Шигърият кичэсе сценарий

Гимназиядә шигърият кичәсе (Сценарии праздников: дошкольные, начальные, старшие классы). Учебное пособие для учителей.
  • Алып баручы.
  • Гимназиядә бүген бәйрәм – шигырь яратучылар бәйрәме, шигырь язучылар бәйгесе. Залда тере шагыйрәләр, танылган шагыйрәләр, нәни шагыйрәләр утыра. Бу уку елында район күләмендә шигырь язучылар бәйгесе игълан ителгән иде. Оештыру комитетына 55 укучы үзләренең шигырьләрен тәкъдим итте. Бүген шуларга нәтиҗә – йомгак ясалыр, өлкән шагыйрә апаларыгыз теләк – тәкъдимнәрен җиткерер; укучылар үзләренең шигырьләрен сөйләрләр, музыкаль сәлам тапшырырлар. Бездә кунакта җирле шагыйрәбез Гөлнур Айзетуллова һәм Татарстан Язучылар берлегенең А. Алиш исемендәге премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Йолдыз Шәрәпова катнаша.

    Иң беренче сүзне җирле шагыйрәбез, “Бәхет гөле” һәм “Өч мизгел” китаплары һәм күп җырлар авторы Р. Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнур Айзетулловага бирәбез.

  • Алып баручы. Хәзер сүзне якташыбыз — Буа районы Яңа Тинчәле авылы кызы, 5 бала анасы, 5 китап авторы Йолдыз апагызга бирәбез. Рәхим итегез!
  • Алып баручы. Район күләмендә шигырь язучылар бәйгесе игълан ителгән иде. Комиссиягә 55 укучы үз шигырен тапшырды. Хәзер залга үз шигырен уку өчен 2, 3, 4 нче сыйныф укучыларын чакырабаз.
  • 1 нче төркемдә 2 – 4 нче сыйныфлар (барлыгы – 19 эш)

    Исәк урта мәктәбеннән

    1.Камалова Ләйлә (3 нче сыйныф) (килми)

    Зур Фролово төп гомуми белем мәктәбеннән

    2.Нәбиуллин Наил (2 нче сыйныф)

    5 нче номерлы мәктәптән

    3.Исмәгыйлев Илфат (2 нче сыйныф)

    4.Заһретдинова Ләйсән (2 нче сыйныф)

    Иске Суыксу урта мәктәбе

    5.Җамалетдинова Илвина (4 нче сыйныф)

    6.Гыймадиева Ләйсән (4 нче сыйныф)

    Әлки төп гомуми белем мәктәбеннән

    7.Шәрипов Ринас (3 нче сыйныф)

    Аксу урта мәктәбеннән

    8.Шәфигуллин Ильяс (2 нче сыйныф)

    9. Абдрахимов Динар(2 нче сыйныф)

    10. Әхмәтова Мәүлидә (2 нче сыйныф)

    11. Мөлекова Исламия (2 нче сыйныф)

    12.Галәветдинов Салават (2 нче сыйныф)

    13.Салаватуллин Илфат (3 нче сыйныф)

    14.Сабирҗанов Булат (3 нче сыйныф)

    15.Дәмалетдинов Шамил (3 нче сыйныф)

    16.Гисматуллина Язилә (4 нче сыйныф)

    17.Шәрәфетдинова Айсылу (4 нче сыйныф)

    18.Нурмехәммәтова Әдилә (4 нче сыйныф)

    19. Гыйззәтуллина Сиринә (4 нче сыйныф)

    Музыкаль чыгыш “Саф хисләр”

    2 нче төркемдә – 5 – 6 нчы сыйныфлар (барлыгы – 15 эш)

    Исәк урта мәктәбеннән

    1.Кәмәретдинова Айгөл (5 нче сыйныф)

    Кайбыч урта мәктәбеннән

    2.Әхмәтова Эльвина (5 нче сыйныф)

    3.Мәхмүтова Алия (5 нче сыйныф)

    2 нче лицей

    4.Измайлова Ландыш (6 нчы сыйныф)

    5 нче номерлы мәктәптән

    5.Галиуллина Рәзилә (6 нчы сыйныф)

    Аксу гомуми урта белем бирү мәктәбеннән

    6.Шәфигуллина Нәргизә (5 нче сыйныф)

    7.Хәсәнова Гөлнур ( 6 нчы сыйныф)

    Түбән Наратбаш төп гомуми белем мәктәбеннән

    8.Әхмәдуллина Рузана (6 нчы сыйныф)

    Күл- Черкен төп гомуми белем мәктәбеннән

    9.Гыйниятуллина Алия (5 нче сыйныф)

    10.Мингалиева Ландыш

    11.Мүхмүтова Миләүшә

    Вахитов исемендәге гимназиядән

    12.Галимова Назлыгөл (5 нче сыйныф)

    Яңа Чәчкап урта мәктәбе

    13.Садриева Әдилә (5 нче сыйныф)

    1 нче номерлы урта гомуми белем мәктәбе

    14.Баһавиев Булат (5 нче сыйныф)

    15.Кәлимуллин Илнар (5 нче сыйныф)

    Музыкаль чыгыш — Толымбай урта мәктәбеннән

    3 нче төркем – 7 – 8 нче сыйныфлар (барлыгы – 10 эш)

    Исәк урта мәктәбеннән

    1.Кәмәретдинова Ләйсән (8 нче сыйныф) (килми)

    2.Җәләлетдинова Эльмира ( 7 нче сыйныф) (килми)

    3.Җәләлетдинова Эльвира ( 7 нче сыйныф) (килми)

    2 нче лицейдан

    4.Газизова Гөлназ (8 нче сыйныф)

    Зур Фролово төп гомуми белем мәктәбеннән

    5. Газизов Эмиль (7 нче сыйныф),

    Күл- Черкен төп гомуми белем мәктәбеннән

    6.Гыймадиева Гөлия (8 нче сыйныф)

    Яңа Тинчәле урта гомуми белем мәктәбе

    7.Идрисова Ильвина (8 нче сыйныф)

    Әлки төп гомуми белем мәктәбеннән

    8.Галиуллин Заһир (7 нче сыйныф)

    Карлы төп гомуми белем мәктәбеннән

    9.Курамшина Резидә (8 нче сыйныф)

    1 нче номерлы урта гомуми белем мәктәбе

    10.Насыйбуллина Румия (8 нче сыйныф)

    Музыкаль чыгыш М. Вахитов исемендәге гимназия кызлары җырлый.

    Шигырь – тылсым!

    Мең төрлегә

    Әйләндерә мине.

    Шигырь язсам – дәртем арта,

    Тормыш бара көйле. (Г. Айзетуллова)

    4 нче төркем – 9 – 10 нчы сыйныфлар (барлыгы – 11 эш)

    Исәк урта мәктәбеннән

    1.Садриева Венера (9 нче сыйныф)

    Лицей – интернаттан

    2.Саттаров Рәдиф (10 нчы сыйныф)

    Адав – Толымбай гомуми урта мәктәбе

    3.Вәлиева Энҗе (9 нчы сыйныф)

    Түбән Наратбаш төп гомуми белем мәктәбеннән

    4.Галимова Айгөл (9 нчы сыйныф)

    Күл- Черкен төп гомуми белем мәктәбеннән

    5.Гыйниятуллина Айгөл (9 нчы сыйныф)

    Яңа Чәчкап урта мәктәбеннән

    6.Сәмигуллина Алсу (9 нчы сыйныф)

    Иске Суыксу урта мәктәбеннән

    7.Җаббарова Айсылу (10 нчы сыйныф)

    Яңа Тинчәле урта гомуми белем мәктәбеннән

    8.Хәсәнова Илүзә (10 нчы сыйныф)

    1 нче номерлы урта гомуми белем мәктәбеннән

    9.Кәримова Алинә (9 нчы сыйныф)

    10 Кәримова Илвина (9 нчы сыйныф)

    11.Сафина Эльвира (9 нчы сыйныф)

    Музыкаль чыгыш Й. Шәрәпова шигырьләрен 5, 6 нчы сыйныф укучылары сөйли. (“Сәлам, галәм” – Сәйтморатов Ильяс ( 5 сыйн., “Дәрестә” – Сабирова Раилә (5 сыйн.) “Охшашлык” — Ибраһимов Рифат (6 сыйн.), “Кем уяткан?” – Гафурова Гөлфинә ( 6 сыйн.)

    Музыкаль чыгыш гармун белән бию.

    Иң дулкынландыргыч минутлар килеп җитте. Хәзер сүзне һәйәт, ягъни

    жюри әгъзаларына бирәбез.

    (Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән,

    Аларга күз агартмагыз ачу белән,

    Һәр фәндә шигырь белән китап тулы,

    Карасак, ияләре нинди олы! (М. Акмулла)

    Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән,

    Анчә күз алартмаңыз хиддәт берлән…

    Һәр фәндә шигырь менән китаб тулы,

    Карасак, ияләре нинди олы!.. (М. Акмулла)

    Укучылар! Сезне бүгенге уңышларыгыз белән чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә сезне олы шагыйрьләр, шагыйрәләр янында күрербез дип уйлыйбыз.Йөргән таш шомара дигәндәй, сез каләмегезне гел чарлап торыгыз!

    И, шигърият!

    Син дә шулай

    Ак кар кебек!

    Мәйданында

    Башкалар салмаган яңа эзләр –

    Үз эзләрем

    Саласы иде, саласы иде! (Г. Айзетуллова) – дигән сыман, тормышта һәрберегез үз юлыгызны, үз сукмагыгызны салсагыз иде!

    Автор: Юнусова Масгуда Масхутовна

    МББУ «Актаныш 1 нче гомуми белем бирү мәктәбе »

    Актаныш муниципаль районы

    Татарстан  Республикасы

    “Шигърият  бәйрәме

     (әдәби музыкаль кичә)

    Төзеде:Актаныш 1 нче гомуми белем бирү мәктәбе китапханәчесе

    Хисамова Нурсия Мулланур кызы

                                                             Актаныш 2014

    “Шигърият  бәйрәме

     (әдәби музыкаль кичә)

    Максатлар: Резеда Вәлиева иҗаты белән таныштыру.   Табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.  Татар җыр-моңнарына карата уңай мөнәсәбәт тудыру.

    Җиһазлау: проектор, презентация, Резеда Вәлиева портреты,  аудиоязмалар шагыйрәнең портреты, китапларыннан күргәзмә, шигырьләренә иллюстрацияләр.

    Кичәнең  барышы:

    1нче алып баручы: 

    Исәнмесез, хәерле көн! Бүген бездә бәйрәм, шигърият  бәйрәме. Ә шигърият шәхестән башлана. Ул шәхеснең иҗат җимеше. Иҗат – хыял, үз хыялыңны үзең куып җитәргә омтылу.

    Ә шәгыйрәләр күңеле бигрәк тә хыялга, хискә бай була. Бүген без – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе танылган шагыйрә Резедә Вәлиева  иҗатына багышланган “Мин – балачак иленнән дип аталган кичәгә җыелдык.

    Шагыйрәләр, дисез, нинди була?

    Алар эч серләрен җырга салалар,

    Эчкерсез саф булып калалар.

    Йолдызларга җырлар өләшәләр,

    Җилләр белән калып серләшәләр

    Сусаганда… шигырь  эчәләр.

    2 нче алып баручы:

    Резедә Тәфкалүн кызы Вәлиева 1930 нчы елның 1 маенда Башкортстанның Кыйгы Районы Дүшәмбикә авылында  укытучы  гаиләсендә туган.Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң  Казанга килеп, Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегенә укырга керә. Университетны тәмамлап чыккач, ул 30 елдан артык Татарстан   китап нәшриятының яшьләр –балалар әдәбияты бүлегендә редактор булып эшли. Резедә Вәлиева 1983 елдан язучылар союзы члены.

    Бу кичә дә без Резедә Вәлиеваның иҗаты белән танышып кына калмабыз, ә аларны балалар белән уйнап та, сөйләп тә, җырлап та күрсәтербез.

    1 нче бала.

     Бүген бездә зур бәйрәм.

    Инде менә ничә көн

    Бик тырышып әзерләдек

    Шушы бәйрәм иртәсен.

    2 нче бала. 

    Нигә бүген бөтен җирдә

    Чәчәкләр генә икән.

    Күңелләрне дәртләндереп,

    Кояш та көлә икән!

    1 нче алып баручы. Резедә апа шигырьләре белән балалар күңеленә үтеп кергән шәхес.

    Әдибә теләсә нинди вакыйгаларга җан өреп, шигъри аһәң сала белә. Шушы әсәрләре белән аларны шатландыра, җырлата, биетә ала. Әйдәгез, хәзер, Резедә апаның шигырьләрен, әкиятләрен  сөйләп китик.

    1. Яңгыр белән кояш.
    2. Хәйләкәр куян.
    3. Ялкау малай әкияте.
    4. Төпчек карга.
    5. Зәңгәр алан әкияте.
    6. Урман мәктәбендә.
    7. Йолдызстан батыры.
    8. Ак песи.

     2 нче алып баручы. Шагыйрәне халыкка киң таныткан бер өлкә ул, әлбәттә, җыр. Композиторларыбыз аның шигырьләрен көйгә салдылар. Аларны балалар да, өлкәннәр дә яратып тыңлыйлар, җырлыйлар.

    1 нче алып баручы.  Резедә Рәлиеваның хикәя һәм әкиятләре  туган як табигатен сакларга, ата-анага ихтирамлы, мәрхәмәтле булырга, дуслык кадерен белергә өйрәтә. Безне чын кешеләр булып үсәргә чакыра.

    2 нче алып баручы. 

    Балалар һәрвакыт дус, тату яшик.

    Дуслыкның кадерен белик.

    Шатлыклардан шатлык туа,

    Әверелә матур җырга.

    Бары тик бер шатлык кирәк

    Җир төренсен өчен нурга.

    “Яз җыры”,  Р.Вәлиева сүзләре , Луиза Батыр-Болгари музыкасы.

     1 нче алып баручы.  Резедә апаның иҗат чишмәсе  сулмасын, саекмасын!

    Менә шундый очрашулардан яңадан яңа аһәңнәр алып, чылтырап агып торсын! Ә иң мөһиме, Резедә апага  саулык, сәламәтлек  телибез.

    Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт. Киләсе очрашуларга кадәр сау булыгыз.

    «Җырлы чишмә» чыңы күңелләрдә…

    (бистә шагыйрәсе Рухия Ахунҗанова белән очрашу кичәсе)

    Үткәрү вакыты: 18.03.2013

    Үткәрү урыны: Җәлил бистәсе кинотеатры

    Чараны үткәрүче: Татарстан Республикасы Сарман районы 2 нче номерлы Җәлил гомуми урта белем мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәйдуллина Ландыш Камил кызы

    Аудитория: бистә мәктәпләренең 10 нчы сыйныф укучылары, районның татар теле укытучылары, әдәбият-сәнгать сөючеләр, чакырылган кунаклар.

    «Сарман көе» язмасы яңгырый.(презентациянең 1 нче слайды күрсәтелә)

    1 а.б.

    Сарман ягы – сандугачлар ягы,
    Сарманлыда – хезмәт, ил гаме.
    Былбылга тиң Зөһрәләре туган,
    Мең елга бер туган Илһамы.

    2 а.б.

    Татар иле гүя башлана күк
    Нәкъ Җәлилдән менә, Сарманнан.
    Җаннарына тынгы таба, кайтып,
    Тормышларын кайгы сарганнар.

    Бергә:

    Бер күрүдә үзенә тарта бу як,
    Сагындыра, түгел түзәрлек.
    Гомерлеккә үзенә чакырып тора
    Әкияти серле гүзәллек.

    1а.б. Хәерле көн, исәнмесез, әдәбият сөюче кадерле дусларыбыз. Сезне үзебезнең бистәбездә күрүебезгә бик шатбыз.

    2 а.б. Шатланыр өчен сәбәпләр чыннан да күп бүген. Залда күңел түреннән чыккан шигъри авазлар яңгырый, галиҗәнап шигърият дөньясы безне үзенә дәшә.

    1 а.б. Ирексездән Бөек Тукай сүзләре күңелгә килә:

    Нәрсәдән бу? Мин беләм!
    Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

    2 а.б. Әйе, бездә – бәйрәм. Китап бәйрәме, шигърият бәйрәме.

    Тема: Шигърият.

    Максат: укучыларны татар әдәбияты шигърияте белән тирәннәнрәк таныштыру, аның үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында күбрәк мәгълүмат бирү, сәнгатьле укуга өлгәшү, әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәтү, шагыйрьләр иҗатына хөрмәт тәрбияләү.

    Җиһаз: Шагыйрьләрнең портретлары, китаплары, проектор,

    компьютер.

    1.а.б.Татар поэзиясенең тарихы бик борынгы заманнарга барып тоташа. Безнең чорга килеп җиткән әкиятләр, табышмаклар һәм мәкальләрнең күбесе, язу кулланыла башлаганчы ук, телдән иҗат ителгән. Җырлар да шулай ук кешенең хезмәт эшчәнлеге белән бергә туган. Кулъязма хәлендә безнең бүгенге көнгә килеп җиткән язма әдәбият әсәрләре 13 нче йөз башларына карыйлар. Татар поэзиясе әнә шуннан бирле бу якка таба ике юл:халыкның телдән иҗат итүе һәм укымышлы кешеләрнең язма әсәрләр тудыруы белән үсеп китә. Беренче зур әсәрләрдән Кол Галинең “Йосыф вә Зөләйхә” поэмасын күрсәтергә мөмкин. Бу әсәр 1203-1212 елларда язылган. Элекке поэтик әсәрләрдә герой үз максатына ирешүне күбрәк алма ярдәменә бәйләп күз алдына китерә. 17 йөздә язма поэзия мәйданына яңа исемнәр чыга. Мәүлә Колый, Габдрахман Утыз-Имәни, Габделҗәббар Кандалый, Гали Чокрый, Акмулла, Әхмәт Уразаев Кормаши.

    2.а.б. 1905-1907 еллардагы революция татар халкы арасыннан да демократик Россия өчен көрәшүче яңа кешеләрне күтәреп чыгарды. Аларның берсе-бөек шагыйребез Габдулла Тукай иде. Тукай әдәбиятка азатлык идеяләре белән рухланган халык җырчысы булып килде. Ул үзенең шигырьләрендә татар халкын, рус халкы белән бергәләп, эксплуататор сыйныфларга каршы көрәшкә чакырды. Тукайның шигырьләре тирән мәгънә һәм ялкынлы хис белән сугарылганнар. Ул үзенең иҗаты белән татар поэзиясе үсешендә яңа эпоха тудырды. Г.Тукай иҗатының прогрессив традицияләре бүгенге көндә дә совет шагыйрьләре тарафыннан дәвам иттерелә.

    ( Габдулла Тукай “Шагыйрь”)

    1. Революция сыйнфый каршылыкны кискенәйтте, һәр сыйныф үз дигәнен даулады. Бу хәл әдәбиятта ачык чагылып барды, әдәбият сыйнфый көрәш коралы булды. Һәр аерым язучы иҗатында теге яки бу сыйныф гәүдәләнде. Дәрдемәнд алтын прииска хуҗасы иде. Халык идеаллары, әлбәттә, аңар чит була. Ләкин аның иҗатында художество осталыгы күренде. Шигырендәге образларның тегеләйме-болаймы дөреслеккә туры килгән чакларында Дәрдемәнд үзен шигырь остасы итеп танытты.

    “Кораб” шигырендә ул революцион чор образын давылланган диңгез, илне исә шул давыллы диңгез аша юл ярып барган кораб итеп символлаштырды.

    (Дәрдемәнд “Кораб” шигыре.)

    2. Сәгыйть Рәмиев иҗатына да вак буржуаз бунтарьлык идеяләре хас булды. Ул революция вакыйгаларыннан билгеле күләмдә дәрт алган чакларында “Таң вакыты” кебек әсәрләрен язып, феодолизм калдыкларына каршы чыкты. Ләкин ул искелекне халык көче белән түгел, шәхес көче белән җиңү турында хыялланды. Иҗатының баштагы чорында С.Рәмиев татар шигырен үстерүгә уңай өлеш кертте.

    Аның шигырьләре үзләренең кыска һәм шул ук вакытта лирик кичерешләргә бай булулары белән аерылып торалар.

    С.Рәмиев кечкенәдән авыл табигатенә гашыйк кеше. Шуңа күрә авылны яратуы турында ул нәкъ халык җырларындагыча арттырылган, көчәйтелгән образлар кулланып “Авыл” исемле шигырен яза.

    (Сәгыйть Рәмиев “Авыл”).

    1. Бөек Октябрь социалистик революциясе бөтен кешелек тарихында яңа эра ачып җибәрде. М.Гафури социалистик революцияне “Хисап көне” дип атады, эшче һәм крестьяннарның гадел хөкеме алдында бөтен эксплуататорларның үз явызлыкларыннан тулы хисап бирүләрен сүрәтләде. Г.Камал революциянең халыкка алып биргән җимешләрен тасвирлап:

    Байлыкларның ни барын

    Урман, кыр һәм суларын

    Йорт җирләрнең зурларын

    Халык милке кылды-

    дип җырлады. Сугыш барышында әдәбиятка кызыл гаскәриләр арасыннан Мәхмүд Максуд, Барый Рәхмәт, Заһирә Байчурина, Әбрар Сәгыйди, Кәрим Әмири кебекләр килделәр.

    Дошман тар-мар ителеп, илдә тынычлык урнашты. Гражданнар сугышын җиңү белән кичкән яшьләр арасыннан әдәбиятка Һади Такташ, Афзал Шамов, Кави Нәҗми, Муса Җәлил кебекләр килделәр.

    Бу шагыйрьләрнең әсәрләрендә революцион дәрт, яулап алынган азатлык өчен куану, сөенү хисе балкыды.

    “Эш кенә тик дөнъяларның шаһлыгы,

    Эш кенә тик хөрриятнең шатлыгы.

    Безнең идеал-эш белән көч берлеге”-

    дип язды Нәкый Исәнбәт “Коммуна тимерлегендә” дигән әсәрендә.

    2. Бөек Ватан сугышы башлану белән татар язучыларның бик күбесе Совет Армиясе сафына басты. Алар арасында танылган шагыйрьләрдән: Муса Җәлил, Гадел Кутуй, Фатих Кәрим, Нур Баян кебекләр бар иде. Сугыш вакытында татар поэзиясе тагын да үсте. Шагыйрьләр дошманга нәфрәтне, кешелекнең җиңеп чыгуына чиксез ышанычны-сугыш китергән канлы хәсрәт, тиңсез кайгы аша үткәреп җырладылар. Советлар Союзы Герое М.Җәлил, Ф.Кәрим шигырьләре әнә шундый булдылар. Сибгать Хәким, Шәйхи Маннур, Әхмәт Фәйзи, Әхмәт Исхак, Нури Арсланов кебек шагыйрьләрнең иҗаты да шул ук сыйфатлар белән төсмерләнде.

    ( Нури Арсланов “Минем шатлыгым” шигыре.)

    1.Сугыштан соңгы чорда татар совет поэзиясендә ике төп тема бик әһәмиятле төс алды: 1) әле генә күкрәп үткән сугышта халык геройлыгын сүрәтләүне дәвам иттерү; 2) сугышта җимерелгән илне торгызуда һәм коммунизм төзүдә халыкның бетмәс-төкәнмәс иҗат сәләтлекләрен җырлау. Жанр ягыннан поэзия элекке казанышларын баета барды: Әхмәт Исхакның “Намус”, Салих Батталның “Олы юл буйлап”, Сибгать Хәкимнең “Дала җыры”, “Бакчачылар” кебек зур күләмле поэмалары мәйданга чыкты.

    2. Сибгать Хәкимнең “Фазыл чишмәсе”, Нури Арслановның “Баулылар”, Әхмәт Исхакның “Шауласыннар яшел урманнар” кебек җырлары бик тиз арада, халыкның үз әсәрләре кебек булып киттелләр.

    1. Сибгать Хәким соңгы елларында җырлар тудыру өстендә уңышлы эшләде.

    ( Сибгать Хәким “Ага чишмә” җыр.)

    2. Поэзиядә юмор һәм сатира да зур урын алып тора. Г.Тукайның “Сорыкортларга”, “Государственная думага”, “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш”, Ф.Әмирханның “Фәтхулла хәзрәт” әсәрләре сатирик юмористик рухта язылган.

    1. Шагыйрь Гамил Афзал да юмористик шигырьләр язган. Аның беренче әсәрләре төрле газета-журналларда 1940 елларда күренә башлый. Аннан соң “Совет әдәбияты” журналы битләрендә юмористик шигырьләре белән актив катнаша.

    ( Гамил Афзалның “Әсмабикә җаным, ахирәт” дигән фельетонын сәхнәләштереп күрсәтү.)

    2. Балалар шигъриятендә зур исеме булган язучыларыбыз да бар. Аларның берсе якташыбыз Роберт Миңнуллин. Ул 1994 елда халыкара Андерсен бүләгенә лаек була.

    Р.Миңнуллиның шигырьләрендә “балалары” да, “өлкәннәре” дә тормышны, төсләр белән генә түгел, сүзләр белән генә түгел, күп вакытта хәрәкәтләр белән кабул итәләр. Ә балалар дөньясын хәрәкәтләр аша, ягъни чын, ихлас балалар тормышы аша күз алдына китерә алучы зур шагыйрьләр олы халыкларда берәү, икәү генә була.

    (Роберт Миңнуллинның “Авыл малае белән шәһәр малае сөйләшкәннәре” дигән шигырен сәхнәләштереп күрсәтү).

    1. “Дөньядагы иң зур алма” китабы Андерсен дипломы белән бүләкләнгәч:

    “Балалар әдәбиятында дөньякүләм югары дәрәҗә бу. Халыкның яратуы халыкара бәягә туры килгәч, икеләтә куаныч,”-дип яза Шәүкәт Галиев.

    Шагыйрь Шәүкәт Галиев үзе дә балалар өчен бик күп шигырьләр яза.

    ( Шәүкәт Галиев “Светофорның өч сүзе” дигән шигыре)

    Әлеге бәйрәмгә 1999 елда — ЮНЕСКО генераль конференциясенең 30нчы сессиясендә башлангыч бирелә. Анда һәр елны 21 мартта Бөтендөнья Шигърият көнен (World Poetry Day) билгеләп үтү турында карар чыгарыла..

    Иң беренче Шигърият көне ЮНЕСКОның штаб-квартирасында — Парижда үткәрелә.

    Calendar.ru сайты билгеләп үткәнчә, шигърият илләрне, халыкларны, мәдәниятләрне берләштерә һәм кешеләргә бер-берсен аңларга ярдәм итә.  Гасырлар буе фикерләр һәм хисләр, шигъри сүз калыбына салынып, шигырь сөючеләрнең йөрәгенә үтеп керә. Әлеге бәйрәмне билгеләп үтеп, ЮНЕСКО шулай ук шигърият кешенең иҗади сәләтен уятырга сәләтле булуына да игътибарны юнәлтә.

    “Җирдә дә түгел, күктә дә түгел, шигърият ул – йөрәк биеклегендә. Сүз дәрьясыннан тамчылап алып, җанын, тәмен, ямен тоеп янәшә куюга яңа сулыштан балкып яши башлаган мәгънәне, нәкъ менә синең күңелдә сулкылдап торган хисне бүтәннәр дә кабул итәрлек хәлгә күтәрә белү – могҗиза түгелмени?! Шундый могҗиза тудыручыларны гади генә итеп шагыйрь дип атыйлар. Шагыйрь, ашуг, чәчән, акын, ягъни сүз пәйгамбәре…” —  Марсель Галиев.

    Хөрмәтле авторларыбыз, язучылар, шигъриятне сөюче укучыларыбыз, Сезне чын күңелдән Бөтендөнья шигърият көне белән котлыйбыз!

    фото: pixabay.com

    Моң тулган минем җанга?!

    “ Тырыш халкым бҗелән горурланам,

    Яшим дуслар туган илемдә”

    Рәмзия Вәлиева.

    А. Б.: Исәнмесез хөрмәтле тамашачылар! Хәерле көн килгән кунаклар!

    Шагыйрьләр шигърият дип аталган мәһабәт олы дөньяның аерым бер кисәкчәләрен тәшкил итәләр. Һәм бу кисәкчәләр өзлексез сынауда. Вакыт сынавында! Шигърият сынавында! Берәүләрне көн сынаса , икенчеләрне еллар, ә кемнәрнедер гасыр сыный.

    Шигърият һәм вакыт! Ә менә минем кулымда тыйнак кына, пөхтә итеп эшләнгән, рәсемнәре белән үзенә җәлеп итеп тора торган балалар өчен язылган шигъри җыентык – “Бәбкә кая югалган” Шушы җыентыктан сезнең игътибарыгызга бер шигырь тәкъдим итәм.

    Җамалдинова Алинә, 3 Г.

    Шигырь

    Улыма җавап”

    Нәни улым

    Сорау бирә миңа:

    — Ничек яши татар

    Чит илдә?

    Җавап бирәм

    Тизрәк сабыема:

    Бөтен бәхете

    Телен белүдә.

    Әбисенә сорау

    Бирә улым:

    — Хәтер нәрсә

    Була әбием?

    -Тарихларны

    Онытмаска иде

    Кадерле ул

    Безгә бәбием.

    Бүген уйный

    Улым “Туган тел”не

    Курай тотып

    Ике кулына.

    Моң яшәтә безне,

    Татар җыры!

    Берни җитми

    Татар моңына!

    ( Курайда уйный: Красильникова Катя, 2Б. )

    А.Б.:Әйе. Безне моң яшәтә, татар моңы. Инде менә ничә еллар

    шигъриятебез башында торган Тукай иҗатын яктыртып, Тукай иҗатын барлап шагыйрьләребез бер-берсен кабатламый тоган шигырьләр, тирән эчтәлекле әсәрләр иҗат итәләр. Үзгә бер җылылык белән бу шигырьне кем язган? “Бәбкә кая югалган” китабының авторы кем ул?

    Шигырь“Мин бәхетле”

    Мин бәхетле, шигъри җанлы

    Гади бер кыз булганыма.

    Мин бәхетле, Актанышта —

    Җырлы якта туганыма.

    Мин бәхетле, гомерләрем,

    Уза нигъмәт-сыйда гына.

    Мин сөенәм тугайларда

    Ромашкалар җыйганыма.

    Мин бәхетле печән чабып,

    Тезмәләргә тезгәнемә.

    Акчарлаклы Агыйделдә

    Колач салып йөзгәнемә.

    Мин бәхетле, очрашканда,

    Күзгә яшьләр тулганына.

    Җылы сүзләр әйтә алсам,

    Кардәшемә, туганыма.

    Мин бәхетле, кочсам әгәр,

    Кайтып әнкәйнең иңеннән.

    Һәркемгә дә шуны телим-

    Аерылмасын, дип иленнән.

    Тормышны үзе теләгәнчә сөеп, эшеннән ямь, һәм тәм табып яшәгән кеше генә шушылай яза, шигъриятен можга төрә ала. Безгә “Туган як”, “Чулман”, “Рисалә”, “Ватаным Татарстан” , “Мәдәни җомга” газеталарында урын алган мәкаләләре, шигырьләре, балалар өчен чыгарылган “Бәбеә кая югалган”, “Бәхетле мизгелләр” исемле китаплар аша бик тә таныш булган Рәмзия Вәлиева гына бәхетле мизгелләре белән укчылар игътибарын җәлеп итә. Бүген бездә кунакта шагыйрә — үзе . Әйдәгез әле бергәләшеп Рәмзия Вәлиеваның шигърият дулкынында тирбәлеп, аның белән якыннан танышыйк. Бирегә, түргә, рәхим итегез, Рәмзия ханым!

    А.Б.;Кеше кайда гына, ничек кенә яшәсә дә, туган-үскән җирен, кендек каны тамган газиз туфрагын күңел түрендәге хисләр сандыгыннан алып ташлый алмый. Сагыну хисе аның рухына, кан тамырларына сеңгән. Бу тойгы яшь арткан, инсан өлкәнәйгән саен көчәя генә бара. Сезнең шигъриятегездә дә үтә дә лирик, ихлас аһәңле, күңел сазларын тетрәндерерлек, туган якны сагыну юксыну хисләре белән сугарылган шигырьләрегез бар.

    Читтә йөртә безне язмыш

    Туган җирне сөйсәк тә

    Кайтулар бик сирәгәйде

    Сагынудан көйсәк тә.

    Бу шигъри юлларда Рәмзия ханымның күнел дөньясы да, язмышы да гәүдәләнеш таба.

    Сорау: Әйтегез әле кайсы яктан, кайсы туфрактан Сез, Рәмзия ханым? Хыял җилкәнен киереп, сезнең туган якка сәяхәт кылыйк.

    А.Б.: Актаныш җыр-биюгә гашыйк, асыл талантлар туфрагы. Актаныш туфрагы татар милләтенә кырыкка якын язучы һәм шагырьне бүләк иткән. Галимнәр, рәссам, бию остасы, музыкант, җырчыларын санап бетергесез. Актаныш җирлегендә туып үскән каләм тибрәтмәсәң ул гөнаһ булыр иде кебек.

    Актанышта чишмәләр күп

    Таулар бездә горурлык

    Туган җирнең кадерләре

    Алтын бәһа торырлык.

    Әйе, Рәмзия ханымның иҗади хәзинәсендә туган якка, үзе яшәгән төбәкнең авылларына багышлап язылган шигырьләре бик күп. Шул шигырьләрнең берничәсен сезгә тәкъдим итәбез.

    Шигырь “Кайтып киләм әле туган якка”. Укый 4 нче А сыйныф укучысы Хуҗиев Рамиль.

    А.Б.: Әлбәттә Сез шигърият дөньясында талантлы рәссам. Рәмзия ханымның табигать сүрәте – образы – энергетик көчкә ия һәм шагыйрәнең йөрәге аша узган барча шатлыклар, куанычлар һәм сагышлар белән үрелеп бара.

    Табигать образы: бөрлегәнлек, су буендагы юкәлек, аҗаган уйнаган күк йөзе, сары төнбоеклар, челтер-челтер ак инеш тараткан моң, җиләс һава, җиләк исе, хәтфә үлән сүрәте – шагыйрә иҗатында төп урыннарның берсен били. Шунлыктан шигырьләрен укыганда аның шигъри дөньясына кереп киткәнеңне сизми дә каласың.

    Мин синдә үскән бала” Укый 4 нче сыйныф укучысы Нәсибуллина Ләйсән.

    Кайтып киләм олы юлдан

    Каршымда яшел урман

    Каен җиләкләре пешеп

    Кошлары сайрый торган.

    Ак гөмбәләр, гөрәҗдәләр

    Тезелеп каршы ала

    Әй, урманым сиңа кайттым

    Мин синдә үскән бала.

    дип туган як гүзәллеге белән горурлана Рәмзия ханым”Мин синдә үскән бала” шигырендә.

    “Авылда рәхәт”, Шәфиков Илназ

    Җиләк белән сыйланам” Гыйльманова Азалия. Бу шигырьләр дә табигать турында.

    Сезнең бик күп шигырьләрегездә табигатьнең гүзәл, серле, мәңгелек сүрәте тирән хис белән чиксез ярату, горурлык белән язылган, сүрәтләнгән. Бөрлнгәнлек, саф чишмә суының татлылыгы, аккошларның серле тавышы белән горурланып язасыз. Без, Сезнең иҗатны хөрмәт итүчеләр – укучыларыгыз белән, серләрегезне уртаклашсагыз иде. Агыйдел буеның кайсы ягында үсә ул бөрлегәнлек?! Сезнең иҗатта ул еш кабатлана.

    Җавап:

    А.Б.:Челтерәп аккан чишмә суларына кем генә битараф кала ала икән? Сезнең иҗатта ул горурлык, сафлык, изгелек символы белән шигъри юлларда челтери.

    Чишмәләр челтерәп ага,

    Таулар бездә — горурлык

    Туган җирнең кадере бит

    Алтын бәһа торырлык.

    (“Якташларыма” шигыре.)

    Без бәхетле киләчәктә

    Җырлы җырыбыз булса.

    Сулар һава чиста булып

    Чишмә чылтырап торса.

    (“Без бәхетле” шигыре.)

    Челтер-челтер чишмә ага

    Авылның өч җиреннән.

    Берәр сырхау эчсә суын

    Дәва таба чиреннән.

    Тау асты чишмә ягында

    Каен җиләге пешкән.

    Егет сыйлый сөйгән кызын

    Суга дип сылу төшкән.

    (“Авылым чишмәләре”).

    Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/219270-ochrashu-kichse

    Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Школа праздника сценарий дня рождения
  • Шигъри т?лг?шл?р сценарий
  • Школа праздник плюс цены
  • Шешендік ?нер сайысы сценарий
  • Школа праздник плюс санкт петербург

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии