Самавыр б?йр?ме сценарий

Сценарий  рекомендую  для  постановки  для учащихся  младшего  и  среднего  звена, для участия  в детских  театральных  фестивалях  и конкур

Яр  Чаллы шәһәре

28 гомуми урта белем бирү мәктәбе

“ Дуслык” театр түгәрәге коллективы.

(4-5 класслар, рус телле балалар)

Җитәкчесе: 1 квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиева Миләүшә Мирфаез кызы.

       Нур  Әхмәдиев әсәре.

Самавыр  борыны

( Пьеса ике  пәрдәдә,  ике  күренештә)

Катнашалар:

Минҗиһан  апа:                   Таһир – аның  улы:

Күрше  Сабира:                    Фәния- Сабираның  кызы:

Күрше  кызлары:

Беренче  пәрдә

Вакыйга  авылда  бара. Ишегалды    балалар  белән  тулган.  Уртада  Таһир   кызлар  арасында  “Әбәкле “  уйный.  Алар  “Күрсәт  әле!”,  “Самавыр”   кебек  халык  уеннарын  уйныйлар.  Урманнан  Минҗиһан  апа  җиләктән  кайтып керә.  Кулына  зур кәрзин  тоткан.  Ул  балаларны  куалый  башлый:

Минҗиһан  апа:  

  • Барыгыз, бар!  Тоз суы сипмәгәннәр  монда. Урамда  уйнагыз!

Таһир:  Әни, балалар  китмәсеннәр  инде!  Безнең  янда уйнасыннар  инде!

Минҗиһан  апа:  

  • Тик  кенә  тор!(Таһирга) .  Барыгыз, бар!  Көш-көшегез  моннан!

Өйгә  керә,  самавыр  янына килә. Ул самавырга  су  салырга тели. Самавырның  борыны юклыгын  күрә.  Кычкыра  башлый:

  • Каһәр суккан  нәрсә! Су агыза  яздым  бит!

Балалар  алып  уйнагандыр,  юньсезләр!  Әллә  соң  базга  төшкәнме?  (Эзли)

Улым,  самавыр  борынын  кая куйдыгыз?

Таһир: 

  • Белмим , без  тимәдек  аңа!

Минҗиһан  апа:  

  • Сез  тимәгәч,  кая  китсен  соң  ул!?  Әйт  әле:  кем  алды  самавыр  борынын?

Таһир:

  • Белмим ,  дидем  бит инде,   тимәдек   без  аңа!

Минҗиһан  апа:  

  • Тукта  әде! Күрше  кызы   Фәния  алмадымы  икән?!  Ул  да  уйнап  йөри  иде  бит…  Шул  кыз гына  алгандыр. Мине  күрү  белән,  чыгып  качты  ул.  Шулдыр,  шулдыр!  Бик  чая  кызый!    Кереп  кирәген  бирим  әле  юньсезнең!   ( Чыгып  китә,  урамда  күршесе  Сабира  белән  очраша)

      Минҗиһан:

  • Сабира,  кызың  кайда? Минем  самавыр  борынын  ул  гына  алган.   Самавыр  куярмын  дигән  идем,  тамагым  кипте.   Уф-уф! Тамагым  кипте.  Урманнан  кайттым,  җиләккә  барган  идем. Өйгә  кайтсам,  ни күрим:   ишегалды  тулы  бала – чага,  дөбер-шатор  уйныйлар. Синең  Фәнияң,  мине күргәч,  чыгып  качты.

    Сабира  әйтә:

  • Ни сөйлисен  син, Минҗиһан  апа?    Аның  караклык   гадәте  юк  иде.   Ничек  алыр  икән?!

    Минҗиһан:

  • Озын куллы  кызыңны  яклап  маташма,  ачу  китереп!  Мине  күргәч,  иң  беренче  чыгып  качты . Самавыр  борынын  алмаган  булса,  өйдә  генә  утырыр  иде кызың.  Кайда  ул?  Мин  өйдә  булмасам,  борынын  гына  түгел,  самавырын  да  күтәреп  чыгып  китәргә  күп сорамас.  Мин  юкны  гына  карап  тора  кызың.  Гел  бездән  чыкмый   ул.  Ничә  тапкыр  әйттем,  колагына  да  элми…

 Сабира  әйтә:

  • И-и-и!  Күршем, бала-чага уйнарга  керә  инде  ул!

Сезнең  Таһир  да  гел  бездән  чыкмый,  аңа  карасаң….       Уйнасыннар!!!

Мә,  күрше, бик  чәй  эчәсең  килсә,  безнекен  алып  тор.  Фәния  кайту  белән,  сезнекен  кертербез,  әгәр  алган  булса…   (Самавыр  борынын  Минҗиһанга  бирә)

 Фәния  кайта.

  • Ашыйсы  килде,  әни!

Сабира  апа:

  • Минҗиһан  апаның  самавыр  борынын  кая  куйдың?  Оятсыз!  Кертеп  бир  хәзер  үк!  

Фәния:  

  • Тимәдем,  әни,  белмим ,  белмим,  дим  бит  инде!

Сабира  апа:

  • Әйтәсеңме, юкмы? Үтерәм,  бир  хәзер  үк!  (Каеш  белән  кызга  суккалый  башлый)

Фәния:

  • Җибәр  инде, әни,  авырта  бит!  Тимәдем!!!!!

  Сабира  апа:

  • Адәм  рисвае  иттең  бит,  юньсез  кыз!  Кемнән  өйрәндең  урлашырга?  Кулыңны   тиз  кыскартам  мин  синең!

Фәния:

  • Тимәдем  мин  аңа,  әнкәй,  тимәдем!  (Качмакчы  була, ләкин  аны  җибәрми)

Сабира  апа:

  Олы кеше  юкны  сөйләмәс,  алдашма,  юньсез!

 Фәния:

—   Әле  качарга  телисеңме?  Кулыңны  сындырам  мин  синең!  Нигә  самавыр  борынын  урладың?  Нигә  дөресен  әйтмисең? (Фәния  елый)

Икенче  пәрдә

  Минҗиһан  апа:  ( Өйдә  өстәл  тирәсендә   бөтерелә)

  • Бу  нинди  хәл?!  Таптым  бит  самавыр  борынын!!!  (Самавыр  эченнән  борынын  табып  ала)

И-и-и!!! Бу  хәтер  дигәнең!   Картайдым,  ахры! Мин  аны  үзем     самавырга  салып  куйганмын  бит…   Мин – хәтерсез  карчык!  Мин  Фәнияне   урлаган  дип  уйладым.   Кичер,  күршем!!!!

Кичер  мине,   күрше  кызы  Фәния!!!!  ( Сәхнәдә  йөгереп  йөри,  балаларны   чакыра)

Балалар   чыгалар:

Минҗиһан  апа:

  • Балалар,  Фәния!  Мин самавыр  борынын  таптым  бит…  

Фәния,  балакаем,  гафу  ит  мине!  Кичер  мине,  юньсез    карчыкны!  Мин  аны  үземнән  качырып куйганмын!

Балалар: (хор  белән:)

  • Үзеннән  качырып  куйган!!!

Бер кыз  Фәнияне  кулыннан тотып  ала  да  әйтә:                                Ул  гаепле  түгел…  ,  түгел…

Минҗиһан  апа:

  • Балалар,  әйдәгез,  мин  сезгә  хәзер  тәмле  җиләкле  чәй  эчерәм! Утырыгыз!  Хәзер  кайнап  чыга  ул.

Менә  самавыр  борыны  да  табылды.  Әйдәгез!

Бер кыз әйтә:

  • Кызлар,  әйдәгез,  туган  як турында  җыр  җырлыйбыз!

(“Туган  як,  туган  як!”  җырын  җырлыйлар)

 Икенче  кыз әйтә:  (Музыка  яңгырый)

  • Минҗиһан  апа,  безгә  биеп  күрсәтегез  әле!  (Минҗиһан  апа  татар  биюе  бии)

Минҗиһан  апа  биеп  туктагач,  балаларга   кәнфитләр чәчә.

  Күренеш  тәмам  була.

Кадерле укучыларым,хөрмәтле әти-әниләр,кунаклар! Бүген безнен мәктәптә зур бәйрәм-әлифба бәйрәме.

Әле 1 сентябрь иртәсендә генәмәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәни дусларыбыз бүген беренче җинүләрен бәйрәм итәләр.

Әйе, балалар,сезгә хәрефләрне тану,алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җинел булмады. Әмма сез өйрәндегез, тырыштыгыз. Бүген безнен сыйныфта һәрбер бала укый,яза белә.Чын күнелемнән котлыйм сезне, укучылар! Бүген сезнен бәйрәм, безнен бәйрәм, барыбызнын да бәйрәме.

1-бала Әлифба алды

Әтием миңа!

Бик-бик сөендем

Бүген мин шуңа.

Белдем,әлифба

Телнең ачкычы,

Белем иленең

Тәүге баскычы.

Баскычка басып,

Югары менәм,

Фән нигезенең

Серләрен беләм!

2-бала Әлифбабыз тәмам булды

Без җыелдык бәйрәмгә.

Шатлыгыбыз эчкә сыймый,

Ничек сезгә сөйләргә?

Укытучы Балалар, әлифба сүзе нинди хәрефләрдән төзелгән?

Ә хәрефе “Әни” дип телем ачылган,

3) Әни сөйгән,назлаган.

Кайсыбыз соң дәфтәренә

Әни сүзен язмаган?

Л хәрефе Күзләремнән яшьләр чыкты,

4) Капкан идем лимонны.

Сары булгач бик тәмле дип

Белгән идем мин аны.

И хәрефе “И” хәрефе ипидә бар,

5) Бар ул “ил” һәм “ирек”тә.

И хәрефе икелегә

Укымаска өйрәтә.

Ф хәрефе Фил бүрәнә ташып йөри

6) Кара урман эчендә.

Һаман тора күз алдымда,

Күрсәм дә тик төшемдә.

Б хәрефе Бөрлегәнем, җиләгем, дип,

7) Иркәли мине әни.

Мин бит әле бик кечкенә,

Мин бит әле бик нәни.

А хәрефе А хәрефе- алмада,

8) А хәрефе- агачта,

А хәрефен яратабыз,

Өйрәнәбез иң башта.

Укытучы — Карагыз әле, балалар,безнең бәйрәмнең төп герое булган баш кунагыбыз Әлифба юк икән. Әйдәгез , чакырыйк әле үзен!

Балалар Түрдән уз, рәхим ит , Әлифба!

( Әлифба керә.)

Әлифба Исәнмесез, укучылар!

Балалар Исәнме, Әлифба!

9) Әлифба тормышта

Беренче баскычым.

Син белем дөньясын

Ачучы ачкычым.

1) Өйрәттең син мине,

Хәрефләр тезәргә.

Тылсымлы хәрефләр

Әйләнде сүзләргә.б

2) Өйрәттең син мине

Ватанны сөяргә.

Рөхсәт ит , зур рәхмәт,

Мең рәхмәт дияргә!

Барысы бергә: Рәхмәт сиңа, Әлифбам,

Хәзер мин укый беләм!

3) Әлифба, әлифба,

Китәсең бит инде,

Җыр итеп җырлыйбыз

Иң соңгы битеңне.

Укытучы —— Укучылар, сезне Әлифба белән бергә укырга өйрәтте Азбука китабы да.

4) Нас научила Азбука читать,

Слова на слоги разделять.

Открыла тайны многих книг.

К ней любой из нас привык.

5) Как хорошо уметь читать,

Не надо маме приставать.

Не надо бабушку трясти

Прочти, пожалуйста, прочти!

Ишек шакыйлар. Белмәмеш һәм Шәвәли керәләр.

Белмәмеш. Без ялгышмадыкмы икән? Әлифба бәйрәменә ашыгуыбыз иде!

Укытучы. Нәкъ бәйрәмнең үзенә килеп кердегез. Әйдәгез, кунаклар,түрдән узыгыз!

Шәвәли һәм Белмәмеш. Исәнмесез, дуслар! Бәйрәмегез мөбарәк булсын!

Шәвәли. Мин – Шәвәли, шук малай,

Үткен малай, ут малай.

Мин бик уңган, өлгер мин.

Юк – бар белән көлдермим.

Бик тапкыр мин, җыйнак мин,

Мин, мин, мин бик тыйнак мин!

Белмәмеш. Әйтегез әле, балалар, сезне мәктәптә нәрсәгә өйрәтәләр?

Укучылар. (чиратлап) Укырга!

Язарга!

Санарга!

Дус,тату булырга!

Җырларга, биергә!

Әдәпле,тәртипле булырга!

Туган илне, туган телне сөяргә!

Һәрвакыт намуслы,

Чын кеше булырга!

Учат в школе” җыры

Шәвәли укучылар янына килеп ,шарны күрсәтеп йөри.Балалар шартлата алмыйлар.

Шәвәли. Әфсен- төфсен

Шайтан китсен,

Җилләр иссен,

Төтен чыксын,

Шар серен ачсын!

Шәвәли шарны шартлата,идәнгә язу төшә.

Укытучы. Чү, укучылар.Монда нәрсәдер язылган. Кем укып бирә алыр икән?Нәрсә язылган анда?

ЗАГАДКИ ПРО БУКВЫ.

Вот два столбика стоят, Юл е хәрефен

А между ними поясок. Җибәрсәң тәгәрәтеп,

Ты эту букву знаешь? Килеп чыкты нинди хәреф? (ә)

Перед тобой буква …( Н )

Эта буква широка, О хәрефенең эченә

И похожа на жука. Әгәр сызсаң бер сызык,

И при этом точно жук, Нинди хәреф килеп чыга?

Издаёт жужжащий звук. Күр, ничек ансат һәм кызык.

Үзе шундый түгәрәк,

Китәр кебек тәгәрәп.

Үзе хәреф, үзе сан

Тик нуль була санасаң.

Белмәмеш. Туктагыз әле, минем дә сезнең белән уйныйсым килә. Мин дә балалар белән дәрестә булдым,укыдым. Бар хәрефне дә беләм. Шигырь дә

Отып калдым әле. Тыңлыйсыгыз киләме?

Укытучы. Балалар, тыңлыйбызмы?Игътибар белән тыңлагыз әле. Әгәр Белмәмеш хата җибәрсә, төзәтерсез.

АДАШКАН ХӘРЕФЛӘР

Карлыгач пешеп утыра Чиста чүлмәген киеп,

Су буенда куакта, Бала мәктәпкә килгән.

Ә карлыган очып йөри Әни күлмәккә салып,

Зәңгәр күктә биектә. Тәмле ботка пешергән.

Укытучы. Әй,Белмәмеш, шигырь өйрәнү бик җиңел эш түгел шул! Син тагын хата җибәрдең. Без ышанып калабыз, инде алда син шигырьләрне игътибар белән укып өйрәнерсең дип.

Әлифба. Укучылар, мин дә сезнең белемнәрне тикшереп карыйм әле!

——Хәреф аваздан нәрсә белән аерыла? (хәрефне язабыз, авазны әйтәбез)

——Авазлар ничә төркемгә бүленә? (2—сузык һәм тартык авазлар)

Укытучы. Хәзер балалар мин сезгә хәрефләр өләшәм. Сузыклар бер рәткә,

Тартыклар икенче рәткә тезелегез.

Әлифба. —— Әйтегез әле , укучылар, нинди хәрефләр аваз белдерми? (ь һәм ъ)

——-Ни өчен ң хәрефенең баш хәрефе юк? (Чөнки бу хәрефкә башланган сүз юк)

Укытучы. Ә хәзер бер уен уйнап алыйк әле.

“Сүзне тап “ уены. Кем күбрәк сүз белер икән? (рәттән сорала, белгән кешегә фишка бирелә)

кошлар ашханә зоопарк бөҗәкләр

т ә с к т ч к с з м т ф ш ч к т

у т а а ә ә а т е а а и ө е ү а

к ә е р л н ш а б й ш л п б б р

р ч с г и е ы к р м б ш е ә а

а к а н ч к а а ы а ә н л к

н а к к н л к ә а

н ә е а к н

җиңүче билгеләнә

Әлифба. Әфәрин,балалар! Бик күп белемнәрегезне күрсәттегез. Минем белән саубуллашыр минутлар да килеп җитте.

Китәм сездән балалар,

Шатланып, горурланып,

Укуның да, язуның да,

Төп нигезен бирдем, дип,

Минем белән алмашка

Туган тел сезгә килер.

Әйдәгез, аны бирегә чакырыйк!

Туган тел җыры

Җыр беткәч, Туган тел керә.

Туган тел. —Исәнмесез, балалар!

Балалар.—Исәнме,Туган тел!

Туган тел. Балаларым, якыннарым,

Сүзләр,хәрефләр,

Китердем мин сезгә бик күп

Бүләк- дәресләр.

Бүгеннән без фән иленә

Бергә барырбыз.

Ләкин башта ни беләсез,

Әйтеп карагыз!

Табышмакларның җавапларын табыгыз.

  1. Утыра бер ак чүлмәк,

Өстенә кигән йөз күлмәк. (кәбестә)

2 Армый- талмый,

Ат артыннан калмый. (арба)

3 Кечкенә генә йорт, эче тулы корт. (кыяр)

—Табышмаклар беләсез икән,саннар кушарга, мәсьәләләр чишәргә өйрәндегезме соң?

Барысы. Әйе!

——Алайса, күрсәтегез һөнәрегезне!

  1. Мин бер сан уйладым. Ул санга берне кушсаң, 5 була. Мин нинди сан уйладым? (4)

  2. Марат белән Азат балык тотканнар.Марат-3 балык, Азат-2 балык тоткан. Икесе бергә ничә балык тотканнар?

__Әфәрин, балалар!

6) Әле күп укымасак та

Туган телне беләбез.

Туган тел- иң татлы тел,

Туган тел- иң тәмле тел.

Тәмле дип, телең йотма,

Туган телне онытма!

Укытучы. Балалар, Туган тел сезгә бик күп хикәя, шигырҗ, табышмак һәм әкиятләр өйрәтер. Аның белән дуслашырсыз дип ышанам. Тырыш, акыллы,гыйлемле булып үсегез!

7) Хәзер сезнең алда

Вәгъдә бирәбез.

Барысы бергә: Ялкауланмаска!

2 ле алмаска!

Тырыш булырга!

5 кә укырга!

Туган тел җыры(Г. Тукай сүзләре)

Укытучы. Хәзер, балалар, мин сезгә Әлифбаны тәмамлавыгыз турында ДИПЛОМ тапшырам.

Балаларны китапханәче, әти-әниләр, кунаклар котлый.

СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Была в сети 22.01.2023 20:24

Исмагилова Румия Агзямовна

учитель начальных классов

49 лет

рейтинг426
место79 298

Сценарий праздника «С?мбел? б?йр?ме»

21.10.2015 23:58

Нажмите, чтобы узнать подробности

Сценарий для проведения праздника осени………………………………………………………………………………………………………………………………………………………………………….

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Фоторепортажлар

Элек-электән самавырлы йорт- ямьлерәк, ә утлы күмер кызуыннан гөжләп утырган самавырдан ясалган чәй тәмлерәк саналган. Көнкүрешебезгә яңадан-яңа уңайлыклар үтеп кергән заманда яшәсәк тә,самавырлы табын тирәсендә җыелырга җай чыкканда күңелләр чиксез куаныч белән тула.

31нче июль Шекше авылында "Самавыр бәйрәме" гөрләде [+фоторепортаж]

Халкыбыз самавырны рухи кыйммәтләргә тиңли. Чөнки тарихтагы иң катлаулы чорларда, туган нигезен ташлап китәргә мәҗбүр булганда да, кешеләр үзләре белән иң беренче чиратта самавырны алган.
31нче июль кичендә Шекше, Алан-Елга авыллары халкы һәм кайткан кунаклар мәдәният йорты каршына җыелды. Биредә «Самавыр бәйрәме» гөрләде. Алып баручы кызлар бәйрәмне ачып җибәргәннән соң күңелләргә куаныч өстәп, авылыбыз үзешчәннәре башкаруында җырлар яңгырады. Биюче кызлар тамашачыларга самавыр белән матур бию күрсәтте. Кичә бәйрәмгә самавыр алып килүчеләр чыгышы белән дәвам итте. Гүзәлия апа Нотфуллина бала чакта елга буена самавыр агартырга йөрүләре турында сөйләсә, Хисмәтова Әлфия, Зәйнәгыева Зөлфия, Галимова Алисә, Шәймәрданова Бәгъдәгөл апалар үзләре алып килгән самавыр тарихы белән таныштырдылар. Бәйрәм кызганнан-кыза барды. Тамашачылар «Чәй атамаларын кем күбрәк белә?», «Кем кайнар чәйне кашык белән тизрәк эчеп бетерә» кебек күңелле уеннарда катнашты, җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук табын яме булган самавырга бәйле сорауларга, табышмакларга җаваплар эзләүдә дә авылдашлар актив булдылар. Самавыр тарихы, аның төрләре, халкыбыз тормышында биләгән урыны турындагы мәгълүматлар белән үрелеп барган концерт номерлары тәмамланганнан соң, бәйрәмнен иң «тәмле» өлеше башланды. Авыл халкы самавырда кайнаган хуш исле чәй һәм өстәлгә куелган тәм-томнар белән сыйланырга чакырылды. Чөкердәшеп чәй эчкәннән соң Шекше мәдәният йорты мөдире Ләйсән Хисмәтова бәйрәмгә берсеннән-берсе матур һәм үзенчәлекле самавырлар алып килүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырды. Кичә тәмамланганнан соң да халык таралырга ашыкмады, дәртле татар көйләренә һәм 80-90нче еллар дискотекасында биеп күңел ачты.

Мәгълүматны Шекше мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Алинә Шәймәрданова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Салюты большого праздника вакансии
  • Салютные войска праздник
  • Салют просто праздник
  • Салют про праздник ес276
  • Салют праздник гиф

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии