(Тормыштан алынды)
Тәлгать ВАҺАҖЕВ
Сугыш тәмамлануга күп вакыт үткән булса да, авылда бернинди үзгәреш тә юк. Исән кайткан солдатлар да, “исәндер ул, кара өчпочмакны миңа ялгыш җибәргәннәрдер” дип, улларын көткән аналар да, сөйгән яры күренми микән дип, басу капкасын күзләгән кызлар да, әтиләрен өзелеп көткән сабыйлар да, ирсез кипкән “солдаткалар” да, җиңү хәбәрен ишеткәч, җир-күкләргә сыймаслык шатлык кичергән булсалар да, тора-бара тынычланып, шулай кирәк инде, күрәмсең, язмыш шулдыр дип, сүрелә башладылар. Алар беренче көннәрдә менә бүген кайтыр, менә иртәгә кайтыр дип, машина тавышын ишеткән саен урамга йөгереп чыга иделәр. Бу куанычлар йорт саен булмаса да, өмет дигән нәрсә бар иде әле.
Шундый көннәрнең берсендә Саимә, тәмле йокысыннан уянып, күргән төшен исенә төшереп ятты бераз. Мич ягарга йөргән әнисен күреп алгач, сикереп торды да, янына ук елышып, төшен сөйли башлады.
– Әнием, безнең абый да кайтыр, кайтыр! Бигрәк лә матур юл төше күрдем бит! Имеш, шушы өебез икән. Өй тутырып кып- кызыл сөлгеләр, кызыл чаршаулар элгәнбез, имеш, идәннәргә басарлык та түгел – бакыр акча! Йортка чыксам – бер тиенлек акчаларга таелып егылам. Әй, шуларны кесәләремә тутырам, тутырам! Инде карасам – бөтен җирем акча белән тулган. Шуларны җыеп йөргәндә уянып киттем… Без баербыз, әйе бит, әнкәем! – дип канатланды.
Әнисе сабыр гына: “Шәмсафа әбиеңә хәер илтерсең, төшең хәерлегә булсын, балам”, – диде.
Хәер илткәндерме, юкмы – анысын хәтерли алмый хәзер кыз. Тик төш күргәнгә күп тә үтмәстән, Урта Азиядән бер егет кайткан, өйләнергә кыз эзли икән, дигән хәбәр таралгач, кызның йөрәге “жу” итеп куйды.
…Аһ! Ул бигрәк сөйкемле егет иде. Күрәсе иде үзен бер генә. “Сеңелкәйләр! Мин дә бүген пьессагызны карарга киләм, тагын күрешербез әле”, – дигән иде. Килдеме, юкмы – һичкем күрмәде, әмма шул көннән соң ул суга төшеп югалган кебек булды. Тик аның йомшак сүзләре генә йөрәгенә урнашып калдылар да ничә еллар буе тынгы бирмәделәр кызга. Аның кайтканын ишеткәч, күңеленең ерак кына бер почмагында яшәп яткан тойгы кабат уянды.
Икенче көнне Саимәне күршедә генә яшәгән җиңгәсе чакырып алды.
– Кичә бер егет безгә килгән иде, көянтә-чиләгеңне асып чыгып киткәндә, сине күреп калган. Бик ошаткан үзеңне. Әгәр риза булсаң, алып китәргә исәбе бар, – диде.
– Мин риза, җиңги, – дигәнен сизми дә калды кыз.
Егет килергә тиешле кичке сәгать җидене көткәндә, Саимәнең йөрәге күкрәгеннән сикереп чыгардай булып типте. Ләкин инде сәгать сигез дә тулды — ә егет һаман юк. Тугыз тулып килгәндә иптәш кызы килеп керде. “Әниләр өйдә юк, дуслар җыелды. Ә син нишләп өйдә ятасың?” – ди. Саимә ни әйтергә белмичә аптырап торган арада иптәше аркасына яулыгын япты да кич утырырга алып китте. Саимә юл буе: “Егет мине күрмичә китәр инде, соңыннан үкенергә калмасмы икән? Юк ла, килмәс инде, башканы тапкандыр. Ярар, тапса тапсын инде”, – дип уйлап бара-бара, бакчаларны узып киткәнен сизми дә калды. Алар барып кергәндә кызлар гөр килеп кич утыралар иде, егетләр дә килгәннәр, уеннар башланган чак иде. Ләкин Саимәнең күңеле күтәрелмәде, күзе гел тәрәзәдә булды. Менә хәзер кереп чакырырлар төсле тоелды. Шулвакыт таш өйнең буш йортка караган чепи күзле тәрәзәсеннән ниндидер шәүлә чагылып үтте. Кызның йөрәге тагын да ныграк сикерә башлады. Шәүлә тәрәзәгә үк борынын терәде дә бармагы белән чакырды сыман. Саимә тәрәзәгә якынрак килеп караса, күрше җиңги булып чыкты. Кыз сикереп торып шәлен иңбашына элде дә урамга чыкты.
– Саимә, иркәм, йомыш тапкан булып өегезгә дә кереп чыктым, күршеләргә дә сугылдым, аптырагач инде, иптәшләреңә киткәнсеңдер дип, монда килдем. Күптән килгән иде, үтерә бит инде сине таптырып. Вакытында килә алмаган, ниндидер эшләре килеп чыккан. Иркәм, үзе, сөйләшүе буенча, бик акыллы, тик әнисе усааал… Ярар, үзенә ошасаң, анасыннан кактырмас әле. Авыл тормышын үзең беләсең бит. Әгәр яшьрәк чагым булсамы, каф- тау артларына да китәр идем. Бу бит шәһәрдә, шәһәрнең дә ниндие әле – Ташкентта яши. Анда җимеш ашап ятар өчен китәргә кемнәр генә кызыкмый! Әгәр риза булса, эшләтмәс тә идем, бездә тормыш җиңел, Ташкентны “ипи шәһәре” дип атыйлар, дип сөйли.
Бакча буен үткәнче җиңгәсе кызны шулай үгетләп килде. Бакчаларны чыккач та аларның өйләре кыйгач кына. Өй каршында аны шинель кигән озын буйлы кеше көтеп тора иде…
Март. Зиратлар артыннан калкып чыккан ай да болытлар артына кереп качты, төн бөтенләй кап-караңгы булып калды. Сирәк кенә төшкән кар бөртекләре кызның алсу битләренә кунып өлгерми, шундук эреп төшә. Егет: “Ә-ә-ә, җиңги, таптыңмыни качкынны?” – диде елмаеп. Ә җиңгәсе, менә хәзер ул синең кулда, дигән сыман көлә-көлә китеп барды. Язгы җил җылы, җепшек булуына карамастан, дулкынланудан Саимәнең тәне дер-дер калтырый, теше-тешкә тими иде. Егет тә моны сизеп алды, ременен ычкындырып, җылы шинелен ачып җибәрде: “Өшисең бит, кил, бераз җылытам”, – дип, үз кочагына алырга теләде. Саимә чигенә, егет һаман якыная бара, кызны аркасыннан, башыннан сыпырып ала. Үзе йомшак кына нидер сөйли, елмаеп та куя. Көлгәндә, энҗе кебек тезелеп торган тешләре арасыннан берсе ялт-йолт итеп китә. Кайдан таба ул бу матур сүзләрне, кайдан шулхәтле оста итеп сөйләргә, кыз баланы үзенә шулай каратырга өйрәнгән ул? Үзе сөйли, үзе сыпыра торгач, күндерде бит кызны, зур шинеле эченә алды бит.
– Ходай кушса, барыбер бергә булырбыз. Кеше сүзенә карый күрмә. Хәзер дошманнар күп. Берәрсе яхшырак яши башласа, хәзер дошманга әверелә.
Ә үзе Саимәне аның саен ныграк коча бара, күкрәгенә аркылы-торкылы таккан ремень тимерләре хәтта кызның кулларын авырттыра башлады. Саимә шинель эчендә дә җылына алмады. Ә егет һаман тормыш турында сөйли дә сөйли.
– Азиядә хәзер яз инде. Үрүк агачлары, чия-грушалар ап- ак чәчәккә күмелеп утыралар. Быел анда яз бик яхшы килде – җимешләр күп булачак. Әгәр риза булсаң, әни белән икегезне алып китәм. Минем бит ял вакытым гына, эшне озакка сузмыйк, ялымның бер атнасы үтеп китте дә инде. Монда никах укытып алсак, анда баргач, гөрләтеп туй ясарбыз. Иптәшләремә әйтеп киткән идем өйләнәм дип, алар безне анда көтеп торалар.
Саимә икеләнә: “Риза булыйм инде, анда бит җимешләр, ипиләр күп икән. Үзе хәрби кеше дә бит әле. Әллә кем булып эшләгәнен сорыйммы икән? Әй, ярар ла, кем булса да – хәрбидер инде. Шундый килделе-киттеле уйлар арасында: “Ярар, булмаса”, – дигәнен үзе дә сизми калды кыз.
Һаман әкрен генә кар ява, язгы җилләр әкрен генә исеп, битләргә бәрелеп уза, болытлар арасында сирәк кенә күренгәләп киткән ай да, алардан көнләшепме, бөтенләй кереп яшеренде. Авыл башында кемнеңдер әтәче беренче булып кычкырып җибәрде. Саимәләрнең почмак тәрәзәләрендә тонык кына сукыр лампа кабынды. Әнисе башын тәрәзәгә якын ук китереп, кулын каш өстенә куеп, караңгы урамны күзәтә иде. Ләкин, күзгә төртсәң дә, берни дә күренми. “Әнә әниең дә торды”, – диде егет. Кем белә бит, бәлки, эче пошып, артта калган йокысыз төннәрен, күңелсез көннәрен, алдагы язмышын сизенәдер ана йөрәге. Улы сугышка киткәннән бирле ул берәр генә сәгать йоклап ала да, почмакка кереп утырып, пыш-пыш нәрсәдер укый, теләк телиме, балаларына бәхет-тәүфыйк сорыймы, хәбәрсез югалган улын кайтарырга телиме…
– Иртүк әниемне яучыга җибәрәм, тагын аны-моны уйлама, барысы да синеңчә булыр. Үзем исән чакта сине ким-хур итмәм, – дип Саимәне капкаларыннан кертеп җибәрде егет. Кыз кереп киткәндәй булды, ләкин шыгыр-шыгыр ерагайган аяк тавышлары тына башлагач, капканы ачты да егет артыннан карап калды.
Саимәләрнең йортыннан ерагайгач, егет тәмәкесен кабызды. Шәһәр папирусының тәмле исләре әллә кызның шәленә сеңеп калган, әллә инде күпер якларыннан искән язгы җилләр һәм каптырылмаган шинель итәкләре җилфердәве белән кызның борынына егет исе килеп керде. Ә ул инде тыкрыкка борылып кергән иде.
Саимә аяк очларына гына басып өйләренә керде дә әнисе җәеп куйган йомшак түшәккә ятты, әмма йокыга китә алмады… Бүрәнәләр аша ыжгырткан язгы җил тавышы аңа кызганыч шың-шу булып ишетелде, шуңа кушылып елыйсы килде.
– Аһ, юкка риза булдым ахыры? Әнием миннән башка нишләр, ничек яшәр? Юк, юк… Әнием риза булыр. Әни риза түгел дип, шундый бәхетне кире кагарга мөмкинме? Үземә бөтен ягы белән ошады, аның өстенә җимеш арасына барамын, үзе тагын хәрби дә бит әле… Китәргә, китәргә… Шуның ише уйлар белән гәпләшә-гәпләшә, әле бер ягына, әле икенче ягына әйләнә-әйләнә, озак ятты кыз.
Әнә таң да беленеп килә бугай. Әнисе торып мичкә ягып җибәрде. Саимәнең эче пошканнан торып утырды. Әнисе аңа: “Йокла әле, бәбкәем, рәхәтләнеп йокла. Өй җылынсын, ашарга пешсен, үзем уятырмын”, – дип, башыннан сыйпап йоклатырга тырышса да, Саимәне йокы алмады. Шундый көнне йоклап ятып буламыни соң? Ул торып өйләрен җыештырды, идәннәрне юып алды. Эшләрен тәмамлап, чәчен тарап үрим дип кенә утырган иде, әнисенең “Йә Раббым! Болар иртүк нишләп йөриләр икән?” дигән тавышына сискәнеп китте. Ишектән җиңгинең кайнанасы белән егетнең әнисе килеп керделәр. Узыгыз дип әйтүче булмаса да, алар түргә узып, сәке кырыена утырып, йортка дога да кыла башладылар.
– Кодагыйлар булырбыз, Ходай кушса. Аска бернәрсә дә салмадың, ә? – дип, кычкырыбрак сөйләргә тотындылар. Әнисе берни дә әйтә алмыйча, каушап калды. Почмакка кереп качкан Саимәгә тагын бизгәк ябышты, ул мичкә үк елышып, эченә кереп качардай булды.
– Ерак җиргә җибәрмим, юк, әле яшь, өлгерер. Әзерләнмәдек тә әле, – дип карыша Саимәнең әнисе. Оялчан әнисенең бер сүзенә биш җавап бирә булачак кайнана.
– Әй, түтәй, хәзер синең белән минем сүзгә карап йөри торган вакытлар үтеп киткән инде. Яшьләр үзләре табышкан да, сөйләшкән дә, ризалашкан да. Китсәк бит, без анда мәңгелеккә китмибез. Алып кайтыр өчен үзем ияреп барам ла! Картайган көнемдә минем дә туган илемне ташлыйсым килми, күп булса, бер ел торырбыз анда, үзем алып кайтырмын аларны, – ди, үзенекендә торып.
Саимәнең әти-әнисе, аларның ризалыгыннан башка егеткә сүз биргәне өчен, бик нык үпкәләделәр аңа.
– Әй, бәбкәем, алдагы көнеңне бер генә дә уйламыйсың мени? Булачак кайнанаң, самовар куя белмәгән өчен киленен нишләткәнен үзең ишетеп кайткан идең бит, усаллыгы чиктән ашкан! Зинһар, башыңны алар белән бәйли күрмә! Сугыш бетте, менә тормыш җайланыр, авыллар ямьләнер, кабат Сабантуйлар булыр, гөрләтеп туйлар уйный башларлар, сиңа да егет табылыр. Мин сезне бер күрергә интегер өчен үстердем мени соң? Абыеңның кайгысыннан айный алмыйм, тагын син дә кайгы өстәргә җыенасың, – дип, үксеп елап та җибәрде.
Башын аска иеп, нәрсә әйтергә дә белмичә басып торган Саимә урамга чыгып китте. Әмма бераздан әйләнеп керде.
– Әнием, елама, ризалашыгыз, зинһар, мин башкага кияүгә чыкмыйм, аны гына яратам. Әнисенә ничек тә ярарга тырышырмын, читтә озак тормабыз – кайтырбыз. Әнисе дә шулай диде бит, – дип ялварды.
Ләкин кызның әти-әнисе сүзләрендә нык тордылар. Хәтта, ачуланып, туй да ясамаска булдылар. Әмма Саимә берсенең дә сүзенә колак салмады. “Алар мине яраталар, соңрак ризалык бирерләр әле”, – дип уйлады ул.
Шулай өйләнештеләр. Мәҗлескә яшьләр-картлар кайсы көндез, кайсы кичен җыелдылар. Кызның әнисе дә шунда – күзләре кызарган, башын аска игән. Килгән кунакларны элеккечә каршы алмый, киткәннәрне – озатмый. Кодагый да башка кодагыйлар кебек түр башында түгел, ә ишек төбендәрәк утыра. Шуннан соң 3 – 4 көн дә үтмәде – китәргә җыендылар. Капкалар киредән тутырып ачылды, атны ишек төбенә үк китереп туктаттылар. Саимәнең эче поша башлады. Нәрсә соң бу? Әти-әнисе аны озатырга килмиләр булдымы инде? Тыкрык башына барып килде кыз – беркем дә юк… Бик рәнҗегән иделәр шул әти-әнисе. “Тыңламадың безне, арада яраткан балабыз идең бит. Безне бер генә дә хөрмәт итмәдең”, дигән сүзләре әле дә колагында чыңлап тора.
Менә чана да әзер. Саимә: “Әниемнәрне күреп китик инде, бик күрәсем килә”, – диде иренә, кайнар яшьләрен тыя алмыйча.
– Хәзер, хәзер, барырбыз, үпкәләмә – әниемә әйтим инде, – диде, аркасыннан кочып.
Аларны илтүче бабай белән кайнана авылны чыкканда зират янында көтәргә булдылар. Саимә белән ире барып кергәндә, әнисе башын бәйләп стенага карап ята, ә әтисе сәке йөзлегендә хатынының аяк очында утыра иде. Өй эчендәге күңелсезлек яшь киленнең йөрәгенә килеп кадалды.
– Кай җирең авырта, әнием? – диде Саимә әнисенең башыннан сыйпап.
– Ана булгач, балам, кай җирең авыртканны белерсең. Ярый, хуш инде, бәхил бул. Үлгәнемне ишетсәң, әнием хакы дип, ярлыларга садака бирерсең, – дип, сөяккә калган кулларын бишмәт эченнән чыгарып, кызының кулын тотты да, китмә балам, ташлама безне, дип өзелеп елап җибәрде.
Саимә борылып, шәле белән йөзен каплады, ә әтисе, башын игән көенә, кызына борылып та карамады…
– Әбекәем, алып кайтам кызыңны! Бәлкем, быел ук кайтырбыз әле. Кайта алмасак, ял саен кунакка җибәрермен үзен, – дисә дә кияү, аңа җавап бирүче булмады. Кияү Саимәне күтәреп торгызды. Күпме генә торсаң да, ана күңелен табарлык бернинди сүз дә юк иде. Саимәнең күзләрен кайнар яшь томалаганлыктан, ул өй эчен тонык кына күрде. Күпме генә артына борылып караса да – озатырга чыккан кеше дә күренмәде. Күңелен тутырып, йортларны карап чыкты, подвал ишеген ачып, күзләре белән нидер эзләде. Бөтен җирдә тынычлык, очсыз- кырыйсыз күңелсезлектән башка бернәрсә дә таба алмады ул. Капкадан чыкканда тагын борылып карады – чыгучы юк… Мәктәпне узып барганда гына зур кара шакмаклы шәлен бөркәнгән әнисенең капка баганасына сөялеп, ә әтисенең аның янында басып торуын күреп калды. Саимәнең күңелендә “Әллә борылып кайтыйммы икән, мин киткәч, әти- әнием нишләр?” – дигән уйлар йөрәген әллә ничә кисәкләргә телгәләде. Аның уйларын ишеткән сыман, ире ашыктырды гына.
Алар барып җиткәндә олаучы бабай белән кайнана көтеп торалар иде инде. Килгәнен күргәч, бабай дилбегәне кагып җибәрде дә, ат җепшек кар өстеннән әкрен генә кузгалып китте.
Көн болытлы, салмак кына кар сибәли иде. Саимә зират ягына карарга да курка. Кем белә – әгәр ул кайтканчы берәрсе шушы мәңгелек йортка күчеп куйса, ул нишләр?
– Әй, әнекәем, әнекәем… Бер генә дә хәлең юк шул. Моңа абыем югалу кайгысы һәм минем үзсүзлегем гаепле. Озак торырга туры килмәс, Алла теләсә. Барыйм, күрим яңа урыннарны. Әгәр кайтмыйбыз дисәләр, үзем генә булса да кайтып, әниемнең ризалыгын алырмын барыбер, – дип барганда, ире кочып алды да юатырга тотынды.
Бабай белән янәшә утырган кайнана аларга берничә тапкыр усал гына итеп карап алды. Ә ире һаман Саимәне юата бирде. Анасы түзмәде: “Аягыгызны күтәребрәк атлагыз! Артта каласыз, сукыр түгелдер әле, җитәкләмәсәң дә була!” – диде ачуланып. Яшьләр адымнарын тизләттеләр. Ире Саимәнең култыгыннан үзенең кулын алды да хатынының күзләренә тутырып карады. Байтак кына ара үттеләр. Юкәле тау да күгелҗем-кара нәрсәгә охшап күренә башлады. Ат чанасын йомшак кардан әкрен генә тарта, ике ягыннан да тир бәреп чыккан. Кротовка ягына китә торган сөзәк тауларны көч-хәл белән менде хайван.
– Кил, улым, утыр, бераз ял ит. Тау бетте, тигез җирдә барыр әле ат, – ди кайнана.
– Утырсалар, икесе дә утырсыннар, әкрен генә барырбыз әле, – дигәненә бабай бик үкенде аннары.
– Абзый, юкны сөйләп торма! Килен бик яшь әле, авылда үскән нәрсә, ат артыннан гына барыр! Мин балаларымны, ятим булсалар да, колхоз кырларында йөртеп, газаплап үстермәдем. Үзең беләсең, абзый, 3 – 4 ел элек нинди вакыт иде бит. Күпме кешеләр интекте, ә мин вербовать итеп Дарасунга алып киттем, аннан кайтып, Камышлыга – райздравка керттем, аннан армия, армиядән соң Ташкент ягына җибәрдем. Ятимлекләрен белгертмәдем, авыр эш эшләтмәдем. Шуңа күрә, бала хакы диеп, хәзер туган илемне ташлап китеп барам. Әнисенең кадерен белсен, белерлеге бар! – дип тезеп китте.
Арттан башларын иеп барган яшьләр дә, бабай да бер сүз дә әйтә алмадылар. Ә Саимә әнисенең сүзләрен кабат-кабат исенә төшерде.
Похвистнево станциясенә җиткәндә, поезд тавышы ишетелде. Кояш баер алдыннан килгән күңелсезлек күңелләргә дә шомлык өстәде. Вокзал алдына килеп җиткәч, бабай атын туктатты. Әйберләрне вокзал эченә ташып бетергәч, бабай хушлашып китеп барганда: “Кызым, син дә исән-сау бул, яхшы гына торыгыз, кеше көлдермәгез. Әти-әниеңә күп кенә сәлам әйтермен”, – дип саубуллашты. Йөрәгәнең яртысы бабай белән киткән кебек тоелды Саимәгә. Ул бабай киткән юлдан барып карады, тик таба алмады.
Кире әйләнеп килгәндә, ире белән кайнанасы нидер чыш- пыш сөйләшәләр иде. Икесенең дә йөзләре бозылган:
– Кая китеп югалдың?
– Поездны карап килдем, – диде кыз. Әмма аны ишетмәделәр сыман.
Вокзал эче халык белән тулы – бала-чага, карты-яше берничәшәр көн вокзалда поезд көтеп арыганнар иде.
– Әбекәй, сез кая барасыз, – дип сорады Саимә ак яулыклы әбидән.
– Ташкент ягына, кызым. Бала хәсрәте шулай йөртә икән. Элек, нәзек кенә тимер өстеннән зур тимер айгыр арба тагып чаба, дигәнне ишетеп кенә белә идем. Менә хәзер үзебез дә шул арбага утырырга көтәбез. Газраилне эзләп барабыздыр инде. Балабызны күрсәк, үлсәк тә үкенмәс идек, – диде дә бите буйлап тәгәрәп төшкән күз яшьләрен кулъяулыгы белән сөртеп алды. Эх, ата-ана бала диеп утларга да керә, суларга да бата. Тик менә бала гына…
Менә, поезд килә, дигән тавыш ишетелде. Бөтен вокзал дәррәү кубып чыга башлады, бала-чага чыр-чу килеп елашырга кереште. Утыра алганы утырып өлгерде, утырмаганы – калды. Поезд, пуф-пуф килеп, авырсынып кына, кузгалып китте. Саимә бер ишеккә, бер тәрәзәгә барып, теге әби белән бабай утырып китә алдылармы икән дип карарга тырышса да, булдыра алмады. Чөнки аяк астында чемодан- капчык, сумкалар тезелгән иде. Ул аларны күрә алмады. Поезд, шәһәрне артта калдырып, урман-кырларга чыкты, халык үз урынын табып, урнаша башлады. Саимә тәмам тынычланып, үз урынына барып утыргач кына, әти-әнисеннән, туган җиреннән аерылып китеп баруына төшенде. Кайнар яшьләрен тыя алмыйча, тәрәзәгә таба борылды. Аннан тамбурга чыгып китте. Озак та үтмәде, ире, артыннан чыгып, кочагына алды:
– Әллә елыйсың инде? Юләр икәнсең. Без бит анда озак тормыйбыз. Син күрмәгән җирләрне күрсәтәм дә кире кайтабыз. Күрәсең бит, бөтен халык шул якларга китәргә тырыша. Ә син… – дип елмаеп куйды.
Саимәнең күптәнге хыялы исенә төште. Ул вакытта әле сугыш башланмаган, аның бала вакыты иде. Имеш Ташкент вокзалында “Хуш киләсез, миһманнар (кунаклар)” дип язылган лозунг эленеп тора икән. Ул якта бөтен кешеләрне дә кадерле кунак каршылаган кебек каршылыйлар икән, дип кемдер сөйләгәнне хәтерли иде ул. Шул кунаклар арасында буласы иде, дип хыялланганы тормышка аша инде хәзер.
Проводник: “Ике сәгатьтән Ташкентта булабыз, әзерләнегез”, – дигәч, йөрәк сикерүенә түзә алмады Саимә. Аларны анда кемдер көтә кебек иде. Чемоданнарны күтәреп поезддан төшкәч, Саимә тирә-ягына карады. Вокзал түбәсендә фәкать “Ташкент” дип язылган тактадан башка бернинди дә язу юк иде. Тик иске шәһәрнең тар, караңгы урамнары, ике яклап балханалап өелгән, бер-берсенә тоташкан балчык өйләр Саимәнең абыйсы сөйләгән пәри шәһәрен хәтерләтте. Алмалар да, грушалар да, виноград та, аллы-гөлле чәчәкләр дә күзгә күренмәде. Туган җиреннән дә матуррак урын булмаганны шул вакытта гына аңлады кыз.
Беренче көннәрдә бу яңа тормыш бик күңелсез булды. Капка баганасына сөялеп калган әнисен, таягына таянып торган әтисен көндезләрен гел күз алдында йөртеп, төннәрен төшләрендә күреп саташып чыга иде. Аның өстенә, тынгысыз кайнана җанына тия. Ашарга пешерсә – гаебен таба. Әни, нәрсә пешерим соң дисә – өйрәтергә булса, мин үзем дә пешерәм, дип кырт кисә. Ире кайтуга Саимәдән зарлана башлый.
– Бер ай була бит инде, килен эшләп ашасын. Әнә, аның ишеләр сәүдә итә-итә, баеп беткәннәр.
– Сәүдә кылган белән урлаган бер түгелмени? Үлсәм үләм, әмма бу эшкә алынмыйм. Малаең кайтсын да эш эзләрбез, – диде Саимә, түзәр хәле калмагач.
Ире кайткач, эш эзләү турында сүз кузгаткан иде, кайнанасы шунда ук:
– Синең өчен ирең йөрер ди! Офицер булган балам минем! Сиңа кирәк – син чык та эзлә! – дип ачуланды.
Шәһәр күрергә чыксалар, киленне өйдә калдырып, малаена ияреп кайнана үзе чыгып китә, кунакка барсалар да Саимә өйдә кала, малай белән әни икәү китәләр. Шулай итеп, Саимә өй кызы булып калды.
– Эх, берәр эш тапсам… Энә белән җир казырга да риза, – дип сыкрана иде Саимә. Ә ире, Саимәне тынычландырырга тырышып: “Әнине беләсең бит инде, бик йөрәкле кеше. Берәр кырын сүз әйтсәң, бөтен Ташкентта да урын таба алмассың. Ярар инде, нәрсә кыланса да, аныңча булсын”, – ди. Яшьләр менә ничә ай буе кайнана каршында аяк очларында гына басып, аның авызына гына карап торалар. Саимәне үзе белән беркая да алып йөрмәгәне өчен иренең эче әрнеде, аңа карап, жәлләп куйган сыман: “Бүген кунакка икәү барабыз, әнине ничек итеп үгетләргә инде”, – дип авыр сулап куйды. Кая анда… Ана кеше еларга ук тотынды.
– Мин үлгәч, икәү йөрерсез, әлегә мин йөрим! Мин монда өй сакларга килмәдем. Хатының яшь әле, йөрергә өлгерер! – дип тезә башлады, аннары, чәч үременә таккан 3 – 4 чулпысын шалдыратып, чыгып ук китте.
– Ярар инде, Саимә, күңелсезләнмә. Әйдә, бер йөреп кайтыйк инде. Һәр кешедә бер холык була бит инде, нишләтәсең. Күршедә утырган әниләрен дә чакырдылар. Ә ул әйләнеп тә карамады. Саимә белән ире кунактан кайтканда, ишекләр эчтән бикләнгән, өй эчендә кайнана ямьсез тавыш белән улый, ишекне ачмый иде…
– Я, Ходаем, әниемә нәрсә булган инде? Ишекне ватып керергә кирәк, – дип ишекне каерырга җыенганда, кайнана акыра-акыра килеп ишекне ачып җибәрде дә үзе идәнгә егылган булып кыланды. Аны күтәреп алып алдагы өйгә кертеп салдылар һәм икәүләшеп хәлен сорашырга керештеләр.
– Бу китсен, – дип кычкырып җибәрде кайнана ямьсез тавыш белән, Саимәгә карап. Килен куркуыннан икенче якка чыгарга да, монда калырга да белмичә, аптырап калды.
– Син тегендә чыгып тор, хәзер мин дә чыгам, – диде әкрен генә ире. Икенче көнне торсалар – бернәрсә дә юк. Кайнана бераз ыңгырашып йөргән булды да, тагын малаена ияреп, шәһәргә чыгып китте. Алар кичен кайтып кергәндә, Саимә күрше апа белән сөйләшеп утыра иде.
– Безнең ашханәгә кассир кирәк. Грамотаң булса – кер дә эшлә, көннәр буе берүзең интегеп утырма. Кеше арасында көн дә тизрәк үтә, тамагың да туяр. Иреңнең 250 грамм паегына карап утырганчы, – диде ул.
Икенче көнне апа кереп ире белән сөйләште дә Саимәне эшкә урнаштырырга алып китте. Эше Саимәгә бик ошады. Монда чиста, тәмле исләрне иснәп тә туярга була иде. Әгәр үз өлешемне бирсәләр, өйгә – әнигә дә алып кайтыр идем, бәлкем ул мине ярата башлар иде, башкача орышмас иде, дип, куана-куана эш урыны белән танышып йөрде Саимә. Ашханәнең җитәкчесе Үлмәс апа олы яшьтә икән.
– Өйрәнеп киткәнче үзем ярдәм итәрмен, иртәгә үк эшкә чык, – дип озатып калды. Саимә шатлыгыннан өйгә ничек кайтып җиткәнен дә сизми калды. Кайтып керүенә үзенең эшкә урнашуын кайнанасына сөйләп бирде.
– Бик яхшы булган инде. Ресторан тапкансың икән. Яхшы кешеләр андый урында эшләми, эчкечелек, бар начарлык шунда инде, – дип тезеп китте. Малае кайтып кергәнче нәрсәләр генә әйтеп бетермәде…
– Хатыныңны ресторанга эшкә кертәсең икән! Баер инде! Әй, улым, әниең булмаса, күрер идеңме бу рәхәтләрне! Болар бит укып чукынганнар, башыгызга атланып гүләйт итәргә генә исәплиләр. Сәүдә ит дигәч – оялам мин әйбер сатарга, кеше белән сугышып, чиратларда йөри алмыйм, ди! Ә “аристоран”ны таба белгән! Әнә, син алып аерган хатынның нәрсә генә юк өендә! Ашау-эчү, кием- салым дисеңме. Шул кичәләре белән кибет ишек төбендә куна икән, бичара. Бу Саимәңнән он суы да, тоз суы да чыкмый. Үзем килгәнче тормагансың бит, мин аны аерырга бирмәс идем, – дип тузынды.
– Әни, аны яңадан исеңә алма, – диде, малае ачуланып. Сәүдә итсә соң, яртысын эчеп бетереп бара ие дуслары белән. Исереклеген үзең күрдең бит…
– Хатын булырлыгы бар! Таба да, каба да! Ә бусыннан он суы да, тоз суы да юк. Бусы яхшыракмы әллә? “Аристоран” табып кайткан имеш. Монда алып килгәндә әйткән идең: ”Сине беркемгә дә алыштырмам, синең сүздән чыкмам”, – дип. Матур хатын алып кайттың да, хәзер аның күзенә генә карап торасың. Мин барын да сизеп торам. Мин, улым, ир белән 4 кенә ел тордым, бөтен гомеремне сезгә багышладым, – дип тезде.
Каян гына шулкадәр сүзләрен табып бетерә икән? Ни Саимә, ни малае бер сүз дә әйтмәделәр. Саимә утырган җирендә катып калды, башы әйләнә, күз аллары караңгылана башлады.
“Аристоран” дип язылмаган иде бит ул бинада, “Столовая” дип язылган иде. “Аристораны” нәрсә инде тагын? Столоваяда бер генә исерек тә күрмәде бит ул, барысы да ашыйлар да чыгып китәләр. Кайнанама аңлатып карасам – төшендерә алмам инде, дип уйланып утырганда, “Саимә, иртәгә барып документларыңны алып кайт”, дигән сүзгә сискәнеп китте.
– Анда эшләмисең, – диде ире аңа.
– Кая гына барыйм соң? Икебезне чыгарып йөртми, үзем беркая да бара белмим… Шулчак Саимәнең колагына тагын кайнанасының кычкырган тавышы ишетелде.
– Шуның өчен пәйгамбәрдән калган йола бар, улым. Хатын- кызны көненә ике мәртәбә чәченнән тотып кыйнарга кирәк. Шул вакытта гына алар иренең күзенә карап, дерелдәп тора торган булалар. Әнә, Мансур авылындагы абыеңны хәтерлисеңме? Аның ике хатыны иде. Әгәр берәр эшләре ошамаса, икесен ике якка мичәүләп, үзе арбага менеп утыра иде дә үз җирләренә барып җиткәнче кыйнап бара иде. Әй, ул җиңгәйләрнең күргәннәре… Кулларын юрган астыннан чыгармыйча сындырып ташлый иде, кешегә күрсәтми иде. Шуларны ата- аналары да белми кала. Кыйналган хатын-кыз үлми ул, дия иде ул. Ачы очындагы сукыр җиңгәгезнең үлгәненә 4 – 5 еллар гына, ә абзый онытылып бетте инде, – дип чәпчеде кайнана.
Кыйнаса, сүксә – ничек яшәп бетәрмен? Безнең тату тормышка бер генә дә риза түгел бит иремнең анасы. Әнисенең сүзләре аның колагына кайчан да булса бер керер. Әллә авылга кайтып китимме икән? Юк, оялам. Әти-әнинең ризалыгыннан башка чыгып киттем бит. Алар миңа инде элеккечә карамаслар. Менә озакламый кечкенәбез туар. Бала белән дә кайтсам, бик оят булыр, аерылып кайткан дип барысы да көләр, дип уйланды хатын.
Көндезләрен шундый уйлар тынгы бирмәделәр, ә төнлә куркыныч төшләр йоклатмады Саимәне. Менә очы- кырые күренмәгән кыр имеш. Очып барганда тирән бер чокырга килеп төште ул. Аста әз генә су бар, имеш. Анда тулы елан-чаяннар кайнаша, авызларын ачып, Саимәгә таба тартылалар. Ярның тирә-ягы кырт итеп киселгән. “Коткарыгыз! Коткарыгыз!” дигән тавышы күл эчен яңгыратып, тавышы Саимәнең үзенә ишетелә. Бер агач ботагына тотынып, әкрен генә яр өстенә менде. Күзгә төртсәң, бернәрсә дә күренми торган караңгы төн. Саимә йөгереп китте, ә үзе кая барганын белми. Менә өем- өем каберлекләр, имеш. Шунда яңа гына күмелгән кабер. Аның өстенә баскач, ул селкенә башлады. Кабердән: “Балакаем, кач моннан! Кач!” – дигән тавыш килә. Шулвакыт җир тетри башлады, җил-давыл чыкты, һичкая бара алмый, егыла имеш. Куркуыннан Саимә кычкырып елап җибәрде. Ире аңа төртеп: “Саимә, ник елыйсың?” – дип башыннан сыйпады. Саимәнең яшьләре мендәргә агып төште.
– Ник елыйсың, Саимә? Нәрсә булды? – дип, ире аның бите буйлап аккан яшьләрен сөртеп алды. Аяк очларында гына яткан әниләре: “Төн буена йокы да бирмимени, арып кайткан көеңә”, – дип, сикереп торып ук утырды. Ялгыш бер каршы сүз әйтсәң, әнисенең төннәр буе йөреп-йөреп сүгә торган гадәтен белгән улы берни дә дәшмәде.
Шулай очы-кырые күренмәгән күңелсез көннәр бер- бер артлы үтә тордылар. Кайнананың зәһәрлеге көннән- көн артса да, аның белән янәшә яшәве кыенлашканнан кыенлаша барса да, беркая да качып котылыр юл юк иде.
“Менә инде улыбыз бар. Әгәр аерылып китеп барсам, ул әтисез үсәрме”, – дип, үзен тынычландырырга тырышты Саимә. Ә малае эштән кайткан вакытка кайнана тагын бер яңалык уйлап куйган. Өстәл артына җыелгач, ашарга оялып кына утырган Саимәгә ире: “Аша инде, нигә ашамыйсың”, – дип эндәшкән иде, анасы тамак кырып, тешен кысып куйды.
– Бүген төнлә сәгать 2 – 3ләр тирәсе иде. Кемдер тәрәзә шакыганга уянып киттем. Барып карасам – бер исерек басып тора. Мине күргәч, “ну ладно”, дип китеп барды, – дип утка май өстәде кайнана.
Ире Саимәгә акаеп карап куйды. Саимә ни дияргә дә белмичә, катып калды. Яхшылап әйткән бер сүзгә дә ун сүз җавап кайтара торган кешегә нәрсә аңлатып була соң? Саимә дәшмәде. Ире ул турыда бу көннәрдә сүз кузгатмаса да, Саимәгә карата салкыная башлавы сизелде. Анасы белән күрше бүлмәдә нәрсә турындадыр чыш-пыш кына сөйләшеп чыгып китеп, өйгә кунарга кайтмыйча калган чаклары да булгалый башлады. Кайбер көннәрдә исереп кайтып, “аристоранны” таптың, тәрәзәгә кем килгән иде? – дип нахакка рәнҗетә иде.
– Я, Ходаем, аз мени урамда исерек? Алар өчен дә мин гаеплеме? Нигә инде әни шул ялган сүзләрне әйтә?
– Әни күп яшәгән кеше ул, кем килеп, кем киткәнне вич белә, – дип кенә җавап бирә башлады ире.
Саимәнең күңелсезлеген, күз яшьләрен күргән кайнанасы: “Унике хатынга бер ир дигән нәрсә пәйгамбәрләрдән килгән. Офицер булырлык ир бер сиңа гына карап утырмас инде! Юкка авызыңны салып та йөрмә. Түзә алмасаң, әнә, әниең чакырып хат язган – кайт та кит. Ә без Ярмәк ягына борылып та карамыйбыз. Безне көтмә, – диде. Хатлар өстенә хатлар килә торды Саимәгә.
– Кайт, балакаем, балаларны үзеңнән дә яхшырак карарбыз, – дип язганнар әти-әнисе.
Ике малай бит. Алты ел гомер үтте инде. Балалар, әтиебез кая, дип сорасалар, ни җавап бирермен? Менә шулай уйланып көннәре үтә торды Саимәнең. Әнисенә “Язга кайтам” дип язган иде. Сүзендә торасы килде. Ул, иреннән рөхсәт сорап, ике баласын алып, юлга кузгалды. Төшләрендә күреп сагынган туган авылына кайтса да, Саимә чын-чынлап шатланмады, аның күңеле китек иде. Туган авыл, кырлар-урманнар, бернәрсә дә үзгәрмәгән. Җырлый-җырлый йөгереп уза торган Камышлы юллары да әллә ничек моңсу булып күренделәр. Башындагы төрле уйларны барлый-барлый кайткан Саимә машинаның тузаннар туздырып туган йорты капкасы төбенә килеп туктаганын сизми дә калды.
Ярты ай кунак булганнан соң, инде озак тордым, эшкә чыгарга вакыт (инфекционный хастаханәдә эшли иде ул вакытта) дип, әти-әнисе белән саубуллашып, кабат Ташкентка китте. Әнисе нәрсәдер сөйли-сөйли, кулын болгап машина артыннан озак йөгерде. Әмма Саимә бернәрсә дә ишетмәде. Аһ, ана-ана, нинди генә әйтелмәгән сүзләрең бар иде соң?
Озакламый Саимә хат алды. Эштән кайтып, балалары белән ашап утыралар иде, урамда “Шәрипова?” дип кычкырган тавыш ишетелде. Саимә йөгереп чыкса, хат ташучы хат китергән. Саимә куана-куана хатны алып, балалары янына кереп утырды да, конвертны ачып, укырга тотынды.
“Кадерле туганнарыбыз. Сез киткәннең икенче көнендә әбиебез түшәккә егылды. Шул көннән соң бик авырайды, төннәр буе сезнең белән саташып чыга. Син вакытсыз гүргә кертәсең аны. Синең үзсүзлегеңә бик ачуланабыз. Үз ирегең белән зинданда яшәргә нәрсә генә мәҗбүр итә соң сине? Зинһар өчен, кайчан кайтачагыңны язып җибәр. Әбиебезнең җаны чыкканчы васыяте шул булды: “Балалары белән кайтса, Саимәне читләмәгез. Каберемдә дә рәнҗеп ятармын”. Кайт, кызым, кайт, апай, кайтыгыз, иркәмнәр. Сезләрне көтеп калучы әтиегез һәм туганнарыгыз”.
Саимә хатны өзек-өзек, кабат-кабат көч-хәл белән укып чыкты һәм, исәрләнеп китеп, күрше бүлмәгә кереп, мендәргә капланып бик озак елады. Нишләдем мин? Нигә генә ташлап киттем әниемне! Шушы көннәр килер дип уйламадым. Элегрәк “әти-әниең бармы?” дип сорасалар да, әти- әниең булмаса, бу дөньяның нинди яме, нинди куанычы бар соң дип, шатлана идем бит. Ире белән кайнанасы чыгып китеп, икешәр көн кайтмыйча йөргәннәре Саимәне элек тә борчый иде, әмма бүген ул аеруча аларның өйдә булуларын теләде. Бөтен кайгы-хәсрәтен алар белән уртаклашасы килде. “Кайгырма, Саимә, шулай бара инде дөнья, бер сине генә үтеп китә торган хәсрәт түгел шул”, – дигәннәрен ишетәсе килде. Тукта, ишек ачыла түгелме? Кайттылар, күрәмсең.
Кайнана ачулы йөз белән кайтып керде. Чәч толымына таккан ачкычларын шалдыратып, кирәген сайлап алды да, сүтеп алмыйча гына, ишеген ачарга кереште.
– Нигә йозак ачылмый? Кайсыгыз ишекне каерды? – дип ырылдады.
– Юк, әни, без анда бармадык. Балаларның буе җитми, йозак ватылгандыр, – диде Саимә, ишеген ачып, дәшмичә генә кереп киткән кайнанасы артыннан кереп.
– Әни, авылдан хат килде, әни үлгән, – диде дә Саимә, үксеп елап җибәрде.
– Улама, улама! Бер синең генә анаң үлгән мени, үлем – хак. Синдә генә ана булган! Ярар, яхшы булган! Хат аркылы да сине котыртып ята иде, – дип гадәттәгечә тезеп китте. Саимә бу сүзләрдән шаккатып, әкрен генә балалары янына килеп утырды да:
– Ю-юк, бу кешеләрдә мәрхәмәт, кызгану, юату дигән нәрсәләр юк һәм буласы да түгел. Аларга бары тик тамаша, туй, күңел ачу булсын. Ни өчен аналар бер-берсеннән шулай нык аерылалар икән? Ни өчен минем әнием кешегә кычкырып сүз дә әйтмәс иде, аракы-вино дигәннәрнең шешәсен тотарга да курка иде, бу шешәне тотмагыз – хәрәм дия иде. Эх, әнием… Бер генә синең карашыңны күрәсе иде, тавышыңны ишетәсе иде… Күз яшьләреңне түгеп, китмә, дип ялваруыңны ник кенә тыңламадым икән? Хәзер соң инде. Ниләр генә эшләсәм дә, синең бәхиллегеңне ала алмыйм… Бәлки бәхилләгәнсеңдер дә, әмма синең күңел рәнҗешең мине үзем үлгәнче газаплар инде. Ә болар – таш йөрәк, таш күңел… Шуның өчен ул гомер иткән туган илен, күршеләрен, туганнарын һич тә сагынмый. Нигә ул килгән һәрбер кешегә: “Исән булсам, мин гомеремдә дә балаларга буйсына торган кеше түгел, үлгәндә дә килен кулына калмыйм! Авырсам – табиблар яхшы карый, ә авыл ягына үзем дә, малаем да әйләнеп тә карамабыз. Инде рәхәткә килдем, үлсәм, гәүдәм монда калыр”, – дия иде. Ах, таш тырма икән моның йөрәге…
Шул көннән соң кайгы- хәсрәтен, шатлык-куанычын кайнанасына белгертмәскә ант итте Саимә. Тукта… Бу кайгылар бер минем өчен генә килмәгәндер бит. Әнә бит аны белүче кешеләр, күршеләр: “Рәхмәт сиңа, иркәм, түзеп торганың өчен. Менә тиздән балаларың үсеп җитәрләр, алар өчен түзеп яшәгәнеңне аңларлар. Үз-үзеңә, бу кадәр түзем булуыңа исең китәр”, – диләр. Кайчан җитәр икән ул чаклар…
Күп еллар үтте. Сок елгасының матур ярларына бәрелеп күпме сулар акты. Ярмәк авылын тагын да матурлатып ничә язлар килде, күпме сандугачлар кайтты. Үткән көннәр, куркыныч еллар төштә күргән сыман гына инде хәзер. Ә күңел һаман нәрсәдер уйлый, кемнедер сагына… Үзе дә белми – керсез күңелле сабый чакларынмы, “бәбкәем” дип өзелеп йөргән әнисенме, яшьлек дусларынмы, әллә туган иленме юксына? Саимә үскән авыл хәзер салам башлы өйләр түгел инде. Юкәле тау башына менеп карасаң, калай башлы таш өйләргә исең китә. Тик Саимә генә бу матурлыкны күрми, һаман ирен, кайнанасын карый.
…Гомер буе күргән авырлыклар да, яхшылыклар да онытылмый икән. Саимә бу кичне яшьлек елларын искә төшереп, хатирәләрен барлап чыкты.
Үлем түшәгендә яткан кайнанасының баш очында, йокымсырап киткән төсле булды. Шул вакытта кайнана: “Әгәр терелсәм… илгә… китәр идек…” – диде.
– Юк, син бит авылдан туйган идең, инде исеңә төштемени? – диясе килсә дә, Саимә дәшмәде. – Гомерем буе түзгәнне, ахыргы сулышында рәнҗетмим инде, түзим, – дип уйлады. Саимә, ясин чыгып, кайнанасын соңга юлга озатты.
Булса да булыр икән шулкадәр сабыр һәм саф күңелле киленнәр…
Бердэмлек
«Үз кызыңны хөрмәт итүләрен теләсәң, кеше кызын да хөрмәт ит»
«Килен кеше – ким кеше», «Көзге катык, көмеш кашык – киявем белән кызыма. Язгы катык, ярык кашык – киленем белән улыма» дип сөйләшә халык. Дин ягыннан килен кешене ким итеп күрсәтергә ярыймы?
Исламда гомум кагыйдәләр бар. Ул кагыйдәләр, тоткан урынына, дәрәҗәсенә, вазифасына карамастан, һәр кешегә карата үтәлергә тиеш. Кеше булган өчен генә дә.
Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә, бик күп аятьләрдә кешеләрнең хаклары турында әйтә. Кешенең җаны, гомере, мал-мөлкәте, дәрәҗәсе – ул икенче берәүгә хәрәм. Хаксызга кешенең җанын алырга, малына тияргә ярамый. Кеше үтерү тыела, чөнки Аллаһ бирде – Аллаһ алды. Наркотик сату тыела, чөнки кеше гомеренә зыян китерәсең. Нигә исламда урлашу тыела? Чөнки кешенең малы сиңа хәрәм. Әгәр дә ул мал сиңа ошаган икән, син аны хәләл юл белән генә ала аласың.
Нәкъ шулай ук кешенең исемен таплый, дәрәҗәсен төшерә, кешене кимсетә торган эшләр эшләргә ярамый. Кешенең кайсы гамәле шушы әйберләргә каршы – бөтенесе дә тыела. Әниме, әтиме, кызмы, киленме, күршеме ул – кеше икән, аның дәрәҗәсе бар. Аны ниндидер вазифага кергән өчен генә, әйтик, киленгә әверелгән өчен генә, аның кешелек дәрәҗәсе бетте түгел. Килен булган өчен кешене кимсетергә, аңа «кеше баласы», «килмешәк» дип карарга ярамый. Ислам буенча килен берничек тә ким кеше булырга тиеш түгел.
Кызганыч, ул татарның фольклорында, мәзәкләрендә дә күренә. Русларда да «теща» турында бер юньле анекдот юк.
Халык «олы кешегә хөрмәт күрсәт» ди. Бу – киленнең кайнанага буйсынып, ярарга тырышып яшәве дигәнне генә аңлатамы?
Беренче чиратта, олы кеше ул хикмәтле булырга тиеш. Ул тормышны күргән инде. Яшь киленнән нәрсәдер өмет иткәнче, иң беренче алар үрнәк күрсәтергә тиешләр. Киленне кимсетергә, аны икенче сортлы кеше итеп карарга ярамый.
Килен – чегән арбасыннан төшеп калган кыз түгел. Ул киленне зурлап барып сораганнар, килен бит үзе килмәгән. «Сезнең улыгыз бигрәк матур, бигрәк бай, әйдәгез, мине алыгыз әле», – дип килмәгән бит.
Мин никахларда бу мәсьәләгә бик каты игътибар итә башладым. Һәр никахта, мәҗлесне туктатып, исән-сау булса, кызның әтисенә төртеп күрсәтеп, егеткә сорау бирәм: «Бу әти кеше кызын җитәкләп синең өеңә килдеме? Әллә син бардыңмы?» – дим. Егет: «Мин бардым», – ди. Ул әти-әнисе белән кызның йортына бара һәм әйтә: «Хөрмәтле әти-әни, сезнең кызыгыз минем күңелемә бик ятты. Мин – ышанычлы егет, сез миңа кызыгызны бирегез», – ди. Никахта «шулай булдымы?» дип сорыйм.
«Алар, сиңа ышанып, яраткан кызларын бирделәрме? Бирделәр. Алдыңмы? Алдың. Әйдә, ышанычларын акла», – дим. Тормышта нинди генә хәл булмасын, яшь киленнәр ничек кенә киреләнмәсен, монда килешү ата белән егет арасында. Никах ул егет белән кыз арасында гына түгел. Гашыйк булдылар да, гаилә кордылар гына түгел. Егет әти-әни белән килешә, кызыгызны алам, ди. «Синең шулай егерме ел кыз үстергәнең бармы әле?» – дим. «Юк», – ди. «Үстер, аннары соң белерсең», – дим.
Килен – кемнеңдер кызы. Әгәр син үз кызыңны хөрмәт итүләрен теләсәң, кеше кызын да хөрмәт ит. Ул газиз әти-әнисенең куеныннан чыгып, синең улыңның кул астына керде, синең гаиләңә килде. Шуңа күрә аны кимсетергә, аңа кеше баласы дип карарга ярамый. Аңа үз балаңа күрсәткән хөрмәтне күрсәтергә кирәк. Әле күбрәк тә күрсәт. Чөнки үз балаң – ул үз балаң.
Егетләрнең тормышта төрле хәлләр була. «Капризный» хатыннары тотып кыйныйсы да килергә мөмкин. Шул вакытта «бу – минем кызым булса» дип, үзеңне хатыныңның әтисе урынына куеп карарга кирәк. Үз кызыңның капризларына түзәсең бит.
Кайбер кайнаналар үзләренең дә кайчандыр килен булганнарын оныта, яки, үз кайнаналарын искә алып, яшь киленнән үч алалар.
Алай ярамый. Исламда, кешеләр белән мөнәсәбәт төзегәндә, безнең алтын кагыйдәбез бар: үзеңә теләмәгәнне кешегә теләмә. Синең белән кешеләрнең ничек булуын теләсәң, син үзең дә башкаларга карата шулай булырга тиеш. Әгәр дә кайнаналар арасында «бу – килен кеше, ким кеше» дигән фикер бар икән, ул кайнана үзенең дә килен булып төшкәнен искә төшерергә тиеш.
Әгәр син килен булып төшкәндә, иреңнең әти-әнисе сине кимсеткән икән, димәк, син дә шул ук хатаны кабатларга тиеш түгел. Юк, моны туктатырга кирәк. «Мине шулай кимсеттеләр, миңа авыр булды. Минем киленемә авыр булмасын әле», – дип, әни кеше, тәҗрибәле килен буларак, алай эшләргә тиеш түгел.
Үч алырга ярамый. Аннары килен үз улының хатыныннан үч алса? Золымлык шулай дәвам итәчәк. Кемдер сиңа таш аткан икән, нигә син ул киленгә гаепсезгә таш белән кайтарасың?!
«Хатын-кыз өчен беренче урында ире, ир-ат өчен – әнисе»
Килен белән кайнана арасында тагын бер кеше – ир-ат бар. Улларын бүлешергә теләмәүче әниләр дә була. Кайнана улы белән килененең гаиләләренә кысыла башласа нишләргә?
Монда иң авыры киленгә дә, кайнанага да түгел, иң авыры – иргә. Ир кеше уртада сәясәтче булырга тиеш. Бер яктан – ул ир һәм әти кеше кызын аның канаты астына китереп куйды. Бу кияү: «Мин кызыгызны үзем яклыйм, үзем саклыйм», – диде. «Яклыйм, саклыйм» дигән сүз – ул бөтен золымлыктан да: әнинекеннән дә, әтинекеннән дә, үзенекеннән дә.
Аллаһ Тәгалә: «Мин иң беренче гаделсезлекне үземә хәрәм кылдым, аннары сезгә», – ди. Аллаһ Тәгалә «кешеләргә явызлык кылмагыз» дип аларны да кисәтте, үзенә дә тыйды. Шуңа күрә ир-егет атадан әманәтне алды, ул хатынын сакларга тиеш. Аның хатынын беркем дә кимсетергә тиеш түгел. Әгәр дә ул әнисенең хатынын кимсетүен, мыскыл итүен, аның хакына керүен күрә икән, ул әнисен туктатырга тиеш. «Әнием, газизем, кадерлем, син – минем әнием, ләкин ул – минем хатыным. Минем хатыныма явызлык кылынырга тиеш түгел», – дип әйтергә тиеш.
Бабамның сүзе искә төште үземнең. Минем бабай 1922 елгы иде. Сугыштан соң әбине барып алган. «Кечкенә өй, бөтенебез бергә, шунда килен төште. Карап торам: әни нәрсәдер сөйләнә инде киленгә. Бер түздем, ике түздем, шуннан соң әнине утырттым да: «Әни, комганыңда һәрвакыт җылы су булыр, намазлыгың чиста, чәең һәрвакыт кайнар булыр. Ләкин минем хатынга кимсетеп карыйсы булма», – дип бер тапкыр әйттем, һәм шул әнигә җитте», – диде. Әнине дә төзәтергә кирәк. Матур итеп кенә әнине дә «урынына утыртырга» кирәк.
Мин никахларда: «Гаиләдә хуҗа бер. Аллаһ Тәгалә «ирләр хатыннар өстеннән хуҗа» дигән», – дим. Һәм карыйм ике күзем белән ике кодагыйга һәм: «Бу яшь гаиләгә – балаларыгызга киңәш, акыллы сүзләр әйтәсегез булса, әйтегез иргә – хуҗага кадәр. Хуҗа әйткәннән соң, амин дип торыгыз, акыл сатып йөрмәгез», – дип әйтәм. Әгәр дә гаиләдә берничә хуҗа була икән, тәртип китәчәк.
Ир-атка «Сиңа кем кадерлерәк? Әниеңме, хатыныңмы?» дигән сорау бирергә ярыймы?
Ни өчен мин моны «куркыныч мәсьәлә» дидем? Чөнки әни хакы хатын хакыннан зуррак. Бу – без хәзрәтләр уйлап чыгарган кагыйдә түгел, бу Аллаһы Тәгалә куйган кагыйдә. Кыз бала әтисенең кулыннан кияүгә күчкәч, ул кыз өчен Аллаһтан һәм Пәйгамбәрдән (с.г.в.) кала беренче урында ир хакы. Ир хакы әти-әни хакыннан зуррак. Ир әйткән икән, хатынның «юк, әтием болай әйтте» дияргә хакы юк.
Егет өчен үлгәнче әни хакы беренче урында кала. Хатын көйлим, хатынга ярыйм дип, әнине дә нахакка рәнҗетергә ярамый.
Мин дә хатыныма: «Матурым, минем өчен бу дөньяда беренче урында әнием тора, син түгел. Ләкин безнең дүрт улыбыз өчен синең соңгы сулышыңа кадәр беренче урында син булачаксың. Ягъни дүрт ир-ат өчен син беренче урында, ә минем өчен – әнием», – дим.
Гаиләдә ир-ат профессиональ сәясәтче булырга тиеш. Ул әнине дә җайларга тиеш, хатынны да рәнҗетергә тиеш түгел.
«Сәясәт – ул ялган» диләр бит. Монда хәтта аз гына ялган өстәргә, йә киметергә рөхсәт ителә. Исламда иң зур гөнаһларның берсе – ялган. Ләкин ялган берничә вакытта рөхсәт ителә. Беренчесе сугышта – кем-кемне алдый, шул җиңә. Икенчесе – ике ачуланышкан кешене дуслаштыру өчен. Аллаһ Тәгалә каршында ике низаглашкан кешене дуслаштыру – иң зур савап. Иң зур гөнаһ – ике дусны аеру.
Гаиләдә хатынны мактаганда, хатынга бәя биргәндә әз генә арттырырга ярый. Хатын бәлеш пешергән, бик үк тәмле булмаган инде. «И матурым, бу дөньяда синең кебек тәмле бәлеш пешерүче юк», – дип алдасаң ярый.
Әгәр кайнана белән килен арасында низаг бар икән, ир әз генә нәрсәнедер әйтеп бетермәсә дә ярый, нәрсәнедер арттырса да ярый. Әнисенә барганда, кайвакыт, киленнән булмаса, кибеттән күчтәнәч алып, «кара, сиңа киленең җибәрде бит әле» дип әйтсә дә файдасы була.
Бу низагларда ир-ат аеруча акыллы булырга тиеш. Әгәр ир-ат акыллы булмаса, хатыннар сугышып бетә.
«Кайнана белән бергә торган киленнәргә орден бирергә кирәк»
Килен ирне гаиләсеннән читләштерә башласа, кайнанага нәрсә эшләргә?
«Подкаблучник»лар турында бара инде сүз. Татарда «киленең яхшы булса – кызлы булдың, киленең яман булса, улсыз калдың» дигән мәкаль бар.
Кайсыдыр әни улының ерагаюын күрә икән, ул «мин сиңа рәнҗим» дип, улының гаиләсен җимерергә ашыгырга тиеш түгел. Аңа да хикмәтле, сабыр булырга кирәк. Улына, бәлки, нәсыйхәт, киңәш бирергә кирәктер. Бәлки, берәрсе аша тәэсир итеп карарга кирәктер.
Тормышта әниләрне улсыз калдырган киленнәр дә бар инде.
Кайбер чакта «подкаблучник» булу әйбәт тә. Безнең бөтен проблема никахтан соң башлана. Ул проблемаларны никахка кадәр күтәрергә кирәк. Егет белән кыз бер-берсен сайлаганда ук бер кагыйдә бар – алар уй, акыл, белем, интеллектуаль яктан бер дәрәҗәдә булырга тиеш.
Аспирантура бетереп, инде кандидатлык диссертациясе яклаган кыз тракторда эшләүче егеткә кияүгә чыга, ди. Ул – яхшы, тырыш егет, бәлки, бу хатыннан намус, тырышлык ягыннан яхшырактыр да. Ләкин, мөгаен, аларның кичләрен сөйләшергә уртак темалары булмас. Чөнки берсе каядыр космоста – докторлыкны якларга йөри, ә монысы йөри… тракторда.
Кыз яшен кебек җитез, ут кебек кызу, дөньяны дер селкетеп алып бара икән, ә егет йомшак, җебек булса, ул егеткә хатынына хуҗа булу бик авыр булачак. Хатыны бик намуслы булса гына инде. Шуңа күрә кайбер ирләрнең «под каблук» кереп яшәвендә хикмәт тә бардыр.
Ләкин, нәрсә генә булса да, золымлыкка керергә тиеш түгел. Шуңа күрә ир-егетләргә мин гел «сезнең өчен беренче чиратта – әниегез» дип әйтәм. Әниләр икенче чиратка күчәргә тиеш түгелләр. Әни хакы ул барыбер дә әни хакы булып кала.
Ир-атларның кайберләре әни сүзеннән чыкмый. Әнине калдырмыйм дип, хатын ризалыгыннан башка төп йортта төпләнү дөресме?
Бөтенебезнең дә «маминькин сынок» буласы, бәләкәй чактагы кебек, әнинең кочагына керәсе килә.
Кайнана белән бергә торган киленнәргә орден бирергә кирәк. Хәзер киленнәрнең кайнана белән яшәп ятасылары килми.
Җәлил хәзрәтнең бер сүзе искә төшә. Гадәттә, төп нигездә төпчек малай кала, һәм таякның авыр башы яшь киленгә төшә. Җәлил хәзрәт: «Яшь киленгә авыз ачып сүз әйтәсе булмагыз, чөнки ул төп йортта кала», – дип әйтә иде. Һәм үз тәҗрибәсеннән чыгып та сөйләгәне бар. «Каядыр кунакка барсам, мин күчтәнәчне үз кызыма түгел, ә яшь киленгә алып кайтам. Чөнки олыгайган көндә ул безгә чәй ясап эчертә». Малай чыга да китә, ир-ат ул мең сәбәп таба. Ә килен кала. Ирнең олыгайган әнисенә дә, әтисенә дә хөрмәт күрсәтергә, чәй куеп, чәен эчертергә – бөтенесе киленгә төшә. Шуңа күрә килен белән дус булырга кирәк.
Бер өйдә торганда, әгәр дә ир-ат хатыны белән әнисенең килешә алмауларын күрә икән, андый вакытта башка чыгарга кирәк. Әни өендә калырга тиеш, дигән бер әйбер дә юк бит. Хатынын, балаларын ала да, әнисенә матур итеп аңлата да, йә йорт сала, йә фатир таба.
Ир-ат «мин төп йорттан китмим» дип, гаиләсе җимерелүгә сәбәп булырга тиеш түгел.
Килен белән кайнана арасында бала тәрбияләү, кием алу, ашату аркасында да ызгышлар чыга. Бу мәсьәләләрдә кем хаклы? Бу ызгышларны күреп үскән балаларга моның йогынтысы тиячәкме?
Олылар арасындагы ыгы-зыгы, низагларның корбаны булып бала кала. Ир белән хатын аерылышкач та, корбан – бала. Баланың иртән торгач, әтисен дә, әнисен дә күрәсе килә. «Синең әтиең кабәхәт, ул безне ташлады», – дип, ун ел балага нәрсәдер сөйләсәң дә, балага барыбер әти кирәк.
Бу мәсьәләдә дә хикмәт кирәк. Кайнаның, өлкән булу сәбәпле, дәрәҗәсе, тормыш тәҗрибәсе зур. Ләкин бала каршында әнинең хакы зуррак, әбинекенә караганда да. Әби кеше киленнең әни икәнен белсен: аңа килен ул, ә балага – әни. Пәйгамбәрдән (с.г.в.) «Иң беренче хөрмәтем кемгә?» дип сорагач, «Әниеңә» дигән. «Аннары соң кемгә? – Әниеңә. Аннары соң кемгә? – Әниеңә. – Аннары соң? – Аннары соң әтиеңә», – дигән.
Кайнана өчен ул яшь килен генә, ә сабый өчен ул – газиз әни. Әни әбинең дәрәҗәсен төшермәскә, ә әби әнинең дәрәҗәсен төшермәскә тырышырга тиеш.
Әби, тормыш дәрәҗәсенә таянып, балага тәрбия бирергә тели икән, ул әнинең башыннан таптап чыгарга тиеш түгел. Нәрсәнедер әнигә җиткереп карасын, аңлатсын. Әни әйтә икән «юк» дип, монда инде кайнана үз урынын белергә тиеш.
«Минем киленем булдыксыз» дип сөйләп йөрү – зур гөнаһ»
Кайнана кеше, булачак киленне ошатмыйча, өйләнешергә хәер-фатихасын бирмәсә?
Ул никах шартына керми. Егетнең әти-әнисе ризалык бирмәсә дә, никах дөрес. Ләкин бәхетле булып яшәү, киләчәктә бу никах аларга шатлык китерәчәкме, әллә ниндидер кайгы-хәсрәт китерәчәкме – бу инде әти-әнинең хәер-фатихасыннан тора.
Әни ни өчен киленне ошатмаган? Егет моны белергә тырышырга тиеш. Кыз янында түгел, аерым сөйләшсеннәр. Никахлашканда егет кешегә әти-әни фатихасы кирәк, ә кызга шарт булып тора.
Әти-әни дә улларын үзләре теләгән кызга гына өйләндерергә тиеш түгел. Кайбер әти-әни «улыма хатынны үзем табам» ди. Юк, алай ярамый. Күңеле яткан булырга тиеш.
Әгәр син бер кешене яратасың икән, син ул кеше яраткан, аның якын кешеләрен дә яратырга тиеш. Пәйгамбәр (с.г.в.): «Исламда изгелекнең дә изгелеге – синең вафат булган әтиеңнең яраткан дустын хөрмәт итү», – дигән. Аның дустын хөрмәт итсәң, ул – әтиеңне хөрмәт итү дигән сүз.
Пәйгамбәр (с.г.в.) Хәдичәне бик яраткан. Хәдичә үлгәннән соң ничә еллар үтсә дә, өйдә сарык суелса, иң тәмле җирләрен кисеп, Пәйгамбәребез Хәдичәнең туганына илттергән.
Ир нигә «теща»сын яратырга тиеш? Беренчедән, ул аңа ничә ел кыз үстергән. Икенчедән, ул «хатыным, мин сине үлеп-үлеп яратам, ләкин әниеңне минем күзгә күрсәтмә» дип әйтә алмый, ул дөрес түгел. Син хатыныңны яратасың икән, аның әнисен дә яратырга тиеш.
Иреңә итагать кылам дип чыккансың икән кияүгә, кайнанаңны да яратырга тиешсең. Чөнки ул – иреңнең җәннәте.
Кайнана да шулай ук. Әгәр улының күзе шул кызга төшкән икән, әгәр дә ул үзенең тормышын шул хатын белән бәйләгән икән, син улыңны яратасың икән, улың яратканны да яратырга тырыш.
Килен – кайнанадан, кайнана – киленнән зарланса, гөнаһ буламы?
Ир белән хатын арасында булган кимчелекләрне бигрәк тә читкә чыгарырга ярамый. Чөнки Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: «Сез – ирләр – хатыннарыгыз өчен кием, хатыннарыгыз – сезнең өчен кием», – дигән. Кием – ул кешенең тәнендәге оят җирләрен яшерә. Кием оят җирләрен яшергән кебек, ир белән хатын тәрбиясе яки тәрбиясезлегендәге, холкындагы кимчелекләрне яшерергә тиешләр. Шуңа күрә хатынга – ирне, иргә хатынны читкә чыгып хурлап йөрү хәрәм була.
Кайнананың киленне сүгеп йөрүе дә шул ук. Ул бит әле гайбәт тә. Безнең халык гайбәтне аңламый. Гайбәт –кардәшеңнең ул күрсәтергә теләмәгән кимчелекле якларын аның артында сөйләп йөрү. Дөресен сөйләү дә гайбәт. Әгәр дә килене булдыксыз булып, кайнана күршесенә кереп, «минем киленем булдыксыз» дип сөйли икән, ул зур гөнаһка керә. Чөнки ул аның дәрәҗәсен төшерә. Әйтәсе сүзе бар икән, килене белән сөйләшеп карасын, улына аңлатсын. Ләкин читкә чыгып хурлап йөрү – дөрес түгел. Һәм, киресенчә, кайнананы хурлап, сүгеп йөрү дә дөрес түгел.
Кайнаналарга һәм киленнәргә нинди киңәшләр бирер идегез?
Киленнәргә килгәндә иң беренчесе – өлкән буынны хөрмәт итү. Син өлкән буын белән килешәсеңме, килешмисеңме, ул дөрес сүз сөйлиме, дөрес түгелме, ләкин өлкән буынны без өлкән булганнары өчен хөрмәт итәргә тиеш. Синең иреңне хөрмәт итүең, ләкин иреңнең әнисен хөрмәт итмәвең, ул дөрес була алмый. Иреңне хөрмәт итсәң, син теләсәң-теләмәсәң дә аның иң якын кешесен – әнисен хөрмәт итәргә тиеш.
Килен кайчак шыпырт кына үзенчә эшләсә дә, ул олыларның сүзен сүз итеп күрергә тиеш.
Кайнанага килгәндә – ул тормыш тәҗрибәсе, ул хикмәт. Шул тәҗрибәсенә таянып, киленгә дөрес юл күрсәтергә тиеш. Үз кызын кимсетергә теләми икән, кеше кызына да кимсетү белән карамасын. Көне буе акыл сатып, «син дөрес эшләмисең, токмачыңны дөрес басмыйсың» дип кимсетергә ярамый. Киленгә хөрмәт, ихтирам булырга тиеш.
Мәҗит Шамхалов
“Кайнана”
музыкаль комедия 12+
Режиссер — Дамир Сәмерханов, Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты
Рәссам – Ленар Гыйльметдинов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе
Композитор – Азат Хөсәенов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе
Хореограф – Илдус Биктаһиров, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре
Җыр сүзләренең авторы – Фәрит Миргалимов,ТРның атказанган агрономы
Катнашалар:
Җәннәт – Рәзилә Муллина, ТРның халык артисты, Д.Сираҗиев һәм С.Өметбаев исемендәге премияләр лауреаты
Зарифа – Индира (Фатхуллина )Гайфуллина
Аяз – Илназ Хисмәтуллин
Сәгыйдә – Диләрә Кәримуллина
Илдар – Нәфис Гайфуллин
Хатирә – Венера Нигъмәтуллина, ТРның халык артисты, “Тантана” театраль премиясе лауреаты,С.Өметбаев исемендәге премия лауреаты
Сюжеты бик гади булган әлеге әсәр тормышчанлыгы, халыкчанлыгы белән теләсә кайсы чор өчен актуаль. Җәннәт исемле кайнанага килене Сәгыйдә ошамый. Җәберләүләргә түзә алмыйча, хатын өйдән китә. Гаилә дуслары Илдар усал кайнана янына артистка Зарифаны Афәт дигән яңа килен итеп китертеп, кайнананы акылга утыртырга, үзенең килене Сәгыйдәне сагынып,саргаеп яңадан алып кайтырга ярдәм итә. Яшь гаилә башлыгы, Җәннәтнең улы Аяз каршылыкларны җиңеп чыгып, Сәгыйдәне әнисе белән дуслаштыра. Күрше апа Хатирә әлеге гаиләнең томыш итү нечкәлекләренең һәммәсеннән хәбәрдар. Мондый хәлләр гасырдан гасырга кабатлана, үткәндә дә бүгенге көндә дә мисаллар җитәрлек.
Текущая страница: 1 (всего у книги 35 страниц) [доступный отрывок для чтения: 8 страниц]
Туфан Миннуллин
Пьесалар / Пьесы
© Татарстан китап нәшрияты, 2021
© Миңнуллин Т. А., варислар, 2021
© Галиәхмәтова А. Ф., төзү, 2021
Әлдермештән Әлмәндәр
(2 пәрдәле, 4 күренешле, пролог, интермедия һәм эпилоглы комедия)
Күп йөргән, күпне күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган, ләкин күңел көрлеген югалтмаган авылым картларына багышлыйм.
Катнашучылар:
Әлмәндәр – Әлдермеш авылы карты, 91 яшендә.
Искәндәр – Әлмәндәрнең өлкән малае, 70 яшендә.
Өммия – Искәндәрнең карчыгы, Әлмәндәрнең килене, 65 яшендә.
Хәмдебану – Әлдермеш авылы карчыгы, 70 яшендә.
Евстигней – Әлмәндәрнең Антоновка авылындагы «знаком» ы, 85 яшендә.
Гөлфирә – Әлмәндәр улының оныгы, 17 яшендә.
Йөзембикә – Әлмәндәрнең карчыгы, Гөлфирә яшендә.
Илсур – Әлдермеш авылының 5–6 яшьлек малае.
Мансур – Әлдермеш авылы егете, 18 яшендә.
Газраил – яше билгесез, ләкин карт икәне күренеп тора.
Әҗәл – ул да яшь түгел.
Фәрештә – Газраилнең секретаре.
Пролог
Беренче пәрдә ачыла. Ут икенче пәрдәне яктырта. Анда Җир шарының ике түгәрәккә бүленгән картасы эленеп тора. Карта каршына, кулына күрсәткеч таяк тотып, Газраил баскан. Ул, авыз эченнән генә ниндидер аңлаешсыз бер көйне көйләп, картадан Әлдермеш авылын эзли. Таба алмагач, кинәт борыла да кесәсеннән телефон трубкасын тартып чыгара.
Газраил (телефон трубкасына). Сезме? Минем янга керегез!
Фәрештә керә.
Фәрештә. Тыңлыйм сезне, Газраил әфәнде.
Газраил (картага күрсәтеп). Нәрсә бу?
Фәрештә. Җир өстенең картасы.
Газраил. Җир өстенең картасы булгач, кайда монда Әлдермеш?
Фәрештә (картадан Әлдермеш авылын эзли). Әлдермеш… Әлдермеш… Әлдермеш… Шәһәрме ул, авылмы?
Газраил. Илле йортлы авыл булырга тиеш.
Фәрештә. Әлдермеш… Әлдермеш… Ул авыл Европаның көнчыгышында яки Азиянең көнбатышында булырга тиештер. Әлдермеш… Әлдермеш… Менә ул! Менә ул Әлдермеш!
Газраил (картадагы Әлдермешкә таягы белән төртеп). Кара син аны, әкәянни, кайда качып яткан!
Фәрештә. Әкәянни түгел, Газраил әфәнде, окаянный.
Газраил. Күп белмәгез! Барыгыз, бер мең биш йөз илленче номерлы Әҗәлгә әйтегез, минем янга керсен.
Фәрештә чыгып китә. Бераздан Әҗәл керә.
Әҗәл. Мөмкинме?
Газраил. Кер әйдә. Хәлләрең ничек, Әҗәл?
Әҗәл. Ярыйсы.
Газраил. Эшсезлектән интекмисеңме?
Әҗәл. Тын алырга да вакыт юк, үзегез беләсез.
Газраил. Сиңа тагын командировкага китәргә туры киләчәк.
Әҗәл. Кай якка?
Газраил (таягы белән картадагы Әлдермешкә төртеп). Менә монда, Әлдермешкә!
Әҗәл. Анда кем бар?
Газраил. Әлмәндәр карт.
Әҗәл. Хәле начармыни?
Газраил. Киресенчә, җир җимертеп йөри.
Әҗәл. Алайса, нигә?..
Газраил. Тыңла. Мин бүген җир өстендәге адәм балаларының исемлеген карап утырдым. Кулыма Әлдермеш авылында яшәгәннәрнең һәм яшәүчеләрнең исемлеге эләкте. Шунда күрәм ки: Әлдермеш авылында элек-электән туксаннан узып яшәгән берәү дә булмаган. Ә менә Әлмәндәр картка туксан бер. Ишетәсеңме, туксан бер! Нигә ул, бүтәннәрдән узып, бер ел артык яшәгән? Бу ни?! Миннән качып бер ел артык яшәргә аның ни хакы бар?! Кыскасы, хәзер үк Әлдермешкә юл тот. Ярты сәгать вакыт бирәм, Әлмәндәрне минем янга алып кил.
Әҗәл. Баш өсте. Әмер үтәлергә тиеш. Исеме ничек дидегез әле?
Газраил. Әлмәндәр. Әлдермештән Әлмәндәр.
Әҗәл. Биографиясе ничек?
Газраил. Картотека минем секретарем Фәрештәдә. Аңардан ал.
Әҗәл. Хушыгыз. Мин Әлдермешкә төшеп киттем.
Ут сүнә.
Беренче пәрдә
Беренче күренеш
Ут яна. Әлдермеш авылында Әлмәндәр картның ишегалды. Верстак. Верстак янында – ышкыланган, ышкыланырга әзерләнгән такталар өеме. Ишегалдына өйнең ян тәрәзәләре караган. Койма буенда – самолёт трабына охшатып эшләнгән баскыч. Баскыч өстендәге мәйданчыкка тәхеткә охшатып әйләнгеч кресло куелган. Ул креслога менеп утырсаң, авыл күренә. Әлмәндәр өе яныннан юл уза. Ул юлдан авыл халкы үтеп йөри. Койма, капка, тәрәзә наличниклары, баскыч төрле төсләргә буялган. Барысы да Әлмәндәр картның кулы белән эшләнгән. Ут янганда, Әлмәндәр карт верстак янында көйли-көйли такта ышкылый.
Әлмәндәр. Ала карга дигән, әй, асыл кош,
Тәүбә иттең мәллә очмаска?
Тәүбә итсәң дә син, мин итмәдем
Чибәр-чибәр кызлар кочмаска.
(Ышкылап бетергән тактасын верстакка сөяп куя да өйнең ишегалды ягына чыга торган тәрәзәсе янына килеп кычкыра.) Әй, кем бар өйдә, чәй чыгарыгыз! (Баскычтан менеп, креслога утыра, җырын дәвам итә.)
Ала карга дигән, әй, асыл кош,
Кай имәнгә кунып сайрадың?
(Койма яныннан узучылар Әлмәндәргә сәлам биреп узалар. Әлмәндәр аларның сәламен рәхәтләнеп кабул итә. Кайберәүләре белән сөйләшә.) Исән бит әле, Сәйфулла… Рәхмәт… Утырырга дигәндә утырабыз да аны… Эшкә ашыгасыңмы?.. Карале, Сәйфулла, бригадир Гаптерине күрсәң әйт, Әлмәндәр абый сиңа ахмак дип әйтте, диген. Мин үз гомеремдә кешегә андый сүз әйтмәдем, менә бүген әйтәм. Ни өчен дисеңме? Үзе мине мыскыл итте. Эш бирми, син карт инде, рәхәтләнеп ял ит, ди. Сау бул, Сәйфулла, эшләрең уң булсын!
Ала карга дигән, әй, асыл кош…
Әйбәт, бик әйбәт, кызым. Һәй, Әлмәндәр бабаң әле синең туеңа барып чүгә-чүгә бииячәк. Кияүгә чыгарга җыенмыйм дисеңме? Алай димә, кызым… Чишмәгә суга барасыңмы? Сау бул. Юлың уң булсын. Гомерең чишмә суы кебек ару булсын!
Ала карга дигән, әй, асыл кош…
(Кинәт кемнеңдер килгәнен күреп, урамга арты белән әйләнеп утыра.) Ә мин синең сәламеңне алмыйм. Син мине мыскыл иттең. Казанда укып кайткан да бригадир булган, имеш. Казанда укып кайткан булсам, мин әллә кем булыр идем. (Кинәт урам якка әйләнеп.) Ни дидең?.. Иртәгәме?.. Сарыклар абзарын ремонтларгамы?.. Рәхмәт, Габдрахман энем. Юкка гына Казанда укып кайтмагансың икән. Һәмишә шулай мәгънәле бул. (Шатланыбрак җырлый башлый.)
Ала карга дигән, әй, асыл кош,
Кай имәнгә кунып сайрадың?
Син сайрамасаң да, мин сайрадым –
Чибәр-чибәр кызлар сайладым.
(Урамда Хәмдебануны күреп.) Хәмдебану… (Тиз генә баскычтан төшеп, капканы ача.)
Анда Хәмдебану карчык күренә.
Хәмдебану. Исәнлекме-саулыкмы, Әлмәндәр абзый.
Әлмәндәр. Шәп бит әле, Хәмдебану. Кай якка таба теркелдисең?
Хәмдебану. Шул, теркелдәрлек кенә калды инде. Менә чыккан идем.
Әлмәндәр. Ишегалдына уз, Хәмдебану, сөйләшеп утырыйк. (Хәмдебану ишегалдына кергәч, капканы яба да бикләп үк куя.) Әйдә, түрдән уз, утыр.
Хәмдебану (такталарны күреп). Үзең бер генә дә тик тормыйсың, Әлмәндәр абзый. Тагын ни ясарга җыенасың?
Әлмәндәр (түбәтәен артка чигереп). Дача.
Хәмдебану. Ни дидең?
Әлмәндәр. Дача, Хәмдебану, дача! Казанга баргач, Искәндәр кызының кызы Казан читендәге бакчаларына алып барды. Шунда тактадан өй салганнар, шул «дача» дип атала, белдеңме?
Хәмдебану. Алай икән. Син дә шуны эшлим дисеңме?
Әлмәндәр. Ясыйм. Бакча уртасына дача ясап куям.
Хәмдебану. Ындыр табагы чаклы бу өегез кысанга киттемени?
Әлмәндәр. Китте. Килен явызланды. Картая башлады. Картайган саен явызлана. Булмады, малайның бәхете булмады, озын гомерле хатынга туры килде.
Хәмдебану. Алай димә, Әлмәндәр абзый, үзең дә Аллага шөкер.
Әлмәндәр. «Үзең дә…» Нәрсә үзем дә?.. Мин – ир кеше. Ир кеше, үз гомерендә ике хатын да җирләрлек яшәмәгәч, ир кеше буламы.
Хәмдебану. Әстәгъфирулла…
Әлмәндәр. Син курыкма, Хәмдебану. Мин ике генә дидем, өч димәдем. Син, ходай кушса, озак яшәрсең. Нишләтим, Йөзембикә белән Фәхриҗамалның гомерләре кыска булды, берсе алтмышта, икенчесе җитмеш дүрттә дөнья куйдылар. Үзең беләсең, гаебем юк, үз әҗәлләре белән үлделәр… Инде менә болай, Хәмдебану, сиңа әйтергә күптән йөрим, ялгыз башың яшәве сиңа җиңел түгелдер… Әллә, мин әйтәм… Чык син миңа кияүгә…
Хәмдебану. Әстәгъфирулла…
Әлмәндәр. Өрмәгән җиргә дә утыртмам, җәй көннәре бакча уртасындагы дачада яшәрбез.
Хәмдебану. Килешмәгәнне… Олы башың белән әллә ниләр сөйләп утырасың, Әлмәндәр абзый. Җитмеш яшьлек карчыктан көлмәсәң…
Әлмәндәр. Көлмим мин, чынлап әйтәм, Хәмдебану. Ир башым белән килен кулына карап ята алмыйм ич инде мин. Җир җимертеп йөргән чагымда…
Хәмдебану. Кит, кит, Әлмәндәр абзый. Картая алмадың. Мин белә белгәннән авылның Шүрәлесе булдың.
Әлмәндәр. Шүрәле булып ни явызлык кылдым?
Хәмдебану. Явызлык кылдың димим, кеше көлдердең.
Әлмәндәр. Көлсә ни булган?..
Хәмдебану. Булмаса да…
Әлмәндәр. Син, Хәмдебану, тегеләй-болай дигән булып миннән гаеп эзләмә. Миннән дә әйбәтрәкне таба алмассың. Боргаланма, Хәмдебану.
Чәчең бөдрә, чәчең көдрә,
Көдерәсен җил өрә;
боргаланып йөргән булып,
Кызлар үзен сөйдерә.
Хәмдебану. Әстәгъфирулла… Тфү, кешедән оят! (Кинәт борылып, капкага таба атлый.) Чакырып кертеп, рисвай итеп чыгармасаң… (Капканы тарткалап.) Кая, нәрсә соң бу?
Әлмәндәр. Бикләнгән ул, Хәмдебану.
Хәмдебану. Нишләгән тагын?..
Әлмәндәр. Бикләнгән, дим.
Хәмдебану. Ач, ач тизрәк!
Әлмәндәр. Нәрсә кычкырасың. Әйтмәк бар, көчләмәк юк. Хәзер элекке заман түгел, бар да үз иркеңдә. Теләмисең икән, дүрт ягың кыйбла. Үзеңә яхшылык эшләмәкче идем. (Капканы ачып, Хәмдебануны чыгарып җибәрә. Сөйләнеп кала.) муладис карчык, нык тора.
Мансур тавышы: «Исәнмесез, Әлмәндәр бабай!»
Әлмәндәр. Исән әле, малай. Әйдә, кер.
Мансур керә.
Мансур. Кереп торырга вакытым юк. Әлмәндәр бабай, Гөлфирә кайтмадымы әле?
Әлмәндәр. Кем соң ул Гөлфирә?
Мансур. Көлмә инде, Әлмәндәр бабай.
Әлмәндәр. Көләм әле, малай. Гөлфирәнең кем икәнен әйтмәсәң, мин дә әйтмим.
Мансур. Синең оныгың.
Әлмәндәр. Дөрес әйтмәдең, оныгымның кызы. Минем оныгымның кызы сиңа нигә кирәк?
Мансур. Нигә кирәк дип, болай гына.
Әлмәндәр. Бар, чыгып кит. Минем оныгымның кызы болай гына кирәк булгач, сөйләшеп тә тормыйм.
Мансур. Кайтмадымыни?
Әлмәндәр. Белмим.
Мансур. Әйт инде, Әлмәндәр бабай.
Әлмәндәр. Әйт, нигә кирәк?.. Яратам, шуңа кирәк диген, җебегән авыз… Кайтмады әле. Кайткач, үзем барып әйтермен.
Мансур. Сау булып тор, Әлмәндәр бабай.
Әлмәндәр. Исән бул, малай. (Мансур чыгып киткәч, капканы яба да тәрәзә янына килә.) Әй!.. Әй, дим. Нәрсә анда, әллә йоклап ятасызмы? Чәй чыгарыгыз! (Җавап бирүче булмагач, тәрәзәне шакырга тотына.)
Тәрәзә ачыла, анда – Өммия.
Өммия. Ни булды инде тагын?
Әлмәндәр. Әллә колагыгызга сумала сылап куйдыгызмы? Ярты сәгать кычкырам!
Өммия. Йә, йә, әткәй, узынма. Нәрсә кирәк?
Әлмәндәр. «Нәрсә кирәк…» Чәй кирәк!
Өммия. Самавыр кайнаган, өйгә кереп эч.
Әлмәндәр. Өйгә кереп эчәргә – беткән ди минем эшем. Мин бит сезнең кебек тик ятмыйм.
Өммия. Кем кушкан сиңа… Кирәкле эш эшләп йөрмисең, такта әрәм итеп кенә йөрисең.
Әлмәндәр. Телеңә салынма. Килен булсаң, телеңне тый!
Өммия. Җитәр, болай да кырык ел тел яшердем. Җүләр булганмын.
Әлмәндәр. Кырык ел сөйләмәгәнеңне ун елда чыгарып бетердең инде. Матри, килен!.. Мин кызсам…
Өммия. Кызсам, дигән була… Кызып нишләрсең… (Тәрәзәне ябып куя.)
Әлмәндәр. Уңмады, уңмады малай. Әрәм үтте гумере малайның. Шулай… Чурту-матыр, дөбер-шатыр, үтте китте яшь гумер, диген. (Верстак янына килә.)
Чынаяк күтәреп, өйдән Өммия чыга.
Өммия. Кая куйыйм? Бал белән эчәсеңме, әткәй, вәринҗә беләнме?
Әлмәндәр. Китер монда.
Өммия чынаякны верстак өстенә куя.
Бал тирләтә килен, шикәр чыгар.
Өммия кереп китә.
Акылына килгән. Пәриләрен качырып тормасаң, хәзер базыналар.
Өммия, шикәр чыгарып, верстак өстенә куя да кереп китә.
Әллә кая югалма, кычкырырлык булмасын! (Верстак өстенә утырып чәй эчә.) Юк инде, үзеңнең хәләл хатының булмаса, юк инде. Чурту-матыр, Йөзембикә ясаган чәйне эчеп җибәргәч, өчәр көн айный алмый йөри идем.
Шулчак койма өстендә Илсурның чуалган чәчле башы күренә.
Илсур. Бабай, нихәл!
Әлмәндәр. А-а-а… Илсур килгән. Төш әйдә минем янга, агай-эне ак мыек.
Илсур. Төшмим.
Әлмәндәр. Ник төшмисең?
Илсур. Ату, канфит бирәсең.
Әлмәндәр. Бирсә ни…
Илсур. Мин аны ашыйм да, тешем авырта.
Әлмәндәр. Кер, канфит бирмәм.
Илсур капкадан керә дә туп-туры верстак янына барып, верстак өстенә менеп кунаклый.
Йә, Илсур, агай-эне, күрешеп җибәрик. Шапылдатып күреш. (Кулын суза, Илсур аның кулына чәпелдәтеп суга.) Менә шулай. Инде, кил, борыныңны сөртеп куйыйк. (Күлмәк итәген әйләндереп, Илсурның борынын сөртә.) Менә шулай. Юкса маңкалы борын белән йөрү егетләргә килешми, кызлар сөймәс үзеңне.
Илсур. Мин аны сөртәм, ул тагын чыга.
Әлмәндәр. Йә, нинди яңа җырлар өйрәндең?
Илсур (кычкырып җырлап җибәрә).
Су буенда тал-тирәк,
Тал-тирәккә су кирәк;
Кыска буйлы егетләргә
Озын буйлы кыз кирәк.
Әлмәндәр. Шәп!
Илсур (тагын да кычкырыбрак).
Аклы күлмәкләр килешми
Кия белмәгәннәргә;
Сөягеңне әрәм итмә
Сөя белмәгәннәргә.
Әлмәндәр. Әйбәт! Тагын, тагын.
Илсур. Тагын әле өйрәнгәнем юк.
Әлмәндәр. Киләсе юлы күбрәк өйрәнеп кил, ярыймы?
Илсур. Ярый.
Әлмәндәр (тәрәзә янына барып). Килен! Әй, килен, сиңа әйтәм!
Өммия (тәрәзәне ачып). Нәрсә инде тагын?
Әлмәндәр. Кашык белән бал алып бир.
Өммия. Үләм, тирләтә, дидең бит әле генә.
Әлмәндәр. Үземә түгел.
Өммия (Илсурны күреп). Бетмәс монда алар. Бөтен авыл малае безнең ишегалдында.
Әлмәндәр. Әйткәнне тыңла.
Өммия. Канфит ярамаган, бигрәк тагын – бал.
Әлмәндәр. Канфит ашаса, теше авырта аның.
Өммия. Бал ашаса, эче авыртыр.
Әлмәндәр. Канымны кыздырасың, килен!
Өммия. Соң бит, әткәй…
Әлмәндәр. Әйткәнне эшлә!
Өммия югала да кашык белән бал алып килеп, Әлмәндәргә суза.
Әлмәндәр (Илсур янына килеп). Яле, агай-эне, кабып җибәр әле.
Илсур. Кирәкми.
Әлмәндәр. Нәрсә «кирәкми»? Син алай тиз үпкәләүчән булма… Егет бул, кабып җибәр. Ач әле авызыңны. (Илсур авызын ача, Әлмәндәр бал каптыра.) Тәмлеме?
Илсур. Эһе.
Әлмәндәр. Эһе булмаска, бал ич ул. Инде болай эшлик, кашыкка сыланганын менә монда сылап куйыйк. Кабып йоткач тиз бетә, болай озак итеп ялап йөрисең. (Кашыкка ягылган балны Илсурның ирен кырыйларына сылый.) Инде, бар, иптәшләрең янына йөгер.
Илсур. Рәхмәт, бабай. (Ирен кырыйларын ялый-ялый чыгып йөгерә.)
Өммия (Әлмәндәрнең кыланышларын тәрәзәдән карап торган). Сабый да сабый, син дә сабый.
Әлмәндәр. Синең кебек тумас борын картаймам инде. Җиде бала үстереп, балалар яратмыйсың. Алар булмаса, бу дөнья ни чуртыма… Чәең бетте, чәй чыгар.
Өммия. Үләм, кай арада чүмереп бетердең? Мин сиңа афисәнке түгел!
Әлмәндәр. Телең тагын озынайдымы?..
Өммия. Озынайса да, кыскарса да – үз телем.
Әлмәндәр. Үз телең түгел – шайтан теле.
Өммия. Булсын. Үзеңдә дә сандугач теле түгел.
Әлмәндәр. Әрепләшмә, дим минем белән. Мин сиңа каената. Кара аны, килен, матри, мин кызсам…
Өммия. Кызсам дигән була… кызып нишләтерсең?.. (Тәрәзәне ябып куя.)
Әлмәндәр. Вәт бит, ә! Чәтелдәп тора бит. Уңмады малай, уңмады. Үземдә булса… Юк инде, үземнән дә булмады, юаш булдым. Ни беренче хатынга, ни икенчесенә кизәнгәнем булмады.
Өйдән, кулына чынаяк тотып, Искәндәр чыга.
Искәндәр. Әй-яй, тынычлап ятып торырга да бирмисең, әти. Нәрсә инде син. Кереп эчсәң булмыймы?
Әлмәндәр. Булмый. Өстәл артында дөнья онытып чәй эчеп утырырга минем вакытым юк. Син эч чәйне яткан килеш.
Искәндәр. Беләсең ләбаса, мин авырыйм.
Әлмәндәр. Чирләшкә! Япь-яшь башыңнан… Җитмеш яшендә чирләп ята!
Искәндәр (чынаякны Әлмәндәргә биреп). Мин күргәннәрне күрсәң… (Утын пүләне өстенә утыра.)
Әлмәндәр. Нәрсә күрдең?
Искәндәр. Дүрт ел буе сугышта йөрдем.
Әлмәндәр. Харап икән. Мин монда дүрт ел буе синең биш ыштансызыңны ашаттым. Һәрберсе яэҗүҗ-мәэҗүҗ кебек, балчыкка чыкканчы ашыйлар иде. Өч ел буе прсидәтел булып синең хатының ише зобанилар белән талаштым. Аларның һәрбересе ун нимечкә тора. Сугышта йөргән, имеш…
Искәндәр. Тәнем тулы яра эзләре.
Әлмәндәр. Җүләр. Пешмәгән, шуңа күрә яра. Кулыңда пушкы була торып яраланып ят, имеш. Япон сугышында кулымда мылтык кына иде, чурт та булмады. Синең чактагы сыман пушкы артында посып ятмый идек, штык тотып, японның өстенә бара идек.
Искәндәр. Ярый инде, синең белән бәхәсләшеп буламы…
Әлмәндәр. Бәхәсләшмә дә. Ник дисәң, үзең гаепле. Авырыйм дип өйдә ятасың. Чир ул яткан кешене эзләп йөри. Эшләгән кешедән курка. Ник дигәндә, ул аңа ябышып торалмый, тир белән юылып төшә. Бар, утырма күз көеге булып, кереп ят. Чынаякларны ала кер. Хатыныңа әйт, кичкә үзе кискән токмач белән итле аш пешерсен.
Искәндәр чынаякларны алып, әкрен генә өйгә кереп китә.Әлмәндәр аның артыннан карап кала.
Шулай… Чурту-матыр, Гитлер тәресе, әрәм итте әзмәвердәй малайларны. Чирләп ята торган кешеме. Җитмеш яшеңнән әҗәл көтеп ят инде.
Әкрен генә капка ачыла, аннан Әҗәл килеп керә.
Әҗәл. Әссәламегаләйкүм!
Әлмәндәр. Әлегә мәгаләйкүм. Әйдә, түрдән уз.
Әҗәл. Узарга туры килер. (Әлмәндәр янына килеп.) Әлмәндәр атлы карт син буласыңмы?
Әлмәндәр. Әлмәндәре мин булам, карты кайдадыр, белмим. Кем дип белим үзеңне, күргән-сөйләшкән кешем түгел, ахрысы.
Әҗәл. Иң әүвәл кул бирешеп күрешик, Әлмәндәр.
Әлмәндәр. Танымаган кешемә кул бирергә ашыкмыйм мин.
Әҗәл. Шулаймы… Ярый, алайса. Ишегалдында кеше-кара юкмы?
Әлмәндәр. Нәрсә син, ышпиун кебек каранасың? Кешедән яшерен эшем юк.
Әҗәл. Син ашыкма, Әлмәндәр. (Боерган тавыш белән.) Соравыма җавап бир!
Әлмәндәр. Күреп торасың лабаса, үзем генә.
Әҗәл. Бик яхшы. Кил әле якынрак, утыр минем янга. (Бүкәнгә утыра.)
Әлмәндәр (якын килмичә). Кем син?
Әҗәл. Ашыкма, дидем. Утыр. (Әлмәндәр урыныннан кузгалмагач, үзе Әлмәндәр янына бара.) Эшне моннан башлыйк, Әлмәндәр. (Кесәсеннән блокнот чыгарып карый.) Әйе, исемең синең Әлмәндәр, атаңның исеме Җиһангир, бабаң Моратхуҗа атлы. Телисең икән, җиде бабаңа хәтле санап күрсәтә алам. Моннан өч көн элек сиңа туксан бер яшь тулган. Ике тапкыр өйләнгәнсең. Кыскасы, менә бу дәфтәргә синең бөтен гомерең тәфсилләп язып куелган.
Әлмәндәр. Әкәмәт… Кем соң син?
Әҗәл. Кул бирергә теләмәдең, Әлмәндәр, инде ашыкмыйча тыңла. Бабаң – кырыкта, атаң кырык биштә дөнья куйганнар. Син нишләп туксан бергә җиттең?
Әлмәндәр. Анда синең ни эшең бар?!
Әҗәл. Бар, Әлмәндәр. Барлыгын соңрак белерсең. Соравыма җавап бир!
Әлмәндәр. Бөтен гумеремне белгәч, анысын да үзең бел. Яшисем килде – яшәдем. Синең ни эшең бар?
Әҗәл. Ха! Яшисе килгән, имеш. Кемнең яшисе килми. Ләкин кеше мәңгелеккә килмәгән.
Әлмәндәр. Туктале, чурту-матыр, син монда… Бар, үтбәләвәй, эшемне калдырып йөрмә. (Кулына ышкы ала.)
Әҗәл (Әлмәндәр кулындагы ышкыга тотынып). Мин шаярырга килмәдем, Әлмәндәр. Мин шаяра белмим.
Әлмәндәр аптырап Әҗәлгә карап тора да кинәт артка чигенеп куя.
Әллә таныдыңмы, Әлмәндәр?
Әлмәндәр. Күргәнем бар кебек.
Әҗәл. Ялгышмыйсың, Әлмәндәр. Без синең белән өч тапкыр очраштык, монысы дүртенчесе һәм соңгысы.
Әлмәндәр. Кем соң син?
Әҗәл. Мин сине күрүгә үк таныдым. Бераз үзгәргәнсең үзгәрүен, шулай да таныдым. Без синең белән беренче тапкыр бер мең тугыз йөз бишенче елда очрашкан идек. Япон сугышы вакытында. Син яраланып ята идең, мин сине алып китәргә килдем. Син китәргә теләмәдең. Озак көрәштек. Яшь идең шул, көчле идең, мине ектың. Ачуым килде килүен, ләкин, нишләмәк кирәк, кире борылып китәргә туры килде. Хәтерлисеңме?
Әлмәндәр. Хәтерләмим.
Әҗәл. Яхшы. Икенче очрашу бер мең тугыз йөз унбишенче елны булды. Син урман эчендә бил тиңентен сазлыкка баткан идең, пленнан качып чыгуың иде. Мин килдем. Шунда син миңа әйттең, сазлыктан чыгыйм, алып китәрсең, дидең. Мин көттем, син чыктың. Һәм чыккач йөгердең, мине алдадың.
Әлмәндәр. Син…
Әҗәл. Өченче тапкырында, бер мең тугыз йөз утызынчы елда, колхоз төзеп йөргәнең өчен кемнәрдер сәнәк белән кадаганнар иде. Син урман сукмагында ята идең. Мин тагын килдем. Ләкин Евстигней исемле бер кеше килеп чыгып, сине минем кулдан тартып алды. Таныдыңмы инде?
Әлмәндәр. Син Әҗәлме?
Әҗәл. Нәкъ үзе!
Әлмәндәр. Ник килдең?
Әҗәл. Әҗәл кешеләр янына ни өчен килә?
Әлмәндәр. Мин сине чакырмадым.
Әҗәл. Теге чакларда да син мине чакырмаган идең.
Әлмәндәр. Мин бит яралы түгел, исән-сау.
Әҗәл. Менә монысы икенче мәсьәлә. Газраилдән качып кирәгеннән артыгын яшәгәнсең. Иң күп дигәндә, син туксанга гына җитәргә тиеш идең. (Кесәсеннән кәгазь чыгарып.) Менә шушы урынга кулыңны куй.
Әлмәндәр. Нәрсә ул?
Әҗәл. Повестка. Шуңа кулыңны куюың була, туп-туры безнең шеф Газраил янына юнәләсең.
Әлмәндәр. Сөйләмә юкны!
Әҗәл. Мин ялган сөйләмим. Куй кулыңны, вакытым тар. План үтисем бар. Бу юлы мине ега алмассың, алдатмам да, коткарып калучы да булмас. Кулыңны куй!
Әлмәндәр (паузадан соң). Вакыт җитте дисеңмени?
Әҗәл. Әйе, җитте.
Әлмәндәр. Бик тиз була түгелме соң?
Әҗәл. Нинди тиз?! Туксан бергә җит тә, тиз, имеш.
Әлмәндәр. Ярый, уйлап карармын.
Әҗәл. Бернинди уйлау юк. Кулыңны куй. Минем белән бәхәсләшергә, тарткалашырга уйлама. Бер генә адәм баласының да мине җиңгәне юк. Галимнәр дә патшалар да – барысы да җиңелеп киләләр.
Әлмәндәр. Эшлисе эшләрем бар бит әле.
Әҗәл. Бер генә адәм баласының да дөньядагы эшне эшләп бетергәне юк. Әгәр бөтен эшне син эшләп бетерсәң, синнән соң килгәннәргә эш калмас иде. Эшсезлектән гаҗиз булган кешеләр акылдан язарлар иде.
Әлмәндәр. Менә хәзер үк дисеңмени?
Әҗәл. Бу нинди урынсыз сорау?! Әйтәм бит, вакытым юк. Бүтән җирләргә дә өлгерәсем бар.
Әлмәндәр. Алай икә-ән…
Өммия (тәрәзәне ачып). Әткәй, кер әле.
Әлмәндәр. Ни булды тагын?
Өммия. Нигәдер Искәндәр авырайды.
Тәрәзә ябыла.
Әҗәл. Нинди карчык ул?
Әлмәндәр. Мине белгәч, аны да белергә тиешсең.
Әҗәл. Гафу ит, кызыксынганым юк әлегә.
Әлмәндәр. Киленем.
Әҗәл. Искәндәр дигәне малаеңмы? Чирлиме?
Әлмәндәр. Синең җилең кагылгандыр. (Өйгә таба бара.)
Аңа Әҗәл иярә.
Керәсе булма өйгә!
Әҗәл. Карап чыгыйм, бәлки, ярдәмем кирәктер.
Әлмәндәр. Бусагадан атлыйсы булма! Колагың ишетәме? Минем янга килгәнсең, мин чыкканны көт.
Әҗәл. Сүзеңне тыңлыйм, Әлмәндәр. Тик озаклама, чык.
Әлмәндәр кереп киткәч, ишегалды буйлап йөренә, Әлмәндәр таслап куйган такталарны әйләндереп-әйләндереп карый, әкрен генә тәрәзә янына бара, тәрәзәгә үрелеп, өй эчен күзли, ишек ачылганны сизеп, тиз генә тәрәзә яныннан китә. Әлмәндәр өйдән чыга.
Әҗәл. Йә, ничек?
Әлмәндәр. Нәрсә «ничек»?
Әҗәл. Малаең Искәндәрнең хәле ничек, дим?
Әлмәндәр. Берни булмаган. Жибадур кебек таза кешегә ни булсын. Иркәләп үстердем малайны да хәзер иркәләнеп ята. Хатыны да үзенә тиң, чебен тимәс чер итәр.
Әҗәл. Алдашасың бит, дус кеше, күзләреңнән күреп торам.
Әлмәндәр. Күрсәң күрерсең инде, чутыр-матыр. Йөрисең эч пошырып. (Верстак янына барып, ышкылый башлаган тактасын ышкыларга тотына.)
Әҗәл. Нишләвең, Әлмәндәр, сөйләштек ич.
Әлмәндәр. Нәрсә сөйләштек? Чуртым да сөйләшмәдек. Син сөйләдең. Мин тыңладым.
Әҗәл. Мин чыкканны көт, дидең, кулыңны куй.
Әлмәндәр. Куярмын, ашыкма. Тотып тор тактаның теге башыннан.
Әҗәл. Син минем белән алай сөйләшмә. Ачуымны чыгарма. Ачуым яман минем, мине тыңламаганнарга рәхимсез мин.
Әлмәндәр. Күзең чыкмаган булса күр, җыенам бит.
Әҗәл. Үләргә җыенган кеше такта ышкыламый.
Әлмәндәр. Ахмак! Минем каберемә чардуган кирәк булачакмы? Чардуган корыр өчен такта кирәкме?!
Әҗәл. Анысы икенче эш, әйдә, тизрәк ышкыла.
Әлмәндәр. Туксан бергә җиткәч, тиз ышкылап булмый шул. Тот, дим тактаның теге башыннан.
Әҗәл. Мин монда такта башы тотарга килмәдем.
Әлмәндәр. Алайса, көт. (Такта ышкылый, үзе җыр суза.)
Ала карга дигән, әй, асыл кош,
Тәүбә иттең мәллә үлмәскә?
Син тәүбә итсәң, мин дә иттем
Әҗәл дуска кулым бирмәскә.
Әҗәл. Сүзеңнең кинаясенә төшенмим.
Әлмәндәр. Сүз түгел бу – җыр. Җырның җыртыгы юк. (Эшеннән туктап.) Син җырлый беләсеңме?
Әҗәл. Ышкыла, туктама. Әйдә, әйттем бит, вакытым тар, болай да озак юандым.
Әлмәндәр. Ашыктырма, арыдым… Озак яши ала карга… Адәм баласына ала карга гумере дә кызганыч диген, ә!
Әҗәл. Анысы минем карамакта түгел.
Әлмәндәр. Карамак, карамак. Муеның сузып минем янга син килгәнсең ич әле.
Әҗәл. Мыскыл итми генә сөйләшүеңне үтенәм.
Әлмәндәр. Алла-а, бигрәк әдәпле.
Әҗәл. Чардуган тактасын ышкылавыңны дәвам итүеңне үтенәм.
Әлмәндәр. Ашыксаң, үзең ышкыла.
Әҗәл. Андый эш белән шөгыльләнгәнем юк.
Әлмәндәр. Өйрәнерсең.
Әҗәл. Бу нинди тупаслык? Онытма, син мине түгел, мин сине алырга килдем.
Әлмәндәр. Укаң коелмас. Син минем гумеремне өзәргә килгәнсең әле, бер дә танавымны җыермыйм. (Такта ышкыларга керешә.)
Әҗәл. Ә син нигә үзең эшлисең? Бүтәннәр эшләр иде чардуганыңны.
Әлмәндәр. Үз эшемне кешегә калдырганым юк.
Әҗәл. Карап-карап торам да, бик ни күренәсең…
Әлмәндәр. Ни күренәм?
Әҗәл. Бик ни. Бик алай нитмә, синең кебекләрне күргән мин.
Әлмәндәр. Мин дә сине күргән.
Әҗәл. Аһа! Ошый башладың әле син миңа, картлач. Кайберәүләр мине күргәч мәлҗерәп төшәләр. Кул куйганда куллары калтырый. Алып китүе дә кызык түгел. Күрәм, синең белән шактый ук кызык булачак. Болай булгач көтәм, әйбәтләп ышкыла чардуганыңның так-тасын.
Әлмәндәр. Карылдап торма янымда, бар, урамга чыгып утыр!
Әҗәл. Юк, мин синең яныңнан китмим.
Әлмәндәр. Эшләгән кеше янында торганчы, пес иткән кеше янында тор.
Әҗәл (авызын зур ачып, рәхәтләнеп көлә). Шәп! Күптән көлгәнем юк иде. Куеп тор эшеңне, Әлмәндәр, утыр яныма. Тагын көлдер мине.
Капка ачыла, Гөлфирә керә.
Гөлфирә. Дәү бабай, мин кайттым. (Әлмәндәр ишетмәгәч.) Дәү бабай, дим! Мин кайттым.
Әлмәндәр (борылып карап). Ай, кызым кайткан. Кил әле монда, кил, кочакла дәү бабаңны.
Гөлфирә (йөгереп килеп, Әлмәндәрне кочаклый). Кычкырам – ишетмисең.
Әлмәндәр. Әҗәлетдин бабаң белән сөйләшеп тора идек.
Гөлфирә. Кем соң ул?
Әлмәндәр. Бер юньсез нәрсә инде шунда.
Гөлфирә. Алай димә, дәү бабай. Син үзең әйтәсең: кешеләргә ямьсез сүз әйтергә ярамый, дисең. Мин кайтканга сөендеңме, дәү бабай?
Әлмәндәр. Белмим инде, кызым, кем күбрәк сөенгәндер.
Гөлфирә. Мин дә, син дә…
Әлмәндәр. Теге дә.
Гөлфирә. Бабай белән әби өйдәләрме?
Әлмәндәр. Өйдәләр, кызым, өйдәләр. Әтиеңнәр ни хәлдә?
Гөлфирә. Әйбәт. Сәлам әйттеләр. Сиңа бик матур күлмәк җибәрделәр.
Әлмәндәр. Рәхмәт, кызым. Бар, инде өйгә кер.
Гөлфирә йөгереп өйгә кереп китә.
Әҗәл. Чибәр кыз үсеп килә.
Әлмәндәр. Күзең салма, явыз. Сиңа минем кебек ямьсезләр дә җитеп арткан.
Әҗәл. Әлмәндәр, бер акыл өйрәтимме үзеңә?
Әлмәндәр. Кирәкми, үз акылым җиткән. Арттан кергән акыл җил белән кире чыга.
Әҗәл. Ярый соң, үзеңә кара. Кызык, әйеме, Әлмәндәр, берәүләр мине көтеп торалар, мин килмим. Син көтмәдең – мин килдем. Хикмәт шунда: чакырылмаган җиргә кешеләр дә соңга калмыйча килә.
Әлмәндәр. Такылдап утырма, чурту-матыр, килгән юлыңнан кире кит.
Әҗәл. Ничек инде «кит»?.. Ничек аңларга?
Әлмәндәр. Шулай. Кыягазыңа кул куймыйм. Газраилең үзе килсен.
Әҗәл. Алай булмый.
Әлмәндәр. Була. Минем анда барырга вакытым юк. Өйләнәсем бар.
Әҗәл. Нишлисең бар?
Әлмәндәр. Өйләнәсем.
Әҗәл (тагын рәхәтләнеп көлә). Әкәмәт кеше син.
Әлмәндәр. Нигә авызыңны ерасың? Әгәренки дә беләсең килсә, сугышта югалган дүрт малаемның икесе өйләнмәгән иде. Үзем өчен бер өйләндем, бер малаем өчен икенче өйләндем, икенче малаем өчен тагын бер өйләнәсем бар. Ә син, тинтәк, җанымны сорап килгәнсең.
Әҗәл. Гафу ит, мин сорамыйм, Әлмәндәр, таләп итәм.
Әлмәндәр. Куркытты. Әлмәндәрнең мыегы да селкенмәде.
Әҗәл. Алайга китсә… (Әлмәндәр өстенә килә.)
Әлмәндәр (такта күтәреп). Килеп кара!
Әҗәл (туктап калып). Теге чакларда кызганмаган булсам…
Әлмәндәр. Кызганма идең…
Әҗәл. Әлмәндәр, кызмыйча гына, сабыр гына уйлап кара әле…
Әлмәндәр. Уйларга вакытым юк. Күтәр теге такталарны.
Әҗәл. Нишләтәбез?
Әлмәндәр. Такта ташыйбыз.
Әҗәл. Кая? Нәрсәгә?
Әлмәндәр. Төпченмә. Ташып бетергәч күрерсең.
Әҗәл. Вәт эләктем. (Такталар күтәрә.)
Ут сүнә.
Спектакль “Кайнана”
29 сентября 2020
19:00
Аннотация М.Шамхалов «Кайнана»
Очень часто мы забываем простую истину: что имеем не храним, а потерявши плачем. Во все времена в семьях происходили «притирки» к друг другу, женщин всем сердцем любящих одного и того же мужчину. В спектакле по одну сторону конфликта стоит мама Жэннэт – подарившая жизнь своему сыну Аязу, а на другой молодая невестка Сагида. Жэннэт, с первых же дней не приняла свою невестку. Поэтому ищет любой повод для придирки, что бы раздуть невероятный скандал и унизить невестку. Отчаявшись, Сагида уходит из дома мужа. Но к счастью друзья, Ильдар и Зарифа смогли перехитрить Жэннэт и спасти семью, вернуть в дом Жэннэт смех и радость.
Режиссер-Дамир Самерханов,лауреат премии имени Д. Сиразиева
Художник-Ленар Гильмутдинов, Заслуженный деятель искусств РТ
Композитор-Азат Хусаинов, Заслуженный деятель искусств РТ
Хореограф-Ильдус Биктагиров, заслуженный работник культуры РТ
Автор песен-Фарит Миргалимов
Без еш кына гади хакыйкәтьне онытабыз: булганын сакламыйбыз, ә югалткач елыйбыз. Һәрвакыт гаиләләрдә бер-берсенә җайлашулар була, ике хатын-кыз да – әнисе дә, хатыны да бер үк ир-атны ярата. Спектакльдә конфликтның бер ягы – улы Аязга гомер бүләк иткән әнисе, ә икенче ягы – яшь килене Сәгыйдә. Җәннәт беренче көннәрдән үк киленен кабул итми. Шуңа күрә теләсә нинди сәбәп эзләп яшь киленгә бәйләнә. Өметсезләнеп, Сәгыйдә ире өеннән китә. Тик бәхеткә, дуслары, Илдар белән Зарифа хәйлә белән гаиләне коткарып кала. Өйгә, янәдән, татулык, шатлык кайта.
Режиссер – Дамир Самерханов,Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты
Рәссам – Ленар Гыйльметдинов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе
Композитор – Азат Хөсәенов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе
Хореограф – Илдус Биктаһиров, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре
Җыр сүзләренең авторы – Фәрит Миргалимов
29.09.2020г.
19.00 сэгатьтэ.
2 года назад
3 года назад
1 год назад
2 года назад
ДИВАНА/ОДЕРЖИМЫЙ, 2007 ЕЛ
Камал Театры Камаловский театр
Автор: Туфан Миннуллин. Режиссер: Фарид Бикчантаев. О спектакле: В спектакле звучат музыкальные произведения …
2 года назад
1 год назад
2 года назад
КЫЮ КЫЗЛАР/СМЕЛЫЕ ДЕВУШКИ 2005 год
Камал Театры Камаловский театр
Автор Таззи Гиззат, режиссер Ильдар Хайруллин Обиженных судьбой трех девушек-сирот пристраивают в городе в …
1 год назад
1 год назад
6 лет назад
5 лет назад
Кияү Балакай. Татарский фильм
ТАТАРСКИЕ ФИЛЬМЫ МУЛЬТФИЛЬМЫ СПЕКТАКЛИ
ТАТАРСКИЕ ФИЛЬМЫ МУЛЬТФИЛЬМЫ СПЕКТАКЛИ ✓ http://vk.com/TatarCinema История в этом татарском кино …
7 лет назад
6 лет назад
2 года назад
2 года назад
2 года назад
Спектакль «Баш куям тезләреңә»
Культура Мамадыш
Мамадыш халык театры Айгөл Әхмәтгалиеваның “Баш куям тезләреңә” драмасын сәхнәләштерде. Спектакльның …
5 лет назад
Спектакль «Могез»
Лили Хаер
моибизяки #татарскийспектакль #могез #татарчаспектакль #елмай #бизяки Спектакль «Могез» по произведению Данила …
2 года назад
5 лет назад
1 год назад
6 лет назад
4 года назад
3 года назад
1 год назад
2 года назад
Беренче театр Первый театр 1961г
Айдар Гайнутдинов
Беренче театр (Первый театр) 1961г. Ценные кадры. Молодые по тем временам актеры золотого состава татарского кино …
2 года назад
4 года назад
4 года назад
2 года назад
УТ КҮРШЕЛӘР/ДАЧНЫЙ СЕЗОН, 2010 ел
Камал Театры Камаловский театр
Автор: Салават Юзеев. Режиссер: Радик Бариев. О спектакле: Каждое лето наши современники с постоянством и …
2 года назад
5 лет назад
1 год назад
5 лет назад
4 года назад
6 лет назад
2 года назад
ГАЛИЯБАНУ 2015 год
Камал Театры Камаловский театр
Автор Мирхайдар Файзи, режиссер Ильгиз Зайниев О спектакле: Впервые пьесу молодого татарского поэта Мирхайдара …
9 лет назад
1 десятилетие назад
3 года назад
1 год назад