Г тукайга багышланган сценарий

Г. Тукайга багышланган КВН

 Зур Ключи гомуми урта белем   мәктәбе.

Г.Тукай иҗатына багышланган КВН.

Әзерләде: Фатрахманова Ф.С.  

2015 нче ел, апрель.

Габдулла Тукай иҗатына багышлап үткәрелгән КВН

( Г. Тукайның “Тәфтиләү” көе  әкрен генә уйнап тора)

 Хәерле көн хөрмәтле укучылар, укытучылар!

 Без бүген татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайга багышланган КВН кичәсенә җыелдык. Башларга рөхсәт итегез.

 Гыйбрәт өчендер күрәсең, ходай татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга гомерне бик кыска биргән. Ләкин ул шушы 27 ел гомерендә дә гаять күп эшләргә өлгергән. Кызганыч, ул якты дөньядан бик иртә киткән. Әмма Тукай үлмәгән, ул безнең күңелләрдә мәңге  яши.

 Һәр яз саен апрель аенда бөтен Татарстан халкы Тукай һәйкәле янына чәчәкләр белән килә.Бөтен җирдә шигырь бәйрәмнәре үткәрелә.

Безнең мәктәптә дә үткәрелә андый бәйрәм. Без Тукайны онытмыйбыз, аны сагынабыз, аның алдында баш иябез.

“Горурланып Тукай белән:

“Безнең Тукай!”- диябез.

Аңардан үрнәк алабыз,

Туган телне сөябез.

“Шүрәлене”, “Су анасын”

Белми икән кем генә,

Төннәрен сорасагыз да

Яттан сөйлимен менә.”

-Бүген була КВН

Гаҗәп күңелле уен.

Укучылар көч сынаша,

Менә була тамаша.

 -Хәзер, дуслар, көч сынашыйк

Батырлар юлга чыксын.

Һәр укучы КВНда

Зирәклеген, белгәнлеген,

Булганлыгын күрсәтсен.

 Алып баручы: Хәзер КВН ны башлыйбыз.   Рәхим итегез. ( укучылар чыга).  

Алып баручы: Хәзер һәр команда үзенең командирын, исемен, девизын  сайлый.Һәм бер-берсен гадәттәгечә сәламли.

1 команданың исеме «Кызыклы шәкерт»

2 команданың исеме «Су анасы»

Командаларның капитаннары билгеләнә

 Һәр команда үзенең девизын  әйтә.

1.«Тор әйдә, өйрән син, бел яшьләй !»        

2.  «Кешенекен  алма

   Үзеңнекен бирмә!»

 Сәламләү өчен сүз командаларга бирелә.

 -“Кызыклы шәкерт” командасыннан  

        “Су анасы” командасына

         Ялкынлы кайнар сәлам.

Алып баручы: Ярыш нәтиҗәләрен билгеләп бару өчен безгә жюри кирәк булачак. (балалар жюри членнарын үзләре тәкъдим итәләр)

Уеннар:

1.Һәр командага чиратлап сораулар бирелә:

  • Габдулла Тукай укыган Уральскидагы мәдрәсәнең исеме ничек? (Мотыйгия)
  • Г. Тукай яратып йөргән кызның исеме ничек? (Зәйтүнә)
  • Тукайның кушаматы ничек булган? (Апуш)
  • Г. Тукай туган авылны атагыз  (Кушлавыч)
  • Шагыйрь туган ел (1886 ел)
  • Г.Тукайның әнисенең исеме ничек? (Мәмдүдә)
  • Г.Тукайның әтисенең исеме ничек? ( Мөхәммәтгариф)

               -“Бу авыл минем дөньяга иң элек күзем ачылган урын”-дип яза Тукай.Бу кайсы        авыл?(Кырлай).

  • Олуг шагыйребезнең кайсы шигырьләре көйгә салынган? ( Туган тел, Туган авыл,Пар ат, Бала белән күбәләк….).
  • Күренекле шагыйребез иҗатын халыкка танытуда зур эш башкарган әдип?(Әхмәт Фәйзи).
  • Олугъ әдибебез Г.Тукайга багышлап язылган Х.Туфан шигыренең исемен әйтегез (“Чәчәкләр китерегез Тукайга”).

              —    Аның тууына ничә ел?        

2.  ”Тукайга ияреп”.

  —  Ике командага да ”Пар ат” шигыре бирелә.Кайсы команда сәнгатьлерәк итеп укый.

  — Эш беткәч, уйнарга ярый” шигыре буенча рәсем ясау.(билгеле вакыт бирелә).

Алып баручы: сез рәсем ясаган арада безгә Кожевникова Алинә скрипкада “Әнисә”көен уйный.

3.   “Мәкальне дәвам итү”.Һәр командага да тел турында мәкаль әйтелә.Мәкальнең башы әйтелә, ахырын дәвам итеп әйтеп бетерәсе.

-Теле озын булмаганның …   (гомере озын булыр)

-Теле озын кешенең …    (акылы кыска булыр)

-Бер телдә ун хикмәт, ….  (ун телдә йөз хикмәт)

-Бит күрке күз, ….  (тел күрке сүз)

-Әдәп башы …. (тел)

-Иле барның …. (теле бар)    

Алып баручы:  ә хәзер безгә   Иванова Ксения шигырь сөйли.

4  нче ярыш. Бу өзекләр кайсы шигырьләрдән?

1 нче командага:

“Шунда аңгар бик матурлап елмаеп-көлде кояш,

 Шунда аңгар кып-кызыл, зур алма бирде алмагач.”

(“Эш беткәч уйнарга ярый…”)

2 нче командага:

“Юк кирәкми,мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә,

Шул болыннарда ятасым,шунда ауныйсым килә.”

(“Кызыклы шәкерт”)

1 нче командага:

“Тик кенә торганда капланды томанга бар һава:

Кар оча, кар себерелә, кар котырына һәм кар ява.”

(“Буран”)

2 нче командага:

“Бик озак торгач карашып, күзне күзгә нык терәп,

Эндәшә батыр утынчы:”Сиңа миннән ни кирәк?”

(“Шүрәле”)

1 нче командага:

“Беркөн чәй эчкән вакыт, укый Сабит шартлатып;

Әти белән әнисе торышалар, шаккатып.”

(“Сабитның укырга өйрәнүе”)

2 нче командага:

Арба әйтә:”Җәй көне мин һич тә рәхәт күрмимен;

Көне-төне эштә йөрим,һичбер җигелми тормыйм.”

(“Арба, чана, ат.”)

5 нче ярышыбыз “Тапкырлар табарлар” дип атала.Тукайны дөресләп укырга кирәк.

1 нче командага:

     Җәй көне. Эссе һавада мин комда койнам,йөзәм;

     Чәчрәтәм,уйныйм,чумам,башымны суга бәрәм.

2 нче командага:

      Шул рәвешчә кичкә кадәр рәхәтләнеп уйнагач,

      Инде шаять бер сәгатьсез кибенмәм дип уйлагач,

Ә хәзер Шәмсуллина Динә бии.(“Бас, кызым,Әпипә”)

 Ярышыбызны дәвам итәбез.

6 нчы  ярыш “Тапкыр  сораулар”.

Габдулла Тукай бик тапкыр да, шаян да булган.Исән булса,бәлки ул сезгә мондый шаян сораулар бирер иде. Игътибар белән тыңлагыз?

 1 нче командага:

Кәҗәнең юлдашы?(сарык)

 2 нче командага:

Урман сарыгы?(шүрәле)

 1 нче командага:

Биш ботаклы каенның һәр ботагында бишәр алма бар, ди.Агачта барысы ничә алма бар?(каенда алма үсми)

 2 нче командага:

Чыпчык үзен кош дип атый аламы?(юк, чөнки ул сөйләшә белми)

 1 нче командага:

Ач карыннан ничә алма ашап була?  (берне, аннан соң карын ач булмый инде)

 2 нче командага:

Дүрт ел яшәгәннән соң кара карга нишли?  (бишенче елын яши башлый)

(жюриларга сүз бирелә)

7 нче ярыш. “Табышмаклар”.

Игътибар белән тыңлагыз. Мин хәзер  һәр командага табышмак әйтәм, җавапларны чиратлап әйтәсез. Җаваплар Г.Тукай әсәрләреннән.

    1.  Нәкъ кеше кебек үзе ,

        Бар маңгаенда мөгезе.

      “Былтыр кысты”,- дип акыра,

       Туганнарын чакыра? (Шүрәле)

2.Туннарга киендерә,

   Җылыта, сөендерә,

  Тоягы була ярык,

 Исеме аның… (Сарык.)   (“Кәҗә белән Сарык”)

  1.  Кешенең якын дусты,

       Йортның тугры сакчысы.

       Аннан гел игелек көт,

       Ә исеме ничек?  (Эт)   (“Кызыклы  шәкерт”.)

4.     Кулы юк, балчык ташый;

       Балтасы юк, өй ясый. (Карлыгач.) (“Карлыгач”)

  5. Җәен соры , кышын ак,

       Аңа шулай  яхшырак.  (Куян) (“Бичара куян”)

6. Чуар, йомшак күлмәге,

    Тотсаң уңа бизәге.

    Тоттырмый, китә очып,

    Я кала җирдә посып.  (Күбәләк.)  (“Бала белән Күбәләк”)

9 нчы ярыш ахыргысы.

Тукай әкияте белән Ләбиб Лерон әкиятенең аермасын табарга. “Әкиятче малай.”

1.Әкиятләр укый торгач,

   Тәки шомардым, малай:

    Ошбу әкиятне үзем

    Уйлап чыгардым, малай.

2.Борын-борын заманнарда

  Түгел, бүген заманда

  Яшәгән, ди, Кәҗә, Сарык…

  Яшиләр, ди, һаман да.

3.Сарык бик акыллы икән,

   Кәҗә аңгыра икән.

   Сарык ак сакаллы икән

   Кәҗә саңгырау икән.

4.Берчак урманда йөргәндә

 Аю башы тапканнар.

 Аю башы:”Сәлам!” дигәч,

 Болар куркып чапканнар….

5. Бераз чапкач, хәл-тын алгач,

    Сарык:”Ми-ки-ки-ки!”-дигән.

    Кәҗә мескен ишетмәгәч:

    “Ул баш синеке!”-дигән…

6.Шуның белән шул Кырлайга

   Болар кайтып киткәннәр.

   Вилсәпидләре ватылып,

   Көчкә кайтып җиткәннәр…

Нинди аерма күрәсез?

2 нче командага:

1.Тагын борын заманнарда,

  Авыз-колак чакларда.

  Яшәгән Былтыр, Шүрәле

  Сезнең-безнең якларда.

2.Шүрәле урманчы икән,

   Былтыр-чүкеч остасы.

   Бер мәлне болар урманда

   Очрашканнар, кыскасы.

3.Бер ботакның булган икән

   Нечкә генә ярыгы…

   -Кети-кети уйныйк!-дигән

   Шулчак урман сарыгы.

4.Былтыр- оста шүрләп калган,

   Дер-дер килгән,кыскасы.

   -Гафу ит, Шүрәле абзый,-

   Дигән чүкеч остасы.

5.Ярыкка үз бармакларын

  Былтыр кыстырган шулчак.

  “Шүрәле быел кысты!”-дип

   Былтыр кычкырган шулчак.

6.Менә шул…әкиятемне

  Тагын укып алыгыз

  Тукай абый язган  диеп

  Исегезгә алыгыз.

Алып баручы: Сүзне жюрига бирәбез. (бүләкләр бирелә) 

Алып баручы:  Туган телне күңел гөле итеп,

                            Саф көенчә сакла гомергә.

                            Рухи кыйблаң булсын – Тукай моңы,

                            Илең йөрсен уйда гел бергә.

Алып баручы:  Син күрмәгән яңа буын килде.

                            Котлап бүген туган көнеңне.

                            Киләчәккә барган балалардан

                            Ишетәсең “Туган тел”еңне.

Күргәнегезчә, Тукай турында байтак күп нәрсәләр беләсез икән.

 27 ел гына яшәп калган Тукай инде 129 ел буе шагыйрьләребезгә үрнәк, өлге булып тора. Безгә дә әле аның әсәрләрен, иҗатын өйрәнәсе дә өйрәнәсе.

 Даны барның җирдә җыры булыр

 Бәйрәмнәре булыр мәңгегә.

  Без-бәхетле, без шагыйрьле халык,

  Без Тукайлы халык мәңгегә.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

   (соңыннан бөтен зал бергә, басып “Туган тел” не җырлыйлар)

Ютазы муниципаль районының

муниципаль бюджет гомуми
белем бирү учреждениесе

 “Бәйрәкә урта гомуми белем
бирү мәктәбе”

Габдулла Тукай тууның 130
еллыгына багышланган

“Мәңге яши, яшьни яшь Тукай”  кичәсенә

сәхнәләштерелгән тамаша
сценарие

Әзерләде: Халикова Гүзәл Илгизәр
кызы,

татар теле һәм әдәбияты
укытучысы.

Бәйрәкә авылы, 2016нчы ел

Пәрдә.

(Авыл күренеше.
“Туган авыл” көе яңгырый)

Алып баручы.

“Туган авыл” шигырен
укый.

(Ана ишегалдын
себерә. Бала елаган тавыш ишетелә. Ана кереп баланы алып чыга, бишек җырын
җырлый. Кырыйда эскәмиядә Гали песи белән уйнап утыра. Бала йоклап киткәч, Ана
баланы өйгә кертә. Чыга).

Ана: Т-с-с-с, улым Гали, энең йоклап китте.
Шаулама!

Гали: Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай hәм бер песи

Безнең өйдә без
җидәү: безнең песи – җиденчесе.

Бергә ашый, чәй эчә,
безнең лә бергә йоклый ул,

Хезмәте дә бар: өйне
тычкан явыздан саклый ул.

(ояда Акбай өреп
куя, ул көнләшә. Гали Акбай янына бара, башыннан сыйпый, сөяк белән алдап
чыгара, уйната.)

Гали:

Әйдәле, Акбай! Өйрән
син, арт аягың белән тор,

Аума, аума! Туп-туры
тор, төз утыр, яхшы утыр!

Акбай:

Ник газаплыйсың болай
син, мин әле бик кечкенә,

Мин туганга тик ике
айлап булыр я өч кенә.

Юк кирәкми, мин
өйрәнмим, минем уйныйсым килә,

Шул болыннарда
ятасым, шунда ауныйсым килә.

Гали:

Ах, юләр маэмай,
тырыш яшьләй зурайгач җайсыз ул,

Картаеп каткач
буыннар эш белү уңайсыз ул!

(Гали Акбайны
иркәли, кереп китә. Акбай йоклап китә. Күбәләкләр очып чыга, алар бии-бии аны
уята, бергәләшеп бииләр)

Акбай: Әйт әле күбәләк, сөйләшик бергәләп

Бу кадәр күп очып,
армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп,
табыламы соң ризык?

Күбәләкләр:.

Мин торам кырларда,

Болында,урманда

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда

Иркәли hәм сөя

Кояшның яктысы

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомерем бик
кыска:

Бары бер көн генә

Бул яхшы, рәнҗетмә

Hәм тимә син миңа.

(Алар куыша-куыша
чыгып китәләр)

(Ана тәрәзәдән
Галигә эндәшә)

Ана: Улым, Кәҗә белән сарыкка печән сал әле!

Гали: иии, әни, без малайлар белән урманга
бармакчы идек! Кайткач салырмын!

Ана: И, сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә —
эш

Эш агачы hәрвакытта
бик юмарт китерер җимеш.

Яшьлегеңдә күп
тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,

Каршыларсың
картлыгыңны бик тыныч hәм бик җиңел.

(Ана кереп китә. Гали
печән бирә. Ата чыга)

Ата: Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән ,

Менә кәҗә карап тора
тәрәзәдән.

Гали аны чирәм белән
кунак итә,

Кәҗә рәхмәт укый:
сакалын селкетә.

(Гали чыгып китә.
Ата кәҗә янына килә)

Ата: Яле Кәҗә-мәкәрҗә!

Сөт бир әле миңа, җә!

(Ачуланып) ии, сине асрап ятудан ни файда! Ярты стакан
сөт бирмисең!

Әнисе, чык әле монда!

Кара монда, Хатын!

Үзең яхшы беләсең
печән хакын,

Китсен бездән чыгып
Кәҗә белән сарык,

Ашап ята бушка гына
алар азык.

Ана: (күз яшләрен сөртеп) Ирем, ярар,
ярар,

Бу икене кумаклыкка
булсын карар;

Кәҗә белән Сарык
китсен бездән,

Аларны соң асрап
торып ни файда бар?(Куып чыгаралар)

(Моңсу көй. Китеп
баралар. Юлларында куян очрый)

Кәҗә: И, куян, куркак куян, йомшак куян,

Моңланасың нинди
хәсрәт, кайгыдан?

Куян:

И җаным, син яшҗ бала
шул, белмисең,

Төште зур хәсрәт,
ничек моңаймыйсың?…

Сарык: И бичара куян,
кайгырма! Хәзер син ялгыз түгел, без синең дусларың. Без стне ташламабыз. Әйдә
киттек дуслар!

2 пәрдә

Алып баручы. “Шүрәле” әсәреннән 1нче
бүлекне укый.

(Авыл. Гали печән чаба.
Кемдер сызгыра. Былтыр керә)

Былтыр: Гали, әйдә урманга барабыз!

Гали: И-и-и, куркам мин!

Былтыр: Нәрсәдән?

Гали: Урманда Шүрәлеләр яши , дип сөйлиләр!

Былтыр: ич сине куркытмасыннар Шүрәле, җен әм убыр,

Барчасы юк сүз –
аларның булганы юктыр гомер.

Ич өрәк, албасты
булган сахралар, кырлар да юк

Шүрәле асрап ята
торган кара урман да юк!

Киттек, дустым,
курыкма!

Гали: Я, ярар, киттек, Былтыр абый!

(Артларыннан
Шүрәле килеп чыга, аркаларына кулын сала, малайлар куркып китә. Бер-берсенә
шаккатып карыйлар, әйләнеп чыгалар)

Былтыр: Нәрсә бу? Качкынмы, җенме? Йә өрәкме, нәрсә
бу?

Гали: Кот очарлык, бик килешсез, әллә нинди нәрсә
бу!

Былтыр: Борыны кәп-кәкре – бөгелгәндер тәмам кармак
кеби.

Гали: Төз түгелдер куллар-аяклар да ботак-тармак
кеби.

Былтыр: Яп-ялангач, нәп-нәзек, ләкин кеше төсле үзе.

Гали: Урта бармак буйлыгы бар маңгаенда мөгезе.

Былтыр, Гали: Әй, син
кем?

Шүрәле: Мин – Шүрәле!

Былтыр, Гали: Шүрәле?

Шүрәле: Кытыкларга яралгандыр минем бармакларым,

Булгалыйдыр көлдереп
адәм үтергән чакларым.

Килче, егет, икәү
уйныйк бераз кети-кети.

Б. Яхшы, яхшы, мин карышмыйм, уйныймын.

Тик шартыма күнмәссең
диеп кенә уйлыймын.

Ш: Нинди шарт?

Б: Шунда бар ич бик озын әм бик юан бүрәнә.

Шул агачны
бергә-бергә арбага салыйк

Бүрәнәнең бер  очында
бар ярык

Шул җиреннән нык кына
син тот, и урман сарыгы.

(Шүрәленең бармагы
кысыла, кычкыра)

Б: Я, хуш, Шүрәле!

Ш: Әйтче, мәрхәмәтсез, кем син? Исемең кем
синең?

Б: Әйтсәм, әйтим, син белеп кал:

Чын атым Былтыр
минем!

(Шүрәле кычкыра,
башка шүрәлеләр чыга,әйләндереп ала)

Ш: Кысты, харап итте явыз Былтыр мине!

Шүрәлеләр:

И, юләр, кысканга
былтыр, кычкыралармы быел?!

(Шүрәлене
коткаралар, чыгып китәләр. Шүрәле бармагына өреп утыра. Су анасы чыга. Шүрәле
шакката, әйләнеп чыга).

Ш: Бу кем тагын? Әй син кем?

Нишләп минем урманда
рөхсәтсез йөрисең?

Су анасы: Ой-ой-ой! Зинар кычкырма шулай! Күрмисеңме
ничек калтыранам. Җитмәсә балыкларымны, бакаларымны сагындым. Су анасы мин, Су
анасы!

Ш: Су анасы булгач, бар үзеңнең суыңа элдерт,
болай да ачу килгән чак. Минем урманымда кеше куркытып йөрмә! Бу сиңа пляж
түгел!

С. А.: Әллә синең урманыңда йөрү бик рәхәт дип
белдеңме? Хәлемнән килсә, суымнан чыкмас идем дә. Басмада калдырган алтын
тарагымны бер авыл малае урлап качты. Алтын тарактан башка нинди Су анасы инде
мин?. Менә мин шул малайны эзлим. Ярдәм ит миңа, урман хуҗасы!

Ш: hай , туган, аңлыйм мин синең хәлеңне. Беләм
мин ул гаиләне (йодрыгын селки).. Ул малайның абыйсы Былтыр минем
бармакларымны шундый итеп кыстырды-ы-ы-ы! Әле дә авыртып тора. Өф-өф-өффф.

С.а. Тизрәк әйт, кайда ул авыл?

Ш: Авылмы? Нәкъ Казан
артында бардыр бер авыл – Кырлай диләр,

Җырлаганда көй өчен
тавыклары җырлай диләр.

С.а. Соң әйдә, киттек тизрәк шул Кырлайга!

Ш: Ә-ә-ә! Ашыкма әле! Алар авылда түгел шул.
Пар атка утырып Казанга киттеләр. Үзем күрдем!(“Пар ат” җырының көе яңгырый)

С.а: hай кайгы минем башларыма, hай балыкларым,
кыслаларым.

Ш: Я, ярар бик бетеренмә әле. Тиздән җәй җитәр,
әлегә миндә кунак булырсың. Минем урманымның нинди матур икәнен белмисең бит
әле син! Бу сиңа су төбе түгел! Беләсеңме, Су анасы, без бит бүген юкка гына
очрашмадык. Безне монда барыбызны да кем җыйды дип уйлыйсың? (Тукай чыга)

С.а. Әлбәттә? Тукай үзе!

Якты йолдыз булып
атылган ул

Зәгыйфь чәчәк булып
сулмаган,

Тугры Тукай, моңлы
Тукай булган,

Сизмәгәндер үзе дә

Зур Апушка әверелгәнен
авыл улыннан!

(Костюм, түбәтәй
кигән Тукай килеп чыга).

Тукай:

Еллар үтеп бара
торгач, картайсам да,

Бөкерем чыгып бетсә
дә, хәлдән тайсам да,-

Күңелем минем япь-яшь
калыр,
hич картаймас,

Җаным көчле булып
калыр, хәлдән таймас.

Күкрәгемдә минем шигырь
утым саумы?

Күтәрәм мин, карт
булсам да, авыр тауны,

Күңелемдә көн hаман
аяз – hаман яз:

Шагыйрь күңелендә кыш
булмый да кар яумый.

Җырлый-җырлый үләрмен
мин үлгәндә дә,

Дәшми калмам
Газраилне күргәндә дә,

“Без китәрбез, сез
каласыз!” – дип җырлармын,

Җәсәдемне туфрак
берлә күмгәндә дә.

1 укучы

27 ел яшәде ул җирдә,

Гомерен шигырь белән
бизәде.

Үтте гомере, калды
шигырьләре,

Гомере үтүен үзе
сизмәде.

Яши күңелләрдә бөек
шагыйрь

Шигырьләрен hаман
укыйбыз.

Әллә ничә тапкыр
ишетсәк тә,

Укып, тыңлап hич тә
туймыйбыз.

2 укучы.

“Тукай” дигәч, уйлар
әллә кая –

Үткәннәргә кире
йөгерә.

Бишектән үк халкым
моңы булып

Кергән бит ул безнең
күңелгә.

Тукай рухы – татар
рухы бит ул,

Минем җанда, синең
җаныңда.

Без инану белән
әйтәбез бит:

“Татар яшәр Тукай
барында!”

Тоясыздыр, бүгенгене
узып

Тукай бара килер
чорларга.

Шулай булгач, “Туган
тел”не безгә

Җырларга да әле
җырларга!

(“Туган тел” җыры
башкарыла).

Тукай кичәсе

Бурычлар:

Балаларның кәефен күтәрү, Г.Тукай иҗаты белән кызыксынуны арттыру

Балаларның сәнгатьле сөйләү, җырлау сәләтләрен үстерү

Г.Тукай турында белемнәрен арттыру

Җиһаз: Г.Тукай портреты, китаплар, рәсемнәр күргәзмәсе, экран, диапроектор, уеннар өчен атрибутлар, аудиоязмалар, курчак, бишек

(Балалар “Туган тел” көенә залга керәләр)

Тәрбияче:

Бакчабызда бәйрәм бүген ,

Бакча ямьләнгән.

Тукай бәйрәменә , диеп,

Барысы да килгән.

Җыр “Бәйрәм бүген” (Җ.Фәйзи көе, Г.Тукай сүзләре)

Тәрбияче: Әйе, бакчабызда Тукай бәрәме. Г.Тукай – балаларның яраткан шагыйре. Без аның бик күп шигырьләрен беләбез.

(Елап, китап күтәреп, Шүрәле керә)

Шүрәле: Харап булдым, харап булдым!

Тәрбияче: Аңлатып сөйлә, ни булды?

Шүрәле: Тукай абыйның китабын укыйсы килгән иде. Ул бит минем турымда әкият язган беренче кеше! Менә шушы бармаклар харап итте. Менә, китап битләре коелды. Ничек җыярга белмим. Гафу итегез мине, зинһар өчен. Гафу итегез! (тезләнә)

Тәрбияче: Тор әле, Шүрәле, кайгырма. Хәзер балалар китабыңның битләрен җыярга ярдәм итәрләр. Балалар, ярдәм итәбезме? Утырып тор, без сиңа булышырбыз. Безне игътибар белән тыңласаң, китапның битләрен үзең дә җыя алырсың.

Безнең гаилә” шигыре

Уен-эстафета “Кем тизрәк?” (12 бала ике командага бүленеп, дөрес киемнәрне сайлап, киенәләр: бабай – камзол, әби-яулык, әти – билбау, әни – алъяпкыч, малай – түбәтәй, кыз – калфак)

Минем өем” җырлы-биюле уен

Шүрәле: Урра, мин беренче битен таптым.

Тәрбияче: Балалар, әйтегез әле, бала тугач, иң беренче нинди җырны ишетә? (“Бишек җырын”)

Бишек җыры” (татар халык көе, Г.Тукай сүзләре)

Шүрәле: Апа, икенче битен дә таптым.

Тәрбияче: Шигыремне дәвам итәргә әзерләнегез.

Бик акыллы этебез:

Сикер, дисәң, сикерә,

Йөгер,дисәң, йөгерә.

Бигрәк уңган бу маэмай –

Исеме аның — Акбай.

Кызыклы шәкерт” шигырен сәхнәләштерү

Шүрәле: Тагын бер бит табылды.

Тәрбияче:

Тыңлагыз табышмакны, табарсыз тиз җавапны.

Канатларын җилпи-җилпи,

Талпынып, тирбәнгәләп,

Чәчәкләрдән-чәчәкләргә

Килеп куна күбәләк.

Бала белән Күбәләк” җыры (З.Хәбибуллин көе, Г.Тукай сүзләре)

Күбәләк тоту” уены (6 бала парлашып басалар.Балалар, “күбәләкләр” булып, очып йөриләр. Музыка туктагач, “күбәләкләрне “тотарга башта 1нче пар чыга, аннан соң 2нче пар һәм 3нче пар. Тотылган “күбәләкләр” утыралар)

Шүрәле: Тагын бер бит өстәлде.

Тәрбияче:

Сакалы бар, акылы юк. Нәрсә ул? (кәҗә)

Гали белән Кәҗә” шигыре

Кәҗәкәй” уены

Шүрәле:

Китабымтиздән тула.

Тәрбияче:

Менә бу өзекләр кайсы әкиятләрдән?

-Китте болар, бара һаман бара болар,

Күренмидер күзләренә ак һәм кара.

Бара болар: күпме баргач, алла белә,

Юл өстендә үлгән бүре башын таба болар. (“Кәҗә белән Сарык”)

-Җәй көне эссе һавада

Мин суда кенам, йөзәм.

Чәчрәтәм, уйныйм, чумам,

Башым белән суны сөзәм. (“Су анасы”)

-Балтасы кулда, егет эштән бераз тукткп тора.

Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра? (“Шүрәле”)

Рәсемне җый һәм әкият исемен ата” уены

Су анасы” уены

Шүрәле:

Менә тагын өч бит өстәлде. Булдырасыз, балалар.

Тәрбияче:

Г.Тукай балалар өчен ел фасыллары турында шигырь-табышмаклар да язган. Игътибар белән тыңлагыз әле.

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде,

Елап елгалар,

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара.

Бу кайсы вакыт,

Я, әйтеп кара? (яз)

Һәр җир карланды,

Сулар бозланды.

Уйный җил-буран,

Бу кайчак, туган? (кыш)

Ашлыклар үсте,

Башаклар пеште.

Кояш пешерә,

Тиргә төшерә.

Халык ашыга,

Китә басуга.

Урагын ура,

Бу кайчак була? (җәй)

Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява,

Җирләр дымлана,

Бу кайчан була? (көз)

Җир йокысы” шигыре

Уен “Бүкән” яисә “Буш урын”

Шүрәле:

Ура, китабым тулды. Укырга да була инде хәзер. Бик зур рәхмәт сезгә, балалар. Мин дә сезнең белән уйнап китим әле.

Шүрәле” җырлы-биюле уены (К.Сатиев көе, Н.Сафина сүзләре)

Тәрбияче:

Шүрәле, китабыңны саклап йөр, ертма, пычратма. Ә безнең бәйрәмебез ахырына якынлашты.

Әле укый белмәсәк тә,

“Туган тел”не җырлыйбыз.

Бу Тукай абый бүләге,

Иң гүзәл бер җыр, дибез.

Әкияләрен сөйләп, тыңлап,

Телләребез ачыла.

“Су анасы”, “Шүрәле”ләр –

Безнең дуслар барысы да.

Тукай абый әкиятләрен

Мин бик-бик-бик яратам.

Шигырьләрен һәм җырларын

Беләм мин хәзер яттан.

Нинди таныш моңлы көй бу,

Тукай җыры “Туган тел”?

Истән бер дә чыкмый торган

Халык көе “Туган тел”.

Туган тел” җыры (Татар халык көе, Г.Тукай сүзләре)

(Бу вакытта экранда тавышсыз “Туган тел” мультфильмы бара)

Шүрәле:

Рәхмәт сезгә, балалар. Сез бик акыллы балалар икәнсез. Ә миңа урманыма кайтырга вакыт. Башка шүрәлеләргә дә Тукай әкиятләрен укыйсым бар. Ә бу күчтәнәчләр –сезгә.(китапта – кәнфитләр) Сау булыгыз.

(Балалар ясаган рәсемнәр күрсәтелә, конкурска йомгак ясап, бүләкләр тапшырыла. “Туган тел” көе астында төркемнәргә таралалар)

Зал бәйрәм чарасына туры китереп бизәлгән. Салмак кына «Туган тел» көе яӊгырый. Көй астына залга балалар керәләр.

Т: Нинди таныш, моӊлы көй бу?

Тукай җыры – «Туган тел».

Истән бер дә чыкмый торган

Халык көе – «Туган тел».

Хәерле көн, кадерле балалар! Тәрбияче апалар, кунаклар. Исәнмесез, кәефләрегез ничек? Күрәм, кәефләрегез яхшы, күӊелләрегез шат. Балалар, тәрәзәгә карагыз әле, бүген көн нинди?

(Балаларныӊ җаваплары).

– Ә хәзер елныӊ нинди фасылы?

(Балаларныӊ җаваплары, Балалар белән “Яз” турында ңыр башкару).

Т: Ә, сез беләсезме, яз аенда татар халкының күренекле шагыйре

 Г. Тукай туган.

(Презентация) – барышында кечкенә Апуш чыгып зал уртасына утыра, аны зур Тукай алыштыра)

Г. Тукай 1886 елныӊ 26 апрелендә Арча районы Кушлавыч авылында туа. Бик яшьли ятим кала, төрле-төрле кешеләр тәрбиясендә яши. Кечкенәдән үк шигырьләр укырга яраткан «кечкенә Апуш» үзе дә Габдулла Тукай дигән бөек шагыйрьгә әверелә.

(Г.Тукай булып киенгән бала ерак – ерак офыкларга карап тора)

Һәм бүген без, балалар, сезнеӊ белән шушы матур шигырьләрне сөйләп ләззәтләнербез.

Татарстан – Тукай иле,

Татарстан – безнеӊ ил.

Бүген бездә – Тукай көне,

Кил бәйрәмгә, дустым, кил!

Иӊ матур шигырьләр сөйлим

Мин Тукай туган көнне.

Эчтән генә җырлап йөрим,

Җырлыйм «Туган тел»емне.

Бүген бездә – Тукай көне,

Кил бәйрәмгә, дустым, кил!

Безнеӊ ил бит – Тукайлы ил,

Бәхетле ил – безнеӊ ил!..

Бүген бездә кунакта Тукай әкиятләреннән килгән геройлар бар. Аларны бергәләп сәламлик һәм сүзне:

2 кечкенәләр төркеменә йөрүче“Гали белән кәҗә” шигырен сөйләү өчен нәни дусларыбызга бирәбез (

“Бала һәм күбәләк” шигырен сөйләү өчен

“Кызыклы шәкерт” шигырен сөйләү өчен

Алып баручы. Балалар, мин сезгә бер табышмак әйтәм, игътибар белән тыңлагыз.

Нәкъ кеше кебек үзе,

Маңгаенда мөгезе.

“Былтыр кысты!”- дип кычкыра,

Туганнарын чакыра.

Балалар. Шүрәле.

(Шүрәле керә, балаларны кытыклый)

Алып баручы.Шүрәле, тукта-тукта, безнең балаларны кытыклап үтерәсең бит. Без Тукай абыйның иҗат кичәсенә җыелдык. Әйдә, син дә кал безнең бәйрәмгә. Яратам мин күңел ачарга. Г.Тукайның иҗат кичәсенә җыелдык дисез. Сынап карыйм әле.Кем соң ул Г,Тукай? Ул нәрсәләр язган? Нинди әкиятләрен беләсез?

(балаларның җавабын тыңлау)

Ә, хәзер уенны килгән кунаклар өчен тәкъдим итәм:

 Менә бу өзекләр кайсы әкиятләрдән?

-Китте болар, бара һаман бара болар,

Күренмидер күзләренә ак һәм кара.

Бара болар: күпме баргач, алла белә,

Юл өстендә үлгән бүре башын таба болар. (“Кәҗә белән Сарык”)

-Җәй көне эссе һавада

Мин суда кенам, йөзәм.

Чәчрәтәм, уйныйм, чумам,

Башым белән суны сөзәм. (“Су анасы”)

-Балтасы кулда, егет эштән бераз тукткп тора.

Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра? (“Шүрәле”)

Тукай абыйның әкиятләрен сез яхшы беләсез икән. 

Уен “Шүрәле”.

Син уртада,

Без кырыйда әйләнәбез, шүрәле

Син ни кылансаң,ни эшләсәң,

Без эшләрбез шулай.

Ә хәзер сине биетеп алабыз.

А.Б. Бик матур бииисең икән шүрәле. Хәзер балалар сиңа шигырьләр сөйләп үтәрләр.

 “Кызыклы шәкерт ” шигырен сөйләү өчен сүзне

Т: Балалар, сез бик күп шигырьләр беләсез. Әйдәгез, хәзер бер уен уйнап алыйк. Мин сезгә табышмак әйтәм, ә сез аныӊ кайсы әсәрдән яки шигырьдән икәнлеген әйтерсез.

Үстерелешле уен: «Кайсы әсәрдән икәнен бел».

а) Нәкъ кеше кебек үзе,

Маӊгаенда мөгезе.

«Былтыр кысты», – дип кычкыра. («Шүрәле»).

б) Чуар, йомшак күлмәге,

Тотсаӊ, уӊа бизәге.

Тоттырмый, китә очып,

Я кала җирдә посып (Күбәләк – «Бала белән күбәләк)

 Йортның сакчысы, кешенең дусты. (ЭТ)

Сакаллы килеш туа, берәү дә гаҗәпләнми? (Кәҗә)

Т: Ә хәзер зурлар төркемендәге балаларга сүзне бирик.

Т: Балалар, Г. Тукайныӊ матур шигырьләре җыр булып та башкарыла. Әйдәгез, «Бәйрәм бүген» дигән җырны җырлыйбыз.

Җыр: «Бәйрәм бүген»

 Су анасы керә. Дусларым, сез мине оныттыгыз бугай. Мин су анасы булам, Тукай әкиятеннән. Я кем белә икән бу әкиятне?Әкияттә кемнәр катнаша? Бу әкият нинди булырга өйрәтә?

-Молодцы балалар, ә хәзер уйнап алыйк.

Ял минуты «Су анасы» уены.

Балалар түгәрәккә басалар. Су анасы уртада. Ул күзләре бәйләнгән килеш түгәрәк уртасына утыра. Уйнаучылар түгәрәк буенча әйләнеп йөриләр:

Су анасы, су анасы,

Су анасын күр әле.

Каршыӊда кем басып тора-

Ялгышмыйча әйт әле.

Җыр ахырында балалар туктап калалар. Күзе бәйләнгән Су анасы урыныннан тора. Тәрбияче бармагы белән берәр уенчыга төртеп күрсәтә. Әлеге бала Су анасы янына килә. Су анасы капшап карап аныӊ кем икәнен әйтергә тиеш. Әгәр дөрес әйтсә, шул уенчыга җаза бирү (биетү)

Т. Әле укый белмәсәк тә,

“Туган тел”не җырлыйбыз.

Бу Тукай абый бүләге,

Иң гүзәл бер җыр, дибез.

Әкияләрен сөйләп, тыңлап,

Телләребез ачыла.

“Су анасы”, “Шүрәле”ләр –

Безнең дуслар барысы да.

Нинди таныш моңлы көй бу,

Тукай җыры “Туган тел”?

Истән бер дә чыкмый торган

Халык көе “Туган тел”.

(Экранда тавышсыз “Туган тел” мультфильмы бара)

 Бәйрәм “Туган тел” җырын башкарып тәмамлана.

Мәктәпләрдә, мәдәният сарайларында Габдулла Тукай туган көненә багышланган әдәби- музыкаль кичәләр уздыру өчен сценарий

Тамаша залына балаларның Тукайга багышлап язган шигырьләре, рәсемнәре, газеталар эленә. Мәктәп китапханәсе Тукай китаплары күргәзмәсен әзерли. Тукайның тормыш юлын сурәтләүче рәсемнәр, фотолар куела.
Сәхнә элеккеге авыл өе рәвешендә җиһазлана. Алсәхнәгә компьютер экраны эленә. Сулда — Тукай портреты. Аңа тере чәчәкләр куелган. Экранда «Туган көнең белән, Тукай! 1886 ел, 26 апрель» дигән сүзләр. Ерактан акрын гына «Тәфтиләү» көе ишетелә. Сәхнә алдына милли киемнәр киенгән алып баручы Кыз белән Егет чыга.

Кыз.
Әйләнәңдә — гөлләр…
Сүзен, гүя,
Шулар аша әйтә күңелләр:
— Туган көнең белән! — дигән сыман
Елмаялар кебек бу гөлләр.

Егет.
Килә, Килә… Язлар саен сиңа
Илең килә туган көнеңдә,
Бетми торган гомрен
кушкан сыман Синең бөек, кыска гомергә.

Кыз.
Бәйрәмнәрең алда икән әле,
Кара, шагыйрь, бүген текәлеп —
Халкың килде сиңа, мәхәббәтен
Ал чәчәкләр белән күтәреп.

Егет.
Син күрмәгән яңа буын килде, Котлап бүген туган көнеңне: Киләчәккә барган улларыңнан Ишетәсең «Туган тел»еңне.
«Туган тел» көе яңгырый. Акрын гына җырлап укучылар төркеме чыга. Җыр көчәя. Аларга залдагылар кушыла. Җыр тәмамлангач, укучылар сәхнәгә урнаштырылган эскәмияләргә утыра

Кыз.
Ул ятим дә,
ул мескен дә диеп,
Сөйләнелгән
элек-электән.

Егет.
Күз алдына аны
бөек итеп Китерергә
күпләр күнеккән.

Экранда рәссам М.Казаковның «Кечкенә Тукай» рәсеме проекцияләнә. Кушлавыч авылындагы музей-йортны сурәтләгән видеофильм фрагментлары күрсәтелә.

1 нче укучы. Кушлавыч авылында Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә булачак шагыйрь.
Салмак кына «Бишек җыруы» көе ишетелә. Ана бишек янына килеп утыра. Тирбәтә-тирбәтә халык көенә Г.Тукайның «Бишек җырын» җырлый.
Әлли-бәлли итәр бу,
Мәдрәсәгә китәр бу.
Тырышып сабак укыгач,
Галим булып җитәр бу…

2 нче укучы. Сабый ата-ана
мәхәббәтен татып кына кала: ул дөньяга килүгә биш ай да үтми, әтисе вафат була.

3 нче укучы. Габдуллага ике яшь тулганда, аны ярлы карчык Шәрифә тәрбиясенә калдырып, әнисе Мәмдүдә Сасна авылы мулласына кияүгә китеп бара.

4 нче укучы. Бераздан ул Габдулланы үз янына алдыра. Әмма бер елдан,1890 елда, Мәмдүдә ханым үлеп китә.
Сәхнә алдына нәни Тукай ролендәге бала чыга. Өстендә камзул, читек-кәләпүш. Экранда ул сөйләгән күренешләр проекцияләнә.
Нәни Тукай. Мин әнкәмнең җеназасын күтәреп алып киткәннәрен сизгәч, яланаяк, яланбаш хәлемдә, капка астыннан, үкереп җылый- җылый, йөгереп чыгып: «Әнкәйне кайтарыгыз, әнкәйне бирегез!» — дип, шактый гына җир мәет күтәрүчеләрдән калмый барганымны хәтерлим.

5 нче укучы. Әнисе үлгәч Габдулла Сасна мулласының өенә сыймый башлый, һәм аны Өчиле авылындагы бабасына кайтаралар.

Нәни Тукай. Менә шул фәкыйрь вә шуның өстенә әллә ничә авызлы булган гаилә эченә мин ятим бала булып килеп кергәнмен.
Үги әбинең алты күгәрчене эчендә мин бер чәүкә булганга, мине җыласам — юатучы, иркәләним дисәм — сөюче, ашыйсым-эчәсем килсә — кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр.
Ни күрсәм дә — күргәнмен, ни булса да — булган, һәрничек мин бу гаиләгә сыймаганмын. Бер көнне бабай, үги әбинең киңәше илә булырга кирәк, авылыбыздан Казанга бара торган бер ямщикка мине утыртып, Казанга озаткан.

Экранда «Асрамага бала бирәм, кем ала?» рәсеме проекциясе.
нчы укучы. Кечкенә Габдулланың сабыйлык еллары менә шулай ятимлектә, кимсетелү, кагылу-сугылуларда үткән. Сабый балага бик күп гаиләләрдә булырга, авылдан-авылга, кулдан-кулга күчеп йөрергә туры килгән.
нчы укучы. Казан арты авылларының җанга рәхәт бай табигате,тәмле сулы чишмәләре бәләкәй Тукай күңелендә онытылмас тирән эз калдыра һәм шагыйрь бу якты хатирәләрне үзенең үлемсез шигырьләренә сала.
Тукайга охшатып киенгән егет «Туган авыл» шигырен укый.

8 нче укучы. Кайларда гына йөрсә дә, шагыйрьнең хәтереннән, күз алдыннан туган ягы китми. Егет булып танылган шагыйрга әверелгәч тә ул уйлары белән шул якларга әйләнеп кайта, Казан урамнарына да пар атларга утырып килеп керә. Экранда Татар дәүләт фольклор ансамбленең «Пар ат» җыры видеоязмасы.

Кыз.
Син ерактан күргән кырларның
Ал гөлләрен сибеп юлыңа,
Баш ия ил, -ятимгә түгел,
Сиңа — үзенең бөек улына.

Егет.
Якты йолдыз булып атылган ул,
Зәгыйфь чәчәк булып сулмаган.
Туры Тукай, моңлы Тукай булга
Бөек булган, боек булмаган.

9 нчы укучы. Габдулла Тукайның балаларга багышлап язылган әсәрләре күп. Аның бөеклеге, аның даһилыгы бигрәк тә әнә шул шигырьләрендә, әкиятләрендә ачык күренә.

7нчы укучы. Тукайның шигырләре, әкиятләре кечкенәдән белем алырга, эш сөяргә, табигатьне яратырга, сакларга өнди. Тырышып эшләргә, белемле булырга чакыра

Сәхнәдә «Эш беткәч уйнарга ярый» шигыре сәхнәләштерелә; Өстәл янына Бала килеп утыра. Өй тәрәзәсеннән Кояш, Сандугач» Алмагач күренеп Бала белән сөйләшәләр. Автор сүзләре тавыш көчәйткеч аша ишетелеп тор; Экранда шигырьнең исеме языла; Күренеш тәмамлануга алга егет-Тукай чыга:

Яз, газиз угълым: кара тактаны
Сыз акбур белән!
Һәм кара күңелеңне ялт иттер
Сызып ак нур белән!
Өч наданга алмашынмас —
Бер язу белгән кеше;
Мәгърифәт эстәр, иренмәс һич —
Кеше булган кеше.
(Г. Тукай «Ата илә бала»)

11нче укучы. Шагыйрьне мәктәп мәдрәсәләрнең күпчелегендә яшьләргә белем һәм тәрбия бирүне түбән дәрәҗәдә куелуы борчый һәм ул «Таз» шигыре белән наданлыктан ачы көлә.

Пантомима яки шаян бию алым белән «Таз» шигыренең эчтәлеге сәхнәләштерелә. Автор сүзләр тавыш көчәйткеч аша ишетелә.

12нче укучы. Тукай балалар белән үзе дә сабыйларча сөйләшә алар дөньясында яши. Халык әкиятләренә нигезләнеп берсеннән-берсе матур әсәрләр яза. Шундыйларның берсе — «Кәҗә белән Сарык» әкияте.
Мәктәп курчак театры «Кәҗә белән Сарык» әкиятеннән өзекләр күрсәтә.

* * *
Экранда «Тукайга шигъри гөлләмә» дигән сүзләр. Тукай һәйкәле каршындагы шигырь бәйрәме фрагментлары күрсәтелә. Сәхнәгә укучылар чыга. Ярымтүгәрәк булып тезеләләр. Ике алып баручы аларның ике ягына баса.
«Бәйрәм бүген» җыры башкарыла. (Г. Тукай сүз., Җ. Фәйзи муз.)

Егет.
Тукай исән.
Җыры күңелләрдә,
Яшәсәк тә үзен күрмичә.
Тукай килә моңлы сазын уйнап,
Шагыйрьләргә тынгы бирмичә.

Кыз.
Заман таный аны:
Кәләпүштән
Килә иде Кырлай юлыннан…
Сизмәгәндер үзе дә Зур Апушка
Әверелгәнен авыл улыннан.

1нче укучы.
Мәхәббәте сүнми кешелекнең:
Гомер үткән саен яңара.
Алгы рәткә куеп һәрбер юлын,
Жырларыңны тыңлый замана.

2нче укучы.
Язларыңны каршы алган чакта
Яшәрәсең кебек тагын да.
Эстафетаң ерак илтер өчен
Такташларың килә яныңа.

3нче укучы.
Мусаларың кайта илләр гизеп,
Йөрәкләре утта чыныккан.
Елмаерга әзер карашларын
Синең җырың шулай җылыткан.

4нче укучы.
Буын арты буын алмашыныр,
Гасыр арты узар гасырлар.
Шигъриятнең һәйкәленә шулай
Язлар һаман гөлләр ташырлар.

5нче укучы.
Китапларың янда, күкрәгемдә
Кадер-хөрмәт белән саклана;
Әгәр кайгым артса, күңлем азса –
Утлы шигырең укып сафлана.

6нчы укучы.
Әйдә, Тукай, безнең белән бергә
Син дә шатлан, халкың шатлана;
Дәртле Казан, нурлы Казан балкый,
Бездә бүген бәйрәм, тантана!

7нче укучы.
Әй, Тукай, ил һәм гасырда
ялкының янган Тукай;

8нче укучы.
Ай-кояштан, хөррияттән
яктылык алган Тукай!

9нчы укучы.
Туган көнең бәйрәм итәр вакыт,
Уйна, әйдә, «Тукай маршы»н.
Ишетсен ул
Үзенең алгы сафта
Безнең белән атлап барышын.

«Тукай маршы» яңгырый.

Экранда Республика Президенты Минтимер Шәймиев сүзләре языла: «Без егерменче гасырда Тукай белән яшәдек, егерме беренче гасырда да аның белән булырбыз. Тукай мирасы яшәгәндә, милләтебез дә яшәр. Татар халкы милләт булып яшәгәндә, Тукай да яшәр!»

Кичәне дәвам итеп укучылар үзләре язган шигырьләрен укыйлар.

Инсценировкада Г.Тукай, Х.Туфан, Ш.Галиев, Р.Әхмәтҗанов, Р.Гәрәй, Н.Арсланов, Х.Хөснуллин шигырьләре файдаланылды.
Фәрит ВАФИН,
Яңа Кенәр мәктәбе укытучысы. Арча районы.

Подробности

Автор: Алсу Шайхутдинова

Опубликовано 23 Май 2016

Просмотров: 3809

Рейтинг:   / 2

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы
Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе

«Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә»

(Габдулла Тукайга багышланган әдәби – музыкаль кичә)

Төзеде:башлангыч сыйныф укытучысы
Шәйхетдинова Алсу Рифкать кызы

2016

Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә
Максат: Укучыларга Г.Тукай иҗаты үрнәкләре буенча өстәмә мәгълүматлар бирү; әсәрләрен укуга кызыксыну уяту; аның әсәрләре аша укучылар күңелендә шәфкатьлелек, түземлелек, батырлык, горурлык кебек сыйфатлар тәрбияләү; туган телгә кызыксыну уяту, матур сөйләм телен үстерү; сәхнәдә чыгыш ясау күнекмәләре булдыру.
Җиһазлау: Язучының портреты , китаплар күргәзмәсе, плакат «Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә», стенгазета «Без бәхетле, без – шагыйрьле халык. Без –Тукайлы халык мәңгегә!!!»CD диск: «Туган тел», «Әллүки», «Тәфтиләү», рәсем күргәзмәсе, интерактив такта, презентация.
Талгын гына көй агыла.
Экранда Г.Тукайның сүзләре:
Чыкчы, и фикрем кояшы! Китсен өстеңнән болыт…
1а.б. Тарих бик күп исемнәрне белә.
Бөек исемнәргә дөнья бай,
Сәнгать дөньясында маяк булып,
Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!

2 а.б. Халкым күңеленә ак нур сиптең,
Кара төндә булдың якты ай,
Шаулы язның сүнмәс тургаедай,
Мәңге дәртле җырчы син, Тукай!
«Бичара куян» җыры
1 а.б.Үксез тормыш читкә типкән чакта,
Иркәләде сине киң Кырлай,
Моңлы Кырлай урманнары ничек,
Шигъриятең синең шулай бай.
2 а.б.Чал Иделдә бозлар ташкан чакта,
Килгән чакта җиргә җылы май,
Шигырь бәйрәмнәре үткәрәбез,
Яшәтәбез сине, яшь Тукай!

1 а.б. Хөрмәтле кунаклар, укытучылар һәм укучылар! Безнең бүгенге кичәбез татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлана.
Экранда Г.Тукай турында замандашлары. Габит Мөсрепов, казах язучысы:
-Без, казах язучылары, Г.Тукайны, Абай кебек үк, үзебезнең гомуми элгәребез дип саныйбыз. Тукай безне бөек рус әдәбиятына, алдынгы урыс культура-сына якынайтучы булды.

2 а.б.Тукай музыкант та булмаган, көйләр дә язмаган, шулай да аның һәр шигыреннән моң бөркелә. Бөек шәхес турында күбрәк белгән саен ул, ничектер күңелгә һаман да якыная, аның иҗаты яңа яктан ачыла бара.
(Талгын гкына көй агыла)
«Җир йокысы» җыры
1 а.б.Безнең өчен гаять кадерле әсәрләр иҗат иткән шагыйрь гомере буе михнәттә һәм газапта яшәгән. Иске тормыш шартларында язмыш аны аяусыз кыерсыткан, каккан- суккан…

2 а.б. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә хәзерге Татарстанның Арча районына керә торган Кушлавыч авылында туа. Озак та үтми, аның әтисе үлеп китә. Ул чакта Габдулла биш айлык бала була.

(Башына кәләпүш, өстенә камзул, аягына читек кигән бер укучы кечкенә Габдулла кыяфәтендә тамашачылар алдына чыгып баса һәм сөйли башлый, акрын гына көй агыла):
— Авылда башка туганнарым булмаганлыктан, әни мине, вакытлыча Шәрифә исемле ярлы карчыкта калдырып, Сасна авылына кияүгә киткән. Шәрифә карчык исә мине, әлбәттә, тәрбияләмәгән. Хәтта ачык йөз дә күрсәтмәгән…
2 а.б.Бераздан Габдуллны әнисе үзе янына Сасна авылына алдыра. Озакламый әнисе үлеп китә. Шуннан соң Габдулла кулдан – кулга йөри башлый. Шагыйрьнең балачагы Арча районы Кырлай авылында үтә. Хәзер анда музей – комплекс эшли.
Шәкертләр биюе
1 а.б. Иң матур җир кайда?- дисез,
Билгеле: Кырлай җире.
Барча әкият геройлары
Кырлайда туган инде.
Су анасы, шүрәлеләр
Ел да җыела бире.
Җыелмас иде, Кырлай шул
Аларның туган җире.

«Туган авыл» җыры.
2 а.б. Һәр тарафтан Тукай җырын тоям
Сукмагымда – Тукай эзләре,
Күңелемдә балкый, маяк булып,
Тукай моңы, Тукай сүзләре.
1 а.б. Кем уййлады икән, ятим бала
Якты йолдыз булып калкыр дип,
Мәңге, мәңге халык йөрәгендә,
Халык күңелендә балкыр дип.
2 а.б. Әйе, ятим бала якты йолдыз булып балкыды. Сүнмәс йолдыз булып калыкты. Сөекле шагыйребезнең шигырьләрен бабаларыбыз ятлаган, әти — әниләребез укып үскән, хәзер без аларны өйрәнәбез. Алар җанны җылыта, күңелне яктырта, туган телгә мәхәббәт тәрбияли.
Экранда Тукай турында замандашлары. Казах язучысы Сабит Мүкәнов, казах язучысы:
-Безнең язучыларыбыз иҗатларында бөек Тукайдан үрнәк алганнар. Революциягә кадәр Россиядә Көнчыгыш милләтләре язучыларының берсе дә башка милләтнең әдәбиятына Тукай кебек тәэсир итә алмады, Тукай кебек хөрмәт казанмады.
Укучылары башкаруында Г.Тукайның «Туган җиремә», «Китмибез», «Шагыйрьгә», «Милли моңнар», «Җәйге таң хатирәсе», «Өзелгән өмид», Дусларга бер сүз», «И каләм!», «Бәхетле бала» шигырьләрен сөйләү.

1 а.б. Телсез идек, Тукаебыз телле итте,
Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте.
Күгебездә балкып торган йолдыз булып
Кара төндә өстебезгә энҗе сипте.
( «Тәфтиләү» җыры яңгырый»
2 а.б. Татар халык шагыйре Шәүкәт Галиев тә радиодан «Туган тел» җырын беренче тапкыр И.Шакиров башкаруында ишетеп уйга кала һәм мондый шигъри юллар яза:
Ишеттем мин читтә «Туган телне»
Халкым: нинди моңлы көең бар?
Тукаемны йотылып тыңлаганда
Тамагымда кайнар төер бар.
Кем ничектер, әмма мин бу җырны
Тыңлыйм, тыңлап туялмыйм.
Әсәрләрем сабый бала кебек
Ир булсам да яшем тыялмыйм.
1 а.б. Бу көй җыр гына булып калмады: чын мәгънәсендә татар халкының гимнына әйләнде.
Экранда Тукай турында замандашлары. Семен Липкин, тәрҗемәче, Г.Тукай бүләге лауреаты:
-Ташкентта Азия һәм Африка илләре язучылары конференциясендә мин фарсы һәм төрки телләрен белә торган бер Ирак язучысы белән таншыкан идем. Бу кеше болай диде:
-Минем Россиядә, Идел буенда бер дә булганым юк. Ләкин Габдулла ибне Мөхәммәт Гариф Тукайның «Шүрәле» исемле әсәрен укыгач, мин Россия урманнарының хуш исен тойдым.
Бик матур бер айлы кичтә
Бу авылның бер егет
Киткән урманга утынга.
Ялгызы бер ат җигеп…
Менә бу юлларны укыганда Россия урманындагы айлы кич күз алдыма килә дә баса.
***
-Сталинабадта искиткеч матур җәй иде. Соңгы көннәрем кичерә торган Садретдин Айнине креслосында бакча буйлап йөртәләр. Ул, кибеп, балалар кулыдай калган кулы белән иҗекләр санагандай итеп Бәдил шигырьләрен укый иде.
-Дамелла, иске Бохарада революциягә тикле Сезнең Пушкин турында ишеткәнегез булдымы?-дип сорадым.
-Әйе, ишеттем дә. Укыдым да, -диде дамелла.-Тукайдан укыдым.
Гафур голәм, Али Токымбаев, Мирза Турсын –задә һәм Урта Азиянең башка күп күренекле шагыйрьләре Тукайны балачактан ук белүләрен, яратып укуларын әйтәләр.
(Җыр көчәеп дәвам ителә)
2 а.б. Тукайның шигыръләре, әкиятләре кечкенәдән белем алырга, эш сөяргә, табигатьне сакларга өнди. Менә хәзер шул шигырьләрнең берничәсен тыңлап үтик.
Укучылар Г.Тукайның «Су анасы», «Шүрәле» әкиятләрен, «Бала белән күбәләк», «Эш беткәч уйнарга ярый» шигырьләрен сөйлиләр.

1 а.б. Г.Тукайның безнең арабыздан китүенә 103 ел тула. Ләкин шагыйрьнең үлемсез шигырьләре безнең йөрәгебездә мәңгелек урын алды.Бүген карты да, яше дә Тукайны укый һәм аны олылап искә ала.
Укучылар үзләре язган шигырьләрен укыйлар
2 а.б. Тормышыңда бәйрәмнәр аз булган
Тартыш белән үткән көннәрең.
Шуңа ахры искә алынмыйча
Үткән синең туган көннәрең.
Бәйрәмнәрең алда икән әле-
Кара , шагыйрь, бүген текәлеп,
Халкың килде сиңа мәхәббәтен
Ал чәчәкләр белән күтәреп.
«Пар ат» җыры
1 а.б.Син күрмәгән яңа буын килде
Котлап бүген туган көнеңне,
Киләчәккә барган кызларыңнан
Ишетерсең туган телеңне.
2 а.б. Буын арты буын алмашыныр,
Гасыр арты – узар гасырлар.
Шигъриятнең һәйкәленә шулай
Язлар һаман гөлләр ташырлар.
1 а.б.Халык моңы – синең моңың булды,
Халык күңеле – синең күңелең,
Ил гомере – халык гомере кебек,
Зын булыр, шагыйрь, гомерең!
2 а.б. Г.Тукайның бала чагы бик авыр, михнәтле булса да, җырларны биюләрне бик яраткан ул.
Сезнең алда татар халык биюе.
1 а.б. Киләчәкне күреп бара шагыйрь
Пар атлары күптән җигелгән.
Кичә Тукай яңа мәйданнарга
Халык йөрәгенең түреннән.

2 а.б. Халык моңы – синең моңың булды,
Халык күңеле – синең күңелең,
Ил гомере – халык гомере кебек
Озын булсын, шагыйрь гомерең!
Халык гомер – мәңгелек диләр,
Әҗ син:Тукай, халык куенында
Илең белән мәңге бергә син
Мәңгелекнең олы юлында.
Кичәдә катнашучылар башкаруында «Туган тел» җыры.

Кулланылган әдәбият:

1. «Ачык дәрес. Мәктәп» газетасы. Апрель, 2012 ел.
2. Тукай Г. Сайланма әсәрләр. Шагыйрь турында истәлекләр.- Казан: Татарстан Республикасы «Хәтер» нәшрияты (таРИХ), 2002.-511 б.
3. Тукай турында истәлекләр.-Казан: Тат.кит. нәшр., 1986.- 256 б., портр.
4. Габдулла Тукай: Тормыш һәм иҗат елъязмасы.-Казан:Татар.кит.нәшр., 2003.-271бит.
5. Габдулла Тукай.Әәсәрләр.Биш томда.-Казан: Татар.кит.нәшр., 1985.
6. И.Нуруллин. Габдулла Тукай.- Казан: Татар.кит.нәшр., 1979.- 304б.
7. «Татарстан хәбәрләре» газетасы. 26 апрель, 1994 ел.

У вас нет прав для создания комментариев.

ЗамандашыбызТукай  ??рчак безне? бел?н ян?ш?”

(Габдулла Тукайны? туган к?нен? багышланган ?д?би кич?.)

Максат:

1.Б?ек шагыйребез Габдулла Тукайны? и?аты белшн укучыларны якыннанрак таныштыру.

2.С?екле Тукаебызны иск? алу нисб?тенн?н, шагыйрьг? багышлап язылган шигырьл?рне с?нгатьле итеп уку, ?киятне с?хн?л?штер?.

3. Тукай и?атына м?х?бб?т т?рбиял??

1 укучы:  (Автор Гыйл??ева Ф?н?з?не? “Тукайга м?дхия” шигыре укыла)

Сабый чакта: “?ни!” – диеп

Ачылгандыр минем телем.

“И, туган тел”  ?ырын ?ырлап,

Мо?лангандыр минем к??лем.

Яратам мин шигырь, ?киятл?ре?,

М?с?лл?ре? сине? к?п т?рле.

Та? калырлык матур шигырьл?ре?,

Бишек ?ыры? мине ?стерде.

?сир итте мине, ?аным эретте

Тукай ?ыры, Тукай мо?нары!

Кызганычка, бик аз яш?г?нсе?,

Кыска булган гомер юллары?.

?ыелалар ??р яз сине? янга,

Кулларында ландыш, лилия.

Халкы? сине? бел?н горурлана,

Халкы? си?а б?ген баш ия! 

Укытучы:  Х?ерле к?н, кадерле укчылар, укытучылар, х?рм?тле килг?н кунаклар! Б?ген без  татар шигъриятен? нигез салучы б?ек шагыйребез Габдулла Тукайны иск? алу кич?сен? ?ыелдык.

2нче укучы. ?ыр булырлык с?зл?р бирг?н

Матур телем – туган телем!

Р?хм?т си?а, туган телем,

Ки?дер си?а к??елем т?ре!

(Берг?л?п “Туган тел” ?ыры башкарыла)

А.Б. Нинди таныш, мо?лы к?й бу?

Тукай ?ыры “Туган тел”.

Ист?н бер д? чыкмый торган

Халык к?е “Туган тел”.

?йе, с?екле Тукаебызны? беркайчан да ист?н чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьл?рен, ?киятл?рен укып яш?рг? ?йр?н?без.

3 нче укучы. ??р ел саен ямьле яз аеда с?екле Тукаебызны? туган к?не зурлап билгел?п ?тел?. Бу к?нне барлык татар халкы б?йр?м ит?. Тукай ??йк?ле янында шагыйрьг? атап шигырьл?р с?йл?н?, ?ырлар ?ырлана. Без д? сезг? укытучыбыз Ф?н?з? Ф?ритовна Гыйл??ева и?ат итк?н шигырьне т?къдим ит?без.

4 нче укучы: “Шатлан,  халкым!”

?н? ничек кояш к?л?,

?н? нинди матур к?н!

Куанабыз, шатланабыз,

Б?ген Тукай туган к?н!

?й,с?енлэр балалар,

??рбер ч?ч?к, ??рбер г?л.

?ир ?стенд? нурлар балкый,

Б?ген – Тукай туган к?н!

?ырла, халкым, куан халкым.

Шатлан, халкым, уйна, к?л.

Б?ген ?ирд? и? зур б?йр?м,

Б?ген – Тукай туган к?н!

(“Ш?р?ле” ?ыры башкарыла. ?ыр т?мамланганда, залга Ш?р?ле кер?. Укучы кыз, куркып, агачлар артына кача, карап тора. Ш?р?ле кызны к?реп ала, янына кил?).

Бер д? шикл?нм?, кызый син,

Мин карак, угъры т?гел.

Юл да кисмимен, шулай да

Мин бик ?к тугры т?гел.

Укучы: ?йд? со? ик?? берг? м?кт?пк? Тукай абыйны? туган к?нен? барыйк.

Ш?р?ле. Нинди Тукай? Кем со? ул?

Кыз. Сине халыкка чыгарган ??м м??ге яш?тк?н Тукай абыебыз.

Ш?р?ле.Н?рс? со? ул туган к?н? Н?рс? со? ул б?йр?м?

Кыз. Баргач, барысын да к?рерсе?.

Ш?р?ле. ?йд?, тизр?к, барыйк алайса.

(Укучылар  “Ш?р?ле ??м Су анасы “ дип исемл?нг?н инсценировка к?рс?т?л?р. Автор: Гыйл??ева Ф.Ф. Г. Тукайны? “Ш?р?ле” ??м “Су анасы” ?киятл?рен? нигезл?неп язылды. )

                                           Ш?р?ле ??м Су анасы.

                                          (Тукай абыйга ияреп)

            Борын – борын заманда, ?би бел?н бабай да тумаган бер заманда булган ди, бу х?л.

            Былтыр атлы егет, Ш?р?лене? бармагын б?р?н? ярыгына кыстыргач, Ш?р?ле т?з? алмыйча, акыра – бакыра торып чапкан. Чаба торгач, а?а Су анасы очраган. Ч?чл?ре тузган, ?зе кычкыра – кычкыра елый ик?н.

  • Ни булды си?а? Ниг? елыйсы?? – диг?н Ш?р?ле Су анасына.
  • Мен? алтын тарагымны урлаучы угрыны эзлим,- диг?н Су анасы. ? син ?зе?, ни ?чен б?р?н? к?т?реп й?гер?се? со??
  • Мин Былтырны эзлим. Тапсам,  валла?и, кир?ген бир?м, — ди ик?н Ш?р?ле.
  • Мин аны кайдан эзл?рг? кир?клеген бел?м, ул к?н саен к?лг? атын эчертергэ т?ш?, диг?н Су анасы.
  • ? син, урманга таба ашык. Ул угры малай минем урманымда еш була. Яшел ?л?нн?рне кыя. Аларны с?н?к бел?н ?ыя, — диг?н  Су анасы.                                                                   

Шулай итеп, Ш?р?ле к?л буена, ? Су анасы урманга юл тоткан. Мен? Ш?р?ле к?л буена килеп ?итк?н. Караса, чыннан да, Былтыр  к?л буенда ик?н. Тик янында ат т?гел, к??? булган.

  • ? – ?, Ш?р?ле дускай! Ис?нме! Нишл?п й?рисе?, ни йомыш? – диг?н Былтыр.
  • Син яхшы чакта минем кулларымны б?р?н?д?н ычкындыр! Югыйс?, ?зе?не д?, бу ?анвары?ны да кытыклап ?тер?м.
  • Яхшы, Ш?р?ле, сине?ч? булсын. Мен? син бу к???не к?р?се?ме? Аны? м?гезе ик??. ? синеке бер?? ген?. ?итм?с?, ул к???не? м?гезл?ре тылсымлы да ?ле. ?г?р д?, син а?а якын килеп, м?гезл?ренн?н тотса?, си?а икенче м?гез ?сеп чыгар, б?р?н?д?н д? котылырсы?, — диг?н Былтыр.     

            Ш?р?ле барып, к???не? м?гезен? ябышуы булган, шундый итеп с?зеп ?иб?рг?н Сакалбай, Ш?р?лене? к?зл?ренн?н утлар ч?челг?н. Ул т?г?р?п китк?н ??м б?р?н?се д? т?шеп калган.

           —  Мен?, ?йттем бит мин си?а, — диг?н Былтыр, м?гез д? чыкты, б?р?н?д?н д? котылды?.                                                                                                                                                                                            

Ш?р?ле, алдына – артына карамыйча, урманга чапкан.

? Су анасы бел?н ни булган дисезме? Х?зер белерсез.

Су анасы бик тиз арада урманга барып ?итк?н. ? малай с?н?к бел?н печ?н ?ыеп й?ри ик?н. Кояш яктысында с?н?ге алтын кебек ялтырый ик?н.

  • ???, эл?кте?ме, карак, — дип ?икеренг?н Су анасы.                                                                        

Малай куркуыннан с?н?ген т?шереп ?иб?рг?н ??м авылга таба ?илдертк?н. Й?герг?нд?, Су анасыны? ч?чен? уралып, егылып китк?н ??м кес?сенн?н алтын тарагы т?шеп калган.

              Су анасы малайны? с?н?ген? кагылмаган, алтын тарагын алган да, к?л буена кайтып китк?н. ? малай, кабат урманга килерг? курыккан. Шулай итеп, ул тараксыз да, с?н?ксез д? калган.

               Ш?р?ле д?, башкача к?л буенда к?ренм?г?н.

               Кеше ?йберен? кул сузса?, ?зе?некенн?н д? коры каласы? шул!                       

Ш?р?ле: Балалар, гафу итегез! Мин сезг? б?т?н зыян салмам. Б?йр?мн?рг? ешрак чакырыгыз.

Укытучы.  Ак кир?к, -дип, пакъ кир?к, дип

  Хор.          ?ырлады, язды Тукай

 Укытучы. .Д?рт уятырга кешед?

     Хор.      Уянды, янды Тукай.

Укытучы.   Халкына б?хет эзл?де

                    Авыр заманда Тукай.

    Хор        .?ырлары бел?н м??гег?

                   Й?р?кк? керде Тукай.

Укытучы. И? матур мо?лы ?ырларын

                  Халкына бирде Тукай

                  Азатлык, дуслык иленд?

                  ??ркемг? кард?ш Тукай

Хор.          ??рчак безне? бел?н берг?

                  Безне? замандаш Тукай.

 ( Г. Тукайны? “Туган авыл” ?ыры бел?н т?мамлана.)

Просмотр содержимого документа

«Г. Тукайга багышланган ?д?би кич? »

Габдулла Тукайга багышланган КВН.

(Зал бәйрәмчә бизәлгән. Уртада Г.Тукай портреты. Аның янында эпиграф)

И туган тел, и матур тел,

әткәм әнкәмнең теле

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы.

Габдулла Тукай

1.Командаларга исемнәр бирелә.

че команда: «Шүрәле»

2нче команда: «Су анасы»

2. Габдулла Тукайның тормыш юлы буенча белемнәрен

тикшерү.

1. Кроссвордны тутыр. (hәрбер командага кроссворд бирелә, тәрҗемә итеп

тутырырга)

«Шүрәле» командасына:

1. Жизнь

2. Белый

3. Рыба

4. Море

5. Осина

6. Лампа

7. Тюлпан

8. Деревня

«Су анасы» командасына:

1. Туман

2. Лес

3. Береза

4. Белый

5. Далеко

6. Время

2. Сорауларга җавап бир.

Габдулла Тукай кайда туган? (Кушлавыч)

Габдулла Тукайның бала чагы кайда уза? (Кырлай)

Габдулла Тукайның туган елы. (1986)

Габдулла Тукайның туган көне.(26 апрель)

Нинди шигыренә көй язылган?

Габдулла Тукайга багышланган төп музей кайда урнашкан? (Кырлайда)

3. Габдулла Тукай язган әсәрләр исемен кайсы команда күбрәк яза?

4. Берәр әсәреннән өзекне сәхнәләштерегез.

5. Капитаннар бәйгесе. (Карточкаларда сораулар. Капитаннар чиратлап алып,

жавап бирәләр.

Нинди шигырьләрен беләсез?

6.Бирелгән юллар кайсы әсәрдән?

1.Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – Кырлай диләр…

2.Мин суда коенам, чумам,

Башым белән сунны сөзәм…

3.Тау башына салынгандыр безнең авыл

4.И туган тел, и матур тел…

7. Бу сюжетлар кайсы әсәрдән?

3. Хөкемдарларга суз.

«Туган тел» жырын тыңлау.

Г. Тукайга багышланган кичә

МБОУ «Татарстан Республикасы Яңа Чишмә районы Ленино урта гомуми белем мәктәбе”

Габдулла әфәнде

(Габдулла Тукайның туган көненә багышланган кичә)

Хәсәнова Зөлфия Галиәкбәр кызы,

                                                            Iкатегорияле татар теле һәм

                                                  әдәбияты укытучысы

Кичә үтәсе залга Г. Тукай портреты эленә. Шулай ук, аңа багышлап язылган шигырь юллары экранда күренә. Мәсәлән: 

“Нур идең син, яки якты нурлы бер йолдыз идең”

“Армый-талмый итте хезмәт милләтнең рухына ул,

Барсын алга милләтем дип, төрле яктан ачты юл”.

“Син идең бит һәммәбезнең моңлы җанлы шагыйре,

Син идең бит халкыбызның солтаны һәм шаһ ире”

“Арамызда нурлы Чулпан, якты Кояш,

Ай идең, Милли гөлләр сандугачы-син идең, сайрый идең”.

“Тәфтиләү” көе яңгырый. Сәхнәгә ике алып баручы чыга.

1нче алып баручы Әйләнәдә гөлләр,

                                Тормыш якты!

                                 Бәйрәм хисе бүген күңелдә

                                 Туган көнең белән! диләр,  

                                  Горурланып һәркем бу көндә.

2 нче алып баручы Килә, килә… Язлар саен сиңа

                                 Илең килә туган көнеңдә,

                                 Бетми торга гомерен кушкан сыман

                                 Синең бөек кыска гомергә.

1нче алып баручы Бүген бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көн. Шагыйрь яшәгән еллардан ераклашкан саен, аның иҗатының бөеклеге, асыл мәгънәсе тагын да тирәнрәк ачыла бара. Чын шагыйрьләр үлемсез булалар. Даһиларның гомере халык хәтере белән исәпләнә.

2 нче алып баручы Тукай бүген дә әдәбиятыбызның алгы сафында баруын дәвам итә. Тәпи басып, тел ачылгач та без аның иҗаты белән таныша башлыйбыз. Әти-әниләр, әби-бабайлар авызыннан беренче тапкыр Шүрәле, Су анасы хакында ишетәбез. Мәктәпкә килгәч әлеге геройларга җан өргән мәшһүр шагыйрь белән ныклабрак танышабыз.

1нче алып баручы Шигырь бәйрәмен башлаганчы, сөекле шагыйребезнең биографиясен һәм иҗатын искә төшереп үтик әле. Моның өчен сорау-җавап уены оештырып алырбыз. Иң күп һәм дөрес җавап биргән укучыларны бүләк көтә.

1.     Г. Тукай кайчан һәм кайда туган?

2.     Әти-әнисенең исеме ничек?

3.     Габдулла Тукай яшәгән Сәгъди абзый йорты кайда урнашкан?

4.     Г. Тукайның музейлары кайларда бар?

5.     Кайсы мәдрәсәләрдә белем алган?

6.     Автобиографик әсәре ничек атала?

7.     Бу өзекләр кайсы шигырьләрдән:

Айрылып китсәм дә синнән гомремнең таңында мин,

И Казан арты! Сиңа кайттым сөеп тагын да мин.

(Туган җиремә)

Тик кенә торганда капланды томанга бар һава;

Кар оча, кар себерелә, кар котырына һәм кар ява.

(Буран)

Борын заман бер Ир белән Хатын торган,

Тормышлары шактый гына фәкыйрь булган;

(Кәҗә белән Сарык)

Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер Сабый

Ян тәрәзә каршысында иртәнге дәресен карый.

(Эш беткәч, уйнарга ярый)

(Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырыла)

2 нче алып баручы Замандашлары, дуслары да Габдулла Тукай иҗатына югары бәя бирәләр. Аның милләте, туган халкы өчен янып йөрүен беләләр, үткен теленә сокланалар, хөрмәт итәләр.Тукайның авырып үз араларыннан китүен бик авыр кичерәләр. Аңа багышлап шигырьләр язалар. Тукайның замандашы Гариф Гайнуллин-Чокалый “Габдулла әфәнде Тукаев хакында мәрсия” шигырендә болай дип яза:

1 укучы: Нур идең син, якты нурлы бер йолдыз идең,

                Балкый идең  күктә даим, бер үзең, ялгыз идең. 

                Яшьтән үк милләт күгендә тугъры, якты юл ачып,

                Тордың өстемезгә чиксез син мәхәббәт, нур чәчеп.

                 Инде бездән кисте, каплады нурыңны зур болыт,

                 Китми һәм китмәс күңелдән шул нур асла отылып.                                

                 Яшәдекчә милләтең һәм пакъ намең бергә яшәр,

                 Чөнки калдырдың мөкатдәс эз вә хезмәт, күп әсәр.

                 (кыскартып алынды)

1нче алып баручы Гаиләсе, Тукай белән аралашып яшәгән шагыйрә Рокыя Ибраһимия “Китте шагыйрь” шигырендә, шагыйрьне хәтта шүрәлеләр сагына, ул урмандагы һәр агач, наратлар чын шагыйребез китте дип кайгырып сөйлиләр” дип яза.

2 укучы               Китте шагыйрь

                 Алмасы бик татлы булган бер алмагач идең син,

                 Калды милләт бик ялангач, алмагачы булмагач.

                 Милләтнең рухы күтәргән хуш чәчәкле гөл идең,

                 Милләтемнең ландышы син, я миләүшәсе идең.

                 Бакчамызда сайрый торган бик матур былбыл идең,

                 Барча гөлләр арасында иң ләтыйф бер гөл идең.

                 Барган идем урманына, килеп чыкты шүрәле:

                 “Мине сезгә белдерүче китте шагыйрь”,-дип сөйли.

                 Ул нарат, чыршы, агачлар-һәрберсе кайгылы:

                 “Китте чын шагыйремез”,-дип хәл теле илә сөйли.

                 Төшкән идем су буена, су анасы утыра,

               “Китте милли телле үткен шагыйрең!”-дип ул тора.

                Су эчендәге балыклар барчасы бик моң йөзә,

                Гүя әйтерсең алар да кайгыны  ошбу сизә.

                Су буенда сайрый торган төрле-төрле кошлары-

                Барысы да кайгыралар-ул Ходай былбыллары.

                Тагы алтын әтәче дә кычкыра канат кагып:

                Ул кадерле шагыйрең китте, хәзер дөньяда юк!”

                Милләтнең каһарманы, чын шагыйремез, калмадың,

                Бары калды безләргә ядкяр булып әсәрләрең.

                Һич тә чыкмас исемездән, Тукаев, исмең синең,

                Керсә дә кара җиргә вакытсыз җисемең синең.

                (кыскартып алынды)

2 нче алып баручы Тукай белән якыннан аралашып яшәгән Галимҗан Акчурин да үзенең “Мәрхүм иптәшем, шагыйрь Габдулла Тукаев хакында” дип аталган шигырендә милләтнең бөек шагыйрен югалтуы турында ачынып яза.

3 укучы   Тәәсеф, мең тәәсеф безгә һәм милләткә бу көндә!

                 Түгәдер канлы яшь иптәшләре һәм бән дә бу көндә.

                 Ничек түкмәскә? Милләт, үстереп кыммәтле шагыйрен,

                 Югалтадыр, озата бу дөнядан күк гүргә.

                 Бар иде милләтен җырлап җуаткан якты көннәре;

                 Хәзер инде җиһанда исме бар, юк җисме бу көндә.

                Кичен көн дә  Пушкиным бар, дип безем милләт

                Чигә һәртөрле хәсрәтләр бу кайгылы кара көндә.

                Күрәм мин: матбугатта җырларын җырлап рәхәт тапкан

                Күңел инде хәзер сынык вә рухсыз егълый бу көндә.

                Гомеремдә бер таралмаган болытлар да бирәләр юл,

                Итә рухын шагыйрьнең изге фәрештәгә бу көндә.

                Тырыштың милләтең чөн, кыска гомрең кичмәде рәхәт,

                Шуның өчен һәрбер инсан тели җәннәт сиңа бу көндә.

                Күтәрми сәҗдәдән башын һәр фәрештә һәм чигәләр гамъ,

                Күреп изге шагыйрьнең нурлы рухын күктә бу көндә.

1 нче алып баручы XX гасыр башында яшәп иҗат иткән бер генә шагыйрь дә Туктай иҗатына битараф булмаган, күбесе аны үзенең остазы дип санаган. Шагыйрьнең дөньядан китүе барысын да тетрәндергән. Алар үзләренең хисләрен шигъри юлларга салганнар. Ягъкуб Аймановның “Хөрмәтле шагыйремез Тукаевка”, Кизләвинең “Сөекле шагыйремез мәрхүм Габдулла Тукаев рухына”, Бәдретдин Киләчинең “Мәрхүм остаз шагыйрь Габдулла Тукаевка ядъкәр”, Кәшшав Курмашевның “Әдәбият былбылы олугъ  Мирхәйдәр Фәйзинең “Габдулла әфәнде Тукаев наменә” һ.б. шигырьләрдә аны җир йөзендә булган иң якты, иң илаһи образларга тиңлиләр.

 2 нче алып баручы  Шагыйрь туган көнне Казанда зур  шигырь бәйрәме үтә. Әлеге бәйрәмдә  шагыйрьләр үзләре язган шигырьләрен укыйлар.  Шигырьләрдә Бөек шагыйрьне сагыну, аның иҗатына хөрмәт хисләре чагыла. 

4 укучы Марс Шабаев “Тукайны сагыну” (кыскартып алынды)

               Тупырдашып торган пар атларда,

               Йә булмаса елгыр тулпарда

               Тып-тып басып түгел,

               Биштәр асып Тукай моңы кергән йортларга.

               Ул моң Кушлавычтан башланган да,

               Өчилегә күчкән, Кырлайга;

               Инешләргә иңгән, урманнарга,

               Томан булып сарган тугайга.

               Тугайларда тайлар-байларныкы…

               Тай саклаучы ялчы малайлар

               Тулган айга карап моңайганда,

               Тукай моңы белән моңайган.

               Тубалдагы орлык соңгы өмет

               Булган чакта авыл картына,

               Тургай булалмаган Тукай моңы-

               Ул җил булган тәрәз артында.      

 5 укучы Ул моң “ач үлемнең куркусыннан”

                 Ил елаган өчен елаган…

                 Тукай моңы-халык моңы шулай

                 Иңрәп торган авыр елларда.

                 Ул моң сыкраулардан, аһ-зарлардан

                 Халык ярсуына әверелгән;

                 “Илгә-азатлык!” дип аһ оручы

                 Ирләр йөрәгенә бәрелгән.

                 Бөек Тукай, моңы-җыры булып,

                 Туган теле булып халыкның,

                 Гасырлардан гасырларга шулай

                 Күкрәп барыр өчен калыктың.

                 Ирек алган илдә мөмкинмени

                 Онытылырга, тынып калырга:

                 Язган сиңа, Тукай, заман белән,

                Шатлык җыры, Тормыш гимны булып,

                Гасырларны кичеп барырга…

1 нче алып баручы 27 ел гына яшәп калган Тукай инде йөз ел буе шагыйрьләребезгә үрнәк, өлге булып тора. Игътибар иткәнсездер-20 гасыр шагыйрьләре дә, 21 гасыр шагыйрьләре  дә аны остазлары итеп саныйлар. Һәм бу күренеш шулай дәвам итәчәк тә-шагыйрьләр өчен генә түгел, барлык сәнгать кешеләре өчен дә Тукай күктәге янар йолдыз, өлге-үрнәк булып тора. (Тукай шигырьләренә язылган көйләрне тыңлау) 

Г.Тукайның туган көненә багышланган кичә “Без- Тукай оныклары”

Зал бәйрәм чарасына туры китереп бизәлгән. Салмак кына «Туган тел» көе яӊгырый. Көй астына залга балалар керәләр.

Т: Нинди таныш, моӊлы көй бу?

Тукай җыры – «Туган тел».

Истән бер дә чыкмый торган

Халык көе – «Туган тел».

Хәерле көн, кадерле балалар! Тәрбияче апалар, кунаклар. Исәнмесез, кәефләрегез ничек? Күрәм, кәефләрегез яхшы, күӊелләрегез шат. Балалар, тәрәзәгә карагыз әле, бүген көн нинди?

(Балаларныӊ җаваплары).

– Ә хәзер елныӊ нинди фасылы?

(Балаларныӊ җаваплары, Балалар белән “Яз” турында ңыр башкару).

Т: Ә, сез беләсезме, яз аенда татар халкының күренекле шагыйре

 Г. Тукай туган.

(Презентация) – барышында кечкенә Апуш чыгып зал уртасына утыра, аны зур Тукай алыштыра)

Г. Тукай 1886 елныӊ 26 апрелендә Арча районы Кушлавыч авылында туа. Бик яшьли ятим кала, төрле-төрле кешеләр тәрбиясендә яши. Кечкенәдән үк шигырьләр укырга яраткан «кечкенә Апуш» үзе дә Габдулла Тукай дигән бөек шагыйрьгә әверелә.

(Г.Тукай булып киенгән бала ерак – ерак офыкларга карап тора)

Һәм бүген без, балалар, сезнеӊ белән шушы матур шигырьләрне сөйләп ләззәтләнербез.

Татарстан – Тукай иле,

Татарстан – безнеӊ ил.

Бүген бездә – Тукай көне,

Кил бәйрәмгә, дустым, кил!

Иӊ матур шигырьләр сөйлим

Мин Тукай туган көнне.

Эчтән генә җырлап йөрим,

Җырлыйм «Туган тел»емне.

Бүген бездә – Тукай көне,

Кил бәйрәмгә, дустым, кил!

Безнеӊ ил бит – Тукайлы ил,

Бәхетле ил – безнеӊ ил!..

Бүген бездә кунакта Тукай әкиятләреннән килгән геройлар бар. Аларны бергәләп сәламлик һәм сүзне:

2 кечкенәләр төркеменә йөрүче“Гали белән кәҗә” шигырен сөйләү өчен нәни дусларыбызга бирәбез (

“Бала һәм күбәләк” шигырен сөйләү өчен

“Кызыклы шәкерт” шигырен сөйләү өчен

Алып баручы. Балалар, мин сезгә бер табышмак әйтәм, игътибар белән тыңлагыз.

Нәкъ кеше кебек үзе,

Маңгаенда мөгезе.

“Былтыр кысты!”- дип кычкыра,

Туганнарын чакыра.

Балалар. Шүрәле.

(Шүрәле керә, балаларны кытыклый)

Алып баручы.Шүрәле, тукта-тукта, безнең балаларны кытыклап үтерәсең бит. Без Тукай абыйның иҗат кичәсенә җыелдык. Әйдә, син дә кал безнең бәйрәмгә. Яратам мин күңел ачарга. Г.Тукайның иҗат кичәсенә җыелдык дисез. Сынап карыйм әле.Кем соң ул Г,Тукай? Ул нәрсәләр язган? Нинди әкиятләрен беләсез?

(балаларның җавабын тыңлау)

Ә, хәзер уенны килгән кунаклар өчен тәкъдим итәм:

 Менә бу өзекләр кайсы әкиятләрдән?

-Китте болар, бара һаман бара болар,

Күренмидер күзләренә ак һәм кара.

Бара болар: күпме баргач, алла белә,

Юл өстендә үлгән бүре башын таба болар. (“Кәҗә белән Сарык”)

-Җәй көне эссе һавада

Мин суда кенам, йөзәм.

Чәчрәтәм, уйныйм, чумам,

Башым белән суны сөзәм. (“Су анасы”)

-Балтасы кулда, егет эштән бераз тукткп тора.

Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра? (“Шүрәле”)

Тукай абыйның әкиятләрен сез яхшы беләсез икән. 

Уен “Шүрәле”.

Син уртада,

Без кырыйда әйләнәбез, шүрәле

Син ни кылансаң,ни эшләсәң,

Без эшләрбез шулай.

Ә хәзер сине биетеп алабыз.

А.Б. Бик матур бииисең икән шүрәле. Хәзер балалар сиңа шигырьләр сөйләп үтәрләр.

 “Кызыклы шәкерт ” шигырен сөйләү өчен сүзне

Т: Балалар, сез бик күп шигырьләр беләсез. Әйдәгез, хәзер бер уен уйнап алыйк. Мин сезгә табышмак әйтәм, ә сез аныӊ кайсы әсәрдән яки шигырьдән икәнлеген әйтерсез.

Үстерелешле уен: «Кайсы әсәрдән икәнен бел».

а) Нәкъ кеше кебек үзе,

Маӊгаенда мөгезе.

«Былтыр кысты», – дип кычкыра. («Шүрәле»).

б) Чуар, йомшак күлмәге,

Тотсаӊ, уӊа бизәге.

Тоттырмый, китә очып,

Я кала җирдә посып (Күбәләк – «Бала белән күбәләк)

 Йортның сакчысы, кешенең дусты. (ЭТ)

Сакаллы килеш туа, берәү дә гаҗәпләнми? (Кәҗә)

Т: Ә хәзер зурлар төркемендәге балаларга сүзне бирик.

Т: Балалар, Г. Тукайныӊ матур шигырьләре җыр булып та башкарыла. Әйдәгез, «Бәйрәм бүген» дигән җырны җырлыйбыз.

Җыр: «Бәйрәм бүген»

 Су анасы керә. Дусларым, сез мине оныттыгыз бугай. Мин су анасы булам, Тукай әкиятеннән. Я кем белә икән бу әкиятне?Әкияттә кемнәр катнаша? Бу әкият нинди булырга өйрәтә?

-Молодцы балалар, ә хәзер уйнап алыйк.

Ял минуты «Су анасы» уены.

Балалар түгәрәккә басалар. Су анасы уртада. Ул күзләре бәйләнгән килеш түгәрәк уртасына утыра. Уйнаучылар түгәрәк буенча әйләнеп йөриләр:

Су анасы, су анасы,

Су анасын күр әле.

Каршыӊда кем басып тора-

Ялгышмыйча әйт әле.

Җыр ахырында балалар туктап калалар. Күзе бәйләнгән Су анасы урыныннан тора. Тәрбияче бармагы белән берәр уенчыга төртеп күрсәтә. Әлеге бала Су анасы янына килә. Су анасы капшап карап аныӊ кем икәнен әйтергә тиеш. Әгәр дөрес әйтсә, шул уенчыга җаза бирү (биетү)

Т. Әле укый белмәсәк тә,

“Туган тел”не җырлыйбыз.

Бу Тукай абый бүләге,

Иң гүзәл бер җыр, дибез.

Әкияләрен сөйләп, тыңлап,

Телләребез ачыла.

“Су анасы”, “Шүрәле”ләр –

Безнең дуслар барысы да.

Нинди таныш моңлы көй бу,

Тукай җыры “Туган тел”?

Истән бер дә чыкмый торган

Халык көе “Туган тел”.

(Экранда тавышсыз “Туган тел” мультфильмы бара)

 Бәйрәм “Туган тел” җырын башкарып тәмамлана.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Вятская картошка праздник
  • Выход осени сценарий
  • Вятская завалинка сценарий
  • Выход осени на осеннем празднике
  • Вязники фатьяновский праздник 2022

  • Добавить комментарий

    ;-) :| :x :twisted: :smile: :shock: :sad: :roll: :razz: :oops: :o :mrgreen: :lol: :idea: :grin: :evil: :cry: :cool: :arrow: :???: :?: :!: