Борынгы заманнардан ук татар халкы моңлылыгы, уен коралларында оста уйнавы белән аерылып торган. Халык музыка коралы-гармунның тарихы әллә ни зур түгел икән. Аны беренче булып 1782 елда Бушман ясаган дип исәпләнә. Аннан соң гармуннарны Вена шәһәрендә һәм Италиядә, соңрак узган гасырның 30 нчы елларында Россиядә дә ясый башлаганнар. Бу эшнең беренче үзәге Тула шәһәрендә була. Безнең ил осталары гармунны камилләштерәләр, аның берничә төре барлыкка килә. Тула, Саратов татар гармуны әнә шундыйлардан.
Ә теләгем бер генә: гармунда уйнаучылар бетмәсен иде дә, гармун моңнары онытылмасын иде. Мин татар халкының киләчәген гармунсыз күз алдына да китерә алмыйм. Чөнки җырга, моңга бай булган халкыбыз үзенең барлык хасиятләрен гармун, курай, кубыз кебек милли уен кораллары аша гына төгәл чагылдыра белә.
Безнең мәктәптә дә бу уен коралын үз итүчеләр җитәрлек. Бүгенге чарада бүген без гармуннарның төрләре, мәктәбебездә күренекле шәхес, гармуннар остасы һәм укучыларыбыз иҗатын карап китәрбез. Ә аңганчы әйдәгез Татарстан Республикасының танылган гармунчыларын карап үтик.
(презентация)
Әйдә, дустым, уйна гармуныңны
Сөйләсен ул безнең хисләрне.
Әйтсен тальян йөрәк газапларын
Каршы алсын язгы кичләрне.
Әйдә, дустым, тарт бер тальяныңны
Моңнар ашсын язгы күкләргә.
Безнең яшьлек дөрләп ут кабызсын
Утсызларга, тагын күпләргә.
Сәхнәдә 5 нче сыйныфы.
Йөрәкләргә рәхәт тула
Гармунда бер уйнасаң,
Телгәли ул йөрәкләрне
Уйный белеп уйнасаң.
Нигә гармун чиртә икән
Күңелнең кылларына.
Кемнәр генә гашыйк түгел,
Туган як моңнарына.
Сәхнәдә 6 нчы а сыйныфы.
Уйнагыз гармуннар,
Ярату турында.
Күңелдән шикләрне,
Тарату турында.
Тынмагыз гармуннар,
Иртән дә, кичен дә.
Уйнагыз сагыштан,
Көйгәннәр өчен дә.
Сәхнәдә 7 а сыйныфы
Җырлагыз әле гармуннар,
Кошларның җырларын.
Сандугач җырларын,
Карлыгач җырларын.
Ишетсен кешеләр дөньяда,
Никадәр сөйкемле җыр барын. Сәхнәдә 7 б сыйныфы.
Әйдә, дустым, сыздыр гармуныңны
Кушылыйк әле дәртле көйләргә.
Һәр көнебез, һәрбер мизгелебез,
Истәлеккә калсын сөйләргә.
Әйдә, дустым, уйна, уйна әйдә
Җиз кыңгырау чыңы колакта.
Яшьлегебез истәлеге булып
Тальян моңы калсын йөрәктә.
Сәхнәдә 8 а сыйныфы.
Сөйлә әле, гармун, сөйлә, әле,
Сөйләсәң, син сөйли аласың
Көмеш телләреңә милләттемнең
Тарихын син язып барасың.
Син шаһит бит, сөйлә әле бүген,
Салып сөйлә озын көйләргә
Бик шат яшәгәнсең, диләр сине,
Элеккеге аулак өйләрдә.
Әйтче, гармун, ярдәмгә кил миңа
Сөйләсәң син сөйли аласың,
Үткәннәрне бүгенгегә ялгап,
Киләчәккә алып барасың.
Сәхнәдә 9 а сыйныфы.
Уйна, гармун, моңлы тальян гармун,
Бер сызласын әле күңелләр
Бәлки шуңа күңелләр уяныр –
Без бит әле үле түгелләр.
Уйна гармун, моңлы, тальян гармун,
Бер шатлансын әле күңелләр,
Рәнҗемәсен рухы беркемнең дә, Җырлап үтсен әле, гомерләр! 11 сыйныф.
Урамнарда гармун бәйрәмнәре,
Бәйрәмнәрдән ничек каласың?
Өзгәләнә гармуннары илнең
Уятырга адәм баласын.
Өзгәләнә гармуннары илнең…
Халык җаны, димәк, буш түгел,
Әйтер сүзен ул бит гомер буе
Гармуннарга, җырга кушты гел.
Буш булалмый бүген халык җаны,
Шуңа карап гамәл кылына;
Кемдер җирдә кылыч күтәргәндә,
Гармун ала татар кулына.
Гармун ала татар …
Җилкендерә
Эчләрендә җаны булганны,
Көйләр булып күтәрелә еллар…
Җиңеп кара шушы татарны!
Мәйданнарга гармуннары чыга
Ялганына каршы ятларның-
Кылычларың бер яктарак торсын,
Гармуннары барда татарның…
Өзгәләнә гармуннары чорның,
Күңелдәген әйтеп, илдәген
Бәйрәм генә булыр иде җирдә,
Тыңласалар халык йөрәген.
19.12.2016
Играй, гармонь!
учитель татарского языка и литературы
Рассказать о татарской культуре, о происхождении гармони, прививать любовь к татарской музыке.
Оценить
1140
Содержимое разработки
Казан шәһәре Яңа Савин районы
89 нчы урта мәктәп
Уйнагыз,гармуннар!
Укытучылар:
Низамова Миләүшә Касимовна
2016 нчы ел
Музыка. “Зәлидә”
1 ук. Борынгы заманнардан ук татар халкы моңлылыгы, уен коралларында оста уйнавы белән аерылып торган. Татар халкында киң таралган уен коралларының берсе – гармун. Бүгенге кичәдә сез гармунның тарихы, оста гармунчылар белән танышырсыз, гармун турында шигырьләр, җырлар ишетерсез.
“Әссәләмәгаләйкүм” Башкара 5А класс укучылыры. (Лирик вальс)
2ук. Йөрәкләргә рәхәт була
Гармунда бер уйнасаң.
Телгәли ул йөрәкләрне
Уйный белеп уйнасаң.
1 ук. Нигә гармун чиртә икән
Күңелнең кылларына.
Кемнәр генә гашыйк түгел
Туган як моңнарына.
“Бииләр итек – читекләр ” Җырлый 4А класс укучылары. (Зәлидә)
2 ук. Гармунның килеп чыгышына күз салыйк әле. Гармунда тавыш чыгару өчен юка металл пластинкалар кулланыла, күренке тарткан вакытта шулар аркылы һава йөри һәм аларны тибрәтә, шулай итеп тавыш барлыкка килә. “Шена” дип аталган борынгы кытай уен коралыда да шул принцип кулланылган. ХVIII гасырда, шушы принципка таянып кечкенә органнар ясый башлаганнар, ә XIX гасыр башында беренче ирен гармуны ясала. 1829 елда хәзерге гармунга охшаган беренче гармун уйлап табыла.
1 ук. Шул еллардан башлап бик күп кенә осталар гармунны үзгәртү, яхшырту юнәленшендә эшлиләр. Гармунны Вена шәһәрендә һәм Италиядә, соңрак Россиядә дә ясый башлыйлар. Бу эшнең беренче үзәге Тула шәһәре була. Гармуннарның берничә төре барлыкка килә: Тула, Саратов, Вараксик, татар гармннары, хромкалар.
“Туган җирем- Татарстан” Башкара 1А, 2А, 2В класс укучылары. (Пьеса)
2ук. Әйдә дустым, уйна гармуныңны
Сөйләсен ул безнең хисләрне
Әйтсен тальян йөрәк газапларын,
Каршы алсын язгы кичләрне.
1 ук. Әйдә, дустым, тарт бер тальяныңны
Моңнар ашсын язгы күкләргә.
Безнең яшьлек дөртләп ут кабызсын
Утсызларга, тагын күпләргә.
2ук.Әйдә дустым, сыздыр гармуныңны,
Кушылыйк әле дәртле көйләргә.
Һәр көнебез, һәрбер мизгелебез
Истәлеккә калсын сөйләргә.
1 ук.Әйдә, дустым, уйна,уйна әйдә,
Җиз кыңгырау чыңы колакта.
Яшьлегебез итәлеге булып
Тальян моңы калсын йөрәктә.
Татар халык биюе. Башкара 4А, 4Б, 7А класс кызлары. (Асыльяр)
2 ук. Татар гармунының тарихы Михаил Вараксин дигән оста исеме белән бәйле. ХХ гасыр башында Вятка губернасыннан килгән бу кеше Казанда гармуннар ясый башлый. Вараксин гармуннарының даны тиз арада еракларга тарала.
1 ук. Таңнарда гармун уйнадың,
Тирә-як тынып калды.
Гармун моңына тирбәлеп,
Гөлләрдән чыклар тамды,
2ук. Гөлләрдән чыклар тамдылар,
Әйтерсең, күз яшьләре –
Ишетелеп китте сыман
Әнкәйнең эндәшкәне.
“Минем нәни дусларым” Башкара 4Б класс укучылары. (Вальс)
1ук. 1934 елда гармуннар фабрикасы төзелә. Татарстанда гармун ясау эше 50-60 нчы елларда киң колач җәя. Талантлы яшь осталар барлыкка килә. Арчадан – Салих Вәлиев, Балтачтан Рамазан Әсгатьдинов, Казаннан Салих Шәйдуллин – шундыйлардан.
2 ук.Татарлар арасында тальян гармун киң таралган. 1860 нчы елларда ук этнографлар гармунны татар авылына хас музыка коралы дип язганнар. Аның көйләнеше татар көйләрен уйнарга бик җайлы.
1 ук. Тальян моңнары … Әби-бабайларыбызның яшьлек елларында иң кадерле әйберләре тальян гармуны булган. Тормышның бар матурлыгы һәм гүзәллеге нәкъ менә шул тальян моңнарында кебек. Тальян моңнары элеккедән килгән гореф-гадәтләр турында сөйләүче дә.
2 ук. Сөйлә әле, гармун, сөйлә, әле,
Сөйләсәң, син сөйли аласың
Көмеш телләреңә милләттемнең
Тарихын син язып барасың.
Син шаһит бит, сөйлә әле бүген,
Салып сөйлә озын көйләргә
Бик шат яшәгәнсең, диләр сине,
Элеккеге аулак өйләрдә.
“Ай былбылым” Башкара альтта 1А класс укучысы Мөлеков Наил һәм
4В класс укучылары (Попурри)
1 ук. Әйтче, гармун, ярдәмгә кил миңа
Сөйләсәң син сөйли аласың,
Үткәннәрне бүгенгегә ялгап,
Киләчәккә алып барасы
2 ук. Уйна, гармун, моңлы тальян гармун,
Бер сызласын әле күңелләр
Бәлки шуңа күңелләр уяныр –
Без бит әле үле түгелләр.
1 ук. Уйна гармун, моңлы, тальян гармун,
Бер шатлансын әле күңелләр,
Рәнҗемәсен рухы беркемнең дә,
Җырлап үтсен әле, гомерләр!
Татар халык биюе. Башкара 8А классукучылары. (Бию көйләре)
2 ук. Бик популяр һәм халык өчен кадерле уен коралы — баян. Без баянны авыл мәҗлесләрендә, кич утыруларда, төрле үзешчән сәнгать концертларда, профессионль сәхнәдә, конкурсларда күрә алабыз. Баянның мондый популярлыгы аның “бабасы” – гармуннан киләдер күрәсең, чөнки баян, гармун кебек үк, халык уен коралы сафына кертелә.
1 ук.Безнең, татар халкыннан чыккнан һәм татар музыка культура үзешендә зур роль уйнаган баянчылар бар. Шулар арасында Фәйзулла Туишев, Рәис Сафиуллин, Ильяс Шәрипов, Рәгъде Халитов, Марс Макаров, Әхмәт Кәримов…
“Кыр казлары” Дружинина Ксения 11 Б класс. (Каз канаты)
1 ук. Солдат биштәрендә дә ул
Уйнап яткандыр , бәлки
Ялга туктаган чакларда
Сөйләп баккандыр ,бәлки
2 ук. Безнең гармун моңлы да ул,
Безнең гармун җырлы да,
Сугышта да катнашкан ул,
Чапты да ул , урды да.
1 ук. Уйна ,бабам , гармуныңны,
Мин әзермен җырларга.
Килегез сез әти-әни ,
Безнең җырны тыңларга.
2 ук. Бабаем сугышта булган-
Гармуны да фонтовик,
Үткән-сүткән туктап тыңлый,
Бигрәк матур уйный дип.
“Туган ил” Башкара 4Б класс укучылары. (Уракчы кыз)
1 ук. Гармунына кушыладыр
Орден-медаль чыңнары
Ни хикмәттер, бабай җырлый
Гел тынычлык җырларын
2 ук. -Нигә шулай?- дигән идем,
Бабай хәйләкәр көлә
-Сугыштан туйган,- ди,-гармун,
Шундый көй генә белә.
1 ук. Җыр- халыкның иң киң таралган, иң хөрмәтле иҗат җимеше.Татар халык җырларының моңын күңелең белән тоясың, милли уен, биюләрен күрсәң аерылам димә.Аның сихри көче дә шунда: ниндидер бер көч тальян гармун тавышы булыпүз артыннан ияртә, тальян моңы булыпкүңел кылларына кагыла.
“Тала, тала” Миртаева Милана . 4 А класс (Туган як маршы)
2ук. Өздер әле, дәртле көйләреңне
Әй гармуным минем, гармуным!
Бер баетыйк әле җырга-моңга
Күңелләрне бераз “ярлы”ны
Ничә тапкыр уздык бу юллардан
Авыл урамнарын чыңлатып.
1 ук. Бабайларны кайчак сагышлатып,
Әбиләрне кайчак елатып,
Безнең башка килгән кайгылар да
Сине дә бит читләп узмады.
Кайгыларны тышка чыгармадык,
Җырлый гына идек без бары.
2 ук. Ничә егет күтәралмас моңны
Син берүзең йөрдең күтәреп.
Бер уйласаң, шуның өчен генә
Күрекледер әле бу тәнең.
Татар яшьләре биюе. Дружинина Ксения 11 Б класс. (Татар яшьләре биюе)
1 ук.Өздер әле яшьлек көйләренә,
Йөрәкләрне кызлар аңласын
Коелмаган алма, зәңгәр күктә
Сискәнмәгән йолдыз калмасын.
2 ук. Татарларда элек-электән гармунсыз авыл булмаган. Яшьләрнең аулак, өйләре, кичке уеннары берсе дә уен-җырсыз, гармунсыз үтмәгән. Сугыш вакытында да гармун тарта белүче гармун кадәр генә бәләкәй малай авылда иң кадерле зат булган. Аны әнисеннән ялынып сорап, кышкы кичләрдә, кадерләп, чанага утыртып алып китәләр, китереп куялар. Иң авыр да, иң караңгы көннәрдә халыкны гармуннан аера алмады.
“Ромашкалар” Наҗарова Айзилә. 2 Б класс. (Кошлар кебек)
1ук.Миңа гармун, гармун җитми читтә,
Юлларыма ятар таң нуры,
Уртасында татар гармуны
Яңгырасын иде бер минутка
Европада “Арча”, “Сарман”нар
Түзмәс, торыр татар егетләре
Сугышларда башын салганнар.
2 ук.Ел саен башкалыбыз Казанда “Уйнагыз, гармуннар” бәйгесе үткәрелә. Анда илебезнең күп төбәкләреннән татар гармунчылары җыела.
Урамнарда гармун бәйрәмнәре,
Бәйрәмнәрдән ничек каласың?
Өзгәләнә гармуннары илнең
Уятырга адәм баласын
1 ук. Өзгәләнә гармуннары илнең…
Халык җаны, димәк, буш түгел,
Әйтер сүзен ул бит гомер буе
Гармуннарга, җырга кушты гел.
“Солдатта булган, диләр” Башкара 6Б класс укучылары. (
2 ук. Буш булалмый бүген халык җаны,
Шуңа карап гамәл кылына;
Кемдер җирдә кылыч күтәргәндә,
Гармун ала татар кулын
1 ук. Гармун ала татар …
Җилкендерә
Эчләрендә җаны булганны,
Көйләр булып күтәрелә еллар…
Җиңеп кара шушы татарны!
(
2ук. Мәйданнарга гармуннары чыга
Ялганына каршы ятларның-
Кылычларың бер яктарак торсын,
Гармуннары барда татарның…
1 ук.Өзгәләнә гармуннары чорның,
Күңелдәген әйтеп, илдәген
Бәйрәм генә булыр иде җирдә,
Тыңласалар халык йөрәген.
2 ук. Күкеләр адәм балаларының яшәү елларын санап бетерә алмаган кебек, гармуннар да татар моңын уйнап бетерә алмаслардыр. Әйдә, яшәсен , гармун! Үткәннәрне хәтерләтеп, күңелләрне дәртләндереп сайрасын гармун!
“Җырла, җырла , дип әйтәсез.” Башкара 8б класс кызлары. (Увертюра)
“Сандугач, күгәрчен” (Попурри)
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/234534-igraj-garmon
Также вас может заинтересовать
- Игровая программа по книге Т.Александровой «Домовёнок Кузька»
- Весёлые старты по ПДД для учащихся 1-4 классов корекционных школ VIII вида.
- Сюжетно – игровое физкультурное развлечение Тема: «День здоровья. Вместе с мамой, вместе с папой».
- Сценарий интеллектуально-познавательного турнира «Моя семья»
- Сценарий конкурса «Да здравствует ЗОЖ!»
«Свидетельство участника экспертной комиссии»
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
Минзәлә шәһәре гимназиясе
Уйнагыз,гармуннар!
Е.Н.Хакимова, Минзәлә
гимназиясе укытучысы
2015 нчы ел
Алия.Борынгы заманнардан ук татар халкы моңлылыгы, уен коралларында оста уйнавы белән аерылып торган. Татар халкында киң таралган уен коралларының берсе – гармун. Бүгенге кичәдә сез гармунның тарихы, оста гармунчылар белән танышырсыз, гармун турында шигырьләр, җырлар ишетерсез.
Йөрәкләргә рәхәт була
Гармунда бер уйнасаң.
Телгәли ул йөрәкләрне
Уйный белеп уйнасаң.
Нигә гармун чиртә икән
Күңелнең кылларына.
Кемнәр генә гашыйк түгел
Туган як моңнарына.
Шамил. Гармунның килеп чыгышына күз салыйк әле. Гармунда тавыш чыгару өчен юка металл пластинкалар кулланыла, күренке тарткан вакытта шулар аркылы һава йөри һәм аларны тибрәтә, шулай итеп тавыш барлыкка килә. “Шена” дип аталган борынгы кытай уен коралыда да шул принцип кулланылган. ХVIII гасырда, шушы принципка таянып кечкенә органнар ясый башлаганнар, ә XIX гасыр башында беренче ирен гармуны ясала. 1829 елда хәзерге гармунга охшаган беренче гармун уйлап табыла.
Эльмира. Шул еллардан башлап бик күп кенә осталар гармунны үзгәртү, яхшырту юнәлншендә эшлиләр. Гармунны Вена шәһәрендә һәм Италиядә, соңрак Россиядә дә ясый башлыйлар. Бу эшнең беренче үзәге Тула шәһәре була. Гармуннарның берничә төре барлыкка килә: Тула, Саратов, Вараксик, татар гармннары, хромкалар.
Айгөл.Әйдә дустым, уйна гармуныңны
Сөйләсен ул безнең хисләрне
Әйтсен тальян йөрәк газапларын,
Каршы алсын язгы кичләрне.
Әйдә, дустым, тарт бер тальяныңны
Моңнар ашсын язгы күкләргә.
Безнең яшьлек дөртләп ут кабызсын
Утсызларга, тагын күпләргә.
Әйдә дустым, сыздыр гармуныңны,
Кушылыйк әле дәртле көйләргә.
Һәр көнебез, һәрбер мизгелебез
Истәлеккә калсын сөйләргә.
Әйдә, дустым, уйна,уйна әйдә,
Җиз кыңгырау чыңы колакта.
Яшьлегебез итәлеге булып
Тальян моңы калсын йөрәктә.
Вокаль ансамбль “Әнҗе бөртекләре” “Гармун сайлый егет” җыр ( көе Г. Гәрәева, сүз. М.Разов)
Алия. Татар гармунының тарихы Михаил Вараксин дигән оста исеме белән бәйле. ХХ гасыр башында Вятка губернасыннан килгән бу кеше Казанда гармуннар ясый башлый. Вараксин гармөннарының даны тиз арада еракларга тарала.
Таңнарда гармун уйнадың,
Тирә-як тынып калды.
Гармун моңына тирбәлеп,
Гөлләрдән чыклар тамды,
Гөлләрдән чыклар тамдылар,
Әйтерсең, күз яшьләре –
Ишетелеп китте сыман
Әнкәйнең эндәшкәне.
Айгөл. 1934 елда гармуннар фабрикасы төзелә. Татарстанда гармун ясау эше 50-60 нчы елларда киң колач җәя. Талантлы яшь осталар барлыкка килә. Арчадан – Салих Вәлиев, Балтачтан Рамазан Әсгатьдинов, Казаннан Салих Шәйдуллин – шундыйлардан.
Айгөл. Татарлар арасында тальян гармун киң таралган. 1860 нчы елларда ук этнографлар гармунны татар авылына хас музыка коралы дип язганнар. Аның көйләнеше татар көйләрен уйнарга бик җайлы.
Алия. Тальян моңнары … Әби-бабайларыбызның яшьлек елларында иң кадерле әйберләре тальян гармуны булган. Тормышның бар матурлыгы һәм гүзәллеге нәкъ менә шул тальян моңнарында кебек. Тальян моңнары элеккедән килгән гореф-гадәтләр турында сөйләүче дә.
1 нче сыйныф укучылары.
1 ук.Сөйлә әле, гармун, сөйлә, әле,
Сөйләсәң, син сөйли аласың
Көмеш телләреңә милләттемнең
Тарихын син язып барасың.
2 ук.Син шаһит бит, сөйлә әле бүген,
Салып сөйлә озын көйләргә
Бик шат яшәгәнсең, диләр сине,
Элеккеге аулак өйләрдә.
3 ук.Әйтче, гармун, ярдәмгә кил миңа
Сөйләсәң син сөйли аласың,
Үткәннәрне бүгенгегә ялгап,
Киләчәккә алып барасың.
4 ук.Уйна, гармун, моңлы тальян гармун,
Бер сызласын әле күңелләр
Бәлки шуңа күңелләр уяныр –
Без бит әле үле түгелләр.
5 ук.Уйна гармун, моңлы, тальян гармун,
Бер шатлансын әле күңелләр,
Рәнҗемәсен рухы беркемнең дә,
Җырлап үтсен әле, гомерләр!
Аулак өйләрдә, кичке уеннарда уйналган җырлы уеннарны карап китегез.
Вокаль ансамбль “Әнҗе бөртекләре” “Чума үрдәк – чума каз” (1-2кл)
Вокаль ансамбль “Әнҗе бөртекләре” “Зәңгәр чәчәк” (3-4 кл.)
Роберт. Бик популяр һәм халык өчен кадерле уен коралына әйләнгән баянга тукталыйк. Без баянны авыл мәҗлесләрендә, кич утыруларда, төрле үзешчән сәнгать концертларда, профессионль сәхнәдә, конкурсларда күрә алабыз. Баянның мондый популярлыгы аның “бабасы” – гармуннан киләдер күрәсең, чөнки баян, гармун кебек үк, халык уен коралы сафына кертелә.
Динар. Безнең, татар халкыннан чыккнан һәм татар музыка культура үзешендә зур роль уйнаган баянчылар бар. Шулар арасында Фәйзулла Туишев, Рәис Сафиуллин, Ильяс Шәрипов, Рәгъде Халитов, Марс Макаров һ.б.
Айгөл “Гармун алыйк әле дускаем” көе Р Гатауллин, сүз Г.Шакиров
Шамил.
Солдат биштәрендә дә ул
Уйнап яткандыр , бәлки
Ялга туктаган чакларда
Сөйләп баккандыр ,бәлки
Безнең гармун моңлы да ул,
Безнең гармун җырлы да,
Сугышта да катнашкан ул,
Чапты да ул , урды да.
Айдар. Уйна ,бабам , гармуныңны,
Мин әзермен җырларга.
Килегез сез әти-әни ,
Безнең җырны тыңларга.
Бабаем сугышта булган-
Гармуны да фонтовик,
Үткән-сүткән туктап тыңлый,
Бигрәк матур уйный дип.
Айнур Гармунына кушыладыр
Орден-медаль чыңнары
Ни хикмәттер, бабай җырлый
Гел тынычлык җырларын
-Нигә шулай?- дигән идем,
Бабай хәйләкәр көлә
-Сугыштан туйган,- ди,-гармун,
Шундый көй генә белә.
Вагыйзов Айдар һәм Айнурның бабасы Петров Аркадий бабайга сүз бирелә . (Сугыш вакытында гармун ничек ярдәм итүе турында сөйли, халык көйләренә тезмә уйный.)
Гүзәл. Җыр- халыкның иң киң таралган, иң хөрмәтле иҗат җимеше.Татар халык җырларының моңын күңелең белән тоясың, милли уен, биюләрен күрсәң аерылам димә.Аның сихри көче дә шунда: ниндидер бер көч тальян гармун тавышы булыпүз артыннан ияртә, тальян моңы булыпкүңел кылларына кагыла.
Вокаль ансамбль “Әнҗе бөртекләре” “Шома бас” халык, җырлы-бию (3 — 4 кл).
Шамил “И әргәнем, гармуным” җыр.
Вокаль ансамбль “Әнҗе бөртекләре” “Бииләр итек-читекләр” көе Л. Батыр – Булгари, сүз. Ш. Галиев җыр (1 – 2 кл).
Шамил. Өздер әле, дәртле көйләреңне
Әй гармуным минем, гармуным!
Бер баетыйк әле җырга-моңга
Күңелләрне бераз “ярлы”ны
Ничә тапкыр уздык бу юллардан
Авыл урамнарын чыңлатып.
Алия. Бабайларны кайчак сагышлатып,
Әбиләрне кайчак елатып,
Безнең башка килгән кайгыж
Сине дә бит читләп узмады.
АйгөлКайгыларны тышка чыгармадык,
Җырлый гына идек без бары.
Ничә егет күтәралмас моңны
Син берүзең йөрдең күтәре.
Бер уйласаң, шуның өчен генә
Күрекледер әле бу тәнең.
АйгөлӨздер әле яшьлек көйләренә,
Йөрәкләрне кызлар аңласын
Коелмаган алма, зәңгәр күктә
Сискәнмәгән йолдыз калмасын.
Вокаль ансамбль “Әнҗе бөртекләре” “Кызык шул” көе Л. Батыр – Булгари, сүз. Д. Гарифуллина җыр. (1 -2 кл)
Эльмира. Татарларда элек-электән гармунсыз авыл булмаган. Яшьләрнең аулак, өйләре, кичке уеннары берсе дә уен-җырсыз, гармунсыз үтмәгән. Сугыш вакытында да гармун тарта белүче гармун кадәр генә бәләкәй малай авылда иң кадерле зат булган. Аны әнисеннән ялынып сорап, кышкы кичләрдә, кадерләп, чанага утыртып алып китәләр, китереп куялар. Иң авыр да, иң караңгы көннәрдә халыкны гармуннан аера алмады.
Айгөл.Миңа гармун, гармун җитми читтә,
Юлларыма ятар таң нуры,
Уртасында татар гармуны
Яңгырасын иде бер минутка
Европада “Арча”, “Сарман”нар
Түзмәс, торыр татар егетләре
Сугышларда башын салганнар.
“Уен”хореографик ансамбле татар халык биюе “Әпипә”
Эльмира. Ел саен башкалыбыз Казанда “Уйнагыз, гармуннар” бәйгесе үткәрелә. Анда илебезнең күп төбәкләреннән татар гармунчылары җыела.
1 ук.Урамнарда гармун бәйрәмнәре,
Бәйрәмнәрдән ничек каласың?
Өзгәләнә гармуннары илнең
Уятырга адәм баласын.
2 ук.Өзгәләнә гармуннары илнең…
Халык җаны, димәк, буш түгел,
Әйтер сүзен ул бит гомер буе
Гармуннарга, җырга кушты гел.
3 ук.Буш булалмый бүген халык җаны,
Шуңа карап гамәл кылына;
Кемдер җирдә кылыч күтәргәндә,
Гармун ала татар кулына.
4 ук. Гармун ала татар …
Җилкендерә
Эчләрендә җаны булганны,
Көйләр булып күтәрелә еллар…
Җиңеп кара шушы татарны!
5 ук. Мәйданнарга гармуннары чыга
Ялганына каршы ятларның-
Кылычларың бер яктарак торсын,
Гармуннары барда татарның…
6 ук. Өзгәләнә гармуннары чорның,
Күңелдәген әйтеп, илдәген
Бәйрәм генә булыр иде җирдә,
Тыңласалар халык йөрәген.
— Күкеләр адәм балаларының яшәү елларын санап бетерә алмаган кебек, гармуннар да татар моңын уйнап бетерә алмаслардыр. Әйдә, яшәсен , гармун! Үткәннәрне хәтерләтеп, күңелләрне дәртләндереп сайрасын гармун!
Моң тулы күрекләре
Балалар гармун моңы астында залга керәләр, ярымтүгәрәккә басалар. Өч бала алга чыга.
1 бала. Бүген бездә шундый бәйрәм,
Гармунга дан җырлыйбыз.
Әби-бабайлар заманын,
Гармуннарны барлыйбыз.
2 бала. Йөрәкләргә рәхәт була
Гармунда бер уйнасаң.
Телгәли ул йөрәкләрне
Уйный белеп уйнасаң.
3 бала. Нигә гармун чиртә икән
Күңелнең кылларына?
Без дә кушылып җырлыйк әле,
Шул гармун моңнарына.
Җыр: “Гармун алыйк әле,дускай”. Р.Гатауллин муз.,Г.Шакиров сүз.
Алып баручы. Балалар, без бүген сезнең белән“Моң тулы күрекләре” исемле кичәгә җыелдык. Бүгенге кичәбездә без халык музыка уен коралы—гармунның тарихы белән танышырбыз, гармунга кушылып җырларбыз,биербез, уйнарбыз. Гармун турында шигырьләр сөйләрбез, кызыклы чыгышлар күрербез. Шулай итеп бәйрәмебезне башлыйбыз.
4 бала. Гармуннар була күп төрле—
Аккардеон һәм тальян.
Хромка дигәне дә бар,
Иң танылганы –баян.
Һәрберсенең үз көе бар,
Төзелеше үзенчә.
Төймәләре ,бакалары
Барысының төрлечә.
Гармунның төп вазифасы
Тартып-сузып уйныйлар.
Эх, гармун күрекләре, дип
Юкка бит җырламыйлар.
Гармун уйнаган чагында
Көч тә кирәк, белем дә.
Эчтән тойсаң һәр авазны
Син сизмәссең үзең дә
Гармун сине әсир итә,
Ул синең күңелеңдә,
Ул синең йөрәгеңдә. (Г.Гәрәева)
Җыр. “Уйна, гармун”. И.Закиров муз., М. Разов сүз.
Алып баручы. Халкыбызның музыка уен коралы гармун—иң яшь музыка уен коралларының берсе. Аның барлыкка килгәненә 200ләп кенә ел әле. Гармунны беренче уйлап табучы Берлин шәһәре остасы немец Бушман булган. Аннан ул Австриядә, Италиядә таралган, ә узган гасырның 30нчы елларында безнең Россиядә ясый башлаганнар. Һәм беренче гармуннар Тула шәһәрендә ясалган. Безнең осталар яңа төрле гармуннар– баян, һәм аккордеон ясыйлар. Гармун сүзенә шәһәр исемнәрен кушып халкыбыз җырлар,шигырьләр иҗат иткән. Менә шуларның берсе: Эх, тульский гармуны, Чистайский сәгате,
Сине болай тәнкыйтләвем Ярату галәмәте. Я, булмаса Фатих Кәрим иҗатыннан бер өзек тыңлап китегез.
5 бала. (малай). Саратский яшел гармун
Көмеш кыңгыраулары.
Шул көмеш кыңгырауларның
Кичке яңгыраулары,
Әллә нишләтә күңелне
Үксеп елыйсы килә.
Елау егет зше мени,
Эх, бер җырлыйсы килә.
Татар халык җыры “Герман көе”.
Алып баручы.Балалар, безнең Казаныбызда да бик көчле гармун фабрикасы бар иде. Ул бигрәк тә 50-60 нчы елларда камил, шәп гармуннар эшләп чыгара. Менә шушындый тальян гармуннар (гармуннарны күрсәтеп сөйли), хромка, аккордеон, баяннар ясаганнар бу фабрикада. Без барыбыз да музыка шөгылендә җырлата да, биетә дә, уйната да торган баянны сез беләсез инде. Әйдәгез, шушы баян моңнарына кушылып, халкыбызның түгәрәк уеннарын, биюләрен кунакларга күрсәтик әле.
“Шома бас” җырлы-биюле чыгыш. Түгәрәк уртасына кыз, малай чыгалар.
Малай. Әби-бабайлар яшь чакта
Шулай күңел ачканнар,
Гармун уйнаган көйләргә
Парлап-парлап басканнар.
Кыз. Түгәрәктә биегәннәр
“Өчле” һәм “Бишле” бию.
Без дә берсен биик әле,
Ягез, дуслар, “Күрешле”. (Г. Гәрәева)
Балалар башкаруында Татар халык уен биюе “КҮРЕШЛЕ”.
Алып баручы. Балалар, Безнеә татар халкында атаклы гармунчылыр, баянчылар бик күп булган. Аларның исемнәрен без белергә тиешле. Менә алар; (экранда рәсемнәрен күрсәтәләр) Фәйзулла Туишев, Гали Җәмлиханов, Рокыя Ибраһимова, Мөхтәр Әхмәдиев, Марс Макаров, Рамил Курамшин, Рөстәм Вәлиев, Кирам Сатиев. Шунысы сөендерә, хәзер яшьләр арасында да талантлы, оста баянчылар күп. Телевизордан татар концертларын караганда игътибар итегез әле, нинди баянчылар
безнең сәхнәләребездә өздереп баян уйныйлар икән? Ә безнең Чаллы шәһәребездә танылган гармунчы- баянчы Флера Хөрмәтованы бөтен дөнья белә. ( флера Хөрмәтова язмасында бию көе яңгырый) . Менә шушы күңелле, дәртле бию көе астында мин сезне шәһәребезнең иң танылган гармунчыларыннан берсе белән таныштырам. Ул- күп балаларны баян серләренә өйрәткән укытучы, гаҗәеп оста гармунчы- Роберт Сәйфиевич Галиев.
Роберт Галиев чыгышы.
6 бала. Роберт абый, шәп уйныйсыз,
Тагын уйнагыз әле.
Сезнең кебек уйнаучыны
Күргәнебез юк әле.
Роберт Сәйфиевич. Бик уйнар идем дә, гармуннарым өйдә калды шул.
Алып баручы. Роберт Сәйфиевич, Хәзер 21 гасыр, могҗизалар гасыры бит. Әнә безнең тылсымлы өорт бар. Шунда барып шакып карагыз әле. ( Роберт С. Шакып карый, йортның тәрәзәсе ачыла)
Булат. Кем бар анда? О-о, Роберт Сәйфиевич килгән(өйдән чыга). Исәнмесез, Роберт Сәйфиевич, мин бит сезне беләм.(Кул бирешеп күрешәләр). Ни йомыш? Гармуннар кирәкме? Хәзер… (Булат өйгә кереп китә һәм тәрәзәдән бер гармун бирә)
Роберт Галиев уйный. Сораулар бирергә була.
Булат. (Өйдән гармун тотып чыга).,Роберт абый, бигрәк өздереп уйныйсыз. Менә монысында да уйнап күрсәтегез әле.
Роберт Сәйфиевич башка гармунда уйный.
Булат. Бармаклардан моң коела
Дигәннәре шул икән.
Роберт абый, рәхмәт сезгә,
Әйтәбез чын күңелдән.
Безнең Сезгә бүләгебез,
Җыры да нинди әле.
Әтием бит гармунчы,дип,
Гүзәл җырласын әле.
Җыр: “Әтием-гармунчы”. М. Минһаҗев муз. Ф. Сафин сүз.
Роберт Сәйфиевичка Бакча мөдире рәхмәт әйтә.
Алып баручы.Балалар, кунакларны да катнаштырып алыйк әле кичәбезгә. Аларга минем табышмакларым бар. Менә шушы тылсымлы тартмада алар. Музыкага мин әкрен генә сезнең янда йөрим. Музыка туктаганда кем янында калам, шул кунак бер табышмак алып укый. Ә балалар җавапларын әйтерләр. Билгеле инде, табышмаклар гармуннар турында.
УЕН:Т А Б Ы Ш М А К Л А Р .
- Борынгы булсам да мине,
Онытып бетермиләр.
Милли гармуныбыз, диеп,
Сәхнәдән төшермибез. ( Тальян гармун) Мөҗәһит.
- Бер телемдә- ике тавыш,
Кыңгыравым чыңлатам.
Биетәм дә, җырлатам да,
Кирәк икән елатам. (Саратский гармун).Мөҗәһит.
3.Гармуннарның патшасы мин,
Телләрем йөздән артык.
Яшьләр кулында йөримен,
Тиз генә килмәс картлык. (Баян) Мөҗәһит.
- Телләре күп булган өчен,
Ике рәткә тезгәннәр.
Аның белән төрле илләр,
Океаннар гизгәннәр. (Хромка) Мөҗәһит.
- Бер ягымда пианино,
Бе ягымда төймәләр.
Уйный белеп уйнаганнар
Мине якын күрәләр. (Аккордеон) Г. Гәрәева
7 бала. Безнең төркем малайлары
Хыялыйлар белегез.
Гармун тартып уйнауларын
Сез үзегез күрегез.
8 бала. Башта бар да хыял була,
Аннары чынга аша.
Баянын да. тальянын да
Уйнарлар, сөбханалла!
6 пар башкаруында гармуннар белән бию.
Алып баручы. Хөрмәтле кунаклар, күрәсезме, безнең балаларыбыз җырларга, биергә бик яраталар. Ә шигырь сөйләргә дисәң, алар барысы да оста. Бүген безнең шигырьләребез гармун турында.
“Гармун” Җ. Дәрзаман.
Гармуным олты телле,
Тавышы алты төрле.
Бармаклар бишәү генә,
Юк инде нишләү генә?
Уйнап карыйм көйләп тә.
Җырлап, шигырь сөйләп тә.
Җыр да чыга, шигырь дә,
Көй генә чыкмый бер дә.
Тик боекмыйм юкка мин
Уйныйм, һаман туктамыйм,
-Ура! Бу бит “Әпипә”-
Тырышкач, чыкты бит, ә!
“Гармун уйнаганда” Э. Шәрифуллина.
Уйныйм, уйныйм Уйныйм, уйныйм
Матур җырлар Әтием дә,
Агыла да, агыла. Әнием дә кушылсын.
Көйләремдә чишмә моңы. Өебезгә, Илебезгә
Кояш нуры чагыла.Моңлы, нурлы җыр тулсын!
“Шаян көй” Й. Шәрәпова.
Бер көй кереп качты гармун Бәлки, ул көй минем белән
Телләре арасына. Качыш-качыш уйныйдыр.
Ләкин белмим кайсындадыр: Бәлки ул көй минем белән
Агында, карасында? Шаярырга уйлыйдыр.
Бер көй кереп качты шунда- Андый шаян көй дә булгач,
Калмадыгызмы күреп? Ул бит миңа охшаган.
Табалсам иде шул көйне Миңа охшаган да булгач,
Кайда качканын белеп. Табачакмын, ышанам.
“Ни бар гармун эчендә?” Р. Миңнуллин.
Кагылсам гармуныма, Гармунымның эчендә
Гармунымның моңына, Кош дип, уйлыйдыр инде.
Кенәри дә кушыла Аннары мин үзем дә
Охшатадыр тавышын Матур уйныймдыр инде,
Берәр таныш кошына. Матур уйныймдыр инде.
“Бүген безнең ял көне” Х. Халиков.
Бүген безнең ял көне Үзе мине чакыра,
Өйдә шундый күңелле. –Әйдә,-дип ашыктыра.
Әтием гармун тарта, – Бие, бие, бәбкәм, дип,
“Әпипәне” уйната. Әби кул чабып тора.
Яңа камзулын киеп, Әби кул чабып тора,
Бабаем китә биеп, Гармун да кызыктыра,
Иңбашларын сикертеп Кулны куеп бөергә,
Бии бик кызык итеп. Төшеп киттем биергә.
Тыпыр-тыпыр, тыпыр-тыпыр,
Тыпырдатып басабыз.
Бүген безнең ял көнебез,
Бергә күңел ачабыз.
Алып баручы. Менә …. гаиләдә ял көннәрен ничек күңелле үткәрәләр икән. Без дә аптырап тормыйбыз, әти-әниләр белән такмаклар җырлыйбыз.
ТАКМАКЛАР.Әти-әниләр җырлый.
9 бала. Шәп җырлады әтиләр,
Сынатмады әниләр.
Әйдәгез, бергә биибез,
Яңгырасын матур көйләр.
10 бала. Гармуннарның күрекләре
Сырлы- сырлы була ул.
Рәхәтләнеп бер биесәң,
Күңелгә ял була ул.
Әти-әниләр белән күмәк бию. Түгәрәктә калалар.
Алып баручы. Дуслар, без ышандык; гармун- халкымның гомерлек юлдашы. Шатлыкларда сөенечне белдерүче, кайгыларда хәсрәтне таратучы. “Моң тулы күрекләре” исемле кичәбез ахырына якынлаша. Гармун сезнең дә юлдашыгыз булсын, иң кадерле әйберегез булып өегезнең түрендә торсын.Ә балаларыгыз гармун сораса, алып бирегез сез алага гармун. Гармун бит-күңел кошы. Кем белә, киләчәктә шушы балалар арасыннан гармун белән язмышларын бәйләүчеләр чыгар. Ә хәзер баян моңнарына кушылып, бергәләп җырлап, кичәбезне тәмамлыйбыз.
Татар халык җыры “Күгәрчен гөрлидер”.
Шушы
яктан, шушы туфрактан без.
17.04.2016.
Авылыбыздан
чыккан иҗади затлар белән очрашу.
Чулпан
җыр “Вакытлар сүтәм”.
1 а. б. Исәнмесез,
авылдашлар
Нигездәге
газиз ташлар
Бергә
аунап-уйнап ускән
Газиз,
якын якташлар!
2 а. б. Шагыйрьләргә
илһам бирерлек гүзәл табигате, җырларда мактап җырларлык уңган халкы, бишек
җырыдай моңлы челтерәгән чишмәләре, шаулап утырган алтын башаклы басулары белән
дан тоткан авылым, исәнме!
1 а. б. Без әле
кайчан гына менә нәкъ шулай дип сезгә шушы сәхнәдән дәшкән идек. Әле кичә генә
кебек… Ә бер ел сизелми узган да киткән!
2 а. б. Вакытлар
шулай сүтелә…. Гомер шулай сизелми уза да китә икән!
1 а. б. Без сезгә
икенче елга кабат очрашырбыз дигән идек. Менә сүзебездә тордык. Без – сәхнәдә,
сез — безнең белән!
2 а. б.
Олы
Мәтәскә үзидарә җирлеге башлыгы
Миннәхмәт
Габдулла улы Вәлиуллинга сүз бирәбез.
1 а. б. (
акрын гына яңгыраган җыр көенә)
Бу дөньяда бәлки,
күп-күп эшләр күрем,
Билгесездер – кая
ташлар бу тәкъдирем;
Кая барсам, кайда
торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә мәңге
калыр туган җирем.
2 а. б. Кулга
шулай гармун алган саен,
Искә төшә яшьлек
еллары.
Гармун белән бергә
озата бара
Киләчәккә күңел
җырлары.
1 а. б. Уйнагыз
гармуннар,
Иртән
дә, кичен дә.
Уйнагыз сагыштан
Көйгәннәр
өчен дә,
Бәхеттән
куанып
Көлгәннәр
өчен дә
Уйнагыз
гармуннар!!!
2 а.
б.
Сәхнәдә
гармунчылар ансамбле. Каршы алыгыз.
1 а. б. Туган
җирнең гүзәллеге булып,
Йөрәкләрдән җырлар
агыла.
Күпләрне бит
җырлар очраштыра,
Җыр белән дус,
иптәш табыла.
1 а. б. Яшь
вакытның гүзәл мизгелләрен
Искә алып, дуслар, тагын бер
Яңгыратыйк әле бу залларда
Кайтавазын яшьлек таңының.
Җырлый
Дамир Гәләвиев.
1 а. б. Туган
җир… Туган
авыл… Йөрәккә нинди якын һәм кадерле бу сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз
туган йорты, нигезебез урнашкан кадерле туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә
хас кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Сокланып туймаслык тугайлар,
челтерәп ага торган йөгерек чишмә буйлары, туган ягыбызның кырлары, басулары,
шаулап торган урманнары күңелләргә рәхәтлек биреп, туган туфракка мәхәббәт
тәрбияли.
2 а. б. Ә
шушы җирлектә туып- үскән, гомерләрен иҗат эшенә багышлаган якташларыбыз булуы
күңелдә горурлык хисе уята.
1 а. б. Сәхнәбез
түренә Татарстан җыр һәм бию ансамбле солисты, авылдашыбыз Дамир Имамиевны
чакырабыз.
2 а. б. Ул
бүген үзе генә түгел, икенче яртысы, пары – яры Гөлшат Имамиева белән. Рәхим
итегез, сәхнә сезгә!
Җырлый
Дамир Имамиев.
Гөлшат
Имамиева.
1 а.
б. Авылыма
кайтам, туган якка,
Су юлында калган
балачакка.
Ак өметләр тулы
хыялларны
Канат итеп ерак
очкан чакта.
2 а. б.
Горурланып кайтам, кулларында
Ут уйнатыр тырыш
халкым бар.
Яңа йортлар бизи
Мәтәскәмне,
Югалганда башка
авыллар.
1 а. б. Җан
тартканга кайтам, тояр өчен
Туфрагымның
кайнар сулышыш.
Кан-кардәшләр
дәшә, ризык йөртә,
Авылыма бәйле
язмышым.
2 а.
б. Әйе,
дуслар, исегезгә төштеме, бу шигырь юллары Рәйсә апа Ахунованыкы. Көчле
алкышларга сез бик лаек, Рәйсә апа!!! Сүз сезгә.
Рәйсә
Галиәхмәт кызы Ахунова сүз ала.
1 а. б. Үтте инде
яшь вакытлар дип
Уфтанырга, дуслар, ашыкмыйк
Сүнмәгән бит, бездә сүрелмәгән,
Җыр биюгә булган гашыйклык.
2 а. б. Безнең
йөрәк әле һаман да яшь
Онытмадык матур көйләрне
Жырлыйк әле өзеп үзәкләрне,
Булсын дуслар сагынып сөйләрлек.
Зөһрә
(җыр)
1
а. б
.
Җырлар
өчен дуслар, тел кирәкме,
Җырлар
өчен дуслар тын кирәк.
Җырлар
өчен ярсу йөрәк кирәк
Иң
мөһиме – җырга моң кирәк.
2
а. б.
Үтте инде яшь вакытлар дип
Уфтанырга,
дуслар, ашыкмыйк
Сүнмәгән
бит, бездә сүрелмәгән,
Җыр
— биюгә булган гашыйклык.
Әлфия
Заһидуллина җырлый.
1 а. б. Җанга
рәхәт бирә илахи моң
Тибрәлдерә күңел
кылларын.
Өздереп тә уйный
белә инде,
Алтын микән әллә
куллары?
2 а. б.
Бармаклары үзе серле дөнья
Ничек җитез сыза
беләләр.
Илһамлы да ул
уйнаган көйләр
Бәгырьне дә кисеп
теләләр.
1 а. б . Сәхнәбез
түрендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Эмиль
Хуҗиәхмәтов.
(Муз.инструментлар)
2 а. б. Сиңа
кайттым, газиз туган җирем!
Каршылады аяз
таннарын
Гомеремнең иң
шәп минутлары,
Синдә үткән
икән, аңладым.
1 а. б. Бер күрешү
үзе бер гомер бит,
Очрашуга сәбәп
табылсын.
Бер-берләрен
сагынышкан дуслар
Күрешергә монда
агылсын!
Җырлый
Асия Ганиева .
1
а. б.
Авырлыкны
җиңәр өчен көч кирәк,
Ә кешегә һәрчак җылы сүз кирәк.
Бер назлы сүз мең дарудан көчлерәк.
Назлы сүзгә һәркем мохтаҗ, түз, йөрәк!
2
а. б.
Җырлар
тыңлыйк, җырлыйк, отыйк,
Җыр күңелне җылыта.
Әйдә, җырлап яшик, дуслар,
Җыр дуслыкны ныгыта.
Альмир
Әхәт улы Корбанов җырлый.
1
а. б.
Җыр
кешенең юлдашы,
Җырлый
алу бик яхшы.
Берәү
җырлый эшендә,
Берәү
җырлый төшендә.
2
а. б.
Берәү
– күңеле тулганда,
Берәү
– эше уңганда.
Кайберәүләр
җырлыйлар
Савыт
–саба юганда.
1
а.б.
Берәү
җырлый оялып,
Берәү
җырлый куанып.
Берәү
җырлый хис белән,
Берәү
җырлый көч белән.
2
а.б. Ничек кенә булса да
Начар
түгел моңаю,
Җырлый
алмаган кеше
Бәхетсездер
мөгаен.
1
а.б.
Ә
менә безнең алдагы җырчыларыбыз гаиләләре белән моңлана.
2
а.б.
Әнисе
нишли, кызы шуны кабатлый инде ул!
1 а.б. Гәззә
апа һәм
аның кызы, безнең авылыбызның моңлы килене Лилия Әхмәтвәлиева ның чыгышларын
карап үтегез.
Гәззә
апа һәм Лилия Әхмәтвәлиева җырлый.
1 а.б. Күбәләктәй
оча яшьлек
Талпына,
канатлана.
Өлкәннәрдән үткән
ялкын
Яшьләрдә
кабатлана.
2 а.б. Аякларга
күз иярми
Алар җиргә дә
тими,
Безнең Фәнил әнә
ничек
Очкын чәчрәтеп
бии.
Фәнил –татар
егетләре биюе.
1 а.б. Бер
күрешү— үзе бер шифа дип,
Эч серләрне
сөйләшик әле,
Хәсрәтләрне
уртаклашып
Шатлыкларны
бүлешик әле,
Күңелләрне
бушатыйк әле, ди безнең авылдашыбыз
Нурания
Җамалиева – Исхакова.
1 а. б. Туган
авылым минем, әй Мәтәскәм,
Балачагым үткән
урыным.
Тәүге тәпи баскан
туфрагым син,
Җырлап бәбкә
көткән болыным.
2 а. б. Туган
җирем, сине сагыну хисем
Гомер буйларына
саклана.
Син, Мәтәскәм,
горурлыгым минем,
Сиңа кайтсам,
күңелем сафлана.
Фирдәвес
__________- Вәлиева җырлый.
1 а. б. Яшәү ямен
тоеп күңелемнән
Ташып тора хис һәм моңнарым,
Күп моңнардан
туган җырым сезгә
Бүләк булсын якын
дусларым, ди Мөхәммәтгалим Имамиев.
Мөхәммәтгалим
Имамиев.
(Эчтән):
Без бәхетле, матур
булсак
Ямьле үтсә бу
кичләр.
Сезнең күңел
түрегезгә,
Өсти алсак зур
хисләр.
“Чабата”
җыры.
(Чулпан,
Зәнфирә)
1 а. б. Нинди
матур минем туган авылым!
Җир шарында тиңнәр
юк аңар.
Киң кырларда үсә
мул игеннәр,
Челтерәп ага
талгын чишмәләр…
2 а. б.
Авыллардан күптән чыгып китеп,
Яшибез без читтә
күбебез.
Туган якны өзелеп
сагынганда
Яшьләнәме икән
күзегез?
Сәхнәбез
түрендә Мәҗитләр (Хайруллиннар?) династиясе.
1 а. б. Аяз күкле
матур балачагым,
Бер кайгысыз яшьлек
көннәрем.
Кич уенга төшкән
инеш буем,
Айдан сукмак
төшкән төннәрем.
2 а. б. Тәүге авыз
иткән җиләк тәмем.
Чәчкәләрнең татлы
хуш исе.
Челтерәп аккан
салкын чишмәм дә син,
Күңелемнең кайнар
саф хисе.
Каршы
алыгыз: Дания
апа_________
1 а. б. Әй,
Мәтәскәм, туган авылым минем.
Син җаныма бик тә
якынсың.
Хезмәт сөйгән кешеләре
белән
Һич арымый алга
атлыйсың, ди авылыбызның хөрмәтле, игелекле, изгелекле кешесе, шигъри җанлы Миләүшә
апабыз. (Минзифа?)
Миләүшә
апа – нәфис сүз.
1 а. б. Якын
дуслар җыйналганнар
Ял итәр өчен бүген
Иң матур биюләрне
Биеми мөмкин түгел
2 а. б. Бие әйдә
биегез!
Һәммәсе таң
калсыннар
Мәтәскә балалары
диеп
Сокланып
карасыннар.
“Балкыш”
бию төркеме.
1 а. б. Бездә
бүген кунакта олы хөрмәткә лаек булган, кадерле кешебез –
Саҗидә
апа Шәрипова.
Ул да шигъри
җанлы, җырлы-моңлы шәхес. Күңеле гел чисталыкка, нәфислеккә омтыла. Саҗидә
апаның да безгә әйтер сүзләре бар. Рәхим итегез, Саҗидә апа.
2 а. б. Бер җырың
– бөтен бер тормыш
Тыңлап
туярлык түгел.
Күңелләрдән моңнарыңны
Чорлап
җуярлык түгел.
1 а. б. Әллә инде
һәр җырыңа
Чишмәләр
салдың микән.
И
халкым, дәрьядай моңнар
Кайлардан алдың икән?
Саҗидә
апаның кодагые Нурия апа
җырлавын
тыңлап үтегез.
1 а. б. Туган
илсез кеше булмый.
Җырлаучысыз
җыр кебек.
Тырыш
булсаң, эшләр уңа,
Күңелгә
тула шатлык.
Җырламыйча
түзәме соң
Хезмәт
яраткан халык.
2 а. б. Әти дә
җырлый белә,
Әни
дә җырлый белә.
Шушы
бәйрәм хөрмәтенә
Минем
дә җырлыйсым килә.
Наилә
Хуҗиәхмәтова җырлый.
1 а. б. Сезгә
булган кайнар сәламебез
Ташып чыкты йөрәк
түреннән
Тапшырырга булдык
аны сезгә
Шигырь белән,
матур җыр белән.
Сезнең
каршыгызда Нәзир һәм Гөлнур Вафиннар.
1 а. б. Керәме
икән әле төшегезгә
Су буйлары, алма бакчасы?
Киләме икән чирәм
өсләреннән
Бала чагыгызга
кайтасы?
2 а. б. Туган
якның гүзәл чәчкәләрен
Күңел турләренә
элегез.
Бер кайтыгыз,
дуслар, туган якка,
Сезне көтә авыл,
белегез!
Авылларны төштә
генә түгел,
Авылларны кайтып
күрегез!
Бездә
кунакта хөрмәтле кешебез, авылдашыбыз
Әнвәр
абый ________________ (Скрипка).
1 а. б. Биючегә,
дуслар, канат кирәк
Биючегә, дуслар,
хис кирәк
Биючегә ярсу йөрәк
кирәк
Сылу гәүдә, ачык
йөз кирәк.
Сәхнәдә
биючеләребез Халит һәм Әлфинә Ибатуллиннар.
1 а. б. Җыр бит
ул хис дулкыны
Җыр бит ул истә
кала
Кеше үзенең үткән
гомерен
Җыр белән искә
ала.
2 а. б. Яңгыра
җыр күңелләрдә
Очкын булып кабын
син
Күңелдә өр-яңа
Дулкын булып агыл
син.
Җырлый
Айгөл Әхмәтвәлиева.
1 а. б. Менә
шулай гөрләп яшик әле,
Җыр – моңнарга
гына үрелеп.
Борчу мәшәкатьләр
булмый тормас,
Тик шулай да , тик
шулай да дуслар
Яшик әле, яшик
сөенеп.
Сәхнәдә
районыбыз йолдызы Флүзә Галәвиева.
2 а. б. Яңгырый
җыр зур авыллар
Урманнар, кырлар
аша
Матур җыр белән һәрвакыт
Биюләр аралаша.
Сәхнәдә
“Балкыш” бию төркеме.
1 а. б. Уйна
тальян
гармуныңны
Егетләр җырлап
үтсен.
Туган авылыннан
киткәннәр
Ишетсә, яшен
түксен!
Эмиль
Хуҗиәхмәтов + әнинең шигыре.
Уйнагыз,
гармуннар
Чишмә суы тереклек
өчен булса,
Тальян кирәк
булган моң өчен.
Гасырлар үтсә дә
ул югалтмаган
Үз халкына
күрсәткән көчен.
“Шахта”
көен сузып моңландырса,
“Алмагачы”
белән юаткан.
“Әпипә”се
белән җилкендереп,
Кыз,
егетне үзенә тарткан.
Еллар үткән саен
тальян моңы
Онытыла барды халыкта.
Килеп керде япон
такталары,
Югала барды инде
халык та.
Татар
халкын башка милләтләрдән
Аеручы
да булды тальян.
Кая
китте минем газиз моңым,
Кайтарырга
юл табыйм каян?
Татар тальянының
моңына тиң
Җир йөзендә берни
булмас ул.
Ни булса да кире
кайтарырга
Таба күрик,
туганнарым юл.
Тальян
гармун — безнең моң башыбыз,
Онытырга
һич юк хакыбыз.
Яңадан
кайтарыйк без татар моңын,
Аерылып
торсын халкыбыз.
Уйнагыз,
гармуннар, шаулатыгыз залны,
Уятыгыз җанын
татарның.
Горурланып, теләп
уйный торган
Моңлы тальяннары
бар аның.
1 а. б. Хезмәт
юлыбыз җырлар кебек,
Гөрләп барсын алгы
көннәрдә.
Бердәм булып, нык
адымнар белән
Меник әле, әйдә,
үрләргә.
1 а. б. Сәхнәдә
безнең Мәтәскәдә туып үскән кызыбыз, кадерле кунагыбыз, “Мәйдан” каналы
җитәкчесе Айгөл Нәбиуллина. (Нәфис сүз)
Айгөл
Нәбиуллина. (Нәфис сүз)
1 а. б. Тыныч
булсын көннәр,
Чәчәк атсын
гөлләр.
Балкып янсын кояш
нурлары.
Күңелләр саф
булсын,
Бәхетләр ак
булсын,
Шаулап узсын
тормыш юллары.
2 а. б. Кошлар
канат каксын,
Чишмә челтерәп
аксын,
Күктә янсын якты
йолдызлар.
Дуслар артып
торсын,
Бәхет ташып
торсын,
Имин булсын иде
дөньялар!
1 а. б. Сәхнәдә
татарстанның халык артистлары, хөрмәтле кунакларыбыз
Фәридә-Алсу
дуэты
ФИНАЛ.
(Барлык катнашучылар чыга).
Мәтәскәм – гүзәлем.
Миңнегөл
Хуҗиәхмәтова сүзләре,
Эмиль
Хуҗиәхмәтов көе.
1. Үргә менеп
күзәтәмен
Авылым матурлыгын.
Горурлык белән
мактыймын
Халкымның
батырлыгын.
Мәтәскәм-
гүзәлем,
Мактамыйча
түзә алмыйм.
2. Мәтәскәм –
туган авылым
Һич шәһәрдән ким
түгел.
Кайларга гына барсам
да
Сиңа тартыла
күңел.
3. Авылымның
кырларында
Шаулап үссен
игеннәр.
Ишәйсен туй
табынында
Бер-берсен тапкан
тиңнәр.
4. Шау
чәчәкләргә күмелә
Яз җиткәч тә
сиренем.
Син бит минем иң
кадерлем,
Мәтәскәм- туган
җирем.
Саубуллашу.
1 а. б. Хөрмәтле
дуслар, кадерле авылдашларыбыз, кунаклар! Шуның белән безнең концертыбыз
тәмам. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!
2 а. б. Концертны
сәхнәгә куюда ярдәм күрсәткән _______________, тавыш
операторы________________, биюләр куючы_______________________,
__________________, мәдәният йорты хезмәткәрләренә ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез.
1 а. б. Хушлашмыйк
без, бары саубуллашыйк,
Очрашырбыз җае
килгәндә.
Сезне күрсәк, без
башны иярбез,
Сез дәшегез, безне
күргәндә!
Мәдәният
Гармун яңгырый – күңелдә бәйрәм!
Бу кичә – «Уйнагыз, гармуннар!» кичәсе генә түгел, ә буыннар бәйләнешен пропагандалаучы, халык традицияләрен яңартучы.
Гомер-гомергә гармун кешенең юлдашы, сердәше булган. Тыныч тормышта да, яу кырында да халкыбыз аннан аерылмаган. Соңгы елларда гармун моңы, кызганычка каршы, тормышыбыздан югалып бара. Заманча җиһазларда теләсә нинди җыр да, көй дә уйнап була хәзер. Бәлки шуңа күрә дә көмеш телле гармун тавышын фольклор, мәдәни фестивальләрдә генә ишетергә мөмкин. Ә шулай да яши әле гармун! Милли уен коралларыбызда өздереп уйнаучы кешеләр бар әле. Чепья урта мәктәбендә узган яшь гармунчылар фестиваленнән соң без шундый нәтиҗәгә килдек…
2021нче ел – президентыбыз тарафыннан Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгәч, мәктәптә бик күп төрле кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар уздыра башладык. Шундыйларның берсе, “Уйнагыз, гармуннар!” дип исемләнгән яшь гармунчылар фестивале күңелләрдә якты хатирә булып озак сакланыр әле.
Укучылар арасында гармун тартучы малайлар барлыгын белә идек. Ә менә болай зурлап, мәктәп күләмендә зур чара итеп уздырырга тәүге тапкыр алындык. Иң беренче эш итеп, сыйныфларда төрле уен коралларында уйнаучыларны барлап чыктык. Бәйрәмгә Чепья авылы мәдәният йортыннан махсус кунаклар да чакырылды.
Бәйрәм яшь башкаручыларның чыгышы белән башланып китте. Алар бу көнне дулкынланып көтте, чөнки сәхнәгә беренче тапкыр чыгулары. 4 сыйныф укучысы Сабиров Кәрим, 7 сыйныфтан Зубарев Яков тыңлаучыларга үзләренең иң яраткан әсәрләрен тәкъдим иттеләр. Өлкәнрәк сыйныфларның тәҗрибәлерәк укучылары да дулкынланмыйча калмагандыр.
Удмурт, татар, мари көйләрен гармунда өздереп уйнаучы 9 сыйныф укучысы Григорьев Максим юкка гына: “Якыннан белгән кешеләрең каршында чыгыш ясау күпкә кыенрак икән,”- дип әйтмәгәндер. Юкса ул Балтач, хәтта Казан сәхнәләрендә уңышлы чыгыш ясаган укучыбыз. Улисьял авылыннан килеп укучы гармунчы егетләребез турында аерым әйтеп китәсе килә.
Абыйлы-энеле Кирилл (11 сыйныф) һәм Ярослав (6 сыйныф) Фёдоровлар, Руслан Максютов (8 сыйныф) дәртле мари көйләрен уйнаганда, түзмичә, сәхнәгә чыгып биючеләр дә булды. “Авылыбызда бүгенге көндә 19 гармунчы бар,” – дип шаккатырдылар алар безне. Гомумән, Улисьялда сәнгатьне яратучы кешеләр яши. Мәктәптә эшләп килүче мари фольклор ансамбле (җитәкчесе мари теле укытучысы Иванова А.А.) дә шуны раслый. Үзләре төрле уен коралларында да уйныйлар, җырлыйлар да, бииләр дә, гәрчә берсе дә махсус сәнгать мәктәбендә шөгыльләнми. Малайлардан гына торучы бу ансамбль әле шушы көннәрдә генә Казанда узган фестивальдә уңышлы чыгыш ясап кайттылар һәм бүләкләү тантанасына чакыру алдылар. Алга таба да уңышлар телибез аларга.
«Уйнагыз, гармуннар!» дип аталса да, бу чарада баян, гитара, хәтта синтезаторда чыгыш ясаучыларны да тыңларга мөмкин булды. Сәләхетдинова Диләрәнең (6 сыйныф) синтезаторда уйнавы, Тарасов Артёмның ( 4 сыйныф) гитарада үзе уйнап җырлавы бәйрәмгә ямь өстәде.
Иң соңынан сәхнәгә махсус чакырылган кунаклар – Чепья мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Михайлова Евгения һәм үзешчән гармунчы Ишморатова Нурҗиһан апалар күтәрелде. Гармунда профессиональ дәрәҗәдә уйнаулары белән алар яшь башкаручыларга чын осталык дәресе күрсәттеләр.
“Уйный башлаганда без дә нәкъ сезнең кебек идек. Чын гармунчы булу өчен зур тормыш мәктәбе узарга, тырыш һәм максатчан булырга кирәк. Бервакытта да кулыгыздан гармуныгызны төшермәгез,”- дип, алар яшь башкаручыларга үзләренең киңәшләрен бирделәр.
Бәйрәм узды һәм аны чын күңел бәйрәме дип атарга була. Укучылар үзләре белән бер парта артында утырып белем алучы яшьтәшләренең талантына сокланып, укытучылар укучылары өчен чиксез горурлык хисләре кичереп, ә килгән кунаклар безгә лаеклы алмаш үсә дип сөенеп таралыштык…
Бу кичә – «Уйнагыз, гармуннар!» кичәсе генә түгел, ә буыннар бәйләнешен пропагандалаучы, халык традицияләрен яңартучы һәм саклап калучы, шуның белән бергә яшьләрне өлкән буын үрнәгендә тәрбияләүче, милләтебезнең, аның моңнарының бөеклеген аңлатучы тәрбия дәресе дә иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Галерея
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Теги:
уйнагыз гармуннар
Б?генге к?нг? кад?р Ра?ст?м В?лиевны? милли уен коралларында чыгарган к?йл?ре Татарстанны? к?п кен? авылларында, ш???рл?ренд? я?гырагандыр. Данлыклы ?ырчы Ил?ам Шакировны? алыштыргысыз гармунчысы Россияне? к?п кен? ш???рл?ренд?, АКШ, Германия, Финляндия, Франция, Австрия, Т?ркия, Кувейт, Кытай, Чехия кебек чит илл?рд? д? тамашачыны? колагын ирк?л?г?н. Аны? талантын, ?анын биреп эшл?вен к?реп, “Уйна, гармссун” Б?тенроссия ?з?ге татар гармунчысын Россия гармунчыларыны? алтын унлыгына кертк?н.
Зифа ??мил кызы Басыйрова — к?ренекле татар актеры, ?ырчы, Татарстанны? атказанган артисткасы.
Ул 1910 елны? 4 июленд? Татарстанны? М?слим районы М?слим авылында туа. Казан театр училищесын т?мамлаганнан со? ул 20 елга якын Г.Камал исеменд?ге Татар д??л?т академия театрында эшли. 1956 елдан алып З. Басыйрова Габдулла Тукай исеменд?ге Татар д??л?т филармониясенд? эшли ??м халык ?ырларын, татар композиторлары ?с?рл?рен и? яхшы башкаручыларны? берсен? ?верел?. Аны? матур, к??елл?рг? ?теп кер? торган тавышы, ?зенч?лекле башкару осталыгы, тир?нтен уйланып т?зелг?н репертуары ?ырчыны? исемен республикабыздан еракларда да ки? билгеле итте.
З. Басыйрова ике “Почет билгесе” ордены, медальл?р бел?н б?л?кл?нде, а?а Татарстанны? атказанган артисткасы диг?н мактаулы исем бирелде.
З. Басыйрова 1979 елны? 7 февраленд? вафат булды.
Просмотр содержимого документа
«Уйнагыз гармуннар »
Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы МБББУ
“Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе”
Уйнагыз,
гармуннар.
( әдәби- музыкаль кичә)
Китапханәче- укытучы: Мухтарова Ә.Ә.
2012-2013 нче уку елы
Максатлар: 1.Татар халыкының әби-бабайлардан калган греф-гадәтләрне
яңарту; укучыларны татар халык традицияләрендә тәрбияләү,
гореф-гадәтләре аша татар теленә мәхәббәт хисләре уяту; татар
халык уеннарын һәм җырларын өйрәтү; әдәплеккә, бер-береңә
карата игътибарлы булырга, олылырны хөрмәт итәргә өйрәтү.
2. Гармунчы һәнәренә хөрмәт хисләре тәрбияләү, киләчәктә балаларга туган
җирдә яшәүгә юнәлеш бирү.
Җиһазлау: презендация, гармуннар, “Уйнагыз, гармуннар” китап күргәзмәсе.
1 укучы Онытылган гореф — гадәтләрне
Яңартабыз хәзер көннән –көн .
Уен йолалары, җыр — биюе,
Һәр киләчәк көнне бизәсен . (слайд №1)
Алып баручы. Безнең татар халкы моңлылыгы, уен коралларында оста уйнавы белән дан казанган. Татар халкында киң таралган уен кораллары: гармун, курай, сорнай, тальян гармун. Бүгенге кичәдә сез гармунның тарихы, авылыбызның оста гармунчылар белән очрашырсыз, гармун турында шигырьләр, җырлар ишетерсез.
2 укучы. Йөрәкләргә рәхәт була
Гармунда бер уйнасаң.
Телгәли ул йөрәкләрне
Уйный белеп уйнасаң.
Нигә гармун чиртә икән
Күңелнең кылларына.
Кемнәр генә гашыйк түгел
Туган як моңнарына. (слайд №2)
Алып баручы. Гармунның тарихы белән танышыйк. Гармунда тавыш чыгару өчен юка металл пластинкалар кулланыла, күренке тарткан вакытта шулар аркылы һава йөри һәм аларны тибрәтә, шулай итеп тавыш барлыкка килә. “Шена” дип аталган борынгы кытай уен коралыда да шул принцип кулланылган. ХVIII гасырда, шушы принципка таянып кечкенә органнар ясый башлаганнар, ә XIX гасыр башында беренче ирен гармуны ясала. 1829 елда хәзерге гармунга охшаган беренче гармун уйлап табыла. Шул еллардан башлап бик күп кенә осталар гармунны үзгәртү, яхшырту юнәлешендә эшлиләр. Гармунны Вена шәһәрендә һәм Италиядә, XIX гасырның 30 нчы елларында Россиянең Тула шәһәрендә ясый башлыйлар. Елдан –ел бу уен коралы камилләшә бара, һәм аны ясаучы осталар гармунның Тула, Бологой, Саратов, Себер, Касимовка һ.б. төрләрен булдыралар. Аннан соң ике рәтле Вена гармуны, бигрәк тә хромка дип аталган төре популярлык казана.
Хромкада татар халык көйләрен тезмәсен Мәгъфүр Шарафуллин абый башкара
3 укучы Әйдә дустым, уйна гармуныңны
Сөйләсен ул безнең хисләрне
Әйтсен тальян йөрәк газапларын,
Каршы алсын язгы кичләрне.
Әйдә, дустым, тарт бер тальяныңны
Моңнар ашсын язгы күкләргә.
Безнең яшьлек дөртләп ут кабызсын
Утсызларга, тагын күпләргә.
Әйдә дустым, сыздыр гармуныңны,
Кушылыйк әле дәртле көйләргә.
Һәр көнебез, һәрбер мизгелебез
Истәлеккә калсын сөйләргә.
Әйдә, дустым, уйна,уйна әйдә,
Җиз кыңгырау чыңы колакта.
Яшьлегебез итәлеге булып
Тальян моңы калсын йөрәктә.
Татар гармунының тарихы Михаил Вараксин дигән оста исеме белән бәйле. ХХ гасыр башында Вятка губернасыннан килгән бу кеше Казанда гармуннар ясый башлый. Вараксин гармуннарының даны тиз арада еракларга тарала. (слайд №2)
Таңнарда гармун уйнадың,
Тирә-як тынып калды.
Гармун моңына тирбәлеп,
Гөлләрдән чыклар тамды,
Гөлләрдән чыклар тамдылар,
Әйтерсең, күз яшьләре –
Ишетелеп китте сыман
Әнкәйнең эндәшкәне.
Алып баручы. 1934 елда гармуннар фабрикасы төзелә. Татарстанда гармун ясау эше 50-60 нчы елларда киң колач җәя. Талантлы яшь осталар барлыкка килә. Арчадан – Салих Вәлиев, Балтачтан Рамазан Әсгатьдинов, Казаннан Салих Шәйдуллин – шундыйлардан. Татарлар арасында тальян гармун киң таралган. 1860 нчы елларда ук этнографлар гармунны татар авылына хас музыка коралы дип язганнар. Аның көйләнеше татар көйләрен уйнарга бик җайлы. Тальян моңнары … Әби-бабайларыбызның яшьлек елларында иң кадерле әйберләре тальян гармуны булган. Тормышның бар матурлыгы һәм гүзәллеге нәкъ менә шул тальян моңнарында кебек. Тальян моңнары элеккедән килгән гореф-гадатләр турында сөйләүче дә.
1 ук. Сөйлә әле, гармун, сөйлә, әле,
Сөйләсәң, син сөйли аласың
Көмеш телләреңә милләттемнең
Тарихын син язып барасың. (Слайд №3)
2 ук. Син шаһит бит, сөйлә әле бүген,
Салып сөйлә озын көйләргә
Бик шат яшәгәнсең, диләр сине,
Элеккеге аулак өйләрдә.
3 ук. Әйтче, гармун, ярдәмгә кил миңа
Сөйләсәң син сөйли аласың,
Үткәннәрне бүгенгегә ялгап,
Киләчәккә алып барасың.
4 ук. Уйна, гармун, моңлы тальян гармун,
Бер сызласын әле күңелләр
Бәлки шуңа күңелләр уяныр –
Без бит әле үле түгелләр.
5 ук. Уйна гармун, моңлы, тальян гармун,
Бер шатлансын әле күңелләр,
Рәнҗемәсен рухы беркемнең дә,
Җырлап үтсен әле, гомерләр!
Алып баручы. Аулак өйләрдә, кичке уеннарны гармуннан башка күз алдына китереп булмый. Әйдәгез мәктәбебезнең иң кечкенә укучылары татар халыкның милли уенын “Ал кирәк, гөл кирәк.”, “Йөзек салыш”ны уйнасыннар. (слайд №4)
Алып баручы. Тальян гармунның төзелеше белән авылыбызның гармунчысы Гыйлманов Фәрит абый таныштыра.
Тальян гармуннар- халкыбызның милли горурлыгы. Мондый гармун үзе өч өлештән тора: уң як, сул як һәм күректән. Уң якта бер генә рәтле 12 яки 16 тел була. Сул яктагы телләре (“бакалар”) көйгә аккомпанемент алып бару өчее хезмәт итә. Гармунның тавыш чыганагы – металл ( җиз, көмеш, тимер) пластинкадан ясалган телләр. Алар уңяк һәм сул як өлешләрнең эченә беркетелгәннәр. Күректән килгән һава агымы телне тирбәндерә һәм ул аваз чыгара башлый. (слайд № 5)
Алып баручы:
— Фәрит абый, гармунда ничә яшьләр тирәсендә уйнарга өйрәндегез?
— Иң беренче уйнап җырлаган җырыгызны җырласагыз иде.
Бик популяр һәм халык өчен кадерле уен коралына әйләнгән баянга тукталыйк. Без баянны авыл мәҗлесләрендә, кич утыруларда, төрле үзешчән сәнгать концертларда, профессионль сәхнәдә, конкурсларда күрә алабыз. Баянның мондый популярлыгы аның “бабасы” – гармуннан киләдер күрәсең, чөнки баян, гармун кебек үк, халык уен коралы сафына кертелә. Безнең, татар халкыннан чыккнан һәм татар музыка культура үзешендә зур роль уйнаган баянчылар бар. Шулар арасында Фәйзулла Туишев, Рәис Сафиуллин, Ильяс Шәрипов, Рәгъде Халитов, Марс Макаров һ.б.
Татарларда элек-электән гармунсыз авыл булмаган. Яшьләрнең аулак өйләре, кичке уеннары, каз өмәләре, карга боткалары, солдатка озату, туйлар, су күрсәтү йоласы, Сабан туйлар, берсе дә уен-җырсыз, гармунсыз үтми. Сугыш вакытында да гармун тарта белүче гармун кадәр генә бәләкәй малай авылда иң кадерле зат булган. Аны әнисеннән ялынып сорап, кышкы кичләрдә, кадерләп, чанага утыртып алып китәләр, китереп куялар. Иң авыр да, иң караңгы көннәрдә халыкны гармуннан аера алмады. (слайд №6)
1 укучы. Миңа гармун, гармун җитми читтә,
Юлларыма ятар таң нуры,
Уртасында татар гармуны
Яңгырасын иде бер минутка
Европада “Арча”, “Сарман”нар
Түзмәс, торыр татар егетләре
Сугышларда башын салганнар.
Бөек Ватан сугышында солдатлар сугыш туктап торган һәм ял иткән вакытларында гармун уйнап һәм җырлап, биеп күңелләрен күтәргәннәр, сагышларын онытканнар. Госпитальләрдә яралы сугышчылар гармунда уйнап авыруларның авыртуларын җиңеләйткәннәр. Бу елларда халыкның күңелен төшермәскә, якты мул тормыш өчен өмет белән яшәргә, ял иткәндә, гармун тавышы һәрчак ярдәм була. ( слайд №7)
Солдат биштәрендә дә ул
Уйнап яткандыр , бәлки
Ялга туктаган чакларда
Сөйләп баккандыр ,бәлки
Безнең гармун моңлы да ул,
Безнең гармун җырлы да,
Сугышта да катнашкан ул,
Чапты да ул , урды да.
Уйна ,бабам , гармуныңны,
Мин әзермен җырларга.
Килегез сез әти-әни ,
Безнең җырны тыңларга.
Бабаем сугышта булган-
Гармуны да фонтовик,
Үткән-сүткән туктап тыңлый,
Бигрәк матур уйный дип.
Гармунына кушыладыр
Орден-медаль чыңнары
Ни хикмәттер, бабай җырлый
Гел тынычлык җырларын
-Нигә шулай?- дигән идем,
Бабай хәйләкәр көлә
-Сугыштан туйган,- ди,-гармун,
Шундый көй генә белә.
Алып баручы. Татар халык җырлары, көйләре – татар музыка сәнгатенең бик бай һәм кызыклы төре. Җырларның мәгънәле нәфис сүзләре, тылсымлы музыкасы халыкның рухи байлыгын күрсәтәләр һәм аның зур талант иясе булуын раслыйлар. Татар халык җырларының моңын күңелең белән тоясың, милли уен, биюләрен күрсәң аерылам димә.Аның сихри көче дә шунда: ниндидер бер көч тальян гармун тавышы булып үз артыннан ияртә, тальян моңы булып күңел кылларына кагыла.
“Шома бас” җыры башкарыла. ( татар халык көе, Г.Насрый сүзләре) Слайд №8
Уйнат, уйнат гармуныңны,
Биесеннәр егетләр.
Безнең илнең егетләре
Бары да бөркет кебекләр.
Их, күңел ачабыз,
Ничек шома басабыз!
Сайрат, сайрат гармуныңны,
Җилкенсеннәр яшь кызлар.
Безнең кызлар нурлы йөзле,
Әйтерсең лә йолдызлар.
Их, күңел ачабыз,
Ничек шома басабыз!
Шаулат, шаулат бию көен,
Ашыксыннар барысы да;
Яшь егетләр чакырсыннар,
Кызлар чыксын каршыга.
Их, күңел ачабыз,
Ничек шома басабыз!
Әйдә, әйдә, катырак бас,
Биегәнне күрсеннәр;
Баскан җирдән ут чыгара
Безнең яшьләр, дисеннәр.
Их, күңел ачабыз,
Ничек шома басабыз!
Макта, макта, безнең яшьләр
Ничек җитез атлыйлар!
Биергә дә оста алар,
Эштә дә сынатмыйлар.
Их, күңел ачабыз,
Ничек шома басабыз!
9 класс кызлары башкаруында татар халык биюен башкаралар.
Кызлар ка з өмәсе күрешенешен күрсәтелә.
“Каз канаты” көенә җырлыйлар (слайд №8)
Каз канаты, каз өмәсе
Елларына бер генә. Гомер буе онытылмый Туып – үскән җир генә. Каз канаты, каз өмәсе — борыннан калган йола.
Сездә була, бездә була, Күңел шатлыкка тула. Каз канаты, каз өмәсе- Байлык, муллык бәйрәме. Киңрәк булсын, күбрәк булсын Күңел ачу мәйданы!
Мәдәният йорты җитәкчесе Галиев Дәвир башкаруында “Бер егет гармун сайлый” җырын башкара.
Бармаклары белән гүя,
Гармун телләрен саный.
Берсен ала, берсен куя,
Бер егет гармун сайлый.
Гармун сайрый сандугачтай,
Гармун сайрый да сайрый.
Көйгә көйне ялгый-ялгый,
Бер егет гармун сайлый.
Уйнамый түзеп буламы,
— Кулда гармун булганда?!
Тын гына торып кара син
Җаның моңга тулганда.
Кызлар күңелен җилкетер
Гармуннар бармы монда?
Тукта-тукта, нинди көй бу?
Йөрәкне урый моңга!
Актаныш районының танылган баянчылары: Илгиз Закиров, Фарухшин Мирзанур, Хабибуллин Инсаф һәм авылдашыбыз Кирам Сатиев һәм Казан Дәүләт консерваториясе-дә белем бирүче Фәргаф Хәертдинов. (слайд №9)
Алып баручы. Кирам Сатиев турында аның туган йортының күршесе 6 класс укучысы Хасанова Диана таныштыра. (слайд №10)
Кирам Сатиев 1955 елның 21 июлендә Актаныш якларында, Татар Ямалы авылында күп балалы гаиләдә туып үскән. Әтисе Шәйхиянның тальянда өздереп уйнаулары, әнисе Сәгадәтнең моңлы матур итеп җырлаулары да аның күңеленә моңнар салгандыр. Инде 4 яшеннән Кирам кулына гармун ала. 15 яшендә Әлмәт музыка училищесына укырга керә, аны тәмамлауга, Казан дәүләт консерваториясенең халык музыка уен кораллары факуль-тетында укый башлый. Укуын тәмамлагач, аны Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт фи-лармониясенә эшкә чакыралар. Армиягә алынып, ел ярым хезмәт иткәч, Кирам яңадан филармониягә әйләнеп кайта һәм 25 ел дәвамында үзенең талантын, егәрен-көчен татар филармониясенә, татар сәнгатенә багышлый. Кирам Сатиев үзе дә музыкаль әсәрләр яза, баян өчен эшкәртмәләр ясый, җырлар иҗат итә. Ә инде җырчыларга баянда уйнауга килсәк, әлеге исемлек бик озынга сузылыр иде. И.Шакиров, Ә.Афзалова, В.Гыйззәтуллина, Ф.Сөләйманова, Г.Рәхимкулов, М.Сөнгатуллин кебек мәшһүр җырчыларыбызга үзенең моңлы баяны белән кушылды ул. Кирам Сатиев “Уйнагыз, гармуннар!” фестивалендә өч тапкыр лауреат булды. (слайд №11)
“Баян — татар җырының, татар эстрадасының җаны, төп уен коралы. Кирам Сатиевның да ак баяны менә ничә дистә еллар инде сәхнәдән төшкәне юк. Аның моңнары әле һаман да Әлфия Авзалованың халыкчан җырларына кушылып ургыла, Илһам Шакировның моңлы аһәңнәренә ияреп сызыла, Римма Ибраһимованың якты җырларын тагын да яктыртып җибәрә. Аның моңнары теләсә кайсы җырчыны илһамландыра, дәртләндерә, моңландыра…» Бу юлларны шагыйрь Роберт Миңнуллин баянчы Кирам Сатиевның «Ак баян» китабында яза.
Баянчыбызның “ Татар баянчылары”, “Ак баян” исемле китаблары дөнья күрде.
2007 елда авылыбызның мәдәният йортында Кирам Сатиевка багышланган музей ачылды. Анда аның 50-60 концерт афишалары, сәхнә костюмнары, уйнаган баяннары, концерт эшчәнлеген яктыркан язма-мәкаләләр, фотолар, китапларым һәм йорт кирәк яраклары саклана. 2012 елны район күләм авыллардагы яшь талантларны барлау, аларны профессиональ сәнгатькә тарту максатыннан Кирам Сатиев исемендәге баянчылар фестивале дә булып узды. (слайд №12)
Алып баручы. Шул фестивалдә актив уңыш ясаган авылыбызда һәм күрше тирә – якларга гармун уйнап халыкның күңелен ачучы баянчы Мухтаров Наис башкаруында авылдашыбыз Нәсим Низамов иҗат иткән “Ямалы” җыры бәйрәм бүләге булсын.
(слайд №13)
“Ямалы” җыры
Агыйделем бормаланып ага
Ярларында шаулый каеннар,
Шул каеннар арасында
Ямалы дигән авыл бар.
Шунда үтте минем балачагым,
Шунда туды тәүге җырларым.
Әле дә истә таңнар белән торган
Алсу йөзле чибәр кызларың.
Әле менә кайтып киләм
Сагындырды туган кырларың
Кая китеп, кайда йөрсәм дә,
Оныта алмам сине, Ямалым.
Алып баручы. Мухтаров Наистән 7 класста белем алучы кызы Алинә әңгәмә ала.
Түбәндәге сораулар тәкъдим ителә:
- Әти, син мәктәптә укыганда гармун уйнадыңмы?
- Юк.
- Ничек, кайчан баян уйнарга өйрәнгәнеңне сөйләп бир әле.
- 17 яшемдә, Актанышта бер егетнең гармун уйнап утырганына кызыгып һәм СПТУ ның иҗат концертында гармун уйныйсы килде. Өйгә кайтып, бер атна укырга бармыйча, әти – әнине борчымас өчен караңгы мунчага кереп үзлегемнән гармун уйнарга өйрәндем.
- Укытучылар ачулангандыр бит?
- Юк, мин гармун уйнарга өйрәндем, дигәч ышанмадылар. Уйнатып карадылар. Була торган хәл түгел электән уйнагансыңдыр диделәр.
- Концерта чыгыш ясадыңмы соң?
- Юк, оялдым.
- Гармунчы булып иң еракка, нинди шәһәрләрдә булдың?
- Уфа, Казан, Стәрлетамак, Ижау.
- Әтием, Кирам Сатиев, Илгиз Закиров, Рамил Курамшин һ.б шундый күренекле гармунчылар кебек булыр идеңме?
- Бик булыр идем, аларга тиңләшер өчен бик күп хезмәт куярга, музыкаль белем алырга кирәк.
- Рәхмәт, әти. Сиңа сәламәтлек, озын гомер телим. Авыл халкының милли бәйрәмнәрендә гармун уйнап ямь өстәвеңне дәвам ит.
Алып баручы. Менә безнең бүгенге кичәбез тәмамланып та килә. Аның китапханәдә үтүе очраклы түгел. Нәкъ бүгенге көндә гармунның тарихы турында материалларны, анын турында шигырь һәм хикәяләр, гармунга мәдхия язган шагыйрьләр турында китаплар шушы китапханәдә тупланган һәм хөрмәтле кунаклар, китап укучылар игътибарына тәкъдим ителә. Әгәр игътибар итсәгез, күргәнсездер, «Уйнагыз гармуннар» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Бу күргәзмәдә сез үзегезгә гармун буенча бик күп мәгълүмәт ала аласыз.
Кемдер җирдә кылыч күтәргәндә,
Гармун ала татар кулына.
Кулланылган әдәбият:
- Ак баян. Сатиев К.Ш. Казан: Идел- Пресс, 2005.
- Актанышым – туган җирем. Муратов Ф., Хуҗин Й., Казан: Идел- Пресс, 2003.
- Бәйрәмнәр, туйлар өчен. Сәүбәнова С. Казан: Раннур нәшрияты, 1999. 441-445 бит
- Музыка дәресләре. 4 класс Бакиева Н.В., Җиһаншина М.Ф.- Казан: Мәгариф, 2005. – 8 бит.