Дети, под музыку, входят в зал и встают полукругом .
Алып баручы: Долго трудились яркие краски,
Природа вышла красивой, как в сказке.
Вся разноцветная – вот красота!
Вы, посмотрите, какие цвета.
Что за художник, ответить вас, просим,
Это пришла разноцветная….
Дети (все вместе): Осень!
Алып баручы: Хәерле көн кадерле әти-әниләр, килгән кунаклар, балалар. Без бүген сезнең белән ел да үтә торган көзге бәйрәмгә җыелдык.
Ни арада җәй үтте,
Матур көз килеп җитте.
Шатлык тулы бу бәйрәмне
Балалар күптән көтте.
1 Бала: Бүген бездә матур бәйрәм
Бүген бездә көзге бал.
Бүген көзге байлык белән
Бизәлгән безнең зал.
2 Бала:Осень на опушке
Краски разводила.
По листве тихонько
Кистью проводила.
3 Бала: Җиргә яфрак коелган,
Сап-сары келәм булган.
Яфракларны без җыярбыз,
Букет ясап куярбыз.
Җыр
4 Бала: Көз көннәре килеп җитте,
Хушлашабыз җәй белән.
Бөтен җиргә яфраклардан
Алтын келәм җәелгән.
5 Бала:Вдруг всё желтым стало вокруг
Сад и роща, речка и луг.
Старый дом и плетень,
Солнышко тоже стало желтей.
6 Бала: Җылы якларга кошлар да китә.
Көз агачларны сап-сары итә.
Алар коела җил искән саен.
Җилферди җилдә сап-сары каен.
7 Бала:Так давайте славить Осень,
Песней, пляской и игрой.
Будут радостными встречи,
Осень это праздник твой!
Җыр
Күмәк бию
Балалар урындыкларга утыралар
Алып баручы: Көз, безне үзенең мул уңышы белән сөендерә. Балалар, әйтегез әле, сез нинди яшелчәләр, җиләк – җимешләр беләсез? (Балалар җаваплары). Уңыш дибез, яшелчә, җиләк – җимешләр дибез, ә кая сон ул үзе — Сөмбелә? Бәйрәмебезгә һичшиксез киләм, дигән иде бит хатында.
Алып баручы хат укый
“Кадерле нәни дусларым!
Тәбриклим бәйрәм белән.
Озакламый мин дә сезнең
Бәйрәмегезгә киләм.
Бу хатны ачып укуга,
Кул чабыгыз гөр килеп.
Ишетеп шуны, бәйрәмгә
Җитәрмен мин дә килеп”
— Әйдәгез, балалар,гөрләтеп кул чабыйк әле. Бәлки, чынлап та Сөмбелә, ишетеп, килеп җитәр.
Музыкага кәрҗин тотып Сөмбелә керә
Сөмбелә: Сез мине чакырдыгызмы?
Сез мине көттегезме?
Менә килдем. Исәнмесез!
Мин дә сагындым сезне.
Исемем минем Сөмбелә. Мин көз көне , октябрь аенда, уңыш җыелгач киләм. Элек Сөмбелә бәйрәмен көн белән төн тигезләшкән вакытта үткәргәннәр. Сөмбелә – ул башак дигән сүз.
8 бала: Ашлык булып җирдә үсә
Уңыш бит ул, Сөмбелә!
Бөтен җирне нурга күмә
Кояш кебек Сөмбелә!
Алып баручы: Исәнмесез, Сөмбелә. Без сиңа көзге байлыклар өчен рәхмәтебезне белдерәбез.
Сөмбелә:Рәхәтләнеп ашагыз!
Алып баручы: Балалар, көзге муллыкның ни икәнен сез беләсездер инде. Уңыш — басулардан җыеп алынган иген, бакчалардан җыелган яшелчә, жиләк — җимеш ул. Ә аларның безнең өчен файдасы бик зур.
Сөмбелә, яшелчәләр буенча син бит зур белгеч.
Сөмбелә: Әйе, мин яшелчәләр турында бик күп беләм.Ә сез, балалар, яшелчәләрнең файдасы турында беләсезме?
Алып баручы: Әлбәттә беләбез! Безнең бәйрәмгә яшелчәләр үзләре дә килде. Әйдәгез хәзер аларны тыңлыйк.
(Яшелчәләр уртага чыгалар.)
Кишер: Көчле, җитез булыйм дисәң,
Кишер ашап кара син.
Кишер-саулык чыганагы,
Кишердә күп каратин.
Суган: Ә мин-суган. Әрчегәндә
Килсә дә яшь күзегезгә.
Мине ашасагыз әгәр.
Суык тимәс үзегезгә.
Чөгендер: Мин — чөгендер.
Мин дә кирәк.
Кешеләргә ашар өчен.
Борщ пешерер өчен һәм
Винегрет ясар өчен.
Кыяр: Кыярны һәркем таный.
Кыяр салатка ярый.
Әгәр дә куйсаң тозлап,
Кыяр саклана озак.
Кәбестә: Ә мин булам кәбестә.
Мин бик тәмле бәлештә.
Миннән щи пешерәләр
Йә голубцы төрәләр.
Помидор: Ә мин булам помидор.
Төп яшелчә салатта.
Тәмле генә түгел әле,
Витамин күп томатта.
Сөмбелә: Ай, булдырдыгыз, балалар! Бик күп беләсез икән. Әйдәгез инде, яшелчәләр белән уен уйнап алыйк.
Уен
Күк күкрәгән тавыш ишетелә
9 бала: Яшен яшьнәп куйды кинәт
Тамчы тамды йөзгә сирәкләп.
Килеп җитте болыт, шуннан соң
Коеп яуды яңгыр чиләкләп.
10 бала: Не страшен дождик проливной.
Ведь зонтик есть у нас с тобой.
Мы будем весело гулять
По лужам шлепать и скакать.
11 бала: Если дожлик проливной
Зонтик я беру с собой.
Очень яркий и большой
Желтый, красный, голубой.
Раз, два, три, четыре, пять
Будем с зонтиком играть.
Зонтиклар белән бию
12 бала:Күңелләргә якты нур өләшеп
Шатлык өстәп hәрбер йөрәккә
Үз муллыгы белән көзләр килә
Йомгак ясап җәйге хезмәткә.
13 бала: Бакча-кырларда
Зур эшләр барды.
Хезмәтне сөйгән
Мул уңыш алды.
Алып баручы: Балалар, хезмәт куйсаң гына мул уңыш алып була. Хезмәт турындагы мәкальләрне искә төшерик әле. Әти-әниләр, килгән кунакларны сынап карыйк әле.
Уен “Мин башлыйм, сез дәвам итәрсез”
- Җәй эшләсәң – (кыш ашарсың).
- Эшләгәндә йөрәгең җилкенсен,
(Ашаганда колагың селкенсен).
- Тирләп эшләсәң, (тәмләп ашарсың).
Алып баручы: Мул уңышны үстерүдә кемнәр көч куйган соң?
Кояш: Мин сиптем җылы нур
Яктылык булдырдым.
Тырыштым, күрегез
Уңышны уңдырдым.
Күк йөзе: Мин аяз hәм ачык
Зәңгәрсу төстә гел.
Нәкъ шуңә күрә дә
Мул уңыш булды, бел.
Җил: Мин истем кирәктә
hаваны күчердем.
Җилләттем мин сезне
hәм яңгыр китердем.
Яңгыр: Мин килеп яуганга
Алар зур үстеләр.
Сибәли торгач гел
Җәйләрдә үстеләр.
Сөмбелә: Рәхмәтлемен сезгә,
Булыйк гел бергә.
Вакыт шул тиз үтте.
Алтын көз дә җитте.
Җыр
Уен
14 бала: Солнышко лишь выглянет, спрячется опять.
Долго лето красное, будем вспоминать.
Дождик капает опять — мокрые дорожки,
Звонко капельки звенят на моей ладошке.
Җыр
15 бала: Әткәм кебек тырыш көз,
Әнкәм кебек юмарт көз.
Көзләр юмарт булганга
Бик бәхетле, бик шат без.
Сөмбелә: Безгә бик күңелле булды, балалар. Сау булыгыз.
сценарий «Осенний бал», «Көзге бәйрәм»
26 октября 2016
Көзге бәйрәм.
(өлкәннәр hәм мәктәпкә әзерлек төркеме өчен сценарий).
Зал бәйрәмчә бизәлгән: көзге яфраклар,гөмбә рәсемнәре белән. Музыка астында балалар залга керәләр.
Алып баручы: Хөрмәтле балалар, кунаклар,әниләр барыгызгада хәерле көннәр.
Китте җәй безнең яклардан
Диңгез,таулар артына.
Көз алтын күлмәк кидерде
Агачларның барсына.
Җылытмый инде кояш та.
Көннәр кыскара бара.
Әбиләр чуагы белән
Көз алдый безне бары.
Сибәли салкын яңгырлар,
Кургаш болытлар йөзә.
Җирне,хакимлек итәргә,
Тапшырган ходай көзгә.
А.Б: Мы собрались сегодня в зале,
Чтобы шутить, смеяться и плясать.
Мы дорогих гостей позвали
Осенний праздник отмечать.
Бүлмәгә Карачкы керә. (Аның йөзендә борчу, нәрсәсендер югалту, аны эзләү чагыла. Муенында “эш эзлим” дигән язуы да бар.).
А.Б. Балалар, карагыз әле, безгә кемдер кунакка килә?
Карачкы. Ә-ә, гафу итегез! Күрмичә торам. Исәнмесез! Кадерле кунаклар, әниләр, апалар. Мин – Карачкы, булам. Бу минем исемем, ә фамилиям- Бакчаева. Гади генә әйтсәгез дә ярый –Карачкы. Мин, алай бик күтәренке дә, горур да түгелмен ( боргаланып).
А. Б. Сиңа, нәрсә булды соң? Син, бик борчулы, нәрсәңне дә булса югалттыңмы әллә?
Карачкы. Барысы да югалды! Юк булды!
А.Б. Нәрсәң, юк булды?
Карачкы. Югалды , юк булды , кайттылар да төяп киттеләр! Бераз калсын әле димәделәр, хәтта сорамыйларда бит! Бетте, барсында алып киттеләр! (арлы –бирле йөреп,башын тотып ,борчулы сөйли)
А,Б. Төгәл генә әйт әле, кемнәр, нәрсәңне алып киттеләр?
Карачкы..Э-э-э!(башын кашып). Нәрсә соң әле? Оныттым бит! Э-Э-э! Әй салам баш булгач, барысыда онытыла. Менә табышмаклары истә, ә җавапларын, ничек аталганнарын белмим? Әллә, картайдым инде?
А.Б. Борчылма, Карачкы, без –балалар белән сиңа ярдәм итәрбез.Әйе, бит балалар?
Балалар. Әйе.
А.Б. Әйдә табышмакларыңны укы,без игътибар белән тыңлыйбыз.
Карачкы. табышмаклар укый.
1. Кат-кат тунлы,
Карыш буйлы. (Кәбестә)
2. Ашка салсаң — тәм кертә,
Борынга салсаң — төчкертә.(Борыч)
3 Любопытный красный нос
По макушку в землю врос.
Лишь торчат на грядке
Зелененькие пятки. (МОРКОВЬ)
4.Он никогда и никого
Не обижал на свете.
Чего же плачут от него
И взрослые и дети? (ЛУК)
5. Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы халык. (Кыяр)
Менә хәзер, исемә төште кыярлар,суганнар,кәбестәләр,кишерләр…ләкин бер сүз белән ничек аталалар соң алар?(бераз пауза ясап) Ә-ә?(башын кашып).
Балалар. Яшелчәләр.
Карачкы. Әйе, балалар, бик дөрес. Афәрин!Рәхмәт, исемә төште инде хәзер.
-Менә, яшелчәләремне төяп алып киттеләр дә инде, шуңа күрә кәефсезләнеп, бераз ачуланып торам әле. Мин каргаларны куган чакта, бер сүз әйтми алдыларда киттеләр. Хәзер, менә эшсез.
— Бәлки сезгә ярдәм итәрмен?
Балалар. Юк.
Карачкы. Ә,сез,яшелчәләрне утырта,җыеп ала беләсезме соң?
Балалар. Әйе.
Карачкы. Әйдәгез, бергәләп уйныйбыз.
1.Уен “Бәрәңге утырту” . Ике командага бүленәбез. Чиләк эченнән бер-бер бәрәңге алып боҗра эченә чәчәбез. Кем беренче чәчеп бетерә. Шул команда җиңүче була.
Көз җитте . Бәрәңгеләребез дә өлгерде, уңышны җыеп алырга вакыт.
2.Уен “Уңыш җыю” Ә хәзер бәрәңгеләребезне бер- бер чиләкләребезгә җыябыз.
Ай –яй бик тә арытты,ашыйсы килә башлады. Уңыш җыелды,әйдәгез учакта бәрәңге пешерәбез.
Карачкы учак әзерли, кызыл боҗра эченә бәрәңгеләрне сала,пешерә.
3.Уен “Кайнар бәрәңге”. Боҗра эченнән бәрәңгеләрне кашык белән,( кул белән тотарга ярамый, пешерә) тәлинкәгә куярга кирәк.
Рәхмәт! Балалар, сез, миңа бик тә ярдәм иттегез, борчуларым да бераз онытылды. Миңа китәргә вакыт. Эш тә эзлисем ,көзгә дә хәзерләнәсем бар. Сау булыгыз!
Балалар. Сау булыгыз!
А.Б Әйдәгез,балалар, бәйрәмебезне дәвам итик.
Лето прошло, пробежало, умчалось.
Хмурится небо, и дождь моросит.
Теплых деньков очень мало осталось.
Может, об этом природа грустит?
Я грустить не разрешаю,
Всех на танец приглашаю,
Разве можно, не танцуя,
Слушать музыку такую?
Барлык балалар да түгәрәккә басып шаян “Мы бежим” биюен башкаралар.
А.Б. Бәйрәмебезгә ямь өстәп көз турындагы матур шигырьләребезне сөйлик.
С.Эльвина Дождь по улице идёт,
Мокрая дорога,
Много капель на стекле,
А тепла немного.
Т.Илсинә. Көз килде. Үләннәр
Саргайды, шиңде.
Сап-сары яфраклар
Җиргә сибелде.
К.Алия. Как осенние грибы,
Зонтики мы носим,
Потому что на дворе
Наступила осень.
М.Энҗе. Моңлы,гүзәл,
Матур, аяз көннәр,
Мул игеннәр-
Синең бүләгең.
Сокландыргыч синең табигатең,
Бигрәк матур,ай-hай,күлмәгең!
Г.Адилә. Наступила осень,
Пожелтел наш сад.
Листья на берёзе
Золотом горят.
Н.Илназ. Көз җиттеме,җир өстенә
Алтын яфрак җәелә.
Карап туеп булмый hич тә
Бу фасылның яменә.
Х.Илсаф. Не слыхать весёлых
Песен соловья.
Улетели птицы
В дальние края.
В.Рәсил. Көз!Көз!Көз!
Көзсез күңелсез
Алтын- сары яфраклар да
Коелмый синсез.
З.Айзилә. Падают, падают листья
В нашем саду листопад.
Желтые, красные листья
По ветру вьются, летят.
Б.Алинә. Көз көннәре килеп җитте,
Хушлашабыз җәй белән.
Бөтен җиргә яфраклардан
Алтын келәм җәелгән.
Х.Адилә. Яратам мин
Сары төсне.
Бөтен дөнья
Алтын төсле
С.Айбулат. Көз!Көз!Көз!
Сине көтек без.
Алма, кавын hәм карбызлар
Өлгерми синсез!
Б.Зилә. Нинди салкын көз,
Тышта күңелсез!
Ничек яшәрбез
Чәчәксез,гөлсез?
Х.Рәсим. Китте җәй безнең яклардан
Диңгез,таулар артына.
Көз алтын күлмәк кидерде
Агачларның барсына.
С.Алинә. Көз-моңсу чак,ямансу чак,
Көн дә ява яңгырлар.
Тик безнең бакчада һаман
Яңгырый дәртле җырлар!
Җыр: Айдар Минhаҗев сүзләре, Рөстәм Сәрвәров музыкасы “Көз килә”
А.Б. Хорошо стихи читали,
Но давно не танцевали.
В круг скорее, детвора,
Танцевать пришла пора!
Х. Дилә. Рәхим итегез,
Көзге бәйрәмгә
Яфрак тотып,
Бер биик, әйдә.
Бию “Көзге яфраклар” барлык балалар белән.
А.Б. Әти- әниләр белән уеннар.
Эстафета.“көз көненә, мин әзер” . (4 әни катнаша) Кулга кулчатыр , аякка зур үлчәмле галошлар, муенга шарф, баш киемнәре киеп , билгеләнгән урынга кадәр чабып килергә hәм кире салып, башка әни киенеп чаба тиеш.
“Көлсу”(Золушка). (4 кеше катнаша). Төрле ярмаларны аерырга.
“Кем беренче”( 4 әни катнаша). Суган , бәрәңге әрчергә.
-Татар халык уен җыры –“Куш кулым”.
-Татар халкының “Төлке белән каз” әкиятен сәхнәләштерү.
-Җыр Л. Лерон сүзләре, Р Еникеева музыкасы“Яфрак бәйрәме”.
А.Б.. Кызганычка каршы безнең бәйрәмебез да төгәлләнә. Сезгә теләкләрем шул:
Күңел күгегез һәрчак аяз булсын,
Килмәсеннәр сагыш-борчулар,
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,
Аннан кадерлерәк нәрсә бар!
— Сау булыгыз, кадерле кунаклар, әниләр. Киләсе очрашуларга кадәр.
Рольләрдә:
Алып баручы
Көз
Сазлык иясе
Гөмбә
Болыт
Атрибутлар:
Банкетка, оформленная осенними листьями (чтобы осень сундучок поставила) Для осени: Платье Венок Букет из осенних листьев Сундучок 3 золотых листочка (кленовый, дубовый, осиновый) Для Лешего: Одежда Зеркало Очки Кленовый лист
Для Тучки: Платье Тазик Пульверизатор
Для детей: Зонтики
Репертуар:
2 песни на тат. языке Стихи на 2-х языках Оркестр 2 танца
Ход мероприятия:
Зал бәйрәмчә бизәлә. Өстәлләрдә уңыш: җиләк-җимеш, яшелчәләр, башаклар куела. Салмак кына музыка астына балалар залга керәләр.
Муз. җитэкчесе:
Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең әче бураннары, яз – тезелешем кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләре бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Шушы матур көз бәйрәменә Сезне дә чакырдык. Рәхим итеп карагыз.
Музыка астына балалар залга керәләр һәм ярымтүгәрәк ясыйлар.
1 бала. Бүген бездә матур бәйрәм
Бүген бездә көзге бал.
Бүген көзге байлык белән
Бизәлгән безнең бу зал.
2 бала. Җиргә яфрак коелган
Сап-сары келәм булган.
Яфракларны без җыярбыз
Дәфтәр эченә куярбыз.
3 бала. The sunflower children
Nod to the sun.
Summer is over,
Fall has begun!
4 бала. Көзге урман тып-тын булган,
Агач башы- ялангач .
Соңгы яфрак төшә калтырап,
Әз генә җил шаяргач.
5 бала. Күрмичә дә калдык җәйне
Үтеп киткән ни ара.
Баш өстеннән җылы якка
Торналар очып бара.
Балалар ярымтүгәрәктә басып торган килеш “Көз килә” дип исемләнгән җыр башкаралар.
Шаяра әле күбәләк
Үтсәләр дә җәйләре.
Ә урамга килеп керде,
Килде яфрак бәйрәме.
Кушымта:
Нинди генә төсләре юк,
Күреп исең китәрлек.
Яфрак ява, яфрак ява
Юлыбызга түшәлеп.
Өлгереп җиткән миләшләр
Утлар шикелле яна.
Ә яфраклар бөтерелеп
Ява да ява, ява.
Кушымта шул ук.
Югалмаган икән әле
Төсләрнең яшеле дә.
Ясап яфрак бәйрәмнәре
Килә көз әкрен генә.
Кушымта шул ук.
Җыр тәмамланганнан соң, залга музыка астына кулына кечкенә сындык тотып Көз керә)
Көз. Исǝнмесез, дусларым,
Килдем мин сезгǝ тагын.
Мин кɵз кызы-Сɵмбелǝ
Кɵзге байлык кулымда.
Муллык – сǝламǝтлек телим
Кем очраса юлымда.
Бǝйрǝм итик бергǝ-бергǝ,
Мул уңыш хɵрмǝтенǝ.
Чакырам мин һǝммǝгезне
Матур көз бǝйрǝменǝ.
(Көз сандыгын банкетка өстенә куя).
А.б. Серле сондыгыңны безгә ачып күрсәт инде .
Көз (моңсу гына) Минем сандыгымны 3 алтын яфракта язылган тылсымлы шигырьләр генә ача ала. Ләкин ул яфракларны җил бөтен урманга тараткан. Балалар! Сез миңа аларны табарга ярдәм итәсезме?
Балалар. Әйе!
А.б. Бер дә борчылма, Көз! Безнең балалар һишчиксез ярдәм итәчәкләр. Әйдәгез, урманда тын булганда, юлга чыгарга ашыгыйк. Җил булмаганда безгә яфракларны табарга җиңелерәк булыр.
Көз. Әйдәгез, кулларны-кулга тотышыйк һәм бергәләп урманга юл тотыйк.
Көй астында балалар хәрәкәтләнәләр һәм урындыкларына барып утыралар.
Көз. Менә, балалр, без көзге урманга да килеп җиттек. Күпме монда матур яфраклар! Безгә аларны ничек табарга?! Бәлки, безгә урман ияләре ярдәмгә килерләр?! Ишетәсезме? Кемдер килә.
Шул вакыт Сазлык иясе килеп керǝ.
Сазлык иясе (көзгегә карана-карана җырлый): Ля-ля-ля-ля-ля!
Мин – урманның чибәркәе!
Тьфу, кемнәр сез, кем минем сазлык патшалыгыма килергә җөрьәт иткән? (Күзләрен кысып карый, күзлеген алып кия). Ииииих, бу бит кечкенә-кечкенә балакайлар икән бит, ләбаса! Фу, нинди чиста, нинди матур алар. Фу-фу-фу! Нигә монда мине борчып йорисез? Сезгә ни кирәк?
Көз: Исәнмесез, хөрмәтле, Сазлык иясе. Без тылсымлы сүзләр язылган алтын яфраклар эзли идек. Алар бу урманда булырга тиеш, сез аларны очраклы рәвештә күрмәдегезме?
Сазлык иясе: Яфраклар? Мда… нәрсәдер искә төшә шикелле. Кичә каты җил исте һәм минем сазыма бер бик тә кызыклы яфрак алып килде. Менә-менә шушы тирәдә күргән шикелле идеи. Кызлар! Булышыгыз әле миңа, минем яныма килегез. (Кулын маңаена куеп әти-әниләр ягына карый):
Кызларга ярдәмгә 3 әтине дә чакырабыз. (3 әти чыга).
Ярыша-ярыша шушы яфракларны кызлар әтиләре ягына, ә әтиләр кызлар ягына ыргытып карыйк. Бәлки, тылсымлы яфрак килеп тә чыгыр.
(Әтиләр һәм кызлар ярышалар, шул арада, малайлар сәхнә артына биюгә әзерләнергә китәләр)
(Ярыш тәмамланганнан соң):
Сазлык иясе: Табылдымы яфрак?
Кызлар: Юююююк.
Сазлык иясе: Шулай җайлы гына табылыр дип уйладыгызмы? Юк инде! Менә минем биремнәремне үтәсәгез – бирермен!
Көз: Әйт тизрәк, нәрсә телисең?
Сазлык иясе: Миңа монда сазда салкын булып китте. Бер биеп алабызмы соң?
Көз: Бер дә борчылма, хәзер, балалар белән бер биеп алсаң, бик тиз җылынырсың.
Бала. Һǝр кɵз үзенчǝ килǝ ул,
Һǝр кɵз үзенчǝ матур.
Елмаешып бер биесǝк
Кɵзне ярату булыр.
(Бию).
Сазлык иясе: Шǝп биедегез,балалар,җил кебек җилдердегез генǝ.Менǝ болай:у-у-у…(йɵгереп йɵри).
Сазлык иясе: Рәхмәт сезгә, балалар, мине бик шатландырдыгыз! Мин дә үз вәгъдәмне үтим – сезгә алтын яфракны тапшырам, ә калганнарын үзегез табырсыз! (Яфракны көзгә бирә) Сау булыгыз. (Китә)
Көз: Әфәрин, балалар! Бер яфрак бездә! Тагын ике яфрак кына табасы калды. Ой, балалар, тагын кемдер килә…
Көй астына Гөмбә керә.
Гөмбә: Ой, исәнмесез! Сез кем буласыз? Урманда нишләп йорисез? Көз үзе дә биредә икән.
Көз: Әйе, мин дә биредә. Балалар! Таныгансыздыр инде. Бу – Гөмбә. (Гөмбәгә карап) Гөмбәкәй! Без тылсымлы сүзләр язылган алтын яфраклар эзли идек. Син аларны кайдан эзлисен белмисеңме?
Гөмбә: Сорыйсыз тагын! Мин бу урманда бар әйберне дә беләм. Сезнең яфракларыгызны да күрдем. Берсен хәтта, кирәге чыгар дип, яшереп тә куйган идем.
Көз: Гөмбә әфәнде! Мин Сезне күптән беләм. Сез бик яхшы, игелекле. Бәлки, сез аны безгә бүләк итәрсез?! Ул безгә бик кирәк.
Гөмбә: Ярар, бирермен мин аны сезгә, ә сез китеп барырсыз һәм мин тагын үзем генә калырмын, ә миңа ни эшләргә? Бер кем белән дә күңел ачып булмый, хәтта кош-кортлар да очып киттеләр. (Гаепле кеше кебек басып тора). Ююююююк, бирмим.
Көз: Гөмбә әфәнде, ә без сезнең күңелне бик теләп күтәрербез, сез безгә ни теләвегезне генә әйтегез.
Гөмбә: Менә берәр матур көй яңгыратсагыз, шәп булыр иде!
А.б: Гөмбә дус! Рэхим итеп тыңлагыз!
Балалар уен коралларында уйныйлар.
Гөмбә: Рәхмәт-рәхмәт, балакайлар. Күптән минем болай күңел ачканым булмады. Әфәрин, балалар! Ярый, мин сезгә яфракны бирәм, чөнки сез миңа бик ошадыгыз! (Яфракны Көзгә бирә һәм хушлашып чыгып китә).
А.б: Менә, балалар! Икенче яфрак та бездә! Бер генә яфракны эзләп табасыбыз калды! Аны тапканнан соң, без тылсымлы сандыгыбызны ача алырбыз! Кызык, безгә кем булышыр икән?
Көй астында Болыт керә.
А.б: Исәнмесез! Ә сез кем буласыз?
Болыт: Мин көз артыннан ияреп йөрим. Көз яфракларны алтынга күмә, ә мин аларны юешлим. Мин су белән беркайчан да аерылмыйм, менә хәзер юынам, коенам. (Пуливизатордан үзенә су сиптерә). ә безне карап утыручы кунакларга мин пычырак су әзерләдем. Хәзер-хәзер, кайда әле ул?! Сезнең өчен бер нәрсә дә кызганыч түгел. (Ләгән алып килә һәм әти-әниләр өстенә сибә).
А.б: Балалар! Без чып-чын көзге болыт белән очраштык, ахрысы…
Болыт: Әйе, мин болыт. (Балаларга һәм әти-әниләргә карап) Ә сез мин яңгыр яудырганда урамда ничек йөрисез?
Балалар: Кулчатыр белән.
Болыт: Миңа ничек икәнне күрсәтеп алыгыз әле. (Кулын маңаена куеп, балалар ягына карап). Малайлар! Минем яныма чыгуыгызны сорыйм. (Әти-әниләр ягына карый) Хөрмәтле әниләр! Балаларга ярдәм итик , балалрыгыз белән парлашып басыгыз әле. 2 төртемгә бүленеп, кайсы төркем беренче килүен ачыкларбыз.
Музыка астына ярыш оештырыла. Шул арада кызлар биюгә әзерлзнер өчен сәхнә артына китәләр.
Болыт: Ииииих, сезнең белән шундый да күңелле.
А.б: Болыт! Без тылсымлы сүзләр язылган яфраклар эзлибез. Бер генә яфрак табылмыйча калды. Ярдәм ит әле безгә, зинһар өчен.
Болыт: Тылсымлы яфраклар? Әйе, әйе, ишеткән идем мин алар турында. Әйдәгез, бергәләп биеп алыйк, бәлки, тылсымлы яфраклар шул арада табылыр.
Кулчатырлар белән бию.
(Бию азагында Болыт яфракны табып ала).
Болыт: Менә ул тылсымлы яфрак! ә миңа хушлашырга вакыт. Минем эшем күп әле, яңгырлар яудырасым бар. Сау булыгыз, балалар. (Сау булыгыз).
А.б: Рәхмәт сиңа, болыт.
Балалар! Без барлык яфракларны да табып бетердек. Кадерле Көзбикә! Кил монда тизерәк. Синең сандыгыңны ачарга вакыт җитте.
Көзбикә яфракларны ала һәм тылсымлы сүзләр әйтә.
Көзбикә: Яфрак, яфрак, ярдәм ит,
Минем сандык ачылсын,
Балалар бик шатлансын. (Сандыкны ача. Сандыкта балаларга бүләкләр).
А.б: Рәхмәт сиңа кадерле Көзбикә! Ә безнең күңелле бәйрәмебез ахырына якынлашты, безгә көзге урианнан төркемебезгә кайтырга вакыт. Әйдәгез әле, балалар, Көзбикәне матур җыр белән озатыйк.
Җыр башкарыла.
Борын-борын заманда да т?гел, Метр?й диг?н бер авылда яш?г?н ди,булган ди бер патшалык.Ул патшалыкны? исеме”Л?йс?н”балалар бакчасы булган ди.Бу патшалыкта ??рвакыт кызыклы б?йр?мн?р ?тк?н,матур ?ырлар я?гырап торган. Балалары бик т?рбияле,т?ртипле булганнар ди ,? т?рбияче апаоары бик белемле,тырыш кешел?р булган.
?ыр: “Безне? бакча”.
Балалар ??р б?йр?мне к?теп алалар “Л?йс?н”диг?н к??елле д?ньяда алар биерг?,?ырларга,матур шигырьл?р с?йл?рг? ,берг? дус ,тату булып к??елле уеннар уйнарга яратканнар.?,”Л?йс?н” диг?н патшалыкта гел ?зг?решл?р булып кына торган.Табигать патшабыз бу кечкен? билл?м?не ?йл?неп,карап кына торган.Яз ?итс? балалар бакчасы шау-г?р килг?н. Патшалыкта язгы эшл?р башланган.Т?рбияче апалары бел?н берг? балалар ч?ч?кл?р утыртырга бик яратканнар,шу?а к?р? “Л?йс?н”патшалыгы ??рвакыт ч?ч?кк? к?мелеп торган.
“Ч?ч?кл?р,к?б?л?кл?р биюе”.
Мен? шулай шат,тыныч кына яш?г?нд? ч?ч?кле,к?б?л?кле матур д?нья ?зг?реп кит?.
( ?ил тавышы,я?гыр болыты кер?. Ул ?йл?неп, я?гыр б?ртекл?рен ч?чеп балаларны куркыта.)
Болыт:
- Ха-ха-ха!!!!!!! Бетте матур к?нн?регез мин сезне? тыныч д?ньягызны тар-мар ит?рг? килдем! Мин салкын я?гыр болыты! Мин суык я?гыр,пычраклар алып кил?м сезг?. Сезне ту?дырам,сазлар ч?чр?т?м.Ч?ч?кл?регез ши?еп бет?ч?к,бакчагыз да ямьсезл?неп калыр ?ле!В?т сезг?!!
- 1 бала:Тукта!Тукта я?гыр усалланма ?ле син! Без бит к?з кил?сен бел?без.?йд? дус булыйк!
- 2.бала: Я?гыры да кары да безг? якын бары да!
- Болыт: Тукта,тукта! Сез нишл?п минн?н бер д? курыкмыйсыз ?ле?
Т?рбияче:?й,я?гыр,безне?балалар бар н?рс?не д? бел?л?р!Табигать фасылларыны? алмашуын да.?йтегез ?ле балалар:
— нинди ел фасылларын бел?сез?
-айларны? исемн?рен?
-к?нн?рне? исемн?рен?
-безне? район исеме?
-авылыбыз исеме?
-к?з к?ненд? табигатьт? нинди ?зг?решл?р була?
К?рде?ме болыт алар бар н?рс?не д? бел?л?р к?зне? нинди булгасын да белеп торалар!
“ К?зл?р кил?”.
“Безг? б?йр?м килде”(Т?г?р?к уен).
К?й.Я?гыр кит?.
А.Б: Мен? шулай безне? кечкен? патшалыгыбызда зур ?и??л?р яулана. Ел фасыллары ?йл?н? тора,балалар ?с? тора. Чираттагы б?йр?м ?ит?.
- К?з к?нн?ре килеп ?итте.
Хушлашабыз ??й бел?н.
Б?тен ?ирг? яфраклардан
Алтын кел?м ??елг?н.
- Яфракларны алтын бел?н
Кем т?нл? биз?п й?рг?н?
Танымыйча торам ик?н
Бакчабызга к?з килг?н.
- Алтын яфраклар очалар
Безне? башларга тиеп.
К?н д? бакчага барабыз
матур к?лм?кл?р киеп.
- Бик к??елле урамда
Алтын-сары бар д?нья.
?ил яфраклар бет?,
К?з шатлана,с?ен?.
“ Яфраклар бел?н бию”.
А.Б: Мен? шулай “Л?йс?н” балалар бакчасына к?з кил?.??р ел фасылы ?зе матур. Кыш безег? ак карлары,чыршы б?йр?ме бел?н к??елд? аерым урын алса,??й т?мле ?ил?кл?ре,матур ч?ч?кл?ре,?ылы к?нн?ре бел?н якын.Яз айлары яшел б?рел?ре,?ылы яктан кайткан кошлары бел?н к??елг? кереп кала.?,к?з айлары бигр?к матур. Бар д?нья сары,кызыл алтын т?ск? кер?.Агачлар и? матур к?лм?кл?рен киеп к?з килг?нен к?т?л?р. Бакчаларда эшл?р т?г?лл?н?.У?ыш ?ыеп алына,кыш ашарга базларга салына.Эшл?р кими.Без кышка эзерл?н?без.
А.Б: К?з килг?ч байлык арта. Безне? бакчада да яшелч?л?р мулдан булды.
Матур к?й ишетел?
. Залга к?з кер?.
Ис?нмесез балалары! Мин сезг? к?з б?йр?мен? кунак булып килдем!
“С?мбел?” ?ыр.
И, балалар, бигр?к матур ?ыр бел?н каршы алдыгыз.Р?хм?т сезг?.Килг?нд? бар ?ирне карап килдем.Бик матур хезм?т куйгансыз ик?н ??й буе. Ч?ч?к-г?лл?регез,яшелч?-?имешл?регез мулдан булган. Мине каршыларга ныклап ?зерл?нг?нсез ик?н. Мин д? сынатмадым быел! Озак к?ттерм?дем! Бик суык та булмадым. Я?гырларымны тыеп тордым сез яшелч? бакчасында,басуларда эшл?рен т?г?лл?сен дип.Карап торам да танымыйм. Бигр?к ?ск?нн?р? Кая со? ?ле Шамил,Динар, Илнар? Шулай инде балалар,к?н артыннан к?н ?т? торыр,айлар елларга тоташыр.Сез д? олы кешел?р булырсыз .Тырыш ,хезм?т с?юч?н,т?рбияле балалар булып ?с?рсез дип ышанып калам.?йд?гез ?ле б?р?мебез г?рл?п торсын бер биеп к?рс?тегез!
Татарча бию.
К?з : Булдырдыгыз балалар! Мин кил?г? ничек эзерл?ндегез со??
1:Яшелч?,?ил?кл?рне ?ыеп куйдык!
2. Бакчаларны ?ыештырдык.
3. Матур ?ырлар,шигырьл?р ?йр?ндек.
Айгиз ?ыр.
4.Б?лм?не биз?дек.
5.Биюл?р,?ырлар ?йр?ндек.
К?з: Кая ?ле тикшереп карыйм!
?ыр :”Яфраклар б?йр?ме”
Уеннар:
1. Б?р??ге ?ыю.
2.Суган утырту.
3.Эстафета.
?и??челэрг? б?л?к: Илзир ?ыр
К?з : Ай,у?ганнар,булганнар!
Яшелч?л?р чыгып басалар:
5. Без инде х?зер зурлар
Тиз эшли безне? куллар
Яшелч?л?р алабыз
К?рзинн?рг? салабыз.
“У?ыш ?ыры”
“Яшелч?л?р полькасы”.
- Безне? бакчада ?с?
яшелч?не? т?рлесе.
Т?г?р?ге бар,озыны
Ачысы бар т?чесе.
- К?бест? аш пешереп,
Т?рле салатлар ясый.
Витаминга бай ул диеп
Шул килеш т? ашылар.
- Тураган да елата дип
Мине с?йлил?р туган.
Грипп эл?км?сен дис??
К?бр?к аша суган.
- Кыярны ??ркем таный.
Кыяр салатка ярый.
?г?рд? куйса? тозлап,
Кыяр саклана озак.
- ? мин -булам помидор.
Т?п яшелч? салатта.
Т?мле ген? т?гел ?ле,
Витамин к?п томатта.
- Тыгызланып туп кебек
?сеп ?ит?б?р??ге.
Кырдан к?лд? пешк?не
?ай,бигр?к,инде т?мле!
- Мин булам кызыл ч?гендер
Бик файдалы яшелч?.
Минн?н салатлар ясыйлар
Ашыйлар пешереп т?. “
Балалар,яз,??й,к?з безне? ?тил?ребез,бабаларыбыз,абыйларыбыз басуларда хезм?т куялар .Иген ?стер?л?р.Без сезне? бел?н икм?к кадерен д? белеп ?с?рг? тиеш. Икм?к К?зне? и? олы б?л?ге.Безне? и? олы сыебыз.
“Икм?к кадере”
- :К??елем булды балалар!Сезне к?з б?йр?ме бел?н тагы бер котлыйм! Шатлыклы,б?хетле балачак ,тыныч,имин еллар тел?п мин инде юлга кузгалам.Минем бер басуда ?ылы якка кит?че кошлар тукталганнар,шуларны озатасым бар .Хушыгыз балалар! Мин сезг? б?л?к калдырам.Зур алма.
Залга алма керт?л?р.
А. Б: К?з безг? табышмаклар калдырган:
1. Исе юк,т?се юк
Аннан башка тормыш юк(су).
2. Ул булса к?н була,
Ул булмаса т?н була.(кояш).
3. Агач б?г? кулы юк,
Й?ри торган юлы юк.
Тузаннарны туздыра.(?ил).
4. ?зем ап-ак,
Мул итеп у?ыш бир?м
Вакытында ?ыймасагыз,
?зем чыгып й?гер?м.(борчак).
5.Нинди аучы коралсыз,
??нлек аулый т?н буе.
Аннан мыегын селкетеп
Йоклап ята к?н буе.(песи).
Барлык б?йр?м кунакларына б?л?к :
“Зонтиклар бел?н бию”
- : Булдырдыгыз балалар.?,х?зер алма бел?н сыйланабыз!
К?й ишетел?.Залга алма корты кер?.
- Сыйланды ди мен?!.Минем алма бит ул.Мин бел?сегез килс?- шушы алманы? ху?асы-алма корты.Кайссы тишегенн?н керс?м д?,чыксам да мина ирек!В?т!!!!!!!!. (Алма корты алма артына кача тишект?н кулларын чыгара-бию
- : ?й, алма корты!? безне? балаларга к?чт?н?чне д? син ашап бетерде?ме?
Алма корты: И,сез бигр?к инде! Ми?а шушы алма да бик ?итк?н.?н? тегенд? к?рзин бел?н к?чт?н?чл?р бар.Ансы сезг? .?, минем алмага тим?гез!Кая ?ле тынычлап ашап бетерим,пока!(алмасын тартып алып кереп кит?.)
Балаларга алмалар тараталар.
- .Б: Х?рм?тле кунакларыбыз,кадерле балалар! ??ркемг? ис?нлке-саулык тел?п без сезне? бел?н хушлашабаз! К??елле б?йр?мебез т?мам!Сау булыгыз!
Просмотр содержимого документа
«»Козге экият»(сценарий) »
Мәктәпкә әзерлек төркемендә көз бәйрәмен үткәрү сценариясе
А.б. –Карагыз әле тәрәзәгә. Ямьле җәйләр шаулап үтеп тә китте. Күпме күңелле мизгеләр күңелдә калды. Хәзер инде күбәләкләр дә очмас, кошлар да сайрамас. Кояшлы, җылы көннәр артта калды. Акрын гына көз атлап килә. Ул безне урамда көтә.
(3 бала уртага чыга)
1 бала- Көз килде, көз килде
Көз быел бик тиз килде
Агачлар, тирәкләр, гөлләр
Сарыдан күлмәк киде.
2 бала- Коз коннэре килеп житте,
Хушлашабыз жэй белэн.
Ботен жиргэ яфраклардан
Алтын келэм жэелгэн.
3 бала- “Көзге ямь”
Әллә төсле яңгыр яуган
Бакчабызның өстенә
Әллә инде төне буе
Төсле җилләр истеме.
Яфракларны алтын белән
Кем төнлә бизәп йөргән?
Танымыйча торам
Икән бакчабызга көз кергән.
(«Кулчатыр» бию башкаралар)
4 бала-Бөтен җирдә сары яфрак Көз килүнең билгесе Сары яфрак — көз чибәрнең Төшеп калган көзгесе. |
5 бала-Күмәкләнеп без дәдуслар Җырлап алыйк әйдәле. Котлы булсын, гөрләп торсын Сөмбеләнең бәйрәме. |
(«Коедагы яфрак» җьр башкаралар)
А.б.- Балалар, сезнең көз көне паркка, урманга ихтибар итгәнегез бармы? Бар агачлар да киемнәрен матур төсләргә алмаштырдылар.
6 бала- Көзге урман тып-тын булган,
Агач башы ялангач.
Соңгы яфрак төшә калтырап,
Әз генә җил шаяргач.
7 бала- Алтын сары яфраклар,
Җиргә коелган
Алтын сары яфракларга
Нурлар өстәлгән.В
8 бала- Вот художник, так художник,
Все вокруг позолотил!
Даже самый сильный дождик
Эту краску не отмыл!
Отгадать загадку просим:
Кто художник этот?
Барсы- Осень!
(Күңелле көйгә көз керә,кулында яфраклар,җиләк-җимеш тутырылган кәрзин)
Көз- Хәерле көн, балалар!
Мин –Көз. Килдем сезгә.
Көзге байлык кулымда.
Муллык белән байлык телим
Кем очраса юлымда.
Буш кул белән килмәдем, сезгә гөмбәләр җыеп килдем. Гөмбәләрем чыгыгыз, биеп күрсәтегез әле.
(«Гөмбәләр» бию башкарыла)
Көз- Балалар, мин сезгә бик күп итеп бүләкләр алып килдем, ләкин аларны бушка бирмим. Табышмакларымның җавабын тапсагыз, бүләкләрем сезнеке.
-Нинди яшелчәләр мыеклы? (борчак, фасоль,кыяр)
-Кайсы яшелчәнең күзләре бар? (бәрәңге)
-Нинди петрушканы ашка салмыйлар? (уенчык)
-Нинди яшелчәнең “борыны” кызыл? (редис, кишер, чөгендер)
Яхшы, балалар, бик белемлеләр икәнсез! Табышмакларның барсына да җавап таптыгыз.
А.б.- Көз-матур, безнең балалар синең өчен әле матур итеп шигырьләр дә өйрәнделәр.
9 бала- Сарыларга сарган ак каенга
Шыбыр-шыбыр килеп кем дәшә?
Уттай янган кызыл миләш белән
Пышылдашып кем ул сәйләшә?
10 бала— Көзге җиргә гашыйк әрсез җилләр
Яфракларга шулай эндәшә.
Хушыгыз,хуш,язга чаклы,диеп,
Алар белән уйнап сөйләшә.
11бала— Көзге урман тып-тын булган,
Агач башы-ялангач.
Соңгы яфрак төшә калтырап,
Әз генә җил шаяргач.
12 бала- Алтын көз кунакка килгән,
Сары күлмәген кигән.
Елмаеп карый безгә,
Җырлап уйнашыйк бергә.
Кәрзин тулы алмалар,
Помидор һәм кыярлар,
Кәбестә, кишер, суган,
Алтын көз безнең уйңган.
Көз- Рәхмәт балалар мактауларыгыз өчен.
А.б.- Көз, ә безнең балалар синең турында бик матур җыр беләләр, тыңлап кара әле.
(«Көз» җыр бшкаралар)
Көз- Рәхмәт балалар, бик матур шигырьләр, җыр өйрәндегез. Хәзер инде мин сезгә үземнең күчтәнәчләремне алып киләм. Ә сез күңел ача торыгыз. (чыгып китә)
А.б.- Әйдәгез балалар без сезнең белән уйнап алабыз.
(«Үз өйеңне тап» уен уйныйлар. Моңсу көй яңгырый, залга Грипп керә )
Грипп –(йөткерә)Кем әле безнең монда? Балалар икән! Шәп булды! Хәзер сез минем белән чирли башлачаксыз, йөткерерсез, төчкерерсез, температурыгыз күтәрелер, борыныгыз тыгылыр.
А.б.-Син Грипп, безне куркыта алмассың. Безнең балалар чыныккан, спорт белән шөгельләнәләр. Витаминнар ашыйлар, бер дә чирләмиләр.
Грипп – Чирләмиләр? Спорт белән шөгельләнәләр? Хәзер карарбыз. Сезнең белән уеннар уйнап алырбыз.
(«Галош киеп йөгерү»һәм «Зонтик белән йөгерү» уеннар)
Грипп— Бик җитез сез балалар. Мин сезгә барыбер чир йоктырам.
(Күңелле көй янгырый)
Грипп – Ой, ой, ой. Монда доктор Айболит килә. Җитешмәдем мин сезне чирләтергә. Миңа тизрәк китәргә кирәк.(йөгереп чыгып китә. Доктор Айболит керә)
Доктор Айболит– Исәнмесез, балалар! Барыгыз да сау сәләмәтме? Төчкерүчеләр юкмы? Хәзер сезне карап китәм. Кулларны, аякларны, авызңны ач әле. Тешләре урында икән. Бишле! Мин сездә бүген уңыш бәйрәме дип ишетем. Ярар, белемегезне тикшереп карыйм. Мин сезгә көзге уңыш турында табышмаклар әйтәм, сез әзерме?
1)Үскәндә яфрагын ашыйлар,
Үсеп җиткәч үзен ашыйлар.
(суган)
2)Йөз кат кием,барысы да төймәсез.
(кәбестә)
3)Җир астында җиз бүкән,ул ни микән?
(бәрәнге)
Булдырдыгыз! Дөрес җавап бирдегез.
А.б.-Доктор Айболит, ә безнең балалар «Огородная- хороводная» дигән бик матур җыр беләләр.Әйдә безнең белән түгәрәккә бас!
( «Огородная — хороводная» җыр җырлыйлар)
Доктор Айболит–Бик матур җырлыйсыз, миңа бик ошады. Ә сезгә яшелчәләр җыю күңелледер?
А.б.— Әйе! Менә хәзер балалар белән яшелчәләр җыеп карарсың.
(«Яшелчәләр җыю» уен уйныйлар)
А.б.-Бу җыелган яшелчәләр сиңа бүләк булсын.
Доктор Айболит- Рәхмәт. Яшелчәләр җыю җинел эш түгел икән, арытты!
А.б.-Син Доктор Айболит хәл җыя тор,ә балалар сина бер җыр җырлап күрсәтәләр.
(Җыр «Семечки»)
Доктор Айболит— Сез бик унганнар, бик күп җырлар беләсез. Сезнең белән бик күңелле, ләкин миңа китәргә кирәк, бүтән балаларны карап китәргә. Күрешүләргә кадәр!(чыгып китә)
(Күңелле көйгә Көз керә)
Көз-Балалар,бәйрәмегез өчен рәхмәт. Сез миңа бүген бик күп бүләк бирдегез, миндә сезгә матур күчтәнәч алып килдем. Бу быелгы оннан пешерелгән тәмле,баллы пирог. Кызганычка каршы миңа китергә вакыт җитте. Сау булыгыз балалар!!!
Балалар-Сау булыгыз!!!
(Тәрбиячеләр балалар белән бергә,куңелле көйгә залдан чыгып китәләр)
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/219297-scenarij
Казан шәһәре Совет районының татар телендә белем һәм тәрбия бирүче 290нчы балалар бакчасы” муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем учреждениясы.
Сценарий “Көзге бәйрәм” икенче кечкенәләр №2 төркеме өчен. Мифтахова Л.Р. 2018 ел
Музыка җитәкчесе:
Мифтахова Ләйлә Рамилевна
Алып баручы: Гараева Алсинә Азатовна
Мингазова Миләүшә Хамитовна
Көз: Гарифуллина Фирүзә Фаязовна
Төлке: Задиханова Люция Шамилевна
Куян: Залялеева Римма Раисовна
Бәйрәм башы.
“Көз килә” җырына балалар бер-бер артлы керәләр төзелешеп кулларында яфраклар.
Алып баручы: Ни арада җәй үтте
Матур көз килеп җитте.
Шатлык тулы бу бәйрәмне
Балалар күптән көтте.
Балалар әйдәгез әле без сезнең белән шушы матур яфраклар белән биеп алабыз.
» Яфраклар бәйрәме” под музыку. (утырабыз)
Алып баручы: Балалар безгә кемдер килә бугай.
Көз керә.
Көз: Көзге байлык кулымда.
Муллык белән байлык телим
Кем очраса юлымда.
Исәнмесез балалар, Исәнмесез нәни дусларым?
Балалар тәрбияче белән бергә: Исәнмесез!
Алып баручы: Исәнме көз! Әйдә көз рәхим ит безнең бәйрәмгә.
Алып баручы: Көз килде. Үләннәр шиңде.
Сары яфраклар. Җиргә сибелде.
Көз: Балалар әйдәгез, шушы матур яфраклар белән биибезме.
“Листики дубовые” бию.
Көз: Бик матур биедегез.
Алып баручы: Көзге җилләр төрле якка яфракларны очырта. Яле кем тизрәк аларны кәрзингә тутыра.
Көз: Ай-яй күпме яфраклар монда. Нинди генә төсләре юк, ягез әле шушы яфракларны җыик әле минем кәрзинемә.
“Яфраклар җыю” уены. (Утырабыз)
Көз: Рәхмәт балалар.
Шигырьләр.
Көз: Бакчада нәрсәләр бар микән, шуны әйдә биегәч белербез.
“Бар матур бакча” җырлы бию.
Шигырьләр.
Көз: Чү, балалар, монда безгә кемдер ашыга.
Музыка астында куян керә.
Куян: Кыш көне ап-ак булам
Җитез итеп сикерәм,
Кишерләр дә кимерәм,
Мин инде куян булам.
Исәнмесез балалар.
Балалар: Исәнмесез.
Куян: Минем сезнең белән биисе килә.
“Ягодки-рябинки” биюе.
Кызлар урындыкларына барып утыралар.
Яшен тавышы килә.
Көз: Карагыз әле, яңгыр яварга җыена ахрысы.
Куян: Мин яшеннән куркам, өйгә кайтыйм инде. Саубулыгыз балалар.
Балалар: Саубулыгыз.
Куян чыгып китә.
Алып баручы: Әйдәгез уйнап алабыз. (аңлату)
Уен «Кояш һәм яңгыр” (3 тапкыр кабатлана уен)
“Кояшкай”дигән җыр башлангач балалар йөриләр
Яңгыр ява башлагач кулчатыр астына керәләр.
Уен бетте.
Алып баручы: Балалар тыңлагыз, безгә тагын кемдер килә.
Яфраклар шыштырдыйлар.
Әнә, әнә, күрегез,
Кемдер ашыгып килә.
Төлке: Мин төлке булам, сездә бәйрәм икәнен белдем дә кунакка килдем. Исәнмесез балалар?
Балалар: Исәнмесез!
Төлке: Мин сезгә балалар бию алып килдем.
Көз: Карагыз әле яңгырдан соң гөмбәләр дә үскән икән.
Гөмбәнең башлыкларын кидертәләр малайларга.
Алып баручы: Әйдәгез әле бездә гөмбәләр булып уйнап алыйк әле.
Көз: Карагыз әле яңгырдан соң гөмбәләр дә үскән икән.
Гөмбәнең башлыкларын кидертәләр.
Алып баручы: Әйдәгез әле бездә гөмбәләр булып уйнап алыйк әле.
“Гөмбәләр биюе”
Төлке: Балалар минем кәрзинемдә нәрсәдер шалтырый. Карыйбызмы нәрсә микән анда?
Шалтыравык чыгара.
Көз: Әйдәгез балалар шушы шалтыравык белән уйнап алабыз.
“Шалтыравык” җырлы-бию.
Төлке: Рәхмәт сезгә,балалар. Бик матур уйнадыгыз. Тик миңа китәргә кирәк.
Минем дусларым көтә. Саубулыгыз!
Алып баручы: Саубулыгыз!
Көз: Көзге урман каршы алды
Бик зур шатлык алып килде.
Аяк асты кызыл, сары
Яфракка күмелде.
Күмәк биюе. “Дождик»
Көз: Биедегез, җырладыгыз, уйнадыгыз. Мин сезгә буш кул белән килмәдем, күчтәнәчләрем дә бар сезгә дигән.
Көз күчтәнәчләр өләшә.
Көз: Балалар миңа ашыгырга кирәк. Мин китим инде. Саубулыгыз!
Балалар: Саубулыгыз!
Көз чыгып китә.
Алып баручы: Әйдәгез әле көз биргән күчтәнәчләрне авыз итәргә төркемгә рәхим итәбез.
Бәйрәм тәмам.
Балалар тезелешеп бер-бер артлы төркемгә баралар.
Шайдуллина Гульнара Салимовна
музыкальный руководитель,
воспитатель
МБДОУ «Детский сад №28 г.Лениногорска» муниципального образования «Лениногорский муниципальный район» Республики Татарстан
г. Лениногорск, Республика Татарстан
Праздник “Гусиного пера”
(Музыка залы өй кебек бизәлгән: борынгы челтәрләр, чиккән кашагалар. Ун якта-карават, ана челтәрле япма ябылган, чигүле мендәрләр куелган. Түрдә -сандык; алдарак-самавыр, чәйнек хәм чынаяклар, татар халык ашлары(очпочмак,чәкчәк,кош теле, тугәрәк ипи) куелган, ашъяулык ябылган борынгы остәл. Сандык остендә-каба, йон хәм орчык. Карават янында-чаршау, келәм, чигелгән солгеләр.
Репертуар:
1.Жыр «Бәйрәм җыры» Л. Хисматуллина муз.суз.
2.Уен «Кәрия-Зәкәрия» татар халык уен жыры .
3. Җыр: “Хәерле көн”
4.Уен «Парлашу уены»татар халык уены»
«Капкаллы уены»
“Яулык салыш”
5. Җыр” Әбикәем ”.
6.Уен « Йозек салыш уены» татар халык биюе
7. Бию “Елмай”.
Максатлар:
- Татар халыкының әби-бабайлардан калган греф-гадәтләрн яңарту;
- укучыларны татар халык традицияләрендә тәрбияләү, гореф-гадәтләре аша татар теленә мәхәббәт хисләре уяту;
- татар халык уеннарын һәм җырларын өйрәтү;
- әдәплеккә, бер-береңә карата игътибарлы булырга, олылырны хөрмәт итәргә өйрәтү.
Кичә барышы:
В зал входит воспитатель с ребятами, все одеты в татарские национальные костюмы, встают полукругом.
Ведущий – Ребята, сегодня мы с вами собрались на праздник «Каз өмәсе» – «Праздник гусиного пера», который проводится поздней осенью, когда крепчают морозы, снегом покрываются поля и леса, реки сковываются льдом. Этот праздник в деревнях был очень важным и большим событием.
Поэтому ребята и мы сегодня пришли в этот зал празднично красиво одетыми. Нас в гости позвали әби и бабай, мы им поможем в работе, заодно и повеселимся.
Выход Эби (с коромыслом и ведрами)
Әби: – Исәнмесез, исәнмесез, килдегезме?Ай, нинди матурлар бөтенесе!
Ведущий. – Әби, мы пришли к тебе, чтобы помочь, слышали, гусей много у тебя в этом году.
Әби – И-и! Аллага шөкер! Бик яхшы килүегез, миңа бик тә ярдәм кирәк! Әйдәгез, килегез менә монда. Хәзер казларны чыгарам .
Ведущий. – Ребята, әби очень рада нам. Она предлагает девочкам пройти к ней и помочь ей ощипывать гусей.
Әби. – Егетләр, кызларга эшләгәндә бераз күңелле булсын өчен, яле, үзегезнең осталыгызны күрсәтеп китегез әле.
Ведущий. – Мальчики, әби предлагает, чтобы нашим девочкам работалось легче, повеселить их своим умением. Камиль, жырлап ал эле узеңнең жырыңны .
Жыр «Мин бит татар малае»
Әби.- Булдырдын! Вәт, ичмасам, чын татар малае дип әйтергә дә була!
Ведущий.– Да, әби, ты права, молодцы наши мальчики! Я смотрю и наши девочки свою работу закончили. Пускай и они нам свое умение покажут. Станцуют все вместе.
Әби. – Яле, яле, биеп күрсәтсеннәр әле!
Татар халык биюе тугәрәктә
Эби – Бик матур биедегез, балалар , рэхмэт. Әйдәгез күңел ачып, уйнап алабыз!
Ведущий. – Ребятки, әби предлагает нам поиграть.
Әби- «Куш кулым» дигэн уенны уйнап алыйк эле
Игра: «Куш кулым»
Әби- «Каз өмесендэ» тагын бик кызык уен уйный иделэр «Чума урдэк, чума каз дип атала».
Игра: «Чума урдэк , чума каз»
Ведущий. –Әбекәй,узегез уйнаган уеннарын балаларга дә өйрәт әле.
Әби: И балалар, узем генә өйрәтә алмам шул.Кая, куршекәемне чакырып керим әле, булмаса.
(“Зэмзэмия!.Кер әле, кер тизрәк!”дигән тавышы ишетелә.)
Зэмзэмия (узе куренми)
Кунакларым бар иде шул.
Әби:
Ә,ә, ярар, кунакларын белән кер.
Зэмзэмия (кунаклары белән керә)
Исэнмесез балалар!
Әби:
Балалар каз омесенэ жыелганнар. Берәр уен өйрэтуне сорыйлар.
(Исәнләшәләр)
Зэмзэмия:
Чулпан, син оста ойрәтәсең бит , әйдә әле әйдә.
Чулпан:
Әйдәгез , дуслар, ашыгыйк,
Узебезгә пар табыйк.
Сезнен белән бергәләшеп,
Шәп итеп биеп алыйк.
“Парлашу”дигэн уенны уйныйк.Давайте поиграем в игру “Парлашу”
«Парлашу»
тат.хал.уены
“Капкалы”уены
Әби: Гармун тавышы түгелме соң бу? Кем дер килэ бугай. Я слышу кто-то играет на гармошке, к нам идет.
входит Бабай.
Бабай. – Иии, әби, бездә кунаклар бар икән. Внуки, внучки мои пришли! Исэнмесез балалар, килгэн кунаклар!
Әби. – Да, они пришли нам помогать гусей щипать и повеселиться.
Бабай –Ребята , знаете ли вы какой сегодня праздник? (Ответы)
Бабай. – Әйе! Каз өмәсе..
Бабай: Кара әле, Эби. Без бит бэйрэмдэ җырлап-уйнап кына утырмый идек. Табышмаклар да әйтешэ идек. На этом празднике мы не только играли и пели, но и загадывали загадки.
Эби: Әйе шул. Әйдә әле, бабай син башла. Да, да, давай бабай ты начинай
Бабай :
Башы – мунчала, койрыгы сус (Голова мочаловидная, хвост волокнистый)..(Жавабын белмиләр.)
И, балалар, сез таба алмассыз шул анын жабавын. Вы не сможете ответить, сейчас их не носят, это лапоть
(Мич башыннан чабата алып курсәтә.) Чабата ул. Элек әтилэәр чабата үреп бирәләр иде.Төшеп калмасын өчен, артына киндерә,сүс бау да тагалар. Ә яз, коннәрендә, пычрак кермәсен өчен табанына шакмак кагып, күтәртмә ясый торганнар иде. (Лаптева. Раньше папы лапти ткали. Чтобы не выпадало, за спину привязывали веревку из конопли и волокна. А весной, чтобы не попадала грязь, делали подъемник из деревянных кубиков)
Чулпан:
Әйдәгез, тагын әйтешәбез.Давайте еще скажу:
Мич башында комган,
Авызын-борынын йомган. (Мәче)(На печке кувшин, рот и нос закрытые.) (Кошка)
Ач дисән – ачыла,
Яп дисән – ябыла.( Авыз)(скажешь открой-открывается,скажешь закрой закрывается)рот
Бертуктаусыз йөри,
Урыныннан кузгалмый.( Сәгать) (Беспрерывно ходит, не двигается с места).(Часы)
Бабай :
Элек-электән иң олы нигъмәт ипи, икмәк булган. Шуннан башлыйк әле.
Испокон веков самым главным благом был хлеб. С этого начнем ( Остәлдән тугәрәк ипи ала).
Зәмзәмия :
Ипи остенә әйбер куйма, ипидән остен нәрсә юк. Ипикәйен валчыгы да бездән олы, коеп ашама.(Ничего на хлеб не клади, хлеб всему голова. Не кроши, даже крошки хлеба главнее нас.)
Чулпан :
Өстәлне кәгазь белән сөртмә, тавыш чыгар. Не вытирай стол бумагой, это к ссоре)
Олыларга узен башлап сәлам бир.Со старшими первым сам здоровайся.
Эби:
Безнен заманда коз омесендэ күңел ачу кичеләре генә түгел иде. Кышкы озын кичләрдә кызларның уңганлыгы, олгерлеге тикшерелә иде. Анда без бирнәләр әзерли идек. В наше время в этом празднике “Гусиное перо” были не только развлекательные вечера. В длинные зимние вечера проверялась ловкость и смекалка девушек. Там мы готовили подарки. (Сандыкны ачып, курсәтә башлый).
Карагыз әле нинди матур шәл. Кызлар бу шәл белән биергә чыга торган булган. Посмотрите какой красивый шаль, девушки танцевали с ним
Сандыктан йозек чыгара
Эби: (Сандык тартмасыннан чиккән кулъяулыкка торелгән йөзек ала.)
Бу йөзек- әбиемнән калган истәлек.Мин аны бик кадерләп саклыйм. Аулак өйгә җыелгач, шушы йөзек белән “ Йөзек салыш” уйнадык. (Этот кольцо – память о моей бабушке. Я очень дорожу им. Когда собирались на посиделки играли в игру «Колечко, колечко»)
Йөзек салыш уены
Эби: Әйдәгез барыгызда тезелешеп утырыгыз,учларыгызны тотыгыз. Мин сезгә йөзек салам. Йөзек кемдә икәнне сизсәгез, ана берэр “жәза” бирәбез.(Йөзек ……… сала). Кемдэ йөзек, йөгереп чык.(Давайте все сядем вряд , держите свои ладошки, я буду ложить колечко. Если почувствуете у кого кольцо,то мы дадим наказание)
Ильназ: Миндә йөзек
Эби:……. нашләтәбез!
Уйнатучылар:Шигырь сөйләтәбез…
Шигырь сөйли
Бала ( йөзекне ……….. сала) Кемдэ йөзек, йөгереп чык.
Алсу: Миндә йөзек.
Эби:……. нишләтәбез!
Уйнатучылар: Биетәбез, биетәбез!
Эби. Әйдәгез бергәләп биик!!!
Бию “Елмай”
Ведущий: Әби, сез безгэ уеннар, табышмаклар хэм мэкаллэр өйрәттегез, узегез дэ биеп күрсәтегез эле.
Татарский танец взрослых
Бабай:
Әй малайлар, әй кызлар,
Уйнагыз да көлегез!
Бик яхшы бэйрэм иттек
Рэхмэт ярдэм иткэн очен
Эби: Менэ минем коймакларым да өлгергэн. Әйдэгез әле бергәләп чәй эчәрбез.
Ведущая:
Әбилэр, апалар сезгэ зур рәхмәт.
Мы говорим: «Спасибо вам,
Всем сегодняшним гостям.
Наш долг – традиции хранить,
Культуру предков возродить,
Достойным гражданином быть»
Бәйрәмебезне чәй өстәле янында дәвам итебез. Барыгызында каз коймагы белән эчәргә чакырам. Рәхим итегез!