Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №37»
Нижнекамского муниципального района РТ
Сценарий театра
русской народной сказки “РЕПКА”
на татарском языке
Воспитатель по обучению детей
татарскому и русским языкам
МБДОУ № 37
Миндубаева Гузель Сиреньевна
г.Нижнекамск, РТ
Овладение татарским языком как вторым государственным, детьми дошкольного возраста является в наши дни актуальной задачей. Чтобы наши воспитанники начали успешно общаться на татарском языке, нам, воспитателям нужны годы регулярных и систематических занятий с детьми. Как разнообразить эту трудную, зачастую монотонную работу? Как сделать ее интересной для малыша?
На помощь приходит игровая, в том числе театрализованная деятельность. Поэтому я взяла за основу всем известную русскую народную сказку «Репка» и добавила в нее диалоги из УМК «Татарча сөйләшәбез». Для достижения цели можно использовать кукольный театр, пальчиковый, плоскостной и т. д.
Важным аспектом для лучшего запоминания является и многократное повторение грамматических конструкций каждым героем сказки. Во время театрализованной деятельности, дети ненавязчиво повторяют и правила безопасного поведения на дороге.
Алып баручы. Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар! Здравствуйте, уважаемые гости! Сегодня мы покажем вам русскую народную сказку «Репка» на татарском языке, где в костюмах использован бросовый материал.
Безнең бабай авылда
Шалкан чәчә бакчада.
Әби өстәл янында
Самавырын кайната.
Әби: Бабай, кил монда! Әйдә, чәй эч!
Бабай килә. Утыра.
Бабай: Рәхмәт, чәй тәмле. Әби, алма аша!
Әби: Рәхмәт, алма тәмле.
Ишек шакыган тавыш ишетелә.
Әби, бабай: Кем анда?
Кыз: Бу мин, Камилә.
Әби, бабай: Камилә, кызым, кил монда!
Кыз: Исәнме, әби! Исәнме, бабай!
Әби, бабай: Исәнме, Камилә! Хәлләр ничек?
Камилә: Рәхмәт, әйбәт! Хәлләр ничек, әби? Хәлләр ничек, бабай?
Әби, бабай: Рәхмәт, әйбәт! Камилә, утыр, чәй эч!
Камилә: Рәхмәт, чәй тәмле.
Алып баручы:
Көн артыннан көн үтте
Шалкан зур булып үсте.
Бабай чыкты бакчага
Зур шалканны тартырга.
Бабай: Ай-яй, зур шалкан!
Мин шалкан тартам.
Бер, ике, өч…
Җитми көч.
Әби, кил монда тизрәк
Шалкан тартырга кирәк.
Әби килә.
Әби: Ай-яй, зур шалкан!
Бергә: Мин шалкан тартам.
Бер, ике, өч…
Җитми көч.
Кызым, кил монда
Шалкан тартырга кирәк.
Камилә килә.
Алсу: Ай-яй,шалкан зур булып үскән!
Бергә: Мин шалкан тартам.
Бер, ике, өч…
Җитми көч.
Кесәсеннән кәрәзле телефон чыгарып шалтырата.
Бер, ике, өч…… ун.
Алло, әни, исәнме!
Әни.Исәнме, кызым!
Кыз. Әни, кил монда тизрәк,
Шалкан тартырга кирәк!
Кызым, мин киләм. Әти кирәк?
Әйе, әти кирәк. Шалкан зур.
Кызым, мин киләм. (әти)
Әти белән әни машинага утырып юлга чыгалар.
Әти, әни: Без барабыз, барабыз
Машинада барабыз
Авылга кайтабыз
Шалкан тартабыз.
Уңыш җыябыз.
Юл буйлап бара-бара
Машина алга чаба
Светофор тора анда.
(Светофор булып киенгән малай чыга).
Светофор: Кызыл ут яна – тукта!
Сары ут яна – син көт!
Яшел ут яна – алга!
Юлны дәвам итәләр
Шулай кайтып җитәләр
Әти белән әни шалкан янына килеп җитәләр.
Әти, әни: Шалкан зур үскән, бабай тырышкан!
Бергә: Мин шалкан тартам.
Бер, ике, өч…
Җитми көч.
Акбай, кил монда тизрәк
Шалкан тартырга кирәк.
Акбай килә.
Акбай: Шалкантзур үскән, бабай тырышкан!
Бергә: Мин шалкан тартам.
Бер, ике, өч…
Җитми көч.
Мияу, кил монда тизрәк
Шалкан тартырга кирәк.
Мияу килә.
Мияу: Ай-яй, зур шалкан, сары шалкан!
Бергә: Мин шалкан тартам.
Бер, ике, өч…
Җитми көч.
Тычкан, кил монда тизрәк
Шалкан тартырга кирәк.
Тычкан килә.
Тычкан: Ай-яй, зур шалкан!
Бергә: Мин шалкан тартам.
Бер, ике, өч…
Менә, чыкты ич!
Әкият «Матур бакча» җыры белән тәмамлана.
Бар матур бакча
Анда шалкан үсә
(ходим кругами)
Менә шундый шалкан зур
(руки поднимаем)
Менә шундый кечкенә
(присели)
Шалкан, шалкан кил әле
Биеп, биеп кит әле
Әл-лә, лә, әл-лә лә, биеп, биеп кит әле.
ШАЛКАН 2-3 яшьлек балалар өчен рус халык әкияте буенча инсценировка
Балалар костюмнардан ярым түгәрәк ясап төзелгәннәр.
Барысы бергә. Исәнмесез, кунаклар! Балалар! Апалар! Абыйлар!
Тәрбияче. Без бүген рус халык әкиятен татар телендә күрсәтербез. Әкият “Шалкан” дип атала. Рәхим итеп карагыз.
Тычкан. Мин – тычкан, бик бәләкәймен, чи-чи-чи. (Йөгереп кырыйга баса).
Песи. Ә мин песи булам. Исемем – Мияубикә, Мияууу — мияуууу күрегез!(Кырыйга китеп ята).
Эт. Мин эт булам. Исемем – Акбай, һау-һау-һау, шулай да бик курыкмагыз! (Оясына кереп кача).
Кыз. Ә мин кыз, исемем Айлинә! Әбиемнең бабамның яраткан кызлары. (Өйгә кереп китә).
Әби. Менә мин әби булам – исемем минем Мәрьям. (Өйгә кереп китә).
Бабай. Ә мин бабай булам, Сер итеп кенә әйтәм – шалканны мин утыртам! (Өй янына бара).
Шалкан. Ә мин – шалкан, бик тәмле, сусыл булам. (Әйләнеп ала да уртага утыра).
Алып баручы. Бабай шалкан утырткан. Шалкан зу-у-ур булып үскән.
Бабай. (Чыга, кулын каш өстенә куеп, шалкан тирәсендә йөри).
Йә, Аллам, йә, Аллам. Кайчан үскән бу шалкан?
Кайсы ягыннан тартыйм.
Ничек кенә чыгарыйм?
Тукта, әбине чакырыйм әле. Әбисе, әбисе, Мәрьям дим, чык әле монда.
Әби. (Яулыгын төзәткәләп). Ятып кына торыйм, дисәм,
Тагын нигә чакырасың?
Нәрсә булган бу бабайга,
Шалканга карап тора?
Бабай. (Шалканга күрсәтеп).
Күр, әбисе, нинди шалкан
Үскән безнең бакчада.
Бергәләп тартып чыгарыйк.
Тотын минем аркага.
Алып баручы. Әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар – тарталар, тартып чыгара алмыйлар .
Әби. (Маңгаендагы тирен сөртеп ала).
Булмый, бабай, туктале.
Кызны чакырыйк әле.
Кызым. Кызым. Айлинә.
Кил әле син бирегә.
Булыш бабай – әбигә.
Кыз.
Ай,арыдым, алҗадым.
Йокымны туйдыралмадым.
Әбием, тагын нәрсәгә.
Мине монда чыгардың?
Әби. (Кулы белән күрсәтеп).
Кара, кызым, күрәмсең.
Шалкан ничек үскәнен.
Бергәләп тартып карыйк.
Бу шалканны чыгарыйк.
(Кыз, бии-бии, шалкан тирәли әйләнеп чыга, әбигә килеп тотына).
Алып баручы. Кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган. Тарталар – тарталар, тартып чыгара алмыйлар.
Кыз. (Кулларын карый).
Ай, кулым арыды.
Тартуы авыр ла.
Бәй Акбайны чакырыйк.
Булышсын тартырга.
Акбай. Акбай. Кайда син.?
Ник бирегә килмисең.
Акбай, булыш, бик авыр.
Бу шалканны тартуы.
Акбай. (Чыга).
Һау- һау-һау. Нинди тавыш?
Мин тик ятмыйм, йорт саклыйм.
Бер каракны китермим,
Бернигәдә дә тидермим.
Һау-һау. Нәрсә булды, Айлинә?
Кыз. (Күрсәтеп).
Тотын минем артыма.
Әйдә шалкан тартырга.
(Акбай кызның артына тотына).
Алып баручы. Акбай кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган. Тарталар – тарталар, тартып чыгара алмыйлар икән.
Акбай. (Туктап, тирен сөртә).
Һау-һау-һау. Булмый болай.
Шалкан бигрәк зур булган.
Кая син, Мияубикә?
Ярдәмгә килеп җит лә.
Мияубикә. (Киерелеп – тартылып чыга).
Мияу-мияу-мияу мин.
Һәрвакытта уяу мин.
Сөт эчәм, тычкан тотам.
Йокларга бик яратам. (Киерелеп ала).
Акбай-Акбай өрәсең!Ник мине уятасың?
Акбай. (Күрсәтеп).
Бабай шалкан үстергән.
Шалкан гаҗәп зур булган.
Тартып-тартып карыйбыз.
Һич чыгара алмыйбыз.
Булыш әле, Мияубикә.
Син инде бигрәк иркә.
Алып баручы. Песи эткә, эт кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган. Тарталар – тарталар, тартып чыгара алмыйлар болар.
(Барысы да уфылдап маңгайларындагы тирләрен сөртәләр).
Мияубикә. Мияу-мияу, арыдым. Ә шалкан чыкмый һаман.
Бергә-бергә җиңел булыр.
Ярдәм сорыйк тычканнан.
Тычкан-тычкан, чи-чи-чи.
Син кайларда йөрисең?
Һич тимәскә сүз бирәм
Безнең янга син килсәң.
Тычкан. (Чи-чи-чи килеп чыга).
Качып сохари кимердем.
Әллә шуны сиздеңме?
Мияубикә, ни кирәк?
Чабып килдем тизрәк.
Мияубикә. (Күрсәтеп).
Бабай үстергән шалкан.
Шалканы бик зур булган.
Тычкан, ярдәмең кирәк,
Тартып чыгарыйк тизрәк.
Алып баручы. Тычкан песигә, песи эткә, эт кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган. Тарталар – тарталар икән – шалкан килеп тә чыккан.
Шалкан. (Торып баса).
Бабай чәчте орлыгым.
Сулар сибеп үстерде.
Витаминлы, бик файдалы.
Тәмле булып өлгердем.
(Балалар түгәрәк ясап, шалканны уртага алалар һәм җырлыйлар).
Барысы бергә.
Әй, бабабыз бик уңган.
Үстергән шундый шалкан.
Шалкан үскән, зур булган.
Бөтен бакчабыз тулган.
Без әбигә булышырбыз.
Бергәләп тәмләп ашарбыз.
(Кунакларга карап, кулларын җәеп).
Шалканнан авыз итәргә.
Без сезне дә чакырабыз.
(Алып баручы рольләрдә кемнәр уйнаганын әйтеп чыга).
Күңелле музыка яңгырый.
Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе Мөслим авылы “Миләшкәй”гомумүстерешле балалар бакчасы
Тәрбияче: Шакирова Э.У
Шалкан/Репка русская народная сказка.(на татарском и русском)
Бабай шалкан утыртты. Шалкан көн үсте, төн үсте, бик зур булды, күперде.
Атналар, айлар үтте, җәй үтте, көз җитте. Бабай шалканны йолкырга кереште. Тарта, тарта — шалкан чыкмый.
Бабай шалканны үзе генә тартып чыгара алмагач, ярдәмгә әбине дә чакырды.
Әби — бабайга, бабай шалканга тотынды. Әй тарталар, әй тарталар — шалкан һаман чыкмый.
Әби булышырга кызын чакырды. Кыз — әбигә, әби — бабайга, бабай шалканга тотынды.
Тартырга керештеләр болар. Әй тарталар, әй тарталар — шалкан чыкмый да чыкмый.
Әбинең кызы шалканны тартышырга Акбайны чакырды.
Акбай — кызга, кыз — әбигә, әби — бабайга, бабай шалканга тотынды. Әй тарталар,
әй тарталар — шалкан һаман чыкмый, селкенми дә.
Акбай ярдәмгә песине чакырып килде. Песи — Акбайга, Акбай — кызга, кыз — әбигә, әби — бабайга, бабай шалканга тотынды.
Тартырга керештеләр. Әй тарталар, әй тарталар — шалкан һаман да чыкмый.
Песи тычканны чакырып китерде. Тычкан — песигә, песи — Акбайга, Акбай — кызга, кыз — әбигә,
әби — бабайга, бабай шалканга ябышты.
Әй тарталар, әй тарталар. Җыйнаулап тарта торгач, шалкан түзмәде — төбе-тамыры белән каерылып чыкты.
***
Посадил дед репку. Выросла репка большая-пребольшая.
Стал дед репку из земли тянуть: тянет-потянет, вытянуть не может.
Позвал дед на помощь бабку.
Бабка за дедку, дедка за репку — тянут-потянут, вытянуть не могут.
Позвала бабка внучку.
Внучка за бабку, бабка за дедку, дедка за репку — тянут-потянут, вытянуть не могут.
Кликнула внучка Жучку.
Жучка за внучку, внучка за бабку, бабка за дедку, дедка за репку — тянут-потянут, вытянуть не могут.
Кликнула Жучка кошку.
Кошка за Жучку, Жучка за внучку, внучка за бабку, бабка за дедку, дедка за репку — тянут-потянут, вытянуть не могут.
Позвала кошка мышку.
Мышка за кошку, кошка за Жучку, Жучка за внучку, внучка за бабку, бабка за дедку, дедка за репку — тянут-потянут, вытянули репку!
Международный
педагогический портал
Название статьи:
Современная инсценировка по сказке «Репка» на татарском языке
Дата публикации:
26.09.2019
Автор:
Тарасова Лариса Ивановна
Описание:
Автор: Тарасова Лариса Ивановна
Это короткая игра -инсценировка по сказке «Репка»на татарском языке для русскоязычных детей подготовительных групп и начальных классов.
Современная инсценировка по сказке “Репка”
(для детей подготовительных групп , и младших школьников)
Предварительная работа:пересказ сказки, рисование героев, изготовление масок.
Словарная работа: репка-шалкан, дети-балалар, идите-килегез, возьмите- алыгыз, кошка-песи, собака-эт, мышка-тычкан, девочка-кыз, иди сюда-кил монда, пей молоко- сөт эч, ты кто?-син кем?,ты что ?-син нәрсә? ,какой?- нинди?, палец-бармак, это-бу, любит-ярата, красивый-матур, чистый-чиста, большой-зур, маленький- кечкене, вкусный- тәмле.
Атрибуты: маски героев, блюдце с молоком, стул, настоящая репка.
В.Балалар уйныйбызмы? Дети, для игры можете выбрать маски и сыграть
Балалар, килегез, алыгыз. (Дети выбирают маски героев “Репки” и становятся)
Уйныйбыз!…
Вопросы: Син нәрсә ? (Шалкан). Матур. Син кем? кыз? (Бабай). Нинди бабай? (Чиста, матур). Син кем? (Эби). Нинди эби? (Матур, чиста, кечкене..). Син кем? Малай? (Кыз). Нинди кыз? (Матур, зур, чиста).
Син нәрсә? (Эт, песи,тычкан). Нинди? (Кечкене, зур,чиста, …) (Матур, әйбәт, шулай,әфәрин)
Дети, вы молодцы.Скажите, пожалуйста, вы герои, из какой сказки?
Дети.(“Репка-Шалкан”).
В.Да, молодцы. Все ли герои здесь?…—Кем юк?
Дети.Кошки-песи
В.Позовем песи (Песи, кил монда).
Д. Песи, кил монда!…
В.Как привлечь песи , что она любит?(Песи, нәрсә ярата?)
Д.Песи сөт ярата.
В.Позовем песи и угостим.(Песи, кил монда, сөт эч).
Д. Песи, кил монда, сөт эч
(Дается кошке молоко.После выхода кошки, все игроки хвалят ,гладят)
В. Сейчас все на месте? Вспомним сказку с помощью игры пальчиковой — “Бармак уены”
(Бу бармак — бабай, бу бармак-әби, бу бармак — кыз, бу бармак — эт, бу бармак — песи, бу бармак – тычкан).
(Заранее нужен стул,где будет сидеть Репка)
В. На одной грядке дед посадил репку. Выросла репка большая — пребольшая. (воспит-ль на 1,2,3,4,5 –говорится на татарском языке-пытается вытащить репку — показывает пример. Зовет деда: ”Бабай, кил монда!” Тянет-потянет , не вытянет….)
В.Кого позовем?
Дети.1,2,3,4,5 әби-кил монда, кыз ,…..1,2,3,4,5кыз-кил монда, эт,..1,2,3,4,5эт-кил монда, песи,.. 1,2.3.4,5 песи, кил монда тычкан…, 1,2,3,4,5-тычкан кил монда.).…Тянули бабка за дедку, дедка за репку…Тянули внучка за бабку,бабка за дедку, дедка за репку.
В.Тянули-тянули, и наконец-то вытянули?
(в круг Репку берут)
В.(угощает репкой) Нинди шалкан?
Д. Зур, сары, тәмле, матур, чиста.
В. Бик зур рәхмәт. Утырыгыз, балалар.
Скачать работу