15 май – Халыкара гаилә бәйрәме
А.Б. — Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, әтиләр, әниләр, балалар, апалар һәм абыйлар. Бүген без сезнең белән Гаилә бәйрәменә җыелдык. 15 май – Халыкара гаилә бәйрәме дип билгеләнеп үтә. А.Б. — Гаилә — ул дөньяда яшәүче парларга бердәнбер, кабатланмый торган ышаныч, терәк урыны.
А.Б. — Бәйрәмне ачу өчен сүзне гимназиябезнең директоры Гаязова Айгөл Нильсон кызына бирәбез.
(Айгөл Нильсоновна чыгышы)
А.Б. — Гаилә — ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була.
А.Б. — Әти-әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне саклап, хөрмәтләп яшәргә кирәк.
(Парлы бию)
А.Б. — Бүгенге гаилә бәйрәмебез «Парлы Бию» белән башлап җибәрүебез дә юкка гына түгел. Табигать һәр нәрсәне парлы итеп яраткан. Шуңа күрә кошлар да, җәнлекләр дә, хәтта бөҗәкләр дә үз парын таба, оя кора.
Әгәр ике яшь йөрәк бер-берсен таба икән, гаилә туа…
А.Б. — Гаиләнең терәге – ир-ат, әти кеше. Ә ана кеше турында минем аерым әйтәсем килә. Ана кеше үзенең бөтен булган күңел байлыгын, матурлыгын үз нарасыена бирә,гаиләнең йөрәге.
А.Б. — Ни куаныч, безнең гимназиядә дә да пар канатлы, сикәлтәле гомер юлларыннан матур итеп бергә атлаучы, бер-берсен яратып, күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәүче гаиләләр күп. Менә алар бүген бәйрәмдә катнаша.
А.Б. — Ата-бабаларыбыздан килгән язылмаган кануннарыбызны кулланып, бала тәрбияләүдә дөрес юлны сайлаган, милли җанлы бик күп гаиләләр арасыннан Хафизовлар, Гайнемөхәммәтовлар, Ганеевлар, Карповлар, Шәймардановлар гаиләләрен бәйрәмгә чакырдык. Бу үрнәк гаиләләр белән якыннан танышырбыз, аларның бәхетле яшәү серләрен ачыкларбыз.
А.Б. — Татар халкының җыр чишмәсе чал гасырлар түреннән агып килә. Җыр халыкның иң киң таралган, иң хөрмәтле иҗат җимеше. Халык әйтә: “Җыр күңелгә куаныч, күңелсезгә юаныч”. Җыр яраткан кеше матурлыкны аңлый. Ул нечкә күңелле, мәрхәмәтле була. Ә нечкә күңелле, матурлыкны аңлаган кеше беркайчан да начарлык эшләми: кешеләрне, әти- әнисен хөрмәтли, туган авылны ярата, йомшак бәгырьле, кешеләргә ярдәмчел, мәрхәмәтле була.
А.Б.- Шәһәребезнең горурлыгы,республикада дан тоткан,сокланып туя алмаслык җырга — моңга гашыйк “Сандугачлар оясы”, “Ләззәт” халык эстрада ансамблен оештыручы һәм җитәкләүче, «Россиянеӊ алтын гаиләсе», «Татарстанның үрнәк гаиләсе» исеменә лаек булган, «Татарстанның 100 гаиләсе» китабына кертлгән музыкаль гаилә – Гәйнемөхәммәтовлар гаиләсе. Ел саен Федераль Сабан туйларында чыгыш ясап, милләтебезнеӊ бизәге һәм горурлыгы булып торалар. Хөрмәтле Флүр абый,Рәзинә апа,….. сәхнәгә рәхим итегез.
(Гәйнемөхәммәтовлар гаиләсе чыгышы)
А.Б. — Бу галәмдә хәтта кар бөртекләре дә бер-берсенә охшамаган. Кеше язмышлары турында сөйлисе дә юк. Һәркайсыбызның үз юлы, үз сукмагы бар. Тик шунысы уртак-җир йөзенә без барыбыз да яратырга, бәхетебезне табарга килгәнбез. Яратырга, яратылырга, оя корырга, очарга… “Мәхәббәт дигән очар кош бардыр, канатлары пардыр…”- борынгылар әнә шулай җырлаган.
А.Б. — Бүген бездә әнә шундый пар канатлы, бер-берсеннән башка яши алмаучы, бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да бергә уртаклашып яшәүче матур гаиләләрнең берсе Марс абый һәм Мәдинә апа Хафизовлар гаиләсе. Бик күп популяр җырлар авторы, мәхәббәт җырчысы, танылган шагыйрь, «Татарстанның атказанган табибы” Марс Хафизов һәм алтын кул остасы, матурлыкны тудыручы,барыбыз өчен дә үрнәк Мәдинә Минхаметовна гаиләсенә сокланмаган кеше юктыр.
А.Б. — Оныклары Динара быел 11 нче сыйныфны тәмамлый. Оста биюче,матур сүз остасы, акыллы, зыя, чая, “Яз гүзәле” бәйгесенең җиңүчесе. Гаиләләре исеменнән …бию башкара.
(Гареева Динара биюе)
А.Б. — Яшь буынга мәдәни тәрбия бирүдә халык мәдәнияты,сәхнә сәнгатенең әһәмияте гаять зур. Халкыбызның милли уллары тудырган рухи байлык, драма әсәрләре милли төсмерләре белән аерылып тора, анда халыкның тормыш-көнкүреш үзенчәлекләрен,гореф-гадәтләрен күрергә мөмкин.
А.Б. – Сәхнәгә театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен “Т.Г.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры” артисты Татарстан Республикасының атказанган артисты” дигән мактаулы исемгә лаек Карпова Дилә Кәлимулла кызын чакырабыз.
(Карповлар гаиләсе чыгышы)
А.Б. — Безнең әби-бабаларыбыз, әти-әниләр нинди шәфкатьле, мәрхәмәтле, ярдәмчел, гел матур, гүзәл сыйфатлар гына тәрбиялиләр алар бездә. Тәрбияне алар үзләренең шәхси хезмәтләре белән дә дәлилләп күрсәтәләр, чөнки әби белән бабай, әти белән әни – бала өчен беренче укытучы, үрнәк булып тора.
А.Б. -Шәһәребезнең күренекле шәхесе, талантлы, милли җанлы шагыйрәсе, гимназиябезнең хөрмәтле укытучысы,кадерле дәү әни – Шәймәрдәнова Фәридә Шамил кызы. Үзенең шигырьләре белән укучыларда Туган ил, торган җир, туган телгә мәхәббәт тәрбияләүгә ярдәм итә, аларда патриотлык, үз илең белән горурлану хисләре тәрбияли. Дәү әнисенең шигырь язу сәләте осталыгы оныгы Каринага да күчкән.
Карина,рәхим ит сәхнәгә.
А.Б. — Гаилә — тормыш нигезе. Ул нык, тату икән, димәк дәүләт тә, җәмгыять тә нык дигән сүз. Шуңа күрә гимназиябездәге һәр укытучы балаларда һәр милләт кешесенә, һәр милләт халкының гореф-гадәтләренә карата хөрмәт тәрбияләргә тырыша. Укучыларыбызда үзебезнең гореф-гадәтләр, җырлар, милли биюләрне дәвам иттерергә тырышабыз.
А.Б. — Милләтебез язмышы,теле өчен җан атып йөрүчеләр бүген дә бар икән, димәк, татар халкының рухи тормышы сүнмәгән. Шундый шәхесләрнең берсе- Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама муниципаль районы бүлеге рәисе, шәһәр советы депутаты, “Шинник” спорт комплексы директоры Рөстәм Мәҗит улы Ганиев. Халкыбыз өчен башкарган хезмәтләре бихисап,шуларның иң күренеклкесе – халкыбызның милли җырларын үстерү. Сәнгать аша телне саклау һәм рухи байлыкны яшь буынга җиткерү максатыннан укучылар өчен “Көйле ,моңлы татар җыры ” бәйгесе менә инде 10 ел дәвам итә.
Кызы Лилия,улы …. гимназиябезне тәмамлап,инде хәзер үзләренең балаларын монда укыталар.
А.Б. – Сүзне Рөстәм абый ,Сезгә бирәбез.
(Ганеевлар гаиләсе)
А.Б.- Һәр гаиләнең традицияләре,үз бәйрәмнәре булган кебек гимназиябезнең дә үз традициясе бар. Күңелләргә милли рух, моң, дәрт өстәүче, бәйрәмнәребезгә ямь бирүче, гимназиябезнең горурлыгы булып, Фәридә Шамил кызы язган “Гимназия җыры”
(“Гимназия җыры”)
А.Б. — Хөрмәтле кунаклар! Бу бәйрәмдәге якты теләкләребез тормышка ашсын! Балаларыгыз сезгә карата рәхим-шәфкатьле булсыннар иде. Әгәр бүген сезнең йөзләрегез балкый һәм кәефегез яхшыра икән, иртәгә эшегездә җиңелрәк булыр. Бу залда кабынган елмаю йортларыгызда дәвам итсен. Гел шулай якты йөзле, тәмле сүзле булып калыгыз. Балаларыгызны, оныкларыгызны сөендереп, исән-сау булып, тыныч, мул тормышта яшәгез (бүләк бирү). Һәр гаиләгә бәхет һәм иминлек телибез. Саубулыгыз!
Гаилэ бэйрэме мэктэпкэ эзерлек торкеменэ йоруче балалар хэм аларның ата-аналары катнашында уткэрелэ.
Зал бәйрәмчә бизәлә. Түрдәге стенага “Безнең гаилә – тату гаилә ” дип язылган плакат эленә. Катнашучы гаиләләр санынча өстәлләр куела, ә өстәлләрдә – гаиләләрнең эмблемасы һәм исем – фамилияләре язылган табличкалар. Балалар һәм кунаклар залга кергәндә “Тәфтиләү” көе яңгырап тора.
Алып баручы. Хәерле кич, кадерле балалар, хөрмәтле әти – әниләр һәм бәйрәмгә килгән барлык кунаклар! Бүген без сезнең белән гаилә бәйрәменә җыелдык.
Гаилә – тормышыбызның нигезе, дәүләтнең киләчәге. Матур гаилә корып, бер – береңне хөрмәтләп, бер – береңә ярдәмләшеп яшәү- һәрберебезнең изге бурычы. Безнең бүгенге бәйрәмебез дә юкка гына “Безнең гаилә – тату гаилә” дип аталмый. Тату гаиләләрдә генә тырыш, уңган, тәүфыйклы, акыллы балалар үсә. Менә шундый күркәм сыйфатлары булган гаиләләр бүген бездә кунакта. Хәзербәйрәмебез түренә аларны чакырабыз. Рәхим итегез, хөрмәтле әти – әниләр!
(Алып баручы аларның һәрберсе белән таныштырып чыга.)
1 нче бала.
Бакчабызда – ыгы – зыгы,
Күп кунаклар килгәннәр.
Бездә бәйрәм буласын
Әллә кайдан белгәннәр.
2 нче бала.
Нигә бүген бөтен җирдә
Чәчәкләр балкый бездә.
Нигә кояш көлеп карый –
Беләбез һәммәбез дә.
3 нче бала.
Бүген — гаилә бәйрәме,
Бүген бездә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.
4 нче бала.
Без бәйрәмнәр яратабыз,
Бәйрәм көннәр еш булсын.
Әти – әни һәм кунаклар
Безгә гел килеп торсын.
Барысы бергә.
Бәйрәмнәр булып торсын!
Бәйрәмнәр гөрләп торсын!
“Балачак бәйрәмнәре” дигән җырның язмасы (Р. Миңнеллин сүзләре, Р. Курамшин көе)яңгырый.
Алып баручы. Бәйрәмнәр бик күп. Ә гаилә бәйрәменең иң тәүгесе кайсы икән? (Туй көне.) Әйе, бер – берсен яраткан яшь егет белән кыз никахлашып, гаиләкорып җибәрә. Гаилә нык, имин булсын өчен аның үз законнары, кануннары барлыкка килә. Алар үзләре дә сизмәстән шушы кануннар нигезендә яши башлый. Ул кануннарны без гаиләнең девизы дип атадык. Кайсы гаилә нинди девиз нигезендә яши икән?
I конкурс. “Гаилә девизы”
Һәр гаилә үз девизын әйтә, мәсәлән:
1.“Иңне – иңнәргә терәп,
Әби – бабага кирәк
Балаларга без терәк
Булып яшәргә кирәк.”
2.“Картайганчы, тигезлектә
Бергә тормыш көтәргә.
Кайгыны да, шатлыкны да
Һәрчак уртак итәргә!”
3.“Алдашмаска, адашмаска,
Авырлыкта – ташлашмаска!” һ. б.
— Әйе, шундый девизларга таянып яшәгән гаиләләр чынлап та күркәм була. Ә инде дөньяга уртак бала тугач, бу гаилә тагын да матурланып, тулыланып китә. Сабый дөньяга аваз салганчы ук, әти – әнисе аңа исем сайлый. Һәр исем нинди дә булса бер мәгьнәгә ия. Безнең гаиләләр балаларының исемнәре нәрсә аңлатканын белә микән?
IIконкурс. “Балагызның исеме нәрсәне аңлата?” (Һәр гаилә үз баласы исеменең мәгънәсен аңлата, мәсәлән: Булат – корыч кебек нык, таза, Камил – тулы, бөтен. Һ.б.)
-Бала тугач та гаиләнең иң кадерле кешесенә әйләнә, ул гаиләне тагын да ныгыта, дуслаштыра. Әти кеше, ир – ат буларак, бала тугач бөтен авырлыкны үз өстенә алырга тырыша. Кайсы әти күбрәк булышты икән? Сынап карыйк әле!
III конкурс. “Кайсы әти баланы тизрәк биләүләп әнисенә тапшыра”.
( Әтиләргә курчаклар һәм биләүлекләр бирелә. Алар курчакны тиз генә төреп әниләргә тапшыра.)
-Ә хәзер чират әниләргә җитте. Бар йөрәкнең җылысын, назын алар бишек җырларына салган. Әниләребез балаларына нинди бишек җырларын җырлады икән?
IV конкурс. “ Бишек җырлары”. ( Һәр ана баласына җырлаган бишек җырын башкара.)
-Бала үсеп, тәүге адымнарын ясаганда, беренче сүзләрен әйткәндә, алар белән бик кызык хәлләр булгалый. Һәр гаиләнең күңел түрендә нинди дә булса кызыклы хәл саклангандыр. Шуларны искә төшерик әле.
V конкурс. “ Бала белән булган кызыклы хәл” .
(Һәр гаилә баласы белән булган нинди дә булса кызыклы вакыйганы искә төшереп сөйли.)
-Гаиләнең ныклыгы, татулыгы күп нәрсәләргә бәйле. Хәзер мин сезгә шуның берсе турында әйтәм:
Кайвакыт ул мамык төсле йомшак,
Кайвакытта корычтай ул каты.
Кайчагында була баллы, татлы,
Ә кайчагында әремнән дә әче.
Бу нәрсә?
-Әйе, тел. Тел – ананың балага биргән иң кадерле бүләге. Ә сез гаиләдә матур итеп сөйләшә, бер – берегезгә тәмле сүзләр әйтә беләсезме икән, сынапкарыйк әле!
VI конкурс. “ Кайсы гаилә күбрәк матур сүзләр белә?” (Һәр гаилә чиратлап матур сүзләр әйтә, мәсәлән: 1 нче гаилә: “Матурым” , — ди. 2 нчесе – “Акыллым”. 3 нчесе “Йомшагым”, ди. Ахыргы гаилә матур сүз әйткәннән соң, 1 нче гаилә һәм башка гаиләләр уенны дәвам итәләр. Сүз таба алмыйча туктап калган гаилә уеннан “төшеп кала”.)
-Гаилә – үзенә күрә кечкенә генә бер дәүләт. Ул дәүләтнең президенты да, финанс министры да бар. Балалардан сорыйк әле: Сезнең гаиләдә кем баш? Ни өчен шулай уйлыйсың? Гаиләдә акчаны кем саный? Кем күбрәк “туздыра”?
VII конкурс. “Кайсы гаилә күбрәк акча эшли?” (Идәнгә вак акчалар сибелә. Әтиләр – җыя, балалары – ташып тора, әниләре – саный.)
-Барыбыз да беләбез, бала үскәндә акчаның күпмедер өлеше уенчыклар алуга тотыла. Әти – әниләр балаларына нинди уенчык кирәк икәнен беләме?
VIII конкурс. “ Күз бәйләп кем тизрәк уенчык сайлый?” ( Һәр әни, күзләрен бәйләп, “Уенчыклар кибете”ннән баласы әйткән уенчыкны капшап таба һәм аңа тапшыра.)
-Уенчыклар белән уйнап бала үсә, бакчага йөри, ә кичләрен гаилә әгъзалары бергәләп ял итәләр, күңел ачалар. Кайсы гаилә ничек ял итә соң?
IX конкурс. “ Гаиләләрнең концерт номерлары” ( Һәр гаилә үз талантын күрсәтә.)
-Ә хәзер, хөкемдарлар бәйгеләргә нәтиҗә ясаган арада, сүзне балаларга бирик.
5 нче бала.
Безнең төркем балалары –
Әйтерсең бер гаилә.
Дус, тату, бердәм яшибез,
Күреп торасыз менә.
6 нчы бала.
Күп белергә омтылабыз,
Матур җырлар җырлыйбыз.
Бию көе яңгыраса,
Ялындырып тормыйбыз.
(“Без биибез” дигән көйгә ( Р. Гатауллин музыкасы) җырлы бию башкарыла.)
Шомлы музыка ишетелә. Елап Бичура керә. ( Муенына кер кыстыргычлары аскан, кулына ачкыч бәйләмнәре тоткан.)
Алып баручы. (гаҗәпләнеп). Абау, әллә кунак бар инде? Син кем буласың?
Бичура. (елап). Мин – Бичура. Һәрбер йортның бит үз Бичурасы була.
Алып баручы. Нишләп син бик күңелсез?
Нигә елап торасың?
Бичура.
Бигрәкләр дә харап булдым.
Кыш уртасы – йортсыз калдым.
Иске диеп сүттеләр. Хуҗаларым киттеләр.
Мәрхәмәтсез иделәр. Мине бит – онытты – ла – а – р… (елый).
Менә торак – коммуналь хуҗалыгы идарәсенә барган идем әле. Үземне кызгандылар, бер төргәк ачкыч бирделәр, “ Теләсә кайсы фатирга барып кер!” диләр. Бер дә белмәгән гаиләгә барып керәсем килми. Менә үземә берәр тату, әйбәт гаилә эзләп йөрим әле. Сезнең балалар бакчасында “ Гаилә бәйрәме” үткәрелүен ишеттем дә килдем. Берәрсе мине алмас микән? ( Гаиләләр янына килеп еламсырап ялына) Бәлки сез мине алырсыз? Телисезме — мин сезнең Бичурагыз булам. ( “Алырбыз, алырбыз” дигән җаваплар ишетелә.)
И – и, бигрәкләр дә кунакчыл гаиләләр җыелган икән монда. Бөтенесе дә алам дип тора. Нишләргә соң? Кайсысына барырга? ( Уйланып тора.) Әһә,менә бу йозакларга кайсы әни ачкычны тизрәк таба, мин шуларга барам.
X конкурс. “ Кем ачкычны тизрәк таба?” ( Әниләргә йозаклар һәм ачкыч бәйләмнәре бирелә. Кайсы әни йозакка тиешле ачкычны тизрәк таба, шул җиңүче була.)
Бичура. Иң җитез хуҗабикәне инде белдем. Әле бит хуҗамның да булдыклы, ярдәмчел булуы кирәк. Аларны да сыныйм әле. Мин төннәрен тыңламаган балаларны менә болай итеп чеметеп китергә яратам. ( Балаларның киемнәренә кер каптыргычлары кыстырып чыга.) Караңгыда кайсы әти аларны тизрәк табар икән?
XI конкурс. “ Күз бәйләп кер каптыргычларын эзләү”.
Бичура. Бу гаиләдә – җитез әни, монысында – булдыклы әти. Кайсысын сайларга икән? Мин бит әле тәмле ашарга да яратам. Кайсы хуҗабикә тәмле пешерә икән?
Алып баручы. Әйдә, сынап карыйк!
XII конкурс. “Милли ашларны яхшы беләсезме?”(Сорауларга җаваплар бирү.)
-Геометрик фигураны эченә алган милли ризык? (Өчпочмак.)
-Катлы – катлы татлы бәлеш? (Гөбәдия.)
-Туй табынының иң түрендә? (Чәк – чәк.)
-Ике сүздән торган милли ризык? (Кош теле.)
-Камырдан пешерелгән аш? (Токмачлы аш.)
-Эченә бәрәңге боламыгы салып пешерелгән ризык? (Кыстыбый.)
-Көн саен кирәкле ризык.Аннан башка аш үтми, аңа халык дан җырлый.(Икмәк.)
Бичура. Булса – булсын, хуҗаларның иң акыллысын телим. Кайсы акыллы, зирәк, әйтсен җавабын тизрәк!
XIII конкурс. “Мәкальнең ахырын әйт!”
-Кем эшләми… (шул ашамый.)
-Беләге юан берне егар … (белеме булган меңне егар.)
-Һөнәрле үлмәс … ( һөнәрсез көн күрмәс.)
-Казаныңа ни салсаң … (кашыгыңа шул чыгар.)
-Ана күңеле балада … (бала күңеле далада.)
-Ата – ананы тыңлаган адәм булган … (тыңламаган әрәм булган.)
-Атасына карап … (баласын коч.)
-Оясында ни күрсә …(очканда шул булыр.)
-Ата – анасына игелек күрсәтмәгән, олыгайгач үзе дә … (игелек күрмәс.)
-Үзеңне үзең мактама … (кеше сине мактасын.)
-Игелекле бала үстерсәң … (картлыгың бәхетле булыр.)
Бичура. (Иң күп дөрес җавап биргән гаиләне сайлап ала, алар янына килеп)
-Менә, хуҗалы да булдым, инде китсәм дә ярый.
Мин кайта торыйм әле. Сезне өйдә көтәрмен.
Балагызны үстерергә һәрчак ярдәм итәрмен. (Китә.)
Алып баручы. Бәйрәмебез ахырына якынлаша. Безнең әти – әниләргә, әби – бабайларга әйтер сүзебез бар. Бу нәниләр – безнең киләчәгебез. Аларны яратыгыз, мәрхәмәтле, тәүфыйклы итеп үстерергә тырышыгыз! “Тәүфыйклы бала – бәхетле бала” дип, борынгылар юкка әйтмәгән. Әбалаларыбызга бәхетле булу өчен тагын нәрсә кирәк икән?
Алып баручы (балалардан сорый) Балалар(барсы бергә):
-Җирдә сезгә ни кирәк? — Әти һәм әни кирәк.
-Җирдә сезгә ни кирәк? — Без яшәрдәй өй кирәк.
-Җирдә сездә ни кирәк? — Туган үскән ил кирәк.
-Җирдә сезгә ни кирәк? — Туган телебез кирәк.
Алып баручы. Әйе, хөрмәтле әти – әниләр, балаларыбыз дөрес әйтә. Туган теле булган халыкның гына киләчәге бар. Шуны онытмасак иде. Хөкемдарлар нәтиҗә ясаган арада туган телебезгә мәдхия җырлап алсак, бәйрәмебез тагын да ямьләнеп китәр.
Барысы бергә басып “ Туган тел” җырын башкарганнан һәм
нәтиҗәләрясалганнан соң, гаиләләргә “Иң зыялы гаилә”, “Иң күркәм гаилә”,
“Иң тырыш..”һ.б.шундый номинацияләр бирелә, бүләкләр тапшырыла.
Бәйрәм ахырында бәлеш күтәреп, ашыгып – кабаланып Бичура килеп керә.
Бичура. Туктагыз әле, туктагыз! Таралыша күрмәгез! Тиз генә хуҗаларымның өен табып, бәлеш пешереп килдем.Хуҗаларым ачуланмас дип уйлыйм. Бу күркәм гаиләләрне, кунакларны, баларның һәркайсын сыйлыйсым килде. Рәхим итеп алыгыз, тәмләп чәйләр эчегез! Ә хәзергә хушыгыз! (Китә.)
Бәйрәм чәй эчү мәҗелесе белән тәмамлана.
< Предыдущая | Следующая > |
---|
Цель: способствовать формированию у детей чувства единства и сплоченности семьи.
Задачи:
- Воспитательные: создавать условия для рефлексии опыта сплочения семьи на нравственных, гуманистических началах, на основе вовлечения родителей в совместную с детьми деятельность.
- Развивающие: развивать творческие способности детей.
- Образовательные: ознакомить взрослых и детей с национальными традициями татарского и русского народов, содействовать формированию уважительного отношения детей к своим родителям и родителей к своим детям, дать представление о семье, как о людях, которые любят друг друга, заботятся друг о друге.
Оборудование и материалы:
- Технические средства: музыкальный центр, диски СД, микрофон;
- Дидактический материал: платочки, наглядно-иллюстрированный материал, цветы, мячи.
Оформление зала: Зал украшен шарами. На центральной стене название праздника на двух языках. Развешаны плакаты с надписями: «Как здорово, что все мы здесь сегодня собрались», «Когда семья вместе, так и душа на месте». Справа от сцены стоят ширмы с выставками паспортов семьи «Папа, мама, я – дружная семья», рисунков детей и родителей «Моя семья». Слева от сцены расположен стол с фотоальбомом «Моя любимая семья. Взгляд сквозь объектив». И накрыты столы с национальными блюдами семей.
Предварительная работа с детьми организуется за две недели до праздника. За это время проводится:
- разучивание песен, танцев, стихов;
- конкурс для родителей и детей «Умелые руки не знают скуки»;
- сбор рисунков детей и родителей «Моя семья»;
- изготовление родителями паспортов семей;
- оформление пригласительных билетов для родителей и гостей, медали для награждения родителей («Моя мама самая умная», «Моя мама самая обаятельная», «Мой папа самый трудолюбивый»)
Подготовка воспитателя и музыкального работника:
- подготовка сценария;
- приглашение гостей;
- оформление плакатов для сцены;
- оформление фотоальбома, организация фотовыставки;
- подготовка технических средств, СД дисков, костюмов для персонажей.
Ход занятия
(З. Минһаҗева сүз., М. Минһаҗев көе “Дуслык җыры” җырына балалар керәләр һәм тезелеп басалар)
Вед.1
Исәнмесез барыгыз да,
Яшегез дә, картыгыз да,
Олыгыз да, кечегез дә,
Гаилә бәйрәме белән сезне.
Вед. 2
Дорогие дедушки, дорогие папы!
Дорогие бабушки и родные мамы!
Уважаемые дамы и господа,
Сегодня дети позвали вас сюда!
Этот праздник Дню семьи посвящаем,
И концерт весёлый сейчас мы начинаем!
Семья –это свято, Семья – это счастье!
Если мир и дружба в семье,-
Вам смогут позавидовать все!
Вед. 1. Хөрмәтле кунакларыбыз! Бүген без балаларыбызның әти-әниләре, әби–бабалары белән ял кичәсенә җыелдык. Кәефләрегез күтәренке, кичәләрегез күңелле үтсен!
Песня «Собрались сегодня мы» сл.и муз. Н.Л. Бондаренко
Карина
Как много собралось в этом зале
И родителей и гостей!
Целый год ребята ждали
Таких важных, почётных гостей!
Аэлита
Безнең гаиләләр җыелган
Ял итәр өчен бүген,
Сүзләремнең иң матурын
Әйтмичә мөмкин түгел.
Луиза
Так хочется, чтобы чаще
Были вместе родители и дети.
Тогда будет лучше всем,
Жить на белом свете!
Алия
Бәйрәмсез бик күңелсез бит,
Күңелсездер сезгә дә.
Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,
Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,
Кирәк һәммәбезгә дә.
Бәйрәмнәр кирәк әтигә,
Бәйрәмнәр кирәк әнигә,
Бабай белән әбигә.
Артур
Хоть и не слушаемся вас иногда,
Дорогие родители, мы вас любим всегда!
И хотим всегда, без сомнения,
Видеть вас в хорошем настроении.
Вед. 2
Пусть взрослых тепло и доброта
Согревают доверчивые ребячьи сердца,
На эту любовь непременно тогда,
Откликнется нежная детская душа!
И. Шамсетдинова көе, Г. Латыйпов сүз. “Күңелле балачак” җырына
Бию башкарыла
(“Үз җырыбыз булсын әле”- Яр Чаллы)
Вед. 1. Һәр гаиләнең үз традицияләре, әби-бабалардан калган, буыннын буынга күчеп килгән милли бәйрәмнәре бар. Аларны һәркем үзенчә үткәрә. Бәби туйлары, баланың беренче мәртәбә “әннә”, “әттә” дип эндәшүе, балалар бакчасына китүе, соңыннан мәктәпкә йөри башлавы һәр гаилә өчен бетмәс-төкәлмәс шатлык китерә.Туган көннәр билгеләп үтү дә матур бер традициягә әверелде. Гаиләнең ныклыгы, татулыгы бик күп нәрсәләргә бәйле. Хәзер шуларның берсе турында әниләр белән бергә җырлап күрсәтербез.
җыр “Туган тел” Г.Тукай сүз., халык көе.. (утырып җырлыйлар)
Вед. 1.Гаиләнең ныклыгы, аның гүзәллеге, әти-әнинең җылы мөнәсәбәте, әлбәттә, бала белән бәйләнгән. Гаиләдә ни кадәр бала күп булса, шулкадәр гаилә тотырыклы, ә балалар тәрбияле булып үсәләр.
Ә инде без бүген чын-чынлап, “әннә”, “әттә”дип телләре ачылган балаларга, аларның әти-әниләренә мәдхия укыйбыз. (түбәндәге укылачак сүзләр, ата- аналар эшләгән гаилә паспортларыннан алынды)
- (Петрова Диляра гаиләсе) “Безнең гаиләдә ике кызыбыз, ике йолдызыбыз, Диляра белән Лиана. Кояш булсам – мин әни, аебыз безнең – әти. Тормыш юлыбызны яктыртучы, безгә җылылык, матурлык, киләчәккә өмет бирүче” – дип яза Ләйлә ханым.
- (Кашапова Алина гаиләсе) “Гаиләбезнең шатлыгы, нуры, татлылардан – татлы, баллылардан – баллы, йорәк пәрабыз”- диләр Алиныбыз турында әти-әнисе. Аның бәхетле, кешеләргә карата мәрхамәтле, саф, затлы кеше булып үсүен телибез”
- (Тукбаева Аэлита гаиләсе) “Без кызыбыз тугач, аңа Аэлита диеп, дөньяда иң гүзәл исем куштык. Чөнки ул безнең кадерлебез, мәхәббәт җимешебез. Төрле эшләргә рухландыручы, тырыш һәм сөеклебез безнең”-, дип язган төркемебезнең иң яшь һәм чибәр әнисе Альбина ханым.
- (Миршарипов Раиль гаиләсе) “Гаиләбезнең кояшы, ямь өстенә ямь өстәүче Раилебез, тормышыбызга нур сибеп безне сөендерә, шатландырып тора. Кешеләр белән тиз аралашучан, дусларына, безгә карата ихтирамлы, көченнән килгән кадәр ярдәм итәргә әзер булган улыбыз, барыбызга бетмәс–текәлмәс бәхет, шатлык китерә”.
- (Муратова Алия гаиләсе) Җилдән җиллерәк, уттан утлырак безнең Алия турында менә ниләр әйтә әти-әнисе. “Гаиләбәзнең көмеш кыңгыравы Алиябезне барыбыз да бик яратабыз. Аның күп кырлы сәләткә ия булуы, кызыксынучанлыгы, фикер йортүе безне сөендерә, кайвакытта шаккаттыра. Шаян, саф күңелле кызыбыз өебезнең яме, тормышыбызның тәме ул”, — диләр.
Менә хәзер шушы гаиләләргә багышлап кызларыбыз бию башкаралар.
“Чәчәкләр белән бию” муз. Ю. Чичкова
“Ритмическая мозаика”, С. Петербург – 2000.(утыралар)
Вед. 1. Балалар! Элек–электән, әбиләр-бабайлар бергәләп бәйрәм оештырганнар. Җырлап, биеп, уйнап күңел ачканнар. Әйдәгез әле безгә кунакка килгән әбиебезне каршы алыйк.
Әби: Исәнмесез балалар, исәнмесез кунаклар! Сездә бәйрәм икәнен ишеткәч, матур күлмәгемне кидем дә, бәйрәмгә ашыктым. Бүләк тә алып килдем, бәлки әниләр белән бергәләп уйнап алырбыз (әниләрне чакыра). Уенның исеме “Яшел яулык“ (җырлы, биюле татар халык уены) дип атала. Кем яулыкны тотып кала, шул бии.
(Уеннан соң барысы да урыннарына утыралар, әби кәрзинен алганда төшереп җибәрә, аннан кечкенә яулыклар коела)
Вед. 1. Әби яулыкларны кая алып барасың?
Әби: Юарга, пычранганнар бит.
Вед. 1. Әби тукта әле, балалар хәзер сиңа юып бирерләр.
җыр “Яулыклар юабыз” С.Сабирова сүз. Һәм көе. “Җырлыйк, уйныйк нәниләр”, Яр Чаллы – 1994. (балалар утыралар, әби саубуллашып чыгып китәргә җыена)
Вед. 1. Әби, син безнең белән ял итеп ал, ә без сиңа һәм кунакларга шигырьләр сөйләрбез.
Шигырьләр 1, 2
Вед. 2. Мы сегодня много будем говорить о семье. Хотелось бы узнать, а что же для вас значит это слово – семья? (Ведущий с микрофоном подходит к родителям)
Вед. 2. Я узнала от пап и мам, что семья это понятное всем, как “хлеб” и “вода”. Оно с первых мгновений жизни рядом с каждым из нас. Семья – это дом, папа, мама, близкие люди. Это общие заботы, радости и дела. Это любовь и счастье. Мы узнали о семье от взрослых. А что же нам скажут ребята?
песня “Что такое семья?” сл. и муз. Е. Гомоновой.
“Весёлые песенки для малышей круглый год”, Ярославль -2000.
Вед. 2. Я продолжу вас знакомить с семьями наших детей (на фоне спокойной музыки).
- (Семья Васильева Артура) «Долгожданного нашего малыша назвали в честь сильного и благородного короля Артура – пишут родители. Растёт Артур любознательным и общительным. Очень любит своего братика, во всём ему помогает. Семья наша творческая, любим создавать всё своими руками. Эту любовь мы передаем своим детям. Хотим, чтобы наши дети выросли здоровыми, умными и трудолюбивыми. Для этого мы создаём все условия».
- (Семья Бадреева Эмиля) «Эмилечка у нас самый красивый, умный и добрый мальчишка на земле – пишет мама. Он воспитывается в большой, дружной семье. Хотя иногда и капризничает, но никогда и никого не оставит без внимания и ласки. Мы хотим, чтобы Эмилечка вырос воспитанным, целеустремлённым человеком».
- (Семья Чирковой Насти) «У нашей Настеньки тоже большая, дружная семья. Любит она заниматься лепкой, рисованием, как мама. Любит играть с детьми, собирает сложные пазлы, легко запоминает стихи и сказки. Она окружена любовью и лаской. Всё свободное время проводим с Настенькой. Очень хочется, чтобы она выросла здоровой и счастливой».
- (Семья Николаева Димы) «Стимул нашей жизни – наше солнышко Дима, которое светится и дарит нам радость и тепло. Маленьким был капризным, начал посещать детский сад, стал самостоятельным и любознательным. Он нежный и ласковый. Мы его очень любим».
- (Семья Абубакировой Карины) «С первых дней Карине очень нравилось ходить в садик. Особенно нравились музыкальные занятия. По утрам она тяжело встаёт, не хочет одеваться, но придя в садик сразу становиться весёлой и жизнерадостной. Она общительна, ко всем поручениям относится серьёзно и ответственно. В семье окружена вниманием и любовью».
- (Семья Тазетдиновой Аделины) «Семья наша переехала из Башкирии. Мы с детьми, Аделиночкой и Артуром часто выезжаем на природу, гуляем по парку, ездили в цирк, дельфинарии. Хотим, чтобы у детей остались только хорошие впечатления о детстве. Мы уважаем мнение и желание своих детей и всячески их поддерживаем».
Но семья бывает не только у людей, но и у животных, и у птиц. И сейчас для вас выступят большая и дружная семья цыплят.
танец «Цыплята» сл. муз. Л. Раздобариной.
“Детские деревенские” СД диск.(садятся на стульчики)
Вед.2. На праздник пришли наши мамы, папы и самые близкие нам люди. А может ещё кто – то спешит. Давайте позовём: «Гости, гости, мы вас ждём».
(Входит Карлсон.)
Карлсон:
Привет вам всем! А вот и я!
Должны по книжке знать меня.
Я Карлсончик, я — игрун,
И лучший в мире я болтун.
На день семьи я к вам спешил
И ничего не позабыл.
Взял варенья, взял печенья
Чтоб в доме вашем
Всегда было угощенье.
Взял с собой весёлый смех
Чтоб хорошее настроение было у всех.
И ребятишек я не позабыл
Принёс мячи я разные –
Жёлтые и красные
Поскорее их берите
Да с мячами попляшите.
Танец «Весёлый мяч» муз. М. Минкова. “Детские деревенские” СД диск.
(Дети садятся на стульчики.)
Вед.2. Карлсон отдохни и послушай, какие замечательные семьи есть в нашей группе.
- (Семья Гимбатовой Луизы)
«В весенний тёплый день, когда была капель,
Луиза появилась и всё переменилось.
Росла малышка в ласке, гуляла лишь в коляске
А время пролетело, немного повзрослела.
Теперь она «большая», малышка озорная.
Танцует и рисует, животных она любит.
И маме помогает, её не огорчает!
А мамочка ей дарит заботу, доброту,
Желанья воплощает и детскую мечту!» - (Семья Слюсаревой стелы) «Стеллочка- наше солнышко! Умненькая, славная, золотая девочка. С появлением доченьки в наш дом пришла радость, появилась надежда на новые светлые, счастливые времена. В темноте она – наш огонёк, в хмурый день – лучик солнца. Она наша надежда и опора».
- (Семья Шайхулловой Розалины) «Родилась доченька, как цветочек, и назвали её Розалина. Красоты неписаной, доброты немереной, ласки безграничной. С восходом встаёт, всем радость раздаёт».
- (Семья Ефимовой Риты) «Маргарита прекрасна, как сам цветок, лучиста, как искорка огня.
Рукавом поведёт – как лебёдушка плывёт,
А речь заговорит, словно реченька журчит.
Любит есть печенье и вкусное варенье.
С ребятами дружна, и с ней не скучно никогда». - (Семья Каримова Данила) “Кто же утром встав с постели, доброе утро скажет всем:
Папе, маме и Диане и конечно же бабаю,
Про абику не забудет, всех обнимет, поцелует,
Ну конечно же Данил, всем нам счастье подарил.
Он с машинками играет, любит петь и танцевать,
И картинки рисовать, когда в садик он идёт
Бабая за руку сам ведёт». - (Семья Ахмедовой Регины) «Наша семья знакома с Алсу Тимуровной и детским садом уже пятый год. Не думали мы, не гадали, опять в этот сад к Алсу Тимуровне мы попали.
Наша крошка здесь растёт не по дням, а по часам,
Умница, красавица,
Нам здесь очень нравиться.
Тут её лелеют, тут её жалеют,
Тут её благотворят,
Что за чудо говорят.
Ну, а лет через пять,
Может быть, придём опять». - «Просыпаемся спокойно, одеваемся всерьёз,
В садик мы идём все вместе, чтобы не было горьких слёз.
Неразлучные друзья, мы на целом мире.
Папа, мама, братья и я,
Очень дружная, спортивная семья! (семья Башкирова Владика)
Вед.2. А для этих семей и для Карлсона наши мальчики исполнят песню
«Моя семья» сл. и муз. Е. Гомоновой.
“Весёлые песенки для малышей круглый год”, Ярославль -2000.
Карлсон: Какие замечательные семьи на прзднике собрались. Я рад был познакомиться. Поиграли, порезвились и чуть-чуть повеселились. Нужно праздник продолжать, нужно будет выступать. Дружно за руки беритесь, и в кружочек становитесь. Вижу улыбаетесь, все вокруг стараетесь.
Танец “Все вокруг стараются”
сл. О. Высотская,муз. В.Викторов.
“Здравствуй лето”, Москва – 2002. (подвижные игры и развлечения)
(Карлсон прощается и уходит.)
Вед.2. Счастье, спокойствие, благополучие, мир в семье зависит всегда от хранительницы домашнего очага – от матери.
С мамой тепло, с мамой светло, с мамой уютно и легко. И следующую песню исполним для милых, родных, любимых мам и бабушек.
Индивидуальная песня «Я рисую солнышко»
Журнал «Музыкальная палитра» №1, С.-Петербург, 2004.
(Садятся.)
Вед. 1. Хөрмәтле кунакларыбыз! Татар халкы бик борынгыдан ук аш – суга оста булган, тәмле ашлар пешергән. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган. Безнең әниләребез дә бик тәмле ризыклар пешереп килгәннәр. Әйдәгез аларны чакырыйк.
(әниләр кулларына матур тәлинкәләргә салынган ризыкларны тотып, зал уртасына чыгып басалар)
Эмильның әнисе:
Мин КОШ ТЕЛЕ, тәмле ризык, бәйрәмгә килдем әле.
Туган тумачалар белән, бергәләп биик әле.
Алинаның әнисе:
Иң зурсын түгәрәген, БӘЛЕШ диеп йортәләр.
Татарлар мине табынга, аш ашагач кертәләр.
Диляраның әнисе:
Бәлеш пешә бәйрәм көне, көндә бәлеш пешмидер.
Ә ӨЧПОЧМАК татарларның, өстәленнән төшмидер.
Розалиның әнисе:
(Шәнге турында сөйли)
Тукта, тукта мактанмагыз, ит булмаса сез дә юк.
Майлап мине ашасагыз һәрберегез булыр тук.
Диманың әнисе:
Татар халык ашларының, иң җиңеле КЫСТЫБЫЙ.
Ул аш булса өстәлләрдә, табын тулы нигъмәт – сый.
Регинаның әбисе:
Һәр өстәлнең бизәге мин,
Исемем минем ЧӘК-ЧӘК.
Баллы да мин, татлы да мин,
Кабып карагыз чак-чак.
Мине туйга пешерәләр, дияләр өстәл күрке.
Бар бер энем, балсыз пешә,
Баурсак диләр түлке.
Вед.1.
Әллә ниләр кирәк түгел,
Вакыт юк, дип зарланмыйк.
Тиз-тиз генә җырлыйк та без,
Кунакларны чакырыйк.
Җыр “Кунаклар” С.Сабирова көе, Ш. Галеев сүз.
“Җырлыйк, уйныйк нәниләр”, Яр Чаллы – 1994.
Вед. 2. Дорогие наши мама, папы, бабушки, дедушки, гости! Сегодня вы были на празднике в большой, дружной семье, которая живёт в этом детском саду.
Здесь девчонки и мальчишки-
Озорники и шалунишки.
Очень сильные папы и заботливые мамы.
Хоть все мы совсем здесь разные —
Озорные и смешные, маленькие и большие,
Мамы, папы, дети, я – мы одна, одна семья!
Пусть семья несёт лишь счастье,
Ни капли грусти, ни одной слезы.
Душевного богатства и здоровья
Желаем всем мы от всей души!
Вед. 1.
Бәйрәмебез котлы булсын, елмаеп көлеп торсын,
Язгы кояш нурларыдай, зур эшләргә рухландырсын.
Сәламәтлек юлдашыгыз, тату матур тормышыгыз,
Күңел сөйгән хезмәтегез,барысы да мулдан булсын!
Хөрмәтле кунаклар! Сезнең һәрбарчагызга да зур рәхмәт әйтеп, бәйрәмебезне тәмамлыйбыз һәм әниләребез пешергән ризыклар белән чәй эчәргә чакырабыз.
(Балалар әти-әниләрен кулларыннан тотып, залдан чыгалар.)
Вед.2 Дорогие гости! На этом праздник не заканчивается. Приглашаем вас на чаепитие с вкусными семейными блюдами.
Государственное бюджетное специальное (коррекционное)
образовательное учреждение для обучающихся, воспитанников с ограниченными возможностями здоровья «Казанская специальная (коррекционная) общеобразовательная школа №76 VIII вида»
общешкольное мероприятие «Гаилэ бэйрэме»
Выполнила:
Алиуллова И.И., учитель начальных классов
I кв.кат
Казань 2013
Тема: Гаилэ бэйрэме.
Максат:1)Гаилэнен узкыйммэтен арттыру.
2)Бэйлэнешле сойлэм телен устеру.
4)Мэктэп белэн гаилэ арасындагы бэйлэнешне ныгыту.
3)Гаилэгэ позитив караш тэрбиялэу.
5)Татар теленэ кызыксыну уяту.
Зал милли бизэклэр белэн матур итеп бизэлгэн.Анда балаларнын гаилэ турында ясалган рэсемнэреннэн кургэзмэ оештырылган.Аерым бер остэлдэ энилэр пешереп килгэн татар халык ашлары куелган.Бэйрэм башлана:
2 укучы башкаруында
-«Эссэламэгалэйкем» жыры янгырый.
Алып баручы:
Безнен гаилэлэр жыелган
Ял итэр очен буген.
Сузлэремнен ин жылысын
Эйтмичэ момкин тугел.
Бэйрэмнэрсез бик кунелсез бит
Кунелсездер сезгэ дэ,
Бэйрэмнэр кирэк безгэ дэ,
Бэйрэмнэр кирэк сезгэ дэ,
Кирэк хэммэбезгэ дэ.
Хэерле кон,хормэтле укытучылар,укучылар хэм килгэн кунаклар.Без буген укучылар хэм энилэр белэн бергэлэп гаилэбезнен ял кичэсенэ жыелдык.Бугенге кичэбездэ,бу дуслык тагын да тирэнэер дип ометлэнэбез.Залдагы кунаклар узлэре дэ актив катнашырлар.Бу залда кабынган елмаю йортларыгызда да дэвам итсен иде.
1 нче укучы:
Хэркон диярлек курешэбез без
Хэрбер шатлыкны булешэбез без
Мэнгегэ шулай дуслык-татулык
Торсын яктырып,диешэбез без.
2 укучы:(слайд №1)
Кая барма ,шунда энкэй йозе,
Кая барма ,энкэй кунелдэ
Эни генэ шулай синен очен
Жанын биреп йори гомергэ.
Алып баручы:
Гаилэлэрнен ныклыгы,татулыгы бик куп нэрсэлэргэ бэйлэнгэн.Хэзер мин сезгэ берсе турында табышмак эйтэм.Э сез жавап уйлагыз.
Табышмак:
Кайвакыт корыч кебек каты,
Кайвакыт баллы,татлы.
Кайвакыт колыч кебек уткен дэ,
Елан кебек чага да белэ ул.(ТЕЛ)
Укучы:
Безнен туган телебез-татар теле.
Аны ана теле,дилэр.Чонки туган телдэ беренче сузне безгэ энилэр эйтэ.
Укучы:
Ана теле-бик матур тел,бай тел
Ана телен хэркайсыгыз белергэ тиеш.
Укучы:
Ана телен яратмаган кеше,ата-анасын да,туган илен дэ яратмый.
-Эйе,безгэ дэ Боек Тукаебыз зур булэк калдырган.Нинди булэк икэн ул?
-«Туган тел»жыры.
Э хэзер сезнен белэн бергэ жырлап алабыз.
«Туган тел»жыры.
Бэйрэмдэ катнашучы (3-4)гаилэ остэл артларына чыгып утыралар.Аларнын остэллэрендэ узлэре пешереп килгэн ризыклар. Хэрберсе узенен гаилэсе турында слайдлар эзерли(гаилэсе белэн таныштыру очен).Жюри билгелэнэ.
Алып баручы:
Э хэзер, кадерле дуслар,бугенге бэйрэмебездэ катнашучы гаилэлэр белэн танышып китэбез.
Хормэтле жюри членнары жинучене билгелэр.Сузне 1 (2,3,4) нче остэлдэ утыручы гаилэгэ бирэбез.
-Гаилэ турында кыскача мэглумат.
-Гаилэнен буш вакытны ничек уздыруы.
-Яраткан шогылегез.(слайдлар курсэтэ).
Алып баручы:
Гаилэлэр белэн якыннан таныштык,рэхмэт.Хэзер гаилэлэр балалары алган билгелэргэ ничек итеп игьтибар биргэнлеклэрен тикшереп утэбез.
Музыкаль тэнэфес:
-Карточкаларга язылган жырларны уз тизлеге белэн тугел,э балагыз «5»ле, «2»ле алганда ничек жырлар идегез.
1. «Антошка»
2. «В лесу родилась елочка»
3. «Кузнечик»
Хэрберсенэ карточкалар бирелэ,биремне башкаралар хэм баллар куела.
Алып баручы:
Гаилэлэр узлэре белэн таныштырып уттелэр,э хэзер шушы гаилэлэргэ балалар кузлегеннэн карап утик эле.Сезнен игьтибарыгызга алар язган сочинениелэр.
3-4 сочин.укыла ,балалар ясаган рэсемнэргэ игьтибар бирелэ.
-Балалар башкаруында жыр. «Асия»
Чэй эчэбез бал белэн,
Бала-чагалар белэн, Чэй эчэбез бал белэн
Бала-чага алты жан, Бала-чагалар белэн
Эхмэт,Нэжип,Закиржан, Балны кем бигрэк соя?
Зэйнэп белэн Галия Ин кечкенэ Асия
Ин кечкенэ Асия. Ул чынлап та кечкенэ
Яше дэ тик 3 кенэ.
Алып баручы:
Без тату,дус яшибез,
Укыйбыз хэм эшлибез.
Бергэлэшеп уйлыйбыз,
Бергэлэшеп уйныйбыз.
Балалар белэн без бик куп ярышлар уткэрдек,э буген эти-энилэребезнен житезлеклэрен тикшереп карыйбыз.
Уен. Сезнен алдыгызда балалар тора.Аларга каптыргычлар тагылган .Кузлэрегезне бэйлэгэн килеш шуларны жыеп жюрига илтеп бирергэ тиеш буласыз.Кем тизрэк.(1 мин.)
Рекламная пауза.
Нинди генэ тапшырулар карасак та рекламаларсыз куз алдына китереп булмый.Бугенге бэйрэмебездэн дэ рекламалар читкэ калмаган.Хэзер сезнен игьтибарыгызга энилэребез узлэре пешереп килгэн ризыкларын тэкьдим итэрлэр. (Энилэр сойли).
Алып баручы:
Гармунчылар керегез
Бию уйнап бирегез
Буген гаилэ бэйрэмендэ
Ут чыгарып биибез.
Бию: татар халык биюе.
Алып баручы:
Конкурс: «Бэрэнге эрчу»(Хэрберсенэ бэрэнге бирелэ,кем юкарак,тизрэк эрчи)
Шигырь:
Алып баручы :
Син яраткан ин матур суз
Нинди суз,эйт бэбкэем?
Укучы: Ин назлы суз,ин якын суз,
Ул матур суз ЭНКЭЕМ!
Алып баручы:Бар тагын бер ин матур суз
Хэрвакыт син эйткэнен.Анысы нэрсэ?
Укучы: Ул матур сузУл якын суз ЭТКЭЕМ!
Алып баручы: Ускэнем,я инде син эйт!
Укучы: Ул якын суз ,ин матур сузГАИЛЭМ!!!
-Кешелэрнен генэ тугел,кошларнын да гаилэлэре бар.Хэзер Аларны карап утэбез.
-«Чебилэр»Жыры хэм биюе.
Алып баручы:
-Жюрига сузне бирэбез.(Йомгак ясый хэм урыннар билгели).
Балалар башкаруында жыр(слайд курсэтелэ)
Жыр: «Хэрвакыт булсын кояш»
Кояш нуры,саф кук йозе
Ул бер малайнын рэсеме
Ясаган ул ап-ак карга
Хэм язып куйган читкэ.
Хэрвакыт булсын эни!
Хэрвакыт булсын эти!
Хэрвакыт булсын гаилэ!
Хэрвакыт булыйм мин!(1 куплет русча)
Алып баручы:
Шунын белэн бэйрэмебез тэмам.Игьтибарыгыз очен рэхмэт.
«Укытучы – укучы – ата-ана». Менә шушы бәйләнешне истә тотып, Яңа Нәдер урта мәктәбе укытучылары бик күп кенә нәтиҗәле эшләр алып бара. Гаилә тәрбиясенең әһәмияте елдан ел арта бара. Ул балага гаять зур йогынты ясый. Ә мәктәп үз чиратында аның уңай йогынтысын педагогик яктан баетырга, максатчанрак итәргә һәм көчәйтергә тырыша. Болай эшләү һичшиксез гаиләне мәктәпкә якынайта. Мәктәбебездә укыту-тәрбия эшләре әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә алып барыла. Авыл мәктәбендә эшләүче сыйныф җитәкчесе һәр укучының ата-анасы, гаиләсенең яшәү шартлары белән яхшы таныш. Укытучы һәр гаиләнең иҗади мөмкинлеген белә, шуннан чыгып бәйрәм, кичә, экскурсияләр оештырганда, һәрбер ата-ананың нәрсә белән кызыксынуын, нинди эшкә оста булуын искә алып, төрле чараларга җәлеп итәргә тырыша.
Гаилә ныклыгын, өлкән буын белән мөнәсәбәтләрне чагылдыручы гаилә бәйрәмнәре традициягә кереп китте. “Әти-әни һәм мин — спорт сөюче гаилә”, “Әти – гаиләнең горурлыгы”, “Үрнәк гаилә”, “Әнием-кадерлем”, “Без бердәм, тату гаилә” кичәләре шундыйлардан. 2008 нче ел Татарстанда президентыбыз тарафыннан “Гаилә елы” дип игълан ителгәннән соң, мәктәбебез укытучылары үз алларына гаилә белән мәктәп арасында урнашкан элемтәне тагын да ныгыту бурычы куйды. Сыйныф җитәкчеләренең ата-аналар белән үзара нәтиҗәле хезмәттәшлеге укучының дөньяга карашын, шәхси сыйфатларын, ихтыяҗ–зәвыкларын формалаштыруда уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирер дип уйлыйбыз.
Сезнең игътибарга күптән түгел мәктәптә үткәрелгән “Тату гаилә — бәхетле гаилә” дигән өч буын очрашуы формасындагы бәйрәм үрнәген тәкъдим итәбез.
Кош канаты белән, гаилә татулыгы белән көчле.
Яңа Малыкла районы
Иске Төгәлбуа урта мәктәбенең
I квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Хасанова Хасәнә Азат кызы.
2016
ел
Максат:
Укучыларда ата-анага, туганнарга, туган җир–туган нигезгә ихтирам хисе тәрбияләү, аларга яшәү мәгънәсен аңлату, укучыларның тормышка үз мөнәсәбәтләрен булдыру.
Җиһазлау
Компьютер, магнитофон, аудио-видео кассеталар, стенд «Минем гаиләм».
Алып баручы:
Укучылар, бүген сезнең белән гаиләдә, туганнар арасындагы дуслык турында сөйләшербез. Шуңа күрә мероприятиябезнең темасы «Кош канаты белән, гаилә татулыгы белән көчле» дип атала.
Белгәнебезчә, гаилә һәр кешегә кирәкле җылы учак ул. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Димәк, гаилә — ул иң олы таянычыбыз. Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши.
Гаилә татулыгы белән көчле, ди халык.
Балалар уйлап карагыз әле. Нинди гаилә ул – тату гаилә?
-
…
-
…
-
…
Әйе, балалар. Димәк, олыларны хөрмәтли, кечеләрне кече, гаиләдә берсен-берсе хөрмәт итә, үзара бергәләшеп фикер алыша белә торган һ.б. бик күп матур сыйфатларга ия гаилә ул – тату гаилә.
Гаиләнең тату, дус яшәвендә ана иң төп урыннарның берсен алып тора.
Балалар, сез һәрберегез дә әниләрегезне бик яратасыздыр. Безгә дә алар турында сөйләгез әле.
(Балалар сөйлиләр).
Алып баручы:
Әйе, ана иң изге кеше. Безнең әниләребез дөньядагы иң яхшы кешеләр.
Халык педагогикасында ана булу иң югары дәрәҗә санала. Халык үзенең мәкальләрендә дә аналарны олылый. Тыңлагыз әле:
-
Анаң өчен уч төбендә тәбә кыздырсаң да, бурычыңны кайтара алмассың.
-
Ана авызында ләгънәт тә фатихалы.
-
Көн-төн эшләсәң дә ана хезмәтенә җитмәс.
-
Әнкәм йорты – алтын бишек.
-
Өйнең яме ана белән.
-
Ана – шәфкать диңгезе.
-
Ана суккан авыртмый.
Ничек яхшы әйткәннәр бит! Чыннан да, аналар – кешелекнең төп тоткасы. Ана мәхәббәте – бердәнбер иклекле, тугрылыклы, эчкерсез һәм бернинди таләпсез, гаҗәеп акыллы, иксез-чиксез һәм фидакарь мәхәббәт.
Халыкның ананы идеаллаштыруы, изгеләтүе безнең әдипләребез, шагыйрьләребез, композиторларыбыз иҗат иткән әсәрләрдә гәүдәләнеш тапкан ана образлары белән бик тә аваздаш.(шигырьләр сөйләнә)
1) Ана хисен саф һәм кайнар килеш
Гомер буена без саклыйбыз.
Һәм шулай ук бу олы сүз белән
Туып-үскән илне атыйбыз.
2) Ана!
Йөрәкнең ул мөкатдәс хисе,
Күңелнең ул иң-иң түрендә
Ул салкында синең җылы туның,
Юанычың авыр көнеңдә.
3) Тик син генә, әнкәй, тик син генә
Сабый чакта мине баккансың.
Төн йокыңны бүлеп уянгансың,
Юрганымны килеп япкансың.
4) Тик син генә, әнкәй, балам диеп,
Сыйпагансың минем башымнан.
Җил-давылдан мине яшергәнсең,
Җылы куеның һәрчак ачылган.
Укытучы сүзе.
(Шигырь укыла).
Җыр «Әнкәмнең догалары».
Гаиләдә әниләр кебек үк, әтиләр дә зур роль уйныйлар. Халыкның тормыш-көнкүреш тәҗрибәсендә дә гаиләдә бала тәрбияләүгә ата роленә югары бәя бирелә.
Әйдәгез, әтиләребез турында сөйләшик әле. Алар ниндиләр икән?
(Балалар сөйлиләр).
Алып баручы:
Әйе, сезнең әтиләрегез дөньядагы иң яхшы кешеләр. Алар гаиләдә һәм башка урыннарда сабыр, һәр сүзне уйлап, төпле, саллы итеп сөйләүчән, кылган гамәлләренә җавапчыл, кешеләргә, бигрәк тә өлкәннәргә итагатьле. Шуңа күрә дә без әтиләребезне яратабыз.
Халык педагогикасында да ата роленә зур әһәмият бирелә:
-
Ата юлы балага такыр.
-
Атак – беләк, ана – йөрәк.
-
Атасы барның бәхете бар.
-
Ирләр киңәше ил корган.
-
Ата сүзен тыңламаганнарны атауга ыргытканнар, ди.
-
Ата аркасы – кала аркасы.
(Җыр «Мәхәббәт җимешләре»).
Әти-әни белән беррәттән гаиләдә әбиләр, бабайлар, өлкән яшьтәге кешеләр аерым бер урын билиләр.
Әйдәгез, әби-бабаларыгыз турында да сөйләгез.
(Балалар сөйлиләр).
— Әйе, алар бик яхшылар. Әби-бабайлар – безнең өчен үрнәк алар.Аларның тәҗрибәсе, киңәшләре гаять күп төрле һәм катлаулы тормыш-көнкүреш мәсьәләләрен чишәргә, уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирә. Ил картлары гаиләдә генә түгел, җәмәгатьчелек өчен дә акыл-киңәш иясе булып саналганнар.
Н.Дәүлинең «Хәерле көн, дуслар» әсәрендә дә әби-бабай роленә зур әһәмият бирелә:
«…Мин кайчакта әбиемнең кулларына карап торам. Мондый куллар тагын кемдә бар? Ул куллар кечкенә генә , йомры гына. Ләкин шул кечкенә генә куллар белән минем әбием үз гомерендә нәрсәләр генә эшләмәгән. Шушы куллар белән ул иң элек, әле җиде яше тулар-тулмас чагында ук, чыбык тотып, каз бәбкәләре көткән. Аннан соң шул кулларына себерке алып, иртән көндез һәм кичен идән себергән. Аннан соң көннәр буе башын тагаракка иеп, керләр юа башлаган һәм, яңа көн туган саен, шул кечкенә генә кулларга яңадан-яңа эшләр табыла барган…»
«…Бабай урыныннан торып тәрәзә янына килде. Әйтерсең, ул шул тәрәзәдән үзенең узган гомерен күрергә тели иде. Әйтерсең, ул әле бүген генә үзенең картайганын белгән дә, шуңа исе китеп тора кебек. Ул, пенсия язуын кесәсенннән чыгарып, әйләндереп-әйләндереп карады. Белмим, шул вакытта нәрсә турында уйлагандыр, ә миңа исә ул үзенең киң калаклы җилкәсе белән, авыр гер тагып куйган кебек зур куллары белән аз гына кәкрерәк аяклары белән ниндидер зур тауларны үтеп, киң диңгезләр аша узып кайткан юлчыга охшый иде…»
Мин укыган өзекләрдә дә әби-бабайларның нинди зур тормыш юлы үткәнлеге турында сөйләнелә. Безгә әби-бабайларны олыларга кирәк. өлкән буынны олылау, үткән буыннар хатирәсенә кадерләп карау, аларны хөрмәт, ихтирам итү, әхлак кагыйдәләре булып санала:
-
Олыларны олыла, үзең дә олаерсың.
-
Картлар сүзен кар басмас.
-
Кечегз шәфкать итеп юл бир, олыга хөрмәт итеп юл бир.
Мәгълүм ни, һәр кеше бөтен гомерен гаиләдә үткәрә. Иң элек әти-әнисе гаиләсендә, аннары – үз гаиләсендә. Ә инде картаймыш көнннәрендә ул балалары янында яшәргә мөмкин. Кыскасы, вакытлары узган саен гаилә составы да, бурычлар, мәшәкатьләр дә үзгәрә. Ләкин тормышлар җайлы гына барган чакта без «гаилә», «татулык» дигән күнегелгән сүзләрнең мәгънәләре турында бик сирәк уйланабыз. Югыйсә, җирдәге, илдәге имимлек гаиләдәге татулыктан башлана бит. Бердәм, тату гаиләдә генә бәхетле тормыш кичерергә, намуслы, мәрхәмәтле, эш сөючән балалар үстерергә мөмкин. Һәр гаилә үзе бер серле сандык.
Без – кешеләр – җиргә иҗат итәр, сөяргә — сөелер, гаилә корып, тәрбияле балалар үстерер өчен туганбыз. Көнкүрешебездә нинди кыенлыклар булса да, бу дөньяга ник килгәнебезне онытмыйк.
Шулай итеп, балалар, әти-әнине, әби-бабайны, олы һәм кече туганнарны хөрмәтләргә, ихтирам итәргә, сүзләрен тыңларга, киңәшләренә колак салырга кирәк. Шул вакытта гына гаиләдә татулык, иминлек, илебездә тынычлык булыр.
1
Гаилә бәйрәме
1
(Әниләргә багышланган җыр яңгырый)
1 алып баручы: Хәерле кич укучылар,укытучылар,хөрмәтле кунаклар!1998нче елдан
бирле ноябрьнең соңгы якшәмбесе аналар көне буларак үткәрелә. Илебезнең һәр
почмагында әлеге бәйрәм хөрмәт белән билгеләп үтелә. Бүген без дә сезнең белән әлеге
бәйрәм уңаеннан җыелдык.Кадерле әниләр,хөрмәтле әбиләр! Сезне үтеп киткән бәйрәм
белән ихлас күңелдән тәбрик итәргә рөхсәт итегез!
2 алып баручы: Ана кеше— гаиләдә иң изге,хөрмәтле кеше. Бүгенге бәйрәмебезне без
гаилә бәйрәме дип атыйк.Бәйрәмебез күңелле үтсен! Гаилә ул— җылы учак. Гаилә никадәр
нык икән, аннан җылылык та шулкадәр көчле була. Без бәйрәмебезнең түренә учак
җылысы бөркелеп торган гаиләләрне чакырдык. Залдагы кунакларыбыз да кичәдә актив
катнашырлар дип өметләнәбез.
1 алып баручы: Әгәр бүгенгә сезнең йөзләрегез балкый һәм кәефләрегез яхшыра икән,
иртәгә эшегез дә җиңелрәк барыр.Бу залда кабынган елмаю йортларыгызда да дәвам
итсен.
2 алып баручы: Безнең гаиләләр җыелган,
Ял итәр өчен бүген.
Сүзләремнең иң матурын.
Әйтмичә мөмкин түгел
1 алып баручы: Бәйрәмсез бик күңелсез бит,
Күңелсездер сезгә дә.
Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,
Кирәк һәммәбезгә дә.
2 алып баручы: Күңелләр шатлыклы булганга,
Без җыелдык бүген бу залга.
Дуслар,карагыз
Ничек без бергәләп күңел ачабыз.
1 алып баручы: Бәйрәмне кем китерә?
Чәчәкләр,гөлләр микән?
Бураннар,җилләр микән?
Әллә соң дуслар микән?
2 алып баручы: Хөрмәтле дуслар,без бүген 121 нче лицейда “ГАИЛӘ БӘЙРӘМЕ”
өчен әзерләнгән бәйгене башлыйбыз.
1 алып баручы: Сезне бүгенге бәйге–кичәдә исәп–хисап эшен алып барачак жюри
әгъзалары белән таныштырып үтәбез (жюри әгъзалары белән таныштырып чыгу)
2 алып баручы:Ә хәзер гаиләләр белән таныштырып китәбез:
—Билаловлар гаиләсе
2
—Гайнулловлар гаиләсе
—Галеевлар гаиләсе
—Исхаковлар гаиләсе
—Пузыревлар гаиләсе
—Хисмәтуллиннар гаиләсе
—Хуҗиәхмәтовлар гаиләсе
Рәхмәт ,менә безгә нинди күркәм һәм матур гаиләләр килгән икән.
1 алып баручы: Сез үз көчләрегезне 8 бәйгедә сынарсыз. Алар түбәндәгеләр:
1. Гаиләләр презентациясе конкурсы
2. “Уңган әни” конкурсы
3. “Зирәкләр һәм тапкырлар” конкурсы
4. “ Иң оста биюче” конкурсы
5. “ Оста пешекче” (әниләр өчен) һәм “Яңа ел белән иң оста котлаучы” конкурсы
(балалар өчен). (Бу вакытта әкрен генә музыка уйный).
6. “ Тормыш ваклыклары” конкурсы
7. “ Алга, алга”( Блиц турнир) конкурсы
8. Иҗади номер конкурсы
2А.Б. Хөрмәтле гаиләләр, бәйгенең беренче турын башлыйбыз!
I. Гаиләләр презентациясе.
Һәр гаилә үзенең гаиләсе белән таныштыра.Сез никадәр тулы, төгәл таныштырсагыз
шулкадәр балл куела.
II. “Уңган әни” конкурсы
1 алып баручы: Әниләргә берәр бәрәңге бирелә. Кабыгын өзмичә бәрәңгене әрчергә
кирәк. Кемнең кабыгы озынрак һәм нечкәрәк килеп чыга?
III. Зирәкләр һәм тапкырлар
2А.Б. Бәйгенең 3 нче туры “Зирәкләр һәм тапкырлар” дип атала.
Тапкырларга, зирәкләргә,
Бездә урын турдән.
Кайда?Нәрсә?Кайчан була?
Әйтсен шуны белгән.
Бәйгенең шарты: һәрбер гаиләгә берәр мәкаль һәм табышмак бирелә. Мәкальләрдә төшеп
калган сүзләрне куегыз,ә табышмакларның җавапларын табыгыз. Ул гаилә җавап бирә
алмаса икенче гаилә дәвам итәргә мөмкин.
1.Мәкальнең азагын әйт (кушымта №1)
1.Яктылык— кояш янында
Яхшылык … .
2.Өйнең яме … .
3.Егет кешегә … .
4.Агач җимеше белән … .
5.Иле барның … .
6.Дөрес сүзгә … .
3
7.Сөйли белсәң … .
2.Тапкырларга табышмак.
1)Беркемгә дә күренми,
Сөйләмәсәң беленми.
2)Күренүгә ишектә,
Ишеткәнен биш итә.
3)”Мә” дип әйтә белмәс ул,
Кышын кар да бирмәс ул.
4) Кулдан—кулга йөри ул,
Бөтен телдә сөйли ул,
Белмәгәне юк аның,
Көзгесе ул дөньяның.
5)Ялкауга баш имәс ул,
“Ашарга бир!”—димәс ул,
Булсаң әгәр түземле,
Туендырыр үзеңне.
6) Диңгезе бар — балыгы юк,
Каласы бар — халкы юк,
Урманы бар – агачы юк.
7) Син туктасаң – туктый,
Син барсаң — бара,
Ул нәрсә? – Уйлап кара.
(Музыкаль номер)
IY. Иң оста биюче
1 А.Б. Сезнең нинди зирәк, нинди тапкыр икәнлегегезне күрдек. Бәйрәм биюсез була
алмый ул. Бәйгенең 4 нче туры “ Иң оста биюче” дип атала. Хәзер биюгә осталыгыгызны
тикшереп карыйк әле.Һәрбер гаиләдән берәр кеше катнаша.
(төрле халыкларның бию көйләре яңгырый)
2А.Б. Әйдә, әйдә, катырак бас,
Бу кем бии, дисеннәр.
Баскан җирдә ут чыгара.
Безнең дуслар, дисеннәр.
1 А.Б. Имән микән бу сайгак?
Нарат микән бу сайгак?
Сикереп төшеп биегәндә
Чыдар микән бу сайгак.
Y. Оста пешекче һәм бәйрәм белән оста котлаучы
2А.Б. Ә хәзер бәйгенең бишенче туры” ОСТА ПЕШЕКЧЕ” конкурсында әниләрне
сынап карыйк.Алар үзләре пешереп килгән ризыкның пешерү тәртибе турында
сөйләрләр.Балалар бу вакытта тиздән булачак “Яңа ел” бәйрәме белән үзләренең әти—
әниләренә тәбрикләү сүзләрен язарлар.Рәхим итегез!
YI. Тормыш ваклыклары
1 А.Б. Бәйгенең 6 нчы туры “ Тормыш ваклыклары” дип атала.
4
Сезнең артислык сәләтләрен күздә тотып алынган бәйге.Һәрбер гаиләгә берәр педагогик
ситуация бирелә. Шул җавапны уйнап күрсәтергә.(кушымта №2)
Педагогик ситуацияләр.
1 А.Б.1.Өч көн балагызның мәктәптә укуларда булмавы ачыклана. Сез бу проблеманы
ничек чишәсез?
2А.Б.2.Бары тик яхшы билгеләргә генә укыган hәм мәктәп эшендә актив катнашкан
балагыз ни сәбәпледер түбән билгеләр ала башлады hәм мәктәпкә бару теләге сүрелде. Сез
бу проблеманы ничек чишәсез?
1 А.Б. 3.Атна ахырында балагызның көндәлеген ачу белән күзегезгә сыйныф
җитәкчесенең шелтәсе игътибарыгызны җәлеп итә. Сыйныф җитәкчесе кызыгызның яки
улыгызның тәртибеннән зарланып шалтырата. Сез бу проблеманы ничек чишәсез?
2 А.Б.4.Көннәрдән бер көнне танышыгыз сезгә улыгызның яки кызыгызның начар
гадәтләргә (тәмәке тарту) тартылуын сизеп сезгә хәбәр итә. Сез нинди сөйләшү үткәрер
идегез?
1 А.Б.5.Кич белән балагыз урамнан билгеләнгән сәгатьтә кайтмыйча, соңга калып кайтса,
нишләр идегез?
2 А.Б.6.Балагыз урамнан елап керде. Аны иптәшләре кыерсыткан икән.Бу очракта сез
нишләр идегез?
1 А.Б.7.Балагыз базарда сез сайлаган киемне алдыртмыйча,кыйммәтлесен сорый. Сез
нишләрсез?
(Музыкаль номер)
YII. Алга, алга
2 А.Б. Бәйгенең 7 нче туры “ Алга, алга” Блиц турнир.
.
Сезнең нинди зирәк, тапкыр икәнлелегезне дә күрдек, бию, артислык сәләтегезне дә
тикшердек.Ә хәзер төрле яклап белемләрегезне тикшереп карыйк әле.Хәзер һәр гаиләгә
сораулар бирелә.Сорауларга бер сүз белән, 1 минут эчендә тиз— тиз генә җавап
бирергә.(кушымта №4).
YIII. Иҗади номер
1 А.Б. Бәйгенең 8 нче туры Иҗади номер
дип атала.
Һәр гаилә үзе әзерләп килгән номерны күрсәтеп китә.
Җырсыз җирнең яме юк.
Җырсыз тормыш тәме юк
Җыр сулар һава кебек
Җыр яши— җыр мәңгелек!
2 А.Б. Хөрмәтле тамашачылар, дуслар!Хөрмәтле тату гаиләләр!Бүгенге бәйгенең
җиңүчеләрен билгеләр вакыт килеп җитте.Сүзне жюри әгъзаларына бирәбез.Рәхим итегез
(жюри бәйгегә йомгак ясый).
1 А.Б. Сезгә булган безнең хөрмәтебез,
Урын алсын йөрәк түрендә!
Шатлык, куаныч һәм зур бәхетләр,
Юлдаш булсын Сезгә гомергә!
5
2 А.Б. Гомер юлларыгыз озын булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен!
Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,
Авырлыклар мәңге килмәсен!
Бу дөньяда ничек яшәсәгез дә,
Агыйдел суыдай вакыт тиз үтә!
Уфтанмаслык булсын гомер юлыгыз,
Татулыкка җирдә ни җитә!
1 А.Б. Хөрмәтле кунаклар! Бәйрәмебез ахырына якынлашты.Без сезнең белән
саубуллашабыз.Сезгә тыныч, матур гаилә тормышы теләп калабыз!Бер баладан
сораганнар икән: “Сиңа 2 кул ни өчен кирәк?” дип. “Берсе әтиемә,берсе әниемә тотыныр
өчен” дип җавап биргән бала. Балага 2 кул белән тотынырга терәк булганда, дөнья
авырлыкларын җиңәргә күпкә җиңелрәк булачак. Гаиләләрегез бербөтен
булсын.Өйләрегез якты, җылы, табыннарыгыз мул булсын,кайгы—хәсрәт сезне урап
узсын. Балаларыгызны тигезлектә үстерегез.Сәламәт булыгыз,хөрмәтле әниләр!
2 А.Б. Йөзләрегездән беркайчан да елмаю китмәсен! Еллар имин, илләр тыныч булсын!
Күкләр гел аяз булсын.Һәрвакыт кояш балкып торсын!Әйдәгез, хәзер бергәләп “Һәрвакыт
булсын кояш!” җырын җырлап алыйк.
Бәйрәмебез шуның белән тәмам.Вакыт табып бәйрәмгә килүегез өчен бик зур рәхмәт! Ә
хәзер бәйрәм чәенә рәхим итегез!
Кушымта №1
Мәкальләр
1.Яктылык— кояш янында,
Яхшылык АНА янында.
2.Өйнең яме АНА белән.
3.Егет кешегә ҖИТМЕШ торле һөнәр дә аз.
4.Агач җимеше белән адәм ЭШЕ белән.
5.Иле барның ТЕЛЕ бар.
6.Дөрес сүзгә ҖАВАП юк.
7.Сөйли белсәң ТЫҢЛЫЙ да бел.
2.Тапкырларга табышмак.
1)Беркемгә дә күренми,
Сөйләмәсәң беленми.
2)Күренүгә ишектә,
Ишеткәнен биш итә.
3)”Мә” дип әйтә белмәс ул,
Кышын кар да бирмәс ул.
4) Кулдан—кулга йөри ул,
Бөтен телдә сөйли ул,
6
Белмәгәне юк аның,
Көзгесе ул дөньяның.
5)Ялкауга баш имәс ул,
“Ашарга бир!”—димәс ул,
Булсаң әгәр түземле,
Туендырыр үзеңне.
6) Диңгезе бар — балыгы юк,
Каласы бар — халкы юк,
Урманы бар – агачы юк.
7) Син туктасаң – туктый,
Син барсаң — бара,
Ул нәрсә? – Уйлап кара.
Кушымта №2
Педагогик ситуацияләр.
1.Өч көн балагызның мәктәптә укуларда булмавы ачыклана. Сез бу проблеманы ничек
чишәсез?
2.Бары тик яхшы билгеләргә генә укыган hәм мәктәп эшендә актив катнашкан балагыз ни
сәбәпледер түбән билгеләр ала башлады hәм мәктәпкә бару теләге сүрелде. Сез бу
проблеманы ничек чишәсез?
3.Атна ахырында балагызның көндәлеген ачу белән күзегезгә сыйныф җитәкчесенең
шелтәсе игътибарыгызны җәлеп итә. Сыйныф җитәкчесе кызыгызның яки улыгызның
тәртибеннән зарланып шалтырата. Сез бу проблеманы ничек чишәсез?
4.Көннәрдән бер көнне танышыгыз сезгә улыгызның яки кызыгызның начар гадәтләргә
(тәмәке тарту) тартылуын сизеп сезгә хәбәр итә. Сез нинди сөйләшү үткэрер идегез?
5.Кич белән балагыз урамнан билгеләнгән сәгатьтә кайтмыйча, соңга калып кайтса,
нишләр идегез?
6.Балагыз урамнан елап керде. Аны иптәшләре кыерсыткан икән.Бу очракта сез нишләр
идегез?
7.Балагыз базарда сез сайлаган киемне алдыртмыйча,кыйммәтлесен сорый. Сез
нишләрсез?
Кушымта №3
Алга,алга.Блиц турнир.(сораулар)
1.Татарстанның флагында нинди төсләр бар?
Татарстан дәүләт гербында төшерелгән җәнлек?(Ак барс)
Төрки халыкларда Яңа ел?(Нәүрүз)
Ул кыш көне ява?(Кар)
Бал яратучы хайван?(Аю)
Кышның соңгы ае?(Февраль)
Кофеның туган җире? (Бразилия)
2.Страус кошмы?(Кош)
“Шурале”әкиятенең авторы?(Г.Тукай)
Анда җиләк—җимеш,яшелчәләр үсә?(Бакча)
Кышкы баш киеме?(Бүрек)
7
Хоккей командасында ничә уенчы?(18)
Гыйнварда ничә көн?(31)
Чәйнең туган иле?(Кытай)
3.Без яшәгән республика?(Татарстан)
Татарстан флагының төсләре?(Яшел,ак,кызыл)
Татарстан гимнының авторы?(Р.Яхин)
Сөйләшү органы?(Тел)
Озын колаклы җәнлек?(Куян)
Шайба яки туп белән уйнала торган спорт уены?(Хоккей,футбол)
Урманда үсә эшләпәле?(Гөмбә)
4.Россиянең башкаласы?(Мәскәү)
Күннән чигеп эшләнгән татар милли аяк киеме?(Читек)
Тельняжка кигән ат?(Зебра)
Татарстанда балык исемен йортүче шәһәр?(Алабуга)
“Туган тел”шигыренең авторы?(Г.Тукай)
Койрыклы йолдыз?(Комета)
Салих Сәйдашев кем ул?(Композитор)
5.Татар егетенең милли баш киеме?(Түбәтәй)
Нәүрүз бәйрәме кайчан була?(21 мартта)
Алтын ачкычлы агач малай?(Буратино)
Кыш көне дә,җәй көне дә яшел төстә?(Чыршы)
Перчаткалар киеп сугыша торган спорт төре?(Бокс)
Ачы,сары җимеш?(Лимон)
Колумб ниниди материкны ачкан?(Америка)
6.Почтальон Печкин нинди транспорта йоргән?(Велосипед)
Кибеттә эшли?(Сатучы)
Әнинең әнисе?(Әби)
Шахматта төп фигура?(Король)
Язның беренче ае?(Март)
Нинди хайваннар күзләрен ачып йоклый?(Балыклар,еланнар)
“Шүрәле”әкиятенең авторы кем?(Г.Тукай)
7. КамАЗ машиналары чыгарыла торган шәһәр?(Яр Чаллы)
Дөньяда иң зур океан?(Тын океан)
Футбол командасанда ничә уенчы?(11)
Иң озын муенлы җәнлек?(Жираф)
Язның беренче ае?(Март)
Кайсы ике нота бакчада үсә?(Фа—соль)
Россия флагының төсләре?(Зәңгәр,ак,кызыл)
Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №1
«Родничок» общеразвивающего вида г.Нурлат РТ
ГАИЛӘ БӘЙРӘМЕ
Материал: татар биюе көйләре, заманча бию көйләре, «Ромашка” уены өчен ромашка
чәчәге таҗлары, визит карточкалары, мәкальләр, уен өчен туп һәм өстәлләр
1нче алып баручы:Исәнмесез,хөрмәтле кунаклар, әтиләр, әниләр. балалар, апалар һәм
абыйлар.
2нче алып баручы:Хәерле кич,бәйге сөюче дуслар.
1нче алып баручы:Хөрмәтле дуслар,без бүген ясле бакчабызда әниләр көне унаеннан
оештырылган Гаилә бәйрәмен башлыйбыз.
2нче алып баручы:Сезне бугенге бәйгекичәдә исәпхисап эшен алып барачак жюри
әгъзалары белән таныштырабыз.
Хөрмэтле жюри эгъзалары билгелэнгэн урыннарыгызны алыгыз(3 кеше)
1нче алып баручы:Буген бездә әнә шундый пар канатлы.берберсеннэн башка яши
алмаучы.берберсен кайгыртып,яратып,шатлыкларын да, кайгыларын да бергә уртаклашып
яшәүче ин матур гаиләләр кунакта.Ә хәзер инде сезне катнашучы гаиләләребез белән
таныштырабыз.
1.Газизулиннар гаиләсе
2.Насриевлар гаиләсе
3.Мусиннар гаиләсе
4.Фасхутдиновалар гаиләсе
5.Фатхуллиннар гаиләсе.
Бу куркәм гаиләләр хөрмәтенә жыр бүләк итәбез.
Жыр:” Мин әнигә булышам”
2нче алып баручы:Сүзне гаиләләребезгэ бирэбез.Алар алдан әзерләнгэн визит
карточкалары ярдәмендә, безне үзлэренең гаиләләре белэн якыннанрак таныштырырлар.
Визит карточкалары яклау.
1нче алып баручы:Балалар,безнен гүзэл килэчәгебез.Без хәркайсыбыз да балаларыбызнын
инсафлы,әдәпле,саусәламәт,әтиәниле булып үсүен телибез.Әнә шундый һәр яктан камил
балалар тәрбияләү безнен коллективнын да әтиәниләребезнен дә теләге.
2 нче алып баручы: гаилә җимеше улбалалар, сезнең нәниләрегез, сезнең, һәм безнең
уртак шатлыкларыбыз. Сүзне аларга бирик әле , алар әти әниләрен зурлап, котлап үз
фикерләрен җиткерерләр
Ильдар Яшәсен әтиәниләр, сәламәт һәм шат булып,
Кызларының улларының кадерлеләре булып.
Азалия : Әле ярый сез бар җирдәбезнең иң ныклы терәк.
Бәхетебез тулып торсын, сез безгә шундый кирәк.
Ринат:Бүген безнең бакчабызда шундый рәхәт, күңелле,
Чөнки кунак булып безгә, әтиләребез килде
Вилада:Әниләр белән бергәләп озак озак яшәгез,
Нурислам: әтиләр –илнең терәге, гаиләнең йөрәге, Илүзә: Зур бәхетләр юлдаш булсын Сезгә.
Авырлыкларга бирешми, әтиләрнең беләге.
Кадерле әтиәнилэр,
1нче алып баручы:Уен ”Кичке аш” Әтиләр һәм балалар әниләр кайтуга аш әзерли !
1 команда аш
2 нчесе компот әзерли
(1 кәстрүлгә су, тоз, ит, токмач, бәрәңге, кәбестә һәм башка ризыклар, 2 нчесенә
алма, груша, персик, апельсин, лимон, песок, су, )
Ильнара Әти дә эштән кайтты, әни дә эштэн кайтты,
Әти диванга ятты,әни кухняга чапты .
Әти әйтә: Мин ач, ди кайчан була ул аш ди.
Әни әйтә узен дэ булыш, алай булгач, ди.
Әти әйтә, мин ир, ди, аш пешерә белмим ди,
Мин хатын –кыз түгел ди, мин кухняда йөрмим, ди
Юкса 70 һөнәр аз диләр егет кешегә,
Хабир:Рухын төшсә .куңелеңә Канат куючы кирәк
Уйхисеңне карашыннан аңлап торучы кирәк.
Жаның назга сусаганда назлап союче кирәк,
«Ашың бүген бигрәк тәмле пешкән”диюче кирәк.
Айгуль:Киңәшерлек,гөрләшерлек
Синең кешең булсын ул.
Канатны канатка куеп
Яшәр кешең булсын ул.
Бар яктан да килеп беткән
Булыр фәрештә генә
Бу тормышны аңлап яши.
Кем гафу итә белә.
1нче алып баручы: Бу заманда һәр кешегә кайтып егылырлык җылы учак, сыенырлык
урын.тыныч почмак кирәк. Гаилә – ул иң олы таянычыбыз,иң ышанычлы сыеныр урыныбыз.
Илйорттагы яшәү кыенлашканнан саен.2 җан иясе юаныч һәм яклау эзләп берберсенә
көчлерәк тартыла.Һәр жэмгытьнен нигезен гаилэ тэшкил итэ.Гаилэлэр татау хэм нык
булса,жэмгыятебез дэ нык булыр. Гаилэ тормышы – хэрберебез очен очсызкырыйсыз
хезмэт хэм сикэлтэле гомер юлы.Шул юлдан гомер буе матур итеп бергэ атлаучылар
бугенге кичэбезнен ин хормэтле гаилэлэре
2нче алып баручы:Бу галэмдэ хэтта кар бортеклэре дэ берберсенэ , охшамаган.Кеше
язмышлары турында сойлисе дэ юк.Хэркайсыбызнын уз юлы.уз сукмагы бар.Тик шунысы
уртакжир йозенэ без барыбыз да яратырга,бэхетебезне табарга
килгэнбез.Яратырга,яратылырга,оя корырга очарга…”Мэхэббэт дигэн очар кош
бардыр,канатлары пардыр…” борынгылар энэ шулай жырлаган.
1нче алып баручы: Бала чакта кем генэ артистларга карап сокланмаган да кем генэ алар
булып кыланмаган.Э хэзер исэ тормыш узе сэхнэ,э без артистлар. Концерт номерларын
яклау.
2нче алып баручы.Э хэзер балалар очен уен тэкьдим итэбез:энилэр итэгеннэн кер
каптырмаларын жыю.
1нче алып баручы: Гаилә бәхетен ир белән хатын бергә тудыра. Хатынкыз гаиләдә
зирәклеге, нәфислеге, назлылыгы белән аерылып торса, әти кеше көче, гаиләне җил
яңгырлардан, җәберзолымнан саклавы, авырлыкны үз өстенә алуы белән аерылып тора. номерыбыз әтиләргә багышлана Алар улларының биюләренә карап
Киләсе концерт
үзләренең малай чакларын искә төшерсеннәр әле
2 нче алып баручы: Халкыбызның иң әһәмиятле беренчел педагогик әсәре, һичшиксез,
бишек җырлары. Аларда аналарның теләкләре, ышанычлары, баласын рухи һәм физик
яктан матур, булдыклы, игелекле, мәрхәмәтле, тәүфыйклы, гадел итеп күрергә теләү
өметләре чагыла. Аналарның йөрәк түреннән чыккан ягымлы сүзләре һәм моңнары белән
сугарылган бишек җырлары тәрбия эшендә нәтиҗәле чара булып тора. Әйдәгез. Хәзер
гаилә хуҗабикәләре башкаруында бишек җырлары тыңлап алыйк.
«Моряклар биюе »
Ришат: Әтиемә карыйм да , әти кебек батыр буласым килә,
Әниемә карыйм да , әни кебек матур буласым килә.
Мин бабама карыйм да бабам кебек бабай буласым килә.
Һәм көзгегә карыйм да үзем кебек малай буласым килә.
Ә малайларның кем буласы килә микән тыңлыйк әле,
Дамир :Мин үскәч абый булам, аннары бабай булам.
Разиль :Ә мин бабай булгач та гел әйбәт малай булам.
Нурислам:Мин үзем әти булам,
Хабир: Ә мин дәү әти булам
Ринат: үскәч кем буласымны мин әле әйтми торам.
Ришат:Ә мин космонавт булам.
Ильдар: Әмин хоккеист булам, капкада сакта торам.
1нче алып баручы:Бала чакта артист кына тугел,ак халат киеп,курчаклар дэвалаган
чаклар да була.Кем генэ шофер булып,машиналарда ничек кенэ жилдермэгэн.Янадан бер
мэртэбэ бала чактагы хыялларыбызга кайтыйк эле:»Ромашка” уены.
Биремнэр. 1) Сез – Алмаз Хэмзин.Зал сезне котэ,Алмаз.Сэхнэгэ рэхим итегез.
2) Сезгэ буген 3 яшь тулды.Этиэниегез сезне котлап яна уенчык машина булэк итте.Эй
уйнадыгыз да инде.Безгэ дэ уйнап курсэтегез эле.
3) Иртэ белэн балагызны бакчага озату куренешен курсэтегез.
4) Кечкенэ чакта ойрэнгэн ин беренче шигырь.
5) Эни ойдэ юк.Бишектэге бэби елапмыелый.Хич туктамый.Эти кеше,берэр жаен
тап.зинхар очен.
6) Сез – Жэвит Шакиров .Зал сезне котэ,Жэвит Сэхнэгэ рэхим итегез.
7) Кечкенэ чакта ойрэнгэн ин беренче жырыгыз.
Буген бездэ Хэмдунэ Тимергалиева кунакта.
9) Куян. Этэч хэм толке булып курсэтергэ.
10) «Эминэ елый укереп» шигырень сэхнэлэштерергэ.
Музыкаль пауза.
1нче алып баручы:Шулай итеп,без буген хыял канатларында балачакка,яшьлеккэ
очтык.Тормыш дэвам итэ,куп нэрсэлэр алда эле.Эмма барыбызны да гаилэ
бэхетеннэн,тыныч.имин тормыштан хэм ометтэн аермасын Ходаем. Бирелгэн библиотека
сузеннэн яна сузлэр уйлау
2 нче алып баручы:Ил шаулатыр бэйрэмнэрен булсын Бэйрэме бар халыкбай халык.
Буген бездэ бэйрэм.Я эйтегез эле, бэйрэм нэрсэсез булмый? Табынсыз Э табыныбыз милли
ризыклардан башка була да алмый.Чонки ин тэмле, ин мактаулы, ин бэрэкэтле ризык ул
бездэ генэтатар халкында.Шулаймы? Я, кайсыгыз килешми?Ягез, эшкэ
кучик.Гаилэлэребез узлэренен яраткан ризыкларын тэкъдим итэлэр.
Музыкаль пауза. ” жомлэсен язуларын утенэбез. Зал белэн уку.
1 нче алып баручы:Башына тошсэ, башмакчы буласын,дигэн бит борынгылар.Гаилэ
тормышында кем генэ булмыйбыз:итекче дэ, читекче дэ, министр хэм КГБда.Уены –чыны
бергэ без хэзер гаилэлэребезнен житезлеген, тогэллеген сыныйбыз. Бирелгэн хэрефлэрдэн
бергэлэшеп » Гаилэгез нык булсын
2 нче алып баручы: Хэр гаилэнен уз казаны.Ул шунда кайный, уз шатлыгы, уз кайгысы
хэм элбэттэ инде, узе генэ белгэн, узенэ истэлекле, э бэлки кызыклы да вакыйгасы да
була.Ныклабрак сорасак, бэлки ул серне безгэ дэ чишэрлэр. Сэхнэлэштеру, яки сойлэу.
1 нче алып баручы:Татар халкы –эдэпле, дорес сузле, пакъ халык.Эйтемсузнен бизэге,
мэкальсузнен жилэге.Бу бэйге мэкальлэргэ бэйле.Хормэтле этиэнилэр, мин мэкальнен
башын эйтэм, ахырын сез эйтеп бирерсез
Мэкаль башлыйм, син тогэллэ
Эгэр тапсан сузлэрен.
Эй, сез, дуслар, кемнэр тапкыр
Курсэтсеннэр узлэрен.
Шунысын дэ искэртеп утэргэ кирэк
Мэкальнен ахырын кызыгырак итеп эйтуче дэ исэпкэ алына.
Оста барда кулын тый, (белгэн барда телен тый).
Казанга ни салсан…(чумечкэ шул чыга)
Эшлегэнгэ кон житми…(эшсезгэ кон утми)
Яхшы гадэт адэм итэр…(яман гадэт эрэм итэр)
Агачны яфрак бизәсә, кешене (хезмәт бизи)
Аз сөйлә, күп (эшлә)
Ашаганың белән мактанма, эшләгәнең белән (мактан)
Һөнәрле үлмас, һөнәрсез (көн күрмәс)
Ул ояты – атага, кыз ояты – (анага)
Атасы барның – (бәхете бар)
Атасы кем – (углы шул)
Ата ананы тыңлаган адәм булган, тыңламаган (әрәм булган)
Оясында ни күрсә, (очканында шул булыр)
Баладан бәхетең булмаса, иртә яшьтән (карт итәр).
1 нче алып баручы:Кеше китэ. Жыры кала.Без –кешелэр, бу жиргэ соерсоелер очен
гаилэ корып, балалар устерер очен туабыз. Кешелек шулай дэвам итэ.Эле бездэн сон да,
буыннанбуынга матур жырларыбыз, куркэм гадэтэшлэребез кучеп барыр.Кеше исемен
йортуче затнын бу тормышта якты эзе, матур жыры калырга тиеш.
2 нче алып баручы:Кон артыннан кон туа. Кеше гомере аккан су кебек, искэн жиллэр
кебек тиз генэ утеп тэ китэ. Бу доньяда без яшибез икэн, узебездэн сон калган буыннарга
да этиэнине олылау, туган жиребезне, туган телебезне, динебезне хормэт иту, табигатьне
саклау кебек куркэм сыйфатларны, горефгадэтлэрне яшь буынга тукмичэчми
тапшырырга мирас итеп калдырырга
1нче алып баручы.
Атаана хакы дигән Кануннар яшәп калсын.
Гаиләләр һичкайчан да Кыйбласын югалтмасын.
Атаанадан башка Бар нәрсә дә табыла,
Һәр бала атаанага Изге итеп табына.
Бәйрәм киче бетеп килә. Кунакларга әйтик шуны.
Сәламәтлек, бәхет телик, белмәсеннәр борчуны
2 нче алып баручы :
Бәйрәмнәр гел дә кабатлана,
Ләкин кабатланмый үткәне. Бәхет, шатлык һәм тазалык белән
Килеп торсын иде көткәне.
Дөньядагы һәрбер яхшылыктан
Өлеш чыксын Сезгә шул гына.
Без телибез Сезгә ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл гына.
Жыр:
1нче алып баручы.
Сезгә булган безнең хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә.
Шатлыккуаныч, зур бәхетләр
Юлдаш булсын гомергомергә
Гомер юлларыгыз озын булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен
Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,
Авырлыклар мәңге килмәсен.
2 нче алып баручы.
Җир йөзенең бөтен матурлыгын,
Килә Сезгә бүләк итәсе.
Дөньядагы матур сүзләрнең дә
Иң җылысын Сезгә әйтәсе.
1 нче алып баручы.
Зур бәхетләр юлдаш булсын Сезгә,
Көнегезне шатлык бизәсен.
Сәламәтлекярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.
2 нче алып баручы: Гаилә бәхете – ул уртак бәхет. Кошлар да бит ояларын парлап
ясыйлар. Гомер юлыгызны парлап, тигезлектә үтегез. Бер – берегезне саклапяклап, авыр
сүзләр белән рәнҗетмичә тату яшәгез! Барыгызга да исәнлек саулык, эшегездә зур
уңышлар, балаларыгызның эшчән, намуслы, кыю, зирәк булып үсүләрен, аларның сезгә
шатлыклар гына китерүен телибез. Гаилә учагыгыз сүнмәсен һәм сүрелмәсен!
Котлыйбыз
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән!
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән!
Бүген илебез Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтә.
Бар табигать бөреләнеп чәчәк аткан вакытта, кояшта бар җылысын, якты нурын мул итеп кешеләргә өләшкән вакытта бик матур бәйрәм — гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме билгеләп үтелә.
Гаиләдә ир белән хатынның бер-берсенә мәхәббәтен, тугрылыгын, җылы мөнәсәбәтен, гаилә бәхетен, үзара килешеп, тату яшәвен чагылдырган әлеге көн белән барыгызны да чын күңелдән тәбрик итәбез.
Барлык гаиләләргә дә сәламәтлектә, бер-берсен яратып, хөрмәт итеп, тормышның кадерен белеп, гүзәллеген, тәмен тоеп, бәхетле булып яшәргә насыйп булсын. Районыбызда бәхетле һәм тату гаиләләр күбрәк булсын. Һәр гаиләдә балаларның шатлыктан көлгән авазлары тынмасын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Теги:
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне