Дәү әнидә кунакта. (Каникулы в деревне у бабушки)
(авторская работа)
Ике пәрдәле пьеса
Катнашалар:
Хәлил бабай
Бибинур әби
Онык(Марат)
Авыл малайлары 6-7 яшьлек балалар. Җәйгечә киенгәннәр.
Авыл кызлары Сабантуй күренешендә милли киемнәрдән.
Вәли, Зөбәрҗәт
Беренче пәрдә.
Ишегалды күренеше. Әтәч кычкырган, тавыклар кеткелтәгән, сыер мөгрәгән, чебеннәр безелдәгән тавыш ишетелә. Өйдән, сөйләшә-сөйләшә әби-бабай,онык чыгып киләләр.
Әби: И, улым, җәйге ялларда бездә калуың бик яхшы булды бит әле. Сагынып та беттек үзеңне. Шәһәр тормышы, шәһәрчә инде ул,балам. Менә, безнең авылча яшәп карарсың бераз.
Бабай: Әйе, улым.Әбиең дөрес әйтә. Рәхәтләнеп авыл һавасын суларсың, безгә дә булышырсың, яңа дуслар табырсың.
Онык: Дуслар? Вот зачем миңа деревенский дуслар? Минем шәһәрдә үземнең пацаннарым бар. Они такие крутые, бабайка.
Әби: И,улым, алай кеше аера күрмә балам. Авылда яшәсәләр дә, менә дигән итеп яши халык. Барысы да тырышлар. Бик матур итеп ана телебездә аралашырга өйрәнерсең.
Онык: Вот зачем миңа әбика ана теле? Шәһәрдә рус теле кирәк. Это модно.
Бабай: Әй,балам,балам. Әле телнең газизлеген белеп бетермисең шул син. Телен белмәгән-илен белмәгән, — ди халык мәкале. Әти-әниең дә менә, читкә китсәләр дә туган нигезне, татар телен онытмыйлар. Әйдәле әбисе, оныгыбызга, мәтрүшкә, юкә чәчәге, бөтнекләр салып чәй ясап әчерт әле. Сусатты. (Ишегалдындагы түгәрәк өстәлгә утыралар. Әби самовардан чәй ясап бирә. Мичтә пешкән ак күмәч кисә)
Әби: Менә улым, бик файдалы чәй бу. Салкын тидерми, сәламәтлек өчен бик кирәк. Үзебезнең болыннардан җыйдык бабаң белән. (Онык кабып карый,да этеп куя)
Онык: Фу,нәрсә бу әбикам? Бу бит тәмле түгел. Мин моны эчкәнче үземнең коламны эчәм. (өйгә кереп китә)
Әби: (бабайга) Кара әле,нәрсә ди? Бозып бетергәннәр бу баланы. Кола эчеп,эче авырта бит аның. (шулчак кармаклар тоткан малайлар сызгыра. )
Вәли: Исәнмесез, Хәлил бабай, Бибинур әби. Сезгә кунак егете кайткан ди ишеттек. ( Марат тавышлар ишетеп өйдән чыга.)
Әби: Әйдүк,рәхим итегез балар. Кунак булырсыз.
1 малай: Юк, без кереп тормыйбыз.Балык тотарга барабыз. Әйдә, Марат безнең белән. Бергә күңелле бит.
Онык: Балык тотарга? Нәрсәсе кызык инде аның? Мин лучше телефонда уйныйм. Вот это круто. (малайларны әтеп чыгып эскәмиягә утыра. Кесәсеннән телефон чыгарып уйный башлый. Малайлар үз юлларын дәвам итә.)
Бабай: Син улым,болай кыланып бер дә дөрес эшләмисең. Телефон күзләр өчен дә зарарлы.(Малай бабайның сүзләренә колак салмый. Уенын дәвам итә)
Шулчак бирнәчеләр тавышы ишетә. Өйдән әби йөгереп чыга.
Әби: И, Ходаем, бирнәчеләр килә икән бит. Ә мин бирнәмне дә әзерләмәдем. Арлы-бирле йөренә.
Марат: (шулчак онык уеныннан бүленеп) Ну и бирмә әбика, бүләкне. Нигә кирәк ул?
Әби: Юк, улым. Бирнә бирү- татар халкының борынгыдан килгән йоласы. Кая әле, сандыгымны ачып карыйк әле, балам. Анда минем күңел биреп чиккән, әниемнән калган бик матур сөлгем бар иде бит. Әнием аны миңа аманәт итеп калдырды. Бик кадерле, бик изге сөлге ул миңа. Шулай булса да, мин аны яшь буынга тапшырам. Сабантуйда җиңүчегә бирерсез дип, теләк теләп бирермен. (Сандыктан сөлгене ала. Музыка астында җырлап яшьләр керә. Әби колгага сөлге бәйли. Бирнәчеләр шау-гөр килеп башка урамга китәләр. Марат шаккатып карап кала)
Икенче пәрдә.
Бабай: Әйдә улым, башыңа шушы түбәтәйне ки әле. Сине дә сабантуй бәйрәмен карарга алып барыйк. (Башына түбәтәй киертә.Шулчак авыл балаларының җырлаган тавышлары ишетелә. Капка төбенә килеп, тезелеп утыралар. )
Әйдәгез әле, дуслар, шәһәрдән кайткан кунагыбызга милли уныбызны уйнап күрсәтик. Марат, бергәләп, “Йөзек салыш”ы уенын уйнап ял итеп алыйк. (Марат та килеп кушыла) “Кемдә йөзек, йөгереп, чык!”. (Зөбәрҗәтне тотып калалар.)Зөбәрҗәтне нишләтәбез? Әйдәгез, шигырь сөйләтәбез.
Зөбәрҗәт шигырь сөйли:
Бүген бездә зур бәйрәм
Вакыт үтмәсен әрәм.
Әйлән-бәйлән җырлый-җырлый
Сабантуйга мин барам.
Әйдә дустым, минем арттан, (Маратка эндәшә)
Күңел ачарга ашык.
Милли уенда катнашып
Җиңү яулап,алга чык.
-Ой,молодец син. Булдырдың. (Мактыйлар .Әйдәгез, бергәләп чишмә буйларын әйләнеп кайтыйк. Сабантуй башланганчы, саф чишмә суыннан авыз итеп,хәл җыярбыз. ) Марат, син безнең белән барасыңмы?
Марат: эскәмиядәге коласын алып куеп, бабаем, кирәкми миңа кибет коласы. Минем сәламәт буласым килә. Мине дә үзегез белән алыгыз,дусларым.
Бабай: Бик, яхшы фикер, балар. Барыгыз, авыл табигатеннән дә гүзәл җир юк. Без дә әбиегез белән Сабантуй мәйданына юл тотырбыз. Улым, дусларың янында үзеңне дорфа тотма. Кунак булсаң – тыйнак бул , ди халык мәкале.
Марат: Ярар, бабам. Рәхмәт киңәшеңә. (Китәләр. Татар бию көе кушыла. Татар егете белән кызлар чәк-чәк чыгара, икенче пар – икмәк, өченче пар- чиккән сөлгеләр. Сабантуй ачылу күренешен күрсәтәләр.)
Авыл балалары көч сынаша. Алар арасында Марат та бар. Ат чабышы, чүлмәк вату, кашыкка йомырка куеп йөгерү, капчык сугышы, көрәш күренешләрен күрсәтәләр музыка астында. Шунда бил алырга Марат та чыга. Көрәштә ул беренчелекне яулый. Аңа әбисе бирнәгә биргән сөлгене бүләк итәләр. Бу күренештән өлкәннәрнең күңеле тула.Марат сөлгене әбисенең иңенә сала.
Марат: Менә әбием, синең кадерле бүләгең үзеңә кайтты. Мин бүген күп нәрсәне аңладым: татар теленнән дә матур тел юк икән бит ул. Шәһәрдә кеше дә башка. Монда дусларым шундый акыллы, ярдәмчел. Мине гафу итегез сез. Бүтән алай кыланмам. Минем дә сезнең белән яшисем килә. Чын авыл егете буласым килә. Телефоннан да күңеллерәк мавыгулар барын яңа аңладым мин. Бабаем, әбием минем! Өйрәтегез миңа үз телегезне. Мин сезне бик-бик яратам. Минем тәптипсез шәһәр малае буласым килми. Әдәпле татар малае- чын татар баласы бит мин! Кочаклашалар. Музыка. Шау-шу дәвам итә. Әби белән бабай оныкны кочаклап калалар.
Пәрдә төшә.
Максат һәм бурычлар:
• Балаларда туган халкына, туган теленә карата горурлык хисе, мәхәббәт тәрбияләү.
• Халык иҗаты, аның бай мирасы белән кызыксыну теләге уяту, шул хисне үстерү, тирәнәйтү.
• Балаларның рухи дөньясын баету, иҗатка омтылышы булган балаларның сәләтен үстерү.
• Халкыбыз бәйрәмнәрен, йолаларнын, гореф — гадәтләре белән таныштыруны дәвам итү, камилләштерү.
• Халык җырларын күмәк өйрәтү.
• Бәет, җишек җырларын аккомпониментсыз, төп тональлекне саклап җырларга өйрәтү.
• Татар халык бию элементлары белән таныштыруны дәвам итү, бию хәрәкәтләрен өйрәтеп, биюне тигез ритмда башкару.
• Түгәрәк уеннары, уен эчтәлеге белән тирәнтен танышу.
Авыл өе. Залның ике ягына сәке куелган, өсләренә сугылган палас җәелгән. Лирик, талгын музыка яңгырый.
А.б.:
Исәнмесез диеп башлыйм әле
Танышу бит шулай башлана
Сезнең белән очрашканга, дуслар,
Күңелебез шундый шатлана.
Бер күрешү – бер гомер, дип,
Дога кыла Ак әбиләр.
Яңа төсмер, мәгънә ала
Борынгы җыр, иске көйләр.
(Көй ишетелә, Залга самавыр күтәреп әби керә.)
Әби:
— И, никадәр кунаклар җыелган. Исәнмесез. Мин дә кунаклар көтәм әле. Самавырым гына озак кайнады. Самавыр озак кайнаса, кунак көтә, диләр. Чыннан да, кунаклар да килә бугай.
(“Моңнар кайтсын авылга” дигән көй яңгырый. Балалар залга керәләр.)
Автор конспекта:
Автор(ы): — Сулейманова Язиля Габдулхаковна
Место работы, должность: — МОУ «Куянковская общеобразовательная полная средняя школа»
Регион: — Республика Марий Эл
Характеристика конспекта:
Уровни образования: — дошкольное образование
Уровни образования: — начальное общее образование
Уровни образования: — дополнительное образование детей
Класс(ы): — 1 класс
Класс(ы): — 2 класс
Класс(ы): — 3 класс
Класс(ы): — 4 класс
Класс(ы): — 5 класс
Предмет(ы): — Внеклассная работа
Предмет(ы): — Краеведение
Предмет(ы): — Родной язык
Целевая аудитория: — Библиотекарь
Целевая аудитория: — Воспитатель
Целевая аудитория: — Классный руководитель
Целевая аудитория: — Методист
Целевая аудитория: — Педагог дополнительного образования
Целевая аудитория: — Родитель
Целевая аудитория: — Учащийся (студент)
Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)
Тип ресурса: — сценарий мероприятия
Краткое описание ресурса: — фольклорный праздник
Дәү әнидә кунакта
Максат: халкыбызның буыннан-буынга килгән йолаларын, гореф-гадәтләрен искә төшерү, ныгыту.
Гармун тавышы ишетелә, яшьләр керә.
— Дуслар! Без бүген сезнең белән кунакка барабыз. Кемгә дисезме? Дәү әнигә кунака. Ул безне каршы алырга да чыгар. (Җыр дәвам итә).
Дәү әни. Хай, балакайларым, күрми дэ торам икән, әйдүк, әйдүк түрдән узыгыз, җиңел аякларыгыз белән. Исән-сау гына килдегезме? Алма бөртекләрем, хөрмә җимешләрем (исәнләшәләр).
— Исәнмесез, әбекәй. Хәтерлисезме, сез безне кунака чакырган идегез. Менә без дә килеп җиттек.
Дәү әни. Рәхмәт, рәхмәт килүегезгә. Әйдәгез, түрдән узыгыз, утырышыгыз. Әле йортка дога кылып алыйк (…).
И картлык – шатлык түгел шул. Кунакларны сүз белән генә сыйлап, чәй куярга да онытып торам. Хәзер самоварымны гөрләтеп җибәрим. Ә сез балакайларым, үз өегездә күк булыгыз.
— Әби, онытып та җибәрә язганбыз. Безнең сезнең өчен кечкенә генә бүләгебез дә бар иде. (бүләкләрен бирәләр).
Дәү әни. Рәхмәт, балакайларым. Олыласын олыны, олыларлар үзеңне, диләр бит. Без картларның күңелен күтәргәнегез өчен, бик зур рәхмәт.
— Әби, безнең тагын бик күп хөнәрләребез бар әле. Әйдәгез, без сезгә шуларны күрсәтик әле.
— Әби, сез «йөзек салыш» уены уйнап ускән кешеләр, без дә шуны уйнап алыйк әле.
(уен башлана, йөзек алган кешене уртага чыгарып җәза бирәләр).
— Кемдә йозек сикереп чык.
— Моңа нинди җәза бирәбез!
— җырласын …
— биесен …
— әкият сөйләсен. …
Дәү әни. Хай, балакайларым, нинди күңелле уен. Рәхмәт инде, балакайларым, яшь чакларымны да исемә төшердегез. Ходай сезгә шатлыклы көннәр, озын гомер бирсен.
— Күрәм, сез күп беләсез икән.
Шуның өчен мин сезгә бүләк тә әзерләдем әле. Кая соң әле минем сандыгым. Бу сандык белән мин йортка килен булып төштем. Бу сандык минем тормышым. Әйдәгез, ачып карыйк әле. Ниләр бар икән эчендә.
(Сөлге, остәл япкычы, тәсбих, кулъяулыклар, чигемнән әйберләр, бизәнү әйберләре, алкалар, муенсалар, бәйләнгән шәл).
— Әби, кунакның әйбәте ике көн диләр. Барысы өчен дә рәхмәт.
Дәү әни. Юк, юк, җаннарым, чәй эчертмичә җибәрәмме соң? Самоварым кайнап чыккандыр инде. Ризыктан олы булып булмый.
Ашап бетергәч дога кылалар.
— Ярар, әби ризыгыгыздан авыз иттек, рәхмәт сезгә. Исән-сау яшә хәрвакыт, шундый җитез, олы күңелле бул!
Дәү әни. Хушыгыз. Хөрмэтегез өчен рәхмәт. Тагын килегез!
Файлы: Рабочая тетрадь.doc
Размер файла: 321536 байт.
Максат:балаларны йорт хуҗалыгында яшәүче берничә хайван белән таныштыру (эт, песи, ат, сыер, кәҗә, әтәч, тавык). Аларның тышкы кыяфәтләрен, нинди авазлар чыгарганнарын, аларга гына хас булган хәрәкәтләрен исләренә төшерү. Сөйләм телләрендә: сикерә, чаба, оча, ята, сөт бирә,
Слайды презентации
Слайд 1
Методическое авторское мультимедийное пособие для детей дошкольного возраста
«В гостях
у бабушки»
«Дәү әнидә кунакта»
Автор: Хазиева М.Т
Слайд 2
Максат:
балаларны йорт хуҗалыгында яшәүче берничә хайван белән таныштыру (эт, песи,
ат, сыер, кәҗә, әтәч, тавык). Аларның тышкы кыяфәтләрен, нинди авазлар чыгарганнарын, аларга гына хас булган хәрәкәтләрен исләренә төшерү.
Сөйләм телләрендә: сикерә, чаба, оча, ята, сөт бирә, йомырка сала сүзләрен ныгыту.
Слайд 3
Бурычлар:
Балаларның йорт хайваннары турында белемнәрен ныгыту.
Балаларга хайваннарның тавышлары буенча танып-белүне
дәвам итү.
Балаларның күрү хәтерен, фикер йөртү сәләтен үстерү.
Балаларда хайваннарга карата хөрмәт хисе тәрбияләү.
Сорауларга тулы җавап кайтаруны өйрәтү.
Хайван исемнәрен татар телендә әйтүне ныгыту.
7. Дәрескә кызыксыну уяту, татарча сүзләрне сөйләм телендә актив кулланырга омтылыш тудыру.
Слайд 4
Белем бирү өлкәләре интеграциясе:
«Танып белү»
«Аралашу»
«Музыка»
«Социальләштерү”
Слайд 5
Слайд 6
Слайд 7
Слайд 8
Слайд 9
Слайд 10
Слайд 11
Слайд 12
Слайд 13
Слайд 14
Слайд 15
Слайд 16
Слайд 17
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Слайд 1
Методическое авторское мультимедийное пособие для детей дошкольного возраста «В гостях у бабушки»«Дәү әнидә кунакта» Автор: Хазиева М. Т
Слайд 2
Максат: балаларны йорт хуҗалыгында яшәүче берничә хайван белән таныштыру (эт, песи, ат, сыер, кәҗә, әтәч, тавык) . Аларның тышкы кыяфәтләрен, нинди авазлар чыгарганнарын, аларга гына хас булган хәрәкәтләрен исләренә төшерү. Сөйләм телләрендә: сикерә, чаба, оча, ята, сөт бирә, йомырка сала сүзләрен ныгыту.
Слайд 3
Бурычлар: Балаларның йорт хайваннары турында белемнәрен ныгыту. Балаларга хайваннарның тавышлары буенча танып-белүне дәвам итү. Балаларның күрү хәтерен, фикер йөртү сәләтен үстерү. Балаларда хайваннарга карата хөрмәт хисе тәрбияләү. Сорауларга тулы җавап кайтаруны өйрәтү. Хайван исемнәрен татар телендә әйтүне ныгыту. 7. Дәрескә кызыксыну уяту, татарча сүзләрне сөйләм телендә актив кулланырга омтылыш тудыру.
Слайд 4
Белем бирү өлкәләре интеграциясе: «Танып белү»«Аралашу»«Музыка»«Социальләштерү”
Слайд 17
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!