Хәерле кич хөрмәтле туганнар, якыннарыбыз. Без бүген, менә бу кунакчыл
йортка, сезнең белән бергәләп _____ның туган көнен билгеләп үтәргә җыелдык.
______ апа!
Тормышнын ин ямьле чагы,
Илле биш яшь – ул аз әле!
Алда әле – күпме шатлык!
Күпме бәхет, наз әле!
Син бүген үзеңнең олы юбилеең — 55 яшеңне билгелисең. Алтын—сары
яфраклы көзләргә ямь өстәргә теләгәндәй, табигатьнең шушы мизгелендә 55 ел
элек дөньяга килеп, син барлык туганнарыңны сөендергәнсең. Бүген дә син,
үзеңнең тирә—ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә син
кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче, шуңа күрә дә үзең олы ихтирам
казангансың.
Алдагы гомер юлларыңны шулай ук сау—сәламәт, күтәренке кәеф һәм туган—
тумачаларың, якыннарың белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын сиңа!
Безнең бүген 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче бер генә кеше түгел әле:
Бүген –
________ һәм _______ның кызының
— ________нең әнисенең
— _______нең яраткан кайнанасының
— ____________ апасының
— __________________________ апасының
— _________________________________
— Да туган көне. Бүген без шуларның барысын да котлап китәрбез.
__________ апа!
Бүген гомер мизгелеңнең матур бәйрәме, хатын—кызның акыл туплаган, асыл, иң
күркәм чоры. Киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы, яңадан—яңа куанычлар,
мул тормыш телибез. Әрнү—сагыш белмә, гел шулай чибәр бул, изге дөньяның
барлык рәхәтлекләрен күреп, бергә—бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп
итсен.
1952 ел. Алтын—сары көз көнендә ________ апа сау сәламәт кыз бала дөньяга
китерә. Кыз бала тәүге тапкыр бар җиһанны яңгыратып, үзенең дөньяга
килгәнлеген раслап аваз сала. Бу балага _________ дип исем бирәләр.
Шушы сабыйның әнисенә сүз биреп, тәпиен юып алыйк әле.
Ай үсәсен ел үсеп _________ сылу кыз булып үсеп тә җитә, укый, белем ала.
Гаилә кора, ____ исемле асыл егетне тудыра. Әйдәгез әле ______нең әнисенең
туган көнен уздырып алыйк.
Кунакларны бүгенге көннең, дөресрәге шушы башланган төннең һава торышы
белән таныштырып алыйк әле.
«Бүген _______ районының ________авылында шампанский һәм шәраб белән
кушылган яшенле яңгыр (юеш кар) явуы көтелә. Вакыты—вакыты белән, көчле җил
искән уңайда, берничә чакрымга музыка һәм җыр тавышлары ишетелүе ихтимал.
Төнге сәгать уникеләрдә чама белмичә эчә торганнарның күз аллары томаланыр,
аяк асларында җир тетрәр, юллар бик тайгак һәм кәкре—бөкре булыр. Кырык
градуста эт тә оясыннан чыкмый. Кырык градустан сакланыгыз. Баганалар
кочаклап, стеналарга тотына—тотына йөрерлек хәлгә җитә күрмәгез. — Районның
метеорология станциясе».
Ә хәзер иң кызыксынучан кунак исемен алу өчен викторина уены башлыйбыз.
1. ________ апа атнаның кайсы көнендә туган?
2. Туганда ничә кг һәм ничә см булган?
3. Кайда туган?
4. Иң яраткан уенчыгы нинди булган?
5. Туе кайчан булган?
6. Рөстәмгә ничә яшь?
7. Иң яраткан ризыгы нинди?
8. Бакчалары ничә сутый?
9. Нинди маркалы машина ярата?
иң кызыксынучан кунак исеме бирелэ
Чын дуслар беркайчан да кыен хәлдә калдырмыйлар, менә бүген дә без
бәйрәмнең кайбер өлеләрен оештырны үз җилкәбезгә алырбыз.
Юбилярыбыз тыңлап тосын, язып алса да ярый. (капчыктан кунакларның
исемнәрен алабыз) Бүгенге кичнең тәртибе: Бүген кич йолдызларның
фаразлавына караганда 20.00 сәг.тә_______белән ________нең
арасында очкын кабыначак һәм сез моның гади генә мавыгу түгел, ә бер
күрүдә гашыйк булу икәнен аңларсыз.
__________үзенең бик күптәннән ял итмәвен искә төшерер һәм
__________белән бик иркенәеп китәр.
____________белән____________эротик бию башкарырлар. Берәр
сәгатьттән соң ___________”мин крутой” диячәк, тагын ике сәгатьтән
берни дә әйтмәс һәм урындыктан егылып төшәр. _________тиздән
бурычка акча тарата башлаячак.һәм спиртлы эчемлекне эчә—эчә
_________нең соклангыч аякларын кочаклаячак һәм кемгә күпме бурычка
акча биргәнен онытачак. _____________духи исеннән исереп утырачак,
_____________үзенең үбүен ________гә бүләк итәчәк, барысыннан да
артык кычкырып____________җырлар, ___________эчәр. Бәйрәмнән соң
___________белән____________төнге клубка китәрләр, үзләре белән
__________не дә ияртерләр. Бәйрәмнән соң ___________җәяү кайтып
китәр, ______________не машина белән илтерләр, ______________калган
кунакларны үзләренә алып китәр. __________бер ящик пиво алып килер
һәм кичә беткәндә “Сезгә буш бутылка кирәк түгелме ? дип сорап йөрер,
_________________өстәлгә менеп басыр һәм “сез стриптиз заказать иткән
идегезме? Дияр. Э менә ______________хәзер рюмкасын тутырып салыр
да тост әйтер .
Конкурс . Бию конкурсы. Конкурста барлык кешеләр дә катнаша, тик утырып
кына. Биюдә куллар , күзләр, башлар , телләр, борын, колак катнаша. Иң оста
биюче исеме тапшырыла.
Хәзер бер уен уйнап алабыз. 3 парны чакырабыз. “Слабое звено” уенын уйнап
алабыз хәзер.
Уенның шарты буенча, егетләр урындыкка утыра. Ә кызлары артта басып
торалар. Мин парларга сораулар бирәм. Кем җавапны белә , (әлбәттә кызлар
җавап бирергә тиешләр) кнопкага басып җавап бирәләр. Кнопка — ул сезнең
ирләрегез. Һәр ирнең үз кнопка тавышы булырга тиеш. Мәсәлән сезнең нинди
тавыш булачак?!
(тыр—р—р, зиң—зиң, диң—диң һ.б.)
55 ел узып киткән
Сизми—сизелми генә.
Тормыш юлын синең кебек
Матур үтәр кем генә…
Син бәхетле:
Инсафлы балаларың.
Кылган гамәлләре белән
Кабатлый аналарын.
Акыллы да, сабыр да син,
Тыйнак һәм итагатьле.
Гомерең буйларына сау—сәламәт,
Булсаң иде чиксез бәхетле.
~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~
Кадерле ______ апа !
Сине олы бәйрәмең — 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа
нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы—хәсрәтсез көннәр, ак
бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен
күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш
кебек якты булсын.
Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай
елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма!
Күңелдә калсын көз чуагы
Гомер үтә диеп сүрелмә…
(55 яшьлек юбилей кичәсен үткәрү.)
Гомерләрне айлар, еллар саный,
Саный аны сәгать, минутлар.
Гомердән дә озын нәрсәләр бар?
Гомердән дә кыска ниләр бар?
Шул гомернең кадерләрен белеп,
Яшәргә дә иде яшәргә!
Гомер бер ул,
Икәү түгел гомер-
Яшеннәрдәй кирәк яшьнәргә.
Тәгәрәпләр йөгереп үтә гомер,
Җир шарыдай юл түгәрәк түгел,
Димәк, аның чиге бер булыр…
Тәгәрәпләр йөгереп үтә гомер.
Үзеңнән соң калган чиксезлеккә
Без үткәргән гомер ни бирер?
Уйландыра,
Шушы уй яндыра,
Ми – йөрәгең эштә чагында,
Хәрәкәтләнерлек хәл барында,
Әрәм итмә көнең,
(Чикле гомерең!)
Яшәвеңнең юкка түгеллеген
Раслап яшә вакыт алдында,
Раслап калдыр Тарих алдында!
Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар!
Хәерле көн, укытучылар, укучылар!
Без бүген менә бу якты залга олы хөрмәткә лаек Гарифуллина Әминә Сәит кызының юбилеен билгеләп үтәргә җыелдык.
Сезнең белән бергәләшеп Әминә Сәит кызының бала чакларына, яшьлек елларына әйлә-неп кайтырбыз. Ә хәзер, әйдәгез, юбилярның үзен түргә чакырыйк. Әминә апа, рәхим ите-
гез!
55 яшең килеп ишек каккач,
Мендем димә яшьнең түренә
Күңелдә калсын көз чуагы
Гомер үтә диеп сүрелмә.
Годам ушедшим не вернуться,
И неспроста о них грустят.
Вот не успели оглянуться
А за плечами – 55!
Летят года, но не беда,
О том не стоит волноваться,
Не зря Вахтанг поет слова:
“Мои года- мое богатство!”
Ваш опыт жизненный богатый
Не ослабел и не угас,
И мы сегодня с этой датой
Сердечно поздравляем Вас!
Ә хәзер юбилярны котлау өчен, сүз мәктәп директоры Заһидуллин Гөлүс Фәйруша улына бирелә. (Сөйли)
Хөрмәтенә, данга лаек була
Саф намуслы хезмәт кешесе.
Җирдә үз урыныңны табып була
Йөрәгеңне бирсәң эш өчен.
Кайчагында әнә шулай эш өчен бөтен йөрәген, бөтен барлыгын биргән кешеләргә үз вакы-тында тиешле кадер-хөрмәтне күрсәтә, мактау сүзләрен әйтә алмыйча калабыз, бик-бик соңарабыз, аннан үкенәбез, ялгышлардан сабак ала белмибез. Әйдәгез, килгән хөрмәтле кунаклар, җитәкчеләр, туганнар, дуслар, укучылар, хезмәттәшләр, бүгенге кичәбезне әнә шул ялгышларны төзәтү, Әминә Сәит кызының 55 яшен генә бәйрәм итү түгел, ә 37 еллык педагогик хезмәтен зурлау кичәсе дип тә кабул итик.
Ничек рәхәт! Синең хезмәтеңә
Чын күңелдән “Рәхмәт!”-дисәләр.
Вөҗданың пакь, намусың саф булып
Хезмәтеңә башын исәләр.
Котлау өчен сүзне район мәгариф идарәсеннән килгән кунакларга- ….. бирәбез.
Гомер йомгаклары бер урала,
Бер сүтелә җилләр иссә дә…
Йөрәк кенә унсигездә кала
Яшьләр 55 кә җитсә дә.
Әйдәгез, 55 еллык гомер йомгагын кирегә тәгәрәтеп, сүтеп карыйк әле.
Карыйм әле үткәнемә
Талганчы ике күзем.
Йөрәгем кала шул якта
Калалмасам да үзем.
Вакыт, вакыт, зинһар тыңла мине,
Алып кайтчы сабый чакларга.
Тик бер көнгә, бер сәгатькә генә
Пар канатлы акбүз атларда.
Сагындыра Азнакаем…
Әткәм-әнкәм нигезе…
Кайтса икән азга гына
Шул балачак мизгеле.
Моннан 55 ел элек, кыш белән язның бер-берсенә юл куярга теләмичә якаларыннан алып тартышкан чагында, Әлмәт районы Сөләй авылында гади генә тормыш алып баручы нефтьче Сәит абый һәм укытучы Нурдидә апалар гаиләсендә, икенче бала булып, тагын бер кызчык дөнья яңгыратып аваз сала.
1951 елның 25 нче марты- Әминә апаның тормыш дәфтәренең беренче бите ачылган көн.
Нефтьче Сәит абыйга, нефть эзләү аркасында, бик еш кына тору урынын алыштырырга туры килгән. Бу юлы да, 15 көнлек нәни Әминәне кат-кат юрганга төреп, трактор чанасында Тымытыкка юл тоталар алар.
Нурдидә апага үз профессиясе буенча эшен дәвам итү мөмкин булмый, ул бөтен педагоглык сәләтен кызларына багышлый.
Тапкачтын да безне дөньяга
Исем бирә әти-әниләр.
Исем безгә ныклап берегә
Ныгыганчы әле тәпиләр.
(Өй күренеше. Бишек асылган. Бишектә- бала. Әни кеше, җырлап, бишек тирбәтә):
Әлли-бәлли итәр бу
Үсеп буйга җитәр бу.
Үсеп буйга җиткәчтен
Мәктәпкә дә китәр бу.
Мәктәпләргә киткәчтен
Бишкә генә укыр бу.
Бишкә генә укыгач,
Мөгаллим дә булыр бу.
Әлли-бәлли бәү итә,
Әлли-бәлли бәү итә.
(Ир кеше керә.)
Сәит. Әле һаман йокламыймы наян кыз?
Нурдидә. Йокларга ашыкмый шул әле. Нигә миңа исем кушмыйсыз инде диюеме? Әтисе, әтисе дим, нинди исем кушыйк икән кызыбызга?
Сәит. Кызын тапкач, исемен генә табарбыз, карчык. Менә Мөхәммәд пәйгамбәребезнең әнисе Әминә исемле булган. Кушыйк шул исемне.
Нурдидә. Бик матур исем шул. “Ышанычлы, турылыклы, куркусыз, тыныч” дигән мәгънәне аңлата икән бу исем. Исеме җисеменә туры килер, Аллаһы боерса. Әминә булырсың, нәнием.
Исемле булгач та елавыннан туктамый әле кечкенә Әминә. Сталинградка укырга киткән әтисе хатларында: “ ничек анда минем каракаем, кара кошчыгым, һаман елыймы?”- дип сорап яза торган була.
Әгәр Әминә апаның күзләрендә яшь күрсәгез, аптырамагыз, бәләкәйдән үк әнә шундый елак булган ул кара кошкай.
Ләкин Нурдидә апаның юравы юш килә: исемен җисеменә туры китереп, тормыш авырлыкларына бирешмичә яши, эшли Әминә апа.
Үскәчтен дә, кеше булгачтын да
Шул ук исем белән калабыз.
Тик тормышта аны кабаттан
Без үзебез яулап алабыз.
Гаиләләре белән Азнакай эшчеләр поселогына күчеп кайткач, 1958 елда Әминә 3 нче но-мерлы урта мәктәпнең 1 нче сыйныфына укырга керә. Ул елларның шаукымы буенча күрәсең, татар кызы булганы өчен аны рус классына кабул итмиләр. Бөтен тырышлыгын куеп, сәләтен җигеп укый кыз. Аннан соң кичке мәктәп. 1968 елда кулына урта мәк-тәпне тәмамлау турында өлгергәнлек аттестаты ала.
Балачакка кире кайтыйм әле,
Кире кайтыйм әле тагын бер.
Туфлиләрне салып, тыкрыклардан
Яланаяк чабып карыйм бер…
Балачагыгызның якты истәлеге хөрмәтенә Сезгә җыр бүләк итәбез, Әминә апа.
“Талбишек” җыры.
Кайларда йөртми кешене-
Язмыш дигәнең кызык.
Чыкмас идең авыр юлга,
Тарта җыясы ризык.
Ашкындыра, кызыктыра,
Гүя тылсымлы чәчәк-
Алдап-йолдап, ымсындырып,
Йөртә безне күрәчәк.
Әминә апа Азнакайда урта мәктәпне тәмамлагач та, талымлап, профессия сайлап тормый. 1968 елның августыннан 1969 елның маена кадәр Азнакай балалар музыка мәктәбендә китапханәче булып эшли.
Әнисе Нурдидә апаның педагогик эшчәнлеге юнәлеш биргәндерме, 1969 елның сентябрь аенда япь -яшь кыз бала Вахитов совхозы урта мәктәбенә пионервожатый булып эшкә килә. “Р” авазын йомшак кына итеп тел астында сындырып сөйләшүче бу сөйкемле кызны балалар да, коллектив та бик тиз үз итә.
Хәзер сүзне Әминә апаның адашына-дустына- Әминә апага бирәбез.(истәлекләре белән уртаклаша)
Язмыш шулай язган безгә
Җирдә гомер итәбез.
Дөнья буйлап, гомер буйлап
Сәфәр чыгып китәбез.
Олы бәхет таптым мин эшемнән
Зур булмаган авыл җирендә.
Читкә бәхет эзләп китмәгәнгә
Үкенмимен әле бүген дә.
1970 елдан Әминә Сәитовнаның хезмәт кенәгәсендә бары бер язма, бер адрес: Үчәлле урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы.
19 яшьлек түп-түгәрәк алсу йөзле, сыгылмалы матур гәүдәле, кара коңгырт чәчле дәрте ташып торган кыз сигезьеллык авыл мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә килә.
Яшьлек, яшьлек!
Тере яшендәй син,
Син – яшькелтем болын гомере…
Ниләр генә бирмәс идем хәзер
Яшьлегемнең кайтса бер көне!..
Әминә Сәитовна- бәхетле. Ул бүген үз укучыларында үзенең яшьлеген күрә. Шундый ук кара чәч, түгәрәк алсу йөз, кара күзләр…
Яшьлегем кайтып керә
Сагынганымны белеп:
Яшьлегем –укучым Ильмира-
Каршымда тора көлеп.
(Әминә апаның яшь вакытындагыча киенеп Ильмира чыга, шигырь сөйли.)
Яшьлек, яшьлек!
Син-тау гөлләренең
Таҗларына кунган таң чыгы.
Бик кадерләп саклыйм йөрәгемдә
Ләйсән булып сеңгән тамчыңны.
Безнең дә бит яшьлек бар иде:
Дүрт фасылы елның яз иде…
Үчәлле урамнары саз иде,
Төзекләре әле аз иде;
Асфальт юллар ул чак юк иде,
Яшьлек дәрте әмма нык иде.
Зур сарайлар әле хыялда-
Без соңыннан салдык аларны.
“Пятачоклар” иде урамда-
Безнең өчен бию заллары;
Ничә туфли шунда таралды,
Биемәгән бию калмады…
Шунда сөйдек тәүге ярларны,
Безнең дә шул яшьлек бар иде.
Үчәллегә килгән елларыма
Хәтер бүген никтер йөгерде…
Юлларыма көзләр гөлләр сипкән,
Тулар-тулмас яшем егерме.
Бу чынлап та шулай иде микән,
Мин чынлап та шундый идемме?
(“Яшьлек еллары” җыры яңгыраганда Ильмира Әминә апаны вальска чакыра.)
Кыска итәкле ( шул елларда мәктәп директоры булып эшләгән, хәзер инде мәрхүмә Хәлимә апа күпме “кыздыра” иде шул кыска итәк өчен!), кечкенә генә нәфис куллы шәһәр кызын олы юлдан читтә урнашкан асфальт юлсыз авыл нәрсәсе белән үзенә тарткандыр. Бәлки, шигырьдәгечә, сихри табигатедер? Тәүге мәхәббәт хисенең шушында бөреләнүе микән әллә? Шул чорларда рус шагыйрьләреннән күчереп язылган мәхәббәт шигырьләре тулы дәфтәрен ул бүген укучыларына укыта. Бу хиснең олылыгын, мәңгелек икәнен төшенергә ярдәм итә.
Авылымның гүзәл табигате
Әсир итте мине үзенә.
Сүнмәс сөю дәрте уятамын
Укучыларымда рус телендә,- ди кайчандыр татар кызы булганы өчен рус классына кабул ителмәгән, ә хәзер, язмышына каршы барып, инде 36 нчы елын рус теле һәм әдәбиятын укытучы Гарифуллина Әминә Сәит кызы.
Хәзер сүзне юбилярның үзенә бирәбез.(сөйли)
Бәйрәмеңнең матур хәтирәсе
Күңелеңдә калсын чигелеп.
Тәбриклибез сине чын күңелдән
Аккошлардай йөзеп бер биеп.
(“Башкорт кызлары биюе”)
Бу бөтерчек кебек чибәр кыз авылның күп егетләренең күзен кыздырса да, озын буйлы, карлыгач канатыдай чем кара чәчле Нәсыйх абый гына Әминә апаның йөрәген яулый ала. Матур август ае ике гашыйкны кавыштыра.
Нәсыйхен армиягә алгач, солдатка да булырга туры килә Әминә апага. Көтеп алынган беренче мәхәббәт җимешләре- Айдар гаиләне тагын да түгәрәкли. Аннан Айрат, Айнур…
Ләкин каты авыру Әминә апаның пар канатын бик иртә сындыра. Өч ир бала белән ялгызын калдырып, Нәсыйх абый бакый дөньяга күчә.
Парлап гомер итә алмадык
Язмышыма шулай язгандыр.
Язмышларым шундый булганга
Балдагым да ялгыз калгандыр.
Ташлап киттең бу дөньядан
Ялгызлыкта мине калдырып.
Сагынганда миңа карар өчен
Өч улыңны гына калдырып.
(“Карлы чыршылар” җыры башкарыла)
Кадерле әнисен соңгы юлга озаткан, соңыннан бердәнбер ир туганын да җир куенына салган Әминә апа сыгылып төшми. Тез астына китереп суккан язмышына буйсынмый.
Ләкин хәсрәтнең иң ачысы алда көткән. Төпчеген- Айнурын да югалта ана.
Кайгы кинәт килә диләр,
Кайгы кисәтеп килде.
Кара, сары кием киеп,
Шөбһәле төшкә керде.
Бар да сыйган ана җанына-
Бәгыре ничәгә бүленгән?
…Күтәрмәслек авыр хәсрәте
Күңел төпкеленә күмелгән.
Бер ана да чәчмәс кайгысын-
Үзе генә белер -ачы ла!
…Энҗе таш булып
Күз яше
Хәсрәте өстенә басыла.
…Шушы була ана сабыры!
Малайлары өчен Әминә апа хәсрәтен эченә йота белгән сабыр, йомшак сүзле кайгыртучан әни дә, каты куллы, таләпчән әти дә була. Дилбегәне ныграк кысмаса, хәзерге болганчык заманда ир балалар нишләп бетмәс иде?Ә бүген Әминә апа уллары турында бары яхшы сүзләр, мактау сүзләре генә ишетеп куанып бетә алмый.
Улларым бар, киленнәрем-
Нинди шатлык яшәве!
Гомеремнең көзендә
Өстәлде тормыш яме.
Синең изге теләкләрең
Шатландыра тагын да.
Ярдәм итәргә әзер мин
Басып торам алдыңда.
Акыллы киңәшләреңне
Миңа һаман бирәсең.
Олы җанлы әниемә
Килә “рәхмәт” диясем.
Хәзер сүзне Әминә апаның уллары-киленнәренә бирәбез.(сөйлиләр,котлыйлар)
Сул ягымда сул як күршем,
Сул ягымда йөрәк бит.
Күршем миңа, мин күршемә
Гомер буе кирәк бит.
Җилләр иссә, давыл килсә,
Күршемә ышыкланам.
“Күршем минем, күршекәем!”-
Диеп кенә дәшикче.
Арадагы җылылыкны
Мәңге саклап яшикче,- ди Әминә апаның терәлеп торган күршесе, кайгы-шатлыкларын бергә уртаклашучы Наилә апа.
(Көнчыгыш халыклары биюе.)
Эшсезлекне җаның яратмый
Балалыктан чыгып өлгергәнче
Балаларга булдың вожатый.
Эшләдең дә, кызый, укыдың да,
Тарттың йөкне төпкә җигелеп.
Хыялдагы бәхет йолдызлары
Алларыңа төште сибелеп.
Ихтыяҗың, рухи таҗың иттең
Әткәң белән әнкәң сүзләрен.
Яшь аңнарга җылы яз иңдереп
Мәктәпләрдә уза көннәрең.
Яшь кыз түгел, син дәү апа инде,
Үзең дә балалар анасы.
Төбәлә көн саен күзләреңә
Үсмерләрнең якты карашы.
Ел артыннан еллар сиздермичә үтә бардылар. Югары белемле укытучы буларак, Әминә Сәитовна инде 36 нчы елын рус теле һәм әдәбиятын укыта. Аның төп максаты: рус теле фәне аша кешеләрне яратырга өйрәтү, укучыларында намуслылык, киң күңеллелек, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү; грамоталы, белемле шәхесләр чыгару. Ул белем биргән, тәрбияләп чыгарган укучылары-күпләгән профессия кешеләре бүген дә аны үзләренең якын дуслары, киңәшчеләре дип саныйлар, ел саен, яратып, очрашуларга чакыралар.
Күпләрегез инде канатланып.
Еракларга очып киттегез.
Әминә өчен һаман сез – сабыйлар
Булсагыз да инде бөркетләр.
Җиз кыңгырау кебек тавышыгыз
Сөйләшсәгез, уйнап-көлсәгез,
Болындагы чәчәкләрдәй булып,
Төшләренә аның керәсез.
Сүзне Әминә Сәитовнаның элекке шәкертләренә бирәбез.
Син сөйлисең бөек халкыбызның
Узган батыр юлы турында.
Остазларча оста өйрәтәсең
Рус телен алмаш буынга.
Син-эшеңнең остасы, Әминә апа,
Җисемеңә күрә- исемең.
Тормышыңда үз юлыңны табу,
Һәм шул юлда бала өчен яну-
Иң зур бәхете ул кешенең!
Укытучы булды үз һөнәрең
Аннан изгерәген тапмадың.
Шушы юлда инде гомереңнең
Кырыгынчы елын вакладың.
Син офтанма, дустым укытучы,
Ел артыннан еллар узганга.
Картаймыйсың , һәрчак яшь каласың
Яшь дусларың янда булганда.
Сүзне Әминә апаның хәзерге укучыларына бирәбез. (әдәби –музыкаль монтаж):
Мы читаем шибко
Без одной ошибки
На полу стояла плошка
Молоко лакала кошка
За скороговорку каждому пятерку.
Захотелось Мишке
Получить пятерку.
Прочитал он в книжке так скороговорку:
На пору стояра прошка
Мороко ракала кошка.
Кошка фыркнула, сказала:
Мороко я не ракара.
Я лакала молоко,
Это просто и легко.
Я люблю уроки русского языка и литературы. На этих уроках мы учимся понимать красоту и силу русского слова. Русский язык очень красив и мелодичен. Понимать значение многих слов русского языка нас учит учительница русского языка и литературы Амина Саитовна.
Как родной люблю я русский,
Он мне нужен, как воздух, каждый миг.
На нем живые, трепетные чувства
Открылись мне.
И мир открылся в них.
Я поняла на русском слово «счастье»
Большое счастье жить в родной стране.
С ним не боюсь я горя и ненастья,
С ним не сгорю я ни в каком огне.
Текут две речки в сердце, не мелея
Становятся единою рекой…
Забыв родной язык – я онемею,
Утратив русский- стану я глухой.
Если ты хочешь судьбу переспорить,
Если ты ищешь отрады цветник,
Если нуждаешься в твердой опоре-
Выучи русский язык…
«Учат в школе» җыры.
Һәр иртә саен мәктәптә
Елмаеп каршы ала.
Яхшы теләкләрен әйтеп,
Өйгә озатып кала.
Ул безгә белемнәр бирә,
Ә белем –бәхет юлы.
Әни дә ул, киңәшче дә,
Шуңа сөябез аны.
Рухландыра зур җиңүгә,
Изге һәрчак теләге.
Гүя безнең өчен генә
Тибә аның йөрәге…
Эшкә диеп һәр көн иртән
Безнең янга киләсез.
Күңелегездәге нурларны
Безгә бүлеп бирәсез.
Тын гына басып үтәсең
Парталар арасыннан.
Һәрбер баланың язмышын
Юрыйсың карашыннан.
Дәрескә әзерләнми килгән чаклар булгандыр,
Күзегезгә чыкмаса да, күңелегез тулгандыр.
Рәнҗеткән чаклар булгандыр, үпкәләткән минутлар,
Бер дә юкка, уйламыйча, хәтер калдырган чаклар.
Онытылыр әле, бар да онытылыр дибез,
Чөнки сезне чын күңелдән яратабыз без.
Дөньяда тик ике кеше-укытучы, ана
Ялгышларны оныта һәм кичерә ала.
Укытучым, өйрәтәсең безне
Һәр нәрсәне танып белергә.
Бер дә сиңа туры килмәсен
Хәсрәт-кайгыларны күрергә.
Сезнең сүзләр, игътибарлы күзләр
Мәктәбемә мине чакыра.
Иңнәремдә очар канат бүген
Мең-мең рәхмәт укытучыма!
“Укытучыма” җыры.
Әйе,барлык тормыш борчуларын оныттырып торырга аның мәктәбе, яраткан фәне, уку-чылары бар. 37 нче елын мәктәптә ул, шуның 35 елын рус телен һәм әдәбиятын укытуга багышлаган, 10 ел укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифасын башкар-ган. Баштагы елларда фермадан кырга, гаражга, клубка агитатор булып йөгерүләр дә үт-кән. Профсоюз комитетын җитәкләү, хатын-кызлар советы әгъзасы булу һ.б. өстәмә эш-ләрне санап бетереп буламы икән?
Хезмәтенең гүзәл нәтиҗәсе- укучыларының район күләмендә олимпиадаларда җиңүе, алай гына да түгел, республика олимпиадаларында көч сынашулары. Бүген дә ул дәреслә-рендә алдынгы технология элементларын кулланып эшли, укучыларны иҗади яктан үсте-рү юлларын эзли.
Класс җитәкчесе буларак, Әминә апа үзенең зур тормышка аяк басу алдында торган унбе-ренчеләрендә культуралылык, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияли, сынаулар алдында югалып калмаска, гадел булырга өйрәтә. Килеп чыккан борчуларны ата-аналар белән бер-гәләп хәл итәргә тырыша.
Әминә апа һәркөн иртән, дәфтәр тулы авыр сумкасын күтәреп,мәктәпкә ашыга. Укучыла-рының язмыш дәфтәрендә авыр сәхифәләр булмасын өчен үз өлешен кертә. Һәр җәйдә, традицион рәвештә, үзе чыгарган ничә буын укучылары аны, олылап, очрашуга дәшәләр; шатлыклары-борчулары белән уртаклашалар. Аның өчен моннан да зуррак бүләк, моннан
да зур сөенеч юк.
37 ел белем учагында сүнми яну, балаларның бетмәс-төкәнмәс “почему”ларына җавап та-бу өчен күпме көч, сәламәтлек кирәк. Ләкин укытучы үзе турында уйлый алмый. Ул кесә-сенә бер уч даруын салып, авырткан йөрәген учына кысып мәктәбенә ашыга.
Гарифуллина Әминә Сәит кызының тырыш хезмәте мәктәп администрациясе, район мәга-риф идарәсе профсоюз комитетының, Азнакай шәһәре һәм районы администрациясенең Почет грамоталары һәм иң сөенечлесе-Россия Мәгариф министрлыгының Мактау кәгазе белән бәяләнде.
Мәктәбемдә күкрәп, яшьнәп үткән
Алтын гомеремне кызганмыйм.
Бәхет орлыклары чәчә-чәчә,
Сизмәдем дә еллар узганын. (укытучылар коллективы әкрен генә чыгып тезелә)
Хор җырлый.
Понимаешь, мама, я-учитель,
Видишь, я, робея, вхожу в класс.
Это мне решили поручить их-
Сорок душ и восемьдесят глаз.
Учитель, сколько надо любви и огня,
Чтобы слушали, чтобы верили,
Чтобы помнили люди тебя.
Әминә апа, Туган көнең белән
Хезмәттәшләрең бүген котлыйлар.
Гел шат яшә җирдә, сәламәт бул,
Читләп үтсен сине кайгылар.
(Коллектив чыгышы) :
Айдан якты безнең уй,
Балдан татлы безнең уй.
Ай көттерде, ел көттерде
Һай көттерде юбилей!
Илле бишем тулды инде дисең,
Илле биш ул күп ич, ходаем!!!
Алдыйсың, Әминә апа, алдыйсың күк!
Япь –яшь әле йөзең-чыраең.
Юри генә, кунак итәр өчен
Җыйгансың син безне, мөгаен.
Кочак тулы кайнар теләкләр!
Бәйрәмеңә килдек куанып.
Үткәр,Әминә апа, калган гомереңне
Бәхет нурларына уралып.
Күңелең бүген, сизәм, дулкынлана,
Үзалдына никтер сөенә.
Ул да түгел, моңсуланып китә,
Гомер узгангамы көенә?
Куанырга сәбәп бар ул үзе-
Җиттең менә ике “биш”легә.
Күпләргә әле 55 яшьлек гомер-
Буй җитмәслек биек үр генә.
Сынауларны тормыш өеп бирде,
Кайгыларга башың имәдең.
Сабыр булдың, шуңадырмы инде:
“Әй авыр ла тормыш!”- димәдең.
Үзең генә белгәнсеңдер инде
Таңнарыңның ничек атканын.
Сизәсеңме, Әминә апа, бәйрәм булып,
Бәхетеңнең бүген кайтканын?
Яшьлек матурлыгы берни түгел,
Акыл матурлыгы йөзеңдә.
Бүгенгедәй бәхет көтсен сине,
Гомереңнең алтын көзендә.
Юлларыңда киртә очраса да,
Тирән упкыннарга юлыкма.
Һәрчак сиңа ярдәмгә килерлек
Хезмәттәшләрең барын онытма!
Пусть седина искрится
Сегодня на висках,
И пусть видны морщинки
На шее и руках.
Зато лучатся счастьем
Родимые глаза,
Ты не грусти сегодня,
Что в них блестит слеза.
Ведь это счастья слезы
И ими ты гордись.
Ты прожила по праву
Отличнейшую жизнь!
Юллар кебек озын гомер сиңа,
Кайгы җиле башка тимәсен!
Заман кыраулары читләп үтсен,
Яшәү дәрте һич тә сүнмәсен!
Заман авыр дибез, ә шулай да,
Табыныгыз булсын түгәрәк,
Онытып торыйк дөнья мәшәкатен
(ХОР белән): Бәйрәмегез булсын мөбарәк!
Җыр. “Туган көн”.
Җыр тексты:
Бүген бездә зур бәйрәм
55 тулган көнең.
Якты нур сибә җиһанга
Кояштай көләч йөзең.
Кушымта: Котлыйбыз, котлыйбыз
Сине юбилей белән.
Кайгыларга бирешмичә
Яшә син шатлык белән.
Юлларыңа синең бары
Алсу нурлар сибелсен.
Һәр яңа таң сиңа бары
Шатлык-бәхет китерсен. (Кушымта 1 тапкыр гына кабатлана.)
Озак еллар шатлык белән
Каршы алыйк март аен.
Туган көнеңне котларга
Насыйп булсын яз саен.
Кушымта: Котлыйбыз, котлыйбыз
Сине юбилей белән.
Кайгыларга бирешмичә
Яшә син шатлык белән.
Кайгыларга бирешмичә
Яшә син шатлык белән.
Яшә син бәхет белән.
Шуның белән бәйрәм кичәсе тәмам. Барыгыз да табынга рәхим итегез!
Яшьнэп уткэн яшьлек
(50 яшь тулу унаеннан)
(Салмак кына музыка янгрый картая мени сон йорэк)
Илле жэй,илле яз,илле коз,илле кыш
Ах,кайчан уткэн бу?
Илле яшь—картлыкнын яшьлеге
Яшьлекнен картлыгы икэн бу!
Илле ел буена уткэн юл
Иллегэ ярылган илле кыл
Кыллары жэядэй тартылган,
Бу жанга купме УК атылган!…
Бизмэнгэ-улчэугэ сыймаган,
Йогенен авыры жинеле
Ни генэ кичмэгэн жыймаган
Илледэ ир атнын гомере
Хэерле кич,исэнмесез, бэйрэмгэ килгэн кадерле кунаклар! Без буген менэ бу матур, якты залга Хэлфэт улы Маратнын илле еллык юбилеен билгелэп утэргэ жыелдык.
Эйе, илле ел аз гомер тугел,шуна курэ дэ без кабат сезнен белэн бергэлэшеп, Марат абыйнын бала чакларына, яшьнэп уткэн яшьлек елларына эйлэнеп кайтырбыз. Э хэзер эйдэгез Марат абыйнын узен тургэ чакырайык. Марат абый , рэхим итегез!
(Лента тагабыз)
(Эйдэгез кунаклар,табынга рэхим итегез!)
Марат абый ,синен Туган конен белэн
Туганнарын буген котлыйлар.
Гел шат яшэ жирдэ, сэлэмэт бул,
Читлэп утсен сине кайгылар.
Зур бэхетлэр юлдаш булсын сина
Юлларынны голлэр бизэсен.
Сэлэмэтлек ярты бэхет дилэр
Шунысы бигрэк читлэп утмэсен.
Марат абый! Менэ буген сезнен ин куанычлы конегез. Сез буген нинди уйлар, тойгылар кичерэсез?(Марат сойли)
(остэллэргэ бригадирлар сайлана, тост кутэрелэ)
Жыр Алсу _________________________________________________
Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә – кеше гомере. Әле яңа гына мин яшим дип дөньяга аваз саласың, кай арада инде аккан судай гомер үзенең олылыгын дистәләгән еллар белән билгели. Кечкенә чакта һәр туган көнне шатлык-сөенечләр белән көтеп аласың, тизрәк үсәсе, зур буласы килә. Ә еллар узган саен адәм баласы үзенең туган көннәрен сабырырак каршы ала башлый. Артка борылып караган саен узган гомер юллары, истәлекләре күз алдына килә. Узган еллар, үтелгән юллар заяга узмаганлыгы, гомер көзләренә кергәндә җимешләр инде өлгергәнме – менә шуларны әкрен генә барлый башлыйсың. Ир-ат бу чорда алдын – артын уйлап акыл белән эш итә, җиде кат үлчәп бер кат кисә. Сезнең менә шундый матур чорыгыз! Һәрвакыт шулай киң күңелле, ярдәмчел, булып калыгыз.Э хэзер яшьлек елларына эйлэнеп кайтырбыз(Видео клип)
Хэркемгэдэ бирелмэгэндер ул
Яшэу кукрэулэргэ тин гомер
Бу доньяга сез килгэнсез икэн
Юкка тугел,юкка тугелдер….
Эйе,Марат абый жир йозенэ юкка гына килмэгэндер.Эммэ лэкин бу унышларга ирешу очен арып-талып кайткан чакларда кем анны жылы итеп каршы алган кем тэрбиялэп анны эшкэ хэм яшэугэ дэртлэндергэн?Барыгызга да билгеле булганча Марат абыйнын жан яртысы—Айгуль апа.
Айгуль апа!Яшьлек елларына кире кайтып Марат абый белэн беренче очрашкан коннэрегез турында искэ тошереп китэ алмассыз микэн?(Айгуль и улы Айрат сойли)
Жыр « Сандугач»
50 ел узып киткән
Сизми-сизелми генә.
Тормыш юлын синең кебек
Матур үтәр кем генә…
Котлау очен сузне олы апасы Милэушэ хэм жизнэсе Кави балалары Салават, Азамат-Катя, Айголгэ бирэбез.
(уен или бию)
Жыелышкан туганнарын
Бэйрэмен куркэм икэн
Чын йорэктэн изге итеп
Телэклэр телэп утик
ди Марат абыйнын бер туган апасы Нафиса, жизнэсе Агзам балалары Айсылу — Нияз , Индира — Азат
Жыр «Туганыма телэклэр»
(уен)
Котлауларны дэвам итик. Суз Нефтекама кунакларына.
жингэсе Рэфилэ улы Рустам хэм бер туган абыйсы Гаян, жингэсе Светага бирелэ
Сузне Марат абыйнын сенлесе Халида балалары Лилия хэм Линарга бирэбез.
Жыр «Абыема»
Жыр Алсу _________________________________________________
(уен)
Тэнэфес
Котлауларны дэвам итеп сузне ике туган абыйлары хэм жингэлэренэ бирэбез
Расих , Роза Рафаэль, Рэмилэ Баян, Голфия Данис ,Дамира
(уен или бию)
Котлау очен сузне Айгол апанын бер туганнары Анфиса ,Айбулат- Эльвина, Лэйсэн -Камиль, Финурга бирэбез.
(уен или бию)
Яшьлек калган, истәлекләр калган,
Яза-яза тулган көндәлек.
Кайсы елның кайсы көне генә,
Түгел микән сагынып сөйләрлек.
дилэр юбилярнын классташлары Кэрим-Гольнара, Назиф-Илсоя, Ульфат-Ирина, Резеда-Ростэм, Рэвис- Разеда, Гольнара
(уен или бию)
Сина гомернен ин озынын, бэхетнен ин зурысын, шатлыкларнын ин олысын юллыйбыз – ди гаилэ дусларыгыз Алсу, Нияз -Ляйсан,Азат- Айгуль, Инзир-Раушания хэм Азалия Кави кызы.
(уен или бию)
Хормэтле Марат абый!
Купме генэ гомер итсэгездэ,
юлларыгыз голгэ кумелсен,
тан нурлары булып, йортыгызга
тик шатлыклар гына сибелсен!
Кул кочегез белэн жирдэ эшлэп,
кон кургэнгэ туган илемдэ,
озын юллар сезгэ кыска булган,
хэм шуна сез япь-яшь буген дэ!
Марат абый суз сезгэ!
(Марат абый сойли)
Хормэтле кунаклар Марат абыйнын юбилеена багышланган бэйрэм тантанабыз шунын б.н тэмам! Туган конегез котлы булсын Марат абый.
Ә хәзер иң кызыксынучан кунак исемен алу өчен викторина уеныйбыз.
1. Марат абый атнаның кайсы көнендә туган?
2. Туганда ничә_____ кг һәм ничә_____ см булган?
3. Кайда туган?
4. Иң яраткан уенчыгы нинди булган?
5. Туе кайчан булган?
6. Улы Айратка ничә яшь?
7. Иң яраткан ризыгы нинди?
8. Бакчалары ничә сутый?
9. Нинди маркалы машина ярата?
10.Яраткан артисты кем?
11.Тормышта нэрсэне яратмый?
12.Ин яраткан жыры?( )
13.Буш вакытларында нэрсэ белэн шогеллэнэ?
14.Сонгы укыган китабы?
15.Тормышка ашмаган хыялы?
16.Ничэнче размер аяк киеме кия?
17.Нинди тос ярата?
18.Гороскоп буенча ул кем?
19.Гел кабатлый торган сузе?
Чын дуслар беркайчан да кыен хәлдә калдырмыйлар, менә бүген дә безнен бәйрәмнең кайбер кунаклары ойыштыруны үз җилкәбезгә алырбыз дилэр. Юбилярыбыз тыңлап торсын, язып алса да ярый. (капчыктан кунакларның исемнәрен алабыз) Бүгенге кичэнең тәртибе: Бүген кич йолдызларның фаразлавына караганда 20.00 сәг.тә_______белән ________нең арасында очкын кабыначак һәм сез моның гади генә мавыгу түгел, ә бер күрүдә гашыйк булу икәнен аңларсыз.
__________үзенең бик күптәннән ял итмәвен искә төшерер һәм __________белән бик иркенәеп китәр. ____________белән____________эротик бию башкарырлар. Берәр сәгатьттән соң ___________”мин крутой” диячәк, тагын ике сәгатьтән берни дә әйтмәс һәм урындыктан егылып төшәр. _________тиздән бурычка акча тарата башлаячак.һәм спиртлы эчемлекне эчә-эчә _________нең соклангыч аякларын кочаклаячак һәм кемгә күпме бурычка акча биргәнен онытачак. _____________духи исеннән исереп утырачак, _____________үзенең үбүен ________гә бүләк итәчәк, барысыннан да артык кычкырып____________җырлар, ___________эчәр. Бәйрәмнән соң ___________белән____________төнге клубка китәрләр, үзләре белән __________не дә ияртерләр. Бәйрәмнән соң ___________җәяү кайтып китәр, ______________не машина белән илтерләр, ______________калган кунакларны үзләренә алып китәр. __________бер ящик пиво алып килер һәм кичә беткәндә “Сезгә буш бутылка кирәк түгелме ? дип сорап йөрер, _________________өстәлгә менеп басыр һәм “сез стриптиз заказать иткән идегезме? Дияр. Э менә ______________хәзер рюмкасын тутырып салыр да тост әйтер .
Конкурс . Бию конкурсы. Конкурста барлык кешеләр дә катнаша, тик утырып кына. Биюдә куллар , күзләр, башлар , телләр, борын, колак катнаша. Иң оста биюче исеме тапшырыла.
Хәзер бер уен уйнап алабыз. 3 парны чакырабыз.Уен “Угадай мелодию” дип атала.
Уенның шарты буенча, егетләр урындыкка утыра. Ә кызлары артта басып торалар. Мин парларга сораулар бирәм. Кем җавапны белә , (әлбәттә кызлар җавап бирергә тиешләр) кнопкага басып җавап бирәләр. Кнопка — ул сезнең ирләрегез.
Сценарий «Лэйлэнен туган коне»
«Туган кон» жыры янгырый.Булмэдэ Лэйлэ .Караватларны жыя ,чэчэклэргэ су сибэ.Остэл жэя.
Жыр бетэ.
Лэйлэ :
-Буген минем туган кон,
Ин кадерле булган кон.(Ишек шакыйлар.)
-Керегез,кер.Узыгыз.(Балалар керэ.Кулларында чэчэк букетлары).Утырыгыз.
1бала:
-Лэйлэгэ нэрсэ булэк
Итим туган коненэ?
Булэк итеп шигырь сойлим
Ана туган телемдэ.
Мин дэ этием шикелле ,
Шофер булырга уйлыйм.
Шунын очен хэрвакыт
Машинам беэн уйныйм.
Тизрэк усеп шофер булсам,
Нишлэргэ белер идем:
Урамдагы бар баланы
Утыртып йорер идем.
2бала:
-Э минем бик тэ кызык экият сойлисем килэ:
Булгандыр бер бай,ашагандыр гел май.Салгандыр оен таштан …Сойлимме яна баштан?
Балалар:
-Сойлэ ,сойлэ,без тынлыйбыз.
2бала:
-Булгандыр бер бай,ашагандыр гел май.Салгандыр оен таштан …Сойлимме яна баштан?
Балалар:
-Житте ,житте.Тынлап ардык.
3 бала:
—Мин Лэйлэгэ туган конгэ рэсем ясап алып килдем.
Балалар:
-Зэлинэ,бу кемнэр,нэрсэлэр ясадын?
3 бала:
-Коз житте.Коз коне агач яфраклары саргая,кызара ,э аннары алар жиргэ коелалар.Балалар козге яфраклардан букет ясадылар.
4 бала:
-Эйдэгез ,уен уйнап алабыз.Уеннын исеме «Лэйлэгэ татлы сузлэр».
(Бер берсенэ кульяулык ыргытып матур сузлэр эйтэлэр)
Балалар:
-Лэйлэ акыллы.
-Лэйлэ матур.
-Лэйлэ унган.
-Лэйлэ тырыш.
-Лэйлэ чибэр.
-Лэйлэ олгер.
Лэйлэ :
-Мина иптэшлэрем туган конемдэ бик матур сузлэр эйттелэр .Мин бик шатландым.
5 бала:
-Мине тынлагыз эле, тизэйткечне минем белэн кем кабатлый ала:
Мич башында биш мэче,
Биш мэченен биш башы.
Биш мэченен биш башына
Ишелмэсен мич ташы.
Балалар:
Мич башында биш мэче,
Биш мэченен биш башы.
Биш мэченен биш башына
Ишелмэсен мич ташы.
6 бала:
-Эйдэгез , «Ак калач» уйныйбыз.
Балалар:
_Лэйлэнен туган коненэ
Без пешердек ак калач.
Менэ мондый биектэ,
Менэ мондый тубэндэ.
Менэ мондый кинлектэ,
Менэ мондый тарлыкта.
Ак калач ,ак калач ,
Телэгэнен сайлап кач.
Лэйлэ :
-Мин барыгызны да яратам,э Адельне кубрэк.
(Татарча бию кое ,балалар биилэр).
Лэйлэ :
-Рэхмэт сезгэ ,дусларым.Э хэзер эйдэгез чэк-чэк белэн чэй эчэбез.(Янадан туган кон турында жыр дэвам итэ,балалар чэй эчэлэр).
Х әерле кич хөрмәтле туганнар, якыннарыбыз. Без бүген, менә бу кунакчыл йортка, сезнең белән бергәләп _____ның туган көнен билгеләп үтәргә җыелдык.
Тормышнын ин ямьле чагы,
Илле биш яшь – ул аз ә ле!
Алда ә ле – к ү пме шатлык!
К ү пме б ә хет, наз ә ле!
Син бүген үзеңнең олы юбилеең — 55 яшеңне билгелисең. Алтын-сары яфраклы көзләргә ямь өстәргә теләгәндәй, табигатьнең шушы мизгелендә 55 ел элек дөньяга килеп, син барлык туганнарыңны сөендергәнсең. Бүген дә син, үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә син кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче, шуңа күрә дә үзең олы ихтирам казангансың.
Алдагы гомер юлларыңны шулай ук сау-сәламәт, күтәренке кәеф һәм туган-тумачаларың, якыннарың белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын сиңа!
Безнең бүген 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче бер генә кеше түгел әле:
________ һәм _______ның кызының
_______нең яраткан кайнанасының
Да туган көне. Бүген без шуларның барысын да котлап китәрбез.
Бүген гомер мизгелеңнең матур бәйрәме, хатын-кызның акыл туплаган, асыл, иң күркәм чоры. Киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телибез. Әрнү-сагыш белмә, гел шулай чибәр бул, изге дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.
1952 ел. Алтын-сары көз көнендә ________ апа сау сәламәт кыз бала дөньяга китерә. Кыз бала тәүге тапкыр бар җиһанны яңгыратып, үзенең дөньяга килгәнлеген раслап аваз сала. Бу балага _________ дип исем бирәләр.
Шушы сабыйның әнисенә сүз биреп, тәпиен юып алыйк әле.
Ай үсәсен ел үсеп _________ сылу кыз булып үсеп тә җитә, укый, белем ала. Гаилә кора, ____ исемле асыл егетне тудыра. Әйдәгез әле ______нең әнисенең туган көнен уздырып алыйк.
Кунакларны бүгенге көннең, дөресрәге шушы башланган төннең һава торышы белән таныштырып алыйк әле.
«Бүген _______ районының ________авылында шампанский һәм шәраб белән кушылган яшенле яңгыр (юеш кар) явуы көтелә. Вакыты-вакыты белән, көчле җил искән уңайда, берничә чакрымга музыка һәм җыр тавышлары ишетелүе ихтимал. Төнге сәгать уникеләрдә чама белмичә эчә торганнарның күз аллары томаланыр, аяк асларында җир тетрәр, юллар бик тайгак һәм кәкре-бөкре булыр. Кырык градуста эт тә оясыннан чыкмый. Кырык градустан сакланыгыз. Баганалар кочаклап, стеналарга тотына-тотына йөрерлек хәлгә җитә күрмәгез. — Районның метеорология станциясе».
Ә хәзер иң кызыксынучан кунак исемен алу өчен викторина уены башлыйбыз.
1. ________ апа атнаның кайсы көнендә туган?
2. Туганда ничә кг һәм ничә см булган?
4. Иң яраткан уенчыгы нинди булган?
5. Туе кайчан булган?
6. Рөстәмгә ничә яшь?
7. Иң яраткан ризыгы нинди?
8. Бакчалары ничә сутый?
9. Нинди маркалы машина ярата?
иң кызыксынучан кунак исеме бирелэ
Чын дуслар беркайчан да кыен хәлдә калдырмыйлар, менә бүген дә без бәйрәмнең кайбер өлеләрен оештырны үз җилкәбезгә алырбыз. Юбилярыбыз тыңлап тосын, язып алса да ярый. (капчыктан кунакларның исемнәрен алабыз) Бүгенге кичнең тәртибе: Бүген кич йолдызларның фаразлавына караганда 20.00 сәг.тә_______белән ________нең арасында очкын кабыначак һәм сез моның гади генә мавыгу түгел, ә бер күрүдә гашыйк булу икәнен аңларсыз.
__________үзенең бик күптәннән ял итмәвен искә төшерер һәм __________белән бик иркенәеп китәр. ____________белән____________эротик бию башкарырлар. Берәр сәгатьттән соң ___________”мин крутой” диячәк, тагын ике сәгатьтән берни дә әйтмәс һәм урындыктан егылып төшәр. _________тиздән бурычка акча тарата башлаячак.һәм спиртлы эчемлекне эчә-эчә _________нең соклангыч аякларын кочаклаячак һәм кемгә күпме бурычка акча биргәнен онытачак. _____________духи исеннән исереп утырачак, _____________үзенең үбүен ________гә бүләк итәчәк, барысыннан да артык кычкырып____________җырлар, ___________эчәр. Бәйрәмнән соң ___________белән____________төнге клубка китәрләр, үзләре белән __________не дә ияртерләр. Бәйрәмнән соң ___________җәяү кайтып китәр, ______________не машина белән илтерләр, ______________калган кунакларны үзләренә алып китәр. __________бер ящик пиво алып килер һәм кичә беткәндә “Сезгә буш бутылка кирәк түгелме ? дип сорап йөрер, _________________өстәлгә менеп басыр һәм “сез стриптиз заказать иткән идегезме? Дияр. Э менә ______________хәзер рюмкасын тутырып салыр да тост әйтер .
Конкурс . Бию конкурсы. Конкурста барлык кешеләр дә катнаша, тик утырып кына. Биюдә куллар , күзләр, башлар , телләр, борын, колак катнаша. Иң оста биюче исеме тапшырыла.
Х ә зер бер уен уйнап алабыз. 3 парны чакырабыз. “Слабое звено” уенын уйнап алабыз х ә зер.
Уенны ң шарты буенча, егетл ә р урындыкка утыра. Ә кызлары артта басып торалар. Мин парларга сораулар бир ә м. Кем җ авапны бел ә , ( ә лб ә тт ә кызлар җ авап бирерг ә тиешл ә р) кнопкага басып җ авап бир ә л ә р. Кнопка — ул сезне ң ирл ә регез. Һә р ирне ң ү з кнопка тавышы булырга тиеш. М ә с ә л ә н сезне ң нинди тавыш булачак?!
(тыр-р-р, зи ң -зи ң , ди ң -ди ң һ .б.)
55 ел узып киткән
Сизми-сизелми генә.
Тормыш юлын синең кебек
Матур үтәр кем генә…
Син бәхетле:
Инсафлы балаларың.
Кылган гамәлләре белән
Кабатлый аналарын.
Акыллы да, сабыр да син,
Тыйнак һәм итагатьле.
Гомерең буйларына сау-сәламәт,
Булсаң иде чиксез бәхетле.
Кадерле ______ апа !
Сине олы бәйрәмең — 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма !
Сине шушы иң зур, шатлыклы бэйрэмең белэн, жан тибрэлешең яктылыкка омтылып, дөньяга килгэн көнең белэн котлыйбыз!
60 яшь ул нибары 60 кыш, 60 жэй һэм 60 яз гына. Йөзлэреңдэ нур уйнап торганда, синең өчен ул гомереңнең жэе генэ. Эле аның көзе дэ, кышы да, кабат эбилэр чуагы да булыр. Сиңа бездэн бер генэ телэк — саулык, э тэн сихэтлеге ул — озын гомер, шатлык, бэхет һэм күңелеңдэге илаһи нур тамчысы.
Килэчэктэ балаларың вэ оныкларыңнан игелек, шэфкать күреп, тормышка сөенеп яшэргэ язсын.
***
Алтмыш ел да үтеп киткән икән
Сез дөньяга килгәннән бирле.
Тормыш һаман хезмәт тәлап итә.
Тормыш һаман матур һәм серле.
Үрнәк итеп сөйли һәркем сезне,
Суынмасын йөрәк җылыгыз.
Җәйләр белән бергә килеп җиткән
Куанычлы туган көнегез.
Безнең теләк сезгә: 100 яшәгез,
Өзелмәсен җирдә сыегыз!
* * *
Гади, сабыр, олы җанлы да син,
Кылганнарың бары изгелек.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,
Бәхетләрең булсын гомерлек.
Туган көннәр ел да кабатлана
Ләкин кабатланмый үткәне.
Бәхет, шатлык һәм тазалык белән
Килеп торсын иде көткәне.
* * *
Мәҗлескә чакыргансың
60ың тулган имеш
Каян килгән 60 ди ул
Мыек чыкмаган килеш?!
Кеше ышанмаслык сүзне
Чын булса да сөйләмә
Хатыныңа ничә булса
Син дә әле шул тирәдә.
Олы тормыш юлына да
Яңа басасың кебек
Кайсы юлдан китәсе дип
Башың ватасың кебек.
Кайсы юлдан атласаң да
Якты булсын көннәрең
Чөнки алтын кулларың бар
Җитмеш төрле һөнәрең.
60ың тулса тулгандыр
Әйдә ярар чурт с ним
Йөрәгең белән һаман да
18 дә бул гел син.
Кызганма син үткән елларыңны
Яшәү үзе җирдә зур бәхет.
Юбилеең белән котлап сине
Сәламәт бул дибез һәрвакыт.
* * *
Безнең өчен бүген гаять шатлыклы көн. 60 яшь әле ир- ат өчен тормыш тәҗрибәсе тупланган бер чор гына.
Үз гомерегездә сез, шактый авыр, сикәлтәле юллар узып, күпне күреп, күпне белеп, күпне кичергән булсагыз да, картаймагансыз, саргаймагансыз.
Карлыгачтан көнне, сандугачтан төнне сорамыйча эшләгәнсез, түзгәнсез, дәшмәгәнсез, ялгыз агач сыман сынмагансыз.
Инде лаеклы ялга китәсез. Ходай сезнең барлык изге теләкләрегезгә, ниятләрегезгә, догаларыгызга җавап бирсен.
Яшәү дәфтәрегезгә озын, тыныч гомер язылсын шушы изге минутларда.
Аккан сулар кебек еллар үтә,
Һич туктатып булмый вакытны.
Һәр ел саен туган көннәр уза
Якынайтып безгә картлыкны.
60 яшьлек гомер гомермени
Яшә әйдә тагын алтмышны!
* * *
Сине шушы иң зур, шатлыклы бәйрәмең белән, җан тибрәлешең яктылыкка омтылып, дөньяга килгән көнең белән котлыйбыз!
60 яшь ул нибары 60 кыш, 60 җәй һәм 60 яз гына. Йөзләреңдә нур уйнап торганда, синең өчен ул гомереңнең җәе генә. Әле аның көзе дә, кышы да, кабат әбиләр чуагы да булыр.
Сиңа бездән бер генә теләк — саулык, ә тән сихәтлеге ул — озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелеңдәге илаһи нур тамчысы.
Киләчәктә балаларың вә оныкларыңнан игелек, шәфкать күреп, тормышка сөенеп яшәргә язсын.
60 яшең белән котлап,
Зур бәхетләр сиңа телибез.
Үзең кешелекле булган өчен,
Олылыйбыз бүген сине без.
* * *
Көз җитте дип гөлләр саргаймасын
Чәчкәләрен җиргә сипмәсен.
Яшь җитте дип йөрәк картаймасын,
Гомеркәйләр әле бетмәсен
Балаларың белән бергә-бергә
Тигезлектә язсын яшәргә.
Җәйге яңгыр кебек шыбырдарга,
Җәй яшене кебек яшьнәргә.
(Рәйсә Имамиева)
* * *
Аккан сулар кебек еллар үтә,
Һич туктатып булмый вакытны.
Һәр ел саен туган көннәр килә,
Якынайтып безгә картлыкны.
60 яшь гомер ул гомермени
Яшә әйдә тагын алтмышны!
* * *
Алтмыштамы алтмышта
Картаймыйлар ялгыш та.
Ут өертеп бу дөньяда
Яшәп була алтмышта
Бирешмәгез сагышка,
Рәхмәт әйтеп язмышка
Узу кирәк алтмыштан —
Җитү кирәк җитмешкә!
Йөз яшә син кадерлебез,
Сүрелмәсен җанда дәрт-дәрман!
Якыннарың сиңа шуны тели,
Дусларыңнан сиңа шул фәрман.
* * *
Гомерегезнең олы туе булсын котлы!
Куанычлар һәм шатлыклар булсын потлы!
Җитмештә дә, сиксәндә дә, туксанда да
Йөрәгегез бүгенгедәй булсын утлы!
60 яшь ул — картлыкларның сабый чагы,
Шуның кадәр яшәп була димәк тагы.
Кайда гына яшәсәгез торсагыз да
Һич онытмас сезне яше-карты.
Картаям шул, картаям дип көенмәгез,
Пенсиягә чыгам диеп сөенмәгез.
Гаиләдә күптән бабай булсагыз да
Гел яшәреп яшәгез сез арабызда.
* * *
Еллар кырыс, мәрхәмәтсез —
Маңгайга сырлар сала.
Тик йөрәк гел унсигездә,
Мәңге яшь булып кала.
60 яшең тулса тулсын
Йөрәк утың сүнмәсен,
18 дәге шикелле
Тынгы белми дөрләсен.
* * *
Алтмыштамы — алтмышта.
Шатлык та күп сагыш та,
Туры юлдан тайпылмадың
Атламадың ялгыш та.
Күпме генә бәхет теләсәк тә
Бик аз булыр кебек тоела.
Кирәк чакта ярдәм кулы суздың,
Шәфкатьле син һәрбер кешегә.
Шуңа сине бар да яраталар,
Дус-ишләрең йөри килгәләп.
Сау-сәламәт булып туксанны да,
Үткәрергә язсын бергәләп.
* * *
Алтмыш яшең белән, газиз туган!
Сәлам сиңа ихлас йөрәктән.
Үткән юлың синең сырлы булган…
Дөнья, шөкер, күпкә өйрәткән…
Кылган гамәлләрең — иксез-чиксез.
Үкенечкә — калган эшләр бар.
Өмет өчен әле кодрәтең бар,
Хыял өчен матур хисләр бар.
Алтмыш тулганнарга, бабай, диләр.
Яшүсмергә, дөрес, баш кеше.
Картлар арасында син — «салага».
Картлык өчен — ифрат яшь кеше!
Яшә әле, туган, яшәр әле,
Күңел канатларын җилкетеп.
Чибәр ханымнарны ымсындырып.
Баскан чакта — җирне селкетеп!
* * *
Бүген синең юбилеең, әти!
Алтмыш яшең — Ходай бүләге.
Син салучы шушы йорт нигезен,
Әни өчен тормыш терәге.
Син өйрәттең үз үрнәгең аша
Бу тормышта яшәү серләрен.
Күпме наз һәм сөю сыйдырган бит
Безне уйлап типкән йөрәгең.
Беркайчан да авыр сүз әйтмәдең,
Киңәшләрең булды үтемле.
Шуңадыр ул, яшибез без, әти,
Кызартмыйча синең битеңне.
Абынганда, җайлап аңлатасың,
Сабыр төбе алтын икәнен.
Син тамыры булсаң, без тармагы,
Җиргә берегеп үскән имәннең.
Алтмыш яшҗ ул ирләр өчен бары
Картлык чорның якты язлары.
Әле алда шаулап торган гомер,
Оныкларның күңел назлары.
Рәхмәт әти, сиңа барсы өчен.
Тәрбияңә, биргән назыңа.
Күңел тынычлыгы юлдаш булсын
Картлыгыңның якты язында.
Син бүген үзеңнең олы юбилеең — 60 яшең билгелисең. Моңсу көзләргә ямь өстәргә теләгәндәй, табигатьнең шушы мизгелендә ярты гасыр элек дөньяга килеп, син барлык туганнарыңны сөендергәнсең. Бүген дә син, кадерле кешебез, үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә син кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче, шуңа күрә дә үзең олы ихтирам казангансың. Алдагы гомер юлларыңны шулай ук сау-сәламәт, күтәренке кәеф һәм туган-тумачаларың, якыннарың белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын сиңа, сөекле һәм сөйкемле кешебез! Иң изге, ак һәм пакь теләкләр белән …
Үткән гомер — кичкән елга,
Аны санарга түгел.
Чигәгә кар кунган саен
Язны яңарта күңел.
Язның назлы нурларыннан
Жаныңа үсә канат.
Яшлегеңә кайтасың да
Китә алмыйсың кабат.
Синең әле алкышларга
Күмелә торган чагың.
Настоящий егет булып
Күренә торган чагың.
Сиксән түгел, туксан түгел,
Нибары алтмыш кына.
Күтәрелгән чагың гына
Гомерең балкышына.
Балаларың буй житкергән,
Оныкларың тирәңдә.
Яннарыңнан да китмиләр
«Яратабыз» — диләр дә…
Яшь кызлар да «бабай» дими,
«Абый» дип дәшә әле.
Шатлык чәчеп, бәхет урып
яшә дә яшә әле.
60 яшең тулды менә!
Байлыгың-алты дистә!
Кичә генә булган кебек
Алтмышы тиен истә.
Әйтерсең, бүген әле син
Башлыйсың яши генә.
Керәсең атлап бары тик
Картлыкның яшьлегенә.
Менә шулай тыйнак кына,
Кызыкмый артыгына,
Җитәрсең Аллаһ боерса,
Картлыкның картлыгына.
***
60 яшең тулса тулсын,
Күңелең картаймасын.
Йөрәктәге дәртең белән
Мәңге яшь булып кал Син.
Син әле солдаттан кайткан
Егетләр кебек кенә!
Алтмышның аргы ягында
Яшә Син көлеп кенә,
Алтмыш еллык хәзинәңнең
Кадерен белеп кенә.
***
Еллар кырыс, мәрхәмәтсез-
маңгайга сырлар сала.
Тик йөрәк гел унсигездә,
Мэңге яшь булып кала.
60 яшең тулса тулсын,
Йөрәк утың сүнмәсен,
18 дәге шикелле
Тынгы белми дөрләсен.
Яшә, дускай, кайгы белмә,
Хәсрәт күрмә дөньяда,
Хөрмәтләсен дус-ишләрең,
Кадерле бул семьяда
Сезнең тормышыгыз безгә үрнәк,
Йөрәктә сез кичен-иртәсен.
Сезгә насыйп булган бәхет-шатлык,
Яхшы көннәр мәңге бетмәсен.
Гомерегез булсын бәхетле,
Бәхетегез булсын гомерле.
Җирдә булган бөтен изгелекне
Бирсен Ходай сезгә бу көнне.
60 яшь бит әле матур гомер,
Борчылма син килгән картлыкка.
Исәнлекне күбрәк бирсен Ходай,
Калган гомер үтсен шатлыкта.
Кызыкма, дустым, байлыкка,
Саулык бирсен Ходай нык.
Саулык китсә, алтын да чүп,
Саулык — җирдә зур байлык.
Маңгаенда сырлар — үткән еллар,
Борчуларың эзе — ак чәчең.
Җиде балаң, әткәй, рәхмәт әйтә,
Котлы булсын 60 яшең.
Уфтанма, гомер уза диеп,
Еллар бер дә бушка узмаган.
Еллар үтә торсын әкрен генә,
Сүрелмәсен генә дәрт-дәрман.
60 яшең тулсын,
Күңелең картаймасын.
Йөрәктәге дәртең белән
Мәңге яшь булып кал Син.
Авыруны белми яшә,
Бул һаман үз көчеңдә.
Сине исән-имин күрү
Бәхет безнең өчен дә.
Күрмә кайгы, белмә хәсрәт,
Шатлан да Син, көл Дә Син.
Мәңге яшь булсын йөрәгең,
Картаюны белмәсен.
100-гә хәтле яшә! Хәтта
100-дә соңгы чик түгел.
Җырдагыча, Сиңа кояш
Гомере тели күңел.
Син әле солдаттан кайткан
Егетләр кебек кенә!
Алтмышның аргы ягында
Яшә син көлеп кенә.
Алтмыш еллык хәзинәңнең
Кадерен белеп кенә.
Алтмыш түгел, алты унлык,
Яки унике «бишле»,
Һәр елыңның һәр аена
Тормыш куйган бер «биш»не.
Керәсең гомер көзенә,
Башың тотып югары,
Узган тормыш юлың өчен
Тормас йөзең кызарып.
Төрле чакларың булгандыр
Олы тормыш юлыңда,
Дәрәҗәң бар, абруең зур
Әтиле йортның коты бар,
Тарта күңел гел шунда,
Бәхетлебез син барда.
Уфтанма, бүген алтмыш, дип,
Күңелең синең яшь әле,
Йөзеңнән нурлар сибелә,
Дәрт-дәрманың бар әле.
Парлы тормыш җиңелерәк,
Язмыш ялгыз итмәсен,
Тормыш чишмәсе җырласын,
Мәңге суы кипмәсен.
Туган көнең гөрләсен,
Иң җылы котлау сүзләрен
Бу көндә сиңа нәрсә, теләсәк тә,
Аз сыман.
Кайгы күрмә, чирне белмә
һәрчак яшә ямьле яз сыман.
Күк йөзендә чиксез күй йолдызлар,
Иң яктысы фәкать син генә.
Җир йөзендә күпме кеше яши.
Иң кадерле безгә син генә.
Юбилеең кортлы булсын
Телибез бәхёт кенә.
Сөендерсен һәрбер көнең
Шатлыклар килең кенә.
Йөрәкләрдәй чыккан назлы сүзләр,
Күңелләрдә, булган саф хисләр.
Озын гомер; якты, матур тормыш –
Безнең сиңа әйтер теләкләр.
Исәнбай урта мәктәбе директоры Ринат Габдрахман улы Борһаниевны ихлас күңелдән 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Сезгә сәламәтлек, тигез тормыш, хезмәт уңышлары, яңа җиңүләр, тормыш авырлыкларын җиңәргә көч-куәт, иминлек телибез.
Бик вакытлы килгәнсез сез җиргә,
Тормыш куйган ныклы канатлар.
Сез яшәгән еллар — яңа бер җыр,
Шатлык та бар анда, моң да бар.
Һәркемгә дә бирми язмыш-тәкъдир
Яшьнәп яши торган гомерне.
Күпме якты хатирәләр саклый
Сызылып үткән тормыш мизгеле.
Үз кулыгыз белән төзегәнсез
Гомер юлы дигән диварны.
Күркәм гамәл белән бизәкләгән
Һәр сәгате үткән елларны.
Алга әйдәп балкый, дәшә һаман
Өмет кояшының нурлары.
Сәламәтлек, яхшы кәеф белән
Каршылагыз килер елларны.
Хөрмәт белән район мәгариф идарәсе коллективы.
Хөрмәтле Ринат Габдрахман улы Борһаниевны күркәм юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.
Күп еллар авыл балаларына аң-белем биреп кенә калмыйча, дистәләгән еллар җитәкчелек дилбегәсен кыю тотучы, үз һөнәрен чын күңелдән яраткан Ринат әфәнденең тирән белемле булуы, бай тәҗрибәсе сокланырлык, үрнәк алырлык. Сезгә озак елларга җитәрлек сәламәтлек, бетмәс энергия телибез. Куелган максатларга ирешү юлында түзем һәм сабыр булыгыз. Янәшәгездә һәрчак тугры дусларыгыз, ышанычлы хезмәттәшләрегез булсын. Якыннарыгыз сезне сөендереп яшәсеннәр. Уңышлар, куанычлы көннәр, бәхетле мизгелләр насыйп булсын Сезгә!
Сәламәтлек Сезне ташламасын,
Гаиләдә булсын бөтенлек.
Без телибез Сезгә чын күңелдән
Озын гомер, бәхет, иминлек.
Хөрмәт белән Исәнбай авыл җирлеге Советы.
Хөрмәтле җитәкчебез — Исәнбай урта мәктәбе директоры Ринат Габдрахман улы Борһаниевны ихлас күңелдән 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Моннан биш ел элек туган мәктәбегезгә кайтып, җитәкчелек дилбегәсен үз кулыгызга алгач, без бик сөендек. Мәктәп, укучылар дип янып йөреп көн артыннан көн, ел артыннан ел сизелмичә үтеп тә киткән. Шушы еллар эчендә генә дә мәктәптә күпме матур үзгәрешләр булды, укучыларыбыз елдан-ел бердәм дәүләт имтиханнарында югары күрсәткечләр белән сөендерәләр, бердәм, дус коллективның хезмәт уңышлары да шактый. Мәктәбебез белән эшлекле, таләпчән, төгәл, шул ук вакытта гади, һәркем күңеленә ачкыч таба белән директор җитәкчелек итүенә ничек горурланмыйсың инде?!
«Алтмышым тулды инде» дип көенмәгез, сезнең әле егетләр кебек чагыгыз. Сезнең кул астында әле күп еллар эшләргә язсын дип телибез. Сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, парлы гаилә тормышы, балаларга горурланып, алар белән сөенеп яшәргә насыйп булсын.
Алтмыш яшьне күпкә санамагыз,
Алтмыш булсын бары өтере.
Сәламәтлек, тыныч күңел белән
Үткәрегез калган гомерне.
Хөрмәт белән Исәнбай урта мәктәбе коллективы.
Хөрмәтле җитәкчебез Ринат Габдрахман улы Борһаниевны күркәм юбилее белән ихластан котлыйбыз.
Таләпчән, намуслы, бик тә төгәл җитәкчебезгә олы йөрәкле, һәр хезмәткәргә игътибарлы булганы өчен рәхмәтебезне җиткерәбез. Бәйрәмегез матур теләкләр, изге хәбәрләр, сөенечле яңалыклар гына алып килсен. Бүгенге бәхетле елмаюыгыз Сезне беркайчан да ташламасын. Һәрчак шулай изге күңелле киңәшче, тугры ярдәмче, үз һөнәрен яхшы белгән җитәкче булып калыгыз.
Матур бәйрәмегез көнне Сезгә чын күңелдән теләкләрнең гадиен, изгесен юллыйсы килә. Саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлык, куанычлар юлдаш булсын үзегезгә. Тормыш иптәшегез Әлфия ханым белән пар канатлы булып, мул тормышта, балаларыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, озак еллар бәхетле яшәвегезне телибез.
Ихтирам белән Исәнбай балалар бакчасы коллективы.
Исәнбайда яшәүче кадерле киявебез, хөрмәтле җизнәбез Ринат Габдрахман улы Борһаниевны 60 яшьлек юбилее белән котлап, туган җанлы, олы йөрәкле, ярдәмчел булганы өчен тирән рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Сиңа нык сәламәтлек, хәерле озын гомер, эшеңдә зурдан-зур уңышлар телибез. Әлфиябез белән тигезлектә, балаларыңа куанып, аларның уңышларына сөенеп, әтиеңнең, әби-бабаңның, туганнарыңның җылы карашларын тоеп, күңел тынычлыгы белән яшәвеңне телибез. Ходай биргән елларның кадерен белеп, бергә-бергә шатланып-сөенеп, ярдәмләшеп гомер итәргә насыйп булсын.
Гаиләң нык. Улың, кызың үсте.
Дөньяң, шөкер, бөтен, түгәрәк.
Калган гомерне дә бергә-бергә
Үтә алсак иде бергәләп.
Сәламәт бул, күңелең тыныч булсын,
Юбилей ул — шатлык тәхете.
Насыйп булсын, җизни, киләчәктә
Оныкларың сөеп, куанычта
Һәм муллыкта яшәү бәхете.
Иң матур теләкләр белән әби-бабаң, Халиковлар, Гобәйдуллиннар, Шакировлар гаиләләре.
Укытучы барлык чараларны да оештыручы ул. Авылда кемнеңдер юбилее үткәрелә икән, юбилейга сценарийны әзерләүдә дә ярдәм итә. Менә бу эшкәртмәгә таянып, юбилей кичәсен оештырырга була. Син бүген үзеңнең олы юбилеең — 55 яшеңне билгелисең. Алтын-сары яфраклы көзләргә ямь өстәргә теләгәндәй, табигатьнең шушы мизгелендә 55 ел элек дөньяга килеп, син барлык туганнарыңны сөендергәнсең. Бүген дә син, үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә син кешелекле һәм игел…
Поделитесь с коллегами:
Хәерле кич хөрмәтле туганнар, якыннарыбыз. Без бүген, менә бу кунакчыл йортка, сезнең белән бергәләп _____ның туган көнен билгеләп үтәргә җыелдык.
______ апа!
Тормышнын ин ямьле чагы,
Илле биш яшь — ул аз әле!
Алда әле — күпме шатлык!
Күпме бәхет, наз әле!
Син бүген үзеңнең олы юбилеең — 55 яшеңне билгелисең. Алтын-сары яфраклы көзләргә ямь өстәргә теләгәндәй, табигатьнең шушы мизгелендә 55 ел элек дөньяга килеп, син барлык туганнарыңны сөендергәнсең. Бүген дә син, үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә син кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче, шуңа күрә дә үзең олы ихтирам казангансың.
Алдагы гомер юлларыңны шулай ук сау-сәламәт, күтәренке кәеф һәм туган-тумачаларың, якыннарың белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын сиңа!
Безнең бүген 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче бер генә кеше түгел әле:
Бүген —
________ һәм _______ның кызының
-
________нең әнисенең
-
_______нең яраткан кайнанасының
-
____________ апасының
-
__________________________ апасының
-
_________________________________
-
Да туган көне. Бүген без шуларның барысын да котлап китәрбез.
__________ апа!
Бүген гомер мизгелеңнең матур бәйрәме, хатын-кызның акыл туплаган, асыл, иң күркәм чоры. Киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телибез. Әрнү-сагыш белмә, гел шулай чибәр бул, изге дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.
1952 ел. Алтын-сары көз көнендә ________ апа сау сәламәт кыз бала дөньяга китерә. Кыз бала тәүге тапкыр бар җиһанны яңгыратып, үзенең дөньяга килгәнлеген раслап аваз сала. Бу балага _________ дип исем бирәләр.
Шушы сабыйның әнисенә сүз биреп, тәпиен юып алыйк әле.
Ай үсәсен ел үсеп _________ сылу кыз булып үсеп тә җитә, укый, белем ала. Гаилә кора, ____ исемле асыл егетне тудыра. Әйдәгез әле ______нең әнисенең туган көнен уздырып алыйк.
Кунакларны бүгенге көннең, дөресрәге шушы башланган төннең һава торышы белән таныштырып алыйк әле.
«Бүген _______ районының ________авылында шампанский һәм шәраб белән кушылган яшенле яңгыр (юеш кар) явуы көтелә. Вакыты-вакыты белән, көчле җил искән уңайда, берничә чакрымга музыка һәм җыр тавышлары ишетелүе ихтимал. Төнге сәгать уникеләрдә чама белмичә эчә торганнарның күз аллары томаланыр, аяк асларында җир тетрәр, юллар бик тайгак һәм кәкре-бөкре булыр. Кырык градуста эт тә оясыннан чыкмый. Кырык градустан сакланыгыз. Баганалар кочаклап, стеналарга тотына-тотына йөрерлек хәлгә җитә күрмәгез. — Районның метеорология станциясе».
Ә хәзер иң кызыксынучан кунак исемен алу өчен викторина уены башлыйбыз.
1. ________ апа атнаның кайсы көнендә туган?
2. Туганда ничә кг һәм ничә см булган?
3. Кайда туган?
4. Иң яраткан уенчыгы нинди булган?
5. Туе кайчан булган?
6. Рөстәмгә ничә яшь?
7. Иң яраткан ризыгы нинди?
8. Бакчалары ничә сутый?
9. Нинди маркалы машина ярата?
иң кызыксынучан кунак исеме бирелэ
Чын дуслар беркайчан да кыен хәлдә калдырмыйлар, менә бүген дә без бәйрәмнең кайбер өлеләрен оештырны үз җилкәбезгә алырбыз. Юбилярыбыз тыңлап тосын, язып алса да ярый. (капчыктан кунакларның исемнәрен алабыз) Бүгенге кичнең тәртибе: Бүген кич йолдызларның фаразлавына караганда 20.00 сәг.тә_______белән ________нең арасында очкын кабыначак һәм сез моның гади генә мавыгу түгел, ә бер күрүдә гашыйк булу икәнен аңларсыз.
__________үзенең бик күптәннән ял итмәвен искә төшерер һәм __________белән бик иркенәеп китәр. ____________белән____________эротик бию башкарырлар. Берәр сәгатьттән соң ___________»мин крутой» диячәк, тагын ике сәгатьтән берни дә әйтмәс һәм урындыктан егылып төшәр. _________тиздән бурычка акча тарата башлаячак.һәм спиртлы эчемлекне эчә-эчә _________нең соклангыч аякларын кочаклаячак һәм кемгә күпме бурычка акча биргәнен онытачак. _____________духи исеннән исереп утырачак, _____________үзенең үбүен ________гә бүләк итәчәк, барысыннан да артык кычкырып____________җырлар, ___________эчәр. Бәйрәмнән соң ___________белән____________төнге клубка китәрләр, үзләре белән __________не дә ияртерләр. Бәйрәмнән соң ___________җәяү кайтып китәр, ______________не машина белән илтерләр, ______________калган кунакларны үзләренә алып китәр. __________бер ящик пиво алып килер һәм кичә беткәндә «Сезгә буш бутылка кирәк түгелме ? дип сорап йөрер, _________________өстәлгә менеп басыр һәм «сез стриптиз заказать иткән идегезме? Дияр. Э менә ______________хәзер рюмкасын тутырып салыр да тост әйтер .
Конкурс . Бию конкурсы. Конкурста барлык кешеләр дә катнаша, тик утырып кына. Биюдә куллар , күзләр, башлар , телләр, борын, колак катнаша. Иң оста биюче исеме тапшырыла.
Хәзер бер уен уйнап алабыз. 3 парны чакырабыз. «Слабое звено» уенын уйнап алабыз хәзер.
Уенның шарты буенча, егетләр урындыкка утыра. Ә кызлары артта басып торалар. Мин парларга сораулар бирәм. Кем җавапны белә , (әлбәттә кызлар җавап бирергә тиешләр) кнопкага басып җавап бирәләр. Кнопка — ул сезнең ирләрегез. Һәр ирнең үз кнопка тавышы булырга тиеш. Мәсәлән сезнең нинди тавыш булачак?!
(тыр-р-р, зиң-зиң, диң-диң һ.б.)
55 ел узып киткән
Сизми-сизелми генә.
Тормыш юлын синең кебек
Матур үтәр кем генә…
Син бәхетле:
Инсафлы балаларың.
Кылган гамәлләре белән
Кабатлый аналарын.
Акыллы да, сабыр да син,
Тыйнак һәм итагатьле.
Гомерең буйларына сау-сәламәт,
Булсаң иде чиксез бәхетле.
~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~
Кадерле ______ апа !
Сине олы бәйрәмең — 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма!
Тыуған көн менән!
Кемделер ҡотлау өсөн матур һәм үҙенсәлекле ҡотлау тексын эҙләйһегеҙме? Беҙҙең сайтыбыҙҙан ала алағыҙ…
1) Хөрмәтле …. һеҙҙе ысын күңелдән тыуған көнөгөҙ менән ҡайнар ҡотлайым. Һеҙгә бәхет-шатлыҡ, һаулыҡ-сәләмәтлек, башлаған эштәрегеҙҙә һәм яулаған үрҙәрегеҙҙә уңыштар теләйбеҙ һәммәһелә ғәилә именлеге теләп ҡалабыҙ. Һәр ваҡыт шулай алсаҡ йөҙлө, шат күңеллле булығыҙ.
2) Тыуған көнөн менән ҡотлайым! Тормошоң сағыу буяҙарҙан торһон һәм дә изге теләктәрең тормошҡа ашһын! Өйөңдә бәхет хөкөм һөрһөн һәм бер-берегеҙҙе аңлап йәшәгеҙ. Яныңда бары тик ихлас, тоғро, ышаныслы дуҫтарың һәм изге күңелле кешеләр генә булһын.
3) Бөгөн һинең матур тормош байрамың! Тыуған көнөң! Ошо күркәм көн уңайынан ихлас күңелдән ҡотлайым, донъяла булған барлыҡ изге теләктәрҙе генә теләйем! Барыһы ла һәйбәт булһын!
4) Юбилейың менән ҡотлайым! Бәхетле бул! һәр көн һайын ҡыуанырға сәбәптәр тап, яныңда яҡын кешеләрең, тоғро дуҫтарың булһын!
5) Ҡәҙерле дуҫҡай! Тыуған көнөң менән ҡотлайым һине! Һинән дә яҡын, һинән дә тоғро дуҫым юҡтыр, шуға күрә һиңә ысын күңелемдән киләсәктә лә үҙеңдә булған гүзәл сифаттарыңды һаҡларға теләйем. Һине таҙалыҡ-һаулыҡ, яҡты киләсәк, бәхетле матур көндәр көтһөн, дуҫ-иштәрең, тыуған-тыумасаларың, ғаиләң тик һине һөйөндөрһөн, дуҫым! Һине хөрмәт иткән дуҫың…
6) “Бөгөн һинең яҡты байрамың – тыуған көнөң. Беҙ һиңә һаулыҡ-сәләмәтлек, мул торош, сикһеҙ бәхет теләйбеҙ. Һинең яныңда һәр ваҡыт үҙеңде хөрмәт итеүсе яҡындарың, туғандарың, тоғро дуҫтарың булһын. Бөгөнгө шат, көләс йылмайыуың һинең йөҙөңдән бер ваҡытт ла китмәһен. Сәләмәт бул, тәүфиҡлы бул, бәхетле бул!”
7) Тәбрикләйем һине тыуған көнөң менән! Байрамың матур көндәр, изге хәбәрҙәр, шатлыҡлы яңылыҡтар ғына алып килһен. Бөгөнгө шат, сәләмәт, бәхетле йылмайыуың һине бер ҡасан да ташламаһын. Һәр саҡ шулай саф күңелле серҙәш, тоғро ярҙамсы, үҙ һөнәрен яҡшы белгән хеҙмәт өлгөһө булып оҙон-оҙаҡ йылдар йәшәүеңде теләйем. Сәләмәтлек, йән-тән тыныслығы һәм бәхеттәр һиңә ихлас күңелдән.
Беҙҙең өсөн иң ҡәҙерле булған хөрмәтле әсәйебеҙ! Бөгөн һинең тыуған көнөң – тимәк, беҙҙең өсөн был икеләтә тыуған көн. Һин булмаһаң – беҙ ҙә булмаҫ инек, һин тыумаһаң – беҙ ҙә тыумаҫ инек. Һиңә ҡоростай таҙалыҡ, яҡшы кәйеф, иҫәнлек-һаулыҡ теләйбеҙ. Һиңә ошо йәмле байрамыңда меңдәрсә рәхмәт һүҙҙәре әйтәбеҙ. Һин – донъяла иң затлы, сауаплы кешеләрҙең береһелер, беҙ һине сикһеҙ хөрмәт итәбеҙ, ысын йөрәктән яратабыҙ. Оҙон ғүмер һиңә! Балаларың …. (исеме).
Атайҙы ҡотлау:
Рәхмәт, атай, һиңә мең-мең рәхмәт,
Бар нәмәгә булдың түҙемле.
Сәләмәт бул, ҡайғылар һис күрмә,
Беҙҙең өсөн мәңге ҡәҙерле һин,
Хоҙай ҡушһын бергә йәшәргә.
Ер йөҙөндә күпме кеше йәшәй,
Ҡыуаныстар шишмә булып аҡһын,
Күтәренке булһын күңелең.
Именлектә, беҙҙең менән бергә
Үтһен гөрләп һинең ғүмерең.
Сабыр ҙа һин, ябай, кешелекле,
Ҡылған эшең — бары изгелек.
Шатлыҡтарҙа үтһен һинең көндәр,
Бәхеттәрең булһын ғүмерлек.
Хоҙай һиңә сәләмәтлек бирһен,
Беҙҙән һиңә яҡты теләктәр.
Балҡып торған йөҙөңде күреп,
Ҡыуанһындар беҙҙең йөрәктәр.
Тыуған көнөң һымаҡ йәмле булһын
Дәрт-дарманлы булһын хыялыңдың
Етмеш йәш ул — ҡартлыҡтың уртаһы,
Әсәй иҫән, балаларың янда,
Бәхетле һин, атай, донъяла.
Һинең кеүек һис кем ярата алмай,
Һинең кеүек һис кем бирә алмый
Иркәләүҙе, һөйөү һәм наҙҙы.
Ауырлыктар килһә, йылмаяһың,
Нур сәсә күҙҙәрең көлгәндә.
Беләһеңме, атай, һин бит безҙең—
Күпме генә бәхет теләһәк тә,
Бик аҙ булыр кеүек тойола.
Кәрәк саҡта ярҙам ҡулы һуҙҙың,
Шәфҡәтле һин һәр бер балаңа.
Шуға һине бары ла яраталар,
Дуҫ-иштәрең йөрөй килгеләп.
Һау-сәләмәт булып, туҡһанды ла
Үткәрергә язһын бергәләп.
Ғүмерҙе бит йылдар билдәләмәй,
Йәшәү дәрте булһын күңелдә.
Беҙ теләгән шатлык, бәхет, атай,
Юлдаш булсын һиңә ҡартлыкта.
Тыуған көнөң менән ҡотлайбыҙ
Донъялағы һәр бер яҡшылыҡтан
Өлөш сыҡһын һиңә мул ғына
Беҙ теләйбеҙ һиңә аҡ бәхеттәр,
Шатлыҡтарға илткән юл ғына
Тәбрикләйбеҙ һине ысын күңелдән
Барыбыҙ ҙа бергә йыйылып!
Атайыбыҙ – беҙҙең ҡәҙерлебеҙ,
Беҙ бәхетле ерҙә һин барға.
Фәрештәләр ҡунһын иңдәреңә
Тыуған көнөң менән ҡотларға.
Төрлө саҡты күргәнһеңдер, атай,
Кәңәшсебеҙ, терәгебеҙ булып
Ҡотлау шиғырҙары:
Ғүмер юлдарыңа аҡ нур һипһен
Тыуыр таңдарыңдың балҡышы.
Томбойоҡло күңел күлдәреңдең
Тормош юлың балҡып торһын,
Яғымлы, шат булһын күңелең.
Оҙон гүмер, бәхет-шатлыҡ менән
Бер кайғыһыҙ үтһен ғүмерең.
Ҙур бәхеттәр юлдаш булһын һиңә,
Көндәреңде шатлыҡ биҙәһен.
Сәләмәтлек – ярты бәхет, тиҙәр,
Ошо бәхет ситләп үтмәһен.
Ҡотло булһын һинең тыуған көнөң,
Күҙҙәреңдә шатлыҡ һүнмәһен.
Бөгөнгөләй шат йылмайған йөҙөң
Ҡайғы сатҡылары күрмәһен.
Саф йөрәктән сыҡҡан теләктәрҙе
Ҡабул итсе тыуған көнөңдә.
Бәхет, шатлыҡ юлдаш булһын,
Ҡояш көлһөн тормош күгеңдә.
Ер йөҙөнең бөтә матурлығын
Донъялағы матур hүҙҙәрҙең дә
Һиңә һис тә еңел булмағандыр
Оҙон ғүмер, һаулыҡ, тыныс ҡартлыҡ
Теләй һиңә ҡыҙ һәм улдарың.
Йылмай һин — бәхетле бул!
Йәмле йылдар, йәмле көндәр
Һис кисекмәй ысынға ашһын
Тормыш юлың һәр саҡ балҡып торһон,
Яғымлы, шат булһын күңелең.
Оҙон ғүмер, бәхет-шатлыҡ менән
Бер ҡайғыһыҙ үтһен ғүмерең.
Тыуған көнөң менән, дуҫым,
Һинең өсөн гөлдәр сәскә атһын,
Тыныс булһын кисең, төндәрең.
Һайрар ҡоштар һинең өсөн генә
Парлап ҡанат ҡағыу еңелерәк,
Тормош һеҙҙе яңғыҙ итмәһен.
Тормош шишмәләре сылтырап аҡһын
Мәңге-мәңге һыуы кипмәһен.
Һеҙгә насип булған бәхет-шатлыҡ,
Яҡты көндәр мәңге үтмәһен.
Сәләмәтлек – ярты бәхет, тиҙәр,
Шуныһы бигерәк ситләп үтмәһен.
Бәхет шишмәләрең мул аҡһын,
Ҙур шатлыҡтар менән таң атһын.
Кәңәш һорап һеҙгә ҡағылабыҙ,
Ҡылған изгелең ерҙә ятмаҫ,
Ауырыу белмәй оҙаҡ йәшәгеҙ!
Әй, һөйөклөм, берҙән берем,
Һин булмаһаң, һөйөклөм тип
Минең сикһеҙ шатлығым да,
Тыуған көнөң – бер биҙәге
Һин тыуған көн бик күңелле булған,
Тыуған көнгә күркәм теләктәрҙе
Юллайым әле, дуҫым, ҡуш услап.
Бер ҡасан да һаулыҡ ташламаһын,
Бәхеттәрең булһын түңәрәк.
Шатлыҡ артынан шатлыҡ килһен,
Тораһың да сал сәсеңде һыйпап,
Ҡартайылған инде, тейәһең.
Һәр береһенә башты эйәһе.