Яңа ел бәйрәме
2 кечкенәләр төркеме
“Кыш бабайда кунакта“
Балалар биеп керәләр (кулларда мишура) һәм ярым түгәрәккә басалар .
Җыр: “Елочка”
1)У ребяток наших Припев: Ай-да, елочка
Елочка большая. Посвети, посвети.
Огоньки на елке Ай-да, елочка
Весело сверкают. Погляди, погляди.
2)Не коли нас елочка 3)Мы поем и пляшем
Веточкой мохнатой. Весело сегодня.
Убери иголочки У ребяток наших
Дальше от ребяток. Праздник новогодний.
Алып баручы: Балалар, әти-әниләр, әби-бабайлар, абый-апалар, кунаклар,
без бүген барыбызда Яңа ел бәйрәменә җыелдык.
Каршылыйк, дуслар бергәләп
Яңа ел килә безгә.
Әнә күпме кунак килгән
Әйләнә тирәбезгә.
Яңа елның бәхетле ел
Буласын без беләбез.
Шуңа күрә бергәләшеп
Яңа елга керәбез.
Балалар шигырь сөйлиләр:
1)Исәнме, чыршы, исәнме, 4 )Елочка, елочка
Яңа ел килеп җитте. Вот она какая.
Күңелле чыршы бәйрәмен Стройная, красивая
Без бик сагынып көттек. Яркая, большая.
2)Нинди матур безнең чыршы! 5)Салкын, саф һава
Җем-җем килеп яна ул. Йомшак кар ява.
Башлыйбыз Чыршы бәйрәмен, Урамга чыксаң
Котлы булсын Яңа ел! Битләр кызара.
Кар бөртекләре
3)Урманнан безгә бәйрәмгә Өстеңә куна.
Ямь-яшел чыршы килгән. Үзләре матур
Яңа елны каршыларга һәм салкын була.
Матур күлмәген кигән.
6)Тәрәзәгә күз салдым, 10) Әйдәгез, тауга барыйк
Тордым да бүген иртән. Чанада шуып калыйк.
Күргәч, аптырап калдым, Бер тузан юк, саф һава
Җирне кем ап-ак иткән? Тышта ап-ак кар ява.
7) Бөтен җирдә ак юрган, 11)Чанага чыршы салганнар,
Белдем-белдем, кар яуган! Кышкы туннар кигәннәр.
Әй, шәп булган, шәп булган! Куян белән тиен дә-
Без шуарбыз таулардан! Яңа елга килгәннәр.
8 )Ап-ак тун киеп , кыш килде,
Ап-ак булып кар ява.
Без дә кидек җылы туннар,
Куркытмый салкын һава.
9)Бүген бәйрәм –Яңа ел
Бөтен җиргә кар яуган.
Яңа елны каршылап
Балалар да җыелган.
Алып баручы: Нәни дусларым, мин сезгә бер табышмак әйтәм, җавабын
белсәгез без бүген аңа кунакка барырбыз.
Сакалы ак, үзе бик шат,
Балаларны ярата.
Яңа елда балаларга-
Күп бүләкләр тарата.
Кем ул? (Кыш бабай)
Алып баручы: Әйе, әйдәгез җырлап-биеп, күңел ачып Кыш бабай белән Кар
кызына кунакка барыйк.
Хоровод:”Снег-снежок”
Каршыга Төлке килеп чыга, кулында кәрҗин.
Төлке: Исәнмесез ! Сез монда Кыш бабай белән Кар кызын күрмәдегезме ?
Алып баручы: Юк, күрмәдек.Безне бүген Кыш бабай кунакка чакырган иде,
без шунда барабыз. Ә син ,Төлке кая барасың ?
Төлке: Минме… Мин дә Кыш бабай белән Кар кызы янына барам. Яңа ел
җитте , минем дә бүләк аласым килә.
Төлке ата-аналар янына якынрак килә дә сөйли.
Төлке: Килеп җитте өр Яңа ел
2017 ел – әтәч елы бит диләр
Мондагы чеби- әтәчләр
Ел буена җитәрләр.
Кыш бабайның конфеты
Кирәкми миңа бүтән.
Табыйм әле бер хәйлә…
Төлке түгел мин юкса.
-Нәни дусларым, карагыз әле Кыш бабай монда булган бит, таягын да онытып калдырган (чыршы янына килә). Алыйм әле үзе күрмәгәндә, кирәге чыгар.Минем бит әле өйдә кечкенә төлке балаларым да бар, аларга чыршы-дан берничә уенчык та алыйм. Сез шыпырт кына торыгыз, сез мин алды дип әйтмәгез. Әйтмисезме ?
Алып баручы: Төлке, сорамыйча бер әйберне дә алырга ярамый.
Төлке: Шулаймыни, ярар инде, сез күзләрегезне йомып торыгыз , йомыгыз,
Йомыгыз (чыршыдан берничә уенчык та ала, кәрҗиненә сала).
Дусларым, карагыз әле монда Кыш бабайның капчыгы да кал-
ган бит. Тутырыйм әле шушы чебиләрне, әтәчләрне монда.
Алып баручы: Син төлке менә монда утырып тор, алар сикереп капчыкка
үзләре керерләр .Кызык итик әле төлкене (капчыкка төлке күрмә-
гәндә берничә туп салып куялар , ә үзләре качалар). Шыпырт
кына утырыгыз, төлке үзе белән алып китәр.Төлке менә капчыгың
әзер.
Төлке капчыкны күтәреп чыгып киткәндә.
Төлке: Ай-яй , капчыгы да бик авыр, Яңа елны каршыларга ит булды, әзер.
(чыгып китә).
Алып баручы:Балалар, әйдәгез түгәрәккә басыйк та җыр җырлап юлыбызны
дәвам итик, Кыш бабай белән Кар кызы безне көтеп аргандыр.
Җыр: “Маленькая елочка”.
Каршыга Кар кызы килеп чыга:
Матур бәйрәм җырыгыз
Яңгырагач еракка.
Мин дә сезне ишетеп
Килдем каршы алырга.
Бәйрәм белән барыгызны.
Котлы булсын Яңа ел.
Яңа ел белән чебиләрем
Яңа ел белән әтәч дусларым.
Алып баручы: Кар кызы , ә Кыш бабай кая соң?
Кар кызы: Ул сезне каршы алырга дип китте.Әйдә чакырыйк үзен.
Бергә: Кыш бабай, Кыш бабай.
Кыш бабай:
Исәнмесез, балакайлар,
Юксынмагыз килдем мин.
Миннән башка бәйрәм булмас,
Килгәнсездер, дидем мин.
Чыршыны да бизәдем
Сез дә үсеп җиткәнсез.
Рәхмәт сезгә, балалар,
Безгә кунакка килгәнсез.
Әйдә, килегез тизрәк.
Ясыйк матур түгәрәк!
Безгә кунаклар килгән,
Уйныйк, җырлыйк бергәләп!
Җыр: ”Елочка”
1)Елочку зеленую Припев:Елка, елочка !
В гости мы позвали. Просто загляденье!
До чего нарядная, И пушиста и стройна
Елка в нашем зале. Всем на удивленье !
2)Кружатся за окнами 3.Нам сегодня весело
Белые метели . День такой хороший.
А у нашей елочки Пляшут все у елочки,
Игры да веселье. Хлопают в ладоши.
Алып баручы: Кыш бабакай, без чыршы турында җыр да җырладык.Тик
чыршының утлары нишләптер янмый.
Кыш бабай: Кая әле, кар кызым, китер минем серле таягымны.
Кар кызы: Кая куйдың соң таягыңгы Кыш бабакай?
Кыш бабай: Дусларым, сез күрмәдегезме ?
Чебиләр , әтәчләр: төлке алып китте.
Алып баручы: Әнә, төлке үзе дә килә.
Төлке :Исәнме Кыш бабай, исәнме Кар кызы.Менә мин дә килеп җиттем.
Кыш бабай: Төлке, син минем таягымны кая куйдың !
Төлке: (еламсырап керә) Алдаганнар мине чебиләр, әтәчләр. Капчыгыма
туп салып куйганнар.Гафу ит Кыш бабай,таягыңны мин уйнап кына
алган идем. Менә таягың (Кыш бабай чыршының утларын яндыра),
кәрҗинемдә әле уенчыкларым да бар, мин аларны чыршыдан
алган идем.
— Ой,Кыш бабай, алар кар бөртекләренә әйләнгәннәр.Карагыз әле.
Кар кызы: Төлке дускай, бир әле кар бөртекләрен монда, минем нәни чеби-
ләрем алар белән бик матур бию бииләр.
Кар бөртекләре биюе.
Алып баручы: Ай булдырдылар, чебиләр. Әле безнең гайрәтле әтәчләребез
дә бар бит.Аларны каршы алыйк. Чөнки 2017 ел – әтәч елы.
Алар киләсе елның хуҗалары.
Әтәчләр биюе.
Әтәчләр бииләр һәм ахырдан төлкене куып җибәрәләр.
Төлке: Ой-ой, зинһар, тимәгез миңа.Китәм мин, китәм.
Алып баручы : Төлке дә курыкты безнең батыр әтәчләребездән.
Бабакай ,без сиңа шигырьләр сөйләп алыйк.
12)Ерактан суык яклардан 16) Кыш бабай килгән,
Боз чанага утырып Ап-ак тун кигән.
Бәйрәмгә киле Кыш бабай Көтәр кем генә
Күчтәнәчләр тутырып. Чыгар дип өйдән.
Чыксаң чеметә
13) Уянып, бүген иртән Битне өшетә.
Карасам тәрәзәгә Менә шул аның-
Аксакаллы Кыш бабай Бөтен эшедә.
Кар алып килгән безгә.
14)Кыш бабай мине 17) Матур бәйрәм җырыбыз
Бүген син макта. Яңгырагач еракка
Бер яшькә үстем Кыш бабабыз ишетеп
Син килгән чакта Килде безгә кунакка.
Кыш бабай Яңа елда
15)Җилкәсенә капчык асып, Күчтәнәчләр тарата.
Кыш бабай килеп керде. Биеп, җырлап, көлдерә дә
Төрле кызык сүзләр әйтеп, Куандырып калдыра.
Бүләк өләшеп йөрде.
Алып баручы: Балалар, Кыш бабайга бер биеп тә күрсәтик.
Полька
Кыш бабай:сез бик матур итеп биедегез, минем сезнең белән уен уйныйсым
килеп китте.Ясыйк әле түгәрәк.
Кыш бабай белән уен.
Алып баручы:Кыш бабабыз утырып аргандыр инде, әйдәгез Кар кызы белән
үзләрен биетеп алыйк. Бабакай, бераз утырып тор.Без сиңа
тагын шигырьләр сөйләп алыйк.
18)Ах, какой хороший 19) Дед мороз идет на праздник
Добрый Дед Мороз. В красной шубе, в валенках.
Из лесу нам елку Он несет с собой подарки
К празднику принес. Для детишек маленких.
20)Без бүген чыршы янында
Әйлән-бәйлән уйнарбыз.
Кыш бабайны каршыларбыз,
Яңа җырлар җырларбыз.
21)Кыш бабай, кыш бабай,
Безгә бик таныш бабай.
Сакал, мыек, ап-актан.
Килгән безгә ерактан.
22)Безгә бүген Кыш бабай
Зур бәйрәм бүләк итте.
Яңа ел бәйрәменә
Чыршы да килеп җитте.
Конфет, шоколад өләшә.
Бүләк бирә һәркемгә.
Яңа ел, чыршы бәйрәме
Булсын иде һәр көн дә.
23)Шук та инде Кыш бабай
Ап-ак карлар яудыра.
Минем чаналарымны
Кар астында калдыра.
Онытмадык без Кыш бабайны,
Былтыр да килгән иде.
Сөендереп, безгә бик күп
Бүләкләр биргән иде.
Кыш бабай: Роза кызым, ярый әле искә төшердең, бүләкләр бирәсемне.Бер
бик матур итеп җырлап күрсәтсәгез, мин сезгә бүләкләрне тара-
тырмын.
Җыр: Кыш бабай.
1.Җилкәсенә капчык асып 2)Синең белән бик күңелле
Кыш бабай килеп керде. Чыршы әйләнәсендә.
Яңа ел белән котлады Син алып килгән чыршыны
Елмаеп сәлам бирде. Бизәдек бүлмәбезгә .
Куш-та: Кыш бабай без сине сагындык,
Кыш бабай без сине көттек.
Кыш бабай: Рәхмәт сезгә балалар.Бик күп һөнәрләргә өйрәгәнсез. Карагыз
әле мин сезгә күпме бүләк алып килдем.
Алып баручы: Кыш бабай, Кар кызы рәхмәт сезгә шундый матур бәйрәм
оештырган өчен, безгә кайтырга кирәк. Без юлны белмибез бит,
озатып куегыз әле безне.
Алып баручы тагын бер тапкыр бәйрәм белән котлый. Кыш бабай белән Кар кызы балаларны озаталар.
Зал матур итеп бизәлгән. Уртага чыршы куелган. Яңа ел турында матур көй яңгырый. Төрле маскалар кигән балалар бүлмәгә керәләр һәм чыршы янына басалар.
А.б. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар! Барыгызны да Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз!
Нинди гаҗәп:
Һәр кешегә бәйрәм бүген
Бар да матур киенгән
Яңа елда, җирне бизәп
Гүя энҗе сибелгән.
1 бала.
Монда бит урман сафлыгы.
Ылыс исе түз генә.
Купшы чыршыбыз яныннан
Китәм димә тиз генә.
2 бала.
Без бүген чыршы янында
Әйлән-бәйлән уйнарбыз.
Кыш бабайныкаршыларбыз
Яңа җырлар җырларбыз.
3 бала.
Нинди матур безнең чыршы
Җем-җем килеп яна ул.
Башлыйбыз Чыршы бәйрәмен
Котлы булсын Яңа ел!
Бергә: Котлы булсын Яңа ел!
Бакча мөдире бәйрәм белән котлый.
4 бала.
Әйдә, Яңа ел,
Шатлык белән кил.
Сине каршылый
Бөтен туган ил.
А.б. Балалар, әйдәгез бәйрәмне буыннан-буынга күчеп, яратып җырлана торган җыр белән башлап җибәрик.
Җыр: “Чыршы янында”.
А.б.
Җырлыйбыз да, уйныйбыз да,
Борчылырга урын юк.
Ә нишләптер, ни өчендер
Кар кызыбыз һаман юк.
Кирәк урманга барырга.
Кар кызын эзләп табарга.
Җиңелчә музыка астында шаяннар чыршы артыннан чыгалар.
1 шаян. Мин көчле, мин кыю,
Бер нидән дә мин курыкмыйм.
Урманга үзем барам,
Кар кызын эзләп табам.
2 шаян. Мин дә барам. (Җитәкләшеп чыршыны урап киләләр)
1 шаян. Нинди матурлык монда
Энҗе-мәрҗән сибелгән.
Каен, имән, усаклар
Бар да актан киенгән.
Монда сихри бер тынлык,
Ул әкияттән күчкән.
Әйтерсеңлә, бу җирдән
Йокы патшасы үткән.
2 шаян. Кышкы урман караңгы,
Кайда булыр кар кызы?
Тукта, тукта тынычлан,
Бер тавыш килә сыман.
Кемдер анда калтырый
Ике төймә ялтырый.
(Чыршы артыннан аю тавышы килә)
Аю: Шаян дусларым килгән.
Курыкмагыз сез миннән.
Берәр ярдәм кирәкме?
Беләм тик йөрмәгәнне.
1 шаян. Аю дускай кил
Берәр киңәш бир.
2 шаян. Кар кызын эзлибез.
Урман юлын белмибез.
Аю: Урман юлын мин беләм.
Кар кызын көн дә күрәм.
Әнә аның боз өе.
Яңгырый моңлы көе.
(кар кызының өе янына киләләр)
Шаяннар бергә: Әй кар кызы чык әле,
Кемнәр килгән күр әле.
(өйдән кар кызы чыга)
К. Кызы. Исәнмесез, дусларым!
Ап-ак өемдә яшим мин
Кыш бабаем белән.
Өебездә мич тә юк
Бик дус без салкын белән.
1 шаян: Кар кызы, сине эзләп килдек без,
Синсез бәйрәм күңелсез.
К. Кызы:Барам, дуслар, бер сүзсез.
Аю: Инде сезгә серем бар.
Сөйләп бирим шаяннар.
Урмандагы җанварлар да
Буран диеп тормыйлар,
Бүген бәйрәм ясыйлар.
(Шаяннар җилкә сикертә)
К. Кызы: Күрәм сезгә бик сәер
Җанварларның бәйрәме.
Яңа ел бит аларның да
Көтеп алган бәйрәме. (Аю, шаян утыралар)
Кар кызы бер куянны чакыра.
К. Кызы: Куян, дустым, йөгереп чап,
Җанварларны эзләп тап.
1 куян. Күзләмә мине төлкекәй,
Иң яхшысы-ярдәм ит.
Урманда бәйрәм була, дип
Җәнлекләргә хәбәр ит.
Төлке: Зур бәйрәм! Нинди бәхет!
Уен, көлке, тамаша.
Ул күлмәгем, ул читегем
Хәттә күзләр камаша. (Бүре килгәнен күреп, качып бармак янап)
Әй, син, бүре туганкай.
Соңгарак калдың бугай.
Кызык итәм мин сине (балаларга)
Тик сез сатмагыз мине. (кача)
Бүре: Ахры соңга калдым,
Эшләпәмне көчкә таптым.
Ничек минем камзулым,
Дөресме галстугым?
А.б.: Бар да яхшы, матур.
(Чыршы артыннан әтәч кычкырган тавыш ишетелә.)
Бүре: Бу бит бәрән тавышы.
Әнә тояк кагышы.
Бәрән итен яратам
Хәзер сикереп тотам.
А.б: Бүре дускай, бу бит төлке сине шаярта.
Төлке: (кылтаеп алга чыга.)
Ачуланма, туганкай
Шаяртып алдым шулай.
Бик тиз хәзер дуслашабыз.
Бергәләп биеп алырбыз.
(Бию: Бүре, Төлке. Утыралар.)
Куяннар чыга.
1 Куян: Без кыюлар, уңганнар,
Кыска койрык-куяннар.
Без күңелле җәнлекләр,
Җитезләр һәм өлгерләр.
2 куян: Урман безнең калабыз.
Без дә биеп алабыз.
Куяннар биюе.
К.к. Кыңгыравымны алам
Урманга хәбәр салам. (шалтырата)
Очыгыз кар бөртекләрем,
Минем янга, сеңелләрем.
( Шалтыратып, балалар яныннан йөреп чыга, кызлар чыршы алдына тезеләләр)
1 кыз: Без кышның бизәкләре.
Энҗе кар бөртекләре.
2 кыз: Без җитезләр, без йчан.
Без моңлылар, без җырчан.
3 кыз: көне төне биибез,
Аруны һич белмибез.
4 кыз: Без матурлар, без серле.
Дуска-дус игелекле.
5 кыз: Без кышның зур яме,
Икмәктә кар тәме.
6 кыз: Менә без ниндиләр,
Сөйкемле бөртекләр.
К. Кызы: Очыгыз кар бөртекләрем,
Минем газиз сеңелләрем.
Бергәләп күңел ачыйк.
Уйнап, әйләнеп очыйк.
(Кар бөртекләре биюе, Утыралар.)
К. Кызы: Безне балалар чакырды.
Яңа ел бәйрәменә.
Әйдәгез киттек дусларым
Чыршы әйләнәсенә.
Җәнлекләр барсы да чыршы артына китәләр. Бүләкләр алып марш астында чыршы алдына чыгалар. Һәрберсенең үз бүләге: Аю-бал, Бүре-шишка, Төлке- балык, Куяннар кишер.
Җәнлекләр, Кар кызы: Исәнмесез!
К. Кызы: Соңарсак та буш килмәдек,
Бүләкләр алып килдек.
Бүре: Бүредән-бөре.
Аю: Аюдан-тәмле бал, зур рәхмәтләр әйтеп ал.
Төлке: Ә төлкедән бүләк балык, телегезне йотарлык.
Куяннар: Без куяннар-тыйнак халык, сезгә менә кишер алдык.
Кар кызы: Миннән зәңгәр кыңгырау, аның белән уйнарсыз,
Мине искә алырсыз. (Баш ияләр).
А.б.: Бүләкләрегез өчен зур рәхмәт. Безнең бәйрәмгә рәхим итегез.
Кунаклар бүләкләрне чыршы төбенә куялар. Барып утыралар.
5 бала: Безнең кыш бабабыз
Нигә кичекте икән?
Әллә инде урманда
Адашты микән?
А.б.: Әйе шул балалар. Кыш бабабыз да күренми? Әйдәгез чакырып карыйк аны.
Балалар: Кыш бабай. (чакыралар)
Көй астында капчык тотып Песи керә.
Песи: Балалар, мин-тылсымлы, кызыл борынлы Кыш бабай.
Бу матур бәйрәмдә сезне күрүгә без бик шат.
Сезне Яңа ел белән котлыйм, һәм менә ниләр телим….
Капчыгыннан ашамлыклар ала.
Песи: Күбрәк симез тавыклар,
Зур табак казылыклар.
(Муенына казылык элеп куя)
А.б.: Кыш бабай, нигә синең теләкләрең бер дә Яңа елныкына охшамаган?
Песи: И-и-и балакайларым, картайдым инде, бар нәрсә дә онытыла башлады.
А.б.: Ә чыршыны ничек кабызырга кирәген онытмадыңмы соң?
Песи: Бер сүзсез яндырам мин аны хәзер. (кесәсеннән шырпы алып яндырмакчы була)
А.б.: Син нәрсә бабакай тылсымыңны оныттың мени?
Песи: Ә! Әйе, тылсым.
Бер, ике, өч давай
Янма син чыршыкай!
А.б.: Сез ялгышкансыздыр бабай, сезгә бит чыршының утларын яндырырга кирәк, сүндерергә түгел.
Кар кызы: Менә сиңа “Кыш бабай”. Балалар бу песи Кыш бабайның юлын аркылы кисеп киткәндер әле. Кара ничек оста ялганлап маташа. Мин булмасам тәки ышандырып китәсе. Ялганларга ярыймы әле ул балалар?
Балалар: Юк, алдашу начар гадәт.
К.к.: Ишеттеңме песи, алдашып йөрмә икенче.
А.б.: Килгәч, бәйрәмдә калсын инде, тәртипкә өйрәнер. Калсынмы, балалар?
Балалар: Калсын.
Чыршыдагы утлар сүнеп яна.
7 бала: Утлар да яна чыршыда,
Бар кунаклар да монда.
Кыш бабай ник килми икән?
Әллә онытты микән? (Утлар сүнә)
А.б. Балалар чыршыбызның уты сүнде. Димәк, Кыш бабай якында гына. Чакырыйк аны.
Балалар: Кыш бабай… Без сине көтәбез.
К. Бабай. (Ерактан) Килә алмыйм. Шаян җил миңа күрсәтмәс бүреген кидерде һәм җибәрми.
А.б.: Ә без нишлик? Сиңа ярдәм итеп буламы?
К.б.: Була! Балалар минем якка өрсеннәр. Көчле җир күтәрелерһәм ул күренмәс бүрекне алып ташлар.
А.б.: Әйдәгез, балалар. Кыш бабайга булышабыз. Нык ите өрәбез. (Өрәләр)
К.б.: Булдырдыгыз. Тагын әзрәк,көчлерәк. Нинди көчле җил чыкты, күрсәтмәс бүрекне алып ташлады.
Марш астында Кыш бабай керә.
К.б.Исәнмесез, балалар! Исәнмесез бар кунаклар! Сезне күреп шатландым. Бәйрәм теләгем сезгә, шат яшәгез гомергә.
А.б.: Рәхмәт сиңа бабакай.
Чыршы китергән өчен.
Яңа елга һәммәбезне
Матур бизәгән өчен.
Җыр “Һай. Кыш бабай”.
К.б. Чыршыбызның уты янмый икән, балалар бергәләп яндырыйк әле.
Балалар: Чыршы, чыршы кабын син,
Утларыңны балкыт син.
Чыршы утлары яна.
Җыр “Төрле-төрле утлар яна”
8 бала: Әй Кыш бабай, Кыш бабай,
Безнең сөйгән кунак син.
Ямьле үтсен кичәбез.
Безне көлдер, уйнат син.
К.б.: Бер-бер артлы барасыз,
Түгәрәктә каласыз.
Кыланыгыз минемчә,
Тырышыгыз ничек тә.
1 (Уен “Миңлебай”. Чаңгыда йөрү, конькида шуу хәрәкәтен К. Бабай күрсәтә)
К.б.: Уф, балалар, сез уйнарга яратасыз икән.
2. “Киез итекләр киеп чыршы тирәли йөгерү.”
3. Туңдыру”.
К.б.: Мин ерак юлдан килдем, аякларым талдылар. Бераз ял итим. Картайдым, ни хәл итим. Онытып торам. Сез өйрәнгән шигырьләрне дә капчыкка тутырасым бар.
А.б.: Безнең балалар син килешкә бию дә өйрәнделәр. Син карап, ял ит.
Бию: Күмәк татар биюе.
Балалар үзләре өйрәнгән шигырьләрен Кыш бабайга сөйлиләр.
Җыр “Бие әйдә, Кыш бабай”.
Кыш бабайны биетү.
9 бала: Бәйрәмебез син килгәч,
Матурланды тагын да,
Бик күңелле уйнавы
Яшел чыршы янында.
10 бала: Яңа ел, яңа бәхет.
Яңа карлар ява җиргә.
Яңарган төсле урам.
Искесен күмәргә теләп,
Тузынып йөри буран.
11 бала: Яңа бәхет, яңа шатлык
Алып килсен Яңа ел.
Яңа җиңүләре белән
Котлы булсын Яңа ел.
Яңа ел керә.
К.б.: Исән-имин генә килеп җиттеңме балам. Түрдән уз! Шатлык, муллык, тынычлык алып кил. Төкле аягың белән! Әйдә түрдән уз!
Яңа ел: Мин Яңа ел, ат елы.
Ашыга-ашыга килдем сезгә.
Бәхет, шатлык, сәламәтлек
Алып килдем һәммәгезгә
Куян елы үтеп китте,
Килдем менә ат елы.
Һәрберебез күңелендә
Яңгырасын шатлык җыры.
“Яңа ел” җыры.
К.б.: Менә сезгә күчтәнәчләр,
Рәхим итеп алыгыз.
Яңа елның күчтәнәчен
Өйгә алып кайтыгыз.
Чәй эчегез бергәләшеп
Әти-әниләр белән
Сезнең белән саубуллашып.
Тагын бер елга китәм.
Кыш бабай, кар кызы саубуллашып китеп бара.
А.б.: Күңелләрдә шатлык та бар
Бераз моңсу да никтер.
Син яңа ел инде безгә
Матурлык кына китер.
Ныгысын дуслык, татулык.
Иман бир балаларга.
Саулык, сәламәтлек китер
Озын озак елларга
Сценарийлар
Кыш бабайга күчтәнәч (яңа ел бәйрәменә сценарий)
Куян өе. Балалар йоклыйлар. Әни куян кайта.
Куян өе. Балалар йоклыйлар. Әни куян кайта.
Әни куян:
Балалар торыгыз! Һаман йоклыйсызмени! Каникул дип көне буе йокламыйлар инде. Режимны үтәмисез бит. Бу сәламәтлеккә зыянлы. Ай-ай ялкау инде сез.
Куяннар: Әни кайтты, әни кайтты. ( “куыш” уйнарга тотыналар.)
Әни куян: Өй дә җыештырасы бар, бөтен җир чиста, пөхтә булсын. Сәламәт булу өчен төп шарт – чисталык. Үзегез шулай дип кайттыгыз мәктәптән. Торгач та уенга ябышмыйлар! Кара син боларны!? Зарядка да ясамадыгыз бит. Эх сезне гел әйтеп кенә торырга кирәк боларга! Басыгыз әле тизрәк, зарядка ясыйбыз бергәләп.
(Музыка уйный, әни куян җырлый. Арткы планда куяннар зарядка ясыйлар)
Әни куян: Хәзер урыннарыгызны җыештырыгыз! Менә сез торганчы базарга барырга да өлгердем. Иртәнге аш ашарсыз. Тиздән бәйрәм җитә бит, әле чыршыны да бизәмәдек. (Өстәл янына килеп) Кара күпме гәҗит килгән, мин тиз генә шуларны карап чыгыйм әле. Ә сез кишер ашагыз. (кишерләр бирә).
Саескан керә: Нишләп ятасыз? Җыеныгыз тизрәк! Карале боларга, берни белми яталар!
Әни куян: Нәрсә бар, Саескан? Исәнме! Нигә кычкырасың? Иң элек тирә-юньдәгеләр белән исәнләшергә кирәк.
Саескан. Исәнләшеп торырга һич вакыт юк, әйдәгез тизрәк җыеныгыз дим мин сезгә!
Әни куян. Аңлатыбрак сөйлә, нәрсә булды? Әлләме соң урман янамы?
Саескан. Юк инде, алла сакласын!
Әни куян: Әллә бүре киләме?
Саескан: Әй, сиңа гел янгын да, бүре генә куркыныч. Шулардан куркып яшисең.
Әни куян: Куркырсың да, гомерең шуңа бәйле булса!
Саескан. Туктагыз әле. Мин сезгә яңа хәбәр әйтергә кергән идем. Урман аланында яңа ел бәйрәме була, анда килгән һәркемгә бүләк тә бирәләр икән. Әйдәгез тизрәк, бүләксез кала күрмик. Яңа ел көн дә килми бит ул, елга бер генә килә!! Менә бөтенесенә дә әйтеп чыгам әле. Җыеныгыз тизрәк, кишер ашап утырмагыз.
Куян кызы. Нинди бәйрәм соң ул – Яңа ел ?
Олы куян малае. Хәзер аңлатам. Бәйрәм чыршы янында уза. Анда Кыш бабай һәм Кар кызы килә. Бәйрәмдә җырлыйлар, бииләр, чыршы тирәли әйләнәләр.
Куян кызы (куркып). Кыш бабай… Мин куркам. Ул суык буладыр?
Уртанчы куян малае. Юк, син нәрсә?!
Кыш бабай – юмарт бабай
Безгә кунакка килә.
Безнең кебек дусларга
Бүләкләр алып килә.
Кече куян малае. Ә минем бик күрәсем килә. Әйдәгез, барыйк.
Уртанчы куян малае. Кунак ашы кара каршы дигәндәй, бәйрәмгә буш кул белән бармыйлар.
Куян кызы. Абый дөрес әйтә, минем әзерләгән бүләгем бар. Мин шигырь сөйлим.
Тагын бер ел шаулап узды,
Туздырып ап-ак карны.
Ак кар булып уйнап оча
Яңа ел шатлыклары.
Кил, бәхетле Яңа елым,
Төкле аягың белән.
Якты, матур, шат көннәрең
Тыныч айларың белән.
Олы куян малае. Ә мин җырлыйм “Яңа ел белән!”
Кече куян малае. Ә мин сезгә биеп күрсәтәм.
Әни куян: Минем балаларымны уңган дими, ни дисең. Телләре телгә йокмый.
Саескан. Чыннан да, миңа да берәр җыр өйрәтегез әле.
Куяннар. Бик теләп. Әйдә.
Бер-берсе белән кочаклашып, гапләшеп алалар.
Саескан. Булды бу.( Җырлыйлар.) Киттекме?
Куяннар. Киттек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Кыш бабайга күчтәнәч.
5-8 класс укучылары белән үткәреләсе бәйрәм
Тамаша сәхнәдә бара.
Куян өе. Балалар йоклыйлар. Бер кырда бизәлмәгән чыршы тора. Өйдә тәртипсезлек. Әни куян кайта.
Әни куян:
Балалар торыгыз! Һаман йоклыйсызмени! Каникул дип көне буе йокламыйлар инде. Режимны үтәмисез бит. Бу сәламәтлеккә зыянлы. Ай – ай ялкау инде сез.
(куян балалары киерелеп торалар)
Куяннар: Әни кайтты, әни кайтты.
( “куыш” уйнарга тотыналар.)музыка
Әни куян:
Өй дә җыештырасы бар, бөтен җир чиста, пөхтә булсын. Сәламәт булу өчен төп шарт чисталык. Үзегез шулай дип кайттыгыз мәктәптән. Торгач та уенга ябышмыйлар! Кара син боларны!? Зарядка да ясамадыгыз бит.Эх сезне гел әйтеп кенә торырга кирәк боларга! Басыгыз әле тизрәк зарядка ясыйбыз бергәләп.
(Музыка уйный. Арткы планда куяннар зарядка ясыйлар, алда бер малай гимнастика күнегүләре ясый.)музыка
Хәзер урыннарыгызны җыештырыгыз! Менә сез торганчы базарга барырга да өлгердем. Иртәнге аш ашарсыз. Тиздән бәйрәм җитә бит, әле чыршыны да бизәмәдек.(Өстәл янына килеп) Кара күпме гәҗит килгән, мин тиз генә шуларны карап чыгыйм әле. Ә сез кишер ашагыз. (кишерләр бирә).
Убырлы карчык тавышланып керә.
-
Нишләп ятасыз?Җыеныгыз тизерәк!Карале боларга берни белми яталар!
Әни куян: Нәрсә бар, убырлы ? Исәнме! Нигә кычкырасың? Әллә янгын чыкканмы?
Убырлы карчык
Янгын түгел лә.
Әни куян:
Алайса әллә урманнан бүреләр качып беткәнме?
Убырлы карчык
Әй, сиңа гел янгын да, бүре генә куркыныч. Шулардан куркып яшисең.
Әни куян:
Әйе, әйе янгын бик куркыныч. Аннан берни дә калмый. Ут белән шаярырга ярамый. Шулаймы балалар.
Куяннар: Әйе, әйе без шулай өйрәндек мәктәптә.
Убырлы карчык
Туктагыз әле. Мин сезгә яңа хәбәр әйтергә кергән идем. Әнә авыл мәктәбендә бүген бәйрәм башлана. Бала чагалар үзләре генә бәйрәм итмәкче ди. Нигә без бармаска тиеш. Яңа ел көн дә килми бит ул! Менә бөтенесенә дә әйтеп чыгам әле, үзләре генә бәйрәм итмәсеннәр. Җыеныгыз тизерәк кишер ашап утырмагыз.
Олы куян малае. Әби, мә кишер, син дә тамак ялгап ал. (Кишер бирә)
Убырлы карчык
Шушы бер тешем белән ничек кишер кимерим ди? Аның өчен таза теш кирәк. Үзеңә булсын, кишер дә булдымы азык? (Ыргыта)
Әни куян:
Нишләп атасың? Кишердә витаминнар күп, Җитез һәм таза булу өчен яшелчә, җиләк – җимеш ашатам мин балаларыма. Ә кишер күзләр өчен бик файдалы. Бигрәк надан син, әйеме? Мәктәпкә дә йөрмәгәнсең бит, картаеп беткәнсең, аңгыра булып калгансың.
Убырлы карчык
Ярар, ярар, күп сөйләмә. Мин сине якын итеп хәбәр әйтергә килдем. Үпкәләтәсең мине алайса.
Әни куян:
Карале , бәйрәмгә бит чакыргач кына баралар бит. Ә безне чакырмадылар.
Убырлы карчык
Чакырмадылар шул.
Кыш бабайның кыланмышын
Гафу итмим беркайчан
Бәйрәмгә чакырмаганга
Капчыгын урлап качам.
Әни куян:
Алай ярамый убырлы ,барысы күчтәнәчләр көтә, ә син бәйрәмне бозарга тырышасың. Ярамый, ярамый.
Убырлы карчык
Ярый алайса, гел начарлык кына кылып йөреп булмас инде. Ягарга утыным беткән иде әле, иң беренче утын юнәтим, аннары бәйрәмгә барырмын.
( Убырлы чыгып китә.)
Куян кызы Әни еракмы ул, авыл дигәннәре?
Куян малае Нинди бәйрәм ул ?
Әни куян Туктагыз әле, ашыкмагыз, берәм – берәм генә сорагыз. Әнә абыегыз аңлатыр ул белә.
Олы куян малае. Хәзер аңлатам. Анда Кыш бабай һәм кар кызы булачак. Малайлар йәм кызлар зур чыршы яшында күңел ачачак.
Куян кызы (куркып) Кыш бабай… Мин куркам. Ул суык буладыр?
Олы куян малае Юк, син нәрсә?!
Кыш бабай – юмарт бабай
Безгә кунакка килә.
Безнең кебек дусларга
Бүләкләр алып килә.
-
Ә минем бик күрәсем килә. Әйдәгез, барыйк.
-
Куяннар (бергә) Барабызмы, әни
Әни куян: Болай булгач уйлыйк әле, әллә барыйкмы? Ә беләсезме, Кыш бабай күчтәнәченә каршы үзегез дә күчтәнәч белән барырга тиеш бит?!
Куян кызы. (аптырап) Нинди күчтәнәч? Ашамагыз, китерегез кишерләрне, Кыш бабайга кирәк.( кишерләрен тартып ала).
Әни куян Юк балалар . Андый күчтәнәч түгел. Без шигырь,җыр, биюләр бүләк итәргә тиеш Кыш бабайга.
Олы куян малае. Минем мәктәптә өйрәнгән шигырЬ – җырларым бар. Сөйлимме, әни?
Әни куян . Яле сөйләп кара. ( Куяннар шигырьләр сөйлиләр.)
Әни куян. Күчтәнәчегез бик яхшы. Елга бер килә торган бәйрәмне калдырмыйк әле. Барыйк булмаса күңел ачып кайтыйк. Әйдәгез балалар юлга кузгалыйк.
(Куяннар кереп китәләр. )
Концерт_____________________________________
Вакыйга мәктәп чыршысы янында бара. Алып баручылар чыга.
1а.б.Ишетәсезме ,дуслар? Сизәсезме , дуслар?
2а.б.Сизәбез,________ , бик яхшы сизәбез.
1а.б.Нәрсә сизелә, __________?
2а.б.Яңа ел чыршысын әйтәм инде.Быел ул бигрәкләр хуш исле.Аны сизми калу мөмкинме соң?
1 а.б..Тагын ниләр сизелә,дустым?
2 а.б..Тәмле апельсин исе килә…
1 а.б..Тагын?
2 а.б..Тагын нәрсә сизеләме? Бүген кешеләр ягымлырак,күзләреннән нур ташып тора…
1 а.б..Нигә шулай икән соң ул?
2 а.б..Ничек шулай булмасын? Бүген бит бездә Яңа ел кичәсе.
1 а.б..Баштук шулай диләр аны.
2 а.б..Әйдә ,___________, соравыңны яңадан кабатла.
1 а.б..Ишетәсезме, дуслар?
2 а.б..Сизәсезме, дуслар?
Бергә: Яңа ел килә! Яңа ел килә!
Алып баручы: Г.Н.
Исәнмесез, кадерле дуслар! Яңа ел белән сезне! Ул сезгә нык сәламәтлек,бәхет, шатлык алып килсен!
Чыршыны без күрмибез
Әйдәгезче эзлибез
Яшел чыршы,борыл син
Утларыңны кабыз син.
-Дусларым, әйдәгез тылсымлы сүзләр әйтеп чыршыбызның утларын кабызыйк әле.Тылсымлы сүзләрне бергә кабатлыйк:
Чыршы, чыршы,чыршыкай
Матурырак балкысын,
Сөйләннәрең нур сипсен,
Җем-җем утлар кабынсын!
Чыршыда утлар кабына.
1 а.б.: Исәнме, чыршы, исәнме!
Тагын да бер ел үтте
Күңелле чыршы бәйрәмен
Балалар күптән көтте.
2 а.б.: Ян яктырак, чыршыкай
Балкысын утларың
Бүген синең тирәңә
Җыелган дусларың.
1 а.б: Нинди генә уенчыклар
Муенсалар юк анда
Серле шар һәм алмалар
Бөреләр дә бар анда
2 а.б:Гаҗәп күркәм безнең чыршы
Җем-җем килеп яна ул
Башлыйбыз чыршы бәйрәмен
Котлы булсын Яңа ел!
Бергә: Котлы булсын Яңа ел!
1 а.б : Кыш килде акка төренеп
Җир өстен сөеп кенә
Тау битләрен сыйпап үтте
Ак көртләр өеп кенә.
2 а.б: Җем-җем иткән йолдыз белән
Тулган төнге саф һава
Ә көндез ап-ак чәчәктәй
Ябалак карлар ява.
1нче ал.б.: Шушы матур бәйрәм белән котлау өчен, сүз мәктәп директоры- Шаймарданова Рәзилә Габделнур кызына бирелә.
Котлаулар, укучыларга рәхмәт хатлары тапшырыла.
2нче ал.б.: Матур теләкләргә кушылып, _________________башкарачак җыр сезгә яңа ел котлавы булып ирешсен.
1нче ал.б.: Башлана йөрәкне җилкетеп Яңа ел,
Әйтерсең, җиңүгә өнди ул яңа җыр
Ямь – яшел чыршылар- Яңа ел байрагы,
Ак бәхет өләшә Яңа ел бәйрәме.
2нче ал.б.: Исәнме яңа ел! Исәнме яңа көн!
Рәхим ит илемнең түренә.
Һәркемнең йөзендә, күзендә
Өр-яңа елмаю күренә.
Концерт номеры_____________________________
Җыр тәмамлану белән чыршы артыннан себеркегә атланып Убырлы килеп керә. Себеркесен тыялмыйча интегә, берничә тапкыр чыршыны урап чыга.
Убырлы: Тр-р-р.Нинди җир бу? (иснәнеп) Әдәм исе килә түгелме? Бу бизәлгән чыршы нәрсә эшләп тора монда? Ә –ә-ә,бу теге адәм балаларының бәйрәм чыршысыдыр әле.Утыным беткән иде, себеркемә тагып алып китим әле. (көлә, шатлана).
Шул вакытта чыршы артыннан Шүрәле килеп керә.
Шүрәле: Ни эшләп йөрисең син монда урман әбие?
Убырлы: Сәлам. Әйдә булыш ичмасам, курыкма мин Былтыр түгел, бармагыңны кыстырмам., себеркегә тагыш әле менә бу чыршыны.
Шүрәле: Әле яңа гына лесник та үтеп китте. Ялгышмасам, Шушмабаш балалары да нарат күркәсе җыярга килгәннәр иде бугай.
Убырлы: Уф алла! Кайдан алам инде хәзер утынны?
(Алып баручылар, Г.Наиловна чыга)
А.Б: Нинди җыелыш бу?
1 а.б: Сез кемнәр?
Убырлы, Шүрәле бергә: (куркып калалар) Без, без кунаклар!
Шүрәле: Менә урман әбие үзенең тракторы белән утын эзләп чыккан. Чыршыны тагып алып китмәкче була.
2 а.б: Ничек?! Бу бит гади генә чыршы түгел, Яңа ел чыршысы!
Төлке: Нәрсә булды? Ни бар монда? Әллә берәр нәрсә тараталармы? Мин списокка кердем микән?
Убырлы: (себеркесе белән төртеп) Син нәрсә хәйләкәр төлке, яңа елга бер-бер план корып йөрисеңдер әле хәйләкәр.
Шүрәле: Куян елы килгәнгә сөенәдер инде.
Төлке: Куян елы? Куяннар? Эх-х-х.
Шулвакыт шүрәленең кесәсендә телефон шалтырый.
Шүрәле: Алло-алло, тавышланмагыз. Нәрсә ?, Кыш бабай белән кар кызы, яңа ел куяннары юлга чыкканнар дисеңме?Дуслар! Кыш бабай белән кар кызын, яңа елны каршы алырга әзерләнергә кирәк.
Убырлы: Кая әле мин тиз генә карап килим , күрү белән сезгә хәбәр итәрмен. ( Себеркесен кабындырып карый, кабынмый) Нигәдер “Мерседес” кабынмый әле, этегез әле арттан, нәрсә карап торасыз?
Барысы бергәләшеп этәләр, Убырлының машинасы кабына, Шүрәле дә аңа утырып китә.
А.Б: Әйдәгез әле дуслар, без алар килгәнче бәйрәмебезне дәвам итик әле.
Уен уйнатыла
Носороги
Реквизит: надувные шаpики (по 1 на каждого), нитка обычная, лейкопластырь, кнопка канцелярская (по 1 на каждого)
Количество людей — чем больше, тем лучше. Игpа может быть как командная, так и каждый за себя. Для игpы потpебуются: надувные шаpики (по 1 на каждого), нитка обычная, лейкопластыpь, кнопка канцеляpская (по 1 на каждого).
Шаpик надувается и пpивязывается ниткой в pайоне талии (шаpик должен находится на уpовне и в pайоне ягодиц). Кнопкой пpотыкается кусочек лейкопластыpя и клеится на лоб игpока. Такая пpоцедуpа пpоделывается с каждым участником. Потом каждый игpок должен сложить pуки на гpуди или за спиной (в течении игpы ему нельзя ими пользоваться), а можно их связать.
После всех этих пpиготовлений дается стаpт (засекается какое-то вpемя — для командной игpы, по истечении вpемени считается кто уцелел; а для игpы каждый сам за себя — игpается до последнего), после чего задача игpока — кнопкой на лбу пpоколоть шаpик пpотивника (не используя pуки). Выглядит это все пpосто потpясающе, главное — чтобы людей было побольше. Hу и победителю поощpительный пpиз.
Концерт номерлары
1.______________________________
Уен Принцесса на горошине
В игре участвуют только женщины( лучше всего 3-4).
Реквизит: пуговицы на ножке (желательно покрупнее)
В игре участвуют только женщины. Нужно поставить в ряд табуретки ( или стулья без мягкой обивки) по количеству предполагаемых участниц ( лучше всего 3-4). На каждую
табуретку кладется определенное количество круглых карамелек ( бывают такие конфетки, по форме — маленькие колобки), можно пуговицы на ножке (желательно покрупнее). Например, на первую табуретку — 3 конфеты, на вторую — 2, на третью — 4. Сверху табуретки накрываются непрозрачными полиэтиленовыми пакетами. Приготовления закончены. Вызываются желающие. Их рассаживают на табуретки. Включается музыка. Обычно мы включаем для этого конкурса песню «Подвигай попой». И так, танцуя, сидя на табуретке, участницы должны определить сколько под ними конфет. Победит тот, кто быстрее и правильнее это сделает
2.____________________________________
Уен
3._________________________________________
Убырлы килеп керә, Шүрәлене утыртып, музыка куела “Нас не догонят”
Убырлы: Каршы алыгыз дусларым Кыш бабай, кар кызы, Яңа ел куяннары килеп җитте!
А.Б. Әйдәгез балалар кыш бабай белән кар кызын кычкырып каршы алыйк әле, ул безнең көткәнне белсен әле.
Балалар кычкырып чакыралар.
Музыка яңгырый.Куяннар,Кыш бабай,Кар кызы күренә.
Куяннар сикереп-сикереп керәләр : Килеп җиттек.
К.б Исәнмесез балалар! Менә без дә килеп җиттек.
Яңа ел куяны:
Исәнмесез, батырлар!
Исәнмесез, матурлар!
Нинди күркәм бизәгәнсез
чыршының күлмәкләрен!
Я, Кыш бабай, җиткерик
Яңа ел теләкләрен.
Кыш бабай:
Хәзер туган Яңа елда
тырыш булсын укучы!
Кар кызы:Сабакларым хәерле,
дип, шатлансын укытучы.
Балам акыл туплый, диеп,
әти-әни кинәнсен —
Бәхет эстәп, затлыларның
үрнәгенә тиенсен.
Яңа ел:Кызарып-янып торсын
Журнал-дәфтәрдә бишле!
Тырыш булса яшь буын,
киләчәк булыр көчле.
Уйна, гармун! Бәйрәмгә
Шатлык көе сибелсен!
Оста җырчы җырласа,
бүләк алып сөенсен.
Сиптерт бию көйләрен —
елгыр синең телләрең!
Җырласыннар, биесеннәр,
сөйләсеннәр сүзләрен.
-Әйдәгез, әле бу елның хуҗалары куяннар, үзегезнең һөнәрләрегезне күрсәтегез әле.
5 класс укучылары чыгышы:
Кар кызы:Кешеләргә Яңа ел
Алып килгән бәйрәм бу!
Котлы булсын Яңа ел!
Тотышыгыз кулга кул,
Ясап бәйләм-түгәрәк.
Җырлап- биеп әйләник
Яшел чыршы тирәли.
(Чыршы тирәли җырлап әйләнү)
2а.б.Кыш бабай,балаларның сез биегәнне дә күрәсе килә.Бер биеп аласыз мәллә?
Кыш бабай: Була ул.Шундый көндә нишләп бер биеп калмаска
Яле,музыка!
Бию.Кыш бабай һәм Кар кызы бииләр.
1а.б.Булдырдыгыз,молодцы!Ә хәзер Кыш бабайга үзебез белгән шигырьләребезне сөйләп күрсәтик.Я,кем башлый?
(кунак булып килгән балалар шигырь сөйлиләр)
2.а.б.Балалар, туңмадыгымы? Әйдәгез җылынып алыйк ,берәр уен уйнап алыйк. (Уен.)
Кыш бабай:Вакыт дигән нәрсә,сизелми дә уза.Инде саубуллашыр вакыт та җиткән икән.
1.а.б.Китәсездә мени инде, Кыш бабай?
Кыш бабай:Вакыт инде дусларым.Безне башка җирләрдә дә көтәләр.
1а.б.Шулайдыр шул.
Кыш бабай:Сезнең белән күңелле
Булды безгә дә.
Бәхетләр генә телим
Һәммәгезгә дә
Сукты китер сәгатьләр,
Хушыгыз инде.
Яңа шатлыклар алып
Яңа ел килде.
Яңа елның таңнары Гел аяз тусын!
Сау булыгыз!Бүгенгедәй
Һәрчак булыгыз көләч
Күрешербез Яңа елда
Тагын да бер ел үткәч.
Кыш бабай чыгып китә. Уеннар дәвам иттерелә.
2нче ал.б.: Яңа ел программасының беренче өлеше тәмам. Барыгызны да яңа еллар белән!
1нче ал.б.: Ә хәзер лотерея уены
Соңыннан, уеннар-биюләр, дискотека.
Яңа ел бәйрәме
2 кечкенәләр төркеме
“Кыш бабайда кунакта“
Балалар биеп керәләр (кулларда мишура) һәм ярым түгәрәккә басалар .
Җыр: “Елочка”
1)У ребяток наших Припев: Ай-да, елочка
Елочка большая. Посвети, посвети.
Огоньки на елке Ай-да, елочка
Весело сверкают. Погляди, погляди.
2)Не коли нас елочка 3)Мы поем и пляшем
Веточкой мохнатой. Весело сегодня.
Убери иголочки У ребяток наших
Дальше от ребяток. Праздник новогодний.
Алып баручы: Балалар, әти-әниләр, әби-бабайлар, абый-апалар, кунаклар,
без бүген барыбызда Яңа ел бәйрәменә җыелдык.
Каршылыйк, дуслар бергәләп
Яңа ел килә безгә.
Әнә күпме кунак килгән
Әйләнә тирәбезгә.
Яңа елның бәхетле ел
Буласын без беләбез.
Шуңа күрә бергәләшеп
Яңа елга керәбез.
Балалар шигырь сөйлиләр:
1)Исәнме, чыршы, исәнме, 4 )Елочка, елочка
Яңа ел килеп җитте. Вот она какая.
Күңелле чыршы бәйрәмен Стройная, красивая
Без бик сагынып көттек. Яркая, большая.
2)Нинди матур безнең чыршы! 5)Салкын, саф һава
Җем-җем килеп яна ул. Йомшак кар ява.
Башлыйбыз Чыршы бәйрәмен, Урамга чыксаң
Котлы булсын Яңа ел! Битләр кызара.
Кар бөртекләре
3)Урманнан безгә бәйрәмгә Өстеңә куна.
Ямь-яшел чыршы килгән. Үзләре матур
Яңа елны каршыларга һәм салкын була.
Матур күлмәген кигән.
6) Тәрәзәгә күз салдым, 10) Әйдәгез, тауга барыйк
Тордым да бүген иртән. Чанада шуып калыйк.
Күргәч, аптырап калдым, Бер тузан юк, саф һава
Җирне кем ап-ак иткән? Тышта ап-ак кар ява.
7) Бөтен җирдә ак юрган, 11)Чанага чыршы салганнар,
Белдем-белдем, кар яуган! Кышкы туннар кигәннәр.
Әй, шәп булган, шәп булган! Куян белән тиен дә-
Без шуарбыз таулардан! Яңа елга килгәннәр.
8 )Ап-ак тун киеп , кыш килде,
Ап-ак булып кар ява.
Без дә кидек җылы туннар,
Куркытмый салкын һава.
9)Бүген бәйрәм –Яңа ел
Бөтен җиргә кар яуган.
Яңа елны каршылап
Балалар да җыелган.
Алып баручы: Нәни дусларым, мин сезгә бер табышмак әйтәм, җавабын
белсәгез без бүген аңа кунакка барырбыз.
Сакалы ак, үзе бик шат,
Балаларны ярата.
Яңа елда балаларга-
Күп бүләкләр тарата.
Кем ул? (Кыш бабай)
Алып баручы: Әйе, әйдәгез җырлап-биеп, күңел ачып Кыш бабай белән Кар
кызына кунакка барыйк.
Хоровод:”Снег-снежок”
Каршыга Төлке килеп чыга, кулында кәрҗин.
Төлке: Исәнмесез ! Сез монда Кыш бабай белән Кар кызын күрмәдегезме ?
Алып баручы: Юк, күрмәдек.Безне бүген Кыш бабай кунакка чакырган иде,
без шунда барабыз. Ә син ,Төлке кая барасың ?
Төлке: Минме… Мин дә Кыш бабай белән Кар кызы янына барам. Яңа ел
җитте , минем дә бүләк аласым килә.
Төлке ата-аналар янына якынрак килә дә сөйли.
Төлке: Килеп җитте өр Яңа ел
2017 ел – әтәч елы бит диләр
Мондагы чеби- әтәчләр
Ел буена җитәрләр.
Кыш бабайның конфеты
Кирәкми миңа бүтән.
Табыйм әле бер хәйлә…
Төлке түгел мин юкса.
-Нәни дусларым, карагыз әле Кыш бабай монда булган бит, таягын да онытып калдырган (чыршы янына килә). Алыйм әле үзе күрмәгәндә, кирәге чыгар.Минем бит әле өйдә кечкенә төлке балаларым да бар, аларга чыршы-дан берничә уенчык та алыйм. Сез шыпырт кына торыгыз, сез мин алды дип әйтмәгез. Әйтмисезме ?
Алып баручы: Төлке, сорамыйча бер әйберне дә алырга ярамый.
Төлке: Шулаймыни, ярар инде, сез күзләрегезне йомып торыгыз , йомыгыз,
Йомыгыз (чыршыдан берничә уенчык та ала, кәрҗиненә сала).
Дусларым, карагыз әле монда Кыш бабайның капчыгы да кал-
ган бит. Тутырыйм әле шушы чебиләрне, әтәчләрне монда.
Алып баручы: Син төлке менә монда утырып тор, алар сикереп капчыкка
үзләре керерләр .Кызык итик әле төлкене (капчыкка төлке күрмә-
гәндә берничә туп салып куялар , ә үзләре качалар). Шыпырт
кына утырыгыз, төлке үзе белән алып китәр.Төлке менә капчыгың
әзер.
Төлке капчыкны күтәреп чыгып киткәндә.
Төлке: Ай-яй , капчыгы да бик авыр, Яңа елны каршыларга ит булды, әзер.
(чыгып китә).
Алып баручы:Балалар, әйдәгез түгәрәккә басыйк та җыр җырлап юлыбызны
дәвам итик, Кыш бабай белән Кар кызы безне көтеп аргандыр.
Җыр: “Маленькая елочка”.
Каршыга Кар кызы килеп чыга:
Матур бәйрәм җырыгыз
Яңгырагач еракка.
Мин дә сезне ишетеп
Килдем каршы алырга.
Бәйрәм белән барыгызны.
Котлы булсын Яңа ел.
Яңа ел белән чебиләрем
Яңа ел белән әтәч дусларым.
Алып баручы: Кар кызы , ә Кыш бабай кая соң?
Кар кызы: Ул сезне каршы алырга дип китте.Әйдә чакырыйк үзен.
Бергә: Кыш бабай, Кыш бабай.
Кыш бабай:
Исәнмесез, балакайлар, Юксынмагыз килдем мин. Миннән башка бәйрәм булмас, Килгәнсездер, дидем мин.
Чыршыны да бизәдемСез дә үсеп җиткәнсез. Рәхмәт сезгә, балалар, Безгә кунакка килгәнсез. Әйдә, килегез тизрәк. Ясыйк матур түгәрәк! Безгә кунаклар килгән, Уйныйк, җырлыйк бергәләп!
Җыр: ”Елочка”
1)Елочку зеленую Припев:Елка, елочка !
В гости мы позвали. Просто загляденье!
До чего нарядная, И пушиста и стройна
Елка в нашем зале. Всем на удивленье !
2)Кружатся за окнами 3.Нам сегодня весело
Белые метели . День такой хороший.
А у нашей елочки Пляшут все у елочки,
Игры да веселье. Хлопают в ладоши.
Алып баручы: Кыш бабакай, без чыршы турында җыр да җырладык.Тик
чыршының утлары нишләптер янмый.
Кыш бабай: Кая әле, кар кызым, китер минем серле таягымны.
Кар кызы: Кая куйдың соң таягыңгы Кыш бабакай?
Кыш бабай: Дусларым, сез күрмәдегезме ?
Чебиләр , әтәчләр: төлке алып китте.
Алып баручы: Әнә, төлке үзе дә килә.
Төлке :Исәнме Кыш бабай, исәнме Кар кызы.Менә мин дә килеп җиттем.
Кыш бабай: Төлке, син минем таягымны кая куйдың !
Төлке: (еламсырап керә) Алдаганнар мине чебиләр, әтәчләр. Капчыгыма
туп салып куйганнар.Гафу ит Кыш бабай,таягыңны мин уйнап кына
алган идем. Менә таягың (Кыш бабай чыршының утларын яндыра),
кәрҗинемдә әле уенчыкларым да бар, мин аларны чыршыдан
алган идем.
— Ой,Кыш бабай, алар кар бөртекләренә әйләнгәннәр.Карагыз әле.
Кар кызы: Төлке дускай, бир әле кар бөртекләрен монда, минем нәни чеби-
ләрем алар белән бик матур бию бииләр.
Кар бөртекләре биюе.
Алып баручы: Ай булдырдылар, чебиләр. Әле безнең гайрәтле әтәчләребез
дә бар бит.Аларны каршы алыйк. Чөнки 2017 ел – әтәч елы.
Алар киләсе елның хуҗалары.
Әтәчләр биюе.
Әтәчләр бииләр һәм ахырдан төлкене куып җибәрәләр.
Төлке: Ой-ой, зинһар, тимәгез миңа.Китәм мин, китәм.
Алып баручы : Төлке дә курыкты безнең батыр әтәчләребездән.
Бабакай ,без сиңа шигырьләр сөйләп алыйк.
12)Ерактан суык яклардан 16) Кыш бабай килгән,
Боз чанага утырып Ап-ак тун кигән.
Бәйрәмгә киле Кыш бабай Көтәр кем генә
Күчтәнәчләр тутырып. Чыгар дип өйдән.
Чыксаң чеметә
13) Уянып, бүген иртән Битне өшетә.
Карасам тәрәзәгә Менә шул аның-
Аксакаллы Кыш бабай Бөтен эшедә.
Кар алып килгән безгә.
14)Кыш бабай мине 17) Матур бәйрәм җырыбызБүген син макта. Яңгырагач ераккаБер яшькә үстем Кыш бабабыз ишетепСин килгән чакта Килде безгә кунакка.
Кыш бабай Яңа елда
15)Җилкәсенә капчык асып, Күчтәнәчләр тарата.
Кыш бабай килеп керде. Биеп, җырлап, көлдерә дә
Төрле кызык сүзләр әйтеп, Куандырып калдыра.
Бүләк өләшеп йөрде.
Алып баручы: Балалар, Кыш бабайга бер биеп тә күрсәтик.
Полька
Кыш бабай:сез бик матур итеп биедегез, минем сезнең белән уен уйныйсым
килеп китте.Ясыйк әле түгәрәк.
Кыш бабай белән уен.
Алып баручы:Кыш бабабыз утырып аргандыр инде, әйдәгез Кар кызы белән
үзләрен биетеп алыйк. Бабакай, бераз утырып тор.Без сиңа
тагын шигырьләр сөйләп алыйк.
18)Ах, какой хороший 19) Дед мороз идет на праздник
Добрый Дед Мороз. В красной шубе, в валенках.
Из лесу нам елку Он несет с собой подарки
К празднику принес. Для детишек маленких.
20)Без бүген чыршы янында
Әйлән-бәйлән уйнарбыз.
Кыш бабайны каршыларбыз,
Яңа җырлар җырларбыз.
21)Кыш бабай, кыш бабай,
Безгә бик таныш бабай.
Сакал, мыек, ап-актан.
Килгән безгә ерактан.
22)Безгә бүген Кыш бабай
Зур бәйрәм бүләк итте.
Яңа ел бәйрәменә
Чыршы да килеп җитте.
Конфет, шоколад өләшә.
Бүләк бирә һәркемгә.
Яңа ел, чыршы бәйрәме
Булсын иде һәр көн дә.
23)Шук та инде Кыш бабай
Ап-ак карлар яудыра.
Минем чаналарымны
Кар астында калдыра.
Онытмадык без Кыш бабайны,
Былтыр да килгән иде.
Сөендереп, безгә бик күп
Бүләкләр биргән иде.
Кыш бабай: Роза кызым, ярый әле искә төшердең, бүләкләр бирәсемне.Бер
бик матур итеп җырлап күрсәтсәгез, мин сезгә бүләкләрне тара-
тырмын.
Җыр: Кыш бабай.
1.Җилкәсенә капчык асып 2)Синең белән бик күңелле
Кыш бабай килеп керде. Чыршы әйләнәсендә.
Яңа ел белән котлады Син алып килгән чыршыны
Елмаеп сәлам бирде. Бизәдек бүлмәбезгә .
Куш-та: Кыш бабай без сине сагындык,
Кыш бабай без сине көттек.
Кыш бабай: Рәхмәт сезгә балалар.Бик күп һөнәрләргә өйрәгәнсез. Карагыз
әле мин сезгә күпме бүләк алып килдем.
Алып баручы: Кыш бабай, Кар кызы рәхмәт сезгә шундый матур бәйрәм
оештырган өчен, безгә кайтырга кирәк. Без юлны белмибез бит,
озатып куегыз әле безне.
Алып баручы тагын бер тапкыр бәйрәм белән котлый. Кыш бабай белән Кар кызы балаларны озаталар.
Балалар залга керәләр Чыршыкай-купшыкай җырына
Алып баручы:
Күрәсезме чыршыны? Матур итеп киенгән.
Безгә калын урманнан ул кунак булып килгән!
Балалар, сезгә чыршы ошыймы?
СӨМБЕЛЬ.
Исәнме, чыршы исәнме!
Яна ел килеп җитте.
Күңелле чыршы бәйрәмен,
Балалар күптән көтте.
КӘРИМ.
Бәйрәм җиткәнен чыршы
Кайлардан гына белгән.
Энәле күлмәген кигән дә
Безгә кунакка килгән.
Амелина.
Чыршы,чыршы, без сине
Сагынып көттек ел буе.
Син тагын да матуррак
Бизәлгәнсең бу юлы.
Амалия.
Бүлмәдә чыршы агачы:
Ул яшелдән киенгән.
Чыршы да урманнан безгә
Бәйрәм итәргә килгән.
А.Б.
Яшел чыршы тирәсенә
Якынрак басыгыз
Уйнап-көлеп, җырлап-биеп
Бүген күңел ачыгыз!
Җыр «Чыршы янында».
А.Б: Карагыз әле, балалар, чыршының утлары нигәдер янмый.
Әйдәгез бергә тылсымлы сүзләр әйтәбез:
«Чыршы, чыршы, утларыңны кабызчы!» (утлар кабына, балалар кул чаба)
ЛИАНА.
Здравствуй, елочка лесная,
Серебристая, густая,
Ты под солнышком росла
И на праздник к нам пришла!
Ж.ТИМУР.
Ёлочка красивая,
Ёлочка густая,
На пушистых веточках
Бусинки сверкают!
М.ТИМУР.
Наша ёлка высока,
Наша ёлка велика,
Выше мамы, выше папы,
Достает до потолка.
Песня. Здраствуй, ёлочка!
А.Б.
Матур чыршыны күреп туймыйбыз,
Чыршы янында җырлап уйныйбыз!
Балалар, әйдәгез әле бер биеп алыйк.
Полька
(балалар утырышалар, кызларны малайлар озата)
Алып баручы: Балалар, бәйрәмәбез күптән башланды, ә Кыш бабабыз, Кар чәчәк белән хаман күренми. Әллә безнең балалар бакчасын таба алмый микән? Әйдәгез әле бергәләп чакырыйк, адашып йөри күрмәсен!
Балалар: Кыш бабай, Кар кызы кил безгә-Яңа ел бәйрәменә! (убырлы керә)
Убырлы: Ишетәм-ишетәм! Киләм-киләм!
Убырлы: Исәнмесез балалар, Исәнмесез кунаклар, мине көттегезме?
Балалар: юююк без Кыш бабай белән Кар кызын көттек.
Убырлы: Нәрсәгә ул пенсионер? Кай төшем ким?
А.Б. Кыш бабай күңелле җырлар белә… Ә син беләсеңме соң?
Убырлы: Ха-ха-ха, конечно, әле күптән түгел генә «Голос» конкурсыннан кайттым.
А.Б. Шулай мени? Әйдә җырлап күрсәт әле. (Җырлый)
А.Б. Кит моннан, шундый җыр була мени? Хотя бы бии беләсеңме?
убырлы.:Беләм (Бии)
А.Б. Шушындый бию була мени. Әйдәгез әле балалар Биеп күрсәтик.
Бию Шалтыравыклар
А.Б. Кыш бабай шигыр.дә тыңларга ярата.
Убырлы. Миндә яратам.
Кыш килде.
Килеп җитте кыш та,
Ай-яй салкын тышта…
Өч ай торыр торса,-
Аның гомере кыска.Тәңкә карлар сипкән,
Җирне ап-ак иткән;
Чыршы, каен, имән
Кардан чикмән кигән.
Марсель.
Юеш көннәрдә
Зарыгып беттек.
Кыш бабабызны
Сагынып көттек.
А.Б. Убырлы, беләсеңме кыш бабай бүләкләр дә тарата…
Убырлы: Иии бүләкләр миндә дә күп ул, каяле минем капчыгым. Хәзер күрсәтәм.
— Менә машина-бер тәгәрмәче генә ватылган. Менә курчак-бер аягы гына сынган. Менә скатерть, бер генә төштә көя кискән.
Убырлы. Ник көләсез сез? Әллә ошамыймы?
А.Б. Юк, безгә мондый бүләкләр кирәк түгел, безгә кыш бабай кирәк.
— Әйдә Убырлы болай сөйләшәбез, көч сынашып карыйк.әгәрдә без җиңсәк, син үзегезгә кайтып китәсең
Убырлы: Ха-ха-ха! Шушы малявкалар беләнме?
Ярар, нәрсә эшләргә кирәк?
А.Б.Шушы чыршы тирәли йогерергә кирәк була? Уен «Кем беренче дип атала?» Кем беренче чыршыны әйләнеп урындыкка утыра, шул җиңүче.
Убырлы. Конечно, мин беренче.(Сөмбель, Айгизә). (ике тапкыр)
А.Б. Ә хәзер гир күтәреп карыйк әле
Уен «гирләр күтәрү». 2 балла
(Убырлы соңгы уйный һәм аягына штанганы төшерә)
Убырлы:Ай-яй-яй, аягым өзелде, ай авырта. Бирегез миңа, авыртуны баса торган дару, тизрәк бирегез!
А.Б. Убырлы безнең дару юк, ә менә безнең әкиятебез авыртуыңа шифа булыр.
Убырлы: Шулаймы, ягез әле күрсәтегез, карап карыйм.
А.б.: Яле карап кара. Абдулла Алиш
«Куян кызы»
(звучит музыка сказки)
А.б.: Борын-борын заманда яшэгэн ди бер куян. Анын бик иркэ матур кызы булган.
(эни урын жыйештыра, кыз курчагын ашата)
Әни куян: — Кызым, матурым
Кыз куян: — Әу, әнием
Әни куян: — Кызым, мин сине яратам (аркасын сыпыра)
Кыз куян: — Әни, мин дә сине яратам! (кочаклый)
А.б.: Шулай тату итеп яшәгәннәр алар. Суык кыш житте, салкын көннәр башланды, калын кар жирне каплады. Әнисе кызына итекләр буләк итә.
Әни куян: — Мә кызым, аякларын өшемәсен.
Кыз куян: — Рәхмәт әни! (кия, сикерә) жылы, йомшак итекләр! (бии)
А.б.: Шул куян кызы итекләрен киеп урманга уйнарга китте. (ходит по сугробам высоко поднимая ножки и поет веселую песню) Тирән карлардан йөрде, ләкин куян кызы жылы итекләргә өйрәнмәгән була, бик тиз туя, һәм салып ташлый (сала)
Кыз куян: — салам, салам! — әни күрмәсен! — Яшерәм!
А.б.: куян кызы кар өстендә дә боз өстендә дә яланаяк йөри икэн.(веселая музыка)
Аягы авырта башлаган (грустная музыка).
Кыз куян: — Уф, аягым авырта (аксый)
А.б.: Елый-елый өенэ кайта (елый)
Кыз куян: — Әни-әни, аягым авырта
Әни куян: Әй кызым, аягын боз булган бит. Нишләргә! (карый, сыпыра)
А.б.: Шул вакытны тиен килә (музыка)
Тиен: — Кайгырма, куянкай. Аңа доктор Айболит ярдәм итә.
Әни куян: — Доктор Айболит кайда ул?
Тиен: — Әйдәгез, үзем алып барам.
Әни куян: Әйдэ барабыз (музыка, урман буйлап баралар)
Тиен: — Менә килеп життек! (домик с надписью АЙБОЛИТ)
ВСЕ: — Исәнмесез, Доктор Айболит!
Доктор Айболит: Исәнмесез, рәхим итегез. Нәрсэ булды?
Эни куян: — Кызымнын аягы авырта (ике кулын селки-селки)
Д.Айболит: -Утырыгыз, күрсәтегез, карыйм. Ә-ә-ә аягы өшегән,! (берет лекарство) Хәзер-хәзер дару сөртәм (сөртә)
Куян кызы: Аягым тәзэлде!!!
Әни куян: — Рәхмәт, Доктор Айболит.
Әни куян һәм Куян кызы: Тиен, сина дэ рәхмәт!
Доктор Айболит: — Әниенне тынла, акыллы бул!
Кыз куян: Тынлармын!
А.б.:
Шул шатлыктан алар биергә тотындылар!!!
(тыпыр-тыпыр тыпырдатып
Биергә басыйк әле.
Уйнап, көлеп, жырлап, биеп
Куңелне ачыйк әле!)
(артисты кланяются взявшись за руки)
А.б.: Ролләрне башкардылар
Куян әние — АДЕЛЯ. Куян кызы — Камилла
Тиенкәй — Динә. Доктор Айболит — Ильяс.
А.б.: Балалар! Куян кызы инде хәзер әнисенең сүзен тыңлый, киез итеген салмый, киеп йөри. Сез дэ әниләрегезне тыңлагыз, тәртипле булыгыз.
Утырган вакытта Убырлы: Доктор, доктор туктагыз әле, минем дә аягым хаман авырта бит.Миңа да рецепт язып бирегез әле.
Доктор Ильяс: Ай-хай авыр. Хәзер скорой чакырам. (Телефон ала, шалтырата). Ало, чыршы аланына срочно скорый.
Скорый тавышы.Кем чакырды, кемгә ярдәм кирәк.
Убырлы: Ай, һай аяк, әйтерсеңлә каткан таяк.
Скор:карый). Эш монда аякта гына түгел. Ә менә монда (күкрәккә күрсәтә).
Убырлы: Нәрсәә…. Аяк кая да, бу кая?
Скор: Менә кара әле, рентген күзәтүләре буенча Убырлы ханым, сезнең йөрәгегезнең яртысы каралган,әллә алдашып йөрисеңме, мәкерле эшләреңне эшләп ә?
Убырлы башын иеп: Әллә күренәме?
Скор: Монда бар эшләреңдә күренә,срочно йөрәгеңне чишмә суы белән юдырырга кирәк, мин сезне вынуждено госпитилизировать. Арткы утыргычка утыруыгыз сорала. (кочаклый, чыршыны бер әйләнеп чыгып китәләр)
А.Б. Төзәлсә генә ярар иде инде, убырлының аягы. Куян кызы, синең аягың ничек, авыртуы басылдымы?
Куян кызы: Әйе,менә.(бии)
А.Б. Күрәм, аякларың тәмам төзәлеп беткән, бии дә башлагансың. Синең биегәнне күреп аю дусларыннын да бииселәре килеп китте.
БИЮ АЮЛАР.
А.Б. Карагыз әле, аюлар кар көртләрен таптап, Кыш бабайның килер юлын ачтылар.
(Ат тавышы ишетелә. Кыш бабай белән, Кар кызы керә).
Кыш бабай: Исәнмесез, балалар. Исәнмесез кунаклар. Ерак-ерак илләрдән, сезне сагынып килдем мин. Котлы булсын Яңа ел!
Кар кызы: Яңа ел сезгә ак бәхетләр, шат көннәр алып килсен.
Кыш Бабай: Күрәм бик зур булгансыз, бер елда ничек үскәнсез!
Чыршы янына чакырам, түгәрәккә басыгыз!
Яңа елда җырлап, биеп күңел ачыгыз.
(Түгәрәккә басалар).
Җыр Кыш бабай.
Кыш бабай: Әйдәгез әле, бергәләшеп уйнап алыйк.
Өшетәм
Шел веселый Дед Мороз (Утырабыз)
Карчәчәк. Бигрәк җитез балалар булдыгыз әле сез.
Кыш бабай: Әйе, бигрәк җитезләр. Сезнең белән уйный-уйный эсселәдем, әллә эри дә башладым инде.
А.Б. Ай кыш бабай,эремә инде син,син утырып ял ит. хәзер безнең кызлар үзләренең биюләре белән бүлмәне җилләтеп, суытып алырлар.
БИЮ «КУРЧАКЛАР БИЮЕ»
А.Б. Кыш бабай балалар сиңа сөйләргә дип шигырьләр өйрәнделәр.
Шигырь.
Кыш бабай.
Бари Рәхмәт
Кыш бабай килгән,
Ап-ак тун кигән.
Көтә: кем генә
Чыгар дип өйдән.
Чыксаң, чеметә,
Битне өшетә,
Менә шул аның
Бөтен әше дә.
Кыш бабай килгән.
Рәфис Корбан.
Безгә Кыш бабай килгән,
Яңа ел алып килгән.
Капчыгына күп итеп
Бүләкләр салып килгән.
Көттек сине, сагынып,
Исән-саумы, Кыш бабай?
Өләш бүләкләреңне,
Капчыгыңны чиш бабай.
Кыш бабай.
Туфан Миңнуллин.
Әй! Кыш бабай, Кыш бабай,
Безгә якын дус бабай,
Көтеп алдык без сине
Күңелләргә хуш бабай.
Ак туныңны кигәнсең,
Безне котлап килгәнсең.
Сине көтеп торганны
Әллә кайдан белгәнсең.
Танцы Кыш бабай
Карчәчәк: Бабакай, балалар җырладылар, биеделәр, шигыр-р сөйләделәр, хәтта әкият күрсәттеләр. Ә синең бүләкләрең кая соң? Әллә тагын нарат астында калганмы?
Кыш бабай:Кайгырмагыз дусларым, Менә сезгә бүләкләрем! (Ылыслар тарата). Кайгырмагыз, балалар, менә хәзер барыгызга да берәр нарат ылысы таратып чыгам!
Карчәчәк: Син нәрсә инде, балалар тырыштылар, ә син аларга берәр ылыс кына бүләк иттең!
Карчәчәк: Тукта әле, кызым! Ылыслар бит гади түгел, ә тылсымлы. Сез алар белән чыршы янына килергә тиеш. Аннары тылсымлы сүзләр әйтергә кирәк, соңыннан аларны чыршыга атарга . Дөрес әшләсәгез, ылыслар бүләккә әйләнер.
(Кыш бабай балаларны чыршы янына чакыра, тылсымлы сүзләрен әйтә,УТ СҮНӘ, Урындыкка тиз генә бүләкләр куела).
Бүләкләр таратыла.
Балалар: Рәхмәт, кыш бабай!
Кыш бабай: Бик күңелле үтте бәйрәмебез, безгә кирәк китәргә!
Телим сезгә Яңа елда тагын да зур үсәргә!
Кар кызы: Сау булыгыз, балалар! Сау булыгыз кунаклар! Котлы булсын Яңа ел!
Балалар: Сау булыгыз!
Алып баручы.
Рәхмәт әйтик чыршыбызга,
Матур бәйрәме өчен.
Рәхмәт әйтик кунакларга
Килеп караган өчен.Яңа елга яңа юлдан,
Нык басып бердәм керик.
Иң изге, саф теләкләрне
Бер-беребезгә телик.