Тукай яши безнең йөрәкләрдә.
(әдәби – музыкаль кичә)
Сәхнә артына шагыйрь портреты һәм плакатка аның туган көне язып эленә: “26 апрель, 1886 ел”. Сәхнәнең уң ягына экран беркетелгән. Анда Г.Тукайга багышланган һәм чыгышлар белән туры килеп бара торган презентация күрсәтелә.Залда китапларыннан, укучыларның иҗади эшләреннән күргәзмә ясала. Зал стеналарына “Сәнгатебез күкләрендә- Кояшыбыз, Аебыз, Бар җиһанга күренерлек кадерле Тукаебыз” (И.Юзеев), “Без бәхетле, без шагыйрьле халык, Без Тукайлы халык мәңгегә!” һ.б. плакатлар эленә.
Микрофоннан “Бәйрәм бүген” шигыренең 1нче куплеты башкарыла.
Бар күңеллелек бөтен дөньяда,
Бар бер ямь бүген!
Нәрсәдән бу? Мин беләм:
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Татар халык көе яңгырый. Сәхнәгә биючеләр чыга.(татар халык биюе. Башкаралар Хузина Айзилә һәм Зиннәтуллина Зилә)
Сәхнә алдына ике укучы чыгып баса.
1 нче алып баручы.
Әйләнәдә гөлләр,
Тормыш якты!
Бәйрәм хисе бүген күңелдә!
Туган көнең белән!-диләр,
Горурланып һәркем бу көндә.
2 нче алып баручы.
Килә, килә… Язлар саен сиңа
Илең килә туган көнеңдә,
Бетми торган гомерен кушкан сыман
Синең бөек кыска гомергә.
1 нче алып баручы.
Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар! Бүген без бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көнне билгеләп үтәбез. Моннан 128 ел элек, 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә дөньяга килеп, 101 ел элек, ягъни 1913 нче елның 3 нче апрель иртәсендә дөньядан китеп тә барган Тукай бүген дә безнең арабызда кебек. Аның иҗаты, аның геройлары безнең күңелләрдә, безнең җаныбызда.
2 нче алып баручы.
Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь
Габдулладай;
Ул- караңгы төндә яктырткан матур,
ак тулган ай.
1 а.б.: Якташларың, Тукай сине укый…
Бәләкәйдән, бала чагыннан…
2 а. б.: Күңелләрдә- синең якты җырлар,
Синең моңнар күздә чагылган.
(Җыр “Бала белән күбәләк”. Башкара 1е сыйныфы укучысы Гәрәева Диләрә)
1 а.б.: Яздан аерып булмый Тукайны!
Язда килгән, язда янган ул.
Язы, киләчәге барлар ничек китсен,
Ничек югалалсын дөньядан.
2 а.б. Әйе, салкын кыш үтеп, яз җиткәч, халкыбыз бөек Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Һәр ел саен мәктәпләрдә сөекле шагыйребез иҗатына багышлап, әдәби кичәләр уздырыла. Иң зур бәйрәм — республикабыз башкаласы Казан шәһәрендә була. Ул күп меңләгән халык катнашында шигырь бәйрәме итеп үткәрелә. Безнең сәхнәбезгә дә Шигырь хуҗа!
(Г.Тукай. “Милли моңнар”. Башкара 8м сыйныфы укучысы Галимуллин Илназ).
1 укучы: Кемнәр көтми ышанулар, гөлләр
Һәм яшәүләр биргән бу айны?
Яздан, гаделлектән, киләчәктән
Мөмкин түгел аеру Тукайны!
2 а. б.: Г. Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, бары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да ул гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты- халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе. Балачактан күңелләребезгә кергән Тукай безне гомеребез буена озата бара. Бала чагыбызга кайтып, Тукай әкиятендә яшәп алыйк әле!
(3м сыйныфы укучылары “Кәҗә белән Сарык” әкиятен сәхнәләштерә)
1 а. б. Әкиятләрдәге Шүрәлеләр
Кырлаеңда яши бүген дә.
Шигырь чишмәләре җырга күчеп,
Яши сандугачлар телендә.
Ничә буын сине иң кадерле
Бер кешесе итеп сагына.
Син остаз да, мөгаллим дә булып,
Яшисең күк туган ягыңда.
(Җыр. Габидуллина Гөлназ)
1 а. б.: Бик еракта балкып аткан
Бер гүзәл апрель таңы.
Бирде сине бу җиһанга
Әй, шагыйрьләр солтаны!
2 а. б.: Саклый мәңге истәлегең
Син яшәп киткән урын.
Нур булып калды йөрәктә
Һәр синең язган җырың.
1 а. б.: Азмы какканны вә сукканны
күтәрдең син, ятим?!
Җырладың шуңа халкыңның
Моң тулы хиссиятен!
2 а. б.: Тынмый сазың, моңлы сазың,
Кем тыя алсын аны!
Син яшәрсең, мең яшәрсең,
Син- шагыйрьләр солтаны.
(Фәттахов Әмир башкаруында шигырь: “Пушкин илә лермонтовтан…”)
1 а. б.: Г.Тукай бик аз яшәгән. Аның балачагы бик авыр булган, ул кечкенәдән ятим калып, төрле гаиләләрдә тәрбияләнеп үскән. Ул яшәгән урыннарны гына күздән кичерсәң дә, дистәгә якынлаша: Кушлавычта ул дөньяга аваз салган, (2 а.б.)Өчиле, авыр булса да, бабасы канаты астына сыендырып, үлемнән саклап калган, (1 а.б.)Саснада ул аз булса да әнисе куенында назланган…һәм иң зур югалту ачысын да татыган, (2) Казан аны тәүге тапкыр ачлык тырнагыннан алып калса,соңыннан аны шагыйрь итеп бөтен дөньяга таныткан, (1)Кырлайны ул үзе үк “дөньяга күзем ачылган урын” дип атаган, (2) Җаек исә кечкенә Габдулладан шагыйрь Габдулла Тукай ясаган…
( 7б сыйныфы укучылары Петрина Арина һәм Рәҗәпова Сәйдә “Бала белән Күбәләк” шигырен сәхнәләштерәләр)
1 а. б.: Кызганычка каршы, күбәләкләр гомере кебек, шагыйрнең дә гомере кыска була. Әйдәгез, шул кыска гына гомернең кайбер мизгелләрен искә төшереп узыйк әле.
(Тамашачылар белән кечкенә викторина):
-Г.Тукай кайда туган?
-Әтисенең исеме кем?
-Әнисенең исеме ничек?
-Бабасында яшәгән авылның исеме ничек?
-“Шүрәле” поэмасында ул нинди авылны искә ала?
-Кайсы шәһәрдә ул беренче шигырләрен яза?
-Кайсы шәһәрдә татар халкының сөекле шагыйре булып таныла?
-Казанга килүе турында нинди шигырендә яза?
-Тукайның нинди әсәрләрен беләсез?
2 а. б.: Әкиятләрен сөйләп, тыңлап,
Телләребез ачыла.
“Су анасы”,”Шүрәле”ләр-
Безнең дуслар бары да.
(Минсадырова Алинә башкаруында гимнастик бию)
1. а. б.: — Телсез идек, Тукай безне телле итте,
Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте,
Күгебездә балкып торган йолдыз булып,
Кара төндә өстебезгә энҗе сипте.
( 7в сыйныфы укучысы Еремеева Ксения башкаруында шигырь)
2. а.б.:
Ак кирәк, дип, пакъ кирәк, дип
Җырлады, язды Тукай,
Дәрт уятырга кешедә
Уянды, янды Тукай.
(Бию: “Улыбка” бию төркеме)
- а. б.:
Халкына бәхет эзләде
Авыр заманда Тукай.
Өмет бәйләде туачак
Яңа көннәргә Тукай.
2. а. б.: Җырлары белән мәңгегә
Йөрәккә керде Тукай.
1. а. б.: Иң матур моңлы җырларын
Халкына бирде Тукай,
1-2 а. б. бергә: (шушы вакытта барлык катнашучылар сәхнәгә чыга)
Азатлык, дуслык илендә
Һәркемгә кардәш Тукай.
Һәрчак безнең белән бергә —
Безнең замандаш Тукай.
Микрофоннан укытучы):
Халык моңы синең җырың булды,
Халык күңеле –синең күңелең.
Ил гомере, халык гомере кебек,
Озын булыр, шагыйрь гомерең!
Хор “Туган тел” җыры.
Мәктәпләрдә, мәдәният сарайларында Габдулла Тукай туган көненә багышланган әдәби- музыкаль кичәләр уздыру өчен сценарий
Тамаша залына балаларның Тукайга багышлап язган шигырьләре, рәсемнәре, газеталар эленә. Мәктәп китапханәсе Тукай китаплары күргәзмәсен әзерли. Тукайның тормыш юлын сурәтләүче рәсемнәр, фотолар куела.
Сәхнә элеккеге авыл өе рәвешендә җиһазлана. Алсәхнәгә компьютер экраны эленә. Сулда — Тукай портреты. Аңа тере чәчәкләр куелган. Экранда «Туган көнең белән, Тукай! 1886 ел, 26 апрель» дигән сүзләр. Ерактан акрын гына «Тәфтиләү» көе ишетелә. Сәхнә алдына милли киемнәр киенгән алып баручы Кыз белән Егет чыга.
Кыз.
Әйләнәңдә — гөлләр…
Сүзен, гүя,
Шулар аша әйтә күңелләр:
— Туган көнең белән! — дигән сыман
Елмаялар кебек бу гөлләр.
Егет.
Килә, Килә… Язлар саен сиңа
Илең килә туган көнеңдә,
Бетми торган гомрен
кушкан сыман Синең бөек, кыска гомергә.
Кыз.
Бәйрәмнәрең алда икән әле,
Кара, шагыйрь, бүген текәлеп —
Халкың килде сиңа, мәхәббәтен
Ал чәчәкләр белән күтәреп.
Егет.
Син күрмәгән яңа буын килде, Котлап бүген туган көнеңне: Киләчәккә барган улларыңнан Ишетәсең «Туган тел»еңне.
«Туган тел» көе яңгырый. Акрын гына җырлап укучылар төркеме чыга. Җыр көчәя. Аларга залдагылар кушыла. Җыр тәмамлангач, укучылар сәхнәгә урнаштырылган эскәмияләргә утыра
Кыз.
Ул ятим дә,
ул мескен дә диеп,
Сөйләнелгән
элек-электән.
Егет.
Күз алдына аны
бөек итеп Китерергә
күпләр күнеккән.
Экранда рәссам М.Казаковның «Кечкенә Тукай» рәсеме проекцияләнә. Кушлавыч авылындагы музей-йортны сурәтләгән видеофильм фрагментлары күрсәтелә.
1 нче укучы. Кушлавыч авылында Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә булачак шагыйрь.
Салмак кына «Бишек җыруы» көе ишетелә. Ана бишек янына килеп утыра. Тирбәтә-тирбәтә халык көенә Г.Тукайның «Бишек җырын» җырлый.
Әлли-бәлли итәр бу,
Мәдрәсәгә китәр бу.
Тырышып сабак укыгач,
Галим булып җитәр бу…
2 нче укучы. Сабый ата-ана
мәхәббәтен татып кына кала: ул дөньяга килүгә биш ай да үтми, әтисе вафат була.
3 нче укучы. Габдуллага ике яшь тулганда, аны ярлы карчык Шәрифә тәрбиясенә калдырып, әнисе Мәмдүдә Сасна авылы мулласына кияүгә китеп бара.
4 нче укучы. Бераздан ул Габдулланы үз янына алдыра. Әмма бер елдан,1890 елда, Мәмдүдә ханым үлеп китә.
Сәхнә алдына нәни Тукай ролендәге бала чыга. Өстендә камзул, читек-кәләпүш. Экранда ул сөйләгән күренешләр проекцияләнә.
Нәни Тукай. Мин әнкәмнең җеназасын күтәреп алып киткәннәрен сизгәч, яланаяк, яланбаш хәлемдә, капка астыннан, үкереп җылый- җылый, йөгереп чыгып: «Әнкәйне кайтарыгыз, әнкәйне бирегез!» — дип, шактый гына җир мәет күтәрүчеләрдән калмый барганымны хәтерлим.
5 нче укучы. Әнисе үлгәч Габдулла Сасна мулласының өенә сыймый башлый, һәм аны Өчиле авылындагы бабасына кайтаралар.
Нәни Тукай. Менә шул фәкыйрь вә шуның өстенә әллә ничә авызлы булган гаилә эченә мин ятим бала булып килеп кергәнмен.
Үги әбинең алты күгәрчене эчендә мин бер чәүкә булганга, мине җыласам — юатучы, иркәләним дисәм — сөюче, ашыйсым-эчәсем килсә — кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр.
Ни күрсәм дә — күргәнмен, ни булса да — булган, һәрничек мин бу гаиләгә сыймаганмын. Бер көнне бабай, үги әбинең киңәше илә булырга кирәк, авылыбыздан Казанга бара торган бер ямщикка мине утыртып, Казанга озаткан.
Экранда «Асрамага бала бирәм, кем ала?» рәсеме проекциясе.
нчы укучы. Кечкенә Габдулланың сабыйлык еллары менә шулай ятимлектә, кимсетелү, кагылу-сугылуларда үткән. Сабый балага бик күп гаиләләрдә булырга, авылдан-авылга, кулдан-кулга күчеп йөрергә туры килгән.
нчы укучы. Казан арты авылларының җанга рәхәт бай табигате,тәмле сулы чишмәләре бәләкәй Тукай күңелендә онытылмас тирән эз калдыра һәм шагыйрь бу якты хатирәләрне үзенең үлемсез шигырьләренә сала.
Тукайга охшатып киенгән егет «Туган авыл» шигырен укый.
8 нче укучы. Кайларда гына йөрсә дә, шагыйрьнең хәтереннән, күз алдыннан туган ягы китми. Егет булып танылган шагыйрга әверелгәч тә ул уйлары белән шул якларга әйләнеп кайта, Казан урамнарына да пар атларга утырып килеп керә. Экранда Татар дәүләт фольклор ансамбленең «Пар ат» җыры видеоязмасы.
Кыз.
Син ерактан күргән кырларның
Ал гөлләрен сибеп юлыңа,
Баш ия ил, -ятимгә түгел,
Сиңа — үзенең бөек улына.
Егет.
Якты йолдыз булып атылган ул,
Зәгыйфь чәчәк булып сулмаган.
Туры Тукай, моңлы Тукай булга
Бөек булган, боек булмаган.
9 нчы укучы. Габдулла Тукайның балаларга багышлап язылган әсәрләре күп. Аның бөеклеге, аның даһилыгы бигрәк тә әнә шул шигырьләрендә, әкиятләрендә ачык күренә.
7нчы укучы. Тукайның шигырләре, әкиятләре кечкенәдән белем алырга, эш сөяргә, табигатьне яратырга, сакларга өнди. Тырышып эшләргә, белемле булырга чакыра
Сәхнәдә «Эш беткәч уйнарга ярый» шигыре сәхнәләштерелә; Өстәл янына Бала килеп утыра. Өй тәрәзәсеннән Кояш, Сандугач» Алмагач күренеп Бала белән сөйләшәләр. Автор сүзләре тавыш көчәйткеч аша ишетелеп тор; Экранда шигырьнең исеме языла; Күренеш тәмамлануга алга егет-Тукай чыга:
Яз, газиз угълым: кара тактаны
Сыз акбур белән!
Һәм кара күңелеңне ялт иттер
Сызып ак нур белән!
Өч наданга алмашынмас —
Бер язу белгән кеше;
Мәгърифәт эстәр, иренмәс һич —
Кеше булган кеше.
(Г. Тукай «Ата илә бала»)
11нче укучы. Шагыйрьне мәктәп мәдрәсәләрнең күпчелегендә яшьләргә белем һәм тәрбия бирүне түбән дәрәҗәдә куелуы борчый һәм ул «Таз» шигыре белән наданлыктан ачы көлә.
Пантомима яки шаян бию алым белән «Таз» шигыренең эчтәлеге сәхнәләштерелә. Автор сүзләр тавыш көчәйткеч аша ишетелә.
12нче укучы. Тукай балалар белән үзе дә сабыйларча сөйләшә алар дөньясында яши. Халык әкиятләренә нигезләнеп берсеннән-берсе матур әсәрләр яза. Шундыйларның берсе — «Кәҗә белән Сарык» әкияте.
Мәктәп курчак театры «Кәҗә белән Сарык» әкиятеннән өзекләр күрсәтә.
* * *
Экранда «Тукайга шигъри гөлләмә» дигән сүзләр. Тукай һәйкәле каршындагы шигырь бәйрәме фрагментлары күрсәтелә. Сәхнәгә укучылар чыга. Ярымтүгәрәк булып тезеләләр. Ике алып баручы аларның ике ягына баса.
«Бәйрәм бүген» җыры башкарыла. (Г. Тукай сүз., Җ. Фәйзи муз.)
Егет.
Тукай исән.
Җыры күңелләрдә,
Яшәсәк тә үзен күрмичә.
Тукай килә моңлы сазын уйнап,
Шагыйрьләргә тынгы бирмичә.
Кыз.
Заман таный аны:
Кәләпүштән
Килә иде Кырлай юлыннан…
Сизмәгәндер үзе дә Зур Апушка
Әверелгәнен авыл улыннан.
1нче укучы.
Мәхәббәте сүнми кешелекнең:
Гомер үткән саен яңара.
Алгы рәткә куеп һәрбер юлын,
Жырларыңны тыңлый замана.
2нче укучы.
Язларыңны каршы алган чакта
Яшәрәсең кебек тагын да.
Эстафетаң ерак илтер өчен
Такташларың килә яныңа.
3нче укучы.
Мусаларың кайта илләр гизеп,
Йөрәкләре утта чыныккан.
Елмаерга әзер карашларын
Синең җырың шулай җылыткан.
4нче укучы.
Буын арты буын алмашыныр,
Гасыр арты узар гасырлар.
Шигъриятнең һәйкәленә шулай
Язлар һаман гөлләр ташырлар.
5нче укучы.
Китапларың янда, күкрәгемдә
Кадер-хөрмәт белән саклана;
Әгәр кайгым артса, күңлем азса –
Утлы шигырең укып сафлана.
6нчы укучы.
Әйдә, Тукай, безнең белән бергә
Син дә шатлан, халкың шатлана;
Дәртле Казан, нурлы Казан балкый,
Бездә бүген бәйрәм, тантана!
7нче укучы.
Әй, Тукай, ил һәм гасырда
ялкының янган Тукай;
8нче укучы.
Ай-кояштан, хөррияттән
яктылык алган Тукай!
9нчы укучы.
Туган көнең бәйрәм итәр вакыт,
Уйна, әйдә, «Тукай маршы»н.
Ишетсен ул
Үзенең алгы сафта
Безнең белән атлап барышын.
«Тукай маршы» яңгырый.
Экранда Республика Президенты Минтимер Шәймиев сүзләре языла: «Без егерменче гасырда Тукай белән яшәдек, егерме беренче гасырда да аның белән булырбыз. Тукай мирасы яшәгәндә, милләтебез дә яшәр. Татар халкы милләт булып яшәгәндә, Тукай да яшәр!»
Кичәне дәвам итеп укучылар үзләре язган шигырьләрен укыйлар.
Инсценировкада Г.Тукай, Х.Туфан, Ш.Галиев, Р.Әхмәтҗанов, Р.Гәрәй, Н.Арсланов, Х.Хөснуллин шигырьләре файдаланылды.
Фәрит ВАФИН,
Яңа Кенәр мәктәбе укытучысы. Арча районы.
“И туган тел, и матур тел!”
(
Габдулла Тукай туган көнгә багышланган кичәгә сценарий)
2012
И
туган тел, и матур тел!
(
Габдулла Тукай туган көнгә багышланган кичәгә сценарий)
Зал
бәйрәмчә бизәлә. Г.Тукайның портреты эленә. Залның бер почмагына балалар өчен
язылган китаплардан һәм аның әкиятләренә карата эшләнгән рәсемнәрдән күргәзмә
оештырыла.
Акрын
гына “Туган тел” җырының көе яңгырый.
Алып
баручы. Нинди таныш, моңлы көй бу?
Тукай җыры — “Туган тел”.
Истән бер дә чыкмый торган
Халык көе — туган тел.
Әйе,
сөекле Тукаебызны беркайчан да истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз.
Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез. Менә бүген дә без бу залга
сөекле шагыйребезнең туган көнен билгеләп үтәргә дип җыелдык. Бүген без кунакка
дәү әнине дә чакырдык. Ул безгә бишек җыры җырлар. Шулай ук Тукай абыебыз язган
шигырьләрне, җырларны тыңларбыз, әкият геройлары белән очрашырбыз.
Акрын
гына көй яңгырый. Күбәләк булып киенгән бала керә. “Очып” чәчәкләр арасында
йөри. Аның артыннан кулына кәрзин тоткан кыз керә. Күбәләкне тотмакчы була.
Кыз.
Нинди матур күбәләк!
Сөйләшикче
бергәләп.
“Бала
белән күбәләк” җыры башкарыла. ( Г. Тукай сүзләре.)
Күбәләк
очып китә.
Кыз.
Монда ничек күңелле! Нәкъ Тукай абый китабындагы кебек. Җирдә күпме кызарып
пешкән җиләкләр! Булмаса, дәү әниемә җыеп алыйм әле.
“
Дәү әнигә бүләккә “ җыры башкарыла.
Качып
кына Шүрәле булып киенгән бала керә. Ф. Яруллинның “Шүрәле” балетыннан өзек
яңгырый. Шүрәле биюе башкарыла. Биеп бетергәч, Шүрәле агачлар арасында куркып
качып утырган кызны күреп ала.
Шүрәле.
Яле, матур кыз, кил яныма. Курыкма, мин сиңа тимәм. Кая юл тоттың болай?
Кыз.
Мин дәү әниемә күчтәнәчкә дип җиләк җыйдым. Теләсәң, сине дә аның янына алып
барам.
Шүрәле.
Ярый соң, киттек алайса.
Кыз
белән Шүрәле агачлар арасыннан йөриләр. Шулвакыт басмада чәчен тарап утырган
Су анасын күреп алалар.
Кыз.
Шүрәле, бу бит Тукай абыебыз язган әкияттәге Су анасы. Әйдәле, без качып кына аларны
күзәтеп торыйк.
Агач
артындагы урындыкка утыралар.
Су
буе күренеше. Басмада Су анасы чәчен тарап утыра. Басмадан ерак түгел бер малай
суда йөзгән, чумлаган хәрәкәтләр ясый. Алып баручы Г.Тукайның “Су анасы”
әкиятен укый. Әкияттә тасвирланган вакыйгалар балалар тарафыннан сөйләп
уйналалар.
Әкият
тәмамлангач, кыз белән Шүрәле уртага чыгалар.
Шүрәле.
Әйе, кешеләр алдашырга яраталар шул, әнә Былтыр да, мине алдап, бармагымны агач
ярыгына кыстырып китте. И акырдым шуннан соң!
Кыз.
Ул сине кешеләргә явызлык кылып йөрмәсен өчен шулай эшләгән.
Шүрәле.
Ә мин шуннан бирле кешеләргә тимим. Әнә тегендә ниндидер малай эт белән уйнап
йөри бугай. Карап торыйк әле.
Малай
белән эт булып киенгән бала керәләр.
“Кызыклы
шәкерт” шигыре сөйләнә.
Кыз.
Мин дә үземнең ялкау маэмаем белән таныштырып китим әле.
“Ялкау
маэмай” шигыре сөйләнә.
Кыз.
Шүрәле, без дәү әнием йортына да килеп җиттек.
Йорт
каршына туктыйлар. Ишек шакыйлар. Йорттан дәү әни булып киенгән бала чыга.
Дәү
әни. Балакаем килгән икән, нихәл, кызым?
Шүрәлене
күреп куркып кала.
Дәү
әни. Монысы нинди җен тагын?
Кыз.
Дәү әнием, курыкма, бу Тукай абый әкиятендәге Шүрәле бит. Ул миңа урманда
очрады, ул бик әйбәт.
Дәү
әни. Балакаем, онытып та торам икән, бүген бит
мине балалар бакчасына Тукай туган көнгә чакырдылар, әйдәгез, бергә барабыз.
Балалар Шүрәлене дә күрерләр.
Китәләр.
Урман, су буе атрибутлары алына.
Балалар
бакчасы эче күренеше.
Алып
баручы. Балалар, дәү әни кунакка килеп җиткәнче,
без Тукай абыебызга багышланган шигырьләрне тыңлап китик.
1
бала. Илдә кояш, җирдә кояш,
Тукай
көне канат җәйгән.
Бәйрәм
бүген, бәйрәм бүген,
Тукай көне – безнең бәйрәм!
2
бала. Әле укый белмәсәк тә,
Туган
телне җырлыйбыз.
Бу
– Тукай абый бүләге,
Иң
кирәкле җыр, дибез.
3
бала. Иң матур, моңлы җырларны
Халыкка бирде Тукай.
Моңнары белән мәңгегә
Йөрәккә керде Тукай.
4
бала. Әкиятләрен сөйләп, тыңлап,
Телләребез
ачыла.
Су
анасы, Шүрәлеләр —
Безнең
дуслар барысы да.
5
бала. Туган телнең бөеклеген белдек,
Шигырьләре аша Тукайның.
Ул
үзе дә бөек, кабатланмас,
Андый
берәү җирдә юк тагын!
Залга
кыз, дәү әни, Шүрәле керәләр.
Дәү
әни. Менә килеп тә җиттек. Исәнмесез, балалар!
Балалар.
Исәнмесез.
Шүрәле.
Мин дә бәйрәмгә килдем. Курыкмагыз, берегезгә дә тимәм.
Алып
баручы. Рәхим ит, Шүрәле, бәйрәмебезгә! Хәзер
сүзне кунагыбыз — дәү әнигә бирик. Ул безгә Тукай абыебыз язган “Бишек җыры” н
җырлап күрсәтер.
“Бишек
җыры” башкарыла.
Алып
баручы. Рәхмәт сиңа, дәү әни, ә хәзер утырып ял
ит, безнең бәйрәмебезне кара. Безнең балалар да бәйрәмгә бик матур җыр
өйрәнделәр.
“Пар
ат” җыры башкарыла.
Алып
баручы. Габдулла Тукай кечкенә чагында “Әпипә”
көенә биергә бик яраткан.
“Әпипә”
көенә парлы бию башкарыла.
Дәү
әни. Балалар, сез бик матур биисез, җырлыйсыз.
Мин сезгә күчтәнәчләр дә алып килдем.( Күчтәнәчләрне балаларга өләшә).
Алып
баручы. Балалар, менә бүгенге кичәбез ахырына да
якынлашты. Ә хәзер барыбыз бергә “Туган тел” җырын җырлыйк.
“Туган
тел” җыры башкарыла.
Тукай кичәсе
Бурычлар:
Балаларның кәефен күтәрү, Г.Тукай иҗаты белән кызыксынуны арттыру
Балаларның сәнгатьле сөйләү, җырлау сәләтләрен үстерү
Г.Тукай турында белемнәрен арттыру
Җиһаз: Г.Тукай портреты, китаплар, рәсемнәр күргәзмәсе, экран, диапроектор, уеннар өчен атрибутлар, аудиоязмалар, курчак, бишек
(Балалар “Туган тел” көенә залга керәләр)
Тәрбияче:
Бакчабызда бәйрәм бүген ,
Бакча ямьләнгән.
Тукай бәйрәменә , диеп,
Барысы да килгән.
Җыр “Бәйрәм бүген” (Җ.Фәйзи көе, Г.Тукай сүзләре)
Тәрбияче: Әйе, бакчабызда Тукай бәрәме. Г.Тукай – балаларның яраткан шагыйре. Без аның бик күп шигырьләрен беләбез.
(Елап, китап күтәреп, Шүрәле керә)
Шүрәле: Харап булдым, харап булдым!
Тәрбияче: Аңлатып сөйлә, ни булды?
Шүрәле: Тукай абыйның китабын укыйсы килгән иде. Ул бит минем турымда әкият язган беренче кеше! Менә шушы бармаклар харап итте. Менә, китап битләре коелды. Ничек җыярга белмим. Гафу итегез мине, зинһар өчен. Гафу итегез! (тезләнә)
Тәрбияче: Тор әле, Шүрәле, кайгырма. Хәзер балалар китабыңның битләрен җыярга ярдәм итәрләр. Балалар, ярдәм итәбезме? Утырып тор, без сиңа булышырбыз. Безне игътибар белән тыңласаң, китапның битләрен үзең дә җыя алырсың.
“Безнең гаилә” шигыре
Уен-эстафета “Кем тизрәк?” (12 бала ике командага бүленеп, дөрес киемнәрне сайлап, киенәләр: бабай – камзол, әби-яулык, әти – билбау, әни – алъяпкыч, малай – түбәтәй, кыз – калфак)
“Минем өем” җырлы-биюле уен
Шүрәле: Урра, мин беренче битен таптым.
Тәрбияче: Балалар, әйтегез әле, бала тугач, иң беренче нинди җырны ишетә? (“Бишек җырын”)
“Бишек җыры” (татар халык көе, Г.Тукай сүзләре)
Шүрәле: Апа, икенче битен дә таптым.
Тәрбияче: Шигыремне дәвам итәргә әзерләнегез.
Бик акыллы этебез:
Сикер, дисәң, сикерә,
Йөгер,дисәң, йөгерә.
Бигрәк уңган бу маэмай –
Исеме аның — Акбай.
“Кызыклы шәкерт” шигырен сәхнәләштерү
Шүрәле: Тагын бер бит табылды.
Тәрбияче:
Тыңлагыз табышмакны, табарсыз тиз җавапны.
Канатларын җилпи-җилпи,
Талпынып, тирбәнгәләп,
Чәчәкләрдән-чәчәкләргә
Килеп куна күбәләк.
“Бала белән Күбәләк” җыры (З.Хәбибуллин көе, Г.Тукай сүзләре)
“Күбәләк тоту” уены (6 бала парлашып басалар.Балалар, “күбәләкләр” булып, очып йөриләр. Музыка туктагач, “күбәләкләрне “тотарга башта 1нче пар чыга, аннан соң 2нче пар һәм 3нче пар. Тотылган “күбәләкләр” утыралар)
Шүрәле: Тагын бер бит өстәлде.
Тәрбияче:
Сакалы бар, акылы юк. Нәрсә ул? (кәҗә)
“Гали белән Кәҗә” шигыре
“Кәҗәкәй” уены
Шүрәле:
Китабымтиздән тула.
Тәрбияче:
Менә бу өзекләр кайсы әкиятләрдән?
-Китте болар, бара һаман бара болар,
Күренмидер күзләренә ак һәм кара.
Бара болар: күпме баргач, алла белә,
Юл өстендә үлгән бүре башын таба болар. (“Кәҗә белән Сарык”)
-Җәй көне эссе һавада
Мин суда кенам, йөзәм.
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам,
Башым белән суны сөзәм. (“Су анасы”)
-Балтасы кулда, егет эштән бераз тукткп тора.
Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра? (“Шүрәле”)
“Рәсемне җый һәм әкият исемен ата” уены
“Су анасы” уены
Шүрәле:
Менә тагын өч бит өстәлде. Булдырасыз, балалар.
Тәрбияче:
Г.Тукай балалар өчен ел фасыллары турында шигырь-табышмаклар да язган. Игътибар белән тыңлагыз әле.
Боз һәм кар эреде,
Сулар йөгерде,
Елап елгалар,
Яшьләр түгелде.
Көннәр озая,
Төннәр кыскара.
Бу кайсы вакыт,
Я, әйтеп кара? (яз)
Һәр җир карланды,
Сулар бозланды.
Уйный җил-буран,
Бу кайчак, туган? (кыш)
Ашлыклар үсте,
Башаклар пеште.
Кояш пешерә,
Тиргә төшерә.
Халык ашыга,
Китә басуга.
Урагын ура,
Бу кайчак була? (җәй)
Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява,
Җирләр дымлана,
Бу кайчан була? (көз)
“Җир йокысы” шигыре
Уен “Бүкән” яисә “Буш урын”
Шүрәле:
Ура, китабым тулды. Укырга да була инде хәзер. Бик зур рәхмәт сезгә, балалар. Мин дә сезнең белән уйнап китим әле.
“Шүрәле” җырлы-биюле уены (К.Сатиев көе, Н.Сафина сүзләре)
Тәрбияче:
Шүрәле, китабыңны саклап йөр, ертма, пычратма. Ә безнең бәйрәмебез ахырына якынлашты.
Әле укый белмәсәк тә,
“Туган тел”не җырлыйбыз.
Бу Тукай абый бүләге,
Иң гүзәл бер җыр, дибез.
Әкияләрен сөйләп, тыңлап,
Телләребез ачыла.
“Су анасы”, “Шүрәле”ләр –
Безнең дуслар барысы да.
Тукай абый әкиятләрен
Мин бик-бик-бик яратам.
Шигырьләрен һәм җырларын
Беләм мин хәзер яттан.
Нинди таныш моңлы көй бу,
Тукай җыры “Туган тел”?
Истән бер дә чыкмый торган
Халык көе “Туган тел”.
“Туган тел” җыры (Татар халык көе, Г.Тукай сүзләре)
(Бу вакытта экранда тавышсыз “Туган тел” мультфильмы бара)
Шүрәле:
Рәхмәт сезгә, балалар. Сез бик акыллы балалар икәнсез. Ә миңа урманыма кайтырга вакыт. Башка шүрәлеләргә дә Тукай әкиятләрен укыйсым бар. Ә бу күчтәнәчләр –сезгә.(китапта – кәнфитләр) Сау булыгыз.
(Балалар ясаган рәсемнәр күрсәтелә, конкурска йомгак ясап, бүләкләр тапшырыла. “Туган тел” көе астында төркемнәргә таралалар)
Тукай теле— туган тел
Тәрбияче: Хәерле көн, хөрмәтле әти—әниләр, кадерле
балалар!Сезне күрүемә бик шатмын.
—Балалар, мин сезгә иртәнге елмаю бүләк итәм!
Ягез әле, сез дә, миңа һәм яраткан әниләрегезгә елмаю бүләк итегез
әле!
—Балалар,кәефләрегез ничек? (Кояшлы иртә кебек, Тукай телен ,
анам телен өйрәнергә дип килдек.)
—яле, кем әйтә хәзер нинди ел фасылы хакимлек итә? (Яз). Язнын икенче
ае— апрель.Апрель – бәйрәмнәргә бик бай ай. Менә бүген 26 апрель —
бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Без бүген аның
тормышы һәм иҗаты белән кыскача гына танышып китәрбез.
Г. Тукай 1886 елныӊ 26 апрелендә Арча районы Кушлавыч
авылында туа. Бик яшьли ятим кала, төрле—төрле кешеләр
тәрбиясендә яши. Кечкенәдән үк шигырьләр укырга яраткан
«кечкенә Апуш» үзе дә Габдулла Тукай дигән бөек шагыйрьгә
әверелә. Һәм бүген без, балалар, сезнеӊ белән шушы матур
шигырьләрне сөйләп ләззәтләнербез.
1 бала:Туган телне яттан сөйләп,
Үсеп җиткәнбез шулай.
Барлык татар балалары
Ярата сине, Тукай
2 бала:Иң матур җир кайда дисез,
Билгеле Кырлай инде.
Барча әкият геройлары
Кырлайда туган инде.
3 бала:Әкиятләрен сөйләп, тыңлап,
Зал бәйрәм чарасына туры китереп бизәлгән. Салмак кына «Туган тел» көе яӊгырый. Көй астына залга балалар керәләр.
Т: Нинди таныш, моӊлы көй бу?
Тукай җыры – «Туган тел».
Истән бер дә чыкмый торган
Халык көе – «Туган тел».
Хәерле көн, кадерле балалар! Тәрбияче апалар, кунаклар. Исәнмесез, кәефләрегез ничек? Күрәм, кәефләрегез яхшы, күӊелләрегез шат. Балалар, тәрәзәгә карагыз әле, бүген көн нинди?
(Балаларныӊ җаваплары).
– Ә хәзер елныӊ нинди фасылы?
(Балаларныӊ җаваплары, Балалар белән “Яз” турында ңыр башкару).
Т: Ә, сез беләсезме, яз аенда татар халкының күренекле шагыйре
Г. Тукай туган.
(Презентация) – барышында кечкенә Апуш чыгып зал уртасына утыра, аны зур Тукай алыштыра)
Г. Тукай 1886 елныӊ 26 апрелендә Арча районы Кушлавыч авылында туа. Бик яшьли ятим кала, төрле-төрле кешеләр тәрбиясендә яши. Кечкенәдән үк шигырьләр укырга яраткан «кечкенә Апуш» үзе дә Габдулла Тукай дигән бөек шагыйрьгә әверелә.
(Г.Тукай булып киенгән бала ерак – ерак офыкларга карап тора)
Һәм бүген без, балалар, сезнеӊ белән шушы матур шигырьләрне сөйләп ләззәтләнербез.
Татарстан – Тукай иле,
Татарстан – безнеӊ ил.
Бүген бездә – Тукай көне,
Кил бәйрәмгә, дустым, кил!
Иӊ матур шигырьләр сөйлим
Мин Тукай туган көнне.
Эчтән генә җырлап йөрим,
Җырлыйм «Туган тел»емне.
Бүген бездә – Тукай көне,
Кил бәйрәмгә, дустым, кил!
Безнеӊ ил бит – Тукайлы ил,
Бәхетле ил – безнеӊ ил!..
Бүген бездә кунакта Тукай әкиятләреннән килгән геройлар бар. Аларны бергәләп сәламлик һәм сүзне:
2 кечкенәләр төркеменә йөрүче“Гали белән кәҗә” шигырен сөйләү өчен нәни дусларыбызга бирәбез (
“Бала һәм күбәләк” шигырен сөйләү өчен
“Кызыклы шәкерт” шигырен сөйләү өчен
Алып баручы. Балалар, мин сезгә бер табышмак әйтәм, игътибар белән тыңлагыз.
Нәкъ кеше кебек үзе,
Маңгаенда мөгезе.
“Былтыр кысты!”- дип кычкыра,
Туганнарын чакыра.
Балалар. Шүрәле.
(Шүрәле керә, балаларны кытыклый)
Алып баручы.Шүрәле, тукта-тукта, безнең балаларны кытыклап үтерәсең бит. Без Тукай абыйның иҗат кичәсенә җыелдык. Әйдә, син дә кал безнең бәйрәмгә. Яратам мин күңел ачарга. Г.Тукайның иҗат кичәсенә җыелдык дисез. Сынап карыйм әле.Кем соң ул Г,Тукай? Ул нәрсәләр язган? Нинди әкиятләрен беләсез?
(балаларның җавабын тыңлау)
Ә, хәзер уенны килгән кунаклар өчен тәкъдим итәм:
Менә бу өзекләр кайсы әкиятләрдән?
-Китте болар, бара һаман бара болар,
Күренмидер күзләренә ак һәм кара.
Бара болар: күпме баргач, алла белә,
Юл өстендә үлгән бүре башын таба болар. (“Кәҗә белән Сарык”)
-Җәй көне эссе һавада
Мин суда кенам, йөзәм.
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам,
Башым белән суны сөзәм. (“Су анасы”)
-Балтасы кулда, егет эштән бераз тукткп тора.
Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра? (“Шүрәле”)
Тукай абыйның әкиятләрен сез яхшы беләсез икән.
Уен “Шүрәле”.
Син уртада,
Без кырыйда әйләнәбез, шүрәле
Син ни кылансаң,ни эшләсәң,
Без эшләрбез шулай.
Ә хәзер сине биетеп алабыз.
А.Б. Бик матур бииисең икән шүрәле. Хәзер балалар сиңа шигырьләр сөйләп үтәрләр.
“Кызыклы шәкерт ” шигырен сөйләү өчен сүзне
Т: Балалар, сез бик күп шигырьләр беләсез. Әйдәгез, хәзер бер уен уйнап алыйк. Мин сезгә табышмак әйтәм, ә сез аныӊ кайсы әсәрдән яки шигырьдән икәнлеген әйтерсез.
Үстерелешле уен: «Кайсы әсәрдән икәнен бел».
а) Нәкъ кеше кебек үзе,
Маӊгаенда мөгезе.
«Былтыр кысты», – дип кычкыра. («Шүрәле»).
б) Чуар, йомшак күлмәге,
Тотсаӊ, уӊа бизәге.
Тоттырмый, китә очып,
Я кала җирдә посып (Күбәләк – «Бала белән күбәләк)
Йортның сакчысы, кешенең дусты. (ЭТ)
Сакаллы килеш туа, берәү дә гаҗәпләнми? (Кәҗә)
Т: Ә хәзер зурлар төркемендәге балаларга сүзне бирик.
Т: Балалар, Г. Тукайныӊ матур шигырьләре җыр булып та башкарыла. Әйдәгез, «Бәйрәм бүген» дигән җырны җырлыйбыз.
Җыр: «Бәйрәм бүген»
Су анасы керә. Дусларым, сез мине оныттыгыз бугай. Мин су анасы булам, Тукай әкиятеннән. Я кем белә икән бу әкиятне?Әкияттә кемнәр катнаша? Бу әкият нинди булырга өйрәтә?
-Молодцы балалар, ә хәзер уйнап алыйк.
Ял минуты «Су анасы» уены.
Балалар түгәрәккә басалар. Су анасы уртада. Ул күзләре бәйләнгән килеш түгәрәк уртасына утыра. Уйнаучылар түгәрәк буенча әйләнеп йөриләр:
Су анасы, су анасы,
Су анасын күр әле.
Каршыӊда кем басып тора-
Ялгышмыйча әйт әле.
Җыр ахырында балалар туктап калалар. Күзе бәйләнгән Су анасы урыныннан тора. Тәрбияче бармагы белән берәр уенчыга төртеп күрсәтә. Әлеге бала Су анасы янына килә. Су анасы капшап карап аныӊ кем икәнен әйтергә тиеш. Әгәр дөрес әйтсә, шул уенчыга җаза бирү (биетү)
Т. Әле укый белмәсәк тә,
“Туган тел”не җырлыйбыз.
Бу Тукай абый бүләге,
Иң гүзәл бер җыр, дибез.
Әкияләрен сөйләп, тыңлап,
Телләребез ачыла.
“Су анасы”, “Шүрәле”ләр –
Безнең дуслар барысы да.
Нинди таныш моңлы көй бу,
Тукай җыры “Туган тел”?
Истән бер дә чыкмый торган
Халык көе “Туган тел”.
(Экранда тавышсыз “Туган тел” мультфильмы бара)
Бәйрәм “Туган тел” җырын башкарып тәмамлана.
Сценарий
«Халыкара туган тел көне»
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Тумакова Илһамия Абзалтдин кызы
әзерләде
2016 ел
Сценарий: “Халыкара туган тел көне”
Максат: Туган як, татар теле, татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту; милләтебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү.
Алдан әзерлек: балалар белән туган як, туган тел турында әңгәмә үткәрү; шигырьләр, милли уеннар өйрәнү, халкыбызның элекке яшәеше турында сөйләшү, Г.Тукай, аның иҗаты турында белемнәрен ныгыту, читек бизәү.
1 алып баручы: Хәерле көн, дуслар, балалар, кунаклар!
И, туган тел, и, матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле.
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.
Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, берни белән дә алыштырып булмый торган “әти”, “әни”, “әби”, “бабай” сүзләрен туган телдә әйтәбез. Безнең туган телебез-татар теле зур тарихлы, бай, җырлы-моңлы тел.
2 алып баручы: Добрый день, друзья, дети, гости!
О язык мой, мы навечно
Неразлучные друзья
С детства стало мне понятно
Радость и печаль моя.
Дети, не зря мы сегодняшний праздник начали со стихотворения Габдуллы Тукая “Родная речь”. Ведь мы отмечаем праздник “День родного языка”. У человека в семье близкие и родные люди-это его родители. Значит и язык, на котором они говорят, называется родным.
Каждый народ-это своя неповторимая культура, история, образ жизни, традиции, и, конечно же, язык. Язык нам дорог как родная мать, наши предки назвали его родной язык. Ведь только тот человек способен учить другие языки, кто знает в совершенстве свой родной язык, читает и интересуется культурой своего народа, любит и гордится своим родным языком.
1алып баручы: Әйе, балалар, без бүген бик зур бәйрәмгә, халыкара туган тел көненә җыелдык. Безнең туган телебез – татар теле. Без туган телебезне зурлап татар телендә шигырьләр сөйләрбез, җырлар җырларбыз, татар халык уеннары уйнарбыз.
2 алып баручы: Сегодня мы собрались, чтобы отметить “Международный день родного языка”. Этот день был утвержден на Генеральной конференции ЮНЕСКО и установлен День празднования 21 февраля. На земном шаре существует около шести тысяч языков. Среди них татарский язык и русский язык считаются одним из богатых и красивых языков. И наш город и наш детский сад иногонационален. Наш детский сад посещают дети разных национальностей: татары, русские, башкиры, чуваши, ураинцы, марийцы, турки и другие национальности. В нашем детском саду дети учатся говорить на двух государственных языках. И знание мастерства своеого языка покажут они сегодня.
1 бала: Халкым теле миңа – хаклык теле.
Аннан башка минем телем юк.
Илен сөймәс кенә телен сөймәс,
Иле юкның гына теле юк.
2 бала: Язык ты русский изучи, друг юный мой!
Тебе и мне он близок и родной.
В нем столько музыки и столько красоты!
Всем сердцем, всей душой его полюбишь ты!
Мы братским языком его зовем-
Так много теплоты сердечной в нем!
3 бала: Дөньяда иң-иң матур ил
Ул минем Туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел
Ул минем туган телем.
“Балам!” –диеп, туган телдә
Эндәшә миңа әткәм.
“Әнием!” – диеп, әниемә
Мин туган телдә әйтәм.
4 бала: Мне, нерусскому, близок и дорог.
Замечательный русский язык.
Я постиг его строй в разговорах
И к нему, как к родному, привык.
Мне открыла сокровища мира,
Все, что буду я вечно беречь,
Вдохновенная русская лира,
Многозвучная русская речь.
1 алып баручы: Әйе, “әни, диеп безнең телебез ачылган
“Әни”, диеп яшибез җирдә.
Бишек җырлары җырлаган
Әниебез бит безгә.
“Бишек җыры” җырлана.
5 бала: Туган телемдә сөйләшеп
Яшим мин Туган илдә.
“Туган ил” дигән сүзне
Әйтәм мин туган телдә.
Иң изге хисләремне мин
Туган телдә аңлатам.
Шуңа күрә туган телне
Хөрмәтлим мин, яратам.
6 бала: Уму и сердцу язык твой проводник,
Без него ты попадешь в тупик.
Язык твой – жизнь твоя, твои мечты,
Ты без него уже не ты.
Стук в дверь, заходит «НЕЗНАЙКА».
Незнайка: Здравствуйте, ребята, что это за праздник?
Ребенок: Международный день родного языка.
Незнайка: А что это за день? Я не знаю никакие языки.
1 алып баручы: Не расстраивайся, Незнайка. Дети тебя сейчас научат, они знаю много языков. Дети, скажите, как по-татарски «Доброе утро?»
Дети: Хәерле иртә!
2 алып баручы: Как по-английски “Доброе утро?”
Дети: Good mooning!
1 алып баручы: Как по- немецки “Доброе утро?”
Дети: Гутен морген!
2 алып баручы: Как по-чувашски “Доброе утро?”
Дети: Ыра Ир пулдар!
Незнайка: Какие вы оказывается умные, знаете много языков. И я хочу остаться у вас. Можно?
Язнаю татарскую песню “Мин яратам сине Татарстан” . Давайте вместе споем.
1алып баручы: Татарский язык и русский язык, язык Тукая, язык Пушкина-это языки братья. Мы умеем петь, играть, общаться на этих языках. И у нас у всех есть родная страна.
2алып баручы: Туган җирем-Идел буе,
Һәр телнең бар туган иле.
Туган җирем кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле.
7бала: Татар теле минем туган телем
Сөйләшүе рәхәт ул телдә.
Шул тел белән көйлим…
Шул тел белән сөйлим
Милләттәшем булган һәркемгә.
Татар теле минем туган телем,
Бәхетем ул, сүнмәс шатлыгым.
Шул тел белән уйлыйм,
Шул тел белән җырлыйм
Тоям аның һәрчак сафлыгын.
Татар теле минем туган телем
Саклый аны батыр милләтем.
Әби-бабай теле, атам-анам теле,
Күңелем тулы аңа хөрмәтем.
8бала: Мы в любимом Татарстане
Дружно, весело живем.
По-татарски и по-русски
Мы танцуем и поем.
Веселиться вместе с нами
Всех друзей к себе зовем.
Русский народный танец
1 алып баручы: Халкыбыз элек–электән тапкыр, зирәк булган. Тел турында мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар, мәзәкләр уйлап чыгарган.
2 алып баручы: Телебез турында бик күп мәкальләр бар. Хәзер сезнең белән бер уен уйнап алабыз.
Уен “Мәкальләр чылбыры”
Балалар, кулга кул тотынышып, түгәрәккә басалар. Бер-берсенә туп биреп, мәкаль әйтешәләр. Бер бала мәкальне башлый, икенчесе дәвам итә.
- Иң татлы тел – (туган тел, анам сөйләп торган тел.)
- Язык-(душа народа.)
- Сөйдергән дә тел, (биздергән дә тел.)
- Язык (до Киева доведет.)
- Теле барның (юлы бар.)
- Не спеши языком, (торопись делом.)
- Телләр белгән — ( илләр белгән.)
- Слово не воробей, (вылетит не поймаешь.)
- Кем эшләми, (шул ашамый)
- Язык – (ключ к знанию.)
- Бәхетле баланың (теле татлы.)
1алып баручы: Балалар, бу мәкальләрдәге хикмәтле сүзләр безнең йөрәгебездә саклансын!
9 бала: Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кадерле тел.
10бала: И родной тел, и красивый,
Мамам-папамның теле.
Мог я узнать күп нәрсәне
Син родной тел аркылы.
Бу языкта коляскада
Мамам сказку көйләгән
А затем төннәр буе
Бабуля рассказ сөйләгән.
А потом, ни сәбәптәндер,
Өйрәткәннәр рус язык.
Якобы, тик шушы телдә
Алам духовный азык.
Татар халык уены “Түбәтәй”
(Түбәтәй тукталган кеше табышмакка җавап таба)
Табышмаклар :
- Сөяге юк, теше юк, Сөйләмәгән сүзе юк. (Тел)
- Всегда во рту, а не проглотишь. (Язык.)
- Ул өстенә җәй дә, кыш та энәле күлмәк кия. Шулай да аны әнкәсе, йомшагым диеп сөя (Керпе)
- Мокрый теленок, за оградой лежит. (Язык.)
- Бик күп телләрне белсә дә, сөйләшми бер телдә дә.
Өйрәним, дисәң, өйрәтә, карышмый беркемгә дә. (Китап.)
- Русской речи государь, по прозванию… (словарь.)
- Теле юк, үзе аңлата. (Китап.)
11 бала: Туган ил ул-алтын арышлар,
Туган ил ул-зифа камышлар.
Туган ил ул-иркен болыннар,
Болыннарда нәни колыннар.
12 бала: Пусть мир торжествует на свете!
И дружат народы Земли!
Пусть радуются все дети,
Пусть в счастье живут они!
13 бала: Туган тел – иң татлы тел,
Туган тел – иң тәмле тел.
Тәмле дип, телең йотма,
Туган телне онытма!
2алып баручы: Әйе, балалар, үз туган телеңне онытырга ярамый.
14 бала: Әле укый белмәсәк тә,
“Туган тел”не җырлыйбыз.
Бу-Тукай абый бүләге,
Иң гүзәл бу җыр, дибез.
1алып баручы: наш сегодняшний праздник начали со стихотворения Габдуллы Тукая, заканчивать его хотим тоже с его же словами и песней написанной на его слова.
“… С народом россии мы песню певали,
Есть общее в нашем быту и морали…
Вовеки нельзя нашу дружбу разбить
Нанизаны мы на единую нить”.
2алып баручы: Без-татарлар!
Шушы исем белән
Җирдә яшәү –үзе бер бәхет.
Без татарлар!
Яшибез без җирдә
Бар халыклар белән гөрләшеп.
Без татарлар!
Татар исемен без
Горур йөртә торган бер халык.
Без татарлар!
Шулай диеп белә
Безне бөтен дөнья, бар халык.
Җыр “Туган тел”
Электронное образование Республики Татарстан
Электронное образование Республики Татарстан
- Организации
- Ученику
- Учителю
- Версия для слабовидящих
Электронное образование Республики Татарстан
- Главная
- Организации по районам
- Актанышский
- Детские сады
- МДОУ «Верхнеяхшеевский детский сад Актанышского муниципального района РТ»
- Педагогическая мастерская/педагогик остаханә
- Сценарий «Г.Тукай-безнең күңелләрдә»
Структурное подразделение МБОУ » Верхнеяхшеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Югары Яхшый төп гомуми белем бирү мәктәбенең структур бүлекчәсе Югары Яхшый балалар бакчасы
Визитная карточка
Адрес: | 423765, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Верхнее Яхшеево, ул. Новая, д. 18 |
Телефон: | 88555 2-5-96-34 |
E-Mail: | Svh.Akt@edu.tatar.ru, sch1083@kzn.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ДОУ «Верхнеяхшеевский детский сад» |
Руководитель: | Ахмадеева Гульнара Азгамовна |
Год основания учреждения: | 2002 |
У нас учатся: | 7 воспитанников/7 тәрбияләнүче |
У нас учат: | 1 педагога/ 1 педагог |
Сценарий «Г.Тукай-безнең күңелләрдә»
Сценарий «Г_ Тукай – безнеӊ яраткан шагыйребез.
-
Сведения об образовательном учреждении/белем … -
Для родителей/Ата-аналар сезнең өчен -
Альтернативные сайты/альтернатив сайтлар -
Доска объявлений/белдерүләр тактасы -
Безопасность/куркынычсызлык -
Нормативно-правовые документы/норматив-хокукы… -
Педагогическая мастерская/педагогик остаханә -
Медиатека/медиатека -
Структура сайта/сайтның структурасы -
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы/ Год…
- Главная
- Новости
- Школы
- Ученику
- Учителю
- Личный кабинет
Техподдержка: тел.: 8 (843) 525-70-99, e-mail: help.edu@tatar.ru
© 2009–2023 «Электронное образование Республики Татарстан»
Все права защищены. Общие условия использования