ТЕМА: “Җан җылысы кирәк кешегә”
Максат:
- Ф. Яруллинның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнү, шигырьләрен уку;
- Темага бәйле рәвештә укучыларның сөйләм телен һәм иҗади фикерләвен, дәлилләп бирү осталыгын үстерү.
- Укучыларда кешелеклелек, ярдәмчеллек, игелеклелек сыйфатлары тәрбияләү.
- Ф. Яруллин иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.
Материал: ,”Ачык дәрес”,”Сабантуй”,”Мәгариф”,”Ватаным Татарстан”,”Мәгариф” газеталары, Ф.Яруллинның :”Зәңгәр күлдә Ай коена”,”Балачак хәтирәләре” һ.б.,китаплары, дәреслек
Җиһазлау: дәрес эчтәлеге буенча мультимедиа система сайтлары, әдипнең портреты, китаплар күргәзмәсе,дәреслек, фоторәсемнәр, компьютер.
1 нче тукталыш “Туган як” дип атала.
I. Укытучының кереш өлеше. Хәерле көн укучылар, килгән кунаклар! Без сезне бүген “Җан җылысы кирәк кешегә “ исемле әдәби кичәгә чакырдык. Бүген без язмыш сынауларын җиңеп, олы җанлы кеше булып яшәргә көч тапкан, корыч ихтыярлы, изге җанлы шагыйрь, язучы, драматург Фанис Яруллинның тормыш юлына, иҗаты буенча сәяхәт итәрбез.
Безгә, сау-сәламәт килеш тә еш кына тормыш авырлыкларыннан зарланырга яратучыларга, үрнәк тә, гыйбрәт тә алар. Бу – искиткеч рухи һәм физик батырлык!
1 нче тукталыш “Туган як” дип атала
Музыка
Ф.Яруллинның “Туган ягы кирәк кешегә” шигыре укыла.
Читтә йөргән чакта, сагындырып,
Керер өчен төнлә төшенә,
Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле
Туган ягы кирәк кешегә.
Зур уңышлар яулап, заманалар
Матур бәя бирсә эшенә,-
Шатлыкларын ишеттерер өчен
Туган ягы кирәк кешенгә.
Йөри- йөри күңле тупасланса,
Тузан кунса яшьлек хисенә,-
Бер сафланып килер өчен тагын
Туган ягы кирәк кешегә.
Яшәр өчен бетмәс көч алырга
Олысына һәм дә кечегә,-
Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле
Туган ягы кирәк кешегә.
Ф.Яруллин 1938 нче елның 9 нчы февралендә Татарстан Республикасының Баулы районы Кызылъяр авылында дөньяга килә.Ул яшьли әтисез кала. 1942 нче елда сугыш кырыннан әтисенең һәлак булуы турында кәгазь килә. Әнисе Гафифә апа 6 баланы берьялгызы үстерә. Фәнис абыйга ачлыгын да, ялангачлыгын да татырга туры килә. Ул сигезьеллык мәктәпне авылларында тәмамлый. Аннан монтерлар әзерләү курсында укый. 1957 нче елны Армия сафларына алына. Хезмәт иткәндә турникта күнегүләр ясаганда куллары ычкынып китеп, умыртка баганасына зыян китерә, йори алмас була,бик озак больницаларда ятарга туры килә аңа.Ләкин ул төшенкелеккә бирелергә уйламый, чын –чынлап шигърият дөньясына чума. Аның беренче шигерләре дә туган якка багышлап языла. 20 яшьлек егет турниктан егылып , гомерлек бәлагә дучар була. Шул егылу аркасында нык имгәнеп , Фәнис аягына басып йөри алмас хәлдә кала. Шуннан ярым-тере хәлдә генә яшәү , бер-бер артлы операцияләр , хастаханә караватлары… Аның яшьлеге һәм гомере шулай кыска булыр микәнни ? Балачакта йөгереп йөргән чәчәкле болыннарын ул инде башка күрмәс микәнни ? Яшисе дә яшисе иде бит әле ! Аның беренче шигерләре дә туган якка багышлап языла.
ӨЧ НӘРСӘ.
Туган ягына кешене
Өч нәрсә гел тартып тора.
Кайда йөрмә-шул өч нәрсә
Тартып алып кайтып тора.
Беренчесе-балачагың
Агачтагы алма чагың.
Эзли кеше шул алманы,
Белсә дә алданачагын.
Икенчесе- туган өең,
Ул-кендек бәйләгән төен.
Йөртә кеше үз тәнендә
Шул төеннең бетмәс җөен.
Өченчесе –тапкан анаң
Бар яхшылык безнең анан.
Кеше ятим , кеше үксез.
Шушыларны алсаң җа
2 нче тукталыш: “Балачак илендә”.
1964 нче елда Ф. Яруллин югары белем алу өчен Казан дәүләт университетына укырга керә. Шул ук вакытта аның китаплары дөнья күрә башлый. Балалар өчен язган беренче китабы “Чәчәкләр моңы” дип атала.
Балаларга багышлап язылган шигырьләрендә язучы бала күңеленең никадәр самими икәнлеген оста ачып биргән.Авыр вакытларда кулын сузучы , ярдәмчесе-әнисе була.
“Иң иртә” шигыре.
Иң- иң иртә кем тора?
Иң иртә әнкәй тора.
Без торганчы өстәлдә
Коймак белән чәй тора.
Иң иң соңлап кем ята?
Иң соңлап әнкәй ята.
Үз йокысын биреп ул
Безне күбрәк йоклата
Оча торган чәчәкләр.
Әй куп безнең бакчада
Төрле-төрле чәчәкләр.
Алар бар да матурлар,
Алар бар да бик шәпләр.
Кайсы кызыл, кайсы к
Кайсы боек, кайсы шат.
Җыеп алсаң һәммәсен
Булыр иде ун кочак.
Чәчәкләрнең бар хәтта
Очып йөри торганы.
Түтәлләрдән түтәлгә
Күчеп йори торгны.
Кайчагында шуларны
Җыймак булам чүгәләп.
Ләкин чәчәк дигәнем
Булып чыкты күбәләк.
Фәнис Яруллин кәп кырлы талант иясе. Ул шигырләр белән берлектә хикәяләр , пьесалар да иҗат иткән .
Балалар өчен язган
“Зәңгәр күлдә ай коена” исемле әкиятен карап китик әле. Музыка.
3 нче тукталыш:
“Шигьри тәлгәшләр”.
Ф.Яруллин күп шигырьләр язган. Аның шигырьләре үзе бер дәрес. Аларның эчтәлекләрендә тирән мәгънә ята. Анда табигатьне ярату, олыларга мәрхәмәтле, шәфкатлелек сыйфатлары белән сугарылган.
Бу дөньяның ние бар
Бу дөньяның ние бар
Кояшы бар, ае бар.
Теләгәгәндә учларында
Учак ягар җае бар.
Бу дөньяның ние бар?
үзәне бар,тавы бар.
Бер тавына менеп җитсәң,
Артларында тагы бар.
Бу дөньяның ние бар?
Елгасы бар,яры бар.
Ярсып аккан елганың да
Уйга баткан чагы бар.
Бу дөньяның ние бар?
Күге бар һәм җире бар.
Күкнең,җирнең мәңге бетмәс
Ымсындырган сере бар.
СОРАУ ҺӘМ ҖАВАП.
Кабатлыйм бер сорауны
Өнемдә һәм төшемдә.
“Кеше булып яшәргә
Нәрсә кирәк кешегә?”
Диңгез әйтә : -Тирәнлек.
Урман әйтә:-Бердәмлек.
Таулар әйтә:-Горурлык.
Юллар әйтә:-Турылык.
Җир эндәшә:-Юмартлык.
Чык суы әйтә:-Сафлык.
Яшен әйтә:-Кыюлык.
Ипи әйтә: -Олылык.
-Гүзәллек,-диләр гөлләр.
-Иркенлек,-диләр җилләр.
-Нык канат,-ди бөркетләр.
-Биеклек,-диләр күкләр.
Һәм шушылар өстенә
Кирәк тагын иң элек,
Кешене кеше иткән
Бер нәрсә –КЕШЕЛЕКЛЕЛЕК.
ШУҢА КУРӘ ДӘ БЕЗ МАЛАЙЛАР.
Безнең җаннар гел уйнаклап тора,
Болындагы гүя шук тайлар.
Купме чапсак та , без арымыйбыз.
Шуңа күрә дә без малайлар.
“Сөйләшәбез” йодрык белән дә без,
Күбеп кайта кайчак маңгайлар.
Зарланмыйбыз ләкин сынатмыйбыз,
Шуңа күрә дә без малайлар.
Үртәсәләр,кызлар,үртәсеннәр,
Вакыт җиткәч,алар бер аңлар-
Без кызларны яклар өчен туган,
Шуңа күрә без малайлар.
Артып китсә кайчак шуклыгыбыз,
Тыныч булсын апа-агайлар.
Илнең киләчәге безнең кулда
Шуңа күрә дә без малайлар.
.
4 нче тукталыш: “ Мәхәббәт-мәңгелек сер” тукталышы.
Фәнис абый янына хәл белергә бик еш кына яшләр , студентлар киләләр. Нурсөя апа белән аларны шулай танышып китәләр. Дөньяга карашларында уртаклык, хыяллар берлеге, шигъри сүзгә булган мәхәббәт берләштерә.
Нурсөя– шагыйрьгә илһам өстәүче дә, газапларын җиңеләйтүче дә, олы мәхәббәт тә. “Нурсөя исән булса, мин яшәрмен; ул юк икән, яши алмам. Сусыз калган гөл кебек шиңәрмен, сулырмын. Ул минем секретарь-машинисткам да, шоферым да, шәфкать туташым да , сөйгән ярым да”,- ди шагыйрь. Шуңа күрә Фәнис Яруллин үзенең иң матур җырларын сөеклесенә багышлаган.
Аудиязмада “Нурсөя “ поэмасын тынлау.
Җитмешенче еллар башында Ф. Яруллин үзенең каләм көчен проза жанрының олырак формаларында да сынап карый. 1971 елда ул темасы бүгенге яшьләр тормышыннан алынып, сюжет нигезен автобиографик материаллар тәшкил иткән «Җилкәннәр җилдә сынала» исемле повестен тәмамлый.
Фәнис Яруллин үзен драматургия өлкәсен дә сынап карый. Аның “Әнә килә автомобиль» комедиясе Г.Камал театры сәхнәсеннән күп еллар төшми. Соңгы елларда Ф. Яруллин аеруча хикәя жанрында уңышлы эшли.
“Хәзинә” хикәясен сәхнәләштерү.
Музыка.
Бу хикәядә нинди хәзинә турында сүз бара. (Хәзинә –ул табигать. Безне туендыра. Аны сакларга, хезмәт итәргә кирәк.)
- тукталыш “Дөрес сүзгә җавап юк” .
Фәнис Яруллин-үткен телле каләм иясе. Аның сүзләре күпләр өчен тормыш девизына әйләнде.
Тормыш безне сыңар кулы белән кыйный,
Ә икенче кулы белән сөеп тора.
Берәүләрне тормыш гомергә бер генә сыный. Кеше дөнья зилзиләләренә каршы үзенең кечкенәдән үк җыелып килгән гайрәтен, ана сөте белән кереп тамырларына таралган көчен куя. Куя да, өстенә ябырылып килгән бөтен авырлыкларны бер селтәнүдә юкка чыгара. Шул мизгелдә каушап калмаганнарны батыр диләр…
Бөркетләрнең горурлары тирестә казынган тавыклар белән пычранмый, алар кырда уктай атылып чабучы җәйраннарга ташлана.
Язмыш синең тез астыңа китереп сукса — егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса — үзең аннан да көчле ян, шулвакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга салса — күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат: ялтыравыңны күреп , чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә — яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса — кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса — чишмәгә әверелеп, иреккә ургы; җиргә күмсә — орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса — йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракларда да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә ала. Түземнәр генә бәхеткә лаек.
Кешене бер генә затлы кием дә елмаю кебек бизи алмый. Елмаю — эчке матурлыкның тышка бәреп чыгуы. Салават күперендә җиде төс булса,
елмаюда җитмеш төс бар.
6 тукталыш “Мактау тактасы”
Күпкырлы талант иясе Ф.Яруллинның иҗаты югары бәяләнде. Әдәбият өлкәсендәге уңышлары өчен аңа “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә лаек булды. “Татарстан Республикасының халык шагыйре” дигән мәртәбәле исемгә Ф.Яруллин 2001 нче елда ия булды.
7 тукталыш.”Җырларым –күңел канатларым”
Ф.Яруллинның шигырьләренә композиторларыбыз бик күп җырлар язганнар.
Балалар өчен –“Әй рәхәт соң”, “Рәхмәт сезгә” һ.б.
Өлкәннәр өчен- “Кара миләш”, “Йолдызлар яңгыры”, “Чәчәк бураны”, Кадерен белгәннәр”,”Гомерләр бер генә” һ.б.
Фәнис абый үзен укыткан укытучыларына мең рәхмәтле булуын бүген дә искәртеп килә. Аның укытучыларга багышлап язылган “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” шигыре бүгенге көндә укытучы хезмәтенә бәя бирүче җанлы әсәр булып санала. Әхмәт Хәйретдинов бу шигырьгә көй яза. Шушы җырны без дәрескә килгән кунакларга багышлыйбыз. (Җыр. “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”, балалар җырлый.)
2011 елның 9 декаберендә якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре Фәнис ага Яруллин вафат булды.
Аңа 2018 елның февралендә 80 яшь булыр иде. Язмыштан узмыш юк, диләр. Дөньяның һәр почмагында сугыш-кырылыш, эчү һәм наркотиклар таза тәнле кешеләрне дә юкка чыгарганда, шушы афәтләргә каршы чын каһарманнарча көрәшүче, халыкка көч бирергә тырышучы, гүзәл иҗат җимешләре белән явызлыкка каршы шигъри сүз белән армый-талмый көрәшүче бөек шәхес ул Фәнис Яруллин.Син кем генә булсаң, зур кешеме син ,баламы, баймы син ,әллә гади кешеме һәрвакытта кеше булып калырга , бер –беребезне ярата белергә , бер- беребезгә игътибарлы булырга, җылы сүзләребезне кызганмаска өнди ул безне.
Җан җылысы – назлы яз җылысын
Өләшәсе иде күберәк.
Алтын – көмешләрсез яшәп була,
Җан җылысы кирәк кешегә. Бу чарага әзерләнгәндә мин – дәреслектән, Ф.Яруллинга багышлап эшләнгән презентациядән, интернет ресурслардан, Ф.яруллинның әсәрләре җыентыкларыннан файдаландым.Бу эшемне, белем һәм тәрбия бирү ягыннан зур әһәмияткә ия дип уйлыйм.
28
СПАСКүпкырлы талант иясе Ф.Яруллинның иҗаты югары бәяләнде. Әдәбият өлкәсендәге уңышлары өчен аңа “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә лаек булды. “Татарстан Республикасының халык шагыйре” дигән мәртәбәле исемгә Ф.Яруллин 2001 нче елда ия булды7 тукталыш “Җырларым- куңел канатларымФ.Яруллинның шигырьләренә композиторларыбыз бик күп җырлар язганнар.Балалар өчен –“Әй рәхәт соң”, “Рәхмәт сезгә” һ.бӨлкәннәр өчен- “Кара миләш”, “Йолдызлар яңгыры”, “Чәчәк бураны”, Кадерен белгәннәр”,”Гомерләр бер генә” һ.б. Язучы 2011 елның 8 декабрендә Казан шәһәрендә 73 яшендә вафат була.Ана 18 елның 9 февралендә 80 яшь булыр иде.
Урман әкияте
(Фәнис Яруллин әсәре буенча)
Сценарий авторы: Яр Чаллы шәһәре 30
нчы мәктәп укытучысы Сабирҗанова Фәридә Гамил кызы
Катнашалар:
Автор
Төлке
Аю
Куян
Бүре
Тиен
Керпе
Тилгән
Һәм башка урман җәнлекләре
Автор:
Исәнмесез,
хөрмәтле телевизор караучылар. Әй, юк ла ялгышам. Тамашачылар дип әйтәсем
килгән иде. Ялгышуымның сәбәбе дә бар бит әле. Хәзер без сезгә 30 нчы мәктәпнең
“Сәхнә көзгесе” түгәрәгенә йөрүче укучы артистларыбыз катнашында Фәнис
Яруллинның әсәре буенча язылган Урман әкиятен күрсәтербез. Рәхим итеп карагыз.
…Көннәрнең
берендә, карурманның түрендә елгыр Куян яшел чыршы төбендә бер бик сәер нәрсә
тапкан.
Куян: Нәрсә булыр бу? Яфрак дисәң,
бик зур. Гөмбә дисәң, түгәрәк түгел. Гөмбә белән яфрактан башка дөньяда тагын
нәрсә бар әле? Әәәә, исемә төште: кишер, шалкан, кәбестә… Тик бу әкәмәт
аларның берсенә дә охшамаган. Мөгаен бу ашый торган нәрсә түгелдер. Юкса мин
белми калмас идем.
ӘӘӘӘ,
Хәйләкәр төлкедән сорап карыйм әле, аның дөньяда белмәгән нәрсәсе юк.
Сыбызгыдан
сызгыра. Куаклар арасыннан йөгерә-йөгерә төлке чыга.
Төлке:
Нәрсә бар,
ник сызгырдың?
Куян:
Менә бер
әкәмәт нәрсә таптым. Шуның ни икәнен һич белә алмыйм. Төлке дускаем, син кара
әле, эчендә берәр тәмле әйбер юкмы?
Төлке:
Һи, юләр
Куян, бигрәк надан инде син. Үзең егерме беренче гасырда яшисең. Бу бит
ТЕЛЕВИЗОР. Мин ферма тавыклары янына кунакка барган саен аны каравылчы өендә
күреп кайтам. Хәтта зуррагын. Аю корсагы кадәрлесен. Бервакыт тәрәзәдән шуны
карап, чак килеп капмадым.
Куян: Урманга ничек килеп эләккән
соң ул?
Тиен: Мин беләм, мин беләм. Монда
кичә бер көтү яшьләр килгән иде. Шулар онытып калдырган.
Куян: Алайса, кире урынына куйыйк,
килеп алырлар.
Төлке: И, юләр Куян. Бигрәк башың
юк синең. Шундый нәрсә кулга төшкәндә ычкындыралармы соң? Китер әле үземә.
Озакламый Аю галиҗәнапләренең туган көне җитә. Шуңа бүләк итәрбез аны. Бик шәп
булды әле бу. Аю абзый белән аралар да суынып киткән иде. Хәзер менә рәтләнер.
Автор: Ниһаять көтелгән көн килеп
җиткән. Аю абзыйның туган көненә кайсы сыртына сыер боты салып, кайсы кәрәзле
бал күтәреп, кайсы кәрзиненә чикләвеген тутырып ашыккан. Төлке дә култыгына
телевизор кыстырып аю янына килгән.
Төлке: Уф, бөтен дөньяны әйләнсәм әйләндем,
әмма эзләгәнемне таптым.
Аю: Нәрсә таптың?
Төлке: Менә нәрсә! (телевизорны аю
алдына китереп куя)
Аю (бүләкне исни) үкереп:
Бал исе килми, нәрсә бу?! Әллә син хәйләкәр, миннән көләргә уйладыңмы?
Төлке: Син нәрсә, Аю абзыкаем, мин
сиңа дөньяда бер генә Аюда булмаган нәрсә алып килдем. Бу ашый торган нәрсә
түгел. Бу – җан азыгы.
Аю (корсагын тотып көлә) Ха-ха-ха!
Җан азыгы! Моңарчы җанымның ашарга сораганы юк иде. Син берәр хәйлә корып
маташмыйсыңмы?
Төлке: Юк ла инде Аю абзыкаем.
Хәзер күрсәтәм бүләгемнең нәрсәгә яраклы икәнлеген.
Төлке
кнопкага баса. Башта экранда утлар, аннан аучы белән эт килеп чыга. Бөтен
җәнлекләр куркуга кала.
Төлке: Курыкмагыз. Болар безгә тия алмый. (телевизор
янында бөтерелеп) Менә карагыз: аучы да тими, эт тә тими.
Экранда
“Ну, погоди” мультфильмы башлана.
Бүре. Бусы мин!
Куян. Ә бу мин! Син мине беркайчан
да тота алмыйсың!
Бүре. Тотмам сиңа!
Бүре
белән куян бәхәсләшеп ала
Аю. Бүләгең ярыйсы икән
Төлке
аюның мактавыннан күңеле булып телевизорны икенче программага күчерә. Анда
футбол уены бара.
Бүре: Сарык башы типкәләп
йөртәләрме анда?
Аю. Син үзең сарык башы. Сарык
башы өчен шул кадәр кеше йөгереп йөри димени? Бер йомарлам кәрәзле балдыр ул.
Куян. Юк, олы шалкан!
Төлке. И, юләр баш туп бит ул?
Бүре: Нәрсә соң ул туп?
Төлке. (исе китмичә) Түгәрәк әйбер.
Аны әнә теге ятьмәле капкага кертергә маташалар.
Аю. Тапканнар кызык нәрсә! (Китәргә
тели)
Шунда
экранда “ГОЛ!” дип кычкыралар. Барлык җәнлекләр кызыксынып уенны карый башлый.
Автор:
Телевизор
барлыкка килү белән урманда тәртипләр үзгәргән. Бер җәнлек тә үзенең баласын
вакытында йокларга яткыра алмаган. Бер футболны калдырмаган алар. Җәнлекләр
хәтта төрле төркемнәргә бүленеп беткәннәр. Һәр төркемнең яраткан командалары
барлыкка килгән. Аю бөтен көченә “Го-ол!” дип кычкыра икән. Аю тирәсендә
утырган куяннарның колаклары чукракланып беткән. Аю, Бүре, Төлкеләрнең ауга
йөрүләре дә тукталган. Ач корсакларын уа-уа һәркем көне-төне телевизор
караган. Ачыгудан күзләре әлҗе-мөлҗе килә башлаган Төлке түзмәгән.
Төлке.
Дуслар,
сүземне тыңлагыз әле. Мин менә нәрсә әйтергә телим…
Аю. Теләсәң әйт, озакка сузма.
Телевизор карыйсы бар.
Төлке. Сүзем шул: телевизорда
футбол барганда, бөтен халыкның күзе шунда була. Абзарларыннан тавыкларын гына
түгел, сарыкларын да күтәреп китсәң дә беркем күрмәячәк. Әйдәгез, телевизордан
футбол барганда күмәкләшеп авылга барып кайтыйк.
Керпе. Юк, инде бик теләсәң үзең
бар. Без-честный җәнлекләр.
Бүре:
Үлән ашап
торсам торырмын, урынымнан кузгалмам.
Төлке
Аю янына килеп сырпаланып:
Төлке:
Берәүнең бик
шәп умарталыгын күреп кайттым, бәлки, галиҗанәп Аю, син минем белән барырсың,
ә?
Аю: Юк белән башымны катырма
әле. Мин карап тормасам , йә безнең команда җиңелеп куяр. Болай да уйнауларының
рәте-чираты юк. Кеше котыртып йөрмә, үзең бар!
Телевизорда ут сүнә
Җәнлекләр:
Телевизор
сүнде. Ватылды!!! Нишләргә!!!
Керпе: Үзебезгә уйнарга кирәк бу
туплы уенын. Җитәр инде кешеләргә бик күп кызыктык.
Барысы
бергә: Әйе!
Дөрес! Үзебезгә уйнарга кирәк!
Бүре: Уйнавын уйнарбыз да, ә тупны
каян алырбыз.
Аю: Хәзер болай итәбез. Тилгән дус
кил әле монда! Синең күзең очлы. Һавага күтәрел дә дөньяны күзәт. Тупка охшаш
нәрсә күрсәң әйтерсең.
Тилгән: Яхшы, Аю галиҗанәпләре!
Автор:
Тилгән
канатын җәеп урман-таулар өстеннән очкан. Оча торгач, биек тау өстендә туп
сыман әйбер күргән. Ул нәрсә чуерташ булып чыккан. Җәнлекләр аны көч-хәл белән
таудан тәгәрәтеп төшергәннәр.
Аю: Ярыйсы гына саллы икән бу.
Кешеләр ничек шулай җиңел очыртып йөртәләр икән моны. (Җәнлекләргә карап) Бераз
аякларыгызны яза торыгыз, мин өйгә кереп капкалам чыгам.
Ташка
куян китереп тибә.
Куян.
Ай-яй!
Аягым!
Бүре
тибә ул да бөгелеп төшә
Аю
чыга
Аю. Ни булды сезгә? Аякларыгызга
шырпы кадалдымы әллә?
Бүре: Галиҗанәп Аю, бу бик хәтәр
уен икән. Әллә моны уйнамыйбызмы?!
Аю: Уйныйбыз! Мин хәзер бу
уеннан башка тора алмыйм. Менә бу ике агач арасы капка булыр. Мин капкага
басам. Ә сез үз урыннарыгызга басыгыз.
Куян: Хәзер Аю абзый, киемемне
генә алыштырып киләм.
Бүре: Мин дә.
Башкалар да берәм-берәм качалар.
Автор: Барлык җәнлекләр
берәм-берәм урманга таралып беткән. Аюга танытмас өчен җәен-кышын кием
алыштырып йөри башлаганнар. Ә Аю исә ике агач арасына басып аларны һаман көтә
ди. Үз капкасына бер туп та керттермәгән бердәнбер капкачы булуы белән ул бик
бәхетле икән.
РЭП көенә җырлыйлар:
Телевизор, интернет
Дөньяны басып алды.
Башларны әйләндерә
Компьютер уеннары.
Йә, булды җитте сиңа!
Урамга чык уйнарга!
Чана шу, чаңгы шу!
Өеңдә тик утырма.
Сәламәт булыйм дисәң,
Озак карама Тв.
Безнең артта киләчәк!
Дустым, син аңла шуны!
БЕТТЕ
Цельи урока:
- Ознакомление с выражением “сильные духом”, с жизнью и творчеством Ф.Яруллина, выделение основных тем в его творчестве.
- Ознакомление с жизнью и творчеством М.Логиновой. Участие в беседе с писательницей.
- Воспитать у детей уважение к людям, прикованным к постели или инвалидной коляске. Проявить интерес к их творчеству.
Эпиграф урока: Подражая горам, ты, конечно же, не станешь горой. Подражая заре, не станешь зарей, но подражая людям, умей стать человеком, будь другом великодушных. (Ф.Яруллин.)
ХОД УРОКА
– Наш сегодняшний урок мы посвятим национально-региональному компоненту и назавем “Сильные духом”. Мы с вами поговорим о жизни и творчестве писателей-поэтов земляков. Ребята, я хочу начать урок со слов Фаниса Яруллина, которые превратились в девиз его жизни:
“Если судьба стукнет тебя под колено – чтобы не упасть, возьми ее за шиворот. Бросит в огонь – гори сильнее его, тогда не почувствуешь его жары. Бросит в воду – как пена, не поднимайся на поверхность, а, как драгоценный камень, ложись на дно: увидят, как ты блестишь, и достанут. Если как пыль поднимет на небо, присоединяясь к капелькам дождя, спускайся на землю. Заблудишься в темных лесах – выбирай дорогу, по солнцу. Придавит камнями – превратись в родник, выбирайся на свободу. Закопает в землю – взойди, как семена. Если твой парус уронят ветра, то вместо паруса подними свое сердце. В любых ситуациях учись побеждать. Только сильные духом добиваются своих целей, только терпеливые достойны счастья”.
Ф.Яруллин
В своей жизни каждый человек хочет быть счастливым и имеет право на счастье. Но жизнь идет не только по-нашему. Судьба для людей может приготовить неожиданные повороты, трудности, даже горе и несчастья. На этом уроке мы будем говорить о людях, подверженных тяжелой судьбе. Они не обычные поэты, не обычные писатели или художники, это личности, которые проводят свою жизнь на инвалидной коляске или в постели. Мы их называем “сильные духом”, потому что и в таком состоянии они нашли в себе силу для того, чтобы жить. Не только жить, но и заниматься творчеством.
Человек не думает о своей болезни, он до последней минуты надеется, что болезнь пройдет. Тем, что эта боль проходит по всему телу, проникает в сознание его не соглашается. Если это совсем неисправимо, неизлечимо, как жить дальше, как найти в жизни свое место, побеждая свою болезнь, как стать полезным для общества?
Эти люди удивляют нас тем, что это сильные духом люди. Они стремятся жить и еще раз жить, каждый день ведут борьбу за жизнь. Мы любуемся этими людми, потому что они, несмотря на тяжелую судьбу, гордо носят великое имя Человек.
Я хочу назвать некоторые из них.
- Классик татарской литературы – Фатих Амирхан. Он был парализован в 21 год, ноги и руки не двигаются, глаза видят плохо. Но его физическое состояние не сломало его силу воли, не изменили, а только закаляли душу и характер. До последних дней своей жизни Ф.Амирхан остается остроумным, умным человеком, оптимистом, любит жизнь.
- Ольга Ивановна Скороходова. Трудно представить ее жизнь: слепая, не слышит и не может разговаривать. И как такая женщина смогла найти свое достойное место в жизни? Она не только поэтесса, но и кандидат психологических наук, старший сотрудник дефектологического института.
- Ильгиз Калимуллин в литературу пришел в 50 лет. С этих пор свои чувства высказывает на бумаге с большим трудом.
- Антонина Баева несмотря на то, что уже несколько лет прикована к постели, беспрерывно служит литературе.
- Художник – Герман Соколов. Он парализован с рождения. Его любимая тема – пейзаж. Он рисовал, прикреляя кисточку посреди чуть-чуть шевелящегося пальца левой ноги.
- Многие, новерное, смотрели фильм “Человек, увидевший мир”. В этом документальном повесте написано о жизни, путешествиях и трудах слепого писателя и поэта Василия Яковлевича Ерошенко. Он путешествовал по всему миру, бывал в Англии, Германии, Финляндии, потом в Японии, Таиланде, Бирме, Индии, Китае, ходил на Чукотку и в Среднюю Азию.
Каждый человек рождается на землю со своим счастьем. Какое оно, большое или маленькое, – это неважно. Человек, как только набирает ум, направляется искать свое счастье. Кто-то его находит очень быстро и легко. Другие копают землю, пока орудие труда не источится. Если сломается орудие, продолжают руками, если уже и руки вконец иструтся, зубы превращают в орудие.
Человек, который нашел свое счастье, проходя через такие трудности, – Гакиль Сагиров. Он живет в городе Дмитровград Ульяновской области, пишет и рисует зубами. Мы восхищаемся его творчеством и умением побеждать трудности. В его стихотворениях изображается стремление к жизни, желание участвовать во всех жизненных событиях. В 17 лет ему делают операцию, но она заканчивается неудачно. У него не шевелятся руки и ноги. С этих пор он в постели. Но он не хочет сдаваться, стремится жить, побеждает трудности.
Роман “Как закалялась сталь?” Николая Островского являлся настольной книгой не только выше перечисленных, но и многих других людей.
Один из них – народный поэт Татарстана, лауреат Государственной премии имени Мусы Джалиля, заслуженный работник культуры Татарстана, кавалер ордена дружбы народов – Фанис Яруллин. Ему исполнилось 70 лет. Мы свами уже о нем много говорили и на классных часах, анализировали его глубокосодержительные стихотворения. Давайте вспомним его жизненный путь.
Ученик: В литературу пришел 50 лет тому назад. Двадцатилетний парень, когда служил в армии, упал с турника и повредил позвоночник. После этого начинается очень трудная, больная жизнь, операция за операцией, больничные кровати… Неужели его молодость и жизнь будут такими короткими? Неужели он больше не увидит те луга, на которых играл в детстве? Жить и жить, назло смерти надо жить! Забота и помощь врачей, матери, родных и друзей молодому парню дают силу побеждать трудности, боль, страдание; дают терпение. Желание жить оказалось сильнее смерти. Чудом Фанис выживает. Ноги не продвигаются, руки обессилены.
В таком состоянии в нем все должно было погаснуть. Но голова работает, разум в норме. И не все еще в жизни подчиняется строгим законам. Стремление к жизни, сила воли его возвращают в жизнь.
Любовь к жизни, чуство любви превращаются в строчки стихотворений. В 1964 году выпускается его первая книга – сборник стихотворений “Я влюблен в жизнь”. После этого радует своих читателей интересными прозаическими произведениями.
Писатель также успешно работает в области драмы. Его прозведения печатаются во многих журналах, газетах. Главное место в его творчестве занимает тема родного края. Это понятно, потому что он берет вдохновение у родной земли, которая дает ему желание творить, силу для жизни. Поэт и сам каждый год ездит на Родину. Там он от теплых взглядов односельчан получает пробуждение. Как будто у него вырастают крылья, чтобы заниматься творчеством.
Ученик:
Күгем, җирем, эчкән суым,
Зур байлыгым, хәзинәм сез.
Мин бәхетле булсын өчен
Мәңгелеккә бирелгәнсез.
Читтә йөргән чакта, сагындырып,
Керер өчен төнлә төшенә,
Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле
Туган ягы кирәк кешегә.
Күгем, җирем, эчкән суым,
Зур байлыгым, хәзинәм сез.
Мин бәхетле булсын өчен
Мәңгелеккә бирелгәнсез.
Читтә йөргән чакта, сагындырып,
Керер өчен төнлә төшенә,
Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле
Туган ягы кирәк кешегә.
“Земля моя, вода и небо, вы для меня очень дороги, вы – мое богатство. Вы навечно даны для того, чтобы я был счастлив. В разлуке чтобы сниться ночью, людям нужен родной край,” – пишет поэт.
Темы честности, человечности, героизма, простаты красной нитью протягивается по его творчеству.
Ученик:
Алтыннан кече түгел мин,
Ипидән олы түгел.
Үлемнән көчле түгел мин,
Тик язмыш колы түгел.
Дөньяда һичбер җиңү дә
Бирелми җиңел, ансат.
Акны ак дип әйтергә дә
Батырлык кирәк кайчак.
Беркемгә дә яшәү җиңел түгел,
Хакыйкать ул бик тирәндә ята.
Яшәү мәгънәсенә төшеник без,
Узганнарга урап кайта-кайта,
Ялгышларны бәреп вата-вата.
Кешене ышаныч яшәртә.
Сиңа да, миңа да ул кирәк.
Күңелдә ышаныч булганда
Иң авыр юллар да җиңелрәк.
“Нужно ценить золото и хлеб по-своему, я не сильнее смерти, но не раб судьбы. В мире ни одна победа не дается просто так. Иногда нужно быть и героем, никому нелегко жить. Вспоминая прошлое, нужно вникать в смысл жизни. Исправляя ошибки, вера человеку помогает жить на свете. Она и тебе, и мне нужна. Если жить с верой в душе, то легче побеждать трудности,” – говорит Ф.Яруллин.
За счастливые дни в своей трагической жизни слова благодарности он передает через творчество великодушным людям. Одна из таких великодушных – его мама. Мать всегда рядом с ним, помогает пережить все трудности, разделяет его горе, через свое сердце пропускает его мучения. Многие свои стихотворения поэт посвящает матери.
(Ученик рассказывает наизусть стихотворение “Мама у колыбельни”)
Ф.Яруллин также в душе хранит слова благодарности врачам, которые вернули ему жизнь. Тоже в своих стихах обращается к людям в белых халатах.
(Ученик рассказывает стих наизусть “Медсестры в белых халатах”)
В казанской больнице Ф.Яруллин заканчивает среднюю школу, поступает в университет. В студенческие годы раскрывается его поэтический талант. Добиться успехов помогли, конечно же, учителя. Им он посвящает стихотворение “Вы самые прекрасные люди”, а композитор Ахмат Хайрутдинов положил стихи на музыку.
(Дети исполняют песню)
Тормышым авыр арба
Йөгем гел артып бара,
Арбам күптән туктар иде
Мәхәббәт тартып бара.
“Моя жизнь – тяжелая телега, груза в ней все больше и больше. Телега моя давно остановилась бы, если не помогла бы любовь,” – говорит Фанис Яруллин в своем стихотворении, которое посвящает жене.
Жизнь, полная любви, семья делают поэта счастливым, дают ему силу писать. Нурсия апа — попутчица, жена, помощница. Ф.Яруллин о ней: “Нурсия – моя секретарь-машинистка, мой водитель, медсестра, любовь моя”.
Тема любви также занимает бальшое место в его поэзии. Тут, конечно, и доля жены большая, потому что поэт своей супруге посвящает самые прекрасные стихи, многие из них стали песнями.
В его творчестве также есть место и юмору. Как-то И.Юзеев во время беседы спросил о том, какой жанр больше всего нравится Ф.Яруллину. Он называет комедию. А объясняет так: “Хотя бы в творчестве, в мечте хочется попробовать пожить в комедии”. Одной из очень популярных его комедий можно назвать комедию “Вон едет автомобиль”. На татарской сцене ставили ее более 300 раз.
Физкульминутка – решение кроссворда на интерактивной доске. Кроссворд составлен именно по национально-региональному компоненту. Класс делится на две группы, после того, как разгадают кроссворд, у первой группы получается слово – Яруллин, а у второй группы – Логинова.
В нашем прекрасном городе Нижнекамске тоже есть люди, подверженные тяжелой судьбе. Они тоже не унывают, не теряются, а продолжают жить активной жизнью. Давайте, сегодня поговорим об одной из них, Марии Логиновой. Она поэтесса, писатель, автор пяти книг и очень многих статей, рассказов, романов.
У нас Венера с Лилией начали исследовательскую работу о Марии Логиновой. Послушаем, они нам расскажут ее биографию.
(Девочки рассказывают)
Мария Петровна родилась 24 августа 1966 года в деревне Верхние Челны Нижнекамского района Республики Татарстан. Она была восьмым ребенком в семье. После того, как заканчивает восьмилетнюю школу в родной деревне, начинает ходить в соседнюю Краснокадкинскую школу. Среднюю школу заканчивает успешно, в 1984 году поступает в Нижнекамское профессиональное училище № 66. А в 1985 году выходит замуж, и появляются на свет сын и дочь.
“До 30 лет моя жизнь ничем не отличалась от тысячи женских жизней. Дети, семья, работа… 1996 год перевернул мою жизнь на изнанку. Я получила травму, была прикована к постели, а моя судьба как бы сломалась…” – говорит Мария Петровна. Когда вешала белье, падает с балкона. Да, и в самом деле, в 30 лет ее судьба пишется черными буквами, потому что между жизнью и смертью протягивается какая-то тонкая нить, которая вот-вот разорвется. Операция за операцией… Только терпение родных, надежда детей вытаскивают ее из ногтей смерти. Но несмотря на то, что пришлось ей пережить, она не сломалась, вытерпела все. Воспитывает не хуже других двоих детей. Целыми днями занимается физическими упражнениями, а по ночам сквозь слез молится Богу, просит терпения, помощи.
“Мне хотелось быть полезной для людей, нужной кому-то. Я не соглашалась тем, что я буду лежать в постели как ненужная вещь. Поэтому день и ночь просила Бога, чтобы она дала мне какой-нибудь талант. И ко мне вернулось вдохновение, которое пропадало 15 лет. Я с новой силой начала писать новые стихи,” – вспоминает Мария Петровна. И в самом деле, в ее стихотворениях чувствуется сила, бесконечная любовь к родной земле, уважение к родителям. А первые стишки она пишет еще учиницей пятого класса Верхнечелнинской восьмилетней школы. Эти стихи у нее печатаются в районной газете. Еще тогда она в одном стихотворении обращается к людям такими словами:
“Каен кәүсәсен
Кисмәгез, дуслар,
Ярасы белән
Ул ничек кышлар?”
“Не рубите, люди добрые, стволы берез. Как же перезимуют они, раненые”. Мария Петровна еще маленькой девочкой любила природу. Деревенский ребенок очень близок к природе, и ей дороги запахи поспевшего урожая, красота блестящих снежинок. А сейчас она пишет, что любит природу и это глубокая любовь до конца ее жизни. Давайте послушаем ее стихотворение, которое называется “Я – ребенок природы”.
(Ученик рассказывает наизусть)
В стихотворении “Я – ребенок природы” говорит о том, что любит осень, скучает по весне. Если наступает лето, радуется его приходу. А если придет зима, то преклоняется ей.
Также большое место в ее творчестве занимает тема родного края. Она много пишет о своей родной деревне – Верхние Челны. Во время беседы с нами она говорит: “Родная деревня у меня вечно хранится в сердце, потому что родной край, родная деревня связывают нас с очень для нас дорогими людьми – родителями.
И я всегда буду помнить свой родной дом. К сожалению, теперь он пуст, потому что родители покинули этот мир. Несмотря на это, меня всегда притягивают к себе родная деревня и родной дом”. Также послушаем это стихотворение.
(Ученик рассказывает наизусть)
Мария Логинова растит и воспитывает детей одна, потому что, когда она получила травму, муж покинул семью. Детей тоже учит любить свою Родину, хочет, чтобы они выросли полезными людьми обществу. Все оставшиеся силы отдает воспитанию сына и дочери. Ее мечты сбываются: сын Роман отслужил в армии и женился. “Я очень горжусь сыном. Сейчас многие за большие деньги покупают военный билет, а я из-за своей болезни могла бы не отпустить его в армию. “Каждый парень должен пройти армийскую службу,” – сказал Роман. Я была не против. Моя болезнь ни в коем случае не должна была отражаться на жизни моих детей,” – говорит Мария Петровна. А дочь учится в институте (платно), пишет стихи, на днях читатели могут увидеть ее первую книгу на русском языке. На вопрос: “Как же вы смогли одна после травмы найти силу воспитать, поставить на ноги детей, заниматься творчеством?, Мария Логинова ответила: “ Если бы этого случая не было, кто знает, может даже, я не знала бы, что я такая сильная. Не зря в народе говорят, что бог своим любимчикам посылает испытания. За свои успехи я благодарна своим родным, они – моя надежная опора. А дети – мои радости, надежда на будущее, я живу ради них”.
Слово предоставляется писательнице Марие Логиновой. Она рассказывает о своей жизни и творчестве. Дети и взрослые, присутсвующиеся на уроке, задают ей вопросы. (Например, Что такое для вас счастье? Во время вашей болезни самая надежная ваша опора? и т.д.)
Да, судьба любит сражаться с сильными людьми. В борьбе за каждый шаг, за каждое движение Марию Логинову можно назвать победительницей. 6 лет тому назад она встретила своего спутника жизни. Они с Евгением создали семью. Несмотря на то, что они оба инвалиды, они сильные духом люди. Евгений – программист. Мария Петровна говорит, что “он для детей самый натоящий отец, мне надежная опора и просто удивительный человек – Евгений”. По ее словам такие люди, как Ф.Яруллин, являются для нее примером, вспоминая о них, она укрепляет свое желание писать и жить. Эти люди сильнее здоровых людей.
Они не нуждаются в том, чтоб их жалели, но мы должны их уважать и интересоваться их прекрасным творчеством. Только тогда, когда научимся их уважать, ценить друг друга, сможем стать счастливыми и жить прекрасно. Давайте не будем говорить друг другу неприятные слова, унижать друг друга. Как говорит Ф.Яруллин, не забывать бы нам никогда о том, что и другие люди тоже люди.
Тауларга карап
Тау булмасаң да,
Таңнарга карап
Таң булмасаң да,
Кешегә карап
Кеше була бел –
Олы җанлының
Ише була бел!Ф.Яруллин
“Подражая горам, ты, конечно же, не станешь горой. Подражая заре, не станешь зарей, но подражая людям, умей стать человеком, будь другом великодушных,” – говорит Ф.Яруллин.
На этом наш урок закончен, спасибо всем.
Домашняя работа: прочитать книгу Ф.Абдуллина “О родном крае”. Рассказать о понравившемся вам писателе или поэте нашего края.
Оценки.
Приложение
- Подробности
-
Автор: Эльвира Ахметзянова -
Опубликовано 30 Ноябрь -0001
-
Просмотров: 10933
Рейтинг: / 15
Татарстан Республикасы
Мөслим муниципаль районы
Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Шуганка төп гомуми белем бирү мәктәбе
Тема: Фәнис Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” исемле повесте буенча сәләтле балалар белән
класстан тыш уку дәресе
Укытучы: I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәтҗанова Эльвира Фәрәсәтовна
2013 ел
Максатлар:
1. Укучыларның Ф. Яруллин иҗаты турындагы белемнәрен тирәнәйтү; «Җилкәннәр җилдә сынала» әсәренең сәнгати кыйммәтен, идея эчтәлеген ачыклау.
2. Темага бәйле рәвештә укучыларның сөйләм телләрен камилләштерү һәм иҗади фикерләү осталыгын үстерү.
3. Миһербанлылык сыйфатлары тәрбияләү.
Дәрес төре: Класстан тыш уку.
Җиһазлар: Ф.Яруллинның иҗатына багышланган күргәзмә, портреты, «Җилкәннәр җилдә сынала» әсәре, тормыш һәм иҗатына багышланган методик әсбап.
Дәрес барышы:
Дәреснең эпиграфы:
Бик батыр кеше түгел мин,
Тик батырлык кирәксә –
Барлык куркуны җиңәрлек
Көч табармын йөрәктә.
Ф. Яруллин
1. Оештыру.
1) Уңай психологик халәт булдыру.
«Хәерле» дип кеше битен юган,
«Хәерле» дип туйлар уздырган.
Шуңа күрә йөзе иман нурлы
Ә эшләре һәрчак уң булган.
Әби-бабай гадәтләре белән
«Хәерле» дип башлыйк эшләрне.
«Хәерле иртә», «Хәерле көн» телик
«Хәерле» дип башлыйк дәресне.
Бер-берсенә карап елмаеп, «Хәерле көн» телиләр.
2) Дәреснең максаты белән таныштыру.
2. Актуальләштерү.
1) Ф. Яруллинның иҗаты турында кереш сүз.
— Укучылар, без Ф.Яруллинның биографиясе белән 6 сыйныфта танышкан идек. Аның күпкырлы шәхес икәнлеген дә расладык. Әйдәгез әле, Ф.Яруллинның әсәрләрен искә төшерик.
2) Мин сезгә биремнәр таратам. Игътибар белән карап, әсәр исемнәрен сызыгыз. Соңыннан бергәләп тикшерербез.
ҖИЛКӘННӘРҖИЛДӘСЫНАЛАМИРПАСТҖОЛХЗӘШАКТӨНБОЕКИРПАСМТҖЯРАЛЫЯЗМЫШЛАРИМПЕЛБДӘШМАЯЧСМЕКУВПАРГОЕИРШСЕЗИҢГҮЗӘЛКЕШЕИКӘНСЕЗМСЧЫВТОЛҖПЙОЛДЫЗЛАРЯҢГЫРЫДМКЕБДРПАВЬГАЙНИТОРПӘШГНЯЛКАУЯЛЫАПЮДОТҖИМДЛШНЕ
Җавабы-7
Кыскача 1 сүз белән генә әсәрләрнең нәрсә турында икәнлеген искә төшерик әле. “Яралы язмышлар” — ятимлек, “Ак төнбоек” – дуслык һәм масаю, “Ялкау ялы” – ялкаулык, “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” – хөрмәт, ә “Җилкәннәр җилдә сынала” – батырлык. Ә нәрсә соң ул батырлык? Мин сезгә бер өзек тәкъдим итәм. Игътибар белән тыңлагыз әле.
3. Төп өлеш.
Көй астында өзек укыла.
…Батырлык! Нәрсә соң ул батырлык? Газинурлар, Матросовлар шикелле күкрәгең белән дошман амбразурасын каплаумы, әллә үзең ач чакта соңгы икмәк сыныгың белән бүлешүме? Кешеләр төрле-төрле булган кебек, батырлык та күптөрле шул.
Берәүләрне тормыш гомергә бер генә сыный. Кеше дөнья зилзиләләренә каршы үзенең кечкенәдән үк җыелып килгән гайрәтен, ана сөте белән кереп, тамырларына таралган көчен куя. Куя да өстенә ябырылып килгән бөтен авырлыкларны бер селтәнүдә юкка чыгара. Шул мизгелдә каушап калмаганнарны батыр диләр.
Икенчеләрне тормыш көн саен, сәгать саен сыный. Алар күкрәкләре белән дошманның ялкын чәчеп торган дзотларын япмыйлар, галәм биеклекләренә күтәрелеп, дөньядагы барлык кешеләрнең карашларын үзләренә юнәлтмиләр. Туктаусыз тамып торган тамчыдай, сиздерми генә, шау-шуларсыз гына эшлиләр. Беренче тамган тамчыны һичкем игътибарга алмый. Тама-тама ташны тишеп чыккач кына тамчыга сокланалар. Ә ташны тишеп чыкканчы, ай-яй озак тамасы бар!…
Ничә язлар көтәсе бар, ничә кышлар үтәсе бар… ( бит)
2) Әңгәмә.
— Укучылар, бу өзек нинди әсәрдән? Өзектә нәрсә турында сөйләнә? (Укучылар җавабы)
— Нәрсә соң ул батырлык? Хәзер без сезнең белән бер уен уйнап алабыз. Ул акыл штурмы дип атала. Мин аны (үземчә) фикерләр җыентыгы дим. «Батырлык» дигән сүз үз эченә нинди сыйфатларны ала?
(Тактага языла бара)
— тәвәккәллек
— кыюлык
— түземлелек
— югалып калмау
— ихтыяр көче булу
— һәрвакыт ярдәм итә алу һ.б.
— Әйе, бу сыйфатлар кешеләргә элек-электән үк хас. Кыюлар дошманнарына, стихияле көчләргә каршы батырларча көрәш алып барганнар. Курыкмыйча, ерак сәяхәтләргә чыкканнар. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә бу сүзгә ничек аңлатма бирелгән икән?
(Аңлатмалы сүзлектән сүзнең мәгънәсен уку)
БАТЫРЛЫК — 1. батыр булу сыйфаты, курыкмаучанлык, кыюлык.
2. батырчылык, тәвәккәллек.
— Чыннан да, батырлык төшенчәсе бик тирән мәгънәгә ия. Моның шулай икәнлеген без бүгенге дәрестә өйрәнәчәк әсәр мисалында да исбатларбыз. Укучылар, сез өйдә Ф.Яруллинның «Җилкәннәр җилдә сынала» дигән автобиографик повесте белән таныштыгыз.
Бүгенге дәресебезне «Җилкәннәр — җилдә, кеше тормышта сынала» дип исемләрбез.
Дәфтәрләргә язып кую.
3) Сүзлек эше.
Әңгәмәне башлаганчы, кайбер сүзләрнең мәгънәсен ачыклап үтик.
• автобиографик (әсәр) — авторның тормышын чагылдырган әсәр.
• Битарафлык — безразличие.
• Рухи көч — духовная сила
• Үгет-нәсихәт — киңәш
• Чиле-пешле — өлгермәгән.
(Сүзләрнең мәгънәләре аңлатыла, җөмләләр төзеп карыйлар. Дәфтәргә язып кую).
4) Әсәрне план нигезендә анализлау.
1. Кояшка кулларым сузып,
Китсәм дә күпләрне узып,
Язмыштан узалмадым.
— Бу шигырь юллары белән язучының «Җилкәннәр җилдә сынала» әсәре арасында нинди уртаклык бар?
— Бу юллар, минемчә, без укып килгән әсәргә туры килеп тора. Ф.Яруллин 1958 елның кояшлы бер көнендә хәрби күнегүләр вакытында имгәнә. Турникта «кояш» ясаганда егылып төшә. Озак кына госпитальләрдә, хастаханәләрдә дәвалана. Шуннан аның тормышы туктап калган кебек була.
— Ләкин ул үзендә яшәр көч таба. Тормышта үз урыны өчен көрәшә
башлый.
— Язучының «Җилкәннәр җилдә сынала» әсәрендәге Фәнияр образы — Фәнис Яруллинның үзе.
— 20 яшьлек егет өчен көләч кояш кинәт сүнгәндәй була. Ләкин тормыш дәвам итә. Яшәргә кирәк, яшәргә… Димәк, көрәшергә, соңгы сулышына кадәр көрәшергә кирәк.
— Ә аның өчен көчне каян ала соң?
— Фәниярның күңелендә булган уй-хисләре ак дәфтәр битләренә төшә… Фәниярнең беренче шигырьләре газетада басылып чыга.
— Шуннан соң Фәнияр кемнән хат ала? Хат аңа ничек тәэсир итә?
— Аеруча ул республика газеталарының берсендә эшләүче Илдус Гаделшиннан килгән хатка игътибар итә. Илдус Гаделшин үзенең хатында Фәниярнең берничә шигырен ошатуын һәм аларның тиздән газетада басылып чыгачагын хәбәр итә. Фәнияр моңа ышанып бетми.
— Әйдәгез, әсәрдән шул турыда язылган өзекне укыйк. (Өзек укыла 105 бит). «… Язылган хатларның эшләнмәгән эшкә әйтелгән рәхмәт икәнен яхшы белә ул. Әле бу күкрәгең белән дулкыннар ярып диңгездә йөзү түгел, яр читендәге талларга тотынып аяк чапылдату гына. Хәзер эшкә чын-чынлап тотынырга, аңа ышаныч белән караучыларның ихтирамын казанырга кирәк. Аның көченә ышанучыларның йөзен кызартмас өчен тырышырга кирәк…»
— Бу хаттан соң Фәнияр үзенең кемгәдер кирәклеген тоя.
— Ни өчен Илдус Галелшинны Фәниярнең шигырьләре кызыксындыра соң? Бу сорауга җавапны әсәрдән табып укыйк әле. (Әсәрдән өзекне табып укыйлар 106 бит)
«… Ниндирәк кеше икән? Акыл утырткан кешеме, әллә тормышның беренче ялкыннарына канаты өтелгән яшь җилкечәкме? Шигырьләрендә дөнья күргән кешеләрнең генә башына килердәй фикерләр белән сабыйларча беркатлылык янәшә тора. Янына барырга, күрергә кирәк… »
— Ни өчен ул Фәнияр белән очрашуны көтә?
— Фәниярнең шигырьләрен җибәргәндә шәфкать туташы — Нәсимә аның авыру кеше икәнен яза. Илдус Гаделшин Фәниярнең язмышына битараф калырга теләми. Хатлар аша ул аны якын күрә. Урын-җир өстендә яткан егетнең үзендә шигырләр язарлык көч табуына соклана.
— Әйе, Фәнияр язмышка буйсынмый, үзенең кешеләргә кирәклеген тоя башлый. Хатлар аңа яшәү дәрте, иҗат көче бирә.
— Фәниярнең Илдус белән очрашуын тасвирлагыз.
— Илдус Фәниярләргә килеп кергәндә, егетнең китап укып яткан чагы була. Ул, өйләренә чит кеше килеп кергәч, укый торган китабын читкә алып куя. Алар бер-берсенә озак карашып торалар. Илдус Фәниярнең күзләренә карап тора: алар тере, әйтерсең бөтен хәрәкәте күзләренә күчкән. Ә Фәнияр Гаделшинның чәчләренә игътибар итә. Үзе яшь кенә булса да, чәчләренә чал кергән. Шигырь язу бик җиңел түгел икән. Фәниярнең күңеле ышанып бетми: Казан хәтле Казаннан шагыйрь үзе килгән. Кунак егете Фәнияргә «Яшь ленинчы» газетасын суза.
— Илдус Гаделшин образына характеристика бирик әле.
— Илдус — туры сүзле кеше. Фәниярнең чиле-пешле, эчтәлеге ачылып бетмәгән шигырьләрен күрсәтә. Төзәтергә ярдәм итә. Ошаган җирләрен сызып куя. Фәнияргә укырга кирәклеген әйтә.(өзек кертелә, үзем укыйм 112 бит) Илдус Гаделшин аңа:
«… Әдәбиятта беркемгә дә ташлама ясалмавын, яшьме-картмы, тазамы яки чирлеме — анысы укучы өчен әһәмиятле түгеллеген әйткән һәм укучыларның язган әсәрләргә карата фикер йөртүен, үзең чирле булсаң да, «сәламәт әсәрләр» язарга кирәклеген төшендергән.»
5) Ял минуты. “Йомгак”.
Максаты: төркемнәрне бергә туплап бер нәтиҗәгә килү өчен.
Флэшролик кушыла, (чәчәкләр) төркем буенча 1 йомгак җеп җибәрелә. Һәрберсе үзе аша үткәрә. 1 кешене үзем янына чакырам, ул 1-2 адым атлый ала. Калганнар аңа иярмәсә, җеп өзеләчәк. Нәтиҗә ясала: “Барлык проблемага чишелеш табып була, ләкин бердәмлек кенә булсын. Барысы да безнең кулларда.”
2. Авырлыкка туры карап яшим һаман,
Чөнки минем кешеләргә кирәгем бар.
— Укучылар, әгәр сезнең Фәнияр белән очрашып сөйләшергә мөмкинлегегез булса, сез аңа нинди сораулар бирер идегез?
1) Фәнияр яшәр өчен, көрәшер өчен көчне каян алдыгыз?
Җавап: Ул килеп кикәч, Фәнияр дәртләнеп яза башлый. Авылдашлары аның уңышларына сөенәләр. Моңарчы бары авыру гына дип караучыларның карашы үзгәрә. Мәктәп балалары һәрчак аның янына йөриләр. Аны терелү өмете яшәтә.
2) Фәниярның Сезнең тормышыгызда булышучылар күп. Санап китегезче, кемнәр ул?
Җавап: (Илдус Гаделшин, Фәниярның әнисе, Галина Измайловна — врач, Мария Викторовна — укытучы, Илсөя)
3) Илсөянең Сезнең тормышыгыздагы роле нинди?
Җавап: Кешеләр йөрәгенә табигать тарафыннан салынган байлык – мәхәббәт.
4) Ә нәрсә соң ул сезнеңчә мәхәббәт?
Җавап: (Әни кеше мәхәббәте һәм сөйгән яр. Ананың мәхәбббәте ярдәмгә мохтаҗ баласына күбрәк тиючән)
5) Әйтегез әле, Фәнияр Сез – бәхетлеме?
— Бу урында тукталып, планның өченче пункытына күз салыйк.
3. Бәхет өчен, шатлык өчен,
Көрәшеп яшим.
Көрәшеп тапкан бәхетне
Өләшеп яшим.
— Укучылар, ә сез ничек уйлыйсыз?
Көтелгән җавап: Бәхетле. Чөнки ул үзенең кешеләргә кирәклеген тоя. Тормышта ул үз урынын тапкан кеше.
(Рүзилә шигырь сөйли “Мин бәхетле”)
— Укучылар, дәреснең эпиграфына игътибар итик әле.
(Тактадан 1 укучы укый)
Бик батыр кеше түгел мин,
Тик батырлык кирәксә –
Барлык куркуны җиңәрлек
Көч табармын йөрәктә,
дип яза Ф Яруллин. Шагыйрь үзен бик батыр кеше түгел мин, ди. Ә сезнең фикерегез ничек? (Укучылар җавабы)
— Укучылар, бүген без сезнең белән Ф Яруллинны проза остасы итеп таныткан повесть «Җилкәннәр җилдә сынала» әсәре турында сөйләштек. Хәзер төркемнәрдә эшлик. Рәсемнәргә игътибар итегез әле. Дәреснең темасын эчтән кабат укыгыз. Рәсемнәр белән бүгенге дәреснең темасы арасында бәйләнеш бармы? Булса нинди?
— Беренче рәсемдә диңгездәге кораб сурәтләнгән. Корабның ныклыгы җилкәннәрдән тора. Җилкәннәре нык булса, ул туган җиренә кайтып җитәчәк.
— Ә икенче рәсемдә ком бураны астында калган кеше сурәтләнгән. Ул өметсезләнми, һаман алга барырга омтыла кебек. Алга таба юлын эзләп таба алырмы, тормыш үрләренә менә алырмы, үзеннән тора.
— Чыннан да, укучылар, кораблар диңгез киңлекләрендә иркенләп йөзсен өчен, аларның җилкәннәре нык булу кирәк. Ә кеше тормышта үз урынын алсын өчен, ихтыяр көче кирәк. Димәк, җилкәннәр — җилдә, кеше тормышта сынала. Без моны бүгенге дәресебездә ачарга тырыштык. Чишелешен таптык.
4. Рефлексия.
— Ә хәзер без сезнең белән хокку язып карыйк әле. Алдагы дәресләрдә мондый шигырьләр язып караганыбыз бар. Искә төшерик: ХОККУ – 3 юллык, рифмасыз, Япония поэзиясенә хас жанр. Анда кеше һәм табигать образлары бирелә. Сезгә мин : ТОРМЫШ, КЕШЕ, ДИҢГЕЗ, БАТЫРЛЫК сүзләрен тәкъдим итәм. Башладык. (Җаваплар тыңланыла).
5. Йомгаклау.
— Дәресебезне тәмамлап сүзне Дианага бирәм. («Гомерләр бер генә» җыр. № 1036)
Өй эше: 1. Бүгенге сөйләшкәннәрдән чыгып, “Тормышта минем юлым нинди?” темасына эссе язарга.
2. Фәнис Яруллинның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган сканворд яки кроссворд төзеп килергә.
— Минем сезгә Ф. Яруллинның тормыш девизы булган җөмләләрне тәкъдим итәсем килә. Бу юлларны, укучылар, киләчәк тормыш юлында Фәнис аганың үгет-нәсыйхәте итеп кабул итегез. (Видеоролик куела).
«… Язмыш синең тез астыңа китереп сукса — егылмас өчен, якасына ябыш. Утларга салса — үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа — күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә — яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса — кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса — чишмәгә әверелеп ургы. Җилкәнеңне җилләр екса — йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешәләр. Түземлеләр генә бәхеткә лаек.»
Нәтиҗәләр ясала. Билгеләр куела.
Кулланылган әдәбият исемлеге:
1. Гөлназ Таһирова “Җилкәннәр җилдә сынала” статьясы. “Мәгариф”
журналы, № 2, 2009. 16-17 нче битләр.
У вас нет прав для создания комментариев.
- Подробности
- Создано 31.01.2018 10:12
- Автор: Imaeva Asiya
№ п/п |
Наименование мероприятия |
Дата проведения |
Место проведения |
Ответственный |
Беседа -викторина “Тормыш һәм иҗат батырлыгы” |
27.01.2018 12:00 |
Шалтинская сельская библиотека |
Шафикова А.И. |
|
Вечер памяти «Я люблю жизнь» |
01.02.2018 12:00 |
Александровская сельская библиотека |
Пахомова С.В. |
|
Поэтический вечер “Туган ягы кирәк кешегә” К 80 летию Ф.Яруллина |
01.02.2018 12:00 |
Центральная библиотека отдел национальной литературы |
Шамсутдинова Г.З. |
|
Час поэзии «Исеме аның яңгырый җыр булып» |
01.02.2018 10:30 |
Городская библиотека №1 |
Валитова Г.А. |
|
Литературный вечер “Көчле рухлы кеше” |
01.02.2018 12:00 |
Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека |
Ахметзянова Э.Х. |
|
Выставка-портрет «Мне мир открыт — я миру ведом!» |
01.02.2018 16:00 |
Убинская сельская библиотека |
Алиева А.А |
|
Литературный вечер «Минем матурлыгым очышта» |
02.02.2017 12:00 |
Татарско-Кандызская сельская библиотека |
Насибуллина Г.Н. |
|
Литературно – музыкальный вечер «Мин тормышны яратам – Я влюблен в жизнь» к 80-летию Ф. Яруллина |
02.02.2018 13:00 |
Поповская сельская библиотека |
Гарифуллина Л.В |
|
Литературное путешествие «Чтобы сделать мир добрее» |
02.02.2018 13:00 |
Покровско-Урустамакская сельская библиотека |
Гаврилова И.А. |
|
Литературный вечер «Неповторимый талант Фаниса Яруллина» |
02.02.2018 |
Потапово-Тумбарлинская сельская библиотека |
Краснова Е.А. |
|
Литературный урок ”Фәнис абый безнең күңелләрдә” |
03.02.2018 |
Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека |
Ахметзянова Э.Х. |
|
Электронная презентация “Мин тормышка гашыйк” |
03.02.2018 |
Шалтинская сельская библиотека |
Шафикова А.И. |
|
Поэтический час «Сез иң гүзәл кеше икәнсез” |
04.02.2018 14:00 |
Кзыл-Яровская сельская библиотека |
Зиянгирова З.Р. |
|
Конкурс-викторина «Он влюблён в жизнь» |
04.02.2018 16:00 |
Убинская сельская библиотека |
Алиева А.А |
|
Час краеведения «Фанис Яруллин — певец родного края» |
05.02.2018 13:00 |
Центральная детская библиотека |
Субаева Л.Г. |
|
Литературный вечер «Балачак илендә» |
05.02.2018 |
Библиотека семейного чтения |
Дегтярева З.Е. |
|
беседа «Жизнь и творчество знаменитого писателя Фаниса Ярулина» |
05.02.2018 11:00 |
Удмуртско -Ташлинская сельская библиотека |
Вотчинникова Е. Н |
|
Литературно-музыкальный вечер “Мин кайтырмын сезгә яңадан” К 80 летию Ф.Яруллина |
05.02.2018 12:00 |
Центральная библиотека отдел национальной литературы |
Шамсутдинова Г.З. |
|
Час поэзии «Земляки — мы вами гордимся» . |
06.02.2018 |
Убинская сельская библиотека |
Алиева А.А |
|
День поэзии “Язмышларга буйсынмас җан…” |
06.02.2018 13:00 |
Центральная детская библиотека |
Субаева Л.Г. |
|
Презентация о жизни и творчестве Ф. Яруллина «Только сильные духом добиваются цели» |
06.02.2018 |
Потапово-Тумбарлинская сельская библиотека |
Краснова Е.А. |
|
Литературный урок «Серле елмаю» |
06.02.2017 12:00 |
Татарско-Кандызская сельская библиотека |
Насибуллина Г.Н. |
|
Литературный час «Тормыш һәм иҗат батырлыгы» |
06.02.2018 12:00 |
Городская библиотека №1 |
Валитова Г.А. |
|
Конкурс чтецов «Язмышларга буйсынмас җан” |
06.02.2018 12:00 |
Александровская сельская библиотека |
Пахомова С.В. |
|
Литературный час “Язмышны җиңгән әдип” |
07.02.2018 |
Муртазинская сельская библиотека |
Латыпова И.А. |
|
Громкие чтения «Вспоминаем-знаем!» |
07.02.2018 16:00 |
Убинская сельская библиотека |
Алиева А.А |
|
Громкие чтения “Кояш нуры тамган шигырьләр” |
07.02.2018 |
Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека |
Ахметзянова Э.Х. |
|
Поэтический час «Судьбе наперекор» |
07.02.2018 12:00 |
Фоминовская сельская библиотека |
Звегинцева И.Л. |
|
Утренник “Хәтерсез күке” |
07.02.2018 11:00 |
Исергаповская сельская библиотека |
Юсупова М.В. |
|
Конкурс стихов “Яз кайда кышлый?” |
08.02.2018 12:00 |
Исергаповская сельская библиотека |
Юсупова М.В. |
|
Литературный вечер “Мин тормышка гашыйк. Я люблю жизнь” |
08.02.2018 11:00 |
Центральная детская библиотека |
Субаева Л.Г. |
|
Литературный час «Жизнь как преодоление» |
08.02.2018 13:00 |
Покровско-Урустамакская сельская библиотека |
Гаврилова И.А. |
|
Электронная презентация «Доброта творит чудеса». |
08.02.2018 13:00 |
Новозареченская сельская библиотека |
Иванова Г.А. |
|
Громкие чтения «Сөенечләр бүлешү» |
08.02.2018 12:00 |
Городская библиотека №1 |
Валитова Г.А. |
|
Литературно -музыкальный час “Кояшка үрелгән егет” |
08.02.2018 13:00 |
Кзыл-Яровская сельская библиотека |
Зиянгирова З.Р. |
|
Литературный час «Фанис Яруллин – детям» |
08.02.2018 11:30 |
Алексеевская сельская библиотека |
Кузьмина Л. Н. |
|
Вечер поэзии “Мәхәббәткә илтә юлларым” |
09.02.2018 |
Библиотека семейного чтения |
Дегтярева З.Е. |
|
Читательская конференция “Яралы язмышлар” |
09.02.2018 12:00 |
Исергаповская сельская библиотека |
Юсупова М.В. |
|
Литературный вечер «Җилләрдә сыналган җилкән» |
09.02.2018 16:00 |
Татарско-Ташлинская сельская библиотека |
Шарифуллина Г.А. |
|
Литературно-музыкальный вечер “Җилкәннәр җилдә сынала” К 80 — летию Ф.Яруллина |
16.02.2018 14:00 |
ДК им. М.Джалиля |
Фахриева Л.Р. Шамсутдинова Г.З. |
“Татар әдәбиятында мәңге сүнмәс йолдыз”
(Фәнис Яруллин иҗаты буенча)
Татар әдәбиятына бәһасез зур өлеш керткән әдипнең иҗатын тирәнтен белү һәр татар укучысының бурычы. Төрле жанрларга караган әсәрләре Фәнис Яруллиның эзләнү һәм табышларын гына түгел, бәлки әдипнең яңарыш чоры татар әдәбиятында тоткан урынын тулырак ачыклау ягыннан даигътибарга лаеклы.
Татар әдәбияты мең еллык әдәби мирасы,бай язу културасы, стиль үзенчәлекләре, жанрлар төрлелеге белән бөтен дөнья мәдәниятенә зур өлеш керткән әдәбият. Менә шушы бай мираслы әдәбиятка санлы өлеш кертү юнәлешендә зур көч куйган әдипләр арасында Фәнис Яруллин да бар. Аның иҗатында Кол Галидән ук килә торган киң диапазонлы фикерләү куәсе, “Идегәй” эпосындагы масштаблылык, «Таһир-3өһрә» кебек гыйшык дастаннарыннан күчкән кайнарлык. Кандалыйдагы кебек үзенчәлекле шаянлык һәм шулар белән бергә халык авыз иҗатына хас тапкырлык, сагыну-сагышларны, милләтебезгә хас булган башка асыл сыйфатларны күрергә мөмкин.
Фәнис Яруллин үзенең күптармаклы һәм үзенчәлекле иҗаты белән игътибарны җәлеп итә. Аның әдәби эшчәнлеге үзенчәлекләреннән берсе терле жанрларда иҗат итү булса, икенчесе- авторның геройлары арасындагы мөнәсәбәтлөрнөң тирән драматизм белән сурәтләнеп, нечкә психологик алымнар белән чишелүдә. Алай гына да түгеп, шагыйрь, прозаик, драматург, балалар әдәбияты өлкәсендә армый-талмый эшләүче һәм җәмгыятьтә барган вәзгыятьнең төрле якларын тиз арада күреп алып. Аларга матбугат аша уз бәясен биреп баручы кыю фикерле, туры сүзле публицист та ул.
Фәнис Яруллин без яшәгән чынбарлыкны гамьле дөнья итеп карап, үз проза әсәрләрендә бу хәятнең төрле-төрле халәтләрен һәм мизгелләрен гәүдәләндерә. Әсәрләрендә сурәтләнгәннәрне авторның гадәти күз белән генә түгел, бәлки күңел күзе белән генә күрүе сизелеп тора. Нәтиҗәдә ул без тормыш ыгы-зыгысында үз мәшәкать-борчуларыбызга чумып ничектер гамьсезрәк үтеп китә торган көндәлек бик гадәти хәлләргә һәм вакыйгаларга тукталып карарга, аларга сөенергә, борчылырга һәм, гомумән, бу фани дөньяда гамьле булып яшәргә өйрә.
Фәнис Яруллинның әдәбият өлкәсендәге тагын бер эшчәнлеге– драматургия. Аның хәзерге вакытта ике дистәгә якын пьесасы бар. Профессиональ режиссерлар тарафыннан 13әсәре сәхнәләштерелгән. Ул драма жанрының барлык төрләрендә дә иҗат итә. Аның пьесалары арасында комедия, хәтта трагедия дә бар.
Балачак кешене гомере буе озата бара. Шагыйрь һәм әдипләр кечкенә чакта ничек күрүләрен: хыял-уйларын, шатлык-сагышларын, югалту-табышларын үзләренең әсәрләрендә чагылдырмый калмыйлар. Фәнис Яруллинның балалар өчен язган шигырьләре, хикәя- повестьлары, әкиятләре укучыларны балачагына кайтара, уйландыра; сагыш рәшәләренә алып кереп китә; күктәге салават күперләре буйлап йөгертә. Аның әкиәтләре моңарчы таныш булмаган серле-тылсымлы дөньяга алып керә, шаян шигырьләре рәхәтләнеп көлдерә; тирән эчтәлекле хикәяләре дөньяның гыйбрәтле хәлләрен йөрәк аша уздырырга ярдәм итә.Балалар өчен язган әсәрләрендә дә ул җитди проблемалар күтәрә. Өлкәннәрдә була торган барлык сыйфатлар балаларда да бар. Автор тормышта килеп чыккан яки мөмкин булачак проблеманы балалар җаны аша уздырып үз әсәрләрендә чагылдыра.
Югары эстетик зәвыкка ия булган күпкырлы талант иясе Фәнис Яруллин нинди генә жанрда язмасын үз әсәрләрендә матурлыкны, камиллеккә омтылышны һәм рухи байлыкны иң зур кыйммәтләрдән саный. Үзенең укучыларына да шушы идеяне ирештерергә омтыла. Әдип иҗатында табигать образы еш кулланыла икән, әлбәттә ул фон өчен генә түгел, ә матурлыкны кеше белән табигатьнең гармониясе аша сурәтләү өчен алына.
…Чәчмә, сәхнә әсәрләре авторы, шагыйрь, әдип, халкыбызның каһарман улы Фәнис Яруллинның иҗаты безне дөнья ваклыкларыннан һәм вакытлы ыгы-зыгылардан өстен булырга өйрәтә. Чын мәгънәсендәге Кеше булырга чакыра. Ул җаныбызны сихәтләндерә, аруландыра, чистарта алган куәтле бер тылсыми көч кебек. Әдип Фәнис Яруллинның бәрәкәтле һәм игелекле иҗаты катлаулы һәм каршылыклы тормышыбызда кыю үтеп кергән сихәтле бер нур сыман: адәм балаларының күңелләрен, рухларын, җаннарын тәмам бозланып катудан саклый.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/427538-tatar-dbijatynda-mge-snms-joldyz-fni
Добавил:
Upload
Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз:
Предмет:
Файл:
Скачиваний:
40
Добавлен:
10.02.2015
Размер:
411.77 Кб
Скачать
“Ул егылган арып”, — дисђлђр, Син ышанма, бђгърем!
Мондый сњзне Дуслар ђйтмђс, якын књрсђлђр…
Сића миннђн хђбђр китерсђлђр, “Алмаштырган илен”, — дисђлђр, Син ышанма, бђгърем! Мондый сњзне
Дуслар ђйтмђс, мине сљйсђлђр…
Сића миннђн хђбђр китерсђлђр, “Муса инде њлгђн”,- дисђлђр, Син ышанма, бђгърем! Мондый сњзне
Дуслар ђйтмђс, сине сљйсђлђр.
ГОМӘР БӘШИРОВ
Гомәр Бәшир улы Бәширов 1901 нче елда Татарстан республикасы Арча районы Яңасала авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Ќиде яшеннән Гомәрне мәдрәсәгә укырга бирәләр. Тик аңа озак укырга туры килми. Әтисе авыру сәбәпле, ул укуын ташлый.
Апасы ярдәмендә укырга өйрәнгәч, ул Габдулла Тукай шигырьләрен, “Йосыф-3өлђйха» поэмасын, Каюм Насыйриның «Әбугалисина» китабын укый. Шул әсәрләрдән башланган китапка мәхәббәт, мәгърифәткә омтылу Гомђр Бәшировның гомерлек юлдашына әверелә.
Гомђр Бђширов Арча районы Бирәзә авылында башлангыч мәктәп укытучысы булып эшли башлый. Аннары ул Кызыл Армия сафына алына. Кызу көрәш көннәре, Петроград, Таврия далалары, Сиваш сазлыгын кичү…
Егет тормыш тәҗрибәсен туплый. Кулына каләм ала. Эзләнә, күп укый.
61
PDF created with pdfFactory Pro trial version www.pdffactory.com
1936 — 1938 нчы елларда Гомәр Бәширов төрле редакцияләрдә эшли. 1933 нче елда «Әни» исемле хикәясе басылып чыккач, әдәбиятка өметле каләмле язучы килүе билгеле була. 1936 нчы елда «Сиваш» повесте басыла.
Бөек Ватан сугышы көннәреңдә Гомәр Бәширов «Намус» романын иҗат итђ башлый. Роман 1948 нче елда басылып чыга. Бу романы љчен Гомәр Бђширов СССР Дәүләт премиясенә лаек була. Гомәр Бәшировның “Намус” романы күп телләргә тәрҗемә ителгән. Шушы әсәргә нигезләнеп, танылган татар композиторы Нәҗип Җиһанов “Намус” операсын иҗат иткән. Аның либреттосын Әхмәт Исхак язган.
Язучының якты хисләр уята торган икенче повесте — «Туган ягым — яшел бишек». Әсәрдә туган як табигате, кић күңелле юмарт татар халкы џђм аныћ гореф-гадђтлђре, йолалары сурђтлђнђ.
Гомәр Бәшировның тагын бер зур әсәре — «Җидегән чишмә» романы табигатьне саклау өчен кљрәш темасына багышланган.
Г.Бђширов — фольклор әсәрләрен туплап, бастырып чыгару эшенә да күп көч куйган язучы. Аныћ “Туксан тугыз мәзәк», «Мең дә бер мәзәк» исемле китаплары бар. Язучы иҗатында публицистика һәм очерк жанры да әһәмиятле урын алып тора. Ул әдәби тәнкыйть үстерүгә дә үзеннән љлеш кертә.
Гомәр Бәширов — актив җәмәгать эшлеклесе иде. Ул Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рђисе булып эшлђде, ике тапкыр СССР Югары Советына депутат булып сайланды. Ђдђбият љлкђсендђге ућышлары љчен ул орденнар, медальләр белән бүләкләнде. Гомәр Бәширов — Татарстанныћ халык язучысы.
Сњзлек: |
|
óðòà õәëëå — середняк |
сазлык — болото |
омтылу — стремление |
тәнкыйть — критика |
Сораулар: |
Гомђр Бђшировныћ ић атаклы романы ничек атала? «Җидегән чишмә» романы нђрсђгђ багышланган? Књренекле язучыныћ ќђмђгать эшчђнлеге нидђн гыйбарђт?
Биремнђр.
62
PDF created with pdfFactory Pro trial version www.pdffactory.com
1. Гомђр Бђшировныћ ђдђби эшчђнлеге турында сљйлђгез.
2. Язучыныћ «Җидегән чишмә» романы табигатьне саклауга багышланган. Бу проблеманыћ хђзер дђ актуаль икђнлеген исбатлагыз.
ÔЂНИС ЯРУЛЛИН
Ф нис Яруллин 1938 нче елда Татарстанныž Баулы районында туган. Булачак язучы туган як табигатенђ балачактан ук сокланып њскђн.
Сугыштан соžгы елларда Ф нис Яруллинга белем алырга мšмкинлекл р булмый, чšнки аныž тисе сугышта Ÿ лак була. Сигезьеллык м кт пне т мамлагач, Ф нис Яруллин “Татнефть” берл шм сенд монтер булып эшли башлый. Х рби хезм тк алынгач, ул укчы-радистлар зерли торган авиация м кт бен эл г Ÿ м анда ныклап иžел атлетика бел н шšгыльл н . Кызганычка каршы, физик кœнегœл р башкарганда, ул турниктан егыла Ÿ м имг н . Шул кšнн н бирле Ф нис Яруллин урын šстенд ята.
Павел Корчагин образы бел н рухланган егет œзенеž бšтен тормышын Ÿ м кšчен д биятка багышлый. Читт н торып укып, Казан д œл т университетыныž татар теле Ÿ м д бияты бœлеген т мамлый, шигырьл р, хик ял р, драма с рл ре яза башлый. Аныž китаплары д бият сšючел р арасында зур уžыш казана. Тšрле елларда аныž “Мин тормышка гашыйк”, “Аерылмас дустым” Ÿ м башка шигырь ыентыклары басылып чыга. Республикабыз театрлары с хн л ренд “Ђн кил автомобиль”, “Сšембик егет сайлый” Ÿ м башка пьесалары куела.
1995 нче елда “ ан авазы” исемле китабы šчен Ф нис Яруллин Татарстанныž Габдулла Тукай исеменд ге Д œл т премиясен лаек була. Ф нис Яруллинга д бият šлк сенд ге уžышлары šчен “Татарстан Республикасыныž атказанган м д ният хезм тк ре” диг н мактаулы исем бирел , Ÿ м ул шулай ук Халыклар дуслыгы ордены бел н д бœл кл н .
Ф нис Яруллинныž аерым шигырьл ре рус, казах, венгр, болгар, инглиз Ÿ м башка телл рг т р ем ителг н. Х зерге вакытта шагыйрь и ат эшен
63
PDF created with pdfFactory Pro trial version www.pdffactory.com
д вам ит , яžадан-яžа шигырьл р, повестьлар яза. Ул — 30дан артык китап
авторы. |
|
Ñœçëåê: |
|
егылырга — упасть |
ыентык — сборник |
имгђнергђ — искалечиться |
урын љстендђ ята — прикован к постели |
Сораулар: |
Фђнис Яруллинныћ язучы булуына нђрсђ тђэсир иткђн? Язучы, шагыйрь, драматург буларак ул нђрсђлђр иќат итђ? Ђдип нинди дђњлђт бњлђклђренђ лаек булды?
Биремнђр.
1. Ф.Яруллинныћ иќаты турында сљйлђгез.
2. Ф.Яруллинныћ укытучыларга багышланган шигырен яттан љйрђнђгез.
Èž ãœç ë êåøå èê íñåç
Килг н чакта башка авырлык,итми калса кšч я сабырлык, Сиздермич ярд м итк нсез — Сез иž гœз л кеше ик нсез.
Балаларныž теле кыžгырау, Гел чынгылдый — ява меž сорау. Барысына да авап бирг нсез — Сез иž гœз л кеше ик нсез…
Мактагансыз тиеш урында, Яклагансыз тиеш урында.
Безнеž šчен Сез тир тœкк нсез — Сез иž гœз л кеше ик нсез.
ÔЂРИТ ЯРУЛЛИН
64
PDF created with pdfFactory Pro trial version www.pdffactory.com
Танылган композитор Ф рит Яруллин — татар милли балетына нигез салучы. Ул 1914 нче елда Казанда туган. Аныž тисе кœренекле халык музыканты ЗаŸидулла Яруллин булган. Кечкен чакта ук Ф рит Яруллин тисе кебек оста музыкант булырга тел г н. Башта аны тисе фортепианода уйнарга šйр тк н. Соžыннан Ф рит Яруллин Казан музыка техникумында укыган. Яшь музыкант Казанныž м д ни тормышында актив катнашкан: концертларда аккомпаниатор булган, œзешч н хор бел н ит кчелек итк н.
Техникумны бетерг ч, Ф рит Яруллин М ск œ консерваториясенд укуын д вам итк н. Биред ул татар опера студиясенд белем алган. Фәрит Яруллин опера студиясенә кергәндә, инде берничә җыр («Комсомолка — партизанка», «Егерменче елларда» (Ә.Ерикәй сүзләре),»Колхоз кызына» (М. Җәлил сүзләре), «Лагерь җыры» (Җ.Тәрҗеманов сүзләре һ.б.) һәм фортепиано өчен пьеса язган була. Студиядә укыганда, ул фортепиано белән виолончель өчен соната, кыллы квартетын џәм симфониясенең беренче кисәген, романслар яза.
1939 нчы елда Ф рит Яруллин бšек татар шагыйре Габдулла Тукайныž “Шœр ле” поэмасы буенча музыкаль с р яза башлый. Тиз арада сценарий тšзел , Ÿ м композитор балетныž кœренешл рен бер-бер артлы и ат ит рг кереш . “Шœр ле” балеты 1941нче елныž августында М ск œд татар д бияты Ÿ м с нгате кšнн ренд куелырга тиеш була. Л кин 1941 нче елныž июненд Бšек Ватан сугышы башлана, Ÿ м Ф рит Яруллин фронтка кит . 1943 нче елда лейтенант Ф рит Яруллин батырларча Ÿ лак була.
Ф рит Яруллинныž “Шœр ле” балеты беренче тапкыр бары тик 1945 нче елда куела. Озак еллар инде леге с р Татарстанныž опера Ÿ м балет театры с хн сенн н тšшми. Балетны Татарстан тамашачылары да, чит ил кунаклары да яратып карыйлар.
Ф рит Яруллинныž и ат гомере кыска булса да, аныž исемен халык онытмый.
Ñœçëåê: |
|
œçåø÷ í — самодеятельный |
кыллы — струнный |
Сораулар: |
65
PDF created with pdfFactory Pro trial version www.pdffactory.com
Ф рит Яруллинныž и ат гомере кыска булса да, ул нђрсђлђр иќат итеп љлгергђн?
“Шœр ле” балеты кайчан языла џђм кайчан куела? Сезнећ бу балетны караганыгыз бармы?
Биремнђр.
1. Ф рит Яруллинныž и аты турында сљйлђгез. 2. Яраткан композиторларыгызны атагыз.
САРА САДЫЙКОВА
Халкыбызның сөекле композиторы џәм җырчысы Сара Садыйкова 1906 нчы елда Казанда приказчик гаиләсендә туа. Балачактан ук татарның моңҗырларын ишетеп үсә, музыка коралларында уйнарга љйрәнә, әдәбият-сәнгать кешеләре белән аралаша. Казан педагогия техникумында укыган елларында концертларда, спектакльләрдә катнаша. Укуга омтылыш, сәнгатькә мәхәббәт 16 яшьлек кызны Мђскђњгђ алып килә. Ул Мәскәү консерваториясендә укый.
ХХ гасырныћ 20-30 нчы елларында Сара Садыйкова җырчы буларак таныла. Күп кенә татар операларында («Сания», «Эшче», «Качкын», «Илдар») тљп партияләрне башкара, мәшџүр «Башмагым», «Зәңгәр шәл» спектакльләрендә уңышлы чыгыш ясый, рус џәм Көнбатыш Европа музыкаль классикасын халыкка җиткерүгә дә үзеннән љлеш кертә.
Сара Садыйкова күп кенә шагыйрьләр, артистлар, рәссамнар белән иҗади дуслыкта яшәде, гомеренең ахырына кадђр халык белән очрашып торды, кичәләрдђ чыгышлар ясады.
Моң-җырлары, тырыш хезмәте љчен халык үзенең талантлы кызын «Сары Сандугач» дип атады. Сара Садыйкова — Татарстанның халык артисткасы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.
Сара Садыйкова инде безнең арада юк. Әмма аның рухы җырларында
ÿøè.
Сњзлек:
66
PDF created with pdfFactory Pro trial version www.pdffactory.com
«Качкын» — “Беглец” |
«Áàøмàãûì» — “Башмачки” |
Сораулар:
Сара Садыйкова кайсы љлкђлђрдђ ућышка ирешђ?
Халык Сара Садыйкованы ни љчен «Сары Сандугач» дип атаган? Танылган композиторныћ кљйлђрен ишеткђнегез бармы?
Биремнђр.
1. Татарстанның халык артисткасы Сара Садыйкова турында сљйлђгез. 2. Музыка љлкђсендђ дан казанган хатын-кызларны атагыз.
БАКЫЙ УРМАНЧЕ
Татарстанның халык рђссамы, РСФСРның атказанган һәм халык рђссамы, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Бакый Урманче — татар рәсем һәм сынлы сәнгатен профессиональ дәрәҗәгә күтәргән зур осталардан берсе. Ул элекке Казан губернасы Тәтеш өязе хәзерге Буа районында дөньяга килә. 1907-1914 нче елларда Казандагы Мөхәммәдия мәдрәсәсендә белем ала, аннары авылда укытучы булып эшли. Беренче бөтендөнья сугышы чорында армиягә мобилизацияләнә: Казахстанга эләгеп, андагы Австрия хәрби әсирләреннән рәсем сәнгатенђ љйрђнђ.
Башта Б.Урманче Казан художество училищесында укый. Аннары Югары художество-техник остаханђсенђ укырга кереп, аны тәмамлый. Казанда, Мәскәүдә, Донбасста, Башкортстанда эшләп, тормыш тәҗрибәсе туплый, актив иҗат эше белән шөгыльләнә. Бу чорда Б.Урманче көнкүреш џәм портрет жанрында күбрәк эшли џђм «Сепарат янында», «Самавыр янында», «Ќилкәнле көймәдә йөзү» кебек картиналарын иќат итђ.
Аннары Алма-Ата, Сәмәрканд, Ташкент шәһәрләрендә яши. Ул рәсем сәнгате, графика, китап иллюстрациясе, театр декорациясе, сынлы сәнгать, архитектура өлкәсендә зур иҗади казанышларга ирешә. Шулай ук Казахстан һәм Үзбәкстан сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертә.
1958 нче елда рәссам Казанга кайта. Аның бу елларда иҗат иткән әсәрләреннән «Кышкы кояш», «Казан чите», «Юкәләр чәчәк ата», “Генерал-
67
PDF created with pdfFactory Pro trial version www.pdffactory.com
майор Ф.Булатов», «Ибн Фадланның Болгарга килүе» һђм башкаларны күрсәтергә мөмкин.
Б.Урманче бу чорда тарихи шәхесләр, мәгърифәтчеләр, әдәбият һәм сәнгать вәкилләре, ялкынлы революционерларның скульптур портретларын иќат итә, аларны мәңгеләштерә. К.Насыйри, Г.Тукай, Ш.Мәрҗани, Г.Кариев, Ф.Әмирхан, Дђрдемәнд, Г.Ибраџимов, Н.Исәнбәт, М.Ќәлил, Н.Ќиһанов портретлары аша бу шәхесләрнең рухи байлыгын џәм матурлыгын күрсәтњгђ ирешђ.
Б.Урманче милләтебез џәм республикабыз тормышы белән тыгыз бәйләнештә яшәде. Хђзерге вакытта аның әсәрләре Халыкара күргәзмәләрдә күрсәтелә, шәхси күргәзмәләре дә оештырыла.
Сњзлек:
õәðáè әñèðëәð — военнопленные юêә — липа ќиëêән — парус
Сораулар:
Бакый Урманченыћ иќаты татар сынлы сђнгатенећ њсешенђ нинди йогынты ясаган?
Аныћ ђсђрлђре белђн кайда танышырга мљмкин?
Танылган татар рђссамнарыннан тагын кемнђрне атый аласыз?
Биремнђр.
1. Бакый Урманченыћ иќаты турында сљйлђгез.
2. Яраткан рђссамнарыгызны атагыз.
ХАРИС ЯКУПОВ
Россиянећ џђм Татарстанныћ халык рђссамы, СССРныћ Дђњлђт премиясе лауреаты Харис Якуповныћ исеме књплђргђ таныш, чљнки њзенећ озын иќат юлында рђссам 300 дђн артык хезмђт башкарган. Алар арасында њз масштаблары белђн књплђрне таћ калдырырлык 20 полотно џђм 200 дђн артык рђсем бар.
68
PDF created with pdfFactory Pro trial version www.pdffactory.com
Харис Якупов Казанда туа џђм анда сђнгать училищесын тђмамлый. Књренекле рђссамга фронт кырларында да булырга туры килђ. Бљек Ватан сугышында књрсђткђн батырлыклары љчен ул Икенче дђрђќђ Ватан сугышы ордены џђм Кызыл Йолдыз орденына лаек була.
Рђссамга Почет Билгесе орденын “Татарстан АССР оешу турында декретка кул кую” исемле картинасы љчен бирђлђр. Ул шулай ук ТАССРныћ џђм РСФСРныћ атказанган сђнгать эшлеклесе, РСФССРныћ џђм СССРныћ
халык рђссамы кебек мактаулы исемнђргђ ия була, Халыклар Дуслыгы џђм Ватан алдындагы хезмђтлђре љчен IV дђрђќђдђге орденнары белђн бњлђклђнђ.
Харис Якуповныћ ић яхшы хезмђтлђре Дђњлђт Третьяков галереясендђ, Россиянећ Шђрык мђдђнияте музеенда, Татарстан Республикасыныћ Сынлы сђнгать музеенда саклана. Бу рђсемнђр Финляндиядђ, АКШта, Кытайда, Кореядђ, Франциядђ, Монголиядђ, Венгриядђ, Болгариядђ, Югославиядђ џђм башка бик књп иллђрдђ књргђзмђлђрдђ булдылар.
Харис Якупов картиналарында Татарстанныћ кешелђрен, туган як табигатен џђм байлыгын тасвирлый. Аныћ фронтта ясаган рђсемнђре аеруча кызыклы, чљнки рђссам Сталинград, Курск Дугасы, Львов, Польша, Германия, Чехословакияне азат итњдђ њзе катнаша џђм фронт окопларында рђсемнђрен ясый.
ТР Президенты М.Шђймиев кушуы буенча, тиздђн Казан Кремле территориясендђге элеккеге юнкерлар училищесы бинасында махсус картина галереясе ачылачак. Бу Татарстан Республикасыныћ милли сђнгать галереясе булыр дип уйланыла. Галереядђ Харис Якуповныћ књргђзмђсенђ 440 кв.м бирелђчђк. Биредђ рђссамныћ 15 зур хезмђте џђм фронттагы рђсемнђре, шулай ук графикасы да урын алачак.
Сњзлек: |
|
таћ калдырырлык — восхитительный |
кушуы буенча — по поручению |
Сораулар:
Харис Якуповныћ иќаты нђрсђгђ багышланган?
69
PDF created with pdfFactory Pro trial version www.pdffactory.com
Ул нинди мактаулы исемнђргђ ия?
Сынлы сђнгатьне њстерњ максатыннан, Татарстанда нинди эшлђр башкарыла?
Биремнђр.
1. Харис Якуповныћ иќаты турында сљйлђгез.
2. Њзегез белгђн рус џђм чит ил рђссамнарын атагыз.
АКАДЕМИК МИРФАТЫЙХ ЗЂКИЕВ
Татар тел белеме љлкђсендђ зур казанышларга ирешкђн галим, академик Мирфатыйх З киевич З киевнеž исеме бšтен дšньяга билгеле.
Ул 1928 нче елда Ютазы районында туган. М кт пт укыганда, ен колхозда эшл г н, кšтœ кšтк н, ат караган, тимерче д булган. М кт пне бетерг ч, ул Казан д œл т университетында, татар филологиясе бœлегенд укыган. Укуын т мамлаганнан соž, Мирфатыйх З киев татар теле кафедрасында эшк кала. Башта šлк н укытучы, аннары доцент, 60 нчы елларда татар теле кафедрасы мšдире булып эшли башлый. Докторлык диссертациясен яклагач, ул профессор д р сен ия була.
Кœп еллар М.З.З киев Казан педагогика институтыныž ректоры булып эшли, соžыннан Галим ан ИбраŸимов исеменд ге Тел, д бият Ÿ м с нгать институты бел н ит кчелек ит . Намуслы Ÿ м фидакарь хезм те бел н ул бик кœп ф нни д р л рг иреш : Татарстан Ф нн р академиясенеž академиксекретаре; Америкадагы Халыкара биографик институтыныž конкурсы буенча дšньяда иž танылган ит кчел рнеž берсе; 1992 нче елныž Халыкара кешесе Ÿ м башкалар.
М.З.З киев — 30дан артык ф нн р кандидатыныž хšрм тле остазы да. Аныž ш кертл ре арасында профессорлар Ф.С.Сафиуллина, Г.Ф.Саттаров Ÿ м башкаларны атарга мšмкин. Алар Татарстанда, Башкортстанда, Россиянеž кœп кен šлк л ренд Ÿ м башка бик кœп тšб кл рд эшлил р.
Академик М.З.З киев — кœпсанлы ф нни хезм тл р, монографиялђр, м кт п д реслекл ре авторы. Šч томлы «Татар грамматикасы» šчен ул Татарстан Республикасыныž Д œл т премиясен лаек булды. Гомум н
70
PDF created with pdfFactory Pro trial version www.pdffactory.com
Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]
- #
- #
- #
- #
- #
- #
- #
- #
- #
- #
- #
Сыйныфтан тыш уку дәресе
Класс: 5б
Укытучы: Гайсина Г.Г.
Дәрес темасы: Ана җылысы – кояш җылысы
(Фәнис Яруллинның “Кояштагы тап” әкиятен өйрәнү.)
Максат |
Фәнис Яруллинның “Кояштагы тап” әкиятен өйрәнү |
Планлаштырылган нәтиҗә Универсаль уку гамәлләре (УУГ) |
– Фәнис Яруллинның “Кояштагы тап” әкиятен уку һәм анализлау; – әсәрдәге геройны характерлап, аның турында фикер әйтә белү; – әсәрнең эчтәлеген мөстәкыйль рәвештә үзләштерү һәм анализ ясау күнекмәләре булдыру; – әкиятнең темасын, проблемасы, максатын мөстәкыйль билгели алу; – әниләргә хөрмәт хисенә төшенү. ШУУГ: яхшылык- начарлык кебек сыйфатларны тану, бәяләү; ТБУУГ: дөрес нәтиҗәләр чыгару, гомумиләштерүләр ясый белү; КУУГ: үз фикереңне телдән башкаларга төгәл һәм аңлаешлы итеп җиткерә белү; РУУГ: уку мәсьәләсен фаразлау. |
Төп төшенчәләр |
Әкият, матурлык, ямьсезлек, легенда, табигать образлары |
Предметара бәйләнеш |
Әхлак, география |
Эшне оештыру төрләре |
Фронталь, индивидуаль, парлап эшләү |
Чыганаклар : – өстәмә |
Ф.Яруллинның хикәяләр җыентыгы |
Дәрес планы
I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру
1. Дәресне оештыру.
Балаларда яхшы кәеф тудыру.
− Хәерле иртә, балалар! Кәефләрегез әйбәтме? Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.
Укучылар теләкләр тели:
− Яңа көн тынычлык алып килсен!
− Яңа көндә яңа «5»леләр алыйк!
− Әти-әниебезгә, дусларга ягымлы булыйк!
— Мин сезгә уңышлар телим. Дәрестә игътибарлы булыгыз, бер-берегезгә ярдәм итегез, актив катнашыгыз.
Мотивация (эшкә кызыксыну) тудыру.
–Укучылар, минем кулымда нәрсә?
– Кәгазь бите.
– Ул нинди төстә?
– Ак.
– Аның уртасында нәрсә бар?
– Кара тап.
– Әйдәгез, без бу тапны бозгыч белән бетереп карыйк. Эзе калдымы?
– Калды
– Ә хәзер штрих белән бозып карыйк. Штрих эзләре калдымы?
– Штрих белән бетергәнебез күренә.
– Әйе, һәр таптан беленер-беленмәс кенә эз калды.
Бу мисалны кеше тормышындагы нинди гамәлләр белән тәңгәлләштереп була?
– Кеше нинди дә булса начарлык эшли. Бу начарлыкны ул үзе дә онытып бетерә алмый, башкаларның да исендә кала.
II.Уку мәсьәләсе кую
– Димәк, укучылар, уйлап карагыз әле, без бүген сезнең белән нинди әдәби әсәр турында сөйләячәкбез?
— Ф.Яруллинның “Кояштагы тап” хикәясе турында.
— Дөрес ,укучылар. Сез өйдә әкиятне укып килдегез. Әкият турында сөйләшә башлаганчы аның авторы Ф.Яруллин турында бераз гына мәгълүматлы булыйк . Мин сезне аның тормыш юлы белән таныштырам.
Күренекле язучыбызга быел 9 февральдә 80 яшь тулды. Ф.Яруллин 1938 елда Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында туа. Ул кечкенәдән әтисез кала. 1942 елда Ф.Яруллинга 4 яшь вакытта әтисе сугыш кырында үлеп кала. Әнисе Гафифә апа 6 баланы ялгызы тәрбияләп үстерә. Фәнис абыйга ачлыкны да, ялангачлыкны да күрергә туры килә. Үзләренең авылларындагы сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, 3 ел монтер булып эшли. Аннары Армия сафларына алына. Тормыш бик катлаулы ул, балалар. Кешеләрне зур сынау алдына китереп куя. Ф.Яруллин белән дә шулай була. Армиядә ул спорт белән мавыга. Спорт күнегүләренең берсендә турниктан егылып имгәнә. Гомерлеккә йөри алмас хәлдә кала. Аңа бу вакытта бары 20 яшь кенә була. Ул бик озак шифаханәләрдә ятып дәвалана. Моннан соң аның бөтен тормышы үзгәрә. Ул үзенең аянычлы хәле, язмышы белән көрәшеп яшәүгә күчә. Бу рәвешле яшәү Ф.Яруллиннан бик зур ихтыяр көче сорый. Ул үзен башкалар кебек үк кеше итеп сизү өчен аң-белемгә омтыла. Иң элек урта мәктәпне тәмамлый. Аннары читтән торып һәм бик күп көч куеп Казан дәүләт университетында белем алып чыга. Аның тирәсендә ярдәмчел, яхшы күңелле кешеләр була, аңа бик теләп ярдәм кулы сузалар, язмыш кочагына ташламыйлар. Ә иң зур ярдәмчесе, олы терәге әлбәттә — аның әнисе Гафифә апа була. Ана баланы тудыручы да, аңа һәрвакыт һич авырсынмыйча ярдәм итүче дә. Шуңа күрә язучы дөньядагы аналарның барысын да ярата. Бу темага бик күп шигырьләр яза.
-Дәресебезнең темасы да әниләр белән бәйле. Игътибар белән экранга карыйбыз. Экранда мәкальләр бирелгән.
Өйнең яме ана белән;
Ана җылысы – кояш җылысы;
Әни суккан авыртмый;
-Укучылар, бу мәкальләрне нәрсә берләштерә?
-Алар барысы да әниләр турында.
-Ә кайсы мәкаль сезгә бигрәк тә ошады, кайсы мәкаль сез укып килгән әсәргә ныграк туры килә?
— Ана җылысы-кояш җылысы.
-Ни өчен ана җылысы кояш җылысы белән чагыштырып бирелә? Әйдәгез шушы сорауга җавап эзлик әле.
III Өй эше тикшерү.
Ф. Яруллинның “Кояштагы тап” әкиятен бүлекләргә бүлеп сөйлик һәм аларга исемнәр бирик.
Сүзлек өстендә эш (тәкъдим ителә)
Каф тавы – Кавказ тавы
Тап -пятно
Шифалы – файдалы
Офык – горизонт
Шомлы – куркыныч
Мөлдерәмә — тулы
Яманлык — начарлык
Әсәрне өлешләргә бүлик һәм аларга исемнәр бирик.
Төркемнәрдә эш.
1 нче бүлекне рольләргә бүлеп укыйлар. Бүлеккә исем бирелә.
Малайның әнисе авырый( АВЫРУ АНА)
2 төркем эчтәлеген сөйли. Бүлеккә исем бирелә
Малай әнисен алдый (ЯЛГАНЧЫ МАЛАЙ)
3 төркем 3 нче бүлеккә рәсем ясый, кыскача сөйли
Кояш елмаеп җибәрә (КОЯШТАГЫ ТАП)
IV. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү
Сорауларга җавап бирү
-Кояшның каралу сәбәбен әни кеше ничек аңлата? Шул урынны табып укыгыз.
(Укучылар: Кемдер бу дөньяда ялган эш кылган булырга тиеш, улым. Кояшны шул кеше өчен оялудан йөзе каралып чыккан.)
Әсәрдән авторның чыгарган гомуми нәтиҗәсен табып укыйбыз. (укучылар җавап бирә)
Бер генә яманлык та эзсез калмый.
– Дөрес, укучылар, дөньяда бер генә начарлык та эзсез калмый. Бу турыда татар халкында бер гыйбрәтле кыйсса да бар. Тыңлап китегез әле.
Бер малай әнисе белән генә тора. Ул, улы начарлык эшләгән саен, рәшәткәгә бер кадак кага бара. Еллар уза, бала үсеп буйга җитә. Беркөнне ул кадакларга игътибар итә һәм әнисе янына килә. Әни, нигә син шулай күп итеп кадаклар кактың? — ди. Әнисе: “ Улым, менә син бер начарлык эшләгән саен мин бер кадак кага бардым. Күрәсеңме, ничаклы алар?” – ди. Улы уйга кала һәм гел яхшылыклар гына эшләргә сүз бирә. Шулай эшли дә. Менә ул да олыгая, әнисе дә карчыкка әйләнә. Әнисе янына беркөнне килә дә: “ Әни, кара әле, рәшәткәдә бер кадак та калмады. Мин яхшылык эшләгән саен берсен ала бардым. Начарлыкларыма каршы яхшылык эшләдем”, — ди. Ә әнисе болай ди: “ Улым, әйе син күп яхшылыклар эшләдең һәм, шулай итеп, начарлыкларыңны бетердең дә кебек, тик әнә, кара әле рәшәткәләргә, никадәр кадак эзләре. Аларның эзләре калган бит”, — ди.
V Белемнәрне яңа ситуациядә иҗади куллану һәм эзләп табу
—Әкияттә кемнәр катнаша? Төп образларны атагыз әле?
-Малай һәм ана һәм кояш
— Сезнең алда әсәрнең геройлары өч төркемгә аерып бирелгән. Аларга хас булган сыйфатларны тиешле рәткә урнаштырырга кирәк.
эшчән, ялганчы, тырыш, ялкау, ягымлы, күзәтүчән, үзен генә яратучы, кайгыртучан, гафу үтенә, оялчан, үз хатасын таный, сабыр, миһербанлы, киң күңелле, яктылык чыганагы, елмая.
—Димәк, ана образына нинди сыйфатлар хас?
-Ана эшчән, тырыш, ягымлы, кайгыртучан, сабыр, миһербанлы, киң күңелле һ.б.
-Әйе, укучылр, барлык әниләр миһербанлы, киң күңелле, баласы өчен җанын бирергә әзер.
—Малайга нинди сыйфатлар хас? Аның тәртибе сезгә ошыймы? Ни өчен ошамый?
— Ялкау, әнисен тыңламый, алдый. Ул әнисе авырганда аңа ярдәм итми, бөтен дөньясын онытып, урамда уйный, әле тагын ялганлый да, әнисе кушкан чишмәдән су алып кайтмый.
— Ул боларны начарлык эшлим дип эшлиме? Малайның яхшы сыйфатлары бармы?
— Дөрес, ул үзенең ялгышын, гаебен таный. Дөньяда яшәгәндә, бөтен кеше дә ялгыша, ә балалар бигрәк тә. Иң мөhиме: ул ялгышны вакытында күреп, төзәтә белергә кирәк.
— Ни өчен малай уенга бирелә?
— Аның уйныйсы килә, әле ул кайсы эш мөhимрәк икәнен аңлап бетерми.
— Сез малай урынында булсагыз нишләр идегез?
—Кояшка нинди сыйфатлар хас? ( Кояш бар нәрсәне дә күрә: яхшылыкны да, яманлыкны да. Кояш бу әсәрдә малайның ялганыннан оялып карала, ә малай гафу үтенгәч, ул елмаеп җибәрә. Кояш ул- безне яшәтә, җылыта, безгә нур һәм яктылык бирә.)
Кояш – символик образ. Ул – яктылык, матурлык билгесе. Кояш җиргә, хайваннарга, үсемлекләргә көч, җылылык бирә.
Хәзер кояш сүзенә якынрак килик әле. Аның мәгънәсе аңлатмалы сүзлектә ничек күрсәтелгән икән?
Кояш. 1. Без яшәгән планета – Җир hәм башка планеталарның әйләнеш үзәгендә торган зур күк җисеме – янар йолдызларның берсе.
2. Бәхет, шатлык, сөенеч чыганагы. (күчмә мәгънәдә.)
-Кояшта ни өчен таплар бар? География дәресләрендә бу турыда ниләр өйрәндегез?
-Ни өчен Ф. Яруллин кояш образына мөрәҗәгать итә?
“Әнинең җылы кочагы” диләр. Әни дә безгә җылылык, көч, рәхәтлек бирә. Димәк, ана җылысы – кояш җылысы.
Физкультминутка
Кояш арыды, ял итә (кулларын партага куеп, башларын кул өстенә куеп йоклыйлар)
Кояш уяна, елмая.(торып басалар, кулларын югары күтәрәләр һәм өскә карыйлар)
Кинәт җил чыкты.(уңга, сулга чайкалалар)
Күк күкри башлады.(кул чабалар)
Яңгыр ява башлады(бармак очлары белән партага бәргәлиләр)
Яңгыр бетте, кояш балкый.(кулларны өскә күтәреп, тирән сулыш алалар һәм утыралар)
— Сезгә өйдә кайчан күңеллерәк? Әни өйдә булгандамы яки ул югындамы?
-Әни өйдә булмаса, бернинди ямь дә юк, бөтен дөнья караңгылыкка чумган кебек тоела. Фәнис Яруллин үзенең “Бушлык” дигән шигырендә шул турыда әйтә. Укучылар, сезгә шундый бирем. Партадаш иптәшегез белән киңәшеп, түбәндәге сорауга җавап эзләп карагыз әле:шигырь ни өчен “Бушлык” дип атала икән?
“Бушлык”. Фәнис Яруллин.
Өйнең эче яп – ялангач,
Белмимен әллә нигә?
Кайтып керәсе дә килми
Бүген бөтенләй өйгә.
Бөтен нәрсә үз урынында,
Тик җитешми әллә ни…
Әй, онытып торам икән:
Өйдә юк бүген әни!
— Әйе, укучылар, әни өйдә булмаганда, бик күңелсез, моңсу. Язучы юкка гына әни белән кояшны янәшә куймаган икән. Ә күктә кояш балкымаса, күңеллеме? Әйе, укучылар, без кояшлы көннәрне, кояшны яратабыз.
Экранда бирелгән мәкальләрнең парларын табу һәм әниләр турында тагын нинди мәкальләр белүләре белән кызыксыну.
Әткәм- шикәр, бала күңеле далада.
Ана җылысы- газиз нәрсә булмас.
Ана күңеле балада, кояш җылысы.
Ана өчен баладан әнкәм-бал.
Ялгыша белдең төзәтә дә бел
Ата-ананы тыңлаган — адәм булган, тыңламаган — әрәм булган
Яктылык – кояш янында, яхшылык –ана янында
-Әсәрнең жанрын билгеләп карыйк әле ?
-Әкият.
— Ни өчен әкият дип уйлыйсыз? Ә тормышта балалар белән мондый хәл булырга мөмкинме?
-Әйе
— Димәк, язучы аны тормыштан алып язган. Әкият нигезендә тормыш тәҗрибәсеннән туган өмет – хыяллар чагылган уйдырма ята, ялкаулык, алдашу, көнчелек кире кагыла, гаепләнә.
-Фикерләребезне гомумиләштереп, әкиятнең темасын билгелик. Язучының безгә әйтергә телгәгән фикерен ачыклыйк.
— Әниләрне тыңларга, хөрмәт итәргә, аларга ярдәм итәргә кирәк.
Әниләргә карата шәфкатьле булырга кирәклеген әйтә ул. Малайлар әниләренә hәрвакыт терәк булырга тиешләр. Авыр вакытта әниләр үзләренең улларына таяналар. Яман эшләр кылмаска, ялган сөйләмәскә.
Бу әсәр белән автор нәрсә әйтергә теләгән? Әсәрнең идеясен билгелибез. (төркемнәр фикер алыша)
Начар эш эшләсәң, барыбер беленә.
Алдашу – начар гадәт.
Беркемгә дә начарлык эшләргә ярамый
Әйе,татар халкында “Кырын эш кырык елдан соң да беленә”, — дигән әйтем дә бар.
Сабак алган әлеге малай, киләчәктә нинди кеше булыр дип уйлыйсыз?
VII Рефлексия
— Автор кояшны кем белән чагыштыра?
— Кояшны әни белән чагыштыра. Әни безгә ничек кирәк, җир йөзенә кояш та шулай кирәк. Нәтиҗә: димәк, кояш та, әни дә бер генә. Шуңа күрә әниләр — безнең өчен иң кадерле кешеләр. Әйе, балалар, әти-әниләрнең сүзләрен тыңлыйк, хәтерләрен калдырмыйк. Аларга кояш гомере телик. Укучылар, әти-әниегезнең, укытучыларның, олыларның сүзен тыңлагыз. Киң күңелле, мәрхәмәтле булыгыз.
Ә хәзер парталардагы сары кәгазь битләрен алабыз һәм үзебезнең яраткан әниебезгә теләк язабыз.
(бөтен укучы да яза һәм тактага беркетелгән сары түгәрәк янына чыгып беркетә)
Шул вакытта Габдулла Рәхимкулов башкаруында Фәтхерахман Әхмәдиев көенә Гөлшат Зәйнашева сүзләренә язылган “Җырлыйм әнием турында” дигән җырны тыңлыйк. .
V Үзбәя
“5” ле- дәрестә актив катнаштым һәм әсәрне тулысынча аңладым , дустыма да аңлата алам
“4” ле билгесе- әсәрдә әйтелгән фикерне аңладым, ләкин әле сорауларым калды дип уйлаган
“3” ле билгесе — миңа дәреснең темасын аңлавы авыр булды, шактый гына сорауларым калды дип уйлаучылар кызыл төстәге фишка ала.
VI Өй эше
1.“Һәрвакыт булсын әни” дигән темага кечкенә күләмле сочинение язарга.
2. Әниләр турында мәкальләр язып килергә.