Су анасы габдулла тукай на татарском сценарий

Дәреслек: Гарифуллина Ф.Ш. Әдәби уку: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 3 нче с-фы өчен д-лек (татар балалары өчен) 2 кисәктә/ Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшр., 2013.Максат: 1)

Предмет: Әдәби уку дәресе

Үткәрү вакыты: 12.04.2019.

Укытучы: Әлмәт шәһәре МАГББУ “16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Минһаҗева И.Р.

Класс: 3 нче сыйныф (рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен)

Дәреснең темасы: Габдулла Тукайның “Су анасы” әкияте.

Дәреслек: Гарифуллина Ф.Ш. Әдәби уку: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 3 нче с-фы өчен д-лек (татар балалары өчен) 2 кисәктә/ Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшр., 2013.

Максат: 1) Габдулла Тукайның “Су анасы” әкият-поэмасын укып өйрәнү. 2) Әкиятләр турындагы белемнәрне тирәнәйтү. Диалогик һәм монологик сөйләм телен, фикерләү сәләтен  үстерү. 3) Кеше әйберенә тимәскә кирәклеген төшендерү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: Әкиятләрнең кеше тормышындагы ролен, кеше әйберенә тияргә ярамауны аңлаулары.

Метапредмет нәтиҗәләр:

Укыганны аңлый, план төзи,  сөйли алу, иптәшләреңне тыңлый, сорау бирә, аңа җавап бирә белү, чагыштыра, үз фикереңне белдерә, нәтиҗә ясый белү. Төркемдә эшли белү. Сәхнәләштереп, образга кереп уйный белү.

Уку мәсьәләсен билгели белү. Үзеңә һәм иптәшләреңнең эшенә бәя бирә белү.

Предмет нәтиҗәләре:

Халык әкиятләре һәм автор әкиятләре, Габдулла Тукай иҗаты турында күзаллау.

Дәрес тибы: Яңа белемнәр алу дәресе.

Дәрескә әзерлек: “Тавык, тычкан һәм көртлек” рус халык әкиятен сәхнәләштерү. Г.Тукайның кайбер шигырьләрен яттан өйрәнү, рольләп уку.

Җиһазлау. компьютерда презентация, тактада язулар, Г.Тукай китаплары, әсәрләренә иллюстрацияләр

Предметара бәйләнеш:  рус теле әдәбияты, музыка, рәсем

Укучыларның эшчәнлек формасы: фронталь, парларда, төркемнәрдә.

Метод һәм алымнар: Сәнгатьле уку, әңгәмә, өлешчә эзләнү, чагыштыру, монологик, диалогик сөйләм һ.б.

Дәрес барышы:

  1. Дәрескә оештыру. Мотивлаштыру. Белемнәрне актуальләштерү.
  1. Оештыру. Мотивлаштыру.
  • Исәнмесез, балалар! Хәерле көн!
  • Сез әкиятләр яратасызмы? Ни өчен? (көтелгән җавап: без әкиятләр яратабыз, чөнки алар яхшылыкка өйрәтә: әнине тыңларга, тырыш, эшчән, ярдәмчел, гадел булырга һ.б.)
  1. “Тычкан, тавык һәм көртлек” рус халык әкиятен сәхнәләштереп уйнау.
  2. Белемнәрне актуальләштерү.
  • Бу әкият сезгә ошадымы? Ул нәрсәгә өйрәтә?
  • Нинди әкиятләр була? (көтелгән җавап: халык әкиятләре, автор әкиятләре; тылсымлы, тормыш-көнкүреш, хайваннар турындагы)
  • Бу нинди әкият?
  • Әкиятләр язучы нинди авторларны беләсез? (таблицага язу)

Татар язучылары

Рус язучылары

Габдулла Тукай

Абдулла Алиш

Роберт Батулла

Фәнис Яруллин

Ләбиб Лерон һ.б.

А.С.Пушкин

С.Я.Маршак

Х.К. Андерсен

К.Чуковский
А. Барто

  1. Уку максатын кую. 
  • Бүген дәрестә кем әкиятен укыйбыз дип уйлыйсыз? ( Габдулла Тукайның “Су анасы” әкият-поэмасын.)
  1. Уку максатын чишү.
  1. Г.Тукай турында белешмә бирү. Шуны кабатлау. (Берничә укучыдан сөйләтү).
  • Г.Тукай – татар халкының бөек шагыйре. Ул балалар һәм зурлар өчен шигырьләр, әкиятләр язган. Без аларны бик яратып укыйбыз.
  • Габдулла Тукайның тормышы авыр булган. Бик иртә ятим калган: аның әтисе һәм әнисе үлгән. Ул бер гаиләдән икенчесенә күчеп йөргән.
  • Г.Тукай бик иртә авырып үлгән. Аңа бары тик 27 яшь кенә булган.Ләкин халык аны онытмый. Бәйрәмнәр үткәрәләр. Шигырьләрен яттан өйрәнәләр.
  1. Габдулла Тукайның кайбер шигырьләрен яттан сөйләү, сәхнәләштереп, рольләп уку. (“Эш”, “Бәхетле бала”, “Бала белән күбәләк”, “Фатыма белән сандугач”, “Кызыклы шәкерт” һ.б.)
  2. “Су анасы” әкияте өстендә эшләү.
  1. Эчтән уку (дәреслек, 93-96 бит)
  2. Сүзлек эше (дәреслек, 97 бит)
  3. Сәнгатьле уку
  4. Әкият эчтәлеге буенча план төзү (Төркемнәрдә эшләү)
  5. Сорау-җавап бирү эше (парларда сөйләшү)
  1. Физминут (Әкият эчтәлеген хәрәкәтләр күрсәтеп сөйләү) Малай суда коена, чума, уйный, киенә, басмадан таракны ала, авылга чаба. Су анасы да чаба. Этләр өрә. Су анасы кирегә чаба. Малай таракны бирә. Йокларга ята.)
  2. Бер укучы ахырын сөйләп бетерә.
  3. Төп фикерне билгеләү (автор нәрсә әйтергә теләгән?) Р.Гыйззәтуллинның “Көтелмәгән сорау” хикәясе белән чагыштырып карау.
  4. Сәхнәләштереп уйнап карау (әнисе белән малайның сөйләшүе)
  1. Белемнәрне тирәнәйтү. Сәнгатьнең башка тармаклары белән бәйләү.
  1. Ф.Г.Әминовның “Су анасы” картинасын күзәтү. Әсәр эчтәлеге белән чагыштыру.
  2. Ә.Бакировның “Су анасы” балетын тыңлау.
  3. “Су анасы” мультфильмын искә төшерү ( вакыт калса карау)
  1. Өй эше бирү
  1. Г.Тукай шигырьләрен сәнгатьле укырга, ятларга
  2. Картина буенча әкиятне сөйләргә
  3. Г.Тукай шигырьләренә иллюстрацияләр ясарга
  1. Рефлексия. Бәяләү.
  • Без дәрестә нәрсә белдек?
  • Ничек уйлыйсыз, кем ничек җавап бирде? Нинди билге куярбыз?
  • Туган телдә әдәби уку дәресе безгә нәрсә бирә? бу дәресләрнең нинди файдасы бар?
  1. Йомгаклау.

Дәресне Г.Тукайның “Туган теле” белән тәмамлау.

Салимова Г.Ф татар теле тәрбиячесе. Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы
35 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы муниципаль бюджет
мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениясе.
Габдулла Тукайның “Су анасы” әкиятенә нигезләнеп язылган
Су анасы”әкияте эшкәртмәсе.
Максат: Г.Тукай иҗаты аша балаларның иҗади сәләтләрен ачу.
Бурычлар:1.Балаларны театр сәнгатенә тарту.
2.Сәхнәләштерүнең сәнгати чараларын(гәүдә торышы,интонация,хәрәкәтләр)кулланырга өйрәтү.
3.Балаларны ана телендә дөрес,матур итеп сөйләшергә өйрәтү,туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү.

Катнашалар:
— Су анасы
— малай — Булат;
— әни;
— күбәләкләр;
— йолдызлар.
— этләр
Беренче күренеш.
(Пәрдә ачыла. Сәхнәнең уң ягында су буе,сул ягында өй күренеше.Әкрен генә көй яңгырый,алып баручы чыга)

Алып баручы: Исәнмесез,балалар!
Балалар, сез әкият яратасызмы? Бүген без сезгә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның «Су анасы» шигыренә нигезләнеп язылган «Су анасы» әкиятен күрсәтеп китербез. Пәрдә ачыла- әкият башлана!
Кечкенә генә бер татар авылында Булат исемле малай яшәгән. Аның дуслары бик күп булган. Алар бергәләшеп уйнаганнар,күңел ачканнар.
(Татар халык көенә,шау-гөр килеп балалар килеп керәләр).

Булат: Әй, рәхәтләнеп уйнадык! Сикердек һәм йөгердек! Әйдәгез, тагын бер уйнап алыйк әле!
Балалар:Нинди уен?
Булат: « Чума үрдәк,чума каз!»
Балалар:Әйдәгез!
(Татар халык уены җыры «Чума үрдәк, чума каз»уйнылар.уйнап бетергәч балалар кереп китәләр,алып баручы чыга)

Алып баручы: Балалар сикерәләр һәм йөгерәләр, кояш һаман югарырак үрмәли.Көн эсселәнә.Зәңгәр күктә кошлар сайрый,хуш исле чәчәкләр арасында, күбәләкләр оча.
«Күбәләкләр» биюе
Булат керә.
Булат: Уф, ничек эссе! Дусларым өйдә чакта, мин су коенып алыйм әле!

(Елгага таба килә, киемнәрен салып, битләрен, кулларын юа.)
Серле көй яңгырый.Басмада Су анасы утыра.


Алып баручы: Кинәт Булатның күзләре, басмада утыручы, Су анасына төшә.Ул алтын тарагы белән, үзенең озын чәчен тарап утыра. Булат куркып,агач артына кача һәм шуннан гына Су анасын күзәтә башлый. Су анасы чәчен тарап бетерә дә, суга чума,ә алтын тарагын басмада онытып калдыра.
Булат:Ох, җен алтын тарагын басмада калдырды. Кая бер кешедә күрмәгәндә алыйм әле,әнигә бүләк итәрмен .
Алып баручы: Булат алтын таракны тиз генә ала да,өенә таба чаба башлый.Су анасы үзенең алтын тарагының юклыгын күрә дә, Булат артыннан куа башлый.
Су анасы:Тотыгыз каракны!Тотыгыз!Бир минем алтын таракны!
Алып баручы: Курыккан Булат өенә кайтып җитә.Аның каршысына өреп этләр чыга
(Этләр чыга,Су анасын куалар).
Алып баручы: Су анасы куркып кирейогерә.
Булат: Уф,көчкә котылдым!
( Булат өйгә кереп китә)

Икенче күренеш.
(Өй.Өйдә Булатның әнисе оекбашлар бәйләп утыра).

Алып баручы:Өйдә Булатны әнисе көтә..
Әнисе:Улым, нәрсә булды?
Булат:Әни, мин алтын тарак таптым, каты чаптым, ардым, сусадым. Кара әле, әни,матурмы алтын тарак?
Әнисе:Әйе, матур тарак. Кем югалтты икән аны?
Булат:Белмим шул.(Башын селки)
(Әнисе Булатны өстәл янына чакыра.).

Әнисе:Улым утыр, мә аш аша, чәк-чәк белән чәй эч.Тәмлеме улым? (Булат өстәл янына утыра,ашый)
Булат: Бик тәмле!Рәхмәт әни.
Әнисе:Улым, кил монда, йокларга ят. (Әнисе Булатны йокларга яткыра).
Алып баручы: Кич җитте. Булат йокларга ятты. Ләкин бик озак йоклый алмыйча, йолдызларга карап ятты.

«Йолдызлар»биюе
Йоклый алмый. Куркыныч Булатка. Кинәт тәрәзәгә кемдер шакый: тук та тук.
Әнисе:Кем анда? Син кем?
Су анасы: Су анасы мин.Ачыгыз!Бирегез минем алтын таракны.Синең карак улың көндез алып качты минем таракны.
Әнисе:Мә,ал, кирәкми безгә синең алтын тарак! 
( Таракны әнисе тәрәзәдән бирә,Су анасы ала таракны, кире китә)

Алып баручы: Су анасы китүгә,әнисе малаен бик каты орышты.
Әнисе: Улым, син бит кеше әйберсен алгансың,алай ярамый!
Булат: Шул коннән башлап,мин дә кеше әйберсенә, сорамый тими башладым.

Габдулла Тукай “Су анасы” әкияте.

Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан үткәрелгән ачык дәреснең технологик картасы.

(Рус мәктәбененең татар төркемендә әдәби уку дәресе. III сыйныф)

Филия Галәветдинова, Баулыдагы 7нче урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Дәрес тибы — Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Максат:

1. Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирү, “Су анасы” әкиятен укып анализлау.

2. Аралашу сәләтен үстерүгә йогынты ясау.

3. Тукай иҗаты белән горурлану, шигъри сүзгә мәхәббәт хисләре тәрбияләүне дәвам итү.

Дидактик әсбаплар :

Укытучы өчен- Г.Тукай иҗаты буенча презентацияләр, рәсемнәр, физминутка ясау өчен аудиоязма, “Су анасы” мультфильмы.

Укучылар өчен- 3 нче сыйныф. «Әдәби уку» дәреслеге (авторлары: Ф.Ш. Гарифуллина, И.Х. Мияссарова), “Үзбәя кәгазь”ләре.

Универсаль уку гамәлләре:

шәхси: үз фикереңне башкаларга җиткерә белү, башкаларны игътибар белән тыңлау;

регулятив: дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;

коммуникатив: үз фикереңне төгәл һәм тулы итеп әйтә белү;

танып белү: сөйләмне аңлап төзи белү, логик фикерләү.

Уку эшчәнлеген оештыру- парларда, күмәкләп, үзлектән эшләү.

Этап

Укытучының эшчәнлеге

Укучының эшчәнлеге

1. Оештыру. Максаты: Уңай психологик сәләт тудыру.

Укучыларны сәламләү, дәрескә әзерлекне тикшерү, эш урыннарын тәртипкә китертү.

Һава торышы турында әңгәмә. Диалогик сөйләм үстерү.

-Бүген язның ничәнче ае?

-Бүген көн нинди? Җил исәме? һ.б

Монологик сөйләм.

-”Яз“темасы белән бәйле нинди сүзләрне беләсез?

-Кәефләрегез, хәлләрегез ничек?

— Барыбызның да кәефе яхшы булсын өчен бер-беребезгә “тәмле сүзләр” әйтәбез.

-Бүгенге дәрестә бер-берегезгә нинди теләкләр теләр идегез?

-Әлеге аралашуыбыз өчен критерийлар буенча үзегезнең эшегезне бәяләгез.

Дәрескә эш урыннарын тәртипкә китерәләр. Укытучы белән исәнләшәләр. Дежур укучыдан дәрестә кем юклыгы, сәбәбен сорыйлар. Бер-берсенең кәефе, хәлләре ничек икәнен сорашалар. Укытучы биргән сораулар буенча парларда сөйләшәләр. Бер-берсенә әлеге дәрестә уңышлар телиләр. Парталарында яткан “Үзбәя кәгазе”нә язылган критерийлар буенча 1нче пунктка үзләренә билге куялар.

2. Өй эшен тикшерү. Максаты: Укучыларның мөстәкыйль эшли алуларын тикшерү.

Г.Тукай турында мәгълүмат яки аның шигырьләрен тыңлау. Быел Г.Тукайның 130еллык юбилее билгеләп үтелүе турында әңгәмә кору.

1.Укучылар үзләре сайлап алып эшләп килгән өй эшләрен укый.

2.“Үзбәя кәгазе”нә язылган критерийлар буенча 2нче пунктка үзләренә билге куялар.

3.Актуальләштерү. Максаты: Белгәннәреннән чыгып, белмәгән материалны ачыклау.

1.“ТЭЙК-ОФ-ТАЧ ДАУН” структурасын куллану.

2. Ребус чишү. Тукай сүзе килеп чыгарга тиеш.

-Тукай әсәре булса – басарга, булмаса-утырып кына торырга кирәк.

1.Укучылар Тукай әсәре булса – басалар, булмаса-утырып кына торалар.

2.Ребус чишәләр.

4. Уку мәсьәләсен кую. Максаты: Теманы, дәрестәге чишәсе проблеманы формалаштыру.

Димәк, бүген кайсы шагыйрьнең әсәре белән танышырбыз?

— Хәзер мультфильм карыйбыз.

— Дөрес, бүген без Г.Тукайның “Су анасы” әкиятен укып фикер алышырбыз, андагы геройларга характеристика бирербез.

Укучылар куелган сорауга җавап бирә, Г.Тукайның “Су анасы” әкиятен карыйлар һәм дәрестә чишәсе уку мәсьәләсен үзләре әйтәләр.

5.Уку мәсьәләсен чишү. Максаты: Теманы ачу, проблеманы чишү өстендә эш.

1.Сүзлек эше. “РАУНД-ТЭЙБЛ” структурасын куллану.

Инде шаять-ниһаять, басма-мостик, сачләрен-чәчләрен, баккан идем-караган идем, кыйссаны-хикәяне, чиертә-шакый, угълың-улың, тышка-урамга.

Сүзлек сүзләре белән танышалар, беренче төркем — сүзтезмә, икенче төркем җөмләләр төзеп, бирелгән кәгазьгә бер-бер артлы бирелгән вакыт эчендә язалар.

2.Укытучы текстны укый. Сәнгатьле укучы балалар тестны укуны дәвам итә.

Ял минуты. “Тәфтиләү” көе уйный.

3.“Кайсы артык” уены. “КЛОК БАДДИС” структурасын куллану.

4.Текст эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү.

5.План төзү. “ТАЙМ-ПЭА-ШЭА”структурасын куллану.

Текстның төп фикерен ачыклау.

Укыганда “Малай Су анасының нәрсәсен урлый?” соравына җавап эзләү.

Рәсемнәр таратыла. Бер рәсем әсәр эчтәлегенә туры килми.

-Малай дөрес эшләгәнме? Ни өчен? (Ул кеше әйберен сорамыйча ала, урлап кача.)

Бирелгән вакыт эчендә әсәрнең планын төзеп бетерү:

1.Су коену.

2.Басмада куркыныч хатын утыра.

3.Таракны алып авылга чаптым.

4.Су анасы минем арттан чаба.

5.Су анасы, этләрдән куркып, кире йөгерә.

6. Әнигә: “Тарак таптым!”-дидем.

7.Кич белән йокларга яттым.

8.Төнлә кемдер тәрәзә чиертә.

9.Су анасы әнидән алтын таракны сорый.

10.Әнием тәрәзәдән таракны тышка ата.

11.Әни мине бик ачуланды.

12.Шуннан бирле мин кеше әйберенә тимим.

-Ә хәзер гомуми нәтиҗә ясыйк.
-Әйе, кеше әйберенә рөхсәтсез тияргә ярамый. Бу әсәрнең төп фикере.

-Төркемнәрдә фикер алышыгыз әле.
1 төркем. Күршеңә кеше әйберенә тияргә ярамаганлыгы турында әйт.
2 төркем. Син Су анасы икәнеңне һәм синең алтын тарагың бар икәнен әйт.
3 төркем. – Син кеше әйберенә тимәгәнеңне әйт.

Куелган сорау буенча фикер алышу.

Өйрәнелгән сүзләрне әйтеп, физик күнегүләр ясыйлар.

Укучылар артык рәсемне билгелиләр. Билгеле бер вакытка очрашып, балалар үзләренә пар таба һәм җавапларын чагыштыра, фикерләрен аңлата.

Сорауга җавап бирәләр. Бер-берсенең фикере белән килешү-килешмәүләрен әйтәләр.

1.Бирелгән вакыт беткәч, парлап тикшерәләр.

2.“Үзбәя кәгазе”нә язылган критерийлар буенча 3нче пунктка үзләренә билге куялар.

Һәр төркем үзенең фикерен әйтә.

Парлап сөйләшәләр.

“Үзбәя кәгазе”нә язылган критерийлар буенча 4нче пунктка үзләренә билге куялар.

-Укучылар, кеше әйберенә тияргә ярамаганлыгы турында халкыбызда бик матур мәкальләр бар. Күпнокталар урынына төшеп калган сүзләрне язсагыз, сез аларны миңа үзегез әйтерсез:
Каракның бүреге (яна)
Каракны яшергән кеше үзе дә (карак) һ.б.

1нче төркем – беренче мәкальне, 2нче төркем икенче мәкальне аңлата.

6. Рефлексия. Максаты: Дәрес максатына нинди юллар белән ирештек? Ниләр белдек? Кебек сорауларга җавап бирү.

— Балалар, бүген без дәрестә нинди уку мәсьәләсе чиштек?

— Ничек эшләдек?

— Ниләр белдек?

-Г.Тукайның 130еллык юбилее уңаеннан үткәрелгән нинди чараларда катнашырга уйлыйсыз?

Укучылар чиратлап телдән җавап бирәләр, бер-берсеннән дә сорыйлар.

7. Бәяләү. Максаты: Укучыларның үз уңышлары һәм уңышсызлыкларының сәбәбен ачарга, эшчәнлеген бәяләргә өйрәтү.

-Укучылар, слайдка карагыз. Бүген сез нинди эшне әйбәт башкарып чыктыгыз, ә кайсы өлештә йомшаграк эшләдегез?

Укытучы критерийларны аңлата,билгеләр куя.

Укучылар һәр дәрес этабы буенча үзләренә бәяләмә бирә, “Үзбәя кәгазе”нә 5нче пунктка гомуми билгене куеп, укытучыга тапшыра.

8. Өй эше бирү. Максаты: Мөстәкыйльлеккә өйрәтү, үз мөмкинлекләреннән чыгып, биремнәрне сайлап алу күнекмәсе булдыру.

1.Су анасының рәсемен ясарга һәм ни өчен шундый икәнлеген аңлатырга. 

2.План нигезендә әкиятнең эчтәлеген сөйләргә әзерләнергә.

Укучылар үзләренә өй эшен сайлап алып, көндәлекләренә язып куялар.

Су анасы сказка

Су анасы/водяная татарская сказка Г.Тукай

(Бер авыл малае авызыннан)

I

Җәй көне: эссе һавада мин суда коенам, йөзәм,
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм.

Шул рәвешчә бер сәгать ярым кадәрле уйнагач,
Инде, шаять, бер сәгатьсез тирләмәм дип уйлагач,
Йөгереп чыктым судан, тиз-тиз киендем өс-башым;
Куркам үзем әллә нидән, юк янымда юлдашым.

Бервакыт, китәм дигәндә, төште күзем басмага;
Карасам, бер куркыныч хатын утырган басмада.

Көнгә каршы ялтырый кулындагы алтын тарак;
Шул тарак белән утыра тузгыган сачын тарап.

Тын да алмыйча торам, куркып кына, тешне кысып,
Шунда яр буендагы куе агачларга посып.

Сачларын үргәч тарап, сикерде төште суга ул,
Чумды да китте, тәмам юк булды күздән шунда ул.

Иңде мин әкрен генә килдем дә кердем басмага;
Җен оныткан, ахры, калган тарагы басмада.

Як-ягымда һич кеше дә юклыгын белдем дә мин,
Чаптым авылга таракны тиз генә элдем дә мин.

Күрмимен алны вә артны, и чабам мин. и чабам.
Ашыгам, тирлим, пешәм һәм кып-кызу уттай янам.

Берзаманны әйләнеп баккан идем артка таба.
Аһ. харап эш! — Су анасы да минем арттан чаба.

Кычкырадыр: «Качма! Качма! Тукта! Тукта, и карак!
Ник аласың син аны, ул бит минем алтын тарак!»

Мин качамын — ул куадыр, ул куадыр — мин качам;
Шулкадәрле кыр тыныч, һичбер кеше юк. ичмасам.

Шул рәвешчә чабышып, җиттек авылга бервакыт;
Су анасын куарга күтәрелде барча эт!

«Вау!» да «вау!» да «һау!» да «һау!» — бертуктамый этләр орә;
Су анасы, куркып этләрдән, кирегә йөгерә.

Инде эш җайланды, куркудан тынычландым, дидем,
И явыз карчык! тарагыңнан коры калдың, дидем.

Өйгә кайттым да: «Әни. алтын тарак таптым! — дидем. —
Сусадым, ардым, әни, мин бик озак чаптым», — дидем.

Сөйләгәчтен кыйссаны (хәлне, вакыйганы) , алды тарагымны әни;
Курка үзе алса да, уйлый эченнән әллә ни…

Водяная татарская сказка

II

Яхшы, хуш. Батты кояш. Йокларга яттым кич белән;
Өй эче тулган иде кичке һава, хуш ис белән.

Юрган астында йокыга китми ятам мин һаман;
Шык та шык! — кемдер тәрәзәгә чиертә берзаман.

Мин ятам рәхәт кенә, тормыйм да кузгалмыйм әле.
Бу тавышка сискәнеп, торган йокысыннан әни:

— Ни кирәк? Кем бу? Кара тәндә вакытсыз кем йөри?
Нәрсә бар соң төнлә берлән, и пычагым кергери!

— Су анасы мин, китер, кайда минем алтын тарак?
Бир! бая көндез алып качты синең угълың, карак!

Төшкән айның шәүләсе, мин юрган астыннан карыйм;
Калтырыйм, куркам: «Ходай! — дим,— инде мин кайда барыйм?»

һич өзлексез шык та шык! безнең тәрәзәне кага;
Ул коточкыч сачләреннән чишмә төсле су ага.

Әнкәем алтын таракны, тиз генә эзләп табып,
Атты да тышка, тизүк куйды тәрәзәне ябып.

Су анасыннан котылгачтын, тынычлангач, әни
И орышты, и орышты, и орышты соң мине!

Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым,
«Йә иясе юк!» — дип, әйберләргә тими башладым.

*

Лето. Жаркая погода. Прыгнешь в речку — благодать!

Любо мне нырять и плавать, воду головой бодать!

Так играю, так ныряю час, а то и полтора.

Ну, теперь я освежился, одеваться мне пора.

Вышел на берег, оделся. Всюду тихо, ни души.

Пробирает страх невольный в этой солнечной глуши.

На мостки, зачем — не знаю, оглянулся я в тоске…

Ведьма, ведьма водяная появилась на доске!

Растрепавшиеся косы чешет ведьма над водой,

И в руке ее сверкает яркий гребень золотой.

Я стою, дрожа от страха, притаившись и ивняке,

И слежу за чудным гребнем, что горит в ее руке,

Водяная расчесала косы влажные свои,

В реку прыгнула, нырнула, скрылась в глубине струи.

Тихо на мостки всхожу я, выйдя из листвы густой.

Что это? Забыла ведьма чудный гребень золотой!

Оглянулся: пусто, глухо на реке, на берегу.

Гребень хвать и прямо к дому опрометью я бегу.

Ну лечу я, ног не чуя, ну и мчусь, как быстрый конь.

Я покрыт холодным потом, я пылаю как огонь.

Посмотрел через плечо я… Аи беда, спасенья нет:

Ведьма, ведьма водяная гонится за мною вслед!

— Не беги! — кричит бесовка.— Погоди, воришка! Стой!

Ты зачем украл мой гребень, чудный гребень золотой?

Я — бегом, а ведьма — следом.

Ведьма — следом,я — бегом.

Человека бы на помощь!.. Тихо, глухо все кругом.

Через ямы, буераки до села мы добрались.

Тут на ведьму все собаки поднялись и залились.

Гав! Гав! Гав! — не уставая, лают псы,щенки визжат,

Испугалась водяная, поскорей бежит назад.

Отдышался я, подумал: «Вот и минула беда!

Водяная ведьма, гребня ты лишилась навсегда!»

В дом вошел я: — Мать, нашел я чудный гребень золотой.

Дай попить, бежал я быстро, торопился я домой.

Золотой волшебный гребень принимает молча мать,

Но сама дрожит, боится, а чего — нельзя понять.

Солнце закатилось. Ладно, спать ложусь я.

И в избу вошел прохладный и сенной вечерний дух.

Я лежу под одеялом, мне приятно, мне тепло.

Стук да стук. Стучится кто-то к нам в оконное стекло.

Лень мне скинуть одеяло, лень добраться до окна.

Мать, услышав, задрожала, пробудилась ото сна.

— Кто стучит в такую темень! Убирайся, проходи!

Что тебе приспело ночью? Пропадом ты пропади!

— Кто я? Ведьма водяная! Где мой гребень золотой?

Давеча стащил мой гребень твой сынок,воришка твой!

Одеяло приоткрыл я. Лунный луч блестит в окне.

Ах, что станется со мною! Ах, куда податься мне!

Стук да стук. Уйди, бесовка, чтобы черт тебя унес!

А вода — я слышу — льется с длинных и седых волос.

Видно, славною добычей мне владеть не суждено:

Мать швырнула гребень ведьме и захлопнула окно.

Мы избавились от ведьмы, а не в силах были спать.

Ох, бранила же, бранила, ох, меня бранила мать!

Вспоминая стук зловещий, я сгораю от стыда.

И чужие трогать вещи перестал я навсегда.

up

Поиск по сайту

Сценарий сказки «Су анасы»

Предмет: Дошкольное образование
Категория материала: Другие методич. материалы
Автор: Салимова Гульнара Фаридовна

Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 398.11 Kb
Количество скачиваний: 14

Скачать

Просмотров: 44

Похожие материалы

  • Проект «Туристическое агентство «Светлячок»
  • Сценарий осеннего праздника в подготовительной группе
  • Консультация «Использование игровых методов и приемов при обучении детей элементарным математическим представлениям»
  • Творческий музыкальный проект экологической направленности.
  • 2017- 2018 уку елы өчен шәхси иҗади эш планы.
  • Мастер- класс на тему: «Игры, стимулирующие социально-коммуникативное развитие»
  • Индивидуальный план повышения профессионального уровня на межаттестационный период с 2013 г. по 2018 г.
  • Доклад на тему «Здоровьесберегающие технологии»
  • Проект «Гаилә учагы» 4-7 яшьлек балалар өчен
  • Отчёт по самообразованию: «Экологическое воспитание дошкольников»

Сценарий театрализованного представления по мотивам сказок Г. Тукая Су анасы артыннан

Поделитесь с коллегами:

Су анасы артыннан

( Габдулла Тукай әкиятләренә таянып язылган көлкеле сәхнә әсәре )

Алып баручы:

Бик матур бер җәйге көн.

Өстәл янында бер сабый

Ян тәрәзә каршысында

Иртәнге дәресен карый.

Чын күңел берлән укый ул

Кат-кат әйтеп һәр сүзен.

Бик озак шунда утырды

Бер дә алмастан күзен.

Ләкин бик талчыкты бала,

Дәрес карап арыды.

Йокы илләренә китеп,

Төш тә күрә башлады.

( Бала укып утырган җиреннән йокыга китә һәм төш күрә башлый.

Яр кырында басмада Су анасы утыра.)

Җәй көне, кояш кыздыра,

Шушы эссе һавада

Күрегезче, бер куркыныч

Хатын утыра басмада.

Төнгә каршы ялтырыйдыр

Кулындагы алтын тарак.

Шул тарак берлә утыра

Тузгыган сачен тарап.

Сачләрен үргәч тарап,

Сикерде төште суга ул.

Чумды да китте, тәмам

Юк булды күздән шунда ул.

( Бер яктан Кәҗә бн Гали керәләр. Гали Кәҗәне өстери, Кәҗә киреләнә.)

Гали:

Әйдә әле, кәҗә, өйрән син,

Арт аягың берлә тор.

Аума, аума, туп-туры тор,

Төз утыр, яхшы утыр.

Менә яхшы, булдырасың,

Хәзер сүземне тыңла.

Әнә шул алтын таракны

Су анасыннан урла.

( Кәҗә таракны урлап кача )

Алып баручы:

Як-ягында һич кеше дә

Юклыгын белде дә ул,

Чапты урманга, таракны

Тиз генә элде дә ул.

Күрми ул алны вә артны,

Әй чабадыр, әй чаба.

Ашыга, тирли, пешә

Һәм кып-кызу утта яна.

Су анасы:

Тукта, тукта,

Кая чабасың син, карак!?

Ник аласың син аны?

Ул бит минем алтын тарак!

( Машинасын сигнализациягә куеп, бер яктан Былтыр керә. Су анасын күрү белән куркуыннан кычкырып җибәрә )

Былтыр:

Ааааааа! Нәрсә бу? Качкынмы, җенме,

Я өрәкме? Нәрсә бу?

Кот очарлык, бик килешсез

Әллә нинди нәрсә бу!!!

Су анасы:

Бер дә шикләнмә, егет, син,

Мин түгел карак-угъры.

Су анасы бит мин, әллә

Танымый торасыңмы?

( Былтыр аптырашта )

Һич сине куркытмасыннар

Шайтаннар, җен һәм убыр.

Барчасы юк сүз, аларның

Булганнары юктыр гомер.

Җен, фәлән дип сөйләшүләр

Искеләрдән калган ул.

Сөйләве яхшы, күңелле —

Шагыйранә ялган ул.

Һич өрәк, албасты булган

Сахралар, кырлар да юк.

Шайтан асрап ята торган

Калын урманнар да юк.

Галинең кәҗәсе килеп,

Урлады тарагымны.

Шул таракны табарга

Булыша алмассыңмы?

Былтыр:

Хәзер, хәзер…

( кесәсеннән телефон чыгара )

Алло, привет, Шүрәле брат,

Чыкты бит проблемалар.

Монда Су анасының

Тарагын урлаганнар.

Связьләреңне тап та, давай,

Шалтырат туганнарга.

Яңалыклар булу белән,

Дозвон ясарсың миңа.

( Былтыр Су анасын тынычландыра, алып чыгып китә. Кәҗә килеп чыга)

Кәҗә:

Эч поша, яна йөрәк,

Хәсрәт эчендә, уйда мин.

Ичмасам Сарык та юк бит,

Тик икәү без, тарак та мин…

( Кычкыра-кычкыра Сарык килеп керә. Бик матур киенгән, гламурная. Бер-берсен күргәч, шатланышалар)

Сарык:

Привет подружка!

Кәҗә:

Привет подушка!

Бергә:

Мәәә-мәәә.

( Кочакчаклашалар, үбешәләр )

Сарык:

Как дела, подружка! А ты знаешь, я новую шерсть отрастила, прическу сделала…

( Кәҗә сарыкны бүлдерә һәм кайгысын сөйли башлый)

Кәҗә:

Слушай, сарык, төште башым кайгыга.

Минем башым гел мәшәкатьләр таба.

Сарык:

Нәрсә, тагын бүре башы таптың мәллә,

Орбит кебек бер күрүдә йоттың мәллә?

Кәҗә:

Юк ла инде, һаман орбит шул башыңда,

Менә кара, алтын тарак бит кулымда.

Тиле Гали котыртты бит кырын эшкә,

Бара торгач, килеп чыктым шушы төшкә.

Гали дә юк, юк чишелеш бу мәсьәләгә.

Зинһар, Сарык, коткара күр, ни эшләргә?

Сарык:

Әй, йөрисең кычытмаган җирең кашып,

Гали әйткән һәрбер сүзгә син ышанып.

(Бераз уйлаганнан соң )

Әһә, булды бу, әйдә, киттек ломбардка,

Бу сорауга җавапны табарбыз шунда.

Алып баручы:

Китте болар, бара, һаман бара,

Күренмидер күзләренә ак һәм кара.

Бара болар, күпме баргач, Алла белә,

Каршыда ят әллә нәрсә күрә.

( Кәҗә белән Сарык барган җирләреннән Шүрәлегә юлыгалар. Ә Шүрәле урманда күбәләк тотып йөри торган була )

Кәҗә белән Сарык:

Сиңа бездән ни кирәк?

Шүрәле:

Бер дә шикләнмәгез сез,

Мин карак-угъры түгел.

Юл да кисмимен, шулай да

Бик үк тугры түгел.

Гадәтем: ялгыз кешеләрне

кытыклап үтерәм.

Мин әле, күргәч сезне,

Шатлыгымнан үкерәм.

Ха-ха-ха!!!

Тик кытыкларга яратылгандыр

Минем бармакларым.

Булгалыйдыр кытыклап,

Адәм үтергән чакларым.

( Кәҗәгә бармакларын селкеп күрсәтә. Кәҗә куркуыннан аңын югалтып егыла )

Сарык:

Әйдә әле, Шүрәле дус,

Сөйләшик без болай:

Миңа — Кәҗә, сиңа — тарак,

Безгә уңайлы шулай.

Мин Кәҗәне алыйм да

Без дальше китик.

Син безне, без сине

Күрмәгәндәй итик.

( Сарык Шүрәлегә таракны бирә, кул биреп килешәләр. Кәҗәне атландыра да чыгып китә. )

Шүрәле: ( Былтырга шалтырата )

Алло, Былтыр дускай,

Таптым бит мин теге таракны.

Тик тотып калып булмады

Шул каракны.

Урмандагы аланлыкка килерсең син,

Шунда очрашырбыз, көтәрмен мин.

Пока!

( Аланлыкка Былтыр белән Су анасы килеп керә. Шүрәле белән кочаклашып күрешәләр )

Алып баручы:

Күрештеләр якын дуслар, очраштылар,

Берсен-берсе күреп, озак кочыштылар.

( Яннарыннан Кәҗә белән Сарык үтеп китә )

Сарык белән Кәҗә генә һаман йөри.

Адашыпмы, саташыпмы, беркем белми.

Су анасы:

Менә бит ул, минем алтын тарак кайда!

Шүрәле:

Синең өчен эзләп таптым бая.

Су анасы:

Әй, дусларым,

Байлыкта бит түгел бәхет.

Ялгыз җанга рәхәт бирми алтын тәхет.

Бәхетемне эзләп таптым мәхәббәттә,

Эчкерсезлек, әдәп һәм хөрмәттә.

Аграпова Миләүшә Рәдис кызы югары категорияле озайтылган көн төркеме тәрбиячесе.

Яңача әкият.

Су буе. Су буенда Су анасы чәчен тарап утыра. Камыш арасына кармак тоткан ике малай килә. Камыш арасыннан Су анасын күзәтә.

Гали:

— Кара әле, нинди чибәркәй!

Вәли (Карый, йөзен үзгәртә)

– Нинди чибәркәй имеш! Бу бит – Су анасы.

Гали:

— Мин ул Су анасын бака шикелле яшел дип торам, ә ул баксаң бик матур икән…

Вәли:

– Матур- матур, беләсеңме аңа ничә яшь икәнен?

Гали:

– 17 тирәседер.

Вәли:

– Булыр 17, бу Су анасына 100 яшь бардыр.

Гали:

Б-а-а-а, ә үзе нинди яшь күренә.

(Су анасы тарагын куя да, суга чума)

Вәли:

Әйдә, кызык итәбез. Г. Тукайның малае кебек тарагын урлыйбыз. Безне куып карасын әле. Кызык, ничек йөгерер икән?(Койрыгына күрсәтеп көлә, Гали куркып кала). Әй, бет йөрәк, әйдә! (Сөйрәп диярлек алып чыга. Басмадан алтын таракны алалар да, урман эченә йөгерәләр.) Су анасы чыга. Тарак юклыгын күреп, эзли, үзе елый.

Су анасы:

— Тагын тарагымны кем урлады инде? 107 ел буе беркем дә тимәгән иде…

(Музыка. Биеп Шүрәле чыга. Кулы бүрәнәгә кыстырылган. Су анасын күрә.)

Шүрәле:

Ни булды, чибәркәем?

Су анасы:

Ни булсын, әллә теге Тукай терелде микән, тарагымны тагын урлаганнар бит!

Шүрәле:

— Яхшыга тугел бу, менә минем сүзләремне тыңламадың. Әйттем ич мин сиңа… Былтыр кулымны кыстырганчы ук, әйттем… Шунда минем белән яшәргә риза булган булсаң, кешеләрне кытыклап йөрер идеммени? Синең дә тарагыңны урламас иделәр.

Су анасы:

Зинһар, Шүрәле дус, тарагымны табып алып кайтчы!

Шүрәле:

— Ярар, ярар! Син дигәндә, мин идәндә… Баш өсте, синең алтын чәчләреңнең буталып, мунчала булуын күрәсем килми инде!

Су анасы:

Рәхмәт җылы сүзләреңә, Шүрәлекәй!

(Шүрәле урманга керә. Су анасы 2нче планда кала. Музыка. Шүрәле каршысына Сарык белән Кәҗә килеп чыгалар.)

Кәҗә:

-Ми-ки-ки, әллә ходаем, Шүрәле инде!

Сарык:

-Бә-бә, гомерең куркып үтте инде!

Кәҗә:

Бәй, гел урманда капчыкка салынган бүре башын күтәреп 100 фәлән ел буе йөреп кара син!

Шүрәле:

Әй, җүнле хайваннар дип торам. Сезмени соң әле бу урман сарыклары?

Сарык:

Урман сарыгы, урман сарыгы имеш, Г.Тукай сине үзеңне урман сарыгы дип әйтә иде түгелме соң, урыны оҗмахта булсын!

Шүрәле:

— Я, ярар. Юкка әрләшмик. Эшкә күчик әле. Сез ялгыш-молгыш монда берәр алтын тарак тоткан малай курмәдегезме?

Сарык Кәҗә (Бергә):

Күдек,күрдек. (Бер-берсенә карап көлешәләр) Әйтсәк, нәрсә бирәсең?

Шүрәле: (Бер кулын күрсәтә. Кытыклаган кыяфәт чыгара)

Гомер бүләк итәм, гомер!

Сарык:

— Аңладык, ачуланма. Әнә тегеннән ике малай үтеп китте.

Кәҗә:

— Бу алтынның граммы ничә сум икән, берәр җиргә ”сдавать” итәргә дип сөйләнделәр.

Шүрәле:

Күрсәтермен әле мин аларга, сдавать итүне! Әйдәгез!

(Китәләр. 1 малай эт баласы белән уйнап утыра, үзе картаеп

беткән)

Малай:

-Әйдәле, Акбай, өйрән син,

Арт аягың белән тор,

Аума, аума төз утыр,

Матур утыр!

Акбай:

Ник газаплыйсың син болай?

Мин бит әле бик кечкенә

Миңа нибары 100дә

Биш кенә!

Шүрәле:

Малай актыгы, бу этне 100 ел яфалыйсың бит инде. Арт аягың белән тор имеш.

Кәҗә:

Әйе, шул. Әллә аңа гел синең приказыңны тыңлавы рәхәт дип беләсеңме?

Сарык: (Мыскыл итеп)

-Картаеп беткәч буыннар

Эш белү уңайсыз имеш!

Шүрәле:

-Этеңә кара, 100 ел бер сүзне кабатлап попугайга эйләнгән беткән бит инде!

Малай:

-Туктагыз әле, нәрсәгә миңа бәйләнәсез, минем этем, минем тормышым.

(Уйлана) Хотя, Тукай абый тормышны миңа үзе сызган бит, да…

Шүрәле:

Ярар, уйланырга синең вакытың күп шул. Син әйт әле, монда сиңа ошаган ике малай үтмәдеме?

Акбай:

Һау, һау, үтте.

Малай:

Әнә бит алар, безне күргәч, әнә теге куак артына качтылар.

(Шүрәле йөгерә, куак артыннан 2 малайны бер- бер артлы колагыннан борып чыгара.)

Шүрәле:

Юньсез, адәм актыклары!

Бабагызның минем кулны кысып китүе генә җитмәгән, сез минем яраткан кызымның тарагын урларга да кыенсынмагансыз!

Гали:

-Туктале, Шүрәле, мин Былтырның малае түгел бит , оныгы да түгел.

Вәли:

Минем бабамның бабасы ул Былтыр!

Шүрәле:

Вәйт, хәзер әйт инде. Син ни өчен алтын таракны урладың?

Вәли:

— Кызык өчен, минем Су анасының ничек минем арттан йөгергәне күрәсем килде.

Гали (куркып):

— Мә, кирәкми ул безгә, тик безне генә җибәр…

Сарык :

Җибәр имеш! Сез башта Шүрәле дусның кулын ычкындырыгыз, безне әбекәй белән бабакайның өенә илтегез, бу малай белән этнең шигырен ятлагыз. Аннан соң уйларбыз.

Вәли:

-Нинди шигырь тагын! Мин бит шигырь ятларга яратмыйм!

Гали:

— Ятлыйбыз, Шүрәле дус, кайту белән ятлыйбыз! Татар халкының бөек шагыйре -Габдулла Тукайның шигырьләре, әкиятләре бүгенге көндә дә яратылып укыла, ятлана, сәхнәләштерелә, ятлыйбыз,ятлыйбыз!

Шүрәле:

— Вәли, мин ишетмим!

Вәли:

— Ярар, гафу ит Шүрәле дус, бабакай өчен гафу үтенәм. Әйдә, кулыңны ычкындырам. Күп еллар буена бүрәнә күтәреп йөреп, хаталарыңны аңлагансыңдыр. (Ычкындыра).

Гали:

— Менә мин шуны аңламыйм, синең урман дусларың ни өчен ярдәм итмәделәр микән? Менә без һәрвакыт бер- беребезгә ярдәм итәбез, шулаймы Вәли?

Вәли:

— Әйе шул, Габдулла Тукай язган әкияттән читкә китү булыр иде бу, шуңа күрә ,Шүрәлеләр ярдәм итмәгән сиңа (Шүрәлегә таракны бирә).

Шүрәле:

-Ярый, хәзерге бәндәләргә иман нуры сенгән икән, рәхмәт мине коткаруыгыз өчен!

Сарык:

-Су анасының тарагын урлау бер дә килешми!

Кәҗә:

Я, ярый бирделәр бит инде, әйдәгез, бергәләп Су анасы янына барыйк, егетләр шунда гафу да үтенерләр.

Шүрәле:

-Әйдәгез!

(Бергәләп Су анасы янына китәләр.)

Гали:

Су анасы зинһар, син гафу ит безне!

Вәли:

Без бит шаярдык кына. Бүтән андый начарлыклар эшләмәбез.

Су анасы:

Рәхмәт, Шүрәле дус, тарагымны табып бирдең. Егетләр, 4 аяклы ат та абына, ә сез булдырдыгыз, үз гаебеңне танып, гафу үтенү зур итагатьлелек ул.

(Музыка. Пәрдә. )

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Стэнли кубрик наполеон сценарий
  • Стэм квн сценарий
  • Студия тритэ отправить сценарий
  • Студия союз сценарий мероприятия
  • Студия союз конкурсы сценарий

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии