Яңа ел кичәсе – 2020 ел.
Жыр «Яна ел вальсы» , «Лэйсэн» хатын кызлар вокал ансамбле жырлый.
1.Якты өмет сыман, Тузгый ап-ак буран.
Шатлык белән тулы йөрәкләр.
Өр яңа ел килә бәхет керсен илгә .
Телик әле изге теләкләр
2.Ил гел тыныч булсын, Сабыйлар күп тусын.
Кавышсыннар өзлеп сөйгәннәр.
Яшәсеннәр бергә Һәркемдә бит җиргә
Рәхәт яшәр өчен туганнар. — ак карлар ява бурап — бурап
1.Хәерле кич, хөрмәтле дуслар, туган нигезләрен сагынып кайтучы кунаклар! Яңа ел белән сезне!
2.Бусагадан атлап керергә әзер торган 2020 нче ел котлы булсын. Зур сөенечләр, иминлек, беркайчан да бетмәс бәхетләр алып килсен!!!
1.Күңелләргә нур өстәп, иң матур көннәре, игелекле, бәрәкәтле эшләре белән 2019 нче ел илебездән китә. Яңа елга кергәндә без гадәт буенча иске елда узган юлга әйләнеп карыйбыз…
2.Ә хәзер кыскача гына башкарган эшләргә йомгак ясау һәм бәйрәм белән котлау өчен сүзне Кодаш авыл советы биллэмэсе башлыгы Габсалямов Азат Финарат улына бирәбез. Рәхим итегез!..
1.Кар болытын җилләр сүтеп бара,
Ел арты ел шулай үтеп бара.
Уралса да уйлар ак хыялга,
Уза гомер, уза, атлый алга.
2.Ярдан дулкын каккан көймә кебек,
Бер ел чикте дисбе төймә кебек.
Чигәләргә сылап карның агын,
Бер ел шулай узып китте тагын…
Концерт номеры……(1.жыр Алсу Каримова. 2 бию Илюза Хисматова.)
(Уен или Жыр)
1.Петр 1 фәрманы белән Яңа ел 1700 нче елда 1 гыйнварда үткәрелә башлый. Яшебез ничә дә булса да, 8 яшьтәме, 18 дәме, 50 дәме, 70 тәме, мөһим түгел. Яңа елга зур өметләр баглый. Кышның салкын айларында үтүенә карамастан бу бәйрәмне чиксез яратабыз, котеп алабыз.
2.Димәк, бәйрәм җыр – биюсез, әлбәттә инде, уеннарсыз булмый…
Хәзер сәхнәгә кызыклы уенга чакырам. Чама белән 5 кешене.
ничек
Уен: Кайберәүләрнең перчатка белән капчыкка… кар тутырганнары бар, ә менә шырпы кабына шырпы тутырганнары бар микән?
Перчатка белән шырпы тутыру уены.
1.Ап — ак карлар ява бурап — бурап,
Уй — гамьнәрем кайта урап — урап,
Урап кайта б ә х е т көткәннәргә,
Китеп бара ерак үткәннәргә.
Бурап — бурап ап — ак карлар ява,
Аклыклары күңелләргә дәва.
имин юллар гына
Концерт номеры ….(1.Жыр Флорида Хузина,2.Бию Кошки.)
Кадерле дуслар эйдэгез эле бездэ узебезчэ татарча берне оздереп биеп алыйк.
татар биюе башкарыла, биюгә тамашачылар да чакырыла.
1.Дуслар, үзенең Кар кызын ияртеп, яраткан җәнлекләрен, н и к т ер,
үзе белән алмыйча
, мәңге яшь Кыш бабабыз да килеп җиткән. Әйдәгез аларны кул чабып каршы алыйк…
Рәхим итегез, Кыш бабай. Кар кызы,Яна ел!
Кыш бабай. Исәнмесез, улларым, кызларым! Исәнмесез, килгән кунаклар! Котлы булсын Яңа еллар! Яңа ел сезнең барыгызга да бәхет, шатлык, сәламәтлек алып килсен. Күңелләрегез мәңге яшь булып калсын! Юлда килгәндә бик арыдым.
Мин бераз утырып ял итеп алыйм, ә кызым син сөйли тор. Кар кызы.
Дуслар җыелды кичәгә,
Балкый бәйрәм утлары!
Дөнья якты! Бу галәмнең
Җырлаган минутлары!
Сөен, күңел! Уйна да көл,
Килде бәйрәм сәгатең
Куансыннар картлар, яшьләр,
Белеп шатлык сәгатен!..
1.Йә, рәхим ит, Яңа ел, төкле аягың белән.
Яңа ел. Исемем минем — Яңа ел
Мин бәхет таратучы.
Җир йөзендә һәр нәрсәне
Өзелеп яратучы.
Сезне өзелеп сагынганга
Килдем мин яныгызга.
Бәхет, шатлык,
сәламәтлек
Телим мин барчагызга.
Үз илемдә, үз телемдә
Бәйрәм белән котлыйм Сезне.
2020 нче елның
Имин булсын һәрбер көне
2.Рэхмэт амин шулай булсын,эйдэ эле яна ел оздереп берне биептэ курсэт.
(яна ел биюе)
2.Кыш бабай, син ял ит, без сиңа үзебезнең чыгышыбызны күрсәтеп китик әле.
Кон.номер.1. Жыр Фларида Хузина. «Сандугач», 2.Сказка.
2.Уенга рэхим итегез дуслар.Кыш бабай белән берлектә “Фикер йөртү” уены 5-6 кешене чакырабыз. Әйдәгез, Кыш бабай киткәнче аның белән уйнап калыгыз.
Кыш бабай, уен синнән башлана. Үз гомереңдә күп җирләрдә йөрдең, янәшәңдә һәрчак г ү з ә л зат — Кар кызы булды. Син үзең яратып дәшкән иң матур хатын – кыз исемен әйт әле. (Кыш бабай яраткан хатын кыз исемен әйтә. Калганнар чират буенча соңгы хәрефтән башланган хатын-кыз исемен әйтәләр. Кем әтә алмый –шул уеннан чыга бара.Азаккы кеше җиңүче була.)
……М ә с ә л ә н,
1.Хупҗамал – Ландыш – Шаһидә – Әнисә – Әдип – Петр – Раил – Ленар – Рәис – Сәлим- Мостафа –Айрат – Таһир –Рәфис-Сәйдәр – Рифкат – Тәкый – Йолдыз – Зариф – Фаил – Ләбиб – Булат – Таҗи – Ирек- Камил –
ягыннан килдем мин
-Маскалар керә. (киенеп килучелэр булса)
1. Менә Кыш бабай адаштырып калдырган җәнлекләрең дә килеп җитте.
— Әйдәгез, хәзер Кыш бабай белән Кар кызын үзенең якыннары белән биетеп алыйк.
Бию көе куела.
2.Кыш бабай, еллар гасырларга тупланса да, дәртең, яшьлегең һаман арта гына бара. Күңелгә чиксез өметләр, ышаныч, җирдә яшәргә көч бирәсең. Рәхмәт сиңа. Киләсе елларда да сине шулай көтеп алсыннар.
Бию мышки
Кыш бабай. Улларым, кызларым! Сезнең белән бәйрәм бик күңелле булды. Безнең китәр вакытыбыз да җитте. Мин сезнең янда үземнең оныгымны — Яңа елны калдырам. 2020 нче елда барыгыз да аның белән дус булырга тырышыгыз. Яңа ел илебездәге тынычлыкны сакласын, барыбызга да сәламәтлек алып килсен. Оныгым, син кайда кил бирегэ сүз хәзер сиңа.
Кыш бабай белән Кар кызы чыгалар. 1.Әйдәгез, безгә өр яңа ел калдырган, күңелле бәйрәм мизгелләре бүләк иткән Кыш бабай белән Кар кызын алкышлап озатыйк. Сау булыгыз.сәламәтлек
Сказка «Три девицы»
2.Чираттагы уенны тәкъдим итәбез. (жебегэн )
1.Яңа елда исән — мул тормышка
Аяк бассак иде, йа Рабби!
Кил, Яңа ел, изгелегең белән
Явызлыкны беркем яратмый.
2.Күкләр аяз, дөнья имин булсын,
Авырлыклар ишек какмасын.
Шәфкатьле бул, беркем бу тормышта
Шатлык чәчеп, кайгы тапмасын.
1.Иңнәренә тормыш авырлыгын
Күтәрмәсен ялгыз аналар.
Ата — ана тигезлеге белән
Пар канатлы үссен балалар.
Э хэзер барыгызныда яна ел валсына чакырабыз.
Жыр «Лэйсан» хатын кызлар вокал ансамбле.
2.Дөнья матур, илләр имин булсын,
Тыныч булсын туган җиребез.
Сәламәтлек, бәхет, шатлык белән
Узса икән һәрбер көнебез.
1.Хөрмәтле дуслар , кунаклар, бүгенге бәйрәм кичәсендә актив катнашканнар!.. Якынлашып килүче 2020 нче елда барыгыз да сау – сәламәт булыгыз. Кышкы аклыкка. Язгы сафлыкка, җәйге җылылыкка,
көзге муллыкка сөенеп, тормыштан тәм табып, өмет белән яшәгез. Кайгы — хәсрәтләр, борчу — мәшәкатьләр сезне ерактан урап узсын. Яңа елда гына түгел, ә ел буе кәефләрегез һәрвакыт күтәренке булсын. Сау булыгыз!
Юмористический скетч (Тимур Сагаутдинов)
04-07-2016
ИР ДИГӘН ИРКӘ БУЛЫП КИТТЕ БИТ…
Скетч
КАТНАШАЛАР:
Хөршидә урта яшьтәге ике хатын,
Мөршидә икесенең кулында тулган сумка, бөтенләй арыганнар
Хөршидә (Мөршидәнең артыннан торып). Чиратның арты сезме?
М ө р ш и д ә (канәгатьсезлек белән). Ие, мин, мин булмаганда, кем булсын инде…
Хөршидә. Әй, син Мөршидә түгелсеңме?
М ө р ш и д ә. Ие, мин Мөршидәмен. Үзеңнең дә тавышың таныш… Тукта әле, син бит Хөршидә, иеме?
Хөршидә. Нәкъ шуның үземен! Фу, элекке вакытта бергә укып йөргән чакта кояш нуры кебек сөйкемле идең бит! Нәрсә булган синең белән?
Мөршидә. Үзең бик уңгансың икән! Нәкъ минем әбиемнең иске кәвеше кебек бөрешеп калгансың ич!
Хөршидә. Ә үзең, үзең нәрсә? Чәйнекнең кителеп төшкән борыны кебек кәкрәеп калып, башка кешеләрдән көлгән буласың тагын!
Мөршидә. Их, Хөршидәкөй! Кияүгә чыктым дигәнче башым камытка эләкте дип әйтмәскәме?
Хөршидә. Анысы рас, Мөршидә!.. Юк, уйлап кара әле: нишләп бу безгә кияүгә чыгуның җене кагылган иде? Йөгәнне белмәгән кырыкмыш тай шикелле рәхәтләнеп типтереп йөрмәс идекме?
Мөршидә. Әйтмә дә инде. Ир дигән иркә булып китте бит әле…
Хөршидә. Иркә дигәнең ни? Алар бүгенге көнне нәкъ “алма, пеш, авызыма төш”кә күчте бит әле… Күптән түгел генә базардан бераз ит-тавык, яшелчә-җимеш алып, ике сумканы тутырып, “Син өйгә бара тор, мин парикмахерскийга кереп чыгыйм әле”, – дип, автобуска менгезеп җибәргән идем. Кичкә таба арып-талып, бөтенләй хәлдән таеп өйгә килсәм, сумканың берсе дә юк! Әстәгьфирулла, тәүбә, болар кайда икән дип, иремнән сораштырсам, мәсьәлә болай икән. Бу безнең миңгерәү автобуска утыргач, ике сумканы ике ягына куйган да, үзе тирән уйга чумган икән. Шундый бер гадәте бар: күзен бер ноктага текәп кала да шулай утыра бирә. Нәселдән килгән, күрәсең: атасы гомер буе депутат булып, президиумнарда утырган. Әйе, менә, шулай итеп, автобус өйгә якынайганда, шул уйлы кыяфәте белән төшеп бара биргән. Ә безнең бер ай ашарлык азык- төлегебез – тү-тү! – автобуста китә барган. Я, моңа ни әйтерсең инде?
М ө р ш и д ә. Һи, шуны сөйлисең! Безнең өйдәге ачык авыз тамак түгел, биш яшьлек кызыбызны трамвайда ташлап киткән. “Гәҗит укып утыра идем, баланы күрми калып бара биргәнмен”, – дип тора бит әле. Бер көн буе эзләп көчкә таптык бит балабызны!
X ө р ш и д ә. Я, шуннан ни булды?
М ө р ш и д ә. Әй, ни булганын нишләтәсең? Хатынның көне көн булмый калды бит әле… Кияүгә чыкмасаң да бәла, чыксаң да бәла! Күптән түгел: “Ваннага су тутырып куйчы, юынып алыйм” – дип ваннага җибәреп, үзем бераз черем итеп алыйм дигән генә идем – бервакыт ишекне берәү бомба шартлаткан кебек кага башлады. Ачсам, астыбыздагы күрше каравыл кычкырып тора: “Өемне су алып китте, краннарыгызны ябыгыз, үлдем-беттем!” – дип чәрелдәп тора. Ваннага барсам, әлеге безнең миңгерәү кранны агызган да, үзе пивнушканың кранына китеп калган икән! Моңа ни әйтерсең инде?
X ө р ш и д ә. Я, шуннан ни булды?
М ө р ш и д ә. Ни булсын инде? Бер ай буе шул күршебезнең су баскан өен ремонтлашып йөрдек.
Хөршидә. Су дигәч, исемә төште. Мин дә күптән түгел безнең өйдәге ачык авызга: “Син дә бер адәм булып, өйдәге керләрне юып куйчы”, – дип ваннага җибәргән идем. Бервакыт бу нишләп ята икән дип барсам, сиңа – әкият, миңа – чын! – әлеге минем сөттәй ап-ак кофтамны үзенең сасык нәскиләре белән кушып юып ята икән!
М ө р ш и д ә. Я, шуннан ни булды?
Хөршидә. Ни булсын инде? Мусорга ташларга туры килде.
М ө р ш и д ә. Иреңнеме?
Хөршидә. Юк ла, кофтаны.
М ө р ш и д ө. Теге юлы: “Мин мунчага барып килим, казанга тамак салып куйдым, карап куярсың”, – дип киткән идем. Кайтсам, йортның эче кап-кара төтен. Ярый әле, иртө кайтканмын, югыйсә янып беткән булыр идек. Үзе шул кап-кара төтеннең эчендә бик матур гына гырылдап йоклап ята, бичаракай! Янып китсә дә уяна торган төре юк!
Хөршидә. Тукта, Мөршидәкәй! Мин бүген безнең өйдәге ачык авызга төштән соң өйдәге керләрне үтүкләп куй дип тапшырып киткән идем. Аның да үтүкне кабызып куеп йоклый торган гадәте бар бит… Юк, тормыйм башка, китим әле тизрәк!
М ө р ш и д ә. Әгәр чынлап та шундый гадәте булса, пожарныйны чакырта бирмибезме?
Хөршидә (ерактагы нәрсәнедер күрергә тырышып күзен текәп, һаваны иснәп). Әгәр безнең йорт ягыннан төтен исен борының сизсә, шулай итәрсең инде, яме? (Китеп барышлый.) И, ходаем, бу адәм имгәге белән үлә торган булдым бит инде!..
Шамиль Сагаутдинов
Юбилее да булгач, балачак тормышы, иҗаты турында тәмләп сөйләтәсе иде дигән ният белән икенче көнгә үк фатирына юл тоттым. Сайтның да, язмамның да сылтамасын җибәрермен дип алдан ук әйтеп куйган сүземә дә Шәмси абыйның җавабы әзер иде. «2007 елда кияү алып биргән кечкенә „самсунг“ инде ул, интернет юк анда», — диде. Хәер, борчыласы юк, Шәмси абый бүген ялгыз түгел: интернетлы тормыш юлдашы Кадрия апа бар. Узган елда 50 ел бергә торган хәләл җефете Галия апа дөнья куйгач, Шәмси абыйның «кара пәрдә»сен яшьлек елларыннан ук таныш булган Кадрия апа ачып җибәрә. Аларның бергә тора башлауларына алтынчы ай.
«Ник килгән мин бу дөньяга?»
Шәмси абый, сезне әти-әниегез инде бераз олыгаеп тапкан дигән сүзне ишеткән бар иде…
Әтинең миңа кадәр биш баласы була, хатыны үлеп китә. Күрше авылда минем әни яши. Армиядән кайткан, әле өйләнмәгән Зиннур исемле бер улы була. Әнине димлиләр дә, 43 яшендә кияүгә чыга. «Сыерымны җитәкләп чыктым», — дип әйткәне хәтердә. Әнигә мин туганда — 44, әтигә 58 яшь була. Менә шунда бала табып ят әле син! Нигә кирәк булган ул аларга?! Гел кирәк кеше түгел мин бу дөньяда (көлә).
Зиннур абый мин тугач үлә. Кайсыдыр бер тау сыман җирдә машина туктап кала, элекке ГАЗ — 51 булгандыр инде ул. Нәрсә булды икән дип, машинаны туктатып, тормозга куя да артына чыга. Тормоз ычкына да, үз машинасы аны таптап үтерә.
Әти-әни тәрбиясендә, балачактан нәрсә истә калган сезнең?
Без уфалла арбасы тартып, печән ташып, сыер асрадык. Әти белән печән чабарга өйрәндем, төшкә кадәр бер уфалла, төштән соң тагын бер арба. Әле аны председатель Мөхәммәтдин абзый Гайфиев тотса, тавыш чыга. Газизҗан дигән малайны кукуруз арасында алабута җыйганда тотып, уфалласын тотып ыргыткан иде. Мине яратты ул үзе, кайберәүләргә генә хөсетлеге бар иде.
Үзегезне бәхетле дип саныйсызмы? Канәгатьме сез үткән тормыштан?
Һич уйламаганда, көтмәгәндә әллә нәрсәләр бирде миңа Аллаһы Тәгалә. Бөтен теләкләрем чынга ашты дияр идем, артык зур байлыкка кызыкмадым, ләкин бирде Ходай. Шәдчедә хәерче малай булсам да, бүген Казан уртасында фатирым бар, авылда (Биектау районы Чыршы авылы — Т.И. искәрмәсе) 40 сутый җир белән өйләр салдым. Ике машина куярлык гаражлар… Икенче яктан, җанда тынычлык булмады, күптәннән бу дөньядан китәсе килү теләге булды. 32 ел артык яшәдем инде мин.
Кайчан туды соң ул теләк?
Ленинград мәдәният институтының Казан филиалына (соңрак Казан мәдәният институты) укырга кердем. Без мескен хәлдә Казанда 9 ел яшәдек. Башта Свердлов урамында ярымподвал фатирда бер ел снимать итеп тордык. 28 сум стипендия ала идем, 27 сумын әби белән бабайга фатир өчен биреп тордык. 1971нең 1 гыйнварыннан ул 40 сумга әйләнде, 2нче курстан 53 сум бирә башладылар, малай туды. Горсоветская урамында бер баракта 30 сум түләп тордык.
Галия радиокомитетта эшли иде. Аның пропискасы булмагач, минем исемгә шул радиокомитеттан бер бүлмә бирделәр. Зур фин йортының 9 квадрат метрлы бүлмәсе… Аңа сөенү! Гомуми кухня, веранда, ике алмагачы, кура җиләкләре белән бакчасы. Суны күрше урамдагы колонкадан ташыйсы, утын алып кереп ягасы. Шундый өйдә 7 ел яшәдек. 9 ел гомер мескенлектә узды. Шул чорда: «Ник килгән мин бу дөньяга, нәрсә эшләп йөрим?» — дигән уй туа башлады.
ИЯЛИдә аспирантурада укыдым, кандидатский минимумнар бирдем университетта. 17 яшемдә татар теленә кермәкче идем — алмадылар. Ярый кермәгәнмен, кеше була алмас идем. Тормыш мине барыбер үзе китереп чыгарды язучылыкка да, журналистикага да. Кыланмаган калмады инде. Үземне әдәбиятка әзерләдем, көне-төне укый идем. Хәзер дә мин «Казан утлары”н укымасам, мунча кермәгән шикелле.
Батулла да шалтыратты беркөнне, «Укып чыктым романыңны», — дим. «Ярый син бар инде, Шәмси, бер укучым бар минем. Рузия: «Ник күз бетереп утырасың, кемнәр укый ул китапны?» — дип сүгә, «Шәмси укый дип әйттем», — ди.
Ул яшисе килмәү ниндидер бер «ябышкак идея» кебек кенә булгандыр, Шәмси абый? Түзмәслек сәбәпләр дә юк бит…
Кешеләр бит яшисе килә, дип яши. Салаватлар шулай дип җырлый. Миндә «яшисе килә» дигән сүз булмады, киресенчә, мин, бәлки, шуңа яшимдер дә әле. Күп дуслар, яшьтәшләр кырылды бит инде минем.
Озаграк яшәр өчен әйтәсездер әле алайса ул сүзне?
Бәлки, шулайдыр да (көлә).
Тормышыгызда берәр гарьләнү, кимсенү булган идеме әллә?
Яшь вакытта мин үземне хәерче малай итеп кабул иттем. Комплексларны бетерү өчен, үземне язучы, шагыйрь, журналист итеп аерып күрсәтергә тырыштым. Газеталар чыгарып эләм — бер укытучыга кирәк түгел, «ник чыгардың» да димиләр, тутыра идек ике ватман газета. Имеш, университетта газета чыккач, нигә Шәдче мәктәбендә чыкмаска тиеш? Шундый иләсрәк малай идем инде.
Университетка алмадылар мине 1968 елда, беренче инша ук «2»ле иде. Кайттым Мамадышка, хәрби комиссариаттан учеттан төштем. Түбән Камада комсомол төзелә башлаган гына еллар. 46нчы училищега документларны бирдем дә, 30 августта укырга килдем.
Наил абый Нуретдинов Түбән Камада үз театрына чакырды, театр дөньясына кереп киттем. Шунда яшисе килү теләге ныклап туды. Директор урынбасары Камил абый Гыйльмуллин тулай торакка күчәргә тәкъдим иткән иде дә, «Мин бит эшче булырга килмәдем, югары белем алмыйча туктамыйм, ике ел монда булам да, барыбер Казанга китәм», — дидем. Һәм шулай булды да.
Шәдчедә үскәндә үләсе килү теләге юк иде анысы. «Мин беркайчан түбәндә калмаячакмын, урталыкта да түгел, мин өстә булырга тиеш, беркайчан колхозчы да, эшче дә булмыйм», — дип ант итә идем, ул минем җанга кергән әйбер. Теләгемә ирештем: гомерем буе начальник булым, мәдәният бүлеге мөдире, район советы депутаты, коммунист, мәдәният йорты директоры…
Шәмси абый, димәк, авылдагы колхозчыларны түбән дәрәҗәдә дип саныйсыз?
Туфан абыйның «халык — ул сарык көтүе» дигән фразасы бар. Туфанның ул монологын сәхнәдән дә сөйләгән идем. Сайлауда да шул ук. Авылда 100 процент халык кемне кушсалар, шуны сайлый. Бу акыллы кеше эшеме? Чын юләр халык эше бу. Ельциннны сайлаганда, «Мунча ташы»ның иң күтәрелгән чагы иде. 100 процент сайларга дигән күрсәтмә бирелгән иде, берәр кило карамель кәнфит өләшеп сайлаттылар. Без сәхнәдән уйнадык ул 1 кило карамельны. Ник уйнадыгыз дип, сүз әйтүче булмады. Бүген дә шул ул, берни үзгәрми, татар халкы мескенлектә. Шул әйберне сәхнәдән әйтергә тырыштым, Россиядә күп йөрдек, Уренгойгка кадәр барып җиттек. Кая гына барсак та, татарлар шыгрым залда! Һәрвакыт: «Туган илегездә яшисез, Россия дигән дәүләт юк, бу Алтын Урда җирләре. Без аларга дәүләт төзеп бирдек, җир бирдек, куркып яшәмәгез. Үз телегездә, үз законнарыгыз белән яшәгез», — дия идем. Алай курку юк иде миндә.
Милләт өчен янып йөргән елларыгыз бар иде бит…
Мин Мөлековлар белән параллель рәвештә Түбән Камада иҗтимагый хәрәкәт башлаган кеше. Беренче җыелышка бөтен интеллигенцияне җыйдык. Татарстан аерым дәүләт була дип, канатланып кайттык. Шунда мин ялкынланып, гомеремдә беренче тапкыр үземне кеше итеп тойдым. Тик шуннан махсус партия органнарын китереп керттеләр. Ул байлыкны, нефтьләрне бүлеп, кесәгә тыгар өчен алдан оештырылган эш булып чыкты. Безне корал, уенчык итеп кенә кулландылар. Без дә «суверенитет» дип кычкырып йөреп, үзебез дә сизмәстән сарык бәрәннәре булдык…
КГБ вәкиле Альберт башта мине кисәтеп куйды. Мин ул чакта «Нефтехимик» клубы директоры идем. «Син бит элекке коммунист, депутат, директор, синең кул астыңда йөзләгән кеше, бөтен шәһәр сине туганы итеп кабул итә. Сине белмәгән кеше юк. Нишләп ялкынланасың? Үзеңне яндырасың бит», — диде. «Тынычланам, бетте бит инде иҗтимагый үзәк», — дим. Иҗтимагый үзәкнең җыелышларын русча уздыра башладылар, шуннан ташладым.
Соңрак Альберт белән берсендә мунчада ләүкәдә утырабыз. «Нәрсә, Шәмси, нәрсәгә ирештең инде, син стакан эчендәге чебен урынында калдың, махсус эшләнде ул суверенитет өчен көрәш», — ди. Тагын үзеңнең сарык бәрәне икәнеңне аңлыйсың, мондый хәлдә ничек күңел үсәргә мөмкин?! Күңел сүрелде. «Нигә яшим инде мин, нәрсәгә кирәк бу дөнья?» — дигән уй кабат туды. Мескен, үз телеңдә кибеткә кереп, ипи дә ала алмаган дәүләттә ни пычагыма яшим, дигән фикер мине ашый башлады.
Чит илгә китәргә дигән уй булмагандыр бит?
Юк, анда мине көтеп торалар мәллә? Мондагы ун урынына анда унбиш шпион, Тукай әйтмешли. Галия апаң белән ел саен сентябрьдә чит ил курортларына хәйран йөрдек анысы.
Галия апаң белән 50 ел яшәдек, үлеп кенә китте шул.
Юксынасыздыр Галия апаны. Ничегрәк танышкан идегез?
Ул танышу тарихы кызык булды. Кадриядән башларга кирәк ул йөрешү тарихларын.
46га (училище -Т.И. искәрмәсе) укырга кердек. Комсомол секретаре иттеләр. Тулай торакта Люба исемле бер хохлушка бар иде. Без бөтенебез 10ны бетереп, бәхет эзләп килгән малайлар. Промбазада кичә оештырды бу Люба. Медучилищеда 8не тәмамлап килгән бер төркем кызлар. Биюгә чакырдым Кадрияне, бәләкәй генә Сарман кызы… Аннан озата киттем, очраша башладык. Үз гомеремдә беренче тапкыр кыз озату бу.
«Нефтехимик» клубында кино, концертлар карыйбыз. Бер тапкыр үпмәдем, җитәкләшеп йөрдек, кочагыма да алмыйм. Чибәр малай инде үзем… Сәхнәдә дә Булат роленнән соң бик яраттылар.
69ның җәендә кайтып китте бу каникулга. Аңарчы май аенда Флүрә исемле кызга: «Шәмсинең мине бер ел кочаклап үпкәне дә юк», — дип сөйләгән. Ул көткән инде, кочаклар, үбәр дип. Флүрә әйтә: «Шәмси, әллә син чирлеме, нигә кочакламыйсың?» — ди. Минем башка таяк белән суккан кебек булды. Чыннан да шулай бит, минем өчен ничектер изге бер җан иде ул.
Сентябрьдә килде, шуннан үбешә башладык, ләкин үбешергә озак туры килмәде: октябрьдә Хуҗамәт кызы Галия коллективка килде. Миннән өч яшькә олы, дөньяны күргән…
Гашыйк булдыгыз, димәк?
Ул минем кочакка керде. Репетициядә коридорга алып чыктым да, шатырдатып үптем. Каршы килү юк. Әле бит гомумән хатын-кыз тәме күргән кеше түгел мин.
Галия белән ләззәтле үбешү башланды. Кадрия икенче планга чигенде, ләкин әле төшеп бетми. Ике кыз белән дә йөрим. Театрда — Галия, кинога Кадрия белән.
15-20 декабрь — «Беренче мәхәббәт» театры, Тәлгать белән Рәхиләне Галия белән парлап уйныйбыз. Фәридә дигән мишәр кызы да бар коллективта. Кадрияне «Нефтехимик» клубына гадәттәгечә кинога чакырдым, Фәридә дә ияреп барды. Ә Галияне Равил исемле бер егет озатып киткән иде.
Галия дә ике егет белән йөргән булып чыга бит инде алайса?
Аның егетләре күп булды инде. Аны чибәр дип тә әйтеп булмый, ләкин бик сөйкемле, теләсә кайсы ирне үзенә карата ала иде. Галия Президент булырлык, көчле хатын иде ул…
Кинога кайтыйк, утырабыз шулай Фәридә, мин, Кадрия кино башланыр алдыннан. «Һәй, театрда берсе, кинода икенчесе белән», — дип әйтеп куймасынмы Фәридә. Кино бетте, гадәттәгечә озатып куярмын дигән идем, чыксам — Кадриям юк, үпкәләгән, чыккан да чапкан. Минем аңа артык исем китмәде үзе…
Галия бар бит…
Галия бар, кочакларга кыз бар, көне-төне үбешә башладык.
Аннары артыгыздан йөргәндер әле Кадрия?
Юк, йөрмәде, бик горур кыз ул. Шушы Кадрия белән 52 елдан соң табышып, бергә яши башладык. Биш ай булды менә бүген. Аны интернетка кертер вакыт җитте инде.
«Бик чиста булып китте ул…»
Галия апа белән мәхәббәттә яшәдегезме соң?
Бик матур яшәдек. Иң матур чор — беренче еллар, шул ярымподвал фатирда яшәгән чор булгандыр.
1970 елның октябрендә Казанга килеп, Галия белән бергә яши башладык. 1971 елның 17 июнендә генә язылыштык. Аннан 21 октябрьдә Маратны алып кайттык.
Икенче балабыз кыз булды. Табу срогы узып киткән иде. Таба гына алмый, скакалкаларда чыгып сикерде. Киттек җәяүләп 2-3 км ераклыктагы ж/д хастаханәсенә. «Җәяү килдегез мәллә?» — дип шаккаткан иде акушер марҗа. Миңа 22 яшь, өч яшьлек малаем булуга да бик гаҗәпләнделәр. «Кыз бирегез, мин әйтәм, кыз булсын чтобы», — дип киттем. Яңадан килгәч, «Заказ выполнили, зур матур кыз», — диделәр.
Галия апа авырып китеп бардымы?
Галия апаң 2019 елда февральнең икенче яртысында грипп белән бик каты чирли башлады. Башта февраль башында мин авырдым. Ике яшь табиб егет килде, тыңладылар. Әйткән антибиотикларны эчтек. Минем даруга исем китми, поликлиникада карточка бөтенләй юк. 18 ел хастаханәдә булганым, бернинди анализ биргәнем юк. «Үлсәм, моргка илтерсез, ярырлар да белешмә бирерләр», — дидем.
2019 елның февраленең соңгы көнендә кисәк эче авырта башлады. Кызым Алсу, оныгым Миләүшә, аның ире Тимур алып киттеләр 7нче хастаханәгә. Өч сәгать карыйлар — диагноз юк. 1 мартта 18нче хастаханәгә салдылар. ФГДС ясап, язва ачыла башлаган, дип диагноз куйдылар. Галиянең медицинага ышанычы бар иде. Минем медицинага ышаныч тулысынча бетте, югыйсә, мине табиблар бәләкәй чакта дәвалап кеше иткәннәр иде. Шуңа хастаханәнең ишеген дә ачып кергәнем юк иде…
Эче авырта инде, йөрмәс иде авыртмаса, күршедә генә ГИДУВта эшләгән шәфкать туташы ОБКОМ хастаханәсендәге бер табибка алып барды. Ул карап, «Ачылган бит язвагыз, зурайган», — дип, гистологиягә җибәрделәр. Анда ашказан рагы күрсәтте. Хәзер бу РКБда хирург, бүлек мөдиренә шалтыратты. Киттек шунда. Бер йөри башласаң, йөрисең инде, чир йөртә. Шуннан онкологиядәге тагын бер табибка тикшерттек.
Сез һаман рак түгелдер дип бардыгыз инде?
“Йөрмә» дип әйтә алмадым инде, Галиянең йөрисе килде бит. Күңелем әйтә: «Йөрмә, мәгънәсе юк», — ди.
Димәк, сизендегез китәсен?
Сиздем, ул сәләт нәселдә дә бар. Иванов тикшерде, гистологиясен алырга үзем бардым. Кычкырып тора иде: рак, үсә. Киттек кире РКБга Маратка. Операция кирәк, диде — ризалаштык. 22 апрельдә ясадылар, операциядән соң 1 ел да 4 ай яшәп калды.
Әйбәт чыкты ул, кәефе әйбәт иде. Аны чиратлашып карадык, уңышлы булса да, РКБ табибы Марат: «Апаның хәле әйбәт түгел, озак яши алмас», — диде.
Кайттык такси белән. Операциядән соң үзен яхшы хис итә башлады, бакчага киттек, күп итеп рассада үстергән иде. 14 ел буе 40 сутый бакчаны оҗмах итеп тотты ул. Андагы чәчәк, яшелчә, кыргый агачлар… Җиләк-җимешнең чуты юк, бөтен күрше-күлән җыя иде.
2019 елның җәен әйбәт кенә чыкты, ураза тотмады, гәрчә Коръәнне ул йөзләгән тапкыр чыккандыр, бик динле иде. Ясиннәр чыгу, мәет юып озатуларда булды. Икебезгә дә кәфенлекләр кисеп әзерләп куйды. Минеке тора әнә…
Хәтта көзе әйбәт кенә узды, бәрәңге, кишер төшердек базга. Күтәрмәсә дә, чүпләде ул, эшкә нык, тырыш иде ул. Кыш та әйбәт кенә узды.
Теплицаларны әзерләп куярга дип мин 1 майда ук киттем. 2020 елның 3 маенда кияү белән яшь кияү рассадалар белән Галияне авылга алып килделәр.
Дүртәр сорт, өчәр кило суган утыртам мин. Сарымсак, суган, кишер, чөгендерне бергә чәчә идек. Җирне мин әзерлим, буразналарын сызам, ашламалы су сибеп, ул берәмтекләп чәчә иде.
Июньнең азагында моны суыра башлады, кисәк ябыгырга тотынды. Мунча керәбез, чабам әле мин аны, икешәр тапкыр хәтәр чабына идек. Тозлы бал белән бер-беребезгә сылап, 1,5-2 сәгать мунча керү — безнең традиция. Шәмсичә мунча керү серләре бар.
Әллә шул чакта мунча ярамадымы икән?
Белмим, нәрсә ярамагандыр, китте шуннан ябыгу, июльдә кисәк каты ябыкты. Онкологиягә алып барды Алсу. Анализларын илтеп куйды. Бер яһүд кызы: «О, мондый анализлар белән бернинди чир юк!» — дигән. Ә Алсуга икенче сүз әйткән.
Кайткач, Галия сөенеченнән бөтен кешегә шалтыратты. Дуслары галәмәт күп иде, кунаклар өзелмәде инде бездән. 9 квадрат метрда да кешесез йоклаган булмады. Онколог кыз химиотерапиянең корысын, чит илнекен бирде. 13 меңгә алып кайттык, көненә бишәр дару эчте. Менә шунда китереп бәрде аңа. Химия белән шаярырга ярамый икән.
Шуннан бөтенләй бетүгә китте. Авылдагы шәфкать туташы Гөлчәчәк, хәле җиңеләймәс микән дип, система куйды. Шуннан соңгы мунчаларында ләүкәгә менә алмады. «Әйдә, мине күтәреп сал», — ди. Һаман ләүкә өстендә чаптырасы килә, тәнендә бер грамм ите юк, скелет калды, ә эчтә энергия бар. «Хәзер күтәреп салсам, бөтен сөякләреңне авырттырып бетерәм, әйдә, ләүкәгә сөялеп бас, йомшак кына авырттырмыйча чабам», — дим. Себерке шәп инде, Питрау көнне җыелган себеркеләр. Әле анда да үз аягында кереп, «Рәхмәт, Шәмси, мунча хөрмәтенә», — дип үз аягында чыкты. Шуннан инде соңгы мунчасына кресло сыман бер нәрсә алып кайткан иде кияү, шунда утыртып алып бардык. Соңгы мунча үләргә өч көн калгач булды, Алсу белән икәү юындырдык. Креслода утырган килеш тә чаптым әле мин аны йомшак кына итеп. Бик чиста булып китте инде ул.
Үләм дия идеме соң?
Төрлечә әйтте. Үлгәнче акылында булды. «Помидорларны җыеп керегез, начар яңгыр яуса, чериячәкләр, кишерләрне утарга кирәктер, карап торыгыз», — диде.
Алсу әнисе чирли башлаганчы, намазга басып, ураза тота башлаган иде. Биш вакыт намазын укый башлады. Үләр көне килеп җитәр алдыннан, өч көн кала Алсуга: «Намазны укыма, кызым, син миңа гомер телисең, шуңа күрә үлә алмыйм», — диде. Алсу намазны туктатты, шуннан бирле укымый. «Минем бер генә теләгем дә кабул булмады», — дип, ниндидер үпкә дә белдергән кебек иде. Ә ул бит 20 ел буе намазда, намаз ахырында бит «кеше, балалар кулына калдырма, авыр чир бирмә» дип телибез.
Үләр алдыннан Галия апа нәрсә диде?
«Минем тизрәк үлүемне телә инде», — ди миңа. «Берүк бәхетле бул, Шәмси», — дип берничә тапкыр әйтте. 50 ел бергә яшәгәнгә, 50 ел туларга 1,5 ай калган иде. Мин үзем һәр көн Галия рухына 31 сүрә укыйм.
Хәмер тотмыйсыз алайса?
Хәмер эчмәгәнгә 25 ел инде. Хәрәмгә якын килгән юк.
Үлем үкенечсез булмый. Ник шулай эшләдем икән дигән чакларыгыз булмадымы?
Мин үзем гомер буе кеше үлеменә битараф булдым. Кеше фаҗига ишетсә, шакката, фаҗигане күреп калырга тырыша…
Монда бит сүз гомер буе бергә яшәгән хатыныгыз турында бара…
Галияне күмгәндә, бөтен эшләре бик җиңел узды, документы җиңел хәл ителде. 4нче яртыда үлде, 2нче яртыда күмдек тә. Самосыровода сигез урын бар иде, берсендә өч көн генә яшәп калган оныгыбыз Шамил ята. Шамил — 2, Галия 3 августта үлде. Менә саннар кеше тормышында ничек зур роль уйный.
Галия үлгәч, Ходайдан: «Шушы балаңны тулы, әти-әниле, әби-бабайлы бай гаиләдә Франциянең Ницца шәһәрендә Урта диңгез буе ярында дөньяга китер, Ла Скала театрының артисткасы ит», — дип сорыйм. Ул бит гомер буе артистка булырга хыялланган. Ул теләк кабул булырмы, юкмы — анысы Ходай кулында. Бу дөньядан үзен таба алмый китте ул. Дөрес, Галия мәдәният өлкәсендә эшләде инде. Мәдәният институтын тәмамлады, Казанда яшәгәндә үк укырга керттем мин аны.
Аның каравы, әйбәт ир белән яшәгән?
Ире белмим, кем булгандыр… «Сволочь» та инде мин. Мин әйбәт кеше түгел.
Көнләшә идеме соң?
Юк. Бер интервьюда ул: «Әгәр ир кеше кайдадыр бушанып кайта икән, аның бер гөнаһы да юк», — дигән. Бу шәригатьне белүче абыстый сүзе. Коръәндә: «Кечкенә генә хыянәт өчен дә таш атарга, ирне кыйнарга рөхсәт ителә, хыянәттән дә зур гөнаһ юк», — диелгән. Ә Галия башкача уйлаган. Шаккаттым мин шуны укыгач.
Кичерергә кирәк дигән, димәк?
Әйе, «Шәмси турында тегендә-монда йөргәннәрен килеп әйттеләр, мин барысын да кичердем, тавыш чыгармадым», — дигән. 50 ел яшәп, беркайчан кычкырышкан юк иде.
Сабыр булган инде, димәк?
Бик сабыр хатын иде.
Шулай да, тавыш чыгарырлык сәбәпләр чыгарып торгансыз алайса?
Түбән Камада артистка әйләндем. Кызлар үзләре кочакка керә, иптәш малайлар да Аллага шөкер. Хатын-кыз күрсәләр, берсе дә борылып китми. Кызлар белән йоклап алу безнең өчен табигый әйбергә әйләнде. Без аны гөнаһка санамадык та. Бездән алар акча да таләп итмәделәр, ирекле мәхәббәт иде ул. Бүген кочакка керде — иртәгә онытылды. Хәзер кияүгә чыктылар, картайдылар инде алар. Кем шалтыратып, кем шаярып әйтә, Галиягә җиткерәләр — ул әйберләргә тавыш чыгарып, елап, талашып утырган булмады безнең.
Эчтән борчылгандыр, бәлки?
Бәлки. Операцияләре күп булды аның. Тромбоз иде аның, РКБда кан тамырларына ике тапкыр операция булды. Аналыгында шеш барлыкка килеп, аналыгын кистеләр. Аннары бүсер килеп чыкты, аны кистерде. Сукыр эчәгесендә дә өянәк булды. Төнге 3тә операция ясап аттылар. Күз өстендә чуан шикелле әйбер килеп чыкты, анысын да кистеләр. Әллә алты операция булды… Ашказанын алдылар, монысы соңгысы булды инде.
Ходайдан: «Галияне Франциядә дөньяга китер дип телим», — дигән сәер сүз әйттегез. Анысы ничек була? Саннарның мөһимлеген дә телгә алдыгыз? Әллә саннарга ышанасызмы?
Миндә өч берле — 1951 елның 11 феврале. Мин космос белән бәйләнгән кеше, нумерологияга бик ышанам.
Мин бу дөньяда җиденче мәртәбә яшим инде. Туганда ук картаеп туган кеше мин. Минем җаным бик карт, үземне ничә яшьтә дә яшь итеп тоймадым, бер үк карт җан. Мин бик күп йөрдем: Таллин, Тбилиси, Ленинград, Мәскәүдә. Кая гына барсам да, анда булган сыман. 1971 елда февральдән апрельгә кадәр Ленинградта квалификация күтәрүдә идем. Беләм инде менә Ленинградны. Җәяү чыгып китәбез, «Монда булганым бар бит», — дим.
Түбән Камада балалар ансамблен Мәскәүгә алып бардым. Экскурсиядә йөрибез: менә бу шул, дип бөтенесен күрсәтәм, сөйләп йөрим. Тбилисига бардык. Менә таныш инде Тбилиси! Балачакта шул хыялым бар иде. «Минем монда булганым бар бит», — дим. Үлгән кеше җиде граммга кими икән, бик күп сынаулар уздырганнар, димәк, җанның авырлыгы — 7 грамм. Җан күчә дигән версия белән яшим инде мин.
Җиде санының да символикасы зур. Җидегән чишмә, җидегән йолдыз, атнада җиде көн…
Кадрия апаны ничек эзләп таптыгыз?
Эзләп табу кызык булды. Вил Усманов белән гаилә дуслары икән болар. 2005 елда Иркә Гайнемөхәммәтова скрипкада уйный иде. Иркә килеп чакыру бирде. Киттек Галия белән Вилнең концертына. Минем кырыйда Мөсәгыйть белән Гөлия дигән хатын утыра. «Мин бит Кадриянең сеңлесе», — ди. Мөсәгыйте шундук «баҗай» дип эндәште. «Нинди баҗай булыйм инде мин?» — дим. «Кадриянең сеңлесенең ире мин булгач, баҗай булабыз, Кадрия белән йөргәнең бит», — ди. Галия аңа игътибар да итми калды.
Узган ел 3 августта Галия үлеп китте, кырыгы узгач, Кадриягә шалтыраттым. Казанга 2004 елда күченгән. 32 ел элек 54 яшендә ире инфракттан үлеп киткән. Ике кыз табып калган, аларны үзе үстергән.
Без әле сезне дә авырый дип ишеткән идек…
Биш яшьтә туберкулез белән авырдым, 17 яшьтә төшерделәр учеттан. 1992 елда подагра эләкте, артык тәмле ашаганга һәм бик күп шәраб, шампан эчкәнгә ул. Байлар чире дип аталган анысы.
Шампан ярата идегез инде?
Кызлар белән күп йөрдем, шунда шампан эчмичә булмый бит инде. Көн саен диярлек шәраб, шампан, «Мунча ташы”нда аракысы да эчелде. Бавыр белән бөерне шул утыртты. Рәхәт тормыш, тәмле ашау ярамый кешегә. Рәхәт тормыш китте бит Түбән Камада, кайту белән өч бүлмәле фатир бирделәр. Мәдәният бүлеге мөдире, депутат та иттеләр, партиягә алдылар. Герой Шәмси!
Чәчәк атасызмы?
Чәчәк ата Шәмси!
«Хәзер сәхнәдә клоунада»
«Мунча ташы”ннан киткәнегезгә 16 ел тула. Сагынасызмы?
Юк.
Шулай да, ул чорны иң бәхетле еллар дип әйтә аласызмы?
Шулай булгандыр инде ул. Юбилейларында булдым әле яңарак. «Эх, мин дә шунда булсам иде», — дигән хис тумады. Мин алар белән ун ел аралашмадым. 2017 елда Алмазның юбилеенда филармониядә биш минут сөйләшеп алдык. Телефоннан бөтенләй сөйләшкән юк. 2019 елда Гамилгә 60 яшь тулды. Илһам Шакиров үлгәч, озатырга филармониягә киттем. Гамил дә шунда. «Мин юбилей уздырам, 31 августта, ДК Ленинада, киләсеңме?» — ди. «Мин йөрмәм инде, Гамил», — дидем. Чакыруы да шундый — җавабы да шулай булды. Юбилейга бит инде чакыру кәгазьләре белән, ресторан фәлән җирдә, Галия апа белән парлап килерсез, дип чакыралар. Бүтән шалтыратмады да ул.
Быел 70 яшьлеккә беренче тапкыр туган көнгә шалтыратты. Бер тапкыр да шалтыратканы юк иде соңгы елларда. Элек бергә эшләгәндә, сәгать 7дә беренче булып Искәндәр шалтырата иде. Шундый якынлыклар бар иде, алар бөтенесе бетте.
«Мунча ташы»ннан сез киткәнгә сөенделәрме икән? Ничек уйлыйсыз?
Исләре китмәгәндер. Ничек бар, шулай эшләвен дәвам итте ул. Башта Гамил әзрәк чирләп алган мин киткәч, аннары шундук яшьләр җыйды, өч малай алды.
Ә мин үзем Салаватта укыта башладым. Бөтен документацияләр, методичкалар язу, аккредитация, лицензияләүгә әзерләү минем өстә иде. Концерларга дәшәләр иде. Театрдан киттем дә тормыш бетте, дигән әйбер булмады. 2012 елга кадәр эшләдем, аннары киттем пенсиягә.
Хәзер дә әйбәт эшлиләрме соң коллегаларыгыз?
Уртача, менә барып кайттым — алай артык көлә алмадым. Беренчедән, язучы махсус кешеләре юк. Үзләре җыеп утыралар, тормыштан…
Аларны начар дип тәнкыйтьләгәнегез бармы?
Юк. Тәнәфестә кердем. Бердәнбер гади Рөстәм: «Ну, ничек?» — дип сорый. «Гамилнең акчасы җитәрме икән бу кадәр халыкка акча түләргә?» — дип, бүлек буе борчылып утырдым. Искәндәр кычкырып көлеп җибәрде. Анда джаз банданы да, биюче кызларын да чакырган.
Алар кирәкми, дисезме?
Алар элее юк иде, без 10 кеше 2 сәгатьне бер сценарий буенча бер сулышта карарлык итеп куя идек.
Ул вакытта халык нинди юмор ярата иде? Хәзер ничек үзгәрде?
Мин 1970-1974 елларда Батуллада укыдым. Казанда аның Актерлар йортында ШТМнарын («Шаяннар һәм тапкырлар мәҗлесе — Т.И. искәрмәсе) эч катканчы карыйбыз. 7дә башлана торган әйбергә 5тә барып утыра идек, ишекләрен ватып бетерәләр иде керер өчен. Бөтен Камал театрының ул еллардагы зәһәр артистлары, шагыйрьләр… Бөтен зыялыларны Батулла җыеп ята.
Галия радиода машинистка, Батулла Мәскәүдә әдәби курсларда укый. Тегендә язып кайта да, артистларга бастырырга дип, Галиягә килә. Галия бер нөсхәсен миңа да алып кайта. 9 елда ул миниатюралар бер папка җыелдылар. Болай инде, кызык өчен, мин бит гомердә юморга керәсе кеше түгел идем.
Түбән Камага кайттым. Бер якын дус Фәрит Җәләй бар иде. Ул «Нефтехимик» клубында балалар театры режиссеры иде. «Әйдә, Фәрит, юмор кичәсе уздырып карыйбызмы?» — дим. Бушка инде. Анекдот сөйләү, гармунда җырлау дисеңме — ул көлдерә иде инде. Утырып, сценарий төзи башладык, арасына Батулладан кайткан миниатюралар бар. Берничә егет-кызлар таптык. 1980 елның 1 апрелендә Түбән Камада беренче тапкыр «Шаяннар һәм тапкырлар мәҗлесе» уздырдык. 500 урынлык залга 1000 кеше килгән иде, шыгрым зал, афишалар, чакырулар тараттык.
Халыкка чынбарлык тормышны карау кызык идеме?
Әйе инде, чөнки бөтен әйбер тыелган бит. Газета-радиолар әйбәт дип сөйли, тормыш икенче төрле. Шушы контраст юморга нигез булып ята да инде. Ничә ел сәхнә тотуның да сере шунда.
Хәзерге тамашаларны клоунада дип әйткәнегез бар…
Клоунада. Кичә Данирга да әйттем мин аны. Данир бит миндә уйный башлаган кеше, 2005 елда «Кыек шәүлә» дигән театр төзегән идек, ике миниатюра уйнадык. Данир, Рифат…Алар миннән башлаган кешеләр. Данир хәзер үзен геройга саный. Берничә мәртәбә иптәш кызы аркылы җиткердем инде: «Дөрес бармый Данир, чөнки вторсырье дип атала ул пародия». Чүп-чар җыючы була. Ул бөтен программада берәү булырга мөмкин, ләкин бөтен программа буе кәкре аяклы, сакау Салаватны уйнау «вторичное сырье”ның иң түбәне була инде. Әле күргәч, үзенә әйттем, алай йөзенә бәреп әйткәнем юк иде. «Йөрмә клоун булып, вторсырье булып, үз юлың юк бит синең», — дим. Җырлый белми ул, биюе бар иде, үстермәде ул аны. Нинидидер фрагментлар гына.
Ә Рифат остаракмы?
Рифат гади генә, Рифат бик нык үсте, ул да җырчы түгел иде. Дүрт ел институтта укыган булып, бер тапкыр да вокал дәресендә булганы булмады. Салаватка ияреп, Альфредлар кеше ясады аннан. Студиядә эшләделәр, шикарный җырчыга әйләндерделәр. Үз образын, үз җырын тапты. Аранжировкаларны коры барабанга гына ясамый. Радионы тыңлый башласаң, 100 татар җырында бер төрле барабан кагалар. Оркестр белән эшләүче юк. Оркестр белән яздыру кыйммәт, оркестровкага салу өчен җиде ноталы җыр булырга тиеш, ә ике ноталы җырлар барабан белән баянга гына корылган инде.
Хәзерге заман эстрадасын карый алмыйм, концертларга йөргән юк, Камалга да премьерага гына төшәргә тырышабыз.
Васыять язып калдыруга ничек карыйсыз?
Кирәк әйбер, бу фатир Галия исемендә иде, бүген минем исемгә күчә. Бу фатирга васыятьнамә язам, дигән идем, язмагыз, сез үлгәч, ике балагыз бар, 50гә 50 бүленә, диделәр. Шуңа әлегә язмадым. Әгәр кисәк чирләп китсәм, балаларда проблемалар туа башласа, васыятьнамә язам дигән ният бар. Авылдагы йортны кыз тулысынча үзенә алмакчы, абыеңа өлеш чыгарасың, түлисең, ул отказ язар, дидем. Әлегә бөтен байлык минем исемдә.
Бүген минем ике балам, дүрт оныгым бар.
Гөнаһ эшләүдән куркасызмы?
Юк. Гөнаһ нәрсә ул?
Читкә-миткә йөрдем дисез…
Читкә йөрү гөнаһ түгел ул, Гөлнар. Гөнаһ ул — кеше алдау. Анысын эшләмәскә тырыштым. Иң зур гөнаһ — кеше өлешенә керү. Берәр кызны кочаклау, мәҗлестә аракы эчеп, юләр сату гөнаһ түгел.
Кадрия апа килгәч, тормышның яме арттымы?
Әбизәтелне, ул килмәсә, күптән ычкына идем инде. Бик авыр берүзең калу. Бик авыр кичердем, юләрләнә язган идем.
Шулай да, кырыгы узуга ук чакыргансыз…
Әйе, кырыгы узганын көттем, 12се (2020 елның сентябре — Т.И. искәрмәсе) кырыгын уздырдык, 17се шалтыраттым. Вишневкага такси белән бардым. Сөйләшеп утырдык. «Әйдә, башта кунакка йөрешү вариантына туктыйбыз, ризамы шуңа?» — дигәч, «риза» диде.
Ир кеше ялгыз яши алмый. Барыбер чит хатын алып кайткан булыр идем. Гомердә күрмәгән, белмәгән хатынга караганда, таныш хатын белән яшәү җиңелрәк. Аңа иптәш кызы да: «Кире какма, көнбагыш ашап, чәй эчеп булса да бергә утырырсыз», — дигән.
Чәй эчкән арада, Кадрия апа да бер-ике сүз әйтте.
Кадрия апа, кайчан да булса очрашырбыз дип уйлаганыгыз бар идеме?
Юк, башыма да килми иде.
Шәмси абый шалтыраткач, ничек кабул иттегез?
Тыныч кабул иттем, алай шок булмады үзе. Бергә торып карыйбыз дигәч, тиз генә ризалаша алмадым. Аннары ул иртә әйткәнен аңлады. «Әйдә, кунакка гына йөрешик, яраклашып карыйк», — диде.
Яраклашып булдымы соң? 32 ел ирсез яшәгәч, хәзер ир көйләү читен түгелме?
Торабыз, шөкер. Яраклашасың инде шулай әкренләп. Беренче ирем белән бөтенләй икесе ике төрле кеше.
Ялгызлык туйдыра ул, аралашу кирәк. Аны ялгыз кеше генә аңлый.
Яшьлектә ник кавышмадык икән, дип уйлаганыгыз бар идеме?
Баштарак үпкә булды, концертларына да йөрми башладым. Фәридә миңа: «Үпкәләреңне оныт, күрешергә риза бул», — диде.
Шәмси Закиров, сәхнә исеме Шәмси Закир, тулы исем-фамилиясе Шәмси (Шәмсемөхәммәт) Закир улы Закиров.
1951 елның 11 феврале, Татарстан АССР, Мамадыш районы, Шәдче авылында туган.
Мәдәният эшлеклесе, юмор остасы.
1979-1984 елларда ТАССР Түбән Кама районы мәдәният бүлеге мөдире, «Мунча ташы» татар эстрада миниатюралары театры (Түбән Кама) оештыручысы һәм 25 ел буенча беренче җитәкчесе.
2002 елдан Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты татар эстрадасы кафедрасы доценты. Татарстанның халык артисты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Соңгы арада социаль челтәрләр аша берничә укучыбыз мөрәҗәгать итеп, «Мунча ташы» юмор театрының яшь актеры Рөстәм Хәсәнов хакында язуымны үтенделәр. Бу егетнең иҗатын үзем дә бик яратып кабул итәм. Рөстәм белән элемтәгә кереп, гозеремне әйтүгә үк, «мунчачы» егет ризалыгын бирде.
35 еллык юбилей елын каршылаган «Мунча ташы» театры, ниһаять, биналы да булды дигәннәрен ишетсәм дә, барып күргәнем юк иде. Рөстәм белән шунда очрашырга сүз куештык. Татар юмор сәнгатенең иң популяр коллективына аерым, махсус төзелгән бина бирелгәндер дигән өметем акланмаса да, театрның яңа фатиры күңелемә бик хуш килде. Кечкенә генә сәхнәле җыйнак залы, грим, костюмнар, ял итү бүлмәләре, тавыш яздыру студиясе — барысы да бик уңайлы, зәвык белән җиһазландырылган.
Сәхнәдәге уены белән тамашачыны егыла-егыла көлдерергә сәләтле актерны үзе оялчан, үзе тыйнак та, әдәпле-итагатьле дә дип тасвирласам ышанмассыз инде. Ә бит Рөстәмебез нәкъ менә шундый икән…
— Рөстәм, сүзне туган яклар, әти-әниләр, туганнар белән танышудан башлыйк әле.
— Башкортстанның Чакмагыш районы, Чакмагыш авылында 1985 елда туганмын. Әтием Рәдиф милиция хезмәткәре иде. Бик тә кызганыч, гомере генә кыска булды. Мин яши-яши әтием белән горурланып туялмыйм. Әтине һаман сагынып искә алучылар бик күп, аның хакында әллә никадәр матур хатирәләре белән бүлешәләр. Әнием Динә исемле, пенсия ялына чыкканчы мәдәният өлкәсендә эшләде. Әле һаман мәдәни чараларга чакыралар үзен. Сәнгатькә, театрга тартылуым да әнидән күчкәндер дип саныйм. Абыем Альберт һәм апам Алия гаиләләре белән Уфада яшиләр. Минем әле бик кадерле, яраткан кешем — әбием дә бар, без аңа нәнәй дип дәшәбез. Үз гаиләмә килсәк, хатыным Айгөл исемле, 3 яшьлек улыбыз Самат бар. Айгөл дә Башкортстан кызы, Тәтешле районыннан.
Мәктәптән соң, ир кешенең төпле белеме булырга тиеш дигән инану белән коралланып, Башкорт дәүләт аграр университетына кердем. Университетны тәмамлагач, үз һөнәрем, ягъни урманчылык буенча эш табуы да, эшләве дә бик авыр булачакны аңладым, чөнки бу вакытта урманчылыкларны берләштерү-укмаштыру, шуңа бәйле рәвештә штат кыскарту сәясәте башланган иде. Миңа да, курсташларымның күбесенә дә, һөнәребезне ташлап, үзебезне бөтенләй бүтән юнәлешләргә китәргә мәҗбүр итте әлеге үзгәрешләр. Шөкер, берәүләр сыман үз-үземне таба алмыйча бер чиктән икенчесенә ташланып озак йөрмәдем тагын…
— Башкортстан егетенең бәхет эзләп Түбән Камага килү тарихы ничек?
— Түбән Камага бәхет эзләп түгел, бер туганымның юбилеена килгән идем. Шәһәр яшеллеге, тынычлыгы, кешеләре белән үзенә гашыйк итте дә куйды бит! Мондагы туганнарымның һәм әниләрнең киңәшен тотып, шушы шәһәрдә калырга ниятләдем. Иң башта эшмәкәрлеккә тотындым. Тик берничә айдан сәүдә эше өчен тумаганымны аңладым. Аннан соң Түбән Камада үзем кечкенәдән яраткан юмор театры — «Мунча ташы» бар икәнен искә төшереп, шуны эзләп киттем. Беренче баруымда ук репетиция вакытына туры килдем. Шулай берничә көн рәттән актерларның тамашага ничек әзерләнгәнен карап утырдым. Гамил абый авыз ачып карап утырганымны күреп кызгангандырмы инде, миңа шахматчы булып күрсәтергә кушты. Үзем ничек күзаллыйм шахмат җене кагылган кешене, шундый итеп күрсәтеп бирдем. Көлделәр!
— Төзүче-шабашчы, «Давай поженимся!» тапшыруындагы эксперт туташ, студент-медик, психбольница пациенты, кастингка килгән булачак артист, каравылчы, әби, аккош, черки, доллар, маймыл, «селедка под шубой» — мин белгән рольләрегез. Болар арасында яратып башкарганнары да, бик авырдан бирелгәннәре дә бардыр инде?
— Бу минем кимчелегем микән инде, әмма сүзсез образларга тизрәк керәм һәм җиңелрәк уйныйм. Сүзсез булсалар да, кеше көләрлек итеп черкине яки аккошны күрсәтү өчен, махсус костюм гына киеп чыгу аз бит, әлеге кош-кортларның үз-үзен тотышларын күзәтергә һәм шуларны кызыклы итеп күрсәтә белергә дә кирәк. Ә инде зуррак рольләргә тотынганда җаваплылык тагын да арта. Тавыш, мимика, интонация — һәммәсе кат-кат өйрәнелә. 10-15 көн дәвамында, көненә икешәр тамаша уйнап, кайчак тавыш ярыларына авырлык килә һәм бик каты борчыласың. Әйтик, менә ничек итеп болай да карлыккан тамак белән әби тавышын төгәлрәк, кызыграк башкарырга…
— Сценарийларны коллектив белән язганыгызны беләм. Шулар арасында күбрәк сезнең шәхси иҗат җимеше булганнары, сезнең тәкъдим белән туганнары да бармы?
— Әлбәттә, программа төзегәндә һәрберебез үзенең күзәтүләре, уй-фикерләре белән бүлешә. Бервакыт миңа бер оешмада чиратта торганда ике каравылчы ирнең сөйләшкәнен тыңлап утырырга туры килде. Боларның эшлекле кыяфәттә, кешеләргә юкка-барга бәйләнеп, үзләрен дөньяның кендеге сыман тотуларыннан тыела алмыйча көлә һәм блокнотымны чыгарып сөйләшүләрен яза башладым. Театрга килгәч, күргән-ишеткәннәремне җитәкчебез Гамил абыйга сөйләдем һәм матур гына миниатюра килеп чыкты. Аннан, «Ике ишек арасы» дигән миниатюрада юбилей мәҗлесе узачак залга керү алды бүлмәсе, ягъни «прихожка»да кунакларның үз-үзен тотышын күрсәтергә уйлаштык. Кеше кайчан үзе булып кала, кыланмый, ике-йөзлеләнми? Берүзе, көзге алдында! Шуңа да егетләргә сәхнәнең тамаша залы ягын көзге алды итеп уйнарга тәкъдим иттем һәм бу бик отышлы килеп чыкты минемчә. Менә шулай, күмәкләшеп эшләүдә инде уңышның сере. Җитәкчебез Гамил Габдуллович барыбызны да тыңлый, фикерләребезгә колак сала, шулай да соңгы сүзне ул әйтә.
— Импровизациясез юмор сәнгате яшәми дә диләр. Сезнең дуслык бармы аның белән?
— Импровизация — осталык күрсәткече. Ул тәҗрибә белән килә. Элегрәк артык сүз әйтергә куркыта иде, хәзер инде рәхәтләнеп эшлибез. Әйтик, яңа программа белән гастрольләр башланып китә. Программа бераз шомара төшкәч, гастрольләрнең уртасындарак тамашаның видеосын төшерәбез. Гастрольләр беткәч, шул видеоны карыйсың да: «Их, бу урында болай итәсе калган икән, менә бу сүз кирәк тә булмаган икән», — дигән чаклар бар. Кайчак шундый четерекле хәлләр килеп чыга, импровизация сәләтең юк икән — беттең! Кушнаренкода үзем кебек яшь актерлар белән «Шахматчы» миниатюрасын уйный идек, ут сүнде. Нишләргә?! Минем герой хәлсез, ябык, мескен бәндә бит инде. Үземнең «фирменный» яшелле-мөшелле тавышым белән тренерым булып уйнаучы Әнфискә: «Абый, кая ут? Яндыр! Мин куркам!» — дип кычкыра башладым (бу урынны Рөстәм рольгә кереп уйнап ук күрсәтте. — Р.Ш.). Ут янды, тик аппаратура эшләми… Сценарий буенча мин боксер бияләйләре киеп көндәшемә селтәнергә тиеш һәм бу вакытта дөбердәтеп суккан тавыш ишетелергә тиеш, тиешен тиеш тә бит — динамиклар эшләми! Күрәм, сәхнә кырыенда кулына калай кисәге тоткан Гамил абый нидер ымлый: «Селтән, кизән, мин бәрәм!» — дип ишарәли. Шулай итеп, мин селтәнәм, Гамил абый дөбердәтеп калаен бәрә торгач миниатюраны ерып чыктык.
— Әле бит авырган, кайгы-хәсрәтле чакларда да көлкеле уен күрсәтергә кирәк…
— Монысын да татырга туры килде. Узган елның мартында коллективыбызга әче хәсрәт килде. Хәер, безгә генә түгел, чөнки театрыбызның музыканты Альберт Абдулловның фаҗигале үлеме бөтен республика сәнгате өчен зур югалту булды. Альберт Абдуллов бик тә талантлы, универсаль музыкант та, педагог та иде. Безнең гастрольләр чорыбыз иде ул. Альберт абый урталай ярылырдай булып эшли. Тамашалардан тыш аның Түбән Камадагы балалар коллективы белән сәнгать конкурсына әзерләнгән чагы иде. Сабада ике тамаша күрсәтәсе идек 12 март көнне. Альберт абыйның Түбән Камадагы конкурсы да шул көнгә билгеләнгән. Ул иртүк юлга җыенды. Конкурсны үткәрә дә, кичкә Сабага килеп җитәргә ниятли. Костюмым өйдә онытылып калганлыктан, Альберт абый белән мин дә юлга кузгалдым. Музыкантыбызны бераз ял иттерим дип рульдә мин кайттым. Юл буе нидер сөйләдем Альберт абыйга. Ул көлемсерәп тыңлап кайтты. Мин костюмымны алып, кире юлга үз машинамда китәсе булгач, Альберт абый белән саубуллашканда: «Альберт абый, әйбәт кенә килеп җит, алайса синсез нишләрбез», — дидем. Ул: «Кадеремне белерсез», — дип җавап кайтарды. Сәгать 3тәге тамаша башланды, музыкантыбыз юк. Ярый әле, үз һөнәренең кайбер нечкәлекләрен җырчы-композиторыбыз Рамил Әсхәдуллинга өйрәтә иде Альберт абый, Рамил алыштырды үзен. Тик тамаша бетеп килгәндә, яман хәбәр килеп ишетелде: Альберт Абдуллов юл фаҗигасендә харап булган! Бу сеансны көч-хәл тәмамладык, икенче тамашага халык килеп тулды. Нишлик? Уйнадык… Тамактагы төерне йоталмый, күз яшьләрен тыялмый уйнадык. Җиргә ятып ауный-ауный еларлык халәттә уйнадык. Тамашачы көлде… Бу кадәр нерв киеренке-леген җиңәрлек көч каян алынгандыр. Альберт абыйның соңгы сүзе колагымда һаман яңгырый: кадер, кеше кадере… Белеп бетерсәк иде шул без аны!
— Бер тамашада сезне пародияче буларак та күрдек. Монысы яңа үзләштерелгән һөнәрме?
— Пародияче дип инде… Кемнедер кабатлау өчен бик күп күзәтергә, тыңларга, тавыш белән идарә итә белергә, туктаусыз камилләшергә, күнекмәләр ясарга кирәк. Минем кечкенәдән бар иде кабатлауга хирыслыгым. Әниләрнең сөйләве буенча, ике-өч яшемдә үк авылыбыздагы бер гармунчы абыйны күрсәтеп көлдерә торган булганмын.
— Биюгә-җырлауга һәвәслек тә кечкенәдәнме?
— Һәвәслек нәселдән инде. Мин бит һаман өйрәнәм генә әле. Вокал, хореография дәресләре дә алабыз театрда.
— Урамда таныйлармы? Күңелгә рәхәтлек бирәме кешеләрнең сезне тануы?
— Һәрвакытта да рәхәт түгел шул. Иркенләп йөреп тә булмый. Гап-гади малай бит инде мин, ник шулкадәр текәлеп карап торырга дим кайчак. Беркөнне хатыным белән Ришат Төхфәтуллин концертына бардык. Кеше танымасын дип, башны яка эченәрәк яшермәкче булам. Шулчак бездән ерак түгел генә утырган ханымнарның берсе кул изи: «Кил әле, кил әле!» — ди. «Минме?» — дим аптырап. «Син түгел лә! Хатыныңа әйтәбез!» — диләр. Аннан Айгөлгә: «Сеңлем, иреңне ашатма, яме, без аны шушындый ябык килеш яратабыз», — диделәр. Беләм бит инде, тамашачы минем ябыклыгымнан көлә. Рольләремне дә минем физик үзенчәлегемне, әнә шул ябык-чандырлыгымны ассызыклап эшлибез бит. Айгөлем мин укыган университетны тәмамлады, югары белемле аш-су остасы. Әллә миңа һич кенә дә ит кунмаганга аптырый башлады — кыстый-кыстый бик шәпләп ашата. Аппетит яхшы, ашыйм рәхәтләнеп. Бервакыт карасам, озын, ябык гәүдәмдә күңелсез генә булып корсак шәйләнеп маташа. Болай да булмый икән дип, Айгөл белән күбрәк сәламәт яшәү рәвешенә күчәргә дип килештек. Саф һавада велосипедта йөрибез, физкультура белән шөгыльләнәбез, файдалырак ризыклар белән тукланабыз.
— Сәхнәдәшләрегезнең геройлары авызыннан сезнең образларга адресланган шактый кимсетүле сүзләр яңгырый еш кына, үпкәлисе килмиме?
— Юк ла инде! Әгәр гадәти тормышта әйтәләр икән, бәлки кимсенер дә идем. Ә болай, сәхнә образым хәлсез-сыек бәндә һәм мин шуны кеше көләрлек итеп уйныйм икән, ник үпкәләп торыйм ди. Әнә, Искәндәр абый, импровизация остасы, минем «фигурам»ны сценарийдан тыш сүзләр белән шундый итеп бизи — «чыбыркы, арматура, штакетник, җил…» — берсе дә калмый! Үзенчәлекле тышкы кыяфәт артистның имиджын булдырырга ярдәм итә. Әллә ни тырышлык куеп тормыйсың — карауга ук көлә башлыйлар икән, начармыни? Әйтик, Рәшит Шамкайның йөн-тәс кашы булгач, тиз генә үгезне күрсәтә бит. Гамил абый әйтмешли, «типаж» булыр өчен Аллаһ биргән төс-кыяфәт ярдәм итә.
— Гамил әфәнде — продюсер, сез — сәхнә яуларга килгән яшь артист… Менә шундый бер уеныгызда Гамилнең герое: «Һәр артистның үз фишкасы булырга тиеш! Сәхнәгә чыккансың икән — җүләрлән! Халык аптырасын, нишли микән бу дивана, дисен!» — дип «киңәш» бирә. Чыннан да, һәрбер иҗатчының үз үзенчәлеге булырга тиеш бит, сезнең фишка нәрсәдә соң?
— Әлегә төп фишкам — ябык һәм озын буйлылыгым. Бәлки тора-бара саллырагы да пәйда булыр.
— Сер булмаса, «Мунча ташы»ндагы кушаматыгыз ничек?
— Ничек булсын инде, «Толстый» диләр!
— Эшегез шаяру-юмор белән бәйле, ә тормышта сез шаян кешеме?
— Әйе, холкымда шуклык бар. Ә болай тыныч кебек күренсәм дә, тынгысыз җан инде үзем. Шуңа ит тә кунмыйдыр бәлки. Тагын бер һич җиңә алмый торган кимчелегем — кызу канлылык. Тиз кабынам, тиз сүреләм, яңадан үкенәм. Бер әйткәч әйтим инде үз минусларымны. Сәхнәдә уйнаганда партнер кирәк миңа, нишләптер монологлар белән кеше көлдерә алмамдыр кебек. Бу нисбәттән, рус юмористы Игорь Маменкога сокланам: бер мәзәктән берүзе тулы бер тамаша ясый ала бу оста!
— Гомумән, кино, татар театр әһелләре арасында кумирларыгыз кемнәр?
— Үзебезнекеләрдән Равил абый Шәрәфиев, Ирек абый Баһманов иҗатын бик яратам. Руслардан Юрий Никулин, Игорь Маменко. Шулай ук француз актеры Луи де Фюнеска сокланам. Бары тик тышкы кыяфәт, мимика белән дә көлдерергә сәләтле бөек актер ул.
— «Мунча ташы» ил буйлап татарлар яши торган төбәкләрдә гастрольләрдә күп йөри. Татар тамашачысы бөтен җирдә бертөрлеме?
— Юк. Баштарак тәҗрибәсезлек белән моны аңлап бетермәгәнмен. Баксаң, чит төбәкләрдә яшәүче татарлар Түбән Кама, Казан тамашачысы рәхәтләнеп кабул иткән тиз-тиз сөйләмне кабул итеп бетермиләр, боларга әкренрәк, гадиләштеребрәк сөйләргә кирәк икән. Аннан соң, һәр төбәкнең үз диалекты барлыгын да онытмаска кирәк. Шулай ук һәрбер төбәкнең юморга карата реакциясе дә төрле: кайдадыр халык бик эмоциональ, кайдадыр бераз тыенкы…
— Туганнарыгыз ничек кабул итә бу һөнәрегезне? Горурланалар, хуплыйлармы?
— Абый-апам да, әни дә минем үз дигәнемә ирешүемә, ягъни сәхнәдә уйнавымнан ямь һәм тәм табуыма куанып туя алмыйлар: «Халыкның яратуын тоясың икән — эшлә!» — диләр. Айгөлне әйтеп тә тормыйм: төрле яклап терәгем дә, ярдәмчем дә. Улыбыз тууга концерт белән Башкортстанга чыгып китәргә туры килде, анда да каршы килмәде. Бервакыт галәмәт популяр теге «опа-гангам-стайл»ны җырлый торган кореялы егеткә пародия ясап, шуңа татарча текст язып утырдым өйдә. Аннан шуны кат-кат кабатлап, репетиция ясадым. Менә хәзер өч яшьлек улым Самат миңа пародия ясап йөри икән балалар бакчасында!
— Киләчәк хакында уйланасызмы?
— Уйланып кына калмыйм. Тырыша-тырмаша йорт салып маташам Уфа каласында. Түбә астына керде инде өебез. Ни өчен Уфада дисәгез, картая-картая барыбер туган якка тартыр күңел дип уйлап тотынган идек. Күз күрер әле дибез. Бик авыр эш булып чыкты ул йорт салу. Акча белән дә алдандык. Монысына банктан процентка акча алуым сәбәпче дип уйлыйм, чөнки процент — ул риба. Рибаның гөнаһ икәнен белә торып алдым да, ул акчаны югалттым да. Баштарак бик нык кайгырган идем, аннан тынычландым. Иң мөһиме, барыбызның да исән-сау булуы!
— Димәк, күңелегездә дингә тартылу бар?
— Әлбәттә, бар. Динебез кушканча яшәү хакында бик еш уйланам. Теге яки бу гамәлем, сәхнәдә уйнавым дөрес микән дим.
— Сәхнәдән китәргә туры килсә, кем булып эшләр идегез?
— Әлегә үземне сәхнәсез, «Мунча ташы»ннан башка күз алдына китерә алмыйм. Көч-дәртем дә, төрле идеяләрем ташып тора. Коллектив белән бер гаиләдәй яшибез. Директорыбыз һәр нәрсәдә ярдәм итәргә әзер. Шулай да китәргә туры килсә, кулымда һөнәрем бар. Аннан, миннән яхшы гына концерт бригадасы администраторы чыгар иде, чөнки оештыру эшләренә маһирлыгым да бар. Әлегә «Мунча ташы» тамашаларыннан тыш, яшь сәхнәдәшләрем Әнфис һәм Илгиз белән мәҗлесләр оештыру һәм үткәрү белән дә шөгыльләнәбез. Җитәкчебез каршы килми, халык чакырып тора, хезмәтебезне яраталар.
Яшь һәм талантлы егетнең үзем белән шулкадәр ачылып, төгәл-матур сөйләм белән әңгә-мәләшүе күңелемә бик тә хуш килде. Сораштыра торгач, Рөстәмнең әдәбият яратуын белдем, хәтта шигырьләр дә язуын әйтте. Халкыбызның Рөстәм кебек, аның сәхнәдәш дуслары Әнфис, Илгиз кебек егетләре булуга куанып кайтырга кузгалдым. Рөстәм мине машинама кадәр озата чыкты, киң итеп елмаеп кул изәде. Ябык димәгез, шәп, егәрле егет ул!
Раушания ШӘЯХМӘТОВА
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса