Березняк авылында балалар бакчасы ачу тантанасы.
Кунакларны каршы алу.
1 Кыз Ипи-тоз, якты йөз белән
Кунак каршына чыктык.
Сезгә зур ихтирам белән
Тәмле нигъмәтләр тоттык.
2 Кыз Сездәй кадерле дусларны
Зурлыйбыз чын күңелдән.
Ипи-тоздан авыз итеп,
Әйдә, узыгыз түрдән!
Икесе бергә : Рәхим итегез!
( Кунаклар ипи-тоз һәм чәк-чәктән авыз итәләр, бакча бинасына кадәр үтәләр.)
1 алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар, әти-әниләр!
2 алып баручы. Бүген бездә зур бәйрәм,
Бик күңелле көн безнең.!
Иртәдән үк кояш көлә,
Бизәп зәңгәр күк йөзен
1 алып баручы Бәйрәм бүген, бәйрәм!-диеп,
Бар дөнья көлеп торсын.
Бакча бәйрәме икәнен
Бар кеше белеп торсын.
Бүген бездә зур тантана .Балалар бакчасы ишекләрен киң ачып,яңа бинада нәни дусларын каршылый.
1 алып баручы. Авылыбызда мәктәпкәчә яшьтәге балалар саны үсә. Алар — районыбызның, авылыбызның киләчәге.
2 алып баручы. Бүген ачылычак балалар бакчасында 20 бала тәрбияләнәчәк.
1алып баручы Хөрмәтле кунаклар,әти-әниләр! Сезне балалар бакчасына йөрүче сабыйлар сәламли:
1 бала. Матур итеп киендек,
Бүген бәйрәмгә килдек.
Сезне күргәч, кунаклар,
Шатландык та сөендек.
2 бала Бакчага йөгереп килсәм Бүлмәләргә нур иңгән Ерак җирне якын итеп , Абый – апалар килгән
3 бала. Рәхмәт абый-апаларга,
Күркәм бакча төзегәнсез,
Нәни малай һәм кызларга
Матур булсын дигәнсез.
4 бала. . Безнең күк нәни булгансыз
Сез бакчага йөргәндә.
Кара ничек зур үскәнсез-
Кызыгабыз күргәндә.
5 бала Тиздән без дә сезнең кебек
Үсеп җитәрбез әле.
Матур кыз, батыр егетләр
Булып китәрбез әле.
6 бала Әни йокыдан уятты “Тизрәк кызым тор”-диеп Йөгерә-йөгерә килдем монда Ап-ак күлмәгем киеп.
7 бала Бакча безне каршы алды
Ишекләрен киң ачып
Тәрбияче апалар да
“Хуш киләсез!”- дип әйтеп
8 бала Безнең бакча шундый җирдә-
Тирә-ягы гөл генә,
Гөлдәй балалар бакчасы
Березнякта бер генә.
Барысы бергә : Рәхмәт сезгә,абый- апалар!
Балалар шар очырта.
2 алып баручы : Бәйрәм дәрте бүген һәрбер өйдә
Куанычлар балкый йөзебездә.
Бәйрәмебез ямен уртаклаша
Зур кунаклар бүген түребездә.
1 алып баручы. Сүз Кукмара муниципаль районы башлыгы Рахматуллин Рауиль Шәйдәүләт улына бирелә.
Чыгыш
2 алып баручы Бәйрәмебез гөрләп үтсен,
Истә калсын гомергә
Шатлыкларны уртаклашып,
Кунаклар килгән безгә.
1 алып баручы Березняк авыл җирлеге башлыгы Сабирҗанов Нурсил Наил улына бирелә.
Чыгыш
2 алып баручы: Һәр җирдә бер хикмәт көтә
Бүген гади көн түгел.
Бүген- бакчабыз бәйрәме,
Шуңа шатлана күңел.
Әти- әниләр исеменнән сүз Зайнагиева Фәнзилә Ахмадулла кызына бирелә
Чыгыш:(Хөрмәтле районыбыз җитәкчеләре, килгән кунаклар! Безнең сабыйларыбыз бүгеннән башлап искиткеч матур, җылы,иркен бакчага йөри башлыйлар.Шатлыгыбызның чиге юк. Безнең балаларыбызга шундый зур бүләк ясавыгыз өчен рәхмәт Сезгә, Рауиль Шәйдәүләтович!Рәхмәт республикабыз житәкчеләренә, төзүчеләргә көнне төнгә ялгап эшләгәннәре өчен. Рәхмәт җирле үзидарә җитәкчеләренә,бакча коллективына, әти-әниләргә.Сезгә баргызга да зур сәламәтлек, эшегездә уңышлар телим.)
1 алып баручы. Тәрбияче!
Сездәдер ул йөрәкләрнең иң олысы
Сездәдер ул күңелләрнең иң җылысы
Һәр көн сезгэ ничә сабый карап тора
Алар сезне әниседәй якын күрә
Сүз балалар бакчасы мөдире Сибгатуллина Илһамия Мансур кызына бирелә:(Хөрмәтле кунаклар, балалар һәм әти-әниләр! Бүген зур дулкынлану белән шатлык,сөенеч хисләрен кичерәбез. төзелгән бакчабыз балалар кабул итәргә әзер. Һәр бүлмәдә өр-яңа җиһазлар, уенчыклар,савыт-саба…Монда балаларны мәктәпкә әзерләү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Хөрмәтле Рауиль Шәйдәүләтович ,төзүчеләр, килгән кунаклар,әти- әниләр Сезгә хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Сабыйларыбыз монда яратып йөрсен, сау – сәламәт булсын, тиешле белем һәм тәрбия алсын өчен көчтән килгәннең барысын да эшләрбез. Барыгызны бәйрәм белән котлыйм.Эшегездә уңышлар телим.
2 алып баручы: Кадерле дуслар! Бәйрәмебезнең дулкынландыргыч мизгелләре килеп җитте .
Нинди бакча , дип тормагыз
Бу бакчаны күрегез.
Ал тасмаларны кисеп
Әйдә,түрдән үтегез!
1 алып баручы. Тасманы кисү өчен Кукмара муниципаль районы башлыгы Рахматуллин Рауил Шәйдәуләт улы, балалар бакчасы мөдире,авыл җирлеге башлыгы, жаваплылыгы чикләнгән Промкомбинат ширкате житәкчесе Шакиров Расих Нафик улы………….
Тасманы кисү (эчкә үтәләр)
1 алып баручы: Хөрмәтле кунаклар, әти-әниләр, балалар! Күркәм бакчага рәхим итегез!
2 алып баручы:
Хәерле юл сезгә нарасыйлар
Матур булсын сезнең уйларда
Тормыш юлыгызның дәвамы да
Ошасын иде шушы көннәргә!
Структурное подразделение МБОУ «Минняровская ООШ» ДОУ «Минняровский детский сад» Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423759, Республика Татарстан, Актанышский район, д.Миннярово, ул.Центральная, д.70 |
Телефон: | +7(927)-450-27-29 |
E-Mail: | 03100000003@edu.tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ДОУ «Минняровский детский сад» |
Руководитель: | Ахметдинова Резеда Радисовна |
Год основания учреждения: | 2011 |
У нас учатся: | 12 |
У нас учат: | 1 |
ВСЕ новости детского сада
Мэктэп ачу тантанасы
Опубликовано: 27.08.2014
27 август конне, бик зур капиталь тозеклэндерудэн сон, Меннэр топ гомуми белем биру мэктэбен ачу тантанасы булды. Тантанага бик куп кунаклар килгэн иде. Энгель Нэвап улы Фаттахов беренче клааска баручы укучыларга портфельлэр булэк итте. Калган кунаклар да буш килмэгэннэр иде.
К списку новостей
ТР Актаныш муниципаль районы
Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе.
Хоккей мәйданчыгын ачу тантанасы сценариясе
Төзеде:Башлангычкласс
укытучысы Кашапова Гөлия Галимулла кызы.
2016
(Хоккейчылар разминка ясыйлар.Дию белән Кәрлә аларның аяк астында буталалар.музыка ишетелә һәм хоккейчылар ике якка тезеләләр.Дию белән Кәрлә хоккей мәйданчыгы уртасында калалар.)
Кәрлә:Шәп булды әле бу!Хоккей командасы уенчылары безне хоккей уйнарга өйрәтәчәк.
Дию:Убырлы безне алдамаган,шәп урын бу!
Кәрлә :Нинди урын соң бу?
Дию:Убырлы да әйтмәде,нинди урын икәнен.
Кәрлә: Үзе кая соң әле ул.Тимераякта шуарга өйрәнәсем килә диде дә.
Дию:Безне бер белмәгән җирдә ташлап китте.
Кәрлә:Валлаһи-билләһи алдаган бу безне.
Убырлы килеп чыга.
Убырлы :Кайчан булса да,кайда булса да ,кемне дэ булса Убырлы карчыкның алдаганын ишеткәнегез бармы?Үземнең өр яңа Кыш бабай белән Кар кызы бүләк иткән конькиларым белән ант итәм ,минем беркемне дә алдаганым юк!!!(Кәрлә белән Дию конькиларны әйләндереп-әйләнереп карыйлар.)
Убырлы:Мин Сезне Җир шарының иң матур җиренә алып килдем.
Кәрлә:Аңладым инде ,Убырлы аңладым.Җир шарының иң матур урыны –Татарстанның Актаныш районы икәнен . Аккошлар иле икәнен беләм инде.
Дию:Укымышсыз,надан.Пучы авылы бу!Син Пучы авылы Пучы урта мәктәбе укучылары ясаган катокта.
Кәрлә: Пучы авылы ,Пучы мәктәбе…….нәрсәсе бар инде?
Дию:Пучы мәктәбендә Татарстанның беренче презеденты Шәймиев Минтимер Шәрип улы укыган.
Кәрлә:ӘӘӘ…. Булдырганнар болар,катокны менә дигән итеп ясаганнар!!!
Дию: Бу мәктәптә спорт ярышларында гел призлы урыннарны алучы укучылар укый,әле алар,беләсең килсә бию конкурсларында да призлы урыннарны алалар икән,олимпиадаларда районда беренче урыннарны алып ,Республика олимпиадаларында катнашалар ,урыннар алалар ди.
Кәрлә:Нишләп бик күп халык җыелган соң монда…
Убырлы:Кыш бабай белән Кар кызы да киләчәк икән әле .
Кәрлә:Кыш бабай бүләксез йөрми инде ул… Миңа да эләгер әле берәр бүләк.Карагыз Кыш бабай белән Кар кызы килә!!!
Кыш бабай:Исәнмесез, кадерле кунаклар,кадерле дуслар!!!
Кәрлә:Кыш бабай минем Сиңа бер соравым бар иде…
Убырлы :(Кәрләне бүлдереп)Тыңла син Кәрлә,игътибар белән тыңла.Барсын да белерсең.
Кар кызы:Исәнмесез ,дип Кыш бабай белән без сезнең барыгызга да исәнлек-саулык телибез!
Кыш бабай: Чөнки сәламәтлектән дә кадерле бер нәрсә дә юк!”Сәламәтлек кешегә бер тапкыр һәм гомерлеккә бирелә”-дигән Гиппократ.
Кар кызы:Кеше сәламәт булганда гына чын-чынлап бәхетле була ала.Исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, җәмәгать тормышында актив катнаша, хезмәттән, уеннар, бию, физик күнегүләрдән канәгатьлек ала.Шуңа күрә әлеге тема һәрчак актуаль булып кала.
Кыш бабай:Дәүләтебезнең, җитәкчеләребезнең иң мөһим бурычларының берсе булып-кешеләрнең сәламәтлекләрен саклау ,ныгыту бурычы тора.Моның өчен бик күп эшләр эшләнә.
Кар кызы:Спорт комплекслары төзелә,спорт мәйданчыклары ачыла,мәктәпләрдә бик күп спорт секцияләре эшли.
Кыш бабай:Менә бүген дә безнең сүзләребезне раслап ,без монда бәйрәмгә җыйналдык.Без бүген Пучы мәктәбенең хоккей мәйданчыгын кышкы сезонга ачу тантанасында катнашачакбыз!
Кар кызы:Безнең бүгенге кунакларыбыз:
1.Актаныш муниципаль районы_____________________________
2.Пучы урта гомуми белем биръ мәктәбе директоры__________________
3.Пучы җирле үзидарә советы башлыгы___________________-
Кыш бабай:Ә хәзер хоккей мәйданчыгын тантаналы рәвештә ачу өчен сүзне:
1.Актаныш муниципаль районы_____________________________улына бирәбез!Рәхим итегез!
2.Пучы урта гомуми белем биръ мәктәбе директоры__________________котлау өчен сүз Сезгә бирелә,рәхим итегез!
3.Пучы җирле үзидарә советы башлыгы___________________- улына бирәбез!Рәхим итегез!
4.Мәктәпнең физкультура укытучысы__________________-улының да безгә җиткерер сүзләре бар,рәхим итегез!
Килгән кунаклар ,җитәкчеләр тасма кисә.
Кыш бабай:Елның теләсә кайсы вакытында да без үз организмыбызны ныгыта алабыз.Миңа калса,кыш моның өчен иң кулай ел фасылы.
Кар кызы:Кышкы урманда чаңгы шуу,таудан чана шуу-үзе бер хозурлык!
Кыш бабай :Безнең укучылар кебек хоккей командалары ярышы үткәрү үзе бер куаныч.
Кәрлә: Җәен футбол яратсагыз,
Кышын хоккей уйнагыз!
Хәрәкәтле уеннардан
Беркайчан да туймагыз!
Дию: Чаңгыда да шуыгыз сез,
Чабыгыз,узышыгыз,
Таза булгач,якты булыр
Киләчәк тормышыгыз!
Кыш бабай: Мәйданчыкның бозын катыруда катнашкан барлык кешеләргә(һәр кешенең исем фамилиясе әйтелеп рәхмәт әйтелә) бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез!!!Хөрмәтле дуслар!!!Сезне барыгызны да Хоккей мәйданчыгының кышкы сезонга ачылуы белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә исәнлек саулык телибез!
Кар кызы:Якынлашып килүче Яңа ел белән Сезне!Спортта яңа уңышлар Сезгә!
Кыш бабай:Ә мин кунакларыбызны хоккей турнирында катнашырга чакырам.
Музыка яңгырый.(“В хоккей играют настоящие мужчины”)
Обелиск асыу тантанаһы
Музыка
уйнай.
ПОЧЕТНЫЙ КАРАУЛ
Ғәзизә
ҺУҒЫШ!
!!
Ҡәһәрле был
һалҡын һүҙҙе ишетеү менән,
йөрәктәр
ҡыҫыла.Меңәрләгән
әсәләрҙең күҙ йәше
күңелде өтөп алғандай,гонаһһыҙ
сабыйҙарҙың йөрәк өҙгөс ауазы күңелде телеп үткәндәй.
Факил
ҺУҒЫШ! Биш кенә
хәрефтән торган был һүҙҙә
мәңге уңалмаҫ ер яраһы, күңел яраһы,
ватылған- емерелгән яҙмыш, өҙөлгән
ғүмер, йәтимлек.
Ғәзизә
Йәшен булып осто был хәбәр:
Дошман беҙгә ҡаршы ут аскан!…
Гитлер бандалары илгә кергән,
Яна ауыл, яна ҡала… түгелә ҡан.
Факил
Илгә фашист ябырылғанда
Мылтыҡ буйы ине бары.
Шинель
кейҙе, ҡайыш быуҙы —
«Ахыр
заман балалары..
Арслан / уҡыусы/ Партам ҡалды,
Ҡалды китаптарым,
Үкһегәндәй булды мәктәбем,
Ауыҙ итмәгәнгә иңрәп ҡуйҙы
Ҡырҡып алған ҡара икмәгем
Ғәзизә: Хөрмәтле ҡунаҡтар, ауылдаштар! Яу
яландарында ятып ҡалған , һуғыштан иҫән
ҡайтып вафат булған ауылдаштарыбыҙ, үҙ
көстәре менән еңеүҙе яҡынайтыусы тыл
ветерандары, һуғыш осоро балалары иҫтәлегенә ҡоролған
обелиск асыу тантанаһын асыҡ тип иғлан итәм.
ГИМН
РБ
Факил.
Тәбрикләү
өсөн һүҙ Бәрйән
районы муниципаль район Советы рәйесе Кинйәбаев
Тәлғәт Талха улына бирелә.
Ғәзизә: Еңеүгә үҙ
ѳлѳштәрен индергән тыл эшсәндәре:
ҡарт-ҡоро, ҡатын-ҡыҙ, балалар! Ир-егеттәр
һуғыш яландарында, ә һеҙ баҫыу ҡырҙарында еңеү
яуланығыҙ. Һеҙ күргән ауырлыҡтар,
хәсрәт-ҡайғыларҙы һѳйләп,
аңлатып бирерлек кенә түгел.
Факил. Тылда һыйыр егеп ер һѳрѳүсе, балаларын астан
үлтермәҫ ѳсѳн, баҫыуҙа серек
бәрәңге, башаҡ эҙләүсе
әсәйҙәр, ѳләсәйҙәр,
ололар менән бер рәттән һабан һѳргән,
иген үҫтергән, урман ҡырҡып
бүрәнә ағыҙған малайҙар,
ҡыҙҙар, хәҙер инде олоғайып барған
инәйҙәр, бабайҙар алдында баш эйәбеҙ.
Ғәзизә: Һалдат һуғыш яланында
һеҙҙе онотманы, киреһенсә,
өҙөлөп хаттар көттө, һәм хат
килеп төшөү менән, ҡыуанып, шунда уҡ яуап
яҙырға ултырҙы. Һеҙҙең
һөйөүегеҙ көс арттырҙы һалдат
йәнендә.
УҠЫУСЫ
уҡый
Ҡарт-ҡоро,
ҡатын-ҡыҙ, ауыл йәштәре һәм
уҡыусы балалар Бөйөк Ватан һуғышы йылдарында колхозда
төп көскә әйләнә, фиҙаҡәр
хеҙмәте менән улар Тыуған илгә сикһеҙ
тоғролоҡтарын күрһәтә,
иңдәренә көс еткеһеҙ
ҡыйынлыҡтар төшөүенә
ҡарамаҫтан, Еңеүҙе яҡынайтыу өсөн
мөмкин булғандың барыһын да эшләй.
Нығынмаған яурындарына һуғыштың бар
ауырлыҡтары ятҡан, балалығы урланған бала-саға ла
мең михнәт кисерә, ғазаптарға дусар була. Улар
аслыҡтан һәм һыуыҡтан интегә,
етемлектең йән өшөткөс тынлығынан яфалана.
Ваҡыт
аяуһыҙ алға елә. Тиҫтәләрсә
миллион кешенең ғүмерен ҡыйған, яҙмышын
емергән, йәнен һәм тәнен
зәғифләгән, өмөтөн
һүндергән Бөйөк Ватан һуғышы
тамамланыуға ете тиҫтәнән ашыу ваҡыт
үтте. Һуғыш тарих биттәрендә урын
алһа ла, уның халыҡ хәтеренән юйылыуы
мөмкин түгел. Илебеҙҙә һуғыштың
ут-ялҡынынан өтөлмәй ҡалған, афәте
ҡағылмаған ғаилә юҡ, сөнки
Бөйөк Еңеүгә өлөш индергән
ҡаһарман һәр ғаиләлә тиерлек бар.
Ерҙә йәшәгән
һәр кемгә лә иң мөһиме –
Тыныслыҡ! Бөгөнгө матур, тыныс тормошта
йәшәүебеҙ менән беҙ һуғышта баш
һалған олатайҙарыбыҙға, Еңеү
яҡынлаштырырға көстәрен
йәлләмәгән
өләсәйҙәребеҙгә
бурыслыбыҙ, улар алдында баш эйәбеҙ!
Уларҙың күрһәткән батырлыҡтары
беҙҙең йөрәк түрендә
мәңге һаҡланырға тейеш. Ә
беҙҙең төп бурысыбыҙ — ололарҙы
хөрмәт итеү, яҡшы итеп уҡыу һәм
илебеҙҙең ысын патриоттары булыу !
Килер көндәребеҙ яҡты булһын, ер
йөҙөндә бер ваҡытта ла һуғыш
сыҡмаһын!!!
Беҙҙең батырҙарыбыҙға мәңгелек
дан! Беҙ уларға ҙур ихтирам һәм
рәхмәт белдерәбеҙ.
Обелискты асыу хоҡуғы Район
хакимиәте башлығы Рөстәм Динислам улы
Шәриповҡа ,ауылыбыҙ
аҡһаҡалы, тыл ветераны Ҡарағолов
Ғәббәс Дәүләтҡол улына, уҡыу
алдынғыһы Арыҫлан Шамил улы Ҡолбирҙингә бирелә
Музыка. Алҡыштар.
А.Б.
Бөйөк
Ватан һуғышы тамамланыуға 74 йыл .һуғыш яралары
һаман да һыҙлай, күңел яралары
тынғылыҡ бирмәй. Беҙҙең яҡты тормош,
аяҙ күк йөҙө өсөн үҙ
йәндәрен, көстәрен йәлләмәгән
тыл ветерандары һәм
һуғыш йылдары балалары хөрмәтенә асылған обелискка веноктар
һәм сәскәләр һалайыҡ. /Вахутинский
маршы, Сәскәләр һалыу/
Ғәзизә:
Ҡәҙерле туғандар!
Әйҙәгеҙ бер минутҡа тын ҡалайыҡ!
Һуғышта яу яландарында ятып ҡалған
атай-олатайҙарыбыҙҙы… Һыуыҡ окоптарҙа
бар һаулығын юғалтып, яу яраларынан, ауырыуҙарҙан
бѳгѳнгѳ шатлыҡлы кѳндәргә килеп
етә алмай үлеп ҡалған һуғыш, тыл
ветерандырын хәтергә алып тын ҡалайыҡ!
Факил: Эйе,
бер минутҡа тын ҡалайыҡ. Һуғыш яланында ятып
ҡалған,һуғыштан ҡайтып вафат булған, тыныс
тормошта бар ғүмерҙәрен бала
тәрбиәләүгә биргән уҡытыусы-
коллегаларыбыҙҙы,
хеҙмәткәрҙәребеҙҙе лә хәтерләп
тын ҡалайыҡ! Бөтәһен дә
иҫләйек! Бер минутҡа!!!… / Тынлыҡ./
Ғәзизә:
Беҙҙең Бөйөк Еңеү
хаҡындағы иҫтәлек быуаттан-быуатҡа нығынһын,
бар доньялағы тыныслыҡ һөйөүсе
кешеләрҙе берләштерһен. Бөйөк
Еңеү өсөн ғүмерҙәрен
аямаған батырҙарға мәңгелек дан! Байрам
менән ҡәҙерле дуҫтар!
Обелиск асыу тантанаһын ябыҡ тип иғлан
итәм.
/“День Победы” йыры /
Күңелле балачак
Җәйге лагерьны ачу тантанасы күренеше
Максат.Татар шагыйрьләрнеңәсәрләренә, рус халыкәкиятләренә, татар халык аваз иҗатына кызыксыну уяту. Татар шигырьләрен сәнгатьле укырга, әкиятләрне матур итеп сәхнәләштерергәөйрәтү. Балаларның лексикасын баету,
диалогикһәм монологик
сөйләмнәренүстерү. Туган
телгә мәхәббәт, ихтирам
тәрбияләү.
Бәйрәм барышы.
Бәйрәм «Итек- читекләр»җырлы-биюле чыгыш белән башлана.
Бәйрәмне ике укучы алып бара.
Саумы, кояш!Саумы, елга!
Саумысез, урманнарым!
Саумысез, кошлар, чишмәләр,
Авылым урамнары.
Исәнмесез, таулар, кырлар,
Күлләрем, камышларым.
Саумысез,җәнлек, бөҗәкләр,
Дусларым, танышларым.
Хәерле көн, туган ягым!
Яңа көнем, бул изге!
Алып кил җиргә бәрәкәт,
Куандырәле безне.
Исән булыйк һәркайсыбыз,ч
Таң туды, сәламләшик.
Табигатьнеңҗаны бит без,
Бер бөтен булып яшик.
(8.Хәйруллина)
Ришат:Исәнмесез, кадерле укытучылар, укучылар һәм кунаклар. Бәйрәмебезне башлыйбыз!
Салават:Дусларым,әйтегезәле, бәйрәмебезнең исеме ничек?
Залдагы укучылар бергәәйтәләр:-«Күңелле балачак!»
Уянганда елмаеп тор,
Дөнья балкып китәр.
Әниеңә көлеп кара,
Телә хәерле иртә. ‘
Елмай көнгәһәм кояшка,
Көнең күңелле узар.
Кырлар, болыннар да сиңа
Чәчәк, гөлләрен сузар.
(В.Хәйруллина) •
Салават::Чыннан да без бик күңел-
ле яшибез, матур җырларҗырлыйбыз, биибез, уйныйбыз
Ришат:Шуңа күрә туган җиребезгә,әни-әтиләргә, укытучыларга
Бергә:Рәхмәтәйтәбез.
«Әпипә» татар халык җыры.
Әпипәнең көе ишетелә.
Ришат:Нинди матур таныш көй!
Салават::Бу бит «Әпипә«җыры.
Җырлы- биюле чыгыш.
Салават:Алсу, син бу биючеләрне беләсеңме?
Ришат:Әйе, бу минем дусларым. Әйдә алар белән бергә уйныйбыз.
Салават:яхшы.
Татар халык аваз иҗаты.
«Җиләкҗыям, как коям»
Дусларым, кая барасыз?
Кара урманга барабыз.
Кара урманда нишлисез?
Кураҗиләкҗыябыз.
Җиләк белән нишлисез?
Җиләктән как коябыз.
Аю, бүре чыкса нишлисез?
Урман буйлап чабабыз.
Җиләкҗыям , как коям
Дәүәнигә бүләккә,
Мондаҗиләк күп икән,
Аю, бүре юк икән.
Бүре:Уууу, хәзер тотам, кабып йотам.
Бүре балаларны куа башлый һәм бер кызны тотып ала.
Бүре:Мин сине ашыйм!
Кыз:Юк ашама, мин сиңаәкият сөйлим.
Бүре:Ярар, сөйлә. _
Рус халык әкияте «Йомры күмәч». Сәхнәләштерү.
Яшәгәннәр ди бер әби белән бабай. Бабайәбигәәйткән:
—Әби, күмәч пешер әле!
Әби:Нәрсәдән? Он да юк, бодай да юк.
Бабай:Карчыгым, абзарыңнан ях-шлап эзләп карале, бәләкәй күмәчлек бардыр?
Әби:Ярар, картым карармын.
Әби кечкенә генә күмәч пешергән дә, тәрәзә төбенә куйган. Күмәч торган, торган да, тәгәрәп киткән.
Әзме күпме бара торгач урманга килеп кергән. Юлда Куянны очраткан
Куян:Әй, күмәч, мин сине ашыйм!
Күмәч:Куян, син мине ашама, мин сиңаҗырҗырлыйм
Мин Күмәч, йомры Күмәч
Әбидән дә качтым мин,
Бабайдан да качтым мин,
Синнән дә качам!
Куяннан качып, алга таба киткән.
Урман сукмагында ач Бүрене очраткан.
Бүре:Күмәч,әй Күмәч, минем ашыйсым килә.Әйдә мин сине ашыйм!
Күмәч:Юк, юк Бүре абзыкай, син мине ашама! Мин тәмсез, тоссыз… Әйдә мин сиңаҗырлыйм, сүзләрен дәүзем яздым…
Бүре:Җырла, Күмәч!
Мин Күмәч, йомры Күмәч
Әбидән дә качтым мин,
Бабайдан да качтым мин,
Синнән дә качам!
Бүре кычкырып көлә башлаган, ә Күмәч ул вакытта инде еракка киткән.
Кураҗиләге төбендә Аю утыра икән.
Аю:Әй Күмәч, матур Күмәч, мин сине ашыйм!
Күмәч:Кайда сиңа, кыйшык аяк мине тотарга. Әйдә мин сиңаҗыр гына җырлыйм.
Аю:Җырла.
Җырлый-җырлый юлын дәвам иткән. Шул вакытта Күмәчнең каршы-сына Төлке килеп чыккан.Үзе матур, койрыгы йомшак, нечкә тавышы белән Күмәчкәәйткән:
— Нинди матур, Күмәч1
Күмәч:Әйе, мин матур!
Төлке:Нинди гүзәл, хуш исле…
Күмәч:Әйе, мин гүзәл. Мин тәмле! Югары сорттан! Мин җырлый да бии дә беләм…
Төлке:Я,җырла.
Күмәч:Мин Күмәч, йомры Күмәч
Әбидән дә качтым мин,
Бабайдан да качтым мин,
Синнән дә качам!
Төлке:Нинди матур җыр!Күмәч, тагын җырлаәле миңа.
Күмәч:Мин Күмәч, йомры Күмәч
Әбидән дә качтым мин,
Бабайдан да качтым мин,
Синнән дә качам!
Төлке күмәчне куа башлый
-Ай-яй-яй, коткарыгыз, коткарыгыз…
—Акылсызкешеләрменәшундыйхәлләргәочраргамөмкин…
Шуныңбеләнәкияттәмам.
Ришат: Кояшлы ил- безнең ил
Күгеаныңгелаяз
_ Салават:: Кыш китерсә Кыш бабай
Чәчәк алып килә яз.
Балалар «Кояшлы ил» җырынҗырлыйлар.
Әбием догалар укый,
Еллар булсын имин, дип. Кешеләр тату яшәсен, Тыныч булсын илем, дип. Догалар безнеөйрәтә Дөньяны яратырга. Яхшылыкка шатланырга, Сагышны таратырга.
(В. Казыйханов)
Ришат: Кадерле, кунакларыбыз! Матур яшәгез! Дус яшәгез! Күңелле
яшәгез! Йортларыгызга иминлек, исәнлек- саулык телибез.
Салават: Сау булыгыз.
1 а.б. Бәйрәмсез бик күңелсез бит,
Бәйрәмнәр кирәк безгә,
ьәйрәмнәр кирәк сезгә дә,
Кирәкһәммәбезгә дә!
2а.б.Баркүңеллелекҗиһанда
Барҗирдә бер ямь бүген.
Нәрсәдәнбу?Минбеләм:
Бәйрәмбүген!Бәйрәмбүген!
Җыр: «Әссәламегаләйкем«.
1а.б.Бездәбүгензуркуаныч
• Балачакныңбәйрәме.
Безнең белән шатланырга
Чакырабызһәркемне.
1 а.б. Дөнья матур, дөнья киң шул
Бик күңелле балачак.
Бу көннәрнең куанычы
Гел хәтердә калачак.
2 а.б. Бергәүскән дус — ишләрне
Онытмамын беркайчан.
Тагын бер уйнап алырбыз
Эх, балачакка кайтсак!
Күмәкҗыр«Без бәхетле, шат балалар”
Соңыннан концерт номерлары: җырлар, биюләр, уеннар белән дәвам итә.
Спасибо! Ваш файл добавлен!
После проверки он будет опубликован в выбранном Вами разделе на странице
http://videouroki.net/filecom.php?fileid=98671773
Не загружайте работу повторно — это не ускорит её публикацию
Спасибо за материал! Он будет проверен администратором и опубликован на сайте в ближайшее время! Номер Вашего материала:
23902122713
Вы всегда сможете найти его, введя этот номер в поиске. Также, номер Вам понадобится в случае необходимости получения свидетельства о публикации, поэтому сохраните его!
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/26858-kelle-balachak-jge-lagerny-achu-tantanasy
Мөслим муниципаль районы Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе
“Спорт корылмаларын ачу тантанасы”
Педагог-оештыручы: Мәүлиева Гөлшан Факил кызы.
2015 ел
Мөслим мәктәбенең спорт корылмаларын ачу тантанасы
Музыка
1.а.баручы: Хәерле көн, хәрмәтле кунаклар, балалар! Исәнмесез!
2.а.б
Күңелләр көр,йөрәк шатлана.
Хәерле көн,җитәкчеләр,
Алтын куллы төзүчеләр,
Бәйрәмгә килүчеләр.
1ал.б. Без бүген Мөслим урта мәктәбендә спорт мәйданчыгы ачу тантанасына җыелдык.
2ал.б. Рөхсәт итегез сезне шушы уңайдан барыгызны да котларга.
1ал.б. “Сәламәтлек кешегә бер тапкыр һәм гомерлеккә бирелә” дигән Гиппократ.
2ал.б. Әйе, сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, тирә-юньне танып белә, җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән, уеннар, бию һәм физик күнегүләрдән канәгатьлек ала. Шуңа күрә әлеге тема һәрчак актуаль булып кала.
1ал.б. Күптән көтелгән бу вакыйга без бик шат. Бик зур рәхмәт шушы программаны кабул иткән республика җитәкчеләренә, хөкүмәтебезгә. Балаларыбыз мәйданчыкта үзләрен физик яктан ныгыта алачаклар.
2ал.б.
Бу шатлыклы вакыйганы,мөгаен,балалардан да түземсезләнеп көткән кеше юктыр.Йөзләреннән бәхет очкыннары сибелә.Әйтер сүзләре дә бик күп.
(Суз балаларга бирелә)
Айсылу
1 бала
Мөслимебез чәчәк ата,
Мөслимебез яшәрә.
Өлкәннәр шатлык кичерә,
Горурлык ул яшьләргә.
Регина
2 бала
Ел саен яңара мәктәп,
Булмый кайчак танып та.
Кунаклар кайткан вакытта
Куябыз мактанып та.
Шамил
3 бала
Спорт – яшәү рәвеше,
Спортсыз булмый торып.
Бер җәй эчендә өлкәннәр
Ниләр куймады корып.
Айназ
4 бала
Яшел келәмле мәйданнар
Чакырып тора безне.
Спорт уңышлары белән
Куандырырбыз сезне.
Фэнзил
5 бала
Монда без ял да итәбез,
Футболын да тибәбез.
Мәктәбебезне яратып
Һәм сагынып киләбез.
Регина
6 бала
Рәхмәтләрнең иң зурысы-
Билгеле, Илбашына.
Рөстәм абый, без җаваплы
Бүген сезнең каршыда.
Аделина
7 бала
Сезгә булган ихтирамны
Без- балалардан күрерсез.
Безне үрнәк итеп куеп,
Әле мактап йөрерсез.
Алсу
8 бала
Без беләбез: һәр эштә дә
Сезнең җиңеп чыгасын.
Рәхмәтебез булып, Сезгә
Кыңгыраулар чыңласын!..
Айназ
9 бала
Без тоябыз: Сез булганда,
Мөслим тагын үсәчәк.
Сезнең тарафтан безгә
Җылы җилләр исәчәк.
Айсылу
10 бала
Барыгызга рәхмәтлебез,
Исән – имин булыгыз.
Безгә шулай – балаларга
Гел игелек кылыгыз!
1ал.б. Ә хәзер, спорт мәйданчыгын тантаналы рәвештә ачу өчен сүзне:
Мөслим муниципаль районы башлыгы _______________________________ бирәбез. Рәхим итегез! Мөслим гомуми урта белем бирү мәктәбе директоры ___________________________котлау өчен сүз сезгә бирелә, рәхим итегез!Мәктәпнең физкультура укытучысы ___________________________________да безгә җиткерер сүзләре бар, рәхим итегез!
Килгән кунаклар, җитәкчеләр тасма кисәләр.
2ал.б. Ә хәзер мәйданчыкка рәхим итегез! (Алып баручылар,балалар тезелешеп басалар)
1ал.б. Спорт мәйданчыгына мәктәбебезнең иң өлгер, җитез егетләрен футбол уйнарга чакырабыз.