Кабак бэйрэме сценарий

. Дошкольное образование, Мероприятия, Дошкольникам, Сценарий осеннего праздника "Бездә кабак бәйрәме"

Бездә кабак бәйрәме

Музыка астында балалар залга үтәләр

Уртанчылар төркеме “Көзге вальс» бию

Алып баручы Нинди матур көз килде,

Төрле төсләрне сипте.

Пумаласын тотып кулга,

Урман, басу, болыннарны

Яшел чирәмлек, кырларны

Яратып сыйпап үтте.

Уртанчылар төркеме җыр “Көз килде”

1 бала. Кошлар китте җылы якка,

Саубуллашып җәй белән.

Каен яфраклары ява.

Димәк, җиргә көз килгән.

Утренний рассвет играет

2 бала В серебристых облаках .
И туман заметно тает,
В ярких солнечных лучах.

3 бала. Көз килгән , көз. Күрегез

Миләш, балан кызылдан.

Өрәңге яфраклары да

Инде җиргә коелган. Алып баручы: Әйе, балалар, бик ямьле дә, күңелле дә соң бу дөнья!Ямьле җәйләрнең артыннан кыш килми, ә алтын көз килә. Көз – бер караганда җылы, матур, икенче караганда, яңгырлы, суык булса да, алтын ул!Сары яфраклары өчен генә түгел, безнең барыбызга да кирәк булган икмәге, яшелчәләре, җимешләре белән бай булганы өчен алтын ул.

4 бала Деревья все осенним днем

Красивые такие!

Давайте песенку споем

Про листья золотые

Җыр зурлар төркеме “Листопад”

А.Б Балалар бүген без сезнең белән елдагыча үтә торган көз бәйрәменә җыелдык, ләкин бүген без бу көнне сезгә таныш булган бер бик файдалы яшелчә хөрмәтенә багышларбыз, нинди яшелчә икәнен хәзер сез табышмак ярдәмендә белерсез.

1. Келәте бар, малы юк,

Баласының саны юк. (Кабак)

2. Үзе – бер бөртек, Эче – мең бөртек.  (Кабак)

“Кабак” бәйрәмен билгеләп үтәрбез. Кабак белән якыннанырак танышырбыз

А.Б Балалар буген безнең балалар бакчасында конверт калдырганнар, нәрсә икән аның эчендә, әйдәгез ачып карыйк әле. (“Шалкан” әкияте сурәтләнгән картина)

“Мин хәзер сезнен яныгызга килеп җитәм , көтегез. Акбай “

А.Б Балалар хатны кем язганын белдегезмә? Бу рәсемдә кемнәр сурәтләнгән, кайсы әкияттән? Алар нишлиләр?

Машина тавышы . Акбай керә (капланган кабак алып керә)

Акбай: -исәнмесез балалар, менә сезгә бабайның бакчасыннан чудо яшелчә алып килдем.

А.Б — Нинди яшелчә икән ул балалар?

Балаларның җаваплары (шалкан, кишер…)

Акбай: -Ююююк, шалканны бабай былтыр утырткан иде

А.Б -Нәрсә алып килдең алайса жучка ?

Акбай : сездә бүген кабак бәйрәме икәнен ишеткәч, бабам күчтәнәчкә кабак биреп җибәрде.

Кабак: Карагыз әле бер генә

Менә миңа – кабакка

Турап куйсагыз мин сыймыйм

Хәтта тугыз табакка.

А.Б Исәнме кабак, сине үзебезнең бәйрәмдә күрергә без бик шат, безнең балалар синең хөрмәткә матур җырларын җырлар, биерләр, төрле ярышларды катанашып, үзләренең зирәклекләрен, тапкырлыкларын күрсәтерләр. Кабак: әйе шул, минем бердә балалар бакчасында булганым юк, мин бик теләп сезнең бәйрәмдә кунак булыр идем. А.Б. Әйдәгез балалар Кабак белән якыннан танышыйк. Кабак нинди формада? (түгәрәк), нинди төстә ?(сары), нинди зурлыкта? (зууур). Аның кабыгын тотып карагыз әле(калын. каты), мондый кабыкны чистартырга авырдыр. Кабак кая үсә? (бакчада). Презентация карау “Кабак-файдалы яшелчә” Кабак –бик файдалы яшелчә. Аны яз көне көннәр җылынгач, орлыкларын чәчәләр. Сабаклар, яфраклар үсеп чыккач, бераздан чәчәк ата, ә чәчәкләрдән кечкенә кабаклар барлыкка килә. Алар җәй буе үсәләр, ә көзгә менә шундый кабаклар үсеп җитә Бию “Яфраклар белән” (зурлар төркеме) А.Б Балалар кабакка үзенә генә күңелсез булмасын өчен аның дусларын яшелчәләрне чакырыйк д/уен “Кәрзиндәге яшелчәләр”(җиләк-җимешләр, яшелчәләр салынган кәрзиннән яшелчәләрне аерып алу һәм кабакка яшелчәнен исемен әйтеп тапшыру). Менә безнең яшелчәләр күп булды, әйдәгез уйнап алыйк Муз.уен “Урожайная” А.Б көз турында шигырьләр сөйләүне дәвам итик (уртанчылар төркеме) 4 бала. Кояш та хәзер икенче

Җәйге кебек җылытмый.

Яңгыры явып торса да,

Болар безне куркытмый.

5 бала. Алтын көзне яратабыз,

Сагынып көтеп алабыз

Көзге байлык, көзге икмәк,

Барсын җыеп алабыз.

6 бала. Көз айлары бик күңелле,

Рәхәтләнеп уйныйбыз.

Матур бәйрәмнәр ясыйбыз.

Бергә-бергә җырлыйбыз.

Кабак: минем дә сезне көз турында белемнәрегезне тикшереп карыйсым килә , беләсез микән? Мин көз билгеләрен әйтәм, ә сез игътибар белән тыңлагыз. Мин көз билгеләрен әйткәч кул чабыгыз, ә башка ел фасылының билгеләрен әйтсәм тыпырдагыз. Уен”Көз билгеләре” (Боз эри, кошлар җылы якка китә, яңгыр ява, яфраклар коела, кояш кыздыра, эссе, кошлар кайта, буран котыра, яшелчәләр уңышы җыела) Кабак: булдырдыгыз балалар сез көз турында бик күп шигырьләр, җырлар беләсез икән, ә кабактан нәрсәләр пешерәләр, ясыйлар икәнен беләсезмә? Балаларның җаваплары (кабак бәлеше, кабактан ботка, сок, пюре) ясыйлар Акбай:әйе балалар бик дөрес, кабак ул витаминнарга бай, бик файдалы яшелчә (җиләк), аны пешереп тә, чи килештә ашыйлар. Аның симәнкесендә бик яратып ашыйлар. Минем сезгә кабак боткасын ашатып карыйсым килә, ләкин аның өчен миңа сезнең ярдәм кирәк. Уен “Яшь пешекчеләр» Сөт, пшено, май, туралган кабак, тоз, песок, кыяр, бәрәңге арасыннан ботка пешерер өчен кирәкле ингридиентларны сайлап алу, исемнәрен әйтү. А.Б Булдырдыгыз балалар, хәзер инде боларны повар апаларга тапшырыйк, алар безгә иртәнге ашка тәмле ботка пешерерләр. Кечкенәлр төркеме балалары уен: «Кояшкай һәм яңгыр» Акбай:уеннарыбыз дәвам итә Уен-эстафета: “Кем тизрәк?” (Балалар ике командага бүленеп, аякларына галош, кулларына кулчатыр тотып билгеләнгән урыннан әйләнеп киләләр.) Акбай :әле мин сезгә табышмаклар алып килдем, яшелчәләр, җиләк-җимешләр турында белемнәрегезне тикшереп карыйм әле. Табышмаклар 1. Алсу битле кыз үсте, Кызарып җиргә төште(Алма)

2. Җир астында җиз бүкән,

Һәркөн ашыйсың, иркәм. (Бәрәңге)

3. Катлы-катлы тунлы, тәбәнәк кенә буйлы (кәбестә)

4.Йодрык-йодрык булып үсә, алма кебек кызарып пешә,үзе бик матур, аны кем әйтер (помидор)

5.Ул җир астына төшкән,кып-кызыл булып пешкән

Ашка тәм һәм төс бирер, аны кем белер?(чөгендер)

6.Тураганда елата. Нәрсә ул? (Суган)

7.  Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы халык (Кыяр)

Алып баручы: Табышмаклар күп беләсез, Зирәк икән үзегез! Әйдәгез әле балалар ял итеп, бер җырлап та алыйк. Икенче кечкенәләр төркеме җыр “Матур бакча” Уен ярыш “Идәнгә төшермә” (ракетка белән шарны идәнгә төшерми алып бару) Музыкаль уен: “Пуголо” Кабак белән Эт:балалар сезнең бәйрәм бик күңелле булды, безгә бик ошады, ләкин безгә әби белән бабай янына кайтырга кирәк, әле онытып торабыз икән, бабайның бакчасында, кабак, шалкан гына түгел, әле бик тәмле алмалар да үсә, сезгә күчтәнәчкә бабай тәмле көзге алмаларын биреп җибәрде, ә әби кабактан шундый тәмле бәлеш пешерде. А.Б: бик зур рәхмәт сезгә, сез килгәч бәйрәмебез тагында ямьләнеп китте, бабай белән әбиегезгә күчтәнәчләре өчен рәхмәтебезне җиткерегез,сау булыгыз. Персонажлар Сау булыгыз, балалар. Тәрбияче алмалар, пәрәмәчләрне эләшә.

Ф.Хөсни
“Кабак”

Сценарий.

Алып баручы:
Тимеева Дар
ья

Маһи:  — авыл
карчыгы: Ким Ангелина Викторовна

Мәлиха: — авыл
карчыгыРоманова Василина Андреевна

Ниса:- Маһиның
кызы:Файзуллина Алла

Зиннур:Мәлиханың
улы: Орлов Иван Иванович

Күренеш.

Авыл,бакча,читәннең икенче ягына чыгып
үскән кабак тәгәрәп ята.

Алып баручы:
Маһи белән Мәлихә,ике карчык, тату гына гомер кичерәләр иде. Узган җәйне
аларның аралары бозылды. Бөтенләй юк нәрсәдән – бер баш кабактан. Үзләре ахирәт
дус иделәр.

          Беркөнне шулай Маһи әби кабакларын
карарга бакчага чыкты. Кабаклар бик зур, чүлмәк кадәр булып үскәннәр. Бакчадан
чыгып барганда караса, бер кабак үзе Мәлихәләр ягына чыгып үскән. Алай итте,
болай итте Маһи әби , ләкин кабак барыбер теге якта. (Мәлихә керә)

Мәлихә: Нәрсә кабак урлыйсыңмы?

Маһи: Мин каракмы? Җәй булса, тавыкларым
синнән кайтып керми, хәзер кабагым сиңа качкан. Әнә минеке түгел диген, я?

Мәлихә: Синеке булса, синең бакчаңда булыр
иде, ә бу, күрмисеңмени, минем бакчада.

Маһи: Хәрәм ризык эчеңне тишмәсме,
ахирәткәем?

Мәлихә: Нишләп хәрәм булсын? Үз бакчамның
җимеше.

Маһи: И-и-и нәрсә сөйләп торган була? Мин
кәнишне бер кабакка калмаган, шулай да  минем бакчада, мин су сибеп үстергән ич
аны.

Мәлихә:Үстерсәң соң, мин өстерәп
чыгармадым, үзе чыккан. Безгә ризык булганга чыккандыр. Хәер, мин дә синең бер кабагыңа
калмаган.

Маһи: Алырга җыенганым юк ич әле, ахирәт, бигрәк
инде син.

Мәлихә: Ал, ал хәзер үк алып чыгып кит,
ятмасын минем бакчамда!

(Җитәкләшеп Ниса, Зиннур керәләр.)

Ниса: Бу нинди тавыш? Әни, Мәлихә апа,
нишлисез сез?

Маһи Мәлихә икесе бергә: Әнә кабак…

Ниса: Шул гынамы? Бер кабак өчен гомерлек
дуслыкны бозасызмы?

Маһи: Эш кабакта түгел. Гаделлектә. Ә син
кызый, кит ул малай яныннан.(кызын тарткалый)

Мәлихә: Минем улыма нәрсә булган? Моңа кадәр
яраган ярамый башладымы? Улым, кит хәзер үк  ул кызый яныннан.

Зиннур: Ярый әни.(читкә китә)

Ниса: Тик тор, Зиннур, кил яныма.

Зиннур: Хәзер Ниса, (кыз янына килә ).

Ниса: Тынычланыгыз зинһар! Иртәгә үзегезгә
оят булачак! Әйдәгез өйгә керик. Зиннур, озат әниеңне.

Зиннур: Әйдә, әни, өйгә керик. (Мәлихәне
алып кереп китә)

ич,
Зиннур белән Ниса керәләр
)

Зиннур: Ник чакырдың? Йокы килә. Куркам.
Әни ачуланыр.

Ниса: Йокың качмас. Безгә әниләрне
дуслаштырырга кирәк.

Зиннур: Ничек?

Ниса: Кабак булмаса, дошманлык та бетә.

Зиннур: Ничек булмасын, әнә ич ул!

Ниса: Без аны урлыйбыз!

Зиннур: Урлыйбыз?.. ю-ю-юк мин куркам.

Ниса: Урлыйбыз да, бәлеш пешереп, әниләрне
кунакка чакырабыз.

Зиннур: Менә шәп була бу, мин риза.

(иртә
белән бакчага Маһи чыга
)

Маһи: Кабаккаемны карыйм әле, өлгерсә,
бәлеш пешерергә кирәк. (Кабакның юклыгын күрә) Үләм, урлаганнар,
ураганнар.

Мәлихә керә: Нәрсә таң тишегеннән тавыш
куптарасың?

Маһи: Кабагым юк, син генә алгансың аны.

Мәлихә: Бик кирәге бар, үзең алып
яшергәнсеңдер әле.

(Зиннур
белән Ниса керәләр,Ниса бәлеш тоткан
)

Ниса: Әни, кабакны беркем урламады, Сезне
талаштырган  кабак бәлеше эчендә.Сезне кунакка чакырабыз. Тату яшәүгә ни җитә.

Маһи: Талашып дигәч тә, талашканыбыз юк
безнең, әйеме ахирәт?

Мәлихә: (көлеп )Мин дә шулай дим
шул, ахирәт.

Алып баручы: Алар берсен-берсе кыстый
–кыстый тәмләп чәй эчтеләр, дошманлыкка шулай чик куелды.

Сез
дә әйбәт күршеләр,

Без дә әйбәт
күршеләр,

Ике күрше
бергә-бергә

Әвеш- тәвеш
килсеннәр

Кушымта:

Әйтмә генә инде,

Сөйләмә генә инде.

Ике күрше
бергә-бергә

Әвеш- тәвеш
килсеннәр

Син булырсың
кодагый,

Мин булырмын
кодагый.

Ике күрше арасында

Андый хәлләр
булгалый

Кушымта:

Әйтмә генә инде,

Сөйләмә генә инде.

Ике күрше арасында

Андый хәлләр
булгалый

Алай итәргә кирәк,

Болай итәргә
кирәк.

Күршеләргә рәхмәт
әйтеп,

Кайтып китәргә
кирәк.

Кушымта:

Әйтмә генә инде,

Сөйләмә генә инде.

Күршеләргә рәхмәт
әйтеп,

Кайтып китәргә
кирәк.

Сез дә әйбәт
күршеләр,

Без дә әйбәт
күршеләр,

Ике күрше
бергә-бергә

Әвеш- тәвеш
килсеннәр

Кушымта:

Әйтмә генә инде,

Сөйләмә генә инде.

Ике күрше бергә-бергә

Әвеш- тәвеш
килсеннәр

Син булырсың
кодагый,

Мин булырмын
кодагый.

Ике күрше арасында

Андый хәлләр
булгалый

Кушымта:

Әйтмә генә инде,

Сөйләмә генә инде.

Ике күрше арасында

Андый хәлләр
булгалый.

Алай итәргә кирәк,

Болай итәргә
кирәк.

Күршеләргә рәхмәт
әйтеп,

Кайтып китәргә
кирәк.

Кушымта:

Әйтмә генә инде,

Сөйләмә генә инде.

Күршеләргә рәхмәт
әйтеп,

Кайтып китәргә
кирәк.

Ф.Хөснинең
“Кабак”хикәясе буенча язылган с
ценарий.

Сценарий
авторы:

Хафизова
Ф.Х.

Ф.Хөснинең “Кабак” хикәясенә нигезләнеп эшләнгән театраль тамаша
Автор Хасанова Миләүшә
Сәхнә бизәлеше: Маһи әбинең өй каршысы, бакчада төрледән төрле гөлләр, кабак үсә. Сул
яктан читән белән күршеләренең йорты бүленгән. 
Маһи әби чыга.
Маһи. 
Чәй шаулаткан идем. Кызым Ниса эшкә киткәнче комак пешерде. Әй, ахирәткәем, кая соң син, чык
әле монда, чык.
Мәлиха. 
Нәрсә булды, күршекәем, чәй куйыйм дип йөри идем. Сине дәшим дип, ишек тоткасына тотынуым
булды….
Маһи. 
Ярый әле чәеңне куймагансың, мин сине коймак белән чәй эчәргә чакырам, әйдә.
Мәлиха. 
И рәхмәт яугыры, ялгыз чәйнең тәме юк, әле дә ярый сез бар. Улым Зиннур киткәч өйдә гел ямь
калмады.
Маһи. 
Әйдә, әйдә чәй сүрелмәсен, Ниса көтә торгандыр.
Сөйләнә­сөйләнә кереп китәләр. Бераздан Ниса күренә. Капка төбендәге чәчәкләргә җырлый­
җырлый  су сибә.
Ниса. 
Әй, гөлләрем, гөлкәйләрем,
Яратыр идем кочып.
Йөрер идем арагызда,
Күбәләк булып очып.
Ярар, вакыт тиз үтә шул, мин эшкә йөгердем,ә сез матур булып үсегез!!! Әнием, Мәлихаттәй, мин
эшкә киттем, исән­сау гына торыгыз.
Йөгереп чыгып китә. Әбиләр чыгып, эскәмиягә утыралар, алар янына кечкенщ кызчык килэ.
Мәлиха. 
Ай­яй кызың уңган да соң, күзләр генә тимәсен, кулы кулга йокмый. Баскан урынында җил очыра.
Ул пешергән ризыклары телеңне йотарлык. Фәрештәләр канатларын тыгып торадыр ахры.
Маһи. 
Сөбханалла   диген   күрше,   әтисе   яшьләй   китте   шул.   Хатын­кыз   эшен   дә,   ир­ат   эшен   дә   бергә
тартырга туры килде.
Кызчык. 
Әбием, урамга уйнарга чыгым әле.
Маһи. 
Бар, кызым, бар, ләкин ерак китмә, алдыңны артыңны карап йөр.
Кызчык. 
Яра, әбием мин хәзер кайтам.
Мәлиха. 
Оныгың да үсеп җиткән инде, собханалла.
Маһи. 
Әйе, олы улымның кызы Назлыгөл.
Мәлиха. 
Мин керим әле, күршем, гөлләремә су сибеп, тавыкларыма җим бирәсем бар. Кичкә кадәр сау
булып тор.
Мәлиха китә, Маһи бакча тирәсендә кала. 
Маһи. Быел кабак елы ахры, кара инде кара, бар икән бәрәкәт. Шушы Мәлиханың тавыклары бигрәкләр дә
юньсез инде. Кермәгән тишекләре, чокымаган урыннары калмады. ( читән араларына үлән тутыра)
Менә хәзер чебенең дә очып керә алмас ахры.
Каранып йөри, кабакларын тагын бер кат, сыпырып чыга, китим генә дигәндә читән аша үсеп
чыккан кабакка күзе төшә.
Маһи. 
Менә сиңа мә, тавыклары керә алмас дим, ә бу кабак аларга үзе чыгып бара түгелме? 
Кабакның сабакларын тартып­тартып карый, ләкин кабак чыгарга теләми дә) 
Маһи. 
Кай арада мәлиха ягына төшкән, кай арада үсеп өлгергән, шаклар катарсың. Кара инде син аны.
Кара,   сыра   чүлмәге   кадәр   бар,   күтәрмәле   түгел   бит.   …..   Юк­юк     болай   булмас   күршекәем,
монысына авыз авыз йомып йөреп булмас. 
Мәлиха, Мәлиха дим, чык әле тизрәк.Берәр ырымың бардыр синең, ахирәт, тикмәдән генә мондый
хәл булмас. Җәй булса, тавыкларым синнән кайтып керми, юньләп күкәй күрмим, инде хәзер әнә
кабакны кара
Мәлихә әби нәрсә әйтергә белмичә авызын аып карап тора.
Маһи. 
Әнә, минеке түгел диген, йә? 
Мәлиха. 
Синеке булса, синең бакчаңда булыр иде, ә бу, күрмисеңмени, минем бакчада ич
Маһи әби читкә борылып: «Мәлихә юри үчекли торгандыр мине, кеше кабагын алып нишләсен соң
ул
Мәлихә әби читкә борылып: «Ризык булса, тешне сындырып керә дигәннәре дөрес икән, югыйсә бу
каруннан болай артасы юк иде
Маһи. 
Анысы  мин бер  кабакка калган  кеше түгел,  минем кабакларым  болай  да җитәрлек,  шулай  да,
ахирәт, күзләре сукыр түгел кешегә күренеп тора, минем бакчадан үрмәләп чыгып үскән ич.
 Мәлиха. 
Чыкса соң? Мин өстерәп чыгармадым ич аны, үзе чыккан. Безгә ризык булганга күрә чыккандыр.
Ходай шулай үрмәләргә кушкан аңа. Әллә син ходай биргәнне кешенең авызыннан тартып алыр
идеңме! Хәер, алсаң тагын, бик исем китеп тормый, мин дә синең бер кабагыңа калмаган.
 Маһи. 
Авыздан тартып алырга җыенганым юк ич әле, ахирәт, бигрәк тагын син, кәкрене кыекка сапларга
гына торасың. Әле тик сүз иярә сүз чыкканнан гына әйткән сүз
Маһи  әби   читкә   борылып:   «Алам   дисәм   алам   инде   дә,   ничә   әйтсәң   дә   бер   сүз,   үзенең   мәне
җитмәгәч, кеше белән сугышып торып булмый»
Мәлихә  әби читкә борылып: «Ул карунның яхшылык белән әйткәнне аңлыйсы юк, күп лыгырдап
торса, кабагын өзеп алып башына атып бәрермен әле»
Мәлиха. 
Ник алып чыкмыйсың, алып чык, синең кабак ич
Ике әби сөйләнә­сөйләнә үпкәләшеп кереп киттеләр.Маһи әби кызы Нисаның кырдан эштән
кайтканын койма башыннан күзәтеп торды
Маһи. 
Кызым сине көтә­көтә көтек булдым, бигрәк озак тордың инде.
Ниса. Әнием мине монда көтеп торганчы тавыкларыңны куалап ябып куйсаң яхшырак булыр иде. 
Чәчәкләремне тырмыйлар бит. 
Маһи. 
И монда чәчәк кайгысымы әле, күрәсеңме безнең кабак Мәлихаларның бакчаларына чыгып 
үскән.Шуны кереп әйткән идем, алып чыгып кит кабагыңны дип кычкырды миңа күрше әбиең. Алар
элек­электән үк шук куллы кешеләр булдылар, Мәлихәнең ире мәрхүм Биктаһир кырдан көлтә 
урлаган иде. Аны тотып төрмәгә дә утыртмакчы булдылар. Аларга ышансаң…. Ниса. 
Бер кабак өчен күрше белән талашып торып булмас инде, әйдә чәй эчик тә, минем клубка барасым 
бар.
Маһи.
Анысы шулаен шулай инде дә, кабагы бик әйбәт шул, бер дә аларга калдырасым килми.
Тагын кабакларын карарга дип бакчага кереп китте
 Мәлиха. 
Кабакларымны саклап йөрим, диген, ахирәт.
Маһи. 
 Йөрим шул. Көч куеп үстергәч, кешегә ашатасым килеп тормый.
Алар кабакларын төнлә дә чыгып карый торган булдылар. Бер төндә кабакны Ниса өзеп алып
  
керп китте.
Мәлиха. 
«Теге карун тәки эләктереп киткән икән»
Маһи әби читкә борылып:
«Мәлихә шайтан җәй буе нәфесен сузып йөргән иде, ахырында килеп ирешкән икән
Икенче пәрдә
Зиннур. 
Исәнме Ниса, хәлләрең ничек соң?
Ниса. 
Яхшы Зиннур. Үзеңне армиягә алалар икән, сиңа исән­сау әйләнеп кайтырга язсын инде.
Зиннур.
Син сагынып көтеп торсаң мин иншалла кайтырмын.
Ниса.
 Көтәм инде, Зиннур. Көтәм. Менә сезне әниең белән кабак бәлеше ашарга чәйгә чакырам керерсез 
бит.
Зиннур.
 Кермимме соң, син пешергән ризыкны ашамасам, Алла сугар. Хәзер әниемне генә чакырам да, 
керәбез.
Барысы да чәй табынына җыелыштылар
Зиннур. 
Исәннәрмесез күршеләр. Чакырган җиргә бар, куган җирдән кит диләрме? Менә без кереп тә 
җиттек.
Ниса. 
Кунакларга урын түрдән узыгыз. (Ниса әнисе белән күрше әбине түргә утырта, ә үзләре өстәлнең 
ике башына утыралар.
Ниса.  Сезне җәй буенча талаштырган теге кабак менә шушы бәлеш эчендә инде ул. Күрәсез, ул
хәзер синеке дә түгел, әни, шулай ук Мәлихә әбинеке дә түгел, ул безнең барыбызныкы да булып
чыкты. Без бүген аның белән Зиннурны сыйлыйбыз, ә Зиннур безнең барыбызга да хезмәт итү өчен
Армиягә китә. Шулай булгач, ахирәтләр, бүгеннән башлап сугышып йөрүне ташлагыз инде. 
Маһи. 
Сугышып дигәч тә, сугышканыбыз юк ич безнең, әйеме, ахирәт
Мәлиха. 
Мин дә шулай дим шул, ахирәт.
Аннан соң алар — ике ахирәт — берсен­берсе борынгыча кысташа­кысташа, кабак бәлеше ашарга
тотындылар.

                               Көзге уңыш бәйрәме.

Максат: балаларны туган як мәдәнияте һәм традициясе белән таныштыру.

Бурычлар:

— тәрбияви: балаларны уңышның кадерен белергә,  хөрмәт итәргә өйрәтү,

— үстерелешле: балаларның башкару осталыкларын үстерү,

— белем бирү: балаларның яшелчәләр турында белемнәрен арттыру.

 Җиһазлар һәм материаллар: чиләкләр, бәрәңгеләр, кашыклар.

 Техник чаралар: ноутбук, дисклар.

Зал бизәлеше: яфраклар, шарлар.

Балалар белән алдан эшләнелгән эш: яшелчәләр турында җырлар, шигырьләр, табышмаклар, биюне өйрәнү, яшелчәләрдән ясалган әйберләр күргәзмәсе оештыру.

 Балалар залда ярымтүгәрәк ясап басалар.

Алып баручы. Хәерле кич  дуслар! Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең ачы  бураннары, яз — тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның муллыгы һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә.

Борын заманнарда бер авыл агаеннан

— Синеңчә яз яхшыракмы, әллә көзме?- дип сораганнар.

Ул, һич тә аптырамыйча:

— Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы,- дип җавап биргән.

Менә шундый авыз өчен яхшы булган  табигатьнең иң асыл фасылында без “Көзге бал” бәйрәменә җыйналдык.

— Ни арада җәй үтте,

Матур көз килеп җитте.

Шатлык тулы бу бәйрәмне

Балалар күптән көтте.

— Бүген бездә матур бәйрәм

Бүген бездә көзге бал.

Бүген көзге байлык белән

Бизәлгәндер  безнең зал.

— Җиргә яфрак коелган,

Сап-сары келәм булган.

Яфракларны без җыярбыз,

Букет ясап куярбыз.

— Көз көннәре килеп җитте,

Хушлашабыз җәй белән.

Бөтен җиргә яфраклардан

Алтын келәм җәелгән.

— Җылы якларга кошлар да китә.

Көз агачларны сап-сары итә.

Алар коела җил искән саен.

Җилферди җилдә сап-сары каен.

—  Җирдә сары яфрак –

Көз килүнең билгесе.

Сары яфрак – көз чибәрнең

Төшеп калган көзгесе.

Саргая таллар, усаклар,

Алмагачлар һәм каен.

Көннән-көнгә арта бара

Җир өстендәге алтын.

— Көннәр инде салкынайды,

Кышлар бераз якынайды.

Тирә-юнь гел сары төстә

Әллә соң бу алтын аймы?

 Җыр: «Яфраклар бәйрәме»

 Көз керә.

 Көз:

— Исәнмесез, балалар!  Мин алтын Көз булам. Сезгә көзге байлык, көзге муллык китердем. Кырларда – игеннәр, бакчаларда яшелчәләр өлгерттем. Бар табигатьне  алтын төскә төрдем.

Алып баручы.

Көз килде, көз килде,

Уңышы да куп булды.

Көзге муллык базларны,

Амбарларны тутырды. 

— Балалар, көзге муллыкның нәрсә икәнен сез беләсездер инде. Көз – басулардан җыеп алынган иген, бакчалардан җыелган яшелчә, җиләк-җимеш ул. Ә аларның безнең өчен файдасы бик зур.

 Коз:

Бүген безнең бәйрәмебез яшелчәләргә багышланган. Мин сезгэ яшелчэлэр турында табышмаклар эйтермен, э сез жавапларын табарсыз. Сез ризамы, укучылар?!

  1. Кат-кат тунлы, карыш буйлы. (Кәбестә)
  2. Җир астында җиз бүкән. (Бәрәңге)
  3. Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы халык. (Кыяр)
  4. Җир астында алтын казык. (Кишер)
  5. Кечкенә сары карт, кигән туны тугыз кат. (Суган)
  6. Җир астында кызыл әтәч. (Чөгендер)
  7. Таяк, таяк башында табак, табак эчендә кибет, кибет эчендә ике мең егет. (Көнбагыш)
  8. Алтын баш, камыш аяк, нечкә бил, – Ни икәнен мин әйтермен, үзең бел! (Бодай)

 Алып баручы:

— Безнең бәйрәмгә яшелчәләр үзләре дә килгән. Әйдәгез, хәзер аларны тыңлыйк.

Кишер.

Көчле, җитез булыйм дисәң,

Кишер ашап кара син.

Кишер – саулык чыганагы,

Кишердә күп каротин.

Суган.

Ә мин – суган. Әрчегәндә

Килсә дә яшь күзегезгә,

Мине ашасагыз әгәр

Суык тимәс үзегезгә.

Чөгендер.

Мин – чөгендер.

Мин дә кирәк

кешеләргә ашар өчен.

Борщ пешерер өчен һәм

Винегрет ясар өчен.

Помидор.

Ә мин булам помидор.

Төп яшелчә салатта.

Тәмле генә түгел әле,

Витамин күп томатта.

Кабак:

Карагыз әле бер генә
Менә миңа – кабакка.
Турап куйсагыз, мин сыймыйм,
Хәтта 9 табакка.

Коз: Укучылар, унышыгыз бигрэк мул булган икэн. Нинди генэ яшелчэлэр устереп бетермэгэнсез. Э монда тагын бер яшелчэгез качып калган. Нинди зур шалкан.  Бу шалканны кем устергэн икэн?!

Алып баручы. Бу шалканны кем үстерүе турында  әкиятне карагач белерсез. Укучылар  бу шалкан турында әкият  беләләр. Аны сезгә  уйнап та курсәтерләр. Рәхим итеп карагыз!

Тычкан.    Мин – тычкан,чи-чи-чи!(Йөгереп кереп кача.)

Песи.      Ә мин песи булам. Исемем-Мияубикә.Мияууу! (Йомшак келәмгә барып ята.) 

        Эт.           Мин эт булам.Исемем-Акбай,һау-һау-һау! (Оясына кереп кача.)

Кыз .      Ә мин-кыз ,исемем-Гөлзирә (өйгә кереп китә.)

Әби.       Мин әби булам инде (өйгә кереп китә.)

Бабай.    Ә мин бабай булам (өй янына бара.)

Шалкан. Ә мин –шалкан  (әйләнеп ала да уртага барып утыра.)

Алып баручы.  Бабай шалкан утырткан.

.  Шалкан зу-у-ур булып үскән

Бабай . (чыга,кулын каш өстенә куеп, шалкан тирәсендә йөри.)

 Ай Аллам ,вай Аллам!

 Каян үскән бу шалкан ?!

 Кайсы ягыннан тартыйм

 Ничек кенә чыгарыйм? (Башын кашып тора.)

Тукта, әбине чакырыйм әле! Әбисе, әбисе, дип , чык әле монда!

Әби  (яулыгын төзәткәләп.)

                                     Ятып кына торыйм,дисәм,

                                     Тагын нигә чакыра?

                                     Нәрсә булган бу бабайга,

                                     Шалканга карап тора?

Бабай  (шалканга күрсәтеп.)

                                    Күр, әбисе,нинди шалкан

                                    Үскән безнең бакчада!

                                    Бергәләп тартып чыгарыйк,    Тотын минем аркага!

Алып баручы. Әби бабайга,бабай шалканга тотынган, тарталар-тарталар, тартып чыгара алмыйлар икән.

Әби  (маңгаендагы тирен сөртеп ала.)

Булмый, бабай, туктале,

Кызны чыгарыйк әле.

Кызым! Кызым! Гөлзирә!

Кил әле син бергә!

Кыз  (көзгесенә карый-карый чыга.)

Ай, битләрем алланды,

Иреннэрем кызарды.

Әбием, тагын нәрсәгә

Мине өйдән чыгардың?

Әби  (кулы белән шалканга күрсәтеп.)

Кара, кызым, Күрәмсең:

Шалкан ничек үскәнен!

Бергәләп тартып карыйк,

Бу шалканны чыгарыйк!

(Кыз,бии-бии шалкан тирәли әйләнеп чыга, әбигә килеп тотына.)

Алып баручы.  Кыз әбигә, әби бабайга,бабай шалканга тотынган. Тарталар-тарталар, тартып чыгара алмыйлар икән.

Кыз  ( кулларын карый.)

Ай, кулым арды!

Тартуы авыр ла!

 Акбайны чакырыйк,

Булышсын тартырга!

Акбай! Акбай!.Кайда син?

 Ник бирегә килмисең?

Акбай, булыш, бик авыр

Бу шалканны тартуы!

Акбай  (чыга.)

Һау-һау! Ни булды монда?

 Көн буе саклыйм йортны.

Бер каракны китермим,

 Энәгә дә тидермим

Һау-һау! Ни булды, Гөлзирә?

Кыз  ( күрсәтеп.)

Тотын минем артыма,

Әйдә, шалкан тартырга

( Акбай һау-һаулап урап чыга, кызның артына килеп тотына.)

Алып баручы. Акбай кызга, кыз әбигә, әби бабайга,бабай шалканга тотынган. Тарталар-тарталар, тартып чыгара алмыйлар икән.

 Акбай  ( туктап, тирен сөртә.)

 Һау-һау-һау! Булмый болай!

Шалкан бигрәк зур булган.

Кая син, Мияубикә?

Ярдәмгә килеп җит лә.

Мияубикә  ( келәмнән торып чыга.)

Мияу-мияу-мияу мин,

 Һәрвакытта уяу мин.

Сөт эчәм, тычкан тотам,

Йокларга бик яратам! (Киерелеп ала.)

Акбай, Акбай! Ник уяттың мине?

Акбай  (күрсәтеп.)

Бабай шалкан үстергән.

Шалкан гаҗәп зур булган.

Тартып-тартып карыйбыз-

Һич чыгара алмыйбыз

                     -Булыш әле, Мияубикә!

Алып баручы. Песи эткә, эт кызга, кыз әбигә, әби бабайга,бабай шалканга тотынган. Тарталар-тарталар, тартып чыгара алмыйлар икән.

                            Барысы да, уфылдап, тирләрен сөртәләр.

           Мияубикә. Мияу-мияу, арыдым!

Ә шалкан чыкмый һаман!

Бергә-бергә җиңел булыр,

Ярдәм сорыйк тычканнан.

Тычкан-тычкан,чи-чи-чи!

Син кайларда йөрисең?

Һич тимәскә сүз бирәм,

Килсәң иде бирегә!

       Тычкан (чи-чи килеп чыга.)

Качып ипи кимердем,

Әллә шуны сиздәңме?

Мияубикә, ни кирәк?

Чабып килдем тизрәк.

Мияубикә (күрсәтеп.)

Бабай үстергән шалкан.

Шалканы бик зур булган!

Тычкан, ярдәмең кирәк,

Татып чыгырыйк тизрәк!

 Алып баручы. Тычкан песигә, песи эткә, эт кызга, кыз әбигә, әби бабайга,бабай шалканга тотынган. Тарталар-тарталар икән- шалкан килеп тә чыккан!

Шалкан (торып баса.)

Бабай чәчте орлыгым,

 Сулар сибеп үстерде.

Витаминлы, бик файдалы,

Тәмле булып өлгердем.

                 Балалар, түгәрәк ясап, шалканны уртага алалар.

Балалар  (җырлыйлар.)

Әй, бабабыз бик уңган!

Үстергән шундый шалкан!

Шалкан үскән, зур булган,

 Бөтен бакчабыз тулган!

Без әбигә булышырбыз,

Бергәләп тәмләп ашарбыз.

(Кунакларга карап, кулларын җәеп.)

Шалканнан авыз итәргә

Без сезне дә чакырабыз.

Ялкау килеп керә. Шалканга барып тотына.

Ялкау. – Минем шалкан, кая алдыгыз? (тарткалаша).

Алып баручы. –Ялкау, бу нишләп синең шалкан булсын? Аны син үстермәдең бит. Син каян мәктәпкә килеп чыктың соң әле?!

Ялкау.- Мәктәп?!  Мәктәпмени бу? О-о-о мәктәп турында ишеткәнем бар минем.

Мәктәптә барсы бар,

Бар бик күп китаплар.

Дәфтәрләр, ручкалар

Һәм тагын парталар.

Укытучы апалар

Дәресне аңлаталар.

Укырга өйрәтәләр,

Рәсемнәр ясаталар.

Менә шул мәктәп була инде. Дөресме, балалар.

Укучылар.  – Әйе!

Алып баручы. Әйдәгез әле, укучылар Ялкауга мәктәп турында җырлап күрсәтик әле.

Җыр “Мин үсәм”.

Ялкау. Хәзер мәктәп турында күбрәк тә белдем.Мәктәптә укучылар бик дус яшиләр икән. Күп нәрсәләргә өйрәнәләр икән.

Алып баручы.  Ялкау, ә синең дә мәктәпкә йөрисең килмиме соң?

Ялкау. Нәрсәгә?

Алып баручы. Ничек инде нәрсәгә? Укырга, язарга, рәсем ясарга, шигырьләр сөйләргә өйрәнерсең.

Ялкау. Ә мин аларның барысын да эшли беләм. Кирәксә үзегезгә бер шигырь сөйләп күрсәтәм.

Алып баручы. Ярый алайса, әйдә безгә бер шигырь сөйләп күрсәт.

Ялкау. Әминә көлә кычкырып,

              Чиләге  төшкән суга.

              Әминә көлмә инде син.

              Хәзер чиләгең суга бата.

Алып баручы. Ялкау, хәзер безнең укучыларның ничек шигырь сөйләгәннәрен тыңлап кара.

(Динара белән Лилия шигырьләрен сөйләп күрсәтәләр).

Алып баручы. Ялкау, ә син хәзер нинди ел фасылы  икәнен беләсеңме?

Ялкау.  Беләм, ник белмәскә. Хәзер яз. Әй, ялгыштым, җәй!

Алып баручы. Укучылар, дөрес әйтәме ялкау. Хәзер урамда җәйме?

Укучылар. Хәзер урамда көз.

Көз турында җыр.

Ялкау. Ми кирәксә бии дә беләм әле.  (Такмак әйтеп, бии.)

Иртән торып тышка чыксам,

Сыер чабата кигән.

Очып бара, очып кайта

Безнең сыер көтүдән.

Әбиемнең кәҗәсе

Бакчада кәбестәдә

Биемәгәч, җырламагач

Бу дөнья нәмәрсәгә?

Әтәчтә дә кикерик

Тавыкта да кикерик.

Биючегә сүз әйтмәгез

Үзе төште сикереп.

Алып баручы.

Җитәр-җитәр, уздырдың.

Бигрәк тузан туздырдың.

Аягыңны шапылдатып,

Колагымны тондырдың.

Ә хәзер, ялкау, Безнең биегәнне кара.

Бию

Алып баручы. Ә хәзер табышмак әйтешле уйнарбыз. Ялкау, син  башыңны эшләтеп җавап бир.

Катлы-катлы булып үсә җир өстендә ул нәрсә? (кәбестә)..

Йодрык-йодрык булып үсә, алма кебек кызарып пешә.

Үзе бик матур, я кем әйтер? (помидор).

Ул җир астына төшкән,

Кып-кызыл булып пешкән.

Ашка тәм һәм төс бирер,

Аны кем белер? (кызыл чөгендер).

Алып баручы. Ялкау, ә син бакчада эшләдеңме соң? Уңышны җыеп алырга булыштыңмы? Нинди эшләр эшләдең?

Ялкау. Мин алмагач төбендә:”Алма пеш, авызыма төш” дип утырдым.

Алып баручы. Шулай уңыш җыялармы инде? Менә безнең укучылар белән эшләргә өйрән син. Хәзер уңыш җыю уены уйнарбыз.

Уеннар “Бәрәңге җыю”.

Алып баручы. Инде, Ялкау, күрдеңме мәктәптә нәрсәләргә өйрәнгәннәрен? Укучылардан эшкә өйрәндеңме?

Ялкау. Әйе, өйрәндем. Мин дә бүтән ялкауланып ятмам. Зурларга булышырмын. Ә хәзер өйгә әниемә булышырга кайтыйм инде. Сау булыгыз.

Алып баручы. Ә хәзер сүзебезне Сөмбеләгә бирик.  

 Күңелле уеннар.

 “Көзге волейбол” уены уйныйбыз. Ике урындыкка бау бәйләнгән, сез ике ягына басасыз. Һәр икегезнең ягында 15-20 яфрак. 1 минут буена бер-берегезнең ягына яфрак ыргытасыз. Кайсы якта яфрак саны аз, шул җиңүче була.

1. «Кашык белән бәрәңге ташу»

2. «Кайнар бәрәңге»

3. «Яшелчәләрне һәм җиләк-җимешләрне аер»

4. «Бәйләгән күз белән бәрәңге җый»

Алып баручы.

Башы булмаса да – эшләпәле,

Сыңар аяк – төксез, Ул да булса – итексез.    (Гөмбә)

«Гөмбәләр биюе»

Бала.

Исәнме, Көз, алтын Көз!

Көттек без килүеңне.

Алтын көз, синнән сорыйбыз

Бүләкләр бирүеңне.

Көз.

Кәрзинемдә алтын сары,

Кызыл матур төсләр бар.

Күчтәнәчкә диеп җыйган,

Бик тә тәмле алмалар.              

(Кәрзин белән алмалар тапшыра.)

Ата-аналар белэн уен.

Көз көне туган кешеләрне бирегә чакырабыз… Менә бу ящикка зур приз салынган, без сез биргән сорауларга “әйе” яки “юк” дип җавап  бирергә әзер. Ящик эчендә нәрсә булганлыгын белсәгез, приз сезгә булачак.

Уңыш бәйрәме

Октябрь 2018

Матур ,аяз көзге көн. Киртә белән әйләндереп алынган яшелчә

бакчасы. Анда төрле төрле яшелчәләр үсеп утыра.(яшелчәләр

булып киенгән балалар утырган). Бакчага бер кыз йөгереп керә.

Кулына кәрзин тоткан үзе җырлый.

Җыр “Көз”

Кыз : Исәнме, Бакчакай,

Көттеңме син мине?

Әнием жибәрде,

Күреп кайт, дип, сине.

Бакчакай ни хәлдә,

Белеп кайт , диде.

Яшелчәләр җыеп

Алып кайт,диде ул.

( кинәт сокланып туктап кала) Абау, нинди генә яшелчәләр юк икән

монда! Күр инде син боларны! Кәбестәсе, суганы, кабагы ,кишере

Нинди матур булып үскәннәр!

(Кыз кәбестә булып киенгән бала янына килеп баса, аңа сокланып

елмая.)

Кәбестә: Мин булам кәбестә.

Үзем яшькелт төстә,

Күлмәгем күп катлы,

Үзем бик тә татлы

Ашларга да төшәм мин

Бәлештәдәпешәм мин

Чөнки мине балалар

Көндә көтеп алалар.

Кыз: Бик әйбәт. Рәхмәт сиңа. Мин сине алырмын кәрзинемә

салырмын.

(Суган булып киенгән бала янына килә.)

Суган: Минем исемем суган

Мин Һиндистанда туган

Мине бик тә мактыйлар

Шифалы дип атыйлар.

Салатка да турыйлао

Тураганда елыйлар.

Кыз: Шулаймыни? Менә ничек икән? Ярый, мин сине дә Үзем

белән алам.

(кабак булып киенгән бала янына килә)

Кабак: Ә мин булам –кабак.

Әйтмим мин кабат – кабат

Бик тә файдалы зат мин

Тик мин җәяү кайтмыйм!

Кыз аны сыйпап: Ярый, ярый. Бер дә борчылма. Күтәреп кенә алып

кайтырмын үзеңне.

(Кишер булып киенгән бала янына килә.)

Кишер. Минем исемем Кишер,

Теләсәң , болай пешер,

Теләсәң ашка тура,

Мине яраткан бала

Озын гомерле була…

Кыз: Шулаймыни? Бик әйбәт, бу сүзләрне онытмабыз.

Җитәкләшеп басалар һәм җырлыйлар.

( Җырдан соң ишектән кинәт кенә кәҗә килеп керә.Йөгереп керәдә

яшелчәлчргә ташланмакчы була. Яшелчәләр куркышып кыз янына

җыелышалар..)

Кәҗә: Мин Кәҗә Мәкәрҗә

Аерыдыр тоякларым,

Бакча эчләрен гизәргә

Яралган аякларым.

Яратам Кишерен дә,

Яратам суганында,

Кәбестәсен, Борчагын,

Яратам мин барында.

МәМәәә. Барыгыз да үземәмәәә.

Берегезне дә бирмим.

Кызны сөзеп үтерәм.

Сезне ашап бетерәм. Мәмәә.

(Яшелчәләрне куып йөртә башлый. Яшелчәләр куркышып елый

елый тәрле якка качалар. Кыз артына яшеренергә тырышалар. Кыз

озын чыбык алып килә.)

Кыз: Еламагыз, туктагыз,

Бернидән дә куркмагыз,

Кәҗә бакчага кергән ,

Чыбык татыйсы килгән!

Менә сиңа! Менә сиңа!( Кәҗәне куа).

Сөт бирүен бирәсең,

Ник бакчага керәсең,

Урлашубөтен уең.

Бар, үлән ашап туен!

Юкса менә күрерсең,

Чыбык тәмен белерсең!

(Чыбык белән яный яный Кәҗәне куып чыгара. Яшелчәләр

куанышалар.)

Кыз: Әйдәгез, хәзер күңел ачып җырлап алыйк инде.

Җыр. Бар безнең бакчабыз

Анда кәбестә үсә

Менә мондый зурлыкта

Менә монды киңлектә.

Кәбестә чыга уртага

Тиз генә биеп ала.

Бар безнең машина,

Ул йөкләр ташый ла.

Менә мондый зурлыкта

Менә монды киңлектә.

Шофер алга ашыга,

Машинасын кабыза.

Соңга калмый тиз генә

Уңышны алып китә.

(Бабай белән әби килеп керәләр.Кулларында поднос белән пешкән

ризыклар Һәм ипи.)

Бабай: Исәннәргенәме барыгызда. Бәйрәмгә барыбер өлгедек бит.

Әбиегезнең сезгә дип тәмнүшкәләр пешергәнен көтшкөтә арып

беттем.

Әби:Шушындый бәйрәмнән читтә калып буламыни? Чакыруыгыз

өчен зур рәхмәт инде сезгә балакайларым.

Кыз:Хуш килдегез, үтегез,

Түрдән рәхим итегез.

Бездә бүген зур бәйрәм

Ашлысыйлы зур бәйрәм!

Әби: Мәгез әле балакайларым, безнең күчтәнәчләрдән дә авыз

итегез, Барысы да яңа оннан пешерелгән.

Бабай: Яңа бодай оныннан пешерелгән икмәктән дә авыз итәрсез.

Ипи басуда пешә,

Аннан амбарга күчә,

Аннары мичтә пешә,

Кызарып мичтән төшә,

Шуннан килә өстәлгә,

Безгә куәт өстәргә.

Һәркемгә ипи кирәк!

Һәм көн дә ипи кирәк!

Бигрәк тәмле карасы,

Бигрәк тәмле агы да.

Күмәчедәбары да….

Ипикәйнең кайсы да

Ризыкның хөрмәтлесе,

Җирдә иң кирәклесе.

Җыр “Игенченең тырышлыгы…..”

Кыз: Әби белән бабайны бер биетеп тә алыйк инде.

Бию: Шаян бию “кыз һәм бабай”

1. Үтте китте матур җәйләр

Көзләр килеп җиттеләр.

Ак каенның яфраклары

Саргаешып киптеләр.

2. Сары, сары, сапсары

Агачның яфраклары

Җил исә , ява яфрак

Көзнең матур чак лары.

3. Оча яфрак, уйный яфрак

Һаваларда әйләнеп.

Бүген, бүген, бүген,бүген,

Яфракларның бәйрәме.

Кыз: безгә тагын кунаклар килә .(2 класслар)

3. Ни арада җәй үткән

Алтын көз килеп җиткән.

Җимешләр өлгергәч, бакча

Бигрәк матур икән!

Алмалар әй уңганнар,

Кызарып та тулганнар,

Шундый татлы булганнар.

Әйтерсеңлә балга манып алганнар

4 Көзге табын бай табын

Кыяр, карбыз һәм кавын

Телемтелем теленгән

Өемөем өелгән.

5Әткәм кебек тырыш көз,

Әнкәм кебек юмарт көз

Көзләр юмарт булганга,

Бик бәхетле бик шат без.

Бабай: Ай балалар мин бит сезнең тапкырлыгызны сынап карарга

теләгән идем бөтенләй онытканмын мин сезгә табышмаклар әйтәм

җавабын белгән кешене бүләк көтә.

(табышмаклар әйтү)

Минем нәни дусларым да сезгә бүләк әзерләгәннәр иде.(1 нче

сыйныфлар һәм 3нче сыйныфлар.)

6. Урман кырларга

Килде матур көз.

Җәй үтте диеп

Үкенмибез без.

7. Көз көннәре бик күңелле

Бик күп җимешләр пешә

Помидор, карбыз өлгерә

Алмалар өзелеп төшә

8. Бакчабызда үсә алма

Ул кызыл була ал да

Тәмле шикәр бал гына.

Аны гел алмаска тугел

Рөхсәт булса ал гына.

9. Көзге җил “усал”

Салкын булсада

Колак, борыннар

Бераз туңсада

Куркытмый безне

Һичбер суык җил

Һәрвакыт ямҗле безнең

Туган ил.

Җыр: “Кояшлы ил”

Яңалыклар

Кабак бәйрәме

Күзкәй мәдәният йортында бик матур очрашу үтте. «Әллүки» халык фольклор ансамбле үзешчәннәре көзге муллыкка багышланган кичәгә җыелды. Ул һәр бакчаның «патшасы» кабакка багышланган иде.

Кабак бәйрәме

Сәхнә алдындагы өстәлдә үзенчәлекле күргәзмә. Кабактан ниләр генә ясамаганнар «Әллүки»леләр! Тукай-ның «Кисекбаш»ы, йомгак, нәни йорт, нәни песекәйләр… Кабактан әзерләнгән ризыклар…
Кичә авыл китапханәсе мөдире Тәнзилә Шәйх-нурованың чыгышы белән башланды. Әлләни исебез китмәгән кабакта әллә нинди хикмәтләр бар икән бит! Баксаң, кабак иммунитетны ныгыта икән. Анда йогышлы чирләргә каршы торырга булышучы Е, С, А, К витаминнары, цинк, селен бар. Үсемлек аксымы күп. Минераллардан магний, фосфор, калий, бакыр, тимер бар. Кабак ризыклары шулай ук организмны шлаклардан арындыра, цинк бавырны чистарта, аны 20-30 көн куллансаң, кандагы инсулинны җайга сала. Андагы Омега-3 кислотасы, В витамины невроздан файдалы.
Кабак төшенең файдасын да сызып ташларга ярамый: бер уч кабак төшендә организм таләп иткән кадәр магний һәм калий бар, ул исә йөрәк мускулларын ныгыта. Кабак төшен бигрәк тә балаларга ашатырга кирәк, ул эчәктәге паразитлардан арындыра…
Менә шулай, дөнья-бызны онытып, Тәнзилә Ахуновнаны тыңлый-быз, бүгенге көндә келәт-ләребездә өелеп яткан кабак турында бай мәгълүмат туплаган ул. Кичәдә кабакка багышланган табышмаклар да әйтештек, викторина сорауларына җаваплар да эзләдек.
Мәдәният йорты директоры Альмира Ситдыйкова, режиссер, мәдә-ният йортының сән-гать җитәкчесе Гөлфия Әхмәтҗанова, мәдәният хезмәткәре Роза Асылмәрдәнова, кичә темасына туры китереп, ике күрше мөнәсәбәт-ләренә кагылган гый-брәтле дә, күңелле дә скетч әзерләгәннәр иде. Рәхәтләнеп көлә-көлә сагындырган сәхнә күренешен карадык.
Ахырдан фольклорчылар бу чара өчен күргәзмәгә махсус әзерләп килгән татар халык ашлары белән гөр килеп чәй эчтеләр. 

Заһидә Нәбиуллина.
/ Фото Т.Шәйхнуровадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Бик борынгыдан калган шундый бер риваять бар. Кайчандыр Грециядә бер пешекче кабактан бик күптөрле ризык пешереп, кунак җыйган. Пешекче тәмләткечләрне шундый оста итеп кулланган ки, кабактан пешерелгән һәр ризык тәме буенча бозау ите һәм төрледән-төрле яшелчәләр тәменнән аерылгысыз булган. Әлбәттә инде кунакларга табындагы аш-су бик охшаган. Шулай булмыйча мөмкин дә түгел, чөнки кабак төрле килеш тә дә бик тәмле яшелчә. Мәсәлән, кабактан салатлар ясарга, ботка, аш һәм икенче ашлар пешерергә мөмкин. Кабактан хәтта коймак, бәлеш һәм торт пешереп тә була. Аннан ясалган компот белән кесәл дә телећне йотарлык. Шул ук вакытта мичтә пешерелгән кабак үзе генә дә бал яисә сироп белән ашарга бик тәмле десерт санала.
Көз җиткәч бакчачылар алтынсу кызгылт сары һәм яшькелт төстәге кабакларга  сокланып туя алмый.

Кабакның кайбер, махсус агротехник технология кулланмыйча үстерелгән төрләре хәтта 50-60 килограммга, биеклеге 80 һәм 170 сантиметр киңлеккә җитеп үсә. Андый кабакны, әлбәттә, һәркем күреп хозурлансын өчен күргәзмәгә генә куеп тотарлык.

Борын-борынгыдан кабак үзенә игътибарны ризык буларак кына җәлеп итмәгән. Осталар аннан патша сараен бизәү өчен бик матур савытлар ясаган. Ә көнбатышта исә әле дә булса кабак шешәләре ясау белән мавыгалар. Соңгы вакытта бик популярлашып киткән матэ эчемлеген белгечләр нәкъ менә махсус калебасе савытында пешерәләр. Парагвайчадан тәрҗемә иткәндә “калебасе” сүзе “кабак”ны аңлата. 
Ә ул калебасе савытларын алар шешәле кабак дип аталган лагенирия җимешеннән ясыйлар.

Үзенчәлекле тәме һәм матур декоратив сыйфатыннан тыш, кабак тагын диетик ризык буларак та игътибарга лаек яшелчә санала. Аның химик кушылмасы пектин матдәләргә, аскорбин кислотасына бай. Шунлыктан кабак согы бөер һәм бавыр авыртудан бик файдалы. Аны шулай ук тынычландыручы чара буларак, матдәләр алмашы бозылудан, тазарудан һәм шикәр диабетыннан киң кулланалар. Һәм шуңа күрә дә кабактан хәзерләнгән һәр ризык тәмле аш кына түгел, тәмле дару да булып тора.

* Суык, коры һәм җилләтелә торган бүлмәдә кабак айлар буе яхшы саклана.
* Зур кабакны бер тапкырда гына кулланып бетереп булмый. 
* Аның калган өлешен әрчеп, кискәләп катырырга мөмкин. Тәме үзгәрмәячәк.
* Кабак белән тмин, борыч һәм көнчыгыштан кергән тәмләткечләр куллану бик отышлы.

фото: https://pixabay.com/

Кичә, бүген, иртәгә

Сабада Кабак бәйрәме гөрләде [+фоторепортаж]

Бүтән бер генә яшелчәнең дә кабак кебек тантана иткәне, дан җырланганы, күзләр камашыр күргәз­мәләр оештыра алганы юктыр, мөгаен.

Сабада Кабак бәйрәме гөрләде [+фоторепортаж]

«Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе коллективы оештырган «Кабак» бәйрәме быел үзенең кечкенә генә юбилеен — 10 елын билгеләп үтте.

Түгәрәк дата уңаеннан бәйрәм тагын да зурдан кубып, тулыланып, программага үзенчәлекләр өстәлеп үткәрелде. Гадәттәгечә, зур­лыгы ягыннан олпат гәүдәле кабаклар иң түрдән урын алдылар. Быел яшелчәләр солтаны булган иң зур кабак исеменә 20ләп кабак дәгъва кылды. 10 ел инде телерадио­компания хезмәткәрләре әлеге чараны елдан-ел камилләштереп, халык кө­теп ала торган бәйрәм югарылыгына кү­тәрделәр. «Безнең өчен әлеге бәйрәм — халык белән турыдан-туры аралашу чарасы да. Күпләп яшелчә үстерүчеләргә бакчасында үскән муллыкны сату өчен дә мөмкинлек бу. Быел юбилей елы буларак, номинацияләр саны тагын да артып, яңа конкурслар да өстәдек. Әлеге чараның географиясе дә киңәя: бәйрәмгә республика матбугаты журналистлары, башка районнар да кызыксынып, тамаша кылырга киләләр. Коллективыбыз егет-кызлары әлеге чарага ныклап әзерләнеп, халыкка ял чарасы бүләк итүдә көчләрен кызганмыйлар»,- ди «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе директоры Әлфия Мөбарәкова.

Һәрбер авыл җирлеге, мәктәп, мәдәният йорты, балалар бакчасы коллективлары бәйрәм чарасына бердәм һәм зур көч куеп әзерләнеп килгәннәр. Кабактан ясал­­ган эшләнмәләргә, композицияләргә килгәндә, иҗат җимешләре чын могҗизага тиң. Пешерелгән тәм-томнарның иге-чиге юк, һәрберсеннән авыз итәргә, тәмен татып карарга мөмкин. Эзмә авыл җирлегеннән Мәдинә Исламова тамашачыларны үзе ясаган гаҗәп тәмле һәм файдалы кабак согы белән сыйлады. Флюра Нурисламова пешергән кабак ипиен авыз итәргә халык күп җыйналды.

Шекше урта мәктәбе коллективы бай фантазияләрен тулаем эшкә җиккәннәр. «Маша һәм аю» әкиятенә композиция, бишектәге кабак-бәби, кабак-глобус иҗадыйлыкның чиге юклыгын күрсәтә. Шекше фельдшер-акушерлык пункты мөдире Ләйсән Яхина организмга файдасын аңлатып, кабак согын күз алдында ук ясап эчертте. Әлеге күргәзмәләр белән танышкач, муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов та соклануын яшермәде. «Узган елгы бәйрәмне күреп инде фантазияләре башкача кал­магандыр дип уйлаган идем, быел тагын әллә ниләр уйлап чыгарганнар, хыялыйлык күренеп тора, тамаша кылырга килгән кешенең дә күплеге бәйгенең популярлыгы турында сөйли, бишектәге бәбиләрдән алып өлкән яшьтәге әби-бабайларга кадәр килгән. Зур рәхмәт барысына да»,- диде район башлыгы.

Кабактан пешерелгән иң зур бәлешне Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре тәкъдим итте. «Бик, бик зур бәлеш» дип аталган әлеге татлы тәгам дүрт кеше көче белән пешерелгән, авырлыгын 12 килодан артык, диләр. «Шоколад» балалар бакчасы осталары пешергән мантый, бөккәннәрне сатып алырга зур чират хасил булды. 100 мантый, 100 бөккән тиз арада сатылып та бетте. «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе быел алдан ук «В контакте»дагы махсус битләрендә «Кабак һәм мин» дигән фотоконкурс игълан иткәннәр иде. Конкурска килгән 30лап фото арасыннан Сабадан Азалия Әскәрова юллаганы иң уңышлысы дип табылды.

Бәйрәм барышында ук иң оста рәсем ясаучыга бәйге үткәрелеп, Шекшедән Алсу Гарипова җиңү яулады.

Берсеннән-берсе үзенчә­лекле, күз явын алырлык төрле эшләнмәләр арасыннан иң-иңнәрне ачык­лау жюрига җиңелләрдән бирелмәде. Бәйгегә 8 номинация буенча йомгак ясалды. Иң зур кабак үстерүче булып Шәмәрдәннән Илсөяр Кәбирова танылды. Аның 37,5 килолы «Толстушка» сортлы кабагына тиңләшерлек бакча «солтаннары» табылмады. Илсөяр ханым бакчасында 50 төрле кабак үстерә икән. Әлеге гаҗәп яшелчәләрдән фотокүргәзмә дә әзерләгән иде. «Быел кабаклар әлләни үсә алмады, корткычлар һөҗүм итте, өченче ел иң зуры 44 килодан арткан иде», — ди ул. Саба гимназиясенең 3 сыйныф укучысы Фәннүр Газизов үстергән кабак 33 килога якын иде, ул икенче урынга лаек булды. «Тургай» приюты кабагы 31 килоны тәшкил итте. Учреждениеләр арасында кабактан ясалган иң матур композицияне дә «Тургай» социаль приюты хезмәткәрләре әзерләгән. Авыл җирлекләре арасында 1дәрәҗә Диплом белән Иштуган җирлеге бүләкләнде. «Кабактан иң тәмле ризыклар» номинациясендә җиңүне Эзмә авыл җирлеге осталары яулады. Кабак турында иң матур җырны Шекше мәдәният йорты фольклор ансамбле башкарды. Иң матур шигырьне Лесхоздан Сәрия Хафизова язган. Агитбригадалар арасында Арташ төп мәктәбе укучылары чыгышы иң үзенчәлекле дип табылды. Кабак төше чистартуда өлгерлекне Югары Шытсудан Фәнзил Шәрифуллин күрсәтте. Әлеге бәйрәм чарасында активлык күрсәтүчеләр дә игътибардан читтә калмады. Җиңүчеләргә акчалата бүләкләрне муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов тапшырды. «Сәламәт буласыгыз килсә — кабак ашагыз, гомерегез тагын да озынаер»,- диде ул бәйрәм чарасын йомгаклап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Йорэк маем спектакль текст сценарий
  • Йомырка байрам яичный праздник
  • Йомры икмэк сценарий
  • Йомробаш уйыны сценарий
  • Йом труа праздник труб

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии