Укытучылар коненэ сценарий татарча

Праздник День учителя..Разработка на татарском языке.Для 5-9 классов.. Начальные классы, Мероприятия, 5 класс, Укытучылар көненә сценария

Укытучылар көненә сценарий.

Кыз:

Бер җылы сүз канат куя иңгә,

Тылсым өреп безне яшәртә.

Бар дөньяны якты нурга күмеп,

Йөрәккә дәрт өстәп яшәтә.

Егет:

Нинди генә бәйрәм якынлашса да, без якыннарыбызның йөрәгенә яшәү көче өстәүче матур сүзләр, изге теләкләр эзлибез.

Кояш нурлары җиһанны җылыта.Гөлләр елмаеп кояшка үрелә.Ә безнең җанны җылытырга бер җылы сүз җитә.Ихлас теләкләр булып барган сүз күңел гөлләрен яшәртә.

Кыз:

Бүген безнең хөрмәтле укытучыларыбызның бәйрәме.

Без — барлык мәктәп укучылары, сезне профессиональ бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә исәнлек-саулык, озын гомер, җан тынычлыгы телибез. Изге эшләрегез безнең өчен, балалар өчен. Шул башкарган хезмәтегездә иминлек телибез сезгә.

Егет:

Укытучы – изге бер сүз ул. Һәр кеше моның мәгънәсенә төшенә. Укытучы бөтен көчен биреп балаларга аң — белем, тәрбия бирергә тырыша.

Кыз:

Укытучы һөнәре җир йөзендә иң изге һөнәрләрнең берсе. Нәкъ менә сез — укытучылар , тәрбиячеләр, балаларда мөстәкыйльлек, жаваплылык, илебезнең матур киләчәге өчен иҗади хезмәт итуче шәхесләр тәрбиялисез. Сезнең фидакарь хезмәтегез, югары һөнәри осталылыгыз, сабыр һәм ярдәмчел булуыгыз өчен тирән ихтирамыбызны белдерәбез.

Хөрмәтле укытучыларыбыз!

Сезгә йөрәк түреннән шытып чыккан шигъри тәлгәшләр, җылы сүзләр, матур җырлар күңелләрегезгә хуш килер дип ышанып калабыз.

Егет:

-Тәүге тапкыр хәреф танырга, язарга, ә соңыннан укырга, санарга өйрәнү – беркемнең дә күңеленнән жуелмыйдыр мөгаен. Ә боларны өйрәтүче, белем дөньясына алып керүче башлангыч сыйныф укытучылары.

-Ак кәгаздәй сабый күңеленә,

Язмышларны башлап яздыгыз.

Өмет тулы күпме күзләргә сез

Яшәү чаткылары салдыгыз.

Кыз:

Кайгыртып гел кеше язмышларын

Безнең янәшәдә яшисез.

Ходай сезгә озын гомер бирсен

Рәхмәт сезгә чып-чын кеше сез.

-ә хәзер сүзне аларның укучыларына бирәбез.

(Башлангычлар чыгышы)____________________________________________

Беренче сентябрь көнне

Бездә булдык нәни укучы

Якты йөзе, матур сүзе белән

Каршы алды безне укытучы

Укытучы, мәктәп – бу ике сүз

Күнелемдә яши янәшә,

Мәктәбем, дип әйткән чакта

Укытучым, дип, йөрәк эндәшә.

Укытучым! Түземлегең синең кыя сыман,

Күнелең изге, алда нур гына.

Гадисең дә, бөексең дә үзен,

Сиңа тиң мактау-җыр гына.

Укытучы, якты кояш кебек,

Күңелемне назлап жылыта.

Авыр чакта ярдәм кулы суза,

Сабыр сүзе белән юата.

Безне канат асларына алып

Үстерәсез, белем бирәсез.

Еллар дәвамында безнең өчен

Киләчәккә юллар үрәсез.

Күктәге йолдызлар кадәр,

Шатлыклар килсен сезгә.

Мәктәптә үткән һәр сәгать,

Куаныч бирсен сезгә.

.

Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр

Күңелләрдә булган саф хисләр,

Озын гомер, якты тыныч тормыш –

Безнең сезгә әйтер шул сүзләр.

Истә әле каләм тоткан кулым

Бармый иде дәфтәр юлыннан

Өйрәттегез безне язарга сез

Тотып башта нәни куллардан

Кайгы килгәндә дә «Егет бул”, — дип,

Шул остазлар безне өйрәтә.

«Укытучы” белән «Әнкәй” сүзе

Бергә саркып чыга йөрәктән.

Белем тауларының үрләренә

Житәкләшеп тагын менәрбез.

Сезне матур чәчәкләргә тиңләп,

Гөлләмәләр бүләк итәбез.

Хөрмәтле укытучылар!

Сезгә булган хөрмәтебез

Яши безнең йөрәктә.

Чәчәкләрнең хуш ислесе

Чын күңелдән — бүләккә !

Җыр башкаралар.

кыз Ка егет

— …….. , син бер елда ничә бәйрәм үткәрелгәнен беләсеңме?

— Яратам, билгеле, ләкин барысын да түгел. Миңа Яңа ел,Сабантуй, туган көн һәм Укытучылар бәйрәме ошый.

— Чөнки без ул көнне үзебез укытучы.

— Билгеле, авыр.Мәктәптә 34 укучы, 34 төрле характер. Укытучы һәр көн дәрес әзерли,ә укучы онытып та килергә мөмкин.Укытучы эшкә бара, эш төяп кайта.

— Бу сорауга җавапны үзләре генә беләләрдер инде алар.Хәзерге тәлапләр белән ял итәргә вакытлары да калмыйдыр мөгаен. — Санап карармын мин моны.

— Ә син,………,бәйрәмнәр яратасыңмы ?

— Ни өчен Укытучылар бәйрәме?

— Ничек уйлыйсың, укытучы булу җиңелме?

— Ничек һәм кайчан ял итә икән соң укытучы?

Кыз:

Укытучы!

Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,

Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син,

Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,

Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.

Сезнең өчен______________________________________________

( )

кыз егет

— …….., син ОГЭдан куркасыңмы, әзерләнәсеңме?

— Безнең укытучылар экзамен бирергә курка микән?

— Әйе,чынлап та.

Әле бит укучылар көн буена укытучыга ничәмә ничә сорау бирәләр.

_Үземчә куркам да төсле.Мин бераз ялкау, шул ялкаулыкны җиңсәм, экзаменнарымны бирә алырмын дип уйлыйм.

— Минемчә, юктыр.Алар үз гомерләрендә әллә ничә экзамен биргәннәр бит.

Мәктәптә 34 бала, кимендә 5 дәрес, һәр укучы 1 дәрескә кимендә 5 сорау бирсә, 34не тапкырлыйбыз 5кә һәм 5 дәрескә ==850 сорау.

О-О-О. Әле бит аларның һәрберсенә дөрес итеп җавап та бирәсе … Безнең укытучыларга нинди сорау гына бирсәң дә җавабын табалар.

Әйдә, дөреслеген тикшерәп карыйбызмы?

-Без алардан имтихан алып карыйк. Әйдә,ничек итеп?

Укытучылар имтихан бирә. Сорауларга җаваплар.

Укытучыларга сораулар.

кыз егет

Күрденме, ………..укытучыларыбыз имтиханнарын бик яхшы тапшырдылар.

Сезгә карап сокланабыз һәрчак

Күңелләрдә туа горурлык.

Рәхмәт сезгә, әле ярый сез бар

Безгә үрнәк булып торырлык.

Әйе, …….. .шикләнмәгән дә идем.

Егет:

-Ә хәзер сезгә үзләренең котлауларын җиткерә сыйныфлар.

_____________________________________________________________________

Кыз:

-Ни өчен дигән сорауга кем һәрчак җавап таба белә? Кем тавыш яралгыларының барлык диапозоннарын кулланып дәрестә аңлатырга өлгермәгәнне тәнәфестә аңлатырга тырыша? Кем 1 эш көне эчендә бер үк вакытта психолог та, художник та, тәрбияче дә, җәмәгать эшлеклесе дә ролен дә башкара.

Кем безне телевизордагы кызык кинолардан, компьютордагы контакттан аерып 5-6 сәгатьлек өй эшләре уйлап таба?

-Әлбәттә инде укытучы.

Егет:

-Ничек барсына да өлгерә икән соң алар …… ?

Кыз:

Әлеге котлау безнең ару белмәс ,тырыш һәм сабыр укытучыларыбызга бәйрәм сәламе булып яңгырасын иде.

_______________________________________________________________________

Егет:

-Карале, ……. .Безнең укучыларга да,укытучыларга да бигрәк тә күп тырышырга килә инде,әйеме?

Кыз:

Нигә алай дисең, …… ?

Егет:

Әй, ……. ,ул мәктәпкә килеп киткән кунакларны саный китсәң…ул ачык дәресләр,кичәләр,конкурслар,тикшерүләр Һ.б,Һ.б.

Кыз:

-әйе шул, …….. .Алар безнең мәктәпне барсы да бик ошатып китәләр бугай.Тагын- тагын киләселәре генә килеп тора.

Егет:

-Әйе,кемгә нәрсә ошый инде.Менә завучыбыз Фәнис абыйга ачык дәресләр бик ошый дип сөйләшәләр.Ул аларны көтеп кенә тора икән.Ә менә Рафик абый туп артыннан чабырга ярата.Ул гына түгел безгә дә шул туп артыннан йөгерергә куша.

Кыз:

Ул гына түгел әле ……… .Алар әле бик матур җырлар тыңларга да яраталар.

Чын йөрәктән котлавыбыз

Җыр булып сезгә барсын.

Бүгенге бәйрәм гомергә

Истәлек булып калсын.

Сезнең алдыгызда _______________________________җырлый.рәхим итеп тыңлагыз!

Кыз:

Сайлаган һөнәрең хәтердә җуелмас якты нур калдырырлык матур да, рәхмәтле дә булсын өчен нишләргә? Балаларны ихластан яратырга,зирәк ,намуслы һәм шул ук вакытта тәлапчән булырга кирәк,-дип уйлый 8 сыйныф укучылары.Безнен сыйныф җитәкчебез нәкъ шундый сыйфатларга ия диләр алар.Һәм үзләренең сыйныф җитәкчеләрен котлап шаян видео ролик тәкъдим итәләр.Карап китик әле.

( видеоролик карау 8 кл)

Егет:

Әлеге котлауга кушылып без дә үз сыйныф җитәкчеләребезне, укытучыларыбызны кайнар котлыйбыз.Безнең котлауларга кушылучылар да бар.Шушы көннәрдә мәктәбебезгә видео котлау килеп тоште.карап үтик әле.

( видео котлау)

Егет:

Котлы булсын күркәм бәйрәмегез,

Саулык теләп, зурлап дәшәбез.

Игелекле хезмәтегез өчен

Хөрмәт тоеп озак яшәгез.(чәчәкләр бирү)

( )

Кыз:

Булган чакта сезнең кебекләр

Һәрбер кеше табар үз юлын

Һәрбер кеше табар үз җырын.

Күмелеп калмас алтын бөртекләр.

Егет:

Алда әле Ходай насыйп иткән,

Шактый гомер бардыр яшәсе.

Тик бәхетләр көтеп торсын диеп,

Килә бүген сезгә дәшәсе.

Кыз:

Хөрмәтле укытучылар!

Гасыр белән бергә атлап барырдай, заманга лаеклы алмаш тәрбияләүдә сез искиткеч җаваплы, олы эш алып барасыз.Тынгысыз һәм катлаулы, әмма изге һэм абруйлы хезмәтегездә уңышлар гына юлдаш булсын.

Үзегезнең тырышлык нәтиҗәсен укучыларыгызның өченче меңьеллыкның тулы хуҗалары булып, төрле өлкәләрдә уңышлы хезмәт куюларын күреп горурланырга насыйп булсын. Игьтибарыгыз өчен зур рәхмәт.Тагын бер кат бәйрәм белән сезне ,Хөрмәтле укытучыларыбыз!

  Государственное бюджетное специальное (коррекционное)      общеобразовательное учреждение для обучающихся, воспитанников с ограниченными возможностями здоровья «Ново-Кинерская специальная (коррекционная) общеобразовательная школа-интернат VІІІ вида»

Укытучылар көненә багышланган бәйрәм

Григорьева Г.Н.

      А.Б. Кадерле укытучылар, тәрбиячеләр, интернатыбызда эшләүче барлык хезмәткәрләр! Сезнең барыгызныда укытучылар көне белән ихлас күңелдәнкотлыйбыз. Авыр әммә җаваплы һәм мактаулы  эшегездә зур уңышлар, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, иксез – чиксез сабырлык, гаилә бәхете телибез. һәр таңны сау – сәламәт каршылагыз, һәр яңа көн сезгә сөенеч, шатлык, бәхетләр генә алып килсен, замана авырлыклары, күңел төшенкелеге сезне читләтеп үтсен. Бүгенге әзерләнгән чыгышыбыз сезгә бәйрәм бүләге булсын.

               Чын йөрәктән котлавыбыз
              Җыр булып сезгә барсын.
               Бүгенге бәйрәм гомергә
               Истәлек булып калсын.

4гр  балалары башкаруында “Әлифба” җыры.

А.Б. Сезгә насыйп булган бәхет, шатлык,                                                                    

         Якты көннәр мәңге үтмәсен.                                                                

         Сәламәтлек – ярты бәхет диләр,                                                    

          Шунысы бигрәк читләп үтмәсен.                                                        

          Бәхет чишмәләрегез мулдан  аксын,                                                                            

          Зур шатлыклар белән таң атсын.

                 Алинә, Вәли, Камиля башкаруында шигыръ

Алинә. Нигә бүген алтын нурлар

             Урманнарга йөгерә?

             Нигә безне көзге кояш

             Җәйдәгечә кыздыра?

Вәли . Ай нинди көн, нинди көн бу?

             Кыздыра кояш көзне.

            Шул кояштай якты сыман

            Укытучылар көне.

   Камиля.  Беренче сентябрь көнне

                Бездә булдык нәни укучы

                 Якты йөзе, матур сүзе белән

                 Каршы алды безне укытучы

      А.Б.  Бу биюне бүләк итик,                                                

                Кадерле кунакларга.                                                          

                Без аларны тиңлибез,                                                  

                Иң яраткан гөлләргә.

      3гр кызлары башкаруынада “Матрёшки” биюе.

А.Б.  Ә хәзер Фаина, Максим,Владик, Максим үзләренең матур шигырьләре белән башлангыч укытучыларын котлап китәрләр.

Фаина.    Дөнья балкый, йолдызларда

                 Сүнмәгәннәр бу көнне,

                 Ай да үзен бу бәйрәмнән

                  Калдырмаска үтенде.

Максим.  Табигатьтән сезгә илһам иңгән

                  Сез – сабырлык, гыйлем үрнәге.

                  Мәктәп дигән илне якын итеп,

                  Яуладыгыз текә үрләрне.

Владик. Һәр йөрәккә кереп урнашасыз,

                 Исемегез һәркем телендә.

                 Беркайчанда болыт капламасын,

                 Кояш көлсен тормыш күгендә.

Максим. Гади генә, җайлы гына итеп

                 Күңелләргә үтеп керәсез,

                 Балаларга терәк, таяныч Сез,

                 Аналардай сөя беләсез.

А.Б.  Хөрмәтле тәрбиячеләр!

           Без телибез сезгә олы бәхет,

           Озын гомер, бетмәс шатлыклар.

           Барыр юлларыгыз озын булсын,

           Ашыкмасын килер картлыклар.

           Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр

           Күңелләрдә булган саф хисләр,

           Озын гомер, якты тыныч тормыш –

          Безнең сезгә әйтер теләкләр.

       6гр балалары башкаруында тәрбиячеләргә багышланган җыр “Воспитатели”

А.Б. Ә хәзер Нүрия Равилевнага,  Динар Ринатовичка һәм Гөлнур Габтелнуровнага, Алсу Рәшитовнага  Раил, Ләйсән, Радил, Ильяс шигырь укып үтәрләр.

Раил. Укытучым гүзәл бәйрәмеңдә,

          Телим шигырь бүләк итәргә.

          Күңелемдәге олы рәхмәтемне,

          Изге теләгемне әйтергә

Ләйсән. Укытучым сердәш, ярдәмче Сез,

               Һәр вакытта гүзәл түземдә.

               Иң һөрмәтле матур кеше булып,

               Каласыз Сез күңел түрендә.

Радил. Укытучы, Өмет һәм мәхәббәт

             Саласыз Сез безнең йөрәккә.

             Һәр сүзегез, акыл киңәшегез

             Зур ышаныч безгә терәккә

Ильяс. Укытучы тиңсез горур исем,

              Әни сүзе кебек ягымлы.

              Ирексездән бу сүз хәтерләтә,

              Әни янымдагы чагымны.

     А.Б.  Бие әле, бие әле,

          Биегәненңе күрсеннәр.

          Кара иниди матур баса,

          Безнең  Дима дисеннәр.

         Дима башкаруында бию “Попури”

    А.Б. Укытучы!
            Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,
            Кирәк чакта батыр да син, сабыр да син,
            Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,
            Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә…

2гр балалары  башкаруында шигырьләр.

    Илшат.  Бөтен гомерен балаларга биреп,

               Таңнан төнгә янып-көюче,

               Күктә янган якты кояш сыман

               Тирә-юньне нурга күмүче – укытучым!

Рәмзил. Һәрбер сүзе, җылы күз карашы,

               Сабый күңеленең түренә үтүче,

               Авырлыклар килсә, уртаклашып,

               Сиздермичә ярдәм итүче – укытучым!

Марсель. Кирәк чакта бераз кырыс булып,

                  Тыныч кына җавап бирүче,

                  Белем дөнҗясының баскычларын

                  Синең белән бергә үтүче  — укытучым!

А.Б. 5гр балалары  башкаруында дәрестән бер күренеш .

А.Б. Үзем кечкенә булсамда,

         Җырларга бик яратам.

         Матур җырларым җелән,

         Бөтен лөньяны яңгыратам.

             Никита башкаруында җыр “Учат в школе”

А.Б. Ихлас күңелдән юллыйбыз
       Иң-иң изге теләкләр:
       Озын булсын гомерләр
       Тыныч булсын күңелләр.

Хәзер балалар укытучыларга котлау шигырьләрен бүләк итәләр.

    Рәзилә.    Ленар Хәмбәлевичны усал абый диләр,

                 Бер дә усал түгел ул.

                 Географияне белсәң, җиңел булыр сезнең юл,

                 Ленар Хәмбәлевич!

                 Без телибез Сезгә бәхет алгы тормыш таңында,

                 География дәресен балалар яратсыннар тагында.

Илсинә.  Мөслимә Рөстшмовна!

Илнур.  Һәр дәрестә Илгиз абый круг буенча йөгертә,

               Спортны ул, яратырга өйрәтә.

               Сикерәбез, тартылабыз һәм волейбол уйныйбыз,

              Абый кебек бик тә җитез, булырга без уйлыйбыз.

Роберт.   Фәрит абый!

                Сездән өйрәнәбез туган телне,

                Туган җиребезне сөяргә.

                 Безгә әйткән изге теләкләрнең

                Кирәклеген тойдык укуда.

Адил.   Райхана апа!

              Рәхмәт сезгә безнең өчен

              Бик тә нык тырышасыз.

              Математик мәсәләр чишәргә булышасыз

              Тормыштагы проблемалар.

              Катлаулы булмасыннар

             Барлык укучылар сезне яратып. Тыңласыннар.

Нияз.   Флюра апа!

            Якын дус та булып, киңәшче дә

            Кирәк чакта сузып ярдәм кулын

            Күрсәтәсез чиксез киңлектәге

           Сукмакларның туры, гадел юлын.

            Сезгә телибез без саулык, озын гомер,

            Шәхси бәхет, тормыш рәхәтең,

            Шәкертләрнең тырыш, түземлесен, яхшы гамәл Алла рәхмәтен.

А.Б. Илсинә,Алифтина, Люция укытучыларны котлап җыр җырлап китәрләр “Укытучым”

А.Б.  Укытучыларны котлавыбызны дәвам итәбез

Люция.  Нүрфия апа!

                   Безне канат асларына алып

                   Үстерәсез, белем бирәсез.

                   Еллар дәвамында безнең өчен

                   Киләчәккә юллар үрәсез.

                   Өйрәтәсез акны ак дияргә,

                   Ә караны кара дияргә.

Чулпан.   Гөлфирә апа!

                 Технология дәресен бик яратып укыйбыз,

                 Сезнең  кебек оста куллы булырга без телибез.

                 Алдагы тормышыгызда телибез зур уңышлар,

                 Ирешкән уңышларыгыз үзегезне дә зурлар.

Илнур.  Олы бәхет таптым мин эшемнән,

              Зур булмаган авыл җирендә.

              Читкә бәхет эзләп китмәгәнгә

              Үкенмим мин әле бүген дә, ди  рус теле укытучысы Гүзәл апа. 

Нуршат.  Указка тотып кулларга картадан шәһәр табарга

              Өйрәтә бит Ленара апа

              Табигатьне аңларга, җирне-суны сакларга

              Өйрәтә бит Ленара апа.

Җәвит.  Алсу апа!

               Киң күңелле кешелекле булган өчен

               Без кояшка сезне тиңлибез,

               Бәхет. Шатлык, куанычлар белән

              Тулы озын гомер телибез.

А.Б. Бар күңеллелек бөтен дөньда,

        Бар бер ямь бүген.

        Нәрсәдән бу мин беләм,

        Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген.

Рәзилә һәм Нуршат башкаруында бию “Буги-буги”

    А.Б. Укытучым, минем күңелемдә,
           Матур хисләреңне тудырдың.
          Тормыш юлыңда да, укытучым,
          Синең кебек, кеше булырмын.

Слава, Рамил, Наташа башкаруында шигырь

   Слава.   С днём учителя сегодня

               Поздравляем от души.

               Будьте счатливы, здоровы

                И всегда так хороши!

               Спасибо за любовь и ласку.

               Заботу, нежность и тепло.

               Когда вы рядом жизнь как сказка,

               И самый хмурый день светло!

Рамил.  Дорогие Педогоги!

              Вы любовь и преданность.

              Вера и терпение.

             Вы и истина и сердце,

             Совесть и благодарство.

Наташа.  Учитель, дни жизни своей, как один,

                  Ты школьной семье посвящаешь.

                  Ты всех, кто учиться к тебе приходил,

                  Своими детьми называешь.

                  Но дети взрослеют, от школьной скамьи

                  Дорогами жизни шагают,

                  И в памяти носят уроки твои,

                  А в сердце тебя сохраняют.

                  Любимый учитель, родной человек,

                  Будь самым счастливым на свете.

                  Хоть трудно порой достаются тебе,

                  Твои не послушные дети.

                  Ты дружбой и знаниями нас наградил,

                  Прими благодарности наши!

                  Мы помним, как в люди ты нас выводил,

                  Из робких, смешных первоклашек.

А.Б.  Бәйрәмеңдә кабул итсәң иде
            Чын йөрәктән чыккан сүзләрне.
            Укытучым, син бит белем биреп
            Ачтың безнең сукыр күзләрне.
            Син лаеклы, газиз укытучым
            Рәхмәтләрнең иң җылысына.
            Син лаеклы, газиз укытучым
            Хөрмәтләрнең иң олысына.

        Ландыш башкаруында җыр “Иң гүзәл кеше икәнсез”

А.Б. Ә хәзер хөрмәтле укытучылар, тәрбиячеәр үзегезнең беренче эшкә килгән көнегезне исегезгә төшереп китегез әле. Ул көн һәр кешенеке төрлечә булгандыр. Менә бездә сезгә бер күренеш тәкъдим итәбез. Карап китегез әлә.”Яшь укытучының беренче эшкә чыккан көне”.

А.Б. Биюченең итәге,

        Бии, бии кыскара.

        Биючегә сүз әйтмәгез

        Бии, бии остара

А.Б. 6гр кызлары һәм егетләре  башкаруында күңелле татар халык  биюе.  Рамил-Камиля, Слава-Гүзәл.

А.Б. Тәрбиячеләр башкаруында җыр “Уйларымда мәктәп еллары”

А.Б. Хөрмәтле укытучыларыбыз, тәрбиячеләребез  һәм барлык хезмәткәрләр, Сезне тагын бер кат бәйрәм белән котлыйбыз, авыр, ләкин игелекле. Изге эшегездә зур уңышлар, хезмәт шатлыгы, күңел тынычлыгы, тырыш укучылар, гаилә бәхете, ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез. Шуның белән әзерләнгән чыгышыбыз тәмам,ихтибарыгыз өчен зур рәхмәт.

Укытучылар
коненэ сценарий

“Сез ин гузэл
кеше  икэнсез!”

Бэйрэмне Тукай
районы Иске Абдул урта мэктэбе    7 класс укучылары укучылары эзерлэле.

I.                  
Укытучы… Бүген галим дә,
ташчы да, иген игүче дә олы исемең алдында баш ия, чөнки теләсә кайсы һөнәргә
юл башы синең фидакарь хезмәтең нәтиҗәсендә салына. Син дөньядагы барлык уңай
сыйфатларны үзеңә туплагансың. Киң күңеллелек, тырышлык, кешеләргә чиксез
мәхәббәт… Синдәге сабырлык аналар сабырлыгына тиң. Юкка гынамы сине
әниләребез белән тиңлибез. Шушы катлаулы чорда да көндәлек мәшәкатьләрне бер
читкә куеп, башкалар өчен яшисең. Авыр, ләкин дөньядагы иң кирәкле хезмәтне бар
көчеңне куеп башкарасың. Нарасый күңеленә син чәчкән игелек орлыклары шытымнар
бирсен, үссен, корымасын иде.

II.               
 Укытучы! Бәйрәмең белән
сине! Уңышларыңа сөенеп, бәхет хисе кичереп яшә. Һәр таңны сау-сәламәт каршыла.
Замана авырлыклары, күңел төшенкелеге киләчәктә сине читләтебрәк үтәргә
тырышсын.

III.            
Бүген тантаналы зур
бәйрәм! Бүген бер генә кеше дә яраткан укытучыларын, тәрбиячеләрен искә алмыйча
калмыйдыр.

IV.           
Безнең өчен иң талантлы,
акыллы, матур кешеләр – яраткан укытучыларыбыз. Барлык укучылар исеменнән сезгә
олы хөрмәтебезне һәм чиксез рәхмәтебезне житкерергэ телибез.

V.              
Хэзер Сузне котлау очен
мэктэбебезнен директоры Рамиль Касимовичка бирэбез.Рэхим итегез.

VI.           
Тынгысыз тормыш укытучыга
нинди генэ сынаулар эзерлэми.Гадэттэн тыш куп эш,планнар язу,ачык дэреслэр
уткэру,имтиханнар биру,конкурсларда катнашу,укучыларнын унышларына
соену,талчыгу,вакытында эйтелгэн яхшы суздэн жинеллек алу.

II.         Укытучым! Гүзәл бәйрәмеңә

                   Телим шигырь бүләк итәргә.

Күңелемдәге олы рәхмәтемне

Изге теләгемне әйтергә.

   Укытучы, сердәш, киңәшчем Сез,

   Һәрвакытта гадел, түзем дә.

   Иң хөрмәтле, матур кеше булып

   Каласыз Сез күңел түремдә.

Укытучы, өмет Һәм мәхәббәт

Саласыз Сез безнең йөрәккә.

Һәр сүзегез, акыл-киңәшегез

Зур ышаныч безгә, терәк тә.

    Укытучы, Сезгә сабырлыклар

    Бирелгәндер, ахры, Ходайдан.

    Бәхет, уңыш Сезгә юлдаш булсын

    Мактаулы һәм авыр юлларда.

III.            
 Туган телнең моңын, бар
тылсымын,

Җир йөзендә ниләр барлыгын.

Ни өчен кич кояш батуын

Якты йолдызларның балкуын,

    Диңгез, океаннарны, күлләрне,

    Иксез-чиксез галәм серләрен,

    Агач, үсемлекләр, гөлләрне,

    Африканың кайнар чүлләрен.

Җырчы чишмәләрне, җилләрне,

Сандугачлы, җылы җәйләрне,

Тагын бик күп әллә ниләрне

Укытучым, Сездән өйрәндек.

 ( Чәчләре тузгыган, өс-башы таушалган, сумкасының бер читеннән
бөгәрләнгән дәфтәрләр күренеп торган бер малай керә.)

Марат: Нәрсә, әллә сез укытучыларны мактыйсызмы? Син нәрсә өчен
мактыйсың аларны, әйт әле? Бүген сиңа тагын бишлеләр куйдылармы? Тагын
мактадылармы?

I.                  
Нишлисең син, бүген зур
бәйрәм – Укытучылар көне бит.

Марат: Ха, аларга көн дә бәйрәм. Сумкаларына икеле тутырып киләләр дә,
көн саен дәрес башлануга син ничек килеп җиттең, йокың туйдымы, кичә уеннан бик
арып кайтмадыңмы, дип сорап та тормыйча, өй эше тикшерәбез дип тотыналар. Менә
геометрия укытучысын гына алыйк. Теорема исбатла, дип үзәкләремә үтә. Пифагор
исбатлаганы гына җитмәгәнме инде аңа? Тарих укытучысы:”Ни өчен алай, ник
болай”, дип алҗытып бетерә. Туйдым…

IV.           
Укытучы – тынгы белмәс
кеше,

Җәй көне дә көзне сагына.

Балаларын уйлый иртә-кичен,

Һәркөн күзе мәктәп ягында.

    “Дәрес бирә” җиләк җыйганда да,

    Су сипкәндә кичен бакчада.

    Табигатькә чыгып, сирәк-мирәк

    Бераз яллар итеп кайтса да.

Кая инде аңа Сочи, Кырым,

Каян килсен шундый рәхәтлек?!

Ходай сәламәтлек бирсен диеп,

Эштән ала инде ләззәтне.

I.                  
 Укытучы өчен уку елы –

Урак өсте, уңыш үстерү.

Мәшәкатьләр, борчу-шатлык белән

Һәрбер уку көнен уздыру.

    Хәерле юл сиңа,укытучы,

    Изге булсын кылган гамәлең,

    Булдыргансың, рәхмәт, молодец! дип,

    Гел “бишлеләр” тезсен каләмең!

Марат: Ялагайлар! Беләләр имеш. Белмичә? Сез бит, дәресләр буе
укытучының авызына карап утырасыз. Өегезгә кайткач та китапка кадаласыз. Менә
миңа нишләргә? Укытучылар сезне түгел, мине ачулана. Минем уенга чыгып киткәч,
кайтасым килми, арып кайткач йокым туймый. өй эшен дә әзерләмим, шуңа
дәресләрдә игътибарсыз мин.

II.               
Теләсәң без сиңа ярдәм
итәрбез. Тәртибеңне үзгәртсәң, укытучылар сине гафу итәрләр. Алар һәрвакыт
безнең кечкенә генә уңышыбызга чын күңелдән шатланалар, барлык ялгышларыбызны
төзәтәләр.

Хэр укытучы безне узенчэ укыта.хэм укытучынын узенэ генэ хас булган
укыту серлэре бар.Хэзр без Сезне Фото галереяга чакырабыз Зур  мэрмэр залда
безнен мэктэп укытучыларнын фото кургэзмэсе оештырылган  дип куз алдыгызга
китерегез.

. 1А.Б: Шулай итеп, хөрмәтле укытучыларыбыз, сәяхәтебезне
башлыйбыз! Рәхим итегез! 
“.А.б   Безнең галереяда иң түрдә, иң беренче урында сабыр холыклы, мәрхәмәтле,
олы йөрәкле, далаларның мәгърүр лачыны кебек, күп нәрсәләрне алдан күрә
белүчеир-ат портреты тора. Аның безгә шулай кырыс карашы, хөрмәтле
директорыбызның беркайчан да җитәрлек ял итә алмавыннан. Ул һәрвакыт эштә, 

ХөрмәтлеРамиль Касимович!  Сез укытучы гына түгел, җитәкче дә.   Шушы
тынгысыз һәм җаваплы хезмәтегездә сезгә сәламәтлек ,озын гомер, иҗади уңышлар ,бәхет,
шатлыклар телибез.

Иртә таңнан чыккан назлы кояш

Көндә сезгә бәхет китерсен.

Матур булсын сезнең тормыш юлыгыз,

Кайгы җиле бердә тимәсен.

 -Рамиль.Касимович, Сез белем дип аталган корабльнең
капитаны. Бәйрәм көнендә капитанның күңеле нинди хисләр кичерә?

Ни очен мэктэптэ ир-ат укытучылар аз?

А.б Бездән иң яхшы теләк

Ходай сабырлыклар бирсен сезгә

Ак каеннар садәлеге сездә

Чиста калсын һәрчак җаныгыз

Сәламәтлек ташламасын сезне

Хезмәт белән артсын даныгыз.

Сезнен хормэткэ    Фарваева Зилэ жырлый «Укытучыма»

2..Җылы язгы кояш кебек, 

Күңелләрне назлап җылыта. 

Авыр  чакта ярдәм кулы суза, 

Сабыр сүзе белән юата. 

Бу сүзләрне без олысына да, кечесенә дә кешелекле һәм игелекле, абруйлы
киңәшче, шуңакүрә дә ихтирамга лаек булган мэктэбебезнен завучы Эзхэния апа

турында әйтәбез. Карагыз әле, аның нурлы күзләребезгә ничек игътибар белән
карыйлар. Ә куллары. инде арыган, ничә еллар буе имза куеп, планнар язып,
тикшереп, ничәмә- ничә отчетлар тутырып… һәм әле без белмәгән башка бик күп
эшләр башкара

Миңа сорау бирсәләр:

        
Сөенечең ни? — дисәләр,

Сөенечем таңнан торып,

Эшкә килгән иртәләр.

   Миңа сорау бирсәләр:

  — Шатлыгың ни? — дисәләр,

   Шушы мәктәп сукмаклары

   Шатлыгыма илтәләр.

Миңа сорау бирсәләр:

        
Бәхет ни ул? – дисәләр,

Бәхет – шушы укучылар

Кеше булып үссәләр. ди Эзхэния апа.

Эзхэния апа,Завуч эшендэ ин авыры нэрсэ. Нинди кыенлыклар белэн
очрашырга туры килэ?Безне таныштырып китмэссез микэн?

3. Вед. И конечно же, вы узнаете волевой подбородок и лучистые глаза
нашей уважаемой Альбины  Нуровны. Кажется, что вот этот портрет оживет и  спросит 
«Как у вас дела?»

Вот так по мастерски сфотографировали нашего организатора по
воспит.части.

Вед: Так хочется нам в этот праздник 

Вам пожелать всех благ земных 

Счастливых дней, прекрасных разных 

Сполна вы заслужили их! 

Альбина апа, Сезнен Алтын балыктан сорыйсы 3 теләгегез?

Сезнен хормэткэ Габидуллин Ислам жырлый

Кургэзмэдэ ветеран укытучыларыбыз Клара апа, Зофэр абый, Галия апа,
Гаяз абый,Альберт абый,Хэнифэ апа,Голсинэ апа .Быел гына ялга киткэн
укытучыларыбыз Флера апа,Гузэлия апалар Бу укытучыларнын хэр берсе турыда
сэгатьлэр буе сойлэргэ момкин. 

        Инженермы, врачмы ул, төзүчеме,

         Нефтьчеме, кырда иген игүчеме.

         Кем булса да –

         Акыллы һәм көчле булып

         Килеп баса ил алдына

         Кеше булып.

         Шул чакта син чын күңелдән шатланасың,

Ул бит минем укучым дип мактанасың.

                                 Аб    Уйларыгыз изге, сабыйларның

                                      Күңеленә барып ялгана

Күпме хисләр кирәк алар өчен,

Ял-йокыңны онытып янарга.

Ил карты да сезгә башын иеп

“Мөгаллим” – дип зурлап эндәшә.

Яшьләр сездән матур үрнәк алып

Күркәмлеккә сезгә тиңләшә

А.Б   Флера апа!    Укытучыларга       Хэм         укытучы һөнәрен
сайларга теләүчеләргә нинди теләкләрегез бар?

Аб…Гузэлия апа. , укучыларда нинди сыйфатлар өстенлек итүен
теләр идегез?Мэктэп тормышыннан бер кызыклы вакыйга Сездэн..

Аб  Тулы тормыш белән яшәгез сез
Үкенерлек эшләр калмасын.
Кулыгыздан төшереп югалтмагыз
Язмыш биргән бәхет ярмасын.
Чигә чәчләренә бәс төшсә дә
Яшь булып калсын күңелегез,
Халык күңеленә нур өстәүче,
Кояш кебек балкып яшәгез

Әлеге җырыбыз сезгә бәйрәм бүләге булып яңгырасын “Сез ин гузэл кеше
икэнсез”

.Галереябызнын турендэ төн йокыларын йокламыйча укучыларым, дип,
өзгәләнүче, тәүлекнең һәр мизгелен нарасыйларын уйлап үткәрүче .энилэрчэ
кайгыртучы апаларыбыз башлангыч класс укытучылары Кадрия апа,Лилия апа,Рэмзия
апа,Ясирэ апа

      — Хөрмәтле башлангыч класс укытучылары! Кеше гөмерендә гүзәл
мизгелләр белән бәйле бер шәхес – аның I укытучысы була. Һәрберебезнең:
олыбызның, кечебезнең мәңге хәтерендә ул.

               Күзләреңдә очкын, ялкын,

               Йөрәкләргә учак яктың,

               Беренче мөгаллимем.

                  Күңел тәрәзәләрен кактың,

                  Саф чишмәләр булып актың,

                  Беренче мөгаллимем.

               Син – галим дә, син – җырчы да,

               Син – рәссам да, тылсымчы да,

               Беренче мөгаллимем.

                   Якты көннең кояшы син,

                   Гомерләрнең юл башы син,

                   Беренче мөгаллимем.

               Сабыйлыкның нәбие син,

               Мәктәптәге әнием син –

               Беренче мөгаллимем!

 IV.      Хәтерлисез микән? Мин хәтерлим,

Әлифбаның һәрбер сурәтен.

Сурәтләргә карап хәрефләрне

Син танырга мине өйрәттең.

    Тормыш серләренә төшенүләр

    Башлана бит хәреф танудан,

    Сиңа ачык булган бар нәрсәләр

    Миңа иде ул чак —  карурман.

Карурманда сукмак күрсәтүче,

Тел ачкычы миңа бирүче,

Син, беренче укытучым минем,

Иң беренче булдың, беренче

      –Кадрия апа

            Бик кызык та, бик кыен да,

Укытучының эше.

Бар дөньяңны онытасың

Һәрбер укучың өчен.

   Бишлеләрне күп куйганда

   Очар коштай буласың,

   Әйтерсең лә бу билгене

   Үз-үзеңә куясың.

        
Кадрия апа, укучыга 5 яки
2 ле куеп, соңыннан үкенгән минутларыгыз буламы?

        
Рэмзия апа,сез нинди фэнне
кубрэк укытырга  ярятасыз?Мерэс мэктэбендэ булган берэр кызыклы хэлне безгэ дэ
сойлэп китмэссез микэн?

        
Ясирэ апа, нигэ сез
башлангыч класс укытучысы хонэрен сайладыгыз?

        
Лилия апа,Сезнен хобби,

Барлык башлангыч класс укытчыларын бэйрэм белэн Ахтямова Лилия котлый.

Шигырь: “Әниләр кебек”.

                 Һәр баланың әнисе бар,

                 Укытучы апасы бар.

                 Андый апа булмас иде,

                 Балаларның укыйсы бар.

                 Кайчагында каләм-дәфтәр

                 Онытылып калыштыра.

                 Мондый чакта апа безгә

                 Дәү әнине алыштыра.

                 Кайчагында шелтәли ул,

                 Кайчагында ала үбеп

                 Укытучы апа безгә

                 Мәктәптәге әни кебек.

                 Без аны көтеп алабыз,

                 “ Апа, апа!” дип торабыз.

                 Тәртип бозасы килсә дә

                 Тәртип бозмый тик торабыз.

                 Армый-талмый, балаларга

                 Һаман белем тарата ул.

                 Чын әниләр кебек  безнен апа –

                 Балаларны ярата ул.

А.Б Яшәү дәрте көч һәм дәрман бирсен
Сүткән чакта гомер йомгагын.
Саулык, шатлык,ак бәхетләр белән
Узыгыз сез тормыш юлларын.

Сезнен хормэткэ   Җыр “  Ойрэтэлр
мэктэплэрдэ”                                                                    

 Дәрес бара.

Синус, косинуслар

Тезелешеп киткән тактада

Һәр укучы кулга каләм алып

Икс эзләп дөнья актара

Үзең уйлап, үзең эзләп табу

Рәхәтенә тагы ни җитә?

Безнең  математика укытучылары

Куңелләрне шулай шат итә

Алып баручы: — Бөтен гомерен мәктәпкә, математика фәненә багышлаган
укытучыларыбыз Золфия апа,Золэйха апа Җаныгыз-тәнегез белән үзегезнең эшегезгә
бирелгәнлегегез безнең өчен тормышта чын үрнәк булып тора. Рәхмәт сезгә!

Укучы: Булган чакта сезнең кебекләр

Һәрбер кеше табар үз юлын

Һәрбер кеше табар үз җырын.

Күмелеп калмас алтын бөртекләр,

Булган чакта сезнең кебекләр

Золэйха апа,сез 4 торле фэн укытасыз Шуларнын
кайсысы сезгэ ин якыны хэм яратканы

Котлы булсын күркәм бәйрәмегез,

Саулык теләп, зурлап дәшәбез.

Игелекле хезмәтегез өчен

                  Хөрмәт тоеп озак яшәгез

Математика хэм физика дэресеннэн бер куренеш.

Алып баручы: — Бер вакыт дәрестә укытучы укучыдан сорый икән: — Мин
юынам, син юынасың, ул юына – кайсы заманда?Укучы нәрсә дип җавап бирә? (җавап
әйтелә)

— Әйе. Чын күңелдән хөрмәт
иткән рус теле һәм татар теле укытучыларыбыз Аня апа,Лена апа,Валя апа. Сез
гадел һәм тәрбияле булырга да өйрәтәсез. Үзегезнең күңел җылысын да бирәсез.
Һәр адымыбызны күзәтеп, төпле киңәшләрегез белән тормышыбызны бизәгән
укытучыларыбыз сез.

Татар теле туган телем

Ин яраткан уз телем

 УЗ телемдэ Лена апа

Яратып бирэ белем

Эдэбиятка керэбез дэ
Эсэр-шигырь укыйбыз

Моны ничек сойлэрбез дип

Уйлыйбыз да ,уйлыйбыз.

Лена апа  Сез сөйләмегездә кайсы мәкальне кулланырга яратасыз?Хэм нинди
кешелэр белэн аралашырга яратасыз?

Лена апа,Сезне бэйрэм белэн узегезнен укучыларыгыз котлый Рэхим итегез.
 Сезнен хормэткэ парлы бию

Аб. Бик зур стаж, тормыш тәҗрибәсе

Сезнең иңнәрдә

Купме вакыт үтте, сулар акты

Сезне белгәнгә.

 Өйрәтәсез матур сөйләшергә безне

Укырга да матур язарга

Рус теленен  бөтен эчтәлеген

Бөтен матурлыгын аңларга

Күктәге йолдызлар кадәр,

Шатлыклар килсен сезгә.

Мәктәптә үткән һәр сәгать,Куаныч бирсен сезгә

Аня апа       Сезнең беренче укучылар белән хәзерге укучыларыгыз
арасында аерма бармы?

 Анна Егоровна,примите от своих восьмиклассников праздничное
поздравление

Валя апа   Сез  киләчәк укучыларын нинди итеп күзаллыйсыз?

Валя апа,Сезне Бэйрэм белэн котларга узегезнен 5 класс укучыларына
бирэбез

Җылы караш, назлы сүзләреңнән,

Тойдым синең йөрәк җылыңны.

Укытучым, иң кадерле кешем,

Бүләк итеп ал син җырымны

Элфинэ ,Эдилэ жыр

А,Б. Хормэтле Фирузэ апа!

                   Кулыгыздагы китапнын

Исемнәре химия.

Химия, үзегез эйтмешли,

Ул бер академия.

Димәк, синдә — дөнья сере!

Могҗизалар, кызыклар.

Синдә Зинин, Менделеев,

Бутлеров, Арбузовлар.

Химия – академия.

Менә әйбәт: Сез – химик,

Соң, шулай булгач., үзегез дә

                  Буласыз
академик.

Фирузэ апа , Кайсы ел фасылын яратасыз?

 Чит илдэ быел сезне шаккаттырганы нәрсә булды?

Эхэзер котлау очен сузне 6 класс укучыларына бирэбез.

Сценка”Первый
день учителя”

Кадерле Фэнузэ апа!

Уткәннәрне белмәгәннең

Юктыр киләчәге

Шуңа күрә тырышып-тырышып

Өйрәтәсез безне

Барысын да белсен диеп өйрәтәсез

Бигрәк   таләпчән сез

Дәресләресләрдә бораз каушау биләп ала безне

Ә шулай да яратабыз бит без сезне

        
Сез китап укырга яратасыз

Кайсы язучыларның әсәрләрен яратып укыйсыз хэм нинди темага

Фэнузэ апа!

 Сезне котларга 10-11 класс укучылары тели.Рэхим итегез

Алып баручы: -Безнең алыштыргысыз химия-биология, тарих укытучыларыбыз.
Сезгә алдагы тормышыгызда яңадан яңа үрләр яуларга язсын. Авыр, әмма җаваплы
һәм мактаулы эшегездә зур уңышлар телибез.

        
Сезне котлап Җыр:
“Бәхеттә — шатлыкта”
                       

Укучы: Мы спик инлиш шпрехен даич

Позабыть не в силах.

Их впитала даже кровь,

То, что в наших силах.

И теперь мы без труда

“Сникерс” прочитаем,

Лишь потом съедаем.

Уважаемая Гулия Бахтигараевна и Альбина
Нуровна!

Благодарим Вас за то, что

Учите английскому нас.

Знаем много огорчений

Принесли мы Вам, был час

Поэтому мы просим ,

Не сердитесь Вы на нас.

За все сказать “Спасибо”

Вам, дорогие, здесь хотим:

За терпенье, на науку

От души благодарим.

 Голия апа Сез кайсы илгә сәяхәткә барырга
теләр идегез?
Песня по английски

А б: -БЭХЕТЕМНЕ  эзлэп таптым мин эшемдэ

Туган авылым Абдул жирендэ

Читкэ бэхет эзлэп китмэгэнгэ

Укенмим мин эле буген дэ ди Айнур абыебыз

 “Ир кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, — дигән
халык әйтеме безнен Айнур абыйга атап әйтелгәндер. Аның кулыннан килмәгән эш
юк. Үзенең һөнәрлэрен балаларга бирергә тырыша,сэлэмэт, Кочле,житез, тормышка
яраклы ир-егет, хатын-кыз булып үсүләрен тели.

        
. Айнур абый! Олимпия уеннары вакытында сез кайсы уеннарны
яратып карыйсыз?
2)
Айнур абый
Сездэ медальлэр грамоталар куп
бит инде.Иң кадерле грамотагыз кайсы?

        
Аб: Бәйрәмегезнең матур
хәтирәсе

            Күңелегездә калсын уеылып

Тәбриклибез Сезне чын күңелдән .       

Барыбыз да бергә җыелып.

 “Частушки”

 Егетләр
“Частушки” (халык киемнәреннән кызлар булып киенгәннәр)

Мы
девчушки-хохотушки,

Мы весёлые всегда.

Вам споем сейчас
частушки

Да про школьные
дела.

Сочинили мы
частушки

Очень мы старалися

Только просим,
чтобы вы

На нас не
обижалися.

С днём учителя
поздравить

Мы пришли сегодня
Вас

Пожелать больших
свершений –

Чтоб учили лучше
нас.

Научите различать

Суффиксы с
приставками –

Мама будет мне
давать

Йогурты с
добавками.

Тренируйте наши
мышцы,

Закаляйте их, как
сталь!

Подивятся военкомы

Мол, сильней и выше
стал!

А Айнур Рафисович

Очень любит тишину.

Почему шуметь все
любят

Ну никак я не
пойму.

А директор нашей
школы

Издал аж такой
указ,

Как получим сто
пятёрок

Он нам премии
раздаст.

В нашей школе,
лучшей в мире.

Что учитель – то
звезда,

И во всей России
лучше

Не найдёте никогда.

Понимают наши души,

Не боятся нас
любить.

Доброту свою не
глушат,

Сердце могут
подарить.

Очень ценим, вас и
любим,

Никому не отдадим,

Вы несёте радость
людям,

Мы такими быть
хотим.

Вы, великие
таланты,

Но понятны и
просты,

Вам сегодня все
подарки,

Вам все песни и
цветы.

Мы частушки петь
кончаем,

А учителям обещаем

Будем добрыми
расти,

Хорошо себя вести.

(Бии-бии кереп китәләр.)

  А.Б.Кешеләр – илнең хуҗасы һәм тоткасы. Ә
илебез киләчәгенең тоткасы сезнең кулларда, хөрмәтле укытучыларыбыз. Сез
кешеләргә белем ачкычы бирәсез, кешеләрне Кеше итәсез, олы юлга илтәсез. Сезгә
моның өчен барлык укучыларыгыз исеменнән олы рәхмәтебезне белдерәбез.

 Хор: Рәхмәт барысы өчен дә! Бәйрәмегез котлы булсын!

М: Кичер мине, укытучым,

     Тынычлыгың алганым өчен.

     Тырышлыгыңны бәяләми

     Битараф булганым өчен.

        Кичер, сөйкемле йөзеңә

        Җыерчыклар салган өчен

        Дәресләргә әзерләнми.

        Икелеләр алган өчен.

     Рәхмәт сиңа, укытучым,

     Сабыр булып калган өчен,

     Бар явызлыкны оныта,

     Гафу итә алган өчен.

Фарваев  Инсаф башкаруында “Талларым” жыры

             1. Без беләбез сезгә җиңел түгел,

Күпме язмыш сезнең кулларда.

Ләкин, ышан һәрчак без булырбыз

Сез күрсәткән тугры юлларда.

Еллар үтәр, очар кошлар сыман,

Без очарбыз туган төбәктән.

Кайда гына ләкин булсак та без

Без сакларбыз сезне йөрәктә.

2       
.      Башлыйсыз сез тәүге
уку елын,

Теләкләргә, гөлгә күмелеп,

Китәр сукмакларда юлдаш булып,

Саулык килсен сезгә иң элек.

Аннан килеп камил акыл белән

Туры зиһен сездән калмасын.

Күңелегезгә тулган игелекле

Изгелекне һичкем алмасын.

3.     Хәерле юл сезгә, хәерле юл,

Зур уңышлар – шушы юлларда!

Онытмагыз:

Илнең генә түгел, хәтта Җирнең     

 Киләчәге сезнең кулларда!

    Укытучы көне”.бергэ

А.Б..Сез безне кешелекле, игътибарлы, игътирамлы  булырга, үз көчеңә ышанырг
а өйрәтэсез, белем дөньясын а алып кердегез. Без ышанабыз-сез укыткан балалар сезнең
кебек үк яхшы күңелле, кешелекле булырлар. 
А.Б: Шушының белән фото галлерея буенча сәяхәтебез һәм бәйрәм концертыбыз  тәмам.
Сәламәтлек, бәхет, эшегездә уңышлар, гаилә тынычлыгы, йөзегезнең һәрвакы т көләч
булуынтормыштан ямь табып,авырлыкларга бирешмичэ иминлектэ яшэвегезне телибез .Укучылар
курсэткэн мэзэклэрдэге кебек укучылар безнен мэктэпкэ килмэсен,э килгэн очракта
ходай сабырлыклар бирсен.Бэйрэм белэн Сезне.

 Игътибарыгы з өчен зур рәхмәт.

Укытучылар көненә карата әдәби-музыкаль кичә

Укытучы!

Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,

Синдәдер ул йөрәкләрнең иң җылысы,

Һәркөн сиңа ничә сабый карап тора,

Алар сине әниседәй якын күрә.

Еласалар, син аларны юатасың,

Боексалар, син аларны уйнатасың,

Сөйләшәсең күңелләрен аңлап кына,

Орышасың кайчагында җайлап кына.

Үз улыңдай, үз кызыңдай якын күреп,

Укытасың ничә буын балаларын.

Киткән чакта мәктәп белән саубуллашып.

Елый-елый озатасың син аларны.

Укытучы!

Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,

Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син,

Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,

Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.

А.б. Кадерле, балалар! Без бүген мәктәбебездә армый-талмый хезмәт куючы, безнең күңелләребезгә яхшылык орлыклары сибүче, белем илендә тәүге ачышлар ясатучы, акны-карадан, яхшыны-яманнан аерырга өйрәтүче укытучыларыбызны хөрмәтләргә җыелдык. Әйдәгез әле, аларны түргә чакырыйк.

(Музыка астында укытучылар түргә чыгып утыралар)

Җыр “Иң гүзәл кеше икәнсез”

1 а.б. Зур өметләр белән киләбез без,

Мәктәбемнең ачык капкасы.

Биек булып үскән миләшләре

Җил-яңгырдан берүк сакласын!

2 а.б. Белем ачкычларын мөгаллимнәр

Тапшыралар безнең кулларга

Еллар узгач, ныклы канат куеп,

Озатырлар ерак юлларга.

Концерт № ____________________________________________________

Диктор: Хөрмәтле, тамашачылар! Мәктәбебезнең чираттагы телевизион тапшыруларын башлыйбыз.

Бүгенге программада:

  1. “Телдән-телгә күчеп” – “Яңалыклар”

  2. “Арабызда шундый кешеләр бар” – “Әйбәт – гайбәт”

  3. “Сәламәт булыйм дисәң”- “Хәрәкәттә -бәрәкәт”

  4. “Безнең сөйлисе килә” – “Яңалыклар”

Безнең белән калыгыз!

Яңалыклар”

  • Мәктәбебезнең яңалыклары белән сезне мин – Галиев Рамил һәм Шәвәлиева Айгөл таныштырырбыз.

Айгөл: Мәктәп – ул ямьле, бик күңелле, ди,

Һич кенә аннан кайтасы “килми”.(җырлый)

Рамил: Айгөл нишләп әле син хисләргә бирелеп киттең?

  • Рамил, карале, монда нинди матур хәрефләр белән “И мәктәбем – белем учагы” дип язылган. Әйе шул, Рамил, мәктәп бит ул безнең икенче йортыбыз. Карале, узган ел безнең укучыларга һәм укытучыларыбызга бигрәк тә күп тырышырга туры килде инде, әйеме.

  • Нигә алай дисең, Айгөл?

  • Әй, Рамил, узган ел мәктәпкә килеп киткән кунакларны саный китсәң …ул ачык дәресләр, кичәләр, тикшерүләр дисеңме?

  • Әйе шул, Айгөл. Алар безнең мәктәпне ошаттылар, ахры. Бигрәк матур шул безнең мәктәбебез. Айгөл, синдә тагын нинди дә булса яңалык бармы?

  • Мәктәбемнең матурлыгын

Сөйләп түгел, биеп бирәм

Чөнки туган мәктәбемне

Чын күңелемнән өзелеп сөям.

Дәртле яшьләр биюе. Кызлар биюе

“Өйрәтәләр мәктәпләрдә” көе. Кыңгырау чылтырый. Сәхнәгә сикерешеп укучылар чыга, бер-берләренә бәреләләр. Кинәт барысы да бер якка чыгып йөгерәләр.

Рамил белән Айгөл керә.

Рамил: Айгөл син нәрсә дә булса аңладыңмы?

Айгөл: Әйе, Рамил. Бу безнең мәктәптә “Броун хәрәкәте” – атомнарның кая барып бәрелергә белмичә чабулары – тәнәфес вакытында була торган гадәти күренеш.

— Ә кая юкка чыктылар соң алар?

— Әй, Рамил,син белмисеңмени, ашханәгә юнәлделәр ич алар. Анда пешекче Лилия апабыз тәмле ашлар пешереп үзенә чакырып тора.

— Ә-ә, аңладым инде, Айгөл. Ләкин менә бу хәрәкәттән соң тузан болыты белән нишләргә соң?

— Бер дә аптырама, Рамил. Җыештыручы апаларыбыз һәрбер очкан тузанга бер җиргә дә кунарга ирек бирмиләр

— Безне тәмле ашлар белән сыйлаучы, мәктәбебезне көлеп тора торган итеп җыештыручы апаларга багышлап җыр тапшырабыз.

Җыр

“Өйрәтәләр мәктәпләрдә” көенә 2 укучы килеп керә. Берсе зур кишер тоткан.

Рузилә: Рәзил, кишер ашыйсыңмы?

Рәзил: Куян түгел лә мин.

  • Кишер ашасаң, күзең әйбәт күрә, диләр. Анда витаминнар күп, ди.

  • Карале, мондый зур кишерне каян алдың син? Ашлама сибеп үстердеңме әллә?

  • Юк ла, мәктәп бакчасында үскән ул. Аңа Гөлнур апа ясаган фонтаннан яңгыр күп яуган.

  • Рузилә, ишеттеңме, безнең мәктәп бакчасын бигрәк мактадылар. Хәтта урамнан узып баручылар да, авылыбызның кунаклары да мәктәп тирәсендәге чәчәкләрне карарга керә икән.

  • Рәзил, дөрес микән, мин бер хәбәр ишеттем бит әле. Имеш, Гөлнур апа яз көне бакчаның рәсемен кәгазьгә ясаган да, сихерле дога укып өргән: көзгә шул бакча үсеп чыккан, ди.

  • И, Рузилә, син арттырасың, ахры. Мәктәбебез укучылары апрельдән августка кадәр бакчада ятмасалар, үсәр идеме икән ул яшелчәләр, карлыганнар, чәчәкләр?

  • Рәзил,тырышсаң, нәтиҗәсе дә була инде. Кыш буе үзебез үстергән витаминнарны ашыйбыз бит. Бигрәк тә карлыганны кая куярга да белмибез. Сатып та карыйбыз, кайнатабыз да.

Карлыган ул – витамин

Әллә ышанмыйсызмы?

Бутамыйм мин, бутамыйм

Лимонга тиң җимеше.

Сорасыннар “Кем эше?”

Белмәгәннәр белсеннәр,

Җыярга да килсеннәр.

Бакчабызны күрерләр,

Безне мактап йөрерләр.

  • Ә хәзер мәктәп бакчасын үстерүдә күп көч куйган укытучы апалар һәм укучыларга багышлап җыр тапшырабыз. Бигрәк тә 55 яшен тутурган Гөлнур апага җыр сәламнәребез барып ирешсен.

Җыр

“Өйрәтәләр мәктәпләрдә” көенә 2 укучы чыга.

  • Н.Салават, син ишеттеңме, безнең мәктәптә кышын да көнбагыш белән абага чәчәк ата икән бит.

  • Булмас, Адилә. Абага җәй көне дә чәчәк атмый ул, беләсең килсә.

  • Сишәмбе көнне мәктәп линейкасында әллә нинди хәбәрләр ишетергә туры килә бит, Салават. Безнең мәктәп укучылары гына түгел, ә укытучылар да тәрле-төрле конкурсларда катнашалар икән.

  • Әйдә, “Әйбәт-гайбәт” тапшыруына барабыз. Бәлки тагын нәрсә дә булса белербез.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә” көе

К. Салават: Исәнмесез, хөрмәтле, кунаклар, укытучылар һәм укучылар! “Арабызда шундый кешеләр бар” – “Әйбәт-гайбәт” тапшыруын башлыйбыз. Бүген без мәктәбебез укучыларының гына түгел, укытучыларның да төрле конкурсларда катнашып яулаган уңышлары турында сөйләшербез. Мондый ярышларның укытучыларга кирәге бармы? Моңа карата сезнең фикерләрегез ничек? Бергәләп шул сорауларга җавап табарбыз. Бүгенге тапшыруда Аглетдинов Руслан һәм Валитова Фәридә катнашалар.

Руслан: Фәридә, тыңла әле, бер караганда бу нонкурслар бер дә кирәк түгел инде, өстәмә мәшәкать кенә.

Фәридә: Син нәрсә инде, Руслан. Ничек кирәк булмасын? Анда укытучылар үзләренең сәләтләрен күрсәтәләр, мәктәп данын яклыйлар. Менә, мәсәлән, завуч Сабитова Фәйрүзә апабыз “Физикадан ачык дәрес һәм презентацияләр “ район конкурсында катнашып, 1 нче урынны алды, Мактау Грамотасы белән бүләкләнде. ә педорганизатор Салихова Рәмзия апабыз районда үткәрелгән “Нечкәбил” конкурсында катнашып, җиңүчеләрнең берсе булды, Мактау Грамотасы һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде.

Руслан: Әйе, әйе. Мин әле татар теле укытучысы Халиуллина Гөләндәм апаның “Электр – безнең дус” республика конкурсында катнашып, Мактау Грамотасы һәм кесә телефоны белән бүләкләнүен хәтерлим. Ул чагында бөтен мәктәп шул турыда гына сөйләгән иде.

Фәридә: Ул математика укытучысы Шәвәлиев Вахит абыйны әйтәсе дә юк: “ЗТК түгәрәге” членнары белән алган грамоталарны саный китсәң, 1 көн узарга мөмкин. Әле кызы Айгөл белән 10 төрле министрлык үткәргән II Казан “Җисем” кинофестивале кысаларында “Сабантуй” газетасы белән бергәлектә үткәрелгән киновикторинада Диплом белән бүләкләнде.

Шулар хөрмәтенә бер матур җырымны бүләк итим әле.

К. Салават: Шуның белән “Әйбәт-гайбәт” тапшыруы тәмам.

Рамил белән Айгөл керә.

  • Рамил, син спортны яратасыңмы?

  • О-о, ничек кенә әле! Физ-ра дәресен көтеп алам.

  • Рамил, узган ел безнең мәктәп спортчылары бигрәк каты тырыштылар, әйеме.

  • Әйтмә инде, Айгөл, сишәмбе саен линейкада грамота бирделәр. Хәтта бер тапкыр кубок та алып кайттык. Ярышта мин үзем дә катнаштым бит.

Әйдә, “Сәламәт булыйм дисәң”- “Хәрәкәттә -бәрәкәт”тапшыруын карыйбыз. Анда безнең мәктәп турында сөйләячәкләр.

Диктор: Ә хәзер “Сәламәт булыйм дисәң”- “Хәрәкәттә -бәрәкәт” тапшыруын башлыйбыз. Без сезне үзебезнең спорт уңышлары белән таныштырабыз.

Укучыларыбызның уңышлары елдан-ел арта.

(Санап китү)

  • Ә хәзер кечкенә спортчыларыбыз өчен ……

Кыңгырау чыңлый

Рамил: Айгөл, ишетәсеңме кыңгырау чыңын. Ул безне кая чакыра икән?

Айгөл: И-и Рамил, әйдә тизрәк, бүген мәктәптә Укытучылар бәйрәме бит. Өлкән укытучылар да бәйрәмгә килде. Тиздән “Безнең сөйлисе килә” тапшыруы башлана.

Диктор: Эфирда — “Безнең сөйлисе килә” тапшыруы. Быелгы укытучылар көнендә без үзебезнең мөгаллимнәребезне эчкерсез сөйләшүгә чакырабыз. Укытучы һөнәре нечкәлекләре, аларның тормышы, эшчәнлеге турында сораулар сезгә ошар, һәм үзегезнең уй-кичерешләрегез белән уртаклашырсыз дип уйлыйбыз.

(Укытучыларга сораулар язылган “Ромашка” өләшенә)

Сораулар:

  1. Беренче “2” лене кемгә куйганыгызны хәтерлисезме?

  2. Ни өчен укытучы һөнәрен сайладыгыз?

  3. “Тукып-тукып та кермәгән” баланы нишләтер идегез?

  4. Класстан куып чыгарган укучыларыгыз булдымы?

  5. Сезне мәктәп директоры итеп куйсалар, нишләр идегегз?

  6. Укытучы формасы булдыруга ничек карыйсыз?

  7. Беренче дәрес бирүегезне хәтерлисезме?

  8. Сер булмаса, беренче мәхәббәтегез турында сөйләгез әле.

  9. Классыгыздагы барлык укучыларның да туган көннәрен хәтерлисезме?

  10. Ата-аналар белән аңлашылмаучылык килеп чыкканы бармы7

  11. Үз фәнегезне яратасызмы? Эх, менә теге фәнне укытырга иде, дигән вакытларыгыз булдымы?

  12. Кыскартуга эләксәгез, нишләрсез?

  13. Мәктәп директорына нинди киңәшләрегез бар?

  14. Мәктәптә булган берәр кызык хәлне искә төшерегез әле.

Җаваплар концерт номерлары белән аралаштырылып бара.

А.б. Хәзер без укытучыларга да, укучыларга да урталай киселгән открыткалар өләшәбез. Икенче яртысын кайсыгыз тизрәк таба, шул парлар әкрен биюгә чакырыла.

(Әкрен музыка астында парлы бию. Укытучы+укучы.)

А.б.

Укытучыларыбыз!

Туган якның ал таңнары сезгә

Бүләк иткән күңеп аклыгын.

Юлдаш итеп сайлагансыз яшьтән

Челтерәп аккан чишмә сафлыгын.

Вөҗдан күзе белән карыйсыз сез

Тормыштагы һәрбер мизгелгә.

Күпме изге гамәл энҗе булып

Гомер юлыгызга сибелә.

Рух ныклыгына таянасыз,

Нәкъ меңьяшәр имән төсле сез.

Чор сулышын ачык тоемлаучы

Зыялы һәм затлы кеше сез.

Сезгә карап сокланабыз һәрчак

Күңелләрдә туа горурлык.

Рәхмәт сезгә, әле ярый сез бар

Безгә үрнәк булып торырлык.

Шушының белән бүгенге кичәбез тәмам. Укытучыларга авыр һәм мактаулы эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек, әлбәттә инде, тырыш, акыллы укучылар телибез!

«Рәхмәт Сезгә укытучыларыбыз» темасына сценарий

          Рәхмәт Сезгә Укытучылар!!!(Укытучылар көненә карата сценарий)

(Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә көенә клип күрсәтелә.)

     —Хәерле иртә  кадерле тамашачылар! Укучылар сезгә __4__ октябрь,  ягъни бүгенге көнгә  телевизион тапшырулар программасын тәкъдим итәләр.

     Алдагы минутларда сез “Музыкаль каймак” хит-парадын,  “Әйбәт – гайбәт” тапшыруын, “Кара-каршы” һәм “Яңалыклар” программасын карарсыз, алдагы көнгә һава торышы белән танышырсыз. Безнең белән калыгыз!

—Ни өчен дигән сорауга кем һәрчак җавап таба белә? Кем тавыш яралгыларының барлык диапозоннарын  кулланып дәрестә аңлатырга өлгермәгәнне тәнәфестә аңлатырга тырыша? Кем 1 эш көне эчендә бер үк вакытта психолог та, художник та, тәрбияче дә, җәмәгать эшлеклесе дә  ролен дә башкара.

—-Кем безне телевизордагы кызык кинолардан, компьютордагы контакттан аерып 5-6 сәгатьлек өй эшләре уйлап таба? Әлбәттә инде укытучы!

  —  Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр безнең янәшәбездә һәрчак яраткан укытучыларыбыз атлый. Алар безне белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга , хезмәтне яратырга өйрәтә.

—Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезне чын күңелебездән һөнәри бәйрәмегез белән барлык укучыларыгыз исеменнән тәбрик итәбез. Авыр хезмәтегездә зур уңышлар, тазалык, тынычлык, озын гомер телибез.

     “Музыкаль каймак”

   —-Хәерле иртә хөрмәтле тамашачылар! Сезне ”Музыкаль каймак” тапшыруының алып баручысы, _ЯЗИЛЯ,ИНЗИЛЬ___ сәламли. Безнең бүгенге чыгарылышыбыз тулысы белән яраткан укытучыларыбызга багышлана.

 —Атна дәвамында барган хит-паратыбызда, беренче баскычны үзләренең күпъеллык тәҗрибәләре һәм киңкырлы педагогик осталыклары нәтиҗәсендә,  ветеран укытучыларыбыз, техэшче апаларыбыз һич кенә дә башкаларга бирмәде. Алар бүген бездә кунакта. Хөрмәтле ветераннарыбыз! Хөршидә апа ,Айсылу апа,Роза апа, Розалия апа, Накия апа, тех эшче апаларыбыз Әнисә апа ,Фәнүзә апа !Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхетле озын гомер, җан тынычлыгы, балалар бәхете телибез! Тамашачылар шушындый шәхесләребез өчен алкышларны җәлләмибез! (чәчәк бирәләр)

 —- Шулай ук беренче баскычны бик тәҗрибәле тагын ике укытучыбыз бүлеште. Мин аларның исемнәрен әлегә әйтмим. Аларга бирелгән тасвирлама буенча сез аларны үзегез танып алырга тиеш буласыз.

 —- Бик таләпчән, һәрвакыт җитди, бик тә тынычлык сөюче, аның дәресендә чебеннәр дә тавышсыз гына очарга тиеш, һәр дәрескә “наполеонский” планнар корып керүче, укытучыбыз?У л кем? Әлбәттә,Диләрә Марсовна!

           ——  Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен

             Ничек кенә табыйм сүзләрен.

             Менә бүген чәчәк бәйрәменең

             Бирәм сезгә иң-иң гүзәлен!

———Диләрә апа! Бөтен гомерен мәктәпкә, математика фәненә багышлаган укытучыбыз. Җаныгыз-тәнегез белән үзегезнең эшегезгә бирелгәнлегегез безнең өчен тормышта чын үрнәк булып тора.  Бик зур рәхмәт сезгә!        (Чәчәк бирә бер егет)     

——-Даими тревогалар белән безне янгын куркынычыннан, терроризмнан саклаучы,  смирно, вольно сүзен еш әйтүче, көлсу четырнадцатый машинада йөрүче, үзе мөләем, үзе кырыс укытучыбыз кем?

Сикереп тору

көн дә иртән

                         Керде инде  гадәткә.

                         Соңарырга һич ярамый

                         Барасы бар мәктәпкә.

                         Анда безне берәү көтә

                         Спортзалга төртеп кертә.

                         Ә кермәсән, билгеле инде,

                        Тәнәфестә җәза көтә.

——Әлбәттә инде, бу безнең һәрчак шат күңелле, авыз эченнән гел нидер көйләп йөрүче укытучыбыз-     

                              Илгиз абый!

 Рәхмәт сезгә укытучыбыз,

Безнең яшь буынның

Йөрәгенә салдыгыз батырлык,

Күңеленә нур, теләгенә канат

Акылына бирдегез матурлык.

Авырлыклар бер дә кичермәгез

Кыенлыклар бердә килмәсен.

Сезнең йөзегездә шатлык нуры,

Балкып торсын, мәңге сүнмәсен. –

Хөрмәтле укытучыларыбыз сезгә бездән музыкаль бүләк

Концерт номеры:1 ( укучылар чыгышы)

    ——Хит-паратыбызның икенче баскычына күчәбез. — мәктәптәге санаулы экземплярдагы, уникаль укытучыларбыз утыра. Яле, тыңлап карыйк !

Аның турында оста оештыручы, ”исключительный памятьле “ дип әйтеп була. “Балан “ машинасында ягъни “Калина”да йөрүче, _____ мәктәпкә җитәкче, мәктәпне яратучы, ”____________” сүзен даими куллана? Гел кызык сүз әйтеп көлдерүче, үз эшен бик яратучы, ярты сүздән нәрсә әйтергә теләгәнен аңлата белүче, шаян телле укытучыбыз?

Кем ул таныйсызмы? Әлбәттә Радик Алимасович !

Радик Алимасович, рәхмәт сезгә!

Һәрчак шулай белем бирегез,

Шатлыктан гел балкып торсын

Ягымлы күңелегез!

Бәйрәмегезнең матур хәтирәсе

Күңелегездә калсын уеылып

Тәбриклибез Сезне чын күңелдән

Барыбыз да бергә җыелып.

——-Ул бик таләпчән, кайсы дәресне кайсы вакытта укуыбыз бары тик аның белән бәйле, шулай ук ул кырыс оештыручы да, бар нәрсәне тәртипкә салучы да, берөзлексез отчётлар тутыручы укытучыбыз? Ул Кем? Әлбәттә— Евгения Евгеньевна!

Хөрмәтле Евгения Евгеньевна!

Булган чакта сезнең кебекләр

Һәрбер кеше табар үз юлын

Һәрбер кеше табар үз җырын.

Күмелеп калмас алтын бөртекләр.

——Кыска буйлы, кыска чәчле, һәрчак ниндидер белдерү җиткерүче, төрле

бәйрәмнәр оештыручы, мәктәп сайтына яңалыклар белән даими тулыландыручы укытучыбыз?

Фәридә апа якты кояш кебек

Күңелемне назлап җылыта.

Авыр чакта ярдәм кулы суза,

Сабыр сүзе белән юата. .(чәчәкләр бирәләр)

————Тагын әлеге баскычта , иң гүзәл затларыбызның берсе. Һәр атнаның шимбә көнен зарыгып көтеп торучы, вишневый балан машинасында гына Әлкәй мәктәбенә элдертүче- Химия кабинетында беренче биргән дәресләрен яңадан сагынып кайтучы?Ишектән  “Дорогие,мои!” диеп килеп керүче, безнең белән уртак телне бик тиз таба белүче, үзенә хөрмәт таләп итүче, зәвык белән киенүче, мөлаем укытучыбыз? Ягез әле, бәлки подсказка кирәкмәс? Ул кем? Әлбәттә-Рушания Илькамовна!.                  

 Рушания Илькамовна!. !

Без телибез Сезгэ бәхет

Алгы тормыш таңында.

Химия дәресләрен балалар

Яратсыннар тагын да.

                  Хөрмәтебезне сезгә җиткерергә

Ниндиләрен алыйк бүләкнең?

Нинди генә бүләк аңлата алыр

Зур хисләрен безнең йөрәкнең?

—-Хөрмәтле , укытучыларыбыз! Бәйрәм белән Сезне! (концерт номеры)2

6 класс җыр

Өченче баскычны әлеге укытучыларыбыз эшлекле сыйфатлары һәм оста оештыручы булулары аркасында яуладылар. Тасвирлама буенча танып алырга кирәклекне инде барыгыз да отып алгандыр. Ягез, киттек. Шулай дәвам итәбез!

———Аның турында “аяклы энциклопедия», исключительно яхшы хәтерле,минутына секундына кадәр төгәл хәтерләүче,ярдәмчел ,кайгыртучан ,матурларым дип ишектән килеп керүче -ул КЕМ? Әлбәттә -Илмира Абдуллиновна.

————Иртә таңнан чыккан назлы кояш

Көндә сезгә бәхет китерсен.

Матур булсын сезнең тормышыгыз,

Кайгы җиле бердә тимәсен.

   —————— Оста, зәвыклы киенә, көненә кырыкмаса кырык төрле проблеманы уңай  хәл итүче, попути 40 йомышны үтәп, ахырда укытучыларны Азнакайга төяп китүче, ягъни, ”Приора” машинасын егәрләүче бик текә, ягъни «крутой» укытучыбыз? Ул кем?-Әлбәттә- Зинаида Рифовна!

 ——— Хөрмәтле Зинаида апа! Сез укытучы гына түгел, шофер да. Шушы

тынгысыз хезмәтегездә сезгә сәламәтлек,озын гомер, иҗади

уңышлар, бәхет, шатлыклар телибез.

         Уйларыгыз изге, укучыларның

Күңеленә барып ялгана.

Күпме хисләр кирәк алар өчен,

Ял-йокыңны онытып янарга.

      ——Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезгә алдагы тормышыгызда яңадан яңа үрләр яуларга язсын. Авыр, әмма җаваплы һәм мактаулы эшләрегездә зур уңышлар телибез.

3.Концерт номеры: мәзәкләр

———-Хәзер Яңа гасыр каналында  яңалыклар чыгарылышы. Аннан дәвам итәрбез,  безнең каналда калыгыз!

   Хәерле көн! Эфирда яңалыклар тапшыруы. Агымдагы елда Әлкәй мәктәбе укытучысын Загитова Ләйлә Азгаровнаны җирле үзидара советына депутат итеп билгеләделәр. Закирова Фәридә Маратовна “Ел укытучысы” конкурсында катнашып призер булды. Яраткан укытучыбыз Ильмира Абдуллиновна үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Тынгысыз математика укытучысы Диләрә Марсовна туктаусыз,өозлексез ярдәме өчен район җитәкчесе Марсель Шайдуллиның почет грамотасына һәм истәлекле бүләгенә лаек булды. Спорт яңалыкларына килгәндә, Кояш чыгу белән мәктәптә көзге ГТО нормаларын тапшыру башланды. Бәрәңгеләрне дә алдык ,Базга салдык. Чөгендер дә күп булды ,Кишере дә

-Ел буе кишер кимерсәк тә була.

— Сәламәтлек иҗади уңышлар телибез. Кыска вакытлы рекламадан соң һава торышы чыгарылышы, карамый калмагыз!

    4 Концерт номеры (Гена Артем җыр)

 ———-  Дүртенче баскычны энергияле, гадел,максатчан тырыш,эшчән,уңган- булган ягымлы укытучыларыбыз били. Кемнәр икән алар, ягез фикерләрне эшкә җигик, ! Алар турында табышмаклар тыңларга әзерме?Алайса киттек!

——— Мәктәптәге бик үзенчәлекле, бик бурный, ассорти классның сыйныф җитәкчесе, һәр нәрсәнең ник булган, кайчан булган, нигә алай булганын ачыклап төбенә төшәргә яратучы, башында оригиналь идеяләр йөртүче, таләпчән укытучыбыз.Гаҗәпләнгәндә матур күзләрен зур итеп ачучы, уйларыңнын кай тирәдә икәнен чамалап бик тиз йокыңнан уятучы, бик сакчыл, күп укучыларның яраткан сыйныф җитәкчесе- Ул кем? Әлбәттә Зинфера Ильясовна!

Зинфера апа!

Кайгыртып безнең язмышларны

Безнең янәшәдә яшисез.

Ходай сезгә озын гомер бирсен

Рәхмәт сезгә! Сез чып-чын кеше сез.

(чәчәкләр бирәләр)

——— Үзенчәлекле татлы тәрбия ысуллары белән аерылып торучы, тәмле телле, чисталыкны, яктылыкны яратучы,аның тәрәз төпләрен яран гөлләр бизәп торучы укытучыбыз?(бик күпләрнең беренче укытучысы) ул кем? Әлбәттә Эльвира Демьяновна!

                            ———  Эльвира Демьяновна!

 Әлифне таяк диеп белми,

Мәктәпкә килдек.

Беренчедән дүрткә чаклы

Никадәр белдек. Рәхмәт Сезгә!

Күктәге йолдызлар кадәр,

Шатлыклар килсен сезгә.

Мәктәптә үткән һәр сәгать

Куаныч бирсен сезгә

(чәчәк бирәләр)

————Бик тә тыныч холыклы, ярдәм сорап килгәндә беркайчан да кире бормаучы, бик сабыр, Нәфис сүз остасы, һәрчак елмаеп кына торучы ,зәвыклы матур күлмәкләр киюче, бер генә бәйрәм дә аның алып баруыннан башка узмый .Ул нинди укытучыбыз? Әлбәттә, Ләйлә Азгараровна!

Ләйлә Азгараровна! Лилия Лексоновна!

         Истә әле каләм тоткан кулым

Бармый иде дәфтәр юлыннан

Өйрәттегез безне язарга сез

Тотып башта нәни куллардан. (чәчәк)

-Хөрмәтле  укытучыларыбыз! Сезгә иң изге теләкләребезне юллыйбыз! 5(концерт номеры) 5 нче класс укучылары башк җыр Гөлләрем

 —       Исәнмесез,хәерле көн! Эфирда һава торышы чыгарылышы. Кичә мәктәптә булып узган ураган кайбер сыйныфларга да җитди зыян китерде. Көчле җил янәшә урнашкан 6 нчы сыйныф Шириязданов Наилнең рус теле дәфтәрен әле сумкага сала,әле өйдә калдыра.5 нче сыйныф укучысы Булат та шул ук җилдән интегә., 6 сыйныфта дежурларны да ураган очыртып киткәли. Нәтиҗәдә 2 көн аларны эзләп-эзләп тә таба алмадылар. Иртәнге якта полоса булып узган коеп яуган яңгыр, 6 нчы сыйныфтагы наилнең дәфтәрләреннән өй эшләрен юып төшерде.Шуның аркасында, бу сыйныфлардагы укучыларга укытучылар тарафыннан атмосфера басымы күтәрелде. Башлангыч сыйныф…

ВЕТЕРАННАР ӨЧЕН УКЫТУЧЫЛАР КӨНЕ БӨЙРӘМЕ.

Алып баручы: Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар һәм ветераннарыбыз. Бүген безнең илебез зур бәйрәм — укытучылар көнен билгеләп үтә. Укытучылар көне — ул халыкара бәйрәм, чөнки барлык кешеләр дә укучылар булганнар һәм аларның һәрберсенең укытучысы бар.

Очрашу кунелле булсын,

Табыныгыз мул булсын!

Кунел-шатлык белән тулсын,

Ялыгыз гөрләп торсын.

Бәйрәм белән котлау өчен сүзне_______________________________

бирәбез.

Алып баручы: Танылган язучы Лена Шагыйрьжан мондый сүзлэр әйтә: «Җир йөзендәге иң-иң матур теләкләрне кемгә багышларга дип сорасалар, мин, башым иеп, үзенә бик күп йөрәкләрне әсир иткән Укытучыга дияр идем».Чыннан да,элек-электән халкыбыз Укытучыны бик ихтирам иткән, аңа хөрмәт белән караган, аны Остаз дип бөекләгән. hәр кешенең – эшченең дә, язучының да, галимнең дә, укытучының да укытучысы, остазы булган.

Алып баручы: Ә хәзер башкарылачак җыр, хөрмәтле ветераннар, сезгә бәйрәм сәламе булып янгырасын.

Сезнен алда ____нчы сыйныф укучысы______________________.

Алып баручы: Ак яулыклы газиз ханымнар йөзеннән сафлык, изгелек нурлары бөркелә. Нинди генэ авыр заманнарда да алар шул ак яулык астына качырып динебезне, рухыбызны саклап калдылар. Бөтен гомерләрен балалар тәрбияләүгә багышлаганнар, аларны зур тормыш юлына озатканнар. Хөрмәтле ветераннарыбыз, картлык көннәрегезне тән һәм җан тынычлыгы белән, балаларыгызның һәм оныкларыгызның сезнең турында тирән кайгыртуын, җылы мөнәсәбәтләрен тоеп үткәрегез.

Бу концерт номеры сезгә бәйрәм бүләге.

(Бию)______________________________________________________________________.

Алып баручы: Картлык hәркемгә килә. Гомер көзенә якынайган саен сезнең дә ярдәмгә мохтаҗлыгыгыз арта. Акыллы киңәшләрегез белән яшьләрне тәрбияләүгә үз өлешегезне кертәсез. Киләчәктә дә сезгә исәнлек-саулык, балалар игелеге, имин тормыш телибез.

Ә хәзер ерак араны якынайтып килгән кунагыбыз Мәһдиев Рамиль башкаруында ______________________________көен тыңлап үтик.

Алып баручы:Хөрмәтле, кунаклар!Концерт программабыз шуның белән тәмам.

 Хәзер бәйрәмне чәй табыны янында давам итәбез.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/65645-scenarij-ko-dnju-uchitelja-s-veteranami-na-ta

Татарстан республикасы Чирмешән районы
Бәркәтә муниципаль урта белем бирү мәктәбе

«Укытучым — иң кадерле кешем»
(« Укытучылар көне» н үткәрү өчен концерт программасы сценариесе)

Пед-организатор Хазиева Илиза Равиловна .

2013 ел.

1аб. Хөрмәтле укытучы апа — абыйлар !
2аб. Без — барлык мәктәп укучылары, сезне профессиональ бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә исәнлек-саулык, озын гомер, җан тынычлыгы телибез. Изге эшләрегез безнең өчен, балалар өчен. Шул эшләр башкарган хезмәтегездә иминлек телибез сезгә.
1 аб. Укытучы – изге бер сүз ул. Һәр кеше моның мәгънәсенә төшенә. Укытучы бөтен көчен биреп балаларга аң — белем, тәрбия бирергә тырыша.
2 аб. Укытучы һөнәре җир йөзендә иң изге һөнәрләрнең берсе. Нәкъ менә сез — укытучылар , тәрбиячеләр, балаларда мөстәкыйльлек, жаваплылык, илебезнең матур киләчәге өчен иҗади хезмәт итуче шәхесләр тәрбиялисез. Сезнең фидакарь хезмәтегез, югары һөнәри осталылыгыз, сабыр һәм ярдәмчел булуыгыз өчен тирән ихтирамыбызны белдерәбез.
1аб. Хөрмәтле укытучыларыбыз, ә хәзер рөхсәт итегез, укытучылар көненә багышланган концерт — программабызны башлап жибәрергә.

Бәйрәм белән сезне укытучым,
Йөрәгемнең якын кешесе,
Дөнья серен миңа өйрәтүчем,
Яшь җаннарга ходай илчесе,
Сезгә телим саулык, озын гомер,
Шәхси бәхет, дөнья рәхәтен,
Шәкертләрнең тырыш, инсафлысын,
Яхшы гамәл, ходай рәхмәтен.

2 аб. Тәүге тапкыр хәреф танырга, язарга, ә соңыннан укырга, санарга өйрәнү – беркемнең дә күңеленнән жуелмыйдыр мөгаен. Ә боларны өйрәтүче, белем дөньясына алып керүче башлангыч сыйныф укытучыларыбыз:
Флера апа Миргалимова, Гөлия апа Хайретдинова,
Әлфирә апа Гилязова, Венера апа Мотыгуллина
Сезне бәйрәмегез белән котлап, рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең хөрмәткә җыр:
Рәдис Хасанов башкаруында «Иң гүзәл кеше икәнсез»

1аб . Мәктәбебез җитәкчесе
Бик төгәл кеше хәзер.
Укучылар дәресләргә
Һәрвакытта да әзер.
Мәшәкате дә күп аның
Бер көн ял юк анарга
Автобус юк,математик
Барысын да табарга.
Шулай булгач барыбыз да
Тәртип саклыйк Җәмәгать
Дәресләргә соңга калмыйк
Үрнәк булыйк һәрьяклап.
Хөрмәтле Рәшит абый .Бәйрәм белән сезне. Тормышыгызда гел шатлыклар юлдаш булсын, гаилә иминлеге, саулык, эшегездә зур уңышлар теләп калабыз.
2аб. Рәшит абый –эшне оештыручы, балаларны яратучы педагог, алай гына да түгел ул әле безгә технология һәм черчение фәннәрен укыта. Үзе белгәнне балаларга тапшырырга омтыла. Без укып белем алып кына түгел, эш эшли белергә, төрле эш коралларын танып белергә дә өйрәнеп чыгабыз. Егетләр хезмәт дәресләрендә бик күп төрле эшкә өйрәнәләр. Рәшит абыйга кул эшләре өйрәткәне өчен зур рәхмәтлебез без. Әйе без аны хөрмәт итәбез, яратабыз. Ул балалар күңелен аңлый белә. Укытучыбызны бәйрәм белән тәбрик итәбез.
Сәхнәдә Зөхрә Гимранова.Украин халык биюе.

1аб. Ландыш Минсагитовна сезне хөрмәт итәбез«4» ле, «5» ле билгеләрен
Сездән өмет итәбез
Һәр барчабыз яратабыз
Сезнең гадилегезне
Эшегездә зур уңышлар
Көтеп торсын һәр көнне.
2аб. Гөлия апа!
Түземсезләнеп көтәбез
Урыс теле дәресен
Җайлап кына матур итеп
Аңлата ул барысын.

2 аб. Без кая гына барсак та, кайда гына йөрсәк тә, безгә иң кирәкле тел — рус теле. Русча белмәсән — беркем белән дә киңәшеп тә, сөйләшеп тә булмый. Әмма без тырыш укытучыларыбыз барында беркайда да югалып калмабыз. Хөрмәтле рус теле укытучыларыбыз: Ландыш апа Гинванова, Гөлия апа Шамгунова. Сезгә рәхмәтебезне белдерәбез. Мәктәбебездә куп еллар рус теле хәм әдәбияты фәннәрен укыткан укытучыбыз,мәрхүмәбез Рамилә апа Салахиева.Утә дә сабыр,уңган,тырыш,сабыйлардай гөнаһсыз укытучыбызны мәңге онытмабыз.Без аны сагынып,бары яхшы яктан гына искә алабыз.Караңгы гүрләре якты булып,урыннары оҗмахта булсын ходаем.Бу җыр аның рухына да дога булып ирешсен иде.
Каршы алыгыз,сәхнәдә үзенең моңлы җырлары б-н Илшат Халиуллин.»Моңлы язмышым»

2аб. Җилдәй җитез, тыйнак, гади үзен,
Йөзек кашы итеп куярлык.
Көч-дәрманың тулып, ташып тора.
Гомер юлын җырлап узарлык.
Үзгәрмә син, һәрчак кешелекле,
Ярдәмчел һәм гадел булып кал.
Син бәхетле чөнки сөйгән эшен,
Йөрәгенә биреп тора ял.
Бу шигырь юлларын Миләүшә апа Мусинага багышлыйбыз.Аңа
Эшендә зур уңышлар юлдаш булсын.Гомер юллары озын булсын.Ә инде Илиза апага балаларны үз балаларыдай яратуын теләп калабыз. Бәйрәмегез белән укытучыларыбыз!

1аб.Җәүһәрия апа Багдануровна. Күп еллар буена мәктәптә биология һәм химия-фәннәрен укыта. Җәүһәрия апа тынгысыз, тырыш педагог. Үз эшенең остасы. Эшләгән эшләренең нәтиҗәләре дә күренә. Район, Республика күләмендә оештырылган чараларда катнашып грамота, дипломнарына ия булды. Безгә төпле белем биреп, төрле олимпиада һәм чараларда катнашып, алдынгы урыннар алырга, ярдәм иткәне өчен аңа зур рәхмәтебезне белдерәбез. Һәм сезне бәйрәм белән котлыйбыз.
Гөлфинә Мурзаханова:
Бакча тутырып чәчәк ата
Гөлләрем, гөлкәйләрем.
Җәүһәрия апа хезмәте ул
Белегез бәбкәйләрем

Без телибез сезгә бәхет
Алгы тормыш таңында,
Химия дәресләрен балалар
Яратсыннар тагын да.
2аб. -Хөрмәтле укытучылар, укучылар! Дәрестә озак утырып арыгач, без нишлибез? Дөрес, физминутка ясыйбыз, ял итеп алабыз. Әйдәгез, без дә укытучылар белән уеннар уйнап алыйк.
Шушы уен өчен 3 укытучыбызны мәйданга чакырабыз.
(Укытучылар чыгып, тезелеп баскач кына)
— 1 уен: “Шигъри мизгел” дип атала. Уенның шарты мондый: Киселгән сүзләрдән шигырь җыярга, кем беренче булып шигырьне төзи һәм аны укып күрсәтә , шул җиңүче.
— ( Уенга нәтиҗә ясала, алкышлар белән җиңүче тәбрикләнә )
— 2 уен: «Җитезләр” дип атала! 7 кеше, 6 урындык. (татарча музыка 1 минут).Әйбер табып килеп утырырга!
1.Аяк киеме (сул).
2.Кызыл төстәге әйбер.
3. Китап.
4. Итәккә кыз бала утыртырга.
5.Сәгать.
6. Бизәнү әйбере.
— 3 уен: “Биремнәр” дип атала! Шарикны шартлатып, эчендәге биремнәрне укырга.
1. Скакалкада сикерергә.
2.Апликация ясарга.
3. Җыр җырларга.
4. Бию биергә.
5. Шигырь сөйләргә.

1аб.Олы бәхет таптым мин эшемнән
Зур булмаган авыл жирендә.
Читкә бәхет эзләп китмәгәнгә,
Үкенмим мин әле бүген дә.
Физкультура дәресендә төрле спорт уеннарын без рәхәтләнеп уйныйбыз. Физкультура дәресе күп балаларның яраткан дәресе. Укытучы абыйларыбыз Радик абый Миргалимов, Марат абый Замалиев, Габдрахим абый Гинванов, сезне бәйрәм белән тәбрик итәбез. Сәламәтлек, эшегездә зур уңышлар телибез. Ә хәзер сәхнәбез түренә 1 класс

2аб.Математика шулай ул,
Мәсьәлә, ди , мисал ди,
Уйларга кем яратмый
Шуларга мин усал,- ди.
Кораблар йөртергә,
Һавада очарга
Бик күп белергә кирәк,
Шуның өчен, укучылар,
Физика фәне сезгә бик кирәк,- ди укытучыларыбыз. Әйе, безне математика, физика фәннәре серенә төшендерүче, катлаулы мәсьәләләр чишәргә, олимпиадаларда җиңеп кайтуда безнең математика, физика укытучыларыбыз Дамир Назипович һәм Гөлзидә Рәшидовна өйрәтә. Рәхмәт сезгә хөрмәтле укытучыларыбыз. Сезне профессиональ бәйрәмегез белән тәбрикләп җыр башкара.

1 аб. Зур өметләр били йөрәгемне,
Күргән саен балалар йөзен,
Ачышларга барам көне-төне,
Өр яңадан туа һәр көнем.
Олы бәхет таптым мин эшемнән
Зур булмаган авыл жиреннэн,- ди бер укытучыбыз. Моннан күп еллар элек, Чирмешән авылыннан яшь, чибәр, гел елмаеп торучы бер кызны, башлангыч сыйныф укучыларын укытырга дип Бәркәтә мәктәбенә җибәрәләр. Ул тормышлы булып шул авылда яшәргә кала. Күп еллар нәни сабыйларга белем бирә. Менә ничәнче ел инде инглиз укытучысы булып, безгә белем бирә. Сүзем Замалиева Гөльшат Рәшит кызы турында.
2аб. Көләч йөзле, бик матур
Безнең укытучыбыз.
Инглиз телен барчабызга
Өйрәтә бит апабыз.

1аб. Әйе, чит телне белү балаларга бик кирәк. Гөльшат апа балаларга бу телне өйрэтүдә зур көч куя. Гөльшат апага эшендә яңа үрләр, гаилә бәхете теләп калабыз.
Без телибез сезгә бәхет
Алгы тормыш юлында
Бар дәресләрне балалар
Яратсыннар тагын да
Туганда ук укытучы булып,
Туу сезгә насыйп булганмы?
Гомер буе мөгаллимлек кылып
Чәчегезгә кырау кунганмы?
Тик шулай да хаман яшь әле сез,
Олыгаю хисе кермәгән
Әйтерсең лә,
Борчу-мәшәкатьләр
Сезнең кырда бер дә йөрмәгән.
2аб Бу шигырь юллары хөрмәтле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ракибә апа Миргалимова хөрмәтенә иде.Сезне чын күңелебездән укытучылар көне белән котлыйбыз.Сезгә исәнлек
Саулык,тыныч гомер ,донья бәхете телибез.
Сезнең хөрмәткә җырлый -Алисә Шайхетдинова.”Туган авылым”

2 аб Шулай ук география, рәсем, җыр фәннәрен укытучы, уникаль укытучыбыз Булат абыйны бәйрәм белән котлыйбыз. Сез кече күңелле булуыгыз, сабыр, чыдамлылыгыз белән коллективның да, укучыларның да мәхәббәтен яуладыгыз. Тормышыгызда гел уңышлар туып торсын, исэнлек-саулык, эшегездә зур уңышлар теләп калабыз.
Булат абый ашыга-ашыга,
Класска таба чаба.
География фәненең
Белгече ул ләбаса.
1аб.Кызлар хезмәт дәресендә төрле бүләкләр ясарга, чигәргә, бәйләргэ өйрәнәләр. Мәктәптән кул һөнәрләренә,кул эшләренә, аш-суга оста булып чыгарга телилэр.
2аб. Бу эшләрне безгә өйрәтә укытучыларыбыз Венера апа һәм Рузилә апа, алай гына да түгел әле алар безгә татар теле һәм әдәбиятен укыталар. Апаларыбызга зур рәхмәт әйтәсебез килә.

Иранова Алия:
Тарих фәне бик кызыклы
Укып килсәң , әлбәттә.
Әминә апа каршы ала
Килдеңме? – дип – мәктәпкә.
Бу шигырь юллары яраткан укытучыбыз Насибуллина Әминә апа хөрмәтенә. Оста, таләпчән, тәртип яратучы, шул ук вакытта кеше хәленә керә белүче, ярдәмчел укытучыбыз сезне бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә исәнлек саулык, озын гомер, җан тынычлыгы теләп калабыз.
Сезнең хөрмәткә
Җырлый Зөлфия Мурзаханова «Туган ягым каеннары»

2аб. Ак кәгазьдәй сабый күңеленә
Язмышларны башлап яздыгыз
Өмет тулы күпме күзләргә сез
Яшәү чактылары салдыгыз.
Кайгыртып гел кеше кайгыларын
Безнең янәшәдә эшлисез.
Ходай сезгә озын гомер бирсен
Рәхмәт сезгә, чын-чын кеше сез!
Күптән түгел генә лаеклы ялга чыккан хөрмәтле укытучыларыбыз Сәрия апа Бикбова, Шәрига апа Сагирова һәм Мария апа Ахметзянова. Без сезне һәрчак мәктәп бинасында күрергә шатбыз. Сезгә исәнлек — саулык, озын гомер,бәхетле киләчәк телибез. Сезне бәйрәмегез белән тәбрик итәбез.
Сезнең хөрмәткә
«Укытучыма»шигырен укый Ислам Абдуллин.

1аб. Мәктәбебез якты, күңелле. Безнең өчен һәрнәрсә бар монда. Китапханә – балаларның яраткан бүлмәсе. Нинди генә китап юк бездә. Рәхәтләнеп укы гына. Китапханәчебез Әлфинур апа ачык йөз белән каршы алып, ягымлы гына сөйләшеп, теләгән китабыбызны сайларга булыша. Рәхмәт сезгә. Бәйрәм белән котлыйбыз, сезгә озын гомер, саулык теләп калабыз.
2 аб. Мәктәп – бәхет йорты. Укучылар мәктәпнен кадерен белеп белем алырга тиеш.Тамагыбыз тук, өстебез бөтен. Без һәр көн кайнар чәй, кайнар аш белән тукланабыз, тагын ни кирәк безгә, әлбәттә мәктәпне яратырга, теләп йөрергә генә кала. Без бүген бәйрәм уңаеннан пешекче апаларыбызны да бәйрәм белэн тәбрик итәсебез килә. Рәхмәт сезгә, тәмле ашларыгыз, якты йөзләрегез өчен! Сезне өчен скетч
9 класс укучылары чыгышы.

1 аб. Мәктәбебез ишек төбеннән ук ялт итеп тора. Ә бу техник эшче апаларыбыз эше бит. Чиста мәктәптә укып йөрүе рәхәт безгә. Чисталык, пөхтәлек безнең сәламәтлегебезгә иң кирәкле нәрсә. Техничка апаларыбызга хезмәтләрендә уңышлар теләп калабыз. Бәйрәм белән сезне!
2 аб. Хөрмәтле укытучылар!
Гасыр белән бергә атлап барырдай, заманга лаеклы алмаш тәрбияләүдә сез искиткеч җаваплы, олы эш алып барасыз.Тынгысыз хэм катлаулы, эмма изге хэм абруйлы хезмэтегездэ унышлар гына юлдаш булсын.
Сезгә карап сокланабыз һәрчак,
Күңелләрдә туа горурлык.
Рәхмәт сезгә, әле ярый сез бар
Безгә үрнәк булып торырлык.

Туган якның ал таңнары сезгә
Бүләк иткән күңел аклыгын.
Юлдаш итеп сайлагансыз яшьтән
Челтерәп аккан чишмә сафлыгын.

Кайгырганда юатучы,
Безнең өчен ут йотучы,
Гаделлеккә өйрәтүче,
Рәхмәт сиңа, Укытучы!
Үзегезнең тырышлык нәтиҗәсен укучыларыгызның өченче меңьеллыкның тулы хуҗалары булып, төрле өлкәләрдә уңышлы хезмәт куюларын күреп горурланырга насыйп булсын. Игьтибарыгыз өчен зур рәхмәт.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Украшение на день матери сценарий
  • Укытучы коненэ сценарий
  • Уральские пельмени рюкзак сценарий
  • Умный сценарий битрикс
  • Украшение на голову на осенний праздник

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии