Медицина хезмэткэрлэре коненэ сценарий

Медицина хезмәткәрләре көне белән врачларны, табибларны котлау өчен матур теләкләр, котлаулар.

Һәр елны июнь аеның өченче якшәмбесендә безнең илебездә медицина хезмэткэре коне билгеләп үтелә. Шушы изге кешеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлау өчен сезнең игътибарга берничә котлау тәкъдим итәбез.

Хөрмәтле …..  сезне чын йөрәктән һөнәри бәйрәмегез — медицина хезмэткэре коне белән котлыйм! Сезнең хезмәт гадәттән тыш җаваплы һәм иң олугъ хөрмәткә ия. Сез дөньядагы иң кадерле кыйммәтләр – кешеләр сәламәтлеге, кеше гомерләре өчен җавап бирәсез. Ак халатлы кешеләр — безнең һәрберебез өчен өмет һәм шәфкатьлелек билгесе. Һәрберебезнең язмышы сезнең һөнәри осталыгыгызга һәм тәҗрибәгезгә бәйле. Әлеге бәйрәм көнендә сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән нык сәламәтлек,  иминлек, тынычлык, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт телим. Исән-сау булыйк!

Медицина хезмәткәрләре көне белән котлаулар

Җиңел булмаган көндәлек хезмәтегез белән сез кешенең иң кыйммәтле нәрсәсен — гомерен һәм сәламәтлеген саклыйсыз. Табиб һөнәре тулысынча кешегә хезмәт итүгә багышлана. Ул Гиппократ антына тугры булу һәм белем белән бергә, чиксез түземлек, ныклык, сизгерлек таләп итә. Медицинада очраклы кешеләр була алмый. Рухи байлык, гуманизм, шәфкатьлелек һәм үз-үзеңне аямау — бу бәя биргесез сыйфатлар чын медицина хезмәткәрләренә хас. Сезнең эчкерсез хезмәтегез өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерәм. Сезгә һөнәри уңышлар һәм имин тормыш телим. Сәламәт яшәү шатлыгы бүләк иткән пациентларыгызның елмаюлары һәм рәхмәтләре сезгә иң зур бүләк булсын! Бәйрәм белән!

Медицина хезмәткәрләре көне белән котлаулар

Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре! Барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән ихластан тәбрик итәм, гаиләләрегезгә иминлек, йортларыгызга бәрәкәт телим. Һәр кеше гомерлек һөнәрен, хезмәтен йөрәге кушканча сайлый. Ә сез, хөрмәтле табибларыбыз, илебезнең иң зур байлыгы – кешеләр сәламәтлеге сагында тору бурычын үз өстегезгә алгансыз. Сәламәтлекне бернинди байлык белән дә чагыштырып булмый, ул бәхет һәм тулы кыйммәтле тормышның нигезе булып тора. Шуңа бәйле сезнең хезмәтегез кешеләр өчен кирәк һәм һәрвакыт ихтирамга лаек. Кешеләр сәламәтлеген саклап калуда күп нәрсә сезнең һөнәри осталыгыгызга бәйле.

Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре! Без сезгә халык сәламәтлеген саклауда зур өметләр баглыйбыз. Игелекле һәм җаваплы хезмәтегездә бетмәс көч, рух ныклыгы, саулык һәм күңел көрлеге телибез.

Медицина хезмәткәрләре көне белән котлаулар

Хөрмәтле ак халатлы шәфкать ияләре! Медицина хезмэткэрлэре — иң мактаулы һәм хөрмәткә ия һөнәр кешеләре. Һәркайсыбызның гомере бер генә һәм без аны сезгә ышанып тапшырабыз. Кеше өчен иң кыйммәтле байлык, хәзинә саналган тән саулыгын бернинди бәяләр белән дә үлчәп булмый. Сез сайлаган һөнәр халык өчен иң кадерлесе һәм иң мөһиме. Иңегездә гаять олы җаваплылык тойган хәлдә сез бик күпләргә яшәү сулышы өрәсез, киләчәк көнгә өмет-ышаныч уятасыз. Сезгә гаять җаваплы, белем һәм тәҗрибә таләп иткән эшләрегездә зур уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете, рәхмәт сүзләрен ешрак ишетүегезне телим.

Медицина хезмәткәрләре көне белән котлаулар

Син ярдәм кулы сузасың
Авыру-сырхауларга.
Өмет утын кабызасың
Өметен җуйганнарга

Иң яман чирдән дә гүя
Терелтә нурлы күзең
Һәммә дарудан сихәтле
Синең ягымлы сүзең.

Шәфкатьле йөрәгең өчен,
Булганың өчен түзем,
Чын күңелдән рәхмәт Сиңа,
Сау-сәламәт бул Үзең!
(Рафис Корбан)

Медицина хезмәткәрләре көне белән котлаулар

Табигатькә охшаш гомерләр дә,
Язлы да ул, җәйле-кышлы да.
Сездәй кеше булган өчен генә
Дөнья җәйле, моңлы-җырлы да.

Сезнең гомер үзе җәйгә охшаш,
Яшәү генә бүләк итәсез.
Үзегезгә кайтсын шатлык булып
Мәрхәмәтле һәрбер иртәгез.

Медицина хезмәткәрләре көне белән котлаулар

Чәчәкләргә төренеп җәй дә килде
Бәйрәм арты бәйрәм башлана
Бүген ак халатлы фәрештәләр көне
Бигрәкләр дә олы тантана.

Олы җанлы табиблар булганда
Якты килер язлар-җәйләр дә.
Теләгебез изге — бәхет нуры
Гел балкысын иде йөзләрдә!

Медицина хезмәткәрләре көне белән котлаулар

Табиб дигән һөнәр иясе ул,
Күктән иңгән, гүя фәрештә.
Сабырлык та, түземлек тә мөһим,
Гаделлек тә кирәк бу эштә.
…күктән иңгән, гүя фәрештә.
Хаста өчен үзен корбан итә,
соңгы көчен биреп көрәшә.
Ак халатлы, изге җанлы кеше,
күктән иңгән, гүя фәрештә.
…күпме түзем кирәк бу эштә.
Үзе гадел, үзе ягымлы ул,
Күпме сыйфат анда берләшә.
Беркем белән аны тиңләмәгез,
Күктән иңгән, гүя фәрештә.
(Аделина Багданова)

Медицина хезмәткәрләре көне белән котлаулар

На русском: Поздравление с Днем Медика в прозе

Яңалыклар

Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре!

Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре – район үзәк дәваханәсе табиблары, шәфкать туташлары, авылларда эшләүче фельдшерларыбыз! Барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйм, гаиләләрегезгә иминлек, йортларыгызга бәрәкәт телим.

Һәр кеше гомерлек һөнәрен, хезмәтен йөрәге кушканча сайлый. Ә сез, хөрмәтле табибларыбыз, илебезнең иң зур байлыгы – кешеләр сәламәтлеге сагында тору бурычын үз өстегезгә алгансыз. Сәламәтлекне бернинди байлык белән дә чагыштырып булмый, ул бәхет һәм тулы кыйммәтле тормышның нигезе булып тора. Шуңа бәйле сезнең хезмәтегез кешеләр өчен кирәк һәм һәрвакыт ихтирамга лаек. Кешеләр сәламәтлеген саклап калуда күп нәрсә сезнең һөнәри осталыгыгызга бәйле. Ә безнең дәвалау учреждениеләрендә бөтен күңелен, йөрәк егәрен, тырышлыгын биреп эшләүче, үз һөнәренә, Гиппократ антына тугры чын шәфкать ияләре хезмәт куя. 
Сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләрнең төп максаты – халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын яхшырту, медицина учреждениеләрен югары әзерлекле кадрлар белән тәэмин итү. Бу мәсьәләләр район хакимиятенең аерым игътибарында. 
Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре! Без сезгә халык сәламәтлеген саклауда зур өметләр баглыйбыз. Игелекле һәм җаваплы хезмәтегездә бетмәс көч, рух ныклыгы, саулык һәм күңел көрлеге телибез. 

Район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Медицина хезмәткәрләре көне СССРда «Бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр» хакындагы Югары Совет Президиумы Указы белән 1980 елда билгеләнә.

Ел саен июнь аеның һәр якшәмбесе көнне Россиядә, Белоруссиядә, Украинада, Казахстанда билгеләнеп үтелә. Табиблар коне Әзербайҗанда 17 июнь көнне, ә Таҗикстанда 18 августта (Әбүгалисина туган көнне) үткәрелә.

Медицина хезмэткэрлэре коне белэн котлаулар

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез — Табиблар көне белән тәбрик итәбез! Сезгә корычтай нык сәламәтлек, шатлык-куанычлар, эшегездә уңышлар телибез. Һәр яңа көн сезнең өчен яхшы хәбәрләрдән генә башланып китсен, тагын бик күп еллар авыруларга сәламәтлек, шифа биреп, кешеләрне шатландырып яшәргә язсын. Кылган изгелекләрегез меңе белән әйләнеп кайтсын!

***

Сезнең шәфкатьле кулларга дөньядагы иң кадерле нәрсәләр — кешенең гомере һәм сәламәтлеге ышанып тапшырыла. Әйе, иң зур байлык, хәзинә булып саналган тән саулыгын бернинди алтын-көмешкә дә алыштырып булмый. Сезнең һөнәр – кешелек өчен иң кадерлесе. Бик зур җаваплылык тойган хәлдә, сез, ак халатлы шәфкать ияләре, бик күпләргә яшәү сулышы өрәсез, киләчәккә өмет-ышаныч уятасыз. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә! Барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез һәм сәламәтлек, иминлек, тыныч тормыш телибез. Гаиләләрегез һәрчак тулы һәм бәхетле булсын!

***
Хөрмәтле медицина өлкәсендә эшләүчеләр! Сезне, җәйнең матур көннәренең берсенә туры килгән бәйрәмегез – Медицина хезмәткәрләре көне белән ихластан тәбрик итәм. Сезнең хезмәт бәяләп бетергесез – сезнең кулларда кеше гомерләре һәм сәламәтлеге. Сез кешеләрне дәвалыйсыз, терелтәсез, аларга яңа тормыш бүләк итәсез, һәр яңа көнгә, яңа таңга шатланып яшәргә мөмкинлек бирәсез! Сезнең үзегезнең тормышыгызда да кайгы-хәсрәтләр булмасын, һәрвакыт уңышлар гына юлдаш булсын. Аллаһы Тәгалә сезгә шушы авыр эшегездә ярдәмен бирсен, исәнлек-саулык белән хәерле тормышларда яшәргә насыйп итсен!

***
Бүген Медицина хезмэткэрлэре көне – халыкка хезмәт күрсәтү юлын сайлаган, асыл затларның бәйрәме. Сез кешеләргә дөньядагы иң кадерле нәрсә – сәламәтлек һәм яшәүгә өмет бүләк итәсез, көнен-төнен хезмәт куясыз. Бүген без сезнең алда баш иябез. Котлы булсын һөнәри бәйрәмегез, телибез исәнлек-саулык, шатлык-куанычлар һәм бәхетле тормыш. Зур рәхмәт сезгә!

Табиблар коне белэн котлау сүзләре медицина хезмэткэрлэре коне белэн котлаулар

Медиклар коне белэн

Июнь аеның өченче якшәмбесендә ел саен медицина хезмәткәре көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Татарстанның Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый!

Әлеге бәйрәм һөнәри яктан берләшкән кешеләрнеке генә түгел, бу көн кеше кайгысын үзенекедәй кабул итеп, авыруларның борчуларын аңлап, сәламәтлекләре, гомерләре куркыныч астында булганнарга ярдәм күрсәтүче, гадел, намус белән хезмәт итүчеләрне берләштерә. Медицина хезмәткәре һөнәре борынгыдан хөрмәткә лаек булган. Элек электән җәмгыятьтә әлеге һөнәр кызыксыну уята, табиблар беренчеләрдән булып кешенең яшәү, үлемгә кагылышлы серләрен беләләр. Авыруларның аякка басуы, тулы тормыш белән кабат яши башлавы табибларның сәләтенә, талантына, интуицияләренә бәйле. Шуңа да табиблар күп кенә әсәрләрнең, кинофильмнарның геройларына әверелә. Бүген медицина хезмәткәрләре өчен, шул исәптән Татарстанда да эшләргә уңайлыклар тудырылган, югары технологияле җиһазлар кайтартылган, кайберләре ярдәмендә ирешелгән нәтиҗәләр кайчандыр фантастика булып тоелган дәрәҗәдә. Шулай да әлеге җиһазлар бары оста кулларда гына могҗиза тудырырга сәләтле икәнен онытмаска кирәк. Һөнәри осталык, тәҗрибәдән башка уңышларга ирешү мөмкин түгел. Җаваплы, авыр һөнәрегезгә тугры булганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Нәтиҗәләрегез күбрәк сөендерсен, һөнәрегез белән горурланып эшләргә язсын! — ди котлавында Адел Вафин.

Сүз уңаеннан, бүген «Пирамида» күңел ачу комплексында «Ел табибы — Ак чәчәкләр» республика күләмендәге бәйге җиңүчеләрен котлау тантанасы булачак. Әлеге бәйге Казанда инде сигезенче ел уздырыла. Конкурс табибларның эшен яктырткан Габдрахман Әпсәләмовның танылган ак чәчәкләр романы хөрмәтенә шулай аталган. Быел җиңүчеләр биш номинациядә билгеләнәчәк: «Ел табибы», «Елның медицина хезмәткәре», «Беренче звенода яхшы табиб», «Сәламәтлек саклау өлкәсендә легенда», Уникаль очрак». Ел саен бәйгедә катнашырга теләүчеләр саны артып бара, быел мәсәлән, бәйгегә барлыгы 70тән артык эш тәкъдим ителгән булган.

Сәламәтлек

Сәламәтлек сагында торучы хөрмәтле ак халатлы шәфкать ияләре һәм әлеге тармак ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез белән ихластан котлыйм.

21 июнь – Медицина хезмәткәрләре көне

Сезгә кеше гомере һәм сәламәтлеге ышанып тапшырыла. Иң кыйммәтле байлык, хәзинә саналган тән саулыгын бернинди бәяләр белән дә үлчәп булмый. Сез сайлаган һөнәр – халык өчен иң кадерлесе һәм иң мөһиме. Гаять олы җаваплылык тойган хәлдә сез, ак халатлы шәфкать ияләре, бик күпләргә яшәү сулышы өрәсез, киләчәккә өмет-ышаныч уятасыз. Намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә!

Барыгызга да сәламәтлек, иминлек, тыныч тормыш телим. Гаиләләрегез тулы һәм бәхетле булсын.

Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Азат ВӘЛИЕВ. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Түбән Кама сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре

һәм ветераннары!

Сезне чын йөрәктән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм! Сезнең хезмәт гадәттән тыш җаваплы һәм иң олы хөрмәткә лаек. Сез тормыштагы иң кадерле кыйммәтләр – кешеләр сәламәтлеге, сабыйларның дөньяга аваз салуы, кеше гомерләре өчен җавап бирәсез. Ак халатлы кешеләр — безнең һәрберебез өчен өмет һәм шәфкатьлелек билгесе. Һәрберебезнең язмышы сезнең һөнәри осталыгыгызга һәм тәҗрибәгезгә бәйле.

Без Түбән Каманың медицина хезмәткәрләре — тирән белемле, талантлы, алтын куллы, олы йөрәкле чын һөнәр ияләре белән горурланабыз. Эшегезгә ихластан бирелгән булуыгыз, намуслы хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә.

Кешеләрнең сәламәтлеген саклау – дәүләт сәясәтенең алыштыргысыз өстенлекле өлеше, республикабыз үсешенең иң мөһим юнәлешләреннән берсе. Бүген Түбән Кама муниципаль районында сәламәтлек саклауны заманчалаштыру программасы уңышлы эшләп килә, хастаханә һәм сырхауханәләребез капиталь төзекләндерелә һәм сафка бастырыла, диагностикалау һәм дәвалауда яңа, нәтиҗәле ысуллар кертелә. Болар барысы да безгә алга таба медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын тагын да камилләштерүдә ярдәм итәр дип ышанам.

Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре, әлеге бәйрәм көнендә сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, тынычлык, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт телим. Һөнәри юлыгызда шатлыклы вакыйгалар һәм рәхмәтле пациентлар күбрәк булсын!

Түбән Кама муниципаль район Башлыгы,
шәһәр Мэры
Айдар Метшин

Дата изменения: 04.08.2017 20:08:21
Количество показов: 5428

Төп яңалык

Ютазы район медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгели

Йокысыз төннәр, кеше гомерләре өчен көрәш, көн саен кылынган батырлык — алар һөнәрләренең аерылгысыз өлеше. Кабул ителгәнчә, июньнең өченче якшәмбесендә илдә безнең сәламәтлек сагында торучы ак халатлы фәрештәләребез бәйрәме билгеләп үтелә.

Ютазы район медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгели

Дәвалау сәнгате — «медицина» латын теленнән тәрҗемә иткәндә шундый мәгънәне бирә. Һәм, чынлап та, күп гомерләрне саклап калу өчен үз өстеңә зур җаваплылык алу — бу чын сәнгать. Һәм безнең районның сәламәтлек саклау өлкәсендә зур тәҗрибә туплаган һөнәрманнарга ия булуы сер түгел.

Дәваханәнең беренче шәфкать туташы

Район поликлиникасында шәфкать туташы, хезмәт ветераны Шакира Хәмзә кызы Мөхәммәдиева 50 елга якын хезмәт тәҗрибәсенә ия. Ул 1938 елда элек безнең районга караган Иске Чүте авылында туа.

Шакира Хәмзә кызы яшь вакытында.

Бөгелмә медучилищесында белем алганнан соң, мәкаләбез герое ул вакытта Ютазы авылында урнашкан район сәламәтлек саклау бүлегеннән Урыссуга балалар консультациясендә участок шәфкать туташы итеп җибәрелә. Кеше өчен иң кыйммәтлесе булган әйбер — сәламәтлек бүләк итү — аның өчен һәрвакыт җан таләбе булып кала.

— Сез дәваханәнең беренче өлкән шәфкать туташы булып хезмәт куйгансыз. Нинди авырлыкларны җиңәргә туры килде?

— Миңа бу вазифаны йөкләгәндә, 26 яшьтә идем. Минем кул астында җитмешкә якын шәфкать туташы һәм санитар эшләде, шулай ук авылларда һәм предприятиеләрдә урнашкан барлык медицина пунктлары миңа буйсына иде. Яшьлегем аркасында авырлыклар турында уйларга туры килмәде. Шул ук вакытта минем белән бергә сүз һәм эш белән ярдәм итәргә әзер торган кешеләр эшли иде, — дип искә ала ветеран.

Шакира Хәмзә кызының 37 ел дәвамындагы хезмәт эшчәнлеге таләпчән табиб Владимир Петрунинның кулы астында уза. Тәҗрибәсе һәм хезмәт стажы аңа табиб ярдәмчесе генә түгел, аның уң кулы булырга мөмкинлек бирә.

— Владимир Петрунин кайвакыт кырыс булуга карамастан, без тату һәм көйле эшләдек. Безнең эштә дошман эзләп утырып булмый. Мин кешенең холкы нинди генә булмасын, аны яратырга кирәк, дип саный идем. Шулай итеп, безнең пациентлар белән дә, аларның туганнары белән дә без уртак тел табарга тырыштык. Чөнки психик авырулар белән эшләү үзенчәлекле һәм аерым якын килүне таләп итә.

— Сез шәфкать туташы хезмәтенә бөтен гомерегезне багышлагансыз. Эшегезне сагынасызмы?

— Безнең тату һәм һөнәрман коллектвны сагынам. Дәваханага килгәндә, үз өемә килгән кебек барам. Анда мине беләләр һәм хәтерлиләр. Мин лаеклы ялга чыккач, хезмәттәшләрем өебезгә киңәш сорап киләләр иде.

— Чын медицина хезмәткәре нинди булырга тиеш?

— Медицина өлкәсендә намуслылык, грамоталылык, ярдәмчеллек һәм яңаны өйрәнергә әзер тору кебек сыйфатлар югары бәяләнә, — дип нәтиҗә ясады тәҗрибәле шәфкать туташы.

Ярты гомере — ак халатта

Терапия бүлегендә урта һәм кече персонал белән озак еллар дәвамында шәфкатьле, зыялы, пөхтә өлкән шәфкать туташы Анна Георгиена Софьина җитәкчелек итә. Ул Ырынбур өлкәсенең Рус Кандызы авылында 1949 елда туа.

сулдан уңга: Анна Софьина, Татьяна Кожевникова, Венера Саматова

Үз һөнәрен ул бернинди икеләнүләрсез сайлый.

— Балачакта мин салкын тиеп чирли һәм хастаханәдә еш була идем һәм ак халатларда һәм калпакларда авыруларга терелергә булышып йөргән шәфкать туташларын күрү миңа ошый иде. Шулай итеп миндә хыял — медицина хезмәткәре булу хыялы барлыкка килде.

Бугуруслан шәһәрендәге медицина училищесында балалар профилендәге шәфкать туташы һөнәренә ия булып, ул квалификацияле кадрлар җитмәгән туган авылында эшкә урнаша. Безнең хастаханәгә эшкә кыз 1971 елның февралендә урнаша. Аны да 26 яшендә үк терапия бүлегенең өлкән шәфкать туташы итеп куялар.

Хезмәтем тарихында миңа терапия бүлегенең Мәрьям Мөхәммәтшина, Галина Петрунина, Светлана Кошелева, Светлана Хөснетдинова кебек мөдирләре белән эшләргә туры килде. Безнең күп санлы булмаган коллектив өчен алар терәк булды, безгә хәерхаһлы мөнәсәбәттә иделәр, осталык тупларга ярдәм иттеләр. Һәркем хезмәттәшләр ярдәменә исәп тота алган коллективта эш көйле барды. Без гомуми хастаханә смотрлары, конкурслар оештыра, иң яхшы палата постларын билгели идек. Медицина хезмәткәрләре көнен исә түземсезлек белән көтеп алдык һәм табигать кочагында гаиләләребез белән бәйрәм иттек, — дип уртаклашты хатирәләре белән ветеран.

Кырык ике ел дәвамында ул медицина халатын кигән, кырык ике ел армыйча кешеләргә аларның газапларын киметү максатында хезмәт иткән. Элекке хезмәттәшләре еш кына аның янында булалар һәм ул елларны сагынып искә алалар.

— Үзеңнең туганнарың нинди мөнәсәбәт күрсәтүләрен телисең, пациентларга да шундый мөнәсәбәт күрсәтергә кирәк, — безне шулай эшләргә өйрәтәләр иде, — дип тәмамлады хатирәләрен Анна Софьина.

Дөньядагы иң гуман һөнәр — шәфкать туташы профессиясе вәкилләре соклану уята һәм аларның башкарган хезмәтләре бер мәкалә кысаларына гына сыеп бетми. Әмма авыруның патологиясен дәвалап кына калмыйча, чирне психологик яктан да җиңәргә булышу — бу көндәлек батырлык. Һәм аны ак халатлы каһарманнар кыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Бүген — медицина хезмәткәрләре көне!

Июнь аеның өченче якшәмбесе медицина хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә.

Лениногорск районы һәм шәһәрендә эшләүче медиөина хезмәткәрләренә һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, эшләрендә уңышлар, исәнлек, халык сәламәтлеге алар өчен беренче урында торсын иде дип телибез. Халыкны дәвалар өчен аларда бетмәс-төкәнмәс энергия, көч булсын.

Бүген - медицина хезмәткәрләре көне!

Июнь аеның өченче якшәмбесе медицина хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә.


Лениногорск районы һәм шәһәрендә эшләүче медиөина хезмәткәрләренә һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, эшләрендә уңышлар, исәнлек, халык сәламәтлеге алар өчен беренче урында торсын иде дип телибез. Халыкны дәвалар өчен аларда бетмәс-төкәнмәс энергия, көч булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги:

медицина

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Медитации на родовые сценарии
  • Медико биологический праздник
  • Медиклар коненэ сценарий
  • Медики волонтеры сценарий
  • Медиатор кто написал сценарий

  • Добавить комментарий

    ;-) :| :x :twisted: :smile: :shock: :sad: :roll: :razz: :oops: :o :mrgreen: :lol: :idea: :grin: :evil: :cry: :cool: :arrow: :???: :?: :!: