“Сәламәт тәндә-сәламәт акыл” темасына класс сәгате
Максат: 1. Сәламәт яшәү серләре турында сөйләшү.
2. Сәламәт яшәү рәвеше буенча тормыш тәҗрибәсе тупларга ярдәм итү.
3. Үзеңнең һәм башкаларның сәләмәтлеген кайгырту – һәркемнең бурычы икәнлегенә төшенү
Класс сәгатенең барышы
I. Класс сәгатенең темасы, максаты, девизы белән танышу.
— Сыйныф сәгатебезнең эпиграфы итеп мин мондый сүзләрне алдым: «Цивилизация казанышлары өчен кеше үз сәламәтлеге белән түләргә тиеш түгел!” Әйтегез әле, ни өчен мин бүген нәкъ әлеге сүзләрне сайлап алдым икән?
— Димәк, без бүген нинди темага сөйләшәчәкбез?
(укучылар теманы ачыклыйлар)
—Максатыбызны да бергәләп ачыклап китик. Моның өчен сезгә слайдтагы сүзләр ярдәм итәр.
1) _______ яшәү серләре _______ _____.
2) _______ ____ _______ буенча тормыш тәҗрибәсе туплау.
3) Үзеңнең һәм ___________ ____________ кайгырту __________ бурычы икәнлегенә төшенү.
II. – Укучылар, сезнең тарих дәресләрендә, бәлки, ишеткәнегез булгандыр, цивилизация казанышларының башы Грециягә барып тоташа. Шулай булса да борынгы греклар озын гомерле булганнар. Нилектән икән бу?
— Үсемлекләр, яшелчә, җиләк-җимеш белән тукланганнар. Итне аз кулланганнар, тәмәкенең нәрсә икәнлеген дә белмәгәннәр, шәрапне бары тик соклар яки су кушып кына эчкәннәр, күп хәрәкәтләнгәннәр һәм үзләрен чыныктырганнар.
— Мәктәптә ярты көн укыганнар, төштән соң физкультура белән шөгыльләнгәннәр. Ни өчен?
— Чөнки алар хәрәкәттә – бәрәкәт икәнлеген белгәннәр.
— Бездә бүген 6 сәгать укыдык, әзрәк хәрәкәтләнеп алыйк әле.
III. 1. “Нәрсә ул сәламәт – яшәү рәвеше?” дигән сорауга җавап бирәләр.
2. Сәламәтлек турында мәкальләр әйтү.
(Сәламәт тәндә – сәламәт акыл. Сәламәтлек – зур байлык. Акча байлык түгел, сәламәтлек байлык. Чисталык – сәламәтлек чыганагы. Җитезне авыру куып тота алмый. Эчең авыртса – авызыңны яп. Җирне эсселек корыта, кешене – сырхау. Хәлсезне сырхау да үз итә. )
IV. Кеше сәламәтлегенә нинди начар гадәтләр зыян сала?
-Тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр куллану, психоактив препаратлар куллану, наркотиклар куллану, токсикомания, аз хәрәкәтләнү, күп ашау, әшәке телле булу.
— Шушы начар гадәтләрнең берничәсенә тукталып китик әле. Тактага капланып куелган кәгазьнең берсен кем дә булса бирегә чыгып укысын әле.
1) Тәмәке. Дөрестән дә, тәмәке тарту — иң күп таралган зыянлы гадәтләрнең берсе.
-Тәмәкенең зыяны турында сыйныф сәгатьләрендә бик күп сөйләштек, шуңа озаклап тукталып тормыйбыз. Ни өчен тәмәке тартучы кеше үзенең сәламәтлегенең начараюын тойса да, тиз генә тартуын ташлый алмый?
- Тәмәкедә никотин-наркотик мәтда бар. Кешедә ияләшү барлыкка килә Шулай итеп, папирос белән кеше үзе дә яна.
- Тәмәкенең кешегә зур зыянын белә торып, ни өчен җитештерәләр һәм саталар икән?
- Кемнәрнеңдер зур табыш чыганагы булып тора.
- Димәк, кемнеңдер сәламәтлеге хисабына, кемнәрдер байый. Нинди нәтиҗә ясарга кирәк?
- Тәмәке тартмаска, организмны никотин белән агуламаска.
— Өстәвенә, галимнәр раславынча, тартучы янында тәмәке төтенен суларга мәҗбүр булучыга зыяны тагын да күбрәк дигән фикер бар. (Шуның белән бәйле үзем белән булган бер хәлне сөйләп китим әле. Мин тәмәке төтенен бөтенләй дә кабул итә алмыйм. Күптән түгел генә Казаннан кайтышлый бер таксига утырып кайттым. Йөртүчесе тәмәке тартып кайтты.)
2) Туклану
— Дөрес туклану – сәламәтлек нигезе дип әйтәләр. Кайчандыр тиешле ризык җитмәгәнлекләктән балаларның авырулары көчәйгән, психологик халәте начарланган, эшкә, укуга сәләте кимегән. Ә хәзер, киресенчә, күп ашаудан һәм дөрес итеп тукланмаудан күп авырулар килеп чыга. Кибет киштәләре тулы матур капларда күзне кызыктыргыч тәмледән-тәмле ашамлыклар, төрле эчемлекләр. Аларның барысы да натураль ризыкмы икән? Безнең бер укучыбыз балалар бик яратып эчә торган эчемлекләрнең берсе турында информация туплады, шуны тыңлап үтик әле.
(кока-кола турында укучы чыгышы)
-Һәркем газлы эчемлекләрнең зыяны турында белергә тиеш дип уйлыйм. Мин кока-кола турында сезне таныштырып үтәргә телим. Пепси-кола составында бик күп углеводлар бар. Чагыштыру өчен мондый мисал китерәм: Бу эчемлекнең 33мл.ын 8 кисәк шикәр салынган баллы чәй белән тиңләргә була. Безнең кайсыбыз шундый баллы чәй яки кофе эчәр икән? Мондый эчемлекне күп куллану кешедә шикәр авыруы китереп чыгара. Ә бит кока-коланы көнкүреш химиясендә бик уңышлы кулланалар. Билгеле булганча, АКШта юл полициясе патруль машинасында һәрвакыт 2 шешә кола йөртә икән, чөнки авариядән соң шосседагы канны шуның белән юалар. Кемдер аны туалет юу өчен файдалана. Унитазга салып, 1 сәгать юдырмыйча гына тотарга кирәк. Кока-колага чылатылган фольга кисәге белән машина бамперындагы күгәрекне ышкысаң,аннан да котылып була. Автомобильдәге коррозияне бетерү, күгәреп каткан болтны сүтү һәм киемдәге тапларны бетерү өчен дә кока коладан файдаланалар. Ә безнең кайберләребез әлеге эчемлекне бик яратып эчә.
-Димәк, шәһәрләрдә зур мигополисларда бу эчемлекне юкка гына бушка бирмиләр. 4 көн кока-колага салып тотсаң, тырнак та эреп юкка чыга икән. Ә безнең ашказаны нишләргә тиеш? Шаккаткыч мисаллар. Бик эчәсе килгән очракта, нинди дә булса саклану чаралары бармы икән?
(укучы җавабы)
— Һәртөрле газлы эчемлекнең, шул исәптән кока-коланың да организмга зыяны азрак булу өчен кулланганда берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк. — тешләрне саклау өчен бары тик салкын килеш кенә эчәргә;
— трубка аша эчәргә мөмкин;
— бик сирәк кенә кулланырга;
— диабет, гастрит, язва белән авыручыларга һәм таза кешеләргә, 3 яшькәчә балаларга бөтенләй дә кулланырга ярамый.
—сәламәтлегебезнне кайгыртсак, һәркайсыбыз әлеге кагыйдәләрне истә тотарга тиеш.
-Туклану рационында нинди ризыкларга өстенлек бирергә тиешбез?
—Җиләк-җимеш, яшелчәләр, салат яфрагы, укроп, петрушка кебек тәмләтечләр.
3) Интернет. Бүген тормышыбызны интернет һәм кәрәзле телефоннан башка күз алдына да китерә алмыйбыз.
1. Компьютер кешенең дустымы әллә инде дошманымы? Шул турыда да бераз сөйләшеп алыйк әле. Ике төркемгә бүленеп, дебат оештырыйк. Сул якка компьютерны дусты дип санаучылар, уң якка зыяны да бар дип уйлаучылар утыра. Файдалану өчен берничә тема тәкъдим итәм: 1) информация табу, 2) аралашу, 3) уен, 4) уку.
Компьютерның файдалы ягы
Компьютерның зыянлы ягы
Информация табу
һәрберебез эшли белә, бик тиз кирәкле материалны табып була, кирәкле маериалны бастырып та алып була
Балалар аз укый, сөйләмебез начарая, беренчел чыганкалардан файдалана белмибез, сирәк басмаларны табып булмаска да мөмкин, турыдан туры китаптан уку — бөтенләй икенче
Аралашу
Ерак арада да тиз аралашып була. Танышларны бик тиз таба аласың, үз фикереңне әйткәндә, билгесез дә булып калып була.
Күзгз-күз карап аралушуга җитми, үзара ярдәм итеп булмый.
Уен
Он-лайн режимында уйнап була, уеннар мавыктыргыч, компьютер кәнагәтьсезлек белдерми, бик яхшы партнер, таләпләр куймый
Кагыйдәләре артык кырыс, ституацияне үзгәртеп була, ахырга хәтле уйнамыйча да хаталарны төзәтергә була, уенны яңадан башларга мөмкин
Уку
Дистанцион укып була, инвалид балаларга белем алу уңайлы, читтән торып белем туплап була
Укытучы аңлатуга җитми, тәрбияви чарасы юк
2. -Шулай итеп, без компьютерның уңай һәм тискәре яклары белән танышып үттек. Интернет челтәреннән күпләребез бик яхшы файдалана. Интернет белән артык мавыгып китәргә мөмкинме? Интернеттан явызларча, яисә дөрес итеп файдалана белмәгән очракта, нәрсә булырга мөмкин?
— кеше сәламәтлегенә зыян килә, чөнки кеше компьютер каршында озак утыра, димәк хәрәкәтләнми;
— электромагнит нурланыш ала;
— суставларга, кул чукларына зыян килә;
— күзләргә зыян килә;
— стресс алырга мөмкин.
— Интернет бәйлелек килеп чыга;
— Виртуаль бәйлелек нинди сәбәпләр нәтиҗәсендә килеп чыгарга мөмкин?
—аз аралашучанлык, дуслар булмау.
— кызыксыну, мавыгулар булмау, үз-үзеннән канәгать булмаганда.
— Нинди билгеләрдән чыгып, виртуаль бәйлелекне аерып була?
— андый кеше тиз кызып китә, агрессив була, үз-үзенә бикләнә, укуы начарлана, режимы бозыла, гаиләсендә конфликтлар килеп чыга, кәефсез була, реаль тормыш белән кызыксынмый, киеменә игътибар итми, һәр нәрсәгә җавапсыз карый
— Мондый бәйлелектән котылып буламы?
— Бик авырлык белән, мондый кешегә психологик ярдәм кирәк була.
3.- Сез бик яратып аралаша торган социаль челтәр – ВКОНТАКТЕ- турында да сөйләшеп алыйк әле. Соңгы вакытта бу челтәр турында төрле фикерләр ишетергә туры килә.
(газета-журнал материаллары буенча укучы чыгышы)
4. — Тагын нинди зыян салырга мөмкин?
— Интернет пәрәвәзендә безне һәрдаим куркыныч көтеп торырга мөмкин. Интернет челтәреннән кирәкле материалны дөрес итеп сөзеп ала белергә кирәк. Ә хәзер Интернетта файдалануның куркынычсызлык кагыйдәләре белән танышып китик әле.(cлайд)
4) Кәрәзле телефон.
— Тормышыбызны кәрәзле телефоннан башка да күз алдына киетрп булмый. Телефонның да плюслары һәм минуслары бар.Тагын бер кат бәхәсләшеп алыйк әле. Шул ук тәртиптә төркемнәргә бүленәбез.
«Плюсләре»
«Минуслары»
1.Әти-әниләргә шалтыратып була.
2.Уйнарга була
3.Акчаны янга калдырырга өйрәтә.
4. Интернет
5.СМС язышып була.
6. GPRS безнең кайда булуыбызны белергә ярдәм итә.
7. музыка тыңлап була.
8 Калькулятор, будильник
1. Кыйбатлы булса, урларга мөмкин.
2. Сәламәтлек өчен зыянлы.
3.Киресенчә, акча күп китә.
4.Электромагнит дулкыннар.
5.Тере аралуша ни җитә.
6.Сөйләмәбез бозыла.
7. Тере артистлар уйнавы, җырлав түгел инде.
8. Телдән исәпләү күнекмәсе начарлана.
5.Телефоннан зыянсыз файдалану кагыйдәләре.
( укучының презентациясе)
V. Йомгак. Без бүгенге сыйныф сәгатендә ниләр белән таныштык, үзебезгә нинди файдалы нәтиҗәләр ясыйбыз?
— Сәләмәт булу серләре белән таныштык.
— Һәркем сәләмәтлеген үзе кайгыртырга тиеш.
— Үзеңнекен генә түгел, янәшәдәгеләрнең дә сәламәтлеген кайгыртырга тиеш
— Дөрес итеп Интернеттан, кәрәзле телефоннан файдаланырга өйрәндек.
— Сәламәтлек чыганагы — дөрес яшәү рәвеше. Цивилизация казанышлары өчен кеше үз сәламәтлеге белән түләргә тиеш түгел!
- Подробности
-
Автор: Гарипова Ляля -
Опубликовано 30 Ноябрь -0001
-
Просмотров: 2280
Рейтинг: / 0
Биектау муниципаль районы Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе
Сәламәт тәндә – сәламәт акыл
(ата-аналар җыелышы өчен доклад)
Төзеде: Гарипова Ләлә Ильяс кызы
1 кв. категория
Башлангыч сыйныф укытучысы
Кулланылган әдәбият:
1.”Мәгариф” журналы – 1999, 2000ел.
2.Ә.Н.Хуҗиәхмәтов. “Гомуми педагогика”. Казан, 1999
Яшь буынны Галәм, табигатьнең катлаулы законнары, җәмгыять, кешеләр белән аралашып – килешеп яшәргә өйрәтү — мәгарифнең мөһим бер максаты. Бу белем укучыларга чиксез рухи байлыккка ия булу теләге уята, аларны ничек итеп бәхетле булырга өйрәтә.
Һәрбер укытучы үз укучыларының сәламәт һәм бәхетле булуын телидер. Әмма барыбыз да балаларны ничек итеп үз-үзләренә, әйләнә-тирәгә, табигатькә игътибарлы итеп тәрбияләү турында уйланамы икән? Ә бит моның “сере” бик гади – сәламәт яшәү рәвешенә күнегү, ягъни:
— физик сәламәтлекне саклау һәм ныгыту;
— зарарлы гадәтләрдән арыну;
— дөрес туклану;
— кешеләргә эчкерсез мөнәсәбәтле булу, ярдәмгә мохтаҗларга булышырга омтылу;
— балаларның яшь үзенчәлекләрен искә алып, һәр көнне физик әзерлек күнегүләре үткәрү;
— үз-үзеңне иркен тоту күнекмәләре бирү.
Сәламәт яшәү рәвешенең нәтиҗәсе – физик һәм әхлакый–рухи
сәламәтлеккә ирешү; алар үзара бәйләнешле; халык юкка гына: “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” , — дип әйтмидер.
Организмга физик чаралар ярдәмендә тәэсир итү (диета, дөрес сулыш алу, күнегүәр ясау, чыныгу, организмны чистарту һ.б.) нәтиҗәсендә сәламәтлеккә ирешеп була. Тән һәм психика сәламәт булганда гына, үзеңдә аек акыллы һәм көчле ихтыярлы булу сыйфатларын тәрбияләргә мөмкин.
Психологлар һәм педагог-галимнәр әйтүенчә, файдалы гадәтләр булдыру өчен иң кулай вакыт – мәктәпкәчә тәрбия һәм башлангыч мәктәптә уку чоры. Бала күп вакытын өйдә, гаиләдә, әти – әнисе, туганнары янында үткәрә. Аларның үз-үзләрен ничек тотуы балага үрнәк булып тора.
Укытучы, ата-аналар белән бергәләп, укучыларның сәламәтлекләрен кайгыртырга, һәр укучысының физик хәле белән таныш булырга тиеш. Укытучы врачлардан үз укучыларының сәламәтлеге турында даими белешмә алып торырга тиеш. Үсүдә, авырлыкта, күкрәк читлегенең үсешендә артка калу булганда һәм баланың төрле органнарында җитешсезлекләр килеп чыккан очракларда туклануны яхшырту, баланың саф һавада күбрәк булуын кайгырту, физик күнегүләр оештыру кебек чаралар күрергә кирәк.
Физик күнегүләр барыннан да бигрәк умыртка сөяген сәламәт тотуга юнәлдерелгән булырга тиеш. Умыртка баганасында үзәк нерв системасы урнашкан. Баш миенең дәвамчысы буларак, ул тәннең, барлык органнарның сәламәтлеген тәэмин итә. Тиешле күнегүләр ярдәмендә умыртка сөяген сыгылмалы һәм көчле итеп, канның әйбәт йөрешенә ирешергә мөмкин. Моның нәтиҗәсендә нервлар азот һәм кислород белән тәэмин ителәләр.
Дөрес туклану – тән өчен ягулык чыганагы. Кеше җиңел эшкәртелә һәм үзләштерә торган чиста, гади натураль ризык белән тукланырга тиеш. Табигать җимешен – эшкәртелмәгән азыкны куллану органнарның файдалы матдәләргә булган ихтыяҗын канәгатьләндерә. Бу азык химикатлар белән эшкәртелмәгән булсын. Азык кабул итүнең вакыты да шулай ук бик әһәмиятле. Балаларны азык кабул иткәндә пөхтәлеккә, азыкны яхшы чәйнәп ашарга өйрәтергә кирәк. Тешләр гигиенасы да бала сәламәтлеге өчен гадәттән тыш әһәмиятле.
Киеренкелекне бетерү, аны булдырмаска өйрәнү организмны тыныч хәлдә, хәләттә тотарга ярдәм итә. Тән һәм акыл кирәгеннән артык киеренке хәлдә булса, аларның эшчәнлек нәтиҗәлеге кими. Тән һәм акылның көчен көчәйтү максатында, тәнебез эшләп чыгара торган энергияне ничек экономияле тотарга кирәклеген белү зарури.
Балаларның күзләрен, колакларын, шулай ук тиресен карап, чиста тотуның зур әһәмияте берәүгә дә сер түгел. Күзләрне тузаннан, төтеннән һәм гомумән, пычрак һавадан, йогышлы авырулардан сакларга, аларны юарга кирәк.
Мәктәптә бигрәк тә балаларны күзе бозылудан сакларга кирәк, бу авыру яктырту приборларының дөрес урнаштырылмавы, әйберләрне күзгә якын китерп карау, вак предметларны озаклап караудан һәм башкалардан килеп чыга һәм көчәя.
Колакларны пычрактан, салкын тидерүдән, коенганда су зарарлаудан сакларга кирәк.
Сыйныф бүлмәсендә балаларның дөрес утыруы аларның умырткалык, оча сөякләре кәкрәюен, кулбашларының ялгыш торышын, күкрәк читлеге үсешенең тоткарлануын булдырмау, шулай ук күзләренең сәламәтлеген саклау өчен кирәк.
Мәгълүм ки, бина эчендә, аеруча начар җилләтелә торган бина эчендә озак булучы кешеләргә караганда, саф һава – баланың сәламәтлек факторларыннан берсе. Шуңа күрә һәр укучының көн саен кимендә 2-3 сәгать саф һавада булуын мәктәптә күзәтеп тору бик әһәмиятле.
Сыйныф бүлмәсенең, кабинетларның яхшылап җилләтелүе бала сәламәтлеге өчен аерата әһәмиятле.
Мәктәптә шулай ук ата –аналарның балаларны ничек киендерүләренә дә игътибар итәргә кирәк. Кием, пөхтә һәм чиста булудан тыш, җайлы, җиңел, хәрәкәтләрне уңайсызламый торган һәм җыйнак та булырга тиеш.
Баланың сәламәтлеген ныгытып, без аларны салкын тиюдән, температураның кискен алмашынуы, юешлек йогынтысыннан һәм башкалардан сакларга, шул ук вакытта теләсә нинди һавада да йөрергә чыгудан курыкмауларына, яшь туристлар өчен билгеләнгән кагыйдәләрне өйрәнеп, озаклап йөрергә чыгу һәм походлар ясый алуларына ирешергә тиешбез.
Гимнастика – физик культураның иң әһәмиятле бүлеге. Гимнастикага балалар дәрестә өйрәнәләр. Физик күнегүләр еш һәм даими булганда гына тиешле нәтиҗәсен бирә. Шуңа күрә көн саен иртәнге гимнастика белән шөгыльләнү гаять зур әһәмияткә ия. Җиңелчә генә аерым күнегүләрне кайбер дәресләрдә үткәрелә торган физкультминутларда ясыйлар. Бу күнегүләрнең максаты- күңел күтәренкелеген саклау һәм нәтиҗәле акыл хезмәтенә әзерләнү. Аларның тәртипкә өйрәтүдә дә әһәмияте бар. Балаларның көченнән килердәй итеп оештырылган уеннарның тәрбияви кыйммәте аерата зур: мондый уеннар вакытында алар һәртөрле каршылыкларны җиңәргә өйрәнәләр, чыныгу алалар, үзләрендә көч, җитезлек, тапкырлык кебек сыйфатлар үстерәләр.
Югарыда санап үтелгән күнекмәләргә өйрәнеп, яшь буын үзендә көч туплар, сәламәт булыр, ул үз алдындагы барлык каршылыкларны җиңеп чыгар. Акыл, тән һәм рух сәламәт булганда, кеше үзендәге усаллыкны һәм тискәре сыйфатларны бетерә алыр һәм эштә уңышка ирешер.
Сәламәт кеше – бәхетле кеше. Теләсә нинди белемнең төп максаты – нәрсәгә дә булса ничек күнегергә кирәклеген өйрәтү. Каршылыклар – уңышка ирешү чарасы, ә тормыш – характерны ныгыту, дөньяның ничек төзелүен һәм анда үзеңнең нинди урын тотуыңны белү мәктәбе. Менә шушы хакыйкәтьне аңлаган кешеләр планета язмышы турында да кайгырта алалар.
У вас нет прав для создания комментариев.
05.02.2014
В здоровом теле — эдоровый дух.
Учитель начальных классов
Методическое пособие для использования в классных часах учителям начальных классов.
Оценить
2065
Содержимое разработки
Информацион- методик узэк
«Сэламэт тэндэ – сэламэт акыл»
(башлангыч классукытучыларына класс сэгатьлэрендэ файдаланыр очен методик ярдэмлек)
Мослим, 2014
Тезуче:
Галимова Рэмзия Зэкижан кызы – Ташъелга башлангыч гомуми белеем биру мэктэбе укытучысы.
Рецензент: информацион-методик узэк методисты Харитонова Ильмира Минсахи кызы
“Сэламэт тэндэ – сэламэт акыл”
(башлангыч класс укытучыларына класс сагатьлорендэ файдаланырм ечен методик ярдэмлек)
2014 нче ел.
Ацлатма язуы.
Сонгы елларда балаларнын сэламэтлеге начарлана баруына шаһит булып торабыз. Моныңшулайбулуынабездэнгенэтормаганбик куп сэбэплэр дэ бар. Бу беренче чиратта сулаган һавабыз, ашаган ризыкларыбызнын экологик чиста булмавы, шулай ук балаларньн телевизор каршында нурланыш алып, терле стресс кичеруларе, аз хэрэкэтлэнулэре баланын сэламэтлегенэ тискэре йогынты ясавын белэбез.
Балалар бакчасыннан алып, мэктэпне тэмамлап чыкканчы, балаларда ашказаны-эчэк, куз, колак, нерв авырулары, умыртка баганасы кэкерэю һэм башка авырулар кузэтелэ. Шуна курэ укыту-тэрбия эшендэ теп игътибарны укучыга, анын сэламэтлеген ныгыту һэм дерес физик усешен тээмин иту, хэрэкэт иту сыйфатларын, акыл һэм физик эшчэнлеклэрен устеру, эхлакый сыйфатлар, ихтыяр кече тэрбиялэу тора.
Программаньн эчтэлеге шактый куп мэсьэлэлэрне: шэхси гигиенанын элементар кагыйдэлэреннэн алып укучыда, физик һэм рухи сэламэтлек кунекмэлэрен формалаштыруны куздэ тота һэм тубэндэге темаларны эченэ ала.
Теоретик белемнэрузлэштеру.
Хэрэкэтэшчэнлегенустеру.
Спорт уеннарыуйнау.
Хэрэкэтлеуеннар, чангыдайору, чана шуу, гимнастика, җиңел атлетика кунегулэре.
Элегепрограммадаатнага 1 сэгатьисэбеннэн, класс сэгатьлэре оченурнэкрэвешендэдэреслэрненмаксатлары һэмуткэруформаларытэкъдимителэ.
Табигый шартлар, объектив сэбэплэр белэн, булеклэр, дэреслэр тэртибен укытучы узгэртэ ала (М-н II, V булеклэр).
булек. Сэламэтлек — валеология турында тешенчэ биру (2 сэг.)
Нэрсэ ул сэламэтлек? Аны саклау, кендэлек режим, чисталыкны саклау, шэхси гигиена (кл.сэгате, энгэмэлэр).
булек. Организмны чынытыру юллары (7сэг.)
Кунегулэр комплексы, экскурсия, походлар, кышкы уеннар.
булек. Уз узенне дерес тоту культурасы (11 сэг.)
Йогеру, физик кунегулэр, хэрэкэтле уеннар, тотнаклылык, эдэплелек, бэхэслешу, осталыгы, ишарэлэр, мимика, гэудэ тотышы, кием- салым, сколиоз, яссытабанлылыкны кисэту, кунегулэр комплексы (кл.сэгате, энгэмэлэр, уеннар).
булек. Гаилэ педагогикасы (5 сэг.)
(ата-аналар белэн очрашулар, энгэмэлэр, уеннар-кичэлэр, тестлар).
булек. Рухи культура (4 сэг.)
(эдэби-музыкаль кичэлэрдэ, концертларда катнашу).
булек. Сэламэт яшэу рэвеше (2 сэг.)
(авыл фельдшеры белэн очрашулар оештыру, энгэмэлэр, кл. сэгэте).
булек. Организмныц аруы (1 сэг.)
(гимнастика кунегулэр, физминутлар).
булек. Туклану режимы (1 сэг.)
Курсэтелгэн темалар программада билгелэнгэн тэртиптэ бирелэ
№ п/п |
Темалар |
Сэгатьлэр саны |
1 |
Iбулек Нэрсэ ул сэламэтлек? Сэламэтлекне саклау. |
1 |
2 |
Тэнне акыл бел эн дэвалау |
1 |
3-4 |
II булек Иртэнге гимнастика кунегулэре комплексы |
2 |
5-6 |
Жэяу йору, экскурсиялэр, походлар |
2 |
7-9 |
Чангыда йору |
3 |
10-13 |
III булек Физик культура — тормыш тэртибе |
4 |
14-15 |
Аралашу культурасы |
2 |
16 |
Тышкы кыяфэт культурасы |
1 |
17-19 |
Гэудэ тоз, матур булсын очек эшлэнэ торган кунегулэр комплексы |
3 |
20 |
Конкуреш культурасы |
1 |
21 |
IV булек Этика нормалары һэм кагыйдэлэре |
1 |
22 |
Г аилэ традициялэре |
1 |
23-25 |
Аралашу узенчэлеге һэм гаилэ тынычлыгы, узара тыныч яшэугэ ничек ирешергэ |
3 |
26-27 |
V булек Концертларда, эдэби- музыкаль кичэлэрдэ катнашу |
2 |
28 |
Телевизордан балалар очен тапшырулар карау, аларны анализлау |
1 |
29 |
Шашка, шахмат, ярышларында катнашу |
1 |
30 |
VIбулек Эчучелек, наркомания, токсикоманияне булдырмау чаралары |
1 |
31 |
Женси культура, венерик авыруларны кисэту |
1 |
32 |
VII булек Арганлыкны бетеру юллары |
1 |
33 |
VIII булек Витаминно, фитотерапия |
1 |
34 |
Иомгаклау |
1 |
нче дэрес
Тема: Нэрсэ ул сэламэтлек?
Максат: Сэламэтлек, организмны чыныктыру, анын эһэмиятен анлату, физик кочне устеру, авырганда уз-узенэ ярдэм иту юлларын ачыклау, дару улэннэре, аларны жыю, куллану турында сейлэшу.
нче дэрес
Тема: Тэнне акыл белэн дэвалау алымнары.
Максат: Кондэлек режим, шэхси гигиена кагыйдэлэре белэн таныштыру, сэламэтлек очен аларнын эһэмиятен анлату.
3-4 нче дэрес
Тема: Иртэнге гимнастика кунегулэре комплексы.
Максат: Кунегулэр комплексын ойрэну.
(Комплекслар — предметсыз, таяк белэн, туп белэн булырга момкин)
5-6 нчы дэрес (табигый шартларга бэйле).
Тема: Экскурсиялэр, походлар, жэяу йору.
Максат: Кочне, танып-белу сэлэтлэрен устеру туган як топонимикасы белэн таныштыру.
7-8-9 нчы дэрес Тема: Чангыда йору.
Максат: Кочле, тизлекне, физик сэлэтне устеру.
10-13 нче дэреслэр
Тема: Физик культура-тормыш тэртибе.
Максат: Хэрэкэт гамэллэрен: (йору,йогеру, сикеру, ыргыту, хэрэкэтле уеннар) ойрэну, аларны камиллэштеру, координация сэлэтен яхшырту, уз тэнен белэн оста эш иту ечен нигез салу.
14-15 нче дэреслэр.
Тема: Аралашу культурасы.
Максат: Аралашу культурасы белэн таныштыру, кешелэр арасында уз-узенне тота белу культурасы формалаштыру, эдэплелек сыйфатлары тэрбиялэу.
16 нчы дэрес.
Тема: Тышкы кыяфэт культурасы.
Максат: Киемнэрнен купторле, аларнын сэламэтлеккэ йогынтысы, гэудэ торышы, хэрэкэтлэр, кешенен тышкы матурлык аньн эчке матурлыгы белэн тэнгэллеге турында сойлэшу, кигэн киемнэребезгэ сакчыллык тэрбиялэу.
17-19 нчы дэрес.
Тема: Гэудэ тоз, матур булсын очен эшлэнэ торган кунегулэр комплексы. Максат: Гэудэнен, матур, умырткалыкньн туры булып — турыдан туры эчке органнарга тээсир итуен анлату, сколиоз, яссытабанлылыкка профилактик кунегулэр комплексын ойрэну.
нче дэрес.
Тема: Конкуреш культурасы.
Максат: Жэмэгать урыннарында уз-узенне тоту кагыйдэлэре белэн таныштыру, эдэплелек турында хикэялэр уку.
нче дэрес.
Тема: Этика нормалары һэм кагыйдэлэре.
Максат: Этика нормалары һэм кагыйдэлэре белэн таныштыру, тэрбияле кешенен нинди булуы хакында сойлэшу.
нче дэрес.
Тема: Гаилэ традициялэре.
Максат: Нэсел-ыру, туганлык жеплэре, шажэрэ тешенчэсе турында анлату. Туганнар кемнэр алар? Кайда кем булып эшлилэр? Аларньщ туган коннэре, профессиональ бэйрэмнэре, башка торле гаилэ бэйрэмнэре, традициялэре, гаилэдэаларнын эһэмияте белэн таныштыру, туганнарга хормэт, ихтирам хислэре тэрбиялэу.
23-25 нче дэрес.
Тема: Аралашу узенчэлеге һэм гаилэ тынычлыгы, узара тыныч яшэугэ ничек ирешергэ.
Максат: Гаилэ традициялэрен ейрэнуне дэвам иту, эти-энилэр белэн бергэ терле кичэлэр, уеннар уздыру, дустанэ менэсэбэтлэр тэрбиялэу.
26-27 нче дэрес.
Тема: Концертларда, эдэби-музыкаль кичэлэрдэ катнашу.
Максат: Торле истэлекле даталар белэн таныштыру, сэнгатьле сойлэмне, музыкаль сэлэтлэрен устеру, сэхнэ культурасына ойрэту.
нче дэрес.
Тема: Балалар очен тапшырулар карау, аларны анализлау.
Максат: Караган сериал, фильмнарга анализ ясый, теге яисэ бу фильмныннэрсэгэойрэтуен ачыклый белергэ ойрэту.
нчы дэрес.
Тема: Шашка, шахмат, ярышларында катнашу.
Максат: Фигураларнын йорешлэре белэн таныштыру, кунекмэлэрен, логик фикерлэулэрен устеру.
нчы дэрес.
Тема: Эчучелек, наркомания, токсикоманияне булдырмау чаралары.
Максат: Эчучелек, наркомания, токсикоманиянен организм очен тискэре йогынтысын анлату, белемнэрен конкретлаштыру, гомумилэштеру, узеннен сэламэтлегенэ жаваплылык хислэре тэрбиялэу.
нче дэрес.
Тема: Женси культура, венерик авыруларны кисэту.
Максат: Малайлар, кызлар арасында дустанэ монэсэбэт, энилэр, апаларга карата хормэт тэрбиялэу, гаилэ тормышын сурэтлэуче хикэялэр уку.
нче дэрес.
Тема: Арыганлыкны бетеру юллары.
Максат:Арыганлыкны бетеру очен кунегулэр комплексын ойрэту.
нче дэрес.
Тема: Витаминно, фитотерапия
Максат: Дорес туклану режимы турында, дару улэннэренен, витаминнарнын сэламэтлек очен эһэмиятен анлату, аларны танып белергэ, дорес кулланырга ойрэту, экологик тэрбия биру.
нче дэрес.
Тема: Иомгаклау.
Максат: Дэреслэрдэ ойрэнгэннэрне кабатлау, белемнэрне гомумилэштеру, хэрэкэтле йогеруле уеннар уйнау, ярышлар оештыру.
Кушымта
1. 3-4 нче дэреслэрдэ куллану очен иртэнге гимнастика кунегулэре
комплексы.
Якынча тубэндэге тэртиптэ:
тартылу
бер урында йору
куллар белэн эйлэну һэм селтэну хэрэкэтлэре ясау
гэудэне алга һэм ян-якка таба бору һэм иелу хэрэкэтлэре ясау.
аяклар белэн чугэлэу, селтэу хэрэкэтлэре ясау
яткан хэлдэ гэудэне июһэм кабат турайту
сикеру, йогеру
йоргэндэ сулыш кунегулэре ясау.
2.17-19 нчы дэреслэрдэ куллану ечен кунегулэр комплексы.
Сколиозны кисэту буенча:
Козгегэ карарга кунектерергэ, гэудэнне туры тотасынмы,эллэ юкмы.
Артын белэн башынны, калак сеяклэренне, укчэнне тидереп стенага терэлеп бас, шул рэвешле аннан кит һэм шушы халэтне сакларга тырыш.
Тукымадан кечкенэ капчык тек, эченэ ком салып, аны баш тубэсенэ куеп тошермэскэ тырышып, гэудэнне тоз итеп йор.
Гимнастика стенасында арт белэн асылынып тору.
Киеренкелектэн бушанып, турникта асылынып тору
Яссытабанлылыкны кисэту буенча
“Шугалак”. Тупны ике аяк белэн дэ чиратлаштырын алга-артка тэгэрэту (1-2 мин.)
2.“Жыючы”. Идэндэ ярымчугэлэп утырган килеш, аяк бармаклары белэн, идэндэ таралып яткан йомшак эйберлэрне жыеп бер урынга ояргэ.Бу кунегуне икенче аяк белэн кабатларга. (1-2 мин.)
3.“Рэссам”. Аяклар инсэ кинлегендэ куелган. Шулай ук бер аяк бармаклары белэн карандаш ярдэмендэ идэндэге кэгазь битенэ рэсем ясарга, шул ук вакытта икенче аяк белэн кэгазьне тотып торырга. Кунегуне утэу вакыты 30-50 сек. Кунегуне икенче аяк белэн кабатларга.
4.“Гусеница” — тезлэрне боклэп, аякнын укчэсен ныклап терэп идэнгэ утырасын. Бармакларны боклэп, аяк укчэсен бармакларга таба тартасын, бармакларны турайтасын. Гусеницанын хэрэкэт итуенэ ошатып. Кунегу ике аяк белэн дэ бер ук вакытта утэлэ. (30-50 сек.)
5.“Тегермэн” — тезлэрне тоз итеп идэндэ утырасын. Аяк табаннарын чиратлашып унга — сулга борасын. 10-12 тапкыр һэрбер аякны.
6.Шулай ук укчэдэ, аяк табынынын эчкэ, тышкы ягында, аяк очларында 30-50 сек. йору.
7.Ботен кочен белэн кыска (30 м-га чаклы) дистанцнялэргэ йогеру яссытабанлылыктан саклану чарасы булып тора.
32 нче дэрестэ куллану очен кунегулэр комплексы.
Баскан килеш. Бармакларынны учына йомарла, кулларынны югары кутэр, бармакларынны яз һэм тартыл, кул бармакларына кара (сулыш алу) аннары янадан башлангыч торышына кайт (сулышынны чыгар) 4-6 тапкыр.
Куллар билдэ. Кулларынны алга таба суз (сулыш алу) кичкен генэ чугэлэ (сулышны чыгар) янадан эувэлге хэленэ кайт. (4-6 мэртэбэ)
Куллар ян-якка жэелгэн. Кулларынны оскэ кутэр (сулыш алу) алга таба иел. Кул бармакларын аяк очына тидер (сулышны чыгар) 4-6 мэртэбэ. Урындыкка утырган килеш.
Кулларынныоскэ таба кутэр. Арканны богэ тошеп сузылу хэрэкэте яса (сулыш алу), кулларынны тошер, (сулышны чыгару) 2-3 мэртэбэ.
Урындык кырыена утыр, гэудэнне урындык артына ташла, киеренке хэлэттэ аякларынны турайт (сулыш алу), башлангыч торышка кайт (сулыш чыгару) 2-3 мэртэбэ.
3.6. Куллар билдэ, гэудэ белэн унга, сулга кискен борылышлар яса 2-3 мэртэбэ.
33 нче дэрестэ куллану очен берничэ рецепт.
Кура жилэге.Яхшы тир кудыргыч булып исэплэнэ. Бер аш калагы жимешне бер стакан кайнаган суда 20 минут тотып, жылы килеш эчэргэ.
Голжимеш чэе. 5 калак голжимешне кайнаган суга салып 10 минут кайнатып, бераз суытып, чэй итеп эчэргэ.
Юкэ чэчэге чэе. 2 калак чэчэкне, кайнарга, суга салып тотарга суытып эчэргэ.
Сарымсак. Грипптан саклану чарасы булып тора, берук вакытта анын согын борынга да салырга була.
Кишер согы. Ярты олеш яна гына чыгарылган кишер согы, ярты олеш усемлек мае, берничэ тамчы сарымсак согы кушылган катнашма томау тошкэндэ ярдэм итэ.
Торле улэн катнашмаларыннан куп торле чэйлэр ясарга була.
Кулланылган эдэбият
Начальная школа. 2008 год. №9
Лях В.И. Физкультура -минем дустым.
Л.И.Галиева . “Эдэплелек дэреслэре “
Газета “Травник “ №19, 20, 21. 2009 ел.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/31523-v-zdorovom-telejedorovyj-duh
Также вас может заинтересовать
- Методические рекомендации организации творческого проекта
- Героико-патриотическое воспитание.
- Урок правовых знаний. Внеклассное мероприятие для учащихся 2- 3 классов с презентацией
- Развлекательно-познавательное мероприятие для 1 класса. Прощание с Азбукой
- Творческий проект в начальной школе по теме Пословицы и поговорки
«Свидетельство участника экспертной комиссии»
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
Файдалы киңәшләр
Сәламәтлек — зур байлык
Сәламәт булу өчен, һәркем тырышырга тиеш. Сәламәт булырга теләсәң, иң беренче чиратта, яхшы һәм дөрес тукланырга кирәк. Витаминлы ризыклар ашау бик файдалы. Шуңа күрә безгә ит тә, сөт ашамлыклары да, яшелчәләр дә, җиләк-җимеш тә ашарга кирәк. Һәр кеше үз сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш.
Көндәлек гигиена таләпләрен үтәү дә бик әһәмиятле:…
Сәламәт булу өчен, һәркем тырышырга тиеш. Сәламәт булырга теләсәң, иң беренче чиратта, яхшы һәм дөрес тукланырга кирәк. Витаминлы ризыклар ашау бик файдалы. Шуңа күрә безгә ит тә, сөт ашамлыклары да, яшелчәләр дә, җиләк-җимеш тә ашарга кирәк. Һәр кеше үз сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш.
Көндәлек гигиена таләпләрен үтәү дә бик әһәмиятле: иртән физик күнегүләр ясарга, ашаганнан соң тешләрне чистартырга, өс һәм аяк киемнәренең чисталыгын сакларга, бүлмәне даими чиста тотарга һәм җилләтергә, атнага 2-3 тапкыр физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә, саф һавада күбрәк булырга кирәк. Физик күнегүләр кешенең тәнен дә, ихтыяр көчен дә чыныктыра. Атнага берничә тапкыр салкын су белән коенырга була. Үзеңне чыныктыру мөһим эш булып санала. Шулай ук яшәү тәртибен — хезмәтне (укуны) һәм ялны дөрес оештыру мөһим.
Кышын да, җәен дә көн саен саф һавада йөрү яки йөгерү кеше организмына файда китерә. Җәен су коенырга, йөзәргә, кояшта кызынырга, урманга барырга, футбол яки бадминтон уйнарга мөмкин. Ә кышын тимераякта, чаңгыда шуу, хоккей уйнау бик файдалы.
Реклама
Сәламәтлегегезне сакларга теләсәгез тәмәке тартмагыз, аракы (башка исерткеч эчемлекләр) эчмәгез, начар кешеләр белән аралашмагыз, наркотиклар кулланмагыз, стрессларга бирешмәгез.
Сәламәтлекне сатып алып булмый. Ул — матурлыкның нигезе, шуңа күрә аны сакларга һәм ныгытырга кирәк. Сәламәтлек — зур байлык ул. Сәламәт тәндә — сәламәт акыл, диләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Презентация на тему «Сәламәт тәндә сәламәт акыл»
-
Скачать презентацию (0.76 Мб)
-
4 загрузки -
0.0 оценка
Ваша оценка презентации
Оцените презентацию по шкале от 1 до 5 баллов
- 1
- 2
- 3
- 4
- 5
Комментарии
Добавить свой комментарий
Аннотация к презентации
Презентация powerpoint на тему «Сәламәт тәндә сәламәт акыл». Содержит 12 слайдов. Скачать файл 0.76 Мб. Самая большая база качественных презентаций. Смотрите онлайн с анимацией или скачивайте на компьютер.
-
Формат
pptx (powerpoint)
-
Количество слайдов
12
-
Слова
-
Конспект
Отсутствует
Содержание
-
Слайд 1
Сәламәт тәндә – сәламәт акыл
-
-
Слайд 3
-
Слайд 4
-
Слайд 5
-
Слайд 6
-
Слайд 7
-
Слайд 8
-
Слайд 9
Гәүдәне дөрес формалаштыру кагыйдәләре.
Гәүдә мускулларын ныгыту өчен күнегүләр эшләргә.
Өстәл һәм парта артында дөрес утырырга.
Авыр әйберләр күтәргәндә, ике кулга да тигез төшәрлек итеп күтәрергә.
Аркага аса торган сумка белән йөрергә.
Каты түшәктә, биек булмаган мендәрдә йокларга.
Баскан килеш төрле эшләр эшләгәндә гәүдәне төз тотарга. -
Слайд 10
-
Слайд 11
Мәкальләр
Сәламәт тәндә —
Авыру күрмәгән кеше-
Байлыкның башы —
Сау кешегә көн дә —
сәламәт акыл
сәламәтлек кадерен белми
тазалык
бәйрәм
Дөньяда иң кечкенә бәхет-
байлык,
иң зур бәхет-
саулык
Чирнең тиюе тиз,
китүе озак -
Слайд 12
Без нәрсәләр белдек?
Умыртка баганасы кайда урнашкан?
Аңа нәрсәләр тоташкан?
Кешедә ничә пар кабырга бар?
Нәрсә ул — сколиоз?
Сколиоз булмасын өчен ниләр эшләргә кирәк?
Посмотреть все слайды
Сообщить об ошибке
Похожие презентации
Спасибо, что оценили презентацию.
Мы будем благодарны если вы поможете сделать сайт лучше и оставите отзыв или предложение по улучшению.
Добавить отзыв о сайте
Сәламәтлек
Сәламәт тәндә – сәламәт акыл
Әлеге бәйрәм ничек үткәрелә, гомумән, ул нинди көн, сәламәт булу өчен нәрсә эшләргә — бу һәм башка сорауларга җавапны әлеге язмадан укыгыз.
Сәламәтлек көне узган гасырның 50нче елларыннан бирле үткәрелеп килә. Әлеге чара елдан-ел кеше сәламәтлегенә кагылган нинди дә булса бер темага багышлана. Бәйрәм төрле девизлар астында үтә: «Актив тормыш — озак яшәүгә туры юл», «Йөкле булу — шатлыклы вакыйга», «Сәламәтлегебезне табигатьнең тискәре йогынтысыннан саклыйк» һ.б.
Былтыр бу көн «Сәламәт яшәү гомерне озайта» дигән шигаре астында узды. Ә быел исә ул гипертония темасына багышлана. Югары кан басымы инфарктка, инсультка яисә үпкә авыруларына, моннан тыш сукыраюга, аритмиягә дә китерергә мөмкин. Дөньяда 40 процент кеше гипертония чире белән интегә. Ләкин бу авырудан саклану һәм котылу юллары бар.
Бөтендөнья сәламәтлек көне дөньядагы һәрбер кешене сәламәтлегенә игътибарлы булырга өнди, сәламәт яшәү рәвешен алга сөрә.
Сәламәтлекне саклау өчен нәрсә эшләргә кирәк? Үзең нинди чаралар күрәсең? дигән сораулар белән берничә кешегә мөрәҗәгать иттем.
Айгөл: Мин һәрвакытта да яхшы кәефтә булырга тырышам. Күңел тыныч булганда, тән дә сихәтләнә.
Алинә: Минем Ник исемле этем бар. Кичен аның белән йөреп керү гадәткә кергән. Этем дә сөенә, мин дә уйларымнан арынып торам. Аннары кичен шулай йөреп кергәннән соң йокы да тыныч була, тәмле төшләр дә керә.
Динара: Сәламәт булу өчен — саф һавада күбрәк йөрергә, көләргә, һәр мизгелгә шатланып яшәргә.
Сәламәт тәндә — сәламәт акыл, сәламәтлек — ярты бәхет, дип әйткән борынгылар. Бу чынлыкта да шулай. Сау-сәламәт булганда гына бәхетле буласың. Шуңа да актив тормыш алып барыгыз, саф һавада күбрәк булыгыз, файдалы ризыклар белән тукланыгыз, гел күтәренке кәеф булдырыгыз, шул вакытта сәламәтлегегез нык, тормышыгыз ямьле булыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Теги:
сђламђтлек