Колшәрип авылы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе
«Гомумүстерелешле балалар бакчасы «Гөлбакча»
«Китапның туган көне»
Зурлар төркеме балалар өчен күңел ачу чарасы
Музыка җитәкчесе:
Газизова Ә.Ә.
2014 ел
Әкиятче:
Исәнмесез, кадерле балалар! Сез мине таныдыгызмы? Мин Әкиятче, балаларга әкият сөйләүче, табышмаклар әйтүче. Игътибар! Игътибар! Тиздән бәйрәм башлана. Бүген бит китапларның туган көне.
Бала:
Һәр шәһәрдә, һәр авылда
Иртән, көндез, кичләрен
Китап бизи һәрбер өйдә
Укучының өстәлен.
Бала:
Яхшы китап белән безнең
Һәркайсыбыз дуслаша.
Без белмәс идек үткәнне,
Яңаны, ул булмаса.
Бала:
Кызык китап Г. Юнусова
Әни миңа китап алды,
Әй кызык инде.
Кулымнан да төшермимен,
Тиз тузар инде.
- Балам, кызык китап диеп,
Син алдыйсың бит.
Русча укыр өчен, телне
Аңламыйсың бит.
- Русча булса да бу китап,
Уукуы рәхәт:
Сурәтләрнең һәммәсе дә
Башкортча бит, вәт!
Бала:
Девочки и мальчики
Книгу любят и хранят.
Пусть же крепнет с каждым годом
Дружба книги и ребят.
Бала:
Не словами, а на деле
Мы докажем, что ведёт
Наша книжная неделя
За собою – книжный год.
Жыр: «Китап» З. Хабибуллин муз, Җ Тарҗеманов сүз.
Әкиятче:
Китаплар безгә нәни чакта ук очырыйлар һәм гомер буе озата киләләр. Тавышны чынлап ишетер өчен укый белергә кирәк, рус халык мәкалендә әйтелгәнчә “
Кем күп укый, шул күп белә”. Бу чыннан да шулай. Туган ил, туган як, яшәгән туган авыл турында. Шуның өчен китапны игътибарлы булып, уйлап укырга кирәк. Яраткан, укый белгән кеше, бәхетле. Аның тирәсендә акыллы, тугъры дуслар. Ул дуслар-киталар. Алар безгә күп нәрсә турында сөйли.
(Зал уртасында кулларына китап тотып кызлар чыгалар һәм аларны өстәлгә тезеп куялар. Кызлар, “Ак калач” уены уйныйлар)
Җырлы биюле уен “Ак калач”
Китапың туган көненә
Без пешердек ак калач:
Менә шулай ул биек,
Менә шулай тәбәнәк,
Менә шуның киңлеге.
Менә шуның тарлыгы.
Ак калач, ак калач
Теләгәнеңне сайлап кач!
Әкиятче:
Балалар, сез нинди китаплар беләсез?
Балаларның җавабы.
Әкиятче:
Сез бигрәк күп кызыклы китаплар беләсез һәм яратасыз икән. Китаплар бик кызыклы, һәм күп нәрсәгә өйрәтүче. Малайлар һәм кызлар андый китапны бик теләп укыйлар. Балалар бу китапны сезнең өчен шагыйрьләр һәм язучылар яза. Ә китаплар тагын да матурырак булсын өчен аларга рәссемнәр ярдәм итә. Җир йөзендә бөтен балалар китапның туган көнен билгелиләр. Ә бүген бу бәйрәм бездә уздырыла. Кызык, бүген нинди китаплар кунакка килер икән?
Ишек шакыйлар.
Әкиятче:
Кем ишек шакый икән? Нәрсә алып килде икән? Тизрәк ишекне ачып карыйм әле.
(Ал.б ишекне барып ача. Хат ташушы керә)
Ал.б һәм балалар:
Бу бит Хат ташучы!
Хат ташучы:
Исәнмесез! Бу балалар бакчасымы? Сезгә пасылка.
Әкиятче:
Кызык, нәрсә икән анда?
Хат ташучы:
Ә сез җавабын табыгыз
Агач тулы – яфраклар
Туп түгел тегелгән
Балалар:
Китап.
Хат ташучы:
Ә хәзер җавабын алыгыз инде
(Әкиятче китапны кулына ала)
Әкиятче:
Рәхмәт сезгә бүләгегез өчен. Сез аны вакытлы алып килдегез, бүген бездә китаплар бәйрәме. Ә сезнең бүләк балалар өчен иң кадерлесе.
(Хат ташучы китә)
Әкиятче:
Нинди матур китап
(Балалар бергә китапны карыйлар, исемен укыйлар – тылсымлы китап)
Әйдәгез карыйк әле, анда нәрсәләр язылган икән?
Борын заман ир берлән хатын торган,
Тормышлары шактый гына фәкыйрь булган;
Асраганнар бер Кәҗә берлә бер Сарык, —
Болар булган берсеннән дә берсе арык.
Кайсы әсәрдән бу өзек?
Балалар:
Кәҗә белән Сарык әкияте Г. Тукай
Әкиятче:
Бер карт белән бер карчык торганнар, ди. Аларның бер кызы белән бер бәләкәй малайлары булган, ди. Бервакыт карт белән карчык базарга барырга җыенганнар.
-Кызым, кызым! Без базарга барабыз, син өйдә утыр, кечкенә энеңне кара, ул бер кая да китеп йөрмәсен. Без сиңа яңа күлмәк алып кайтырбыз, — дигәннәр.
Балалар:
“Казлар — аккошлар” Рус халык әкияте
Әкиятче:
Балалар, бу китап ошадымы? Ә сезнең тере куян күрәсегез киләме? Нәрсә эшлик икән? Ой, гел онытканбыз, бу китап тылсымлы бит. Ә мин китапны ничек җаннандырга икәнен беләм. Бергәләп җыр җырларга кирәк
Җыр: “Дуслык җыры” Ф. Әбүбәкеров муз., Р. Корбан сүз.
(Вальс көенә зур китап керә)
Әкиятче:
Менә безнең китабыбыз зур гади булмаган китапка әверелде. Балалар китапка шакысалар, китап шундук җанлана.
(Әкиятче берәр балага китапның ишеген шакырга тәкъдим итә)
Әкиятче: (сәер итеп)
Ой, анда кемдер елый.
(Ал.б китап янына килә һәм җырлаган тавышы ишетелә)
Җыр: “Заинька”, муз Красеева
(Китап артыннан кулына уенчык куян тотып куян чыга)
Зайка (жалобно) Ай, ай!
Мой зайчик попал под трамвай!
Мой зайчик, мой мальчик,
Попал под трамвай!
Он бежал по дорожке,
И ему перерезало ножки,
И теперь он больной и хромой
Маленький заинька мой!
К. Чуковский “Айболит”
(Китаптан Айболит чыга)
Айболит:
Не беда! Подавай-ка его сюда!
Я пришлю ему новые ножки,
Он опять побежит по дорожке.
Айболит Куянга аягын “теккән” кебек була
Зайка:
Спасибо тебе доктор.
Әкиятче:
Менә терелтте дә ул аларны. Лимпопо! Терелтте дә бөтен авыруларны. Лимпопо! Киттеләр алар биеп, көлеп, шаярып. Лимпопо!
Бию “Полька” музыка муз. җитәкчесе теләге буенча
Әкиятче:
Балалар, сез белдегез инде кайсы әкияттән бу кунаклар.
Балалар:
Бу доктор Айболит һәм Куян К. Чуковский язган әкият “Айболит” тан.
Ал.б һәм балалар:
Дан, дан Айболитка. Дан биек табибка!
(Зур китап артыннан шакыган тавыш, һәм нечкә генә тавыш ишетелә)
“Ой, ой ачыгыз тизрәк, соңга калам”
Әкиятче:
Кем анда безгә кунакка килә
(Китаптан Белмәмеш чыга, кулында кыңгырау)
Әкиятче:
Исәнме малай, син кем?
Белмәмеш:
Белмәмеш: Мин чәчәкләр шәһәреннән, мин соңга калмадыммы? Менә сезгә миннән һәм дусларымнан бүләк.(бер бәйләм чәчәк бирә) Миңа Куян сездә бәйрәм икәнлеген әйтте. Мин бик ашыктым, соңга калмаска тырыштым. Мин шулай ашыктым, ашыктым, соңга калмаска дип һәм җаен таптым, шарда очып килдем. (китапка борыла) Ой, бу нинди зур шкаф. Кызык. Анда кәнфит юк микән? (китапка килә дә, тотып карый ачарга тырыша)
Әкиятче:
Әй, кызык малай да син, бу бит китап.
Белмәмеш:
Бу нәрсә? Менә минем өйдә (кулы белән зур китап итеп күрсәтә) зур китап, моннан да зуррак. Мин аны күптән укыдым, бөтен әйберендә беләм. Ышанмыйсызмы? Тыңлагыз әле Айболит турында яраткан шигыремне.
Одеял качты миннән
Простина очып китте
Мендәрем дә бака кебек
Ерака сикереп китте.
Бала:
Бу бит Юындыр турында Айболит турында түгел.
Белмәмеш:
Ә мин Хат ташычы турында беләм
Вместо шапки на ходу он надел сковороду,
Вместо варешек перчатки натянул себе на пятки.
Балалар :
Бу Юбалгы турында!
Әкиятче:
Бигерәк мактанчык малай син, бөтен әйберне бутыйсың. Син бер малайга бик ошаган, ләкин мин оныттым аның исемен һәм кайсы китаптан икән. Балалар ярдәм итегез миңа.
Балалар:
Бу Белмәмеш Н. Носов китабыннан “Белмәмешнең маҗаралары һәм һәм аның дуслары”.
(Әкиятче Белмәмешкә бәйрәмдә калырга тәкъдим итә)
1.Китаплар турында табышмаклар, соңгысы “Теремкәй” турында.
2.Әйлән-бәйлән уены “Теремкәй”
3.
Белмәмеш:
Рәхмәт сезгә, бик күп әкиятләр беләсез икән.
Әкиятче:
Чыннан да шулай, безнең безнең балалар әкиятләр күп тыңлыйлар, шуңа бик күп әкиятләр беләләр.
Белмәмеш:
Бүген китапның туган көне бит сездә. Ә туган көндә җырлар җырлыйлар.
Әкиятче:
Әйе, Белмәмеш. Ә хәзер без бергәләп туган көн җырын җырлыйбыз.
Җыр: “Кракодил Генаның җыры”
Ал.б:
Хушлашыр вакыт җитте, балалар көтә сезне. Әле бик күп тапкыр өчрашырсыз безнең белән. Безгә күңелсез булса тагын килерсез.
Кадерәп тот китапны
Укучы үз кулында
Үрнәк ул – акыллы китап-
Безгә тормыш юлында.
(Балаларга китапны саклау кагыйдәләре язылган китапчыклар таратыла)
Сау булыгыз.
«Китап- киңәшчең, дустың, ярдәмчең синең»
Максат: 1.Китапларның килеп чыгу тарихы белән танышу.
2. Укучыларда китапка сакчыл караш тәрбияләү.
3. Китап — дәреслекләрне кызыксынып, аңлап укуга ирешү.
Җиһазлау: Китаплар, дәреслекләр, плакатлар.
Сыйныф сәгатенең барышы.
— Мин сезгә табышмак әйтәм, шул табышмакның җавабын табып, без бүгенге cыйныф сәгатенең темасын билгелибез.
Юк аягы, юк күзе,
Сөйли, өйрәтә үзе.
Телгә аннан оста юк
Аннан якын дус та юк.
Ул нәрсә?
— Әйе, укучылар. Безнең бүгенге сыйныф сәгатебез китап турында. Ул «Китап киңәшчең, дустың ярдәмчең синең…» дип атала.
Кем күп белергә тели-
Китап була кулында.
Менә хәзер сүз башлыйбыз
Шул якын дус турында.
Укый аны өлкәннәр дә,
Укый аны балалар-
Шулай гыйлем чишмәсеннән
Алар белем алалар.
Мәктәпкә килеп керүгә,
Алабыз кулга китап.
Гомер буена укыйбыз,
Һич кенә булмый туктап.
Укучылар! Иртәләрен кояш белән бергә уянып, әти- әниләрегез эшкә җыенганда, сез дә изге сәфәргә кузгаласыз- ак корабны хәтерләткән мәктәбебезгә юл тотасыз. Сезнең дә үз хезмәтегез бар. Ул- белем алу. Көмеш кыңгырау моңлы чыңнарын таратуга, дәрескә кереп утырасыз һәм иң беренче булып кулга китап аласыз.
— Ә нәрсә соң ул китап?
— Китап ул нинди дә булса текстны эченә алган, битләре билгеле бер тәртиптә җыйналып төпләнгән басма әсәр.
Китап- тормышыбызда иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, сердәш тә. Яхшы китап һәрвакыт күңел түрендә саклана.
Укытучы: Ә сез китап укырга яратасызмы?
Укытучы: Компьютерлар, күп төрле телевизион тапшырулар булмаган чорда китап бердәнбер бөтен дөняны яктыртучы чыганак булган. Хәзер барысы да бүтәнчәрәк. Күбесе китап укымый башлады, чөнки кирәкле мәгълүматне бүтән җирдән алырга мөмкинлек бар. Ләкин китапны бернәрсә дә алыштыра алмый. Китап – ул дустың шикелле. Аны укыйсың һәм әйтерсең син ул китапны язучы белән сөйләшәсең.
-
Балалар, ә сезнең нинди дә булса китапны кат –кат укыганыгыз бармы?
Укытучы: — Кешеләр китаплар аша үзләренең үткәне, әби- бабаларының тормышы белән танышалар. Китаплар бик борынгы заманнардан ук басылып килгәннәр.
— Беренче китап кайчан барлыкка килгән?
Бүгенге галимнәр бу сорауга төгәл генә җавап бирә алмыйлар. Париждагы бер китапханәдә безнең эрага кадәр 3350 елда язылган папирус төргәге саклана. Шушы китапны иң борынгы, иң беренче китап дип санасалар да, Мисыр каберлекләрендә әле ачылу көтеп ятучы күпме сер бар.
Беренче язу үрнәкләре шикелле үк, беренче китаплар да башта Мисырда, Кытайда, Һиндстанда барлыкка килә. Борынгы Мисырда ташка чокып язганнар. Иероглифлар белән язылган беренче язу үрнәкләре кыяташларда сакланган. Димәк, беренче китаплар таш китаплар булган.
Тора- бара ташларны папирус алыштырган. Папирус Нил елгасы буенда үскән камыш. Безнең кәгазь белән чагыштырганда, папирус нык түгел, бик тиз таралырга тора. Шулай булса да, ул бик озак алыштыргысыз язу материалы булып хезмәт иткән.
Шулай ук, беренче китапларны балчыкка, агач такталарга, тирегә, каен тузына язганнар. Китапларны элек кул белән язганнар. Ә соңрак китап басу станоклары, беренче типографияләр барлыкка килә.
Россиядә беренче китап басучылардан Иван Федоров санала. Аның 1564 елда беренче рус китабы «Апостол» басыла.
Татарстанда беренче типография 1801 елда Казан шәһәрендә отставкадагы прапорщик Габделгазиз Бурашов тарафыннан ачыла.
1 нче бала.
Җир йөзендә төрле- төрле
Никадәрле китап бар.
Бик калын да, бик олы да,
Кечкенә дә китаплар.
Әмма барлык китапларның
Иң беренче баскычы,
Күңелләргә иң тәү башлап
Белемгә юл ачучы,
Тирән серләр сараена
Тәүге ачкыч бирүче,
Беренче кат шул сарайга
Безне алып керүче
Тик бер китап.
2 нче бала.
Аңа тиңдәш
Нинди китап бар тагы?
Беләмсең, ул нинди китап?
Ул- «Әлифба» китабы
И Әлифбам,
Син- тәүге фәннәрнең
Тәүге баскычы
Син кадерле,
Син- туган телемнең
Алтын ачкычы.
— Матур рәсемнәренә сокланып, язуларын укып караган беренче китабыгыз- ул, һичшиксез- Әлифба. Әлифбадан без хәреф танырга, укырга, язарга өйрәнәбез. Матур- матур шигырьләр, әкиятләр укырга өйрәнәбез.
3 нче укучы.
Китап укырга яратам
Вакыт булган чакларда.
Рәхмәтләрем чиксез минем
Китап язучыларга.
4 нче укучы.
Сердәшчем дә, киңәшчем дә,
Якын дустым да китап,
Дөньядагы бар нәрсәне,
Сыйдырган нурлы китап.
5 нче укучы.
Китап дусты кешеләрнең
Һәм иң якын сердәше,
Һәрвакытта кирәк була
Безгә китап киңәше.
Китап- киңәшчең синең,
Дустың, ярдәмчең синең.
Ул хөрмәткә бик хаклы,
Кадерлә син китап ны.
Укы, дустым, син аны.
Китапның син дусты бул.
Бик күп сорауларыңа
Җавап биреп торыр ул.
Укытучы. Кулга нинди генә китап алсак та, ул безне игелеккә,шәфкатьле булырга, матурлыкны күрә белергә өйрәтә.Халыкта китап турында бик күп мәкальләр бар.
(Балалар үзләре табып килгән мәкальләрне әйтәләр. )
Китап- тормыш көзгесе.
Китап- галим, телсез мөгаллим.
Китапсыз өй-кояшсыз көн.
Алтын җирдән табыла, белем китаптан.
Укытучы: — Балалар, ә сезнең яратып укый торган китапларыгыз бармы? Шулар турында сөйләп китсәгез иде. (Балалар үзләренең яраткан китаплары турында сөйлиләр)
Укытучы: Укучылар, сез яратып укый торган китаплар матур тышлы, рә-семле. Ә сез аларны саклап тота беләсез микән?
-Караңгы урында укыма, күзләреңне бозарсың. Укыганда, яктылык күзләреңә түгел, китапка төшсен;
-Минем битләремне ачканда бармагыңны төкерекләмә, битләремне өстән, почмактан ача башла;
-Тукталып калган урында карандаш яки тырнак белән эз ясама, кыстыргыч куй;
-Мине кояшка куйма, югыйсә тышым кибеп кубар, битләрем саргаер;
-Рәсемнәремне буяма. Ертылган битләремне ябыштыр;
-Мине өстәлгә куйганчы, өстәл өстен кара: юеш түгелме, икмәк валчыклары юкмы?
— Әгәр миндәге әсәрләрне яратып укыгансың икән, башка иптәшләреңә дә тәкъдим ит.
Укытучы. 2 апрель — Халыкара балалар китабы көне. Бу көнне бөек әкиятче, Дания язучысы Ганс Христиан Андерсенның туган көне. 1967 елдан бирле Балалар китабы буенча халыкара оешмасы тарафыннан билгеләнә. Андерсен әкиятләрен укып үсмәгән малайлар, кызлар бар микән? Булса, алар инде дөньядагы иң зур могҗизаның ни икәнен дә, иң саф йөрәкле, иң ихлас күңелле геройларның кайда яшәгәнен дә белмиләр. Китап укуның никадәр рәхәт мизгелләр алып килүен дә аңламый калалар.
-
Ә сез Андерсенның нинди әкиятләрен беләсез?
Китап – тормышыбызда иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, сердәш тә. Яхшы китап һәрвакыт күңел түрендә саклана. Ә хәзер кечкенә генә викторина үткәреп алыйк.
Викторина
-
Буратино мәктәпкә нинди китап белән китә? (Әлифба)
-
Чебен базарда нәрсә сатып алган? (Самовар)
-
“Өч кыз” әкиятендә әни авыргач, кемне кызларын чакырырга җибәрә? (Тиен)
-
Бу өзек нинди әсәрдән? Авторы кем?
Һич өзлексез шык та шык! Безнең тәрәзәне кага;
Ул котычкыч сачләреннән чишмә төсле су ага. (Г.Тукай “Су анасы”)
-
Әкият геройларын бел.
А) “Зур колаклы, бик иркә, бик кадерле кыз икән ул әнисенә…” (Куян кызы)
Б) Урман буйлап алга атлыйм,
Кулымда кәрзин.
Белеп кайтыйм дип чыктым,
Әбекәйнең хәлен. (Кызыл Калфак)
В) Әбидән дә качтым мин,
Бабайдан да качтым мин,
Куяннан да качтым мин,
Балалар, мин сездән дә качам. (Йомры икмәк)
Г) Берсе ак, берсе кара, үзләре гел сугышалар. (Чукмар белән Тукмар)
Блиц-турнир. Тиз-тиз җавап бирегез.
-
Убырлы карчыкның тору урыны.
-
Җәнлекләр җыелып яши торган йорт.
-
Патша улының хатыны булган саз хайваны.
-
Аю белән бабай бүлешкән яшелчә.
Укытучы : Бүген бәйрәмдә китапханәче апагыз да катнаша.
Китапханәче: Исәнмесез, укучылар! Китапларыгызга карап, сезнең нинди укучы икәнегезне белеп була. Без сезнең китапларны тикшереп чыктык. (Иң чиста китап хуҗаларын атап курсәтә. Балалар арасында иң күп китап укучыны билгели.
Китапханәче: Кулыңа китап алдың,
Шундый матур рәсемле.
Рәссамнар бик тырышып
Ясаган ул рәсемне.
Ә кәгазен ясарга
Күпләрнең көче кергән.
Кәгазьне яшел дустыбыз
Агач-куаклар биргән .
Беркайчан да китапның
Үткән юлын онытма.
Рәнҗетмә син китапны,
Аның битләрен ертма.
«Якын дус» җыры (Җ. Тәрҗеманов сүзләре, З. Хәбибуллин көе) яңгырый.
Яңа ел кичәсе – 2020 ел.
Жыр «Яна ел вальсы» , «Лэйсэн» хатын кызлар вокал ансамбле жырлый.
1.Якты өмет сыман, Тузгый ап-ак буран.
Шатлык белән тулы йөрәкләр.
Өр яңа ел килә бәхет керсен илгә .
Телик әле изге теләкләр
2.Ил гел тыныч булсын, Сабыйлар күп тусын.
Кавышсыннар өзлеп сөйгәннәр.
Яшәсеннәр бергә Һәркемдә бит җиргә
Рәхәт яшәр өчен туганнар. — ак карлар ява бурап — бурап
1.Хәерле кич, хөрмәтле дуслар, туган нигезләрен сагынып кайтучы кунаклар! Яңа ел белән сезне!
2.Бусагадан атлап керергә әзер торган 2020 нче ел котлы булсын. Зур сөенечләр, иминлек, беркайчан да бетмәс бәхетләр алып килсен!!!
1.Күңелләргә нур өстәп, иң матур көннәре, игелекле, бәрәкәтле эшләре белән 2019 нче ел илебездән китә. Яңа елга кергәндә без гадәт буенча иске елда узган юлга әйләнеп карыйбыз…
2.Ә хәзер кыскача гына башкарган эшләргә йомгак ясау һәм бәйрәм белән котлау өчен сүзне Кодаш авыл советы биллэмэсе башлыгы Габсалямов Азат Финарат улына бирәбез. Рәхим итегез!..
1.Кар болытын җилләр сүтеп бара,
Ел арты ел шулай үтеп бара.
Уралса да уйлар ак хыялга,
Уза гомер, уза, атлый алга.
2.Ярдан дулкын каккан көймә кебек,
Бер ел чикте дисбе төймә кебек.
Чигәләргә сылап карның агын,
Бер ел шулай узып китте тагын…
Концерт номеры……(1.жыр Алсу Каримова. 2 бию Илюза Хисматова.)
(Уен или Жыр)
1.Петр 1 фәрманы белән Яңа ел 1700 нче елда 1 гыйнварда үткәрелә башлый. Яшебез ничә дә булса да, 8 яшьтәме, 18 дәме, 50 дәме, 70 тәме, мөһим түгел. Яңа елга зур өметләр баглый. Кышның салкын айларында үтүенә карамастан бу бәйрәмне чиксез яратабыз, котеп алабыз.
2.Димәк, бәйрәм җыр – биюсез, әлбәттә инде, уеннарсыз булмый…
Хәзер сәхнәгә кызыклы уенга чакырам. Чама белән 5 кешене.
ничек
Уен: Кайберәүләрнең перчатка белән капчыкка… кар тутырганнары бар, ә менә шырпы кабына шырпы тутырганнары бар микән?
Перчатка белән шырпы тутыру уены.
1.Ап — ак карлар ява бурап — бурап,
Уй — гамьнәрем кайта урап — урап,
Урап кайта б ә х е т көткәннәргә,
Китеп бара ерак үткәннәргә.
Бурап — бурап ап — ак карлар ява,
Аклыклары күңелләргә дәва.
имин юллар гына
Концерт номеры ….(1.Жыр Флорида Хузина,2.Бию Кошки.)
Кадерле дуслар эйдэгез эле бездэ узебезчэ татарча берне оздереп биеп алыйк.
татар биюе башкарыла, биюгә тамашачылар да чакырыла.
1.Дуслар, үзенең Кар кызын ияртеп, яраткан җәнлекләрен, н и к т ер,
үзе белән алмыйча
, мәңге яшь Кыш бабабыз да килеп җиткән. Әйдәгез аларны кул чабып каршы алыйк…
Рәхим итегез, Кыш бабай. Кар кызы,Яна ел!
Кыш бабай. Исәнмесез, улларым, кызларым! Исәнмесез, килгән кунаклар! Котлы булсын Яңа еллар! Яңа ел сезнең барыгызга да бәхет, шатлык, сәламәтлек алып килсен. Күңелләрегез мәңге яшь булып калсын! Юлда килгәндә бик арыдым.
Мин бераз утырып ял итеп алыйм, ә кызым син сөйли тор. Кар кызы.
Дуслар җыелды кичәгә,
Балкый бәйрәм утлары!
Дөнья якты! Бу галәмнең
Җырлаган минутлары!
Сөен, күңел! Уйна да көл,
Килде бәйрәм сәгатең
Куансыннар картлар, яшьләр,
Белеп шатлык сәгатен!..
1.Йә, рәхим ит, Яңа ел, төкле аягың белән.
Яңа ел. Исемем минем — Яңа ел
Мин бәхет таратучы.
Җир йөзендә һәр нәрсәне
Өзелеп яратучы.
Сезне өзелеп сагынганга
Килдем мин яныгызга.
Бәхет, шатлык,
сәламәтлек
Телим мин барчагызга.
Үз илемдә, үз телемдә
Бәйрәм белән котлыйм Сезне.
2020 нче елның
Имин булсын һәрбер көне
2.Рэхмэт амин шулай булсын,эйдэ эле яна ел оздереп берне биептэ курсэт.
(яна ел биюе)
2.Кыш бабай, син ял ит, без сиңа үзебезнең чыгышыбызны күрсәтеп китик әле.
Кон.номер.1. Жыр Фларида Хузина. «Сандугач», 2.Сказка.
2.Уенга рэхим итегез дуслар.Кыш бабай белән берлектә “Фикер йөртү” уены 5-6 кешене чакырабыз. Әйдәгез, Кыш бабай киткәнче аның белән уйнап калыгыз.
Кыш бабай, уен синнән башлана. Үз гомереңдә күп җирләрдә йөрдең, янәшәңдә һәрчак г ү з ә л зат — Кар кызы булды. Син үзең яратып дәшкән иң матур хатын – кыз исемен әйт әле. (Кыш бабай яраткан хатын кыз исемен әйтә. Калганнар чират буенча соңгы хәрефтән башланган хатын-кыз исемен әйтәләр. Кем әтә алмый –шул уеннан чыга бара.Азаккы кеше җиңүче була.)
……М ә с ә л ә н,
1.Хупҗамал – Ландыш – Шаһидә – Әнисә – Әдип – Петр – Раил – Ленар – Рәис – Сәлим- Мостафа –Айрат – Таһир –Рәфис-Сәйдәр – Рифкат – Тәкый – Йолдыз – Зариф – Фаил – Ләбиб – Булат – Таҗи – Ирек- Камил –
ягыннан килдем мин
-Маскалар керә. (киенеп килучелэр булса)
1. Менә Кыш бабай адаштырып калдырган җәнлекләрең дә килеп җитте.
— Әйдәгез, хәзер Кыш бабай белән Кар кызын үзенең якыннары белән биетеп алыйк.
Бию көе куела.
2.Кыш бабай, еллар гасырларга тупланса да, дәртең, яшьлегең һаман арта гына бара. Күңелгә чиксез өметләр, ышаныч, җирдә яшәргә көч бирәсең. Рәхмәт сиңа. Киләсе елларда да сине шулай көтеп алсыннар.
Бию мышки
Кыш бабай. Улларым, кызларым! Сезнең белән бәйрәм бик күңелле булды. Безнең китәр вакытыбыз да җитте. Мин сезнең янда үземнең оныгымны — Яңа елны калдырам. 2020 нче елда барыгыз да аның белән дус булырга тырышыгыз. Яңа ел илебездәге тынычлыкны сакласын, барыбызга да сәламәтлек алып килсен. Оныгым, син кайда кил бирегэ сүз хәзер сиңа.
Кыш бабай белән Кар кызы чыгалар. 1.Әйдәгез, безгә өр яңа ел калдырган, күңелле бәйрәм мизгелләре бүләк иткән Кыш бабай белән Кар кызын алкышлап озатыйк. Сау булыгыз.сәламәтлек
Сказка «Три девицы»
2.Чираттагы уенны тәкъдим итәбез. (жебегэн )
1.Яңа елда исән — мул тормышка
Аяк бассак иде, йа Рабби!
Кил, Яңа ел, изгелегең белән
Явызлыкны беркем яратмый.
2.Күкләр аяз, дөнья имин булсын,
Авырлыклар ишек какмасын.
Шәфкатьле бул, беркем бу тормышта
Шатлык чәчеп, кайгы тапмасын.
1.Иңнәренә тормыш авырлыгын
Күтәрмәсен ялгыз аналар.
Ата — ана тигезлеге белән
Пар канатлы үссен балалар.
Э хэзер барыгызныда яна ел валсына чакырабыз.
Жыр «Лэйсан» хатын кызлар вокал ансамбле.
2.Дөнья матур, илләр имин булсын,
Тыныч булсын туган җиребез.
Сәламәтлек, бәхет, шатлык белән
Узса икән һәрбер көнебез.
1.Хөрмәтле дуслар , кунаклар, бүгенге бәйрәм кичәсендә актив катнашканнар!.. Якынлашып килүче 2020 нче елда барыгыз да сау – сәламәт булыгыз. Кышкы аклыкка. Язгы сафлыкка, җәйге җылылыкка,
көзге муллыкка сөенеп, тормыштан тәм табып, өмет белән яшәгез. Кайгы — хәсрәтләр, борчу — мәшәкатьләр сезне ерактан урап узсын. Яңа елда гына түгел, ә ел буе кәефләрегез һәрвакыт күтәренке булсын. Сау булыгыз!
К 100- летию Татарстана
Путеводитель по интернет- ресурсам сценарных материалов
Сценарии к праздникам
Тематические сценарии
Персональные сценарии
К 100-летию Татарстана
Стихи о Татарстане
Татарстаным
Песни о Татарстане
С днем рождения, Татарстан!
Каршы ал, туган калам !
Сценарии о Татарстане
Мин яратам сине, Татарстан!
Сценарий, посвященный 100-летию ТАССР
Сценарий концерта, посвященного 100-летию образования ТАССР и 30-летию Республики Татарстан «Татарстан — наш общий дом»
Другие мероприятия и сценарии к 100-летию ТАССР
Классный час «100 лет ТАССР»
Путеводитель по интернет-ресурсам сценарных материалов
Сценарные материалы для школ
Сценарные материалы библиотек
Сценарные материалы для праздников и корпоративов
- Республиканский центр развития традиционной культуры Республики Татарстан
-
Сценарии — http://www.tatfolk.ru/test/index.php?content=scenarii
«Культура – против терроризма и экстремизма»
Творчество против террора
Творчество преображает мир
Каравону 20 лет
Творчество преображает мир
Сценарии к праздникам (В связи с законодательством об авторском праве РФ тексты сценарных материалов можно просмотреть только в помещении библиотеки). Или обратиться в отдел межбиблиотечного абонемента и электронной доставки документов НБ РТ — http://kitaphane.tatarstan.ru/rus/structure_.htm?department_id=33944
Профессиональные праздники
Тематические сценарии
Литературно-музыкальные композиции
Персональные сценарии
Сценарии к праздникам:
Сценарий к празднику «Новый год» (Корбан Р. ХУШ КИЛЭСЕН, ЯНА ЕЛ!: Яна ел бэйрэмен уткэру очен сценарий // Хуш килэсен, Яна ел!: (Бэйрэм тамашалары). — Казан: Печатный двор, 2002. -Б.50-60 — (Новый год).
Сценарий к празднику «8 марта»(Хэсэнова Ф.К. «Илгэ — матурлыкны, Жиргэ батырлыкны Сез бирэсез газиз энилэр!»: Энилэргэ багышланган бэйрэм кичэсен уткэру очен сценарий// Бэйрэм белэн сине, кыз туганым! — Ты жизнь сама дарующая счастье. Жырлар, шигырьлэр,сценарийлар:Бэйрэмне уткэручегэ методик кулланма / Тоз.Хэсэнова Ф.К. — Казан: «Мастер Лайн», 1999.- Б.4-13.- (Сценарий к празднику 8 Марта).
Сценарий к празднику «Науруз» (Нэуруз (Язны каршылау бэйрэме) // Шакиржанова Э.Б. Мэктэптэ халкыбызнын йола- бэйрэмнэре: Методик кулланма. -Казан: РИЦ «Школа», 2004. -Б.15-24 — (Науруз. Праздник встречи Весны).
Великой победе посвящается
Не стареют душой ветераны (Нурлы май, җырлы май – дошманны җиңгән ай : сценарийлар, җырлар / ТР ММ; Халык иҗаты һ.мәдәни агарту эшләре буенча Республика фәнни-методик үзәге; төз. Ф.К.Хәсәнова.- Казан, 40 б.
Җиңү көне — бу дөньяның яңадан туган көне // Сәүбанова, С. Бүген бәйрәм, бүген туй / С. Сәүбанова.- Казан : Раннур, 2005.- 608 б.
Җырым белән җиңдем дошманны / ТР МК; төз. Н.Ә Асылкаева; җав. мөх-р Р.И. Вәлиев.- Казан, 1996.- 46 б.- (Республика китапханәләрендә : эш тәҗрибәсеннән. 1996.- 2 чыгарылыш).
Мәхәббәт, җиңү җырчысы //Мәгариф.- 2009.- № 12.- Б.11-12.
Онытырга мөмкин түгел (Сәүбанова, С. Бүген бәйрәм, бүген туй / С. Сәүбанова.- Казан : Раннур, 2005.- 608 б.)
Япь-яшь җиңү бәйрәме (Хәйруллина, В. Бәйрәмгә рәхим итегез : методик кулланма . — Яр Чаллы, 2005.- 47 б.
Сценарий к Дню Победы (9 мая) (тат) (Вафин Ф. Онытырга момкин тугел: Боек Жинунен 60 еллыгына багышланган чараларда файдалану очен эдэби-музыкаль композиция // Мэгърифэт.- 2005.- 26 март.- Б.6. — (К 60-летию Победы).
Отечественная война 1812 г.- 200 лет
Женские образы 1812 года
Источник: Читаем, учимся, играем.- 2012.- № 1
Климова О. И верно служили Отчизне
Нуштаева А. Герои былых времен
Судьба женщины- воина
Источник: Фән һәм мәктәп.- 2010.- № 7-8.
Покрыты славою чудесного похода
Сценарии к празднику «Сабантуй»
Cценарий к празднику «Сабантуй»(тат) ( Сабан туе -Сабантуй
Иртэгэ — Сабан туе (Фольклор — хореографик композиция) // Шакиржанова Э.Б. Мэктэптэ халкыбызнын йола-бэйрэмнэре: Методик кулланма. — Казан: РИЦ «Школа», 2004. — Б.26-30 — (Сабантуй).
Күңелле Сабан туйлары
Татар халкының милли бәйрәме
Стихи к празднику «Сабантуй»
Сабантуй — народный праздник: материалы к проведению праздника «Сабантуй»
Общероссийский день библиотек-27 мая
«А библиотекарем лучше!»
«Хранители мудрости»
Сөй, хөрмәт ит,ярат китапны»
Сценарий к Общероссийскому Дню библиотек «Большие интеллектуальные игры»- https://serpantinidey.ru/post/909/scenariy-k-obscherossiyskomu-dnyu-bibliotek-bolshie-intellektualnie-igri
Сценарии к Дню работника культуры
Сценарии к Дню работника культуры
(рус.) (тат.)
Творческая жизнь: визитная карточка работника культуры
Гордимся мы профессией своей:конкурс профессионального мастерства среди работников культуры
Культработники нового тысячелетия: агитпредставление, посвященное Дню работников культуры
Культработнику: песни стихи, клятва
Материалы к Дню работника культуры
Кто скучать нам не дает? Кричалка ко Дню культработника
Час триумфа.Церемония награждения работников культуры
Сценарий к Дню матери
Сценарий к Дню музеев
Тематические сценарии:
Сценарий библиоквеста «Хикмәтле дә, бизәкле дә Туган тел»
«Молодежь и спорт против наркотиков» Җир ана ярасы: әдәби музыкаль композиция// Сәламәтлек һәм театр : методик ярдәмлек.- Казан : РИЦ “Школа”, 2002.- 156 б.
Профилактика наркозависимости среди молодежи: тематический дайжест сетевых информационно — методических материалов- http://kitaphane.tatarstan.ru/rus/antinarc.htm
Сценарий спортивного праздника «Джунгли зовут!» под девизом «Спорт против наркотиков»
Спорт белән көчле без
Скажем «нет» наркотикам
Сценарий «Против наркотиков»(тат)
Җир ана ярасы: әдәби музыкаль композиция
В XXI век — без наркотиков
Сценарии к Году учителя
День учителя
Муза
Мөгаллимнәр көч сынаша
Елның иң яхшы класс җитәкчесе
К году спорта и здорового образа жизни
Гаилә. Яшүсмер. Наркотиклар
Дусларны рәнҗетмәгез!
ЗОЖ планетасында
Озак яшәү серләре
Театр здоровья
Родители — на старт!
Растем здоровыми
К году семьи
Папа, мама, я — музыкальная семья: сценарий конкурсной программы
Семья в куче — не страшна и туча: сценарий праздничного вечера
Семья года: примерный сценарий праздника
Этикет и мы: сценарий семейной викторины
Литературно-музыкальные композиции
Традиции народов Татарстана
К 1000-летию г. Казани
Персональные сценарии
Сценарии посвященные Л.Н. Толстому
Л.Н. Толстой Литературная викторина
Л.Н. Толстой Счастливая невозвратимая пора
Сценарии посвященные Н. Гоголю
«Бранное, трудное время»:игра по повести Н. В. Гоголя «Tapac Бульба»
(из опыта работы российских коллег)
Великий талант
Сценарии посвященные Г. Ибрагимову
kitaphane.tatarstan.ru/ibr_7.htm
Сценарии, посвященные С. Садыковой
kitaphane.tatarstan.ru/sad_7.htm
Сценарии , посвященные Г. Тукаю
kitaphane.tatarstan.ru/tuk_10.htm
Сценарии, посвященные М. Джалилю
kitaphane.tatarstan.ru/jal_8.htm
Сценарии, посвященные К. Тинчурину
http://kitaphane.tatarstan.ru/tat/tinch/scen1.htm
http://kitaphane.tatarstan.ru/tat/tinch/scen2.htm
Сценарии, посвященные Г. Камалу
http://kitaphane.tatarstan.ru/kamal.htm
Сценарии, посвященные Х. Туфану
http://kitaphane.tatarstan.ru/tat/tufan.htm
Сценарии, посвященные С. Сайдашеву
http://kitaphane.tatarstan.ru/tat/saidashev/tat_stories.htm
Сценарии, посвященные Н. Жиганову
http://kitaphane.tatarstan.ru/rus/zhiganov.htm
Сценарии, посвященные Х. Такташу
http://kitaphane.tatarstan.ru/tat/taktash.htm
Сценарии, посвященные Р. Яхину
http://kitaphane.tatarstan.ru/rus/yakhin.htm
Сценарий, посвященный Фанису Яруллину
Презентация,посвященная Фанису Яруллину
Последнее обновление: 29 декабря 2022 г., 13:45
Яңа елны каршы алганда, йә булмаса каникулларда дуслар, туганнар, гаилә белән уеннар уйнарга мөмкин! Без сезгә бүген тәкъдим итәсе уеннар гади түгел… тылсымлы! Алар кәефне дә күтәрә, араларны да якынайта. Киттекме?
1. “Иҗади конкурс”
Уйный башлар алдыннан шапка эченә Яңа ел темасына карган сүзләр язылган кәгазьләр салыгыз. Мисал өчен: кар, Кыш бабай, чыршы, буран. Һәр катнашучы үзенә эләккән сүз кергән берәр җыр җырлап күрсәтергә тиеш.
2. “Кем тизрәк?”
Катнашучылар зур размерлы киез итекләр киеп чыршыны йөгереп әйләнеп узарга тиеш, кем беренче – шул җиңүче, чыршы төбендәге яткан бүләк аңа була.
3. “Бияләй”
Алып баручы катнашучының күзләрен бәйли, кулына йон бияләй кидертә. Ул кулына тоттырылган әйбернең бияләй аша тотып карап нәрсә икәнлеген аңларга тиеш.Әгәр белә алса, шул нәрсә аңа бүләккә була.
4. “Кәнфитне тап”
Катнашучы алдына он салынган савыт куялар, ул куллар ярдәменнән башка он эченә күмелгән кәнфитне алырга тиеш була.
5. “Алманы ал”
Бу юлы он урына – су, кәнфит урынына – алма. Шулай ук кул ярдәменнән башка алырга кирәк.
6. “Кар бөртекләре”
Алып баручы кар бөртекләрен — йомарланган кәгазь кисәкләрен идәнгә тарата. Катнашучыларның күзләре бәйләнә һәм алар кар бөртекләрен кәрҗингә җыярга тиеш булалар. Кем күбрәк җыя, шул – җиңүче.
7. “Кем күбрәк?”
Бер минут эчендә алдан әзерләнгән киемнәрне булдыра алган кадәр күбрәген кияргә кирәк. Шушы вакыт эчендә кем күбрәк кияргә өлгерә, шул җиңә.
8. “Оч, оч”
Алып баручы мамык кар бөртеген өскә ыргыта. Катнашучыларның максаты – кар бөртекләре идәнгә төшмәслек итеп өреп тору, кемнең кар бөртеге һавада озаграк тора – шул җиңүче.
9. “Яңа планета”
Һәр катнашучыга шар һәм фломастер өләшеп чыгалар. Алар яңа планета ачалар: шарны кабартып, анда фломастер белән кешеләр ясыйлар. Кемнең “планета”сында кешеләр күбрәк, шул җиңә.
10. “Кем өлгер?”
Уенда ике кеше катнаша, аларның араларына урындык куялар,урындык өстендә берәр әйбер (мәсәлән, шоколад). Алып баручы рөхсәт биргәннән соң кем беренче кулын шул әйбер өстенә куя, шул җиңә.
11. “Шарт”
Һәр катнашучының күзен бәйлиләр һәм алларына шар куялар. Максат – шарларны шартлату. Тик бер кечкенә генә сер бар: уйнаучыларның күзләрен бәйләгәч, шарларны алып куябыз ?
12. “Битлек”
Уенчыга битлек кидертәләр. Тик ул анда нәрсә сурәтләнгәнен күрмәскә тиеш. Ул калганнарга төрле сораулар биреп нинди битлек кигәнен белергә тиеш. Аның сорауларына “әйе”, “юк” дип кенә җавап бирергә ярый. Дөрес әйтсә, битлек аңа бүләккә була.
13. “Кем артык?”
Идәнгә 6 кар бөртеген түгәрәк буенча тезеп куялар. 7 катнашучы алар тирәли музыкага әйләнеп йөри. Җыр туктауга, катнашучылар үзләренә бер кар бөртеге ала, кемгә җитми кала, ул уеннан чыгарыла. Әлеге конкурс бер генә катнашучы калганчы дәвам итә.
14. “Чорныйбызмы?”
Озын бауның бер башына бүләк, ә икенче башына карандаш бәйләргә кирәк була. Катнашучылар бауны карандашка чорный, кемнең бүләге үзе янына тизрәк килеп җитә, шул җиңә, бүләге үзенә була.
15. “Бушатабызмы?”
Әлеге уен өлгерлеккә. Һәр уенчының ике стаканы бар: берсе буш, икенчесе су белән тулык. Кем бал кашыгы белән тулык стакандагы суны бушына тизрәк күчереп бетерә, шул җиңә.
Исәнмесез, кадерле дусларым! Сез беләсезме икән, дөньяда кешегә нәрсә бәхет китергәнен? Белмисездер шул. Әйтсәм әйтим инде, кешегә хезмәт бәхет китерә. Бары тик яраткан шөгыле, һөнәре булган кеше генә тулы бәхеткә ия. Дөньяда ничәмә-ничә төрле һөнәр бар. Һәр кеше үзе сайлаган һөнәрен яратып, аңа чын күңелен, бөтен көчен, тырышлыгын биреп башкарса гына, ул зур уңышларга ирешә ала, үз эшенең чын остасы була. Эштә булдыксызлык күрсәтү- ялкаулык белән дуслашу дигән сүз. Ә ялкаулык белән хезмәт — кан дошманнар икәнен беркайчан да онытмагыз! Хәзер мин сезгә бер вакыйга турында сөйләп китәрмен. Хәер, вакыйгада катнашучылар аны сезгә үзләре күрсәтерләр. Сез игътибар белән карагыз һәм үзегезгә кирәкле нәтиҗәләр ясагыз.
Яшәгән ди ике тычкан баласы — Әйләнчек белән Бөтерчек. Алар белән бергә гомер иткән ди әтәч — Ал Кикрик. Тычкан балалары бер дә эш сөймәгәннәр ди, уйнаганнар да көлгәннәр, биегәннәр дә җырлаганнар ди болар. Ә Ал Кикрик иртүк тора, тору белән башкалар йоклап калмасын дип үзенең иртәнге җырын сузып җибәрә һәм бар җиһан татлы йокысыннан уяна ди.
Яңа ел тамашасы үткәрү өчен сценарий.
Алып баручы:
Хәерле көн, дуслар!
Без бик шат сезне күрүгә.
Елмаюлы йөзләр күргәч,
Күңелләр сөенә.
Яңадан килеп җитте
Чыршы бәйрәме.
Түземсезлек белән
Көттек бу көнне.
Тарих китабына кереп,
Иске ел китеп бара.
Шатлыклар төяп
Өр-яңа ел килә.
Дусларым, Яңа ел могҗизаларга бик бай була. Сезнең дә шул могҗизаны күрәсегез киләме? Алайса рәхим итегез!
Бәйрәм кичәсен башлыйбыз. Кемнәрдер килә анда.
Хуҗа үгезне ияртеп керә. Агачлар артында убыр тыңлап тора.
Хуҗа. Әйдә инде, үгезкәем. Барыйк инде Яңа елга.
Үгез. Бармыйм. Бармыйм дигәч бармыйм инде.
Хуҗа. Бөтен халык сине көтә бит.
Үгез.11 ел буе болыннарда печән ашап, елгалардан су эчеп, ял итеп рәхәтләнеп йөрдем.
Хуҗа. Бер ял итеп, бәйрәм итеп кайтырсың.
Үгез. Анда баргач, нишлисен белмим, киемнәрем дә матур түгел.
Хуҗа. (үгезнең муенына дождик элә) Менә нинди матур булдың.
Убырлы тиз-тиз чыгып китә.
Хуҗа. (телефонына карый) Күпме хәбәрләр килгән әнә. Тыңлап кара.
Пәрдә эченнән балалар тавышы ишетелә.
— Исәнме Үгез абый! Әнием тиздән синең елың киләчәк диде. Без сине көтәбез. Матур җырлар, биюләр өйрәндек.
— Үгез абый, син килүгә мин бер яшькә үстем. Тәмле-тәмле күчтәнәчләр алып кил безгә.
— Үзең белән Кыш бабай һәм Кар кызын да алып кил.
Соңга калмагыз. Без сезне сагынып көтәбез.
Үгез (уйланып), Хуҗам, балалар да бик чакыра. Әллә барыйм микән бәйрәмгә.
Хуҗа. Күптән әйтәм бит инде. Бәйрәм бик күңелле булачак.
Үгез. Әйдә, алайса киттек.
Икесе чыгып китәләр.
Убырлы чыга. (телефоннан Кыш бабайга җыя).
-Алла, алло! Бу кем әле. Миңа Кыш бабай кирәк иде. Ә-ә-ә… Бу синме, Кыш бабай. Син Олы Арташ мәктәбенә килеп йөрмә. Сине беркем дә көтми.
Хәтта үгез дә килмим диде. Үз күзләрем белән күрдем хуҗа белән сөйләшкәннәрен. Кая килим дисеңме? Безгә кил. Урманга. Алло, алло…. Өзелде.
Убыр чыгып китә дә, яңадан керә.
Убыр. Яңа ел булмый быел, балалар. Көтеп тә утырмагыз.
1бала. Син нәрсә, Убыр.
2бала. Ялган таратып йөрисең.
Убыр. Булмый инде. Булмый дигәч, булмый инде. (себеркесенә атланып чыгып китә)
1бала. Ничек инде булмый?
2бала. Ә күпме кеше килде! Күпме әзерләндек!
Телефон шалтырый.
1бала. (телефонны ала) Алло..алло. Кыш бабай, синме? Була бездә бәйрәм, була. Әзерләнеп көтеп торабыз.
2бала. Урра! Кыш бабай килә.
Әйдәгез, бергәләп каршылыйк кунакларны (чыршы тирәли җыр җырлап әйләнәләр. Кыш бабай, Кар кызы, Үгез һәм башка җәнлекләр ияреп керә).
Кыш бабай. Исәнмесез, минем дусларым!
Урман-кырлар, биек таулар,
Диңгез-елгалар аша.
Килеп җиттек сезнең янга.
Кар кызы. Сезне сагынып
Килдек бәйрәмгә.
Җырлагыз, көлегез
Уйнагыз, әйдә.
Үгез. 2021 елга
Хуҗа итеп куйдылар.
Бик җаваплы эш
Миңа тапшырдылар.
Күкләребез аяз,
Илебез тыныч
Барыбыз да сау-сәламәт
Булыйк, дусларым.
Бәйрәм дәвам итә. Чыршы тирәли җырлап әйләнәләр. Балалар Кыш бабайга һөнәрләрен күрсәтәлә. Соңыннан уеннар уйныйлар.
Уеннар:
1. Алып баручы сүзләр әйтә (мәсәлән: печән, конфет, он, ипи, яулык һ.б).
Балалар сүз үгезгә кагылышлы була икән “Муу”диләр, кагылышы булмаса, эндәшмиләр.
2. Кәгазьгә Үгез рәсеме ясала, ләкин койрыксыз. Уенчының күзе бәйләнә һәм аңа койрык бирелә. Ул аны дөрес итеп куйса, җиңүче була.
3. Алып баручы табышмак әйтә. Уенчылар аның җавабын әйтмиләр, ә бәлки ясыйлар. Кем тиз һәм матур ясый, шул җиңүче була.
4. Ике тартмага бүләкләр салабыз. Коробкага 2 метрлы лента бәйлибез. Уртага ике уенчыны чакырабыз. Алар карандашка лентаны урыйлар. Кем беренче урап бетерә, бүләк-коробка аңа була.
5. Уенга 4 кеше чакырыла. Алар берсенең уң, икенчесенең сул кулы белән кар бабай ясарга тиеш булалар. Кемнәр тиз һәм матуррак ясый, шулар җиңүче була.
Бәйрәм тәмам.
Саба районы Олы Арташ төп мәктәбе укытучысы Дәүләтова Илсөяр Гаязетдин кызы.
«Хуш киләсең, Яңа ел!» (Миләүшә Хәсәнова төзегән сценарий)
«Очрашу — Яңа ел иртәсенә сценарий» (Гөлфизә Кәлимуллина төзегән сценарий)
«Кыш бабайның тылсым көче могҗизалар тудыра» — балалар бакчасы өчен сценарий (Гөлфизә Кәлимуллина)
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса