Шалкан ?кияте сценарий

Сценарий сказки на татарском языке для детей старшего дошкольного возраста с элементами УМК "Татарча сөйләшәбез".

Без шалкан тартабыз.

Куренщикова Ч.Н.

Воспитатель по обучению татарскому языку

МБДОУ №68 Советского района г. Казани.

Овладение татарским языком, как вторым государственным, детьми дошкольного возраста является в наши дни актуальной задачей. Чтобы наши воспитанники начали успешно общаться на татарском языке, нам, воспитателям нужны годы регулярных и систематических занятий с детьми. Как разнообразить эту трудную, зачастую монотонную работу? Как сделать ее интересной для малыша?

На помощь приходит игровая, в том числе театрализованная деятельность. Поэтому я взяла за основу всем известную русскую народную сказку “Репка” и добавила в нее диалоги из УМК “Татарча сөйләшәбез”. Для достижения цели можно использовать кукольный театр, пальчиковый, плоскостной и т.д.

Важным аспектом для лучшего запоминания является и многократное повторение грамматических конструкций каждым героем сказки.

Исәнмесез, кунаклар!

Әкият сөйлим сезгә

Матур итеп тыңлагыз,

 Утырып бергә-бергә.

Безнең бабай авылда

Шалкан чәчә бакчада.

Әби өстәл янында

 Самавырын кайната.

Әби:  Бабай, кил монда! Әйдә, чәй эч!

Бабай килә. Утыра.

Бабай: Рәхмәт, чәй тәмле. Әби, алма аша!

Әби:  Рәхмәт, алма тәмле.

Ишек шакыган тавыш ишетелә.

Әби, бабай: Кем анда?

Кыз: Бу мин, Алсу.

Әби, бабай: Алсу, кызым, кил монда!

Кыз: Исәнме, әби! Исәнме, бабай!

Әби, бабай: Исәнме, Алсу! Хәлләр ничек?

Алсу: Рәхмәт, әйбәт! Хәлләр ничек, әби? Хәлләр ничек, бабай?

Әби, бабай: Рәхмәт, әйбәт! Алсу, утыр, чәй эч!

Алсу: Рәхмәт, чәй тәмле.

Көн артыннан көн үтте

Шалкан зур булып үсте.

Бабай чыкты бакчага

Зур шалканны тартырга.

Бабай: Ай-яй, зур шалкан!

Мин шалкан тартам.

Бер, ике, өч…

Җитми көч.

Әби, кил монда тизрәк

Шалкан тартырга кирәк.

Әби килә.

Әби: Ай-яй, зур шалкан!

 Бергә: Мин шалкан тартам.

Бер, ике, өч…

Җитми көч.

Кызым, кил монда тизрәк

Шалкан тартырга кирәк.

Алсу килә.

Алсу: Ай-яй, зур шалкан!

Бергә: Мин шалкан тартам.

Бер, ике, өч…

Җитми көч.

Кесәсеннән кәрәзле телефон чыгарып шалтырата.

Бер, ике, өч…… ун.

  • Алло, әни, исәнме!
  • Исәнме, кызым! (әни)
  • Әни, кил монда тизрәк,

Шалкан тартырга кирәк!

  • Кызым, мин киләм. Әти кирәк? (әни)
  • Әйе, әти кирәк. Шалкан зур.
  • Кызым, мин киләм. (әти)

Әти белән әни машинага утырып юлга чыгалар.

Әти, әни: Без барабыз, барабыз

Машинада барабыз

Авылга кайтабыз

Шалкан тартабыз.

Уңыш җыябыз.

Юл буйлап бара-бара

Машина алга чаба

Светофор тора анда

Кызыл ут яна – тукта!

Сары ут яна – син көт!

Яшел ут яна – алга!

Юлны дәвам итәләр

Шулай кайтып җитәләр.

Әти белән әни шалкан янына килеп җитәләр.

Әти, әни: Ай-яй, зур шалкан!

 Бергә: Мин шалкан тартам.

Бер, ике, өч…

Җитми көч.

Акбай, кил монда тизрәк

Шалкан тартырга кирәк.

Акбай килә.

Акбай: Ай-яй, зур шалкан!

 Бергә: Мин шалкан тартам.

Бер, ике, өч…

Җитми көч.

Мияу, кил монда тизрәк

Шалкан тартырга кирәк.

Мияу килә.

Мияу: Ай-яй, зур шалкан!

 Бергә: Мин шалкан тартам.

Бер, ике, өч…

Җитми көч.

Тычкан, кил монда тизрәк

Шалкан тартырга кирәк.

Тычкан килә.

Тычкан: Ай-яй, зур шалкан!

 Бергә: Мин шалкан тартам.

Бер, ике, өч…

Менә, чыкты ич!

Әкият “Матур бакча” җыры белән тәмамлана.

Список литературы

  1. Балалар бакчасында рус балаларына татар теле өйрәтү: программа, методик киңәшләр, диагностика / авт.-төз.: З.М. Зарипова, Р.С. Исаева, Р.Г. Кидрячева һ.б. – Казан: Беренче полиграфия компаниясе, 2013.-112 б.
  2. Шаехова Р.К. региональная программа дошкольного образования. Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы. – РИЦ, 2012.-208 с.
  3. УМК “Татарча сөйләшәбез” авт.-төз.: З.М. Зарипова, Р.С. Исаева, Р.Г. Кидрячева һ.б. – Казан: Беренче полиграфия компаниясе, 2013.-112 б.

“Шалкан”

әкиятен сәхнәләштерү

Төзеде: II төркем тәрбиячесе

Миргазизова Ләйсән Мөбәрәкҗановна

Тәрбияче :  Безнең бабай шалкан чәчкән,

                Тәрбияләп үстергән.

                Чүп үләнен йолкып торган,

                Сулар сипкән кич белән.

 Шалкан  зур булып үскән,

Бабай тартып, тартып караган –

Тик чыгара алмаган

Бабай:          Ай, аллам, вай, аллам!

                Каян үскән бу шалкан!

                Кайсы ягыннан тартыйм,

                Ничек кенә чыгарыйм?

Тукта әле, әбине чакырыйм, булмаса.

Әбисе, әбисе! Чык әле монда!

Әби:                Ятып кына торыйм дисәм!

                Тагын нигә чакыра?

                Нәрсә булган бу бабайга –

                Шалканга карап тора?

Бабай:        Күр, әбисе, нинди шалкан

                Үскән безнең бакчада.

                Бергәләп тартыйк, әйдә,

                Тотын минем аркага!

Тәрбияче:   Әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар, тарталар – тартып чыгара алмыйлар икән.

Әби:                Булмый бу болай, кызны чакырыйк, булмаса.

                Кызым, кызым Гөлчирә!

                Кил әле син бирегә!

Кыз:                 Телевизор карадым,

                Һәм курчак та уйнадым.

                Әбием, нәрсәгә мине өйдән чыгардың?

Әби:                Бабай шалкан үстергән,

                Шалкан зур булган!

                Тартып, тартып карадык –

                Һич чыгара алмадык. Син дә булыш әле!

Тәрбияче:  Кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар, тарталар – тартып чыгара алмыйлар!

Кыз:                Кулларым арды,  Акбайны чакырыйк,

 Булышсын тартырга.

                Акбай, Акбай! Кайда син?

                Ник  бирегә килмисең?

Акбай:        Һау! Һау! Һау!

                Ни булды монда?

                Көн буе саклыйм йортны –

                Бер карак та кертмим мин.

                Тагын нәрсә булды?

Кыз:                Бабай шалкан үстергән,

                Шалкан зур булган!

                Тартып, тартып карадык –

                Һич чыгара алмадык. Тотын минем аркага!

Тәрбияче: Акбай кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган. Тарталар, тарталар – тартып чыгара алмыйлар икән!

Акбай:        Булмый бу болай, Мияубикәне чакырырга кирәк!

                Кайда син, Мияубикә?

                Тиз килеп җит монда!

Мияубикә:        Мияу, мияу мин

                Һәрвакытта уяу мин.

                Сөт эчәм, тычкан тотам,

                Уйнарга бик яратам!

                Акбай, Акбай! Ник бүләсең мине?

Акбай:        Бабай шалкан үстергән,

                Шалкан зур булган!

                Тартып, тартып карадык –

                Һич чыгара алмадык. Булыш әле!

Тәрбияче:        Мияубикә  Акбайга,  Акбай кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган. Тарталар, тарталар – тартып чыгара алмыйлар икән!

Мияубикә:         Мияу,мияу, арыдым.

                Ә шалкан чыкмый һаман.

                Бергә-бергә җиңел булыр –

                Чакырый без тычканны!

                Тычкан, тычкан Чи-чи-чи

                Син кайларда йөрисең?

                Кил бирегә!

Тычкан:        Нәрсә кирәк, Мияубикә?

Мияубикә:        Бабай шалкан үстергән,

                Шалкан зур булган!

                Тартып, тартып карадык –

                Һич чыгара алмадык. Булыш әле безгә!

Тычкан:        Миннән башка шалкан да тарта алмыйсыз бит сез, әйдәгез булышам!

Тәрбияче: тычкан Мияубикәгә, Мияубикә Акбайга, Акбай оныкка, онык әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган: тарталар, тарталар, тарта торгач тартып чыгардылар бит шалканны! Балалар, менә күрдегезме инде бердәмлекнең көчен!

Яңа елга “Шалкан” әкияте

Балалар костюмнардан ярым түгәрәк ясап төзелгәннәр.( кыш бабай, кыш әби, кар кызы, эт, песи, тычкан, әтәч, шалкан, алып баручы)

Әтәч кикрикүкләп чыга, кыш бабай, кыш әби, кар кызы, эт, песи, тычкан чабышып чыга. Алар артыннан алып баручы чыга.

Барысы бергә. Исәнмесез, кунаклар!

Алып баручы. Без бүген сезгә кыш бабай йортында барган маҗараларны күрсәтеп үтәрбез. Игътибар белән карагыз.

Әтәч: Маҗаралар тудыручы

Әтәч абзагыз булам.

Әгәр шалкан ашамасам,

Яңа елны мин куам.

Тычкан.  Таныш булыгыз,мин – тычкан, (Йөгереп кырыйга баса).

Бездәге гәҗәп хәлләрне

Сез дә күрерсез микән

Чи-чи,-чи-чи. Чи-чи-чи

Песи. Ә мин менә песи булам.

Исемнәрем– Мияубәк,

Мондый хәлләр булганда

Буламын мин- уяубәк

Мияууу. (Кырыйга китеп ята).

Эт. Таныш булыгыз мин эт булам.

Кушаматым – Алабай,

Син минем чын сакчым, дия

Хуҗакаем-кыш бабай

һау-һау-һау. (Оясына кереп кача).

Кыз. Сез мине күптән беләсез

Кыш бабай кызы бит мин.

Сезгә бүләк өләшүче

Юмарт кар кызымын мин.

(Өйгә кереп китә).

Әби. Кыш бабагызга бүләкне

Үзем әзерләп бирәм.

Таныгансыздыр мөгаен

Мин кыш әбие булам.

(Өйгә кереп китә).

Бабай. Әйтмәсәм дә беләсездер

Мине-кыш бабагызны.

Сөйләп тә бетереп булмый

Бездәге- могҗизаны.

(Өй янына бара).

Әтәч. Минем шартны үтәмичә

Яңа ел килмәячәк.

Шалкан ашамыйча торып

Иске ел китмәячәк.

Кикрикүк!

Шалкан.  Нинди тавыш икән дисәм

Тавышның сәбәбе мин.

Кар астында калдым дисәм,

Ялгышканмын икән мин

Ай яй яй яй! Ай яй яй!(башын тотып уртага утыра).

Алып баручы. Кыш бабай шалкан утыртты

Ул бик зу-у-ур булып үсте.

Язга ашарбыз диеп

Яхшылап күмеп куйды.

Ә әтәчнең исенә

Нәкъ тә шул шалкан төште.

Бер туктамый, өзми-куймый.

Шалкан кирәк дип сорый!

Әтәч: Кикрикүк! Кикрикүк!

Әйе шул бик-бик кирәк!

Алып баручы: Яңа ел булмаячак ди,

Хуҗасы мин аның, ди.

Шалкан ашамыйча торып,

Бер кая да бармыйм, ди

Әтәч: Әйе, әйе нәкъ шулай,

Яңа ел булмаячак.

Кикрүикүк!

Кикрикүк!

Алып баручы: Кыш бабайга нишләргә!?

Бабай. (Чыга, кулын каш өстенә куеп, шалкан тирәсендә йөри).

Йә, Аллам, йә, Аллам.

Тирәнгә качкан шалкан?

Кайсы ягыннан тартыйм.

Ничек кенә чыгарыйм? (тартып карый, чыкмый)

Тукта, әбине чакырыйм әле. Әбисе, әбисе, дим, чык әле монда.

Әби. (Яулыгын төзәткәләп).

Бүләкләр тутырыйм , дисәм,

Тагын нигә чакыра?

Нәрсә булган бу бабайга,

Шалканга карап тора?

Бабай. (Шалканга күрсәтеп).

Күр, әбисе, син әтәчне

Ничекләр җикеренә.

Шалканны тартып чыгарыйк.

Тотын минем билемә.

Алып баручы. Әби бабайга, бабай шалканга тотынды, тарталар – тарталар, ни хикмәттер, тартып чыгара алмыйлар .

Әби. (Маңгаендагы тирен сөртеп ала).

Булмый, бабай, туктале.

Кызны чакырыйк әле.

Кызым. Кызым. , сылуым

Кил әле син бирегә.

Кыз.

Ай, битләрем алланды.

Иреннәрем кызарды.

Әбекәем, ниләр булды.

Нигә өйдән чыгардың?

Әби. (Кулы белән күрсәтеп).

Кара, кызым, күрәмсең

Шалкан сорый әтәчем.

Бергәләп тартып карыйк.

Бу шалканны чыгарыйк.

(Кыз, бии-бии, шалкан тирәли әйләнеп чыга, әбигә килеп тотына).

Алып баручы. Кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотына. Тарталар – тарталар, тартып чыгара алмыйлар.

Кыз. (Кулларын карый).

Ай, кулларым арыды.

Тартулары авыр ла.

Алабайны чакырыйк.

Булышсын ла тартырга.

Алабай дим,. Алабай.

Ник бирегә килмисең.

Шалканны тартып алырга

Ник безгә булышмыйсың.

эт. (Чыга).

Ник бәйләнәсез шалканга

Бу зәмхәрир суыкта.

Язга чыккач ашарбыз дип

Калдырдык бит көзлектә.

Кыз. (Күрсәтеп).

Әйдә вакытны сузма син,

Тотын минем билемә

Тизрәк шалканны чыгарыйк,

Яңа ел кирәк безгә.

.

(Акбай кызның артына тотына).

Алып баручы. Акбай кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотына Тарталар – тарталар, тартып чыгара алмыйлар.

эт. (Туктап, тирен сөртә).

Һау-һау-һау. Булмый болай.

Шалкан бигрәк зур булган.

Кая син, уяу Мияубәк?

Ярдәмгә кил тизерәк.

песи. (Киерелеп – тартылып чыга).

Мин-Мияу-мияу-мияу .

Мин Һәрвакытта уяу.

Ни булды соң нәрсә бар

Ник шаулашасыз болай. 

эт. (Күрсәтеп).

Яңа елның-төп хуҗасы

Әтәч тавыш чыгарган.

Шалкан булмаса, бармыйм дип

Үзенең шартын куйган.

Шалкан гаҗәп зур булган.

Тартып-тартып карыйбыз.

Һич чыгара алмыйбыз.

Булыш әле, Мияубәк!

Алып баручы. Песи эткә, эт кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган. Тарталар – тарталар, тартып чыгара алмыйлар.

(Барысы да уфылдап тирләрен сөртәләр).

песи. Мияу-мияу, арыдым.

Ә шалкан чыкмый һаман.

Бергә-бергә җиңел булыр.

Ярдәм сорыйк тычканнан.

Тычкан-тычкан, чи-чи-чи.

Син кайларда йөрисең?

Һич тимәскә сүз бирәм.

Килсәң иде бирегә.

Тычкан. (Чи-чи-чи килеп чыга).

Качып ипи кимердем.

Әллә шуны сиздеңме?

Мияубәккә, ни кирәк?

Чабып килдем тизрәк.

песи. (Күрсәтеп).

Әтәч шалкан сораган.

Ә Шалканы бик зур үскән.

Тычкан, ярдәмең кирәк,

Тартып чыгарыйк тизрәк.

Алып баручы. Тычкан песигә, песи эткә, эт кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган. Тарталар – тарталар – шалкан килеп тә чыкты.

Шалкан. (Торып баса).

Бабай чәчте орлыгым.

Сулар сибеп үстерде.

Язын ашарбыз диеп

Җиргә күмеп калдырды.

Әтәч: Витаминнары күп булгач,

Шалкан ашыйсым килде.

Яңа елга сау-сәламәт

Атлап керәсем килде.

Рәхмәт барысы өчен сезгә

Сүземне тыңладыгыз

Теләгем шул:

Сәламәтлек, бәхет-шатлык-

Булсыннар юлдашыгыз.

Бабай:

Яңа еллар килсен бәхет алып,

Яңа еллар килсен елмаеп.

Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,

Яшәмәгез дуслар елмаеп.

(Балалар түгәрәк ясап, шалканны уртага алалар һәм җырлыйлар).

Барысы бергә.

Кыш бабабыз бик уңган.

Үстергән ул зур шалкан.

Аны күреп хәттә менә

Әтәчебез кызыккан.

Бер-беребезгә ярдәмләшеп.

Тартып алдык шалканны

Бергә шулай матур итеп

Каршылыйк яңа елны

(Алып баручы рольләрдә кемнәр уйнаганын әйтеп чыга).Күңелле музыка яңгырый.

А.б.   Шалкан ч?чк?н безне? бабай

          Майны?  15 л?ренд?

      У?ыш алырга уйлаган

         К?зге к?нне? беренд?

Бабай (шалкан тир?ли ?йл?неп й?ри,тартып карый)

           Них?л итим к?чем ?итми

          ?лл? картлык ?ик?нме?

          ?лл? инде шалканып ?лгереп ?итм?г?нме?

          Чыгарырбыз б?лки ик??

          Чакырыймчы  карчыкны

          ?, бар бит ?ле бер хикм?т

          Сутывыйдан шалтыратым ?ле  ??тр?к

          (шалтырата) Чык ?ле бакчага

?би.    Ни булды

Бабай  Тот шушы арканны

           Ик?? тартыйк  шалканны

?би.   Каты тартсам арканны

         Авырттырыр бит арка?ны

Бабай  Х?йл? тапма тарт тизр?к  

             Кара?гы т?шк?нче 

             Эшне бетерерг? кир?к

?би. Ярый, тартсам  тартыйм

А.Б. ?й тарталар, тарталар

         Шыбыр тирг? баталар

Бабай. Булмады   бу булмагач

            К?че? ташып тормагач

            Шалтырат ?ле, оныка

            Чыксын безг? помощька.

?би.(шалтырата) кызым,кызым чык ?ле

                              Ярд?м кулы суз ?ле.

           Шалканыбыз бик зур ?ск?н

         Берг?л?п  тартсак чыкмас мик?н.

Кыз. Кайгырмагыз ,?би, бабай

         Х?зер эшлибез болай

 Компьютерда проект т?зим

 Эшне? ?аен эзлим.

 Т?к, кир?к булыр безг? Акбай,

?, аннан со? Марыубай,

Тычкансыз да булмый бугай.

Чакырыйм мин Акбайны

Сигнал бир?м любойны.

Акбай. Акбай биред? (хау, хау, хау)

Ни булды с?йл?.

Бабай.  Тот шушы арканны

Д?рт?? тартыйк шалканны.

А.Б.       ?й, тарталар, тарталар

Шыбыр тирг? баталар

Бик нык булса да аркан

?аман чыкмый шул шалкан.

Акбай.  Д?шеп алыйк песине

 Барыбер тотмый к?сене

Тамагы тук, ?сте б?тен.

Йоклап ята к?нен т?нен.

Кыз.     Чакырыйм мин Мыраубайны

Сигнал бир?м боевойны.

Песи.    Татлы йокымнан уятып

Яткан ?иремн?н кузгатып

Эш эшл?рг? чакырасыз

Булмыймы со? минсез тартып.

Бабай.   Тот шушы арканны

  Биш?? тартыйк шалканны.

А.Б.       ?й тарталар, тарталар

 Манма тирг? баталар

Арып туктыйлар.

Песи.    Сарай ид?н астында

Яши таныш тычканнар

?лл? ?йтеп карыйм мик?н

Чыгып безг? булышсыннар.

Кыз.      Чакырыйм мин тычканны

Эшл?ми булмас син кушканны.

Тычкан.  Хэллэрегез бик м?шкелме

    Ми?а ялыныш т?штеме

    Минн?н башка эшл?ве

    Бер д? м?мкин т?гелме.

А.Б.         ?й тарталар, тарталар

    Манма тирг? баталар

    ?зелде шунда аркан

    Ни?аять, чыкты шалкан

Берг?л?п  Тарттык, тарттык арканны

                 Чыгардык без шалканны

                  Берг?л?шеп эшл?г?ч

                  Сизелм?де арганы

                  Барын берг? эшл?г?ч

                   ?и?еп була ик?н ул

      Дус ишл?ре? к?п булгач

       ?и?ел була ик?н ул.

Просмотр содержимого документа

«»Шалкан»с?хн?л?штерелг?н ?кият»

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Шансон года сценарий
  • Шахши бахши праздник
  • Шаббат смысл праздника кратко
  • Шале на новогодние праздники
  • Шангина русские традиционные праздники санкт петербург 2008

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии