Гореф гадэтлэр йолалар сценарий

Татар халкының гореф – гадәтләре, йолалары. Халкыбызның борынгы гореф - гадәтләре, йолалары һәм милли бәйрәмнәре аша  балаларда үз халкы белән горурлану хисе тәрбияләү. Балаларда

Тема: Татар халкының гореф – гадәтләре, йолалары. Ярмарка үткәрү.

Максат:  халкыбызның борынгы гореф — гадәтләре, йолалары һәм милли бәйрәмнәре аша  балаларда үз халкы белән горурлану хисе тәрбияләү.

Тәрбия бурычы: балаларда милли горурлык, туган телгә мәхәббәт хисе тәрбияләү. Өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтү. Йола һәм гореф – гадәтләрнең алыштыргысыз тәрбияви чара булуын балаларга җиткерү.

Үстерү бурычы: балаларның сорауларга тулы фразалар белән җавап бирү осталыгын, өйрәнгән шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйли алуларын, игътибарын, кызыксынучанлыгын үстерү;

Белем бирү бурычы: бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү, халкыбызның миллли киемнәре (яулык төрләре), халыкка хас әдәп кагыйдәләре белән таныштыру.

Төп белем бирү өлкәсе: эстетик   сәнгать үсеше.

Интеграль белем бирү өлкәләре: танып белү үсеше, сөйләм үсеше, эстетик    

сәнгать үсеше, коммуникатив үсеш, физик үсеш.

Җиһазлау: презентация, ноутбук, проектор, интерактив такта ; сандык,  төрле зурлыкта булган баш яулыклары , УМК аудиоязмасы;  әдәбият дәреслеге , рәсемнәр, татар халык киемнәре: калфак, түбәтәй, читек, чәвәк,шәлләр, самавар, мәкаль- әйтемнәре.

 Алдан үткәрелгән эш: шигырьләр ятлау, уеннар, яңа җырлар өйрәнү,  өс киемнәре булдыру, презентация ясау.

    Дәрес барышы

1. Укытучы: 

 “Хәтерләүдән курыкмагыз сез!

Үткәнегезне онытмагыз сез.

Белегез сез ерак бабаларның,

Ничек итеп көн иткәнен…

Ни иккәнен, ни чиккәнен,

Нинди җырлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.

Мин шагыйрь Р.Фәйзуллин шигыреннән өзек укыдым.Шагыйрь  бу юллар белән нәрсә әйтергә тели ?

2. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.

Укытучы:Әйе һәрбер кеше үз халкының үткәнең, бабайларның ничек көн иткәнен , ниләр белән шөгыльләнгәнен , гореф-гадәтләрен, йолаларын белергә тиеш. Чөнки үткәнен белмәгәннең киләчәге юк , ди халкыбыз.

  — Нинди йолалар бар соң?

Йолалар бик күп булган: туй үткәрү, балага исем кушу, аулак өйләр, кунак кыз килү, кыз димләү ,өй туе, солдатка озату,ат саклаулар… Халык бәйрәмнәре, йолалары – кешене тормыш тәртипләренә һәм таләпләренә күнектерергә ярдәм итә. Эш шунда ки, ул бәйрәмнәрне халыкның олысы-кечесе бергәләп уздыра. Яшь буын бәйрәмдә катнашу тәртибен кечкенәдән үк өйрәнеп үсә. Һәр кеше, табигый рәвештә, үз-үзен тоту гадәтләрен үзләштерә, милли тәрбия ала.
Гасырлардан-гасырга, буыннан-буынга, әби-бабайдан әти-әнигә, әти-әнидән балага үзләренең борынгы бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын югалтмыйча тапшырып килгән, һәм алар, күпмедер дәрәҗәдә үзгәреп, югалып бетә язып, безнең көннәргә дә килеп җиткән.

“Әбиемнең күңел сандыгы!

Нинди серләр саклый икән ул?

Гомер буе җыйган хәзинәме,

Әллә инде күңел бизәгеме,

Нинди серләр саклый икән ул?

Әбиемнең күңел сандыгын

Бер ачасы иде, ачасы…

Әби-бабам белгән йолаларны,

Халкыбызның күңел җәүһәрләрен

Эх, беләсе иде, беләсе…

Әбиемнең матур сандыгы

Кызыктыра инде күптәннән.

Ач, әбием, безгә күңелеңне,

Яшь буынга мирас булып калсын,

Бер хәзинә калсын үткәннән.

Без сезгә  “ Ярмарка”  күрсәтеп китәргә булдык 

Зәринә   Калфак сатам ,кәләпуш сатам

             Дарым – шарым, тәңкә ярым

             Күпмегә алсаң шуңа сатам

Балалар: Безгә кирәк, без алабыз.

Барысы бергә уен уйныйлар “ Тубәтәй уены”

Түбәтәеңне кигәнсен,

Бик  ерактан килгәнсең,

Төскә матурлыгың белән

Шаккатырыйм дигәнсең.

Түп-түп түбәтәй.

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды.

Безнең халык элек –электән җырлап биеп яшәгән. Бәйрәмнәрдә төрле уен кораллары кулланганнар. Хәзерге көндә дә ярмаркалар җыр-биюләр белән алып барыла. Ә хәзер татар оркестрын тыңлап китәбез. (Балалар чыгышы)

Ризәлә Сабантуй сөлгеләре лә

           Каештыр өлгеләре…

           Чигүчесе кем икән соң,

           Кемнәрнең сөлгеләре?

            Сөлге сатам кемгә кирәк ?

Балалар: Безгә кирәк, без алабыз.

Кызлар башкаруында сөлгеләр  белән бию

 Алып баручы: Һәркем Казанга базарга барыр

                           Анда үзенә  кирәген алыр

                            Бай килсә мал алыр

                            Ярлы килсә чабата алыр

М.Нияз   Читекләр сатам, килегез алыгыз

Читекләрдә,чәвәкләрдә

Милли аяк киеме

Матур бизәлгән чимал

Кызыктырмый соң кемне

Балалар: Безгә кирәк, без алабыз.

Җыр “ Их арча читекләре”

Ильназ     Самавар сатам кемгә кирәк?

Самавар табын күрке

Өстәл туренә куям

Самавардан пар бөркелсә

Өемә кунак җыям

Балалар: Безгә кирәк, без алабыз.

Җыр: Шәүкәт Галиев “Кунаклар.”

Без әзерлибез табын,

Китереп бөтен ягын:

Уртага куйдык чәчәк,

Чәчәк янына — чәкчәк.

Бавысак һәм кош теле.

Ризыклар төрле – төрле:

Сумса, бәлеш. өчпочмак,

Гөбәдия һәм коймак.

Һәр кемгә чыгар өлеш:

Бар кыстыбый һәм бәлеш!

Җитешегез, кунаклар,

Кыстатмагыз, кунаклар!

Өйгә кайтып китәргә

Ашыкмагыз, кунаклар

Күңел сандыкларыгыз саекмасын,  һәрчак тулыланып, баеп торсын!”

МУНИЦИПАЛЬНОЕ
БЮДЖЕТНОЕ ДШКОЛЬНОЕ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ «МЕЩЕРЯКОВСКИЙ ДЕТСКИЙ САД
БУИНСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН»

Аулак
 өй.

Эзерлэде :Хисамова Ф.А.   

Максат: балаларны татар халкының
милли
гореф-гадәтләре
белән

             
таныштыруны
дәвам
итү;
балаларда  гореф

            
 гадәтләргә,йолаларга
хөрмәт,ихтирам
тәрбияләү,милли

             
җырлы- биюле
уеннар
аша
балалардатуган
телгә
карата

             
хөрмәт
тәрбияләү, балаларның 
сүз
 
байлыкларын   арттыру.

Җиһазлау: зал бәйрәмчә
бизәлә-
чиккән 
сөлгеләр,өстәлдә
самовар

                  
белән  чашкалар, йон эрли торган   каба .

                          
Бәйрәмбарышы.

Әби йон
эрләп 
утыра,кыз
бала бер
читтә
ноутбуктан 
нәрсәдер
карап
утыра.Шулчак 
ишек 
шакыган
тавыш 
ишетелә.

Әби: Кызым, ишектәкеше бар бугай, бар әле
кара.

Кыз: Ярый, әбекәй

Исәнләшеп күрше
әби 
керә.

Күршеәби: Исәнмесез, саумы  
сез!
Нишләп
  ятасыз,күршеләр?Хәлләрегезне 
белеп 
чыгыйм
әле 
дигән
    идем..

Әби: Түрдән уз күрше. Бик 
вакытлы 
кердең 
әле.
Балалар да кунакка
  киткән 
иде.
Берутырып
  сөйләшеп
алырбыз.
Әйдә
әле ахирәткәем,бер
утырып
дога кылыйк.(Әбиләр дога укыйлар) Менә
  онык 
белән 
икәү 
боегып
тик утырабыз .Эх,бар
иде
бит безнең
яшь    
чаклар.
Егетләр
гармун
уйнап,җырлап
урам
әйләнерләр
иде,кызлар
өйләрдә
кешегә
сиздермичә
генә
егетләрне 
көтеп 
утыралар  
иде.
Эх, хәзер
  яшьләр  
элекке
без уйнагануеннарны
оныттылар
шул.Заманаларны
шушы
телевизор,компьютер
дигән
зәхмәт  
басты
бит.

 Күршеәби: Шулай   
шул 
бик
  дөрес 
сөйлисең,Һәрбер
кеше
үз
почмагында
бикләнеп
тик утыра.Бер
матур 
итеп 
җырлый,бии 
белмиләр.Күңелле 
итеп
ял итә
белмиләр.Безнең 
замандагы  
аулак  
өйләрнедә  
оныттылар
бит.

Кыз: Әбекәй, нәрсә соң 
ул 
аулак  
өй
?Ул
  ничек  
була
?Сөйлә
әле  
безгә 
дә.

Әби: Берәркыз яки егетнеңәти-әнисекунакка
яки берәрҗиргәкитсә, бу
  өй
дә
аулак
өй 
оештыралар 
иде.Кызлар 
янына 
егетләр  
килә.
Шулчагынд
а китә
инде
уен-көлке,җыр-бию,такмак  
әйтешү.Бик 
күнелле 
була 
 да
инде.

Кыз: әбекәй, безгә 
дә 
өйрәтегез  
шулвакытта 
уйнаган 
уеннарыгызны,җыр-
биюләрегезне.

Әби: бик  
рәхәтләнеп.
Менә
  нәкъ бүген
әниләрегез
буага
кунакка
китте.Әйдәгез 
аулак
өй 
ясап 
үткәннәр
не
искә 
төшереп 
алабыз

Күршеәби:  Дөрестәндә, без
аларны

                      
Искәтөшерикәле.

                     
Халык
йоласын 
кайтарып,

                    
 Бер
уйнап
алый
кәле.

Кыз:   Башкаларга 
сиздермәгез,кызлар

          
Бүген
бездә
аулак 
өй

          
Әти-әни
   Буага

   
       Китте
 
бүген  
кунакка

Әби: кызым, тиз 
генә 
өйне 
тәртипкә
китереп
куй әле. Кунаклар
  килгәндә
өй
чиста, күркәм
булырга  
тиеш.

Күршеәби: Бәрәч, кызларкилептәҗитте.
Каршы ал кызым
  кунакларны.

 
А.Б.       Карап
 
тормый
ара еракка,

               
Дуслар
  килгән 
безгә 
кунакка.

               
Дуслык бит ул- тормыш
үзәге,

              
Дуслык бит ул- бәйрәм
    бизәге.

Бәйрәмсез 
бик  
күңелсез
бит,

Күңелсездер  
сезгәдә.

Бәйрәмнәр 
кирәк  
сезгә 
дә

Кирәк 
һәммәбезгәдә.

Бәйрәмнәр бик
күп
болай
да.

Ә шулай да, ә шулай да.

Халкыбызның 
йолаларын

Искә төшер
икәле,

Күңелле итеп
бүген

“Аулак өй
“үткәр
  икәле.

(
Җиңелчәкөйастындакызларутырыпчигүчигәбашлыйлар)

Күршеәби: Кызларэшләгәндәберәрҗырҗырласакэшләребеәдәтизрәкэшләнер
,күңелледәбулыриде.Әйдәгезәлеүзебезнең“
Туган тел
ебезнеҗырлыйк.(җырбашкарыла)

Әби: Кызлар, без бергә
жыелгач
төрле
уеннар
уйный 
идек.Әйдәгез 
борынгы
уеннарның
 берсе
“Йөзек
салыш” уенын
уйнап 
алабыз.

Уен: “Йөзек 
салыш”

(Егетләрҗырлаган тавыш
ишетелә)

-Кызлар! кызлар! Егетләр
килә
түгелме?
Кертәбезме?

-Кертик,кызлар! Әзрәк утырырлар
да кайтып
  китәрләр.

Егетләр: исәнмесез,кызлар-йолдызлар!

Кызлар: исәнмесез! Егетсезгә кем кирәк?

Егетләр:  Кара кашлы
кыз
кирәк!
Кызлар
ачыгыз 
инде 
ишегезне!

Кызлар: Ач булсагыз,
ашап
  килегез,бер 
кочак 
акча 
алып  
килегез!

Егетләр: Акча 
бездә 
бер 
букча.

Кызлар: Ишек 
бавы 
бер
алтын

               
Безнең
  кызлар 
мең
  алтын!

Егетләр: Кызлар 
кертегез  
инде.

Кызлар: Ярый инде  
керсеннәр!
(егетләркерәләр)

(кара-каршыҗырлау) “Челтәрле”

Әби: И,безнең 
яшьләр
дә
бик
булдыра 
икән!
Аулак
өйгәкилгәч
төрле
уеннар
уйныйк 
идек.
Мәсәлән: “Капкалы” “Ачыкавыз” “Такмакәйтү” “Тәгәрәтешле” һәм башка төрлеуеннар.

Кыз: Әйдәгез без дә “ Капкалы “ уенын 
уйныйбыз.

Яңаутырткан  
капканың

Баганасы 
бик  
шома

Капка эләктереп  
калмасын

Эләкмәскә  
чамала.

     Уен: “ Капкалы”

Уйныйбызда,җырлыйбыз да

Гармункулларыбызда.

Алсу гөлләр 
чәчәк  
атсын,

Йөргән  
юлларыгыз
да.

Ал да итәрбезәле,

Гөлдәитәрбезәле.

Матур 
җырлар  
җырлый-җырлый,

Бәйрәм  
итәрбез  
әле.

             
Җырлый
   кәле,җырлыйк 
әле.

               
Җырлап
   ачыла 
күңел.

              
Җырлап
  ачылмаган  
күңел,

              
Мәңге
   ачылачак  
түгел.

       Җыр:
“бию
     такмаклары”

Барысы да шундый  
уңган

Барысы да шундый   
булган.

Йөзләре  
кояш   
кебек

Торалар  
нурлар    
сибеп

Ә хәзер  
биеп  
алый   
кәле

Сезне  
матур  
бии 
,диләр,

Биетеп 
карыйк  
әле.

    Кызлар  
башкаруында
татар биюе.

Сандугачлар, былбыллар,

Тургайлар 
парлы  
була

Кем уенда  
парсыз
кала

Шундук   
җәзасын
ала.

                 
Уен: “ Чума үрдәк”

( көйуйный)

Күршеәби:Йөрәкләрнеҗилкетәторганкөй.Белмимничектүзәргә?

   (Бии башлый)

Бас бас  
катырак
бас

Бии икән  
дисеннәр

Безнең 
картлар  
табаныннан

Ут чыгара  
дисеннәр.

Әби: Җитәр,җитәр  
уздырдың

         
Бигрәк
   тузан  
туздырдың

        
Аягыңны
   шакылдатып

       
Колагымны
     тондырдың.

Күрше 
әби: Әбиеңнең  
кәҗәсе

             
Бакчада
    кәбестәдә

             
Биемәгәч,җырламагач

            
Мин монда
     нәмәстәгә.

(икәүләп   
бииләр.балалар  
кул   
чабып
тора)

Туктатмагыз   
гармунны

Чакырыйк без кызларны

Бергә-бергә  
җырлыйк  
әле

Без яраткан   
җырларны

          
Әйдә,дуслар
    җырлыйк  
әле

          
Уйнаган
   гармуннарга

          
Ал чәчәк
   күк   
яшик  
әле

          
Туган
   якларыбызда.

Җыр: “Шома бас”

           
Әйдә
   барыйк   
кибеткә

            
Көмеш
   алыйк   
йөзеккә

           
Ни кылансаң, шул
    килешә

           
Безнең
    кебек   
егеткә

Малайлар  башкаруында “Чын  егетләр “биюе

Җыр “Әпипә”

А.Б. Безнең 
балалар 
элекке 
җыр-биюләр  
белән 
бергә 
хәзерге 
биюләрне
дә 
бик
оста башкаралар. Хәзер
безнең 
кызларыбыз
 үзләренең
  биюләрен 
тәкъдим   
итәләр

Ритмик бию

        
Уеннар бит дусларым,

        
Витамин кебек
алар.

        
Күңелләрне
  үстерә,

        
Йөрәкләргә
көч  
бирә.

Милләтемнең 
гасырлардан  
килгән

Истәлекле  
гадәтләре
  бар.

Күркәм 
гадәтләрне  
яшәтүче

Олуг     телем-татар
теле бар

                          
Чал тарихлы
   горур  
кешеләр
без,

                          
Тынмас
   моң бар безнең   
каннарда

                          
Ата-бабай
   мирас  
иткән   
сыман

                          
Дәвам
   итәр  
юлын
без бар да

Онытылган  
гореф-гадәтләрне

Яңарта быз  
хәзер  
көннән-
көн

Уен   йолалары,җыр-биюе,

Һәркиләчә  
ккөнне  
бизәсен.

 Әби
:         
  Рәхмәт,рәхмәт
    барыгызга

    
                  Күңелле
ял иттердегез.

                 
    Яшь
   чакларны  
искәтөшереп

                
    Йөрәкләрне
   җилкеттегез.

Кыз: (телефоннансөйләшә) Кызлар,егетләр!
Әниләр
   кунактан   
кайта!

Әби: Балалар 
өйне 
тәртипкә 
китереп   
куегыз!
(балаларөйҗыештыралар)

 А.Б. Һәрвакыт  
күркәм   
булыгыз,

         
Авырмагыз
    беркайчан.

         
Кайгыларга
   бирешмәгез,

         
Шатлыклар
    йөрсен   
алдан!

Күршеәби: Бигрәкләрдә  
күңелле   
булды,
яшь
  чакларыбыз 
искә 
төште.Ярый
әле 
кергәнмен.
Болай
  булгач  
безнеңг  
ореф-гадәтләребез 
югалмый,аларны 
дәвам  
иттерүчеләребез  
бар.Рәхмәт    
сезгә,балалар!
Менә
   шулай   
һәрвакыт  
бәхетле  
булып,кайгы,хәзрәтсез  
яшәргә  
язсын!
Мин чыгыйм
  инде,исән- имин 
торыгыз.Үзегездә 
безгә   
кунаккка керегез                                                                                                                                                                                                                                                                                                     
.

Балалар: Рәхмәт 
сезгә.
Безгәдә
  китәргә   
вакыт.Хушыгыз!

Җыр: “ Матур  булсын”

Тема:

Изге гореф — гадәтләр – милли тәрбия чарасы

Эчтәлек.

Кереш………………………………………………………………………………….. 2-3

Беренче бүлек . Милли йолалар-рухи байлык ………………………… 3-5

  1. Халкыбыз йолалары- тәрбия чыганагы.

  2. Йолаларыбызны саклыйк!

II бүлек. Календарь йола бәйрәмнәре ………………………………………………………

2.1. Сөмбелә ……………………………………………………………………………………………..

2.2. Нәүрүз ………………………………………………………………………………………………

2.3. Сабантуй …………………………………………………………………………………………

Йомгаклау. …………………………………………………………………………… 13

Библиография. ………………………………………………………………………. 14

Кушымта.

Кереш.

1.Теманың актуальлеге.

Җитәмени безнең туган якка:

Җәен-яңгыр,кышын –кар исен

Күкрәгеңә сулап,биек таудан

Ил киңлеген сөеп карыйсың..

Әйе,туган як,туган авыл – һәркем өчен кадерле, изге алар.Минем туган авы-лым – Тат.Бүләр дә Мөслим районының иң зур һәм иң матур авылларыннан берседер.Авыл районнан 45 км ераклыкта урнашкан.Искиткеч гүзәл табигате, киң асфальт урамнары, төзек, мәһабәт йортлары, милли үзаңлы, һөнәрле , ты-рыш ,гореф-гадәтләрне саклап яшәүче халкы булуы белән күп яклардан ае-рылып торадыр ул.Мин үзем шундый авылда ,хезмәт сөючән халкым арасын-да яшәвем белән бәхетле. Һәм борынгы бабаларыбыздан мирас булып калган байлык- ул гореф-гадәтләребезне,милли йолаларыбызны бүгенге көнгә кадәр саклап калу-авылым кешеләренең милли тәрбиялелеген күрсәтә.Шуңа да мин бик горурланам һәм милли йолаларыбыз тарихы белән бик кызысынам. Шу-лардан чыгып мин фәнни эш башкарырга уйладым һәм аны “Милли йолалар- рухи байлык” дип исемләргә булдым.”Үткәнне өйрәнми торып,бүгенгене белеп булмый” диләр бит.Борынгы бабаларыбызның яшәү шартлары, халкыбызның бәйрәм һәм көнкүреш йолаларын өйрәнү теләге миндә авылым халкының йолаларыбызны саклап калырга, аны үстерергә ниятләвеннән туды дияр идем.Шулай итеп мин милли йолалар турында тирән эчтәлекле, кызыклы мәгълүматлар туплый башладым.Вакытлы матбугат материалларына, мәктәп,авыл китапханәсе һәм музеена , авылымның милли йолаларыбызга битараф булмый яшәүче мөхтәрәм карт-карчыкларына мөрәҗәгать иттем. Фәнни эшемә төрле чыганаклардан материаллар туплап авылымның районда иң бай тарихлы һәм милли йолаларыбызны саклап яшәүче авыл булуын турында яктыртырга тырыштым.

2.Теманың өйрәнелү дәрәҗәсе.

Һәр халыкның талантын,матурлыкка мөнәсәбәтен,яшәү рәвешен аңлаткан, ата-бабаларның төсе итеп буыннан-буынга күчеп,сакланып килгән ядкарьләре,аеруча яраткан,үз иткән бәйрәмнәре,гореф-гадәтләре,йолалары була.Бу йолалар-халыкны бердәм милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе булып тора.Авылымның өлкән буын катлавы өчен гореф-гадәтләребезнең,йолаларыбызның тирән мәгънәле булуы,милли тәрбия бирүе хас булса, ә бүгенге яшь буын өчен аларны саклап калу, үстерү,милләтебезнең культурасын өйрәнү һәм алдагы буыннар өчен мирас итү бурычы торадыр.Кеше кайда гына яшәсә дә туган нигезен, авылының, үз халкының милли бәйрәмнәрен сагынып кайтырлык булсын.Шуңа да йолаларыбызның үзенчәлекләрен өйрәнеп,аны тагын да камилләштереп яшәү шартын максат итеп яшәсәк, үзара аралашу,очрашу-күрешү,милли дуслык, гореф-гадәтләребез беркайчан да югалмас.Кыскасы,авылыбыз милли гореф-гадәтләрне хөрмәт итеп гөрләп яшәр һәм яши.

3.Эшемнең максаты:

— Милли йолалар, аларның үткәрелү тәртипләре белән таныштыру;

— Туган ягыбыз, халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына, хезмәткә ихтирамлы караш тәрбияләү;

— Авылыбызның күркәм бәйрәмнәрен уздыру турында тирәнтен өйрәнү.

Шушы максатларга ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:

  • Халкыбыз традицияләренең тәрбияви мөмкинлекләрен ачыклау;

  • Милли йолалар, гореф-гадәтләргә кагылышлы материаллар туплау;

  • Авылыбызның өлкән буыннары белән очрашып йолалар хакында мәгълүматлар туплау, халкыбыз тәҗрибәсен өйрәнү.

I Бүлек. Милли йолалар — рухи байлык.

1.Халкыбыз йолалары –тәрбия чыганагы.

Һәркемгә дөньяда беренче аваз салган ,беренче тапкыр тәпи йөреп киткән туган йорты,туган авылы, аның халкы, гореф-гадәтләре якын.Һәр халыкның үз иткән бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре,йолалары була.Бу йолалар –шул ха-лыкны бердәм милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе.Гореф-гадәтләр,йолалар халык тормышының,мәдәниятенең аерылгысыз бер өлеше булып тора.Алар зәгыйфләнә икән-халыкның мәдәнияте, яшәеше дә гарип-ләнә.Борынгыдан килгән йолаларыбыз инде онытыла, юкка чыга баралар дип әйтсәләр дә, әле халкыбызның хәтерендә, өлкән буын кешеләренең телендә бик күп истәлекләр, тел һәм рухи байлыгыбыз саклана.Борынгыдан килгән йолалар һәрвакыт төрле ырымнар,серле тылсымлы такмаклар яки җырлар белән үрелеп бара һәм алар шул йоланың аерылмас бер өлеше, аның бизәге булып та торалар. Ел фасылларына караган йолалар һәм бәйрәмнәрнең тарихы бик ерактан килә.Алар буыннар арасында дәвамлылык, бер-берсен-нән өйрәнү, үрнәк алу, бердәм рухи халәт тудыруга хезмәт итәләр.Бәйрәмнәр алар күп кешеләр катнашып уздырыла торган күмәк күренеш һәм кешеләр арасында уртак рухи бәйләнеш булган очракта гына бәйрәм төсе барлык-ка килә.Кеше һәрвакыт бәйрәмнәрне, рухи бәйләнешне һәм уртаклыкны ки-рәксенгән.Халык бәйрәмнәре,аларга караган күп кенә гореф-гадәт,йолалар шәхесне иҗтимагый тормыш таләпләренә күнектерү чарасы да булып хез-мәт итә. Бу чараларда халыкның олысы-кечесе теләп катнаша.Һәр буын ке-шесе анда катнашу тәртибен гадәт,традиция рәвешендә үзенә сеңдерә һәм кайда гына булса да ,бу традицияләр аны туган нигезенә тартып тора.

2.Йолаларыбызны саклыйк!

 Безнең республикада яшәүче һәр халык бер-берсен хөрмәт итә, дус, аңлашып яши, шуңа күрә безнең Татарстаныбыз бик күп илләргә үрнәк булып тора.

Бүгенге көндә туган телебезне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау- иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Бер генә милләт  тә башкалар белән бәйләнешсез яши алмый.  Татарстанда төрле милләт кешеләре яши. Татар халкының безнең төбәктә сакланып килә торган йола һәм бәйрәмнәре Халык бәйрәмнәре – шул халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре була. Алар халыкның милли горурлык, милли хисләр культурасын тәрбияләргә ярдәм итеп кенә калмыйлар, ә шул хисләрне кичергән кешеләрдә рухи канәгатьләнү дә тудыралар. Әгәр дә халык бәйрәмнәре югала, юкка чыга икән, бу инде аның рухи байлыклары саега баруын чагылдыра. Халык бәйрәмнәре һәр кешенең йөрәк түрендә саклана, чөнки җыр, бию, яңа көйләр башкару, очрашу – танышулар шушы көннәрдә була. Алар аны кайда гына булса да – үз авылына, төбәгенә тартып тора. Мин еш кына ап–ак чәчле, ак яулыклы 75 яшьлек әбием белән сөйләшеп утырырга яратам. Алар яшь чакта уздырылган бәйрәмнәр, гореф – гадәтләр, йолалар турында сөйләгәндә әбиемнең ягымлы йөзе тагын да җанлана, күзләре яна башлый, тавышы көрәя. Әйе, күңелле, бик күңелле итеп яшәгән бит безнең әби – бабайларыбыз. Тырыш хезмәттән соң рәхәтләнеп, чын күңелдән ял итә белгән. Тәртип бозулар да булмаган. Халыкның күңеле саф, чиста булган. Кунак булып килгәннәргә кадер – хөрмәт күрсәткәннәр. Ипи – тоз якты йөз белән каршы алсалар, шундый ук ягымлылык белән озата да белгәннәр алар.Уен – көлке, җыр – бию белән шаулап – гөрләп торган Сабантуй, Сөмбелә, Нәүрүз бәйрәмнәре, аулак өйләр, каз өмәләре үзеңне башкалар алдында сынатмау, кешеләрдә кире хисләр тудырмау, матурлыкта, җитезлектә, дуслыкта сынатмау өчен көрәш мәөданына әверелгән. Әбием әрнеп: “Милли бәйрәмнәр онытыла бару сәбәпле, кешеләр бер – берсе белән аралашмыйлар, очрашмыйлар, туган – тумачаларын белмиләр. Ә бит мөкатдәс бәйрәмнәребез авыр фаҗигале елларны җиңелрәк кичерергә ярдәм итте, күңелләребезне җылытты, өметләребезне өзмәскә булышты ”, — дип әйтеп куя. Әйе, бәйрәм көннәрендә бергәләшеп, туйганчы җырлашып утыруларның рәхәтлеге әби-бабайлар хәтерендә генә саклана. Безнең бәхеткә авылларыбызда матур итеп сөйләп бирә белгән өлкәннәребез сирәк булса да бар. Алар исән чагында, белгәннәрен язып алып каласы, саклыйсы иде. Минем уйлавымча, хәзерге вакытта күптәннән килгән бәйрәм, йолаларын саклау һәм кабат торгызу эшендә эзлеклелек җитми һәм бу борынгы йолаларыбызны начар белүебездән дә килә. Иң аянычлысы халыкның гореф – гадәт, йола һәм бәйрәмнәр мирасын буыннан – буынга тапшыру механизмы югалуда, Җәмгыятьтә үз – үзеңне тотарга һәм, гомуман, яшәргә өйрәтә торган, гасырлар буена сыналган үрнәкләрнең югалуында, бозылуында. Шушы уйлар миңа, өлкән буын хәтерендә сакланып калган, кайбер йола, бәйрәмнәрне язып алырга этәргеч ясады. Мин үз эшемдә безнең төбәктә кайбер йола һәм бәйрәмнәрнең ничек уздырылуын күрсәтергә теләдем. Моның өчен миңа шактый эзләнергә, әби – бабайларны күреп, алар хәтерендә сакланып калган хатирәләрне язып алырга кирәк булды Әгәр дә минем кечкенә генә эшем төбәгебездәге йола – бәйрәмнәрне торгызу һәм яңарту эшенә өлеш кертсә, мин бик бәхетле булыр идем. Нәүрүз Бу сүзнең мәгънәсе фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата. Нәүрүз көн белән тән тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килгән. Бу бәйрәм турында сорашкач Разыя әби түбәндәгеләрне сөйләде. “Бу бәйрәмне безгә борынгы бабаларыбыз биреп калдырган. Нәүрүз җиткәч, авылның иң чибәр, иң уңган кызын сайлап “ Нәүрүзбикә” дип игълан итәләр. Укучы балалар өйдән — өйгә кереп нәүрүз әйтеп йөриләр иде. Алар такмакны әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөриләр. Ач ишегең, керәбез, Нәүрүз әйтә киләбез, Хәер – дога кылабыз, Аш – сый көтеп торабыз, Нәүрүз мөбәрәкбад. Таң ату белән учак кабызганнар. Шул учакта итле аш пешереп, кешеләр бер – берсен сыйлаганнар Ә учак әйләнәсендә кызлар, егетләр әйләнгәннәр. Бу көнне Нәүрүзбикә хөрмәтенә төрле ярышлар үткәрелгән. Бу бәйрәм безнең кәннәрдә халык йоласы буларак яңартыла. Безнең авылыбызда да бәйрәм ел саен уздырыла. Нәүрүз такмаклары Ш. Мәрҗани, К. Насыйри тарафыннан язылып алынганнар. Нәүрүз бәйрәме турындагы материаллар татарлар яши торган байтак төбәкләрдә табыла тора. Этнограф Р. Уразманова хезмәтләреннән күренгәнчә, ул мишәр татарларында да киң таралган йола бәйрәме булган. Фольклорчы Риф Мөхәммәтҗанов җыйган материаллар буенча, бу йола Башкортстанның Ык буе татарларында да бик популяр булганлыгын беләбез. Телче – галимебез Ф. Баязитова да әлеге бәйрәм турында кызыклы материал туплаган. Нәүрүз бәйрәменең гасыр башларында бик популяр булуы турында бөек рәссамыбыз Б. Урманче да әйтә, һәм ул өйрәтеп калдырган нәүрүз көен хәзер бәйрәмне уздыру вакытында һәркайда да башкаралар. Карга боткасы Язгы сабан чоры алдыннан кешеләрне үзара якынайта, хезмәткә дәрт, бердәмлек уята торган тылсымлы йолалар бар минем халкымда. Шуларның берсе – сабанга чыгар алдыннан тау башында учак ягып “ Карга боткасы” пешерүләре турында әбием бик яратып сөйли. Бала – чага билгеләнгән бер көнне өйдән — өйгә йөреп ярма, сөт, йомырка, май җыеп йөргәннәр. Азыктөлек җыеп йөргәндә мондый такмак әйткәннәр: Карга әйтә: кар, кар, Туем җитте, барр, барр, Ярма, күкәй алып бар, Сый, маеңны салып бар. Шулай җыйган ризыклардан тауда зур казанда ботка пешергәннәр. Олысы – кечесе карга боткасы белән сыйланган. Сыйлангач, төрле уеннар уйный торган булганнар. Ә күрше авылларда, Әсхәт бабаем сөйләве буенча, ботка пешермәгәннәр, ләкин сабантуй алдыннан балалар басуга чыга торган булганнар. Алар анда салам яндырып такмаза әйтә торган булганнар. “Яз башында, чәчүгә чыгар алдыннан, һәр өйдән ярма, сөт, май җыеп йөриләр. Билгеләнгән көнне авылдан берәр чакрым ераклактагы җиргә казан алып баралар һәм җыйган ризыклардан ботка пешерәләр. Кичкә бөтен халык гаилә-гаилә булып җыела, үзләре белән эчемлекләр алып киләләр. Ботканы поштабакларга бүлеп салгач һәм дога укыгач, түгәрәк-түгәрәк булып утыралар да ашый башлыйлар, аннары алып килгән эчемлекләре белән сыйлыйлар, тәмамлагач кайталар һәм авыл тирәсендә җыелып ат чабышы карыйлар, анысы озакка сузылмый, шуннан өйләренә таралышалар. Бу-сабантуйга хәзерлек сыманрак була”. Мин әбиемнән: “ Ни өчен “зәрә боткасы” дип атаганнар?” – дип сорагач, ул болай дип җавап бирде: “ Имеш, күрше Түбән Шөн авылында бер мари кешесенеү Дәрә (Зәрә) исемле кызы язгы ташу вакытында суга батып үлгән. Әтисе яраткан кызын оныта алмыйча зар елаган. Озак еллар буена якын – тирә авылларда халыкка ярма өләшеп, ботка пешереп үзенең сөекле кызын искә алуларын сораган. Тора-бара бу әйләнә-тирә татар авылларында йолага әйләнгән, имеш”. Язгы чәчү Язгы чәчү, сабан эшен башкаручылар дәрәҗәле, хөрмәткә лаек кешеләр булганнар. Кырга чыккан көнне үк алар хөрмәтенә сабан боткасы пешерелгән, әбәт чиләге белән әйрән илткәннәр. Бу турыда авылыбызның аксакалы Нәбиулла бабай менә ниләр сөйләде: “Сабанга чыгуның беренче көне – иң әһәмиятле көн булып санала. Чәчүгә чыккан көнне йомырка пешереп өләшә иделәр. Игеннәр йомырка кебек тук, зур булсыннар, игенчеләр йомырка кебек тәгәрәп эшләсеннәр имеш. Җиргә орлык чәчкәндә: “Игеннәрнең башы йомырка кебек тумырланып үссен!” – дип,йомыркаларны чәчеп җибәрә идек. Ә кечкенә малайлар йөгерә-йгерә йомыркаларны җыеп, утырып ашарлар иде.” Яраткан язучым Ш. Маннурның “Агымсуларга карап” дигән әсәрендә дә язгы чәчүнең беренче көннәре турында язылган. Аны укыгач, Нәбиулла бабай сйләгәннәре искә төшеп, алар йөргән басуларны күз алдыма китереп утырдым. Шәйхи ага үзенең кечкенә вакытта басуга баруы турында менә нәрсәләр яза: “Минем әле үз тиребезгә баруым да, иген чәчкәнне күрүем дә беренче тапкыр иде. Бар да кызыклы, бар да матур икән, дөнья чиге дә күренми икән. Тик бер генә нәрсә аңлашылмады: ни өчен җир өстенә күкәй чәчәләр. “Шуны да белмәгәч! – диде түтәй. – Чәчкән орлык шул күкәйләр хәтле булып үссен өчен”. Йомырка җыю Ә йомырка җыю күренешен авылыбызның мөхтәрәм Әсгать абзый болай сурәтли: “Без кечкенә чакта авылыбызда йомырка җыю бик җанлы төстә, күңелле үтә иде. Бала-чага йорттан-йортка кереп йомырка җыябыз. Икешәр-өчәр букча йомырка җыярлар иде. Аннары урамга чыгып, җыйган йомыркаларны тәгәрәтеп, рәхәтләнеп төрле уеннаруйнар идек”. Уйлап карасаң, бала-чаганың йорттан-йортка кереп йомырка җыеп йөрүе бик зур тәрбияви әһәмияткә ия булган. Алар үзләренең туганнары һәм якын кешеләре белән очрашканнар, сйләшкәннәр, аралашканнар. Бу вакытта өлкәннәр дә балаларны игътибар белән күзәткән: исәнләшә беләме, кыюмы, тапкырмы, оялчанмы – гомумән, баланың үз-үзен тотышына бәя биргәннәр. Ә балалар өлкәннәрнең ачыклыгын, кунакчыллыгын, юмартлыгын сыныган. Һә йортта балаларны ачык йөз белән каршы алганнар, хәлләреннән килгәнчә йомырка биргәннәр. Ә соңгы елларда Сабантуй җитәргә 1-2 көн кала яшь егетләр һәр өйдән йомырка җыялар. Һәр хуҗабикә өйдәге сабыйлар санынча йомырка бирә, ә карчыклар тавыклары исән-имин торсын дип күбрәк тә бирәләр”. Бу йолаларны тыңлагач, уйга калдым. Чынлап та, бик күңелле булган икән бит?! Нигә хәзер йолалар онытыла соң? Бу йолаларда татар халкының юмартлыгы, кече күңеллелеге, дус, матур итеп яши алуы да күренә бит. Сабантуй бәйрәменә бүләк җыю да бик күңелле булган. Әбием сөйләгәннәрдән чыгып шуны белдем: өй саен кереп, бүләк җыюны сөрәнгә чыгу дип атаганнар. Ә сөрәнче – сабан туена бүләк җыючы булган. Безнең якларда яшь киленнәр сөрәнгә бик матур чигелгән сөлге, ә яшь кызлар күз явын алырдай итеп чигелгән кулъяулык биргәннәр. Яшь киленнәрдән алган сөлге иң кыйммәтлесе булып саналган. Килен аны шушы йоланы истә тотып, үзенең бирнәсендәге иң матур бизәкле сөлгедән әзерләгән. Һәр хуҗа хатын сабан туйга бүләк чыгара торган булган. Әгәр дә бүләк җыючылыр йортка кермәсә, хуҗалар үпкәли торган булганнар. Бүләк бирмәүчеләрне авыл халкы саранлыкта гаепләгән. “ Бүләгем – көрәшчегә”, “ чабышта җиңүчегә”, “ иң арттан килүчегә” дип атап бүләк бирүчеләр дә булган. Бүләкне алгач, юмарт хуҗаларны мактап: “ Сабирә апа сабантуйга чиккән сөлге бирде. Ура, ура, ура!”- дип кычкырып рәхмәт әйтә торган булганнар. Бүләкләрне яшьләр җыеп йөргән. Аларның берсе колга күтәргән, бүләкләрне шуңа элгәннәр, ә иң матур сөлге колга очында җилфердәгән. Грамун, җыр тавышы яңгырап торган. Ахырда бүләкләрен мөхтәрәм авыл картларына тапшырганнар. Мөҗәлия әбием авылыбызда уздырылган сабантуй бәйрәмен менә ничек тасвирлады: “ Сабан туе табигатьнең бик матур җирендә — авыл читендәге чирәмлектә үткәрелә иде. Бәйге урыны – мәйдан. Мәйдан тирәсенә түгәрәкләнеп утыргычлар ясап куела. Авылның аксакалларыннан йола белгечләре сайлап куела иде. Алар уенның, көрәш ярышларының җаваплы кешеләре булып саналалар. Халык арасында аерылып тору өчен билләренә матур кызыл башлы сөлге бәйлиләр иде. Бәйгеләрдә авыл халкы да, читтән килгән кунаклар катнаша ала. Ярышларны ат чабышы башлап җибәрә торган иде. Атларга 8-12 яшьлек малайларны атландыралар. Ат чабышлары иң абруйлы ярыш булып санала. Иң матур сөлгеләрнең берсе ат чабышында җиңүчегә бирелә, шул елны авылга килен булып төшкән киленнең чиккән сөлгесен бүләк иткәннәр. Иң ахырдан килгән атка махсус атап бирелгән сөлгене тага идек. Татарча көрәш, ат чабышы, йөгерү, сикерү кебек уеннар бик борынгыдан килгән. Соңрак капчык киеп йөгерү, капчык сугышы, чүлмәк вату, колгага менү уеннары гадәткә керде. Көрәшчеләр һәм җайдаклар үзләренең гайрәтен, осталыгын, батырлыгын күрсәтә торган булсалар, җырчылыр һәм музыкантлар бу бәйрәмдә үзләренең талантларын күрсәтеп, халыктан мактау, хуплау сүзе ишетү өчен көтеп алалар иде. Сабантуйда яңа җыр, яңа көйләр отып калабыз, аларны басу – кырда эш вакытында яки өйдә кышкы озын кичләрдә җырлый идек. Халык күп быелуга, ярыш вакытындагы ыгы – зыгыларга карамастан, бу бәйрәмдә тәртип бозулар булмады. Ярышлар төгәлләнгәч, халык шат күңел белән өйләренә таралыша иде”. Ә Разыя әби сөйләүләренә караганда, сабантуй бәйрәмнәрендә кичләрен яшьләр уены уздырылган. Ул үзенең яшь чакларында булган кичке уеннарны шулкадәр мавыктыркыч итеп сөйли, минем дә кисәк кенә шул вакытка кайтып, шул кичке уеннарда бергенә тапкыр булса да катнашасым килеп китә: “Менә урам буйлап яшь кызлар кичке уенга җырлап төшәләр, артларыннан гармун уйнап яшь егетләр бара, ә алар артыннан шау – гөр килеп бала – чагалар…” Төн урталарына тикле гармун тавышы яңгыраган; егетләр һәм кызлар биегәннәр, җырлаганнар, төрле уеннар уйнаганнар. Мөхәммәт Гали үзенең бу хакта хикәясендә түбәндәгеләрне яза: “Шул кичне кызлар, егетләр каравыл өе янындагы чирәмлектә таган астына җыелдылар. Киенеп-ясанышып килгән кызлар белән егетләрне һәм аларның уйнауларын карау өчен, шунда иптәш малайлар белән без дә бардык. Гармун көенә җырлаулар, биюләр булды. Безнең шикелле малайларны уртага утыртып, кызлар белән егетләр, читкә китеп, акча чөеп уйнарга керештеләр…” Сорашып йөрүләр барышында күрше Күкшел авылында Сабантуй бәйрәменең башка авыллардан үзенчәлеклерәк уздырылуы билгеле булды. Бу авылда халкым йолалары әле хәзер дә саклана. Күкшел авылында яшәүче Сүрия апа безгә түбәндәгеләрне сөйләде: «Кичен авыл яшьләре болынга, ягъни сабан туе буласы урынга кичке уенга җыела. Егетләр — кызлар татар халкының җырлы-биюле уеннарын, «Назалы», «Биш парлы», «Балыкчы», «Капкалы», “Биеп алышлы» «Каешлы» һ.б. уйныйлар. Сөрән җыючы егетләр башларына түбәтәй, аякларына киез итек, ак күлмәк, кара чалбар киеп, билләренә чиккән сөлгеләр бәйләп кичке мәҗлестән (егетләр сөрән алдыннан мәҗлесләр үткәрәләр, сөрән җырларын өйрәнәләр) кичке уенлыкка киләләр. Төнге сәгать 1-2 ләрдә сөрән җыю башлана. Ул кичтә авыл халкы йокламый, хәзинәсендә булганча, ишек алдына табын әзерли. Табынга эчемлекләр, буялган йомырка, камыр ризыклары, кабымлык куела. Хуҗаның үсмер, ягъни 8-9 класста укыган һәм кияүгә чыкканчы булган кызлары һәр елны чиккән кулъяулык бүләк итә. Аңа да рәхмәт әйтелә. Чиккән кулъяулыклар гармунчыга бәйләнә, җыеп барыла һәм сөрән тәмамлангач егетләр үзара бүлешәләр. Яшь киленнәр егетләргә чиккән сөлге бүләк итәләр. Сөлгеләрне атап та бирәләр. Яшь кияү (нинди яшьтә булуына карамастан) урам уртасына алып чыгып чөелә . Егетләр урамда » Алмагачлары» көенә җырлап йөриләр. Алмагачым чәчәк ата Майның 15 ләрендә. Шул алмагач чәчәге күк Минем дус-ишләрем дә. Сусар баласын өйрәтә Суга каршы йөзәргә. Бик күп сабырлыклар кирәк Аерылганда түзәргә. Ә хуҗалыкларга кергәч түбәндәге җырларны җырлыйлар: Атлар иярләдеңме, Тайлар йөгәнләдеңме, Сабантуйлар җитә диеп, Бүләк әзерләдеңме? Өй артыңдагы умартаң Ел да сыен аерсын. Безне шулай хөрмәтләсәң, Ел саен да баерсың. Аю килә такырдан, Тырнакларын батырган. Рәхмәт яусын хуҗаларга, Кунак итеп чакырган! Биек икән тавыгыз, Каршы ява карыгыз. Без килдек тә кунак булдык, Сабантуйга барыгыз. Икенче көнне сөрәнче егетләр Сабантуй күрке булып йөриләр. Татар халык җырларын җырлап әйләнү, күмәк биюләр оештыру, кыр батырларын, яшь кияүләрне кабат мәйдан уртасында чөю әлеге егетләрнең вазифасына керә. Сөрәнче егетләрнең аякларына киез итек, ак күлмәк, кара чалбар киеп, билләренә чиккән сөлгеләр бәйләп, башларына түбәтәй киеп мәйданда матур итеп җырлап йөрүләре күңелләрне әллә кайларга алып китә, йөрәкләрне җилкетә.» Еллар узган саен, милли бәйрәмнәр, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары әкренләп онытыла бара. Шәһәр җирендә генә түгел, авыл җирендә дә бер-берсен белмәүчеләр бар хәзер. Бер-беребез белән аз аралашабыз. Бәйрәм көннәрендә туйганчы җырлашып утырулар бары тик әбибабаларыбызның хәтерендә генә саклана. Ә кайбер әби-бабаларыбыз борынгыдан килгән күп кенә бәйрәм күренешләрен хәтерләмиләр дә, чөнки аларның яшьлек еллары милли гореф-гадәтләребезне җимерү, бетерү вакытына туры килгән, ләкин шулай булса да авылларда искиткеч зиһенле әби-бабаларыбыз сирәк булса да бар әле. Безгә бу әби-бабаларны табып, татар халкының бәйрәмнәрен,йолаларын язып каласы, саклыйсы иде. Алар кебек пакъ күңелле, юмарт, кунакчыл, олы җанлы булып каласы иде. Ә моның өчен безгә, укучыларга, халкыбызның йола-бәйрәмнәрен торгызу һәм яңарту эшенә өлеш кертергә кирәк. Татарстан Республикасында яшәүче һәр кеше, нинди генә милләт кешесе булмасын, татар телен, татар халкының тарихын, мәдәниятын, гореф-гадәтләрен белергә,  милли бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә тиеш.

Бер генә милләт тә үз мәдәнияте кысаларында бикләнеп кала алмый. Шуңа күрә бүгенге көндә поликультуралы җәмгыятьтә яши алучы укучылар тәрбияләү милли мәгариф системасының яңа стандартларында да төп урында тора. Милли мәктәпләрдә белем алучы укучылар татар һәм рус мәдәнияте белән генә чикләнмәскә, әйләнә-тирәбездә яшәүче башка милләтләрнең мәдәнияте белән дә таныш булырга тиешләр.

II БҮЛЕК. КАЛЕНДАРЬ ЙОЛА БӘЙРӘМНӘРЕ

2.1. Сөмбелә

Сөмбелә бәйрәмен менә берничә ел инде мәктәптә бик күңелле итеп үткәрәбез.Укучылар көзге байлыкны чагылдырган өстәлләр әзерлиләр, аны яклыйлар. Бәйрәмгә балалар янына Сөмбелә, ай, кояш кунакка килә. Алар балалар белән бергәләп бәйрәм итәләр, күңел ачалар.

2.2. Нәүрүз .

Татар халкының борын-борыннан үткәрелеп килә торган бәйрәмнәренең берсе — Нәүрүз бәйрәме. Нәүрүз бәйрәменең исеменә килгәндә, фарсыча «ноу» — яңа, «руз» көн дигән мәгънәне белдерә. Ул төрки һәм көнчыгыш халыкларында Яңа елныкаршылау бәйрәме буларак уздырыла килгән. Нәүрүз көнчыгыш календаре буенча мартның 21 нче көнендә, ягъни көн белән төннең тигезләшкән көнендә үткәрелгән һәм күп кенә җирләрдә, әйтик, фарсыларда, гарәпләрдә, Төркия, Азәрбайҗан Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Казакъстан кебек илләрдә рәсмиләшкән дәүләткүләм бәйрәм сыйфатында хәзер дә уздырылып килә.

Татарларда исә бу бәйрәм онытыла язып калган иде. Соңгы елларда этнограф һәм фольклорчыларның тырышлыгы белән ул бәйрәм турында халыктан байтак мәгълүмат тупланды. Шулар нигезендә мәдәни учреждениеләребез аны милли йола бәйрәме буларак кабат тормыш-көнкүрешкә кайтару буенча нәтиҗәле эшләп киләләр. Хәзер инде ул шәһәр һәм авылларда, шул исәптән мәктәпләрдә, традицион бәйрәм буларак үткәрелә башлады.

Фәнни экспедицияләрдән алынган мәгълүматлар буенча, бу бәйрәмдә яшьләр өйдән өйгә кереп, нәүрүз әйтеп (махсус шигъри әсәрләр сөйләп), бүләк җыеп йөргәннәр. Хуҗаларны яз белән котлаганнар. Бу, өйдән өйгә кереп, сөрән йөрүләрдә төрле кызыклы такмаклар, такмазалар, бәетләр сөйләп күңел ачканнар, хуҗаларның күңелләрен күргәннәр.

Хәзерге көндә Нәүрүз рухи һәм дөньяви тормышыбызның табигый өлеше булып тора һәм ул ел саен яңа эчтәлек, бизәкләр белән байый. Идел буе татарлары Нәүрүзне чәчүгә әзерлек дип кабул иткәннәр. Мәсәлән, Карга боткасын гына алыйк. Ул шулай ук Нәүрүзнең бер күренеше. Аны икенче төрле «Дәрә» яки «Зәрә боткасы» дип йөртәләр.

Бәйрәм көнне иртән иртүк 8-10 кешелек балалар төркеме урамнарга чыкканнар һәм, йорттан-йортка кереп, «нәүрүз әйтеп», йомырка, ярма җыеп йөргәннәр. Йорт хуҗалары кичтән үк йомыркаларын төрле төскә буяп куйганнар. Соңыннан балалар, бергә җыелып, төрле уеннар уйнап, йомырка, ботка ашаганнар. Балалардан соң урамнарга атларга атланган егетләр чыкканнар. Алар бәйрәмгә чакырып, аваз салып йөргәннәр. Бу күренеш «сөрән салу» дип аталган. Яшьләр бергә җыелып, уеннар оештырганнар. Арадан иң чибәр, уңган кыз Нәүрүзбикә итеп сайланган.Җыелган халык «нәүрүз» җырлаган, бәетләр әйткәннәр. Нәүрүз көнне кеше күңелендәге гел изгелек кенә булырга тиеш. Ул игелек булып, аның үзенә үк кире кайтачак. Яңа елны ничек каршыласаң, елың шулай үтәр, дип уйлау күңелләрдә өмет уяткан. Кеше бу көнне бурычларыннан да котылырга тырышкан.

Бу бәйрәмнең рухи байлыгы турында без дә онытмыйк. Аның кешелекле традицияләрен саклыйк һәм баетыйк! Кешеләр, электәге кебек, бу вакытта барлык начар сыйфатларыннан аерылырга тырышсын иде. Бәйрәм вакытында уртак казанда пешерелгән аш белән барысын да сыйлау, бөтен кешенең дә тамашага уртак теләкләр белән килү гадәте үзе генә дә бик зур мәгънәгә ия бит! Нәүрүз тынычлык, дуслык, тигезлек бәйрәме булып калсын һәм гасырларга барсын!Кыскасы, Нәүрүз бәйрәме татар халкының тамаша кору традицияләрен, уен-күңел ачу чараларын саклап, үстереп килүче бер йола бәйрәме буларак хәзер дә яшәп килә.

2.3. Сабантуй

Татар халкының уеннарын, тамаша сәнгатен, аның табигатькә дөньяга карашын үзендә туплаган һәм, гомумән, әйтергә мөмкиндер, милләтне оештырып, туплап торучы дәрәҗәсенә күтәрелгән бер олы бәйрәм бар. Ул — Сабантуй. «Сабантуй» дигәннән без, язгы чәчүләр беткәч, авыл халкының мәйдан оештырып, шунда Сабантуйга хас уеннар (көрәш, йөгереш, баганага менү һ. б.) уйнап, күңел ачуын күз алдында тотабыз. Әмма бу бәйрәмнең борын-борыннан көнкүрештә үтәп килгән вазифасы ул гына түгел. Аның төп вазифасы — язгы чәчүгә чыгар алдыннан, жир-суга хөрмәт күрсәтү.

Этнограф галим Р. Уразманова татарлар яшәгән төбәкләрдә Сабантуйлар уздыру тәртибен өйрәнеп, аларның системасын ачкан. Аның фикеренчә, татар халкында Сабантуй циклы йолалары дүрт вариантта уздырыла.

Беренче вариант: 1) халыктан җыйган азык-төлектән балаларга ботка пешереп ашату («Карга боткасы», «Зәрә боткасы»); 2) балаларның манган йомырка җыюы; 3) ат менгән егетләрнең йомырка җыюы һәм аны пешереп ашавы — сөрән сугу; 4) танымаслык булып (исәкәй булып) киенгән ирләрнең йомырка җыеп йөрүе (“җәяүле сөрән”); 5) мәйдан өчен бүләк җыю; 6) мәйдандагы ярыш-бәйгеләр; 7) яшьләрнең кичке уены.

Икенче вариант: 1) мәйданга атна-ун көн кала егетләрнең бизәлгән атларда чабышуы (ат аягы кыздыру); 2) балаларның манган йомырка җыюы; 3) бүләк җыю; 4) мәйдан; 5) яшьләрнең кичке уены.

Өченче вариант: 1) балаларның манган йомырка җыюы; 2) бүләк җыю; 3) мәйдан; 4) яшьләрнең кичке уены.

Дүртенче вариант: 1) бәйрәм алдыннан яки бәйрәм көнне картларның йомыркалар алып зиратка барулары һәм ата-бабалар. рухына дога укулары; 2) мәйдан.

Бу вариант буенча (ул күбрәк Глазов татарларына хас), Сабантуйның бүләк җыю йоласы башкарылмаган, бүләкләрне халык мәйданга үз ихтыяры белән алып төшкән1.

Уен, күңел ачу, йола тамашасы булу ягыннан безнең өчен Сабантуй циклының «Бүләк җыю» яки «Сөрән сугу» өлеше аеруча әһәмиятле.

Сабантуйны төп йоласы — мәйданда үткәрелә торган ярышлар һәм уеннар.

Уеннарның барысы да киң билгеле булганлыктан, исемнәрен атап китү белән генә чикләнәбез: ат чабышы, көрәш, чүлмәк вату, туры баганага менү, авыш баганага менү, кашык белән йомырка йөгертеш, капчык киеп йөгереш, катыктан тәңкә эзләү, капчык белән сугыш һ. б. Шулар арасында Сабантуй дигән олы бер тамашаның төп аренасы ул — көрәш мәйданы. Мәйданда батыр калган кеше билгеленә. Ул – сабантуйның төп батыры.

Сүз уңаеннан шуны да әйтү урынлы булыр: бөек шагыйребез Г.Тукай үзенең мәшһүр “Шүрәле”сендә мәйданны, сабан туе һәм җыен белән бер рәттән, аерым бәйрәм дип атый. 

“Бу авылнын мин җыен, мәйдан, Сабан туйларын 

Язмыймын куркып, еракларга китер, дип, уйларым”. 
Безнең бәйрәмнәрдә, аерым алганда Сабан туенда борынгы традиция эзләре сакланып калуның төп сәбәпләреннән берсе шунда ки, алар барыннын да элек яшьләрдә осталык, батырлык, физик яктан чыдамлылык тәрбияләүгә, бер сүз белән әйткәндә, ыруны яңартуга, аның көчен һәм байлыгын арттыруга юнәлтелгән. 
Сабан туе – халкыбызның борыгыдан килгән бәйрәме. Аның белән башка халык вәкилләре дә кызыксынганнар. Татарларның бу олы бәйрәменең ни өчен Сабан туе дип аталуы турында немец галиме Карл Фукс (1776-1846 нчы елларда яшәгән) болай дип язып калдырган:  “Бу борынгы татар халык бәйрәме һәр язда үткәрелә, анда барлык татарларда катнаша. 
Сабан сүзе сука дигән мәгънәне аңлата. Димәк, әлеге бәйрәм шуны аңлата: табигатьне уятучы яз басуларны эшкәртергә өнди…  
Аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, багана башына менү һ.б. уеннар бәйрәмне җанландырып торган. Сабантуй җыр-биюсез, уен-көлкесез узмаган. Ярышлар төгәлләнгәч, халык өйләренә таралышкан. Бу көнне һәр өйдә бәйрәм ашлары әзерләнгән. Сабантуй бәйрәмендә кичләрен яшьләр уены үткәрелгән. Бу көнне әти-әниләре аларга күңел ачарга каршылык күрсәтмәгән. Төн урталарына кадәр гармун, скрипка тавышы яңгыраган, егетләр-кызлар әйлән-бәйлән уйнаганнар, биегәннәр, җырлаганнар.
Сабан туйлары хәзер авылларда да, шәһәрләрдә дә үткәрелә. Анда республикабызда яшәүче барлык милләт халыклары да катнаша, бәйрәм итә, чөнки сабантуе гомумхалык бәйрәменә әверелеп бара. Шулай ук, республикадан читтә яшәгән милләттәшләребез өчен дә сабантуйлары үткәрү бүгенге көндә традициягә әйләнеп бара. 
Сабан туе темасы татар язучылары һәм шагыйрьләре өчен кадерле һәм мөһим тема. Ул ГМ.Мәһдиев, Ш.Галиев, Р.Фәйзуллин, Р.Харис, Г.Рәхим, Р.Мөхәммәдиев, М.Әгъләмов, Зөлфәт, Р.миңнуллин, Р.Вәлиева һәм башка бик күп татар язучылары һәм шагыйрьләре иҗатында чагылыш тапты. 
Сабан туе, башка халык бәйрәмнәре һәм йолалары кебек үк, елдан-ел яңа формасы һәм эчтәлеге ягыннан байый. Анда Татарстан Республикасында бара торган тирән үзгәрешләр чагылыш таба. Ул җөмһүриятебездә яшәүче барлык халыкларның рухиһәм физик культурасы үсешендә, аларның яшәү рәвешен баетуда дәвамлылыкны тәэмин итә. 

ЙОМГАК

Туган ягыбызның, борынгы бабаларыбызның үткәнен, милли гореф-гадәт, йолаларыбыз хакында өйрәнеп шуны төшендем:гаҗәеп бай күңелле, тырыш, изге җанлы икән безнең милләтебез. Горурланып сөйләрлек үткәне, төрледән-төрле йолалары ,матур бәйрәмнәре – үзе бер рухи байлык.Тарихыбызның гыйбрәтле һәм сокландыргыч сәхифәләренең, халкыбызның рухи мирасының бәяләп бетергесез кыйммәткә ия булуын аңлаганда гына күңелдә милләтең өчен горурлык хисе туарга мөмкин шул.Милләтебезнең саф, иманлы, горурланырлык шәхесләре хакында өйрәнү тагын да зур ләззәт бирде күңелгә.Бигрәк тә туган ягыбызның,авылыбызның бөек шәхесләргә бай булуы шатландырды.Безнең авылыбызда гына шундый үзенчәлекле,элек –электән килә торган гореф-гадәтләренең сакланышы буларак- Сабантуй үткәрелү тәртибе турында тирәннән өйрәнү –татарларның милли үзаңлы булуы,авыл халкының матур бәйрәмнәрне ,милли йолаларны зур кызыксыну белән җиренә җиткереп үткәрелүе, шул ук вакытта мәктәп балалары арасында да милли йолаларыбызны ныгытуга, милли тәрбия биргә зур көч куелуы расланды.Моннан чыгып шуны әйтәсе килә, яшь буынның киләчәге , авылыбызның киләчәге гореф-гадәтләребез аша якты булыр, милли йолаларыбыз сакланыр, мәдәни мирасыбыз зур хөрмәт белән өйрәнелер, югалмас дигән өметтә калабыз.Авылыбыз, безнең туган ягыбыз, йолаларыбыз – ул безнең горурлыгыбыз. Укучларның социаль – мәдәни компетенциясен үстерүдә уен рәвешендә оештырылган йола бәйрәмнәре үзенчәлекле урын алып торалар. Халык уеннары, гореф – гадәтләре, бәйрәмнәре, буыннан буынга яңарып, халыкның гасырлар буена сыналган барлык рухи хәзинәләрен үзләрендә саклап киләләр, кешенең гармонияле үсешен тәэмин итүдә табигый юнәлеш бирүче мөһим рольне үтиләр. Билгеле бер йолалар системасы оешкан җәмгыять кенә тотрыклы була, аңардан башка җәмгыять тулы канлы һәм тулы кыйммәтле тормыш белән яши дә алмый.Йола һәм гореф — гадәтләрнең күп кенә очракларда алыштыргысыз тәрбияви чара булуын да истән чыгармыйк. «Ана сөте
белән керә торган» тәрбиянең, халык педагогикасының нигезендә нәкъ менә шулар ята, чөнки бер буыннан икенчесенә билгеле бер идеяләрне, үз-үзеңне тоту, хис-тойгы һ. б. нормаларын тапшыру шушы гореф-гадәтләргә нигезләнә. Эш шунда, ул бәйрәмнәрдә халыкның олысы-кечесе актив катнаша, һәр буын кешесе бәйрәмдә катнашу тәртибен гадәт, традиция рәвешеңдә үзенә сеңдерә. Бәйрәм «вазифалары» теләп, шатланып үтәлә. Шулай итеп, һәр кеше үзе дә сизмәстән үзара аралашу, үз-үзеңне тоту гадәтләрен үзләштерә, тәрбияләнә. Халык бәйрәмнәре һәр кешенең йөрәк түрендә саклана, чөнки җыр, бию, яңа көйләр башкару, очрашу-танышулар шушы көннәрдә була. Алар аны кайда гына булса да — үз авылына, төбәгенә тартып тора.

Соңгы елларда халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына һәм бәйрәмнәренә игътибар арта бара, сабантуйларын үткәрүгә, аларны халыкчанрак, җанлырак итүгә, нәүрүз, нардуган бәйрәмен торгызуга һәм яңартуга, каз өмәләрен һ. б. ны тергезеп, көнкүрешебезгә кайтаруга омтылыш көчәя. Димәк, милли рухыбыз, шөкер, сүнеп үк бетмәгән әле!

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ

  1. Баязитова Ф. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары. –

Казан:Татар кит.нәшр., 1995.

  1. Уразман Р. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре. – Казан: Татар

кит.нәшр., 1992.

  1. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре /Татарстан Милли к-ханәсе;

Төз. З.Ә.Җамалиева. Казан:милли китап, 2000.

  1. Татар халык иҗаты. Йола һәм уен җырлары. – Казан: татар

китап нәшр., 1980.

  1. Урманче Б. Сабантуй йолалары // Ватаным Татарстан. – 1989.

– 2 июнь.

Библиография.

1.Ф.С.Баязитова.”Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары”

Казан.Татарстан китап нәшрияты,1995.

2.Ә.Кәримуллин.”Татарлар: исемебез һәм җисемебез”

Казан.Татарстан китап нәшрияты,1991.

3.”Мәгариф” журналы:№12,2004; №12, 2009; №5,2008; №4,2005;

4.Музей , архив материаллары.

5.Авылның өлкән буын сөйләгәннән истәлекләр.

Тезис.

Мин үземнең бу фәнни-тикшеренү эшемне “Милли йолалар-рухи байлык” дип атадым. Борынгы бабаларыбыздан мирас булып калган байлык- ул гореф-гадәтләребезне,милли йолаларыбызны бүгенге көнгә кадәр саклап калу.Бу безнең авыл халкының йолаларыбызга битараф булмыйча, аны җиренә җиткереп башкаруын бүген дә күрергә мөмкин булуга мин бик шат.Шуңа да мин бик горурланам һәм милли йолаларыбыз тарихы белән бик кызысынам. Шулардан чыгып фәнни эш башкарырга уйладым һәм аны “Милли йолаларыбыз-рухи байлык” дип исемләргә булдым.Борынгы бабаларыбызның яшәү шартлары, халкыбызның бәйрәм һәм көнкүреш йолаларын өйрәнү теләге миндә авылым халкының йолаларыбызны саклап калырга, аны үстерергә ниятләвеннән туды дияр идем. Шуннан чыгып мин милли йолалар турында тирән эчтәлекле мәгълүматлар туплый башладым.Вакытлы матбугат материалларына, мәктәп,авыл китапханәсе һәм музеена,авылымның мөхтәрәм карт-карчыкларына мөрәҗәгать иттем. Фәнни эшемә төрле чыганаклардан материаллар туплап авылымның районда иң бай тарихлы һәм милли йолаларыбызны саклап яшәүче авыл булуы, милли җанлы шәхесләре турында яктыртырга тырыштым. Һәм милли йолаларыбыз, авылыбыздагы гореф-гадәтләрне тирән өйрәнеп, башкаларга бу хакта сөйләп, үземнән бераз булса да файдалы өлеш кертү яхшы эш булыр дип уйладым.Чөнки туган ягыбыз, авылыбызның горурланып сөйләрлек йолалары, яшәү йөген үз җилкәсендә иярләүче милләтпәрвәрләре бар.Чын мәгънәсендә милләтебезнең йөзек кашы булырдай шундый асыл затлы хатын-кызлары, горур,батыр уллары белән мактанырлыгы бар авылыбызның.Күкшел-Мәчкәрә авыллары гомер-гомергә бердәм, дус-тату булып яшиләр.Һәм хаклы рәвештә туган ягыбыз шәхесләре, милли йолалары белән горурлана алалар. Эшемнең төп максаты:

— Милли йолалар, аларның үткәрелү тәртипләре белән таныштыру;

— Туган ягыбыз, халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына, хезмәткә ихтирамлы караш тәрбияләү;

— Авылыбызның күркәм хезмәт бәйрәме – Сабантуй һәм сөрән уздыру турында тирәнтен өйрәнү.

Авылыбызның өлкән буыннары белән очрашып йолалар хакында мәгълүматлар туплау, халкыбыз тәҗрибәсен өйрәнү.

Эшем 3 бүлектән тора.Беренче бүлектә милли йолалар, гореф-гадәтләр, халкыбыз йолаларының тәрбияви әһәмияте, йолаларның милли дустанә мөнәсәбәттә яшәүгә чыганак булып торуы хакында азсызыклап үттем.Ә икенче бүлектә исә Сабантуй,сөрән,һ.б. йолалар хакында кыскача тукталып үттем.Иң мөһиме үз авылыбызда уза торган сөрән,сабантуй йолалары хакында тирәнтен сөйләргә тырыштым.Шул ук вакытта мәктәп укуыларының мәктәп сабантуен нинди тәртиптә үткәрүләре хакында да бераз сөйләп үттем.Бигрәк тә авылыбыз халкының милли гореф-гадәтләребезне хөрмәт итүен аңлатып үтәсем килде.Өченче бүлектә авылыбызның,милләтебезнең йөзек кашы,асыл татар хатыны Асия апа Мөлекова турында яктырту урынлы булыр дип уйладым.Чөнки Асия апа чын мәгънәсендә бар йөрәге белән милләтен яратучы, аның киләчәге, гореф-гадәтләре, йолалары өчен янып-көеп яшәүче мәрхәмәтле, милли җанлы олуг зат.Йомгаклап шуны әйтәсем килә, яшь буынның киләчәге , авылыбызның киләчәге гореф-гадәтләребез аша якты булыр, милли йолаларыбыз сакланыр, зур хөрмәт белән өйрәнелер, югалмас дигән өметтә калабыз.

Тема: Татар халкының бай гореф-гадәтләре,йолалары аша татар халкының культурасы белән таныштыру.

Максат: 1. Татар халкының бай гореф-гадәтләре,йолалары аша татар халкының культурасы белән таныштыру

2.Укучыларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү.

3.Татар халкының милли бәйрәмнәренә,гореф-гадәтләренә уңай караш тәрбияләүгә ярдәм итү.

Җиһазлау: Мәкаль, таблица, сюжетлы рәсемнәр,проектор.

I.Дәрес барышы.

-Исәнмесез,балалар! Хәерле көн сезгә! Кәефләрегез ничек?Урамга карагыз әле,нинди матур көн!Бу язгы көн турында нәрсәләр әйтә аласыз?Сез яз көннәрен яратасызмы? Нигә? Яз көне нинди бәйрәмнәр бар? Яз көне эш тә бик күп.Ял көне бакчада эшләдегезме?Нишләдегез?

II.Актуальләштерү. Өй эшен тикшерү.

Татар халкы эш турында күп мәкальләр язган.Сез аларны өйрәнеп килдегез.Сөйләгез әле.

Агач- җимеше белән,кеше эше белән матур.Башлаган эшне ташлама.Эшкә-вакыт,уенга-сәгать.Калган эшкә кар ява.Бер яхшы эш мең яхшы сүздән яхшырак. Эш сөйгәнне ил сөйгән.

III. Төп өлеш.

Авыр эшләрдән соң татар халкы матур итеп ял да итә белгән. Җәй көннәрендә болынга кичке уеннарга җыелганнар, анда төрле уеннар, җыр-биюләр яңгыраган. Кыш көннәрендә исә кич утырганнар (посиделки), йон эрләгәннәр(пряли пряжу), оек-бияләй бәйләгәннәр (вязали) , чигү чиккәннәр (вышивали).”

-Димәк, бу ял итүләр нәрсә дип атала? (милли бәйрәмнәр) -Ә сез татар халкының нинди бәйрәмнәрен беләсез?

Укучылар, ә хәзер мин сезгә текстлар тәкдим итәм

-Һәр төркемгә мин текстлар әзерләдем (алар таратыла)

Сабан туе

Бик күп төрле уеннарны, йолаларны үз эченә алган, татар халкының ел буе көтеп алына торган иң матур бер бәйрәме бар. Ул – Сабан туе. Бу бәйрәм – бик борынгыдан килгән бәйрәм.

Элек ул кыр эшләре башлануга багышлана торган булган. Ә хәзер Сабан туе язгы кыр эшләре беткәч, буш вакытта үткәрелә.

Элек-электән татар кызы үзенә бирнә әзерләгән. Сөлгене үзе чиккән. Иң матур сөлгене ул Сабан туе өчен әзерләгән. Бу йола хәзерге көнгә кадәр дәвам итә.

Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе.  Иң элек Сабантуй үткәрү өчен мәйдан әзерлиләр. Иртәгә Сабантуй буласы көнне авыл яшьләре, урам буйлап гармуннар уйнап, җырлап-биеп, хуҗабикәләрдән, яшь киленнәрдән Сабан туе өчен махсус әзерләнгән бүләкләр җыеп, халыкны бәйрәмгә чакырып йөриләр. Бу «Сөлге җыю» дип атала.

Икенче көнне матур итеп бизәлгән мәйданга бәйрәмчә киенгән халык җыела. Бәйрәмнең иң күңелле һәм дулкындыргыч өлеше – ат чабышы. Атларның һәрберсенә дә чиккән сөлге бәйлиләр. Сабан туенда үзәк урынны, әлбәттә, татарча көрәш алып тора. Көрәштә батыр калган кешегә зур тәкә бүләк ителә. Капчык сугышы, чүлмәк вату, капчык киеп һәм кашык кабып йөгерү – болар барысы да Сабан туенда гына уйналганнар. Мәйданда артистлар да чыгыш ясый. Алар бииләр, җырлыйлар. Балалар да күңел ачалар, төрле уеннарда катнашалар. Ярышлар һәм уеннар беткәч, кешеләр өйләренә кайталар. Һәр йортта табын әзерләнә, бәйрәм ашлары пешерелә.

Сүзлекчә:

йолалар- традиции

кыр эшләре – полевые работы

бирнә – приданое

Каз өмәсе

Авыр эшләрне җиңеләйтү өчен халык өмәләр үткәргән. Өмәнең бик күп төрләре булган. Шуларның берсе – Каз өмәсе.

Каз өмәсе һәр елны көз ахырында яисә кыш башында үткәрелә.

Татар халкы борын –борыннан ук каз үстергән. Татар өендә бик күп мендәрләр булган. Ә татар туйларында иң олы күчтәнәч – пар күмәч һәм пар каз булган. Бу хәзер дә шулай. Татар кызлары өчен каз өмәләре уңганлыкта сынау йоласы булган. Көнкүрештә каз итен төрлечә кулланалар. Җәй өчен казны каклап куйганнар. Каз мае бик күп авырулардан дәва булган .

Каз өмәсенә әзерләнгәндә, туганнарны, күрше кызларын чакырганнар. Гадәттә, өмәгә чакыруна балаларга кушканнар.

Кызлар өмәгә иртүк килеп җитә. Казларны чистарталар. Аннары казларны көянтәләргә асып, су буена төшәләр һәм шунда юалар. Чишмә буенда җыр-бию, төрле уеннар оештырылган. Ә иң кызыгы – кич белән. Яшьләр өмә булган өйгә җыйналалар. Аш-су әзерләнә, каз бәлеше салына.

Сүзлекчә:

җиңеләйтү өчен – чтобы облегчить

каз өмәсе – выщипывание гусей

туй- свадьба

күчтәнәч – гостинец

күмәч- каравай

уңганлык- умение

сынау йоласы – традиция испытания

каклап куйганнар- вялить

дәва- лечение

туганнар – родня

көянтәләр- коромысла

яшьләр- молодые

Сөмбелә

Татар халкының онытыла башлаган матур бәйрәмнәренең берсе – Сөмбелә бәйрәме. Ул көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме.

Көз көне халык мул уңыш җыеп ала һәм көн белән төн тигезлшкән чакта – 21-23 сентябрь көннәрендә Сөмбелә бәйрәме уздырыла.

Сөмбелә” – башак дигән сүз, шуңа күрә бәйрәмнең төп атрибутлары – башак һәм Сөмбелә исемле кыз.

Бәйрәм башында бәйрәмнең хуҗабикәсен сайлаганнар. Ул чибәр, уңган кыз булган. Аны Сөембикә дип атаганнар. Сөембикәне башаклар белән бизәлгән тәхеткә утыртканнар.

Бу көнне мул итеп ризык пешерелгән, кешеләр өйдән-өйгә йөреп, җырлап-биеп күңел ачканнар. Сөмбелә итеп киендергән кызны мәйданга чыгара торган булганнар. Сөмбеләне төрле биремнәр, сораулар белән сынаганнар. Бергәләп күңел ачканнар.

Сүзлекчә:

онытыла башлаган бәйрәм – праздник, который начал забываться

уңыш- урожай

башак –колос

хуҗабикә – хозяйка

уңган – умелая

тәхет –трон

сынаганнар – испытывали

Нәүрүз

Нәүрүз” сүзе фрсыча “яңа көн” дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул.

Бу бәйрәмне безгә борынгы бабаларыбыз биреп калдырган. Кышлар үтеп, табигать уяна башлагач, көннең төн белән тигезләшкән бер вакытында кешеләр “Нәүрүз” бәйрәмен билгеләп үткәннәр.

Нәүрүз җиткәч, авылның иң чибәр, бар яктан уңган кызын сайлап “Нәүрүз-бикә”дип игълан иткәннәр.Укучы балалар йорттан-йортка кереп, “нәүрүз әйтеп” йөргәннәр:

                                Ач ишегең керәбез,

                                Нәүрүз әйтә киләбез,

                                Хәер-дога кылабыз,

                                Нәүрүз мөбәрәкбад!

 Нәүрүз бәйрәме көннәрендә олылар, әби-бабайлар, өйдә матур киемнәрен киеп, махсус нәүрүз намазларын укыганнар. Гаиләгә, илгә исәнлек, тынычлык, бәхет, зур уңышлар теләп, озак-озак итеп дога кылганнар, хәерле Яңа ел килүен сораганнар.Нәүрүз бәйрәмнәре мөселман халкын киләчәккә якты өмет белән карарга өйрәткән, аларга яңа көч биргән, аларны тормышны яратырга өйрәткән.

    “Нәүрүз”иң шатлыклы яз бәйрәме-өмет бәйрәме билгеләп үтелгән.Таң ату белән учак кабызганнар.Шул чакта итле аш яки ботка пешереп кешеләр бер-берсен сыйлаганнар.Учак әйләнәсендә бала-чагалар, кызлар, егетләр әйләнгәннәр.Менә шушы бәйрәм безнең көннәрдә халык йоласы буларак яңартыла.Бу көнне халкыбыз уйный, ярыша, күңел ача.

Сүзлекчә:

фарсыча – по-персидски

каршылау –встреча

уңган –умелая

игълан иткәннәр –объявляли

мөбәрәкбад — приветствие

махсус – специальный

якты өмет –светлые надежды

учак кабызганнар –разжигали костёр

әйләнгәннәр – кружились

халык йоласы –народная традиция

яңартыла — возрождается

-Укучылар, һәр төркем үз бәйрәме турында сөйләсен әле.

— Ә татар халкының милли бәйрәмнәрен белү ни өчен кирәк дип уйлыйсыз?

IV. Ныгыту.

Хәзер без алган белемнәребезне ныгытып китик. Мин сезгә бүген без өйрәнгән берәр бәйрәм турында укыйм, ә сез “сигналь карточкалар” ярдәмендә миңа нинди бәйрәм турында сүз баруын күрсәтәсез.

Бу бәйрәм сентябрьдә үткәрелә… (Сөмбелә)

Татар халкының ел буе көтеп алына торган иң матур бәйрәме… (Сабан туе)

Бу бәйрәм атна буе дәвам иткән, һәр көннең үз гадәте һәм тәртибе булган … (Нәүрүз)

Авыр эшләрне җиңеләйтү өчен үткәрелә төрган бәйрәм… ( Каз өмәсе)

Бу бәйрәмдә төрле милли уеннар уздырыла… (Сабан туе)

Бу вакытта чишмәгә барганнар, анда җырлаганнар, биегәннәр һәм төрле уеннар оештырганнар… (Каз өмәсе)

Балалар өйдән-өйгә кереп, шигырь әйткәннәр, йорт хуҗасына сәламәтлек, байлык , уңыш теләгәннәр… (Нәүрүз)

Бу бәйрәм вакытында халык бик күп ризык әзерләгәннәр… (Сөмбелә

V. Йомгаклау. Өй эше бирү.Сезнең дустыгыз чит илдә яши,сез аңа хатыгызда татар халкының бер милли бәйрәме турында языгыз һәм бу бәйрәмгә кунакка чакырыгыз

VII.Йомгаклау.Укучыларның дәрестә ничек катнашуларын аңлату һәм билгеләр белән бәяләү.
 

Подробности

Автор: Алия Киямова

Опубликовано 30 Ноябрь -0001

Просмотров: 22173

Рейтинг:   / 29

Халкымның йола,гореф-гадәт һәм бөйрөмнәренең әдәбиятта чагылышы.
Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы
муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
«Ю.А.Гагарин исемендәге өченче санлы урта гомуми белем мәктәбе”нең укытучысы Кыямова Алия Мулләхмәт кызының
фәнни-тикшеренү эше.

Кереш
Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәннәрне онытма син.
Бел син ерак бабайларның
Ничек итеп көн иткәнен.
Нинди уйлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен.
Р.Фәйзуллин
Һәр милләт үз җирлегендә барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләрен, кешеләрнең яшәү рәвешләрен, үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен, карашларын, зәвыкларын сакларга омтылган.
Тормыш–көнкүрештә билгеле бер йолалар үтәү, гореф-гадәтләрне тоту һәм бәйрәмнәр үткәрү барлык милләтләргә дә хас. Ул әлеге милләт мәдәниятенең мөһим бер өлеше булып исәпләнә. Гореф-гадәтләр борын-борыннан халык тарафыннан үтәлеп килә торган бәйрәмнәрне, йолаларны үз эченә ала. Билгеле бер йолаларның үтәлеп килүе җәмгыятьне дә тотрыклы итә, алардан башка халык тулы кыйммәтле тормыш белән яши алмый.
Халык бәйрәмнәре, йолалары – кешене тормыш тәртипләренә һәм таләпләренә күнектерергә ярдәм итә. Эш шунда ки, ул бәйрәмнәрне халыкның олысы-кечесе бергәләп уздыра. Яшь буын бәйрәмдә катнашу тәртибен кечкенәдән үк өйрәнеп үсә. Һәр кеше, табигый рәвештә, үз-үзен тоту гадәтләрен үзләштерә, милли тәрбия ала.
Шулай итеп, милли йолаларыбыз, бәйрәмнәребез милли хисләр формалашуда, милли горурлык тәрбияләүдә әһәмиятле урын тоталар. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йола, бәйрәмнәре, әлбәттә инде, буш җирлектә тумаган. Алар арасында елның төрле вакытларына, дини йолаларга, тормыштагы үзгәрешләргә бәйле барлыкка килгәннәре дә бар. Мәсәлән, безнең татар халкында елның төрле вакытлары белән бәйле рәвештә барлыкка килгән Нәүрүз (язны каршылау), Нардуган (кышны каршы алу) бәйрәмнәре ерак гасырлардан күчә-күчә хәзерге көннәргә килеп җиткәннәр. Татар халкы ислам дине белән бәйле бик күп дини бәйрәмнәрне дә олылап үткәрә. Аларның иң зурлары: Ураза гаете һәм Корбан гаете бәйрәмнәре.
Сулар аккан кебек, чорлар, еллар үткән. Татар халкы бик күп тормыш сынаулары үтеп, бүгенге көнгә дә килеп җиткән. Кайчандыр югалуга дучар ителгән милләт туган телен саклап, алга таба атлаган. Гасырлардан-гасырга, буыннан-буынга, әби-бабайдан әти-әнигә, әти-әнидән балага үзләренең борынгы бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын югалтмыйча тапшырып килгән, һәм алар, күпмедер дәрәҗәдә үзгәреп, югалып бетә язып, безнең көннәргә дә килеп җиткән.
Гасырлар дәвамында халыкның күңеленә сеңгән йола Һәм бәйрәмнәрнең рухы безнең әдәбиятыбызда чагылыш тапкан. Күренекле шәхесләребез К.Тинчурин, Г.Бәширов, Г.Исхакый, Ф.Хөсни һәм башка язучыларыбыз иҗатында халкыбызның гореф-гадәт, йола һәм бәйрәмнәрененең бирелешен күрәбез. Алар милли хисләр формалаштыруга, милли горурлык тәрбияләүгә ярдәм итәләр. Халык бәйрәмнәре, йола, гореф-гадәтләр язучыларыбызның күбрәк авылга багышланган әсәрләрендә сурәтләнә, чөнки авыл халыкның бик борынгыдан килә торган мондый хәзинәләрен үзендә саклаучы дөнья итеп карала.
Гомәр Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек ” әсәре әдәбиятыбыз барышында аерым урын алган әсәр. Ул әсәрендә аерым бер авыл мисалында татар халкының гореф-гадәт һәм йолалары турында бик мәгълүмат бирә. Халык характерының һәм яшәешенең әхлакый чыганакларын автор революциягә кадәрге татар авылының борынгыдан килә торган гореф-гадәтләрендә, йолаларында эзли. Туган халкының сабан туй, көзге туйлар, каз өмәсе, тула өмәсе кебек хезмәт бәйрәмнәрен, чәчү, печән һәм урак өстен сурәтләү аша язучы аның хезмәткә мөнәсәбәтен һәм осталыгын чагылдыра. Халыкның иң яхшы йолаларында һәм гореф-гадәтләрендә гәүдәләнгән шигъри күңел, икенче яктан, аның тарихи оптимизмын, зур ихтыяр көчен тудырган, яктылыкка, аң-белемгә омтылып яшәвенә сәбәп булган. Шушы ук күңел аңа башка халыклар белән аралашырга, үзенең данлы улларын ихтирам итәргә булышкан. Боларны автор, аерым алганда, күрше татар һәм рус авылы яшьләренң бергәләп күңел ачуларын, халык шагыйре Тукай үлгәннән соң гади крестьяннарның да тирән кайгыруларын сурәтләү аша күрсәтә. Г.Бәшировтан кала тагын Г.Исхакыйның әсәрләрендә гаилә йолаларыннан сөннәт, туй йолаларын сурәтләвен күрәбез. “ Сөннәтче бабай” әсәре милләтебезнең гореф-гадәтләрен саклау, буыннар бәйләнешен, гаиләнең балаларда тугрылык тәрбияләү мәсьәләләрен чагылдыра. Г.Исхакый бу әсәрен иҗтимагый сәясәтче буларак милләтен кайтыртып язган, аның киләчәге турында борчылган. Ул “Зөләйха”, “Остазбикә”әсәрләрендә туй йолаларын тасвирлап биргән.
Соңгы елларда халкыбызның туган җиренә, туган теленә, үткәненә, мәдәниятенә игътибары артканнан-арта бара. Бу үзгәреш йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәрне үткәрүгә, онытылганнарын торгызуга һәм яңартуга китерә. Буыннан-буынга күчеп килгән, бу рухи байлыкларыбыз бүгенге көннәрдә дә безнең тормышыбызның, яшәешебезнең бизәге булып тора.
Татар халкының борынгыдан килгән йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәрен чагылдырган әдәби әсәрләр аша халкымнымның күңел җәүһәрләрен барлыйбыз, үткәнен киләчәк буыннарга җиткерәбез, киләчәккә ышанычын арттырабыз, милләтебезне саклауда бер юнәлеш булуын азсызыклыйбыз. Чөнки әдәбият аша гына халыкның бик тирәндә яткан сыйфат-хасиятләрен, үзенчәлеген, милли рухын тоеп, сиземләп була. Фәнни эшнең максаты да менә шундый әдәби әсәрләргә нигезләнеп, татар халкының йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәренең буыннан-буынга тапшырылып килүен ачыклау, Татарстан халыклары тормышындагы ролен ачу .
1.1 Республикабызда бик зурлап уздырыла торган бәйрәмебез – Сабан туе.
Язгы бәйрәм – Сабан туеның барлыкка килүен, формалашуын, үсүен ел фасыллары һәм татар халкының гаять үзенчәлекле рухи һәм мәдәни мирасы арасындагы тыгыз бәйләнешне чагылдыручы каледарь йолаларның бер өлеше итеп карарга кирәк.
Сабан туе кайчан, кайда барлыкка килгән, аның тамырлары кая барып тоташа? VI гасыр ахырына караган “Вэйшу”дигән кытай елъязмасында, мәсәлән, һуннарның ел саен яз көне үз ата-бабаларына, күккә, җиргә һәм төрле рухларга корбан бирүләре, әлеге форсаттан файдаланып, бөтен нәсел-ыруларын җыеп дәүләт тормышына бәйле мәсьәләләрне хәл итүләре, күңел ачулары, ат һәм дөя чабышлары уздырулары хакында кызыклы мәгълүмат теркәлгән.
Бәйрәмнең атамасын тәшкил иткән “сабан” һәм “туй” дигән борынгы төрки сүзләргә лингвистик анализ, аны башка төрки халыкларының ел фасылларына бәйле охшаш бәйрәмнәре белән чагыштыру, Сабан туен барлыкка килгән чорында ук табигатьнең уянуы һәм язгы эшләр башлануы хөрмәтенә оештырыла торган язгы туй булуы хакында сөйли. Аның нигезендә борынгы төрки кабиләләрендә яшәп килгән йола – табигать белән никахка керү йоласы ята. Бәйрәмнең асылы — нәсел-ыруның яңаруы, аның яшәү куәте көчәюе идеясенә туры килгән1. Сабан туе, кагыйдә буларак, болында, кырда яисә урман аланында, су янында, тау итәкләрендә
уздырылган. Сүз уңаеннан шуны да әйтү урынлы булыр: бөек шагыйребез Г.Тукай үзенең мәшһүр “Шүрәле”сендә мәйданны, сабан туе һәм җыен белән бер рәттән, аерым бәйрәм дип атый.
“ Бу авылнын мин җыен, мәйдан, Сабан туйларын
Язмыймын куркып, еракларга китер, дип, уйларым”.
Безнең бәйрәмнәрдә, аерым алганда Сабан туенда борынгы традиция эзләре сакланып калуның төп сәбәпләреннән берсе шунда ки, алар барыннын да элек яшьләрдә осталык, батырлык, физик яктан чыдамлылык тәрбияләүгә, бер сүз белән әйткәндә, ыруны яңартуга, аның көчен һәм байлыгын арттыруга юнәлтелгән.
Махсус яшьләр Җыены булуын без “Идегәй” дастанында да күрәбез.
Әлеге сынау урыннары булып, мөгаен, Сабан туе һәм башка бәйрәмнәрнең мәйданнары хезмәт иткәндер. Әйтик, “Дутан батыр” әкиятендә дә бәйрәм – халык җыелып, мәйдан ясап ат, көрәшләр бәйгесе үткәрү2. Татар телендә “мәйдан” һәм “бәйге” турыдан-туры Сабан туе бәйрәме белән бәйле һәм синоним сүзләр буларак кабул ителә, барыннан да элек, көрәш һәм ат чабышлары үткәрү урынын аңлата3.
Фольклорда мәңгеләштерелгән каһарман халык хәтерендә чын алып батыр – көчле, кыю, гадел һәм зирәк кеше, үз халкының патриоты буларак калган. Хәтта картлык көнедә дә үз улы Норадын белән бәхәстә, Идегәй үзе турында болай ди:
Гөрелдәсәм, сугар яшенмен,
Көлсәм мин бер чуакмын;
Киреләнсәм, йокың бозармын,
Көрәшсәм, сине егармын,
Йөгерсәм, сине узармын4.
Дастанда асылда Идегәй катнашкан күп кенә Җыен һәм Сабан туе ярышлары һәм уеннары тасвирлана.
Сабан туе – халкыбызның борыгыдан килгән бәйрәме. Аның белән башка халык вәкилләре дә кызыксынганнар. Татарларның бу олы бәйрәменең ни өчен Сабан туе дип аталуы турында немец галиме Карл Фукс (1776-1846 нчы елларда яшәгән) болай дип язып калдырган:
“Бу борынгы татар халык бәйрәме һәр язда үткәрелә, анда барлык татарларда катнаша.
Сабан сүзе сука дигән мәгънәне аңлата. Димәк, әлеге бәйрәм шуны аңлата: табигатьне уятучы яз басуларны эшкәртергә өнди…
Сабан бәйрәмен карарга картлар да килә. Кояш баю вакыты җитсә, алар шунда ук кичке намаз укыйлар. Төзек сафларга басып, җиргә иелә-иелә, дога укыйлар. ”1
Туй сүзе исә татар халкында нинди дә булса олы бер бәйрәм мәгънәсенә туры килә. Мәсәлән, хезмәт туе, бәби туе, өй туе һәм башкалар. Димәк, Сабан туе ул чәчүдә, язгы кыр эшләрендә төп корал булган сабанның (суканың) эше беткәч, ягъни чәчү төгәлләнгәч үткәрелә торган туй, ягъни бәйрәм икән.
Сабантуй – халык бәйрәме. Ул элек яз көне кар беткәч тә, чәчүгә чыкканчы үткәрелгән. Моны, кагыйдә буларак, авыл картлары киңәшеп хәл кылганнар һәм бәйрәмне үткәрү көне турында базар көнне игълан иткәннәр. Шуның белән бергә, бер төбәктәге авыллар ярышларны төрле көнне үткәрергә омтылганнар. Бу башка авыл кешеләре дә күршеләренең бәйрәмендә катнаша алсын өчен эшләнгән. Ләкин сабан туй ул шул авыл халкының үз бәйрәме исәпләнгән һәм башка авыллардан кунак чакыру гадәте булмаган. Катнашасы килгән күршеләр чакырмыйча гына, мәйданга үзләре килгәннәр һәм бәйгеләр беткәч , гадәттә өйләренә кайтып киткәннәр. Дөрес, бу авылдагы туган-тумачасы һәм таныш-белешләренең ашка чакыруы да мөмкин булган. Ләкин, тулаем алганда, сабан туй кунак чакыру, кунакка йөрешү вакыты булган. Әйе, ул – олы бәйрәм, һәм аңа хәзерлек алдан ук башланган. Хатын-кызлар өй җыештырганнар, бөтен нәрсәне чистартканнар. Ирләр исә ишегалдын, урам тирәләрен себергәннәр, чүп-чарларны җыештырганнар .
“ Сабан туен, язның бу шау-шулы, ыгы-зыгылы һәм шатлыклы якты бәйрәмен без, малайлар, кар җепшекләнә башлагач ук көтәргә тотына идек. Сабан туе дигәнебез һаман килә, үзенә күңелле яңалыклар ияртеп көн саен якыная бара. Моны кешеләр генә түгел хәтта атларда сизә…
Үзенең көрәшчеләре, чабыш атлары, колга башындагы кызыл башлы сөлге-тастымаллары, канәфер, бадъян, дарчиннәр, эрбет чикләвекләре, төрле төскә буялган күкәйләре, чуклы конфетлары һәм гомергә онытылмаслык гармун көйләре, уен-җырлары – кыскасы, бөтен шау-шулы һәм бизәкле, чуп-чуар куанычлары белән дәп-дәү булып, шаулап, ыгы-зыгы кубарып безнең авылга Сабан туе әнә шулай килә иде…
Иртәгә Сабан туе дигән кичне кем генә тыныч йоклый алды икән..! ”1
Сабан туй көнне иртән иртүк балалар өйдән өйгә кереп, манган йомырка һәм башка тәм-том җыйганнар. Татар халкының бу күркәм йоласы турында Әхмәт Фәйзи “Тукай” романында тасвирлап китә.
“ Аннары авылның ир-атлары, егетләре иңнәренә колгалар салып, бүләк җыярга чыкканнар. Бүләкләр җыю һәркайда бер төрле булган. Былтыргы сабан туеннан соң кияүгә чыккан яшь киленнәрдән алган сөлге иң кыйммәтлесе булып саналган. Килен аны шушы йоланы күздә тотып алдан әзерләгән. Башкалар ситсы, баш яулыклары, чиккән кульяулыклар, сөлге һ.б. бүләкләр биргәннәр. .Моннан тыш, һәр хуҗа хатын бер-ике йомыркада бирә торган булганнар. Аның бер өлешен кибеткә тапшырылган, акчасына бүләкләр алынган. Ә калганнары мәйданда файдаланылган – аны җиңүчеләргә биргәннәр, көрәшчеләр чи йомырка эчкәннәр. Бүләк җыючылар бүләкне мул бирүчеләрне мәйдан каршында мактап телгә алганнар. Бүләкне яшьләр җыйганда җыр, моң яңгырап торган. Бүләкләр җыелып беткәч, бәйрәм башланган.
К.Тинчурин “Зәңгәр шәл” драмасында Сабан туй бәйрәмендә егетләрнең бүләк җыю күренешен тасвирлаган. Драматургның әсәре шаян уеннарга, җыр-моңга бай, гүзәл яңгырашлы . Әсәрдә авыл егетләренең Сабан туена бүләк җыеп йөрү күренеше бик үзенчәлекле, искиткеч матур итеп сурәтләнгән. Бу көнне һәркемдәге күңел күтәренкелеге, уен-көлке, тапкыр җаваплы әйтешүләр – Сабан туеның татар халкы өчен нинди зур куанычлы бәйрәм булуын күрсәтә . Әсәрдә бирелгән сабан бүләге җыю күренеше шуңа бер мисал булып тора. Ул татар халкының җыр-моң, уен-көлке яратуының үрнәге. Егет һәм кызларның бер-берсе белән әйтешүе жор теллелекләрен генә түгел, ә аларның хезмәттә дә уңган, тырыш булуларын күрсәтә. Моңа мисал итеп, кызларның чиккән сөлгеләрен, тукыган тастымалларын әйтеп китү урынлы булыр.
Сабан туен үткәрү өчен махсус урын билгеләнгән. Ул болын җир, аланлык булып, агачлар белән әйләндереп алынган тигез һәм уңайлы җирдә урнашкан. Бу урын мәйдан дип аталган. Һәр авыл өчен билгеле булган көнне – иртәнге якта яисә төштән соң хөрмәтле аксакаллар җыелган бүләкне мәйданга алып чыкканнар. Иң алдан ир уртасы кеше сөлге-яулыклар, ситсы бәйләнгән колга күтәреп барган. Мәйданда бүләкләрне аерым төр ярышлар өчен атап, билгеләп куйганнар.
Ярышлар гасырлар буена килгән тәртип буенча үткән. Аларны ат чабышы башлап җибәргән. Иң матур сөлгеләрнең берсен ат чабышында җиңүчегә биргәннәр. Кайчакта иң ахырдан килгән атка махсус атап бирелгән сөлгене такканнар.
Ат – Сабан туе күрке. Хуҗалар үзләренең атларын чабышка алдан ук әзерләгәннәр. Әзерлекле ат чабышлар якынаюын алдан ук сизеп торган.
М. Гали бу хакта 1915 нче менә ничек язган: “Сабан туена кадәр бер атна элек атыбыз тынычсызлана, баскан урыныда бии башлады, авызына бер уч та азык капмады. Ишек алдына чыгарылган чакларында мәйдан тарафына карап туктаусыз кайнарланып кешнәде.”2
Фатих Хөсни “Йөзек кашы ” исемле повестенда атларның Сабан туенда чабышуын үзенчәлекле итеп сурәтләп бирә.
“ Без әллә кайчан ук сөйләшеп куйдык инде. Җыеннар башланса, ат йөгертергә барабыз. Быел теләгемә ирештем. Җиңел сөякле малай, дип гел мине эзләп йөриләр. Рәхәт тә соң ат өстендә килү! Бөтен халыкның күзе
синдә. Атның кайнар ялы синнең битеңә сирпелә. Ә алда, биек колга башында, берсеннән-берсе матур булып сөлгеләр күренәләр. Кайдадыр кычкыралар: “Каула, Айдар, каула !..”
Уйнаклап кына баралар. Барып җиттек. Тезелдек.. Чыктык…
Ниндидер юл аермасы үттек, берәү шунда кинәт кенә: “Һа!”дип кычкырып җибәрде, колагыма җил бәрелде, тояклар ачу белән тупырдадылар. Күземне ачып-йомарга өлгермәдем, кашка байтал минем алга атылып чыкты…
Алда берничә чакрым ераклыкта, колга башындагы сөлгеләр чагылып киттеләр. Күренделәр, аннары тагын югалдылар… Безнең аяк астында хәзер җир, җитмәсә тагын нинди җир! Я күтәрә ул, я башыңны яра…
…сөлгегә ярты җир буе калды дигәндә, минем атым кашка байталның алдына сикереп чыкты. Күзләремә яшь килде,- үзем өчен түгел, кашка байтал өчен.
Мине ат өстеннән кочаклап алдылар, ә атның муенына бик озын сөлге эленде. Кайсыныкы булгандыр, әйбәт сөлге иде ул.”1
Г.Ибраһимов та үзенең “Алмачуар “дигән хикәясендә сабан туендагы ат чабышының чын мәгънәсендә драматик мизгелләрен аеруча калку итеп тасвирлый:
“… атлар килеп бетте. Садыйк абзый безне тезә башлады. Буласы бик зур бәла икән: инде тигезләп бетердем дигәндә, я берәрсенең аты кузгалып алга китеп бара, я баскан урынында тора алмыйча, кире чигенә. Күп азаплардан соң тезеп җиткерде:
— Берәү, икәү, өчәү! Һайди, туганнар! – дип кычкырып та җибәрде.
Ул “Һайди”ның “һ” сен әйтеп бетерә алмаганнардыр, атлар әйтерсең канатланып очтылар…Аяклар җиргә тияме, әллә атлар яшерен канатлары белән һавадан баралармы — әле дә аерып җитә алмыйм…Очкан кошлар кебек , бер-беребезне таптап, узып, кауланшып, ул баткаклы елгага өчәү килеп кердек…
Көчләр бик тигез: бервакыт аның аты чак кына арттан бара, ләкин тагы бер каулый, минем атның башы Күк биянең койрыгы янында кала…
Алмачуарым “эһ” дип суырып ала да, күз ачып йомганчы, Күк биянең алдына барып чыга…
…Күк бияне аршын ярым чамасы калдырып, мәйданга килеп тә керәбез… Кара болыт икегә ярыла. Күк биянең башы минем Алмачуарның кабыргасындарак булган хәлдә чикне дә узып китәбез!
Шау-шу, тавыш, тапталыш! Әйтерсең мәшхәр көне!
Старостаның бер кулында яшел чапан – бусы беренче килгәнгә, икенче кулында зур сөлге – бусы икенче килгәнгә билгеләнгән.”1 Тик хикәя генә үкенечле бетә.
Ахырга калып килгән атка бүләкләрне нәзер әйткән хатын-кызлар биргәннәр. Бу хакта күренекле татар язучысы Г.Бәширов “ Туган ягым – яшел бишек” исемле автобиографик повестенда менә ничек яза:
“Арттан килгән атның туктый башлавы булды, аны төрле яктан йөгереп килгән әбиләр, җиңгиләр сарып алды. Алар кулларындагы ситсыдыр, яулыктыр, тастымалдыр кебек бүләкләрен атның ялына, маңгай чәченә, йөгәненә тагарга тотындылар. Тора-бара бүләкләр астыннан атның койрыгы белән колаклары гына күренеп калды. Бәйлиләр, бәйли-бәйли сөйләнәләр:
-“Улым солдаттан котылса”дип нәзер әйткән идем, — ди берсе.
— Эчемә кату чыкканга түзәр әмәлләрем калмаган иде. “Арттан килгән атка бүләк бирер идем,”-дип нәзер әйткәч, аллага шөкер, әйтмәгәнем генә булсын…
Тагын берсе, кызым баладан исән-сау котылса, дип, икенчесе, сыеры тана бозау китерсә, дип адарынган икән…”2
Шундый нәзерле бүләкләр тапшыру – Сабан туеның күптәнге традициясе, татар халкының атка – кешенең турылыклы дустына ихлас мәхәббәте дәлиле.
Күпчелек авылларда исә, атлылар чабыш башлана торган урынга киткәч, мәйданда башка ярышлар, аерым алганда, йөгерешү бәйгесе үткәрелгән. Катнашучылар яшьләренә карап, малайлар, ирләр һәм картлар төркеменә бүленгәннәр. Ярыш уздыру ат чабышыныкы кебек үк: старт бер читтә, ә финиш мәйданда булган. Әллә ни зур арага йөгермәгәннәр. Малайларның йөгерешен күз алдына китереп бастыру өчен татар язучысы Мөхәммәт Галинең “Сабан туенда” хикәясеннән бер өзек китерик.
“Шул арада басуга чыктык. Бераз баргач, староста теге сөлгеле колганы юл кырыена китереп кадады да:
— Йсмыркага узышырга малайлардан кем бара? – дип кычкырып җибәрде.
Безнең эчләр “жу” итеп китте. Тиз генә ыштаннарны салып, күлмәк өстеннән билгә бәйләдек.
Безне десятник Әхмәди абзый, карап җибәрү өчен, моннан ярты чакрым хәтле ераклыктагы юл аермасына алып китте. Барганда бер-беребез белән бер дә сөйләшмәдек.
Юл аермасына җиткәч, Әхмәди абзый:
— Тезләнегез, малайлар, аяк очларыгыз бер сызык өстендә торган булсын, мин “һу, һу” дип өченче тапкыр әйткәндә чабып китегез!- диде…
Без тезләндек. Әхмәди абзый, аяк очларыбызны карап чыгып, беренче тапкыр “һу, һу”дигән иде, без, үзебезне тыя алмыйча, йөгерешеп киттек…
…Ул арада безне йомырка алырга дип чакырдылар. Без теге колгалы яулык төбенә бардык. Анда зур бер кәрзин белән йомырка куйганнар. Аның янында староста һәм авылның берничә атаклырак картлары утырганнар.
Без килгәч тә алар бездән:
— Кайсыгыз баш килде? –дип сорадылар…
…Иң элек ак күлмәкле малайга бер дистә күкәй санап бирделәр, аның артыннан зәңгәр күлмәккә алтыны. Чират миңа килеп җиткәч, күкәй өләшүче десятник, старостага карап:
— Бу малайга ничәне бирәбез инде, башта бик тырышып йөгергән иде, килеп җиткәч егылып калды, -диде.
— Бишне ,- диде староста.
Мин, биш күкәйне алып, авыз эченнән генә “рәхмәт” дип киттем…”
Элек-электән Сабан туйларында авыр әйберләр, ягъни ташлар күтәрүдә ярышканнар. Ярышларның бу төре татар халык әкияте “Алпамша”да менә ничек сурәтләнгән: “Алпамша ташны тотып алып, берсен икенчесенә китереп бәреп яра да, ике ташны кулына киеп, ярылган ике ташны култык астына кыстыра да тауга менеп китә.”1 Авыр әйберләр ыргыту буенча “Ак бүре”әкиятендә сурәтләнгән ярышлар булуы да ихтимал: “Диюнең һөнәре шул иде, буш вакытларда шул шарны (биш йөз пот авырлыгында) алып атып, менә шул биек тауның башына очыртып җибәреп, шар төшкән чагында яңадан бер кулы белән тотып алып, һавага ыргытып җибәрә иде.”2
Хәзерге Сабан туйларында күбесенчә авырлык күтәрү буенча ярышларда герләр яки штангалар кулланыла.
Чын мәгънәсендә милли спорт төрләре турында сөйләгәндә, татарларда, башка төрки халыклардәгы кебек үк, элек-электән үткәрелеп килгән йодрык сугышын искә алмый мөмкин түгел. Ул кайбер әдәби әсәрләрдә мәсәлән,
К. Нәҗминең “Язгы җилләр ”романында да искә алына. Туксанынчы еллардагы кул (йодрык) сугышларын Сабан туе мәйданнарында да күрергә мөмкин була башлады.
Сабан туе бәйрәменең иң төп уеннарынан берсе, әлбәттә, көрәш. К.Фукс бу турыда менә нәрсәләр язып калдырган: “Түгәрәк уртасына яшь һәм таза татарлардан ике көрәшче чыга, билләрен сөлге белән бәйлиләр, куллары белән шуңа тотынып, бер-берсен егарга тырышалар. Бу көрәш кайчак бик озак дәвам итә, яки, көрәшчеләрнең көченә карап, кайчак бик тиз тәмамлана. Кайсы да булса егыла икән, тамашачылар шаулашып көлешәләр, ә горур җиңүче, бүләк алып, моннан чыгып китә. Бәйрәм вакытында тәртип саклау
өчен, татарларның шактые, кулларына таяк тотып, түгәрәк буенча йөреп торалар.” Көрәшне кечкенә малайлар башлап җибәргән, аннары яшүсмерләр, егетләр һәм ир-атлар көрәшкәннәр. Көрәштә җиңүчегә иң зур бүләк – сарык тәкәсе бирелгән.
Гомәр Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек ” әсәрендә бирелгән өзектә халыкның көрәштән нинди ләззәт алуы бик оста тасвирланган.
“…Мәйдан уртасына сирәк кенә коңгырт сакаллы староста килеп чыкты. Күкрәгендә җиз калай.
— Маташма шул малай-шалай белән, — диде староста. – Тизрәк олыларга күч!
— Соң аның үз пүрәткәсе бар бит. Хәзер яшүсмерләр керә башлый, алар артыннан олылар, — диде Гыйбаш абый…
— Булды, булды! – дип аваз салдылар. – Шәп салды! Сызгырып кына барып төште!..
Гәүдәгә базык кына, киң җилкәле бер егет чыкты.
— Кәче егете чыкты, Кәче!- диештеләр.
Халык дулкынлана, гөжли, тора-торгач үзеннән-үзе кычкырып җибәрә, эһелдәп куя. Халык “аһ” итеп бөтен мәйданы белән кузгалып куйганда Айбан егете әллә кая, мәйдан кырыена ук барып төшкән иде.
Җиңүче егет, ашыкмыйча, салмак кына атлап кырыйга барып чүгәләде. Гыйбаш абый аңа ике йомырка илтеп бирде…
Кайсыдыр телен чартлатып куйды:
— Әй-әй, таза бу! Кара ул муенны! Кара ул беләкләрне! Бот юанлыгы!..
”Шунда барысы Әхәт абыйны димли башладылар:
— Йә, чык инде, Әбделәхәт, хур итмә Яңасаланы!
Әхәт абый Кәче егетенә караганда гәүдәгә бераз көйрәк икән, буйга да кыскарак, муены да тегенеке кебек юан түгел. Шулай да җилкәгә киң, бары белән нык күренә.
Мәйдандагы халыкның һәммәсе дә диярлек, куәт биреп, төрле яктан кычкыра башлады…
…Көрәш озакка сузылды. Егетләрнең әле берсе тилпенеп карый, әле икенчесе йолкып алмакчы була. Барып чыкмый гына бит!
Әхәт абый “һоп”дип кычкырып та җибәрде, Кәче егетен суырып та алды. Халык дәррәү урыныннан торды. Инде тотып ата дигәндә Кәче егете кулын күтәрде.
Бөтенесе мәйдан уртасына ташландылар.
— Ай, маладис, Әхәт туган!- диештеләр. — Ай куандырдың!
— Ур-ра! Ур-ра! Бил бирмәде, сынатмады!”
Бу өзекне укыганда ук күз алдына шау-гөр килеп торган көрәш мәйданы килеп баса. Үзеңне чынлап та шунда кебек хис итәсең. Халыкның күңел күтәренкелеге, үз авыл батыры өчен горурлану хисләре катыш халәтен тоясың.
Төрле ярыш-бәйгеләр үткәрелгән. Аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, багана башына менү һ.б. уеннар бәйрәмне җанландырып торган. Сабантуй җыр-биюсез, уен-көлкесез узмаган. Ярышлар төгәлләнгәч, халык өйләренә таралышкан. Бу көнне һәр өйдә бәйрәм ашлары әзерләнгән.
Сабантуй бәйрәмендә кичләрен яшьләр уены үткәрелгән. Бу көнне әти-әниләре аларга күңел ачарга каршылык күрсәтмәгән. Төн урталарына кадәр гармун, скрипка тавышы яңгыраган, егетләр-кызлар әйлән-бәйлән уйнаганнар, биегәннәр, җырлаганнар.
Гомәр Бәшировның “ Туган ягым – яшел бишек” исемле автобиографик әсәрендә сабантуй бәйрәме нәкъ мин алда язып киткәнчә оештырылган. Ул аны яшьлегенең бик матур мизгеле итеп тасвирлаган. Кечкенә малайның йомырка җыюдан соң кичергән шатлык хисләрен, бәйрәмнең җанлылыгын укучыга шулай сурәтләгән ки, әсәрне укыгач, үзеңне шунда кебек тоя башлыйсың.
Бу XIX гасыр Сабан туе күренешләре. Бүгенге көндә дә Сабан туе халкыбызның иң олы бәйрәмнәреннән берсе. Ул чәчү беткәч, июнь аеның беренче атналарында авылларда һәм район үзәкләрендә, аннары ай урталарында республикабызның зур шәһәрләрендә уздырыла. Хәзерге сабан туйларын үткәрү – элекке вакыттагы җыеннар уздыру вакытына туры килә. Июнь ахырында җөмһүриятебезнең башкаласында зур республика Сабан туе була. Сабантуй бәйрәмен үткәрү датасын хакимият тарафыннан билгеләнә.
Бәйрәмнең башында, иң беренче эш итеп, сабанда, ягъни язгы кыр эшләрендә бик тырышып эшләгән, хезмәт куйган игенчеләрне хөрмәтлиләр, аларны бүләклиләр . Иң уңганнарына Сабан батыры дигән исем бирәләр.
Р.Харисның “Сабан туе” поэмасыннан алынган шушы сүзләрнең хәләл көчен кызганмыйча эшләүче авыл хезмәтчәннәренә багышлануы очраклы түгел. Борынгы сабан туеның хезмәт йолалары бүгенге көндә дә сакланып калганнар һәм ил-халык өчен иң мөһим булган мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелгән дә. Чөнки хезмәт – ул халкыбызның яшәеше, аның якты киләчәге.
Элек-электән килгән бүләк җыюлар, ат чабышлары, уен-ярышлар, татарча көрәш бүгенге көндә дә мәйданның иң кызыклы, күркәм чаралары булып торалар. Хәзерге вакытта спорт уеннары да борынгыдан килгән уеннар белән берлектә оештырыла. Бу волейбол, футбол, биеклеккә-ераклыкка сикерүләр, төрле дистанцияләргә йөгерү, армспорт, гер күтәрү.
Һәркем анда актив катнашырга тырыша, ниндидер бүләк алырга омтыла. Бәйрәмдә җыр-музыка тынып тормый, халык күңел ача, рәхәтләнеп җырлый, бии. Тик хәзерге Сабан туйларының ямен җибәрүче факторлар да бар. Бу хәмер, сыра эчеп, исереп йөрүчеләр, тәртип бозучылар. Элекке заманда бу бик сирәк күренеш булган һәм кешеләр тарафыннан бик нык тәнкыйтьләнгән.
Сабан туйлары хәзер авылларда да, шәһәрләрдә дә үткәрелә. Анда республикабызда яшәүче барлык милләт халыклары да катнаша, бәйрәм итә, чөнки сабантуе гомумхалык бәйрәменә әверелеп бара. Шулай ук, республикадан читтә яшәгән милләттәшләребез өчен дә сабантуйлары үткәрү бүгенге көндә традициягә әйләнеп бара.
Сабан туе темасы татар язучылары һәм шагыйрьләре өчен кадерле һәм мөһим тема. Ул Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Г.Бәширов, Х.Туфан, С.Хәким, Ә.Еники, Н.Фәттах, М.Мәһдиев, Ш.Галиев, Р.Фәйзуллин, Р.Харис, Г.Рәхим, Р.Мөхәммәдиев, М.Әгъләмов, Зөлфәт, Р.миңнуллин, Р.Вәлиева һәм башка бик күп татар язучылары һәм шагыйрьләре иҗатында чагылыш тапты.
Сабан туе, башка халык бәйрәмнәре һәм йолалары кебек үк, елдан-ел яңа формасы һәм эчтәлеге ягыннан байый. Анда Татарстан Республикасында бара торган тирән үзгәрешләр чагылыш таба. Ул җөмһүриятебездә яшәүче барлык халыкларның рухи һәм физик культурасы үсешендә, аларның яшәү рәвешен баетуда дәвамлылыкны тәэмин итә.
1.2. Татар халкының элек-электән килгән гаилә йолалары да бар. Бу – туй, бала туу белән бәйле, күмү һәм искә алу йолалары. Гаилә йолалары арасында иң катлаулысы – туй йолалары. Туй йолалары дигәндә, без бер туй мәҗлесен генә түгел, ә берсен берсе алыштырып килә торган тулаем бер катлаулы циклны күз алдында тотабыз. Коллективлашу чорларында туй йоласының бик күп чылбырлары өзелгән, юкка чыккан. Шулай да, тормыш күрсәткәнчә, халык йолалары алар бик яшәүчән, традицион йолаларның да борынгы һәм матур үрнәкләре төрле төбәкләрдә һәм матур әдәбиятта сакланып киләләр, кабат торгызуны, яңартып җибәрүне, игътибарны көтеп яталар. Татар әдәбиятында бу йолаларны Гаяз Исхакый ( “Остазбикә”, “Зөләйха”әсәрләре), Гомәр Бәширов (“Туган ягым – яшел бишек”әсәре), Әхмәт Фәйзи (“Тукай”романы), Фатих Хөсни (“Җәяүле кеше сукмагы”, “Йөзек кашы” әсәрләре), М.Рәфыйков (“Кәләш ” шигыре) һәм башка язучыларның әсәрләрендә халыкның теле һәм рухи байлыкларының бөтен нечкәлекләре, җирле үзенчәлекләре белән баетылып, шул төбәктә яшәүче халыкның җанына якын, кадерле һәм изге итеп тасвирлап бирелгән. Бу йолаларның бүгенге көн туй йолалары белән күпмедер охшаш һәм аермалы булуын да күрәбез, аларны чагыштырабыз.
Туй йолаларына никах, кияү килү, аны каршылау, кыз алырга килү, килен төшерү, туйда үзара бүләкләшү (бирнә, мәһәр, калым, җанлы мал); туй көннәре; туйдан соңгы йолалар (яшь киленгә су юлы күрсәтү, яшь киленнең эндәшү сүзләре, тел яшерүе һ.б. ) керәләр.
Г.Бәширов “Туган ягым – яшел бишек ” әсәрендә туй йоласының бирелешен халкыбызның рухи бер хәзинәсе, истәлеге итеп тасвирлаган. Туй йоларының чагылыш үрнәкләре итеп әсәрдән өзекләр китерәбез.
Үткәннәргә әйләнеп карасак, кыз алу, кыз бирү, өйләнешүләр күпчелек очракта димче килү, димләү, кыз килешү, аклашу, ярәшүләр белән башланып китә торган булган.
Ничек булган соң ул кыз димләү, яучы яки башкода булып килү? Димче, яучы итеп авылда дәрәҗәле, ышанычлы, сүзгә оста, үтемле итеп сөйли. Сер саклый торган кешене җибәргәннәр. Кыз димләүнең, ике гаилә арасында булган сөйләшү-килешүләренең үзенең тәртибе булган, әдәп, бер-берсенә ихтирам саклау, хәтер калдырмау, араларны якынайтырга омтылуны чагылдырган төрле серле, тылсымлы йолалар, үткен сүзләр кулланылган.
Кыз ярәшү – борынгыдан килгән матур йолаларның берсе. Ул димче, яучылар килеп, кызны бирергә ризалык алу белән генә бетми, ике якның вәгъдә бүләкләре алмашуы белән дә ныгытыла. Гадәттә, кыз ягыннан, вәгъдә бүләге итеп, кызның үзе чигеп, үз кулы белән сугып яки тегеп әзерләп куйган әйберсе – сөлге-ашъяулык бирелә торган булган. “… Бер заман киңәш-уңашлар, белешү, сорашулар туктады, икеләнүләр бетте, апайны ярәштеләр. Кем ул Кибәхуҗа егете Нәбиулла? Апай аны күргәнме, аңа барырга риза булганмы? Әллә ата-ана кушуына каршы тора алмыйча гына буйсынганмы? Бу турыда йортта сүз кузгалмады шикелле.
Ярәшүен ярәштеләр, әмма булачак туй йортка куаныч белән килергә җыенмый, берсенең дә күңеле тыныч түгел. Аның җитди сәбәбе бар иде…”1
Әсәрдә ярәшелгән Өммикамалның яраткан егете Әхәт бар. Кызның ата-анасы егетнең нинди дә булса берәр начарлык эшләвеннән куркалар, кеше алдында хурлыкка калудан шүрлиләр иде. Өммекамал да үзенең ярәшкән кешесен бер дә күргәне булмый. Элекке заманнарда кызлар күбесенчә үзләренең булачак ирләрен күрмичә, димләгән кешегә әти-әни ризалыгын алып кияүгә чыкканнар. Ата-ана рәнҗешеннән курыкканнар.
Кызны ярәшкәннән соң, туйга әзерлек башлана.
“… Борчуларның шундый кайнап торган бер мәлендә туй хәстәре башланды…
“Сыртым сынса да сер бирмәм!”- ди агайлар. Чөнки туй дәгәннәре кеше гомерендә бер генә килә. … берәүнең дә сынатасы килми. Туй нихәтле шәп булса, никах та шултикле нык булырга тиеш. Уен эш түгел ул туй, түгел!..
Сарыклар суелды, бал белән сыра да мул куелды. Арчадан поты белән бер тәңкәлек ак капчыклы, кызыл пичәтле ак он да әллә ничә капчык алынды, “кызыл башлы” чирекләр дә, тегермән ташы тикле базар күмәче дә, куй мае, йөзем җимеше дә, бүтәннәре дә мул кайтты.
Башланды чистарыну, төзәтенү, мичләр, морҗалар… китте тазарыну-юыну, киенү-ясану. Хатын-кыз иртзәәзн кичкә кадәр… баз белән өй арасында кайнаша. Ир-ат ком белән ышкып, эшлия-камытларның тәңкәләрен ялтырата,… ишек алларын, капка төпләрендәге яшел чирәмнәрне себереп куя…”
Туйга әзерләнү менә шулай бик җанлы бара. Олыдан алып кечегә кадәр нәрсә дә булса эшли, булыша. Туй көне килеп җиткәч, кунак каршылау, сәламләүләр үзенчәлекле матур бер йола кебек башкарылган.
“Менә туй көне дә килеп җитте.
Көтә торгач, югары очтан кыңгырау тавышлары ишетелә башлады. Китте каушау, йөгереш, кабаланыш. Җыелды капка төбенә халык.
Менә кодалар, урам буенча тузан туздырып, кош-кортны куркытып, килеп тә төштеләр. Капка төбенә җыелган яшь-җилбезәк санап тора:
— Бер, ике, өч, дүрт, биш, алты… сигез пар!” Ай-ай-ай! Зур туй буласы икән бу! Кибәхуҗадан гына сигез пар!
Иң алдагы атта – баш кода…
Трантастан төшүләренә, каршыларына кулын сузып, башта әти. Аның артына посыбрак, шәлъяулык почмагын ирен кырые белән тешләбрәк, әни бара. Аннары көтүе белән абыйлар, җиңгиләр кузгала.
Иң беренче сүз әтинеке:
— Исәнме, саумы, кода, таза-сау гына килеп җиттегезме? Уллар-кызлар исәнме? Йорт-җир, мал-туар иминме? Хәвеф-хәтәр юкмы?..
— Ходайның биргәненә шөкер әле, кода. Бар да әйбәт, барсы да аллага шөкер! Үзегездә исәнлек-иминлекме? Бик ару гына ятасызмы? Бала-чага үсәме, авыру-сырхау юкмы? Мал-туар үрчиме?
— Бик, бик шөкер, кода, бик шөкер! Әйдәгез әле, әйдәгез!
Башлана кара-каршы елмаешып кул кысышу, бер-берсенә матур-матур сүзләр әйтешү…
Иң алдан баскычка, бисмилласын әйтеп, кода бабай аяк басты, аның янында авызын каплап кодагый, аннары бүтәннәре…”
Никах өйләнешүне, гаилә төзүне шәригатьчә, махсус дога укытып беркетү йоласы. Никах мәҗлесе, никах туе кыз өендә үткәрелә, анда олы кешеләр, картлар, егетнең һәм кызның әти-әниләре, туганнары була. Никах мәҗлесе тыныч, салмак, изгелек һәм бәхет теләү сүзләре белән уздырыла. Анда исерткеч эчемлекләр куелмый, туй ашамлыклары белән бергә, йола ашы итеп бал-май, баллы су-ширбәт куела. Никах йоласын халкыбыз изге итеп саный, тылсымлы көчкә ия итеп ышана.
“… капка төбеннән сәлам биргән тавыш ишетелде. Мулла белән мәзин килеп җитте… Аларны иң түргә уздырдылар… Шунда туйның бисмилласы, ике яшьне бер-берсенә гомерлеккә беркетеп куя торган никах уку башланды… Хәзрәтнең әле бер кодага, әле икенчесенә китапчалатып зерә дә мәзәк сүзләр әйтүе ишектән дә, ачык тәрәзәдән дә ишетелеп торды…” Бу ризалык сорау йоласы иде.
…Ике олы кеше келәт янына барып апайның да ризалыгын сорап килделәр, аны мулла абзыйга әйттеләр. Шуннан соң мулла абзый озак кына итеп никах укыды…”
Никах мәҗлесе беткәннән соң, хәзрәт белән мәзин кайтып киткәч, кыз өендә туй мәҗлесе башланып китә. … Әти кунакларны аягүрә басып сыйлый… Гайнулла җизни … кода бабайга текәлде. Әй китте шуннан калын тавышы өйгә сыймастай җәелеп, табын өстеннән дулкынланып:
Ничекләр генә килдегез, ай, сез, безгәй,
Батмаенча гына лай диңгезгәй.
Газаз кодалар бит, ай, сез безгәй,
Нинди сыйлар гына куйыйк соң сезгәй…
Кибәхуҗалар ягыннан яшь кодаларның берсе җавап җыры сузып җибәрде:
Таң иртәләр генәй тышка чыксам,
Йолдызкайлар сөйләшәй ай белән;
Әйтер сүзләребез хәттин ашкан, Бәшир кода,
Әйтербез ләй әли җай белән…
…Ул көнне мәҗлес караңгы төшкәч кенә тынды. Иртәгесен иртүк кодалар мунча керде. Аннан чыгуга коймак, аннан соң мәҗлес, тагын… кара-каршы җырлашу башланды.”
Туй йолаларының тагын берсе — бу кияү килү, аны каршылау һәм кияү келәте әзерләү булган. Туй килгәч, кияүне кыз янына керткәннәр. Кияү белән кыз очрашкач, кияүнең билбавын чишү, читеген салдыру һәм башка шундый сынау йолалары башкарылган. Кайсы җитезрәк һәм өлгеррәк булса, гаиләдә шул баш булачак саналган.
“… Пәнҗешәмбе көн иртәдән үк кияү келәтен хәстәрләү башланды…
Әмма моның иң четрекле ягы – кияү белән кызга урын-җир хәстәрләү икән. Зифа тәтәй…:
— Урын җәяргә дүрт кыз кирәк… дүртесенең дә ата-анасы тигез булуы кирәк,- диде…
Ястыкны да, мендәр белән җәймәләрне дә дүрт кыз дүрт почмагыннан тотып сак кына урынга китереп салдылар… Урын өстенә исле май сөрттеләр.
Кичкә таба апайны да алып керделәр… Зифа тәтәй, кияү кергәннән соң аның белән ничек булырга икәнен төшендерергә тотынды:
— Хәзерге кияүләр ничектер инде бик рәхимсез кылыналардырмы, юктырдырмы… Читеге тыгыз булса, әүвәл башта үкчәсен эләктерергә тырыш, үкчәсен! Чыкмый икән… дөбердәттереп сөйрә дә төшер!.. Шуны бел: ничек кенә туры килсә дә коелып иңмә, батыр бул, җитез бул!..”
Шул ук вакытта кияүнең үткенлеген тикшерү өчен төрле сынауларда әзерләгәннәр. Сәхибҗамал кияү утырасы мендәр астына аш тәлинкәсе кыстырды,.. алдан ук көлә башлады:
— Менә шуннан беләбез инде: үткенме синең киявең, Өммикамал апай, әллә пешкән шалкан, төшкән-калганмы? Үткен булса, тәлинкәне читкә куяр, аңгыра булса, карга баласыдай авызын ачып, килеп утырыр. Шунда тәлинкә -шатырт!..”
Кыз йортына кияүне кияү егетләре кыңгыраулар тагылган атларда озата килгәннәр. Капка төбендә күршеләр, малай-шалайлар, кыз-кыркын җыелган була. “Ишек бавын “ сату сынавы уздырыла. “ Ишек бавы – бер алтын. Безнең апай – мең алтын !“- дип такмаклаулап, Гомәр җизнәсеннән кызыл сөяк саплы, балыклы пәке ала.”
Туй атлары, кияү килү һәм аны каршылау Г.Исхакыйнының “Остазбикә” әсәрендә дә бик матур, үзенчәлекле итеп сурәтләнгән. Ул остазбикә Сәгыйдә белән Вахит хәзрәтнең тормыш коруларын, аларның эчке кичерешләрен һәм бер-берсенә карата мөнәсәбәтләрен тасвирлый. Шул ук вакытта 12 ел бергә торып балалары булмагач, иренең нәсел җебен өзмәс өчен икенче хатынга өйләндергән (димәк, милләтне дәвам итәр өчен). Г.Исхакый остазбикә Сәгыйдәне идеаллаштырып сурәтләгән.
Кыз алырга килү, килен төшерү, туйда үзара бүләкләшү, туй көннәре, туй ашамлыклары белән бәйле йолалар бүгенге көннәрдә дә сакланып калган һәм үтәлә дә. Күркәм гаилә йолаларының берсе булган туй йолалары халык өчен әһәмиятле һәм гаилә коруга үтә җаваплы караган, аның ил каршында, җәмгыять каршында үтәлергә тиешле гадәт һәм әхлак нормалары, йолалары калыплашкан. Йолалар белән бергә, аларга караган бик күп сүзатамалар, гыйбарәләр йола белән бергә үрелеп яшиләр, шулай ук туй йолаларырының һәр этабында кара-каршы сөйләшү, җырлашу,
үткен, зирәк сүзләр уйнату бу йолаларның бизәге булып торалар һәм аның аерылмас бер өлешен тәшкил итәләр.
Шулай итеп, йолалар халыкның тарихы белән үтә тыгыз бәйләнештә. Телдә диалекталь, ягъни җирле үзенчәлекләр булган кебек, халыкның рухи культурасы да җирле үзенчәлекләр белән баетыла, ул җирле үзенчәлекләр шул төбәктә яшәүче халыкның җанына якын, кадерле һәм изге була.
1.3. Татар халкының гаилә йолалары арасыннан үзенчәлекле бер йоласы бар. Бу бала туу белән бәйле булган ир баланы сөннәткә утырту йоласы. Элек – электән ир балалары булган гаиләләр сөннәт йоласын үтиләр, чөнки бу ата-ананың изге бурычы. Хәзер бу йола шифаханәләрдә табиблар тарафыннан башкарыла. Ә бит моннан берничә дистә еллар элек кенә сөннәтче бабайлар, әбиләр булган. Г. Исхакыйның “Сөннәтче бабай” хикәясе чын мәгънәсендә милли һәм халыкчан әсәр. Татар авылының фикерләү рәвешен, хис-тойгы һәм гореф-гадәтләрен тирәнтен белеп язылган. “Сөннәтче бабай” хикәясендә сөннәткә утырту йоласы аша шул чор татар авылының, халкының бөтен тарихы, традицияләре, шул юлда килеп чыккан фаҗигаләр тасвирлана. Исеме күптән онытылган Сөннәтче бабайны авыл халкы хөрмәт итә. Ул изге эш башкара: малайларны сөннәткә утырта. Аның кадерләп саклый торган ике изге әйберсе бар: Мөхәммәт галәйһессәламгә барып тоташа торган шәҗәрәсе һәм чалгы пәкесе. Пәке ата-бабадан күчә-күчә килгән икән, хәтта Мөхәммәт пәйгамбәр кулына да кереп чыккан. Моңа Сөннәтче бабай гына түгел, авыл халкы да ышана.
“…Исеме генә түгел, аның бөтен нәселене язган, аның бабаларыны, бабаларының бабаларыны язган “Сөннәтче шәҗәрә”се бар иде. Ул шул шәҗәрәсе берлән, үзенең сөннәт кисәргә мирас тарикы берлән хакы барлыгыны читтән һәрбер шарлатан алдында исбат итә алырлык булса да, авыл халкы аның үткен чалгы пәкесе берлән сап-сары агач черегенә шәҗәрәсеннән дә нык ышанганга, ул шәҗәрәнең кирәге дә юк иде…
…Бунларның өчесе дә өйнең иң кадерле йирендә, Гөлйөзем әбинең кыз чагыннан калган “Һәфтияге”, бөтиләре саклана торган түрдәге шүрлектә, кечкенә сандыкта тора иде.”
Автор тарафыннан Сөннәтче бабай белән Гөлйөзем әбинең үзара
мөнәсәбәте, йорт-җире, сөннәткә утырту йоласы аеруча бер җылылык белән тәфсилле сурәтләнә. Алар бик күп еллар бер җан, бер тән булып яшиләр.
“… Бунларның төсләре генә түгел, уйлары да берләшеп беткән иде. Мәсәлән, Сөннәтче бабай: “Карчык, түтәлләргә сибәргә вакыт түгелме?”-дияргә өлгерә алмый иде. Гөлйөзем әби чиләк күтәреп чыга иде. Көз йитеп, “сөннәт туйлары” итә башларга вакыт йитеп, Гөлйөзем әби: “Карт “сөннәтләр йитә”,-дияргә өлгерми, Сөннәтче бабай, тәһарәт төзеп, чалгы пәкесен кайрарга тотына иде.”
“…Менә көтәр көн килеп йитә, көннәр салкынланып йитеп, чебеннәр, күбәләкләр үлеп бетә иде. Сөннәтче бабай иртә намазга алдан ук барып утырып, ниятләрене укый, намаз беткәч, ишракънамазыны да бетереп, хәзрәткә килеп: “ Безгә фатиха биреп чыкмассыз микән? Карчык самавыр куеп торырмыз дип әйт дигән иде,”- дип, хәзрәтне ашка чакыра. Хәзрәт тә чакырыласыны әллә кайчан белеп торганга, вәгъдә бирә… Ул көнне үзе кияү булып кергән вакытта бикәч бүләге иттереп бирелгән чиккән якалы күлмәкне, аның өстеннән бу хәзрәттән элгәреге хәзрәт биргән кыска җиңле, алды теткәләнгән булса да, арты өр-яңа тора торган әдрәс казакины, башына хәзрәтнең кияүгә чыккан кызының угылыны сөннәткә утырткач биргән кәләпүшен кия иде…
Шул көнне өйләдән соң Сөннәтче бабай, һаман шул кунакча киеменнән, череген салават әйтеп кәгазьгә төреп, пәкене күкрәк кесәсенә тыгып,.. эшкә чыгып китә. Иң әүвәл, хәзрәтнең угылы булса – хәзрәткә, аның угылы булмаса –мөәзингә, анда булмаса –илдәге хаҗига, анда да булмаса – намаз карты Гобәй бабайга, анда да булмаса – башка берәр намазлы-ниязлы картның йортына бара иде. Аталары күтәреп чыгара торган, чыкмас өчен тыпырчына-тырмаша торган зуррак малайларны өйрәтер өчен, ул, кесәсеннән чыгарып, бер алма бирә, аның берлән сөйләшеп, аңарга чыбыркы ишеп бирергә вәгъдә итә иде. Шулай итеп, аңар: “Кызыл ыштан, тәти ыштан тегәмез, менә үлчик әле,”-дип яткыра да, салават әйтеп: “Бисмилла, Аллаһе әкбәр!”-дип кисеп ала да, акыра-бакыра торган малайның җәрәхәтенә черегене сибеп, чыгарга куша иде. Шул эшләрне бетергәч… элгәреге сөннәтләр хакында сөйләп, чәй эчә иде. Сөннәт садакасын алып, гадәттәге бер икмәкне янындагы малайга күтәртеп, ул күңел тынычлыгы берлән өйгә кайтып китә, бу көнгә шуның берлән эшене ткутата иде…
Сөннәтче бабай шул эшне тәһарәтле көенчә кылганга, һәрвакыт салават, бисмилла берлән эш башлаганга, балаларның җәрәхәтләре тиз бетәшә, тиз төзәлә иде… Иң актык сөннәт беткәч, Сөннәтче бабай зиярат өстенә барып Коръән укый, хәзрәткә кереп садака бирә, остазбикәгә дип йимеш илтә иде .”
Бер җан, бер тән булып яшәгән карчыгы үлеп киткәч, Сөннәтче бабай өйләнергә карар итә, ләкин бәхетсезлегенә уңмаган, ялкау, затсыз карчыкка туры килеп, тормышы чыгарыннан чыга. Әмма ул түзә, өенең сыер абзарына әверелүенә дә, өс-башының катып бетүенә дә, карчык пешергән ашларның авызга алгысыз булуына да түзә, хатын булучыга каты бәрелми. Ләкин сөннәт пәкесе белән тегенең бәрәңге әрчеп утырганын күргәч, түзми, тилереп китә, кычкыра, елый, карчыкны өеннән куа башлый. Шактый дулаганнан соң егыла, ә берничә көннән соң Сөннәтче бабайны алдан үзе казып куйган каберенә күмеп кайталар.
Соң нинди изге пәке булды бу? Берәр нәрсәнең билге-символы түгелме? Әйе, бу милләт символы. Әсәрнең ахырында Сөннәтче бабай пәкесен юкка гына мәхдүмгә биреп калдырмый. Бу аның киләчәккә өмете, гореф-гадәтләрне дәвам иттерүче яшьләргә васыяте кебек сурәтләнә. Адәм балалары элек-электән үк заман тормышы белән генә яшәмәгән: үткәненә күз ташлаган, аннан гыйбарәт алып, бүгенгесен корган, киләчәге турында уйлаган. Сөннәт йоласы гасырлар дәвамында буыннан-буынга тапшырылып килгән. Милләтнең киләчәге аңа да бәйле булуын Г.Исхакый тагын бер кат исбатлады.
Г.Исхакый — милләтпәрвәрлекнең, милләт яшәеше өчен ничек көрәшергә, гамәл кылырга кирәклекнең гыйбарәтле үрнәге. Ул татар өчен җан аткан, безнең өчен бүген дә үрнәк, милли идеал, халкыбызны бергә туплаучы кодрәтле көч.
1.4. Күп көч һәм вакыт сорый торган эшләрне өмә ясап, түләүсез, ирекле рәвештә җыелып, бергәләп, күмәкләп эшләү татар халкының борынгыдан килгән күркәм йолаларыннан берсе.
Көзге-кышкы күмәк йолалар һәм бәйрәмнәр арасында өмә аерым бер урын тота. Крестьян хуҗалыгында өмәләр ашлык сугу, утын әзерләү, бура күтәрү һ.б. кебек аеруча авыр һәм зур эшләрне кыска вакыт эчендә башкарып чыгу өчен үткәрелгән. Яшьләр өмәләргә аеруча игътибар биргәннәр. Кагыйдә буларак, яшьләр өмәгә бик теләп барган, авыр эшләрне бәйрәм кебек итеп башкарып чыга белгән. Эшне төгәлләгәч, төрле уеннар оештырылган.
Татар яшьләре каз өмәсен аеруча көтеп ала торган булганнар. Ул – бүтән өмәләрдән аермалы баларак, башыннын азагына кадәр кызлар өмәсе.
Безнең борынгы әби-бабаларыбыз казны бик яратканнар. Беренчедән, аның мамыгыннан мендәр, түшәк, ястыклар ясаганнар. Билгеле булганча, мендәр өемннән башка татар йортын күз алдына китереп тә булмый. Икенчедән, каз итеннән аш-су өчен бик әйбәтләп файдалана белгәннәр, шулпасын яратып ашаганнар. Күп төрле каз ашлары турында әйтәсе дә түгел; каз бәлеше, каз коймагы, каз тәбикмәге, каклаган каз… дисеңме. Җәй көннәрендә кипкән каз ите белән ит юклыгы да сизелмәгән. Каклаган каз Сабан туе бәйрәменең иң тәмле сыйларыннан саналган һәм санала да.
Инде борынгыдан калган йолаларга килсәк, анда каз билгеле бер урын алып торган. Улы яки кызының үз тормышын корыр вакыты җитсә, ана кеше берничә казын туйга дип саклаган, чөнки пар каз – ул туйның хөрмәтле күчтәнәче. Каз күтәреп килгән “күчтәнәчле кунак” башка вакытта да, гадәттә, аерым хөрмәткә лаек саналган. Гомәр Бәширов үзенең “Туган ягым – яшел бишек” әсәрендә каз өмәсенең “Кызлар килде утырмага ”бүлегендә бөтен нечкәлекләре белән тасвирлап бирә. Ул каз өмәсенең авыл тормышындагы бер кызыклы вакыйгасы итеп бирә, чөнки бу иң элек, матур итеп аралашу, күңел ачу, үз-үзеңне күрсәтү чарасы да булып торган. Шаян сүз, җыр, көлке өмәне җанландырган. Әсәрдә язылганча, каз өмәсе үткәрелә торган чорда авылга кунак кызлары да килгән. Гадәттә, кунак кызларын ихтирам күрсәтелгән, алар каз өмәсенең иң түрендә булган.
Каз өмәсе ничек оештырыла һәм үткәрелә соң? Башка өмәләр кебек, каз өмәсен оештыру һәм үткәрүнең үзенә генә хас тәртибе бар. Казлары күп кешеләр, иртәгә өмә уздырасы көнне үк, каз башына бер кыз, шул ук санда
канат сыдыручы кызларны чакырып чыга. Беренче чиратта өмәгә туган-тумача, күрше кызларын дәшәләр. Гадәттә, чакыруны балаларга кушалар.
Әйтелгән көнгә кызлар иртүк килеп җитәләр. Казларны эшкәртәләр, зур канатларын йолкып, сындыралар. Иң оста чистартылган казның бер генә шырпысы да (канат төпләре) калмый һәм бер җирдә дә тиресе ертылмый. Казлар йолкынып, эчләре алынып, баш-аяклары чистартылып бетә. Эре канатлары сыдырыла. Өмәнең иң күңелле вакыты – чистартылган казларны, көянтә башларына элеп, кызларның су буена баруы. Алар белән, сыдырылган канатларны алып, яшүсмер кызлар да бара. Алар канатларны су юлына бара торган сукмак буйлап тараталар. Монысы киләсе елда хуҗабикәнең казлары сукмакны тутырып йөрсен дигән теләк белән эшләнелә. Кызларның кайберләре өй җыештырырга кала.
“Бүтән кызлар һәммәсе дә көянтә башларныа берәр, икешәр каз элгәннәр, ә кунак кызының куллары буш… Күпереп торган сыек зәңгәр күлмәгенең итәген керләнмәсен дипме күтәргән.., буен-сыны уйнатып төшеп килә, агай, без күзләребезне ала алмас булдык.
Башка кызларның да өсләрендә гел яңа күлмәк белән кешлеккә генә кия торган яхшы бишмәт йә жикет, башларына күзеңнең явын алырдай аллы-яшелле шәлләр бөркәнгәннәр. Исең китмәле!”
“Туган ягым –яшел бишек ” әсәреннән алынган өзектәгечә кызлар каз
юарга матур киемнәрен киеп барганнар.Чөнки кызларга, гадәттә,
гармуннарын алып, егетләр иярә торган булган. Монда да җыр, такмак әйтү, чишмә буенда биюләр башкарылган.
“Казларны юып келәт киштәсенә менгереп эленгәч, кызлар эре көмеш чәчәкләр төшерелгән яшел, зәңгәр чиләкләр белән чишмәгә су алырга төшәләр. Китә шуннан су ташу!.. Күпер төбендәге егетләр һаман уйный да җырлый. Яннарынан узган кызларга берәр шаян сүз әйтеп йә булмаса күз кысып, каш сикертеп калалар.” 1
Су буеннан кайтуга, кызларны “каз коймагы” көтеп тора. Каз коймагына күршедәге ятим карчыклар да чакырылырга мөмкин. Кичке караңгылык төшәр алдыннан өмәдә катнашкан кызларның әниләре чакырыла. Аларны каз шулпасында пешкән токмачлы аш, каз ите белән бәлеш пешереп сыйлыйлар.
Каз өмәсенең иң кызыгы кич белән. Кызлар, матур күлмәкләрен киеп, өмә булган өйгә җыйналалар. Җор телле, тапкыр сүзле кызлар ишек төбенә баса. Алар каз канаты “сата”. Егетләр өйгә һөнәрләрен күрсәтеп, канат “сатып” алганнан соң гына кертелә.
Кич белән хуҗалар бөтен каз, бәлеш, каз боткасы пешерәләр. Кичке мәҗлескә, каз ашына кунаклар да чакыралар. Кунак җыю, кунак сыйлау – татар халкында гомер-гомергә дәрәҗәле эш исәпләнгән. Туганнарың, күршеләрең, авылдашларың белән аралашып, аш-суга йөрешепяшәү тормышны тагын да ямьләндереп җибәргән. Өмәдә эшләгән эшләр, уен-көлке хатын-кызга ел буена җитәрлек дәрт биргән. Ул көнне хатын-кызларның ни дәрәҗәдә уңган булулары ачыкланган1.
Казлар күп булсын дип үтәлә торган тылсымлы йолалар да бар. Мәсәлән, каз ояда йомырка өстендә утырганда каз бәбкәләре күп чыксын өчен, киек казлар очканда кырдан салам алып кайтып куйганнар. Сыдырган каурыйларны судан тезелеп казлар кайтсын дип су сукмакларына, су
юлларына чәчәчләр. Каз канатларын кешегә бирергә ярамый, кул китә
диләр. Биргән очракта да сул канатны я каз канатларының очын кисеп, казан өсләрен сырып кына кешегә бирәләр. Тере каз сату, казларны суйганда ырымлау кебек үзенчәлекләр бүгенге көндә дә яшәп килә.
Каз өмәсенә багышлангап, шагыйрьләребез шигырьләр, композиторларыбыз көйләр иҗат иткән. Мәсәлән, Э. Шәрифуллинаның “Каз өмәсе ” шигыре шундыйлардан.
Каурый сибәм су юлына,
Ишле булсын казыгыз.
Өмәләрдә эш күрсәтеп,
Ярлар табып калыгыз.
Бии-уйный сылу кызлар,
Чыңлый чулпы төймәсе.
Борынгыдан килгән гадәт
Татарның каз өмәсе.
Каз мамыгы яшь киленгә
Түшәк, ястык, юрганга.
Мамыктай кулын сөйгәнең
Иңнәреңә куйганда,
Сокланырсың сылу кызга,
Чыңлый чулпы төймәсе.
Борынгыдан килгән гадәт
Татарның каз өмәсе…
Юл аягы – каз коймагы –
Сыйланасың, суык тимәс.
Каз йолка белмәгән кызны
Егет солтаны сөймәс.
Бии-уйный сылу кызлар,
Чыңлый чулпы төймәсе.
Борынгыдан килгән йола
Татарның каз өмәсе.

Йомгаклау.
Күргәнебезчә, халкыбызның йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәрен өйрәнү зур әһәмияткә ия. Дөрестән дә, диннән, телдән башка яши алмаган кебек, халык алардан башка да милләт буларак яшәвеннән туктар иде. Татар халкы һәр вакыт үзенең йолаларына тугры булды. Чөнки алар безгә бик ерак бабаларыбыздан мирас булып калганнар. Тик онытмаска, сакларга , буыннан буынга җиткерергә иде аларны. Татар халкының борынгыдан килгән ел фасылларына бәйле Сабан туйлары, Нәүрүз, Питрау, Нардуган, Сөмбелә; ислам диненә бәйле Рамазан һәм Корбан бәйрәмнәре; йолаларга бәйле каз өмәсе, исем кую, туй мәҗлесләрен уздыру, кеше күмү, сөннәткә утырту; аулак өйләр, утырмалар бүгенге көндә дә сакланган.
Фәнни эшне эшләү дәверендә куелган максатка өлешчә ирештем дип саныйм. Керештә теманың актальлеген дәлилләнде. Адәм баласы әти-әнисен, кендек каны тамган туган җирен, ана телен, динен, гореф-гадәтләрен, йолаларын ихтирам итәргә тиеш. Табигый, буыннан буынга күчә торган рухи тәҗрибә һәм йолалар вакытлар узу белән һич тә әһәмиятләрен югалтмыйлар, киресенчә, аларның кыйммәте арта гына. Моның шулай булуы әдәби әдәрләр мисалында тагын бер кат исбатлана.
Татар халкының бу күңел җәүһәрләре әдәби әсәрләр аша киләчәккә тапшырыла, чөнки ул китап булып, милли мирасыбыз булып буыннар арасындагы бәйләнешне тәэмин итеп тора. Әдәби әсәрләр кешенең иҗадилыгын, фикерләү сәләтен, аң һәм интеллектын үстерә. Аңа тормыш тәҗрибәсе тупларга, матурлыкны күрергә һәм әхлакка өйрәнүгә омтылыш тәрбияләүче чара да булып торалар.
Беренче бүлектә халык бәйрәмнәренең иң күңеллесе, иң матуры булган Сабан туе уздыруга күзәтү ясадым. Аның татар халкы өчен әһәмиятле булуын язучыларыбыз Г.Бәширов, М.Гали, Г.Ибраһимов, Ф.Хөсни, Ә.Фәйзи, К.Тинчурин әсәрләрендә бирелгән өзекләр күрсәтеп үттем.
Икенче бүлектә гаилә йолаларының иң күркәме, иң затлысы булган туй уздыру йоласы чагылыш тапты.
Өченче бүлек тулысынча Г. Исхакый әсәрендә сурәтләнгән ир баланы сөннәткә утырту йоласына багышланды. Бу йоланың милләт язмышы белән бәйле булуы азсызыклап әйтелде, чөнки Г.Исхакый “Сөннәтче бабай ”хикәясендә милләт язмышын, аны саклау , буыннан-буынга тапшыру мәсьәләләрен шул чорда ук күтәреп чыга, әдәбиятта мирас итеп калдыра.
Дүртенче бүлектә тормыш-көнкүреш йолаларыннан саналган каз өмәсе сен тасвирлап бирдем. Аның үзенчәлекле якларын, юрау-йолаларын әдәби әсәрләрдән алынган мисаллар ярдәмендә күрсәттем. Г.Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек ”, К.Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар ” әсәрләреннән бирелгән өзекләрдә бу йоланың матур мизгелләре сурәтләнгән.
Бу фәнни эш гамәли яктан да әһәмияткә ия дип уйлыйм. Ул, беренче чиратта, әдәбият укытуда татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен дә зур ярдәмлек һәм чыганак булыр. Икенчедән, гореф-гадәт, йола һәм бәйрәмнәребезнең чагылыш тапкан әдәби әсәрләребез безнең тарихыбызның бер гүзәл әдәби мирасы да.
Мирас…
Ул буыннан-буынга күчеп килә торган байлык. Йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәребез безнең рихи мирасыбыз, байлыгыбыз.
Матди байлык ул – фани, бетә торган, вакытлы нәрсә, ә рухи байлык, акыл көче белән хасил булган дөньяга караш, кешеләрнең мөгалләмәсе, гореф-гадәте — мәңгелек.
Мирасның иң кадерлесе бербөтен халыкның гомуми җанына сеңеп кала, аның телендә, әдәбиятында, гореф-гадәтендә, буыннан-буынга күчеп килгән йолаларында, бәйрәмнәрендә саклана. Ул мирас буыннан-буынга тарих чылбыры булып үрелеп барсын иде.
Кыскасы, безнең максатыбыз туган телебезне, тарихыбызны, рухи байлыкларыбызны, гореф-гадәтләребезне өйрәнеп, буыннар арасында ныклы бәйләнеш булдыру, бөек милләт булып яшәвебезне дәвам итү.
Татарстан халыкларының үзара дус, тату яшәве – бөтендөнья өчен толерантлык үрнәге булып торуын да күрсәтә. Халыклар арасында дуслык бәйләнешләрен ныгытуда бәйрәмнәрнең роле зур, чөнки алар аша халыклар бер-берсенең мәдәниятен, яшәү рәвешен, гореф-гадәте, йолаларын өйрәнә һәм шулар аша бер-берсенә хөрмәт тәрбияли, үз итә, дуслыгын ныгыта.
Бүгенге көндә милли бәйрәмнәребезне, йола, гореф-гадәтләребез яңадан торгызылып, яңартылып, заман төсмерләре биреп үткәрелә башлады. Аларны халык белә, хөрмәт итә икән милләт яши, милләт яшәгәч, тел яши, ягъни тормыш дәвам итә.

У вас нет прав для создания комментариев.

© 2023 Интернет-портал учителей РТ

Go Top

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Высокогорский детский сад «Петушок» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан»

——— • ———

«Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Биектау «Петушок» балалар бакчасы» ы́ часа он ррр при 66 им мир мракмәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.

Сценарий “Бишек туе” (“Празднование рождения ребенка”)

на татарском языке для детей подготовительной группы.

Автор: Галявиева Гульнара Викторовна

воспитатель

с. Высокая Гора

«Бишек туе» күңел ачу чарасы.

Максат:

Татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары белән танышу, аларга кызыксыну уяту.

Бурычлар:

-Балаларның монологик һәм диалогик сөйләм телен үстерү.

-Татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары белән танышуны дәвам итү.

Горурлану, хөрмәт итү хисен тәрбияләү.

-Бишек җырларын өйрәнү.

-Ата- аналар белән тыгыз элемтәдэ булу, аларның сценарий куюда ярдәм итү.

Җиһазлау:

Бишек

Самавыр

Чиккән сөлгеләр

Татар халкының милли киемнәре ( балаларга)

Савыт-саба

Милли ризыклар (чәк-чәк, өчпочмак)

Курчак

Магнитофон

Пианино

сандык

Алдан эшләнгән эш:

“Бишек туе” темасына әңгәмә үткәрү.

Татар халкының башка төрле йолалары, гореф-гадәтләре белән таныштыру.

Халык авыз иҗатының “үчти-үчти” сикерткәндә, теләкләр, бала йоклатканда әйтелә торган шигырьләр өйрәнү.

Дәрдмәнднең “Бәллү” шигырен өйрәнү.

Татар халкының милли биюен өйрәнү.

Катнашучылар:

Әби

Бабай

2 кыз, 2 малай

Әти

Әни

Чараның барышы.

Авыл өе. Өстәл янында бабай, әби һәм дүрт оныкчыклары. Әби чәй әзерли.

Әби: -Балалар, әйдәгез әле чәй эчеп алыйк.

Барысы да өстәл артына утыралар.Чәй эчәләр. Ишек шакыйлар.

Әти белән әни керә.

Әти:- Сөенче,сөенче

Безнең гаиләдә сөенче!

Дөньяга аваз салып

Бишенче бала туды!

Әби, бабай: — Зур шатлык белән килгәнсен, улым! Әйдәгез, әйдәгез узыгыз, балалар.

Әни баласын гаиләдәге бөтен кешегә күрсәтеп чыга. Һәрберсе теләк теләп чыга.

Әни:

Минем кызым дәү кебек,

Бакчадагы гөл кебек.

Ике күзе янып тора,

Кара бөрлегән кебек.

1нче кызы:

Әлли-бәлли бәү итә,

Сеңлем йокыга китә.

Сеңлем йокыга киткәч,

Әнисе кайтып җитә.

Малай:

Әлли бәлли итәр бу,

Йокыларга китәр бу,

Йокыларга киткәчтен.

Бик дәү булып үсәр бу.

Әти :

Әттә, әттә, әттәти,

Минем кызым бик тәти.

Минем кызым бик тәти дә,

Йөреп китәр ул тәпи.

Бабай:

Үсә-үсә бәбкәем,

Үсә-үсә зур була.

Кояш кебек сөйкемле,

Үзе сүзгә җор була.

Балалар:- Әти-әни без сезгә бүләк әзерләдек.

Бииләр.

Бала елый башлый.

Әни бишекне тибрәтә башлый. Бала һаман елый.

Әби: — И-и балалар, сабыйга ана назы, йөрәк җылысы кергән бишек җыры кирәк ул. Әби-бабаларыбыз элек-электән әйтеп килгәннәр, бишек җыры тыңлап үскән баланың теле иртә ачыла, сәләтле, акыллы бала булып үсә.Ул аны тынычландыра , йоклата.Сиңа да кызым нәни чагында бишек җырларын җырлый идем.

Әни: -Әни, чынлап та искә төште җырлаганнарың. Әйдә әле җырлап җибәрик.

Кыйгач кашым,

Асыл ташым!

Йоклаек икәү!

Йокла, иркә,

Йокла, бәбкә,

Бәүкәй, бәллү бәү!

Хублар хубы,

Алма тубы,

Пешкән,тулгансын,

Бу чагында

Син тагын да

Чибәр булгансын!

Алмакаем,

Аппакаем,

Йоклаек икәү!

Йокла,иркә,

йокла бәбкә,

Бәүкәй, бәллү бәү.

Дәрдмәнднең “Бәллү” шигыре, Р.Әхъярова көе

Әби:- Ана назы –җирдә ул мәңгелек

Бабай:- Мәңгелек җыр- бишек җырыбыз.

КАЗ ӨМӘСЕ

Татар
халкының бик күңелле бәйрәмнәре, бай
гореф-гадәтләре һәм йолалары бар.
Мәсәлән, ел фасылларына бәйле сабантуй һәм
нәүрүз бәйрәмнәре, ислам диненә
бәйле корбан һәм рамазан бәйрәмнәре,
йолаларга бәйле каз өмәсе һ. б. Еллар үткән
саен бу бәйрәмнәр яңара, аларның формалары
үзгәрә һәм эчтәлекләре тулылана бара.

Каз
өмәсе ничек оештырыла һәм үткәрелә
соң? Күп көч, вакыт сарыф итә торган авыр эшне ирекле
рәвештә, түләүсез, бергә-бергә
башкаруны өмә дип йөртәләр. Халыкта күп
эшләр өмә юлы белән башкарылган. Әле хәзер
дә кош-корт сую һәм йорт күтәрүне
өмә җыеп эшлиләр.

Каз
өмәсе һәр елны көз ахырында яисә кыш
башында үткәрелә. Ул, бүтән
өмәләрдән аермалы буларак, башыннан азагына кадәр
кызлар өмәсе. Башка өмәләр кебек, каз
өмәсен оештыру һәм уздыруның үзенә
генә хас тәртибе бар. Казлары күп кешеләр,
иртәгә өмә уздырасы көнне үк, каз башына
бер кыз, шул ук санда канат сыдыручы кызларны чакырып чыга. Беренче чиратта өмәгә
туган-тумача, күрше кызларын дәшәләр.
Гадәттә, өмәгә чакыруны балалар­га кушалар.

Әйтелгән
көнгә кызлар өмәгә иртүк килеп
җитә. Башта бер бала казны эшкәртәләр, зур
канатларын йолкып, сыдыралар. Иң оста чистартылган казның бер
генә шырпысы да (канат төпләре) калмый һәм бер
җирдә дә тиресе ертылмый.

Казлар
йолкынып, эчләре алынып, аяк-башлары чистартылып бетә. Эре
канатлары сыдырыла. Өмәнең иң күңелле
вакыты— чистартылган казларны, көянтә башларына элеп,
кызларның су буена юарга баруы. Алар белән, сыдырылган канатларны
алып, яшүсмер кызлар да бара. Алар канатларны су юлына бара торган сукмак
буйлап тарата баралар. Монысы киләсе елда хуҗабикәнең
казлары сукмакны тутырып йөрсен дигән теләк белән
эшләнә. Кызларның кайберләре өй җыештырырга
кала.

Су
буеннан кайтуга, кызларны «каз коймагы» көтеп тора. Каз коймагына
күршедәге ятим карчыклар да чакырылырга мөмкин.

               
Ашаганнан соң кызларның бер өлеше, «каз боткасы» пешерү
өчен, көйледә ярма күзләргә (төеп
чистартырга) китә. Кичке ка­раңгылык төшәр алдыннан
өмәдә катнашкан кызларның әниләре ашка
чакырыла. Аларга каз шулпасында токмачлы аш, каз калҗасы белән
бәрәңге, каз ите белән бәлеш пешерелә.

Каз
өмәсенең иң кызыгы кич белән. Кызлар, матур
күлмәкләрен киеп, өмә булган өйгә
җыйналалар. Җор телле, тапкыр сүзле кызлар ишек
төбенә баса. Алар каз канаты «сата». Егетләр өйгә
һөнәрләрен күрсәтеп, канат «сатып» алганнан
соң гына кертелә.

Кунак
җыю, кунак сыйлау—татар халкында гомер-гомергә
дәрәҗәле эш исәпләнгән.
Туганнарың, күршеләрең, авылдашларың белән
аралашып, ашка-суга йөрешеп яшәү тормышны тагын да
ямьләндереп җибәргән. Өмәдә
эшләнгән эшләр, уен-көлке хатын-кызга ел буена
җитәрлек дәрт биргән. Ул көнне
хатын-кызларның ни дәрәҗәдә уңган
булулары ачыкланган.

Каз өмәсе

Каурый
сибәм су юлына,

Ишле
булсын казыгыз.

Өмәләрдә
эш күрсәтеп,

Ярлар
табып калыгыз.

Бии-унный
сылу кызлар,

Чыңлый
чулпы төймәсе.

Борынгыдан
килгән гадәт

Татарның
каз өмәсе.

Каз
мамыгы яшь киленгә—

Түшәк,
ястык, юрганга.

Мамыктай
кулын сөйгәнең

Иңнәреңә
куйганда.

Сокланырсың
сылу кызга,

Чыңлый
чулпы төймәсе.

Борынгыдан
килгән йола

Татарның
каз өмәсе.

Юл
аягы—каз коймагы—

Сыйлансаң,
суык тимәс.

Каз
йолка белмәгән кызны

Егет
солтаны сөймәс.

Бии-уйный
сылу кызлар,

Чыңлый
чулпы төймәсе.

Борынгыдан
килгән йола

Татарның
каз өмәсе.

05.05.2018

Доклад “Балаларны татар халкының гореф – гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре урнәгендә тәрбияләү”

Гайнутдинова Гульчачак Галимзяновна

Соңгы елларда халкыбызның гореф-гадәтләренә,йолаларына һәм бәйрәмнәренә игътибар арта башлады. Шул уңайдан күп кенә бәйрәмнәребез яңадан халык арасына кереп бара.Халкыбызның йола-бәйрәмнәрен,гореф-гадәтләрен торгызу һәм яңарту безнең “Акчәчәк” балалар бакчасында да актив алып барыла. Милли бәрәмнәр һәм гореф-гадәтләр, балаларыбызны халык культурасы белән таныштыруда, зур урын алып тора.

Оценить★



4834

Содержимое разработки

Доклад

Балаларны татар халкының гореф – гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре урнәгендә тәрбияләү”

Милли бәйрәмнәр, татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары онытыла бару сәбәпле, бер-беребез белән аралашу, очрашулар сирәгәя бара. Хәтта авыл җирендә дә бер-берсен белмәүче кешеләр бар. Бүгенге көндә күп кенә өлкәннәребез дә борынгыдан килгән йолаларны, бәйрәм күренешләрне хәтерләп үк җиткермиләр. Шулайда авыл җирендә чын татар әби- бабаларыбыз бар әле.

Соңгы елларда халкыбызның гореф-гадәтләренә,йолаларына һәм бәйрәмнәренә игътибар арта башлады. Шул уңайдан күп кенә бәйрәмнәребез яңадан халык арасына кереп бара.Халкыбызның йола-бәйрәмнәрен,гореф-гадәтләрен торгызу һәм яңарту безнең “Акчәчәк” балалар бакчасында да актив алып барыла. Милли бәрәмнәр һәм гореф-гадәтләр, балаларыбызны халык культурасы белән таныштыруда, зур урын алып тора.

Акчэчэк” балалар бакчасында яңа уку елына өстенлекле юнәлеш итеп алдагы юнәлешләр сайлап алынды:

татар халкыныңгореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре урнәгендә тәрбияләү;

татар халык уеннар үрнәгендә тәрбияләү;

сөйләм телен үстерү;

татар халык әкиятләре аша тәрбияләү;

сәнгати-эстетик тәрбия.

Милли белем бирүнең төп компонентлары:

Туган як мәдәниятен, халык традицияләрен өйрәнү

Туган телдә тәрбия һәм укыту

Милли тәрбия бирү алымнарын куллану

Миллиүзаң булдыру

Халык педагогикасы, төп тәрбияви алым буларак, халык культурасының барлык компонентларын да куллана. Аларга керәләр:

халык авыз иҗады

җырлар (бишек җырлары, такмаклар, мөнәҗәтләр һ.б.)

әкиятләр

мәкаль-әйтемнәр

милли бәйрәмнәр.

Нәкъ менә шушы алымнар, безнең балар бакчасында да балаларны тәрбияләүдә һәм белем бирүдә зур урын алып тора.

Бүгенге көндә балалар бакчасы тәрбиячеләре алдында торган бурычларның иң мөһиме – балаларга максатлы рәвештә — үз туган телен өйрәтү, шулай ук аларны халкыбызның сәнгате, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, йолалары , милли әдәбияты белән таныштыру.

Балаларга ана телен өйрәтүдә төп бурычларның берсе – халкыбызның әдәби байлыгына, фольклор мирасына, аның гореф гадәтләренә таяну. Үз телен яратучы, милләтен хөрмәтләүче кешене тәрбияләүне халык педагогикасына таянып эш итү зарур. Җор телле халкыбыз иҗат иткән табышмаклар, санамышлар, такмаклар, әкиятләр, бәетләр, моңлы бишек җырлары – тел өйрәнүдә иң бай чыганак.

Халык бәйрәмнәре  ул халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре була.Татар халкының Сөмбелә, Сабантуй, Нәүрүз, Нардуган, Корбан гаете,Ураза бәйрәме, каз өмәсе,никах-туй йоласы,бәби туе бәйрәмнәре елдан-ел камилләшә, кызыклы итеп оештырыла башлады. Шушы бәйрәмнәрнең кайберләре безнең балалар бакчасында да үткәрелә.

Яңа уку елына аяк басу белән,безнең балалар бакчасында уңыш бәйрәме, алтын көзне каршылау “Сөмбелә” бәйрәме белән башланып китә. Елның сихри фасылында, көн белән төн тигезләшкән мәлдә, татар халкы Сөмбелә бәйрәмен үткәргән.

Өлкәннәр көненә безнең балалар бакчасында күп еллар хезмәт иткән өлкәннәребезгә күмәк, җырлы- биюле “Аулак өй” исемле театр-тамаша әзерлибез. Шулай ук шушы “Аулак өй” күренеше белән безнең балалар “Теләнче-Тамак авылы картлар һәм инвалидлар йорты” нда кунакта булды.

«Аулак өй»нең нәрсә икәнен мөгаен һәр кеше дә беләдер, чөнки бу гореф гадәт  бик борынгыдан килә.Элек, олылар туганнарына яисә эшләре буенча киткәч, кызлар үзләре генә калганнар һәм кунакка дус кызларын чакырганнар. Озакламый аларга егетләр дә килеп кушылган. Зур һәм шаян төркемдә бию һәм җыр, мәзәкләр сөйләү башланган. Егетләр һәм кызлар  милли татар уеннары уйнаганнар. Нәкъ менә шул «Аулак өй» татарларның  гореф гадәте булып киткән.

Әниләр көне” дә безнең бакчада бик күңелле үтә.Быел без аны башкачарак үткәрергә уйладык һәм ул Исем кушу йоласы, бишек җырлары” исеме астында үтте. Бәйрәм оештыруда әниләребез дә актив катнашты. Зурлар төркеменә йөрүче балаларыбызның әниләре бишек җырлары башкардылар. Тәрбиячеләребез бала йоклату йоласын күрсәттеләр.

Исем кушу гаиләдәге зур вакыйга. Исем кушу, бала тугач та, бер атна-ун көн эчендә башкарыла. Балага исем кушу «бәби туе» белән ныгытыла.Гаилә тәкъдиме белән мәхәллә имамы тарафыннан кушыла. Исем кушу мәҗлесендә ата-ана, әби-баба, туганнар һәм кендек әби катнашырга тиеш. 

Бишек җырлары. Галимнәр инде күптән ачыклаган: балага белем һәм тәрбия бирүдә бишек җырлары бик зур роль уйный. Алар сабыйның тыныч холыклы булып үсүенә ярдәм итә. Әнисенең җырлары аша ул туган телендә сүзләр әйтергә, тирә-якны танып белергә, фикерләү сәләтен, сөйләмен үстерергә өйрәнә.Игътибар иткәнегез бардыр, балалар, бигрәк кызлар, курчаклы уйнаганда, аларны «ә-ә-ә итә» дип, үзләренчә йоклаткандай итәләр. Димәк, бишек җырлары балага тулысынча аңлашылып бетмәсә дә, беркадәресе аның зиһенендә, күңелендә барыбер сакланып кала. Бишек җырлары — баланы ничек яшәргә, кешеләргә ихтирамлы, мәрхәмәтле булырга, ата-ананы, туганнарын хөрмәт итәргә өйрәтә, туган теленә, милләтенә мәхәббәт тәрбияли.

Язгы чәчүләр тәмамлангач татар халкы үзенең иң зур бәйрәнәренең берсе булган Сабантуй  бәйрәмен үткәрә.Сабантуй элек-электән халкыбызның һәрчак яратып,зур күтәренкелек белән үткәрә торган олы бәйрәме. Анда кыр батырларын,көрәшчеләрне,колхоз алдынгыларын бүләклиләр.Бу бәйрәмне үткәрү өчен аерым көн билгеләнмәгән. Ләкин безнең балалар бакчасында “Сабантуй” бәрәме “Балаларны яклау көне” ндә үткәрелә.Шул уңайдан балалар өчен бик күңелле чара үткәрелә. Бәйрәмне оештыруда ата-аналарның да роле зур. Алар һәрдаим безнең зур ярдәмчеләребез. Бәйрәм балалар мәйданчыгында үткәрелә.   Бәйрәм балалар өчен ярышлар,көрәшләр,ат чабышлары,спорт уеннары , җыр-биюләр белән бик кызык һәм мавыктыргыч үтә.

Балага туган телне, халкыбызның гореф-гадәтләрен өйрәнүдә, беренче чара булып уеннар тора. Уеннар тәрбия чыганагы буларак, баланың төрле яктан үсүенә йогынты ясый. Аларда катнашу баланың физик көче, җыр-биюгә осталыгын, сүз байлыгын арттырырга ярдәм итә. Күмәк эшләү, ярдәмләшү, шәфкатьлелек, кушканны үтәү кебек уңай сыйфатларны үстерә.

Татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, традицияләре, көнкүреш һәм тел үзенчәлекләре халык уеннарында киң чагылыш таба. Татар халкының уеннарын балалар бик тиз өйрәнәләр һәм бик теләп уйныйлар. Балаларга уен тәкъдим иткәндә, аларның иң яхшы үзләштерә торганнарын сайларга кирәк.

Балалархәрәкәтле уеннарга өстенләк бирәләр һәм без алар белән күбрәк “Мәче һәм тычкан”, “Ябалак”, “Йоклаган песи”, “Очты, очты…”, “Аю-бүре”, “Күрсәт әле үскәнем”, “Милүшә-дилбегә” кебек уеннар уйныйбыз.Уеннардан балалар уңай тәъсир алалар, шулай ук тел байлыгын арттыралар.

Төркемдә балалар белән “Серле капчык”, “Әбием сандыгы”, “Танып бел”, “Мәликә”, “Йөзек салышлы”, “Ватык телефон” кебек уеннар алына.

Сюжетлы-рольле уеннарга да бик зур урын бирелә. Бу балаларга бер-берсенә хөрмәт, әдәплелек хисен үстерергә ярдәм итә. Шулай укдидактик уеннарга да өстенлек бирелә . Бу уеннар “Нәрсә артык?”, “Читекнең парын тап”, “Савыт-сабаны бизә”, “Милли киемнәрне бизәү” һ. б. баланың дөрес фикерләү, уйлап табу сәләтен үстерә. Шөгыльләрне уздырганда физминуткалар өчен кызыклы, хәрәкәтле күнекмәләр алабыз. Бу “Кәҗә мәкәрҗә” – үртәвеч, “Үчти-үчти, үчтеки”, “Әти биштә”. Балалар бик теләп катнашалар, үртәвечләрне бик тиз отып алалар.

Безнең «Акчәчәк» балалар бакчасында милли хис тәрбияләү түбәндәге юнәлешләрдән чыгып оештырыла:

— балаларга республика, туган як турында мәгълүмат бирү;

— халкыбызның гореф-гадәтләре белән тирәнтен таныштыру;

— әдәби һәм мәдәни байлыгыбыз турында кузаллау булдыру;

— туган телдә сөйләшергә теләк уяту, аны хөрмәт итү;

— төбәктә яшәүче язучылар, сәнгать кешеләре белән танышу;

-милли бәйрәмнәрнең тарихы белән таныштыру, аларда катнашу;

-халыклар, милләтләр арасындагы дуслык төшенчәсе барлыгын җиткерү.

Һәрбер төркемдә милли почмаклар бар. Тәрбиячеләр һәрдаим аларны баетып, тулыландырып торалар. Балаларга халкыбызнын үткәнен, гореф-гадәтләрен күзаллау өчен күп төрле альбомнар әзерләдек. Аларга керәләр:

Татар халык уеннары

Милли орнаментлар

Татар халык ашлары

Татар халык табышмаклары

Татар халык бәйрәмнәре һ.б.

Үзебезнең бакчада фольклор элементларын туплап, эш барышында киң кулланабыз. Нинди генә тәрбия чарасы әкият, сынамыш, санамыш, җырлы-биюле яисә хәрәкәтле уеннардан башка үтә микән.

Халык бәйрәмнәре һәм йолалары кешене тормыш тәртипләренә һәм тәлапләренә күнектерергә ярдәм итә. Бу бәйрәмнәрне халыкның олысы-кечесе бергәләп уздыра. Яшьләр бәйрәмнәрнең тәртибен, йоласын кечкендән үк белеп, күреп, өйрәнеп үсәргә тиеш. Балаларга кечкнәдән үк әдәплелек, инсафлык, мәрхәмәтлелек тәрбияләүдә әти-әниләр, тәрбиячеләр зур эш алып барырга тиеш. Балаларга үз-үзен тота белү, аралаша белү күнекмәләрен балалар бакчасында һәм гаиләдә өйрәтергә кирәк. Әгәрдә без балаларны шушы тәртиптә тәрбияләсәк шул чагында гына  милләт, халык өчен тәрбияле балалар үстеребез .

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/311085-doklad-balalarny-tatar-halkyny-goref—gad

Также вас может заинтересовать

  • Тема : В поисках сокровищ
  • Примерное перспективное планирование непосредственно образовательной деятельности в старшей группе компенсирующей направленности
  • Занятие по безопасности жизнедеятельности для старших дошкольников «Один дома»
  • Программа «Люби и знай свой край родной» (Для детей дошкольного возраста)
  • Конспект совместной деятельности воспитателя с детьмив подготовительной к школе группе с использованием здоровьесберегающей технологии «Подвижные игры» «Путешествие в русскую деревню»

Свидетельство участника экспертной комиссии

«Свидетельство участника экспертной комиссии»

Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!

Аулак ?й.

(Татар тарихы ??м м?д?ните елы у?ае бел?н ?тк?релг?н фольклор кич?се)

Катнашалар:

1.?ни.

2.?би.

3.Г?л?амал-кызлары.

4.Кызлар: Биби?амал,С?рби?амал,Х?бби?амал,Г?лбик?.

5.Егетл?р: Шакир?ан,Закир?ан,Габдулла,Миннегали.

                                            Авыл ?е к?ренеше.

?ни :( кунакка бару ?чен киенг?н) Кызым,без кодаларга кунакка барабыз.?тие? ат ?иг?.?бие? мунча кер?.Чыккач м?тр?шк?л?р салып ч?й эчертерсе?.Без,алла боерса,ирт?г? кичк? кайтып ?ит?рбез.?йб?т кен? торыгыз,яме.

Г?л?амал: ?нием,син бер д? борчылма.Мин инде ?итк?н кыз.Бар эшне д? бел?м.

?ни: Шулай,кызым,шулай.Тик алай да да т?ртипле була к?регез.Аулак ?йг? ипт?ш кызлары? килми калмас.?бие?? д? к?з-колак бул.

Г?л?амал: Борчылма,?нием.Без кызлар бел?н чиг? чигеп кен? утырабыз.

?ни: Ярар,кызым,?зегез карагыз инде.Ходай сезг? ?д?плелек бирсен.Аллага тапшырып кузгалыйк без. Юл кешесене? юлда булуы х?ерле.Биссмил??и,т?в?к?лт? галл?л??.В?л? х??л? в?л? ку?тт? илл? билл??.

Г?л?амал: Ис?н-сау й?реп кайтыгыз,?нием,х?ерле юллар.

         Г?л?амал ?нисен озата.

Г?л?амал: Кызлар зарыгып бетк?нн?рдер инде. Кая тиз ген? Г?лбик?л?рг? кереп чыгыйм ?ле.(кит?).

  ?би кер?.Кулында с?лге,себерке.

?би: ?ай мунчасы да мунчасы,шундый эссе,шундый парлы булды.Кия? ш?п яга шул минем мунчаны.Р?х?тл?неп чабындым,р?хм?т т?шкере.Уф,?иде кат тирем чыкты,валла?и.Кызым,Биби?амал,син кайда??йд? юк, ахыры.Ипт?ш кызына чапкандыр инде.Кая ч?й куеп эчим ?ле.

  Самовар алып кер?.Ч?й эч?.

 Г?л?амал кайта.

Г?л?амал: И-и,?би ?аным чыгып та ?итте?мени? ?ч с?гать т? булмады бит ?ле.Мунча ш?п булдымы?Р?х?тл?неп чабынды?мы?

?би: Яшь чактагы шикелле ?ч?р-д?рт?р с?гать юынып булмый х?зер,кызым,х?л кит?.??йг? туксан суга бит инде,алла боерса.

Г?л?амал: ?би, сине Б?дерниса к?рше? ?зл?рен? чакырды ?ле.Телевизорым ватылды,с?йл?шеп утырырбыз ди.

?би: Шулаймыни? Бигр?к х?йл?к?р инде ?зе?,н?къ ?зем? охшагансы?.Б?дернисаны да к?йл?п куйгансы?.Кер?м,кызым,кер?м.Сезне? янда убырлы карчык булып утырыр х?лем юк.?ыелыгыз аулак ?йг?.Яшь чакта уйнап-к?леп калыгыз.Тик артыгын шаярышмагыз.?егетл?р д? кил?ме со??

Г?л?амал: Син бигр?к инде,?бием.Кызлар гына кил?.Чиг? чигеп утырырбыз диг?н идек.

Просмотр содержимого документа

«Татар халкыны? гореф-гад?тл?ре»

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Гордость школы сценарий
  • Гордимся что научили правилам безопасности сценарий
  • Годовщина школы сценарий
  • Годовщина три года свадьбы что подарить мужу
  • Годовщина свадьбы это семейный праздник или нет

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии