Гаилә
бәйрәменә карата сценарий
Бу заманда һәр кешегә кайтып егылырлык җылы
учак, сыеныр урын, тыныч почмак кирәк. Гаилә — ул иң олы таянычыбыз, иң
ышанычлы сыеныр урыныбыз.
Көнозын дөнья куып
арган адәм баласы гаилә ышыгында аз гына булса да ял итә, рухи көч һәм дәрман
җыя, күңел җәрәхәтләрен дәвалый.
Гаилә
ул – җылы учак. Ә әти-әни шул учакның кайнар ялкыны. Бары тик әти-әни булганда
гына гаилә учагының җылысы көчле була. Гаилә учагы җылырак булган саен дәүләт
тә, җәмгыять тә нык була. Әти-әни – гаиләнең тоткасы, ә балалар – көзгесе.
Ильмир: Ата-ана
дигән
Кануннар эшләп
калсын,
Гаиләләр һичкайчан
да
Кыйбласын
югалтмасын.
Алинә. Гаилә —
бәхет ачкычы,
Ир белән хатын –
терәк.
Тату гаиләдә һәрчак
Ачык йөз, тыныч
йөрәк.
Ата-анадан башка
Бар нәрсә дә
табыла.
Һәр бала ата-анага
Изге итеп табына.
Гөлсылу:Син
килгәнсең, әни, бу дөньяга
Йөрер өчен таңнар
аттырып:
Елмайганда син
үтәдән-үтә
Күренәсең безгә
яктырып.
Син килгәнсең кебек
бу дөньяга
Былбыл булып таңда
сайрарга,
Һәм әйтергә —
гөлне, чәчәкләрне
Кайда, ничек,
кайчан сакларга?
Син килгәнсең… үзең
ауганда да
Күтәрергә безнең
күңелне.
Бу дөньяда син
булганга күрә,
Яшәү матур, яшәү
күңелле (бер номер кирәк әниләргә
багышлап җыр))
Илсаф: Әтиләребез
дә бик газиз безгә. Чын ирләр – асыл ирләр – ил терәге дә, гаиләнең төп таянычы
да. «Ата хакы – Алла хакы» дию һәммәсен аңлатып бирә шикелле. Атаны хаклауга
карата борын-борыннан әйтә килгәннәр: «Атаңа ни кылсаң, алдыңа шул килер»,
«Бәла өстенә бәлагә тарысаң атаңны сагынырсың». Бәлаләрдән, авырлыклардан
йолучы, коткаручы, чарасыз чакта юлын табучы атаң булыр, дигән сүз бу.
Ислам: Әрләмәгез
берүк баланы,
Мең-мең төрле уе
бар аның,
Ялгышса да читкә
какмагыз,
Һәр эшеннән гаеп
тапмагыз.
Әрләмәгез берүк
баланы,
Шуклык белән үтә
балалык.
Үткән балалыкның
нәрсәседер,
Булсын сагынып искә
алырлык.
Алинә:Әрләмәгез берүк баланы,
Балачаклар – фәкать
гүзәллек.
Нәкъ әнә шул
гүзәллеген аның
Мәрҗән итеп җепкә
тезәрлек.
Хәтер дистәләрен
чүпли-чүпли,
Бала чакта тезгән
шул мәрҗән
Олыгайгач була олы
тәсбих
Балачакта йөргән
эзләрдән. Бию. «Татар халык биюе»
Гөлсылу: Мин бәхетле, чөнки пар канатлы
Җылы безнең гаилә
учагы.
Ул учакны
сүндермичә тота
Әниемнең җылы
кочагы.
Әтиемнең гадел
киңәшләре
Гаиләбезне
түм-түгәрәк итә.
Өйне нурлы, ә безне
бәхетле
Итү өчен шулар бик
тә җитә.
Уеннар:
1).Сорауларга җавап бирергә
1. Алтын таракның төшеп калган
урыны (басма)
2. Кәҗә кемгә рәхмәт әйтеп сакалын
селкетә? (Галигә)
3. Берьюлы ничә куян артыннан
куарга ярамый? (2)
4. Бер тапкыр кискәнне ничә тапкыр
үлчәргә кирәк? (7)
5. Г. Тукайның «Әйдәле, Акбай”
дип башланган шигыренең исемен әйт («Кызыклы шәкерт”)
6. Мәкальне дәвам ит: Әткәй шикәр,
әнкәй … (бал)
7. Кайсы бәеттә тәртипсез малайлар
кошларга әвереләләр? (Сак- Сок)
8. Кызыл калфакка әбисенә барганда
кем очраган? (бүре)
9. Мәкальне дәвам ит:”Ата беләк,
ана …” (йөрәк)
10. «Як-ягымда һич кеше
юклыгын белдем дә мин,
Чаптым авылга, таракны тиз генә
элдем дә мин.”
Бу өзек кайсы шигырьдән? (Су
анасы, Г. Тукай)
2)”Самолёт” очыру(кем ераграк?)
3)Уенчыклар җыю(Күзләрне бәйләп, кем тизрәк?)
4)“Беләбезме, таныйбызмы, онытмадыкмы
икән?” уены.Һәр әти-әнигә сораулар белән кәгазь,ручка бирелә,алар
җавапларны шунда язалар.балалар җавап биргәндә җаваплар тикшерелә туры киләмә
юкма икәнен
Балаларга:1).
Әти-әниегезнең туган көнен, елын беләсезме? Кайчан?
2). Әти — әниегезнең яраткан ризыгы нәрсә?
3). Әти-әниегезнең яраткан төсләре?
4). Әти-әниегезнең өйләнешкән көннәрен, елын
әйтегез.
5) Тиздән 8 март – халыкара хатын-кызлар
көне. Әниегезне шушы бәйрәм белән котлагыз.
Әти — әниләргә:1). Балагызның иң беренче мәгънәле сүзен, һөнәрен хәтерлисезме?
2). Балагызның яраткан ашы нәрсә?
3). Балагызның яраткан төсләре нинди?
4). Балагызның мәктәптә яраткан фәнен әйтегез.
5). Балагызга авыр бирелгән фәне нинди?
Гаиләнең ныклыгы, татулыгы күп нәрсәгә
бәйле. Хәзер мин шуларның берсе турында табышмак әйтәм, ә сез миңа җавабын
әйтегез
“ Кайвакыт ул мамык төсле йомшак,
кайвакыт корыч кебек каты, кайчагында баллы, татлы, ә кайчак әремнән дә әче,
кайвакыт кылыч кебек үткен, елан кебек чага да ул”.
Җавап:
тел
Татар халкы әдәпле, дөрес сүзле, пакъ халык.
Әйтем – сүзнең бизәге, мәкаль – сүзнең җиләге. Хөрмәтле әти-әниләр, балалар!
Мин мәкальнең башын әйтәм, ә сез ахырын әйтеп бетерегез.
— Оста барда кулың тый…
(Белгән барда телең
тый).
-Эшлегә көн җитми…
(Эшсезгә көн үтми).
-Чит илдә солтан булганчы…
(Үз илеңдә олтан
бул).
-Яхшы гадәт адәм итәр…
(Яман гадәт әрәм
итәр).
-Ана күңеле балада…
(Бала күңеле
далада).
-Җиде кат үлчә…
(Бер кат кис).
-Ата – анасына изгелек күрсәтмәгән,
Олыгайгач үзе
дә…(игелек күрмәс).
-Ата –анасын хурлаган,
Үзен… (хурлаган
булыр).
Әти кеше өйдә юк. Ковер элгән кадакның берсе
төшкән дә, ковер салынып тора. Әниләр кадак кага алырлармы? Хәзер шуны тикшерәбез.
Әниләр
әзерләнгән тактага кадак кагалар
Ә хәзер татар халкының милли ашлары
буенча ярыш оештырып алыйк әле.
1.Эченә бәрәңге яки тары ярмасыннан эчлек
салып пешерелгән ашамлык (кыстыбый).
2.Бик үзенчәлекле ашамлык. Эчлеге рәт –рәт
итеп тезелә. (гөбәдия)
3.Күркәм ризык, туй мәҗлесенең бизәге
(чәк-чәк).
4.2 сүздән тора. Татар халкының милли ризыгына
керә (кош теле).
5.Көн саен кулланыла торган ризык. Аннан башка
ашау үтми. Аңа халык дан җырлый (икмәк).
6.Аш пешергәндә кулланыла. Татар халкына хас
ризык (өй токмачы).
Хөрмәтле әти — әниләр! Бу кичтәге якты
теләкләребез тормышка ашсын! Балаларыгыз сезгә карата рәхим-шәфкатьле булсыннар
иде. Әгәр бүген сезнең йөзләрегез балкый һәм кәефегез яхшыра икән, иртәгә
эшегездә җиңелрәк булыр. Бу залда кабынган елмаю йортларыгызда дәвам итсен.
—
Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,
—
Көнегезне шатлык бизәсен!
—
Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,
—
Шушы бәхет читләп үтмәсен!
Сценарий свадьбы на татарском языке — Котлы булсын туегыз!
Туй узасы залда “Туйга рәхим итегез!”, “Туй көне – тормыш башы” дигән язмалар эленә. Салмак кына көй уйный. Шулчак алып баручы сәхнәгә, халык янына чыга. Кунаклар табында утыралар.
Тамада:
Тормыш итү – диңгез кичү, диләр,
Ә тормышлар тормый дулкынсыз.
Тормыш дулкыннарын басар өчен,
Яшәп булмый сөю, ялкынсыз.
Хәерле көн, хәерле кич хөрмәтле туганнар! Кода-кодачалар! Дуслар-иптәшләр! Без бүген сезнең белән безнең өчен иң кадерле булган якыннарыбыз (фәлән) белән (фәләннең) туй мәҗлесенә җыелдык. Аларның кавышуы – олы куаныч, зур шатлык, бәхет. Ә хәзер әйдәгез, бу очрашуның сәбәпчеләре кәләш белән кияүне көчле алкышлар белән каршы алыйк! Рәхим итегез!
Ай икегез, икегез,
Тигез гомер итегез.
Икегез дә пар килгәнсез,
Тигез гомер итегез!
Котлы булсын туегыз,
Безгә үрнәк булыгыз.
Мәңге-мәңге бергә булсын
Тормыштагы юлыгыз.
Кадерле кияү белән кәләш! Сезнең бүген иң бәхетле, иң шатлыклы көнегез! Галәмдә тагын бер матур гаилә туды. Сезнең кебек гаиләләр безнең тормышыбызның бизәге. Гаиләгез һәрчак нык булсын. Хөрмәтле кияү һәм кәләш, мәҗлесебез кунаклары! Ә хәзер гаилә учагы кабызырга тәгъдим итәм.
кияү белән кәләшкә шәм һәм шырпы бирәләр. Алар гаилә учагын кабызырга тиеш булалар. Бу вакытта залда утлар сүнә, талгын гына музыка уйный. Парлар ут кабызган вакытта алып баручы түбәндәге сүзләрне җиткерә
Кайчандыр, бик борынгы вакытларда Ут кешегә җылылык, яктылык бирүче булган. Ут – тормыш терәге, тормыш символы. Сез дә яшьләр үзегезнең гаилә учагын кабызып җибәрегез. Шушы учакның ялкыны гомерлекә сезне озатып барсын, күңелегезне җылытып, бер-берегезгә булган мәхәббәтне арттырып торсын. Юлыгыз һәрчак шушы учак кебек якты булсын, балкып торсын. Тормыш утыгыз мәңге сүнмәсен. Якты учакның ялкыны белән дөньяны яктыртып, күпләрне сокландырып озак-озак яратышып яшәгез! Бәхетле булыгыз!
Сезнең бәхет капкасын
Бәла-каза какмасын!
Кайгы-хәсрәт дигән нәрсә
Сезнең өйне тапмасын.
Ягылмасын ялалар.
Кагылмасын бәлаләр.
Өйгә-илгә ямь биреп,
Гөрләп торсын балалар.
Кулыгыз кулга тотынып,
Бәхетегез мул булсын.
Ахыр суларга кадәр
Адресыгыз бер булсын!
И гүзәл пар! Сезне
Яңа тормыш башлавыгыз белән котлыйбыз!
Бәхетле озын гомер телибез!
Хөрмәтле кунаклар рөхсәт итегез бүгенге туй мәҗлесен башлап җибәрергә! Җырлап, биеп, күңел ачып бүгенге көнне онытылмаслык итеп уздырыйк әле. Кызыл туйлар котлы булсын!
Алып баручы кунакларга табындагы ризыклардан авыз итәргә кыстый. Кунаклар саларталр ашап, сулар эчкән вакытта “Пар балдаклар” җыры башкарыла
Тамада: Кешенең чын бәхете – гаилә иминлегендә. Тормыш юлы шома гына бармый. Төрле каршылыклар, киртәләр дә очрый. Моның шулай икәнлегенә сезнең әти-әниләрегез шаһит. Беркайчан да җиңел юллар эзләмәгез. Олыларны-олы итеп, хөрмәт итеп яшәргә насыйп булсын сезгә. Ә хәзер сүзне кияүнең әти-әнисенә бирик әле. Алар менә шундый тырыш, эшчән, акыллы ул тәрбияләп үстергәннәр. Аларның да уллары белән киленнәренә әйтер сүзләре бардыр. Рәхим итегез. Иң элек үзегез белән таныштырып китсәгез иде.
Кияүнең әти-әнисенә сүз бирелә
Тамада: Кияүгә шундый аккош кебек гүзәл, матур, чибәр, уңган-булган кыз тәрбияләгәннәре өчен кәләшнең әти-әнисенә мең рәхмәт. Аларның да балаларына үгент-нәсыйхәтләре, әйтер сүзләре бардыр мөгаен. Рәхим итегез! үзегез белән дә таныштырып җибәрергә онытмагыз
кәләшнең әти-әнисенә сүз бирелә
Тамада: Әйдәгез әле, хөрмәтле кунаклар бокалларыбызны тутырып, әти-әниләр өчен күтәреп куек. Һәм әниләр хөрмәтенә җыр тыңлап алыйк. (җыр башкарылган вакытта беренче кайнар аш китерелә).
Тамада: Түр башында, кияү-кәләш, әти-әниләрдән тыш тагын бер егет белән бер кыз утыра. Алар шаһитлар. Әйдәгез әле алар белән дә танышып китик булмаса. Үпкәләп калулары да бар бит! (Шаһитлар үзләре белән таныштыралар).
Тамада: Шундый зур хезмәткә
Алынган шаһитлар!
Туйның күркәмлелеген
Алар тикшереп торалар.
Яшь парларның туе
Гөрләп узсын әйдә.
Ә бу бокалларны
Күтәрик шаһитлар хөрмәтенә.
Тамада: Кунаклар кыбырсына башлады,
Аяклар ойи башлады.
Булмый болай утырып,
Киттек җаным, әйдә биергә.
Хөрмәтле кунаклар әйдәгез бию залына. Рәхәтләнеп күңел ачып, биеп, уеннар уйныйк. Ә иң беренче биюне безгә кияү белән кәләш башкарыр. Ә инде аларга сез дә кушылырсыз. Рәхим итегез, беренче гаилә биюненә. (бию вакытларында төрледән-төрле уеннар да үткәрергә була).
Тамада: Хөрмәтле кунаклар әйдәгез табыннарга утырышыйк. Менә монда, кияү белән кәләш адрысына меңләгән хат, посылка килеп иреште. Әйдәгез әле аларның кайберләрен укып алыйк.
икенче аш китерелә
Сезнең кавышуыгыз белән котлыйбыз. Тормышыгыз ширбәт ае кебек узссын. Хөрмәт белән: умартачылар оешмасы.
Котлыйбыз һәм сезгә искәртеп үтәбез. Якын арада һәм 50 ел эчендә аерылышу турында гаризалар кабул ителмәячәк. Халыкара суд комиттыннан.
Бураннар да, салкыннар да, җилләр дә сезнең капкагызны шакымасын. Бары тик йортыгызда мәхәббәт, сөю атмосферасы гына хөкем сөрсен. Гидроменцентр.
Сезнең өчен палатада махсус урын әзерләнгән. Түземсезлек белән яшь әнине көтәбез. Балалар табу йортыннан бер көтү шәфкать туташлары.
Кияүгә махсус хат: Сезне балалар коляскасын йөртүгә өйрәтү курсларында көтеп калабыз. ГИБДД дан.
Тамада. Хөрмәтле кияү һәм кәләш! Кода-кодагыйлар, кодачалар! Шушы көнгә кадәр сез кайберләрегез әле бер-берегезне белми ә йөргәнсез. Ә бүгенге шатлыклы вакыйга сезне туганлаштырды да куйды. Сез бер-берегезне әле белеп тә бетерми торгансыздыр. Шуңа күрә кунаклар белән таныштырып китү бик кирәклк күренеш булыр. Таныштыру өчен микрафонны ике як кодагыйга тапшырам. Алар үз туганнары белән таныштырып җибәрсеннәр әле.
Ике кодагый үз ягыннан килгән туганнары белән таныштыра, исемнәрен әйтеп үтә
Хөрмәтле кунаклар! Табындагы ризыклардан авыз итегез. Оялып утырмагыз. Сез ашап-эчеп алган арада сезнең хөрмәткә җыр башкарыла. (туй турында берәр җыр. Туй турындагы җырларны сайттан карарга була).
Хөрмәтле дуслар! Әйдәгез әле бер уен уйнап алыйк. Сәхнәгә ике кеше чакырыла. Алар башта бер, аннары ике, аннары өч, аннары дүрт һ.б. чупа-чупс конфетын авызларына кабып, шигырь яисә җыр җырларга тиеш булалар. Кемнең авызына күбрәк конфет сыя шул җиңүче була.
Хөрмәтле туганнар, дуслар! Сезнең кияү белән кәләшкә теләкләрегез күптер. Махсус теләкләр өчен альбом тәгъдим итәбез. Сез анда үзегезнең теләкләрегезне, киңәшләрегезне язы аласыз. Туй ахырында ул истәлек яшь гаиләгә тапшырыла. Туй бетеп өйгә кайтып киткәч рәхәтләнеп төне буе теләкләрне укып ятсыннар.
Хөрмәтле кунаклар туебызның иң мөһим өлеше – килгән кунаклар теләкләр әйтә башласын. Гаилә бюджетына киләсе акчаларны менә шушы матур бер сандыкка салып барыйк.
Теләкләр әйткән вакытта төрле уеннар да уйнарга мөмкин
Шушында яңгыраган барлык теләкләр хөрмәтенә бокалларыбызны күтәрик. Һәм барыгызны да бию залына чакырам. Анда безне кызыклы гына шоу көтә. (бию залында төрле уеннар уйнатып, биетергә мөмкин.
Кәләш туй букетын кияүгә чыкмаган кызларга “ата”.
Кияү белән кәләш! Килгән кунаклар табынга рәхим итеп килеп ягы әзерләгән күчтәнәч: каклаган каз белән чәк-чәктән авыз итик.
Чәк-чәк һәм каклаган каз алып чыгу презентациясе төрле туйда төрлечә үткәрелә. Ул бары тик фантазиядән генә тора
Әйдәгез тагын бер уен уйнап алыйк. Сәхнәгә 3 пар чакырыла. Уенның тәртибе буенча ирләрнең күзләрен яулык белән бәйләргә тиеш булабыз. Ә хатын-кызларга причепкалар эләктерәбез. Ирләр аны тиз арада йомык күз белән эзләп табырга тиеш булалар. Башладыкмы!? Бер! Ике! Өч!
Туй мәҗлесебезнең иң югары ноктасына килеп җитәбез. Туй тортын алып чыгарга вакыт килеп җитте. Көчле алкышлар белән каршы алыйк!!!.
тортны кискән вакытта шигырь укыла
Бүген сезнең иң бәхетеле,
Иң бәхетле көнегез.
Матур булсын күңелегез,
Тәмле булсын телегез!
Гөрләтеп әйдә, туйлагыз,
Туйның кимен куймагыз!
Тик башыгызны җуймагыз,
Яратышып туймагыз!
Яратып кына яшәгез
Берегезне берегез –
Ходай биргән мәхәббәтнең
Кадерләрен белегез.
Арабыз да сокланырлык
Матур оя корыгыз!
Матур, җылы оягызда
Тату гына торыгыз.
Туйганчы биеп калыгыз,
Туйганчы җырлашыгыз!
Бәхетле картлыкка илтсен
Бүгенге юл башыгыз.
Яшь чакларның узганын да
Сизми калырсыз әле.
Туегызны сагыныплар
Искә алырсыз әле!
Хөрмәтле кунаклар! Безнең бүгенге туй мәҗлесебез ахырына якынлаша. Монда булган монда калсын. Үпкәләштән булмасын. Ничек кенә күңелле булса да таралышыр вакыт. Исән-имин булыйк. Бәб туенда очрашканга кадәр саубулыгыз!!!
Тәмам.
Сценарий молодёжной свадьбы на татарском языке
«Яшьләр мәҗелесе” Туй сценарие
Алдагы сценарийны без яшьләр дә, шулай ук урта яшьтәгеләр һәм өлешчә өлкәннәр дә катнаша торган туй мәҗлесләренә исәпләп төзегән булсак (хәзер шундый катнаш туйлар күбрәк үткәрелә), монысын яшьләр мәҗлесенә багышлыйбыз. Ике яктан да гаилә коручыларның әти-әниләре, туган-тумачалары һәм дәрәҗәле танышлары катнашканлыктан, беренче очракта мәҗлесләрнең, артык иркенәеп китмичә һәм юморга хилафлык китермичә, билгеле бер кысаларда үтүе характерлы. Яшьләр мәҗлесендә исә берничә тәнәфес ясау исәбенә уеннарны да, җыр-биюләр һәм танцыларны да бермә-бер диярлек арттырып була. Шулай ук озын-озын шигъри текстларны да мондый компания җиңелрәк кабул итә. Менә шушы үзенчәлекләр яшьләр мәҗлесенең йөзен билгели дә инде.
Әмма яшь-җилкенчәктән генә торган туй мәҗлесендә дә алда тасвирланган уеннарны шул килеш һәм шул тәртиптә диярлек саклап калдырып була (Ә инде мәҗлескә кадәр үткәрелә торган кияү каршылауга бәйләнешле уен-тамашаларның яшьләр туена да яраганлыгы турында әйтеп торасы да юк). Чөнки ул уеннар турыдан- туры яшь кияү белән яшь кәләшкә адресланган. Җитмәсә аларны оештыручы яки үткәрүчеләр—әлеге парның шаһитлары. Кунакларны якыннан белмәгән, яисә тел осталыгы җитмәгән тамада булмаган очракта, хәтта бөтен мәҗлесне шулардан алып бардыру да үзен аклыячак. Белүебезчә, байтак төбәкләрдә бу шулай эшләнә
Түбәндәге сценарий—яшьләр мәҗлесен үткәрүнең кыскартылган бер варианты. Алдагы текстта инде тамаданың мәҗелес- не алып бару һәм табындагыларга сүз бирү осталыгы шактый җентекләп күрсәтелгәнлектән, бу сценарийда кунакларның чыгышларына, тост-нотыкларына күбрәк игътибар биреләчәк.
Алып баручы егет. Кадерле кунаклар, якын дуслар, хөрмәтле туганнар! Бүген без монда бәхетле йолдыз астында туган яшь гаиләнең—Айнур белән Гүзәлнең (шартлы исемнәр) туй мәҗлесенә җыйналдык. Барыбызның да күңелләре күтәренке, йөрәкләребез яшь парны котларга, уен-тамашаларда катнашырга җилкенеп тора. Әйдәгез, шушы күркәм табын янында Айнур белән Гүзәлнең күңелләрендә калырлык матур сүзләр әйтеп, сайрап- җырлап, уйнап-көлеп утырыйк! (Алып баручылар һәм тост әйтүчеләр шигъри текстларны блокноттан яки кәгазь кисәгеннән дә укый алалар).
Бәхетләргә юллар урау, диләр,
Тормыш итү —түгел кыр кичү;
Урау юлның башы менә бүген
Сездә уза торган туй киче.
Юлларыгыз һәрчак бергә булсын,
Уйларыгыз булсын гел бергә;
Ак бөркәнчек япкан бәхетегез
Шау чәчәктә булсын гомергә.
Яшьләр өчен, дуслар, тост күтәрик,
Туй гөрләсен бүген табында;
Тост күтәрик: «Сезгә — тигезлек!» —дип,
Бәхет телик тагын-тагын да.
Айнур! Җиләк булып пешкән, роза гөле булып чәчәк аткан кыз бирәбез сиңа. Шушындый матур, сөйкемле, акыллы кыз үстергәннәре өчен, Гүзәлнең әти-әнисенә бездән дә, синең исемеңнән дә мең-мең рәхмәт. Нәфис гөлне—Гүзәлебезне син сулыктырма, саргайтма, беркайчан да корытма, ә аңа җиләс җил дә, шифалы яңгыр да була бел. Бездән теләк шул сезгә, дуслар.
Икенче булып сүзне шаһит кыз ала. Ул да үзенең котлау сүзен һәм теләкләрен шигъри сәлам белән әйтеп бирә.
Алып баручы кыз. Таудан бары тау гына мәһабәтрәк була ала. Әйтәсе килгән теләкләрне дә аеруча матур, илһамлы итеп бары шигырь теле белән генә әйтеп буладыр. Туйда кырмыска да канатлана дигәндәй, мин дә эчемдәгеләрне канатлы сүзләр аша җиткермәкче булам.
Яшәгез сез, Айнур-Гүзәл,
Бер-берегезне аңлашып,
Икегез бер җан-тән булып,
Гомер буе сайрашып.
Күңелегездә һич сүнмәсен
Игелек, иман нуры,
Өегездә бәхет гөле
Сулмасын гомер буе.
Бу туй соңгысы булмасын,
Булсын бәбәй туегыз,
Көмеш, алтын туйлар белән
Үтсен гомер юлыгыз.
Ул туйларда без дә булыйк,
Исәнлек-саулык белән,
Инде сезне тәбрик итәм
Бүгенге шатлык белән!
Алып баручы егет. Хәзер кунакларны табында үз-үзләрен тоту кагыйдәләре белән таныштырып китәбез.
1. Үзеңне өйдәге кебек хис ит, тик кунакта икәнеңне онытма.
2. Начар кәефеңне ишекнең теге ягында калдырып кер. Табында кош тоткан кебек шатланып, авызыңны ерып утыр.
3. Нәфесегез чаты һәм язва чире ачылудан сакланыгыз. Тост әйтәләр дип кенә, салган бер бокалны төбенә кадәр түнтәреп бару юньлелеккә китерми.
4. Тавыш ярыларыңа хуҗа була бел. Кунакларның колак пәрдәсен тишәрлек яшелле-зәңгәрле тавышлар чыгарып утырма.
5. Күршегезне үзегезнең хатыныгыз белән бутый күрмәгез. Исегездән чыгармагыз: күрше тавыгы каз булып, күрше хатыны кыз булып күренә ул.
6. Хатыныгыз ботыгызны чеметкән яки аягыгызга баскан очракта кычкырып җибәрмәскә, ә «аппагым» дип үбеп алырга.
7. Башкаларга һәрчак кушылып җырла, белмәгән тәкъдирдә авызыңны ачып утырсаң да ярый.
8. Күз алдың томалана башлый икән, бер кешенең өч булып күренә башлавын көтмә. Башкаларга сиздерми генә өеңә таю ягын кара.
9. Мәҗлес вакытында кияү белән кәләшне йөдәтеп йөрү, тәнәфестә аларны чат-чат үбү һәм кочаклау катгый рәвештә тыела.
Мәҗлес дәвам итә. Алып баручы шаһит кыз беренче итеп сүзне кияү һәм кәләшнең Яшьтуганнарына—кода-кодачаларга бирә.
Алып баручы кыз. Безнең мәҗлестә Айнур белән Гүзәл ягыннан бертуганнары — Камил белән Гөлназ (шартлы исемнәр) катнаша. Димәк, алар—башкатуганнаргаяшь кода белән кодача тиешле җилкенчәкләр.
Әй, кодача, кодача,
Табын күңелен кем ача?
Сүз бирәм, сөйләп җибәр,
Син сөйләргә җор, диләр.
Калышма син дә, кода,
Бер сөйләве ни тора,
Сүзләрең булсын алтын,
Җанга май булып ятсын.
Кодача. Айнур абый, Гүзәл апа! Сезне мин ихлас күңелдән гаилә коруыгыз белән котлыйм. Сезгә сүрелмәс саф мәхәббәт һәм ак бәхетләр телим.
Загс биргән язу кәгазь бит ул,
Саргая ул сандык төбендә;
Сулыкмасын сезнең сөюегез,
Чәчәк атсын күңел түрендә.
Онытмагыз, сәгать санап тора
Бу елларның узып барганын,
Югалтмагыз соңгы көнгә кадәр
Мәхәббәтнең алтын балдагын.
Яшь кода. Мин дә Гөлназның теләкләренә кушылам. Үз ягымнан Айнур абый белән Гүзәл апага сәламәтлек һәм озын гомер, үзләре кебек уңган уллар һәм кызлар тәрбияләп үстерүләрен телим. Ак юллар сезгә, туганнар!
Барыбыз да без теләдек
Бергә булуыгызны,
Инде хәзер без телибез
Рәхәт торуыгызны.
Яшәгез сез пар булып,
Икегез бер җан булып,
Күршеләргә үрнәк булып,
Дуслар өчен дан булып.
Алып баручы егет.Хермәтледуслар!Игътибарыгызга бер белдерү. Менә яшьләребезгә загста язылышканда бирелгән һәм әлегә башланмаган гаилә альбомы. Аның беренче битенә, үзара тоташтырып, туй балдаклары ясалган. Ә икенче битенә Айнур белән Гүзәл бергәләп төшкән фоторәсемнәрен ябыштырырлар. Кызыклы бер истәлек булып калсын өчен, мин бу альбомны шушы мәҗлестә башларга тәкъдим итәм. Өченче, дүртенче һәм, әгәр җитмәсә, бишенче бите дә—безнеке, ягъни кунакларныкы. Һәркем теләкләрен һәм монда әйтергә әлгермәгәннәрен, бер-ике җөмлә белән булса да, шунда да язып калдырсын иде. Ручкасы — эчендә. Тәнәфес вакытында язсагыз да ярый.
Чираттагы сүз яшь кияү белән яшь киленнең уртак дустына бирелә.
Сүз бирелгән е гет. Мин чыгышымны Шәрык риваяте белән бәйлисем килә. Яшәгән, ди, булган, ди өч килен. Шушы өч киленнең гаиләләре белән бергәләп зур йортта бәхет тә яшәгән, ди. Бәхет берзаман китәргә уйлаган һәм олы килен янына килеп: Мин сезнең гаиләдән китәргә булдым, теләгән әйбереңне сора, — дигән. Олы киленнең әллә ни исе китмәгән. Китсәң, китәрсең инде, миңа үз гомеремә җитәрлек байлык калдыр да дүрт ягың кыйбла, дигән. Бәхет киленне байлыкка күмгән дә, моның гаиләсеннән бөтенләйгә китеп барган. Бәхет киткәч, нәрсә буласын аңлыйсыз инде.
Бәхет икенче килен янына килгән. Сезнең гаиләдән китәргә булдым, теләгән әйбереңне сора, дигән. Уртанчы килен дә аптырап калмаган. Миңа үз гомеремә җитәрлек акча калдыр, аннан китсәң дә ярый, дигән. Бәхет киленне акчага күмгән дә китеп барган.
Инде ул өченче килен янына килгән. Мин сезнең гаиләдән китәргә булдым, теләгән әйбереңне сора, дигән. Өченче килен әйткән: Без син булганга бәхетле яшәгән идек. Сине бер дә җибәрәсем килми. Инде бик китәсең килә икән, ирем белән икебезгә үз гомеребезгә җитәрлек сәламәтлек һәм тигез мәхәббәт калдыр, дигән. Бәхет киленгә карап торган да: Ай-һай! Син миннән бик күп нәрсә сорыйсың. Болай булгач, мин китмәм инде, сезнең белән генә калырмын, дип җавап биргән.
Менә шушы риваятьтәге сыман, син, Гүзәл, гаиләгезгә олы бәхет алып кил. Бәхет гаиләгездән беркайчан да китмәсен, сәламәтлегегез дә, мәхәббәтегез дә ташып торсын. Калганы —байлыгы да, акчасы да үз вакыты белән килер.
Янә бер кыз кеше тост әйткәннән соң, алып баручылар телеграммалар һәмхат-открыткалар укуны оештырып алалар (беренче вариант сценариен карагыз — 56, 57, 58 битләр). Аннары тагын нәүбәттәге кеше сүз ала.
Сүз бирелгән икенче егет. Ат азгыны тайга иярә, диләр. Шаһитларыбыз мәҗлесне һәрчак шигырь белән алып барырга яратканлыгын белгәнгә, мин дә шигъри тост әзерләп килдем. Теләкләремне шул тост аша җиткерәм. Айнур һәм Гүзәл!
Ак бәхетләр алып килсен сезгә
Туегызның якты иртәсе,
Иң кадерле, матур сүзләр белән
Килә сезне тәбрик итәсе.
Тормыш юлыгызның тәүге көне
Яшьлек туе белән башлансын,
Күңелләрдә яшьлек чаткылары
Сүрелмичә мәңге саклансын.
Ялгышып та читкә күз салмагыз,
Чит-ят иркәләве — кышкы боз,
Туйга кадәр ничек булган икән,
Шулай калсын сезнең гыйшкыгыз.
Ике-өч кеше сөйләгән саен, алып баручылар арага яңа уен кертеп җибәрәләр. Чираттагы уен — яшь кияү белән яшь кәләштән интервью, сорауларга җавап алуга корылган тамаша (беренче вариант сценарие—61 бит). Ары таба исә—сүз сораган киләсе кешенең тосты. Шигъри тостлар берсеннән-берсе матур, күңелгә ятышлы булган кебек, алда сөйләнгән риваять шикелле, фольклор белән бәйләнешле тост-нотыклар да бик матур тәэсир калдыра.
Сүз бирелгән кыз. Минем бик хикмәтле һәм гыйбрәтле легенда-хикәят ишеткәнем бар. Атабыз Адәм бервакыыт Алладан: «Нишләп син Хаваны шулай матур итеп яраттың?»—дип сораган, ди. Аплаһе Тәгалә «син аны яратсын өчен» дип җавап биргән. Адәм янә: «Ә нишләп син аны шулай тилемсәрәк итеп яраттың?»—дип сорау биргән. Аплаһе Тәгалә «ул сине ярата алсын өчен»—дип җавап кайтарган, ди.
Менә күрәсезме, хатын-кызларга чибәрлек Алланың үзе тарафыннан бирелгән. Әгәр бездә бераз тилелектә бар икән, ансы инде —сез ирләрнең кимчелекләрен күрмәс өчен бирелгән сыйфат. Халык әйтмешли, кирәк чакта гаиләдә сукырда, саңгырауда була белергә кирәк. Татулык һәм тигезлек телим мин сезгә, Айнур һәм Гүзәл! Бер-берегезгә юл куеп, чөкердәшеп кенә яшәгез.
Кунаклар, күңелле гапләшә-гапләшә, сыйлануларын дәвам итәләр. Салкын ашлар янына бирелгән токмачлы ашны (ягына карап, пилмән дә булырга мөмкин) мактый-мактый ашыйлар. Тостлар белән уен-тамашаларның алмашынуы да үз җаена дәвм итә.
Алып баручы егет. Кадерле кунаклар, әйдәгез әле тагын бер уен уйнап алыйк. Бу уен «Пешми калган мәхәббәт җырлары» дип атала.
Очып бара бер бәлеш,
Агып тора майлары,
Бик сагынган чакларыңда
Аягыңны суга тык.
Сезнең бу шәп җырны ишеткәнегез бардыр. Ә хәзер шушыңа охшаган җырны — бәлки безнеке тагын да матуррак чыгар — без үзебез иҗат итәргә тиеш. Шарты бик гади: табынның ике ягына мин менә шушы ике кәгазь битен җибәрәм. Һәркайсыгыз шунда башыгызга килгән яки үзегез белгән мәхәббәт җырыннан бер юл язасыз, аннары шул турын күрсәтмичә бөкләп, күршегезгә бирәсез. Күршегездә шулай эшли. Соңыннан инде, әлеге кәгазьләр табынны әйләнеп чыккач, бергәләшеп тудырган шедевр җыр белән бергәләп танышырбыз.
Мәҗлеснең тәүге өлеше тәмамланыр алдыннан, яшь кияү белән яшь кәләш арасында эш-вазыйфа бүлешү уен-тамашасы үткәрелә (беренче вариант сценарий —63, 64 бит). Һәм шуның артыннан ук, алып баручыларның берсе белдерү ясый.
Алып баручы кыз. Беренче тәнәфескә чыкканчы, кунакларны бүгенге көннең, дөресрәге шушы башланган төннең һава торышы белән таныштырып алыйк әле.
«Бүген Мөслим районының Иске Вәрәш авылында (шартлы исем) шампанский һәм шәраб белән кушылган яшенле яңгыр (юеш кар) явуы көтелә. Вакыты-вакыты белән, көчле җил искән уңайда, берничә чакырымнарга музыка һәм җыр тавышлары ишетелүе ихтимал. Төнге сәгать уникеләрдә чама белмичә эчә торганнарның күз аллары томаланыр, аяк асларында җир тетрәр, юллар бик тайгак һәм кәкре-бөкре булыр. Кырык градуста эттә оясыннан чыкмый. Кырык градустан сакланыгыз. Баганалар кочаклап, стеналарга тотына-тотына йөрерлек хәлгә җитә күрмәгез! — Районның метеорология станциясе».
Яшьләр күңеле җилкенчәк, гел уйнаклап тора бит инде. Тәнәфес вакытында да төрле кызыклы уеннар оештырыла (уен үрнәкләре әлеге сценарийның унынчы бүлекчәсендә китерелә). Шулай ук биеп-җырлап алырга да җае табыла.
Ядцан соң, адцан төзелгән сценарийга ярашлы рәвештә, мәҗлес кабат үз ритмына керә. Табынга «икенче аш» итеп бирелә торган туралган ит яки башка төрле итле ризык килә. Яңадан уен-көлке, шаярышып сөйләшүләр, сүз-тост әйтүләр мәҗлеснең җанлы манзарасына әверелә. Ләкин иң башта алып баручылар мәҗлеснең беренче бүлегендә табындагылар иҗат иткән «пешмәгән җырлар» белән таныштыралар. Аннары инде уенны тостлар алмаштыра.
Яңа тост әйтүче кыз. Чүлмәкчедән күрмәкчедигәндәй, каршы килмәсәгез, мин дә котлавымны, теләкләремне шигырь белән әйтәм әле. Шигырь теле—гашыйклар теле, диләр бит. Димәк, Айнур белән Гүзәлнең куш йөрәгенә аеруча ята торган тел.
Котлыйм сезне, дусларым,
Бәйрәмнең зуры белән,
Балкысын тормыш юлыгыз
Гел бәхет нуры белән.
Капкагызны беркайчан да
Кайгы җиле какмасын,
Бәхет, шатлык, саф мәхәббәт
Янәшәдә атласын.
Йөз яшькә кадәр яшәгез,
Икегез дә шат булып,
Берегез — әби, ә берегез
Аксакаллы карт булып.
Пар күгәрченнәрдәй гөрләп
Яшәгез бергә-бергә,
Тыныч тормыш, котлы язмыш —
Миннән теләк шул сезгә.
Яңа тост әйтүче егет. Бүген —берегез кояш, икенчегез ай кебек ике гашыйкның таңнары кушылган, җаннары берләшкән көн. Җан яраткан, күңел тарткан яр бер генә була ул. Вакытында табышкансыз, вакытында кавышкансыз, инде никахыгызны күз алмасы кебек саклагыз, туйда яуган теләкләрне аклагыз. Төннәрегез тыныч, рәхәтузсын, көннәрегез якты, егәрле булсын. Өегезде һәрчак бала-чаганың шатлыклы чыр-чуы яңгырап торсын. Пар канатлы, куш йөрәкле булып гомер кичерегез.
Алып баручы егет. Ә хәзер, кадерле кунаклар, яңа уен уйнарга чират җитте. Без сезгә менә шушы курчакны бирәбез. Музыка уйнаганда ул сезнең арада кулдан-кулга йөрсен. Музыка туктаган чакта курчак кем кулында кала, шул әлеге курчакның берәр җирен үбәргә тиеш. Аннары ул уң яки сул як күршесенең дә шул җирен үбә (Алдан килешү буенча, әлеге кызыклы, әмма четерекле, нәзакәтле эшне кулында курчак калган кешенең бер күршесенә дә йөкләргә була. Ягъни баштагы кеше курчакның кайсы җирен үбә, аның үзендә күршесе шул җиреннән үбәргә тиеш була).
Уеннан соң, гадәттәгечә, кунакларга сүз бирүләр, сөйләүләр, котлау нотыклары. Шулар арасында, мәҗлеснең кайда үткәрелүенә карап, өчпочмаклар белән шулпа, яисә татарның атаклы ризы- гы —ит бәлеше дә бирелергә мөмкин. Чөнки мәҗелестә ашның— үз урыны, сүзнең—үз урыны.
Сүз бирелгән чираттагы егет. Кадерле Айнур һәм Гүзәл! Бүген сезнең кеше гомерендә бер генә булырга тиешле никах туегыз. Дөньяның искитмәле сәер һәм серле күренешләре бар. Ходай башта утны яраткан, ди. Әмма иң дәһшәтле утны да су сүндерә. Шул суны, дәрьяларны исә ир-егетләр генә туктата яки авызлыклый ала. Ә менә ут-суларны кичкән ир-егетнең йөрәген хатын- кыз елмаюы гына эретә, әсир итә аладыр. Ике каен куш булып үссә, яфраклары да кушылып шаулаша, ике чибәр бергә кушылса, йөрәкләре бергә тибә, куш була. Йөрәкләрегез йөз яшькә кадәр бергә типсен, кадерле дуслар!
Сүз бирелгән чираттагы кыз. Кадерле дуслар! Әле кичә генә сезнең һәркайсыгыз аерым «мин» иде. Ә менә бүгеннән башлап «мин» диясе урынга сез торган саен ешрак «без» диярсез. Чөнки сез ир белән хатын булдыгыз, гаилә төзедегез. Алда —озын тормыш юлы. Ул юл шома гына булмас, төрле сикәлтәләр, каршылыклар да очрар. Кашык-аяк шалтырап алган чаклар да булыр. Ләкин сез нык булыгыз, бирешмәгез. Икең бер булганда, шатлыкларны да, кайгыларны да бергә бүлешкәндә генә гаилә чыныга, җиңүгә, чын бәхеткә ирешә.
Шатлык белән тулып торсын
Сезнең тормыш кәсәгез,
Ике тармак гөл шикелле
Гел янәшә яшәгез.
Яшәгез тормыш яменең
Кадерен белеп кенә,
Хәтта чикләвек төшен дә
Урталай бүлеп кенә.
Нәүбәттәге уен-тамаша вакыты җиткәч, алып баручы кыз урыныннан күтәрелә. Кулында—имчәк баласы киеме.
Алып баручы кыз. Иптәшләр, минем кулда ике төрле «ползунок». Сез аларны туачак баланың символы, җенес билгесе дип уйлагыз. Зәңгәре — ир бала символы, агы — кыз баланыкы. Хәзер мин шуларны кулдан-кулга ике як рәт буйлап җибәрәм. Кем яшь гаиләнең беренче баласы малай булуын тели, шул үзенең теләк бүләген, азмы-күпме акча рәвешендә, зәңгәр ползунокка сала, кем кыз бала тууын тели, ак ползунокка сала. Кайсы баланың күбрәк теләнгәнен бүләкләрнең күләменә карап билгеләрбез.
Ползуноклар әйләнеп килгәч һәм алар эченә салынган бүләк һәм теләк акчасының күпмешәр булуы исәпләнгәч, кыз бала теләүчеләрнең җиңгәнлеге билгеле була. Шунда ук бер-ике «текә» егет кесәләренә тыгылып, кошелекларыннан өстәмә сумма чыгаралар.
— Гаепләштән булмасын, без беренче баланың ир бала булуын телибез. Менә монысы аңа киләчәктә уенчык машина алу өчен сөенеч бүләге булсын.
— Мин дә кечкенә акчалата бүләгемне малай тууын теләп, сөенче һәм бәбәй ашы бүләге итеп бирәм (канәгать елмаеп). Йә, хәзер безнең теләк җиңдеме?
Кыз-кыркын да шобага бәхәсенә кушылып китә: кайсы акча өстәмәкче була, кайсысы кет-кет көлә, кайсылары, бер-берсен куәтләп, хак фикерләрен ярып салалар.
—Тумаган балага бишек асасыз түгелме соң, егетләр?
— Уңган хатын кыз табар, диләр. Беләсегез килсә, беренче баланың кыз булуы, әнисенә ярдәмче һәм сердәш булып үсүе әйбәт. Әмма төптән уйлаганда, теләсә кайсы балада әйбәт. Тик сәламәт кенә тусын.
Шуның белән уены-чыны катнашкан бәхәскә нокта куела.
Музыкаль тостларның мәҗлескә үзенә бер ямь биргәнлеген белгәнгә, алып баручы алдагы тостны авылның сандугачы дип йөртелгән җырчы кызга бирә. Һәм аңа, сөйләү белән генә чикләнмичә, яшьләргә багышлап җыр җырларга да тәкъдим итә.
Җырчы кыз. Сөекле авылдашларым Айнур һәм Гүзәл! Сезне чын күңелдән гаилә бәйрәмегез белән котлыйм һәм гомер буе сандугачлардай сайрашып, күгәрченнәрдәй гөрләшеп, бер-берегез- не куандырып яшәвегезне телим. Сорагач, ялындырып булмый. Фи- кер-теләкләремне җыр белән дә белдерәм. Җырның ертыгы юк дигәндәй, гаеп итмәссез (Шамил Кашаповның Саҗидә Сөләйма- нова сүзләренә язган «Туй җыры» башкарыла).
Ай-кояш йөзләре, кояшлы күзләре…
Кавышкан, табышкан пар былбыл үзләре.
Кушымта: Карлыгачкаем ла, сандугачкаем ла,
Сайратыр, ай, матур яр булгач янында.
Талчыбык билләре, бал кебек телләре;
Гөрләшкән, серләшкән пар былбыл үзләре.
Кушымта: Әйдер генәем, бәйдер генәем,
Юл булмый, туй булмый теләкләр теләнми.
Бер генә дигәне — юктыр ла тиңнәре…
Уң булсын, гел булсын бәхетле көннәре.
Кушымта: Аллары, гөлләре, гөлбакча илләре,
Уң булсын, гөл булсын, бер булсын серләре.
Мәҗлеснең икенче өлеше гаилә учагын кабызу уен-йоласы белән тәмамлана (беренче вариант сценарий — 64, 65 бит). Ул, гадәттә, өйләнешүчеләр һәм шаһитлар катнашлыгында үткәрелә торган уен-тамашаларның үзенә күрә бер апогее, ягъни югары ноктасы кебек кабул ителә. Аннары инде — кабат тәнәфес, кабат төрле уеннар дәвам итә, шул исәптән бу юлы лотерея үткәрелә.
Кунаклар шулай ук дискотекада җилләнергә һәм, ярыша-яры- ша, биеп алырга да өлгерәләр.
Лотерея уенын мөмкин кадәр кызыклы һәм шаян итеп үткәрергә кирәк. Моның төп шарты шул: очсызлы вак-төяк әйберләр дә бик кыйммәтле отыш итеп тәкъдим ителергә тиеш. Димәк, башта аерым кәгазьләргә «кыйммәтле» отыш исемнәре языла һәм, төреп, берәр савытка салына. Гармун уйнаганда әлеге савыт куп- дан-кулга йөри. Гармун кинәт туктап калганда савыт кем кулында була, шул арадан бер кәгазьне (лотереяны) ала һәм анда язылган номерны һәм отыш исемен кычкырып укый. Оештыручыларның берсе пакеттан яки тартмадан («арыш» капчыгыннан) әлеге отышны алып бирә. Лотереяләр беткәнче уен шул тәртиптә дәвам итә.
Отыш исемнәре исә болай күрсәтелә ала: «Лотерея №1. Иң соңгы маркалы катер» (кәгазьдән ясалган көймә); «№2. Кухня комбайны» (бәрәңге-яшелчә кыргыч); «№3. Тузан суырткыч» (канат яки себерке);«№4. Тропик урманда үскән мең төрле чәчәктән эшләнгән бәлзәм» (кечкенә шешәгә салынган су); «№5. Савыт-саба юу машинасы» (юкә мунчала); «№6. Төсле телевизор» (көзге); «№7. Җиңел машина» (уенчык тәгәрмәч); «N28. Мисыр патшасы Тутан- хамон пирамидасыннан табылган папирус» (рәсемле открытка); «№9. Микроволновка яки микродупкынлы мич» (кечкенә батарея); «№10. Цифрлы фотоаппарат» (линза яки күзлек пыяласы); «№11. Гималай тауларыннан китерелгән роза чәчәкләре букеты» (мунча себеркесе); «№12. Шәрык гүзәле, Мисыр патшасы хатыны Нефертити пирамидасыннан табылган брошка» (тимер булавка); «№13. Кер юу машинасы» (сабын); «№14. Тегү машинасы» (җепле энә яки кәтүк); «N915. Персия келәме» (чиккән кулъяулык); «N916. Яңа төзелгән йорттан өч бүлмәле квартира» (ачкыч); «№17. Зал өчен имән агачыннан эшләнгән гарнитур» (агач шакмак); «№18. Пенсиягә чыккач, яшьлек мәхәббәтең турында роман язар өчен тылсымлы аккош каурые» (каз каурые); «N919. Дөрт-дәрманны йөз тапкыр арттыра торган элексир» (дару ампуласы); «N920. Сөйгәнең йөрәгенә туп-туры юл сала торган сөйдергеч бөтие — чәч арасына кыстырырга яки колак артына бәйләргә» (дүрткә бөкләнгән кәгазь).
Кайбер отышларны тапшырганда «тәгәрмәче булса, машинасы табылыр», яки «энәсе булса, машинасын гынатабуәлләниавыр булмас» кебек сүзләр дә әйтергә мөмкин, һәм тагын бер искәрмә: вакытны экономияләү өчен, лотереяларны өләшеп бирергә, яки бер-бер артлы савыттан алдырырга да була. Отыш әйберләренә исә, номер күрсәтелгән җепләр тагып, алдан ук билгеле бер тәртиптә тартмага тезеп урнаштыру уңайлы.
Мәҗлеснең өченче өлеше башлана. Табынга янә яңа ризыклар китерелә. Болары инде чәй янына бирелә торган милли камыр ашлары: гөбәдия, чәкчәк, бавырсак, коштеле. Сый-хөрмәт, димәк, традицион йола тәртибе буенча дәвам итә. Мәҗлесне алып баручылар да, ара-тирә генә булса да капкалап, сөйләргә әле өлгермәгән кешеләрне сөйләтәләр. Бу юлы аларга тәнәфес вакытында, ар- кылыга-буйга җеп тарттырылып, табындагыларның баш турысына, яки арткы яктан стенага эленгән шарлар ярдәмгә килә. Әлеге уенда катнашучы һәркем, чираты җиткәч, үз турындагы шарны шартлатып, эчендәге кәгазьгә язылган бирем-җәзаны үтәргә тиеш.
Җәзалар мондый: «Өстәл астына башыңны тыгып, биштапкыр «мин шырҗүләр», «мин шыр җүләр» дип кабатларга; «Урындыкка басып, кулларымны канат кебек итеп кага-кага, өч мәртәбә әтәч булып кычкырасым килә»; «Кулындагы кечкенә көзгегә карап, «иллә чибәр дә инде мин», «мин дөньяның әүлиясе», «мин авылыбызның кендеге» дип үз-үзеңне макта»; «Җырларга дигәндә, миңа гына кушыгыз. Хәзер җырлап күрсәтәм»; «Кеше ышанмаслык ялган сөй- ләргәтелем кычытып тора. Тыңлагыз, сөйлим»; «Үземнән тәмле исләр килеп торсын өчен, бер баш суган яки сарымсак ашыйм әле»; «Бию дигәндә, мин идәндә. Биеп күрсәтим әле»; «Үбү-кочуга мин оста, менә, миннән үрнәк алыгыз»; «Минем белмәгәнем юк, бур мәче булып та мыраулый-мияулый беләм. Мияулап күрсәтимме?»; «Мин кәҗә булып бакырырга оста. Тыймасагыз, сәгатьләр буе бакыра алам. Хәзер бакырып күрсәтәм»; «Яшьләрне котлап мин ике телем лимон ашарга да риза. Менә карагыз»; «Тиз әйткеч яки тел көрмәкләндергәч әйтеп күрсәт»; «Уң якта утырган күршеңне кочаклап, «мин сине яратам» дип өч-дүрт тапкыр кабатла»; «Бер мәзәк яки анекдот сөйләргә»; «Әгәр цирк клоуны булсаң, тамашачыларны ничек көлдерер идең?»; «Нинди кимчелекләрең бар —яшермичә, бәйнә-бәйнә сөйлә»; «Бар шунда—белмим кайда, алып кил шуны— белмим нәрсә. Ләкин нәтиҗәсе табындагыларның күңеленә ошарлык булсын».
Әлеге уеннан соң төп игътибар күмәкләшеп җырлауга юнәл- телә. Берсен-берсе алмаштырып, яшьләргә яхшы таныш булган хәзерге заман җырлары агыла башлый. (Атап әйткәндә, «Алтын балдак» — Р.Нәгыймов көе, Н.Касыймов сүзләре; «Килен төшкәндә» — Р. Яхин көе, Р. Миңнуллин сүзләре, «Туй күлмәге» — Р.Ахия- рова көе, Н.Касыймов сүзләре; «Аерылмагыз» — Ч. Зиннәтуллина көе, Г.Зәйнәшева сүзләре. Сүз уңаеннан туй табынында җырлана торган башка җырларны да өстик: «Күбәләгем»—татар халыкҗы- ры; «Пар балдаклар» — Ф.Мортазин көе, З.Вәлиәхмәтова сүзләре; «Туй җыры»—халык көе, Г.Зәйнашева сүзләре; «Әй, икегез, икегез»—татар халык җыры; «Һаман яратам»—Ф.Хатыйпов көе, Зөлфәт сүзләре; «Алмагачлары»—татар халык җыры; «Бөрлегәнем— бер генәм»—татар халыкҗыры; «Җанымжәл түгел сиңа» —татар халык җыры.
Кунаклар ике-өчҗырҗырлап алалар датагын чәй китертәләр. Кайсылары исә, җыр тынып торган арада, баллы ширбәт эчә, җиләк-җимештән авыз итә. Аннары янә җыр куәт ала. Әмма шаһитлар күмәк җырларны яңа уеннар белән аралаштырып барырга да онытмыйлар. Аерым алганда, кияү белән кәләшкә «Яшь гаилә» курсларын тәмамлап «уңган хатын» һәм «булдыклы ир» белгечлекләрен алу турындагы дипломнарны, бик күңелле итеп, үзләре кирәк тапкан вакытта тапшырып алалар (84, 85 битләр). Аннары инде, мәҗелес ахырына таба, кунаклар алдында яшьләрнең үзара ант итешү уен-йоласы уздырыла һәм аларга истәлек медальләре бирелә (беренче вариант сценариен карагыз —69,70,71 битләр).
Яшьләр мәҗлесе аш-су әзерләүчеләргә рәхмәт әйтү һәм кияүнең үз гаиләләре исеменнән мәҗелестә катнашучыларга рәхмәт белдерү чыгышы белән тәмамлана. Иң соңгы сүзне, әлбәттә, алып баручылар әйтә.
Кайбер туйларда, бигрәк тә авыл җирләрендә, кунакларның кием-салымын яшерүгә бәйләнешле хикмәтләр дә булып ала. Бил- геле инде, күзләре төшкән һәм якыннанрактанышырга теләгән кодачаларның кофта-мазарын яки аяк киемен яшь кодалар яшерә. Кунаклар таралышканда, шул «югалган» нәрсәне эзләшкән булып, кайбер егетләр үзләренә ошаган кыз белән ныклап танышып та китәләр. Уеннан башланган эш кайчакта хәтта яңа гаилә туу, димәк, яңа туй белән тәмамлана.
* * *
Соңгы дәвердә, бигрәк тә шәһәр җирләрендә, туй мәҗлесләрен алып баруның башкачарак төре дә барлыкка килде. Анысын инде милләтара бәйләнеш һәм стандартлашу йогынтысында туган хәзерге заман күренеше дип карарга кирәктер. Мондый төр мәҗлесләрне, гадәттә, төрле юбилейлар, тантаналы кичәләр үткәрү белән шөгыльләнүче махсус агентлыктан чакырылган тамадалар алып бара.
Алар арасында, билгеле, татарның матур традицияләрен файдаланучы һәм туйны күңелгә ятышлы итеп алып баручылар да бар. Әмма, минем күзәтүемчә, тамада хезмәтен кәсепкә әйләндереп, татар туе мәҗлесләрен дә теләсә нинди компаниягә яраклаштырылган шаблон сценарий буенча үткәрүчеләр дә юктүгел. Шуңа күрә дә читтән тамада чакырганда, туйларыбызның милли йөзен саклый торган алып баручы сайларга тырышырга кирәклеге шиксез.
Профессиональ тамадаларның күпчелегенә хас бер уртак сыйфат бар. Ул да булса—мәҗлеснең беренче өлешендә мөмкин кадәр азрак кешегә сүз бирү, башкаларны да сөйләтү урынына күбрәк үзе генә сөйләү, тост-теләкләрнә дә, калыплашкан эчтәлек һәм формага салып, үзе генә әйтү белән мавыгу. Бу, әлбәттә, өйләнешүче яшьләрнең ата-аналарын, туганнарын һәм кунакларын якыннан белмәүдән килә. Шул ук вакытта бу хәл, минемчә, алып баручының алдан бирелгән мәгълүматка таянып кына сүз бирүләрне тиешле тәртиптә оештыра алмавы һәм, гомумән, өстәмә сценарий төзеп, мондый эш белән артык мәшкатьләнергә теләмәве белән бәйле. Ахыр килеп, мәҗлестә профессиональ тамаданың үзе генә сөйләргә яратуы, һичшиксез, үз эше өчен түләнгән хакны акларга тырышуы белән дә аңлатыла торгандыр.
Беренче бүлектә табындагылардан тост-теләкләр әйттерелмәгәч, аңлашыла инде, ике якның туганнары һәм кунаклар белән,
атап сүз бирелгән чактагыча, аерым-аерым таныштырып та булмый. Шуңа күрә дә тамада туйда кемнәр катнашуы турындагы мәгълүмат белән, гадәттә, алдан бирелгән исемлек буенча тулаем рәвештә, ягъни берьюлы таныштыра яки кайчакта таныштырып та тормый.
Мәҗлеснең икенче бүлегендә исә ике якның туганнарыннан һәм кунакларыннан сүз әйттерү дә мондый очракта берочтан башкарыла. Ягъни тамада, сүз биреп, берәүне кузгатып җибәргәннән соң, калганнарда, бер-бер артлы басып, теләкләрен белдерәләр. «Домино принцибы»на корылган әлеге сүз әйттерү алымы табын- дагылар үз чиратлары үткәреп бетергәнче шул рәвешле дәвам итә. Болар, әлбәттә, мәҗлестә катнашучылар белән таныштыруның һәм аларга сүз бирү, теләкләр әйттерүнең иң җиңел һәм ансат юлы. Табын зур яки тамада әзерлексез булганда, бу алымнар, бәлки, өлешчә булса да аклана торгандыр. Әмма туйдагы төп кешеләргә һәм шәхси тостлар әйттерүгә тиешле игътибар бирелмәгәнлектән, әлеге алымнарның кимчелекле яклары да булуы шиксез. Гамәлдә күренгәнчә, теләк-киңәшпәрнә берочтан тезеп әйттерү еш кына урынсыз кабатлауларга һәм «сүз боткасы» тууга китерә, өсге-өскә өелеп, тостларның егәрлеге һәм яме-тәме бетә. Янә килеп, теләсә нинди компаниядә дә бер үк сценарий буенча эш итүче кайбер тамадаларның татар туйларында да әледән әле «горько, горько!» кычкыртуы да, миңа калса, бик үк килешле түгел. Татарга элек- электән тыйнаклык хас бит.
Ләкин профессиональ тамадаларның репертуарында үрнәк алырлык нәрсәләр дә юктүгел. Мин бу очракта алар кулланышка керткән үзенчәлекле уеннарны күздә тотам. Мәсәлән, тәнәфес вакытында яшь кияү белән кәләшнең урынын шуларга охшатыбрак киенгән, әмма үзләрен шук-шаян итеп тота торган пардан алдыру һәм яшьләргә шаһитлары белән бергәләп лезгинка, рок-н- ролл яки чегән биюләрен башкарттырганнан соң гына үз урыннарына утырырга рөхсәт итү—шундыйлардан.
Тагын бер кызыклы уен әзмәвердәй өч егеттән яки яшь ирләрдән П.Чайковский балеты буенча билгеле булган «кечкенә аккошлар (вар. аккош бәбкәләре) биюе»н башкарттыру белән бәйле. Моның өчен тамада кунаклар күрмәгән арада өч ир-атка ак майкалар, тездән югарырак торучы ак мини-юбкалар һәм шундый ук төстәге оекбашлар кидерә. Башларына исә челтәрле яулык бәйләтә, муеннарына галстуклар тактыра. Болар кыска гына репетиция ясап алганнан соң, тамада кунаклар алдына чыгып: «Ә хәзер сезнең алда Мәскәүдән килгән шоу-балет артистлары барыгызга да таныш «танец маленьких лебедей» дигән атаклы биюне башкарачак», —дип игълан итә. Калганы инде, ягъни әлеге аю кебек өч ир-атның көй уңаена басарга тырышып, әле уң якка, әле сул якка бара-бара гүзәл аккошлар булып кылануын күз алдына китерү кыен түгел. Үзләре кебек үк кунак булып килгән таза, юантык гәүдәле танышларының сылу балериналар кебек шундый нәзакәтле номер башкарырга алынуы һәм нәфис-грацияле хәрәкәтләрдән торган биюне килешле-килешсез кыланышлар ярдәмендә гәүдәләндерергә тырышулары җылы юмор гына тудыра.
Минемчә, профессиональ тамадалар репертуарындагы уеннарның уңышлы аерым үрнәкләрен сайлап куелган табын башлыгы һәм шаһитлар алып барган мәҗлесләрдә дә файдаланып буладыр. Бу, һичшиксез, нур өстенә нур гына булачак. Кайчандыр профессиональ табынчылар тарафыннан кулланыла башлаган «Гаилә учагы» уенының күп туйларда яратып кулланылучы уен-та- машага әверелүе —шуның бер матур мисалы.
***
Мәҗлес сценарийларына өстәп шуны әйтергә кирәк: аерым төбәкләрдә, электән килгән гадәт буенча, шаулап үтә торган туй мәҗелесенәтуй алу (вариантлары: туй кертү, туй күтәрешү) йоласы килеп ялгана. Беренче туй мәҗелесе кыз ягында үткән очракта, туйның икенче, өченче көннәрендә кода-кодагыйларны, читтән кайткан кунакларны кызның якын туганнары ашка ала. Туй кияү ягында булганда да, урыны-урыны белән, шушы ук йола үткәрелә, ягъни кыз ягыннан килгән олы кунакларны да аштан-ашка йөртү традициясе бар. Кайбер авыл җирләрендә исә төп туй мәҗеле- сеннән соң аштан-ашка йөрү чиратлап, ягъни бер көнне кыз туганнарында, ә икенче көнне кияү ягында уздырыла. Туйга алу, кунакларга менә шулай кат-кат хөрмәт күрсәтү, әлбәттә, татарның кунакчыллыгы, туган җанлыгы турында сөйләүче күркәм күренеш ул.
Тукай муниципаль районы
Калмаш урта гомуми белем бирү мәктәбе
Гаиләм – җылы учагым
(15 май – Гаилә көне уңаеннан үткәрелгән
әдәби-музыкаль кичә)
Тукай муниципаль районы Калмаш урта
гомуми белем бирү мәктәбенең
I квалификацион категорияле укытучылары
Кашапова Роза Дамир кызы һәм
Шайхутова Сәкинә Муса кызының эше
Зал бәйрәмчә бизәлә. Гаилә белән төшкән фотолар стенды. Китаплар күргәзмәсе оештырыла. Мәкаль-әйтемнәр, “канатлы сүзләр” язылган плакатлар эленә. Кичә барышында экранда гаиләләрнең язмышларын чагылдырган презентация күрсәтелә.
“Бала – гаиләнең көзгесе: су тамчыларында кояш чагылган кебек, балаларда да ана һәм атаның әхлакый чисталыгы чагыла”
(В.А. Сухомлинский)
1 нче алып баручы.
Рухың төшсә, күңелеңә
Канат куючы кирәк.
Уй-хисеңне карашыңнан
Аңлап торучы кирәк.
Җаның назга сусаганда,
Назлап сөюче кирәк.
«Ашың бүген бигрәк тәмле
Пешкән», — диюче кирәк.
2 нче алып баручы.
Киңәшерлек, гөрләшерлек
Синең кешең булсын ул.
Канатны канатка куеп,
Яшәр кешең булсын ул.
Бар яктан да килеп беткән
Булыр фәрештә генә.
Бу тормышны аңлап яши,
Кем гафу итә белә.
1 нче алып баручы.
Бу заманда һәр кешегә кайтып егылырлык җылы учак, сыеныр урын, тыныч почмак кирәк. Гаилә — ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз.
Көнозын дөнья куып арган адәм баласы гаилә ышыгында аз гына булса да ял итә, рухи көч һәм дәрман җыя, күңел җәрәхәтләрен дәвалый.
2 нче алып баручы.
Гаилә ул – җылы учак. Ә әти-әни шул учакның кайнар ялкыны. Бары тик әти-әни булганда гына гаилә учагының җылысы көчле була. Гаилә учагы җылырак булган саен дәүләт тә, җәмгыять тә нык була. Әти-әни – гаиләнең тоткасы, ә балалар – көзгесе.
1 нче алып баручы.
Ата-ана дигән
Кануннар эшләп калсын,
Гаиләләр һичкайчан да
Кыйбласын югалтмасын.
2 нче алып баручы.
Гаилә — бәхет ачкычы,
Ир белән хатын – терәк.
Тату гаиләдә һәрчак
Ачык йөз, тыныч йөрәк.
Ата-анадан башка
Бар нәрсә дә табыла.
Һәр бала ата-анага
Изге итеп табына.
1 нче алып баручы.
Син килгәнсең, әни, бу дөньяга
Йөрер өчен таңнар аттырып:
Елмайганда син үтәдән-үтә
Күренәсең безгә яктырып.
Син килгәнсең кебек бу дөньяга
Былбыл булып таңда сайрарга,
Һәм әйтергә — гөлне, чәчәкләрне
Кайда, ничек, кайчан сакларга?
Син килгәнсең кебек бу дөньяга
Очыртырга безне биеккә:
— Гел кояшка карап мен син! – дип тә, —
Егыла күрмә, җаным! – диеп тә…
Син килгәнсең… үзең ауганда да
Күтәрергә безнең күңелне.
Бу дөньяда син булганга күрә,
Яшәү матур, яшәү күңелле.
Җыр «Әнкәй җирдә иң зур кеше»
2 нче алып баручы.
Әтиләребез дә бик газиз безгә. Чын ирләр – асыл ирләр – ил терәге дә, гаиләнең төп таянычы да. «Ата хакы – Алла хакы» дию һәммәсен аңлатып бирә шикелле. Атаны хаклауга карата борын-борыннан әйтә килгәннәр: «Атаңа ни кылсаң, алдыңа шул килер», «Бәла өстенә бәлагә тарысаң атаңны сагынырсың». Бәлаләрдән, авырлыклардан йолучы, коткаручы, чарасыз чакта юлын табучы атаң булыр, дигән сүз бу.
1 нче алып баручы.
Әрләмәгез берүк баланы,
Мең-мең төрле уе бар аның,
Ялгышса да читкә какмагыз,
Һәр эшеннән гаеп тапмагыз.
Әрләмәгез берүк баланы,
Шуклык белән үтә балалык.
Үткән балалыкның нәрсәседер,
Булсын сагынып искә алырлык.
Әрләмәгез берүк баланы,
Балачаклар – фәкать гүзәллек.
Нәкъ әнә шул гүзәллеген аның
Мәрҗән итеп җепкә тезәрлек.
Хәтер дистәләрен чүпли-чүпли,
Бала чакта тезгән шул мәрҗән
Олыгайгач була олы тәсбих
Балачакта йөргән эзләрдән.
Бию. «Татар халык биюе»
1 нче бала.
Мин бәхетле, чөнки пар канатлы
Җылы безнең гаилә учагы.
Ул учакны сүндермичә тота
Әниемнең җылы кочагы.
Әтиемнең гадел киңәшләре
Гаиләбезне түм-түгәрәк итә.
Өйне нурлы, ә безне бәхетле
Итү өчен шулар бик тә җитә.
2 нче бала.
Шигырь. «Кайнар коймаклар». Шәүкәт Галиев
2 нче алып баручы.
Ак яулыклы татар әбисе! Син барысын да күрдең: яхшысын да, яманын да. Ләкин син барыбер татар әбисе булып калдың. Ак яулыгыңны башыңнан салмадың. Ә иң мөһиме, синең Ходай Тәгаләгә ышанычың саф булып сакланды. Бүген намаз укыганыңны күрәм дә сиңа сокланам. Тәсбих тотып, илнең иминлеген теләп, намаз укыйсың. Теләгең кабул булсын, и мәрхәмәтле, ак яулыклы татар әбисе!
1 нче алып баручы.
Әби кеше гел яхшылык тели,
Гаебебез булса кичерә.
Гомер буе калыйк тугрылыклы
Әби дигән изге кешегә.
Җыр. “Гөлләр” ансамбле башкаруында «Әбиемә хат»
2 нче алып баручы.
Без бүгенге бәхетле тормышыбыз өчен яраткан ак сакаллы бабайларыбызга да бурычлы.Сабыйларыбызның тыныч йокысы өчен, якты киләчәгебез, аяз күгебез, гаиләбез тынычлыгы өчен мең-мең рәхмәт әйтәсе килә хөрмәтле дәү әтиләребезгә.
3 нче бала.
Безгә тәрбия биргән әби-бабайларны
Искә алыйк һәрбер адымда
Исән-саулыкларын белер өчен ,
Ешрак барыйк алар янына.
Бабай янымда булганда-
Бернәрсәдән курыкмыйм.
Аның сүзе миңа закон,
Бабамны гел тыңлыйм мин.
Яшәсен безнең бабайлар,
Сәламәт һәм шат булып.
Балаларының , оныкларының
Кадерлеләре булып.
Җыр. «Уяталар». Р.Вәлиева сүзләренә М.Минһаҗев көе
1 нче алып баручы.
Чиккән сөлге – яшьлек истәлегем,
Яз гөлләре, моңлы гөрләвек.
Чиккән сөлге – минем гомер юлым,
Кышкы буран, җәйге күлләвек.
Чиккән сөлге – яшел урман юлы,
Көзге сагыш, кышкы бозлавык.
Чиккән төсләремә карыймын да
Эндәшалмый торам беравык.
Чиккән сөлге – бүләк балаларга –
Күзләремнән күчкән нурларым.
Ничәмә төс, ничәмә җыр анда –
Һәр төсендә минем кулларым.
Чиккән сөлге – әниләре төсе,
Сагынганда искә алырлар.
Янып торган яз бизәге чиктем,
Гомер үтәр, гөлләр калырлар.
Бию. «Сөлге чигәм»
2 нче алып баручы.
Гаилә тормышы һәрберебез өчен очсыз-кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле тормыш юлы ул. Шул юллардан гомер буе аңлашып, шатлык-куанычларын уртаклашып, бер-берсеннән башка яши алмаучы, гомер юлын бергә атлаучы гаиләләр – безнең куанычларыбыз. Мондый тату гаиләләрдә балалар сәламәт, бәхетле, шат күңелле булып үсәләр.
Башлангыч сыйныф укучылары башкаруында «Бәхетле балачак» әдәби-музыкаль композициясе
1 нче алып баручы.
Тормыш бураннарын, давылларын
Ераклардан күрә белдегез.
Гомер буе безгә — балаларга
Зур бәйрәмнәр бирә белдегез.
2 нче алып баручы.
Кадерле әти-әниләр, нарасыйларның дөньяга килүе сезнең гаиләгә искиткеч мәшәкать тудыргандыр. Чөнки нәни баланы кеше итеп үстерү өчен гаҗәеп күп көч түгәргә туры килә. «Ни чәчсәң, шуны урырсың» дип халык юкка гына әйтми бит. Сез дә баланың ак кәгазь кебек күңеленә бары тик яхшылыклар гына чәчегез. Киләчәктә кызларыгыз, үзегез кебек, акыллы һәм чибәр егетләргә кияүгә чыксыннар, улларыгыз – кыю, батыр булып үсеп, Ватаныбызның да, гаиләләрегезнең дә иминлеген сакласыннар!
1 нче алып баручы.
Татулыкта — көч һәм бәрәкәт
Гашыйк җаннар лаек хөрмәткә.
Тату гаиләгезгә баш иям –
Дәүләт эчендәге дәүләткә!
Тигезлектә чәчәк атсын гамәлләр,
Иминлектә, туган җирләрдә.
Дан һәм хөрмәт хисе мәңге
ӘТИЛӘРГӘ, ӘНИЛӘРГӘ
Яңгырасын сүнмәс җырларда!
2 нче алып баручы.
Йөрәкләрдә — бәйрәм дәрте,
Күңелләрдә — иң саф теләкләр.
Сугыш уты янмасын!
Сабый кайгы белмәсен!
Анабыз – Җир еламасын!
Эшләр уңсын бар җирдә!
Муллык булсын,
Бәхет тулсын һәр җиргә!
1 нче алып баручы.
Ә балалар шул тормышны
Кадерләп саклый белсен!
Һәрберебез зур бәхеткә лаек,
Һәрберебез кеше, ләбаса!
Яшәү шундый җиңел булыр иде,
Һәркем әгәр башка берәүнең дә
Кеше икәнлеген аңласа.
2 нче алып баручы.
Без бәхетле җирдә сез барга,
Яшәгез сез бер дә бирешмичә,
Баш имичә кырыс җилләргә.
Яшәгез сез җирдә, язгы гөлләр булып,
Терәк булып, безнең иңнәргә.
Җыр. “Әти-әни – пар канат”
Гаиләләр чәй өстәле янына чакырыла. Шуның белән бәйрәмнең күңел ачу өлеше тәмамлана.
Кулланылган әдәбият:
1. Г.П.Разумихина. Гаилә дөньясы.- Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1990.
2. Резеда Вәлиева. Шиңмәс чәчәкләр.- Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1983.
3. Сухомлинский В.А. Йөрәгемне балаларга бирәм. — Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1976.
4. Төрле елларда чыккан газета-журналлар.
Цель: способствовать формированию у детей чувства единства и сплоченности семьи.
Задачи:
- Воспитательные: создавать условия для рефлексии опыта сплочения семьи на нравственных, гуманистических началах, на основе вовлечения родителей в совместную с детьми деятельность.
- Развивающие: развивать творческие способности детей.
- Образовательные: ознакомить взрослых и детей с национальными традициями татарского и русского народов, содействовать формированию уважительного отношения детей к своим родителям и родителей к своим детям, дать представление о семье, как о людях, которые любят друг друга, заботятся друг о друге.
Оборудование и материалы:
- Технические средства: музыкальный центр, диски СД, микрофон;
- Дидактический материал: платочки, наглядно-иллюстрированный материал, цветы, мячи.
Оформление зала: Зал украшен шарами. На центральной стене название праздника на двух языках. Развешаны плакаты с надписями: «Как здорово, что все мы здесь сегодня собрались», «Когда семья вместе, так и душа на месте». Справа от сцены стоят ширмы с выставками паспортов семьи «Папа, мама, я – дружная семья», рисунков детей и родителей «Моя семья». Слева от сцены расположен стол с фотоальбомом «Моя любимая семья. Взгляд сквозь объектив». И накрыты столы с национальными блюдами семей.
Предварительная работа с детьми организуется за две недели до праздника. За это время проводится:
- разучивание песен, танцев, стихов;
- конкурс для родителей и детей «Умелые руки не знают скуки»;
- сбор рисунков детей и родителей «Моя семья»;
- изготовление родителями паспортов семей;
- оформление пригласительных билетов для родителей и гостей, медали для награждения родителей («Моя мама самая умная», «Моя мама самая обаятельная», «Мой папа самый трудолюбивый»)
Подготовка воспитателя и музыкального работника:
- подготовка сценария;
- приглашение гостей;
- оформление плакатов для сцены;
- оформление фотоальбома, организация фотовыставки;
- подготовка технических средств, СД дисков, костюмов для персонажей.
Ход занятия
(З. Минһаҗева сүз., М. Минһаҗев көе “Дуслык җыры” җырына балалар керәләр һәм тезелеп басалар)
Вед.1
Исәнмесез барыгыз да,
Яшегез дә, картыгыз да,
Олыгыз да, кечегез дә,
Гаилә бәйрәме белән сезне.
Вед. 2
Дорогие дедушки, дорогие папы!
Дорогие бабушки и родные мамы!
Уважаемые дамы и господа,
Сегодня дети позвали вас сюда!
Этот праздник Дню семьи посвящаем,
И концерт весёлый сейчас мы начинаем!
Семья –это свято, Семья – это счастье!
Если мир и дружба в семье,-
Вам смогут позавидовать все!
Вед. 1. Хөрмәтле кунакларыбыз! Бүген без балаларыбызның әти-әниләре, әби–бабалары белән ял кичәсенә җыелдык. Кәефләрегез күтәренке, кичәләрегез күңелле үтсен!
Песня «Собрались сегодня мы» сл.и муз. Н.Л. Бондаренко
Карина
Как много собралось в этом зале
И родителей и гостей!
Целый год ребята ждали
Таких важных, почётных гостей!
Аэлита
Безнең гаиләләр җыелган
Ял итәр өчен бүген,
Сүзләремнең иң матурын
Әйтмичә мөмкин түгел.
Луиза
Так хочется, чтобы чаще
Были вместе родители и дети.
Тогда будет лучше всем,
Жить на белом свете!
Алия
Бәйрәмсез бик күңелсез бит,
Күңелсездер сезгә дә.
Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,
Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,
Кирәк һәммәбезгә дә.
Бәйрәмнәр кирәк әтигә,
Бәйрәмнәр кирәк әнигә,
Бабай белән әбигә.
Артур
Хоть и не слушаемся вас иногда,
Дорогие родители, мы вас любим всегда!
И хотим всегда, без сомнения,
Видеть вас в хорошем настроении.
Вед. 2
Пусть взрослых тепло и доброта
Согревают доверчивые ребячьи сердца,
На эту любовь непременно тогда,
Откликнется нежная детская душа!
И. Шамсетдинова көе, Г. Латыйпов сүз. “Күңелле балачак” җырына
Бию башкарыла
(“Үз җырыбыз булсын әле”- Яр Чаллы)
Вед. 1. Һәр гаиләнең үз традицияләре, әби-бабалардан калган, буыннын буынга күчеп килгән милли бәйрәмнәре бар. Аларны һәркем үзенчә үткәрә. Бәби туйлары, баланың беренче мәртәбә “әннә”, “әттә” дип эндәшүе, балалар бакчасына китүе, соңыннан мәктәпкә йөри башлавы һәр гаилә өчен бетмәс-төкәлмәс шатлык китерә.Туган көннәр билгеләп үтү дә матур бер традициягә әверелде. Гаиләнең ныклыгы, татулыгы бик күп нәрсәләргә бәйле. Хәзер шуларның берсе турында әниләр белән бергә җырлап күрсәтербез.
җыр “Туган тел” Г.Тукай сүз., халык көе.. (утырып җырлыйлар)
Вед. 1.Гаиләнең ныклыгы, аның гүзәллеге, әти-әнинең җылы мөнәсәбәте, әлбәттә, бала белән бәйләнгән. Гаиләдә ни кадәр бала күп булса, шулкадәр гаилә тотырыклы, ә балалар тәрбияле булып үсәләр.
Ә инде без бүген чын-чынлап, “әннә”, “әттә”дип телләре ачылган балаларга, аларның әти-әниләренә мәдхия укыйбыз. (түбәндәге укылачак сүзләр, ата- аналар эшләгән гаилә паспортларыннан алынды)
- (Петрова Диляра гаиләсе) “Безнең гаиләдә ике кызыбыз, ике йолдызыбыз, Диляра белән Лиана. Кояш булсам – мин әни, аебыз безнең – әти. Тормыш юлыбызны яктыртучы, безгә җылылык, матурлык, киләчәккә өмет бирүче” – дип яза Ләйлә ханым.
- (Кашапова Алина гаиләсе) “Гаиләбезнең шатлыгы, нуры, татлылардан – татлы, баллылардан – баллы, йорәк пәрабыз”- диләр Алиныбыз турында әти-әнисе. Аның бәхетле, кешеләргә карата мәрхамәтле, саф, затлы кеше булып үсүен телибез”
- (Тукбаева Аэлита гаиләсе) “Без кызыбыз тугач, аңа Аэлита диеп, дөньяда иң гүзәл исем куштык. Чөнки ул безнең кадерлебез, мәхәббәт җимешебез. Төрле эшләргә рухландыручы, тырыш һәм сөеклебез безнең”-, дип язган төркемебезнең иң яшь һәм чибәр әнисе Альбина ханым.
- (Миршарипов Раиль гаиләсе) “Гаиләбезнең кояшы, ямь өстенә ямь өстәүче Раилебез, тормышыбызга нур сибеп безне сөендерә, шатландырып тора. Кешеләр белән тиз аралашучан, дусларына, безгә карата ихтирамлы, көченнән килгән кадәр ярдәм итәргә әзер булган улыбыз, барыбызга бетмәс–текәлмәс бәхет, шатлык китерә”.
- (Муратова Алия гаиләсе) Җилдән җиллерәк, уттан утлырак безнең Алия турында менә ниләр әйтә әти-әнисе. “Гаиләбәзнең көмеш кыңгыравы Алиябезне барыбыз да бик яратабыз. Аның күп кырлы сәләткә ия булуы, кызыксынучанлыгы, фикер йортүе безне сөендерә, кайвакытта шаккаттыра. Шаян, саф күңелле кызыбыз өебезнең яме, тормышыбызның тәме ул”, — диләр.
Менә хәзер шушы гаиләләргә багышлап кызларыбыз бию башкаралар.
“Чәчәкләр белән бию” муз. Ю. Чичкова
“Ритмическая мозаика”, С. Петербург – 2000.(утыралар)
Вед. 1. Балалар! Элек–электән, әбиләр-бабайлар бергәләп бәйрәм оештырганнар. Җырлап, биеп, уйнап күңел ачканнар. Әйдәгез әле безгә кунакка килгән әбиебезне каршы алыйк.
Әби: Исәнмесез балалар, исәнмесез кунаклар! Сездә бәйрәм икәнен ишеткәч, матур күлмәгемне кидем дә, бәйрәмгә ашыктым. Бүләк тә алып килдем, бәлки әниләр белән бергәләп уйнап алырбыз (әниләрне чакыра). Уенның исеме “Яшел яулык“ (җырлы, биюле татар халык уены) дип атала. Кем яулыкны тотып кала, шул бии.
(Уеннан соң барысы да урыннарына утыралар, әби кәрзинен алганда төшереп җибәрә, аннан кечкенә яулыклар коела)
Вед. 1. Әби яулыкларны кая алып барасың?
Әби: Юарга, пычранганнар бит.
Вед. 1. Әби тукта әле, балалар хәзер сиңа юып бирерләр.
җыр “Яулыклар юабыз” С.Сабирова сүз. Һәм көе. “Җырлыйк, уйныйк нәниләр”, Яр Чаллы – 1994. (балалар утыралар, әби саубуллашып чыгып китәргә җыена)
Вед. 1. Әби, син безнең белән ял итеп ал, ә без сиңа һәм кунакларга шигырьләр сөйләрбез.
Шигырьләр 1, 2
Вед. 2. Мы сегодня много будем говорить о семье. Хотелось бы узнать, а что же для вас значит это слово – семья? (Ведущий с микрофоном подходит к родителям)
Вед. 2. Я узнала от пап и мам, что семья это понятное всем, как “хлеб” и “вода”. Оно с первых мгновений жизни рядом с каждым из нас. Семья – это дом, папа, мама, близкие люди. Это общие заботы, радости и дела. Это любовь и счастье. Мы узнали о семье от взрослых. А что же нам скажут ребята?
песня “Что такое семья?” сл. и муз. Е. Гомоновой.
“Весёлые песенки для малышей круглый год”, Ярославль -2000.
Вед. 2. Я продолжу вас знакомить с семьями наших детей (на фоне спокойной музыки).
- (Семья Васильева Артура) «Долгожданного нашего малыша назвали в честь сильного и благородного короля Артура – пишут родители. Растёт Артур любознательным и общительным. Очень любит своего братика, во всём ему помогает. Семья наша творческая, любим создавать всё своими руками. Эту любовь мы передаем своим детям. Хотим, чтобы наши дети выросли здоровыми, умными и трудолюбивыми. Для этого мы создаём все условия».
- (Семья Бадреева Эмиля) «Эмилечка у нас самый красивый, умный и добрый мальчишка на земле – пишет мама. Он воспитывается в большой, дружной семье. Хотя иногда и капризничает, но никогда и никого не оставит без внимания и ласки. Мы хотим, чтобы Эмилечка вырос воспитанным, целеустремлённым человеком».
- (Семья Чирковой Насти) «У нашей Настеньки тоже большая, дружная семья. Любит она заниматься лепкой, рисованием, как мама. Любит играть с детьми, собирает сложные пазлы, легко запоминает стихи и сказки. Она окружена любовью и лаской. Всё свободное время проводим с Настенькой. Очень хочется, чтобы она выросла здоровой и счастливой».
- (Семья Николаева Димы) «Стимул нашей жизни – наше солнышко Дима, которое светится и дарит нам радость и тепло. Маленьким был капризным, начал посещать детский сад, стал самостоятельным и любознательным. Он нежный и ласковый. Мы его очень любим».
- (Семья Абубакировой Карины) «С первых дней Карине очень нравилось ходить в садик. Особенно нравились музыкальные занятия. По утрам она тяжело встаёт, не хочет одеваться, но придя в садик сразу становиться весёлой и жизнерадостной. Она общительна, ко всем поручениям относится серьёзно и ответственно. В семье окружена вниманием и любовью».
- (Семья Тазетдиновой Аделины) «Семья наша переехала из Башкирии. Мы с детьми, Аделиночкой и Артуром часто выезжаем на природу, гуляем по парку, ездили в цирк, дельфинарии. Хотим, чтобы у детей остались только хорошие впечатления о детстве. Мы уважаем мнение и желание своих детей и всячески их поддерживаем».
Но семья бывает не только у людей, но и у животных, и у птиц. И сейчас для вас выступят большая и дружная семья цыплят.
танец «Цыплята» сл. муз. Л. Раздобариной.
“Детские деревенские” СД диск.(садятся на стульчики)
Вед.2. На праздник пришли наши мамы, папы и самые близкие нам люди. А может ещё кто – то спешит. Давайте позовём: «Гости, гости, мы вас ждём».
(Входит Карлсон.)
Карлсон:
Привет вам всем! А вот и я!
Должны по книжке знать меня.
Я Карлсончик, я — игрун,
И лучший в мире я болтун.
На день семьи я к вам спешил
И ничего не позабыл.
Взял варенья, взял печенья
Чтоб в доме вашем
Всегда было угощенье.
Взял с собой весёлый смех
Чтоб хорошее настроение было у всех.
И ребятишек я не позабыл
Принёс мячи я разные –
Жёлтые и красные
Поскорее их берите
Да с мячами попляшите.
Танец «Весёлый мяч» муз. М. Минкова. “Детские деревенские” СД диск.
(Дети садятся на стульчики.)
Вед.2. Карлсон отдохни и послушай, какие замечательные семьи есть в нашей группе.
- (Семья Гимбатовой Луизы)
«В весенний тёплый день, когда была капель,
Луиза появилась и всё переменилось.
Росла малышка в ласке, гуляла лишь в коляске
А время пролетело, немного повзрослела.
Теперь она «большая», малышка озорная.
Танцует и рисует, животных она любит.
И маме помогает, её не огорчает!
А мамочка ей дарит заботу, доброту,
Желанья воплощает и детскую мечту!» - (Семья Слюсаревой стелы) «Стеллочка- наше солнышко! Умненькая, славная, золотая девочка. С появлением доченьки в наш дом пришла радость, появилась надежда на новые светлые, счастливые времена. В темноте она – наш огонёк, в хмурый день – лучик солнца. Она наша надежда и опора».
- (Семья Шайхулловой Розалины) «Родилась доченька, как цветочек, и назвали её Розалина. Красоты неписаной, доброты немереной, ласки безграничной. С восходом встаёт, всем радость раздаёт».
- (Семья Ефимовой Риты) «Маргарита прекрасна, как сам цветок, лучиста, как искорка огня.
Рукавом поведёт – как лебёдушка плывёт,
А речь заговорит, словно реченька журчит.
Любит есть печенье и вкусное варенье.
С ребятами дружна, и с ней не скучно никогда». - (Семья Каримова Данила) “Кто же утром встав с постели, доброе утро скажет всем:
Папе, маме и Диане и конечно же бабаю,
Про абику не забудет, всех обнимет, поцелует,
Ну конечно же Данил, всем нам счастье подарил.
Он с машинками играет, любит петь и танцевать,
И картинки рисовать, когда в садик он идёт
Бабая за руку сам ведёт». - (Семья Ахмедовой Регины) «Наша семья знакома с Алсу Тимуровной и детским садом уже пятый год. Не думали мы, не гадали, опять в этот сад к Алсу Тимуровне мы попали.
Наша крошка здесь растёт не по дням, а по часам,
Умница, красавица,
Нам здесь очень нравиться.
Тут её лелеют, тут её жалеют,
Тут её благотворят,
Что за чудо говорят.
Ну, а лет через пять,
Может быть, придём опять». - «Просыпаемся спокойно, одеваемся всерьёз,
В садик мы идём все вместе, чтобы не было горьких слёз.
Неразлучные друзья, мы на целом мире.
Папа, мама, братья и я,
Очень дружная, спортивная семья! (семья Башкирова Владика)
Вед.2. А для этих семей и для Карлсона наши мальчики исполнят песню
«Моя семья» сл. и муз. Е. Гомоновой.
“Весёлые песенки для малышей круглый год”, Ярославль -2000.
Карлсон: Какие замечательные семьи на прзднике собрались. Я рад был познакомиться. Поиграли, порезвились и чуть-чуть повеселились. Нужно праздник продолжать, нужно будет выступать. Дружно за руки беритесь, и в кружочек становитесь. Вижу улыбаетесь, все вокруг стараетесь.
Танец “Все вокруг стараются”
сл. О. Высотская,муз. В.Викторов.
“Здравствуй лето”, Москва – 2002. (подвижные игры и развлечения)
(Карлсон прощается и уходит.)
Вед.2. Счастье, спокойствие, благополучие, мир в семье зависит всегда от хранительницы домашнего очага – от матери.
С мамой тепло, с мамой светло, с мамой уютно и легко. И следующую песню исполним для милых, родных, любимых мам и бабушек.
Индивидуальная песня «Я рисую солнышко»
Журнал «Музыкальная палитра» №1, С.-Петербург, 2004.
(Садятся.)
Вед. 1. Хөрмәтле кунакларыбыз! Татар халкы бик борынгыдан ук аш – суга оста булган, тәмле ашлар пешергән. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган. Безнең әниләребез дә бик тәмле ризыклар пешереп килгәннәр. Әйдәгез аларны чакырыйк.
(әниләр кулларына матур тәлинкәләргә салынган ризыкларны тотып, зал уртасына чыгып басалар)
Эмильның әнисе:
Мин КОШ ТЕЛЕ, тәмле ризык, бәйрәмгә килдем әле.
Туган тумачалар белән, бергәләп биик әле.
Алинаның әнисе:
Иң зурсын түгәрәген, БӘЛЕШ диеп йортәләр.
Татарлар мине табынга, аш ашагач кертәләр.
Диляраның әнисе:
Бәлеш пешә бәйрәм көне, көндә бәлеш пешмидер.
Ә ӨЧПОЧМАК татарларның, өстәленнән төшмидер.
Розалиның әнисе:
(Шәнге турында сөйли)
Тукта, тукта мактанмагыз, ит булмаса сез дә юк.
Майлап мине ашасагыз һәрберегез булыр тук.
Диманың әнисе:
Татар халык ашларының, иң җиңеле КЫСТЫБЫЙ.
Ул аш булса өстәлләрдә, табын тулы нигъмәт – сый.
Регинаның әбисе:
Һәр өстәлнең бизәге мин,
Исемем минем ЧӘК-ЧӘК.
Баллы да мин, татлы да мин,
Кабып карагыз чак-чак.
Мине туйга пешерәләр, дияләр өстәл күрке.
Бар бер энем, балсыз пешә,
Баурсак диләр түлке.
Вед.1.
Әллә ниләр кирәк түгел,
Вакыт юк, дип зарланмыйк.
Тиз-тиз генә җырлыйк та без,
Кунакларны чакырыйк.
Җыр “Кунаклар” С.Сабирова көе, Ш. Галеев сүз.
“Җырлыйк, уйныйк нәниләр”, Яр Чаллы – 1994.
Вед. 2. Дорогие наши мама, папы, бабушки, дедушки, гости! Сегодня вы были на празднике в большой, дружной семье, которая живёт в этом детском саду.
Здесь девчонки и мальчишки-
Озорники и шалунишки.
Очень сильные папы и заботливые мамы.
Хоть все мы совсем здесь разные —
Озорные и смешные, маленькие и большие,
Мамы, папы, дети, я – мы одна, одна семья!
Пусть семья несёт лишь счастье,
Ни капли грусти, ни одной слезы.
Душевного богатства и здоровья
Желаем всем мы от всей души!
Вед. 1.
Бәйрәмебез котлы булсын, елмаеп көлеп торсын,
Язгы кояш нурларыдай, зур эшләргә рухландырсын.
Сәламәтлек юлдашыгыз, тату матур тормышыгыз,
Күңел сөйгән хезмәтегез,барысы да мулдан булсын!
Хөрмәтле кунаклар! Сезнең һәрбарчагызга да зур рәхмәт әйтеп, бәйрәмебезне тәмамлыйбыз һәм әниләребез пешергән ризыклар белән чәй эчәргә чакырабыз.
(Балалар әти-әниләрен кулларыннан тотып, залдан чыгалар.)
Вед.2 Дорогие гости! На этом праздник не заканчивается. Приглашаем вас на чаепитие с вкусными семейными блюдами.
“Гаилә учагы”
(Әти-әниләр һәм 3 нче сыйныф укучылары белән
үткәрелгән гаилә бәйрәме)
“Гаилә учагы…”
(зал бәйрәмчә бизәлгән, музыка уйный)
1 алып баручы: Хөрмәтле әти-әниләребез!
2 алып баручы: Хөрмәтле кунакларыбыз!
Укытучы: Без бүген “Чын күңелдән” дигән гаилә бәйрәменә җыелдык.Һәркайсыгызга сәламәтлек, бәхет, гаилә учакларыгызны сүндермичә, муллыкта яшәвегезне телибез.
Укучылар:
1.Нигә бүген мәктәптә
Бик күңелле, бик ямьле
Чөнки бүген кунакка
Әти — әниләр килде.
2.Бер утыру үзе бер гомер дип
Бабайлар бит юкка әйтмәгән
Бер очрашып серләр бүлешү –
Бу гадәтләр әле бетмәгән.
3.Безнең гаиләләр җыелган
Ял итәр өчен бүген.
Сүзләремнең иң матурын
Әйтмичә мөмкин түгел.
4.Бәйрәмнәр күп болай да,
Ә шулай да, ә шулай да,
Иң шәп бәйрәм – балачак.
-Әйе,бәхетле гаилә, бәхетле балачак!
Күңелгә ятышлы бу сүзләр.
5.Җырлар җырлыйк, тыңлыйк , отыйк,
Җыр күңелне җылыта.
Әйдә җырлап яшик дуслар,
Җыр дуслыкны ныгыта.
(Концерт номеры)
1 а.б.: Гаилә ул – җылы учак. Учак янына гаиләдәге һәр кеше җыела.Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шул кадәр көчлерәк була.
2 а.б. Гаиләнең терәге ир – ат, әти кеше. Ә әни кеше үзенең бөтен булган күңел байлыгын. Матурлыгын үз баласына бирә.
Хөрмәтле дуслар, сәхнәгә бәйрәмдә катнашучы беренче гаиләне чакырабыз.
(Гаиләләр белән танышу. Балалар сөйли)
Укытучы: Хөрмәтле әтиләр! Хөрмәтле әниләр!
Тормышыгыз ямьле булсын!
Ямьле булсын, гөрләп торсын,
Эшләрегез уңып торсын,
Илебезне бизәп торсын,
Гаилә бәйрәме котлы булсын!
Укучылар:
1.Әти янында булганда
Бер нәрсәдән дә курыкмыйм мин.
Аның сүзе миңа закон,
әтиемне тыңлыйм мин.
2.Әти безнең терәгебез,
Әни безнең яклаучы.
Авырлыклар китермичә
Давыллардан саклаучы.
3.Яшәсен әти — әниләр
Сәламәт һәм шат булып,
Кызларының,улларының
Кадерлеләре булып.
4.Син әнием минем өчен
Бу дөньяда бер генә.
Елмайганда йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә.
5.Әтиләрне,әниләрне
Кадерлибез, зурлыйбыз,
Чын күңелдән һәммәгезне
Бәйрәм белән котлыйбыз!
6.Җырла дисәләр, җырлыйбыз.
Бер дә каршы килмиибез.
Карап торыгыз безне,
Җырлый – җырлый биибез.
(концерт номеры)
1 а.б. Гаилә — ул ил терәге! Гаилә — ул гомер чишмәсе!
Бу дөньяда ничек яшәсәгез дә,
Агым судай вакыт тиз үтә.
Уфтанмаслык булсын гомер юлыгыз,
Татулыкка җирдә ни җитә!
2 а.б.Ни генә булмасын, кеше шул гаилә кочагында ял итә, рухи көч һәм дәрман җыя, күңелен бушатып , җан җәрәхәтләрен дәвалый ала.
(уен: “Балага матур сүзләр әйтү”, әти һәм әни катнаша)
Укучылар:1.Рухың төшсә күңелеңә,
Канат куючы кирәк.
Уй – хисеңне карашыңнан,
Аңлап торучы кирәк.
2.Җаның назга сусаганда,
Назлап сөюче кирәк.
“Ашың бүген бигрәк тәмле
Пешкән”- диюче кирәк.
3.Киңәшерлек, гөрләшерлек
Синең кешең булсын ул.
Канатың канатка куеп,
Яшәр кешең булсын ул.
4.Бар яктан да килеп беткән,
Булыр фәрештә генә,
Бу тормышны аңлап яши,
Кем гафу итә белә.
(концерт номеры)
1а.б..Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак
Иң ягымлы кешеләр.
Иң сөйкемле, мәрхәмәтле
Алар безнең әниләр.
2а.б.Иң-иң әйбәт балаң булып
Яшәсәм ярар иде.
Әниемнең ышанычын
Акласам ярар иде.
Укучылар:
1.Иң кадерле,иң хөрмәтле
Булсын җирдә әниләр.
Әниләрне кадерләсәк.
Тыныч булыр ил-көннәр.
2.Ана куены кебек җылы, нурлы
Күк йөзендә кояш, йолдыз юк.
Ана сөюе кебек чиксез тирән
Җир йөзендә һичбер диңгез юк.
3.Ана күңеле мәңге күләгәсез
Ана күңеле мәңге бозланмый.
Кирәк икән, ул баласы өчен
Яшьлеген дә, саулыгын да
Гомерен дә хәтта кызганмый.
4..Коштай очып яныңа анаң килер
Кайда булсаң, кайда йөрсәң дә.
Ул юатыр,тыңлар, киңәш бирер,
Куркынычлы төшләр күрсәң дә.
Бергә: Рәхмәт сезгә, әниләр!
Укытучы:Кадерле әниләр, сезнең һәрберегезнең газиз балалары бар. Бала йоклатканда нинди бишек җырлары җырладыгыз икән? Безгә дә җырлап күрсәтегез.
Уен: “Бәби йоклату.”
А.б.: Хөрмәтле әтиләр! Сез хезмәт сөясез, сез өлкән дус, киңәшче, тәрбия бирүче һәм остаз буларак кадерле безгә сез.
Укучылар:
1.Кадерле әтиләребез!
Дөньядагы барлык яхшылыкны
Килә сезгә бүләк итәсе.
Бәйрәмнәрдә генә түгел, һәр вакытта
Килә сезне хөрмәт итәсе.
2.Сезгә булган олы хәрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә.
Саулык-сәламәтлек, ак бәхетләр
Юлдаш булсын сезгә мәңгегә.
3.Гомер юлларыгыз озын булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,
Авырлыклар мәңге килмәсен.
4.Бәхет кайда? Минем өчен
Ул бары янда гына.
Әтиле -әниле булу-
Зур бәхет була миңа.
5.Бәйрәмебез гөрләп барсын
Уен – көлке күп булсын.
Әйдәгез кызлар, биибез,
Әтиләр карап торсын.
(концерт номеры)
А.б. Ә хәзер әти — әниләргә сүз бирик. Минем кулымда ромашка таҗлары. Анда төрле биремнәр бар.
Әтиләргә:
1.Сезгә бүген 3яшь тулды. Әти-әниегез яңа уенчык машина бүләк итте. Әй,уйнадыгыз да соң инде! Безгә дә уйнап күрсәтегез әле.
2.Әни өйдә юк. Бишектәге бәби елапмы елый бит, һич туктамый. Әти кеше берәр җаен тап, зинһар өчен!
3.Сез – клоун. Зал сезне көтә. Рәхим итегез!
4.Сез хатыныгыз белән су аркылы күпердән чыгып барасыз. Көтмәгәндә хатыныгызның сумкасы кулыннан очкынып суга төште. Сез йөзә дә белмисез ди.
5.Сез арып-талып эштән кайттыгыз. Ләкин ашарга әзер түгел, ди … Нишләргә?…
Әниләргә:
1.Иртә белән балагызны балалар бакчасына озату күренешен күрсәтегез!
2.Кечкенә чакта өйрәнгән иң беренче җырыгызны яки шигырегезне нәкъ ул вакыттагача итеп җырлап яки сөйләп күрсәтегез!
3.Сез кунакка барырга чыктыгыз. Пычрак вакыт. Зур тизлектә үтеп баручы машина сезне баштанаяк коендырып китте. Сез нишләр идегез? (хәрәкәт белән күрсәтергә).
4.Елый-елый Әминәнең тубы суга төшкән … (хәрәкәт белән күрсәтергә)
5.Сез урамнан үтеп барасыз, сезне усал эт тешли, ди… (хәрәкәт белән күрсәтергә)
А.б.: Молодцы! Булдыргансыз! Ә хәзер бераз ял итеп алыгыз. Ә без әтиләребез-әниләребез турында язылган иншалар укырбыз. Игътибар белән тыңлагыз. Ул иншаларда кем үзен таныр?
(балалар иншалар укый, әти-әниләр танырга тиеш).
А.б. Хөрмәтле тамашачылар! Сезгә гаилә тормышына багышланган мәзәкләр, такмаклар, көлкеле хикәяләр сөйләргә хәзерләнеп килергә бирелгән иде. Сүзне сезгә бирәбез, рәхим итегез.
(чыгышлар)
1 а.б. Һәр гаилә үзе бер серле сандык. Әгәр без бүгенге кичәдә шул сандыкны ачып, андагы хәзинәне сезгә бераз гына күрсәтә алганбыз икән, максатыбызга ирешкән булабыз.
Укучылар:
1.Ата –ана хакы дигән
Кануннар яшәп калсын.
Гаиләләр беркайчан да
Кыйбласын югалтмасын.
2. Ата-анадан башка
Бар нәрсә дә табыла,
Һәр бала ата-анага
Изге итеп табына.
3. Биедек тә, җырладык та,
Шигырьләр дә сөйләдек.
Бәйрәм итеп уйнап алдык,
Матур көйләр көйләдек.
4. Бәйрәм киче бетеп килә.
Кунакларга әйтик шуны:
Сәламәтлек, бәхет телик,
Һич белмәгез борчуны.
5. Хушлашырга вакыт җитте,
Тәмамланды кичәбез.
Мондый бәйрәмнәр күп булыр
Сез бик теләп килсәгез.
2 а.б. Бүгенгенең гүзәл бер мизгеле
Күңелләрдә калсын уелып.
Соңгы кабат булмас, язган булса,
Гөрләшербез кабат җыелып!
(концерт номеры)
1
Гаилә бәйрәме
1
(Әниләргә багышланган җыр яңгырый)
1 алып баручы: Хәерле кич укучылар,укытучылар,хөрмәтле кунаклар!1998нче елдан
бирле ноябрьнең соңгы якшәмбесе аналар көне буларак үткәрелә. Илебезнең һәр
почмагында әлеге бәйрәм хөрмәт белән билгеләп үтелә. Бүген без дә сезнең белән әлеге
бәйрәм уңаеннан җыелдык.Кадерле әниләр,хөрмәтле әбиләр! Сезне үтеп киткән бәйрәм
белән ихлас күңелдән тәбрик итәргә рөхсәт итегез!
2 алып баручы: Ана кеше— гаиләдә иң изге,хөрмәтле кеше. Бүгенге бәйрәмебезне без
гаилә бәйрәме дип атыйк.Бәйрәмебез күңелле үтсен! Гаилә ул— җылы учак. Гаилә никадәр
нык икән, аннан җылылык та шулкадәр көчле була. Без бәйрәмебезнең түренә учак
җылысы бөркелеп торган гаиләләрне чакырдык. Залдагы кунакларыбыз да кичәдә актив
катнашырлар дип өметләнәбез.
1 алып баручы: Әгәр бүгенгә сезнең йөзләрегез балкый һәм кәефләрегез яхшыра икән,
иртәгә эшегез дә җиңелрәк барыр.Бу залда кабынган елмаю йортларыгызда да дәвам
итсен.
2 алып баручы: Безнең гаиләләр җыелган,
Ял итәр өчен бүген.
Сүзләремнең иң матурын.
Әйтмичә мөмкин түгел
1 алып баручы: Бәйрәмсез бик күңелсез бит,
Күңелсездер сезгә дә.
Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,
Кирәк һәммәбезгә дә.
2 алып баручы: Күңелләр шатлыклы булганга,
Без җыелдык бүген бу залга.
Дуслар,карагыз
Ничек без бергәләп күңел ачабыз.
1 алып баручы: Бәйрәмне кем китерә?
Чәчәкләр,гөлләр микән?
Бураннар,җилләр микән?
Әллә соң дуслар микән?
2 алып баручы: Хөрмәтле дуслар,без бүген 121 нче лицейда “ГАИЛӘ БӘЙРӘМЕ”
өчен әзерләнгән бәйгене башлыйбыз.
1 алып баручы: Сезне бүгенге бәйге–кичәдә исәп–хисап эшен алып барачак жюри
әгъзалары белән таныштырып үтәбез (жюри әгъзалары белән таныштырып чыгу)
2 алып баручы:Ә хәзер гаиләләр белән таныштырып китәбез:
—Билаловлар гаиләсе
2
—Гайнулловлар гаиләсе
—Галеевлар гаиләсе
—Исхаковлар гаиләсе
—Пузыревлар гаиләсе
—Хисмәтуллиннар гаиләсе
—Хуҗиәхмәтовлар гаиләсе
Рәхмәт ,менә безгә нинди күркәм һәм матур гаиләләр килгән икән.
1 алып баручы: Сез үз көчләрегезне 8 бәйгедә сынарсыз. Алар түбәндәгеләр:
1. Гаиләләр презентациясе конкурсы
2. “Уңган әни” конкурсы
3. “Зирәкләр һәм тапкырлар” конкурсы
4. “ Иң оста биюче” конкурсы
5. “ Оста пешекче” (әниләр өчен) һәм “Яңа ел белән иң оста котлаучы” конкурсы
(балалар өчен). (Бу вакытта әкрен генә музыка уйный).
6. “ Тормыш ваклыклары” конкурсы
7. “ Алга, алга”( Блиц турнир) конкурсы
8. Иҗади номер конкурсы
2А.Б. Хөрмәтле гаиләләр, бәйгенең беренче турын башлыйбыз!
I. Гаиләләр презентациясе.
Һәр гаилә үзенең гаиләсе белән таныштыра.Сез никадәр тулы, төгәл таныштырсагыз
шулкадәр балл куела.
II. “Уңган әни” конкурсы
1 алып баручы: Әниләргә берәр бәрәңге бирелә. Кабыгын өзмичә бәрәңгене әрчергә
кирәк. Кемнең кабыгы озынрак һәм нечкәрәк килеп чыга?
III. Зирәкләр һәм тапкырлар
2А.Б. Бәйгенең 3 нче туры “Зирәкләр һәм тапкырлар” дип атала.
Тапкырларга, зирәкләргә,
Бездә урын турдән.
Кайда?Нәрсә?Кайчан була?
Әйтсен шуны белгән.
Бәйгенең шарты: һәрбер гаиләгә берәр мәкаль һәм табышмак бирелә. Мәкальләрдә төшеп
калган сүзләрне куегыз,ә табышмакларның җавапларын табыгыз. Ул гаилә җавап бирә
алмаса икенче гаилә дәвам итәргә мөмкин.
1.Мәкальнең азагын әйт (кушымта №1)
1.Яктылык— кояш янында
Яхшылык … .
2.Өйнең яме … .
3.Егет кешегә … .
4.Агач җимеше белән … .
5.Иле барның … .
6.Дөрес сүзгә … .
3
7.Сөйли белсәң … .
2.Тапкырларга табышмак.
1)Беркемгә дә күренми,
Сөйләмәсәң беленми.
2)Күренүгә ишектә,
Ишеткәнен биш итә.
3)”Мә” дип әйтә белмәс ул,
Кышын кар да бирмәс ул.
4) Кулдан—кулга йөри ул,
Бөтен телдә сөйли ул,
Белмәгәне юк аның,
Көзгесе ул дөньяның.
5)Ялкауга баш имәс ул,
“Ашарга бир!”—димәс ул,
Булсаң әгәр түземле,
Туендырыр үзеңне.
6) Диңгезе бар — балыгы юк,
Каласы бар — халкы юк,
Урманы бар – агачы юк.
7) Син туктасаң – туктый,
Син барсаң — бара,
Ул нәрсә? – Уйлап кара.
(Музыкаль номер)
IY. Иң оста биюче
1 А.Б. Сезнең нинди зирәк, нинди тапкыр икәнлегегезне күрдек. Бәйрәм биюсез була
алмый ул. Бәйгенең 4 нче туры “ Иң оста биюче” дип атала. Хәзер биюгә осталыгыгызны
тикшереп карыйк әле.Һәрбер гаиләдән берәр кеше катнаша.
(төрле халыкларның бию көйләре яңгырый)
2А.Б. Әйдә, әйдә, катырак бас,
Бу кем бии, дисеннәр.
Баскан җирдә ут чыгара.
Безнең дуслар, дисеннәр.
1 А.Б. Имән микән бу сайгак?
Нарат микән бу сайгак?
Сикереп төшеп биегәндә
Чыдар микән бу сайгак.
Y. Оста пешекче һәм бәйрәм белән оста котлаучы
2А.Б. Ә хәзер бәйгенең бишенче туры” ОСТА ПЕШЕКЧЕ” конкурсында әниләрне
сынап карыйк.Алар үзләре пешереп килгән ризыкның пешерү тәртибе турында
сөйләрләр.Балалар бу вакытта тиздән булачак “Яңа ел” бәйрәме белән үзләренең әти—
әниләренә тәбрикләү сүзләрен язарлар.Рәхим итегез!
YI. Тормыш ваклыклары
1 А.Б. Бәйгенең 6 нчы туры “ Тормыш ваклыклары” дип атала.
4
Сезнең артислык сәләтләрен күздә тотып алынган бәйге.Һәрбер гаиләгә берәр педагогик
ситуация бирелә. Шул җавапны уйнап күрсәтергә.(кушымта №2)
Педагогик ситуацияләр.
1 А.Б.1.Өч көн балагызның мәктәптә укуларда булмавы ачыклана. Сез бу проблеманы
ничек чишәсез?
2А.Б.2.Бары тик яхшы билгеләргә генә укыган hәм мәктәп эшендә актив катнашкан
балагыз ни сәбәпледер түбән билгеләр ала башлады hәм мәктәпкә бару теләге сүрелде. Сез
бу проблеманы ничек чишәсез?
1 А.Б. 3.Атна ахырында балагызның көндәлеген ачу белән күзегезгә сыйныф
җитәкчесенең шелтәсе игътибарыгызны җәлеп итә. Сыйныф җитәкчесе кызыгызның яки
улыгызның тәртибеннән зарланып шалтырата. Сез бу проблеманы ничек чишәсез?
2 А.Б.4.Көннәрдән бер көнне танышыгыз сезгә улыгызның яки кызыгызның начар
гадәтләргә (тәмәке тарту) тартылуын сизеп сезгә хәбәр итә. Сез нинди сөйләшү үткәрер
идегез?
1 А.Б.5.Кич белән балагыз урамнан билгеләнгән сәгатьтә кайтмыйча, соңга калып кайтса,
нишләр идегез?
2 А.Б.6.Балагыз урамнан елап керде. Аны иптәшләре кыерсыткан икән.Бу очракта сез
нишләр идегез?
1 А.Б.7.Балагыз базарда сез сайлаган киемне алдыртмыйча,кыйммәтлесен сорый. Сез
нишләрсез?
(Музыкаль номер)
YII. Алга, алга
2 А.Б. Бәйгенең 7 нче туры “ Алга, алга” Блиц турнир.
.
Сезнең нинди зирәк, тапкыр икәнлелегезне дә күрдек, бию, артислык сәләтегезне дә
тикшердек.Ә хәзер төрле яклап белемләрегезне тикшереп карыйк әле.Хәзер һәр гаиләгә
сораулар бирелә.Сорауларга бер сүз белән, 1 минут эчендә тиз— тиз генә җавап
бирергә.(кушымта №4).
YIII. Иҗади номер
1 А.Б. Бәйгенең 8 нче туры Иҗади номер
дип атала.
Һәр гаилә үзе әзерләп килгән номерны күрсәтеп китә.
Җырсыз җирнең яме юк.
Җырсыз тормыш тәме юк
Җыр сулар һава кебек
Җыр яши— җыр мәңгелек!
2 А.Б. Хөрмәтле тамашачылар, дуслар!Хөрмәтле тату гаиләләр!Бүгенге бәйгенең
җиңүчеләрен билгеләр вакыт килеп җитте.Сүзне жюри әгъзаларына бирәбез.Рәхим итегез
(жюри бәйгегә йомгак ясый).
1 А.Б. Сезгә булган безнең хөрмәтебез,
Урын алсын йөрәк түрендә!
Шатлык, куаныч һәм зур бәхетләр,
Юлдаш булсын Сезгә гомергә!
5
2 А.Б. Гомер юлларыгыз озын булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен!
Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,
Авырлыклар мәңге килмәсен!
Бу дөньяда ничек яшәсәгез дә,
Агыйдел суыдай вакыт тиз үтә!
Уфтанмаслык булсын гомер юлыгыз,
Татулыкка җирдә ни җитә!
1 А.Б. Хөрмәтле кунаклар! Бәйрәмебез ахырына якынлашты.Без сезнең белән
саубуллашабыз.Сезгә тыныч, матур гаилә тормышы теләп калабыз!Бер баладан
сораганнар икән: “Сиңа 2 кул ни өчен кирәк?” дип. “Берсе әтиемә,берсе әниемә тотыныр
өчен” дип җавап биргән бала. Балага 2 кул белән тотынырга терәк булганда, дөнья
авырлыкларын җиңәргә күпкә җиңелрәк булачак. Гаиләләрегез бербөтен
булсын.Өйләрегез якты, җылы, табыннарыгыз мул булсын,кайгы—хәсрәт сезне урап
узсын. Балаларыгызны тигезлектә үстерегез.Сәламәт булыгыз,хөрмәтле әниләр!
2 А.Б. Йөзләрегездән беркайчан да елмаю китмәсен! Еллар имин, илләр тыныч булсын!
Күкләр гел аяз булсын.Һәрвакыт кояш балкып торсын!Әйдәгез, хәзер бергәләп “Һәрвакыт
булсын кояш!” җырын җырлап алыйк.
Бәйрәмебез шуның белән тәмам.Вакыт табып бәйрәмгә килүегез өчен бик зур рәхмәт! Ә
хәзер бәйрәм чәенә рәхим итегез!
Кушымта №1
Мәкальләр
1.Яктылык— кояш янында,
Яхшылык АНА янында.
2.Өйнең яме АНА белән.
3.Егет кешегә ҖИТМЕШ торле һөнәр дә аз.
4.Агач җимеше белән адәм ЭШЕ белән.
5.Иле барның ТЕЛЕ бар.
6.Дөрес сүзгә ҖАВАП юк.
7.Сөйли белсәң ТЫҢЛЫЙ да бел.
2.Тапкырларга табышмак.
1)Беркемгә дә күренми,
Сөйләмәсәң беленми.
2)Күренүгә ишектә,
Ишеткәнен биш итә.
3)”Мә” дип әйтә белмәс ул,
Кышын кар да бирмәс ул.
4) Кулдан—кулга йөри ул,
Бөтен телдә сөйли ул,
6
Белмәгәне юк аның,
Көзгесе ул дөньяның.
5)Ялкауга баш имәс ул,
“Ашарга бир!”—димәс ул,
Булсаң әгәр түземле,
Туендырыр үзеңне.
6) Диңгезе бар — балыгы юк,
Каласы бар — халкы юк,
Урманы бар – агачы юк.
7) Син туктасаң – туктый,
Син барсаң — бара,
Ул нәрсә? – Уйлап кара.
Кушымта №2
Педагогик ситуацияләр.
1.Өч көн балагызның мәктәптә укуларда булмавы ачыклана. Сез бу проблеманы ничек
чишәсез?
2.Бары тик яхшы билгеләргә генә укыган hәм мәктәп эшендә актив катнашкан балагыз ни
сәбәпледер түбән билгеләр ала башлады hәм мәктәпкә бару теләге сүрелде. Сез бу
проблеманы ничек чишәсез?
3.Атна ахырында балагызның көндәлеген ачу белән күзегезгә сыйныф җитәкчесенең
шелтәсе игътибарыгызны җәлеп итә. Сыйныф җитәкчесе кызыгызның яки улыгызның
тәртибеннән зарланып шалтырата. Сез бу проблеманы ничек чишәсез?
4.Көннәрдән бер көнне танышыгыз сезгә улыгызның яки кызыгызның начар гадәтләргә
(тәмәке тарту) тартылуын сизеп сезгә хәбәр итә. Сез нинди сөйләшү үткэрер идегез?
5.Кич белән балагыз урамнан билгеләнгән сәгатьтә кайтмыйча, соңга калып кайтса,
нишләр идегез?
6.Балагыз урамнан елап керде. Аны иптәшләре кыерсыткан икән.Бу очракта сез нишләр
идегез?
7.Балагыз базарда сез сайлаган киемне алдыртмыйча,кыйммәтлесен сорый. Сез
нишләрсез?
Кушымта №3
Алга,алга.Блиц турнир.(сораулар)
1.Татарстанның флагында нинди төсләр бар?
Татарстан дәүләт гербында төшерелгән җәнлек?(Ак барс)
Төрки халыкларда Яңа ел?(Нәүрүз)
Ул кыш көне ява?(Кар)
Бал яратучы хайван?(Аю)
Кышның соңгы ае?(Февраль)
Кофеның туган җире? (Бразилия)
2.Страус кошмы?(Кош)
“Шурале”әкиятенең авторы?(Г.Тукай)
Анда җиләк—җимеш,яшелчәләр үсә?(Бакча)
Кышкы баш киеме?(Бүрек)
7
Хоккей командасында ничә уенчы?(18)
Гыйнварда ничә көн?(31)
Чәйнең туган иле?(Кытай)
3.Без яшәгән республика?(Татарстан)
Татарстан флагының төсләре?(Яшел,ак,кызыл)
Татарстан гимнының авторы?(Р.Яхин)
Сөйләшү органы?(Тел)
Озын колаклы җәнлек?(Куян)
Шайба яки туп белән уйнала торган спорт уены?(Хоккей,футбол)
Урманда үсә эшләпәле?(Гөмбә)
4.Россиянең башкаласы?(Мәскәү)
Күннән чигеп эшләнгән татар милли аяк киеме?(Читек)
Тельняжка кигән ат?(Зебра)
Татарстанда балык исемен йортүче шәһәр?(Алабуга)
“Туган тел”шигыренең авторы?(Г.Тукай)
Койрыклы йолдыз?(Комета)
Салих Сәйдашев кем ул?(Композитор)
5.Татар егетенең милли баш киеме?(Түбәтәй)
Нәүрүз бәйрәме кайчан була?(21 мартта)
Алтын ачкычлы агач малай?(Буратино)
Кыш көне дә,җәй көне дә яшел төстә?(Чыршы)
Перчаткалар киеп сугыша торган спорт төре?(Бокс)
Ачы,сары җимеш?(Лимон)
Колумб ниниди материкны ачкан?(Америка)
6.Почтальон Печкин нинди транспорта йоргән?(Велосипед)
Кибеттә эшли?(Сатучы)
Әнинең әнисе?(Әби)
Шахматта төп фигура?(Король)
Язның беренче ае?(Март)
Нинди хайваннар күзләрен ачып йоклый?(Балыклар,еланнар)
“Шүрәле”әкиятенең авторы кем?(Г.Тукай)
7. КамАЗ машиналары чыгарыла торган шәһәр?(Яр Чаллы)
Дөньяда иң зур океан?(Тын океан)
Футбол командасанда ничә уенчы?(11)
Иң озын муенлы җәнлек?(Жираф)
Язның беренче ае?(Март)
Кайсы ике нота бакчада үсә?(Фа—соль)
Россия флагының төсләре?(Зәңгәр,ак,кызыл)
Сәхнә бизәлеше: “ Безнең гаилә” темасына язылган иншалар, рәсем-плакатлар, ата-ана турында халык мәкальләре.
Кичә башланыр алдыннан Фәкиһә килеп керә. Янган-пешкән, “уф” дип утыра.
Фәкиһә: Бу дөнья мәшәкатьләре тагын да ишәйде: хезмәт хакы түбән, әле анысын да вакытында ала алмыйсың. Ә шулай да түләүләр көннән-көн арта, ашау-эчү дә кыйммәтләнә. Ярый әле балаларыбыз укый торган Келәнче мәктәбе кебек күңелгә җылылык бирә торган урыннар бар. Ай саен диярлек төрле кичәләр үткәреп, кунакка чакырып торалар. әле бүген дә гаилә бәйрәменә чакырдылар. Иремне алып бара алсам ярый инде, тукта әле аны хәзерлим әле. Хәбибрахман! Хәбибрахман!
( Кулына газет тоткан, күзлек кигән Хәбибрахман килеп керә)
Х. Куркыттың бит, нигә шулай каты итеп кычкырасың. Телевизор ватылмагандыр бит.
Ф. Юк ла инде, гел сиңа шул газета да, телевизор гына булсын. Юньле әйберләр күрсәтеп, яхшы хәбәрләр язсалар, бер хәл иде. Безне бүген мәктәпкә чакыралар.
Х. Теге малай тагы “2” ле алганмы?
Ф. Юк ла.
Х. Иптәшләрен кыйнаганмыни?
Ф. Юк ла инде.
Х. Алайса үзен дөмбәсләгәннәрдер инде.
Ф. Китчәле, булмаганны!
Х. Укытучылары аны-моны әйтмәгәндер бит?
Ф. Юк-барны юрама, әтисе! Безнең улыбыз һәр яктан да үрнәк бит. Иптәшләре белән дә дус яши, укытучылары да гел мактап тора үзен. Мәктәпкә аяк басмаган булгач, бернәрсә дә белмисең шул син! Малаең турында матур сүзләр ишетәсең килсә. Мәктәпкә баргаларга кирәк. Безне бүген “Гаилә бәйрәме”нә чакыралар. Әйдә җыен!
Х. Ничә ел берүзең йөрдең, бүген дә әллә нәрсә булмас. Үзең генә бар да кайт. Юк, бармыйм. Бүген телевизордан хоккей да була.
Ф. Нинди бармаган ди. Гаилә бәйрәме әтиләрсез үтә димени? Өс-башыңны алыштыр. Мин хәзер чыгам.
Х. Белмим шул, ничек булыр икән? Минем үземнең дә бик барасым, бик күрәсем килә килүен. Яңа мәктәпне, диреторын да бик мактыйлар. Малайга да бик ошый анда. Яңа мәктәпнең ишегененең дә кайсы якка ачылганын да белмим бит әле. Шундый матур мәктәпне барып күрим микән соң? Малай да көтәдер . барыйк, булмаса. ( Көзгедән карый. Күзлеген сала, кычкырып җырлап җибәрә)
Траттатам, траттатам!
Бүген мәктәпкә барам.
Траттатам, траттатам!
Директорларын күрәм,
Укытучыларын күрәм.
Траттатам, траттатам!
Ф. Чү-чү, җаным! Бу нишләвең?
Х. (хатынын култыклый.) Киттек, әнисе, мәктәпкә-бәйрәмгә!
(Зилэ, Инзилэ –кунелле куренеш)
Исэнмесез диеп Суз башлыйм әле
Танышулар шулай башлана.
Исәнмесез диеп Суз башласам,
Бэхетем арта, кунел шатлана.
Яшэгез сез гел муллыкта.
Гел тыныч булсын галэм.
Соекле әти — әниләребезгә
Ялкынлы…
Балалар(бергэ).Кайнар сэлам!
УК: Хәерле кич кадерле, укучылар,укытучылар, әти-әниләр һәм килгән кунаклар!Барыбыз өчен дә бу кич хәерле булсын, безнең күңелебезгә шатлык, куанычлар гына алып килсен.
Кеше өчен гаиләдән дә кадерлерәк, гаиләдән дә әһәмиятлерәк нәрсә юк. Чөнки без гаиләдә аңлашу, күңел җылысын тоябыз. Гаиләдә безнең иң кадерле кешеләребез — әти-әниләребез бар.Бергә булганда гына без теләсә нинди кыенлыкларны җиңеп чыга алабыз. Әйдәгез әле, безнең өчен кадерле булган әти-әниләребезне хөрмәт итеп, аларга багышлап, бәйрәмебезне шигырь, җыр белән башлап җибәрик. Әйдәгез бергәләшеп уйныйк-көлик, җырлыйк-биик, бәйрәмебезне чын ял кичәсенә әйләндерик. Бәйрәмебез күңелле үтсен! Ә хәзер суз балаларга бирелә!
Ук:1. Мәктәп бүген гөрләп тора,
Шаулап тора күрегез
Без бит бәйрәмгә җыелдык
Әллә шуны белмисез?
2.Шатлыклар кунелебездэ,
Ал кояш кугебездэ.
Рәхәтләнеп бәйрәм итик-
Гаилэ бэйрэме бездэ.
3. Бу кичэбез горлэп утсен,
Истэ калсын гомергэ.
Бэйрэмнэрсез яшэп булмый
Жирнен якты йозендэ…
4.Кадерле әтиләребез,
Сөекле әниләребез
Бәйрәм белән котлый бүген
Сезне ул һәм кызларыгыз.
5.Иң кадерле кешеләребез сез
Әтием һәм әнием.
Сез булганга, без бәхетле
Тыныч, рәхәт яшибез
6.Гөлләр елмаеп баш ия:
Яшәгез кадерле әти-әниләр.
Сез булган урыннарда
Мәңгелек яз яме бар.
7.Авырсаң да янда торалар
Төне буе керфек какмый.
Үз саулыгын да кызганмый
Алар бит безне саклый.
8. Кая барсаң-шунда әткәй йөзе,
Кая барсам-әнкәй күңелдә
Алар гына шулай безнең өчен
Җанын биреп яши гомергә.
9.Әти-әни, сездән башка тагын
Кем бар шундый бала бәгырьле,
Кояш сыман, әнием якын булса,
Әтием дә шундый кадерле.
10Рәхмәт сезгә, әти-әниләр
Тыныч булсын иде күгебез
Озын-озак шулай бергә-бергә
Үтсен иде безнең гомеребез
11.Рэхмэт яусын әти-энилэргэ,
Аларгадыр бөтен авырлык.
Әти-әниләргә якты йолдызлардан,
Йә кояштан һәйкәл салырлык.
12.Күмәкләшеп без дә дуслар,
Җырлап алыйк, әйдәле.
Котлы булсын, гөрләп торсын
Бүген гаилә бәйрәме. (Җыр) “ Бәйрәм бүген”
Гаилә бәйрәмебез дәвам итә. Узган ел без 5 сыйныфта гына идек. Менә инде бер ел үтеп тә китте. Шушы бер ел эчендә без дуслашып, туганлашып өлгердек.Укытучылар, укучылар, ата-аналар бер гаилә булып яши башладык. Бүгенге гаилә бәйрәме безне тагын да дуслаштырыр, дип өметләнәбез.
Нәрсә соң ул гаилә? Гаилә ул- бергә яшәүче ир һәм хатын, балалар, якын туганнардан торган кешеләр төркеме. Гаилә ул- берлек, никахка нигезләнә, бергә яшәү, бер-береңә ярдәм итү, сөю,сөелү, нәсел дәвам итү.
Еш кына гаиләне учак белән тиңлиләр.Чөнки учак янында җылынырга җыелган кебек, гаиләдәге һәр кеше үз гаиләсенә сыена: шатлыгын бүлешә, кайгысын уртаклаша. Эйдэгез, сезнең белэн гаилдэге кунелле вакыйгаларны карыйк әле. Суз балаларга бирелә.
Куренеш Уральские пельмени
Гаиләнең терәге- ир-ат, әти кеше. Ә ана кеше үзенең бөтен булган күңел байлыгын, матурлыгын үз балаларына бирә. Ә түбәтәйле бабаларыбыз, ак яулыклы әбиләребез шул учакны сүндермичә саклап торалар. Шулай ук күрше-тирәләребез белән дә дус — тату яшибез. Курше хэллэренә күз салыйк эле.
Кунелле куренеш Ике курше
Авыл,бакча,читәннең икенче ягына чыгып үскән кабак тәгәрәп ята.
Алып баручы: Маһи белән Мәлихә,ике карчык, тату гына гомер кичерәләр иде. Узган җәйне аларның аралары бозылды. Бөтенләй юк нәрсәдән – бер баш кабактан. Үзләре ахирәт дус иделәр.
Беркөнне шулай Маһи әби кабакларын карарга бакчага чыкты. Кабаклар бик зур, чүлмәк кадәр булып үскәннәр. Бакчадан чыгып барганда караса, бер кабак үзе Мәлихәләр ягына чыгып үскән. Алай итте, болай итте Маһи әби , ләкин кабак барыбер теге якта. (Мәлихә керә)
АХЫРДАН
Алып баручы: Алар берсен-берсе кыстый –кыстый тәмләп чәй эчтеләр, дошманлыкка шулай чик куелды.
А.Б. Хөрмәтле гаиләләребез!
Сезгә булган хөрмәтебез, урын алсын йөрәк түрендә.
Шатлык һәм куаныч, зур бәхетләр
Юлдаш булсын сезгә гомергә.
Гомер юлларыгыз озын булсын
Тигез тормыш аны бизәсен.
Яшәү дәвере якты көннәр булсын,
Авырлыклар мәңге килмәсен!
Яшәсен әти-әниләр
Сәламәт һәм шат булып.
Кызларының һәм улларының
Кадерлеләре булып.
Хормэтле эти-энилэр! Кичке вакыт ул бик кунелле вакыт, гаилэнен ойдэ бергэ жыелган вакыты.Кемнэрдер кумэклэшеп, кинэшеп балалары белэн ойгэ бирелгэн эшлэрне башкаралар , кемнэр бергэлэп кызыклы кинолар, фильмнар карыйлар, кроссвордлар чишэлэр, күңелле китаплар укыйлар. Үзебезне өйдәге кебек хис итик әле. Эйдэгез эле ,бу бэйрэмебездэ табышмаклар чишеп алыйк..
Мин сезгә табышмак әйтәм , сез ңавабын эйтерсез
. Өнсез, җансыз – иң яхшы дус,
Теле юк – үзе аңлата ( китап)
Киттем дип китэ, кире килэ
(Ишек)
. Бер байлык бар – янмый,
Карак та урлый алмый,
Төшеп тә югалмый ( белем)
. Нәрсәне сатып алып булмый? ( гомер, акыл )
. Дөньяда ни кирәк, иң кирәктән ни кирәк? ( саулык, сәламәтлек)
. Үлчәүдә үлчәнми
Базарларда табылмый
Үзеңнеке булмаса,
Кешедән сатып алынмый.( бәхет)
Ә хәзер 2 өлеш уеннарга кучәбез
Уеннар. 1.Безнең гаиләдә әтиләр акча эшләп таба. Ә менә акчаны саный белә микән? Моның өчен минем сорауга җавап бирәбез һәм ялгышмыйча акча саныйбыз.
-
Сораулар: Балагыз ничәнче класста укый?
-
-Аңа ничә яшь?
-
-Туган көне кайчан?
-
-Технология фәненнән кем укыта
-
-Бүген ничәсе?
-
-Басмада чәчен тараган хатын-кызның исеме?
-
-Тубы суга төшкәч, кем елаган?
Ромашка таҗында сораулар:
— Гаиләгезнең иң бәхетле көне?
-
Гаиләдә савыт-саба шалтыраганда нишлисез?
-
Кечкенә чакта балагызны йоклаткан “ Бишек җыры” н искә төшерегез әле.
-
Сүзне Абдрахманова Гөлнарага бирәм,аның җырлавын тыңлыйсыбыз килә.
-
Бүгенге бәйрәм уңаеннан нинди әйтер теләкләрең бар?
-
Узең белән булган күнелле вакыйга турында сөйлә.
-
Иң истә калган көн.
-
Абдуллина Гөлфизәнең җырлавын тыңлыйсым килә
-
Матур итеп шигырь сөйләр идем
-
Эх, бер биисем килә.
Э хэзер «Уйлап тап уены» Энилэр бирелгэн жомлэлэрнен мэгънэсе буенча сузнен ни турында булуын эйтергэ тиешлэр.
1 нче бирем.
-Ул барлык кешедэ дэ бар.
-Бер караудан туа, озак еллар яши.
-Ул шатландыра да, коендерэ дэ, елата да, соендерэ дэ.
-Аннан башка яшэп булмый олыгайган коннэрдэ дэ.
-Венера Ганиева да шулай дип жырлый.( Жавап: ярату, мэхэббэт)
2 нче бирем.
-Ул бик кирэкле эйбер.
-Ике колагы, бер борыны бар
-Аны бигрэк тэ эбилэр, бабайлар ярата.
-Ана кумер салалар яки электрга тоташтыралар.
-ул- остэлнен бизэге.( Жавап: самавыр).
3 нче бирем.
-Аны барлык кеше ярата
-Ул бер дэ искерми, гел янара.
-Ул елата да, монландыра да, кунелне дэ кутэрэ.
-Арган чакта ял иттерэ
-Нэни балаларны йоклатканда кирэк.(Җыр)
Алып баручы.
Менэ нинди зирэк, тапкыр безнен әти-энилэр. Алар безнен горурлыгыбыз.
Музыкаль пауза Инзилэ –Алсу жыр
-
Балалар үсәләр, сөйләшә башлыйлар, аларның акыллы уйлары, киңәшләре барлыкка килә. Әти-әниләрнең дә телләре шомара. Рифмаларга карап шигырь язарга.
Шатлык – картлык
Малай – бабай
Скамья – семья
Берүзем – тәрәзәм
Балалар – баталар
Булышу – яклашу
Бакча – акча
Шатлык – картлык
әти – әни
Сәнәк – көч кирәк
Әйдәгез әле, үзебезнең иң бәхетле балачагыбызга кайтып килик әле.Бу уен өчен 2 әти кирәк
Сезгә бүген 3 яшь тулды. Әти-әниегез сезгә машина бүләк итте. Әй, уйнадыгыз да инде! Безгә дә уйнап күрсәтегез әле.
-Кечкенә вакыттагы иң беренче җырыгызны яки шигырегезне шул вакыттагыча сөйләп яки җырлап күрсәтегез әле.
-Мәктәп елларын да искә алыйк әле. Әз генә мин сезгә зачет-дәрес үткәреп алам.Әти-әниләр сезнең мәктәптәге язылмаган законнарны белү-белмәвегезне сынап карыйк әле.
— Кыңгырауны шалтыратканны түземсезлек белән көтеп утыручылар(балалар)
— урыны ишек төбеннән узмаган уку әсбабы (сумка)
— химик шикәр ( акбур)
— укытучы урындыгына кую өчен хезмәт иткән корал ( кнопка)
Зачетны уңышлы тапшырдыгыз.
Алдагы уеныбыз БАЛА ТӨРҮ
. Чираттагы бәйгебез “Әдәп төбе – матур гадәт” дип атала. Татар халкы — әдәпле, дөрес сүзле, пакъ халык. Ул элек-электән балаларны тәрбияләүгә зур игътибар биргән дидек. Мин төгәлләнеп бетмәгән текстлар укырмын, ә сез аларны халык педагогикасына таянып тәмамларга тиеш буласыз.
-
Сезнең улыгыз урамнан елап кергән. Сез хәлне аңларга теләп:
-
Улым, нәрсә булды?- дип сорыйсыз.
-
Шамил кыйнады.
Ә менә алга таба сүз сезгә, ни әйтерсез? (Тик торган агачка берәү дә килеп орынмый һ.б.)
-
Роза мәктәптән кайтты да, сиздермичә генә бүлмәгә үтте. Сумкасын бер почмакка куйды. Әбисе:
-
Кызым, ашарга чык,- дип табын янына чакырды.
Роза өстәл кырына чыгып утырды, әкрен генә ашый башлады.
-
Балам, бүген нинди билгеләр алдың?- дип сорады әбисе.
-
… (Роза эндәшмәде).
-
Әллә бер фәннән дә синнән сорамадылармы?
Роза елап җибәрде. Ул, тапкырлау таблицасын белмәү сәбәпле, “2” ле билгесе алганын әйтте.
Әби бу очракта нәрсә әйткән икән? (Тырышкан табар, ташка кадак кагар. Тырышлык кирәк, балам, тырыш та, өйрәнеп “2”леңне “5”кә төзәтеп кайт һ.б.)
3) 1 нче сыйныф укучысы Камилгэ әнисе фатир ачкычын бирде дә:
— Улым, мәктәптән кайткач, хәзер ишекне үзеңә ачып керергә туры киләчәк. Менә сиңа ачкыч,- диде.
Камил шундый зур үскән малай икәнен раслау өчен:
-
Бауны үзем тагам,- диде дә шкафтан бау төргәген алды, аны кисте, ачкычны бауга беркетте һәм муенына киеп карамакчы булды. Ләкин бау баш аркылы үтмәде. Бу хәлләрне күзәтеп торган әнисе нәрсә дияр?
-
…
(Җиде кат үлчә, бер кат кис,- дип юкка гына әйтмиләр шул.)
4) Наилә табын артында утыра. Әбисе пешергән пәрәмәчләр шундый тәмле, ул үзе дә сизмәстән, аякларын селкетеп, гәүдәсен тирбәтә-тирбәтә ашый башлады. Әбисе моны күреп алгач нәрсә әйтер?
— ….
(Кызым, нигә шайтаннар чакырып утырасың?)
5) Балагыз мәктәпкә дәрескә еш соңга кала, дәрестә йокымсырап утыра. Сез нишләр идегез?
( Һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Йокың туймаса, вакыт белән ятып йокларга кирәк.
Чиратагы уеныбызны тәкъдим итәм
Ә хәзер үзебезнең балаларыбызның зирәклеген дә сынап карыйк.Сорау — табышмаклар.
Балалар өчен табышмак
— Ул һәркемгә аерым бәйрәм, елга бер тапкыр гына килә.( туган көн)
— Үзе кечкенә, үзе елак, ул кем?( бәби)
— Ул һәркемгә бер генә, иң кадерле, иң ягымлы кешебез.( әни)
— Ул гаиләнең алтын баганасы( әти)
— Ул миңа балам, ди, Әти-әни аңа әти, дип эндәшә.Ул миңа кем?(Дәү әти)
Инде хәзер балалар сезне ял иттереп концерт номерлары башкарырлар.
УК: Уйныйк әле, җырлыйк әле,
Биик әле күп итеп.
Безнең бәйрәм кичәбезне
Сагынып сөйләрлек итеп. ( Бию башкарыла.)
Алдагы уеныбыз
Уенда катнашу өчен 6 кеше кирәк
(5 урындык куела
Йомгаклау. УК: Кадерле укучылар! Әти- әниләргә игътибарлы булыгыз, үрнәк тәртибегез, тырышып укуыгыз, кылган яхшы гамәлләрегез, ягымлы сүзләрегез белән аларны һәрвакыт шатландырып яшәгез.. Әти-әни алдында без мәңге бурычлы.
Балалар! Мин сезне әти-әниләрегез, укытучыларыгыз, туганнарыгыз горурланырлык шәхесләр булырсыз дип ышанып калам. “Үз ата-анасын зурлаган- кеше анасын хурламас” диелә халык мәкалендә. Шуның өчен аларга һәрвакыт итагатьле булыгыз, эштә һәм сүздә каршы килмәгез. Шул вакытта аларның күңеллре дә һәм үзегезнең күңелләрегез дә рәхәт табар, тормышыгыз гүзәл булыр.
Тәнегезгә көч кергәч, кулыгыздан килгән эшләрдә әти – әниләрегезгә ярдәм итегез.
( өзек “ Әниләр рухы” укыла Камилә укый)
Озын- озак, нәрсә озын?-
Озын-озын бәхет юлы.
Кайвакытта гомер буе.
Олы-олы — нәрсә олы?
Ата-ана хакы олы
Онытмасын иде кеше
Үлгәнчегә кадәр шуны.
Авыр, авыр, нәрсә авыр?
Бу каргышны алганнарны
Көтә Сак-Соклар язмышы.
Ерак-ерак , нәрсә ерак?
Үткәннәргә юллар ерак.
Әти — әни фатихасын
Калыйк вакытында сорап.
Хөрмәтле, әти-әниләр! Кичәбез ахырына якынлашты. Без гаилә- җылы учак дидек. Гаилә никадәр нык икән, аннан килгән җылылык та шул кадәр көчле була. Сезнең гаиләләрегездә дә гаилә учагы беркайчан да сүнмәсен. Балаларыгыз әтиләренең көчле кулларын, әниләрнең назлы күз карашларын тоеп, бәхетле бала булып үсәргә насыйп булсын.Барыбызны да гаилә бәхетеннән, саулык-сәламәтлектән, тыныч, имин тормыштан һәм өметтән аермасын, ходаем. Кадерле әти-әниләр бер –берегезгә терәк һәм кирәк булып, бер-берегезнең кадерләрен белеп яшәсәгез иде.
Киләчәктә дә уңышлар сезгә. Пар канатлар булып озак яшәгез. Бәйрәмебезне җыр белән тәмамлыйбыз( “Әткәй-әнкәй”)
1 өстәл – “Балалар – өйнең бизәге”
2 өстәл – “Балага иң куәтле кеше- ата”
3 өстәл – “Гаилә – бәхет ачкычы”
4 өстәл – “Тату гаиләгә кайгы керми”
5 өстәл – “Ир асылы эштә беленә”
6 өстәл – “Уңган хатын кар өстендә казан кайната”
7 өстәл – “Яхшы тәрбия – иң яхшы мирас”
11
Мы готовы сшить вам свадебное платье и платье Выполняем заказы и для других регионов. |
Сценарий татарской свадьбыМарсель БАКИРОВ Туйлар котлы булсын, нигез ныклы булсын!Яшьләр колагына киңәш сүзе
|
Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы
“ТР Биектау муниципаль районы Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе”
Гаилә бәйрәме
Язды: Сафиуллина Венера Рафаил кызы, “ТР Биектау муниципаль районы Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе”нең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
2013
Гаилә бәйрәме
1нче а.б.: Безнең гаиләләр җыелган
Ял итәр өчен бүген.
Сүзләремнең иң матурын
Әйтмичә мөмкин түгел.
2нче а.б.: Бәйрәмсез бик күңелсез шул,
Күңелсездер сезгә дә.
Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,
Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә
Кирәк һәммәбезгә дә.
1нче а.б.: Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, әтиләр, әниләр, балалар, апалар һәм абыйлар. Бүген без сезнең белән Гаилә бәйрәменә җыелдык. Гаилә — ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Гаилә тормыш нигезе. Ул нык, тату икән, димәк дәүләт тә, җәмгыять тә нык дигән сүз. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне саклап, рәнҗетмичә, хөрмәтләп яшәргә кирәк.
2нче а.б.: Бүгенге кичәбездәге якты теләкләребез тормышка ашсын, балалар сезгә карата рәхимле булсыннар иде. Әгәр дә бүген сезнең йөзләрегез балкый һәм кәефегез яхшыра икән, иртәгәге эшләрегез уңышлырак булыр.
Укытучы: Яраткан улларыгыз һәм кызларыгыз сезне бәйрәм белән котлап, җыр, шигырьләр, бүләк итәргә телиләр.
Рәхим итегез, балалар! (шигырьләр, иншалар)
1нче а.б.: Гаиләнең терәге- ир-ат, әти кеше. Безнең татар халкында борынгыдан әти кеше — гаилә башлыгы. Ни әйтсәң дә гаилә аның җилкәсендә тора. Әтиләр ил терәге , гаиләнең төп таянычы да. Безнең әтиләребез без тыныч яшәсен, матур уйнасын, тамакларыбыз тук булсын, илебез имин булсын өчен Ватаныбызны саклаганнар. Шуның өчен безгә якын кешеләребезне, әтиләрне 23 нче февраль — Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз!
Сезгә, әтиләр, ныклы сәламәтлек, балаларга үрнәк әти булуыгызны, кирәк вакытта файдалы киңәшләрегезне биреп, тормыш юлына аяк басканчыга кадәр таяныч булып яшәвегезне телибез!
2нче а.б.: Әни — ул һәркем өчен кадерле һәм изге зат. Тормышыбызга ямь бирүче, шәфкатьле, иң мәрхәмәтле газиз кешебез. Әни баласына тормыш бүләк итә, күкрәк сөте белән туендыра, сулышы белән җылыта, назы белән иркәли, гомере буе газиз баласы өчен борчыла. Балалары чын кеше булып үссә, чиксез горурлана. Баланың иң якын киңәшчесе дә, хәленә керүче дә, кайгысын һәм шатлыгын да үз йөрәге аша үткәрүче кеше — ана. Әни -җир йөзендәге иң якын, иң изге сүз. Әниләребез һәрвакыт шат, сәламәт, бәхетле булсыннар!
Сезнең хөрмәткә Шарафиева Гөлназ башкаруында җыр. “Рәхмәтлемен Ходаема”
1нче а.б.: Бу галәмдә хәтта кар бөртекләре дә бер-берсенә охшамаган. Кеше язмышлары турында сөйлисе дә юк. Һәркайсыбызның үз юлы, үз сукмагы бар. Тик шунысы уртак-җир йөзенә без барыбыз да яратырга, бәхетебезне табарга килгәнбез. Яратырга, яратылырга, оя корырга, очарга…”Мәхәббәт дигән очар кош бардыр, канатлары пардыр…”- борынгылар әнә шулай җырлаган.
2нче а.б.: Бүген бездә әнә шундый пар канатлы, бер-берсеннән башка яши алмаучы, бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да бергә уртаклашып яшәүче иң матур гаиләләр кунакта. Ә хәзер бу күркәм гаиләләр хөрмәтенә
Сабиров Рәнис һәм Хисамиев Илфар татар халык биюе башкара.
1нче а.б.: Яшәсен әти-әниләр
Сәламәт һәм шат булып.
Кызларының, улларының
Кадерлеләре булып!
2нче а.б.: Әйе, дөньяда иң кадерле кешеләребез- әти белән әни. Халкыбыз юкка гына “Ата-ана — алтын канат”, димәгән шул. “Җәннәт аналарның аяк астында,” – диелә хәдистә. Коръән буенча, хатын-кызның, ананың хакы олы. Аналар үпкәсе күп булса да, язгы кар суы кебек тиз эрер, диләр. Әниләребез белән беррәттән, безне тормыш сукмагына алып чыгучы, безгә җан өрүче газиз әтиләребез дә бар бит әле безнең. Каршы алыгыз,
Ихсанов Әлфис һәм Мостафин Рифат башкаруында җыр.
1нче а.б.: Рухың төшсә,
Күңеленә канат куючы кирәк.
Уй-хисеңне карашыңнан
Аңлап торучы кирәк.
Жаның назга сусаганда
Назлап сөюче кирәк,
«Ашың бүген бигрәк тәмле
Пешкән”-диюче кирәк.
2нче а.б.: Әти… Нинди матур, ягымлы сүз. Бу сүз көнгә ничәмә-ничә тапкыр нинди телләрдә генә яңгырамый! Әйе, дөрестән дә, әти – ул гаиләдә иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр кешебез. Гаиләдә бер- берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши. Алар – әти белән әни бит! Әти-әниләр гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре. Чөнки алар бала турында уйлап, борчылып яшиләр.Һәр ата-ана үз баласы турында минем балам игелекле, шәфкатьле булып, таянычым булыр дип өметләнә.
Сезнең игътибарыгызга скетч тәкъдим итәбез.
1нче а.б.: Киңәшерлек, гөрләшерлек
Синен кешен булсын ул.
Канатны канатка куеп,
Яшәр кешең булсын ул.
Бар яктан да килеп беткән
Булыр фәрештә генә
Бу тормышны аңлап яши.
Кем гафу итә белә.
2нче а.б.: Безнең әти-әниләр нинди шәфкатьле, мәрхәмәтле, ярдәмчел, гел матур, гүзәл сыйфатлар гына тәрбиялиләр алар бездә. Тәрбияне алар үзләренең шәхси хезмәтләре белән дә дәлилләп күрсәтәләр, чөнки әти белән әни – бала өчен беренче укытучы. Аларны үз эшләренә, әйткән сүзләренә, бурычларына мөнәсәбәте бала өчен үрнәк.
Хөрмәтле әти – әниләребез, сезне “Гаилә бәйрәме” белән котлап, татар эстрадасының атказанган җырчысы килде. Алкышлап каршы алыгыз, Ринат Рахматуллин.
1нче а.б.: Һәр гаиләнең үз традицияләре, үз бәйрәмнәре бар, аларны һәркем үзенчә үткәрә. Бәби туйлары, баланың беренче мәртәбә “әннә”, “әттә” дип эндәшүе, тәпи басып китүе, балалар бакчасына, мәктәпкә йөри башлавы һәр гаиләгә бетмәс – төкәнмәс бәхет китерә.
2нче а.б.: Туган көннәр билгеләп үтү дә матур бер традициягә әверелде. Гаиләнең ныклыгы, татулыгы бик күп нәрсәләргә бәйле. Бүгенге кичәбез дә шундый бер күркәм традицияләрнең берсенә әверелсен иде.
Ә хәзер Фатыйхова Алия һәм Ахметшина Рәмзинә башкаруында җыр.
1нче а.б.: Гаиләм — өметле иртә,
Гаиләм – сихри кичем.
Гаиләм – җилкәнле җилем,
Гаиләм – хыял хисем.
Гаиләм – гомер юлым ул,
Сиңа сузылган кулым.
2нче а.б.: Гаиләм – мал-мөлкәтем,
Гаиләм –моңлы җырым ул.
Мин гаиләмдә бәхетле,
Мин гаиләмдә хисле.
Мин гаиләмдә кадерле,
Гаиләм белән көчле!
Сезнең игътибарыгызга, Зайнуллина Диләрә, Мотыйгуллина Алинә һәм Шарафиева Гөлназ башкаруында бию.
1нче а.б.: Ата – ана мәхәббәте баланы киң күңелле, ягымлы, ачык йөзле итә. Шушы мәхәббәт җылысы балада намуслылык, йомшак күңеллелек тәрбияли. Баланың төп таянычы – аның әтисе белән әнисе! Исән чакта кадерләрен белик без аларның!
2нче а.б.: Бәйрәм көннәре гел дә кабатлана,
Ләкин кабатланмый үткәне.
Бәхет, шатлык һәм тазалык белән
Килеп торсын иде көткәне.
Гомер юлларыгыз озын булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомер юлы якты көннәр бирсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Сәламәтлек- ярты бәхет, диләр,
Сезне уңыш читләп үтмәсен.
Ак бәхетләр юлдаш булсын сезгә,
Көнегезне шатлык бизәсен.
Ахметшина Рәмзинә, Мотыйгуллина Алинә һәм Шарафиева Гөлназ башкаруында чунга-чанга биюе.
1нче а.б.: Әткәй, әткәй, синнән башка тагын
Кем бар шундый бала бәгырьле?
Кояш сыман әнкәй берәү булса,
Син дә безгә шулай кадерле.
2нче а.б.: Сезгә булган олы хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә.
Шатлык, куаныч, зур бәхетләр
Юлдаш булсын сезгә гомергә!
Хисамиев Илфар, Сабиров Рәнис, Гиззатуллин Илназ башкаруында җыр.
1нче а.б.: Хөрмәтле әти-әниләр, абый-апалар һәм килгән кунаклар! Бүген бәйрәмгә килүегез өчен зур рәхмәт сезгә! Киләчәктә безгә менә шулай тагын очрашырга язсын иде. Гел шулай якты йөзле, тәмле сүзле булып калыгыз. Балаларыгызны, оныкларыгызны сөендереп, исән-сау булып, тыныч, мул тормышта яшәгез.
2нче а.б.: Күңелле булды кичә,
Мичтә бәлешләр пешә.
Хәзер инде ял итик,
Бергәләп чәйләр эчик!
Уеннар:
1. Сораулар.
Тапкырлыкка сораулар.
— Нинди савыттан эчеп булмый? Буш савыттан
— Кайчан шылт иткән тавыш та ишетелми? Тып-тын вакытта
— Календарьда кайсы ай юк? Күктәге
— Нәрсәне урыныннан күчереп булмый? Җирне
— Кеше кайсы елны күбрәк ашый? Кәбисә елны (Чөнки бер көне артык)
— Нәрсәне сатып алып булмый? Узган гомерне.
— Юләр кайчан акыллы була? Тик торганда
— Кеше төш күрә: бер ягында юлбарыс, икенче ягында текә кыя, өченче ягында дәрья, дүртенче ягында кара урман. Ул моннан ничек котыла? Уянып
— Бала җиде яше тулу белән нишли? Сигезгә чыга
— Үзе шар. Ә беркем тәгәрәтә алмый. Җир шары
— Куян артына әйләнеп карый-карый чаба. Нигә? Чөнки артта күзе юк.
— Ат нигә улак янына килә? Улак аның янына килмәгәнгә.
— Сыер судан чыккач нишли? Коры җиргә баса.
2. Алъяпкыч бәйләп, шакмак ташу уены.
3. Дуслык җебе.( Кем озынрак җеп ялгый)
4. Открытка уены.
5. Шарлар җыю.(Кем кочагына күбрәк шарлар сыйдыра?)
6. “Оста укчы”.(Кәрзингә нарат күркәләрен ыргыту)
7. “Көнгерә.”( Туп белән сикерү)
8. Күз бәйләп, үз балаңны тану.
АНКЕТА.
1. Әтиеңнең туган көне, елы, туган җире.
2. Әтиең кайда эшли? Кем булып? Эшен яратамы?
3. Армиядә хезмәт иткәнме? Кайда? Кем булып?
4. Әтиең балачакта кем булырга хыялланган?
5. Аның балачакта яраткан ашамлыгы, конфеты?
6. Мәктәптә укыганда нинди фәннәрне яратмаган?
7. Ә нинди фәннәрне яратып укыган?
10. Өйдә син кем белән күбрәк аралашасың? Ни өчен?
11. Әтиең белән киңәшләшәсеңме?
12. Ул сиңа нинди киңәшләр бирә?
13. Ул сине нәрсәгә өйрәтә?
14. Буш вакытларында әтиеңнең яраткан шөгыле —
15. Әтиеңнең нинди сыйфатлары сиңа охшый?
16. Әтиең сиңа дәрес әзерләшергә булышамы?
17. Аның белән бергә китап, газеталар укыйсызмы, кроссворд, сканвордлар чишәсезме?
18. Әтиең синең дусларыңны беләме?
19. Әтиеңә эч серләреңне сөйлисеңме?
20. Әтиең белән әниең ничә ел бергә гомер кичерәләр?
21. Әтиең турында син нәрсәләр уйлыйсың?
22. Син әтиеңне яратасыңмы? Ни өчен?