Сценарий театрализованного представления на татарском языке

В этом меропиятие много игр, песен, стихотворений - все это на нашем татарском языке. Этот сценарий подойдет и воспитателю и музыкальному работнику.

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бардымская средняя общеобразовательная школа №2» структурное подразделение «1 Красноярский детский сад»

Театрализованное представление “Аулак өй” с детьми подготовительной группы

Подготовила и провела воспитатель Габдрашитова Ляйсан Хамзовна

2019

Цель: Формирование у детей  чувства патриотизма и любви к своей Родине, стремления сохранять и приумножать культурное наследие.

Задачи:

обучающая: познакомить детей с историей и содержанием татарских народных праздников – «Аулак өй» (деревенские посиделки), «Кәләш төшерү» (встреча невесты).

развивающая: через театрализованное мероприятие способствовать формированию у детей умений и навыков свободного общения на татарском языке;

воспитательная: способствовать проявлению их творческой активности, воспитанию эстетической культуры.

Предварительная работа: заучивание стихов, песен, пословиц; чтение татарских народных сказок; ознакомление детей с татарскими народными обычаями; разучивание танцев; просмотр мультфильмов на татарском языке.

Оборудование:угол татарской избы (стол, самовар, сундук, печка, вышитые полотенца, платье национальное).

Действующие лица:2 бабушки, мальчик, девочка, гости.

Ход мероприятия

Ведущий: У каждого народа есть свои национальные праздники. Многие из этих праздников родились ещё в древности — несколько столетий или даже тысячу лет назад. Всё вокруг: деревни и города, вещи, профессии, природа меняются, а народные праздники продолжают жить. Татарские народные праздники восхищают чувством благодарности и почтения людей к природе, к обычаям предков, друг к другу.

Сегодня мы представим вашему вниманию отрывок национального традиционного праздника «Аулак өй».  

Татар халкы торган кайбер төбәкләрдә борынгы заманда “Аулак өй бәйрәмнәре уздырылган. Алар кыш җиткәч башланганнар. Бер өйдә яшьләр җыелып үзләре белән кул эшләре алып килеп җыр, бию, такмаклар әйтеп күңел ачканнар.

Зал бәйрәмчә бизәләгән — чиккән сөлгеләр,өстәлдә самовар белән чынаяклар, йон эрли торган каба .Әби йон эрләп утыра, шулчак ишек шакыган тавыш ишетелә. Малай белән кыз керә.

Балалар:Исәнме, дәү әни?

Әби:И бабаларым килгән икән (балаларны кочаклап ала). Исәнмесез, үскәннәрем! Әтиегез, әниегез кая?

(урам якта «Әни без кермибез, Алияләргә кунакка китеп барышыбыз. Балалар синдә калсыннар инде?»)

Әби:Ярар.

(Шул чак күрше әби килеп керә)

Күрше әби: Исәнмесез, саумысыз! Нишләп ята икән күрше? (балаларны күреп) Бәй, синеңдә кунаклар бар икән бит. Мин сине аулак өйгә чакырырга кергән идем.

Әби:Кунакларым бар шул. Син үзең кер күршекәем. Кул эшләреңне алып кер.

(Күрше әби өенә чыгып китә)

Күрше әби:Әйдәгез,балалар өстәлне көйләп алыйк. Сез өстәлгә чәк-чәкне, коймак һәм балны куя торыгыз, мин самоварны куеп керәм.

Әби өстәлдән самоварны алып чыгып китә, балалар өстәлне җыялар.

Тышкы яктан әбиләр кире керә.

Әби: Түрдән уз күрше. Бик вакытлы кердең үзең. Балалар да кунакка китте. Бер утырып сөйләшеп алырбыз. Әйдә әле ахирәткәем,бер утырып дога кылыйк.(Әбиләр дога укыйлар)

Күрше әби:

Бисмиллаһир – рахман – иррахим.

Килеп кердем өегезгә,

Дога кылдым түрегезгә.

И ходаем, иман нуры

Балкып торсын йөзегездә.

Мәҗлесегез күркәм булсын,

Өегезгә фәрештә тулсын,

Догаларым кабул булсын,

Әрвахларыгыз шат булсын.

Эх,бар иде бит безнең яшь чаклар. Егетләр гармун уйнап,җырлап урам әйләнерләр иде,кызлар өйләрдә кешегә сиздермичә генә егетләрне көтеп утыралар иде. Эх, хәзер яшьләр элекке без уйнаган уеннарны оныттылар шул.Заманаларны шушы телевизор,компьютер дигән зәхмәт басты бит.

 Әби: Шулай шул  бик дөрес сөйлисең,Һәрбер кеше үз почмагында бикләнеп тик утыра.Бер матур итеп җырлый,бии белмиләр.Күңелле итеп ял итә белмиләр.Безнең замандагы аулак өйләрне дә оныттылар бит.

Кыз: Дәү әни нәрсә ул «Аулак өй»?

Малай: Сез анда нәрсә эшлисез иде?

Әби: Берәр кыз яки егетнең әти-әнисе кунакка яки берәр җиргә китсә, бу өйдә аулак өй оештыралар иде.Кызлар янына егетләр килә. Шул чагында китә инде уен-көлке,җыр-бию,такмак әйтешү.Бик күнелле була да инде.

Кыз: Дәү әни безнең дә сез уйнаган уеннарны уйнасы килә. Безне дә өйрәтәсезме?

Малай: Без дусларыбызны чакырырбыз.

Малай ишектән чыгып китә, иптәшләре белән керә. Кызлар залның бер ягына, малайлар икенче ягына басалар.

Малай: Исәнмесез саумысез?

Нигә кәҗәгезне саумыйсыз?

Әтәчегез күкәй салган

Нигә чыгып алмыйсыз?

Аның каршысына бер кыз йөгереп чыга:

Кыз:Әй, Әпсәләм, Әпсәләм!

Сәлам бирдем Әпсәләм.

Синнән безгә тиештер бит

Вәгаләйкемәссәләм!

Малай: Исәнмесез, дусларым!

Хәерле кичләр булсын!

Уен – көлке, җыр – моңнан

Күңелләребез тулсын!

Кыз: Бүген сездә аулак өй дип

Дусларымнан ишеттем,

Йомгагымны чорнарга дип

Мин сезгә килеп җиттем.

Кыз : Егетләргә бер җырлап күрсәтик әле.

«Ал чия төпләрендә» көенә

Егетләр килгән, егетләр

Нигә килгәннәр икән?

Тыңлап карыйк, җырласыннар,

Нәрсә диярләр икән?

Малайлар:

Сандугачның балалары,

Талга кунганнар икән.

Кызларыгыз бигрәк чибәр,

Бигрәк уңганнар икән.

Икекыз биеп килеп, ике малайга басалар, аннары парлап биеп китәләр.

Парлы бию.

Әби: И, балалар, килүегез бик әйбәт булды әле. Ахирәт, әйдә боларга югары очта кичке уен вакытында егетләр белән уйный торган уеныбызны өйрәтик.

Күрше әби: Теге «Чума үрдәк, чума каз»нымы?

«Чума үрдәк, чума каз» уены уйнала.

Чума үрдәк, чама каз,

Чума үрдәк, чума каз,

Тирән күлне ярята шул, ярата,

Тирән күлне ярата шул, ярата,

… үзенә иптәш эзли,

Белмим кемне ошата?

… ошата шул, ошата,

… ошата шул, ошата.

(җыр кабатлана, исемнәр үзгәртелә)

Күрше әби: Безнең заманда аулак өйләр күңел ачу кичәләре генә түгел иде. Кичке озын кичләрдә кызларның уңганлыгын, өлгерлеге тикшерелә иде. Анда без бирнәләр әзерли идек.

Кыз: Нәрсә ул – бирнә?

Әби: Кызым бирнә ул — кыз кеше үзе чиккән алдагы тормышында кирәк әйберләр. Менә минем сандыгым (сандыкны ачып күрсәтә башлый). Менә сөлгеләрем, монысы алъяпкыч – күрәмсез канатлы алар, татар кызларының алъяпкычлары бикрәк матур була. Балаклы күлмәктә татар кызының милли киеме.

Күрше әби: Күршекәем, син бит түбәтәйләр чигәргә бик оста идең бит.

Әби: Менә ул. Бабагызга кияү бүләге ул. Шушы өйгә килен булып төшкәч биргән идем, саклап кына киде ничә еллар буе.

Күрше әби: Бу түбәтәйне күргәч чишмә буенда уйный торган «Түбәтәй» уенын искә төшеп тора, уйнап алабызмы.

Уен барышында түбәтәй кемдә кала, шул бала җырлый, бии, сикерә, әтәч булып кычкыра һәм башкалар.

Түбәтәеңне кигәнсең,

Бик ераклардан килгәнсең,

Төскә матурлыгың белән

Шаккатырыйм, — дигәнсең.

Түп – түп – түбәтәй,

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды.

«Түбәтәй» уены уйнала.

Әби: Шунда чишмә буенда Гаффурымны беренче тапкыр күргән идем.

Күрше әби: Искә төшермә инде, шул кичне сине урлап китте бит ул. Без Минниса түтәйгә әйтергә куркып беткән идек.

Кыз: Ничек инде урлады?

Әби: Без яшь заманда шулай иде ул кызым, ошаткан кызны димләп (егет кешедән яучы – сорап килүче) алганнар, йә булмаса урлап киткәннәр.

Күрше әби: Әйдәгез искә төшереп үтик әле.

Барысы да табын артына утырышалар.

1 бала: Кунаклар килде туйга,

Иң кадерле кунаклар.

Без аларга тәмле итеп

Әзерләдлек чәк-чәкләр.

2 бала: Кунаклар килде безгә,

Кунаклар килде безгә.

Килен hәм кияүнең

Туен котлыйбыз бергә.

3 бала: Без күңелле, шат балалар

Җырлыйбыз да биибез.

Әйдәгез яшьләребезгә

Матур тирмә төзибез.

Бер төркем балалар «Тирмә» уенын уйнарга чыгалар

«Тирмә» уены (игра «Юрта»)

Уенда дүрт бүлем дүртешәр бала уйный. Бүлмәнең дүрт почмагына түгәрәк ясап басалар. Урталарында урындык, урындыкта яулык. Кул тоташып җырлап атлыйлар:

Без күңелле балалар,

Түгәрәккә җыелдык.

Җырлыйбыз да, биибез дә,

Болында түгәрәктә.

Сүзсез көй барышында зур түгәрәккә басалар, көй беткәч үз урындыклары янына йөгершәләр. Баш очларында яулыкны тартып тирмә ясыйлар. Кайсылары алдан ясый тирмәне, шулар җиңә.

Әби: Менә бу көянтәләрне иң башларына салып чишмәгә суга барган идем.

Салмак кына татар көе башкарыла, кызлар биергә чыгалар.

Кызлар биюе (Каз канаты).

Әби: И, кайда икән безнең яшь чакларыбыз. Аулак өйгә килгәч төрле уеннар уйный идек, «Капкалы», «Ачык авыз», «Тәгәрәшле», «Челтәр элдем читәнгә» һәм башкалар.

Кыз: Әйдәгез, бездә«Капкалы»(Ворота) уенын уйнап алыйк.

Яңа утырткан капканың

Баганасы бик шома

Капка эләктереп калмасаң

Элекмәскә чамала.

Уен «Капкалы»

10 пар җитәкләшеп зур түгәрәккә капка ясап басалар. Куллар өскә күтәрелгән. Көй башлануга арадан бер пар үзе теләгән капкага керә, алар урынына баса, әлеге пар икенче капкага бара.көй туктауга капкага керә алмаган пар җәза ала.

Малай: Дуслар әйдәгез тагын берәр уен уйнап алыйк.

Әби: Әйдәгез килгән кунаклар белән уйнап алыйк. Аларда тик утырмасыннар.(әниләр белән уен ) Ул «Күз бәйләү» уены.

Зур түгәрәк ясала, уртасында кечкенә генә түгәрәкләр ясала, уйнаучыларның санына карап. Алып баручы сайлана, аның яулык белән күзе бәйләнә. Калган балалар кечкенә түгәрәкләргә басалар. Алып баручы, күзләре бәйләнгән килеш, уйнаучыларны эзли. Уйнаучы урынында тик торырга тиеш (утыра, иелә), ул үзен алып баручыга тортырмаска тырыша. Әгәр дә алып баручы тотса, ул уйнаучының исемен әйтергә тиеш, әйтәлмәсә уен дәвам ителә.

«Күз бәйләү» уены.

Күрше әби: Барысыда шундый уңган

Барысыда шундый булган.

Йөзләре кояш кебек

Торалар нурлар сибеп.

Малай: Кызлар, сезне матур бии диләр, безгә биеп күрсәтегез әле.

Кыз: Әйдәгез парлап биибез. «Челтәрле»не беләмсез?

Кара – каршы бию «Челтәр элдем читәнгә».

Челтәр элдем читәнгә

Җилфер – җилфер итәргә

Без килмәдек буш китәргә

Килдек алып китәргә.

Алын алырсыз микән,

Гөлен алырсыз микән.

Урталарга чыгып сайлап

Кемне алырсыз икән.

Алларында алырбыз,

Гөлләрендә алырбыз.

Күңелебезгә кем ошаса

Шуны сайлап алырбыз.

Әби: И безнең яшьләр дә бик булдыра икән!

Күрше әби: Йөрәкләрне җилкетә торган көй. Белмим ничек түзәргә?

(бии башлый)

Бас, бас, катырак бас

Бии икән дисеннәр

Безнең картлар табаныннан

Ут чыгара дисеннәр.

Әби:

Җитәр, җитәр уздырдың

Бикрәк тузан туздырдың

Аягыңны шакылдатып колагымны тоңдырдың.

Күрше әби:

Әбиеңнең кәҗәсе

Бакчада кәбестәдә

Биемәгәч, җырламагач

Мин монда нәмәмстәгә.

(әбиләр бииләр)

Кыз: Йорт хуҗалары да бик матур биеделәр. Менә сезгә күчтәнәчләр (йомырка бирә).

Малай:

Кашык кабып йөгерәм дип,

Мактанырга ашакма.

Син менә йөгереп кара

Күкәй салып кашыкка.

Уен «Йомырка салыш».

кашыкка йомырка салып узышу уздырыла.

Балалар ярымтүгәрәк ясап басалар.

1 бала:

Таң атар, чыгар кояш

Әйләргә таралышыйк.

Хуҗаларга рәхмәт әйтеп

Өйләргә таралышыйк!

2 бала:

Уйнадык та, җырладык та

Бүген бездә аулак өй,

Аулак өйдә булмаганнар

Безнең күңелне аңламый.

Әби: Һәрвакыт күркәм булыгыз,

Авырамагыз беркайчан.

Кайгыларга бирешмәгез,

Шатлыклар йөрсен алдан!

Күрше әби: Бигрәкләр дә күңелле булды, яшь чакларыбыз искә төште. Ярый әле кергәнмен. Болай булгач гореф – гадәтләребез югалмый, аларны дәвам иттерүчеләребез бар. Рәхмәт сезгә, балалар! Мин чыгыйм инде, исән – имин торыгыз. Үзегез дә безгә кунакка керегез.

Балалар: Рәхмәт сезгә. Безгә дә китәргә вакыт. Саубулыгыз!

Җыр: “ Матур булсын”

К 100- летию Татарстана

Путеводитель по интернет- ресурсам сценарных материалов

Сценарии к праздникам

Тематические сценарии

Персональные сценарии

К  100-летию Татарстана 
Стихи о Татарстане
   Татарстаным
Песни о Татарстане
   С днем рождения, Татарстан!
   Каршы ал, туган калам !
Сценарии о Татарстане
   Мин яратам сине, Татарстан!
   Сценарий, посвященный 100-летию ТАССР 
   Сценарий концерта, посвященного 100-летию образования ТАССР и 30-летию Республики Татарстан «Татарстан — наш общий дом»
Другие мероприятия и сценарии к 100-летию ТАССР
   Классный час «100 лет ТАССР»

Путеводитель по интернет-ресурсам  сценарных материалов
        Сценарные материалы для школ
        Сценарные материалы   библиотек
        Сценарные материалы  для праздников и корпоративов

  • Республиканский центр развития традиционной культуры Республики Татарстан
  • Сценарии — http://www.tatfolk.ru/test/index.php?content=scenarii

    «Культура – против терроризма и экстремизма»

    Творчество против террора

    Творчество преображает мир

    Каравону 20 лет

    Творчество преображает мир

Сценарии к праздникам   (В связи с законодательством об авторском праве РФ тексты  сценарных материалов можно просмотреть только в помещении библиотеки). Или обратиться  в отдел межбиблиотечного абонемента и электронной доставки документов НБ РТ  — http://kitaphane.tatarstan.ru/rus/structure_.htm?department_id=33944

Профессиональные праздники
Тематические сценарии
Литературно-музыкальные композиции
Персональные сценарии

Сценарии к праздникам:

Сценарий к празднику «Новый год» (Корбан Р. ХУШ КИЛЭСЕН, ЯНА ЕЛ!: Яна ел бэйрэмен уткэру очен сценарий // Хуш килэсен, Яна ел!: (Бэйрэм тамашалары). — Казан: Печатный двор, 2002. -Б.50-60 — (Новый год).

Сценарий к празднику «8 марта»(Хэсэнова Ф.К. «Илгэ — матурлыкны, Жиргэ батырлыкны Сез бирэсез газиз энилэр!»: Энилэргэ багышланган бэйрэм кичэсен уткэру очен сценарий// Бэйрэм белэн сине, кыз туганым! — Ты жизнь сама дарующая счастье. Жырлар, шигырьлэр,сценарийлар:Бэйрэмне уткэручегэ методик кулланма / Тоз.Хэсэнова Ф.К. — Казан: «Мастер Лайн», 1999.- Б.4-13.- (Сценарий к празднику 8 Марта). 

Сценарий к празднику «Науруз» (Нэуруз (Язны каршылау бэйрэме) // Шакиржанова Э.Б. Мэктэптэ халкыбызнын йола- бэйрэмнэре: Методик кулланма. -Казан: РИЦ «Школа», 2004. -Б.15-24 — (Науруз. Праздник встречи Весны).

Великой победе посвящается
Не стареют душой ветераны (Нурлы май, җырлы май – дошманны җиңгән ай : сценарийлар, җырлар / ТР ММ; Халык иҗаты һ.мәдәни агарту эшләре буенча Республика фәнни-методик үзәге; төз. Ф.К.Хәсәнова.- Казан, 40 б.
Җиңү көне — бу дөньяның яңадан туган көне  // Сәүбанова, С. Бүген бәйрәм, бүген туй / С. Сәүбанова.- Казан : Раннур, 2005.- 608 б.
Җырым белән җиңдем дошманны / ТР МК; төз. Н.Ә Асылкаева; җав. мөх-р Р.И. Вәлиев.- Казан, 1996.- 46 б.- (Республика китапханәләрендә : эш тәҗрибәсеннән. 1996.- 2 чыгарылыш). 
Мәхәббәт, җиңү җырчысы //Мәгариф.- 2009.- № 12.- Б.11-12.
Онытырга мөмкин түгел (Сәүбанова, С. Бүген бәйрәм, бүген туй / С. Сәүбанова.- Казан : Раннур, 2005.- 608 б.)
Япь-яшь җиңү бәйрәме (Хәйруллина, В. Бәйрәмгә рәхим итегез : методик кулланма . — Яр Чаллы, 2005.- 47 б.
Сценарий к Дню Победы (9 мая) (тат) (Вафин Ф. Онытырга момкин тугел: Боек Жинунен 60 еллыгына багышланган чараларда файдалану очен эдэби-музыкаль композиция // Мэгърифэт.- 2005.- 26 март.- Б.6. — (К 60-летию Победы).

Отечественная  война 1812 г.- 200 лет
Женские образы 1812 года
Источник: Читаем, учимся, играем.- 2012.- № 1
Климова О. И верно служили Отчизне
Нуштаева А. Герои былых времен
Судьба женщины- воина
Источник:   Фән һәм мәктәп.- 2010.- № 7-8.
Покрыты славою чудесного похода

Сценарии к празднику «Сабантуй»
Cценарий к празднику «Сабантуй»(тат) ( Сабан туе -Сабантуй
Иртэгэ — Сабан туе  (Фольклор — хореографик композиция) // Шакиржанова Э.Б. Мэктэптэ халкыбызнын йола-бэйрэмнэре: Методик кулланма. — Казан: РИЦ «Школа», 2004. — Б.26-30 — (Сабантуй).
Күңелле Сабан туйлары
Татар халкының милли бәйрәме
Стихи к празднику «Сабантуй»
Сабантуй — народный праздник: материалы к проведению праздника «Сабантуй»

Общероссийский день библиотек-27 мая
«А библиотекарем лучше!»
«Хранители мудрости»
Сөй, хөрмәт ит,ярат китапны»
Сценарий к Общероссийскому Дню библиотек «Большие интеллектуальные игры»- https://serpantinidey.ru/post/909/scenariy-k-obscherossiyskomu-dnyu-bibliotek-bolshie-intellektualnie-igri

Сценарии к Дню работника культуры
Сценарии к Дню работника культуры
(рус.) (тат.) 
Творческая жизнь: визитная карточка работника культуры
Гордимся мы профессией своей:конкурс профессионального мастерства среди работников культуры
Культработники нового тысячелетия: агитпредставление, посвященное Дню работников культуры
Культработнику: песни стихи, клятва
Материалы к Дню работника культуры
Кто скучать нам не дает? Кричалка ко Дню культработника
Час триумфа.Церемония награждения работников культуры

Сценарий к Дню матери

Сценарий к Дню музеев

Тематические сценарии:

Сценарий библиоквеста «Хикмәтле дә, бизәкле дә Туган тел»

«Молодежь и спорт против наркотиков» Җир ана ярасы: әдәби музыкаль композиция// Сәламәтлек һәм театр : методик ярдәмлек.- Казан : РИЦ “Школа”, 2002.- 156 б.

Профилактика наркозависимости среди молодежи: тематический дайжест сетевых информационно — методических материалов-  http://kitaphane.tatarstan.ru/rus/antinarc.htm

Сценарий спортивного праздника «Джунгли зовут!» под девизом «Спорт против наркотиков»

Спорт белән көчле без
Скажем «нет» наркотикам
Сценарий «Против наркотиков»(тат)
Җир ана ярасы: әдәби музыкаль композиция
В XXI век — без наркотиков

Сценарии к Году учителя
День учителя
Муза
Мөгаллимнәр көч сынаша
Елның иң яхшы класс җитәкчесе

К году спорта и здорового образа жизни
Гаилә. Яшүсмер. Наркотиклар
Дусларны рәнҗетмәгез!
ЗОЖ планетасында
Озак яшәү серләре
Театр здоровья
Родители — на старт!
Растем здоровыми

К году семьи
Папа, мама, я — музыкальная семья: сценарий конкурсной программы
Семья в куче — не страшна и туча: сценарий праздничного вечера
Семья года: примерный сценарий праздника
Этикет и мы: сценарий семейной викторины

Литературно-музыкальные композиции
Традиции народов Татарстана
К 1000-летию г. Казани

Персональные сценарии

Сценарии посвященные Л.Н. Толстому
Л.Н. Толстой Литературная викторина
Л.Н. Толстой Счастливая невозвратимая пора

Сценарии посвященные  Н. Гоголю
«Бранное, трудное время»:игра по повести Н. В. Гоголя «Tapac Бульба»
(из опыта работы российских коллег) 
Великий талант

Сценарии посвященные Г. Ибрагимову
  kitaphane.tatarstan.ru/ibr_7.htm

Сценарии, посвященные С. Садыковой
  kitaphane.tatarstan.ru/sad_7.htm

Сценарии , посвященные Г. Тукаю
  kitaphane.tatarstan.ru/tuk_10.htm

Сценарии, посвященные М. Джалилю
  kitaphane.tatarstan.ru/jal_8.htm

Сценарии, посвященные К. Тинчурину
http://kitaphane.tatarstan.ru/tat/tinch/scen1.htm
http://kitaphane.tatarstan.ru/tat/tinch/scen2.htm

Сценарии, посвященные Г. Камалу
http://kitaphane.tatarstan.ru/kamal.htm

Сценарии, посвященные Х. Туфану
http://kitaphane.tatarstan.ru/tat/tufan.htm

Сценарии, посвященные С. Сайдашеву
http://kitaphane.tatarstan.ru/tat/saidashev/tat_stories.htm

Сценарии, посвященные Н. Жиганову
http://kitaphane.tatarstan.ru/rus/zhiganov.htm

Сценарии, посвященные Х. Такташу
http://kitaphane.tatarstan.ru/tat/taktash.htm

Сценарии, посвященные Р. Яхину
http://kitaphane.tatarstan.ru/rus/yakhin.htm

Сценарий, посвященный Фанису Яруллину

Презентация,посвященная Фанису Яруллину

Последнее обновление: 29 декабря 2022 г., 13:45

Закрепление изученного материала  по татарскому языку   с применениемУМК через театрализацию сказки “Теремкәй”.

Автор: Нигматзянова Голнур Саетнуровна, воспитатель по обучению детей татарскому языку муниципального бюджетного дошкольного образовательного учреждения детского сада комбинированного вида №17 “Красная шапочка” г.Бугульма

Цель: 

— формировать у детей интерес к общению на татарском  языке, познанию нового посредством использования знаний детей по УМК.

Задачи: 

 — закрепить умение правильно произносить существительные, прилагательные, называть цвет, размер, количество на татарском языке;

— продолжать развивать связную диалогическую речь, умение подбирать слова по смыслу и общаться на татарском языке со сверстниками и взрослыми в различных ситуациях.

-воспитывать интерес  к игре, дружелюбие, взаимопомощь, сотрудничество.

Дидактическое обеспечение занятия:

  1. Для воспитателя: ноутбук, проектор, экран, игра «Кибет», «Кәрзиндә нәрсә бар?», «Кәрзиндә нәрсә юк?»  демонстрационный материал( платье, брюки), костюмы персонажей, макет теремка, телефон, аудиозаписи треков на татарском языке УМК, корзина с овощами.
  2. Для детей: раздаточный материал (рисунки – платьев, брюк);  элементы татарского орнамента; игрушечная посуда; игрушки: машина, кошка, заяц, медведь, собака, кукла, атрибут для игры «Карусель».

Действующие лица: ведущий, персонажи сказки(русскоязычные воспитатели), дети, музыкальный руководитель.

Зал бәйрәмчә бизәлгән, теремкәй макеты тора.

Алып баручы.

— Сегодня мы  Вам покажем сказку “Теремок”.

Терем-терем, теремкәй,

Зур түгел, кечкенә.

— Теремкәйдә кем яши?

Төлке бии-бии чыга.

Әйе,әйе. Зур түгел, кечкенә.

Теремкәйдә мин яшим.

Мин төлке, матур төлке. Минем туган көн.

Тукта, тукта. Телефон кирәк.

Алып баручы.

Нәрсә кирәк төлке?

Төлке.Телефон кирәк. Телефон юк.

Алып баручы.

-Мә, телефон.

Төлке.Рәхмәт. Гостей буду звать. — Кунак чакырам.

-Алло. Исәнме, куян.

Куян.  —Исәнме, төлке.  

Төлке. Хәлләр ничек?

Куян. Әйбәт.Рәхмәт. Синең хәлләр ничек?

Төлке.Яхшы. Рәхмәт.Куян, кунакка кил. Минем туган көн.

Куян. Ярар. Рәхмәт.

Төлке.  -Алло. Исәнме, аю.

Аю.   — Исәнме, төлке.  

Төлке. Хәлләр ничек?

Аю. Яхшы.Рәхмәт. Синең хәлләр ничек?

Төлке. Әйбәт.Рәхмәт. Аю, кунакка кил. Минем туган көн.

Аю. Ярар. Рәхмәт.

Төлке.  -Алло. Исәнме, бүре.

Бүре.   — Исәнме, төлке.  

Төлке. Хәлләр ничек?

Бүре. Яхшы.Рәхмәт. Синең хәлләр ничек?

Төлке. Әйбәт.Рәхмәт. Бүре, кунакка кил. Минем туган көн.

Бүре. Ярар. Рәхмәт.

Төлке.  -Алло. Исәнме, тычкан.

Тычкан.   — Исәнме, төлке.  

Төлке. Хәлләр ничек?

Тычкан. Яхшы.Рәхмәт. Синең хәлләр ничек?

Төлке. Әйбәт.Рәхмәт. Тычкан, кунакка кил. Минем туган көн.

Тычкан. Ярар. Рәхмәт.

Аудиоязма №65 (мәктәпкә әзерлек төркеме)

Куян. Мин сикерәм, сикерәм,сикерәм,

Кунакка барам,барам.

Гостинцы надо купить.-Күчтәнәч кирәк…

  • Кечкенә куян, кил монда, ярдәм итегез.  1,2,3,4,… кечкенә куян.
  1. Дидактик уен (мультимедиа)“Кибет” — Сиңа нәрсә кирәк? -Нинди? -Ничә?    
  2. Дидактик уен (мультимедиа)     “Кәрзиндә нәрсә бар?”
  3. Дидактик уен (мультимедиа)   “ Кәрзиндә нәрсә юк?”

Җыр. №85 (Зурлар төркеме)

 Төлке чыга. Исәнме, куян. Исәнмесез, балалар.

  Куян.  Исәнме, төлке. Төлке,  мә тәмле, яшел кәбестә, кыяр, сары  бәрәңге, суган, кызыл, тәмле помидор, баллы кишер, кызыл алма.

Төлке. Рәхмәт. Куян, әйдә, кил монда. Әйдәгез балалар. Рәхим итегез.

Аудиоязма №30 (мәктәпкә әзерлек төркеме)

Аю. Мин барам, барам,барам,

            Кунакка барам,барам.

          Гостинцы надо.- Күчтәнәч кирәк.

Матур күлмәк кирәк. Матур чалбар кирәк.  

Выбигают и начинают петь (Лиза,Софья, Арсений, Марат)

Җыр. №52 (Зурлар төркеме)

Дидактик уен “ Әйе. Юк.”-“Да. Нет.”

Дидактик уен  “Күлмәк, чалбар ки”– Софья, мә, матур кызыл күлмәк ки. – Юк, яшел күлмәк кирәк. Мә, яшел күлмәк.

Лиза, мә зәңгәр күлмәк ки. Рәхмәт.

Арсений, мә сары чалбар ки.Юк, зәңгәр чалбар кирәк.Мә зәңгәр чалбар.  

Марат, мә яшел чалбар ки. Рәхмәт.

Давайте, мы с вами украсим платье для именинницы. Татар орнаменты белән төрле төстәге күлмәк рәсемнәрен бизиләр.

Аю. Тук-тук-тук! Теремкәйдә кем бар?

Төлке: Мин төлке.

Куян:  Мин куян. Матур куян. Син кем?

Аю. Мин аю. Зур аю.

Балалар. —Төлке, мә матур,(сары, яшел, кызыл, зәңгәр) күлмәк.

Төлке. Рәхмәт. Әйдәгез кунакка. Рәхим итегез.

Аудиоязма №65 (мәктәпкә әзерлек төркеме)

Бүре. Мин йөгерәм, йөгерәм, йөгерәм

            Кунакка барам,барам.

          Гостинцы надо. Күчтәнәч кирәк.

Мин пычрак. Бит, кул пычрак.

— Балалар чыга, кулларында савыт белән су.

— Җыр. №65  (Зурлар төркеме)

Мә су,

Бит, кулны ю.

Чиста су, чиста су,

Ю, ю,ю.

Бүре. Рәхмәт. Мин бит, кул юам. Мин чиста. — Балалар, төлкенең туган көне,күчтәнәч кирәк. Ярдәм итегез.

Дидактик  уен            

      “Бир әле – Дай пожалуйста.”

(диалог, бүре белән балалар арасында).

-Кашык (тәлинкә, чынаяк) бир.

-Нинди кашык (тәлинкә, чынаяк)?

-Зур (кечкенә, сары, яшел, кызыл, зәңгәр) кашык.

-Ничә кашык (тәлинкә, чынаяк)?

-(1-10 ) кашык (тәлинкә, чынаяк).

-Мә, (1-10) кашык(тәлинкә, чынаяк).

Дидактик  уен

“Нәрсә кирәк? –Что надо?”    

(диалог, бүре белән балалар арасында).

-Нәрсә кирәк?

-Аш (ботка, сөт, ипи, чәй, кишер, кәбестә, кыяр, бәрәңге) кирәк.

-Нинди аш (ботка, сөт, ипи, чәй, кишер, кәбестә, кыяр, бәрәңге)?

-Тәмле аш (ботка, сөт, ипи, чәй, кишер, кәбестә, кыяр, бәрәңге).

-Мә, аш (ботка, сөт, ипи, чәй, кишер, кәбестә, кыяр, бәрәңге) аша (эч).

-Рәхмәт. Аш (ботка, сөт, ипи, чәй, кишер, кәбестә, кыяр, бәрәңге) тәмле.

Бүре. Тук-тук-тук! Теремкәйдә кем бар?

Төлке: Мин төлке.

Куян:  Мин куян. Матур куян.

Аю. Мин зур аю. Син кем?

Бүре. Мин матур бүре.

Төлке. — Бүре, әйдә, кил монда. Әйдәгез. Рәхим итегез.

Бүре. Төлке, өстәлдә аш, ипи, чәй, алма бар.  

Төлке. Миңа тәлинкә, чынаяк, кашык кирәк.

Балалар.  —  Мә, (сары, яшел, кызыл, зәңгәр,1-10)  тәлинкә.

         —  Мә, (сары, яшел, кызыл, зәңгәр, 1-10)  чынаяк.

         — Мә, (сары, яшел, кызыл, зәңгәр, 1-10) кашык.

Төлке.  Рәхмәт. Әйдәгез, рәхим итегез.

Аудиоязма №65 (мәктәпкә әзерлек төркеме)

Тычкан. Мин барам, барам,барам,

            Кунакка барам,барам.

          Гостинцы надо. Күчтәнәч кирәк.

Балалар, килегез, ярдәм итегез.

Дидактик  уен.    “Бир әле – Дай пожалуйста.”

( диалог, тычкан белән балалар арасында).

Саша: Аю (куян, эт, песи, курчак, машина, туп) бир әле.

Тычкан: Нинди аю!

Саша: Зур, матур, чиста, әйбәт аю. (куян, эт, песи, курчак, машина, туп)

Тычкан:Мә зур, матур, чиста, әйбәт аю.

Җыр. “Карусель” №70 старшая группа

Тычкан:Тук-тук-тук! Теремкәйдә кем бар?

Төлке: Мин  матур төлке.

Куян:  Мин куян. Кечкенә куян.

Аю. Мин аю. Зур аю.

Бүре. Мин матур бүре. Син кем?

Тычкан. Мин кечкенә тычкан.

Төлке:Тычкан,әйдә, кил монда.

Дидактик  уен.     “Уйна! – Играй!”

— Төлке, мә, туп уйна!

-Төлке, мә, матур курчак уйна!

-Төлке, мә, кечкенә песи уйна!

-Төлке, мә, зур аю уйна!

-Төлке, мә, куян уйна!

-Төлке, мә, эт уйна!

-Төлке, мә, машина уйна!

Төлке. Рәхмәт. Әйдәгез кунакка. Рәхим итегез.

Аю :  Бүре, куян, тычкан килегез. Балалар, әйдәгез бергә җырлыйбыз. Төлкене котлыйбыз. (озын пауза, балалар кушылып җырлый).

Аудиоязма №48 (мәктәпкә әзерлек төркеме)

Җыр “Туган көн”.

Төлкенең туган көненә

Без пешердек ак ипи.

Менә шундый ипи зур,

Менә шундый кечкенә.

Менә шундый тәмле,

Менә шундый баллы.

Әйе шул, әйе шул,

Әйе шул, ипи тәмле.

  2 Төлкенең туган көнендә

Бергә – бергә уйныйбыз.

Менә шулай сикерәбез

Менә шулай йөгерәбез

Менә шулай чәбәк – чәбәк,

Менә шулай тыпыр – тыпыр

Әйе шул, әйе шул

Шулай бергә уйныйбыз.

3. Төлкенең туган көнендә

Күңелле ял итәбез.

Менә шулай биибез,

Менә шулай җырлыйбыз.

Лә- лә –лә –лә –лә – лә,

Лә- лә –лә –лә –лә – лә,

Әйе шул, әйе шул

Котлы булсын туган көн.

Төлке. Рәхмәт кунаклар. Бик матур җыр. Мин бик шат.

Ахмадуллина Лилия Нафиковна, преподаватель класса баяна и фольклора, МБУ ДО “Школа искусств имени Салиха Сайдашева, Высокоргорский район, село Дубъязы, Республика Татарстан. 
Сценарий театрализованного представления предназначен для младшего школьного возраста. Данная разработка основана на устном народном творчестве , с использованием национальных компонентов (загадки, песни, танцы, народные игры и так далее.)
Цель моей работы- ознакомить детей с творчеством татарского народа, с его традициями и обычаями. Задачи: воспитывать у детей сплаченность, чувства коллективизма, дружелюбного отношения друг к другу; прививать эстетическое воспитание; выявлять артистические способности детей. Разработку можно применить в процессе обучения в образовательных школах, так и специализированных. 


Дата публикации: 30.11.2017


Җиләк җыйганда

(Халык авыз иҗаты әсәрләренә нигезләнеп сәхнәләштергән күренеш)

Аңлатма язуы

             Татар халкы элек-электән тырыш, җор телле, җырга-моңга һәвәс, һәръяктан булган халык. Җыр дисеңме, мәкальме, табышмакмы, бәетме ул, дастанмы – һәрберсендә изге максат ята. Шушы байлыкны яшь буынга җиткерү, шулар нигезендә тәрбияләу – безнең төп бурыч. Мәсәлән, берничә мәкальне генә карап китик: “Көн – эшләргә, төн – йокларга”, ”Җирнең нуры –кояш, кеше нуры –гыйлем”, “Кеше таштай каты, гөлдәй нәфис”. Бу фикерләр буыннан буынга чарланып килә.

       Ә табышмаклар адәм баласының тапкырлыгын, зиһен сәлатен үстерә.

      Җырның, музыканың да кеше тормышында әһәмияте чиксез зур. Музыканың төп максаты – кеше рухын сафлык һәм пакълек дөньясына этәрү, җанга рәхәтлек бирү,”-дип яза Ш. Мәрҗәни.

Мин авылыбызның сәнгать мәктәбендә баян һэм фольклор дәресләре алып барам. Һәм әйтергә кирәк: югарыда әйтелгәннәр минем һәр дәреснең төп максаты.

        Үзем төзегән “Җиләк җыйганда” дип исемләнгән, халык авыз иҗаты әсәрләренә нигезләнеп сәхнәләштерелгән күренеш тә шуларны күздә тотып эшләнде. Әлеге сценарийны без фольклор дәресенә йөргән балалар белән өйрәндек һәм киләчәктә аны мәктәп укучыларына, балалар бакчасына йөргән сабыйларга һәм ата-аналарга күрсәтергә планлаштырабыз.

Әлеге иҗади эшемнең максаты:

1. Балаларны халкыбызның үткәне, гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыру.

2 . Җитезлек ,дуслык, бердәмлек хисләре, җор теллелек, милли үзаң тәрбияләү.

3. Эстетик тәрбия бирү.

4. Сәнгать әсәрләре аша балаларның артистлык сәләтен үстерү.

«Жэйге авыл иртэсе» җыры (Булат Назипов башкаруында) яңгырый.

(Чыбыркысын шартлатып Раил керә.)

Р: Барыгыз бар, колхоз председателе күрмәгәндә кукуруз басуын әйләнеп чыгыгыз әле! Өч-дүрт сыер тамак туйдырганнан колхозга әллә ни зыян килмәс! ДААА, сыерлар әз калды авылда, киләсе елга Фердинанд абый да сыерларын бетерсә, миңа эш тэ калмаячак әле?……Барыгыз, бар!(чыбыркысын шартлатып, сыерларны куа.)

-Эх бар иде яшь чаклар,

Кесә тулы борчаклар,

Чабатага үгез җигеп

Урам әйләнгән чаклар! ………

-Тәк, тамак ачты әле минем,төшке аш вакыты җитмәгәндер бит?(корсагын сыпыра)

(кояшка карап) Охо, кояш тау башына менгән инде, димәк, тамак ялгап алыр вакыт җиткән. Әнкәй нәрсәләр тутырды микән?(сумкасын бушата) Менә күкәй, ипи, кыяр һәм әйрәәәәән!

(күтәреп эчә башлый,йөгереп егетләр керә)

-Раил, көчкә таптык сине!?Бигрәк ерак киткәнсең?!

-Сине эзләп бөтен басуны әйләндек, тәмам хәлдән тайдык!

-Уф, ардырды егетләр!

-Кая, бер йотыйм әле, тамак кипте!

Р: Ни булды, ник кычкырасыз, тыгыла яздым бит, егетләр!

-Сина срочно сүз бар! Син монда кызларны күрмәденме?

Р: Казларны? Күрдем,әнә су буена төшеп киттеләр! Сезнең казлар идемени ул?

-Нинди казлар?Кызлар дим!

-Җиләк җыярга шушы болынга төшеп киткәннәр ди!

-Араларында кунак кызы да бар ди! Менә Ильяс күреп калган!

Р: Кунак кызы кайткан ди мени!?

-И: Әйе, ерактан гына күреп калдым кәнишне: башына зур  эшләпә кигән,ээээээ,менә мондый гына кыска итәкле, ээээ кып-кызыл иренле иде бугай?

Р: Хет шунда кызыл күзле булмасын, үзебезнең Дөбъяз кызларыннан да матур түгелдер әле?

-Әй, сиңа шаяртырга гына булсын инде!

-Йә, күрденме инде, юкмы ,әйт тизрәк!?

Р: Юк, күрмәдем, егетләр! Эш вакытында минем күземә сыерлардан башка беркем дә күренми!

-Кайсы якка киттеләр икән инде?

-Эх, нинди була икән ул шәһәр кызлары ә?

-Белмим шул, мин дә бер күз белән генә карар идем!?

-Ә менә минем күргәнем бар: биек үкчәле,тишек чалбарлы, сап- сары чәчле була алар!

-Әй,нәрсә шыттырасың,кайда күргәнең бар?

— Телевизордан күргәнем бар!!!!

-Әй, шулай диген!( көләләр)

-Егетләр, әйдәгез болай итәбез, мин хәзер табышмак әйтәм. Кем җавабын әйтә, кунак кызын бүген шул озата!

-Ха,  кызык бу!Әйт әйдә табышмагыңны!

-Башы бар, чәче юк,күзе бар, кашы юк, авызы бар, теле юк,гәүдәсе бар, муены юк! Нәрсә ул?

-Әй, Раил, син бит бу,нәкъ синең портретың! Ха-ха-ха!(көлешәләр)

-Кунак кызы түгелме?(көлешәләр)

-Балык ул,  дусларым! Белмәдегез, димәк, кунак кызын мин озатам!

( кызлар тавышы ишетелә)

-Әй, егетләр, карагыз әле ,кызлар килә түгелме соң?

— Әйе шул, кулларында кәрзиннәре дә бар!

-Нишлибез, егетләр, монда таба киләләр бит!?

-Көпә көндез болын уртасында, йә нишлибез, оятка калабыз хэзер!!!

-Нишлибез,нишлибез, печән чабабыз дибез?

-Ә чалгылар кая?

-Әйе шул, эээээ,әйдәгез куаклар арасына качабыз!

(“Җиләк җыям буләккә”музыкасы астында кызлар керэ)

-Кызлар, карагыз әле мондагы җиләкне!

-Нинди эре узләре!

-Ә дигәнче җыярсың бер чиләк!

-Хуш исен генә әйтегез әле син аның! Менә кайда ул хозурлык!

— Әни әйтә, җир җиләге дә,кура җиләге дә эре булса, көзгә арыш уңышы да мул була ди!

-ММММ, авызга сулар килде, рәхәтләнеп ашыйм әле ,кызлар!

-Ашау белән бик мавыкма, көтү кайтканчы тулы чиләкләр белән кайтып җитәргә кирәк!

-Ә минем әбием әйтә, җырлый-җырлый җыйсаң, чиләгең тизрәк тула ди.

-Әйдәгез, җырлый-җырлый җыябыз кызлар!

(“Җиләк җыям буләккә”җырын җырлыйлар)

1.Җиләк җыям чиләккә

Дәү әнигә бүләккә!

Монда җиләк күп икән

Аю-бүре юк икән!

Җиләккә,җиләккә

Җиләк җыям чиләккә!

2. Йөереп җиләк җыям

Берәмләп салып куям.

Чиләгем тиздән тулыр

Дәү әнием шат булыр!

(Шулчак кызларның берсе егетләрнең баш киемнәрен күреп ала да, кызларга ишарә ясый)

-Кызларррррр! Карагыз әле нинди җиләкләр монда???(кызлар авызларын куллары белән каплап, шаккаталар)

-Кызлар, куак артында елан бар , качыгыз тизрәк!!!

(куаклар артыннан егетләр йөгереп чыгалар)

-Елан, елан, бетте баш!

-Качыгыз егетләр, чага күрмәсен!

( кызлар кычкырып көлә башлыйлар )

 -Нинди елан булсын бу, агач тамыры бит ул!

-Куркыттыгыз бит кызлар,йөрәгем ярыла дип торам!

-Минем дә йөрәк ярылды ахры, чәнчи башлады, кичке уенга да чыгып булмас инде буген!?

— Менә үпкәләттегез инде,Раилне!

-Хай, бигрәк упкәчел икән, үпкәләсә үпкә ашатырбыз!

-Егетләр! Ә сез куаклар арасында нишләдегез?

-Ээээ?? (егетләр бер-берсенә карашалар)

-ЭЭЭ, Раил чыбыркысын югалткан, шуны эзләдек!

-Менә бу чыбыркыны мәллә?(җирдән чыбыркысын алып бирә)

-Ярар инде кызлар, нәрсә допрос ясыйсыз, җиләк басуын саклыйбыз без, предсидәтел кушты.

-Ә сез узегез генәме кызлар?

Бергә: Үзебез генә!

-Ә кунак кызын кая куйдыгыз?

-Әллә болында адашып калдымы?

-Кунак кызы?

-Нинди кунак кызы?

-Ник сезнең белән кунак кызы түгел идеменени?

(кызлар көлә башлыйлар)

-ӘӘӘ,зур эшләпә кигән, кыска гына шорты кигән “кунак кызымы”?

-(көлә көлә) Кунак апае диген!Гөлфия апай бит ул!Шәһәрдән  кайткан. Беренче тапкыр җиләккә баруы икән!

-Безнең барганны күрде дә, шәһәрчә генә киенеп, безгә иярде.

-Черки-кигәвеннәр җиләк җыярга ирек бирмәделәр узенә,чиләген дә тутыра алмыйча кайтып китте…

-Нәрсә, әллә күзегез төштеме?

— Юк ла инде кызлар, болын тулы үзебезнең кызлар булганда, чит кызларга күз салабызмы инде!

-Без аны болай да шул Гөлфия апа дип уйлаган идек инде, әйе бит , егетләр, ерактан танып кына бетермәдек.

(Ильяс янына килеп үртиләр) Кунак кызы,кунак кызы кайткан! Кызыл иренле имеш!!

-Кызлар-егетләр!Барыбыз бергә җыелганбыз икән, әллә бер җырлап биеп алабызмы?

-Шәп фикер!Кызлар килгәч, күңеләр күтәрелеп китте бит әле!

-Кызлар, нишлибез?

-Биеп алыйк сон, аякларыбыз да язылып китәр, үзебезгә дә бераз ял булыр!

-Биибез, биибез, әйдәгез!

(“Шома бас”исемле җырлы-биюле уен башкарыла)

-ЭЭЭХ! Бүген иртә таңнан борыным кычыткан иде, сезнең белән очрашуга булган икән, кызлар!

-Кызлар,ник килгәнебезне онытмыйк әле, кәрзиннәребезне тутырырга кирәк!

-Әйе шул, Гөлфия апа кебек, ярты кәрзин белән генә кайтып булмас!?Киттек кызлар!

-Кызлар, безне дә үзегез белән ияртегез әле!

-Нишлибез, кызлар?

-Әйдәгез соң,кәрзиннәрегез дә тизрәк тулыр,бергә бергә куңеллерәк тә булыр!

-Әйдәгез, Каракүл тау башына менәбез, ул якта җиләк күп була диләр.

— Әйдәгез, киттек!

(Такмак әйтеп кайтып китәләр)

Татар халкы дөрес әйткән

Җиләк ашарга кирәк.

Рәхәтләнеп күңел ачтык

Файдалы икән җиләк!

(“Җиләкле җәй”Лилия Хайруллина башкаруында яңгырый.)

Йозек кашы татарча спектакль

«Йөзек кашы » | «Перстень» татарский спектакль по повести классика татарской литературы Фатиха Хусни.Инсценировка Ильгиза Зайниева,режиссер Лилия Ахметова. В основе сюжета спектакля — воспоминания деревенского парня Айдара Курбанова (Сабирзянов Алмаз Ревалевич). Их много, как и ярких событий, случившихся в его… Далее

Кырыкта да кытыклый татарча спектакль

«Кырыкта да кытыклый» татарча спекталь | «И в сорок лет щекочет» татарский спектакль-комедия от Буинского театра сатиры повествует историю о взаимоотношениях мужчины и женщины, которые живут вместе, но любят при этом других. Любовь как-будто не причём , такое тоже ведь… Далее

Арбалы хатыннар

«Арбалы хатыннар» | «Женщины 41 го» татарский спектакль драматурга Заки Зайнуллина и режиссера Фарида Бикчантаева о сильных женщинах, на плечи которых во время войны свалились ужасные беды. В основе спектакля «Женщины 41-ого» — реальные события, очевидцем которых был Заки Зайнуллин.… Далее

Кодалар-кодачалар

«Кодалар-кодачалар» татарча спекталь| «Сваты» татарский спектакль-комедия на татарском языке в двух действиях. Семья, любовь,свадьба,измена, дерзкая сваха и вереница невероятных совпадений… Бог мечтал, чтобы Адам и Ева создали образцовую семью, основанную на Любви. Этого же хочет сваха Сара. Она желает объединить… Далее

Беренче театр/Первый театр (1961) по пьесе Галиасгара Камала. Сюжет пьесы, созданной в 1908 году, весьма прост: в городе готовится первый в истории публичный спектакль для татарского зрителя. Известно, что этот сюжет взят из личной жизни самого писателя, из семейного конфликта… Далее

Шомбай эшләпәсе/Шляпа Шомбая(Халим Залялов) Здравствуйте! Моя шляпа не простая, а волшебная: если я её надену так, я Шомбай. А если переверну, совсем другой человек. Я служу у одного очень жадного бая. Жалованье не даёт, слуг обижает… Балалар өчен әкият. Спектакль… Далее

Вор/Карак по пьесе Зульфата Хакима Хакимханов Зульфат Зуфарович один из основных авторов, произведения которого постоянно пополняют репертуары современных театральных коллективов. Самые известные из них: «Җүләрләр йорты», «Күрәзәче», «Мин төш күрдем», «Кишер басуы», «Килә ява, килә ява», «Телсез күке», «Бит», «Мылтык»,… Далее

Старик из деревни Альдермеш/Әлдермештән Әлмәндәр легендарная пьеса Туфана Миннуллина произведение, которое ставили очень многие профессиональные театры и самодеятельные коллективы по всему советскому пространству. К старику Альмандару, которому стукнуло 91 год небесные силы посылают смерть, якобы ему пора умереть. Смерть приходит… Далее

Әниемнең ак күлмәге/Белое платье моей матери(по драме Шарифа Хусаинова,1969г) «Белое платье моей матери» вскрывает все проблемы, вопросы из области долга, совести, обязательств перед родителями, но здесь нет злости, ненависти и ссор. Мама воспитала десятерых детей. Все уже устроены в жизни… Далее

Алмачуар (Конь в яблоках) увлекательный детский спектакль. Это очень трогательная и печальная история, о непростых взаимоотношениях мальчика Закира и молодого коня по кличке Алмачуар . Любовь к лошадям у Закира зародилась еще с самого раннего детства. Он рос среди них,… Далее

ГОСУДАРСТВЕННОЕ БЮДЖЕТНОЕ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ «Казанская школа № 61 для детей с ограниченными возможностями здоровья»

Сценарий инсценировки татарской народной сказки «Три дочери

в рамках тематического мероприятия «Сказки родного края»

Начальные классы

Учитель – дефектолог

1 квалификационной категории

Вильданова Г.Р.

2017 г.

Сценарий спектакля по мотивам татарской народной сказки

«Три дочери» в рамках

Цель: проведение интегрированного занятия по устной речи, игротерапии и ритмике через инсценировку народной сказки

Задачи:

— Приобщить к культуре и традициям народов Поволжья через знакомство с татарской народной сказкой и музыкой.

— Продолжать работу над развитием музыкальных, ритмических и творческих способностей детей средствами театрального искусства.

— Развивать творческую самостоятельность в создании художественного образа, используя для этой цели игровые, танцевальные импровизации.

— Помочь детям поверить в себя, преодолевая стеснительность, формировать чувство собственного достоинства.

— Воспитывать любовь, уважение, интерес к традициям, образу жизни, музыке народов Поволжья.

Действующие лица:

Сказочники – 4 чел.

Мать Фарида-апа

Старшая дочь Айгуль

Средняя дочь Алия

Младшая дочь Алсу

Бельчонок, зайчонок, медвежонок

Лесные птицы.

Материалы и оборудование:

Элементы татарского костюма, костюмы зверей, таз, нитка, иголка, ткань, чашка с тестом, дом, стол, чайник, чайные чашки (касушки, татарское сладкое блюдо «чак – чак», лекарственные травы, проектор

Сценарий:

1 сказочник:

В одной деревушке, в маленькой избушке жила-была женщина. И звали ее Фарида-апа.

(Выходит Фарида-апа)

2 сказочник.

У нее были три дочери. Старшая дочь Айгуль, первая красавица в деревне. Средняя дочь Алия, на все руки мастерица. Младшая дочь Алсу, самая скромная, послушная.

(Выходят дочери по очереди)

3 сказочник.

Много приходилось работать женщине, чтобы одеть, обуть и прокормить дочерей. Тяжело ей приходилось, но глядя на подрастающих красавиц-дочерей Фарида-апа радовалась и еще больше, усерднее трудилась (выходят подруги дочерей, танцуют танец с платками под татарскую народную песню «Су буйлап»).

4 сказочник.

А тем временем дочери росли, хорошели. И выросли они быстрые, как ласточки, лицом похожи на луну, одна краше другой, и вскоре уехали далеко от своей матери. Осталась Фарида-апа одна.

(Дочери уходят. Слышится музыка, переходящая в песню. Появляется мать, несет ведро с водой, ставит на пол)

Фарида-апа.

Ох и устала. Стара совсем стала. Чайку бы попить (чай наливает, пьет, приговаривает) Сколько лет и сколько зим, а все одна, да одна. Не с кем даже чаю попить, не с кем поговорить, словечком перемолвиться. И дочери мои давно не приезжали. Как там они? Хорошо ли им живется? Ох, что-то плохо мне, плохо. Вся больная я стала. Пойду-ка полежу, немного отдохну.

Бельчонок.

Какой хороший день! Птицы поют, солнышко светит. Ноги сами в пляс идут.

(звучит музыка, на поляну выходят звери и птицы, танцуют под песню «Туган як», после исполнения танца расходятся)

А я давно уже не был у Фариды-апы. Как она там? Пойду навещу ее.

(Звучит музыка, бельчонок идет к дому Фариды-апы)

Бельчонок.

(стучит) Фарида-апа! Фарида-апа!

Фарида-апа.

Кто там?

Бельчонок.

Это я — Бельчонок. Здравствуйте Фарида-апа.

Фарида-апа.

Здравствуй, Бельчонок. Хорошо, что ты пришел ко мне. Сейчас, сейчас тебя чаем угощу, посидим, поговорим. Сейчас, сейчас, я быстренько.

(Берет чайник, внезапно падает)

Бельчонок.

Что с тобой, Фарида-апа?

(испугался, помогает поднять чайник)

Фарида-апа.

Бельчонок, Бельчонок. Что-то плохо мне совсем. День ото дня становится все хуже. Беги к моим дочерям, скажи им, чтоб ко мне поспешили.

Бельчонок.

Побегу, по полям, по лесам поскачу, друзей позову и дочерей твоих приведу!

(Зовет медвежонка и зайчонка, совещаются, показывает им направление, убегают.

Сидит Айгуль, чистит тазы. Играет деревенская музыка)

Бельчонок.

Айгуль! Айгуль! Добрый день, Айгуль!

Айгуль.

Добрый день, Бельчонок!

Бельчонок.

Айгуль, твоя мама тяжело заболела, скорее беги к ней.

Айгуль.

Ой-ой, как же быть? Я сразу бы к маме побежала, но не могу я. Надо сначала почистить эти два таза.

Бельчонок.

Какая ты жестокая, Айгуль, маму не жалеешь? Почистить два таза? Ах, так? Тогда и не расставайся вовек со своими тазами! Быть тебе навеки черепахой.

(Айгуль кружится, прячется за ширму. Звук звона. На экране появляется черепаха)

Бельчонок.

Не захотела Айгуль помочь своей матери, надо медвежонку бежать к средней дочери.

(Музыка, медвежонок бежит к дому Алии. Сидит Алия, шьет халаты.)

Медвежонок.

Алия! Алия! Добрый день, Алия!

Алия.

Добрый день, Медвежонок!

Медвежонок.

Алия, твоя мама тяжело заболела, скорее, беги к ней!

Алия

Эх, я сейчас побежала бы к матери, да очень занята: надо мне к ярмарке халатов нашить.

Медвежонок.

Какая ты жестокая, Алия, маму не жалеешь! Ну и шей теперь всю жизнь не останавливаясь. Быть тебе навеки пауком.

(Алия кружится, прячется за ширму, звон. На экране появляется паук)

Медвежонок.

И Алия не захотела помочь матери. Нужно зайчонку бежать к младшей дочери.

(Зайчонок бежит к дому Алии. Музыка. Младшая дочь месит тесто).

Зайчонок.

Здравствуй, Алсу!

Алсу. Здравствуй , Зайчонок!

Зайчонок.

Алсу, твоя мама тяжело заболела, скорее беги к ней.

Алсу .

Мама заболела? Бельчонок, побежали скорее. Мама, мамочка любимая. Я помогу тебе.

(Бегут с бельчонком. Перегоняют друг друга. На экране смена пейзажа. Подбегают к дому матери.)

(Фарида апа лежит. Входят младшая дочь и Бельчонок.)

Алсу .

Мама! Мамочка! Плохо тебе. Сейчас я тебя напою чаем из травок, лекарства дам. (Наливает из чайника, подает матери чашку) .

Зайчонок.

Доброе у тебя сердце, Алсу. Так пусть же люди к тебе добрыми всегда будут.

Бельчонок.

Живи счастливо и людей делай счастливыми!

Медвежонок.

И люди будут любить тебя и добро твое никогда не забудут.

Алсу .

А где же сестры мои?

Бельчонок.

Они не захотели помочь твоей маме и превратились в паука и черепаху.

Алсу.

Простите их, верните их!

Зайчонок.

Ну что ж, Алсу, будь по-твоему.

(Айсылу и Айгуль, крутясь, возвращаются из-за ширмы, бросаются к Фариде-апе)

Айсылу и Алсу.

Мама, мамочка, прости нас!

(Обнимают Фариду-апу, та обнимает их в ответ. Алсу обнимает всех. Выходят все участники и поют песню «Мама»)

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Сценарий тематической программы ко дню октябрьской революции
  • Сценарий торжественного мероприятия посвященного дню сельского хозяйства
  • Сценарий тихий час
  • Сценарий театрализованной постановки сказки лесной теремок во 2 младшей группе
  • Сценарий театрализованного представления на праздник осени

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии