Йомры икмэк сценарий

"Йомры икмэк" младшая группа

Тема: «Йомры икмэк» (рус халык экияте)

Максат

Балаларнын сойлэмен яна сузлэр белэн баетыу, аларны дорес эйтергэ ойрэту.

Кара – каршы сойлэшулэр алып барырга кунектеру.

Эвэлэу ысулын узлэштеру.

Уз эшлэренэ соклану уяту.

Бурычлар.

Балаларны йомры икмэк экияте белэн таныштыру. Эчтэлеген анларга ярдэм иту. Шар эвэлэу ысулын ойрэту. Игътибарны устеру.

Экиятлэр белэн кызыксындыру.

Танып белу hэм суз байлыгын устеру сэнгэтчэ тэрбия биру.

1 нче кечкенэлэр торкеме (2 яшьтэн – 3 яшькэ кадэр).

Метод приемнар.

 Уеннар, энгэмэ.

Жиhaзлау.

Кечкенэ сэхнэ, экият геройлары, эби, бабай, куян, буре, толке, аю, йомры икмэк, кэрзин белэн бер зур туп, кечкенэ шарлар, такталар, тэлинкэ белэн  камыр, савыт.

Шогыль барышы.

I. Оештыру олеше.

(Балалар ярыш тугэрэк ясалган урындыкларда утыра).

Тэрбияче. Исэнмесез балалар.

Балалар. Исэнмесез.

Тэрбияче. Сез экиятлэр яратасызмы?

Балалар. Эйе

Тэрбияче. Без буген сезнен белэн йомры икмэк экиятен карарбыз.

II Топ олеш.

(Тэрбияче остэн курчак театры курсэтэ).

Тэрбияче. Борын – борын заманда яшэгэн ди эби белэн бабай.

Бабай. Пешер эле эби йомры икмэк.

Эби. Ярар бабай, пешерермен.

(Тэрбияче сойли: эби йомры икмэкне эвэлэп киптерергэ тэрэз тобенэ куйган йомры икмэк аннан сикереп тошеп тэгэрэп киткэн hэм анна куян очраган).

 Куян. Йомры икмэк мин сине ашыйм.

Йомры икмэк . Ашама мине мин сина жыр жырлыйм.

Куян. Жырла.

(Йомры икмэк жырлап тэгэрэп киткэн hэм ана буре очраган).

Буре. Йомры икмэк мин сине ашыйм.

Йомры икмэк. Ашама мин сина бер жыр жырлыйм.

Буре. Я жырла.

Йомры икмэк. Мин эбидэн дэ качтым (жырлый, жырлый тэгэрэп киткэн очраган ана аю).

Аю. Йомры икмэк мин сине ашыйм.

Йомры икмэк. Ашама мин сина бер жыр жырлыйм.

Аю. Я жырла.

Йомры икмэк. Мин эбидэн дэ качтым дип жырлап тэгэрэп барганда очраган анна толке).

 Толке. Йомры икмэк. Йомры икмэк мин сине ашыйм.

Йомры икмэк. Ашама мин сина бер жыр жырлыйм.

Толке. Я жырла.

Йомры икмэк. Мин эбидэн дэ качтым

                              Мин бабайдан да качтым

                              Мин куяннан да качтым

                              Мин буредэн да качтым

                              Мин аюдан да качтым

                              Мин синнэн дэ качам толке

Толке. Мин бик начар ишетэм борыныма утырып жырла эле.

Йомры икмэк. Мин эбидэн дэ качтым (жырлый гына башлагач толке аны кабып йоткан, шунын белэн экият тэ беткэн).

Тэрбияче. Сезгэ экият ошадымы.

Балалар. Эйе.

Тэрбияче. Э хэзер без сезнен белэн экият геройларын эйтеп узарбыз (эбине курсэтэ) бу кем?

Балалар. Эби.

 Тэрбияче. Бу кем?

Балалар. Бабай.

Тэрбияче. (куянны курсэтэ) Бу нэрсэ?

Балалар. Куян.

Тэрбияче. Дорес.

Тэрбияче. Бу нэрсэ?

Балалар. Буре.

Тэрбияче. Бу нэрсэ?

Балалар. Толке.

Тэрбияче. Дорес, толке.

Тэрбияче. Бу нэрсэ?

Балалар. Аю.

Тэрбияче. Дорес, аю.

Тэрбияче. Бу нэрсэ?

Балалар. Йомры икмэк.

Тэрбияче. Дорес балалар, булдырдыгыз. Чыннан да бу йомры икмэк, карагыз эле ул нинди тугэрэк (кулында тэгэрэтеп курсэтэ).

Тэрбияче. Балалар хэзер тугэрэккэ бастык карагыз эле нинди матур кэрзин. Кэрзиндэ нэрсэ бар?

Балалар. Туп.

Тэрбияче. Эйдэгез туп белэн уйнап алабыз: Туп – туп матур туп

                                                                                Сикер, сикер матур туп.

(балалар туп кебек сикерэлэр). Тагын нэрсэ бар кэрзиндэ?

Балалар. Шарлар.

Тэрбияче. Эйе балалар шарлар (балаларга шарлар тарата). Карагыз эле балалар нинди матур кызыл, зэнгэр, яшел шарлар, уч тобенэ куеп тэгэрэтик эле без аларны (балалар остэл янына килэлэр). Балалар карагыз эле остэлдэ нэрсэ бар?

Балалар. Камыр.

Тэрбиче. Эйе балалар камыр. Хэзер без камырдан менэ шундый (курсэтэ) йомры икмэк ясарбыз. (Балалар эвэлилэр, авырсынган балаларга булышу).

III. Йомгаклау олеше.

Балалар булдырдыгыз. Бик матур йомры икмэклэр эвэлэдегез. Э хэзер икмэклэрне менэ шушы матур савытка салабыз, э кич белэн эти – энилэргэ курсэтэбез. Э хэзер без сезнен белэн кэрзиндэге шарлар белэн уйнарга барабыз.

Колобок наоборот»

Действующие лица:

Ведущий, бабушка, колобок, зайчик ,волк, медведь, лиса

Под музыку дети входят парами в зал,

Танец «парный».

После танца поворачиваются лицом к зрителям.

Песня «Мамочкину песню».

Ведущий.

Когда весна приходит к нам,

Неся тепло и ласку.

Приходит праздник наших мам,

И мы им дарим сказку.

1-й чтец.

Только сказку не простую,

Что рассказывал народ.

Мы покажем вам другую —

«Колобок наоборот»!

Все расселись? В добрый час!

Начинаем наш рассказ…

Ведущая.

На пригорке стояла деревня. Жила в ней бабушка Матрена. (Обращается к детям). Как вы думаете, во что была одета бабушка?

Тау башында бер авыл булган. Ул авылда Мәрьям исемле әби яшәгән. Сез ничек уйлыйсыз, әби ничек киенгән булган?

Дети.

Косынка… фартук… сарафан…

Яулык, алъяпкыч, күлмәк.

Ведущий.

Выходите и покажите нам, как бы вы одели бабушку.

Чыгып күрсәтегез әле, сез әбине ничек киендерер идегез.

Игра «Одень бабушку».

Ведущий.

Ну что ж, мы оденем бабушку Матрену, как показали наши дети, — в фартучек и косыночку.

Ярар, хәзер без Мәрьям әбине, балалар күрсәткәнчә киендерербез. Әбигә яулык, алъяпкыч кидерербез.

Одевают девочку-бабушку. Бабушка идет к домику, садится у печки и горюет.

Ведущий.

Наступил праздник 8 марта. Скучно было бабушке одной, и вот она решила…

8 нче март бәйрәме җитте. Әбинең үзенә генә бик күңелсез иде.

Бабушка.

Испеку-ка я колобок.

Йомры икмәк пешерим әле.

Ведущий.

Взяла она кастрюлю и замесила тесто. (Девочка-бабушка выполняет все по тексту). Тесто получилось ароматное и мягкое. Вылепила бабушка из теста Колобок и поставила в печку. (Бабушка ставит колобок в печь и садится на лавку за стол). Устала бабушка и присела отдохнуть, пока Колобок печется. И вспомнила она, какую хорошую песенку ей пели внучата, когда приезжали к ней погостить. (Детям). А мы эту песенку знаем и сейчас бабушке ее споем.

Кәстрюлгә камыр басып куйды. Камыр хуш исле һәм йомшак булды. Әби камырдан йомры икмәк ясап, мичкә куйды. Әби арып китте һәм йомры икмәк пешкәнче ял итәргә утырды. Һәм кунакка кайткач оныклары җырлаган җырны искә төшерде. (Балаларга) Без бу җырны беләбез әйдәгез, бергә җырлап алабыз.

Песня «Песенку про бабушку».

Ведущий.

Достает бабушка Колобок из печи и не налюбуется.

Әби йомры икмәкне мичтән ала һәм аңа сокланып карый.

Бабушка.

Ох, пахуч, румяный бок,

Славный вышел колобок.

Әй, хуш исле дә соң бигрәк,

Бик уңган йомры икмәк.

Ведущий.

Положила бабушка Колобок на подоконник, чтобы он остыл, а сама пошла в огород. (Бабушка уходит).

Әби йомры икмәкне тәрәз төбенә суынырга куйды, ә үзе бакчага чыгып китте.

Непоседе колобку

Стыть бы на окошке,

Но решил он на бегу

Поразмять две ножки.

Түземсез йомры икмәк

Суынырга бик озак,

Ул бичара түзмәде

Аякланып йөгерде.

Из домика выбегает ребенок-Колобок.

Колобок.

Здесь меня никто не ест,

Сбегаю-ка быстро в лес.

Ашамас мине монда беркем,

Мин урманга йөгерим.

Ведущий.

Прыг с окошка — и в лесок

Покатился Колобок.

Мимо елок и берез,

Мимо бабочек, стрекоз.

В небе солнце красное,

Погода распрекрасная!

Тәрәздән сикереп, җәтрәк

Тәгәрәде йомры икмәк.

Чыршы һәм каен аша,

Калын урман аша.

Күктә кояш кып-кызыл,

Көне бигрәк матур!

Колобок бежит под веселую песенку по залу.

По окончании песни выбегает Зайчик.

Ведущий.

Вдруг наш шалунишка

Повстречал зайчишку.

Зайка прыг под кусток,

(Зайчик прячется).

Замер серый — и молчок.

Ребята, посмотрите, зайка боится.

Давайте зайчика позовем к нам.

Менә безнең тиктормас

Очратты куянкайны.

Куян куак төбенә посты,

Сорыны кайгы басты.

Дети встают в круг, зовут Зайчика песенкой и танцуют вместе с ним.

1 куплет.

Заинька, выходи! Серенький, выходи! (Машут правой ручкой Зайчику, чтобы он к ним подошел).

Вот так, эдак выходи! — 2 раза.(Зайчик выходит к детям и встает в круг).

2 куплет

Заинька, повернись! (Дети идут по кругу, взявшись за руки).

Серенький, повернись! (Зайчик кружится вправо).

Вот так, эдак повернись! — 2 раза.

(Дети останавливаются, поворачиваются к зайчику и кружатся вправо, а зайчик кружится влево).

3 куплет

Заинька, топни ножкой! (Дети идут по кругу).

Серенький, топни ножкой! (Зайчик топает ножкой).

Вот так, эдак топни ножкой! — 2 раза. (Дети останавливаются и топают правой ногой, руки на поясе).

4 куплет

Заинька, руки в боки! (Дети идут по кругу).

Серенький, руки в боки! (Зайчик выполняет «пружинку» с поворотами вправо и влево).

Вот так, эдак руки в боки! — 2раза.

(Дети останавливаются и, подбоченившись, выполняют «пружинку» с поворотами).

5 куплет

Заинька, попляши! (Дети хлопают в ладоши).

Серенький, попляши! (Зайчик выполняет «качалочку»).

Вот так, эдак попляши! — 2 раза. (Все дети выполняют «качалочку»).

Дети садятся на свои места, а Колобок и Зайчик остаются на середине.

Ведущий.

Не бойся, Зайчик, наших ребяток — они добрые.

Курыкма куянкай безнең балалардан —алар мәрхәмәтле.

Зайчик (Колобку).

А ты кто?

Син кем?

Колобок.

Я — Колобок,

Румяный бок! Съешь меня!

Мин йомры икмәк,

Алсу бит! Аша мине!

3айчик.

Я очень люблю пирожки с капусткой и морковкой. А ты с какой начинкой?

Мин кәбестә һәм кишер пирожкиларын бик яратам. Ә син ниндине яратасың?

Колобок.

У меня нет начинки.

Мин камырдан гына.

Зайчик.

Ну, тогда я тебя кушать не буду.

Алай булгач мин сине ашамыйм.

Ведущий.

Сказал это и поскакал дальше.

Шулай әйттте дә, юлын дәвам итте.

Зайчик садится на стульчик.

Звучит «Песенка про Колобка», которая сменяется угрожающей музыкой. Выходит Волк.

Ведущий.

Прикатился по дороге Волку серому под ноги.

Удивился серый Волк,

В пирожках не знал он толк.

Юлдан тәгәри торгач соры Бүрегә юлыкты.

Соры бүре шаккатты,

Авызын ачып калды.

Волк.

Ты кто?

Син кем?

Колобок.

Я — Колобок,

Румяный бок! Съешь меня!

Мин йомры икмәк,

Алсу бит! Аша мине!

Волк.

Я очень люблю козляток — маленьких ребяток.

Мин кәҗә бәтиләрен –кечкенә нәниләрне бик яратам.

Ведущая.

Да, козляток здесь, конечно, нет. Но поиграть в них ребята с тобой могут.

Монда кәҗә бәтиләре юк. Ә балалар синең белән уйнап алырга әзер.

Игра «Волк и козлята».

Ведущий.

Паслись вдалеке

Козлятки на лужке.

Семенили ножками

И бодались рожками.

Ерак түгел аланда

Бәтиләр уйнадылар.

Аякта сикерделәр

Мөгез белән сөзделәр.

(Козлятки-ребятки выполняют движения под веселую музыку на середине зала).

Вдруг выходит серый Волк,

Он в козлятах знает толк.

Менә соры бүре чыкты,

Бәтиләрне куркытты.

Звучит музыка Волка, и Козлята убегают на свои места, а Волк их ловит. Игра проводится 1—2 раза. Дети садятся на стулья.

Ведущий.

Никого Волк не поймал и побежал искать по лесу добычу.

Бүре беркемне дә тота алмагач урманга азык эзләргә йөгерде.

Волк убегает. Звучит «Песенка про колобка», которая сменяется музыкой Медведя. Выходит Медведь.

Ведущий.

Вышел Потапыч навстречу,

Повел такие он речи.

Каршыга аю чыкты,

Һәм сүзгә ул тотынды.

Медведь.

Ты кто?

Син кем?

Колобок.

Я — Колобок,

Румяный бок! Съешь меня!

Мин йомры икмәк,

Алсу бит! Аша мине!

Медведь.

Какой странный колобок!

У него румяный бок!

Я не буду тебя есть,

Мне бы меда бочек шесть!

Слушать музыку люблю,

Фальши я не потерплю.

Бигрәк сәер син йомры икмәк!

Булсаң да син түгәрәк!

Хәзер сине ашамыйм,

Чөнки бал яратам мин!

Көй тыңларга яратам,

Бик тиз аларны отам!

Ведущий.

Михаил Потапыч, это хорошо, что ты любишь музыку. Наши ребята тебе сейчас на музыкальных инструментах поиграют.

Михаил Потапыч, көй яратуың бик әйбәт. Хәзер безнең балалар сиңа уен коралларында уйнап күрсәтерләр.

Дети играют «Полька Анна».

Медведь.

Хорошо вы играли. Пойду, всему лесу расскажу.

Бик шәп уйнадыгыз. Урманга барам. сезнең турында сөйлим.

Медведь уходит. Звучит «Песенка про Колобка».

Ведущий.

Покатился кувырком

Через рощу прямиком.

Долго ль, коротко ль катился, —

На опушке очутился.

Там на пне Лиса сидела

И на солнце хвостик грела.

Тәгәрәп китте шуннан

Урман буйлап турыдан.

Шулай тәгәри торгач,-

Аланга килеп чыккан.

Кояшлы матур көндә

Төлке утыра төптә.

Колобок останавливается перед Лисой.

Лиса.

Ты кто?

Син кем?

Колобок.

Я — Колобок,

Румяный бок! Съешь меня!

Румяный бок! Съешь меня!

Мин йомры икмәк,

Алсу бит! Аша мине!

Лиса.

Что ты, я же на диете,

Мне дороже красота.

В день съедаю по котлете,

По куриной — и сыта.

Но сегодня Женский день,

А в этот день обещано

Подарить цветочек мне,

Я ведь тоже женщина.

Син нәрсә инде җаным,

Матур булырга телим

Тамагымны туйдырырга

Көнгә бер кәтлит җитә.

Әниләр бәйрәме бүген

Миңа да чәчәк тиеш,

Мин дә кыз бит, онытма.

Колобок.

Где же мне достать цветок?

Чәчәк каян алыйм мин?

Ведущий.

Не огорчайся, Колобок, наши ребята тебе помогут.

Борчылма, йомры икмәк, безнең балалар сиңа булышыр.

Танец с цветами.

Ведущая.

Колобок, так тебя никто не скушал?

Приглашай Зайку, Волка, Медведя и Лису к Бабушке в гости.

Йомры икмәк сине ашаучы булмады мени. Куянны, Бүрене, Аюны һәм төлкене әбигә кунакка чакыр.

Колобок.

Вас, зверята и ребята,

Приглашаю к нам на чай.

Будет бабушка всем рада,

Звонче песню запевай.

Җәнлекләрне, балаларны,

Чәй эчәргә чакырам.

Әйдә барыйк без җырлап

Әби булыр безгә шат.

Выходят звери и дети и поют «Вместе весело шагать».

Ведущий.

Вот и пришли к Бабушке.

Менә әби янына да килеп җиттек.

Дети садятся на стульчики. Выходит Бабушка.

Бабушка.

Здравствуйте, дорогие гости!

Исәнмесез, кадерле кунаклар!

Ведущий.

Бабушка, почему ты такая грустная?

Әби, син ник күңелсез?

Бабушка.

Испекла я Колобок,

У него румяный бок!

На окно поставила,

Остывать оставила.

Он с окошка — и в лесок

Укатился Колобок.

Пешердем мин йомры икмәк,

Алсу битле ул бигрәк!

Тәрәз төбенә куйдым

Суыныр дип уйладым.

Тәрәз төбеннән төшкән,

Һәм урманга йөгергән.

Ведущий.

Не печалься, Бабушка, вот он, Колобок вернулся.

Кайгырма, әбекәй, менә Йомры икмәк кайтты.

Бабушка (радостно).

Вот в такой веселый час

Начинаем перепляс!

Ведущий.

Мы обязательно попляшем и пригласим своих мам, но что-то хотят сказать наши мальчики.

Мальчик.

Месяц март так свеж и ясен,

Как девчонки он прекрасен!

Жени, Веры и Наташи,

Лены, Настеньки и Саши —

Как прекрасны вы весною,

Кто нарядом, кто душою,

И в чудесный день весны всех…

Все мальчики (хором)

…вас поздравляем мы!

Ведущий.

Вот и сказочке конец,

А кто слушал — молодец!

“Йомры икмәк” әкиятенә нигезләнеп куелган музыкаль тамаша.

Катнашалар: Әби, бабай, Йомры икмәк, куян, бүре, аю, төлке.

Сәхнәдә өй күренеше.

Автор. Борын заман бер бабай белән әби торган.

Тормышлары шактый гына авыр булган.

Көн-төннәре моңсу, күңелсез үткән.

Ичмаса бер оныклары да юк икән.

(Әби-бабай тавыш-тынсыз гына өстәл янында чәй әчәләр).

Бабай. Әйдә карчык,

Пешер әле Йомры икмәк.

Табын түренә утырып,

Чәй эчәрбез икәүләп.

Әби. Йомры икмәк дисең картым,

Безнең он бетеп киткән.

Бүгенгә чәй эчәргә

Шикәр ярап торырмы икән?

(Әби шикәр күрсәтә)

Бабай. И карчыгым, син минем

Капчык төпләрен себер.

Почмакларыннан төшер,

Булган оннан пешер!

(Бабай әбигә капчык бирә)

Әби.

Ярар картым-канатым,

Синең сүзең тыңларым.

Алайса тырышырмын,

Икмәк пешереп куярым.

Автор.

Капчык төбен селки торгач,

Ниһаять он табылган.

Оннан Йомры икмәк ясап,

Әби кайнар мичкә куйган.

Йомры икмәк кызарган, матурайган

Пешеп чыккан бераздан.

(Әби камыр баскан, икмәкне мичкә куйган хәрәкәтләр ясый)

Бабай.

Ай-яй карчык булдырган,

Икмәге бик тә уңган.

Әби.

Хуш исле бу икмәкне,

Тәрәзә төбенә куям.

(Әби икмәкне тәрәзә төбенә куя)

Автор.

Тирә-якка ямь биреп,

Кошлар сайраган,

Нәфис җил искән,

Агачлар шаулаган.

Табигатьнең гүзәллеге

Йомры икмәкнең

Күңелен яулаган,

Сәяхәткә ымлаган.

(Кош сайраган, җил искән, агачлар шаулау тавышы яздырылган диск куела)

“Күңелле сәяхәт” көе астында Йомры икмәк булып киенгән бала, түгәрәк буенча сикереп әйләнә)

Автор.

Китә, сукмак буйлап,

Тәгәри Йомры икмәк.

Шунда аңа очрый-

Куян Озынколак.

(Куян Йомры икмәк белән очраша)

Куян. Мин Куян, Куян — кечкенә генә

Бик куркак кына,

Бик йомшак кына.

Ай-яй, анда кем килә,

Минем ачыкканны кем сизә?

— Йомры икмәк, исәнме,

Хәзер ашыйм мин сине яме!

Йомры икмәк.

Исәнме Куян Куркаккай

Ашасаң, ашарсың инде.

Әмма үтә син минем,

Бер генә теләгемне.

Биеп күрсәт син миңа,

“Әпипә” такмагына.

(“Әпипә” аудиоязмасы куела, Куян бии, Йомры икмәк кул чабып тора һәм әкрен генә китә.)

Йомры икмәк.

Куркаккай бии торсын,

Мин дәвам итим юлым.

Автор.

Йомры икмәк юлын дәвам иткән

Каршысына Соры Колак килеп чыккан.

(Йомры икмәк белән бүре очрашу күренеше)

Бүре.

Ай тәмлеләрдән тәмле Йомры икмәк,

Ашыйсым килә сине тәмләп.

Йомры икмәк. Нәниләрне рәнҗетеп,

Ни файда соң сиңа?

Мәйданга чык Сорыкай,

Көчеңне шунда сына.

Батырлыкта – матурлык дип,

Әйтә халык мәкале.

Күркәм булсын һәр эшең,

Уйларың һәм гамәлең.

Бүре. (уйланып)

Мондый акыл иясе,

Очрый урманда сирәк.

Синең төпле киңәшең

Җәнлекләргә бик кирәк.

Кал дускаем урманда,

Хуҗа булырсың монда!

Йомры икмәк.

Рәхмәт җылы сүзеңә

Рәхәт алдым үземә.

Бәлки кемдер ярдәм көтә

Юлымны дәвам итим.

(Йомры икмәк күңелле көй астында сикереп китеп бара)

Автор.

Табигатькә сокланып барганда,

Йомры сәер тавыш ишеткән.

Ике аю баласы

Агач сындыралар икән.

(Аю балалары агач сындыралар)

Йомры икмәк.

Исәнмесез, шаяннар

Камытаяк, наяннар.

Нигә диеп сез дусларым

Табигатьне борчыйсыз,

Агачларны ботыйсыз?

Беренче аю баласы.

Бал кортлары хәйләкәр,

Биеккә оя ясый.

Икенче аю баласы.

Балга диеп агачка,

Беребез дә менә алмый.

Йомры икмәк.

Табигатьне рәнҗетмәгез,

Берүк аны саклагыз.

Кагыйдәләрне үтәгез

Хәзер мине тыңлагыз.

Әй күңелле һәрвакыт,

Табигать кочагында.

Менә шуны истә тоту

Кирәктер шул чагында.

Агачларны сындырмагыз,

Кош оясын ватмагыз,

Суларны да пычратмагыз,

Пыяла, чүп атмагыз.

Урманда ут якмагыз,

Табигать ул — безнең әни

Табигатьне саклагыз!

Аю балалары.

Ялгышыбызны аңладык,

Сездән гафу сорыйбыз.

Яз җитү белән бергә,

Агачлар утыртырбыз.

(Аю балалары башларын түбән иеп, тамашачылардан гафу сорыйлар)

Автор.

Юлын дәвам итә Йомры,

Күктә балкый якты ай.

Кинәт кенә каршысына,

Килеп чыга Хәйләбай.

Хәйләкәрдер үзе

Ялгандыр ярты сүзе.

Төлке Хәйләбай.

Исәнме, матурларның матуры,

Йомшакларның йомшагы — Йомры икмәк.

Бигрәкләр дә кызарып пешкәнсең,

Минем ашыйсы килгәнне белгәнсең.

Йомры икмәк миңа сине ашарга рөхсәтме?

Йомры икмәк.

Исәнме Төлке Хәйләбай,

Синең хәйләң күп төрле, беләм.

Ашавын да ашарсың,

Минем табышмакка

Җавап тапмассыңмы икән?

Төлке Хәйләбай.

Я, әйтеп кара тыңлармын

Мин җавап эзләп карармын.

Йомры икмәк.

Язын ямь бирә,

Җәен салкын бирә,

Көзен тәм бирә,

Кышын тун бирә.

(Төлке уйлана һәм нәни тамашачыларга мөрәҗәгать итә,ул арада Йомры икмәк агачлар артына кереп югала)

Төлке.

Ярдәм итегез дусларым,

Ничек табыйм җавабын?

(Балалар төлкегә җавап табарга ярдәм итәләр, ул як- ягына карана, әмма Йомры икмәкне таба алмый)

Төлке.

Хәйлә белән көчле идем,

Ялгышымны аңладым.

Кирәк белем тупларга.

Китап укый башларга.

(Төлке сумка асып агачларны әйләнеп чыга)

Йомры икмәк.

Әй, сагындым өемне,

Әбием белән бабамны

Алар белән күңелле.

Картларга иптәш кирәк,

Кайтыйм әле тизрәк.

Яшәр өчен бетмәс көч алырга

Олысына һәм дә кечегә,-

Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле

Туган ягы кирәк кешегә.

Автор.

Шунда Йомры икмәк сәяхәтен тәмам итә,

Ул тәгәрәп әби — бабай өенә кайтып китә,

Шуның белән әкиятебез дә бетә.

Мин дә булдым аларда

Яшиләр балда – майда.

Йомры икмәк таяныч,

Әби – бабайга куаныч.


Балык Бистәсе районы Олы Елга авылының “Умырзая” балалар бакчасы тәрбиячеләре Сибгатова Р.З, Насибуллина М. Р.


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

                          Татарстан  Республикасы  Әтнә  районы   

          мәктәпкәчә  белем  бирү  муниципаль бюджет учреждениесе

                             “ Олы  Әтнә   балалар  бакчасы”.

                “Йомры икмәк” рус халык әкияте.

(  икенче кечкенәләр төркеме — матур әдәбият белән таныштыру)      

                                                          Югары   категорияле                                                                                                                                                                                                                    

                                                                                              тәрбияче

                                                                                  Мәрданова Рәисә Габдрахман кызы                                                                                                                                                                              

                                                           2014  ел

Максат:

-Балаларның  матур әдәбият әсәрләре  белән кызыксынуларын һәм аларны ярату хисләрен үстерүне дәвам иттерү.

-Тыңлый белү күнекмәләре булдыру.

-Тәрбияче биргән сораулар ярдәмендә әсәрнең  эчтәлегенә төшенү, сорауларга җавап кайтара белү.

— Кыргый хайваннар турында сөйләшү(куян, бүре, төлке, аю).

— Геройларның кылган эшләренә, кайбер әхлакый сыйфатларына (начар, усал,

кыю, хәйләкәр) бәя бирә белергә өйрәтү.  

        Тәрбияче: -Балалар, мин сезгә бүген “Йомры икмәк” әкиятен сөйлим. Безгә бүген кунак килергә тиеш иде, нишләптер күренми әле.

(Ишек шакыйлар). Ишектән төлке керә.

Тәрбияче:- Менә безнең кунагыбыз килеп тә җитте.

Төлке:- Исәнмесез, балалар! Балалар, сезгә кунакка  бик ашыгып килдем.Минем дә сезнең  яныгызга утырып, әкият тыңлыйсым килә.

Тәрбияче:- Балалар, төлке сезнең яныгызга утырып, әкият тыңласынмы? Ярар, төлке, рәхим итеп утыр. Тик  балалар кебек, аркаларыңны урындыкның артына сөяп,

аякларыңны кушып, кулларыңны матур итеп куеп, игътибар белән тыңлап утыра күр.

“Йомры икмәк” әкияте сөйләнә.

 Әби белән бабай бик тату яшәгәннәр.

 Бервакыт бабай әбигә карап:

— Карчык, икмәк пешерер идең? — дигән.

— Нәрсәдән пешерим сон, он юк бит.

— Эх, карчык, әрҗә төбеннән кырып, бура почмакларыннан себереп, бераз җыелмасмы?

Әби, кечкенә генә канат белән әрҗә төбеннән, бура почмакларыннан себереп, бер-ике уч он җыйган.

Әби шул оннан йомры икмәк пешергән дә тәрәзә төбенә суы­тырга куйган.

(№1 слайд).

Икмәк тәрәзә төбендә тора торгач, кинәт сәке өстенә тәгәрәп төшкән, сәке өстеннән идәнгә, идән буенча ишеккә, аннан, бусага аша сикереп, өйалдына, өйалдыңнан тышкы баскычка, тышкы баскычтан ишегалдына, ишегалдыннан урамга чыгып, юл буйлап тәгәрәп киткән.

(№ 2 слайд).

Икмәк юл буйлап тәгәрәп барганда, каршысына бер куян  килеп чыккан:

(№ 3 слайд).

— Икмәк, Йомры икмәк, мин сине ашыйм!—дигән аңар  Куян.

— Син мине ашама, Кылый куян, мин сиңа җыр җырлармын,— дигән дә шунда ук җырларга тотынган.

— Мин — Йомры икмәк, Йомры икмәк, мине әрҗә төбеннән  кырдылар, бура төбеннән себерделәр. Каймак белән тугладылар, майда бастылар, тәрәзә төбендә суыттылар. Мин бабайдан да качтым, мин әбидән дә качтым, синнән дә, Куян, кыен булмас качуы! — дигән дә, үз юлына тәгәрәп китеп барган, куян  аны күреп кенә калган…

Йомры икмәк һаман тәгәрәвен белгән. Менә бервакыт аның каршысына бер бүре килеп чыккан.

(№ 4 слайд).

—  Йомры икмәк, Йомры икмәк, мин сине ашыйм!

—  Син мине ашама, Соры бүре, мин сиңа җыр җырлармын.

—  Мин — Йомры икмәк, Йомры икмәк, мине әрҗә төбеннән кырдылар, бура төбеннән себерделәр, каймак белән тугладылар, май белән бастылар, тәрәзә төбендә суыттылар. Мин бабайдан да качтым, мин әбидән дә качтым, мин куяннан да качтым, син­нән дә кыен булмас качуы! — дигән дә алга тәгәрәгән, бүре аны күреп кенә калган.

Йомры икмәк тәгәрәгән дә тәгәрәгән. Менә бервакыт аның каршына бер аю килеп чыккан.

(№ 5 слайд).

—  Йомры икмәк, йомры икмәк, мин сине ашыйм!

—  Кайда ул сиңа, Кыйшык аяк, мине ашарга! Мин — Йомры икмәк, Йомры икмәк, мине әрҗә төбеннән кырдылар, бурадан себерделәр, каймак белән тугладылар, майда бастылар, тәрә­зә төбендә суыттылар. Мин бабайдан да качтым, мин әбидән дә качтым, мин куяннан да качтым, мин бүредән дә качтым, синнән дә, аю, кыен булмас качуы! — дигән һәм йомры икмәк тагын да алга таба тәгәрәп киткән, аю аны күреп кенә калган.

Йомры икмәк тәгәрәгән дә тәгәрәгән, аның каршысына бер төлке килеп чыккан:

(№ 6 слайд).

—     Исәнме, Йомры икмәк, син нинди гүзәл икән?!
Аңар каршы йомры икмәк җырлый башлаган:

— Мин — Йомры икмәк, Йомры икмәк, мине әрҗә төбеннән кырдылар, бурадан себерделәр, каймак белән тугладылар, май­да бастылар, тәрәзә төбендә суыттылар. Мин бабайдан да кач­тым, мин әбидән дә качтым, мин куяннан да качтым, мин бү­редән дә качтым, мин аюдан да качтым, синнән дә, төлке, кыен булмас качуы!

— Нинди яхшы җыр! — дигән Төлке.— Тик мин, Йомры ик­мәк, картайдым инде, бик начар ишетәм; минем борыным өстенә утырып тагын да бер генә җырлап күрсәт әле. Кычкырыбрак җырла.

Йомры икмәк төлкенең борын өстенә менеп утырган да шул ук җырны кабатлаган.

(№ 7 слайд).

—     Рәхмәт, Йомры икмәк, яхшы җыр. Мин тагын да тыңлар идем. Минем телем өстенә утырып соңгы тапкыр җырлачы! -дигән Төлке һәм телен чыгарган.

Йомры икмәк уйлап-нитеп тормаган, төлкенең тел өстенә сикергән, ә төлке аны шунда ук «һам!» итеп йотып та җи­бәргән.

Төлке:- Балалар, сезгә әкият ошадымы? Миңа да ошады. Балалар, әйдәгез, хәйләкәр төлке ничек итеп юл буйлап барганын  күрсәтик әле.

(Балалар төлкенең йөрешен чагылдырып йөриләр).

Сорау- җаваплар:

1.Әкиятнең исеме ничек?

2. Йомры икмәккә нинди хайваннар очраган? Йорт хайваннарымы, әллә кыргый хайваннармы? Кыргый хайваннар кайда яши?

Бабай: — Балалар, сез табышмаклар беләсезме? Әйтеп карыйм әле, белерсез микән?

  1.      Кыш көне ак,
  2.      Сорыдыр төсе,
  3.      Нечкә билле,
  4.      Җәен урманга патша,
  5.      Көлтә- көлтә койрыгым,

Җәй көне соры,

Урманнан чыгар,

Кыр буйлап чабар.                      (Куян).

Үткендер теше,

Урманда йөри,

Бозаулар эзли.                            (Бүре).

Көлтә койрыклы.                       (Төлке).

Кышын кардан да аста.            (Аю).

Селки- селки барамын.

Кетәклеккә кереп мин

Тавык- чеби аламын.             ( Төлке).

Балалар, бик күп табышмаклар беләсез икән. Дөрес җаваплар бирдегез! Булдырдыгыз!

Тәрбияче:- Бу нәрсә?  Он. Он белән нишлиләр? Он нинди төстә? Әйе, дөрес. Оннан камыр изәләр, ә камырдан ипи пешерәләр.

Балалар, сезгә әбинең дә әйтә торган сүзе бар. Тыңлыйк әле.

Әби:- Йомры икмәк тыңламагач, сорамыйча качып киткәч, бәлага юлыкты. Сез, балалар, олыларны тыңлыйсызмы? Мактанчык түгелме сез?

Төлке:- Балалар, сез бүген бик акыллы булдыгыз, сорауларга дөрес җаваплар бирдегез.Мин сезгә күчтәнәч алып килгән идем. Менә. Бу чын йомры икмәк. Бу йомры икмәкне мин балалар ашасын, ашагач дәү, акыллы булып үссеннәр дип пешердем. Тәмлеме? Балалар, икмәкне ничек ашарга кирәк? Икмәк белән уйнарга ярыймы?

Тәрбияче:- Ипине вакларга, ташларга, әрәм итәргә ярамый, чөнки икмәкне үстерү өчен бик күп тырышлык һәм хезмәт сорала.

Анализ ясау.

Кулланылган әдәбият

1. Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы/ М.А.Васильева, В.В.Гербова, Т.С. Комарова.-Казан: Мәгариф, 2006.

2. Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы/Р.К.Шаехова.-Казан: РИЦ, 2012.

3. Балачак аланы/ К.В. Закирова.- Казан: РИЦ, 2011.

4. Көч һәм рух тамырлары/ К.В. Закирова, Р.А.Низамов.- Казан: Мәгариф, 1998.

5. Иң матур сүз/ К.В. Закирова.- Казан: Мәгариф, 2000.

6. Иң гүзәл тел- туган тел/ М.Ф.Кашапова.- Казан: Школа, 2009.

7. Иң татлы тел- туган тел/ М.Ф. Кашапова.- Казан: Мәгариф, 2004.

8. Әхлак нигезе- матур гадәт/ К.В. Закирова, Р.Ә. Кадыйрова.- Казан: Мәгариф, 2004.

9. Балалар бакчаларында сөйләм үстерү программасы/ М.Ф. Кашапова.- Казан: Мәгариф, 2004.

10.Туган телдә сөйләшәбез/ З.М. Зарипова.- Казан: Фолиант, 2012.

Конспект интегрированной образовательной деятельности

по речевому развитию и лепке во второй группе раннего возраста№12 «Умка» на тему: «Путешествие по сказке «Колобок».

(“Йомры икмәк белән сәяхәт”).

Цель: создать атмосферу путешествия в группе.

Задачи:

Способствовать развитию речи детей.

Закрепить знание форм (круглый).

Развивать мелкую моторику рук.

Воспитывать внимание, стимулировать фантазию.

Проявлять творческие способности.

Прививать интерес к художественной литературе.

Ход образовательной деятельности:

Гости заходят.

Восп-ль: Дети, к нам сегодня пришли гости, давайте с ними поздороваемся. Что нужно сказать?

Все вместе: Здравствуйте! Исэнмесез!

На столе стоит каравай (икмэк).

Восп-ль: Ребята, посмотрите, что это у нас лежит на столе? (Ответы детей).

Правильно, это каравай, хлеб (ипи, икмэк). Свежий, вкусный. А кто мне скажет, какой он формы? (Дети: Круглой). Да, ребята, наш каравай круглой формы. Молодцы. А какие еще предметы у нас в группе круглой формы? (Ответы детей). Правильно, дети. А какую мы с вами знаем сказку про круглый каравай? Дети: «Колобок» — «Йомры икмэк»). Да, верно, молодцы.

В комнату прокатывают колобка (игрушку), колобок приглашает детей в путешествие.

1 остановка. Колобок катится к интерактивной доске.

Восп-ль: Ребята, посмотрите на доску (интерактивную), там у нас появятся картинки, а мы с вами вспомним сказку «Колобок» и попробуем рассказать сказку по этим картинкам. (По очереди, либо совместно с воспитателем рассказывают сказку. Больше говорит воспитатель, а повторяющиеся моменты, например: Я от бабушки ушел,

Я от дедушки ушел,

Я от зайца ушел…

рассказывают дети.)

Молодцы, ребята, вспомнили сказку. Вы ее хорошо знаете.

2 остановка. Колобок катится к мольберту, на котором изображена картина-путь колобка от дома до встречи с лисой.

Восп-ль: Куда это привел нас колобок? На картине изображен путь колобка от дома до встречи с лисой. Но на ней не хватает героев сказки. Кого не хватает, дети? (Ответы детей).

Восп-ль: Да, вот же они, лежат на столе. Давайте разместим их правильно на картине. Кого сначала встретил колобок? (Зайца). Правильно, Самир (напр.). Подойди поближе и прикрепи (приклей) зайца на картине. Потом кого встретил Колобок на своем пути? (Волка).

Всех героев размещаем на картинке. (Картина либо нарисованная, либо фланелеграф).

3 остановка. Колобок катится дальше. На столе лежат рисунки с частями тела животных из сказки «Колобок». Игра «Угадай, чей хвост, чьи уши?».

4 остановка. Колобок приводит детей к столу. На столе пластилин, клееночки, стеки, салфетки для вытирания рук.

Восп-ль: Ребята, колобку скучно одному. Он хочет, чтобы мы слепили ему друзей из пластилина. Какого он цвета? (Желтого). Правильно. А какой формы мы будем лепить колобков? (Круглой). Да, молодцы, приступаем к лепке. А давайте вспомним стихотворение на русском языке:

Крутим, крутим кругляшок

Крутим, крутим кругляшок

Получился (кто, ребятки?)

Ко – ло – бок! (Хоровые ответы. )

Слепили, ребята? Молодцы. А сейчас возьмем стеки и нарисуем нашим колобкам глаза, нос и рот. Молодцы! Какие веселые колобки у нас с вами получились! Теперь колобку не будет скучно. У него теперь много друзей. (Размещаем их на подносе).

Ребята, наш колобок благодарит вас за такое веселое путешествие с ним и приготовил вам подарки. (Пирожки круглой формы, либо булочки.) Что мы скажем Колобку? (Спасибо! Рэхмэт!). Мы с вами сейчас помоем руки с мылом и будем пить чай с булочками. А нашим гостям скажем До свидания! Сау булыгыз!

Сафин Ф.Ә исемендәге Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбе
ТЕХНОЛОГИЯ
ТЕМА:
“Йомры икмәк”әкиятенә
композиция
(республика семинары)
                                     
                                         Укытучы:Галиуллина В.Р.
                            17 октябрь 2014 ел. Технологиядән ачык дәрес
Тема: “Йомры икмәк” әкиятенә композиция (аппликация).
Максатлар:
 Өйрәтү: укучыларны икмәкнең кадерен белергә, әкиятне образлы   
                күзаллау булдырырга, төсле кәгазь белән рациональ эшләргә 
                өйрәтү;
Үстерү:эшләгәндә төсләрне дөрес сайлый белү, эшләү күнекмәләрен 
              үстерү;
Тәрбияви:икмәккә,табигатькә,хайваннарга ,мәктәп җиһазларына хуҗа­
                 ларча караш, пөхтәлек, түземлелек,төгәллек, кеше хезмәтенә
                 хөрмәт тәрбияләү.
Җиһазлау:компьютер, мультимедиа, үрнәк композиция, төсле кәгазь,
                 кайчы,карандаш, клей,газета. Дәрес барышы.
1. Оештыру өлеше.
1) Исәнләшү.Бүген бездә кунаклар.Бер­беребезгә ягымлы 
елмайдык
һәм урыннарыбызга утырдык.
2. Белемнәрне актуальләштерү.
Әңгәмә.
       Укытучы эшчәнлеге
1)Безгә бүген кунакка “Буратино” килгән.Ул
Безнең белемнәребезне тикшерү өчен үзе белән 
табышмак алып килгән.(Слайд1)
     Үзе түгәрәк,
    Урыны түрдәрәк,
    Эче тулы күзәнәк
   Әчкелтем дә төчкелтем,
   Бар нәрсәдән дә кадерлерәк.
­ Әйе,укучылар, ипи.
Кадерләп аны ипи, икмәк, ипекәй дип 
әйтәләр.
      2)Менә игътибар итегез әле, минем кулымда
яңа күпереп пешкән түгәрәк икмәк.Никадәр 
кадерле ул, олы ул.Әллә нинди ризыклар тор­
са да, аннан башка табында ямь юк.
Проблема кую.
  3)Ә беләсезме икән укучылар, икмәк табынга 
килгәнче никадәр юл үтә? (Слайд  2)
 ­Иң беренче орлыкларны эшкәртелгән җиргә 
чәчәләр.Ул үсә ,өлгерә, саргая.Башаклар саргая.
(Слайд  3)
Уңыш җыяр вакыт җиткәч, комбайннар эшкә 
чыга.Бөртекләрне әрәм­шәрәм итмичә,югалт­
мыйча җыеп алалар һәм машиналарга төяп 
амбарларга җибәрәләр.(Слайд 4, 5)
Анда киптереп, он итеп тарталар.Шул оннан 
ипи,икмәк, башка ризыклар пешерәләр.(Сл.6,7
Укучылыр эшчәнлеге
   
      Ипи, икмәк.
Укучыларның
фикерләре,сөйләве. 4)Укучылар җәй көне кемнәрнең әтиләре 
комбайнда эшлиләр?
5)Икмәкнең өстәлгә ничек килеп җитүе турында 
Илсөяр бик матур шигырь өйрәнгән иде.Сөйләп 
күрсәтсен әле.
Укучылар кул 
күтәрәләр.
1 укучы шигырь
сөйли.
Ипи булса.
Ипи басуда үсә,
Аннан амбарга күчә.
Аннары мичтә пешә,
Кызарып мичтән төшә.
Шуннан килә өстәлгә­
Безгә куәт өстәргә!
Ипи булса табында,
Булдырам мин барында.
6)Ә бит укучылар икмәкнең валчыгын дә әрәм итеп
кадерсезләргә ярамый.Ул бик гөнаһы була.Элек 
безнең әби­бабаларыбыз җиргә төшкән ипи 
валчыгын таба алмасалар, башкалар килеп 
таптамасыннар өчен шул урынны түгәрәкләп койма
белән әйләндереп алганнар.
­Ә сез укучылар, икмәк кадерен беләсезме соң?
Өйдә, ашханәдә ашаган вакытта идәнгә төшерми­
сезме, кадерсезләмисезме?
­Аны бер генә кеше үстерәме инде?
Ә сезнең әни­әбиләрегез икмәк пешергәннәре 
бармы соң?
3.Яңа тема өстендә эш.
Юк.
Күп кеше хезмәте
керә.
Әйе.
1)Ә сез укучылар икмәк турында нинди әкиятләр
беләсез?(Слайд  8)
­Әйдәгез әле бу әкиятне искә төшереп китик әле.
Йомры икмәк.
1)Икмәкне пешерү
2)Икмәк өйдән кача
3)Куян белән очрашу
4)Бүре белән очрашу
Укучылар өзекләргә
бүлеп сөйлиләр. 5)Аю белән очрашу
6)Төлке белән очрашу
4.Физминутка.
Проблемалы эзләнү.Без бүген нәрсә 
эшләрбез икән?
2)Без бүген сезнең белән шушы әкияттән бер өзек
Икмәкнең куян белән очрашуын төсле кәгазь белән
ябыштырып эшләрбез.(Үрнәкне күрсәтү)
3)Эш алымнарын аңлату.
­Җәй нинди төсләргә бай? Ни өчен шулай 
уйлыйсыз?
­Әйе, бик дөрес, бөтен җир яшеллеккә күмелгән.
Шулай булгач без аның җирлегенә яшел төсне
сайларбыз.
­Ә куян белән йомры икмәкне ясау өчен нинди төс 
сайларбыз?Агачлар,чәчәкләр өчен нинди төс?
4)Нинди өлешләрдән тора?
5)Нинди эш кораллары кирәк?
6)Куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү.
Уку.
7)Шулай ук кәгазьне дә әрәм­шәрәм итмәскә,дөрес 
файдаланырга кирәк. Кәгазь кайдан алына?
6.Иҗади эш.Парларда эшләү.
1)Башта өстәлгә гәҗитләрне җәябез.Безгә бу ни 
өчен кирәк?
2)Иң беренче без җирлегебезне әзерләп куябыз.
Күкне ясар өчен зәңгәр төсне алабыз.
3)Сезнең алдыгызда шаблоннар ята.Башта йомры 
икмәкне ясар өчен тугәрәкне,икенчебез куянны 
ясар өчен баш өлешен,гәүдә өлешен,колакларын 
сызабыз.Кисәбез.Агачларны,чәчәкләрне кисәбез.
7.Физминутка.
 Кисеп эшне бетергәч килеп чыккан композицияне
ябыштырабыз.Күзләрне,борын,авызларны ясыйбыз.
Яшел төсләргә.
Агачлар яшел яфраклы.
Сары төсне.
Гәүдә,баш,колак.
Кайчы,клей,карандаш,
Укучылар сөйли.
Өстәлне буямас өчен.
3­4 укучы шигырь 4)Икмәк турында тагын нинди шигырьләр беләсез
8.Йомгаклау.
­1)Укучылар фикер йөртеп карыйк әле, ни өчен 
төлке йомры икмәкне кабып йоткан соң?
сөйли.
Икмәк тәмле булган.
Кадерләргә,әрәм­шәрәм
итмәскә.
­2)Димәк икмәкне нишләргә кирәк инде?
3)Хәзер эшләгән эшләрне карыйбыз.Кайсы пар 
ничек эшләде икән?
4)Бүгенге дәрестә “Буратино” безнең 
унганлыгыбызны күрде.Сез бик тырышып 
эшләдегез.Молодцы! Булдырдыгыз!
9.Үзбәя кую.
Бездә сезнең белән ипинең тәмен татып 
карарбыз.
Шигырьләр.
1.Алдыбызда ята кара икмәк,
Телем­телем итеп киселгән.
Өй эчләре шундый аңкып тора
Яңа пешкән икмәк исеннән.
2.Игенчеләр күпме тир түккән,
Һәр бөртеге өчен аларның?
Ашауларын онытып, буразнада,
Үткәргәннәр күпме таңнарын!
3.Яшәү чыганагы – кояш нурын,
Җир җылысын саклап үзендә.
Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк
Һәр табынның тора түрендә.
4.Әти­әни, Ватан һәм дә икмәк!
Бу сүзләрдә яшәү мәгънәсе.
Бәхет, хезмәт, ирек, тормыш яме­
Шул сүзләргә бәйле һәммәсе. Дәрескә үзанализ.
Укытучы: Галиуллина Венера Рафаиловна.
         Технология:    3 нчеА сыйныфы.
        Дәреснең темасы: “Йомры икмәк” әкиятенә композиция.
        Дәреснең тибы: Яңа материалны өйрәнү.
       Дәреснең төзелеше:
         1.Оештыру өлеше.
         2.Белемнәрне актуальләштерү.
          3.Яңа теманы аңлату.
          4.Иҗади эшләү.
          5.Йомгаклау.
   Дәреснең темасы программада “Кәгазь белән эшләү 
технологияләр”бүлегенә кертелгән.Бу теманы өйрәнү өчен 6 сәг.вакыт 
бирелгән.
   Дәреснең тибы аның эчтәлегнә туры килә:укучыларны кызыксындыру,
актульләштерү,яңа теманы өйрәтү, алган белемнәрне ныгыту,камилләш­
терү,дәреснең дидактик максатыннан караганда бик отышлы.
   Әлеге дәрестә укытуның традицион метод һәм алымнары белән 
беррәттән яңа педагогик технологияләр дә кулландым.
   Дәресне балаларның яшь үзенчәлекләрен, яңа дәреснең заманчалыгын, 
тормыш белән бәйләнешен исәпкә алып төзедем.
   Белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, дәресемдә 
балаларның тәрбиялелеген күтәрү өстендә дә эшләргә тырыштым.
    Дәресемә түбәндәге максатларны куйдым:
Өйрәтү: укучыларны икмәкнең кадерен белергә, әкиятне образлы күзаллау булдырырга, төсле кәгазь белән рациональ эшләргә 
                өйрәтү;
Үстерү:эшләгәндә төсләрне дөрес сайлый белү, эшләү күнекмәләрен 
              үстерү;
Тәрбияви:икмәккә,табигатькә,хайваннарга ,мәктәп җиһазларына хуҗа­
                 ларча караш, пөхтәлек, түземлелек,төгәллек, кеше хезмәтенә
                 хөрмәт тәрбияләү.
Минем фикеремчә, дәрескә куелган барлык максатларга ирешелде. 
Укучыларны дәрестә пассив тыңлаучы итеп түгел, ә танып белү 
процессында актив катнашучы итеп күрә белү, дәрестә минем төп 
бурычым иде. 
Укучыларны дәрескә кызыксындыру максатыннан, актуализация 
этабында тормыш белән бәйләдем. Яңа теманы бирүдә проблемалы 
эзләнү методы элементларын кулландым. 
Дәрестә һәр баланың фикерен сорап бетерү мөмкин түгел, шулай да, 
дәрестә һәрбер укучыга үзенең фикерен әйтү мөһим. Бу исә укучыларны 
үзләрен шәхес итеп тоярга мөмкинчелек бирә.  Дәрес барышында 
укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен, осталыкларын мөстәкыйль 
рәвештә куллана белү эзлеклелеге тәэмин ителде. Яңа идеялар булган 
белемнәргә нигезләнеп  бирелде, тормыш белән бәйләнеш күздә 
тотылды.Укучыларның белемнәрен бәяләү объектив булды,чөнки алар
үзләренең эшләреннән канәгатькалдылар.Гомумән алганда дәреснең 
тәрбияви, белем һәм үсешле укыту ягыннан әһәмияте зур булды, дип
уйлыйм.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Йом кипур смысл праздника
  • Йом кипур праздники израиля
  • Йом кипур описание праздника
  • Йом кипур какой праздник
  • Йом кипур дата праздника

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии