Көз бәйрәме 2019 ел (№ 11, 12 зурлар төркеме)
Максатлар:
1.Туган җиребезгә мәхәббәт, игенче хезмәтенә хөрмәт, халкыбызның милли йолаларына ихтирам тәрбияләү;
2. Балаларның иҗади сәләтләрен, сөйләм телләрен үстерү;
3. Балаларда җыр – биюләр аша көзге табигатькә карата ярату хисләре тәрбияләү.
Җиһазлар: 7 яулык, җиләк – җимешләр, 2 кашык, 2 бәрәңге, 2 стойка, музыкаль инструментлар, убырлы карчык, көз киемнәре, сары, яшел, кызыл яфраклар.
Структура:
I. Кереш өлеш:
- Залга керү, залның матурлыгын ачыклау. Кунаклар белән исәнләшү. 4 шигырь сөйләү ( 2 минут).
II. Төп өлеш:
- Җыр “Яфрак бәйрәме”(2-3 минут)
- 2 шигырь, җыр “Падают листья”( 3 минут)
- 3 бала шигырь сөйли, “Упражнение с листочками” (3 минут)
- Көз керә, табышмаклар әйтә (1 – 2 минут)
- Җыр “Әйлән – бәйлән” (3 минут)
- 6 шигырь сөйләү, вокалга йөрүчеләр җыр җырлый (3-4 минут)
- 3 шигырь,бию “Зонтиклар белән бию” (4 минут)
- Убырлы белән сәхнәләштерү (2-3 минут)
- Музыкал җиһазлар кулланып җыр “Кап – кап” җырлау (2 минут)
- Уен “Тәме буенча таны” (2 минут)
- Уен “Бәрәңге ташу” (2 минут)
- Кунаклар белән бию “Күңелле бию”( 2 минут)
III. Йомгаклау:
- Көз, Убырлы бүләкләр бирә, саубуллаша (1 минут)
- Кунакларга рәхмәт әйтү (1 минут)
Дети под весёлую музыку лёгким бегом забегают в музыкальный зал и встают возле центральной стены полукругом, в руках листочки.
(Ведущая обращает внимание детей на украшенный зал и поздравляет всех с праздником осени)
ВЕД: Исәнмесез, хәерле кич, хөрмәтле килгән кунаклар, әти-әниләр! Балалар, без бүген сезнең белән ел да үтә торган көзге бәйрәмгә җыелдык.
1 реб.
Ни арада җәй үтте,
Матур көз килеп җитте. Риана
Шатлык тулы бу бәйрәмне
Балалар күптән көтте.
2 реб.
Бүген бездә матур бәйрәм,
Бүген бездә көзге бал.
Бүген көзге байлык белән Ләйлә
Бизәлгән безнең зал.
3 реб.
Җиргә яфрак коелган,
Сап-сары келәм булган. Алмаз
Яфракларны без җыярбыз,
Букет ясап куярбыз.
4 реб.
Көз көннәре килеп җитте,
Хушлашабыз җәй белән. Арслан
Бөтен җиргә яфраклардан
Алтын келәм җәелгән.
(Исполняется песня «Яфрак бәйрәме» Роза Еникеева муз., Ләбиб Лерон сүз.)
5 реб.
Осень красит золотом
рощи и леса, Самир
слышатся прощальные
птичьи голоса.
6 реб.
Алые и желтые
ветер листья рвет. Амелия
Кружит, кружит в воздухе
Пестрый хоровод.
Песня: “Падают листья”
7 реб.
Солнышко лишь выглянет,
спрячется опять.
Долго лето красное Дамир
Будем вспоминать.
8 реб.
Осень за окошком София
бродит не спеша,
листья на дорожки
падают,шурша.
9 реб.
Осень наступает,
листья облетают, Азалия
их веселый хоровод
ветер кружит и поет.
(Исполняется упражнение « с Листочками») (муз. «Голубая вода»)
ДЕТИ САДЯТСЯ НА СТУЛЬЧИКИ (Ведущая собирает у детей листочки)
(звучит музыка, заходит Осень, в руках держит волшебную кисточку).
Осень: Исәнмесез, минем кадерлеләрем! Бүген – бәйрәм! Сез әзерме? Җырлар, биюләр, шигырләр әзерме?
Балалар: Әйе, әзер.
Осень: Үземнең тылсымлы пумалам белән
Көзге агачларны, табигатне, болыннарны бизим
Сезнең өчен бүген
Табышмаклар алып килдем.
(Осень загадывает детям загадки, дети отвечают)
-Җир астында җиз бүкән,
Һәркөн ашыйсың, иркәм. (Бәрәңге)
— Кат-кат тунлы, карыш буйлы (Кәбестә)
-Тураганда елата. Нәрсә ул? (Суган)
-Түгәрәк кенә кызыл йорт,
Эче тулы корт. (Помидор)
-Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы халык (Кыяр)
Осень: Булдырдыгыз, балалар. Минем табышмакларга дөрес җаваплар бирдегез. Хәзер түгәрәккә басыйк, әйлән- бәйлән уйныйк
(исполняется хороводная песня «Әйлән- бәйлән » М. Бикбова муз., Р. Салманова сүз.) (на татарском языке)
ДЕТИ САДЯТСЯ НА СТУЛЬЧИКИ
(Осень садится на пенек, кладёт волшебную кисточку рядом)
ВЕД: Синең өчен Көз безнең балалар шигырләр, биюләр, җырлар өйрәнделәр.
(ИНДИВИДУАЛЬНЫЕ СТИХИ)
Көз җитте. Муса Җәлил
Киң болыннарда,
Урман-кырларда, Искәндәр
Агачлар, гөлләр
Кибеп сулдылар.
Уйсу җирләрдә,
Елга, күлләрдә,
Көзге салкыннан
Сулар туңдылар.
Көннәр суынды,
Чишмәләр тынды. Ислам
Безне калдырып,
Кошлар да китте.
Көз — рәссам. Зилә Фазлыева
Менә без көткән алтын көз
Урманга килеп җитте. Салават
Агачларның яфракларын
Сарыга буяп үтте.
Миләш кызыл мәрҗән киде,
Каен — алтын күлмәген. Тагир
Һәммәсе дә яраттылар
Юмарт көзнең бүләген.
Көз агачларны буяды,
Киендерде, бизәде. В. Самира
Көзгә рәхмәт әйтеп урман
Чуар яулык изәде.
Песня вокалистов
Карыйм да хозурланам Адилә Рәфыйкова
Ямьле җәй үтеп киткән —
Алтын-сары көз җиткән! М. Самира
Төсле-төсле җимешләр
Бакчаны матур иткән.
Ишек алдына чыгам,
Көзге көнгә сокланам. Лия
Сары, кызгылт, яшел яфрак —
Карыйм да хозурланам!
Апа безгә артыбыздан
Шыбыр-шыбыр кем дәшә? Рената
Кем дә дәшми, көзге яңгыр
Зонтик белән сөйләшә
Танец с зонтами.
Килә шаулы, алтын матур көзем,
Яфрак оча, көзге җил исә. Камил
Табигате бигрәк сокландыргыч!
Зарыгып көткән көз килә!
Көз – сылу килгән ерактан. Аделина
Нәрсә генә алмаган!
Нинди бүләк кирәклеген
Әйтмәсәң дә аңлаган.
Осень: Балалар, сез беләсезме нинди җәнлек кышка тунын алмаштыра?
ДЕТИ: Куян.
Осень: Дөрес. Җәй куян соры,ә кышын ак. Тагы нинди җәнлек?
ДЕТИ: Тиен.
Осень: Молодцы! Тиен җәен кишер сары, ә кышын соры.
( В этот момент, когда Осень беседует с детьми потихонечку пробирается Баба Яга, увидев волшебную кисточку она её крадёт и убегает в свою избушку.)
Осень: (замечает, что у неё исчезла волшебная кисточка)
Ах, бәлә! Нишләргә?
Минем тылсымлы пумалам югалган.
(В углу музыкального зала стоит избушка Бабы Яги. Появляется Баба Яга с волшебной золотой кистью и красит ей свою избушку.)
Баба Яга: Урманда минем өем.
Кыйшалган, ямсезләнгән.
Бик вакытлы пумала таптым
Йортымны буярга булдым.
Кызыл- сары бүрәнә
Алтын түбә һәм тәрәзә
Әйтерсең һавадагы кояш
Сукмагы мәрмәр таш.
ВЕД: Көзбикә менә синең тылсымлы пумалаңны кем алган. Убырлы бир безгә пумаланы.
Баба Яга: Юк инде! Көзбикә югалткан, мин тапкан .
ВЕД: Син аны Көзбикәдән урлагансың бит. Аннан башка хәзер к ул ничек бөтен табигаткә көзге матурлык кертер? Кара әле безнең залда ничек матур. Болар барысы да Көзбикә хезмәте.
Баба Яга: Ах,сез хәйләкәрләр! Үзегез бөтен җирне матурлагансыз, ә мин ямьсез өйдә яшәргә тиешме? Юк инде, мин өемне матурлыйм, беркемне дә кунакка чакырмыйм.
(Баба Яга уходит в свой домик).
ВЕД: Нишләргә инде, ничек Убырлыдан тылсымлы таякны алырга?
Уйлап таптым!
(Ведущая подходит к избушке и стучится.)
Баба Яга: Кем анда?
ВЕД: Без, синең кунакларың.
Баба Яга: Нинди кунаклар? Кертмим!
ВЕД: Кунак итеп кертмәсәң, үзеңә юлбасарлар итеп ал безне.
( Б.Я. выходит)
Баба Яга: Сезнеме? Юлбасарлар итепме? Нәрсә эшли беләсез соң сез?
ВЕД: Саный беләбез. Синең акчаларыңны санарга булышырбыз.
Баба Яга: Ой,шундый кечкенәләр, ә инде саный беләләр! Көлдермәгез мине.Мин ул акчаларны гомерем буена җыйдым, сез 3 көндә юкка чыгарырсыз!
ВЕД: Юкка чыгармыйбыз. Язып барабыз.
Баба Яга: Ой, язып барабыз имеш! Ярый уйлап карармын, тагы ниләр эшли беләсез?
ВЕД: Безнең балалар бик күп һөнәрләр беләләр. Мәсәлән, матур итеп җырлыйлар.
Баба Яга: Җырларны мин яратам, ягез әле җырлагыз, мин тыңлыйм.
(исполняется песня «Осень милая шурши»)
Баба Яга: Эх, матур җыр!
Осень: Мин балаларга үземнең көзге уңышларымны татып карарга алып килдем һәм авыз итеп тәменнән нәрсә икәнен әйтеп бирүләрен телим.
Баба Яга: Миңа да ярыймы авыз итергә?
Осень: Ярый син дә авыз итерсең!
(исполняется игра «Угадай на вкус»)
Баба Яга: Рәхмәт сиңа, тәмле дә, файдалы да!
Осень: Мин уен да алып килдем бит әле. Урманымда гөмбәләр күп , әйдәгез күз бәйләп шуларны җыябыз. Кем җитез икәнен күрәбез.
Веселые игры.
«Бәйләгән күз белән ґөмбә җый»
Баба Яга: Минем дә уйныйсы килә, бигрәк тә килгән кунаклар белән.
«Кашык белән бәрәңге ташу»
ВЕД: Убырлы, Көзбикә безнең балалар музыка уен коралларында уен да беләләр
Баба Яга: Кая әле карап үтик.
(Исполняется игра-оркестр на шумовых инструментах «Эпипе»)
ДЕТИ САДЯТСЯ НА СТУЛЬЧИКИ
ВЕД: Убырлы, ошадымы сиңа безнең балалар?
Баба Яга: Уңган , булган балалар. Ә менә миңа үземә генә урманда күңелсез.
ВЕД: Синең дусларың юк, Убырлы, шуңа күңелсез сиңа.
Баба Яга: Сез минем дусларым булырга ризамы?
Дети: Риза!
(Баба Яга подходит к детям, за руку трясёт «здоровается» с ними, обнимает)
Баба Яга: Дуслар өчен бер әйберне дә кызганмыйм мин. (отдаёт кисточку Осени) Күрәм сезнең бүген бәйрәм, барыгыз да матурлар!
ВЕД: Әйе, бездә бәйрәм! Сиңа да бәлки матур кием кияргә кирәктер бәлки.
Баба Яга: Хәзер мин бик тиз генә.
(Баба Яга уходит наряжаться)
“ Веселый танец”
( заходит вся по модному одетая Баба Яга и напевает песню).
ВЕД: Менә ичмасам Убырлы! Танышлы да түгел үзеңне!
Баба Яга: Балалар, рәхмәт сезгә. Сезнең белән күңелләр күтәрелде, биисем килеп китте.
Осень: Миңа китергә вакыт.
Очрашырбыз икенче елда.
Кәрзинемдә алтын сары,
Кызыл матур төсләр бар.
Күчтәнәчкә диеп җыйган,
Бик тәтәмле, татлы алмалар. (Кәрзин белән алмалар тапшыра.)
Бугенгә без хушлашабыз
Сау булыгыз!
Баба Яга: Балалар күрәм сез бүләкләр яратасыз. Минем дә сезгә бүләгем бар.
(Баба Яга раздает детям подарки. Прощается и с Осенью уходит под музыку)
ВЕД: Бәйрәмебез ахырына җитте. Килүегез өчен зур рәхмәт.Саубулыгыз. .
Татарстан республикасы Түбән Кама муниципаль районы
Муниципаль автоном мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү
учреждениясе 83 нче номерлы гомуми үстерешле балалар бакчасы
Зурлар төркеме өчен
“Көз бәрәме”нә
сценарий
Әзерләде һәм үткәрде:
Гатина Г.Х.
Сунгатуллина Р.А.
Түбән Кама
2019 ел
Праздник осени
(на татарском языке)
Провела: Кремлёва Олеся Анатольевна
(воспитатель группы продленного дня)
К?з б?йр?ме.
Катнашучылар:
Алып баручы Сентябрь
?би Октябрь
К?з кызы Ноябрь
Алып Баручы:
К?з к?нн?ре килеп ?итте,
Хушлашабыз ??й бел?н.
Б?тен ?ирг? яфраклардан
Алтын кел?м ??елг?н.
Кругом пестреет лес зелёный,
Уже румянит осень клён,
А ельник зелен и тернист.
Осинник жёлтый бьёт тревогу,
Осыпался с берёзы лист
И как ковёр услал дорогу.
-Ис?нмесез, кадерле кечкен? дусларыбыз! Мен? без б?ген бирег? С?мбел? б?йр?мен? ?ыелдык. С?мбел? – ул к?н бел?н т?н тигезл?шк?н чакта ?тк?рел? торган б?йр?м. С?мбел? – башак диг?н с?з. Зифа буйлы, с?зг? тапкыр, эшк? у?ган кызны С?мбел? дип атаганнар. Ул кызны т?рле биремн?р, сораулар бел?н сынаганнар. Л?кин б?ген безне? к?з кызы, киресенч?, сезне, дусларым, сынап карый. Ул б?ген безг? ?зене? табышмакларын ?зерл?п кил?ч?к. ? сез, С?мбел? килг?нче, Зифа ?би янына кереп чыгыйк: н?рс? эшли мик?н ул?
?би: Мен? к?з д? ?итте. Яшелч?л?рне д? ?ыярга вакыт.
(Сентябрь, Октябрь, Ноябрь чыгып, ?биг? яшелч?л?рне ?ыярга ярд?м ит?л?р.)
Сентябрь:
Урожай у вас хорош, уродился густо.
И морковка, и картошка, белая капуста,
Баклажаны синие, красный помидор
Затевают длинный и серьёзный спор.
Бер бала табышмаклар ?йт?.
?би: Сез барыгыз да ?зенч? файдалы.
(Яфраклар оча, к?з килг?нен малай белдер?)
Малай: К?з кил?. К?з кил?.
К?з кызы:
Сез мине чакырдыгыз мы?
Сез мине к?ттегез ме?
Мен? килдем, ис?нмесез,
Мин д? сыгындым сезне.
Мин башлыйм б?йр?мегезне.
?йд?гез, дуслар, берг?л?п, биик, ?ырлыйк, шигырьс?йлик.
Октябрь:
К?з мо?су чак, ямансу чак,
К?н д? ява я?гырлар.
Тик безне? б?йр?мд? ?аман
Я?гырый д?ртле ?ырлар.
(“З??г?р вагон” ?ыры я?гырый)
Икенче бала:
?йд? ?ле, к?з, кил, утыр,
Балаларны карап тор.
Без ширырьл?р с?йл?рбез,
?ырларбыз ??м биербез.
(К?з турында ?ыр)
Ноябрь: Балалар бик матур ?ырлыйлар, биил?р, шигыр?л?р с?йлил?р.
К?з кызы: Безне? балалар бик с?л?тле, уенда да актив катнашалар. ? мен? табышмаклар бел?л?р ме?
Алып баручы: К?з кызы табышмак ?йт?, ? ?авапны бел?че бала кулын к?т?р?.
Табышмаклар:
- Язын д?ньяга кил?,
К?зен саргаеп ?л?. (Яфрак)
- Кат – кат тунлы,
Карыш буйлы. (К?бест?)
- Сидит – зеленеет,
Падает – желтеет,
Лежит – чернеет. (Лист)
- Кто осенью улетает, а весной возвращается? (Птицы)
- Ашка салса? – т?м керт?,
Борынга салса? – т?чкерт?.
- Т?р?з?се юк, ишеге юк, эче тулы халык. (Кыяр)
- Кто собирает грибы, яблоки спиной? (Ёж)
К?зкызы: Белемн?регез ?йб?т, мин бик шат.
Биюче кызлар ??м малайлар: К?з кызы, К?з кызы, без ?ле бии д? бел?без. К?рс?тик ме?
К?з кызы: ?йд?гез ?ле, к?рс?тегез.
(Бию башланды)
Сентябрь: ? х?зер минем “Кем тизр?к” уенын уйнатасым кил?.
К?з кызы: Р?хм?т сезг?, дусларым. Сау булыгыз!
Алып баручы: Сау бул, С?мбел?! Кызганычка каршы безне? б?йр?мебез д? т?г?лл?н?.
Сау булыгыз, балалар. Кил?се очрашуга кад?р.
Просмотр содержимого документа
«Праздник осени (на татарском языке) »
Рольләрдә:
Алып баручы
Көз
Сазлык иясе
Гөмбә
Болыт
Атрибутлар:
Банкетка, оформленная осенними листьями (чтобы осень сундучок поставила) Для осени: Платье Венок Букет из осенних листьев Сундучок 3 золотых листочка (кленовый, дубовый, осиновый) Для Лешего: Одежда Зеркало Очки Кленовый лист
Для Тучки: Платье Тазик Пульверизатор
Для детей: Зонтики
Репертуар:
2 песни на тат. языке Стихи на 2-х языках Оркестр 2 танца
Ход мероприятия:
Зал бәйрәмчә бизәлә. Өстәлләрдә уңыш: җиләк-җимеш, яшелчәләр, башаклар куела. Салмак кына музыка астына балалар залга керәләр.
Муз. җитэкчесе:
Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең әче бураннары, яз – тезелешем кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләре бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Шушы матур көз бәйрәменә Сезне дә чакырдык. Рәхим итеп карагыз.
Музыка астына балалар залга керәләр һәм ярымтүгәрәк ясыйлар.
1 бала. Бүген бездә матур бәйрәм
Бүген бездә көзге бал.
Бүген көзге байлык белән
Бизәлгән безнең бу зал.
2 бала. Җиргә яфрак коелган
Сап-сары келәм булган.
Яфракларны без җыярбыз
Дәфтәр эченә куярбыз.
3 бала. The sunflower children
Nod to the sun.
Summer is over,
Fall has begun!
4 бала. Көзге урман тып-тын булган,
Агач башы- ялангач .
Соңгы яфрак төшә калтырап,
Әз генә җил шаяргач.
5 бала. Күрмичә дә калдык җәйне
Үтеп киткән ни ара.
Баш өстеннән җылы якка
Торналар очып бара.
Балалар ярымтүгәрәктә басып торган килеш “Көз килә” дип исемләнгән җыр башкаралар.
Шаяра әле күбәләк
Үтсәләр дә җәйләре.
Ә урамга килеп керде,
Килде яфрак бәйрәме.
Кушымта:
Нинди генә төсләре юк,
Күреп исең китәрлек.
Яфрак ява, яфрак ява
Юлыбызга түшәлеп.
Өлгереп җиткән миләшләр
Утлар шикелле яна.
Ә яфраклар бөтерелеп
Ява да ява, ява.
Кушымта шул ук.
Югалмаган икән әле
Төсләрнең яшеле дә.
Ясап яфрак бәйрәмнәре
Килә көз әкрен генә.
Кушымта шул ук.
Җыр тәмамланганнан соң, залга музыка астына кулына кечкенә сындык тотып Көз керә)
Көз. Исǝнмесез, дусларым,
Килдем мин сезгǝ тагын.
Мин кɵз кызы-Сɵмбелǝ
Кɵзге байлык кулымда.
Муллык – сǝламǝтлек телим
Кем очраса юлымда.
Бǝйрǝм итик бергǝ-бергǝ,
Мул уңыш хɵрмǝтенǝ.
Чакырам мин һǝммǝгезне
Матур көз бǝйрǝменǝ.
(Көз сандыгын банкетка өстенә куя).
А.б. Серле сондыгыңны безгә ачып күрсәт инде .
Көз (моңсу гына) Минем сандыгымны 3 алтын яфракта язылган тылсымлы шигырьләр генә ача ала. Ләкин ул яфракларны җил бөтен урманга тараткан. Балалар! Сез миңа аларны табарга ярдәм итәсезме?
Балалар. Әйе!
А.б. Бер дә борчылма, Көз! Безнең балалар һишчиксез ярдәм итәчәкләр. Әйдәгез, урманда тын булганда, юлга чыгарга ашыгыйк. Җил булмаганда безгә яфракларны табарга җиңелерәк булыр.
Көз. Әйдәгез, кулларны-кулга тотышыйк һәм бергәләп урманга юл тотыйк.
Көй астында балалар хәрәкәтләнәләр һәм урындыкларына барып утыралар.
Көз. Менә, балалр, без көзге урманга да килеп җиттек. Күпме монда матур яфраклар! Безгә аларны ничек табарга?! Бәлки, безгә урман ияләре ярдәмгә килерләр?! Ишетәсезме? Кемдер килә.
Шул вакыт Сазлык иясе килеп керǝ.
Сазлык иясе (көзгегә карана-карана җырлый): Ля-ля-ля-ля-ля!
Мин – урманның чибәркәе!
Тьфу, кемнәр сез, кем минем сазлык патшалыгыма килергә җөрьәт иткән? (Күзләрен кысып карый, күзлеген алып кия). Ииииих, бу бит кечкенә-кечкенә балакайлар икән бит, ләбаса! Фу, нинди чиста, нинди матур алар. Фу-фу-фу! Нигә монда мине борчып йорисез? Сезгә ни кирәк?
Көз: Исәнмесез, хөрмәтле, Сазлык иясе. Без тылсымлы сүзләр язылган алтын яфраклар эзли идек. Алар бу урманда булырга тиеш, сез аларны очраклы рәвештә күрмәдегезме?
Сазлык иясе: Яфраклар? Мда… нәрсәдер искә төшә шикелле. Кичә каты җил исте һәм минем сазыма бер бик тә кызыклы яфрак алып килде. Менә-менә шушы тирәдә күргән шикелле идеи. Кызлар! Булышыгыз әле миңа, минем яныма килегез. (Кулын маңаена куеп әти-әниләр ягына карый):
Кызларга ярдәмгә 3 әтине дә чакырабыз. (3 әти чыга).
Ярыша-ярыша шушы яфракларны кызлар әтиләре ягына, ә әтиләр кызлар ягына ыргытып карыйк. Бәлки, тылсымлы яфрак килеп тә чыгыр.
(Әтиләр һәм кызлар ярышалар, шул арада, малайлар сәхнә артына биюгә әзерләнергә китәләр)
(Ярыш тәмамланганнан соң):
Сазлык иясе: Табылдымы яфрак?
Кызлар: Юююююк.
Сазлык иясе: Шулай җайлы гына табылыр дип уйладыгызмы? Юк инде! Менә минем биремнәремне үтәсәгез – бирермен!
Көз: Әйт тизрәк, нәрсә телисең?
Сазлык иясе: Миңа монда сазда салкын булып китте. Бер биеп алабызмы соң?
Көз: Бер дә борчылма, хәзер, балалар белән бер биеп алсаң, бик тиз җылынырсың.
Бала. Һǝр кɵз үзенчǝ килǝ ул,
Һǝр кɵз үзенчǝ матур.
Елмаешып бер биесǝк
Кɵзне ярату булыр.
(Бию).
Сазлык иясе: Шǝп биедегез,балалар,җил кебек җилдердегез генǝ.Менǝ болай:у-у-у…(йɵгереп йɵри).
Сазлык иясе: Рәхмәт сезгә, балалар, мине бик шатландырдыгыз! Мин дә үз вәгъдәмне үтим – сезгә алтын яфракны тапшырам, ә калганнарын үзегез табырсыз! (Яфракны көзгә бирә) Сау булыгыз. (Китә)
Көз: Әфәрин, балалар! Бер яфрак бездә! Тагын ике яфрак кына табасы калды. Ой, балалар, тагын кемдер килә…
Көй астына Гөмбә керә.
Гөмбә: Ой, исәнмесез! Сез кем буласыз? Урманда нишләп йорисез? Көз үзе дә биредә икән.
Көз: Әйе, мин дә биредә. Балалар! Таныгансыздыр инде. Бу – Гөмбә. (Гөмбәгә карап) Гөмбәкәй! Без тылсымлы сүзләр язылган алтын яфраклар эзли идек. Син аларны кайдан эзлисен белмисеңме?
Гөмбә: Сорыйсыз тагын! Мин бу урманда бар әйберне дә беләм. Сезнең яфракларыгызны да күрдем. Берсен хәтта, кирәге чыгар дип, яшереп тә куйган идем.
Көз: Гөмбә әфәнде! Мин Сезне күптән беләм. Сез бик яхшы, игелекле. Бәлки, сез аны безгә бүләк итәрсез?! Ул безгә бик кирәк.
Гөмбә: Ярар, бирермен мин аны сезгә, ә сез китеп барырсыз һәм мин тагын үзем генә калырмын, ә миңа ни эшләргә? Бер кем белән дә күңел ачып булмый, хәтта кош-кортлар да очып киттеләр. (Гаепле кеше кебек басып тора). Ююююююк, бирмим.
Көз: Гөмбә әфәнде, ә без сезнең күңелне бик теләп күтәрербез, сез безгә ни теләвегезне генә әйтегез.
Гөмбә: Менә берәр матур көй яңгыратсагыз, шәп булыр иде!
А.б: Гөмбә дус! Рэхим итеп тыңлагыз!
Балалар уен коралларында уйныйлар.
Гөмбә: Рәхмәт-рәхмәт, балакайлар. Күптән минем болай күңел ачканым булмады. Әфәрин, балалар! Ярый, мин сезгә яфракны бирәм, чөнки сез миңа бик ошадыгыз! (Яфракны Көзгә бирә һәм хушлашып чыгып китә).
А.б: Менә, балалар! Икенче яфрак та бездә! Бер генә яфракны эзләп табасыбыз калды! Аны тапканнан соң, без тылсымлы сандыгыбызны ача алырбыз! Кызык, безгә кем булышыр икән?
Көй астында Болыт керә.
А.б: Исәнмесез! Ә сез кем буласыз?
Болыт: Мин көз артыннан ияреп йөрим. Көз яфракларны алтынга күмә, ә мин аларны юешлим. Мин су белән беркайчан да аерылмыйм, менә хәзер юынам, коенам. (Пуливизатордан үзенә су сиптерә). ә безне карап утыручы кунакларга мин пычырак су әзерләдем. Хәзер-хәзер, кайда әле ул?! Сезнең өчен бер нәрсә дә кызганыч түгел. (Ләгән алып килә һәм әти-әниләр өстенә сибә).
А.б: Балалар! Без чып-чын көзге болыт белән очраштык, ахрысы…
Болыт: Әйе, мин болыт. (Балаларга һәм әти-әниләргә карап) Ә сез мин яңгыр яудырганда урамда ничек йөрисез?
Балалар: Кулчатыр белән.
Болыт: Миңа ничек икәнне күрсәтеп алыгыз әле. (Кулын маңаена куеп, балалар ягына карап). Малайлар! Минем яныма чыгуыгызны сорыйм. (Әти-әниләр ягына карый) Хөрмәтле әниләр! Балаларга ярдәм итик , балалрыгыз белән парлашып басыгыз әле. 2 төртемгә бүленеп, кайсы төркем беренче килүен ачыкларбыз.
Музыка астына ярыш оештырыла. Шул арада кызлар биюгә әзерлзнер өчен сәхнә артына китәләр.
Болыт: Ииииих, сезнең белән шундый да күңелле.
А.б: Болыт! Без тылсымлы сүзләр язылган яфраклар эзлибез. Бер генә яфрак табылмыйча калды. Ярдәм ит әле безгә, зинһар өчен.
Болыт: Тылсымлы яфраклар? Әйе, әйе, ишеткән идем мин алар турында. Әйдәгез, бергәләп биеп алыйк, бәлки, тылсымлы яфраклар шул арада табылыр.
Кулчатырлар белән бию.
(Бию азагында Болыт яфракны табып ала).
Болыт: Менә ул тылсымлы яфрак! ә миңа хушлашырга вакыт. Минем эшем күп әле, яңгырлар яудырасым бар. Сау булыгыз, балалар. (Сау булыгыз).
А.б: Рәхмәт сиңа, болыт.
Балалар! Без барлык яфракларны да табып бетердек. Кадерле Көзбикә! Кил монда тизерәк. Синең сандыгыңны ачарга вакыт җитте.
Көзбикә яфракларны ала һәм тылсымлы сүзләр әйтә.
Көзбикә: Яфрак, яфрак, ярдәм ит,
Минем сандык ачылсын,
Балалар бик шатлансын. (Сандыкны ача. Сандыкта балаларга бүләкләр).
А.б: Рәхмәт сиңа кадерле Көзбикә! Ә безнең күңелле бәйрәмебез ахырына якынлашты, безгә көзге урианнан төркемебезгә кайтырга вакыт. Әйдәгез әле, балалар, Көзбикәне матур җыр белән озатыйк.
Җыр башкарыла.
сценарий «Осенний бал», «Көзге бәйрәм»
26 октября 2016
Көзге бәйрәм.
(өлкәннәр hәм мәктәпкә әзерлек төркеме өчен сценарий).
Зал бәйрәмчә бизәлгән: көзге яфраклар,гөмбә рәсемнәре белән. Музыка астында балалар залга керәләр.
Алып баручы: Хөрмәтле балалар, кунаклар,әниләр барыгызгада хәерле көннәр.
Китте җәй безнең яклардан
Диңгез,таулар артына.
Көз алтын күлмәк кидерде
Агачларның барсына.
Җылытмый инде кояш та.
Көннәр кыскара бара.
Әбиләр чуагы белән
Көз алдый безне бары.
Сибәли салкын яңгырлар,
Кургаш болытлар йөзә.
Җирне,хакимлек итәргә,
Тапшырган ходай көзгә.
А.Б: Мы собрались сегодня в зале,
Чтобы шутить, смеяться и плясать.
Мы дорогих гостей позвали
Осенний праздник отмечать.
Бүлмәгә Карачкы керә. (Аның йөзендә борчу, нәрсәсендер югалту, аны эзләү чагыла. Муенында “эш эзлим” дигән язуы да бар.).
А.Б. Балалар, карагыз әле, безгә кемдер кунакка килә?
Карачкы. Ә-ә, гафу итегез! Күрмичә торам. Исәнмесез! Кадерле кунаклар, әниләр, апалар. Мин – Карачкы, булам. Бу минем исемем, ә фамилиям- Бакчаева. Гади генә әйтсәгез дә ярый –Карачкы. Мин, алай бик күтәренке дә, горур да түгелмен ( боргаланып).
А. Б. Сиңа, нәрсә булды соң? Син, бик борчулы, нәрсәңне дә булса югалттыңмы әллә?
Карачкы. Барысы да югалды! Юк булды!
А.Б. Нәрсәң, юк булды?
Карачкы. Югалды , юк булды , кайттылар да төяп киттеләр! Бераз калсын әле димәделәр, хәтта сорамыйларда бит! Бетте, барсында алып киттеләр! (арлы –бирле йөреп,башын тотып ,борчулы сөйли)
А,Б. Төгәл генә әйт әле, кемнәр, нәрсәңне алып киттеләр?
Карачкы..Э-э-э!(башын кашып). Нәрсә соң әле? Оныттым бит! Э-Э-э! Әй салам баш булгач, барысыда онытыла. Менә табышмаклары истә, ә җавапларын, ничек аталганнарын белмим? Әллә, картайдым инде?
А.Б. Борчылма, Карачкы, без –балалар белән сиңа ярдәм итәрбез.Әйе, бит балалар?
Балалар. Әйе.
А.Б. Әйдә табышмакларыңны укы,без игътибар белән тыңлыйбыз.
Карачкы. табышмаклар укый.
1. Кат-кат тунлы,
Карыш буйлы. (Кәбестә)
2. Ашка салсаң — тәм кертә,
Борынга салсаң — төчкертә.(Борыч)
3 Любопытный красный нос
По макушку в землю врос.
Лишь торчат на грядке
Зелененькие пятки. (МОРКОВЬ)
4.Он никогда и никого
Не обижал на свете.
Чего же плачут от него
И взрослые и дети? (ЛУК)
5. Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы халык. (Кыяр)
Менә хәзер, исемә төште кыярлар,суганнар,кәбестәләр,кишерләр…ләкин бер сүз белән ничек аталалар соң алар?(бераз пауза ясап) Ә-ә?(башын кашып).
Балалар. Яшелчәләр.
Карачкы. Әйе, балалар, бик дөрес. Афәрин!Рәхмәт, исемә төште инде хәзер.
-Менә, яшелчәләремне төяп алып киттеләр дә инде, шуңа күрә кәефсезләнеп, бераз ачуланып торам әле. Мин каргаларны куган чакта, бер сүз әйтми алдыларда киттеләр. Хәзер, менә эшсез.
— Бәлки сезгә ярдәм итәрмен?
Балалар. Юк.
Карачкы. Ә,сез,яшелчәләрне утырта,җыеп ала беләсезме соң?
Балалар. Әйе.
Карачкы. Әйдәгез, бергәләп уйныйбыз.
1.Уен “Бәрәңге утырту” . Ике командага бүленәбез. Чиләк эченнән бер-бер бәрәңге алып боҗра эченә чәчәбез. Кем беренче чәчеп бетерә. Шул команда җиңүче була.
Көз җитте . Бәрәңгеләребез дә өлгерде, уңышны җыеп алырга вакыт.
2.Уен “Уңыш җыю” Ә хәзер бәрәңгеләребезне бер- бер чиләкләребезгә җыябыз.
Ай –яй бик тә арытты,ашыйсы килә башлады. Уңыш җыелды,әйдәгез учакта бәрәңге пешерәбез.
Карачкы учак әзерли, кызыл боҗра эченә бәрәңгеләрне сала,пешерә.
3.Уен “Кайнар бәрәңге”. Боҗра эченнән бәрәңгеләрне кашык белән,( кул белән тотарга ярамый, пешерә) тәлинкәгә куярга кирәк.
Рәхмәт! Балалар, сез, миңа бик тә ярдәм иттегез, борчуларым да бераз онытылды. Миңа китәргә вакыт. Эш тә эзлисем ,көзгә дә хәзерләнәсем бар. Сау булыгыз!
Балалар. Сау булыгыз!
А.Б Әйдәгез,балалар, бәйрәмебезне дәвам итик.
Лето прошло, пробежало, умчалось.
Хмурится небо, и дождь моросит.
Теплых деньков очень мало осталось.
Может, об этом природа грустит?
Я грустить не разрешаю,
Всех на танец приглашаю,
Разве можно, не танцуя,
Слушать музыку такую?
Барлык балалар да түгәрәккә басып шаян “Мы бежим” биюен башкаралар.
А.Б. Бәйрәмебезгә ямь өстәп көз турындагы матур шигырьләребезне сөйлик.
С.Эльвина Дождь по улице идёт,
Мокрая дорога,
Много капель на стекле,
А тепла немного.
Т.Илсинә. Көз килде. Үләннәр
Саргайды, шиңде.
Сап-сары яфраклар
Җиргә сибелде.
К.Алия. Как осенние грибы,
Зонтики мы носим,
Потому что на дворе
Наступила осень.
М.Энҗе. Моңлы,гүзәл,
Матур, аяз көннәр,
Мул игеннәр-
Синең бүләгең.
Сокландыргыч синең табигатең,
Бигрәк матур,ай-hай,күлмәгең!
Г.Адилә. Наступила осень,
Пожелтел наш сад.
Листья на берёзе
Золотом горят.
Н.Илназ. Көз җиттеме,җир өстенә
Алтын яфрак җәелә.
Карап туеп булмый hич тә
Бу фасылның яменә.
Х.Илсаф. Не слыхать весёлых
Песен соловья.
Улетели птицы
В дальние края.
В.Рәсил. Көз!Көз!Көз!
Көзсез күңелсез
Алтын- сары яфраклар да
Коелмый синсез.
З.Айзилә. Падают, падают листья
В нашем саду листопад.
Желтые, красные листья
По ветру вьются, летят.
Б.Алинә. Көз көннәре килеп җитте,
Хушлашабыз җәй белән.
Бөтен җиргә яфраклардан
Алтын келәм җәелгән.
Х.Адилә. Яратам мин
Сары төсне.
Бөтен дөнья
Алтын төсле
С.Айбулат. Көз!Көз!Көз!
Сине көтек без.
Алма, кавын hәм карбызлар
Өлгерми синсез!
Б.Зилә. Нинди салкын көз,
Тышта күңелсез!
Ничек яшәрбез
Чәчәксез,гөлсез?
Х.Рәсим. Китте җәй безнең яклардан
Диңгез,таулар артына.
Көз алтын күлмәк кидерде
Агачларның барсына.
С.Алинә. Көз-моңсу чак,ямансу чак,
Көн дә ява яңгырлар.
Тик безнең бакчада һаман
Яңгырый дәртле җырлар!
Җыр: Айдар Минhаҗев сүзләре, Рөстәм Сәрвәров музыкасы “Көз килә”
А.Б. Хорошо стихи читали,
Но давно не танцевали.
В круг скорее, детвора,
Танцевать пришла пора!
Х. Дилә. Рәхим итегез,
Көзге бәйрәмгә
Яфрак тотып,
Бер биик, әйдә.
Бию “Көзге яфраклар” барлык балалар белән.
А.Б. Әти- әниләр белән уеннар.
Эстафета.“көз көненә, мин әзер” . (4 әни катнаша) Кулга кулчатыр , аякка зур үлчәмле галошлар, муенга шарф, баш киемнәре киеп , билгеләнгән урынга кадәр чабып килергә hәм кире салып, башка әни киенеп чаба тиеш.
“Көлсу”(Золушка). (4 кеше катнаша). Төрле ярмаларны аерырга.
“Кем беренче”( 4 әни катнаша). Суган , бәрәңге әрчергә.
-Татар халык уен җыры –“Куш кулым”.
-Татар халкының “Төлке белән каз” әкиятен сәхнәләштерү.
-Җыр Л. Лерон сүзләре, Р Еникеева музыкасы“Яфрак бәйрәме”.
А.Б.. Кызганычка каршы безнең бәйрәмебез да төгәлләнә. Сезгә теләкләрем шул:
Күңел күгегез һәрчак аяз булсын,
Килмәсеннәр сагыш-борчулар,
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,
Аннан кадерлерәк нәрсә бар!
— Сау булыгыз, кадерле кунаклар, әниләр. Киләсе очрашуларга кадәр.
Музыка астында балалар залга керәләр. Зал көзге яфраклар белән бизәлгән.
А.б.
Айгизә
Исәнме, көз, исәнме көз!
Көттек без килүеңне.
Алтын көз, синнән сорыйбыз
Бүләкләр бирүеңне.
Айзат
Көз килде.
Уңыш булды.
Табын сый белән тулды.
Рәхим ит, дус,
Көзге бәйрәмгә!
Камилә
Салкын җилләр исә,
Тәрәзәгә чиртә.
Сап-сары яфраклар
Җиргә очып төшә.
Нәзилә
Сары яфрак белән
Безнең бакча тулган.
Кояш та елмаймый.
Белмим, нәрсә булган?
Динә
Җирдә сары яфрак-
Көз килүнең билгесе.
Сары яфрак- көз-чибәрнең
Төшеп калган көзгесе.
Ямгинә
Саргая таллар, усаклар,
Алмагачлар һәм каен.
Көннән-көнгә арта бара
Җир өстендәге алтын.
Самир
Көннәр инде салкынайды,
Кышлар бераз якынайды.
Тирә-юнь гел сары төстә
Әллә соң бу алтын аймы?
Артур
Кошлар оча төркемләп,
Яңгыр ява иркенләп,
Кояш чыгып алгалый,
Моңсу караш салгалый.
Ранис
Иртәләрен туң төшә,
Күңелләргә моң төшә,
Көн яктысы тарала,
Яңгыр катыш кар ява.
Алишер
Осень наступила,
Высохли цветы.
И глядят уныло
Голые кусты.
Никита
Вянет и желтеет
Травка на лугах.
Только зеленеет
Озимь на полях
Альмир
Падают, падают листья,-
В нашем саду листопад.
Красные, желтые листья
По ветру вьются, летят.
Птицы на юг улетают:
Гуси, грачи, журавли.
Вот и последняя стая
Крыльями машет вдали.
Азалия
Нурислам
А.б. Сөмбелә, кара әле, безгә кунакка бәләкәй куяннар да килгән. Нәниләр башкаруында “Куяннар биюе” карагыз.
Көз. Рәхмәт, балалар! Булдырдыгыз! Ә хәзер әйдәгез уйнап алыйк.
(Көз яшелчәләрне, җиләк-җимешләрне идәнгә чәчә.)
Яшелчәләрдән аш пешерәбез, салат ясыйбыз, ә җиләк-җимешләрдән тәмле кайнатма, компот кайнатабыз. Шуның өчен аларны аерып шушы савытларга салырга кирәк.
Уен “Яшелчә һәм җиләк- җимешләрне аер”
А.б. Җәй һәм көз көне авыл җирендә эш аеруча күп була. Безнең балалар да өлкәннәргә ярдәм итә. Ләкин арада эшләргә яратмаучылар да очрый. Хәзер “Антошка” дигән шаян җыр тыңлап китәбез.
Көз. Мин кырларда игеннәрне, бакчаларда җиләк-җимеш, яшелчәләрне өлгертәм. Урманнарда күп итеп чикләвек, гөмбәләр үстерәм. Балалар, чикләвекләр, я гөмбәләр турында берәр җыр җырлап күрсәтегез әле.
Җыр “Грибочки”
А.б. Хәзер егетләребез татар биюен башкаралар.
Самир, Нурислам, Айзат, Альмир башкаруында татар егетләре биюе.
А.б. Безнең кызларыбыз да малайлардан калышмый. Кызлар башкаруында зонтиклар белән бию карагыз.
Көз
Ай, рәхмәт, балалар! Бигрәк матур җырладыгыз, биедегез, уеннар уйнадык. Ә хәзер кунакларыбызга көзге әкият күрсәтәбез.
ШУК БӘРӘҢГЕ
Катнашалар
Көз – Марина
Әби – Зинфира
Бабай – Мөнирә
Кыз – Светлана
Кияү – Лена
Әни куян – Ямгинә, бала куяннар – Ранис, Нәзилә
Төлке – Азалия
Бүре — Нурислам
Аю – Самир
Тиеннәр – Камилә, Айгизә, Динә
Тычканнар – Айзат, Альмир
Карга – Алишер
Керпеләр – Артур, Никита
Балалар – Ямгинә, Самир, Айгизә
Эт – Нурислам
Мәче – Азалия
Әтәч – Айзат
Авыл күренеше
Урман читендә өй, койма, агачлар, өстәл, самовар
Матур кояшлы көз көне – тын гына авыл көе уйный, таң ата, әтәч кычкыра, сыер мөгери, эт өрә. Өйдән бабай чыга, тирә-якка карана
-Җыр “Әтәч”
Бабай. Маша-Алла, бигрәк матур көн бүген. Аяз, җылы. Бәрәңге алырга бигрәк әйбәт көн. Әбисе, балалар, чыгыгыз, әйдәгез бәрәңге алабыз.
Өйдән әби килеп чыга
Әби. Хәзер, хәзер, сыерымны савып, көтүгә чыгарып җибәрим инде. Оныклар да йоклый әле.
Бабай (ачуланып) Сезнең шул булыр инде. Һич ашыгуны белмисез.
Әби сыер сава. Сыер тик тормый, тибенә. Чиләк авып китә.
Әби. (орышкан була) Әй, Зорька, тик кенә тор, тынычлан.
Савып бетереп сыерны көтүгә чыгарып җибәрә.
Әби. Балалар, торыгыз, юыныгыз. Коймак пешердем. Тәмләп чәй эчеп алыгыз да бабагыз белән бакчага бәрәңге чуплэргэ чыгыгыз.
Бэрэнге турында шигырьлэр сойлэнэ.
Уен. “ Кем кубрэк бэрэнге жыя”
“ Коз” – кумэк жыр.Ата-аналар белэн чэй эчу.
Теремкэй козге урманда.
Балалар залга « Дин-динь…» биюе б.н керэлэр. Аннан урыннарына утыралар.
А.Б. : Карагыз эле балалар, ничек матур козге урманда! Агачларда торле тостэ яфраклар- сарыда бар кызылыды .
Ни арада жэй утте,
Алтын коз килеп житте.
Шатлык туры бу бэйрэмне
Балалар куптэн котте.
А.Б: Карагыз эле, балалар. Безгэ кунакка кемдер килэ тугелме сон?
Куян керэ.
Мин куян кечкенэ генэ
Бик йомшак кына,
Бик куркак кына.
А.Б. : Курыкма куянкай.Эйдэ безнен белэн жыр жырларга.
Трек№
Жыр коз турында. «Кап-кап тук-тук-тук»
А.Б.: Куянкай , э козге салкын коннэрдэ сина жылы булсынгэ эйдэ теремкэй тозибез сина.Э балалар сина булышыр.
Уен: «Машиналар» — балалар ике командага буленэлэр, бер командада 3 эр кеше.Ике калоннага басалар,янда обруч эчендэ кирпечлэр.Муз.уйнаган вакытта балалар чиратлашып кирпечлэрне алып йогерэлэр .Теремкэйне този башлыйлар.Кире килеп эстафета бирэлэр аннан артка басалар.
Куян: Менэ нинди матур теремкэй ,зур тугел,кечкенэ!
А.Б: Э менэ безнен теремкэйгэ беренче кунагыбызда Бака килэ.
Бака:Терем-терем-теремкэй зур тугел кечкенэ.Кертче мине узенэ.
Куян: Э нэрсэ эшли белэсен син?
Бака : Без хэзер дусларым белэн сина коз турында жыр жырларбыз.
Трек№
Балалар барсыда жыр башкара. « Листик желтый»
Жыр беткэннэн сон урыннарга утыралар.
Куян: Кер теремкэйгэ.Бергэ яшэу кунеллерэк.
А.Б: Шулай итеп куян б.н бака бергэ яши башладылар. Чу, туктагыз !Балалар теремкэйгэ тагын кемдер килэ тугелме сон?
Толке керэ.
Толке: Терем-терем-теремкэй, зур тугел кечкенэ.Кертче мине узенэ!
Куян: Э нэрсэ эшли белэсен син?
Толке: Мин бик хэйлэкэр толке.
Биергэ,жырларга,
уйнарга бик яратам.
Менэ сезгэ дэ дуслар музыка кораллары алып килдем.Эйдэгез бергэ уйнарага.
Трек№ ( уен жыр бию энисэ)
Балалар- Озын колак куянкай,колагынны бир эле? 2 тапкыр.
Куян кашык- Юк дуслар бирэ алмыйм уземэ каян алыйм. 2 тапкыр
Балалр- Толке толке карале ,койрыгынны бир эле. 2тапкыр
Толке-бубен –Юк дуслар бирэ алмыйм,уземэ каян алыйм.2 тапкыр .
Урыннарга утыралар
Куян: Кер теремкэйгэ.Бергэ яшэу кунеллерэк.
А.Б : Менэ шулай итеп алар дус –тату бергэ яши башлыйлар.
Балалар, нинди тавыш бу.Эллэ аю килэ безгэ?
Аю: Мин аю,сезгэ кунакка килдем.
Ээээй, Терем-терем-теремкэй,
Зур тугел кечкенэ.
Кертче мине узенэ!
Куян: Э нэрсэ эшли белэсен син?
Аю: Белмим мин бернидэ,
Жырлыйда ,биидэ!
Э йокларга биктэ яратам!
Толке: Бердэ кайгырма.Хэзер ойрэтэбез сине биергэ!
Трек№ Бию « Танец с листочками»(урыннарга утыралар)
Куян: Аю ,кер теремкэйгэ.Бергэ яшэу кунеллерэк.
А.Б: Менэ шулай бар жэнлеклэрдэ бергэ матур,жылы теремкэйдэ яшилэр.Куян кишер кимерэ,Бака жырлый,Толке бии,э аю йоклый хэмдэ теремкэйне саклый!
Менэ шул вакыт,кемдер ишек шакый.(Коз керэ)
Коз: Мин сары коз,алтын коз.Килдем сезгэ кунакка .
Узем турында жыр алып килдем,бергэ жырларга!
Трек№ «Осень осень осень,осень к нам пришла»
А.Б:Менэ шунын белэн,Экиятебез тамам.
Рольлэрне башкардылар безнен балалар.Кочле итеп кул чабыйк дуслар.
Коз: Сайбулыгыз! Сау булыгыз!Э эхэзер безенен козге салют!
Максат: . Сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү, олылар каршында матур
итеп чыгыш ясарга өйрәтүне дәвам итү. Балаларда күтәренке кәеф, шатлыклы
хисләр тудыру
Залга А.б. белән ике бала төрле якка каранып керәләр.
1 бала. Ах, без кая килеп кердек ? Монда шундый матур!
2 бала. Чынлап та. Тыңлагыз , серле тавышлар да ишетелә.
А.б. Балалар, без серле көзге урманда. Айхай, нинди күп яфраклар ята!
Дусларыбызны чакырып – яфраклар белән биеп алыйк! Көз кызы үзе дә килер.
Балалар яфраклар белән биеп керәләр һәм урындыкларга утыралар.
Күңелле музыкага Көз кызы керә.
Көз кызы. Исәнмесез, нәни дусларым!
Көз җитү белэн табигать,
Алтын төскэ маныла.
Зифа каен кызлары да
Сары шәлен ябына.
Сылу балан кызыбыз да
Тага кызыл алкасын.
Менэ шулай каршы ала
Табигать көз апасын!
Балалар. Көз кызы! Без сине күптән көттек.
Син килүгә сөендек,
Бик күп җырбию,
Табышмак, мәкаль,
Шигырьлэр өйрәндек.
“Алтын көз” җыры башкарыла.
А.б. Көзге урман бигрәк матур.
Көз кызы. Мин сезне үземнең серле урманга сәяхәткә алып барам.
1 Күңелле музыкага Көз артыннан аяк очларында чабып баралар.
Чиполлино керә..
Чиполлино. Ох, Арыдым. Күпме юллар үттем, ниләр генә күрмәдем. Ә хәзер
кайда килеп чыктым?
А.б. Кем бу, балалар?
Балалар җавап бирәләр.
Чиполлино. Исәнмесез!Дөрес. Мин – Чиполлино. Италияда тудым. Дөнья
күрәсем килә, шуңа менә монда килдем.
Көз кызы. Исәнме , Чиполлино! Рәхим ит , безнең көзге урманга!
Чиполлино. Көзге урман?…. ә нәрсә соң ул көз?
А .б. Безнең балалар көз турында бик күп беләләр. Менә тыңлап кара һәм истә
калдыр.
«Яфраклар коела» (М.Әндерҗанова)
Яфракларын коякоя,
Бакчабызга килде көз.
Алтын сары яфракларны
Кулыбызга җыйдык без.
Кулга кәрзиннәр алабыз,
Урманнарга барабыз.
Юлда очраган кошларны
Без озатып калабыз.
Кошлар еракка китәләр:
Сандугачлар, тургайлар.
Әнә безгә соңгы кошлар
Сәламләп кул болгыйлар.
Балалар көз турында сөйлиләр( Көннәр салкыная, кошлар җылы якка
китәләр, кышка җиләкләр, гөмбәләр әзерлиләр)
Чиполлино.Ә гөмбәләр нинди була?
2 Көз кызы. Чиполлино, син күп нәрсә белмисең икән әле. Балалар сине
барысына да ойрәтерләр.
А.б. Йәгез балалар, Чиполлиноны – гөмбәләр белән игътибарлы булырга
өйрәтик . (агулы, ашарга яраклы гөмбәләр турында сөйләшү)
Чиполлино. Миңа бик ошады!
.
А.б. Әйе, менә хәзер балалар белән гөмбәләр җыеп карарсыз.
“Дождик” җыры башкарыла.
Чиполлино. Рәхмәт сезгә! Хәзер инде бик күп беләм мин көз турында.
Тизерәк дусларыма сөйлисе килә. Китәргә вакыт. Сау булыгыз!
Балалар саубулашалар.
Көз кызы. Юлны дәвам итик.
Помидор Помидорович белән Баклажан Баклажанович керәләр.
Помидорның кулында дәфтәр , ә Баклажан счет тоткан.
А.б. Көз кызы, болар кемнәр?
Көз кызы. Бу Помидор Помидорович һәм Баклажан Баклажанович.
А.б. Исәнмесез , хөрмәтле яшелчәләр!
Помидор. Исәнмесез!
А.б. Нәрсә саныйсыз ?
Помидор Помидорович. Ничек инде, көзге уңышларны саныйбыз.күпме
уңыш өлгергәнен белергә кирәк.
Помидор Помидорович. Саный башлыйбыз! Суган килдеме?
3 Баклажан Баклажанович.(Счет белән саный) Монда, монда, Помидор
Помидорович.
Помидор Помидорович. .Кишер әзерме?
Баклажан Баклажанович. Әзер, әзер.
Помидор Помидорович.Кәбестә кая?
Баклажан Баклажанович. Кәбестә дә әзер!
Помидор Помидорович.Кабачок килмәгәндер әле, хаман ятып тора әлә
кояшта.
Баклажан Баклажанович.Ә менә килеп җитте.Өлгергән.
Помидор Помидорович .Барыгыз да әзерме?
Бергә. Әзер!
Помидор Помидорович .Алайса түгәрәккә басыйк,
Биеп алыйк!
Ә балалар безгә җырларлар.
“Безнең бакчада” җыры башкарыла.
Помидор Помидорович .Уңышлар әйбәт булды, киттек Баклажан
Баклажанович башка бакчалардагы яшелчәләрне санап өлгерергә кирәк.
Помидор Помидорович белән Баклажан Баклажанович чыгып китәләр.
Көз кызы . Балалар, ә сез уңышлар җыярга яратасызмы?
Саубуллашалар.
Балалар җавап бирәләр.
Уеннар: “Уңыш җыю”
“Бу нәрсә?”
Көз кызы . Бик уңгансыз.
4 Кишер: Көз патшасы, туктап тор!
Син бераз гына уйла…
Ник кечкенә мин болай,
Ник усмәдем соң буйга?
Шуңа мин бик вак булдым:
Хужам бик ялкау малай.
Утамады түтәлне,
Шуңа усмәдем бугай.
Көз: Кайда икән ул малай. Ник кишер түтәлен карамады икән ул.
(балалардан эзли)
А.б. Балалар, белмисезме сез ул ялкау малайны?
Балалар. Беләбез, ул бит Антошка.
Антошка керә.
Антошка. Кем мине чакырды? Ооо! Күпме кеше җыелган монда. Әллә
бүген берәр төрле бәйрәмме? Ярар., табыныгыз кая? Тәмле әйберләрегез
бармы? Кашык кирәкми, үземнеке бар.
Көз кызы. Ә, синме инде ул ялкау малай?
Антошка.(корсагын сыйпыйсыйпый) . Мииин! Ләкин мин ялкау түгел!Күп
нәрсә эшләргә яратам. Менә мине кунакка яшкәндә мин иренмичә тиз генә
йөгереп киләм, йокларга, телевизордагы мультфильмнарны карыйм. Менә
бүген көн буе кунакта йөрдем. Ой , арыдым!
А.б. Антошка менә син бии, җырлый , йә бии беләсеңме?
Антошка.Белмим(ояла). Балалар бакчасында дәресләрдә мин тыңламадым,
уйнап, шаярып кына йөрдем. Күптән өйрәнәсем килә инде.
“Каракаршы бию” башкарыла
Антошка. Шундый кызык. Миңа бик ошады. Бүтән мин ялкауланмыйм, сүз
бирәм, иртәгә үк түтәлләрне карармын.
Көз кызы . Антошка, җәй үтте, көз килеп җитте бит.
5 Көз: Антошка, татар халкында бик матур бер мәкаль бар. Я, әйтегез әле
балалар.
Бергә: «Кем эшләмишул ашамый»
Антошка: Хәзер безне ашатмыйлармы?
Көз: Юк инде, эшләмәгәч.
А.б: Ярар инде көз кызы, без аны күңелсезләндермик,ул үзгәрер .
Антошка: Үзгәрәм инде, үзгәрәм.
Көз: Үзгәрәсе булгач, минем сүземне тыңла(колагына әйтә)
Антошка: О, охо, класс! Ай момент!(йөгереп кереп пирог алып чыга)
Көз: Бу быелгы оннан пешерелгән тәмле, баллы пирог!
Антошка: Ә миңа?
Көз: Ә сиңа баллы,сулы, кызыл, тәмле.
Антошка: Нәрсә инде?
Көз: Нәрсә дип уйлыйсың соң?
Антошка: Алма! Мин аның белән балаларны да сыйлыйм.( корзин белән
алмалар өләшә)
Рәхмәт сезгә, мине биергә, җырларга өйрәттегез. Мин ялкау малай түгел инде
хәзер. Нәрсә булса да эшлисем килеп китте! Ә, Помидор Помидоровичка
уңышлар санарга булышам.Сау булыгыз!
А.б. Молодец, Антошка! Сау бул!
Антошка балалар белән саубулаша.
Көз кызы. Менә сезгә миннән һәм серлу урманнан бүләк, төркемегезгә
кайтып җиткәч тәмләп чәй эчәрсез!
6 А.б. Бик зур рәхмәт Көз кызы!
Көз кызы. Саубулашыр вакыт та җиткән.Акыллы, тырыш малайлар хәм
кызлар булып үсегез.Саубулыгыз!!!
Саубулашу.
Тыныч көйгә балалар чыгып китәләр.
Кулланылган әдәбият:
1.Балачак уйнап көлеп үсәр чак : балалар бакчасында уеннар/ К.В
Закирова., Л.Р Мортазина.Казан: Редакционно издательский центр,
2012.192 б.
2.Бәйрәмнәр
ярдәмлек/В.Г.Гомәрова, Ф.Я.Зарипова.Казан: Мәгариф, 2005.207б.
3.Күңел ачыйк бергәләп: Балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм музыка
җитәкчеләре өчен ярдәмлек.Казан:Мәгариф, 2003.303б.
4. http://sabyem.ru/
бәйләме:Балалар
тәрбиячеләренә
бакчалары
7
Муниципальное автономное образовательное
учреждение
«Детский сад № 377 комбинированного вида с
обучением и воспитанием на татарском языке»
Советского района города Казани
Көз-тылсымчы
(Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен көз бәйрәме)
Шарафеева Гульнур Акрамутдиновна,
2016г.
Көз-тылсымчы
(Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен көз бәйрәме)
Зал төсле яфраклар белән бәйрәмчә бизәлгән.
Күңелле көй астында алып баручы белән балалар залга керәләр.
Алып баручы. Балалар, карагыз әле. Бүген безнең
залыбызда ничек якты һәм матур. Тирә-юньдә төсле матур яфраклар
янып тора. Бүген безгә бәйрәм килгән.
Әйе, бүген Көз бәйрәме!
Яфракларны күр әле:
Алтын төскә кергәннәр,
Бар дөньяны күмгәннәр!
Җил чыкканда шаулашалар,
Оча-оча уйнашалар,
Һавада әйләнәләр
Һәм җиргә сибеләләр…
«Яфрак ява» җыры башкарыла (И.Саитова көе,
Л.Лерон сүзләре).
Җыр барышында «Яфраклар» биюе башкарыла.
Алып баручы. Нинди матурлык! Көз — табигатьнең
иң гүзәл мизгеледер бу! Балалар, күрегез әле! Безнең тәрәзә
каршындагы миләш агачы кызгылт «күлмәген» кигән, ә аның
янәшәсендәге каен алтын-сары төскә кергән.
1 нче бала. Оча яфрак, уйный яфрак
Һаваларда әйләнеп.
Бүген, бүген, бүген, бүген
Көзнең матур бәйрәме.
2 нче бала. Көз җиттеме, бар агачлар
Алтынга манган сыман.
Кызыл яфраклы чаганнар
Утларда янган сыман.
3 нче бала. Көз җиттеме, җир өстенә
Алтын яфрак җәелә.
Карап туеп булмый һич тә
Бу фасылның яменә.
«Көз» җыры башкарыла (М.Әндерҗанова сүзләре һәм
көе).
Аудиоязмада салмак кына яңгыр яуган тавыш
ишетелә.
Алып баручы. Кемдер бу якка килә. Тавышы ишетелә…
Яңгыр яуган тавыш катырак ишетелә. Залга Болыт
йөгереп керә. Кулында
яңа ел ялтыравыгы белән бизәлгән таякчыклар.
Болыт. Мин көзге болыт булам!
Җиргә яңгыр яудырам.
Телим икән, сезне дә мин
Яңгыр белән чылатам!
Күңелле көй уйный. Болыт балалар янында йөгереп
йөри, таякчыклары белән
хәрәкәтләр ясый: «яңгыр яудыра».
Алып баручы. Болыт, Болыт, тукта әле,
Син алай шаярма әле.
Без бик матур җыр беләбез,
Сиңа аны бүләк итәбез.
«Яңгыр» татар халык уен җыры башкарыла.
Болыт. Нинди матур җыр! Нәкъ менә минем өчен.
Рәхмәт сезгә, балалар, күңелемне күтәрдегез.
Яңгыр ява иләкләп,
Яңгыр ява чиләкләп.
Тып та тып, тып та тып,
Тәрәзә шакылдытып.
Шаян, нәни тамчылыр
Уйнарга чакыралар:
«Чыланам дип курыкма,
Зонтик ал син кулыңа».
«Зонтиклар» эстафетасы уздырыла. Балалар 2
командага бүленә. Һәр командага берәр зонтик бирелә. Уенчылар чират
буенча, кулларына зонтик тотып, аякларына галуш киеп, билгеләнгән
урынга кадәр йөгерәләр һәм кире әйләнеп кайталар. Эстафета ахыргы
уенчыга кадәр дәвам итә.
Болыт. Сез бик җитез икәнсез. Булдырдыгыз.
Молодцы! Яңгырдан куркып тормадыгыз.
Алып баручы. Юк, без яңгырдан курыкмыйбыз. Яңгыр
безгә бик кирәк. Яңгыр җиләк-җимеш, яшелчәләрне үстерә, һаваларны
сафландыра. Ләкин хәзергә яңгыр туктап торсын, кояш чыксын иде.
1 нче бала. Кояш, чык!
Болыт, кач!
Без уйнарбыз җылыткач!
2 нче бала. Кояш, чык, чык, чык!
Майлы ботка бирермен.
Майлы ботка казанда,
Тәти кашык базарда.
Барысы бергә. Кояш, чык!
Болыт, кач!
Без уйнарбыз җылыткач!
Матур көй астында залга Кояш керә.
Кояш. Исәнмесез, мин килдем,
Чакыруыгызны ишеттем.
Мин Кояш — алтын Кояш!
Мин Кояш — матур Кояш!
Бар дөньяны яктыртам,
Бар дөньяны җылытам!
Болыт. Әйе, Кояш, син якты да, син җылы да. Ә
менә миңа кара әле. Мин су белән тулы. Ә сусыз яшәп тә булмый.
Димәк, мин дә кирәк бу җирдә.
Кояш белән Болыт кем мөһимрәк, кирәгрәк булуы
турында бәхәсләшә башлыйлар.
Алып баручы. Сез безгә икегез дә бик кирәк.
Зинһар өчен, тынычланыгыз. Тату булырга кирәк.
Әйдәгезче, дуслашыйк,
Бергәләп биеп алыйк!
«Дуслаштык» биюе башкарыла. (Р.Бойко көе).
Кояш. Без бүтән талашмыйбыз.
Болыт. Без дуслаштык инде.
Алып баручы. Бик яхшы. Ә без бәйрәмебезне дәвам
итик.
Кигән ап-ак эшләпә,
Төшереп кашына ук.
Эшләпәсен салдырсаң,
Каш түгел, башы да юк.
Бу нәрсә?
Балалар. Гөмбә!
1 нче бала. Кәрзиннәрне алабыз,
Урманга без барабыз.
Барабыз, барабыз,
Гөмбә күреп алабыз.
Иеләбез, алабыз
Һәм кәрзингә салабыз.
«Гөмбә җыябыз» эстафетасы уздырыла. Идәнгә төрле
гөмбә муляжлары (яисә гөмбә рәсеме ясалган карточкалар) куела.
Балалар 2 төркемгә бүленәләр. Һәр төркемдә әйдәүче билгеләнә,
аларга кәрзиннәр бирелә. Тәрбияче сигналы буенча һәр ике төр&