Гармун турында сценарий

Рассказать о татарской культуре, о происхождении гармони, прививать любовь к татарской музыке.

19.12.2016

Играй, гармонь!

низамова миляуша Каимовна

учитель татарского языка и литературы

Рассказать о татарской культуре, о происхождении гармони, прививать любовь к татарской музыке.

Оценить




1123

Содержимое разработки

Казан шәһәре Яңа Савин районы

89 нчы урта мәктәп

Уйнагыз,гармуннар!

Укытучылар:

Низамова Миләүшә Касимовна

2016 нчы ел

Музыка. “Зәлидә”

1 ук. Борынгы заманнардан ук татар халкы моңлылыгы, уен коралларында оста уйнавы белән аерылып торган. Татар халкында киң таралган уен коралларының берсе – гармун. Бүгенге кичәдә сез гармунның тарихы, оста гармунчылар белән танышырсыз, гармун турында шигырьләр, җырлар ишетерсез.

Әссәләмәгаләйкүм” Башкара 5А класс укучылыры. (Лирик вальс)

2ук. Йөрәкләргә рәхәт була

Гармунда бер уйнасаң.

Телгәли ул йөрәкләрне

Уйный белеп уйнасаң.

1 ук. Нигә гармун чиртә икән

Күңелнең кылларына.

Кемнәр генә гашыйк түгел

Туган як моңнарына.

Бииләр итек – читекләр ” Җырлый 4А класс укучылары. (Зәлидә)

2 ук. Гармунның килеп чыгышына күз салыйк әле. Гармунда тавыш чыгару өчен юка металл пластинкалар кулланыла, күренке тарткан вакытта шулар аркылы һава йөри һәм аларны тибрәтә, шулай итеп тавыш барлыкка килә. “Шена” дип аталган борынгы кытай уен коралыда да шул принцип кулланылган. ХVIII гасырда, шушы принципка таянып кечкенә органнар ясый башлаганнар, ә XIX гасыр башында беренче ирен гармуны ясала. 1829 елда хәзерге гармунга охшаган беренче гармун уйлап табыла.

1 ук. Шул еллардан башлап бик күп кенә осталар гармунны үзгәртү, яхшырту юнәленшендә эшлиләр. Гармунны Вена шәһәрендә һәм Италиядә, соңрак Россиядә дә ясый башлыйлар. Бу эшнең беренче үзәге Тула шәһәре була. Гармуннарның берничә төре барлыкка килә: Тула, Саратов, Вараксик, татар гармннары, хромкалар.

Туган җирем- Татарстан” Башкара 1А, 2А, 2В класс укучылары. (Пьеса)

2ук. Әйдә дустым, уйна гармуныңны

Сөйләсен ул безнең хисләрне

Әйтсен тальян йөрәк газапларын,

Каршы алсын язгы кичләрне.

1 ук. Әйдә, дустым, тарт бер тальяныңны

Моңнар ашсын язгы күкләргә.

Безнең яшьлек дөртләп ут кабызсын

Утсызларга, тагын күпләргә.

2ук.Әйдә дустым, сыздыр гармуныңны,

Кушылыйк әле дәртле көйләргә.

Һәр көнебез, һәрбер мизгелебез

Истәлеккә калсын сөйләргә.

1 ук.Әйдә, дустым, уйна,уйна әйдә,

Җиз кыңгырау чыңы колакта.

Яшьлегебез итәлеге булып

Тальян моңы калсын йөрәктә.

Татар халык биюе. Башкара 4А, 4Б, 7А класс кызлары. (Асыльяр)

2 ук. Татар гармунының тарихы Михаил Вараксин дигән оста исеме белән бәйле. ХХ гасыр башында Вятка губернасыннан килгән бу кеше Казанда гармуннар ясый башлый. Вараксин гармуннарының даны тиз арада еракларга тарала.

1 ук. Таңнарда гармун уйнадың,

Тирә-як тынып калды.

Гармун моңына тирбәлеп,

Гөлләрдән чыклар тамды,

2ук. Гөлләрдән чыклар тамдылар,

Әйтерсең, күз яшьләре –

Ишетелеп китте сыман

Әнкәйнең эндәшкәне.

Минем нәни дусларым” Башкара 4Б класс укучылары. (Вальс)

1ук. 1934 елда гармуннар фабрикасы төзелә. Татарстанда гармун ясау эше 50-60 нчы елларда киң колач җәя. Талантлы яшь осталар барлыкка килә. Арчадан – Салих Вәлиев, Балтачтан Рамазан Әсгатьдинов, Казаннан Салих Шәйдуллин – шундыйлардан.

2 ук.Татарлар арасында тальян гармун киң таралган. 1860 нчы елларда ук этнографлар гармунны татар авылына хас музыка коралы дип язганнар. Аның көйләнеше татар көйләрен уйнарга бик җайлы.

1 ук. Тальян моңнары … Әби-бабайларыбызның яшьлек елларында иң кадерле әйберләре тальян гармуны булган. Тормышның бар матурлыгы һәм гүзәллеге нәкъ менә шул тальян моңнарында кебек. Тальян моңнары элеккедән килгән гореф-гадәтләр турында сөйләүче дә.

2 ук. Сөйлә әле, гармун, сөйлә, әле,

Сөйләсәң, син сөйли аласың

Көмеш телләреңә милләттемнең

Тарихын син язып барасың.

Син шаһит бит, сөйлә әле бүген,

Салып сөйлә озын көйләргә

Бик шат яшәгәнсең, диләр сине,

Элеккеге аулак өйләрдә.

Ай былбылым” Башкара альтта 1А класс укучысы Мөлеков Наил һәм

4В класс укучылары (Попурри)

1 ук. Әйтче, гармун, ярдәмгә кил миңа

Сөйләсәң син сөйли аласың,

Үткәннәрне бүгенгегә ялгап,

Киләчәккә алып барасы

2 ук. Уйна, гармун, моңлы тальян гармун,

Бер сызласын әле күңелләр

Бәлки шуңа күңелләр уяныр –

Без бит әле үле түгелләр.

1 ук. Уйна гармун, моңлы, тальян гармун,

Бер шатлансын әле күңелләр,

Рәнҗемәсен рухы беркемнең дә,

Җырлап үтсен әле, гомерләр!

Татар халык биюе. Башкара 8А классукучылары. (Бию көйләре)

2 ук. Бик популяр һәм халык өчен кадерле уен коралы — баян. Без баянны авыл мәҗлесләрендә, кич утыруларда, төрле үзешчән сәнгать концертларда, профессионль сәхнәдә, конкурсларда күрә алабыз. Баянның мондый популярлыгы аның “бабасы” – гармуннан киләдер күрәсең, чөнки баян, гармун кебек үк, халык уен коралы сафына кертелә.

1 ук.Безнең, татар халкыннан чыккнан һәм татар музыка культура үзешендә зур роль уйнаган баянчылар бар. Шулар арасында Фәйзулла Туишев, Рәис Сафиуллин, Ильяс Шәрипов, Рәгъде Халитов, Марс Макаров, Әхмәт Кәримов…

Кыр казлары” Дружинина Ксения 11 Б класс. (Каз канаты)

1 ук. Солдат биштәрендә дә ул

Уйнап яткандыр , бәлки

Ялга туктаган чакларда

Сөйләп баккандыр ,бәлки

2 ук. Безнең гармун моңлы да ул,

Безнең гармун җырлы да,

Сугышта да катнашкан ул,

Чапты да ул , урды да.

1 ук. Уйна ,бабам , гармуныңны,

Мин әзермен җырларга.

Килегез сез әти-әни ,

Безнең җырны тыңларга.

2 ук. Бабаем сугышта булган-

Гармуны да фонтовик,

Үткән-сүткән туктап тыңлый,

Бигрәк матур уйный дип.

Туган ил” Башкара 4Б класс укучылары. (Уракчы кыз)

1 ук. Гармунына кушыладыр

Орден-медаль чыңнары

Ни хикмәттер, бабай җырлый

Гел тынычлык җырларын

2 ук. -Нигә шулай?- дигән идем,

Бабай хәйләкәр көлә

-Сугыштан туйган,- ди,-гармун,

Шундый көй генә белә.

1 ук. Җыр- халыкның иң киң таралган, иң хөрмәтле иҗат җимеше.Татар халык җырларының моңын күңелең белән тоясың, милли уен, биюләрен күрсәң аерылам димә.Аның сихри көче дә шунда: ниндидер бер көч тальян гармун тавышы булыпүз артыннан ияртә, тальян моңы булыпкүңел кылларына кагыла.

Тала, тала” Миртаева Милана . 4 А класс (Туган як маршы)

2ук. Өздер әле, дәртле көйләреңне

Әй гармуным минем, гармуным!

Бер баетыйк әле җырга-моңга

Күңелләрне бераз “ярлы”ны

Ничә тапкыр уздык бу юллардан

Авыл урамнарын чыңлатып.

1 ук. Бабайларны кайчак сагышлатып,

Әбиләрне кайчак елатып,

Безнең башка килгән кайгылар да

Сине дә бит читләп узмады.

Кайгыларны тышка чыгармадык,

Җырлый гына идек без бары.

2 ук. Ничә егет күтәралмас моңны

Син берүзең йөрдең күтәреп.

Бер уйласаң, шуның өчен генә

Күрекледер әле бу тәнең.

Татар яшьләре биюе. Дружинина Ксения 11 Б класс. (Татар яшьләре биюе)

1 ук.Өздер әле яшьлек көйләренә,

Йөрәкләрне кызлар аңласын

Коелмаган алма, зәңгәр күктә

Сискәнмәгән йолдыз калмасын.

2 ук. Татарларда элек-электән гармунсыз авыл булмаган. Яшьләрнең аулак, өйләре, кичке уеннары берсе дә уен-җырсыз, гармунсыз үтмәгән. Сугыш вакытында да гармун тарта белүче гармун кадәр генә бәләкәй малай авылда иң кадерле зат булган. Аны әнисеннән ялынып сорап, кышкы кичләрдә, кадерләп, чанага утыртып алып китәләр, китереп куялар. Иң авыр да, иң караңгы көннәрдә халыкны гармуннан аера алмады.

Ромашкалар” Наҗарова Айзилә. 2 Б класс. (Кошлар кебек)

1ук.Миңа гармун, гармун җитми читтә,

Юлларыма ятар таң нуры,

Уртасында татар гармуны

Яңгырасын иде бер минутка

Европада “Арча”, “Сарман”нар

Түзмәс, торыр татар егетләре

Сугышларда башын салганнар.

2 ук.Ел саен башкалыбыз Казанда “Уйнагыз, гармуннар” бәйгесе үткәрелә. Анда илебезнең күп төбәкләреннән татар гармунчылары җыела.

Урамнарда гармун бәйрәмнәре,

Бәйрәмнәрдән ничек каласың?

Өзгәләнә гармуннары илнең

Уятырга адәм баласын

1 ук. Өзгәләнә гармуннары илнең…

Халык җаны, димәк, буш түгел,

Әйтер сүзен ул бит гомер буе

Гармуннарга, җырга кушты гел.

Солдатта булган, диләр” Башкара 6Б класс укучылары. (

2 ук. Буш булалмый бүген халык җаны,

Шуңа карап гамәл кылына;

Кемдер җирдә кылыч күтәргәндә,

Гармун ала татар кулын

1 ук. Гармун ала татар …

Җилкендерә

Эчләрендә җаны булганны,

Көйләр булып күтәрелә еллар…

Җиңеп кара шушы татарны!

(

2ук. Мәйданнарга гармуннары чыга

Ялганына каршы ятларның-

Кылычларың бер яктарак торсын,

Гармуннары барда татарның…

1 ук.Өзгәләнә гармуннары чорның,

Күңелдәген әйтеп, илдәген

Бәйрәм генә булыр иде җирдә,

Тыңласалар халык йөрәген.

2 ук. Күкеләр адәм балаларының яшәү елларын санап бетерә алмаган кебек, гармуннар да татар моңын уйнап бетерә алмаслардыр. Әйдә, яшәсен , гармун! Үткәннәрне хәтерләтеп, күңелләрне дәртләндереп сайрасын гармун!

Җырла, җырла , дип әйтәсез.” Башкара 8б класс кызлары. (Увертюра)

Сандугач, күгәрчен” (Попурри)

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/234534-igraj-garmon

Свидетельство участника экспертной комиссии

«Свидетельство участника экспертной комиссии»

Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!

Минзәлә шәһәре гимназиясе

Уйнагыз,гармуннар!

Е.Н.Хакимова, Минзәлә

гимназиясе укытучысы

2015 нчы ел

Алия. Борынгы заманнардан ук татар халкы моңлылыгы, уен коралларында оста уйнавы белән аерылып торган. Татар халкында киң таралган уен коралларының берсе — гармун. Бүгенге кичәдә сез гармунның тарихы, оста гармунчылар белән танышырсыз, гармун турында шигырьләр, җырлар ишетерсез.

Йөрәкләргә рәхәт була

Гармунда бер уйнасаң.

Телгәли ул йөрәкләрне

Уйный белеп уйнасаң.

Нигә гармун чиртә икән

Күңелнең кылларына.

Кемнәр генә гашыйк түгел

Туган як моңнарына.

Шамил. Гармунның килеп чыгышына күз салыйк әле. Гармунда тавыш чыгару өчен юка металл пластинкалар кулланыла, күренке тарткан вакытта шулар аркылы һава йөри һәм аларны тибрәтә, шулай итеп тавыш барлыкка килә. «Шена» дип аталган борынгы кытай уен коралыда да шул принцип кулланылган. ХVIII гасырда, шушы принципка таянып кечкенә органнар ясый башлаганнар, ә XIX гасыр башында беренче ирен гармуны ясала. 1829 елда хәзерге гармунга охшаган беренче гармун уйлап табыла.

Эльмира. Шул еллардан башлап бик күп кенә осталар гармунны үзгәртү, яхшырту юнәлншендә эшлиләр. Гармунны Вена шәһәрендә һәм Италиядә, соңрак Россиядә дә ясый башлыйлар. Бу эшнең беренче үзәге Тула шәһәре була. Гармуннарның берничә төре барлыкка килә: Тула, Саратов, Вараксик, татар гармннары, хромкалар.

Айгөл. Әйдә дустым, уйна гармуныңны

Сөйләсен ул безнең хисләрне

Әйтсен тальян йөрәк газапларын,

Каршы алсын язгы кичләрне.

Әйдә, дустым, тарт бер тальяныңны

Моңнар ашсын язгы күкләргә.

Безнең яшьлек дөртләп ут кабызсын

Утсызларга, тагын күпләргә.

Әйдә дустым, сыздыр гармуныңны,

Кушылыйк әле дәртле көйләргә.

Һәр көнебез, һәрбер мизгелебез

Истәлеккә калсын сөйләргә.

Әйдә, дустым, уйна,уйна әйдә,

Җиз кыңгырау чыңы колакта.

Яшьлегебез итәлеге булып

Тальян моңы калсын йөрәктә.

Вокаль ансамбль «Әнҗе бөртекләре» «Гармун сайлый егет» җыр ( көе Г. Гәрәева, сүз. М.Разов)

Алия. Татар гармунының тарихы Михаил Вараксин дигән оста исеме белән бәйле. ХХ гасыр башында Вятка губернасыннан килгән бу кеше Казанда гармуннар ясый башлый. Вараксин гармөннарының даны тиз арада еракларга тарала.

Таңнарда гармун уйнадың,

Тирә-як тынып калды.

Гармун моңына тирбәлеп,

Гөлләрдән чыклар тамды,

Гөлләрдән чыклар тамдылар,

Әйтерсең, күз яшьләре —

Ишетелеп китте сыман

Әнкәйнең эндәшкәне.

Айгөл. 1934 елда гармуннар фабрикасы төзелә. Татарстанда гармун ясау эше 50-60 нчы елларда киң колач җәя. Талантлы яшь осталар барлыкка килә. Арчадан — Салих Вәлиев, Балтачтан Рамазан Әсгатьдинов, Казаннан Салих Шәйдуллин — шундыйлардан.

Айгөл. Татарлар арасында тальян гармун киң таралган. 1860 нчы елларда ук этнографлар гармунны татар авылына хас музыка коралы дип язганнар. Аның көйләнеше татар көйләрен уйнарга бик җайлы.

Алия. Тальян моңнары … Әби-бабайларыбызның яшьлек елларында иң кадерле әйберләре тальян гармуны булган. Тормышның бар матурлыгы һәм гүзәллеге нәкъ менә шул тальян моңнарында кебек. Тальян моңнары элеккедән килгән гореф-гадәтләр турында сөйләүче дә.

1 нче сыйныф укучылары.

1 ук. Сөйлә әле, гармун, сөйлә, әле,

Сөйләсәң, син сөйли аласың

Көмеш телләреңә милләттемнең

Тарихын син язып барасың.

2 ук. Син шаһит бит, сөйлә әле бүген,

Салып сөйлә озын көйләргә

Бик шат яшәгәнсең, диләр сине,

Элеккеге аулак өйләрдә.

3 ук. Әйтче, гармун, ярдәмгә кил миңа

Сөйләсәң син сөйли аласың,

Үткәннәрне бүгенгегә ялгап,

Киләчәккә алып барасың.

4 ук. Уйна, гармун, моңлы тальян гармун,

Бер сызласын әле күңелләр

Бәлки шуңа күңелләр уяныр —

Без бит әле үле түгелләр.

5 ук. Уйна гармун, моңлы, тальян гармун,

Бер шатлансын әле күңелләр,

Рәнҗемәсен рухы беркемнең дә,

Җырлап үтсен әле, гомерләр!

Аулак өйләрдә, кичке уеннарда уйналган җырлы уеннарны карап китегез.

Вокаль ансамбль «Әнҗе бөртекләре» «Чума үрдәк — чума каз» (1-2кл)

Вокаль ансамбль «Әнҗе бөртекләре» «Зәңгәр чәчәк» (3-4 кл.)

Роберт. Бик популяр һәм халык өчен кадерле уен коралына әйләнгән баянга тукталыйк. Без баянны авыл мәҗлесләрендә, кич утыруларда, төрле үзешчән сәнгать концертларда, профессионль сәхнәдә, конкурсларда күрә алабыз. Баянның мондый популярлыгы аның «бабасы» — гармуннан киләдер күрәсең, чөнки баян, гармун кебек үк, халык уен коралы сафына кертелә.

Динар. Безнең, татар халкыннан чыккнан һәм татар музыка культура үзешендә зур роль уйнаган баянчылар бар. Шулар арасында Фәйзулла Туишев, Рәис Сафиуллин, Ильяс Шәрипов, Рәгъде Халитов, Марс Макаров һ.б.

Айгөл «Гармун алыйк әле дускаем» көе Р Гатауллин, сүз Г.Шакиров

Шамил.

Солдат биштәрендә дә ул

Уйнап яткандыр , бәлки

Ялга туктаган чакларда

Сөйләп баккандыр ,бәлки

Безнең гармун моңлы да ул,

Безнең гармун җырлы да,

Сугышта да катнашкан ул,

Чапты да ул , урды да.

Айдар. Уйна ,бабам , гармуныңны,

Мин әзермен җырларга.

Килегез сез әти-әни ,

Безнең җырны тыңларга.

Бабаем сугышта булган-

Гармуны да фонтовик,

Үткән-сүткән туктап тыңлый,

Бигрәк матур уйный дип.

Айнур Гармунына кушыладыр

Орден-медаль чыңнары

Ни хикмәттер, бабай җырлый

Гел тынычлык җырларын

-Нигә шулай?- дигән идем,

Бабай хәйләкәр көлә

-Сугыштан туйган,- ди,-гармун,

Шундый көй генә белә.

Вагыйзов Айдар һәм Айнурның бабасы Петров Аркадий бабайга сүз бирелә . (Сугыш вакытында гармун ничек ярдәм итүе турында сөйли, халык көйләренә тезмә уйный.)

Гүзәл. Җыр- халыкның иң киң таралган, иң хөрмәтле иҗат җимеше.Татар халык җырларының моңын күңелең белән тоясың, милли уен, биюләрен күрсәң аерылам димә.Аның сихри көче дә шунда: ниндидер бер көч тальян гармун тавышы булыпүз артыннан ияртә, тальян моңы булыпкүңел кылларына кагыла.

Вокаль ансамбль «Әнҗе бөртекләре» «Шома бас» халык, җырлы-бию (3 — 4 кл).

Шамил «И әргәнем, гармуным» җыр.

Вокаль ансамбль «Әнҗе бөртекләре» «Бииләр итек-читекләр» көе Л. Батыр — Булгари, сүз. Ш. Галиев җыр (1 — 2 кл).

Шамил. Өздер әле, дәртле көйләреңне

Әй гармуным минем, гармуным!

Бер баетыйк әле җырга-моңга

Күңелләрне бераз «ярлы»ны

Ничә тапкыр уздык бу юллардан

Авыл урамнарын чыңлатып.

Алия. Бабайларны кайчак сагышлатып,

Әбиләрне кайчак елатып,

Безнең башка килгән кайгыж

Сине дә бит читләп узмады.

Айгөл Кайгыларны тышка чыгармадык,

Җырлый гына идек без бары.

Ничә егет күтәралмас моңны

Син берүзең йөрдең күтәре.

Бер уйласаң, шуның өчен генә

Күрекледер әле бу тәнең.

Айгөл Өздер әле яшьлек көйләренә,

Йөрәкләрне кызлар аңласын

Коелмаган алма, зәңгәр күктә

Сискәнмәгән йолдыз калмасын.

Вокаль ансамбль «Әнҗе бөртекләре» «Кызык шул» көе Л. Батыр — Булгари, сүз. Д. Гарифуллина җыр. (1 -2 кл)

Эльмира. Татарларда элек-электән гармунсыз авыл булмаган. Яшьләрнең аулак, өйләре, кичке уеннары берсе дә уен-җырсыз, гармунсыз үтмәгән. Сугыш вакытында да гармун тарта белүче гармун кадәр генә бәләкәй малай авылда иң кадерле зат булган. Аны әнисеннән ялынып сорап, кышкы кичләрдә, кадерләп, чанага утыртып алып китәләр, китереп куялар. Иң авыр да, иң караңгы көннәрдә халыкны гармуннан аера алмады.

Айгөл. Миңа гармун, гармун җитми читтә,

Юлларыма ятар таң нуры,

Уртасында татар гармуны

Яңгырасын иде бер минутка

Европада «Арча», «Сарман»нар

Түзмәс, торыр татар егетләре

Сугышларда башын салганнар.

«Уен»хореографик ансамбле татар халык биюе «Әпипә»

Эльмира. Ел саен башкалыбыз Казанда «Уйнагыз, гармуннар» бәйгесе үткәрелә. Анда илебезнең күп төбәкләреннән татар гармунчылары җыела.

1 ук. Урамнарда гармун бәйрәмнәре,

Бәйрәмнәрдән ничек каласың?

Өзгәләнә гармуннары илнең

Уятырга адәм баласын.

2 ук. Өзгәләнә гармуннары илнең…

Халык җаны, димәк, буш түгел,

Әйтер сүзен ул бит гомер буе

Гармуннарга, җырга кушты гел.

3 ук. Буш булалмый бүген халык җаны,

Шуңа карап гамәл кылына;

Кемдер җирдә кылыч күтәргәндә,

Гармун ала татар кулына.

4 ук. Гармун ала татар …

Җилкендерә

Эчләрендә җаны булганны,

Көйләр булып күтәрелә еллар…

Җиңеп кара шушы татарны!

5 ук. Мәйданнарга гармуннары чыга

Ялганына каршы ятларның-

Кылычларың бер яктарак торсын,

Гармуннары барда татарның…

6 ук. Өзгәләнә гармуннары чорның,

Күңелдәген әйтеп, илдәген

Бәйрәм генә булыр иде җирдә,

Тыңласалар халык йөрәген.

— Күкеләр адәм балаларының яшәү елларын санап бетерә алмаган кебек, гармуннар да татар моңын уйнап бетерә алмаслардыр. Әйдә, яшәсен , гармун! Үткәннәрне хәтерләтеп, күңелләрне дәртләндереп сайрасын гармун!

 Моң  тулы  күрекләре

  Балалар  гармун  моңы  астында  залга  керәләр, ярымтүгәрәккә  басалар. Өч бала  алга чыга.

1 бала.  Бүген бездә шундый  бәйрәм,

Гармунга  дан  җырлыйбыз.

Әби-бабайлар  заманын,

Гармуннарны  барлыйбыз.

2 бала.  Йөрәкләргә  рәхәт  була

Гармунда  бер  уйнасаң.

Телгәли  ул  йөрәкләрне

Уйный  белеп  уйнасаң.

3 бала.  Нигә  гармун  чиртә  икән

Күңелнең  кылларына?

Без  дә  кушылып  җырлыйк  әле,

Шул  гармун  моңнарына.

Җыр: “Гармун  алыйк  әле,дускай”. Р.Гатауллин муз.,Г.Шакиров сүз.

Алып  баручы. Балалар, без бүген  сезнең  белән“Моң тулы күрекләре”  исемле  кичәгә  җыелдык. Бүгенге кичәбездә без халык  музыка  уен  коралы—гармунның  тарихы белән  танышырбыз, гармунга  кушылып  җырларбыз,биербез, уйнарбыз. Гармун  турында  шигырьләр  сөйләрбез, кызыклы  чыгышлар  күрербез. Шулай  итеп  бәйрәмебезне  башлыйбыз.

4 бала. Гармуннар була күп  төрле—

Аккардеон һәм  тальян.

Хромка  дигәне  дә бар,

Иң  танылганы –баян.

Һәрберсенең  үз  көе  бар,

Төзелеше  үзенчә.

Төймәләре ,бакалары

Барысының  төрлечә.

Гармунның  төп  вазифасы

Тартып-сузып  уйныйлар.

Эх, гармун  күрекләре,  дип

Юкка  бит  җырламыйлар.

Гармун  уйнаган  чагында

Көч  тә  кирәк,  белем  дә.

Эчтән тойсаң  һәр  авазны

Син  сизмәссең  үзең  дә

Гармун  сине  әсир  итә,

Ул  синең  күңелеңдә,

Ул  синең  йөрәгеңдә.  (Г.Гәрәева)

Җыр. “Уйна, гармун”.  И.Закиров муз., М. Разов  сүз.

Алып баручы. Халкыбызның  музыка  уен  коралы  гармун—иң  яшь  музыка уен  коралларының  берсе.  Аның  барлыкка  килгәненә  200ләп кенә  ел  әле. Гармунны  беренче  уйлап  табучы Берлин  шәһәре  остасы  немец Бушман  булган. Аннан  ул  Австриядә, Италиядә  таралган, ә узган  гасырның  30нчы  елларында  безнең  Россиядә  ясый  башлаганнар. Һәм  беренче  гармуннар  Тула  шәһәрендә  ясалган.  Безнең  осталар  яңа төрле гармуннар–  баян, һәм аккордеон  ясыйлар. Гармун  сүзенә  шәһәр  исемнәрен  кушып  халкыбыз  җырлар,шигырьләр  иҗат  иткән.  Менә  шуларның  берсе:     Эх, тульский  гармуны,   Чистайский  сәгате,

Сине  болай  тәнкыйтләвем  Ярату  галәмәте.                      Я, булмаса  Фатих  Кәрим  иҗатыннан бер  өзек  тыңлап китегез.

5 бала. (малай). Саратский  яшел  гармун

Көмеш  кыңгыраулары.

Шул  көмеш  кыңгырауларның

Кичке  яңгыраулары,

Әллә  нишләтә  күңелне

Үксеп  елыйсы  килә.

Елау  егет  зше мени,

Эх, бер  җырлыйсы  килә.

Татар  халык  җыры  “Герман көе”.

Алып баручы.Балалар, безнең  Казаныбызда  да бик  көчле  гармун  фабрикасы  бар  иде. Ул бигрәк тә 50-60 нчы  елларда  камил, шәп  гармуннар  эшләп  чыгара. Менә  шушындый  тальян гармуннар (гармуннарны  күрсәтеп сөйли), хромка, аккордеон, баяннар  ясаганнар  бу фабрикада.  Без  барыбыз  да музыка  шөгылендә  җырлата да, биетә дә,  уйната да  торган  баянны  сез  беләсез  инде. Әйдәгез,  шушы  баян  моңнарына  кушылып, халкыбызның  түгәрәк  уеннарын, биюләрен  кунакларга  күрсәтик  әле.

“Шома  бас”  җырлы-биюле  чыгыш. Түгәрәк  уртасына  кыз, малай  чыгалар.

Малай. Әби-бабайлар  яшь чакта

Шулай  күңел  ачканнар,
Гармун  уйнаган  көйләргә
Парлап-парлап  басканнар.

Кыз.       Түгәрәктә  биегәннәр
“Өчле” һәм  “Бишле”  бию.

Без  дә  берсен  биик әле,

Ягез, дуслар,  “Күрешле”.      (Г. Гәрәева)

Балалар  башкаруында  Татар халык уен биюе  “КҮРЕШЛЕ”.

Алып баручы. Балалар, Безнеә  татар халкында  атаклы  гармунчылыр,  баянчылар  бик  күп  булган. Аларның  исемнәрен  без  белергә  тиешле.  Менә  алар; (экранда  рәсемнәрен  күрсәтәләр)  Фәйзулла  Туишев, Гали  Җәмлиханов, Рокыя  Ибраһимова,  Мөхтәр  Әхмәдиев,  Марс  Макаров,  Рамил  Курамшин, Рөстәм  Вәлиев, Кирам  Сатиев.  Шунысы  сөендерә,  хәзер  яшьләр   арасында  да  талантлы,  оста  баянчылар  күп.  Телевизордан   татар  концертларын  караганда   игътибар  итегез  әле,   нинди  баянчылар

безнең   сәхнәләребездә   өздереп   баян  уйныйлар  икән?  Ә  безнең  Чаллы  шәһәребездә  танылган   гармунчы- баянчы  Флера  Хөрмәтованы   бөтен  дөнья  белә.  (  флера  Хөрмәтова  язмасында  бию  көе  яңгырый) .  Менә  шушы  күңелле,  дәртле  бию  көе  астында  мин  сезне   шәһәребезнең  иң  танылган  гармунчыларыннан  берсе  белән  таныштырам.  Ул- күп  балаларны  баян  серләренә  өйрәткән  укытучы,   гаҗәеп  оста  гармунчы-  Роберт  Сәйфиевич  Галиев.

Роберт  Галиев  чыгышы.

   6 бала.  Роберт  абый,  шәп  уйныйсыз,

Тагын  уйнагыз  әле.

Сезнең  кебек  уйнаучыны

Күргәнебез  юк  әле.

Роберт Сәйфиевич.  Бик  уйнар  идем  дә, гармуннарым  өйдә  калды  шул.

 Алып  баручы. Роберт  Сәйфиевич,  Хәзер  21 гасыр,  могҗизалар  гасыры  бит. Әнә  безнең  тылсымлы өорт бар.  Шунда  барып  шакып  карагыз  әле. ( Роберт С.   Шакып карый,  йортның  тәрәзәсе  ачыла)

Булат. Кем  бар анда? О-о,  Роберт Сәйфиевич  килгән(өйдән чыга). Исәнмесез,  Роберт  Сәйфиевич, мин  бит  сезне  беләм.(Кул бирешеп  күрешәләр). Ни  йомыш? Гармуннар  кирәкме? Хәзер… (Булат өйгә  кереп  китә һәм  тәрәзәдән бер  гармун  бирә)

                Роберт  Галиев  уйный.   Сораулар  бирергә  була.

Булат. (Өйдән  гармун  тотып  чыга).,Роберт  абый,   бигрәк  өздереп   уйныйсыз. Менә  монысында  да  уйнап  күрсәтегез  әле.

     Роберт  Сәйфиевич  башка  гармунда  уйный.

Булат.  Бармаклардан  моң  коела

Дигәннәре  шул  икән.

Роберт  абый,  рәхмәт  сезгә,

Әйтәбез  чын  күңелдән.

Безнең  Сезгә  бүләгебез,

Җыры  да  нинди  әле.

Әтием  бит гармунчы,дип,

Гүзәл  җырласын  әле.

Җыр: “Әтием-гармунчы”. М. Минһаҗев муз.  Ф. Сафин  сүз.

          Роберт Сәйфиевичка  Бакча  мөдире  рәхмәт  әйтә.

Алып баручы.Балалар,  кунакларны  да  катнаштырып  алыйк  әле  кичәбезгә. Аларга  минем  табышмакларым  бар.   Менә  шушы  тылсымлы  тартмада  алар. Музыкага  мин  әкрен  генә сезнең янда йөрим. Музыка  туктаганда  кем янында  калам,  шул  кунак  бер  табышмак  алып  укый.  Ә балалар   җавапларын  әйтерләр.  Билгеле  инде,  табышмаклар  гармуннар  турында.

                УЕН:Т А Б Ы Ш М А К Л А Р .

  1. Борынгы булсам  да  мине,

Онытып  бетермиләр.

Милли  гармуныбыз, диеп,

Сәхнәдән  төшермибез.  ( Тальян гармун)  Мөҗәһит.

  1. Бер телемдә-  ике  тавыш,

Кыңгыравым  чыңлатам.

Биетәм  дә, җырлатам да,

Кирәк  икән  елатам. (Саратский  гармун).Мөҗәһит.

3.Гармуннарның  патшасы  мин,

Телләрем йөздән  артык.

Яшьләр  кулында  йөримен,

Тиз  генә  килмәс  картлык.  (Баян) Мөҗәһит.

  1. Телләре күп булган  өчен,

Ике  рәткә  тезгәннәр.

Аның  белән  төрле  илләр,

Океаннар  гизгәннәр.  (Хромка)  Мөҗәһит.

  1. Бер ягымда   пианино,

Бе  ягымда  төймәләр.

Уйный  белеп  уйнаганнар

Мине  якын  күрәләр. (Аккордеон) Г. Гәрәева

7 бала. Безнең  төркем  малайлары

Хыялыйлар  белегез.

Гармун  тартып  уйнауларын

Сез  үзегез  күрегез.

8 бала.  Башта  бар  да  хыял  була,

Аннары  чынга  аша.

Баянын  да.  тальянын  да

Уйнарлар,  сөбханалла!

6 пар  башкаруында   гармуннар  белән  бию.

Алып  баручы. Хөрмәтле  кунаклар,  күрәсезме, безнең  балаларыбыз   җырларга, биергә  бик  яраталар. Ә шигырь  сөйләргә  дисәң,  алар  барысы  да  оста.  Бүген  безнең  шигырьләребез   гармун  турында.

                      “Гармун”  Җ. Дәрзаман.

Гармуным  олты  телле,

Тавышы  алты  төрле.

Бармаклар  бишәү  генә,

Юк  инде  нишләү  генә?

Уйнап  карыйм  көйләп  тә.

Җырлап,  шигырь  сөйләп  тә.

Җыр  да  чыга,  шигырь   дә,

Көй  генә  чыкмый  бер  дә.

Тик  боекмыйм  юкка  мин

Уйныйм,  һаман  туктамыйм,

-Ура!  Бу  бит  “Әпипә”-

Тырышкач, чыкты  бит, ә!

“Гармун  уйнаганда”  Э. Шәрифуллина.

Уйныйм, уйныйм                             Уйныйм, уйныйм

Матур  җырлар                                  Әтием  дә,

Агыла  да, агыла.                               Әнием  дә  кушылсын.

Көйләремдә  чишмә  моңы.          Өебезгә, Илебезгә

Кояш  нуры  чагыла.Моңлы, нурлы  җыр  тулсын!

“Шаян  көй”  Й. Шәрәпова.

Бер  көй  кереп качты  гармун       Бәлки, ул  көй  минем белән

Телләре  арасына.                                Качыш-качыш  уйныйдыр.

Ләкин  белмим кайсындадыр:       Бәлки  ул  көй  минем  белән

Агында,  карасында?                           Шаярырга  уйлыйдыр.

Бер  көй  кереп  качты  шунда-       Андый  шаян көй  дә  булгач,

Калмадыгызмы  күреп?                     Ул  бит  миңа   охшаган.

Табалсам  иде  шул  көйне                Миңа  охшаган  да  булгач,

Кайда  качканын  белеп.                    Табачакмын,  ышанам.

“Ни  бар  гармун  эчендә?”  Р. Миңнуллин.

Кагылсам  гармуныма,                        Гармунымның  эчендә

Гармунымның  моңына,                     Кош  дип,  уйлыйдыр  инде.

Кенәри  дә  кушыла                              Аннары мин  үзем  дә

Охшатадыр  тавышын                        Матур  уйныймдыр  инде,

Берәр  таныш  кошына.                      Матур  уйныймдыр  инде.

“Бүген  безнең  ял  көне”  Х. Халиков.

Бүген  безнең  ял  көне                         Үзе  мине  чакыра,

Өйдә  шундый  күңелле.                       –Әйдә,-дип  ашыктыра.

Әтием  гармун  тарта,                            – Бие, бие, бәбкәм, дип,

“Әпипәне”  уйната.                                  Әби  кул  чабып  тора.

Яңа  камзулын  киеп,                              Әби  кул  чабып  тора,

Бабаем  китә  биеп,                                  Гармун  да  кызыктыра,

Иңбашларын  сикертеп                         Кулны  куеп  бөергә,

Бии бик  кызык  итеп.                            Төшеп  киттем  биергә.

Тыпыр-тыпыр,  тыпыр-тыпыр,

Тыпырдатып   басабыз.

Бүген  безнең  ял  көнебез,

Бергә  күңел  ачабыз.

Алып  баручы. Менә  …. гаиләдә  ял  көннәрен  ничек  күңелле  үткәрәләр  икән. Без  дә  аптырап  тормыйбыз,  әти-әниләр  белән  такмаклар  җырлыйбыз.

ТАКМАКЛАР.Әти-әниләр  җырлый.

9 бала. Шәп  җырлады  әтиләр,

Сынатмады  әниләр.

Әйдәгез,  бергә  биибез,

Яңгырасын  матур  көйләр.

10 бала. Гармуннарның  күрекләре

Сырлы- сырлы  була  ул.

Рәхәтләнеп  бер  биесәң,

Күңелгә  ял  була  ул.

               Әти-әниләр  белән  күмәк  бию. Түгәрәктә  калалар.

Алып  баручы. Дуслар, без ышандык;  гармун- халкымның  гомерлек  юлдашы.  Шатлыкларда  сөенечне  белдерүче,  кайгыларда  хәсрәтне  таратучы.  “Моң  тулы  күрекләре” исемле  кичәбез  ахырына  якынлаша.  Гармун  сезнең  дә  юлдашыгыз  булсын, иң  кадерле  әйберегез  булып  өегезнең  түрендә  торсын.Ә  балаларыгыз  гармун  сораса, алып  бирегез  сез  алага  гармун. Гармун  бит-күңел  кошы.  Кем  белә,  киләчәктә  шушы  балалар  арасыннан  гармун  белән язмышларын  бәйләүчеләр  чыгар. Ә  хәзер  баян  моңнарына  кушылып, бергәләп  җырлап,  кичәбезне  тәмамлыйбыз.

             Татар  халык  җыры  “Күгәрчен  гөрлидер”.

Мәдәният

Гармун яңгырый – күңелдә бәйрәм!

Бу кичә – «Уйнагыз, гармуннар!» кичәсе генә түгел, ә буыннар бәйләнешен пропагандалаучы, халык традицияләрен яңартучы.

Гармун яңгырый – күңелдә бәйрәм!

Гомер-гомергә гармун кешенең юлдашы, сердәше булган. Тыныч тормышта да, яу кырында да халкыбыз аннан аерылмаган. Соңгы елларда гармун моңы, кызганычка каршы, тормышыбыздан югалып бара. Заманча җиһазларда теләсә нинди җыр да, көй дә уйнап була хәзер. Бәлки шуңа күрә дә көмеш телле гармун тавышын фольклор, мәдәни фестивальләрдә генә ишетергә мөмкин. Ә шулай да яши әле гармун! Милли уен коралларыбызда өздереп уйнаучы кешеләр бар әле. Чепья урта мәктәбендә узган яшь гармунчылар  фестиваленнән соң без шундый нәтиҗәгә килдек…

2021нче ел – президентыбыз тарафыннан Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгәч, мәктәптә бик күп төрле кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар уздыра башладык. Шундыйларның берсе, “Уйнагыз, гармуннар!” дип исемләнгән яшь гармунчылар фестивале күңелләрдә якты хатирә булып озак сакланыр әле.

Укучылар арасында гармун тартучы малайлар барлыгын белә идек. Ә менә болай зурлап, мәктәп күләмендә зур чара итеп уздырырга тәүге тапкыр алындык. Иң беренче эш итеп, сыйныфларда төрле уен коралларында уйнаучыларны барлап чыктык. Бәйрәмгә Чепья авылы мәдәният йортыннан махсус кунаклар да чакырылды.

Бәйрәм яшь башкаручыларның чыгышы белән башланып китте. Алар бу көнне дулкынланып көтте, чөнки сәхнәгә беренче тапкыр  чыгулары. 4 сыйныф укучысы Сабиров Кәрим, 7 сыйныфтан Зубарев Яков тыңлаучыларга үзләренең иң яраткан әсәрләрен тәкъдим иттеләр. Өлкәнрәк сыйныфларның тәҗрибәлерәк укучылары да дулкынланмыйча калмагандыр.

Удмурт, татар, мари көйләрен гармунда өздереп уйнаучы 9 сыйныф укучысы Григорьев Максим юкка гына: “Якыннан белгән кешеләрең каршында чыгыш ясау күпкә кыенрак икән,”- дип әйтмәгәндер. Юкса ул Балтач, хәтта Казан сәхнәләрендә уңышлы чыгыш ясаган укучыбыз. Улисьял авылыннан килеп укучы гармунчы егетләребез турында аерым әйтеп китәсе килә.

Абыйлы-энеле Кирилл (11 сыйныф) һәм Ярослав (6 сыйныф) Фёдоровлар, Руслан Максютов (8 сыйныф) дәртле мари көйләрен уйнаганда, түзмичә, сәхнәгә чыгып биючеләр дә булды. “Авылыбызда бүгенге көндә 19 гармунчы бар,” – дип шаккатырдылар алар безне. Гомумән, Улисьялда сәнгатьне яратучы кешеләр яши. Мәктәптә эшләп килүче мари фольклор ансамбле (җитәкчесе мари теле укытучысы Иванова А.А.) дә шуны раслый. Үзләре төрле уен коралларында да уйныйлар, җырлыйлар да, бииләр дә, гәрчә берсе дә махсус сәнгать мәктәбендә шөгыльләнми. Малайлардан гына торучы бу ансамбль әле шушы көннәрдә генә Казанда узган фестивальдә уңышлы чыгыш ясап кайттылар һәм бүләкләү тантанасына чакыру алдылар. Алга таба да уңышлар телибез аларга.

«Уйнагыз, гармуннар!» дип аталса да, бу чарада баян, гитара, хәтта синтезаторда чыгыш ясаучыларны да тыңларга мөмкин булды. Сәләхетдинова Диләрәнең (6 сыйныф) синтезаторда уйнавы, Тарасов Артёмның ( 4 сыйныф) гитарада үзе уйнап җырлавы бәйрәмгә ямь өстәде.

Иң соңынан сәхнәгә махсус чакырылган кунаклар – Чепья мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Михайлова Евгения һәм үзешчән гармунчы Ишморатова Нурҗиһан апалар күтәрелде. Гармунда профессиональ дәрәҗәдә уйнаулары белән алар яшь башкаручыларга чын осталык дәресе күрсәттеләр.

“Уйный башлаганда без дә нәкъ сезнең кебек идек. Чын гармунчы булу өчен зур тормыш мәктәбе узарга, тырыш һәм максатчан  булырга кирәк. Бервакытта да кулыгыздан гармуныгызны төшермәгез,”- дип, алар яшь башкаручыларга үзләренең киңәшләрен бирделәр.

Бәйрәм узды һәм аны чын күңел бәйрәме дип атарга була. Укучылар үзләре белән бер парта артында утырып белем алучы яшьтәшләренең талантына сокланып, укытучылар укучылары өчен чиксез горурлык хисләре кичереп, ә килгән кунаклар безгә лаеклы алмаш үсә дип сөенеп таралыштык…

Бу кичә – «Уйнагыз, гармуннар!» кичәсе генә түгел, ә буыннар бәйләнешен пропагандалаучы, халык традицияләрен яңартучы һәм саклап калучы, шуның белән бергә яшьләрне өлкән буын үрнәгендә тәрбияләүче, милләтебезнең, аның моңнарының бөеклеген аңлатучы тәрбия дәресе дә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Галерея

Гармун яңгырый – күңелдә бәйрәм!

Гармун яңгырый – күңелдә бәйрәм!

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги:

уйнагыз гармуннар

       Тема: Фатих  Кәрим. “Гармун турында.”

       Максат: Бөек шагыйрь Ф. Кәрим иҗаты белән таныштыру; укучыларның шигъри текстларны аңлап уку күнекмәләрен ныгыту; лирик шигырьгә  анализ ясап, әсәрнең темасын, автор теләген- идеясен табу; балаларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү.

      Җиһазлау: Ф. Кәрим портреты, компьютер, экран, слайдлар,  шагыйрь китапларыннан төзелгән күргәзмә, яңа сүзләр язылган сүзлекчә, 2-3 гармун.

     Материал: Р.Х.Ягъфәрова  4 нче сыйныф өчен Уку китабы  80-82 нче бит.

     Дәрес тибы: Яңа материалны өйрәнү дәресе.

     Метод: Эзләнүле, аңлатулы-күрсәтмәле.

                               Дәрес барышы

        I Дәресне оештыру.

         1.Исәнләшү, дежур укучының рапорты.

         2.Һәр дәрестә куллана торган кагыйдәләрне искә төшерик әле. Дәрестә

сезнең сөйләмәгез, җавапларыгыз нинди булырга тиеш? ( Дөрес, уйлап, эзлекле,    эчтәлекле,ачык). Мин сездән дөрес җаваплар, уйлап әйтелгән матур

фикерләр көтәм.  Дәрестә сезгә уңышлар   телим.

       II. Актуальләштерү.

         1.Н. Думавиның  “Җәйге айлы төн” шигыре сәнгатьле  итеп укыла.

                   2.Бу төшенчәләрне ничек аңлыйсыз? ( Рифма, строфа, эпитет). Укучылар җавабыннан соң тактага бу сүзләрнең кагыйдәләре куела.

            III.  Яңа материал өстендә эш.

            1.Укытучының кереш сүзе.

    Без сезнең белән бик күп язучыларыбызның тормыш юлы, иҗаты белән таныштык. Ә бүген әдәбиятыбызда җуелмас эз калдырган шагыйрьләребезнең берсе – Фатих Кәрим белән танышырбыз.

            2.Укучыларның игътибарын слайдларга юнәлтү һәм Фатих Кәрим булып сөйләүче укучыны тыңлау.

        Укучылар алдында хәрби киемнәр килгән югары сыйныф укучысы, Фатих Кәрим булып, аның биографиясен сөйли. Ә тактада аның тормыш мизгелләрен яктыртучы фоторәсемнәр, аның туган йорты, һ.б. күрсәтелә.

        “ Фатих” сөйли:

       — Мин, Кәримов Фатих Вәлиевич, 1909 нчы елда Башкортстан АССРның Бишбүләк районы Ает авылында дин хезмәткәре – мулла гаиләсендә туганмын. Балачактан сукыр булган әтиемнән калган гаилә членнары игенчелек белән шөгыльләнгән. 1918 нче елда 65 яшендә әтием авырып үлде. Мин әнием тәрбиясендә калдым һәм, 1922 нче елга кадәр алар белән бергә яшәп, авыл мәктәбенең ике классын тәмамладым. 1922 нче елда абыем Габдулла Кәримов кайтты. Ул мине Бәләкәй шәһәренә алып китте һәм педагогия  техникумының хәзерлек группасына укырга урнаштырды. Мин анда ике ел укыдым һәм 2 нче хәзерлек группасын тәмамладым, шунда ук 1923 нче елда пионерлар оешмасына кердем. Ә 1924 нче елда шул ук абыем Габдулла Кәримов мине Казанга чакырды. Мин аның янына Казанга килдем.

       Мине яшь чактан ук әдәбият кызыксындырды һәм 1925 нче елдан әдәбият белән шөгыльләнә башладым, ә 1927 нче елдан комсомолның татар өлкә матбугатында әдәби әсәрләрем чыга башлады. 1931 нче елның көзендә Кызыл Армиягә алындым…

       1941 нче елның 30 декабрендә мин Бөек Ватан сугышыны киттем…

      Төп хәрби эшем белән бергә, Бөек Ватан сугышы темасына актив әдәби иҗат эшемне дәвам иттем, үземнең барлык сәләтем белән совет сугышчыларының бу бөек дөньякүләм тарихи көрәшендәге каһарманлыкларын гәүдәләндерергә тырыштым. Туган илгә, туган халкыма булган ялкынлы мәхәббәтем миңа бөтмәс-төкәнмәс көч бирде,аны үстерде, иҗатыма бөркет канатлары чыгарды. Әмма миңа иҗатымны дәвам итәргә насыйп булмады.Сугыш бетәргә санаулы көннәр калгач,1945 нче елның 19 нчы февралендә 36 яшемдә мин сугыш кырында үлеп калдым.

                   Кала дөнья ,кала бар матурлык,

                             Ак чәчәкләр кала болында.

                   Чәчәкләргә төренеп, эзем кала,

                   Җырым кала үткән юлымда…

3.Укытучы дәвам итә.

      Әйе ,укучылар, әгәр Фатих Кәрим исән булса, гыйнвар аенда аңа 103 яшь тулган булыр иде. Фатих Кәрим — әдәбиятыбызда үлемсез әсәрләр иҗат иткән шагыйрьләребезнең берсе. Кайчан гына, кем генә татар поэзиясенең  казанышлары турында сөйләмәсен, Һади Такташ исеме белән рәттән ул һәрвакыт ике якты исемне – Муса Җәлил һәм Фатих Кәрим исемен әйтер.

                 Үлем турында уйлама,

                  Илең турында уйла;

                 Илең турында уйласаң –

                  Гомерең озын була,-

дигән канатлы сүзләрне Фатих Кәрим язды. Бу олы хакыйкатьне ул үзенең бөтен гомер юлы, бөтен иҗаты белән расланды. Үзе турында шагыйрь бик хаклы рәвештә:

                 Гамьсез гомер өчен тумадым мин,

                 Ялкынланып яшәү- теләгем,

                 Шаулы шигъри хисләр диңгезенең

                 Дулкынчысы минем йөрәгем,- дип белдерде.

Укучылар, Ф.Кәримнең сез яратып укый торган “Гармунчы Аю белән җырчы Маймыл” шигыре белән таныш. Бүген аның тагын бер шигыре белән танышырбыз, ул “Гармун турында” дип атала.

                4. Шигырь белән танышу.

  1. Балалар шигырьне “гөжләп” укыйлар.Аңлашылмаган сүзләрне билгеләп баралар.
  2. Сүзләрнең мәгънәсен аңлату. (Слайд ачыла, сүзлекчәләргә күчереп языла)

Тальян гармун- телләр рәте бер генә булган гармун.

Мещан- тар карашлы, үзе турында гына кайгыртып яшәүче кеше.

5.Физминутка

        6. Әсәргә анализ ясау.

             Тын гына гармун тавышы ишетелә. Музыка астында укытучы шигырьне укый.

  • Бу нинди шигырь? (Лирик)
  • Лирик әсәрдә төп герой кем? (шагыйрь ,автор үзе)

Балалар шигырьне өлешләргә бүлеп укыйлар һәм өлешләргә исем кушалар.

1нче өлеш өстендә  эш.

—   Шагыйрь нинди булырга тиеш? Ул нәрсәне тоеп яши?Шагыйрьлек нәрсәне аңлата? (Шагыйрь табигатьнең матурлыгын күрә белергә, хис -кичерешне тоя белергә һәм үзенең шигырендә чагылдыра белергә тиеш).

 — Шигырь нәрсә турында? Әйтегез әле, ни өчен тальян гармунга багышланган? Шул юлларны табып укып күрсәтегез .                  

                                Гармун безгә

                                Күп җырлады,

                                Аз җырладык аның турында,

                                 Тукай мәрхүм оныткандыр.

                                  Һади Такташ әйтә:

                                   —  Ерунда.

 — Укучылар, Габулла Тукай иҗатында ,аның әсәрләрендә гармун турында язылганнары юк. Шулай ук Һади Такташ та язмаган. Ул күбрәк кызлар,яшьлек, мәхәббәт турында яза.

  Шигырьнең 2 нче өлешенә анализ.

-Икенче бүлектә сүз нәрсә турында?(Шагыйрь бу бүлектә халык тормышын, табигатьне, сандугачны гармун белән бәйләп сурәтли. Илдә ярлылык хөкем сөрә. Әтәч, сандугач, баш астына салган чабата,өстәге бишмәт авыл тормышын,аның фәкыйрлеген сурәтләүче дәлилләр). Сандугач ничек сайрый? (Укучылар җавабы) Аңлатмасы җәя эчендә бирелгән.  

                   (Ил чәчәкле чакта

                   Матур сайрый

                   Бик тиз сыза менә

                   Кар булгач.)

   Әйе, тормыш матур булса, шатланып сайрар иде, ә бу шигырьдә ярлылыктан калтыранып, бизгәк тоткан кешене хәтерләтеп сайрый.

     3 нче өлешкә анализ.

       — Гармунның гадилеген шагыйрь нинди музыка коралы белән чагыштыра?

       — Гармун үзе нинди зур хисне аңлату өчен чагыштыру итеп файдаланыла?

   ( Өченче бүлек гармунның гадилеген ача. Ул мещан, ягъни тар карашлы түгел. Скрипка кебек назланмый да.Тальян гармун булганда, гайбәтләргә урын калмый.Ул кайгыда да, шатлыкта да, салкында да, ямьле язларда да уйный.

  Шагыйрь  ватанын, туганнарын, табигатьне шушы тальян гармун кебек якын күрә.)  (Укучылар белән чагыштыруларны табу)    

            — Нәрсә соң ул чагыштыру? (Слайд ачыла).

Бер күренешне яки предметны икенчесенә охшатып, янәшә куеп сурәтләүне чагыштыру дип йөртәләр. Тиңләү өчен гадәттә үтә таныш, ачык билгеле әйбер алына.Бу шигырьдә автор гармунны кеше, мещан, скрипка, сандугач белән чагыштыра.

    7. Шигырьне укучыларның сәнгатьле укулары.

     IV. Ныгыту.

    — Укучылар , без бүген кайсы шагыйрь иҗаты белән таныштык?Аның нинди әсәренә анализ ясадык? Ул сезгә ошадымы? Бу шигырь аша автор ни әйтергә теләгән?

    — Балалар, Фатих Кәрим йөзләгән шигырьләр, поэмалар,балладалар, повесть, хикәяләр авторы гына түгел, ул әле ватаныбызның  тугрылыклы солдаты, безнең бүгенге тыныч тормышыбыз өчен гомерен дә кызганмаган патриоты. Без аларны онытырга тиеш түгел. Тынычлыкның кадерен белеп яшик.

     V.  Өй эше

      Бөек Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан “Җиңү көннәре безнең хәтердә” дигән темага иҗади эш. Теләгән кеше шигырь чыгарырга, кечкенә күләмле инша язырга мөмкин.

Татарстан Республикасы  Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман гомуми белем бирү мәктәбе

Фатих Кәримнең “Гармун турында” шигыре буенча 4 нче сыйныфта үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе

                                         Язды: Әбрар Сәгыйди          

                                             исемендәге Кошман гомуми        

                                             белем бирү мәктәбенең I нче

                                    категорияле башлангыч                    

                                      сыйныф укытучысы Хәмидуллина    

                                    Мәдинә Сәлимхан кызы

2010 нчы ел

Татар халык уеннары
Чума үрдәк, чума каз.

Уйнаучылар кара- каршы ике рәт булып тезеләләр, парлашып кулга — кул тотыналар. Рәт башында бер ялгыз уенчы басып тора. Балалар барысы бергә җырлыйлар:
Чума үрдәк, чума каз,
Тирән күлне ярата ул, ярата.
Әлфия үзенә иптәш эзли,
Белмим, кемне ярата шул, ярата.
Илназны ул ярата шул, ярата.

Уйнаучылар, җыр ритмына туры китереп, хәрәкәтләнеп торалар. Ялгыз бала (Әлфия), рәт арасыннан узып, үзенә бер иптәш сайлый ҺӘМ аны (Илназны) җитәкләп ахырга барып баса. Үз парыннан аерылган уйнаучы рәт башына китә.
Уен шулай дәвам итә.

Кунаклар.

Балалар, кулга — кул тотынышып, түгәрәкләнеп басалар. Уртага бер бала чыга. Кырыйдагы балалар түгәрәк буенча әйләнеп җырлыйлар:

Ямьле бәйрәм көн килде,
Чакырдык без кунаклар;
Кунакларны сыйларга,
Салдык майлы коймаклар.
Чыж — пыж итеп коймаклар
Җәелде, әй, җәелде.
Менә тагын кечкенә
Булып калды, җыелды.
Җыелды, әй, җыелды.
Аннан ары кабарды,
Кабарды, әй, кабарды.
Шиңде, юп — юка калды.
Пеште инде коймаклар,
Сыйландылар кунаклар,
Сыйландылар кунаклар.
Тордылар, баш иделәр,
Таралдылар, әй, шатлар,
Бииләр, ай — яй, шатлар.

Түбәтәй.

Балалр түгәрәкләнеп басалар. Түбәндәге җырны җырлый-җырлый, түбәтәйне бар-берсенә бирәләр:
Түбәтәеңне кигәнсең,
Бик ераклардан килгәнсең,
Төскә матурлыгың белән
Шаккатырыйм, дигәнсең.

Кушымта: Түп – түп-түбәтәй,
Түбәтәең укалы.
Чиккән матур түбәтәең
Менә кемдә тукталды.

Җыр ахырында түбәтәй кемдә калса, шуңа җәза бирелә (бии, җырлый, әтәч булып кычкыра н. б.). Уен шулай дәвам итә.

Зәңгәр чәчәк.

Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәк ясыйлар. Бер бала, чигүле кечкенә мендәр тотып, уртага чыгып баса. Балалар түгәрәк буенча җырлап әйләнәләр:
Юл читендә зәңгәр чәчәк
Якты нурлар тарата.
Безнең кызлар һәм малайлар
Зәңгәр чәчәк ярата.

Тукап биеп торалар, ә уртадагы бала, мендәр тотып, түгәрәк буенча биеп йори:
Якын дуслар арасыннан
Берсен сайлап ал әле.
Тезләреңә ипле булыр —
Мендәреңне сал әле.

Мендәр тоткан бала мендәрен бер бала алдына куя ҺӘМ, тезләнеп, аңа кулын бирә. Ул бала аның тирәли әйләнә, башкалар кул чабып торалар.

Утыр, утыр, Мәликә.

Балалар түгәрәккә басалар. Берәү, күзен бәйләп, түгәрәк уртасына утыра. Балалар, кулга-кул тотыгнышып, түгәрәктә җырлап әйләнәләр:

Утыр, утыр, Мәликә, алмагачның төбенә,
Кем утырган каршыңа, әйтеп бирче тиз генә.

Берәү аның янына килп утыра. Уртадагы бала аны капшап танып исемен әйтергә тиеш. Әгәр белмәсә, аңа җәза бирелә. Уен шул рәвешчә дәвам итә.

Ак калач.

Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәккә басалар. Берсе уртага чыгып баса. Түгәрәктәге балалар, җырлый-җырлый, калачның ничек пешүен, җәелү-кысылулуарын кул хәрәкәтләре белән күрсәтәләр:

Булатның туган көненә
Без пешердек ак калач;
Менә шулай ул биек,
Менә шулай тәбәнәк,
Менә шуның киңлеге,
Менә шуның тарлыгы.
Ак калач, ак калач,
Теләгәнеңне сайлап кач!

Бала үз урынына берәүне сайлап чыгара да түгәрәктәгеләргә кушыла. Уен-җыр шулай дәвам итә.

Түбәтәйле.

Уртада 5-6 урындык тора, урындыкларга түбәтәйләр куела. Балалар урындыклар тирәли басалар ҺӘМ, көй башлануга, җиңелчә йөгерә башлыйлар. Көй туктауга, түбәтәйләрен кияләр, шул арада урындыкларга утырып өлгерергә тиешләр. Кем урынсыз кала, шул уеннан чыга. Икенче мәртәбә уйнаганда. Уртада өч урындык кала, уйнаучылар саны артыграк була. Соңга таба бер урындык калдыралар. Шулай итеп, иң игътибарлы, җитез бала билгеләнә.

Агыйдел.

Балалар, парлашып, бер бер артлы басалар. Бер бала парсыз кала, ул алга чыга. Кушымтаны җыр таганда, бачачар кулларын бер-берсенә тотынган килеш өскә күтәрәләр (күпер ясыйлар). Шул вакытта парсыз бала күпер аркылы чыга ҺӘМ үзенә ошаган баланы сайлый. Уен дәвам итә.
Агыйделнең суларында
Ак чиләгем күмелде.
Әйдә, дустым, безнең якка,
Безнең яклар күңелле.
Кушымта:
Зәңгәр чәчәк жыя-җыя,
Зэңгэрләттем кулымны.
Бергә-бергә уйныйк әле,
Бир дускаем, кулыңны.

Әйт, күгәрчен.

Балалар түгәрәккә басалар. Ике бала уртага чыгып баса. Алар уенны алып баручылар ҺӘМ җыр башлаучылар булалар. Балалар салмак көйгә түгәрәк буйлап җырлап әйләнеп йөриләр. Җыр эчтәлегендә нәрсә турында сүз барса, шул хәрәкәтне бергәләп башкаралар:

Әйт, күгәрчен, син генә,
Яшь кызлар ничек йөри?
Ул шулай да, ул болай,
Яшь кызлар йөри шулай.
Балалар яулык очларын тотып йөриләр.
Әйт, күгәрчен, син генә,
Куяннар ничек йөри?
Ул болай да, ул шулай,
Куяннар шулай йөри.
Куян кебек сикереп йөриләр.
Әйт, күгәрчен, син генә,
Үрдәкләр ничек йөри?
Ул болай да, ул шулай,
Үрдәкләр шулай йөри.
як-якка янтаеп, алпан-тилпән йөриләр.

Миңлебай.
Балалар түгәрәк уртасына бер бала сайлап чыгаралар. Үзләре кулга-кул тотынышып, түгәрәк байлап жырлап йөриләр:
Без йөрибез әйләнеп,
Син уртада, Миңлебай,
Син нишләсәң, ни кылансаң,
Без кыланырбыз шулай.
Кырыйдагы бачачар туктап калалар, уртадагы бала, җырлый-җырлый, нинди дә булса, хәрәкәт күрсәтә:
Бер болай, бер болай,
Иә, кылыныгыз шулай.
Балалар аның җырын, ул ясаган хәрәкәтләрне кабатлыйлар:
Бер болай, бер болай,
Моны эшләү бик уңай.
Уртадагы бала түгәрәктән берәүне уртага чыгара да, бергә әйләнеп, үзе аның урынына баса.
Уртага кыз бала чыгарылса,түбәндәгечә әйтәләр:
Без йөрибез әйләнеп,
Син уртада, матуркай.
Син нишләсәң, ни кылансаң,
Без кыланырбыз шулай.
Уен шулай дәвам итә.

Яулык алыш.
Бу уен күбесенчә кыз балалар тарафыннан уйнала. Кызлар бер урынга түгәрәкчәнеп басалар ҺӘМ бер кеше яулык җыючы итеп сайлап куялар. Ул уртага чыгып баса да:
Талым, талым, талчыбык,
Уртасында бал чыбык,
Ал яулык, гөл яулык,
Бир син миңа бер яулык, —
дип, такмаклый-такмаклый, барлык кызлардан да яулык җыеп чыга. Җыеп бетергәч, яулык хуҗаларына берәм-берәм җәза бирелә. Җәзадан соң уен тагын яңадан башлана.

Кәрия-Зәкәрия.
Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәкләнеп басалар. Уртага бер бала чыга. Түгәрәктәгеләр бер якка хәрәркәт итеп җырлыйлар. Җырларда уртадагы баланың укуда, хезмәттә, җыр-биюдә булган сәләте, уңганлыгы мактала:
Бу бик яхшы биюче,
Бу бик яхшы биюче,
Аның биюе матур,
Аннан үрнәк алыгыз.
Җырдан соң түгәрәктәгеләр туктап калалар, кул чабып, такмак әйтәләр:
Кәрия-Зәкәрия, коммая
, Кәрия-Зәкәрия, коммая,
Кәри комма, Зәкәр комма,
Зәкәрия коммая
Бу вакытта уртадагы бала бер иптәшен алып әйләнеп тора. Әйләнеп туктагач, чакырган иптәшен калдырып, түгәрәккә баса. Тагын җыр башлана:
Бу бик яхшы җырлаучы,
Бу бик яхшы җырлаучы.
Аның җырлавы матур,
Аннан үрнәк алыгыз.
Шулай йөзүче, укучы, буяучы һ.б. дип төрлечә әйтеп, җырлап-биепуенны дәвам итәләр.

Яшерәм яулык.
Балалар түгәрәк ясап басалар. Кулларын артка куялар. Санамыш ярдәмендә яулык салучы билгеләнә. Аның кулында кулъяулык. Ул, түгәрәктән чыгып, шушы сүзләрне җырлап йөри:
Кулъяулыгым яшел, яшел,
Яшел чирәм астында.
Сиздермичә ташлап китәм
Бер иптәшем артына.
Сүзләрне әйткәндә, бер баланың уч төбенә кулъяулыкны калдырып китә. үзе түгәрәк эченә кереп баса. Кулъяулыклы бала, тиз генә артка чыгып, сүзләрне әйтә-әйтә, уенны дәвам итәргә тиеш. Әгәр ул тоткарланып торса яки кулъяулык салганны сизмәсә, аңа җәза бирелә.

Куянкай.
Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәккә басалар. Түгәрәк уртасына кереп, бер бала чүгәли Ул — «куян «. Куян, бер кулын иягенә куеп, моңаеп утыра. Түгәрәктәгеләр җырлый-җырлый әйләнәләр:
Ак куянга ни булган,
Әллә инде авырган?
Иптәшен дә табалмый,
Урыныннан да торалмый,
Куян, куян, син сикер,
Иптәшең табып китер!
Куян биленә таянып сикерә башлый. Аннан бер иптәшен уртага алып әгаәнәләр дә, чакырылган бала куян булып кала. Уен шулай дәвам итә.

Болында.
Балалар кулга-кул тотынышып, түгәрәкләнеп баесалар. Бер бала (Халидә) уртада кала. Түгәрәктәгеләр, әйләнә буенча бер якка хәрәкәт итеп, җыр җырлыйлар:
Чәчәкләр үскән болында
Җырлыйбыз әйлән-бәйлән
Халидә, Халидә,
Әйләнәсең кем белән?
Халидә бер иптәшен уртага ала (Әминә). Җыр тагын кабатлана:
Әминә, Әминә,
Әйләнәсен кем белән?
Шул рәвешчә уртага 5-6 бала җыелгач, уртадагылар түгәрәкләнеп басалар да, кырыйдагыларга капма-каршы юнәлештә хәрәкәт итеп, барысы бергә җырлыйлар:
Гөлнара, Гөлнара,
Син каласың уртада.
Хәрәкәт туктала. Уртадагылыр күмәк рәвештә бер яраткан җырларын башкаралар. Аннан соң, Гөлнарадан башкалары кырый түгәрәккә басалар, ҺӘМ уен яңадан башлана.

Без-без, без идек.
Без-без, без идек,
Без унике кыз идек;
Базга төштек бал каптык,
Келәткә кердек май каптык;
Кап та коп,кара, Якуб,
Тимер туп,
Авызыңны ач та йом!
М-м-м
Балалар уен сүзләрен көйләп әйтәләр, аннары, берьюлы авызларын йомып, җиңелчә, күңелле көйгә төрле шаян хәрәкәтләр ясыйлар. Кем көлеп җибәрә, шул уеннан чыга ҺӘМ җәза үтәргә тиеш була (җырлый, бии, сорауларга җавап бирә н.б.).

Башмакчы.
Балалар түгәрәк ясап басалар. Өлкәннәрдән берәү уенны оештыручы була. Ул, кулына бер башмак алып (башмак уйнаучы балаларның аяк размерыннан зуррак булырга тиеш), уртага баса. Җырлый:
Төрле һөнәр беләбез,
Матур итеп тегәбез;
Асыл төсле җепләр белән
Башмак башын чигәбез.
Балалар аңа каршы, түгәрәк буйлап йөреп, җыр җырлыйлар:
Әй, башмакчы, башмакчы,
Үзең оста такмакчы.
Син җырлама такмагын,
Бир кияргә башмагын.
Балалар җырлап бетергәч, алып баручы башмакны ике бала арасыны куя ҺӘМ аларның иңнәренә кагыла. Ике бала ике якка түгәрәк буйлап йөгереп китәләр. Кем беренче килеп җитә, шул башмакны кия. Ул башмакчы була.
Уен яңадан башлана.

Урманга бару.
Балалар, бер-бер артлы тезелеп басачар. Марш астында атлап баралар. Урманга килеп кергәч. . лирик көй тыңлана. Балалар, таралышып, салмак хәрәкәтләр ясап, җиләк җыялар, җырлыйлар:
Тиз-тиз итеп савытыма
Эре җиләкләр җыям.
Аларны йә киптерәм,
Иэ татлы каклар коям.
Монда җиләк күп икән,
Аю-бүре юк микән?
Соңгы юлны әйтүгә, «аю» белән «бүре» килеп чыга да балаларны куа башлый.

Ачык авыз.
Балалар, аллы-артлы парлашып, түгәрәк ясап басалар. Бер бала парсыз кала. Ул уртада басып тора. Бию көе уйнала. Шул вакытта эчке якта торган балалар түгәрәк ясап җитекләшәләр ҺӘМ бию көенә әйләнәләр. Шулай бераз әйләнгәннән соң. көй кинәт кенә туктала ҺӘМ эчке яктагылар тышкы якта басып калган балалар белән парлашалар. Бер бала тагын парсыз кала. Ул, уртага чыгып: «Мин кем? » — дип кычкыра. Иптәшләре аңа: «Ачык авыз син!» — дип җавап бирәләр. Аннан соң «ачык авыз «ның бер әйбере алына. Уен шулай кабат-кабат уйнала, ҺӘМ «ачык авыз «лар биш-алтыга җиткәч, аларга җәза бирелә.

Әйдә, танышабыз.
Уйнаучылар, ике түгәрәк булып, кулга-кул тотынышып басалар. Уен башлангач, алар әкрен генә җырлап әйләнә башлыйлар. Эчтәгеләр сәгат теле уңаена, ә тыштагы түгәрәк аңа каршы хәрәкәт итә. Җырның бер куплеты беткәч, барысы да туктап калалар. Ике түгәрәктәге уенчылар да бер-берсенә йөз белән борылып басалар, кулларын кысышалар: бер-берсе белән танышалар. Уйнаучылар танышып беткәнче, уен шулай дәвам итә.

Күрсәт әле, үскәнем.
Балалр түгәрәк ясап басалар ҺӘМ бер баланы уртага чыгаралар. Күмәк җырлап әйләнеп, уртсдагы балага төрле эшләр кушалар. Уртадагы бала кушылган эшне башкара. Кырыйдагылар да: «Менә шулай, менә шулай»,-дип, ул эшләгән эшне кабатлыйлар. Эш кушу өчен түбәндәге җыр-такмаклар файдаланыла:
— Күрсәт әле, үскәнем,
Ничек кошлар очалар?
— Менә шулай, менә шулай,
Шулай кошлар очалар.
— Күрсәт әле, үскәнем,
Ничек йөри аюлар?
— Менә шулай, менә шулай,
Шулай йөри аюлар.
— Күрсәт әле, үскәнем,
Ничек чаба поездлар?
— Менә шулай, менә шулай,
Шулай чаба поездлар.
— Күрсәт әле, әскәнем,
Ничек сикерә куяннар?
— Менә шулай, менә шулай,
Шулай сикерә куяннар.

Гөлбаһар.
Балалар, кулга-кул тотынышып, бер сафка басалар. Берсе «бакча каравылчысы итеп билгеләнә. Ул балалар алдында басып тора. Каршы яктан бер бала «көтүче » булып килә. Җырлый:
— Әй, әбекәй, Гөлбаһар,
Синең артта ниләр бар?
— Шалкан белән торма бар.
— Берсен миңа бирсәнә!
— Көчен җитсә тартып ал!
Көтүче балаларның берсен тотып үз ягына тарта башлый, ә «әби » аның юлына каршы чыгып йолкытмаска тырыша.
«Шалкан-тормалар » берсенә берсе нык тотынышканнар, ычкынмаска, иптәшен дә ычкындырмаска тырышалар. Шулай берәм-берәм йолкып алып бетергәнче уен дәвам итә.

Такыя үрәм.
Балалр түгәрәк ясап бас тар. Тәрбияче алып баручы була. Берничә балага «чәчәк» исеме кушыла, ҺӘМ аларга шул чәчәктән ясалган башлык бирелә:
Без йөрибез болында,
Чәчәкләр бик күп монда.
Матур чәчәк җыябыз,
Такыялар үрәбез.
Алып баручы:
Ал кирәк, гөл кирәк,
Безгә нәфис гөл кирәк.
Энҗе чәчәк, кил әле,
Бер елмаеп көл әле.
Энҗе чәчәк:
Энҗедәй чәчәк атам мин
Яз көнендә урманда.
Миңа берни дә кирәкми
Күләгәләк булганда.
Балалар:
Энҗе чәчәк, күр әле!
Такыя итеп үр әле!
Энҗе чәчәк чүгәләп утыра. Уен башка чәчәкләр исемен кушып дәвам итә. Исеме аталган нәр чәчәк уртага чыгып утыра. Шулай итеп, такыя үрелә.
Ромашка:
Күкчәчәк:
Кечкенә көнбагыш кебек
Чәчәк булам мин үзем.
Таҗларымны санап кара,
Әгәр булсаң бик түзем.
Арыш арасында үсәм,
Зәп-зәңгәр чәчәк атам.
Зәңгәр күкле, чат кояшлы
Аяз көнне яратам.
Такыя үрелеп беткәч, такыя бер якка, түгәрәктәге балалар икенче якка әйләнеп җырлыйлар:
Без йөрибез болында,
Чәчәкләр бик күп монда.
Матур чәчәк җыйдый без,
Такыялар үрдек без.

Наза.
Балалар парлашып, бер-б р артлы тезеләләр. Бер бала парсыз, ул уенчылыр каршысына чыгып баса. Балалар, җырлый-җырлый, баскан җирдә аякларын-кулларын хәрәкәтләндерәләр:
Наза дигән кыз баланың
Бөрлегәне түгелгән;
«Наза» дигән уенны без Уйныйбыз чын күңелдән.
Кушымта:
Наза, наза,
Наза матур кыз бала.
Наза тырыш, уңган бала,
Зирәк, акыллы бала.
Кушымтаны җырлаганда, парсыз бала каршыдагы уенчылар арасыннан биеп үтә, үзенә пар сайлый, ҺӘМ алар икенче башка барып басалар. Парсыз калган бала уенны дәвам итә.

Нардуган.
Бер бала уртага чыга. Башка балалр аның тирәсендә бер түгәрәк ясап, кулга-кул тотынышып, нардуган җырын җырлап әйләнәләр:
Син уртада, без кырыйда,
Әйләнәбез, нардуган,
Син нишләсең, ни кылансаң,
Мин дә шуны булдырам!
Җыр беткәндә, уртадагы бала нинди дә булса бер хәрәкәт ясый, түгәрәктәге балалар шул хәрәкәтне кабатларга тиешләр. Кем шуны булдыра алмый, уртадагы бала үз урынына аны чыгара да, уен баштагыча дәвам итә.

Бу дустың белән күреш.
Балалар, кулга-кул тс пынышып, түгәрәккә басалар ҺӘМ, җырның эчтәлегенә әйтелгән ? әрәкәтләрне ясап, «‘Сандугач-күгәрчен » көенә җырлап әйләнәләр:
Аякларың тыпырдат,
Куларыңны чәбәклә,
Бер монда, бер монда,
Кыен эш түгел бер дә.
Башың аска иеп ал,
Кул бармагың янап ал,
Бер монда, бер монда,
Кыен эш түгел бер дә.
Бу дустың белән күреш,
Бу дустың белән күреш,
Йә иптәш, йә, әйлән,
Бик кыен түгел буэш.
Жырга туры килгэн хэрэкэтлэр эшлилэр.

Түгәрәк алан.
Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәктә йөриләр ҺӘМ такмак әйтәләр:
Бу аланда чәчәкләр күп, Кыймыйм ләкин өзәргә. Әминә, Гөлфия,
Әйдә әле биергә.
Бу аланда чәчәкләр күп
Без аларга тимибез,
Лилия, Гөлия,
Әйдә бергә биибез.
Исеме әйтелгән балалар, уртага чыгып, бергәләп әйләнәләр ҺӘМ икесе дә кырыйдагы балалар арасыннан берәр балалның каршына килеп башларын ияләр. Уен әлеге балалрның исемен әйтеп дәвам итә.

Бүген кемнең туган көне?
Балалар, кулга-кул тотынышып Түгәрәк ясыйлар. Бер бала (туган көне булган бала) уртага чыга. Уйнаучылар, җырлый-җырлый, бер якка таба әйләнәләр, ә уртадагы бала түгәрәк эчендә каршы якка йөри. Тәрбияче балалар белән бергә җырлый:
— Бүген кемнең туган көне?
Нигә кояш елмая?
— Белдек, белдек, Гөлсинәгә
Бүген алты (3, 4, 5) яшь тула.
Гөлсинәгә карагыз:
Ничек матур киенгән!
Сәламәтлек, бәхет, шатлык
Телибез чын күңелдән.
Икенче куплетны җырлаганда, балалар туктап, кул чабып торалар, Гөлсинә бии.

Яулык бирәм.
Уйнаучылар көй астында — зур түгәрәктә, ә уенны алып баручы түгәрәк уртасында бию хәрәкәтләре ясап әйләнәләр. Көй туктауга, уенны алып баручы бер бала янына килә дә: «Яулыгымны ал, кесәңә сал»,- ди. Балалар:
«Бер, ике,өч, дүрт, биш, тотарга тырыш!»,-диюгә, бала уенны алып баручыны тотарга ҺӘМ яулыкны аннан атырга тырыша.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Гарант профессиональные праздники
  • Гарант государственные праздники
  • Гараж сценарий pdf
  • Ганс вертингер сельский праздник
  • Ганны праздник какого числа

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии