Дөньяда иң — иң матур тел
Ул минем туган телем.
( 21 февраль — Халыкара Туган тел көненә сценарий)
2 алып баручы (алда а.б.). Бүгенге бәйрәмебезне татар милләтенең бөек комрозиторларыннан берсе Салих Сәйдәшевның музыкасыннан башларга булдык.(Музыка яңгырый)
1 а.б. Дөньяда иң — иң матур ил
Ул — минем туган илем.
Дөньяда иң — иң матур тел
Ул — минем туган телем.
2 а.б. — Балам! — диеп туган телдә
Эндәшә миңа әнкәм.
— Әнкәем! — дип, әниемә
Мин туган телдә әйтәм.
1 а.б. Хәерле көн, хөрмәтле укучылар hәм укытучылар! Без Туган телгә багышланган әдәби кичәгә җыелдык.Ана телебезгә булган мөнәсәбәтебезне, олы ихтирам хисебезне җыр — биюләр, шигырьләр аша белдерәбез. Туган телнетничек яратуыбызны да дәлилләрбез.
2 а.б. Кичәбезне сиңа багышлыйбыз, бөек Татар теле, Анам теле! Кемнәр генә сиңа сокланмаган hәм мактау җырлары җырламаган?! Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән hәм үзенең уй-хисләрен башкаларга сөйләмәгән.
1 а.б. Бала тугач та, беренче ана телен ишетә. Шуңа күрә халкыбыз туган тел турында «Иң татлы тел — туган тел, анам сөйләп торган тел», дип әйткәннәрдер дә. Ана теле аша үзләштереллгән белем hәм күнекмәләр хәтердә гомер буе саклана. Ана сүзе йөрәккә үтеп керә.
2 а.б. Чөнки кечкенәдән өйрәнелгән ана теле кеше йөрәген шигърият белән генә сугарып калмый, аның күңелендә милли горурлык хисләре дә уята, рухи ләззәт алу мөмкинлеге дә бирә.
«Туган телем» җыры Абиева Айгөл
1 а.б. Татар җыры,татар биюе
Алып килә халкым хәтерем
Я оялчан, инсаф, ягымлы ул-
Үзе салмак, үзе әкерен.
2 а.б.Иң җылы хисләр, иң матур сүзләр шушы татар җыры аша күңелебезгә тизрәк үтеп керә.Менә безнең аксакалларыбыз, галимнәребез, язучыларыбыз татар теленең бөеклеге турында нинди матур сүзләр әйтеп калдырганнар.
(…)
Тиен. Әй, карагыз әле , әллә чынлап та күңелле сезнең мәктәптә?Бер генә тапкыр карап кайтырга мине дә алыгыз әле.( җәнлекләр залга утыралар.)
1 а.б. Татар милләтен бөеклеккә күтәргән шагыйрьләребезне атап үттек. Габдулла Тукай халкыбызның бөек шагыйре. Ул зурлар өчен дә, кечкенәләр өчен дә бик күп шигырьләр язган. Балалар аның шигырьләрен бик яратып укыйлар, көйгә салып җырлыйлар. Әйдәгез Г. Тукай турында видеосюжет карап үтик.
Г.Тукай тырында видеосюжет карау
(Музыка яңгырый , ике укучы керә “Бала белән күбәләк”җыры башкарыла.)
2 а.б. Тел милләтсез яши алмый. Безнең милләтебез элек-электән күмәк уеннар, ярышларда катнашырга яраткан. Анда егетләрнең hәм кызларның тапкырлыгы, зирәклеге, эшчәнлеге, физик көче сыналган. Шундый уеннарның берсен уйнап алыйк.
Капчык киеп йөгерү.
Кем көчле? (Оклау тартыш)
Тиен. (Алып баручылар янына барып) Апа, сезнең мәктәптә бик күңелле икән. Гел татарча гына сөйл әшәләр. Әллә нинди кызыклы уеннар уйныйлар. Мине дә үз мәктәбегезгә алыгыз әле.
2 а.б. (залга мөрәҗәгать итеп) Тиенне үз мәктәбебезгә алыйкмы?
Алайса безнең мәктәпкә рәхим ит.
1а.б. Татарстаныбыз үзенең милли бәйрәме Сабан туе белән дөнья күләмендә дан казанган. Без — татар милләтенең киләчәге — шундый дәүләттә яшәвебез белән горурланабыз. Киләсе җырыбыз да Татарстаныбызга багышлана.
“Мин яратам сине Татарстан”
II өлеш
Викторина “Милләт дәвамчысы”
Укытучы. Бүген республикабызда гына түгел, бөтен татар дөньясында Туган тел көнен билгеләп үтәләр. 21 февраль — Халыкара Туган тел көне буларак билгеләп үтелә
Һәр кешенең беренче көннән үк туплый башлаган хәзинәсе — туган тел. Һәр милләт кешесе өчен иң матур, иң кадерле тел — үзенең туган теле. Билгеле булганча, безнең татар телебез ЮНЕСКО тарафыннан бөтен дөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Татар телендә арлашабыз икән, димәк, татар милләте яши, үсә. Милләтебезнең югалмавы, телебезнең үсүе безнең кулда. Милләтебезнең дәвамчасы булырлык укучылар бармы икән безнең арада. Әйдәгез ачыклап карыйк.
Бирем. Телебез турында нинди мәкальләр беләсез?
1 нче бирем. Тел турында нинди табышмаклар беләсез?
2 нче бирем. Татар теле нинди телләр белән тугандаш?
3 нче бирем. Татар телендә бер аваздан торган ничә сүз бар? Алар нинди сүзләр? (У, и ,ә)
4 нче бирем. Бер хәрефтән торган ничә сүз бар?(У, ю, и, я, ә)
5 нче бирем. Табагач сүзенә ничә сүз яшерелгән, ниндиләр? (Таба, агач, абага, бага, ага, ач)
6 нчы бирем. Кайсы сүзләр уңнан башлап укыганда да, сулдан башлап укыганда да бер төрле укыла? (Кабак, кызык, ата, ана, кырык, калак, карак, как, ала, аша,…)
7 нче бирем. Кайсы шәhәрдә пешереп була? (Казан)
8 нче бирем. Кайсы шәhәр юклык формасындагы боерык фигыльне белдерә? (Бөгелмә)
9 нчы бирем. Татарстандагы кайсы шәhәр балык исемен йөртә? (Алабуга)
10 нчы бирем. Татарстандагы кайсы шәhәрләрнең меңъеллык тарихы бар? (Казан, Алабуга)
11 нче бирем. Ул татар театрының формалашуына гаять зур өлеш керткән, татар драматургиясенә нигез салучылардан булган күренекле әдип? (Г.Камал)
12 нче бирем. Казан кирмәненең төп манарасын атагыз? (Спас)
13 нче бирем. Татар телендә ничә сүз төркеме бар? (13)
14 нче бирем. Язучыны таныгыз?
Ак чәчәкләр ява,
Дөнья матур,
Шундый матур булып тоела.
Күге зәңгәр, гүя йолдызлары
Ак кар булып җиргә коела… (h.Такташ)
15 нче бирем. Язучыны таныгыз?
Ак ромашкалар арасында кызыл ромашкалар. (М.Җәлил)
16 нчы бирем. Әсәрне таныгыз?
Бәләкәй Апуш ничек зур Тукай булды? (Ә.Фәйзи. ”Тукай”романы)
17 нче бирем. Әсәрне таныгыз?
Без түбәннән,тормышның төбеннән күтәрелдек. (Без-кырык беренче ел балалары)
18 нче бирем. Җөмлә төзелешен өйрәнүче фән? (Синтаксис)
19 нчы бирем. Татар теле галимнәрен атагыз? (Саттаров, М.Зәкиев, Р.Юсупов, Д.Тумашева h.б)
20 нче бирем. ”Туган тел” җырының 3 нче куплеты нинди юллар белән башлана? ( Фикер алышу)
“Туган тел” җырын бергәләп җырлау.
Викторинага йомгак ясала, Җиңүчеләр билгеләнә. Грамота hәм истәлекле бүләкләр тапшырыла
Укытучы. Кадерле укучылар! Туган телебезне, мәдәниятыбызны ни дәрәдә белүебезне ачыкладык. үзегез нәтиҗәләр ясагансыздыр дип уйлыйм.
Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел,
Инглизчә дә яхшы бел.
Өчесе дә безнең өчен
Бик кирәкле затлы тел
Татарчасы — туган тел,
Безгә газиз булган тел.
Ата – ана, әби — баба
Сине сөя торган тел.
Тема: “Иң татлы тел – туган тел”
Максат: укучыларда
ана телләренә һәм башка телләргә карата
кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү; Туган тел көне
турында мәгълүматларын арттыру, иҗади сәләтләрен
үстерү, милли үзаң, милли горурлык хисләре булдыру;
Бурычлар:
халкыбызның бай, рухи мирасын барлауга ихтыяҗ
тудыру; төрле телләрдәге җырлар, шигырьләр аша
укучыларда ана телләрен өйрәнү, аны ярату, хөрмәт итү
теләге тудыру;
Җиһазлау: мультимедиа
слайдлары, музыкаль бизәлеш, “Иң татлы
тел-туган тел”, “ Теле барның- иле бар”, “Туган телем –
киңдер сиңа күңел түрем” плакатлары.
Зал бәйрәмчә
бизәлгән. Балалар һәм килгән кунаклар залга кергәндә, “ Туган тел” көе яңгырап
тора. «Туган
тел» мультфильмы күрсәтелә. Сәхнә түренә 1 нче слайдта “Иң татлы
тел-туган тел” дип язылган. Залда “
Теле барның-иле бар” , “Туган телем – киңдер
сиңа күңел түрем”плакатлары эленгән.
1 нче слайд. Г.Тукай
портреты, “И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле…”
2 нче слайд. “Иң
татлы тел-туган тел” .
Сәхнәгә кичәне алып баручылар чыга.
1нче алып баручы: Хәерле
көн, кадерле милләттәшләр – хөрмәтле кунаклар, укучылар, туган телебез сагында
торучы фидакарь укытучыларыбыз!
2нче алып баручы::
Исәнмесез, дуслар! Бүгенге бәйрәмебезне башлыйбыз!
1нче алып баручы: Әйе, “И
туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле…”- дигән бөек Тукаебыз, һәм ул
мең тапкыр хаклы. Ни өчен ? Беләсеңме?
2нче алып баручы: Чөнки
кечкенәдән өйрәтелгән туган тел халык йөрәген шигърият белән генә сугарып
калмый, аның күңелендә милли горурлык хисләре дә уята, ата-бабаларыбыз теленнән
рухи ләззәт алу мөмкинлеге бирә.
1нче алып баручы: Һәркем
өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе- тәүге кабат сөйләшә
башлаган ана теле. Бу — безнең балачагыбыз, гаиләбез, җәмгыятьтәге беренче
тапкыр аралашуыбыз теле.
2нче алып баручы: Безнең
туган телебез — татар теле. Бүгенге кичәбезне дә без сиңа багышлыйбыз, туган
телебез.
3нче слайд. Ана белән бала
рәсемнәре.
(Сәхнәгә башлангыч cыйныф укучылары чыга)
1
укучы:
И туган тел!
Сине
Әнкә итеп
Йөрәгендә
саклый бу халык.
Таралган
ул…
Әгәр
син булмасаң,
Бетәр
иде күптән югалып.
Югалмадың,
Югалтмадың
безне-
Халык
исән калган син барга.
Бу
дөньяга күзебезне ачтың,
Хакыбыз
юк кабат йомарга.
2 укучы: Бу
дөньяның төсен, ямен, зәүкын
Кем
аркылы ,ничек белдем мин?
Бишектә
үк мине өйрәтүчем,
Туган
телем — бәгърем,син ул,син!
3 укучы: Рәхмәт
сиңа,рәхмәт,тәрбиячем,
Һәр
нәрсәнең асыл мәгънәсен
Син
аңлаттың миңа,туган телем,
Син
өйрәттең һәммәсен.
4 укучы: Туган
тел ул ничә гасыр
Бездән
элек туган тел.
Безгә
кирәк булачагын
Алдан
белеп туган тел.
5 укучы: Туган тел
ул тумышыннан
Безгә
кирәк булган тел.
Ызгыш-низаг
өчен түгел,
Иҗат
өчен туган тел.
6 укучы: Туган тел
ул бездән соң да
Яшәр
өчен туган тел.
Бүгенгедән
киләчәккә
Дәшәр
өчен туган тел.
4нче слайд Җыр
эчтәлеге буенча рәсемнәр: таң ату, кояш чыгу күренешләре; игенче, икмәк
рәсемнәре
(Г. Садә сүзләре, Р. Әхиярова музыкасы. “Әссәламегаләйкем” җыры яңгырый. Гөлназ җырлый)
Таң ата да кояш чыга,
Кояшны сәламли көн.
— Саумы, Кояш, сүнмәс
учак!
Әссәламегаләйкем!
Тел ачкычы, иман
биргән
Сөекле туган телем!
Үз телемдә сиңа
сәлам,
Әссәламегаләйкем!
Әй игенче, күкрәп
үссен
Кырларда синең иген.
Икмәк тотып сәлам
юллыйм,
Әссәламегаләйкем!
Ачыйк бәхет
ишекләрен,
Бәхетле булсын
һәркем.
Әй кардәшләр,
милләттәшләр,
Әссәламегаләйкем!
Таң ата да кояш чыга,
Кояшлы бездә һәр көн.
Кояш белән сәлам
юллыйм,
Әссәламегаләйкем!
5 нчы слайд “Иң
татлы тел-туган тел” (2 нче слайд кабатлана)
1нче алып баручы:
Без татар телен дә, рус телен дә өйрәнергә һәм
яхшы белергә тиеш. Пушкин, Лермонтов, Достоевский, Толстой –
әсәрләрен укып аңлау безне рухи яктан баета. Безнең Татарстаныбызда татар
һәм рус телләре дәүләт телләре дип
игълан ителде. Ул телләрнең икесе дә яхшы белү безнең
бурычыбыз
(шигырьләр уку)
Шәйхи Маннур
Яхшы бел
Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.
Татарчасы — туган тел,
Безгә газиз булган тел.
Атаң-анаң, әби-бабаң,
Сине сөя торган тел.
Бу телдә рух байлыгың
һәм йөрәк кайнарлыгың.
Җырлаган бу телдә безгә
Сөекле Тукай моңын…
Тел кешене дус итә,
Бер-берсенә беркетә.
Бел, балам, син рус
телен
һәм онытма үз
телең!
Энҗе Мөэминова
Туган телем
Дөньяда иң-иң матур ил,
Ул – минем туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел,
Ул – минем туган телем.
«Балам!» — диеп туган телдә
Эндәшә миңа әткәм.
«Әнием!» — дип, әнкәемә
Мин туган телдә әйтәм.
Туган телемдә сөйләшеп,
Яшим мин туган илдә.
“Туган ил” сүзне дә
Әйтәм мин туган телдә.
Иң изге хисләремне мин
Туган илдә.аңлатам.
Шуңа күрә туган телне
Хөрмәтлим мин, яратам.
2нче алып баручы:
Бәйрәмнәрдән бәйрәмнәргә
күчеп
Җырлыйк әле, биик әле,һай!
Эшебез дә бәйрәм кебек
булсын,
Һәр көнебез булсын алсу май.
(Татар биюе)
(шигырьләр)
Хәсән Туфан
Туган тел
Һәр галимнең, һәр шагыйрьнең сүзе
Җитсен иде һәрбер күңелгә,
Җилләр, сулар тавышы шикелле үк,
Үзләренең
асыл телендә.
Атом көче, радио заманында
Күрсәм иде шуны мин тагын:
Ярдәмләшеп, телләр бер-берсендә
Тапса фәкать кардәш, туганын.
Бу дөньяның төсен, ямен, зәүкын
Кем аркылы, ничек белдем мин?
Бишектә үк мине өйрәтүчем,
Туган телем — бәгърем, син ул, син!
Рәхмәт сиңа, рәхмәт, тәрбиячем,
Һәр нәрсәнең асыл мәгънәсен
Син аңлаттың миңа, туган телем,
Син өйрәттең миңа һәммәсен
Зөлфәт
Туган тел хакында
Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: «Әни!» — дип,
Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: «Әти!» — дип —
Күзләреңә яшьләр тыгылмас,
Туган телең әле бу булмас.
Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: «Әни!» — дип,
Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: «Әти!» — дип —
Күзләреңә яшьләр тыгыыр
Туган
телең әнә шул булыр!
(Сәхнәгә соңгы мода
белән киенгән ике кыз чыга).
1нче кыз: Сез стих
матур сөйләр.
Можномы
сезнең янда остаться?
2нче кыз:
Мы тоже сезгә
стих сөйләрбез.
2нче алып баручы: Ата-анаң
татар иде юкса,
Бүтән икән синең милләтең.
Тумыштан бит гарип түгел идең –
Кем ташлады болай имгәтеп?
1нче алып баручы: Нишләттеләр
әле, кемнәр тиде,
Яздырдылар нигә телеңнән?
Хәлләреңне
беләсеңме үзең,
Канәгатьме шушы
көнеңнән?
(Кызлар чиратлашып Вил
Казыйхановның “И родной тел” шигырен укыйлар).
И родной тел, и красивый,
Мамам, папамның теле.
Мог я узнать күп
нәрсәне
Син родной тел аркылы.
Бу языкта коляскада
Мамам сказка көйләгән.
А затем төннәр буена
Бабуля рассказ сөйләгән.
А потом ни сәбәптәндер,
Өйрәткәннәр рус язык.
Якобы тик шушы телдә
Алам духовный азык.
Почему же нас
детсадта
….
2нче алып баручы:: Кем
син хәзер, кайсы милләтнеке? –
Әмма
татар түгел инде син!
Үзеңә бер яңа кавем …
Берүк үрчи генә күрмәсен!
Башкаручы:
И
укучым! Бер хаҗәтсез кайчак
телне шундый бозып сөйлисең!
Ил
колагын хурлап, халкыңның
рухын рәнҗетмәмен димисең!
Мескенләнмә, бакый гомер килгән
тел байлыгын итмә кадерсез.
Бер уйласаң, илаһи бит, изге –
кеше әйткән аваз, һәрбер сүз!
Иренмә син туган телнең
асыл байлыкларын ачарга.
Без ваемсыз булсак, чит-ят сүзләр
хәзинәңне әзер басарга!
Күп телләрне белү – яхшы шөгыль,
туган телең үги калмаса.
Җаның
салып әйткән сүзен
синең аша балаң аңласа.
Киләчәкнең башы – бүгенгедә.
Нинди шатлык картлык көнеңдә —
оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә
матур итеп туган телеңдә!
(Равил Фәйзуллин“Туган тел турында бер
шигырь”)
1 алып баручы:
Мин сөйлим анам телендә,
Яшим атам җиремдә,
Бу бәхет миңа бирелгән
Туган йорт нигезендә.
2 алып баручы:
Без барыбыз да Татарстан илендә яшибез һәм Татарстанны
яратабыз.
(“Мин яратам
сине Татарстан” җыры)
Мин яратам
сине, Татарстан!
Ал таңнарын өчен
яратам.
Күк күкрәп, яшен яшьнәп яуган
Яңгырларың барга яратам.
Мин яратам сине Татарстан
Горур халкың өчен яратам.
Җан эреткән әнкәм теле
Татар телең өчен яратам
(Укучылар чыгышы)
1 укучы:
Мин татармын…уйлыйсыздыр:
Исем алыштыру бик җайлы.
Тик мин әле, Болгарымнан башка,
6нчы слайд Г.Тукай
портреты
Арча бүләк иткән Тукайлы. (Г.Тукай портретына күрсәтә).
2 укучы: Мин татармын … безне
бүлгәләргә
Үз дигәнчә һәр чор маташты.
Тик мин әле, Болгарымнан башка,
7 нче слайд Һ. Такташ
портреты
Тамбов бүләк
иткән Такташлы. . (Һ.Такташ портретына күрсәтә).
3 укучы: Мин
татармын … Бернинди көч миннән
Йолкып ала алмас бу уйны.
Мин бит әле, Болгарымнан башка,
8 нче слайд Г.Кутуй
портреты
Пенза бүләк
иткән Кутуйлы. . (Г.Кутуй портретына күрсәтә).
4
укучы: Мин татармын … Әйе, миңа җиңел түгел,
Бары үзем беләм хәлемне.
Тик мин әле, Болгарымнан башка,
9нчы слайд М.Җәлил
портреты
Ырынбур биргән Җәлилле.
. (М.Җәлил портретына күрсәтә).
5
укучы: Һәммәсен бер кул селтәү белән
Җиңел генә азат булсаммы?
Мин бит әле, тимер “Урал” койган
10нчы слайд Х.Туфан
портреты
Себер сыендырган
Туфанлы. . (Х.Туфан портретына күрсәтә).
11нче слайд “Иң татлы
тел-туган тел” (2 нче слайд кабатлана)
2нче алып баручы:
Туган тел – ул акыл садыгы. Тел
ярдәмендә күпме акыллы мәкальләр, тапкыр табышмаклар ясалган. Әйдәгез, аларны
искә төшерәбез. Хәзер без сезнең белән “Башы бар, ахырын тап” уенын уйныйбыз.
Әдәп башы — тел.
Ананын; балага биргән иң зур бүләге — тел.
Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел.
Татлы тел аю биетә.
Тел — белемнең ачкычы, акылның баскычы.
Һәр илнең ачкычы — тел
телен белгән ил ачар.
Телең белән ашыкма, эшең белән ашык.
Тел Мәккәгә дә илтә.
Теле барның —иле бар.
Алып баручы:Кичәбезне сөекле Тукаебыз сүзләренә
иҗат ителгән“ Туган тел “ җыры белән тәмамлыйк.
алып баручылар бергә:
Җыры барның
җирдә даны булыр,
Бәйрәмнәре булыр мәңгегә.
Без — бәхетле, без — шагыйрьле
халык
Без — Тукайлы халык мәңгегә!
Сценарий
«Халыкара туган тел көне»
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Тумакова Илһамия Абзалтдин кызы
әзерләде
2016 ел
Сценарий: “Халыкара туган тел көне”
Максат: Туган як, татар теле, татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту; милләтебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү.
Алдан әзерлек: балалар белән туган як, туган тел турында әңгәмә үткәрү; шигырьләр, милли уеннар өйрәнү, халкыбызның элекке яшәеше турында сөйләшү, Г.Тукай, аның иҗаты турында белемнәрен ныгыту, читек бизәү.
1 алып баручы: Хәерле көн, дуслар, балалар, кунаклар!
И, туган тел, и, матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле.
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.
Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, берни белән дә алыштырып булмый торган “әти”, “әни”, “әби”, “бабай” сүзләрен туган телдә әйтәбез. Безнең туган телебез-татар теле зур тарихлы, бай, җырлы-моңлы тел.
2 алып баручы: Добрый день, друзья, дети, гости!
О язык мой, мы навечно
Неразлучные друзья
С детства стало мне понятно
Радость и печаль моя.
Дети, не зря мы сегодняшний праздник начали со стихотворения Габдуллы Тукая “Родная речь”. Ведь мы отмечаем праздник “День родного языка”. У человека в семье близкие и родные люди-это его родители. Значит и язык, на котором они говорят, называется родным.
Каждый народ-это своя неповторимая культура, история, образ жизни, традиции, и, конечно же, язык. Язык нам дорог как родная мать, наши предки назвали его родной язык. Ведь только тот человек способен учить другие языки, кто знает в совершенстве свой родной язык, читает и интересуется культурой своего народа, любит и гордится своим родным языком.
1алып баручы: Әйе, балалар, без бүген бик зур бәйрәмгә, халыкара туган тел көненә җыелдык. Безнең туган телебез – татар теле. Без туган телебезне зурлап татар телендә шигырьләр сөйләрбез, җырлар җырларбыз, татар халык уеннары уйнарбыз.
2 алып баручы: Сегодня мы собрались, чтобы отметить “Международный день родного языка”. Этот день был утвержден на Генеральной конференции ЮНЕСКО и установлен День празднования 21 февраля. На земном шаре существует около шести тысяч языков. Среди них татарский язык и русский язык считаются одним из богатых и красивых языков. И наш город и наш детский сад иногонационален. Наш детский сад посещают дети разных национальностей: татары, русские, башкиры, чуваши, ураинцы, марийцы, турки и другие национальности. В нашем детском саду дети учатся говорить на двух государственных языках. И знание мастерства своеого языка покажут они сегодня.
1 бала: Халкым теле миңа – хаклык теле.
Аннан башка минем телем юк.
Илен сөймәс кенә телен сөймәс,
Иле юкның гына теле юк.
2 бала: Язык ты русский изучи, друг юный мой!
Тебе и мне он близок и родной.
В нем столько музыки и столько красоты!
Всем сердцем, всей душой его полюбишь ты!
Мы братским языком его зовем-
Так много теплоты сердечной в нем!
3 бала: Дөньяда иң-иң матур ил
Ул минем Туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел
Ул минем туган телем.
“Балам!” –диеп, туган телдә
Эндәшә миңа әткәм.
“Әнием!” – диеп, әниемә
Мин туган телдә әйтәм.
4 бала: Мне, нерусскому, близок и дорог.
Замечательный русский язык.
Я постиг его строй в разговорах
И к нему, как к родному, привык.
Мне открыла сокровища мира,
Все, что буду я вечно беречь,
Вдохновенная русская лира,
Многозвучная русская речь.
1 алып баручы: Әйе, “әни, диеп безнең телебез ачылган
“Әни”, диеп яшибез җирдә.
Бишек җырлары җырлаган
Әниебез бит безгә.
“Бишек җыры” җырлана.
5 бала: Туган телемдә сөйләшеп
Яшим мин Туган илдә.
“Туган ил” дигән сүзне
Әйтәм мин туган телдә.
Иң изге хисләремне мин
Туган телдә аңлатам.
Шуңа күрә туган телне
Хөрмәтлим мин, яратам.
6 бала: Уму и сердцу язык твой проводник,
Без него ты попадешь в тупик.
Язык твой – жизнь твоя, твои мечты,
Ты без него уже не ты.
Стук в дверь, заходит «НЕЗНАЙКА».
Незнайка: Здравствуйте, ребята, что это за праздник?
Ребенок: Международный день родного языка.
Незнайка: А что это за день? Я не знаю никакие языки.
1 алып баручы: Не расстраивайся, Незнайка. Дети тебя сейчас научат, они знаю много языков. Дети, скажите, как по-татарски «Доброе утро?»
Дети: Хәерле иртә!
2 алып баручы: Как по-английски “Доброе утро?”
Дети: Good mooning!
1 алып баручы: Как по- немецки “Доброе утро?”
Дети: Гутен морген!
2 алып баручы: Как по-чувашски “Доброе утро?”
Дети: Ыра Ир пулдар!
Незнайка: Какие вы оказывается умные, знаете много языков. И я хочу остаться у вас. Можно?
Язнаю татарскую песню “Мин яратам сине Татарстан” . Давайте вместе споем.
1алып баручы: Татарский язык и русский язык, язык Тукая, язык Пушкина-это языки братья. Мы умеем петь, играть, общаться на этих языках. И у нас у всех есть родная страна.
2алып баручы: Туган җирем-Идел буе,
Һәр телнең бар туган иле.
Туган җирем кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле.
7бала: Татар теле минем туган телем
Сөйләшүе рәхәт ул телдә.
Шул тел белән көйлим…
Шул тел белән сөйлим
Милләттәшем булган һәркемгә.
Татар теле минем туган телем,
Бәхетем ул, сүнмәс шатлыгым.
Шул тел белән уйлыйм,
Шул тел белән җырлыйм
Тоям аның һәрчак сафлыгын.
Татар теле минем туган телем
Саклый аны батыр милләтем.
Әби-бабай теле, атам-анам теле,
Күңелем тулы аңа хөрмәтем.
8бала: Мы в любимом Татарстане
Дружно, весело живем.
По-татарски и по-русски
Мы танцуем и поем.
Веселиться вместе с нами
Всех друзей к себе зовем.
Русский народный танец
1 алып баручы: Халкыбыз элек–электән тапкыр, зирәк булган. Тел турында мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар, мәзәкләр уйлап чыгарган.
2 алып баручы: Телебез турында бик күп мәкальләр бар. Хәзер сезнең белән бер уен уйнап алабыз.
Уен “Мәкальләр чылбыры”
Балалар, кулга кул тотынышып, түгәрәккә басалар. Бер-берсенә туп биреп, мәкаль әйтешәләр. Бер бала мәкальне башлый, икенчесе дәвам итә.
- Иң татлы тел – (туган тел, анам сөйләп торган тел.)
- Язык-(душа народа.)
- Сөйдергән дә тел, (биздергән дә тел.)
- Язык (до Киева доведет.)
- Теле барның (юлы бар.)
- Не спеши языком, (торопись делом.)
- Телләр белгән — ( илләр белгән.)
- Слово не воробей, (вылетит не поймаешь.)
- Кем эшләми, (шул ашамый)
- Язык – (ключ к знанию.)
- Бәхетле баланың (теле татлы.)
1алып баручы: Балалар, бу мәкальләрдәге хикмәтле сүзләр безнең йөрәгебездә саклансын!
9 бала: Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кадерле тел.
10бала: И родной тел, и красивый,
Мамам-папамның теле.
Мог я узнать күп нәрсәне
Син родной тел аркылы.
Бу языкта коляскада
Мамам сказку көйләгән
А затем төннәр буе
Бабуля рассказ сөйләгән.
А потом, ни сәбәптәндер,
Өйрәткәннәр рус язык.
Якобы, тик шушы телдә
Алам духовный азык.
Татар халык уены “Түбәтәй”
(Түбәтәй тукталган кеше табышмакка җавап таба)
Табышмаклар :
- Сөяге юк, теше юк, Сөйләмәгән сүзе юк. (Тел)
- Всегда во рту, а не проглотишь. (Язык.)
- Ул өстенә җәй дә, кыш та энәле күлмәк кия. Шулай да аны әнкәсе, йомшагым диеп сөя (Керпе)
- Мокрый теленок, за оградой лежит. (Язык.)
- Бик күп телләрне белсә дә, сөйләшми бер телдә дә.
Өйрәним, дисәң, өйрәтә, карышмый беркемгә дә. (Китап.)
- Русской речи государь, по прозванию… (словарь.)
- Теле юк, үзе аңлата. (Китап.)
11 бала: Туган ил ул-алтын арышлар,
Туган ил ул-зифа камышлар.
Туган ил ул-иркен болыннар,
Болыннарда нәни колыннар.
12 бала: Пусть мир торжествует на свете!
И дружат народы Земли!
Пусть радуются все дети,
Пусть в счастье живут они!
13 бала: Туган тел – иң татлы тел,
Туган тел – иң тәмле тел.
Тәмле дип, телең йотма,
Туган телне онытма!
2алып баручы: Әйе, балалар, үз туган телеңне онытырга ярамый.
14 бала: Әле укый белмәсәк тә,
“Туган тел”не җырлыйбыз.
Бу-Тукай абый бүләге,
Иң гүзәл бу җыр, дибез.
1алып баручы: наш сегодняшний праздник начали со стихотворения Габдуллы Тукая, заканчивать его хотим тоже с его же словами и песней написанной на его слова.
“… С народом россии мы песню певали,
Есть общее в нашем быту и морали…
Вовеки нельзя нашу дружбу разбить
Нанизаны мы на единую нить”.
2алып баручы: Без-татарлар!
Шушы исем белән
Җирдә яшәү –үзе бер бәхет.
Без татарлар!
Яшибез без җирдә
Бар халыклар белән гөрләшеп.
Без татарлар!
Татар исемен без
Горур йөртә торган бер халык.
Без татарлар!
Шулай диеп белә
Безне бөтен дөнья, бар халык.
Җыр “Туган тел”
Каталог всероссийских педагогических конкурсов
Подать заявку на публикацию авторского материала в СМИ
Программа Международных педагогических конкурсов
Программы повышения квалификации педагогических работников
автор: Шайхразиева Эльмира Ренатовна
Воспитатель МАДОУ №108 “Счастливое детство”
Сценарий праздника “День родного языка”—”Туган тел”
Сценарий утренника
День родного языка, «Туган тел»!
Звучит музыка на песню «Туган тел»(сл.Г.Тукая)
Ведущий1 .
И туган тел, и матур тел
Әткәм-әнкәмнең теле.
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.
Ведущий 2.
О, язык родной, певучий,
О родительская речь!
Что ещё на свете знал я,
Что сумел я уберечь?
Ведущий 1.
Исәнмесез, балалар, тәрбиячеләр! Хәерле көн! Бүген без туган телебезгә багышланган кичәгә җыелдык. Барлык илләрдә дә 21 февраль туган тел көне буларак билгеләп үтелә.
Һәр кешенең иле бер генә булган кебек, туган теле дә бер генә. Телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе – әнисе өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырлары җырлый, иркәли. Шуңа күрә аны халык ана теле дип атый.
Ведущий 2.
Здравствуйте, ребята! Для чего же мы собрались сегодня? 21 февраля каждый год весь мир отмечает «Международный день родного языка». В мире существует очень много языков. Ещё когда вы только родились и были совсем крохами, ваши мамочки напевали вам колыбельные песни на вашем родном языке. А как вы понимаете, что такое родной язык? (тот, на котором мы разговариваем). На каком языке вы разговариваете? Какие бывают языки? Почему люди учат языки других народов?
А теперь дети прочитают стихотворение о родном языке.
Ребенок1.
Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле, затлы тел.
Ребенок 2.
На «Пять» татарский надо знать
И русский надо знать на «пять».
Вокруг два языка слышны.
Они нам дороги, нужны.
Какие пословицы о языке вы знаете?
Язык до Киева доведет.
Слово не воробей, вылетит – не поймаешь.
Держи язык за зубами.
Видна птица по перьям, а человек — по речам.
Язык острее бритвы.
Теле барның иле бар.
Әдәп башы – тел.
Дөньяда иң татлы нәрсә дә тел, иң ачы нәрсә дә тел.
Ведущий 2. Отгадайте загадку:
Эти яркие сестрички,
Дружно спрятали косички
И живут семьей одной.
Только старшую открой,
В ней сидит сестра другая,
В той еще сестра меньшая.
Доберешься ты до крошки,
Эти девицы -…(Матрешки)
Танец матрёшек.
Ребенок3.
Без – татарлар! Шушы исем белән
Җирдә яшәү үзе зур бәхет.
Яшибез без бу җирдә
Бар халыклар белән берләшеп.
Ребенок 4.
Наш Татарстан
Дружбой славится
Нам жить в Татарстане
Очень нравится.
Ребёнок 5.
Йөри безнең бакчага
Бик күп төрле балалар.
Төрле-төрле телләрдә
Сөйләшә белә алар.
Төрле костюмнар киеп
Йөрибез җырлап-биеп.
Атадык без бу бәйрәмне
Дуслык бәйрәме диеп.
Ведущий 2
Наш детский сад посещают дети разных националностей. Каждый народ говорит на своем родном языке: татары – на татарском, русские – на русском, чуваши – на чувашском, башкиры – на башкирском. У каждого народа свои обычаи, традиции, свои наряды. Поскольку мы живем в Татарстане начнем ознакомление с татарами, их одеждой, традициями и их бытом. Татары основное население Татарстана. Как называется столица нашей Республики? Татарский народ очень самобытный, богатый традициями и своей культурой.
Слайд 2,3.
Мы с вами познакомились многими татарскими народными сказками и играми на занятиях, сейчас давайте вместе сыграем в народную игру
Татарский танец
“Кәрия-Зәкәрия”
Балалар түгәрәк ясап басалар һәм иптәшләреннән берсен уртага чыгаралар да аның турында җырлыйлар. Кушымтаны җырлаганда уртада торучы бала бии, башкалар кул чабалар.
Бу бик яхшы укучы,
Бу бик яхшы укучы.
Аның укуы яхшы,
Аннан үрнәк алыгыз.
Кушымта:
Кәрия — Зәкәрия коммая,
Кәрия — Зәкәрия коммая,
Кәри комма, Зәкәрия,
Зәкәрия коммая.
Бу бик яхшы җырлаучы,
Бу бик яхшы җырлаучы.
Аның җырлавы яхшы,
Аннан үрнәк алыгыз.
Кушымта.
Бу бик яхшы биюче,
Бу бик яхшы биюче.
Аның биюе матур,
Аннан үрнәк алыгыз.
Кушымта.
Ведущий1:
Прав был великий татарский поэт Г. Тукай.
С народом России мы песни певали,
Есть общее в нашем быту и морали
Один за другим проходили года,
Шутили, трудились мы вместе всегда
Вовеки нельзя нашу дружбу разбить
Нанизаны мы на единую нить.
(Слайд 6,7).
Русские костюмы тоже очень красивые, в зависимости от возраста, статуса и по какому поводу одевается костюмы немного отличаются.
(Башкорт көе яңгырый)
Ведущий 2: На территории Поволжья живет башкирский народ. Они разговаривают на своем башкирском языке. Издревле они славились тем, что были искусными охотниками. Они разводили лошадей и из лошадиного молока делали очень полезный для здоровья напиток-кумыз. Башкирские женщины ткали ковры, вышивали на полотенцах.
(Слайд
1 ребёнок: Башкирский костюм очень богат декоративной отделкой. Основу башкирского костюма составляет нательное платье (кулдэк) с оборками и жилеткой.
2 ребёнок: Самым богатым элементом костюма были нагрудники (сэлтэр). Они оберегали девушку от злых духов.
3 ребёнок: Украшения у женщин: серьги,браслеты, перстни – изготовлялись из серебра,кораллов, бисера и монет. Чем больше украшений, тем богаче девушка!
4 ребёнок: Праздничный женский головной убор назывался калябаш. Высокая шапочка с широкой лентой. Расшивалась бисером и серебром.
5 ребёнок: У древних башкир существовало поверье, как спастись от нечистой силы. Если за девушкой гналась нечистая сила, то она должна была бросить какую-либо дорогую часть из своей одежды и помолиться. Тогда погоня прекращалась.
Ребята, давайте попробуем с вами поздороваться и сосчитать до 10 на разных языках (на русском, татарском, английском, немецком, марийском, турецком и др.)
Татарская народная игра “Чума үрдәк, чума каз”.
Балалар бер-берсенә карап (ике саф булып) тезелешеп басалар. Бер бала так кала, ул балаларга карап баса. Балалар бала исемен әйтеп җырлыйлар. Җыр бетүгә, так калган бала саф арасыннан үтә, үзенә пар таба, артка барып басалар. Ялгыз калган бала алга чыгып баса, уен дәвам итә.
Чума үрдәк, чума каз,
Чума үрдәк, чума каз,
Тирән күлне ярата, ярата.
Тирән күлне ярата, ярата.
Булат үзенә иптәш сайлый
Булат үзенә иптәш сайлый,
Ул Алсуны ярата, ярата.
Ведущий: Чувашский край, с какой любовью
Ты с малых лет меня растил
И душу радует сыновью
Размах твоих растущих крыл.
Ведущая: Следующий народ-марийцы. Они проживают в Республика Марий-Эль, столица Йошкар-Ола.
Детский сад у нас хорош.
Лучше сада не найдешь.
И споем сейчас о том,
Как мы весело живем.
Җыр “Кояшлы ил”
Кояшлы ил-безнең ил,
Күге аның гел аяз, гел аяз.
Кыш китерсә Кыш бабай,
Чәчәк алып килә яз.
Чәчәк алып килә яз.
Һавасы да, җире дә,
Салават күпере дә, ля-ля-ля
Яңгыры да, кары да,
Безгә якын бары да.
Безгә якын бары да.
Ведущий 1.
Телебезне күңел гөле итеп
Саф көенчә саклыйк гомергә.
Рухи дөньяң булсын халкың моңы
Туган телең йөрсен синең белән бергә.
Ведущий 2.
Родной язык – цветок души.
Ты сохрани его на веки.
Чтоб дети, внуки вспоминали
Родной язык уберегли.
Ведущий 1.
Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, менә сезнең белән саубуллашыр чак та җитте. Сау булыгыз! Бүгенге бәйрәм кичәсе сезнең күңелләргә дәрт өстәсен.
Ведущий 2.
Дорогие друзья! Вот и подошел к концу наш праздник. Пусть наша встреча останется добрым воспоминанием в ваших сердцах. Успехов вам и доброго здоровья.
12. 2 нче алып баручы
Уму и сердцу язык твой проводник,
Без него попадёшь ты в тупик.
Язык твой – жизнь твоя, твои мечты,
Ты без него уже не ты.
1 нче алып баручы
И минем җандай кадерлем,
И җылы, татар телем!
Кайгылар теле түгел син,
Шатлыгым теле бүген.
Тик синең ярдәм белән мин,
Тик синең сүзләр белән
Уйларын йөрәккәемнең
Дөньяга әйтә беләм.
Без төрле, ләкин бергә!
-
“Я,ты, он, она” җыры яңгырый ( Катнашучылар музыка астында сәхнәгә чыгалар , фотога төшәләр)
-
Семенов Матвей 3а “Мин кояшны яратам”
-
1нче алып баручы
И, туган тел, и, матур тел
Әткәм-әнкәмнең теле
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы
2нче алып баручы
Родной язык — святой язык,
Отца и матери язык,
Как ты прекрасен! Целый мир
в твоем богатстве я постиг!
Алып баручылар тамашачылар белән төрле телләрдә исәнләшәләр: Исәнмесез! Здравствуйте! Привіт! Guten Tag! Гамарджоба! Hello! Прывітанне! Аван! Шумбрат!
Концерт номеры:1. 1нче б сыйныфы укучысы Фазерахманова Илмира башкаруында керәшен халык җыры.
3.1нче алып баручы. Сегодня – Международный день родного языка. Он был провозглашён генеральной конференцией ЮНЕСКО в ноябре 1999 года и впервые праздновался 21 февраля 2000 года в штаб- квартире организации в Париже.
2нче алып баручы. История праздника имеет трагическое начало. Дата
21 февраля выбрана потому, что именно в этот день в 1952 году были убиты
5 студентов, которые принимали участие в демонстрации за предоставление
родному им бенгальскому языку государственного статуса в Пакистане, часть которого позже стала независимым государством Бангладеш.
1нче алып баручы. Дөньяда 7000 гә якын тел бар. Шуларның 83е киң таралган. Ә 383 тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин.
Концерт номеры — 2.
5а сыйныфы укучысы Итурралдэ Антуанет башкаруында испан телендә шигырь (эчтәлеген алып баручы сөйли)
4. 2нче алып баручы. В конституции РФ 1993 года в статье № 16 чётко сформулирован закон о равенсте языков. Позже был принят Федеральный закон «О языках народов РФ”
Город Набережные Челны — многонациональный по своему составу, здесь проживают люди 62 национальностей.
Сама история становления города Набержные Челны стала примером дружбы и мирного сосуществования представителей многих национальностей.
1нче алып баручы.
И в нашей школе обучаются представители 15 национальностей. В школе всего 1328 детей, из них 521 русских, 404 татар, 20 таджиков, 9 чувашей, 8 украинцев , 7 азербайджан,5 удмуртов, 4(четверо) армян ,по3 даргинца ,башкира и езида, 2 казаха, 4 марийца, мордвы и по 1 представителю турецкой, узбекской, белорусской, мордовской национальностей.
Концерт номеры 3. Стихотворение великого поэта – героя татарского народа Мусы Джалиля на татарском языке читает ученица 8В класса Сабирова Азалия, участница городского конкурса чтецов
5.1нче алып баручы.
Тел –тарихи күренеш. Ул кешеләрнең хезмәт процессында үзара фикер алышу ихтыяҗы нәтиҗәсендә туган. ЮНЕСКО билгеләве буенча, шулар арасына кергән 14 телдә, ягъни гарәп, рус, татар, немец, итальян, испан, португал,бенгал, кытай,япон, урду, һинд, телләрендә дөнья халкының 70%ы сөйләшә.
2 нче алып баручы.
Василь Быков в своей статье «Язык – душа народа» писал, что язык – самое ценное богатство народа. Есть национальный язык, следовательно, есть и национальность. Это не только средство общения, но и выражение характера народа, его самобытности, своеобразный генофонд национальной культуры.
Концерт номеры 4.Ученица 8А класса Мандзюк Вероника исполняет песню на своём родном украинском языке.
7. 2 нче алып баручы.
— Азалия, а ты знаешь пословицы на родном языке?
— Әйе, Әдилә, беләм. Ә син?
— Я тоже знаю. А давай посоревнуемся, кто больше?
1. Говоря даже в шутку Подумай с минутку. |
1. Уйнап сөйләсәң дә уйлап сөйлә |
2.Не должен язык управлять умом – Надобно размышлять с умом. |
2.Сүз сөйли белгән ирмәк, Сөйли белмәгән имгәк. |
3.Сказанное слова назад не возвращается. |
3. Сөйдергән дә тел, Биздергән дә тел. |
4.Слово не воробей, вылетит не помаешь. |
4.Әйткән сүз аткан ук |
5. Сначала подумай – потом говори |
5. Башта уйла, аннан эшлә. |
6. Меньше говори – больше дела твори. |
6. Телләр белгән Төмәнгә җиткән. |
7. Не храбрись словом, а покажи делом. |
7. Теле барның иле бар. |
8. У скромного работает рука, а у хвастунишки кончик языка. |
8.Телләр белгән илләр гизгән. |
9. Щедр на слова, скуп на дела. |
9. Тел күңелнең ачкычы. |
10. Сам себя не хвали, пусть другие тебя хвалят. |
10. Тырышлык — зурлык, ялкаулык – хурлык. |
-
Азалия, какая ты умница так много пословиц знаешь. Молодец!
-
Син дә афәрин,Әдилә. Ә сез, балалар туган телегездә мәкальләр беләсезме соң?
-
А вы, друзья знаете ли пословицы на своём родном языке?
(Залдагы балалар мәкальләр әйтә)
8. 2 нче алып баручы
— Вы тоже молодцы, ребята
1нче алып баручы
Һәр халык өчен туган тел – иң кадерле, иң куәтле, иң моңлы, иң назлы тел. Казахлар өчен – казах теле, белоруслар өчен – белорус теле, марилар өчен – мари теле, башкортлар өчен – башкорт теле…
2 нче алып баручы
Для каждого народа родной язык – самый дорогой, самый сильный, самый могучий и красивый. Для казах – казахский язык, для татар – татарский, для русских – русский, для башкир – башкирский. А теперь учащиеся 3,5,6,7 классов расскажут вам стихи на своих родных языках.
Концерт номерлары 5.
— Ученица 3Е класса, Абушова Ханума, читает стих на азербайджанском языке.
— — Ученица 3Е класса, Эргашзода Агзамджон, читает стих на таджикском языке.
— Ученик 5А класса, Алихан Муллагасаноглу, читает стих на тюрецком языке.
-Ученица 6В класса, Петросян Вика, читает стих на армянском языке.
-Ученица 6А класса, Бондаренко Диана, читает стих на польском языке.
— Ученица 7Б класса, Павлова Дарья, читает стих на белорусском языке.
— Ученица7А класса, Исанова Полина, читает стих на марийском языке.
— Ученица 7Б класса, Алиева Гульбахар, читает стих на даргинском языке.?
9. 1нче алып баручы
Төрле милләт кешеләре элек-электән җыр-моңга, шигырьгә генә түгел, биюләргә дә бик оста булган.
Биюченең итәкләре
Бии, бии кыскара
Биючегә сүз әйтмәгез
Бии-бии остара.
Концерт номеры 6 .
Башкирский народный танец «Аккош» исполняет ученица 5А класса Султанова Эвилина
1 нче алып баручы: :
Туган оясыннан аерылган кош
Канатына мәңге ял тапмый,
Туган телен яратмаган кеше,
Башкаларның телен яратмый.
Перед вами выступает Ученица 9Б класса Исакова Катя (сыграет на флейте татарскую мелодию “Кечкенә вальс”)????
Концерт номеры 7.
А теперь перед вами выступает ученицы 8В класса-победители городского конкурса “Диалог”, занявшее 3место (слайд)
9. 2 нче алып баручыУчителя татарского языка Сарварова Лейла Радифовна и Салимгараева Римма Фирдависовна со своими учениками приняли участие на городском конкурсе газет посвященный международному дню родных языков(слайд)
10. 1 нче алып баручы: Газетаның исеме “Бердәмлек” — “Единство”,ул төрле телләрдә нәшрият ителгән һәм лаеклы рәвештә лауреат булган. Афәрин аларга! (Кул чабарга)
2 нче алып баручы
Дружба народов не просто слова,
Дружба народов навеки жива.
Дружба народов счастливые дети,
Колос на ниве и сила в расцвете.
Примером такой дружбы является многонациональная команда ребят 8Д класса , которая второй год активно участвует в городском проекте «Экватор мира» , а сегодня их объединила тюбетейка — национальный головной убор восточных народов
1, 2 нче алып баручы бергә
Не дай повесить родному языку ярлык.
Наследие твоё – твоя земля и твой язык
И искажать его невеждам не давай,
Об этом ты, дружок, не забывай.
Концерт номеры 8 .
1 нче алып баручы. Ә хәзер сезнең алдыгызда 8В сыйныфы укучысы Миршарипов Рубин патриотик рухта язылган шигырь сөйли.
Шәмсия Җиһангирова «Сиңа дәшәм татар баласы»
10. 1 нче алып баручы
—Дуслар, бу күркәм бәйрәмебезне татар халкының бөек шагыйре Г. Тукай сүзләренә язылган “Туган тел” җыры белән тәмамларбыз. Бу җырны басып
җырлыйбыз.
( Хором стоя поём песню “Туган тел”)
Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы
Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
“Актүбә 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”
«И туган тел, и матур тел!»
(шигырь бәйрәме)
Азнакай районы, Актүбә 2 нче урта
гомуми белем бирү мәктәбенең I категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Гаскәрова Эльвира Мәхмүт кызының
дәрес эшкәртмәсе
2012
21 нче февраль – Халыкара туган тел көне
Тема. “Татар теле- анам теле”
Максат:
— туган телгә — ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү;
— телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү;
— туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү.
Җиһазлау: плакатлар (“Без Туган илебезне һәм телебезне яратабыз”, “Туган телне өйрәнү – бөек эш ул”, “Русча белү кирәк, үз телеңне белү тиеш.”); рәсемнәр, Г.Тукай; М.Җәлил портретлары, “Халыкара туган тел көне”нә слайд – шоу.
21 нче февраль – халыкара
туган тел көне
1 нче алып баручы : Хәерле көн димен барчагызга,
Кояшлы көн телим гөлләргә,
Сөйкемлелек телим яшь кызларга
Ә батырлык сезгә — егетләргә!
2 нче алып баручы: Добрый день, дорогие друзья! Сегодня мы собрались не случайно. По решению ЮНЕСКО именно 21 февраля — Международный день родного языка. Сегодня большой праздник. И в этом зале собрались представители разных национальностей, чтобы воспеть свой родной язык – великий, необъятный, «живой, как жизнь».
1 нче алып баручы: 21 февраль – Халыкара туган тел көне. Дөньяда 7000 гә якын тел бар. Шуларның 83е киң таралган. Ә 383 тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Мәсәлән Силец Дини телендә 1 кеше, Африка урманнарында яшәүче ючи кабиләсе телендә 5 кеше генә сөйләшә.
2 нче алып баручы : Один из постулатов древности гласит: «Врата мудрости никогда не бывают закрытыми». Изучая родной язык, (а у нас в республике, это государственные языки – русский, татарский, а для других национальностей – это чувашский, марийский, мордовский и другие языки), вам, возможно, удастся чуть пошире распахнуть эту таинственную дверь мудрости
1 нче алып баручы: Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор.
2 нче алып баручы : Туган тел. Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган “әни”, “әти”,”әби”, “бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Туган үскән ил-җирнең якынлыгын, Ватанның газизлеген без туган тел ярдәмендә тойганбыз. Шагыйрьләребезнең матур-матур шигырьләрен ятлап, әле дә куанабыз, рухланабыз.
1 нче алып баручы : — Укучылар, туган тел турында кемнәр нинди шигырьләр иҗат иткән?
Анам теле миңа – халкым теле,
Аннан башка минем халкым юк.
Йөрәгендә халкы булмаганның
Кеше булырга да хакы юк, — дип язды Башкортстанда яшәп иҗат итүче Ф.Гарипов.
2 нче алып баручы Ә Атнабаев туган тел турында:
Күкрәк сөтедәй саф ана телен
Әйдәндердем мама теленә.
Ни урысча, ни татарча белмәс
Имгәтелгән буын тилерә, — диде.
1 нче алып баручы — Ә менә Вил Казыйханов, Г.Тукайның “Туган тел” шигыренә ияреп, менә мондый шигырь юллары тезгән. “И родной тел” дип атала. Аны безгә Максименко Д сөйләп күрсәтер.
И родной тел, и красивый тел,
Мамам-папамның теле,
Мог я узнать күп нәрсәне
Син родной тел аркылы.
Бу языкта коляскада
Мамам сказку көйләгән.
А затем төннәр буенча
Бабуля рассказ сөйләгән.
А потом, ни сәбәптәндер
Өйрәткәннәр рус язык.
Якобы тик шушы телдә
Алам духовный азык.
Почему же нас детсатта
Сиңа өйрәтмәделәр?
В школе, когда обучали,
Синдә сөйләтмәделәр?
И родной тел, и красивый тел,
Мамам-папамның теле,
Только я их обвиняю
Өйрәтмәгәнгә сине.
И родной тел, аңлаталар,
Можно жить и без синсез,
Мама, папа и бабуля
Оставили меня телсез.
1 нче алып баручы. Бүген бу залда татар телен яратучы укучылар җыелган. Алар татар телендә шигырьләр сөйләрләр. Зур уңышлар телибез сезгә! Хәзер сүзне аларга бирәбез.
9 “Б” сыйныф укучысы
Прохоров Д Э.Мөэминова “ Туган телем”
7 “Б” сыйныф укучыларының чыгышы
Жандарова Альбина — “Бакчачы” Муса Җәлил
Филатов Вадим — Г.Тукай “Туган авыл”
Прохорова Юлия — Мазунов “Яз килә”
6 “Б” сыйныф укучысының чыгышы
Гулова Зилия — Г.Тукай “ Кышкы кич”
2 “А” сыйныф укучыларының чыгышы
Шагавәлиев И — “ Тукайга багышланган күргәзмә”
Шагавәлиева Г — “ Тукайга”
3 “Б”, 3 “В” сыйныф укучыларының чыгышы
Зиятдинова Римма ,Кәримова Адиля — Х.Туфан “Агыла да болыт агыла”
5“А” сыйныф укучысының чыгышы (үзе язган шигырь)
Мөслимов Тимур — “ О Тукае”
3 “Б” ,3 “В” сыйныф укучыларының чыгышы – Җыр “Казан кичләре”
1 нче алып баручы Тел турында халык әйткән мәкальләрне тыңлап китегез.
Теле барның – иле бар,
Теле барның – халкы бар.
Тел белгән – дана, тел белмәгән – бәла.
2 нче алып баручы
Тел – белемнең баскычы, акылның – ачкычы.
Тел сөйли, баш эшли.
Телгә ихтиярсыз – илдә игътибарсыз
Тел Төмәнгә илтә – ди халык мәкалләре.
4 “В” сыйныф укучыларының чыгышы
Закиров Салават — Х Туфан “Давылда”
Хикматуллин Рамиль – Х.Туфан “Тургай нигә эндәшми?”
7 “В” сыйныф укучысының чыгышы
Раянова Гүзәл (үзе язган шигыре)
8 “Б” сыйныф укучысының чыгышы
Гайсин Дамир — Н.Әхмәдиев “ Кеше бул”
2нче укучы. Бөек кешеләрнең тел турында әйтелгән сүзләр
“Сүз – бөек нәрсә ул. Бөек, чөнки сүз белән кешеләрне берләштерергә мөмкин, сүз белән дошманлаштырырга мөмкин, сүз белән кешедә нәфрәт уятырга мөмкин”. (Л.Толстой)
“Языку мы учимся и должны учиться непрерывно, до последних дней” (К. Паустовский)
“Халык сөйләмендә тел яшәсә, халык үзе яши, халык сөйләмендә тел үлдеме, тел иясе буларак, халык үзе үлә” (К.Ушинский)
1нче укучы. “Туган ил”, “Туган тел” сүзләре һәрвакыт бергә яшиләр, аерылгысыз булып яшиләр” (С.Хәким)
“Величайшее богатство народа — его язык. Тысячелетиями накапливаются и вечно живут в слове несмежные сокровища человеческой мысли и опыта» ( М.Шолохов)
«Билгеле, русча белү бик кирәк, ә үз телеңне белү – тиеш. (Г.Ибраһимов)
2нче укучы.- Чыннан да, без татар телен дә, рус телен дә өйрәнергә һәм яхшы белергә тиеш. Пушкин, Лермонтов, Достоевский,Толстой әсәрләрен укып аңлау безне рухи яктан баета. Татар һәм рус телләре дәүләт дип игълан ителде. Ул телләрнең икесен дә яхшы белү – безнең бурычыбыз.
1нче укучы Родные языки множества наций , проживающих у нас в Татарстане «Нанизаны словно на нитку одну». Их цель одна – передать мудрость, накопленную веками – своим потомкам. 7 “Б” сыйныф укучысы казак телендә шигырен сөйли Филатов Вадим — Абай Кунакбаев “ Өч тел”
2нче укучы Шәйхи Маннур язган сүзләре белән без кичәбезне тәмамлыйбыз. Безгә аны Хамедов Фаррух сөйләп күрсәтер.
“Яратыгыз” җыры яңгырый.
МБОУ «Большекульгинская ООШ» Рыбно Слободского муниципального района РТ
«Туган телем-иркә гөлем»
5-8 сыйныфлар өчен сыйныфтан тыш чара
Хөснетдинова Гөлназ Әгъмәлетдин кызы Олы Кульга төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
2014 ел
Тема: “Туган телем-иркә гөлем”.
Максат: туган телебезгә карата балаларда кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү; татар халык авыз иҗаты әсәрләрен белү күнекмәләрен тикшерү; бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
Җиһазлау: аудиоязмалар, табышмаклар язылган карточкалар, мәкальне җыю өчен хәрефләр язылган карточкалар, тест үткәрү өчен ноутбуклар.
Хәерле көн хөрмәтле кунаклар,укытучыларыбыз, укучылар! Без бүгенге кичәбезне “Туган телем –иркә гөлем” дип атадык. “Теле юкның – иле юк”,- ди халык. Ә безнең гөрләп чәчәк аткан Ватаныбыз,бөтен дөньяга билгеле булган татар телебез бар.Бүген сезнең каршыда төрле сәләткә ия булган укучыларыбыз татар телендә Ватаныбызны ,горур халкыбызны зурлыйлар,туган телебезгә ,үскән җиребезгә мәдхия җырлыйлар.
-Исәнмесез ,кадерле кунаклар!
Сезне үзебезнең бәйрәмчә бизәлгән сыйныфыбызда сәламләргә рөхсәт итегез.Сезгә корычтай нык сәламәтлек юлдаш булсын.Тормыш күгегезнең һәрвакыт чиста, тыныч булуын телибез.
Укытучы М. Гафуриның “Ана теле” шигырен укый.
Укытучы:
Үз ана телем – минем өчен матур, иң тәмле тел,
Үз телем- үз әйберем булган өчен ярата күңел.
Шул ана телем белән мин максудымны аңлатам.
Шул анам теле белән “бала” диләр анам-атам.
Шул тел аркылы гыйлем, уку-язуны өйрәнәм,
Шул тел аркылы укып, белеп, булырмын чын адәм.
Мин бала чактук “әти-әни” дидем шул тел белән.
Һәм дә әнкәм дә миңа “бәбкәм дигән шул тел белән.
Әле дә шул тел белән укыйм, язам һәм сөйләшәм,
Шул татар теле белән көйлим берәр көй көйләсәм.
Һәрвакыт шул тел белән язган матур китап укыйм,
Һәрвакыт шул тел белән тарих укыйм, хисап укыйм.
Без – татарлар, туган телебез-татар теле. Татар теле… тугач та, иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә җитлеккән, камилләшкән, теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәтергә мөмкинлеге булган, иң-иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган-сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле! Бүгенге кичәбезне сиңа багышлыйбыз.
Кемнәр генә сиңа сокланмаган һәм мактау җырламаган?Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән һәм үзенең уй-хисләрен башкаларга сөйләмәгән?
“Туган телем” шигырен тыңлагыз.
Үз телемдә шигырь укыйм,
Үз телемдә сөйли алам.
Туган җирем, туган илем,
Мин бит синнән илһам алам.
Хәтта кошның да туган теле бар,
Теле булганның гына иле бар.
Бабаларымның иң зур мирасы,
Чиксез галәмнең гүя моңы син.
Яшә мәңгегә
И, туган телем,
Былбыл моңыдай.
И, матур телем.
2 нче алып баручы:
Бәйрәмнәрдән бәйрәмнәргә күчеп
Җырлыйк әле, дуслар,җырлыйк, һай
Эшебез дә бәйрәм кебек булсын
Һәр көнебез булсын алсу май.
Ә хәзер, бергәләп, шагыйрьләребез иҗат иткән шигырьләрне тыңлап үтик.
1 бала : Тел кешене дус итә,
Бер-берсенә беркетә.
Бел ,балам син рус телен
Һәм онытма үз телең.
2 бала: Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле, затлы тел.
3 бала: Без бит руслар-
Сезнең якын дуслар.
Өйрәнәбез татар телен,
Яратабыз татар халкын.
Беренче укучы. Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Туганнан алып, соңгы сулышына кадәр, тел һәм сүз – кешенең аерылгысыз юлдашы. Безнең туган телебез – татар теле, зур тарихлы, бай, җырлы, моңлы тел ул.
Икенче укучы. Г. Гыйльманов “Мин татар малае”
Чатнатып сөйләшәм
Үз ана телемдә.
Оялмыйм, курыкмыйм,
Мин бит үз илемдә!
Башымда – чигүле,
Каюлы түбәтәй.
Догалар укырга
Өйрәтә дәү әтәй
Тәүфыйклы булырга
Кирәген беләм мин.
Чын татар малае
Йөрәгем белән мин.
Өченче укучы. Рафис Корбанов “Туган ил”
“Әткәм”, “әнкәм” сүзе белән
Ачылган телем минем.
Син бирдең миңа ышаныч
Кичкәндә белем илен.
Ата-бабамнар үткәнен
Белдем мин синең аша.
Башка телләрең эченә
Кердем мин синең аша.
Дүртенче укучы. Тел, тел дибез, нәрсә соң ул тел? Тел – кешеләрнең аралашуы өчен бик әһәмиятле чара. Ул кеше тормышында гаять зур урын тота. Ул тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел кешеләргә бер-берсе белән аралашырга, бер-берсен аңларга, бер-берсенең теләк-максатларын, уй-фикерләрен белергә ярдәм итә.
Бишенче укучы. Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз. Ул телне шуңа күрә туган тел дип атыйлар да. Ул телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе – әнисе өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырларын җырлый, иркәли, юата.
Алтынчы укучы.Туган тел һәркем өчен дә газиз бу сүз. Туган йортыбызның, туган авылыбызның, туган илебезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Безне хыялланырга өйрәткән әкиятләребезне, тапкыр, җор телле булырга өйрәткән табышмак һәм мәкальләребезне, моңлы һәм хисле иткән җырларыбызны туган тел аша ишетәбез.
Җиденче укучы. “Туган тел – иң татлы тел,
Туган тел – иң тәмле тел.
Тәмле дип, телең йотма,
Туган телне онытма!” – дип язган
халык шагыйре Шәүкәт абый Галиев. Димәк, туган телебезне тырышып өйрәнергә кирәк.
Сигезенче укучы. Равил Фәйзуллин “Туган тел турында”
И кардәшем! Бер хаҗәтсез кайчак
Телне шундый бозып сөлисең!
Ил колагын хурлап, халкыңның
Рухын рәнҗетәмен димисең.
Мескенләнмә, бакый гомер килгән
Тел байлыгын итмә кадерсез.
Бер уйласаң, илаһи бит, изге –
Кеше әйткән аваз, һәрбер сүз!
Иренмә син, туган, туган телнең
Асыл байлыкларын ачарга.
Без ваемсыз булсак, чит-ят сүзләр
Хәзинәңне әзер басарга!
Күп телләрне белү – яхшы шөгыль,
Туган телең үги калмаса.
Җанын салып әйткән әткәң сүзен
Синең аша балаң аңласа.
Киләчәкнең башы – бүгенгедә.
Нинди шатлык картлык көнеңдә,
Оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә,
Матур итеп туган телендә.
Г.Тукайның “Кызыклы шәкерт” шигырен сәхнәләштереп күрсәтү.
Без –татарлар!
Татар исемен без
Горур йөртә торган бер халык.
Без-татарлар!
Шулай диеп белә
Безне бөтен дөнья илләре,
Без-татарлар!
Батыр халык дигән
Зур даныбыз әле сүнмәде.
Без- татарлар!
Шушы исем белән
Җирдә яшәү үзе бер бәхет.
Без-татарлар!
Яшибез без җирдә
Бар халыклар белән гөрләшеп.
Без татарлар:
Болгар татарлары,
Себер татарлары,
Нугай татарлары,
Типтәр татарлары,
Нократ татарлары,
Керәшен татарлары…
Тагын бик күп,бик күп татарлар.
Төрле исем йөртсәк тә без,
Төрле-төрле җирдә яшәсәк тә,
Тик бер генә Туган телебез,
Тик бер генә Туган илебез.
“Туган тел” җыры белән кичә тәмамлана.
Тукай теле— туган тел
Тәрбияче: Хәерле көн, хөрмәтле әти—әниләр, кадерле
балалар!Сезне күрүемә бик шатмын.
—Балалар, мин сезгә иртәнге елмаю бүләк итәм!
Ягез әле, сез дә, миңа һәм яраткан әниләрегезгә елмаю бүләк итегез
әле!
—Балалар,кәефләрегез ничек? (Кояшлы иртә кебек, Тукай телен ,
анам телен өйрәнергә дип килдек.)
—яле, кем әйтә хәзер нинди ел фасылы хакимлек итә? (Яз). Язнын икенче
ае— апрель.Апрель – бәйрәмнәргә бик бай ай. Менә бүген 26 апрель —
бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Без бүген аның
тормышы һәм иҗаты белән кыскача гына танышып китәрбез.
Г. Тукай 1886 елныӊ 26 апрелендә Арча районы Кушлавыч
авылында туа. Бик яшьли ятим кала, төрле—төрле кешеләр
тәрбиясендә яши. Кечкенәдән үк шигырьләр укырга яраткан
«кечкенә Апуш» үзе дә Габдулла Тукай дигән бөек шагыйрьгә
әверелә. Һәм бүген без, балалар, сезнеӊ белән шушы матур
шигырьләрне сөйләп ләззәтләнербез.
1 бала:Туган телне яттан сөйләп,
Үсеп җиткәнбез шулай.
Барлык татар балалары
Ярата сине, Тукай
2 бала:Иң матур җир кайда дисез,
Билгеле Кырлай инде.
Барча әкият геройлары
Кырлайда туган инде.
3 бала:Әкиятләрен сөйләп, тыңлап,
Ләйсән Салихҗан кызы Мөбәрәкова
Кукмара районы Олыяз авылы балалар бакчасы тәрбиячесе
Туган тел бәйрәме
Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә әти-әниләр белән берлектә уздырылган бәйрәм чарасы.
Максат:
1. Г.Тукай әкиятләре, шигырьләре аша балаларда матур әдәбият белән кызыксыну, аларны укырга теләк тәрбияләү.
2. Матур әдәбият әсәрләре кулланып,сүз байлыкларын арттыру, фикер йөртү сәләтен, игътибарлылык, хәтердә калу күнекмәләрен үстерү.
3. Балаларда туган телнең матурлыгын һәм аһәңен тоя белергә өйрәтү.
Сценарийны түбәндәрәк укыгыз:
Зал бәйрәмчә бизәлә: стенада мәкальләр язылган плакатлар: «Туган телем − анам теле», «Теле барның − иле бар»; Г.Тукай портреты, шарлар.
Салмак кына «Туган тел» көе яӊгырый.
А.б. Нинди таныш моӊлы көй бу?
Тукай җыры − «Туган тел».
Истән бер дә чыкмый торган
Халык көе – «Туган тел»
1 бала:
«Туган тел» — иӊ әйбәт шигырь.
«Туган тел» — иӊ әйбәт китап.
«Туган тел» — иӊ әйбәт җыр.
Туган тел-иӊ әйбәт тел.
Туган тел әйбәт булганга.
Шигыре дә, китабы да,
Җыры да иӊ әйбәттер! («Туган тел», Р.Миӊнуллин)
2 бала:
Туган телем!
Иӊ кадерле булып
Күӊелемдә урын алгансыӊ.
Бала чактан минем йөрәгемә
Изге сүзләреӊне салгансыӊ.
3 бала:
Туган телем!
Синдәй изге сүзне
Кабатлыйм мин күӊелем булганчы
Чәчәк итеп кадап чыгар идем
Җир өсләре ямьгә тулганчы.
4 бала:
Нинди ямьле көн бүген!
Йөгереп урамга чыктым.
Туган тел бәйрәменә
Бакчабызга ашыктым.
5 бала:
Бакчабызда бүген бәйрәм,
Бәйрәмнеӊ дә ниндие?!
Барыбыз да көтеп алган
Безнеӊ туган тел көне.
6 бала:
Күч безнеӊ күӊелгә
Җыр яме, җыр яме!
Рәхим ит, түрдән уз,
Туган тел бәйрәме.
«Бәйрәм бүген» җыры (Г.Тукай сүзләре, Җ.Фәйзи музыкасы)
А.б: Дөньяда милләтләр күп. Һәр милләтнеӊ үз теле, моӊы бар. Шул телләр арасында татар теле дә күренекле урын алып тора. Халкыбызныӊ бөек шагыйре Габдулла Тукай да:
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнеӊ теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы, — дип үзенеӊ туган телгә булган мәхәббәтен әнә шулай матур итеп әйтеп биргән. Бөек әдип Габдулла Тукай туган телне ярата белеп яраткан. Туган телне халыкчан итеп, туган тел, матур тел, әткәм-әнкәмнеӊ теле дип атаган.
Күӊелемә тәүфыйк орлыкларын
Салган әнкәм туган телемдә.
Сабый чакта «әттә», «әннә»не дә
Әйткәнмен мин Тукай телендә.
Тукай балаларны бик яраткан һәм алар өчен бик күп шигырьләр, әкиятләр язган. Тукайныӊ балалар өчен язылган шигырьләрен бала чакта сезнеӊ әби-бабайларыгыз да укыган, әти-әниләрегез дә яттан өйрәнгән. Без дә бүгенге бәйрәм кичәбезне Тукайныӊ иҗаты белән бәйләп алып барырбыз.
Кичәбездә безгә ярдәмгә әти-әниләребез дә килер, аларны да белем буенча көч сынашырга чакырабыз.
Хәзер, дуслар, көч сынашыйк.
Кыюлар алга чыксын.
Һәрбер гаилә бәйгедә
Зирәклеген, тапкырлыгын,
Булганлыгын күрсәтсен.
1 нче бирем. «Өй эше»
Әлбәттә, һәр гаиләдә Г.Тукайныӊ яратып укыла торган әсәрләре бар. Һәр гаилә Г.Тукайныӊ балалар өчен язылган бер шигырен яклый.
Викторина—уенда катнашучылар шагыйрьнеӊ берәр шигырен яклый: шигырьгә карата иллюстрацияләр, инсценировка, кул эшләре һ.б.
2 нче конкурс. «Әкиятләр дөньясында»
А.б. Ә хәзер сезнеӊ Г.Тукай әкиятләрен ничек белүегезне тикшереп карыйбыз.
Сораулар:
— «Шүрәле» әкиятендәге егет кайсы авылда яши:
а) Кырлай б) Олыяз в) Балыклы
— «Шүрәле» әкиятендәге йорт кошларыныӊ кайсысы әтәчләрдән дә яхшырак җырлый белә:
а) каз б) үрдәк в) тавыклар
— Су анасыныӊ тарагы нинди металлдан:
а) көмеш б) бакыр в) алтын
— Юл өстендә Кәҗә белән Сарык нәрсә табалар:
а) алтын б) акча в) бүре башы
— Кәҗә капчыкта ничә бүре башы бар дип әйтә:
а) 12 б) 5 в) 10
— Малайны куганда Су анасы нәрсәләрдән курыкты:
а) казлардан б) этләрдән в) кешеләрдән
— «Шүрәле» әкиятендәге егетнеӊ исеме ничек:
а) Былтыр б) Быел в) Киләсе ел
— Кәҗә белән Сарык нәрсә пешерәләр:
а) аш б) ботка в) бәлеш
А.б:
Ә хәзер, балалар, сезне зал уртасына чакырабыз. Сез хәзер табышмакларга җавап табарга һәм бу персонажныӊ Г.Тукайныӊ кайсы әсәреннән булуын әйтерсез.
1. Мыегы бар, сакалы юк,
Туны бар, чапаны юк;
Файдасы өйдә булгач,
Яланга сәфәре юк. (Песи. Г.Тукайныӊ «Безнеӊ гаилә» шигыре)
2. Сакаллы килеш туа, берәү дә гаҗәпләнми (Кәҗә. «Гали белән кәҗә», «Кәҗә белән сарык»)
3. Чуар, йомшак күлмәге,
Тотсаӊ уӊа бизәге.
Тоттырмый, китә очып,
Я кала җирдә посып. (Күбәләк. «Бала белән күбәләк»)
4. Кешенеӊ якын дусты,
Йортныӊ тугры сакчысы.
Аннан гел игелек көт
Ә исеме ничек? (Эт. «Кызыклы шәкерт»)
5. Кулы юк, балчык ташый,
Балтасы юк, өй ясый. (Карлыгач. «Карлыгач» шигыре)
4 нче бәйге «Кышкы кичтә» (әниләр өчен)
Элек заманнарда кышкы озын кичләрдә әбиләр, әниләр балаларга берсеннән-берсе матур, кызыклы әкиятләр сөйләгәннәр. Әйдәгез әле, безнеӊ әниләр дә Г.Тукай әкиятләрен беләләрме икән? Мин әкиятнеӊ бер юлын әйтәм, ә сез икенче юлын дәвам итәрсез:
- Бервакыт китәм дигәндә, төште күзем басмага;
(Карасам: бер куркыныч хатын утырган басмада.)
- Су анасыннан котылгачтын, тынычлангач әни
(И орышты, и орышты, и орышты соӊ мине.)
- Кәҗә әйтә: «Микикики! Микикики!»
(Капчыктагы Бүре башы бит уники.)
- Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл «Кырлай» диләр;
(Җырлаганда көй өчен, тавыклары җырлай, диләр.)
- Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава;
(Җил дә вакытында исеп, яӊгыр да вакытында ява.)
5 нче бәйге: «Мин башлыйм,син тәмамла».
- Гали белән …………..кәҗә.
- Туган ………….тел.
- Эш беткәч, …………… уйнарга ярый.
- Бала белән ………….. күбәләк.
6 нчы бәйге. «Серле сандык»
А.б:Предметларга карап шигырьне яки әкиятне белергә.
Балта рәсеме («Шүрәле» әкияте.)
Капчык («Кәҗә белән сарык».)
Алма («Эш беткәч, уйнарга ярый»)
Эт оясы («Кызыклы шәкерт»)
Кәтүк җебе, яки йомгак («Шаян песи»)
А.б. Барыгызга да афәрин диясе генә килә. Менә никадәр мирасны иӊләдек бүген. Боларныӊ барысы да Тукай теле, татар теле, анам теле аша күӊелебезгә сеӊгән.
7 бала:
Әткәӊ-әнкәӊ телен белсәӊ
Адашмассыӊ кайда да…
Туган телемдә эндәшәм
Кояшка да, айга да.
8 бала:
Игелекле булып үсим
Газиз туган телемә.
Туган тел бер генә була,
Әнкәй кебек бер генә.
9 бала:
Матур сүзне матур сүзгә
Сөйләдек бәйләп кенә.
Әйләнсен һәрбер көнебез
Туган тел бәйрәменә.
Җыр «Туган телдә җырыбыз» (Ф.Әмәк сүзләре, Л.Батыр-Болгари музыкасы)
10 бала:
Дөньяда иӊ-иӊ матур ил,
Ул — минем Туган илем.
Дөньяда иӊ-иӊ матур тел,
Ул-минем туган телем.
«Балам!» — диеп, туган телдә
Эндәшә миӊа әткәм.
«Әнием» дип, әниемә
Мин туган телдә әйтәм.
11 бала:
Туган телемдә сөйләшеп,
Яшим мин Туган илдә.
«Туган ил» дигән сүзне
Әйтәм мин туган телдә.
Иӊ изге хисләремне мин,
Туган телдә аӊлатам.
Шуӊа күрә туган телне
Хөрмәтлим мин, яратам.(«Туган телем» Э.Мөэминова)
Балалар ярымтүгәрәк булып басалар. «Туган тел» (татар халык көе, Г.Тукай сүзләре) җыры белән бәйрәм кичәсе тәмамлана.