Шагыйрьлэр белэн очрашу кичэсе сценарий

Шагыйрә Т. Кәримованың иҗаты белән танышу

Чәчәкләр сере

(Шагыйрә Тәслимә Кәримова белән очрашу)

1 Алып баручы.

Мин күкләргә үрелмәдем,

Йолдыз булып балкымадым.

Кызыкмадым күргән чакта,

Асылташлар ялтыравын.

Тик куандым сабыйларның

Күзләрендә очкын күрсәм.

Йөрәгемнән шул очкынны

Кабызырлык ялкын өрсәм.

Хәерле көн, хөрмәтле мөгаллимнәр, кадерле укучылар! Без бүген сезнең белән бик тә матур, җылы, күңелле  бәйрәмгә җыелдык. Бүген бездә кунакта —  безнең өчен  якын булган мөхтәрәм кунагыбыз, яраткан шагыйрәбез – Тәслимә апа Шәһидулла кызы. Үзенең гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган көчле биолог ул. Табигатькә гашыйк җан, һәр чәчәкнең, һәр үләннең исемен, холкын белә. Киләчәкне дә гүзәл итеп күрергә тели.

БИЮ

Алып баручы.

Кырларга бай, урман-күлләргә бай,

Татарстан минем – үз илем.

Моңнар тулы, көмеш яңгырашлы

Татар теле – минем үз телем.

Тукайлардан килгән чишмә башы

Горурлыгы: Такташ, Җәлилләр.

Аһәңнәре – Ахуннары аның,

Яшеннәре – Зөлфәт, Рәзилләр.

Җыр.

Алып баручы.

Гәүһәр, якутлардан кыйммәтлерәк,

Энҗе, мәрҗәннәрдән затлы ул.

Мәгърифәт һәм гыйлем – саф чишмә ул,

Күңелләрдән иңгән якты нур.

Якты нурны әгәр саклап калса,

Чишмә үзенең ярын табачак.

Укытучы исеме гасырларга

Изге мирас булып барачак.

Менә шушы урында безнең мөхтәрәм кунагыбызны бирегә чакырасы килә. Рәхим итегез, Тәслимә апа.

  • Тәслимә апа, сез тумышыгыз  белән  Кукмара районы Янсыбы авылыннан.  

Туган җир, туган авыл төшенчәсе – һәркем өчен бик кадерле. Ә сезнең өчен туган җир нәрсә ул?

-Тәслимә апа, иҗат ул – күңел дөньясы. Иҗат ул – күңел рәхәтлеге.Ә менә сезнең иҗат юлыгыз ничек башланып китте? Беренче әсәрегез ничә яшьтә язылды?

— Сезнең иҗатыгызда менә шундый шигырь юллары бар:

Табигатьнең камиллеге – бөтенлектә.

Зәгыйфлектә камиллек юк, бу- хакыйкать.

Бу җиһанның матурыгын күралмасаң

Каш ясыйм дип, күз чыгару нигә хаҗәт?

Сезнең иҗатыгызда табигать темасы аерым урын алып тора. Ул сезнең биология фәне белән бәйләнешлеме, әллә инде башка сәбәпләре бармы?

  • Тәслимә апа, безнең очрашуыбыз бүген юкка гына “Чәчәкләр сере” дип аталмаган, чөнки сезнең шигырьләрегез арасында бик күп кенә чәчәкләр телгә алына. Аларның файдасы, кирәклеге турында искәртелә. Шушы урында мин сүзне укучыларга бирәсем килә.

“Чәчәкләр сере”

Ямалутдинова А.

“Нәркис”

Ап-ак минем таҗларым

Чәчәк атам язларын.

Хуш исемнән танырсыз

Букет җыеп алырсыз.

Кем дисезме, нәркис мин,

Һәр чәчәктән нәфис мин.

Ромашка

Ярата, яратмый, диеп,

Чукларымны санама.

Бар бизәгем – чукларымда,

Күз тидермә аларга.

Күктә миңа тиңдәш – бары

Нур сибүче тулган ай.

Ә халыкта минем исемем –

Ак тәлинкә, сары май.

Лалә чәчәге

Ерак Иран кунагы

Уттай кызыл таҗларым.

Мин бит лалә чәчәге

Бизәп җирне язларын.

Энҗе чәчәк

Ак энҗеләр төсле мин

Үзем тәмле исле мин.

Кыңгыраулар – чукларым,

Эчәм таңның чыкларын.

Шуңа күрә җанга сихәт

Чәчәкләрем, ңимешем.

Төннәтмәмне чеп кара

Кемлегемне белерсең.

Дәлия

Бакчабызда дәлияләр

Кызыллары, аклары

Дәлия чәчәк атканда

Көзнең матур чаклары.

Кашкарый

Ак кыраулар җиргә яткач

Көннәрне санап кына.

Кашкарыйлар каш астыннан

Елмаеп карап тора.

Миләүшә

Иртә яздан көзгә чаклы

Сезгә шатлык өләшә.

Сары чәчәле, зәңгәр күзле

Серле чәчәк – миләүшә.

Алып баручы.

Кеше җиргә нәрсә өчен туа

Яктыртмаса әгәр кояш булып.

Тау елгасы булып ярсымаса,

Ташымаса, ярларыннан тулып.

-Тәслимә апа, үзегезнең иң яраткан шигырьләрегезне безгә укып китегез әле.

Алып баручы.

Кадерле, дуслар! Менә шундый матур, җылы очрашуыбыз ахырына якынлашып килә.

Тәслимә апа,  сезнең белән булган матур мизгелләр күңелләребезгә күтәренке кәеф өстәде. Рәхмәт Сезгә булганыгыз өчен! Матур, эчтәлекле игырьләрегез өчен рәхмәт! Киләчәктә дә очрашулар булып торсын.

Язучылар белән очрашу. (сценарий)

Музыка

Бадриев Марк шигыре

Язучылар белән очрашу

1 алып баручы:

Исәнмесез кадерле укучылар, укытучылар, килгән кунаклар! “Бер күрешү үзе-бер гомер “ дип аталган кичәбезне башларга рөхсәт итегез.Бүген бездә кунакта Факил абый Сафин, Айдар Хәлим, Данил Салихов………………………………………………………………………………………

2 алып баручы:

Туган як! Туган җир! Туган туфрак! Туган йорт! Бу сүзләр һәр кешенең йөрәгенә иң якын, иң кадерле сүзләр. Синдә генә чишмәләрнең Көмеш икән сулары. Уйларымда ничәнче кат Урыйм Калмыя буйларын —дип яза автор үзенең туган ягы турында.

1алып баручы:

Гүзәл Әмәкәй авылы. Татарстан чигендәге сихри почмак.Факил абыйның гомер җебе шушы җирләрдән башлана. Мөслим районына кергән Әмәкәй авылында туа. Бүгенге көндә ул танылган прозаик , шагыйрь, тәрҗемәче, әдәбият галиме, публицист, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты.

 2 алып баручы:

Гади шагыйрь генә түгел шул! Ул.Низаметдинов исемендәге Республика премиясе лауреаты, “Чаллы авазлары”шәһәр конкурсында һәм “Милли йорт”җәмгыяте оештырган бәйгедә җиңүче,1996 елдан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Гаяз Исхакый, Александр Грибоедов исемендәге әдәби премияләр лауреаты. “Тәрҗемә Олимп һәм Кояшлы иҗты өчен Халыкара бүләкләр иясе,филология фәннәре кандидаты, балалар өчен чыга торган “Көмеш кыңгырау” газетасының баш мөхәррире.

1 алып баручы:

Факил абыйның һәр яңа әсәре- безнең өчен рухи азык.Аның шигъриятенә дөньяга тәнкыйди караш, сатира-юморның тыгыз бәйләнеше хас. Шигырьләре фәлсәфи эчтәлекле.

Асылташлар эзләмәгез! Асылбашлар кирәк безгә Кирәк,кирәк! -дип яза автор.

2Алып баручы: Ә бит Айдар Хәлим 1993 елда Факил ага Сафин турында болай дип язган иде :”Шик юк, бу тыйнак, тыныч һәм киеренке шигъри аһәң татар шигъриятендә иртәме- соңмы үз урынын алачак. Күңелең киң булса, анда мәйдан да киң, урын да җитәрлек бит “ .Ә бит айдар Хәлим бүген безнең кунагыбыз.

лып баручы: А.Хәлим әдәбиятыбызның байрагын күтәреп алып китүче  ышанычлы кулларының берсе. Ул Башкортстан республикасы Миякә районы, Бәләкәй Кәркәле авылында дөньяга килә. Айдар Нәҗметдин улы Хәлимов шагыйрь, язучы, публицист, драматург . Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты.

2.Алып баручы:

“Әмма шагыйрьнең, әдипнең киләчәге аның танылган булуы белән генә бәйләнмәгән. Күбрәк ул милләтнең үзенең булганлыгы һәм булуы белән бәйләнгән. Шуңа күрә, мин исән чагымда «тарихта үземне булдыру» түгел, анда милләтне булдыру өчен көрәштем һәм чамасыз күп кан һәм көч түктем. Милләт булсын! Бу — иң мөһиме. Милләт булса, без дә булырбыз, Алла-һы боерса. Милләт булмый икән, без була алмыйбыз. Без ул чакта беркемгә дә кирәкмибез”- ди Айдар Хәлим үзенең күңел сәхифәсендә.

1.Алып баручы:Чыннан да милләт булса без дә булабыз! Айдар Хәлимнең

«Өч аяклы ат» фильмы «Алтын мөнбәр» халыкара кино фестивалендә катнашып, йөздән артык әсәр арасында җиңеп, унлыкка керүе билгеле булды. Бу вакыйга татар киносын сөючеләр өчен аеруча зур куаныч китерде. Аның дөньяга танылу көнен татар киносы туу көне буларак билгеләп куйдылар.

Милләт турында шигырь: Айдар Хәлим

Тамыр көлләре

Кыз:Зилә

Бу төбәктә тайга шаулаганын

Кемнәр, ничек искә алырлар? —

Ул шаулардан инде җилләр искән,

Тау-тау булып яна тамырлар.

Яна тамырларда алтын дастан,

Дастаннарда кавем тарихы,

Тарихларда яна Җир өмете.

Өметләрдә нәрсә? —

Барысы!

Тамырларда яна батырлыклар,

Батырлыкта — синең намусың,

Намусыңда яна горурлыгың,

Горурлыкта — олы язмышың.

Тамырларда мәхәббәтләр яна,

Мәхәббәттә яна җыр моңы,

Кыз:Лилия

Җыр моңында яна кеше дигән

Гали затның бөтен зурлыгы.

Яна тамыр! Тамыркайлар яна!

Күккә карап нәгърә орырлык —

Көлләр булып кала тамырлардан

Мең буынга җитәр бер хурлык.

Үзәк өзгеч бер хатирә булыр

Тайгаларның тере яңгыры…

…Язмышларга ургый-ургый дулый

Вәхшәт туе — Тамыр Яндыру.

Тарихларны Вакыт җилләрендә

Карарлар да бер көн җилгәреп —

Офыкларны каплар кара көлләр —

Хурлык көле — Тамыр көлләре…

2Алып баручы:

Аның язган шигырьләре Күптән таныш безгә дә Аның уттай язулары Калдырмас безне читтә Янып тора дәрт учагы, Каткан бәгырьләрне эретә. Ташкын кебек,гөрләп-гөрләп Чип-чиста уйлар ага.

1Алып баручы: Хәзер таныштырачак кунагыбыз -Данил Хәбибрахман улы Салихов.Ул безнең ут күршебез Актаныш районы Киров совхозында туган. Данил Салихов- актерлык хезмәтеннән үсеп чыккан, сәхнә законнарын, серләрен үзенең хезмәт тәҗрибәсендә сынап үзләштергән, заманча әзерлекле, талантлы драматургларның берсе. Татар сәхнәсенә ул беренче мәртәбә 1988 елда «Туй күлмәгем – соңгы бүләгем» исемле драмасы белән чыга

2Алып баручы: Данил Салихов 2000 елдан «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем йөртә. Ул — Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе . Татарстан Язучылар һәм Русия театр әһелләре берлеге әгъзасы. Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты (2014).

1Алып баручы: Соңгы елларда Татарстан, Башкортстан, Оренбург, Уфа, Чаллы татар театрларында куелган «Әти кызына өйләнәм», «Кодаң булса генерал», «Чукрак», «Капчыктагы Мәгъфия», «Пуля», «Мөгезле Мәүлихан», «Өзелгән йөзем» кебек сәхнә әсәрләре Д.Салиховны хәзерге татар драматургиясенең әйдәп баручы төп көчләреннән берсе итеп таныта.

2.Алып баручы: Без бүген сезнең белән бик бәхетлеләр, чөнки якташыбыз прозаик Факил Сафин , шагыйрь, язучы Айдар Хәлимов, Драматург данил Салихов бүген безнең мәктәптә кунакта.

1.Алып баручы: Быел 2015 ел әдәдият елы итеп игълан ителде. Әдәбият елы! Безгә, әдәбиятны язмыш иткәннәргә, ниндидер дәрт өсти сыман бу. Барыбызга да мәгълүм: матур әдәбият — сәнгать, аның бер төре ул. Әдәбият тормыш-чынбарлыкка өйрәтеп тора, ләкин аны кабатламый, ул чынбарлыкка охшаган да, охшамаган да; үзе бер хыял, теләк-омтылышлар  дөньясы булып иҗат ителә. Язучы хыялы-акылы, белеме, тормыш тәҗрибәсе, бәясе, идеаллары, хис-кичерешләре тудырган һәм кабул итә алган дәрәҗәдә укучы үзләштергән серле дөнья ул.

2Алып баручы: Менә без бәхетле, чөнки табигатьләре белән тыйнак , гади күңелле, җор телле әдәбиятыбызда җуелмаслык тирән эз калдырырлык итеп туган халкына һәм туган теленә хезмәт итүче әдипләребез белән очраштык.

1Алып баручы:Сүзне озын-озакка сузмыйча , аларның үзләренә бирик әле.Сезне кызыксындырган сорауларга җавапны үзләреннән ишетик. Рәхим итегез.

Кунаклар сөйли (Алар сөйләгәч)

2Алып баручы: Адәм баласы бу дөньяда үзеннән күп нәрсә калдыра ала: Затлы исемен. Нәселен. Мирасын. Затлы исем калдыра аласың икән, син киләчәк буыннарның хәтерендә кабатланасың. Синең исемеңне алар ядкарь итеп сөйләячәк. Нинди нәсел калдыруың синең бу дөньяда ничек яшәвеңә бәйле. Намусына, иманыңа бәйле. Нәселеңә карап, синең кем булганыңны билгеләячәкләр. Мирас калдыра алган кеше бәхетле. Мирас ул — адәм баласының киләчәк буыннарга васыяте.

1 алып баручы: Хөрмәтле кунакларыбыз Сезгә теләкләребез:Сөйләр сүзләрегез -ялкын булсын,Ерак юлларыгыз-якын булсын,Биргән киңәшегез -алтын булсын,Тормыш коралыгыз -Акыл булсын!

2 алып баручы: Сезнең эшне өлге итеп алып,Тормыш юлын матур үтәрбез.Изге уйны, изге гамәлләрнеҮзебезгә маяк итәрбез!

Асылташлар эзләмәгез! Асылбашлар кирәк безгә Кирәк,кирәк! -дип яза автор.vJJJJKKOIOUIUUYYTYHIOIIOIOOOOKLLмма

1 укучы 1 шаяячФфя1111УУУУ 1ууууҺЯгыйрьнең, әдипнең

Моң тулган минем җанга?!

“ Тырыш халкым бҗелән горурланам,

Яшим дуслар туган илемдә”

Рәмзия Вәлиева.

А. Б.: Исәнмесез хөрмәтле тамашачылар! Хәерле көн килгән кунаклар!

Шагыйрьләр шигърият дип аталган мәһабәт олы дөньяның аерым бер кисәкчәләрен тәшкил итәләр. Һәм бу кисәкчәләр өзлексез сынауда. Вакыт сынавында! Шигърият сынавында! Берәүләрне көн сынаса , икенчеләрне еллар, ә кемнәрнедер гасыр сыный.

Шигърият һәм вакыт! Ә менә минем кулымда тыйнак кына, пөхтә итеп эшләнгән, рәсемнәре белән үзенә җәлеп итеп тора торган балалар өчен язылган шигъри җыентык – “Бәбкә кая югалган” Шушы җыентыктан сезнең игътибарыгызга бер шигырь тәкъдим итәм.

Җамалдинова Алинә, 3 Г.

Шигырь

Улыма җавап”

Нәни улым

Сорау бирә миңа:

— Ничек яши татар

Чит илдә?

Җавап бирәм

Тизрәк сабыема:

Бөтен бәхете

Телен белүдә.

Әбисенә сорау

Бирә улым:

— Хәтер нәрсә

Була әбием?

-Тарихларны

Онытмаска иде

Кадерле ул

Безгә бәбием.

Бүген уйный

Улым “Туган тел”не

Курай тотып

Ике кулына.

Моң яшәтә безне,

Татар җыры!

Берни җитми

Татар моңына!

( Курайда уйный: Красильникова Катя, 2Б. )

А.Б.:Әйе. Безне моң яшәтә, татар моңы. Инде менә ничә еллар

шигъриятебез башында торган Тукай иҗатын яктыртып, Тукай иҗатын барлап шагыйрьләребез бер-берсен кабатламый тоган шигырьләр, тирән эчтәлекле әсәрләр иҗат итәләр. Үзгә бер җылылык белән бу шигырьне кем язган? “Бәбкә кая югалган” китабының авторы кем ул?

Шигырь“Мин бәхетле”

Мин бәхетле, шигъри җанлы

Гади бер кыз булганыма.

Мин бәхетле, Актанышта —

Җырлы якта туганыма.

Мин бәхетле, гомерләрем,

Уза нигъмәт-сыйда гына.

Мин сөенәм тугайларда

Ромашкалар җыйганыма.

Мин бәхетле печән чабып,

Тезмәләргә тезгәнемә.

Акчарлаклы Агыйделдә

Колач салып йөзгәнемә.

Мин бәхетле, очрашканда,

Күзгә яшьләр тулганына.

Җылы сүзләр әйтә алсам,

Кардәшемә, туганыма.

Мин бәхетле, кочсам әгәр,

Кайтып әнкәйнең иңеннән.

Һәркемгә дә шуны телим-

Аерылмасын, дип иленнән.

Тормышны үзе теләгәнчә сөеп, эшеннән ямь, һәм тәм табып яшәгән кеше генә шушылай яза, шигъриятен можга төрә ала. Безгә “Туган як”, “Чулман”, “Рисалә”, “Ватаным Татарстан” , “Мәдәни җомга” газеталарында урын алган мәкаләләре, шигырьләре, балалар өчен чыгарылган “Бәбеә кая югалган”, “Бәхетле мизгелләр” исемле китаплар аша бик тә таныш булган Рәмзия Вәлиева гына бәхетле мизгелләре белән укчылар игътибарын җәлеп итә. Бүген бездә кунакта шагыйрә — үзе . Әйдәгез әле бергәләшеп Рәмзия Вәлиеваның шигърият дулкынында тирбәлеп, аның белән якыннан танышыйк. Бирегә, түргә, рәхим итегез, Рәмзия ханым!

А.Б.;Кеше кайда гына, ничек кенә яшәсә дә, туган-үскән җирен, кендек каны тамган газиз туфрагын күңел түрендәге хисләр сандыгыннан алып ташлый алмый. Сагыну хисе аның рухына, кан тамырларына сеңгән. Бу тойгы яшь арткан, инсан өлкәнәйгән саен көчәя генә бара. Сезнең шигъриятегездә дә үтә дә лирик, ихлас аһәңле, күңел сазларын тетрәндерерлек, туган якны сагыну юксыну хисләре белән сугарылган шигырьләрегез бар.

Читтә йөртә безне язмыш

Туган җирне сөйсәк тә

Кайтулар бик сирәгәйде

Сагынудан көйсәк тә.

Бу шигъри юлларда Рәмзия ханымның күнел дөньясы да, язмышы да гәүдәләнеш таба.

Сорау: Әйтегез әле кайсы яктан, кайсы туфрактан Сез, Рәмзия ханым? Хыял җилкәнен киереп, сезнең туган якка сәяхәт кылыйк.

А.Б.: Актаныш җыр-биюгә гашыйк, асыл талантлар туфрагы. Актаныш туфрагы татар милләтенә кырыкка якын язучы һәм шагырьне бүләк иткән. Галимнәр, рәссам, бию остасы, музыкант, җырчыларын санап бетергесез. Актаныш җирлегендә туып үскән каләм тибрәтмәсәң ул гөнаһ булыр иде кебек.

Актанышта чишмәләр күп

Таулар бездә горурлык

Туган җирнең кадерләре

Алтын бәһа торырлык.

Әйе, Рәмзия ханымның иҗади хәзинәсендә туган якка, үзе яшәгән төбәкнең авылларына багышлап язылган шигырьләре бик күп. Шул шигырьләрнең берничәсен сезгә тәкъдим итәбез.

Шигырь “Кайтып киләм әле туган якка”. Укый 4 нче А сыйныф укучысы Хуҗиев Рамиль.

А.Б.: Әлбәттә Сез шигърият дөньясында талантлы рәссам. Рәмзия ханымның табигать сүрәте – образы – энергетик көчкә ия һәм шагыйрәнең йөрәге аша узган барча шатлыклар, куанычлар һәм сагышлар белән үрелеп бара.

Табигать образы: бөрлегәнлек, су буендагы юкәлек, аҗаган уйнаган күк йөзе, сары төнбоеклар, челтер-челтер ак инеш тараткан моң, җиләс һава, җиләк исе, хәтфә үлән сүрәте – шагыйрә иҗатында төп урыннарның берсен били. Шунлыктан шигырьләрен укыганда аның шигъри дөньясына кереп киткәнеңне сизми дә каласың.

Мин синдә үскән бала” Укый 4 нче сыйныф укучысы Нәсибуллина Ләйсән.

Кайтып киләм олы юлдан

Каршымда яшел урман

Каен җиләкләре пешеп

Кошлары сайрый торган.

Ак гөмбәләр, гөрәҗдәләр

Тезелеп каршы ала

Әй, урманым сиңа кайттым

Мин синдә үскән бала.

дип туган як гүзәллеге белән горурлана Рәмзия ханым”Мин синдә үскән бала” шигырендә.

“Авылда рәхәт”, Шәфиков Илназ

Җиләк белән сыйланам” Гыйльманова Азалия. Бу шигырьләр дә табигать турында.

Сезнең бик күп шигырьләрегездә табигатьнең гүзәл, серле, мәңгелек сүрәте тирән хис белән чиксез ярату, горурлык белән язылган, сүрәтләнгән. Бөрлнгәнлек, саф чишмә суының татлылыгы, аккошларның серле тавышы белән горурланып язасыз. Без, Сезнең иҗатны хөрмәт итүчеләр – укучыларыгыз белән, серләрегезне уртаклашсагыз иде. Агыйдел буеның кайсы ягында үсә ул бөрлегәнлек?! Сезнең иҗатта ул еш кабатлана.

Җавап:

А.Б.:Челтерәп аккан чишмә суларына кем генә битараф кала ала икән? Сезнең иҗатта ул горурлык, сафлык, изгелек символы белән шигъри юлларда челтери.

Чишмәләр челтерәп ага,

Таулар бездә — горурлык

Туган җирнең кадере бит

Алтын бәһа торырлык.

(“Якташларыма” шигыре.)

Без бәхетле киләчәктә

Җырлы җырыбыз булса.

Сулар һава чиста булып

Чишмә чылтырап торса.

(“Без бәхетле” шигыре.)

Челтер-челтер чишмә ага

Авылның өч җиреннән.

Берәр сырхау эчсә суын

Дәва таба чиреннән.

Тау асты чишмә ягында

Каен җиләге пешкән.

Егет сыйлый сөйгән кызын

Суга дип сылу төшкән.

(“Авылым чишмәләре”).

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/219270-ochrashu-kichse

Подробности

Автор: Розалия Фоатовна Исламгалиева

Опубликовано 30 Ноябрь -0001

Просмотров: 4305

Рейтинг:   / 7

МБОУ «Кунгерская СОШ» Атнинского муниципального района

Внеклассное мероприятие «Встреча с выпускниками»
Исламгалиева Розалия Фоатовна, учитель ИЗО и искусства
2012-2013 учебный год
Студентлар белән очрашу кичәсе.
10 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары башкаруында җыр
1а.б.-Бер күрешү үзе бер гомер бит,
Очрашуга сәбәп табылсын.
Бер-берләрен сагынышкан дуслар
Күрешергә монда агылсын.
2 а.б.-Кайтыйк әле, онытмыйк без дуслар,
Канат ярган туган ояны.
Кыңгыраулар чыңы дәшсен кабат,
Мәктәпкә дип килдек без тагын.
1а.б.-Исәнмесез, хәерле кич, кадерле дуслар, укытучылар һәм укучылар! Без бүген сезнең белән мәктәпне тәмамлаучылар белән очрашу кичәсенә җыелдык. Бүгенге кичәдә сезнең белән бергәләп күп һөнәрләр турында сөйләшербез, ишеткәннәребез, күргәннәребез һөнәр сайларга, хезмәтне яратып яшәргә ярдәм итәр дип ышанабыз.
2а.б.-Әлбәттә, һөнәрләр күп, ләкин шул һөнәрләрне сайларга юл күрсәтүче, белем бирүче кешеләребез – укытучыларыбыз турында әйтеп китми мөмкин түгел.
-1а.б.- Сез бер гади укытучы булып,
Хезмәт итәсез бүген тормышта,
Һәр укучы — язылмаган роман ,
Һәр дәресегез – маяк тормышта,
Эш коралыгыз гади — акбур гына,
Бик катлаулы, ләкин тирәлек.
2 а.б.-Ил карты да сезгә башын иеп,
Мөгаллим, дип зурлап эндәшә,
Яшьләр сездән матур үрнәк алып,
Күркәмлектә сезгә тиңләшә.
1 а.б. Мәктәпне алдагы елларда тәмамлаган укучылар укытучыларының исем – фамилияләрен яхшы хәтерлиләр микән, әйдәгез, сынап карыйк әле.
УЕН. Алып баручы укытучының фамилиясен әйтеп бара, залдагылар исеме һәм атасының исемен әйтергә тиеш
Фазуллина (Бәрия Гыйбадулловна)
Хәкимҗанова (Фаилә Фәйзиевна)
Габидуллина (Фирая Бариевна)
Гыйлемханов (Илгизәр Закирович)
Сәгдиев (Фәрхәт Гарәфетдинович)
Вәлиевва (Җәүһәрия Хәйдәровна)
Вәлиев (Дамир Габдрахманович)
Садыков (Рәшит Шакирович)
Гатауллин (Ягфәр Шәйхиевич)
Ганиев (Хөсәен Хәйдәрович)
Мөбәрәкшин (Айдар Госманович).
2 а.б. Укытучыларыгызны онытмавыгыз өчен рәхмәт сезгә.

1а.б.Ә хәзер сүзне мәктәбебезнең иң хөрмәткә лаеклы укытучыларының берсе -мәктәпнең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рәзинә Равил кызы Җәләлиевага бирәбез.
Рәзинә апа сөйли.
Илүзә.- Мәктәпне тәмамлау белән башта: “Кем булырга?”, “Нинди һөнәр сайларга?” дигән сораулар туа. Һәркем үз күңеленә ятышлы, хыялын тормышка ашырырдай, файдалы һөнәр сайлый ала.
Фәнил: Югары сыйныф укучылары өчен төрле һөнәр ияләре белән очрашу, фикер алышу бик мөһим.
Илүзә.- Бүлмәдән – бүлмәгә йөриләр,
Балачак эзләрен эзлиләр
Кем кайда нинди сүз язган,
Кемнәндер кайдадыр эз калган…
Барысын күзлиләр, эзлиләр,
Үзләре турында сөйлиләр.
Бу сүзләр, әлбәттә, безнең узган елгы чыгарылыш укучыларына күбрәк кагыла-дыр. Аларда нинди яңалыклар бар икән? Узган елгы чыгарылыш укучылары, Язилә, Салават, Ильяр, Инсаф, Айнур, Рамил, рәхим итегез.
Фәнил. Сезнең барысы да әйбәт икәненә инаныр өчен безнең кайбер сорауларыбыз бар. Әйтегез әле
— Сезнең яшегез ничә дип уйлыйсыз: паспорт буенча, тирә – ягыгыздагыларның фикере буенча, сәламәтлегегез буенча.
— Сезнең шәхси машинагыз бармы, дачагыз, этегез, ясалма керфекләрегез, паригыгыз, ясалма тешләрегез, япон плеерыгыз?
— Начар гадәтләрегез бармы? Мәсәлән, тәмәке тарту, нәчәлникләр белән бәхәсләшәсезме, иртәнге зарядканы ясыйсызмы,укуга соңга калмыйча килү, сессияне бернинди “койрыкларсыз” вакытында бирү.
— Сыйныфташларыгыз белән исәнләшәсезме?
— Юмор хисегезне онытмадыгызмы әле?
— Сезнең сыйныфның нинди уңышлары хәтерегездә калды?
-Мәктәп журналын яндырасы килгән вакытларың булдымы?
— Балачак кая калды икән?
— Өй эшләрен кемнән күчерергә ярата идең?
— Дәрестә иң яраткан мизгелләрең?
— Синең мәктәптә иң яраткан урының?
— Укытучыларга һәм үзеңнең сыйныфташларыңа әйтер сүзләрең бармы?
— Хыялларың тормышка аштымы?
Илүзә: Мәктәптә уку чорында сез үзешчән сәнгатьтә актив катнаштыгыз, һәм алдагы биюебез дә сезгә ошар дип уйлыйбыз.
Концерт номеры бию 11нче сыйныф кызлары Илүзә һәм Зөбәрҗәт
Илүзә:- Килгән кунакларыбыз арасында төрле уку йортларында белем алучы студентлар да бар. Сүзне аларга бирик әле. Рәхим итегез!
Аграрный университетта белем алучы Гибадуллин Алмазга сүз бирәбез. Гибадуллин Алмаз сөйли һәм җырлый
Сабиров Рамил
КХТИ – Технологик университетта укучы Садретдинов Айнурны чакырам. Шулай ук Шакиров Салават һәм Заһидуллина Регина да шушы уку йортында белем ала. Аларның да безгә әйтер сүзләре бардыр.
Зөбәрҗәт: Кадерле дуслар, сезнең өчен тагын бер бию тәкъдим итәбез. Сезнең каршыда Зәринә Исламгалиева рус халык биюе белән.
Зәринә бию
Зөбәрҗәт: Безнең сыйныф укучылары арасында фармацевтика белән кызыксыну-чылар да бар. Галләмова Нурдидәнең чыгышы безнең өчен файдалы булыр дип уйлыйбыз.
Нурдидә сөйли
Илүзә: Бүгенге көндә медицина өлкәсендә белем алучы студентларыбыз да шактый. Без бүген медицина көллиятендә белем алучы студентлар фикере кызыксындыра. Бирегә Галиева Айсылуны чакырабыз.
Айсылу
(Исламгалиев Рөстәм)

Зөбәрҗәт: Мәктәптә укыган чорда Алмаз белән Марс мәктәбебезнең йөзек кашлары булдылар. Һәр чарада башлап йөрделәр. Марс үзенең булачак һөнәрен дә сәнгать белән бәйләде. Культура университеты студенты Шиһапов Марс ны бирегә чакырабыз. (Сөйли).
Шиһапов Марс җырлый.
Фәнил: Мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучыларын тагын бер сынап карыйсы килә. Мәктәпкә алар ничек әзерләнделәр икән, портфельләренә нәрсәләр тутырып йөрделәр икән? Белик әле. Бирегә юмор хисенә бай 1 егет һәм 1 кызны чакырам.
Портфель тутыру уены. Алдан тутырылган портфельдәге һәр әйберне мәктәптә бик тә кирәк һәм ни өчен кирәк икәнен аңлатып бирергә. Портфельдә резин перчатка, буш банка, берәр уенчык, помада, уенчык машина, кояштан саклану күзлеге һ.б. шундыйлар булырга мөмкин.
Илүзә: Сыйныфыбыздагы укучылар арасында Казанның иң борынгы һәм данлыклы уку йортларыннан берсе булган Казан Федераль Университетында укуларын дәвам итәргә теләүчеләр дә бар. Бу уку йорты турында сөйләү өчен бирегә Мөбәрәкшина Айсылуны чакырам.
Мөбәрәкшина Айсылу сөйли
10 нчы сыйныф укчылары парлы татар биюе.
Фәнил: 10нчы сыйныф укучыларының дәртле бию ләрен караганнан соң, хөрмәтле тамашачыларыбыз, сезнең дә биисегез килеп калгандыр. Хәзер мин бирегә 5 егет һәм 5 кызны чакырам. Ике командага бүленеп бию ярышы. Кызлар һәм егетләр командасы. Һәр командага аерым көй куеп, төрле халык биюләре биетү.
Фәнил: Молодцы! Булдырдыгыз! Һәр ике команда да бик матур бии икән, төгәл генә җиңүчеләрне билгеләп тә булмады. Болар белем ягыннан ничек икән, сынап карыйк әле. Хәзер мин сезгә мәктәп темасына кагылышлы сораулар бирәм, кайсы коанда күбрәк дөрес җавап бирә, шул җңүче була.
Кызыклы сораулар
1. Укучыларның чыгарга яратмаган урыннары. (Такта).
2. Укытучы урындыгындагы сюрприз. (Кнопка).
3. Ата-аналар һәм укытучыларның танышу клубы. (Ата-аналар җыелышы).
4. Яссы глобус. (Карта).
5. Ата-аналар өчен афтограф альбомы. (Көндәлек)
6. 2дән 5кә кадәр. (Билге).
7. Газаплар һәм җәзаларның башлануы һәм бетүе турында сигнал.(Звонок)
8. Мәктәп масштабындагы президент. (Директор).
9. Һәр сыйныфта да бар. (Такта).
10. Барлык укытучылар тилмереп көтеп ала. (Отпуск).
11. Сөйләшүче глобус. (География укытучысы).
12. Аяклы калькулятор (Гөлзидә апа)
13. Аяклы формула (Физика укытучысы)
14. Мәктәпнең ял йорты (Арттагы парта)
15. Коткару хезмәте (Шпаргалка)
16. Бөтендөнья сугышы (Тәнәфес вакыты)
Зөбәрҗәт: Районыбызның визит карточкасы булган Әтнә техникумы авыл хуҗалыгы белгечләре әзерли. Бу уку йортында да безнең мәктәпнең шактый гына укучылары белем ала. Шуларның берсе – Минишина Алия. Алия, әлеге уку йорты турында сөйләп китерсең дип уйлыйбыз.
Минишина Алия җырлый.
Минишина Алия сөйли.
1а.б.- Безнең мәктәпне тәмамлаган яшьләр дә тормышта үз урыннарын алырлар һәм бүген туган ягыбызның күп тармакларында хезмәт куярлар. Без аларның хезмәт нәтиҗәләрен күреп куанырбыз. Һәм алар юлыннан ныклы адымнар белән бару өчен тырышып укыйбыз.
2а.б.- Кайтыгыз сез, онытмагыз, дуслар,
Канат ярган туган ояны.
Кыңгыраулар чыңы дәшсен кабат
Мәктәпкә дип килегез тагы.
1а.б.- Күңелләрдән күңелләргә салдык күперләр
Насыйп булсын бу юллардан кабат үтүләр.
Сезне сагынып сайрар һәрчак күңел кошыбыз,
Кабат очрашканга кадәр, дуслар, хушыгыз!
2а.б.- Шуның белән безнең кичәбез тәмам. Килүегез өчен зур рәхмәт. Алдагы көнегездә дә без сезгә зур уңышлар, исәнлек – саулык, бәхет, укуыгызда бары уңышлар гына теләп калабыз !
10 нчы сыйныф кызлары башкаруында җыр “Юкка түгел, юкка түгелдер”

У вас нет прав для создания комментариев.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Шампиньоны праздник урожая
  • Шахматный турнир это спортивный праздник
  • Шагай наадан сценарий
  • Шабаш праздник у евреев
  • Шампанское символ праздника

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии