Татарстан Республикасы Казан шәһәре Авиатөзелеш районының
«26 нчы лицей» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
«Мөнәҗәтләр- рухи мирасыбыз»
Башкарды:
26 нчы лицейның
10 нчы сыйныф укучысы
Абзалова Адилә
Марсель кызы
Фәнни җитәкче:
Мөбарәкшина Ләйсән
Гаптелхәмит кызы
Казан,2017
Эчтәлек
I.Кереш.Мөнәҗәтләр- борынгыдан килгән кыйммәтле рухи мирасыбыз. 3
II.Төп өлеш. 4-7
1.Мөнәҗәтләрне өйрәнү тарихыннан. 4-5
2.Мөнәҗәтләрне тематик төркемләү. 5
3.Җирле халык арасында киң таралган мөнәҗәтләр. 5- 7
4.Мөнәҗәтләрне кемнәр башкара? 7
III.Йомгаклау. 7
IV.Кулланылган әдәбият. 8
V.Кушымта.
I.Кереш.
Мөнәҗәтләр-борынгыдан килгән кыйммәтле мирасыбыз.
Балачак-кеше гомеренең кабатланмас, иң гүзәл бер мизгеледер. Үземнең балачагымны искә алуга ,ирексездән ,дәү әнием күз алдыма килә.Әнә ул иңнәренә ак шәлен салган да, бәйләү энәләрен тибрәтә-тибрәтә , әкрен генә нидер көйли.Җәйләрен ,яшел чирәмдә йөгереп йөрүче каз бәбкәләрен саклаганда да, тагын шул моңлы көй яңгырый.
-Дәү әнием, син нәрсә җырлыйсың?-дип сорыйм мин аннан.
-Мөнәҗәт ул, балам, мөнәҗәт.Сез белмисез шул инде аларны.Сез түгел, әти-әниләрегез дә белми мөнәҗәтләрне,-дип уфтана дәү әнием.
Мин уйга чумам. Нәрсә икән ул мөнәҗәт? Дәү әнием бу турыда нигә шулай уфтанып сөйли? Ә шулай да аның күңелгә ятыш бу моңнарын тыңлау рәхәт…
Еллар үткән саен ,бу сораулар мине ешрак борчый башлады. Фәнни-эзләнү эшемне дә шуңа күрә мөнәҗәтләрне өйрәнүгә багышладым.Шуның өстенә, бу тема бүгенге көндә бик актуаль дип саныйм,чөнки мин беренче тапкыр дәү әниемнән ишеткән мөнәҗәт сүзе соңгы елларда радио-телевидение аша күп яңгырый һәм газета-җурналларда да еш очрый башлады.Бу жанр безнең көннәрдә бик активлашып китте.
Фәнни –тикшеренү эшен башкарыр алдыннан мин түбәндәге максатларны куйдым:
1.Төрле чыганаклар аша мөнәҗәтләрне өйрәнү тарихын тикшерү, материаллар җыю, халкыбыз иҗатын өйрәнү һәм нәтиҗәләр чыгару;
2. Милли гореф-гадәтләрне саклау;
3.Мөнәҗәтләр аша туган телебезгә, динебезгә, мәхәббәт хисләре , әхлак тәрбияләү.
Бу максатларны тормышка ашырыр өчен куелган бурычлар:
1.Мөнәҗәтләрне төркемнәргә бүлү.
2.Мөнәҗәт жанрының бүгенге көндәге торышын билгеләү.
Фәнни-тикшеренү эшемне мин түбәндәге алымнарны кулланып башкардым:
- Галим-тикшерүчеләрнең китапларын уку:
- Җирле халык белән әңгәмәләр кору;
- Аудио һәм видеоязмалардан мөнәҗәтләр тыңлау.
Югарыда әйтелгән максат һәм бурычлардан чыгып, эшемне түбәндәге планда төзедем.Ул кереш, төп һәм йомгаклау өлешләреннән тора. Төп өлеш түбәндәге бүлекләрне тәшкил итә:
1.Мөнәҗәтләрне өйрәнү тарихыннан.
2.Мөнәҗәтләрне тематик төркемләү.
3.Җирле халык арасында киң таралган мөнәҗәтләр.
4.Мөнәҗәтләрне кемнәр башкара?
II.Төп өлеш.
1.Мөнәҗәтләрне өйрәнү тарихыннан.
Борынгы чорларда бик киң таралган бу жанр ,кызганычка каршы, совет чорында бөтенләй онытылып торган.Мөнәҗәтләрне тыю турында бернинди махсус карар кабул ителмәсә дә, күп еллар буе, бигрәк тә Октябрь революциясеннән соң, мөнәҗәтләр фән һәм галимнәр игътибарыннан читләштерелгән. Аларда ислам дине белән бәйле хис-фикерләр өстенлек алганлыктан, бу әсәрләр юкка чыгарылырга тиеш дип саналган. Шуңа күрә мөнәҗәтләр халык иҗаты җыентыкларына кертелмәгәннәр, китап- журналларда басылмаганнар, алар хакында фәнни сүз әйтелмәгән.
Ләкин халыкны үз әсәрләреннән мәхрүм итү юнәлешендә нинди генә куркыныч адымнар, җинаятьләр ясалса да, ул үзенең байлыгыннан беркайчан да баш тартмаячак.Халык күңелендә һәм язма чыганакларда күп санлы мөнәҗәтләр сакланып калган. Шулай итеп, мөнәҗәт үрнәкләрен фольклор җыентыкларында бастыру, рухи мирасыбыз итеп тану яңа заман таләбенә әйләнә. Чөнки мөнәҗәтләр халыкның узган тарихи чорлардагы милли аңын, иҗтимагый-эстетик һәм әхлакый идеалын , этник психологиясен , хәтта характерын аңларга
ярдәм итәләр,аларда бабаларыбызның дөньяга карашлары , омтылышлары, рухи дөньясы чагылыш тапкан.
«Мөнәҗәт»-гарәп сүзе, Аллаһка сыгыну, ярдәм сорап ялвару, ихлас күңелдән эчеңне бушатып, җиңеллек һәм котылу эзләү мәгънәсендә.
Мөнәҗәтләр суфичылык шигъриятендә дә еш очрый. Гомумтөрки шагыйрьләреннән Хәрәзми, Өмми Камал, Мәүлә Колый, Г.Кандалый, Г.Утыз Имәни ,Акмулла, Тукай тһәм башка шагыйрьләр дә бу жанрны киң кулланганнар.
Мөнәҗәтләрнең татар дөньясында таралуы X-XI гасырларга туры килә.Аларның иң борынгылары безнең көннәргә кадәр килеп җитә алмаган.
Кайчандыр тыелган бу әсәрләрне фәнни-теоретик яктан өйрәнә башлау- музыка һәм әдәбият белгечләренең зур казанышы.Әлеге жанрны иң беренче өйрәнә башлаучылардан –музыка белгече Р.Исхакова-Вамба.[1]
Шуннан соң М.Нигъмәтҗанов тарафыннан дөнья күргән җыентыкның[2] кереш мәкаләсендә һәм Казан дәүләт университетының татар факультеты укытучылары тарафыннан язылган «Әдәбият белеме сүзлеге»ндә[3] урнаштырылган Хатип Миңнегулов мәкаләсендә мөнәҗәтләр турында әйтелә.
XX гасыр ахырында җәмгыятьтә кешенең рухи халәтенә игътибар көчәю сәбәпле, мөнәҗәт жанрының чәчәк ату чоры башланды.Бу жанрга галим-тикшерүчеләрдә дә зур кызыксыну уянды. 1994 елда Җ.Зәйнуллин тарафыннан «Хан кызы» исемле җыентык дөнья күрә. Берничә төрле жанрны үз эченә алган бу җыентыкта ноталары белән бергә мөнәҗәтләр дә бар.[4]
Шулай ук башка галимнәрнең дә фәнни хезмәтләре басылып чыкты.Мәсәлән, 2000 елда төзүчесе Ф.И.Урманче булган «Бәетләр,мөнәҗәтләр»җыентыгы[5] һәм 2001 елда К.Хөснуллин тарафыннан «Мөнәҗәтләр һәм бәетләр»[6] исемле күләмле китабы бастырылды.Бу исемлеккә 2005 елда А.Х.Садыйкова төзегән «Мөнәҗәтләр»[7] җыентыгын да кертергә кирәк.
2.Мөнәҗәтләрне тематик төркемләү.
Югарыда әйтелгән җыентыкларда мөнәҗәтләр фәнни принциплар нигезендә классификацияләнә,җентекле анализ ясала.Әлеге китапларда жанр үрнәкләре берничә төрле тематик төркемгә бүлеп тикшерелә.А.Х.Садыйкова һәм Ф.И.Урманче җыентыкларында 4 тематик төркем булса,К.Хөснуллин , аларны тагын да ваклап, 10 төркемгә бүлә.Ә мин төзүчесе М.Х.Бакиров булган «Татар фольклоры»[8] җыентыгындагы 7 төркемгә бүленешне әйтеп китәм.Бу китапта алар түбәндәге төркемнәргә бүленә:
1)Дини мөнәҗәтләр;
2)Мөэмин-мөселманның тормыштагы урыны һәм яшәү мәгънәсе турындагы фәлсәфи мөнәҗәтләр;
3)туган җирдән, якыннарыңнан аерылу сагышын тасвирлаган мөнәҗәтләр;
4)ялгыз аналар моңын гәүдәләндергән мөнәҗәтләр;
5)ятим бала зарын һәм халәтен чагылдыручы мөнәҗәтләр;
6)картлык-карыйлык турындагы мөнәҗәтләр;
7)үлем хәлләре һәм үлемсезлек идеалы хакындагы мөнәҗәтләр.
3.Җирле халык арасында киң таралган мөнәҗәтләр.
1990 нчы елларда дин күтәрелү белән бергә дини мәҗлесләр ачыктан-ачык һәм бик еш үткәрелә башлады.Мәсәлән, Ифтар мәҗлесләре,бәби чәе, Корбан ашлары, никях мәҗлесләре.Бу мәҗлесләрдә ,догалар укыганнан соң,көйләп мөнәҗәт әйтү гадәткә кереп бара.Минем үземә дә мондый күренешнең шаһиты булырга еш туры килә.Югарыда саналып кителгән 7 төркем мөнәҗәтләрнең иң еш яңгырый торганнары , мөгаен,дини мөнәҗәтләрдер.Мәсәлән, «Бу мөбарәк җомга көн», «Диде Муса», «Лә илләһә илләллаһ», «Бисмиллаһи дип башлыймын», «Шөкер ,аллам», «Мөхәммәт пәйгамбәр», «Инандым бер аллаһка», «Укы Коръән». Башка төркемгә караган мөнәҗәтләрне дә ишетергә мөмкин. «Ана илә бала», «Әҗәлләргә дәвалар юк», «Болгар иле», «Изге әнием», «Никях көне» һәм башкалар. Еш кына бу төркемнәргә кермәгән мөнәҗәтләрне дә ишетергә туры килә. Бу мөнәҗәтләр аша дини мәҗлес үткәргән, өенә кунаклар чакырган, аларга кунакчыллык һәм олы хөрмәт күрсәткән хуҗага рәхмәт белдерәләр.Мәсәлән, «Йорт хуҗасына мөнәҗәт”.
Бу фәнни-тикшерү эшен әзерләгәндә миңа хәтта үзебезнең җирлектә яшәп, мөнәҗәт иҗат иткән шәхесләр белән танышырга туры килде. Казан шәһәре Северный бистәсендә яшәүче Мәгъсүмова Кафия Абдуллаҗан кызы улының никяхына багышлап «Никях көне»мөнәҗәтен язган.
«Балаларым,бер мөнәҗәт
Укыйм никях көнегезгә.
Иман нуры һич китмәсен
Сезнең изге күңелегездән.
Газиз улым, Ходай кушып,
Зур тормышка аяк бастың.
Безнең фатиханы алып,
Гаилә ишекләрен ачтың.
Алла боерса, үз кызыбыз
Булыр безгә киленебез.
Дога белән, намаз белән
Бәхетләргә тиенегез.
Шәфкатьле һәм миһербанлы
Кызлар,уллар бирсен Ходай.
Кайгыларсыз көн күрегез
Әти-әни догасында».
Шуңа охшаган мөнәҗәтләрне тагын да очратырга мөмкин.
Мәсәлән, Казан шәһәре Чуйкова урамында яшәүче Гөлфинур апа Шакирова дини мәҗлесләрдән соң хуҗаларга рәхмәт әйтү турында мөнәҗәт иҗат иткән булган. Ул миңа шуны бәян итте.
«И хуҗалар, бик зур кунак итеп,
Утырттыгыз өйнең түренә.
Ирештерсен шуңа Аллаһ сезне
Ике дөньяның да рәхәтенә.
Иман нуры бүген өегездә,
Зур рәхмәтләр килә әйтәсе.
Бәхет,сәламәтлек, игелекләр
Ходай сезгә насыйп әйләсен».
Эзләнү-тикшеренү эшем барышында мин төрле буын вәкилләре арасында сораштырулар үткәрдем; өлкәннәр, урта яшьтәгеләр, яшьләр һәм мәктәп укучылары белән әңгәмәләр кордым. «Мөнәҗәтләр беләсезме?» -дигән сораугакүбрәк өлкән буын вәкилләре уңай җавап бирде.Ә менә «Мөнәҗәтләр җырлаучы кайсы җырчыларны беләсез?»-дигән сорауга урта яшьтәгеләр төгәлрәк җаваплар бирделәр. «Ни өчен мөнәҗәтләр бик күп еллар югалып тордылар?» -дигән сорауга төрле сәбәпләр әйттеләр:халыкның диннән читләшкән булуы (18), мөнәҗәтләрнең эчтәлеге шактый катлаулы, аңлашылып бетми (13), мөнәҗәтләр язылган китапларның бастырылмавы (11).
4.Мөнәҗәтләрне кемнәр башкара ?
Мөнәҗәтләрне кемнәр башкара соң ? Бу сорауга җавапны мин төрле җыентык һәм чыганаклардан эзләдем.Җ.Зәйнуллин үзенең «Хан кызы» җыентыгында мөнәҗәт-мәкамнәрне ир-атлар да, хатын-кызлар да башкаруы турында әйтә. Шулай да мөселманнарда хатын-кыз җенесе аларны беркайчан да ир-ат булган урында башкармавын кисәтә.
Тикшеренүләрдән соң мин , халык башкаручыларыннан тыш, профессиональ артистлар һәм музыкантлар да мөнәҗәт җанрына битараф түгел икән дигән нәтиҗәгә килдем .Чөнки төрле яшьтәге профессиональ татар һәм башкорт җырчылары башкаруында бик күп мөнәҗәтләр тыңладым. Мәсәлән, Миңгол Галиев, Зөһрә Сәхәбиева, Гөлзада Сафиуллина, Радик Динәхмәтов, Ильяс Халиков, «Раян» төркеме, Казанда Алсу Еникеева җитәкчелегендә оештырылган «Ак калфак» төркеме. Яшь буын җырчылар да бу жанрны үз итә.
Сәйдә Мөхәммәтҗанова башкаруында яңгыраган мөнәҗәтләр, һәркемнең дә күңел түренә үтеп кереп, иң нечкә кылларын тибрәтерлек.Яшь булуына да карамастан , ул аларны бик зур осталык белән башкара.
Бүгенге көндә мөнәҗәтләргә концертлар багышлана, алар радио һәм телеэкраннар аша яңгырый,махсус кичәләр үткәрелә.
IV.Йомгаклау.
Бу фәнни-тикшеренү эшен башкарганда мин бик күп яңа белемнәр тупладым.
Мөнәҗәтләр- тарихның иң аяусыз һәм гарасатлы елларында да бабаларыбызга йөзебезне һәм динебезне сакларга, халык буларак исән калырга ярдәм иткән мәдәни мирасыбызның аерылгысыз бер өлеше. Шул сагыш тулы моң чишмәләрен ишетүдән мәхрүм булмасак иде дигән теләктә калам.
Бу хезмәтне башкаруда ярдәм иткән фәнни җитәкчем-татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөбарәкшина Ләйсән Гаптелхәмит кызына рәхмәтемне белдерәм.
Кулланылган әдәбият.
1. Әдәбият белеме сүзлеге.Төзүче-редакторы А.Әхмәдуллин.-Казан: Татар.кит.нәшр.,1990
2. Җ.Г.Зәйнуллин.Хан кызы.- Казан: «Мәгариф» нәшр.,1994
3. Бәетләр.Мөнәҗәтләр.Төзүчесе Ф.И.Урманче.-Казан: «Мәгариф»нәшр,2000
4. К.М.Хөснуллин.Мөнәҗәтләр һәм бәетләр.-Казан: «Раннур» нәшр.,2001
5. Мөнәҗәтләр.Төзүчесе А.Х.Садыйкова.-Казан: Татарстан китап нәшр.,2005
6. Татар фольклоры.Төзүчесе М.Х.Бакиров.-Казан: «Мәгариф» нәшр.,2008
[1] Исхакова-Вамба Р.А.О некоторых связях народной музыки казанских татар с арабской кулҗтурой/музыкальная фольклористика.-Вып.2-М.:Музгиз,1978
[2] Нигъмәтҗанов М.Татар халык җырлары.-Казан:Татар.кит.нәшр.,1976
[3] Әдәбият белеме сүзлеге.Төзүче-редакторы А.Әхмәдуллин.-Казан:Татар.кит.нәшр.,1990
[4] Җ.Г.Зәйнуллин.Хан кызы.- Казан: «Мәгариф» нәшр.,1994
[5] Бәетләр.Мөнәҗәтләр.Төзүчесе Ф.И.Урманче.-Казан: «Мәгариф»нәшр,2000
[6] К.М.Хөснуллин.Мөнәҗәтләр һәм бәетләр.-Казан: «Раннур» нәшр.,2001
[7] Мөнәҗәтләр.Төзүчесе А.Х.Садыйкова.-Казан: Татарстан китап нәшр.,2005
[8] Татар фольклоры.Төзүчесе М.Х.Бакиров.-Казан: «Мәгариф» нәшр.,2008
Дин һәм тормыш
Мөнәҗәтләр кичәсе
Кешенең эчке кичерешләрен, яшәү рәвешен, дөньяга карашын чагылдырган мөнәҗәтләр вакытлар узу белән дә үзенең әһәмиятен югалтмый. Район үзәк китапханәсендә узган «Халкыбызның җан авазы — мөнәҗәтләр» дип исемләнгән кичәдә катнашучылар да инанды моңа.
Әлеге кичәдә Кошманнан Рузания Хәйретдинова, Мөрәледән Назирә Әдиятова, Олы Кайбычтан Флера Фатыйхова, Әлфия Закировалар дини мөнәҗәтләр көйләде. Ә Мөрәледән Асия апа Гыйбадуллина үзе иҗат иткән «Гомер — бүләк», «Иләслек», «Уйлан кеше», «Аерма безне Коръәннән» шигырьләрен мөнәҗәт итеп башкарды. Аларның мөнәҗәтләрендә Аллаһы Тәгалә һәм аның пәйгамбәрләре, үлем һәм үлемсезлек, ахирәт тормышы чагылыш тапты. Телдән телгә күчеп, бүгенге көнгә кадәр сакланган мөнәҗәтләрне яшь буынга җиткерүдә үзләреннән өлеш кертүче өлкәннәребез китапханә методисты Миләүшә Сәлахетдинова үткәргән викторинада теләп катнашты, сорауларга җавап бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Теги:
мөнәҗәт
04.07.2011 Дин
Мөнәҗәт дигән дәва
Татар фольклорында шактый зур кыйммәткә ия булган бер жанр яшәп килә. Ул — бәет һәм мөнәҗәтләр. Бу икесе бер-берсенә көйләү рәвешендә якын торсалар да, аерым әсәрләр. Эчтәлекләре ягыннан янәшә яшиләр, ягъни икесе дә «кайгы-хәсрәт» әсәре дип йөртелә.
Мөнәҗәт гарәп-фарсы теленнән «Ходайга ялвару», «дога», «Ходай белән яшерен әңгәмә» диеп тәрҗемә ителә, шул мәгънәдә йөри. Халык иҗатын өйрәним дип, берәр төр китап битләрен актара башласаң, анда авторлар «мөнәҗәтләрнең чишмә башы дини культурага табынудан тора» дип фаразлый. Мәсәлән, «күп кенә әсәрләрдә аларга дини мотивлар бөтенләй хас булмаса да, строфа ахыры саен «сабырлар бирсәнә Алла», «Шәфәгать кыл, Рәсүлулла» кебек гыйбарәләр кабатланып бара», дигән юлларны укырга була. Заманалар үзгәргән саен мөнәҗәтләр дә үсештә яшәгән, тарихы эволюция дәвам итеп торган.
Үзгәртеп кору чорына кереп яши башлагач без, шактый гына күп сәнгатькарьләр, совет чорында тулаем тыелып килеп, киң аудиторияләрдә бөтенләй ишетелмәгән әлеге мөнәҗәтләргә кабаттан җан өреп, аларны өйрәнеп, әкрен-әкрен сәхнәләргә алып чыга башладык. Төрле темаларга багышланган, төрле эчтәлектәге мөнәҗәтләр дөнья күрә башлады. Күбрәк инде ислам диненең рәнҗетелүе, дин әһелләренең кагылу-сугылуы, халыкның рух пакьлеген югалта баруына — динсезлек сәбәпкә ишарәләр. Әти-әнигә мөнәсәбәт һәм башка темалардагы мөнәҗәтләр яшәргә хаклы була башлады. Хәтта берничә ел рәттән мөнәҗәт кичәләре, бәраәт кичәләре уздырылды. Профессионал җырчылар эфир-экраннарда мөнәҗәт әйтә башладылар. Татарстанның халык артистлары Миңгол Галиев, Гөлзадә, Зөһрә Сәхәбиева, Флера Сөләйманова кебек күренекле шәхесләребез үз репертуарларына халкыбызның шушы югалып торган җәүһәрен яңадан кертеп тыңлаучы хөкеменә тәкъдим иттеләр. Ни гаҗәп, халык моны күтәреп алды һәм бик яратып тыңлады. Мәктәпләрдә очрашу вакытында балаларга «әйдәгез әле, хәзер бер мөнәҗәт тыңлап китик» дисәм, хәрәкәтчән гәүдәләрен төз тотып, колакларын эшкә җигеп, бөтен игътибарны миңа юнәлтәләр. «Мөнәҗәт» сүзе халык (хәтта хәзерге буын балаларда да) канында, җанында ниндидер бер тылсымлы хикмәт булып, изгелек орлыгы булып яшәп, буыннардан-буыннарга күчеп килә.
Мөнәҗәтләрнең тәрбияви мәгънәсе зур, чөнки бу жанр үз эченә бик күп кыйммәтле темаларны туплаган. Туган-үскән илдән аерылу, ана һәм бала мөнәсәбәтләре, дөньяга караш, дөнья малына табыну, яшәү һәм үлем… Хәзерге «Татарстан-Яңа гасыр» радиосының алтын фондында минем язмада берничә мөнәҗәт саклана. Аларны мин егерме ел элек яздырган идем. Ни кызганыч, мин бу эшкә бер талпындым да, шуның белән вәссәлам. «Ниндиерәк эчтәлектә соң алар?» дигәндә, исемнәре үк әйтеп тора. Беренчесе — «Исрафил сурын өргәй» дип атала. Исрафил фәрештә җиргә киләчәк афәт, бәла-казаларны адәмнәргә сур өреп (сур — хәзерге тел белән аңлатсак, тынлы инструмент) хәбәр итеп торучы.
Исрафил сурын өргәй
Я, хәбибем (сөеклем) тор дигәй…
Икенчесе — «Менә шундый заман җитәр». Бусы да кисәтү, алдан күрү, хаталанмауга өндәү һәм гөнаһлы булып яшәүдән куркырга кирәклеге хакында.
«Зәкать бурыч булып калыр
Менә шундый заман җитәр…
Маллы кеше саран булыр
Менә шундый заман җитәр…»
Өченчесе ана һәм бала мөнәсәбәте турында. Халык, әйтәсе килгән сүзен, җиткерәсе үпкәсен бик гади һәм үтемле итеп аңлата. «Ана үпкәсе» дигән мөнәҗәтемдә эчтәлек болайрак. Текст зур булу сәбәпле, барысын да тезеп язмыйм, кыскача гына әйтергә тырышам. Язын җиргә бер бәрәңге күмәбез, көзләрен күп итеп уңыш, ягъни яңа яшь бәрәңгеләрне җыеп алабыз. Ә әлеге яшь үсентеләрне биргән ана бәрәңге кирәкмәс булып җирдә ятып-аунап туфрак булырга кала. Ана: «Балам, менә мин шул ташландык, кирәкмәс бәрәңге хәлендә хәзер», — дип баласына үпкәсен белдерә. Нәтиҗә ясарга исә — балага һәм… дөнья кешеләренә.
Татар кешеләренә хас бер мәңгелек хис — ул җирсү (ностальгия). Мөнәҗәтләрдә дә бу бик күп күренә. Туган илне сагыну, туган туфракның никадәр кадерлелеген сөйләү, илдә калган дус-ишләрне сагыну тасвирлана.
«Туганнарымны күрдеңме,
ничек торалар, белдеңме?
Исәнлек алып килдеңме,
күрмәдеңме хәләлемне? — дип искән җилдән сорый.
«Кай илләрдән килеп кундың,
безнең илдән түгелме?
Аларның хәлләрен сөйләп,
юат минем күңелемне, — дип кошларга эндәшә.
Мөнәҗәт жанрына искелек калдыгы, кичәге көн, кирәкмәс бер нәрсә итеп карау зур хаталык икәнлеген һәрвакыт искә төшереп тору зарур. Бу жанр зур фәлсәфи, тәрбияви әсәр. Монда безнең тормышка карашыбыз, җаныбыз, рухыбыз бик ачык чагыла. Безнең имгәнгән җаныбызга, рухыбызга мөнәҗәт дигән дәва һич артык булмас, иншаллаһ.
Фердинанд СӘЛАХОВ, Татарстанның халык артисты
Musulman.su
№ |
Внеурочная деятельность (конкурсные работы)
Дошкольное образование
Внимание! Администрация сайта rosuchebnik.ru не несет ответственности за содержание методических разработок, а также за соответствие разработки ФГОС.
Кечкенәләр төркемендә әниләр бәйрәме сценариясе.
Максат: балаларда әниләргә карата игътибарлылык, мәрхәмәтлелек, ярату тәрбияләү; бию, җырлау күнекмәләрен ныгыту; балаларда зәвык, иҗади сәләт үстерү.
Алдан ясалган эш: әниләргә бүләкләр.
Алдан әзерлек: шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнү.
Зал бәйрәмчә бизәлгән. Бәйрәмгә әниләр чакырыла. Ишектән кергәндә тылсымлы тартмадан фигуралар алалар. Кызыл төстәгеләр бер якка, яшел төстәгеләр икенче якка утыра бара. Өстәл өстенә гөлләр, чәчәкләр куела, шарлар эленә. Музыка уйный. Бәйрәмдә катнашучы балалар чәчәкләр тотып кереп, ярым-түгәрәк ясап бииләр. Биеп бетергәч чәчәкләрне кәрзингә җыялар.
Бәйрәм барышы:
Күмәк чәчәкләр биюе
Алып баручы.
Һәр ел саен килә бу бәйрәм
һәр көн туган кояш шикелле.
Еллар саен данлый бу бәйрәм,
Гүзәл кеше — әни кешене!
Алып баручы. Кадерле әниләр! Сезне чын күңелдән бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сезгә сәламәтлек, шатлык, озын гомер телибез.
Балалар белән бергә сөйләү:
Әни — ул һава! (кулларны өскә күтәрү)
Әни — ул яктылык! (кулларны өскә күтәреп фонариклар ясау)
Әни — ул бәхет! (кулларны күкрәккә кую)
Әни — ул әкият! («Во!»дип баш бармакны күрсәтү)
Әни — ул елмаю! (елмаеп күрсәтү, көлү)
Әни — ул ярату! (әниләргә “воздушный поцелуй” җибәрү )
Җыр “Җырлыйм әнием турында”
Алып баручы: әниләр, бүгенге көн сезгә багышлана. Бүгенге күңел ачу чарасы сезнең барлык мәшакатьләрне оныттырып, яхшы кәеф алып килсен иде.
Әниләргә бүген безнең Иң
кадерле сүзебез.
Шат биюләр, матур җырлар, уеннарны
Сезгә дип әзерләдек.
Бүләк итеп үзебез.
Алып баручы: бүгенге бәйрәм гади генә булмас, бүген без әниләребезне дә уеннарда катнашырга чакырабыз. Кергәндә төрле төстәге фигуралар алып, икегә бүленеп утыру юкка гына булмады. Уеннар булгач бәяләүче жюри да булырга тиеш. Жюри составында булачак. Балаларыбыз сезнең өчен җан атып үзләренең һөнәрләрен күрсәтерләр. Уеннарда актив катнашып бергәләп күңел ачып ял итик.
Әниләр белән уеннар
Беренче бирем: һәр команданың үзенә исем кирәк. Әйдәгез озакка сузмыйча бер исем уйлыйбыз.
Икенче бирем: ә хәзер сезгә 3 минут вакыт бирелә. Шул вакытта сезгә
“Ниса” белән беткән татар хатын-кызлар исемнәрен уйларга кирәк. Кайсы команда күбрәк исем табар?
Алып баручы: сез исемнәр уйлаган арада Асель белән Нәргизә
башкаруында “Мин әнигә булышам” җырын тыңлап китик.
Вакыт чыкты, әйдәгез әниләребезгә сүз бирик.
Өченче бирем: уеннарны дәвам итәбез, хөрмәтле әниләрбез. Өченче бирем төсле кәгазьдән бер матуркатлаулы булмаган открытка ясарга. Вакыт чикле. Ә без ул арада кызларыбыз Диана, Алия, Дәлия башкаруында “Дәү әнигә бүләккә” җырын тыңлыйк.
Дүртенче бирем: уен өчен һәр командадан берәр әни кирәк. Җырлый- җырлый мисаллар чишәсе була.
Клоун керә. Бишенче биремне уйната.
Бишенче бирем: чираттагы уенны уйнау өчен шулай ук һәр командадан берәр әни кирәк була. Гәзитне күчерә-күчерә барып билгеле бер аралыкны узасы.
Алтынчы бирем: чираттагы уеныбыз “әниеңне киендер” дип атала. Командадан берәр әни белән баласы бирегә чакырыла. Бала бирелгән муенсалар, ленталар, браслетлар белән әнисен киендерә.
Җиденче бирем: “Сүзсез сәхнә” дип атала. Жирәбә буенча бирелгән ромашка таҗларын алып сүзсез генә шунда язылганны аңлатасы.
- Газда кулың пеште.
- Балаңа дәрес каратасың.
- Сөйгәнеңне эштән каршы алу.
- Кунакка әзерләнәсең.
- Елаган баланы юату.
- Эшкә соңга калу
Сез әзерләнгән арада малайлар башкаруында “Гөмбәләр биюе”н карыйбыз.
Сигезенче бирем: бу уенны уйнау өчен әниләр акчаларны саный-саный, сорауларга җавап бирергә һәм хисапта ялгышмаска тиеш булалар.
- Балагызның исеме ничек?
- Балагызның фамилиясе ничек?
- Балагызга ничә яшь?
- Балагызның әтисе ни исемле?
- Балагызның аяк киеме размеры нинди?
- Балагызның туган көне кайчан?
- Балагызның күз төсе нинди?
- Балагыз нинди группага йөри?
- Балагыз ничәгә кадәр саный белә?
Кызларыбыз башкаруында “Яулыклар юабыз ” биюе.
Уеннар беткәч балалар “Подари улыбку миру ” җырына шарлар тотып кереп, әниләренә үзләре ясаган бүләкләрне бирәләр.
Алып баручы.
Бәйрәм бүләксез булмый ул,
Барыгыз да беләсез.
Безнең ничек тырышканны,
Хәзер менә күрерсез.
(Балалар ясаган бүләкләрен әниләргә бирәләр)
Бергә:
Көннәр һәрчак аяз булсын,
Кояш гел көлеп торсын.
Әниләр дә кояш кебек
Озын гомерле булсын.
Ведущий:
Күмәкләшеп барыбыз бергә
Биеп алыйк, әйдә әле.
Котлы булсын, гөрләп торсын
Әниләрнең бәйрәме!
Жюри әниләрнең уенына нәтиҗә чыгара.
Интеллектуаль сораулар:
- Шалканны чәчәләрме? (юк, орлыкны)
- Бер мичкәдә ике төрле сыеклык? (йомырка)
- Нинди сорауга “әйе” дип җавап биреп булмый (йоклыйсынмы?)
- Табышмак сүзен ничек укырга? (сулдан уңга)
- Җансыз җанлыны уята (будильник)
- Иң кирәктән — иң кирәк (саулык)
Алып баручы: Әйе, тормышта иң кирәге әллә нинди байлыкларга да сатып алып булмый торган — саулык. Кадерле әниләребез, сезгә ныклы сәламәтлек, тигез канатлы гаиләләребездә һәрчак балаларыбызның менә
шундый бәхетле, шат, сәламәт, иманлы, миһербанлы булуларына сөенеп кенә яшәргә насыйп булсын.
Жюри нәтиҗә чыгара
Алып баручы: Кадерле әниләребез, сезгә бүгенге бәйрәмдә катнашуыгыз өчен зур рәхмәт, тагын бер кат барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз.
Шуның белән безнең бәйрәмебез тәмам.