Туган авыл турында сценарий татарча

Авылыбызныың тарихи үткәне, аның табигате, чишмә-таулары, аларның атамаларының килеп чыгышы, тарихы турынды тулырак мәгълүмәт бирү.

«Туган авылым – горурлыгым»

темасына класстан тыш чара

Төзеде: башлангыч сыйныф

укытычысы Нуриева С. В.

2015 ел.

Максат: авылыбызның тарихи үткәне, аның табигате, чишмә-таулары,аларның атамаларының килеп чыгышы, тарихы турында тулырак мәгълүмат бирү;табигатьне сакларга, аңа мәрхәмәтле , игътибарлы булырга   өйрәтү, туган  төбәгебезне ярату, аның белән горурлана белү хисе тәрбияләү.

  Шушы максаттан чыгып бурычлар:

  1.   Әхмәт авылының барлыкка килү тарихын өйрәнү;
  2.  Әхмәт авылының билгеле кешеләре белән танышу;
  3.  Бөек Ватан сугышы  ветераннарның тормыш юлы белән танышу.

Җиһазлау : плакат ,авыл картасы, фотографиялар.

Чараның  барышы.

 Җыр “ Башкортостан – Родина моя”

Ризван: Кадерледән дә кадерле

              Туган үскән ил генә.

              Чит – ят җирләр күп булса да,

              Туган җирем бер генә.

Айгиз: Син тәүге кат баскан җирем,

             Кояшлы таңым минем.

             Иң шат булып  җирем,

             Авылым – даным минем.

Чулпан: Авылым матурлыгына

               Таң калам, сокланам мин.

               Чөнки аның туфрагына

               Тәпи баскан бала мин.

Фирзәт: Туган якта сулар, һава гел саф,

              Җилләре дә йомшак сирпелә.

              Кендек каны тамган, тәпи баскан

              Туган ягы кирәк кешегә.

Айдар: Бәхет елмаеп, шатлык килсә,

             Ашлык ойсәң бөек көшелгә,

             Шатлыкларны уртаклашыр өчен

             Туган ягы кирәк кешегә.

Алина: Кайгы-хәсрәт төшсә иңнәреңә,

             Эшләрең гел китсә кирегә.

             Авыр чакта кайтып сыенырга

             Туган ягы кирә кешегә.

Урал: Читтә йөргән чакта сагындырып,

           Керер өчен төнлә төшенә

           Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле

           Туган ягы кирәк кешегә.

Аделина: Сагыш-сагынудан туган хисләр

                 Уятсалар кереп төшеңә,

                 Дәрман алып, бер рухланыр өчен

                 Туган ягы кирәк кешегә.

Миләүшә: Яшәсен урман-кырлар,

                  Күктә тургай сайрасын.

                  Гөлчәчәкләргә күмелсен,

                  Гел яшәсен Ватаным!

         Туган авыл…Туган җир …

         Йөрәккә нинди якын һәм кадерле бу сүзләр . Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты,нигезе урнашкан кадерле туган авылы бар . Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас,истә кала торган урыннары күп

        Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп ага торган йөгерек чишмә буйлары,җикән камыш белән капланган сазлыклар ,балыклы күлләр, куе әрәмәләр белән уратылган елга үзәннәре ,туган ягыбызның кырлары, басулары, шаулап торган урманнары күңелләргә рәхәтлек биреп туган туфракка мәхәббәт  тәрбияли. Кая гына барсак та,туган төбәгебезнең гүзәллеген берни дә алмаштыра алмый . Туган ягыбызның  һәр сукмагы,һәр агачы ,һәр үләне,аның барча кешеләре күңелгә ифрат та якын. Тәпиләп киткән, беренче тапкыр әттә-әннә дип әйтергә өйрәнгән вакыттан ук күңел түренә туган телебез аша кереп утырган ул кадерле урыннар.

          Һәр авылның тирә-юнь табигатен су чыганаклары бизи . Халыкның тормышы су белән бәйле. Әхмәт авылы бик уңайлы җиргә урнашкан.      Авылның менә дигән көтүлекләре,печәнле болыннары,урманнары бар.

     Укытучы:  Исәнмесез,укучылар, кунаклар! Без бүген авылыбыз,аның салкын, саф сулы чишмәләре, балыклы күлләре,үзенчәлекле таулары  буйлап   сәяхәткә чыгабыз.Аларның исемнәренең килеп чыгышы белән танышырбыз. Чөнки  исем, атамаларда безнең тарих тамырларыбыз. Ләкин аларның күбесен яшь буын инде белми,алар  онытыла, юкка чыга баралар. Күп кенә атамалар һәйкәл кебек бик күп серләрне узләрендә саклыйлар. Аларны барлау һәм ачыклау безнең изге бурычыбыз.

Җыр “ Туган авыл”

        Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар якын безнең авылга ул…

Г.Тукайның бу юлларын укыгач, минем күз алдыма үз авылым килеп баса.  Чөнки Әхмәт тә тау итәгендә.Якында гына чишмәләре.Әйдәгез шушы гүзәл табигатьле авылыбыз буйлап сәяхәтебезне башлыйк. Иң беренче тукталышыбыз “Тарих”.

  1. Самигуллина Гөлназ “ Рафик һәм Яңа Мәскәү” авыллары чыгышы.
  2.  Зарипова Миләүшә “ Әхмәт” авылының килеп чыгышы

Ләлә апа йомгак ясый

Укытучы: Рәхмәт, юлыбызны дәвам итик.

 2 нче тукталышыбызның исемен белү өчен табышмакның җавабын белергә кирәк.

       Бертуктаусыз көн-төн ага ,

       Бөтен кеше рәхмәт әйтә аңа.     (чишмә)

 Газетдинова Әлфия җыр “Туган авылым”

                                          Авылым -тау куенында,

                                          Борма инеш буенда .

                                          Кайларга барсам да,

                                          Һаман минем уемда.

              Хәтфә таулар ,зифа таллар,

 Җиләкле үзәннәрең,

        Синдә генә сихри моңы

           Тылсымлы чишмәләрнең.

 Яр астында чишмә ага,

Челтер-челтер тавышы.

 Җил искәндә иелеп кала

Читенә үскән камышы.

                                                                      Челтер-челтер чишмәбез,

                                                                      Ярдан балчык ишмәгез.

                                                                      Суны шуннан эчегез,

                                                                      Башка җирдән эчмәгез.

      “Чишмә”тукталышы

Чишмәләр турында мәгълүмат бирү.Слайдта авыл чишмәләре күрсәтелә.

    Елга-күлләр, чишмәләр атамалары безнең борынгы тарихыбызны, данлы үткәнебезне көзгедәге кебек чагылдыралар. Бер атама да юкка гына бирелмәгән. Аларның нигезендә берәр сәбәп ята.Әйе,һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз агымы, үз юлы бар. Бер ише шарлап ага, тавышы еракларга ишетелә, икенчеләре исә әкрен генә үзенә юл ала. Өченчеләре, җир куеныннан кайнап, ургылып чыга.

Җир куеныннан көмеш балдаклар чыгарып ургылучы чишмәләр кемгә генә кадерле түгел икән? Яшел чирәмле чишмә юлы безгә  тормышка юл күрсәтә. Чишмәләр кайнап чыгуын без һәрвакыт үзебезнең йөрәк тибеше аша тоябыз.

Салих коесы. Урдалы тау астында бик күркәм акланда челтрәп чишмә ага. Аны Салих коесы дип йөртәләр.Чөнки аңа Салих дигән бабай нигез салган. Шушы кое бик күп еллар буена халыкка файда китерә.

Фәрит: Безнең чишмә борыла-борыла

                    Зур инешкә коела        

                    Чишмәлекул шундый бик күп

                    Чишмәләрдән  җыела.

 Айгиз: Сусавымны басар кебек

             Туган як чишмәләре.

             Җилләрнең дә иң назлысы

             Шул яктан искәннәре.

Урал:Туган ягым,туган авылым,

           Мин-синең газиз балаң.

           Саф сулы чишмәләреңнән

          Җаныма сихәт алам

Укытучы: Балалар,  без сәяхәтебезне дәвам итәбез. Мин сезгә табышмак әйтәм. Җавабын белсәгез, тукталышның исемен дә белә аласыз.

Үзем кызу җәйдә торам,

Башым белән кышка җитәм. (Тау)

      Укытучы: 5 нче тукталышыбыз  “ Таулар» .(слайдтан карау ) Сез шулай ук тау атамаларының килеп чыгышын да өйрәндегез, әйдәгез тыңлап үтик.

  Әхмәт авылы тауларга бай: Готлунд, Кылыч тау, Урдалы  тавы, Таштау, Нәскәй тавы, Бурлы тавы,  Кызыл тау.

  1. Рудин “ Готлунд” тавы
  2. Фәрит “  Урдалы тавы ”

  “Киндер туку” биюе.

Сәяхәтебезне дәвам итәбез  юлыбыз ерак , юлга кузгалыйк.

Укытучы :Алдагы тукталышыбыз “ Мәктәп” тарихы.

  Зөхрә: Кеше гомере мәктәп юлы аша

              Моңлы бер җыр булып сузыла.

             Сукмакларын яра-яра

             Киләчәккә юлы сызыла.

             Тормыш дигән олы юллар буйлап,

             Адаштырмый бару өчен әйдәп,

             Барысын туплап бирә мәктәп.

 Азалия: Кешеләргә шәфкать, көч өләшеп,

Еллар узган, күпме таң аткан.

Туганда ук, табигать үк Сезне,

Ахры, укытучы итеп яраткан!..

 Әйе, бу сүзләр турыдан туры бөтен гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган,   Әхмәт авылында бик озак еллар  укытучы булып эшләгән Хабибуллина Фина Фоат кызы турында.Ул әтисе Касимов  Фоат хәзрәтнең  эшен  дәвам  иткән. Үзегезнең истәлекләрегез белән безнең белән дә уртаклашсагыз иде. Рәхим итегез.

Касимова Фина Фоат кызына сүз бирелә.

Рәхмәт Фина апа. Алдагы тукталышыбыз “Күренекле кешеләр”

Вилнар  Ни белән үлчәнә гомер?

              Эзләре белән…

              Кеше күңеленә орлык итеп

              Салган сүзләре белән.

Һәр төбәк үзенең данлыклы уллары, кызлары белән горурлана. Төбәккә бәяне дә шуннан чыккан күренекле кешеләрнең дәрәҗәсенә карап бирәләр. Авылыбызның данлыклы тарихы, күренекле,бөек, мактаулы исемнәр алган мөхтәрәм кешеләре бихисап. Аларның һәрберсе – зур тарихлы  Әхмәт мәктәбен тәмамлаган шәхесләр. Бүгенге бәйрәмдә аларның барысын да атап китеп булмаса да, кайберләрен  искә алып үтми мөмкин түгел.

 Рудин:   Кеше җирдә йорт – җир, нигез кора,
                Тимәс диеп җилләр, салкыннар.
                Зур илемнең рухи хәзинәсе,
                Чал тарихы булган халкы бар.
                Хәтерләүдән курыкма син!
                Үткәннәрне онытма син!
                Бел син ерак бабайларның
                Ничек итеп көн иткәнен,
                Ни иккәнен, ни чәчкәнен,
                Нинди уйлар, нинди моңнар
                Безгә калдырып киткәнен.

 Гөлназ: Нур Гайсин “Безнең туган як ”

Әлфия: Нур Гайсинның тормыш юлы.

 Әлфия, Рудин: Туган ягым – Базы буе.

 Билгеле Башкортостанның мәдәният хезмәткәре  Марис Назыйф улы Нәзировның да тамырлары  Әхмәт авылына килеп тоташа.

 Фәрит:М. Назиров  “Нигез”.

Рудин: җыр “ Туган авыл”

 Искиткеч матур тәбигатьле  үстем мин.  авылда нибары ике урам.  Шул урамнарны “ Базы” дип исем кушылган елга аерып тора. Елга мул сулы, балыклы.  Яулык белән, кабык белән балык тота идек.  Трактор тәгәрмәченә дә ияреп чыга иде балык.  Безнең як халкын  ачлык-ялангачлыктан Базы елгасы алып калган дип сөйлиләр. Бу сүзләрдә хаклык бик зур. Гомумән, Ходай Тәгалә, безнең як халкына бай табигать  бүләк иткән. Авыл белән янәшәдә генә – Кызыл тау. Кызыл тауның хикмәте бар: шул таулыкта чия урманнары, җимеш өлгергәч тау чыннан да кып-кызыл була, ул матурлыкны, андагы муллыкны язып кына, сөйләп кенә бетерерлек түгел.  Бөтен матурлык шунда туплангандыр кебек – дип әйтә Җәвит Шакиров.

 “Үги әни” (Җ. Шакиров) (26 җыр)

Гөлназ Җ.Шакиров турында сөйли.

Бәйрәмебезне дәвам итеп, хәзерге көндә доцент  Сабиров Рабис Назыйф улы турында әйтеп үтәсе килә.

 Аделина Сабиров Р.Н. — тормыш юлы.

 Энҗе:        Безнең өчен бит бу изге туфрак,
                    Тамырыбыз моннан таралган.
                    Милләтебез монда яралган,
                    Һәрбер нәсел үзенә җан алган.

 Сәяхәтебезне дәвам итәбез. Әхмәт авылыннан 2 дистәдән артык медицина хезмәткәрләре чыккан. Шуларның күбесе Исхаковлар династиясыннан .

Республикабызның иң абруйлы хирургларының берсе Шәрипов Мөхәммәтгариф Мөхәммәтгали улы турында да сөйләп үтәсе килә..

 Гөлназ: “ Күрәсем килә”

Алдагы тукталыш “Ветераннар”

Әхмәт авылына Бөек Ватан сугышына 142 кеше китә.  46 исән-сау әйләнеп кайта, ә 96-сы вафат була. Ә көндә безнең авлда 2 ветеран яши.

Сүзне исхаков Фәһим Сахибҗамал улына бирәбез.

 Шафиков Әкрәм _______________ улына бирәбез.

Үзенең карт картәтәсе Касимов Васил Харис улы турында Азалия сөйли.

Вилнар – Касимов Фоат Нурлыгаян турында сөйли.

Бию: “ Танго”

Дөньяда  төрле авыллар бар. Бер авыл – үзенең таулары, икенчесе – сулары, өченчесе – урманнары белән дан тота.  Ә минем авылым шуларның барсы белән дә мәшһүр.

Туган ягым, туган авылым, Әхмәтем!

 Аның туфрагында йөзләгән, меңләгән кешеләрнең эзе калган һәм  аларның  өчен дә ул туган авыл, туган як, туган төяк.  Шул кешеләрнең кул көче, акылы белән авылым көннән-көн баеган, матурланган.  Мин Сәлих  коесы чишмәсенең сафлыгына, ялан-кырлардагы чәчкәләрнең гүзәллегенә, Таштау өстендәге һәм Нәзкәй таудагы чыршылырның яшелеллегенә һәм каеннарның төзлегенә сокланам.  Авылым табигате белән генә түгел, кешеләре белән дә матур. Ул миндә горурлык тойгысы уята.  Безнең авылдан күренекле язучылар, җырчылар, хәрби кешеләр врачлар укутучылар чыккан.

 Киләчәктә ул тагын да гүзәлрәк булыр.  Чөнки аның киләчәге – без- бу мәктәп укучылары.

 Соклангыч матур җирләр күп булса да, туган җиргә җитми.  Табигатьнең матурлыгы әти-әниләрнең тормыш итә торган йорты һәм нәкъ  менә туган туфрагым булган өчен дә шулай якын ул.

 Мин авылымны яратам, горурланам.

 Әлфия: Чәчәкләрдән матур илең булу,
       Анда яшәү нинди күңелле!
       Ерак үткәндәге йөз елга да
       Бирмәс идем бер көнемне.
       Бәхетле булып тудык без
       Бу якты илдә.
       Хуҗалар булып калырбыз
       Мәңге бу җирдә!
Җыр “ Кояшлы ил”

Материал на тему:
Сценарий праздника «Туган авылым — горурлыгым»

Предварительный просмотр документа:

Название файла:
tugan_avylym_gorurlygym.doc.

Краткое описание:
Материал на тему:
Сценарий праздника «Туган авылым — горурлыгым»

Нравиться файл? Нажми лайк!

Комментарии пользователей к документу:

Случайные документы:

  1. План-конспект занятия (подготовительная группа) по теме: Беседы с детьми о здоровом образе жизни
  2. Презентация на тему: Зрительная гимнастика по Аветисову Э.С
  3. План-конспект занятия (подготовительная группа) на тему: Конспект занятия для подготовительной группы Зачем надо экономить воду.
  4. Методическая разработка на тему: «Правильная осанка — залог хорошего физического развития, крепкого здоровья»
  5. План-конспект занятия (младшая группа) на тему: комплекс дыхательной гимнастики
  6. План-конспект занятия (старшая, подготовительная группа) на тему: Спортивное развлечение вместе с родителями «Морской круиз»
  7. Проект (средняя группа) по теме: Проект: «Приобщение детей старшего дошкольного к культуре народов Севера»
  8. Картотека (младшая, средняя, старшая, подготовительная группа) на тему: Картотеки игр для дошкольников автор Пензулаева Л.И.
  9. Методическая разработка на тему: сценарий праздника
  10. Материал (подготовительная группа) на тему: Сценарий проведения военно-спортивной игры «Зарничка- 2015» (подготовительная группа)

Кереш.

Туган җир… Туган авыл…

Йөрәккә нинди якын һәм кадерле бу сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезебез урнашкан туган авылы бар.Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас,истә кала торган урыннары күп.Сокланып туймаслык тугайлар,челтерәп ага торган йөгерек чишмә буйлары,җикән камыш белән капланган сазлыклар,балыклы күлләр,куе әрәмәләр белән уратылган елга үзәннәре ,туган ягыбызның кырлары,басулары,шаулап торган урманнары күңелләргә рәхәтлек биреп ,туган туфракка мәхәббәт тәрбияли.Кая гына барсак та,нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та,туган төбәгебезнең күңеллелеген берни дә алыштыра алмый.

Туган төбәгең турында уйлаганда аның тарихи үткәненә һәм байлыгына сокланасың. Фаҗигаләрен дә күңелдән кичереп борчыласың. Якташларның бүгенге игелекле эшләренә сөенәсең. Билгеле инде кайбер хәлләрдән көенәсең.Һәм күзаллау, тискәре вакыйгаларны алмаштырырга уңайларын тагын да шул гүзәллекләрне хәтер чиратына бастыра. Туган якның һичкайчан да онытылмаячагына нәкъ менә яманлыкны яхшылык алыштырган чакта инанасың. Нәкъ шул күчештәге күркәмлекне күз алдына калку булып басуы гел белергә өйрәтә. Һәм син бу хәзинәне барларга, аны ишәйтергә мәҗбүрсең.Моны исә гадәти сораудан башларга да мөмкин икән:

-Нинди ул минем туган төбәгем-Сәрдә яклары?

Бүгенге көндә татар тарихы архив һәм музейларда, борынгы кулъязмаларда һәм китапларда, милләт тарафыннан гасырлар буе кулланылган әйберләр дә саклана.

Татар тарихын ,милләтнең үткәнен шулай ук борынгы каберлекләрдә һәм курганнарда,җир-су атамаларында, авыл, кеше, нәсел атамаларында да очратырга мөмкин.

Борынгы тарихның күзгә бик үк ташланмаган истәлекләре Саба районы Сәрдә авылында шулхәтле мул сибелгән. Бу якларның бик тирән, борынгы, хикмәтле зур тарихы бар.

Мин бүгенге фәнни чыгышымда инде рәсми чыганакларга, китапларга кертелгән тарихи истәлек-авылым тарихын яктыртасым килә.Минем максатым- әби-бабаларымның, нәселемнең, милләтемнең үткәннәрен барлау, кешелекнең чәчәкле болыннарыннан, туган якның шомлы кара урманнарыннан хакыйкатьне эзләү, буыннан-буынга ,бабадан-атага, атадан-балага күчеп бара торган хәтер-истәлек-Сәрдә тарихы истәлеген җиткерү.Максатыма ирешү өчен мин төрле китаплардан, фәнни чыганаклардан файдаланып, үз җаным аша уздырып, авыл халкының буыннан-буынга сөйләнгән истәлекләреннән файдаланып һәм бабам Мансур Исхаков, авылыбыз аксакалы Сираҗетдин бабай Сәләхиев, авылдашым Җәүһәрия Хәбирова сөйләве буенча шушы сорауларга җавап бирергә тырыштым.

Төп өлеш.

Һәр кешенең биографиясе булган кебек һәр авылның үз биографиясе, тарихы була. Ул авылда яшәгән кеше үз авылы, аның табигате, ил табынына авылы керткән өлеше белән горурлана. “Сәрдә”. Нигә безнең авыл шулай аталган, ул кайчан барлыкка килгән?Безнең бабаларыбыз нәрсә белән шөгыльләнгәннәр?Ил халкы белән бергә сәрдәлелеәр бүгенге матур тормышыбыз өчен көрәштә ничек катнашканнар?Бу сораулар һәркемдә кызыксыну уята.

Сәрдә авылы атамасының килеп чыгышы турында анык кына белүче юк. “Авылыбызга урман бик якын булган, Сәрдек печәне күп үскән. Шуннан чыгып, авыл “Сәрдә” дип аталган,”- дип сөйлиләр. Авыл Эзмә авылыннан аерылып күчеп утырган булырга тиеш. Элек авылда чирмешләр яшәгән. Алар, ниндидер сәбәпләр аркасында, бу авылдан күчеп китәләр. 1902 елгы Сираҗетдин бабай сөйләвенчә, ул хәтерләгән бала вакытта, авыл башында бер тәре баганасы була. Чирмешләрнең авылга ерак түгел, Шекше елгасы дип йөргән елгадан чыккач, уң якта зиратлары да булган. Элекке бабаларыбыз, терлекләре чирләсә, терлекләрен шул зират яныннан әйләндереп алып кайта торган булганнар. Сәрдә авылы элек Елга буе Сәрдәсе дип йөртелгән. Безнең авылга XIV гасыр урталарында ук нигез салынган дип уйлыйлар. Чөнки зиратта бабаларыбыз 1400 елгы кабер ташы булганлыгын хәтерлиләр.

Авыл биек тау итәгенә урнашкан. Авыл әкренләп зурайган. Бабаларыбыз игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр. Авылда байлар, урта хәлле крестьяннар һәм ярлылар катлавы булган. Ашлык уңмаган елларда ярлылар ачтан үлү хәленә җиткәннәр. Татар кешесенең киеме кулдан эшләнгән киндер күлмәк, алача ыштан, мескен бүрек, чикмән, тула оек, киез итек, чабата, башмак булган. Авылда бик оста тегүчеләр, итекчеләр, чабатачылар, кул белән агач(такта) яручылар булган. Көзен, уңыш җыелгач, ир-атлар уллары белән күрше өязләргә таралганнар. Эш тапкан урыннарга тукталып эшләгәннәр. Шуннан яз башына гына кайтып налог түләрлек орлык алып кайта торган булганнар.

XVIII – XIX гасырларда озак сроклы хәрби хезмәт – рекрут хезмәте дә халыкны бик интектергән. Россия патшасы Пётр I хәрби хезмәткә алынуның “рекрутишна” тәртибен урнаштыра. 1699 елдан 1793 елга кадәр гомерлеккә, аннан соң 25 елга, 1834 елдан башлап хезмәт срогы 20 елга кала.

1724 нче елга кадәр 20 йорттан 1 рекрут, соңрак елына карап 1000 ир-егетнең 10 сы, ә 1853 – 1856 елларда (Кырым сугышы чоры) 1000 ир-егетнең 50-70 е хәрби хезмәткә алынган. Рекрут бирү шобага салу белән хәл ителгән.Алдан биш ел элек солдат булган гаиләләр шобага исемлегеннән төшереп калдырылган. Бай балаларын солдат хезмәтенә җибәрмәс өчен, рекрутны сатып алып, акчага икенче кеше яллап җибәрү очраклары да булган. Патша армиясендә безнең авылдан 25 ел хезмәт итеп кайткан солдат Садыйк бабайны хәтерлиләр. Аны, хезмәт срогын тутырып кайткач, авылда танымыйлар,чөнки ул татарча сөйләшүне оныта язган була.Әтисенең өенә кайтып,түргә менеп утыра. Бу вакытта әтисе өйдә булмый.Эштән кайтканда әтисенә:”Сезгә кунак кайтты,”- дип авыл кешеләре хәбәр итә.Ул :”Минем солдат хезмәтендә улым бар иде,шул кайткандыр,” дип танып ала.Садыйк солдат үзе белән авылга самовар алып кайткан була.

Безнең авыл эченнән олы юл – “Әби патша” юлы узган. Бу киң һәм чирәмле юл. Ул Мәскәүдән Екатеринбург шәһәренә кадәр дәвам иткән. Бу юлдан рәттән 6 ат йөге төялгән арба янәшә барырлык булган. Юлның ике кырыена каен агачлары утыртылган. Кызганычка каршы берсе генә бүгенге көндә исән.

Әби патша бу юлны Мәскәүдән Екатеринбургка заводлар карарга бару өчен салдыра. Элек бу агачларны кисү, сындыру катгый рәвештә тыелган булган. Бу юл буенча өзлексез юлчылар узып торганнар. Юлда атлар яратып ашый торган печән үскән.Юлчылар атларын туарып,үзләре ял итә торган булганнар. Дугаларына кыңгырау таккан унар олаулы Казан сәүдәгәрләре шушы юл буенча Уфа, Екатеринбург, Оренбург базарларына, Эрбет ярминкәсенә үткәннәр. Урал сәүдәгәрләре исә эрбет чикләвеге, кыйммәтле ташлар, хрустальдән эшләнгән әйберләр, мүк җиләге төяп, Казан ягына агылганнар. Ел буена бу юл буш тормаган.Юлдан кантон, волость түрәләре өзлексез йөреп торганнар. Бу юл буенча Әби патша үзе дә, 3 ат рәттән җигелгән, ике катлы арбасына утырып, берничә тапкыр узып киткән, имеш, дип сөйлиләр.

Кантон, волость урядниклары бу юлның күперләрен төзекләндереп, тикшереп торганнар. Юлны өлешләп төзәтергә төрле авылларга бүлеп биргәннәр. Безнең авыл тирәләрендәге өлешен Чүриле авылыннан килеп төзәткәннәр. Сәрдә кешеләре юлның Тарлау дигән авыл тирәсеннән узган җирен төзәткәннәр.

Безнең авылның да һөнәр осталары, үзләренең эшләгән әйберләрен төяп, шушы юлдан сатуга китә торган булганнар. Кайтканда үзләренә кирәкле товарларын сатып алып кайтканнар. Сәләхи исемле абзый Ырымбурдан авыл кешеләренә ак бодай оны алып кайтып сата торган булган. Колхозлашу чорына хәтле авылда крестьяннар үстергән бодай начар үскән, гөмбәле, оча торган була.

Авылдан Явлаштауга китә торган юлны (элек Явлаштау дамбасы дип йөрткәннәр) 1910 елны Патша хөкүмәте эшләтә. Тау бик текә була. Анда кыш буе эшлиләр. Шул тауны кискәндә, авылның Тимергали исемле кешесе, тау ишелеп, балчык астында басылып үлә. Аны казып алгач, тиз генә күмәргә куркалар. Авыл уртасына алып кайтып, староста – Мәҗит Садыйгы кешеләргә берничә көн сакларга куша. Югарыдан түрәләр килеп тикшергәч кенә җирлиләр Тагын авылдан тауга менә торган кыек юл бар. Анысы “Базар юлы” дип аталган. Аннан авыл сәүдәгәрләре Шекше базарына йөргәннәр.

Авылда Минһаҗ, Шәмсетдин, Сәләхетдин исемле байлар кибет ачканнар.

Бабаларыбыз якындагы урманнарны кисеп, чистартып, чәчү мәйданнарын киңәйтәләр, авыл зурая бара. Авылда 150 хуҗалык була. Анда 700 гә якын кеше яшәгән.

Авылда мәчет булган. Мәчетнең кайчан салынганын хәтерләмиләр, бик борынгы, тузган була. 1916 елда аңа ремонт үткәрәләр, түбәсен яңадан ябалар. Сираҗетдин бабай: ”Мәчетне ремонтлау өчен агач кисәргә әтиләр белән мин дә Тенеки урманына бардым”-дип сөйли. Тенеки урманы алпавытныкы була. Бер Казан бае, шул алпавыт урманыннан агач кистереп, мәчетне ремонтлата.

Авылда Һади һәм Исхак муллалар булуын хәтерлиләр. Малайлар бәләкәй генә бер өй-мәдрәсәдә, кызлар Һади мулла өенә аның хатыны белән әнисе янына укырга йөри.

Революциядән соң муллаларны куа, җәберли башлыйлар. Һади мулланы Архангельскига сөргенгә озаталар. Ул шуннан кайта алмый. Исхак мулланы да Кукмара төрмәсенә алып барып ябып 3 ай тоталар, Казан төрмәсендә 5 ай тоталар. Судтан соң гаебен тапмыйча кире кайтаралар.

Безнең як авыллары крестьяннары да азатлык өчен ил халкы алып барган көрәштән читтә калмаганнар. Үз хокукларын яклап патша власте органнарына протест хатлары язганнар, авыл эчендә ялчылар тотучыларга протест йөзеннән байлардан көлеп мәзәкләр, чәнечкеле җырлар чыгарганнар.

1917 елда патша төшкәч, Казаннан отряд килеп, кешеләрнең кибәндәге ашлыкларын суктырып, Казанга ташыталар. Патша төшерелгәч, гражданнар сугышы башлана. Авылдан бик күп ир-атлар сугышка китеп, кире әйләнеп кайта алмыйлар. Сугышта тиф авыруы белән дә кеше бик күп кырыла. 1918 елда Колчак армиясе Казанга хәтле килеп җитә. Безнең авыл башындагы тауга да сугыштан саклану өчен, окоп казыталар. Окопны авыл советы председателе Зәйнетдинов Фәсхи армиягә китәсе призывникларны, авылдагы яшьрәк ир-атларны җыеп казыта. Сираҗетдин бабай да бу окопны казуда катнаша. Тау башында окоп чокырлары хәзерге көндә дә саклана.

1921 елда авылда бик көчле янгын чыга, ике урам — 60 капка янып бетә. 1921 елда җәй бик коры була, икмәк булмый, ачлык башлана. Кешеләргә дәүләт тарафыннан бернинди ярдәм булмый. 1921 елда ачлыктан да күп кеше кырыла. Кайбер кешеләр бәхет эзләп, Казахстан якларына да чыгып китәләр. 1922-23 нче елларда читкә киткән кешеләрнең кайберләре авылга кире әйләнеп кайталар.

1927-28 нче елларда балаларны иске мәдрәсәдә гарәпчә беренче колхоз председателе булган Заһидуллин Сәйфулла хатыны Бибинур укыта. 1929 елда мәчеттә Һәдия исемле укытучы балаларга латин әлифбасы укыта башлый. Балалар ике төрле укуга йөриләр. Төшкә хәтле хәзрәткә, абыстайга гарәпчә укырга барсалар, төштән соң латин әлифбасы укыйлар.

1927 елда колхоз оештыра башлыйлар. Аның беренче председателе Заһидуллин Сәйфулла була. Бу вакытта колхозга 18 генә хуҗалык керә. Колхозга авыл башыннан җир алмакчы булалар. Авыл халкы каршы чыга, чуалышлар була. 30 кешене, районнан килеп, Кукмара төрмәсенә алып барып ябалар. Кайбер кешеләрне шул киткәннән 1 ел буе кайтармыйча яткыралар. Колхоз оешканда авылда 140 хуҗалык була. 1930 елда колхоз ныклап оеша. Аңа “Ирек” дип исем бирәләр, рәисе Хәеретдинов Сафа була. Колхозны өч бригадага бүләләр.

1929 елда мәчет бинасын клуб итәләр. Ә 1930 елда яңадан кире кайтарыла, 1940 нчы елга кадәр мәчет булып эшли, дини йолаларны үти.Ә аның манарасын бары тик 1957 елда гына кисәләр.

Байларның йортлары, маллары тартып алына. Авылдан Шәйхулла, Әгъләмҗан, Шакир исемле кешеләрне кулак итеп куалар. Колхоз оешканнан соң, Шәйхулла бай өе контора ителә. Шәмсетдин исемле абзый өен ясле итеп салалар. Һадиулла, Шәйхулла, Шакир бай өйләрен берләштереп, өч яклы башлангыч мәктәп төзиләр.

Яңа мәктәпкә читтән килгән Габделбәр, керәшен егете Учып, Шәйхи, Гыйльми, Җәүһәр, Билал, Бибинур, башкорт егете Нурулла, Сәет исемле укытучылар 4 еллык белем бирәләр.

1936 елдан 1941 елга кадәр Васильев Петр, Вәли, Шәмсенурлар, сугыш елларында Кашапова Сәлимә, үзебезнең авыл кызы Ибәтуллина Гөлчирәләр укыта.

1931 елда авылдан 40 хуҗалык Ерак Көнчыгышка бәхет эзләп чыгып китәләр. Бу елны корылык була. Җәй көне, яңгыр яумагач, кайбер кешеләр тагын ачлык булыр дип куркалар. Алар китү белән, яңгыр ява. “Бакчаларда бәрәңге булды, ачлык булмады”,-дип сөйлиләр өлкәннәр. Киткән хуҗалыклар 1933 елда кире әйләнеп кайталар.

Колхоз акрынлап үсә. Җир эшкәртергә тракторлар кайтарыла. 1931 елда авылга Азин МТСыннан, колюсный тракторлаы килеп, җир эшкәртәләр. Безнең авылдан беренче тракторист Сибгатуллин Нигъмәтҗан була. Иген уңышы күтәрелә башлый. Колхозда сарык, сыер фермалары, байлардан җыйган умарталардан умартачылык оештырыла. Мәрданов Сәли дигән председатель бик зур, җайлы итеп амбар төзетә. Бу амбарга тирә-күрше авыллардан да ашлыкларын сакларга китереп салалар. 1933 елда колхозчыларга күп итеп ашлык бирәләр. 23 нче сентябрьгә, оркестр чакыртып, авылда уңыш бәйрәме ясыйлар. “Аннан соң ашлыкны кире җыйдылар”,-дип сөйли 1920 нчы елда туган минем Мансур бабам Исхаков.

Бөек Ватан сугышы башлангач, авылдан 100дән артык ир-ат, кулларына корал алып, сугышка китә. Ватаныбыз азатлыгы, Европаның һәм Азиянең күп кенә дәүләтләрен империя коллыгыннан азат итү өчен барган сугыштан 50 дән артык кешегә туган авылыбызга кабат әйләнеп кайту насыйп булмый. Колхозда карт-коры, хатын-кыз, бала-чага, яшүсмерләр генә кала. Колхозның бөтен эше, бар авырлык алар җилкәсенә төшә. Сугыш чорында колхозда председатель булып, Хәсәнов Зиннәт, Әхмәтов Сәли, Мөхәмәтҗанов Салих дигән кешеләр эшли. Колхозда бу вакытта 4 бригада була. Бригадирлар булып Шәйхуллина Һаҗәр, Латыйпова Тәкълимә, Закирова Зәкирә, Шиһабиева Саҗидәләр эшли. Хатын-кызлардан Шәйдуллина Һаҗәр, Газизуллина Нәсимә, Исхакова Фәрхинур, Вәлиева Фәгыйлә, Гандәлиф апалар тракторларда, комбайннарда эшләгәннәр. Авырлыклар күп булган, ләкин тылдагы кешеләр армый-талмый эшләгәннәр. Хатын-кызлар кул арбасы белән тартып симәнә, ягулык ташыганнар, вагон төяргә, урман кисәргә, окоплар казырга барганнар. Шулай үзләреннән җиңү көнен якынайтырга зур өлеш керткәннәр.

Сугыш 1945 елны тәмамлана. Сугыштан исән-сау кайткан ир-атлар, авылда калган хатын-кызлар, үсеп килүче яшьләр авылны торгызу эшенә керешәләр. Тормыш әкренләп рәтләнә. Авылга яңа техникалар, машиналар кайта башлый. Колюсный У-2, шакмак тракторларында Сәмигуллин Динислам, Закиров Минсалих, Сәләхиев Гыйльметдин, Сираҗиев Вәлиәхмәт, Галиев Галиәхмәт, Мөбәрәков Гарифҗан, Мортазин Әхмәдиша, Дәүләтшин Мәрданша, Закиров Шәйхелгали һәм бик күп башка механизаторлар кырларда иген уңышы күтәрүдә хезмәт итәләр.

Сугыштан соңгы елларда колхоз председателе булып Исмәгыйлев Касыйм, Мәрдәнов Шәрифҗан, Гали, Мөхәмәтшин Нургаяннар эшли. 1952 елда безнең колхозга урман почмагында урнашкан кечкенә генә “Шмид” дигән авылны кушалар, соңыннан ул авыл таркала. 1956 елда Сәрдә, Шекше, Алан-Елга авылларын берләштереп, бер колхоз итеп төзиләр. Аңа “Ирек” дип исем бирәләр. Сәрдәдәге фермаларны, амбарларны, тегермәннәрне бетерәләр. Бөтен корылмаларны, келәтләрне сүтеп, Шекшегә ташыйлар. Авылда сарык фермасы гына калдырыла. Авыл перспетивасыз авыллар рәтенә кертелә, әкренләп кечерәя башлый. Кешеләрнең бер өлеше авылны ташлап китәләр. Авыл башында утыртылган алма бакчасы һәм су буендагы яшелчә бакчасы юкка чыга. Авыл кешеләре Шекшегә йөреп эшли башлый. Колхоз экономикасын күтәрүдә тырышып эшлиләр.

Авылда мәктәп бинасының бер классында китапханә ачыла. 1957 елда мәчет клуб итеп үзгәртелә, соңрак ул икенче урынга күчереп салына. Анда Шәвәлиева Саимә апа клуб мөдире булып эшли башлый. Шул ук вакытта ул авылда партоешма секретаре да була. Ул вакытта бу оешмада 7-8 коммунист исәпләнә. 1958 елда партоешма Шекше белән берләшә. Партоешма секретарьлары булып Яхин Әхмәт, Димидов Рәүф, Гибадуллин Фоатлар эшли. Шәвәлиева Саимә апа клуб мөдире булып 1976 елга кадәр, лаеклы ялга чыкканчы эшли. 1976 елдан 2006 елга кадәр клубта Хәбирова Җәүһәрия, ә аннан соң Садыйкова Гөлзидә эшли. 1982 елда яңа клуб салына.

Бай йортыннан салынган иске башлангыч мәктәп 1972 нче елга кадәр эшли. Анда озак еллар Сара Хәбибуллина, Рәүф Демидов, Галимова Суфиялар укыта. Бу мәктәптә Галимова Суфия читтән килгән яшь укытучылар белән 1994 нче елга кадәр эшләп, гомеренең 30 елын яшь буынга белем бирүгә багышлый.

1982 нче елда колхозда председатель булып Шиһабиев Раиф Сәмигуллович эшли башлый. Ул эшләгән чорда “Ирек” колхозының III бригадасы булып саналган Сәрдә авылын перспективасыз авыллар рәтеннән чыгару өчен бик күп эш башкарыла.

Авылыбыз төзекләнә, яңара башлый. Шекше белән Сәрдә авыллары арасына юл күтәртелә. Бүгенге көндә(2008) асфальт юл салынды. Ике яңа сыерлар торагы төзеделәр.

1997 нче елда яңа медпункт бинасы төзелеп файдалануга тапшырыла. Авыл халкына Фәсхетдинова Гөлчирә апа хезмәт күрсәтә.

1997 елда авыл эчендәге электр баганалары, чыбыклары алмаштырылды. Авылның барлык йортларына дип әйтерлек газ кертелде.

Авыл халкына бер кибет сәүдә хезмәте күрсәтә.Авылыбыз үсә, матурлана. Авылыбызда эшчән, тырыш кешеләр яши. Яшьләр авылда кала, семья коралар, үз куллары белән заманча итеп матур – матур йортлар салалар.

Сәрдә авылы игенчеләре белән 1996 елга кадәр 23 ел дәвамында Сабирҗанов Раиль җитәкчелек итте. Хәзерге вакытта хуҗалыкның техникалар паркында мөдир булып эшли. Бүгенге көндә бригадир булып 1959 нчы елда туган Вәлиев Җәмил эшли. Ул бик тырыш, тынгысыз кеше. Бригадада эшне оста оештыручы буларак танылды.

Ирек” күмәк хуҗалыгы 1997 нче елда бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 34 ц. уңыш җыйнап алды. Бу уңышта Сәрдә бригадасы игенче механизаторларының да өлеше зур. Авылда 30 ел тракторда эшләп, лаеклы ялга чыккан механизатор Мортазин Ахмәдиша, комбайнда пенсия яшенә хәтле эшләп, “Атказанган колхозчы” исеменә лаек булган, уңган комбайнер Вәисов Римнәрне хәзер яшь аламаш алмаштырды. Хәзер 20 елдан артык тракторда эшләгән тәҗрибәле механизаторлар Хабиров Тәлгать, Аглиуллин Камилләр белән беррәттән яшь механизаторлар Сибгатуллин Васил, Ваисов Газинур, Мәҗитов Радик, Шарифуллин Фәйзулла, Сәгыйтов Айнур; комбайнерлар Галиев Илһам, Хөсәенов Рифкать, Аглиуллин Шамил, Сәгыйтов Илсур; шоферлар – Галимов Азат, Галимов Әнәс, Шәрифуллин Минтаһир, Исхаков Әгъзәмнәрнең хезмәте мактауга лаек. Алар авылда төп көч булып торалар. Игенчеләрнең хезмәттә ирешкән уңышларына күмәк идарәсендә, районда югары бәя бирелә.

Тау башына менеп карасаң, авыл һәм аның тирә — ягы әкияттәге кебек матур булып күренеп тора. Авылга урман бик якын. Урманнан авыл башына “Зиреклек” һәм “Бынау” елгалары килеп кушыла. “Зиреклек” елгасында элек печәнлек, болын булган. Хәзер бу елгада хуҗалык һәм ферма көтүләре йөри. Тау итәгеннән чыккан чишмәләрдән авылга хәтле кечкенә генә инеш агып төшә.

Бынау елгасы авыл башыннан уң якта урнашкан. Бу елгада да элек печәнлек, болын булган. 1982 нче елда бу елгада зур буа төзеделәр, буага балык җибәрелде. Җәй көне буага тирә — як авыллардан да су коенырга, балык тотарга киләләр.

Авылның нәкъ урталагыннан тау астыннан шаулап чишмә ага. Чишмә юлыннан яшь киленнәр, кызлар өзелеп тормый.

Авылыбызның кешеләре тырышып эшли, күңелле итеп ял итә беләләр.Клубта алар өчен күңелле кичәләр еш оештырыла.

Йомгаклау.

Минем туган авылым табигатьнең бик матур җиренә, биек тау итәгенә урнашкан. Тау кырыенда артыш агачлары, тау өстендә чыршы, нарат, миләш, шомырт, каен һәм башка күп төрле агачлар үсә. Җәен тау итәгеннән үк бу тауда җир җиләге пешә.

Авылда йортлар матур һәм чиста, халыкның тормышы нык. Яшьләр авылда калу ягын кайгырта һәм алар ялгыз яши торган карт-карчыкларга һәрдаим ярдәм итеп торалар.Авыл халкы әби-бабай ята торган зиратны да карап, тәрбияләп тора. Биредә эшчән һәм булдыклы халык яши.Авыл таралуга таба түгел, үсүгә йөз тота.

Авыл аксакалларына караганда, авыл шактый борынгы.Моны тарихи мәгълүматлар да раслый.Авыл халкы электән килгән барлык йолаларны, кануннарны һәм гореф-гадәтләрне изге итеп саный. Сабан туе, каз өмәсе, өй туе, никах укыту, бәби туе бәйрәмнәре гөрләп үтә. Соңгы елларда авылыбызда якташлар очрашуы үткәрү традициягә керде.

Авылның нәкъ уртасыннан, тау астыннан шаулап чишмә ага. Чишмә юлыннан яшь киленнәр, кызлар өзелми. Сәрдәнең гүзәллеге турында авылдашыбыз Җ. Хәбирова бик матур шигырь иҗат иткән.

Безне чолгап алган мохит –безнең хәзергебез һәм уткән тарихыбыз ул.Һәм бу мохиттәге һәр атама шул тарих сәхифәләренә алтын хәрефләр белән язылган.
Менә шундый бай тарихы бар безнең авылыбызның! Шундый талантлы шәхесләр, батыр хезмәт кешеләре биргән безнең туган ягыбыз. Безгә аларның тырыш хезмәтләрен күреп сокланырга һәм аларның эшләрен дәвам итәргә генә кала!

Кулланылган әдәбият.

1. Бәйрәмова Ф.Ә. Таралып яткан татар иле – Фәнни-популяр язмалар, Казан: “Аяз” нәшрияты, 2003 ел.

2. Гарипова Ф.Г. Авылларны сөям җаным – тәнем белән: Фәнни – популяр очереклар.-Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1994 ел.

3. Гарипова Ф.Г. Авыллар һәм калалар тарихыннан.I, II том, Казан: “Матбугат йорты” нәшрияты, 2001 ел.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/39907-avylym-tarihy

Тема: «Татарстан – туган жирем»

Максат: балаларга Татарстан республикасы турында мэгълумат биру.

Бурычлар: 1. Балаларда республикабыз, анын гербы, флагы, гимны турындагы белемнэрен кинэйту, ныгыту.

2. Балаларнын татар телендэ сойлэшу кунекмэлэрен устеру, логик фикерлэу сэлэте усешенэ булышлык иту.

3. Туган илгэ, туган телгэ мэхэббэт, татар миллэтенэ карата горурлык хислэре хэм башка миллэт халкына хормэт тэрбиялэу.

Белем биру олкэлэре: Танып белу, Аралашу, Социальлэштеру, Ижат, Музыка, Физик культура, Куркынычсызлык, Матур эдэбият уку, Сэламэтлек.

Жихазлар: карта, магнитофон, символикалар(герб, флаг), пазл «КамАЗ» машинасы, татар халык ризыклары.

Балалар белэн эзерлек эше: шигырьлэр ятлау, карта белэн танышу, Татарстан республикасы турында энгэмэ.

Сузлек эше: символика, республика, гимн, герб, флаг,КамАЗ, шэхэр.

Шогыль барышы.

Группада «Мин яратам сине, Татарстан» жыры янгырый.

Кереш олеше.

Тэрбияче: Балалар, исэнмесез!

Балалар: Исэнмесез!

Тэрбияче: Хэллэрегез ничек?

Балалар: Кояшлы иртэ кебек.

Тэрбияче: Балалар, Буген безгэ бик куп кунаклар килгэн, эйдэгез, алар белэн исэнлэшэбез.

Балалар: Исэнмесез!

Тэрбияче: Э сез белэсезме, татар халкы нигэ ике кулын сузып исэнлэшэ?

Балалар: Юк.

Тэрбияче: Бу – кулларымда корал юк. Мин – сина дус дигэнне анлата. Балалар, эйдэгез сез дэ бер берегез белэн исэнлэшегез.

Балалар ике кулларын сузып исэнлэшэлэр.

Топ олеш.

Тэрбияче: Без кунакларны яшэгэн жиребез, сойлэшкэн телебез белэн таныштырырбыз, бергэлэп сэяхэт итэрбез. Эйдэгез, кунакларга эзерлэгэн шигырьлэрегезне укып китегез эле.

Илина: Нинди куркэм минем илем,

Кояштай балкып тора.

Урманнары жыр шикелле

Монланып шаулап тора.

Голназ: Идел ярларын нурлар сибеп,

Матур ата бездэ тан.

Тан шикелле якты Туган илем,

Бэхет биргэн жирем – Татарстан!

Тэрбияче: Нэрсэ сон ул Татарстан?

Балалар: Татарстан — ул безнен республикабыз, торган жиребез, торган оебез.

Тэрбияче:Балалар, э без нинди телдэ сойлэшэбез?

Балалар: Татар телендэ.

Тэрбияче: Дорес. Татар теле – безнен туган телебез. Яраткан шагыйребез – Г. Тукай татар теле турында нинди матур шигырь язган?

Нелли: И туган тел, и матур тел!

Эткэм – энкэмнен теле.

Доньяда куп нэрсэ белдем

Син туган тел аркылы.

Тэрбияче: Рэхмэт. Тагын рус, мари, чуваш, башкорт х. б. куп теллэрдэ сойлэшкэнне ишеткэнегез бардыр. Бу халыклар безнен республикада дус яшилэр. Татарстан республикасында татар хэм рус теллэре дэулэт теллэре булып санала. Димэк, сез ике телне белергэ тиеш.

Тэрбияче: Безнен республикабыз бик зур, без аны бер кон эчендэ дэ йореп чыга алмыйбыз. Кем эйтэ ала, Татарстаннын чиклэрен, елгаларын, шэхэрлэрен без кая курэ алабыз?

Балалар:Картадан курэ алабыз.

Тэрбияче:Молодцы. Картада Татарстаннын чиге кызыл тос белэн ясалган.

Тэрбияче: Эйтегез эле, зэнгэр тасма,яшел тос,тугэрэклэр нэрсэне анлата?

Балалар: Зэнгэр тасма – елгаларны, яшел тос – урманнарны, тугэрэклэр — шэхэрлэрне анлата.

Тэрбияче: Башкалабыз ничек атала? Тагын нинди шэхэрлэр белэсез?

Балалар: Башкалабыз – Казан шэхэре.

Балалар: Без – Элмэт, Алабуга, Тубэн Кама, Минзэлэ, Чистай, Богелмэ шэхэрлэрен белэбез.

Тэрбияче: Дорестэн дэ, Татарстанда шундый матур шэхэрлэр бик куп.

Тэрбияче: Балалар, э без нинди шэхэрдэ яшибез?

Балалар: Без Яр Чаллы шэхэрендэ яшибез.

Тэрбияче: Эйе. Сэяхэтебезне Яр Чаллы шэхэреннэн башлыйк. Эйдэгез, кунакларга сойлэгез эле, безнен шэхэребез нинди?

Балалар: Безнен шэхэребез зур, чиста, яшь. Йортлар яна, урамнар кин, чэчэклэр белэн тулган.

Тэрбияче: Эйдэгез эле, Яр Чаллынын матур, танылган урыннарын бергэлэп карыйк.

Яр Чаллы шэхэренен куренекле урыннарын слайдлардан карау.

Тэрбияче: Э хэзер командаларга буленеп, пазл жыеп курсэтегез эле.

Командалар пазллардан КамАЗ машиналарын жыялар.

Тэрбияче: Нэрсэ килеп чыкты?

Балалар: КамАЗ машинасын жыйдык.

Тэрбияче: Дорес. Яр Чаллыда КамАЗ чыгара торган завод бар. Эйдэгез, КамАЗ машинасына утырып, сэяхэтебезне дэвам итик.

Сэяхэт вакытында ял итеп, узебез яраткан татар халык уенын уйнап алыйк эле. «Тубэтэй» уенын уйныйбыз.

Балалар түгәрәк уртасына бер бала сайлап чыгаралар. Үзләре кулга-кул тотынышып, түгәрәк байлап йөриләр. Тэрбияче балалар белэн жырлый:

Туп-туп-тубэтэй,

Тубэтэем укалы,  

Матур, ефэк тубэтэем

Менэ кемдэ туктады.

Тубэтэйкемдэ туктый, шуна берэр жэза бирелэ.
Уен шулай дәвам итә. 

Тэрбияче: Балалар, Татарстаннын узенен гербы, флагы хэм гимны бар. Менэ бу нэрсэ?

Балалар: Бу – герб.

Тэрбияче: Татарстан гербында канатлы ак барс сурэтлэнгэн. Ак барс – республикабызнын кочлелеген, батырлыгын курсэтэ.

Тэрбияче: Эйдэгез гимны тынлап узабыз. Гимны танылган татар композиторы Ростэм Яхин ижат иткэн.

Татарстан гимны янгырый.

Тэрбияче: Дорес. Флаг турында кем шигырь белэ?

Карина: Шундый матур яшел тосе,

Ул кызылы, ул агы.

Жилферди Казан остендэ

Безнен дэулэт флагы.

Тэрбияче: Татарстан флагы нинди тослэрдэн тора? Алар нэрсэне анлаталар?

Балалар: Остэ — яшел, аста – кызыл, э уртада – ак тос сурэтлэнгэн. Яшел тос – табигатьне, яшьлекне, ак тос – чисталыкны, намусны,татулыкны, кызыл тос – кояш тосе, батырлык тосе .

Тэрбияче: Рэхмэт, молодец. Флагыбызнын тослэрен истэ калдыру очен сез аны буярсыз.

Урыннарга утырып остэлдэге флагларны буйылар.

Тэрбияче: Э хэзер авылга кайтып килик. Кемнен эбилэре авылда яши? Алар сезгэ татар халык ризыкларын эзерлилэрдер – чэк – чэк ашаганыгыз бардыр. Эйдэгез, чэк-чэк ясыйк.

Барлык хэрэкэтлэрне куллар белэн ясап курсэтэбез: башта камыр ясыйбыз, аннары уклау белэн жэябез, кечкенэ олешлэргэ булэбез, майга салабыз, оябез. Аннары барлык балалар бергэ оелэлэр, тэрбияче дэ балаларны кочаклый.

Тэрбияче: Татар халкы да чэк-чэк сыман гел бергэ, аны беркем дэ аера алмас.

Йомгаклау.

Тэрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Без буген нэрсэ турында сойлэштек? Сез нэрсэ белдегез? Сезгэ бугенге шогыль ошадымы?

Балалар, буген сез бик тырыштыгыз. Кунаклар белэн саубуллашыйк.

Балалар: Саубулыгыз.

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ЯШЕЛ ҮЗӘН МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ 

АЧАСЫР ГОМУМИ ТӨП БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ

«Туган авылым чишмәләре»

(тикшеренү-эзләнү эше)

7 нче класс укучысы:

Шиһабетдинова Ләйлә Альберт кызы

Югары категорияле башлангыч класс укытучысы:

Замалиева Фәридә Гаптелбари кызы

2017 нче ел

ЭЧТӘЛЕК

  1.                 Кереш. Тикшеренү-эзләнү эшенең максаты.                           
  2.              Төп өлеш.                                                                                    
    1.     Үзем турында.
    2.     Чишмәләр турында гомуми мәгълүмат.                              
    3.     Туган авылым чишмәләре.                                           
  3.           Эшкә нәтиҗә ясау.
  4.           Йомгаклау өлеше.
  5.              Кулланылган әдәбият.

I.  КЕРЕШ.

Тикшерү эшенең темасы:  Олы Ачасыр авылы чишмәләренең аталу тарихы.

Теманың актуальлеге:  атамаларны өйрәнеп, алынган нәтиҗәләрне авылның тарихын торгызуда файдалану.

Эшнең максаты:  төрле чыганаклар аша Олы Ачасыр авылы чишмәләренең аталу тарихларын тикшерү, материаллар җыю, өйрәнү һәм нәтиҗә чыгару.

Тикшерү объекты:  авылыбыздагы чишмәләр, ясалма күл.

Тикшеренү методлары:  эзләнү,  тикшерү, нәтиҗә чыгару.

Тикшеренү вакыты: 2013-2016 нчы еллар.

II.  ТӨП ӨЛЕШ.

 1)   Мин, Шиһабетдинова Ләйлә Альберт кызы, Яшел Үзән районының матур табигатьле, чишмәләргә бай Олы Ачасыр авылында туганмын. Хәзерге вакытта Ачасыр гомуми төп белем бирү мәктәбенең 7 нче классында белем алам. Беренче укытучым – Замалиева Фәридә Гаптелбари кызы. Ул безне Туган илебезне, җиребезне, авылыбызны яратырга өйрәтте. Авылыбыз, чишмәләребезнең тарихы белән таныштырды. Без укытучыбыз белән бергәләп чишмәләр буйлап сәяхәт иттек, чишмә яннарын чистарттык, саф, шифалы суын эчеп хәл алдык.

        Минем өем яныннан “Бәйрәш” чишмәсенә юл үтә. Чишмәнең борынгы исеме Бәйрәш бабай белән бәйле. Соңыннан бу чишмәне безнең Нигъмәтҗан бабай карап торган. Ул чишмә янына тал утырткан.. Әбием, бу талга инде 160 яшь, ди.  Мин әнием белән шул чишмәдән су алып кайтам. Чишмә суы белән  әби-бабайларны да сыйлыйм. Алар бит элек-электән шул чишмә суларын эчеп яшәгәннәр. Чишмәнең шифалы сулары алар өчен бик кирәк дип уйлыйм.

        Мин чишмәләребез турында материал җыйдым.  Сезгә дә эшемне тәкъдим итәм.

2)

Тау башына салынгандыр безнең авыл

 Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән.

Габдулла Тукай.

     Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның бу шигъри юллары нәкъ безнең авыл турында язылган кебек.

     Челтер-челтер аккан чишмәләр кемнәрне генә сокландырмый да, кемнәрне генә сихерләми икән?! Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз юлы бар. Бер ишесе шаулап ага, тавышы еракларга ишетелә. Икенчеләренең челтерәве яннарына килгәч кенә ишетелә. Өченчеләре җир куеныннан ургылып чыга да, яшел үзәннәргә җәелә. Дүртенчеләре җир күкрәгеннән бәреп чыгалар да. Коеларны тутырып торалар.

    Борын-борыннан бабаларыбыз авылларны елга, күл, чишмә буйларына салганнар.Чөнки су булган урында тереклек җанлана, тормыш кайнап тора.

    Чишмәләр – чисталык, сафлык, пакълек билгесе дә.

    Чишмәне халык изге урын дип исәпли. Чит җирләрдә яшәүче авылдашларыбыз, туган якларына кайткач, иң беренче чишмә янына баралар. Чөнки Туган ил, туган нигез, туган авыл нәкъ менә шул чишмә буйларыннан, кое тирәләреннән башлана да инде. Алар чишмәнең челтер-челтер итеп аккан тавышын ишетеп, балачак көннәрен сагынып куялар.

    Чишмә сулары белән безнең әби-бабаларыбыз авыру кешеләрне дәвалаганнар, дарулар урынына кулланганнар, кешене соңгы юлга да саф чишмә суы алып, юып озаталар бит.

    Һәр якның, һәр авылның тәмле, шифалы сулы чишмәләре була. Авыл үзенең чишмәләре белән матур да, бай да инде ул. Минем туган авылым – Олы Ачасыр да табигатьнең бик матур җиренә урнашкан. Аның әйләнә-тирәсендә иксез-чиксез киң басулар, көтүлекләр җәелеп ята. Ә инде чишмәләрен әйтеп тә торасы юк! Авылымның кайсы ягына чыгып бассаң да, чишмәләр моңы ишетелә.

    Мин дә туган авылымның чишмә суларын эчеп үсәм. Шуңа да ул миңа газиз һәм кадерле.

    Вак чишмәләрдән зур елгалар барлыкка килә, кечкенә авыллар толы тарихыбыз – Туган илебез тарихы туа. Кем булуыңны белү өчен туган ягыңны тарихи яктан гына өйрәнү җитми, ә географик яктан өйрәнү дә зур әһәмияткә ия. Шул максатны истә тотып, мин үз авылым тирәсендәге чишмә, күлләрнең аталу тарихларын бик кызыксынып өйрәнәм.

 3) Безнең авыл табигате чишмәләргә бик бай: барлыгы 6 чишмә һәр иртәдә үзенең моңлы җырын суза. Әби-бабаларыбыз чишмәләргә элек-электән бик матур исемнәр биргәннәр: “Бәйрәш чишмәсе”(“Олы инеш”), “Тимер улак”(“Ат улагы”), “Гафәр чишмәсе”, “Әнүкә чишмәсе”, “Күҗәмкә чишмәсе”, “Исемсез чишмә”(“Күл чишмәсе”).

     Кайбер кешенең күңелендә мондый сорау туарга мөмкин: хәзерге вакытта, урамда су колонкалары булганда, авылдагы күп өйләргә чишмә суы торбалар аша агып килгәндә, ул чишмәнең нинди исем белән аталуын белү безгә ни өчен кирәк соң? “Үткәнен белмәгәннең – киләчәге юк”, — ди халык. Димәк, без авылның үткән тарихы белән кызыксынабыз икән, киләчәгебез дә мәгънәле булыр дип уйлыйм мин.

    Һәр чишмә турында аз гына сөйләп үтәм.

Чишмәләр иле син, Туган як!

Еракка китмәгез су сорап.

Бу җирдә таулардан көй алып,

Чишмәләр яшиләр  чылтырап…  

 (Ә.Исхаков)

    “Тимер улак”(“Ат улагы”) Бу чишмә авылымның төньягыннан агып чыга. Чишмә ике улак буйлап ага, берсе тимердән ясалган, шуңа аны “Тимер улак” дип йөртәләр. Ә икенче исеме электән килгән. Әлеге чишмә янында туктап, атларны эчергәннәр. Шуңа күрә ул “Ат улагы” дип  атала да. Бу чишмәнең исеме җисеменә туры килә дип әйтеп була. Матур җәй айларында авылымның бер төркем ирләре бу чишмәгә бура ясап куйдылар. Хәзер чишмә яны тагын да матураеп китте.

Дөньяда бар төрле чишмә ,

Шуның берсе – «Бәйрәш чишмә».

Суы тирән — төпсез аның,

Юлы ерак — чиксез аның. (Ш. Ләйлә)

 “Бәйрәш чишмәсе”(“Олы инеш”). Бу мул сулы инеш “Тимер улактан” ерак түгел. Әлеге чишмә Бәйрәш исемле бабай белән бәйле. Ул элек вакытта инешне карап, яннарын чистартып торган. Соңыннан бу чишмәне безнең Нигъмәтҗан бабай карап торган. Ул чишмә янына тал утырткан. Әбием, бу талга инде 160 яшь, ди.  Чишмәне әле “Олы инеш” дип тә йөртәләр. Әби-бабайлар әйтүенчә, бу чишмә – иң олысы, иң күп сулысы. Хәзерге вакытта бу чишмәне авылыбызның мөхтәрәм кешесе Әнвәр абый Миңнуллин ярдәме белән карап, яннарын төзәтеп торалар. Ул чишмәне өйле һәм күперле итте.

“Гафәр чишмәсе”. Ә инде бу чишмә авылымның төньяк-көнбатыш ягында урнашкан. Аның турында сөйләгәндә. Элеккегеләр Гафәр бабайны искә төшерәләр. Исеме ни өчен шулай аталган икән соң? Әлбәттә, чишмәнең тирә-юнен карап торучы шул Гафәр бабай булган. Чишмә аларның бакча артындагы чокыр буеннан бәреп чыккан икән.

  “Әнүкә чишмәсе”. Бу чишмәнең исеме дә, үзе дә бик серле. Әлегә мин аның нигә шулай аталганын төгәл белә алмадым. Әмма бу чишмәнең суы әле аз гына чыга, әле югала икәнен ишеттем. Бәлки бу чишмә шундый кушаматлы кеше белән бәйледер?….

Туган якның изге чишмәләре,

Туган якның татлы сулары,

Тәнгә сихәт, җанга дәва бирә-

Татып кына кара, нибары!

( Гөлназ Гарипова)

«Күҗәмкә чишмәсе”. Әлеге инеш авылымның көньягыннан чыгып ага. Исеме авылның Күҗәмкә дигән ягыннан астагы чокырдан бәреп чыкканга күрә шулай аталган. Элегрәк бу чишмәгә төшүче аз булган. Ә хәзер кеше бер дә  өзелми. Күҗәмкәдә туып-үскән Гыймрановларның балалары чишмәне уратып алдылар, бик матур өй ясап куйдылар. Чишмәгә юл басмалар буйлап төшә. Хәзерге вакытта чишмә янын Күҗәмкәнең уңган кешеләре карап торалар.

“Исемсез чишмә”(“Күл чишмәсе”). Бу чишмәнең исеме юк. Ул авылның төньяк-көнчыгышындагы чокырдан бәреп чыккан. “күл чишмәсе” дип йөртелә, чөнки аның сулары янәшәдә ясалган күлне тулыландырып тора.

“Корттишек күле”(“Балык күле”, “Бассейн”). Безнең авылда күлләр юк. 10-15 еллар элек авылның төньягында зур трактор белән Габбас абый (“Корттишек”) күл казый. Аны башта “Корттишек күле” диләр. Балалар күлдә су коена башлагач, “Бассейн” дип исемлиләр. Тора-бара анда балыклар җибәрәләр. Шуннан ул “Балык күле” дип аталып йөри. Хәзерге вакытта да күл буенда балык тотучыларны күреп була.

  “Балык күле” – безнең иң яраткан урыныбыз. Һәр ел саен, укулар беткәч, без аның янына экскурсиягә киләбез. Ул – авылыбыз күрке.

   2017 нче ел Россиядә һәм Татарстанда Экология елы дип игълан ителде. Шул уңайдан безнең күл буен матур ял итү урыны итеп ясарга дип уйлап тора авылым халкы. Шулай ук чишмәләребезне чистарту өстендә дә эшләр күздә тотыла.

    Авылымның һәр чишмәсе кыйблага таба ага, мондый чишмәләрне изге чишмәләр дип атыйлар. Бу чишмәләрнең сулары  бергә кушылып, көнбатыштан агып килүче кечкенә елганы дәвам  итәләр. Ул елгачык башта Буа елгасына, аннары Зөя елгасына һәм, ниһаять, Идел елгасына барып тоташа.

   III. Нәтиҗә ясау.

    Тикшеренүләрдән күренгәнчә, чишмә исемнәренең барлыкка килүләре – җәмгыятьнең һәр чорына хас күренеш. Аларның чыганаклары бик еракка, борынгы тарихка барып тоташа. Гасырлар үтү белән кайбер атамаларның баштагы исемнәре онытылган. Авыл халкы аларга яңа исемнәр кушкан, ә күбесе исә борынгы атамалары белән аталып йөри.

    Йомгаклап шуны әйтәсе килә, без, яшь буын — туган ягыбызның киләчәге өчен җаваплы кешеләр. Туган җиребезнең тарихын өйрәнеп, эш-гамәлләребезне аның табигатенә зыян китермәслек итеп оештырырга тиешбез. Шулай булганда гына без сәламәт һәм бәхетле кешеләр булырбыз, бездән соң килгән буынга бай табигый мирас калдырырбыз.

 IV.Йомгаклау сүзе.

    Бер-бер артлы заманалар алышынып тора, табигать фасыллары үзгәрә, буыннар яңара, ләкин чишмәләр үзгәрми. Алар һаман элеккечә челтер-челтер агалар. Ләкин аларга игътибар, ярдәм һәм тәрбия кирәк. Кызганычка каршы, юкка чыккан чишмәләр, ташландык коелар бик күп. Бу күренешләргә минем йөрәгем әрни. Сусыз бер генә көн дә яши алмыйбыз бит.  Чишмәләр безгә рәнҗемәсен иде, аларның матурлыгы югалмасын иде. Инешләребез безнең ярдәмгә мохтаҗ. Ә кеше куллары барысын да булдыра. Бары тик битарафлыктан арыныйк та, табигатькә, аның байлыкларына мәрхәмәтле булыйк!

     Чыгышымны  шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә.

Җырла, чишмәм, гасырларга җитсен

Челтерәүләреңнең аһәңе.

Яшь буын да белсен тәмен суның,

һәрбер кеше белсен бәһәңне!

Сакласыннар күз карасы кебек,

Телмәсеннәр җирнең бәгырен.

Саклыйк җирне, саклыйк табигатьне !

Белик, дуслар, чишмә кадерен!

(Гөлназ Гарипова).

V. Кулланылган әдәбият.

1. Гарипова Ф. Авылларны сөям җаным-тәнем белән. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1994

2. Саттаров Г.Ф. Атамалар дөньясына сәяхәт. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1992.

3. Әнәс Исхаков “чишмәләр иле син, Туган як!”. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2001.

.4. Шагыйрьләрнең шигырьләре.

5. Саттаров Г.Ф. Татар топонимиясе. – Казан, 1998.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Троян зимний праздник у славян
  • Тувыртыш пайрем марийский праздник
  • Тропою школьных праздников
  • Тувинцы религиозные праздники
  • Тропари двунадесятых праздников аудио

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии