Живите так, как хочется,
И будьте жизнерадостны всегда!
Ведущий предоставляет слово остальным гостям для поздравлений и вручения подарков.
Ведущий.
Я прошу минуточку внимания. В честь нашего торжества была отлита большая золотая медаль.
Ещё раз поздравляет юбиляра, вручает шуточную медаль и объявляет перерыв.
Ведущий.
Дорогие коллеги! Гости нашего праздника! Мы много сегодня узнали о юбиляре, много было в её адрес поздравлений и пожеланий. Но ещё не все присутствующие поздравили её. Слово предоставляется мужу юбиляра.
Ведущий предлагает гостям поиграть. Игры, любые которые вы знаете.
Ведущий.
Уважаемая …!
От юбилеев в жизни не уйти,
Они настигнут каждого, как птицы,
Но главное – сквозь годы пронести
Тепло души, сердечности частицу.
У вас сегодня юбилей.
Мы от души вас поздравляем!
И в жизни главного желаем.
Здоровья, счастья, радости
И лет до ста без старости!
Все поют песню “Величальная”.
Мы славно гуляли на празднике вашем.
Нигде не видали мы праздника краше.
Так будьте здоровы, живите богато,
А мы уезжаем до дома, до хаты!
Предоставляется слово юбиляру.
Затем следует приглашение к чаю.
Максат: Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әдәби кичә укучыларга шигырьләр, әдәби әсәрләр аша патриотик тәрбия бирү, сугыш чоры кешеләренең җиңүгә булган ышанычын, батырлыгын, рухи ныклыгын аңлату, фронтовик язучы – шагыйрьләр, авылдашларның Бөек Ватан сугышы елларындакүрсәткән батырлыклары, тырыш хезмәтләре белән таныштыру, сугыш һәм тыл ветераннарына олы хөрмәт уяту, кешеләрне хөрмәт итү хисе тәрбияләү.
Җиһаз: “Бөек Җиңүгә 70 ел”, 9 май плакатлары, “Алар илгә җиңү алып кайтты”, “Хәтер” һәм башка сугыш турында язылган әдәби китаплардан күргәзмә,интерактив такта, проектор, компьютер.
Кичә барышы
Алып баручы: Хәтер.. Ил хәтере, халык хәтере…Тарихта ил һәм халык хәтереннән мәңге җуелмаслык вакыйгалар була. Бөек ватан сугышы беткәнгә 70 ел үтсә дә, ул китергән кайгы-хәсрәт. Ул ясаган яра һәм җәрәрхәт күпләрнең йөрәгендә әле һаман төзәлми, әле дә әрни. Чөнки ул әрнү буыннан буынга күчә, сагыну-юксыну булып, горурлык булып күчә һәм халык хәтеренә әверелә бара.
Ул хәтер мәйданнарда Мәңгелек ут булып яна, өчпочмаклы хатлар яисә, кара пичәтле шомлы хәбәр булып, музейларда, сандык төпләрендә саклана.
“Таң атканда “ көе уйнала һәм түбәндәге сүзләр әйтелә:
“1941 ел, 22 июнь. Ул көнне дә сызылып кына таңнар атты.”
( Җәй. 1941 нче елның 22 нче июне. Матур көн . Күңелле музыка яңгырый . Мәктәптә “Чыгарылыш кичәсе”. Укучылар вальс әйләнәләр. Күңелләр шат. Йөзләрдә елмаю. Кинәт “Изге сугыш” көе яңгырый. Биюче кызлар. Егеләр урыннарында хәрәкәтсез калалар.
(бер егет йөгереп керә, бик шомлы тавыш белән): Дусларым… туктагыз…??!! …Сугыш… башланган…
Сәхнәгә кара кием кигән укучылар чыга, аларның киемендә “1941” дигән саннар. Алар бию аша сугыш башлануын хәбәр итәләр. Егет һәм кызларны уратып алалар. Левитан тавышы.
Кара киемле укучылар читкә китәләр, егет-кызлар пилотка киеп. Алгы планга киләләр.
Кыз: Уйламадык бүгенге бу саубуллашу
Күпләр өчен булыр соңгысы дип.
Киләчәктә очрашырбыз тагын диеп
Берни белми йөргәнбез бит вальс биеп.
Ә бу мәлдә илебезгә дошман үткән
Аның баскан эзләрендә гөлләр шиңгән.
Бөтен дөнья изрәп йоклап яткан таңнан
Кара шәүлә кебек шуышып сугыш килгән.
Егет
Авылларга кайгы булып килде хәбәр
Балаларга кайгы булып керде хәбәр
Ямьсез хәбәр,
Шомлы хәбәр,
Хәтәр хәбәр
Кыз: Аяз көндә яшен булып килде хәбәр,
Йөрәкләргә шомнар салып килде хәбәр
Шыксыз хәбәр
Комсыз хәбәр
Хәтәр хәбәр
Егет
Ил хыялын изәм диеп килде хәбәр
Ил гомерен өзәм диеп килде хәбәр
Яман хәбәр
Кара хәбәр
Хәтәр хәбәр
Егет-кызлар арткы планга күчәләр.
Әкрен генә “Герман көе” уйнала. Кулга кул тотышкан егет һәм кыз, ана белән ул, ата белән бала чыга.
Кыз: Сиңа атап кулъяулыклар чиктем
Булсын диеп яшьлек бүләгем.
Исән генә йөреп сау гына кайт
Шулдыр, дустым, ихлас теләгем.
Егет: Китәм инде, гөлем яу кырына
Кулъяулыгың- миңа бүләгең.
Язмыш мине кайда ташласа да
Сезнең белән калыр йөрәгем.
Ана: Сау бул, улым, читкә оч син,
Бәхет яусын юлыңа.
Авылың өчен тыныч бул син,
Анаң кала урыныңа.
Лачын коштай очып,
Дошманны ку иленә.
Яшен ташы булып оч син,
Оч син фашист өстенә.
Сәлам хатың килгән саен,
Бәйрәм күлмәк киярмен.
Минем улым батырларча
Бурычын үти диярмен.
Сәхнәгә монтаж өлешендә катнашучы, солдат киеме кигән укучылар чыгып баса. “Солдатлар” җырын башкаралар.
Алып баручы: 22 июнь… Таң атып килә. Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләрнең җылы куенында, тәмле төшләр күреп нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар.
Шул вакытта канга туймас фашист этләре безнең чикне бозып авылларны, шәһәрләрне үлем утына тоттылар. Бөек Ватан сугышы башланды.
Берни белми изрәп йоклаган сабыйлар зәңгәр күккә карап хәрәкәтсез калдылар. Зәңгәр күкне канлы корым каплады. Аяусыз сугыш башланды.
1 нче укучы Егерме ике. Июнь. Кырык бердә…
Җиргә афәт килде ул көнне.
Тарих кәһәрләгән шушы көнне
Мөмкинме соң оныту мөмкинме?
2 нче укучы Соңгы тапкыр кичә көлде дөнья,
Соңгы тапкыр кояш балкыды.
Таң атмады бүген, таң атмады,
Алды җирне сугыш ялкыны.
3 нче укучы Явыз дошман килә ил өстенә
Ил байлыгын талап җыярга.
Алып килә канлы палачларын
Халкыбызның канын коярга.
4 нче укучы Кара көчләр килә ил өстенә
Шәһәр-авылларны яндырып.
Газиз аналарны дарга асып,
Балаларны ятим калдырып.
5 нче укучы Сугыш килде безгә сорамыйча
Шакымыйча керде ишектән,
Кабатладык шунда тешне кысып:
“Без җиңәргә тиеш ничек тә!”
6 нчы укучы Сугыш…Нинди авыр,каһәрле ,шомлы сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган!
7 нче укучы Сугыш…Меңәрләгән шәһәрләр жимерелгән,жир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан,шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән.
8 нче укучы Яндырылганның, җимерелгәннең, таланганның исәбе юк. Немец лардан соң бер исән авыл, бер исән шәһәр калмый. Меңнәгән шәһәр һәм поселоклар хәрәбә хәленә китерелә. 700 меңнән артык авыл көлгә әйләндерелә. Ә халкы бөтен ачысын-төчесен татыды. Бик күп кешене Германиягә куалар.
1 нче укучы Сугыш 1418 көнгә сузыла һәм анда 27 миллионнан артык совет кешесе һәлак була. Бу көн саен 19 мең кеше дигән сүз.
2 нче укучы Шушы 4 ел эчендә бик күп бәрелешләр була. Бу – Мәскәү янындагы сугыш, Сталинград өчен, Курск, Днепрны кичү, 900 көнгә сызылган Ленинград блокадасы, Берлин өчен сугыш. Бу бәрелешләрдә безнең ватандашларыбыз да кан коя.
3 нче укучы Татарстаннан 560 меңнән артык кеше катнашты, аларның 250 меңнән артыгы кире әйләнеп кайта алмады, сугыш кырларында ятып калды. Дошманга каршы сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен 378 дән күбрәк якташыбызга иң югары мактаулы исем – Советлар Союзы Герое исеме бирелде, 29 сугышчы Дан орденының тулы кавалеры булды.
4 нче укучы Сарман районыннан бу сугышта – 9600 сугышчы катнашты. Шуларның 5600 сугыш кырларында мәңгегә ятып калдылар. Алар арасында 3 Советлар Союзы Герое бар. Алар:
-Зиннәт Хәсәнов(Иске Кәшерав.);
-Нурмый Шәрипов(Казаклар ав.);
-Александр Казаков(Александровка)
Зиннәт Хәсәнов- 1939 ел көз- Армия сафларына алына. Бөек Ватан (Иске Кэшер) сугышы башлангач, үзе теләп лейтенант дәрәҗәсендә фронтка китә. Авылга Мәскәү тирәсендәге сугыштан язган бердәнбер хаты килә. Ул хәбәрсез югала. Соңыннан аның әсирлеккә алынуы, шагыйрь Муса Җәлилнең көрәштәше булуы ачыклана. 1944 елның 25 авг. Берлиндагы Плетцензе төрмәсендә 11 җәлилче белән бергә җәзалап үтерелә.
Александр Казаков (Александровка) — 1941 ел 26 июньдә сугышка китә. Вязьма, Смоленск юнәлешендә барган каты сугышларда яралана. Белоруссияне азат итү өчен сугышларда, Днепрны кичкәндә, аның җитәкчелегендәге сугышчылар күп батырлыклар күрсәтәләр. 1950 елда үлә(авариягә очрап).
Нурмый Шәрипов- 1943 ел фев. Польшада сугыша. Кукизув авылы янында, беренчеләрдән булып, дошман траншеясына бәреп керә һәм офицерны әсир итә. “Тел” белән кайтканда ике аягыда яралана. Иптәшләрен уттан саклау өчен, соңгы патроннарына кадәр ата,соңыннан янындагы фашистларны һәм үзен граната белән шартлата.
Ф.Кәрим “Партизан хатыны” Мавлявиева Гүзәл
Алып баручы ( кич утыру күренеше) (кызлар кич утыруга чыга, кулларында бәйләм, солдат хатларын укыйлар)
9 нчы укучы Безне озаткан сукмакларны
Капламасын үләннәр.
Яз кайтмасак, көз кайтырбыз,
Сез көтегез, сөйгәннәр.
10 нчы солдат. Кичке атыш тынган минутларда,
Әнкәй, сиңа сагынып хат язам.
Дары исе сеңгән конвертыма
Йөрәгемнең бер бөртеген салам.
11 нче укучы. “Әти” сүзен әйтеп үсмәдек без,
Белмим аннан авыр ни барын?!
Боекканда җыелып укый идек
Әткәбездән килгән хатларны.
12 нче укучы. Бәхетлеләр күреп күзебез янса-
Әни безгә андый чакларын
Укый иде йөзләр яктырганчы
Әткәбездән килгән хатларны.
Алып баручы . Әйе, сугыш кырындагы хәбәрләрне солдат хатлары аша белдек. Кош теледәй солдат хатлары! Күпме кеше тилмереп көтте аларны! Һәр гаиләгә килгән кайгыны да, шатлыкны да бергә кичерә иде халкыбыз. Кара пичәтле кош теледәй шушы кәгазь кисәге, бәгырьләрне өзеп, күпме авылдашлардан канлы яшь түктерде.
(Пәрдә ачыла. Авыл өе. Хатын-кызлар оекбаш бәйләп утыра. Фатыйма бер тәрәзәдән- бер тәрәзәгә карап йөренә.)
Катнашалар:Ана,Фатыйма, күрше хатыны — Хәдичә, хат ташучы кыз
Х-ә: Мәргүбә малаеңнан бер дә хәбәр алганыгыз юкмыни соң?
Ана: Юлдан гына бер хат язган иде, шуннан соң бер хәбәр дә булмады. Әнә киленебез дә җанын кая куярга белми, бик кайгыра.
Х-ә: Сугыш бит инде ул Мәргүбәкәем, шулайда бер хәбәр булмый калмас әле.
Ана: Белмим инде… Әнә, гел күңелсез хәбәрләр генә ишетелә. Яраланган килеш дошман кулында калган солдатлар да бик күп дип сөйлиләр.
Ф-а: Ул кадәр үк өметсезләнмик әле әнкәй.
Ана: Үлгәндер инде үлгәндер. Якыннарының күңеленә авыр булмасын дип юри әйтми торганнардыр әле. Менә бу оекбашны да барлык җан җылымны салып улыма дип бәйләдем.
Х-ә: Әйе, без һәрберебез, авылдагы барлык ялгыз калган аналар,улларыбызга һәм фронттагы ирләребезгә оекбаш-бияләйләр бәйләдек. Шушы җан-җылыбызны биреп бәйләгән әйберләр аларга көч-куәт биреп торсын иде.
(Тыштан ишетелә- Фатыйма апа сезгә Ярулла абыйдан хат бар, иң беренче сезгә килдем )
Ф-а: Әй рәхмәт яугыры. Әнкәй Ярулладан хат бар.
М-ә: Укы кызым, тизрәк укы, ниләр язды микән?
(Фатыйма хат укый)
«Сагынычлы хат башы, языгыз, әткәй, каршы. Исәнмесез, җандай кадерле булган әти, әни, Фатыймам. сеңелләрем! Сезнең тарафларга газиз углыгыз Ярулладан бик сагынып һәм саргаеп, ялкынлы сәламнәремне багышлап каламын. Шулай ук барча авылдашларга күктәге йолдызлар санынча кайнар сәлам. Хатны ешрак салыгыз. Минем өчен тыныч булыгыз. Хатыгыз буенча сезнең дә соңгы көннәрдәге тормышыгыз белән таныш булдым, бик шатландым .Минем өчен артык көймәгез, әти-әни, әлегә исән-сау, тамак тук, Яхшы, хуш, сау булыгыз. Тиз көннәрдә Гитлер явын туган ил җиреннән мәңгегә каулап чыгарып, шатлык белән туган илдә бергә-бергә яшәүләрне теләп улыгыз Ярулла. 13.3.44 г.».
Кич утыручылар сөйли
“Бияләйләр, оекбашлар бәйлим
Балам сиңа озын кичләрдә.
Бик сагындык сине, тиз кайт инде,
Я юатчы кереп төшләргә”.
Улы тавышы ишетелә. Арттан солдат киемендә 1 малай килә. Кич утыручылар аны күрми, күз алдына килгән кебек кенә була.
М.Җәлил “Ышанма” Якупова Гөлшат
Алып баручы
Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан
Китсәләр дә, алар кайтмады.
Алар өчен бары җилләр генә
Ачып-ябып йөри капканы.
Э.Губайдуллина “ Син кайтмадың”
Ут сүнә, берничә минуттан соң яна. Сәхнәдә кулына кылыч тоткан солдат һәйкәле. Таякка таянган, кулына чәчәкләр тоткан карчык боек кына һәйкәл янына килә.
Ана (карчык). Исәнме, улым, менә мин яңадан синең яныңда. Салкын түгелме, балакаем?
Улы (һәйкәл). Юк, әнкәем, салкынның ни икәнен мин белмим. Миңа беркайчан да салкын түгел.
Ана. Нигә үзеңне сакламадың, улым? Хәтерлисеңме: «Әнкәем, Берлинны гына алыйк та, алтыбыз алты яктан кайтып керербез, — дигән идең. — Әнкәй, син беребездән беребезгә кунакка гына йөрерсең, йөзгә кадәр яшәрбез», — дип язган идең?
У л ы. Әйткән сүзләрем һәрвакыт йөрәк түрендә, әнкәем. Әмма башкача мөмкин булмады…Дошман белән көрәш аяусыз булды.
Картлык көнеңдә ничек яшисең соң, әнкәй?
Ана. Барысы да җитеш, улым. Сугыштан исән кайткан ике абыең бик кадерләп кунактан кунакка гына йөртәләр. Оныкларым санап бетерерлек түгел.
У л ы. Сине яраталармы соң алар, әнкәй?
Ана. Яраталар, бик тә яраталар. Берсеннән дә авыр сүз ишеткәнем юк, әби дип үлеп торалар.Алар янында сез дә булсагыз, куанычымның иге-чиге булмас иде. Бәлки, мине тиз генә танымагансыңдыр да, балам?
У л ы. Таныдым, әллә кайлардан таныдым, әнкәем, күз нурым. Әгәр мөмкин булса, мин сине кочагыма алыр идем. Әмма минем кулларым, инде үзем дә —тимердән. Димәк, мәңгелек, әнкәем.
Ана. Йөрәк түремдә 9 ай буе йөрткән, күкрәк сөтемне имезеп үстергән баланы югалтуы ай-һай авыр шул, улым.
Улы. Шулайдыр, әнкәй! Ләкин син сөен! Без бит Ватан өчен, бүгенге шушы тыныч көннәр өчен һәлак булдык. Тез чүгеп, кол булып яшәсәң, бу дөньяның ни рәхәте булыр иде?
Ана. Шулай, улым, дөрес әйтәсең! (Ана чәчәкләрне куя.)
Алып баручы: Кичерегез безне, хәбәрсез югалганнар! Вакытында һәркайсыгызны барлап, исемнәрегезне дан-шөһрәткә күммәгән өчен, ялгыз картаналарга,балаларга, тол калган хатыннарыгызга вакытында ярдәм кулы сузмаган өчен кичерегез безне, хәбәрсез югалганнар!
Җыр: Б.Рүзилә “Хәбәрсез югалганнар”
Алып баручы: Бер кайтмасак, бер кайтырбыз дип китсәләр дә, күпме авылдашларыбыз туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмады. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк, һәрберебезнең күңелендә алар мәңге саклансын! Ә хәзер, чит-ят җирләрдә мәңгелеккә ятып калганнарның якты истәлегенә бер минутлык тынлык игълан итәбез
9 нчы укучы Искә ала бүген Ватаныбыз
Шаулап үткән көрәш елларын.
Данлый, зурлый һәм хөрмәтли
Курку белмәс батыр улларын.
10 нчы укучы Җиңү көне, күктән күзем алмыйм,
Күгәрченнәр уйный очынып,
Зәңгәр күктә ап-ак канатлары
Көмеш кебек китә чагылып.
11 нче укучы. Җиңү көне җиңел бирелмәде,
Җыр җырланмый шөһрәт-дан өчен.
Йөрәк җылый һәрбер солдат өчен,
Егермеләп миллион җан өчен.
Яңгыра җыр, тыйнак илем өчен,
Рәхмәт, Ватан, җиңдең, талпындың.
Яңгыра, җыр, горурлыгы булып халкымның.
Җыр: “Җиңү көне”
12 нче укучы. Әй, сез, сугыш уты кабызучылар!
Ишетәсезме? Без сезгә дәшәбез!
Сугыш ялкыны безнең дөньяны
Чолгап алмасын яңадан.
Җир йөзе балаларның
Тынмасын көлүеннән.
2 нче укучы. Дәшәбез сезгә, өлкәннәр,
Без – дөнья балалары!
Балаларның сарылары,
Аклары, каралары.
3 нче укучы. Сез “чәчәкләр”, дисез безне.
Чәчәкләр сулмасыннар.
Җир йөзендә бәхетсезләр,
Ятимнәр булмасыннар!
4 нче укучы. Кояшлы булырга тиеш
Безнең һәрбер иртәбез.
Без сездән Тынычлык белән
Бәхет таләп итәбез.
Алып баручы: Сугышка киткәннәрнең күбесе кире әйләнеп кайта алмаган. Бары тик авылыбыз уртасында куелган һәйкәлдәге ташка язылган исемнәре генә, әйтерсең «Без сезнең өчен, Ватаныбыз өчен сугыш кырында ятып калдык. Безне онытмагыз», дияләр кебек. Әйе, без аларны һич бер вакытта да онытырга тиеш түгел. Аларның сугыштан исән-сау кайтканнары да, сугышта алган яраларына чыдый алмыйчан, безнең арадан китеп бардылар. Без аларның батырлыкларын онытырга тиеш түгел.
Рәхмәт сезгә исән калганнар,
Мәңге хәтердә Һәлак булганнар.
Бүген бездә балачаклары сугыш елларына туры килгән тыл ветераннары – сугыш чоры балалары.Әйдәгез, аларның балачак хатирәләрен тыңлап үтик. (Сүз тыл ветераннарына бирелә)
Җыр : Сәгъдәтова Дания