Сценарий концерта на татарском языке театрализованный

Мероприятия такого плана способствуют развитию и обогащению национальных традиций и обычаев народов Поволжья, оказывают благотворное влияние на историческое, культурное и духовное развитие представите

Сценарий Дня татарской культуры.

Халкыбызның күркәм гадәтләре

         В.1.  Здравствуйте, дорогие друзья!

                  Мы приветствуем гостей нашего

                  Праздничного мероприятия –

                  Дня татарской культуры.

                  Пусть этот праздник станет ещё

                  Одним вкладом в дело согласия, единения.

                  Мира людей разных национальностей, живущих

                  На нашей Сенгилеевской земле.

2. “Исәнмесез диеп башлыйк әле”

    Танышу бит шулай башлана.

    Сезнең белән очрашуга, дуслар

    Күңелебез шундый шатлана.

  • Хөрмәтле кунаклар! Бүген Красный Гуляй бистәсе җирендә без сезне каршы алуыбызга  бик шатбыз һәм  сезгә татар халкының милли ризыклары, халкыбызның күркәм гадәтләренең берсе булган кунакчыллык турында сөйләрбез. Кунакчыллык сыйфаты ул барыннан да элек, кешенең киң күңеллелеге, юмартлыгы турында да сөйли.
  • Безнең язучыларыбыз иҗатында да кунакчыллык, кунакка ачык чырай, сый-хөрмәт күрсәтү, халкыбызның гореф-гадәтләре зур урын алган.
  • Татар халкының мәкаль һәм әйтемнәрендә, табын сый муллыгыннан да бигрәк, хуҗаның мөлаем, эчкерсез, игътибарлы булырга тиешлеге ачык чагыла..

Бүген безгә кунакка район урынбасарлары һәм шәһәребез кунаклары килгән. Укучылар, әйдәгез кунакларны  җылы сүзләр белән каршы алабыз.

Приветствуем мы от души вас,

Как друзей встречаем.

Хлебом – солью угощаем.

Борынгыдан килгән гадәт,

Ата бабай йоласы.

Ипи һәм тоз, баллы чәк- чәк белән,

Кунакларны каршы аласы.

Әйдәгез, түрдән узыгыз,

Бездә кунак булыгыз.

Изгелекле мәрхәмәтле

Булсын йөргән юлыгыз.

В.1. На нашем сегодняшнем торжестве присутствуют представители татарской областной автономии.

Слово предоставляется _______________________________________________________

__________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

В.1. В то время, когда политики ищут источники

        Национальной идее, которая могла бы сплотить Россию,

        Нам кажется, что в основе этой идеи должно быть

        Осознание каждой нацией себя, как части материка,

        Который именуется Человечеством.

Кичәбез котлы булсын,

Табыннар да мул булсын!

Күңел шатлык белән тулсын,

Ял кичәбез гөрләп узсын!

2. Кемнәр генә сиңа сокланмаган һәм мактау җырламаган?! Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән һәм үзенең уй-хисләрен башкаларга сөйләмәгән?!

“Туган тел” –

Иң әйбәт шигырь!

“Туган тел” –

Иң әйбәт җыр!

“Туган тел” –

Иң әйбәт китап!

“Туган тел” –

Иң әйбәт тел!

Туган тел әйбәт булганга,

Шигыре дә, җыры да

Иң әйбәттер.

 (“Туган тел” җыры)

В.1. Мы все разноязыкие с рождения,

        Твоя, Россия, родины сыны…

        Так дай нам силы для объединения

        Не допускай вражды, огня войны.

Россия – мать нас всех объединила,

Судьбы своей не мыслим без неё,

Дай нам, Земля, на единенье силы,

Пошли благословение своё.

          И минем җандай кадерлем,

          И җылы, тере телем!

          Кайгылар теле түгел син,

          Шатлыгым теле бүген.

          Тик синең ярдәмең белән мин,

          Тик синең сүзләр белән

          Уйларын йөрәккәемнең

          Дөньга әйтә беләм.

В.1. Татарский танец в исполнении ансамбля песни и танца “Звонкие голоса”.

2. Слово предоставляется начальнику отдела образования МО “Сенгилеевский район” Евдокимовой Татьяне Александровне.

Без бит татар балалары

Әйдә җыелыйк әле.

Кунакларга, дус-ишләргә

Җырлап күрсәтик әле.

       Кызлар, малайлар бер читтә

       Юкка келешеп тора

       Башымдагы түбәтәем

       Бигрәк килешеп тора.

Нәни генә кояш кебек

Башыңны нурлый бит ул.

Астында акыл да булса,

Түбәтәй җырлый бит ул.

         Түбәтәй кигән малайны

         Кызлар күрми узармы.

         Хәзер эзлим үземә тиң

         Калфак кигән кызларны.

Эх! Безнең татар кызлары!

Калфаклар киюләре,

Калфак кигән чибәрләрнең

Ягымлы көлүләре.

Ак калфаклар, кәләпүшләр

Бик килешә йөзләргә,

Җырлап-биеп, уйнап-көлеп

Күңел ачыйк без бергә.

        Ал да булыр чагыбыз,

        Гөл дә булыр чагыбыз,

        Без җырламый кем җырласын?

        Безнең җырлар чагыбыз!

        Без биеми кем биесен?

        Безнең биер чагыбыз!

(Җырлы биюле уен “Кәрия-Зәкәрия”, кашыклар белән)

В.1. Слово предоставляется начальнику отдела культуры и организации досуга Максимовой Галине Фёдоровне.

Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә.

         Бәйрәмне кем китерә?

         Чәчәкләр, гөлләр микән?

         Бураннар, җилләр микән?

         Әллә соң дуслар микән?

Бәйрәм кирәк әтигә,

Бәйрәм кирәк әнигә,

Бабай белән әбигә.

Безнең халык кунакчыл:

Якты чырай, такта чәй дип

Каршы ала кунакны.

В.1. Вы, татары, издавна здесь живёте,

        Предков дух вам выпало беречь

        Пусть живёт в веках татарская культура,

        Пусть не забывают дети песни, сказки, речь.

В.1. Для вас исполнят песню на татарском языке вокальная группа Сенгилеевского педагогического колледжа.___________________________________________________

2. Хөрмәтле кунакларыбыз! Гаилә — тормышыбыз нигезе. Гаилә нык, тату икән, дәүләт тә нык, тату дигән сүз. Һәр кеше бәхетле гаилә корырга омтыла. Бәхетле гаилә төшенчәсен без ничек аңлыйбыз соң? Минемчә, ул борынгы гореф-гадәтләрне саклый, яңаларын булдыра белүдә. Һәр гаиләнең үзенә генә хас йолалары, тәрбия алымнары бар. Белемле, тәрбияле балалар үстерүче, күп сыйфатлары белән үрнәк булып торучы гаиләләр безнең арабызда да аз түгел. Һәм менә шундый гаиләләрнең берничәсе безнең арабызда.

(Гаиләләр өчен мәкальләр)

  1. Агачны яфрак бизәсә, кешене … (хезмәт бизи).
  2. Һөнәрле үлмәс, … (һөнәрсез көн күрмәс).
  3. Ул ояты – атага, … (кыз ояты — анага).
  4. Ата-ананы тыңлаган – адәм булган, … (тыңламаган әрәм булган).
  5. Оясында ни күрсә, … (очканда шул булыр).
  6. Эшләгәнең кеше өчен булса, … (өйрәнүең үзең өчен).
  7. Белем алу … (энә белән кое казу).
  8. Кем эшләми, … (шул ашамый).
  9. Калган эшкә, … (кар ява).
  10. Тәмле тел таш яра, тәмсез тел … (баш яра).
  11. Үткен — тел бәхет, … (озын тел – бәла).
  12. Тырышкан табар, … (ташка кадак кагар).
  13. Эш беткәч, … (уйнарга ярый).
  14. Кечегә шәфкать итеп юл бир, олыга … (хөрмәт итеп кул бир).
  15. Кунак сые: якты йөз, тәмле сүз, аннан кала — … (ипи-тоз).
  16. Сүзең кыска булсын, … (кулың оста булсын)

Сорау бирер нәниләр, ни диярләр әниләр. (табышмаклар)

  1. – Ул бөтен өйдә дә бар.
  • Аны  әниләр ясый.
  • Зур да, кечкенә дә, уртача да була.
  • Усал малайлар аның белән сугыша.
  • Күбрәк ашаганнан соң, әтиләр шуңа таяна, кайчагында, аңа чумып, гырлап та китә.
  • Әниләр аның белән уйнамаска куша.
  • Авылда ул һәрвакыт түрдә була, ә шәһәрдә аңа игътибар аз.
  • Ул йомшак та, бик йомшак та була.
  • Ялгыз кешеләр аны кочаклап ятарга ярата.  (м е н д ә р)

    2. – Ул үзе бик кирәкле әйбер.

        — Ике колагы, бер борыны бар.

        — Ул бик күп төрле була.

        — Бик матур итеп бизәлгәннәре дә бар.

        — Аны бигрәк тә әбиләр, бабайлар ярата.

        — Ул — өстәлнең бизәге.

        — Аңа күмер дә салалар, кайсыларын электр утына да тоташтыралар.

        — Ул булса, чәй эчүләре дә күңелле.

          (с а м о в а р)

    3. – Ул һәммә кешедә дә бар.

        — Картларда сүлпәнрәк, яшьләрдә көчлерәк. Кем белә бәлки киресенчәдер.

        — Ул шатландыра да, көендерә дә.

        — Бер караштан туа, озак еллар яши.

        — Аннан башка яшәп булмый.

        — Венера Ганиева да шулай дип җырлый.

         (м ә х ә б б ә т)

   4. – Аны камыр белән иттән ясыйлар.

       — Башта зур камыр, аннары кечкенә камыр ясыйлар.

       — Аны ясау бер кешегә генә озакка китә.

       — Мин аны саный беләм, бигрәк тә санарга яратам.

       — Аңа яраткан кеше борыч та сала.

          (п и л м ә н)

   5. – Ул татар халкының милли ашамлыгы.

       — Кунаклар килгәндә пешерелә.

       — Түгәрәк була.

       — Өстенә тәмле әйберләр сибәләр.

     — Эчендә дә тәмле әйберләр күп: дөге, йомырка, йөзем, корт.

     — Ул катлы-катлы була.

        (г ө б ә д и я)

В.1. Счастья и процветания желает вам своим танцем народный коллектив ансамбля “Сонет” пос. Силикатный.

Татар моңы…

Татар җыры…

Йөрәгеңә үтеп керер дә,

Нурландырыр керсез күңелеңне,

Усаллыкның калмас кере дә.

Тыңла әле син бер татар көен,

Тыңла әле күзең ачылсын.

Күңелеңдә булган сагыш, моңнар

Татар җыры белән басылсын.

  (Җырлый ………………………………………………………………………)

Татар халкы элек-электән иң кадерле кунагын чәй белән сыйлаган. Табында күршеләр белән бергәләп чәй эчү кешеләрне бер-берсенә якынайта, эч серләрен уртаклашырга тел ачкычы бирә.

— Безнең татар халкы кунакны нинди генә ризыклар белән сыйламый.

— Сез нинди милли ризыкларны беләсез һәм кунакларны нинди ризыклар белән сыйлар идегез?  (Эчпочмак, бәлеш, гөбәдия, кош теле, кыстыбый)

Безнең халык кунакчыл

Якты чырай, тәмле сүз белән

Каршы ала кунакны

Сыйлап, зурлап, хөрмәтләп

Озатып кала аларны.

        Дуслык җебе өзелмәс ул,

        Моңлы халык бар җирдә.

        Безнең шушы очрашу

        Истә калыр гомергә.

В. 1. Для вас поёт _______________________________________________с Шиловка.

В.1. У татарского народа праздник –

        В песнях, танцах льётся свет.

        Ветер с Волги, как проказник,

        Края милого привет.

Мира и добра вам желает своей песней Гелфария Латыпова

В.1. Весь наш край, как музыкальный инструмент,

        Все поют, а не поющих просто нет,

        Льётся музыка, смеётся, говорит

        В ней душа татарская горит.

-2. Халкыбызның кунакчыллык, бер-береңә ихтирам, авыр чакта иптәшеңә ярдәм кулы сузу кебек күркәм гореф-гадәтләре һәрвакыт сезгә юлдаш булсын. Нинди генә авыр вакыйгалар булса да, чын кеше булып кала белергә кирәк. Йөзләрегез һәрчак якты, телләрегез татлы, табыннарыгыз мул булсын.

В.1. У нас в гостях замечательные артисты Областного центра национальных культур. Передаём им эстафету праздника.

Мөселман ир – атларының баш киеме – Т  ү  Б  ә  Т  ә  Й.

Т  ү  Б  ә  Т  ә  Й    чәчне,   баш түбәсен   каплый,   начар   күз-ләрдән,    явыз  ниятле,    хөсет кешеләрнең  начар уйларыннан    саклый.

 Хатын – кызларның   иң  үзен-чәлекле баш киеме — К А Л Ф А К

К А Л Ф А К – татар   хатын-кызын гүзәллек   алиһәсе   дәрәҗәсенә күтәрүче нурлы  таҗ!    Кыз   балаларның  йөзенә

иман  нуры  иңдерүче  кием.

“Казан сөлгесе”.

Кунак   каршылау   өчен.

      Сабантуй сөлгеләре лә –

      Кояштай өлгеләре…

      Чигүчесе кем икән соң?

      Кемнәрнең сеңелләре?

       Болгар  чоры  сәнгате…

Алка,     чулпылар,   йөзек – беләзекләр,     брошкалар, муенсалар,   асма   бизәкләр – күз явын алырлык кыйммәтле бизәнү әйберләре.

                Беләзегем, йөзегем,

                Киярмен әле үзем…

Җ ә й м ә,  диван мендәрләре,

ч и т е к л ә р.

Читекләр    матурлылыгы, бизәкләренең күптөрлелеге белән, фигуралап киселгән күн кисәк-ләре орнаментлы композициягә салынып, күн мозаикасын тәшкил итүе белән аерылып тора.

                 Итек  киюләреңә,

                 Читек  киюләреңә…

Көлке көненә сценарий

Алып баручы:

Сезнең җылы карашлардан

Залыбызга иңсен нурлар!

Берләштерсен күнелләрне

Таныш моңнар, яңа җырлар!

Истә калсын бу очрашу,

Бер күрешү – бер гомердер.

Тагын бер кат сәлам сезгә!

Күңелле ял! Хәерле кич!

Исәнмесез, кадерле дуслар. Сезне күрүебезгә чиксез шатбыз. Барыгызга да исәнлек-саулык, тынычлык-иминлек, аяз күк йөзе, гаиләләрегездә муллык, бәхет телибез. Ә хәзер сезнең игътибарыгызга “Дуслык күпере” дип исемләнгән концерт программабызны тәкъдим итәбез.

Уйнарбыз да бүген, көләрбез дә,            

Матур итеп жырлар жырларбыз.             

Әгәр инде теләсәгез сезгә,                         

Баяннарда хәтта сызарбыз

Бүген шулай тырышырбыз,                              

Сезнең күңелләрне ачарга.                                

Хәзергә рөхсәт итегез                                                           

Концертыбызны башларга.                                  

  1. Муз. номер

Студент тормышын барыгыз да күз алга китерә аласызда. Нәрсә генә эшләмәйләр алар… Хәтта бер төн эсендэ чит тел ятлай да алар. Ә хәзер сез, безнең студентның физкультурадан ничек зачет алганын күрерсез.

  1. Сценка «Шахматист»

Бие әйдә, бие әйдә.

Идәннәре селкенсен.

70 яшьлек картларның да

Йөрәкләре жилкенсен.  

  1. Бию _____________________________-

Илләр матур жыр белән,                     

Юллар кыска жыр белән.                  

Эшләп арсак, эштән соң                     

Ял итик без жыр белән.                      

  1. Муз. номер

Без барыбыз да тәмне ашарга һәм эчергә яратабыз. Шулаймы? Ә шул вакытта безнеңашкзан нәрсәләр уйлый икән, ничек эшкәртә… Безнең киләсе сценканы карагас, могаен, уйланып та куярсыз әле.

  1. Сценка «Ашказан»

Биючегә, дуслар, канат кирәк,

Биючегә, дуслар, хис кирәк,

Биючегә ярсу йөрәк кирәк

Сылу гәүдә, ачык йөз кирәк.

  1. Бию ___________________________

Кулым тисә туфрак алтын була,

Яшем тамса шыта гөл булып.

Күңелләрдә туган якты хисләр

Яңгырыйлар матур жыр булып. 

  1. Муз. номер

Аудиозапись

  1. Сценка «Санаторийда»

Туган якнын гүзллеге булып             

Йөрәктә жыр күпме агыла                     

Күпләрне бит жырлар очраштыра                 

Күпләрне бит кавыштара                       

Жыр белән дус, иптәш табыла!  

  1. Муз.номер

  1. Муз.номер

Быел, 2016 ел – кино елы, тип игълан ителде. Сезнең алда яңабәрдәшләр “Ярлы кешеләр” киносын төшөрә.

  1. Сценка «Режиссер»

Яңгыра жыр күңелләрдә,

Очкын булып кабын син

Һәр күңелдә һәр-яңа бер 

Дулкын булып агыл син

  1. Муз.номер

Тырыш булса, эшләр уңа.

Күңелгә тула шатлык.

Биемичә түзәме соң,

Бию яраткан халык?

  1. Бию ______________________

Аудиозапись

  1. Сценка «Сихырчы»

Сандугач та жыр суза,                        

Карлыгач та жыр суза.                                   

Сандугачлы бу илдә                               

Һәр яфрак та жыр суза.      

  1. Муз. номер     

Жыр өйрәтә тату, дус яшргә,

Кыен чакта сабыр булырга

Үз артыннан дәшеп биеклеккә,

Канат жәя һәрбер урында.

  1. Муз.номер

  1. Флешмоб

Бу тормышта кемнәр генә алмый     

Яшәү өчен биек тәхетне.                          

Киләчәгебез безнең якты булсын .                

Бүгенге көн бирсен бәхетне.                

Юлларыбыз якты булсын,

Эшләребез һәрчак уңсын,        

Күгебездә һәрвакытта

Нурлы кояш балкып торсын.

Шуның белән сезнең өчен әзерләнгән бәйрәм концертыбыз тәмам. Килгәнегез, карап утыруыгыз , көчле алкышларыгыз өчен  бик зур рәхмәт. Сау, таза булыгыз, киләсе очрашуларга кадәр!

7

XIII областной педагогический марафон школ с этнокультурным компонентом
Концертная программа
«Люблю тебя, мой край родной!»
Ведущий 1: Исанмесез, кадерле кунаклар!
Ведущий 2: Добрый день, уважаемые гости!
Мы начинаем  концертную программу «Люблю тебя, мой край родной!»
Ведущий 2. Сегодня в честь родного края прозвучат стихи и песни, которые подготовили учащиеся нашей школы.1 ведущий: На карте нашей области – множество больших и маленьких кружочков. Но есть одна очень маленькая точка, глянув на которую, ты почувствуешь особую, неповторимую теплоту: «Моё село». Тебе знакомы в нём каждая улочка, любая тропинка, протоптанная к реке. Наконец, там стоит твой дом, где ты родился, вырос или где сейчас живёшь.
2 ведущий:
Встречайте ансамбль «Салават купере»
Вед:1
Простерлась Сибирь без границыРасправив широкие крылья летит,Но именно здесь вереницейСегодня сошлись все пути.
Вед:2
Гордимся великою ширью,Где радость дарует жнивьеРоссия богата Сибирью,Талантом народа ее
Юлдашева Алина бащкаруында поднос белан бию
Вед:1Махмутов Магзум бащкаруында шигырь «Ал чәчәкле туган җиребез»
Ал чәчәкле туган җиребез
Гөл чәчәкле туган җиребез.
Җир шарында кояш булыпБалкый безнеӊ туган җиребез.

 
Якындагы урмандаШаулап үсә пар каен.
Чәчәк ата туган җирем
Матурлана көн саен.

 
Нинди матур минем туган җирем
Җир шарында тиӊдәш юк аӊа.
Киӊ кырларда үсә мул игеннәрАвылымны уратып алган зур күл.

 
Авылымныӊ матурлыгынСөйләп түгел, җырлап бирәм,
Чөнки туган авылымны сезнеӊ кебек,
Чын күӊелдән өзлеп сөям.
Вед:2
«Сайлан» дуэты башкаруында авыл кое
Вед:1
Умирая не умрет герой —
Мужество останется в веках.
Имя прославляй свое борьбой,
Чтоб оно не молкло на устах!
Вед:2
В сентябре состоялось знаменательное событие в нашем поселении. На территории школы установили бюст великого татарского поэта, Героя Советского Союза, лауреата Ленинской премии Мусы Джалиля.
Стихотворение Мусы Джалиля расскажет Мухаметшин Айдар
Вед:2
Стихотворение Мусы Джалиля расскажет Кулбагина Диана, занявшая 2 место в межрайонном конкурсе чтецов стихов Мусы Джалиля «Моабитская тетрадь»
Ведущий:
Где бы вы не находились, куда бы вас не забросила судьба, мы надеемся, что вы с любовью и нежностью будете вспоминать родные края. Не забывайте свою малую родину, знайте, что здесь вас всегда помнят, любят и ждут.
В исполнении Рачаповой Рамили песня «Гайшик итеп сакла син»
Вед:1
Мы в России живем, в нашем доме родномЗдесь друзей хоровод песню мира поёт.В наших песнях слова на родных языках,Это наш общий дом, это наш общий край!
«Тынычлык жырын» башкара Махмутов Зохиржан2 ведущий:
С каждым годом всё крашеМолодые края…Лучше Родины нашейНет на свете, друзья!
Наш концерт окончен. Спасибо за внимание!

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Сценарий концерта посвященного юбилею города
  • Сценарий концерта на патриотическую тему
  • Сценарий концерта посвященного осени
  • Сценарий концерта на неделю музыки
  • Сценарий концерта посвященного дню села

  • Добавить комментарий

    ;-) :| :x :twisted: :smile: :shock: :sad: :roll: :razz: :oops: :o :mrgreen: :lol: :idea: :grin: :evil: :cry: :cool: :arrow: :???: :?: :!: