Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Ямаширмә «Йолдыз» балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Асылгариева
Альбина
Альфред кызы
Иҗади эш тәҗрибәсе
12 декабрь 2016
ӘЙДӘГЕЗ, ТАНЫШ БУЛЫЙК!
Хәерле көн !
Исәнмесез!
Сәлам белән башлыйм сүземне.
Таныштырыйм дип чыгып бастым, ләкин
Читен икән мактау үзеңне.
Альбина Альфред кызы булам,
Ямаширмә авылыннан.
Ел тәрбиячесе бәйгесенә
“ Йолдыз” балалар бакчасыннан.
Гади генә бер кеше мин үзем,
Гади түгел ләкин һөнәрем.
“ Тәрбияче” дигән олы исем йөртәм,
Шул исемне аклау — теләгем.
Асылгариева Альбина Альфред кызы
Бу минем гаиләм
Шәхси тормышыма күз салганда –
Өч улым бар минем, терәгем
Сөйгән ирем, һәм дә туганнарым –
Бу тормышта иң зур терәгем.
Балаларга булган мәхәббәтем тәрбиячелек
эшемдә миңа зур көч бирә.
Хезмәтемнең сукмагыннан
Барган чакта тиз-тиз атлап.
Гаделлек һәм таләпчәнлек
Йөртә мине һаман саклап.
Җиңел түгел барыр юлдан,
Тиз-тиз генә алга атлап.
Зилзиләләр көтеп тора
Борылышта мине кайчак.
Көтеп тора борылышта
Авырлык та, киртәләр дә.
Шатлыгы да бу тормышта.
Нәтиҗәмне күрим диеп,
Ялгышып та куям кайчак.
Төзәтеп шул хаталарны,
Алга таба атлыйм һәрчак.
«Йолдыз» балалар бакчасында
Уз хезмәтемне куям.
Эшемне бик яратканга
Эшләве җиңел, рәхәт
Җан тынычлыгы тоям.
Табигатьнең гүзәллеген тоя беләм,
Хисләр җылылыгын сабыйларга бирәм.
Һәр нәнине нәфис гөлдәй күрәм,
Шул гөлләргә йомшак сулыш өрәм .
“ Омтылышым минем – тәрбияче булу!”
Тәрбияче сүзе гади генә яңгыраса да, ул үз эченә
күпме мәгънә туплаган. Тәрбияче — бер ук вакытта белем дә,
тәрбия дә бирүче. Тәрбияче — психолог та, тикшеренүче – эзләнүче дә ул. Эшне уңышлы алып бару өчен, иң беренче чиратта балаларның шәхси сыйфатларын яхшы белергә, җентекләп өйрәнергә кирәк. Моның өчен әлбәттә, педагогик тикшеренү һәм эзләнү алымнарын белү зарур. Тәрбияче – ул үз эшендә белем бирү алымнарын нәтиҗәле кулланучы, баланы сәламәт, акыллы, әхлаклы итеп тәрбияләүче дә.
Бала күңеле пыяла, саксыз кагылдыңмы уала дигәндәй, тәрбияче — бала өчен илаһи бер серле зат, шул илаһи көчне бала күңелендә тәрбияче саклый белергә тиеш.
Һәр бала ул шәхес, һәр балага индивидуаль якын килеп, аның сәләтен күреп, аның өстендә эш алып барып, җәмгыятькә файдалы кеше тәрбияли алсак, без куйган максатыбызга ирешә алдык, дияргә була.
Бер караганда кызыклы, шул ук вакытта катлаулы да хезмәтне сайладым мин. Тәрбияче — һәр көнне яңалыкка омтылучы, куйган максатына ирешүче зат, ата-аналарлар белән уртак тел табып тәрбия — белем чараларын дөрес кулланып эшләүче, балаларны хөрмәт итүче шәхес ул.
Минем өчен иң мөһиме — мин тәрбияләгән балаларның киләчәктә тәрбияле, белемле шәхесләр булып формалашуы.
Үз белемемне күтәрү буенча методик тема:
“ Әвәләү аша балаларның иҗади- эстетик
эшчәнлекләрен үстерү”
Һәр бала нинди дә булса сәләткә ия. Аны вакытында тоеп, күреп алырга, аңа ачылырга һәм үсәргә мөмкинлек тудырырга гына кирәк.
Бөек педагог В.А.Сухомлинский “Балаларның сәләтләренең башлангычы – аларның бармак очларында. Шулардан агып килгән нечкә генә инешләр иҗади фикерләү чыганагын тулыландыра. Икенче төрле әйткәндә, кулында осталык никадәр күбрәк булса, бала шулкадәр акыллырак”, — дигән. Ә баладагы сәләтне күрү әти-әниләрнең һәм балалар бакчасы педагогларының сизгерлегенә һәм игътибарлылыгына бәйле. Һәрбер бала нәрсә дә булса ясарга, уйлап табарга ярата. Бу балага сөенеч бүләк итә, үз-үзенә карата ышаныч тудыра, әйләнә-тирәне танып белергә ярдәм итә
Балалар белән берлектә эшләнгән
кул эшләре
Балаларның уңышлары
Үземның уңышларым
Тәрбиячеләр белән берлектә эшләнгән кул эшләре
Мин һәр баланы үз баламдай якын
итәм .
Балалар белән эшләү дәверендә мин бер гыйбәрәне исемнән мәңге чыгармадым: “Тәрбияче – үзе тәрбияле булырга тиеш”. Ә тәрбияле булу – ул зур төшенчә. Алтыннан да кыйммәтле булган нәрсә – тәрбияле баладыр. Ата-ана үзенең йөрәк җимеше – баласын безнең кулларга тапшыра. Мин һәр баланы үз баламдай якын итәм. Үз балаларыма биреп җиткерә алмаган күңел җылысын аларга бирәм, үз балаларымда күрергә теләгән сыйфатларны аларда булдырырга тырышам.
Балаларның сәләтен үстерү, аларны төрле яклап
ачу өчен тәрбияче нинди генә шөгыльләр тапмый
Әгәр миннән сорасалар,
Бәхет – ни ул, дисәләр.
Бәхет – минем балаларым
Кеше булып үссәләр .
Сабыйларны яратам мин
Шулар диеп җан атам
Изгелекләр кылсын өчен
Тудырган атам – анам.
Тәрбияче программа нигезендә балаларга белемен
дә бирә, бәйрәмнәр дә үткәрә, конкурсларда да катнаша,
планнарын да яза, бакчада чәчәкләр дә үстерә, җәмәгать
эшләрендә дә катнаша, шуңа карамастан ул ару-талуны
белми.
“ Тәрбия бөек эш, аның белән кеше язмышы хәл ителә”.
В. Г. БЕЛИНСКИЙ
Слайд 1
Рания Фаил кызы Гомәрованың И җади э ш тәҗрибәсе Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы «Миляшкай» Олы Кайбыч балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреж дениесе
Слайд 2
ӘЙДӘГЕЗ, ТАНЫШ БУЛЫЙК! Рания Фаил кызы Гомәрова Хәерле көн, дуслар! Исәнмесез! Сәлам белән башлыйм сүземне. Таныштырыйм дип чыгып бастым, ләкин Читен икән мактау үзеңне. Рания Фаил кызы булам, Килдем Кайбыч авылыннан. Ел тәрбиячесе бәйгесенә “ Миләшкәй” бакчасыннан. Гади генә бер кеше мин үзем, Гади түгел ләкин һөнәрем. “ Тәрбияче” дигән олы исем йөртәм, Шул исемне аклау — теләгем.
Слайд 3
«Миләшкәй» бакчасында Уз хезмәтемне куям. Эшемне бик яратканга Эшләве җиңел миңа. Табигат ь нең гүзәллеген тоя беләм, Хисләр җылылыгын сабыйларга бирәм. Һәр нәнине нәфис гөлдәй күрәм, Шул гөлләргә йомшак сулыш өрәм.
Слайд 4
Балаларга булган мәхәббәтем тәрбиячелек эшемдә миңа зур көч бирә. Хезмәтемнең сукмагыннан Барган чакта тиз-тиз атлап. Гаделлек һәм таләпчәнлек Йөртә мине һаман саклап. Җиңел түгел барыр юлдан, Тиз-тиз генә алга атлап. Зилзиләләр көтеп тора Борылышта мине кайчак. Көтеп тора борылышта Авырлык та, киртәләр дә. Шатлыгы да бу тормышта. Нәтиҗәмне күрим диеп, Ялгышып та куям кайчак. Төзәтеп шул хаталарны, Алга таба атлыйм һәрчак.
Слайд 5
Тәрбияче һөнәрен төрле кеше төрлечә аңлый. Минемчә, тәрбияче, иң беренче чиратта, бала күңелен аңлый белүче изге йөрәкле, ата-анага төпле киңәш бирүче педагог булса, икенчедән, ул мөстәкыйль фикер йөртергә сәләтле ирекле шәхес формалаштыручы остаз да булырга тиеш. Һәр тәрбияченең үз язмышын балалар бакчасы белән бәйләве дә төрлечә. Берәүләр балачактан ук үзләрен бу һөнәргә багышлаячакларын тоемлыйлар һәм шуңа омтылалар, әзерләнәләр. Икенчеләр исә балага белем бирү, аны олы тормыш юлына әзерләү кебек изге эшкә очраклы рәвештә кереп китәләр. Мин үземне шуларның беренчесенә кертер идем. Педагоглар нәселеннән түгел мин, шулай да нишләптер кечкенәдән үк минем хыялым — тәрбияче булу иде. Менә инде мин – тәрбияче. Балалар бакчасына барыр алдыннан мин балаларымның һәрберсен күз алдымнан үткәрәм, аларның күңел дөньясын ачарга, ышанычларын акларга тырышам. Кәефем нинди булуга карамастан, алар янына ачык күңел белән керәм, чөнки баланың сизгер йөрәген алдый алмыйсың. Аның күңеленә кешелеклелек, игелеклелек орлыклары салырга җыенасың икән, иң беренче чиратта үзең үрнәк булырга тиешсең. Нинди генә заманда, кайсы гына вакытта эшләмә , тәрбиячеләр алдында зур бурычлар ,яңадан – яңа таләпләр куела . ФГОС программасы белән танышып үткәч, мин яңа стандартларның “Укырга өйрәтү”, “Яшәргә өйрәтү” һәм “Эшләргә өйрәтү”, “Бергә эшләргә өйрәтү” икәнен аңладым. Чөнки яңа стандартлар буенча эшләгәндә балаларның белем дәрәҗәсе бермә-бер үсә, логик яктан фикер йөртергә өйрәнә, максатка ирешергә омтылышы барлыкка килә. Шушы дүрт этап бер берсе белән бәйләнеп барырга тиеш, шул очракта гына алдыбызга куелган бурычлар камил дәрәҗәгә ирешә ала.
Слайд 6
Мин үземнең методик темам итеп “»Серле туп» белән хәрәкәтле уеннар” дигән теманы алырга булдым. Методик теманың уңышлы булуы аның нәтиҗәлелегенә бәйләнгән. Ә нәтиҗәдә баланың физик яктан үсүе, туп белән курыкмыйча, җитез уйный белүе тора. Эзләнү эшемнең максатлары һәм бурычлары түбәндәгеләр: балаларда туп чыгышын, халык ара туп белән күп төрле уеннар уйнарга өйрәнүгә карата кызыксыну уяту, җитезлек, тизлек һәм иҗади сәләтләрен үстерү. Туп – туп, тубыбыз, Сикерәбез, көләбез, Югары оч, түбәнгә төш, Без тотып өлгерәбез.
Слайд 7
«Тылсымлы туп» – минем ярдәмчем. Тупны “тылсымлы” дип әйтүнең мәг ъ нәсен аңлатып үтәсем килә. Мин тупны гадәттәгечә “тылсымлы таяк” урынына кулланам. Балаларга бу яңалык бик ошап китте. Шөгыл ьләрем нәтиҗәле уза башлады. Санарга өйрәнгәндә, сөйләм телендә – сорауларга аерым җавап бирергә өйрәтүдә, физик яктан — җитез булуда, кулларны ныгытуда – туп минем ярдәмчем. Булат, сиңа бирәмен, Әйдә, уйныйбыз бергә. Кирәк аны, чөеп – чөеп, Тотып ала белергә. 1-2-3-4-5!
Слайд 8
Бала әти-әнисе белән аралашудан шатлык ала Максатларыма ирешүдә әти-әниләр дә катнаша. Димәк, бала әти-әнисе белән аралашудан да шатлык ала. Шул рәвешле балалар күңеленә күпер салына. Бала әнә шулай итеп ачыла бара, әти-әнисенә карата ихтирамлык уяна. Үзенә ышануын тойган бала бернинди кыенлыктан да курыкмаска өйрәнә. Баланың яшерен талантын ачу, аңа ышаныч белдереп, катлаулырак эшләргә тарту аңарда тормышның бар кыенлыкларын җиңәрлек сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итә. Туп сикерә, син дә сикер, Тыпыр – тыпыр тыпырда, Дуслар белән уйна бергә, . Читтә генә утырма.
Слайд 9
Мин һәр баланы үз баламдай якын итәм. Күп еллар буена балалар белән эшләү дәверендә мин бер гыйбәрәне исемнән мәңге чыгармадым: “Тәрбияче – үзе тәрбияле булырга тиеш”. Ә тәрбияле булу – ул зур төшенчә. Алтыннан да кыйммәтле булган нәрсә – тәрбияле баладыр. Ата-ана үзенең йөрәк җимеше – баласын безнең кулларга тапшыра. Мин һәр баланы үз баламдай якын итәм. Аларга “улым”, “кызым” диеп эндәшү баланы миңа тагын да якынайта. Үз балаларыма биреп җиткерә алмаган күңел җылысын аларга бирәм, үз балаларымда күрергә теләгән сыйфатларны аларда булдырырга тырышам.
Слайд 10
Балаларның сәләтен үстерү, аларны төрле яклап ачу өчен тәрбияче нинди генә шөгыльләр тапмый.
Слайд 11
Әгәр миннән сорасалар, Бәхет – ни ул, дисәләр. Бәхет – минем балаларым Кеше булып үссәләр.
Бәйге
Бүген район үзәгендәге «Бәләкәч»
балалар бакчасында «Ел тәрбиячесе — 2020» бәйгесенең финалы узды. Анда районыбызның балалар бакчаларында эшләгән иң тәҗрибәле тәрбиячеләр катнашты.
Алты тәрбияче Олы Әтнә балалар бакчасыннан — Рания Кыямова, Яңа Шашы балалар бакчасыннан — Алсу Мәүгизова, Кышлау мәктәп-бакчасыннан — Равия Габдуллина, Олы Мәңгәр балалар бакчасыннан — Гүзәл Гарифҗанова, Ташчишмәдән — Алисә Сабирова, Күәмнән Гөлнар Фазылҗанова эш тәҗрибәләре белән уртаклашып, мастер-класс күрсәттеләр.
Аларны мәртәбәле жюри — мәгариф бүлегенең әйдәп баручы белгечләре Гөлшат Закирова, Райлә Фәхретдинова, Айсылу Гыйззәтова, Гөлия Һадиева бәяләде.
Бәйгенең җиңүчесе булып, беренче урында Кышлау мәктәп-бакчасы тәрбиячесе Равия Габдуллина калды. Икенче урында — Яңа Шашы балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Мәүгизова, өченче урында — «Бәләкәч»тән Рания Кыямова.
Бәйгенең лауреатлары: Олы Мәңгәр балалар бакчасыннан — Гүзәл Гарифҗанова, Ташчишмәдән — Алисә Сабирова, Күәмнән Гөлнар Фазылҗанова.
Зона бәйгесенә Әтнә районыннан Равия Габдуллина белән Алсу Мәүгыйзова барачак.
Бәйгегә катнашучылар жюрига үзләренең иҗади презентацияләрен, документларын һәм бөтен эшчәнлекләрен күрсәткән портфолиоларын тәкъдим иттеләр. Икенче этапта районыбызның төрле балалар бакчаларыннан әйбәт дип саналган тәрбиячеләрнең эш алымнарын карадылар. Бүген финал бәйгесе район этабында җиңүче билгеләде.
Гөлшат Закирова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Иртә… Көн әле караңгы… Яңа яуган ап-ак кар өстеннән бакчага таба атлыйм. «Әнием, кара әле, карлар ничек бөтерелә. Кара әле, кара. Берсе минем керфегемә кунды. Әнием, мин матур булдыммы?»- дип, янымнан аркасына сумкасын аскан кызым атлый. Икәү барабыз: мин-эшкә, ә кызым- мәктәпкә. Әле кайчан гына өчәү бара идек. Инде улым да мәктәпне тәмамлап, армия сафларында хезмәт итә. Көннең матурлыгына хозурланып, кызымның мең дә бер соравына җавап биреп, автобус тукталышына барып җиткәнебезне сизми дә калдык. Шушы тукталышта безнең юллар аерылды.
Сәрдек балалар бакчасы… Әле кайчан гына ул минем өчен чит иде. Бинасы да якын түгел, балалары да. Ә хәзер барлы-юклы ярты чакрым юлны үткәнче, күпме бала белән, ата-ана белән исәнләштем. Районың иң төньягына урнашкан Сәрдек балалар бакчасы минем өчен үз туган йортыма әйләнде. Әй, бу вакыт дигәнең, бигрәкләр дә тиз уза, бакчада эшли башлавыма да инде 14 ел вакыт үткән икән.
Истә, барысы да истә… Еллар бер-бер артлы үтәләр. Әле иртәрәк булса да, артыма – үткәнгә борылып карыйсы килә. Уйларым мине балачагыма, белем алган чакларыма алып кайта. Беренче тәрбиячеләрем, укытучыларым, аларга охшарга тырышуларым күз алдымнан йөгереп үтә. Беренче тапкыр мәктәпкә аяк басуларым, беренче укытучым, беренче хәрефне укуым – һәммәсе беренче, беренче, беренче…
Мин — тәрбияче! Ни өчен соң әле мин нәкъ менә тәрбияче һөнәрен сайладым? Шулай диюгә, минем күз алдына беренче тәрбиячеләрем Талия Ахатовна белән Люция Камилевна килеп басалар. Аларның матур итеп киенеп, төз атлап бакчага килеп керүләре, һәркемнең аларны ихтирам итүе, исәнләшүе, шөгыль үткәрүләре, карда ауный-ауный безнең белән уйнаулары — экрандагы кадрлар кебек каршыдан йөгереп үтә. Казанның 1нче номерлы педагогия училищесына укырга кергәндә, хәттә бу уку йортын тәмамлап, Яр Чаллы дәүләт педагогия институтында укыганда да мин бу сорауга, бәлки, “Балаларны яратам” дип җавап биргәнмендер. Ул вакытта мин үз өстемә нинди зур җаваплылык алганымны аңладым микән соң? Мөгаен, юктыр. Балалар бакчасы бусагасын беренче кат атлап эшкә килгәндә, чит кеше балаларының ап-ак кәгазьдәй күңеленә җир йөзендә булган иң-иң яхшы сыйфатларны гына салырга тиешлегемне тулысы белән аңлап та бетермәгәнмендер әле мин. Үзем башкарган эшнең никадәр җаваплылык таләп итүен еллар үткән саен төшенә барам һәм хәйран калам…
Мин бакчага якынлашам… Яңа максат, яңа өметләр, яңа ышанычлар белән бакча ишеген ачам. Бакча ишеген ачып керергә мәҗбүр итүче көчнең исеме мәхәббәт икән, ләбаса. Балаларга, тәрбияче һөнәренә, балалар дөньясына мәхәббәт! Никадәр кызыклы, сихри һәм шул ук вакытта серле дә балалар дөньясы… Менә бер-бер артлы Аязым, Әдиләм, Айгөлем… киләләр. “ Бүген Алсу апа нәрсә белән шаккатырыр микән, нинди яңа һөнәрләргә өйрәтер микән, нинди яңа уен алып килде микән?” дип минем күзләремә ничә гөнаһсыз сабыйның күзләре төбәлгән. Алар шулкәдар кызыксынып миңа төбәлгәннәр ки, мин үземне ниндидер могҗиза тудыру сәләтенә ия булган берәү итеп тойдым. Алар төрлечә карый: кайсы- кызыксынып, кайсы- куркып, кайсы- битараф. Һәркайсында-үзәнчәлекле дөнья чагылышы. Мин шушы дөньяларны сак кына ачарга, аларга үсәргә ярдәм итәргә тиеш.Мин аларның ышанычын бүген аклармын дип уйлыйм. Бу минем максатым. Ә бу максатка ничек ирешергә соң? Бу сорауга һәр тәрбияче үзенчә җавап бирәдер. Шәхсән мин үзем бу сорауны үз-үземә һәр иртә саен бирәм. Җавапны да көн саен эзләргә туры килә. Кайчагында- фәнни һәм методик әдәбиятта, ә кайчагында- нәниләрнең күзләрендә.
Сабый баланың әти-әнисе, әби-бабасы, якыннары янында алган беренче күнекмәләре бакчада тагын да камилләшә төшә. Шуңа күрә бала бакчаның ишеген ачып керү белән үзенең биредә кирәкле кеше икәнлеген тоярга, бакчага теләп йөрергә тиеш дип саныйм мин. Баланың күбрәк вакыты гадәттә бакчада үтә. Иртән иртүк эшкә ашыга әти-әни, кич белән арып-талып кайтып керә. Йөрәк парәсенең хәлләре белән кызыксынырга, аның белән шөгыльләнергә, ял вакытларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрү турында уйларга вакыты да, теләге дә бик аз кала аның. Баланың нинди өлкәгә тартылуын, аны күбрәк нәрсә кызыксындыруын, нинди сәләтләре бар икәнлекне мин аларга ипләп кенә җиткерәм. Төп принцибым- төркемдәге балалар, аларның әти-әниләре арасында уңай мөнәсәбәт, җылы атмосфера урнаштыру. Минем бер генә эш көнем дә әти-әниләр белән фикерләшми узмый. Бәйрәм, кичә, ачык эшчәнлек, күңел ачуларны әйткән дә юк. Алар- миңа терәк. Без- бер үк баланың тәрбиячеләре- әти-әниләр һәм мин- сабыйларның нәфис ак күңелендә якты матур эзләр калдырырлык итеп, бердәм эшлибез. Бакчага йөреп инде мәктәптә укучы балалар һәм аларның әти-әниләре белән дә тыгыз элемтәдә торабыз.
Әй, хыялый! Уян! Син бит эштә, сине балалар көтә. Ә шулай да җир йөзендә һәркөн меңләгән бала туа. Ләкин аның берничәсе генә мәшһүр була. Бәлки миңа да зур ачышлар ясарга туры килмәс. Әмма минем өчен иң мөһиме- әти-әниләрнең нарасыйларын миңа ышанып тапшырулары. Бәлки мин тәрбияләгән балалар арасында да киләчәктә галимнәр, атказанган укытучылар, эшмәкәрләр, спортсменнар чыгар. Ә кайберләре минем һөнәрне сайларлар… Алар турында ишетеп, “ бу кешене миндә кайчандыр тәрбияләдем бит” диеп эчтән генә сөенермен. Шушы бәхет түгелме соң? Бәхетлеме соң мин? Әйе, мин һичшиксез бәхетле! Балаларыма карыйм да сөенәм! Yзем тәрбияләгән кешелеклелек, гаделлек, яхшылык, әхлак, акыллылык сыйфатлары күрәм мин аларда. Киләчәктә, һичшиксез, чын кеше булырлар-мин моңа ышанам!
Ясамадым олы ачышлар,
Менгәнем юк минем галәмгә.
Бары гади тәрбияче булып
Хезмәт итәм шушы гамәлдә.
Мин бәхетле, нәни күңелләргә
Бәрәкәтле орлык сибәмен.
Шул күзләрнең кайгы-шатлыкларын,
Хыялларын шундук сизәмен.
Мин бер гади тәрбияче булып
Хезмәт итәм бүген тормышта.
Һәр нәнием — язылмаган роман,
Һәр шөгылем — маяк тормышка.
Мин – тәрбияче! Бу минем һөнәрем генә түгел, бу -мин сайлаган язмыш та.
Автор: Зямилева Алсу Рафаэлевна
«Ел тәрбиячесе» — Ильмира Галиәхмәтова
На чтение 3 мин. Просмотров 218 Опубликовано 31.12.2021
Төрле бәйрәмнәрдә рус телендә куелучы сәхнәләштерелгән әкиятләр вакытында да, бәйрәмнәрдә образга кереп, балаларның күңелен күрә белүендә дә аның осталыгы чагыла
Балтачның “Каенкай” балалар бакчасы белән өченче балам бәйли инде. Шушы еллар эчендә биредә эшләүче коллективны бик якын иттек. Биредәге тәрбиячеләр дә, укытучылар да балаларга йомшак, ипле һәм шул ук вакытта бай тәҗрибәле шәхесләр. Шундый апаларыбызның берсе быел “Ел тәрбиячесе” конкурсында үз көчен сынап карады. Сүзем Ильмира Галиәхмәтова хакында. Ильмира Ирек кызы бакчага йөрүче балаларга рус теленнән белем бирә. Төрле бәйрәмнәрдә рус телендә куелучы сәхнәләштерелгән әкиятләр вакытында да, бәйрәмнәрдә образга кереп, балаларның күңелен күрә белүендә дә аның осталыгы чагыла. Район тәрбиячеләре арасында үткән конкурста Ильмира Ирековнаның беренче урын яулавын сөенеп һәм горурланып кабул иттек. Үзе белән бу турыда аралашканда ул менә ни дип җавап бирде:
Ел тәрбиячесе конкурсында катнашып, һөнәри осталыгымнгы сынап карау быел миңа насыйп булды. Моның өчен, әлбәттә, зур тырышлык, озак еллар дәвамында туплаган тәҗрибә һәм, әлбәттә, осталык кирәк. Балалар белән шөгыль вакытында бар нәрсә дә онытыла, каушау да, әйтергә теләгән сүзләр дә, уйлаган фикерләр дә. Алар белән аралашу вакытында үзең дә сизмәстән балачак дөньясына чумасың, сиңа ничә күз карап тора, кызыксына, сиңа илһам өсти. Әлбәттә, төрле вакыт була. Уйламаган, көтмәгән хәлләрдән дә җиңел һәм шома гына чыга белү дә тәрбияченең осталыгыннан тора.Конкурска әзерләнү һәм катнашу дәверендә мин үземә быел күп мәгълүмат җыйдым, тәҗрибәмне баеттым, киләчәктә үз эшемдә куллану өчен багаж тупладым. Алда әле зур эшләр көтә, зона этабында да уңышлы гына чыгыш ясап, район данын яклап кайту бурычы тора. Миңа быелгы конкурста катнашкан вакытта ярдәм иткән өчен ихластан зур рәхмәтемне бакчабызның мөдире Роза Николаевнага, һәрвакыт зур терәк булган хезмәттәшләремә, әти-әниләргә һәм балаларга белдерәм.
Ильмира Ирековнаны ихластан әлеге җиңүе белән котлыйбыз. Алга таба да уңышлы чыгыш ясап, тагын да зуррак үрләр яуларга язсын сезгә!
Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, Инстаграм ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Галерея
Все самые интересные и свежие новости в Балтаси
Материал: baltaci.ru
Көн темасы
Бүген поселокның 1нче номерлы «Каенкай» балалар бакчасында «Ел тәрбиячесе — 2013» республика бәйгесенең район этабы узды. Район мәгълүмати-методик үзәкнең мәктәпкәчә тәрбия буенча методисты Рушания Фәйзетдинова сүзләренә караганда, конкурсның беренче-икенче этапларында 18 кеше катнашкан, финалга исә 10 тәрбияче узды.
-Быелгы бәйге Татарстанда экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елына багышланды. Конкурста…
Бүген поселокның 1нче номерлы «Каенкай» балалар бакчасында «Ел тәрбиячесе — 2013» республика бәйгесенең район этабы узды. Район мәгълүмати-методик үзәкнең мәктәпкәчә тәрбия буенча методисты Рушания Фәйзетдинова сүзләренә караганда, конкурсның беренче-икенче этапларында 18 кеше катнашкан, финалга исә 10 тәрбияче узды.
-Быелгы бәйге Татарстанда экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елына багышланды. Конкурста катнашучылар иң элек дәрес конспектлары, «Адым арты адым» дигән тема астында үзләренең эш тәҗрибәләренең тасвирламасын тәкъдим иттеләр, — ди Рушания Сәлим кызы. — Финал өлешендә исә тәрбиячеләр визит карточкасы, экологик викторина, плакатлар конкурсында көч сынашты. Кызларның барысы да намус белән, тырышып әзерләнгәннәр иде. Барлык балларны туплаганнан соң беренче урынга поселокның 7нче номерлы «Кыңгырау» балалар бакчасы тәрбиячесе Сания Хәбибуллина чыкты. Икенче, өченче урыннарны 1нче номерлы «Каенкай» балалар бакчасыннан Синария Хәсәнова, 4нче номерлы «Ләйсән» балалар бакчасыннан Индира Заһидуллиналар бүлеште.
Җиңүчеләргә Мактау грамоталары, истәлек бүләкләре тапшырылды. «Ел тәрбиячесе-2013» бәйгесе җиңүчесе Сания Раиф кызы конкурсның республика этабында катнашу өчен Казанга барачак. Аңа уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса