Кувнок стартлар сценарий

Скачать: физкльтурадан класстан тыш чара күңелле стартлар.

Татарстан
Республикасы

Апас муниципаль
районы

Олы Бакырчы
урта м
әктәбе

Көчлеләр, уңганнар,
җитезләр, шаяннар

Башлангыч класс укучылары арасында үткәрелгән

класстан тыш чара

                                                             1 нче
квалификацион категорияле

                                                             башлангыч
сыйныф укытучысы

                                                             
Мөхәммәтҗанова Алиянең

                                                              эш
тәҗрибәсеннән

2011 ел

« Көчлеләр,
уңганнар, җитезләр, шаяннар”

класстан
тыш чара

Тема:
Күңелле стартлар” 1-4 класс

Максат:
1.
Балаларны спортның төрләре белән кызыксындыру.    Балаларның сәламәтлегенә игътибарны
арттыру.

2. Җитезлекне, тизлекне,
хәрәкәт координациясен үстерү.        3.Аларда дуслык, теләктәшлек һәм сәламәт
тормышка омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлау: чаңгы,
чана, 2 туп , флагчыклар, гим. скамейка, кыршаулар.

Дәрес
барышы

I. Оештыру

Спорт
залга керү, тезелү, танышу, сәламләү.

II. Сәламәтлек
турында әңгәмә.

1. Сорауларга
җавап бирү.

1) Тырышып уку, бәхетле булу
өчен нәрсә кирәк?

2) Сез үзегез нәрсә өчен тырышасыз?

3) Укытучыларга, әти-әниләргә
нәрсә телисез?

4) Дөньяда иң зур байлык — нәрсә?

      Әйе,  сәламәтлек.

5) Cәламәт булу өчен иң беренче
чиратта нәрсә белән шөгыльләнергә кирәк.

        Әйе, спорт белән.

2.Сәламәтлек
турында нинди мәкальләр беләсез?

Ø
Байлык
1 айлык, саулык гомерлек.

Ø
Байлыкның
башы – сәламәтлек.

Ø
Саулыкның
кадерен белмәсәң, авыруга ачуланма.

Ø
Саф
һава – тәнгә дәва.

Ø
Сау
кешегә көн дә бәйрәм һ.б.

  Әлеге мәкальләрдә
халык сәламәтлекнең иң зур байлык булуын, аның кадерен белергә кирәклеген
ассызыклый.

3.
Табышмаклар әйтү.

Шома табанлы чана

Атсыз да алга чаба.

Җитез булса аяклар,

Кулда булса таяклар.  
(чаңгылар) 

Елгада су акканда

Эшсез без, ял итәбез.

Елга бозга әйләнгәч

Без йөгереп китәбез.        (тимераяклар)

Кышын таудан шуабыз,

Җәен җыеп куябыз.         
(чана, чаңгы)

Йөртәләр аны һәрвакыт

Каты-каты типкәләп.

Җан-фәрманга йөгерә ул

Тормый бер дә үпкәләп.      
(футбол тубы)

  
Без сезнең белән бүген “ Көчлеләр, уңганнар, җитезләр, шаяннар”
дигән күңелле уенга җыелдык. Уеныбызда 2 команда катнаша. Дулкын һәм Ялкын
командалары.

III.
Командаларга бүленү.

Ø
Сәламләү
1 нче командадан 2 нче командага физкул
ьтсәлам.

Укытучы:  Катнашучы  
командаларга:  кыю, җитез, өлгер булырга
телибез.   Уенның   тәртибен   
игътибар   белән тыңлагыз.
    Кагыйдәләрне
бозмаска тырышыгыз! Җиңсәгез чын күңелдән    шатланыгыз,
җиңелсәгез төшенкелеккә бирелмәгез, көчле рух белән алга таба атлагыз!

                                        
Чыршыдай биек булыгыз,

                  
                      Нараттай төз,

                                        
Имәндәй таза,

                                        
Сау-сәламәт булыгыз!

Ярышны
башлыйбыз.

IV. “ Күңелле
стартлар”

Ø 
1
ярыш “ Чаңгы ярышы”
 

Сазлы юллар кичү авыр

 Егылып батмаска кирәк

Бу ярышта җиңәр өчен

Төгәллек һәм сизгерлек кирәк

     Һәр укучы
чаңгы, бияләй, шапка, шарф бәйли һәм йөгереп флажокны әйләнеп уза.

Ø 
2
ярыш —
“Туплы эстафета”

          
Менә сезгә авыр туплар

         Алар
белән уйнар өчен

              Көчле
куллар кирәк.

              Кулдан
кулга тупны бирер өчен

              Җитезлек
һәм уяулык кирәк.

   Балалар аякларын җилкә киңлегендә куеп,бер-бер артлы тезелеп
басалар. Капитаннарга туплар бирелә. Балалар сигнал бирелгәч кулларын өскә
күтәрәләр.Туп тоткан бала үзенең артында торучыга баш өстеннән тупны бирә. Туп
иң артта басып торучы балага килеп җиткәч ул капитанның алдына килеп баса һәм
туп бирү дәвам итә. Уенны капитаннар дәвам итә.

Ø 
3 ярыш  “Көңгерә”

 Уеннар һәм ярышлар

 Витамин кебек алар.

 Күңелләрне күтәрә

 Йөрәкләргә көч бирә.

   Балалар чиратлашып зур тупны ике тез
арасына кыстырып төшермичә, билгеләнгән урынга кадәр сикереп барырга, килгәндә
тупны кулга тотып йөгерергә тиеш.

Ø 
4 ярыш “Төз атып
тидерү”

Билгеле бер ераклыта кыршау эченә тупны
төшерергә кирәк. Кайсы команда кыршау уртасына күбрәк тидерә шул команда җиңүче
була. Очколар санала.

Ø 
5 ярыш “Поезд”

 Балалар старт сызыгына бер-бер артлы басалар.
Алар – “вагоннар”. Команда бирелгәч билгеләнгән урынга кадәр чабып баралар. Старт
сызыгына беренче булып килеп җитүче поезд җиңүче була.

Ø 
6 ярыш “Туп
тәгәрәтәбез”

Туп, туп бит ул түгәрәк

Төрле якка тәгәри

Әгәр боҗра эченә салсаң

Салмак кына үрмәли.

һәр командага кыршау һәм туп  бирелә. Сигнал
булгач, кыршау ярдәмендә тупны тәгәрәтергә кирәк. Беренче булып тәмамлаган
команда җиңүче була.

Ø 
7
ярыш “Басма аша узу

Чыккан чакта басма аша,                                                       Дускай, егылмаска тырыш!

Ярыш-җитди, ярыш кызу,

Җиңү безнең бүген бурыч!

Ø 8 ярыш “Аркан тартышу”

Аркан тарту ярышында

Авырттырма аркаңны!

Каты тартып, ялгыш кына

Өзә күрмә арканны!

Аркан ята киң яланда

Буар елан сыман икән:

Беркем белми кем җиңәсен,-

Бу киләчәк – томан икән.

V. Йомгаклау.

Иң матур көн – бүгенге көн!

Иң яхшы җир – син яшәгән төбәк!

Иң яхшы ял – рухи канәгатьлек биргән ял.

Иң зур байлык сәламәтлек! Сәламәт булыгыз!

Җир шарында һәрбер бала

Булсын таза-сәламәт.

Ә аның нигезендә, әлбәттә,

        Тора спорт һәм хезмәт.

                   Хәрәкәттә-бәрәкәт,

            
      Тәнгә керә көч һәм дәрт.

               
   Тәнгә- сихәт, җанга- рәхәт

           
       Хәрәкәткә мең рәхмәт!

 Сезнең барчагызга да тазалык-саулык, бәхет, шатлык, укуыгызда,
эшегездә зур уңышлар, матур хыяллар, якты киләчәк, рухи байлык телибез!                                    
       Сүз
жюриларга бирелә.

Башлангыч сыйныф укучылары өчен “Күңелле стартлар” уены (Сыйныфтан тыш чара.)

Максат: 1. Укучыларда спортка карата кызыксынучанлык тәрбияләү. 2.Аларның сәламәтлекләрен ныгыту. 3. Спортның әһәмиятлелеген төшендерү.

Үткәрү урыны:уен-ярышны спортзалда яки җылы көндә саф һавада үткәрергә мөмкин.

Җиһаз: кыршаулар, туплар, гимнастик таяклар.

Уенга әзерлек: 1. Укучыларны ике командага бүлү.

2. Алдан ук һәр команда үзенә исем уйлый һәм эмблема ясый..

3. Һәр команда капитан сайлый.

Уенның барышы:

Командалар ике якка тезеләләр.

Укытучы:

-Укучылар, без бүген «Күңелле стартлар” уенына җыелдык. Белгәнегезчә, бу спорт уены.Спорт һәркемгә дә бик кирәк. Чөнки спорт сәламәтлекне ныгыта. Тикмәгә генә халкыбыз «Саулык- зур байлык” димәгән.

— Ә сез, балалар, спортны яратасызмы? Аның нинди төрләре сезгә бигрәк тә якын?

— Әйе, балалар, без дә буген, спортның берничә төрен кушып, сезгә уен әзерләдек. Башлыйбызмы?

1. Һәр команда үзенең девизын әйтә, эмблемасы турында сөйли.

2. Бер-бер артлы тезелеп баскан уенчылар, кулларны өскә күтәреп, тупны остән артка җибәрәләр. Соңгы уенчы тупны ерып баскан аяклар арасыннан алга җибәрә. Кайсы команданың тубы алдан килеп җитә, шул җиңүче була.

2. Һәр команданың бер уенчысы тупны билгеле урынга йөгереп илтеп куя, икенчесе тупны алып кайта. Шулай уенчылар беткәнче дәвам итә.

3. Уенчылар, берәрләп, билгеле бер ераклыкка куелган кыршауга туп кертәләр. Һәр кергән туп- бер очко.

4. Билгеле бер ераклыкка ике урындык куела. Һәр уенчы, аяк арасына туп кыстырып, сикерә-сикерә, бу урындыкны эйләнеп килә. Алдан уенчылары беткән команда җиңүче була.

5. Һәр уенчы, бер кул белән тупны йөртеп, урындыкны әйләнеп кайтырга тиеш.

6. Команданың һәр уенчысы, буталганчы, скакалкада сикерә. Тукталмыйча, иң күп сикерүче уенчысы булган командага очко санала.

7. Идәнгә сызык сызыла. Күзе бәйләнгән һәр уенчы бу сызык буйлап барырга тиеш. Сызыктан читкә чыкмаган уенчыга очко санала.

8. Билгеле бер ераклыкка урындык куела. Беренче уенчы урындыкны йөгереп әйләнеп кайта. Ул икенче уенчыны җитәкли, һәм икесе бергә йөгереп кайталар. Икенче уенчы өченчене җитәкли. Соңгы уенчыны ияртәнче шулай дәвам итә. Алдан килгән командага очко бирелә.

9. Өч кыршауны, ара калдырып тезеп чыгабыз. Йөгереп барган һәр уенчы, чиратлап, бу кыршауларны киеп сала. Алдан бетергән командага очко языла.

Капитаннар ярышы.

1).Чиратлап,спорт төрләрен әйтәләр. Спорт төрен күбрәк әйткәне- җиңүче.

2). Казанда Универсиада ничәнче елда булды?(2013)

3). Иң беренче Олимпиа уеннары булган ил (Греция)

4). Фигуралы шууда җиңгән татар кызы (Загитова)

5). Өстәл артында гына уйнала торган спорт төрләре (шашка, шахмат)

6).Хоккей командасында ничә кеше уйный (капкачы белән 6)

7).Таяк тартышу.

10. Команда уенчыларының канат тартышуы.

Уенга йомгак ясала.

Укытучы: Хәзер хөрмәтле хөкемдарларга сүз бирик. Бүгенге уенда кайсы команда үзен бик җитез, бик тапкыр, бик дус- кыскасы, чын команда итеп күрсәтте икән.

Җиңүче команда билгеләнә.

Укытучы:Спорт- кеше тормышының аерылгысыз өлеше. Спорт-сәламәтлек нигезе. Сәламәт тәндә генә сәламәт акыл була. Спортны яратыйк, спорт белән шөгыльләник.

Авторлар: ТР Биектау муниципаль районы “Әлдермеш урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең I кв.категорияле башлангыч сыйныф укытучылары Камалиева Ф.Ш., Яруллина Р.М.

Эшкәртмәдә балалар белән даими уйнала торган уеннар файдаланылды.

Күңелле

стартлар

«Тизрәк, биегрәк, көчлерәк»

Максат:

1. Балаларның хәрәкәт активлыгын үстерү, камилләштерү;

2. Сәламәтлекләрен ныгыту, физик сыйфатларын арттыру;

3. Ихтыяр көче, кыюлык, сабырлык тәрбияләү.

Үткәрү урыны: спортзал. Залга плакатлар эленә. «Тизрәк, биегрәк, көчлерәк», «Сәламәт тәндә- сәламәт акыл» һ.б.

Инвентарь:обручлар, кечкенә, зур туплар, скакалкалар, скамейкалар, мата, сыбызгы, аркан, секундомер.

Музыка яңгырый, укучылар тезелеп баса, алып баручы ярышның шартлары белән таныштыра.

Ярыш барышы:

1. Оештыру моменты.

1. Жюри составы сайлау.

2. Командаларга бүленү, исем сайлау.

3. Сәламләү.

2. Ярыш барышы.

1) Туп белән йөгерү.

Ике команда берәрле колоннага тезелә. Алар каршысында 10м ераклыкта фишкалар куелган. Команданың 1 номерлы уенчыларына туп бирелә. Сигнал буенча, тупны сикертеп йөгереп баралар, фишкаларны әйләнеп, тупны күтәреп кире кайталар. Тупны икенче уенчыга тапшыралар. 2, 3… уенчы китә. Беренче тәмамлаган команда җиңүче.

2) Обруч белән йөгерү.

Командалар берәрле колоннага тезелә. Командирлар каршы якта билләренә обруч киеп басалар. Сигнал буенча командирлар үз командалары каршына йөгереп барып, беренче уенчыны обруч эченә алып, кире йөгереп кайталар. Командир кала, обручны киеп кайткан беренче уенчы командир эшләгәннәрне кабатлый. Аннан 2,3,4… уенчылар да шулай эшли. Кайсы команданы тизрәк ташып бетерәләр, шул җиңүче.

3) Скакалка белән йөгерү.

Сигнал буенча беренче уенчы скакалка белән сикереп йөгереп китә, фишканы әйләнә, аннан скакалканы кулына тотып, йөгереп кайта. Скакалканы икенче уенчыга тапшыра, икенче уенчы китә һ.б. Алдан бетергән команда җиңүче.

4)»Бер аякта сикерү» Уенчылар чиратлашып бер аякта сикереп фишкага кадәр барырга, әйләнгәч икенче аякта сикереп кире килергә һәм эстафетаны тапшырырга тиеш.

5) » Күмәкләп сикерү» ярышы. Уенда һәр командадан 5әр бала көч сынаша. Беренче уенчы старт сызыгыннан ераклыкка сикерә(сикерү төрен укытучы билгели).Аның үкчәсе тигән җиргә сызык сызыла. Икенче уенчы аяк очларын әлеге сызыкка тидереп баса һәм шулай ук ераклыкка сикерә. Уен шул рәвешле дәвам итә. Команданың гомуми сикерү ераклыгы үлчәнә.

6) Туплы хоккей. Хоккей таягы белән туп йөртү. Һәр командадан да бертигез санда балалар берәрле колоннага тезелеп, старт сызыгына басалар. Беренче уенчының кулында хоккей таягы һәм бер кечкенә туп. Сигнал буенча беренче уенчы таяк белән тупны йөртеп алып китә, флажокны әйләнеп чыга һәм тагын тупны йөгертеп кайта. Икенче уенчыга тапшыра. Икенче уенчы китә, һ.б. Кайсы команда алданрак бетерә, шул җиңә.

7) Скамейканы шуышып узарга, матада 1 мәтәлчек атарга, фишканы әйләнеп узарга, кире йөгереп килеп эстафетаны 2-уенчыга тапшырырга.

8) Скамейка буйлап баскетбол тубын тотып йөгерергә, матада туп кулда килеш тезләнеп йөгерергә, фишканы әйләнеп кире йөгереп килергә.

9) Беренче уенчылар матада 1 мәтәлчек атып чыгарга, скамейка аркылы сикереп чыгарга, обручны өсләре аша әйләндереп үтәргә, мишеньгә туп атарга(чиләк куела), фишканы әйләнеп йөгереп кире кайтырга тиеш. Эстафета чираттагы уенчыга кулына кагылып тапшырыла. Икенче уенчы китә һ.б. Уенны беренче булып тәмамлаган команда җиңүче була.

Яклаучылар ярышы.

1. Кәҗәнең башында нәрсә бар? (К хәрефе)

2. Су кайда коры була? (картада)

3. Казанның уртасында нәрсә бар? (З хәрефе)

4. Ат нигә улак янына килә? (улак үзе килмә-гәнгә)

5. Кәҗә 7 яшь тулгач нишли? (8нче яшькә ки-тә)

6. Каенда 8 алма бар иде, 5есен алып ашады-лар. Ничә алма калды? (Каенда алма үсми).

7. Бүлмәдәге кешенең башы кайчан тышта була? (Башын ишектән тыгып караса).

8. Яңгыр вакытында карга нинди агачка куна? (юеш агачка).

Табышмаклар:

1. Сырлы-сырлы, сырлы ул, безнең белән җырлый ул. (Гармун)

2. Койрыгы юк, башы юк, үзе 4 аяклы. (Өстәл).

3. Куәте күп булса да, кызыл күргәч туктый. (Машина).

4. Мине тотып ашамыйлар, миннән башка туй да

ясамыйлар. (Тоз).

5. Ике корсагы бар, 4 колагы бар. (Мендәр).

6. Өй түбәсендә аю бии. (Томан).

7. Җил үтми, күз үтә. (Тәрәзә).

8. Ике йолдыз караңгыда тыз да быз (Мәче күзләре).

10) .»Кенгуру». Ике аяк арасына(тез яки тубык арасына) туп кыстырып, тиешле араны сикереп узарга. Тупны төшерергә ярамый.

11) «Кысла» Уенчы, командага йөз белән борылып,»дүрт аякланып» баса. Шул рәвешле фишкага кадәр арты белән барырга һәм кире кайтырга тиеш.

12) .»Сәяхәтче ташбака». Уенчы җиргә тезләнә, аның аркасына төбен аска каратып ләгән куела. «Панцирны» төшереп калдырмыйча, билгеләнгән дистанцияне узарга кирәк.

13) Җитез маймыллар». Җиргә озын юан бау сузыла.Бауга аяк белән басып һәм кул белән тотынып узарга, фишканы әйләнеп тиешле араны кире йөгереп үтәргә кирәк.

14) Уенчылар туннель ясап тезеләләр. Чиратлашып һәрберсе туннель аша узып артка басалар. Беренче булып бетергән команда җиңүче була.

15) Аркан тартышу.

Ике команда арканның ике ягына тотыналар. Сигнал буенча арканны үзенә тарта башлыйлар. Каршы якны үз ягына тартып чыгара алган команда җиңүче.

3. Йомгаклау.

Җиңүчене билгеләү. Бүләкләү.

Күңелле стартлар

        

        Тәрбияче:

Хисматуллина Ф.А.

        Алабуга шәһәре

Алып баручы.

Шатлыклар күңелебездә,

Ал кояш күгебездә.

Килегез, дуслар, кунакка.

Ярышлар бүген бездә.

1 бала.

Хәрәкәттә – бәрәкәт, ди.

Минем абый. Тапкыр ул.

Көн дә физзарядка ясый –

Шуңа көчле, матур ул.

2 бала.

Килгәннәр безгә кунаклар,

Тезелдек үзебез дә.

Көрәшик тә, узышыйк та –

Ярышлар бүген бездә!

3 бала.

Егылсам да исем китми,

Булыр еккан чаклар да.

Бүген “Күңелле стартлар”

Балалар бакчасында.

4 бала.

Ярыш бүген, ярыш бүген!

Шундый кызык күңелле!

Ник чыкмаска ярышларга?

Мин соң егет түгелме?

(Балалар урыннарына утыралар).

Алып баручы.Хәерле кич, хөрмәтле балалар, әти-әниләр. Безнең бакчка балалары физкультура һәм спорт уеннарын бик яраталар. Шуңа күрә алар көчле, кыю, җитез булып үсәләр. Менә бүген дә күңелле стартлар уенына җыелдык. Бәйрәмдә бүген әтиләр дә катнаша.

(Әтиләр һәм балалар 2 командага бүленәләр)

1.Жюри белән танышу.

2. Командалар бер-берсен сәламли.

3.Җыр.

Алып баручы. Чын спортчылар да, спорт сөючеләр дә ярышлар башланыр алдыннан күнегүләр ясыйлар.

(Түгәрәк буенча төрле күнегәләр: мәтәлчек ату, дуга обручны киеп салу, 2 куб аша сикерү)

Алып баручы. Хәзер ярыш төрләре башлана.

1 ярыш: Әтиләр балаларны киендерәләр балалар чаңгы киеп йөгереп киләләр.

2 ярыш. (Әтиләр)

Хоккей уйнау. Кәшәкә белән шайбаны кубиклар арасыннан алып бару.

3 ярыш. (балалар).

Чанага шарны салып билгеләнгән урыннан тартып  алып килү.

4 ярыш. (Әтиләр)

Тупны тез арасына кыстырып ярышалар.

5 ярыш. (Әтиләр һәм балалар)

Әтиләр атлар, балалар җайдаклар.

Алып баручы. Ә хәзер капитаннар ярышы була. Алар безгә үзләренең җитезлеген, кыюлыгын, үңганлыгын күрсәтәләр.

Эскәмиядән йөгереп бару, дуга астыннан чыгу, боҗра киеп салу. Кубикны әйләнеп узу.

(Сүз жюрига бирелә)

Җюри йомгак ясаганчы кызлар биеп күрсәтә.

Алып баручы. Уенның соңында 2 командага балалары көчләрен сынап карыйлар, бау тартышалар.

(Сүз жюрига бирелә. Медальләр, буләкләр тапшырыла)

Download 457.45 Kb.

Sana 20.04.2022
Hajmi 457.45 Kb.
#645608

Bog’liq
12-maktab
10-JAhon tarixi qo’llanma, 2-mavzu mustaqillikka erishish arafasida o‘zbekistondagi ijtimo, Óz betınshe jumıslardı shólkemlestırıwdıń mazmunı hám formaları (5), 2643-Текст статьи-6666-1-10-20211004, Ona tili o’qitish metodikasi K Qopsimova, 8000008, 8000008, 8000032, 8000032, 2-kurs 3-sem. Yakuniy nazorat 2021-2022 yil(2), file, 1 2 sinflarda “Sodda va tarkibli, 3 -sinf tarbiya, 3- nazorat ishi Matematika 3 sinf

Uchqo’rg’on tumani XTB ga qarashli 12-umumiy o’rta talim maktabida o’quvchilarni bo’sh vaqtlarini mazmunli tashkil etish va “5 Tashabbus maktabda” rukni doirasida “QUVNOQ STARTLARI” bo`yicha o’tkazilgan musobaqa

AXBOROTI.

2022yil 11-aprek kuni 12-umumiy o’rta talim maktabida “QUVNOQ STARTLARI” bo`yicha 4-sinf o’quvchilari o’rtasida vaqtida tashkil etib o’tkazildi. Musobaqada quydagi natijalar qayd etildi.

Musoboqa natijalariga ko`ra:

1-o’rin 4-A Qobulova Shohida

2-o’rin 4-B Mannopova Ziyodaxon

2-o’rin 4-D Qodirova Sharofatxon

G’oliblar esdalik sovg’alari va maktab ma’muryatining maqtov yorliklari bilan taqdirlandilar.

Axborot yozuvchi

Jismoniy tarbiya fani o’qituvchisi: SH.Qobulova

Uchqo`rg`on tuman XTBga qarashli 12-umumiy o`rta ta`lim maktabida o`tkazilgan “Quvnoq Startlar” musobaqasidan foto lavhalar

Do’stlaringiz bilan baham:


Башлангыч класс укучылары  өчен   Максат : 1. Балаларда спорт белән кызыксыну уяту, спортның кеше  тормышындагы әһәмиятен1.    аңларга булышу     2. Балаларда бердәмлек хисен тәрбияләү.       Әзерлек эшләре: 1. Катнашучы укучылар 2 командага бүленә.                                    2. Һәр команда үзенең эмблемасын, девизын әзерли.                                    3. Грамоталар әзерләү. . Сәламәтлек ул-    спорт, физкультура белән шөгылльләнү,чыныгу, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, һәм , әлбәттә,    барысын да җиңеп чыгу өчен  белемнәр һәм дуслык. Бәлки, сезнең берегез киләчәктә данлыклы    спортсмен булыр, үзебезнең төбәгебезнең данын яклар. Россия  спортсменнары белән Олимпия                                 уеннарында катнашыр .

ТР Арча районы

Курса Почмак урта гомумбелем мәктәбе

Төзеде: Әхмәдуллина Гөлназ Илфатовна

2012 ел

( Башлангыч класс укучылары өчен)

Максат : 1. Балаларда спорт белән кызыксыну уяту, спортның кеше тормышындагы әһәмиятен

аңларга булышу.

2. Балаларда бердәмлек хисен тәрбияләү.

Әзерлек эшләре: 1. Катнашучы укучылар 2 командага бүленә.

2. Һәр команда үзенең эмблемасын, девизын әзерли.

3. Грамоталар әзерләү.

Уенның барышы:

Катнашучы командалар тезелеп басалар.

Кереш сүз.

Исәнмесез. Без сезнең белән күңелле стартлар уены үткәрергә җыелдык. Сәламәтлек ул-

спорт, физкультура белән шөгылльләнү,чыныгу, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, һәм , әлбәттә,

барысын да җиңеп чыгу өчен белемнәр һәм дуслык. Бәлки, сезнең берегез киләчәктә данлыклы

спортсмен булыр, үзебезнең төбәгебезнең данын яклар. Россия спортсменнары белән Олимпия

уеннарында катнашыр .

Ә хәзер әйдәгез уенны башлыйбыз. Үзебезнең команда өчен тырышып , очколарыбызны

китерәбез. Башта хөрмәтле жюри составын сайлыйк. Алар безнең җитезлегебезне, бердәмлеге-

безне билгеләп утырырлар.

Командалар белән таныштыру.Командалар үзләренең эмблемалары, девизлары белән таныштыралар.

“Җир” командасы:

Хәрәкәттә-бәрәкәт!

Тәнгә керә көч һәм дәрт,

Тәнгә-сихәт, җанга-рәхәт,

Хәрәкәткә мең рәхмәт!

“ Галәм” командасы:

Күрәсезме барыбыз да

Сәламәт, йөзебез шат.

Сәламәт буласың килсә!

Спортны ярат!

Традиция буенча Олимпия уеннары ачылганда изге утны яндыралар. Ул ут бер уенчы-дан икенче уенчыга бирелә. Без дә уеныбызны Олимпия утын бирүдән башлыйбыз.

Эстафета “Олимпия утын йөртү” дип атала.

Капитаннарга флажоклар бирелә. “ Марш” командасы булу белән , капитаннар алга йөгерәләр. Финишка барып җиткәч, кире старт сызыгына йөгереп килә, флагны икенче уенчыга тапшыра. Үзе колонна ахырына барып баса. Икенче уенчы йөгереп китә. Ул

шуны ук кабатлап чираттагы укучыга бирә. Иң соңгы укучы йөгереп барып килгәч, капитанга флажокны бирә. Ул флажокны өскә күтәрә, ә калганнар кулларын ян-якка сузалар.

« Пингвиннар”Капитан ике тез арасына туп кыстырып финиш сызыгына кадәр сикереп бара. Контроль сызыкка килеп җиткәч тупны кулга тотып йөгереп килә һәм икече уенчына тапшыра. Һәр

уенчы шуны ук кабатлый. Туп төшкән очракта , уенчы тупны алып уенны дәвам итәргә тиеш. Эстафетаны беренче бетергән команда җиңүче була.

“ Сәламәт кешегә барсы да әйбәт” (“Здоровому — всё здорово”)Америка галимнәре тикшерүләр үткәргәннән соң, кеше көлгәндә аның үпкәсенә 3 тапкыр күбрәк һава кергәнен ачыклыйлар. Шулай булгач сәламәтлек өчен рәхәтләнеп көлеп алабыз! Кайсы команда катырак көлә шул җиңүче була.

“ Капчык киеп йөгерү”

“Теннис ракеткасы һәм шары эстафетасы”. Атлап барганда ракетканы тоткан кулны сузабыз. Анда шар куелган. Икенче кул белән

шарны тотасы түгел.

“ Туп йөртү”Уенчылар үз урыннарында басып торалар. Кулларын баш өстенә күтәрәләр. Чират

буенча тупны баш өстеннән җибәрәләр. Ахыргы уенчы алга килеп тупны артка җибәрә.

Уен капитан кире үз урынына кайтканчы уйнала.. Капитан тупны ала һәм кулын алга суза.

“ Зур башмак” эстафетасы.Балалар аякларына зур башмак ( коробка) киеп финишка баралар һәм кире киләләр. Башмакны икенче уенчыга тапшыралар.

“ Көнгерә”Кайсы команда ераграк сикерә? Команда членнары чираттан урыннан ераклыкка сикерәләр. Һәр чираттагы уенчы алдагы сикерүченең баскан урыныннан сикерә башлый.

Сикергән кеше урыныннан икенче уенчы килгәч кенә китә.Ераграк сикергән команда җиңүче була. ( жюриларыбызның бик тә игътибарлы булуын сорар идек)

“ Вагон төзү” эстафетасыКапитан стена янына кадәр йөгереп бара һәм кире йөгереп килә. 2 уенчыны җитәкләп йөгерә.Шулай итеп соңгы уенчыга кадәр йөгерәләр. Барлык уенчы йөгереп бетергәч, үз урыннарына кайтып тезелергә тиешләр.

“ Кегльләр” Капитаннар өчен конкурс. 2 капитанга да бер үк ераклыкта кегль куела. Сигнал булуга тупны тәгәрәтеп кегльне аударырга кирәк. Кегльне аударганны җиңүче була.

“ Атта йөрүчеләр” 1 уенчы обручны кия. 2 уенчы обручтан тота. Финишка кадәр һәм кирегә йөгерәләр. Эстафетаны чираттагы ике уенчыга тапшыралар. Һәрбер пар йөгереп бетергәч, капитан обручны ике кулы белән алда тотып торырга тиеш.

“Дүрт аякта йөгерү”1 уенчы 2 кулында , ә икенчесе аның аякларынннан тотып финишка кадәр барасыз. Финишка барып җиткәч. Урыннарыгызны алмашасыз. Старт сызыгына килеп җитү белән

Чираттагы 2 пар китәләр. Соңгы уенчыга кадәр уен дәвам итә.Уен ахырында команда

тәртип белән тезелгән һәм куллары өскә күтәрелгән булырга тиеш.

“ Чаңгы ярышы”Кечкенә чаңгыларны кигән килеш һәр уенчы чират буенча финишка кадәр барып килергә тиеш.

Йомгаклау .

Уеныбыз ахырына якынлашты. Хәзер сүзне жюрига бирәбез. Кайсы команда иң тиз, игътибарлы, дус һәм спорт сөючән икәнен беләчәкбез.

Жюри ярышка йомгак ясый. Грамоталар тапшырыла.

«Описание материала: Башлангыч класс укучылары арасында физкультура дәресеннән үткәрелгән класстан тыш чара. Бу чара бәйге формасында барды. Башта сәламәтлек турында сорауларга җаваплар бирелде, мәкальләр, табышмаклар әйтелде. Соңыннан укучылыр командаларга бүленеп ярыштылар. Бәйгенең максатлары: Балаларны спортның төрләре белән кызыксындыру. Балаларның сәламәтлегенә игътибарны арттыру. 2. Җитезлекне, тизлекне, хәрәкәт координациясен үстерү. 3.Аларда дуслык, теләктәшлек һәм сәламәт тормышка …

Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы

Апас муниципаль районы

Олы Бакырчы урта мәктәбе

Физкльтурадан класстан тыш чара «Күңелле стартлар»

Башлангыч класс укучылары арасында үткәрелгән

класстан тыш чара

1 нче квалификацион категорияле

башлангыч сыйныф укытучысы

Мөхәммәтҗанова Алиянең

эш тәҗрибәсеннән

2011 ел

« Көчлеләр, уңганнар, җитезләр, шаяннар»

класстан тыш чара

Тема: » Күңелле стартлар» 1-4 класс

Максат: 1. Балаларны спортның төрләре белән кызыксындыру. Балаларның сәламәтлегенә игътибарны арттыру.

2. Җитезлекне, тизлекне, хәрәкәт координациясен үстерү. 3.Аларда дуслык, теләктәшлек һәм сәламәт тормышка омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлау: чаңгы, чана, 2 туп , флагчыклар, гим. скамейка, кыршаулар.

Дәрес барышы

I. Оештыру

Спорт залга керү, тезелү, танышу, сәламләү.

II. Сәламәтлек турында әңгәмә.

1. Сорауларга җавап бирү.

1) Тырышып уку, бәхетле булу өчен нәрсә кирәк?

2) Сез үзегез нәрсә өчен тырышасыз?

3) Укытучыларга, әти-әниләргә нәрсә телисез?

4) Дөньяда иң зур байлык — нәрсә?

Әйе, сәламәтлек.

5) Cәламәт булу өчен иң беренче чиратта нәрсә белән шөгыльләнергә кирәк.

Әйе, спорт белән.

2.Сәламәтлек турында нинди мәкальләр беләсез?

  • Байлык 1 айлык, саулык гомерлек.

  • Байлыкның башы — сәламәтлек.

  • Саулыкның кадерен белмәсәң, авыруга ачуланма.

  • Саф һава — тәнгә дәва.

  • Сау кешегә көн дә бәйрәм һ.б.

Әлеге мәкальләрдә халык сәламәтлекнең иң зур байлык булуын, аның кадерен белергә кирәклеген ассызыклый.

3. Табышмаклар әйтү.

Шома табанлы чана

Атсыз да алга чаба.

Җитез булса аяклар,

Кулда булса таяклар. (чаңгылар)

Елгада су акканда

Эшсез без, ял итәбез.

Елга бозга әйләнгәч

Без йөгереп китәбез. (тимераяклар)

Кышын таудан шуабыз,

Җәен җыеп куябыз. (чана, чаңгы)

Йөртәләр аны һәрвакыт

Каты-каты типкәләп.

Җан-фәрманга йөгерә ул

Тормый бер дә үпкәләп. (футбол тубы)

Без сезнең белән бүген » Көчлеләр, уңганнар, җитезләр, шаяннар» дигән күңелле уенга җыелдык. Уеныбызда 2 команда катнаша. Дулкын һәм Ялкын командалары.

III. Командаларга бүленү.

  • Сәламләү 1 нче командадан 2 нче командага физкультсәлам.

Укытучы: Катнашучы командаларга: кыю, җитез, өлгер булырга телибез. Уенның тәртибен игътибар белән тыңлагыз. Кагыйдәләрне бозмаска тырышыгыз! Җиңсәгез чын күңелдән шатланыгыз, җиңелсәгез төшенкелеккә бирелмәгез, көчле рух белән алга таба атлагыз!

Чыршыдай биек булыгыз,

Нараттай төз,

Имәндәй таза,

Сау-сәламәт булыгыз!

Ярышны башлыйбыз.

IV. » Күңелле стартлар»

  • 1 ярыш » Чаңгы ярышы»

Сазлы юллар кичү авыр

Егылып батмаска кирәк

Бу ярышта җиңәр өчен

Төгәллек һәм сизгерлек кирәк

Һәр укучы чаңгы, бияләй, шапка, шарф бәйли һәм йөгереп флажокны әйләнеп уза.

  • 2 ярыш — «Туплы эстафета»

Менә сезгә авыр туплар

Алар белән уйнар өчен

Көчле куллар кирәк.

Кулдан кулга тупны бирер өчен

Җитезлек һәм уяулык кирәк.

Балалар аякларын җилкә киңлегендә куеп,бер-бер артлы тезелеп басалар. Капитаннарга туплар бирелә. Балалар сигнал бирелгәч кулларын өскә күтәрәләр.Туп тоткан бала үзенең артында торучыга баш өстеннән тупны бирә. Туп иң артта басып торучы балага килеп җиткәч ул капитанның алдына килеп баса һәм туп бирү дәвам итә. Уенны капитаннар дәвам итә.

  • 3 ярыш «Көңгерә»

Уеннар һәм ярышлар

Витамин кебек алар.

Күңелләрне күтәрә

Йөрәкләргә көч бирә.

Балалар чиратлашып зур тупны ике тез арасына кыстырып төшермичә, билгеләнгән урынга кадәр сикереп барырга, килгәндә тупны кулга тотып йөгерергә тиеш.

  • 4 ярыш «Төз атып тидерү»

Билгеле бер ераклыта кыршау эченә тупны төшерергә кирәк. Кайсы команда кыршау уртасына күбрәк тидерә шул команда җиңүче була. Очколар санала.

  • 5 ярыш «Поезд»

Балалар старт сызыгына бер-бер артлы басалар. Алар — «вагоннар». Команда бирелгәч билгеләнгән урынга кадәр чабып баралар. Старт сызыгына беренче булып килеп җитүче поезд җиңүче була.

  • 6 ярыш «Туп тәгәрәтәбез»

Туп, туп бит ул түгәрәк

Төрле якка тәгәри

Әгәр боҗра эченә салсаң

Салмак кына үрмәли.

һәр командага кыршау һәм туп бирелә. Сигнал булгач, кыршау ярдәмендә тупны тәгәрәтергә кирәк. Беренче булып тәмамлаган команда җиңүче була.

  • 7 ярыш «Басма аша узу»

Чыккан чакта басма аша, Дускай, егылмаска тырыш!

Ярыш-җитди, ярыш кызу,

Җиңү безнең бүген бурыч!

  • 8 ярыш «Аркан тартышу»

Аркан тарту ярышында

Авырттырма аркаңны!

Каты тартып, ялгыш кына

Өзә күрмә арканны!

Аркан ята киң яланда

Буар елан сыман икән:

Беркем белми кем җиңәсен,-

Бу киләчәк — томан икән.

V. Йомгаклау.

Иң матур көн — бүгенге көн!

Иң яхшы җир — син яшәгән төбәк!

Иң яхшы ял — рухи канәгатьлек биргән ял.

Иң зур байлык сәламәтлек! Сәламәт булыгыз!

Җир шарында һәрбер бала

Булсын таза-сәламәт.

Ә аның нигезендә, әлбәттә,

Тора спорт һәм хезмәт.

Хәрәкәттә-бәрәкәт,

Тәнгә керә көч һәм дәрт.

Тәнгә- сихәт, җанга- рәхәт

Хәрәкәткә мең рәхмәт!

Сезнең барчагызга да тазалык-саулык, бәхет, шатлык, укуыгызда, эшегездә зур уңышлар, матур хыяллар, якты киләчәк, рухи байлык телибез! Сүз жюриларга бирелә.Физкльтурадан класстан тыш чара «Күңелле стартлар»Физкльтурадан класстан тыш чара «Күңелле стартлар»Физкльтурадан класстан тыш чара «Күңелле стартлар»Физкльтурадан класстан тыш чара «Күңелле стартлар»

Укучылар мәктәпнең спорт залына җыела. Мәктәп директоры, әлеге чараны уздыруда җаваплы физкультура укытучысы котлау сүзе белән чыгыш ясый. Спорт киемнәре кигән 2 егет 2 һәм 2 кыз шигырь юллары аша балаларны спорт белән шөгыльләнергә, сәламәт яшәү рәвешен сайларга өнди.

Укучылар җаваплы укытучылар җитәкчелегендә мәктәп каршындагы мәйданчыкта тезелә. Монда билгеләнгән маршрут буенча 1 – 3 км га йөгерүгә старт бирелә. Финиш – бәйрәм уздырыласы урында. Балалар җыелгач, йөгерү буенча ярышның нәтиҗәсе игълан ителә.

Чираттагы конкурслар мондый тәртиптә уздырылырга мөмкин.

  • “Кояш нурлары”. Укучылар катнашында кояшны сурәтләргә кирәк. Түгәрәктә — укучылар, һәр класс – кояш нурлары. Иң көчле нур, ягъни классның бәйрәмдә катнашу активлыгы билгеләнә.
  • “Шартлы билге”. Укучылар, үз классының тәртип саны һәм хәрефе килеп чыгарлык итеп, тиз генә тезелеп басарга тиеш.
  • I класс укучыларына тәкъдим ителергә мөмкин булган уен – ярышлар.

    Конкурслар нәниләр яратып укый торган әкият геройлары катнашында үткәрелә . уенны башлар алдыннан, әкиятнең эчтәлеген искә төшерү мөһим.

  • “Конек — Горбунок”. Катнашучы, алга таба иелеп, аркасына туп куя, аны ике кулы белән тотып тора. Биремнәрне шушы хәлдә үтәргә кирәк. Төрле эстафетала, каршылыклар кичеп хәрәкәт итү төрендәге ярышлар тәкъдим итәргә мөмкин. “Өркәч”не югалтмыйча, тиз һәм төгәл хәрәкәт итәргә кирәк.
  • 2.”Барон Мюнхаузен ядрәсе”. Ядрә урынына кабартылган шар алына. Уенда катнашучылар,шарга “атланып”,билгеләнгән урынга кадәр сикергәләп бара ,кире әйләнеп кайта һәм “ядрәне” чираттагы уенчыга тапшыра.Уен шул рәвешле дәвам итә. Кайсы команданың җитезрәк икәнлеге билгеләнә. Шуны да онытмаска кирәк: “ядрәнең” шартлау иһтималы бар.

    3. “Итекле мәче” Старт сызыгына зур үлчәмле читекләр куела. Сигнал бирелгәч, һәр команданың беренче уенчылары читекне кия үәм финишка омтыла. Аяк киеме зур һәм авыр булганлыктан, йөгерү ансат түгел.Кабат үз урынына кайткач, уенчы читекне чиратагы “мәчегә”салып бирә.Эстафетаны катлауландырырга була. Йөгеру юлына берничә кегли тезелеп куела. Алар турысына җиткәч, “мәче” баш иеп мияуларга тиеш.

    4. “Алисә исемле төлке һәм Базилио исемле мәче”. Эстафетада “төлке” һәм “мәчедән” торган парлар катнаша. Алисә булып уйнаучы бала, бер аягын тездән бөгеп, аны кулы белән тота. Базилионың күзләре яулык белән бәйләнә. Алисә икенче кулы белән Базилионың җилкәсенә тотына. Шул рәвешле алар билгеләнгән араны үтәргә тиеш. Уенчылар үз урыннарына әйләнеп кайткач, эстафета чираттагы парга тапшырыла.

    5. “Сәяхәтче бака”.Ике иң көчле бала(Өлкән сыйныфлар булырга мөмкин)гимнастика таягын җилкәләренә куя. Уенчы, таякка ике кулы белән тотынып, аякларын җиргә тидермичә, билгеләнгән араны узарга тиеш. Финишта аны икенче уенчы алыштыра.

    6. “Аҗдаһа”. 3 уенчы, янәшә басып, кулларын бер – берсенең җилкәсенә куя. Уртада басып торучының аяклары як — якта басып торучыларның аягына бәйләп куела. Сигнал булгач, “аҗдаһа” финишка таба хәрәкәт итә башлый. Як – яктагы балалар буш кулларын канат сыман җилпеп бара. Финишта эстафета чираттагы “аҗдаһа”га бирә. Уенчыларның аягын эстафета башланганчы бәйләп куйсаң яхшырак була.

    7.”Убырлы карчык”.Киле (ступа) урынына – чиләк, себерке урынына озын саплы идән щеткасы файдаланырга була.

    Уенчы бер аягы белән чиләк эченә баса, икенчесе белән җирдән атлый. Бер кулы белән- чиләкне, икенчесе белән щетканы тота. Шул рәвешле билгеләнгән дистанцияне үткәч, чиләк белән щетка чираттагы уенчыга тапшырыла.

    8.”Золушка”. Эстафета уздыру өчен һәр командага чиләк, себерке, соскыч һәм 5 әр шакмак кирәк Командалар икегә бүленеп,бер-берсеннән билгеләнгән ераклыкта ара калдырып, кара-каршы баса. Бер яктагылар-Золушка, икенче яктагылар үги ана була.”Золушка” чиләк, себерке һәм соскыч тота. Старттан финишка кадәр шакмаклар тратыла.Сигнал булгач, уенчы алга омтыла, шакмак янына килеп җиткәч, аны себерке ярдәмендә соскычка, соскычтан чиләккә сала. Шул рәвешле “чүпне” җыеп бетерә һәм эш коралларын “үги анага” тапшыра. “Үги ана” исә”чүпне” яңадан тарата һәм эш коралларын чираттагы уенчыга бирә.

    9.”Бүре белән җиде кәҗә бәтие”.Волейбол мәйданчыгының һәр яртысы- ике командадагы “кәҗә бәтиләренең” өе. Уенда җидешәр кеше һәм берәр “бүре” катнаша.”Кәҗә бәтиләре” үз өйләренә кача. Сигнал булгач, “бүреләр” каршы яктагы “өй”гә кереп “бәтиләрне” аулый башлыйлар.”Бүре” булып уйнаучы бала кемгә кагыла, шул уеннан чыгып тора. “Бәтиләр” “өй” эчендә генә йөгереп йөри.

    2 класс укучыларына тәкъдим ителергә момкин булган уеннар.”Хайваннар дөньясында” конкурсы.

    1.”Капчыклы көнгерә”.Уенчының биленә капчык бәйләп куела. Аның эченә туп салына. Көнгерә кебек сикерә-сикерә, билгеләнгән араны йөгереп узарга кирәк.Сумкага кул белән кагылырга ярамый.

    2.”Пингвин”. Ике аяк арасына(тез яки тубык арасына) туп кыстырып, як-якка янтаеп, тиешле араны узарга .Йөгеү, сикерү тыела. “Бала” да төшеп калмасын.

    3.”Сәяхәтче ташбака”. Уенчы җиргә тезләнә, аның аркасына төбен аска каратып ләгән куела.”Панцирны” төшереп калдырмыйча, билгеләнгән дистанцияне узарга кирәк.

    4.”Кысла”Уенчы, командага йөз белән борылып,”дүрт аякланып” баса. Шул рәвешле билгеләнгән урынга кадәр барырга һәм кире кайтырга тиеш.

    5.”Җитез маймыллар”. Җиргә озын юан бау сузыла.Бауга аяк белән басып һәм кул белән тотынып, тиешле араны үтәргә кирәк.

    3 нче сыйныф укучылары өчен эстафета.

    “Иң матур песи”.Эстафетада 4әр уенчы катнаша.Һәр командага бер кисәк акбур бирелә. Уенчыларның бурычы- йөгереп барып, чиратлап, песинең башын, колакларын, гәүдәсен һәм аяклакрын, койрыгын ясау.

    4 нче сыйныф укучылары “Күмәкләп сикерү” ярышында катнаша ала.Уенда һәр командада 5 малай, 5 кыз көч сынаша.Беренче уенчы старт сызыгыннан ераклыкка сикерә(сикерү төрен укытучы билгели).Аның үкчәсе тигән җиргә сызык сызыла. Икенче уенчы(кыз бала) аяк очларын әлеге сызыкка тидереп баса һәм шулай ук ераклыкка сикерә.Уен шул рәвешле дәвам итә. Команданың гомуми сикерү ераклыгы үлчәнә.

    5 нче сыйныф өчен “Кырыгаяк” эстафетасын тәкъдим итәргә мөмкин. Ярышта һәр командадан 10-15 бала катнаша. Алар,бер кулын алга сузып, икенчесен аяк арасыннан үткәреп, кулга- кул тотынышып баса. Чылбырны өзмичә, 100 м араны йөгереп узарга тиеш.

    6 нчы сыйныф өчен “Флагчыклар” дигән ярыш оештырырга мөмкин. Мәйданчыкның 4 почмагына 4 укытучы баса. Алар үч төпләренә төрле төстәге (әйтик, кызыл, зәңгәр, яшел, сары) флагчыклар яшерә. Һәр команда дүрт төснең берсен сайлый. Мәйданда бию көе яңгырый. Барлык катнашучылар, түгәрәккә басып, бию хәрәкәтләре ясый башлый. Көй туктауга, һәр сыйныф үзе сайлаган төстәге флагчык тоткан укытучы янына тезелеп басарга тиеш.

    7 нче сыйныф өчен “Йөгерешчеләр эстафетасы”. Эстафетада 6 укучы 6 этапта көч сынаша. Һәр этапта биремнәр үзгәртелә: янган шәм тотып, чүгәләп, арка белән алга таба, капчык киеп, “түмгәкләр” өстеннән, бер аякта сикереп йөгерергә тәкъдим ителә.

    9 нчы сыфныф өчен “Тартмачыклар очрашуы”. Ярыш буш шырпы тартмалары кулланып үткәрелә. Җиңүчеләр һәр этапта һәи уен ахырында билгеләнә. Уенчыларның бурычы – шырпы тартмасын тәкъдим ителгән ысул белән каршы якта басып торучы үз командаң уенчысына илтеп тапшыру. Тартманы алып бару ысуллары: баш түбәсенә, җилкәгә, йодрыкланган кул аркасына, билгә куеп, ияк белән муенга кысып һ.б.

    10, 11 сыйныф укучылары бау тартышуда көч сынаша.

    Автор: Галиева Рафида Ахуновна

    Район яңалыклары

    «Күңелле стартлар»

    Һәр кешенең иң зур байлыгы-сәламәтлек. Күңелле стартлар – балаларны урамдагы хәрәкәт активлыгына җәлеп итүнең иң кызыклы варианты. Шул уңайдан, 2020 нче елның 4 нче гыйнварында Саба балалар сәнгать мәктәбе коллективы үзәк мәйданда балалар өчен «Күңелле стартлар» спорт уены оештырды. Уен Кыш бабайлар, Пингвиннар, Аюлар һәм Кар бабайлар командалары арасында барды. «Күңелле стартлар» программасы шактый бай эчтәлекле булды. Спорт бәйрәме «Йолдызлык» разминкасыннан башланды. Беренче бирем командаларны тәкъдим итү иде.

    «Күңелле стартлар»

    Спорт бәйрәменең төп өлеше — эстафеталар. Командаларга йөгерү, сикерү, туплар белән эстафета, кыршау кебек кызыклы конкурслар тәкъдим ителде. «Күңелле стартлар» ның барлык этаплары киеренке көрәштә узды. Җанатарлар үз командалары өчен борчылдылар. Барысы да финишка беренче булып килергә тырыштылар.   Спорт бәйрәме балаларны берләштерде, беркемне дә битараф калдырмады. «Күңелле стартларда» катнашып, балалар үзләрен чын коллектив итеп тойдылар! Ярыш нәтиҗәләре буенча «дуслык» җиңде! Барлык командалар да Кыш бабайдан һәм Кар кызыннан истәлекле бүләкләр, тәм-томнар һәм яхшы кәеф заряды, бик күп уңай эмоцияләр алдылар.  Ярышлар чын мәгънәсендә спорт, сәламәтлек бәйрәме булды! Чара ахырында  ярышларда катнаша алмаучы балалар өчен балык тоту уены оештырылды.  Үзәк мәйданга җыелган һәр бала  Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр.   «Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе» педагоглары яңа ел каникулларын һәр бала озакка истә калдырырлык итеп оештырырга тырыштылар.

    Фото: saby.tatarstan.ru

    Чыганак: saby.tatarstan.ru

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

    Галерея

    Оставляйте реакции


    К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
    Мы работаем над улучшением нашего сервиса

    Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Кубинская вечеринка сценарий дня рождения
  • Кубинка праздник стрижей
  • Кубань на защите детства сценарий
  • Кто установил праздник покрова богородицы
  • Кубанское сватовство сценарий

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии