Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының «Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе муниципаль бюджет учреждениесе» “11 нче гомумиүстерешле балалар бакчасы”
“Габдулла Тукайның туган көне”
бәйрәменә сценарий
Төзеде һәм үткәрде: татар теле тәрбияче
Курбанова Рузилә Хабутдиновна
Түбән Кама шәһәре, 2019 ел
Максат: мәктәпкәчә яшьтәге балаларда Габдулла Тукайның әсәрләренә, татар теленә, туган теленә, мәдәниятенә, сәнгатенә, гореф-гадәтенә мәхәббәт тәрбияләү.
Бурычлар:
Өйрәтү: Балаларны Г.Тукай әсәрләре белән таныштыруны дәвам итү.
Үстерү:Балаларның сөйләм телен үстерергә һәм иҗади сәләтләрен ачарга булышлык итү.
Тәрбияләү: Г.Тукай әсәрләренә , туган телебезгә хөрмәт хисләре тәрбияләү.
Техник чаралар: мультимедиа (ноутбук, экран, проектор).
Җиһазлар: Г.Тукайның портреты, яшел яулык, зал бизәлеше өчен шарлар һәм хәрефләр.
Алдан эшләнгән эш: әкиятләр карау,әңгәмәләр, шигырьләр, җырлар, җырлы-биюле уеннар өйрәнү.
Бәйрәмнең барышы:
Алып баручы:
Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Һәр елны бакчабызда сөекле шагыйребез иҗатына багышлап әдәби кичәләр уздырыла. Ә хәзер җыр тыңлап үтәбез.
Җыр”Бәйрәмгә барам”
Презентация:
1 слайд — ГАБДУЛЛА ТУКАЙ (портрет)
2 слайд — Родился он 26 апреля 1886 года в деревне Кушлавуч
Казанской губернии.
Алып баручы: Тукай яз көне туган, әйдәгез әле балалар яз турында җыр тыңлап үтик.
Җыр “ Яз җитә”(3 нче төркем)
3 слайд — Он жил в деревнях Училе, Сасна, Кырлай.
4 слайд — С 1892 по1895 года жизнь Тукая проходит в семье крестьянина Сагди, в деревне Кырлай.
5 слайд – С 1894 по 1907 года Габдулла Тукай живёт в Уральске,
в семье тёти Газизы Забировой (Усмановой).
6 слайд – С 1895 по 1898 года, одновременно с медресе»Мутыгия», Тукай обучался в трёхлетней русской школе.
7 слайд — Габдулла Тукай – любимый поэт татарской детворы. На его произведениях воспитывалось не одно поколение.
Алып баручы:Әйе, сөекле Тукаебызны без беркайчан да истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез.
“Бала белән күбәләк” шигыре
1)Әйт әле, Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр куп очып
Армыйсың син ничек?
2)Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык?
3)Мин торам кырларда,
Болында, урманда;
Уйныймын, очамын
Якты көн булганда.
4)Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы;
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.
5)Тик гомрем бик кыска:
Бары бер көн генә,—
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа!
Алып баручы: Габдулла Тукайның шигырьләрен сөйләүне дәвам итәбез.
“Кызыклы шәкерт” шигыре
Әйдәле, Акбай! Өйрән син, арт аягың берлә тор;
Аума, аума! Туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!
Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;
Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә.
Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;
Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.
Ах, җүләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул:
Картаеп каткач буыннар — эш белү уңгайсыз ул!
Алып баручы:Рәхмәт сезгә балалар, бик матур сөйләдегез.Ә хәзер бераз уйнап алыйк әле.
Татар халык уены “Яшел яулык”
8 слайд — Тукай писал стихи и прозаические произведения для детей.
Он составил две хрестоматии по татарской литературе для чтения в школе.
Поэт признан основоположником татарской детской литературы.
9 слайд — Литературный музей Габдуллы Тукая — отдел Национального музея Республики Татарстан — в Казани.
10 слайд — Литературно-мемориальный комплекс Габдуллы Тукая — в селе Новый Кырлай Арского района Татарстана.
11 слайд — Тукай вошел в историю татарской литературы как великий поэт, заложивший основу новой национальной поэзии, как один из основоположников современного татарского языка. Творческая деятельность поэта продолжалась всего восемь лет. После себя он оставил более 400 стихов, 9 поэм, 350 рассказов.
Иллюстрацияләр карау Г.Тукай әсәрләре буенча
1)”Су анасы”
2)”Кәҗә белән сарык”
3)”Бала белән күбәләк”
4)”Эш беткәч уйнарга ярый”
5)”Кызыклы шәкерт”
Алып баручы: Габдулла Тукайны без беркайчан да истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез.
Балалар, бәйрәмебез ахырына якынлашты. Әйдәгез әле бергәләп Габдулла Тукайның “Туган тел”җырының көен тыңлап үтик.
Алып баручы: Рәхмәт сезгә!Саубулыгыз балалар! Киләсе очрашуларга кадәр. “Туган тел”көе астында балалар залдан чыгып китәләр.
Тукай кичәсе
Бурычлар:
Балаларның кәефен күтәрү, Г.Тукай иҗаты белән кызыксынуны арттыру
Балаларның сәнгатьле сөйләү, җырлау сәләтләрен үстерү
Г.Тукай турында белемнәрен арттыру
Җиһаз: Г.Тукай портреты, китаплар, рәсемнәр күргәзмәсе, экран, диапроектор, уеннар өчен атрибутлар, аудиоязмалар, курчак, бишек
(Балалар “Туган тел” көенә залга керәләр)
Тәрбияче:
Бакчабызда бәйрәм бүген ,
Бакча ямьләнгән.
Тукай бәйрәменә , диеп,
Барысы да килгән.
Җыр “Бәйрәм бүген” (Җ.Фәйзи көе, Г.Тукай сүзләре)
Тәрбияче: Әйе, бакчабызда Тукай бәрәме. Г.Тукай – балаларның яраткан шагыйре. Без аның бик күп шигырьләрен беләбез.
(Елап, китап күтәреп, Шүрәле керә)
Шүрәле: Харап булдым, харап булдым!
Тәрбияче: Аңлатып сөйлә, ни булды?
Шүрәле: Тукай абыйның китабын укыйсы килгән иде. Ул бит минем турымда әкият язган беренче кеше! Менә шушы бармаклар харап итте. Менә, китап битләре коелды. Ничек җыярга белмим. Гафу итегез мине, зинһар өчен. Гафу итегез! (тезләнә)
Тәрбияче: Тор әле, Шүрәле, кайгырма. Хәзер балалар китабыңның битләрен җыярга ярдәм итәрләр. Балалар, ярдәм итәбезме? Утырып тор, без сиңа булышырбыз. Безне игътибар белән тыңласаң, китапның битләрен үзең дә җыя алырсың.
“Безнең гаилә” шигыре
Уен-эстафета “Кем тизрәк?” (12 бала ике командага бүленеп, дөрес киемнәрне сайлап, киенәләр: бабай – камзол, әби-яулык, әти – билбау, әни – алъяпкыч, малай – түбәтәй, кыз – калфак)
“Минем өем” җырлы-биюле уен
Шүрәле: Урра, мин беренче битен таптым.
Тәрбияче: Балалар, әйтегез әле, бала тугач, иң беренче нинди җырны ишетә? (“Бишек җырын”)
“Бишек җыры” (татар халык көе, Г.Тукай сүзләре)
Шүрәле: Апа, икенче битен дә таптым.
Тәрбияче: Шигыремне дәвам итәргә әзерләнегез.
Бик акыллы этебез:
Сикер, дисәң, сикерә,
Йөгер,дисәң, йөгерә.
Бигрәк уңган бу маэмай –
Исеме аның — Акбай.
“Кызыклы шәкерт” шигырен сәхнәләштерү
Шүрәле: Тагын бер бит табылды.
Тәрбияче:
Тыңлагыз табышмакны, табарсыз тиз җавапны.
Канатларын җилпи-җилпи,
Талпынып, тирбәнгәләп,
Чәчәкләрдән-чәчәкләргә
Килеп куна күбәләк.
“Бала белән Күбәләк” җыры (З.Хәбибуллин көе, Г.Тукай сүзләре)
“Күбәләк тоту” уены (6 бала парлашып басалар.Балалар, “күбәләкләр” булып, очып йөриләр. Музыка туктагач, “күбәләкләрне “тотарга башта 1нче пар чыга, аннан соң 2нче пар һәм 3нче пар. Тотылган “күбәләкләр” утыралар)
Шүрәле: Тагын бер бит өстәлде.
Тәрбияче:
Сакалы бар, акылы юк. Нәрсә ул? (кәҗә)
“Гали белән Кәҗә” шигыре
“Кәҗәкәй” уены
Шүрәле:
Китабымтиздән тула.
Тәрбияче:
Менә бу өзекләр кайсы әкиятләрдән?
-Китте болар, бара һаман бара болар,
Күренмидер күзләренә ак һәм кара.
Бара болар: күпме баргач, алла белә,
Юл өстендә үлгән бүре башын таба болар. (“Кәҗә белән Сарык”)
-Җәй көне эссе һавада
Мин суда кенам, йөзәм.
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам,
Башым белән суны сөзәм. (“Су анасы”)
-Балтасы кулда, егет эштән бераз тукткп тора.
Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра? (“Шүрәле”)
“Рәсемне җый һәм әкият исемен ата” уены
“Су анасы” уены
Шүрәле:
Менә тагын өч бит өстәлде. Булдырасыз, балалар.
Тәрбияче:
Г.Тукай балалар өчен ел фасыллары турында шигырь-табышмаклар да язган. Игътибар белән тыңлагыз әле.
Боз һәм кар эреде,
Сулар йөгерде,
Елап елгалар,
Яшьләр түгелде.
Көннәр озая,
Төннәр кыскара.
Бу кайсы вакыт,
Я, әйтеп кара? (яз)
Һәр җир карланды,
Сулар бозланды.
Уйный җил-буран,
Бу кайчак, туган? (кыш)
Ашлыклар үсте,
Башаклар пеште.
Кояш пешерә,
Тиргә төшерә.
Халык ашыга,
Китә басуга.
Урагын ура,
Бу кайчак була? (җәй)
Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява,
Җирләр дымлана,
Бу кайчан була? (көз)
“Җир йокысы” шигыре
Уен “Бүкән” яисә “Буш урын”
Шүрәле:
Ура, китабым тулды. Укырга да була инде хәзер. Бик зур рәхмәт сезгә, балалар. Мин дә сезнең белән уйнап китим әле.
“Шүрәле” җырлы-биюле уены (К.Сатиев көе, Н.Сафина сүзләре)
Тәрбияче:
Шүрәле, китабыңны саклап йөр, ертма, пычратма. Ә безнең бәйрәмебез ахырына якынлашты.
Әле укый белмәсәк тә,
“Туган тел”не җырлыйбыз.
Бу Тукай абый бүләге,
Иң гүзәл бер җыр, дибез.
Әкияләрен сөйләп, тыңлап,
Телләребез ачыла.
“Су анасы”, “Шүрәле”ләр –
Безнең дуслар барысы да.
Тукай абый әкиятләрен
Мин бик-бик-бик яратам.
Шигырьләрен һәм җырларын
Беләм мин хәзер яттан.
Нинди таныш моңлы көй бу,
Тукай җыры “Туган тел”?
Истән бер дә чыкмый торган
Халык көе “Туган тел”.
“Туган тел” җыры (Татар халык көе, Г.Тукай сүзләре)
(Бу вакытта экранда тавышсыз “Туган тел” мультфильмы бара)
Шүрәле:
Рәхмәт сезгә, балалар. Сез бик акыллы балалар икәнсез. Ә миңа урманыма кайтырга вакыт. Башка шүрәлеләргә дә Тукай әкиятләрен укыйсым бар. Ә бу күчтәнәчләр –сезгә.(китапта – кәнфитләр) Сау булыгыз.
(Балалар ясаган рәсемнәр күрсәтелә, конкурска йомгак ясап, бүләкләр тапшырыла. “Туган тел” көе астында төркемнәргә таралалар)
Тукай яши безнең йөрәкләрдә.
(әдәби – музыкаль кичә)
Сәхнә артына шагыйрь портреты эленә. Сәхнәнең уң ягына экран беркетелгән. Анда Г.Тукайга багышланган һәм чыгышлар белән туры килеп бара торган презентация күрсәтелә.Залда китапларыннан, укучыларның иҗади эшләреннән күргәзмә ясала. Зал стеналарына “Сәнгатебез күкләрендә- Кояшыбыз, Аебыз, Бар җиһанга күренерлек кадерле Тукаебыз” (И.Юзеев), “Без бәхетле, без шагыйрьле халык, Без Тукайлы халык мәңгегә!” һ.б. плакатлар эленә. Туган тел көе яңгырый.
1 Алып баручы: Нинди таныш моңлы көй бу?
Тукай җыры- “Туган тел”.
Истән бер дә чыкмый торган
Халык көе “Туган тел”.
-Әйе, балалар, без сөекле Тукаебызны беркайчан да онытмыйбыз, истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез. Бүген дә без сезнең белән бергәләп, Тукай абыебызның туган көнен билгеләп үтәргә, туган тел бәйрәменә җыелдык.
“Бәйрәм бүген”җыры астында балалар биеп керәләр.
1 бала. Тукай туган ямьле яз аенда
Кырлай дигән татар авылында.
Моңлы җыры, үткен сүзе белән
Ул дөньяга шуннан танылган.
РиммаТуган телдә сөйләшәбез,
“Туган тел”не җырлыйбыз.
Бу Тукай абый бүләге,
Иң гүзәл бер җыр дибез.
Ралинә:Әкиятләр сөйләп, тыңлап
Телләребез ачыла.
“Су анасы”, “Шүрәле”ләр –
Безнең дуслар барысы да.
Бик еракта балкып яткан
Бер гүзәл апрель таңы,
Бирде сине бу җиһанга
Әй, шагыйрьләр солтаны.
Иделия:Яз килә җиргә, яз килә,
Җыр, шигырь булып.
Тирә-юньне моңга кумеп,
Тукайлы булып.
Камиль:Тукай абый әкиятләрен
Мин бик-бик-бик яратам.
Шигырьләрен һәм җырларын
Беләм мин хәзер яттан.
Тәрбияче: Җаны барның җирдә җыры булыр,
Бәйрәмнәре булыр мәңгегә.
Барсы да:Без бәхетле, без шагыйрьле халык,
Без Тукайлы халык мәңгегә.
Кыз: Әлли-бәлли итәр бу,
Мәдрәсәгә китәр бу;
Тырышып сабак укыгач,
Галим булып җитәр бу.
Йокла угълым, йом күзең,
Йом-йом күзең, йолдызым;
Кичтән йокың кала да,
Егълап үтә көндезең.
Әби тыңлап тора да , кечкенә кызны килеп кочаклап ала.
Әби: И кызым, бигрәкләр матур җырлыйсың! Кайдан өйрәндең, бәбкәм?
Кыз: Әбекәем балалар бакчасында өйрәндек. Анда курчакларыбызны җырлап йоклатабыз. Беләсеңме аны кем язган? Тукай абый!
Әби: Менә, кызым, уйнарга чыгарга да вакыт җитте. Абыең дәресләрен хәзерләп бетердеме әле?( Өстәл янына килеп) Улым, дәресләреңне хәзерләп бетердеңме әле? Бик озак утырдың.
Малай: Булды, әбекәй, булды! Шигыремне дә ятлап бетердем,(китапны ябып әбисенә бирә) карап кына бар әле, әбием, яхшы ятлаганмынмы?( сәхнә уртасына барып, матур итеп баса).
Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Аулыбызныж ямен cуы, тәмен беләм,
Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән,
(кыз кулларын чаба)
Кыз: Абый, абый матур сөйләдең.
Әби: Улым, беләсеңме бу шигырьне дә Тукай абыегыз язган бит.
Малай: Беләм, беләм әбием. “Туган авыл” шигыреннән өзек ул.
Әби: Тукай абыең авылны яраткан. Авылның табигатен, тирә-яктагы матурлыкны тоя- күрә белгән.
Иртә. Дөнья җанлана
Мәшрикъ ягы аллана,
Кояш чыгып, нурлары
Төшеп җиргә ялгана.
Яктыра кала..Урамнар,
Кырлар, якын урманнар,
Таулар, багълар, бакчалар
Нурга гарык булганнар.
Шушы вакыт балалар
Мәктәп таба баралар;
Букчалары артында,
Алар гыйлем рәтендә.
Менә балакайларым ничек матур итеп язган ул.
Малай: Әбием, син дә Тукай шигырьләрен яттан беләсеңмени? Шигырен дә яттан сөйлисең!
Әби(көлеп): Беләм, улым. Аны белмәгән кеше бармыни? Бөек Тукай, шагыйрь Тукай бит ул?! Милләтебезнең йөзек кашы! Карагыз әле нинди матур көн! Рәхәтләнеп уйнап керегез.
(Шулвакыт бабай керә).Бабай: И, балакайларымның эшләре дә беткән икән. Кая җыендыгыз әле болай? Күрәм: кәефләрегез бик шәп, миңа да серен әйтмәссезме?
Малай: Минем өй эшләрем бетте.
Кыз: Мин курчагымны йоклаттым.
Әби (көлә): Ә мин сиңа кышка җон носкилар бәйләп куйдым.
Бабай: Кара боларны! Әмин… ә мин балаларга кышка менә дигән чана ясап куйдым.
Малай һәм кыз: Ура! Бабай, син иң шәп бабайларның берсе!(Бабайны кочаклап алалар).
Бабай: Эш беткәч уйнарга ярый дигәнме әле Тукай бабагыз?
И сабыйлар, эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә — эш,
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш,- дип тә язган бит әле ул.
Малай (әбигә карап): Менә әбекәй, бабай да Тукай шигырен сөйли. Чыннан да шагыйрьне белмәгән кеше юк икән!
Әби: Тукай телебезне, татар исемен, милләтебезне югары күтәрде.Аны онытырга ярамый!
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Кыз. Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Малай. И туган тел! Синдә булган иң элек кылган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!
Кыз:Әбием мин бакчадагы чәчәкләремә сулар сибеп керим әле.
Чәчәкләр белән күбәләк биюе.
Кыз: Әйт әле күбәләк, сөйләшик бергәләп
Бу кадәр күп очып, армыйсың син ничек?
Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп, табыламы соң ризык?
Күбәләк:Мин торам кырларда,
Болында,урманда
Уйныймын, очамын
Якты көн булганда
Иркәли hәм сөя
Кояшның яктысы
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.
Тик гомерем бик кыска:
Бары бер көн генә
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа.
Кыз:ЮК,юк курыкма тимим, мин беләм бөҗәкләрне дә,хайваннарны да рәнҗетергә ярамый.Бар ,кубәләк рәхәтләнеп оч.
Булат:Әй ,Акбай,туктәле чапма.
Алар «Кызыклы шәкерт» шигырен башкара
— Әйдәле, Акбай! өйрән син, арт аягың берлә тор;
Аума, аума! туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!
— Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;
Мин туганга тик ике айлап булыр, йә өч кенә.
Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;
Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.
— Ах, юләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул;
Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул!
“Фатыйма белән сандугач” шигырен башкаралар
Фирузә:
Ни өчен син сайрамыйсың, сандугач?
Шат була күңлем минем син сайрагач.
Читлегең әйбәт, яныңда бар ашың:
Ник күңелсез син болай, бөктең башың?
Сандугач Зилә:
Аһ, минем сайрар җирем урман иде,
Анда һәртөрле кызык тулган иде.
Мин бу җирдә нигә шатлык күрсәтим?
Анда өч баш кошчыгым калды ятим!
һәм мине анда тагын дустым көтә,
Сагына ул, саргая ул, ут йота.
Фирүзә:
Йә, алайса, мин ишек ачтым сиңа:
Бар, азат бул, кыйл миңа изге дога.
Бар, җаным, инде яшел урманга оч,
Тиз ятим кошчыкларың берлән кавыш!
Тукай абый безгә хайваннарга карата мәрхәмәтле булырга куша.Әйдәгез Данильне тыңлап китик әле.
Даниль:Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән ,
Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән.
Гали аны чирәм белән кунак итә,
Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә.
Җыр “Тукай абый” З.Туфайлова
Әле укый белмәсәк тә,
“Туган телне” җырлыйбыз
Бу – Тукай абый бүләге,
Иң гүзәл җыр дибез.
И туган тел, и матур тел!
Әкиятләр сөйләп, тыңлап,
Телләребез ачыла.
“Су анасы”, “Шүрәлеләр” –
Безнең дуслар барсы да.
И туган тел, и матур тел!
Тәрбияче:Әйдәгез балалар табышмаклар чишеп алыйк әле.
Табышмаклар:
Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява.
Җирләр дымлана
Бу кайчак була? (Көз)
Һәр җир карланган,
Сулар бозланган;
Уйный җил, буран,
Бу кайчак, туган? (Кыш)
Боз һәм кар эреде,
Сулар йөгерде.
Елап елгалар
Яшьләр түгелде.
Көннәр озая.
Төннәр кыскара.
Бу кайсы вакыт,
Йә, әйтеп кара? (Яз)
Ашлыклар үсте,
Башаклар пеште;
Кояш пешерә,
Тиргә төшерә.
Халык ашыга.
Китә басуга,
Урагын ура,
Бу кайчак була? (Җәй)
Тәрбияче:
Менә бу өзекләр кайсы әкиятләрдән?
-Китте болар, бара һаман бара болар,
Күренмидер күзләренә ак һәм кара.
Бара болар: күпме баргач, алла белә,
Юл өстендә үлгән бүре башын таба болар. (“Кәҗә белән Сарык”)
-Җәй көне эссе һавада
Мин суда кенам, йөзәм.
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам,
Башым белән суны сөзәм. (“Су анасы”)
-Балтасы кулда, егет эштән бераз тукткп тора.
Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра? (“Шүрәле”)(Ф. Яруллинның “Шүрәле” музыкасы астында залга Шүрәле керә.)
Шүрәле: Исәнмесез, балалар. Сез мине таныдыгызмы?
Балалар: Әйе, син бит Шүрәле.
Шүрәле: Казан артындагы бер урманнан
Тукай мине табып танытты.
Бүген мине күпме кеше белә,
Күпме бала мине яратты.
Былтыр кысып китте бармагымны
Тик аңарга үпкәм юк күптән.
Үзем зарар салмак идем аңа,
Начар гамәл кылмам мин бүтән.
Балалар, минем уйныйсым килә, әйдәгез кети-кети уйныйбыз.
Алып баручы: Тукта әле, Шүрәле, бәйрәм вакытында нинди кети-кети уйнау ул. Балаларны тыңлап кара әле син, безнең балалар синең турында җыр беләләр.
Шүрәле: Кызык!!!!!!! Кая тыңлап карыйм.
“Шүрәле” җыры.
Безнең Тукай бәйрәменә
Килгән икән Шүрәле.
Бәйрәмне безнең бозмакчы
Кыланышын күр әле.
Кушымта
Шүрәле, Шүрәле,
Шүрәлене күр әле.
Кети, кети уйныйк диеп
Торган була бит әле. (2 тапкыр)
Олы бәйрәм хөрмәтенә
Усаллыкны киметкән.
Гафу итәрбез, Шүрәле,
Дуслар белән биесәң.
Кушымта шул ук.
Әкияттән чыктыңмы син?
Урманнан киләсеңме?
Әгәр булсаң чын шүрәле
Кытыклап кара безне.
Кушымта шул ук.
З.Булат: Нәкъ кеше кебек үзе
Маңгаенда бер мөгезе.
Ә шулай да шаккатырга
-Былтыр кысты!-дип кычкыра.
Туганнарын чакыра.
Шүрәле: -И-и-и, кычкырганымны да ишеткәннәр икән үзләре. Ай-яй-яй!!!Әйдәгез инде кети-мети уйныйк?
1Алып баручы: Туктале, Шүрәле, син бүтән уеннар белмисең микән?!
Шүрәле: Беләм, беләм. Йөгертим әле үзегезне! Әйдәгез , кем уйный? Менә сезгә капчыклар.
“Капчыклар белән йөгерү” уены.
Шүрәле: Ай –яй! Бигрәк күңелле булды. Мин моннан соң кешеләр белән гел шушы уенны уйнармын әле.
27 ел яшәде ул җирдә,
Гомерен шигырь белән бизәде.
Үтте гомере, калды шигырьләре,
Гомере үтүен үзе сизмәде.
Яши күңелләрдә бөек шагыйрь
Шигырьләрен hаман укыйбыз.
Әллә ничә тапкыр ишетсәк тә,
Укып, тыңлап hич тә туймыйбыз.
Тәрбияче:
“Тукай” дигәч, уйлар әллә кая –
Үткәннәргә кире йөгерә.
Бишектән үк халкым моңы булып
Кергән бит ул безнең күңелгә.
Тукай рухы – татар рухы бит ул,
Минем җанда, синең җаныңда.
Без инану белән әйтәбез бит:
“Татар яшәр Тукай барында!”
Тоясыздыр, бүгенгене узып
Тукай бара килер чорларга.
Шулай булгач, “Туган тел”не безгә
Җырларга да әле җырларга!
Туган тел
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,
кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.
И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!
Электронное образование Республики Татарстан
Электронное образование Республики Татарстан
- Организации
- Ученику
- Учителю
- Версия для слабовидящих
Электронное образование Республики Татарстан
- Главная
- Организации по районам
- Актанышский
- Детские сады
- МДОУ «Верхнеяхшеевский детский сад Актанышского муниципального района РТ»
- Педагогическая мастерская/педагогик остаханә
- Сценарий «Г.Тукай-безнең күңелләрдә»
Структурное подразделение МБОУ » Верхнеяхшеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Югары Яхшый төп гомуми белем бирү мәктәбенең структур бүлекчәсе Югары Яхшый балалар бакчасы
Визитная карточка
Адрес: | 423765, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Верхнее Яхшеево, ул. Новая, д. 18 |
Телефон: | 88555 2-5-96-34 |
E-Mail: | Svh.Akt@edu.tatar.ru, sch1083@kzn.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ДОУ «Верхнеяхшеевский детский сад» |
У нас учатся: | 7 воспитанников/7 тәрбияләнүче |
У нас учат: | 1 педагога/ 1 педагог |
Сценарий «Г.Тукай-безнең күңелләрдә»
Сценарий «Г_ Тукай – безнеӊ яраткан шагыйребез.
-
Сведения об образовательном учреждении/белем … -
Для родителей/Ата-аналар сезнең өчен -
Альтернативные сайты/альтернатив сайтлар -
Доска объявлений/белдерүләр тактасы -
Безопасность/куркынычсызлык -
Нормативно-правовые документы/норматив-хокукы… -
Педагогическая мастерская/педагогик остаханә -
Медиатека/медиатека -
Структура сайта/сайтның структурасы -
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы/ Год…
- Главная
- Новости
- Школы
- Ученику
- Учителю
- Личный кабинет
Техподдержка: тел.: 8 (843) 525-70-99, e-mail: help.edu@tatar.ru
© 2009–2023 «Электронное образование Республики Татарстан»
Все права защищены. Общие условия использования
Мәктәпләрдә, мәдәният сарайларында Габдулла Тукай туган көненә багышланган әдәби- музыкаль кичәләр уздыру өчен сценарий
Тамаша залына балаларның Тукайга багышлап язган шигырьләре, рәсемнәре, газеталар эленә. Мәктәп китапханәсе Тукай китаплары күргәзмәсен әзерли. Тукайның тормыш юлын сурәтләүче рәсемнәр, фотолар куела.
Сәхнә элеккеге авыл өе рәвешендә җиһазлана. Алсәхнәгә компьютер экраны эленә. Сулда — Тукай портреты. Аңа тере чәчәкләр куелган. Экранда «Туган көнең белән, Тукай! 1886 ел, 26 апрель» дигән сүзләр. Ерактан акрын гына «Тәфтиләү» көе ишетелә. Сәхнә алдына милли киемнәр киенгән алып баручы Кыз белән Егет чыга.
Кыз.
Әйләнәңдә — гөлләр…
Сүзен, гүя,
Шулар аша әйтә күңелләр:
— Туган көнең белән! — дигән сыман
Елмаялар кебек бу гөлләр.
Егет.
Килә, Килә… Язлар саен сиңа
Илең килә туган көнеңдә,
Бетми торган гомрен
кушкан сыман Синең бөек, кыска гомергә.
Кыз.
Бәйрәмнәрең алда икән әле,
Кара, шагыйрь, бүген текәлеп —
Халкың килде сиңа, мәхәббәтен
Ал чәчәкләр белән күтәреп.
Егет.
Син күрмәгән яңа буын килде, Котлап бүген туган көнеңне: Киләчәккә барган улларыңнан Ишетәсең «Туган тел»еңне.
«Туган тел» көе яңгырый. Акрын гына җырлап укучылар төркеме чыга. Җыр көчәя. Аларга залдагылар кушыла. Җыр тәмамлангач, укучылар сәхнәгә урнаштырылган эскәмияләргә утыра
Кыз.
Ул ятим дә,
ул мескен дә диеп,
Сөйләнелгән
элек-электән.
Егет.
Күз алдына аны
бөек итеп Китерергә
күпләр күнеккән.
Экранда рәссам М.Казаковның «Кечкенә Тукай» рәсеме проекцияләнә. Кушлавыч авылындагы музей-йортны сурәтләгән видеофильм фрагментлары күрсәтелә.
1 нче укучы. Кушлавыч авылында Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә булачак шагыйрь.
Салмак кына «Бишек җыруы» көе ишетелә. Ана бишек янына килеп утыра. Тирбәтә-тирбәтә халык көенә Г.Тукайның «Бишек җырын» җырлый.
Әлли-бәлли итәр бу,
Мәдрәсәгә китәр бу.
Тырышып сабак укыгач,
Галим булып җитәр бу…
2 нче укучы. Сабый ата-ана
мәхәббәтен татып кына кала: ул дөньяга килүгә биш ай да үтми, әтисе вафат була.
3 нче укучы. Габдуллага ике яшь тулганда, аны ярлы карчык Шәрифә тәрбиясенә калдырып, әнисе Мәмдүдә Сасна авылы мулласына кияүгә китеп бара.
4 нче укучы. Бераздан ул Габдулланы үз янына алдыра. Әмма бер елдан,1890 елда, Мәмдүдә ханым үлеп китә.
Сәхнә алдына нәни Тукай ролендәге бала чыга. Өстендә камзул, читек-кәләпүш. Экранда ул сөйләгән күренешләр проекцияләнә.
Нәни Тукай. Мин әнкәмнең җеназасын күтәреп алып киткәннәрен сизгәч, яланаяк, яланбаш хәлемдә, капка астыннан, үкереп җылый- җылый, йөгереп чыгып: «Әнкәйне кайтарыгыз, әнкәйне бирегез!» — дип, шактый гына җир мәет күтәрүчеләрдән калмый барганымны хәтерлим.
5 нче укучы. Әнисе үлгәч Габдулла Сасна мулласының өенә сыймый башлый, һәм аны Өчиле авылындагы бабасына кайтаралар.
Нәни Тукай. Менә шул фәкыйрь вә шуның өстенә әллә ничә авызлы булган гаилә эченә мин ятим бала булып килеп кергәнмен.
Үги әбинең алты күгәрчене эчендә мин бер чәүкә булганга, мине җыласам — юатучы, иркәләним дисәм — сөюче, ашыйсым-эчәсем килсә — кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр.
Ни күрсәм дә — күргәнмен, ни булса да — булган, һәрничек мин бу гаиләгә сыймаганмын. Бер көнне бабай, үги әбинең киңәше илә булырга кирәк, авылыбыздан Казанга бара торган бер ямщикка мине утыртып, Казанга озаткан.
Экранда «Асрамага бала бирәм, кем ала?» рәсеме проекциясе.
нчы укучы. Кечкенә Габдулланың сабыйлык еллары менә шулай ятимлектә, кимсетелү, кагылу-сугылуларда үткән. Сабый балага бик күп гаиләләрдә булырга, авылдан-авылга, кулдан-кулга күчеп йөрергә туры килгән.
нчы укучы. Казан арты авылларының җанга рәхәт бай табигате,тәмле сулы чишмәләре бәләкәй Тукай күңелендә онытылмас тирән эз калдыра һәм шагыйрь бу якты хатирәләрне үзенең үлемсез шигырьләренә сала.
Тукайга охшатып киенгән егет «Туган авыл» шигырен укый.
8 нче укучы. Кайларда гына йөрсә дә, шагыйрьнең хәтереннән, күз алдыннан туган ягы китми. Егет булып танылган шагыйрга әверелгәч тә ул уйлары белән шул якларга әйләнеп кайта, Казан урамнарына да пар атларга утырып килеп керә. Экранда Татар дәүләт фольклор ансамбленең «Пар ат» җыры видеоязмасы.
Кыз.
Син ерактан күргән кырларның
Ал гөлләрен сибеп юлыңа,
Баш ия ил, -ятимгә түгел,
Сиңа — үзенең бөек улына.
Егет.
Якты йолдыз булып атылган ул,
Зәгыйфь чәчәк булып сулмаган.
Туры Тукай, моңлы Тукай булга
Бөек булган, боек булмаган.
9 нчы укучы. Габдулла Тукайның балаларга багышлап язылган әсәрләре күп. Аның бөеклеге, аның даһилыгы бигрәк тә әнә шул шигырьләрендә, әкиятләрендә ачык күренә.
7нчы укучы. Тукайның шигырләре, әкиятләре кечкенәдән белем алырга, эш сөяргә, табигатьне яратырга, сакларга өнди. Тырышып эшләргә, белемле булырга чакыра
Сәхнәдә «Эш беткәч уйнарга ярый» шигыре сәхнәләштерелә; Өстәл янына Бала килеп утыра. Өй тәрәзәсеннән Кояш, Сандугач» Алмагач күренеп Бала белән сөйләшәләр. Автор сүзләре тавыш көчәйткеч аша ишетелеп тор; Экранда шигырьнең исеме языла; Күренеш тәмамлануга алга егет-Тукай чыга:
Яз, газиз угълым: кара тактаны
Сыз акбур белән!
Һәм кара күңелеңне ялт иттер
Сызып ак нур белән!
Өч наданга алмашынмас —
Бер язу белгән кеше;
Мәгърифәт эстәр, иренмәс һич —
Кеше булган кеше.
(Г. Тукай «Ата илә бала»)
11нче укучы. Шагыйрьне мәктәп мәдрәсәләрнең күпчелегендә яшьләргә белем һәм тәрбия бирүне түбән дәрәҗәдә куелуы борчый һәм ул «Таз» шигыре белән наданлыктан ачы көлә.
Пантомима яки шаян бию алым белән «Таз» шигыренең эчтәлеге сәхнәләштерелә. Автор сүзләр тавыш көчәйткеч аша ишетелә.
12нче укучы. Тукай балалар белән үзе дә сабыйларча сөйләшә алар дөньясында яши. Халык әкиятләренә нигезләнеп берсеннән-берсе матур әсәрләр яза. Шундыйларның берсе — «Кәҗә белән Сарык» әкияте.
Мәктәп курчак театры «Кәҗә белән Сарык» әкиятеннән өзекләр күрсәтә.
* * *
Экранда «Тукайга шигъри гөлләмә» дигән сүзләр. Тукай һәйкәле каршындагы шигырь бәйрәме фрагментлары күрсәтелә. Сәхнәгә укучылар чыга. Ярымтүгәрәк булып тезеләләр. Ике алып баручы аларның ике ягына баса.
«Бәйрәм бүген» җыры башкарыла. (Г. Тукай сүз., Җ. Фәйзи муз.)
Егет.
Тукай исән.
Җыры күңелләрдә,
Яшәсәк тә үзен күрмичә.
Тукай килә моңлы сазын уйнап,
Шагыйрьләргә тынгы бирмичә.
Кыз.
Заман таный аны:
Кәләпүштән
Килә иде Кырлай юлыннан…
Сизмәгәндер үзе дә Зур Апушка
Әверелгәнен авыл улыннан.
1нче укучы.
Мәхәббәте сүнми кешелекнең:
Гомер үткән саен яңара.
Алгы рәткә куеп һәрбер юлын,
Жырларыңны тыңлый замана.
2нче укучы.
Язларыңны каршы алган чакта
Яшәрәсең кебек тагын да.
Эстафетаң ерак илтер өчен
Такташларың килә яныңа.
3нче укучы.
Мусаларың кайта илләр гизеп,
Йөрәкләре утта чыныккан.
Елмаерга әзер карашларын
Синең җырың шулай җылыткан.
4нче укучы.
Буын арты буын алмашыныр,
Гасыр арты узар гасырлар.
Шигъриятнең һәйкәленә шулай
Язлар һаман гөлләр ташырлар.
5нче укучы.
Китапларың янда, күкрәгемдә
Кадер-хөрмәт белән саклана;
Әгәр кайгым артса, күңлем азса –
Утлы шигырең укып сафлана.
6нчы укучы.
Әйдә, Тукай, безнең белән бергә
Син дә шатлан, халкың шатлана;
Дәртле Казан, нурлы Казан балкый,
Бездә бүген бәйрәм, тантана!
7нче укучы.
Әй, Тукай, ил һәм гасырда
ялкының янган Тукай;
8нче укучы.
Ай-кояштан, хөррияттән
яктылык алган Тукай!
9нчы укучы.
Туган көнең бәйрәм итәр вакыт,
Уйна, әйдә, «Тукай маршы»н.
Ишетсен ул
Үзенең алгы сафта
Безнең белән атлап барышын.
«Тукай маршы» яңгырый.
Экранда Республика Президенты Минтимер Шәймиев сүзләре языла: «Без егерменче гасырда Тукай белән яшәдек, егерме беренче гасырда да аның белән булырбыз. Тукай мирасы яшәгәндә, милләтебез дә яшәр. Татар халкы милләт булып яшәгәндә, Тукай да яшәр!»
Кичәне дәвам итеп укучылар үзләре язган шигырьләрен укыйлар.
Инсценировкада Г.Тукай, Х.Туфан, Ш.Галиев, Р.Әхмәтҗанов, Р.Гәрәй, Н.Арсланов, Х.Хөснуллин шигырьләре файдаланылды.
Фәрит ВАФИН,
Яңа Кенәр мәктәбе укытучысы. Арча районы.
Сценарий: «Г. Тукай – безнеӊ яраткан шагыйребез»
6-7 яшьлек балалар өчен
Максат:
1. Балаларда Г. Тукайныӊ күпкырлыиҗатынакызыксынууяту, ихтирамхисләретәрбияләү.
2. Шигырьнеӊ эчтәлегебуенчаүзфикерләренәйтәбелү, фикерләү, хәтерсәләтенүстерү.
3. Г. Тукай әкиятләре, шигырьләреашабалалардаматурәдәбиятбеләнкызыксыну, алардаукыргателәктәрбияләү.
Материал:
– Г. Тукай портреты.
– Китаплар.
– Аудиоязма.
– «Туган тел», «Бәйрәмбүген»җырлары.
– Мультфильм.
Зал бәйрәмчарасына туры китерепбизәлгән. Салмаккына«Туган тел» көе яӊгырый. Көйастыназалгабалаларкерәләр.
Т: Ниндитаныш, моӊлыкөйбу?
Тукай җыры – «Туган тел».
Истәнбердәчыкмыйторган
Халыккөе – «Туган тел».
Хәерлекөн, кадерлебалалар! Исәнмесез, кәефләрегезничек? Күрәм, кәефләрегезяхшы, күӊелләрегезшат. Балалар, тәрәзәгәкарагызәле, бүгенкөннинди?
(Балаларныӊ җаваплары).
– Ә хәзерелныӊ ниндифасылы?
(Балаларныӊ җаваплары).
– Сез, яздипниндикүренешләрдәнчыгыпәйтәсез?
(Балаларныӊ җаваплары).
– Балалар, әйтегезәле, язниндиистәлекләргә бай ул?
(Балаларныӊ җаваплары).
Т: Бикдөрес, балалар, язаендакүренеклешагыйрь Г. Тукай туган.
Г. Тукай 1886 елныӊ 26 апрелендә Арча районы Кушлавычавылындатуа. Бикяшьлиятим кала, төрле-төрлекешеләртәрбиясендәяши. Кечкенәдәнүкшигырьләрукыргаяраткан «кечкенәАпуш» үзедәГабдулла Тукай дигәнбөекшагыйрьгәәверелә. Һәмбүген без, балалар, сезнеӊ беләншушыматуршигырьләрнесөйләпләззәтләнербез.
Г. Тукай кечкенәдәнтабигатьне, җанияләреняраткан, аларга карата миһербанлы, шәфкатьлебулыргаөндәгән. Әйдәгез, хәзерЛәйсәнәһәмИлзиләбашкаруында «Бала беләнкүбәләк» шигырентыӊлапүтик.
Шигырь: «Бала беләнкүбәләк»
Бала:Әйт әле, Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр куп очып
Армыйсың син ничек?Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык?Күбәләк:Мин торам кырларда,
Болында, урманда;
Уйныймын, очамын
Яктыкөнбулганда.Иркәлиһәмсөя
Кояшныңяктысы;
Ашбуладырмиңа
Чәчәкләрхушисе.Тик гомрембиккыска:
Бары беркөнгенә,—
Буляхшы, рәнҗетмә
Һәмтимәсинмиңа!
Т: Афәрин, балалар, менә безнеӊ арабызда нинди сәнгатьле итеп шигырь сөйләүчеләр үсеп килә икән бит.
Т: Балалар, мин сезгәбертабышмакәйтәм. Аныӊ җавабын кем белермикән?
Кешенеӊ якын дусты,
Йортныӊ тугрысакчысы.
Аннан гелигелеккөт,
Ә исеменичек?
Б: Эт
– Бикдөрес, балалар. Бу – эт. Хәзершулшаян, ләкинбернәрсәгәдәөйрәнергәтеләмиторганАкбайны Булат һәм Салават «Кызыклышәкерт» шигыреашатасвирлапкүрсәтерләр.
Шигырь: «Кызыклышәкерт».
Әйдәле, Акбай! өйрән син, арт аягың берлә тор;
Аума, аума! туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!— Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;
Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә.Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;
Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.— Ах, җүләр маэмай! тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул:
Картаеп каткач буыннар — эш белү уңгайсыз ул!
Т: Балалар, сез Г. Тукайныӊ биккүпшигырьләрен, әкиятләренбеләсез. Хәзерсезнеӊ беләнберуенуйнапалырбыз. Бууенныӊ исеме «Кайсыәкияткирәк-яраклары» дипатала. Мин сезгәрәсемнәркүрсәтәм, ә сезбурәсемнеӊ ниндиәкият яки шигырьгә туры киләикәненатарсыз:
Уен: «Кайсыәкияткирәк-яраклары» (рәсем)
-алтын тарак.
-капчык.
-күбәләк.
-эт.
-учак.
Т: Безнеӊ табигатебездәелныӊ дүртфасылычиратлашыпкилә. Аларһәрберсеүзенчәматур: чәчәкле, җиләклеҗәй, умырзаялы, сыерчыклыяз, алтын-сарыяфраклы, пыскакяӊгырлыкөз, тәӊкә карлы кыш. Г. Тукай һәр ел фасылынтабышмакитепязган. Әйдәгез, иптәшләрегезнеӊ шигырьләреашаһәр ел фасылынтаныйкәле.
Шигырь: «Елныӊ дүртфасылы» ( Һәр ел фасылына карата рәсемнәркүрсәтелә).
Боз һәм кар эрде,
Сулар йөгерде;
Егълап елгалар,
Яшьләр түгелде.
Көннәр озая,
Төннәр кыскара.
Бу кайсы вакыт? —
Иә, әйтеп кара.
(Яз көне)
Ашлыклар үсте,
Башаклар пеште;
Кояш пешерә,
Тиргә төшерә.
Халык ашыга,
Китә басуга,
Урагын ура,—
Бу кайчак була?
(Җәй көне)
Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява;
Җирләр дымлана,—
Бу кайчак була?
(Көз көне)
Һәр җир карланган,
Сулар бозланган;
Уйный җил-буран,—
Бу кайчак, туган?
(Кыш көне)
Т: Балалар, сез бик күп шигырьләр беләсез. Әйдәгез, хәзерберуенуйнапалыйк. Мин сезгәтабышмакәйтәм, ә сезаныӊ кайсыәсәрдән яки шигырьдәникәнлегенәйтерсез.
Үстерелешле уен: «Кайсы әсәрдән икәнен бел». (рәсем)
а) Нәкъкешекебекүзе,
Маӊгаендамөгезе.
«Былтыркысты», – дипкычкыра. («Шүрәле»).
б) Чуар, йомшаккүлмәге,
Тотсаӊ, уӊабизәге.
Тоттырмый, китәочып,
Я кала җирдәпосып (Күбәләк – «Бала беләнкүбәләк»).
Т: Балалар, Г. Тукайныӊ матуршигырьләреҗырбулып та башкарыла. Әйдәгез, «Бәйрәмбүген» дигәнҗырнытыңлап китик.
Җыр: «Бәйрәмбүген»
Җәүдәт Фәйзи көе Габдулла Тукай сүзләре
Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген!
— Нәрсәдән бу? — Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Бер мөкатдәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген;
Уйный сазым да минем бәйрәм көен: бәйрәм бүген!
Арттыра, күрдем, кояш гадәттәгедән балкуын;
— Ул киенгәндер! — дидем, бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Хис итеп һәр җирдә дә бер төрле хуш ис аңкуын;
«Ислемай сөрткән икән дөнья!» — дидем, бәйрәм бүген!
Яр башыннан тыңладым мин бер суның дулкыннарын:
Сөйләшәләр үзара: «Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!..»
Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен;
Анысы да сөйли тагын: «Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!..»
Ял минуты «Су анасы» уены.
Балалартүгәрәккәбасалар. Бер бала Су анасыитепбилгеләнә. Улкүзләребәйләнгәнкилештүгәрәкуртасынаутыра. Уйнаучылартүгәрәкбуенчаәйләнепйөриләр:
Су анасы, су анасы,
Су анасынкүрәле.
Каршыӊда кем басып тора-
Ялгышмыйчаәйтәле.
Җырахырындабалалартуктапкалалар. Күзебәйләнгән Су анасыурыныннан тора. Тәрбиячебармагыбеләнберәруенчыгатөртепкүрсәтә. Әлеге бала Су анасыянынакилә. Су анасыкапшапкарапаныӊ кем икәненәйтергәтиеш. Әгәрдөресәйтсә, шулуенчы Су анасыбула.
Заманчаитепэшкәртелгән «Су анасы» мультфильмынкарау.
Балалар, бәйрәмебезахырынаякынлашты. Хәзербергәләшепхалкыбызныңгимнынаәверелгән “Туган тел” җырынбашкарабыз.
Бәйрәм “Туган тел”җырынбашкарыптәмамлана.
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньядакүпнәрсәбелдемсинтуган тел аркылы.
Иңэлекбу тел беләнәнкәмбишектәкөйләгән,
Аннарытөннәр буе әбкәмхикәятсөйләгән.
И туган тел! Һәрвакыттаярдәмеңберләнсинең,
Кечкенәдәнаңлашылганшатлыгым, кайгым минем.
И туган тел! Синдәбулганиңэлеккыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үземһәмәткәм-әнкәмне, Ходам!
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/371877-scenarij-prazdnika-g-tukaj—bezne-jaratkan-