Чишмэ ачу бэйрэменэ сценарий

Cкачать: "Чишмә бәйрәме" ачык чара эшкәртмәсе

Челтерәп
аксын  чишмәләр.

**Укучылар
милли киемнән килгән кунакларны сәламли

Усалием,
синдә генә

   
Хәтфә таулар ,зифа таллар

      Җиләкле
үзәннәрең,

      Синдә генә
сихри моңлы

      Тылсымлы
чишмәләрнең.

Усали
чишмәләренең

Даны киткән еракка.

Чишмә суын
сагынып кайта

Киткәннәр дә
еракка.

Тау астында
“Контор чишмә”без

Су алырга
төшәбез.

Татлы суын без
аның

          
Бик яратып эчәбез.

Күңелләргә шифа бирә
Салкын чишмә сулары.

Авылым  иганәчесе  ярдәмендә

Матурланды чишмә юллары.

   Кабатлыйм бер сорауны   Өнемдә
һәм төшемдә

“Кеше булып яшәргә   Нәрсә кирәк
кешегә?”

Диңгез әйтә: — Тирәнлек.Таулар әйтә: —
Турылык.

Җир эндәшә: Юмартлык. Чык суы әйтә: —
Сафлык.

Яшен әйтә: — Кыюлык.Ипи әйтә: — Олылык.

 Гүзәллек  диләр гөлләр.Иркенлек диләр
җилләр.

                                  Нык
канат  ди бөркетләр.Биеклек, — диләр таулар,  Һәм шушылар  өстененә Кирәк
тагын иң элек

Кешене кеше иткән        Бер нәрсә —
Кешелеклелек.   

Тормыш матур, тормыш яхшы,

Кадерен белеп яшисең.

Олы эшләр эшлим, диеп

Яшеннәрдәй яшьнисең.

 Игелекле гамәлегез өчен

Хор: Зур рәхмәт.

Хәерле  көн,  хөрмәтле кунаклар,
авылдашлар, кадерле балалар!

     Алып баручы:  -Туган  җир, туган 
туфрак, су  һәм  һава … Иң  кыйммәтле  чынбарлык.  Алар булмаса без ничек
гомер итәр идек? Беразга гына тукталып, бу турыда уйлап карау бик урынлы булыр.

 
 Су-  кешегә табигать тарафыннан бирелгән  иң  зур  бүләк . Аннан башка  тормыш
юк. Су — яшәү  чыганагы  һәм дөньяның кыйммәтле  байлыгы.Ә чишмә суына берни 
җитми! Алар  бик күп бездә. Берсенең суы икенчесеннән тәмлерәк. Күңелең кайсын
тели, шунысын эч  дигән ахыры табигать. Кайда бар бездәге чишмәләр..


Бүген  Үсәлидә чишмә бәйрәме. Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга   Мамадыш
муниципаль  район башлыгы Анатолий Петрович Иванов, *

*

*

килгән.

    Бәйрәм
белән котлар өчен сүзне Мамадыш муни
ципаль  район башлыгы ,
район советы
 рәисе  Анатолий Петрович Ивановка 
бирәбез.

2.    Бүгенге очрашуны “Чишмә бәйрәме” дип
атадык. Гап-гади көнне    бәйрәм тантанасына әйләндерүче,  авылыбызның йөзен,
яшәешен   даими кайгыртып  торучы  Үсәли авыл җирлеге башлыгы  Зиатдинов Альмир
Имаметдин улына   якын тирә авыл халкы бик рәхмәтле.  Сүзне Альмир
Имаметдиновичка  бирәбез.

Безнең авылыбызда 
матур чишмә  пәйдә булды.       Бу билгеле инде көнне-төнгә ялгап эшләүче
кешеләребезнең тырыш   хезмәте  нәтиҗәсе.Без аларга  олы рәхмәтебезне җиткерэбез.

Мамадыш муниципаль
район  башлыгынын Рэхмэт хаты белән  бүләкләнәләр:

*

*

*

А.б.Чишмәләр…   
Салкын  сулы  йөгерек чишмәләр. Алар гасырлар буенча ничәмә – ничә буын
кешеләргә яшәр өчен көч һәм сихәт биреп тора. Һәр чишмәнең үз агышы, үз юлы, үз
моңы, үз тарихы  бар.

Безне 
бирегә җыйган Кантур  чишмәсе дә шундыйлардан.   Бүген ул үзенең   туган  көнен
билгеләп  үтә.  Аңа ничә яшь, аны кем ачкан- билгесез.  Тик шунысын  әйтә
алабыз:   үзенә яңа гомер  биргән  Ирек Миннехарис улы  Миннегулловка  рәхмәтен
ул  бик күп еллар Үсәли халкын  саф  суы белән сыйлап, җырлый – җырлый агар. 

Сүз
Ирек  Миннехарис улы Миннегулловка бирелә

А.б.Кем
булсак та, бер нәрсәне онытмыйк – без авыл кешесе. Шушы җирдән чыккан, шушында
туган. Шушы кырларда үскән икмәкне ашап, тау битеннән бәреп чыккан чишмә
суларын эчеп үскән. Табигать безгә, үз балалары итеп, шундый уңдырышлы җир,
туфрак, чишмәләр  биргән.

Үсәли авылы чишмәләргә бик бай:  Дилпәр,
Казарма асты, Торналар сазы, Абыстай чишмәсе, Апанай, Мазар, Керәшен очы,
Дәүләтша, Сәгъдетдин чишмәләре…  Тагын әле ерганакларда тибеп яткан  күпме
чишмәләр бар!

Аларның тарихын,  кадерен күңелләрендә
саклаучылар бар арабызда. Сүзне аларга бирик.

Нуриева Фатыйма апа

Фазылов Мөнир абый         ***Гильметдин
абый

А.б.Төбәгебезнең
яме, җирнең  җаны булган чишмәбез барыбызга да якын, кадерле, газиз. Салкын
чишмә суы авылның иң кадерле сыйларыннан санала. Халык йөрәге кебек
бертуктаусыз типкән, һәрвакыт хәрәкәттә булган чишмәләребезгә багышлап, күп
кенә җырлар, шигырьләр иҗат ителгән.Аксакал  нәсихәте.                
/Илдар  Юзеев

Көлгәндә 
дә чишмә  кебек  челтерәп,

Нәкъ 
татарча тыйнак көлегез.

Тәнгә
– җанга сихәт – дәрман биргән

Чишмәләрнең
кадерен белегез!

                          Дулкынланып,
йөрәкләргә агып,

                        Үтсен сезнең
һәрбер көнегез.

                        Күпме сахра сусыз
кибә, корый,-

                       Чишмәләрнең кадерен
белегез!

Сусыз
калса әгәр, корыячак

Табигатьнең
иркә гөле без.

Җилләр
иссен, назлы гөлләр үссен,-

Чишмәләрнең 
кадерен белегез! 

                              
Их, яшисе иде озак, мәңге…

                            
Табигат
ьтән башка үле без.

                            
Кемдер зарыгып бер йотым су сорый,-

                               
Чишмәләрнең кадерен белегез!     

Изге
чишмәләргә төкерсәк без,

Саегыр
җан, корыр телебез.

Бездән
соң да челтерәп – челтерәп калсын, —

Чишмәләрнең
кадерен белегез!

А.б.Ләкин
табигатьнең байлыгы чиксез була алмый. Аңа һәрвакытта да ярдәм итеп торырга
кирәк.  Табигатебезгә игътибарлырак, ихтирамлырак булсак иде!

А.б.Бүгенге
чарабызда катнашкан һәм аны оештыруга зур өлеш керткән һәммәгезгә дә бик зур
рәхмәт. 

А.б.Чишмәләр 
чисталык, сафлык, пакълек билгесе. Киң күңелле, гадел кешене генә чишмә суының
сафлыгына тиңлиләр. Читтә яшәгән һәр кеше үз ягының салкын чишмәләреннән су
алып эчәргә хыяллана. Авырткан йөрәкләргә шифа, сагынган күңелләргә дәва булган
чишмәләрне ничек изге дип санамыйсың инде.

Хөрмәтле авылдашлар, кунаклар һәм мөхтәрәм
җитәкчеләр! Бәйрәмебезнең иң дулкынландыргыч, тантаналы мизгеле килеп җитте.

Тасманы кисү өчен, бәйрәмебезнең хөрмәтле
кешеләрен

  Анатолий Петрович Ивановны 

Ирек  Миннехарис улы Миннегулловны

Альмир Имаметдинович Зиатдиновны 

чакырабыз.

«Изгеләр чишмәсе»н ачу тантанасы.

МББУ «Түбән Өскебаш авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе»

Изгеләр чишмәсен ачу тантанасы

Максат: табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, чишмәләрнең кадерен белергә өйрәтү, авылыбыз тарихын киләчәк буынга җиткерү.

Тау башына салынгандыр безнең авыл,Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.Авылыбызның ямен, суын, тәмен беләм,Шуңа күрә сөям җаным- тәнем белән.

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның әлеге шигырь юллары нәкъ менә безнең туган авылыбыз Аксыбы, аның Изгеләр чишмәсе турында язылган сыман тоела миңа.

Чишмәсез авыл юктыр ул. Безнең дә үзебез өчен бик кадерле чишмәбез бар – ул Изгеләр чишмәсе. Авыл халкы, кәефен күтәреп, чишмә буена карап сокланып кайтыр өчен дә, ераклардан да чәй суына чишмәгә йөри башлады. Чишмәбезнең суын эчәргә машиналар белән дә килеп туктыйлар, алып та китәләр, авыл халкы, бала-чага да аның тирәсендә еш кунак. Чишмә чылтыравын тыңлап хозурланырга да, суын эчеп эссе көн ялкынын басарга да, күңел сызлауларына шифа табарга да, дуслар белән чишмәбез хозурында очрашып онытылмаслык хатирәләр калдырырга дип тә киләбез без монда.Менә бүген без сезнең белән шушы изге урынга-Изгеләр чишмәсе янына җыйналдык. Төзекләндереп, күп эшләр башкарылганнан соң, әлеге чишмәне ачу тантанасын башлап җибәрү өчен сүз җирле үзидарә башлыгы Нургаян Миннегалиевичка бирелә.

2. Көлгәндә дә чишмә кебек челтерәп, Нәкъ татарча тыйнак көлегез, Тәнгә-җанга сихәт-дәрман биргән Чишмәләрнең кадерен белегез! Дулкынланып, йөрәкләргә агып, Үтсен сезнең һәрбер көнегез, Күпме сахра сусыз кибә, сула, — Чишмәләрнең кадерен белегез! 

3. Чишмә – сәламәтлек нигезе. Читкә китеп гомер уздырган кешеләрнең олыгаеп, тән-сөякләре, кан тамырлары таушалып тузгач: «Үз чишмәмнең суын эчсәм, тәнем сихәтләнер”, – дип ерактан йөрәк авазларын салуы бер дә гаҗәп түгел. Без дә үзебезнең чишмәләребездән аерылмасак иде.

       Судан башка тереклек юк, ул безгә һава кебек кирәк. Әнә шул тереклек суын Шәрык илләренең бик күбесендә үлчәп, җан башына исәпләп тоталар. Гап-гади суны кайбер илләрдә сатып та торалар. Шулар турында укыгач, чит илләргә барып күргәч, үзебезнең туган ягыбызда челтерәп аккан чишмәләрнең гасырлар буена никадәр игелекле эш башкаруларын; кешеләргә никадәр сәламәтлек алып килеп, гасырлар буена шифаханә, даруханә хезмәтен үтәгәннәрен аңлыйсың.

4.Сусыз калсак әгәр, корыячак Табигатьнең иркә гөле без, Җилләр иссен, назлы гөлләр үссен, — Чишмәләрнең кадерен белегез! Их, яшисе иде озак, мәңге… Табигатьтән башка үле без, Кемдер, зарыгып, бер йотым су сорый, — Табигатьнең кадерен белегез! Изге чишмәләргә төкерсәк без, Саегыр җан, корыр телебез, Бездән соң да челтерәп-челтерәп калсын, — Чишмәләрнең кадерен белегез!

5. Бер эсседән качып, бер суыктан,Кыргыйлыктан җаннар көйгәндер.Тау астыннан чишмә тибеп чыккан,Бер яхшылык булсын дигәндер.Тау итәген ярып чишмә типкән,Салкын гына суы — саф, көмешЧелтер- челтер итеп агып киткән,Дөнья буйлап киткән саф килеш.Анда килеп намаз укыганнарМосафирлар дога кылганнар.Чишмә башы — изге урын диепТәсбих әйтеп торган урманнар.

6.Чишмәләр, чишмәләр! Тереклек дөньясын үзенең татлы суы белән ләззәтләндереп,колакларны иркәләп, йөрәкләрне җилкендереп, чылтыравы белән кешелекне сокландырып яшәтү өчен барлыкка китерелгән табигатьнең искитмәле кадерле бүләгедер ул. Атаклы музыка коралы осталары да чишмә чылтыравыдай матур көйне чыгарырдай инструментны ясый алмаслар. Иң күренекле җыр-көй язучыларыбыз да чишмә җырыдай моңлы көйне язмаганнардыр.

7. Әй, син чишмәм, күзем карасы.Буыннардан күчеп буыннаргаАгасы да әле агасы.Исән чакта әби-бабамШул чишмәнең суын эчкәндер,Алар каны аша, чишмә ашаМиңа мәрхәмәтлек күчкәндер.Әй, син чишмәм, күзем карасыАгасы да әле агасы.Күкрәгемнән җырлар бәреп чыгаЯрсу чишмә булып.Ага чишмә ерак — еракларгаУлаклары тулып.Кызлар килә чишмә буйларынаКөянтәләр асып.Китә алар чиләкләрен тутырып,Сусауларын басып.Юлчылар да бик еш туктый монда,Юлчыга су кирәк.Бушаналар күпләр чишмәләргәЭч серләрен сөйләп .Яшь гашыйклар йөрәкләрен ачаСөйгән ярларына.Агышының ярсулары күчәАлар җаннарына.Төпләренә тәллир тәңкә салаКартлар укып дога.Шуңа күрә уйнак дулкыннарданЧулпы тавышы чыга.

8. Чишмә суын эчеп, күңелләрен сафландырган, чишмә чылтыравын тыңлап хозурланган язучыларыбыз, көй осталарыбыз безнең күңелләрне айкарлык шигырьләрен язганнар, тыңлап моңаюдан йөрәкләргә шәфкать иңәрлек, ашкынудан зур-зур матур эшләргә дәртләндерерлек көйләр иҗат иткәннәр. Үзенең җырларында чишмәне мактап, чишмәне сагынып искә алмаган шагыйрь бармы икән? Иртәнге чык тамчылары белән сугарылган гөл төсле, чишмә суын эчеп үскән авыл баласы, язмыш аны кайларга гына ташласа да , үзенең туган төбәген онытмас, көянтә-чиләкләп су ташыган чишмә юлын күңелендә иң кадерле ядкарь итеп саклар.

9.Эзе калсын керсез намусыңныңНи үтсә дә синең кулыңнан.Көчлелегең белән горурланма, Кешелегең белән горурлан!

Әлеге шигьри юлларны укыгач, авылыбызның яраткан уллары, һәр эштә ярдәм кулы сузучы спонсорларыбыз күз алдына килеп баса.Язмыш җилләре үзләрен еракларга илтеп ташласа да, туган нигезләрен онытмый алар.Шушы чишмәбезне дә алар зур тырышлык ,ярдәм күрсәтеп яңарттылар,шушындый гүзәл иттеләр.Нинди генә эшкә тотынсак та без сезнең ярдәмне тоябыз. Көчле рухлы, тырыш, сабыр,бердәм , тату бит син халкым минем.Эшләгән изге эшләрегез үзегезгә, балаларыгызга якты дөньядан киткән туганнарыгызга изге дога булып ирешсен. Барыр юлларыгыз пакъ, күңелегез ак, эшләрегез уң булсын. Рәхмәт сезгә, хөрмәтле авылдашлар.

Алар: Фирдәвес, Фәнис һәм Рөстәм Гаяновлар, Зөфәр Сахапов, Ленар Муллыев, Илгиз Самигуллиннар!

10. Әй Авылым – Изге чишмәм,

Авылымның йөрәге.

Сусаганда, талчыкканда

Игенченең терәге.

Мәңгелек син,

Мең яшәр син,

Бетмәс шифа халкыма.

Күпме дога укылгандыр

Изге чишмәм хакына.

Һәр тамчы су,

Һәр куагың,

Күпме теләк шаһиты.

Салкын суың гына баскан

Ут-йөрәген гашыйкның.

Ерак бабам, Изге анам

Синнән алган көч-сихәт.

Егылганда эштән арып,

Өстәгәнсең көч-куәт.

Халкымның гомер юлын

Син генә сөйли аласың,

Син аның йөрәк кылы.

Һәркемгә шифа өләшеп,

Яшәдең тыйнак кына.

Төбәгемне туйдыручы

Булдың бер улак кына.

Бүген җыелдык яныңа –

Улларың һәм кызларың.

Кадерләп гүзәллек бирде

Сиңа ил йолдызлары.

Улак тавышы кушылды

Синең моңлы җырыңа.

Ярымайлы авыл чишмәм.

Килдем синең кырыңа.

Инде чылтырап агасың

Улаклардан улакка.

Якты, изге нур чәчәсең

Төнлә дә тирә-якка.

Олы-кечесе агыла,

Зәм-зәм суың-оҗмахтан.

Чылтыра, җырла, куандыр,

Шифа бул ил-кунакка.

“Сагындым шул, кайда йөрисең”,- дип,

Төшләремә кердең, Аксыбым.

Очып кына кайтып килер идем,

Кулларымда булса тылсымым.

Бу юллар авылыбызның шушы чишмә суын эчеп үскән, җырчы-сандугачыбыз — Нурахмәт Мөхәммәтҗановның истәлеккә калган Аксыбы авылы җырыннан алынды…

12. Чишмәбезнең безнең өчен яшәү чыганагы икәнен аңласак та, һәркайсыбыз һәрвакыт сакчыл карарга, һәр нәрсәсен урынына куярга, тирә-юнен чиста калдырып китәргә дә онытмасак икән.Балаларыбызга да,шәһәрдән кайткан оныкларыбызга да чишмәбезнең яшәү чыганагы,һәркем өчен тәмле чәй суы бирүче, ата-бабадан калган изге бер урын икәнен аңлатырга, табигатебезгә, су чыганакларыбызга сакчыл мөнәсәбәт һәм мәхәббәт тәрбияләргә онытмасак иде.Сак булыйк, рәнҗетмик чишмәләребезне. Чишмәбез авылыбызның йөзе икәнен онытмыйк!

Сценарий районного фестиваля «Тан йолдызы».

Звучит песня в конце песни выходят дети ведущие.

5Ведущий: Исэнмесез! Диеп башлыйк эле

Танышу бит шулай башлана

Сезнен белэн очрашканга дуслар

Кунелебез шундый шатлана!

6Ведущий: Буген ,бяйрәм үткәрәбез –
яшь талантларнын бәйгесен. 
Иң тапкырлары ярышып,
Сәләтләрен күрсәтсен.
Залда утырган кунаклар,
Сез битараф булмагыз.
Көчле алкышларга күмеп,
Артистларны зурлагыз.

1ведущий: Тан йолдызы – бу тормышнын
Алсу шифа иртэсе
Безгэ бергэ жырлап биеп
Килэ бэйрэм итэсе

2ведущий: Бэйрэмебез матур булсын-
Эй,талантлар,сез кайда?!
Кубэлэктэй чибэр кызлар,
Жырга оста малайда?!


3ведущий: Тан йолдызы нурларынан
Тормыш башлана жирдэ
Таланткаия балалар
Булсын кубрэк илдэ!


4 ведущий: Уйна артист,гармунарыгны 
Моннар-жырга кушылсын
Бу залда ата-аналар
шатланып тынлап торсын.


ВЕДУЩИЙ: Хэерле кон,кадерле дуслар!Абыйлар,апалар,малайлар хэм кызлар!Буген (вместе) 
1 июнь балалар коне.Без сезне хэммэгезне дэ кунелдэн гузэл бэйрэм белэн тэбрик итэбез.

Э инде елдан-ел 1 июнь матур традиция булып килгэн «Тан йолдызы» фестивале уткэрелэ.Шушы фестиваль безнен районыбызнын яшь талантларнын ижади усешен ачыклый.
димэк буген дэ шушы сэхнэдэ яна яшь йолдызчыклар кабыныр.Шулай булгач «Тан йолдызы» фестивален ачык итеп белдерэбез.
Хөрмәтле дуслар, бәйгебезгә дөрес һәм гадел бәя бирер өчен жюри сайланды
(Таныштыра). 
______________________________________________________________________
________________________________________________________________________
___________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

1ведущий: Гадел жюри әгъзалары

Үз бәясен бирерләр. Иң осталарын сайлап, Безгә игълан итәрләр.

2 ведущий: Ә хәзер сез бу бәйгедә

Каушамагыз, сынатмагыз.Бирешмичә көндәшләргәОсталыкны күрсәтегез.3: ведущий : Чын күңелдән, саф йөрәктән,Уңыш сезгә юлдаш булсын.Бездән сезгә шулдыр теләк-Бисмилләһир-рахманир-рахим.

ВЕДУЩИЙ: Кадерле дуслар! Э хэзер сэхнэгэ бернече конкурсантыбызны чакырам.Ул безнен бэйрэмдэ Марат Аббясовнын ижатыннан шигэр сезгэ тэкдим итэ.Каршы алыгыз Карина Зайкина.

1 ведущий: Яларын тулы чэчэкле
Син,Кулаткы тобэге!
Эйтерсен лэ,синдэ генэ
Табигатьнен бар яме!
Жыр-монга гашый халыклы
Син ,Кулаткы тобэге!
Татар фольклорынын булдын
Фестивальлэр узэге!

Сэхнэдэ “Чишмэ” балалар бакчасынын вокал группасы “Кэлэпушем калфагым” жырыбелэн.

1 ведущий: Эйдэ,жырлыйк,
Жырлар очен
Кунел кирэкми.
Жырлар безнен
Жилкендерсен йорэкне.

Минем жырлысыйм килэ” жыр белэн Югары Терешка авылынан Алсу Хамзина хэм Ленар Мостафин.

2 ведущий: Сколько звезд на ясном небе!
Сколько колосков в полях!
Сколько песенок y птицы!
Сколько листьев на ветвях!
Только солнце — одно на свете.
Только мама — одна на свете


Приглашаем на сцену нашу юную участницу фестиваля Алиева Эльза с песней «Мамочка»

1 Ведущий: Чтоб звенел веселый смех,

Детвора не плакала-

Светит солнышка для всех,

Светит одинаково.

2 ведущий : День откроет на заре 
золотистым ключиком,
Чтоб досталось на земле
каждому по лучику

Встречайте на сцене детский коллектив “Барбарики” с танцем “Барбарики


1 ведущий: Нету бабушек чудесней,
Хорошо нам с ними вместе.
И смеемся, и играем,
На ночь сказку прочитает.
бабушки из сказки?
Дарят мир, тепло и ласки
Будь вы всегда веселыми
И счастливыми, и здоровыми!

Приглашаем на сцену самую юную участниц нашего фестиваля Мавлютова Эльза она для вас приготовила стихотворение “Бабушка”

Встречайте на сцене Мавлютова Эльза

2 ведущий: А теперь мои друзья 
посмотрю на танец я
Танец маленьких ребят 
Приглашает всех ребят.

Встречайте на сцене танцевальный коллектив Д/С “Голчачак”

Танго”

1 Ведущий: Кто вас, дети, больше любит,
Кто вас нежно так голyбит
И заботится о вас,
Hе смыкая ночью глаз?
— «Мама доpогая».


2 ведущий: Колыбель кто вам качает,
Кто вам песни напевает,
Кто вам сказки говоpит
И игpyшки даpит вам?
— «Мама золотая».

на сцену приглашаем Ханбикову Ляйлю с песней “Мама”

2 ведущий : Безнен кызлар унганнар
Бию эзерлэп куйганнар.
Карап кына тормагыз
Кул чабыгыз бергэлэп.

КАРШЫ АЛЫГЫЗ “Йолдызчык” бию торкеме


2 ведущий: Пусть закружиться веселый хоровод,
Пусть потешит сам себя честной народ.
всех приглашает потанцевать танцевальный

коллектив детского сада “голчачак” русский народный танец “Вася –василек”

1 ведущий: Ах,матур сон голлэрем,
Гол-чэчэктэй жирлэрем.
Гол чэчэге –туган илем
Саклаучыга булэгем.

КАРШЫ алыгыз вокальная группа девочек Старокулаткинской сош№2 татар халык жыры белэн “Матур голгенэ”

1 ведущий: Берегите Россию-
Нет России другой.
Берегите ее тишину и покой,
Это небо и солнце,
Этот хлеб на столе
И родное оконце
В позабытом селе …

2 ведущий: Берегите Россию,
Без нее нам не жить.
Берегите ее,
Чтобы вечно ей быть
Нашей правдой и силой,
Всею нашей судьбой.
Берегите Россию-
Нет России другой.
На сцене танцевальный коллектив детского сада “Чишмэ”

Танец “Птицы белые летели”

1 ведущий: Яшәр өчен бетмәс көч алырга
Олысына һәм дә кечегә, —

Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле
Туган ягы кирәк кешегә.

Сэхнэдэ вокал группа кызлары Старокулаткинской сош№2 татар халык жыры белэн “Кара ужа авыл кое”

2 ведущий: А сейчас я хочу пригласить на сцену Абитова Дамира он сегодня участвует тоже в двух номинациях.Лучший ведущий и лучший исполнитель.Пожелаем ему удачи.

Встречайте Дамир Абитов с песней “мальчик-хулиганчик”.

4ведущий: Есть на земле огромный дом
Под крышей голубой.
Живут в нем солнце,дождь и гром 
…и морской прибой
Живут в нем птицы и цветы,
веселый звон ручья
живешь в том доме светлом ты,
и все твои друзья

Приглашаем на сцену Хуснетдинову Венеру стихотворение “Дети”

ВЕДУЩИЙ:

3Ведущий: О дружбе мы мечтаем 
о дружбе мы поем
пусть все на свете знают
друзья живут кругом


на сцене дуэт мальчиков Фархутдинов Денис и Абитов Дамир с песней “ Ковбои”

3 ведущий: Зәңгәр күгемдә ал кояш

Сүнмәсен, балкып торсын.

Балаларның нурлы йөзе,

Гел көләч булып калсын.

Конкурсыбызны дэвам итэбез хэм сэхнэгэ Хайретдинова Айгуль и Аюкаева Алинаны чакырабызи бию “Карлыгач”

4 ведущий: Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

Җырламый тормыйк әле;

Чәчәк кебек яшь гомерне

Бушка уздырмыйк әле.

Сэхнэбез турендэ Мосеевка авылыннан килгэн талантыбыз Диана Тюкаева «Голлэр» жыры белэн

3 ведущий: Кавказ кебек булмаса да,тауларын бар,
Каспий кебек булмаса да,суларын бар,
Тайга кебек булмаса да ,урманын бар,
Мул унышлар вэгъдэ иткэн кырларын бар,
Узенэ хас матур-матур жырларын бар.

Сэхнэдэ Ляйсян Альбикова жырбелэн «Бормалы юллар»

Ведущий : Сэхнэгэ чакырып алабыз Эльвира Деникаеваны ул буген катнаша ике номинация да ин монлы жырчы хэм нэфис суз остасы.Эльвира башкаруында жыр “Энием,этием” каршы алыгыз

4 ведущий : Бу кичэсе утсен эле
истэ калып гомергэ
Балачаксыз яшэп булмый
Жирнен якты йозендэ


3 ведущий: Узып китэр балачак
Сизмичэ дэ калырбыз
Кунел тулган минутларда 
Сагынып кена алырбыз

Сэхнэгэ чакыр алабыз Иске Атлаш авылынан Айсылу Мевлиханованы жырбелэн «Бэхеттэ,шатлыкка».Каршы алыгыз.

Ведущий:

4 ведущий: Дуслар, килегез тизрәк,

Ясыйк ярым түгәрәк.

Безгә кунаклар килгән,

Биик, җырлыйк бергәләп.

Кабат Иске Атлаш авылынна сэхнэгэ чакырып алабыз вокал группасын «Авыл кызлары»

Ведущий: Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.

Нәрсәдән бу?

Ведущий — Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Ведущий: Бер мөкаддәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген;

Уйный сазым да минем бәйрәм көен: бәйрәм бүген!

Сэхнэдэ Динара Арсланова Рафис Курбан шигере «Кояш — безнен дустытбез»

3 ведущий: Биюченен итэге
Бии-бии кыскара
Биючегэ суз эйтмэгез
Бии-бии остара

Э хэзер Иске Зеленай авылынан Айсылу Ханбикова узенен чыгшын тэкъдим итэ каршы алыгыз.

ведущий : На свете
Добрых слов
Живет немало,
Но всех добрее
И нежней одно-
Из двух слогов
Простое слово «ма- ма»,
И нету слов
Роднее, чем оно!

Приглашаем на сцену вокальную группу девочек Из села Средняя Терешка с песней «Мамочка милая моя»

Ведущий 

: Кадерле дуслар конкурсыбызны дэвам итэбез Сэхнэбез турендэ чираттагы конкурсант Кирюшкин авлылнан Юлия Бикбаева «Энием-энием» жыр белэн.

3 ведущий: Как рассказать о мужестве твоем, о величайшем подвиге твоем, любимая Родина. Как рассказать о тысячах ,миллионах подвигов, которые совершали твои сыновья и дочери за 1418 дней и ночей.

4 ведущий: Отгремела война,
Свой кровавый собрав урожай.
Сколько лет пронеслось,
Сколько новых забот пережито!

Время мчится вперед,
Время к новым спешит рубежам.
Но никто не забыт!
И навеки ничто не забыто!

Дуэт Хасанова Гулия и Коклеев Вова с песней «А закаты алые,алые…»

Ведущий: Испания, Испания 
Прекрасная страна, 
Наверное, в Испании 
Есть дом, где я жила. 
Мне пели серенады, 
И ночью под луной 
Мое шептали имя, 
Зовя меня с собой. 
Корнелло благородный 
Слыл крестным короля. 
Имел в Эгейском море, 
В Наксии острова. 
И я — его дочуркой 
Единственной была. 
Испания, Испания 
Прекрасная страна 

На сцену приглашаем танцевальный коллектив детской школы искусств «Изюминка» испанский танец.

4 ведущий: Әйдә безгә килегез 

Капкалардан керегез 

Өебезгә үтегез, 

Кунак булып китегез 

Гөрләп бәйрәм итегез

Сэхнэбезнен турендэ Ильнара Бакиева «Туган йортым» жырыбелэн.

3 ведущий: Ягез, сез дә кушылыгыз,

Утырмагыз, торыгыз.

Җырлый-җырлый биик әле,

Сез кул   чабып торыгыз.

Конкурсыбызны дэвэм итэбез Иске Мостяк авылыннан «Алсу» бию торкеме «Татар кызлар бию»белэн.

ведущий: Конкурсыбызны дэвэм итэбез хэм сэхнэгэ Алина Давыдованы чакырып алабыз.Ул сезгэ шигер сойли “Сойлэшэбез торле телдэ”

4 ведущий: Сандугачлы язлар ягы
Син ,Кулаткы тобэге!

Чишмэ суларын шундый саф,
Эчеп туйгысыз тэмле!

Кабат сэхнэдэ Иске Мостяк авылынан дуэт Байгулова Алсу хэм Батыршина Алсу «Инеш» жырларыбелэн.каршы алыгыз.

Жюри әгъзалары сүз ала. Бәйгедә җиңүчеләрнең исемнәре билгеле була.
Аларга бүләкләр тапшырыла. 

Сизелмичә мәҗлес үтте, Барыбыз да бик канәгать. Саубуллашыр вакыт җитте, Моңсуланмыйк без, җәмәгать. Юлларыгыз якты булсын, .Эшләрегез бары уңсын.ШТМ дигән уенда Кабат очрашырга язсын

Саекмас рухи чишмэ
(Китап соючелэр конкурсы)
                                               «Китаплар белэн  шогыльлэну яшьлекне туендыра, 
                                           картлыкнынкунелен кутэрэ, бэхетне бизи, бэхетсезлек 
                                           килгэндэ сыену урыны була хэм юата,ойдэ чакта 
                                           шатландыра,  ойдэн читтэ булганда комачауламый».
Цицерон.
II курс укучылары белэн уткэрелгэн «Китап соючелэр» конкурысынын девизы итеп
безнен эрага кадэр яшэгэн рим язучысы Марк Туллии Цицероннын менэ шушы сузлэрен
алдык.
Ул менэ шундый план нигезендэ уздырылмы:
1. Матур   эдэбиятнын   кеше   тормышындагы   эхэмияте   (жаваплы:   эдэбият
укытучысы).
Г.Тукайнын «Китап» шигыре (китапханэче).
Татар милли китапханэсе турында мэгълуматлар (китапханэче).
2.
3. Конкурс сораулары  (китапханэче).
4. Конкурс йомгаклары (жюри).
5.
Конкурснын максаты тубэндэгелэрдэн гыйбарэт:
Укучыларда   матур   эдэбиятка,   гомумэн,   китапка   мэхэббэт   уяту,   аларны
китапханэнен   даими   укучылары   итеп   куру,   укучыларнын   эдэби   китапларны   ни
дэрэжэдэ белуен тикшеру.
Кичэдэ   беренче   суз   эдэбият  
  укытучысына   бирелэ.   Ул   ин   элек   матур
эдэбиятнынтоткан   урыны   турында   сойли.  Аннары  болай   ди:  теге   яки  бу   халыкнын,
чорнын яки ботен кешелекнен фэнни, эдэби, философик хэм башка эсэрлэрнен барлык
жыелмасы эдэбия дип атала.   Эдэбия узе берничэ торкемгэ буленэ: техник эдэбия,
педагогик эдэбия, фэнни эдэбия, матур эдэбия.
Буген без сезнен белэн матур эдэбия турында суз алып барабыз. «Матур» икэн,
димэк, нэфис, бизэкле, матурлыкны чагылдыра, канэгатьлэну, лэззэтлэну хэм башка
хислэр уята торган эдэбия ул.
Матур эдэбиянын топ максаты – кешелэрнен рухи доньясын баету, аларда характер,
куркэм   сыйфатлар   тэрбиялэу,
  доньяга   караш   формалаштыру,   зэвыкларын
камиллэштеру. Матур эдэбия тормыш козгесе. Менэ ни очен хэркем эдэби эсэрлэрдэн,
эстетик лэззэттэн тыш, узен борчыган сорауларга жавап эзли. 
Матур эдэбияны яратучылар тормышка икенче куз белэн карыйлар, яхшы белэн
яманны, актан караны аералар. Китап укучыларга инша язарга ярдэм итэ, тел байлыгын
устерэ. Хичшиксез, матур эдэбия кеше тормышында гаять зур эхэмияткэ ия.
Хэзер куренекле кешелэрнен фикерлэре белэн танышыйк: «Китап – бакча ул, андагы язучылар шул бакчанын голлэре».
(К.Насыйри)
«…Син кулына китап алдын. Сизденме – анын шаклыгын ачканда 
син гузэл бер доньянын ишеген ачтын».
(Г.Бэширов)
«Беренче битен ачканда татлы хыялга чумдырган, 
сонгы битен япканда рухынны баеткан китап яхшы була».
(Амос Олкотт)
Г.Тукай   да   укырга   бик   яраткан.   Анын   шундый   боек   шагыйрь   булып   китувенэ
китапларнын   да   ярдэме   тигэн.   Ул   бик   боеккан,   уз­узен   кая   куярга   белмэгэн
минутларында кулына китап алган хэм аны укып юанган узе дэ китап турында менэ
шундый язган. (Китапханэче укый). 
Китап.
Хич тэ кунелем ачылмаслык эчем пошса,
Уз­уземне курэ алмыйча, рухым тошсэ,
Жэфа чиксэм, йодэп бетсэм, бу башымны
Куялмыйча жанга жылы хичбер тошсэ.
Хэсрэт сонра, хэсрэт килеп алмаш – алмаш,
Кнелсез уй белэн хаман эйлэнсэ баш,
Кузлэремдэ кибеп тэ житмэслек булса
Хэзер генэ сызылып – сыгылып елаган яшь, ­
Шул вакытта мин кулыма кита палам,
Анын изге сэхифэлэрен актарам;
Рэхэтлэнеп китэ шунда жаным – тэнем,
Шуннан гына дэртлэремэ дэрман табам.
Укып барган хэрбер юлым, хэрбер сузем
Була минем юл курсэтуче йолдызым;
Сойми башлыйм бу доньянын ваклыкларын,
Ачыладыр, нурланадыр кунелем, кузем.
Жинеллэнэм, мэгъсумлэнэм мин шул чакта,
Рэхмэт эйтэм укыганым шул кипатка,
Ышанычым арта минем уз­уземэ,
Омет берлэн карый башлыйм булачакка.
                                                                                                     Г.Тукай
Укучылар тубэндэге  сораулар бирелэ:
1.
беренче татар китабы кайчан басылган? (1772 нче елнын 15нче июлендэ Петр I
нен хэрби кучмэ типографиясендэ гарэп шрифты белэн татар телендэ Петр  I
манифесты басыла. Дмитрий Кантимир татарча тэржемэ иткэн).
2. Китапнын нэрсэдэн торганын (топ элементларын) кайсыгыз эйтэ ала? (Тышлык,
титул бите, форзац, кереш суз, аннотация, иллюстрация, эчтэлек ахры). Тубэндэге озек кайсы китаптан? Авторы кем?
3.
­ Ул да исэн,мин дэ исэн, – диде Албуга, куеннан ботине чыгарып. 
­ Син… Исэн, ­ диде Алтын – Бортек, анын кузлэренэ, узгэргэн йозенэ карап. – оч ел
узгач без инде синен исеменне дэ телгэ алмый башлаган идек.
Албуга ботине муеннан салдырып алды.
­ Мэ, инде узен сакла, ­ диде ул.
­ Синдэ торсын. Ул сине гел саклап йортер, ­ Алтын –Бортек.
­ Миннэн сон ул безнен улыбызга калырмы? – диде Албуга.
­   Ул   минем   кызыма   калачак,   ­   диде   Алтын   –   Бортек,   ­   безнен   кызыбыз   бар.
(«Сызгыра торган уклар», Н.Фэттах).
4.
«Фронтовиклар»,   «Яра»,   «Голэндэм   туташ   хатирэлэре»   китапларнын
авторлары кем? (М.Мэхдиев, А.Гыйлэжев, Э.Еники).
Г.Эпсэлэмовнын   ин   таралган   эсэрлэрен   эйтеп   китегез.   Бу   эсэрлэрнен   топ
геройларын санагыз. («Ак чэчэклэр» ­ Эбузэр Гиреевич, голшахидэ, мансур, Янгура,
Юмартша х.б., «Алтын йолдыз» ­ Хажэр , Галим, Монирэ, Лэлэ, Хафиз, «Газинур» ­
Газинур, Миннурый).
6. Китап турында мэкальлэр эйтегез.
­ Китап ­ белем чишмэсе.
­ Китап ­ бер нэселнен икенче нэселгэ калдырган мирас.
­ Китап – тормыш козгесе.
­ Китап укысан белемен артыр, укымасан – белгэнен дэ онтылыр.
­ Китап – галим, телсез могаллим.
­ Китапсыз ой – тэрэзэсез булмэ.
7. Бу озек кайсы эсэрдэн? Авторы кем? Эсэргэ кыскача анализ ясагыз.
«Узам!» ­ диде  тешлэрен  кыскан  Мидхэт. «Уздырмыйм!» ­  дип пышылдап   янак
сояклэрен сынар дэрэжэгэ китереп кыскан Хэйдэр.
Машиналар бер – берсенэ тия язып калалар, ике арада зэнгэр су очкыннар сибелэ.
Инде урта юлдга ерак та калмады… Очып диярлек барган шэпкэ ике машина икеседэ
казылган жиргэ борыннары белэн барып тортелделэр.
(«Этэч менгэн читэнгэ» А.Гыйлэжев).
8.   Г.Ахуновнын   «Хэзинэ»   романындагы   топ   геройлар   Арслан   хэм   Кэрим
образларына характеристика бирегез. Романдагы Фэйрузэ сезгэ кайсы яклары белэн
ошады? Аны Монэвэрэ белэн чагыштырыгыз.
9. Шушы китапнын исемен хэм авторын эйтегез?
«Э минем кунелдэ коне буе давыл котырды. Кичкесен кайтырга чыккач та, башымда
шул уй гына булды. Уйлан – уйлана чишмэ янына да килеп житкэнмен. Чишмэгэ карап
кызыгып куйдым». «Чишмэ, чишмэ! Комеш суы йогерек чишмэ! Кая ашыгасын! Бераз туктап   тор!   Минем   серлэремне   тынла!   Минем   алда   катлаулы   мэсьэлэ   тора.   Мина
ничек уз – уземне табарга?
Бу тормыш тоташ карурманнан торамыни сон? Юлым янадан карурманга алып керэ.
Узем юллар чатында калды. Барыр юлым икегэ аерылды. Шунын кайсысыннан китсэм,
ялгышмам микэн?
Ике сукмактан икесе. Фэрит хэм Рафаэль… Берничэ коннэн жавабым эзер булырга
тиеш. 
Хатаны ясавы тиз, тозэтулэре ай – хай авыр!».
(«Эллэ ялгышым, эллэ язмышым» В.Касыймова).
Югарыда   язылганнарга   карап,   сез   Динарага   нинди   кинэш   бирер   идегез?   Уз
фикерлэрегезне эйтегез.
10. Китап турында нинди табышмаклар белэсез? 
­ Кабат – кабат катлама, акылын булса ташлама.
­ Юк аягы, юкк узе,
  Сойли, ойрэтэ узе.
  Телгэ аннан оста юк,
  Аннан якын дус та юк.
­ Агач тугел, яфраклы,
  Тун тугел тегелгэн.
  Кеше тугел, сойли ул,
  Житмеш торле тел белэн.
11.  Г.Исхакый  нинди   язучы?  Сез   анын   нинди  эсэрлэрен  белэсез? (Милли   язучы.
«Зиндан», «Телэнче кыз», «Кэжул читек»). 
12. Татарстан Милли китапханэсе турында кыскача мэгълуматлар. 
1865 нче елда Казанда халык китапханэсе эшли башдый. 1906 нче елнын февралендэ
китапханэдэ моселманнар очен аерым булэк ачыла. Бу, элбэттэ татар халкы очен зур
вакыйга була. Башта элеге булектэ 915 исемдэге 1277 китап санала. Тора ­ бара ул
татарча – гарэпчэ китаплар белэн байый, тулылана.
1913 нче елнын 25 нче ноябрендэ китапханэ комитеты татар хатын – кызларына
моселман булегенэ керергэ рохсэт биргэн карар чыгара. Хатын – кызларга якшэмбе
коннэрендэ кондезге 12дэн 16 сэгатькэ кадэр китапханэдэ ирекле кереп момкинлеге
туа. 
1919   нчы   елда   моселман   булеге   бу   китапханэ   М.Вахитов   исемендэге   Ерак
Кончыгыш китапханэсе дип йортелэ башлый.
Татарстан милли китапханэсе 1995 нче елда узенен 130еллыгын бэйрэм итте.

Азан

Әни: Менә моңлы азан тавышы ишетелә. Балалар, сабыр гына тыңлап торыйк. Азан яңгыраганда без эшләгән эшләребезне туктатып торырга тиешбез.

Әйдәгез, балалар, чишмә буйларын әйләнеп кайтыйк әле.

Табигать без – балаларына гаҗәеп хәзинәләр биргән. Эчәр суыбыз – бәяләп бетергесез байлык. Чишмәләр – тереклек чыганагы. Һәр елга башы – чишмә. Бабайларыбыз үз авылларын нәкъ менә чишмә, су буйларына корганнар, суның кадерен белгәннәр. Көянтә чиләк белән кызлар су ташыган. Һәр авылның иң хөрмәтле кешеләре чишмәләрне карап, барлап торганнар, кизләүләргә кибәргә ирек бирмәгәннәр. Халкыбыз су турында зирәк фикер әйткән. Сез беләсезме ул акыллы фикерләрне?

 Зәйнәб:«Кул пычранса, су белән юарсың,

Су пычранса, ни белән юарсың”.

Таңсылу: «Коега төкерергә ярамый, телеңә төер чыга”,

Дилүс:“Чишмәне пычратма, кулыңны чуан баса”,

Солтан:“Коены күмәргә ярамый”

Әни:  Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) табигатьне сакларга әмер биргән. Ислам дине үзеңнән соң киләчәк буын турында уйларга куша. Суны исраф итмәскә, саклап тотарга кирәк. Аны пычратмау мөһим.

Чишмәләрне халык гомер-гомергә яраткан. Чишмә буйларында кичке уеннар уйнаганнар. Ягез, без дә бер күңел ачып уйнап алыйк эле.

Әни: Күмәк уен, күңел ачу                                                                                                        Була чишмә буенда.                                                                                                                    Кызлар, егетләр җыела,                                                                                                                       Зур шатлык һәммәсендә.                                                                                                          Үкенмәссез килсәгез,                                                                                                                    Кызык булачак монда.                                                                                                                 Җыр-биюләр дә булачак,                                                                                                                        Шатлык өстәр гармун да.

1 кыз: Сиңа, егет, ни кирәк?

1 егет: Кара кашлы кыз кирәк.

1 кыз: Ни эшкә соң ул кирәк?

1 егет: Әнигә килен кирәк.

2 кыз: Егет, сиңа ни кирәк?

2 егет: Миңа нечкә бил кирәк.

2 кыз: Ни эшкә соң ул кирәк?

2 егет: Ансыз яна яшь йөрәк.

3 кыз: Сиңа, егет,ни кирәк?

3 егет: Каз-мамык ястык кирәк.

3 кыз: Казларыбыз мамыксыз, кызлар йоклый ястыксыз. Шуны да син белмәгәч, йөрмә монда вакытсыз.( егеткә кулъяулык белән суга)

3 кыз: Ай-яй-яй, казларыгыз кыз, кызларыгыз каз. Күзләрегез тоз, үзегез котсыз.

Кызлар: И-и-и, тозсыз!(кызлар артлары белән борылып басалар, кулларын билгә куялар)

4 кыз: Сиңа, егет, ни кирәк?

4 егет: Каз канаты кирәк.

4 кыз: Ни эшкә соң ул кирәк?

4 егет: Очарга!

4 кыз: Нишләргә?

4 егет: Матур кызлар кочарга.

4 кыз: Буш сүз әйтмә кызларга.( бармак белән яный)

Җыр “Челтәрле”

Кызлар: Челтәр элдем читәнгә,                                                                                                  Җилфер-җилфер итәргә.

Егетләр: Без килмәдек буш китәргә,                                                                                         Килдек алып китәргә.

Кызлар: Алын алырсыз микән?                                                                                                 Гөлен алырсыз микән?                                                                                                             Урталарга чыгып сайлап,                                                                                                          Кемне алырсыз микән?

Егетләр: Алларын да алырбыз,                                                                                               Гөлләрен дә алырбыз.                                                                                                                   Күңелебезгә кем ошаса,                                                                                                            Шуны сайлап алырбыз.

Кара-каршы килеп парлашалар, түгәрәк ясап бииләр. Түгәрәктә уйныйлар.

Кыз: Кызлар, егетләр, “Зәңгәр чәчәк” уенын уйныйбызмы?

2 кыз: Мин саныйм.

Зәйни-зәйни Зәйнәбем,                                                                                                                Атны кая бәйләдең?                                                                                                                    Алмагачка бәйләдем.                                                                                                                                      Алма төште шап итеп,                                                                                                                            Зәйнәп чыкты ялт итеп.

“Зәңгәр чәчәк” уены. Ахырдан чыккан кеше уртага керә. Балалар түгәрәк буенча җырлап әйләнәләр.

Юл читендә зәңгәр чәчәк                                                                                                        Якты нурлар тарата.                                                                                                                                Безнең кызлар һәм егетләр                                                                                                                 Зәңгәр чәчәк ярата.                                                                                                                     Якын дуслар арасыннан                                                                                                              Берсен сайлап ал әле.                                                                                                                 Тезләреңә ипле булыр —                                                                                                                     Мендәреңне сал әле.

Уртадагы бала бер баланы биергә чакыра. Алар бииләр, кырыйдагылар кул чабып тора.

Әни:  Татар халкы  — тырыш халык. Гомер-гомергә казын, үрдәген асраганнар, су буйларында коендырганнар. Кечкенә энеләребез, сеңелләребез менә шул турыда борынгы татар җырын өйрәннәр. Тыңлыйк әле үзләрен.

“ Дүдәк, дүдәк” җыры

Әни: Чишмә буена килеп чишмә суы белән  самавыр кайнатып чәй  эчмәсәк, чишмәбез үпкәләр. Самавырга ут көйрәтик. Күңеллерәк тә булыр,  “Дәвамын әйт” уенын уйнарбыз. Мин мәкальне башлыйм, ә сез дәвам итәрсез.

Уен “Самавыр кайнату” (читек белән самавыр торбасына һава өрдерү)

Кем эшләми – шул ашамый.(Айзилә)

Тирләп эшләсәң, аш тәмле була.(Ислам)

Эш сөйгәнне ил сөйгән.(Билал)

Эшне башлама, башласаң, ташлама.(Әдилә)

Әни: Самавыр кайный торсын, без су буендагы коелган каз мамыкларын җыйыйк, йомшак мендәрләр тутырырбыз.

Ташлык авылының тарихы
Ташлык — борынгы авыл. Аның исеме рус язма чыганакларында XVII гасыр ахырыннан телгә алына башлый.

img_5937

1678 елгы теркәү кенәгәләрендә ул Шәңгәлче авылы янындагы Ташлы Елга авылы дип бирелә. 8 хуҗалыктан, 23 ир-аттан торган кечкенә авыл була ул.
…Борын-борын заманда, Рәсәй уңга да сулга да ашкынып киңәйгәндә, ә Казан ягы кешеләре арасыннан күпләренең хуҗалык корып җибәрерлек бер чеметем дә җирләре булмаганда, чыгып киткәннәр ди Мамадыш төбәгеннән өч татар – Нәдерша, Солтанморат, Кадермәт – яңа юллар сабарга, яңа җирләр табарга. Көн баралар болар, төн баралар, Чулман дигән җәйрәп яткан елга кичәләр, бәргәләнеп-суккаланып карурманнар аша үтәләр. Ләкин кайсы гына ачыклыкка тукталырга теләмәсеннәр, аланлык-кырларда боларны читләр үз кешеләре итеп каршыламый.
Тоба ярларыннан, Үчкә тирәләреннән узалар болар… Менә берзаман Зәй тавыннан челтерәп аккан чишмәгә туктыйлар. Нишләптер, бу тирәдә артык ят кешеләр күренми, шушында төпләнеп калсаң, ни булыр? Мал көтим дисәң – болыннары бар сыман, балык тотыйм дисәң – елгасы, кисим дисәң – урманы өстеңә авып тора. Табигате дә Мамадыш ягында калдырып киткән авыллары Ташлыкка охшаган.
Ләкин җан тартмаса, таш тартып китергән диярсең, кырлар монда да тегендәгедәй таш тулы булып чыга. Нишлисең, тагын ташлы җирләрне эшкәртә башлыйлар. Шулай итеп, бу авыл да Ташлык дип атала.
Килеп утыручылар балта белән агачларны кисеп, төпләп, йөрергә юл, икмәк игәр өчен басу ачканнар. Төп кәсепләре иген игү, икмәк үстерү булган. Мал үрчеткәннәр. Кыргый умарта балы эзләү, киек аулау белән дә шөгыльләнгәннәр…

«Ташчишмә» нең тарихы
«Ташчишмә» турында халкыбызда төрле риваятьләр йөри. Чишмәнең исеме тау – таш арасыннан агып чыкканга, суы салкын булганга бирелгән дигән фаразлар да бар. Аның икенче атамасы, ягъни «Изгеләр чишмәсе» дигәне, авыл аксакаллары истәлекләренә караганда, хаҗга баручы бер зат сәфәр вакытында вафат булып, шушы чишмә тирәсенә җирләнгән. Тагын бер истәлек: 1900 еллар башында, Кызыл Яр дигән комлыкта, утын пристаненда каравыл торган әтисенә ияреп йөргән Мотыйк бабай Гатиев сөйләвенә караганда, чишмә янында бик зур кеше сөякләре табылган булган. Ул сөякнең зурлыгына карап, тарихта Алып исеме белән бәйле 2,5 – 3 метр озынлыгындагы кешеләр җирләнгән дигән риваять тә саклана.

img_0068

Төзекләндерелгәнгә кадәр

Борынгы бабаларыбыз чишмә янында үсеп утырган агачларга кулъяулык, төрле тасмалар бәйләү, суга көмеш акчалар ташлау кебек мәҗүсилек гадәтләре булганлыгы турында сөйлиләр. Бу гадәт әле соңгы елларда гына бетте дисәк тә дөрес булыр.
«Ташчишмә» үз урынын берничә тапкыр үзгәртте. Без белгәндә, чишмә бер зур агач яныннан агып чыга иде. Чишмә тирәсен авыл халкы карап, hәрвакыт чистартып торган. Колхоз-совхоз заманнарында авыл бригадирлары Фәрит абый Шәяхмәтов hәм башкалар «нәрәт ябып» чишмә тирәсен чистартканнар.

img_6142

Төзекләндерелгәннән соң

ome

«Ташчишмә»дә өмә

«Ташчишмә» нең ачылу тантанасы
Ташлык авылыннан бер чакрым арада тау астыннан агып ятучы чишмә суын авыл халкы гомер-гомергә яратып эчкән. Танылган авылдашыбыз Разил Вәлиев тә, Казаннан кайткан саен, халык телендә «Ташчишмә» дип йөртелә торган шушы урынга килеп, илhам ала икән. Берсендә шулай, Разил Исмәгыйль улының: «Их, бу чишмәне матурлап төзекләндерәсе иде…» дигән сүзләрен ишеткәч, авылдашлары – бертуган Раиф hәм Разиф Әхмәдиевлар моны тормышка ашырырга ниятлиләр.
Хәзерге вакытта Казанда яшәүче эшмәкәр Раиф күбрәк финанс мәсьәләсендә ярдәм итсә, лаеклы ялга чыккан бар эшкә оста Разиф, авылдашлары ярдәме белән, барлык төзекләндерү, бизәү эшләрен башкарып чыга.
2015 елның 13 июнендә «Ташчишмә»нең, төзекләндерелгәннән соң, ачылу тантанасы булды. Сабантуйдан соң бөтен авыл халкы hәм кунаклар катнашында зур бәйрәм узды. Театральләштерелгән күренештән башланып киткән бәйрәмдә (сценарий авторы һәм алып баручы – Айдар Хәмзин) халык хозурланып Алмаз Хәмзинның, Алия Хәмзинаның, Илсөяр Әхмәтгалиеваның дәртле җырларын тыңлады, Ташлык авылының «Сылукай» бию коллективының биюен карады. Бәйрәм ахырында барлык кешеләр, кунаклар пылау белән сыйландылар, тәмледән-тәмле ризыклар белән чәй эчтеләр.
«Тантанада кыңгыраулы ат та, су анасы да, киленгә чишмә юлын күрсәтү дә, тагын әллә нинди күренешләр бар иде», – дип, авыл халкы бүген дә сөйли.
Чишмәне төзекләндерүдә үзләренең зур тырышлыкларын, көчләрен куючыларга авылдашыбыз, танылган язучы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев һәм Татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев үзләренең дипломнарын, бүләкләрен өләште.
Хәзер инде Ташлык чишмәсенә авыл халкы гына түгел, шәhәр кешеләре дә килә, биредә hәрвакыт су алырга чират була. Чөнки су лабораториядә тикшерелгән. Анда кеше организмына кирәкле барлык минераллар да тиешле нормада.
Чишмәне саклау, чиста тоту безнең һәрберебездән тора.
ХӨРМӘТЛЕ АВЫЛДАШЛАР, СУГА КИЛГӘН КЕШЕЛӘР!!!
РӘХИМ ИТЕП, САФ ЧИШМӘ СУЫН ЭЧЕГЕЗ!!!

7htvvuzb74m

yiyh7txln0y

zn4hmmgdtku

kzxbk6lt5ky

img_6224

13062015312

Төзекләндерүдән соң чишмәдәге үзгәрешләр:
— Заманча проектлау һәм төзелештә сыйфатлы материаллар файдалану нәтиҗәсендә чишмәнең тышкы кыяфәте бик нык үзгәрде, матурланды.
— Чишмәгә төшу баскычларында, ике яктан култыксалар куелып, су алырга килүчеләргә уңайлылык тудырылды. Ул куркынычсыз һәм ышанычлы. Җәй көннәрендә койма кырыйларына чәчәкләр утыртыла, үләннәре чабылып, чистартылып торыла.
— Чишмәгә төшү баскычлары плиткалар белән ясалды;
— Комплекста ял итү өчен уңайлы мәйданчык (өстәл, утыргычлар) булдырылды;
— Чишмә мәйданчыгы бизәкләп эшләнгән койма белән әйләндереп алынды;
— Чишмәне каплау өчен корылма ясалды;
— Торбадан су агызу системасы,
— Су тоткарлау өчен уңайлы рәшәткә, суның составы язылган мәрмәр таблица,
— Авылдашыбыз Разил Вәлиевның чишмә турында язылган шигъри юллары таш тактага уеп язылды;
— Чишмә мәйданчыгын яктырту җайланмалары, видеокүзәтү урнаштырылды;
— Машиналар туктау өчен махсус урын булдырылды.

Киләчәктә планлаштырыла:
– Чишмә янәшәсендә «Яшьләр паркы» төзү.
– Яңа гына никахлашкан яшь парларга паркта үзләренең «Бәхет агачын» утырту өчен мөмкинлекләр тудыру. (Борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне яңарту йөзеннән, яңа өйләнешкән парларның чишмә тирәсенә агач утыртуларын булдыру, үзләре өчен дә, туачак балалары өчен дә истәлекле бер вакыйга булачак.)
– Кешеләргә табигатьнең матурлыгына сокланып, кошлар сайравын тыңлап, хозурланып ял итү өчен мөмкинлек тудыру.
– Чишмә каршындагы тау башына, ерактан күренерлек итеп «Ташчишмә» дигән язу урнаштыру.

img_6204

img_6193

img_6188

img_6163

img_6173

Эльвира ӘХМӘТГАЛИЕВА,
Түбән Кама.

Чишмэ ачу тантанасына багышланган Авыл бэйрэме

Чишмэ ачу тантанасына багышланган Авыл бэйрэме


Реализован

Планируемые затраты
25 000 ₽

Срок реализации
26.06.2021

Место реализации


Нижняя Чатра

Описание

Бэйрэм чишмэ ачу тантанасы белэн башланачак. Концерт программасы тозелде. Соныдан авылдашлар белэн бэйрэм табыны уткэрелэ. Барлык читтэ яшэгэн авылдашлар чакырылды.

Новости проекта

Новости других проектов

02.02.2023

Посылка односельчанину

Жительницы деревни Новый Янзигит
активно подключились к сбору посылки
солдатам. Собрали теплые вещи. Кто
принес консервы…

01.02.2023

Фестиваль платков и шалей

Проект завершен. В фестивале приняло
участие 31 команда. Лучшие 7 команд,
представившие презентации и широкое
разнообраз…

“Авыл чишмәсе” ачу тантанасы

“Авыл чишмәсе” ачу тантанасы


в
Яңалыклар, Слайдер, Татар авыллары, Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы,

24.06.2016

776

2016 елның 28 маенда “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы инициативасы белән Чүпрәле районының Татар Шатрашаны авылында “Авыл чишмәсе” ачу тантанасы булып үтте. Бу авыл кешеләренең күптәнге хыялы иде.2015 елда “Ак калфак” ларның күчмә утырышында авыл халкыннан “Авыл чишмәсен” төзекләндерүдә ярдәм кирәклеге турында гариза кергән иде. Шушы көннән бу эшкә ныклап керештек. Бу изге, күркәм эш күп финанс чыгымнары сораганлыктан авыл китапханәчесе, авыл җирлегенең “Ак калфак” оешмасы әгъзасы Әнүзә Садыкова грант язып 50.000 сум акча отты. Бу авыл халкын тагын да канатландырып җибәрде, һәм бөтен авыл халкы зур эшкә кереште. Бер ел дигәндә халыкның хыялы тормышка ашты.

Татар Шатрашаны авылы турында кыскача белешмә:

Хәзергесе вакытта Татар Шатрашаны авылында 300 гә якыш кеше яши. Бер карасаң бу аз сыман, ләкин соңгы елларда авыл халкының ныклап торып җир эшенә, терлекчелек, умартачылыкка ябышуы күзәтелә. Авыл халкы күпләп кош- корт асырый. Шушы кәсепләр халыкның тырышлыгын, уңганлыгын күрсәтә. Соңгы елларда авылны саклап калу йөзеннән күп төрле чаралар үтә. Бу- авыл бәйрәмнәре, чишмәләр төзекләндерү, юллар салу, җимеш бакчасы утырту, зиратларны карау. Бу чараларда читтә яшәүче авылдашларыбыз үзләреннән зур өлеш кертә, ярдәм күрсәтә.

Быелгысы елның 28 нче маенда авылда зур бәйрәм оештырылды. Корбан ашларыннан соң халык авылның бик матур җиренә, чишмә буена ашыкты. Аланда төзекләндерелгән “Авыл чишмәсен” ачу тантанасы гөрләде. Халыкның яратып, үз итеп йөрегән чишмәсе була ул. Авыр елларда онытылып торган чишмәне сугыштан соңгы елларда кабаттан торгызалар. Шул урынга колхозның умарталарын урнаштыралар, җимеш, яшелчә бакчаларын тәртипкә китерәләр. Шул урында чишмә барлыгын искә алып аны чистарталар, бура төшерәләр. Чишмәнең исеме дә шуннан башлап “Умартачылар чишмәсе” дип йөртелә башлый. Авыл халкы яңадан бу чишмәгә сукмак сала, юлчылар туктап хәл ала, сусавын баса. Колхозлар бетерелгәч, умарталар да алына, чишмәне төзекләндереп торучылар да калмый. Соңгы елларда чишмә искерә, бурасы чери, суы болгана, суга йөрүчеләр дә азая.

Хәзер чишмә бик матур төс алды. Авыл халкы рәхмәтләрен укып, чишмә суын рәхәтләнеп куллана башлады.

Бәйрәмдә бик күп кеше катнашты. Тантана имамнарның тәкъбир әйтүе белән башланып китте. Дамир хәзрәт үзенең вәгазендә чишмәләр торгызуның, юллар салуның, зиратларны карауның савабын искәртеп узды, авылдашларыбызны изге гамәлләргә өндәде. Укучы балалар бәйрәмне дәвам итеп җырлы – биюле уеннар, шигырьләр. җырлар бүләк иттеләр. Бәйрәм ахырында барлык авылдашлар бергәләп “Җидегән чишмә”, “Сарман буйларында” җырларын башкардылар.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Чишм?л?р турында сценарий
  • Читка сценария что это
  • Читка сценарий шоу
  • Читка сценарий текст
  • Читать фанфик интимный сценарий

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии